Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты.
Җир йөзе әле сурәтсез, буп-буш – төпсез упкын, караңгылык эченә чумган; Аллаһының рухы-сулышы сулар өстендә гизә иде.
Аллаһы: – Яктылык булсын! – дип боерды, һәм яктылык булды.
Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм аны караңгылыктан аерды.
Яктылыкны «көн» дип, караңгылыкны «төн» дип атады. Кич булды, иртә булды – бер көн кичте.
Аллаһы: – Суларның уртасында бер гөмбәз булсын, суларны бер-берсеннән аерсын! – дип боерды.
Нәкъ шулай булды: Аллаһы гөмбәзне яратты. Гөмбәз астындагы суларны гөмбәз өстендәге сулардан аерды.
Аллаһы гөмбәзне «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды – икенче көн кичте.
Аллаһы: – Күк астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры туфраклы ялан калкып чыксын! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
Аллаһы коры туфрак яланын «җир» дип, җыелган суларны «диңгез» дип атады. Аллаһы боларның яхшы булуын күрде.
Аллаһы: – Туфрактан яшеллекләр үсеп чыксын, төренә күрә орлык бирә торган төрле үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үссен! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
Җир өстендә яшеллекләр, төренә күрә орлык бирә торган үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үсеп чыкты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде.
Кич булды, иртә булды – өченче көн кичте.
Аллаһы: – Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын! – дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар. Һәм нәкъ шулай булды.
Аллаһы ике бөек күк җисемен – зурысы көн белән, кечесе төн белән идарә итүче яктырткычларны һәм йолдызларны яратты.
Җир йөзен яктыртып, көн вә төн белән идарә итсеннәр һәм яктылыкны караңгылыктан аерып торсыннар өчен, Аллаһы аларны күк гөмбәзенә урнаштырды. Һәм моның яхшы булуын күрде.
Кич булды, иртә булды – дүртенче көн кичте.
Аллаһы: – Сулар терек җан ияләре белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен! – дип боерды.
Һәм Аллаһы зур диңгез җанварларын, төрләренә карап суда кайнашкан барлык җан ияләрен, барлык төр очар кошларны яратты. Моның яхшы булуын күрде.
Аллаһы аларга Үзенең фатихасын бирде: – Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз, җир йөзендә кош-корт үрчегәннән-үрчесен! – диде.
Кич булды, иртә булды – бишенче көн кичте.
Аллаһы: – Җир йөзе үзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын! – дип боерды. Һәм нәкъ шулай булды.
Аллаһы җир йөзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне яратты. Моның яхшы булуын күрде.
Аллаһы: – Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, – диде. – Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар – җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!
Шулай итеп, Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.
Аларга фатихасын бирде: – Үрчегез, ишәегез! – диде. – Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз!
Аллаһы әйтте: – Менә, туфракта орлыктан үсә торган һәрбер үләнне, җимешендә орлыгы өлгерә торган һәрбер җимеш агачын сезгә тапшырам: алар сезгә ризык булсын! – диде. –
Җир йөзендәге һәрбер хайванга, күктәге һәрбер кошка, үзендә тереклек сулышын тойган һәрбер җанварга азык итеп яшел үлән насыйп итәм. Һәм нәкъ шулай булды.
Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде. Кич булды, иртә булды – алтынчы көн кичте.
Күкнең һәм җирнең, андагы бөтен нәрсәнең яратылышы әнә шулай тәмамланды.
Аллаһы Үз эшен җиденче көнгә бетерде. Җиденче көнне Ул мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды. Чөнки Аллаһы, бөтен эшлисе, башкарасы эшләрен тәмамлап, ул көнне ял итте.
Җир вә күкнең яратылышы менә шулайдыр. Раббы Алла җирне һәм күкне яратканда,
җир йөзендә әле бернинди дә куаклык, чирәм-яшеллекләр юк, чөнки Раббы Алла җир өстенә яңгыр яудырмаган, һәм җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде.
Шулай да җирдән булар күтәрелеп, бөтен туфрак өстен дымландырып тора иде.
Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды.
Раббы Алла көн чыгышы тарафында, Гадәндә, бер бакча булдырды һәм туфрактан яратылган адәмне шунда урнаштырды.
Раббы Алла бакчада тәмле җимешләр бирә торган төрле-төрле гүзәл агачлар, бакчаның уртасында тереклек агачы белән яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы да үстерде.
Бакчадагы туфракны сугару өчен, Гадәннән бер елга агып чыга да дүрт ермакка аерыла иде.
Ул ермакларның берсе Пишон исемендәдер; ул ермак алтынга бай бөтен Хавилә җирләрен уратып ала иде.
Хавилә җиренең алтыны бик яхшы, анда тагын хуш исле сумала һәм ахак асылташы табыла иде.
Икенче ермакның исеме Гихон; ул Күш җирләре буйлап ага.
Өченче ермакның исеме Диҗлә; ул Ашшур җирләренең чиге буйлап ага. Дүртенчесе исә Фөрат елгасыдыр.
Раббы Алла, адәмне Гадән бакчасына урнаштырганда, аңа бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләде.
Аңа әйтте: – Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт,
әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең, – диде.
Соңра Раббы Алла: – Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын, – диде.
Раббы Алла җирдәге хайваннарның, күктәге кошларның барчасын туфрактан яраткан иде. Һәркайсына нинди исем кушылачагын күрү өчен, Раббы Алла аларның һәммәсен адәм хозурына китерде. Адәм кайсына нинди исем кушса, ул җан иясе шул исем белән танылды.
Күктәге кошларга, барлык кыргый хайван һәм терлекләргә адәм исем кушты. Әмма аның үзенә тиңдәш бер генә ярдәмчесе дә юк иде.
Раббы Алла адәмне каты йокыга талдырды. Адәм йоклап киткәч, аның кабырга сөякләреннән берсен суырып алып, урынын ит белән каплады.
Адәмнән алынган шул кабырга сөягеннән Раббы Алла бер хатын-кыз яратты һәм аны адәм хозурына китерде.
Адәм әйтте: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит. Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды».
Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр.
Адәм дә, хатыны да шәп-шәрәләр, оялуның нәрсә икәнен белмиләр иде.
Раббы Алла яраткан барлык кыр җанварларыннан иң мәкерлесе елан иде. Елан хатыннан: – Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме? – дип сорады.
– Бакчадагы агачлардан җимеш ашарга безгә рөхсәт бар, – дип җаваплады хатын. –
Әмма Аллаһы әйтте, бакча уртасындагы агачның җимешләренә кагылмагыз, аларны ашамагыз, юкса үләрсез, диде.
Елан: – Юк, үлмисез, – диде. –
Чөнки Аллаһы белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Аллаһының Үзе кебек булачаксыз.
Хатын әлеге агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күрде. Белем бирү хасиятенә ия булган агач хатынның нәфесен кузгатып, хатын агачтан җимеш өзеп алып ашады, иренә дә өзеп алып бирде – ул да ашады.
Икесенең дә күзләре ачылды. Шәп-шәрә икәнлекләрен күрделәр. Инҗир яфракларыннан үреп, үзләренә бил каплагычлары ясадылар.
Җиләс көн иде, алар бакчада йөргән Раббы Алланың тавышын ишеттеләр. Аңа күренмәс өчен, адәм һәм аның хатыны бакча агачлары арасына кереп постылар.
Раббы Алла адәмгә: – Син кайда? – дип эндәште.
Адәм: – Бакчада тавышыңны ишеттем дә куркып калдым. Чөнки мин шәрәмен, шуңа яшерендем, – диде.
Раббы Алла: – Шәрә икәнеңне сиңа кем әйтте? – дип сорады. – Мин җимешен ашама дигән агачтан җимеш өзеп ашадыңмы әллә?
Адәм: – Яныма Син куйган хатын, ул агачтан җимеш өзеп алып, миңа бирде, мин аны ашадым, – дип җаваплады.
Раббы Алла хатынга әйтте: – Моны син ничек эшли алдың? Хатын әйтте: – Мине елан котыртты, шуңа ашадым, – диде.
Раббы Алла еланга болай диде: «Бу эшең өчен син җир йөзендәге барлык хайваннар, җәнлекләр каршында каһәр ияседер! Гомерең буе карының өстендә шуышып йөрерсең һәм туфрак ашап туенырсың.
Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузармын. Аның нәселе башыңны сугып ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың».
Хатынга исә Раббы Алла әйтте: «Сине чиктән тыш каты авыртуларга дучар итәчәкмен: баланы зур газаплар чигеп табачаксың. Күңелең иреңә тартылыр, ул исә синең өстеңнән хакимлек итәр», – диде.
Ә адәмгә Раббы Алла болай диде: «Менә синең аркада, хатыныңның сүзен тыңлап, Мин ашама дип кисәткән агачның җимешен ашаганың өчен, җир туфрагына Минем ләгънәтем төште. Гомерең буе тамагыңа ризыкны җәфа чигеп табарсың.
Туфрак сиңа тикән дә чүпүлән үстерер. Син кыргый үлән ашап туенырсың.
Яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтканчыга кадәр, син ашар икмәгеңне маңгай тирен түгеп табарсың. Чөнки син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әверелерсең».
Адәм хатынга Һава дип исем кушты, чөнки ул барлык адәм балаларының анасы иде.
Раббы Алла, Адәм белән хатыны Һава өчен тиредән киемнәр ясатып, аларны киемле итте.
Аннары болай диде: – Кеше, яхшылыкны һәм яманлыкны танып белеп, безнең арадан беребез кебек булды. Инде ул, тереклек агачыннан да җимеш сузылып алып һәм аны ашап, үлемсез булып китмәгәе.
Шулай дип, Раббы Алла, Адәмгә үзе яратылган туфракны эшкәртү-игү хезмәтен йөкләп, аны Гадән бакчасыннан чыгарды.
Аны куды; тереклек агачына юлны бикләү өчен, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафына керубимнәр һәм әйләнмәле утлы кылыч куйды.
Адәм үзенең хатыны Һава белән якынлык кылды. Һава, йөккә узып, Кабилне тудырды. – Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем, – диде.
Тагы да соңрак Кабилнең энесе Һабилне тудырды. Һабил – сарыклар көтүче, Кабил исә игенче булды.
Берникадәр вакыт узгач, Кабил җир җимешләре уңышыннан Раббыга бүләк китерде.
Һабил дә үз көтүендә беренче булып туган мал-туар үрчеменнән берничәсен һәм куй мае алып килде. Раббы Һабилне һәм аның бүләген кабул итте,
Кабилне һәм аның бүләген исә кире какты. Кабил бик нык рәнҗеде, ачуыннан башын түбән иде.
Раббы Кабилдән: – Нигә шулай рәнҗисең? Ни өчен башыңны түбән идең? – дип сорады. –
Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?! Яхшылык кылмыйсың икән, гөнаһ ишек төбендә посып торыр, сине сагалар. Ә син аңардан өстен бул!
Энесе Һабилгә Кабил: – Әйдә, кырга чыгабыз! – диде. Кырда чакта Кабил, энесе Һабилгә һөҗүм итеп, аны үтерде.
Раббы Кабилдән: – Энең Һабил кайда? – дип сорады. Кабил: – Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин! – дип җаваплады.
Раббы: – Син ни кылдың? – диде. – Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора.
Инде син кардәшеңнең түккән канын эчәргә авызын ачкан туфракның каргышын алдың.
Эшкәртә торган туфрагың моннан соң сиңа көч-куәтен бирмәс; җир йөзендә син гомерең буе сөрелеп һәм качак булып яшәрсең.
Кабил Раббыга: – Җәзам көчем җитмәс дәрәҗәдә авыр җәзадыр, – диде. –
Бүген мине туган җиремнән сөрәсең. Синең хозурыңнан югалып, мин горбәттә качак булып яшәргә мәҗбүр. Юлымда очраган теләсә кем мине үтерә алачак.
Раббы әйтте: – Кем дә кем Кабилне үтерсә, аңардан җиделәтә артык үч алыныр, – диде. Шулай дип, Кабилне беркем дә күреп үтермәсен өчен, Раббы аны кисәтүле галәмәт белән тамгалады.
Кабил, Раббысы хозурыннан аерылып, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафындагы Нод төбәгенә барып җирләште.
Кабил үзенең хатыны белән якынлык кылды, хатыны йөккә узды һәм углы Ханохны тудырды. Кабил, ул арада бер шәһәр салдырып, аны углы хөрмәтенә Ханох дип атады.
Ханохтан Ирад булды. Ирадтан Мәһүәил, Мәһүәилдән Мәтушаил, Мәтушаилдән Ләмех булды.
Ләмех ике хатын алды. Бер хатынының исеме – Ада, икенчесенеке Силла иде.
Ада Явалны тудырды. Явал, көтү көтеп, чатырда яшәүчеләрнең нәсел атасы булды.
Явалның бертуган кардәше Ювал исемле иде. Ювал саз һәм курайда уйнаучыларның атасы булды.
Силла Түбәл-Кабилне тудырды. Түбәл-Кабил бакыр һәм тимердән кораллар коеп ясау остасы иде. Түбәл-Кабилнең Нагама исемле кыз кардәше дә бар иде.
Ләмех үзенең хатыннарына болай диде: «Әй Ада һәм Силла, мине тыңлагыз! Әй Ләмех хатыннары, сүзләремә колак салыгыз! Мине берәр адәм яраласа – үтерәм! Берәр егет мине рәнҗетсә – үтерәм!
Кабил өчен җиделәтә артык үч алынасы булса, Ләмех өчен җитмеш җиделәтә артык үч алыначак!»
Адәм янә хатыны белән якынлык кылды. Һава бер угыл тудырды. – Кабил тарафыннан үтерелгән Һабил урынына Аллаһы миңа икенче бер угыл багышлады, – дип, Һава бу углына Шет дип исем бирде.
Шетның бер углы булды, Шет аңа Энош дип исем куйды. Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар.
Адәмнең нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Кешене яратканда, Аллаһы аны Үзенә охшаш итеп яратты.
Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты һәм мөбарәк кылды. Яраткан көнендә аларга «адәм» дип исем бирде.
Адәмгә йөз дә утыз яшь булганда, аның үз сурәтендә, үзенә охшаган бер углы туды. Аңа Шет дип исем кушты.
Шет туганнан соң, Адәм тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары һәм кызлары булды.
Адәм барлыгы тугыз йөз дә утыз ел яшәп вафат булды.
Шетка йөз дә биш яшь булганда, углы Энош туды.
Энош туганнан соң, Шет тагын сигез йөз дә җиде ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Шет барлыгы тугыз йөз дә унике ел яшәп вафат булды.
Эношка туксан яшь булганда, углы Кынан туды.
Кынан туганнан соң, Энош тагын сигез йөз дә унбиш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Энош барлыгы тугыз йөз дә биш ел яшәп вафат булды.
Кынанга җитмеш яшь булганда, углы Маһалалел туды.
Маһалалел туганнан соң, Кынан тагын сигез йөз дә кырык ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Кынан барлыгы тугыз йөз дә ун ел яшәп вафат булды.
Маһалалелгә алтмыш биш яшь булганда, углы Еред туды.
Еред туганнан соң, Маһалалел тагын сигез йөз дә утыз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Маһалалел барлыгы сигез йөз дә туксан биш ел яшәп вафат булды.
Ередка йөз дә алтмыш ике яшь булганда, углы Ханох туды.
Ханох туганнан соң, Еред тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Еред барлыгы тугыз йөз дә алтмыш ике ел яшәп вафат булды.
Ханохка алтмыш биш яшь булганда, углы Мәтушелах туды.
Мәтушелах туганнан соң, Ханох тагын өч йөз ел Аллаһы юлында йөрде. Башка угыллары, кызлары булды.
Ханох барлыгы өч йөз дә алтмыш биш ел гомер итте,
Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде.
Мәтушелахка йөз дә сиксән җиде яшь булганда, углы Ләмех туды.
Ләмех туганнан соң, Мәтушелах тагын җиде йөз дә сиксән ике ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Мәтушелах барлыгы тугыз йөз дә алтмыш тугыз ел яшәп вафат булды.
Ләмехка йөз дә сиксән ике яшь булганда, аның да углы туды.
«Раббы ләгънәтләгән бу туфракны эшкәртеп, кулларыбыз хезмәттән талчыккан вакытларда юатучыбыз булыр», – дип, Ләмех үзенең углына Нух дип исем кушты.
Нух туганнан соң, Ләмех тагын биш йөз дә туксан биш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
Ләмех барлыгы җиде йөз дә җитмеш җиде ел яшәп вафат булды.
Биш йөз ел гомер кичергәннән соң, Нухның Шем, Хам вә Яфет исемле угыллары туды.
Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән-үрчеде, аларның кызлары туа башлады.
Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлеген күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлый торган булды.
Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.
Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.
Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта.
Раббы кешене бар итүенә үкенде, бөтен йөрәге белән сызланды.
Әйтте: – Дөньяга Үзем яраткан кешеләрне, хайваннарны, сөйрәлүче хәшәрәтләрне, күктәге кошларны – һәммәсен җир йөзеннән юк итәм, чөнки аларны яратуыма Мин үкенәм, – диде.
Раббы күңеленә фәкать Нух кына хуш килде.
Нухның яшәү рәвеше болайдыр: ул тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде.
Аның өч углы булды: Шем, Хам вә Яфет.
Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде.
Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары туры юлдан читкә тайпылганнар иде.
Аллаһы Нухка әйтте: – Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен! – диде. – Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды.
Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса. Эчен-тышын сумалала, көймәнең эчендә бүлмәләр яса.
Көймәнең зурлыгы болай булсын: озынлыгы өч йөз терсәк, киңлеге илле терсәк, биеклеге утыз терсәк.
Көймәнең өске өлешендә бер терсәк киңлегендә ачыклык калдыр, ян ягыннан ишек куй. Эчен аскы, урта, өске катлы итеп яса.
Шуннан соң Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын, күк астындагы барлык җан ияләрен юк итәчәкмен. Җир йөзендә бернинди тереклек калмаячак.
Әмма Мин синең белән килешү төзим. Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер.
Исән калсыннар өчен, һәрбер токым җан иясеннән ата һәм ана җенесле берәр парны үзең белән көймәгә ал.
Төрле токымдагы кошлар, хайваннар, җирдә сөйрәлүчеләр – һәр төрдән икешәр-икешәр булып – исән калу өчен, синең янга килерләр.
Син исә, үзең һәм башкалар тукланыр өчен, төрлесеннән кирәк кадәр азык ал, аны яныңа тупла.
Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде.
Раббы Нухка: – Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер, – диде. – Чөнки бу буын кешеләре арасында син Минем хозурымда тугры булдың.
Җир йөзендә токымнары сакланып калсын өчен, чиста хайваннардан ата һәм ана җенесле җиде парны, чиста булмаганнардан шулай ук ата һәм ана җенесле берәр пар, кошлардан исә җиде парны үз яныңа ал.
Чөнки җиде көннән соң Мин җир йөзенә кырык көн һәм кырык төн буе тоташтан яңгыр яудырачакмын – Үзем яраткан бар нәрсәне җир йөзеннән юк итәчәкмен.
Раббының барлык боерыкларын Нух җиренә җиткереп үтәде.
Җир йөзен туфан каплый башлаган чакта, Нухка алты йөз яшь иде.
Туфаннан котылып калу өчен, Нух үзе, аның белән бергә хатыны, угыллары, киленнәре көймәгә керделәр.
Аллаһы Нухка кушканча, чиста һәм чиста булмаган һәр токым хайван, кош һәм сөйрәлүчеләрдән – һәрберсеннән ата һәм ана җенесле берәр пар – Нух янына килеп, көймәгә менделәр.
Җиде көннән соң туфан купты.
Нух гомеренең алты йөзенче елында, икенче айда, айның унҗиденче көнендә, нәкъ шул көнне, күк капулары ачылып, төпсез упкыннар эченнән җир йөзенә томалап яңгыр коя башлады.
Ул кырык көн һәм кырык төн тоташтан яуды.
Яңгыр башланган көнне Нух, угыллары Шем, Хам, Яфет, Нухның хатыны һәм өч килене көймәгә кереп урнаштылар.
Алар белән берлектә кыргый хайваннар, терлек, җирдә сөйрәлүче хәшәрәтләр, канатлы кош-корт, канатлы очар кошлар – һәркайсы икешәр-икешәр булып – көймәгә керделәр.
Сулышы бар һәр төр терек җан пар-пар булып Нух янына көймәгә кергән иде.
Аллаһы кушканча, һәр парның берсе ата җенесендә, икенчесе ана җенесендә иде. Раббы көймәгә кергәннәр артыннан ишекне япты.
Су күтәрелү кырык көн дәвам итте. Сулар, тәмам ташып, көймәне җир өстеннән югары күтәрде.
Су ташкыны артканнан арта барды, бөтен җирне каплады, көймә су өстеннән йөзеп китте.
Шулкадәр артты ки, күк астындагы барлык биек-биек таулар су астында калды.
Су, тауларны ташкын астында калдырып, алар өстеннән унбиш терсәк югары күтәрелгән иде.
Җир йөзендәге сулышы бар бөтен җан иясе: кыргый хайваннар да, терлек тә, кош-корт, сөйрәлүчеләр һәм кешеләр дә – һәммәсе һәлак булды, юк ителде.
Адәм баласыннан башлап хайваннарга кадәр, сөйрәлүче хәшәрәтләрдән алып очар кошларга кадәр барлык җан ияләре үлемгә дучар булды; җир йөзендәге бар нәрсә юкка чыкты. Фәкать Нух һәм аның белән бергә көймәдә булганнар гына исән калды.
Су күтәрелү тагын йөз илле көн дәвам итте.
Ахырда Аллаһы, Нухны һәм аның белән бергә көймәдә булган барлык хайваннарны исенә төшереп, җир өстенә җил истерде. Суның артуы бетте.
Күк капулары ябылып, төпсез упкыннар эченнән коеп яуган яңгыр туктады.
Йөз дә илле көн кичкәннән соң, җир өстендәге сулар кими башлады.
Җиденче айның унҗиденче көнендә көймә Арарат таулары түбәсенә утырды.
Суның кимүе унынчы айга кадәр дәвам итте. Унынчы айның беренче көнендә тау башлары күренде.
Кырык көн үткәч, Нух үзе ясаган көймәнең тәрәзәсен ачты.
Тәрәзәдән бер козгынны тышка очырды. Козгын, җир өсте сулардан арынганга кадәр, бер очып китеп, бер очып кайтып йөрде.
Җир өстеннән су китеп беткәнме-юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырды.
Күгәрчен, аякларына кунар җир тапмыйча, Нух янына көймәгә кире әйләнеп кайтты; чөнки җир өстеннән су китеп бетмәгән иде әле. Нух, куллары белән тәрәзәдән сузылып, күгәрченне көймә эченә, үз янына алды.
Нух тагын җиде көн узганны көтеп торды да күгәрченне янә тышка очырды.
Кичен күгәрчен, томшыгына яшь зәйтүн яфрагы эләктереп, кире кайтты. Шуңардан Нух җир өстендәге суларның кимегәнлеген белде.
Җиде көн үткәннән соң, Нух күгәрченне тагын очырды. Бу юлы күгәрчен кире әйләнеп кайтмады.
Нух гомеренең алты йөз дә беренче елында, беренче айның беренче көнендә җир өстендәге сулар китеп бетте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде.
Икенче айның егерме җиденче көнендә туфрак тәмам кипте.
Аллаһы Нухка: – Хатының, угылларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык, – диде. –
Синең белән бергә яныңдагы барлык төр җан ияләре: кошлар, хайваннар, җир өстендә сөйрәлүче хәшәрәтләр – һәммәсе көймәдән чыксыннар; чыгып, җир йөзенә таралсыннар, үрчеп, ишәеп, җир өстен тутырсыннар.
Нух үзенең хатыны, угыллары һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты.
Җир йөзендә хәрәкәт итүче төрле токымдагы барлык җан ияләре – хайваннар, кошлар, хәшәрәтләр көймәне ташлап чыктылар.
Раббы хөрмәтенә Нух бер мәзбәх корды һәм, чиста саналган хайван һәм кошлар арасыннан берничәсен сайлап алып, ут өстендә яндырып корбан китерде.
Хуш истән күңеле булган Раббы үзалдына әйтте: – Кешеләр аркасында җир йөзен бүтән нәгъләтләмәячәкмен, – диде. – Чөнки кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә; инде терек дөньяны, бу юлы эшләгәнем кебек, кабат үлемгә дучар итмәячәкмен.
Дөньяның киләчәк яшәешендә чәчү дә, уру да булыр, суык та, эссе дә булыр, җәй дә, кыш та булыр, көн дә, төн дә булып торыр.
Аллаһы Нухны һәм аның угылларын мөбарәк кылып әйтте: – Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз! – диде. –
Җирдәге хайваннар, күктәге кошлар, җир өстендә сөйрәлүче барлык хәшәрәтләр, диңгездәге балыклар – һәммәсе сездән куркып-калтырап торсыннар. Барысын да сезнең хөкемгә тапшырам.
Җирдә хәрәкәт иткән һәрбер җанлы нәрсә, яшел чирәм кебек үк, сезнең өчен ризык булыр; аларның һәммәсен сезгә бирәм.
Әмма канлы итне, ягъни җаны бар итне ашамагыз!
Сезнең җаныгыз яшерелгән үз каныгыз түгелсә дә, гаеплене Мин җавапка тартачакмын. Һәр хайваннан хисап алачакмын. Кешенең җанына кул сузган һәр бәндәдән үч алачакмын.
Кеше канын койган адәмнең үз каны да кеше кулыннан коелыр. Чөнки кешене Аллаһы Үз сурәтендә яратты.
Үрчегез, ишәегез; җир йөзенә сибелеп, артканнан-арта барыгыз!
Нухка һәм аның угылларына Аллаһы болай диде:
– Менә, Мин сезнең белән һәм сездән соң туачак нәсел-нәсәбегез, шулай ук сезнең янда булган барлык җан ияләре – кошлар, терлекләр, кыргый хайваннар һәм көймәдән чыкканнарның барчасы белән килешү төзим.
Минем бу килешүем буенча, моннан соң бернинди җан иясе дә туфан суларында һәлак булмаячак, җир йөзен суга батырган туфан бүтән беркайчан да кабатланмаячак.
Аллаһы Үзенең сүзен дәвам итте: – Минем белән сезнең арада, Минем белән сездән соңгы нәсел-нәсәбегез, һәрбер җан иясе арасында – Минем белән җир арасында төзелгән килешүемнең мәңгелек галәмәте итеп, Мин болыттан җиргә таба салават күпере сузам.
Җир йөзенә яңгыр болыты җибәреп, болыттан җиргә таба салават күпере сузылуга,
Мин сезнең белән, барлык җан ияләре белән ике арада төзелгән килешүемне хәтеремә төшерермен һәм терек дөньяны юк итәрдәй туфан сулары ташуына беркайчан да юл куймам.
Болыттан җиргә таба сузылган салават күпере калкуга, Мин, аны күреп, җир йөзендәге барлык җан ияләре белән төзегән мәңгелек килешүемне хәтергә төшерәчәкмен.
Аллаһы Нухка: – Минем белән җир йөзендәге барлык терек җан ияләре арасында төзелгән килешүемнең галәмәте менә шулдыр, – диде.
Нухның көймәдән чыккан өч углының исемнәре Шем, Хам вә Яфет булып, Хам дигәне Кәнганга ата тиешле иде.
Кешелек дөньясы, шушы өч угылдан яралып, бөтен җир өстенә таралган иде.
Нух, җир эшкәртә башлап, әүвәл йөзем агачлары утыртты.
Беркөнне, шәраб эчеп исергәч, ул үзенең чатырында шәп-шәрә килеш йокларга ятты.
Хам, Кәнганның атасы, үз әтисенең шәп-шәрә йоклап ятуын күреп, чатырдан чыкты да моны ике туганына сөйләде.
Шем белән Яфет, өс киеменнән нәрсәләрнедер иңбашларына салып, арт белән чигенә-чигенә чатыр эченә керделәр дә әтиләренең өстенә яптылар. Арт белән чигенеп кергәнлектән, алар Нухның шәрә икәнлеген күрмәделәр.
Нух, шәрабтан айнып, йокысыннан уянгач, кече углының ни эшләгәнен белде дә әйтте: «Ләгънәт төшсен Кәнганга, колларның колы булсын кардәшләренә!»
Аннары өстәде: «Мөбарәк булсын Шемның Раббы Алласы, Кәнган исә Шемга кол булсын!
Аллаһы Яфетка киңлек бирсен; Шемның чатырларында яшәсен, Кәнган исә Яфетка кол булсын!»
Туфаннан соң Нух тагын өч йөз дә илле ел яшәде.
Нух барлыгы тугыз йөз дә илле ел яшәп вафат булды.
Нух угыллары Шем, Хам вә Яфетның нәсел шәҗәрәләре түбәндәгечә. Туфаннан соң аларның үз угыллары туды.
Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас.
Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә.
Яванның угыл-нәселләре: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр.
Болар – үз телләрендә сөйләшеп, кабилә-кабилә булып, диңгез ярында үз җирләрендә яшәгән Яфет балаларыдыр.
Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган.
Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан.
Күшнең Нәмруд исемле бер углы булды. Нәмруд җир йөзендә батырлыгы белән дан алды.
Раббы хозурында ул кыю бер аучы иде. «Раббы хозурындагы Нәмруд кеби кыю аучы» дигән сүзләр шуннан килә.
Әүвәлендә аның патшалыгы Шинар җирләрендәге Бабил, Әрех, Аккад һәм Кәлне шәһәрләрен үз эченә ала иде.
Соңра, патшалыгы Ашшурга таба киңәеп, ул Ниневә, Рехобот-ир, Кәләх калаларын һәм Ниневә белән Кәләх арасында Ресен каласын төзеде. Ул бөек шәһәр иде.
Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи,
патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.
Кәнганнан туган беренче угыл Сидун булды, аннары – Хит. Ул шулай ук явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды. Бу ыруг-кабиләләр соңыннан төрлесе-төрле якта таралышып яшәделәр.
Кәнганиләр яшәгән җирләрнең чикләре Сидуннан Герар аша Газага кадәр, аннан Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим аша Лашага кадәр сузылган иде.
Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Хам балаларыдыр.
Яфетның өлкән абыйсы Шемның да угыллары булды. Шем – бөтен Гыйбер угыллары нәселенең атасы иде.
Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам.
Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Маш.
Әрпәхшәднең Шелах исемле бер углы булды. Шелахтан Гыйбер туды.
Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег иде. Чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп бетте. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде.
Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах,
Һадорам, Узал, Дыйкла,
Обал, Абимаил, Шеба,
Офир, Хавилә һәм Йовав тудылар. Боларның һәммәсе – Йоктан угылларыдыр.
Аларның тереклек иткән җирләре Мешадан көн чыгышы тарафында – Сефар тауларына кадәр сузылган мәйданны биләп тора иде.
Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Шем угылларыдыр.
Туфаннан соң Нух угыллары нәселеннән чыккан һәм кавем-кабилә булып җир йөзенә сибелгән халыкларның нәсел шәҗәрәсе шушыдыр.
Башлангычта бөтен кешеләр бер телдә, бер шивәдә сөйләшәләр иде.
Алар, көнчыгыштан хәрәкәт итеп, Шинар үзәнлегендә үзләренә урын табып, шунда җирләштеләр.
Бер-берләренә: – Әйдәгез, кирпеч сугып, утта яндырыйк! – диделәр. Таш урынына – кирпеч, известь урынына җир сумаласы куллана башладылар.
Соңра әйттеләр: – Җир йөзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр төзеп, башы күкләргә тиярдәй биек манара торгызыйк! – диделәр.
Раббы, адәм балалары төзи башлаган шәһәрне һәм манараны күрү өчен, күктән иңде
һәм болай диде: – Менә, болар барысы да бер телдә сөйләшүчеләр, бер кавем кешеләре, әнә нәрсә эшли башлаганнар. Инде болар уйлаган эшләреннән кире кайтмаячак.
Шуңа күрә, түбән иңеп, телләрен буташтырыйк, сөйләшкәндә, берсе-берсен аңламас булсыннар.
Шулай дип, Раббы адәм балаларын җир йөзе буйлап чәчте, алар бу шәһәрне төзүдән туктадылар.
Шунлыктан шәһәр Бабил дип аталды. Чөнки Раббы адәм балаларының сөйләмә телен шунда буташтырды, аларны шуннан торып җир йөзе буйлап чәчте.
Шемның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Туфаннан соң ике ел узгач, йөз яшендәге Шемның Әрпәхшәд исемле углы туды.
Әрпәхшәд туганнан соң, Шем тагын биш йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Әрпәхшәдкә утыз биш яшь булганда, углы Шелах туды.
Шелах туганнан соң, Әрпәхшәд тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Шелахка утыз яшь булганда, углы Гыйбер туды.
Гыйбер туганнан соң, Шелах тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Гыйберга утыз дүрт яшь булганда, углы Пелег туды.
Пелег туганнан соң, Гыйбер тагын дүрт йөз дә утыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Пелегка утыз яшь булганда, углы Регу туды.
Регу туганнан соң, Пелег тагын ике йөз дә тугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Регуга утыз ике яшь булганда, углы Серуг туды.
Серуг туганнан соң, Регу тагын ике йөз дә җиде ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Серугка утыз яшь булганда, углы Нахор туды.
Нахор туганнан соң, Серуг тагын ике йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Нахорга егерме тугыз яшь булганда, углы Терах туды.
Терах туганнан соң, Нахор тагын йөз дә унтугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
Терахка җитмеш яшь тулганнан соң, аның Ибрам, Нахор һәм Һаран исемле угыллары туды.
Терахның нәсел шәҗәрәсе: Терах – Ибрамның, Нахорның һәм Һаранның атасы иде. Һаранның Лут исемле бер углы булды.
Һаран, атасы Терах исән чакта ук, туган җирендә – килданиләрнең Ур шәһәрендә вафат булды.
Ибрам белән Нахор исә өйләнеп яшәделәр. Ибрам хатынының исеме Сарая, Нахор хатыныныкы Милкә иде. Милкәнең һәм Искәнең атасы – Һаран иде.
Сарая, кысыр калып, бала тапмады.
Терах, үзенең углы Ибрамны, оныгы Лутны (Һаранның углын) һәм киленен – Ибрам хатыны Сараяны ияртеп, Кәнган җиренә күчеп китү нияте белән килданиләр шәһәре Урдан юлга чыкты. Әмма Харанга җиткәч, тукталып, алар шунда торып калдылар.
Терах, барлыгы ике йөз дә биш ел яшәп, Харан шәһәрендә вафат булды.
Раббы Ибрамга әйтте: – Торган җиреңне, туганнарыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит! – диде. –
Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен; син фатиха-бәрәкәт иясе булачаксың.
Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен, сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын. Җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең аша фатиха алачак.
Ибрам, Раббысы боерганча, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Хараннан чыгып киткән вакытында, Ибрамга җитмеш биш яшь иде.
Хатыны Сарая һәм бертуган энесенең углы Лут белән бергә Ибрам, Харанда туплаган бар мал-мөлкәтен алып һәм кул астындагы барлык хезмәтчеләрен ияртеп, юлга чыкты һәм Кәнганга барып җитте.
Ул, илне буйга кичеп, Шәкемдәге Мөре имәнлеге дигән җиргә килеп туктады. Ул заманда анда кәнганиләр яши иде.
Раббы, Ибрамның каршысында пәйда булып: – Менә бу җирләрне Мин синең токымыңа бирәм, – диде. Раббысы пәйда булган төшкә Ибрам мәзбәх ясады.
Аннары, бу урыннан янә кузгалып, Бәйт-Элдән көн чыгышы тарафындагы тауга таба юнәлде һәм, Бәйт-Элне үзеннән көнбатыш якта, ә Гайны көнчыгыш якта калдырып, ике уртага чатыр корды; мәзбәх ясады, Раббысының исеменә дога багышлады.
Аннан Ибрам тагын кузгалды, юлын көньякка карап дәвам иттерде.
Ибрам тукталган җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Ачлык көчәйгәннән-көчәя барганлыктан, Ибрам, вакытлыча яшәр өчен дип, Мисырга юл тотты.
Мисыр җиренә җитәрәк, хатыны Сараяга әйтте: – Синең гүзәл кыяфәтле хатын икәнеңне беләм, – диде. –
Сине күргәч, мисырлылар, бу аның хатыныдыр, дип, мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар.
Мисырлыларның миңа карашлары яхшы булуын һәм синең хакка минем исән калуымны теләсәң, син аларга, минем абыем ул, дип әйт.
Чыннан да, Мисыр җиренә аяк баскач, мисырлылар Ибрам хатынының бик гүзәл икәнлеген күреп алдылар.
Фиргавеннең сарай түрәләре дә, хатынны күреп, аның гүзәллеге турында фиргавенгә җиткерделәр. Шуннан соң Сараяны фиргавен ханәсенә алдылар.
Хатыны аркасында Ибрамга караш яхшы булды. Вак һәм эре терлектән мал-туары, качыр, ишәк, дөяләре күп булды, өендә кол ир вә кол хатын-кызлар тотты.
Ләкин Ибрамның хатыны Сарая аркасында Раббы фиргавенне һәм сарай җәмәгатен зур фаҗигаләргә дучар итте.
Фиргавен Ибрамны үз каршына чакыртып әйтте: – Син мине нишләттең? – диде. – Ник син Сараяны, минем хатыным ул, дип әйтмәдең,
сеңелем, дип әйттең? Мин бит аңа чак кына өйләнми калдым. Ә ул синең үз хатының икән. Хатыныңны ал да илдән чыгып кит!
Фиргавен үз адәмнәренә үзенең Ибрам хакындагы карарын ирештерде. Бу карар буенча, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Ибрам Мисырдан сөрелде.
Ибрам, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Мисырдан кузгалып, Нәгебкә карап юл тотты. Лут та аның белән иде.
Ибрам мал-туарга һәм алтын-көмешкә бик бай иде.
Бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, ул Бәйт-Элгә кадәр барды, аннары Бәйт-Эл белән Гай арасында теге чакны үзе чатыр корган урынга килеп җитте.
Шунда, элек үзе ясаган мәзбәх урынында, Раббысының исеменә дога багышлады.
Ибрам белән бергә күчеп йөргән Лутның да чатырлары, мал-туары күп иде.
Һәр икесенең мал-туары артык күп булганлыктан, алар бер җирдә сыешып яши алмыйлар иде.
Ибрамның көтүчеләре белән Лутның көтүчеләре арасында әледән-әле низаглар чыга иде. (Ул заманнарда кәнганиләр белән фәризиләр дә шушы җирләрдә яшиләр иде.)
Шулай бервакыт Ибрам Лутка әйтте: – Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын, – диде. – Чөнки без кардәшләр.
Бөтен җир йөзе синең күз алдыңда түгелмени?! Аерылып кит син миннән. Син сулга китсәң, мин уңга китәрмен. Син уңга китсәң, мин сулга китәрмен.
Лут тирә-ягына күз ташлады. Сәдүм һәм Гамура шәһәрләре Раббы тарафыннан юк ителгәнгә кадәр, бөтен Үрдүн елгасы буйлары, Согар шәһәренә хәтле, тоташтан сугарылган – Раббы бакчасын яки мул сулы Мисыр җирләрен хәтерләтә иде.
Лут үзенә нәкъ менә шул Үрдүн буендагы җирләрне сайлап алды һәм көн чыгышына карап юл тотты. Ибрам белән Лут әнә шулай бер-берсеннән аерылдылар.
Ибрам Кәнган җирендә калды. Лут исә, Сәдүмгә кадәр җәелеп яткан тигезлектәге калалар тирәсенә җирләшеп, шунда чатырларын корды.
Сәдүм халкы явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы иде.
Лут аерылып киткәннән соң, Раббы Ибрамга әйтте: – Торган җиреңнән, башыңны күтәреп, көн ягына, төн ягына, көн чыгышы һәм көн батышы якларына карашыңны юнәлт, – диде. –
Күз карашың иңләп алган бу җирләрнең һәммәсен Мин сиңа һәм синең нәсел варисларыңа мәңгегә бирәм.
Киләчәк буын кешеләреңне Мин туфрак комы санынча ишәйтәчәкмен. Кем дә кем туфрак комы бөртекләрен санап бетерә алса, шул кеше генә синең нәсел варисларыңның санын белә алыр.
Торып бас та бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки Мин аларны сиңа бирәм.
Ибрам, чатырын сүтеп, юлга чыкты һәм Хебрундагы Мәмре имәнлеге дигән җиргә барып төпләнде. Шунда Раббы хөрмәтенә мәзбәх корды.
Шул заманнарда булган хәлләр ки, Шинар патшасы Амрафел, Элласар патшасы Ариох, Элам патшасы Кедорлагомер һәм Гоим патшасы Тидал,
дүртәүләп, Сәдүм патшасы Берага, Гамура патшасы Биршага, Адма патшасы Шинабка, Сәбоим патшасы Шемеберга һәм Бела, ягъни Согар патшасына каршы сугыш ачтылар.
Бу соңгы биш патша бүгенге көндә Тозлы диңгез урнашкан Сиддим үзәнлегендә үзләренең сугышчан көчләрен берләштерделәр.
Бу патшалар, унике ел Кедорлагомер патша кулы астында буйсынып яшәп, унөченче елында аңа каршы баш күтәргәннәр иде.
Ундүртенче елда исә Кедорлагомер һәм аңа килеп кушылган патшалар Аштерот-Карнаимдә – рефаимнәрне, Һамда – зузимнәрне, Шаве-Кыръятаимдә – эмимнәрне,
чүл кырыендагы Эл-Паранга кадәр сузылган Сәгыйрь таулыгы янында хориләрне тар-мар иттеләр.
Аннан әйләнеп кайткач, Эн-Мишпатка, ягъни Кадышка юл тотып, амалыкыйларның бөтен җирләрен басып алдылар һәм шулай ук Хасесон-Тамарда яшәгән амориләрне тар-мар китерделәр.
Һәм менә биш патша – Сәдүм патшасы, Гамура патшасы, Адма патшасы, Сәбоим патшасы һәм Бела, ягъни Согар патшасы, дүрт патшага – Элам патшасы Кедорлагомерга, Гоим патшасы Тидалга, Шинар патшасы Амрафелга һәм Элласар патшасы Ариохка каршы Сиддим үзәнлегендә сугышка керделәр.
Сиддим үзәнлегендә сумала чокырлары бик күп иде. Сәдүм һәм Гамура патшалары качып киткәндә, адәмнәреннән кайберләре шул чокырларга егылып төшеп һәлак булдылар. Исән калганнары исә тауларга качты.
Җиңүчеләр Сәдүм һәм Гамурада булган бар мөлкәтне, барлык азык-төлекне үзләре белән алып киттеләр.
Ул вакытларда Сәдүмдә яшәгән Ибрам кардәше Лутны да бөтен малы-мөлкәте белән бергә алып киттеләр.
Әсирлектән котылган берәү, килеп, гыйбри Ибрамга хәлне белгертте. Ул чакта Ибрам Эшкүлнең һәм Анерның кардәше янында – амори Мәмренең имәнлегендә яши иде. Болар Ибрам яклы кешеләр иде.
Кардәше Лутның әсир төшүен ишеткәч, Ибрам, үзенең өендә туып үскән өч йөз дә унсигез кол адәмне коралландырып, дошман артыннан куа чыкты. Дан шәһәренә җиткәч,
адәмнәрен төркем-төркем бүлеп, төнлә белән дошман өстенә һөҗүм ясады, аны, тар-мар итеп, Дәмәшкътән төньяктарак урнашкан Хоба дигән җиргә кадәр эзәрлекләде.
Алып кителгән байлыкны, әсир хатыннарны һәм адәмнәрне кире кайтарды, кардәше Лутны әсирлектән коткарып, аның да бар мал-мөлкәтен үзенә кайтарып бирде.
Кедорлагомерны һәм аның яклы патшаларны тар-мар итеп кайтып килгәндә, хәзер Патша үзәне дип йөртелгән Шаве җирендә Ибрамны Сәдүм патшасы каршылады.
Аллаһы Тәгаләнең рухание булган Салим патшасы Мәлик-Садыйк та Ибрамны икмәк һәм шәраб белән каршы алды.
Изгелек теләп әйтте: «Җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгалә бәндәсе Ибрамны мөбарәк кылсын!
Дошманнарыңны кулыңа тапшырган Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр яусын!» Ибрам үзендә булган бар мал-мөлкәтнең уннан бер өлешен Мәлик-Садыйкка бүлеп бирде.
Сәдүм патшасы Ибрамга: – Адәмнәрне миңа калдыр, мал-мөлкәтне үзеңә ал, – диде.
Ләкин Ибрам Сәдүм патшасына әйтте: – Раббыга, җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгаләгә кулымны күтәреп ант итәм:
синеке булган мөлкәттән бер нәрсәне, хәтта җепне яки аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син кемгәдер: «Мин Ибрамны баеттым!» – дип әйтерлек булмасын.
Ләкин угланнар ашаган өлеш моңа керми. Шулай ук минем белән барган адәмнәр – Анер, Эшкүл һәм Мәмре – үз өлешләрен алсыннар.
Бу вакыйгалардан соң Раббы, Ибрамга күренеш иңдереп, болай диде: «Курыкма, Ибрам! Мин – синең калканың. Аласы бүләгең зур булыр».
Ибрам: – Хуҗа-Раббым, Син миңа нәрсә бирмәкчесең? – диде. – Бала атасы булалмадым. Минем өемдәге бар хуҗалык дәмәшкъле Элигызыр кулына калачак.
– Менә, Син бит миңа бала насыйп итмәдең, – дип сүзен дәвам итте Ибрам. – Шуңа күрә өемдәге бер хезмәтче минем мирасчым булачак.
Раббы Ибрамга Үзенең катгый сүзен ирештерде: – Юк, ул синең мирасчың булмаячак. Синнән туган үз балаң сиңа мирасчы булыр, – диде.
Раббы Ибрамны һавага алып чыкты һәм әйтте: – Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык, – диде. – Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак.
Ибрам Раббыга ышанды, һәм шуның белән Раббы алдында тәкъва булып саналды.
Һәм Раббы Ибрамга әйтте: – Бу җирләрне сиңа мирас итеп бирү өчен, сине килданиләрнең Ур шәһәреннән алып чыккан Раббы – Мин ул! – диде.
Ибрам: – Йа Хуҗа-Раббым! Бу җирләрне мирас итеп алачагымны мин нидән белә алам? – дип сорады.
Раббы әйтте: – Миңа бер тана, бер кәҗә, бер сарык тәкәсе китер, – диде. – Һәрберсе өчәр яшьлек булсын. Бер урман күгәрчене белән бер бала күгәрченне дә китер.
Ибрам, хайваннарны алып килеп, суеп, һәркайсын урталай ярды да кисәкләрне бер-берсенә каршы тезеп куйды. Фәкать кошларны гына урталай ярмады.
Ит кисәкләре өстенә ябырылып ташланган ерткыч кошларны Ибрам куа торды.
Кояш баеган вакытта, Ибрамны тирән бер йокы биләп алды – дәһшәтле дөм караңгылык эченә чумды ул.
Раббы Ибрамга болай диде: – Шуны белеп тор: нәселеңнең киләчәк буыннары дүрт йөз ел буена чит-ят җирдә килмешәк хәлендә, золым-җәбер күреп, кол тормышы белән яшәргә мәҗбүр булырлар.
Әмма синең нәсел варисларына коллык китергән ул халыкны Мин хөкем итәрмен. Варисларың коллыктан зур мал-мөлкәт белән чыгарлар.
Ә син үзең дөньядан ата-бабаларың янына тыныч күңел белән, олы яшьләргә җитеп күчәрсең.
Нәселеңнең дүртенче буыны бирегә кире кайтыр. Чөнки амориләрнең яман эшләре әле чиктән ашмаган.
Кояш баеп, караңгы төшүгә, мич морҗасыннан чыккандай, бер төтен баганасы һәм ут көлтәсе урталай ярылган хайваннарның кисәкләре арасыннан сызылып узды.
Бу көнне Раббы, Ибрам белән килешү төзеп, аңа болай диде: – Мисыр елгасыннан алып бөек Фөрат елгасына кадәр сузылган бу җирләрне – кыни, кынази, кадмуни, хитти, фәризи, рефаимнәрнең, шулай ук амори, кәнгани, гиргәши һәм явүсиләрнең җирләрен Мин синең нәсел токымыңа бирәчәкмен.
Хатыны Сарая Ибрамга бала тапмады. Сараяның Һаҗәр исемендә мисырлы бер асравы бар иде.
Сарая Ибрамга әйтте: – Менә, Раббы мине бала табудан мәхрүм кылды, – диде. – Син асравым белән йоклап кара әле. Шулай, бәлкем, мин дә аңардан нәсел анасы була алырмын. Ибрам Сараяның сүзен тыңларга булды.
Шулай итеп, Сарая мисырлы Һаҗәрне ире Ибрамга хатынлыкка бирде. Бу хәл Ибрам Кәнганда ун ел гомер кичергәннән соң булды.
Ибрам Һаҗәр белән йоклады, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үзенең хуҗабикәсен санламый башлады.
Сарая Ибрамга: – Минем башка төшкән бу хаксызлыкка син гаепле! – диде. – Асравымны синең кочагыңа мин үзем бирдем. Ә ул, балага узганын белгәч, мине бөтенләй санламый башлады. Синең белән минем араны Раббы Үзе хәл итсен!
Ибрам Сараяга: – Асравың синең кул астында бит, нәрсә телисең, шуны эшлә, – диде. Шуннан соң Сарая үзенең асравына җәбер күрсәтә башлап, асрау өйдән качып китте.
Раббының фәрештәсе Һаҗәрне чүлдәге бер чыганак – Шурга бара торган юл буендагы кое яныннан эзләп тапты.
Аңардан сорады: – Сараяның асравы, и Һаҗәр! Син каян килдең дә кая юл тотасың? – диде. Һаҗәр: – Мин хуҗабикәм Сараядан качып барам, – дип җавап бирде.
Раббының фәрештәсе: – Хуҗабикәң янына кире кайт та аңа буйсын, – диде. –
Синең нәселеңне үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, шулкадәр ки, аны санап та бетерерлек булмас.
Раббының фәрештәсе тагын болай диде: – Менә, син хәзер йөкле, бер угыл табарсың һәм аңа Исмәгыйль дип исем кушарсың. Чөнки Раббы синең кичергән газапларыңны ишетте.
Углың кыргый ишәкне хәтерләтер. Аның кулы – бар кешегә каршы, бөтен кешенең кулы аңа каршы күтәрелер. Кардәшләре белән мөнәсәбәте низаглы булыр.
Һаҗәр: – Әллә чыннан да мине күрүче Затны күрдем микән? – дип, үзе белән сөйләшкән Раббыга «Син – Эл-Рои » дип исем кушты.
Менә шунлыктан Кадыш белән Беред арасындагы әлеге кое «Беер-Лахай-Рои» исемен йөртә.
Һаҗәр Ибрамга бер угыл тудырды. Һаҗәрдән туган бу углына Ибрам Исмәгыйль дип исем кушты.
Һаҗәр Исмәгыйльне тапканда, Ибрам сиксән алты яшендә иде.
Ибрам туксан тугыз яшьтә чагында, аның хозурында янә Раббы күренеп: – Мин – Кадир Алламын! – диде. – Минем юлымда йөр һәм кимчелексез бул!
Синең белән төзегән килешүне үтәп, Мин сине бик тә, бик тә үрчемле итәчәкмен.
Ибрам, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды. Аллаһы Үзенең сүзен дәвам иттерде:
– Менә, синең белән төзегән килешүем шулдыр: син бик күп халыкларның нәсел атасы булачаксың!
Моннан соң синең исемең дә Ибрам түгел, ә Ибраһим булыр. Чөнки Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итәчәкмен.
Син бик тә үрчемле нәселнең башы булырсың, нәселеңнең тармакларыннан күп халыклар туар, патшалар чыгар.
Килешүемне Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгегә күндерәм. Мин – синең һәм токымыңның Алласымын.
Син горбәттә гизеп йөргән шушы Кәнган җирләрен Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирермен, Мин аларның барысының да Алласы булырмын.
Аллаһы Ибрамга: – Син һәм синең токымың Минем килешүемә тугры булыгыз! – диде. –
Синең һәм токымың белән төзелгән килешүемнең шарты шулдыр: арагыздагы ир затларның барысы да сөннәткә утыртылырга тиеш!
Сөннәтле булыгыз, сөннәтле булу Минем белән сезнең арада төзелгән килешүемнең галәмәте итеп каралыр.
Арагызда өйдә туганнар да, чит ыругтан акчага сатып алынганнар да – һәрбер ир бала тумышының сигезенче көнендә сөннәткә утыртылсын!
Сезнең өегездә туган яки акчага сатып алынган һәр ир баланың сөннәткә катгый утыртылуы – бәдәнегездәге менә шул тамга – Минем килешүемнең мәңгелек билгесе булыр.
Сөннәткә утыртылмаган һәр ир заты үз халкыннан киселеп калыр, чөнки ул Минем килешүемне бозган буладыр.
Аллаһы Ибраһимга: – Хатының Сараяга да бүтән Сарая дип дәшмә, – диде. – Моннан соң аның исеме Сара булыр.
Мин аны мөбарәк кылам. Аңардан синең бер углың туар. Хатыныңны шулкадәр мөбарәк кылам ки, ул күп халык-кавемнәрнең анасы булыр, аның нәсел варислары арасыннан патшалар чыгар.
Ибраһим, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды һәм көлеп куйды. Эченнән: «Йөз яшьлек кеше ничек инде бала таптыра алсын?! – диде. – Туксан яшьлек Сарага да ничек бала тудырмак кирәк?!»
Һәм Ибраһим Аллаһыга әйтте: – Синең хозурыңда һич югы Исмәгыйлем исән-имин булса иде! – диде.
Аллаһы исә: – Нәкъ менә хатының Сара сиңа угыл табып бирер, – диде. – Аңа син Исхак дип исем кушарсың. Мин аның белән һәм аның аша токымы белән килешүемне мәңгегә беркетеп куячакмын.
Исмәгыйльгә килгәндә, Мин сине ишеттем. Аны мөбарәк кылып, нәселен бик үрчемле, бик ишле итәчәкмен. Аңардан унике идарәче туар, нәселеннән бөек халык барлыкка килер.
Әмма килешүемне Мин Исхак белән – киләсе елда нәкъ шушы вакытта хатының Сарадан туачак углың белән беркетеп куячакмын.
Шулай дип, Аллаһы сүздән туктады һәм, Ибраһимнан аерылып, күккә ашты.
Ибраһим исә углы Исмәгыйльне һәм кул астындагы барлык ир затын – өендә туганнарны да, акчага сатып алынганнарны да җыеп, Аллаһы кушканча, шул көнне сөннәткә утыртты.
Сөннәткә утыртылганда, Ибраһим туксан тугыз яшендә иде.
Ә углы Исмәгыйль, сөннәткә утыртылганда, унөч яшьтә иде.
Ибраһим да, углы Исмәгыйль дә бер үк көнне сөннәтле булдылар.
Ибраһим өендәге барлык ир заты – шунда туганнар да, чит ыругтан сатып алынганнар да Ибраһим белән бергә сөннәт иясе булдылар.
Көндезге челлә бер вакытта Мәмре имәнлегендәге үзенең чатыры ишеге төбендә утырган Ибраһимның алдында янә Раббы пәйда булды.
Ибраһим, башын күтәреп, күзләрен йөртте һәм каршысында өч ир басып торганын күрде. Күргәч тә, чатыр ишеге төбендәге урыныннан җәһәт торып, тегеләрнең каршыларына ашыкты һәм, башын җиргә кадәр иеп:
– И хуҗа әфәндем! Әгәр күңелеңә хуш килсәм, колың яныннан читләтеп үтмә, – диде. –
Бераз су китереп, аякларыгызны юарлар; шушы агач күләгәсендә ял итеп алыгыз.
Ә мин ашарыгызга икмәк алып килермен, йөрәкләрегезгә дәрман булыр, сез – мин колыгызның кунакларыдыр. Аннан юлыгызны дәвам итәрсез. Юлчы адәмнәр: – Ярый, шулай эшлә, әйткәнеңчә булсын, – диделәр.
Ибраһим чатырга таба – Сарасы янына ашыкты. Аңа: – Өч үлчәм сыйфатлы оннан тиз генә камыр куй да төче икмәк пешер, – диде.
Аннан үзе сыер көтүенә таба китте, симез-көр һәм яхшы бер бозауны сайлап алып, хезмәтчесенә тапшырды. Хезмәтче адәм ашыга-ашыга бозау итеннән табын ашы әзерләде.
Әзерләнгән азыкны Ибраһим сөт һәм май белән берлектә кунаклар алдына табынга китереп куйды. Кунаклар ашаганда, үзе аларның яннарында агач күләгәсендә басып торды.
Кунаклар Ибраһимнан: – Хатының Сара кайда соң? – дип сорадылар. Ибраһим: – Ул монда, чатыр эчендә, – дип җавап бирде.
Кунаклардан берсе әйтте: – Киләсе елны нәкъ шушы вакытта яныңа кабат киләчәкмен, – диде. – Ул вакытны инде хатының Сараның бер углы булыр. Ә Сара арткы якта, чатыр ишеге ышыгында, моның сүзләрен ишетеп торды.
Ибраһим белән Сара картайганнар, инде олы яшьтә иделәр. Сарада күрем килү гадәте тукталган иде.
Сара үзалдына көлеп: «Картлык көнемдә кая инде миңа андый бәхет-юаныч насыйп булсын?! – дип уйлады. – Хуҗам-әфәндем дә андый яшьтән узган».
Раббы Ибраһимнан: – Сара ни өчен: «Картлык көнемдә кая инде миңа бала табу?!» – дип көлеп җибәрде? – дип сорады. –
Раббы өчен мөмкин булмаган нәрсә бармыни?! Киләсе елны билгеләнгән вакытка Мин синең яныңа әйләнеп килгәндә Сараның бер углы булыр.
Сара куркып калган иде. Ул: – Мин көлмәдем, – дип акланып маташты. Әмма Раббы әйтте: – Юк, көлдең, – диде.
Кунаклар, урыннарыннан торып, Сәдүмгә таба юл алдылар. Ибраһим аларны озата китте.
Раббы әйтте: «Эшләргә җыенган эшемне нигә Миңа Ибраһимнан яшерергә?! – диде. –
Ибраһим нәселеннән һичшиксез бөек һәм куәтле халык яралачак һәм җир йөзендәге халыкларның һәммәсе аның аша фатиха алачак.
Үзенең угылларына һәм өй җәмәгатенә Раббы юлын күндерсен дип, аларны тугры һәм гадел булырга өйрәтсен дип, һәм аңа биргән вәгъдәмне үтәр өчен, Ибраһимны сайладым Мин».
Ахырда Раббы әйтте: – Сәдүм белән Гамура явызлыкка баткан, гөнаһлары бик авырдыр.
Шунда иңеп, Миңа килеп ирешкәннең дөресме-түгелме, гөнаһлары бармы-юкмы икәнен беләчәкмен.
Юлчылар, кузгалып китеп, Сәдүмгә таба юнәлделәр. Әмма Ибраһим Раббының хозурында калды.
Ибраһим, Аңа якынлашып: – Син тәкъваны да яман белән бергә юк итәрсеңме? – дип сорады. –
Бәлки, бу шәһәрдә илле тәкъва кеше бардыр. Шул илле тәкъвага мәрхәмәт күрсәтмичә, алар яшәгән җирне юк итәрсеңмени?
Мондый эш Синнән ерак торсын. Яманны да, тәкъваны да бер тиң күреп, тәкъваны яман кеше белән бергә һәлак итүең мөмкин түгел! Бөтен дөньяның Хөкемчесе мондый гаделсезлеккә юл куймас!
Раббы әйтте: – Әгәр Сәдүм шәһәрендә тәкъва илле адәм табылса, Мин бу урынны исән-имин калдырачакмын, – диде.
Ибраһим: – Менә мин, туфрак вә көл бер адәм, Син Хуҗа-Хакимем белән сөйләшеп сүз әйтергә җөрьәт итәм, – диде. –
Бәлки, тәкъвалар иллегә тулып җитмәс, биш кешегә кимрәк булыр. Шул биш кешегә ким булган өчен, бөтен шәһәрне харап итәрсеңме? Раббы: – Әгәр анда кырык биш тәкъва кешене тапсам, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.
Ибраһим янә сорады: – Әгәр кырык кына кеше булса? Раббы: – Кырык кына кеше булганда да, харап итмәячәкмен, – диде.
Ибраһим: – Һаман үз сүзен сөйли дип ачуланма, Хуҗа-Хакимем: бәлки анда утыз гына тәкъва кеше табылыр? – дип сорады. Раббы: – Утыз гына кеше булса да, андый эшне эшләмәячәкмен, – диде.
– Инде менә янә Син Хуҗа-Хакимемнән сорарга җөрьәт итәм, – диде Ибраһим. – Әгәр анда егерме генә тәкъва кеше табылса? Раббы: – Егерме генә кеше булганда да, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.
– Тагын бер мәртәбә авыз ачып сүз әйткәнем өчен ачуланма, Хуҗа-Хакимем, – диде Ибраһим. – Бәлкем, анда тәкъвалардан ун гына кеше табылыр? Раббы: – Унау гына булганда да, шәһәрне юк итмәячәкмен, – диде.
Шулай дип, Раббы Ибраһим белән әңгәмәсен тәмамлады да китеп барды. Ибраһим да чатырына кире кайтты.
Кичке якта әлеге ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Бу вакыт Лут шәһәр капкасы янында утыра иде. Юлчыларны күрүгә, ул каршыларга дип аягүрә басты һәм җиргә кадәр башын иеп сәлам бирде.
Аннары: – Әфәнделәрем, колыгызның өенә рәхим итегез, – диде. – Аякларыгызны юарсыз, бездә төн кунып, иртәгесен янә юлыгызны дәвам итәрсез. Фәрештәләр: – Юк, без урамда төн куначакбыз, – диделәр.
Ләкин Лут бик нык кыстагач, алар өйгә керделәр. Лут табын җәйде, төче камырдан икмәк пешерде. Фәрештәләр ашадылар.
Кунаклар йокларга әле ятмаганнар да иде, шулвакыт Сәдүмнең бөтен тарафыннан җыелган ир халкы, олысыннан алып кечесенә кадәр, Лутның өен чолгап алды.
Лутны чакырып, алар: – Сиңа төн кунарга кергән адәмнәр кайда? – дип сорадылар. – Чыксыннар, нинди икәннәрен татып белик.
Лут, алар янына чыгып, үз артыннан өенең ишеген бикләп куйды.
– Кардәшләрем, зинһар, яманлык эшләмәгез, – диде ул. –
Менә, минем ир күрмәгән ике кызым бар; яныгызга шуларны чыгарам, алар белән теләгәнегезне эшләгез; әмма бу адәмнәргә тимәгез, чөнки алар минем өй кунакларым.
Ләкин сәдүмлеләр аңа: – Мондарак кил! – диделәр. Әйттеләр: – Бу адәм бирегә читтән килгән бер килмешәктер, ә үзен әнә нинди хуҗа итеп саный! Хәзер без сине кунакларыңа караганда да яманрак эшкә дучар итәрбез. Шулай дип, Лутка таба якынлаштылар һәм өйгә бәреп кермәкче булдылар.
Әмма ишектән кунак адәмнәрнең куллары сузылып, Лутны өй эченә тартып керттеләр дә ишекне эчтән бикләп куйдылар,
ә ишек каршына җыелганнарны, олысыннан алып кечесенә кадәр, һәммәсенең күзләрен сукырайтып, ишекне таба алмастай хафалы хәлгә төшерделәр.
Әлеге ике кунак Лутка әйттеләр: – Синең монда тагын кемнәрең бар? Киявеңме, угылларың, кызларыңмы – кем генә булса да, якын тиешле һәммә кешеңне шәһәрдән читкә алып чык!
Чөнки без бу шәһәрне юк итәчәкбез. Бу шәһәр халкының явызлыклары Раббыга ишетелде. Раббы безне шәһәрне юк итәргә дип җибәрде.
Лут, өеннән чыгып, үзенең кызларын хатынлыкка аласы кияү егетләргә: – Торыгыз, бу җирне ташлап китегез! – диде. – Чөнки Раббы бу шәһәрне юк итәчәк. Әмма кияү егетләргә Лутның сүзләре шаярту булып тоелды.
Таң беленгәч, фәрештәләр Лутны ашыктыра башладылар: – Хатыныңны һәм яныңдагы ике кызыңны ал да тизрәк моннан кит! – диделәр. – Юкса гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың.
Лут акрын кыймылдады. Шуңа күрә әлеге адәмнәр, Раббының Лутка булган миһербанлылыгына таянып, аны һәм хатыны белән ике кызын култыклап алдылар да шәһәр читенә алып чыктылар.
Шәһәр читенә чыгып җиткәч, адәмнәрнең берсе Лутка әйтте: – Җаныңны коткарыйм дисәң, тизрәк кач моннан, артыңа борылып карама, бер җирдә дә тукталыш ясама! – диде. – Таулар арасына качып, җаныңны коткарып кал.
Әмма Лут: – Юк, әфәндем, – дип каршы төште. –
Менә мин, Синең колың, күңелеңә хуш килгән бәндәмен: җанымны коткарам дип, Син миңа зур игелек күрсәтәсең. Ләкин мин тауларга кадәр барып өлгерә алмам, мине барыбер бәла һәм үлем куып җитәр.
Әнә, якында кечкенә бер шәһәрчек күренә, анда барып җитү җиңелрәк. Рөхсәт ит, шунда качыйм да җанымны коткарыйм.
Фәрештәләрнең берсе әйтте: – Ярый, бу теләгеңә дә ризамын, син әйткән ул шәһәрчекне юк итмәмен, – диде. –
Тиз бул, шунда качып кит! Чөнки син анда барып җитми торып, Мин эшемне башкара алмыйм. Шуннан соң бу шәһәрне Согар дип атадылар.
Җир йөзенә кояш чыгып килгән вакытта Лут Согарга барып җитте.
Һәм Раббы Сәдүм белән Гамура өстенә күктән утлы күкерт яңгыры яудырды,
бу шәһәрләрне, анда яшәүчеләрне, бөтен тирә-юньне туфрактагы үсемлекләре белән бергә юк итте.
Лутның хатыны исә, юлда барганда, артына борылып карады да шундук тоз баганасына әверелде.
Ибраһим, таң белән торып, өнендә Раббы хозурында басып торган урынга китте.
Сәдүм белән Гамураны, бөтен тирә-юньне күзеннән кичереп, шуны күрде: җир өстеннән һавага мич морҗасыннан чыккан сыман төтен күтәрелә иде.
Шулай булды ки, бөтен бу тирә шәһәрләрен юк итәргә җыенганда, Аллаһы Ибраһимны хәтерендә тотты һәм һәлак ителәсе шәһәрдә яшәгән Лутны һәлакәт мәйданыннан читкә чыгарды.
Лут исә Согарда торып калудан курка иде, шунлыктан ул, ике кызын ияртеп, шәһәрдән таулар арасына күчеп китте һәм шунда мәгарәдә кызлары белән яши башлады.
Беркөнне олы кызы кечесенә әйтте: – Атабыз картайган, – диде, – һәм, бөтен дөнья йоласы буенча, монда безнең янга ир булып керәчәк бүтән кеше юк.
Әйдә, әтигә шәраб эчертеп исертик тә янына кереп йоклап чыгыйк, шул рәвешчә, әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.
Шул кичне кызлар аталарына шәраб эчерделәр. Олы кыз атасы янына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.
Икенче көнне кызларның олысы сеңелесенә әйтте: – Менә, мин кичә әтием янында йоклап чыктым, – диде. – Бу кичне дә аңа шәраб эчертик – син дә янына кереп йоклап чыгарсың, шулай әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.
Бу кичне дә әтиләрен шәраб эчертеп исерттеләр. Кече кыз әтисе ятагына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.
Лутның ике кызы шулай үз аталарыннан йөкле булдылар.
Олы кыз бер угыл тапты, аңа Мәаб дип исем кушты. Ул – бүгенге мәабиләр ыругының нәсел атасыдыр.
Кече кыз шулай ук бер угыл тапты, аңа Бен-Амми дип исем кушты. Ул – бүгенге аммониләр ыругының нәсел атасыдыр.
Ибраһим, аннан көньякка таба юл алып, Кадыш белән Шур шәһәрләре арасындагы дала җирләргә барып урнашты; вакытлыча Герарда да яшәде.
Хатыны Сара хакында Ибраһим: – Бу минем кыз кардәшем, – дип таныштыра иде. Шуннан соң Герар патшасы Әбумәлик, кеше җибәреп, Сараны үзенә алдырды.
Әмма бер төнне, Әбумәликнең төшенә кереп, Аллаһы аңа әйтте: – Бу хатынны үзеңә алган өчен, сине үлем көтә, чөнки ул башка кеше хатыныдыр, – диде.
Әбумәлик исә хатынга кагылмаган иде, ул әйтте: – Йа Хуҗа-Хакимем, Син гаепсез бер кавемне юк итмәкчесеңме? – диде. –
«Бу хатын – минем кыз кардәшем», – дип, Ибраһим миңа үзе үк әйтте бит? Хатыны да Ибраһимны: «Бу минем абыемдыр» – дип таныштырды. Мин моны саф күңелдән эшләдем, минем кулларым чиста.
– Саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм, – диде Аллаһы Әбумәликкә төшендә. – Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым – синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем.
Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире – пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр. Кире кайтарып бирмисең икән, ул чакта, белеп тор, синең үзеңне дә, халкыңны да үлем көтә.
Әбумәлик, иртүк торып, хезмәтендәге адәмнәрне җыйды да аларга булган хәлне сөйләп бирде. Кешеләрне дәһшәтле курку биләп алды.
Әбумәлик, Ибраһимны чакыртып, әйтте: – Син безне нишләттең? – диде. – Миңа һәм мәмләкәтем өстенә шундый зур бәла китерердәй нинди гөнаһлы эш кылдым мин сиңа? Мондый эшне тиктомалдан эшләмиләр!
Шулай дип, Әбумәлик Ибраһимнан сорады: – Сәбәбе нәрсә, нигә син моны эшләдең?
Ибраһим җавап бирде: – Сәбәбе шулдыр: сезнең монда Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юк, шунлыктан хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйладым.
Ул чыннан да минем кыз кардәшемдер – атабыз бер үк, аналарыбыз гына башка. Ахырдан ул минем хатыным булды.
Аллаһы мине горбәткә чыгарып җибәргән чакта, мин хатыныма әйттем: «Үтенеп сорыйм, нинди генә урынга барып чыксак та, син минем хакта: „Бу минем абыем“, – дип сөйлә», – дидем.
Әбумәлик Ибраһимга хатынын кире кайтарды. Моның өстенә вак һәм эре терлектән мал-туар, кол хатыннар һәм кол ирләр бүләк итте.
Һәм әйтте: – Менә, мәмләкәтем синең каршыңда – кайда телисең, шунда утрак тормыш корып яшә, – диде.
Сарага да әйтте: – Менә, мин синең абыеңа мең көмеш бирдем, – диде. – Бу сиңа баш бөркәнчеге, яныңдагы бар кешегә ул синең гөнаһсыз икәнлегеңне күрсәтеп торыр.
Ибраһим Аллаһыдан мәдәт сорап дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликнең үзен дә, хатынын һәм җарияләрен дә сихәтләндерде; хатыннар бала таба башладылар.
Чөнки Раббы Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатын-кызны кысыр кылган иде.
Раббы, әйткән сүзен үтәп, Сарага якты чыраен күрсәтте – биргән вәгъдәсен гамәлгә ашырды.
Сара йөккә узды һәм Ибраһимның картлык көнендә, аңа нәкъ менә Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта, дөньяга бер угыл китерде.
Ибраһим үз хатыны Сарадан туган углына Исхак дип исем кушты
һәм, Аллаһы куйган шартны үтәп, тууының сигезенче көнендә углы Исхакны сөннәткә утыртты.
Углы Исхак туганда, Ибраһимга йөз яшь иде.
Сара: – Аллаһы минем йөземне шат-көләч итте, – диде. – Мине ишеткән һәркем үзен шулай ук шат-көләч итеп тоячак.
Әйтте: – Сара бала имезәчәк, дип, Ибраһимга кем сөйли алыр иде?! Менә, шушы яшемдә мин аңа бер угыл таптым.
Бала үсә төшкәч, аны имидән аердылар. Исхакны имидән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес җыйды.
Бервакыт Сара, Ибраһимның мисырлы Һаҗәрдән туган углы Исмәгыйль авызыннан мыскыллы сүзләр ишетеп,
Ибраһимга әйтте: – Бу кол хатынны углы белән бергә куып җибәр! – диде. – Кол хатынның углы минем углым Исхак мирасына дәгъва кылырлык булмасын!
Ибраһим пошаманга калды, чөнки Исмәгыйль дә аның үз углы иде.
Әмма Аллаһы Ибраһимга әйтте: – Углың белән җарияң өчен кайгырма, – диде. – Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла. Чөнки синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк.
Җарияңнән туган углыңнан да бер кавем барлыкка китерермен, чөнки ул да синең нәсел орлыгын дәвам итүчедер.
Ибраһим иртәгесен таң белән торды, икмәк һәм бер турсык су әзерләп, Һаҗәрнең иңбашына асты һәм аны углы белән бергә өйдән чыгарып җибәрде. Һаҗәр, Беер-Шеба чүленә юл алып, шунда адашып йөрде.
Турсыкта эчәр су беткәннән соң, Һаҗәр, углын бер куаклык күләгәсендә калдырып,
бер җәя угы очып җитәрдәй арага читкәрәк китте дә җиргә утырды. «Баламның үлем газабын күрергә теләмим!» – дип, ул шулай углы каршысында утырган хәлдә үкереп-үкереп еларга тотынды.
Угъланның өн-авазы Аллаһыга барып иреште. Аллаһының фәрештәсе, күкләрдән хәбәр биреп: – Сиңа ни булды, Һаҗәр? – дип эндәште. – Курыкма! Аллаһы синең елап яткан углыңның тавышын ишетте.
Тор, углыңны да торгыз, аны кулыннан җитәклә. Мин аны бөек бер халыкның нәсел атасы итәчәкмен.
Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачты, һәм Һаҗәр тулы сулы бер коены күрде; барып, турсыгына су тутырды да углына эчәргә бирде.
Угълан, Аллаһы мәрхәмәте белән буй җитеп, чүлдә көн күрә башлады, укчы-мәргән булды.
Ул Паран дигән чүлдә яшәде. Әнисе аңа хатынны Мисыр иленнән табып бирде.
Шул заманнарда булган хәлләр ки, Әбумәлик үзенең гаскәрбашы Пикүл белән бергә Ибраһим каршына килеп: – Синең һәр эшләгән эшең Аллаһы катнашында эшләнә, – диде. –
Инде менә: «Аллаһы – Үзе шаһиттыр! Синең үзеңне дә, углың һәм оныкларыңны да рәнҗетмәм», – дип ант ит! Сиңа минем мөгамәләм яхшы булганы кебек, син дә миңа һәм үзең кунак булып яшәгән илгә шундый ук яхшы мөгамәләңне күрсәт.
Ибраһим: – Ант итәм! – диде.
Аннары: – Колларың минем су ала торган коемны тартып алдылар, – дип, Әбумәликкә үпкәсен дә белдерде.
Әбумәлик исә: – Андый эшне кем эшләгәндер, мин белмим, – диде. – Син бит бу турыда миңа әйтмәдең. Мин моны бүген беренче мәртәбә ишетәм.
Ибраһим вак һәм эре терлектән Әбумәликкә мал бирде, шул рәвештә алар килешү ясадылар.
Вак терлек көтүеннән җиде баш сарык бәрәнен Ибраһим махсус аерып куйган иде.
Әбумәлик: – Бу җиде баш сарык бәрәнен аерып куюның мәгънәсе нәрсәдә? – дип сорады.
Ибраһим әйтте: – Минем кулдан сиңа тапшырылган бу җиде сарык бәрәне әлеге коены мин үзем казыган икәнлекнең шаһәдәте булыр, – диде.
Алар икесе ант итешкән бу урын шул көннән Беер-Шеба дип атала башлады.
Беер-Шебада килешү ясалганнан соң, Әбумәлик белән аның гаскәрбашы Пикүл, юлга кузгалып, пелештиләр җиренә кире әйләнеп кайттылар.
Ибраһим исә Беер-Шебада бер тамариск агачы утыртты һәм Раббыга, бакый Аллага, дога багышлады.
Пелештиләр җирендә Ибраһим кунак-мосафир булып озак гомер кичерде.
Шулай булды ки, бу вакыйгалардан соң Аллаһы Ибраһимны сынап карарга теләде һәм аңа: – Ибраһим! – дип өн салды. – Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.
Аллаһы әйтте: – Бердәнбер сөекле углың Исхакны ал да Мориа җиренә юл тот, Мин сиңа күрсәткән тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә углыңны корбанга китер! – диде.
Ибраһим иртән таң белән торды, ишәген иярләде, корбанлык учагы өчен утын ярды да, углы Исхакны һәм үзенең ике колын ияртеп, Аллаһы күрсәткән җиргә карап, юлга чыкты.
Сәфәрнең өченче көнендә Ибраһим ерактан ук билгеләнгән тауны күрде.
Ибраһим үзе белән килгән колларга: – Сез шушында ишәк янында калып торыгыз, без исә малаем белән тауга барып сәҗдә кылып киләбез, – диде.
Шулай дип, корбанлык учагы өчен әзерләнгән утынны углы Исхакка күтәртте дә, кулына пычак һәм утлы чыраг алып, икәве бергә тауга таба киттеләр.
Исхак, атасына сүз катып: – Әтием! – диде. – Әйе, углым! – диде Ибраһим. Исхак: – Менә утын да, ут та бар, ә корбанлык бәрәне кайда соң? – дип сорады.
– Углым, корбанлык бәрәнен Аллаһы Үзе боерыр, – диде Ибраһим. Алар шулай икәве бергә юлларын дәвам иттерделәр.
Аллаһы күрсәткән тауга килеп җиткәч, Ибраһим корбанлык учагы өчен урын әзерләде, шул урынга утын агачларын тезеп өйде дә кул-аяклары бәйләнгән Исхакны утын өеме өстенә сузып яткырды
һәм, углын суяр өчен дип, пычаклы кулын алга таба сузды.
Әмма шулчак Раббының фәрештәсе күкләрдән өн салып: – Ибраһим! Ибраһим! – дип эндәште. – Әйе, тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.
Фәрештә әйтте: – Сузылган кулыңны кире ал, углыңа берни дә эшләмә! – диде. – Инде Мин белдем: син Аллаһыдан куркасың, Аны хөрмәт итәсең, Минем хакка үзеңнең бердәнбер углыңны да корбан итәргә әзерсең икән.
Ибраһим, башын күтәреп, тирә-ягына күз ташлады һәм арткы яктагы әрәмәлектә мөгезе эләгеп чәбәләнгән бер сарык тәкәсен күрде. Ибраһим, барып, сарык тәкәсен алып килде дә углы урынына корбанга китерде.
Шуннан соң Ибраһим бу урынга «Аллаһы Үзе боерыр» дип исем кушты. Хәзер әйтелә торган «Аллаһы тавында боерылыр» дигән гыйбарә шуннан килә.
Раббының фәрештәсе, күкләрдән янә өн салып, Ибраһимга икенче мәртәбә эндәште.
Әйтте: – Раббы белдерде ки, Үз Затымнан ант итәм, диде, үзеңнең бердәнбер углыңны кызганмыйча, бу эшкә барганың өчен,
Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, нәсел варисларыңны күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен. Синең нәсел варисларың дошманнарыңның шәһәр-калаларын үзләренә милек итәчәк.
Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең токымың аша фатиха алачак, – диде.
Шуннан соң Ибраһим кол хезмәтчеләре янына килде. Алар белән бергә кайтыр юлга чыгып, Беер-Шебага юнәлде һәм шунда яшәргә калды.
Бу вакыйгалардан соң Ибраһимга хәбәр җиткерделәр: «Бертуган кардәшең Нахор үзенең хатыны Милкәдән сигез угыл атасы булды:
беренче углы Утс, аның энеләре Буз, Кымуил (Арамның атасы),
Кәсед, Хазу, Пилдаш, Идлаф һәм Бетуил».
Бетуил – Рәбиканың атасы иде. Бу сигез угылны Ибраһимның кардәше Нахорга хатыны Милкә табып бирде.
Ревма исемле җариясеннән Нахорның тагын Тебах, Гәхәм, Тахаш һәм Мәгакәһ дигән балалары туды.
Сара йөз дә егерме җиде ел яшәде. Аның гомере әнә шул кадәрле булды.
Сара Кәнган җирендә, бүген Хебрун дип аталып йөргән Кыръят-Арбада вафат булды. Һәм Ибраһим, Сараның баш очында елап утырыр өчен, шунда килде.
Соңра, мәетне калдырып, Хит угылларына болай дип мөрәҗәгать итте:
– Мин сезнең арада читтән килгән бер килмешәкмен. Җәмәгатемнең мәетен дәфен кылыр өчен, миңа үз җирегездән хосусый милек итеп каберлек урыны бирегез, – диде.
Хит угыллары Ибраһимга җавап итеп әйттеләр:
– Хуҗабыз әфәнде, безне тыңла: син безнең арада кодрәтле бер юлбашчыдыр. Җәмәгатеңнең мәетен каберлекләребезнең иң яхшы дигәненә дәфен кыл. Безнең арада, җәмәгатеңнең мәетен дәфен кылыр өчен, каберлек урыны бирүгә берәү дә каршы килмәс, – диделәр.
Ибраһим, торып, Хит угылларына башын иеп, рәхмәтен белдерде.
Аннан әйтте аларга: – Әгәр мәрхүмә җәмәгатемне монда дәфен кылуыма каршы килмисез икән, ул чакта сез, ишетәсезме, минем өчен ризалык сорап, Сохар углы Эфронга мөрәҗәгать итсәгез иде.
Ул үзенең басу-җирләре башындагы Махпела мәгарәсен сезнең алда миңа сатып бирсен иде, мин аңа җитәрлек микъдарда акча түләр идем. Мәгарә минем үз милкем булгач, мин анда каберлек ясар идем, – диде.
Хитти Эфрон исә шунда үз халкы арасында утыра иде. Һәм ул, үзенең шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Ибраһимга болай дип җавап бирде:
– Юк, хуҗам әфәнде, тыңла мине: мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә торган җирне дә бушка бирәм, халкымның угыллары алдында аларны сиңа бүләк итәм. Күм шунда мәрхүмәңне, – диде.
Ибраһим, Хит халкына рәхмәтен белдереп, янә башын иде һәм,
җыелган кешеләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Эфронга әйтте: – Сүземне тыңлачы: җир өчен мин сиңа көмеш бирәм, көмешне ал да, җәмәгатемнең мәетен мин шунда дәфен кылырмын, – диде.
Җавабында Эфрон Ибраһимга болай диде:
– Хуҗам әфәнде! Тыңла мине: җирнең бәһасе көмеш белән нибары дүрт йөз шәкыл тора; минем өчен дә, синең өчен дә күпмени бу?! Җәмәгатеңне җирлә әйдә.
Ибраһим Эфронның тәкъдимен кабул итте: хиттиләр алдында Эфрон үзе билгеләгән һәм сәүдә кешеләре арасында кабул ителгән авырлык үлчәме белән аңа дүрт йөз шәкыл көмеш бирде.
Шулай итеп, Мәмре янәшәсендәге Махпелада Эфрон биләп торган җир мәйданы, мәгарәсе, бөтен агачлары белән берлектә,
шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең күз алдында Ибраһимның кулына күчте.
Бу хәлләрдән соң Ибраһим үзенең мәрхүмә җәмәгатен, хатыны Сараны, Кәнган җиренең хәзер Хебрун дип аталып йөргән Мәмре янәшәсендәге Махпела кыры мәгарәсенә дәфен кылды.
Әнә шулай хиттиләрнең бер мәйдан җир биләмәсе һәм андагы мәгарә каберлек урыны сыйфатында хиттиләрдән Ибраһимга хосусый милек булып күчте.
Ибраһим инде олы яшьләрдә, бик картайган иде. Раббы аны бөтен яктан мөбарәк кылган иде.
Ибраһим үз өендәге бөтен нәрсә белән идарә итүче иң өлкән кол хезмәтчесен чакырып әйтте: – Углым Исхакка араларында мин яши торган Кәнган халкы кызларыннан хатын алдырма! Кулыңны минем ботыма куй да күк вә җирне бар иткән Раббы Алла каршысында шул хакта ант ит! – диде. –
Син минем туган җиремә, үз халкым иленә барып, углым Исхакка хатынны шуннан алып кайт!
Кол хезмәтче Ибраһимнан: – Бәлкем, андагы кыз минем белән бергә монда килергә теләмәс? Ул чакта мин синең углыңны шунда, син туган җиргә озатып җибәрергә тиешме? – дип сорады.
– Сак бул, углымны анда җибәрмә! – дип җавап бирде Ибраһим. –
Мине атам йортыннан, туган җиремнән алып чыккан, «Бу җирләрне нәсел варисларыңа бирәм!» дип, миңа ант-карарын ирештергән Раббы, күкләрнең Алласы, синнән алда анда Үзенең фәрештәсен күндерер, һәм син минем углыма хатынны шул илдән алып кайтырсың.
Әгәр дә инде кәләш кыз синең белән монда килергә теләмәсә, син миңа биргән әлеге антыңнан азат булырсың; тик углымны гына анда җибәрмә.
Кол хезмәтче, хуҗасы Ибраһимның ботына кулын куеп, шул хакта аңа ант итте.
Аннан соң, хуҗасының дөя көтүеннән ун дөя алып, юлга чыкты. Аның кулында шулай ук хуҗасы биргән төрле кыйммәтле әйберләр бар иде. Ул Арам-Наһараимгә, анда Нахор яшәгән шәһәргә карап юл тотты.
Барып җиткәч, кичкырын, шәһәр читендәге бер кое янында дөяләрен туктатты. Хатын-кыз халкының коега су алырга килә торган вакыты иде бу.
Мосафир адәм: – Йа Раббы, хуҗам Ибраһимның Алласы, ялварамын: минем хуҗам Ибраһим әфәндегә мәрхәмәтеңне күрсәт, мине аның теләгәне белән очраштыр! – диде. –
Менә мин кое янында басып торам, шәһәр кешеләренең кызлары хәзер монда су алырга килерләр.
Шуларның берсенә: «Кая, чүлмәгеңне янтайта төш әле, су эчимче», – дип мин әйткәч, ул: «Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен», – дисә, Исхак колыңа Син насыйп иткән хатын менә шул булыр. Шуннан мин Синең хуҗам әфәндегә нинди мәрхәмәтле булуыңны белермен.
Мосафир адәм үзалдына шулай укынып торган арада, кое юлында Рәбика күренде. Ибраһим энесе Нахорның Милкәдән туган углы Бетуил кызы иде бу. Рәбика иңбашына су чүлмәге күтәргән иде.
Рәбика төскә-биткә чибәр, әле ир күрмәгән гыйффәтле кыз иде. Ул, түбән төшеп, чүлмәгенә су чумырып алды да өскә күтәрелде.
Мосафир адәм, кыз каршысына йөгереп килеп: – Кая, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, – диде.
Кыз: – Эч, әфәндем, – дип, чүлмәген иңбашыннан кулына алып, мосафирга эчәргә бирде.
Мосафир адәм эчеп туйгач, кыз: – Коедан ташып, мин синең дөяләреңә дә суны туйганчы эчерим әле, – дип өстәде.
Һәм чүлмәгендә калган суны колашага бушатты да, янәдән су алып килергә дип, коега таба ашыкты. Шул рәвешчә, барлык дөяләргә су ташып эчертте.
Мосафир адәм, үзенең бу сәфәре Раббының ихтыяры белән эшләнгәнме-юкмы икәнен аңларга теләгәндәй, кызга дәшмичә уйланып карап торды.
Дөяләр су эчеп туйгач, кызга бирер өчен, мосафир адәм ярты шәкыл авырлыгында алтын борын алкасы һәм ун шәкыл авырлыгында ике данә алтын кул беләзеге чыгарды.
Һәм сорады: – Әйт әле: кем кызы син? Атаң өендә, төн кунып чыгар өчен, безгә урын булмасмы икән? – диде.
– Мин Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын, – дип җавап бирде кыз.
Аннан өстәп әйтте: – Бездә салам һәм мал азыгы җитәрлек. Төн кунар өчен, урын да булыр, – диде.
Мосафир адәм, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга шөкрана кылды.
Һәм әйтте: «Минем хуҗам Ибраһим әфәнденең Раббы Алласына мактау булсын! Ул минем хуҗамны Үзенең мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде, аңа тугры калды! Раббы мине туры юл белән хуҗамның кардәше яшәгән йортка китереп җиткерде», – диде.
Рәбика йөгерә-чаба анасының өенә кайтты да барлык бу хәлләрне сөйләп бирде.
Рәбиканың Лабан исемле бертуган кардәше бар иде. Лабан тиз генә өйдән чыкты да, мосафирны күрергә дип, кое янына ашыкты.
Сеңелесе кулындагы беләзекләр белән алканы күргәч, һәм сеңелесе аңа мосафирның әйткән сүзләрен ирештергәч, Лабанның бу кешене күрәсе килде. Инде менә ул кеше дөяләре белән бергә кое янында басып тора.
Лабан мосафирга әйтте: – И Раббының мөбарәк бәндәсе, ник син шәһәр читендә басып торасың, әйдә, түрдән уз, – диде. – Мин синең өчен өй һәм дөяләрең өчен урын әзерләп куйдым.
Мосафир адәм өйгә керде. Лабан, дөяләрне тугарып, аларга салам һәм азык бирде, мосафирга һәм аның янындагы кешеләргә аяк юар өчен су китерде.
Ашарга тәкъдим ителгәч, мосафир әйтте: – Ни өчен килгәнемне аңлатмыйча, ашарга утырмаячакмын, – диде. Аңа: – Алайса, аңлат, – диделәр.
Мосафир сөйли башлады: – Мин – Ибраһимның кол хезмәтчесемен, – диде. –
Раббы минем хуҗам әфәндене мөбарәк кылды, аны олуг мал-мөлкәт иясе итте: аңа эре һәм вак терлек, алтын-көмеш, кол ир вә кол хатын-кызлар, дөя һәм ишәкләр бирде.
Хуҗамның хатыны Сара картайган көнендә хуҗам әфәндегә бер угыл тудырган иде, инде менә хуҗам үзенең бар булган байлыгын шул углына васыять итте.
Хуҗам мине ант иттереп кисәтте: «Үзем яшәгән Кәнган җиреннән углыма хатын алдырма!
Атам йортына, кардәшләрем янына бар, углыма хатынны шул җирдән алып кайт!» – дип боерды.
Мин хуҗам әфәндедән: «Бәлкем, андагы кыз минем белән монда килергә теләмәс?» – дип сорадым.
Хуҗам миңа әйтте: «Мин Раббы хозурындагы кешемен, Ул, синең сәфәреңне уңышлы итәр өчен, барасы юлыңа алдан Үзенең фәрештәсен күндерер, – диде. – Углыма хатынны син минем ата-бабам йортыннан, кардәшләрем арасыннан алып кайт.
Кардәшләрем янына барып та, алар сиңа кыз биреп җибәрүдән баш тартсалар, ул чакта син миңа биргән антыңнан азат булырсың», – диде.
Бүген кое янына килеп туктагач, мин дога багышладым: «Йа Раббы, хуҗам әфәнде Ибраһимның Алласы! Минем юлымны уңышлы кыл! – дидем. –
Менә мин кое янында басып торам. Кызлардан кем дә кем су алырга килсә, аңардан, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, дип сорыйм.
Әгәр ул, үзең дә эч, дөяләреңә дә су алып килеп эчерермен, дип әйтсә, хуҗамның углына Раббы насыйп иткән хатын шул кыз булыр».
Күңелемдәге шул догалы уйларымны уйлап та бетермәдем, шулчак иңбашына су чүлмәге күтәргән Рәбика күренде, чыганак янына килде дә, түбән төшеп, су чумырып алды. Шуннан мин: «Миңа эчәргә су бирче», – дип сорадым.
Ул, шундук иңбашыннан чүлмәген төшереп: «Эч! Дөяләреңә дә эчәргә бирермен», – диде. Мин эчтем; аннан Рәбика дөяләремә дә су алып килеп эчерде.
Мин аңардан: «Кем кызы син?» – дип сорадым. Ул әйтте: «Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын». Шуннан мин аңа борын алкасы һәм беләзекләр бирдем.
Шуннан соң, җиргә кадәр башымны иеп, Раббыга шөкрана кылдым, хуҗамның углына бертуган кардәшенең кыз оныгын алып кайту өчен, миңа туры юл күрсәткән хуҗам әфәнде Ибраһимның Раббы Алласына күңелемнән догаларымны багышладым.
Инде сез, хуҗам әфәндегә мәрхәмәтле булып, аңа тугрылык сакларга телисез икән, ачык итеп әйтегез. Теләмәгән очракта да әйтегез. Миңа уңга әллә сулга борылыргамы?
Лабан белән Бетуил җавап биреп әйттеләр: – Раббыдан иңгән эш бу, – диделәр. – Моны без сиңа яхшы эш дип тә, яман эш дип тә әйтә алмыйбыз.
Әнә Рәбика каршыңда тора. Ал да кит. Раббы боерганча, хуҗа әфәндеңнең углына хатын булып барсын.
Бу сүзләрне ишеткәч, Ибраһимның кол хезмәтчесе, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга хөрмәтен белдерде.
Аннары ул Рәбикага көмеш һәм алтын бизәнү нәрсәләре, өс киемнәре чыгарып бирде, шулай ук кызның абыйсына һәм анасына да затлы әйберләрдән бүләкләр өләште.
Соңра янындагы адәмнәре белән бергә ашады-эчте, бергә төн кунды. Иртәгесен торгач, кол хезмәтче: – Инде миңа әфәндем хозурына кайтып китәргә рөхсәт итегез, – диде.
Әмма кызның анасы белән абыйсы әйттеләр: – Бераз гына, бер ун көн генә булса да кыз безнең янда калсын, аннары алып китәрсең, – диделәр.
– Мине тоткарламагыз, – диде кол хезмәтче. – Чөнки минем юлымны Раббы уңышлы итте. Зинһар, җибәрегез, мин хуҗам әфәнде хозурына кайтыйм.
Алар әйттеләр: – Кызны чакырыйк та сорыйк, ул ни дияр бит?
Рәбиканы чакырып: – Син бу кеше белән китәргә ризамы? – дип сорадылар. Кыз: – Риза, – дип җавап бирде.
Шулай итеп, сеңелләре Рәбикага, аның даясына, Ибраһимның кол хезмәтчесенә һәм аның адәмнәренә китәргә рөхсәт ителде.
Рәбикага фатиха биреп, әйттеләр: «И кыз кардәшебез! Меңнәрчә мең кешенең анасы бул син, дошманнарыңның йорт-җирләрен варисларың үзләренә милек итсен!»
Рәбика һәм асрау кызлар, юл хәстәрен күреп, дөяләргә менеп утырдылар да кузгалып киттеләр. Кол хезмәтче Рәбиканы әнә шулай үзе белән алып китте.
Исхак исә Беер-Лахай-Роидан кайткан, ул инде Нәгеб җирендә яши иде.
Шулай булды ки, беркөнне кичкә таба, уйларына батып, кырда йөргәндә, Исхак башын күтәреп карады һәм якынлашып килүче дөяләрне күрде.
Рәбика да, Исхакны күреп, дөя өстеннән җиргә төште.
Кол адәмнән: – Кыр буйлап безнең каршыбызга килүче кеше кем ул? – дип сорады. – Ул минем хуҗам әфәнде, – дип җавап бирде кол. Рәбика шундук бөркәнчеге белән йөзен каплады.
Кол адәм үзе башкарган эшләрне түкми-чәчми Исхакка сөйләп бирде.
Әнисе Сараның чатырына алып, Исхак Рәбикага өйләнде, аны хатыны итте. Рәбиканы ул сөеп-яратып яшәде. Әнисен юксынып хәсрәт чиккән Исхак өчен ул бер юаныч булды.
Ибраһим Кытура исемле башка берәүне дә хатынлыкка алган иде.
Кытурадан Ибраһимның Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак, Шуах исемле угыллары туды.
Йокшаннан Шеба белән Дедан туды. Дедан ашшурим, летушим һәм леумимнәрнең нәсел атасы булды.
Мидьяннан Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага исемле угыллар тудылар. Боларның һәммәсе – Кытура ягы балаларыдыр.
Ибраһим үз карамагында булган бар нәрсәне Исхакка тапшырды.
Ә җарияләреннән туган угылларын Ибраһим бүләкләр биреп бәхилләтте дә, углы Исхактан ераклаштыру өчен, әле үзе исән чагында ук аларны көнчыгыш тарафка, шундагы җирләрдә үзбашларына көн күрергә җибәрде.
Ибраһим үзе йөз дә җитмеш биш ел яшәде. Аның гомере шул кадәрле иде.
Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды.
Угыллары Исхак белән Исмәгыйль аны хитти Сохар углы Эфроннан Ибраһим үзе сатып алган җирдә – Мәмре каршысындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә илтеп дәфен кылдылар. Ибраһим белән хатыны Сараның каберләре икесенең дә шундадыр.
Ибраһимның вафатыннан соң, Аллаһы аның углы Исхакны мөбарәк кылды. Исхак Беер-Лахай-Роида яши иде.
Сараның асравы мисырлы Һаҗәрдән туган Ибраһим углы Исмәгыйльнең шәҗәрәсе болайдыр.
Шәҗәрәдә Исмәгыйль угылларының исемнәре: беренче углы Нәбают, аннан соң Кыдар, Адбеил, Мибсам,
Мишма, Думаһ, Мәссә,
Хадад, Тейма, Итур, Нафиш һәм Кыдыма.
Исмәгыйльнең бу унике углы аерым-аерым кабиләләргә баш булып, ул кабиләләр һәм алар тереклек иткән җәйләүләр башлыкларының исемнәре белән аталдылар.
Исмәгыйльнең гомер еллары болайдыр: ул йөз дә утыз җиде яшендә соңгы сулышын алды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды.
Исмәгыйльнең угыллары исә Ашшурга бара торган юл буендагы Хавилә белән Шур җирләре арасында, Мисыр чиге якынында урнашып, кардәшләре белән низаглы мөнәсәбәттә булып тереклек иттеләр.
Ибраһимның углы Исхакның шәҗәрәсе болайдыр: Ибраһим Исхакка ата булды.
Паддан-Арамнан арами Бетуилнең кызын, арами Лабанның сеңелесе Рәбиканы хатынлыкка алганда, Исхакка кырык яшь иде.
Рәбика кысыр булганлыктан, Исхак, үз хатынының сихәтләнүе өчен, Раббыга догалар багышлады. Раббы, аның догасын ишетеп, хатынны сихәтләндерде, һәм Рәбика балага узды.
Карынында ике җан иясе тибүен белгәч, Рәбика: – Әгәр алай икән, бу хәлдән миңа ни булыр? – дип, Раббыдан сорарга китте.
Раббы аңа әйтте: «Карыныңда синең ике кавем җаны бар, синнән аерым ике халык туачак. Берсе икенчесеннән көчле булачак, өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк».
Бала тудырыр көн җиткәч, Рәбика игезәк ике бала тапты.
Алдан дөньяга килгәненең бөтен тәне кып-кызыл һәм йонлы тире кебек төк белән капланган иде. Аңа Эсау дип исем куштылар.
Аннан соң игезәкнең карындаш икенчесе дөньяга килде. Анысы кулы белән Эсауның тәпиенә ябышып чыккан иде. Шуңа күрә аңа Ягъкуб дип исем куштылар. Игезәк балалары туганда, Исхакка алтмыш яшь тулган иде.
Игезәкләр үсеп җитеп, Эсау кыр-дала кешесе, киек-җәнлек аулауда оста сунарчы булды. Ә Ягъкуб чатыр тереклеге белән көн күрүче тыйнак бер адәм иде.
Исхак Эсауны яратарак төште, чөнки Эсауның аудан алып кайткан кош итләре бик тәмле була иде. Рәбика исә Ягъкубны якынрак күрде.
Беркөнне Ягъкуб аш пешерде, шул чакны кырда ауда йөреп кайткан Эсау килеп керде. Ул бик талчыккан кыяфәттә иде.
Ягъкубка: – Миңа шул кызылдан, шул кызыл аштан бераз салып бир әле, бик ачыктым, – диде ул. (Шул сүздән Эсауга Эдом дигән кушамат тагылды.)
Ягъкуб әйтте: – Иң әүвәл син миңа үзеңнең дөньяга беренче булып туу хокукыңны сат, – диде.
– Аһ, үләм! Беренче булып туу хокукының миңа ни хаҗәте бар?! – диде Эсау.
– Алайса, сатам, дип, хәзер үк минем алда ант ит, – диде Ягъкуб. Эсау ант итте һәм үзенең беренче булып туу хокукын шулай Ягъкубка сатып җибәрде.
Шуннан соң Ягъкуб Эсауның алдына ясмык ашы белән икмәк китереп куйды. Эсау ашады, эчте дә, торып, чыгып китте. Ана карыныннан беренче булып туу хокукына аның исе дә китмәде.
Ибраһим яшәгән замандагы кытлыктан башка илдә тагын бер ачлык афәте булды. Һәм Исхак пелештиләр патшасы Әбумәлик янына Герарга китте.
Раббы, Исхакның хозурында күренеп, әйтте аңа: – Мисырга барма! – диде. – Мин сиңа күрсәтәчәк җирдә калып,
шунда яшәп торырсың. Мин синең яныңда булачакмын, сине мөбарәк кылачакмын. Атаң Ибраһим белән антлашканымча, Мин, вәгъдәмне үтәп, әлеге җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синең варисларыңа бирәчәкмен.
Синең нәселеңне күктәге йолдызлар санынча ишәйтәчәкмен; бу җирләрнең барчасын синең нәсел варисларына бирәчәкмен; җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак.
Чөнки Ибраһим, Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлады, Мин үтәлергә тиеш дигәннәрне: Минем боерыкларымны, кагыйдәләремне һәм кануннарымны – һәммәсен җиренә җиткереп үтәде.
Шул рәвешчә, Исхак Герарда яшәргә калды.
Җирле халык кешеләре аңардан хатыны Рәбика турында сорадылар. Исхак: – Бу минем кыз кардәшем, – дип җавап бирде, аны «хатыным» дип әйтергә теле бармады, чөнки төскә-биткә чибәр Рәбиканы күреп, аның аркасында үзен үтерерләр дип курыкты.
Шулай булды ки, шактый вакытлар узгач, беркөнне пелештиләр патшасы Әбумәлик тәрәзә аша тышка карады һәм Исхак белән Рәбиканың уен уйнауларын күрде.
Әбумәлик, Исхакны чакыртып, әйтте: – Менә, Рәбика синең үз хатының икән бит? Ник син аны «кыз кардәшем» дип ялганладың? – диде. Исхак: – Чөнки аның аркасында мине үтерерләр дип курыктым, – дип җавап бирде.
– Син безне нинди кыен хәлгә куйдың! – диде Әбумәлик. – Әгәр безнең халыктан берәрсе синең хатының белән якынлык кылган булса? Ул чакта бит безнең өскә нинди зур гаеп төшкән булыр иде.
Әбумәлик бөтен халыкка: – Кем дә кем бу кешегә һәм аның хатынына кагылса, ул адәм үлемгә хөкем ителәчәк! – дигән әмерен игълан итте.
Исхак бу илдә иген игеп көн күрә иде. Шул елны ул Раббысының фатихасы белән үз басуыннан йөз тапкыр артыграк уңыш җыеп алды.
Дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә, артканнан-арта барып, ул бөек кеше булып танылды.
Ул вак һәм эре терлектән көтү-көтү мал тотты, аның бик күп хезмәтчеләре бар иде. Шунлыктан пелештиләр аңардан көнләшә башладылар.
Атасы Ибраһим исән чагында үзенең колларыннан казыткан барлык коеларны пелештиләр, күмеп, җир белән тигезләделәр.
Шуннан соң Әбумәлик Исхакка әйтте: – Кит син бездән! Чөнки син хәзер безнең өчен артык куәтле булдың, – диде.
Исхак торган җирен ташлап китеп барды. Герар үзәнлегендә яңа урын табып, шунда чатырларын корып яши башлады.
Атасы Ибраһим заманында казылып, аның вафатыннан соң пелештиләр тарафыннан күмелгән коеларны яңадан ачтырды, аларның исемнәрен дә электә атасы куйган исемнәр белән атады.
Шулай бер вакыт Исхакның коллары үзәнлектә тере сулы бер чишмәне ачкач,
«Бу безнең чишмә!» дип, Герарның җирле көтүчеләре белән Исхакның көтүчеләре арасында бәхәс чыкты. Шул бәхәс уңае белән Исхак бу чишмәгә Исык дип исем кушты.
Икенче бер коены казыдылар. Анысы өчен дә гауга чыкты. Исхак монысын Ситна дип атады.
Исхак, бу урынны да калдырып, башка бер җиргә күчте һәм тагын кое казыды. Монысы өчен инде гауга куптаручы булмады. Шуңа күрә Исхак аны Рехобот дип атады һәм әйтте: «Раббы безне хәзер иксез-чиксез киңлекләргә алып чыкты, һәм без шушы җирләрдә үрчегәннән-үрчи барачакбыз», – диде.
Бу урыннан Исхак Беер-Шебага күчте.
Һәм шул төнне аңа Раббы күренеп әйтте: – Мин – синең атаң Ибраһимның Алласы. Курыкма, Мин синең яныңда! Мин сине мөбарәк кылам, колым Ибраһим хакына синең нәсел варисларыңны үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, – диде.
Бу җирдә Исхак мәзбәх ясады һәм Раббының исеменә дога багышлады. Шул ук төбәктә чатырын корып, колларыннан кое казытты.
Шул заманнарда булган хәлләр ки, беркөнне Исхак янына Герардан, мәслихәтчесе Ахуззат һәм гаскәрбашы Пикүлне ияртеп, Әбумәлик килде.
Исхак аларга: – Нигә әле сез монда минем янга килдегез? – диде. – Сез бит мине дошман күрәсез, илегездән мине куып ук җибәрдегез!
Җавап биреп әйттеләр: – Без Раббының синең янда булуын ачык күрдек тә безнең белән синең арада антлашу, синең белән үзара иттифак төзү кирәк дигән уйга килдек.
Син дә безгә явызлык кылма, без дә сиңа яманлык кылмабыз. Без бит сиңа яманлык эшләмәдек, син безнең илдән исән-имин китеп бардың. Инде син хәзер Раббының мөбарәк фатихасын алган бер кешедер, – диделәр.
Исхак мәҗлес җыйды, кунаклар ашап-эчеп сыйландылар.
Иртәгесен, таңнан торып, Исхак белән үзара ант итештеләр, аннары хуҗаның рөхсәте белән исән-имин хәлдә кайтып киттеләр.
Шул ук көнне Исхакның коллары килеп: «Сулы булдык!» – дип, үзләре казыган кое турында хәбәр китерделәр.
Исхак бу коега Шибга дип исем бирде. Хәзерге Беер-Шеба шәһәренең атамасы әнә шуннан килә.
Эсау, кырык яшендә өйләнеп, хитти Беэринең кызы Яһүдит һәм хитти Элонның кызы Басематны үзенә хатынлыкка алды.
Бу хатыннар Исхак белән Рәбика өчен йөрәк әрнеткеч бер яра булдылар.
Шулай булды ки, тәмам картаеп, күзләре күрмәс хәлгә җиткәч, Исхак өлкән углы Эсауны чакыртып алды да: – Әй углым! – дип эндәште. – Мин мондамын, – дип җавап бирде Эсау.
Исхак: – Менә, углым, мин бик картайдым инде, үләсе көнемне генә белмим, – диде. –
Ау коралларыңны – садак, җәя-укларыңны ал да, кырга чыгып, минем өчен берәр киек-кош атып кайт.
Шуңардан мин яраткан берәр ризык әзерлә, аны миңа алып кил. Җаным теләгән шул ризыкны ашап, әҗәлем җиткәнче, сиңа мөбарәк фатихамны биреп калырмын.
Углы Эсауга Исхак әйткән бу сүзләрне Рәбика ишетеп калган иде. Һәм Эсау кырга ауга дип чыгып китүгә,
Рәбика үзенең углы Ягъкубка болай диде: – Сөйләшкәннәрен ишетеп калдым, атаң синең карындашың Эсауга әйтте:
«Ауга чыгып, берәр киек-кош атып кайт та миңа ризык пешереп китер, – диде. – Шуны ашагач, әҗәлем җиткәнче, Раббы каршысында мин сиңа мөбарәк фатихамны биреп калырмын», – диде.
Инде хәзер, углым, мин кушканны тыңла:
көтүгә барып, аннан миңа көр-симез ике кәҗә бәтие алып кайт, шулар итеннән мин атаңа аның яраткан ризыгын әзерләрмен.
Ризыкны атаңа син алып керерсең. Ризыкны ашагач, ул, үзенең фатихасын биреп, үлеме алдыннан сине мөбарәк кылыр.
Анасы Рәбикага Ягъкуб әйтте: – Әмма минем карындашым Эсау – йонлач адәм, ә минем тәнем шоп-шома, төксез, – диде. –
Әгәр атам мине кулы белән капшап караса? Аның алдында алдакчы булып фаш ителсәм? Ул чакны бит мин аның фатихасын түгел, ә ләгънәт-каргышын алачакмын.
Анасы Ягъкубка: – Сиңа төшкән ләгънәт-каргышны мин үз өстемә алырмын, углым, – диде. – Тик сүземне тыңла, мин кушканны алып кайт, бар.
Ягъкуб, көтүдән кәҗә бәтиләре алып кайтып, анасына бирде. Ана кеше Ягъкуб атасының яраткан сый-ризыгын әзерләде.
Аннары кече углы Ягъкубка өлкән углы Эсауның өйдә булган затлы киемнәрен кидерде.
Аның төксез-шома муенына һәм шәрә беләкләренә кәҗә бәтие тиресе урады.
Ахырда әзер сый-ризык белән икмәкне углы Ягъкубның кулына тоттырды.
Ягъкуб үзенең атасы Исхак янына керде дә, каршысына басып: – Әтием! – дип дәште. Ата кеше: – Әйе, мин монда, – диде. – Синме, углым? Син кем соң әле?
– Бу мин, әүвәл туган углың Эсау, – дип җавап бирде Ягъкуб. – Менә, кушканыңны үтәдем. Әйдә, торып утыр, алып килгән сунар ите ризыгыннан авыз ит, аннан соң җаның теләгән фатихаңны бирерсең.
Исхак: – Син, углым, ничек әле болай бик тиз өлгердең? – дип сорады. – Миңа синең Раббы Аллаң ярдәм итте, – диде Ягъкуб.
Исхак Ягъкубка әйтте: – Углым, кая, якынрак килче, – диде. – Капшап карыйсым килә, Эсаумы син, әллә түгелме, һич аңлый алмыйм, углым!
Ягъкуб атасы каршына якын ук килеп басты. Исхак аны куллары белән капшап: – Тавышы Ягъкубныкы, ә куллары менә, куллары Эсауныкы, – дип куйды.
Ул аны танымады. Чөнки Ягъкубның куллары кардәше Эсауныкы кебек үк йонлач иде. Исхак аңа мөбарәк фатихасын әйтә башлап:
– Син чынлап та углым Эсаумы? – дип янә сорады. Ягъкуб: – Әйе! – дип җавап бирде.
Исхак әйтте: – Кая, китер, углымның ау итеннән пешергән ризыгын ашыйм да, җаным теләгән мөбарәк фатихамны ишетерсең, – диде. Ягъкуб аның алдына ризыкны китереп куйды, Исхак ашады; Ягъкуб шәраб китерде, Исхак шәрабны дә эчте.
– Якынрак кил дә үп мине, углым, – диде Исхак.
Ягъкуб, якынаеп, атасын үпте. Исхак, углының киеменнән аңкыган таныш исне иснәп, мөбарәк фатихасын бирде: «Раббы мөбарәк кылган ялан-кыр иседәй, хуш ис бөркелә минем углымнан.
Аллаһы сиңа күкләр чыгы сугарган уңдырышлы тук туфракның мул уңышлы икмәген һәм йөзем-шәрабын насыйп итсен.
Халыклар сиңа коллык итсеннәр, баш исеннәр сиңа кавемнәр, кардәшләреңә бул син хуҗа-әфәнде, анаң угыллары сиңа буй сонсын. Сине ләгънәт иткән – ләгънәтле булсын! Сине мөбарәк кылган – мөбарәк булсын!»
Шулай булды ки, Ягъкуб, атасы Исхакның фатихасын алып, аның хозурыннан чыгып җитәр-җитмәс үк, өйгә аудан кайткан кардәше Эсау килеп керде.
Эсау да ау итеннән атасына ризык-сый әзерләп килгән иде. Ул атасы Исхакка: – Әти, тор әле, углың әзерләгән ризык-сыйдан авыз ит, аннары миңа җаның теләгән мөбарәк фатихаңны әйтерсең, – диде ул.
Исхак аңардан: – Син кем соң? – дип сорады. Эсау әйтте: – Бу мин, синең әүвәл туган углың Эсау, – диде.
Исхакны бөек бер тетрәнү биләп алды. – Алайса, әйт: сиңа кадәр монда килеп, ау итеннән пешергән ризык белән мине сыйлаган кеше кем иде соң? – дип сорады ул. – Мин бит, аның ризыгын ашап, аны мөбарәк кылдым. Ул бит инде минем фатихамны алган кеше!
Эсау, атасы сүзләреннән тәмам йөрәге өзгәләнеп, ачынулы тавыш белән: – Әтием! Мөбарәк фатихаңны миңа, миңа да бир! – дип, елап ук җибәрде.
– Әмма сиңа дигән фатиханы, хәйлә юлы белән монда кереп, кардәшең алып китте, – дип каршы төште Исхак.
Эсау әйтте: – Аның исемен Ягъкуб дип юкка гына атаганнармыни?! Ул инде мине ике тапкыр алдады: дөньяга беренче булып тууым хокукын тартып алды, хәзер, менә, миңа тиешле мөбарәк фатихамны үзләштерде, – диде. Ахырда: – Мөбарәк фатихаңнан син миңа шулай берни дә калдырмадыңмыни? – дип сорады.
Эсауга җавап биреп, Исхак әйтте: – Әйе, мин аны синең өстән хуҗа-әфәнде итеп куйдым, бөтен кардәшләрен аңа кол иттем, аны икмәк-шәрабтан мул бәрәкәт иясе кылдым, – диде. – Инде мин сиңа нәрсә эшли алам, углым?
Эсау: – Әти! Синең хәер-фатихаң шулай бер генәмени? Мине дә мөбарәк кыл, әти! – дип, янә ачыргаланып еларга кереште.
Атасы Исхак, аңа җавап биреп, болай диде: «Яшәгән урының булыр җирнең күкләр чыгы сугарган уңдырышлы тук туфрагыннан еракта.
Кылыч көче илә көн күрерсең, кардәшеңдә булырсың кол хезмәтендә. Әмма килер бер заман, ирек даулап, аның золымын үз өстеңнән алып ташларсың».
Атасының Ягъкубка фатиха биргәне, аны мөбарәк кылганы өчен, Эсау күңелендә Ягъкубка карата тирән нәфрәт хисе уянды. Күңеленнән ачыргаланып: «Атамның якынлашып килгән матәм көннәре генә узсын, мин кардәшем Ягъкубны барыбер үтерәчәкмен!» – диде ул.
Олы углы Эсауның бу сүзләре Рәбикага барып ирешкәч, ул кече углы Ягъкубны чакырып алды да аңа: – Әнә, кардәшең Эсау сине үтерәм дип яный икән, – диде. –
Мине тыңла, углым: тизрәк минем бертуганым Лабан янына Харанга качып кит!
Кардәшең Эсауның ярсуы басылганчы, берникадәр вакыт шунда кал.
Сиңа ачуы беткәнчегә кадәр, син кылган эшләрне Эсау онытканчыга кадәр, Лабан янында яшә. Аннан мин сине, кеше җибәреп, үз яныма алдырырмын. Бер көн эчендә сезнең икегездән дә мәхрүм калуның миңа ни хаҗәте бар?!
Исхакка исә Рәбика болай дип белдерде: – Бу хитти киленнәрдән минем тәмам җаным бизде. Әгәр Ягъкуб та хатынны шушы хитти кызлардан алса, андый тормыш миңа нигә кирәк?!
Исхак үз янына Ягъкубны чакырды да фатиха биреп кисәтте: – Кәнган кызларыннан хатын алма! – диде. –
Әниеңнең атасы Бетуил янына Паддан-Арамга кит, анда барып, әниеңнең абыйсы Лабанның кызларыннан берсен үзеңә хатын итеп ал.
Кадир Алла синең юлыңны мөбарәк кылсын, сине үрчемле итсен, токымнарыңны ишәйткәннән-ишәйтеп, сине бихисап кавем-халыкларның нәсел атасы итсен.
Аллаһы Ибраһимга биргән мөбарәк фатихасын сиңа һәм синнән соң килгән нәселең токымнарына да бирсен – син горбәттә гизеп йөргән һәм Аллаһы Ибраһимга тапшырган бу җирләр һәммәсе сиңа мирас булсын!
Шулай дип, Исхак Ягъкубны юлга күндерде. Ягъкуб, үзенең һәм Эсауның анасы Рәбиканың бертуган кардәше арами Бетуил углы Лабан янына барырга дип, Паддан-Арамга карап сәфәр чыкты.
Атасы Исхакның Ягъкубны мөбарәк кылганын, Кәнган кызларыннан хатын алма, дип кисәтеп, аңа, хатын алмак өчен, Паддан-Арамга барырга юл фатихасы биргәнен Эсау шундук ишетеп белде.
Шулай ук Ягъкубның, ата-ана сүзен тыңлап, Паддан-Арамга сәфәр чыгып киткәнен дә белде.
Моңардан Эсау үзенең атасы Исхакның Кәнган кызларын үз итмәвен аңлады.
Һәм ул, Ибраһимның оныгына – Исмәгыйльнең углы Нәбаютның бертуган кыз кардәше Махалатка өйләнеп, өйдәге хатыннары өстенә тагын бер хатын алды.
Ягъкуб, Беер-Шебаны калдырып, Харанга карап юлга чыкты.
Кояш баеган вакытта, бер урынга җиткәч, шунда төн кунарга туктады. Җирдәге ташлардан берсен баш астына куйды да йокларга ятты.
Ул төш күрде. Җир өстеннән югарыга таба бер баскыч сузылган имеш, очы күк гөмбәзенә үк тиеп тора. Баскыч буйлап бер менеп, бер төшеп, Аллаһының фәрештәләре йөри.
Менә баскычта Раббы Үзе күренде һәм әйткән сүзләре ишетелде: – Мин – Раббы, бабаң Ибраһим һәм Исхакның Алласымын! – диде Ул. – Син ятып йоклаган бу җирне Мин сиңа һәм синең нәсел токымнарына бирәчәкмен.
Синең нәселнең киләчәк буын кешеләре җир йөзендәге ком бөртекләре санынча булачак. Синең нәсел диңгез ярларына таба да, көнчыгышка, төньякка, көньякка да – һәр тарафка ишәеп таралыр. Синең аша һәм синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге бөтен халыклар мөбарәк кылыначак.
Менә, Мин синең янда! Кая таба юл тотсаң да, Мин сине саклап барачакмын, сине бу җирләргә кабат кайтарачакмын. Сиңа вәгъдә иткәнне үтәп чыкканга кадәр, Мин синнән аерылмаячакмын.
Ягъкуб, йокысыннан уянып, әйтте: – Чыннан да, Раббы шушы җирдә бит, ә мин шуны белмәгәнмен, – диде.
Аннары, шомланып: – Куркыныч җир бу! – дип куйды. – Хактыр, Аллаһы йортыдыр бу, күк капусы шушындадыр.
Ягъкуб иртүк торды, баш астына салып яткан ташны һәйкәл сыман итеп җиргә утыртты да өстенә зәйтүн мае койды.
Бу урынны ул Бәйт-Эл дип атады. Аңарчы ул Луз шәһәре дип атала иде.
Соңрак Ягъкуб күңелдән нәзер әйтте: «Аллаһы һәрчак минем янда булып, сәфәрем юлында мине саклап барса, ашарыма – ризык, кияремә кием биреп,
мин атам йортына исән-имин кабат кайта алсам, шул чакны Раббы минем табынган Аллам булыр,
һәйкәл итеп мин куйган бу таш Аллаһы йортына әверелер һәм Син, Раббы, миңа насыйп итәчәк һәр нәрсәнең уннан берен мин Сиңа бирермен».
Ягъкуб, бу урыннан кузгалып, Шәрык угыллары яшәгән җирләргә таба юлын дәвам иттерде.
Юлында аңа кырда бер кое очрады. Кое әйләнәли өч урында сарык көтүен күрде. Бу кое терлек сугару чыганагы булып, кое авызы зур бер таш белән томалап куелган иде.
Көтүләр кое янына тәмам җыелып беткәч, кое авызындагы ташны бер кырыйга этәреп, сарыкларны сугаралар; аннары, ташны янәдән үз урынына куеп, кое авызын томалыйлар иде.
Ягъкуб көтүчеләрдән: – Туганнарым! Сез кайдан? – дип сорады. Көтүчеләр: – Без Хараннан, – дип җавап бирделәр.
Ягъкуб янә: – Сез анда Нахор углы Лабанны беләсезме? – дип сорады. Тегеләр: – Беләбез, – дип җавап бирделәр.
– Исән-имин яшиме? – диде Ягъкуб. – Исән-имин, – диделәр көтүчеләр. – Әнә кызы Рахилә дә үзенең көтүе белән монда килә.
Ягъкуб көтүчеләргә: – Кичкә кадәр вакыт күп бит әле, көтүләрне туплауга җыярга иртәрәк. Сарыкларыгызны сугарыгыз да тагын утлатып килегез, – дип киңәш бирде.
Көтүчеләр әйттеләр: – Юк, барлык көтү бергә җыелып бетмичә торып, кое авызыннан ташны алырга ярамый, – диделәр. – Без, бөтен көтүләр җыелып беткәч кенә, сарыкларыбызны сугарабыз.
Ягъкуб көтүчеләр белән сөйләшеп торган арада, Рахилә дә үзенең сарык көтүе белән килеп җитте. Ул атасы Лабанның сарыкларын көтә иде.
Ягъкуб, әнисенә абый тиешле Лабанның кызын һәм Лабанның сарык көтүен күргәч, кое янына килде дә, аның авызыннан ташны кырыйга этәреп, абзасының сарыкларына су эчерде.
Рахиләне үпкәндә, ул үкереп елады.
Рахиләнең атасы Лабанга ул үзенең туган тиешлеген, Рәбиканың углы булуын аңлатты. Рахилә исә, өенә йөгереп кайтып, боларны атасына сөйләде.
Лабан, сеңелесе Рәбиканың углы Ягъкуб килүен ишеткәч, тиз генә өйдән чыгып, кунакны каршыларга китте, аны кочагына алып үпте, өенә алып кайтты. Ягъкуб Лабанга бөтен булган хәлләрне сөйләп бирде.
Лабан исә аңа: – Хактыр, син чыннан да минем сөягем, минем тән кардәшем икәнсең, – диде. Ягъкуб Лабанның өендә бер ай торды.
Лабан Ягъкубка болай диде: – Кардәшем булгач, син миңа бушка хезмәт итәргә тиешмени?! Әйт, әҗеренә нәрсә бирим?
Лабанның ике кызы бар иде: олысы Лия исемле, кечесе Рахилә исемле.
Лиянең күзләре кылыйрак, ә Рахилә төскә-биткә чибәр, зифа буйлы кыз иде.
Ягъкуб Рахиләгә гашыйк булган иде, шунлыктан ул Лабанга: – Кече кызың өчен мин сиңа җиде ел хезмәт итәрмен, – дип җавап бирде.
Лабан әйтте: – Аны сиңа бирмәк ниндидер башка берәүгә бирүдән яхшырак, – диде. – Миндә кал!
Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә өчен җиде ел хезмәт итте. Рахиләгә гашыйк булганлыктан, бу җиде ел аңа берничә көн кебек кенә тоелды.
Ягъкуб Лабанга әйтте: – Минем хезмәт көннәрем тулды, инде хатынымны бир, аның янына керергә рөхсәт ит, – диде.
Лабан, бөтен төбәк халкын җыеп, туй ясады.
Шулай булды ки, Лабан кичен кияү катына кызы Лияне кертте, һәм Ягъкуб аның белән якынлык кылды.
Лабан Зилпә исемле хезмәтчесен Лиягә асрау кыз итеп биргән иде.
Иртәгесен Ягъкуб күрә: янында Лия ята. Шуннан соң ул Лабанга әйтте: – Синең бу эшеңне ничек аңларга? – диде. – Рахилә өчен хезмәт иттем түгелме мин сиңа?! Ни өчен мине алдадың?
Лабан җавап биреп әйтте: – Безнең илдә кече кызны олысыннан алда кияүгә бирү гадәте юк, – диде. –
Менә бу бер атнаны тәмамла да, аннан Рахиләне дә сиңа бирербез, тик аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең.
Ягъкуб күнде: Лия янында бер атна уздырды. Шуннан соң Лабан аңа Рахиләне дә хатынлыкка бирде.
Хезмәтчесе Билһаны исә Лабан Рахиләгә асрау кыз итеп бирде.
Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә янына да кияү булып керде, аны Лиягә караганда күбрәк яратты, аның өчен янә җиде ел Лабанга хезмәт итте.
Раббы, Лиянең ир тарафыннан сөелмәвен күреп, аңа бала анасы булу бәхетен бирде. Рахилә исә бала тапмый, кысыр иде.
Лия, йөккә узып, бер угыл тудырды. Аңа Рубин дип исем кушты. Әйтте: «Раббы, бәхетсезлегемне күреп, миңа игелек күрсәтте. Инде ирем мине дә сөя башлар», – диде.
Янәдән йөккә узып, ул тагын бер угыл тудырды һәм: «Раббы, иремнән сөелмәвемне ишетеп, миңа угылның икенчесен дә бирде», – дип, бу углына Шимун исемен кушты.
Өченче тапкыр йөккә калып, тагын угыл тапкач: «Хәзер ирем инде миңа ябышып ятачак, чөнки мин аңа өч угыл тудырып бирдем», – диде, һәм аның бу углына Леви дип исем кушылды.
Лия тагын йөккә узды, дүртенче углын тапты һәм: «Бу юлы инде Раббымны данлыйм», – дип, яңа туган углына Яһүдә дип исем кушты. Шуннан соң Лия бүтән бала тапмас булды.
Рахилә, иренә бала табып бирә алмаганлыктан, кыз кардәше Лиядән көнләшеп, Ягъкубка әйтте: – Миңа бала булдыр, юкса мин үләм, – диде.
Бу сүзләрдән Ягъкубның Рахиләгә бик нык ачуы чыкты: – Синең карыныңны бала табудан мәхрүм иткән Аллаһы түгел бит мин! – диде ул.
Рахилә: – Алайса, әнә асравым Билһа янына кер, аның белән йокла, – диде. – Тезләрем өстенә минем өчен бала тудырсын, ичмасам аңардан туган балага ана булырмын.
Асравы Билһаны Рахилә шулай иренә хатынлыкка бирде. Ягъкуб Билһа белән якынлык кылды.
Билһа, йөккә узып, Ягъкубка бер угыл тудырды.
Рахилә әйтте: «Аллаһы миңа хөкемен ирештерде, догамны ишетеп, миңа бер угыл бирде», – диде һәм углына Дан дип исем кушты.
Рахиләнең асравы Билһа, янә йөккә узып, Ягъкубка икенче бер угыл тудырды.
Рахилә әйтте: «Апама каршы гаять тә көчле көрәш алып бардым һәм җиңүгә ирештем», – диде һәм бу углына Нәптали дип исем кушты.
Лия дә, үзенең инде балага бүтән уза алмаячагын күреп, асравы Зилпәне Ягъкубка хатынлыкка бирде.
Шул рәвешчә, Лиянең асравы Зилпә дә Ягъкубка бер угыл тудырды.
Лия: «Яхшыга галәмәт бу!» – дип, углына Гәд дип исем кушты.
Лиянең асравы Ягъкубка тагын бер угыл тудырды.
Лия: «Бәхетемә бу! Инде хатыннар мине бәхет иясе дип күрәчәкләр», – диде һәм бу углына Ашер дип исем кушты.
Бодай урагына төшкән көннәрнең берсендә Рубин, кырда адәмут тамырлары табып, аларны анасы Лиягә алып кайтып бирде. Шулчак Рахилә Лиягә әйтте: – Углың тапкан ул адәмут тамырларын миңа бир, – диде.
Ләкин Лия җавабында әйтте: – Иремне үзләштерүең җитмәгән, инде углымның адәмут тамырларын да алмакчы буласыңмы? – диде. Рахилә әйтте: – Углыңның адәмуты өчен бер төнгә сиңа Ягъкубны бирәм, бүген синең белән ятсын, – диде.
Кичен Ягъкуб кырдан кайтып килгәндә, каршысына Лия чыгып: – Бүген син минеке, чөнки мин сине углым тапкан адәмут тамырлары хакына сатып алдым, – диде. Бу төнне Ягъкуб Лия янында йоклады.
Аллаһы Лиянең гозерен үтәде: Лия, йөккә узып, Ягъкубка бишенче углын тапты.
«Асравымны иремә биреп торган өчен, Аллаһы миңа әҗерен кайтарды», – диде Лия һәм углына Исәсхәр дип исем кушты.
Лия тагын йөккә узды һәм Ягъкубка алтынчы углын тудырды.
Һәм әйтте: «Аллаһы миңа күркәм бүләк насыйп итте – иремә алты угыл табып бирдем, инде ирем гел минем янда яшәр», – дип, углына Зәбулун дип исем кушты.
Аннары бер кыз тапты һәм аңа Динә дип исем кушты.
Аллаһы Рахиләне дә хәтерендә тотты, аның гозерен үтәп, аңа бала табу хасиятен бирде.
Рахилә, йөккә узып, Ягъкубка бер угыл тудырды. «Аллаһы минем өстән кысырлык хурлыгын алды, – диде ул.
Һәм: – Раббы миңа икенче угыл да насыйп итсен», – дип, бу углына Йосыф исемен кушты.
Рахилә Йосыфны тапканның соңында, Ягъкуб Лабанга әйтте: – Миңа китәргә рөхсәт ит, мин инде үз илемә, туган якларыма кайтыйм, – диде. –
Сиңа сарыф иткән хезмәтләрем хакына хатыннарымны, балаларымны бир дә, китеп барыйм мин. Сиңа ничек хезмәт иткәнемне үзең дә яхшы беләсең бит.
Лабан җавабында әйтте: – Әгәр миннән разый булсаң, монда кал, – диде. – Мин багып белдем ки, синең аркада Раббы мине дә бәрәкәт иясе итте, мөбарәк кылды.
Әйтте: – Әҗеренә миннән ни сорасаң да бирермен, – диде.
Ягъкуб әйтте: – Сиңа ничек хезмәт иткәнемне, минем аркада мал-туарың ничек артканын үзең дә беләсең.
Мин килгәнче, мал-туарың аз иде, ул хәзер күбәйде. Мин килгәч, Раббы сине мөбарәк кылды, бәрәкәт иясе итте. Инде мин үз йортым-гаиләм өчен кайчан эшли башлармын?
Лабан: – Сиңа нәрсә бирим соң? – дип сорады. Ягъкуб: – Миңа бернәрсә дә бирмә, – диде. – Мин сиңа бер гозеремне әйтәм, шуны үтәсәң, мин көтүләреңне янәдән көтәргә һәм сакларга риза:
менә бүген синең бөтен сарык-кәҗә көтүләреңне йөреп чыгам да алардагы кара һәм аклы-каралы сарыкларны һәм чуар тап төшкән кәҗәләрне аерып куям – минем хезмәтемнең әҗере әнә шулар булсын.
Синең алда гаделлек шартым болайдыр: әгәр дә, минем әлеге хезмәт әҗерен карарга дип килгәндә, минем көтүдә чуар таплары булмаган берәр кәҗә яки кара булмаган берәр сарык табыла калса, син аларның һәммәсен үз көтүеңнән урланган дип санарга хаклы.
– Яхшы, син дигәнчә булсын, – диде Лабан.
Һәм шул ук көнне Лабан төсләре ала-кола, чуар кәҗәләрне һәм кәҗә тәкәләрен – үзләрендә ак табы булганнарның һәммәсен, шулай ук барлык кара төстәге сарыкларны көтүдән аерып алып, аларны үзенең угыллары карамагына тапшырды.
Ягъкубны исә үз яныннан өч көнлек юл кадәре ераклыктагы башка бер көтүне көтәргә җибәрде.
Ягъкуб тупыл, бадәм һәм чинар агачларыннан таза-яшь чыбыклар кисеп алды, аларны, кабыгыннан арындырып, ак сырлар белән чуарлады да
шул сырлы-чуар чыбыкларны мал-туар су эчәргә һәм парлашырга йөри торган сугару ялгашлары эченә җәеп салды.
Сырлы-чуар чыбыклар каршысында парлашкан кәҗә-сарыклардан ала-кола, тимгелле-чуар бәрәннәр туды.
Ягъкуб яңа туган бәрәннәрне көтүдән аерып ала да калганнарын Лабанның ала-кола һәм кара төстәге көтүе каршысына тамашага куя, әмма үз көтүен Лабан көтүе белән аралаштырмый, аерым тота иде.
Таза-сәламәт кәҗә, сарыкларның парлашу вакытларында, алар тамаша кылып торсын өчен, Ягъкуб сугару ялгашларына һәрчак әлеге сырлы-чуар чыбыкларны җәеп куя иде.
Ә көтүдәге хайваннарның ябыгы-зәгыйфе парлашканда, чыбыкларны куеп маташмый, шунлыктан хайванның ябык-зәгыйфь үрчеме Лабанга, ә таза-сәламәт үрчеме Ягъкубка эләгә иде.
Ягъкуб әнә шул рәвешчә бик тә, бик тә бай кешегә әверелде. Аның бик күп терлек көтүе, җарияләре, коллары, дөяләре һәм ишәкләре бар иде.
Лабан угылларының «Атабызның милкендә булган бар нәрсәне бу Ягъкуб үзләштереп бетерде, атабызның малыннан үзенә байлык ясады!» дигән сүзләрен ишетеп,
Лабан белән ике араның әүвәлгедән бик нык бозылганлыгын Ягъкуб ачык аңлады.
Раббы әйтте аңа: – Ата-бабаларың җиренә, кардәшләрең янына кайт! – диде. – Мин синең белән булырмын.
Рахилә белән Лияне Ягъкуб үзенең көтүе йөргән утлауга чакырып алды.
– Хактыр: атагызның миңа карашы үзгәргән, әүвәлдә булганча түгел, – диде ул аларга. – Әмма минем атамның Алласы – янымдадыр.
Атагызга бөтен көчемне биреп хезмәт иткәнемне беләсез.
Ә ул мине гел алдап килде, миңа тиешле әҗерне үз белдегенчә ун тапкыр үзгәртте. Әмма Аллаһы аның миңа явызлык эшләвенә юл куймады.
Лабан: «Хайванның ала-кола туганы сиңа әҗер булыр», – дип әйткәч, бөтен көтү ала-кола үрчем бирә башлады. «Чуар төстәгеләре дә сиңа әҗер итеп бирелер», – дигәч, бөтен көтү шулай ук чуар төстәге бәрәннәр китерә башлады.
Шулай итеп, Аллаһы, бөтен терлекне атагызның кулыннан тартып алып, миңа насыйп итте.
Бервакыт, хайваннарны каплату вакытында, мин бер төш күрдем. Имеш, сарыклар һәм кәҗәләр белән кушылучы барлык тәкәләр аклы-каралы, чуар төстә.
Шулчак төшемдә Аллаһының фәрештәсе миңа: «Ягъкуб!» – дип эндәште. «Мин мондамын!» – дидем мин.
Фәрештә, сүзен дәвам итеп: «Күзләреңне күтәреп кара: сарыклар һәм кәҗәләр белән кушылучы тәкәләрнең һәммәсе дә аклы-каралы, чуар төстәләр, чөнки Мин Лабанның сиңа карата ни кыланганын күреп торам, – диде. –
Бәйт-Элдәге һәйкәл ташына зәйтүн мае койган чагыңда, синең хозурыңа килгән Аллаһы – ул Мин! Шул чакта син Миңа нәзереңне әйттең. Инде урыныңнан кузгал, бу илне калдыр, туган җиреңә кайт».
Рахилә белән Лия Ягъкубка җавап биреп әйттеләр: – Атабызның йортында безгә дигән тагын берәр өлеш, мирас бармы соң?!
Ул безне чит кеше итеп санамыймы?! Ул бит безне сатып, әҗерен ашап бетерде.
Шуңа күрә атабыздан Аллаһы тартып алган бар байлык-мөлкәт – ул безнеке һәм безнең балаларыбызныкы. Димәк ки, Аллаһы сиңа ни дип кушса, шуны эшлә.
Ягъкуб, юлга әзерләнеп, балаларын һәм хатыннарын дөяләргә утыртты.
Үзе белән көтү-көтү хайваннарын, туплаган бөтен мал-мөлкәтен алды. Паддан-Арамда туплаган шул терлек көтүләре, мал-мөлкәте белән берлектә атасы Исхак янына Кәнган җиренә карап юлга чыкты.
Сарыкларның йонын кыркырга дип, Лабанның утлауга киткән чагы иде. Рахилә, атасының юклыгыннан файдаланып, аның потларын да үзе белән алды.
Ягъкуб исә яшерен рәвештә качып китүе белән арами Лабан йөрәгендә рәнҗер өчен урын калдырды.
Шулай, булган бар нәрсәне алып китте дә барды Ягъкуб. Фөрат елгасын кичеп, Гилыгад тауларына таба юлын дәвам иттерде.
Өченче көнендә Ягъкубның качып китүе турында Лабанга хәбәр китерделәр.
Шуннан соң ул, кардәш-туганнарын җыеп, Ягъкуб артыннан куа чыкты һәм җиде көннән аны Гилыгад таулары янында куып җитте.
Шул төнне арами Лабанның төшендә Аллаһы пәйда булды. Лабанга Ул: – Сак бул, Ягъкубка нә яхшыдан, нә яманнан авыз ачып сүз әйтмә! – диде.
Лабан Ягъкубны куып җиткән мәлдә, Ягъкуб инде Гилыгад тавында чатыр корып урнашкан иде. Лабан да кардәш-туганнары белән бергә шунда чатырларын корды.
Ягъкубка ул болай диде: – Синең бу эшеңне ничек аңларга? Нигә син мине алдадың? Сугыш әсирләредәй, минем кызларымны алып китеп бардың?
Ник миңа берни әйтмичә, миңа белгертмичә, яшерен рәвештә качып киттең? Мин бит сине күңелле тамашалар ясап, җырлар җырлап, саз кылларын чиртеп, барабаннар кагып озаткан булыр идем.
Син хәтта оныкларымны, кызларымны үбеп озатып калудан да мәхрүм иттең мине. Акылсыз эшең булды бу синең!
Сезгә яманлык кылырга кулымнан килмәс идеме?! Ләкин кичә атагызның Алласы әйтте миңа: «Сак бул, Ягъкубка нә яхшыдан, нә яманнан авыз ачып сүз әйтмә!» – диде.
Ярар, китеп тә бардың ди, чөнки син атаң янына өйгә кайтырга бик телисең, ләкин син нигә минем илаһларымны урлап киттең?
Ягъкуб җавап биреп әйтте: – Мин курыктым, ачудан кызларыңны миннән аерып алып калырсың дип шикләндем, – диде. –
Инде илаһларыңны берәрсе алган булса, ул кешенең гомере киселер. Кардәш-туганнарыбыз күз алдында барлап-тикшереп чык, синеке дигән ни нәрсә табылса, алып кал. Потларны Рахиләнең урлаганын Ягъкуб белми иде.
Лабан шуннан Ягъкуб белән Лиянең чатырларын әйләнеп чыкты, ике кол асрауның чатырында да булды, әмма берни дә тапмады. Лия чатырыннан чыгып, Рахилә чатырына керде.
Рахилә исә потларны дөясенең ияре астына яшереп, өстенә менеп утырган иде. Рахилә чатырында никадәр актарынса да, Лабан үзенең илаһларын таба алмады.
Рахилә атасына әйтте: – Алдыңда аягүрә торып басмавым өчен миңа ачуланма, әтием әфәнде, чөнки хатын-кызның айлык гадәтен кичергән чагымдыр, – диде. Шулай итеп, Лабанга потларны эзләп табу насыйп булмады.
Ягъкуб, тәмам ачуы чыгып, Лабан белән бәхәс корып җибәрде һәм әйтте: – Минем гаебем нәрсәдә? – диде. – Мине эзәрлекләрдәй нинди гөнаһ эшләдем мин синең алда?
Бөтен әйберләремне карап-тикшереп чыктың, арадан синеке дигәне табылдымы соң?! Табылса, әнә синең һәм минем кардәш-туганнар каршысына чыгарып куй, икебезнең арасын алар хөкем итсен.
Егерме ел мин сиңа көтү көттем, сарыкларың, кәҗәләрең беркайчан да бәрән салмады, көтүеңнән бер сарык тәкәсен дә суеп ашамадым.
Ерткыч җанвар ботарлаганын да сиңа күрсәтмәдем, зыянын үз өстемә алдым. Ә син хайванның көтүдән көндез югалганын да, төнлә югалганын да миннән түләттең.
Мин көндезге эсседән, төнге салкыннан җәфа чиктем, минем күзләремнән йокы качты.
Синең өйдә үткән егерме елым менә шундый минем. Ике кызың өчен мин сиңа – ундүрт ел, терлек көтүләрең өчен – алты ел хезмәт иттем. Ә син миңа түлисе әҗереңне ун тапкыр үзгәрттең.
Атамның Алласы, Ибраһимның Алласы һәм Исхакның Куркусы минем янда булмаса, син мине хәзер буш кул белән озатып җибәргән булыр идең. Аллаһы минем хәлемә керде, кулларымның хезмәт җимешен күреп, кичә төнлә хөкемен чыгарды – синнән яклады мине.
Лабан, җавап биреп, Ягъкубка әйтте: – Кызларым – алар минем кызлар, балаларым – минем балалар, терлек көтүләрем – минем көтүләр. Монда син күргән бөтен нәрсә – минеке. Кызларыма һәм алар тудырган балаларга яманлык эшли аламмы мин?!
Аңлашыйк, икебез арасында килешү төзик, һәм ул безнең татулашуыбызны исбатласын.
Ягъкуб бер таш алды да һәйкәл итеп җиргә куйды.
Аннары кардәш-туганнарына: – Ташлар җыегыз! – дип боерды. Тегеләр, ташлар җыеп, бер өем ясадылар. Соңра шул ташлар өеме янында барысы бергә утырып ашап-эчтеләр.
Лабан таш өеменә Егар-Саһадута дип, Ягъкуб исә Гәлгыд дип исем кушты.
Лабан Ягъкубка әйтте: – Бу таш өеме бүген безнең үзара килешүнең шаһиты булыр, – диде. Шуңа күрә ул Гәлгыд дип аталды.
Миспа дигән атамасы да сакланды. Чөнки Лабан: – Бер-беребездән аерылышканнан соң, синең белән минем араны күзәтеп торучы Раббы Үзе булыр, – диде. –
Әгәр син минем кызларыма яманлык кылсаң яки кызларым өстеннән башка хатыннарга өйләнсәң, гәрчә безнең ике араны күзәтеп торучы кеше булмаса да, белеп тор: моңа Аллаһы Үзе шаһитлык итәчәк.
Менә таш өеме һәм менә синең белән минем арага мин куйган һәйкәл, – дип, сүзен дәвам итте Лабан. –
Бу таш өеме дә, бу һәйкәл дә – шаһитлар; шулай ки, мин дә таш өеме аша синең якка явыз ният белән чыкмаячакмын, син дә таш өеме һәм һәйкәл аша минем якка явыз ният белән чыкмаска тиеш.
Безнең араны Ибраһимның Алласы, Нахорның Алласы – ата-бабаларыбызның Аллалары хөкем итсен. Ягъкуб үзенең атасы Исхакның Куркусы хакына ант итте.
Аннары, тауда корбан чалып, кардәш-туганнарын ашарга чакырды. Икмәк-ризыкны ашап, алар шул тауда төн кундылар.
Лабан иртәгесен иртүк торды, оныкларын, кызларын үбеп, аларга фатихасын бирде дә торган җиренә кире кайтып китте.
Ягъкуб исә үзенең юлын дәвам иттерде һәм Аллаһының фәрештәләре белән очрашты.
Аларны күргәч, Ягъкуб: – Болар – Аллаһының гаскәре! – дип, бу урынга Маханаим дип исем кушты.
Ягъкуб Сәгыйрь җирләрендә, Эдом өлкәсендә яшәгән бертуганы Эсауга алдан ук хәбәрчеләр күндерде.
Аларга боерык биреп әйтте: – Әфәндем Эсауга хәбәремне җиткерегез: «Мин менә, аның колы Ягъкуб, бүгенгә кадәр вакытлыча Лабан янында яшәдем.
Вак терлек көтүләрем, үгезләрем, ишәкләрем, кол хезмәтчеләрем һәм асрауларым бар; үзем турында бу хәбәрне ирештерүем белән мин синең, Эсау әфәндемнең, ягымлы карашыңны күрергә өмет итәм», – дип әйтте диегез.
Хәбәрчеләр, әйләнеп кайтып, Ягъкубка: – Кардәшең Эсау янында булдык. Ул сине каршыларга юлга чыкты, үзе белән дүрт йөз кешесе бар, – дип белдерделәр.
Ягъкуб бик нык курыкты һәм каушап калды. Ул үз кул астында булган барлык кешеләрне, вак һәм эре терлек көтүен, дөяләрне ике аерым төркемгә бүлде.
Һәм әйтте: – Эсау бер төркеменә һөҗүм итеп пыран-заран китерсә дә, һич югы төркемнең икенчесе исән калыр, – диде.
Аннары Аллаһыга ялварып дога кылды: – И бабам Ибраһимның, атам Исхакның Раббы Алласы! Син: «Туган җиреңә, кардәшләрең янына кайт, Мин сиңа игелек кылырмын!» – дип вәгъдә бирдең.
Колыңа кылган мәрхәмәтеңә, күрсәткән тугрылыгыңа лаек түгелмен. Үрдүн елгасын кичкәндә, юл таягымнан башка минем бернәрсәм дә юк иде; инде менә ике зур туплам байлыгым бар.
Ялварамын: туган кардәшемнең кулыннан, Эсау кулыннан коткар мине! Килеп, мине дә, балаларым белән аналарын да үтереп ташламагае дип куркам.
Син бит миңа: «Сиңа игелек кылачакмын, нәселеңне диңгездәге бихисап ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен», – дип вәгъдә бирдең.
Ягъкуб шушы урында төн кунды һәм, туган кардәше Эсауга бүләк итеп бирү өчен,
үзендәге мал-туардан ике йөз кәҗә һәм егерме кәҗә тәкәсе, ике йөз сарык һәм егерме сарык тәкәсе,
колыннары белән берлектә утыз баш савым дөя, кырык баш сыер, ун үгез, егерме ана ишәк һәм ун ата ишәкне аерып алды.
Аерып алган шул терлек көтүләрен кол хезмәтчеләре карамагына тапшырып, аларга: – Бер-берегездән ара калдырып, үз көтүләрегез белән миннән алда юлга чыгыгыз, – дип боерды.
Иң алдан баручыга болай дип әмер бирде: – Кардәшем Эсау белән очрашкач, ул: «Хуҗаң кем? Кая юл тотасың? Бу терлек көтүе кемнеке?» – дип сораса,
әйт: «Колың Ягъкубныкы, – диген. – Ул моны әфәндесе Эсауга бүләк итеп җибәрде, үзе дә арттан килә», – диген.
Икенче, өченче һәм башка терлек төркемнәрен әйдәп баручыларга да Ягъкуб шулай эшләргә – Эсау белән очрашкач, аңа шул ук сүзләр белән җавап бирергә кушты;
«Безнең арттан колың Ягъкуб та килә», – дип әйтегез, диде. «Алдан бүләкләр җибәреп, Эсауның күңелендә миһербанлык уятырмын, үзе белән очрашкач, ул мине, бәлки, кабул итәр», – дип уйлады Ягъкуб.
Шул рәвешчә, бүләккә дигән маллар алдан китте. Ягъкуб исә бу төнне туктаулыкта кунарга калды.
Шул төнне ул, торып, ике хатынын, ике җариясен һәм унбер углын ияртеп, Яббок ермагының сай җиреннән ерып, аргы якка чыкты.
Аларны аргы якка чыгарганнан соң, кул астындагы бар мал-мөлкәтне дә шунда күчерде.
Бу як ярда Ягъкуб берьялгызы калды. Шул төнне таң атканчыга кадәр ниндидер адәм аның белән көрәшеп чыкты.
Көрәшкәндә, үзенең җиңә алмавын күреп, шул адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктырды.
Шунда әйтте: – Инде таң атты, җибәр мине! – диде. Ягъкуб: – Юк, җибәрмим! Иң элек син миңа мөбарәк фатихаңны бир, – диде.
Адәми зат: – Исемең ничек? – дип сорады. – Ягъкуб, – дип җавап бирде Ягъкуб.
Адәми зат: – Моннан соң синең исемең Ягъкуб түгел, ә Исраил булыр, – диде. – Чөнки син, Аллаһы һәм кешеләр белән көрәшеп, җиңүче булдың.
Ягъкуб сорау биреп әйтте: – Исемең кем соң синең? – диде. Адәми зат: – Исемем нәрсәгә сиңа, ник сорап торасың? – дип, Ягъкубка мөбарәк фатихасын бирде.
«Монда мин Аллаһы белән йөзгә-йөз очраштым, җаным исән калды», – дип, Ягъкуб бу урынга Пенуил дип исем кушты.
Ягъкуб Пенуил яныннан узып киткәндә, кояш чыккан иде инде. Бот буыны каймыкканга, ул бер аягына аксап атлады.
(Адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктыру сәбәпле, Исраил балалары хайван ботындагы сеңерле итне бүгенгәчә ашамыйлар.)
Ягъкуб, алга таба күзен төбәп, каршысына Эсау һәм аның дүрт йөз кешесе якынлашып килүен күрде. Лиянең, Рахиләнең һәм ике җариянең балаларын ул аерым-аерым төркемнәргә бүлде.
Җарияләрне һәм аларның балаларын алга куйды, алар артына Лия белән аның балаларын, ә ахырга Рахилә белән Йосыфны бастырды.
Ягъкуб үзе исә, төркем алдына чыгып, туган кардәше Эсауга таба атлады һәм, туктый-туктый, җиде тапкыр җиргә кадәр иелеп, итагатен белдерде.
Эсау, аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарылды, үбәргә тотынды. Икесе дә елап җибәрделәр.
Эсау күз карашын хатыннарга һәм балаларга таба юнәлтте: – Синең кемнәрең болар? – дип сорады ул. – Мин колыңа Аллаһы насыйп иткән балаларым, – диде Ягъкуб.
Җарияләр һәм балалары Эсау каршына килеп баш иделәр.
Лия дә балалары белән берлектә, аннары, ниһаять, Рахилә белән Йосыф та, килеп, Эсау каршысында баш иеп, итагать күрсәттеләр.
Эсау: – Миңа юлда очраган көтү-көтү малның хикмәте нәрсәдә? – дип сорады. – Син әфәндем миннән разый булсын өчен, бүләк ул, – дип җавап бирде Ягъкуб.
Эсау әйтте: – Миндә мал болай да җитәрлек, кардәшем, үз малың үзеңә булсын, – диде.
– Юк, әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, минем бүләгемне дә кабул ит, – диде Ягъкуб. – Синең йөзеңне күрү миңа Аллаһының йөзен күрү кебек булды – син бит миңа ягымлы мөнәсәбәтеңне күрсәттең.
Алып килгән бүләгемне кабул итеп ал. Аллаһы миңа күп игелекләр насыйп итте, миндә бөтен нәрсә дә бар. Эсау бүләкне кабул иткәнчегә кадәр, ул шулай кыставыннан туктамады.
Эсау: – Инде юлыбызны дәвам итик, – диде. – Мин синең белән бергә барырмын.
Ягъкуб әйтте: – Кардәшем әфәндегә мәгълүмдер ки, бала-чага иркә-назлы була, өстәвенә көтүемдә имезүче хайваннар да шактый – аларны көне буе тагы куалап барсак, бөтен көтү үлеп бетәчәк, – диде. –
Кардәшем әфәнде, син алдан бара тор, мин исә, синең колың, хайваннар, бала-чага йөрешенә җайлашып, әкрен генә хәрәкәт итәрмен, шулай барып, Сәгыйрьдә син әфәндем белән кушылырмын, – диде.
Эсау: – Алайса, мин янымдагы берничә кешене синең белән калдырам, – диде. – Нигә кирәк? – диде Ягъкуб. – Син миңа, кардәшем әфәнде, болай да ягымлы карашыңны күрсәттең.
Эсау шул ук көнне Сәгыйрьгә кайту юлына борылды.
Ә Ягъкуб Суккөткә карап юл тотты, анда үзенә йорт корды, мал-туары өчен утарлар булдырды. Шул сәбәптән бу урынга ул Суккөт дип исем кушты.
Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Ягъкуб, Кәнган җирендәге Шәкем шәһәренә исән-имин килеп җитеп, шәһәргә якын урында Шәкемнең атасы Хамурның угылларыннан йөз кесита бәрабәренә җир кисәге сатып алды да шунда чатырларын корды.
Шул җирдә үк мәзбәх ясап, аңа Эл-Илаһи-Исраил дип исем бирде.
Лиянең Ягъкубка тудырып биргән кызы Динә беркөнне, җирле халык кызларын күрергә дип, шәһәргә чыкты.
Төбәкнең хакиме хивви Хамурның углы Шәкем, кызга күзе төшеп, аны көчләп алып китте дә намусын таптады.
Ягъкубның кызы Динә егетнең күңелен яулап, Шәкем аңа тәмам гашыйк булган иде. Шуңа күрә ул кызга ягымлы мөгамәлә күрсәтергә тырышты.
Атасы Хамурга исә: – Бу кызны миңа хатынлыкка алып бир! – дип ялынды.
Ягъкуб, кызы Динәнең мәсхәрә ителүен ишетсә дә, үзенең угыллары терлек көтүе белән утлауда булганлыктан, алар кайтканчы, бу хакта бер сүз дә дәшмәде.
Шулай беркөнне Шәкемнең атасы Хамур, киңәш-табыш итәргә дип, Ягъкуб янына килде.
Ягъкубның угыллары, хәлне ишетүгә үк, утлаудан кайттылар. Алар нәфрәт белән тәмам ярсыганнар иде. Чөнки Ягъкуб кызының намусын таптау Исраилне мәсхәрә итү белән бер – моңа юл куярга һич тә ярамый иде.
Хамур аларга болай диде: – Углым Шәкем бөтен җаны-тәне белән сезнең кызыгызга гашыйк. Зинһар, аны углыма хатынлыкка бирегез.
Туганлашыйк шулай. Кызларыгызны безнең егетләргә кияүгә бирегез, безнең кызларны үзегезгә килен итеп алыгыз.
Шулай бергәләшеп тату яшик. Җирләребез сезнең күз алдыгызда, шунда теләгән шөгыль-эшегезне эшләп, җирләр биләп яши бирегез.
Шәкем дә Динәнең атасына һәм агаларына әйтте: – Әгәр күңелегезгә хуш килсәм, мин сезгә теләгән нәрсәгезне бирергә әзермен, – диде. –
Иң зур мәһәр һәм бүләк сорасагыз да, мин барысына риза, тик кызыгызны гына миңа хатынлыкка бирегез.
Ягъкубның угыллары, сеңелләре Динәнең намусын таптаган Шәкемгә һәм аның атасы Хамурга хәйләле төстә җавап биреп:
– Булмас эш бу! Кызыбызны сөннәтсез кешегә кияүгә бирә алмыйбыз, – диделәр. – Бу безнең өчен хурлык булыр иде.
Әгәр без куйган шартка разый булсагыз, ягъни сезнең барлык ир затларыгыз безнең кебек үк сөннәткә утыртылган булса,
менә шул чакны гына без кызларыбызны сезләргә бирербез, ә сез үз кызларыгызны безләргә бирерсез, шулай сезнең белән бер халык булып яши башларбыз.
Инде безнең белән килешмисез, сөннәтле булырга теләмисез икән, ул чакны без кызыбызны алабыз да моннан китеп барабыз.
Мондый сүзләр Хамурның күңеленә дә, углы Шәкемнең күңеленә дә хуш килде.
Атасы гаиләсендә иң абруйлы кеше булган Шәкем әлеге шартны кичектерми гамәлгә ашырды, чөнки ул Ягъкубның кызына гашыйк иде.
Хамур белән углы Шәкем, үзләренең шәһәр капкасы янына халыкны җыеп, аларга болай дип мөрәҗәгать иттеләр:
– Бу адәмнәр – безнең белән дустанә мөнәсәбәт яклылар; илебездә җирләшеп, үз эш-шөгыльләре белән яши бирсеннәр. Аларның күз алдында күпме җирләр җәйрәп ята! Кызларын хатын итеп үзебезгә алыйк, кызларыбызны аларның егетләренә кияүгә бирик.
Ләкин монда җирләшеп калыр һәм безнең белән бер халык булып яшәр өчен, алар шундый шарт куялар: бездәге барлык ир заты аларның үзләре кебек үк сөннәтле булырга тиеш.
Аларның көтү-көтү маллары, хайваннары, бөтен мал-мөлкәте безнеке булмасмыни?! Ризалык кына бирик, алар безнең белән бергә яши башлаячаклар.
Шәһәр капкасы янына җыелган һәркем Хамур белән аның углы Шәкем әйткән сүзләрне кабул итте – барлык ир заты бердәм төстә сөннәткә утыртылды.
Шулай булды ки, сөннәткә утыртылганнарның сырхаулы өченче көнендә Ягъкубның ике углы, Динәнең агалары Шимун белән Леви, һәркайсы кулына кылыч алып, көтмәгәндә шәһәргә бәреп керделәр һәм барлык ир затларын суеп чыктылар.
Хамур белән аның углы Шәкемне дә кылычтан кичерделәр һәм өйләреннән Динәне алып кайтып киттеләр.
Аннан соң Ягъкубның угыллары, суеш урынына кире кайтып, шәһәр буйлап өйләрне талап йөрделәр, намусы тапталган Динә өчен шәһәр эчендәге һәм утлаулардагы барлык эре һәм вак терлекне, ишәкләрне үзләренә алдылар.
Бөтен мал-туарны алдылар, бала-чаганы, хатыннарны әсир иттеләр, өйләрдә булган бар нәрсәне талап чыктылар.
Ягъкуб үзенең угыллары Шимун белән Левигә әйтте: – Сез бу җирләрдә яшәгән кәнганиләр белән фәризиләрнең барчасын миңа дошман ясадыгыз, башыма бәла тудырдыгыз! – диде. – Минем үз кешеләрем аз, шуңа күрә алар, миңа каршы тупланып, мине гаиләм-йортым белән юк итәчәкләр.
Шимун белән Леви: – Ә сеңелебезне фахишә кыздай мыскыл итү ярый идемени?! – дип җавап бирделәр.
Аллаһы Ягъкубка әйтте: – Кузгал! Бәйт-Элгә китеп, шунда яшә! Туган кардәшең Эсаудан качып киткән чагында синең алда пәйда булган Аллаһы хөрмәтенә шунда мәзбәх яса! – диде.
Ягъкуб, бөтен өй җәмәгатенә һәм янында булган барлык адәмнәргә мөрәҗәгать итеп: – Чит-ят илаһларыгызны ташлагыз! – диде. – Чистарынып, өс киемнәрегезне алыштырыгыз.
Без кузгалабыз, Бәйт-Элгә китәбез. Бәлагә төшкән көннәремдә ярдәменнән калдырмаган һәм йөрер юлларымда һәрчак минем белән бергә булган Аллаһы хөрмәтенә Бәйт-Элдә мин мәзбәх корачакмын, – диде.
Шуннан соң һәркайсы кулларында булган барлык чит-ят илаһларын, колак алкаларын Ягъкубка тапшырды. Ягъкуб исә аларны, Шәкем янындагы бер имән төбенә күмеп, күздән юк итте.
Шулай итеп, алар юлга кузгалдылар. Бөтен тирә-яктагы шәһәрләрнең халкын Аллаһыдан курку биләп алган иде, шул сәбәпле Ягъкуб угылларын эзәрлекләүче булмады.
Ягъкуб үзенең бөтен адәмнәре белән берлектә Кәнган җирендәге Луз шәһәренә, ягъни Бәйт-Элгә килде.
Анда мәзбәх корып, бу урынга Эл-Бәйт-Эл дип исем кушты, чөнки туган кардәшеннән качып барган чагында, Аллаһы аңа нәкъ менә шушы урында күренгән иде.
Рәбиканың сөт анасы Дебора вафат булгач, аны Бәйт-Элдән түбәндәрәк бер имән агачы төбенә күмделәр. Шул уңайдан бу агачка Аллон-Бахут дигән исем бирелде.
Ягъкуб Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Аллаһы, аның алдында янә бер күренеп, аңа мөбарәк фатихасын ирештерде,
әйтте: – Моңарчы сине Ягъкуб дип атап йөрделәр, әмма бүгеннән синең исемең Исраил булыр, – диде. Шулай итеп, Аллаһы Ягъкубка Исраил дигән исем кушты.
Аллаһы тагын болай диде: – Мин – Кадир Алламын! Үрчемле бул һәм ишәй! Мин синнән зур халык һәм тагын күп халыклар тудырачакмын – син күп патшаларның нәсел атасы булачаксың.
Мин Ибраһим белән Исхакка биргән җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синнән соңгы нәсел варисларыңа бирәчәкмен.
Шулай дип, Аллаһы Ягъкуб белән сөйләшеп торган урыннан күккә ашты.
Ягъкуб исә Аллаһының сүзләрен ишеткән бу урынга таштан бер һәйкәл куйды һәм аның өстенә шәраб белән зәйтүн мае койды.
Ягъкуб Аллаһы аның белән сөйләшкән бу урынга Бәйт-Эл дип исем кушты.
Аннары алар, Бәйт-Элдән күчеп, ары киттеләр. Эфрата җиренә җитәрәк, юлда Рахиләнең тулгагы башланды. Баланы ул бик авыр тапты.
Тулгак газабын кичергәндә, кендек әбисе аңа әйтте: – Курыкма, тагын бер углың булыр, – диде.
Әмма Рахилә инде үлем түшәгендә иде. Җаны чыгып барганда, ул үзенең дөньяга яңа килгән углына Бенони дип исем кушты. Ләкин атасы аның исемен Беньямингә алыштырды.
Рахилә шулай вафат булып, аны Эфратага, ягъни Бәйт-Лехемгә бара торган юл буена җирләделәр.
Ягъкуб Рахиләнең каберенә таш һәйкәл куйды, һәм ул һәйкәл ташы әле бүген дә шунда тора.
Исраил бу урыннан янә күчте һәм Мигдал-Эдер аръягындагы җирләрдә чатыр корып яши башлады.
Ул шунда яшәгән заманда, Исраилнең углы Рубин атасының җариясе Билһа белән якынлык кылды. Исраил бу хәлне ишетеп белде. Ягъкубның унике углы бар иде.
Лиядән туган угыллары: иң өлкәне Рубин, аннан соң Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр һәм Зәбулун.
Рахиләдән туган угыллары: Йосыф белән Беньямин.
Рахиләнең җариясе Билһадан туган угыллары: Дан белән Нәптали.
Лиянең җариясе Зилпәдән туган угыллары: Гәд, Ашер. Ягъкубның Паддан-Арамда чакта туган угыллары шулардыр.
Ягъкуб кайчандыр үзенең бабасы Ибраһим һәм хәзер атасы Исхак яшәгән җирләргә – бүгенге көндә Хебрун дип йөртелгән Кыръят-Арба янындагы Мәмрегә, атасы Исхак янына әйләнеп кайтты.
Исхак йөз дә сиксән ел яшәде.
Картаеп, тормышта барысын татып-кичереп, ул соңгы сулышын алды, җан тәслим кылып, үзенең ата-бабалары белән кушылды. Угыллары Эсау белән Ягъкуб аны дәфен кылдылар.
Эсауның, ягъни Эдомның нәсел шәҗәрәсе болайдыр.
Эсау үзенә Кәнган җире кызларыннан хитти Элонның кызы Аданы, хивви Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибаманы һәм
Исмәгыйльнең кызы – Нәбаютның кыз кардәше Басематны хатын итеп алган иде.
Ада Эсауга Элифазны тудырды, Басемат – Регуилне,
Оһолибама – Игушны, Ягълам һәм Корахны тудырды. Эсауның Кәнган җирендә туган угыллары шулардыр.
Эсау үзенең хатыннарын, угылларын, кызларын, өендәге бөтен адәмнәрне, терлек көтүләрен, Кәнган илендә туплаган бар мал-мөлкәтен алды да, кардәше Ягъкубтан аерылып, башка бер төбәккә күчеп китте.
Аларның икесенең дә мал-мөлкәте шулкадәр зур иде ки, мондагы җәйләүләрдә көтү-көтү маллары өчен инде урын җитми, шуңа күрә алар берничек тә бергә сыешып яши алмыйлар иде.
Эсау (ягъни Эдом) Сәгыйрь тавы буендагы җирләргә барып төпләнде.
Сәгыйрь тавы буенда җирләшкән эдомиләрнең нәсел атасы булган Эсауның шәҗәрәсе түбәндәгечә.
Эсау угылларының исемнәре: Эсауның хатыны Ададан туган углы Элифаз, Эсауның хатыны Басематтан туган углы Регуил.
Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм һәм Кыназ.
Тимна – Эсау углы Элифазның җариясе иде. Тимна Элифазга Амалыкны тудырды. Болар – Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза. Болар – Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибама Эсауга табып биргән угылларның исемнәре: Игуш, Ягълам һәм Корах.
Эсау угылларының ыругбашлары: Эсауның өлкән углы Элифаз угылларыннан туган Теман, Омар, Сефо, Кыназ,
Корах, Гәтәм, Амалык. Болар – Эдом илендә Элифаз нәселеннән туган ыругбашлары, Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
Эсау углы Регуилдән туган ыругбашлары: Нахат, Зерах, Шамма, Мизза. Болар – Эдом илендә Регуил нәселеннән чыккан ыругбашлары, Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
Эсау хатыны Оһолибама тудырган ыругбашлары: Игуш, Ягълам һәм Корах. Болар – Эсауның хатыныннан, Анаһ кызы Оһолибамадан туган ыругбашлары.
Боларның һәммәсе – Эсау (ягъни Эдом) угыллары һәм алар нәселеннән чыккан ыругбашларыдыр.
Шул ук җирләрдә яшәгән хори Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ,
Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Эдом җирләрендә хориләрнең ыругбашлары булган Сәгыйрь угылларыдыр.
Лотанның угыллары: Хори һәм Һемам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.
Шобалның угыллары: Алван, Манахат, Эвал, Шефу һәм Онам.
Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ. Атасы Сибгонның ишәкләрен көтүдә йөрткәндә, чүлдә кайнар су чыганаклары тапкан Анаһ шушы буладыр.
Анаһның балалары: углы Дишон һәм кызы Оһолибама.
Дишонның угыллары: Хемдан, Эшбан, Итран һәм Керан.
Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Акан.
Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.
Хориләрдән чыккан ыругбашлары шулар: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ,
Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Сәгыйрь җирләрендә яшәгән хориләрнең ыругбашларыдыр.
Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар:
Бигур углы Бела Эдом илендә патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде.
Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды.
Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды.
Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде.
Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды.
Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды.
Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды.
Ахбор углы Багал-Ханан үлгәч, Һадар патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һадарның хатыны – Ме-Заһабның кыз оныгы, Матредның кызы – Меһетабел исемле иде.
Эсау нәселеннән чыккан һәм исемнәре белән кабиләләре, яшәгән җирләре аталган ыругбашлары болардыр: Тимна, Алва, Ятет,
Оһолибама, Элаһ, Пинон,
Кыназ, Теман, Мибсар,
Мәгдиел һәм Ирам. Яшәгән җирләренә, биләмәләренә үзләренең исемнәрен биргән Эдом ыругбашлары менә шулардыр. Эдомиләрнең нәселбашы исә Эсаудыр.
Ягъкуб шулай атасы Исхак гомер кичергән Кәнган җирләрендә яши иде.
Ягъкубның яшәү рәвеше болайдыр. Унҗиде яшьлек углы Йосыф атасының хатыннары Билһа һәм Зилпәдән туган агалары белән берлектә көтү көтә һәм агаларының кырын эшләре турында аталары Исраилгә хәбәрләр җиткереп тора иде.
Исраил Йосыфны бүтән барлык угылларыннан артыграк ярата, чөнки Йосыф аның картлык көнендә туган баласы иде. Ул аңа төрле төстәге тукымадан затлы кием ясаткан иде.
Аталарының Йосыфны үзләренә караганда артыграк яратуын күргәч, Исраилнең өлкән угыллары Йосыфка нәфрәт белән карый башладылар, хәтта аның белән дустанә сөйләшмәс булдылар.
Бервакыт Йосыф төш күрде һәм төшен агаларына сөйләде. Шуннан соң агаларының нәфрәтләре тагы да көчәйде.
Йосыф әйтте аларга: – Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим, – диде. –
Имеш, без барыбыз да кырда көлтә бәйлибез икән. Шулчак мин бәйләгән көлтә җир өстенә туп-туры калкып утырды, ә сез бәйләгән көлтәләр, минем көлтәне уратып алып, аның алдында сәҗдә кылдылар.
Агалары Йосыфка: – Син безнең өстән хаким булмакчы, безне үзеңә буйсындырмакчымы?! – дип ризасызлык белдерделәр. Күргән төше, сөйләгән сүзләре өчен Йосыфны тагы да ныграк күрәлмый башладылар.
Йосыф, тагын бер төш күреп, аны да агаларына һәм атасына сөйләде: – Менә, мин тагын бер төш күрдем, – диде. – Имеш, кояш, ай һәм унбер йолдыз, сәҗдә кылып, миңа баш иделәр.
Төшен атасына һәм агаларына сөйләгәч, атасы ачуланып әйтте: – Нәрсәне аңлата синең күргән бу төшең? Мин, анаң һәм агаларың синең алдыңа килеп баш ияргә тиешләр дисеңмени?! – диде.
Агаларының Йосыфтан зарланулары арта бара иде. Аталары исә боларның барысын күңеленә салып куйды.
Беркөнне Йосыфның агалары аталарының көтүен көтәргә Шәкемгә киттеләр.
Исраил Йосыфка: – Агаларың Шәкемгә көтү карарга киткәннәр иде, – диде. – Син дә алар янына барып кайт. Йосыф: – Ярый, – дип җавап бирде.
– Баргач, белеш: агаларың авырмыйлармы, хайваннар исән-иминме? Шул хакта миңа хәбәр алып кайт, – диде Ягъкуб һәм Йосыфны Хебрун үзәнлегеннән юлга күндерде. Йосыф Шәкемгә килде.
Кырда агаларын эзләп йөргәндә, аңа бер адәм очрап: – Син нәрсә эзлисең? – дип сорады.
Йосыф: – Агаларымны эзлим, – дип җавап бирде. – Әйтче: көтүне алар кайда көтәләр икән?
Әлеге адәм: – Алар моннан китеп бардылар, – дип җаваплады. – Мин аларның «Дотанга китәбез» дигән сүзләрен ишетеп калдым. Йосыф, янә юлга чыгып, агаларын Дотанда эзләп тапты.
Йосыфның якынлашып килүен ерактан ук күреп алгач, агалары, аны үтерү өчен, үзара киңәш-табыш итә башладылар.
Бер-берләренә: – Әнә төш хастасы килә, – диештеләр. –
Үтерик тә мәетен берәр чокырга илтеп ташлыйк. Әйтербез, аны ерткыч хайван ашады, диярбез. Шуннан күрербез: күргән төшләреннән нәрсә килеп чыгар икән, – диделәр.
Рубин, бу сүзләрне ишетеп: – Юк, җанына тимибез! – дип, Йосыфны кардәшләренең кара ниятләреннән йолып калырга тырышты.
– Кан коймагыз! – диде ул. – Аны чүлдәге берәр чокырга ташлап калдырыгыз, әмма үзенә кул тидермәгез. Рубиннең теләге – Йосыфны кардәшләре кулыннан коткарып калу, аны исән-имин хәлдә атасына кайтарып тапшыру иде.
Яннарына Йосыф килеп җитүгә, агалары аның өстенә кигән төсле-чуар киемен салдырып алдылар да,
култыгыннан тотып, сусыз-коры бер коега төртеп төшерделәр.
Шуннан соң үзләре ашарга дип утырдылар. Шулчак Гилыгад тарафыннан бер кәрван якынлашып килгәне күренде. Дөяләренә агач сагызы, бәлзәм һәм ладан төяп, Мисырга баручы исмәгыйлиләр кәрваны иде бу.
Кардәшләренә Яһүдә болай диде: – Энекәшебезне үтереп, аның канын яшереп калудан безгә ни файда?!
Без аны кәрванчы исмәгыйлиләргә сатып җибәрик, җанына кул сузмыйк. Ул бит безнең энекәшебез, кан кардәшебез. Бүтәннәр Яһүдәнең бу сүзләренә риза булдылар.
Мидьян сәүдәгәрләре якынлашкач, Йосыфны коедан чыгарып, егерме көмеш бәһасенә энеләрен Мисырга баручы исмәгыйлиләргә сатып җибәрделәр.
Рубин чокыр янына кабат килеп басты, карый – чокырда Йосыф юк, һәм ул өстен-башын ертып өзгәләнергә тотынды.
Аннары, кардәшләре янына килеп: – Энебез чокырда юк! Инде мин нишлим? Кая барыйм? – диде.
Шуннан соң алар, көтүдән бер кәҗә тәкәсе тотып, аны суеп, канына Йосыфның парча киемен манчыдылар да «Без менә нәрсә таптык. Кара әле, бу синең углыңның киеме түгелме икән? Әллә юкмы?» дигән сүзләр белән бергә канга манчылган шул киемне аталарына күндерделәр.
Ягъкуб, киемне танып: – Бу – минем углымның киеме, – диде. – Йосыфымны ерткыч хайван ботарлаган булса кирәк!
Ягъкуб хәсрәттән өстен-башын ертты, ертык-портыкка төренеп, углы өчен озак көннәр кан-яшь түкте.
Барлык угыллары, кызлары, җыелып, аны юатырга тырышсалар да, ул тынычланырга теләмәде: – Углым янына, үлеләр аймагына хәсрәтем белән бергә китәчәкмен, – дип, углы өчен күз яше коюдан туктамады.
Йосыфны исә Мидьян сәүдәгәрләре, Мисырга алып килеп, фиргавеннең сарай хезмәтчесенә – җансакчылар башлыгы Потифарга коллыкка саттылар.
Шул заманнарда Яһүдә, кардәш-туганнарыннан аерылып, Хира исемле адуллами бер адәмнең җирләренә якын урында яши башлады.
Анда ул кәнгани бер кыз белән очрашты. Кызның атасы Шуа исемле иде. Яһүдә, шул кызга өйләнеп, янына кияү булып керде.
Хатыны, йөккә узып, бер угыл тапты. Яһүдә аңа Эр дип исем кушты.
Хатын янә йөккә узды һәм тагын бер ир бала тапты. Исемен Онан дип куйды.
Тагын бер угыл табып, анысын Шела дип атады. Шела туган вакытта, Яһүдә Кәзиб төбәгендә иде.
Яһүдә өлкән углы Эрны Тамар исемле бер кызга өйләндерде.
Әмма Яһүдәнең бу өлкән углы Раббы каршында яман кеше иде. Шуңа күрә Раббы аны үлемгә дучар итте.
Яһүдә Онанга: – Абыеңның тол хатынын үзеңә ал, – диде. – Каене буларак абыеңның токымын дәвам итү – синең бурыч.
Әмма туар балаларның үзенә насыйп булмаячагын Онан белә иде. Шуңа күрә ул, абыйсы файдасына мәниен бирмәс өчен, аның тол хатыны янына йокларга кергәндә, һәр юлы бушанып – мәниен җиргә түгеп керә иде.
Онанның бу эше Раббы каршында яманлык иде, шунлыктан Раббы Онанны да үлемгә дучар итте.
Яһүдә үзенең килене Тамарга: – Углым Шела үсеп җиткәнгә кадәр, син атаң өенә кайтып тор, шунда тол хатын булып яшә, – диде. Абыйлары кебек, Шела да үлеп китмәгәе дип курка иде Яһүдә. Шулай итеп, Тамар, атасы өенә кайтып, шунда яши башлады.
Шактый күп заманнар узгач, Шуаның кызы, Яһүдәнең хатыны, вафат булды. Матәм йолалары беткәннән соң, Яһүдә үзенең адуллами дусты Хира белән берлектә Тимна утлавындагы сарыкларының йонын кыркучылар янына китте.
Тамарга исә: – Кайнатаң сарык йоны кыркучылар янына Тимнага килә, – дип, алдан әйтеп куйдылар.
Тамар, өстендәге толлар киемен салып, бөркәнчегенә бөркәнде дә, йөзен-битен каплап, Тимна юлы өстендәге Энаим капкасы янына барып утырды. Шела үсеп балигъ яшькә җитсә дә, Тамар үзен аңа хатынлыкка бирергә җыенмаганлыкларын күреп тора иде.
Яһүдә, аны күргәч, фахишә хатындыр, дип уйлады. Чөнки хатынның йөзе-бите капланган иде.
Яһүдә, адымнарын хатынга таба юнәлтеп, аның үз килене икәнен һич абайламыйча: – Мин синең белән йокларга телим, – диде. Хатын: – Синең белән йокласам, миңа нәрсә бирәсең? – дип сорады.
Яһүдә: – Көтүемнән үзеңә бер кәҗә бәтие җибәрермен, – диде. Хатын: – Кәҗә бәтие килгәнгә кадәр, рәһен итеп миңа нәрсә калдырасың? – диде.
– Рәһен итеп нәрсә калдырыйм соң? – дип сорады Яһүдә. Хатын: – Каешы белән бергә мөһереңне һәм кул таягыңны калдыр, – диде. Яһүдә, сораган нәрсәләрне биреп, хатын янында йоклап чыкты. Хатын аңардан йөккә узды.
Аерылып киткәч, бөркәнчеген салды һәм үзенең әүвәлге толлар киеменә киенде.
Яһүдә исә, кәҗә бәтиен тапшыру һәм рәһен итеп биргән әйберләрен кире кайтарып алу өчен, хатын янына үзенең адуллами дустын җибәрде. Әмма дусты хатынны таба алмады.
Шул тирәдә яшәгән кешеләрдән ул: – Энаим капкасы янындагы юл буенда утырган фахишә хатын хәзер кайда икән? – дип сорады. Ләкин аңа: – Монда бернинди фахишә хатынның булганы юк, – дип җавап бирделәр.
Адуллами дусты, Яһүдә янына кайтып: – Хатынны таба алмадым. Анда яшәүче кешеләр дә, монда андый хатынның булганы юк, дип җавап бирделәр, – диде.
Яһүдә: – Ярар, әйберләр үзенә булсын, тик безне кеше алдында көлкегә генә калдырмасын, – диде. – Мин, менә, аңа дип кәҗә бәтие җибәрдем, ә син хатынны таба алмагансың.
Бер өч айлап вакыт узганнан соң, Яһүдәгә хәбәр китерделәр: – Киленең Тамар фахишәлеккә бирелгән, зинадан бала табарга җыена! – диделәр. Яһүдә: – Аны, мәйданга чыгарып, утта яндырсыннар! – дип әмер бирде.
Әмма мәйданга алып чыкканда, Тамар: – Мин бу әйберләрнең хуҗасыннан йөккә уздым, – дип, кеше аша кайнатасына хәбәр ирештерде. – Бу мөһер белән каеш, бу кул таягы кемнеке икән, әйтсен? – диде.
Яһүдә, үз әйберләрен танып: – Киленем миннән хаклырак, чөнки мин аны углым Шелага хатынлыкка бирмәдем, – диде. Шуннан соң ул Тамар белән бүтән якынлык кылмады.
Бала тудыру вакыты җиткәч, Тамарның карынында игезәк бала булуы аңлашылды.
Тудырганда, иң әүвәл игезәкләрнең берсе кулын тышка чыгарды. Кендек әбисе шундук баланың кул беләзегенә кызыл җеп бәйләп куйды да: – Әүвәл туганы шушысы булыр, – диде.
Әмма бала кулын кире эчкә тартып алды, һәм дөньяга беренче булып игезәкнең икенчесе туды. Кендек әбисе: – Көч белән үзеңә юл ярып чыктыңмы?! – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә бу балага Перес дигән исем куштылар.
Аннан соң игезәкнең кулына кызыл җеп бәйләгәне туды. Анысына Зерах дип исем куштылар.
Йосыф Мисырга китерелде. Мисыр фиргавененең сарай хезмәтчесе, җансакчылар башлыгы Потифар, аны исмәгыйлиләр кулыннан сатып алды.
Раббы Йосыфны ташламады. Йосыфның бөтен эшләре уңышлы чыга иде. Ул үзенең мисырлы хуҗасы өендә яши башлады.
Өй хуҗасы Йосыфка Раббысы химая итүен, ни генә эшләсә дә, аның һәр эшен уңышлы кылуын күрә иде.
Йосыф шулай, хуҗасы күңеленә хуш килеп, аның хезмәтчесе булып китте. Ахырда Потифар үзенең өе белән идарә итүне, барлык хуҗалык эшләрен Йосыф кулына тапшырды.
Хуҗалык эшләре, өй белән идарә итү вазифасы Йосыф кулына тапшырылганнан соң, Йосыф хакына Потифарның өен Раббы мөбарәк кылды, аның йортында һәм кырларында башкарылган барлык эшләргә бәрәкәт насыйп итте.
Потифар үз хуҗалыгындагы бар нәрсәне шулай Йосыф хөкеменә калдырды, ашаган ризыгыннан башка бернәрсә турында да кайгыртып уйламады. Йосыф зифа буйлы, төскә-биткә чибәр егет иде.
Потифар хатынының Йосыфка күзе төшеп: – Минем белән йокла, – дип, аңа тәкъдим ясады.
Әмма Йосыф баш тартты, хуҗабикәгә: – Менә, мин монда булганга, хуҗа әфәндемнең үз өендәге эшләрдән бернинди кайгысы юк, ул бөтен эшләрне минем кулга тапшырды, – дип җавап бирде. –
Бу өйдә мин дә аның кебек үк хуҗамын, – диде Йосыф. – Чөнки ул синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син – аның хатыны! Ничек инде мин, шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!
Хуҗабикә һәркөн үзе белән йокларга, якынлык кылырга чакырса да, Йосыф аның сүзен тыңламады.
Шулай булды ки, беркөнне Йосыф үз эшләре белән өйгә керде. Бу юлы өй эчендә хуҗабикәдән башка беркем дә юк иде.
Хуҗабикә янә: – Минем белән йокларга ят! – дип, кулы белән Йосыфның киеменнән эләктереп алды. Әмма Йосыф, өске киемен хуҗабикәнең кулында калдырып, тиз генә өйдән чыгып йөгерде.
Хатын, Йосыфның, өс киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып качуын күргәч,
кычкырып, йорт хезмәткәрләрен чакырды һәм аларга: – Менә, күрегез! Бу гыйбри адәм безне мыскыл итәр өчен алып кайтылган, – диде. – Минем белән йокларга дип килгән булган, ләкин мин әче тавыш белән кычкырып җибәрдем.
Шулай ачыргаланып, әче тавыш белән кычкыруымны ишеткәч, менә, киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып йөгерде.
Хуҗабикә, ире Потифар өйгә кайтканга кадәр, Йосыфның өс киемен үз янында саклап тотты.
Кайткач, аңа баягыча сүзләр белән хәлне сөйләп бирде: – Монда син алып кайткан гыйбри колың мине мыскыл итәргә теләде,
әмма мин әче тавыш белән кычкыргач, өс киемен монда калдырып, өйдән чыгып качты, – диде.
Үзенең колы өстеннән хатынының зарлануын ишеткәч, Потифарның ачуы тәмам соң чиккә җитте.
Йосыфны ул тоткын итеп патшаның мәхбүсләре ята торган зинданга яптырды. Йосыф зинданга ябылса да,
Раббы аның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты.
Зинданбашы Йосыфны төрмәдәге барлык тоткыннар өстеннән карап торучы назыйр итеп куйды. Тоткыннарның зиндандагы бөтен эшләре белән Йосыф җитәкчелек итә иде.
Зинданбашы үзе Йосыф кул астында эшләнә торган эшләрнең һичберсе белән кызыксынмады, чөнки Йосыфның янында Раббы булып, Раббы аның һәрбер эшен уңышлы кыла иде.
Бу вакыйгалардан соң бервакыт Мисыр патшасының шәрабчысы белән икмәкчесе үзләренең хуҗалары алдында гаепле булдылар.
Шунлыктан фиргавеннең шул сарай хезмәтчеләренә – баш шәрабчы белән баш икмәкчегә – бик тә нык ачуы чыкты,
һәм ул аларны сак астына алдырды: үзенең җансакчылар башлыгы өе карамагындагы, Йосыф яткан зинданга ябарга кушты.
Җансакчылар башлыгы бу ике тоткынга хезмәт күрсәтү вазифасын Йосыфка йөкләде. Алар шулай берникадәр вакыт сак астында бергә булдылар.
Мисыр патшасының зинданга ябылган әлеге шәрабчысы белән икмәкчесе һәр икесе бер төндә үзенә аерым мәгънәдәге төш күрделәр.
Иртән Йосыф, алар янына кергәч, боларның бик нык аптырашка калуын күрде.
Шуннан Йосыф үзенең хуҗасы Потифар өе зинданында үзе белән бергә тоткынлык кичерүче бу ике фиргавен сарае түрәсеннән: – Бүген сезнең нигә чырайларыгыз бик боек? – дип сорады.
Алар әйттеләр: – Без төш күрдек, тик төшләребезне юраучы кеше генә юк, – диделәр. Йосыф: – Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?! – диде. – Миңа сөйләгезче!
Баш шәрабчы күргән төшен Йосыфка сөйләп әйтте: – Төшемдә мин бер йөзем агачы күрдем.
Аның өч ботагы бар иде. Агач үсеп чәчәк атты, аннары тәлгәш-тәлгәш җимешләр өлгерде.
Мин фиргавеннең касәсен кулыма тотканмын имеш. Агачтан йөзем тәлгәшен алып касәгә сыктым да касәне фиргавенгә бирдем.
Йосыф шәрабчының төшен юрап әйтте: – Төшеңнең тәгъбире болайдыр: өч ботак – өч көн ул;
өч көннән фиргавен сине югары күтәрәчәк – элеккеге урыныңа кире кайтарачак. Электә фиргавеннең шәрабчысы булгандагы кебек, син янә фиргавен касәсен аның кулына биреп тора башлаячаксың.
Тик сиңа бер үтенеч! Эшләрең җайлангач, мине дә хәтереңә төшер: игелек күрсәтеп, минем хакта фиргавенгә сүз җиткер һәм мине бу йорттан чыгарырга булыш.
Мин – гыйбриләр иленнән урлап кителгән кеше! Мин бу илдә дә зинданга ябып куярдай бернинди яман эш эшләмәдем!
Баш икмәкче, Йосыфның төшне яхшы юравын күреп, аңа: – Мин дә бер төш күрдем, – диде. – Баш түбәмә өсте-өстенә өч үрмә кәрзин куйганмын имеш.
Иң өстәге кәрзиндә фиргавен өчен төрле нигъмәтләр, икмәкче пешергән ризыклар. Менә шул ризыкларны башым өстендәге кәрзиннән, чукып-чукып, кошлар алып китәләр иде.
Йосыф икмәкчегә җавап биреп әйтте: – Төшнең тәгъбире болай: өч кәрзин – өч көн ул;
өч көннән фиргавен сине дә югары күтәрәчәк – сине агачка асып куячак, күк кошлары исә, чукып-чукып, синең тәнеңдәге итне ашаячаклар.
Өч көннән, үзенең туган көнендә, фиргавен барлык сарай түрәләре өчен зур мәҗлес җыйды һәм алар алдында баш шәрабчы белән баш икмәкчене югары күтәрде –
баш шәрабчыны элекке урынына кайтарды, һәм ул әүвәлгечә фиргавен кулына касәсен биреп тора башлады,
ә баш икмәкчене, Йосыф аларга юраганча, дарга асты.
Йосыфның тик үзен генә хәтергә төшерүче булмады, баш шәрабчы аны тәмам оныткан иде.
Ике ел вакыт кичкәннән соң, фиргавен дә бер төш күрде. Ул Нил елгасы ярында басып тора имеш.
Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады.
Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Алар яр буенда утлап йөргән көр-симез сыерлар янына килеп бастылар да
тегеләрне ашарга керештеләр. Арык-ябык җиде сыер көр һәм симез җиде сыерны ашап бетергәндә, фиргавен йокысыннан уянды.
Аннан ул тагын йоклап китте һәм бу юлы башка бер төш күрде. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты.
Шуның артыннан ук ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да
тук-симез орлыклы җиде башакны йотып-ашап бетерде. Фиргавен, уянып, үзенең төш күргәнлеген аңлады.
Иртән аның бөтен җаны-рухы тынычсыз иде. Ул, чапкыннар җибәреп, Мисырның барлык акыл ияләрен, тәгъбирчеләрне чакыртып алды һәм аларга үзенең күргән төшләрен сөйләп бирде. Ләкин аңа төшләренең мәгънәсен юрардай кеше табылмады.
Шулчак баш шәрабчы, сүз сорап, фиргавенгә әйтте: – Мин бүген үткәндәге гөнаһымны хәтергә алырга мәҗбүрмен, – диде. –
Без колларына ачуы чыгып, фиргавен мине һәм баш икмәкчене җансакчылар башлыгы йортындагы зинданга яптырган иде.
Бер үк төнне без икебез дә – мин дә, ул да – һәркайсыбыз үзенә аерым мәгънәдәге төш күрдек.
Зинданда безнең белән бергә җансакчылар башлыгының кол хезмәтчесе – бер гыйбри егет утыра иде. Без күргән төшләребезне аңа сөйләдек, һәм ул һәркайсыбызның төшен үзенчә юрап бирде.
Аның юраганнары барысы да дөрескә чыкты: мин әүвәлге хезмәтемә кайтарылдым, ә теге икмәкче дарга асылды.
Фиргавен, Йосыфны тизлек белән зинданнан чыгарып, аны үз янына китертте. Сакал-чәчен алдырып, киемен алыштыргач, Йосыф фиргавен хозурына килде.
Фиргавен аңа болай диде: – Мин бер төш күрдем, әмма аны юрап аңлатырдай кеше юк. Ә синең турыда: «Төшләрне ишетүгә үк юрый белә», – диләр.
Йосыф фиргавенгә җавап биреп әйтте: – Бу минем кодрәтемдә түгел. Фиргавенгә хәерле җавапны Аллаһы Үзе ирештерер, – диде.
Фиргавен үзе күргән төшне Йосыфка сөйләп бирде: – Төшемдә мин Нил елгасы ярында басып торам, имеш.
Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады.
Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Андый алама сыерларны Мисыр җирендә минем бөтенләй күргәнем дә юк иде.
Менә шул арык-ябык сыерлар әүвәл чыккан симез сыерларны ашап бетерделәр.
Симез сыерлар тегеләрнең карынына шулай йотылды да бетте, әмма йотылулары тыштан беленмәде: арык-ябык сыерлар электә ничек булсалар, шул арык хәлендә калдылар. Шулчак мин уянып киттем.
Аннан тагын бер төш күрдем. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты.
Ләкин, менә, шуның артыннан ук арык, ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да
тук-симез орлыклы җиде башакны кабып йотты. Мин бу төшне тәгъбирчеләргә сөйләсәм дә, мәгънәсен аңлатучы булмады.
Фиргавенгә җавап биреп Йосыф әйтте: – Фиргавен күргән ике төшнең дә мәгънәсе бердер, – диде. – Аллаһы алда кыласы эшенең хәбәрен фиргавенгә ирештерә.
Җиде симез сыер – ул җиде ел димәктер; җиде тук башак та – җиде ел ул. Мәгънәләре бер үк.
Соңыннан пәйда булган җиде ач-арык сыер һәм көнчыгыш җилләреннән куырылып беткән ач орлыклы җиде башак шулай ук җиде елны белдерә һәм җиде ел кытлык буласын хәбәр итә.
Менә шуның өчен мин: «Аллаһы фиргавенгә алда ни кыласын күрсәтеп бирде», – дип әйттем дә.
Шулай, бөтен Мисыр җирендә җиде ел бөек муллык чоры булачак.
Аннан соң җиде еллык кытлык чоры башланачак, һәм Мисыр иле тәмам бөлгенлеккә төшеп, элекке муллык еллары онытылачак.
Кытлык чоры шулкадәр авыр булыр ки, ачка интегүдән илдәге элекке муллык бөтенләй хәтердән чыгачак.
Төшнең фиргавенгә ике тапкыр кабатлануы исә Аллаһының әмере хак булуны күрсәтә. Тиздән Ул аны гамәлгә ашырачак.
Шунлыктан фиргавенгә, зирәк акыллы бер адәм табып, аны Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп кую мәслихәттер.
Фиргавен мәмләкәтнең бөтен өлкәләренә назыйрлар куйсын. Алар уңдырышлы җиде ел дәвамында Мисыр җирендә җитештерелгән бар азык-төлекнең биштән бер өлешен җыеп барсыннар.
Шул муллык елларында һәртөрле икмәктән җыелган азык-төлек нәрсәсе шәһәрләргә – фиргавен карамагындагы саклык урыннарына туплансын.
Бу азык-төлек, саклык мал буларак, Мисыр җирләренә ябырылачак җиде еллык кытлык чоры ихтыяҗына, ягъни мәмләкәтне ачлык һәлакәтеннән коткару өчен калдырылсын.
Бу мәслихәт фиргавенгә вә аның барлык хезмәтчеләренә хуш килде.
Фиргавен үзенең барлык хезмәтчеләренә: – Аллаһының Рухын үзендә йөрткән мондый кешене тагын кайдан табарга мөмкин?! – дип әйтеп куйды.
Йосыфка исә фиргавен: – Аллаһы сиңа боларның һәммәсен ачып биргән икән, димәк, синдәй зирәк акыллы адәм бүтән юктыр, – диде. –
Син минем ил-йортымның идарәчесе булырсың. Бөтен халкым синең сүзне тыңлап эш итәр. Синнән тик минем тәхетем генә бөегрәк булыр.
Менә, мин сине бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куям! – дип, сүзен бетерде фиргавен.
Шулай дип, фиргавен, үзенең бармагыннан мөһер йөзеген салып, аны Йосыфның бармагына кигезде; аңа нәфис җитеннән тегелгән киемнәр бирде, муенына алтын чылбыр муенса такты.
Аны үзенең икенче дәрәҗә арбасына утыртырга кушты. Юлда барганда, Йосыфны «Юл бирегез!» дигән сүзләр белән каршылап һәм озатып калырга тиешләр иде. Шул рәвешчә, фиргавен Йосыфны бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куйды.
Йосыфка фиргавен: – Мин фиргавеннең сүзе: бөтен Мисыр мәмләкәтендә синең рөхсәтеңнән башка һичкем кулын да, аягын да селкетмәс! – диде.
Фиргавен Йосыфка Сафнат-Панеах дип исем кушты, аңа Он шәһәренең каһине Поти-Пераның кызы Асенатны хатынлыкка алып бирде. Йосыф шулай бөтен Мисыр җирләре буйлап сәяхәтен башлады.
Мисыр патшасы фиргавен хозурына килгәндә, Йосыф утыз яшьтә иде. Фиргавен хозурыннан киткәч, ул бөтен Мисыр җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыкты.
Җиде ел муллык чорында туфракка чәчелгән һәр орлык бөртегеннән кушучлап уңыш алынды.
Җиде ел эчендә Йосыф, Мисыр җирендә җитешкән һәртөрле игеннән мул уңыш җыеп, шәһәрләрнең саклык урыннарына азык-төлек туплады; аерым шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны шул шәһәр эчендәге амбарларга салдырды.
Тупланган ашлык диңгез комыдай шулкадәр күп иде ки, ахырда Йосыф аның исәбен үк югалтты.
Кытлык еллары башланганчы ук, Йосыфның ике углы туды, аларны аңа Он шәһәренең каһине Поти-Пераның кызы Асенат табып бирде.
Йосыф беренче углына Менашше дип исем кушты. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы миңа бөтен кайгы-хәсрәтемне, атам йортында кичергән бөтен нәрсәне онытырга мөмкинлек бирде».
Ә икенче углын Эфраим дип атады. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы мине газап чигеп яшәгән илемдә җимешле кеше итеп кылды».
Ниһаять, Мисыр җирләрендә җиде ел дәвам иткән муллык чоры тәмам булды.
Йосыф юраганча, алмашка җиде еллык кытлык чоры килде. Бөтен мәмләкәтләрдә ачлык хөкем сөрде. Ә Мисырның барлык төбәкләрендә әле азык-төлек бар иде.
Ләкин тора-бара Мисыр төбәкләрендә дә ачлык башланды, һәм халык, икмәк даулап, фиргавенгә фөрьяд итте. Фиргавен барлык мисырлыларга: – Йосыф янына барыгыз! Ул нәрсә әйтсә, шулай эшләгез! – дип киңәш кылды.
Ачлык бөтен җирләрне биләп алгач, Йосыф, азык-төлек амбарларын ачтырып, мисырлыларга икмәк сата башлады. Әмма кытлык Мисыр төбәкләрендә дә көчәйгәннән-көчәя барды.
Менә, бөтен илләрдән кешеләр Йосыфтан икмәк сатып алырга Мисырга агыла башлады. Чөнки ачлык афәте бөтен җир йөзен каплап алган иде.
Ягъкуб, Мисырда икмәк барлыгын белеп, угылларына: – Сез нәрсә бер-берегезгә карашып торасыз? – диде.
Аннары: – Мисырда, әнә, икмәк бар дип ишеттем. Исән калыйк, үлмик дисәк, шунда барып, икмәк сатып алып кайтыгыз, – дип өстәде.
Шулай итеп, Йосыфның ун кардәше, икмәк сатып алыр өчен, Мисырга юнәлде.
Әмма Ягъкуб Йосыфның энесе Беньяминне агалары белән бергә җибәрмәде, ул-бу булмагае дип курыкты.
Мисырга икмәк сатып алырга килүчеләр арасында әнә шулай Исраилнең угыллары да бар иде. Чөнки Кәнган җирендә дә ачлык хөкем сөрә иде.
Йосыф исә, Мисырның баш түрәсе сыйфатында, килгән бар халыкка икмәк сата иде. Йосыфның хозурына килгәч, ун кардәше итагать белән аңа баш иделәр.
Йосыф үзенең агаларын бер күрүдә үк таныды, әмма таныганлыгын сиздермәде һәм алар белән бик кырыс сөйләште. Сорады: – Сез кайдан килдегез? – диде. Тегеләр: – Без Кәнган җиреннән, икмәк сатып алырга килдек, – диделәр.
Йосыф үзе агаларын таныса да, тегеләр аны танымадылар.
Йосыф, агалары турында төшендә күргәннәрне хәтеренә төшереп, аларга: – Сез – шымчылар! Сез монда мәмләкәтнең шәрә урыннарын карарга килгәнсез! – диде.
– Юк, әфәндебез, – диделәр кардәшләре. – Без, синең колларың, монда икмәк сатып алырга дип килдек.
Без – бер ата балалары, намуслы кешеләр, без колларыңның беркайчан шымчылык иткәннәре юк!
Йосыф: – Түгел! – дип кисте. – Сез монда мәмләкәтнең шәрә нокталарын күзәтергә килгәнсез!
Кардәшләре: – Без, синең колларың, Кәнган җирендәге бер кешенең угыллары булабыз, абыйлы-энеле унике туган. Иң кече энебез әтиебез янында калды, ә бер энебез инде юк, – диделәр.
– Әйтәм бит, сез монда шымчы булып килгәнсез! – дип кабатлады Йосыф. –
Шуңа күрә сез сынау үтәргә тиеш. Фиргавеннең гомере белән ант итәм: кече энегез монда китерелгәнгә кадәр, сез моннан беркая да китә алмаячаксыз!
Арагыздан берегез, өегезгә кайтып, энегезне монда алып килсен. Калганнарыгыз монда тотык булып калыр. Сөйләгән сүзләрегез хакмы, түгелме икәне менә шунда ачыкланыр. Энегезне алып килмисез икән, ул чакны, фиргавеннең гомере белән ант итәм, сез чыннан да шымчылар булып чыгасыз!
Шулай дип, Йосыф аларны өч көнгә сак астына куйды.
Өченче көнендә аларга әйтте: – Исән каласыгыз килсә, мин әйткәнне эшләрсез, чөнки мин Аллаһыдан куркам.
Әгәр намуслы кешеләр икәнсез, арагыздан кем дә булса берегез тотык булып монда калсын, ә башкаларыгыз ачлыктан иза чиккән гаиләләрегез өчен моннан икмәк алып китәр.
Ә инде сүзегезнең хаклыгын исбатларга һәм үлемнән котылып калырга теләсәгез, кече энегезне минем хозурыма китерегез. Кардәшләр күнделәр.
Алар бер-берләренә болай диештеләр: – Хактыр: без кардәш энебезгә карата кылган эшебезнең җәзасын татыйбыз. Без аның җаны газапланганын күреп тордык, ул бездән ялвара-ялвара үтенде, әмма без тыңламадык. Инде шул эшебез өчен безнең башка да кайгы килде.
Арадан Рубин, җавап биреп, кардәшләренә әйтте: – Мин сезне кисәттем түгелме?! «Малайга яманлык эшлисез, тыелыгыз!» – дидем. Ләкин сез тыңламадыгыз. Менә, баланың каны хәзер бездән үч ала.
Йосыф белән тылмач аша аралашканга, кардәшләр хәзер Йосыфның бу сүзләрне тыңлап-аңлап торганын белмәделәр.
Йосыф, кардәшләре яныннан читкә китеп, елап алды. Аннары янәдән алар янына килде, сөйләште-аңлашты һәм, араларыннан Шимунны аерып алып, барысының да күз алдында агасының кулларына богау салырга кушты.
Аннан соң тагын әмер биреп, кардәшләренең йөк капчыкларына икмәк тутыртты, юлда ашарларына өлеш чыгарып, икмәк бәһасе өчен алынган көмешне һәркайсының капчыгына кире салып куярга кушты. Барысы да Йосыф кушканча эшләнде.
Кардәшләр, үзләренең икмәкләрен ишәкләргә төяп, кайтыр юлга чыктылар.
Төн кунарга туктаган җирдә кардәшләрнең берсе, ишәгенә азык бирү өчен, капчыгын чиште һәм, капчык авызында ук үзенең икмәк сатып алганда түләгән көмеш акчаларын күреп,
кардәшләренә: – Менә, минем көмешем үземә кире кайтты, капчыгымның авызында ята! – диде. Курку-аптыраудан һәммәсенең йөрәге кысылып килде. Тетрәнә-тетрәнә, алар бер-беренә: – Аллаһының безгә күрсәткән бу хикмәтләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
Кәнган җиренә, Ягъкуб янына кайткач, алар үз башларыннан үткән барлык бу хәлләрне аталарына сөйләп бирделәр.
– Ул мәмләкәтнең хуҗасы булган кеше безнең белән бик кырыс сөйләште, – диделәр. – Ул безне бу илдә шымчылык итәргә килгән кешеләр дип кабул итте.
Без аңа аңлаттык: «Без намуслы кешеләр, безнең шымчылык иткәнебез юк, – дидек. –
Без бер ата балалары, абыйлы-энеле унике туган; беребез инде юк, ә иң кечебез хәзер әтиебез янында, Кәнганда калды», – дидек.
Ләкин мәмләкәтнең ул идарәчесе безгә әйтте: «Менә, намуслы кешеләрме, юкмы икәнегезне мин болай беләчәкмен: кардәшләрегездән берегез минем янда монда калыр, ә башкаларыгыз, ачлыктан иза чиккән гаиләләрегез өчен икмәк алып, юлга чыксыннар, – диде. –
Аннары кече энегезне минем янга алып килегез. Менә шул чакны мин сезнең шымчылар түгел, ә намуслы кешеләр икәнегезгә ышанырмын. Кардәшегезне дә азат итәрмен, сез бу мәмләкәттә рәхәтләнеп алыш-биреш эшләре белән шөгыльләнә алырсыз», – диде.
Капчыкларны бушата башлагач, гаҗәп хәл: аларның һәркайсының капчыгыннан көмеш акча янчыгы килеп чыкты. Үзләренең бу көмеш акчалы янчыкларын күргәч, һәммәсе – угыллар да, аталары Ягъкуб та – тәмам куркуга төштеләр.
Аталары Ягъкуб угылларына әйтте: – Сез мине угылларымнан мәхрүм иттегез: Йосыф юк, Шимун юк! Инде менә Беньяминне дә алып китәргә телисез. Моның бар авырлыгы минем башка төшәчәк! – диде.
Атасы Ягъкубка җавап биреп, Рубин әйтте: – Беньяминне кире алып кайтмасам, минем ике углымны үтер! – диде. – Беньяминне миңа ышанып тапшыр, мин аны сиңа һичшиксез кире алып кайтачакмын!
Ләкин Ягъкуб: – Углымны сезнең белән җибәрмәячәкмен! – диде. – Абыйсы үлгәч, ул минем берүзе калды. Әгәр барыр юлыгызда бер-бер хәл була калса, хәсрәт-кайгыдан сез минем чал башымны гүргә кертәчәксез бит!
Илдә ачлык көчәйгәннән-көчәя барды.
Мисырдан алып кайткан икмәк тотылып беткәч, Ягъкуб үзенең угылларына: – Мисырга барып, аннан тагын бераз икмәк сатып алып кайтыгыз, – диде.
Яһүдә аңа җавап биреп әйтте: – Ул кеше безгә катгый рәвештә: «Яныгызда кече энегез булмаса, хозурыма килеп тә күренмәгез», – диде.
Энебезне безнең белән бергә җибәрсәң, без, сиңа икмәк алып кайтыр өчен, анда барырга риза.
Әгәр җибәрмисең икән, баруның хикмәте юк, чөнки ул кеше безгә: «Яныгызда энегез булмаса, хозурыма килеп тә күренмәгез», – диде.
Исраил: – Ни өчен сез ул кешегә: «Тагын бер энебез бар», – дип әйтеп, мине бу хәвефле газапка дучар иттегез? – дип сорады.
Угыллары җавап биреп әйттеләр: – Ул кеше бездән «Атагыз әле исәнме? Башка берәр кардәшегез бармы?» кебек сөальләр белән безнең хакта һәм якын кардәшләребез хакында җентекләп сораштыра башлады, без дә аның һәр сөаленә җавап бирергә тырыштык. Аның: «Кече энегезне минем хозурыма китерегез!» – дип әйтәсен без каян белик?!
Яһүдә исә атасы Исраилгә: – Углыңны миңа ышанып җибәр, – диде. – Барырбыз да кайтырбыз. Беребез дә үлмәс: без дә, син дә, балаларыбыз да исән-имин булыр.
Беньямин өчен мин башым белән җавап бирәчәкмен! Син аны миннән таләп итәрсең. Әгәр аны сиңа кире алып кайтып, синең хозурыңа бастырмасам, мин гомерем буе синең алда гаепле булырмын.
Вакытны сузмасак, без инде анда ике тапкыр барып кайта алган булыр идек.
Исраил, ата кеше, угылларына әйтте: – Хәлләр шундый икән, сез болай эшләгез: юл капчыкларыгызга салып, ул кешегә күчтәнәчкә үз җиребез җимешләреннән бераз бәлзәм, бераз бал, хуш исле сумала-майлар, ладан, пестә һәм бадәм чикләвеге кебек бүләкләр алып барыгыз.
Шулай ук көмешне дә үзегез белән икеләтә артыграк алыгыз: капчыкларыгыз авызына салып җибәрелгән көмешне үз кулларыгыз белән кире кайтарып бирегез. Мөгаен, ул көмешләр берәр ялгышлык белән генә салынган булгандыр.
Ярар, энегезне дә үзегез белән алып, ул адәмнең хозурына тагын бер барып күренегез.
Кадир Алла ул адәмнең күңелендә рәхим-шәфкать уятсын да, анда тоткарланган кардәшегезне дә, Беньяминне дә ул адәм сезнең белән бергә кире кайтарып җибәрсен иде. Инде миңа балаларымнан мәхрүм калырга язган икән, нишләмәк, язмышым шулдыр!
Ягъкубның угыллары, әлеге бүләкләрне төяп һәм кулларына икеләтә күбрәк көмеш акча алып, Беньямин белән бергә Мисырга таба юл чыктылар һәм, Мисырга барып җиткәч, Йосыф хозурына килделәр.
Араларында Беньяминне дә күргәч, Йосыф үз өенең мөдиренә: – Бу кешеләрне минем өйгә алып кайт. Аяклы малдан кирәк кадәр хайван суеп, табын әзерлә, чөнки төшкелекне мин бүген бу кешеләр белән бергә ашармын, – диде.
Мөдир, хуҗасы кушканча, кардәшләрне Йосыфның өенә алып китте.
Кардәшләр үзләрен Йосыфның өенә алып китүләреннән тәмам каушап калганнар иде. – Теге чакны без түләгән көмеш акчаны капчыкларыбызга кире салып җибәрү белән бәйле эш инде бу! – диештеләр алар. – Йортына алып кайткач, безгә һөҗүм итеп, бездән кол ясарга, ишәкләребезне алып калырга тели, күрәсең!
Йосыфның өй капкасы янына килеп җиткәч, туктап, алар мөдиргә сүз куштылар.
Әйттеләр: – Хуҗабыз әфәнде, – диделәр, – без инде элек тә монда икмәк сатып алырга бер килгән идек.
Кайтыр юлда төн кунарга туктап, капчыкларыбызны чишеп җибәрсәк, күрдек ки, без түләгән көмеш акча һәркайсыбызның капчыгы авызында ята. Без бу көмеш акчаларны тулысы белән сезгә кире алып килдек.
Кулыбызда тагын икмәк сатып алыр өчен алып килгән башка көмешебез дә бар. Теге юлы капчыкларыбызга көмешне кем салган булгандыр, без белмибез.
Мөдир әйтте: – Тыныч булыгыз: куркырга урын юк, – диде. – Капчыкларыгызда табылган ул хәзинәне сезгә, мөгаен, үз Аллагыз, атагызның Алласы насыйп иткәндер. Теге юлы сез түләгән көмешне мин тулысынча алдым. Шулай дип, мөдир алар янына Шимунны алып чыкты.
Аннан соң кардәшләрне Йосыфның өенә алып керде, аякларын юарга су китерде, ишәкләренә азык бирде.
Кардәшләр өйлә вакытына Йосыф кайтышка үзләренең бүләкләрен әзерләп куйдылар. Төшкелекне ашау монда булачагын аларга инде хәбәр иткәннәр иде.
Йосыф кайткач, алар аның янына керделәр һәм, башларын җиргә кадәр иеп, алып килгән бүләкләрне Йосыфка тапшырдылар.
Кардәшләреннән хәл-әхвәл белешкәннән соң, Йосыф: – Сез сөйләгән карт әтиегез исән-иминме, сәламәт яшиме әле? – дип сорады.
– Атабыз, синең колың, сау-сәламәт, исән-имин яши, – дип җавап бирделәр Йосыфның кардәшләре һәм, янә сәҗдәгә китеп, башларын җиргә ордылар.
Күзләрен йөртеп һәм үзенең бертуган энесенә, әнисенең төпчек углы Беньямингә тукталып, Йосыф: – Сез миңа сөйләгән кече энегез шушымы инде? – дип сорады, аннары өстәп: – И углым, Аллаһы сиңа карата миһербанлы булсын! – диде.
Туган энесенә булган мәхәббәт хисләреннән күңеле тулып, Йосыфның күзләренә яшь тыгылды, һәм ул, эчке бүлмәгә кереп, шунда күз яшьләрен түкте.
Аннары, күзен-битен юып һәм ныгаеп, янәдән туганнары янына чыкты да: – Ашарга китерегез! – дип боерды.
Йосыфның аш табыны үзенә аерым, кардәшләренеке үзләренә аерым, шулай ук Йосыф хезмәтендәге мисырлыларның да ашау табыны аерым куелган иде. Чөнки мисырлыларга гыйбриләр белән бергә утырып ашарга ярамый, мисырлылар өчен бу мәкруһ санала иде.
Йосыф каршысында кардәшләре яшь буенча – өлкәненнән кечегә таба тезеп утыртылганнар иде. Алар тирән бер гаҗәпсенү белән бер-берсенә карашып алдылар.
Йосыф аларга ризык артыннан ризык җибәрттерә торды. Беньямин алдына куелган азык абыйларының һәркайсыныкына караганда биш өлеш артыграк иде. Шулай ашап-эчеп, алар Йосыф хозурында хуш вакыт кичерделәр.
Йосыф үзенең йорт мөдиренә әмер биреп әйтте: – Бу адәмнәрнең капчыкларына үзләре күтәрә алган кадәр икмәк тутыр, – диде. – Түләгән көмешләрен дә һәркайсының капчыгы авызына салып куй.
Ә иң кечесенең капчыгына, икмәк өчен түләгән акчасы белән бергә, минем менә бу көмеш касәмне дә урнаштыр. Мөдир үз хуҗасының әмерен җиренә җиткереп үтәде.
Иртәгесен, яктыргач, кардәшләргә, ишәкләрен алып, юлга чыгарга рөхсәт ителде.
Алар шәһәрдән чыгып җитәр-җитмәс, Йосыф үзенең мөдиренә: – Бар, артларына төш! – диде. – Куып җитеп, аларга әйт: «Ни өчен сез яхшылыкка яманлык белән җавап бирдегез?
Хуҗа әфәндемнең шәраб эчә торган, шул ук вакытта фал да ача торган касәсен урлап киткәнсез? Бик тә начар эш бу!»
Мөдир, юлчыларны куып җитеп, әлеге сүзләрне кабатлады.
Аңа җавап биреп, юлчылар әйттеләр: – Хуҗабыз әфәнде нигә әле безгә шундый сүзләр сөйли? – диделәр. – Юк, без, синең колларың, андый нәрсәне эшли алмыйбыз.
Менә, капчыкларыбыз авызыннан тапкан көмешне дә без Кәнган җиреннән сиңа алып килдек. Хуҗаң әфәнде өеннән алтын-көмеш урлап китәргә без ничек җөрьәт итик?!
Без колларыңның берәрсендә урланган нәрсә табылса, аңа үлем булсын, калганнарыбыз исә хуҗабыз әфәндегә кол булып калыйк!
Мөдир: – Яхшы, сез әйткәнчә булсын, – диде. – Касә кемдә табылса, ул кеше – миңа кол, калганнарыгыз исә азат булыр.
Юлчылар йөкләрен тиз генә җиргә төшереп, һәркайсы үз капчыгының авызын чиште.
Мөдир кардәшләрнең өлкәненнән башлап кечесенә кадәр һәммәсенең капчыгын тикшереп чыкты. Касә Беньямин капчыгыннан табылды.
Кардәш туганнар кайгыдан өс-башларын ерттылар һәм, йөкләрен ишәкләренә төяп, шәһәргә кире әйләнеп кайттылар.
Яһүдә үзенең кардәшләре белән бергә Йосыфның өенә килеп кергәндә, Йосыф өйдә иде әле. Кардәшләр аның каршысында йөзтүбән җиргә капландылар.
– Сез үзегезнең ни кылганыгызны беләсезме? – диде Йосыф аларга. – Миндәй кешеләрнең фал ачу белән дә шөгыльләнгәнен сез, әлбәттә, белергә тиеш идегез.
– Син әфәнде алдында акланыр өчен, без ни әйтә алыйк та, нәрсә аңлата алыйк?! – диде Яһүдә. – Аллаһы синең колларыңда гаеп тапты. Инде менә капчыгында касә табылган кардәшебез дә, аның белән бергә без дә – һәммәбез синең колларың булабыз.
Ләкин Йосыф: – Юк, мин андый эшкә бармаячакмын, – диде. – Капчыгында касә табылган кеше миндә кол булып калыр, ә калганнарыгыз исән-имин килеш атагыз янына кайтып китәрсез.
Яһүдә, Йосыфка таба якынрак килеп: – Әфәндем, колыңа сүз әйтергә рөхсәт ит! – диде. – Сүзем өчен колыңа ачуың кабармасын, чөнки син үзең дә фиргавендәй кешесең.
Син әфәндем теге чакны без колларыңнан: «Атагыз яки тагын берәр кардәшегез бармы?» – дип сорадың.
Син әфәндегә без сөйләп бирдек: «Карт атабыз белән аның картлык көнендә туган тагын бер углы – безнең иң кече энебез бар, – дидек. – Кече энебезнең бер анадан туган абыйсы да бар иде, тик ул үлде дә, кече энебез берүзе калды. Атабыз аны бик тә ярата», – дидек.
Син исә без колларыңа әйттең: «Аны минем янга алып килегез, үз күзләрем белән күрим», – дидең.
Без син әфәндебезгә: «Энебез карт атасын калдырып китә алмый, калдырып китсә, атабыз үләчәк», – дидек.
Ләкин син без колларыңа әйттең: «Әгәр кече энегезне үзегез белән алып килмәсәгез, ул чакны минем хозурымда бүтән күренмәгез», – дидең.
Колың атабыз янына кайткач, без син әфәндебезнең сүзләрен аңа сөйләп бирдек.
Шуннан атабыз әйтте: «Тагын анда барып, бераз икмәк сатып алып кайтыгыз», – диде.
Без әйттек: «Безгә анда болай гына барырга ярамый, – дидек. – Безнең белән кече энебез дә барса, ул чакны мөмкин, – дидек. – Чөнки кече энебездән башка без ул кешенең күзенә күренә алмыйбыз», – дидек.
Шуннан соң синең колың, ягъни минем атам әйтте: «Сез беләсез, – диде, – хатыным Рахилә миңа ике угыл табып бирде.
Берсе янымнан китеп югалды, берәр ерткыч хайван ботарлады булса кирәк, бүгенгә кадәр аны күрергә насыйп булмады.
Инде монысын да күз алдымнан алып китеп, бәхетсезлеккә дучар итсәгез, сез минем кайгылы чал башымны гүргә илтеп тыгачаксыз», – диде.
Хәзер синең колың, безнең атабыз янына әйләнеп кайтып, яныбызда кече энебез булмаса, кече углының җаны белән үз җанын бер күреп яшәгән
атабыз, төпчек углының юклыгын абайлап, шундук егылып үләчәк, һәм без шулай итеп атабызның кайгылы чал башын гүргә илтеп тыккан булабыз.
Мин, синең колың, кече энемне исән-имин сакларга атам каршында үз өстемә җаваплылык алдым, атама: «Әгәр аны сиңа кире алып кайтмасам, мин гомерем буе синең алда гаепле булырмын», – дидем.
Шуңа күрә мин, синең колың, үтенәмен: энем урынына кол итеп монда мине калдыр, ә ул үзенең абыйлары белән берлектә атабыз янына кайтсын.
Юкса энемнән башка миңа атам янына ничек кайтмак кирәк?! Аның афәтле язмышын күрер өченме?
Йосыф, күңелендә ташыган уй-хисләрдән үз-үзен тыя алмыйча, янында басып торган чит кешеләргә: – Чыгып китегез моннан! – дип кычкырды. Шунлыктан, үзен кардәшләренә танытканда, аның янында читләрдән инде бер кеше дә юк иде.
Ул каты тавыш белән елап җибәрде, аның елаган тавышын хәтта мисырлылар да ишеттеләр, хәбәре исә шундук фиргавен йортына да барып җитте.
– Мин – Йосыф! – дип белдерде ул кардәшләренә. – Әтием исән-саумы? Ләкин кардәшләре авыз ачып сүз әйтә алмадылар, чөнки алар тәмам аптырап калганнар иде.
– Миңа якынрак килегез, – диде Йосыф. Кардәшләре якынлашкач: – Сезнең тарафтан Мисырга сатылган Йосыф мин! – дип өстәде. –
Ләкин мине монда сатып җибәрүегез өчен хәсрәт чигеп, үкенеп газапланмагыз. Чөнки сез инсаннарның гомерләрен саклап калу өчен, Аллаһы мине монда сездән алданрак күндерде.
Җир йөзендә инде менә ике ел кытлык хөкем сөрә. Алда тагы биш елы бар. Ул биш ел эчендә чәчү дә, уру да булмаячак.
Аллаһы сезнең нәсел-токымнарыгызны җир йөзендә калдырыр өчен һәм җаннарыгызны бөек афәттән йолып алыр өчен, алдан ук күндерде мине монда!
Димәк, мине монда җибәрүче сез түгел, ә Аллаһыдыр! Аллаһы мине монда фиргавенгә киңәшче ата, аның бөтен ил-йорты белән идарә итүче хуҗа, бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар итеп кылды!
Тизрәк атам янына кайтыгыз да аңа: «Углың Йосыф болай диде: „Аллаһы мине бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар кылды; вакытны сузмыйча, яныма килеп җит!
Син Гөшен җирләрендә яшәрсең; үзең дә, угылларың да, угылларыңның балалары да, мал-туар көтүләрең һәм кул астындагы бар нәрсәң минем янәшәмдә булырсыз.
Йортың-гаиләң бөлмәсен өчен, мин барысын эшләрмен, сине монда карап-ризыкландырып торырмын. Чөнки әле тагын биш ел кытлык дәвам итәчәк“», – диегез.
Барыгыз алдында, энем Беньяминнең күз алдында сезгә мин әйткән, минем авызымнан чыккан сүзләр бу!
Атама сез минем Мисырда нинди шөһрәт казануымны, үзегез күргәннәрнең бөтенесен сөйләп бирегез һәм атамны тизрәк монда алып килегез!
Шулай дип, Йосыф энесе Беньяминнең муенына сарылып елап җибәрде. Беньямин дә, күз яшьләрен агызган хәлдә, абыйсына сарылды.
Йосыф, егълый-егълый, кардәшләренең һәрберсен кочагына алып үпте. Соңра кардәшләре аның белән әңгәмә корып җибәрделәр.
Йосыф янына кардәшләре килү хәбәре фиргавен сараена да барып җиткән иде. Фиргавен үзе һәм сарай хезмәтчеләре бу хәбәрне хуш күреп кабул иттеләр.
Фиргавен Йосыфка болай диде: – Кардәшләреңә әйт, болай эшләсеннәр: йөк хайваннарына кирәк нәрсәләрен төясеннәр дә Кәнганга таба юл алсыннар.
Анда барып, атагызны һәм сезнең бөтен гаиләгезне алып, монда минем янга кире әйләнеп килсеннәр. Мин сезгә Мисырның иң яхшы җирләреннән урын бирермен. Туфрагы каймактай җирләрнең җимешләрен ашап яшәрсез.
Сиңа әмерем шул, аларга сүземне ирештер: балаларыгыз, хатыннарыгыз өчен Мисырдан арбалар алып китсеннәр, аннары атагыз белән берлектә монда әйләнеп килсеннәр!
Күзләре төшкән һәр әйберне алырга кызыкмасыннар, чөнки Мисырда яхшы ни-нәрсә бар, һәммәсе аларныкы булыр.
Исраилнең угыллары нәкъ шулай эшләргә булдылар. Фиргавеннең әмерен үтәп, Йосыф үзенең кардәшләренә арбалар бирде, юл өчен җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итте.
Һәркайсына, алыштырып кияр өчен, бер кат кием бирде, Беньямингә исә, биш кат алмаш киемнән тыш, өч йөз көмеш тә өстәде.
Шулай ук Йосыф, атасына дип, Мисырның иң затлы әйберләрен төягән ун ата ишәк һәм юл хаҗәтләре өчен икмәк, азык-төлек төягән ун ана ишәк күндерде.
Кардәшләрен озатканда, Йосыф аларга: – Юлда гауга чыгармагыз! – дип калды.
Йосыфның кардәшләре шулай, Мисырны калдырып, Кәнган җиренә, аталары Ягъкуб янына әйләнеп кайттылар.
Ягъкубка: – Йосыф исән! – дип белдерделәр. – Ул хәзер бөтен Мисыр мәмләкәтенең хөкемдары! – диделәр. Ягъкуб тораташтай катып калган иде, угылларының сүзләренә аның ышанасы килмәде.
Угыллары аңа, Йосыфның бөтен әйткән сүзләрен кабатлап, аңлатырга тырыштылар. Бары шуннан соң һәм, үзен Мисырга алып китәр өчен, Йосыф җибәргән арбаларны күргәч кенә, аталары Ягъкубка җан керде.
– Булды, тәмам! – диде Ягъкуб. – Углым Йосыф исән! Әҗәлем килгәнче, мин аны барып күрәчәкмен әле!
Ягъкуб, үзенең бар мал-мөлкәтен алып, юлга чыкты. Беер-Шебада туктап, атасы Исхакның Алласына багышлап, корбаннар китерде.
Төнлә исә Исраилнең күз алдында Аллаһы күренеп: – Ягъкуб! Ягъкуб! – дип өн салды. – Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ягъкуб.
Аллаһы әйтте: – Мин – Аллаһы, атаңның Алласымын! – диде. – Курыкма, Мисырга күчеп кит! Мин анда синнән бөек бер халык тудырачакмын.
Мин Мисырга синең белән бергә барам. Соңра сине аннан алып чыгучы да Мин булырмын. Йосыф үз куллары белән синең күзләреңне йомдырыр.
Беер-Шебадан Ягъкуб янә кузгалды. Исраилнең угыллары, фиргавен җибәргән арбаларга үзләренең балаларын, хатыннарын һәм Ягъкубның үзен утыртып, Мисырга таба юлларын дәвам иттерделәр.
Кәнганда туплаган бар мал-мөлкәтне һәм бөтен мал-туарны алар үзләре белән алганнар иде. Шул рәвешчә, Ягъкуб үзенең бөтен ыруг-нәселен – угылларын, кызларын һәм онык-туруннарын үзе белән бергә Мисыр җиренә алып килде.
Мисырга күчеп килгән Исраил токымының исемнәре шулайдыр: Ягъкуб һәм аның угыллары. Ягъкубның иң беренче углы Рубин.
Рубинның угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми.
Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул.
Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари.
Яһүдәнең угыллары: Эр, Онан, Шела, Перес һәм Зерах. Ләкин Эр белән Онан Кәнган җирендә үк вафат булдылар. Пересның угыллары Хесрон һәм Хамул исемле иде.
Исәсхәрнең угыллары: Тола, Пувва, Яшуб һәм Шимрон.
Зәбулунның угыллары: Серед, Элон, Яхлел.
Болар Ягъкубның Лия ягыннан туган угылларыдыр. Лия аларны һәм кызы Динәне Паддан-Арамда чакта тапты. Ягъкубның бу угыллары белән кызлары җәмгысы утыз өч җан иде.
Гәднең угыллары: Сефон, Хәгги, Шуни, Эсбон, Эри, Аруди һәм Арели.
Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви һәм Берига. Кыз кардәшләре – Серах. Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел.
Болар – Ягъкубның хатыны Лиягә атасы Лабан асрау кыз буларак ияртеп җибәргән Зилпә ягыннан туган балалардыр. Зилпә Ягъкубка җәмгысы уналты җан бала табып бирде.
Ягъкубның хатыны Рахиләдән туган угыллары: Йосыф һәм Беньямин.
Мисырда Йосыфның Он шәһәре каһине Поти-Пераның кызы Асенаттан Менашше һәм Эфраим исемле ике углы туды.
Беньяминнең угыллары: Бела, Бәхер, Ашбел, Гера, Нагаман, Эхи, Рош, Муппим, Хуппим һәм Ард.
Болар Ягъкубның Рахилә ягыннан туган угыллары һәм оныкларыдыр. Җәмгысы ундүрт җан.
Данның углы: Хушим.
Нәпталинең угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шиллем.
Болар Рахиләгә атасы Лабан ияртеп җибәргән асравы Билһаның угылларыдыр. Билһа Ягъкубка җәмгысы җиде бала табып бирде.
Угылларының хатыннарыннан башка, Ягъкуб токымыннан булган һәм аның белән берлектә Мисырга күчеп килгән кешеләр җәмгысы алтмыш алты җан иде. Болар һәммәсе Ягъкубның канкардәшләредер.
Йосыфның Мисырда туган угыллары икәүдер; Ягъкуб токымының Мисырдагы гомуми саны җитмеш җан тәшкил итә иде.
Ягъкуб, Яһүдәне Йосыф янына җибәреп, Гөшенгә бару юлын алдан белешеп куйган иде. Алар Гөшенгә килеп җитәрәк,
Йосыф та, арбасын җиктереп, атасы Исраилне каршылар өчен, Гөшенгә килде. Атасын күрүгә ул, атлыгып, аның муенына барып сарылды һәм кочагында бик озак үксеп елады.
– Инде үләргә дә була: йөзеңне күрдем, син исән! – диде Исраил Йосыфка.
Йосыф үзенең кардәшләренә һәм атасының өй җәмәгатенә болай диде: – Мин, барып, фиргавенгә хәбәр ирештерим: «Кәнган җирләрендә яшәгән кардәшләрем белән атамның бөтен өй җәмәгате минем янга күчеп килделәр», – дип әйтим.
Аңа сезнең сарык асраучылар, көтүчеләр булуыгызны аңлатыйм. «Алар вак һәм эре терлектән барлык мал-туарларын, булган бар мөлкәтләрен үзләре белән алып килделәр», – дип әйтим.
Әгәр фиргавен, чакырып, сездән: «Шөгылегез нидән гыйбарәт?» – дип сораса,
сез әйтегез: «Ата-бабаларыбыз кебек, синең колларың без дә бала чагыбыздан бирле хайван асраучылык белән шөгыльләнәбез», – диегез. Бу сезгә Гөшен төбәгендә җирләшеп калу өчен кирәк. Чөнки мисырлылар көтүче халкын сөймиләр, мәкруһ саныйлар.
Фиргавен хозурына баргач, Йосыф әйтте: – Атам белән минем кардәшләрем, вак һәм эре терлектән барлык мал-туарны, булган бар мөлкәтне үзләре белән алып, Кәнган җиреннән монда күчеп килделәр. Хәзер алар монда – Гөшен төбәгендә, – диде.
Кардәшләреннән бишесен Йосыф үзе белән алып килгән иде, аларны фиргавен хозурына кертеп бастырды.
Йосыфның кардәшләреннән фиргавен: – Шөгылегез нидән гыйбарәт? – дип сорады. Йосыфның кардәшләре: – Ата-бабаларыбыз кебек, без колларың да көтүчеләр, сарыклар асрыйбыз, – дип җавап бирделәр.
– Без бу илгә яшәргә дип күчеп килдек, – дип аңлаттылар алар фиргавенгә, – чөнки Кәнган җирендә кытлык хөкем сөрә, көтүлекләр корып кипте. Без колларыңа Гөшен төбәгендә җирләшеп яшәргә рөхсәт бирсәң иде, үтенәбез.
Фиргавен Йосыфка: – Атаң белән кардәшләрең монда синең янга килгәннәр, – диде. –
Бөтен Мисыр иле синең каршыңда: туганнарыңа илнең иң әйбәт җирләрен бир. Әйдә, Гөшен төбәгендә урнашып яшәсеннәр. Араларында белдекле-сәләтле угланнар булса, аларны минем хайван көтүләре өстеннән дә караучы итеп куй.
Йосыф үзенең атасы Ягъкубны да фиргавен хозурына алып килде. Ягъкуб фиргавенгә хәер-фатихасын бирде.
Фиргавен Ягъкубтан: – Сиңа ничә яшь? – дип сорады.
– Минем горбәттә үткән гомер көннәрем йөз дә утыз елдыр, – дип җавап бирде Ягъкуб. – Гомер елларым аз әле, алары да михнәтләр эчендә үтте, ата-бабаларымның горбәттә үткән гомер еллары белән чагыштырырлык түгел.
Ягъкуб, фиргавенгә янә хәер-фатихасын әйтеп, аның яныннан чыкты.
Йосыф шулай атасы Ягъкуб белән үзенең кардәшләрен Мисырга урнаштырды; фиргавеннең боерыгында әйтелгәнчә, аларга илнең иң яхшы өлешеннән – Рәмесес төбәгеннән җир биләмәсе бирде.
Атасы Ягъкубны, үзенең кардәшләрен һәм Ягъкуб токымындагы һәр гаиләне балалары санынча Йосыф икмәк белән тәэмин итте.
Ул арада кытлык, көчәеп, шул дәрәҗәгә җитте ки, бөтен өлкәләрдә икмәкнең әсәре дә калмады. Мисыр һәм Кәнган җирләре тәмам зәгыйфьләнеп-корып киптеләр.
Йосыф, Мисыр һәм Кәнган җирләрендә булган бөтен көмеш акчаны икмәк сату бәрабәренә үз кулына туплап, фиргавеннең сарай хәзинәсенә тапшырган иде.
Шунлыктан Мисыр һәм Кәнган җирләрендәге халыкта акча калмады. Мисырлылар, Йосыф хозурына килеп: – Безгә ашарга икмәк бир, күз алдыңда егылып үликмени? Безнең бар көмешебез тотылып бетте, – диләр иде.
Йосыф аларга: – Көмешегез бетсә, аяклы малыгызны китерегез, терлек бәрабәренә мин сезгә икмәк бирермен, – диде.
Шуннан соң мисырлылар Йосыфка көтү-көтү терлек китерә башладылар. Китерелгән атлар, ишәкләр, вак терлек һәм эре терлек көтүләре бәрабәренә Йосыф аларга икмәк бирә иде. Ул елны Йосыф терлеккә алмашу юлы белән халыкны икмәккә туендырып торды.
Ул ел узып, икенче ел кергәч, мисырлылар янә Йосыф каршысына килделәр: – Син хуҗабыз әфәндедән яшерер урын юк, – диделәр алар. – Безнең акчабыз да төкәнде, терлек-көтүләребез дә син әфәнде кулына күчеп бетте. Җаныбыздан һәм җир биләмәләребездән башка син әфәндегә бирердәй бернәрсәбез дә калмады.
Инде үз күзең алдында без үзебез дә, туфрак-җирләребез дә шулай харап булсынмыни? Икмәк бәрабәренә үзебезне дә, җирләребезне дә сатып ал. Без җирләребез белән берлектә фиргавеннең коллары булыйк. Ә син безгә орлык бир, орлык биреп, безне үлемнән, җирләребезне, кысыр калып, чүлгә әйләнүдән коткар.
Шул рәвешчә, Йосыф Мисырдагы җир мәйданнарын да фиргавен өчен сатып ала башлады. Һәрбер мисырлы ачлык кытлыгыннан үзенең җир кисәген сатты. Илдәге бөтен җир мәйданы шулай фиргавеннеке булды.
Йосыф Мисыр чикләренең бер очыннан икенче очына кадәр булган бар халыкны колга әверелдерде.
Фәкать каһиннәрнең генә җир биләмәләре сатып алынмады, чөнки аларның җир биләмәләре фиргавен тарафыннан үзләренә беркетелгән, алар шул җир биләмәләре исәбенә туенып яшиләр иде. Шуңа күрә аларның җир биләмәләре сатылмады.
Йосыф халыкка мөрәҗәгать итеп әйтте: – Менә мин сезне дә, җирләрегезне дә фиргавен коллары һәм милке итеп сатып алдым, – диде. – Инде менә сезгә орлык, җирне эшкәртеп, иген үстерегез.
Урып-җыю беткәч, ашлыкның биштән бер өлешен фиргавенгә бирерсез. Биштән дүрте исә чәчүлек орлык һәм үзегезгә, йорт кешеләрегезгә, балаларыгызга азык өчен булыр.
– Син безнең җаныбызны саклап калдың, – диделәр мисырлылар. – Син әфәндебезнең күңеленә хуш килеп, фиргавенгә кол булып яшик!
Шулай итеп, Йосыф бөтен Мисыр мәмләкәтендә шул вакыттан алып бүгенгәчә гамәлдә булган канунга нигез салды: каһиннәр кулындагы җир биләмәләреннән кала, илдәге һәр җир биләмәсеннән алынган ашлыкның биштән бере фиргавенгә бирелергә тиеш булды.
Исраил токымы шулай Мисыр мәмләкәтенең Гөшен өлкәсендә җир биләп яши башлады. Шунда алар, үрчеп, нәселләрен ишәйттеләр.
Мисыр җирендә Ягъкуб унҗиде ел торды. Аның дөньялыкта яшәү көннәре, гомеренең исәбе йөз дә кырык җиде ел тәшкил итте.
Әҗәле якынлаша баруын сизеп, ул углы Йосыфны чакыртып алды да: – Әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, мәрхәмәт вә тугрылык күрсәтеп, кулыңны минем ботыма куй да ант ит, – диде. – Зинһар, мине Мисыр туфрагында җирләмә.
Мин ата-бабаларым янәшәсендә ятарга телим. Мине, Мисырдан алып чыгып, ата-бабаларым янында дәфен кыл. Йосыф: – Теләгеңне үтәрмен! – диде.
Исраил: – Ант ит! – диде. Йосыф ант итте, һәм Исраил үзенең ятагы өстендә сәҗдә кылды.
Берникадәр вакыттан соң Йосыфка: – Атаң авырый! – дигән хәбәр китерделәр. Йосыф, ике углы Менашше белән Эфраимны ияртеп, юлга чыкты.
Ягъкубка да: – Углың Йосыф синең янга килә, – дип хәбәр ирештергәннәр иде. Исраил, бөтен ихтыяр көчен туплап, ятагына торып утырды.
Йосыфка ул болай диде: – Мин Кәнганда, Луз шәһәрендә вакытта Кадир Алла, миңа күренеп, мине мөбарәк кылды,
әйтте: «Мин синең нәселне үрчемле итәчәкмен, аны ишәйтәчәкмен, синең нәселеңнән күп халыклар тудырачакмын. Синнән соң бу җирләрне синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирәчәкмен», – диде.
Мин Мисырга күчеп килгәнгә кадәр, монда туган ике углың шулай ук минекеләр. Эфраим белән Менашше минем өчен, Рубин белән Шимун кебек үк, үз угылларымдыр.
Инде алардан соң туачак балаларың синең үзеңнеке булыр. Әмма абыйлары мирасында аларның да өлешләре булачак.
Мин Падданнан кайтып барганда, Кәнган өлкәсендә, Эфратага җитәрәк, юлда минем Рахиләм вафат булды. Мин аны шунда җирләдем. (Эфрата хәзер Бәйт-Лехем дип йөртелә.)
Шулчак Исраил, Йосыфның угылларын абайлап: – Болар кемнәр? – дип сорады.
Йосыф: – Болар – миңа Аллаһы насыйп иткән угылларым. Монда, Мисырда тудылар, – дип җавап бирде. – Аларны яныма якынрак китерче, – диде Исраил. – Мөбарәк кылып, үзләренә фатихамны әйтеп калыйм.
Картлыктан Исраилнең күзләре зәгыйфьләнгән, ул бөтенләй диярлек күрми иде. Йосыф үз угылларын атасы янына якынрак китерде. Исраил үзенең оныкларын кочаклап үпте дә
Йосыфка: – Мин инде синең йөзеңне күрә алырмын дип өмет тә итмәгән идем, ә Аллаһы, менә, синең балаларыңны да күрергә насыйп итте, – диде.
Йосыф, атасының тезләреннән угылларын алып, Исраил каршында сәҗдәгә егылды һәм башын җиргә тигезде.
Аннары кече углы Эфраимне уң кулыннан, өлкән углы Менашшены сул кулыннан җитәкләп, Исраил каршысына китереп бастырды. Угылларның кечесе Исраилнең сул кул ягына, өлкәне уң кул ягына туры килә иде.
Әмма Исраил, кулларын алга таба чалыштырып сузып, уң кулын кече угылның башы өстенә, ә сулын өлкән угылның башы өстенә куйды.
Аннары, Йосыфны мөбарәк кылып, болай диде: «Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы, яратылышымнан бүгенгәчә мине әйдәп барган Аллаһы,
мине бар явызлыклардан йолып-коткарып калган фәрештә, мөбарәк фатихаңны насыйп ит Син бу угланнарга! Минем исемем белән Ибраһим вә Исхак исемнәре дәвам итсен бу яшь угланнар исемендә! Җир йөзендә нәселләре ишәйгәннән-ишәйсен!»
Исраил уң кулын Эфраимнең баш өстенә куйганны күргәч, Йосыф уңайсызланып китте. Атасының уң кулын ул, Эфраим башыннан алып, Менашшеның башы өстенә күчерергә теләде.
– Әтием, алай түгел бит, – диде ул. – Менашше – беренче булып туган бала, уң кулыңны аның башына куй.
Ләкин ата кеше килешмәде: – Беләм, углым, беләм, – диде. – Менашше да бөек бер халыкның нәсел атасына әйләнер, әмма энесе Эфраим аңардан бөегрәк булыр, аның нәселеннән күп халыклар мәйданга чыгар.
Шул көнне Исраил яшьләрне мөбарәк кылып әйтте: «Киләчәктә үрнәк булыр исемегез Исраилдә: „Аллаһы сине Эфраим кебек, Менашше кебек итсен!“ – дип тәкрарлар исраилиләр, хәер-дога теләгәндә». Шулай дип, Исраил Эфраимне абыйсы Менашшедан өстенрәк куйды.
Аннары, Йосыфка мөрәҗәгать итеп: – Инде мин үләм, – диде ул. – Әмма Аллаһы сезнең янда калачак. Ул сезне ата-бабаларыгыз туфрагына кире кайтарачак.
Кардәшләреңнекеннән аермалы буларак, мин сиңа өстәмә таулы җир биләмәсе – Шәкемне калдырам, заманында мин аны амориләрдән ук-җәям һәм кылычым белән яулап алган идем.
Ягъкуб, угылларын янына җыеп, әйтте: «Бирегә җыелыгыз, сезне ниләр көтәсен әйтәчәкмен!
Җыелыгыз, Ягъкубның угыллары, атагыз Исраилнең сүзен колак салып тыңлагыз!
Рубин, өлкән углым! Син – минем кодрәтем, ирлек куәтемнең әүвәлге җимеше! Иң абруйлысы һәм көч-шөһрәттә иң беренчесе!
Ләкин син – ташкын судай дуамал; беренчелек сиңа бүтән тимәячәк, чөнки син атаңның ятагына мендең, ятагымны хыянәтең белән нәҗесләдең.
Бертуган кардәшләр Шимун белән Левинең кылычлары – дәһшәт коралыдыр!
Уй-ниятләре мәкерледер – саклан, җаным! Алар җәмгыятеннән күңелем-тәнем ерак торсын! Ачу-үчтән үтерделәр алар ир-егетне һәм йөрделәр, кызык ясап, үгезләрнең сеңер-тамырларын кисеп.
Нәфрәтле күңелләренә ләгънәт төшсен, ачулары – дәһшәтле, ярсулары – афәтледер! Нәселләрен Ягъкуб токымнары арасына чәчәрмен, исраилиләр арасына сибеп таратырмын!
Яһүдә! Кардәшләрең сине данлар, мактар! Дошманнарың сыртында булыр синең кулың, кардәшләрең, буйсынып, сиңа баш иярләр!
Яшь бер арысландыр син, Яһүдә углым! Менә син ау йөреп кайткансың да ата арыслан, ана арысландай җиргә чүккәнсең – арысланны борчырга кем соң җөрьәт итсен?!
Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр, аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар.
Аның ишәгенең бәе – йөзем агачыдыр, ишәк колыннарының бәе – йөзем ботагы. Киемнәрен чайкар ул шәрабта, япанчасын юар йөзем канында.
Шәрабтандыр аның куе-кучкыл күзләре, сөттәндер аның җете ап-ак тешләре.
Зәбулун яшәр диңгез буе җирләрендә, диңгез көймәләре туктый торган ярда. Җирләренең чиге булыр Сидунгача.
Исәсхәр – ияргә сала торган ике биштәр арасында яткан, көче-куәте ташып торган ишәккә тиң.
Ялы-тынычлыгы өчен яхшы, күңеленә хуш бер җир күргәч, шунда ул, йөк ташырга сыртын куеп, авыр хезмәткә әзер булып яшәр.
Дан, исраилиләрнең бер ыругы буларак, үз халкы өстеннән хөкем итәр.
Дан – юл өстендә, сукмак буйларында сузылып яткан елан, зәһәр елан ул. Шундый елан ки, атның аягын чагып, җайдагы шундук аркасына егылып төшәдер.
Йа Раббы, Синең коткаруыңа өмет баглыймын!
Гәд һәрчак юлбасарлар һөҗүменә дучар булыр, әмма, һөҗүмне кире кагып, үзе һөҗүмгә күчәр.
Ашер иккән икмәк тук һәм мул булыр, тәмле ризыклары патшалар табынына куелыр.
Нәптали – табигатьнең ирекле боланы, аның авызыннан хикмәтле сүзләр чыгар.
Йосыф – чишмә ярында үскән, җимешле, мул җимешле йөзем агачының бер тармагыдыр. Аның ботаклары диварларны каплап алган.
Аны күп бимазаладылар, аның белән дошманлаштылар, укчылар, аңа төбәп, уклар аттылар.
Әмма аның үз ук-җәясе куәтен киметмәде, беләкләре таза-нык, егәрле калды, чөнки кулларына көчне ул Исраилнең Көтүчесе һәм Кыяташы – Ягъкубның Кодрәт Иясеннән алды.
Атаңның Алласы сине ярдәмсез калдырмас, Кодрәт иясе фатихасыннан аермас! Югарыдан күкләрнең бәрәкәте, түбәннән төпсез упкыннар бәрәкәте, күкрәк сөте вә ана карыны бәрәкәте белән Ул сине мөбарәк кылыр.
Атаңның хәер-догасы борынгы таулар, борынгы калкулыклар бәрәкәтеннән артыграк. Бу бәрәкәтләрнең барчасын Йосыф углыма – кардәшләре арасында иң өстен торганына насыйп итсен!
Беньямин ерткыч бүре белән бер: иртәнге авын ашап бетерер, ә кичке ганимәтен кисәкләп бүләр».
Исраил токымының унике ыругы менә шулардыр. Әлеге сүзләрне әйтеп, Исраил үз угылларының барысын мөбарәк кылды, һәркайсына тиешле үз фатихасын бирде.
Ягъкуб, үзенең угылларына боерыклар биреп, болай диде: – Озакламый мин халкымның ата-бабалары белән кушылачакмын. Мине ата-бабаларым янына – Кәнган җиренә, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә алып кайтып дәфен кылыгыз. Ул мәгарәне, каберлек өчен, шул кыр белән берлектә бабам Ибраһим хосусый милек итеп хитти Эфроннан сатып алган иде.
Анда Ибраһим белән бергә аның җәмәгате Сара, Исхак белән аның җәмәгате Рәбика дәфен кылынган. Хатыным Лияне дә мин шунда дәфен кылдым.
Электә андагы бу кыр һәм мәгарә хиттиләр кулында иде.
Ягъкуб, үзенең угылларына җиткерәсе боерыкларын, васыятьләрен әйтеп бетереп, ятагына сузылып ятты һәм, җан тәслим кылып, үз халкының ата-бабалары белән кушылды.
Йосыф, атасының өстенә капланып, битеннән үбеп, үкси-үкси елады.
Аннары, атасының җәсәден бәлзәмләргә дип, үз хезмәтендәге табибларга боерыгын бирде. Табиблар мәетне бәлзәмләү хәстәренә керештеләр.
Ул эш кырык көн дәвам итте. Бәлзәмләү өчен нәкъ шулкадәр вакыт таләп ителә иде. Мисырлылар исә җитмеш көн матәм тоттылар.
Матәм көннәре тәмамлангач, фиргавеннең сарай түрәләренә Йосыф әйтте: – Сезнең күңелегезгә хуш килсәм, зинһар, фиргавенгә үтенечемне ирештерегез:
атам миңа ант эчереп әйтте: «Мин инде үләм, – диде. – Мине Кәнган җиренә, үзем өчен алдан ук әзерләп куйган урынга илтеп дәфен кыл», – диде. Хәзер менә шунда атамның җәсәден алып барып, дәфен кылып кайтырга миңа рөхсәт бирелсә иде.
Фиргавен, рөхсәтен биреп: – Бар, атаңның җәсәден дәфен кылып кайт, антыңны үтә, – диде.
Йосыф шулай, атасының җәсәден алып, юлга чыкты. Аның белән берлектә фиргавеннең барлык сарай әһелләре һәм идарәчеләре, Мисыр җиренең һәммә түрә кешеләре,
Йосыфның туган-кардәшләре, аларның, үзенең һәм атасының бөтен өй җәмәгатьләре мәетне озата бардылар. Гөшен җирендә фәкать бала-чага белән вак һәм эре терлек көтүләре генә торып калды.
Йосыф янында шулай ук арбалар һәм ат менгән җайдаклар да бар иде. Болар һәммәсе зур бер кәрван булып бардылар.
Үрдүн елгасының аргы тарафындагы Горен-Атад дигән урында туктап, гаять тә көчле һәм сагышлы егълау матәме оештырдылар. Атасы истәлегенә Йосыф оештырган бу егълау матәме җиде көн дәвам итте.
Бу төбәктә яшәгән кәнганиләр, Горен-Атадтагы бу матәм тамашасын күреп: – Мисырлыларның егълау матәме бигрәк тә көчле-тәэсирле икән! – диештеләр. Шул уңайдан Үрдүн буендагы бу төбәккә Әбел-Мисраим дигән исем бирелде.
Ягъкубның угыллары шулай аталары әйтеп калдырган боерык-васыятьне җиренә җиткереп үтәделәр.
Аның җәсәден, Кәнган җиренә алып килеп, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан, кайчандыр бабалары Ибраһим каберлек өчен кыры белән берлектә хитти Эфроннан хосусый милек итеп сатып алган мәгарә эченә дәфен кылдылар.
Атасын дәфен кылганнан соң, Йосыф үзе, кардәшләре һәм Йосыф белән килгән адәмнәрнең барчасы Мисырга кире әйләнеп кайттылар.
Аталары вафатыннан соң, Йосыфның кардәшләре, үзара кайгырышып: – Әгәр Йосыф, безгә кинә тотып, эшләгән бөтен явызлыкларыбыз өчен бездән үч алырга теләсә, нишләрбез? – диештеләр.
Һәм Йосыфка хәбәр күндерделәр: – Вафаты алдыннан атабыз үзенең васыятендә болай дип боерды:
«Йосыфка әйтегез: кардәшләрең сиңа күп явызлыклар эшләсә дә, син аларның гаеп һәм гөнаһларын кичер». Инде син безләрне – атаң табынган Аллаһының колларын кичерә күр, – диделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, Йосыфның күзләре яшькә манчылды.
Ахырда кардәшләре үзләре дә килеп җиттеләр, Йосыф каршында җиргә капланып: – Бүгеннән без синең колларың! – диделәр.
Йосыф: – Курыкмагыз, мин Аллаһы урынында түгел бит! – дип җавап бирде аларга. –
Сез миңа яманлык эшләргә теләгән булсагыз да, Аллаһы сез теләгән яманлыкны яхшылыкка әверелдерде: менә, күрегез, күпме халыкның тормышы, исәнлеге саклап калынды.
Шуңа күрә курыкмагыз! Сезне дә, балаларыгызны да карап-ризыкландырып торырмын. Шулай дип, Йосыф үзенең кардәшләрен тәмам тынычландырды, аларның күңелләренә хуш килердәй сүзләр сөйләде.
Йосыф үзе һәм атасының барлык өй җәмәгатьләре Мисырда шулай яшәүләрен дәвам иттерделәр. Йосыф барлыгы йөз дә ун ел яшәде.
Гомере эчендә ул углы Эфраимнең оныкларын күрде, Менашшеның углы Макирнең яңа туган балаларын да үзенең тезләре өстенә алып кабул итте.
Йосыф үзенең кардәш-туганнарына: – Мин инде үләм, – диде. – Әмма Аллаһы сезгә ярдәм күрсәтәчәк: Ул сезне бу җирләрдән алып чыгып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка ант эчеп вәгъдә иткән илгә кире кайтарачак.
Ахырда Йосыф: – Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз, – дип, шул хакта Исраил угылларыннан ант иттерде.
Йосыф йөз дә ун яшендә вафат булды. Аны бәлзәмләп, җәсәден Мисырда аерым табутка урнаштырдылар.
Мисырга Ягъкуб үзенең угыллары һәм аларның гаиләләре белән күченеп килә. Ягъкуб угылларының исемнәре түбәндәгечә:
Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә,
Исәсхәр, Зәбулун, Беньямин,
Дан, Нәптали, Гәд һәм Ашер.
Ягъкубның нәсел варислары җитмеш кеше исәпләнеп, углы Йосыф бу вакытта инде Мисырда яши иде.
Соңрак Йосыф үзе, аның барча ир туганнары һәм әлеге буынның барлык кешеләре дә үлеп бетә,
ә исраилиләр үрчеп-ишәеп, аларның саны артканнан-арта бара. Шул рәвешле, алар бөтен Мисыр җире буйлап таралалар.
Вакытлар үтеп, Мисыр тәхетенә Йосыф турында берни белмәүче патша килә.
Үзенең халкына ул болай дип әйтә: – Карагыз, исраилиләр бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!
Безгә, бик әйбәт уйлап, алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Югыйсә исраилиләр, тагын да ишәеп, яу-фәлән булган очракта, дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышырга һәм бездән аерылып китәргә мөмкиннәр.
Шуңа күрә мисырлылар, исраилиләрне авыр эш белән интектерү максатыннан, алар өстеннән назыйрлар билгеләделәр һәм, фиргавенгә мал-мөлкәт туплау өчен, Питом һәм Рәмесес шәһәрләрен төзергә мәҗбүр иттеләр.
Әмма мисырлылар исраилиләрне нинди генә авырлыкларга дучар итсәләр дә, тегеләр артканнан-арта гына бардылар һәм ил буйлап һаман күбрәк таралдылар. Мисырлылар исраилиләрдән тагын да ныграк курка башладылар,
шуңа күрә, һич кызганмыйча, аларны эшләргә мәҗбүр иттеләр.
Мисырлылар, алардан балчык издереп, кирпеч суктырып, кырлардагы бөтен эшләрен эшләтеп, тормышларын аяныч хәлгә төшерделәр – исраилиләр нинди генә эштә булмасын, аларга карата миһербансыз кыландылар.
Шифра һәм Пуга исемле гыйбри кендек әбиләренә Мисыр патшасы болай диде:
– Гыйбри хатын-кызларга бала табарга ярдәм иткәндә, яңа туган сабыйның нинди җенестән булуын карагыз: ир бала булса – үтерегез, кыз бала туса – калдырыгыз!
Әмма кендек әбиләре Аллаһыдан курка һәм Аны хөрмәт итә иделәр, шуңа күрә Мисыр патшасы әмерен тыңламадылар – ир балаларны исән калдыра бардылар.
Мисыр патшасы, кендек әбиләрен үз янына чакыртып: – Ни өчен сез болай эшлисез? Ни өчен яңа туган ир балаларны исән калдырасыз? – дип сорады.
Кендек әбиләре фиргавенгә: – Гыйбри хатын-кызлар Мисыр хатын-кызлары кебек түгел, алар тазалар һәм, без барып җиткәндә, балаларын инде тудырган булалар, – дип җавап кайтардылар.
Кендек әбиләре Аллаһыдан курыкканга һәм Аны хөрмәт иткәнгә күрә, Ул аларга игелек күрсәтте – гаиләле итте. Исраилиләр исә артканнан-арта барды.
Ахыр чиктә, фиргавен үзенең барлык халкына әмер бирде: – Гыйбриләрнең яңа туган ир балаларын Нил елгасына ташлагыз, ә кыз балаларын исән калдырыгыз.
Леви ыругыннан булган бер ир шул ук ыругтан бер хатынга өйләнде.
Хатын, балага узып, ир бала тапты һәм, матурлыгына сокланып, аны өч ай яшереп асрады.
Алга таба да баласын яшереп тоту мөмкин булмагач, ул, камыш кәрзин алып, аны сумала белән сылады да шуңа сабыен салды, аннары кәрзинне елга буендагы камышлар арасына куйды.
Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды.
Бераздан фиргавен кызы елгага су коенырга килде, ә аңа хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар яр буенда йөреп тордылар. Кыз, камыш арасындагы кәрзинне күреп, бер хезмәтчесенә аны алып килергә кушты.
Кәрзинне ачуга, фиргавен кызы, анда елап яткан сабыйны күреп, аны бик кызганды. – Бу – гыйбри бала, – диде ул.
Сабыйның апасы, фиргавен кызы янына килеп: – Сабыйны күкрәк сөте белән туендырырга һәм аны тәрбияләргә берәр гыйбри хатынны табып китеримме? – дип сорады.
– Бар, китер, – диде фиргавен кызы. Сабыйның апасы китте һәм баланың анасын алып килде.
– Бу сабыйны ал да миңа аны имезеп үстереп бир, – диде фиргавен кызы. – Мин сиңа түләрмен. Хатын, баланы үзенә алып, аны карады-бакты.
Бала үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына бирде; ә кыз исә аны үз баласы кебек кабул итте. Ул аңа Муса дигән исем кушты һәм әйтте: – Чөнки мин баланы судан үзем тартып чыгардым, – диде.
Үсеп җиткәч, Муса бервакыт үз халкы арасына чыкты һәм аның авыр хезмәт башкаруын күрде. Шунда ул бер мисырлының үз халкы кешесен – гыйбрине кыйнавын күреп алды.
Як-ягына карады да, беркем дә юклыгын күргәч, әлеге мисырлыны, үтереп, комга күмеп куйды.
Икенче көнне Муса ике гыйбринең сугышуын күрде. Рәнҗетүчедән сорады: – Син нигә үзеңнең якыныңны кыйныйсың? – диде.
Ә анысы: – Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде. Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады.
Мусаның нәрсә эшләгәнен белгәч, фиргавен аны үтертергә теләде, ә Муса исә, фиргавеннән качып, Мидьян җиренә юл тотты. Анда ул бер кое янына килеп утырды.
Мидьянда бер каһиннең җиде кызы бар иде; алар, аталарының сарыкларын сугару өчен, әлеге кое янына килделәр дә улакларга су тутырдылар.
Әмма берничә көтүче, килеп, кызларны куып җибәрде. Муса исә, урыныннан торып, кызларны яклап чыкты һәм аларның терлекләренә су эчерде.
Кызлар өйләренә кайткач, аталары Регуил алардан: – Нигә бүген иртә кайттыгыз? – дип сорады.
Кызлары аңа: – Көтүчеләр безне куарга теләгән иде, әмма ниндидер бер мисырлы яклап калды, хәтта безгә су алып бирде һәм сарыкларыбызга эчерде, – дип җавап кайтарды.
Кызларына Регуил: – Кайда ул кеше? Сез аны нишләп калдырдыгыз? Чакырыгыз, безнең белән бергә ашап алсын, – диде.
Муса бу кешедә калырга риза булды, һәм Регуил үзенең Сиппора исемле кызын Мусага кияүгә бирде.
Сиппора, балага узып, ир бала тапты, һәм Муса аңа Гершом дигән исем бирде. Шушы чит-ят җирдә үзе килмешәк булганга күрә, углын ул шулай атады.
Күп вакытлар узды. Мисыр патшасы үлде, ә исраилиләр авыр эштән зар еладылар, сыкрандылар. Аларның фөрьядлары Аллаһыга барып иреште.
Аллаһы аларның сыкрануларын ишетте һәм Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүен исенә төшерде –
Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды.
Муса үзенең кайнатасы – Мидьян каһине Итероның вак терлекләрен көтә иде. Бервакыт ул, сарыкларын чүлгә алып китеп, Аллаһы тавы Хореб янына килеп чыкты.
Шунда янып торган күгән куагы эчендә аның алдында Раббы фәрештәсе пәйда булды. Муса куакның януын, әмма һич янып бетмәвен күрде.
Шулчак ул: «Ни өчен куак дөрләп яна, әмма янып бетми? Мин бу сәер күренешне якынрак барып карыйм әле», – дип уйлады.
Раббы, Мусаның куакны карарга килүен күреп, куак арасыннан аңа: – Муса! Муса! – дип эндәште. – Мин мондамын, – дип җавап кайтарды Муса.
– Якын килмә, – диде Аллаһы, – аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изгедер.
Мин – синең ата-бабаларыңның Алласымын; Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы! Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен каплады.
Раббы әйтте: – Халкымның Мисырда газап чигүен күрдем, назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин әлеге халыкның ачы кайгысын беләм.
Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши.
Әйе, Исраил халкының ялваруы Миңа иреште, шулай ук мисырлыларның аларны ничек изүен дә күрдем.
Менә Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар һәм Минем халкымны – Исраил халкын – Мисыр җиреннән алып чык!
Муса исә Аллаһыга болай диде: – Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?!
– Мин синең янәшәңдә булырмын! – диде Аллаһы. – Сине Мин җибәргәннең исбаты шул булыр: халыкны Мисыр җиреннән алып чыккач, сез, бу тауга килеп, Миңа табынырсыз!
Муса исә: – Әгәр мин, барып, Исраил халкына: «Мине сезнең ата-бабаларыгызның Алласы җибәрде», – дисәм, ә алар миннән: «Аның исеме ничек соң?» – дип сораса, мин нәрсә дип җавап кайтарырмын? – диде.
Аллаһы Мусага болай дип җавап бирде: – Мин – Мәңге Булучы. Исраил халкына: «Сезнең янга мине Мәңге Булучы җибәрде», – дип әйт.
Мусага Аллаһы тагын болай диде: – Исраилиләргә әйт: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – мине сезнең янга җибәрде». Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!
Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп,
Мин сезне Мисыр коллыгыннан алып чыгарга, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яшәгән, сөт вә бал агып торган җиргә алып барырга булдым“, – дип әйтте».
Өлкәннәр сине тыңларлар һәм синең белән Мисыр патшасы янына барырлар. Сез аңа әйтерсез: «Безгә Раббы, гыйбриләр Алласы күренде. Раббы Аллабызга корбаннар китерү өчен, безгә, зинһар, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит».
Мисыр патшасының сезгә китәргә рөхсәт итмәячәген Мин беләм; әгәр бер кодрәтле кул аны мәҗбүр итмәсә, сез китмәячәксез.
Үземнең кодрәтем белән могҗизалар кылып, мисырлыларны Мин тар-мар итәрмен. Шуннан соң Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итәр.
Мин мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятырмын, һәм сез Мисырдан буш кул белән китмәячәксез.
Барлык Исраил хатын-кызлары мисырлы күршеләреннән, шулай ук янәшә йортларда яшәүче башка хатын-кызлардан алтын-көмеш һәм кием-салым сорар. Сез бу бүләкләрне үзегезнең угылларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Сез шул рәвешле мисырлыларны талап китәрсез.
Шунда Муса: – Әгәр Исраил халкы миңа ышанмаса, сүземне тыңламаса, «Раббы синең алда пәйда булмады» дисә, нәрсә эшләрмен? – дип сорады.
Раббы Мусадан: – Синең кулыңда нәрсә ул? – дип сорады. – Юл таягым, – дип җавап кайтарды Муса.
– Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы. Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде,
ләкин Раббы аңа: – Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде.
Раббы әйтте: – Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар.
Раббы Мусага тагын шуны әйтте: – Кулыңны куеныңа тык. Муса кулын япанчасы астына тыкты. Ә инде кире чыгарганда, кулы йогышлы тире авыруыннан кардай агарган иде.
– Хәзер кулыңны яңадан куеныңа тык, – диде Раббы, һәм Муса янә кулын куенына тыкты, ә кулын кире алганда, тәненең башка урыннары кебек, ул сәп-сәламәт иде.
Аннары Раббы: – Әгәр кешеләр беренче могҗизага ышанмасалар, икенче могҗизаны күрсәткәч ышанырлар, – диде. –
Әгәр инде ике могҗизага да ышанмасалар һәм сине тыңламасалар, Нил елгасыннан бераз су ал да җиргә түк; җиргә тиюгә, су шундук канга әверелер.
Әмма Муса Раббыга әйтте: – И Хуҗа-Хакимем! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер дә, Син Үзеңнең колың белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын.
Раббы аңа әйтте: – Кешегә телне кем бирә?! Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала?! Кешене кем сукыр яисә күзле итә?! Мин, Раббы, түгелме?!
Хәзер бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен.
Муса исә Раббыга: – Әй Хуҗа-Хакимем, зинһар өчен, башка берәүне җибәр! – диде.
Шулчак Раббы ачуланып әйтте: – Леви ыругыннан Һарун синең туганың түгелме?! Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Ул инде сине каршыларга чыкты һәм сине күрүенә шат булыр.
Һарунга син нәрсә сөйләргә кирәклеген әйтерсең. Нәрсә сөйләргә кирәклеген Мин сезгә әйтермен һәм нәрсә эшләргә икәнен өйрәтермен.
Һарун исә синең урыныңа халык белән сөйләшер. Ул – синең авызың, ә син аның өчен Аллаһы кебек булырсың.
Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал.
Муса, үзенең кайнатасы Итеро янына кайтып, аңа: – Зинһар, миңа Мисырга кайтырга рөхсәт бир, анда минем туганнарым исән-сау микән, шуны беләсем килә, – диде. – Бар, имин йөр! – диде Итеро.
Муса әле Мидьянда чакта ук Раббы аңа: – Мисырга кайт, сине үтерергә теләгән барча кешеләр инде үлделәр, – дигән була.
Һәм менә Муса, хатынын һәм балаларын ишәккә утыртып, Мисырга юл тотты, Аллаһы таягын да үзе белән алды.
Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мисырга кайткач, Минем кодрәтем белән тудырылган барлык могҗизаларны фиргавен алдында күрсәтергә онытма. Ә Мин аның йөрәгенә кирелек салырмын, һәм халыкка ул китәргә рөхсәт итмәс.
Фиргавенгә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил – Минем беренче углым;
Мин сиңа, углымны Миңа табынырга җибәр, дидем. Син җибәрмәдең, һәм хәзер Мин синең беренче углыңны үтерәчәкмен».
Мисырга барганда, Муса, төн үткәрергә дип, юлда туктагач, аны Раббы очратты һәм үтерергә теләде.
Ә Сиппора чакматаш пычак белән углының җенес әгъзасыннан тиресен кисеп алды да әлеге тирене Мусаның аякларына тидерде. Шуннан соң Раббы Мусаны исән калдырды. Һәм Сиппора: – Хәзер инде син – минем кан аша киявем, – дип әйтте. (Моны ул углын сөннәткә утыртканга күрә әйтте.)
Раббы Һарунга: – Чүлгә Мусаны каршыларга бар, – диде. Шуннан Һарун китте һәм Аллаһы тавында Муса белән очрашты, күрүгә, Мусаны үбеп алды.
Муса аңа Раббы әйтергә кушкан барлык сүзләрне һәм нинди могҗизалар күрсәтергә боерганны сөйләп бирде.
Шуннан Муса белән Һарун исраилиләрнең барлык өлкәннәрен җыйдылар.
Раббының Мусага әйткән барлык сүзләрен Һарун халыкка җиткерде һәм алар алдында могҗизалар кылды.
Кешеләр Муса белән Һарунга ышандылар; аларның газапларын Раббының күрүен һәм Раббының аларны кайгыртуын белгәч, исраилиләр Раббыга баш иделәр, сәҗдә кылдылар.
Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, менә нәрсә диделәр: – Исраилнең Раббы Алласы сиңа: «Минем хөрмәткә бәйрәм ясасыннар өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит», – дип әйтә.
Фиргавен исә: – Кем соң ул Раббы?! Нишләп әле мин аны тыңларга һәм исраилиләрне җибәрергә тиеш?! Мин Раббыны белмим һәм исраилиләргә китәргә рөхсәт итмим! – диде.
– Гыйбриләр Алласы безгә күренде, – дип җавап бирде Һарун белән Муса. – Зинһар, Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, безгә өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит. Әгәр моны эшләмибез икән, Ул безне үтерер: без йә берәр авырудан үләрбез, йә кылычтан һәлак булырбыз.
Ә Мисыр патшасы: – Муса, Һарун! Ни өчен халыкка эшләргә комачаулыйсыз? Барыгыз, эшләгез!
Сезнең халык бик күбәйде, ә сез аларны эштән аермакчы! – дип әйтте.
Исраилиләр өстеннән күзәтчелек итүче назыйрларга һәм җитәкчеләргә фиргавен шул көнне үк әмер бирде:
– Элек сез, кирпеч сугу өчен, салам бирә идегез, хәзер инде саламны үзләре барып тапсыннар.
Алар сугарга тиешле кирпеч саны элеккечә калсын, кимемәсен. Алар ялкауландылар, шуңа күрә үз Аллаларына корбан китерү өчен җибәрүемне сорыйлар.
Күбрәк эшләргә мәҗбүр итегез, ул чагында алар эшләрләр һәм ялган сүзләрне тыңламаслар.
Назыйрлар һәм җитәкчеләр, халык янына барып: – Моннан соң фиргавен сезгә, кирпеч сугу өчен, салам бирмәскә карар итте;
хәзер барыгыз, саламны үзегез табыгыз, ә кирпечне элек күпме суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк әзерләргә тиешсез, – диделәр.
Шуннан соң исраилиләр бөтен Мисыр буйлап салам урынына камыл җыярга чыгып киттеләр.
Назыйрлар: – Сугылган кирпечнең күләме элеккечә, саламыгыз булган вакыттагы сыман калсын! – дип, аларны мәҗбүрләп эшләттеләр.
Фиргавеннең назыйрлары исраилиләр арасыннан билгеләп куелган җитәкчеләрне: – Сез хәзер кирпечне нигә элекке күләмдә сукмыйсыз? – дип кыйнадылар.
Әлеге җитәкчеләр фиргавенгә барып зарландылар: – Син нишләп безнең белән – үзеңнең колларың белән шулай эшлисең?
Салам бирмисең, ә үзең элек күпме кирпеч суккан булсак, хәзер дә шулкадәр кирпеч сугуны таләп итәсең, шуның өстенә әле безне кыйныйлар. Шулай эшләп, синең кешеләр үз өстенә гаеп ала!
Фиргавен исә: – Сез ялкауландыгыз, эшләргә теләмисез, шуңа күрә Раббыгызга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт сорыйсыз.
Ә хәзер барыгыз, эшләгез! Сезгә бернинди дә салам бирмәячәкбез, элек күпме кирпеч суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк кирпеч бирергә тиешсез, – диде.
Исраилиләрнең җитәкчеләре «Сугылган кирпечнең көндәлек күләме кимемәскә тиеш!» дигәнне ишеткәч, үзләренең бәлагә таруларын аңладылар.
Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар.
– Безне фиргавен һәм аның күзәтчеләре нәфрәтенә дучар иткән өчен, Раббы сезгә җәза бирсен! Сез фиргавенне, аның хезмәтчеләрен безгә дошман ясадыгыз һәм, безне үтерү өчен, аларга кылыч тоттырдыгыз, – диделәр алар Муса белән Һарунга.
Муса кабат Раббыга мөрәҗәгать итте: – Йа Хуҗа-Хакимем, нигә Син Үз халкыңны шундый бәлагә дучар кылдың? Нәрсәгә дип мине бирегә җибәрдең?
Мин, фиргавенгә барып, аңа Синең исемеңнән сөйләп бирдем, һәм ул шул вакыттан бирле халыкны җәберли башлады. Син бит, халыкка ярдәм итү өчен, бернәрсә дә эшләмәдең!
Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Фиргавен белән нәрсә эшләвемне син менә хәзер күрерсең. Мин аңа каршы Үземнең кодрәтемне юнәлтермен, һәм ул Минем халкыма китәргә рөхсәт итәчәк, хәтта үзе үк аларны куып җибәрәчәк, чөнки Мин аңа Үземнең кодрәтемне кулланырмын.
Аллаһы Мусага янә әйтте: – Мин – Раббы;
Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб алдында пәйда булган Кадир Алламын, әмма әлегә алар Раббы дигән исемемне белми тордылар.
Моңарчы алар килмешәк булып яшәгән Кәнган җирен Мин, килешү төзеп, үзләренә биләмәгә бирергә вәгъдә иткән идем.
Мисырлылар кол иткән Исраил халкының ыңгырашуын ишетеп, Мин әлеге килешүне искә төшердем.
Шулай булгач, Исраил халкына әйт: «Мин – Раббы, Мин сезне мисырлыларның авыр хезмәтеннән коткарырмын, һәм сез аларның коллары булмассыз. Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлыларга куркыныч җәзалар җибәреп, сезне азат итәрмен.
Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын. Мисыр изүеннән азат ителгәч, Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез.
Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җиргә алып барачакмын һәм шул җирне сезгә биләмә итеп бирәчәкмен. Мин – Раббы».
Шушы сүзләрне Муса исраилиләргә сөйләде, әмма алар аны тыңлап та тормадылар, чөнки авыр хезмәттән төшенкелеккә бирелгән иделәр.
Шул чагында Раббы Мусага әйтте:
– Бар, Мисыр патшасына – фиргавенгә әйт, Исраил халкына үз җиреннән китәргә рөхсәт итсен.
Муса исә болай дип җавап кайтарды: – Исраил халкы тыңларга теләмәгәнне, фиргавен мине тәгаен тыңларга теләмәс! Мин бит бик начар сөйлим!
Әмма Раббы, Муса һәм Һарун белән сөйләшеп, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгар өчен, аларга Исраил халкы һәм Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына барырга боерды.
Үзләренең токымнарында нәселбашлары булган кешеләр түбәндәгеләр. Исраилнең беренче углы булган Рубиннең дүрт углы: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. Рубиннәр токымы әнә шулардан башлана.
Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул. Шимуннар токымы әнә шулардан башлана.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Леви угылларының исемнәре: Гершон, Коһат һәм Мерари. Леви йөз дә утыз җиде ел яшәде.
Гершон угыллары: үзләренең нәселләре белән Либни вә Шимгый.
Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. Коһат йөз дә утыз өч ел яшәде.
Мерари угыллары: Махли белән Муши. Шәҗәрәдән күренгәнчә, болар барысы да – левиләр токымы.
Амрам үз атасының кыз туганы Йөхәбәдкә өйләнде; аларның угыллары: Һарун белән Муса. Амрам йөз утыз җиде ел яшәде.
Исһар угыллары: Корах, Непег һәм Зихри.
Уззиел угыллары: Мишаил, Элсафан һәм Ситри.
Һарун Амминадабның кызына, Нахшонның кыз туганы Элишебага өйләнде, һәм аларның Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар исемле угыллары туды.
Корах угыллары: Ассир, Элкана һәм Абиасаф. Корахлар токымы әнә шулардан башлана.
Һарунның углы Элгазар Путиелның бер кызына өйләнде, һәм аларның угыллары Пинхәс туды. Болар – Леви токымының нәселбашлары.
Әлеге Һарун белән Муса – Раббы: «Исраилиләр гаскәрен йорт-гаилә буенча Мисыр җиреннән алып чыгыгыз!» – дип кушкан кешеләр.
Алар: «Исраил халкын Мисырдан чыгар!» – дип, Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән сөйләшкән кешеләр.
Мисырда Муса белән сөйләшкән чакта, Раббы болай диде:
– Мин – Раббы. Мин сиңа нәрсә әйтсәм, шуларның барысын да Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә җиткер!
Җавабында Муса: – Мин бит бик начар сөйлим, фиргавен мине тыңлармы? – диде.
Раббы исә Мусага: – Фиргавен өчен Мин сине Аллаһы кебек итәрмен, ә Һарун синең пәйгамбәрең булыр, – диде. –
Сиңа нәрсә боерсам, барысын да туганың Һарунга әйт, ә ул, Исраил халкына бу җирдән чыгарга рөхсәт итсен өчен, фиргавенгә җиткерер.
Мин исә фиргавенне киреләндерермен, ә соңыннан Мисырда бик күп могҗизалар тудырырмын.
Ләкин фиргавен ул чагында да тыңларга теләмәс. Шуннан соң Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлылар өстенә куркыныч җәзалар җибәреп, Үз гаскәремне – халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыгармын.
Мисыр өстенә авыр кулымны сузып, Үз халкымны шуннан алып чыкканда, мисырлылар Минем Раббы булуымны белерләр.
Раббы ничек кушса, Муса белән Һарун шулай эшләделәр.
Алар фиргавен белән сөйләшкәндә, Муса – сиксән, ә Һарун сиксән өч яшьтә иде.
Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
– Фиргавен сездән могҗиза күрсәтүне таләп итсә, Һарунга әйт, ул үзенең юл таягын җиргә ташласын, һәм таяк фиргавен күз алдында еланга әверелер.
Муса белән Һарун фиргавен янына бардылар һәм, Раббы нәрсә кушкан булса, шуны үтәделәр. Һарунның таякны җиргә ыргытуы булды, таяк фиргавен һәм аның хезмәтчеләре күз алдында еланга әверелде.
Шуннан соң фиргавен үзенең акыл ияләрен һәм тылсымчыларын чакырып китерде, һәм Мисыр сихерчеләре тылсымнары белән Һарун кылганны кылдылар:
таякларын җиргә ташлаулары булды, һәр таяк шундук еланга әверелде, әмма Һарунның таягы тегеләрнең барлык таякларын йотып бетерде.
Фиргавен исә һаман киреләнә бирде. Барысы да Раббы әйткәнчә булды: фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты.
Раббы шуннан Мусага әйтте: – Фиргавеннең йөрәге йомшармый, халыкка китәргә рөхсәт бирми ул.
Иртә белән фиргавен Нил елгасы буена чыгар, син, шунда барып, аны көт. Еланга әверелгән теге таягыңны да үзең белән ал
һәм фиргавенгә болай дип әйт: «Раббы, гыйбриләр Алласы, мине синең янга җибәреп: „Миңа табыну өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит“, – дип әйтергә кушкан иде. Ләкин син моңарчы Аны тыңламадың.
Шунлыктан Раббы болай дип әйтә: „Хәзер син Минем Раббы икәнемне белерсең!“ Менә, кулымдагы таягым белән Нил елгасына сугуым булыр, су канга әверелер.
Андагы балык үлеп бетәр, елга сасый башлар, һәм мисырлылар аннан су эчә алмас».
Раббы болай дәвам итте: – Һарунга әйт, ул үзенең таяк тоткан кулын Мисырдагы барлык елгалар, арыклар, күлләр һәм һәр сусаклагыч өстенә сузсын, аның шулай эшләве булыр – шундук барча сулар канга әверелер. Мисырның һәр җирендә кан булыр. Хәтта агач һәм таш савытлардагы су да канга әверелер.
Муса белән Һарун Раббының кушканын үтәделәр. Һарунның фиргавен вә аның хезмәтчеләре күз алдында, таягын күтәреп, Нил елгасына сугуы булды – бөтен су канга әверелде.
Нилдагы балыклар үлде, һәм, андагы су сасып, мисырлылар аннан су эчә алмадылар. Мисырның һәр җирендә кан иде.
Мисыр тылсымчылары, үз сихерләрен кулланып, шуны ук эшләделәр. Фиргавен, киреләнеп, Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булды.
Фиргавен, Муса белән Һарунның кылган эшләренә игътибар бирмичә, борылып, өенә кайтып китте.
Барлык мисырлылар елга суын эчә алмадылар һәм эчәргә су табу максаты белән Нил ярлары буйлап коелар казыдылар.
Раббының Нил елгасына сугуына җиде көн узды.
Раббы Мусага әйтте: – Фиргавен янына бар һәм аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Халкымны Миңа табынырга җибәр.
Әгәр рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин синең бөтен илеңне бака белән тутырырмын.
Нил елгасында бакалар мыжгып торыр; һәм алар, судан чыгып, синең өеңә, йокы бүлмәңә, урын-җиреңә, хезмәтчеләрең һәм халкың яшәгән өйләргә, мичләреңә һәм күәс чиләкләреңә кереп тулыр.
Алар синең өскә, халкың һәм барча хезмәтчеләрең өстенә сикерер».
Раббы янә Мусага әйтте: – Һарунга әйт, юл таягы тоткан кулын елгалар, арыклар, күлләр өстенә сузып, Мисыр өстенә бакалар җибәрсен.
Һарун үзенең кулын Мисыр сулыклары өстенә сузды, һәм шундук бакалар, чыгып, бөтен Мисырны каплап алдылар.
Әмма тылсымчылар да, үз сихерләрен кулланып, Мисыр җирен бака белән тутырды.
Фиргавен шунда Муса белән Һарунны чакырып әйтте: – Раббыга дога кылыгыз, миннән һәм минем халкымнан бакаларны алсын. Шуннан мин сезнең халкыгызга Раббыга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт итәрмен.
Муса фиргавеннән: – Син минем кайчан дога кылуымны телисең? – дип сорады. – Мин синең өчен, хезмәтчеләрең һәм халкың өчен дога кылып сорармын. Шуннан соң бакалар синең яныңнан һәм сарайларыңнан китәрләр, бары тик Нил елгасында гына калырлар.
– Иртәгә, – дип җавап кайтарды фиргавен. – Син әйткәнчә булыр, һәм шунда син Раббы Аллабызга тиң бер зат та булмавын белерсең, – диде Муса. –
Бакалар синнән, синең сарайларыңнан, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китәрләр; алар бары тик Нил елгасында гына калырлар.
Муса белән Һарун фиргавен яныннан киттеләр, һәм Муса, фиргавен башына төшкән бака афәтен туктатуын үтенеп, Раббыга дога кылды.
Раббы Мусаның үтенечен канәгатьләндерде: өйләрдәге, ишегалларындагы һәм кырлардагы бакалар үлеп бетте.
Үле бакаларны өемнәргә җыярга керештеләр; шуннан бөтен җир сасый башлады.
Ләкин фиргавен, бакалардан арынуын күреп, янә киреләнде һәм, Раббы әйткәнчә, Муса белән Һарунның сүзләрен игътибарга алмады.
Раббы Мусага әйтте: – Һарунга әйт: «Таягыңны сузып, тузанлы җиргә сук!» Шул чагында бөтен Мисырдагы тузан черкигә әверелер.
Алар нәкъ шулай эшләделәр дә. Һарунның, таяк тоткан кулын сузып, тузанлы җиргә сугуы булды, бөтен Мисырда тузан бөртекләре черкигә әверелде дә, кешеләрне һәм терлекне черки сырып алды.
Тылсымчылар үз сихерләре белән тузанны черкигә әверелдерә алмадылар. Шулай итеп, кешеләрне һәм терлекне черки басты.
Тылсымчылар фиргавенгә: – Моны Аллаһы эшләде, – диделәр. Әмма фиргавен һаман киреләнде һәм аларны тыңламады. Һәммәсе Раббы әйткәнчә булды.
Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк тор да, фиргавен елга буена барганда, аның каршына чыгып бас һәм, Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
Әгәр Минем халкыма китәргә рөхсәт итмисең икән, кара аны: сиңа, хезмәтчеләреңә, халкыңа һәм сарайларыңа чебен өере җибәрермен. Мисырдагы йортларда чебеннәр мыжгып торыр, һәм бөтен җир өсте шулар белән капланыр.
Әмма Минем халкым яшәгән Гөшен җирен Мин ул көнне аерып куярмын – анда чебеннәр булмас. Шул чакта Мин Раббының әлеге җирдә булуын белерсең.
Мин Үз халкымны синең халкыңнан аерырмын, һәм бу могҗиза иртәгә булыр».
Раббы шулай эшләде дә. Мисыр җирен биниһая күп чебеннәр каплап алды, алар фиргавен өенә дә, аның хезмәтчеләре яшәгән өйләргә дә кереп тулды. Чебен чирүе бөтен Мисырны һәлакәткә төшерде.
Шул чагында фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да аларга: – Барыгыз, Аллагызга корбаннарны шушы җирдә китерегез, – диде.
Моңа каршы Муса әйтте: – Юк, болай эшләргә ярамый! Раббы Аллабызга китерә торган корбаннарны мисырлылар җирәнгеч дип саныйлар, әгәр без аларның күз алдында корбан китерсәк, безне таш атып үтермәсләрме?!
Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, без, Ул кушканча, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга тиешбез.
Фиргавен әйтте: – Раббы Аллагызга корбан китерү өчен, мин сезгә чүлгә чыгарга рөхсәт итәрмен, тик ерак китмәгез. Минем өчен дога кылыгыз.
– Иртәгесе көнне чебеннәр синең үзеңнән, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китсен дип, мин, синнән чыккач, Раббыга дога кылырмын, әмма син алдамаска һәм халыкның Раббыга корбан китерүенә кабат каршы төшмәскә тиеш, – диде Муса.
Муса фиргавен яныннан китте һәм Раббыга дога кылды.
Раббы Мусаның үтенечен кабул итте: чебеннәр фиргавеннән, аның хезмәтчеләреннән һәм халкыннан китте – бер чебен дә калмады.
Әмма фиргавен тагын киреләнергә тотынды һәм халыкка китәргә рөхсәт итмәде.
Аннары Раббы Мусага болай диде: – Фиргавен янына бар да, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
Әгәр син аларга китәргә рөхсәт итмәсәң, янә тоткарласаң,
Раббы, Үзенең кулын сузып, кырдагы хайваннарыңа – атларыңа, ишәкләреңә, дөяләреңә, сыерларыңа, сарыкларыңа һәм кәҗәләреңә коточкыч үләт зәхмәте җибәрәчәк.
Ә Исраил халкының терлеген Раббы мисырлылар терлегеннән аерып куячак, һәм исраилиләрнең бер генә хайваны да үлмәячәк».
Шушы хәлнең кайчан буласын билгеләп, Раббы: – Иртәгә бу җирдә Мин моны эшләячәкмен, – дип әйтте.
Икенче көнне Раббы шулай эшләде дә: мисырлыларның бар терлеге үлеп бетте, ә Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәде.
Фиргавен, белешер өчен, кешеләр җибәрде, һәм, дөрестән дә, Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәгән иде. Шулай да фиргавен каршы торуын дәвам итте һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт бирмәде.
Раббы Муса белән Һарунга: – Мичтән, уч тутырып, көл алыгыз, һәм фиргавен күз алдында Муса шул көлне күккә сибеп җибәрсен.
Көл шунда, тузанга әйләнеп, бөтен Мисырны каплап алыр, һәм илдәге барча кешеләр вә хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланыр, – диде.
Муса белән Һарун, мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Мусаның көлне күккә сибеп җибәрүе булды, кеше һәм хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланды.
Тылсымчылар Муса янына чыга алмадылар, чөнки алар, барлык мисырлылар кебек, эренле чуан белән капланган иделәр.
Ә Раббы исә фиргавендә янә дә кирелек тудырды, һәм фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Бөтенесе дә Раббы Мусага әйткәнчә булды.
Аннары Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк фиргавен янына барып бас та, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
Әгәр бу юлы да рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин барлык бәла-казаларны синең үзеңә, хезмәтчеләрең һәм халкың өстенә җибәрәчәкмен. Һәм шул чагында син бөтен җир йөзендә Минем кебек бер зат та юклыгын беләчәксең.
Хәзер Мин, кулымны сиңа һәм синең халкыңа каршы юнәлтеп, сине һәм синең халкыңны җир йөзеннән юк итәрлек үләт зәхмәте җибәрә алыр идем.
Әмма син көч-кодрәтемне күрсен, һәм исемем бөтен җир йөзендә данга күмелсен өчен, Мин сине исән калдырам.
Син Минем халкыма әле дә каршы торасың һәм китәргә рөхсәт итмисең.
Белеп тор: иртәгә шушы вакытта Мин Мисырның нигезе салынган көннән алып бүгенгә кадәр күрелмәгән гаять көчле боз яудырачакмын.
Хәзер үк терлегеңне һәм кырда булган бар нәрсәңне ышык урынга кертеп яшерергә куш; югыйсә, түбә астына кермичә, ачык кырда калган һәр кешене яисә хайванны боз сугып үтерәчәк».
Раббы сүзеннән куркуга төшкән фиргавен хезмәтчеләре үз терлекләрен һәм колларын тиз генә җыеп алдылар.
Ә инде Раббы сүзенә ышанмаган мисырлылар колларын һәм терлекләрен кырда калдырдылар.
Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шундук бөтен Мисырда боз ява башлар. Кешеләрне, терлекләрне, Мисыр җирендәге барлык үсемлекләрне боз сугар.
Мусаның таякны күккә сузуы булды, Раббы, күкләр күкрәтеп, боз җибәрде, җиргә яшен төшерде. Бөтен Мисыр өстенә Раббы ишеп боз яудыра башлады.
Боз яуды, яшен яшьнәде – ил буларак Мисырның нигезе салынган көннән алып мондый көчле бозның яуганы юк иде әле.
Мисыр кырларындагы бар нәрсәне – кешеләрне, терлекләрне һәм үсемлекләрне боз харап итте, хәтта агачларны сындырып бетерде.
Бары тик исраилиләр яши торган Гөшен җирендә генә боз яумады.
Фиргавен, Муса белән Һарунны чакырып, аларга: – Бу юлы гөнаһ миндәдер: Раббы хаклы, ә мин һәм минем халкым гаепле.
Раббыга дога кылыгыз! Аллаһы боз яудыруын һәм күк күкрәтүен туктатсын! Шуннан мин сезгә китәргә рөхсәт итәрмен, һәм сез монда калмассыз, – диде.
– Шәһәрдән чыгуга мин, кулларымны күтәреп, Раббыга дога кылырмын, – диде Муса фиргавенгә, – шуннан күк күкрәү дә, боз яву да туктар, һәм син Раббының Җир хуҗасы булуын белерсең.
Әмма мин ни синең, ни хезмәтчеләреңнең Раббы Алладан әле дә курыкмавын беләм.
(Җитен инде өлгергән, ә арпа баш җибәргән иде, шуңа күрә бу үсемлекләр һәлак булды.
Ә бодай белән борай исә, соңрак өлгергәнгә күрә, исән калды.)
Муса, фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да кулларын Раббыга күтәрде. Күк күкрәү дә, боз яву да туктады. Җир өстенә бүтән яңгыр да коймады.
Моны күрүгә, фиргавен янә гөнаһ эш кылды: ул үзе дә, хезмәтчеләре дә тагын киреләнә башлады.
Фиргавен әүвәлгечә үҗәтләнә бирде һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт итмәде. Һәммәсе дә Муса аша Раббы әйтеп куйганча булды.
Раббы Мусага: – Фиргавен янына бар. Мин аны һәм аның хезмәтчеләрен үҗәтләндердем. Моны Мин алар арасында могҗизалар тудыру өчен,
һәм син соңыннан балаларыңа, оныкларыңа Минем мисырлыларга кырыс мөгамәләдә булуымны һәм Минем тарафтан Мисырда күрсәтелгән могҗизаларны сөйли алсын өчен эшләдем. Сез Минем Раббы булуымны белерсез, – диде.
Аннары Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, болай дип әйттеләр: – Раббы, гыйбриләр Алласы: «Син әле Миңа буйсынудан тагын күпме баш тартмакчы буласың? Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!
Әгәр халкыма китәргә рөхсәт итмисең икән, иртәгә синең илеңә саранча җибәрермен.
Җир өсте күренмәслек итеп, әйләнә-тирәне саранча каплап алыр, боз сугудан исән калган бар нәрсәне, ялан-кырдагы бар агачларның яфракларын ашап бетерер.
Ул синең сарайларыңда, хезмәтчеләрең һәм барча мисырлыларның өйләрендә мыжгып торыр. Ата-бабаларыгыз шушы җиргә килеп урнашканнан бирле, андый хәлнең булганы юк иде әле», – дип әйтә. Шуннан соң Муса, борылып, фиргавен яныннан чыгып китте.
Хезмәтчеләре фиргавенгә: – Кайчангача шушы кешенең тозагында булырбыз икән? Раббы Аллаларына табыныр өчен, бу халыкка китәргә рөхсәт ит. Мисырның һәлакәткә баруын әллә күрмисеңме?! – диделәр.
Муса белән Һарунны фиргавен, кабат үз янына чакыртып алып: – Барыгыз, Раббы Аллагызга табыныгыз, тик кемнәр барасын әйтегез, – диде.
– Без барыбыз да барабыз – яшьләр дә, картлар да, – дип җавап кайтарды Муса. – Үзебез белән угылларыбызны һәм кызларыбызны, вак һәм эре терлекне алабыз, чөнки Раббы хөрмәтенә бәйрәм итәргә тиешбез.
– Юк! Әгәр балаларыгыз белән китәргә рөхсәт итсәм, димәк, Раббы чынлап та сезнең яклы булып чыга! – диде фиргавен. – Карагыз аны, бәла-казага юлыкмагыз! Ирләрегез генә, барып, Раббыга табынсын, сез сораганча булсын, – дип, Муса белән Һарунны фиргавен куып җибәрде.
– Мисыр җиренә кулыңны суз, – диде Раббы Мусага, – җир өстен саранча басып алсын да басу-кырларда боз сугудан исән калган барча үсемлекне ашап бетерсен.
Мусаның таякны сузуы булды, Раббы Мисыр җиренә көчле көнчыгыш җилен җибәрде. Җил, көн буе вә төн буе исеп, иртәнге якта саранча алып килде.
Саранча бөтен җир өстен каплап алды – шуның кадәр саранчаның моңарчы булганы юк иде һәм киләчәктә дә булмас.
Бар җирне саранча басып алганлыктан, җир өсте кап-кара булды. Саранча басу-кырларда боз сугудан исән калган барлык үсемлекләрне һәм агачлардагы барлык җимешләрне ашап бетерде. Бөтен Мисыр илендә агачларда һәм үсемлекләрдә яфрак әсәре калмады.
Фиргавен ашыгыч рәвештә Муса белән Һарунны үзенә чакыртып алды һәм әйтте: – Раббы Аллагызга һәм сезгә каршы килеп, мин гөнаһ эшләдем.
Зинһар, бу юлга мине гафу итегез һәм Раббы Аллагыздан бу афәтне миннән алуын сорагыз!
Фиргавен яныннан киткәч, Муса Раббыга дога кылды,
һәм Раббы, җилнең юнәлешен үзгәртеп, көчле көнбатыш җиле истерде; бу җил барлык саранчаны Мисырдан Камышлы диңгезгә төшереп батырды. Мисырда бер генә саранча да калмады!
Әмма Раббы фиргавенне янә киреләндерде, һәм Исраил халкына ул китәргә рөхсәт итмәде.
Аннары Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шулчак Мисыр җире өстенә дөм караңгылык төшәр!
Мусаның күккә кул сузуы булды, бөтен Мисыр өстен тоташ караңгылык каплап алды.
Өч көн буе кешеләр бер-берсен күрә алмады һәм өйләреннән чыкмады, ә исраилиләр яшәгән төбәк яп-якты булды.
Фиргавен яңадан Мусаны чакырып алды да: – Барыгыз, Раббыга табыныгыз! Үзегез белән балаларыгызны да алыгыз, тик вак һәм эре терлегегезне калдырыгыз, – диде.
– Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, син безгә корбанлык мал алырга рөхсәт итәргә тиеш. Раббы Аллабызга табыныр өчен, барлык хайваннарыбызны алачакбыз, бер генә малны да калдырмаячакбыз! Раббыга корбан китерер өчен, терлекләрнең кайсы кирәк буласын, тиешле урынга барып җиткәнче, әле тәгаен белмибез, – дип җавап кайтарды Муса.
Раббы фиргавенне тагын киреләндерде: халыкка ул китәргә рөхсәт итмәскә булды.
Мусага фиргавен әйтте: – Күземнән югал! Сак бул! Минем янга башка киләсе булма! Әгәр кабат күземә күренсәң, әҗәлең шунда булыр.
– Син әйткәнчә булыр – башкача күзеңә күренмәм! – дип җавап кайтарды Муса фиргавенгә.
Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мин фиргавенгә һәм Мисырга янә бер афәт җибәрәчәкмен; шуннан соң ул сезгә китәргә рөхсәт итәр, хәтта сезне үзе куып җибәрер.
Исраил халкына әйт: ир-атлар да, хатын-кызлар да күршеләренең алтын вә көмеш әйберләрен сорап алсыннар.
Раббы исә мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятты, һәм фиргавеннең хезмәтчеләре дә, Мисыр халкы да Мусаны бөек кеше дип саный иделәр.
Фиргавенгә Муса: – Раббы болай дип әйтә: «Төн уртасында Мин бөтен Мисыр буйлап узачакмын,
һәм Мисыр җирендә беренче булып туган ир балалар – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, ашлык сугучы кол хатынның беренче углына кадәр барысы да үләчәк. Хәтта иркәк хайваннарның да дөньяга беренче булып килгәннәре үлеп бетәчәк.
Мисыр өстендә моңа кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак иңрәп елаган авазлар ишетелеп торачак.
Ә Исраил халкына һәм аларның хайваннарына хәтта эт тә өрмәячәк». Шуннан син Раббының исраилиләрне мисырлылардан ничек аерганын белерсең.
Синең барлык хезмәтчеләрең, миңа килеп, каршымда баш иярләр һәм: «Кит бездән, үзең дә, син әйдәгән халкың да китсен!» – диярләр. Шулчакны мин китәрмен, – дип әйтте һәм фиргавен яныннан ярсып чыгып китте.
Раббы Мусага: – Фиргавенне сезнең сүзләрегезгә колак салмас иттем; Мисырда тагын да күбрәк могҗизалар күрсәтер өчен эшләдем Мин моны, – диде.
Муса белән Һарун фиргавен каршында байтак могҗизалар күрсәттеләр, әмма Раббы фиргавенне үҗәтләндерде, һәм фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт итмәде.
Раббы Муса белән Һарунга Мисыр җирендә болай дип әйтте:
– Бу ай сезнең өчен беренче ай, ул сезнең ел башы аегыз булсын.
Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын.
Әгәр гаиләдә кешеләр аз булып, бәрәнне үзләре генә ашап бетерә алмастай икән, иң якын күршеләре белән берләшсеннәр. Алдан ук кешеләр саны һәм аларның күпме ашаячагы исәпләнсен.
Бу иркәк хайван – кимчелексез, бер яшьлек сарык яисә кәҗә бәрәне булырга тиеш.
Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга
һәм терлекнең канын корбан ите ашалачак йортның ишек яңакларына вә ишек өстендәге аркылы борыска сыларга тиеш.
Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар.
Кызып җитмәгән, шулай ук суда пешерелгән бәрәнне ашамагыз, аны аяклары, эче-башы белән бергә ут өстендә кыздырып ашагыз.
Аның бернәрсәсен дә иртәнгә калдырмагыз; әгәр калса, аны утта яндырыгыз.
Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы.
Шул төнне Мин Мисыр җире буйлап узачакмын һәм беренче булып туган һәр ир-атны вә иркәк терлекне үтерәчәкмен, Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын. Мин – Раббымын.
Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас.
Сезнең өчен бу – истәлекле көн, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм булсын. Киләчәктә дә сезнең нәсел варисларыгыз аны бәйрәм итсен. Бу сезгә – мәңгелек кагыйдә.
Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
Беренче һәм җиденче көннәрдә изге җыелышлар үткәрелсен, бу көннәрдә сез бернинди эш тә башкарырга тиеш түгел, эшләргә яраклы бердәнбер эш – ул үзегезгә ашарга әзерләү.
Сез Төче күмәч бәйрәмен үткәрергә тиеш, чөнки шушы көнне Мин сезнең гаскәрегезне Мисырдан алып чыктым. Киләчәктә сезнең нәсел варисларыгыз бу көнне бәйрәм итәргә тиеш. Сезнең өчен мәңгелек кагыйдә бу.
Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз.
Җиде көн дәвамында сезнең өйләрегездә бернинди дә чүпрәле ризык булмасын. Бу вакытта чүпрәле ризык ашаган кеше, читтән килгән кешеме ул яисә җирле кешеме, Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
Сез, кайда гына яшәсәгез дә, чүпрәле икмәк түгел, төче икмәк кенә ашарга тиешсез.
Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып алды да аларга әйтте: – Үзегезнең гаиләләрегез өчен сарык яисә кәҗә бәрәннәре сайлап алыгыз һәм Котылу бәйрәме хөрмәтенә суегыз.
Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген канга манып алыгыз да ишек яңакларына вә аркылы борыска сөртегез. Иртәнгә кадәр беркем дә өеннән чыгарга тиеш түгел.
Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак.
Сез һәм сезнең токымыгыз шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш, бу – мәңгелек кагыйдә.
Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч, моны үтәгез.
Сезнең балаларыгыз: «Сезнең өчен бу йола нәрсәне аңлата?» – дип сорагач,
сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды». Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды.
Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, Исраил халкы шулай эшләде.
Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарның барысын да – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче углына кадәр үтерде. Беренче булып туган барлык иркәк терлек тә үтерелде.
Ул төнне фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм барча мисырлылар уяу иделәр – бөтен Мисыр җирендә кычкырып елаган тавышлар ишетелеп торды, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде.
Шул төнне фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да әйтте: – Үзегез дә, исраилиләр дә минем халкымнан аерылып китегез! Сораганыгызча, Раббыгызга барып табыныгыз!
Сез сораганча булсын: үзегез белән вак һәм эре терлегегезне алыгыз да китегез! Ә миңа хәер-фатихагызны бирегез!
Мисырлылар да, Исраил халкының Мисыр җиреннән тизрәк китүен сорап: – Югыйсә барыбыз да һәлак булачакбыз, – диделәр.
Шуннан соң исраилиләр камырлары әчеп өлгермәгән күәс чиләкләрен кием-салымга төрделәр дә җилкәләренә куеп алып киттеләр.
Алар, Муса кушканча, мисырлылардан көмеш вә алтын әйберләрен һәм кием-салым сорадылар.
Раббы мисырлылар күңелендә Үз халкына карата кызгану хисе уятты, һәм алар исраилиләр сораган барлык әйберләрне бирделәр. Исраилиләр, шулай итеп, мисырлыларны талап киттеләр.
Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты.
Аларга чит халыклардан да байтак кеше иярде. Исраилиләрнең күп кенә вак һәм эре терлеге дә бар иде.
Исраилиләргә Мисырдан алып чыккан камырдан төче күмәч кенә пешерергә туры килде. Мисырдан бик тиз сөрелгәнгә күрә, алар камыр әчетергә өлгермәделәр, аларның ризык әзерләү өчен вакытлары да булмады.
Исраил халкы Мисырда дүрт йөз дә утыз ел яшәде;
нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте.
Ул төнне Раббы, кизү торып, исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыкты. Шуңа күрә Исраил халкының киләчәк буыннары да, Раббыны хөрмәтләп, бу төнне кизү торырга тиеш.
Раббы Муса белән Һарунга әйтте: – Менә Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә: бер генә чит кеше дә Котылу бәйрәме ризыгын ашарга тиеш түгел.
Әгәр кем дә булса берәү, кол сатып алып, аны сөннәткә утырта икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала,
ә вакытлыча яшәүчегә яки ялчыга аны ашарга ярамый.
Бу ризыкны бер йорт эчендә генә ашагыз; ул иттән бер кисәкне дә тышка алып чыкмагыз һәм бәрәннең сөякләрен сындырмагыз.
Бу йоланы бөтен Исраил халкы үтәргә тиеш.
Әгәр сезнең арагызда яшәүче чит кешенең Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәмендә катнашасы килә икән, аның гаиләсендәге барлык ир затлары сөннәтләнергә тиеш; шуннан соң ул, җирле исраилиләр кебек, сезнең белән Котылу бәйрәмендә катнаша ала. Әгәр кеше сөннәткә утыртылмаган икән, аның Котылу бәйрәме ризыгын ашарга хакы юк.
Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәүче читтән килгән кеше өчен дә шушы канун бер булсын.
Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр.
Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты.
Раббы Мусага әйтте:
– Барлык хатыннарның беренче ир балалары Миңа багышлансын. Исраилиләрдә беренче булып туган һәр адәм баласы һәм иркәк терлек – Минеке.
– Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне.
Сез Абиб аеның шушы көнендә Мисырдан китәсез.
Раббы сезнең ата-бабаларыгызга: «Кәнгани, хитти, амори, хивви һәм явүсиләр яшәгән җирләрне сезгә бирермен», – дип ант итте. Ул сезне сөт вә бал агып торган шул җирләргә алып килгәч, елның шушы аенда түбәндәге йоланы үтәгез:
җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз, ә җиденче көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез.
Шушы җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз; сездә ачы камырдан пешерелгән икмәк булмаска тиеш, яшәгән җирегездә ачыткы салынган бернәрсә дә булмасын.
Ул көнне һәркем үзенең углына: «Мисырдан киткән чагымда, Раббының минем өчен ни-нәрсә эшләвен хәтердә яңартыр өчен үтим мин бу йоланы», – дип аңлатсын.
Бу йола сезнең кулыгыздагы тасма һәм маңгаегыздагы билге кебек булсын, Раббы кануны сезнең телегездә саклансын, чөнки Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты.
Шулай булгач, бу кагыйдәне һәр елны билгеләнгән вакытта үтәгез.
Раббы, сезне кәнганиләр яши торган җиргә алып барып, бу җирне сезгә биргәч (шушы җирне сезгә бирермен, дип, Ул сезгә һәм ата-бабаларыгызга ант итте),
беренче булып туган һәр ир баланы Раббыга багышлагыз. Беренче булып туган иркәк мал-туар да – Раббыныкы.
Беренче туган һәр ишәк баласын бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, ишәк баласының муенын сындырыгыз. Сезнең беренче туган ир балагыз да йолып алынырга тиеш.
Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез.
Үзенең кодрәтле кулы белән Раббының безне Мисырдан алып чыгуын хәтердә тоту өчен, кулыгыздагы тасма яки маңгаегыздагы билге кебек булыр бу.
Фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт иткәч, Аллаһы аларга пелештиләр җиренә илтә торган кыска юлдан барырга ирек бирмәде, чөнки Ул: «Исраилиләргә сугышырга туры килсә, алар, кире уйлап, Мисырга әйләнеп кайтырга мөмкин», – дип әйтте.
Шуңа күрә Аллаһы аларны урау юлдан, чүл аша Камышлы диңгезгә алып китте. Мисыр җиреннән чыкканда, Исраил халкының кулында инде сугыш коралы бар иде.
Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була.
Суккөттән чыккач, Исраил халкы, чүл кырыендагы Этам дигән җирдә тукталып, чатырлар корды.
Көндезен Раббы, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп барды, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктыртты. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар.
Болыт баганасы – көнозын, ә ут баганасы төне буе алардан аерылмады.
Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында, диңгез буенда чатырлар корсыннар.
Фиргавен: «Исраилиләр чүлдә адашып йөриләр, барыр җирләре юк», – дип уйласын.
Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен, һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар. Исраил халкы шулай эшләде дә.
Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә «Исраил халкы качты» дигән хәбәр ирешкәч, аның һәм хезмәтчеләренең исраилиләр турындагы фикерләре кинәт үзгәрде: – Нәрсә эшләдек без?! Ник исраилиләргә китәргә рөхсәт бирдек?! Безнең хәзер эшләргә хезмәтчеләребез калмады бит, – диеште алар.
Шунда фиргавен үзенең сугыш арбасын әзерләргә боерды. Ул үзе белән гаскәрен – иң яхшылардан саналган алты йөз сугыш арбасын, шуннан тыш, Мисырдагы барча арбаларны алды. Һәркайсында арба башлыгы барды.
Раббы шулчак Мисыр патшасының, ягъни фиргавеннең кирелеген кузгатты, һәм ул батыраеп китеп барган исраилиләрне куа чыкты.
Мисырлылар – фиргавеннең барлык атлары, арбалары, җайдаклары һәм сугышчылары – исраилиләрне Пи-Һахирут янында, Багал-Сефон каршындагы диңгез ярында куып җиттеләр. Тегеләрнең нәкъ чатырлар корып яткан чаклары иде.
Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар.
– Мисырда зиратлар юк идеме әллә?! Син безне чүлгә үләргә дип алып килдеңмени?! – диде исраилиләр Мусага. – Нәрсә дип син безне Мисырдан алып чыктың?!
Мисырда чакта без сиңа: «Безне калдыр! Мисырлыларга хезмәт итик», – дип әйтмәдекме?! Чүлдә үлүгә караганда, мисырлыларга кол булып хезмәт итү яхшырак булыр иде.
Ә Муса болай дип җавап бирде: – Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез. Каршыгыздагы мисырлыларны сез башкача күрмәссез!
Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!
Шулчак Раббы Мусага әйтте: – Син әле нишләп Мине ярдәмгә чакырасың? Исраил халкына әйт – алга барсыннар.
Син исә юл таягыңны күтәр һәм кулыңны диңгез өстенә суз, шулчак сулар икегә аерылыр да, халык, коры җирдән баргандай, диңгезне кичәр.
Мин мисырлыларны киреләндерермен, шуңа күрә алар сезнең арттан куа барырлар, ә Мин фиргавенне, аның барлык гаскәрен арбалары һәм җайдаклары белән бергә җиңәрмен дә, Миңа дан килер.
Фиргавенне, аның арбаларын һәм җайдакларын җиңеп, дан яулагач, мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар.
Шуннан Аллаһының фәрештәсе Исраил гаскәренең артына барып басты (ә моңарчы ул, халыкны ияртеп, һәрвакыт алдан барган иде); болыт баганасы, шул рәвешле, артка күчеп,
Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар.
Мусаның диңгез өстенә кул сузуы булды, Раббы, төн буе көнчыгыштан көчле җил истереп, диңгезне чигендерде – шул урында коры җир барлыкка килде. Су ике якка аерылды,
һәм исраилиләр, коры җир буйлап баргандай, диңгезне кичтеләр – аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып су торды.
Мисырлылар алар артыннан ташланды – фиргавеннең барлык атлары, арбалары һәм җайдаклары сусыз калган диңгез төбеннән бара башлады.
Таң алдыннан Раббы, ут һәм болыт баганасы эченнән Мисыр гаскәренә карашын ташлап, алар арасында буталыш тудырды –
арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!
Шунда Раббы Мусага: – Кулыңны диңгез өстенә суз! – диде. – Мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә киредән су ургылсын!
Муса диңгез өстенә кулын сузды, һәм, таң атып килгәндә, диңгез әүвәлге хәленә кайтты. Мисырлылар судан качып йөгерергә тотындылар, әмма Раббы, селкеп төшергән сыман, аларны дулкын эченә ыргытты.
Су, кабат үз урынына кайтып, Исраил халкы артыннан куып килгән фиргавеннең барлык гаскәрен, арбаларын һәм җайдакларын күмеп китте. Аларның берсе дә исән калмады!
Исраил халкы исә диңгезне коры җир буйлап кичте, ә су аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып торды.
Шул көнне Раббы Исраилне мисырлылардан йолып алды, һәм исраилиләр диңгез ярында мисырлыларның үле гәүдәләрен күрделәр.
Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.
Шуннан Муса һәм Исраил халкы Раббыга менә бу җырны җырладылар: «Раббыга җыр җырлыйм мин – Ул биеккә күтәрелде. Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә.
Раббы – минем көчем, җырым, Ул бит минем Коткаручым. Раббы – минем Аллам, мин Аны данлыйм! Раббы – ата-бабаларымның Алласы, мин Аны югары күтәреп мактыйм!
Раббы – сугышчы, Аның исеме – Раббы.
Фиргавеннең сугыш арбаларын вә гаскәрен диңгез төбенә атты Ул – фиргавеннең иң яхшы яубашлары Камышлы диңгездә батты.
Аларны тирән сулар яшерде, алар, таш кебек, диңгез төбенә китте.
Синең уң кулың, әй Раббым, көче белән дан алды, Синең уң кулың, Раббым, дошманны тар-мар итте.
Даның, бөеклегең белән Син Үзеңә каршы күтәрелгәннәрне юк иттең, Синең ачуың аларны салам урынына яндырып китте.
Борының сулышы белән Син суларны үрә торгыздың, алар диварга әверелде, диңгез чоңгылы катып калды.
Дошман мактанды: „Мин, артларыннан барып, аларны куып тотармын, байлыкларын бүлеп, алардан рәхәтлек татырмын, кылычымны суырып алып, барчасын юк итәрмен“.
Әмма Син тыныңны өрдең, һәм аларны диңгез каплады – кургаш сыман, зур сулар төбенә киттеләр.
Илаһлардан кайсысы Сиңа тиң, әй Раббым?! Кем Синең кебек бөек изгелектә?! Кем Синең кебек данлыклы һәм могҗизалар тудыручы?!
Уң кулыңны сузуга, җир аларны йотты шундук!
Үзеңнең мәрхәмәтең белән Син Үзең коткарган халыкны әйдәп барасың, Үзеңнең кодрәтең белән аларны изге урыныңа илтәсең.
Моны ишетеп, башка халыклар хәвефкә төшәр: куркудан пелештиләр калтырана башлар;
котлары очкан Эдом җитәкчеләре дер-дер килер, Мәаб башлыклары тетрәнеп торыр, Кәнган халкы кыюлыгын югалтыр.
Барлык бу халыклар бик нык тәшвиштә булыр, әй Раббым! Синең халкың узып киткәнче, Син коткарган халык узганчы, алар, Синең кулыңның көчен тоеп, таштай катып калырлар.
Халкыңны Син Үз биләмәңә – Үз тавыңа алып килеп урнаштырырсың; Син бу урынны Үзеңә торак өчен әзерләдең, әй Раббым! Син бу изге йортны Үз кулың белән төзедең, әй Хуҗа-Хакимем!
Раббы мәңге-мәңге хакимлек итәчәк!»
Нәкъ шулай булды да! Фиргавеннең атлары, сугыш арбалары һәм җайдаклары диңгез төбенә керүгә, Раббы алар өстенә диңгездәге барлык суны ишеп төшерде! Ә Исраил халкы диңгезне коры җирдән кичеп өлгерде.
Шулчак Һарунның кыз туганы, Мәрьям пәйгамбәр, шөлдерле барабан алды, һәм барча хатыннар, аңа ияреп, шөлдерле барабаннарда уйнадылар һәм биеделәр.
Мәрьям аларга җырлады: «Раббыга җыр җырлагыз, чөнки Ул биеккә күтәрелде. Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә».
Муса Исраил халкын Камышлы диңгездән Шур чүленә алып китте. Алар чүлдән өч көн буе бардылар, тик эчәргә су таба алмадылар.
Өч көннән соң алар Марага килеп җиттеләр. Анда су булса да, аны эчә алмадылар, чөнки ул бик ачы иде, шуңа күрә бу урынны Мара дип атадылар.
Һәм халык: – Без нәрсә эчик соң? – дип, Мусага зарланды.
Шуннан соң Муса Раббыга фөрьяд итте, һәм Раббы бер агачка күрсәтте. Мусаның агачны суга салуы булды, су шундук тәмләнде. Шул урында Раббы халыкка кагыйдә һәм канун җиткерде, шунда Ул аларны сынады.
Ул әйтте: – Әгәр сез Миңа, үзегезнең Аллагызга буйсынсагыз, күземә ятышлы күренгән гамәлләр кылсагыз, Минем барлык боерыкларымны һәм кагыйдәләремне үтәсәгез, Мин мисырлыларны зарарлаган авыруларның берсен дә сезгә җибәрмәм. Мин – Раббы, сезнең савыктыручыгыз!
Шуннан алар Элимгә килеп җиттеләр. Анда унике су чыганагы һәм үсеп утыра торган җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар, чатырлар корып, су янында урнаштылар.
Аннары исраилиләр Элимнән юлга кузгалдылар һәм Мисырдан чыгуларының икенче аенда, айның унбишенче көнендә, Элим белән Синай тавы арасындагы Син чүленә килеп җиттеләр.
Чүлдә бар халык Муса белән Һаруннан зарланды.
– Раббының кулы безне Мисыр җирендә үтерсә, яхшырак булыр иде, – диде алар. – Анда, ичмаса, ит салынган казан янында утырдык, туйганчы ашадык. Ә сез безне шушы чүлгә алып килдегез, һәм биредә без барыбыз да ачтан үләчәкбез.
Шулчак Раббы әйтте Мусага: – Карагыз аны: Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын һәм, көненә күпме кирәк булса, шуның кадәр генә җыйсын. Минем Канун буенча гамәл кылырлармы икән дип сынамакчымын аларны.
Ә алтынчы көнне алар ике көнгә җитәрлек ризык җыеп пешерсеннәр.
Муса белән Һарун барлык исраилиләргә әйттеләр: – Бүген кич сез Раббының сезне Мисырдан алып чыгучы Зат икәнлеген белерсез,
ә иртәгә иртән Аның шөһрәтен күрерсез, чөнки сез Раббыдан зарландыгыз, һәм менә Ул сезне ишетте. Ә без кем соң ул кадәр – ник бездән зарланасыз?!
Муса тагын шуны әйтте: – Кич белән Раббы сезгә ит җибәрәчәк, ә иртә белән сезгә күпме кирәк булса, шулкадәр икмәк бирәчәк, чөнки сез Аңардан зарландыгыз, һәм Ул моны ишетте. Без кем соң?! Сезнең зарлануыгыз безгә түгел, ә Раббыга каршы.
Шулчак Һарунга Муса әйтте: – Барлык Исраил халкына: «Раббы каршына чыгып басыгыз, чөнки Ул сезнең зарны ишетте», – дип әйт.
Һарун Исраил халкы белән сөйләшкәндә, барысы да чүлгә таба борылды, һәм шулчак болыт эчендә Раббы шөһрәте пәйда булды.
Раббы Мусага әйтте:
– Мин Исраил халкының зарланганын ишеттем. Аларга болай дип әйт: «Бүген кич сез ит ашарсыз, ә иртән икмәк белән туенырсыз һәм шул чагында Минем Раббы Аллагыз булуымны аңларсыз».
Шул кичне бүдәнәләр өере очып килеп исраилиләр станын каплап алды, ә иртәгесен станның әйләнә-тирәсенә чык төште.
Чык күтәрелгәч, чүлдә юка катлам булып бәскә охшаган нәрсә ятып калды.
Моны күреп, исраилиләр бер-берсеннән: – Бу ни соң? – дип сораштылар, чөнки аларның мондый нәрсәне әлегәчә күргәннәре юк иде. Муса аларга әйтте: – Бу – икмәк; аны сезгә Раббы җибәрде.
Ул «Һәркем үзенә күпме кирәк, шуның кадәр генә җыйсын. Һәркайсыгыз гаиләгездәге кеше башына берәр омер җыйсын» дигән әмер бирде.
Исраил халкы шулай эшләде дә: берәүләре икмәкне күбрәк, икенчеләре азрак җыйды.
Үлчәгәндә исә, икмәк һәркемгә җитәрлек кенә булды – артып та китмәде, җитми дә калмады. Һәркем үзенә җитәрлек кадәр генә җыеп алды.
– Җыйган ризыгыгызны иртәгәгә калдырмагыз, – диде аларга Муса.
Әмма кешеләр аны тыңламадылар; кайберләре азыкны иртәнгә калдырды, ә ул исә, кортлап, исләнә башлады. Шуның өчен Мусаның аларга ачуы чыкты.
Ашый алган күләмдә кешеләр һәр иртәдә икмәк җыйдылар; көндезге эсседә исә ризык эреп юкка чыга иде.
Алтынчы көнне кешеләр ризыкны ике тапкыр артыграк – һәркемгә икешәр омер исәбеннән җыйдылар; һәм халыкның башлыклары, Муса янына барып, бу хакта сөйләп бирделәр.
Муса аларга әйтте: – Моны Раббы шулай кушты: иртәгә – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Бүген күпме теләсәгез, шулкадәр ризык пешерегез яки кайнатыгыз, ә артып калганын иртәгәге көн өчен саклагыз.
Кешеләр, Муса кушканча, калган бар нәрсәне иртәгәгә кадәр сакладылар, һәм ул ризык исләнмәде дә, кортламады да.
Җиденче көнне Муса халыкка әйтте: – Бүген шул калган ризыкны ашагыз, чөнки бүген – Раббыга багышланган ял көне, сезнең берегез дә кырда берни тапмаячак.
Алты көн дәвамында җыегыз, ә җиденче көн – ял көне, шуңа күрә ул көнне җирдә икмәк булмас.
Шулай да кайберәүләр җиденче көнне дә ризык җыярга бардылар, ләкин бернәрсә дә тапмадылар.
Шул чагында Раббы Мусага әйтте: – Минем боерыкларымны һәм кануннарымны сез кайчанга кадәр кире кагарсыз икән?!
Исегездә тотыгыз: Раббы җиденче көнне сезгә ял өчен билгеләде, шуңа күрә алтынчы көндә Ул икмәкне ике көнгә җитәрлек итеп җибәрә. Җиденче көнне һәркайсыгыз үз торагында булсын, чыкмасын.
Шул рәвешле, җиденче көндә халык ял итте.
Әлеге ризыкны Исраил халкы манна дип атады. Ул ак, кориандр орлыгына охшаган булып, тәме белән баллы юка көлчәне хәтерләтә иде.
Муса әйтте: – Раббы менә болай боерды: «Бу ризыкны бер омер күләмендә киләчәк буыннар өчен саклап калыгыз. Шуны күреп, Мисырдан алып чыккан чакта, сезне чүлдә нәрсә белән ризыкландыруымны белерләр».
Муса Һарунга әйтте: – Чүлмәк ал да, шуңа бер омер манна салып, Раббы алдына куй, аны киләчәк буыннар өчен сакла.
Раббы Мусага ничек кушкан булса, Һарун шулай эшләде дә: маннаны ул Боерыклар сандыгы алдына куйды.
Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды.
(Бер омер – эфаның уннан бер өлеше.)
Раббы кушканча, Исраил халкы, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Син чүле буйлап алга атлады. Чатырлар корып, алар Рефидимдә тукталдылар, әмма анда эчәргә су булмады.
Халык янә, Мусаны гаепләп: – Безгә эчәргә су бир, – дип таләп итте. – Сез әле нишләп мине гаеплисез? – диде Муса. – Ни өчен сез Раббыны сыныйсыз?
Әмма сусаудан газапланган кешеләр Мусаны битәрләделәр: – Нигә син безне Мисырдан алып чыктың? Балаларыбыз һәм терлекләребез белән бергә сусызлыктан үтереп бетерер өченме?!
Муса Раббыга ялварып әйтте: – Бу халык белән миңа нишләргә хәзер? Озакламый алар миңа таш атар!
Раббы Мусага әйтте: – Үзең белән берничә Исраил өлкәнен ияртеп һәм Нил елгасына суккан таягыңны тотып, халык алдына чык та юлыңны дәвам ит.
Мин исә Хоребтагы кыя башында синең каршыда басып торырмын. Таягың белән кыяга сугуың булыр, шундук аннан су бәреп чыгар, һәм кешеләр сусыннары канганчы эчәрләр. Муса Исраил өлкәннәре күз алдында нәкъ шулай эшләде дә.
Бу урын Массаһ һәм Мериба дип аталды, чөнки Исраил халкы Мусаны гаепләде һәм, Раббыны сынап, әйтте: «Раббы безнең беләнме, әллә түгелме?»
Амалыкыйлар, Рефидимгә килеп, Исраил халкына һөҗүм иттеләр.
Һәм Муса Ешуага әйтте: – Амалыкыйларга каршы орышка чыгар өчен, кешеләр сайлап ал, ә мин иртәгә, Аллаһының таягын тотып, тау башында басып торырмын.
Ешуа Муса кушканча эшләде – амалыкыйлар белән сугышырга китте, ә Муса Һарун һәм Хүр белән тау башына менде.
Муса кулларын күтәргәндә, яуда Исраил халкы өстенлек ала, ә кулларын төшергәндә, амалыкыйлар җиңә иде.
Мусаның куллары арыгач, Һарун белән Хүр, таш алып, аның янына куйдылар. Шуннан Муса ташка утырды да Һарун бер яктан, ә Хүр икенче яктан Мусаның кулларын тотып торды: аның куллары кояш батканчы күтәрелгән хәлдә булды.
Шул рәвешле, бу сугышта Ешуа җиңде – амалыкыйларның барысын да кылычтан уздырды.
Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Кешеләр хәтерендә саклансын өчен, бу сугыш турында язып калдыр, һәм «Амалыкыйларның исемен Мин дөнья йөзеннән юк итәрмен» дигән сүзләремне Ешуага җиткер.
Шуннан Муса, мәзбәх кордырып, аны «Раббы – минем байрагым» дип атады
һәм әйтте: – Куллар Раббы тәхетенә таба сузылган иде. Раббы амалыкыйларның киләчәк буыннары белән һаман сугышып торачак.
Мидьян каһине Итеро, Мусаның кайнатасы, Аллаһының Муса һәм Исраил халкы өчен кылган барлык гамәлләре, шулай ук Раббының Исраил халкын Мисырдан ничек алып чыгуы турында ишетте.
Муса үзенең хатыны Сиппораны өенә кайтарып җибәргән, һәм Итеро аны, шулай ук аның ике углын үз янына кабул иткән иде. Угылларының беренчесе Гершом исемле иде, чөнки Муса: «Бу чит-ят җирдә мин килмешәкмен», – дип әйткән иде,
ә икенчесенең – Элигызыр иде, чөнки Муса: «Минем атамның Алласы миңа булышты һәм мине фиргавен кылычыннан коткарды», – дип әйткән иде.
Кайнатасы Итеро, Мусаның хатынын һәм угылларын ияртеп, чүлгә, Аллаһы тавы янында урнашкан Муса станына килде һәм:
– Мин, кайнатаң Итеро, хатының һәм ике углың белән синең яныңа килдем, – дип, Мусага хәбәр итәргә кушты.
Муса, кайнатасы каршына чыгып, башын иде дә аны үпте. Ирләр бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштылар, аннан чатыр эченә керделәр.
Муса Итерога барысын-барысын – Исраил халкы өчен Раббының фиргавен белән мисырлыларга ни-нәрсә эшләве, юлда кичергән авырлыклар һәм Раббының исраилиләрне ничек коткаруы турында сөйләп бирде.
Исраилиләрне мисырлылар кулыннан коткару хакына Раббы кылган игелекләр турында ишетеп, Итеро бик шатланды.
– Раббыга дан булсын! – диде ул. – Сезне мисырлылар вә фиргавен кулыннан йолып алды һәм халыкны Мисыр изүеннән азат итте Ул.
Хәзер мин Раббының барлык илаһлардан өстен булуын беләм, чөнки шушы эшләрне Ул мисырлылар Исраил халкы белән дорфа кыланганга эшләде!
Аннары Итеро Аллаһыга корбаннар китерде, соңрак барлык Исраил өлкәннәре белән бергә Һарун да килде, һәм алар, Мусаның кайнатасына кушылып, Аллаһы каршында корбан ашы ашадылар.
Икенче көнне Муса хөкем эшләре белән мәшгуль булды, һәм халык көне буе аның янында аягүрә басып торды.
Мусаның халык белән шушы рәвешле эшләвен күреп, Итеро сорады: – Ни өчен халык белән шулай мөгамәлә кыласың?! Нишләп үзең генә хөкем итәсең, ә барча кешеләр көнозын синең алда аяк өсте торалар?!
Муса кайнатасына болай җавап кайтарды: – Алар минем янга Аллаһының хөкемен сорарга киләләр.
Берәр четерекле хәл булганда, алар миңа киләләр; мин исә алар арасындагы бәхәсләрне хәл итәм һәм кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен һәм кануннарын җиткерәм.
Мусаның кайнатасы әйтте: – Болай эшләргә ярамый.
Бу синең берүзеңә генә бик авыр эш. Син моны ялгызың гына башкара алмыйсың – үзең дә, халык та талчыгып бетәчәк!
Киңәшемне тыңла, һәм Аллаһы гел синең янда булсын! Аллаһы алдында син шушы халыкның арадашчысы бул, аларның бәхәсләрен Аңа җиткер.
Бу кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен вә кануннарын өйрәт һәм аларга ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлат.
Исраилиләр арасыннан сәләтле, Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәт итүче һәм ришвәт алмаучы ышанычлы кешеләр сайлап ал да халык өстеннән күзәтеп торучы меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары билгелә.
Нәкъ менә шулар халыкның дәгъваларын тикшерсеннәр. Инде мәсьәлә бик җитди икән, киңәшкә сиңа килсеннәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл итсеннәр. Шул чагында сиңа җиңелгәрәк туры килер – эшеңнең бер өлешен алар башкарыр.
Әгәр шулай эшләсәң, әгәр Аллаһы шуны эшләргә кушса, син үз вазыйфаларыңны башкара алырсың, килүчеләр дә өйләренә тыныч күңел белән кайтып китәр.
Муса кайнатасының сүзен тыңлады һәм шулай эшләде.
Ул, барлык Исраил халкы арасыннан сәләтле кешеләрне сайлап алып, аларны мең, йөз, илле һәм ун кеше өстеннән башлык итеп билгеләде.
Бу кешеләр һәрвакыт халык хөкемчеләре булдылар; җитди мәсьәләләр белән алар Муса янына килделәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл иттеләр.
Аннары Муса кайнатасы белән хушлашты, һәм Итеро үз җиренә кайтып китте.
Мисырдан китүләренең өченче аенда, айның беренче көнендә Исраил халкы Синай чүленә килеп җитте; Рефидимнән китеп, биредә тукталганнан соң, тау каршындагы бер урында чатырларын корды.
Муса Аллаһы хозурына тауга менде, һәм Раббы таудан аңа болай дип сүз катты: – Ягъкуб токымына, ягъни Исраил халкына әйт:
«Мисыр халкына Минем ниләр кылганымны һәм сезне, бөркет канатларына утырткандай, Мисырдан Үз яныма алып килгәнемне күрдегез.
Хәзер, әгәр Миңа тулысынча буйсынсагыз һәм Минем белән төзегән килешүгә тугрылык сакласагыз, башка халыклар арасыннан Мин сайлап алган халык булырсыз. Бөтен җир – Минеке,
ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы, изге халык булырсыз». Минем шушы сүзләремне исраилиләргә җиткер.
Шуннан соң Муса таудан төште һәм, халыкның өлкәннәрен җыеп, Раббы кушканнарның һәммәсен аларга җиткерде.
Бар халык бертавыштан: – Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез, – дип җавап кайтарды. Муса халыкның җавабын Раббыга ирештерде.
Раббы Мусага: – Халык Минем белән сөйләшүеңне ишетсен һәм сиңа һәрвакыт ышансын өчен, Мин синең янга куе болыт эчендә килермен, – диде. Кешеләрнең нәрсә әйткәнен Раббыга сөйләп биргәннән соң,
Раббы Мусага болай диде: – Халык янына бар! Бүген һәм иртәгә аларны изгеләндер! Кешеләр үзләренең киемнәрен юсыннар һәм
өченче көнгә әзер булып торсыннар: Мин бөтен халыкның күз алдында Синай тавына төшәрмен.
Син тау тирәли сызык сыз да халыкка әйт: «Сак булыгыз! Тауга күтәрелмәгез, хәтта тау итәгенә дә якынлашмагыз. Тауга орынган җан иясе – кешеме ул, хайванмы – үлем җәзасына тартылырга тиеш: аны таш яки ук атып үтерегез, тик кул белән кагылмагыз». Халык мөгез быргы кычкыртканны көтсен, бары тик шуннан соң гына алар тауга күтәрелә алырлар.
Муса таудан төште дә халыкны изгеләндерде. Кешеләр үз киемнәрен юдылар.
Муса халыкка: – Берсекөнгә әзер булып торыгыз, аңарчы хатыннарыгыз белән якынлык кылмагыз, – дип әйтеп куйды.
Өченче көнне иртән тауга куе болыт төште, күк күкрәп, яшен яшьнәде һәм быргының колак яргыч тавышы ишетелде – стандагы халык курка калды.
Шулвакыт Муса кешеләрне, Аллаһы белән очрашырга дип, станнан алып чыкты, һәм алар тау итәге янына килеп бастылар.
Синай тавы төтенгә күмелде, чөнки Раббы тауга ут эчендә төште. Таудан, мичтән чыккан сыман, төтен бөркелә иде. Тау тоташтан селкенеп торды.
Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Шулчак Муса Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Аллаһы, күк күкрәтеп, аңа җавап кайтарды.
Раббы Синай тавының башына төште һәм Мусаны Үз янына чакырды. Шуннан Муса тауга күтәрелде.
Раббы Мусага әйтте: – Аска төш тә халыкны кисәт: Мине күрергә дип ашкынмасыннар, югыйсә күбесе үләр.
Хәтта Миңа якынлашырга җыенган руханилар да үзләрен пакьләргә тиеш; пакьләмәсәләр, аларны да һәлак итәрмен.
– Халык Синай тавына менә алмый, – диде Муса. – Син бит тау тирәли сызык сызарга һәм шул җирне изге дип исәпләргә куштың.
– Аска төш, – дип җавап кайтарды Раббы, – һәм бирегә Һарунны алып мен. Әмма руханилар һәм халык Минем янга тауга менәргә ашкынмасын, юкса Мин аларны җәзалармын.
Муса аска – халык янына төшеп, боларның барысын да аларга сөйләп бирде.
Шулчак Аллаһы түбәндәге сүзләрне әйтте:
– Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз.
Сездә Миннән башка аллалар булмасын.
Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз.
Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итүче Затмын. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирүчемен.
Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтүчемен.
Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас.
Шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез.
Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез,
ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, терлегегез дә эшләмәсен.
Чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күкне, җирне, диңгезне һәм анда булган барлык нәрсәләрне булдырды, ә җиденче көнне ял итте. Шуңа күрә шимбә көнне Раббы мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды.
Ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә гомерең озын булыр.
Кеше үтермә.
Зина кылма.
Урлашма.
Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә.
Башка берәүнең өенә, хатынына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма.
Күк күкрәвен һәм мөгез быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм төтенле тауны күреп, кешеләр, куркудан калтырана-калтырана, артка чигенделәр.
Халык Мусага: – Безгә син сөйлә, ә без сине тыңларбыз; Аллаһы сөйләшмәсен безнең белән, югыйсә үләрбез, – диде.
Халыкка җавап итеп, Муса болай диде: – Курыкмагыз! Аллаһы сезне сынарга дип, һәм сез, Аны хөрмәт итеп, гөнаһ кылмасын дип килде.
Халык таудан ерактарак торды, Муса исә эчендә Аллаһы булган кара болытка таба юнәлде.
Шулвакыт Раббы Мусага әйтте: – Исраилиләргә сүземне җиткер: «Күктән торып, сезнең белән ничек сөйләшкәнемне күрдегез;
шулай булгач, Минем янга көмештән яки алтыннан потлар ясап куймагыз.
Сез Миңа туфрактан мәзбәх ясагыз, үзегезнең вак һәм эре терлегегезне тулаем яндыру вә татулык корбаны итеп шунда яндырыгыз. Исемемне хөрмәт итү өчен билгеләнгән һәр урынга килеп, Мин сезгә Үземнең фатихамны бирермен.
Минем өчен мәзбәхне таштан ясаган очракта, шомартылган таш кулланмагыз; ташны кискеч белән эшкәртсәгез, мәзбәхне нәҗесләү булыр.
Мәзбәхкә баскычтан менәрлек булмасын, югыйсә кием астында шәрә урыныгыз күренер».
Син халыкка җиткерергә тиешле кануннар менә шулар:
«Әгәр гыйбрине кол итеп аласың икән, ул алты ел хезмәт итсен дә җиденче елда йолым түләми генә иреккә чыксын.
Ул кеше ялгыз чакта кол булган икән, иреккә дә берүзе генә китсен; әгәр кол өйләнгән кеше булган икән, иреккә хатыны белән бергә чыксын ул.
Әгәр кол өйләнмәгән булып, аны хуҗасы өйләндерсә һәм хатыны малайлар яки кызлар тудырса, хатын үзе дә, аның балалары да хуҗаныкы булып исәпләнә. Ә кол үзе иреккә чыга ала.
Әгәр кол: „Мин үземнең хуҗамны, хатынымны һәм балаларымны яратам, минем иреккә чыгасым килми“, – дисә,
хуҗа шул колын хөкемче хозурына алып барсын һәм, аны ишеккә яки ишек яңагына терәтеп, колагын без белән тишсен. Шуннан ул гомерлеккә хуҗасының колы булып калыр.
Әгәр берәү үзенең кызын коллыкка саткан икән, кызны азат итү шарты ир-ат колларны азат итү кебек түгел.
Әгәр кызның хуҗасы, аны хатынлыкка алырга теләп тә, соңыннан аңардан гайрәте чиксә, кызны йолып алырга теләүчегә ул үзенең ризалыгын бирсен, әмма чит халык кешесенә сатарга аның хокукы юк, чөнки кыз белән ул дөреслек буенча мөгамәлә кылмаган санала.
Әгәр хуҗа кол кызны углына хатын итеп ала икән, ул аны үз кызы итеп кабул кылсын.
Әгәр хуҗа үзенә икенче хатын алса, беренчесен ул азыктан да, кием-салымнан да, җенси якынлыктан да мәхрүм итмәскә тиеш.
Шушы өч нәрсәне эшләми икән, әлеге хатын аңа акча түләми генә иреккә чыга ала.
Әгәр кеше, кемгә дә булса сугып, аны үтерә икән, ул үзе дә үлемгә дучар ителергә тиеш.
Әгәр кеше кемне дә булса ялгышлык белән үтерә икән (Аллаһы шулай ихтыяр кыла икән), ул кеше Мин сезгә билгеләп куячак урынга кача ала.
Ә инде алдан уйлап, мәкер белән кемне дә булса үтерә икән, хәтта Минем мәзбәхем янында яклау эзләсә дә, үтерелергә тиеш.
Атасына яки анасына кул күтәргән һәркемнең җәзасы – үлемдер.
Кешене урлап саткан яисә урланган кешене яшереп тоткан адәм үлем җәзасына тартылырга тиеш.
Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.
Әгәр ике кеше талашып, берсе икенчесенә таш яисә йодрык белән сукса, һәм теге кеше үлмәсә, әмма аңа урын өстендә ятарга, дәваланырга туры килсә,
шуннан соң терелеп, таяк ярдәмендә йөрсә, суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел: имгәнгән кешегә ул авырып яткан вакыты өчен һәм дәвалану чыгымнары өчен түләсен.
Әгәр хуҗа кеше үзенең колын яки хезмәтче хатын-кызын таяк белән кыйнап үтерсә, үтерүче җәза алырга тиеш.
Ә инде кыйналган кол тагын бер яисә ике көн яшәсә, колның үлеме өчен хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел, чөнки кол – хуҗасының шәхси милкедер.
Кешеләр сугышканда, берсе йөкле хатынга сукса, һәм нәтиҗәдә аның баласы вакытыннан элек туса, әмма башка төрле зыян килмәсә, гаепле кеше акча түләргә тиеш; күпме түләргә икәнлеген әлеге хатынның ире һәм хөкемчеләр хәл итә.
Хатынга нинди зыян китерелсә, шундый ук җавап кайтарылырга тиеш: җанга – җан,
күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк,
пешүгә – пешү, җәрәхәткә – җәрәхәт, имгәнүгә – имгәнү.
Әгәр хуҗа кеше, кол ир яки хезмәтче хатын-кызга сугып, аның күзен сукырайтса, ул аны иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – күз өчен түләнгән бәядер. Әгәр хуҗасы, сугып, колның тешен сындырса, ул аны шулай ук иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – теш өчен түләнгән бәядер.
Әгәр кемнең дә булса үгезе ир-ат яки хатын-кызны сөзеп үтерсә, ул үгезне ташлар атып үтерегез һәм аның итен ашамагыз. Ә үгезнең хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел.
Әгәр үгез элек тә кемнедер сөзгән, һәм моның өчен хуҗасы кисәтелгән булса, ләкин үгез тагын, иреккә чыгарылып, кемне булса да үтерсә, ул үгезне таш атып үтерергә, ә хуҗасын үлем җәзасына тартырга кирәк.
Әмма үгез сөзеп үтергән кешенең гаиләсе акча алырга ризалашса, үгез хуҗасы үзенең җанын йолып алырга мөмкин: әлеге гаилә аннан күпме сораса, ул шулкадәр акча бирергә тиеш.
Әгәр үгез берәрсенең углын яки кызын сөзә икән, шушы ук канун кулланыла.
Әгәр үгез ир-ат яки хатын-кыз затыннан берәр колны сөзеп үтерсә, үгез хуҗасы кол хуҗасына утыз шәкыл көмеш бирергә, ә үгез ташлар атып үтерелергә тиеш.
Әгәр кем дә булса кое капкачын ачса һәм аны япмаса яисә чокыр казыса һәм аны капламаса, һәм шул чокырга башка берәүнең үгезе яки ишәге төшсә,
ул кеше аның хакын хайван хуҗасына түләргә тиеш; шуннан соң хайванның үләксәсе түләүчедә кала.
Әгәр берәүнең үгезе икенче кешенең үгезен сөзеп үтерә икән, үгез хуҗасы, исән калган үгезне сатып, акчасын урталай бүлсен һәм үлгән үгезнең гәүдәсен дә урталай бүлсен.
Әгәр үгезнең элек тә башка хайванны сөзгәне мәгълүм булса, үгез хуҗасы аны иреккә чыгаруда гаепләнә һәм хайван өчен хайван белән түләргә – үз үгезен үлгән үгез өчен бирергә тиеш; хайванның үләксәсе түләүчедә кала.
Кем дә булса үгез яки сарык урлап суйса яки сатса, урлаган бер үгез өчен – биш үгез, ә бер сарык өчен дүрт сарык түләргә тиеш.
Урлаган хайван бәясен түләргә тиеш ул. Әгәр аның бернинди мал-мөлкәте юк икән, коллыкка сатылырга тиеш. Әгәр урланган хайванны урлаучыда тере килеш тапсалар, урлаган кеше хайван хуҗасына урланган бер баш хайван өчен – үгезме, ишәкме, сарыкмы ул – икешәр баш итеп түләргә тиеш. Әгәр карак төнлә өйгә керергә маташканда бәреп үтерелә икән, аның үлемендә беркем дә гаепләнми; инде бу хәл көндез булса, аны үтергән кеше гаепле санала.
Әгәр кем дә булса үзенең хайваннарын үз кырында яисә йөзем бакчасында йөртсә, һәм әлеге хайваннар, икенче берәүнең җиренә кереп, ашлыгын ашаса, китергән зыян өчен ул үзенең кырында яки йөзем бакчасында өлгергән иң яхшы уңышны бирергә тиеш.
Кем дә булса, үз кырындагы чәнечкеле куакларны яндыру өчен, ут якса, һәм бу ут, таралып, башка берәүнең ашлык чүмәләләрен, урылмаган игеннәрен яисә бөтен басуын яндырса, ут яккан кеше янган ашлык хакын түләргә тиеш.
Әгәр берәү үзенең якынына акча яисә әйберен сакларга биреп торып, бу акча яки әйбер шул кешенең өеннән урланса, тотылган очракта, урланган малның бәясен карак икеләтә кайтарырга тиеш.
Әгәр каракны таба алмыйлар икән, йорт хуҗасы, хөкемче хозурына килеп, якынының әйберләренә кул сузмавы турында белдерергә тиеш.
Әгәр ике кеше үгез, ишәк, сарык, кием-салым яисә югалган берәр әйбер турында бәхәсләшсә һәм берсе: „Бу минеке“, ә икенчесе: „Юк, бу минеке“, – дип әйтсә, икесе дә хөкемче хозурына килергә тиешләр. Хөкемче кемнең гаепле булуын ачыклый да, гаепле кеше гаепсезенә әйбер бәясен ике тапкыр арттырып түләргә тиеш була.
Кем дә булса берәү якыныннан үзенең ишәген, үгезен, сарыгын яисә нинди дә булса башка хайванын саклап торуны үтенсә, ә шул вакыт эчендә хайван үлсә, имгәнсә яки, беркем күрмәгәндә, аны куып алып китсәләр,
саклаучы кеше хайванны урламавы турында Раббы алдында ант итәргә, хайван хуҗасы исә бу антны кабул итәргә тиеш. Шулай булганда, бу хайван өчен хуҗага хак түләнми.
Әгәр саклаучы кеше әлеге хайванны үзе урлаган икән, ул аның өчен хуҗага түләргә тиеш.
Инде хайванны ерткыч җәнлек ботарлаган икән, дәлил рәвешендә хайванның үләксәсен китерсен – ботарланган хайван өчен хуҗасына ул түләргә тиеш булмый.
Әгәр берәү, файдалану өчен, якыныннан хайван алып тора икән, хуҗасы булмаганда, бу хайван имгәнсә яки үлсә, алып торучы бу хайван өчен якынына түләргә тиеш.
Әгәр хайван янында хуҗасы да булса, әлеге кеше аңа түләргә тиеш түгел. Әгәр хайваннан файдаланып торган өчен акча түләнгән икән, хуҗага башкача түләнергә тиеш түгел.
Әгәр бер ир кеше ярәшелмәгән гыйффәтле кызны алдап, аның белән якынлык кыла икән, ул, кызның атасына мәһәр түләп, кызны хатынлыкка алырга тиеш.
Әгәр атасы үзенең кызына бу кешегә кияүгә чыгарга рөхсәт бирми икән, теге ир кеше ул кыз өчен акчаны барыбер түләргә тиеш.
Хатын-кыз күрәзәлек итә икән, аны исән калдырмагыз.
Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.
Башка илаһка корбан китерүче теләсә кем юк ителергә тиеш; бары тик Раббыга гына корбан китерегез.
Сез килмешәкләр булып Мисыр җирендә яшәдегез, шуңа күрә читтән килгән кешеләр белән начар мөгамәлә кылмагыз һәм аларны җәберләмәгез.
Тол хатынны, ятимне җәберләмәгез.
Әгәр аларга җәбер кылсагыз, алар Миңа ялварырлар, һәм Мин аларның фөрьядларын ишетермен.
Шул чагында Мин, ачуым чыгып, сезне кылыч белән үтерермен, һәм сезнең хатыннарыгыз – тол, ә балаларыгыз ятим калыр.
Әгәр Минем халкымнан кемдер ярлы булып, сез аңа әҗәткә акча биреп торасыз икән, рибачы булмагыз, аңардан риба алмагыз.
Әгәр кемнән дә булса рәһен итеп өс киемен аласыз икән, кояш баеганчы, аны хуҗасына кайтарып бирегез,
чөнки бу кием – ул кешенең бердәнбер япмасы: шул киеме булмаса, йоклаганда нәрсә ябыныр?! Әгәр ул Миңа ялварса, Мин аны ишетермен, чөнки Мин мәрхәмәтле.
Аллаһыны яманламагыз, халкыгызның идарәчесен каргамагыз.
Уңышыгызны һәм шәрабыгызны Миңа тәкъдим итәргә соңгармагыз. Үзегезнең беренче ир балаларыгызны Миңа тапшырыгыз.
Сыерның беренче булып туган үгез бозавын, сарыкның беренче булып туган иркәк бәрәнен Миңа тапшырыгыз. Алар җиде көн әниләре белән торсыннар, ә сигезенче көндә аларны Миңа бирегез.
Сез – Минем изге халкым: кыргый җәнлекләр ботарлаган хайван итен ашамагыз, аны этләргә ташлагыз.
Гайбәт таратмагыз; ялган шаһитлык биреп, яман кешегә ярдәм итмәгез.
Кешеләрнең күпчелеге начарлык эшләсә, аларга иярмәгез; мәхкәмәдә шаһитлык биргәндә, күпчелеккә ияреп, гаделлекне бозмагыз.
Дәгъвасын белдергән ярлы кешегә өстенлек күрсәтмәгез.
Әгәр адашкан үгез яки ишәкне күрсәң, хуҗасы синең дошманың булса да, аны хуҗасына кайтарып бир.
Әгәр дошманыңның ишәге йөк авырлыгыннан җиргә егыла икән, аларны авыр хәлдә калдырма, ярдәм ит.
Мәхкәмәдә ярлы кешегә карата гаделсезлек күрсәтмәгез.
Ялганнан качыгыз; гаепсез һәм хаклы булганны үлемгә дучар итмәгез, чөнки Мин шундый яманлыкны эшләгән кешене акламаячакмын.
Ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт күзлеләрне сукырайта һәм гаепсезләрне харап итә.
Читтән килгән кешене кыерсытмагыз: читтән килеп урнашкан кешенең күңелен сез беләсез, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк булып яшәдегез.
Үз җирегезгә алты ел буе ашлык чәчегез һәм уңыш җыегыз.
Ә җиденче елны җирне эшкәртмәгез, аңа ял бирегез. Халкыгыз арасындагы ярлылар андагы ашлыкны җыеп алсын, ә алардан калганы белән ерткыч җәнлек туенсын. Йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән дә нәкъ шулай эш итегез.
Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләмәгез: үгезләрегез һәм ишәкләрегез ял итсеннәр, шулай ук колларыгызның угыллары һәм читтән килгән кешеләр дә ару-талчыгудан арынсыннар.
Сезгә әйткән һәр сүземә игътибарлы булыгыз! Башка илаһларның исемнәрен искә төшермәгез, аларны сезнең авызыгыздан ишетмәсеннәр.
Һәр елны өч тапкыр Минем хөрмәткә бәйрәм ясагыз.
Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешерелгән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда билгеләнгән вакытта эшләгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз. Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел.
Үз кырыгызда беренче уңышны җыйгач, Уңыш бәйрәмен үткәрегез. Ел тәмамланганда, үзегезнең кырыгыздан барлык уңышны җыеп алгач, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен үткәрегез.
Шул рәвешле, елга өч мәртәбә барлык ирләр Хуҗа-Раббы каршына килергә тиешләр.
Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Бәйрәм хөрмәтенә Миңа китерелгән корбанның маен иртәнгә калдырмагыз.
Беренче уңышның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.
Юлыгызда саклап, Мин әзерләгән урынга алып барсын өчен, сезгә бер фәрештә юллыйм.
Аңа буйсыныгыз һәм аны тыңлагыз; аңа каршы чыкмагыз. Әгәр аңа каршы гөнаһ кылсагыз, ул сезне гафу итмәс, чөнки ул Минем исемнән эш итәр.
Әгәр аңа буйсынсагыз, Мин әйткәннәрнең барысын да үтәсәгез, Мин сезнең дошманнарыгызга дошман булырмын һәм сезгә каршы торучыларга каршы торырмын.
Минем фәрештәм сезнең алда барыр һәм сезне амориләр, хиттиләр, фәризиләр, кәнганиләр, хиввиләр вә явүсиләр җиренә китерер; Мин бу халыкларны юкка чыгарырмын.
Бу халыкларның илаһларына сәҗдә кылмагыз, аларга табынмагыз һәм бу халыклар эшләгәнчә эшләмәгез; илаһларының сыннарын юкка чыгарыгыз һәм аларның изге баганаларын җимерегез.
Раббы Аллагызга табыныгыз. Әгәр шулай эшләсәгез, Ул сезгә икмәк һәм су муллыгына фатиха бирер һәм сезне авыру-чирләрдән саклар.
Сезнең хатын-кызларыгыз бала төшүне һәм кысыр калуны белмәс. Сезнең гомерегезне Мин озын-озак кылырмын.
Мин сезнең алдан Үземнең дәһшәтемне җибәрермен һәм сез очратачак һәрбер халыкны каушатырмын; барлык дошманнарыгызны сездән качарга мәҗбүр итәрмен.
Мин сезнең алдан эре шөпшәләр җибәрермен, һәм алар хиввиләр, кәнганиләр вә хиттиләрне күз алдыгыздан юк итәр.
Әмма Мин бу халыкларны бер ел эчендә генә сезнең хозурдан куып чыгармам, чөнки җир өсте бушап калса, андагы ерткыч җәнлекләр, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр.
Сез, сан ягыннан ишәеп, әлеге җирләрне үзләштергәнгә кадәр, бу халыкларны Мин аз-азлап куа торырмын.
Мин сезгә Камышлы диңгездән алып Фырат елгасына кадәр булган җирне бирермен, бер яктан ул пелештиләр диңгезе, ә икенче яктан чүл белән чикләнер. Мин ул җирдә булган халыкларны сезнең карамакка тапшырырмын, һәм сез аларны үзегезнең күз алдыгыздан куып җибәрерсез.
Бу халыклар һәм аларның илаһлары белән бернинди килешү төземәгез
һәм аларга сезнең җирегездә калырга юл куймагыз; югыйсә алар сезне Миңа каршы гөнаһ кылырга котыртыр. Аларның илаһларына табыну – сезнең өчен тозак».
Шуннан соң Раббы Мусага: – Син үзең, Һарун, Надаб, Абиһу һәм җитмеш Исраил өлкәне тауга күтәрелегез дә ерактан гына Миңа табыныгыз.
Әмма Раббы янына Муса үзе генә якынлашсын, ә калганнар моны эшләмәсен. Халык исә аның белән тауга менәргә тиеш түгел, – диде.
Муса, халык янына барып, Раббының барлык сүзләре һәм кануннары турында сөйләп бирде, һәм барысы да бертавыштан: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез, – дип җавап кайтарды.
Раббының барлык сүзләрен Муса язып алды, ә иртәгесен иртүк торып, тау итәгендә мәзбәх төзеде һәм Исраилнең һәр ыругыннан бер таш исәбеннән унике таш утыртып куйды.
Аннары Муса Исраил егетләрен корбанлык мал алып килергә җибәрде. Бу егетләр тулаем яндыру корбаннары китерделәр һәм үгезләрне, татулык корбаны буларак, Раббыга тәкъдим иттеләр.
Муса, бу хайваннарның канын алып, яртысын касәләргә салды, ә калган яртысын мәзбәхкә чәчрәтте.
Муса төргәккә язылган Килешүне халыкка укыды, һәм кешеләр: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз, – диделәр.
Шулчак Муса корбан канын халык өстенә чәчрәтте һәм әйтте: – Бу – Раббының сезнең белән төзегән Килешүне раслаучы кан. Шушы барлык сүзләр – Килешүнең нигезе.
Шуннан соң Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең җитмеш өлкәне тауга күтәрелделәр
һәм шунда Исраил Алласын күрделәр. Аның аяклары астында зәңгәр якуттан ясалган, аяз күк төсендә басма сыман бер нәрсә бар иде.
Исраилнең башлыклары Аллаһыны күрделәр, әмма Аллаһы, кулын сузып, аларга зыян китермәде, һәм алар ашадылар, эчтеләр.
Раббы Мусага: – Минем янга тауга күтәрел һәм шунда кал. Мин Үземнең канун һәм боерыкларымны, ике таш тактага язып, халыкка җиткерү өчен, сиңа бирермен, – диде.
Муса һәм аның ярдәмчесе Ешуа юлга кузгалдылар, һәм Муса Аллаһы тавына күтәрелде.
Өлкәннәргә ул: – Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне шушында көтегез; Һарун белән Хүр сезнең янда кала – дәгъваларын чишәр өчен, кешеләр аларга мөрәҗәгать итсен, – диде.
Муса менеп җитүгә, тауны болыт каплап алды.
Раббы шөһрәте Синай тавына иңде, һәм болыт алты көн буена тауны каплап торды, ә җиденче көнне Раббы болытлар арасыннан Мусага мөрәҗәгать итте.
Исраилиләр тау башында ялкынланып янган утка охшаган Раббы шөһрәтен күрделәр.
Муса, тауга күтәрелеп, болытлар эченә керде; әлеге тауда ул кырык көн һәм кырык төн булды.
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә әйт: Миңа бүләкләр китерсеннәр, ә син бирергә теләгән һәркемнән бүләкне кабул итеп ал.
Син алардан түбәндәге әйберләрне ал: алтын, көмеш, бакыр,
зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы,
кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы,
яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр,
эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар.
Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын.
Чатыр һәм андагы бар нәрсәне Мин сиңа күрсәтәчәк үрнәк буенча эшлә.
Кешеләр сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясасыннар. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булсын.
Сандыкның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизә.
Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркет.
Шуннан соң сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгерт.
Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидер.
Бу колгалар һәрвакыт сандыкның боҗралары эчендә булырга тиеш, аларны аннан чыгарма.
Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен. Аларны шушы сандыкка сал.
Сандыкның капкачын саф алтыннан эшлә. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булсын.
Алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына яса:
берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетеп куй; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнсен.
Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап торсыннар. Алар бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәсеннәр.
Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен; аларны сандыкка сал да капкачын яп.
Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын.
Сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл яса.
Аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап ал.
Өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап ал.
Соңыннан дүрт алтын боҗра ясап, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркет.
Боҗраларны кыса янына урнаштыр; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелсен.
Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгерт. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк.
Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса.
Минем алга – өстәл өстенә – һәрвакыт изге икмәк куй.
Шәмдәлне саф алтыннан чүкеп яса. Аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп тоташтыр.
Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе бер якта, өчесе икенче якта булсын.
Касә исә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булсын – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалсын.
Шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә яса.
Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булсын, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалсын.
Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелсен.
Шуннан соң, шәмдәл алдындагы урынны яктыртып тору өчен, бу шәмдәлгә җиде яктырткыч эшлә.
Филтә кыскычы һәм улаклары саф алтыннан булсын.
Шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан яса.
Кара аны, аларны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә.
Чатыр өчен ун пәрдә тегелсен, пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелсен.
Пәрдәләрнең барысын да бер зурлыкта эшлә: буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк булсын.
Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек.
Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куй, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена тек:
беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килсен.
Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма яса.
Чатырны каплау өчен, янә бер каплавыч яса. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерлә.
Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булсын.
Башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтыр. Чатырның алгы ягындагы алтынчы пәрдәне ике кат итеп бөклә.
Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк яса.
Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшлә һәм аларны элмәкләргә кидер.
Ә пәрдәләрнең өстәмә өлеше – каплавычның артып калган бер яртысы – чатырның арт ягына асылынып төшсен.
Пәрдәләрнең һәр ике ягыннан да бер терсәккә чыгып калган кисәге исә чатырның ян-якларын капласын.
Чатыр өчен янә ике каплавыч эшлә: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән булсын.
Чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар яса.
Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым булырга тиеш.
Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнсен.
Чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам
һәм көмештән кырык нигез яса – һәр рам астында, чыгынтыларга туры китереп, икешәр нигез булсын.
Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам
һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез яса.
Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам,
ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам яса.
Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелсен; ике почмак та бертөрле ясалсын.
Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез булыр – һәр рам астына икешәр нигез.
Борысларны сәрви агачыннан яса: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс,
икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булсын.
Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылсын.
Рамнарны алтын белән капла һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркет; бу борысларны да алтын белән капла.
Чатырны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча төзе.
Зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукы да аның өстенә керубим сурәтләре чик.
Сәрви агачыннан дүрт багана яса һәм аларны алтын белән капла. Дүрт баганага алтыннан эшләнгән ыргаклар беркет, баганалар астына дүрт көмеш нигез куй һәм алтын ыргакларга пәрдәне эл.
Пәрдәне чатыр түбәсендәге каптырмалар астына урнаштыр һәм пәрдә артына Боерыклар сандыгын куй. Бу пәрдә Изге бүлмәне Иң изге бүлмәдән аерып торсын.
Иң изге бүлмәдәге Боерыклар сандыгы өстенә капкач куй.
Пәрдәнең икенче ягына, изге икмәкне кую өчен, өстәл урнаштыр: өстәл чатырның төньягында торсын. Чатырның көньягына, өстәл каршысына, шәмдәл куй.
Соңыннан, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшлә; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелсен.
Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан биш багана һәм алтын ыргаклар ясап, аларны да алтын белән капла. Баганалар өчен биш бакыр нигез кой.
Мәзбәхне сәрви агачыннан яса. Ул тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе бишәр терсәк, ә биеклеге өч терсәк булсын.
Мәзбәхнең һәр почмагына берәр мөгез әзерлә, һәм бу мөгезләр мәзбәх белән бербөтен итеп эшләнсен. Мәзбәхнең өстен бакыр белән капла.
Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – көл колашалары, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнсен.
Аның өчен рәшәткә, ягъни бакыр челтәр яса һәм рәшәткәнең һәр дүрт почмагына бакыр боҗра беркет.
Рәшәткәне мәзбәхнең эченә – өске кырыеннан түбәнрәк төшеп, уртасына урнаштыр.
Сәрви агачыннан мәзбәх өчен колгалар ясап, аларны бакыр белән капла.
Күчереп йөрткәндә, мәзбәхнең ике ягындагы боҗраларына әлеге колгаларны кидер.
Мәзбәхне, эчен куыш итеп, такталардан яса. Аны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшләт.
Чатыр өчен ишегалды яса. Көньякка караган ягының озынлыгы йөз терсәк булып, әлеге якта нәфис җитеннән тукылган пәрдәләр эленеп торсын.
Пәрдәләрне элү өчен, егерме багана һәм, аларны урнаштыру өчен, егерме бакыр нигез яса. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшлә.
Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булсын, һәм бу як өчен дә пәрдәләр, егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалсын. Баганадагы ыргакларны да, чыбыкларны да көмештән эшлә.
Ишегалдының көнбатыш ягына, илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелсын.
Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк булсын.
Ишегалды капкасының бер ягындагы пәрдәләр унбиш терсәк озынлыкта булып, алар өч нигез өстенә куелган өч баганага эленсен; икенче ягында да пәрдәләрнең озынлыгы унбиш терсәк булып, алары да өч нигезгә куелган өч баганага эленсен.
Капкага эләр өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән пәрдә тукып, аның өстенә бизәкләр чик. Пәрдәнең озынлыгы егерме терсәк булсын. Пәрдә өчен дүрт багана һәм дүрт нигез яса.
Ишегалды әйләнәсендәге барлык баганаларны көмеш чыбыклар һәм ыргаклар белән беркет һәм баганаларның нигезен бакырдан эшлә.
Ишегалдының буе йөз терсәк, иңе илле терсәк, ә ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр биш терсәк биеклегендә булсын. Пәрдәләрне нәфис җитеннән тукы, ә баганаларның нигезен бакырдан эшлә.
Чатырда кулланыла торган барлык җайланмалар, чатыр һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан эшләнсен.
Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип, исраилиләргә әмер ит.
Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә.
Туганың Һарунны, аның угыллары Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамарны исраилиләр арасыннан үз яныңа ал да, алар Минем каршымда руханилар булып хезмәт итсеннәр.
Туганың Һарунга изге киемнәр әзерлә, алар аңа хөрмәт вә мәһабәтлек өстәр.
Һарун, Миңа багышланып, руханилык итә алсын өчен, Мин акыл биргән барлык осталарны чакыр, һәм алар аңа киемнәр әзерләсеннәр.
Алар менә нинди киемнәр әзерләргә тиеш: рухани күкрәкчәсе, эфод, япанча, бизәкләп тукылган күлмәк, чалма һәм пута. Туганың Һарунга һәм аның угылларына изге киемнәр әзерләсеннәр, шуннан соң алар Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар.
Осталар алтын җепләр, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен куллансыннар.
Осталар эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләсеннәр – аны оста итеп чиксеннәр.
Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тегелсен.
Билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнсен. Билбау эфодка тоташкан булсын.
Ике ахак ташы ал һәм бу ташларга Исраил угылларының исемнәрен уеп яз.
Алты исемне – бер ташка, калган алтысын – икенче ташка. Исемнәрне тәртип буенча яз: иң өлкән углыннан башлап иң кечесе белән тәмамла.
Бу ташларга Исраил угылларының исемнәрен оста нәкышче мөһер уйган сыман итеп яз. Аннары алтын кысалар яса һәм ташларны шуларга урнаштыр; аннан бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркет. Шулай итеп, Раббы Исраил халкын исенә төшерсен өчен, Һарун үзенең иңбашларында Исраил угылларының исемнәрен йөртер. Ике чылбырны да саф алтыннан бау сыман итеп үреп эшлә, ул чылбырларны кысаларга беркет.
Эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен, ягъни хөкем кылу күкрәкчәсен әзерлә. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшлә – аны оста итеп чик.
Буе һәм иңе берәр карыш булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булсын.
Аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркет: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт,
икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз,
өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист,
ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булсын. Аларны алтын кысаларга урнаштыр.
Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булырга тиеш. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылсын.
Күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшлә.
Ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркет
һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйлә.
Чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркет һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелсен.
Ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркет.
Янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыт.
Күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куй.
Һәрвакыт Раббының исенә төшереп торыр өчен, Изге бүлмәгә Раббы алдына кергәндә, Һарунның йөрәге турысында Исраил угылларының исемнәре уеп язылган хөкем итү күкрәкчәсе булыр. Бу – хөкем итү күкрәкчәсе.
Аның эченә изге жирәбәләр куй. Һарун Раббы алдына килгәндә, алар аның йөрәге өстендә булырлар; шул рәвешле, Раббы алдында исраилиләргә хөкем чыгарганда, Һарун һәрвакыт аларны үз янында йөртер.
Эфод белән киелә торган япанча тоташтан зәңгәр тукымадан тегелсен.
Аның уртасында баштан кияр өчен тишек булсын. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйларын яка сыман итеп тек.
Зәңгәр, җете кызыл һәм кызыл төстәге йон алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре яса, ә алар арасына алтын кыңгыраулар беркет.
Итәк әйләнәсендә алтын кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барсын.
Һарун бу киемне рухани хезмәтен башкарганда кияргә тиеш. Раббы алдына Изге бүлмәгә кергәндә һәм аннан чыкканда, бу кыңгыраулар чыңлап торыр. Шуңа күрә аңа үлем янамас.
Саф алтыннан бер ләүхә яса һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яз.
Аны чалманың алгы ягына зәңгәр тасма белән беркетеп куй.
Һарун аны башына киеп йөрсен; әгәр исраилиләрнең Раббыга багышлаган изге бүләкләрендә хата булса, Һарун аларның гаепләрен үз өстенә алыр. Раббы бүләкләрне кабул итсен өчен, изгелек билгесе беркетелгән чалманы Һарун һәрвакыт киеп йөрсен.
Нәфис җитеннән күлмәк тек. Нәфис җитеннән чалма әзерлә һәм путага бизәкләр чик.
Һарунның угыллары өчен дә шундый күлмәкләр, путалар һәм баш киемнәре әзерлә, бу аларга хөрмәт вә мәһабәтлек өстәр.
Бу киемнәрне туганың Һарунга һәм аның угылларына кигез дә, башларына май сөртеп, аларны руханилыкка багышла. Миңа рухани булып хезмәт итсеннәр өчен, аларны шулай изгеләндер.
Руханиларның эчке ыштаннарын нәфис җитеннән тек; ул аларны билдән тезгә кадәр каплап торсын.
Очрашу чатырына кергәндә яки, Изге бүлмәдә хезмәт башкару максатыннан, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенә якынайганда, Һарун һәм аның угыллары шушы ыштанны кияргә тиешләр. Шул вакытта алар гаепле булмас һәм үлемгә дучар ителмәс. Бу – Һарун һәм аның нәсел варислары өчен мәңгелек кагыйдә.
Һарун белән аның угыллары рухани булып Миңа хезмәт итсеннәр өчен, менә шундый изгеләндерү йоласы үтә: кимчелексез бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе ал да
сыйфатлы бодай оныннан төче икмәк, шулай ук зәйтүн мае кушылган төче күмәч һәм зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр пешер.
Икмәк, күмәч һәм көлчәләрне кәрзингә сал да аларны үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе белән бергә Миңа тәкъдим ит.
Шуннан соң Һарун һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп ю да
Һарунга күлмәк, эфод, эфод белән киелә торган япанча һәм рухани күкрәкчәсе кидер; аннары эфодны бизәкле билбау белән бәйләп куй.
Башына чалма кидереп, чалмага изгелек билгесен беркет.
Изгеләндерү мае ал да Һарунның башына сөрт.
Шуннан соң Һарунның угылларын алып кил, аларга күлмәк кидер
һәм билләрен пута белән бу, аларга баш киеме кидер. Һарун һәм аның угылларын син руханилыкка шул рәвешле багышларсың. Мәңге үзгәрми торган кагыйдә буенча, алар рухани булырлар.
Шуннан Очрашу чатыры алдына үгез бозауны алып кил. Һарун һәм аның угыллары кулларын бозау башына куйсыннар,
ә соңыннан Раббы каршында – Очрашу чатыры алдында бозауны суй.
Аның канына бармагыңны манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөрт, ә калган канны мәзбәх нигезенә түк.
Бозауның эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, бавыр астындагы өлешен, ике бөерен һәм бөер өстендәге маен аерып ал да аларны мәзбәхтә яндыр;
ә бозауның итен, тиресен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә алып китеп яндыр. Бу – гөнаһ йолу корбаны.
Шуннан соң ике сарык тәкәсенең берсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар;
тәкәне суй, канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәт.
Соңыннан тәкәне кисәкләргә бүл, аның эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, башы һәм калган өлешләре янына куй,
аннан бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Икенче сарык тәкәсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар.
Тәкәне суй, канын Һарунның һәм угылларының уң колак яфракларына сөрт. Шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына да кан сөрт. Соңыннан мәзбәхнең һәр ягына да кан чәчрәт.
Аннары мәзбәхтәге канның бер өлешен һәм берникадәр изгеләндерү мае алып, Һарунга, аның киемнәренә, шулай ук аның угылларына һәм аларның киемнәренә сип. Һарун, аның угыллары һәм аларның киемнәре шул рәвешле изгеләндерелер.
Шуннан соң руханилыкка багышлау йоласы өчен китерелгән тәкәнең маен, аның симез койрыгын, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын ал.
Шулай ук Раббы алдына китерелгән кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә ал.
Боларның һәммәсен Һарун һәм аның угылларының кулына бир, һәм алар шуны күтәреп селкесеннәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерсеннәр.
Аннары, барысын да аларның кулларыннан алып, тулаем яндыру корбаны өстендә мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Шуннан соң Һарунны руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең түш итен ал да, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селке. Бу өлеш синеке булыр.
Һарун һәм аның угылларын руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең селкегән өлешләрен – түш итен һәм арткы ботын изгеләндер.
Раббыга китергән татулык корбаннарының бу өлешен Исраил халкы Һарунга һәм аның угылларына бирсен, чөнки бу – аларның мәңгелек өлеше.
Һарунның изге киемнәре аның нәсел варисларына калсын – аларны руханилыкка багышлап, май сөрткәндә, шушы киемнәрне киярләр.
Атасы урынына баш рухани сыйфатында Очрашу чатырының Изге бүлмәсенә хезмәт итәр өчен кергәндә, Һарунның нәсел варисы җиде көн дәвамында шушы киемнәрне киеп йөрсен.
Руханилыкка багышлау корбаны булган тәкәнең итен изге урында пешер,
ә соңыннан Һарун һәм аның угыллары бу итне һәм кәрзиндәге икмәкне Очрашу чатыры алдында ашасыннар.
Алар бу бүләкләрне ашый алалар; әлеге бүләкләр аларны руханилыкка багышлаганда һәм изгеләндергәндә, гөнаһларыннан арындырганда китерелә. Әмма башка кешеләр боларны ашый алмый, чөнки әлеге бүләкләр – изге.
Әгәр тәкә итенең бер өлеше яисә икмәк сыныгы иртәнгә калса, аны яндырырга кирәк; бу икмәкне яисә итне ашарга ярамый, чөнки ул – изге.
Шушыларның барысын да Һарун һәм аның угыллары өчен нәкъ Мин әйткәнчә эшлә. Аларны руханилыкка багышлау йоласы җиде көн дәвам итсен.
Җиде көн дәвамында, гөнаһлардан арыну өчен, һәр көнне бер үгез бозауны гөнаһ йолу корбаны итеп китер. Мәзбәхне дә нәҗеслектән пакьлә, изгеләндерү өчен, аны майла.
Мәзбәхне җиде көн буена чистарт һәм изгеләндер; ул шушылай итеп тулысынча изге булыр. Аңа кагылган бар нәрсә изге саналыр.
Һәр көнне мәзбәхтә бер яшьлек ике сарык бәрәнен:
берсен – иртән, ә икенчесен кич белән корбанга китер.
Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә сыйфатлы зәйтүн мае кушып, икмәк бүләген, шулай ук һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләген беренче бәрән белән бергә тәкъдим ит. Кич белән, икенче бәрәнне китергәндә, яңадан да иртәнге кебек шул ук күләмдә икмәк һәм шәраб бүләге тәкъдим ит. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Киләчәк буыннар бу тулаем яндыру корбанын һәрвакыт Очрашу чатыры алдына – Раббы каршына китерсеннәр. Мин шунда алар белән очрашырмын һәм синең белән сөйләшермен.
Исраил халкы белән очрашу урыным булыр бу, һәм ул урын Минем шөһрәтем белән изгеләндерелер.
Мин Очрашу чатырын һәм мәзбәхне изгеләндерермен. Һарунны һәм аның угылларын, алар Миңа рухани буларак хезмәт күрсәтсеннәр өчен, шулай ук изгеләндерермен.
Мин Исраил халкы арасында яшәрмен һәм аларның Алласы булырмын.
Шунда халык Мин – Раббы, аларның Алласы икәнне, исраилиләр арасында яшәр өчен, аларны Мисыр җиреннән алып чыкканны белер. Мин – Раббы, аларның Алласыдыр!
Хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен сәрви агачыннан яса.
Ул тигезьяклы турыпочмак – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булсын. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясап, алар мәзбәх белән бербөтен булырга тиеш.
Мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизә.
Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетеп куй. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидер.
Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән капла.
Мәзбәхне Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдә каршына куй, ягъни сандык өстендәге капкач алдына урнаштыр. Шул капкач өстендә Мин синең белән очрашырмын.
Яктырткычларны әзерләгәндә, Һарун һәр иртәдә мәзбәх өстендә хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш.
Һәм һәр кичне яктырткычларны кабызганда, ул шулай ук хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш. Шулай итеп, Раббы алдында сумала-майлар буыннан-буынга даими көйрәтелер.
Тыелган башка сумала-майларны да, яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә бу мәзбәхтә яндырмагыз. Шулай ук шәраб бүләген дә коймагыз.
Елына бер тапкыр Һарун гөнаһ йолу корбанының каны белән мәзбәх мөгезләрен пакьләсен. Бу йола һәр ел саен буыннан-буынга башкарылсын. Бу мәзбәх – Раббы өчен тулысынча изге.
Раббы Мусага әйтте:
– Син Исраил халкының санын исәпкә алганда, һәр ир-ат үзе өчен Раббыга йолым түләргә тиеш. Шул чагында аларга афәт янамас.
Саналган һәр ир-ат ярты шәкыл йолым түләсен. (Бер шәкыл – егерме гера була.) Бу ярты шәкыл Раббыга тәкъдим ителсен.
Яше егермедән узган, исәпкә алынган һәр ир-ат әлеге йолымны Раббыга багышласын.
Байлар – ярты шәкылдан артык, ә ярлылар ярты шәкылдан ким бирмәскә тиеш. Сезнең җаннарыгызны саклау өчен, Раббыга бирә торган йолым булыр бу.
Исраил халкыннан бу акчаларны җыеп ал да Очрашу чатыры хаҗәтләре өчен сарыф ит. Бу йолым Раббыга исраилиләрне искә төшерү, аларның җаннарын саклау өчен булыр.
Раббы Мусага әйтте:
– Юыну өчен, бакыр юынгыч һәм аңа бакыр аскуйма яса. Юынгычны Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына урнаштыр һәм су белән тутыр.
Һарун вә аның угыллары шушы юынгычтан кулларын һәм аякларын юсыннар.
Очрашу чатырына кергән саен, алар юынырга тиеш; шул чагында алар үлмәячәк. Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерү өчен, мәзбәхкә якынлашканда да,
шулай ук аяк-кулларын юарга тиеш, шулай эшләмәсәләр – үләрләр. Бу – Һарун һәм аның нәсел варислары өчен буыннан-буынга мәңгелек кагыйдә.
Раббы Мусага тагы болай диде:
– Хуш исле, сыйфатлы матдәләр – биш йөз шәкыл сыек мирра, шул күләмнең яртысын, ягъни ике йөз илле шәкыл хуш исле дарчин, ике йөз илле шәкыл хуш исле камыш, биш йөз шәкыл кассия, бер һин зәйтүн мае ал.
Шуларны, хушбуй әзерләгәндәге кебек, бергә болгат та изгеләндерү мае яса. Бу – изгеләндерү мае.
Шушы май белән Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын, өстәл һәм өстәлдәге барлык савыт-сабаны, шәмдәл һәм аның кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, шулай ук юынгыч һәм аның аскуймасын майла.
Аларны шул рәвешле изгеләндер, һәм алар тулысынча изге булырлар. Бу әйберләргә кагылган бар нәрсә изге саналыр.
Һарунга һәм аның угылларына май сөрт, аларны руханилыкка багышлап, Миңа хезмәт итү өчен изгеләндер.
Исраил халкына болай дип әйт: «Бу – киләсе буыннар өчен Раббының изгеләндерү мае.
Бу майны бүтәннәргә сөртмәгез; ошбу ысул белән башка бернинди дә май әзерләмәгез. Бу май – изге. Аны изге дип исәпләгез.
Әгәр кем дә булса, шушыңа охшатып, май әзерләсә яки аны рухани булмаган кешегә сөртсә, андый зат үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Шуннан соң Раббы Мусага болай диде: – Тигез күләмдә итеп менә мондый хуш исле матдәләр – натап, шехелет, хелбена һәм саф сумала-майлар ал.
Шуларны бергә кушып болгат та, хушбуй әзерләгәндәге кебек, хуш исле сумала-майлар яса һәм тоз өстә. Бу хуш исле сумала-майлар – саф һәм изге.
Шушы сумала-майларның бер өлешен, бик вак итеп төеп, Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына куй, һәм шул урында Мин синең белән очрашачакмын. Бу сумала-майлар тулысынча изге дип исәпләнер.
Мондый ысул белән үзегезгә бернинди дә хуш исле сумала-майлар әзерләмәгез. Аны Раббыга багышланырга тиешле изге әйбер дип исәпләгез.
Әгәр кем дә булса берәү, аның исе белән ләззәтләнү өчен, мондый сумала-майлар әзерли икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Шуннан Раббы Мусага болай диде:
– Кара, Мин Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайладым
һәм аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеттым.
Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый
һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала.
Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраил халкына әйт: «Сез Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Сезне изге итүче Раббы икәнемне сез белсен өчен, бу көн Минем белән сезнең арадагы билге булыр.
Шимбә көнне билгеләп үтегез, чөнки бу көн сезнең өчен изге. Кем дә булса шимбә көнне билгеләп үтмәсә, ул кеше үлемгә дучар ителергә тиеш; ә инде шимбә көнне нинди дә булса эш башкарган кеше, кем булуына карамастан, үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Алты көн эшләгез, ә җиденче, ягъни шимбә көнне ял итегез, бу – Раббыга багышланган изге көн. Шимбә көнне эшләгән адәм үлем җәзасына тартылсын.
Исраил халкы буыннан-буынга шимбә көнне билгеләп үтәргә тиеш, бу – мәңгегә беркетелгән килешү.
Шимбә көн Минем белән сезнең арадагы мәңгелек билге булып калыр, чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күк вә җирне булдырды, ә инде җиденче көнне ял итте».
Шуннан соң, Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлап, Аллаһы аңа бармагы белән язган боерыкларын – ике таш такта бирде.
Инде күп вакыт узып та, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч, кешеләр Һарун тирәсенә җыелдылар һәм аңа: – Әйдә, безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез, – диделәр.
Һарун халыкка әйтте: – Хатыннарыгызга, угылларыгызга һәм кызларыгызга кидергән алтын алкаларны салдырып, миңа алып килегез.
Шуннан соң бар халык, алтын алкаларын салып, Һарунга алып килде.
Һарун халыктан алтынны алды, аны эретеп койды да кискеч ярдәмендә үгез бозау сынын ясады. Шулчак халык әйтте: – Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!
Һарун, моны күреп, бозау каршында мәзбәх төзеде һәм әйтте: – Иртәгә Раббы хөрмәтенә бәйрәм булыр.
Икенче көнне халык, бик иртә торып, тулаем яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде; соңыннан барысы утырып ашап-эчте дә күңел ачарга кереште.
Шулчак Раббы Мусага: – Тиз генә түбәнгә төш, Мисыр җиреннән алып чыккан халкың бозылды! – диде. –
Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар, үзләренә үгез бозау сынын коеп, шуңа табындылар һәм корбаннар китерделәр, һәм халык әйтте: «Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!»
Раббы Мусага янә әйтте: – Күрәм ки, бу халык үзсүзле.
Хәзергә син Мине калдырып тор. Ачу-ярсуымнан Мин аларны кырып бетерәм, ә соңыннан синнән бөек халык булдырам.
Әмма Муса Раббыдан, үз Алласыннан ялварып сорады: – Әй Раббы, Үзеңнең бөек көчең, кодрәтле кулың белән Мисыр җиреннән алып чыккан халкыңа ник шулай ачулысың?
Нишләп әле Син мисырлыларга: «Раббы Үз халкын усал ният белән – тауларда һәлак итеп, җир йөзеннән юкка чыгарыр өчен, Мисырдан алып киткән икән», – дип әйтергә юл куясың?! Ярсуыңны чәчмә, үзгәрт карарыңны, Үз халкыңа афәт белән янама!
Колларың Ибраһим, Исхак һәм Исраилне исеңә төшер – аларга Син Үз Затыңнан: «Нәселегезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтермен. Вәгъдә иткән шушы җирләрнең бөтенесен нәсел варисларыгызга мәңгелек биләмә итеп бирермен», – дип ант иттең.
Шуннан Раббы Үзенең карарын үзгәртте, һәм халыкка кылынасы афәт булмый калды.
Ә Муса исә, боерыклар язылган әлеге ике таш тактаны алып, таудан төште. Бу ташларның ике ягына да боерыклар язылган иде.
Бу таш такталарны Аллаһы Үзе ясап, әлеге боерыкларны Үзе уеп язган иде.
Кешеләрнең кычкырышкан тавышын ишетеп, Ешуа Мусага әйтте: – Тавышларга караганда, станда сугыш бара!
– Бу тавыш – җиңүчеләрнең дә, җиңелгәннәрнең дә тавышы түгел, – дип җавап кайтарды Муса. – Җырлаган тавышлар ишетәм мин!
Станга якынлашкач, Муса үгез бозау сынын һәм биеп йөрүче халыкны күрде. Шунда Муса, ачуыннан ярсып, тау итәгендә такталарын җиргә атып бәрде, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды.
Аннары Муса алар ясаган үгез бозау сынын алды да утка салды һәм алтынны, көл хәленә китереп, суга сибеп җибәрде, шуннан соң Исраил халкын шул суны эчәргә мәҗбүр итте.
Муса Һаруннан: – Бу халык сиңа нәрсә эшләде? Ник син аларны авыр гөнаһка батырдың? – дип сорады.
– Ачуланма, хуҗам, – дип җавап бирде Һарун. – Бу халыкның начарлык эшләргә һәрвакыт әзер торуын син беләсең бит.
Алар миңа әйттеләр: «Безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез».
Һәм мин аларга: «Кемнәрнең алтын бизәнү әйберләре бар – салыгыз», – дидем. Алар миңа үзләренең алтыннарын бирделәр, һәм мин аларны утка ташладым, ә ут эченнән менә шушы үгез бозау килеп чыкты.
Муса күрде ки, Һарун кул астында исраилиләр тыеп булмас дәрәҗәдә йөгәнсезләнгән, дошманнарын сөендереп, тәмам мәсхәрәгә калган.
Муса стан капкасы алдына басты да әйтте: – Кем Раббы артыннан барырга тели, шулар минем янга килсен! Барча левиләр Муса янына җыелдылар.
Муса аларга әйтте: – Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Һәркайсыгыз кылычын ассын да станның бер очыннан икенче очына узсын һәм үзенең туганын, дустын, якынын үтерсен».
Левиләр Мусаның боерыгын үтәделәр, һәм шул көнне өч мең чамасы кеше һәлак булды.
Аннары Муса әйтте: – Бүген сез угылларыгызның һәм туганнарыгызның гомере бәрабәренә үзегезне Раббыга багышладыгыз, шуңа күрә Ул сезгә Үзенең фатихасын күндерде.
Икенче көнне иртән Муса халыкка әйтте: – Гөнаһыгыз зур сезнең! Әмма мин хәзер Раббы янына менәм, бәлки, гөнаһларыгызны кичерүен үтенә алырмын!
Муса, Раббы янына әйләнеп кайтып, әйтте Аңа: – Әйе, бу халык зур гөнаһ эшләде. Алар үзләренә алтыннан алла ясадылар.
Хәзер Син аларның бу гөнаһын кичерсәң иде! Әгәр кичермисең икән, Үзең язган китаптан исемемне сызып ташла.
Раббы Мусага: – Китабымнан Мин Үземә каршы гөнаһ эшләүчеләрнең исемнәрен сызам.
Хәзер исә юлга кузгал һәм Мин әйткән урынга халыкны ияртеп кит, ә Минем фәрештәм алдыңнан барыр. Вакыты җиткәч, кылган гөнаһлары өчен Мин аларга җәза бирермен, – дип җавап кайтарды.
(Халык ясаган үгез бозау сыны өчен, ягъни Һарун эшләп биргән сын өчен, Раббы исраилиләргә җәза җибәрде.)
Шуннан соң Раббы Мусага: – Үзең дә, Мисырдан алып чыккан халкың да моннан китегез. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка ант итеп, Мин «Сезнең нәселегезгә бирермен» дигән җирләргә китегез, – диде. –
Сезнең алдыгыздан Мин фәрештә җибәрермен һәм кәнганиләрне, амориләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне куып чыгарырмын.
Сөт вә бал агып торган җиргә китегез, әмма Мин сезнең белән бармаячакмын: сез – үҗәт халык, әгәр Мин сезнең белән барам икән, юлда сезне һәлак итүем ихтимал.
Начар хәбәрне ишетеп, бар халык кайгыга төште, беркем үзенең бизәнү әйберләрен такмады,
чөнки Раббы Мусага, исраилиләргә болай дип әйт, дигән: «Сез – үҗәт халык. Әгәр сезнең белән бергә бераз гына барсам да, сезне кырып бетерүем ихтимал. Барлык бизәнү әйберләрегезне салыгыз, сезнең белән нәрсә эшләргә кирәклеген Үзем карармын».
Шуның өчен Исраил халкы Хореб тавында үзенең бизәнү әйберләрен салды һәм башкача инде кимәде.
Шул арада Муса, станнан арырак китеп, бер чатыр корды. Ул аны Очрашу чатыры дип атады. Раббыдан нәрсә булса да сорарга теләүче һәр кеше станнан читтә корылган әлеге чатырга килә алды.
Муса чатырга таба юнәлсә, бар кеше, үз чатырларының алдына басып, Мусаның чатыр эченә кереп киткәнен карап кала иде.
Муса керүгә, чатыр алдына болыт баганасы төшеп туктый, һәм Раббы Муса белән сөйләшә иде.
Чатыр алдында болыт баганасын күрүгә, үз чатырлары янында басып торган кешеләр йөзтүбән җиргә каплана иде.
Раббы, йөзгә-йөз карап, Муса белән дустанә сөйләшә, шуннан соң Муса станга кире кайта, ә аның яшь ярдәмчесе – Нун углы Ешуа – шул чатырда кала иде.
Муса Раббыга әйтте: – Син миңа: «Бу халыкны җитәкләп барырсың», – дидең, әмма минем белән кемне җибәрәсеңне әйтмәдең. Син миңа: «Исемеңне хәтердә тотам, Минем күз алдымда син илтифат казандың», – дидең.
Әгәр чыннан да шулай икән, Сине танып белер һәм күз алдыңда тагын да илтифат казаныр өчен, миңа Үзеңнең юлларыңны күрсәт. Һәм шуны да онытма: бу кешеләр – Синең халкың!
– Сезнең белән барырмын Мин, – диде Раббы, – һәм сиңа тынычлык бирермен.
Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Әгәр Син безнең белән бармыйсың икән, безне бу урыннан җибәрмә.
Безнең белән бармасаң, мин дә, халкың да Синең күз алдыңда илтифат казанганыбызны кайдан белербез? Мин һәм Синең халкың җирдәге башка барлык халыклардан нәрсәсе белән аерылып торыр соң?!
Раббы Мусага: – Син нәрсә сорасаң, Мин шуны эшләрмен, чөнки күз алдымда син илтифат казандың, һәм Мин исемеңне хәтердә тотам, – диде.
Шулчак Муса Раббыга әйтте: – Зинһар өчен, миңа Үзеңнең шөһрәтеңне күрсәт.
Раббы җавап кайтарды: «Синең алдыңда Мин Үземнең бар шөһрәтемне күрсәтермен; Үземнең „Раббы“ дигән исемемне игълан итәрмен. Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын.
Әмма Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый».
Раббы тагын әйтте: – Менә, Минем янымда бер урын бар. Син шушы урында – кыяда басып торырсың.
Минем шөһрәтем шул турыдан узганда, Мин сине кыя ярыгына яшерермен һәм, шөһрәтем узып киткәнче, сине Үз кулым белән каплап торырмын.
Соңыннан кулымны алырмын, һәм син Минем аркамны күрерсең, әмма йөземне күрә алмассың.
Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Беренчесе төсле үк итеп, ике таш такта яса, ә Мин элеккеге, син ваткан таш такталарга язылган сүзләрне яңа такталарга язармын.
Иртәгә иртән әзер бул, Синай тавына мен дә тау башында Минем каршыма чыгып бас.
Синең белән һичкем дә булмаска тиеш – бу тауда беркем дә күренмәсен. Хәтта вак һәм эре терлек тә тау итәгендә утлап йөрергә тиеш түгел.
Муса әүвәлгеләре шикелле ике таш такта ясап, Раббы кушканча, икенче көнне иртүк аларны үзе белән алды да Синай тавына күтәрелде.
Раббы исә, болыт эчендә төшеп, Муса белән янәшә басып торды һәм аңа Үзенең «Раббы» дигән исемен җиткерде.
Раббы, Муса алдыннан узып, шуны игълан итте: «Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы!
Ул Үзенең мәрхәмәтен меңнәрчә буыннарга күрсәтә, хилаф эшләрне, җинаятьләрне, гөнаһларны кичерә, әмма гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый, аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача җәза бирә».
Муса шундук, башын җиргә кадәр иеп, Аңа табынды
һәм: – Әй Хуҗа-Хакимем! Әгәр мин Синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, зинһар өчен, безнең белән бар, Хуҗа-Хакимем! Бу халыкның үҗәт булуына карамастан, безнең хилаф эшләребезне һәм гөнаһларыбызны кичер! Безне Үзеңнең биләмәң итеп ал, – диде.
Шуннан Раббы әйтте: – Мин синең белән килешү төзим. Синең бөтен халкың алдында моңа кадәр җир йөзендәге бер генә халыкта да эшләнмәгән могҗизалар күрсәтермен, һәм синең белән яши торган халык Мин Раббының синең хакка дәһшәтле эшләр кылуын күрер.
Бүген Мин биргән әмерләрне үтәгез. Мин сезнең күз алдыгыздан амориләрне, кәнганиләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куачакмын.
Сак булыгыз: барачак җирегездә яшәүче бер генә халык белән дә килешү төземәгез, югыйсә алар сезгә тозак булырлар.
Шуңа күрә аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларын аударыгыз.
Башка бернинди илаһка да табынмагыз, чөнки Раббы – башка илаһларга түзеп тормаучы Аллаһы.
Бу җирдә яшәүче халык белән килешү төземәгез, югыйсә алар, үз илаһларына табынган һәм корбан китергән вакытта, сезне дә үзләре белән чакырырлар, һәм сез аларның корбаннарын ашый башларсыз.
Әгәр сез үз угылларыгызга аларның кызларын хатынлыкка сайласагыз, аларның кызлары, үз илаһларына табынып, сезнең угылларыгызны шуны ук эшләргә мәҗбүр итәрләр.
Коелма потлар ясамагыз.
Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешергән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда, билгеләнгән вакытта үтәгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз.
Беренче булып туган һәр ир бала, шулай ук эре һәм вак мал-туарыгыздан беренче булып туган иркәк терлек – Минеке.
Әмма беренче булып туган ишәкне бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, муенын сындырыгыз. Сезнең беренче ир балагыз да йолып алынырга тиеш. Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел.
Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне ял итегез. Хәтта сабан вакыты һәм урак өсте булса да ял итегез.
Беренче бодай уңышын җыйгач, Атналар бәйрәмен үткәрегез, ә ел тәмамланганда, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен үткәрегез.
Елга өч мәртәбә сезнең барлык ирләрегез Хуҗа-Раббы, Исраил Алласы каршына килергә тиешләр.
Мин сезнең алдыгыздан башка кавемнәрне куып җибәрермен һәм сезнең чикләрегезне киңәйтермен. Сез елына өч тапкыр Раббы Аллагыз каршына килсәгез, беркем дә сезнең җирегезне тартып ала алмас.
Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Котылу бәйрәме корбанының һичнәрсәсен иртәнгә калдырмагыз.
Беренче булып җыйган уңышыгызның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.
Раббы Мусага әйтте: – Мин әйткәннәрнең барысын да язып ал, чөнки бу – Мин синең белән һәм Исраил халкы белән төзегән килешүнең нигезедер.
Муса анда Раббы белән кырык көн вә кырык төн булды, берни ашамады да, эчмәде дә; таш такталарга килешүнең сүзләрен – ун боерыкны язды.
Боерыклар язылган ике таш тактаны тотып, Муса Синай тавыннан төшкәндә, Аллаһы белән сөйләшүдән йөзенең нур чәчеп торуын үзе белми иде әле.
Мусаның йөзе нур чәчеп торганны күргәч, Һарун һәм барча Исраил халкы аңа якын килергә курыкты.
Муса исә аларны үзенә чакырды, һәм Һарун белән халык башлыклары аның янына килде, һәм Муса алар белән сөйләште.
Шуннан соң калган барлык исраилиләр дә Мусага якынлашты, һәм Раббының Синай тавында биргән боерыкларын ул аларга тапшырды.
Сөйләшү тәмамлангач, Муса бөркәнчек белән йөзен каплады.
Раббы алдына барып, Аның белән сөйләшкәндә, Муса һәрвакыт йөзеннән бөркәнчеген ала иде. Аннары, кайтып, Раббы кушканнарны Исраил халкына җиткергәндә,
халык аның йөзеннән нур бөркелеп торуын күрә иде. Раббы белән сөйләшергә барганчы, Муса янә йөзен бөркәнчек белән каплый иде.
Муса, Исраилнең бар халкын җыеп, болай диде: – Раббы сезгә менә нәрсә эшләргә боерды:
алты көн эшләгез, ә җиденче көн – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Ул көнне эшләгән кеше, кем булуына карамастан, үлемгә дучар ителергә тиеш.
Шимбә көнне хәтта өйләрегездә ут та кабызмагыз.
Исраил халкына Муса болай диде: – Раббы менә нәрсә боерды:
үзегездән Раббыга бүләкләр тәкъдим итегез. Һәркем Раббыга нәрсә бүләк итәргә тели, шуны китерсен. Ул бүләкләр: алтын, көмеш, бакыр,
зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы,
кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы,
яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр,
эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар булсын.
Сезнең арада булган барлык осталар, килеп, Раббы кушкан бар нәрсәне –
чатырны, аның каплавычын, каптырмаларын, рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен;
Аллаһы сандыгын, аның колгаларын, капкачын һәм сандыкны аера торган пәрдәне;
өстәлне һәм аның колгаларын, өстәлдәге барлык савыт-сабаны һәм Аллаһыга багышланган икмәкне;
шәмдәлне, аның кирәк-яракларын вә яктырткычларын, аның өчен майны;
хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен һәм аның колгаларын; изгеләндерү маен, хуш исле сумала-майларны; чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне;
корбан яндыру мәзбәхен, аның бакыр рәшәткәсен, колгаларын һәм барлык әсбапларын; юынгычны һәм аның аскуймасын;
ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрне, баганаларны һәм нигезләрне; ишегалды капкасына эленгән пәрдәне;
чатыр вә ишегалды өчен казыкларны һәм бауларны;
мәһабәт киемнәрне – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына, руханилык итү өчен, киемнәрне әзерләсеннәр.
Исраил халкы Муса яныннан таралышты,
аннары, Очрашу чатырын кору, чатыр өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне һәм изге киемнәрне әзерләү өчен, үз теләге белән, йөрәге кушканча, Раббыга бүләк алып килде.
Барча ир-ат һәм хатын-кыз, йөрәк кушканча, алтыннан ясалган төрле-төрле бизәнү әйберләре – эләктергеч, алка, балдак һәм муенсалар алып килде. Бу алтын әйберләрне алар, махсус бүләк итеп, Раббыга багышладылар.
Кемнәрнең зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре яисә диңгез филе тиреләре булса, барысы да шуны китерде.
Көмеше яисә бакыры булганнар әлеге әйберләрне Раббыга китерде. Сәрви агачы булган һәркем, шул агачны эштә куллану өчен, Раббыга алып килде.
Эрли белүче уңган хатын-кызлар үзләре эрләгән зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон җеп һәм нәфис җитен китерделәр.
Ярдәм итәргә теләгән һәм эрләргә оста булган хатын-кызлар кәҗә мамыгы эрләде.
Башлыклар, эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак һәм башка кыйммәтле ташлар китерделәр.
Алар шулай ук яктырткыч, изгеләндерү мае һәм хуш исле сумала-майлар өчен төрле матдәләр һәм зәйтүн мае алып килделәр.
Раббы Мусага кушкан эшләрне башкару өчен, һәр Исраил кешесе – ир-атмы ул, хатын-кызмы – үз теләге белән Раббыга бүләген алып килде.
Шулчак Муса Исраил халкына әйтте: – Карагыз: Раббы Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайлап,
аны Аллаһы Рухы белән рухландырды һәм барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетты.
Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый
һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала.
Раббы Бесалелга һәм Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабка башкаларны өйрәтү осталыгы бирде.
Ул аларда теләсә нинди эшне башкарырлык осталык булдырды. Алар – һөнәр остасы да, сызымчы да, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче дә, шулай ук тукучы да; алар – барлык эшләрне һәм сызымнарны белүчеләр.
Шуңа күрә Бесалел, Оһолиаб һәм башка осталар Раббы кушкан эшләрне башкарсыннар. Раббы бу кешеләргә Изге чатырны коруда таләп ителгән барлык эшләрне башкару өчен осталык һәм акыл бирде.
Муса, шулай итеп, Бесалелны, Оһолиабны һәм Раббы осталык биргән һөнәр ияләрен, бу эштә ярдәм итәргә теләгән барлык башка осталарны чакырып алды.
Муса аларга Исраил халкы китергән бүләкләрне тапшырды, һәм осталар бу әйберләрне Изге чатырны коруга тоттылар. Халык исә һәр иртәне ихтыяри бүләкләр китерүен дәвам итте.
Шуннан осталар, Изге чатырны корудан туктап,
Муса белән сөйләшергә киттеләр. – Раббы кушкан чатырны кору өчен, халык бүләкне кирәгеннән артык күп китерә, – диде алар.
Шуның өчен Муса: – Ирләр дә, хатын-кызлар да, чатыр кору өчен, башка бер нәрсә китермәсеннәр, – дип, стандагыларның һәммәсенә әйтергә кушты. Шуннан соң алар бүләк китерми башладылар,
чөнки эш башкару өчен кирәкле әйберләр артыгы белән китерелгән иде.
Эшкә керешкән осталар чатыр өчен ун пәрдә тектеләр; пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелде.
Пәрдәләр барысы да бер зурлыкта – буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк иде.
Осталар, пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тектеләр.
Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куйдылар, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена да тектеләр:
беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк иде. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килде.
Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма ясадылар.
Чатырны каплау өчен, осталар янә бер каплавыч ясадылар. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерләделәр.
Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булды.
Осталар башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтырдылар.
Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк ясадылар.
Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшләделәр.
Чатыр өчен алар янә ике каплавыч эшләделәр: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән иде.
Шуннан соң осталар чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар ясадылар.
Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым иде.
Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнде.
Осталар чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам
һәм көмештән кырык нигез ясадылар – һәр рам астында чыгынтыларга туры китерелгән икешәр нигез булды.
Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам
һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез ясадылар.
Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам,
ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам ясадылар.
Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелде; ике почмак та бертөрле ясалды.
Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез – һәр рам астына икешәр нигез ясалды.
Шуннан соң осталар сәрви агачыннан борыслар ясадылар: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс,
икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булды.
Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылды.
Осталар рамнарны алтын белән капладылар һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркеттеләр; бу борысларны да алтын белән капладылар.
Аннары осталар зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукыдылар да аның өстенә керубим сурәтләре чиктеләр.
Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан дүрт багана ясап, алтын белән капладылар. Баганалар өчен алтыннан ыргаклар эшләделәр һәм дүрт көмеш нигез коеп ясадылар.
Соңыннан осталар, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшләделәр; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде.
Пәрдәне элү өчен, осталар, алтын ыргаклары булган биш багана ясап, аларның башын вә чыбыкларын алтын белән капладылар һәм баганалар өчен биш бакыр нигез койдылар.
Бесалел сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясады. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булды.
Ул аның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизәде.
Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркетте.
Шуннан соң ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгертте.
Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидерде.
Бесалел сандыкның капкачын саф алтыннан эшләде. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булды.
Аннары, алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына ясады:
берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетте; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнде.
Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап тордылар. Алар, бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәделәр.
Бесалел сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл ясады.
Ул, аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап алды;
өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап алды.
Соңыннан дүрт алтын боҗра коеп, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркетте.
Боҗраларны ул кыса янына урнаштырды; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерде.
Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгертте. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк иде.
Бесалел өстәлгә куя торган савыт-сабаны – тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне һәм чүлмәкләрне саф алтыннан ясады.
Бесалел шәмдәлне саф алтыннан чүкеп ясады. Ул аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп ясады.
Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе – бер якта, өчесе икенче якта булды.
Касә үзе бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булды – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалды.
Бесалел шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә ясады.
Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булды, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалды.
Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелде.
Бесалел шәмдәлнең җиде яктырткычын, филтә кыскычын һәм улакларын саф алтыннан ясады.
Ул шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан ясады.
Бесалел сәрви агачыннан хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен ясады. Бу мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булды. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясалып, алар мәзбәх белән бербөтен булдылар.
Бесалел, мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизәде.
Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетте. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелде.
Бесалел колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән каплады.
Соңыннан Бесалел, хушбуй әзерләгәндәге кебек, изгеләндерү мае һәм хуш исле саф сумала-майлар ясады.
Бесалел корбан яндыру мәзбәхен сәрви агачыннан ясады. Мәзбәх тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе бишәр терсәк, ә биеклеге өч терсәк булды.
Мәзбәхнең һәр почмагына ул берәр мөгез әзерләде, һәм бу мөгезләр мәзбәх белән бербөтен итеп эшләнде. Бесалел мәзбәхнең өстен бакыр белән каплады.
Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – колашалар, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнде.
Ул моның өчен рәшәткә, ягъни бакыр челтәр ясады һәм рәшәткәне мәзбәхнең эченә – өске кырыеннан түбәнрәк төшеп, уртасына урнаштырды.
Бесалел, колгаларны кидерү өчен, бакыр рәшәткәнең һәр дүрт почмагына боҗра коеп ясады.
Ул, сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны да бакыр белән каплады.
Мәзбәхне күчереп йөртү өчен, аның ян-якларындагы боҗраларына әлеге колгаларны кидерде. Мәзбәхне, эчен куыш итеп, такталардан ясады.
Бесалел Очрашу чатырына керә торган урында хезмәт күрсәтүче хатын-кызларның бакыр көзгеләреннән юынгыч һәм аның аскуймасын ясады.
Бесалел ишегалды ясады. Көньякка караган ягының озынлыгы йөз терсәк булып, әлеге якта нәфис җитеннән тукылган пәрдәләр эленеп торды.
Пәрдәләрне элү өчен, Бесалел егерме багана һәм, аларны урнаштырыру өчен, егерме бакыр нигез ясады. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшләде.
Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булды, һәм бу як өчен дә егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән эшләнде.
Ишегалдының көнбатыш ягына илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелды. Баганадагы ыргаклар да, чыбыклар да көмештән иделәр.
Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк иде.
Ишегалды капкасының бер ягындагы пәрдәләр унбиш терсәк озынлыкта булып, алар өч нигез өстенә куелган өч баганага эленде; икенче ягында да пәрдәләрнең озынлыгы унбиш терсәк булып, алары да өч нигезгә куелган өч баганага эленде.
Ишегалды әйләнәсендәге барлык пәрдәләр дә нәфис җитеннән тукылды.
Баганаларның нигезләре – бакырдан, ә баганалардагы ыргак һәм чыбыклар көмештән эшләнде. Багана башлары шулай ук көмеш белән капланды. Ишегалдындагы барлык баганалар көмеш чыбыклар белән беркетелде.
Ишегалды капкасы өчен пәрдә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелде. Пәрдәнең озынлыгы – егерме терсәк, ә биеклеге, ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләрнеке кебек, биш терсәк булды.
Пәрдә дүрт бакыр нигезгә урнашкан дүрт баганага эленде. Баганалардагы ыргак һәм чыбыклар көмештән эшләнеп, баганаларның башлары да көмеш белән капланды.
Чатыр һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан эшләнделәр.
Левиләргә Муса чатырны, ягъни Боерыклар сандыгы куелачак чатырны коруга нәрсәләр киткәнен исәпкә алып, исемлек төзергә кушты; бу эштә җитәкчелекне рухани Һарун углы Итамарга йөкләде.
Раббы Мусага нәрсә боерган булса, Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалел барын да эшләде,
һәм бу эштә аңа Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиаб булышты. Ул һөнәр остасы, сызымчы, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен белән чигүче иде.
Раббыга махсус бүләк итеп китерелгән һәм Изге чатырны коруга сарыф ителгән алтынның күләме егерме тугыз талант һәм җиде йөз утыз шәкыл булды.
Халык тарафыннан исәпкә алынган көмешнең күләме йөз талант һәм бер мең җиде йөз җитмеш биш шәкыл булды:
яше егермедән узган барлык ирләр (шул яшьтәге исәпкә алынган ирләрнең саны алты йөз өч мең дә биш йөз илле кеше иде) бер бека, ягъни ярты шәкыл көмеш түләде.
Чатыр һәм аның эчендәге пәрдәләрнең нигезләре өчен йөз талант – һәр нигезгә бер талант көмеш китте.
Баганалардагы ыргак вә чыбыкларны ясауга һәм багана башларын каплауга калган мең җиде йөз дә җитмеш биш шәкыл көмеш тотылды.
Махсус бүләк буларак, Раббыга җитмеш талант һәм ике мең дүрт йөз шәкыл бакыр багышланды,
һәм бу бакыр Очрашу чатырына керү юлындагы нигезләрне әзерләүгә тотылды. Бакырдан шулай ук мәзбәх, аның челтәре, мәзбәх өчен барлык әсбаплар, ишегалды һәм аның капкасы өчен нигезләр, чатыр вә ишегалды өчен барлык казыклар ясалды.
Осталар, Раббы Мусага кушканча, мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан киемнәр һәм Һарунга изге киемнәр әзерләделәр.
Эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләделәр.
Алар алтынны, юка итеп җәеп, җепләр итеп кистеләр дә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен аша үткәрделәр – аны оста итеп чиктеләр.
Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тектеләр.
Раббы Мусага кушканча, билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнде. Билбау эфодка тоташтырылды.
Осталар, ахак ташларын алтын кысаларга урнаштырып, Исраил угылларының исемнәрен бу ташларга мөһер уйган сыман итеп яздылар;
аннан алар, Раббы Мусага кушканча, бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркеттеләр.
Осталар, эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен дә әзерләделәр. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләделәр – аны оста итеп чиктеләр.
Буе һәм иңе берәр карыш булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булды.
Осталар аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркеттеләр: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт,
икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз,
өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист,
ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булды. Алар ташларны алтын кысаларга урнаштырдылар.
Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булды. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылды.
Осталар күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшләделәр.
Алар, ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясап, боҗраларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркеттеләр
һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйләделәр.
Алар чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркеттеләр һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелделәр.
Осталар, ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркеттеләр.
Алар, янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыттылыр.
Алар, Раббы Мусага кушканча, күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куйдылар.
Осталар эфод белән киелә торган япанчаны тоташтан зәңгәр тукымадан тектеләр.
Япанчаның уртасында баштан кияр өчен тишек ясалды. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйлары яка сыман итеп тегелде.
Осталар, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре ясадылар.
Саф алтыннан кыңгыраулар ясап, бу кыңгырауларны итәк әйләнәсендәге анарлар арасына беркеттеләр.
Раббы Мусага кушканча, рухани хезмәтен башкару өчен эшләнгән япанча итәге әйләнәсендәге кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барды.
Осталар Һарун һәм аның угыллары өчен күлмәкләрне нәфис җитеннән тукып әзерләделәр.
Алар җитен чалма да, җитен баш киемнәре дә, нәфис җитеннән эчке ыштаннар да әзерләделәр.
Раббы Мусага кушканча, пута зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләнеп, аңа бизәкләр чигелде.
Осталар саф алтыннан бер ләүхә – изгелек билгесе ясадылар һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яздылар.
Раббы Мусага кушканча, алар аны чалмага зәңгәр тасма белән беркетеп куйдылар.
Шулай итеп, чатырны – Очрашу чатырын кору эшләре төгәлләнде. Раббы Мусага ничек кушкан булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр.
Шуннан соң алар Мусага чатыр һәм аның барлык кирәк-яракларын алып килделәр. Менә алар: каптырмалар, рамнар, борыслар, баганалар һәм нигезләр;
кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән һәм диңгез филе тиреләреннән эшләнгән каплавычлар; сандыкны аера торган пәрдә;
Боерыклар сандыгы, аның колгалары һәм капкачы;
өстәл, өстәлдәге барлык савыт-саба һәм Аллаһыга багышланган икмәк;
саф алтыннан эшләнгән шәмдәл, аның тезелеп торган яктырткычлары, барлык кирәк-яраклары һәм аның өчен май;
алтын мәзбәх; изгеләндерү мае; хуш исле сумала-майлар; чатырга керү юлын каплаучы пәрдә;
бакыр мәзбәх, аның бакыр рәшәткәсе, колгалары һәм барлык әсбаплары; юынгыч һәм аның аскуймасы;
ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр, баганалар һәм нигезләр; ишегалды капкасына эленгән пәрдә; ишегалды өчен казыклар һәм баулар; чатыр, ягъни Очрашу чатыры өчен файдаланыла торган барлык җайланмалар;
мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәр һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәр.
Исраилиләр бу эшләрнең барысын да Мусага Раббы кушканча башкардылар.
Муса алар ясаган әйберләрне тикшерде һәм, бар нәрсәнең Раббы кушканча эшләнгәнен күреп, халыкка үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.
Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:
– Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор.
Чатырның эченә Боерыклар сандыгын куй һәм аны пәрдә белән аерып ал.
Аннары өстәлне алып кил дә аның өстенә барлык кирәкле әйберләрне куй. Аннары чатырга шәмдәлне урнаштыр һәм аңа яктырткычларны куеп чык.
Хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәхне Боерыклар сандыгы каршысына куй, ә чатырга керә торган урында пәрдә эл.
Корбан яндыру мәзбәхен Очрашу чатыры алдында урнаштыр,
ә чатыр белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су сал.
Чатыр тирәли ишегалды ясап, ишегалды капкасына пәрдә эл.
Изгеләндерү мае ал да чатыр һәм андагы барлык әйберләрне май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, чатыр изге булыр.
Аннары корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, мәзбәх тулысынча изге булыр.
Шулай ук юынгычны һәм аның аскуймасын май сөртеп изгеләндер.
Һарунны һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп коендыр.
Шуннан соң, изге киемнәр кидереп, Һарунны май сөртеп изгеләндер – рухани итеп, Миңа хезмәткә багышла.
Шулай ук аның угылларын да китер, аларга да күлмәкләр кидер
һәм, Миңа хезмәт итә алсыннар өчен, аталарына май сөрткән кебек, май сөрт. Шуннан соң алар да Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. Шулай итеп, алар буыннан-буынга күчеп баручы руханилыкка багышланган булырлар.
Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды.
Чатыр икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә корылды.
Чатырны корганда, Муса башта нигезләрен салды, рамнарын урнаштырды, борысларын тарттырды һәм баганаларын утыртты.
Аннары ул, Раббы кушуы буенча, корылма өстенә ике кат каплавыч япты.
Боерыклар язылган таш такталарны сандык эченә салды да, аның колгаларын урнаштырып, капкачын япты.
Сандыкны чатыр эченә кертте һәм, Раббы кушканча, Боерыклар сандыгын аерып кую өчен, пәрдә элде.
Очрашу чатырының төньяк өлешендә, чатыр эчендәге пәрдә каршысында, Муса өстәл урнаштырды
һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы өстәлгә икмәк куйды;
Очрашу чатырының көньяк өлешендә, өстәл каршысында, шәмдәл урнаштырды,
һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы шәмдәлгә яктырткычларны тезеп чыкты.
Очрашу чатыры эчендәге пәрдә каршысында Муса алтын мәзбәх урнаштырды
һәм анда, Раббы кушуы буенча, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Аннан соң Муса чатырга керә торган урында пәрдә элде;
Очрашу чатыры алдында корбан яндыру мәзбәхен урнаштырды һәм, Раббы кушуы буенча, шунда тулаем яндыру корбаны китерде һәм икмәк бүләге тәкъдим итте.
Аннары Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су салды.
Муса, Һарун һәм аның угыллары анда аяк-кулларын юа торган булдылар.
Алар, Раббы Мусага кушканча, кул-аякларын Очрашу чатырына кергән саен һәм мәзбәхкә якынайган саен юдылар.
Муса, чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды ясап, капкасына пәрдә элде. Мусаның эше шуның белән тәмәмланды.
Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды.
Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.
Чатыр өстеннән болыт күтәрелгәндә, исраилиләр, һәрбер туктаган урыннарыннан юлга кузгалып, сәяхәтләрен дәвам иттерделәр,
ә инде болыт күтәрелмәсә, аның кузгалганын көтеп туктап тордылар.
Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр.
Раббы Мусаны чакырып алды да Очрашу чатырыннан аңа болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса Раббыга корбан китерсә, аның корбанлыгы эре яки вак терлек булсын.
Әгәр тулаем яндыру корбаны эре терлектән булса, ул кимчелексез иркәк терлек булырга тиеш. Корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, корбан китерүче кеше аны Очрашу чатыры алдына китерсен
һәм кулын тулаем яндыру корбаны өчен китерелгән малның башына куйсын; нәтиҗәдә, Раббы, корбанны кабул итеп, шул кешенең гөнаһларын йолыр.
Үгезен ул кеше Раббы алдында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, корбан канын Очрашу чатыры каршындагы мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр.
Корбан китерүче кеше, үзенең корбанлык малның тиресен тунап, аны кисәкләргә бүлсен.
Һарунның угыллары, руханилар, мәзбәхкә әйбәтләп утын өйсеннәр дә ут кабызып җибәрсеннәр.
Алар үгезнең бүлгәләнгән кисәкләрен, башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсыннар.
Корбан китерүче корбанлык малның эчке әгъзаларын һәм аякларын су белән югач, рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
Әгәр тулаем яндыру корбаны вак терлек икән, ул кимчелексез сарык яки кәҗә тәкәсе булырга тиеш.
Корбан китерүче үзенең хайванын Раббы алдында, мәзбәхнең төньякка караган ягында чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсеннәр.
Кеше үз корбанын кисәкләргә бүлгәләсен. Шуннан соң рухани әлеге кисәкләрне, хайванның башын һәм маен мәзбәхкә, янып торган утын өстенә тезеп куйсын.
Корбанлык малның эчке әгъзалары һәм аяклары юылганнан соң, рухани аларның һәммәсен мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
Әгәр инде тулаем яндыру корбаны кош икән, Раббыга урман күгәрчене яки бала күгәрчен китерелергә тиеш.
Рухани, аны мәзбәхкә алып килеп, башын өзеп, утта яндырсын, ә канын мәзбәхнең һәр ягына сыласын.
Кошның бүксәсен һәм шакшылары белән бергә арт ягын өзеп алсын да мәзбәхнең көнчыгыш ягына, көл сала торган урынга ташласын.
Канатларыннан тотып, кошны икегә аерсын, ләкин өзеп чыгармасын, аннары мәзбәхтәге утын өстенә куеп яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
Кем дә булса Раббыга икмәк бүләге китерергә тели икән, аның бүләге сыйфатлы бодай оны булсын. Онга зәйтүн мае салынсын, шуның өстенә хуш исле сумала-майлар куелсын.
Аны Һарунның угылларына – руханиларга китерсен. Рухани, уч тутырып, он белән май, шулай ук хуш исле сумала-майның барысын алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Ә инде икмәк бүләгенең артып калганы Һарун һәм аның угылларына булсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
Әгәр мичтә пешкән икмәк бүләге китерәсең икән, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче күмәч яисә зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчә булсын.
Әгәр бүләгең табада пешкән булса, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче икмәк булсын.
Аны сындыргала да өстенә май сал. Бу – икмәк бүләге.
Әгәр икмәк бүләге чүлмәктә пешкән булса, ул сыйфатлы бодай оныннан зәйтүн мае кушып пешерелсен.
Шулай итеп әзерләнгән икмәк бүләген Раббыга китер, аны руханига тәкъдим ит. Рухани, аны мәзбәхкә китереп,
күпмесендер аерып алсын да шуны, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Ә икмәк бүләгенең калган өлеше Һарун һәм аның угылларына булыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.
Раббыга китерелә торган бер генә икмәк бүләген дә чүпрә кушып пешермә, чөнки Раббыга багышлап яндырыла торган бүләктә чүпрә дә, бал да булырга тиеш түгел.
Раббыга боларны беренче уңыш бүләге итеп китерергә мөмкин, әмма бүләкне, хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырырга ярамый.
Үзеңнең барлык икмәк бүләкләреңә тоз сал, чөнки тоз – Аллаһы белән синең арада төзелгән килешүнең билгесе. Шуңа күрә тозсыз икмәк бүләген тәкъдим итмә, һәр бүләгең белән бергә тоз да китер.
Беренче уңышларыңнан Раббыга икмәк бүләге китерәсең икән, аны беренче башаклардан китер, ул ашлык бөртеге кыздырылган, төелгән булсын.
Аның өстенә зәйтүн мае сал, хуш исле сумала-майлар куй; менә бу – икмәк бүләге.
Рухани бөртек белән майның күпмесендер алсын һәм, бүләкнең бер өлеше буларак, барча хуш исле сумала-майлар белән бергә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге.
Кем дә булса Раббы алдына татулык корбаны китерә икән, ул кимчелексез үгез яки сыер булырга тиеш.
Корбан китерүче кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында аны чалсын; ә Һарунның угыллары, руханилар, аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.
Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын,
һәм Һарунның угыллары шуларны мәзбәхтәге утта, тулаем яндыру корбаны өстендә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Әгәр кем дә булса, татулык корбаны итеп, Раббыга вак терлек бүләк итә икән, ул кимчелексез иркәк яки ана терлек булырга тиеш.
Әгәр кеше, корбан итеп, сарык китерә икән, аны Раббы алдында тәкъдим итсен.
Кулын корбанының башына куеп, Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.
Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, татулык корбанының койрыгын мае белән бергә төбеннән кисеп алып, эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын.
Рухани аларны мәзбәхтә яндырсын. Бу, ризык буларак, – Раббыга багышланган яндыру бүләге.
Әгәр кеше, корбан итеп, кәҗә китерсә, аны Раббы алдында тәкъдим итсен.
Кулын корбанының башына куйсын да Очрашу чатыры алдында чалсын; ә Һарунның угыллары аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.
Корбан китерүче, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, корбанының эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын.
Рухани аларны, ризык буларак, мәзбәхтә яндырсын. Бу – яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Бөтен май – Раббыныкы.
Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, түбәндәгеләрне башкарырга тиеш.
Әгәр май сөртелгән зат, баш рухани, гөнаһ кылып, гаебе халык өстенә төшсә, әлеге рухани, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга кимчелексез үгез бозау китерергә тиеш.
Үгез бозауны ул Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына китерсен һәм, кулын үгез бозауның башына куеп, аны Раббы алдында чалсын.
Баш рухани корбанның канын Очрашу чатыры эченә алып керсен.
Бармагын канга манып, Раббы каршында, Изге чатыр эчендәге пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен.
Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны Очрашу чатыры алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен.
Шуннан соң баш рухани, татулык корбаны итеп китерелгән үгезнең майларын аерып алган кебек, гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауның да эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, бөер өстендәге, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алсын. Аннары аларны корбан яндыру мәзбәхендә яндырсын.
Ә тиресен, башын, аяклары белән барлык итен, эчке әгъзаларын, шулай ук эчендәге шакшыларын, гомумән, үгез бозауны бөтен килеш, станнан читкә алып чыгып, көл түгелә торган чиста бер урында утын өстендә яндырсын.
Әгәр дә бөтен Исраил халкы ялгышлык белән гөнаһ эшләсә, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, халык, үзенең гөнаһ кылганлыгын белмәсә дә, гаепле була.
Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, халык, гөнаһ йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына бер үгез бозау китерергә тиеш.
Халыкның өлкәннәре Раббы алдында кулларын үгез бозауның башына куйсыннар, һәм үгез бозау суелсын.
Баш рухани үгез бозау канының бер өлешен Очрашу чатырына алып керсен.
Бармагын канга манып, Раббы каршында, пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен.
Аннары үгез бозауның канын Очрашу чатыры эчендә, Раббы каршында торган мәзбәхнең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны чатыр алдындагы корбан яндыру мәзбәхенең нигезенә түксен.
Ә бөтен маен, аерып алып, мәзбәхтә яндырсын.
Баш рухани үзенең гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозау белән ничек эшләсә, бу үгез бозау белән дә шулай ук эшләсен. Шул рәвешле, баш рухани бу эшне халык үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм халыкның гөнаһы кичерелер.
Баш рухани үзенең гөнаһы өчен китергән үгез бозавын, станнан читкә алып чыгып, ничек яндырса, монысын да шулай яндырсын. Бу – халыкның гөнаһы өчен китерелгән корбан.
Әгәр берәр җитәкче ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы Алласы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, ул гаепле була.
Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, әлеге җитәкче, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә тәкәсе китерергә тиеш.
Ул үзенең кулын кәҗә тәкәсенең башына куйсын, шуннан соң аны тулаем яндыру корбанын чала торган урында, Раббы алдында чалсын. Бу – гөнаһ йолу корбаны.
Рухани гөнаһ йолу корбанының канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен.
Аның бөтен маен, татулык корбанының маен яндырган кебек, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны җитәкче үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.
Әгәр ил халкы арасыннан берәр кеше ялгышлык белән гөнаһ кылса, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, гаепле була.
Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, ул кеше, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә китерергә тиеш.
Ул кеше гөнаһ йолу корбаны өчен китерелгән малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын.
Рухани корбанның канына бармагын мансын да корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен.
Татулык корбанының маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббы алдында хуш исен чыгарырлык итеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.
Әгәр кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бәрән китерергә тели икән, ул кимчелексез саулык бәрән булырга тиеш.
Шул кеше корбанлык малның башына кулын куйсын да тулаем яндыру корбанын чала торган урында чалсын.
Рухани, корбанның канына бармагын манып, корбан яндыру мәзбәхенең мөгезләренә сөртсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен;
татулык корбаны итеп чалынган сарыкның маен аерып алган кебек, корбанның бөтен маен аерып алсын да, Раббыга багышлап яндырылган башка корбаннар өстенә куеп, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны әлеге кеше үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.
Әгәр берәү нинди дә булса эшне күрсә яки шул хакта ишетеп белсә, әмма мәхкәмәдә шаһитлык бирмәсә, шушы гаебе өчен җәзага тартылсын.
Әгәр кем дә булса нәҗес булган берәр нәрсәгә, нәҗес ерткыч җәнлекнең яисә терлекнең үләксәсенә, яки сөйрәлүче нәҗес хайван үләксәсенә кагылса, үзе шул турыда белмәсә дә, гаепле саналып, нәҗес булыр.
Әгәр кем дә булса икенче берәүнең ниндидер нәҗеслегенә кагылса һәм шул хакта соңыннан гына белсә, гаепле саналыр.
Әгәр берәү, уйламыйча, яхшылык яки яманлык кылырга ант итсә һәм моның уйламыйча әйтелгәнен соңыннан гына аңласа, гаепле саналыр.
Әгәр кеше шушы эшләрнең берсендә гаепле булса, үз гаебен танырга тиеш:
кылган гаебенә карап, ул, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга вак терлек – сарык яки кәҗә алып килсен, һәм рухани, шул кеше үзенең гөнаһыннан арынсын өчен, корбан китерер.
Әгәр инде ул кешенең сарык яки кәҗә китерерлек хәле булмаса, үзенең гаебе өчен Раббыга ул ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; аларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр.
Ул кеше күгәрченнәрне руханига китерсен; рухани ул кошларның гөнаһ йолу өчен дигәненең башын борсын, ләкин муеннан өзмәсен,
шул корбанның канын мәзбәхнең як-ягына чәчрәтсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. Бу – гөнаһ йолу корбаны.
Икенче күгәрченне рухани, Канунда күрсәтелгән тәртип буенча, тулаем яндыру корбаны итеп китерсен һәм ул кешене кылган гөнаһыннан арындырсын, һәм, шулай итеп, кешенең гөнаһы кичерелер.
Әгәр инде кылган гөнаһы өчен ул кеше ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерерлек хәлдә булмаса, алар урынына гөнаһ йолу корбаны итеп бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен китерсен, әмма аңа зәйтүн мае кушылырга һәм өстенә хуш исле сумала-майлар куелырга тиеш түгел, чөнки бу – гөнаһ йолу корбаны.
Ул аны руханига китерсен, ә рухани бүләкнең бер өлешен – бер уч он алсын да, Раббыга багышлап, мәзбәхтә, яндыру бүләкләре өстенә салып, бергә яндырсын. Бу – гөнаһ йолу корбаны.
Рухани, шулай итеп, кешене кылган гөнаһыннан арындырыр, һәм ул кешенең гөнаһы кичерелер. Калган он исә, икмәк бүләге кебек үк, руханига тапшырылсын».
Раббы Мусага болай диде:
– Әгәр берәр кеше, ялгышып, Раббыныкы саналган изге әйбер белән дөрес мөгамәлә итмәсә, гаеп йолу корбаны итеп, Раббыга вак терлектән кимчелексез сарык тәкәсе китерсен. Бу сарык тәкәсенең бәясе көмешләтә, шәкыл белән билгеләнсен.
Шул кеше изге әйбер өчен түләргә һәм әйбер бәясенең биштән бер өлешен руханига өстәп бирергә тиеш. Әлеге кеше үзенең гаебеннән арынсын өчен, шул сарык тәкәсен рухани корбанга китерер, һәм аның гаебе кичерелер.
Кем дә булса гөнаһ эшләсә: үзе дә белешмичә, Раббы боерыгына хилафлык кылса, ул, гаепле саналып, җәзага тартылырга тиеш.
Гөнаһ кылган кеше руханига, гаеп йолу корбаны итеп, вак терлектән кимчелексез һәм билгеле бәядәге сарык тәкәсе китерергә тиеш. Шул рәвешле, рухани, әлеге кеше үзенең белмичә кылган гаебеннән арынсын өчен, корбан китерер, һәм аның гаебе кичерелер.
Бу – гаеп йолу корбаны, чөнки әлеге кеше Раббы каршында гаепле иде.
Раббы Мусага болай диде:
– Әгәр берәү Раббы алдында хилаф эш, гөнаһ кылса: иптәшенең әманәтен кире кайтармаса яисә аның берәр әйберен урласа, яки алдаса,
яки югалган әйберне табып та: «Тапмадым», – дип әйтсә, яки, нинди дә булса гөнаһ эш эшләп, шул турыда ялган ант итсә,
ул кеше гөнаһка керә һәм гаепле була; шуңа күрә нәрсә урласа – шуны, ялганлап нәрсә алган булса – шуны, аңа әманәт итеп нәрсә бирелгән булса – шуны, кемдер югалтканны тапса – шуны, берәр әйбер турында: «Алмадым», – дип, ялган ант итсә – шуны кайтарып бирергә тиеш. Ул үзенең гаебе өчен корбан китергән вакытта, әйбер бәясенең биштән бер өлеше кадәр өстәп, әйберне хуҗасына кайтарып бирергә тиеш.
Үзенең гаебе өчен Раббыга ул гаеп йолу корбаны китерсен: вак терлектән кимчелексез, билгеле бәядәге сарык тәкәсен руханига алып килсен.
Шул рәвешле, рухани, ул кеше үз гаебеннән арынсын өчен, Раббы алдына корбан китерер, һәм әлеге кешенең гаебе кичерелер.
Раббы Мусага болай диде:
– Һарун һәм аның угылларына әмер ит: «Тулаем яндыру корбаны китерүнең кагыйдәләре шундый: уты янып торган мәзбәхтә ул иртәнгә кадәр калырга тиеш.
Рухани үзенең җитен киемнәрен һәм эчтән җитен ыштанын кисен дә, мәзбәхтән тулаем яндыру корбанының көлен алып, мәзбәхнең кырыена өйсен;
шуннан соң, киемнәрен салып, башкасын кисен һәм әлеге көлне станнан чиста бер урынга алып чыксын.
Ә мәзбәхтәге ут сүнмичә янып торырга тиеш. Рухани һәр иртәне аңа утын өстәп торсын һәм аның өстенә тулаем яндыру корбанын куйсын, әлеге корбанлык мал белән бергә татулык корбанының маен яндырсын.
Мәзбәхтәге ут, сүнмичә, һәрвакыт янып торырга тиеш.
Ә менә икмәк бүләге тәкъдим итү кагыйдәләре түбәндәгечә: Һарунның угыллары аны Раббы каршына, мәзбәх алдына китерергә тиеш.
Рухани икмәк бүләгеннән, учын тутырып, сыйфатлы бодай оны һәм зәйтүн мае, хуш исле сумала-майларның бөтенесен алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Ә калган оннан төчегә пешкән икмәк әзерләнсен, һәм Һарун белән аның угыллары аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.
Бу икмәк ачыткы салмыйча пешерелергә тиеш. Миңа китерелгән бүләкләрнең бу өлешен Мин аларга бирәм. Бу – гөнаһ йолу корбаны, һәм ул, гаеп йолу корбаны кебек, иң изгеләрдән санала.
Һарун нәселенең барлык ир-атлары аны ашый ала. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән аларның мәңгелек, даими өлеше. Әгәр кем дә булса бу өлешкә кагылса, изге саналыр ».
Раббы Мусага болай диде:
– Руханилыкка багышланган көнне Һарун һәм аның угыллары Раббыга икмәк бүләге китерергә тиеш. Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онын (көн дә китерелә торган икмәк күләмен) икегә бүлеп, шуның яртысын – иртән, икенче яртысын кичтән китерсеннәр.
Зәйтүн мае салынган әлеге икмәк табада пешерелергә һәм, сындырылып, Раббы алдына куелырга тиеш; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Бу эшләрне Һарун нәселеннән булган, баш рухани хезмәтенә багышланган кеше башкарсын; бу бүләк – мәңгегә Раббыныкы; ул тулысынча яндырылырга тиеш.
Шулай итеп, рухани китергән икмәк бүләгенең һәр төре яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.
Раббы Мусага болай диде:
– Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Гөнаһ йолу корбаны китерү кагыйдәләре мондый: гөнаһ йолу өчен китерелгән корбанлык мал Раббы алдында, тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын; бу иң изге корбаннардан санала.
Гөнаһ йолу корбанын китерүче рухани аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.
Корбан итенә кагылган һәр нәрсә изге саналыр. Әгәр корбанның каны кием-салымга чәчрәсә, аны изге урында юарга кирәк.
Шул ит пешкән балчык савытны – ватарга, ә бакыр савытта пешсә, аны ышкып юарга һәм чайкарга кирәк.
Рухани гаиләсеннән булган һәр ир кеше ул итне ашый ала; бу иң изге корбаннардан санала.
Әгәр гөнаһ йолу корбанының каны, гөнаһ йолу өчен, Очрашу чатырындагы Изге бүлмәгә кертелсә, андый корбан утта яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.
Гаеп йолу корбанын – иң изге корбанны китерүнең кагыйдәләре менә мондый:
гаеп йолу өчен китерелгән корбанлык мал тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын, ә рухани аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен.
Аның бөтен маен – койрык маен, эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алып китерсен.
Ә рухани аларны, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, мәзбәхтә яндырсын. Бу – гаеп йолу корбаны.
Рухани нәселеннән булган һәр ир кеше аны ашый ала; ул изге урында ашалырга тиеш, чөнки бу иң изге корбаннардан санала.
Гөнаһ йолу корбаны өчен дә, гаеп йолу корбаны өчен дә кагыйдә бертөрле; корбан ите – корбан китерүче руханиныкы.
Тулаем яндыру корбанын китерүче рухани малның тиресен дә үзенә алсын.
Мичтә, чүлмәктә яки табада пешкән һәртөрле икмәк бүләге – корбан китерүче руханиныкы.
Май кушылган яки кушылмаган һәртөрле икмәк бүләге – Һарун угылларыныкы, һәм ул алар арасында тигез итеп бүленсен.
Раббыга тәкъдим ителә торган татулык корбанын китерү кагыйдәләре менә мондый:
әгәр кем дә булса татулык корбанын рәхмәт әйтү йөзеннән китерә икән, шуңа өстәп зәйтүн мае кушылган төче икмәкләр, зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр һәм, зәйтүн мае кушып, сыйфатлы бодай оныннан пешергән икмәкләр китерсен;
рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбаны белән бергә ачыткы салып пешергән икмәк тә китерсен;
һәртөрле икмәк бүләгенең бер өлешен Раббыга багышлап китерсен; ул өлеш – татулык корбанының канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтүче руханиныкы.
Рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбанының ите тәкъдим ителгән көнне үк ашалырга тиеш, аны иртәнгә калдырырга ярамый.
Әгәр кем дә булса әйткән нәзере буенча яисә ихтыяри рәвештә корбан китерә икән, корбан итен тәкъдим ителгән көнне дә, икенче көнне дә ашарга ярый.
Өченче көнгә калган корбан ите яндырылырга тиеш.
Татулык корбанының ите өченче көнне дә ашала икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителмәс, һәм корбан китерүчегә аның савабы булмас – бу инде нәҗес ит санала, һәм аны ашаучы җәзага тартылсын.
Корбан итенә нинди дә булса нәҗес нәрсә тисә, аны ашарга ярамый, ул ит яндырылырга тиеш. Корбан итен пакь кеше генә ашый ала.
Әгәр дә нәҗесләнгән берәр кеше Раббының татулык корбаны итен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Сыер маен да, сарык маен да, кәҗә маен да ашамагыз.
Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган терлекнең маен төрле кирәк-яракка файдаланырга мөмкин, әмма аны ашарга ярамый.
Әгәр кем дә булса Раббыга яндыру корбаны итеп китерелгән малның маен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Кайда гына яшәсәгез дә, кош канын да, хайван канын да ашамагыз.
Кан ашаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Раббыга багышланган татулык корбаны китерүче кеше шул корбанның бер өлешен Раббыга китерсен.
Раббыга яндыру корбанын ул үз кулы белән китерсен – корбан малының маен түш ите белән бергә аерып алсын да, Раббыга багышлануын күрсәтер өчен, түш итен Аның алдында күтәреп селкесен.
Рухани корбанның маен мәзбәхтә яндырсын, ә түш ите Һарунга һәм аның угылларына булсын.
Татулык корбанының арткы уң боты руханига бүләк итеп бирелсен.
Корбан малының арткы уң боты – корбанлыкның канын һәм маен Раббыга китерүче Һарун углының өлешедер.
Татулык корбанының күтәреп селкегән түш итен һәм тәкъдим ителгән арткы уң ботын Мин, Исраил халкыннан алып, рухани Һарунга һәм аның угылларына бирәм. Бу – Исраил халкыннан аларга һәрчак бирелә торган өлеш».
Һарун һәм аның угыллары Раббы алдында рухани булып хезмәт итәр өчен тәгаенләнгән көннән башлап, Раббыга китерелгән яндыру бүләкләреннән аларга тиешле өлеш әнә шул.
Һарун һәм аның угылларына май сөртелгән көнне Исраил халкына Раббы: «Бу өлеш буыннан-буынга аларга бирелергә тиеш», – дип әмер итте.
Тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны, руханилыкка багышлау корбаны һәм татулык корбаны китерүнең кагыйдәләре әнә шундый.
Исраилиләр Раббыга корбаннар китерсен өчен, шушы кагыйдәләрне Раббы Мусага Синай чүлендәге Синай тавында белгертте.
Раббы Мусага болай диде:
– Һарунны һәм аның угылларын алып кил; үзең белән шулай ук аларның киемнәрен, изгеләндерү маен, гөнаһ йолу корбаны өчен үгез бозау, ике сарык тәкәсе, бер кәрзин төче икмәк ал да бар халыкны Очрашу чатыры алдына җый.
Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: халык Очрашу чатыры алдына җыелды.
Шуннан соң Муса халыкка: – Раббы менә шулай эшләргә әмер итте, – диде.
Муса Һарунны, аның угылларын алып килеп коендырды; Һарунга күлмәк кидерде, биленә пута буды, өстенә япанча кигертеп, эфод яптырып, өстеннән бизәкле билбау буды – эфодны шулай ныгытып бәйләде.
Шуннан соң Һарунга руханилык күкрәкчәсен кигертеп, күкрәкчә эченә урим һәм туммим салды;
баш киеме кидерде һәм, Раббы әмер иткәнчә, аның алгы ягына алтынланган изгелек билгесен беркетте.
Шуннан соң Муса, изгеләндерү маен алып, чатырга һәм андагы бар нәрсәгә май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде.
Май алып, җиде мәртәбә мәзбәхкә чәчрәтте, мәзбәхкә һәм аның бөтен әсбапларына, юынгычка һәм аның аскуймасына май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде.
Һарунның башына да изгеләндерү мае коеп, Һарунны Раббы хезмәтенә багышлады.
Шуннан соң Муса Һарунның угылларын алып килде һәм, Раббы кушканча, аларга күлмәк кидерде, пута белән билләрен буды, баш киеме кидерде.
Аннары Муса гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын бозауның башына куйдылар.
Муса, әлеге бозауны чалып, канын алды да, бармагы белән мәзбәхнең мөгезләренә һәрьяклап сөртеп, мәзбәхне пакьләде, ә калган канны мәзбәх нигезенә түкте. Нәҗеслектән пакьләп, ул аны шул рәвешле изгеләндерде.
Муса, үгез бозауның эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, мае белән бергә ике бөерен алып, аларны мәзбәхтә яндырды.
Ул, Раббы кушканча, үгез бозауны, аның тиресен, итен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә китеп яндырды.
Аннан соң Муса тулаем яндыру корбаны өчен сарык тәкәсе алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар.
Муса аны чалды һәм канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте;
тәкәне, кисәкләргә бүлеп, башы һәм мае белән бергә яндырды.
Аннары сарыкның эчке әгъзаларын һәм аякларын юды да бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндырды. Менә бу, Раббы Мусага әмер иткәнчә, Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге.
Шуннан соң Муса икенче сарык тәкәсен алып килде. Монысы руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан иде. Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар.
Муса аны суйды да канын Һарунның уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртте.
Муса шулай ук Һарунның угылларын алып килде һәм канны аларның уң колак яфракларына, шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына сөртте, ә канның калганын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.
Шуннан соң ул тәкәнең маен – койрык маен, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, аның бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын алды; һәм Раббы алдына куелган кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә алды да аларны корбанның майлары һәм арткы уң боты өстенә куйды.
Һарун һәм аның угыллары боларның һәммәсен, Мусадан кулларына алып, күтәреп селкеделәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерделәр.
Аннары Муса, алар кулыннан бар нәрсәне алып, тулаем яндыру корбаны өстенә куйды һәм руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан итеп яндырды. Бу – Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге.
Муса, корбанның түш итен алып, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде; бу – руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан тәкәсеннән, Раббы әмер иткәнчә, Мусага тигән өлеш.
Аннары Муса, изгеләндерү маен һәм мәзбәхтәге канны алып, Һарунга һәм аның угылларына, шулай ук аларның киемнәренә чәчрәтте; Һарунны һәм аның киемнәрен, аның белән бергә угылларын һәм угылларының киемнәрен ул шул рәвешле изгеләндерде.
Һарунга һәм аның угылларына Муса болай диде: – Очрашу чатыры алдында ит пешерегез һәм аны шунда ук, руханилыкка багышлаганда кулланыла торган кәрзиндәге икмәк белән ашагыз, чөнки миңа: «Аны Һарун һәм аның угыллары ашарга тиеш», – дип әмер ителде.
Ә калган итне һәм икмәкне яндырыгыз.
Сезне руханилыкка багышлау йоласы тәмамланганчы, ягъни җиде көн буена, Очрашу чатыры алдыннан читкә китмәгез, чөнки бу йола җиде көнгә сузылачак.
Бүген без башкарган эшләр, сезне гөнаһтан арындыру өчен, Раббы әмере белән эшләнде.
Җиде көн буена көндез һәм төнлә Очрашу чатыры алдында булыгыз һәм, үләсегез килмәсә, Раббы таләп иткәнчә эшләгез, чөнки миңа шулай әмер ителде.
Һарун һәм аның угыллары Муса аша җиткерелгән Раббы әмерләрен тулысынча үтәделәр.
Сигезенче көнне Муса, Һарунны, аның угылларын һәм Исраилнең өлкәннәрен чакырып алып, Һарунга болай диде: – Гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер үгез бозау, ә тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе ал да Раббы каршына алып кил.
Шуннан исраилиләргә игълан ит: «Раббы алдында корбан китерү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе, тулаем яндыру корбаны итеп, берәр яшьлек кимчелексез бер бозау белән бер бәрән, татулык корбаны итеп, бер үгез белән бер сарык тәкәсе һәм зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге алыгыз, чөнки бүген сезнең алда Раббы пәйда булачак».
Муса әмер иткән нәрсәләрне Очрашу чатыры алдына китерделәр, һәм бар халык Раббы каршына килеп басты.
Муса болай диде: – Боларны эшләргә сезгә, каршыгызда Раббы шөһрәте пәйда булсын өчен, Раббы Үзе әмер итте.
Муса Һарунга әйтте: – Раббы әмер иткәнчә, мәзбәх янына бар да, үзең һәм халык гөнаһтан арынсын өчен, гөнаһ йолу корбаныңны һәм тулаем яндыру корбаныңны тәкъдим ит; халык гөнаһтан арынсын өчен, шулай ук халыкның да корбанын тәкъдим ит.
Шуннан соң Һарун, мәзбәх янына килеп, үзе өчен гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны чалды.
Аның угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул, бармагын канга манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөртте, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте.
Ә гөнаһ йолу корбанының маен, бөерләрен, бавыр астындагы өлешен, Раббы Мусага әмер иткәнчә, мәзбәхтә яндырды.
Ите белән тиресен исә станнан читкә алып китеп яндырды.
Шуннан соң Һарун тулаем яндыру корбанын чалды; угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул шушы канны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.
Аңа, тураклап, тулаем яндыру корбанын һәм корбанның башын китерделәр, һәм Һарун аларны мәзбәхтә яндырды,
ә эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, мәзбәхтә, әлеге тулаем яндыру корбаны өстендә яндырды.
Шуннан Һарун халыкның корбанлыкларын китерде: халыкның гөнаһы өчен бирелгән кәҗә тәкәсен чалды да аны, элеккесе кебек, гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итте.
Шулай ук тулаем яндыру корбаннарын да китерде, аларны Канун таләп иткәнчә тәкъдим итте.
Аннары Һарун, икмәк бүләге китереп, шуннан бер уч тутырып алды да мәзбәхтә яндырды, һәм бу – иртәнге тулаем яндыру корбаныннан тыш китерелгән бүләк иде.
Аннары Һарун халык тарафыннан татулык корбаннары итеп бирелгән үгез белән сарык тәкәсен чалды; угыллары аңа корбан каны бирделәр, һәм ул аны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте.
Алар, үгезнең һәм сарык тәкәсенең майларын – койрык маен, эч маен, бөерләрен һәм бавыр астындагы өлешен алып, түш ите өстенә куйдылар. Һарун шушы майларны мәзбәхтә яндырды.
Шуннан Һарун үгезнең һәм сарык тәкәсенең түш итен һәм арткы уң ботын, Муса кушканча, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде.
Һарун, кулларын күтәреп, халыкка фатиха бирде. Гөнаһ йолу корбанын, тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын тәкъдим иткәннән соң, мәзбәхтән түбән төште.
Шуннан соң Муса белән Һарун Очрашу чатырының эченә керделәр. Чатырдан чыккач, халыкка фатиха бирделәр. Менә шулвакыт барча халык алдында Раббы Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтте:
Раббы тарафыннан ялкын килде дә мәзбәх өстендәге тулаем яндыру корбанын һәм майларны яндырып бетерде; моны күргән барча халык шатлыктан кычкырып җибәрде һәм йөзе белән җиргә капланды.
Һарунның угыллары – Надаб белән Абиһу – үзләренең сумала-майлар көйрәтү савытларына янып торган күмер һәм хуш исле сумала-майлар салдылар да Раббы рөхсәт итмәгән шул утны Аның хозурына китерделәр.
Шулвакыт Раббы хозурыннан ялкын бөркелеп чыкты да аларны өтеп алды – һәм алар Раббы алдында һәлак булдылар.
Шуннан Муса Һарунга әйтте: «Миңа якынлашкан кешеләргә изгелегемне күрсәтермен, бөтен халык алдында Миңа дан өстәлер», – дигән иде Раббы. Һарун эндәшмәде.
Шуннан соң Муса, Һарун абыйсы Уззиелнең угылларын – Мишаил белән Элсафанны чакырып алып, аларга болай диде: – Бирегә килегез, туганнарыгызның җәсәдләрен Изге бүлмәдән алып чыгып, станнан читкә китегез.
Алар килделәр һәм, Муса әйткәнчә, мәетләрне, киемнәреннән тотып, станнан читкә алып чыктылар.
Муса Һарунга һәм аның угыллары Элгазар белән Итамарга болай диде: – Үлмәс өчен һәм бар халыкка Раббының ачуы кабармасын өчен, чәчләрегезне тузгытмагыз һәм киемнәрегезне ерткаламагыз, әмма туганнарыгыз, Исраилнең бар халкы, Раббы яндырып үтергән кардәшләрегезне кызганып кайгы кичерергә мөмкин.
Ә сез, үләсегез килмәсә, Очрашу чатыры алдыннан читкә китмәгез, чөнки сез Раббыга багышландыгыз – сезгә изгеләндерү мае сөртелде. Алар нәкъ Муса кушканча эшләделәр.
Раббы Һарунга болай диде:
– Үләсегез килмәсә, син һәм синең угылларың, Очрашу чатырына кергәндә, шәраб һәм каты эчемлекләр эчәргә тиеш түгел. Сезнең киләчәк буыннар өчен мәңгелек кагыйдә бу.
Сез изгене – изге булмаганнан, чистаны нәҗестән аера белергә һәм исраилиләрне Раббының Муса аркылы җиткерелгән барлык кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш.
Муса Һарунга һәм аның исән калган угыллары Элгазар белән Итамарга болай диде: – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән артып калган икмәк бүләген алып, төчегә көлчә пешерегез дә мәзбәх янында ашагыз, чөнки бу иң изге бүләкләрдән санала.
Аны изге урында ашагыз, чөнки бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән сезгә һәм угылларыгызга тигән өлеш. Бу хакта миңа Раббы шулай дип әмер итте.
Күтәреп селкегән түш итен, тәкъдим ителгән арткы уң ботны сез, сезнең угыллар вә кызлар чиста саналган урында ашый аласыз, чөнки бу – исраилиләр китергән татулык корбаннарыннан сезгә һәм балаларыгызга тигән өлеш.
Яндыру корбаны буларак китерелгән малның майлары белән бергә махсус бүләк саналган арткы бот һәм күтәреп селкегән түш ите Раббы алдына китерелергә тиеш. Әлеге бот һәм түш ите, Раббы әмер иткәнчә, сезнең һәм балаларыгызның мәңгелек өлеше.
Муса аннары гөнаһ йолу корбаны өчен тәгаенләнгән кәҗә тәкәсен эзләргә кереште, ләкин ул инде яндырылган иде. Муса, Һарунның исән калган угыллары Элгазар белән Итамарны ачуланып, алардан сорады:
– Ни өчен сез гөнаһ йолу корбанын изге урында ашамадыгыз? Ул корбан бит иң изгеләрдән санала; ул сезгә Раббы алдында халыкның гөнаһын йолу өчен, халык гөнаһтан арынсын өчен бирелгән.
Бу корбанлыкның канын Изге бүлмәгә алып кермәгәч, сез аны, мин әмер иткәнчә, изге урында ашарга тиеш идегез.
Һарун Мусага болай диде: – Менә бүген угылларым гөнаһ йолу корбанын һәм тулаем яндыру корбанын Раббы алдына китерделәр, ләкин минем белән теге хәл килеп чыкты. Әгәр мин бүген гөнаһ йолу корбанын ашаган булсам, Раббы моны хуплар идеме?!
Һарунның җавабын ишеткәч, Муса аның белән килеште.
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Исраилиләргә игълан итегез: «Җир йөзендәге барлык хайваннардан сезгә ашарга яраклылары түбәндәгеләр:
аеры тояклы күшәүче теләсә нинди хайван.
Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Дөя күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм.
Шулай ук кушаяк, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм.
Куян, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм.
Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул хәрәм.
Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз, сезнең өчен алар хәрәм.
Диңгез вә елга суларында канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз.
Диңгезләрдә, елгаларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез җан ияләре – суда мыжлап торган хәшәрәт яисә башка тереклек ияләре сезнең өчен хәрәм.
Болар сезнең өчен хәрәм: аларның итен ашамагыз; үләксәләрен дә хәрәм санагыз.
Суда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез хайваннарның барысы да сезнең өчен хәрәм.
Кошлардан түбәндәгеләре сезнең өчен хәрәм: бөркет, гриф, диңгез бөркете, тилгән, лачынның һәр төре, козгынның һәр төре, тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың һәр төре, байгыш, балык аулаучы, ибис, ак ябалак, чүл ябалагы, сип, ләкләк, челән һәм аның һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. Аларны ашарга ярамый.
Дүрт аякланып йөрүче канатлы бөҗәкләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм.
Әмма җир өстендә сикереп йөрү өчен җайланган аяклары, канатлары булган бөҗәкләрне ашарга мөмкин.
Зур саранчаның, кечкенә саранчаның, чикерткәнең һәм шөрчекнең һәр төрен ашарга ярый.
Дүрт аягы, канаты булган башка бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм.
Түбәндәге хайваннарның үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.
Аларның үләксәсенә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Тояклары аерылмаган яки күшәмәүче теләсә кайсы хайван сезнең өчен нәҗес; аларның үләксәсенә кагылган һәркем нәҗес булыр.
Дүрт тәпиле барлык җанварлар сезнең өчен хәрәм; аларның үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.
Аларның үләксәләренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. Болар барысы да сезнең өчен хәрәм.
Сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары менә болар: сукыр тычкан, тычкан, кәлтәнең һәр төре.
Барлык сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары әнә шулар. Аларның үләксәләренә кагылган теләсә кем кичкә кадәр нәҗес булыр.
Әгәр бу хайваннардан берәрсе, үлеп, нинди дә булса эштә кулланыла торган агач әйбергә, чүпрәк-чапракка, тирегә яки капчыкка төшсә, шулар барысы да нәҗес булыр, һәм аларны суга салырга кирәк, алар кичкә кадәр нәҗес калыр, шуннан соң чистарыр.
Шулардан берәрсенең үләксәсе балчык савыт эченә төшсә, савыт эчендәге әйбер нәҗес саналыр, ә ул савытны ватарга кирәк.
Әгәр ашарга яраклы берәр ризык өстенә шул савыттан су салынса, ул ризык нәҗес саналыр, һәм андый савыт эчендәге һәртөрле эчемлек тә нәҗес булыр.
Җанварның үләксәсе төшкән бар нәрсә нәҗес булыр; мичкә яки учакка төшкән булса, аларны җимерегез. Алар сезнең өчен нәҗес, аларны нәҗес исәпләгез.
Үләксә төшкән чишмә яки су саклау урыны гына үзенең чисталыгын җуймас, әмма үләксәгә кагылган һәркем нәҗес саналыр.
Үләксәнең нинди дә булса өлеше чәчүлек орлыгы өстенә төшсә, ул орлык чисталыгын җуймас.
Ә инде бүрттерергә салынган орлык өстенә төшсә, ул орлык сезнең өчен нәҗес булыр.
Ашарга яраклы берәр хайван үлсә, аның үләксәсенә кагылган кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр.
Әлеге хайванның итен ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр; хайван үләксәсенә кагылган кеше дә үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Сөйрәлүчеләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм, аларны ашарга ярамый.
Сөйрәлүчеләрнең – шуышып йөрүчеме ул, дүрт яки күбаяклымы – берсен дә ашамагыз, чөнки алар хәрәм.
Бернинди сөйрәлүче белән дә үзегезне нәҗесләмәгез – алар сезне пычратмасын.
Мин – сезнең Раббы Аллагыз; үзегезне изгеләндерегез һәм изге булыгыз, чөнки Мин изге; сөйрәлүчеләр белән үзегезне пычратмагыз.
Сезнең Аллагыз булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы – Миндер, шулай булгач, изге булыгыз, чөнки Мин изге.
Хайваннар, кошлар, суда яшәүчеләр һәм сөйрәлүчеләр хакындагы канун әнә шундый.
Нәҗесне – чистадан, ашарга яраклы хайванны ашарга ярамаганнан аерырга тиеш сез».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр берәр хатын, балага узып, ир бала тудырса, ул хатын, күрем вакытындагы кебек, җиде көн нәҗес булыр.
Ир баланы сигезенче көндә сөннәткә утыртырга кирәк;
ә хатын-кыз, кан килүдән чистарынганчы, утыз өч көн дәвамында һичнинди изге нәрсәгә кагылмаска, Изге чатырга кермәскә тиеш.
Кыз бала тудыручы хатын, күрем вакытындагы кебек, ике атна нәҗес булыр; алтмыш алты көн узып, кан килү тукталганнан соң гына, пакь саналыр.
Ир яки кыз бала тапканнан соң, чистарыну көннәре тәмамлангач, ул хатын, тулаем яндыру корбаны өчен бер яшьлек бәрән һәм гөнаһ йолу корбаны өчен бала күгәрчен яки урман күгәрчене алып, Очрашу чатыры алдына руханига китерсен.
Рухани, шул корбаннарны Раббыга китереп, хатынны кан килү нәҗеслегеннән арындырыр, һәм ул хатын пакь булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын өчен канун әнә шундый.
Әгәр дә хатынның бәрән алып килерлек хәле булмаса, берсен – тулаем яндыру корбаны, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен. Рухани аны нәҗеслегеннән арындырыр, һәм хатын, шулай итеп, пакь булыр».
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Әгәр берәр кешенең тәнендә шеш, тимгел яисә җилсенү барлыкка килсә һәм аның йогышлы тире авыруына әйләнү ихтималы булса, ул кешене рухани Һарун яки аның угылларының берәрсе янына алып барырга кирәк.
Рухани аның тәнендәге җәрәхәтне тикшерсен. Әгәр җәрәхәт өстендәге төк агарган һәм җәрәхәт тирәнгә киткән икән, бу – йогышлы тире авыруы билгесе. Рухани, карап, хаста булган кешене нәҗес дип игълан итсен.
Әгәр тәндәге ак тимгел тирәнгә китмәгән һәм тимгел өстендәге төкләр агармаган икән, рухани әлеге кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.
Җиденче көнне рухани аны тикшерсен; әгәр җәрәхәт элекке хәлендә калса һәм җәелмәгән булса, рухани аны тагын җиде көн аерып тотсын.
Җиденче көнне рухани әлеге кешене тагын карасын һәм, җәрәхәтнең кызыллыгы кимесә, һәм ул җәелмәгән булса, кешене пакь дип игълан итсен. Бу – бары тик тимгел генә; кеше үзенең киемнәрен юсын, һәм шуннан ул пакь саналыр.
Ләкин руханига күренгән һәм пакь дип игълан ителгән кешенең тәнендә тимгел җәелә икән, ул икенче тапкыр руханига күренергә тиеш.
Рухани, тимгелнең җәелүен күреп, әлеге хаста кешене нәҗес дип игълан итсен: бу – йогышлы тире авыруы.
Берәр кешедә йогышлы тире авыруы булса, ул руханига китерелергә тиеш.
Рухани аны карасын, һәм кешенең тәнендәге шеше ак төстә булып, төкләре агарган һәм шеш тирәли җәрәхәт ясалса, бу – озакка сузыла торган йогышлы тире авыруы; рухани әлеге кешене нәҗес дип игълан итсен, әмма аны башкалардан аерырга боермасын, чөнки ул инде нәҗес.
Әгәр тире авыруы бу кешене баштанаяк каплап алса, һәм рухани аның бөтен тәнен әлеге авыру каплаганны күрсә, бөтен тәне агарганга күрә, рухани аны пакь дип игълан итсен – тулысынча агарган кеше пакь санала.
Ә инде җәрәхәте күренсә, әлеге кеше нәҗес саналыр.
Җәрәхәтен күргәннән соң, рухани бу кешене нәҗес дип игълан итсен: җәрәхәт – йогышлы тире авыруының билгесе, бу нәҗеслектер.
Әгәр җәрәхәт үзгәрсә һәм агарса, авыру кеше руханига барырга тиеш.
Рухани аны карасын: әгәр җәрәхәт агарган булса, авыру кешене пакь дип игълан итсен, һәм кеше пакь саналыр.
Әгәр берәүнең тәнендә эренле шеш булып, ул төзәлсә, һәм шеш урынында ак төстәге шеш яисә аксыл-ал төстәге җилсенгән тимгел барлыкка килсә, ул кеше руханига күренергә тиеш.
Рухани аны карасын. Әгәр шеш яки җилсенгән тимгел тире астында булып, төкләре агарса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен. Бу – чуан өстендә хасил булган йогышлы тире авыруы.
Әгәр рухани тимгел өстендәге төкнең агармавын һәм тимгелнең тирәнгә китмәвен күрсә, өстәвенә, тимгелнең төсе тонык булса, рухани ул кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.
Әгәр дә авыру тире өстендә җәелсә, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы авыру.
Ә инде җилсенгән тимгел үз урынында калса һәм артык җәелмәсә, бу – тимгелдән калган яра эзе генә, һәм рухани ул кешене пакь дип игълан итсен.
Кемнең дә булса тиресе утта пешеп, ул урын аксыл-ал яки ак төстәге тимгел шикелле булса, рухани тимгел өстендәге төкнең үзгәрүен һәм тимгелнең тирәнгә үтүен күрсә, бу – тире пешкән урында хасил булган йогышлы тире авыруы; рухани андый кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы тире авыруы.
Әгәр рухани тимгел өстендәге төкнең агармавын һәм тимгелнең тирәнгә китмәвен күрсә, өстәвенә, аның төсе тонык булса, рухани ул кешене, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.
Җиденче көнне рухани аны кабат тикшерсен. Әгәр тимгел җәелгән булса, ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу – йогышлы тире авыруы.
Әгәр дә инде тимгел үз урынында калса һәм җәелмәсә, өстәвенә, тимгелнең төсе тонык булса, бу – утта пешкәнлектән хасил булган яра эзе. Рухани әлеге кешене пакь дип игълан итсен, чөнки бу – утта пешүдән калган яра эзе генә.
Әгәр берәр ир-ат яки хатын-кызның башында яки иягендә җәрәхәт булса, рухани ул җәрәхәтне карасын. Җәрәхәт тирәнгә үтеп, төкләре саргылт һәм нәзек булса, рухани ул кешене нәҗес дип игълан итсен, чөнки бу таз. Бу – баш яки ияктәге йогышлы тире авыруы.
Әгәр рухани, җәрәхәтне тикшереп, аның тирәнгә китмәвен һәм өстендә кара төк булмавын күрсә, бу кешене ул, башкалардан аерып, җиде көнгә ябып куйсын.
Җиденче көнне рухани аны кабат тикшерсен; әгәр кешенең тазы тәненә җәелмәсә һәм аның өстендә саргылт төк булмаса, тазы тирәнгә китмәсә, хаста кешенең чәчен кыркырга, әмма тазлы урынга кагылмаска кирәк. Шуннан соң рухани ул кешене икенче мәртәбә җиде көнгә ябып куйсын.
Җиденче көнне рухани хаста кешене тагын карасын; әгәр тазы җәелмәгән һәм тирәнгә китмәгән булса, рухани аны чиста дип игълан итсен; ул кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш, шуннан ул пакь саналыр.
Ләкин, чистарынганнан соң, әлеге кешенең тазы җәелеп китсә, рухани аны тагын тикшерсен; әгәр тазы тәнгә җәелсә, саргылт төкне эзләп торырга да кирәкми – бу кеше нәҗес.
Әгәр инде, рухани фикеренчә, авырткан урын үзгәрмәгән һәм анда кара төкләр үсеп чыккан икән, димәк, ул кеше пакь, аның тазы беткән; рухани аны пакь дип игълан итсен.
Әгәр берәр ир-ат яки хатын-кызның тәнендә ак тимгелләр барлыкка килсә, рухани аны тикшерсен; тимгелләр аксыл-тонык булса, бу – тире өстендә барлыкка килгән йогышсыз тимгелләр генә: андый кеше пакь санала.
Әгәр берүнең чәче коелса, ул – пеләш башлы, ләкин чиста санала.
Әгәр башының алгы өлешендә чәче коелса, бу кеше – пеләш башлы, ләкин чиста санала.
Әгәр инде башындагы чәчсез урында аксыл-ал төстәге тимгел күренсә, димәк, шул урында йогышлы тире авыруы барлыкка килгән.
Рухани аны тикшерсен; әгәр башындагы чәчсез урында йогышлы тире авыруына охшаган аксыл-ал төстәге шеш булса, димәк, ул кешедә – йогышлы тире авыруы, һәм ул нәҗес; андый кешене рухани нәҗес дип игълан итсен, чөнки аның башында – йогышлы тире авыруы.
Йогышлы тире авыруы булган мондый кеше ертык киемнәр кияргә, чәчен тузгытырга, йөзенең аскы өлешен капларга, ә йөргән чакта: «Нәҗес! Нәҗес!» – дип кычкырырга тиеш.
Андый кеше, авыруыннан терелгәнче нәҗес булып, станнан читтә ялгызы гына яшәргә тиеш.
Йон яки җитен тукымадан тегелгән киемне, җитен яки йон җептән бәйләнгән яисә тукылган тукыманы, күнне яки күннән эшләнгән әйберне яшькелт яисә кызгылт күгәрек баса икән, бу – үсә-тарала торган күгәрек, һәм аны руханига күрсәтергә кирәк.
Рухани аны тикшерсен һәм күгәрекле әйберне җиде көнгә аерып куйсын.
Җиденче көнне рухани аны тагын тикшерсен, һәм, әгәр күгәрек киемгә, бәйләнгән яки тукылган тукымага яисә күннән эшләнгән әйбергә җәелгән булса, бу – зарарлы күгәрек, һәм әйбер нәҗес санала.
Рухани күгәрекле ул киемне – тукыманы, йоннан бәйләнгән, җитен яки күн әйберне яндырсын, чөнки бу – зарарлы күгәрек, ул кием яндырылырга тиеш.
Әгәр дә рухани әлеге киемдә – тукымада, йоннан бәйләнгән, җитен яки күн әйбердә – күгәрекнең җәелмәгәнен күрсә, аны юарга әмер бирсен һәм тагын җиде көнгә аерып куйсын.
Күгәрекле әйберне юганнан соң, рухани аны тагын тикшерсен; әгәр күгәрекнең төсе үзгәрмәсә, гәрчә ул җәелмәсә дә, бу әйбер нәҗес. Күгәрек әйбернең эчендә яки тышында булуына карамастан, әлеге әйбер яндырылырга тиеш.
Әйберне юганнан соң, рухани күгәрекнең тоныклануын күрсә, күгәрек булган урынны киемнән – күннән, йоннан бәйләнгән әйбердән яисә тукымадан ертып алсын. Әгәр күгәрек тагын килеп чыкса, димәк, ул җәелгән; күгәрекле бу әйбер яндырылырга тиеш. Әгәр, әйберне юганнан соң, күгәрек бетә икән, ул әйбер икенче мәртәбә юылырга тиеш, шуннан соң ул чиста була.
Күгәрек баскан йон яки җитен киемне, тукыманы, бәйләнгән яки күннән эшләнгән әйберне нәҗес яки чиста дип игълан итү хакындагы канун әнә шундый.
Раббы Мусага болай диде:
– Йогышлы тире авыруыннан терелгәннән соң пакьләнү турындагы канун менә шундый: хаста кешене руханига китерсеннәр,
һәм рухани, станнан читкә чыгып, аны тикшерсен. Әгәр хаста кеше йогышлы тире авыруыннан арынган икән, рухани аңа ике тере чиста кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп китерергә кушсын.
Рухани бу кошларның берсен балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суярга әмер бирсен.
Үзе исә, икенче тере кошны, эрбет йомычкасын, җете кызыл җепне, һүссөп алып, барысын бергә саф су өстендә суелган кошның канына манып алсын.
Аннары йогышлы тире авыруыннан соң пакьләнүче кешегә шуны җиде мәртәбә чәчрәтсен һәм аны пакь дип игълан итсен, ә тере кошны яланга очыртып җибәрсен.
Пакьләнүче кеше үзенең киемнәрен юарга, барлык чәч-төкләрен кырып юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр. Шуннан станга керсен, әмма җиде көн дәвамында чатырына аяк басмасын.
Җиденче көнне башындагы бөтен чәчен, сакалын, кашларын һәм тәнендәге барлык төкне ул тагын кырырга, киемнәрен юарга һәм үзе юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр.
Сигезенче көнне ул кеше кимчелексез ике тәкә бәрән, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, икмәк бүләге итеп зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешен һәм бер лог зәйтүн мае китерергә тиеш.
Пакьләү йоласын башкаручы рухани пакьләнүче кешене әлеге бүләкләре белән бергә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына алып килсен.
Рухани, гаеп йолу корбаны итеп, тәкә бәрәннәрнең берсен бер лог май белән бергә китерсен һәм аларны, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен.
Гөнаһ йолу корбаны һәм тулаем яндыру корбаны чалына торган изге урында тәкә бәрәнне чалсын; гөнаһ йолу корбаны кебек үк, гаеп йолу корбаны да – руханиныкы; бу – иң изге корбаннардан санала.
Рухани гаеп йолу корбанының канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен.
Аннары, зәйтүн мае алып, үзенең сул учына салсын да,
уң кулының бармагын сул учындагы майга манып, җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен.
Учында калган майның бер өлешен пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сөрткән урыннарга сөртсен.
Учында калган майны рухани пакьләнүче кешенең башына сөртсен; ул, шушылай итеп, Раббы алдында пакьләү йоласын үткәрер.
Пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, рухани гөнаһ йолу корбаны тәкъдим итсен, аннары тулаем яндыру корбаны чалсын.
Шуннан соң рухани тулаем яндыру корбанын һәм икмәк бүләген мәзбәхкә куйсын. Рухани моны ул кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен башкарыр, һәм ул кеше пакь булыр.
Әгәр ул ярлы кешенең гадәти корбаннар китерерлек хәле булмаса, нәҗеслегеннән арынсын өчен, махсус бүләк буларак, гаеп йолу корбаны, ягъни бер тәкә бәрән, шулай ук, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен, бер лог зәйтүн мае һәм, хәленнән килгәнчә, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; кошларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр.
Пакьләнүенең сигезенче көнендә шушы әйберләрне руханига алып килсен дә Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килеп бассын.
Рухани, гаеп йолу корбаны булган бәрәнне һәм бер лог майны алып, аларны, махсус бүләк буларак, Раббы алдында күтәреп селкесен.
Рухани бәрәнне чалсын да аның канын пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртсен.
Шуннан соң рухани, зәйтүн маеның бер өлешен сул учына салып, уң кулының бармагын шул майга манып алсын да җиде мәртәбә Раббы алдында чәчрәтсен.
Учында калган майны пакьләнүче кешенең уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына, шулай ук гаеп йолу корбанының канын сылаган урыннарга сөртсен.
Үзенең учында калган майны рухани, пакьләнүче кеше үзенең нәҗеслегеннән арынсын өчен, Раббы алдында аның башына сөртсен.
Аннары пакьләнүче кеше, хәленнән килгәнчә, урман күгәрченнәре яки бала күгәрченнәр алып килсен; берсен – гөнаһ йолу корбаны, ә икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, икмәк бүләге белән бергә китерсен. Рухани, шушылай итеп, пакьләнүче кешене нәҗеслектән Раббы алдында арындырыр.
Йогышлы тире авыруы белән авырган, пакьләнер өчен гадәти корбаннар китерергә хәле булмаган кеше турындагы канун әнә шундый.
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Мин сезгә биләмә итеп бирәчәк Кәнган җиренә кергәч, йортларыгызның берәрсенә үсә-тарала торган күгәрек җибәрсәм,
ул йортның хуҗасы, рухани янына барып: «Минем өемдә күгәреккә охшаган нәрсә барлыкка килде», – дип әйтергә тиеш.
Рухани өйнең эчен килеп тикшермәс борын, өйдәге әйберләр нәҗес дип саналмасын өчен, ул аларны ишегалдына чыгарырга боерсын. Әйберләр чыгарылгач кына, рухани өйне,
диварлардагы күгәрекне килеп тикшерсен. Әгәр өйнең диварларында яшькелт яки кызгылт таплар күренсә, һәм ул таплар диварга батып кергән булса, рухани өйдән чыксын һәм өйне җиде көнгә бикләп куйсын.
Җиденче көнне рухани, килеп, күгәрекнең ныграк таралуын күрсә, күгәрек булган ташларны кубарырга һәм шәһәр читендәге нәҗес урынга чыгарып ташларга әмер бирсен.
Өйне ул эчке яктан кырып чистартырга һәм кырганда барлыкка килгән бөтен чүп-чарны, шәһәрдән алып чыгып, шул ук урынга түгәргә боерсын.
Шуннан соң, дивардан алынган ташлар урынына яңаларын куеп, өйне яңа измә белән сылап чыксыннар.
Ташларын кубарып, өйнең диварларын кырганнан һәм сылаганнан соң, күгәрек янә барлыкка килсә, һәм рухани аның таралуын күрсә, димәк, өйдә – зарарлы күгәрек, ул өй – нәҗес.
Андый өй җимерелергә тиеш, һәм аның ташлары, агачлары һәм бөтен измәсе, шәһәрдән чыгарылып, нәҗес урынга түгелергә тиеш.
Керергә тыелган шундый өйгә үткән кеше кичкә кадәр нәҗес булыр;
андый өйдә йоклаган, ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш.
Әгәр рухани яңадан сыланган өйдә күгәрек таплары күрмәсә, бу өйне чиста дип игълан итсен, чөнки күгәрек беткән була.
Ул өйне чистарту өчен, рухани, ике кош, эрбет йомычкасы, җете кызыл җеп һәм һүссөп алып, бер кошны балчык савыттагы саф чишмә суы өстендә суйсын.
Аннары ул эрбет йомычкасын, һүссөпне, җете кызыл җепне һәм тере кошны суелган кошның канына һәм саф суга мансын да җиде тапкыр өйгә чәчрәтсен.
Шулай итеп, кош каны, саф су, тере кош, эрбет агачы, һүссөп һәм җете кызыл җеп ярдәмендә рухани өй чистарту йоласын үткәрер.
Тере кошны исә шәһәрдән алып чыксын да яланга очыртып җибәрсен. Рухани, шушылай итеп, өйне нәҗеслектән арындырыр, һәм өй чиста саналыр.
Бу – һәртөрле йогышлы тире авыруы, таз, шеш, тимгел һәм җилсенү, шулай ук кием-салымдагы һәм йорттагы күгәрек турындагы канун. Кемнеңдер яисә нәрсәнеңдер нәҗеслеген яки чисталыгын хәл иткәндә, йогышлы тире авыруы һәм күгәрек турындагы канун әнә шундый.
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Исраилиләргә игълан итегез: «Әгәр ир кешенең җенси әгъзасыннан бүлендек килсә, – бертуктаусыз киләме ул, вакыт-вакыт кынамы, – әлеге ир нәҗес саналыр.
Әлеге кеше яткан яки утырган урын нәҗес булыр.
Аның урын-җиренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше утырган урынга бүтән берәү утырса, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Әгәр кем дә булса бүлендеге килгән кешегә кагыла икән, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше чиста кешегә төкерә икән, әлеге кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше атланып барган ат өстендәге ияр нәҗес саналыр.
Андый кеше нәрсәгә дә булса утырса, шул әйбергә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр; әлеге әйберне күтәргән кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше, кулын юмаган килеш, кемгә дә булса кагыла икән, шул кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше кагылган балчык савытны – ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.
Бүлендеге килгән кеше, сихәтләнгәннән һәм җиде көн, ягъни чистарыну көннәре үткәннән соң, үзенең киемнәрен юарга һәм саф чишмә суы белән юынырга тиеш, һәм ул пакь саналыр.
Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килергә һәм аларны руханига бирергә тиеш.
Рухани кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен исә, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани, шушылай итеп, бүлендеге килгән нәҗес кешене пакьләндерер.
Әгәр берәүнең мәние бүленеп чыга икән, ул кеше баштанаяк юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Мәни тигән һәр тукыма яки күн кием юылырга тиеш – кичкә кадәр әлеге әйбер нәҗес булыр.
Әгәр берәр ир кешедә, хатын-кыз белән ятканда, мәни бүленеп чыга икән, алар икесе дә юынырга тиешләр – кичкә кадәр алар нәҗес булырлар.
Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем вакыты икән, ул җиде көн нәҗес булыр. Бу вакытта андый хатынга кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр.
Хатын-кыз нәҗес чагында яткан яки утырган һәр урын нәҗес булыр.
Ул хатынның яткан яки утырган урынына кагылган кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Әгәр ир кеше андый хатын белән ятса, һәм хатынның каны иргә тисә, ул ир җиде көн буе нәҗес булыр, һәм ул яткан урын-җир дә нәҗес булыр.
Әгәр берәр хатын-кызның гадәттәге күрем күрү вакытыннан тыш каны килеп торса яки күреме беткәннән соң да кан килүе дәвам итсә, ул хатын күрем вакытындагы кебек нәҗес булыр.
Шул вакыт дәвамында ул яткан яки утырган һәр урын, гадәттәге күрем вакытындагы кебек, нәҗес булыр.
Шуңа кагылган һәркем нәҗес булыр; ул кеше үзенең киемнәрен юарга, үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Кан килү туктаганнан соң җиде көн узгач, ул хатын пакь саналыр.
Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, аларны Очрашу чатыры алдына руханига китерергә тиеш.
Рухани ул кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани шушылай итеп хатынны кан килү нәҗеслегеннән Раббы алдында пакьләндерер».
Исраил халкы арасында корылган Изге чатырымны нәҗесләп һәлак булмасыннар өчен, исраилиләрне нәҗеслектән саклагыз.
Бүлендеге килгән яки мәни агудан нәҗесләнгән ир-ат, күрем күрүче хатын-кыз, бүлендеге килгән ир-ат яки хатын-кыз, нәҗесләнгән хатын белән якынлык кылган ир кеше турындагы канун әнә шундый.
Һарунның ике углы Раббыга якынаеп вафат булганнан соң, Раббы Мусага болай дип әйтте: – Абыең Һарунга искәртеп куй: пәрдә артына, Иң изге бүлмәгә, Аллаһы сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынына ул вакытлы-вакытсыз кермәсен, юкса үләр. Мин бит гөнаһ йолу урыны өстендә болыт эчендә пәйда булырмын.
Шуңа күрә Һарун, Иң изге бүлмәгә кергәндә, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер үгез бозау һәм, тулаем яндыру корбаны итеп, бер сарык тәкәсе китерергә тиеш.
Өстенә ул изге җитен күлмәк, эчтән җитен ыштан киеп, билен җитен пута белән бусын да җитен баш киеме кисен. Болар – изге киемнәр. Боларны кигәнче, ул юынырга тиеш.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, Һарун Исраил халкыннан ике кәҗә тәкәсе һәм, тулаем яндыру корбаны итеп, бер сарык тәкәсе алсын;
үзе һәм гаиләсе гөнаһтан арынсын өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, үгез бозау тәкъдим итсен.
Аннары ике кәҗә тәкәсе алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына китерсен дә
жирәбә салсын: тәкәнең берсен – Раббы, икенчесен Азазел өчен.
Жирәбә буенча Раббыга чыккан кәҗә тәкәсен Һарун гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итсен.
Ә инде жирәбә буенча Азазелга чыкканын ул тере килеш Раббы алдына китерсен. Әлеге кәҗә тәкәсе, халыкның гөнаһларын йолыр өчен, чүлгә, Азазелга җибәрелергә тиеш.
Һарун, үзен һәм гаиләсен гөнаһтан арындырыр өчен, үгез бозауны суеп, гөнаһ йолу корбаны китерсен.
Сумала-майлар көйрәтү савытын алып, Раббы алдындагы мәзбәхтән утлы күмер вә төеп вакланган ике уч хуш исле сумала-майлар салсын да пәрдә артына кертсен
һәм, Боерыклар сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынын хуш исле сумала-майлар болыты капласын өчен, сумала-майларны Раббы алдына ут өстенә куйсын. Шулай эшләгәндә, ул үлми калыр.
Һарун, үгез бозауның канына бармагын манып, гөнаһ йолу урынының алгы ягына, аннары гөнаһ йолу урынының алдында җиде мәртәбә чәчрәтсен.
Шуннан соң Һарун, халык өчен гөнаһ йолу корбаны булган кәҗә тәкәсен суеп, канын пәрдәнең артына алып керсен һәм үгез бозау каны белән эшләгәнне эшләсен: аны гөнаһ йолу урынының өстенә һәм аның алдында чәчрәтсен.
Ул шушылай итеп Иң изге бүлмәне исраилиләрнең нәҗеслегеннән һәм җинаятьләреннән, бөтен гөнаһларыннан чистартыр. Очрашу чатыры белән дә ул шулай эшләсен, чөнки бу чатыр нәҗесләнеп беткән халык арасында урнашкан.
Һәммәсе нәҗеслектән арынсын өчен, Һарун, Иң изге бүлмәгә кереп, үзен, гаиләсен вә Исраил халкын гөнаһлардан пакьләп чыкканчы, Очрашу чатырында бер кеше дә булмаска тиеш.
Шуннан соң Һарун, Раббы алдындагы мәзбәх янына чыгып, аны нәҗеслектән арындырсын. Үгез бозауның, кәҗә тәкәсенең канын алып, мәзбәхнең барлык мөгезләренә сөртсен.
Бармагын канга манып, җиде мәртәбә мәзбәх өстенә чәчрәтсен. Шушылай итеп, ул аны исраилиләрнең нәҗеслегеннән арындырыр һәм изгеләндерер.
Иң изге бүлмәне, Очрашу чатырын һәм мәзбәхне чистартканнан соң, Һарун тере кәҗә тәкәсе алып килсен.
Кулларын тәкәнең башына куеп, исраилиләрнең барлык хилаф эшләрен һәм җинаятьләрен, бөтен гөнаһларын танып сөйләсен дә шул гөнаһларны тәкәнең башына йөкләсен; аннары билгеләнгән бер кеше белән тәкәне чүлгә чыгарып җибәрсен.
Кәҗә тәкәсе, халыкның барлык гөнаһларын үз өстенә йөкләп, кешесез җиргә китәр. Билгеләнгән кеше тәкәне чүлгә җибәргәннән соң,
Һарун, Очрашу чатырына кереп, Иң изге бүлмәгә кергәндә кигән җитен киемнәрен салсын да шунда калдырсын;
изге урында юынып, гадәти киемнәрен кисен дә, чыгып, үзе һәм бөтен халык гөнаһтан арынсын өчен, үзенең һәм халыкның тулаем яндыру корбаннарын Раббыга тәкъдим итсен.
Моннан тыш, гөнаһ йолу корбаны булган терлек маен мәзбәхтә яндырсын.
Кәҗә тәкәсен чүлгә, Азазелга илткән кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, шуннан соң ул станга керә алыр.
Гөнаһ йолу өчен корбан ителгән һәм, Исраил халкын гөнаһтан пакьләү өчен, каннары Иң Изге бүлмәгә алып керелгән үгез бозау белән кәҗә тәкәсе станнан читкә чыгарылырга, һәм аларның тиресе, ите, эчендәге шакшылары яндырылырга тиеш.
Аларны яндырган кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, шуннан соң гына ул станга керә алыр.
Менә болар – сезнең өчен мәңгелек кагыйдә: җиденче айда, айның унынчы көнендә ураза тотыгыз; бу көнне, җирле кешеме ул яисә сезнең арада яшәүче килмешәкме, бернәрсә дә эшләмәскә тиеш.
Ул көнне, барлык гөнаһларыгызны йолу өчен, гөнаһтан арыну эшләре башкарылсын; Раббы алдында сез шулай пакь булырсыз.
Бу – сезнең өчен махсус ял көне, ул көнне сез ураза тотарга тиеш; бу – мәңгелек кагыйдә.
Чистарту-пакьләү эшләрен атасыннан соң аның урынына билгеләнгән һәм май сөртелгән баш рухани башкарырга тиеш. Иң изге бүлмә, Очрашу чатыры, мәзбәх, руханилар һәм барлык халык пакьләнсен өчен, шушы эшләрне ул изге җитен киемнәрен киеп башкарсын.
Менә бу сезгә мәңгелек кагыйдә: исраилиләр барлык гөнаһларыннан арынсын өчен, шушы эшләр елына бер мәртәбә башкарылырга тиеш. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, һәммәсе шулай эшләнде.
Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
– Һарунга, аның угылларына һәм барлык исраилиләргә игълан ит: «Раббы менә шундый әмер бирде:
Исраил халкы арасыннан кем дә булса станда яки станнан читтә сыер, сарык яисә кәҗә чала икән һәм аны Очрашу чатыры алдына, Раббы чатыры каршына Раббыга корбан итеп китерми икән, ул кеше кан коюда гаепләнсен. Андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш, чөнки ул – кан түгүче.
Шуның өчен исраилиләр үз корбаннарын, яланда чалмыйча, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына, руханига китерсеннәр һәм татулык корбаны итеп тәкъдим итсеннәр.
Ә рухани исә канны Очрашу чатыры алдындагы Раббы мәзбәхенә чәчрәтсен һәм, хуш исен Раббы алдында чыгарырлык итеп, майны яндырсын.
Моннан ары исраилиләр үзләренең корбаннарын кәҗә кыяфәтендәге потларга китермәскә – Раббыга хыянәт итмәскә тиешләр. Бу – аларга һәм аларның киләчәк буыннарына мәңгелек кагыйдә».
Аларга тагын шуны игълан ит: «Исраилиләрнең яисә алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе тулаем яндыру корбаны яки башка бүләк китерсә, әмма моны, Раббыга корбан китергәндәй, Очрашу чатыры алдында эшләмәсә, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Әгәр исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе кан ашый икән, Мин андый кешегә каршы чыгачакмын һәм аны үз халкыннан читләштерәчәкмен.
Чөнки һәр тәннең җаны – канында. Шуңа күрә Мин, сезнең җаннарыгыз гөнаһтан арынсын өчен, канны мәзбәхкә китерергә куштым – кан җанны гөнаһтан арындыра.
Менә шуның өчен Мин исраилиләргә болай дидем: „Сез үзегез дә, арагызда яшәүче килмешәкләр дә кан ашарга тиеш түгел“.
Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе ау вакытында ашарга яраклы хайван яки кош тота икән, ул аның канын агызып бетерергә һәм канны туфрак белән күмәргә тиеш.
Чөнки һәр тәннең җаны – канында. Менә шуның өчен Мин исраилиләргә: „Һичнинди тәннең канын ашамагыз, чөнки һәр тәннең җаны – канында, – дидем, – кан ашаган һәр кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш“.
Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен ашаган теләсә кем – җирле кешеме ул яисә килмешәкме – киемнәрен дә юарга, үзе дә юынырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес саналыр, шуннан соң чиста булыр.
Әлеге кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юмаса, җәзага тартылырга тиеш».
Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Әүвәле үзегез яшәгән Мисыр җирендәге гадәтләрне, Мин сезне алып барачак Кәнган җирендәге гадәтләрне кабатламагыз, аларның йолалары буенча яшәмәгез.
Минем кануннарымны һәм кагыйдәләремне саклап, шулар белән гамәл кылыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәгез, аларны үтәгән кеше тереклек итәчәк. Мин – Раббы.
Сезнең арадан берәү дә үзенең кыз кардәше белән якынлык кылырга тиеш түгел. Мин – Раббы.
Анаң белән якынлык кылып, үз атаңны хурлыкка төшермә. Ул – синең анаң, аның белән якынлык кылма.
Үги анаң белән якынлык кылма – атаңны хурлыкка төшермә.
Үзеңнең кыз кардәшең, ягъни атаңның кызы белән дә, анаңның кызы белән дә якынлык кылма. Син яшәгән өйдә туу-тумавына карамастан, кыз кардәшең белән якынлык кылма.
Кыз оныгың белән якынлык кылма – үзеңне хурлыкка төшермә.
Атаңның кызы – аның хатынының кызы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең кыз кардәшең.
Атаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең атаңның кан кардәше.
Анаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең анаңның кан кардәше.
Атаңның бертуган абыйсын хурлыкка төшермә: аның хатынына якынаеп, аның белән якынлык кылма, чөнки ул – синең якын апаң.
Үз киленең белән якынлык кылма. Ул – синең углыңның хатыны, аның белән якынлык кылма.
Бертуганыңны хурлыкка төшермә: аның хатыны белән якынлык кылма.
Хатын алсаң, аның кызы яки кыз оныгы белән якынлык кылма: алар хатыныңның кан кардәшләре; бу – бозыклык.
Хатының исән икән, аңа көндәш итеп бертуган сеңлесен хатын итеп алма һәм аның белән якынлык кылма.
Хатыныңның күрем килү вакытында, аңа якынаеп, аның белән якынлык кылма.
Иптәшеңнең хатыны белән якынлык кылма, юкса бу сине нәҗесләячәк.
Балаларыңның берсен дә Молых илаһына багышлап корбан итмә, шуның белән Аллаңның исемен хур итмә. Мин – Раббы.
Хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, ир-ат белән якынлык кылма; бу – кабахәтлек.
Нинди дә булса хайван белән якынлык кылма, шуның белән үзеңне нәҗесләмә. Хатын-кыз да, хайван янына килеп, аның белән якынлык кылырга тиеш түгел; бу – кабахәтлек.
Мондый эшләр белән үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки яныгыздан Мин куып җибәрәчәк халыклар моңарчы шундый эшләре белән үзләрен нәҗесләде инде.
Хәтта җирләре дә нәҗесләнде; шуңа күрә Мин халкының гөнаһы өчен җирне җәзаладым, һәм ул үзендә яшәүчеләрне читкә какты.
Ә сез Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны сакларга тиеш. Сез – җирле кешеләр дә, сезнең арагызда яшәүче килмешәкләр дә – мондый кабахәтлекләрне эшләргә тиеш түгел.
Чөнки мондый кабахәтлекләрне шушы җирдә яшәүчеләр эшләделәр инде, һәм шуның нәтиҗәсендә җирләре дә нәҗесләнде.
Әгәр шушы җирне нәҗесләсәгез, ул, сездән элек яшәгән халыкларны үзеннән кире каккан кебек, сезне дә кире кагачак.
Әгәр кем дә булса берәү мондый кабахәтлекләрне эшли икән, ул кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Шуңа күрә Минем күрсәтмәләремне үтәгез, бу җирдә сездән элек яшәгәннәрнең кабахәтлекләрен кабатламагыз һәм шулар белән үзегезне нәҗесләмәгез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Раббы Мусага болай диде:
– Барча Исраил халкына игълан ит: «Изге булыгыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, изгемен.
Сезнең һәркайсыгыз үзенең ата-анасына хөрмәт күрсәтергә һәм Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Сыннарга табынмагыз һәм үзегезгә коелма потлар ясамагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Әгәр Раббыга татулык корбаны тәкъдим итәсез икән, бу корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул кылынсын дип китерегез.
Корбанның ите корбан китерелгән көнне яки икенче көнне ашалып бетсен, ә өченче көнгә калганы утта яндырылырга тиеш.
Әгәр кем дә булса аны өченче көнне ашый икән, Мин бу корбанны кабул итмәячәкмен, бу – нәҗес ит.
Аны ашаучы җәзага тартылырга тиеш, чөнки Раббының изге әйберен нәҗесләде ул; андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Иген кырыгызда уңыш җыйган вакытта, басуның читенә кадәр җиткереп урмагыз һәм урганнан калган башакларны да җыймагыз.
Бакчагыздагы йөземне дә соңгы җимешенә кадәр җыймагыз һәм җиргә коелганнарын да алмагыз: аларны фәкыйрьләргә һәм килмешәкләргә калдырыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Урлашмагыз, ялганламагыз, иптәшегезне алдамагыз.
Минем исемем белән ялган антлар биреп, Аллагызның исемен хурламагыз. Мин – Раббы.
Якыныңны рәнҗетмә һәм талама. Ялчыңа хезмәт хакын түләүне икенче көнгә калдырма.
Чукракка яман телләнмә; абынсын дип, сукыр кешенең аягы астына әйбер куйма. Аллаңнан куркып, Аны хөрмәт ит. Мин – Раббы.
Хөкем чыгарганда, хаксызлык кылма; фәкыйрьгә ярарга тырышма, байны башкалардан өстен куйма; якыныңны гадел хөкем ит.
Үз халкың арасында гайбәт сатып йөрмә. Якыныңның тормышын куркыныч астына куйма. Мин – Раббы.
Туганыңа карата күңелеңдә дошманлык саклама; якыныңның гөнаһлары өчен җавап тотмас өчен, шелтәңне аңа ачыктан-ачык белдер.
Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Мин – Раббы.
Минем кагыйдәләремне саклагыз: үзегезнең йорт хайваныгызны башка токым хайван белән кушылдырмагыз; бер кырга ике төрле үсемлек орлыгы чәчмәгез; ике төрле тукымадан тегелгән кием кимәгез.
Әгәр ир кеше башка иргә ярәшелгән кол хатын-кыз белән якынлык кылса, һәм ул җария әлегә кадәр сатып алынмаган яки әле азат ителмәгән булса, алар җәзага тартылырга тиеш, әмма үлем җәзасына түгел, чөнки хатын азат түгел, ул җария генә.
Әлеге ир кеше Раббыга, гаеп йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына сарык тәкәсе алып килергә тиеш.
Һәм рухани, ул кеше үзенең гөнаһыннан арынсын өчен, Раббы алдында гаеп йолу корбаны булган сарык тәкәсен тәкъдим итәр, һәм бу кешенең гөнаһы кичерелер.
Кәнган җиренә килгәч, җимеш бирә торган нинди дә булса агач утыртсагыз, беренче өч ел дәвамында аның җимешләрен ашамагыз; шул өч елда җимешләре ашарга яраклы түгел дип исәпләгез – аларны ашамагыз.
Дүртенче елда җимешләр, изге саналып, рәхмәт бүләге буларак, Раббыга багышланыр.
Бишенче елда исә сез аның җимешләрен ашый аласыз; шулай итеп, сезнең уңышыгыз артканнан-арта барыр. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Бернинди итне дә каны белән ашамагыз; күрәзәлек итмәгез, сихер белән шөгыльләнмәгез.
Чигә чәчегезне кырмагыз, сакалыгызның кырыйларын кыркып бозмагыз.
Үлгән кеше истәлегенә тәнегезгә бернинди яра да, тамга да ясамагыз. Мин – Раббы.
Кызларыгызны фәхешлек кылырга мәҗбүрләмәгез – аларны нәҗесләмәгез, югыйсә җир йөзе фәхешлек һәм бозыклык белән тулачак.
Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез һәм Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
Әрвахларның рухын чакыручыларга мөрәҗәгать итмәгез, сихерчеләргә йөрмәгез, югыйсә алар сезне нәҗесләячәк. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Чәчләре чаларган өлкәннәр алдында урыныгыздан торыгыз, карт кешегә хөрмәт күрсәтегез. Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
Сезнең җирдә яшәүче килмешәкне җәберләмәгез.
Аны җирле кеше дип исәпләгез һәм үзегезне яраткан кебек яратыгыз, чөнки сез үзегез дә Мисырда килмешәк идегез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Озынлык, авырлык һәм күләмне үлчәгәндә, гадел булыгыз.
Үлчәүләрегез, герләрегез һәм башка үлчәү әсбапларыгыз дөрес булырга тиеш. Мин – сезне Мисырдан алып чыккан Раббы Аллагыз.
Минем барлык кагыйдәләремне һәм кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылыгыз. Мин – Раббы».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе үзенең баласын Молых илаһына корбанга китерә икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга тиеш – Исраил халкы аны таш атып үтерсен.
Андый кешегә Мин карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен, чөнки ул, үзенең баласын Молых илаһына биреп, Минем изге урынымны нәҗесли һәм Минем изге исемемне хур итә.
Әгәр үзенең баласын Молых илаһына тапшырган андый кешене халык игътибарсыз калдырса – аны юк итмәсә,
Мин андый кешегә дә, аның гаиләсенә дә карашымны юнәлтермен – аларны үз халкыннан читләштерермен; шулай ук, Миңа тугры булмыйча, Молых илаһына табынган кешегә иярүчеләрне дә читләштерермен.
Әгәр берәү, Миңа тугры булмыйча, әрвахларның рухын чакыручыларга һәм сихерчеләргә мөрәҗәгать итә икән, Мин андый кешегә карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен.
Үзегезне изгелектә тотыгыз, изге булыгыз, чөнки Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Минем кагыйдәләремне саклагыз һәм үтәгез. Мин – Раббы, сезне изге итүче.
Үз атасына яки анасына яман телле булган һәркем үлемгә тапшырылырга тиеш, чөнки андый кеше атасына яки анасына яман сүзләр әйтте; үлемендә ул үзе гаепле була.
Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш.
Кем дә булса атасының хатыны белән якынлык кылса, ул үзенең атасын хур итә; ул ир дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.
Әгәр дә берәү үзенең килене белән якынлык кылса, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш. Алар кабахәтлек эшлиләр; үз үлемендә үзләре гаепле булалар.
Әгәр берәр ир-ат, хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, икенче ир белән якынлык кылса, кабахәтлек эшләгәнгә, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.
Әгәр нинди дә булса ир үз хатыны өстенә аның анасын да хатын итеп ала икән, бу – бозыклык; сезнең арагызда бозыклыклар булмасын өчен, ул ир дә, әлеге хатыннар да яндырып үтерелсен.
Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга, хайван да үтерелергә тиеш.
Әгәр берәр хатын нинди дә булса хайван белән якынлык кыла икән, хатын да, хайван да үтерелергә тиеш; алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.
Әгәр ир кеше кыз туганын – атасының яки анасының кызын – хатынлыкка алса һәм аның белән якынлык кылса, бу – хурлык; алар үз халкының күз алдыннан читләштерелергә тиеш. Үзенең кыз туганын хур иткән андый кеше җәзага тартылсын.
Әгәр берәр кеше күрем күрүче хатын-кыз белән якынлык кылса, алар икесе дә нәҗеслектән арыну канунын бозган булып исәпләнә, һәм алар икесе дә халыктан читләштерелергә тиеш.
Анаңның да, атаңның да кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки алай эшләгән кеше үзенең кан кардәшен хур итә; андый ир дә, хатын да җәзага тартылсын.
Кем дә булса туган абыйсының хатыны белән якынлык кыла икән, ул кеше үзенең абыйсын мәсхәрә итә; андый ир дә, хатын да гөнаһ кылуда гаепле була; алар баласыз килеш үлеп китәрләр.
Әгәр кем дә булса бертуганының хатынын ала икән, бу – нәҗеслек; андый кеше үзенең бертуганын хур итә; ул ир дә, хатын да бала тудырмаслар.
Минем барлык кагыйдәләремне вә кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылсагыз, Мин алып барачак җир сезне кире какмас.
Арагыздан Мин куып җибәрәчәк халыкларның гадәтләрен кабатламагыз. Шушы кабахәтлекләрне эшләгәнгә күрә, Минем өчен алар җирәнгечтер.
Сезгә исә Мин шуны әйтәм: „Сез аларның җирләрен биләрсез; сөт вә бал агып торган ул җирне Мин сезгә биләмә итеп бирермен“. Мин – Раббы Аллагыз, Мин сезне барлык башка халыклардан аерып алдым.
Чиста хайванны, чиста кошны чиста булмаганнан аера белегез. Мин сезгә әйткән чиста булмаган хайваннар, кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән үзегезне нәҗесләмәгез.
Минем алда изге булыгыз, чөнки Мин, Раббы, изгемен. Мин сезне Үзем өчен башка халыклардан аерып алдым.
Әрвахларның рухын чакыручы, сихерче ир-ат яки хатын-кыз үлем җәзасына тартылырга тиеш – аларны таш атып үтерегез; үлемнәрендә алар үзләре гаепле».
Раббы Мусага болай диде: – Һарун угылларына – руханиларга игълан ит: «Туган-тумачасының мәетенә якынлашып, рухани үзен нәҗесләргә тиеш түгел.
Ул үзенең якыннарына – ата-анасына, угыл-кызларына, ир туганына
һәм үзе белән яшәүче, әмма кияүгә чыкмаган кыз туганына гына якынлаша, алар хакына үзен нәҗесли ала.
Хатынының туганнары дип, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел.
Рухани үзенең чәчен кырмасын, сакалын кыскартмасын, тәненә җәрәхәтләр ясамасын.
Рухани үз Алласының изгесе булырга һәм Аллаһы исемен хурламаска тиеш, чөнки Раббыга багышланган яндыру бүләген, ягъни Аллаһының ризыкларын тәкъдим итә ул. Шулай булгач, ул изге булырга тиеш.
Рухани үзенә хатын итеп азгын фахишәне, шулай ук иреннән аерылган хатынны алмаска тиеш, чөнки рухани – үз Алласының изгесе.
Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен.
Әгәр руханиның кызы, фәхешлек кылып, үзен нәҗесли икән, ул үзенең атасын хур итә, һәм ул кыз яндырып үтерелергә тиеш.
Туганнары арасыннан баш рухани итеп сайланган, башына изгеләндерү мае сөртелгән, рухани киемнәре киеп йөргән адәм үзенең чәчләрен тузгытырга һәм киемнәрен ертырга тиеш түгел.
Мәет булган йортка бару өчен, Изге чатырны калдырып китеп, бу рухани чатырны нәҗесләмәсен; хәтта атасы яки анасы үлгән очракта да, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки ул, Алласының изгеләндерү мае белән майланып, Раббыга багышланган. Мин – Раббы.
Ул бары тик гыйффәтле кызга гына өйләнергә тиеш.
Тол яки иреннән аерылган яисә азгын фахишәгә өйләнергә тиеш түгел; фәкать үз халкыннан булган гыйффәтле кызга гына өйләнсен.
Үз халкы арасында ул үзенең нәсел варисларын нәҗесләмәскә тиеш. Мин – Раббы, баш руханины изге итүче».
Раббы Мусага болай диде:
– Һарунга әйт: «Гәүдә-сынында кимчелеге булган нәсел варисларыңнан берәү дә, үзенең Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, һичкайчан Аның хозурына килергә тиеш түгел.
Тән-бәдәнендә кимчелеге булган бер кеше дә – сукыр, аксак, йөзе чалшайган, бер аягы яки кулы озынрак булган,
аягы яки кулы сынган,
бөкре, кәрлә, күзенә ак төшкән, кутырлы, корчаңгы, күкәе бозылган,
рухани Һарунның нәсел варисларыннан тәнендә җитешсезлек булган бер генә кеше дә, Раббыга багышланган яндыру бүләге китерү өчен, Аның янына килергә тиеш түгел. Ул – кимчелекле кеше, шуңа күрә, үз Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, Аның янына килмәсен.
Андый кеше Аллаһының ризыгын – Аңа китерелгән изге вә иң изгеләрдән саналган бүләкләрне ашый ала,
әмма чатыр эчендәге пәрдә янына яки мәзбәхкә якынаерга тиеш түгел, чөнки ул – кимчелекле. Андый кеше Минем изге урынымны нәҗесләргә тиеш түгел. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче».
Муса боларны Һарунга, аның угылларына һәм барча исраилиләргә игълан итте.
Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
– Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Сез исраилиләрнең Миңа багышланган изге ризыклары белән сак эш итәргә һәм шул изге ризыклар аркылы Минем изге исемемне хур итмәскә тиеш. Мин – Раббы».
Аларга әйт: «Әгәр сезнең нәсел варисларыннан киләчәктә берәү, нәҗес була торып, исраилиләрнең Раббыга багышланган изге ризыкларына якыная икән, ул кеше Минем күз алдымнан юк ителәчәк. Мин – Раббы.
Һарунның нәсел варисларыннан берәрсендә йогышлы тире авыруы булса яисә бүлендеге килсә, нәҗеслектән арынмыйча, изге ризыкны ашамасын. Әгәр аларның берәрсе мәеткә яисә мәние аккан кеше нәҗесләгән әйбергә кагылса, нәҗес берәр сөйрәлүче хайванга яки нәҗес кешегә (әлеге кешенең нәҗесләнү сәбәбе нинди булса да) кагылса, ул кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр; тәнен юганчы, ул кеше изге ризыкны ашарга тиеш түгел.
Ә кояш батканнан соң, ул чиста булыр; китерелгән изге ризыкны шул чакта әлеге кеше ашый алыр, чөнки бу – аның ризыгы.
Ул, нәҗесләнмәс өчен, үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен ашарга тиеш түгел. Мин – Раббы.
Руханилар Минем күрсәтмәләрне үтәргә тиеш; югыйсә алар, күрсәтмәләрне санга сукмауда гаепләнеп, һәлак булырлар. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче.
Китерелгән изге ризыкны рухани гаиләсеннән тыш бер генә кеше дә ашарга тиеш түгел, хәтта руханиның кунагы да, руханиның ялчысы да изге ризыкны ашарга тиеш түгел.
Әгәр рухани акчага кол сатып ала яки ул кол аның гаиләсендә туа икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала.
Әгәр руханиның кызы рухани булмаган кешегә кияүгә чыга икән, ул кыз инде изге ризыкны ашарга тиеш түгел.
Ә инде руханиның кызы баласыз килеш тол калса яки иреннән аерылса һәм, яшь чагындагы кебек, атасының өендә яңадан яши башласа, ул кыз үз атасының ризыгын ашый ала. Башка бер генә ят кеше дә изге ризыкны ашарга тиеш түгел.
Кем дә булса ялгышлык белән изге ризыкны ашый икән, ул кеше изге ризыкның бәясен руханига кайтарып бирергә һәм шуның биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш.
Руханилар Исраил халкы Раббыга китергән изге ризыкларның нәҗесләнүенә юл куярга тиеш түгел.
Рөхсәте булмаган кеше ул ризыкны ашамасын, югыйсә, гаепле булып, җәзага тартылыр. Мин – Раббы, ул ризыкларны изге итүче».
Раббы Мусага болай диде:
– Һарунга, аның угылларына һәм барлык исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе әйткән нәзере буенча яки ихтыяри рәвештә Раббыга тулаем яндыру корбаны китерә икән,
Аллаһы корбанны кабул итсен өчен, ул корбан кимчелексез эре терлек, сарык яки кәҗә тәкәсе булырга тиеш.
Кимчелеге булган бер хайванны да китермәгез, чөнки андый корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителмәс.
Әгәр берәү, нәзерен үтәү өчен, яки ихтыяри рәвештә, татулык корбаны итеп, Раббыга эре яки вак терлек бүләк итә икән, ул корбан, Аллаһы аны кабул кылсын өчен, кимчелексез булырга тиеш.
Сукыр, гарип, имгәнгән, җәрәхәтле, кутырлы яки корчаңгы хайванны Раббыга китермәгез – андый кимчелекле хайваннарны, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, мәзбәхкә салмагыз.
Бер аягы озынрак яки кыскарак булган сыер яисә сарыкны ихтыяри корбан итеп тәкъдим итәргә мөмкин; әмма андый хайван нәзерне үтәү өчен корбанлыкка тәкъдим ителсә, Раббы аны кабул кылмас.
Күкәе сытылган, бозылган, өзелгән яки киселгән хайванны Раббыга китермәгез. Илегездә моны эшләргә юл куймагыз.
Чит халыклардан алынган шундый кимчелекле хайваннарны үзегезнең Аллагызга ризык бүләге итеп тәкъдим итмәгез; андый хайваннар сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителмәс, чөнки алар имгәнгән яисә кимчелекледер».
Раббы Мусага болай диде:
– Бозау, бәрән яисә кәҗә бәтие туа икән, җиде көн дәвамында анасы янында булсын, ә сигезенче көннән Раббыга багышланган яндыру бүләге өчен яраклы саналыр.
Әмма сыерны бозавы белән яки сарыкны бәрәне белән бер үк көнне чалмагыз.
Раббыга рәхмәт бүләге тәкъдим итәсез икән, бу корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителсен дип китерегез.
Андый корбанның ите шул ук көнне ашалырга тиеш; ул корбанның итен иртәнгә калдырмагыз. Мин – Раббы.
Минем боерыкларымны тайпылышсыз үтәгез. Мин – Раббы.
Минем изге исемемне хур итмәгез; исраилиләр Минем изгелегемне танырга тиеш. Мин – Раббы, сезне изге итүче.
Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы.
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә Раббы билгеләгән бәйрәмнәр хакында игълан ит: ул бәйрәмнәрдә изге җыелышлар үткәрелсен. Мин билгеләгән бәйрәмнәр түбәндәгеләр:
«Алты көн эшләгез, ә җиденче – шимбә көнне, ял көнендә, изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш эшләмәгез; кайда гына яшәсәгез дә, бу – Раббыга багышланган ял көне.
Билгеләнгән көннәрдә үткәрелергә тиешле Раббы бәйрәмнәре, изге җыелышлар, менә шулар:
беренче айның ундүртенче көнендә, кояш батканда, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәме башлана;
шул ук айның унбишенче көнендә Раббы хөрмәтенә Төче күмәч бәйрәме башлана – җиде көн төче икмәк ашагыз.
Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез һәм гадәттә эшли торган бер эшне дә эшләмәгез.
Җиде көн буе, Раббыга багышлап, яндыру бүләкләре китерегез; җиденче көнне дә изге җыелыш үткәрегез һәм гадәттә эшли торган бер эшне дә эшләмәгез».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Мин бирәчәк җиргә килгәч һәм анда уңыш җыеп алгач, уңышларыгызның беренче көлтәләрен руханига китерегез.
Әлеге бүләк сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул кылынсын өчен, рухани шимбәдән соң икенче көнне көлтәне Раббы алдында күтәреп селкесен.
Көлтәне селкегән көндә, Раббыга, тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез бер яшьлек тәкә бәрән китерегез.
Һәм бәрән белән бергә Раббыга, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешен китерегез. Бу – яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. Бу бүләк белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез.
Яңа уңыштан Аллаһыгызга бүләк тәкъдим иткән көнгә кадәр икмәк тә, кыздырылган яки чи бөртек тә ашамагыз. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
Көлтә күтәреп селкегән көннән, ягъни, шимбә узып, икенче көннән, тулы җиде атна хисаплагыз;
җиде шимбә узганнан соң, ягъни илленче көнне, Раббыга янә икмәк бүләге китерегез.
Күтәреп селкү бүләге өчен үзегез яшәгән һәр кала-саладан ике икмәк китерегез; алар бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешеннән ачыга пешерелсен. Бу – Раббыга беренче уңыш бүләге.
Икмәк белән бергә кимчелексез бер яшьлек җиде тәкә бәрән, бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе тәкъдим итегез; алар Раббыга тулаем яндыру корбаны булыр. Икмәк вә шәраб бүләкләре белән бергә китерелгән шул корбаннар – Раббыга багышланган яндыру бүләкләредер; аларның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Шулай ук, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе һәм, татулык корбаны итеп, берәр яшьлек ике тәкә бәрән китерегез.
Рухани беренче уңыш икмәге белән ике бәрәнне, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен. Бу – Раббыга изге бүләк, ул – руханиныкы.
Шул ук көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
Иген кырыгызда уңыш җыйган вакытта, басуның читенә кадәр урмагыз һәм урганнан калган башакларны да җыймагыз; аларны фәкыйрьләргә һәм килмешәкләргә калдырыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Җиденче айның беренче көне – сезнең өчен махсус ял көне; ул көнне, быргылар кычкырткач, изге җыелыш үткәрегез.
Ул көнне гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез һәм, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез».
Раббы Мусага болай диде:
– Җиденче айның унынчы көнендә, Гөнаһ йолу көнендә, изге җыелыш үткәрегез; бу көнне ураза тотыгыз һәм, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез.
Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез; чөнки ул – Гөнаһ йолу көне, Раббы Аллагыз алдында сезне гөнаһлардан арындыру көне.
Ә инде ул көнне ураза тотмаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Әгәр кем дә булса ул көнне ниндидер эш эшләсә, андый кешене Мин халкы арасыннан юк итәчәкмен.
Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
Бу – сезнең өчен махсус ял көне, сез ураза тотарга тиеш көн. Айның тугызынчы киченнән башлап, иртәгесе көннең киченә кадәр шимбә көнне билгеләп үтегез.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә игълан ит: «Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, җиде көн дәвамында Раббыга багышланган Чатырлар бәйрәме уздырылсын.
Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез, гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез.
Җиде көн буе, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; сигезенче көнне тагын изге җыелыш үткәрегез һәм янә, Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерегез; шушы изге җыелыш көнендә гадәттәге эшләрдән берсен дә эшләмәгез.
(Раббының бәйрәмнәре әнә шулар; ул көннәрдә изге җыелышлар үткәрелергә тиеш; ул бәйрәмнәрдә, һәрберсенең үз көнендә, Раббыга багышланган яндыру бүләкләре – тулаем яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре, башка корбаннар һәм шәраб бүләкләре китерегез.
Әлеге бәйрәмнәр Раббының шимбә көннәре исәбенә керми, һәм әлеге корбан-бүләкләр сезнең гадәти бүләкләр, нәзер буенча һәм ихтыяри рәвештә китерелә торган корбан-бүләкләр исәбенә керми.)
Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, җирегездә өлгергән уңышны җыеп алгач, җиде көн буена Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез; беренче һәм сигезенче көн махсус ял көннәре булсын.
Бәйрәмнең беренче көнендә агачларның иң яхшы җимешләрен, хөрмә агачының һәм зур яфраклы агачларның ботакларын, шулай ук елга ярында үскән талларның ботакларын сындырып алыгыз һәм Раббы Аллагыз алдында җиде көн күңел ачыгыз.
Шул көннәрне ел саен җиде көн буе Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә. Аны җиденче айда бәйрәм итегез.
Җиде көн буена чатырда яшәгез; барлык җирле исраилиләр җиде көн дәвамында чатырда яшәсен;
шунда сезнең нәсел варисларыгыз исраилиләрне Мин Мисыр җиреннән алып чыкканда чатырларда яшәткәнемне белерләр. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Раббы билгеләгән бәйрәмнәр хакында Муса исраилиләргә игълан итте.
Раббы Мусага болай диде:
– Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип исраилиләргә әмер ит.
Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун аларны һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Сезнең киләчәк буыннар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.
Раббы алдындагы саф алтын шәмдәлгә куелган яктырткычларны Һарун һәрвакыт көйләп торырга тиеш.
Сыйфатлы бодай оны алып, унике икмәк пешер; һәр икмәккә бер эфа онның уннан ике өлеше сарыф ителсен.
Аларны Раббы алдындагы саф алтын белән капланган өстәлгә алтышардан ике рәт итеп тезеп куй.
Һәр рәт өстенә хуш исле саф сумала-майлар куй; әлеге сумала-майлар, икмәк бүләгенең яндырыла торган өлеше буларак, Раббыга багышлансын.
Һәр шимбә көнне бу икмәкләр Раббы алдына куелырга тиеш; бу – исраилиләрнең мәңгелек вазифасы.
Ул икмәкләр Һарун белән аның угылларына була, һәм алар аны изге урында ашасыннар, чөнки бу – мәңгегә аларныкы, Раббыга багышланган яндыру бүләкләренең иң изгеләрдән саналган өлеше.
Көннәрдән беркөнне бер исраили хатынның мисырлыдан туган углы станда яшәүче бер исраили белән ызгышып китте дә,
Раббы исемен хурлап, яман сүзләр әйтте. Шуңа күрә аны Муса янына алып килделәр. (Бу егетнең анасы Дан ыругыннан Дибри кызы Шеломит иде.)
Раббыдан хөкем чыкканчы, аны сак астына алдылар.
Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:
– Яман теллеләнгән кешене станнан читкә чыгар, аның хурлавын ишеткән кешеләр үзләренең кулларын шул кешенең башына куйсыннар, һәм бар халык аны таш атып үтерсен.
Исраилиләргә игълан ит: «Кем дә булса үзенең Алласын хурлый икән, ул җәзага тартылырга тиеш.
Раббының исемен хурлаучыны үлем җәзасы көтә: бар халык аны таш атып үтерсен. Раббы исемен хурлаучы – килмешәкме ул, җирле кешеме – үлемгә тапшырылсын.
Әгәр берәр кеше кемне дә булса үтерә икән, аны үлем җәзасы көтә.
Кем дә булса икенче бер кешенең хайванын үтерә икән, шуның бәрабәренә үзенең терлеген бирергә тиеш: җанга – җан.
Берәүне имгәткән кешенең үзен дә имгәтергә кирәк:
сөяккә – сөяк, күзгә – күз, тешкә – теш. Ул кеше нинди зыян салса, үзенә дә шундый ук зыян салынсын.
Кем дә булса терлек үтерә икән, шуның өчен терлек белән түләргә тиеш. Әгәр инде берәү кеше үтерә икән, үзе дә үлем җәзасы алсын.
Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Шуннан соң Муса моны исраилиләргә игълан итте. Теге яман теллеләнгән кешене, станнан читкә чыгарып, таш атып үтерделәр. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр шулай эшләде.
Синай тавында Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләр белән сөйләш, аларга менә нәрсә дип әйт: «Мин сезгә бирәсе җиргә килгәч, һәр җиденче елны Раббы хөрмәтенә җиргә ял итәргә бирегез.
Алты ел кырларыгызга ашлык чәчегез, алты ел бакчаларыгызда йөзем куакларыгызны кыскартыгыз һәм уңыш җыегыз,
ә җиденче ел – үзенә бер төрле, җир ял итә торган ел, Раббыга багышланган ел булсын: кырларыгызда ашлык чәчмәгез, йөзем куакларын кыскартмагыз.
Үзе тишелеп чыккан ашлыкны урмагыз, бакчаларыгыздагы киселмәгән йөзем куагының җимешен җыймагыз – бу елда җир ял итсен.
Ял иткән елында җир һәммәгезне: сезнең үзегезне, колларыгызны, җарияләрегезне, ялчыларыгызны, арагызда вакытлыча яшәүче килмешәкләрне, терлегегезне, илдәге ерткыч җәнлекләрне дә ризык белән тәэмин итәр. Чәчми үскән һәммә нәрсә сезгә ризык булыр.
Җиде елны җиде тапкыр кушып санагыз – җәмгысы кырык тугыз ел чыгар.
Шуннан, җиденче айда, айның унынчы көнендә, ягъни Гөнаһ йолу көнендә, һәр урында мөгез быргылар кычкыртыгыз.
Илленче елны изге дип игълан итегез, җирдә яшәүче барлык кешеләргә азатлык белдерегез; бу – сезнең өчен Яңарыш елы; һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын, һәркем үз кабиләсенә кушылсын.
Илленче ел сезнең өчен Яңарыш елы булсын: бу елда чәчмәгез дә, урмагыз да, бакчаларыгыздагы кыскартылмаган йөзем куакларының җимешен дә җыймагыз,
чөнки бу – Яңарыш елы, сезнең өчен изге ел. Җир үстергән нәрсәне генә ашагыз.
Илленче елда һәркем үз гаиләсенең биләмәсенә кайтсын.
Әгәр үзегезнең халыктан берәрсенә җир сатсагыз яки, киресенчә – үзегез җир сатып алсагыз, бер-берегезне алдамагыз.
Җирне сатканда, аның бәясен Илленче елга кадәр калган уңыш елларының санын кертеп исәпләгез.
Еллар саны күп булса, бәяне күтәрегез, ә инде еллар саны аз булса, бәясен киметегез, чөнки асылда җирдән җыеп алынасы уңыш сатыла.
Бер-берегезне алдамагыз, Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылыгыз; шулай эшләсәгез, илегездә имин яшәрсез.
Менә шул чагында җир үзенең җимешләрен бирер, һәм сез туйганчы ашарсыз; илегездә имин яшәрсез.
„Ашлыкны чәчмәгәч, урып-җыймагач, Җиденче елда без нәрсә ашарбыз соң?!“ – диярсез.
Алтынчы елда Мин фатихамны бирермен, һәм сез җирдән өч елга җитәрлек уңыш җыярсыз.
Сигезенче елда иген иккәндә дә, тугызынчы елда уңыш өлгергәнче дә, әле һаман искедән калган икмәкне ашарсыз.
Җир гомерлеккә сатылырга тиеш түгел, чөнки җир – Минеке; сез исә бу җирдә читтән килгәннәр һәм вакытлыча яшәүчеләр кебек кенә.
Җир сатып алсагыз, элеккеге хуҗасының аны кире сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Әгәр берәр туганың, бөлгенлеккә төшеп, үзенең биләмәсен сата икән, аның иң якын кардәше, түләп, биләмәне кире кайтарып алсын.
Әгәр аның, түләп, биләмәне йолып алырдай кардәше булмаса, әмма соңрак үзе баеп китә һәм биләмәсен кире сатып алырга мөмкинлек таба икән, Илленче елгача калган елларны исәпләп, җирне биләгән кешегә түләсен дә биләмәсенә яңадан хуҗа булсын.
Әгәр әлеге кеше җирне кайтарып сатып алырга мөмкинлек таба алмый икән, аның җире Илленче елга кадәр сатып алган кеше кулында калсын, ә инде Илленче елда кабат элекке хуҗасына кайтарылсын.
Әгәр берәү диварлы шәһәрдә үз йортын сата икән, сатылган көннән башлап, бер ел дәвамында йортын кайтарып сатып алырга мөмкин. Кайтару вакыты – бер елдыр.
Әгәр тулы бер ел эчендә йортын киредән сатып алмаса, ул йорт сатып алган кешенең һәм аның нәсел варисларының кулында гомергә калсын, Илленче елда да аның кулыннан китмәсен.
Дивар белән әйләндереп алынмаган авыллардагы йортлар ачык кыр кебек саналсын; аларны кайтарып сатып алырга мөмкин; Илленче елда ул йортлар элекке хуҗасына кайтарылсын.
Левиләрнең шәһәрләрендә исә левиләргә үз йортларын теләгән вакытта кайтарып сатып алырга ярый.
Левиләр, түләп, үз биләмәләрен кире сатып алырга мөмкин. Левиләрнең шәһәрләрендә левиләр саткан йортлар Илленче елда үзләренә кире кайтарылырга тиеш, чөнки андый шәһәрләрдәге йортлар аларга исраилиләрдән бирелгән милек булып исәпләнә.
Әмма аларның шәһәр тирәсендәге кырлары сатылмасын, чөнки алар – левиләрнең мәңгелек биләмәсе.
Берәр туганыгыз бөлгенлеккә төшсә һәм аның үз-үзен тәэмин итәрлек чамасы калмаса, читтән килгән кешегә, ягъни килмешәккә ярдәм иткән кебек, аңа да ярдәм итегез – ул сезнең арада яшәвен дәвам итәрлек булсын.
Аңа әҗәткә биреп торган акчагыздан да, саткан азык-төлегегездән дә риба алмагыз; үзегезнең Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез – туганыгыз әнә шулай сезнең арада яшәсен.
Кәнган җирен сезгә бирү һәм сезнең Аллагыз булу өчен, Мин, Раббы Аллагыз, сезне Мисыр җиреннән алып чыктым.
Әгәр берәр туганың, фәкыйрьлеккә төшеп, үзен сиңа сатса, син аны кол кебек эшләтмә.
Ул синең өчен ялчы яки килмешәк кебек булырга тиеш; Илленче елга кадәр ул сиңа эшләсен,
шуннан соң үзе дә, аның балалары да синнән китсеннәр – ул үзенең нәселе янына, ата-бабаларының биләмәсенә кайтсын.
Чөнки исраилиләр – Минем колларым, аларны Мин Мисыр җиреннән алып чыктым, шуңа күрә алар коллар кебек сатылырга тиеш түгел.
Аларга рәхимсез булмагыз – Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез.
Ир-ат яисә хатын-кыз колларыгыз әйләнә-тирәгездәге чит халыклардан булсын. Чит халыклардан үзегезгә кол сатып ала аласыз.
Шулай ук килмешәкләрне һәм аларның сезнең илдә яшәгәндә дөньяга килгән токымын үзегезгә кол итеп сатып алырга мөмкин, һәм алар сезнең милкегез булыр.
Аларны, мирас милке итеп, балаларыгызга калдыра аласыз; ул коллар гомерлеккә сезнеке булыр. Ә үзегезнең туганнарыгызга – исраилиләргә – рәхимсезлек кылмагыз.
Әгәр сезнең арада яшәүче берәр килмешәк баеп китсә, ә туганнарыгыздан кем дә булса, бөлгенлеккә төшеп, әлеге килмешәккә яки аның гаиләсеннән берәрсенә үзен сатса,
азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Аны берәр туганы –
абыйсы, абыйсының углы яки аның кабиләсеннән кем дә булса, азатлык хакын түләп, аны йолып алырга мөмкин. Яисә, хәлләнеп китеп, үз-үзен азат итсен.
Ул, үзе сатылган елдан башлап, Илленче елга кадәр калган елларны санап, хуҗасы белән бергә исәп-хисап ясасын. Азатлыкка чыгу бәясе шул еллар санына карап билгеләнсен, һәм ул бәя ялчының эш хакы кебек исәпләнсен.
Әгәр калган елларның саны күп булса, ул, әлеге еллар санына карап, күбрәк йолым түләргә тиеш.
Илленче елга кадәр калган елларның саны аз булса, азатлык хакын шул еллар санына карап түләсен.
Ул килмешәк сезнең туганыгызга ялчыга карагандай карасын – рәхимсезлек кылырга килмешәккә юл куелмасын.
Әгәр сатылган туганыгыз азатлык хакын түләп йолып алынмаса, ул үзе һәм аның балалары Илленче елда, ягъни Яңарыш елында азат ителергә тиеш.
Чөнки исраилиләр – Минем колларым; Мисыр җиреннән Мин аларны Үзем алып чыктым. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Үзегезгә потлар ясамагыз, сыннар яки изге баганалар утыртмагыз, табыну өчен, илегездә сырлы ташлар куймагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез, Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
Әгәр Минем кагыйдәләрем буенча яшәсәгез, Минем боерыкларымны сакласагыз һәм үтәсәгез,
яңгырын үз вакытында яудырырмын, һәм җир – үзенең уңышын, агачлар үзенең җимешен бирер.
Сезнең уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, ашлык сугу – йөзем җыяр вакыт, ә йөзем җыю – ашлык чәчәр вакыт җиткәнче дәвам итәр; һәм сез икмәкне туйганчы ашарсыз, үз җирегездә имин яшәрсез.
Илегезгә тынычлык җибәрермен. Йокларга ятканда, сезне һичкем куркытмас. Җирегездән ерткыч җәнлекләрне куармын, һәм сезгә кылыч янамас.
Дошманнарыгызны сез куып җибәрерсез – алар сезнең кылычтан һәлак булырлар.
Сезнең бишегез – йөз дошманны, ә йөзегез ун мең дошманны куар, сугышта дошманнарыгыз сезнең кылычтан кырылыр.
Сезне кайгыртырмын, үрчемле итәрмен һәм ишәйтермен, сезнең белән төзегән Килешүемне үтәрмен.
Иген уңышыгыз шулчаклы мул булыр ки, узган елгы икмәкне ашап бетерә алмыйча, яңасына урын әзерләр өчен, искесен чыгарып ташларсыз.
Ә Минем торагым сезнең арада булыр, һәм сез Миңа җирәнгеч булмассыз.
Мин сезнең арагызда йөрермен, сезнең Аллагыз булырмын, ә сез Минем халкым булырсыз.
Мин – сезнең Раббы Аллагыз; кол булмасыннар дип, сезне Мисырдан алып чыктым, богауларыгызны өзеп ташладым һәм башыгызны горур тотарга мөмкинлек бирдем.
Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез,
кагыйдәләремне кире каксагыз, кануннарыма җирәнеп карасагыз, барлык боерыкларымны үтәмәсәгез һәм шул рәвешле Килешүемне бозсагыз,
Мин сезнең белән менә ничек эш итәрмен: сезгә дәһшәт, төрле авырулар һәм бизгәк җибәрермен. Күзләрегез күрмәс булыр, һәм шул авырулар гомерегезне алып китәр. Ашлык чәчәрсез, әмма тырышуыгыз бушка китәр – уңышны дошманнарыгыз ашар.
Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз.
Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын.
Сезнең тәкәбберлегегезне сындырырмын, күгегезне – тимер, җирегезне бакыр кебек итәрмен.
Сез көчегезне юкка гына сарыф итәрсез, чөнки җирегез уңыш китермәс, һәм җирегездәге агачлар җимеш бирмәс.
Әгәр шуннан соң да, киреләнеп, Мине тыңларга теләмәсәгез, гөнаһларыгыз өчен җәзамны янә дә җиде мәртәбә арттырырмын.
Сезгә каршы ерткыч җәнлекләр җибәрермен: алар балаларыгызны үтерерләр һәм терлегегезне юкка чыгарырлар; нәтиҗәдә, сезнең саныгыз бик нык кимер, юлларыгыз бушап калыр.
Инде болардан соң да шелтәмне кабул итмәсәгез һәм Миңа карышсагыз, Мин дә сезнең дошманыгызга әйләнермен һәм гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын;
ә Килешүне бозганыгыз өчен, сездән үч алырмын – башыгызга кылыч булып төшәрмен; шәһәрләрегезгә кереп качсагыз да, өстегезгә үләт җибәрермен, һәм сез дошманнарыгыз кулына бирелерсез.
Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.
Әгәр дә инде болардан соң да Мине тыңламасагыз һәм Миңа карышсагыз, Мин, бар ачуымны җыеп, сезгә каршы чыгармын һәм гөнаһларыгыз өчен җиде мәртәбә артыграк җәза бирермен.
Сез үз угыл-кызларыгызның итен ашарсыз.
Калку җирдәге потханәләрегезне туздырырмын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрегезне җимерермен, мәетләрегезне потларыгызның ватыклары өстенә өярмен. Сез Миңа җирәнгеч булырсыз.
Шәһәрләрегезне хәрабә итәрмен, изге урыннарыгызны җимерермен һәм бүләкләрегезнең хуш исе белән хозурланмам;
җирегезне бөлгенлеккә төшерермен – хәтта аны басып алган дошманнарыгыз да, шуны күреп, хәйран калыр.
Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер.
Сез дошманыгыз илендә әсирлектә булып, үз илегез ташландык хәлдә ятканда, кыр-басуларыгызда тынычлык хөкем сөрер – сез бирмәгән ял еллары хисабына җир рәхәтлек кичерер.
Шулай ташландык хәлдә яткан чакта, басу-кырларыгыз тынычланып калыр, чөнки, илегездә яшәгәндә, сез җиргә тиешле ялны бирмәдегез.
Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар.
Һичкем эзәрлекләмәсә дә, кылычтан куркып качкан кебек, алар бер-берсенә абынып егылырлар, һәм дошманнарына каршы торырлык хәлләре булмас.
Сез чит халыклар арасында һәлак булырсыз, һәм дошман җире сезне йотар.
Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр.
Әгәр алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһларын, Миңа каршы җинаять эшләүләрен, Минем белән дошманлашуларын
һәм шул сәбәпле Минем аларга каршы чыгуымны – дошман җиренә сөрүемне аңласалар, имансыз йөрәкләре күндәмләнеп, үзләренең гөнаһлары өчен җәза алсалар,
шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен.
Халыктан бушап калганнан соң, ташландык хәлдә яткан җир тиешле ял еллары хисабына тынычлык кичерер; ә алар үзләренең гөнаһлары өчен җәза алырлар, чөнки алар, Минем кануннарымны кире кагып, кагыйдәләремә җирәнеп карадылар.
Шулай булса да, дошман җирендә аларны тулысынча юк итмәс һәм алар белән төзегән Килешүемне бозмас өчен, алардан бөтенләй баш тартмам һәм аларга җирәнеп карамам. Мин – Раббы, аларның Алласы.
Алар хакына Мин ата-бабалары белән төзегән Килешүемне исемә төшерермен. Ата-бабаларына Аллаһы булыр өчен, Мин аларны чит халыклар күз алдында Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы».
Раббы Синай тавында Муса аша исраилиләргә биргән кагыйдәләр, карарлар вә кануннар әнә шулар.
Раббы Мусага болай диде:
– Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр кем дә булса берәүне, Раббыга багышлыйм, дип нәзер әйтеп, соңыннан аны йолып алырга карар итә икән,
егермедән алтмыш яшькәчә булган ир-ат өчен – илле шәкыл көмеш,
хатын-кыз өчен утыз шәкыл көмеш бирсен.
Биш яшьтән егерме яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – егерме шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш.
Бер айдан биш яшькәчә булганнарга билгеләнгән бәя: ир заты өчен – биш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – өч шәкыл көмеш.
Алтмыш яшьтәге һәм шуннан өлкәнрәкләр өчен билгеләнгән бәя: ир заты өчен – унбиш шәкыл көмеш, ә хатын-кыз заты өчен – ун шәкыл көмеш.
Әгәр нәзер әйткән кеше, фәкыйрь булып, билгеләнгән бәяне түләрлек түгел икән, андый кешене рухани алдына китерсеннәр, һәм рухани, нәзер әйтүченең хәленә карап, бәяне үзе билгеләсен.
Әгәр берәү Раббыга корбан итәргә яраклы терлекне Аңа багышларга нәзер әйтә икән, димәк, бу терлек изге санала, ягъни Раббыга багышлана.
Нәзер ителгән терлекне яхшы яки начаррак башка терлек белән алмаштырырга рөхсәт ителми; әгәр кем дә булса бер терлекне икенчесе белән алмаштыра икән, аларның икесе дә, изге саналып, Раббыныкы була.
Әгәр нәзер ителгән терлек чиста хайваннардан булмый һәм Раббыга корбан буларак китерергә яраклы түгел икән, андый терлек рухани алдына китерелергә тиеш.
Рухани, ул терлекнең сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр.
Әгәр кеше әлеге терлекне йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш.
Әгәр берәү үзенең йортын Раббыга багышлый икән, рухани, ул йортның сыйфатына карап, аның бәясен билгеләсен; рухани ничек билгеләсә, бәя шундый булыр.
Әгәр йортын багышлаган кеше аны йолып алмакчы булса, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң йорт янә аныкы булыр.
Кем дә булса үзенең ата-бабасыннан мирас булып күчкән кырның бер өлешен Раббыга багышласа, җирнең бәясе шул җиргә чәчеләсе орлыкның күләме буенча билгеләнсен: бер хомер арпа орлыгы илле шәкыл көмештән бәяләнсен.
Әгәр берәү үзенең кырын, нәзер әйтеп, Илленче елда Раббыга багышлый икән, җирнең тулы бәясеннән чыгып эш итсен.
Кем дә булса үзенең кырын Илленче елдан соң багышлый икән, рухани кырның бәясен алдагы Илленче елга кадәр калган еллар санына карап киметсен.
Әгәр багышлаучы үзенең җирен йолып алырга тели икән, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш; шуннан соң кыр янә аныкы булыр.
Әгәр кырны йолып алмаса яки башка берәүгә сатып җибәрсә, аны йолып алудан мәхрүм булыр.
Илленче елда ул кыр, хуҗасына кайтарылмыйча, мәңгегә Раббыга багышланган изге кыр булып саналыр һәм руханиларның мөлкәтенә әверелер.
Әгәр берәү үзе сатып алган, ягъни ата-бабасыннан мирас булып күчмәгән кырны Раббыга багышлый икән, рухани, Илленче елга кадәр калган еллар санына карап, кырның бәясен хисапласын, һәм ул кеше билгеләнгән бәяне шул ук көнне бирергә тиеш. Түләнгән акча Раббының изге өлеше дип саналыр.
Ул кыр кемнән сатып алынган булса, Илленче елда аның үзенә – милекнең беренче иясенә кайтарып бирелсен.
Бөтен бәяләр егерме герага тәңгәл булган шәкыл белән билгеләнсен.
Беренче булып туган терлекне Раббыга багышларга ярамый, чөнки ул инде болай да Раббыныкы санала; эре терлектәнме, вак терлектәнме – алар барысы да Раббыныкы.
Әгәр ул чиста булмаган терлек икән, аны, билгеләнгән бәянең биштән бер өлешен өстәп, йолып алырга мөмкин. Әгәр йолып алынмаса, әлеге терлек билгеләнгән бәядән сатылсын.
Нәзер әйтеп, Раббыга бөтенләйгә багышланган бер нәрсәне сатып та, кире алып та булмый. Бу һәр нәрсәгә кагыла – кешегә дә, терлеккә дә, ата-бабасыннан мирас булып калган мөлкәткә дә. Шул рәвешле багышланган һәр нәзер – тулысынча Раббыныкы.
Бөтенләйгә багышланган кешене кире сатып алып булмый – аны үтерергә кирәк.
Җирдән алынган барлык уңышның һәм агачлардан җыеп алынган җимешнең уннан бере – Раббыныкы. Ул гошер – Раббының изге өлеше.
Әгәр кем дә булса әлеге өлешне йолып алырга тели икән, аның бәясенә биштән бер өлешен өстәп бирергә тиеш.
Барлык эре һәм вак терлекнең көтүче таягы астыннан үткән һәр унынчысы – Раббының изге өлеше.
Ул терлек яхшы булса да, начар булса да, хуҗа аны алмаштырып торырга тиеш түгел; әгәр кем дә булса аны алмаштыра икән, шул терлекләрнең икесе дә, Раббыга багышланып, изге саналыр; аларны йолып алып булмый».
Синай тавында исраилиләргә Муса аша бирелгән Раббы боерыклары әнә шулар.
Исраилиләрнең Мисырдан чыгуларына икенче ел китеп, елның икенче аенда, айның беренче көнендә Синай чүлендә корылган Очрашу чатырында Раббы Мусага түбәндәгеләрне әйтте:
– Һарун белән икегез бөтен Исраил халкын кабиләләре вә гаиләләре буенча санап чыгыгыз. Сугышка яраклы, яше егермедән узган ирләрне, төркемнәргә бүлеп, берәм-берәм исәпкә алыгыз.
Һәр ыругтан нәсел башлыгы булган кеше сезгә ярдәм итәргә тиеш.
Менә сезгә ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең исемнәре: Рубиннән – Шедур углы Элисур;
Шимуннан – Суришаддай углы Шелумиел;
Яһүдәдән – Амминадаб углы Нахшон;
Исәсхәрдән – Суар углы Нетанел;
Зәбулуннан – Хелон углы Элиаб;
Йосыф угылларыннан: Эфраимнән – Аммиһуд углы Элишама, Менашшедан – Педаһсур углы Гәмәлиил;
Беньяминнән – Гидеони углы Абидан;
Даннан – Аммишаддай углы Ахигызыр;
Ашердан – Өхрән углы Пагиел;
Гәдтән – Дегуил углы Эльясаф;
Нәпталидән – Энан углы Ахира.
Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары.
Муса, Һарун вә исемнәре аталган шушы кешеләр
икенче айның беренче көнендә бөтен Исраил халкын җыеп алдылар да яше егермедән узган һәммә ир-атны кабиләләре вә гаиләләре буенча берәм-берәм исемлеккә теркәделәр.
Раббы Мусага кушканча, Синай чүлендә, шул рәвешле, Муса халык санын исәпкә алды.
Исраилнең беренче углы Рубин нәселендә яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык алты мең биш йөз булды.
Шимун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, тугыз мең өч йөз булды.
Гәд ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык биш мең алты йөз илле булды.
Яһүдә ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, җитмеш дүрт мең алты йөз булды.
Исәсхәр ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле дүрт мең дүрт йөз булды.
Зәбулун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле җиде мең дүрт йөз булды.
Йосыф углы Эфраим ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык мең биш йөз булды.
Менашше ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз ике мең ике йөз булды.
Беньямин ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз биш мең дүрт йөз булды.
Дан ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, алтмыш ике мең җиде йөз булды.
Ашер ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык бер мең биш йөз булды.
Нәптали ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле өч мең дүрт йөз булды.
Муса, Һарун һәм Исраилнең унике башлыгы – һәр ыругтан бер вәкил – исемлеккә теркәгән ирләрнең саны әнә шундый.
Йорт-гаиләләре буенча исәпкә алынган, яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны
алты йөз өч мең биш йөз илле булды.
Әмма Леви ыругындагы гаиләләр башкалар белән беррәттән исәпкә алынмады.
Раббы Мусага:
– Леви ыругын исемлеккә кертмә, аларны исраилиләр белән бергә санама, – диде. –
Левиләр карамагына Шаһитлык чатырын, аның барлык әсбапларын һәм анда булган һәр нәрсәне тапшыр. Алар, шунда хезмәт итеп, чатырны һәм аның әсбапларын күчереп йөртсеннәр; үз чатырларын аның тирәли корсыннар.
Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, чатырны левиләр генә сүтсен; һәм һәр яңа урында аны левиләр генә корсын. Ә инде чатырга башка бер адәм якын килсә, үлемгә дучар ителсен.
Исраилиләр үз чатырларын, кайсы төркемнән булуларына карап, үз байраклары астында корсыннар.
Исраил халкына Аллаһының ачуы чыкмасын өчен, левиләр үзләренең чатырларын Шаһитлык чатыры тирәли корсыннар: Шаһитлык чатыры өчен левиләр җаваплы.
Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә.
Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
– Исраилиләр үзләренең чатырларын үз байрагы һәм үз гаиләсенең тамгасы астында, Очрашу чатыры тирәли билгеле бер ераклыкта корсыннар.
Изге чатырдан көнчыгышта үз байрагы астында, төркем-төркем булып, Яһүдә ыругы үзенең чатырларын корсын. Яһүдә токымының башлыгы – Амминадаб углы Нахшон.
Аның гаскәрендә җитмеш дүрт мең алты йөз кеше исәпләнә.
Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел.
Аның гаскәрендә илле дүрт мең дүрт йөз кеше исәпләнә.
Арырак Зәбулун ыругы үзенең чатырларын корсын. Зәбулун токымының башлыгы – Хелон углы Элиаб.
Аның гаскәрендә илле җиде мең дүрт йөз кеше исәпләнә.
Төркемнәргә бүленгән Яһүдә гаскәрендә барлыгы йөз сиксән алты мең дүрт йөз кеше исәпләнә. Юлга чыкканда, беренче булып алар кузгала.
Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур.
Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә.
Рубин ыругы янында Шимун ыругы үз чатырларын корып урнашырга тиеш. Шимун токымының башлыгы – Суришаддай углы Шелумиел.
Аның гаскәрендә илле тугыз мең өч йөз кеше исәпләнә.
Аннары Гәд ыругы үзенең чатырларын корсын. Гәд токымының башлыгы – Дегуил углы Эльясаф.
Аның гаскәрендә кырык биш мең алты йөз илле кеше исәпләнә.
Төркемнәргә бүленгән Рубин гаскәрендә барлыгы бер йөз илле бер мең дүрт йөз илле кеше исәпләнә. Юлга алар икенче булып кузгалырга тиеш.
Юлга чыкканда, Очрашу чатыры һәм Леви ыругы башка ыругларның уртасында булсын. Урнашкан урыннарында ничек торсалар, күченгәндә дә нәкъ шул тәртиптә – һәр ыруг үз урынында, үз байрагы астында барсын.
Изге чатырдан көнбатышта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең чатырларын корсын. Эфраим токымының башлыгы – Аммиһуд углы Элишама.
Аның гаскәрендә кырык мең биш йөз кеше исәпләнә.
Эфраим ыругы янында Менашше ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Менашше токымының башлыгы – Педаһсур углы Гәмәлиил.
Аның гаскәрендә утыз ике мең ике йөз кеше исәпләнә.
Алардан арырак Беньямин ыругы үзенең чатырларын корсын. Беньямин токымының башлыгы – Гидеони углы Абидан.
Аның гаскәрендә утыз биш мең дүрт йөз кеше исәпләнә.
Төркемнәргә бүленгән Эфраим гаскәрендә барлыгы бер йөз сигез мең бер йөз кеше исәпләнә. Юлга алар өченче булып кузгалырга тиеш.
Изге чатырдан төньякта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең чатырларын корырга тиеш. Дан токымының башлыгы – Аммишаддай углы Ахигызыр.
Аның гаскәрендә алтмыш ике мең җиде йөз кеше исәпләнә.
Дан ыругы янында Ашер ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Ашер токымының башлыгы – Өхрән углы Пагиел.
Аның гаскәрендә кырык бер мең биш йөз кеше исәпләнә.
Арырак Нәптали ыругы үзенең чатырларын корсын. Нәптали токымының башлыгы – Энан углы Ахира.
Аның гаскәрендә илле өч мең дүрт йөз кеше исәпләнә.
Дан гаскәрендә барлыгы бер йөз илле җиде мең алты йөз кеше исәпләнә. Юлга алар үз байраклары астында иң соңгы булып кузгалырга тиеш.
Шулай итеп, гаиләләре буенча исемлеккә теркәлгән исраилиләрнең саны – алты йөз өч мең дә биш йөз илле.
Левиләр исә, Раббы Мусага әмер иткәнчә, башка исраилиләр белән беррәттән исәпкә алынмады.
Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр: үз байраклары астында, үз чатырлары белән тиешле тәртиптә тезелеп урнаштылар, юлга кузгалганда да, һәркайсы үз кабиләсе, үз гаиләсе белән барды.
Синай тавында Раббы Муса белән сөйләшкән вакытта, Һарун белән Муса нәселендә түбәндәгеләр бар иде.
Һарун угылларының исемнәре: Надаб (беренче углы), Абиһу, Элгазар, Итамар.
Руханилар булсын өчен, руханилыкка багышлап май сөртелгән Һарун угылларының исемнәре әнә шулар иде.
Әмма Надаб белән Абиһу Синай чүлендә Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның алдына алып килгән өчен үлделәр; аларның балалары булмады. Һарун исән чакта рухани вазифасын Элгазар белән Итамар башкардылар.
Раббы Мусага әйтте:
– Леви ыругын, алып килеп, Һарун алдына бастыр, алар рухани Һарунга хезмәт итәргә булышсыннар.
Һарун һәм бөтен халык исеменнән хезмәт итеп, левиләр Очрашу чатырында бөтен эшләрне башкарсыннар.
Алар, бөтен Исраил халкы исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итеп, андагы бар әйбер өчен җаваплы булсыннар һәм бар эшне башкарсыннар.
Левиләрне Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшыр – бөтен Исраил ыругларыннан Һарунның кул астында алар булсын.
Һарун һәм аның угылларын руханилар итеп билгелә. Алар руханилык вазифаларын төгәл үтәсеннәр. Әгәр рөхсәте булмаган кеше аларны үти икән, аны үлемгә тапшырыгыз.
Раббы Мусага әйтте:
– Һәр исраили хатынның беренче булып туган углы урынына Мин Исраил ыруглары арасыннан левиләрне сайлап алдым. Левиләр – Минеке.
Чөнки беренче булып туганнарның барысы да – Минеке. Мисыр җирендә беренче булып туган балаларның һәммәсен юк иткән чакта, Мин исраилиләрнең арасында беренче булып туучыларның барысын – кешеме ул, хайванмы – Үзем өчен изгеләндердем. Алар Минеке булырга тиеш. Мин – Раббы.
Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:
– Левиләрне гаилә вә кабиләләре буенча санап чык; бер айлык балалардан башлап, барча ир затын исәпкә ал.
Раббы әмер иткәнчә, Муса аларны санап чыкты.
Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари.
Гершон угыллары: Либни, Шимгый һәм аларның токымнары.
Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун, Уззиел һәм аларның токымнары.
Мерари угыллары: Махли, Муши һәм аларның токымнары. Леви ыругының гаилә-кабиләләре әнә шулар иде.
Гершоннан Либни һәм Шимгый токымы барлыкка килде; алар – Гершон кабиләләредер.
Гершон токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы җиде мең биш йөз кеше исәпләнде.
Гершон токымы үзенең чатырларын Изге чатырның артында, көнбатышта корырга тиеш иде.
Гершон токымының башлыгы Ләил углы Эльясаф булды.
Очрашу чатырын, аның каплавычын, чатырга керү юлын каплаучы пәрдәне һәм чатыр белән мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне һәм бауларны, шулай ук барлык кирәк-яракларны саклау бурычы Гершон угылларына тапшырылды.
Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел токымнары барлыкка килде; алар – Коһат кабиләләредер.
Коһат токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы сигез мең алты йөз кеше исәпләнде. Болар – Изге бүлмәне саклаучылар.
Коһат токымы үзенең чатырларын Изге чатырдан көньякта корырга тиеш иде.
Коһат токымының башлыгы Уззиел углы Элисапан булды.
Аллаһы сандыгы, өстәл, шәмдәл, мәзбәхләр, хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган Изге бүлмә әсбаплары, пәрдә һәм барлык кирәк-яраклар өчен алар җаваплы булды.
Левиләр белән рухани Һарун углы Элгазар җитәкчелек итте. Изге урынны саклау өчен җаваплы кешеләр аның кул астында булды.
Мераридән Махли һәм Муши токымы барлыкка килде; алар – Мерари кабиләләредер.
Мерари токымында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы алты мең ике йөз кеше исәпләнде.
Мерари токымының башлыгы Абихаил углы Суриел булды. Алар үзләренең чатырларын Изге чатырның төньягында урнаштырырга тиеш иде.
Чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын, нигезләрен һәм барлык кирәк-яракларын, шулай ук ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, аларның нигезләрен һәм казыкларын, бауларын саклау бурычы Мерари угылларына тапшырылды.
Муса, Һарун һәм аның угыллары үз чатырларын Очрашу чатыры алдына, аның көнчыгышка караган ягына урнаштырырга тиеш иде. Барлык исраилиләр исеменнән алар Изге урынны саклау вазифасын башкардылар. Әгәр рөхсәте булмаган кеше шул вазифаны үтәсә, үлемгә тапшырылырга тиеш иде.
Муса белән Һарун, Раббы әйткәнчә, левиләрнең санын кабиләләре буенча исәпкә алдылар. Леви ыругында, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең кеше исәпләнде.
Раббы Мусага әйтте: – Исраилиләрнең беренче булып туган ир затын, бер айлык балалардан башлап, исәпкә ал һәм исемлеген төзе.
Мин – Раббы. Исраилиләрнең беренче булып туган угыллары урынына Миңа Леви ыругын аерып ал, шулай ук исраилиләрнең беренче булып туган терлеге урынына да левиләрнең терлеген Миңа аерып ал.
Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: исраилиләрнең беренче булып туган ир затларын исәпкә алды.
Исраилдә, бер айлык балалардан башлап, ир затыннан барлыгы егерме ике мең ике йөз җитмеш өч кеше исәпләнде.
Раббы Мусага әйтте:
– Беренче булып туган барлык Исраил угыллары урынына левиләрне ал; исраилиләрнең терлеге урынына да левиләрнекен ал. Мин – Раббы, һәм левиләр Минеке булсыннар.
Исраилиләрнең беренче булып туган ир заты левиләрнекеннән ике йөз җитмеш өч кешегә артык булды. Шушы ике йөз җитмеш өч артык кеше өчен йолым түләнергә тиеш.
Кеше башына бишәр шәкыл көмеш ал. Бер шәкылда егерме гера исәпләнә.
Левиләрдән артык булган исраилиләрнең беренче туганнары өчен йолым буларак җыелган әлеге көмешне Һарунга һәм аның угылларына бир.
Муса артык чыккан Исраил угыллары өчен бер мең өч йөз алтмыш биш шәкыл көмеш җыйды да,
Раббы әмер иткәнчә, әлеге йолымны Һарунга һәм аның угылларына бирде.
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Леви ыругының Коһат токымын кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә ал.
Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы, утыз яшьтән илле яшькәчә булган барлык ирләрне санап чык.
Коһат угылларының хезмәте Очрашу чатырының иң изге әйберләрен кайгыртудан гыйбарәт.
Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары, чатырга кереп, Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдәне алсыннар да шуның белән сандыкны капласыннар.
Аның өстенә диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма япсыннар, аны йоннан тукылган зәңгәр җәймә белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
Икмәк бүләге өстәленә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә япсыннар, аның өстенә савыт-саба һәм табакларны, тәлинкә һәм шәраб бүләге тәкъдим итү касәләрен куйсыннар. Даими китерелә торган икмәк өстәлдә һәрвакыт торырга тиеш.
Шулар өстенә кызыл төстәге җәймә япсыннар; аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
Йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә белән шәмдәлне һәм аның яктырткычларын, филтә кыскычын, көл җыю улакларын, яктырткычка салына торган зәйтүн мае савытларын япсыннар.
Шәмдәл һәм аның барлык кирәк-яракларын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.
Алтын мәзбәх өстенә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә, аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма капласыннар, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
Изге бүлмәдә хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган барлык нәрсәләрне йоннан эшләнгән зәңгәр җәймәгә төрсеннәр дә, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.
Һарун һәм аның угыллары мәзбәхне, көленнән тазартып, җете кызыл җәймә белән капласыннар
һәм мәзбәх өстенә корбан китерелгәндә кулланыла торган бар әйберне – майлы көл җыела торган улакларны, чәнечкеләрне, көрәкләрне, кан чәчрәткәндә кулланыла торган касәләрне урнаштырсыннар һәм, шуларны диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары Изге бүлмә әйберләрен, аның барлык кирәк-яракларын каплап бетергәч, аларны күтәреп бару өчен, Коһат угыллары килсен. Әмма алар изге әйберләргә кагылырга тиеш түгел, кагылган очракта, алар үләчәк. Очрашу чатырының әйберләрен Коһат угыллары күтәреп барырга тиеш.
Яктырткычлар өчен зәйтүн мае, хуш исле сумала, даими китерелә торган икмәк бүләге, изгеләндерү мае – Изге чатыр һәм аның эчендә булган бар нәрсә, шулай ук Изге бүлмә һәм аның барлык кирәк-яраклары рухани Һарун углы Элгазар карамагына тапшырылсын.
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Леви ыругы арасыннан Коһат токымының юкка чыгуына юл куймагыз.
Алар иң изге әйберләргә якын килеп үлмәсен, исән калсын өчен, менә нәрсә эшләгез: Һарун һәм аның угыллары, Изге бүлмә эченә кереп, Коһат угылларына нәрсә эшләргә һәм нәрсәне күтәреп барырга икәнне аңлатып бирсеннәр.
Изге әйберләргә япма каплаган вакытта, Коһат нәселенә бу әйберләргә якын килергә һәм аларны күрергә ярамый, югыйсә алар үләчәк.
Раббы Мусага әйтте:
– Гаиләләре вә кабиләләре буенча Гершон угылларын да исәпкә ал.
Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.
Хезмәт күрсәткәндә һәм йөк ташыганда, Гершон токымы башкарачак эшләр:
алар чатыр пәрдәләрен, Очрашу чатыры белән аның каплавычын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән тышкы каплавычны, Очрашу чатырына керү юлын каплаучы пәрдәне,
чатыр һәм мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне, бауларны һәм хезмәт башкарганда кирәкле бар нәрсәне ташырга тиеш. Шундагы барлык эшләрне Гершон токымы үтәсен.
Гершон угылларының бөтен хезмәте – йөк ташумы, башка эшләрме – Һарун һәм аның угылларының күрсәтмәсе белән башкарылырга тиеш. Үзләре ташыган әйберләрне алар үзләре сакласын.
Очрашу чатырында Гершон токымының эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.
Кабиләләре вә гаиләләре буенча Мерари угылларын да исәпкә ал.
Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.
Очрашу чатырында аларның хезмәте түбәндәгедән гыйбарәт: чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен,
ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, нигезләрен, казыкларын, бауларын һәм барлык кирәк-яракны алар күтәреп барырга тиеш. Кемнең нәрсә күтәреп барасы төгәл билгеләнсен.
Очрашу чатырында Мерари токымы эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.
Муса, Һарун һәм җәмәгать башлыклары утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Коһат угылларының һәммәсен кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алдылар.
Кабиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең җиде йөз илле булды.
Коһат токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларның санын исәпкә алды.
Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Гершон угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.
Кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең алты йөз утыз булды.
Гершон токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының күрсәтмәсе буенча, аларны Муса белән Һарун исәпкә алды.
Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Мерари угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.
Кабиләләре буенча исәпкә алынганнарның саны өч мең ике йөз кеше булды.
Мерари токымыннан исәпкә алынган кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларны исәпкә алды.
Муса, Һарун һәм Исраил башлыклары левиләрне кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алды.
Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә, аны күтәреп йөртергә яраклы ирләрнең саны сигез мең биш йөз сиксән кеше булды.
Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Леви токымыннан һәрбер кешенең башкарасы эше һәм күтәреп барасы йөге төгәл билгеләп куелды. Раббы Мусага әмер итүенчә, аларның барысы исәпкә алынды.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә шуны боер: йогышлы тире авыруы булган, бүлендеге килгән һәм мәеткә кагылып нәҗесләнгән кешеләрнең барысын станнан сөрсеннәр.
Станны нәҗесләмәсен өчен, андыйларны – ир кешеме ул, хатын-кызмы – яныгыздан сөрегез, чөнки анда, исраилиләр арасында, Мин яшим.
Исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә: андый кешеләрне станнан сөрделәр. Раббы Мусага ничек әйтсә, исраилиләр шулай эшләделәр.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә шуны җиткер: «Нинди дә булса ир яки хатын икенче бер кешегә каршы гөнаһ кылса, әлеге адәм Раббыга каршы да гөнаһ эш эшли дигән сүз, һәм ул гаепле санала.
Әлеге кеше кылган гөнаһын танырга тиеш; китергән зыяны өчен шул кешегә йолым түләсен һәм шуңа йолым бәясенең биштән бер өлешен дә кушсын.
Әгәр зыян күргән кеше үлсә, һәм аның түләнәсе йолымны кабул итәрдәй якын туганы булмаса, ул чакта йолым Раббыныкы була. Бу йолым, гөнаһ эшләгән кешене гөнаһтан арындыру өчен бирелгән сарык тәкәсеннән тыш, руханига бирелергә тиеш.
Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим иткән барлык изге бүләкләре – руханиларныкы.
Рухани кабул итеп алган һәммә бүләк – руханиныкы; руханига нәрсә дә булса бүләк итсәләр, ул әйбер аңа тиешле».
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр белән сөйләшеп, шуны белдер: «Әгәр бер хатын, хыянәт итеп, иренә тугрылыгын бозса –
икенче ир аның белән якынлык кылса, ә ире бу турыда белмәсә, ягъни хатын яшерен рәвештә нәҗесләнсә, һәм аңа каршы шаһит табылмаса, һәм хатынның бу эше фаш ителмәсә,
әмма нәҗесләнгән хатынның ирендә көнчелек туса (яисә көнче ир тугрылыгын бозмаган хатыныннан шикләнә башласа),
бу ир үзенең хатынын рухани янына алып барырга тиеш. Хатыны өчен бүләк итеп ул бер эфа арпа онының уннан бер өлешен алып барсын. Әмма аңа май да салмасын, өстенә хуш исле сумала-майлар да куймасын, чөнки бу – көнчелек өчен икмәк бүләге, гөнаһны фаш итә торган бүләк.
Рухани ул хатынны Раббы алдына китереп бастырырга тиеш.
Рухани балчык савытка изге су һәм Изге чатыр эченнән алынган туфрак салсын.
Аннары хатынны Раббы алдына китереп бастырсын һәм чәчләрен тузгытсын, аның кулына гөнаһны фаш итүче бүләкне, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын. Рухани кулында исә ләгънәт китерә торган ачы су булсын.
Рухани, хатынны ант иттереп: „Әгәр синең белән беркем якынлык кылмаса, син нәҗесләнмәгән һәм иреңә хыянәт итмәгән булсаң, ләгънәт китерүче бу ачы су сиңа зыян салмас.
Әгәр син иреңә хыянәт иткән һәм нәҗесләнгән, синең белән икенче ир якынлык кылган булса… – дип әйтсен дә ләгънәт укысын: – …ботыңны шиңдереп һәм корсагыңны күбендереп, Раббы сине үз халкың арасында каһәр иясе итсен.
Һәм ләгънәт китерә торган бу су, синең корсагыңны күбендерү, ботыңны шиңдерү өчен, эчеңә керсен“. Хатын: „Амин, амин“, – дисен.
Шуннан соң рухани, ләгънәт сүзләрен кәгазьгә язып, аны суда юсын.
Ләгънәт китерә торган әлеге ачы суны рухани хатынга эчәргә бирсен, һәм бу су, аның эченә кереп, ачы газаплар китерсен.
Рухани, көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген хатынның кулыннан кабул итеп, Раббы алдында күтәреп селкесен дә мәзбәх янына алып килсен.
Шуннан соң икмәк бүләгеннән, истәлекле өлеш буларак, бер уч тутырып алып, мәзбәхтә яндырсын, ә хатынга суны эчерсен.
Әгәр хатын, иренә хыянәт итеп, нәҗесләнгән булса, рухани эчәргә биргән ләгънәт китерүче су аның эченә кереп газаплаячак; аның корсагы күперәчәк, боты шиңәчәк, һәм ул хатын үз халкы арасында каһәр иясе булачак.
Әгәр хатын нәҗесләнмәгән, керсез булса, ул сау-сәламәт калачак һәм балалар тудыра алачак.
Көнчелек турындагы канун әнә шундый. Хатын үзенең иренә хыянәт итсә һәм нәҗесләнсә,
яки ирендә, шик туып, хатынына карата көнчелек хисе уянса, ул үзенең хатынын Раббы алдына китереп бастырсын. Рухани исә бу хатын белән алда әйтелгән канун нигезендә эш итсен.
Шул очракта ир кеше гөнаһтан азат булачак, хатын исә кылган гөнаһы өчен җәза алачак».
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр белән сөйләшеп, шуны җиткер: «Әгәр бер ир яки хатын нәзир булу өчен, ягъни үзен Раббыга багышлау өчен нәзер кылса,
бу кеше шәраб һәм каты эчемлек эчүдән тыелырга тиеш; шәраб серкәсен дә, эчемлек серкәсен дә авызына алмасын; бернинди йөзем суын да эчмәсен, яңа өлгергән һәм киптерелгән йөзем җимешен дә ашамасын.
Нәзир булган көннәрендә аңа йөземнән әзерләнгән һичнинди ризык – хәтта йөземнең орлыгын яисә кабыгын да ашарга ярамый.
Нәзир булган көннәрендә аның башына пәке кагылырга тиеш түгел. Нәзер кылып, үзен Раббыга багышлаган көннәр тәмамланганчы, ул изге була, шуңа күрә чәчен үстерсен.
Раббыга багышланган көннәрендә, нәзир буларак, мәет янына килергә тиеш түгел ул.
Атасы, анасы, ир яки кыз туганы үлсә, аларның мәетләренә якын килеп, үзен нәҗесләмәсен, чөнки Аллаһыга багышлануының билгесе – башындагы чәчләре.
Нәзир булган барча көннәрендә ул, изге буларак, Раббыга багышлана.
Әгәр аның янында кинәт кенә берәү үлсә, һәм шуның белән нәзир үзенең башын нәҗесләсә, җиденче көндә ул чәчен алдырсын, һәм шуннан пакь булыр.
Ә сигезенче көнне Очрашу чатыры алдына руханига ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен.
Мәеткә кагылган нәзирне нәҗеслектән арындыру өчен, рухани әлеге кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен тулаем яндыру корбаны итеп китерергә тиеш. Һәм шул көнне ул үзенең башын кабат изгеләндерергә
һәм, нәзирлек көннәрен яңадан башлар өчен, үзен кабат Раббыга багышларга тиеш; гаеп йолу корбаны итеп, ул бер яшьлек тәкә бәрән китерсен. Аның элекке нәзирлек көннәре бушка китә, чөнки Раббыга багышланган ул көннәре нәҗесләнгән санала.
Нәзир өчен канун әнә шундый. Раббыга багышланган көннәре тәмамлангач, аны Очрашу чатыры алдына алып килсеннәр.
Тулаем яндыру корбаны итеп, ул кимчелексез бер яшьлек тәкә бәрән, гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, татулык корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе, зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оныннан пешергән бер кәрзин төче күмәч һәм майлы төче көлчәләр белән бергә икмәк вә шәраб бүләкләрен Раббыга китерсен.
Рухани, бу бүләкләрне Раббы хозурына алып килеп, гөнаһ йолу һәм тулаем яндыру корбаны китерсен.
Сарык тәкәсен ул, кәрзингә салынган төче икмәкләр белән бергә, татулык корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен; шулай ук икмәк вә шәраб бүләген дә тәкъдим итсен.
Шуннан соң нәзир булган кеше Очрашу чатыры алдында үзенең чәчен кырып алырга һәм шул чәчен татулык корбаны астындагы утка атарга тиеш.
Нәзир үзенең чәчен кырганнан соң, сарык тәкәсенең пешерелгән калак сөяген һәм кәрзиннән бер төче икмәк белән бер төче көлчәне рухани аның кулына тоттырсын.
Рухани шуларны Раббы алдында күтәреп селкесен. Әлеге бүләкләр, изге саналып, күтәреп селкегән түш ите һәм тәкъдим ителгән бот ите – руханиның өлеше. Шуннан соң нәзиргә шәраб эчәргә рөхсәт ителә.
Нәзер кылып, үзен Раббыга багышлаган кеше турындагы канун әнә шундый. Раббыга бүләкне ул биргән нәзеренә карап китерсен, ә шуннан артыгын үзе теләгәнчә бирсен. Әйткән нәзерен ул нәзирлек канунына нигезләнеп үтәсен».
Раббы Мусага болай диде:
– Һарунга һәм аның угылларына әйт: «Исраилиләргә менә мондый сүзләр белән изге теләк теләгез:
„Раббы сиңа фатихасын бирсен һәм сине сакласын!
Раббы Үзенең йөз нуры белән сине балкытсын һәм сиңа шәфкать итсен!
Раббы сиңа йөзе белән борылсын һәм сиңа иминлек бирсен!“»
Минем исемне атап, алар шулай дога кылсыннар, һәм Мин аларга фатихамны бирермен.
Изге чатырны корып бетергәннән соң, Муса чатырны һәм аның барлык кирәк-яракларын, мәзбәхне һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндерде.
Шуннан соң халык санын алу өчен җаваплы булган Исраил җитәкчеләре, ягъни гаилә башлыклары, ыругбашлары, бүләкләр алып килделәр.
Раббыга бүләккә алар өсте ябулы алты олау һәм унике үгез – һәр ыруг башлыгыннан бер үгез һәм ике башлыктан бер олау алып килеп, Изге чатыр каршына куйдылар.
Раббы Мусага әйтте:
– Син бу бүләкләрне ал, алар Очрашу чатырында хезмәт башкару өчен кирәк булачак. Аларны, һәрберсенең башкарган хезмәтенә карап, левиләргә бир.
Шуннан соң Муса олауларны һәм үгезләрне левиләргә бирде.
Ике олау һәм дүрт үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Гершон угылларына һәм дүрт олау белән сигез үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Мерари угылларына тапшырды. Алар рухани Һарун углы Итамар күзәтүе астында эшләделәр.
Әмма Коһат угылларына бернәрсә дә бирмәде, чөнки алар, чатырның изге әйберләре өчен җаваплы булып, шул әйберләрне җилкәләрендә күтәреп йөртә иделәр.
Мәзбәхкә май сөртелгәннән соң, Исраил җитәкчеләре, мәзбәхне изгеләндерер өчен, бүләкләр алып килделәр һәм үз бүләкләрен мәзбәх алдына куйдылар.
Раббы Мусага әйтте: – Мәзбәхне изгеләндерер өчен, җитәкчеләр, чиратлашып, һәркем үзенең көнендә бүләкләрен китерсен.
Беренче көнне үзенең бүләкләрен Яһүдә ыругыннан Амминадаб углы Нахшон алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Амминадаб углы Нахшон алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Икенче көнне үзенең бүләкләрен Исәсхәр ыругының башлыгы Суар углы Нетанел алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суар углы Нетанел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Өченче көнне үзенең бүләкләрен Зәбулун ыругының башлыгы Хелон углы Элиаб алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Хелон углы Элиаб алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Дүртенче көнне үзенең бүләкләрен Рубин ыругының башлыгы Шедур углы Элисур алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Шедур углы Элисур алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Бишенче көнне үзенең бүләкләрен Шимун ыругының башлыгы Суришаддай углы Шелумиел алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суришаддай углы Шелумиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Алтынчы көнне үзенең бүләкләрен Гәд ыругының башлыгы Дегуил углы Эльясаф алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Дегуил углы Эльясаф алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Җиденче көнне үзенең бүләкләрен Эфраим ыругының башлыгы Аммиһуд углы Элишама алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммиһуд углы Элишама алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Сигезенче көнне үзенең бүләкләрен Менашше ыругының башлыгы Педаһсур углы Гәмәлиил алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Педаһсур углы Гәмәлиил алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Тугызынчы көнне үзенең бүләкләрен Беньямин ыругының башлыгы Гидеони углы Абидан алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Гидеони углы Абидан алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Унынчы көнне үзенең бүләкләрен Дан ыругының башлыгы Аммишаддай углы Ахигызыр алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммишаддай углы Ахигызыр алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Унберенче көнне үзенең бүләкләрен Ашер ыругының башлыгы Өхрән углы Пагиел алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Өхрән углы Пагиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Уникенче көнне үзенең бүләкләрен Нәптали угылларының башлыгы Энан углы Ахира алып килде.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;
хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;
тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;
гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Энан углы Ахира алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.
Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндергәндә, Исраил башлыклары алып килгән бүләкләр шуннан гыйбарәт иде: унике көмеш тәлинкә, унике көмеш касә, унике алтын савыт;
һәр көмеш тәлинкәнең авырлыгы – йөз утыз, һәр көмеш касәнең авырлыгы җитмеш шәкыл булып, көмешнең гомуми авырлыгы ике мең дүрт йөз шәкылга тиңләште;
хуш исле сумала-майлар салынган унике алтын савыт: һәр савытның авырлыгы ун шәкыл булып, унике алтын савытның гомуми авырлыгы йөз егерме шәкылга тиңләште.
Тулаем яндыру корбаны өчен унике үгез бозау, унике сарык тәкәсе, бер яшьлек унике тәкә бәрән һәм шулар белән бергә икмәк бүләге; гөнаһ йолу корбаны өчен унике кәҗә тәкәсе;
татулык корбаны өчен егерме дүрт үгез, алтмыш сарык тәкәсе, алтмыш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек алтмыш тәкә бәрән. Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндерү өчен китерелгән бүләкләр әнә шулар иде.
Раббы белән сөйләшер өчен Очрашу чатырына кергәндә, Муса Боерыклар сандыгының капкачы өстендәге ике керубим арасыннан килгән тавышны ишетә иде. Раббы шулай Муса белән сөйләшә иде.
Раббы Мусага әйтте:
– Һарун белән сөйләшеп, шуны җиткер: «Җиде яктырткычны шәмдәлгә урнаштырганда, аларның нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп эшлә».
Һарун шулай эшләде дә: яктырткычларны, Раббы Мусага әмер иткәнчә, нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп урнаштырды.
Раббы Мусага күрсәткәнчә эшләнгән шәмдәл астан алып өстәге чәчәкләренә кадәр алтыннан чүкеп ясалган иде.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр арасыннан левиләрне аерып ал да йолага туры китереп пакьлә.
Аларны пакьләү өчен, менә нәрсә эшлә: өсләренә пакьләү суы сип, ә левиләр, үзләренең бар җирен пәке белән кырып, киемнәрен юсыннар – шуннан алар пакь булырлар.
Аннары бер үгез бозау, шулай ук икмәк бүләге буларак зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны китерсеннәр; син исә гөнаһ йолу корбаны өчен башка бер үгез бозау алып кил.
Һәм левиләрне Очрашу чатыры алдына туплап, бөтен Исраил халкын чакырып китер.
Левиләрне Раббы алдына алып кил дә, исраилиләр алар өстенә кулларын куйсыннар,
һәм, Исраил угыллары Раббы каршында күтәреп селкегән бүләкләрен Раббыга багышлаган кебек, Һарун левиләрне Раббыга багышласын. Шуннан соң левиләр Раббыга хезмәт күрсәтү өчен әзер булырлар.
Левиләр үгез бозауларның башына кулларын куйгач, левиләрне гөнаһларыннан арындыру өчен, үгезнең берсен – гөнаһ йолу корбаны итеп, икенчесен Раббыга багышланган тулаем яндыру корбаны итеп китер.
Һарун һәм аның угыллары каршына левиләрне китереп бастыр да, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышла.
Әнә шул рәвешле, левиләрне исраилиләрдән аерып ал – алар Минеке булырга тиеш.
Левиләрне пакьләгәннән һәм, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышлаганнан соң, хезмәт итәр өчен, алар Очрашу чатыры янына килә алалар. Левиләр – исраилиләр арасыннан тулысынча Миңа тапшырылган затлар.
Исраил хатыннарының беренче булып туган угыллары урынына алдым Мин аларны.
Исраил токымында беренче булып туган иркәк заты – кешеме ул, терлекме – Минеке. Чөнки мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын юк иткәндә, исраилиләрнекен Мин Үзем өчен аерып алдым.
Хәзер исә беренче булып туган исраилиләр урынына Мин левиләрне алдым.
Исраилиләр арасыннан аерып алып, левиләрне Мин Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшырдым. Левиләр исраилиләр исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итәргә, алар хакына гөнаһ йолу корбаны китерергә, исраилиләрне Изге чатырга якынлашудан – бәла-казага тарудан сакларга тиеш.
Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, Муса, Һарун һәм бөтен Исраил халкы нәкъ шулай эшләде.
Левиләр, чистарынып, кием-салымнарын юдылар. Һарун аларны, күтәреп селкегән бүләкне багышлаган кебек, Раббыга багышлады һәм, аларны пакьләү өчен, гөнаһтан арындыру йоласын башкарды.
Шуннан соң левиләр Һарун һәм аның угыллары күзәтүе астында Очрашу чатыры белән бәйле хезмәткә керештеләр. Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләде.
Раббы Мусага әйтте:
– Левиләр хакындагы кагыйдә менә шундый: яше егерме биштән узган левиләр Очрашу чатырында үзләренә тапшырылган хезмәтне башкарырга тиешләр.
Илле яшь тулгач, алар, хезмәт итүдән туктап, эшләмәсеннәр.
Очрашу чатырында хезмәт итүче туганнарына алар ярдәм итәргә мөмкиннәр, әмма үзләре эшләмәсеннәр. Левиләрнең хезмәт вазифаларын билгеләгәндә, әнә шулай эшлә.
Исраилиләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, икенче елның беренче аенда Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр Котылу бәйрәмен билгеләнгән вакытта – беренче айның ундүртенче көнендә кич белән барлык канун-кагыйдәләренә туры китереп билгеләп үтсеннәр.
Муса исраилиләргә Котылу бәйрәмен уздырырга кушты,
һәм алар беренче айның ундүртенче көнендә кичен Синай чүлендә Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр.
Әмма арадан кайберәүләр, үлгән кешенең мәетенә кагылып нәҗесләнү сәбәпле, ул көнне бәйрәм итә алмадылар. Алар, шул көнне үк Муса белән Һарун янына килеп:
– Үлгән кешенең мәетенә кагылып, без нәҗесләндек, әмма ни өчен безне билгеләнгән вакытта исраилиләр белән бергә Раббыга бүләк тәкъдим итүдән мәхрүм кылдыгыз? – диделәр.
Муса аларга: – Туктагыз, башта мин сезнең хакта Раббының нәрсә әмер итәсен белешим, – диде.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә әйт: «Әгәр сез үзегез яки нәсел варисларыгыздан берәрсе мәеткә кагылып нәҗесләнә яисә озак вакыт юлда була икән, андый кешеләр дә Котылу бәйрәмендә катнаша ала.
Андый кешеләр Котылу бәйрәмен икенче айның ундүртенче көнендә кич белән билгеләп үтсеннәр. Алар тәкә бәрән белән төче икмәкләр һәм ачы үләннәр ашасыннар
һәм ул азыкларның берсен дә икенче көннең иртәсенә калдырмасыннар, тәкә бәрәннең сөякләрен сындырмасыннар. Котылу бәйрәмен алар бөтен шартларына китереп уздырырга тиеш.
Ә инде нәҗесләнмәгән һәм юлда булмаган кеше, Котылу бәйрәмен билгеләп үтмәсә, үз халкы арасыннан юкка чыгарылачак, чөнки ул тиешле вакытта Раббыга бүләк китермәгән санала; үзенең гөнаһы өчен ул җәза алачак.
Сезнең арада яшәүче килмешәк Котылу бәйрәмен үткәрергә теләсә, бәйрәмгә кагылышлы бөтен канун-кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын».
Шаһитлык чатыры, ягъни Изге чатыр корылган көнне аны болыт каплап алды, ә кичтән алып иртәнгә кадәр чатыр өстендә ут-ялкын янып торган кебек булды.
Бу хәл һаман шулай дәвам итте: көндез чатырны болыт каплап торды, ә төнлә ут янган кебек булды.
Болыт Изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраилиләр юлга кузгала, болыт туктаган урында исә чатырларын корып ял итә иделәр.
Исраилиләр Раббы күрсәтмәсе буенча юлга чыктылар һәм Аның күрсәтмәсе буенча чатырларын корып ял иттеләр. Болыт чатыр өстендә туктап торган вакытта, алар да кузгалмадылар.
Болыт чатыр өстендә озак торган вакытта, исраилиләр дә, Раббы әмерен үтәп, юлга чыкмадылар.
Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Мондый очракта исраилиләр дә Раббы күрсәтмәсе буенча туктап тордылар. Юлга алар Раббы күрсәтмәсе буенча кузгалдылар.
Кайвакыт болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә торды, һәм иртә белән күтәрелә башлауга, алар да юлга чыктылар. Болыт кайчан күтәрелсә, – көндез буламы ул, төнләме, – халык та юлга кузгалды.
Чатыр өстендә болыт күпме торса, – ике көн, бер ай яки бер елмы, – исраилиләр дә шунда туктап тордылар һәм юлга чыкмадылар, ә инде болыт күтәрелүгә, алар юлга чыктылар.
Раббы күрсәтмәсе буенча, алар туктап тордылар һәм, Аның күрсәтмәсе буенча, юлга чыктылар. Исраилиләр, шушылай итеп, Раббының Муса аша биргән әмерен үтәделәр.
Раббы Мусага әйтте:
– Халыкны бергә җыю һәм юлга кузгалу өчен, ике көмеш быргы чүкеп ясат.
Быргылар кычкырткан вакытта, бөтен халык синең янга – Очрашу чатыры алдына җыелыр.
Бер генә быргы кычкыртса, синең янга җитәкчеләр, ягъни Исраилнең гаскәрбашлары җыелыр.
Быргылар хәвефле аваз салуга, көнчыгыш тарафта стан булып урнашкан ыруглар кузгалып китәр.
Кузгалу турында икенче мәртәбә кычкыртканда, көньяк тарафта урнашкан ыруглар кузгалып китәр. Юлга кузгалу турында быргыларның хәвефле авазы хәбәр итәр.
Җыелыш җыярга кирәк булганда, быргы кычкыртыгыз, ләкин аның тавышы хәвефле булмасын.
Быргыларны Һарун угыллары, ягъни руханилар кычкыртырга тиеш. Бу сезнең өчен нәселдән нәселгә күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә.
Сезгә һөҗүм итүче дошманга каршы үз җирегездә сугышка чыкканда, кузгалу турында быргылар кычкыртыгыз. Шул чакта сез Раббы Аллагыз тарафыннан искә алынырсыз һәм дошманнарыгыздан котылып калырсыз.
Шатлыклы көннәрегездә һәм билгеләнгән бәйрәмнәрегездә, яңа ай туган көннәрдә, тулаем яндыру һәм татулык корбаннарыгызны тәкъдим иткәндә, быргылар уйнатыгыз – үзегез турында Аллаһының исенә төшерү булыр. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз.
Икенче елның икенче аенда, айның егерменче көнендә Шаһитлык чатыры өстеннән болыт күтәрелде,
һәм исраилиләр, Синай чүленнән кузгалып китеп, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, юлларын дәвам иттеләр. Ниһаять, болыт Паран чүленә җитеп туктап калды.
Раббының Муса аша биргән әмере нигезендә, беренче тапкыр юлга чыгулары иде бу.
Беренче булып төркемнәргә бүленгән Яһүдә ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Яһүдә ыругының гаскәрбашы Амминадаб углы Нахшон иде.
Исәсхәр ыругының гаскәрбашы Суар углы Нетанел иде.
Зәбулун ыругының гаскәрбашы Хелон углы Элиаб иде.
Изге чатыр сүтеп алынганнан соң, Гершон һәм Мерари угыллары, чатырны күтәреп, юлга чыктылар.
Аннары төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Рубин ыругының гаскәрбашы Шедур углы Элисур иде.
Шимун ыругының гаскәрбашы Суришаддай углы Шелумиел иде.
Гәд ыругының гаскәрбашы Дегуил углы Эльясаф иде.
Алардан соң, изге әйберләрне күтәреп, Коһат токымы юлга чыкты. Алар яңа урынга килеп җиткәндә, Изге чатыр инде корылган булырга тиеш иде.
Аннан соң төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Эфраим ыругының гаскәрбашы Аммиһуд углы Элишама иде.
Менашше ыругының гаскәрбашы Педаһсур углы Гәмәлиил иде.
Беньямин ыругының гаскәрбашы Гидеони углы Абидан иде.
Иң ахырдан төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Дан ыругының гаскәрбашы Аммишаддай углы Ахигызыр иде.
Ашер ыругының гаскәрбашы Өхрән углы Пагиел иде.
Нәптали ыругының гаскәрбашы Энан углы Ахира иде.
Төркемнәргә бүленгән исраилиләрнең юлга чыгу тәртибе әнә шундый иде.
Муса үзенең кайнатасына – мидьяни Регуил углы Хобабка: – Раббыбыз: «Сезгә бирермен», – дип вәгъдә иткән җирләргә барырга чыгабыз; син дә безнең белән бар, сиңа мөнәсәбәт яхшы булыр; Раббы Исраилгә күп яхшылыклар вәгъдә итә, – диде.
Әмма Хобаб аңа әйтте: – Бармыйм мин, үз җиремә, туган халкым янына кайтам.
Муса исә аңа: – Ташлап китмә безне, син бит чүлдә чатырларны кайда корырга кирәклеген беләсең, безгә күз-колак булырсың.
Безнең белән бергә барсаң, Раббының безгә күрсәтәчәк барлык яхшылыкларын синең белән бүлешербез, – диде.
Исраилиләр, Раббы тавыннан китеп, өч көн буе юлда булдылар, һәм шул өч көн дәвамында, аларга ял итәр урынны күрсәтер өчен, Раббының Килешү сандыгы алар алдыннан барды.
Туктаган урыннарыннан кузгалып киткән вакытта, Раббының болыты көндез алар өстендә булды.
Аллаһы сандыгы юлга чыккан саен, Муса: «Әй Раббы, күтәрел! Дошманнарың таралып бетсен, Сине өнәмәүчеләр алдыңнан качып китсен!» – дип әйтә иде.
Аллаһы сандыгы туктаган саен, ул: «Әй Раббы, меңнәрчә һәм меңнәрчә Исраил халкы янына кире кайт!» – дип әйтә иде.
Халык үзенең авыр тормышыннан зарланды. Моны ишеткән Раббының ачуы кабарды. Раббының ярсуыннан исраилиләр станының читләрен ут ялмап алды.
Шуннан соң халык Мусага елап ялварды; Муса, дога кылып, Раббыдан сорагач, ут сүнде.
Һәм бу урынга Табыгыра дигән исем бирелде, чөнки анда Раббы уты аларның торагын яндырды.
Халык арасындагы төрле милләт кешеләре аш талымлый башлады, һәм алар белән бергә исраилиләр дә елап зарланырга тотындылар: – Безне кем ит белән туендырыр?!
Без Мисырда вакытта бушлай ашаган балыкларны, кыяр, кавыннарны, ялпак суган, башлы суган һәм сарымсакларны искә төшерәбез.
Инде хәлсезләнеп беттек без, ашарга бернәрсә юк, күз алдыбызда манна гына.
Әлеге манна кориандр орлыгына охшаган һәм саргылт төстә иде.
Халык, әйләнә-тирәдә йөреп, шул маннаны җыя иде дә, кул тегермәнендә тартып яки киледә төеп, аны казанда пешереп ашый яисә оныннан көлчә ясый иде. Аның тәме зәйтүн маенда пешерелгән көлчәне хәтерләтә иде.
Төнлә чык төшкән вакытта, станга манна да ява иде.
Муса һәр гаиләнең үз чатыры алдында яшь түгүен ишетте. Раббының моңа бик нык ачуы кабарды, Муса да борчуга төште.
Муса Раббыга әйтте: – Ни өчен Син мине – Үз колыңны газаплыйсың? Ни өчен мин Синең күз алдыңда шәфкать казанмадым һәм нигә Син бөтен халыкның авырлыгын минем өстемә йөкләдең?
Бу халыкны үземнең карынымда мин йөрттемме әллә, аны мин тудырдыммы әллә?! Ни өчен Син миңа: «Сабыйны күтәреп йөрткән бала караучы сыман, аларны күтәреп йөрт – аталарына бирергә ант иткән җиргә алып бар!» – дип әйттең?
Бу кадәр халыкны ашату өчен, кайдан ит алыйм?! Алар бит: «Безгә ашарга ит бир!» – дип, миннән елап сорыйлар.
Шушы халыкны мин берүзем генә кайгырта алмыйм – минем өчен бу гаять авыр йөк.
Әгәр миңа шундый мөнәсәбәттә икәнсең, мине үтерүең яхшырак булыр – Синең күз алдыңда шәфкать казанган булсам, нинди бәлагә таруымны күрмәм ул чакта.
Раббы Мусага: – Халыкның җитәкчеләре һәм түрәләре дип саналган Исраил өлкәннәреннән җитмеш кешене Очрашу чатыры янына чакырып китер, һәм алар шунда синең яныңа килеп бассыннар.
Мин, төшеп, синең белән сөйләшермен һәм синдә булган Рухның бер өлешен алар өстенә салырмын. Шуннан соң халыкның йөген син ялгызың гына күтәрмәссең, синең белән бергә алар да күтәрерләр, – диде.
– Халыкка әйт: «Иртәгәге көнгә пакьләнегез, иртәгә сез ит ашарсыз. Чөнки сез: „Кем безгә ит ашатыр?! Мисырда хәлебез яхшырак иде!“ – дип еладыгыз, һәм Раббы шуны ишетте. Менә хәзер Раббы сезгә ашарга ит бирер.
Сез аны бер, ике, биш, ун, егерме көн генә дә түгел, ай буе – борын тишегегездән кире чыкканчы һәм күңелегез болганганчы ашарсыз. Чөнки сез үз арагызда булган Раббыны кире кактыгыз һәм: „Нигә Мисырдан киттек икән?!“ – дип, Аның алдында еладыгыз».
Муса әйтте: – Минем янда җәмгысы алты йөз мең җәяүле ир-ат, ә Син: «Мин аларга ай буе ит ашатачакмын!» – дисең.
Бар булган терлекне суйсаң һәм диңгездәге бар балыкны тотып бетерсәң дә, аларны туйдырырлык түгел.
Раббы Мусага әйтте: – Әллә Раббының кулы кыска дип уйлыйсыңмы?! Сиңа әйткән сүзем тормышка ашырмы, юкмы икәнен хәзер күрерсең.
Муса, чыгып, Раббы сүзләрен халыкка җиткерде һәм, халыкның өлкәннәреннән җитмеш кешене җыеп, Изге чатыр тирәли бастырды.
Шунда Раббы, болытта төшеп, аның белән сөйләште һәм Мусада булган Рухның бер өлешен шул җитмеш өлкәнгә тапшырды. Үзләренә Рух иңгәч, алар пәйгамбәрлек иттеләр, әмма шуннан соң пәйгамбәрлек итүдән туктадылар.
Җитмеш өлкәннең икесе, Элдад һәм Медад, станда калдылар, Изге чатыр янына чыкмадылар. Әмма аларга да Рух иңеп, алар да пәйгамбәрлек иттеләр.
Бер яшүсмер, Муса янына килеп: – Элдад белән Медад станда пәйгамбәрлек итәләр, – дип хәбәр салды.
Яшь чагыннан ук Мусаның ярдәмчесе булган Нун углы Ешуа: – Әфәндем Муса, туктат аларны! – диде.
Муса исә, аңа җавап итеп: – Син мине шул рәвешле якламакчы буласыңмы?! Раббы Үзенең бар халкына Рухын иңдереп, аларның бөтенесе пәйгамбәргә әйләнсә иде! – диде.
Муса үзе һәм аның белән бергә Исраил өлкәннәре станга кире кайттылар.
Менә Раббы җил кузгатты, һәм шул җил диңгез ягыннан бүдәнәләр очыртып китерде. Станның һәр тарафында, бер көнлек юл ераклыгында, әйләнә-тирәдә ике терсәк калынлыгында өем-өем булып бүдәнәләр ята иде.
Халык исә шул көнне һәм төн буе, шулай ук икенче көнне бүдәнә җыйды. Иң аз дигәндә дә һәркайсы ун хомер бүдәнә җыйды һәм аларны стан тирәли җәеп таратты.
Әмма кешеләр, итне авызларына алып, чәйнәп йотарга да өлгермәделәр – Раббының халыкка ачуы кузгалып, аларга Ул үләт зәхмәте җибәрде.
Ул урынга Кыйбрут-Һаттава дип исем куштылар, чөнки анда ач күзле кешеләрне күмделәр.
Халык Кыйбрут-Һаттавадан Хасеротка таба юлга чыкты һәм шунда җитеп туктады.
Мәрьям белән Һарун Мусаны хәбәши хатынга өйләнгән өчен әрләделәр.
Алар: – Әллә Раббы Муса аша гына сөйләдеме?! Безнең аша сөйләмәдеме Ул әллә?! – диделәр, һәм Раббы моны ишетте.
Муса исә дөньядагы барлык кешеләрдән иң тыйнагы иде.
Раббы кинәт Мусага, Һарунга һәм Мәрьямгә: – Өчегез дә Очрашу чатыры янына чыгыгыз, – диде, һәм өчесе дә чыктылар.
Аннары Раббы болыт баганасы булып төште дә, чатыр алдында туктап, Һарун белән Мәрьямне чакырып алды – тегеләр икесе дә килделәр.
Раббы аларга: «Әйтәсе сүзләремне тыңлагыз! Әгәр сезнең арада Раббы пәйгамбәре булса, Мин, күренешләр иңдереп, аңа шулай Үземне белдерәм, аның белән төштә сөйләшәм, – диде. –
Әмма колым Муса белән Мин алай эшләмим, чөнки Мин аңа Үз биләмәмне ышандырып тапшырдым.
Мин аның белән йөзгә-йөз карап, табышмаклар белән түгел, ачыктан-ачык сөйләшәм, һәм ул Раббының сурәтен күрә. Шулай булгач, ничек итеп сез, курыкмыйча, колым Мусаны гаепли аласыз?!»
Раббы бик нык ачуы чыккан хәлдә алар яныннан китеп барды,
һәм болыт чатырдан ерагайды. Шунда Мәрьямнең бөтен тәне, кар белән капланган кебек, йогышлы тире авыруыннан ап-ак булып калды. Һарун Мәрьямгә карады һәм аңарда йогышлы тире авыруын күрде.
Мусага ул: – Хуҗам! Ялварып сорыймын: акылсызлык белән эшләнгән гөнаһыбыз өчен җәза бирмә безгә.
Туганда ук ярты гәүдәсе черегән үле бала кебек итмә бу хатынны, – диде.
Һәм Муса: – Әй Аллам, аны савыктырчы! – дип, Раббыга ялварды.
Раббы Мусага әйтте: – Атасы Мәрьямнең йөзенә төкергән очракта, Мәрьям җиде көн дәвамында хурлык кичергән булыр иде. Шулай булгач, җиде көнгә аны станнан читкәрәк алып китегез, аннары ул кире кайтсын.
Мәрьям җиде көн станнан читтә булды, һәм, Мәрьям кайтмыйча, халык юлга чыкмады.
Аннары халык, Хасероттан кузгалып, Паран чүленә җитте һәм шунда чатырларын корып урнашты.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә Мин бирәсе Кәнган җирләрен карап кайтыр өчен, кешеләр җибәр – һәр ыругтан берәр җитәкче барсын.
Муса, шулай итеп, Раббы күрсәтмәсе буенча, шул кешеләрне Паран чүленнән Кәнганга җибәрде. Исраилиләрнең җитәкчеләре булган әлеге кешеләрнең
исемнәре түбәндәгечә: Рубин ыругыннан – Зәкүр углы Шаммуа;
Шимун ыругыннан – Хори углы Шафат;
Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;
Исәсхәр ыругыннан – Йосыф углы Игәл;
Эфраим ыругыннан – Нун углы Һошея;
Беньямин ыругыннан – Рафу углы Палти;
Зәбулун ыругыннан – Соди углы Гәддиел;
Йосыф углы Менашше ыругыннан – Суси углы Гәдди;
Дан ыругыннан – Гемалли углы Аммиел;
Ашер ыругыннан – Микәил углы Сетур;
Нәптали ыругыннан – Вуфси углы Нахби;
Гәд ыругыннан – Махи углы Гәвел.
Кәнган җирен карап кайтыр өчен, Муса җибәргән кешеләр әнә шулар. (Нун углы Һошеягә Муса яңа исем бирде – аны Ешуа дип атады.)
Кәнган җирен карарга җибәргәндә, Муса аларга әйтте: – Нәгеб чүле аша шушы таулы илгә барыгыз.
Аның нинди җир икәнен, анда нинди халык яшәвен, аның көчлеме яки көчсезме, зурмы яки кечкенәме булуын карагыз.
Ул халык яши торган җир нинди – яхшымы яисә начармы? Яши торган шәһәрләре нинди? Алар чатырларда яшиме яисә ныгытмалардамы?
Ул җирнең туфрагы нинди – уңдырышлымы яки уңдырышсызмы? Анда агачлар үсәме, юкмы? Кыю булыгыз һәм ул җирнең җимешләрен алып кайтыгыз. (Бу – йөзем өлгергән вакыт иде.)
Шуннан алар китеп бардылар һәм, Сыйн чүленнән башлап, Лебо-Хамат янындагы Рәхуб шәһәренә кадәр җиткәнче, бөтен җирне карап-тикшереп чыктылар.
Аннары, Нәгеб чүлен үтеп, Анак угыллары Ахиман, Шешай һәм Талмай яшәгән Хебрунга барып җиттеләр. (Хебрун Мисырдагы Соган шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган.)
Аннары Эшкүл үзәнлегенә төштеләр һәм анда ботагы белән бергә бер тәлгәш йөзем өзеп алдылар, аны, колгага беркетеп, ике кеше күтәреп барды. Шулай ук анар һәм инҗир җимешләре дә өзеп алдылар.
Йөзем тәлгәше өзеп алган урынны исраилиләр Эшкүл үзәне дип атадылар.
Әлеге җирләрне үз күзләре белән күргән исраилиләр кырык көннән соң кире кайттылар.
Паран чүлендәге Кадышка – Муса, Һарун һәм Исраил халкы янына әйләнеп кайткач, күзәтчеләр бөтен күргән-белгәннәрен аларга сөйләп бирделәр, шул җирдән алып кайткан җимешләрне күрсәттеләр.
Алар Мусага: – Син җибәргән якларда булдык без, – диделәр. – Ул җирдә чынлап та сөт вә бал ага икән, менә ул җирнең җимешләре.
Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, шәһәрләре ныгытылган һәм бик зур; без анда Анак угылларын да күрдек.
Амалыкыйлар – Нәгебтә, хиттиләр, явүсиләр һәм амориләр – таулы илдә, ә кәнганиләр исә диңгез буйларында һәм Үрдүн елгасы тирәсендә яши.
Мусаны әйләндереп алган халыкны тынычландырмакчы булып, Кәлеб: – Әйдәгез, һөҗүм итеп, ул җирне басып алыйк, бездә көч җитәрлек бит! – диде.
Әмма аның белән бергә барганнар: – Без ул халыкка һөҗүм итә алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк, – диделәр
һәм үзләре карап кайткан җир турында исраилиләр арасында яман хәбәр тарата башладылар: «Без карап кайткан ул җир үзендә яшәүчеләрне йота икән, һәм анда яшәүчеләрнең барысы да зур гәүдәлеләр.
Без анда әзмәвердәй кешеләр күрдек (Анак угыллары әзмәверләр токымыннан иде). Алар янында без чикерткәләр кебек кенә идек. Алар да безне шундый итеп күрделәр».
Бу хәбәрне ишетеп, исраилиләр тавыш куптардылар, бар халык төне буе елап чыкты.
Исраилиләр, Муса белән Һаруннан зарланып, аларга: – Мисыр җирендә яки шушы чүлдә үлеп кына калсак иде!
Ни өчен Раббы безне шул җиргә алып бара соң? Анда без кылычтан кырылачакбыз, хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошманга әсир төшәчәк. Мисырга әйләнеп кайтсак, яхшырак булмасмы?
Бер-берсенә алар: – Үзебезгә җитәкче сайлыйк та кире Мисырга әйләнеп кайтыйк, – диештеләр.
Шунда Муса белән Һарун бөтен Исраил халкы алдында йөзләре белән җиргә капландылар.
Кәнган җирен карап кайтучылардан Нун углы Ешуа һәм Ифунни углы Кәлеб, өсләрендәге киемнәрен ертып,
Исраил халкына: – Без карап кайткан җирләр искиткеч яхшы.
Әгәр Раббы бездән канәгать булса, сөт һәм бал агып торган шул җиргә алып барып, аны безгә бирер. Ул шундый җир ки, анда сөт вә бал ага.
Тик Раббыга каршы баш күтәрмәгез һәм ул җирдә яшәүче халыктан курыкмагыз, чөнки без аларны икмәк ашагандай ашап бетерәчәкбез. Аларның яклаучысы юк инде, ә Раббы – безнең белән, шуның өчен алардан куркырга кирәкми, – диделәр.
Әмма кешеләр: – Аларны таш атып үтерергә кирәк! – диде. Шулвакыт Очрашу чатырында исраилиләр алдында Раббы шөһрәте пәйда булды;
һәм Раббы Мусага әйтте: – Кайчанга кадәр бу халык Мине кире кагачак?! Алар арасында кылган барлык могҗизаларны күреп тә, кайчанга кадәр алар Миңа ышанмас икән?!
Аларны Мин үләт җибәреп кырачакмын, синнән исә алардан күпкә бөегрәк һәм көчлерәк халык тудырачакмын.
Муса исә Раббыга әйтте: – Бу халыкны Син, күпме көч куеп, мисырлылар арасыннан алып чыктың. Бу хакта ишеткәч,
мисырлылар Кәнган җирендә яшәүчеләргә дә сөйләячәкләр бит. Кәнганиләр Син Раббының шушы халык арасында икәнен беләләр, чөнки Син, Раббы, бу халык белән йөзгә-йөз очрашасың. Синең болытың алар өстендә тора, һәм Син көндез болыт баганасында, төнлә ут баганасында алар алдыннан барасың.
Әгәр Син бу халыкны бер кешене үтергәндәй кырып бетерәсең икән, ул чакта Синең ни эшләвеңне ишеткән халыклар:
«Раббы ант эчеп вәгъдә иткән җиргә бу халыкны китереп җиткерә алмады һәм шунлыктан аны чүлдә һәлак итте», – диячәкләр.
Инде хәзер Үзеңнең кодрәтеңне күрсәт!
Син бит Үзең: «Раббы – сабыр-түзем вә үтә мәрхәмәтле, гаеп эшләрне вә җинаятьләрне кичерүче, әмма гаеплеләрне җавапка тартучы, аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынга кадәр балаларына җәза бирүче», – дип әйттең.
Мисырдан чыккан көннән башлап, бүгенгә кадәр бу халыкны ничек кичергән булсаң, хәзер дә Үзеңнең бөек мәрхәмәтең белән бу халыкның гөнаһын кичер!
Раббы, шунда аңа җавап итеп: – Синең үтенечең хакына Мин аларны кичерәм, – диде. – Үземнең бар булуым һәм дан-шөһрәтемнең бөтен җирне каплап алуы белән ант итәм: Минем даным бөтен җиргә таралачак;
Мисырда һәм чүлдә Минем данымны – могҗизалы галәмәтләремне күреп тә, Мине ничә мәртәбә сынаган һәм сүзләремә колак салмаган кешеләр,
Мине кире какканга күрә, Мин, ант эчеп, аталарына вәгъдә иткән ул җирләрне күрмәячәк.
Әмма колым Кәлебне, Миңа карата башка мөнәсәбәттә һәм хыянәтсез булганы өчен, үзе барып кайткан шул якларга алып барачакмын, һәм аның нәселе ул җирне биләмә итеп алачак.
Амалыкыйлар һәм кәнганиләр үзәнлектә яшиләр; иртәгә кире борылыгыз һәм Камышлы диңгез буендагы чүлгә китегез.
Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
– Бу явыз халык кайчангача Миннән зарланыр икән?! Миннән зарланганда, исраилиләрнең нәрсә дип сукрануларын ишетәм Мин.
Аларга син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә сораганыгызны бирәм!
Сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак. Яше егермедән узган һәм исемлеккә кергәннәр, Миннән зарланган өчен, һәммәсе ятып калачак.
Мин, кулымны күтәреп, сезне урнаштырырга ант иткән ул җиргә Ифунни углы Кәлеб һәм Нун углы Ешуадан башка берегез дә кермәячәк.
Ә менә сез: „Дошман кулына әсир төшәрләр“, – дип сөйләгән балаларыгызны исә Мин сез кире каккан җиргә алып керәчәкмен, һәм алар аны үз күзләре белән күрәчәк.
Ә сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак.
Балаларыгыз исә кырык ел буе чүлдә каңгырып йөриячәк һәм һәрбарчагыз шунда һәлак булганчыга кадәр сезнең хыянәтегез өчен михнәт чигәчәк.
Сез ул җирне кырык көн карап йөрдегез, һәм шул көннәр хисабынча, һәр көн өчен бер ел исәбеннән, ягъни кырык ел дәвамында, гөнаһларыгыз өчен михнәт чигәчәксез. Менә шуннан соң инде Минем тарафтан кире кагылуның нәрсә икәнлеген яхшы беләчәксез».
Мин – Раббы, һәм Миңа каршы баш күтәргән бу явыз халыкка нәкъ әйткәнемчә эшләячәкмен; бу чүлдә аларның һәммәсе һәлак булачак һәм үлеп бетәчәк.
Муса Кәнган җирен карарга җибәргән һәм, кайткач, ул җир турында яман хәбәрләр таратып, Мусага каршы халыкны котырткан кешеләр Раббыдан килгән үләттән кырылып беттеләр.
Ул җирне карарга баручылардан бары тик Нун углы Ешуа белән Ифунни углы Кәлеб кенә исән калдылар.
Муса шушы сүзләрне Исраил халкына җиткергәч, алар хәсрәткә калды.
Иртәгесен исраилиләр, таңнан торып, таулы илгә таба юнәлделәр. – Раббы вәгъдә иткән якларга барабыз без; гөнаһ кылганыбызны аңладык, – диде алар.
Әмма Муса аларга: – Ни өчен сез Раббы күрсәтмәсенә каршы киләсез, бу эш уңышлы чыкмаячак, – диде. –
Бармагыз анда, чөнки Раббы сезнең янда түгел, шунлыктан дошманнар сезне җиңәчәк.
Сезгә каршы күтәреләчәк амалыкыйлар һәм кәнганиләр кылычыннан кырылырсыз, чөнки сез Раббыдан йөз чөердегез, шуңа күрә Раббы сезнең янда булмаячак.
Шулай да алар, батырчылык итеп, таулы илгә таба киттеләр. Муса да, Раббының Килешү сандыгы да станда калды.
Әлеге таулы якларда яшәүче амалыкыйлар белән кәнганиләр, исраилиләр каршына таулардан төшеп, аларны туздырып ташладылар да, Хормага җиткәнче, артларыннан куа бардылар.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә игълан ит: «Мин сезгә биргән җиргә барып урнашканнан соң, вак яки эре терлектән яндыру корбаны – тулаем яндыру яки татулык корбаны, әйткән нәзерне үтәү өчен, ихтыяри яисә билгеләнгән бәйрәмнәрдә китерелә торган корбанны тәкъдим итегез; бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Раббыга корбан китерүче, шуларга өстәп, бер һин зәйтүн маеның дүрттән бер өлешенә бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен кушып, икмәк бүләге китерсен.
Тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны итеп китерелгән һәр бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге дә китерегез.
Ә инде сарык тәкәсен корбан иткәндә, бер һин зәйтүн маеның өчтән бер өлешен алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан ике өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге,
шулай ук һиннең өчтән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге китерегез. Бу корбаннарның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Тулаем яндыру корбаны итеп, яки нәзерне үтәү өчен, яисә татулык корбаны итеп, яшь үгез китергәндә, ярты һин зәйтүн мае алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, шулай ук ярты һин шәраб бүләге китерегез. Утта яндырылган бу корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Корбан ителгән үгез, сарык тәкәсе, тәкә бәрән яки кәҗә бәрәне белән бергә һәрвакыт шуларны китерегез.
Моны сез корбанлык малның санына карап эшләгез.
Тәмле исе Раббының күңеленә хуш килерлек итеп яндыру корбаны китергәндә, һәрбер исраили шушы кагыйдәләр буенча эш итсен.
Әгәр берәр килмешәк яисә сезнең арада яшәүчеләрдән кем дә булса Раббы күңеленә хуш килердәй яндыру корбаны китерергә теләсә, сезнеңчә эш итсен.
Сезнең өчен дә, арагызда яшәүче килмешәкләр өчен дә кагыйдә бер булсын. Бу кагыйдә сезнең һәм киләчәк буыннарыгыз өчен мәңгелек. Раббы алдында сез дә, килмешәкләр дә тигездер;
карар-кануннар сезнең һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр өчен – бер».
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә игълан ит: «Мин алып барасы җиргә аяк баскач, шул җирнең икмәген ашаганда, икмәкнең бер өлешен Раббыга тәкъдим итегез.
Яңа уңыштан, беренче оннан пешерелгән көлчәне ындырдагы ашлыктан китерелгән бүләк кебек тәкъдим итегез.
Беренче камырдан пешерелгәнне сез буыннан-буынга Раббыга бүләк итегез.
Сез яки киләчәктә нәсел варисларыгыз, ялгышып, Раббы Мусага биргән боерыкларның берәрсен –
Раббының Муса аша сезгә җиткергән ниндидер боерыгын Ул аны сезгә биргән көннән башлап үтәмисез икән, менә нәрсә эшләргә кирәк:
әгәр бу ялгышлык Исраил халкының игътибарсызлыгы аркасында эшләнә икән, ул чагында бөтен җәмәгатьчелек, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау һәм аның белән бергә тиешле булган икмәк һәм шәраб бүләген тәкъдим итсен – корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Шуңа өстәп, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерелергә тиеш.
Рухани бөтен Исраил халкы өчен гөнаһтан арындыру йоласын башкарачак, һәм аларның гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу – ялгышлык белән эшләнгән эш, һәм белми кылынган бу гамәлләре өчен инде алар Раббыга яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерделәр.
Бөтен Исраил халкының һәм алар арасында яшәүче килмешәкләрнең гөнаһлары кичереләчәк, чөнки бу эш халыкның ялгышлыгы белән килеп чыкты.
Әгәр кем дә булса ялгышлык белән гөнаһ эшли икән, ул чагында бу кеше, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер яшьлек кәҗә китерергә тиеш.
Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган кеше өчен рухани Раббы алдында гөнаһтан арыну йоласын башкарыр, һәм әлеге кеше кичерелер.
Ялгышлык белән гөнаһ эш кылган Исраил кешесе өчен дә, сезнең арада яшәүче килмешәк өчен дә канун бер булсын.
Әгәр җирле кеше яки килмешәкләрдән берәрсе белә торып гөнаһ эшли икән, ул кеше Раббыны хурлаган була, һәм андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш,
чөнки Раббы сүзенә җирәнеп караган һәм Аның боерыкларын бозган санала; андый кеше юк ителәчәк, аның гөнаһы үз өстендә булачак».
Чүлдә чакта исраилиләр шимбә көнне утын җыеп йөрүче кешене очраттылар да,
тотып алып, Муса белән Һарун һәм Исраил җәмәгате каршына китереп бастырдылар. Әлеге кеше нишләргә икәнен белмәгәнгә күрә, аны сак астына куйдылар.
Раббы Мусага әйтте: – Бу кеше үтерелергә тиеш; халык аны станнан читкә алып чыксын да таш атып үтерсен.
Шуннан соң халык аны станнан читкә алып чыкты да, Раббы Мусага әмер иткәнчә, таш атып үтерде.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә әйт: «Үзегез дә, сезнең киләчәк буыннар да кием итәгенә чуклар таксын, һәм һәр чукта зәңгәр җеп булсын.
Сез, шул чукларга карап, Раббының барлык боерыкларын истә тотарсыз, аларны үтәрсез, йөрәк һәм күз азгынлыгына бирелмәссез.
Сез, шушылай итеп, Минем барлык боерыкларымны хәтерегездә тотарсыз, аларны үтәрсез һәм Аллагыз алдында изге булырсыз.
Мин – Раббы, сезнең Аллагыз. Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз».
Леви углы Коһат тудырган Исһарның углы Корах һәм Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан вә Абирам белән Пелет углы Он
Мусага каршы баш күтәрделәр. Исраил халкының ике йөз юлбашчысы да аларга кушылды. Әлеге юлбашчылар халык арасында дан казанган, дәрәҗәле кешеләр иде.
Муса белән Һарунга каршы чыгып, алар әйттеләр: – Җитәр сезгә! Халкыбызның һәр кешесе изгедер, һәм Раббы – халык арасындадыр. Ни өчен сез үзегезне Раббы халкыннан өстен куясыз?!
Моны ишеткәч, Муса йөзе белән җиргә капланды.
Корахка һәм аның тарафдарларына ул: – Иртәгә таңда Раббы кемнең Аныкы һәм изге булуын, кемгә Раббыга якынлашырга яравын күрсәтер. Раббы кемне сайлап алса, шул Аңа якынлаша алыр, – диде. –
Ә сез, Корах һәм аның тарафдарлары, менә нәрсә эшләгез: хуш исле сумала-майлар төтәсли торган савытлар алыгыз да
иртәгә шуларга утлы күмер һәм күмер өстенә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар салыгыз. Раббы кемне сайласа, шул изге булыр. Леви угыллары, җитәр сезгә!
Корахка Муса тагын болай диде: – Әй Леви угыллары, тыңлагыз!
Раббы чатырында эшләсеннәр, халыкка хезмәт итсеннәр, җәмәгать алдында булсыннар дип, Исраил Алласы сезне, барча исраилиләрдән аерып алып, Үзенә якынлаштырды – бу сезгә азмы әллә?!
Ул сине, Корах, синең белән бергә барлык туганнарыңны – Леви угылларын – Үзенә якынлаштырды; шуның өстенә, сез тагы руханилыкны да дәгъвалыйсыз.
Син һәм синең тарафдарларың Раббыга каршы баш күтәрәсез. Һарунга нәрсә булган, сез нигә аңа карата ризасызлык белдерәсез?!
Аннары Муса Элиаб угыллары Датан белән Абирамны чакырырга кеше җибәрде, әмма алар: – Синең алдыңа бармыйбыз! – дип җавап кайтарды. –
Безне сөт вә бал агып торган җирдән алып чыгып, чүлдә үтерергә ният коруың җитмәгәнме?! Инде хәзер безнең өстән хакимлек итмәкче буласыңмы?!
Син безне сөт вә бал агып торган җиргә алып бармадың, безгә кырлар, йөзем бакчалары бирмәдең. Син бу кешеләрне алдарга телисеңме?! Синең алдыңа бармыйбыз без!
Муса, бик нык ачуы чыгып, Раббыга әйтте: – Алар китергән бүләкләргә күзеңне дә салма. Мин аларның һичберсенә явызлык эшләмәдем, һичберсенең хәтта ишәген дә алмадым.
Корахка Муса: – Иртәгә син үзең дә, барча тарафдарларың да Раббы алдында булыгыз. Һарун да шунда килер.
Ике йөз илле юлбашчының һәммәсе үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алсын да, эченә хуш исле сумала-майлар салып, Раббы каршына китерсен. Син дә үзеңнең савытыңны алып кил, Һарун да алып килер.
Һәм һәрберсе, үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алып, эченә утлы күмер, күмер өстенә хуш исле сумала-майлар салып, Муса һәм Һарун белән бергә Очрашу чатыры алдына килеп басты.
Корах аларга каршы үзенең бөтен тарафдарларын Очрашу чатыры алдына туплагач, бар җәмәгатьнең күз алдында Раббы даны пәйда булды.
Муса белән Һарунга шунда Раббы: – Бу халыктан читкәрәк китегез, – диде. – Мин аларны күз ачып йомганчы юк итәчәкмен.
Алар исә, йөзләре белән җиргә капланып, Раббыга ялварырга тотындылар: – И Аллаһы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бер кеше эшләгән гөнаһ өчен Син бөтен халыкка ачу белдерәсеңме?!
Раббы Мусага болай диде:
– Халыкка әйт: «Корах, Датан һәм Абирамның торак урыннарыннан читкәрәк китегез».
Муса торды да Датан белән Абирамга таба юнәлде, аның артыннан Исраил өлкәннәре дә иярде.
Муса халыкка: – Бу яман кешеләрнең чатырларыннан ерактарак торыгыз һәм, гөнаһлары аркасында һәлак булмас өчен, аларның һичнәрсәсенә дә кагылмагыз.
Корах, Датан һәм Абирам чатырларыннан халык читкә китте. Датан һәм Абирам исә хатыннары, угыллары вә кечкенә балалары белән чатырлары алдына чыгып бастылар.
Муса әйтте: – Менә хәзер сез, бу эшләрне башкару өчен, мине Раббы җибәргәнне белерсез – мин бит боларны үз теләгем белән эшләмим.
Әгәр алар барлык кешеләр кебек табигый үлем белән үлеп китсә һәм аларның язмышы башкалар язмышы кебек булса, димәк, мине Раббы җибәрмәгән дигән сүз.
Әмма инде Раббы, гадәттән тыш хәл кылып, җир ярылса һәм аларны бар мөлкәте белән бергә йотса, алар тереләй үлеләр дөньясына убылып төшсә, димәк, болар – Раббыны кире каккан кешеләр.
Мусаның шушы сүзләрне әйтеп бетерүе булды, тегеләрнең аяк астында җир ярылып та китте;
һәм, авызын ачып, аларның үзләрен, гаиләләрен, Корахның барлык тарафдарларын һәм бөтен малларын йотты.
Алар бар мөлкәте белән бергә үлеләр дөньясына тереләй убылып төштеләр; упкын авызы ябылды, һәм алар, шушылай итеп, халык арасыннан юк булдылар.
Әйләнә-тирәдәге бар халык, тегеләрнең ачы тавышын ишетүгә: – Безне дә җир йотмагае! – дип кычкыра-кычкыра качып киттеләр.
Хуш исле сумала-майлар китергән теге ике йөз илле кеше дә Раббы иңдергән уттан һәлак булды.
Раббы Мусага әйтте:
– Рухани Һарун углы Элгазар болай итсен: янып үлгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын җыеп алсын да күмерен түксен, чөнки сумала-майлар төтәсләү савытлары хәзер изгедер.
Гөнаһлары аркасында үлемгә дучар ителгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарт. Раббы алдына китерелгәнгә, бу савытлар изге хәзер. Инде алар исраилиләр өчен кисәтү билгесе булсын.
Рухани Элгазар яндырылган кешеләрнең сумала-майлар төтәсли торган бакыр савытларын җыеп алды, аннары аларны мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарттылар.
Шулай итеп, Раббының Муса аша рухани Элгазарга әйтелгән боерыгы гамәлгә ашты. Исраилиләр өчен бу – кисәтү булды: Һарун нәселеннән кала бер кеше дә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар төтәсләргә тиеш түгел, югыйсә ул, Корах һәм аның тарафдарлары кебек, һәлак булачак.
Икенче көнне бөтен Исраил халкы, Муса белән Һаруннан зарланып: – Раббының халкын сез һәлак иттегез! – диде.
Муса белән Һарунга каршы тупланган бер мәлдә, халык Очрашу чатырына таба борылып караса, чатырны болыт каплап алган – Раббы шөһрәте пәйда булган.
Муса белән Һарун Очрашу чатыры алдына килделәр,
һәм Раббы Мусага:
– Бу халыктан читкәрәк китегез – Мин аларны хәзер күз ачып йомган арада юк итәм! – диде. Әмма Муса һәм Һарун йөзләре белән җиргә капландылар.
Муса Һарунга әйтте: – Кулыңа сумала-майлар көйрәтү савытын ал һәм, мәзбәхтән күмер салып, хуш исле сумала-майлар өстә дә халык янына ашык – аларны гөнаһларыннан пакьлә. Чөнки Раббының халыкка ачуы чыкты – үләт зәхмәте ябырылды.
Һарун, Муса әйткәнчә, сумала-майлар көйрәтү савытын алып, халыкка таба йөгерде. Ә халык арасында инде үләт башланган иде, һәм ул, хуш исле сумала төтәсләп, халыкны гөнаһтан арындыру йоласын үтәде.
Һарун үлеләр белән тереләр арасында басып торды, һәм үләт тукталды.
Корах фетнәсендә үлгәннәрне исәпләмәгәндә, үләттән ундүрт мең җиде йөз кеше кырылды.
Үләт тукталганнан соң, Һарун Очрашу чатыры алдына – Муса янына кайтты.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр белән сөйләш тә, һәр ыругтан берәр данә исәбеннән юлбашчылардан унике юл таягы җыеп алып, һәрберсенең исемен үз таягына язып куй,
ә Леви ыругы таягына Һарун исемен яз. Һәр ыруг башлыгыннан берәр таяк булырга тиеш.
Ул таякларны Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына – Мин сезгә күренгән урынга куй.
Мин кемне сайласам, шуның таягы бөреләнәчәк – шушылай итеп, Мин исраилиләрнең сездән зарлануына чик куячакмын.
Муса әлеге сүзләрне исраилиләргә җиткерде, һәм ыруг җитәкчеләренең барысы аңа таякларын бирде: ыруглар саны буенча һәр юлбашчыдан берәр таяк – барлыгы унике данә таяк булды; шулар арасында Һарунның таягы да бар иде.
Әлеге таякларны Муса Шаһитлык чатырына, Раббы алдына китерде.
Икенче көнне Муса Шаһитлык чатырына керде һәм шуны күрде: Һарунның таягы – Леви ыругы таягы – бөреләнеп чәчәк ату гына түгел, хәтта бадәм чикләвеге үстерергә өлгергән иде!
Аннары Муса барлык таякларны, Раббы алдыннан алып чыгып, исраилиләргә күрсәтте. Һәр юлбашчы үзенең юл таягын алды.
Раббы Мусага әйтте: – Буйсынмаучыларга кисәтү билгесе буларак, Һарун таягын Боерыклар сандыгы алдына куй; үләселәре килмәсә, Миннән зарлануларын туктатырлар.
Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде.
Исраилиләр Мусага әйттеләр: – Менә без үләбез, һәлак булабыз, һәммәбез һәлак була!
Раббының Изге чатырына якынлашкан һәркем үлә. Безнең һәммәбезгә дә үләргә туры киләчәкме?!
Раббы Һарунга әйтте: – Изге бүлмәгә кагылышлы һәр җитешсезлек өчен син үзең, угылларың һәм бөтен атаң токымы җавап бирәчәк; рухани вазифаларын үтәгәндә күрсәткән җитешсезлекләр өчен фәкать син һәм угылларың гаепле булыр.
Син һәм угылларың Шаһитлык чатыры алдында хезмәт иткән чакта, яныгызда булсыннар һәм ярдәм күрсәтсеннәр өчен, атаң токымыннан левиләрне, кардәшләреңне ал.
Алар сиңа һәм чатырга хезмәт итсеннәр, әмма Изге бүлмәдәге әйберләргә һәм мәзбәхкә якынлашмасыннар, югыйсә сезнең белән бергә үләчәкләр.
Алар, синең күзәтчелек астында Очрашу чатырындагы бөтен эшләрне башкарып, аны кайгыртсыннар, һәм алардан башка беркем сезнең белән бергә анда хезмәт күрсәтмәсен.
Исраилиләргә тагын да ачуым кузгалмасын өчен, сез Изге бүлмәгә һәм мәзбәхкә күз-колак булырга тиеш.
Менә, сезгә ярдәм итсеннәр өчен, туганнарыгыз левиләрне Мин, исраилиләр арасыннан сайлап алып, сезгә бүләк итеп тапшырам: Очрашу чатырында хезмәт итәр өчен, алар Раббыга багышланган.
Әмма мәзбәхкә һәм эчке бүлмәгә кагылышлы руханилык хезмәтен бары тик син үзең һәм угылларың башкарырга тиеш. Руханилык вазифасын сезгә бүләк итеп тапшырам. Шуларга башка берәр кеше якынлаша калса, үлемгә дучар ителергә тиеш.
Аннары Раббы Һарунга әйтте: – Менә, Миңа тәкъдим ителгән бүләкләрне күзәтүне Мин сиңа тапшырам; исраилиләр тарафыннан Миңа багышланган бар нәрсәне мәңгелек өлеш итеп сиңа һәм угылларыңа бирәм.
Исраил халкы Миңа китерә торган корбаннарның – икмәк бүләгенең, гөнаһ йолу һәм гаеп йолу корбанының яндырылмый торган иң изге өлеше синеке һәм угылларыңныкы булачак.
Аны сез иң изге урында ашагыз; ир затыннан булган һәркем аны ашый ала. Бу өлеш сезнең өчен изге булсын.
Болардан тыш, исраилиләрнең Раббы алдында күтәреп селкегән бүләкләре синеке булачак. Аларның барлык бүләкләрен Мин сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа мәңгелек өлеш итеп бирәм. Өегездәге һәрбер пакь кеше аларны ашарга мөмкин.
Исраилиләрнең Раббыга бүләк иткән беренче уңышыннан иң сыйфатлы зәйтүн маен, шәраб вә бодайны Мин сезгә бирәм.
Җир җитештергән һәм Раббыга бүләк ителгән беренче җимешләренең барысы да синеке булачак. Өегездәге һәрбер пакь кеше аларны ашый ала.
Исраил җирендә Раббыга багышланган һәрнәрсә синеке булачак.
Раббыга тапшырылган беренче угыл һәм беренче булып туган иркәк терлек – синеке. Әмма беренче булып туган ир бала һәм чиста булмаган хайванның беренче булып туган иркәк баласы йолып алынырга тиеш.
Бер айлык бала өчен биш шәкыл көмеш ал (бер шәкылда – егерме гера).
Әмма беренче булып туган сыер, сарык яки кәҗә йолып алынмый, чөнки алар изгедер. Аларның канын мәзбәх өстенә чәчрәт, ә маен утта яндыр – әлеге бүләкнең тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Раббы алдында күтәреп селкегән түш ите һәм уң боты сыман, бу терлекләрнең ите дә синеке булачак.
Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим ителгән барлык изге бүләкләрен мәңгелек өлеш итеп сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа бирәм. Менә бу – синең һәм синең нәселең белән Раббы төзегән тоз килешүе.
Раббы Һарунга әйтте: – Исраил җирендә үз биләмәң булмаячак, исраилиләр арасында сиңа өлеш тимәячәк. Синең өлешең һәм исраилиләр арасындагы биләмәң – Мин Үземдер.
Менә, үтәгән хезмәтләре, Очрашу чатырында башкарган эшләре өчен Исраилдәге һәммә гошерне Мин левиләргә җир биләмәсе урынына бирәм.
Бүгеннән башлап, исраилиләр Очрашу чатырына якын килергә тиеш түгел, югыйсә алар гөнаһлы булыр һәм үләр.
Ә Очрашу чатыры хезмәтен левиләр башкарсын һәм чатырга кагылышлы һәрнинди хилафлык өчен алар җаваплы булсын. Буыннан-буынга күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә булсын бу. Левиләр Исраил халкы арасында җир биләмәсе алмас.
Аның урынына левиләргә Мин исраилиләр Раббыга бүләккә китергән гошерне бирәм, шуның өчен аларга: «Исраилиләр арасында сезгә җир биләмәсе булмас», – дидем дә.
Раббы Мусага әйтте:
– Левиләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: «Сез исраилиләрдән кабул кылып алган һәм җир биләмәсе урынына Мин сезгә биргән шул гошернең уннан бер өлешен, бүләк итеп, Раббыга тәкъдим итегез.
Ул моны ындыр табагыннан алынган яңа уңыш ашлыгын яисә йөзем изгечтән агып чыккан беренче җимеш суын кабул иткән кебек кабул кылыр.
Исраилиләрдән алган гошерегезнең һәммәсеннән Раббыга бүләк тәкъдим итегез; әлеге гошерләрнең Миңа тәгаенләнгән өлешен Һарунга китерегез.
Сезгә бирелгән бүләкләрнең һәммәсеннән изге һәм иң яхшы өлешне Раббыга тәкъдим итегез».
Левиләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: «Гошернең иң яхшы өлешен Раббыга тапшырганнан соң калганы левиләр өчен ындыр табагыннан китерелгән яңа уңыш ашлыгы яисә йөзем изгечтән агып чыккан беренче җимеш суы кебек саналыр.
Сез һәм гаиләгез әлеге ризыкларны һәр урында ашый аласыз, чөнки бу – Очрашу чатырында башкарган хезмәтегез өчен әҗер.
Шулай эшләп, җәза алмассыз. Сез иң яхшы өлешне бүлеп биргәнгә күрә, исраилиләрнең изге бүләкләре нәҗес булмас, һәм сезгә үлем янамас».
Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Раббы исраилиләргә әмер иткән канунның бер кагыйдәсе менә мондый: исраилиләр сиңа кимчелексез һәм моңарчы камыт кимәгән җирән бозау китерергә тиешләр.
Бозауны рухани Элгазарга бирегез. Бозауны станнан читкә алып чыксыннар да рухани күз алдында суйсыннар.
Рухани Элгазар бозауның канына бармагын манып алсын да Очрашу чатырының алгы ягына җиде мәртәбә чәчрәтсен.
Бозау үзе, аның тиресе, ите, каны вә эчендәге шакшылары руханиның күз алдында яндырылсын.
Рухани эрбет йомычкасы, һүссөп һәм җете кызыл йон җеп алсын да яндырыла торган бозау өстенә ыргытсын.
Шуннан соң рухани үзенең киемнәрен һәм тәнен юсын, аннары станга кайтсын; әмма ул кичкә кадәр пакьләнмәгән булып саналыр.
Бозауны яндырган кеше дә үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш; ул да кичкә кадәр пакьләнмәгән булып саналыр.
Бер пакь кеше, яндырылган бозауның көлен җыеп алып, аны станнан читтә, чиста бер урында сакласын. Исраил халкы бу көлне пакьләү суы әзерләр өчен тотсын; бу су – гөнаһтан арындыру йоласы өчен.
Яндырылган бозауның көлен җыйган кеше дә үз киемнәрен юарга тиеш, ул да кичкә кадәр пакьләнмәгән саналыр. Бу – исраилиләр һәм алар арасында яшәүче килмешәкләр өчен дә мәңгелек кагыйдә.
Үлгән кешенең мәетенә кагылган һәркем җиде көн буена нәҗес булачак.
Әлеге кеше өченче һәм җиденче көндә шул пакьләү суы белән үзен пакьләргә тиеш, шуннан соң ул чиста булачак. Әгәр өченче һәм җиденче көндә үзен пакьләмәсә, ул чистарынмаячак.
Үлгән кешенең мәетенә кагылган һәм үзен пакьләмәгән һәркем Раббының Изге чатырын нәҗесли, андый кеше Исраил халкы арасыннан юк булырга тиеш, чөнки аның өстенә пакьләү суы сибелмәгән, шунлыктан ул – шакшы, ул әле һаман нәҗес булып калачак.
Кем дә булса чатыр эчендә үлә икән, канун шундый: чатыр эчендәгеләр дә, чатырга керүчеләр дә җиде көн дәвамында нәҗес булачак.
Ул чатырда өсте ачык һәм капкач белән ябылмаган теләсә нинди савыт-саба шакшы саналачак.
Кырда кылычтан вафат булган яки үз үлеме белән үлгән кешегә, кеше сөягенә яки кабергә кагылган һәркем җиде көн дәвамында нәҗес булачак.
Әлеге кешене пакьләр өчен, гөнаһ йолу корбанының көлен савытка салырга да өстенә саф су коярга кирәк.
Шуннан соң берәр пакь кеше, һүссөпне әлеге көлле суга манып, чатыр өстенә, андагы барлык савытларга, кешеләргә, шулай ук адәм сөягенә, үтерелгән яисә үз үлеме белән үлгән адәмнең мәетенә яки кабергә кагылган кеше өстенә чәчрәтсен.
Шул пакь кеше өченче һәм җиденче көннәрдә әлеге суны нәҗес кеше өстенә чәчрәтсен. Пакьләнгән кеше жиденче көндә үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, һәм кич белән ул пакь булачак.
Әгәр берәү, нәҗес була торып та, үзен пакьләмәсә, андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш, чөнки шул рәвешле ул Раббының Изге чатырын нәҗесли; аның өстенә пакьләү суы чәчрәтелмәгән, шунлыктан ул – нәҗес.
Бу – исраилиләр өчен мәңгелек кагыйдә. Пакьләү суын чәчрәткән кеше дә киемнәрен юарга тиеш. Пакьләү суына кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.
Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булачак; шундый нәрсәгә кагылган кеше дә кичкә кадәр нәҗес булачак.
Беренче айда Исраил халкы, Сыйн чүленә килеп җитеп, Кадышта тукталды. Шунда Мәрьям үлде, һәм аны Кадышта җирләделәр.
Биредә халыкка эчәр су булмаганга, алар, Муса белән Һарунны әйләндереп алып,
Мусаны гаепләргә тотындылар: – И-и, туганнарыбыз белән бергә Раббы алдында үлеп беткән булсакчы!
Нигә сез Раббы халкын бу чүлгә алып килдегез, без үзебез дә, терлекләребез дә кырылсын дипме?!
Нигә безне Мисырдан алып чыктыгыз һәм бу начар урынга алып килдегез?! Монда иген дә игеп булмый, монда инҗир дә, йөзем дә, анар да, хәтта эчәргә су да юк!
Муса белән Һарун, җыелган кешеләр яныннан китеп, Очрашу чатыры алдына килделәр дә йөзләре белән җиргә капландылар, менә шул чакта аларга Раббы шөһрәте күренде.
Раббы Мусага әйтте:
– Кулыңа таягыңны ал да агаң Һарун белән бергә халыкны җыегыз. Аларның күз алдында кыяга әмер итегез, шунда кыядан су ага башлар. Шулай итеп син, кыядан су агызып, халыкка да, аларның терлекләренә дә су бирерсең.
Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның каршында яткан таякны алды.
Шуннан соң Муса белән Һарун халыкны кыя янына җыйдылар, һәм Муса аларга әйтте: – И-и фетнәчел халык, әллә сезгә суны шушы кыядан чыгарырга тиешме без?!
Мусаның, кулын күтәреп, таягы белән ике тапкыр кыяга сугуы булды, аннан су бәреп чыкты. Халык та, аларның терлекләре дә туйганчы су эчте.
Шуннан соң Раббы Муса белән Һарунга болай диде: – Исраилиләр алдында Минем изгелегемне исбатлар өчен, Миңа җитәрлек дәрәҗәдә инанмаган бу халыкны Мин вәгъдә иткән җиргә алып кермәячәксез.
Бу сулар Мериба дип аталды, чөнки шул җирдә исраилиләр Раббыны гаепләделәр, һәм Раббы аларга Үзенең изге булуын күрсәтте.
Эдом патшасына Муса, Кадыштан илчеләр юллап, түбәндәге сүзләрне җиткерергә боерды: – Сиңа кардәшләрең – Исраил халкы мөрәҗәгать итә: безнең башка төшкән бәла-казалар сиңа мәгълүмдер.
Аталарыбыз Мисырга күчеп урнашкач, без озак вакытлар анда яшәдек, әмма мисырлылар безнең белән һәм аталарыбыз белән тупас мөгамәлә кылдылар.
Без Раббыга мөрәҗәгать иттек, Ул безнең зарыбызны ишетте һәм, фәрештә җибәреп, безне Мисырдан чыгарды. Менә хәзер без Кадышта, синең илең чигендәге шәһәрдә.
Син безгә үз җирең аша үтеп китәргә рөхсәт бирсәңче. Без синең кырларың һәм йөзем бакчаларың аша үтмәбез һәм коеларыңнан су эчмәбез. Без бары тик патша юлыннан узарбыз, илеңнең чикләреннән чыкканчы, уңга-сулга борылмыйча барырбыз.
Әмма Эдом патшасы: – Минем җирем аша үтмә, югыйсә мин, кылыч тотып, сезгә каршы чыгачакмын, – дип җавап бирде.
Исраилиләр аңа әйттеләр: – Без олы юл буйлап кына үтәчәкбез, үзебез һәм терлегебез суыңны эчә икән, аның өчен түләрбез. Без синең җирең аша җәяүләп үтәргә генә рөхсәт сорыйбыз, моның бит бернәрсәсе дә юк.
Эдом патшасы исә: – Минем җирем аша үтмәссез, – диде һәм күп санлы халкы һәм көчле гаскәре белән исраилиләргә каршы яуга күтәрелде.
Шулай итеп, эдомиләр исраилиләргә үз җирләре аша үтәргә рөхсәт итмәделәр, һәм исраилиләр аны урап узарга мәҗбүр булдылар.
Исраилиләр, Кадыштан чыгып китеп, Һор тавына килеп җиттеләр.
Эдом җире чигендәге Һор тавында Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Һарунның, бу дөньядан китеп, ата-бабалары белән кушылыр вакыты җитте. Мериба сулары янында биргән әмеремә каршы килгәнегез өчен, Мин исраилиләргә бирергә вәгъдә иткән җиргә Һарун кермәячәк.
Һарунны һәм аның углы Элгазарны ияртеп, Һор тавына мен.
Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидер, чөнки Һарун шунда вафат булачак һәм ата-бабалары белән кушылачак.
Муса Раббы кушканча эшләде. Алар бөтен Исраил халкы алдында Һор тавына менделәр.
Муса, Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидерде. Һарун шунда – тау башында вафат булды. Шуннан соң Муса белән Элгазар таудан төштеләр.
Һарунның үлгәнен белгәннән соң, бар халык, Исраилдәге барча гаиләләр, аны кызганып, утыз көн яшь түкте.
Нәгеб чүлендә яшәүче кәнгани Арад патшасы, исраилиләрнең Атарим юлыннан килүен ишетеп, аларга каршы сугыш ачты һәм берничәсен әсир итеп алды.
Шулчак исраилиләр Раббыга нәзер итеп әйттеләр: – Бу халыкны безнең кулга тапшырсаң, аларның шәһәрләрен тәмам юк итәчәкбез.
Раббы, исраилиләрнең тавышын ишетеп, кәнганиләрне аларның кулына тапшырды, һәм исраилиләр тегеләрне шәһәрләре белән бергә тәмам юк итте. Шуңа күрә бу урынны Хорма дип атадылар.
Эдом илен әйләнеп үтү өчен, алар Һор тавыннан соң Камышлы диңгезгә таба юл алдылар. Юлда халыкның күңеле төшенкелеккә бирелә башлады.
Аллаһы белән Мусадан зарланып, халык сукранырга тотынды: – Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме?! Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде.
Раббы шунда халык арасына агулы еланнар җибәрде; алар халыкны чагарга тотындылар, һәм исраилиләрнең күбесе үлде.
Халык Муса янына килеп әйтте: – Раббыга һәм сиңа каршы сөйләп, без гөнаһ эшләдек; Раббыдан ялварып сора – еланнарны бездән алсын. Муса халык өчен гыйбадәт кылып ялварды,
һәм Раббы аңа: – Елан сыны яса да озын колга башына беркет: елан чаккан һәркем аңа карап тереләчәк, – диде.
Шуннан Муса, бакырдан елан сыны ясап, озын колга башына беркетте, һәм елан чаккан һәркем аңа карап исән калды.
Исраилиләр юлларын дәвам иттеләр һәм, Обутка җитеп, чатырларын кордылар.
Аннары, Обуттан кузгалып китеп, Мәабның көнчыгыш чигендәге чүлдә, Ие-Әбаримдә чатырларын кордылар.
Икенче тукталышны алар Зеред үзәнлегендә ясадылар.
Ул урыннан китеп, Арнон елгасының аръягында, амориләр җиренә чиктәш булган чүлдә, чатырларын кордылар. Мәаб белән амориләр арасындагы чик шул Арнон елгасы буйлап уза иде.
Шуңа күрә Раббының Сугышлар китабында бу хакта болай диелгән: «Суфадагы Ваһеб шәһәре, Арнон елгасы, аның кушылдыклары, Мәаб чиге буйлап Ар шәһәренә таба сузылган сөзәклекләр».
Шуннан алар Беерга таба юнәлделәр. Раббының Мусага «Халыкны җый, аларга су бирәчәкмен» дигән коесы әнә шунда иде.
Шулчак исраилиләр менә мондый җыр башлады: «Әй кое, су белән тулы бул! Без сине җырларда җырларбыз.
Син – башлыклар казыган, хөкемдарлык таяклары, юл таяклары белән халык җитәкчеләре казыган кое». Соңыннан исраилиләр чүлдән Маттана шәһәренә юнәлделәр.
Маттанадан – Нахалиелгә, Нахалиелдән – Бамотка, Бамоттан – чүлдә калкып торган Фесгә тавына таба, Мәаб җирендәге үзәнлеккә юл алдылар.
Исраилиләр, амориләр патшасы Сихонга илчеләр җибәреп, аңа болай диделәр:
– Җиреңнән узарга рөхсәт ит. Без синең кырларыңа һәм йөзем бакчаларыңа кермәбез, коеларыңнан су эчмәбез, чикләреңне узып киткәнче, патша юлыннан гына барырбыз.
Әмма Сихон исраилиләргә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон үзенең бөтен халкын җыйды да, исраилиләргә каршы чүлгә чыгып, Яһаска кадәр килде һәм алар белән сугышты.
Сугышта исраилиләр Сихон гаскәрен җиңде һәм Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына, ягъни аммониләр чигенә кадәр, аның җирен яулап алды. Әмма шуннан ары бара алмадылар, чөнки аммониләрнең чиге нык иде.
Исраилиләр амориләрнең барлык шәһәрләрен, шул исәптән Хишбунны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны басып алдылар һәм шуларда урнашып калдылар.
Хишбун – амориләр патшасы Сихонның шәһәре иде. Сихон, Мәабның элекке патшасына каршы сугышып, Арнон елгасына кадәр аның бөтен җирен тартып алган булган.
Менә шуңа күрә дә шагыйрьләр болай ди: «Хишбунга килегез – яңадан төзелсен ул, Сихонның шәһәре яңадан ныгысын!
Чөнки Хишбун шәһәреннән – ут, Сихонның шәһәреннән ялкын чыгып, Мәабтагы Ар шәһәрен дә, Арнон буендагы биеклекләрнең хуҗаларын да ялмап алды.
Әй Мәаб, кайгы сиңа! Син, Кемошка табынучы халык, һәлак булдың! Кемош угыллары качакка әйләнде, ә кызлары исә амориләр патшасы Сихонга әсирлеккә төште.
Без аларны уклар атып тар-мар иттек, Хишбуннан Дибонга кадәр һәммәсен юк кылдык. Медеба янындагы Нофахка кадәр вәйран иттек аларны».
Исраилиләр, шулай итеп, амориләр җирендә яшәп калды.
Муса, Ягызер шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, шымчылар җибәрде. Шуннан соң алар Ягызерны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны яулап алдылар, анда яшәүче амориләрне куып җибәрделәр.
Аннары исраилиләр, борылып, Башанга бара торган юл белән киттеләр. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый шәһәре янында исраилиләргә каршы сугышырга чыкты.
Раббы Мусага әйтте: – Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең.
Шулай итеп, исраилиләр, Огның үзен, угылларын һәм бөтен халкын соңгы кешесенә кадәр кырып бетереп, җирен яулап алдылар.
Исраилиләр, Мәаб тигезлегенә таба юл тотып, Үрдүн аръягындагы Әрихә шәһәре каршына җитәрәк туктап калдылар һәм шунда чатырларын кордылар.
Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак исраилиләрнең амориләр белән нәрсә эшләгәнен күрде.
Мәабиләр бу халыктан курка калдылар, чөнки алар күп санлы иде. Исраилиләрдән аларның котлары алынды.
Мәабиләр Мидьян өлкәннәренә: – Бу халык, болындагы үләнне ашап бетергән үгез кебек, әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне ашап бетерәчәк, – дип әйтте. Бу вакытта Мәабта патша булып торган Сиппор углы Бәлак,
үзенең туган якларына, Фырат елгасы буендагы Петор шәһәренә илчеләр җибәреп, анда яшәүче Бигур углы Билгамны ярдәмгә чакырды, аңа: «Менә, Мисырдан бер халык чыгып, җир йөзен каплап алды, һәм ул халык хәзер минем белән янәшәдә яши.
Син, килеп, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы, чөнки ул миннән көчлерәк. Син ләгънәтләсәң, бәлкем, мин аны җиңә һәм бу җирдән куып чыгара алырмын. Миңа мәгълүмдер: син фатихалаган кеше – мөбарәк, син ләгънәтләгән кеше исә каргалган була», – дип әйтергә кушты.
Мәаб өлкәннәре белән Мидьян өлкәннәре, фал ачкан өчен түләү хакы алып, Билгам янына килделәр һәм аңа Бәлак әйткәннәрне сөйләп бирделәр.
Билгам аларга: – Бу төнне монда үткәрегез, Раббы миңа ничек дип әйтсә, сезгә шулай җавап кайтарырмын, – диде. Мәаб башлыклары Билгам янында калдылар.
Аллаһы, Билгам янына килеп: – Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар? – дип сорады.
Билгам Аллаһыга әйтте: – Минем янга аларны Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак җибәргән һәм менә шуларны әйтергә кушкан:
«Менә, Мисырдан бер халык чыкты да җир йөзен каплап алды. Хәзер кил дә минем өчен бу халыкка ләгънәт укы. Бәлкем, мин аңа каршы сугыша һәм аны куып чыгара алырмын».
Аллаһы Билгамга әйтте: – Алар белән барма һәм бу халыкка ләгънәт укыма, чөнки ул фатихаланган халык.
Билгам, иртән торгач, аларга: – Барыгыз, үз җирегезгә кайтыгыз, чөнки Раббы миңа сезнең белән барырга рөхсәт итми, – диде.
Мәаб башлыклары, Бәлак янына кайтып, аңа әйттеләр: – Билгам безнең белән килергә риза булмады.
Бәлак исә тагын да күбрәк һәм тагын да дәрәҗәлерәк башлыклар җибәрде.
Алар, Билгам янына килеп, аңа болай дип әйттеләр: – Сиппор углы Бәлак: «Минем янга килүдән баш тартмасаң иде.
Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтермен, һәм ни кушсаң, шуны эшләрмен. Килче, зинһар, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы», – дип әйтә.
Әмма Билгам аларга болай дип җавап бирде: – Бәлак миңа көмеш вә алтын тулы сараен тәкъдим итсә дә, Раббы Алламның әмеренә каршы килеп, мин үз теләгем белән һичнәрсә эшли алмас идем.
Шулай да бу төнгә сез монда калыгыз – Раббы миңа тагын нәрсә әйтер икән.
Төнлә белән Аллаһы, Билгам янына килеп, аңа: – Бу кешеләр сине чакырырга килгәннәр икән, тор да алар белән бар, тик Мин кушканнарны гына үтә, – диде.
Иртә белән Билгам торды да, үзенең ана ишәген иярләп, Мәаб башлыклары белән китеп барды.
Әмма Билгамның китеп баруына Аллаһының ачуы чыкты, һәм Раббы фәрештәсе, Билгамга комачаулар өчен, аның юлына аркылы басты. Билгам, үзе белән ике хезмәтчесен ияртеп, ишәгенә атланып бара иде.
Аның ишәге, кылыч тотып юлда басып торучы Раббы фәрештәсен күрүгә, юлдан борылды да кырга кереп китте, Билгам исә, ишәген юлга кертмәкче булып, аны кыйнарга тотынды.
Аннары Раббы фәрештәсе ике йөзем бакчасы арасындагы тар юлга чыгып басты, ә тар юлның ике ягында да дивар иде.
Раббы фәрештәсен күреп, ишәк диварга сыенды да Билгамның аягын кысты – Билгам тагын ишәген кыйный башлады.
Аннары Раббы фәрештәсе, алгарак узып, ишәккә уңга да, сулга да борылырлык җай булмаган тар урынга килеп басты.
Билгам атланган ишәк, Раббы фәрештәсен күреп, җиргә ятты. Билгамның ачуы чыкты, һәм ул тагын ишәген таяк белән кыйный башлады.
Шулвакыт Раббы ишәккә тел бирде, һәм ишәк Билгамга: – Нәрсә эшләдем соң мин сиңа?! Инде өченче мәртәбә кыйныйсың, – диде.
Билгам ишәккә: – Чөнки ачуымны чыгардың! Кулымда кылыч булса, сине шундук үтергән булыр идем, – диде.
Билгамнан ишәк: – Гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелме соң мин синең?! Моңарчы синең алда болай кыландыммы мин?! – дип сорады. – Юк, – дип җавап бирде Билгам.
Шулчак Раббы Билгамның күзләрен ачты, һәм Билгам кылыч тотып юлда басып торган Раббы фәрештәсен күрде. Билгам, иелеп, йөзе белән җиргә капланды.
Раббы фәрештәсе аңа әйтте: – Ни өчен син ишәгеңне инде өч тапкыр кыйнадың? Мин монда сиңа комачаулар өчен килдем, чөнки тоткан юлың Минем күңелемә хуш килми.
Ишәк, Мине күреп, инде өч мәртәбә читкә борылды. Әгәр ул Миннән читкә борылмаса, Мин сине үтергән, ә ишәкне исән калдырган булыр идем.
Билгам Раббы фәрештәсенә әйтте: – Гөнаһлымын! Миңа комачаулар өчен юлда басып торуыңны белмәдем. Алай ризалыгың булмагач, мин кире китим.
Раббы фәрештәсе Билгамга: – Бу кешеләр белән бар, әмма Мин сиңа нәрсә әйтсәм, аларга шуны гына сөйлә, – диде. Билгам шуннан Бәлак башлыклары белән бергә китте.
Бәлак, Билгамның килүен ишетеп, аны каршылар өчен Арнон елгасы буена, Мәаб чигендәге бер шәһәргә килде.
Бәлак Билгамга әйтте: – Сине чакырып, мин моннан алда да кешеләр җибәргән идем. Нигә килмәдең син? Әллә мин сиңа хөрмәт күрсәтерлек хәлдә түгелме?!
Билгам: – Менә, килдем. Әмма нәрсә әйтә алам соң мин?! Аллаһы нәрсә кушса, шуны гына сөйләргә тиеш мин! – диде Бәлакка.
Билгам белән Бәлак Кыръят-Хусот шәһәренә юнәлделәр.
Бәлак үгезләр вә сарыклар корбан итте һәм итнең бер өлешен Билгамга һәм аның белән килгән башлыкларга бирде.
Икенче көнне иртә белән Бәлак, Билгамны ияртеп, Бамот-Багал биеклегенә менде. Шуннан торып, Билгам Исраил станының бер өлешен күрә алды.
Билгам Бәлакка әйтте: – Син монда миңа җиде мәзбәх төзет һәм минем өчен җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсе әзерлә.
Бәлак ул кушканча эшләде, һәм Бәлак белән Билгам һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбан иттеләр.
Билгам аннары Бәлакка: – Син үзеңнең яндырылган корбанлыгың янында тор, ә мин китим – бәлки, Раббы мине каршыларга чыгар. Ул нәрсә әйтсә, шуны сиңа белдерермен, – диде. Шуннан ул шәрә бер калкулык түбәсенә менде.
Анда Аллаһы Билгам белән очрашты, һәм Билгам Аңа әйтте: – Мин җиде мәзбәх эшләдем һәм һәркайсына бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбанга китердем.
Раббы, Билгамга ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.
Билгам әйләнеп килгәндә, Бәлак һәм барлык Мәаб башлыклары яндырылган корбанлык янында басып тора иделәр.
Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Мәаб патшасы Бәлак, мине Арам иленнән, көнчыгыштагы таулардан чакырып китереп: „Кил, минем өчен Ягъкуб токымына ләгънәт укы. Кил, Исраил халкына бәддога укы“, – диде.
Аллаһы Үзе ләгънәт итмәгәнне, мин ничек ләгънәт итим?! Аңа Раббы бәддога кылмаганны, мин ничек бәддога кылыйм?!
Мин бу халыкны кыялар түбәсеннән күрәм, калкулыклардан аны тамаша кылам: менә, бу кавем башкалардан аерым яши, халыклар арасында үзен үзгә тота.
Ком бөртегедәй бихисап күп Ягъкуб халкын кем саный алыр?! Исраилиләрнең дүрттән бер өлешен кем хисаплап чыгарыр?! Саф күңелле адәм кебек үлсәм иде мин, гомеремнең ахыры шундый адәмнәрнекенә охшаш булса иде!»
Бәлак шунда Билгамга: – Нәрсә эшлисең син минем белән?! Мин сине дошманнарымны ләгънәтләү өчен чакырдым, ә син аларны фатихалыйсың! – диде.
Билгам: – Раббы миңа нәрсә сөйләсә, мин шуны сүзгә-сүз җиткерергә тиеш түгелме соң?! – дип җаваплады.
Бәлак аңа әйтте: – Әйдә, башка урынга барабыз, шуннан аларны күрерсең, тик барысын да түгел, бер өлешен генә. Шуннан торып, аларны минем өчен ләгънәтлә.
Шуннан соң Бәлак аны Софим аланына, Фесгә тау башына алып менде һәм анда җиде мәзбәх төзетте, һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбан итте.
Билгам Бәлакка: – Син үзеңнең яндырылган корбанлыгың янында кал, ә мин, барып, Аллаһы белән очрашыйм, – диде.
Раббы Билгам белән очрашты һәм, ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.
Билгам әйләнеп килгәндә, Бәлак һәм барлык Мәаб башлыклары яндырылган корбанлык янында басып тора иделәр. Бәлак аңардан: – Раббы сиңа нәрсә сөйләде? – дип сорады.
Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Әй Бәлак, тор да тыңла, әй Сиппор углы, мин әйткәннәргә колак сал.
Аллаһы бит кеше затыннан түгел – ялган сөйләми Ул. Ул адәм углы түгел – Үзенең фикерен үзгәртми. Ул сөйләр дә эшен эшләмәсме?! Ул сүз бирер дә аны үтәмәсме?!
Менә, фатиха бирергә боерык алдым мин; фатихалаучы – Улдыр, һәм мин моны һич тә үзгәртә алмыйм.
Ягъкуб токымы бәла-каза күрмәс, Исраил халкына бәхетсезлек килмәс. Аларның Раббы Алласы – яннарында, һәм алар Аны үзләренең патшасы дип игълан итәләр.
Аллаһы аларны Мисыр җиреннән алып чыкты, һәм алар кыргый үгез мөгезедәй көчледер.
Ягъкуб токымына каршы нинди сихерчелек тә файдасыз, Исраил халкына каршы күрәзәлек итү дә файдасыз. Ягъкуб, ягъни Исраил хакында кешеләр хәзер: „Аллаһы әнә нәрсә эшләде!“ – дип әйтер.
Ана арысландай кузгала бу халык, ата арысландай урыныннан күтәрелә: табышын ашап бетермичә, аның канын туйганчы эчмичә, тынгылык тапмас ул».
Бәлак Билгамга әйтте: – Алайса аларны ләгънәтләмә дә, фатихаңны да бирмә.
Җавап кайтарып, Билгам аңа: – Раббы нәрсә кушса, шулай эшләрмен дип әйттем түгелме сиңа?! – диде.
Бәлак Билгамга әйтте: – Әйдә, мин сине башка урынга алып барыйм. Бәлки, Аллаһы мәгъкуль күрер дә, шул урыннан минем өчен аларны ләгънәт итәрсең.
Шуннан соң Бәлак Билгамны чүлгә караган Пигур тавының башына алып менеп китте.
Билгам Бәлакка әйтте: – Шушы урында миңа җиде мәзбәх төзет һәм җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсен корбан ит.
Бәлак ул кушканча эшләде: һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбанга китерде.
Исраилне мөбарәк кылуның Раббы күңеленә хуш килүен күреп, Билгам бу юлы инде ишарә эзләп тормады. Ул, чүлгә карашын ташлап,
ыруг-ыруг булып урнашкан Исраил угылларын күрде. Шунда Билгамга Аллаһы Рухы иңде;
һәм Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Бигур углы Билгам сөйли моны, ачык карашлы кеше сөйли,
Аллаһының сүзләрен ишетүче, Кодрәт иясеннән иңгән күренешләрне кабул кылучы, җиргә капланып яткан чакта да, ачык күргән бәндә сөйли:
„Әй Ягъкуб токымы, синең чатырларың, әй Исраил халкы, синең торакларың нинди гүзәл!
Җәйрәп яткан яшел үзән кебек алар, елга буендагы бакчалар, Раббы утырткан сабур агачлары, су буендагы эрбет агачлары кебек үсәләр.
Аларның чиләкләреннән су ташып торыр, аларның орлыклары суга туеныр. Аларның патшасы Агаг патшадан бөегрәк булачак, һәм аларның патшалыгы күтәреләчәк.
Аллаһы аларны Мисырдан алып чыкты, кыргый үгез мөгезедәй көчле алар. Үзенә дошман булган халыкларны ашап бетерә, сөякләрен сындыра-ваклый һәм уклары белән тар-мар китерә.
Ата арыслан кебек, ана арыслан кебек, җиргә ята алар – арысланны торгызырга кем җөрьәт итсен?! Сезгә фатихасын бирүче – фатихалы булсын, сезгә ләгънәт яудыручы – ләгънәтләнсен!“»
Бәлакның Билгамга ачуы чыкты; ул, кулын кулга сугып, Билгамга: – Мин сине дошманнарымны ләгънәт итү өчен чакырдым, ә син менә өченче тапкыр инде аларны фатихалыйсың.
Күз алдымнан югал! Өеңә кайтып кит! Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтергә теләдем, ә Раббы сине ул хөрмәттән мәхрүм итте, – диде.
Билгам Бәлакка әйтте: – Мин синең илчеләреңне:
«Бәлак миңа көмеш вә алтын тулы сараен тәкъдим итсә дә, үз теләгем белән, яхшылык яки яманлык эшләү өчен, Раббы сүзеннән чыга алмыйм. Раббы миңа нәрсә әйтсә, шуны гына сөйләячәкмен», – дип кисәтмәдеммени?!
Инде мин үз илемә кайтам, әмма киләчәктә бу халыкның синең халкыңа ни-нәрсә эшләячәген әйтеп куймакчымын.
Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Бигур углы Билгам сөйли моны, ачык карашлы кеше сөйли,
Аллаһының сүзләрен ишетүче, Аллаһы Тәгаләдән белем алучы, Кодрәт иясеннән иңгән күренешләрне кабул кылучы, егылып төшкән, ә күзләре ачык булган кеше сөйли:
„Мин аны күрәм, әмма бу әле хәзер генә түгел; аңа карыйм, әмма бу әле якын түгел. Ягъкуб токымыннан – йолдыз, Исраил халкыннан хөкемдарлык таягы калкып чыгачак – Ул Мәаб җирен кырып салачак һәм Шет угылларын тар-мар итәчәк;
Эдом басып алыначак, Сәгыйрьне дошманнары яулап алачак, ә Исраил үзенең көчен күрсәтәчәк.
Ягъкуб токымыннан хаким чыгачак, шәһәрдә котылып калганнарны ул юк итәчәк“».
Аннары Билгам Амалык халкын күрде һәм пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Халыклар арасында Амалык беренче иде, әмма киләчәктә аны һәлакәт көтә».
Шуннан соң ул, карашын кыниләргә күчереп, пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Синең торагың нык, ояң кыя башына корылган.
Әмма Ашшур сине әсирлеккә алып киткәч, Кабил вәйран булачак».
Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «И-и, Аллаһы шушы эшләрне гамәлгә ашыргач, кем генә исән калыр икән!
Киттиләрдән диңгез көймәләре килеп, Ашшурны да, Гыйберны да буйсындырачак, әмма ахыр чиктә үзләре дә һәлак булачак».
Сөйләп бетергәч, Билгам торды да туган ягына кайтып китте, Бәлак та үз юлы белән китеп барды.
Чатырларын корып Шиттимдә яшәгән вакытта, исраилиләрдән кайберәүләр Мәаб кызлары белән уйнашлык иттеләр.
Ул кызлар аларны үз илаһларына корбан китерү җыеннарына чакыра торган булдылар; халык ул корбаннарны ашады һәм аларның илаһларына табынды.
Исраилиләр, шулай итеп, Багал-Пигурга табына башладылар, һәм Раббының аларга ачуы чыкты.
Раббы Мусага әйтте: – Халыкның барлык башлыкларын җыеп ал да, кояш чыкканда, Раббы алдында асып үтер, шуннан соң Раббының исраилиләргә булган ачуы басылыр.
Муса Исраил хөкемчеләренә: – Багал-Пигурга табынучы якыннарыгызның һәммәсен үтерегез, – дип боерык бирде.
Бер көнне Муса белән бөтен Исраил җәмәгатьчелеге Очрашу чатыры алдында матәм тотканда, исраилиләрдән берәү бар халыкның күз алдында үз кардәшләре янына бер мидьяни хатынны алып килде.
Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс, моны күреп, җәмәгать җыеныннан чыкты һәм кулына сөңгесен алды да,
исраили ир артыннан йокы бүлмәсенә кереп, шул ирне һәм мидьяни хатынны чәнчеп үтерде. Шуннан соң исраилиләрне харап итүче үләт зәхмәте тукталды.
Үләттән һәлак булган кешеләрнең саны егерме дүрт меңгә җиткән иде.
Раббы Мусага әйтте:
– Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс исраилиләргә булган ачуымны басты. Ул Минем хакка исраилиләр арасындагы чит илаһларга түзмәде, юкса Мин, ярсуым кузгалып, аларны кырып бетергән булыр идем.
Шуңа күрә аңа әйт: «Мин аның белән тынычлык турында килешү төзим.
Үзенең Алласы хакына башка илаһларга түзеп тормаган һәм исраилиләрне йолып алган өчен, Мин аңа һәм аның нәселенә мәңгегә руханилык вазифасын тапшырам».
Мидьяни хатын белән бергә үтерелгән исраилинең исеме Зимри булып, ул – Шимун ыругындагы гаилә башлыгы Салуның углы иде.
Ә үтерелгән мидьяни хатынның исеме Көзби булып, ул – мидьяниләрнең Сур исемле бер ыругбашының кызы иде.
Раббы Мусага әйтте:
– Мидьяниләрне, дошманнарыгыз дип санап, кырып бетерегез!
Чөнки алар, мәкер кылып, илаһлары Пигур һәм үзләренең кыз кардәше – мидьяниләрнең бер ыругбашының кызы Көзби (Пигур аркасында килеп чыккан үләт зәхмәте вакытында ул үтерелә) белән ымсындырып, дошманга эшләгәнне сезгә эшләделәр.
Менә шул үләттән соң Мусага һәм Һарун углы рухани Элгазарга Раббы болай диде:
– Сугышка яраклы, яше егермедән узган Исраил ирләренең һәммәсен гаиләләре буенча исәпкә алыгыз.
Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Муса белән рухани Элгазар исраилиләргә:
– Раббының Мусага әмер итүенчә, яше егермедән узган ирләрнең һәммәсен исәпкә алыгыз, – диделәр. Мисыр җиреннән чыккан исраилиләр түбәндәгеләр.
Исраилнең беренче углы – Рубин. Рубин токымы: Ханохтан – Ханох кабиләсе, Паллудан – Паллу кабиләсе;
Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Кәрмидән – Кәрми кабиләсе.
Рубин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык өч мең җиде йөз утыз булды.
Паллуның Элиаб исемле углы бар иде.
Элиабның угыллары: Немуил, Датан һәм Абирам. Датан белән Абирам, җитәкчеләрдән булып, Корах тарафдарлары белән бергә Раббыга каршы баш күтәргәннәр һәм Муса белән Һарунга ризасызлык белдергәннәр иде.
Шул вакытта җир, ярылып китеп, аларны йоткан – Корах һәм аның барлык тарафдарлары һәлак булган, һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ике йөз илле кешене ялкын көйдереп үтергән иде.
Әмма ул көнне Корах угыллары исән калды.
Шимун ыругындагы кабиләләр: Немуилдән – Немуил кабиләсе, Яминнән – Ямин кабиләсе, Яхиннән – Яхин кабиләсе,
Зерахтан – Зерах кабиләсе, Шаулдан – Шаул кабиләсе.
Шимун ыругында егерме ике мең ике йөз кеше исәпләнде.
Гәд ыругындагы кабиләләр: Сефоннан – Сефон кабиләсе, Хәггидән – Хәгги кабиләсе, Шунидан – Шуни кабиләсе,
Ознидән – Озни кабиләсе, Эридән – Эри кабиләсе,
Арудидән – Аруди кабиләсе, Арелидән – Арели кабиләсе.
Гәд ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык мең биш йөз булды.
Эр һәм Онан – Яһүдә угыллары, әмма алар Кәнган җирендә үлеп калдылар.
Яһүдә ыругындагы кабиләләр: Шеладан – Шела кабиләсе, Перестан – Перес кабиләсе, Зерахтан – Зерах кабиләсе.
Перес токымы: Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Хамулдан – Хамул кабиләсе.
Яһүдә ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны җитмеш алты мең биш йөз булды.
Исәсхәр ыругындагы кабиләләр: Толадан – Тола кабиләсе, Пуаһтан – Пуаһ кабиләсе,
Яшубтан – Яшуб кабиләсе, Шимроннан – Шимрон кабиләсе.
Исәсхәр ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең өч йөз булды.
Зәбулун ыругындагы кабиләләр: Середтан – Серед кабиләсе, Элоннан – Элон кабиләсе, Яхлелдан – Яхлел кабиләсе.
Зәбулун ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш мең биш йөз булды.
Йосыф угыллары Менашше һәм Эфраим ыругларындагы кабиләләр түбәндәгечә.
Менашше токымы: Мәкирдән – Мәкир кабиләсе, Мәкир – Гилыгадның атасы булган; Гилыгадтан – Гилыгад кабиләсе.
Гилыгад токымы: Игызырдан – Игызыр кабиләсе, Хелыктан – Хелык кабиләсе,
Асриелдән – Асриел кабиләсе, Шәкемнән – Шәкем кабиләсе,
Шемидәдән – Шемидә кабиләсе, Хепердан – Хепер кабиләсе.
Хепер углы Селупхадның угыллары булмады, бары тик кызлары гына бар иде. Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса.
Менашше ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле ике мең җиде йөз булды.
Эфраим ыругындагы кабиләләр: Шутелахтан – Шутелах кабиләсе, Бәхердән – Бәхер кабиләсе, Таханнан – Тахан кабиләсе.
Шутелах токымы: Эраннан – Эран кабиләсе.
Эфраим ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны утыз ике мең биш йөз булды. Йосыф ыругындагы кабиләләр әнә шулар иде.
Беньямин ыругындагы кабиләләр: Беладан – Бела кабиләсе, Ашбелдан – Ашбел кабиләсе, Ахирамнан – Ахирам кабиләсе;
Шефуфамнан – Шефуфам кабиләсе, Хуфамнан – Хуфам кабиләсе.
Беланың Ард исемле углыннан – Ард кабиләсе, ә Нагаман исемле углыннан – Нагаман кабиләсе.
Беньямин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең алты йөз булды.
Дан ыругындагы кабиләләр: Шухамнан – Шухам кабиләсе. Дан ыругы әнә шулардан гыйбарәттер;
исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең дүрт йөз булды. Болар барысы да Шухам токымы иде.
Ашер ыругындагы кабиләләр: Имнадан – Имна кабиләсе, Ишвидән – Ишви кабиләсе, Беригадан – Берига кабиләсе,
Берига токымы: Хебердан – Хебер кабиләсе, Малкиелдән – Малкиел кабиләсе.
Ашер кызының исеме – Серах.
Ашер ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле өч мең дүрт йөз булды.
Нәптали ыругындагы кабиләләр: Яхсиелдән – Яхсиел кабиләсе, Гүнидән – Гүни кабиләсе,
Есердан – Есер кабиләсе, Шиллемнан – Шиллем кабиләсе.
Нәптали ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең дүрт йөз булды.
Исәпкә алынган Исраил угылларының саны алты йөз бер мең җиде йөз утыз булды.
Раббы Мусага әйтте:
– Биләмә җирләре ыругтагы кешеләр санынча бүленергә тиеш.
Зур ыругка җирне күбрәк итеп, ә кечкенәсенә азрак итеп бир; биләмәгә җир ыругтагы кешеләр санына карап бирелергә тиеш.
Җирне шобага салып бүлегез. Биләмә җире ыругтагы кешеләр санынча бүленсен.
Зур ыруглар да, кечкенә ыруглар да биләмәгә җирне шобага буенча алсыннар.
Леви ыругында исәпкә алынган кабиләләр: Гершоннан – Гершон кабиләсе, Коһаттан – Коһат кабиләсе, Мераридән – Мерари кабиләсе.
Либни, Хебрун, Махли, Муши, Корах кабиләләре дә Леви ыругыныкы. Коһат – Амрамның атасы.
Мисырда туган Леви кызы Йөхәбәд Амрамның хатыны иде. Амрамга ул Һарунны, Мусаны һәм аларның кыз туганы Мәрьямне табып бирә.
Һарунның угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар.
Әмма Надаб белән Абиһу Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның хозурына алып килгән өчен һәлак булганнар иде.
Леви ыругындагы бер айлык һәм аннан өлкәнрәк ирләрнең саны егерме өч мең булды. Алар исраилиләр белән бергә исәпкә алынмады, чөнки исраилиләр арасында левиләргә биләмәгә җир бирелмәде.
Муса белән рухани Элгазар тарафыннан исәпкә алынганнар әнә шулар булды. Исраилиләрне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында исәпкә алдылар.
Муса белән рухани Һарун Синай чүлендә исәпкә алган исраилиләрдән берсе дә бу исемлеккә кермәде,
чөнки алар хакында Раббы: «Алар һәммәсе дә чүлдә үләчәк», – дигән иде, һәм Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуадан башка, алар арасыннан беркем исән калмады да.
Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад углы Хепер тудырган Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса. Беркөнне Йосыф углы Менашше ыругыннан булган Селупхадның әлеге кызлары Очрашу чатыры алдына, Муса белән рухани Элгазар каршына, җитәкчеләр һәм бар халык алдына килеп бастылар да әйттеләр:
– Безнең атабыз, үзеннән соң угыллар калдырмыйча, гөнаһлары өчен чүлдә үлеп калды. Корах һәм аның тарафдарлары Раббыга каршы оештырган фетнәдә ул катнашмады.
Атабызның углы булмаганга күрә, аның исеме үзенең кабиләсеннән сызып ташланырга тиешме?! Атабызның туганнары арасында безгә дә биләмә бирегез!
Муса аларның дәгъвасын Раббыга җиткерде.
Раббы Мусага әйтте:
– Селупхад кызлары дөрес сөйлиләр. Аталарының туганнары арасында аларга биләмәгә җир бир – аталарының биләмәсе алар кулына күчсен.
Ә исраилиләргә аңлат: «Әгәр берәү үлсә һәм аның углы булмаса, мирасы аның кызына тапшырылырга тиеш.
Әгәр кызы да булмаса, ул чагында мирасын туганнарына тапшырыгыз.
Әгәр туганнары да булмаса, атасының туганнарына бирегез.
Әгәр атасының туганнары булмаса, аның мирасын кабиләсендәге иң якын туганына бирегез – ул аныкы булсын. Раббының Мусага әмер итүенчә, исраилиләргә бирелгән карар-кагыйдә әнә шундый».
Аннары Раббы Мусага әйтте: – Менә шушы Әбарим тавына мен дә Мин исраилиләргә бирәчәк җиргә кара.
Аны күргәннән соң, туганың Һарун кебек, син дә мәрхүм ата-бабаларың белән кушылырсың.
Чөнки Сыйн чүлендә, халык Миңа каршы баш күтәргән вакытта, сез икегез Мин әйткәнне тыңламадыгыз, Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында, Минем изгелегемне исбатламадыгыз.
Раббыга Муса әйтте:
– И-и Раббы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бу халык өстеннән башлык итеп башка кешене билгеләсәң иде.
Раббы халкы көтүчесез калган сарыклар кебек булмасын өчен, ул, аларны әйдәп, алларыннан барыр иде һәм алып та кайтыр иде.
Раббы Мусага: – Нун углы Ешуаны үз яныңа ал, – диде. – Аңарда Минем Рухым бар; Ешуага кулыңны куй да,
аны рухани Элгазар һәм бөтен халык каршына бастырып, алар күз алдында җитәкчелекне аңа йөклә.
Исраил халкы аны тыңласын өчен, үзең ия булган хакимлекне аңа бир.
Ешуа бөтен эшне рухани Элгазар белән киңәшеп эшләсен, Элгазар исә урим ярдәмендә Ешуа өчен Минем ихтыярымны беләчәк. Ешуа үзе һәм аның белән бергә барча Исраил халкы Элгазарның сүзе белән юлга да кузгалачак, кире дә әйләнеп кайтачак.
Муса бөтенесен дә Раббы әмер иткәнчә эшләде: Ешуаны рухани Элгазар һәм бар халык алдына китереп бастырды. Муса үзенең кулларын Ешуа өстенә куйды һәм аңа җитәкчелекне йөкләде.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә шулай дип боер: «Ризык бүләкләрен Миңа билгеләнгән вакытта китерегез – шушы корбаннарның исе Минем күңелемә хуш килер».
Әйт аларга: «Раббыга яндыру корбаны итеп бирергә тиешле бүләкләр менә шушы: тулаем яндыру корбаны буларак, көн дә китерелергә тиешле кимчелексез бер яшьлек ике тәкә бәрән.
Бәрәннәрнең берсен – иртән, икенчесен кичен китерегез;
һәм эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә зәйтүн мае кушып, икмәк бүләге китерегез.
Менә бу – Синай тавында гамәлгә кертелгән көндәлек тулаем яндыру корбаны, аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Һәр бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге китерегез – Раббыга аны Изге бүлмәдә тәкъдим итегез.
Икенче бәрәнне, иртәнгесе сыман, икмәк һәм шәраб бүләкләре белән бергә кичен тәкъдим итегез. Әлеге яндыру бүләгенең тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Шимбә көнне кимчелексез бер яшьлек ике бәрән белән бергә шәраб бүләге һәм эфаның уннан ике өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге китерегез.
Көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбаны һәм аның белән бергә тәкъдим ителә торган шәраб бүләгеннән тыш, һәр шимбә көнне китерелергә тиешле тулаем яндыру корбаны әнә шундый.
Яңа ай башында Раббыга, тулаем яндыру корбаны итеп, ике үгез бозау һәм бер сарык тәкәсе, кимчелексез бер яшьлек җиде тәкә бәрән китерегез.
Һәр үгез бозау белән бергә эфаның уннан өч өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган, һәр сарык тәкәсе белән бергә эфаның уннан ике өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган,
һәр тәкә бәрән белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге китерегез. Менә бу – тулаем яндыру корбаны, Раббыга тәкъдим ителә торган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Шулай ук һәр үгез бозау белән бергә – ярты һин, һәр сарык тәкәсе белән бергә – һиннең өчтән бер өлеше, һәр тәкә бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге булырга тиеш. Бу – ел әйләнәсендә һәр айның беренче көнендә китерелә торан яндыру корбаны.
Көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбаныннан һәм шәраб бүләгеннән тыш, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга бер кәҗә тәкәсе тәкъдим итегез.
Беренче айда, айның ундүртенче көнендә – Котылу бәйрәме.
Шул ук айның унбишенче көнендә бәйрәм башлана: җиде көн төче икмәк ашарга тиешсез.
Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз.
Раббыга яндыру бүләге, тулаем яндыру корбаны – ике үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән китерегез. Терлекләрнең барысы да кимчелексез булырга тиеш.
Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез.
Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез.
Боларны иртән китерелгән көндәлек тулаем яндыру корбанына өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Шул рәвешле, яндыру бүләге буларак, җиде көн дәвамында ризык бүләге тәкъдим итегез; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм шәраб бүләгенә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Җиденче көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз.
Уңыш бәйрәменең, ягъни Атналар бәйрәменең беренче көнендә, Раббыга яңа өлгергән ашлыктан бүләк китергән вакытта, изге җыелыш үткәрегез. Бу көнне бернинди эш башкармагыз.
Раббыга ике үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән тәкъдим итегез; әлеге яндыру корбанының тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез.
Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез.
Боларны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк бүләгенә өстәмә рәвештә, шәраб бүләге белән бергә тәкъдим итегез. Корбанлык маллар кимчелексез булырга тиеш.
Җиденче айның беренче көнендә изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз; ул көн сездә быргылар уйнату көне булсын.
Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез.
Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез.
Боларны ай саен һәм көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез. Бу – Раббыга китерелә торган яндыру бүләкләре; аларның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Җиденче айның унынчы көнендә изге җыелыш үткәрегез; ул көнне ураза тотыгыз һәм бернинди эш башкармагыз.
Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез.
Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез; аны пакьләнү көнендә китерелә торган гөнаһ йолу корбанына, көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Җиденче айның унбишенче көнендә изге җыелыш үткәрегез; бернинди эш башкармагыз һәм җиде көн буе Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез.
Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны, ягъни яндыру бүләге итеп, унөч үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Унөч үгез бозауның һәрберсе белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, ике сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, ундүрт тәкә бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез.
Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Икенче көнне унике үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Өченче көнне унбер үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Дүртенче көнне ун үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Бишенче көнне тугыз үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Алтынчы көнне сигез үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Җиденче көнне җиде үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез, бернинди эш башкармагыз.
Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны, ягъни яндыру бүләге итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш.
Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен.
Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез».
«Билгеләнгән бәйрәмнәрегездә Раббыга китерелә торган тулаем яндыру корбаннары, икмәк вә шәраб бүләкләре, татулык корбаннары әнә шулар. Аларны әйткән нәзерегез буенча яки ихтыяри рәвештә китерелә торган бүләкләргә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез».
Раббы әмер иткәннәрнең һәммәсен Муса исраилиләргә сөйләп бирде.
Муса исраилиләрнең ыруг башлыкларына әйтте: – Раббы менә нәрсә әмер итте:
«Әгәр кем дә булса Раббыга нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә, ул үзенең биргән сүзен бозмасын һәм авызыннан чыккан һәр сүзен үтәсен.
Әгәр бер хатын яшь чагында, атасы өендә торган вакытта, Раббыга нәзер әйтсә яки үзен вәгъдә белән бәйләсә,
һәм аның атасы кызының нәзерен яки вәгъдә белән бәйләнгән булуын ишетсә һәм бу хакта бер сүз дә әйтмәсә, ул очракта кызның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
Әгәр дә атасы, бу хакта ишетеп, аңа рөхсәт итмәсә, ул очракта кыз үзенең нәзереннән яки вәгъдәсеннән азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки кызның атасы ризалыгын бирмәде.
Әгәр нәзер әйткән яки уйламыйча вәгъдә биргән хатын, кияүгә чыгып,
бу хакта иренә мәгълүм булса, һәм ире ишетеп тә берни әйтмәсә, хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынына рөхсәт итмәсә, әлеге хатын әйткән нәзереннән яки уйламыйча биргән вәгъдәсеннән азат булачак, һәм Раббы аны кичерәчәк.
Тол яки иреннән аерылган хатынның әйткән нәзере һәм биргән вәгъдәсе үтәлергә тиеш.
Әгәр иренең өендә хатын нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә,
һәм ире бу хакта ишетеп тә бер сүз әйтмәсә – хатынын тыймаса, ул очракта хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынының нәзерен яки вәгъдәсен кире какса, әйткән нәзереннән яки авызыннан чыккан вәгъдәсеннән хатын азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки аның ире ризалыгын бирмәде.
Шул рәвешле, ире хатынының вәгъдәсен яки нәзерен расларга да, кире кагарга да мөмкин.
Әгәр ире хатынының нәзере яки вәгъдәсе хакында ишеткән көнне дә, аннан соң да берни әйтмәсә, димәк, хатынының нәзер-вәгъдәсен ул раслый дигән сүз, чөнки бу хакта ишетеп тә хатынына ул бер сүз әйтмәде.
Әгәр ир кеше әлеге нәзер-вәгъдәне күпмедер вакытлар үткәннән соң гына кире кага икән, нәзернең үтәлмәве өчен хатынының гаебен ул үз өстенә ала».
Ир белән хатын арасындагы яисә, яшьлегендә атасы өендә яшәгәндә, кызы белән атасы арасындагы мөнәсәбәтләр хакында Раббының Мусага әмер иткән кагыйдәләре әнә шулар иде.
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләр өчен мидьяниләрдән үч ал. Шуннан соң син үлгән ата-бабаларың белән кушылырсың.
Муса халыкка әйтте: – Мидьяниләрдән Раббының үчен алыр өчен, ирләрегез арасыннан сугышчыларны коралландырыгыз.
Исраил ыругларының һәркайсыннан мең кеше сугышка әзерләнсен.
Һәрбер Исраил ыругыннан меңәр кеше сайланып, барлыгы унике мең кораллы сугышчы сафка басты.
Муса, һәр ыругтан берәр мең гаскәрине сайлап алып, рухани Элгазар углы Пинхәс белән бергә сугышка озатты. Пинхәс Изге бүлмә савытларын һәм хәбәр сала торган быргыларын алды.
Раббы Мусага әмер иткәнчә, алар мидьяниләргә һөҗүм иттеләр һәм әлеге халыкның барча ир затын кырып бетерделәр.
Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар;
мидьяниләрнең хатыннарын һәм балаларын әсир иттеләр, терлекләрен, көтү-көтү малларын, мал-мөлкәтләрен үзләренә алдылар;
мидьяниләр яшәгән барлык шәһәр һәм торак урыннарын яндырдылар.
Кулга төшергән һәммә нәрсәне – әсирләрдән алып терлеккә кадәр
бар ганимәтне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында урнашкан станнарына – Муса белән рухани Элгазар һәм Исраил халкы янына алып кайттылар.
Муса белән рухани Элгазар һәм халыкның барлык җитәкчеләре аларны каршыларга станнан чыктылар.
Сугыштан кайтып килүче гаскәрбашларына – меңбашларына һәм йөзбашларына – ачуланып, Муса шунда: – Сез барлык хатын-кызларны исән калдырдыгызмыни?! – диде. –
Шул хатыннар исраилиләрне, Билгам киңәше белән илаһлары Пигурга табындырып, Раббыга хыянәт итәргә мәҗбүрләделәр! Раббы халкы арасында таралган үләт шуннан соң башланды бит.
Барлык ир балаларны һәм ир күргән хатыннарны үтерегез!
Ә ир затын белмәгән кызларны үзегез өчен калдырыгыз.
Шуннан Муса әйтте: – Арагызда кеше үтергән яисә мәеткә орынган затлар булса, җиде көн дәвамында станга аяк басмасыннар. Сез үзегез вә әсирләрегез өченче һәм җиденче көндә пакьләнергә тиеш.
Барлык кием-салымнарыгызны, күн һәм тире әйберләрегезне, кәҗә мамыгыннан эшләнгән бар нәрсәгезне, шулай ук барлык агач савытларыгызны чистартыгыз.
Рухани Элгазар сугышта йөреп кайткан сугышчыларга әйтте: – Раббы Мусага әмер иткән канунның кагыйдәсе менә шундый:
алтын, көмеш, бакыр, тимер, ак һәм кара кургашны – утта янмый торган бар нәрсәне чистартыр өчен, ялкын аша уздырыгыз, аннары пакьләү суы белән юыгыз. Ә утта яна торган бар нәрсә пакьләү суы белән чистартылсын.
Җиденче көндә киемнәрегезне юыгыз, шуннан соң пакь булырсыз һәм станга кайта алырсыз.
Раббы Мусага әйтте:
– Рухани Элгазар һәм халыкның гаилә башлыклары белән бергә әсирләрне һәм терлекне исәпкә алыгыз.
Ганимәтне тигез ике өлешкә бүлеп, бер яртысын – сугышта катнашканнарга, икенче яртысын калган халыкка бир.
Сугышта катнашканнарның өлешеннән һәр биш йөзенче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны ал да, Раббыга салым итеп,
Аның алдында күтәреп селкегән бүләк рәвешендә, рухани Элгазарга тапшыр.
Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир.
Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Муса белән рухани Элгазар шулай эшләделәр.
Үзләренә калдырган мөлкәтне санамаганда, сугышта катнашкан кешеләр кулга төшергән байлык: вак терлектән – алты йөз җитмеш биш мең баш,
эре терлектән – җитмеш ике мең баш,
алтмыш бер мең баш ишәк,
шулай ук ир белмәгән утыз ике мең кыз.
Бөтен ганимәтнең яртысы, ягъни сугышта катнашканнарның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш,
шулардан алты йөз җитмеш бише Раббыга салым итеп бирелде;
эре терлектән – утыз алты мең баш, шулардан җитмеш икесе Раббыга салым итеп бирелде;
утыз мең биш йөз баш ишәк, шулардан алтмыш бере Раббыга салым итеп бирелде;
уналты мең кеше, шулардан Раббыга салым итеп утыз икесе бирелде.
Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның алдында күтәреп селкегән бүләкне – Раббыга дигән салымны – Элгазарга тапшырды.
Сугышта катнашучылар алып кайткан ганимәттән Муса исраилиләр өчен аерып алган өлеш,
ягъни халыкның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш,
эре терлектән – утыз алты мең баш,
утыз мең биш йөз баш ишәк,
уналты мең кеше.
Муса, Раббы әмер иткәнчә, исраилиләр өлешеннән кеше һәм терлекнең илледән берен Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бирде.
Шуннан соң меңбашлары һәм йөзбашлары Муса янына килеп әйттеләр:
– Без, синең хезмәтчеләрең, үзебезнең кул астындагы сугышчыларны санап чыктык – берсен дә югалтмаганбыз.
Раббы җаннарыбызны саклап калсын өчен, кулга төшергән алтын әйберләрне – кулбашына кия торган беләзекләрне, йөзекләрне, кул беләзекләрен, алкаларны һәм муенсаларны – без Аңа бүләк итәбез.
Муса белән рухани Элгазар алардан шушы алтынны – бөтен алтын әйберләрне кабул иттеләр.
Меңбашлары вә йөзбашлары Раббыга бүләк итеп китергән алтын уналты мең җиде йөз илле шәкыл булды.
Гаскәриләр исә сугышта кулга төшергән алтынны үзләрендә калдырды.
Муса белән рухани Элгазар алтынны меңбашларыннан вә йөзбашларыннан алдылар да, исраилиләр истәлеге итеп, Раббы каршына, Очрашу чатырына китерделәр.
Рубин һәм Гәд угылларының көтүләре бик зур иде, һәм алар Ягызер һәм Гилыгад җирләренең көтү йөртү өчен яраклы урын икәнен күрделәр.
Гәд һәм Рубин угыллары, Муса белән рухани Элгазар һәм халык җитәкчеләре янына килеп: – Атарот, Дибон, Ягызер, Нимра, Хишбун, Элгале, Себам, Нәбу һәм Бегон –
Исраил халкы өчен Раббы тар-мар иткән җирләр терлек йөртергә хәйран шәптер; ә без, синең колларың, терлек көтәбез, – дип әйттеләр.
Аннары: – Әгәр без синең күз алдыңда шәфкать казанганбыз икән, бу җирне, биләмә итеп, без хезмәтчеләреңә бир; безне Үрдүннең аръягына чыгарма, – дип өстәделәр.
Гәд һәм Рубин угылларына Муса: – Кардәшләрегез сугышка барачак, ә сез монда калырсызмы?!
Ни өчен сез исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдерәсез? – диде. –
Раббы биргән җирне карар өчен, мин сезнең аталарыгызны Кадыш-Барниадан җибәргәч, алар да нәкъ менә шулай эшләгән иде.
Эшкүл үзәнлегенә барып җитеп, ул якларны күргәч, алар да исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдергән иде.
Шул көнне Раббының ачуы кабарды, һәм Ул ант итеп әйтте:
«Мин, ант эчеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткән җирләрне Мисырдан чыккан, яше егермедән узган кешеләр күрмәсләр, чөнки алар бөтен күңелләре белән Миңа буйсынмадылар.
Бу исәпкә кынази Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуа гына керми, чөнки алар Раббыга бөтен күңелләре белән буйсындылар».
Раббының Исраилгә ачуы кабарды, һәм Аның алдында яманлык кылган бу буынны Ул, тәмам юкка чыгарганчы, кырык ел буе, чүлдә йөртте.
– Инде менә сез – гөнаһлы буын – аталарыгыз урынына калып, Раббының Исраилгә каршы ачуын тагын да ныграк кабартасыз.
Әгәр сез Аңардан йөз чөерсәгез, Исраил халкын Ул чүлдә калдырачак, һәм сез, шулай итеп, халыкны тәмам харап итәчәксез.
Гәд һәм Рубин угыллары, Муса янына килеп: – Без монда көтүләребез өчен сарык араннары һәм балаларыбыз өчен шәһәрләр корырбыз, – диделәр. –
Шуннан соң, коралланып, исраилиләр үзләренә тәгаенләнгән җирләргә барып урнашканчы, алар алдыннан барырбыз. Ә балаларыбыз, җирле халыктан сакланып хәвеф-хәтәрсез яшәсен өчен, ныгытылган шәһәрләрдә калсын.
Исраилиләрнең һәрберсе үзенә биләмәгә җир алганчы, без өйләребезгә кайтмабыз.
Үрдүннең аръягында без алар белән бергә биләмәгә җир алмабыз, чөнки безнең биләмәләр Үрдүннең бу ягында – көнчыгыш тарафында булачак.
Муса аларга әйтте: – Әгәр шулай эшлисез һәм, коралланып, Үрдүннең аръягына Раббы алдында Аның хакына сугышка барасыз икән, ул чакта сез, Раббы Үзенең дошманнарын тар-мар итеп бөтен җирне яулап алганнан соң, монда кире кайта алырсыз – Раббы алдында да, Исраил алдында да гаепле булмассыз, һәм бу җир Раббы күз алдында сезнең биләмәгез дип исәпләнер.
– Әгәр шулай эшләмәсәгез, Раббы алдында гөнаһ кылган саналырсыз, һәм белегез: шул чакта җәзасыз калмассыз!
Балаларыгыз өчен шәһәрләр төзегез, сарыкларыгыз өчен араннар корыгыз, шулай ук биргән вәгъдәгезне дә үтәгез.
Гәд угыллары белән Рубин угыллары Мусага әйттеләр: – Без – синең хезмәтчеләрең, әфәндебез. Ничек кушсаң, шулай эшләрбез!
Балаларыбыз вә хатыннарыбыз, көтүләребез, барча терлегебез монда – Гилыгад шәһәрләрендә калсын.
Ә синең хезмәтчеләрең, коралланып, әфәндебез кушканча, Раббы алдында сугышка барыр өчен, Үрдүн аръягына чыгар.
Муса алар хакында рухани Элгазарга, Нун углы Ешуага һәм исраилиләрнең ыруг башлыкларына әмер бирде.
Муса болай дип әйтте: – Әгәр Гәд һәм Рубин угыллары, сугышка коралланып, Раббы алдында сезнең белән бергә Үрдүннең аръягына чыгалар икән, шул чакта сез, ул җирне яулап алганнан соң, Гилыгадны биләмә итеп аларга бирегез.
Әгәр алар сезнең белән бергә Үрдүн аръягына чыкмыйлар икән, ул чагында сезнең белән бергә Кәнган җирендә биләмә алсыннар.
Гәд һәм Рубин угыллары болай дип җавап бирделәр: – Без – синең хезмәтчеләрең. Раббы ничек боерса, шулай эшләрбез!
Без, коралланып, Раббы алдында Кәнган җиренә барачакбыз, әмма безгә биләмә итеп биреләсе җирләр Үрдүннең бу ягында булсын.
Муса, шулай итеп, амориләр патшасы Сихон патшалыгын һәм Башан патшасы Ог патшалыгын шәһәрләре вә шәһәрләр тирәсендәге җирләре белән бергә Гәд һәм Рубин угылларына, Йосыф углы Менашше ыругының бер яртысына бирде.
Гәд угыллары Дибон, Атарот, Арогыр, Атрот-Шофан, Ягызер, Йөгбеһа, Бәйт-Нимра, Бәйт-Һаран шәһәрләрен ныгыттылар һәм сарык араннары кордылар.
Ә Рубин угыллары, Хишбун, Элгале, Кыръятаим, Нәбу, Багал-Мегон (кайбер шәһәрләрнең исемнәре үзгәртелгән) һәм Сибма шәһәрләрен тергезеп, аларга яңа исемнәр бирделәр.
Менашше углы Мәкирнең нәсел варислары, Гилыгадка китеп, аны басып алдылар һәм анда яшәгән амориләрне куып чыгардылар.
Муса Гилыгадны Менашше углы Мәкиргә бирде, һәм аның нәселе шунда урнашты.
Менашше нәселеннән булган Яһир амориләрнең авылларын басып алды һәм аларны Яһир авыллары дип атады.
Нобах исә Кынатны һәм аның тирәсендәге шәһәрләрне басып алды һәм аны үз исеме белән Нобах дип атады.
Төркемнәргә бүленгән Исраил халкы, Муса белән Һарун җитәкчелегендә сәяхәт кылганда, түбәндәге урыннарда тукталды.
Раббы кушуы буенча, Муса чүл сәфәре дәвамында туктап ял итәсе урыннарның исемлеген төзеде. Аларның барыр юллары һәм тукталышлары түбәндәгечә.
Беренче айның унбишенче көнендә, Котылу бәйрәменнән соң икенче көндә, мисырлыларның күз алдында алар, кыю атлап, Рәмесестән чыгып киттеләр.
Ул вакытта мисырлылар Раббы тарафыннан һәлак ителгән беренче булып туган угылларын җирли иделәр – Раббының Мисыр илаһларын хөкем итүе иде бу!
Исраилиләр, Рәмесестән кузгалып китеп, Суккөттә чатырларын корып урнаштылар.
Суккөттән китеп, чүл читендәге Этамда чатырларын корып урнаштылар.
Этамнан китеп, Багал-Сефоннан көнчыгышта урнашкан Пи-Һахирутка таба борылдылар һәм Мигдол каршында чатырларын корып урнаштылар.
Пи-Һахируттан китеп, диңгезне кичтеләр, аннары чүлгә чыктылар һәм, Этам чүле буйлап өч көн барганнан соң, Марада чатырларын корып урнаштылар.
Марадан китеп, Элимгә килделәр; Элимдә унике су чыганагы һәм җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар шунда чатырларын корып урнаштылар.
Элимнән китеп, Камышлы диңгез яры буенда чатырларын корып урнаштылар.
Камышлы диңгез яры буеннан китеп, Син чүлендә чатырларын корып урнаштылар.
Син чүленнән китеп, Дуфкада чатырларын корып урнаштылар.
Дуфкадан китеп, Алушта чатырларын корып урнаштылар.
Алуштан китеп, Рефидимдә чатырларын корып урнаштылар; анда халык өчен эчәргә су юк иде.
Рефидимнән китеп, Синай чүлендә чатырларын корып урнаштылар.
Синай чүленнән китеп, Кыйбрут-Һаттавада чатырларын корып урнаштылар.
Кыйбрут-Һаттавадан китеп, Хасеротта чатырларын корып урнаштылар.
Хасероттан китеп, Ритмада чатырларын корып урнаштылар.
Ритмадан китеп, Риммун-Переста чатырларын корып урнаштылар.
Риммун-Перестан китеп, Либнада чатырларын корып урнаштылар.
Либнадан китеп, Риссада чатырларын корып урнаштылар.
Риссадан китеп, Кыһилатада чатырларын корып урнаштылар.
Кыһилатадан китеп, Шефер тавында чатырларын корып урнаштылар.
Шефер тавыннан китеп, Харадада чатырларын корып урнаштылар.
Харададан китеп, Макыһелотта чатырларын корып урнаштылар.
Макыһелоттан китеп, Тахатта чатырларын корып урнаштылар.
Тахаттан китеп, Терахта чатырларын корып урнаштылар.
Терахтан китеп, Миткада чатырларын корып урнаштылар.
Миткадан китеп, Хашмонада чатырларын корып урнаштылар.
Хашмонадан китеп, Мосеротта чатырларын корып урнаштылар.
Мосероттан китеп, Бәне-Ягаканда чатырларын корып урнаштылар.
Бәне-Ягаканнан китеп, Хор-Һагидгәддә чатырларын корып урнаштылар.
Хор-Һагидгәддән китеп, Йотбатада чатырларын корып урнаштылар.
Йотбатадан китеп, Абронада чатырларын корып урнаштылар.
Абронадан китеп, Эсион-Гебердә чатырларын корып урнаштылар.
Эсион-Гебердән китеп, Сыйн чүлендәге Кадышта чатырларын корып урнаштылар.
Кадыштан китеп, Эдом җирләре чигендәге Һор тавында чатырларын корып урнаштылар.
Исраил халкының Мисырдан чыгуына кырыгынчы ел киткәч, бишенче айның беренче көнендә, Раббының кушуы буенча, рухани Һарун Һор тавына менде һәм шунда вафат булды.
Һор тавында үлеп калганда, Һарунга йөз егерме өч яшь иде.
(Кәнган җиреннән көньякта, Нәгебтә яшәгән кәнгани Арад патша исраилиләрнең килүен ишетә.)
Алар, Һор тавыннан китеп, Салмунада чатырларын корып урнаштылар.
Салмунадан китеп, Пунонда чатырларын корып урнаштылар.
Пуноннан китеп, Оботта чатырларын корып урнаштылар.
Оботтан китеп, Мәаб чигендәге Ие-Әбаримдә чатырларын корып урнаштылар.
Ие-Әбаримнән китеп, Дибон-Гадта чатырларын корып урнаштылар.
Дибон-Гадтан китеп, Алмон-Диблатаимдә чатырларын корып урнаштылар.
Алмон-Диблатаимнән китеп, Нәбу алдындагы Әбарим тауларында чатырларын корып урнаштылар.
Әбарим тауларыннан китеп, Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында чатырларын корып урнаштылар.
Аларның чатырлары Үрдүн яры буйлап Мәаб үзәнлегендәге Бәйт-Ешимоттан алып Әбел-Шиттимгә кадәр урнашкан иде.
Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббы Мусага:
– Исраилиләргә әйт: «Үрдүн елгасын кичеп, Кәнган җиренә кергәч, ул җирдә яшәүчеләрне бөтенләй куып чыгарыгыз. Аларның коеп яки таштан сырлап ясаган барча потларын һәм потханәләрен пыр туздырыгыз, – диде. –
Ул җирне яулап алыгыз һәм шунда хуҗа булып урнашыгыз, чөнки Мин ул җирне сезгә биләмә итеп бирәм.
Ул җирне, шобага салып, ыруглар арасында бүлегез; зуррак ыругка – күбрәк, кечерәк ыругка азрак итеп җир бирегез; шобага кемгә чыкса, шул җир аныкы булыр. Җирне ата-бабаларыгызның токымнары арасында бүлегез.
Әгәр ул җирдә яшәүчеләрне куып җибәрмәсәгез, сезнең арада яшәп калучылар күзегезгә кергән тикән, янтыгыгызга кадалган тигәнәк кебек булырлар: бу җирдә алар сезгә тыныч кына яшәргә ирек бирмәсләр.
Шул чакта Мин, аларга каршы нәрсә эшләргә ниятләгән булсам, шуны сезгә каршы эшләрмен».
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә шулай дип боер: «Кәнган җиренә кергәч, Мин сезгә бирәчәк ул җирнең чикләре түбәндәгечә булыр.
Көньяк тарафта сезнең җирләр Сыйн чүленнән, Эдом чикләреннән башланыр. Көньяк чигегез, Тозлы диңгез ярыннан башланып,
көньякка – Акраббим үткеленә таба дәвам итәр, аннары, Сыйн чүле аша узып, Кадыш-Барнианың көньягына чыгар. Шуннан ары Хатсар-Аддарга юнәлер һәм, Асмунга җитеп,
Мисыр чигендәге елгага таба борылыр да Урта диңгез буенда тәмамланыр.
Ә көнбатыш чикләрегез Бөек диңгез яры буйлап узар. Бу – сезнең көнбатыш чигегез.
Төньяк чигегез, Бөек диңгездән башланып, Һор тавына җитәр.
Һор тавыннан чик Хамат үткеленә таба китәр һәм, Седадтан үтеп,
Зифронга кадәр дәвам итәр дә Хатсар-Энанга җитеп туктар. Бу – сезнең төньяк тарафтагы чигегез.
Көнчыгыш чигегез, Хатсар-Энаннан башланып, Шефамга җитәр.
Шефамнан чик Аинның көнчыгыш ягындагы Риблага таба сузылыр һәм аннан Киннерет күленең көнчыгыш ярындагы сөзәклекләр буенча дәвам итәр.
Шуннан соң чик сызыгы Үрдүн елгасы буйлап төшәр дә Үле диңгезгә җитеп туктар. Һәр тарафта чикләре билгеләнгән менә бу җирләр – сезнекедер».
Шуннан соң Муса исраилиләргә болай дип боерды: – Тугыз ыругка һәм унынчы ыругның яртысына бирергә дип Раббы әмер иткән һәм сез, шобага салып, биләмәгә аласы җирләр менә шушыдыр.
Рубин ыругы, Гәд ыругы һәм Менашше ыругының бер яртысы үз биләмәләрен гаиләләре санынча алды инде.
Шушы ыруглар биләмә җирләрен Әрихә каршыннан, Үрдүннең көнчыгыш ярыннан алдылар.
Раббы Мусага әйтте:
– Җирне сезгә рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа бүлеп бирәчәк.
Җирне бүлү өчен, һәр ыругтан берәр җитәкче дә алыгыз.
Менә аларның исемнәре: Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;
Шимун ыругыннан – Аммиһуд углы Шемуил;
Беньямин ыругыннан – Кислон углы Элидад;
Дан ыругыннан – Йөгли углы Вуккый;
Йосыф углы Менашше ыругыннан – Ифод углы Ханниел;
Эфраим ыругыннан – Шифтан углы Кымуил;
Зәбулун ыругыннан – Парнах углы Элисапан;
Исәсхәр ыругыннан – Аззан углы Палтиел;
Ашер ыругыннан – Шеломи углы Ахиһуд;
Нәптали ыругыннан – Аммиһуд углы Педаһел.
Кәнганда исраилиләргә җирне бүлеп бирү өчен Раббы билгеләгән кешеләр әнә шулар.
Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә болай дип боер: «Үзегезгә биләмә итеп алган җирләрдән левиләргә яшәү өчен шәһәрләр һәм шулар тирәсендәге көтүлекләрне бирегез.
Шәһәрләр – яшәү өчен, ә көтүлек җирләре аларның сыерлары, көтүләре һәм башка терлекләре өчен булачак.
Сез левиләргә бирергә тиешле шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр шәһәр диварыннан һәр дүрт тарафка мең терсәккә сузылсын.
Шәһәр көтүлек уртасында калырлык итеп, аның диварыннан көнчыгышка, көньякка, көнбатышка һәм төньякка ике мең терсәк үлчәп, чик билгеләгез – шәһәр тирәсендәге шушы җирләрдә левиләрнең терлекләре утлап йөрер.
Левиләргә сез бирәсе шәһәрләрнең алтысы сыену шәһәре булачак. Кеше үтерүчегә шул шәһәрләргә качарга рөхсәт ителәчәк. Бу алты шәһәрдән тыш, левиләргә тагын кырык ике шәһәр бирегез.
Левиләргә әйләнә-тирәсендәге көтүлекләре белән бергә җәмгысы кырык сигез шәһәр бирегез.
Исраилиләр биләмәсеннән левиләргә шәһәрләр бүлеп биргәндә, һәрбер ыруг алган өлешнең зурлыгына карап эш итегез: җирләре күбрәк булган ыругтан – күбрәк, җирләре азрак булган ыругтан шәһәрләрне азрак алыгыз».
Раббы Мусага әйтте:
– Исраилиләргә игълан ит: «Үрдүн аша үтеп Кәнган җиренә кергәннән соң, үзегез өчен сыену шәһәрләре сайлап алыгыз. Ялгышлык белән кеше үтерүчегә анда качарга рөхсәт ителәчәк.
Ул шәһәрләр, үч алучыдан саклану өчен, сыену урыны булачак. Шул рәвешле, җәмәгатьчелек үзенең хөкемен чыгарганчы, кеше үтерүче исән калачак.
Сыену өчен сез бүлеп бирергә тиешле шәһәрләр алтау булачак:
өчесе – Үрдүннең көнчыгыш ярында, тагын өчесе – Кәнган җирендә; ул шәһәрләр сыену шәһәрләре булырга тиеш.
Ялгышлык белән кеше үтергән теләсә кем кача алсын өчен, бу алты шәһәр исраилиләргә һәм алар арасында көн күрүче килмешәкләргә яки вакытлыча яшәүчеләргә сыену шәһәрләре булачак.
Әгәр берәү тимер корал белән кемгә дә булса сукса һәм аны үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш.
Әгәр берәү, таш белән сугып, кемне дә булса үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш.
Әгәр берәү, кулындагы агач корал белән сугып, кемне дә булса үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш.
Кеше үтергән адәмне кан үче алучы үзе үтерә ала: әгәр үтерүчене очрата икән, аны үтерә ала.
Әгәр берәү, кемне дә булса нәфрәт белән төртеп җибәреп яки кемгә дә булса яман ният белән әйбер ыргытып, аны үтерә икән, йә булмаса дошманлык аркасында сугып үтерә икән, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш, чөнки ул – кеше үтерүче. Кеше үтергән адәмне кан үче алучы очратса, аны үтерә ала.
Әгәр берәү, дошманлыктан түгел, бәлки ялгышлык белән кемне дә булса төртеп җибәреп яки ыргыткан әйбере белән эләгеп
яисә өстенә таш төшереп, аны үтерә икән, – гәрчә үтерүче аның дошманы булмаса һәм аңа явызлык эшләргә теләмәсә дә, –
ул очракта җәмәгатьчелек, үтерүче белән кан үче алучы арасындагы эшне тикшереп, түбәндәге канун нигезендә хөкем итәргә тиеш.
Җәмәгатьчелек, үтерүчене кан үче алучының кулыннан коткарып, аны качып киткән сыену шәһәренә кире кайтарырга тиеш – изге май белән майланган баш руханиның үлеменә кадәр кеше үтерүче шунда яшәсен.
Әгәр кеше үтерүче үзе качкан сыену шәһәреннән чыга, һәм кан үче алучы аны сыену шәһәреннән читтә очратып үтерә икән, кан үче алучы аны үтерүдә гаепле булмаячак,
чөнки кеше үтерүче баш руханиның үлеменә кадәр үзе качкан сыену шәһәрендә яшәргә тиеш; баш рухани үлгәннән соң гына, аңа үз биләмәсенә кайтырга рөхсәт ителә.
Сез яшәгән барлык урыннарда буыннан-буынга күчеп килә торган карар-кагыйдәләр шулардыр.
Әгәр берәү кемне дә булса үтерә икән, үтерүче кеше, шаһитлар сөйләвенә карап, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш; әмма үлем җәзасына хөкем итү өчен, бер генә шаһит җитми.
Үлемгә хөкем ителгән үтерүчене йолым түләп коткарып калмагыз, чөнки кеше үтерүче үлем җәзасына дучар ителергә тиеш.
Сыену шәһәренә качкан кеше баш руханиның үлеменә кадәр үз җиренә кайтып яши алсын өчен, йолым алмагыз.
Үзегез яшәгән җирне нәҗесләмәгез; кан җирне нәҗесли, һәм кан түгелгән җир бүтән һичнәрсә белән дә түгел, фәкать кеше канын түгүченең каны белән генә чистарына.
Сез гомер иткән һәм Мин яшәгән җир нәҗесләнергә тиеш түгел; чөнки Мин, Раббы, исраилиләр арасында яшимен».
Йосыф токымыннан булган, Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад кабиләсенең җитәкчеләре бервакыт, Мусага һәм ыруг башлыкларына мөрәҗәгать итеп, болай диделәр:
– Син әфәндебезгә Раббы: «Шобага салып, Исраил угылларына биләмәгә җир бүлеп бир», – дип әмер иткән чакта, кардәшебез Селупхад өлешен Ул аның кызларына бирергә боерган иде.
Әмма әлеге кызлар Исраилнең башка ыруг егетләренә кияүгә чыга калсалар, кызларның биләмәләре, аталарыбыз биләгән җирләрдән алынып, шул егетләрнең ыруглары биләгән җирләргә кушылачак һәм, шул рәвешле, шобага буенча безгә чыккан җирләр кимеячәк.
Исраилиләр Илленче елга кергәндә, Селупхад кызларының биләмәләре алар кияүгә чыккан ирләрнең ыругына күчәчәк – аталарыбыз җиреннән алыначак.
Муса, Раббының кушуы буенча, исраилиләргә әмер итеп әйтте: – Йосыф ыругының нәсел варислары дөрес сөйли.
Селупхад кызлары хакында Раббының әмер итеп әйткәне шул: алар күңелләре теләгән егетләргә кияүгә чыга алалар, тик егетләр Селупхад белән бер ыругтан булырга тиеш.
Исраилиләрнең биләмәләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – һәрбер исраили ата-бабаларыннан мирас итеп алган җиренә баглы булсын.
Исраилиләр ыругында мирасчы булган һәр кыз ата-бабалары ыругыннан берәрсенә кияүгә чыксын, шул чагында исраилиләр ата-бабаларыннан мирас итеп алган җирләрдә хуҗа булып калырлар.
Биләмә җирләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – Исраил халкының һәр ыругы үз җиренә баглы булсын.
Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Селупхад кызлары нәкъ шулай эшләделәр.
Селупхад кызлары Махла, Тирса, Хөглә, Милкә һәм Ноа әтиләре ягыннан үз абыйларының угылларына кияүгә чыктылар.
Аларның ирләре Йосыф углы Менашше ыругыннан иделәр, шуңа күрә Селупхад кызларының биләмәләре аталары ыругында калды.
Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббының Муса аркылы исраилиләргә биргән боерык-карарлары әнә шулар.
Бу китапта Мусаның Үрдүн аръягындагы чүлдә, Араба тигезлегендә, Суф дип аталган урын каршында – Паран белән Тофел, Лабан, Хасерот һәм Ди-Заһаб арасында – Исраил халкына сөйләгән сүзләре китерелә.
(Сәгыйрь таулары аша Хоребтан Кадыш-Барниага барып җитәр өчен, унбер көн кирәк.)
Исраилиләр Мисырдан чыгып киткәннең кырыгынчы елында, унберенче айның беренче көнендә Раббы кушканнарны Муса Исраил халкына ирештерде.
Бу хәл Хишбунда яшәгән амориләр патшасы Сихон, Аштаротта һәм Эдрегыйда яшәгән Башан патшасы Ог Муса тарафыннан җиңелгәннән соң булды.
Муса исраилиләргә Раббы канунын аңлата башлаганда, алар Үрдүн елгасының икенче ягындагы Мәаб җирендә иделәр. Муса аларга болай диде:
– Раббы Аллабыз Хореб тавында безгә: «Бу тауда инде озак тордыгыз,
җыеныгыз да амориләр яшәгән тауларга, аларның күршеләре яши торган җирләргә – Араба тигезлегенә, тауларга, түбән урыннарга, Нәгебкә һәм диңгез буйларына китегез, кәнганиләр җирен һәм Ливанны узып, бөек Фөрат елгасына кадәр барып җитегез.
Менә, бу җирләрне Мин сезгә тапшырам. Барыгыз, Мин сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән җирне биләгез!» – дип әйтте.
Муса әйтте: – Мин сезгә ул вакытта ук: «Берүзем генә барыгызга да башлык була алмыйм.
Раббы Аллагыз сезне күп санлы итте, шуңа күрә күктәге йолдызлар санынча ишәйдегез!
Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезне бүгенгедән мең мәртәбә арттырсын да, вәгъдә иткәненчә, фатихасын бирсен!
Ә мин берүзем генә сезнең турыда кайгырта, низагларыгызны хәл итә алмыйм!
Һәр ыругтан акыллы, зирәк, сыналган берничә ирне сайлап алыгыз. Мин аларны сезгә башлык итеп куярмын», – дигән идем.
Сез: «Синең тәкъдимең яхшы», – дидегез.
Мин ыругларыгыздагы баш кешеләрне – зирәк акыллы, сыналган ирләрне – башлыкларыгыз иттем, сезнең өстән меңбашы, йөзбашы, иллебашы, унбашы билгеләдем, һәр ыругка җитәкчеләр куйдым.
Хөкемчеләрегезгә мин шундый әмер бирдем: «Кардәшләрегезнең дәгъваларын игътибар белән тыңлагыз. Бәхәс исраили белән исраили арасындамы яки исраили белән читтән килгән кеше арасындамы – һәммәсен гадел хөкем итегез.
Хөкем иткәндә, кешеләрнең берсен икенчесеннән өстен куймагыз, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә сүзенә колак салыгыз. Беркемнән дә курыкмагыз, чөнки хөкем итү – Аллаһы эше, ә инде эшне хәл итү кыен булса, миңа килегез, мин аны үзем хәл итәрмен».
Сез эшләргә тиешле нәрсәләрнең барысы турында мин сезгә теге вакытта ук әйттем.
Шуннан, Раббы Аллабыз кушканны тыңлап, Хоребтан амориләрнең таулы иленә таба киттек. Үзегез күргән зур һәм куркыныч чүлне узып, Кадыш-Барниага килеп җиттек.
Мин сезгә: «Сез Раббы Аллабыз амориләрнең безгә бирәсе таулы иленә килеп җиттегез, – дидем. –
Күрегез, менә ул! Раббы Аллагыз бу җирне сезгә бирде. Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы кушканча, барыгыз, биләгез аны! Курыкмагыз, котыгыз чыкмасын!»
Сез, миңа килеп: «Әйдә, бу җирне карап кайтырга үзебездән алда берничә кешене җибәрик, – дидегез. – Алар безгә кайсы юлдан барасын, нинди шәһәрләр барлыгын белешеп кайтсыннар».
Бу фикер миңа ошады, һәм мин, һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән, унике кеше сайлап алдым.
Шуннан алар киттеләр, тауларга күтәрелеп, Эшкүл үзәненә төштеләр һәм ул тирәдәге җирне карап чыктылар.
Шунда җыйган җимешләрне китереп, алар безгә бу җир турында сөйләделәр. «Раббы Аллабыз безгә бирәсе җир яхшы», – дип әйттеләр.
Әмма сез ул җиргә барырга теләмәдегез, Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез,
чатырларыгызда: «Раббы безгә нәфрәтләнә, шуңа күрә, амориләр кулына тапшырып, кырып бетерер өчен генә безне Мисыр җиреннән алып чыкты, – дип зарланыштыгыз. –
Инде хәзер кая барырга безгә? Андагы халыкның бездән күпкә көчле, озын буйлы булуын, шәһәрләренең зур, диварларының күккә кадәр җитүен, анакыймнарны күрүен сөйләп, туганнарыбыз безне куркытып бетерде», – дидегез.
Ә мин сезгә: «Котыгыз очмасын, курыкмагыз алардан! – дидем. –
Раббы Аллагыз, сезнең алдан барып, сезнең өчен Үзе сугышачак. Күреп тордыгыз: Мисырда да,
чүлдә дә Ул шулай эшләде. Шушы урынга килеп җиткәнче, бөтен юл буе Ул, баласын күтәргән ата кебек, сезне кулында алып барды».
Шулай була торып та, сәфәрегездә сездән алда барган, чатырларыгызга урын тапкан, төнлә ут баганасында, көндезен болыт баганасында сезгә юл күрсәткән Раббы Аллагызга ышанмадыгыз!
Сезнең сүзләрне ишеткәч, Раббының ачуы килде, һәм Ул ант итеп әйтте:
«Сез – кара эчле халык, шуңа күрә Мин, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне бу начар буыннан берәү дә күрмәс.
Бары Ифунни углы Кәлеб кенә күрер. Мин аңа һәм аның нәсел варисларына үзе аяк баскан җирне бирәм, чөнки Кәлеб бөтен күңеле белән Раббыга буйсынды».
Сезнең аркада Раббының миңа да ачуы килде, һәм Ул: «Муса, син дә ул җиргә кермәячәксең, – диде. –
Әмма Нун углы Ешуа, синең ярдәмчең, бу җиргә керәчәк. Ешуага булыш, чөнки бу җирне биләргә исраилиләрне Ешуа алып барачак».
Раббы әйтте: «Яхшыны яманнан аера да белмәгән балаларыгыз турында сез: „Алар дошман кулына калачак“, – дигән идегез. Ләкин әнә шул балаларыгызга Мин бу җирне бирермен, һәм алар аны биләрләр.
Ә сез, борылып, Камышлы диңгезгә илтә торган юл белән чүлгә кире китегез».
Шул чагында сез миңа болай дип җавап бирдегез: «Без Раббы алдында гөнаһ кылдык; хәзер без, Раббы Аллабыз кушканча, барып сугышачакбыз». Шуннан һәркайсыгыз, кулына корал алып, аны-моны уйлап тормый гына таулы илгә менәргә җыенды.
Раббы миңа әйтте: «Аларга шуны җиткер: „Сугышырга бармагыз, чөнки Мин сезнең янда түгел, шуңа күрә дошман сезне җиңәчәк“».
Аның сүзләрен мин сезгә җиткердем, тик сез тыңламадыгыз, Раббы сүзенә каршы килдегез һәм таулы илгә мендегез,
ә анда яшәүче амориләр сезгә каршы сугышка чыктылар да, умарта күче кебек ябырылып, сезне Сәгыйрьдән Хормага кадәр куып бардылар һәм җиңделәр.
Сез, кире кайтып, Раббы алдында еладыгыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарларыгызны тыңларга теләмәде.
Шуннан соң сез, Кадышта калып, озак вакыт шунда яшәдегез.
Аннан соң, Раббы миңа кушканча, Камышлы диңгезгә таба борылдык та чүлгә кире киттек. Озак вакытлар Сәгыйрь таулары тирәсендә уралып йөрдек.
Шулвакыт Раббы миңа:
«Бу таулар тирәсендә җитәрлек уралып йөрдегез, инде төньякка борылыгыз, – диде. –
Халыкка менә нәрсә дип әйт: „Сез Сәгыйрьдә яшәүче Эсау нәселеннән булган туганнарыгыз җиреннән узарсыз, алар сездән куркырлар, әмма алар белән сугышудан сакланыгыз, чөнки Мин сезгә аларның бер карыш җирен дә бирмим, таулы Сәгыйрь илен Мин биләмә итеп Эсау токымына тапшырдым.
Сез аларга ашаган ризыгыгыз өчен дә, эчкән суыгыз өчен дә түләгез“».
Раббы Аллагыз һәр эшегезгә фатихасын бирде, иксез-чиксез чүлдән барганда, сезне кайгыртты. Раббы Аллагыз шушы кырык ел буе яныгызда булды, һәм сез һичнинди мохтаҗлык күрмәдегез.
Араба тигезлеге буйлап без Элат һәм Эсион-Гебер шәһәрләреннән башланган юл белән Сәгыйрь җирендә яшәүче кардәшләребез эсаулар яныннан уздык һәм аннары, борылып, Мәаб чүленә киттек.
Раббы миңа: «Мәабиләр белән дошманлашып, сугыш башламагыз, Мин алар җиреннән сезгә өлеш чыгармыйм, чөнки Мин Ар шәһәрен аларга – Лутның нәсел варисларына – биләмә итеп бирдем», – диде.
Элек анда көчле, күп санлы, анакыймнар кебек озын буйлы эмимнәр яшәгән.
Мәабиләр аларны эмимнәр дип атаганнар, ләкин анакыймнар кебек үк, алар рефаимнәр дип тә исәпләнгәннәр.
Сәгыйрьдә элек хориләр яшәгән, ләкин Эсауның нәсел варислары аларның җирен тартып алган. Раббы исраилиләргә биләмә итеп биргән җирдә яшәгән халыкны исраилиләр нишләтсә, Эсауның нәсел варислары, хориләрне әнә шулай кырып бетереп, җирләренә кереп урнашкан.
Раббы безгә Зеред үзәне аша икенче якка чыгарга кушты, һәм без Раббы әйткәнчә эшләдек.
Кадыш-Барниадан чыгып китүебезгә утыз сигез ел булды – инде менә Зеред үзәнен кичтек һәм, Раббы вәгъдә иткәнчә, шушы буынның сугышка яраклы барлык ирләре бу вакыт эчендә үлеп бетте.
Шул буынны станыбыздан юк иткәнчегә кадәр, Раббының кулы алар өстендә булды.
Сугышка яраклы шул ирләрнең соңгылары үлеп беткәч,
Раббы миңа әйтте:
«Бүген, Ар янындагы чикне узып, Мәаб җиренә чыгыгыз.
Аммониләр янына килеп җиткәч, дошманлашып, сугыш башламагыз: Мин алар җиреннән сезгә өлеш чыгармыйм, чөнки Мин аны аммониләргә – Лутның нәсел варисларына – биләмә итеп бирдем».
Элек бу җирдә рефаимнәр яшәгән, һәм ул рефаимнәр җире булып саналган; аммониләр исә аларны зәмзуммимнәр дип йөрткәннәр.
Зәмзуммимнәр көчле, күп санлы һәм анакыймнар кебек озын буйлы булганнар, әмма Раббы аммониләр күз алдыннан зәмзуммимнәрне юк итте, һәм аммониләр, аларның җирен үзләренә алып, шунда кереп урнаштылар.
Эсауның Сәгыйрьдә яшәгән нәсел варислары өчен дә Раббы шулай ук эшләде. Раббы хориләрне эсаулар күз алдыннан юк итте: эсаулар, аларны җирләреннән куып, шунда кереп урнаштылар һәм хәзер дә шунда яшиләр.
Газага барып җиткәнче, юлда очраган авылларда яшәүче аввимнәрне исә Кәфтурдан килгән кәфтурлылар юк итте һәм алар җиренә кереп урнашты.
Раббы: «Җыеныгыз, Арнон үзәнен кичегез. Мин сезгә җире белән бергә Хишбун патшасы амори Сихонны бирәм. Аның белән сугышып, җирен яулый башлагыз.
Шушы көннән Мин бөтен җирдә барлык халыкларны сездән курка, сезнең турыда ишетүгә калтырап төшә торган итәрмен», – диде.
Шуннан соң Кыдемот үзәненнән мин Хишбун патшасы Сихонга, килешү тәкъдим итү өчен, илчеләр җибәрдем:
«Җиреңнән узарга рөхсәт ит.
Барган юлыбыздан уңга да, сулга да тайпылмабыз һәм ашаган ризыгыбыз, эчкән суыбыз өчен көмеш белән түләрбез. Эсауның Сәгыйрьдә яшәүче нәсел варислары да, шулай ук Арда яшәүче мәабиләр да безгә үз җирләреннән үтәргә рөхсәт иттеләр. Җирең аша үтеп, Үрдүнгә җитәр һәм, аны кичеп, Раббы Аллабыз безгә бирәсе җиргә керер идек».
Әмма Хишбун патшасы Сихон безгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде, чөнки Раббы Аллагыз, аны усалландырып, йөрәген киреләндерде – аны сезнең кулга тапшырыр өчен, шулай эшләде Раббы. Һәм моның шулай икәнлеген бүген сез үзегез дә күреп торасыз.
Раббы миңа әйтте: «Менә, Мин сезгә Сихонны һәм аның җирен бирәм, җиренә кереп били башлагыз!»
Шуннан Сихон бар халкы белән Яһас янында безгә каршы сугышка чыкты.
Әмма Раббы Аллабыз аны безнең кулга тапшырды, һәм без бөтен халкы, угыллары белән бергә Сихон патшаны җиңдек.
Шул чагында без аның бөтен шәһәрләрен яулап алдык һәм бу шәһәрләрнең бар халкын тәмам юк иттек: ирләрне дә, хатын-кызларны да, балаларны да – берсен дә исән калдырмадык.
Бу шәһәрләрдәге бар байлыкны һәм мал-туарны исә үзебезгә алдык.
Арнон үзәненең читендә урнашкан Арогырдан һәм шул үзәндәге башка бер шәһәрдән алып, Гилыгадка кадәр булган шәһәрләрдәге диварларның берсе дә безгә каршы тора алмады. Раббы Аллабыз аларның барысын да безнең кулга тапшырды.
Раббы Аллабыз кушканча, сез бары аммониләр җиренә, Яббок елгасы янындагы урыннарга, таулы җирдәге шәһәрләргә генә якын килмәдегез.
Аннан соң без, борылып, Башанга бара торган юл белән киттек. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый янында безгә каршы сугышырга чыкты.
Раббы миңа әйтте: «Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең».
Һәм Раббы Аллабыз Башан патшасы Огны бөтен халкы белән бергә безнең кулга бирде, ә без аларны үтереп бетердек, беркемне дә исән калдырмадык.
Ул вакытта Огның без яуламаган бер генә шәһәре дә калмады. Башан патшалыгында без Огның алтмыш шәһәрен, Әргүб җирен тулысынча алдык.
Бу шәһәрләрнең барысы да биек диварлар, капкалар һәм бикләр белән бик яхшы ныгытылган иде, ләкин арада диварлар белән ныгытылмаган бик күп башка шәһәрләр дә бар иде.
Без, Хишбун патшасы Сихонның шәһәрләрен җимергән кебек, һәр шәһәрне җимердек, анда яшәүче халыкны тәмам юк иттек: ирләрне дә, хатын-кызларны да, балаларны да – барысын үтереп бетердек,
ә шәһәрләрендәге бөтен мал-туарны һәм байлыкны үзебезгә алдык.
Ул вакытта без амориләрнең әлеге ике патшасыннан, Үрдүн аръягындагы Арнон үзәненнән башлап, Хәрмун тавына кадәр булган җирләрне тартып алдык.
(Сидунлылар Хәрмунны – Сирион, ә амориләр Сенир дип атыйлар.)
Без тигезлектәге барлык шәһәрләрне, бөтен Гилыгадны, Сәлкә һәм Эдрегыйга кадәр бөтен Башанны яулап алдык; Сәлкә белән Эдрегый – Огның Башан патшалыгындагы шәһәрләре иде.
Башан патшасы Ог рефаимнәр токымыннан соңгы кеше булып, аның тимердән ясалган табуты аммониләрнең Рабаһ шәһәрендә әле дә саклана; табутның озынлыгы, кабул ителгән үлчәм буенча, – тугыз терсәк, иңе дүрт терсәк иде.
Ул вакытта яулап алынган җирне – Арнон үзәненең читендә урнашкан Арогырны һәм таулы Гилыгад җиренең яртысын – мин шәһәрләре белән бергә Рубин һәм Гәд ыругына бирдем.
Ә Гилыгадның калган өлешен һәм Ог патшалык иткән бөтен Башанны, димәк, бөтен Әргүб җирен, Менашше ыругының бер яртысына бирдем. Башанны рефаимнәр җире дип тә йөрткәннәр.
Гәшүриләр һәм мәгакәһиләр җиренең чигенә кадәр сузылган Әргүб төбәген Менашше нәселеннән булган Яһир яулап алды һәм бу җирләрне үз исеме белән Яһир авыллары дип атады. Аларны бүгенге көндә дә шулай Яһир авыллары дип йөртәләр.
Гилыгадны мин Макиргә бирдем.
Арнон үзәнендәге Гилыгадтан алып Яббок елгасына кадәр сузылган җирне Рубин белән Гәд ыругына бирдем; бер яктан аның чиге – Арнон үзәненең уртасы, ә аммониләр җиренең чиге булган Яббок елгасы икенче чиге булды.
Мин аларга шулай ук Араба тигезлегенең көнчыгыш өлешен бирдем. Бу өлешнең көнбатыш чиге – Үрдүн елгасы иде: ул, Киннереттән башланып, Араба диңгезенә, ягъни Үле диңгезгә кадәр, ә көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә хәтле сузылган.
Шунда мин Рубин белән Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына болай дип куштым: «Раббы Аллагыз бу җирне сезгә биләмә итеп бирә; сугышка яраклы барлык ирләрегез, корал тотып, башка исраили туганнары алдыннан елга аша чыксыннар.
Бары тик хатыннарыгыз, балаларыгыз вә мал-туарыгыз гына – мал-туарыгызның күплеген беләм! – мин сезгә биргән шәһәрләрдә калсын.
Раббы сезгә тынычлык бүләк иткән сыман, исраили кардәшләрегезгә дә тынычлык бүләк иткәнче – Раббы Аллагыз Үрдүн аръягыннан бирәсе җирне яулап алганчы – аларга булышыгыз. Аннан соң һәркайсыгыз мин биргән биләмәгә кире әйләнеп кайта алыр».
Ул чагында Ешуага әйттем: «Раббы Аллагыз теге ике патша белән нәрсә кылганны үз күзләрең белән күрдең, Раббы син узасы башка патшалыклар белән дә шулай ук эшләр.
Ул җирләрнең патшаларыннан курыкма, чөнки Раббы Аллагыз сезнең өчен Үзе сугыша».
Шунда мин, Раббыга ялварып:
«Хуҗа-Раббым, Син миңа, колыңа, бөеклегеңне һәм кулыңның кодрәтен күрсәтә башладың. Күктә яки җирдә Син кылган эшләрне вә кодрәтле гамәлләрне эшли алган башка нинди алла бар?!
Үтенеп сорыйм Синнән: Үрдүн аръягындагы бәрәкәтле җирне – таулы гүзәл илне һәм Ливанны күрер өчен, елганы кичәргә рөхсәт ит», – дидем.
Әмма сезнең аркада Раббы миңа ачулы иде, мине тыңламыйча: «Җитәр! Бу турыда Миңа башка сүз катма, – диде. –
Фесгә тавына мен дә көнбатыш, төньяк, көньяк һәм көнчыгыш тарафларга игътибар белән кара, чөнки Үрдүннең теге ягына чыкмаячаксың.
Ешуага нәсыйхәт бир, аның күңелен күтәр һәм рухын ныгыт, чөнки син күргән җирне яулап алып, шунда яшәр өчен, Үрдүн елгасы аша бу халыкны ул алып чыгар», – диде.
Шуннан соң без Бәйт-Пигур шәһәре каршындагы үзәндә тукталып калдык.
И исраилиләр, мин сезгә өйрәтәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз! Исән калыр өчен һәм ата-бабаларыгызның Раббы Алласы бирәсе җирне биләр өчен, әлеге кануннарны үтәгез.
Мин әйткән сүзләргә берни өстәмәгез дә, аларны киметмәгез дә. Раббы Аллагызның сезгә минем аша ирештергән әмерләрен үтәгез.
Раббының Багал-Пигур тавында нәрсә эшләгәнен үз күзләрегез белән күрдегез. Раббы Аллагыз Багал-Пигур илаһына табынучыларны арагыздан юк итте.
Ә Раббы Аллагызга тугры калганнарның һәммәсе әле бүген дә исән.
Мин, Раббы Аллам кушканча, сез кереп билисе җирдә үтәргә тиешле карарларны аңлаттым, кануннарны өйрәттем.
Аларны төгәл үтәгез, һәм башка халыклар сезнең акыллы, зиһенле булуыгызны күрер; ул кагыйдәләр турында ишеткәч: «Чынлап та, бу бөек халык акыллы һәм зирәк икән», – дияр.
Ялварган чакта Раббы Аллабыз безгә якын булган кебек, аллалары шулай якын булган тагын берәр бөек халык бармы икән?!
Бүген мин сезгә биргән бу канун җыелмасына охшаган гадел кагыйдәләре һәм карарлары булган башка берәр бөек халык бармы икән?!
Әмма сак һәм игътибарлы булыгыз! Күзегез белән күргәннәр исегездән чыкмасын һәм гомерегез буена күңелегездән җуелмасын өчен, ул гамәлләрне балаларыгызга да, оныкларыгызга да өйрәтегез.
Хореб тавы янында Раббы Аллагыз каршында басып торган көнегезне хәтерләгез. Ул чагында Раббы миңа: «Халыкны җый, Мин сөйләгән сүзләрне ишетсеннәр, җирдә яшәгән көннәрендә алар, Миннән куркып, Мине хөрмәтләргә өйрәнерләр, балаларын да шуңа өйрәтерләр», – дигән иде.
Сез тау итәгенә якын килеп бастыгыз: тау яна иде, аннан ут чыгып күккә кадәр күтәрелде, тирә-юньне кара болытлар белән куе караңгылык каплады.
Ут эченнән Раббы сезгә эндәште. Аның сүзләрен сез ишеттегез, әмма Үзенең сурәт-кыяфәтен күрмәдегез, бары тавышын гына ишеттегез.
Раббы сезгә Үз Килешүен, ун канунын белдерде һәм аларны, үтәргә кушып, ике таш тактага язды.
Шулвакыт миңа Раббы сез, елганы кичеп, биләмәгә җир алганнан соң үтәргә тиешле кагыйдә вә кануннарны өйрәтергә кушты.
Ул көнне Хореб тавында, Раббы ут эченнән сөйләгәндә, сез бернинди дә сурәт-кыяфәт күрмәдегез. Шуңа күрә сак булыгыз:
үзегезгә һичнинди потлар, ир яки хатын, җир хайваны яки күктә оча торган кош, җирдән сөйрәлүче хәшәрәт яки җир астында суда йөзә торган балыкка охшатып, табына торган сыннар ясап, гөнаһ кылмагыз.
Кояшка, айга һәм йолдызларга – күк җисемнәренә – күзләрегезне күтәреп караганда, сак булыгыз һәм коткыга бирелмәгез: аларга табынмагыз һәм сәҗдә кылмагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны күк астындагы бүтән барлык халыкларга билгеләде;
ә сезне Раббы, Үз халкы, Үз биләмәсе итәр өчен, тимер эретә торган кызу мичтән алган кебек, Мисырдан алып чыкты; бүген күренгәнчә, сез – Аның Үз халкы, Үз биләмәсе!
Сезнең аркада Раббы Аллагыз миңа ачуланды һәм сезгә биләмә итеп бирәсе бәрәкәтле җиргә мине Үрдүн елгасы аша чыгармаска ант итте.
Мин, Үрдүн елгасын кичмичә, шушы җирдә үләрмен. Сез исә, тиздән елганы кичеп, ул бәрәкәтле җирне биләрсез.
Раббы Аллагыз сезнең белән төзегән килешүне онытудан сакланыгыз. Раббы Аллагыз тыйган төрле нәрсәләргә охшатып, сыннар ясамагыз.
Чөнки Раббы Аллагыз – яндырып юк итүче ут, Ул бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.
Бу җирдә сез озын гомер итәрсез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз туар; әгәр сез, бозылып китеп, нәрсәгә дә булса охшатып, сыннар ясасагыз, Раббы Аллагыз күз алдында явызлык булыр бу, һәм сез Аның ачуын китерерсез.
Шуңа күрә бүген мин сезне кисәтеп куям, ә күк белән җир моңа шаһит булсыннар: шулай эшләсәгез, Үрдүн елгасын кичкәннән соң, биләмәгә алган җирегезне бик тиз югалтырсыз – озак тормассыз анда, юк ителерсез.
Раббы сезне башка халыклар арасына таратыр, анда сезнең бик азыгыз исән калыр.
Анда сез агачтан, таштан адәм кулы белән ясалган, күрми, ишетми, ашамый, ис сизми торган илаһларга табынырсыз.
Анда сез Раббы Аллагызны эзли башларсыз; әгәр бөтен йөрәгегез һәм җаныгыз белән эзләсәгез табарсыз!
Башыгызга кайгы килгәч, шушы афәтләр сезгә ябырылгач, Раббы Аллагызга борылырсыз һәм Аның сүзенә колак салырсыз.
Раббы Аллагыз – шәфкатьле Аллаһы! Ул сезне ташламас, юк итмәс һәм Үзенең анты белән беркеткән, ата-бабаларыгыз белән төзегән килешүне онытмас.
Үткәннәр, сезгә хәтле булган заманнар, Аллаһы җирдә кешене бар иткән көннән алып, соңгы вакытлар турында сораштырыгыз, күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр эзләп карагыз: кайчан да булса шушындый бөек эшләрнең булганы яки шуңа охшаган эшләрнең ишетелгәне булдымы икән?!
Ут эченнән Аллаһы тавышын ишетеп тә, сезнең кебек исән калган берәр башка халык бармы икән?!
Сез Аның мисырлыларга нинди бәла-казалар китерүен, нинди галәмәтләр, могҗизалар күрсәтүен һәм аларга каршы сугышуын, кулының көч-кодрәтен, курку уятучы бөек эшләрен үзегез күрдегез! Раббы Аллагыз сезгә Мисырда эшләгән кебек, башка нинди дә булса берәр алланың, барып, икенче халык арасыннан аерым халыкны үзенә алырга тырышканы бармы?!
Болар сезгә фәкать Раббының гына Аллаһы булуын һәм Аннан башка икенче алланың юклыгын белдерер өчен күрсәтелде.
Раббы, сезгә үгет-нәсыйхәт бирү өчен, күктән Үзенең тавышын ишеттерде; җирдә Ул сезгә бөек ут-ялкынын күрсәтте, һәм ут эченнән сез Аның сүзләрен ишеттегез.
Раббы ата-бабаларыгызны яратканга һәм алардан соң сезне, аларның нәсел варисларын сайлаганга, Үзенең бөек кодрәте белән сезне Мисырдан алып чыкты.
Үзегездән күбрәк тә, көчлерәк тә булган халыкларны күз алдыгыздан куып, Раббы сезне алар җиренә кертте – аны сезгә биләмә итеп бирү өчен шулай эшләде. Һәм хәзер моның шулай булуы күренеп тора.
Шуңа күрә Раббының югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, Аллаһы икәнлеген, Аңардан башка икенче алланың булмавын белегез һәм исегездә тотыгыз.
Сезнең үзегезгә, сездән соң килгән балаларыгызга яхшы булсын өчен, һәм Раббы Аллагыз гомерлеккә бирәсе җирдә сез озак еллар яшәсен өчен, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән кагыйдәләрен вә әмерләрен үтәгез.
Шуннан соң Муса Үрдүн елгасының көнчыгыш ягыннан өч сыену шәһәре сайлап алды.
Бу шуның өчен кирәк иде: әгәр берәү, икенче кешегә күңелендә дошманлык сакламыйча, аны ялгышлык белән үтерсә, шул шәһәрләрнең берәрсенә качып, тормышын саклап калырга мөмкин.
Муса сайлаган өч шәһәр: рубиннәр өчен – чүлдә, тигезлектә урнашкан Бесер, гәдләр өчен – Гилыгадтагы Рамот, менашшелар өчен – Башандагы Гөлән.
Менә исраилиләргә Муса ирештергән Канун.
Исраилиләр Мисырдан чыкканнан соң, Муса бу карарларны, кагыйдәләрне вә кануннарны аларга Үрдүн аръягында, Бәйт-Пигур янындагы үзәндә торган чакта игълан итте. Бу җир элек Хишбунда идарә иткән амориләр патшасы Сихонныкы булган. Ләкин Муса, исраилиләр белән Мисырдан чыккач, аны җиңгән
һәм аның җирен дә, Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында яшәгән икенче амориләр патшасы – Башан патшасы Ог җирен дә яулап алган иде.
Бу җирләр Арнон үзәне читендә урнашкан Арогыр шәһәреннән Сирион, ягъни Хәрмун тавына кадәр сузылган иде.
Бу җирләр, Үрдүн елгасының көнчыгышындагы Араба тигезлеген дә кертеп, көньякта – Араба диңгезенә, көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә кадәр җәелгән иде.
Муса, барлык исраилиләрне җыеп, болай диде: – И исраилиләр, бүген мин сезгә җиткерәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз; аларны өйрәнеп, төгәл үтәгез.
Раббы Аллабыз Хореб тавында безнең белән килешү төзеде.
Раббы бу Килешүне аталарыбыз белән түгел, бүгенге көндә исән һәм биредә булган һәрберебез белән төзеде.
Раббы ул тауда ут эченнән сезгә йөзгә-йөз карап сөйләде.
Мин исә, Раббының сүзен сезгә җиткерү өчен, Раббы белән сезнең арада тордым, чөнки сез, уттан куркып, тауга менмәдегез. Раббы болай диде:
«Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз.
Сездә Миннән башка аллалар булмасын.
Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз.
Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итәм. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирермен.
Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтермен.
Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас.
Раббы Аллагыз кушканча, шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез.
Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез,
ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, үгез вә ишәкләрегез дә, бернинди терлегегез дә эшләмәсен. Шул рәвешле, үзегез ял иткән кебек, колларыгыз да ял итсен.
Мисыр илендә үзегезнең коллар булганыгызны онытмагыз. Раббы Аллагыз Үзенең көчле-кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты, шуңа күрә Раббы Аллагыз шимбәне сезгә гомерлеккә изге көн итеп билгеләп үтәргә кушты.
Раббы Аллаң кушканча, ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, гомерең – озын, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә тормышың яхшы булыр.
Кеше үтермә.
Зина кылма.
Урлашма.
Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә.
Башка берәүнең хатынына кызыкма, өенә, кырларына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма».
Муса үзенең сүзен дәвам итте: – Раббы бу кануннарны, сез барыгыз да тау янында җыелып торган чакта, ут, болыт һәм дөм караңгылык эченнән кычкырып сөйләде һәм, шуңа өстәп, берни әйтмәде. Үз сүзләрен Ул, ике таш тактага язып, миңа бирде.
Тау очкынланып янганда, караңгылык эченнән сезгә тавыш ишетелгәч, барлык ыруг башлыклары һәм өлкәннәр минем янга килделәр һәм:
«Раббы Аллабыз Үз данын, Үз бөеклеген безгә күрсәтте; без бүген ут эченнән Аның тавышын ишеттек; Аллаһы кешегә мөрәҗәгать итеп тә, кешенең исән калырга мөмкин икәнлеген белдек, – диделәр. –
Әмма нигә без тормышыбызны куркыныч астына куярга тиеш?! Бу коточкыч ут безне юк итәчәк, һәм әгәр тагын Раббы Аллабызның тавышын ишетсәк, без үләчәкбез.
Безнең кебек, тере Аллаһының тавышын ишетеп тә, исән калган берәр җан иясе бармы?!
Муса, Раббы Аллабыз хозурына барып, әйткәннәрен тыңла да безгә җиткер. Без әйткәннәреңне тыңларбыз да барысын үтәрбез».
Раббы белән сөйләшкәнегезне ишетеп, Раббы менә нәрсә диде: «Мин бу халыкның сүзләрен ишеттем. Алар әйткәннең бөтенесе дөрес.
Аларның йөрәге һәрвакыт шулай булсын иде! Бары Миннән генә куркып, Мине хөрмәт итүләрен, бөтен әмерләремне үтәүләрен теләр идем. Әгәр гел шулай эшләсәләр, аларның үзләренә дә, балаларына да мәңге яхшы булыр.
Бар, халыкка әйт, чатырларына кайтсыннар,
ә үзең биредә Минем белән кал. Син аларга өйрәтергә тиешле барлык әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны Мин сиңа игълан итәрмен. Мин аларга биләмә итеп бирәсе җирдә шул канун-кагыйдәләрдән чыкмасыннар».
Карагыз аны, Раббы Аллагызның кушканнары буенча эш итегез! Алардан уңга да, сулга да тайпылмагыз.
Нәкъ Раббы Аллагыз кушканча йөрсәгез, шулай эшләсәгез, биләмә итеп аласы җирдә исән-имин озын гомер итәрсез.
Раббы Аллагыз сезгә менә нинди әмерләр вә канун-кагыйдәләр өйрәтергә кушты. Сез аларны, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез билисе җиргә аяк баскач үтәгез.
Шул җирдә гомерегез озын булсын өчен, үзегез дә, балаларыгыз да, балаларыгызның балалары да, Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, сезгә минем аша ирештергән барлык кагыйдәләрен вә әмерләрен гомерегез буе үтәгез.
Исраилиләр, тыңлагыз! Боларны төгәл үтәгез. Шулай эшләсәгез, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы вәгъдә иткәнчә, сөт вә бал агып торган җирдә рәхәттә яшәрсез һәм күп санлы халыкка әйләнерсез.
Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы.
Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, җаныгыз белән, бар көчегезгә яратыгыз.
Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз!
Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез.
Шушы сүзләрне язып, билге итеп кулыгызга, искә төшереп торсын өчен, маңгаегызга бәйләгез,
өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз.
Раббы Аллагыз, ант эчеп, ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка вәгъдә иткән җиргә кертәчәк сезне. Үзегез төземәгән зур һәм гүзәл шәһәрләрне,
сез байлык белән тутырмаган өйләрне, сез таш чокып казымаган коеларны, үзегез утыртмаган зәйтүн агачларын, йөзем бакчаларын бирәчәк Ул сезгә. Анда туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр.
Шул чагында, карагыз аны, Раббыны онытмагыз! Ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыкты.
Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, бары Аңа гына хезмәт итегез, бары Аның исеме белән генә ант итегез.
Бүтән бернинди илаһка, янәшәгездә яшәгән халыкларның илаһларына иярмәгез,
югыйсә сезнең арада булган Раббы Аллагыз, сезгә ачуы кузгалып, үзегезне җир йөзеннән юкка чыгарыр, чөнки Раббы Аллагыз бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.
Массаһта чактагы кебек, Раббы Аллагызны сынамагыз.
Карагыз аны, Раббы Аллагызның әмерләрен, сезгә җиткергән карарларын вә кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Раббы күзенә ятышлы күренгән гадел гамәлләр генә кылыгыз. Шулчак игелек күрерсез: Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне биләрсез.
Шул чагында, вәгъдә иткәненчә, Раббы барлык дошманнарыгызны күз алдыгыздан куар.
Киләчәктә углың синнән: «Сезгә Раббы Аллабыз биргән карарлар, кагыйдәләр һәм кануннар нәрсә аңлата?» – дип сораганда,
углыңа болай дип әйт: «Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты.
Күз алдыбызда Раббы гаҗәеп вә дәһшәтле могҗиза-галәмәтләрен Мисырга, фиргавенгә һәм аның сараендагыларга күрсәтте.
Ә безне Ул, шушы җиргә алып килер өчен һәм, ант эчеп, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән әлеге җирне бирер өчен, Мисырдан алып чыкты.
Раббы Аллабыз безгә шушы кагыйдәләрнең барысын үтәргә, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләргә кушты. Без Раббы Аллабызны олыларга тиеш, шулвакыт безгә бүгенге кебек яхшы булыр, һәм Раббы тормышыбызны саклап калыр.
Әгәр Раббы Аллабызның барлык бу әмерләрен Үзе кушканча төгәл үтәсәк, бу эшебезне Ул тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр».
Раббы Аллагыз, билисе җирләрегезгә сезне китереп, күз алдыгыздан байтак халыкларны – сезгә караганда ишлерәк һәм көчлерәк җиде халыкны – хиттиләрне, гиргәшиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куып җибәрер.
Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларны җиңәрсез. Шул вакытта аларны тәмам юк итегез; алар белән килешү төземәгез һәм мәрхәмәт күрсәтмәгез,
бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз.
Югыйсә алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар, һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер.
Бу халыкларга менә нинди гамәлләр кылырга тиешсез: мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны кисегез, сыннарын яндырыгыз!
Чөнки сез – Раббы Аллагыз өчен изге халык; Раббы Алла сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сайлап алды.
Ни өчен Раббы сезне сайлаган, һәм сез Аның күңеленә хуш килгән соң? Башка халыклардан ишлерәк булган өчен түгел – сез бит бүтән халыкларга караганда азрак та.
Сезне яратканга күрә, Раббы, ата-бабаларыгызга биргән антына тугры калып, кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты – коллык җиреннән, Мисыр патшасы кулыннан коткарды.
Шуңа күрә онытмагыз: Раббы Аллагыз – бердәнбер Аллаһы, Ул – тугрылыклы Аллаһы. Аны яратканнарга, Аның әмерләрен үтәүчеләргә, Үзенең Килешүенә тугры кала Ул, мәрхәмәтен меңенче буынга кадәр саклый.
Ә Аны күрәлмаучыларны Ул, вакытында җәзасын биреп, юкка чыгара – Аны күрәлмаучыларга җәзасын озак көттерми.
Карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны үтәгез.
Әгәр бу кануннарны саклап, аларны төгәл үтәсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, төзегән Килешүенә тугры калыр, һәрвакыт сезгә мәрхәмәтен саклар.
Ул сезне яратыр, Аның фатихасы белән балаларыгыз күп булыр. Ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җирдә балаларыгызны ишле итәр, җирегезнең уңышын – ашлыкларыгызны, яңа өлгергән шәрабыгызны һәм зәйтүн маегызны, шулай ук эре һәм вак терлегегезне мул кылыр.
Башка халыклардан аермалы буларак, сез иң фатихалысы булырсыз: ир-хатыннарыгыз – баласыз, терлегегез кысыр булмас.
Раббы сезне һәртөрле авырулардан саклар. Мисырда кичергән коточкыч авыруларны сезгә түгел, ә башкаларга – сезне күрәлмаучыларга җибәрер.
Раббы Аллагыз кулыгызга тапшырган бар халыкны юк итегез; кызганып тормагыз, илаһларына табынмагыз, чөнки алар сезгә тозак.
Бәлки, сез күңелегездән: «Бу халыклар бездән күбрәк, ничек итеп аларны куарбыз?» – дип уйлыйсыздыр.
Әмма алардан курыкмагыз, Раббы Аллагызның фиргавенгә һәм бөтен Мисырга нәрсә эшләгәнен исегезгә төшерегез.
Сез Раббы Аллагызның аларга нинди бәла-казалар җибәргәнен үз күзләрегез белән күрдегез; Аның могҗиза-галәмәтләрен, көчле-кодрәтле бөек кулы белән сезне Мисырдан алып чыкканын хәтерегезгә төшерегез. Раббы Аллагыз сез курыккан башка халыкларга да мисырлыларга эшләгәнне эшләр.
Шулардан тыш, сездән качып калучылар кырылып беткәнчегә кадәр, Раббы Аллагыз алар арасында курку тудырыр.
Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең арада – Раббы Аллагыз; Ул – бөек һәм дәһшәтле Аллаһы.
Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең күз алдыннан әкренләп куып бетерер. Сез аларны берьюлы кырып бетерә алмассыз, югыйсә әйләнә-тирәгездә кыргый җанварлар, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр.
Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр – алар юкка чыгып беткәнче, бу халыкларга Ул коткы салып торыр.
Ул аларның патшаларын да сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларның исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарырсыз. Берәү дә сезгә каршы тора алмас – сез аларның барысын да кырып бетерерсез.
Шул халыклар табынган илаһларның сыннарын утта яндырыгыз; сыннардагы алтын-көмешкә кызыгып, аны үзегезгә алмагыз, югыйсә тозакка төшәрсез. Бу сыннар Раббы Аллагызга җирәнгечтер.
Үзегез дә шул җирәнгеч нәрсәләр кебек тәмам юк ителмәс өчен, аларны йортыгызга алып кермәгез. Алардан чирканыгыз һәм җирәнегез, чөнки алар тәмам юк ителергә тиеш.
Мин бүген сезгә ирештергән барлык әмерләрне төгәл үтәгез, шул чагында исән-имин яшәрсез, ишәерсез, Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җиргә керерсез һәм аны биләрсез.
Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның әмерләрен йөрәгегездә сакларсызмы, юкмы икәнен белер өчен, Ул сезне кырык ел буе чүл буйлап озын юллардан йөртеп тәрбияләде һәм сынады.
Ул сезне ач тотып басынкылатты, ә аннан соң сез дә, ата-бабаларыгыз да татып карамаган манна ашатты. Шуның белән Ул сезгә адәмнең икмәк белән генә түгел, ә бәлки Раббы әйткән һәр сүз белән яшәвен күрсәтте.
Шушы кырык ел буена киемегез дә тузмады, аягыгыз да шешмәде.
Исегездә тотыгыз: ата үз баласына нәсыйхәт биреп ялгышларын төзәткән сыман, Раббы Аллагыз да сезне шулай өйрәтә.
Шуңа күрә, Раббы Аллагыз юлыннан барып, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның әмерләрен үтәгез.
Раббы Аллагыз сезне бәрәкәтле җиргә алып бара. Анда елгалар һәм чишмәләр бар, калкулыклардан, үзәнле җирдән агып чыккан сулар,
бодай һәм арпа, йөзем куаклары, инҗир, анар агачлары, зәйтүн мае бирә торган агачлар һәм бал бар,
туйганчы ашарга ризык, нәрсә кирәк булса, шул бар; җирендәге ташлардан – тимер, ә тауларыннан бакыр чыгарып була.
Ашап туйгач, сезгә биргән шушы бәрәкәтле җир өчен Раббы Аллагызга рәхмәтегезне әйтегез.
Карагыз аны, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән әмерләрен, кануннарын һәм кагыйдәләрен үтәмәүдән, Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз!
Сезнең туйганчы ашарга ризыгыгыз булганда, яхшы йортлар төзеп, шунда яшәгәндә,
күпләгән эре һәм вак терлегегез, алтын-көмешегез һәм башка мал-мөлкәтегез җитәрлек булганда,
карагыз аны, һаваланып китеп, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагызны исегездән чыгармагыз.
Ул сезне агулы еланнар һәм чаяннар булган зур, коточкыч чүлдән алып барды, сезгә коргаксыган, сусыз җирдә кыя таштан су чыгарып эчертте,
шул чүлдә ата-бабаларыгыз белмәгән манна ашатты. Сезне буйсындырыр һәм сынар, ә соңыннан сезгә игелек кылыр өчен, шулай эшләде Ул.
«Бу байлыкны мин үз кулларым, үз көчем белән булдырдым», – дип уйламагыз.
Раббы Аллагызны күңелегездә тотыгыз, чөнки Ул сезгә байлык булдыру өчен көч бирә. Ата-бабаларыгыз белән беркеткән антлы килешүне Ул, шул рәвешле, бүгенгәчә үтәп килә.
Әгәр инде Раббы Аллагызны онытып, башка илаһларга ияреп, аларга табына һәм баш иясез икән, бүген сезне бик каты кисәтеп куям: һичшиксез, һәлак булачаксыз!
Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, Ул, сезнең күз алдыгыздан башка халыкларны юк иткән кебек, сезне дә юк итәр.
И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез, Үрдүн елгасын кичеп, шәһәрләре зур, ныгытмалары күккә кадәр ашкан, сездән күбрәк, көчлерәк халыкларның җирләрен яулап алырга барасыз.
Анда озын буйлы, көчле халык – анакыймнар яши. «Берәү дә анакыймнарга каршы тора алмый», – дип әйткәнне ишеткәнегез бар инде.
Тик белеп торыгыз: Раббы Аллагыз, елганы сездән алда кичеп, яндырып юк итүче ут кебек, алдыгыздан барыр. Сез һөҗүм итеп алга барганда, Раббы бу халыкларны буйсындырыр һәм кырып бетерер; Ул сезгә вәгъдә иткәнчә, сез аларны бик тиз куып таратырсыз һәм юк кылырсыз.
Раббы Аллагыз бу халыкларны күз алдыгыздан кугач, эчегездән: «Без тугры халык булганга күрә, Раббы безне бу җиргә китерде», – дип уйламагыз. Раббы аларны, явыз булганнары өчен, күз алдыгыздан куар.
Дөрес яшәгән, күңелегез тугры булган өчен түгел, ә бәлки Раббы Аллагыз ул халыкларны явызлыклары өчен күз алдыгыздан куган һәм ата-бабаларыгызга – Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка биргән антын үтәр өчен, аларның җирен алырга киләсез.
Шуңа күрә белеп торыгыз: Раббы Аллагыз бу бәрәкәтле җирне сезгә тугры булганыгыз өчен биләргә бирми, чөнки сез бик кире халык.
Раббы Аллагызны чүлдә ничек ярсытканыгызны онытмагыз, исегезгә төшерегез: Мисыр җиреннән чыккан көннән алып, шушы урынга килеп җиткәнче, сез Раббыга гел карышып тордыгыз.
Хореб тавында сез Раббыны шул дәрәҗәдә ярсыттыгыз ки, Ул ачуыннан сезне юк итәргә әзер иде.
Раббы сезнең белән төзегән килешүнең сүзләре язылган таш такталарны алырга дип тауга менгәч, мин анда кырык көн, кырык төн ашамый-эчми тордым,
һәм Раббы миңа анда Үз кулы белән язган ике таш такта бирде: бу таш такталарда сез барыгыз бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән Раббы сөйләгән сүзләр язылган иде.
Кырык көн һәм кырык төн үткәч, Раббы миңа Килешү язылган шул ике таш тактаны бирде.
Аннары болай диде: «Бар, тизрәк аска төш, чөнки Мисырдан алып чыккан халкың бозылды; Мин кушкан юлдан тиз тайпылды алар: үзләре өчен, коеп, сын ясадылар».
Раббы миңа тагын: «Күреп торам: бу халык, чыннан да, бик үҗәт.
Туктатма Мине, Мин аларны кырып бетерәм, җир йөзеннән исемнәрен юк итәм; ә синнән алардан да көчлерәк һәм ишлерәк халык булдырам», – диде.
Мин, ике таш тактаны кулыма алып, таудан төшеп киттем. Тау ул чакта ялкынланып яна иде.
Карасам, Раббы Аллагызга каршы гөнаһ кылгансыз: үзегезгә, коеп, үгез бозау сыны ясагансыз. Раббы кушкан юлдан бигрәк тиз тайпылгансыз!
Кулымдагы ике таш тактаны күз алдыгызда җиргә атып бәрдем, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды.
Сезнең барлык гөнаһларыгыз өчен, Раббы каршында явызлыклар кылып Аны ачуландырганыгыз өчен, элеккеге кебек кырык көн, кырык төн ашамый-эчми Раббы алдында җиргә капланган килеш тордым.
Раббының нәфрәтеннән һәм ярсуыннан курыктым мин, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. Әмма Раббы мине бу юлы да тыңлады.
Һарунга бик каты ачуы килеп, Раббы аны да юк итәргә теләде, мин ул вакытта Һарун өчен дә ялвардым.
Ясаган гөнаһлы әйберегезне – үгез бозауны алдым да утка салдым, аннары ваттым, тузан хәленә килгәнче ваклап, таудан агып төшкән инешкә сибеп җибәрдем.
Сез Раббыны Табыгырада да, Массаһта да, Кыйбрут-Һаттавада да ярсыттыгыз.
Раббы, сезне Кадыш-Барниадан җибәргәндә: «Барыгыз, Мин сезгә бирәсе җирне үзегезгә алыгыз», – дип әйтте, ләкин сез Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез, Аңа ышанмадыгыз, сүзен тыңламадыгыз.
Мин сезне белә башлаган көннән бирле Раббыга гел карышып тордыгыз.
Мин Раббы каршында кырык көн, кырык төн җиргә капланган килеш тордым, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде.
Раббыга ялварып, мин: «И Хуҗам-Раббым, бөеклегең белән коткарган, кодрәтле кулың белән Мисырдан алып чыккан Үз халкыңны, Үз биләмәңне юк итмә, – дидем. –
Колларың Ибраһим, Исхак, Ягъкубны исеңә төшер; бу халыкның үҗәтлегенә, яманлыгына, гөнаһына карама.
Югыйсә Син безне алып чыккан җирдә яшәүчеләр: „Раббы аларны Үзе вәгъдә иткән җиргә алып килә алмады, аларга нәфрәтләнгәнгә күрә, чүлдә үтерер өчен, моннан алып чыгып китте“, – диярләр.
Ә алар – Үзеңнең бөек көч-кодрәтең белән Мисыр җиреннән алып чыккан Үз халкың, Үз биләмәң».
Ул чагында Раббы миңа әйтте: «Беренчесе төсле үк итеп, үзеңә ике таш такта яса, шулай ук агачтан сандык эшлә дә Минем янга, тауга мен;
Мин элеккеге, син ваткан таш такталарга язылган сүзләрне яңа такталарга язармын. Шуннан син аларны сандыкка салырсың».
Мин сәрви агачыннан сандык һәм, элеккеге кебек итеп, ике таш такта ясадым һәм, шуларны тотып, тауга мендем.
Барыгыз да бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән сезгә әйткән шул ук ун канунны Раббы, таш такталарга элеккеге кебек язып, миңа бирде.
Шуннан соң мин, кире борылып, таудан төштем, таш такталарны, Раббы кушканча, үзем ясаган сандыкка салдым. Алар әле дә шул сандыктадыр.
(Исраилиләр Бәне-Ягакан коеларыннан Мусирәгә киттеләр; Һарун шунда вафат булды һәм җирләнде, ә рухани булып аның урынына углы Элгазар калды.
Алар шуннан Гөдгөдәгә, Гөдгөдәдән сулы җиргә – Йотбатага киттеләр.
Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртер, Аның каршында хезмәт итәр өчен, Аның исеменнән фатиха бирер өчен, Раббы әнә шул вакытта Үзенә Леви ыругын аерып алды. Бу хәзер дә шулай дәвам итә.
Шуңа күрә левиләргә, туганнарыннан аермалы буларак, бернинди биләмә яки өлеш бирелмәде: Раббы Аллагыз әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.)
Әүвәлге сыман, тауда мин кырык көн, кырык төн үткәрдем, Раббы бу юлы да сүзләремә колак салды – сезне юк итәргә теләмәде.
Раббы миңа әйтте: «Бар, бу халыкны алып, юлга чык – Мин, ант эчеп, ата-бабаларына вәгъдә иткән җирне барып алсыннар».
Шулай итеп, Исраил халкы, Раббы Аллагыз сездән нәрсә тели? Бары тик Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итүне, һәрвакыт Аның юлыннан баруны, бар йөрәгегез һәм җаныгыз белән Аны яратуыгызны, Аңа хезмәт күрсәтүегезне,
бүген сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне үтәвегезне тели. Шулай эшләсәгез, игелек күрерсез.
Күк вә күкнең югары каты, җир йөзе вә андагы бар нәрсә – Раббы Аллагызныкы,
әмма Раббы бары тик аталарыгызны якын күрде һәм яратты, бар халыклар арасыннан сезне – алардан соң килгән нәсел варисларын сайлап алды. Сез бүген дә Аның халкы.
Шуның өчен йөрәгегезне сөннәтләгез, бүтән үҗәтләнмәгез.
Чөнки Раббы Аллагыз – аллаларның Алласы, хакимнәрнең Хакиме; Ул – бөек, кодрәтле һәм дәһшәтле Аллаһы; Ул кемнең кем булуына карап хөкем итми, ришвәт алмый.
Үксезләрнең һәм толларның хакын хаклый Ул, килмешәкләрне ярата: аларга ризык һәм кием бирә.
Сез дә килмешәкләрне кайгыртыгыз, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк хәлендә идегез.
Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның Үзенә генә хезмәт итегез һәм Аңа сыеныгыз, Аның исеме белән ант итегез.
Ул – сезнең мактанычыгыз, үз күзләрегез белән күргән, сезнең өчен гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр кылган Аллагыз.
Мисырга аталарыгыз җитмеш җан булып килде, ә хәзер Раббы Аллагыз сезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтте.
Шулай итеп, Раббы Аллагызны яратыгыз һәм Аның кушканнарын, кагыйдәләрен, кануннарын, әмерләрен һәрвакыт үтәгез.
Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның ничек сабак биргәнен балаларыгыз түгел, ә сез үзегез күрдегез һәм башыгыздан кичердегез. Сез Аның бөеклеген, көчле-кодрәтле кулын,
Мисыр патшасы фиргавенгә, бөтен Мисыр иленә кылган галәмәтләрен вә эшләрен күрдегез.
Мисырлылар сезне куганда, ничек итеп Раббы аларның гаскәрен, атларын һәм арбаларын Камышлы диңгез суларына батырды – аларны юк итте! (Бүгенге көндә дә бу шулайдыр.)
Сез чүлдә йөргәндә, шушы урынга килеп җиткәнче, нәрсәләр эшләде Ул сезнең өчен!
Бөтен Исраил алдында Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан һәм Абирамны ни эшләтте Ул! – гаиләләрен, чатырларын һәм бар хезмәтчеләре белән малларын җир ярылып йотканын үзегез күрдегез.
Дөрестән дә, сез үз күзләрегез белән Раббы кылган барлык бөек эшләрне күрдегез.
Шулай итеп, мин бүген сезгә кушканнарның барысын да үтәгез, шул чагында, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез барасы җирне яулап алырга көчегез җитәр, һәм
сез Раббы ата-бабаларыгызга һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән, сөт вә бал агып торган җирдә озын гомер итәрсез.
Сез биләмәгә керәсе җир сез калдырып чыккан Мисыр җире кебек түгел. Анда бит, орлык чәчсәң, суны үз кулларың белән ташып сибәргә кирәк иде.
Елганы кичкәннән соң, сез билисе җирдә таулар һәм үзәнлекләр бар, һәм алар күктән яуган яңгыр белән сугарыла,
бу җир турында Раббы Аллагыз Үзе кайгырта, Раббы Аллагыз аны ел әйләнәсе күз уңыннан төшерми.
Бүген мин сезгә әйтә торган әмерләрне төгәл үтәсәгез – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратсагыз, Аңа хезмәт итсәгез,
«Мин, Раббы, җирегезгә яңгырны көзен дә, язын да кирәк вакытта яудырырмын, һәм сезнең икмәгегез дә, шәрабыгыз да, зәйтүн маегыз да булыр;
Мин малларыгыз өчен кырларыгызда үлән үстерермен; һәрвакыт туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр».
Күңелегез алданып, Аның юлыннан тайпылудан, башка илаһларга хезмәт итүдән һәм табынудан сакланыгыз.
Югыйсә Раббының сезгә ачуы кузгалыр, һәм Ул күкне бикләр дә, яңгыр яумас, ә җир үзенең уңышын бирмәс, һәм сез Раббы бирәсе бәрәкәтле җирдән юк ителерсез.
Шулай итеп, минем бу сүзләремне йөрәгегезгә һәм күңелегезгә салыгыз, билге итеп кулыгызга, искә төшерү өчен, маңгаегызга бәйләгез.
Аларны балаларыгызга өйрәтегез, өйдә утырганда да, юлда йөргәндә дә, ятканда да, торганда да телегездән төшермәгез.
Аларны өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз.
Шулай эшләсәгез, Раббы ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җир өстендә күк күпме торса, ул җирдә сезнең һәм балаларыгызның гомере шулкадәр озын булыр.
Әгәр сез «Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның юлыннан гына йөрегез, Аңа сыеныгыз» дигән әмеремне үтәсәгез,
ул чагында Раббы шушы халыкларның барысын күз алдыгыздан куып җибәрер, һәм сез үзегездән ишлерәк, көчлерәк булган халыкларның җирен яулап алырсыз.
Аягыгыз баскан һәр җир сезнеке булыр, җирегез чүл буйлап Ливанга, чигегез хәтта Фырат елгасыннан көнбатыш диңгезгә кадәр җитәр.
Берәү дә сезгә каршы тора алмас: Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәненчә, сезнең аягыгыз баскан һәр җирдәге халыкларны сездән куркып калтырый торган итәр.
Менә, мин бүген сезгә фатиха йә ләгънәт сайларга тәкъдим итәм:
әгәр Раббы Аллагызның мин бүген сезгә ирештерә торган әмерләрен үтәсәгез, фатиха алырсыз,
ә инде Раббы Аллагызның әмерләрен үтәмәсәгез һәм мин бүген сезгә барырга кушкан юлдан тайпылсагыз, элек үзегез белмәгән илаһларга иярсәгез, ләгънәт алырсыз.
Раббы Аллагыз сезне билисе җирләрегезгә китереп җиткергәч, Гәризим тавында Раббының фатихасын, ә Эвал тавында ләгънәтен игълан итәргә тиешсез.
Бу таулар, белгәнегезчә, Үрдүн елгасының аръягында, Араба тигезлегендә яшәүче кәнганиләр җирендә урнашкан. Көнбатышка бара торган юл буенда, Гилгәл каршында, Мөре имәнлегеннән ерак түгел алар.
Раббы Аллагызның сезгә бирәсе җирен үзегезгә алыр өчен, Үрдүн елгасын кичеп чыккач һәм, аны алып, шунда яши башлагач,
карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән барлык канун-кагыйдәләрне төгәл үтәгез.
Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә бирәсе биләмә җирендә сез гомер буе төгәл үтәргә тиешле канун-кагыйдәләр менә шушылар.
Сез яулап алган халыкларның биек тауларда, калкулыкларда, киң учарлы агачлар астында үз илаһларына табына торган барлык урыннарын тәмам юк итегез.
Мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватып ташлагыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны яндырыгыз, илаһларының сыннарын кисегез, ул урында исемнәрен дә калдырмагыз.
Сез Раббы Аллагызга алар үз илаһларына табынган кебек табынырга тиеш түгел;
Раббы Аллагыз барлык ыруг җирләре арасыннан Үз исеме өчен сайлаган урынга табынырга барыгыз,
үзегезнең тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, нәзер ителгән һәм ихтыяри бүләкләрегезне, беренче булып туган эре һәм вак терлегегезне шунда китерегез.
Шушы урында, Раббы Аллагызның фатихасы белән эшләп тапканнарыгыз өчен сөенеп, Раббы Аллагыз каршында гаиләләрегез белән ашагыз һәм күңел ачыгыз.
Бүгенге көндә без кылганны кабатламагыз – биредә һәркем үзе дөрес дип тапканча эш итә.
Әлегә сез Раббы Аллагыз бирәсе тыныч урынга, аласы биләмәгезгә җитмәдегез.
Ә инде Үрдүн елгасын кичеп, Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җиргә урнашкач, һәм Ул сезне әйләнә-тирәгездәге барлык дошманнарыгыздан коткарып тынычландыргач, сез иминлектә яши башларсыз.
Шул вакытта Раббы Аллагыз Үз исеме өчен нинди урынны сайласа, мин кушкан һәммә нәрсәне: тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, Раббыга нәзер итеп аерып куелган барлык бүләкләрне шунда китерегез.
Сез үзегез, угыл-кызларыгыз, ир һәм хатын-кыз колларыгыз, үз җирләре, биләмәләре булмаган һәм шәһәрләрегездә яшәгән левиләр белән бергә Раббы Аллагыз каршында куанырсыз.
Күргән бер урында тулаем яндыру корбаннары китерүдән сакланыгыз;
ыругларыгыз арасыннан Раббы Аллагыз сайлап алган урында гына тулаем яндыру корбаннары китерегез һәм мин кушканнарның барысын шунда эшләгез.
Ә инде җаныгыз теләгән вакытта, Раббы Аллагыз, фатиха кылып, сезгә биргән терлекне торак урыннарыгызда үзегез теләгән кадәр суеп ашый аласыз; пакь булганнар да, пакь булмаганнар да бу итне тау кәҗәсе итен яки болан итен ашаган кебек ашый алалар.
Әмма сез кан ашарга тиеш түгел – аны, су кебек, җиргә түгегез.
Ашлыгыгызның, шәрабыгызның, зәйтүн маегызның уннан бер өлешен, беренче булып туган эре һәм вак терлекне, нәзер итеп әйткән әйберләрне, махсус сайланган бүләкләрне, ихтыяри бүләкләрне яшәгән урыннарыгызда ашарга ярамый;
сез аларны Раббы Аллагыз сайлаган урында, Раббы Аллагыз алдында угыл-кызларыгыз, ир вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә шәһәрләрегездә яшәүче левиләр белән ашарга тиешсез. Раббы Аллагыз каршында шулай иткәндә, эшләп тапканнарыгыз өчен куанырсыз.
Карагыз аны, илегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне гомер буе кайгыртыгыз.
Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәненчә, җирегезнең чикләрен киңәйткәч, ит ашыйсыгыз килеп: «Минем ит ашыйсым килә», – дип әйтсәгез, сез аны җаныгыз теләгәнчә ашый аласыз;
әгәр Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урын сездән ерак икән, ул вакытта сез Раббы биргән эре яки вак терлекне мин кушканча чала һәм үзегез яшәгән җирдә теләгән чакта ашый аласыз.
Аларны сез тау кәҗәсе, болан ите ашаган кебек ашагыз; аны пакь булганнар да, пакь булмаганнар да ашый ала.
Тик кан ашаудан сакланыгыз, чөнки кан ул – тереклек; тереклекне ит белән бергә ашамагыз.
Кан ашамагыз, аны, су кебек, җиргә түгегез.
Кан ашамасагыз, сез үзегез дә, балаларыгыз да игелек күрерсез, чөнки сез Раббы каршында дөрес гамәл кылган булырсыз.
Ә Раббыга багышланган бүләкләрегезне һәм нәзер итеп әйткән бүләкләрегезне Раббы сайлаган урынга алып килергә тиешсез.
Тулаем яндыру корбаннарыгызны, ите һәм каны белән бергә, Раббы Аллагызның мәзбәхендә корбан итегез, башка корбаннарыгызның канын Раббы Аллагызның мәзбәхенә агызыгыз, ә итен ашагыз.
Мин әйткән барлык сүзләргә колак салыгыз һәм аларны үтәгез, шулай эшләсәгез, сезгә һәм сездән соң килгән балаларыгызга гомер буе яхшы булыр, чөнки сез Раббы Аллагыз каршында игелекле һәм дөрес гамәлләр кыласыз.
Раббы Аллагыз сез билисе җирдәге халыкларны күз алдыгыздан юк иткәч, сез алар җиренә кереп урнашырсыз.
Шунда сак булыгыз, тозакка эләгә күрмәгез, алар юк ителгәч: «Бу халыклар үз илаһларына ничек табынган булсалар, без дә шулай эшләрбез», – дип, аларның илаһлары белән кызыксынмагыз.
Сез Раббы Аллагызга алар үз илаһларына гыйбадәт кылган кебек гыйбадәт кылмагыз. Ул халыклар үз илаһлары өчен башкарган эшләрнең һәммәсе Раббыга җирәнгеч, һәм Ул аларның бу эшләренә нәфрәт белән карый; ул халыклар, үз илаһларына багышлап, хәтта угыл-кызларын яндыралар.
Сезгә әйтеп куям: мин кушканнарның һәммәсен дә төгәл үтәгез; минем кушканнарга үзегездән берни өстәмәгез дә, киметмәгез дә.
Әгәр сезнең арада пәйгамбәр яки төш юраучы булып, сезгә галәмәт яки могҗиза буласын юраса,
һәм ул әйткән галәмәт яки могҗиза тормышка аша калса, шуннан соң әлеге пәйгамбәр моңарчы сез белмәгән башка илаһларга иярергә, аларга табынырга әйтсә,
бу пәйгамбәрне яки төш юраучыны тыңламагыз – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратасызмы, юкмы икәнне белер өчен, шулай сыный Ул.
Раббы Аллагызга гына иярегез һәм, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез; Аның әмерләрен үтәгез, сүзләренә колак салыгыз, Аңа гына табыныгыз һәм сыеныгыз.
Ә теге пәйгамбәр яки төш юраучы исә үтерелергә тиеш, чөнки ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыгып коткарган Раббы Аллагызга каршы котыртты, сезне Раббы Аллагыз барырга кушкан юлдан читләштерергә тырышты; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Әгәр синең бертуганың, углың яки кызың, яраткан хатының яки җаның кебек күргән дустың, син дә, ата-бабаларың да белмәгән башка илаһлар белән яшертен рәвештә кызыктырып, әйләнә-тирәңдә яки еракта, җирнең бер читеннән икенче читенә кадәр урнашкан халыкларның илаһларына табынырга чакырса,
аны тыңлама, сүзенә колак салма, аны кызганма, жәлләп яклама –
аны үтерергә иң беренче булып синең кулың, аннары калган барлык кешеләрнең кулы күтәрелергә тиеш.
Андый кешене таш атып үтерегез, чөнки сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыздан читләштермәкче була ул.
Бу турыда бөтен Исраил ишетер һәм куркуга калыр, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр.
Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәү өчен бирәсе шәһәрләрегезнең берәрсендә арагыздагы намуссыз кешеләрнең моңарчы сез белмәгән башка илаһлар артыннан иярергә һәм аларга табынырга өндәгәнен ишетсәгез,
башта моны тикшерегез һәм җентекләп сорашыгыз; әгәр шундый бозыклыкның сезнең арада булганлыгы төгәл ачыкланса,
бу шәһәрнең халкын кылыч белән тураклагыз, шәһәрне, андагы бөтен нәрсәне һәм мал-туарны кылыч белән тәмам юк итегез.
Шәһәр мәйданы уртасына бар байлыкны җыеп китерегез һәм Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаны итеп шәһәрне, бөтен байлыкны утта яндырыгыз. Ул мәңгелек хәрабәлектә булырга тиеш, бервакытта да яңадан күтәрелергә тиеш түгел.
Юк ителергә тиешле нәрсәләрдән бернәрсәне дә үзегезгә алмагыз. Шулай эшләсәгез, Раббы Үзенең ярсуын басар, сезгә шәфкать күрсәтер һәм, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, халкыгызны ишле итәр,
әгәр Раббы Аллагыз каршында дөрес гамәлләр кылып, Аның бүген мин сезгә ирештергән барлык әмерләрен үтәп, Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, бөтенесе дә шулай булачак.
Сез – Раббы Аллагызның балалары, шуңа күрә берәрсе үлә калса, кайгы билгесе итеп, тәнегезгә яралар ясамагыз, башыгызны кырмагыз;
чөнки сез Раббы Аллагыз өчен изге халык, Раббы җир йөзендә яшәүче барлык халыклар арасыннан, Үз халкы итәр өчен, сезне сайлап алды.
Чиста булмаган хайваннарны ашамагыз.
Менә сезгә ашарга яраклы маллар: сыер, сарык, кәҗә,
мөгезле болан һәм тау кәҗәсе, кыргый үгез һәм кыр кәҗәсе, нәфис болан, антилопа һәм кыр тәкәсе, кыргый сарык.
Күши торган һәм аеры тояклы һәртөрле малны ашарга ярый.
Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Бу – дөя, куян, кушаяк, чөнки күшәсәләр дә алар аеры тояклы түгел, сезнең өчен алар – хәрәм.
Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул – хәрәм. Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз.
Суда яшәүче канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз.
Ә тәңкәсез һәм канатсыз җан ияләрен ашамагыз, сезнең өчен алар – хәрәм.
Хәрәм булмаган һәртөрле кош итен ашый аласыз.
Әмма кошлардан түбәндәгеләрне ашарга ярамый: бөркет, гриф, диңгез бөркете,
тилгән, лачынның бар төре,
козгынның бар төре,
тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың бар төре,
байгыш, ибис, ак ябалак,
чүл ябалагы, сип, балык аулаучы,
ләкләк, челән һәм аның бар төре, һөдһөд һәм ярканат.
Барлык канатлы бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм, аларны ашамагыз.
Хәрәм булмаган һәртөрле канатлыларны ашый аласыз.
Үз үлеме белән үлгән хайванны ашамагыз, чөнки сез – Раббы Аллагызның изге халкы. Аны арагызда яшәгән килмешәкләргә бирә яисә чит кавем кешеләренә сата аласыз. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.
Кырларыгыздан алган уңышның уннан бер өлешен һәр ел саен аерып куегыз.
Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында, Аның каршында ашлыгыгызның, яңа җитешкән шәрабыгызның, зәйтүн маегызның уннан бер өлешен, беренче булып туган эре һәм вак терлегегезне ашагыз. Моны сез һәрвакыт Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнү өчен эшләгез.
Әгәр инде Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урын бик ерак икән, Раббы Аллагызның фатихасы белән өлгергән уңышыгызның уннан бер өлешен анда илтеп җиткерергә мөмкинлегегез булмаса,
боларны көмешкә алмаштырыгыз һәм, көмешне кулыгызга тотып, Раббы Аллагыз сайлаган урынга килегез.
Шушы көмешкә күңелегез теләгән сыерны, сарыкны, шәрабны, исерткеч эчемлекне, җаныгыз теләгән бар нәрсәне сатып алыгыз да шунда Раббы Аллагыз каршында ашагыз һәм бөтен йортыгыз белән күңел ачыгыз.
Шәһәрләрегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне кайгыртырга онытмагыз, чөнки аларга бернинди биләмә дә, өлеш тә бирелми.
Һәр өченче елның ахырында шул ел уңышының уннан бер өлешен аерып куегыз һәм яшәгән урыныгызда саклагыз.
Шулай эшләсәгез, биләмәләре булмаган левиләр дә, килмешәкләр дә, ятимнәр дә, арагыздагы толлар да килеп туйганчы ашый алырлар, шуның өчен Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә фатихасын бирер.
Һәр җиденче елның ахырында бурычларны кичерегез.
Бурычларны кичерү болай эшләнә: үзенең исраили кардәшенә бурычка биргән кеше бурычны кичерергә тиеш, аны якыныннан кире кайтарып бирүне сорарга тиеш түгел, чөнки әлеге ел Раббының бурычларны кичерү елы дип игълан ителде.
Читтән килгән кешедән түләтергә була, әмма исраили кардәшегезгә биргән бурычны кичерергә тиешсез.
Раббы Аллагыз тарафыннан үзегезгә биләмә итеп биреләсе җирдә Ул сезне мул итеп фатихалар. Шуңа күрә сезнең арада ярлылар булырга тиеш түгел.
Әмма бары Раббы Аллагыз сүзенә колак салсагыз һәм бүген мин сезгә ирештергән бу әмерләрне төгәл үтәсәгез, шулай булыр.
Вәгъдә иткәненчә, Раббы Аллагыз сезгә фатихасын бирер, шул чагында сез күп халыкларга әҗәткә бирерсез, ә үзегез әҗәткә алмассыз. Сез күп халыклар өстеннән хакимлек итәрсез, ләкин алар сезнең өстән хакимлек итмәсләр.
Әгәр Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә, сез яшәгән урында, исраилиләрнең берәрсе фәкыйрьлеккә төшсә, каты бәгырьле булмагыз, ярлы кардәшегезгә ярдәм итүдән баш тартмагыз,
юмарт булыгыз, аңа күпме кирәк, шуның кадәр биреп торыгыз.
Карагыз аны, җиденче ел – бурычларны кичерү елы якынлаша, дигән усал уй күңелегезгә кермәсен, һәм, шулай уйлап, ярлы кардәшегезгә караңгы чырай күрсәтмәгез, ярдәмегездән ташламагыз. Югыйсә бу хакта ул Раббыга белдерер, ә сез гаепле булырсыз.
Аңа мул итеп, жәлләмичә бирегез; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз эшләп тапканнарыгызга, бар эшегезгә фатихасын бирер.
Чөнки җирегездә мохтаҗлар һәрвакыт булыр; шунлыктан мин сезгә кушам: ярлы һәм мохтаҗ кардәшегезгә кулыгыз юмарт булсын.
Әгәр гыйбри ир яки хатын-кыз кардәшегез үзен сезгә кол итеп саткан булса, ул сезгә алты ел хезмәт иткәч, җиденче елында сез аны азат итәргә тиеш.
Азат иткәндә, аны буш кул белән җибәрмәгез.
Бу кешегә үз сарыкларыгыздан, ашлыгыгыздан һәм шәрабыгыздан мул итеп өлеш чыгарыгыз; сезгә Раббы Аллагыз нинди фатиха бирсә, сез дә колыгыз булган кешегә мул итеп бирегез.
Мисырда үзегезнең кол булуыгызны һәм Раббы Аллагызның сезне коткаруын исегездән чыгармагыз, шуңа күрә мин хәзер сезгә шулай кушам.
Әгәр инде колыгыз, сездә үзенә яхшы булганлыктан: «Минем синнән китәсем килми, чөнки мин сине һәм гаиләңне яратам», – дисә,
ул вакытта колыгызны ишек янына бастырып, колагын без белән тишегез. Шуннан ул гомерлеккә колыгыз булыр. Хатын-кыз колыгыз белән дә шулай эшләгез.
Колыгызны азат итеп җибәргәнгә үкенмәгез, чөнки ул сезгә алты ел хезмәт итү дәверендә ялланып эшләүчегә караганда икеләтә файда китерде. Колыгызны азат иткән өчен, Раббы Аллагыз бөтен эшегезгә фатихасын бирер.
Эре һәм вак терлектән беренче булып туган һәр иркәк хайванны Раббы Аллагызга багышлагыз: беренче булып туган үгезне эшкә файдаланмагыз, сарык һәм кәҗәдән туган беренче бәтинең йонын кырыкмагыз.
Һәр елны гаиләгез белән бергә Раббы Аллагыз каршында, Ул сайлаган урында шул терлекләрнең итен ашагыз.
Әгәр хайванның ниндидер кимчелеге табылса (аксак, сукыр яки башкача имгәнгән булса), аны Раббы Аллагызга корбан итәргә тиеш түгелсез.
Аны үзегезнең торагыгызда ашый аласыз. Пакь адәм дә, пакь булмаган адәм дә, тау кәҗәсе яки болан ите ашагандай, аны ашый ала.
Әмма сез кан ашарга тиеш түгел; аны, су кебек, җиргә түгегез.
Абиб аенда, Раббы Аллагызны олылап, Котылу бәйрәме үткәрегез, чөнки шул айда Раббы Аллагыз төнлә белән сезне Мисырдан алып чыкты.
Раббы Үз исеме өчен сайлаган урында Котылу бәйрәме хөрмәтенә, Раббы Аллагызга корбан итеп, вак һәм эре терлектән хайван чалыгыз.
Аны ачыга пешкән икмәк белән ашамагыз. Сез Мисырдан бик ашыгыч чыгып киттегез, шунлыктан, Мисыр җиреннән чыгып киткән көнегезне гомер буе исегездә тоту өчен, җиде көн дәвамында төче камырдан пешкән икмәк – «хәсрәт икмәге» ашагыз.
Җиде көн дәвамында бөтен илегездә сезнең берегездә дә ачыткы булмасын, беренче көнне кичен корбанга чалган иттән иртәнгә бернәрсә дә калырга тиеш түгел.
Котылу бәйрәме корбанын сез Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен бирә торган шәһәрләрнең теләсә кайсында чалырга тиеш түгел,
сез аны Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында гына чалыгыз. Котылу бәйрәме корбанын сез нәкъ Мисырдан чыгып киткән вакытта – кичен кояш батканда чалыгыз.
Корбан итен Раббы Аллагыз сайлаган урында пешереп ашагыз, иртәгесен исә чатырларыгызга кайтыгыз.
Алты көн дәвамында төчегә пешкән икмәк ашагыз, ә җиденче көндә Раббы Аллагызны хөрмәтләргә җыелыгыз. Бу көнне сез эшләргә тиеш түгел.
Иген ура башлаган көннән җиде атнаны санап куегыз.
Шул җиде атнадан соң Раббы Аллагыз хөрмәтенә Атналар бәйрәме үткәрегез, Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, ихтыяри бүләкләр китерегез.
Раббы Аллагызның каршына килеп, угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, арагыздагы килмешәкләр, ятимнәр һәм толлар белән бергә Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында күңел ачыгыз.
Мисырда кол булганыгызны хәтерегездән чыгармагыз, бу кагыйдәләрне төгәл үтәгез.
Икмәгегез җыелып сугылгач, йөзем сулары сыгылгач, җиде көн буе Чатырлар бәйрәме үткәрегез;
һәм угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, килмешәкләр, ятимнәр, толлар белән бергә күңел ачыгыз.
Раббы Аллагыз бөтен уңышыгызга һәм эшләрегезгә фатихасын биргәнгә, Раббы Аллагыз хөрмәтенә Ул сайлаган урында җиде көн дәвамында шатланып бәйрәм итегез.
Елга өч мәртәбә барлык ирләр Раббы Аллагыз каршына, Ул сайлаган урынга килергә тиешләр: Төче күмәч бәйрәменә, Атналар бәйрәменә һәм Чатырлар бәйрәменә. Раббы каршына берәү дә буш кул белән килмәсен.
Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, һәркайсыгыз бүләген китерсен.
Раббы Аллагыз сезгә бирәчәк бар урында, халыкны гадел хөкем итсеннәр өчен, һәр ыругка хөкемчеләр һәм җитәкчеләр куегыз.
Гаделлекне бозмагыз, кемнең кем булуына карап хөкем итмәгез, ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт акыллыларның күзен томалый, гаепсезләрне харап итә.
Гаделлеккә, бары тик гаделлеккә омтылыгыз. Шулай эшләсәгез – яшәрсез һәм Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирне үзегезгә алырсыз.
Раббы Аллагызның мәзбәхе янына, алиһә Аширәгә атап, бернинди агач баганалар утыртмагыз.
Шулай ук таш баганалар да куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз моңа нәфрәт белән карый.
Раббы Аллагызга кимчелекле, зәгыйфь үгез яки сарыкны корбанга китермәгез, чөнки ул – Раббы Аллагызга җирәнгеч.
Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен биргән урында берәр ир яки хатын-кыз, Раббы Аллагызның Килешүен бозып, Аңа каршы яман эш кылса,
минем тыюыма карамастан, башка илаһларга сәҗдә кылса йә кояшка, айга, күктәге йолдызларга табына башласа,
сезгә шул турыда хәбәр килеп ирешкәч, аны башта җентекләп тикшерегез. Әгәр чыннан да бу җирәнгеч эшнең Исраилдә булганлыгы исбатланса,
ул явызлыкны эшләгән ир яки хатынны шәһәр капкасы янына чыгарыгыз һәм таш атып үтерегез.
Кеше үлемгә хөкем ителсен өчен, кимендә ике яки өч шаһитның сүзе кирәк; кеше бары тик бер шаһитның сүзе буенча үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел.
Шаһитлар ул кешегә беренче булып таш атарга тиеш, шуннан соң бар халык аларга иярсен; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Әгәр яшәгән җирегездә сез хөкем итә алмаслык катлаулы хөкем эшләре була калса, – мәсәлән, кеше үтерү белән, зыян килү яки башка төрле хөкем итү белән бәйле эшләр, – ул вакытта Раббы Аллагыз сайлаган урынга барыгыз.
Леви руханилар, шул вакытта хезмәттә булган хөкемче алдына барып сорагыз – алар үзләренең карарын чыгарырлар.
Раббы сайлаган урында алар нинди карар игълан итсәләр, шуңа карап эш итегез һәм алар кушканның бөтенесен төгәл үтәгез.
Алар сезгә өйрәткән Канун, сезгә әйткән карар буенча эшләгез; сезгә кушканнардан уңга да, сулга да борылмагыз.
Ә кем дә булса Раббы Аллагыз каршында хезмәт итүче руханига яки хөкемчегә буйсынмаса, ул кеше үтерелергә тиеш, Исраил арасыннан явызлыкны шулай юк итегез.
Бөтен халык ишетер дә куркыр, башка тәвәккәл итмәс.
Раббы Аллагыз бирәсе җиргә килеп, аны үзегезгә алгач, шунда урнашырсыз һәм: «Әйләнә-тирәбездәге халыклар кебек, үзебезнең өстән патша куйыйк», – диярсез,
шул чагында Раббы Аллагыз сайлаган патшаны куегыз. Ул исраили кардәшегез булырга тиеш, читтән килгәнне, кардәш булмаганны патша итмәгез.
Патша үз атларының санын арттырмасын һәм атлар алып кайтырга кешеләрне Мисырга җибәрмәсен, чөнки Раббы сезгә: «Бу юлдан бүтән кире кайтмагыз», – дигән иде.
Раббыдан күңеле тайпылмасын өчен хатыннарны күп алмасын һәм алтын-көмешне чамасыз җыймасын;
патша тәхетенә утыргач, Леви населеннән булган руханиларда саклана торган кулъязма төргәгеннән үзенә шушы Канунның күчермәсен алсын.
Бу Канунның барлык сүзләрен һәм кагыйдәләрен үтәсен, Раббы Алласыннан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен өчен, әлеге күчермә аңарда булсын, һәм ул аны гомере буе укысын.
Шулай эшләсә, исраили кардәшләреннән ул үзен өстен куймас, әмерләрдән уңга да, сулга да борылмас, шуңа күрә үзенең дә, угылларының да Исраилдә патшалык итү вакыты озак булыр.
Леви нәселеннән булган руханиларның, бөтен Леви ыругының Исраилдә биләмә җирләре, үз өлешләре булмас: алар Раббыга багышлап китерелгән яндыру корбаннарыннан тукланырлар, чөнки аларның өлеше шулдыр.
Туганнары арасында левиләргә өлеш тимәс: Раббы әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.
Кешеләр корбан итеп үгез яки сарык китергән саен, калак сөяге, казналык, ашказаны – руханиның өлеше.
Шулай ук җыйган ашлыгыгызның, шәрабыгызның, зәйтүн маегызның баштагы өлеше һәм сарыкларыгызның беренче кат алган йоны – руханиныкы.
Чөнки Раббы Аллагыз, гомерлеккә Аның каршында торып, Аның исеменнән хезмәт итәр өчен, барлык ыругларыгыз арасыннан Левине – аның үзен һәм угылларын сайлап алды.
Әгәр Леви ыругыннан берәрсе, Исраил җирендәге үзе яшәгән шәһәрдән китеп, күңеле теләгән һәм Раббы сайлаган урынга килсә,
Раббы исеменә хезмәт иткән башка леви кардәшләре кебек үк, Раббы каршында хезмәт итә ала;
ул вакытта аңа, атасы мөлкәтен сатудан килгән табыштан тыш, ризыктан да бүтән руханиларга биргән кебек тигез өлеш бирелергә тиеш.
Раббы Аллагыз бирәсе җиргә кергәч, андагы халыкларның бозык эшләренә өйрәнмәгез.
Сезнең арада углын яки кызын корбан итеп уттан үткәрүче, күрәзәче, фалчы, багучы, сихерче,
әфсен укучы, әрвахларның рухын чакыручы, тылсымчы һәм үлеләрнең рухы белән сөйләшүче булырга тиеш түгел.
Раббы каршында мондый эшләрне эшләүче һәркем җирәнгеч, һәм шул җирәнгеч эшләр өчен Раббы Аллагыз аларны сезнең күз алдыгыздан сөрер.
Раббы Аллагызга тулысынча тугрылыклы булыгыз.
Сез җирләрен аласы халыклар фалчыларны һәм күрәзәчеләрне тыңлый; ә сезгә Раббы Аллагыз моны эшләргә рөхсәт итми.
Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш бер пәйгамбәрне сайлап куяр – аның сүзенә колак салыгыз.
Хореб янында җыелган көнне сез Раббы Аллагыздан болай дип сорадыгыз: «Моннан ары Раббы Аллабызның тавышын ишетмәсәк һәм бу бөек утны да күрмәсәк иде, югыйсә үләчәкбез».
Шуннан Раббы миңа: «Дөрес әйтә алар, – диде. –
Мин аларга кардәшләре арасыннан сиңа охшаш бер пәйгамбәр сайлап куярмын һәм сүзләремне аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә кушсам, ул шуларның барысын да әйтер;
ә Минем исемнән сөйләгән ул пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса, ул кешене Мин Үзем җавапка тартырмын.
Ләкин Мин сөйләргә кушмаганны Минем исемнән сөйләргә батырчылык иткән яки башка илаһлар исеменнән сөйләгән пәйгамбәр үләргә тиеш».
Бәлки, күңелегездән: «Моның Раббы тарафыннан әйтелмәвен без ничек белербез икән?» – дип уйлыйсыздыр.
Әгәр пәйгамбәр: «Раббы исеменнән сөйлим», – дип әйтеп, ул әйткәннәр чынга ашмаса, димәк, бу сүз Раббыныкы түгел, ә пәйгамбәр үз белдеге белән сөйләгән була – курыкмагыз аңардан.
Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирнең халыкларын юк итеп, җирен үзегезгә алгач, шәһәрләренә һәм йортларына кереп урнашкач,
Раббы Аллагыз сезгә биләмәгә бирәсе җирне өч өлешкә бүлегез, һәр өлешендә берәр шәһәр сайлап алыгыз. Шул шәһәрләргә илтә торган юллар ясагыз, бу шәһәрләр кеше үтергән һәр кешегә сыену урыны булыр.
Һәм менә нинди үтерүче, анда качып, үзенең тормышын саклап кала ала: күңелендә электән дошманлык булмыйча, икенче берәүне ялгышлык белән үтергән кеше.
Мәсәлән, ике кеше урманга агач кисәргә барып, аларның берсе агач чабарга кулын күтәргәндә, балтаның тимере, ычкынып китеп, икенче кешегә килеп тисә һәм аны үтерсә, үтерүче кеше, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берәрсенә кача ала.
Сыену шәһәре бик ерак булса, үлгән кеше өчен кан үче алырга тиешле туганы, ярсуы кайнаган хәлдә куып җитеп, үтерүченең җанын кыярга мөмкин; ә бит үлемгә дучар ителергә тиеш түгел ул, чөнки үлгән кешегә аның электән дошманлыгы булмаган.
Шуңа күрә мин сезгә өч шәһәрне сайлап алырга кушам.
Әгәр мин бүген сезгә үтәргә кушкан барлык шушы әмерләрне төгәл итеп башкарсагыз: Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан гына йөрсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, җирегезнең чикләрен киңәйтер һәм аларга вәгъдә иткән бөтен җирне сезгә бирер. Ул чакта бу өч шәһәргә тагын өч сыену шәһәре өстәлер.
Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирегездә гаепсезнең каны түгелмәсен, һәм түгелгән кан өчен сезнең өстә гаеп булмасын.
Әмма кем дә булса, икенче берәү белән дошманлашып, аны сагалап торып үтерсә һәм теге шәһәрләрнең берәрсенә качса,
ул чакта үз шәһәренең өлкәннәре, артыннан кешеләр җибәреп, аны кан үче алырга тиешле кеше кулына тапшырсыннар.
Аны кызганмагыз; Исраилне гаепсез кешенең канын түгүдән коткарыгыз, һәм сезгә яхшы булыр.
Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдә яши башлагач, ата-бабаларыгыз куйган, күршегез белән чиктәш ызан ташын урыныннан күчермәгез.
Нинди дә булса җинаять яки гөнаһ кылган кешенең гаебен исбатларга бер генә шаһит җитми, һәр эш ике яисә өч шаһит белән расланырга тиеш.
Әгәр дә берәрсе, кемне дә булса җинаять кылуда нахак гаепләп, ялган шаһитлык итсә,
ул чагында үз араларында барган дәгъва белән гаепләүче дә, гаепләнүче дә Раббы каршына, руханиларга һәм шул көннәрдә хөкемчеләр вазифасын алып баручыларга килсеннәр.
Хөкемчеләр эшне яхшылап тикшерсеннәр: әгәр шаһитның икенче кешегә каршы ялган шаһитлык иткәне беленсә,
шул чакта икенче кешегә ул нәрсә эшләргә теләгән булса, аның үзенә шуны эшләгез, үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Бу турыда башкалар да ишетеп куркуга калырлар, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр.
Кызгану күрсәтмәгез: җанга – җан, күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк.
Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, сез атларны, арбаларны һәм сан ягыннан сездән күпкә артык сугышчыларны күрерсез, ләкин курыкмагыз, чөнки сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз сезнең яныгыздадыр.
Сугыш башланганчы, иң элек гаскәр алдына сүз әйтергә рухани чыксын
һәм: «И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез дошманга каршы сугышка барасыз: батыр булыгыз, курыкмагыз, борчылмагыз һәм алар алдында коелып төшмәгез.
Сезгә җиңү китерергә, дошманыгызга каршы сугышырга сезнең белән бергә Раббы Аллагыз бара», – дип әйтсен.
Җитәкчеләр гаскәргә: «Кемдер, яңа йорт төзеп, анда яшәргә өлгермәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, йортына башка кеше кереп урнашыр.
Кемдер, йөзем бакчасы утыртып, аннан файдаланмаган булса, ул кеше үзенең йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аннан башка кеше файдаланыр.
Кемдер, кыз белән ярәшеп тә, әле аңа өйләнмәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аның кәләшенә башка кеше өйләнер», – дип әйтсеннәр.
Җитәкчеләр гаскәргә тагын шуны әйтсеннәр: «Әгәр кемдер курка һәм аның кыюлыгы җитми икән, иптәшләренең йөрәген дә үз йөрәге кебек кыюсыз итмәсен өчен, өенә кайтып китсен».
Җитәкчеләр боларның барысын да гаскәргә җиткергәннән соң, сугышчылар өстеннән гаскәрбашлары куелсын.
Сез шәһәрне яуларга килгәч, башта аңа солых төзергә тәкъдим итегез.
Әгәр шәһәр, сезнең тәкъдимне кабул итеп, капкаларын ачса, бу шәһәрдәге бар халык сезгә хезмәт итәргә мәҗбүр булыр.
Әгәр инде ул сезнең белән солых төзергә риза булмыйча сугыша башласа, ул вакытта шәһәрне камап алыгыз.
Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыргач, андагы барлык ирләрне кылычтан уздырыгыз.
Хатын-кызларны, балаларны һәм терлекне, шәһәрдәге бөтен нәрсәне исә үзегезгә алыгыз һәм Раббы Аллагыз сезгә биргән, дошманыгыздан яулап алган шушы малдан файдаланыгыз.
Шактый еракта урнашкан, әйләнә-тирәгездәге халыкларныкы булмаган шәһәрләр белән шулай эш итегез.
Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдәге халыкларның шәһәрләрендә исә бер җан иясен дә исән калдырмагыз.
Раббы Аллагыз сезгә кушканча, бу халыкларны – хиттиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне – тәмам юк итегез.
Юкса алар сезне үз илаһларына табынганда кылган җирәнгеч гадәтләренә өйрәтерләр, һәм сез, шулай итеп, Раббы Аллагыз каршында гөнаһлы булырсыз.
Әгәр ниндидер шәһәрне, яулап алмакчы булып, озак вакыт камалышта тотасыз икән, әйләнә-тирәдәге агачларга балта тидермәгез – сез аларның җимешен ашый аласыз. Кырдагы агач – камалышта калган кеше түгел бит.
Бары җимеш бирми торган агачларны гына кисәргә мөмкин. Шәһәр җиңелгәнче, сез алардан һөҗүм вакытында ярдәм итүче корылмалар ясый аласыз.
Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирләрдә кырда үле кешенең гәүдәсе табылса, һәм аны кем үтергәне билгесез булса,
ул чакта өлкәннәрегез һәм хөкемчеләрегез шәһәрдән чыксыннар да, мәет яткан урын белән әйләнә-тирәдәге шәһәрләр арасын үлчәп,
мәетнең кайсы шәһәргә якынрак булуын ачыкласыннар. Шул шәһәрнең өлкәннәре, җигелмәгән һәм камыт кимәгән тана сайлап алып,
шул тананы сөрелмәгән, чәчелмәгән һәм һәрвакыт су агып торган үзәнлеккә алып килсеннәр, анда тананың муенын сугып сындырсыннар.
Леви руханилар да шунда килсеннәр, чөнки Раббы Аллагыз Үзенә хезмәт итәргә һәм Аның исеменнән халыкка фатихасын бирергә аларны сайлады – барлык бәхәс һәм һөҗүмнәр турындагы эшләр алар сүзе белән хәл ителергә тиеш.
Мәеткә иң якын булган шәһәрнең өлкәннәре үзәнлектә муены сугып сындырылган тана башы өстендә кулларын юсыннар.
«Бу кешенең канын безнең кулларыбыз түкмәде, әлеге хәлнең ничек булганын күзләребез күрмәде, – дип белдерсеннәр. –
Йа Раббы, Үзең коткарган, Үз халкың Исраилне акла, гаепсез кешенең каны өчен җавапка тартма». Шуннан исраилиләр кеше каны түгүдә гаепле дип саналмаслар.
Шулай эшләсәгез, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәл кылсагыз, гаепсез кешенең канын түгүдә гаепләнмәссез.
Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез әсирләр алырсыз.
Әгәр берәрегезнең әсирләр арасындагы чибәр хатын-кызга күзе төшеп, аны яратса һәм хатынлыкка алырга теләсә,
аны үзенең йортына алып кайтсын; ул хатын-кыз башындагы чәчен һәм тырнакларын киссен,
элеккеге киемнәрен салып ташласын һәм, ире йортында яши башлап, бер ай буена ата-анасын уйлап еласын. Шуннан соң ир кеше аның белән якынлык кыла ала, һәм ул аның хатыны булыр.
Әгәр инде ир соңыннан аны ошатмый башласа, хатын үзе теләгән җиргә китә ала, әмма ире аны сатарга да, кол итәргә дә тиеш түгел, чөнки аны хатыны булырга ул үзе мәҗбүр итте.
Әгәр берәр кешенең ике хатыны булып, берсен яратса, ә икенчесен яратмаса, һәм бу хатыннарның икесе дә аңардан угыллар тапса, ә беренче углы яратмаган хатыныннан туса,
әлеге кеше, үзенең угылларына малын бүлгәндә, яратмаган хатыныннан туган беренчел углының өлкәнлек өстенлеген яраткан хатыныннан туган углына бирә алмый.
Яратмаган хатынының углын ул беренчел итеп танырга һәм үзенең бар мөлкәтеннән икеләтә өлешне аңа бирергә тиеш, чөнки бу бала – аның ирлек куәтенең тәүге җимеше, һәм беренче булып туу хокукы шул балада.
Әгәр берәр кешенең углы холыксыз һәм кире булса, ни атасының, ни анасының сүзен тыңламый, тыюларына колак салмый торган булса,
ул чакта атасы белән анасы аны үзләре яшәгән шәһәр өлкәннәренә, шәһәр капкасы янына алып килсеннәр
һәм өлкәннәргә әйтсеннәр: «Безнең бу углыбыз кире һәм холыксыз, сүзебезгә колак салмый, эчеп, кәеф-сафа корып ята».
Шул чагында шәһәрнең барлык ирләре аны таш атып үтерсеннәр; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез, һәм барлык исраилиләр бу турыда ишетеп куркырлар.
Әгәр берәр кешенең үлем җәзасы бирерлек җинаяте булса, һәм аны, үтереп, агачка асып куйсалар,
Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе үз җирегезне нәҗесләмәс өчен, мәетне төнгә агачта калдырмагыз, шул көнне үк күмегез; чөнки агачка асып куелган һәр кеше – Аллаһы каршында каргалган кеше.
Кардәшеңнең адашып йөргән үгезен яки сарыгын күрсәң, аларны калдырып китмә, хуҗасына кайтарып бир.
Әгәр инде хуҗасы синнән ерак яшәсә, яки син аны белмәсәң, ул вакытта хайванны йортыңа алып кайт һәм үзеңдә тот. Хуҗасы эзләп килгәч, хайванны аңа кайтар.
Кардәшең югалтып, син тапкан ишәк белән дә, кием-салым һәм башка әйберләр белән дә нәкъ шулай эшлә; аңа ярдәм итүдән баш тартма.
Кардәшеңнең юлда егылган ишәген яки үгезен күрсәң, аны калдырып китмә, торгызырга ярдәм ит.
Хатын-кыз – ирләр кебек, ә ирләр хатын-кыз кебек киенмәсеннәр, шулай эшләүче һәркем Раббы Аллагызга җирәнгеч.
Юлың өстендә агачта яки җирдә кош оясын очратып, анда анасы белән кош балаларын йә йомырка өстендә утырган кошны күрсәң, анасын балалары белән бергә алма.
Кошчыкларын үзеңә алсаң да, әнкәләрен иреккә җибәр; шулай эшләсәң, сиңа яхшы булыр, һәм син озак яшәрсең.
Яңа йорт төзегәндә, түбә кырыена саклагыч такта куй: берәрсе шуннан егылып төшеп үлсә, гаебең булмас.
Үзеңнең йөзем бакчаңа тагын берәр төрле орлык чәчмә, югыйсә чәчкән орлыгың уңышыннан да, йөзем уңышыннан да файдалану хокукын югалтырсың.
Үгез белән ишәкне бер камытка җигеп сөрмә.
Йон белән җитен бергә кушып тукылган кием кимә.
Төренә торган япанчаңның дүрт почмагына чуклар тегеп куй.
Әгәр берәүнең, өйләнеп, хатыны белән якынлык кылганнан соң, аңардан күңеле кайтса,
һәм хатынын нахакка гаепләп ул: «Мин, өйләнеп, аның белән якынлык кылдым, ә ул кыз түгел иде», – дип, начар хәбәр таратса,
ул вакытта кызның әти-әнисе, шәһәр капкасына килеп, шәһәр өлкәннәренә кызның саф булуын исбатлаучы әйбер китерсеннәр.
Кызның әтисе өлкәннәргә: «Мин кызымны бу кешегә хатынлыкка бирдем, ә хәзер аның кызымнан күңеле кайтты.
Аны нахакка гаепләп: „Аның кыз булмавын белдем“, – ди ул, тик менә кызның сафлыгын исбатлаучы әйбер», – дип, әти-әнисе шәһәр өлкәннәренә җәймәне күрсәтсен.
Шунда ул шәһәрнең өлкәннәре бу кешегә җәза бирсеннәр
һәм, Исраил кызы турында начар хәбәр тараткан өчен, кызның атасына йөз данә көмеш түләтсеннәр. Кыз исә аның хатыны булып кала, һәм бу кеше гомере буе аны аерып җибәрә алмый.
Әгәр инде ирнең сүзе дөрескә чыгып, хатынның сафлыгын исбатлаучы әйбер булмаса,
ул вакытта әлеге хатынны атасы йортының ишегенә китерсеннәр, һәм шәһәр ирләре аны таш атып үтерсеннәр, чөнки, атасы йортында фәхешлек итеп, Исраилдә оят эш эшләгән ул. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Әгәр берәр ирнең башка ир хатыны белән йоклавы ачыкланса, ул вакытта икесе дә – хатын белән якынлык кылган ир дә, хатын да үтерелсен. Исраилдән явызлыкны шулай юк итегез.
Әгәр берәр ир, башка кешегә ярәшелгән кызны шәһәрдә очратып, аның белән ятып якынлык кылса,
ул вакытта аларның икесен дә шул шәһәрнең капкасы янына китерегез һәм таш атып үтерегез: кызны, шәһәрдә булып та, ярдәмгә кеше чакырмаган, ә ирне – икенче кешегә ярәшелгән кызны хур иткәне өчен. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Әгәр берәр ир икенче кешегә ярәшелгән кызны кырда очратса һәм, тотып алып, аны көчләсә, ул вакытта көчләгән ир генә үтерелергә тиеш.
Ә кызга берни дә эшләмәгез – кызда үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ юк: кем дә булса икенче берәүгә ташланып үтергән кебектер бу эш.
Чөнки ир аны кырда очраткан: кыз, бәлки, кычкыргандыр да, әмма ярдәмгә килергә һичкем булмаган.
Әгәр берәр ир ярәшелмәгән кызны очратса, аны тотып алып көчләсә, һәм моны башкалар күрсәләр,
көчләгән ир әлеге кызның атасына илле данә көмеш бирсен һәм кызга өйләнсен. Кызны хур иткәнгә күрә, ир аны гомере буена аерып җибәрә алмый.
Берәү дә, атасының хатынына өйләнеп, атасының ятагын хур итәргә тиеш түгел.
Күкәйлеге сытылган яки җенес әгъзасы киселгән бер генә кеше дә Раббы халкы исәбенә керә алмый.
Раббы халкы исәбенә уйнаштан туган кеше дә, хәтта унынчы буынга кадәр аның нәсел варислары да керә алмый.
Аммони вә мәабиләрдән берәү дә, хәтта аларның нәсел варислары да унынчы буынга кадәр беркайчан Раббы халкы исәбенә керергә тиеш түгел,
чөнки Мисырдан чыгып килгән чагыгызда алар сезне икмәк вә су белән каршы алмадылар, Арам-Наһараимдәге Петор шәһәреннән булган Бигур углы Билгамны сезне каргарга ялладылар.
Әмма Раббы Аллагыз Билгам сүзләренә колак салырга теләмәде һәм аның каргышын фатихага әверелдерде, чөнки Раббы Аллагыз сезне ярата.
Шуңа күрә үзегез исән чакта аларга тынычлык һәм иминлек китерердәй берни дә эшләмәгез.
Эдомиләрдән йөз чөермәгез, чөнки алар сезнең кардәшләрегез; мисырлылардан да йөз чөермәгез, чөнки сез, килмешәкләр булып, алар җирендә яшәдегез.
Шушы халыкларның өченче буында туган балалары Раббы халкы исәбенә керә алалар.
Дошманнарыгыз каршында стан булып торганда, һәртөрле шакшыдан сакланыгыз.
Әгәр кем дә булса төнлә нәҗесләнсә, бу кеше гаскәр урнашкан станнан читкә китәргә һәм анда кабат керергә тиеш түгел.
Кич җиткәч, ул юынсын, ә кояш баеганнан соң, станга керсен.
Гаскәр урнашкан станнан читтә хаҗәтегезне үтәр өчен бер урыныгыз булсын.
Коралыгыздан тыш, кечкенә көрәгегез булырга тиеш: хаҗәтегезне үтәгәч, шуның белән чокыр казыгыз да шакшыгызны күмеп куегыз.
Раббы Аллагыз сезне саклар һәм, дошманыгызны сезнең кулга тапшырыр өчен, гаскәрегез урнашкан тирәдә йөрер, шуңа күрә Ул сездә бернинди дә шакшылык күрмәсен. Аның күңеле сездән кайтмасын өчен, гаскәрегез тукталган урын чиста булырга тиеш.
Хуҗасыннан качып, сезгә сыенган колны кире хуҗасына кайтарып бирмәгез.
Яшисе урынын ул үзе сайлап алсын. Шәһәрләрегезнең берәрсендә сезнең арада яшәгәндә, аны кыерсытмагыз.
Исраил хатын-кызларының һәм ир-атларының берсе дә фәхешлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел.
Раббы Аллагыз өчен бу җирәнгечтер. Аларның шундый юл белән тапкан акчасын, берәр төрле нәзер үтәү максатыннан, Раббы Аллагыз йортына алып кермәгез.
Бурычка биреп торган акчадан, ризыктан, риба алырга мөмкин булган башка нәрсәдән кардәшегездән риба алмагыз.
Читтән килгән кешегә биргән бурычыгыздан риба алырга мөмкин, әмма кардәшегезгә биргән бурычтан риба алмагыз. Әгәр шулай эшләсәгез, сез билисе җирдә һәрбер эшегезгә Раббы Аллагыз Үзенең фатихасын бирер.
Раббы Аллагызга нәзер әйткәнсез икән, кичектермичә үтәгез, чөнки Раббы Аллагыз аның һичшиксез үтәлүен таләп итәр, әгәр үтәмисез икән, гаепле булырсыз.
Әгәр инде нәзер әйтмәгән икәнсез, гаепле булмассыз.
Ә берәр нәрсәне үз теләгегез белән Раббы Аллагызга нәзер итеп әйткәнсез икән, шуны, вәгъдә иткәнегезчә, төгәл үтәгез.
Берәүнең йөзем бакчасына керсәгез, йөземен җаныгыз теләгәнчә, туйганчы ашый аласыз, тик савытыгызга салмагыз.
Берәүнең кырына аяк бассагыз, башакларны кулыгыз белән өзә аласыз, тик игененә урак тидермәгез.
Әйтик, берәр кеше хатын ала да, нинди дә булса ярамаган ягын табып, аннан күңеле кайта, һәм ир, аның кулына талак хаты тоттырып, өеннән куып җибәрә,
ә ул хатын, аның өеннән китеп, икенче кешегә кияүгә чыга.
Әгәр бу ир дә, күңеле кайтып, хатынга талак хаты биреп өеннән куып җибәрсә, яки шушы хатынга өйләнгән соңгы ир үлә калса,
ул чакта беренче ире бу хатынга яңадан өйләнә алмый, чөнки бу хатын аның өчен нәҗес санала. Шундый никах Раббыга җирәнгеч. Мондый гөнаһ белән Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирне пычратмагыз.
Кем дә булса күптән түгел генә өйләнгән икән, ул кешене сугышка җибәрмәсеннәр. Аңарга бернинди дә җаваплы эш бирелмәсен. Бер ел буена ул, үз өендә иркенләп яшәп, алган хатынын куандырсын.
Берәү дә бурычка биреп торган өчен икенче кешенең тегермән ташын яки аның өске өлешен рәһен итеп алмасын, чөнки кешенең көндәлек ризыгы шул ташка бәйле.
Әгәр исраили кардәшен урлап, аны кол иткән яки саткан кеше табылса, мондый карак үлемгә хөкем ителергә тиеш. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.
Карагыз аны, кемгә дә булса махау зәхмәте кагылса, Леви нәселеннән булган руханилар сезне нәрсә эшләргә өйрәтсә, барысын да төп-төгәл үтәгез. Мин аларга нәрсә кушсам, шуны үтәгез.
Сез Мисырдан чыгып киткәннән соң, Раббы Аллагызның Мәрьямне ни эшләткәнен онытмагыз.
Берәр кешегә нәрсә дә булса биреп торгансыз икән, аңардан рәһен алырга дип, өенә кермәгез.
Урамда басып торыгыз, теге кеше рәһенне сезгә үзе чыгарып бирсен.
Әгәр ул ярлы кеше икән, рәһен итеп салып биргән киеме сездә калган килеш йокларга ятмагыз.
Ул үз киемендә йокласын өчен, хәер-фатихасын сезгә бирсен өчен, кояш баеганчы, киемне хуҗасына кайтарып бирегез; Раббы Аллагыз бу эшегезне тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр.
Кардәшегезме ул, шәһәрегездә сезнең арада яшәүче килмешәкме – фәкыйрь ялчыны кыерсытмагыз.
Аңарга хезмәт хакын шул көнне үк кояш баеганчы түләгез, чөнки, ярлы булганлыктан, ул шушы акчага гына исәп тотып яши; аңарга түләмәсәгез, ул, сездән зарланып, бу турыда Раббыга белдерер, һәм сез гаепле булырсыз.
Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын.
Килмешәккә һәм ятимгә дөрес булмаган хөкем чыгармагыз, толның киемен үзегезгә рәһен итеп алмагыз.
Исегезгә төшерегез: Мисырда сез коллар идегез, Раббы Аллагыз сезне аннан коткарды, шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.
Урак урганда, көлтәгез кырда онытылып калса, аны алырга кире барып йөрмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә Үзенең фатихасын бирер.
Зәйтүн агачларын селкетеп җимешен койганда, ботакларда калганын карап тормагыз – килмешәккә, ятимгә, тол хатынга калсын.
Бакчагызда йөзем җыйганда, куакта калган җимешләрне кайта-кайта өзмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын.
Исегездә тотыгыз: Мисыр җирендә сез үзегез дә коллар идегез. Шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.
Әгәр ике кеше арасында низаг чыкса, алар хөкемчеләр янына барсыннар, һәм низагны хөкемчеләр тикшерсен: гаепсезне акласыннар, ә гаеплене хөкем итсеннәр.
Әгәр гаепле кешене камчы белән суктырырга хөкем итсәләр, хөкемче аны җиргә йөзтүбән яткырсын да үз күзе алдында гаебенә күрә камчы белән суктырсын.
Аны кырык тапкыр суктырырга мөмкин, ләкин шуннан да артмаска тиеш, чөнки артыгын сугудан кардәшегез бөтен кешенең күз алдында хурлыкка төшәр.
Ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куймагыз.
Әгәр абыйлы-энеле туганнар бергә яшәп, аларның берсе ир бала тудырмыйча үлеп китә калса, үлгән кешенең хатыны чит адәмгә кияүгә чыгарга тиеш түгел, ә бәлки үлгән ирнең туганы тол калган хатынга өйләнергә тиеш. Шушылай итеп, үлгән туганының хатыны алдындагы бурычын үтәр ул.
Ә ул хатын тудырган беренче ир бала үлгән туганының углы булып исәпләнер. Шул рәвешле, үлгән туганының исеме Исраилдә юкка чыкмас.
Әгәр инде үлгән кешенең туганы тол калган хатынга өйләнергә теләми икән, хатын, шәһәр капкасы янына килеп, өлкәннәргә болай дисен: «Иремнең кардәше Исраилдә туганының исемен яшәтү гадәтен кабул итми, минем алдагы бурычын үтәми».
Шул очракта шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм димләп күндерергә тиешләр, әгәр инде ул: «Аңа өйләнергә теләмим», – дип киреләнсә,
тол хатын, өлкәннәр күз алдында аның янына килеп, ирнең аяк киемен салдырсын да, йөзенә төкереп: «Туганының нәселен дәвам итәргә теләмәгән кешегә шулай эшлиләр», – дип әйтсен.
Бу кешенең гаиләсен Исраилдә «аяк киеме салдырылганның гаиләсе» дип атарлар.
Ике ир сугышканда, берсенең хатыны, кыйнаучының кулыннан ирен тартып алырга теләп, икенче ирнең ирлек әгъзасын кулы белән эләктереп тотса,
хатынның кулын жәлләмичә кисегез.
Янчыгыгызда берсе авыррак, икенчесе җиңелрәк ике төрле гер йөртмәгез.
Йортыгызда ике төрле: зур һәм кечкенә үлчәүләрегез булырга тиеш түгел.
Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә гомерегез озын булсын өчен, герләрегез, үлчәүләрегез төгәл һәм дөрес булырга тиеш.
Дөрес булмаган герләр, үлчәүләр кулланучы алдакчылар Раббы Аллагызга җирәнгечтер.
Мисырдан чыгып барган чагыгызда амалыкыйларның сезгә ни-нәрсә эшләгәнен хәтерегездән чыгармагыз.
Алар, Аллаһыдан курыкмыйча, сез арып хәлсезләнгәч, сезгә һөҗүм иттеләр – хәлсезләнеп артта калган барлык көчсез кешеләрегезне үтерделәр.
Раббы Аллагыз биләмә итеп сезгә бирәсе җиргә килеп, Раббы Аллагыз тирә-юньдәге дошманнарыгыздан сезгә тынычлык биргәч, амалыкыйларның исемен дөнья йөзеннән юкка чыгарыгыз. Онытмагыз моны!
Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе җиргә килеп урнашкач,
Раббы Аллагыз биргән җирдән алган уңышыгызның беренче җимешләрен тырысыгызга салыгыз да Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урынга барыгыз.
Шул көннәрдә хезмәт башкарган руханига килеп: «Раббы, ант эчеп, бу җирне безгә бирергә ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән. Бүген мин Раббы Аллаңа шул җиргә кергәнемне белдерәм», – дип әйтегез.
Рухани, кулыгыздан тырысны алып, Раббы Аллагызның мәзбәхе алдына куяр.
Сез исә Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Ерак бабам илгизәр бер арами булган. Ул берничә кеше белән Мисырга барып урнашкан, һәм тора-бара аңардан бөек, көчле, күп санлы халык барлыкка килгән.
Мисырлылар исә безгә карата мәрхәмәтсез булдылар – кыерсыттылар, авыр эшкә җиктеләр.
Шуннан без Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына ялвардык, һәм Раббы безнең аһ-зарыбызны ишетте, авыр хәлебезне, газапларыбызны һәм изелүебезне күрде.
Раббы безне көчле-кодрәтле кулы белән, дәһшәтле вә гаҗәеп гамәлләр, могҗиза-галәмәтләр күрсәтеп, Мисырдан алып чыкты,
бирегә китереп җиткерде, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирде.
Инде менә хәзер мин Сиңа, Раббы, әлеге җирнең уңышыннан беренче җимешләрне китердем». Шуннан, Раббы Аллагыз каршына тырысыгызны куеп, сәҗдә кылыгыз.
Раббы Аллагыз сезгә һәм йортыгызга биргән муллыкка сез левиләр һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр белән бергә куаныгыз.
Өченче елда, уңышның уннан бер өлешен бирү елында, туйганчы ашасыннар дип җыйган уңышыгызның уннан бер өлешен шәһәрегездә яшәүче левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә, тол хатыннарга бирегез
һәм Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Синең әмерләреңне мин бозмадым, аларның берсен дә онытмадым, Үзең кушканча, йортымнан Сиңа багышланган уңышымның уннан бер өлешен левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә һәм тол хатыннарга бирдем.
Бу ризыктан мин кайгылы чагымда авыз итмәдем, пакьләнмичә аны өйдән алып чыкмадым, үлеләргә дә бирмәдем. Йа Раббы Аллам, сүзеңә колак салдым, Син кушканнарның бөтенесен дә үтәдем.
Күктән, Үзеңнең изге торагыңнан кара да Үз халкың Исраилгә һәм, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткәнчә, безгә биргән, сөт вә бал агып торган шушы җиргә фатихаңны күндер».
Раббы Аллагыз бүген сезгә бу канун-кагыйдәләрне үтәргә куша: карагыз аны, аларны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән үтәгез.
Бүген сез: «Раббы – безнең Аллабыз, Аның юлыннан йөрербез, Аның кагыйдәләрен, әмерләрен вә кануннарын үтәп, Аның сүзеннән чыкмабыз», – дип белдердегез.
Бүген Раббы, вәгъдә иткәненчә, сезне Үзенең халкы дип игълан итте, һәм сез Аның бөтен әмерләрен үтәргә тиеш.
Аңа дан, хөрмәт вә шөһрәт китерсен өчен, сезне Ул Үзе бар кылган башка халыклардан өстен куяр, һәм, вәгъдә иткәненчә, сез Раббы Аллагызның изге халкы булырсыз.
Муса белән Исраил өлкәннәре халыкка: – Бүген мин сезгә биргән барча әмерләрне төгәл үтәгез, – диде. –
Үрдүн елгасын кичеп, Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җиргә кергән көнне үк зур ташлар бастырып куегыз һәм аларны акшарлагыз.
Үрдүн елгасын кичеп, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә бирергә вәгъдә иткән, сөт вә бал агып торган җиргә кергәннән соң, шул ташларга Канунның бөтен сүзләрен языгыз.
Үрдүнне кичкәч, бүген мин сезгә кушканча, ул ташларны Эвал тавына бастырып куегыз да акшарлагыз.
Анда Раббы Аллагызга мәзбәх ясагыз. Аны ташлардан, тимер кораллар кулланмыйча эшләгез.
Раббы Аллагызның мәзбәхен шомартылмаган тоташ ташлардан ясагыз һәм шунда Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаннары китерегез.
Татулык корбаннарын да шунда китерегез, корбан итен ашагыз һәм Раббы Аллагыз каршында куаныгыз.
Канунның бөтен сүзләрен аңлаешлы, ачык итеп ташларга языгыз.
Муса белән левиләрдән булган руханилар Исраил халкына болай диделәр: – Исраил халкы! Игътибар белән тыңлагыз: сез бүген Раббы Аллагызның халкы булдыгыз.
Шулай итеп, Раббы Аллагызга буйсыныгыз, Аның бүген сезгә ирештергән боерыкларын, кагыйдәләрен үтәгез.
Муса ул көнне халыкка шундый боерык бирде:
– Сез Үрдүнне кичкәч, халыкка фатиха бирер өчен, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Йосыф һәм Беньямин ыруглары Гәризим тавына менеп бассыннар.
Ә халыкка ләгънәт-каргыш әйтер өчен, Рубин, Гәд, Ашер, Зәбулун, Дан һәм Нәптали ыруглары Эвал тавында басып торсыннар.
Левиләр көчле тавыш белән бөтен Исраил халкына болай дисеннәр:
«Уеп яки коеп потлар ясаган, аны яшереп тоткан кешегә – ләгънәт-каргыш! Осталар кулы ясаган мондый потлар Раббыга җирәнгеч». Бөтен халык: «Амин!» – дип җавап бирсен.
«Анасын яки атасын хөрмәтләмәгән, аларга каршы сүз әйткән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Күршесенең ызан ташын күчергән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Сукырны юлыннан адаштырган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Килмешәкне, ятимне яки тол хатынны үз хокукларыннан мәхрүм иткән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Атасының хатыны белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш, чөнки ул үзенең атасын хурлыйдыр». Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Нинди дә булса хайван белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Бертуган кыз кардәше, анасыннан яки атасыннан туган кыз кардәше белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Хатынының анасы белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Кемне дә булса яшертен үтергән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Гаепсез адәмнең җанын кыяр өчен акча алган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
«Бу Канунның сүзләрен үтәмәгән, Канун кушканча эшләмәгән кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.
Әгәр сез, Раббы Аллагызның сүзенә колак салып, бүген мин сезгә ирештергән бөтен әмерләрен төгәл үтәсәгез, ул вакытта Раббы Аллагыз сезне җирдәге бөтен халыклардан өстен куяр.
Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, түбәндәге фатихалар сезгә килеп ирешер һәм гамәлгә ашыр.
Сез шәһәрдә дә, авылда да фатихалы булырсыз.
Балагыз, җирегезнең җимеше, эре һәм вак терлегегезнең үрчеме – бозаулар вә бәтиләр – фатихалы булыр.
Ашлык тырысларыгыз, күәсләрегез фатихалы булыр.
Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә фатихалы булырсыз.
Сезгә каршы күтәрелгән дошманнарыгызны Раббы җиңелергә мәҗбүр итәр; алар сезгә каршы бер юлдан килсәләр, җиде якка таралып качарлар.
Раббы сезнең амбарларыгызга һәм барлык эшләрегезгә фатихасын бирер. Сезгә бирәсе җирдә Раббы Аллагыз сезне фатихалы итәр.
Раббы Аллагызның әмерләрен үтәсәгез, Аның юлыннан йөрсәгез, биргән антына тугры калып, Ул сезне Үзенең изге халкы итәр.
Раббы сезне «Үз халкым» дип атаганны җир йөзендәге барлык халыклар белеп, сездән куркып торырлар.
Раббы сезне һәр яктан бәрәкәтле итәр: балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле булыр, ата-бабаларыгызга, балаларыгызга бирәм, дип ант иткән җирләрнең туфрагы мул уңыш китерер.
Яңгырны җирегезгә вакытында яудырыр һәм барча эшегезгә фатихасын бирер өчен, Раббы сезгә Үзенең күк хәзинәсен мул итеп ачар. Сез күп халыкларга бурычка акча бирерсез, ә үзегез бурычка алмассыз.
Раббы Аллагызның бүген минем аша сезгә җиткергән әмерләренә колак салып, аларны төгәл үтәсәгез, аста түгел, һәрвакыт өстә булырсыз: Раббы сезне койрык итеп түгел, ә баш итеп тотар.
Бүген мин сезгә боерганнардан уңга да, сулга да тайпылмас өчен, башка илаһлар артыннан ияреп, аларга хезмәт итмәгез.
Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, бүген мин сезгә җиткергән бөтен әмерләрен, кагыйдәләрен тырышып үтәмәсәгез, түбәндәге ләгънәтләр сезнең өскә килеп төшәр.
Шәһәрдә дә, авылда да сезгә ләгънәт төшәр.
Ашлык тырысларыгызга, күәсләрегезгә ләгънәт төшәр.
Балаларыгызга, җирегезнең җимешенә, эре һәм вак терлегегезнең үрчеменә – бозау вә бәтиләрегезгә – ләгънәт төшәр.
Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә сезгә ләгънәт төшәр.
Нәрсә генә эшләсәгез дә, кырылып, тиз арада һәлак булганчыга кадәр, Раббы сезгә ләгънәт-каргыш, борчу, бәхетсезлекләр җибәрер. Болар сезнең яман эшләрегез өчен, сез Аны ташлаган өчен булыр.
Билисе җирегездән сезне тәмам юк иткәнче, Раббы сезгә коточкыч авырулар җибәреп торыр.
Раббы сезне хәлдән тайдыра торган чир, бизгәк, шеш авыруы, көйдергеч эсселек, корылык һәм киптергеч җил, күгәрек белән зарарлар – сез үлгәнче артыгыздан ияреп йөрер алар.
Күк сезнең баш өстегездә бакыр төсле кызган булыр, аяк астыгыздагы җир тимер кебек каты булыр.
Сез юк ителгәнчегә кадәр, Раббы яңгыр урынына ком яудырыр – күктән өстегезгә тузан төшәр.
Раббы сезне дошманнарыгыздан җиңдерер; аларга каршы бер юлдан барсагыз, алардан җиде якка таралып качарсыз. Сезнең бәла-казаларыгызны күреп, җир йөзендәге барлык халыклар куркуга калырлар.
Мәетләрегез күктәге кошларга һәм җәнлекләргә азыкка әйләнер – аларны куучы да булмас.
Раббы сезне дәвалап бетереп булмый торган Мисыр чуаннары, чи җәрәхәт, кутыр һәм корчаңгы белән зарарлар.
Раббы сезне акылдан яздырыр, сукырайтыр, йөрәк өянәге белән җәфалар.
Сукыр кеше караңгыда кармаланып йөргән кебек, сез яктыда кармаланып юл эзләрсез, эшләрегез уңышсыз тәмамланыр, сезне һәрвакыт кыерсытырлар, таларлар, сезне берәү дә кайгыртмас һәм якламас.
Кыз белән ярәшелерсең – аның белән икенче берәү якынлык кылыр; йорт салырсың – анда тора алмассың; йөзем бакчасы утыртырсың – җимешен авыз итә алмассың.
Күз алдыңда үгезеңне суярлар – итен ашый алмассың; күз алдыңда ишәгеңне талап алырлар һәм кайтарып бирмәсләр. Дошманнар сарыкларыңны куып алып китәрләр – сине берәү дә якламас.
Күз алдыңда угылларың вә кызларың чит халыклар арасына куылыр; көн дә аларны көтеп, күзләрең күгәрер, әмма ярдәм итәргә көчең булмас.
Син белмәгән халык җиреңнең җимешләрен, эшләгәнеңне ашар, ә сине һәрвакыт кыерсытырлар һәм җәфаларлар гына.
Күзләрең күргәннән акылыңнан язарсың.
Дәвалап булмый торган чуаннар белән Раббы ботларыңны, тезләреңне җәфалар – алар сине баш түбәңнән алып аяк табаныңа кадәр каплар.
Раббы сезне һәм үзегез куйган патшагызны сез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән халыкка илтеп тапшырыр, һәм сез шунда агачтан, таштан ясалган башка илаһларга хезмәт итәрсез.
Раббы сезне тараткан барлык халыклар арасында сез телдән төшми торган, коточкыч бер адәм мәсхәрәсе булырсыз.
Кырларыгызда ашлыкны күп итеп чәчәрсез, ләкин саранча ашаганга, уңышны аз җыярсыз.
Йөзем куаклары утыртырсыз, аларны эшкәртерсез, ләкин, корт ашаганга, йөземен җыя, шәрабын эчә алмассыз.
Сезнең бөтен җирегездә зәйтүн агачлары үсәр, ләкин зәйтүнегез җиргә коелганга, үзегезне майлау өчен зәйтүн маегыз булмас.
Угылларыгыз, кызларыгыз булыр, ләкин әсир ителгәнгә, алар яныгызда калмас.
Җирегездәге барча агачларны һәм җимешләрне саранча кырыр.
Арагыздагы килмешәкләр һаман сездән югары күтәрелер, ә сез һаман түбән төшәрсез.
Алар сезгә бурычка биреп торырлар, ә сез бурычка бирә алмассыз; алар – баш, ә сез койрык булырсыз.
Раббы Аллагызның сүзенә колак салмаган, Аның сезгә биргән әмер-кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шушы бөтен ләгънәтләр башыгызга төшәр, сезне һәлакәткә китергәнче эзәрлекләр.
Һәм бу сезгә дә, нәсел варисларыгызга да гомерлек кара тамга, бер билге булыр.
Булган муллыкка чын йөрәктән шатланып, куанып, Раббы Аллагызга хезмәт итмәгәнгә күрә,
Раббы муеныгызга тимер камыт асар, һәм сез, әҗәлегез җиткәнче, ризыкка, суга, кием-салымга мохтаҗлык кичереп, дошманнарга хезмәт итәрсез.
Раббы сезнең өскә җир читеннән, ерактан бер халыкны китерер. Сез телен дә аңламаган бу халык, бөркет кебек, өстегезгә ябырылыр.
Бу халык рәхимсездер: ни олыны хөрмәт итмәс, ни кечене кызганмас.
Сезне тәмам бөлдереп бетергәнче, алар яшь терлегегезне, җирегезнең уңышын ашар. Алар сезгә ни ашлык, ни шәраб, ни май, ни сыер белән сарыкларыгызның үрчемен калдырмас, һәм сез һәлак булырсыз.
Җирегездәге барлык шәһәрләрнең сез ышанып торган биек һәм ныклы диварлары җимерелгәнче, алар сезне һаман кысрыклый бирерләр – Раббы Аллагыз бирәсе җирдәге барлык шәһәрләрдә сезне камалышта тотарлар.
Дошманыгызның камау-кысулары шундый авыр булыр ки, сез үз балаларыгызны – Раббы Аллагыз биргән угыл-кызларыгызны ашарсыз.
Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы саналган ир дә үзенең кардәшенә, сөйгән хатынына, әле исән калган балаларына рәхимсез күз белән карар.
Үз балаларының итен ашаганда, ул һичкем белән бүлешмәс, чөнки дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ашардай һични калмас.
Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы, җиргә каты басып йөрергә дә курыккан хатын үзенең сөйгән иренә, угыл-кызына рәхимсез күз белән карар.
Яңа туган баласын да, соңгылыгын да ул беркемгә бирмәс – дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ачлыктан ул үзе генә яшереп ашар.
Әгәр шушы китапта язылган Канунның бөтен сүзләрен төгәл үтәмәсәгез һәм Раббы Аллагызның дәһшәтле, шөһрәтле исемен хөрмәтләмәсәгез,
Раббы сезгә һәм нәсел варисларыгызга шаккатарлык, бетмәс-төкәнмәс бәла-казалар, озакка сузылган коточкыч авырулар җибәрер.
Сез Мисырда күргән һәм сезнең котыгызны алган бөтен авыруларны Ул сезгә җибәрер, һәм шул авырулар сезгә ябырылыр.
Раббы сезнең өскә хәтта шушы Канун китабында язылмаган барлык авыруларны вә бәла-казаларны җибәрер, һәм сез һәлак булырсыз.
Элек сез күктәге йолдызлар санынча күп булсагыз да, бик азыгыз гына исән калыр, чөнки сез Раббы Аллагызны тыңламадыгыз.
Раббы сезне ишәйткәндә, сезгә игелекләр кылганда ничек куанса, сезне һәлак иткәндә, кырганда да нәкъ шулай куаныр. Билисе җирегездән дә сез соңыннан сөрелерсез.
Раббы сезне җирнең бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, чит халыклар арасына таратыр, сез анда ни үзегез, ни ата-бабаларыгыз белмәгән, агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз.
Әмма бу халыклар арасында да үзегезгә тынычлык таба алмассыз, сезгә анда тыныч урын булмас; Раббы сезгә анда куркудан калтырап торган йөрәк, сагыш тулы өметсез күзләр һәм күңел әрнүе бирер.
Тормышыгыз һәрвакыт куркыныч астында булыр: куркудан көнегезне дә, төнегезне дә калтыранып үткәрерсез; алдагы көнгә ышанычыгыз бетәр сезнең.
Йөрәгегезне чорнап алган куркудан һәм үз күзләрегез белән күргәннәрдән сез иртән: «Кич җитсен иде!», ә кичен: «Таң атсын иде!» – диярсез.
Мин сезгә: «Моннан ары бу юлны күрмәссез!» – дип әйткән юлдан Раббы сезне корабта Мисырга кире кайтарыр; анда дошманнарыгызга кол ир вә кол хатын булып сатылырга теләсәгез дә, сезне алучы табылмас.
Исраил халкы белән Хореб тавында төзегән килешүгә өстәмә буларак, Раббы Мусага Мәаб җирендә дә килешү төзергә әмер итте.
Муса, бөтен Исраил халкын җыеп, шушы килешүнең шартларын ирештерде: – Мисыр фиргавененә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм җиренә Раббының нәрсә эшләгәнен, бу зур бәла-казаларны һәм гаҗәеп могҗиза-галәмәтләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.
Әмма бүгенге көнгә кадәр Раббы сезгә аңлардай акыл, күрә торган күз, ишетми торган колак бирмәде.
«Кырык ел буе Мин, Раббы, сезне чүл буйлап йөрттем, тик сезнең өс киемегез дә, аяк киемегез дә тузмады.
Сез икмәк ашамадыгыз, шәраб та, исерткеч эчемлек тә эчмәдегез. Мин сезнең Раббы Аллагыз икәнне сез белсен өчен шулай эшләдем».
Бу урынга килгәч, безнең белән сугышырга Хишбун патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог чыктылар, ләкин без аларны тар-мар иттек.
Без, аларның җирләрен алып, Рубин, Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмә итеп бирдек.
Бу килешүнең шартларын төгәл үтәгез; шулай итсәгез, һәр эшегез уң булыр.
Ыруг башлыкларыгыз, өлкәннәрегез, җитәкчеләрегез, Исраилнең барлык ирләре, балаларыгыз, хатыннарыгыз, арагызда яшәүче килмешәкләр һәм утын ярудан су ташуга кадәр бөтен эшегезне башкаручылар – һәммәгез дә бүген Раббы Аллагыз каршында басып торасыз.
Раббы Аллагызның бүген сезнең белән төзеячәк антлы килешүен кабул итәр өчен, сез барыгыз да биредә басып торасыз.
Сезгә әйткәнчә һәм ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткәнчә, шушы Килешү буенча, Ул сезне Үз халкы дип, ә Үзен сезнең Аллагыз дип игълан итәр.
Антлашып төзегән бу килешүне Ул сезнең белән – биредә Раббы Аллабыз каршында торганнар белән генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар белән дә беркетә.
Сез бит Мисыр җирендә ничек яшәгәнебезне, бирегә килгәндә башка халыкларның илләре аша ничек үткәнебезне беләсез.
Аларның агачтан, таштан, көмеш һәм алтыннан ясалган җирәнгеч сыннарын күрдегез.
Бүген сезнең арада шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен күңеле белән Раббы Аллабыздан читкә борылган ир яки хатын, гаилә яки ыруг булмасын. Андый кешеләр агулы әрем үстерүче тамыр кебек булырлар иде.
Бу килешүдәге сүзләрне ишетеп тә, шундый кешеләр, кәпрәеп: «Үземчә йөрүгә карамастан, миңа куркыныч янамый», – дип уйларлар, ләкин алар башкаларга да, үзләренә дә афәт китерерләр.
Раббы андый кешеләрне гафу итмәс – аларга Раббының нәфрәте һәм ярсуы кабыныр; бу китапта язылган ләгънәт-каргышлар алар башына төшәр, Раббы аларның исемнәрен җир йөзеннән юк итәр.
Раббы аларны барлык Исраил ыругларыннан аерып алыр да шушы Канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәт-каргышларны алар өстенә яудырыр.
Киләчәк буын, сездән туачак балалар һәм ерак илләрдән килгән кешеләр Раббының бу җиргә нинди авырулар һәм бәла-казалар җибәргәнен күрер:
бөтен тирә-як күкерт һәм тоз яндырып бетергән бушлыкка әйләнер – анда берни чәчмәсләр дә, бернинди үсемлек тишелеп чыгып үсмәс тә. Ул җирләр Раббы ярсуыннан һәлак булган Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим шәһәрләре кебек булыр.
Халыклар: «Ни өчен Раббы бу җирне шулай эшләтте икән? Нигә Ул шулай ачуланган икән?» – дип сорарлар.
Җавап мондый булыр: «Бу халыкны Мисыр җиреннән алып чыкканда, Раббы, ата-бабаларының Алласы, алар белән килешү төзегән иде, ә алар ул килешүне онытты.
Алар үзләре белмәгән, Раббы аларга билгеләмәгән башка илаһларга табына һәм сәҗдә кыла башладылар.
Шуның өчен Раббының бу җиргә нык ачуы чыкты, һәм Ул аның өстенә бу китапта язылган бөтен ләгънәт-каргышларны юнәлтте.
Раббы аларга бик каты ачуланып, ярсып-нәфрәтләнеп, аларны яшәгән җирләреннән куып җибәрде, башка урынга сөрде; һәм алар хәзер дә шунда гомер кичерә».
Яшерен булганы – Раббы Аллабызныкы, ә ачык булганы, без бу Канунның бөтен сүзләрен үтәсен өчен, – гомерлеккә безнеке һәм безнең балаларныкы.
Мин сезгә сайларга тәкъдим иткән фатиха яки ләгънәт-каргыш тормышыгызда гамәлгә ашканнан соң, Раббы Аллагыз сезне чит халыклар арасына сибеп таратыр, һәм сез, шунда яшәгәндә, шулар турында уйлый башларсыз.
Угылларыгыз белән бергә Раббы Аллагызга әйләнеп кайтып, бүген мин сезгә кушканча, бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән Аның сүзләрен үтәсәгез,
Раббы Аллагыз сезнең язмышыгызны үзгәртер, шәфкать күрсәтеп, Үзе таратып җибәргән яклардан – башка халыклар арасыннан җыеп алыр.
Хәтта җир читенә кадәр таралган булсагыз да, Раббы Аллагыз сезне кире җыеп алыр.
Раббы Аллагыз сезне ата-бабаларыгыз җиренә китерер, һәм сез шул җирләрне биләрсез; Ул сезне ата-бабаларыгызга караганда да баерак, ишлерәк итәр.
Сез Раббыны бөтен йөрәгегез белән яратсын һәм исән-имин яшәсен өчен, Раббы Аллагыз сезнең һәм нәсел варисларыгызның йөрәген сөннәтләр.
Шулчак Раббы Аллагыз бөтен бу ләгънәт-каргышларны сезне эзәрлекләүче һәм күрәлмаучы дошманнарыгызга юнәлтер,
ә сез, кире кайтып, Раббыгызның сүзләренә колак салырсыз һәм Аның бүген минем аша сезгә җиткергән бөтен әмерләрен үтәрсез.
Раббы Аллагыз һәммә эшегезне уңышлы итәр, балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле, җирегезнең җимеше мул булыр; Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлап, Аның шушы Канун китабында язылган әмерләрен һәм кагыйдәләрен үтәп, Аңа бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән борылсагыз, Раббы, ата-бабаларыгыз өчен шатланган кебек, сезнең өчен шатланачак һәм сезгә игелекләр кылачак.
Бүген мин сезгә җиткергән шушы әмер сезнең өчен артык читен һәм үти алмаслык түгел.
«Безнең өчен берәрсе күккә менсен иде дә, ул әмерне безгә алып төшеп күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә күктә түгел ул.
«Безнең өчен берәрсе диңгез аръягына барсын иде дә, ул әмерне безгә алып кайтып күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә диңгез аръягында түгел ул.
Бу әмер якында гына: сез аны үти алсын өчен, телегездә вә күңелегездә ул.
Менә мин бүген сезгә яшәү белән яхшылыкны яки үлем белән яманлыкны сайларга тәкъдим итәм.
Бүген мин сезгә әйткәннәрне – Раббы Аллагыз кушканнарны үтәсәгез, Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан йөреп, әмерләрен, кагыйдәләрен вә кануннарын үтәсәгез, Раббы Аллагыз фатихасы белән үзегез билисе җирдә яшәрсез һәм күп санлы булырсыз.
Әгәр инде йөрәгегез белән Раббыдан читләшеп, аны тыңламасагыз, адашсагыз, башка илаһларга сәҗдә кылып, аларга табына башласагыз, –
мин сезне хәзер кисәтеп куям! – сез һәлак булырсыз, Үрдүн аръягында билисе җирегездә озак яши алмассыз.
Мин бүген, күк белән җирне шаһитлыкка чакырып, сезгә яшәү яки үлем, фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм. Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз.
Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның сүзләрен тыңлагыз, Аңа сыеныгыз. Шулай итсәгез, Раббы ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җирдә яшәрсез һәм озын гомер кичерерсез.
Бөтен Исраил халкына шушы сүзләрне җиткергәннән соң, Муса
болай дип дәвам итте: – Миңа хәзер йөз егерме яшь. Мин инде сезне үз артымнан ияртеп алып бара алмам. Раббы миңа: «Син Үрдүн елгасын кичмәссең» – дигән иде.
Раббы Аллагыз Үзе, алдыгыздан барып, андагы халыкларны юк итәр, һәм сез аларның җирен алырсыз. Раббы әйткәнчә, елга аша анда сезне Ешуа алып чыгар.
Раббы амориләрнең патшаларын – Сихонны һәм Огны – җирләре белән бергә ничек юкка чыгарган булса, бу халыкларга да шуны эшләр.
Раббы аларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларга мин кушканны эшләргә тиеш булырсыз.
Нык һәм кыю булыгыз, алардан курыкмагыз, котыгыз алынып каушап калмагыз, чөнки Раббы Аллагыз Үзе сезнең белән бара – Ул сезне ялгыз калдырмас, ташлап китмәс.
Муса Ешуаны чакырып алды һәм бөтен Исраил халкы алдында аңа әйтте: – Нык һәм кыю бул, чөнки бу халыкны Раббы аларның ата-бабаларына: «Балаларыгызга бирәм», – дип ант иткән җиргә син алып барырсың, бу җирне аларга биләмә итеп бүлеп бирерсең.
Раббы Үзе синең алдан барыр, янәшәңдә булыр; Ул сине ташлап калдырмас. Курыкма һәм борчылма!
Шушы Канунны язганнан соң, Муса аны Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртүче левиләрдән булган руханиларга һәм Исраил өлкәннәренә бирде.
Муса аларга болай диде: – Һәр җиденче елда, бурычларны кичерү елында, Чатырлар бәйрәмендә,
Раббы Аллагыз сайлаган урынга, Раббы Аллагыз каршына барлык Исраил халкы җыелгач, бу Канунны бөтен Исраил алдында һәркем ишетерлек итеп кычкырып укыгыз.
Бу Канунны тыңласын, Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм Канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен, бөтен халыкны – ирләрне, хатыннарны, балаларны, шулай ук арагызда яшәүче килмешәкләрне дә җыегыз.
Сез Үрдүнне кичеп биләп алган җирдә яшәгәндә, шушы халыкның Канунны белмәгән балалары тыңларлар һәм, Раббы Аллагыздан бөтен гомерләре буе куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнерләр.
Раббы Мусага әйтте: – Үләр вакытың якынлаша. Ешуаны чакырып китер һәм аның белән бергә Очрашу чатырына кер. Мин аңа күрсәтмәләр бирермен. Муса да, Ешуа да Очрашу чатырына керделәр.
Раббы болыт баганасы эчендә, Очрашу чатыры алдында пәйда булды.
Раббы Мусага әйтте: – Син, үлеп, ата-бабаларың янына китүгә, бу халык, Миңа тугрылык сакламыйча, барасы җирендәге илаһларга табыныр, Мине ташлар һәм Мин алар белән төзегән килешүне бозар.
Ул көнне Минем ярсуым кузгалыр, һәм Мин аларны ташлармын. Үзләреннән йөз чөергәч, алар юкка чыгарлар, башларына күп кенә бәла-казалар, кайгылар килер. Шунда алар: «Бу бәлаләр безгә яныбызда Аллабыз булмаганга килгәндер», – дип әйтерләр.
Чит илаһларга ияргән өчен, шундый явызлык кылган өчен, ул көнне Мин алардан һичшиксез ваз кичәрмен.
Шулай итеп, бу җырны язып ал да исраилиләрдән җырлат; бу җыр исраилиләргә каршы Минем шаһитым булып торсын өчен, алардан кабатлат.
Мин, ант эчеп, ата-бабаларына вәгъдә иткән, сөт вә бал агып торган җиргә шушы халыкны китереп җиткергәч, алар туйганчы ашап симерерләр дә башка илаһларга борылырлар һәм аларга хезмәт итә башларлар, Минем белән төзегән килешүне бозып, Мине кире кагарлар.
Ә коточкыч бәлаләр килгәч, аларның нәсел варислары бу җырны онытмаганга күрә, әлеге җыр аларга каршы шаһит булып торыр. Үзләренә бирергә ант иткән җиргә китергәнче үк, уйларының кайсы якка авуын Мин инде белеп торам.
Муса шул көнне үк бу җырны, язып алып, исраилиләргә өйрәтте.
Нун углы Ешуага Раббы мондый әмер бирде: – Нык һәм кыю бул, чөнки Мин: «Сезгә бирермен», – дип ант иткән җиргә исраилиләрне син алып барырсың. Мин синең янәшәңдә булырмын.
Муса әлеге Канунның барлык сүзләрен ахырынача язып куйды да
Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртүче левиләргә болай диде:
– Бу Канун китабын Раббы Аллагызның Килешү сандыгына салыгыз, ул анда сезгә каршы шаһит булып торсын.
Чөнки мин сезнең нинди тискәре һәм фетнәчел икәнегезне беләм. Әле мин сезнең арада чакта, менә хәзер дә сез Раббыга буйсынмыйсыз; ә мин үлгәч, нәрсә булыр?!
Минем яныма ыругларыгызның барлык өлкәннәрен, җитәкчеләрен җыегыз. Мин бу сүзләрне алар ишетерлек итеп әйтермен һәм күк белән җирне шаһитлыкка чакырырмын.
Чөнки беләм: үлемемнән соң сез, бозыклыкка бирелеп, мин күрсәткән юлдан читкә тайпылырсыз. Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Аның ачуын чыгарган өчен, киләчәктә сезне бәла-казалар көтә.
Җыелган бөтен Исраил халкы ишетерлек итеп, Муса бу җырны баштан алып ахырына кадәр әйтеп бирде:
«Мин сөйләячәкмен – тыңла, күк! Минем сүзләремне тыңла, җир!
Нәсыйхәтем яңгыр кебек яусын, яшеллеккә иртәнге чык кебек, ләйсән яңгыр кебек төшсен сүзләрем, үләннәргә коеп яуган яңгыр кебек төшсен.
Раббы исемен игълан итәм – Аллабызның бөеклеген данлагыз!
Ул – кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Аллаһы тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак.
Бу кире һәм азгын буын Аның алдында бозыклыкка бирелде – хурлыкка калган бу кешеләр инде Аның балалары түгел.
Раббыга сез шулай җавап бирәсезме, уйлый белми торган аңсыз халык?! Сезне бар иткән Атагыз түгелмени Ул?! Сезне халык буларак Ул бар кылмадымыни?!
Борынгыда калган көннәрне исегезгә төшерегез, элеккеге еллар турында уйлагыз – аталарыгызның аңлатуын, өлкәннәрнең сөйләвен үтенегез.
Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын бүлгәндә, халыкларга биләмәгә җир биргәндә, халыкларның чикләрен күк ияләренең саны буенча билгеләде.
Раббының өлеше – Аның халкы, Ягъкуб нәселе – Аның биләмәседер.
Ул аларны буш, кеше аягы басмаган чүлдә тапты; аларны карады, кайгыртты, күз карасыдай саклады.
Оясын саклап очып йөргән, канатларын җәеп, кошчыкларын каурыйларында йөрткән бөркет кебек,
Раббы Үз халкын шулай йөртте – Аның янында башка алла булмады.
Ул аларны таулы илне яулап алырга китерде, кырлардагы уңышны ашатты, таштан – бал, кыя таштан зәйтүн мае агызып тукландырды,
сыер мае һәм сарык сөте, бәрәннәрнең, кәҗәләрнең, Башан сарыкларының эч мае белән, өлгергән тук бодай белән тукландырды, шәраб – йөзем куагының канын эчертте.
Ешурун кабарынды, буйсынмый башлады, көрәйде, юанайды, симерде; үзен бар иткән Аллаһыны ташлады, үзен коткаручы Кыядан баш тартты;
башка илаһларга табынып, Аның көнчелеген кузгатты, җирәнгеч эшләре белән Аны ярсытты.
Аллаһыга түгел, ә җеннәргә, үзе белмәгән илаһларга, ата-бабаларыгыз искә дә алмаган, күптән түгел читтән килеп кергән яңа илаһларга корбаннар китерде.
Әй Ешурун, үзеңне тудырган Кыяны оныттың син, үзеңне бар иткән Аллаһыны исеңнән чыгардың.
Бу хәлне күргәч, Раббының ачуы чыкты, һәм Ул Үз угылларыннан һәм кызларыннан баш тартты;
Ул әйтте: „Алардан йөз чөерермен дә ахырда үзләренә нәрсә буласын күрермен. Алар бит сатлык буын, ышанычсыз балалар.
Ялган аллаларга табынып, көнчелегемне кузгаттылар, пот-сыннары белән ачуымны китерделәр. Мин дә аларны халык дип саналмаганнар белән көнләштерермен, томана бер халык белән ачуларын китерермен.
Ярсуымнан ут кабыныр, һәм шул ут, яндырып, үлеләр дөньясына кадәр җитәр; шул ут җирне һәм аның уңышын кырып, тауларның нигезләрен яндырып бетерер.
Аларга Мин бер-бер артлы бәла-казалар җибәрермен, бөтен укларымны аларга атып бетерермен.
Алар ачлыктан җәфа чигәрләр; коточкыч авырулар, үләт зәхмәте аларны юкка чыгарыр. Мин алар өстенә кыргый җанварлар, чага торган агулы еланнар җибәрермен.
Балалары урамда кылычтан кырылыр, ә үзләре өйләрендә калтырап утырыр. Үсмер егет, үсмер кызны да, имчәк баласын, чал чәчле картны да үлем үзеннән калдырмас.
Аларны таратып, кешеләр хәтереннән хәтта исемнәрен җуйдырырмын, дип әйтер идем дә,
әмма дошманнары, кәпрәеп: ‘Бу эшне Раббы түгел, ә безнең кодрәтле кулыбыз эшләде’, – дип мактанмасыннар өчен, кире уйладым.
Алар – аңсыз халык, аларда уйлау сәләте юк.
Әгәр акыллары булса, моны аңларлар, ахырда үзләренә нәрсә буласын төшенерләр иде“.
Әгәр Исраилнең Кыясы Үз халкыннан йөз чөермәсә, Раббылары аларны дошманнарына тапшырмаса, ничек инде бер кеше мең кешене куа алсын, ике кеше ун мең кешене качырсын?!
Чөнки дошманның кыясы безнең Кыя кебек түгел – алар моны үзләре дә белә.
Дошманнарның йөземе – Сәдүм куагында, Гамура кырларында үскән; аларның җимеше агулы, йөзем тәлгәшләре ачы.
Шәраблары – елан агуы, кара еланның үтерә торган агуы.
„Хәзинә саклагычларымда мөһер астында менә нәрсәләр яшереп тотам Мин!
Аяклары калтырар вакыт җиткәч, дошманнардан Мин үчемне алырмын, тиешлесен кайтарып бирермен; аларның һәлакәт көннәре инде якын, аларга дигән афәт тиз килер“.
Үз халкының көчсезләнүен һәм һичкемнең – ирекленең дә, ирексезнең дә калмавын күргәч, Раббы аларны кызганыр, Үз колларын яклар.
Раббы шул чагында әйтер: „Кайда сезнең илаһларыгыз, сез сыенырга урын эзләгән кыягыз,
корбаннарыгызның маен ашаучы, бүләккә китерелгән шәрабыгызны эчүче илаһлар? – Күтәрелеп, алар килсен сезгә ярдәмгә, яклаучыгыз алар булсын!
Инде күрегез: Мин – бердәнбер, Миннән башка икенче алла юк. Үтерүче дә, яшәтүче дә – Мин, чирләтүче дә, терелтүче дә – Мин; берәү дә Минем кулдан коткара алмый.
Кулымны күккә күтәреп, мәңге яшәвем белән ант итәм:
ялтырап торган кылычымны үткенләгәч, кулым хөкем итәргә күтәрелгәч, дошманнарымнан үч алырмын, Мине күрәлмаучыларга тиешлесен бирермен.
Минем укларым һәлак булганнарның вә әсирләрнең канына манчылып кәефләнер, кылычым дошманнарның озын чәчле башларын кисеп канәгатьләнер“.
Аның халкы белән куаныгыз, әй чит халыклар! Чөнки Ул Үз колларының каны өчен үч алыр, дошманнарын Ул җавапка тартыр, Үз халкының җирен пакьләр».
Нун углы Ешуа белән килеп, Мусаның Исраил халкына җиткергән җыр сүзләре әнә шундый.
Бу сүзләрнең барысын Исраил халкына әйтеп биргәч, Муса
болай дип өстәде: – Бүген сезгә мин җиткергән барлык сүзләрне йөрәгегездә тотыгыз һәм бу Канунның бөтен сүзләрен үзегезнең балаларыгызга төгәл үтәргә кушыгыз.
Буш сүзләр түгел бу, аларда – сезнең тормыш. Әлеге Канунны үтисез икән, Үрдүн елгасын кичеп билисе җирдә гомерегез озын булыр.
Шул көнне үк Раббы Мусага болай диде:
– Шушы Әбарим тауларына, Әрихә шәһәре каршындагы, Мәаб җирендәге Нәбу тавына менеп, Мин исраилиләргә биләмәгә бирәсе Кәнган җиренә кара.
Һор тавында үлеп, ата-бабаларына кушылган агаң Һарун кебек, син әнә шул тауда үләрсең һәм ата-бабаларыңа кушылырсың.
Чөнки сез икегез дә Сыйн чүлендәге Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында изгелегемне танымадыгыз һәм Миңа тугры булмадыгыз.
Син ул җирне ерактан күрерсең, тик Мин исраилиләргә бирәсе шул җиргә аяк басмассың.
Үләр алдыннан, Аллаһы бәндәсе Муса, исраилиләргә фатихасын биреп,
болай диде: «Раббы килде Синай тавыннан, Үз халкына кояш кебек чыкты Сәгыйрь тавыннан, балкып торды Паран тавыннан. Ул ун меңләгән изгеләр белән килде, Аның уң ягында яшеннәр ялтырый иде.
Ул Үз халкын чынлап ярата – бар изгеләр Аның кулында. Алар Аның аягына егылалар, Аңардан нәсыйхәт алалар.
Канун бирде безгә Муса, мирас итеп Ягъкуб нәселенә.
Башлыклары белән бергә Исраил ыруглары җыелгач, Раббы Ешурунга патша булды».
Рубин ыругы турында Муса болай диде: «Рубин яшәсен, үлмәсен, гәрчә халкының саны аз булса да!»
Ә Яһүдә ыругы турында боларны әйтте: «Йа Раббы, Яһүдә ыругының тавышын ишет, аны башка ыруглар белән берләштер; көч бир аңа, дошманнарына каршы торырга ярдәм ит».
Леви ыругы турында болай диде: « Туммим һәм урим – изге жирәбә – Синең тугры хезмәтчең Левинеке. Левине Син Массаһта сынадың, аның белән Мериба сулары янында көрәштең.
Атасы вә анасы хакында ул: „Мин алар турында уйламыйм“, – диде; туганнарын калдырып, балаларын онытып, ул бары Синең сүзеңне саклады, Синең Килешүеңә тугры калды.
Ягъкуб нәселенә Синең карарларны, Исраил халкына Кануныңны өйрәтә, Синең алда хуш исле сумала-майлар көйрәтә, мәзбәхеңдә тулаем яндыру корбаннары китерә.
Йа Раббы, Леви токымын фатихала – аны көчле кыл, эшләгән эшләрен кабул ит, дошманнарын из – аны күрәлмаучылар бүтән бервакыт баш күтәрмәсен».
Беньямин ыругы турында болай диде: «Раббының сөеклесе тыныч яши, Аллаһы Тәгалә һәрвакыт аның турында кайгырта, Беньямин үз калкулыклары арасында тыныч яши».
Йосыф ыругы турында болай диде: «Раббы аның җирен күк байлыгы булган чык һәм җир асты сулары,
кояшта өлгергән иң яхшы уңыш, үз аенда пешкән җимеш,
борынгы тауларның байлыгы, мәңгелек калкулыкларның муллыгы,
җир үстергән нигъмәтләрнең иң яхшысы белән фатихаласын; янып торган куакта пәйда булган Зат аны Үзенең рәхим-шәфкате белән фатихаласын. Болар барысы туганнары арасында баш булган Йосыфка яусын.
Йосыфның гайрәте – беренче булып туган үгезнеке кебек, аның мөгезләре – кыргый үгезнеке кебек; Эфраимнең меңнәрчә һәм Менашшеның ун меңнәрчә халкы – аның мөгезләре. Шулар белән халыкларны җир читенә кадәр сөзеп атар ул».
Зәбулун ыругы турында болай диде: «Әй Зәбулун, юлга чыкканда куан! Син, Исәсхәр, чатырыңда куанып утыр!
Алар халыкларны тауга чакырырлар, шунда алар тиешле корбаннарны китерерләр, диңгез байлыкларыннан һәм комда яшерелгән хәзинәләрдән файдаланырлар».
Гәд ыругы турында болай диде: «Гәд җирен Арттыручыга – дан! Гәд – башларны яки кулларны өзгәләргә торган арыслан кебек:
ул үзенә иң яхшы җир сайлады, аңа җитәкчелек итү мөмкинлеге бирелде. Халык башлыклары җыелгач, Раббының гадел таләбен, Исраилгә кагылышлы карарларын үтәде».
Дан ыругы турында болай диде: «Дан – Башаннан сикереп чыккан арыслан баласы».
Нәптали ыругы турында болай диде: «Нәптали Раббының рәхим-шәфкатенә, Аның мул фатихасына тиенде; биләмәсе көньякка һәм диңгезгәчә сузылган».
Ашер ыругы турында болай диде: «Туганнары арасында иң фатихалысы Ашер булсын, кардәшләре арасында сөекле булсын, аягы зәйтүн маенда коенсын!
Капка бикләрең синең, Ашер, тимердәндер, бакырдандыр; көчең дә, гомерең кебек, бетмәс булсын».
«Әй Ешурун, синең Аллаңа тиң юк! Үзенең кодрәте белән Ул сиңа ярдәмгә, болытларга атланып, күк буйлап чаба.
Синең сыену урының – әзәли Аллаһыдыр; мәңгелек Затның куллары сине күтәреп йөртә. Ул күз алдыңнан дошманнарыңны куар һәм сиңа аларны юк итәргә кушар.
Исраил халкы тыныч яши, күктән төшкән чык белән сугарылган, мул икмәкле һәм шәраблы җирдә Ягъкуб нәселе иминлектә көн күрә.
Бәхетле син, Исраил! Сиңа – Раббы коткарган халыкка тиңнәр юктыр. Раббы – синең яклаучы калканың, җиңү китерүче кылычың! Дошманнарың, килеп, синнән шәфкать сорыйлар, син аларны таптап узасың».
Шуннан Муса, Мәаб тигезлегеннән кузгалып, Нәбу тавының Әрихә ягына караган Фесгә түбәсенә менде, һәм Раббы аңа бөтен җирне – Данга кадәр Гилыгад җирен,
Нәптали җирен, Эфраим һәм Менашше җирләрен, Көнбатыш диңгезгә кадәр сузылган бөтен Яһүдә җирен,
Нәгебне, хөрмәләр шәһәре Әрихәдән Согарга кадәр җиткән тигезлекне күрсәтте.
Раббы аңа әйтте: – Мин, ант итеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка «Синең нәсел варисларыңа бирәм» дигән җир – менә ул. Ул җирне Мин сиңа үз күзләрең белән күрергә мөмкинлек бирдем, әмма син аңа аяк басмассың.
Раббы әйткәнчә, Раббы колы Муса Мәаб җирендә вафат булды.
Муса Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерелде. Бүгенге көнгә кадәр Мусаның кайда күмелгәнен берәү дә белми.
Үлгәндә, Мусага йөз егерме яшь булып, ул элеккечә көчле, күзләре дә яхшы күрә иде.
Муса үлгәч, Исраил халкы утыз көн буе Мәаб тигезлегендә яшь түкте. Шуннан соң Муса өчен матәм тоту көннәре тәмамланды.
Нун углы Ешуа, Муса аның өстенә кулларын куйганлыктан, зирәклек рухы белән сугарылган иде. Исраил халкы, Ешуага буйсынып, Раббы Мусага биргән әмерләрне үти барды.
Шул заманнардан бирле Исраилдә шулай, Муса кебек, Раббы йөзгә-йөз танып белгән башка бер пәйгамбәр дә булмады.
Раббы ихтыяры белән Мисырда ул нинди могҗиза-галәмәтләр кылды – фиргавен, аның хезмәтчеләре, җире белән нәрсә эшләде!
Мусадан башка бер пәйгамбәр дә Исраил халкының күз алдында андый гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр башкармады!
Аллаһы колы Муса вафат булганнан соң, аның ярдәмчесе Нун углы Ешуага Раббы болай диде:
– Колым Муса вафаттыр, шулай булгач, бу халыкны Үрдүн елгасының аръягына, Мин исраилиләргә бирергә ниятләгән җирләргә алып чык;
Мусага вәгъдә иткәнчә, аяк табаныгыз баскан һәр урынны Мин сезгә бирәм.
Чүлдән һәм Ливаннан алып бөек Фырат елгасына кадәр сузылган хиттиләр иле һәм кояш баешына таба Бөек диңгезгәчә барлык җирләр сезнеке булыр.
Үзең исән чакта һичкем сиңа каршы тора алмас; һәрчак Муса хозурында булган кебек, Мин һаман янәшәңдә булырмын – сине калдырмам да, ташлап та китмәм.
Нык һәм кыю йөрәкле бул, чөнки бу халыкны син, ата-бабаларына ант иткәнемчә, аларга тәгаенләнгән җирләргә алып барырсың.
Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул, колым Муса сиңа васыять итеп әйтеп калдырган барлык кануннарны бозмыйча төгәл үтә, тотынган һәр эшең уңышлы булсын өчен, әлеге кануннардан уңга да, сулга да тайпылма.
Канун китабында язылганнар һаман синең телеңдә булсын, аларны төгәл үтәр өчен, көн-төн китапны өйрән, шул чагында йөргән юлларың һәм кылган гамәлләрең уң булыр.
Шулай итеп, Мин сиңа, нык һәм кыю йөрәкле бул, дип боерамын, курыкма һәм рухыңны төшермә, чөнки Раббы Аллаң, кайда гына барсаң да, синең юлдашыңдыр.
Шуннан Ешуа халыкның җитәкчеләренә мондый боерык бирде:
– Станны йөреп чыгып, халыкка: «Юлда ашар өчен, ризык хәстәрләгез, чөнки ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә биләмәгә бирә торган җирләрне алыр өчен, өч көннән Үрдүн елгасын кичәрсез», – дип белдерегез.
Рубин һәм Гәд ыругларына, шулай ук Көнчыгыш менашшеларга исә Ешуа болай диде:
– Раббы колы Мусаның «Раббы Аллагыз сезгә тыныч тормыш бүләк итә һәм шушы җирләрне бирә» дип васыять итеп калдырган сүзләрен хәтерегездә тотыгыз.
Муса сезгә Үрдүннең бу ягыннан биргән җирләрдә хатыннарыгызны, бала-чагагызны вә мал-туарыгызны калдырыгыз да, коралланып, туганнарыгыз алдыннан барыгыз һәм, Раббы сезгә тыныч тормыш бүләк иткән кебек, алар да тынычлыкка тиенгәнче – Раббы Аллагыз тәгаенләгән җирләрне үзләренә биләмәгә алганчы – аларны ярдәмегездән ташламагыз. Шуннан соң, Аллаһы колы Муса сезгә Үрдүн елгасыннан көнчыгыштарак бүлеп биргән җирләргә кайтып, үз биләмәгездә яши башларсыз.
Ешуага җавап итеп, алар: – Нәрсә боерсаң, шуны эшләрбез. Кая җибәрсәң, шунда барырбыз;
Мусага буйсынган кебек, сиңа да буйсыну белдерербез; тик синең Раббы Аллаң, һәрчак Муса янында булган сыман, һаман синең янда булсын.
Синең әмереңә буйсынмаган һәм сүзләреңә колак салмаган һәркем үлемгә дучар ителсен. Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул! – диде.
Нун углы Ешуа, әлеге җирләрне һәм бигрәк тә Әрихә шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, Ситтимнән яшертен генә үзенең ике шымчысын җибәрде. Ике егет, юлга кузгалып, Рәхәб исемле уйнашчы хатынның өенә килделәр һәм шунда төн кунарга калдылар.
– Безнең җирләрне күзәтергә бүген төнлә бирегә ниндидер исраилиләр килде, – дип, бу хакта Әрихә патшасына җиткерделәр.
Патша: «Йортыңа килгән кешеләрне безнең янга чыгар, чөнки алар җирләребезне күзәтергә килгәннәр», – дип әйтергә Рәхәб янына үзенең кешеләрен юллады.
Әмма хатын, әлеге ике шымчыны яшереп, патша йомышчыларына: – Әйе, ул кешеләр килгән иде минем янга, ләкин мин аларның кайдан икәнлеген белмәдем.
Кичке эңгер төшеп, шәһәр капкасын бикләр вакыт җиткәч, алар киттеләр. Кай тарафка юл тотканнары миңа мәгълүм түгел. Артларыннан куа чыксагыз, мөгаен, куып җитә алырсыз, – дип җавап кайтарды.
(Чынлыкта исә ул аларны түбәдәге җитен көлтәләре арасына кертеп яшергән иде.)
Патша кешеләре Үрдүн елгасына бара торган юл буйлап кичүгә таба юнәлделәр; алар шәһәрдән чыгуга, капкаларны шундук бикләп алдылар.
Егетләр йокларга ятканчы, Рәхәб, алар янына түбәгә менеп,
болай диде: – Бу җирләрне Раббының сезгә бирүе мәгълүм миңа, шуңа күрә сездән котыбыз алынып тора – илдәге бар халык куркудан калтырап төште.
Чөнки сез Мисыр җиреннән чыккан чакта, Раббының сезнең алда Камышлы диңгез суларын икегә яруын да, Үрдүн аръягында яшәүче амори патшалары Сихон белән Огны ничек юк итүен, гаскәрләрен тәмам кырып бетерүен дә ишетеп беләбез.
Бу хакта мәгълүм булганнан соң, йөрәгебезнең хәле китте, һәммәбезнең рухы төште, чөнки сезнең Раббы Аллагыз югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, бердәнбер Аллаһыдыр.
Шулай булгач, сезгә кылган мәрхәмәтемә җавап итеп, сез дә атам йортына мәрхәмәт күрсәтергә Раббы белән ант итсәгез иде; атам белән анамның, ир һәм кыз туганнарымның җаннарын, аларның гаиләләрен үлемнән саклап калырга ышанычлы вәгъдәгезне бирсәгез иде.
Аңа җавап итеп, әлеге егетләр: – Сезгә зыян килсә, безнең дә гомеребез өзелсен! Әгәр безне сатмасаң, шушы җирләрне Раббы безнең кулга тапшыргач, без сиңа мәрхәмәт һәм тугрылык күрсәтербез, – диде.
Шуннан Рәхәб аларны тәрәзәдән бау белән аска төшерде (ул яшәгән йорт шәһәр диварында урнашкан иде).
– Сезне эзәрлекләп килүчеләргә юлыкмас өчен, таулар ягына таба барыгыз. Өч көн шунда яшеренеп торыгыз да, алар әйләнеп кайткач, юлыгызны дәвам итәрсез, – дип кисәтте аларны хатын.
Тегеләр исә аңа: – Әгәр без шәһәргә аяк баскан мәлдә, безне төшергән шушы тәрәзәгә кызыл тасма бәйләп, үзеңнең ата-анаң, ир туганнарың һәм бар гаиләңне йортыңа җыймасаң, сиңа биргән анттан азат булырбыз.
Инде дә арагыздан берәрсе, йортыңның ишеген ачып, урамга чыкса, үз үлемендә үзе гаепле булыр, һәм моның өчен без җавап бирмәячәкбез. Әгәр синең йортыңдагы гаилә әгъзаларыннан берәрсенә кул күтәрә калсалар, аның үлемендә без гаепле булырбыз.
Безнең хакта берәрсенә сөйләгән очракта да, сиңа биргән антыбыздан без азаттыр, – дип әйтеп куйдылар.
– Ярар, сез әйткәнчә булсын, – диде Рәхәб, аларны юлга озатып; шуннан тәрәзәгә кызыл тасма бәйләп куйды.
Егетләр китеп бардылар һәм, аларны эзәрлекләп чыгучылар өйләренә әйләнеп кайтканчы, таулар арасында кала бирделәр. Куа чыгучылар, бөтен юлларны карап-тикшереп чыксалар да, аларны таба алмадылар.
Шуннан соң әлеге ике егет кайтыр юлга чыкты. Алар, таулардан төшеп, кичү җирдә елга аша чыктылар һәм, Нун углы Ешуа янына килеп, күргән-кичергәннәрнең барысы турында түкми-чәчми сөйләп бирделәр.
– Раббының ул җирләрне безгә бирүе хактыр, чөнки анда яшәүче бар халыкның бездән коты алынып тора, – диде алар Ешуага.
Ешуа һәм исраилиләр иртә таңда Шиттимнән кузгалдылар һәм, Үрдүн буена җитеп, елганың аръягына чыкканчы дип, бу як ярда чатырларын кордылар.
Өч көн үткәч, җитәкчеләр, станны әйләнеп чыгып,
халыкка мондый боерык ирештерделәр: – Раббы Аллагызның Килешү сандыгын һәм аны күтәреп баручы левиләрдән булган руханиларны күрүгә, урыныгыздан кузгалып, кайсы юлдан барасын белер өчен, алар артыннан иярегез, чөнки моңарчы сезнең ул юлдан йөргәнегез булмады. Ләкин сезнең белән сандык арасында ике мең терсәк ара калырга тиеш – сандыкка якын килмәгез.
Ешуа халыкка: – Чистарынып пакьләнегез, чөнки иртәгә Раббы сезгә могҗизалар күрсәтер, – дип әйтте.
Руханиларга ул: – Килешү сандыгын алыгыз да халык алдыннан барыгыз, – диде. Руханилар, сандыкны күтәреп, халык алдыннан киттеләр.
Раббы шунда Ешуага: – Бүген Мин исраилиләрнең күз алдында сине данлы итәм – Мин һәрчак Муса янында булган кебек, янәшәңдә булуымны күрсеннәр.
Сандык күтәргән руханиларга әйт: Үрдүн суына аяк басуга туктап калсыннар, – диде.
Ешуа, Исраил угылларына мөрәҗәгать итеп: – Бире килегез һәм Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлагыз. Әнә шуннан соң тере Аллаһының сезнең арада булуын һәм кәнгани, хитти, хивви, фәризи, гиргәши, явүси һәм амориләрне сезнең күз алдыннан куып җибәрүен күрерсез.
Карагыз! Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгы сездән алда Үрдүн суларына керә.
Исраилнең унике ыругыннан берәр кеше сайлап алыгыз.
Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгын күтәргән руханиларның аяк табаны Үрдүнгә кереп басуга, елга икегә ярылыр да югары агымдагы су дивар сыман булып туктап калыр, – диде.
Шул рәвешле, халык, Үрдүн аръягына чыгарга дип, чатырларын җыеп бетергәч, сандык күтәргән руханилар халык алдыннан уздылар.
Уракка төшкән бу көннәрдә гаять мул сулы Үрдүн ярына җитеп, аяклары суга тиюгә,
елганың югары агымындагы сулар Сартан янындагы Адама шәһәренә кадәр шактый зур арада дивар сыман булып туктап калды; ә түбән агымдагы сулар Тозлы диңгезгә агып бетте, һәм бар халык Әрихә шәһәре турысында Үрдүн елгасын кичә башлады.
Бар Исраил халкы аръякка чыгып беткәнче, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар корып калган Үрдүн елгасының урта бер җирендә басып тора бирделәр.
Бар халык Үрдүннең аръягына чыгып беткәннән соң, Раббы Ешуага:
– Халык арасыннан – һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән – унике кеше билгеләгез
һәм аларга Үрдүн елгасының уртасыннан, руханилар басып торган урыннан, унике данә таш алып, бүген төн кунасы урынга илтергә боерыгыз, – диде.
Ешуа, Исраил ыругларыннан сайланган унике кешене чакырып алып:
– Үрдүннең уртасына керегез дә, Раббы Аллагызның Килешү сандыгы яныннан һәркайсыгыз җилкәсендә берәр таш күтәреп алып чыксын, – диде. – Исраил ыруглары санынча алынган шушы ташлар сезнең өчен бер истәлек булыр. Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нинди ташлар бу?» – дип сораса,
аларга: «Раббының Килешү сандыгы Үрдүн аша чыккан чакта, аның алдында суларның ике якка ярылып китү истәлеге бу», – диярсез. Әлеге ташлар Исраил халкы өчен мәңгелек истәлек булып калыр.
Шул рәвешле, Исраил угыллары Ешуаның боерыгын үтәделәр: алар, Раббы Ешуага кушканча, Үрдүн елгасы уртасыннан Исраил ыруглары санынча унике таш алып, төн кунасы урынга китереп өйделәр.
Тагын унике ташны Ешуа Үрдүн елгасының уртасына – Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар басып торган урынга куйдырды. Ул ташлар әле дә шундадыр.
Муса Ешуага васыять итеп калдырганча, Ешуа халыкка җиткергән Раббы әмерләре үтәлгәнгә кадәр, Килешү сандыгын күтәргән руханилар шулай Үрдүн уртасында басып тора бирделәр. Халык елганы ашыга-ашыга кичте.
Исраилиләр елга аша чыгып бетүгә, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар да халыкның күз алдында ярга чыктылар.
Муса әйтеп калдырганча, Рубин вә Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар да, кулларына корал тотып, исраилиләр алдыннан барды.
Яуга керергә әзер торган кырык меңгә якын кораллы гаскәри, Раббы каршында елганы кичеп, Әрихә үзәненә аяк басты.
Ул көнне Раббы бөтен Исраилнең күз алдында Ешуаны данга күмде; һәм Ешуа гомере буена, Муса кебек үк, хөрмәт иясе булды.
Раббы Ешуага:
– Боерыклар сандыгын күтәргән руханиларга Үрдүннән чыгарга боер, – дип әйткән була, һәм
Ешуа руханиларга: – Үрдүннән чыгыгыз! – дип әмер бирә.
Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар, Үрдүнне кичеп, коры җиргә аяк басуга, елганың сулары үз урынына кайтып төшә һәм әүвәлгечә ярларына сыешмыйча ага башлый.
Шул рәвешле, исраилиләр беренче айның унынчы көнендә, Үрдүнне кичеп, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта, Гилгәлдә, чатырларын кордылар.
Үрдүннән алынган унике ташны да Ешуа Гилгәлдә куйдырды.
Исраилиләргә ул болай диде: – Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Бу ташлар нәрсәне аңлата?» – дип сорый калса,
исраилиләрнең Үрдүнне җәяүләп кичүен сөйләп бирерсез.
Чөнки сез Үрдүн аша чыккан чакта, Раббы Аллагыз елганы сусыз кылды. Кайчандыр Ул нәкъ шулай, без диңгез аръягына чыга алсын өчен, каршыбыздагы Камышлы диңгез суларын киптергән иде.
Җир йөзендә яшәүче бар халык Раббының көч-гайрәтен белсен һәм сез һәрдаим үзегезнең Раббы Аллагыздан куркып яшәсен өчен эшләде Ул моны.
Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде.
Шул көннәрдә Раббы Ешуага әйтте: – Үткен таш пычаклар яса да Исраил угылларының хәзерге буынын сөннәткә утырт, – диде.
Ешуа, таштан пычаклар ясап, Гибгат-Аралотта Исраил угылларын сөннәткә утыртты.
Исраил угылларын сөннәтле итүнең сәбәбе мондыйдыр. Мисырдан китеп, күпмедер вакытлар үткәннән соң, хәрби хезмәткә яраклы ир-ат халкы тора-бара чүл сәфәрендә гүр иясе була.
Мисырдан чыккан ир-атның һәммәсе сөннәтле булса да, чүл сәфәрендә дөньяга килүче ир балалар сөннәткә утыртылмый кала.
Раббы сүзен санга сукмаганга, исраилиләр кырык ел дәвамында, Мисырдан киткән чакта яше буенча хәрби хезмәткә яраклы ир-егетләрнең һәммәсе үлеп беткәнче, чүл сахралары буйлап каңгырып йөрергә мәҗбүр булалар. Раббы аларга: «Сөт вә бал агып торган ул җирләрне угылларыгызга бирермен, дип, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән идем, әмма сез ул җирләрне һичкайчан күрмәссез!» – дип әйтеп ант эчкән була.
Гүр иясе булган исраилиләргә алмашка Раббы аларның угылларын аякка бастыра – чүл сәфәрендә сөннәткә утыртылмаган әнә шул ир-егетләрне Ешуа сөннәтле итә.
Сөннәткә утыртылган сырхаулы ир-ат халкы сихәтләнгәнче станда булды.
Раббы Ешуага: – Бүген Мин сездән Мисырда салынган хурлык тамгасын алып ташладым! – диде. Шуңа күрә әлеге урын бүген дә Гилгәл дип атала.
Гилгәлдә тукталган исраилиләр айның ундүртенче көнендә кич белән Әрихә үзәнендә Котылу бәйрәмен уздырдылар.
Икенче көнне алар шушы җирнең җимешләреннән авыз иттеләр: төче күмәч пешерделәр, орлык кыздырдылар.
Шушы җирләрнең җимеше белән туклана башлагач, манна инде бүтән яумас булды. Шуннан соң исраилиләр маннаны күрмәде – ул елны алар Кәнган җирендә өлгергән уңыштан ризыкландылар.
Беркөнне Ешуа, Әрихә шәһәре тирәсендә кулына ялан кылыч тоткан бер ир кешене күреп, аның янына килде һәм: – Син безнең кешеме, әллә дошманнарданмы? – дип сорады.
– Юк, мин – Раббы гаскәренең башлыгы, менә бире килдем, – диде теге кеше. Ешуа, йөзе белән җиргә капланып: – Хуҗа әфәндем үзенең колына ни-нәрсә әйтергә тели? – дип сорады.
Аңа җавап итеп, Раббы гаскәренең башлыгы: – Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын изгедер, – диде. Ешуа ул кушканча эшләде.
Исраил угылларыннан курыкканга, Әрихә каласының капкалары бикле булып, аннан беркем кермәде һәм чыкмады да.
Шуннан Раббы Ешуага болай диде: – Әрихәнең үзен, аның патшасын һәм гаярь сугышчыларын синең кулга тапшырам.
Алты көн дәвамында синең бар гаскәрең көн дә бер тапкыр шәһәр тирәли әйләнеп чыксын,
Килешү сандыгы алдыннан исә кулларына мөгез быргы тоткан җиде рухани атласын. Җиденче көнне руханиларның быргы тавышлары астында шәһәрне җиде кат әйләнеп чыгыгыз.
Быргы тавышы яңгырауга, бар гаскәрегез сөрән салып кычкырырга тотынсын; шулвакыт Әрихә диварлары нигезенә кадәр җимерелеп төшәр, һәм сез төрле яктан берьюлы шәһәргә керерсез.
Нун углы Ешуа, руханиларны җыеп, аларга: – Раббының Килешү сандыгын алыгыз, ә җиде рухани аның алдыннан быргыларын күтәреп барсын, – диде.
Халыкка исә ул: – Шәһәрне әйләнеп чыгыгыз, Раббы сандыгы алдыннан кораллы гаскәриләр барсын, – диде.
Ешуа әлеге боерыкны бирүгә, җиде рухани, быргыларын кычкыртып, Раббы сандыгы алдыннан китте; алар артыннан Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар иярде.
Быргы кычкыртып баручы руханилар алдыннан исә кораллы гаскәриләр атлады; сандык артыннан да кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады.
Ешуа халыкны: – Кычкырмагыз, тавышыгыз чыкмасын, бер сүз дәшмәгез. Вакыты җиткәч, мин әмер итәрмен дә шулвакыт сөрәнләргә тотынырсыз, – дип, алдан кисәтеп куйды.
Шул рәвешле, сандык күтәреп, шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыккач, бар халык төнгелеккә станга йокларга кайтты.
Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр.
Сандык алдыннан быргыларын кычкыртып җиде рухани атлады; иң алдан кораллы гаскәриләр, ә сандык артыннан кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады.
Шулай итеп, икенче көнне дә шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыгып, кабат станга кайттылар. Шушы хәл алты көн дәвам итте.
Җиденче көнне, таң белән кузгалып, әүвәлге тәртиптә шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыктылар; шәһәрне алар бу көнне генә җиде кат урадылар.
Җиденче тапкыр әйләнгәндә, руханиларның быргы тавышы ишетелүгә, Ешуа халыкка: – Сөрәнләгез! Чөнки Раббы шәһәрне сезнең кулга тапшыра! – дип әмер бирде. –
Бу шәһәр үзе дә, андагы бар нәрсә дә Раббыга багышланырга – юк ителергә тиеш; бары тик фахишә хатын Рәхәб белән аның өендәге кешеләрнең һәммәсен исән калдырыгыз, чөнки ул без җибәргән егетләргә яшеренергә булышкан иде.
Тик сак булыгыз: Раббыга багышланган әйберләргә кул озайтмагыз. Юкса исраилиләрнең барчасына каргыш төшеп, аларның бөтенесен бәла-казага дучар итәрсез.
Барлык алтын-көмеш, шулай ук бакыр вә тимер әйберләр Раббыга тәгаенләнгән, алар Раббы хәзинәсенә куелырга тиеш.
Быргы тавышы ишетелде, һәм халык кычкырырга тотынды. Быргы тавышын ишетүгә, халык сөрәнли башлады, һәм шәһәр дивары нигезенә кадәр җимерелеп төште. Халык төрле яктан шәһәр эченә ыргылды һәм аны яулап алды.
Шәһәрдә Раббыга багышланган җан иясенең барчасын – ир-атны, хатын-кызны, балаларны, карт-корыны, шулай ук үгез, сарык, ишәк затын кылычтан уздырдылар.
Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен җибәргән теге ике егеткә исә Ешуа: – Биргән антыгызны үтәгез: фахишә хатын Рәхәбнең өенә барып, аның үзен һәм бөтен гаиләсен шәһәрдән алып чыгыгыз, – диде.
Шуннан әлеге шымчы егетләр, Рәхәбнең өенә юнәлеп, аның үзен һәм бөтен нәсел-нәсәбен – атасын, анасын, ир туганнарын, шунда булган барлык кардәшләрен шәһәрдән алып чыктылар да исраилиләр станыннан читтәрәк бер урында калдырдылар.
Аннары исраилиләр, шәһәргә ут төртеп, анда булган бар нәрсәне яндырып бетерделәр; бары тик көмеш белән алтынны, бакыр вә тимердән коелган әйберләрне генә Раббы йортының хәзинә саклагычына куйдылар.
Фахишә хатын Рәхәбне, аның гаиләсен һәм бөтен нәсел-нәсәбен исә Ешуа аяды, чөнки Әрихә шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Ешуа җибәргән шымчыларны шушы хатын яшереп алып калган иде. Рәхәбнең нәселе әле дә исраилиләр арасында яши бирә.
Әнә шул чакта Ешуа: – Әрихә каласын яңабаштан төзегән кешегә Раббының каргышы төшәр! Шәһәр нигезен ул беренче углының җаны бәрабәренә салыр, шәһәр капкасын төпчек углының җаны бәрабәренә куяр! – дип, катгый кисәтеп куйды.
Шул рәвешле, Раббы һәрчак Ешуа янында булып, Ешуаның даны еракларга таралды.
Әмма Исраил угыллары Раббыга багышланган әйберләр турындагы әмерне боздылар: Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрминең углы Ахан, Раббыга багышланган әйберләрне үзенә алып, Аның ачуын кузгатты.
Беркөнне Ешуа, Бәйт-Элдән көнчыгышта, Бәйт-Авен янында урнашкан Гай шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Әрихәдән үзенең берничә кешесен озатып, аларга: – Барыгыз, шул шәһәрне тикшереп-күзәтеп кайтыгыз, – диде. Тегеләр, шәһәрне карап
кайтканнан соң, Ешуа янына килеп: – Бөтен гаскәрне кузгатып, Гайга баруның хаҗәте юк. Ике-өч мең сугышчы барса, шәһәрне яулап алыр өчен шул җитә; анда халык күп түгел, әлеге сугыш сәфәре белән бар халыкның хәлен алма, – дип әйттеләр.
Шулай итеп, өч меңгә якын гаскәри сугыш сәфәренә китеп барды, тик алар Гай халкыннан куркып качарга мәҗбүр булдылар.
Исраилиләрне шәһәр капкасыннан алып, таш чыгара торган урынга җиткәнче тау битләве буйлап куа килгәндә, Гай сугышчылары аларның утыз алты кешесен үтерде. Шушы вакыйгадан соң исраилиләрнең йөрәкләре өзелеп төшкәндәй булды.
Ешуа, өстендәге киемнәрен ертып, Раббының Килешү сандыгы янында йөзе белән җиргә капланды һәм кич җиткәнче шунда ятты. Исраилнең өлкәннәре дә шулай эшләде, бөтенесе башларына көл сипте.
– И-и Хуҗа-Раббы! – диде Ешуа. – Син безне, Үрдүннең бирге ягына алып чыгып, амориләр кулыннан харап итмәкчеме?! Их, Үрдүннең теге ягында калган булсакчы!
И-и Хуҗа-Хакимем! Исраилиләр шулай дошманнарына арка куеп качканнан соң, ни-нәрсә әйтә алам мин?!
Кәнганиләр һәм шушы илдә яшәүче башка халыклар, бу хакта ишетеп, безне камап алырлар да җир йөзеннән исемебезне себереп түгәрләр! Шул чагында Синең бөек исемең белән ни булыр?
– Тор! – диде шулчак Раббы Ешуага. – Ни дип йөзең белән җиргә капландың әле?
Исраилиләр гөнаһ эш кылды, алар Мин үтәргә кушкан Килешүне бозды: нәфесләрен сузып, Раббыга багышланган әйберләрне урлады, үзләренең кирәк-яраклары арасына яшереп куйды.
Әнә шуның өчен Исраил угылларына Раббы каргышы төште, һәм алар дошманга каршы тора алмады – качарга мәҗбүр булды. Раббыга багышланган әйберләрнең бөтенесен юк итмичә торып, Миннән яклау көтмәгез.
Бар, халыкны пакьләндер һәм аңа болай дип әйт: «Иртәгәге көнгә сез чистарынып пакьләнергә тиеш, чөнки Исраилнең Раббы Алласы: „Исраилиләр, сез Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдырдыгыз, шулардан котылмыйча, дошманнарыгызга каршы тора алмаячаксыз“, – ди.
Иртәгә иртән барчагыз, ыруг-ыруг булып, Раббы алдына килегез. Раббы атаган ыругтан һәрбер нәсел-йорт Аның каршына килер. Аннары Аның каршына Раббы атаган нәсел-йорттан барча гаиләләр килер. Шуннан Аның каршына Раббы атаган гаиләдәге һәр ир заты килер.
Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдыруда гаепле табылган кеше барлык мал-мөлкәте белән утта яндырылыр! Чөнки ул, Раббы белән төзегән килешүне бозып, Исраилдә гөнаһ эш кылды».
Икенче көнне Ешуа, таң белән торып, Исраил халкына, ыруг-ыруг булып, бер-бер артлы аның каршына килергә боерды, һәм Раббы Яһүдә ыругын атады.
Аннары Ешуа бер-бер артлы Яһүдә ыругындагы нәсел-йортларга килергә әмер итте, һәм Раббы Зерах нәселен атады. Шуннан Ешуа бер-бер артлы Зерах гаиләләренә килергә әмер итте, һәм Раббы Зәбди гаиләсен атады.
Шуннан Ешуа Зәбди гаиләсендәге ирләргә берәмләп килергә әмер итте, һәм Раббы Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрми углы Аханны атады.
Ешуа аңа: – Углым! Исраилнең Раббы Алласына мактау яудыр да нәрсә кылуыңны яшермичә сөйләп бир, – диде.
Аңа җавап итеп Ахан: – Әйе, Исраилнең Раббы Алласы каршында гөнаһлымын; менә ни кылдым мин:
ганимәт малы арасында Шинарда эшләнгән затлы өс киеме, ике йөз шәкыл көмеш кисәге вә илле шәкыл алтын кисәге күреп кызыктым да үземә алдым; әлеге әйберләрне чатырым астына җиргә күмдем, көмешне иң аска салдым, – диде.
Ешуа үзенең кешеләрен җибәреп, алар Аханның чатырына йөгерделәр һәм әлеге әйберләрне табып алдылар; көмеш иң аска салынган иде.
Яшерелгән әйберләрне алып килеп, Ешуа белән исраилиләр каршына, Раббы алдына таратып салдылар.
Шуннан Ешуа һәм барча исраилиләр, Зерах углы Аханны, көмешне, затлы өс киемен, алтын кисәген, Аханның кыз-угылларын, аның үгезләрен, ишәкләрен, сарыкларын, чатырын – булган бар мөлкәтен алып, Ахор үзәненә китерделәр.
– Син безне бәла-казага дучар иткән кебек, бүген сине Раббы бәла-казага дучар итә, – диде аңа Ешуа, һәм исраилиләр Аханны таш атып үтерделәр. Башкаларны да таш атып үтергәч, бөтенесен утта яндырдылар
һәм өсләренә таш өйделәр; ул өем әле дә саклана. Әнә шуннан соң Раббының ачуы басылды. Бу урын исә бүгенгә кадәр Ахор үзәне дип атала.
Раббы Ешуага: – Курыкма һәм рухыңны төшермә! Бөтен гаскәреңне үзең белән алып, Гайга каршы сугышка күтәрел. Гайның патшасын, аның халкын, шәһәрен һәм җирләрен Мин синең кулга тапшырам.
Әрихә һәм аның патшасына ни кылсаң, Гай һәм аның патшасына да шуны эшлә; кулга төшергән мөлкәт белән терлекне үзегезгә калдыр. Шәһәр артына поскын куй.
Ешуа үзенең бөтен гаскәрен Гайга каршы яуга күтәрде. Сугышчылар арасыннан ул утыз мең иң батыр яугирне сайлап алды да, төн җитүгә аларны сугышка озатып, болай диде:
– Игътибар белән тыңлагыз! Шәһәр читендә сез, бик ерак китмичә яшеренеп, сугышка әзер булып торырга тиешсез.
Мин исә гаскәр белән бергә шәһәргә таба кузгалам. Гай халкы теге чактагы сыман безгә каршы күтәрелгәч, чигенә башларбыз.
«Теге вакыттагы сыман бездән качалар», – дип уйлап, алар безне куа чыгарлар; шулай итеп, аларны без шәһәрне калдырырга мәҗбүр итәрбез. Без алардан кача башлауга,
яшеренгән җирегездән чыгып, сез шәһәрне яулап алырсыз – Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыра.
Шәһәрне кулга төшерүгә, аңа ут төртегез, барысын да Раббы әмер иткәнчә эшләгез. Бу – минем боерыгым.
Ешуа озатып җибәрүгә, алар юлга кузгалдылар һәм Бәйт-Эл белән Гай арасында, Гайның көнбатыш тарафындагы бер аулак җирдә яшеренделәр. Ешуа исә ул төнне халык арасында уздырды.
Икенче көнне ул, таң белән торып, гаскәрне туплады һәм Исраил өлкәннәре белән бергә гаскәр башында Гайга юл алды.
Ешуа сугышчылары, шәһәргә якынлашып, аңардан төньякта чатырларын кордылар; шәһәрдән аларны үзән генә аерып тора иде.
Ешуа биш меңләп сугышчыга шәһәрдән көнбатышта, Бәйт-Эл белән Гай арасында яшеренеп торырга боерды.
Исраил гаскәриләре түбәндәгечә урнашты: төп көч – шәһәрдән төньякта, бер өлеше исә – көнбатышта. Ул төнне Ешуа һәм аның гәскәриләре үзәнлеккә төште.
Гай патшасы, моны күреп, иртә таңнан үзенең гаскәре белән Исраил сугышчыларына каршы яуга күтәрелде һәм Үрдүн үзәненә таба ашыкты. Ләкин шәһәр артында исраилиләрнең яшеренеп утыруын ул белми иде.
Ешуа һәм барча исраилиләр, җиңелгән кебек кыланып, чүлгә таба йөгерергә тотындылар.
Гай сугышчылары, шәһәрнең бар халкын чакырып, исраилиләр артыннан куа киттеләр һәм, Ешуаны эзәрлекләп бара торгач, шәһәрдән шактый ерагайдылар.
Гайда да, Бәйт-Элдә дә бер ир заты калмады – бөтенесе исраилиләрне куарга ташланды; исраилиләрне эзәрлекләп китеп, шәһәрләре ачык калды.
Шунда Раббы Ешуага: – Кулыңдагы сөңгеңне Гайга таба суз! Мин аны синең кулга тапшырам! – диде. Ешуа үзенең сөңгесен Гайга таба сузуга,
яшеренеп утырган сугышчылар сикереп тордылар да шәһәргә омтылдылар һәм, Гайны яулап алып, аңа ут төрттеләр.
Исраилиләрне эзәрлекләп баручы Гай сугышчылары артларына әйләнеп караса, шәһәр өстендәге төтен баганасы күкләргә ашкан! Алар кайсы тарафка чабарга да белмәде, чөнки чүлгә таба йөгерүче исраилиләр кинәт кенә кирегә борылдылар да үзләрен куа килүчеләргә ташландылар.
Яшеренеп торган яугирләренең шәһәрне алуын һәм шәһәр өстендәге төтен баганасын күреп, Ешуа һәм барлык исраилиләр кире борылдылар да Гай халкына һөҗүмгә күчтеләр.
Исраил сугышчыларының шәһәрдәгеләре дә Гай халкына каршы килә башлады, һәм тегеләр ике яктан да исраилиләр арасында калды. Шуннан исраилиләр дошманнарын кырырга тотынды: алар кулыннан качып котылучы да, исән калучы да булмады.
Бары тик Гай патшасын гына, исән килеш кулга төшереп, Ешуа хозурына алып килделәр.
Артларыннан куа чыккан Гай халкын соңгы кешесенә кадәр чүлдә кырып бетергәннән соң, исраилиләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, анда калганнарның барчасын кылычтан уздырдылар.
Ул көнне бөтен Гай халкының – унике мең ир-ат һәм хатын-кызның гомере киселде.
Гай шәһәрендә яшәүчеләрнең һәммәсе кырылып беткәнче, Ешуаның сөңге тоткан кулы алга сузылган килеш кала бирде.
Раббы Ешуага әйткәнчә, исраилиләр үзләренә бары тик терлекне һәм шәһәрдә кулга төшергән мөлкәтне генә алдылар.
Ешуа, Гайны яндырып, аны мәңгегә хәрабә өеменә әйләндерде; шәһәр шулай бүгенге көнгә кадәр вәйран булып ята.
Ешуа Гайның патшасын агачка асып куйды. Кичкә кадәр ул шунда асылынып торды, кояш баеганда исә аны, Ешуа боерыгы белән агачтан төшереп, шәһәр капкасы янына чыгарып ташладылар һәм өстенә зур таш өеме өйделәр. Ул өем әле дә шунда тора.
Шушы вакыйгадан соң Ешуа Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә Эвал тавында мәзбәх корды.
Раббы колы Муса Исраил угылларына әйтеп калдырганча һәм Мусаның Канун китабында язылганча, әлеге мәзбәх тимер эш коралы орынмаган, эшкәртелмәгән таштан иде. Исраилиләр шул мәзбәх өстендә Раббыга тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерделәр.
Аннары Ешуа шунда, барча исраилиләр алдында, Муса канунын ташка күчереп язды.
Исраилнең бар халкы – килмешәкләр дә, Исраилнең төп халкы да – үзләренең өлкәннәре, җитәкчеләре һәм хөкемчеләре белән бергә Килешү сандыгының ян-ягында, сандыкны күтәреп йөртүче левиләрдән булган руханилар каршында басып тордылар. Кайчандыр Раббы колы Муса Исраил халкын ни рәвешле фатихаларга кирәклеген өйрәтеп калдырганча, халыкның бер яртысы – Гәризим тавы буенда, икенче яртысы Эвал тавы буенда урнашты.
Шуннан соң Ешуа Канунның бөтен сүзләрен – фатиха һәм ләгънәт сүзләрен – нәкъ Канун китабында язылганча укып бирде.
Ул бөтен Исраил җәмәгатенә, шул исәптән хатын-кызларга, бала-чагага, исраилиләр арасында яшәүче чит халыкларга Муса васыять итеп әйткәннәрнең берсен дә калдырмыйча сүзгә-сүз укып чыкты.
Әлеге вакыйгалар турында ишетеп, Үрдүннән көнбатыштагы таулы-калкулыклы урыннарда вә Бөек Диңгез яры буйлап Ливанга кадәр сузылган җирләрдә яшәүче хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви, явүси патшалары
Ешуага һәм Исраил халкына каршы бергәләп көрәшергә сүз куештылар.
Гибгон халкы исә, Ешуаның Әрихә һәм Гай шәһәре белән ниләр кылганын ишетеп,
хәйлә корды: алар ризык хәстәрләделәр дә, тузып беткән капчыкларын вә кырык ямаулы шәраб турсыкларын ишәкләренең сыртына салып, юлга чыктылар.
Аларның ямау салынган аяк киемнәре теткәләнеп, өс киемнәре тузып, юлда ашарга алган икмәкләре кибеп-күгәреп беткән иде.
Шушы кыяфәттә алар Ешуа янына, исраилиләрнең Гилгәлдәге станына килеп: – Без бик ерак җирләрдән килдек. Безнең белән килешү төзегез, – диделәр.
– Ничек итеп без сезнең белән килешү төзи алыйк?! – дип җавап бирде исраилиләр хиввиләргә. – Бәлки, сез безнең җирләрдә яшисездер.
– Без синең колларың! – диде алар Ешуага. Ул исә: – Кемнәр сез һәм кайлардан килүегез? – дип сорады.
– Синең Раббы Аллаң хакына без колларың бик ерак җирләрдән килдек, – дип җавап бирде алар. – Без Аның даны турында, Аның Мисыр җирендә һәм
Үрдүн аръягындагы амориләрнең ике патшасына – Хишбун патшасы Сихонга вә Аштаротта яшәгән Башан патшасы Огка – ниләр кылганын ишетеп беләбез.
Илебез өлкәннәре, халкыбыз, бу хакта ишетеп, безгә мондый бурыч йөкләде: «Юлда ашарга ризык алыгыз да, барып, шул халык белән очрашыгыз һәм аларга: „Без – сезнең колларыгыз, безнең белән килешү төзегез“, – дип әйтегез».
Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте.
Шәраб тутырган чакта, бу турсыкларыбыз да яңа иде, инде ертылды; өс вә аяк киемнәребез дә, ераклардан килә торгач, тәмам сизерәп бетте.
Исраилиләр аларның юл ризыкларын кабып карадылар, әмма Раббы белән киңәшеп тормадылар.
Ешуа алар белән килешү төзеде – гомерләрен сакларга вәгъдә бирде, җәмәгать башлыклары да ант итте.
Килешү төзеп өч көн үтүгә исә, әлеге сәфәрчеләрнең якын күршеләр булуы ачыкланды.
Шуннан Исраил угыллары юлга кузгалдылар һәм өченче көнне хиввиләрнең шәһәрләренә – Гибгон, Кепира, Беһерот һәм Кыръят-Ягаримгә якынлаштылар.
Әмма исраилиләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмәгать башлыклары Исраилнең Раббы Алласы белән ант иткән иде. Җәмәгать башлыкларының бу эшләренә Исраил халкы сукранырга тотынды.
Башлыклары исә: – Без Исраилнең Раббы Алласы белән ант иттек, шулай булгач, аларга һөҗүм итә алмыйбыз.
Без менә нәрсә эшләрбез: Раббы каһәре төшмәсен өчен, ант-вәгъдәбезне бозмабыз, аларның җаннарын кыймабыз –
яши бирсеннәр. Ләкин алар безнең өчен утын кисәргә һәм су ташырга тиеш булырлар, – диде. Башлыкларның сүзләре белән бөтен җәмәгать килеште.
Ешуа, хиввиләрне чакырып: – Ни өчен сез, күршедә генә яши торып, ерак җирләрдә яшибез, дип алдаштыгыз? – диде.
– Шуның өчен сез каргалган халык булырсыз! Сез гомер бакый кол булып калырсыз һәм Раббым йорты өчен утын кисәрсез, су ташырсыз!
Ешуага җавап итеп, хиввиләр болай диде: – Без колларыңа мәгълүм булды ки, Раббы Аллаң Үзенең колы Мусага, әлеге җирләрнең бөтенесен сезгә тапшырып, халкын кылычтан уздырырга әмер биргән. Гомеребез өчен курыктык, шуңа әлеге эшне кылдык.
Хәзер язмышыбыз синең кулда: үзең ничек кирәк дип тапсаң, шуны эшлә.
Ешуа хиввиләрне яклап калды, һәм исраилиләр аларның җаннарын кыймады.
Әмма Ешуаның фәрманы буенча, хиввиләр шул көннән башлап бөтен Исраил халкы һәм Раббы сайлаган һәр урында куелган Раббы мәзбәхе өчен утын кисәргә, су ташырга тиеш булдылар; бу эшне алар әле дә башкара.
Ешуаның Гайны яулап алуын, аны тәмам юк итүен (Әрихә һәм аның патшасына ниләр кылса, Гай һәм аның патшасына да Ешуа шуны ук кылды), шулай ук гибгонлыларның, исраилиләр белән килешү төзеп, алар арасында яшәп калуын белгәннән соң, Иерусалим патшасы Адони-Садыйк
бик нык куркуга калды, чөнки Гибгон бер-бер патшалыкның мәркәзе кебек үк зур, Гайдан да зуррак бер кала һәм аның халкы гайрәтле сугышчылардан санала иде.
Шуннан Иерусалим патшасы Адони-Садыйк Хебрун патшасы Гогамга, Ярмут патшасы Пирамга, Лахиш патшасы Яфиягә һәм Эглон патшасы Дебиргә:
– Ешуа вә исраилиләр белән килешү төзегән өчен, Гибгонны тар-мар итәргә миңа ярдәмгә килегез, – дип хәбәр салды.
Амориләрнең биш патшасы – Иерусалим, Хебрун, Ярмут, Лахиш Һәм Эглон патшалары – үзләренең гаскәрләрен берләштерделәр дә, Гибгон янына килеп урнашып, аңа һөҗүм иттеләр.
Гибгон халкы: – Колларыңны бәладә калдырма! Тизрәк ярдәмгә кил, безне коткар! Тау якларында яшәүче амори патшаларының бөтенесе берләшеп безгә һөҗүм итте, – дип, Гилгәл станына Ешуага хәбәр юллады.
Ешуа үзенең бөтен гаскәрен, шул исәптән иң батыр сугышчыларын ияртеп Гилгәлдән чыгып китте.
– Курыкма син алардан, – диде Раббы Ешуага, – Мин инде аларны синең кулга тапшырдым – берсе дә сиңа каршы тора алмас.
Ешуа, төнозын юлда булып, дошманнары алдында гел көтмәгәндә пәйда булды.
Исраил гаскәрләре алдында Раббы амориләрне шомга салды, һәм исраилиләр, үзенең дошманнарын Гибгон янында тәмам тар-мар китереп, аларны Азыка һәм Маккеда шәһәрләренә җиткәнче, Бәйт-Хорун юлы буйлап кырып барды.
Бәйт-Хорун тау бите буйлап Азыкага качып барган амориләр өстенә Раббы эре таш яңгыры яудырды. Күктән яуган шул ташлардан исраилиләр кылычына караганда күбрәк кеше кырылды.
Раббы исраилиләр кулына амориләрне тапшырган көнне Ешуа, Раббыга мөрәҗәгать итеп, барча исраилиләрнең күз алдында: «И кояш, Гибгон өстендә туктап кал, и ай, син дә Айалун үзәнендә туктап тор!» – диде.
Халык үзенең дошманыннан үч алганчы, кояш туктап калды, ай да урыныннан кузгалмады (бу хакта Яшар китабында язылган). Кояш күкнең уртасында туктап калды һәм көнозын диярлек көнбатышка таба ашыкмады.
Раббының моңа кадәр дә, аннан соң да шул рәвешле адәм гозеренә колак салганы булмады, чөнки Исраил өчен Раббы Үзе көрәште.
Шуннан соң Ешуа һәм барча исраилиләр Гилгәлдәге станнарына кайттылар.
Амориләрнең теге биш патшасы исә качып котыла алды. Алар Маккеда янындагы бер мәгарәгә кереп яшеренделәр.
Маккеда янындагы мәгарәдә яшеренеп яткан биш патшаның табылуын Ешуага килеп әйткәч,
ул: – Мәгарәнең авызын зур ташлар белән томалап куегыз да сакчылар калдырыгыз.
Әмма үзегез анда тоткарланмагыз. Дошманнарыгызны эзәрлекли бирегез, артларына төшегез, аларга шәһәрләренә кайтып сыенырга юл куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшыра, – диде.
Ешуа һәм исраилиләр дошманны тәмам тар-мар китереп, качып котыла алганнары үзләренең ныгытылган калаларына кайтып сыенды.
Шуннан соң Исраил гаскәре исән-имин Ешуа янына Маккедадагы станына әйләнеп кайтты. Моннан ары инде һичкем Исраил угылларына каршы тел тибрәтергә җөрьәт итмәде.
– Мәгарәнең авызын ачып, минем янга теге биш патшаны чыгарыгыз, – диде Ешуа.
Шулай эшләделәр дә: Иерусалим, Хебрун, Ярмут, Лахиш һәм Эглон патшаларын аның янына алып чыктылар.
Әлеге биш патшаны алып килгәч, Ешуа, барча исраилиләрне чакыртып, үзе белән яу чапкан гаскәр башлыкларына: – Бире килегез һәм шушы патшаларның муенына басыгыз, – диде. Алар, килеп, патшаларның муенына бастылар.
– Курыкмагыз һәм рухыгыз төшмәсен, нык һәм кыю йөрәкле булыгыз! Раббы Аллагыз сез сугышасы дошманнар белән әнә шулай эш кылачак, – диде Ешуа.
Аннары ул, әлеге патшаларның җаннарын кыеп, бишесен биш агачка асып куйды; кичкә кадәр алар шунда асылынып тордылар.
Кояш баеганда, Ешуаның әмере нигезендә мәетләрне агачтан төшереп, үзләре качып яткан мәгарә эченә ташладылар да мәгарәнең авызын ташлар белән томалап куйдылар; ул ташлар әле дә шунда ята.
Шул ук көнне Ешуа Маккеданы яулап алды: шәһәр халкын һәм аның патшасын кылычтан уздырып, анда булган барча җан иясен кырып бетерде. Әрихә патшасына ни кылса, Маккеда патшасына да шуны ук кылды.
Маккедадан Ешуа һәм бөтен исраилиләр, Либнага юнәлеп, аңа һөҗүм иттеләр.
Раббы Либнаны һәм аның патшасын да исраилиләр кулына тапшырып, Ешуа анда булган барча җан иясен кылычтан уздырды, бер генә терек затны да исән калдырмады. Әрихә патшасына ни кылса, Либна патшасына да шуны ук кылды.
Либнадан Ешуа барлык исраилиләр белән Лахишка таба юнәлде һәм, аның янына килеп җитүгә чатырларын корып, шәһәргә һөҗүм итте.
Раббы Лахиш каласын да исраилиләр кулына тапшырды: шәһәрне алар икенче көнне яулап алып, анда булган барлык җан иясен, Либнадагы сыман, кылычтан уздырдылар.
Газер патшасы Хорам Лахишка ярдәмгә дип килгән иде дә, Ешуа, аның үзен һәм гаскәрен кылычтан уздырып, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерде.
Лахиштан Ешуа һәм барлык исраилиләр Эглонга юл тоттылар һәм, аның янына килеп җитүгә, чатырларын корып, шәһәргә һөҗүм иттеләр.
Шәһәрне алар шул көнне үк яулап алдылар һәм халкын кылычтан уздырдылар – анда булган барлык җан иясен, Лахиштагы кебек үк, тәмам кырып бетерделәр.
Эглоннан Ешуа һәм барлык исраилиләр, Хебрун тарафына юл алып, аңа каршы сугыш башладылар.
Исраилиләр шәһәрне яулап алдылар һәм аның халкын да, патшасын да, әйләнә-тирәдәге шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә һәммәсен кылычтан уздырдылар – Эглондагы сыман, соңгы кешесенә кадәр барлык җан иясен кырып бетерделәр.
Аннары Ешуа һәм барлык исраилиләр Дебиргә таба борылдылар һәм аңа каршы сугыш башладылар.
Шәһәрне яулап алып, аның патшасын да, әйләнә-тирәдәге шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә кылычтан уздырдылар – һәммәсен кырып бетереп, бер генә җан иясен дә исән калдырмадылар. Хебрунга, Либнага һәм аларның патшаларына ниләр кылса, Дебир һәм аның патшасына да Ешуа шуны ук кылды.
Шулай итеп, Ешуа әлеге җирләрне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тау итәге Шефеланы вә тау битләрен яулап алды һәм, аларның патшаларын тар-мар китереп, анда яшәүчеләрнең һәммәсен, Исраилнең Раббы Алласы кушканча, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерде.
Кадыш-Барниадан алып, Газага кадәр булган җирләрне һәм Гибгонга җиткәнче бөтен Гошен төбәген Ешуа үзенә буйсындырды.
Әлеге патшаларның һәммәсен һәм аларның җирләрен Ешуа шул бер үк сугыш сәфәрендә яулап алды, чөнки исраилиләр ягында Исраилнең Раббы Алласы Үзе көрәште.
Шуннан соң Ешуа һәм барлык исраилиләр үзләренең Гилгәлдәге станнарына әйләнеп кайттылар.
Хатсор патшасы Явин, шушы хәлләрне ишетеп, Мадон патшасы Йовавка, Шимрон һәм Ахшаф патшаларына,
төньяктагы таулы төбәкләрнең, Киннерет күленнән көньяктагы Үрдүн үзәненең, көнбатыштагы тау итәкләренең һәм Дор калкулыгының патшаларына,
көнчыгыш вә көнбатыштагы кәнганиләргә, амориләргә, хиттиләргә, таулы җирләрдәге явүсиләргә, фәризиләргә һәм Миспа төбәгендәге Хәрмун тау тирәсендә көн күрүче хиввиләргә үзенең чапкыннарын юллады.
Алар диңгез буендагы ком бөртегедәй исәпсез-сансыз гаскәриләре, бихисап күп атлары һәм сугыш арбалары белән яуга кузгалдылар.
Әлеге патшалар үзләренең көчләрен берләштерделәр һәм, Исраил белән алышырга ниятләп, Мером суы буена килеп тукталдылар.
Ләкин Раббы Ешуага: – Курыкма алардан: иртәгә шушы вакытта алар бөтенесе Исраил угыллары каршында үле килеш ятар; син атларының сеңер-тамырларын кисәрсең, ә арбаларын утка салырсың, – диде.
Ешуа, үзенең бөтен гаскәре белән гел көтмәгәндә Мером суы буенда дошманнары каршысына килеп чыгып, аларга һөҗүм итте,
һәм Раббы аларны исраилиләр кулына тапшырды. Исраил угыллары, дошманны бөек Сидунга, Мисрефот-Маимгә һәм көнчыгышта Миспа үзәненә җиткәнче эзәрлекләп барып, аларны тар-мар иттеләр, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерделәр.
Ешуа алар белән Раббы кушканча эш кылды: атларының сеңер-тамырларын кисте, сугыш арбаларын яндырды.
Кайтыр юлга борылгач, Ешуа якын-тирәдәге патшалыклар арасында иң кодрәтле саналган Хатсор шәһәрен яулап алды, патшасының җанын кыйды.
Биредә яшәүчеләрнең барысын кылычтан уздырып, бер җан иясен дә калдырмыйча кырып бетергәннән соң, Ешуа Хатсорга ут салды.
Әлеге патшаларның шәһәрләрен яулап алып, Ешуа аларның үзләрен кылычтан уздырды – Раббы колы Муса кушканча, аларны тулысынча кырып бетерде.
Ешуа ут салган Хатсор каласын санамаганда, калку урында төзелгән шәһәрләрнең берсен дә исраилиләр яндырмады.
Әлеге шәһәрләрдә кулга төшергән мал-мөлкәтне һәм терлекне исраилиләр үзләренә алдылар, анда яшәүчеләрне исә соңгы кешесенә кадәр юк иттеләр.
Раббы Үзенең колы Мусага ничек кушкан булса, үз нәүбәтендә Муса да Ешуага ничек өйрәтеп калдырса, Ешуа шуларны гамәлгә ашырды: Раббы Мусага кушканның берсен дә үтәмичә калдырмады.
Шул рәвешле, Ешуа әлеге бөтен җирне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тулысынча Гошен төбәген, тау итәге Шефеланы, Үрдүн үзәнен, Исраил тауларын һәм аларның итәкләрен,
Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавыннан башлап, Ливан үзәнендәге Хәрмун тау итәгендә урнашкан Багал-Гәдкә кадәр бар җирне яулап алды. Ул, әлеге җирләрнең патшаларын әсир итеп, аларның җаннарын кыйды.
Әлеге патшалар белән сугыш озак барды.
Гибгонда яшәүче хиввиләрдән башка бер генә шәһәр дә Исраил угыллары белән килешү төземәде, исраилиләр һәр каланы сугышып алдылар.
Раббы Мусага кушканча, исраилиләр белән көрәштә әлеге халыклар аяусыз рәвештә тәмам кырылып бетсеннәр өчен, бу халыкларны исраилиләргә каршы сугышырга Раббы Үзе котыртты.
Шул чорда Ешуа, сугыш сәфәренә чыгып, таулы-калкулыклы төбәкләрдә – Хебрунда, Дебирдә, Анавта, шулай ук Яһүдә һәм Исраилнең барлык таулы җирләрендә көн күрүче анакыймнарны тар-мар итте; Ешуа аларны шәһәрләре белән бергә тәмам юкка чыгарды.
Исраилиләр яшәгән җирләрдә анакыймнар тулысынча кырылып беттеләр, алар бары тик Газада, Гәттә һәм Ашдодта гына калдылар.
Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.
Исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы җирләрнең патшаларын, ягъни Арнон үзәненнән Хәрмун-тауга кадәр (Үрдүн үзәненең көнчыгыш өлешен кертеп) булган җирләрнең патшаларын тар-мар иттеләр һәм шул җирләрне үзләренә тартып алдылар. Әлеге патшалар түбәндәгеләр.
Беренчесе – Хишбун каласында яшәгән амори патшасы Сихон. Аның патшалыгы Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан башланып, Арнон үзәненең урта бер җиреннән Яббок елгасына (әлеге елга аммониләр белән ике арада чик сызыгы булып тора) кадәр сузылган иде, бу – Гилыгад төбәгенең көньяк тарафтагы өлешен тәшкил итә иде.
Сихон шулай ук Араба үзәненең көнчыгыш өлеше – Киннерет күленнән Тозлы диңгезгә, көнчыгышка таба Бәйт-Ешимот шәһәренә һәм көньякта Фесгә-тау битләвенә кадәр сузылган җирләр белән идарә итә иде.
Икенчесе – Башан патшасы Ог. Ул – соңгы рефаимнәрнең берсе, аның башкалалары Аштарот белән Эдрегый иде.
Аның патшалыгына Хәрмун тау, Салха каласы, гәшүриләр вә мәгакәһиләр чигенә кадәр бөтен Башан өлкәсе һәм Хишбун патшасы Сихон биләмәсенә кадәр сузылган җирләр керә иде.
Раббы колы Муса һәм исраилиләр әлеге патшаларны тар-мар иттеләр. Муса аларның җирләрен Рубин, Гәд һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмәгә бирде.
Ешуа һәм исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы патшаларны – Ливан үзәнендәге Багал-Гәд шәһәреннән башлап, Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавына кадәр сузылган җирләрнең патшаларын тар-мар китерделәр. (Ешуа хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви һәм явүсиләр яшәгән таулы-калкулыклы урыннарны, тау итәге Шефеланы, көнбатыштагы тау итәкләрен, сахраны һәм Нәгеб чүлен Исраил ыругларына биләмәгә бүлеп бирде.) Әлеге патшалар шушылардыр:
Әрихә патшасы, Бәйт-Эл янындагы Гай патшасы,
Иерусалим патшасы, Хебрун патшасы,
Ярмут патшасы, Лахиш патшасы,
Эглон патшасы, Газер патшасы,
Дебир патшасы, Гедер патшасы,
Хорма патшасы, Арад патшасы,
Либна патшасы, Адуллам патшасы,
Маккеда патшасы, Бәйт-Эл патшасы,
Таппуах патшасы, Хепер патшасы,
Афык патшасы, Шарон патшасы,
Мадон патшасы, Хатсор патшасы,
Шимрон-Мерон патшасы, Ахшаф патшасы,
Таганах патшасы, Мегиддо патшасы,
Кыдыш патшасы, Кәрмил тавы янындагы Йокнегам патшасы,
Нафат-Дордагы Дор патшасы, Гәлиләядәге Гоим патшасы,
Тирса патшасы. Барлыгы утыз бер патша.
Ешуа олыгаеп өлкән яшькә җиткәч, Раббы аңа: – Син инде бик картайдың, ә үзләштерәсе җирләр күп әле;
болар – пелештиләр яшәгән барлык төбәкләр һәм гәшүриләрнең бөтен иле;
(Мисыр чигендәге Шихор елгасыннан алып, төньяк тарафта Экрон чигенә кадәр булган җирләр кәнганиләрнеке саналып, анда пелештиләрнең биш хакиме Газа, Ашдод, Ашкылун, Гәт, Экрон шәһәрләре белән идарә итә); шулай ук аввимнәр яшәгән көньяк төбәкләр;
Сидун халкының Ара шәһәреннән алып, Афык каласына һәм амориләр чигенә кадәр бөтен кәнганиләр җире,
гиблиләр яшәгән төбәкләр, көнчыгышта Хәрмун тау итәгендәге Багал-Гәд шәһәреннән Лебо-Хаматка кадәр бөтен Ливан.
Ливаннан алып, Мисрефот-Маим шәһәренә кадәр бөтен тау халкын, ягъни сидунлыларның бөтенесен, Мин Исраил угылларының күз алдыннан Үзем куып җибәрәм; ә син, Мин кушканча, шушы җирләрне исраилиләргә биләмәгә бир;
бөтен илне тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлеп бир.
Рубин һәм Гәд ыругы белән Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта үзләренә тигән өлешне Мусадан алдылар инде. Раббы колы Муса аларга
Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан, үзәнлек уртасындагы шәһәрне кертеп, Дибон шәһәренә кадәр бөтен Мәдебә тигезлеген,
Хишбун каласында патшалык иткән амориләр патшасы Сихонның аммониләр чигенә кадәр бөтен шәһәрләрен,
Гилыгад төбәген, гәшүриләр һәм мәгакәһиләрнең җирләрен, бөтен Хәрмун-тауны, Салха каласына кадәр бөтен Башан төбәген –
Аштарот вә Эдрегый калаларында патшалык итүче һәм соңгы рефаимнәрнең берсе булган Башан патшасы Огның бөтен биләмәләрен бирде. Муса, әлеге рефаимнәрне тар-мар китереп, җирләрен тартып алган була.
Әмма гәшүри һәм мәгакәһиләрне исраилиләр үз арасыннан кумадылар, һәм алар бүген дә исраилиләр арасында яши бирәләр.
Муса бары тик Леви ыругына гына өлеш чыгармады; Раббы Мусага әйткәнчә, левиләрнең өлеше – Исраилнең Раббы Алласына китерелгән, утта яндырылган корбаннардыр.
Рубин ыругындагы кабиләләргә Муса бүлеп биргән җирләр:
Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан, үзәнлек уртасындагы шәһәрне дә кертеп, Медеба шәһәренәчә сузылган тигезлек,
Хишбун һәм аның янәшәсендә тигезлектә урнашкан шәһәрләр – Дибон, Бамот-Багал, Бәйт-Багал-Мегон,
Яһас, Кедемот, Мепагат,
Кыръятаим, Сибма, үзән уртасындагы тауда урнашкан Серет-Шахар,
Бәйт-Пигур, Бәйт-Ешимот, шулай ук Фесгә-тау битләре,
ягъни тигезлектәге бөтен шәһәр-калалар һәм Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонның бөтен җирләре. Шушы Сихонны һәм аның кул астында шул илдә яшәүче Мидьян җитәкчеләре Эви, Рәкым, Сур, Хур һәм Ребаны Муса сугышта җиңеп чыккан була.
Сугыш барышында исраилиләр башкалар белән беррәттән күрәзәче Бәгур углы Билгамны кылычтан уздыралар.
Рубин ыругы биләмәсенең чиге Үрдүн елгасы буйлап үтә. Рубин ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр.
Гәд ыругындагы кабиләләргә, ягьни Гәд нәселенә Муса бүлеп биргән җирләр:
Ягызер каласы, Гилыгад өлкәсендәге бөтен авыл-шәһәрләр һәм Рабаһ каласы янындагы Арогыр шәһәренә кадәр сузылган аммониләр биләмәсенең яртысы;
Хишбун каласыннан алып, Рамат-Миспа белән Бетоним шәһәрләренә һәм Маханаим каласыннан Дебиргә кадәр сузылган җирләр;
үзәндә – Бәйт-Һарам, Бәйт-Нимру, Суккөт һәм Сапон шәһәрләре (ягъни Хишбун патшасы Сихон биләмәсенең калган өлеше – Гәлиләя күленә җиткәнче Үрдүннән көнчыгыштагы җирләр).
Гәд ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр.
Менашше ыругындагы кабиләләрнең бер яртысына, ягьни Менашше нәселенең бер яртысына Муса бүлеп биргән җирләр:
Маханаимнән башлап, Башан патшасы Огның бөтен патшалыгы – Башан җирендә Яһир басып алган алтмыш шәһәр,
Гилыгад өлкәсенең яртысы һәм Башан патшасы Ог идарә иткән калалар Аштарот вә Эдрегый. Менашше углы Макир нәселенең бер яртысына бүлеп бирелгән җирләр шулардыр.
Үрдүннең аръягында, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта урнашкан Мәаб тигезлегендә булган чакта, Муса җирләрне әнә шул рәвешле бүлеп бирде.
Әмма Леви ыругына Муса өлеш чыгармады; аларның өлеше – Исраилнең Раббы Алласы Үзедер, чөнки Муса шулай әйтеп калдырган була.
Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраил ыругларындагы нәсел башлыклары кәнганиләр илендә исраилиләргә биләмәгә менә нинди җирләр бүлеп бирде.
Муса аша Раббы әмер иткәнчә, әлеге җирләрне алар жирәбә буенча тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлделәр.
Чөнки калган ике ыругка һәм Менашше ыругының бер яртысына Муса биләмә җирләрен Үрдүн аръягыннан биргән иде инде. Йосыф угыллары ике тармакка – Менашше һәм Эфраим тармагына бүленгән иде. Әмма башкалар белән беррәттән левиләргә, биләмәгә җирләр бүленмичә, төпләнеп яшәр өчен шәһәрләр һәм мал-туарларын йөртер өчен шул шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр генә бирелде.
Исраилиләр биләмә җирләрен Раббы Мусага әмер иткәнчә бүлделәр.
Яһүдә ыругыннан бер төркем кеше Гилгәлгә Ешуа янына килде, һәм кыназлы Ифуннинең углы Кәлеб: – Кадыш-Барниа шәһәрендә Аллаһы колы Мусага Раббының минем вә синең хакта ниләр әйткәнен син яхшы беләсең, – диде. –
Шушы җирләрне карап-күзәтеп кайтыр өчен, Раббы колы Муса мине Кадыш-Барниадан озатып җибәргәндә, миңа кырык яшь иде. Әйләнеп кайткач, мин аңа чын дөресен сөйләп бирдем.
Минем белән барган сәфәрдәшләрем исә үзләренең сүзләре белән халыкны куркуга салдылар, ә мин Раббы Аллама тугры калдым.
Шул көнне Муса миңа антлы вәгъдәсен биреп: «Аягың баскан җирләрнең һәммәсе мәңгегә синең һәм нәсел варисларыңның биләмәсе булыр, чөнки син Раббы Аллама тугры калдың», – диде.
Шулай итеп, Раббы, вәгъдә иткәнчә, бүгенге көнгә кадәр гомеремне саклады; Раббы бу сүзләрне Мусага әйткән вакытта, исраилиләр әле чүлдә каңгырып йөри иде, һәм шул көннән соң менә кырык биш ел гомер узды. Хәзер миңа сиксән биш яшь.
Муса юлга озаткан көндәгедәй, минем бүген дә яу кырында алышырга да, башка эшкә дә әүвәлгечә көчем җитәрлек.
Шулай булгач, теге вакытта Раббы әйткән таулы җирләрне миңа бир; анда анакыймнар яшәвен һәм аларның шәһәрләре зур вә ныгытылган булуын ул көнне син үзең ишетеп тордың. Бәлки, Раббы мине мәрхәмәтеннән аермас, һәм мин, Раббы әйткәнчә, әлеге җирләрне яулап алырмын.
Ифунни углы Кәлебкә үзенең фатихасын күндереп, Ешуа аңа Хебрунны биләмә итеп бирде.
Исраилнең Раббы Алласына ихлас күңелдән тугрылык саклаган өчен, Хебрун бүгенге көндә дә кыназлы Ифунни углы Кәлебнең биләмәсе булып кала.
Әүвәле Хебрун каласы Кыръят-Арба дип аталган (Арба – анакыймнарның иң мәшһүр кешесе иде). Шул рәвешле, сугышлар бетеп, җирдә тынычлык урнашты.
Яһүдә нәселенә, аның барлык кабиләләренә жирәбә буенча чыккан җирләр көньяк тарафта Эдом төбәге чигенә, Сыйн чүленә кадәр сузыла.
Яһүдә биләмәсенең көньяк чиге, Тозлы диңгезнең көньяк очындагы култыктан башланып, Акраббим үткеленең көньягыннан уза да Сыйн чүленә таба дәвам итә һәм Кадыш-Барниа шәһәренең көньягына күтәрелә. Аннары ул, Хесрон яныннан үтеп, Аддарга җитә дә Карка шәһәренә таба борыла.
Шуннан, Асмон яныннан узып, Мисыр чигендәге елга яры буйлап бара да диңгез буена җитеп тәмамлана. Аларның көньяк чикләре шушыдыр.
Көнчыгыш тарафтагы чик – Үрдүн тамагына кадәр Тозлы диңгез. Төньяк чик исә, Үрдүн елгасы коя торган диңгез култыгыннан башланып,
Бәйт-Хөглә шәһәренә таба күтәрелә дә Бәйт-Арабадан төньяктарак уза, аннары Рубин углы Бохан кыясына таба югары менә.
Шуннан ул Ахор үзәнлегеннән Дебиргә таба күтәрелә дә төньяк тарафка – тарлавыктан көньяктарак булган Адуммим үткеле каршындагы Гилгәл шәһәренә борыла һәм, Эн-Шемеш суы янына җитеп, Эн-Рогел чишмәсе буенда тәмамлана.
Шуннан Бен-Хинном үзәне буйлап югары менә дә, Явүснең (ягъни Иерусалимнең) көньягыннан үтеп, Хинном үзәненең көнбатышында, Рефаим үзәненең төньяк очында булган тау башына күтәрелә.
Тау башыннан чик сызыгы Нептоах суларына таба борыла да, Эфрон тавындагы шәһәрләргә җитеп, Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) каласы ягына китә.
Багалдан соң ул көнбатыш тарафына, Сәгыйрь тавына таба борыла да, Ягарим (ягъни Кесалон) тавының төньяк битләвеннән узып, Бәйт-Шемеш шәһәренә төшә, Тимна шәһәре яныннан уза;
Экрон шәһәре урнашкан тауның төньяк битләве буйлап баргач, Шиккерон каласына таба борыла һәм, Багал тавын үтеп, Явнеил каласына җитә дә диңгез буенда тәмамлана.
Көнбатыш тарафтагы чик исә Бөек диңгез яры буйлап уза. Яһүдә ыругындагы нәселләргә бүлеп бирелгән биләмә җирләре менә шулардыр.
Ешуа, Раббы кушканча, Ифунни углы Кәлебкә Яһүдә угыллары биләмәсеннән өлеш чыгарды; бу өлеш – Анак атасы Арбаның Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) шәһәре иде.
Кәлеб әлеге шәһәрдән Анакның өч нәсел варисын – Шешай, Ахиман һәм Талмайны куып чыгарды.
Аннары ул әүвәле Кыръят-Сәфәр дип аталган Дебиргә каршы яуга кузгалды.
– Кыръят-Сәфәргә һөҗүм итеп, аны яулап алучыга кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – дип белдерде Кәлеб.
Шәһәрне Кәлебнең ир туганы Кыназ углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде.
Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады.
– Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
Яһүдә ыругындагы нәселләрнең биләмә җирләре түбәндәгечә.
Эдом белән чиктәш Нәгебтә, көньякта, Яһүдә ыругына тигән шәһәрләр шушы булды: Кабсеил, Эдер, Ягур,
Кина, Димона, Адада,
Кыдыш, Хатсор, Итнан,
Зиф, Телем, Беалот,
Хатсор-Хадатта, Кыръют-Хесрон (ягъни Хатсор),
Амам, Шема, Молада,
Хатсар-Гадда, Хешмон, Бәйт-Пелет,
Хатсар-Шуал, Беер-Шеба, Бизиотия,
Багал, Иим, Эсем,
Элтолад, Кесил, Хорма,
Сыйкләг, Мадманна, Сансанна,
Лебаот, Шилхим, Аин һәм Риммун – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы егерме тугыз шәһәр.
Көнбатыш тарафтагы тау буйларында: Эштаол, Сорга, Ашна,
Зануах, Эн-Ганним, Таппуах, Энам,
Иармут, Адуллам, Сохо, Азыка,
Шагараим, Адитаим, Гедера, ягъни Гедеротаим – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ундүрт шәһәр.
Сенан, Хадаша, Мигдал-Гәд,
Дилеан, Миспа, Йоктеил,
Лахиш, Боскат, Эглон,
Каббон, Лахмас, Китлиш,
Гедерот, Бәйт-Дагон, Нагама һәм Маккеда – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы уналты шәһәр.
Либна, Этер, Ашан,
Ифтах, Ашна, Несиб,
Кыгыйлә, Акзиб һәм Мареша – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр.
Әйләнә-тирәсендәге авыллар белән Экрон;
Экроннан көнбатыштагы, Ашдод янындагы шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар;
тирә-ягындагы авыллар белән бергә Ашдод һәм Газа, шулай ук Мисыр чигендәге елгага җиткәнче һәм Бөек диңгез буендагы барлык шәһәрләр.
Таулы-калкулыклы җирләрдә: Шамир, Яттир, Сохо,
Данна, Кыръят-Санна (ягъни Дебир),
Анаб, Эштемога, Аним,
Гошен, Холон һәм Гило – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы унбер шәһәр;
Араб, Думаһ, Эшан,
Яним, Бәйт-Таппуах, Афека,
Хумта, Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм Сиор – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр;
Магон, Кәрмил, Зиф, Ютта,
Изрегыл, Йокдегам, Зануах,
Каин, Гибга һәм Тимна – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ун шәһәр;
Халхул, Бәйт-Сур, Гедор,
Магарат, Бәйт-Анот һәм Элтекон – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр;
Кыръят-Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) һәм Рабаһ – тирә-яктагы авыллар белән ике шәһәр.
Сахрада: Бәйт-Араба, Миддин, Секаха,
Нибшан, Ир-Мелах һәм Эн-Геди – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр.
Әмма Яһүдә угыллары явүсиләрне Иерусалимнән куып чыгара алмадылар. Явүсиләр бүгенге көндә дә Яһүдә халкы белән бергә шунда яши бирәләр.
Йосыф угылларына жирәбәгә чыккан җирнең чиге, Үрдүн буеннан – Әрихә шәһәре турысындагы Әрихә чишмәсеннән көнчыгыштарак башланып, чүл аша тау якларына, Бәйт-Эл шәһәренә кадәр сузыла;
аннары Лузга һәм әркиләр яшәгән Атарот шәһәренә таба юнәлә;
шуннан соң яплитиләр җиренә таба көнбатышка, Түбән Бәйт-Хорун төбәгенә һәм Газер шәһәренә төшеп, диңгез буенда тәмамлана.
Йосыф токымыннан булган Менашше һәм Эфраимнең нәсел варислары әнә шул җирләрне биләмәгә алды.
Эфраим нәселенә, аның ыругындагы кабиләләргә бирелгән җирләр шушыдыр: чик сызыгы көнчыгышта Атарот-Аддар шәһәреннән башлана һәм, Югары Бәйт-Хорунга җитеп,
диңгезгә таба китә. Төньяктагы Микметат шәһәреннән соң ул кояш чыгышына, Таанат-Шилоһка таба борыла да Яноахка таба дәвам итә;
Яноахтан соң Атарот һәм Нагарага таба төшә, аннары Әрихә янына – Үрдүнгә килеп җитә.
Таппуах шәһәреннән соң чик сызыгы көнбатышка таба Кане үзәне буйлап бара да диңгезгә җитеп туктый. Эфраим ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.
Менашше ыругының биләмә җирләреннән Эфраим угылларына әйләнә-тирәдәге авыллар белән бергә шәһәрләр дә бүлеп бирелде.
Әмма эфраимнәр Газерда яшәүче кәнганиләрне куып чыгара алмадылар, һәм кәнганиләр әле дә, мәҗбүри хезмәт башкарып, эфраимнәр арасында яши бирәләр.
Йосыфның беренче углы Менашшеның ыругына да жирәбә буенча җир бүленде. Менашшеның беренче углы Макирнең нәсел варисларына Гилыгад белән Башан җирләре чыкты. Макир – Гилыгадның атасы һәм батыр сугышчы иде.
Менашше ыругындагы башка нәселләргә – Абигызер, Хилык, Асриел, Шәкем, Хепер һәм Шемидә угылларына да – биләмә җирләре бүлеп бирелде. Болар – Йосыф углы Менашшеның нәсел варислары, ир-ат затыннан булган нәсел башлыкларыдыр.
Менашше оныгы Гилыгад тудырган Хепер углы Селупхадның ир балалары булмыйча, Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирсах исемле кызлары гына бар иде.
Рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа һәм башлыклар янына килеп, әлеге кызлар: – Раббы Мусага ыругыбызның башка ир-атлары белән беррәттән безгә дә мирас җирләре бүлеп бирергә боерды, – диделәр. Шулай итеп, Раббы кушуы буенча, Ешуа аларга аталарының ир туганнары белән беррәттән биләмәгә җир бүлеп бирде.
Үрдүн аръягындагы Гилыгад белән Башаннан тыш, Менашше ыругына тагын ун төбәк бүлеп бирелде,
чөнки Менашше ыругындагы әлеге хатын-кызлар ыругдаш ир-егетләр белән беррәттән биләмә җирләренә ия булдылар. Менашше ыругының башка нәселләре Гилыгадта җир алганнар иде инде.
Менашше угылларының биләмәсе Ашер ыругы җирләреннән Шәкем каласы янындагы Микметат шәһәренә кадәр сузыла. Шуннан чик сызыгы көньякка, Эн-Таппуахка таба борыла.
(Әлеге Таппуах төбәге Менашше угыллары биләмәсе санала, Менашшелар җиренең чигендә урнашкан Таппуах шәһәре исә – Эфраим угылларыныкы.)
Аннары ул көньякка, Кана елгасына таба дәвам итә. Елгадан көньяк тарафтагы шәһәрләр Эфраим ыругыныкы саналса да, әлеге шәһәрләр урнашкан җирләр Менашше ыругыныкы иде. Шуннан чик сызыгы, елгадан төньякта үтеп, диңгез ярына җитеп тәмамлана.
Елга үзәненең көньягындагы җирләр – эфраимнәрнеке, төньягында – менашшеларныкы. Менашшелар биләмәсе диңгезгә кадәр сузыла. Аларның җирләре төньякта – Ашер, кояш чыгышында исә Исәсхәр биләмәсе белән чиктәш.
Исәсхәр һәм Ашер җирләрендәге Бәйт-Шеан, Иблегам, Дор, Эн-Дор, Таганах вә Мегиддо калалары, аларның тирә-ягындагы авыллар, шундагы өч калкулык Менашше ыругы биләмәсе булды.
Әмма Менашше угыллары әлеге шәһәрләрне яулап алалмады, һәм кәнганиләр шунда, үз җирләрендә яшәп калды.
Күпмедер вакытлар үтеп, көч-куәт җыйганнан соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр итте, ләкин җирләшкән урыннарыннан тулысынча куып чыгара алмады.
Бервакыт Йосыф угыллары Ешуага: – Ни өчен син безгә биләмәгә бер генә өлеш җир, бер генә төбәк бирдең? Без бит Раббы фатихасы белән ишәйгән күп санлы ыруг, – диде.
– Әгәр сезнең ыруг шулай күп санлы һәм сезгә Эфраим тауларында кысан икән, – дип җавап бирде аларга Ешуа, – фәризиләр, рефаимнәр илендәге урманны төпләп, үзегезгә җир булдырыгыз.
Йосыф угыллары аңа: – Таулы урыннардагы җирләр безгә җитәрлек түгел, ә үзәнлектә – Бәйт-Шеанда һәм аның тирә-ягындагы авылларда, шулай ук Изрегыл үзәнендә яшәүче кәнганиләрдә тимер сугыш арбалары бар бит! – диде.
Әмма Йосыф токымына – Эфраим һәм Менашше ыругларына – Ешуа болай дип җавап кайтарды: – Сез, дөрестән дә, күп санлы, көчле кавем, һәм сезнең биләмә җирләрегез бер генә өлеш булмаска тиеш;
әлеге урманлы-таулы җирләр сезнеке булыр, сез ул урманны төпләрсез, һәм шул җирләр буеннан-буена сезнекенә әйләнер. Әйе, кәнганиләр көчле, аларның тимер сугыш арбалары бар, тик шулай да сез аларны җирләшкән урыннарыннан куып җибәрерсез!
Үзләренә дигән җирләрне тулысынча яулап алганнан соң, бөтен Исраил халкы, Шилоһ шәһәрендә җыйналып, Очрашу чатырын корды.
Исраил ыругының җидесе әле һаман биләмәсез кала бирә иде.
– Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә тәгаенләгән җирләрне яулап алмыйча, тагын күпме көтәргә җыенасыз? – диде Ешуа исраилиләргә. –
Һәр ыругтан өч кеше сайлап алыгыз, мин аларны бу илне карап-тикшереп кайтырга җибәрәм – җирләрне ни рәвешле бүләргә кирәклеген тасвирлап бирсеннәр.
Көньякта урнашкан Яһүдә биләмәсеннән һәм төньяктагы Йосыф биләмәсеннән тыш, шушы бөтен җирләрне алар җиде өлешкә бүләргә тиеш.
Калган җирләрне җиде өлешкә бүлеп тасвирлап биргәннән соң, Раббы Аллабыз алдында мин сезгә шобага салырмын.
Әмма левиләр сезнең җирләрдән биләмә алмас, чөнки аларның өлеше – Раббыга рухани булып хезмәт итүдер. Гәд, Рубин ыруглары һәм Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта Раббы колы Муса бүлеп биргән җирләрне алды инде.
Җирне карап-тикшереп кайтырга тиешле кешеләр юлга кузгалгач, Ешуа аларга: – Барыгыз, җирне әйләнеп чыгып, миңа сурәтләп бирегез, һәм мин сезгә шушында, Шилоһта, Раббы каршында шобага салырмын, – диде.
Алар илне әйләнеп чыктылар һәм, барча шәһәр-авылларны кәгазьгә төшереп җиде өлешкә бүлгәннән соң, Ешуа янына Шилоһка әйләнеп кайттылар.
Ешуа, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына биләмәләр бүлеп бирде.
Беренче жирәбә Беньямин ыругындагы нәселләргә чыкты. Аларга тәгаенләнгән җир, Яһүдә һәм Йосыф угылларының биләмәсе белән чиктәш булып,
төньяк тарафта Үрдүн буеннан башлана. Чик сызыгы Әрихә шәһәрен төньяктан урап уза да, кояш батышына борылып, тауларга күтәрелә һәм Бәйт-Авен сахрасына юл ала.
Шуннан соң ул Луз (ягъни Бәйт-Эл) каласына юнәлә һәм, аны көньягыннан әйләнеп узып, Атарот-Аддар шәһәренә һәм Түбән Бәйт-Хорун шәһәреннән көньяктарак урнашкан тауга таба бара.
Шунда җиткәч, чик сызыгы, биләмәнең көнбатыш читен билгеләп, көньякка борыла: Бәйт-Хоруннан көньякта урнашкан таудан соң ул яһүдиләр шәһәре Кыръят-Багалда (ягъни Кыръят-Ягаримдә) тәмамлана; бу – көнбатыштагы чикләр.
Көньяк тарафтагы чик, Кыръят-Ягаримнән башланып, кояш баешына таба юл ала һәм, Нептоах суларына җиткәч,
Бән-Хинном үзәне каршында, рефаимнәр үзәненнән төньяктарак урнашкан тауның итәгенә төшә һәм, Хинном үзәне буйлап юлын түбән дәвам итеп, Явүс шәһәренең көньягына килеп чыга да Эн-Рогел чишмәсенә таба юнәлә.
Шуннан ул төньякка, Эн-Шемеш суларына таба борыла, аннары Адуммим үткеле каршындагы Гелилотка юнәлә һәм Рубин углы Бохан кыясына төшә.
Аннан соң чик сызыгы, Бәйт-Араба шәһәреннән төньяктарак узып, Үрдүн тигезлегенә төшә,
Бәйт-Хөглә шәһәренең төньягыннан үтеп, Үрдүн тамагына, Тозлы диңгезнең төньяк очына килеп тоташа. Көньяк тарафтагы чикләр шушыдыр.
Көнчыгыштагы чик Үрдүн елгасы буйлап уза. Беньямин ыругы нәселләренең җирләрен әйләндереп алган чикләр әнә шундый.
Беньямин ыругындагы нәселләргә биләмәгә түбәндәге шәһәрләр бирелде: Әрихә, Бәйт-Хөглә, Эмык-Кесис,
Бәйт-Араба, Семараим, Бәйт-Эл,
Аввим, Пара, Опра,
Кепар-Аммони, Опни һәм Геба – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы унике шәһәр.
Гибгон, Рамаһ, Беһерот,
Миспа, Кепира, Моса,
Рәкым, Ирпеил, Тырала,
Села, Элеф, Явүс (ягъни Иерусалим), Гибга һәм Кыръят-Ягарим – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ундүрт шәһәр. Беньямин ыругындагы нәселләрнең өлеше әнә шул.
Жирәбәнең икенчесе Шимун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларга дигән җирләр Яһүдә угылларының биләмәсе эчендә урнашкан иде.
Алар өлешенә түбәндәге шәһәрләр чыкты: Беер-Шеба (ягъни Шеба), Молада,
Хатсар-Шугал, Балаһ, Эсем,
Элтолад, Бетул, Хорма,
Сыйкләг, Бәйт-Маркабут, Хатсар-Суса,
Бәйт-Лебаот һәм Шарухен – авыллары белән бергә барлыгы унөч шәһәр;
Аин, Риммун, Этер һәм Ашан – авыллары белән бергә барлыгы дүрт кала;
шулай ук Багалат-Беерга (ягъни Рамат-Нәгебкә) җиткәнче әлеге шәһәрләр тирәсендәге бөтен авыллар. Шимун ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.
Яһүдә угылларының биләмәсе артык зур булу сәбәпле, Шимун угылларына җир алар өлешеннән бүлеп бирелде. Шул рәвешле, шимуннарга тәгаенләнгән җирләр яһүдиләр биләмәсе эчендә булды.
Жирәбәнең өченчесе Зәбулун ыругындагы нәселләргә чыкты; аларның биләмәсе Сарид шәһәренә кадәр сузыла.
Саридтән соң чик сызыгы көнбатышка – Маргала шәһәренә таба бара да Даббешет шәһәренә һәм Йокнегам шәһәре каршындагы үзәнгә килеп җитә.
Саридтән ул көнчыгышка юл ала, Кислот-Таворның янәшәсеннән узып, Дабератка юнәлә, аннары Яфия шәһәренә күтәрелә
һәм, көнчыгышка – Гәт-Хепер вә Эт-Касин шәһәрләренә – юлын дәвам итеп, Риммунга барып җиткәч, Нега шәһәренә таба борыла.
Шуннан соң ул Ханнатон шәһәрен төньяктан әйләнеп уза да Ифтах-Эл үзәненә җитеп туктый.
Зәбулун ыругы биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унике шәһәр, шул исәптән Каттат, Наһалал, Шимрон, Идала һәм Бәйт-Лехем керде.
Зәбулун ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
Жирәбәнең дүртенчесе Исәсхәр ыругындагы нәселләргә чыкты.
Аларның биләмәсенә Изрегыл, Кесуллот, Шунем,
Хапараим, Шион, Анахарат,
Раббит, Кышион, Эвес,
Ремет, Эн-Ганним, Эн-Хадда һәм Бәйт-Пасес шәһәрләре керде.
Ыругның биләмә чиге, Тавор, Шахасум һәм Бәйт-Шемеш шәһәрләре аша үтеп, Үрдүн ярына җитеп туктый. Исәсхәрләр уналты шәһәргә һәм шулар тирәсендәге авылларга хуҗа булды.
Исәсхәр ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
Жирәбәнең бишенчесе Ашер ыругындагы нәселләргә чыкты.
Аларның биләмәсенә Хелкат, Хали, Бетен, Ахшап,
Аламмәлик, Амгад һәм Мишал шәһәрләре керде. Көнбатышта Ашер ыругының биләмәсе Кармил тавы һәм Шихор-Либнат елгасы белән чикләнә.
Шул җирдән чик сызыгы, Бәйт-Дагон шәһәренә таба борылып, көнчыгышка – Зәбулун җирләренә һәм Ифтах-Эл үзәненә килеп тоташа. Аннары, Бәйт-Эмык һәм Нәгыил шәһәрләрен үтеп, төньякка – Кавул,
Абдун, Рәхуб, Хаммон һәм Канага дәвам итә. Бөек Сидун шәһәренә килеп җитеп,
Рамаһка таба китә һәм ныгытылган Сур каласына юл ала да, Хоса ягына борылып, диңгез ярында тәмамлана. Махалаб, Акзиб,
Умма, Афык Һәм Рәхуб шәһәрләрен исәпкә алып, ашерлар биләмәсенә тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы егерме ике шәһәр керде.
Ашер ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
Жирәбәнең алтынчысы Нәптали ыругындагы нәселләргә чыкты.
Аларның биләмә чикләре Хелеп шәһәреннән һәм Сагананнимдә үсеп утырган имәннән башлана да Адами-Нәкыб һәм Явнеил аша үтә һәм, Лаккум шәһәренә җитеп, Үрдүн ярында тәмамлана.
Көнбатышка таба чик сызыгы Азнот-Таворга, шуннан соң Хукок шәһәренә юл ала. Көньякта нәпталиләр биләмәсе – зәбулуннар җире белән, көнбатышта – ашерлар җире белән, кояш чыгышы тарафында Үрдүн елгасы белән чикләнә.
Аларның биләмәсенә ныгытылган калалар Сиддим, Сер, Хаммат, Раккат, Киннерет,
Адама, Рамаһ, Хатсор,
Кыдыш, Эдрегый, Эн-Хатсор,
Иреон, Мигдал-Эл, Хорем, Бәйт-Анат һәм Бәйт-Шемеш керә; тирә-яктагы авыллары белән бергә барлыгы унтугыз шәһәр.
Нәптали ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
Жирәбәнең җиденчесе Дан ыругындагы нәселләргә чыкты.
Аларның биләмә җирләренә Сурга, Эштаол, Ир-Шемеш,
Шагалабин, Айалун, Итла,
Элун, Тимна, Экрон,
Элтыкы, Гиббетон, Багалат,
Еһүд, Бене-Берак, Гәт-Риммун шәһәрләре,
Ме-Яркун, Раккун һәм Яфу каласы янындагы җирләр керде.
Әмма Дан угыллары үзләренә тигән җирләрне югалталар һәм, яуга кузгалып, Лешем каласына һөҗүм итәләр; шәһәрне кулга төшергәннән соң, аның халкын кылычтан уздыралар һәм, биредә үзләре яши башлап, ерак бабалары хөрмәтенә Лешем каласына Дан дип исем кушалар.
Дан ыругы нәселләренең биләмә җирләре һәм шәһәр-авыллары әнә шулардыр.
Бөтен илне үзара бүлеп бетергәннән соң, исраилиләр үз җирләреннән Нун углы Ешуага өлеш чыгардылар.
Раббы әмер иткәнчә, Ешуага алар Эфраим тауларыннан Ешуа үзе сайлаган Тимнат-Серах шәһәрен бирделәр. Шәһәрне төзекләндергәннән соң, Ешуа шунда яши башлады.
Рухани Элгазар, Нун углы Ешуа, шулай ук нәсел башлыклары, Очрашу чатыры алдында, Раббы каршында Шилоһта жирәбә салып, Исраил ыругларына бүлеп биргән биләмә җирләре әнә шулардыр. Шулай итеп, җирне бүлү тәмамланды.
Беркөн Раббы Ешуага:
– Муса аша сезгә боерганымча, Исраил угылларына сыену шәһәрләре төзергә куш.
Кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән икенче берәүнең җанын кыя калса, кан үчен кайтаручыдан шунда качып котыла ала.
Әлеге шәһәрләрнең берсенә качкан кеше шәһәр капкасы янына килеп бассын да ни-нәрсә булганын шәһәр өлкәннәренә сөйләсен, һәм алар, аны кабул итеп, яшәр урын бирсеннәр.
Әгәр инде аны кан дошманы эзәрлекләп килсә, гаепле кешене аның кулына тапшырмасыннар, чөнки кан кою ялгышлык белән булган, һәм моңарчы алар дошманлашып яшәмәгән.
Гаепле кешегә җәмәгать хөкеме кылынганчы яисә шул заманда баш рухани вазифасын үтәүче дөнья куйганчы, әлеге качкын шул шәһәрдә яшәсен. Бары тик шуннан соң гына ул үз өенә, үз шәһәренә әйләнеп кайта ала.
Сыену шәһәрләре дип шулар билгеләнде: нәпталиләрнең таулы җирендә, Гәлиләя өлкәсендә – Кыдыш; эфраимнәрнең таулы төбәгендә – Шәкем; яһүдиләрнең таулы төбәгендә – Кыръят-Арба (ягъни Хебрун).
Үрдүн аръягында исә, Әрихә каласыннан көнчыгышта, сыену шәһәрләре шулар иде: Рубин ыругына караган яссылыктагы чүлдә – Бесер; Гәд ыругына караган Гилыгад төбәгендә – Рамот; Менашше ыругына караган Башан төбәгендә – Голан.
Шулай итеп, әнә шулар сыену шәһәрләре дип билгеләнде. Исраил угылларыннан яки алар арасында яшәүчеләрдән кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән кеше җанын кыйса, җәмәгать хөкеме кылынганчы кан үчен кайтаручыдан шушы махсус шәһәрләрдә яшеренеп кала ала.
Көннәрдән беркөнне левиләрнең нәсел башлыклары Кәнгандагы Шилоһ шәһәренә – рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраилнең башка нәсел башлыклары янына килде һәм: – Муса аша Раббы шуны әмер иткән иде: «Леви ыругына яшәр өчен шәһәрләр һәм терлек көтәр өчен шул шәһәрләр тирәсендә көтүлекләр бирелергә тиеш», – диде.
Шуннан Исраил угыллары, Раббы боерганча, үзләренең биләмә җирләреннән левиләргә түбәндәге шәһәрләр белән бергә көтүлек җирләре бүлеп бирделәр.
Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган рухани Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә, Шимун һәм Беньямин ыругларының биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.
Кыһат нәселенең башка угылларына исә Эфраим, Дан ыругларына, шулай ук Көнбатыш менашшеларга караган биләмә җирләреннән ун шәһәр бүлеп бирелде.
Левиләрнең Гершон нәселенә Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругларының һәм Башан җирендә төпләнгән Көнчыгыш менашшеларның биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.
Левиләрнең Мерари нәсел варисларына Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругларына караган биләмә җирләреннән унике шәһәр бүлеп бирелде.
Шул рәвешле, Раббы Мусага кушканча, әлеге шәһәрләрне һәм алар тирәсендәге көтүлекләрне исраилиләр, жирәбә салып, левиләргә бүлеп бирделәр.
Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә һәм Шимун угыллары биләмәсеннән бүлеп бирелгән шәһәрләрнең исемнәре түбәндә китерелә.
Аларга Анак атасы Арбаның шәһәре, Яһүдә таулыгында урнашкан Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм аның тирәсендәге көтүлек җирләре бүлеп бирелде,
ләкин шәһәр тирәсендәге басу-кырлар һәм авыллар Ифунни углы Кәлеб биләмәсе булды.
Рухани Һарунның нәсел варисларына тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Хебрун (сыену шәһәре), Либна,
Яттир, Эштемога,
Холон, Дебир,
Аин, Ютта һәм Бәйт-Шемеш калалары чыкты. Яһүдә һәм Шимун ыруглары биләмәсеннән – тугыз шәһәр.
Беньямин ыругыннан аларга тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гибгон, Геба,
Анатот һәм Алмон – дүрт шәһәр бүлеп бирелде.
Җыйнап әйткәндә, Һарунның нәсел варислары, руханилар, тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алдылар.
Леви ыругына караган Кыһат токымындагы башка угыллар жирәбәгә түбәндәге шәһәрләрне алды. Эфраим ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Эфраим таулыгындагы Шәкем (сыену шәһәре), Газер, Кибсаим, Бәйт-Хорун.
Дан ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Элтыкы, Гиббетон, Айалун һәм Гәт-Риммун.
Көнбатыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Таганак һәм Гәт-Риммун.
Җыйнап әйткәндә, Кыһат токымындагы башка угыллар тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы ун шәһәр алдылар.
Леви ыругына караган Гершон токымына түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Көнчыгыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Башан төбәгендәге Гөлән (сыену шәһәре) һәм Багаштра.
Исәсхәр ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Кышион, Даберат, Ярмут һәм Эн-Гәнним.
Ашер ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Мишал, Абдун, Хелкат һәм Рәхуб.
Нәптали ыругы биләмәсеннән өч шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гәлиләя төбәгендәге Кыдыш (сыену шәһәре), Хаммот-Дор һәм Картан.
Җыйнап әйткәндә, Гершон нәселе тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алды.
Левиләрнең калганнарына – Мерарит нәселенә – түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Зәбулун ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Йокнегам, Картаһ, Димна һәм Наһалал.
Рубин ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Бесер, Яһас, Кыдемот һәм Мефагат.
Гәд ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гилыгад төбәгендәге Рамот (сыену шәһәре), Маханаим, Хишбун һәм Ягызер.
Җыйнап әйткәндә, Леви ыругындагы Мерарит нәселе жирәбә буенча барлыгы унике шәһәр алды.
Шулай итеп, Исраил угыллары биләгән җирләрдә левиләр барлыгы кырык сигез шәһәргә һәм алар тирәсендәге көтүлекләргә ия булды.
Әлеге шәһәрләрнең һәммәсе янында көтүлек җирләре дә бар иде.
Раббы, Исраил халкының ата-бабаларына ант иткәнчә, әлеге җирләрнең барысын исраилиләргә бирде, һәм алар, шушы җирләргә хуҗа булып, шунда төпләнеп калдылар.
Аларның ата-бабаларына ант иткәнчә, Раббы исраилиләргә тыныч-имин тормыш бүләк итте. Барлык дошманнарын алар кулына тапшырганга күрә, Исраил угылларына һичкем каршы тора алмады.
Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.
Шуннан соң Ешуа, үз янына Рубин, Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны чакыртып алып:
– Сез Раббы колы Муса кушканнарның һәммәсен башкарып чыктыгыз, минем боерыкларымны да төгәл үтәдегез, – диде. –
Озак вакытлар дәвамында, бүгенге көнгә кадәр, сез кардәшләрегезне ташламадыгыз, Раббы Аллагыз әмерләрен җиренә җиткереп үтәдегез.
Инде хәзер Раббы колы Муса сезгә Үрдүн аръягыннан бүлеп биргән биләмә җирләрегезгә – үз өегезгә кайта аласыз, чөнки Раббы Аллагыз, Үзенең антлы вәгъдәсен үтәп, сезнең кардәшләрегезгә тыныч-имин тормыш насыйп итте.
Тик сез Раббы колы Муса васыять итеп калдырган канун-боерыкларны төгәл үтәргә тырышыгыз. Сез Раббы Аллагызны яратырга, Аның юлыннан тайпылмаска, әмерләрен үтәргә, Аңа багланып, ихлас йөрәктән, бөтен күңелегез белән табынырга тиешсез.
Шуннан Ешуа, үзенең фатихасын күндереп, аларны өйләренә кайтарып җибәрде, һәм алар китеп бардылар.
(Менашше ыругының беренче яртысына Муса биләмә җирләрен Башан төбәгеннән, ә ыругның икенче яртысына Ешуа башка Исраил ыруглары янәшәсеннән – Үрдүннән көнбатышта бирде.) Фатихалап, өйләренә озатканда, Ешуа аларга:
– Сез өйләрегезгә зур байлык туплап кайтасыз, хәзер сезнең мал-туарыгыз, алтын-көмешегез, бакыр вә тимерегез, кием-салымыгыз күп; дошманнардан тартып алган ганимәт малыннан туганнарыгызга да өлеш чыгарыгыз, – диде.
Рубин һәм Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар, башка исраилиләрдән аерылып, Кәнган җирендәге Шилоһ шәһәреннән Гилыгадка – Раббы кушуы буенча, Муса бүлеп биргән биләмә җирләренә кайтырга кузгалдылар.
Кәнган җирендәге Гелилотка җиткәч, Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар шунда, Үрдүн буенда, зур итеп мәзбәх төзеделәр.
«Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Кәнган җирендәге Гелилотта, Үрдүннең көнбатыш ярында, мәзбәх төзегән» дигән хәбәр башка исраилиләргә килеп ирешкәч,
бөтен Исраил халкы аларга каршы сугыш ачу нияте белән Шилоһка җыелды.
Әмма әүвәл алар Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар яшәгән Гилыгад җиренә Элгазар углы рухани Пинхәсне юлладылар.
Аның белән бергә һәр Исраил ыругыннан берәр кеше исәбеннән, ун җәмәгать башлыгы да юлга кузгалды. Исраилнең һәр ыругыннан вәкил булып барган әлеге кешеләрнең һәммәсе нәсел башлыгы иде.
Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар янына Гилыгадка килгәч, бу вәкилләр аларга:
– Раббының бар халкы: «Ни өчен сез Исраил Алласына хыянәт иттегез?! Ни өчен Раббы юлыннан читкә тайпылдыгыз?! Әлеге мәзбәхне төзеп, сез Раббыга каршы баш күтәрдегез! – ди. –
Пигурдагы хыянәт сезгә аз кебек тоелдымы?! Раббының бар халкын афәткә салган шул гөнаһтан әлегәчә арына алганыбыз юк.
Сез Раббыны инкяр иттегез! Бүген Раббыга каршы чыксагыз, иртәгә Аның ярсуы бөтен Исраил халкына кузгалачак.
Әгәр сезгә биләмәгә бирелгән җирләр гыйбадәт кылу өчен ару-пакь кебек тоелмаса, Раббы биләмәсенә – Аның чатыры урнашкан җиргә күчеп килеп, безнең арада яшәгез. Ләкин Раббы Аллабыз хөрмәтенә төзелгән мәзбәхтән тыш өстәмә мәзбәх корып, Раббыга каршы чыкмагыз һәм безне дә үзегезнең тарафдарыгыз итмәгез.
Зерах углы Ахан Аллаһыга багышланган әйбергә нәфесен сузгач, Раббының ярсуы бөтен Исраил халкына төшмәдемени?! Аханның гөнаһы өчен гомере белән бер ул гына хушлашмады бит».
Рубин, Гәд ыруглары һәм Көнчыгыш менашшелар Исраилнең нәсел башлыкларына болай дип җавап кайтарды:
– И Аллалар Алласы Раббы! И Аллалар Алласы Раббы! Эшнең нәрсәдә икәнен Ул беләдер, инде исраилиләр дә белсен. Әгәр без, Раббыга каршы чыгып, Аңардан ваз кичкәнбез икән, бүген Ул безне аямасын!
Әгәр без, Раббыдан йөз чөереп, әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары һәм татулык корбаннары китерү өчен төзегән булсак, безгә җәзаны Раббы Үзе бирсен!
Киләчәктә сезнең нәсел варислары безнекеләргә: «Әй Рубин вә Гәд угыллары, Раббы Үрдүнне сезнең белән безнең арада чик итеп билгеләде, исраилиләр Алласында сезнең катнашыгыз юк! Раббы – сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтүдән курыктык без, шуңа төзедек. Андый очракта бит сезнең нәсел варислары гаебе белән безнекеләр Раббыны танымый башлар!
Шуңа күрә без әлеге мәзбәхне тулаем яндыру корбаны һәм башка төрле корбаннар китерү өчен түгел,
ә бәлки сезнең белән безнең арада һәм балаларыбыз арасында шаһит булып торсын өчен – безнең дә тулаем яндыру корбаннары, татулык корбаннары вә башка төр бүләкләр белән Раббы чатыры алдында хезмәт күрсәтергә хакыбыз барлыгын расласын өчен төзедек. Әнә шул чагында сезнең нәсел варисларыгыз безнекеләргә: «Раббы сезнең Аллагыз түгел!» – дип әйтә алмаячак.
Без болай хәл кылдык: әгәр киләчәктә безнең белән сезнең йә булмаса нәсел варисларыбыз арасында шундый сүз кузгалса, без: «Тулаем яндыру корбаннары яки башка төр корбаннар өчен түгел, ә бәлки сезнең белән безнең арада шаһит булып торсын өчен ата-бабаларыбыз Раббы мәзбәхенә охшатып төзегән әлеге корылмага күз салыгыз», – дип әйтербез.
Раббыга каршы чыгасыбыз һәм Раббыдан ваз кичәсебез юк безнең – тулаем яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм башка төр корбаннар китерү өчен Раббы Аллабыз чатыры каршында торган мәзбәхтән тыш мәзбәх төзисебез юк!
Рубин, Гәд һәм Менашше угылларының әлеге җавабы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыкларының, ягъни Исраил нәселбашларының күңеленә хуш килде.
Элгазар углы рухани Пинхәс шунда Рубин, Гәд һәм Менашше угылларына: – Бүген без шуны белдек: Раббы безнең арада, һәм сез Раббы каршында җинаять эш кылмадыгыз; димәк ки, Раббы Исраил угылларын җәзага тартмаячак, – диде.
Гилыгад җирендә яшәүче Рубин һәм Гәд ыруглары белән хушлашканнан соң, Элгазар углы рухани Пинхәс һәм җәмәгать башлыклары, исраилиләр янына Кәнганга кайтып, эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп бирделәр.
Исраил угыллары бу хәбәргә сөенделәр һәм, Аллаһыга мактау-шөкерләр яудырып, Рубин һәм Гәд ыругларына каршы яу чабу, аларның илләрен туздыру ниятеннән кире кайттылар.
Рубин һәм Гәд угыллары, әлеге мәзбәхкә исем биреп: «Раббы – безнең Аллабыз. Әлеге мәзбәх сезнең өчен дә, безнең өчен дә шуны раслаучы шаһиттыр», – диделәр.
Раббы Исраилгә тынычлык бүләк иткәннән соң, байтак вакытлар узды. Исраилне әйләндереп алган дошманнары аны бүтән борчымады. Ешуа инде, өлкән яшькә җитеп, бик картайган иде.
Беркөнне ул, бөтен исраилиләрне, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен чакыртып: – Мин инде бик картайдым.
Раббы Аллагызның сезнең хакка шушы халыклар белән ниләр кылганын сез үзегез күреп тордыгыз. Раббы Аллагыз сезнең өчен Үзе көрәште!
Менә, Үрдүннән башлап көнбатыш тарафтагы Бөек диңгезгәчә яшәгән халыкларның, шул исәптән мин тар-мар иткән барлык халыкларның җирләрен, мин сезнең ыругларга жирәбә буенча бүлеп бирдем.
Раббы Аллагыз, Үзенең вәгъдәсен үтәп, әлеге халыкларны сезнең яннан Үзе куып җибәрер, күз алдыгыздан юк итәр, һәм сез аларның җирләрен били башларсыз.
Тик сез Мусаның Канун китабында язылганнарның һәммәсен уңга-сулга тайпылмыйча төгәл башкарырга һәм үтәргә тырышыгыз.
Әлегәчә сезнең арада яшәп калган халыклар белән катнашмагыз, аларның илаһларын телгә алмагыз һәм алар белән ант итмәгез, аларга гыйбадәт кылмагыз, баш ормагыз.
Раббы Аллагызга әүвәлгечә тугрылык саклагыз.
Раббы зур вә көчле халыкларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәрде; һәм бүгенге көнгә кадәр һичкемнең сезгә каршы тора алганы юк!
Сезнең берегез мең кешегә каршы тора ала, чөнки Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәнчә, Үзе сезнең якта көрәшә.
Ләкин карагыз аны, Раббы Аллагызны яратыгыз!
Әгәр дә сез, юлдан язып, арагызда яшәүче әлеге халыкларга кушылып китсәгез, алар белән туганлаша башласагыз,
белеп торыгыз: Раббы Аллагыз ул чакта әлеге халыкларны сезнең күз алдыннан инде куып җибәрмәс! Алар сезнең өчен капкын вә тозак, кабыргаларыгыз өчен камчы һәм күзләрегез өчен тигәнәк булыр. Ахыр чиктә сез Раббы Аллагыз бүләк итеп биргән шушы бәрәкәтле җирдән эзсез югалырсыз.
Озакламый мин һәркемне көткән соңгы юлга кузгалырмын. Сез бик яхшы беләсез: Раббы Аллагыз сезгә биргән вәгъдәләренең берсен дә үтәмичә калмады. Алар бөтенесе чынга ашты, берсе дә үтәлмичә калмады!
Раббы Аллагыз, Үзенең биргән вәгъдәләрен үтәгән кебек, сез Аңа итагать кылмаган очракта, җәзага да тарта ала – әнә шул чагында Ул Үзе бүләк иткән шушы бәрәкәтле җирләрдән сезне юк кылыр.
Әгәр сез, Раббы Аллагыз белән төзегән килешүне бозып, башка илаһларга гыйбадәт кыла һәм баш ора торган булсагыз, Раббының сезгә каршы ярсуы кузгалыр, һәм Раббы бүләк итеп биргән шушы бәрәкәтле җирдән тиз арада эзсез югалырсыз.
Шуннан соң Ешуа бөтен Исраил ыругларын, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен вә җитәкчеләрен Шәкем шәһәренә җыеп алды, һәм алар барысы Раббы Алла каршына килеп басты.
Җыелган халыкка Ешуа болай диде: – Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Борын-борыннан – Ибраһим белән Нахорның атасы Терах гомер иткән заманнардан бирле – сезнең ата-бабаларыгыз Фырат аръягында яшәде һәм чит илаһларга табынды.
Әмма Мин сезнең нәселбашы булган Ибраһимны, шул яклардан алып китеп, бөтен Кәнган җире буйлап йөртеп чыктым. Мин аның токымын ишәйттем, аңа углы Исхакны бүләк иттем,
Исхакка исә угыллары Ягъкуб белән Эсауны бирдем. Эсауга Мин биләмә җирләре итеп Сәгыйрь тауларын бирдем, ә Ягъкуб һәм аның балалары Мисыр җиренә китеп барды.
Мин сезнең янга, Мисырга, Муса белән Һарунны җибәрдем һәм шул илгә бәла-казалар яудырдым, аннары сезне аннан алып чыктым.
Сезнең ата-бабаларыгызны Мин Мисырдан Камышлы диңгез буена алып килдем, әмма мисырлылар аларны сугыш арбалары вә атлы гаскәрләре белән эзәрлекли чыкты.
Ата-бабаларыгыз шунда Раббыга ялынып-ялваргач, Раббы мисырлыларны сездән караңгылык пәрдәсе белән аерды һәм, диңгез суларын җибәреп, аларны дулкын астында күмеп калдырды. Мисырлылар белән ни-нәрсә кылганымны сез үз күзләрегез белән күреп тордыгыз. Аннары сез байтак гомерләр чүлдә көн күрдегез.
Шуннан Мин сезне Үрдүн аръягында яшәүче амориләр иленә алып килдем. Алар сезгә каршы сугышка күтәрелде, әмма Мин аларны сезнең кулга тапшырдым, күз алдыгыздан юк иттем, һәм сез аларның җирләренә хуҗа булдыгыз.
Мәабиләр патшасы Сиппор углы Бәлак, Исраилгә каршы сугыш башлап, сезгә ләгънәт-каргыш яудырыр өчен, Бигур углы Билгамны чакыртып китерде,
әмма Мин Билгамның ләгънәт-каргышларын тыңлап торырга теләмәдем – һәм ул сезгә үзенең фатихасын күндерде! Шул рәвешле, Мин сезне аның кулыннан йолып алдым!
Сез, Үрдүнне кичеп, Әрихә каласы янына килеп туктагач, Әрихә халкы, амориләр, фәризиләр, кәнганиләр, хиттиләр, гиргәшиләр, хиввиләр вә явүсиләр сезгә каршы яуга күтәрелде, әмма Мин аларның һәммәсен сезнең кулга тапшырдым.
Амориләрнең ике патшасын сезнең кылычыгыз да, җәягез дә түгел, ә бәлки Мин салган курку юлыгыздан алып ыргытты.
Мин сезгә үзегез көч куеп эшкәртмәгән җирләрне, үзегез төземәгән калаларны бүләк иттем – хәзер сез шул калаларда яшисез һәм үзегез утыртмаган йөзем вә зәйтүн агачларының җимешләре белән сыйланасыз».
– Шулай булгач, – диде Ешуа, – Раббыдан куркыгыз һәм Аны хөрмәт итегез, Аңа тугрылык белән, ихлас күңелдән хезмәт итегез; Фырат аръягында һәм Мисырда ата-бабаларыгыз табынган илаһларны инкяр итеп, бары тик Раббыга гына гыйбадәт кылыгыз!
Әгәр сез Раббыга хезмәт итәргә теләмәсәгез, кемгә табынасыгызны хәзер хәл итегез: Фырат аръягында ата-бабаларыгыз табынган илаһларгамы, әллә бүгенге көндә үзегез яшәгән җирнең – амориләрнең илаһларынамы? Әмма мин үзем һәм минем гаилә-йортым Раббыга итагать кылачак!
Халык аңа: – Юк, Раббыдан йөз чөереп, башка илаһларга табынырга җыенмыйбыз! – дип җавап кайтарды. –
Чөнки Раббы Аллабыз безне вә ата-бабаларыбызны Мисыр коллыгыннан коткарды; безнең күз алдыбызда төрле могҗизалар кылды; юл сәфәрендә һәм чит-ят халыклар җиреннән үткәндә, саклаучы-яклаучыбыз булды.
Раббы яныбыздан барлык халыкларны һәм шушы җирдә яшәүче амориләрне куып җибәрде. Шуңа күрә без дә Раббыга хезмәт итәчәкбез, чөнки Ул – безнең Аллабыз!
– Сез Раббыга хезмәт итә алмассыз, чөнки Ул – изге Аллаһы, көнчел Аллаһы! – диде Ешуа халыкка. – Сезнең җинаятегезне, гөнаһыгызны гафу итмәячәк Ул:
әгәр Аңардан йөз чөереп, башка илаһларга табына башласагыз, кылган бөтен игелекләрдән соң Ул, җәзага тартып, сезне тәмам юкка чыгарачак.
– Юк, без Раббыга хезмәт итәчәкбез! – дип җавап бирде халык Ешуага.
– Раббыга хезмәт итәргә сез үзегез хәл кылдыгыз һәм үзегез моның шаһитлары, – диде Ешуа халыкка. – Әйе, үзебез шаһит! – дип җөпләде халык.
– Алай булгач, – диде Ешуа, – үзегез табынган бөтен чит илаһлардан ваз кичеп, йөрәгегезне Исраилнең Раббы Алласына беркетегез!
– Раббы Аллабызга хезмәт итәрбез, Аңа буйсыну күрсәтербез! – дип җавап кайтарды халык Ешуага.
Шул көнне Ешуа бөтен халык исеменнән килешү төзеде һәм Шәкемдә халыкка Канун кагыйдәләрен һәм карарларын җиткерде.
Әлеге сүзләрне Аллаһының Канун китабына язганнан соң, Ешуа зур бер таш алды да Раббы гыйбадәтханәсе янындагы имән төбенә куйды һәм җыелган халыкка:
– Менә, бу таш – шаһитыбыз булыр, чөнки Раббының безгә әйткән сүзләрен ул ишетеп торды; әгәр сез Аллагыздан ваз кичсәгез, ул сезгә каршы шәһадәт бирер, – диде.
Аннары Ешуа халыкны кайтарып җибәрде, һәм алар үз биләмәләренә таралышты.
Күпмедер вакыттан соң Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйды.
Аның җәсәден Гәгаш тавыннан төньяктарак, Эфраим таулыгындагы Тимнат-Серах шәһәрендә үз биләмәсендә җир куенына тапшырдылар.
Ешуа яшәгән заманнарда, Исраил хакына Раббы кылган эшләрне күреп белгән өлкәннәр исән чакта, исраилиләр Раббыга тугрылык сакладылар.
Исраилиләр Мисырдан алып чыккан Йосыф сөякләрен Шәкем шәһәрендә – Шәкем атасы Хамурның угылларыннан кайчандыр Ягъкуб йөз кесита бәрабәренә сатып алган һәм соңыннан Йосыф токымы биләмәсенә әйләнгән җирдә дәфен кылдылар.
Һарун углы Элгазар да дөнья куйды; аның җәсәден углы Пинхәс биләмәсендә – Эфраим таулыгындагы Гибга шәһәрендә җирләделәр.
Ешуа вафат булганнан соң, исраилиләр Раббыдан: – Кәнганиләргә каршы сугышка кайсы кавем беренче булып бара? – дип сорадылар.
– Беренче булып Яһүдә ыругы бара. Ул жирләрне Мин аның кулына тапшырам, – диде Раббы.
Шуннан Яһүдә гаскәриләре үзләренең кардәшләре булган Шимун ыругына: – Безнең белән барып, безнең өлешкә чыккан җирләрне кәнганиләрдән тартып алырга ярдәм итегез. Аннары без дә сезгә булышырбыз, – диделәр; һәм Шимун угыллары аларга ияреп киттеләр.
Яһүдә гаскәрләре яуга ташланды, һәм Раббы кәнгани белән фәризиләрне алар кулына тапшырды. Яһүдиләр Безектә ун мең кешене кылычтан уздырды.
Шунда, Безектә, алар Адони-Безек белән очрашып сугыштылар һәм кәнгани белән фәризиләрне тар-мар иттеләр.
Адони-Безек качып котылмакчы иде, әмма аны куып тотып, аяк-кулларының баш бармакларын чабып өзделәр.
Адони-Безек шунда: «Аяк-кулларының баш бармакларын мин чабып өзгән җитмеш патша минем өстәл астына коелган валчыкны җыя торган иде; инде менә, кылган гамәлләремә карап, Раббы миңа әҗерен бирде», – диде. Аны Иерусалимгә алып киттеләр, һәм ул шунда җан тәслим кылды.
Аннан яһүдиләр, Иерусалимгә һөҗүм итеп, аны кулга төшерделәр – халкын кырып бетерделәр, шәһәргә исә ут төрттеләр.
Аннары алар тау ягына, Нәгебтә һәм тау итәге Шефелада яшәүче кәнганиләргә каршы яу чаптылар.
Шуннан алар, әүвәле Кыръят-Арба, хәзер Хебрун дип исемләнгән калада яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, Шешай, Ахиман вә Талмайның җанын кыйдылар.
Аннан Дебир халкына һөҗүм иттеләр; Дебир әүвәле Кыръят-Сәфәр дип атала иде.
– Кыръят-Сәфәрдә җиңү яулап, шәһәрне кулга төшергән кешегә кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – диде Кәлеб.
Шәһәрне Кәлеб энесе Кыназның углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде.
Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады.
– Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
Муса кайнатасы нәселеннән кынлылар Яһүдә угыллары белән бергә Хөрмәләр шәһәреннән китеп, Яһүдә чүленә – Нәгебтәге Арад каласы тирәсендә яшәүче халык арасына килеп җирләштеләр.
Шуннан Яһүдә һәм Шимун ыруглары, Сефатта яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, шәһәрне тәмам кырып бетерделәр; шуңа күрә дә әлеге шәһәр Хорма дип атала.
Яһүдә гаскәрләре шулай ук әйләнә-тирәсендәге җирләре белән бергә Газа, Ашкылун һәм Экрон шәһәрләрен яулап алдылар.
Раббы яһүдиләрнең янәшәсендә булды, һәм алар тау битләвендәге җирләрне яулап алдылар. Әмма үзәндә яшәүче халыкларны куып җибәрә алмадылар, чөнки тегеләрнең тимер сугыш арбалары бар иде.
Кәлебкә, Муса кушканча, Хебрунны бирделәр; һәм Кәлеб әлеге шәһәрне анакыймнар кавеменең өч нәселеннән тартып алды.
Әмма Беньямин угыллары Иерусалимдә яшәүче явүсиләрне куып җибәрә алмадылар, һәм явүсиләр бүген дә алар белән янәшә яши бирәләр.
Йосыф угыллары исә Бәйт-Элгә һөҗүм итте, һәм Раббы аларның юлдашы булды.
Йосыф угыллары, әүвәлендә Луз исемен йөрткән Бәйт-Элне карап-тикшереп кайтырга дип, үзләренең күзәтчеләрен җибәрделәр,
һәм тегеләр, шәһәрдән бире таба килүче бер ирне күреп алып: – Әгәр безгә шәһәргә керү юлларын күрсәтсәң, яхшылыгыңа яхшылык белән җавап бирербез, – диделәр.
Әлеге кеше шәһәргә кайдан керергә икәнен күрсәтте, һәм Йосыф угыллары анда яшәүче халыкның һәммәсен кылычтан уздырдылар; теге адәмне исә бөтен нәсел-нәсәбе белән аяп калдылар.
Шуннан әлеге адәм, киттиләр җиренә китеп, шәһәр төзеде һәм аңа Луз дип исем кушты; шәһәр әлегәчә шул исемне йөртә.
Менашше ыругы исә Бәйт-Шеан, Таганак, Дор, Иблегам, Мегиддо шәһәрләрендә һәм аларның әйләнә-тирәсендәге авылларда гомер итүче халыкны куып җибәрмәде, һәм кәнганиләр шул җирләрдә яшәп калды.
Ныгып-көчәеп киткәннән соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр иттеләр, тик үз араларыннан кумадылар.
Эфраим ыругы да Газер шәһәрендә тереклек итүче кәнганиләрне кумады, һәм алар шунда – эфраимнәр арасында яшәп калды.
Зәбулун ыругы да Кытрон һәм Наһалол шәһәрләрендә көн күрүче кәнганиләрне кумады; кәнганиләр, алар арасында яшәп калып, ялланып эшләргә мәҗбүр булды.
Ашер ыругы шулай ук Акко, Сидун, Ахлаб, Акзиб, Хелба, Афык һәм Рәхуб шәһәрләрендә гомер сөрүче халыкны кумады;
шуңа күрә ашерлар әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды.
Нәптали ыругы да Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкын кумады: нәпталиләр әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды; Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкы исә Нәптали угылларына ялланып эшләргә мәҗбүр булды.
Дан угылларына амориләр тау битләвеннән үзәнгә төшәргә бирмәделәр.
Амориләр Хар-Хереста, Аялунда һәм Шагалбимдә яши бирделәр, әмма Йосыф угыллары ныгып-көчәеп киткәннән соң, аларга ялланырга мәҗбүр булдылар.
Амориләрнең чикләре, Акраббим үткеленнән һәм Селадан башланып, ары таба сузыла иде.
Беркөн Гилгәлдән Бохимга Раббы фәрештәсе, килеп, болай диде: – Мин сезне Мисыр иленнән алып чыктым һәм, бабаларыгызга ирештергән ант-карарымны үтәп, сезне әлеге җирләргә китердем, «Сезнең белән төзегән изге килешүемне Мин мәңге бозачак түгелмен,
сез исә бу илнең халкы белән килешү төземәгез, аларның мәзбәхләрен җимерегез!» – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремне игътибарга алмадыгыз. Ничек шулай эшли алдыгыз сез?
Шуңа күрә Мин сезгә болай дип әйтәм: «Мин аларны сезнең яннан куып җибәрмәячәкмен. Биредә яшәүче халыклар сезнең өчен – элмәк, илаһлары исә тозак булыр».
Раббы фәрештәсе әлеге сүзләрне исраилиләргә ирештергәч, халык кычкырып еларга тотынды.
Шуңа күрә бу урын Бохим дип атала. Исраилиләр анда Раббыга корбан китерделәр.
Ешуа халыкка китәргә рөхсәт иткәннән соң, исраилиләр үз өлешенә тигән җирләренә таралышты; һәм әлеге җирләр аларның биләмәсенә әйләнде.
Ешуа үзе һәм аңардан соң яшәгән өлкәннәр Раббының Исраил хакына башкарган бөек эшләрен күргән заманнарда халык Раббы юлында булды.
Әмма Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйганнан,
һәм аны Гәгаш тавыннан төньяктарак – Эфраим таулыгындагы Тимнат-Херес шәһәрендәге үз биләмәсендә җир куенына тапшырганнан,
һәм аның чордашлары үзләренең ата-бабалары янына бакый дөньяга күчкәннән соң, аларга алмашка Раббыны һәм Исраил хакына Ул башкарган эшләрне белмәүче яңа буын килгәч,
исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла һәм Багал сыннарына табына башладылар.
Алар, үзләренең ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Алладан йөз чөереп, әйләнә-тирәләрендә яшәүче халыкларның илаһларын үз итә һәм аларга табына башлап, Раббының ачуын чыгардылар,
Раббыдан йөз чөереп, Багал белән Аширәгә табына башладылар!
Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул аларны талаучылар иркенә калдырды – һәм тегеләр таладылар; исраилиләрне Ул төрле яктан урап алган дошманнары кулына тапшырды – исраилиләрнең инде дошманга каршы торырлык хәле юк иде.
Исраил кай тарафка яу чапса да, Раббы, алдан кисәтеп куйганча һәм ант иткәнчә, аларны бәла-казага дучар итә торган булды. Исраилиләрнең хәлләре авыр иде.
Шуннан Раббы, исраилиләрне талаучылар кулыннан коткарыр өчен, хөкемчеләр билгели башлады.
Әмма халык хөкемчеләр сүзенә дә колак салмады – Раббыга тугрылык сакламыйча, башка илаһларга табынды. Аталары йөргән юлдан бик тиз читкә тайпылды. Ата-бабалары Раббы кушканнарны үтәгән булса, балалары исә башкача гамәл кылды.
Хөкемчеләр билгеләгән чакта Раббы, Үзе дә хөкемче янында булып, хөкемче исән чакта исраилиләрне дошманнарыннан коткара килде, чөнки җәберләүчеләрнең һәм залимнәрнең кысу-изүеннән ыңгырашкан исраилиләрне кызганды.
Әмма хөкемче дөнья куюга, исраилиләр, чит илаһларны үз итеп, аларга ияреп китә һәм табына, аталарыннан да уздырып, әүвәлге эшләренә тотына – үзләренең явыз гамәлләрен һәм үҗәтләнүләрен дәвам итә иделәр.
Шуннан соң Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул: – Аларның аталары белән Мин төзегән килешүне санламаган һәм Минем сүзләремә илтифат итмәгән өчен,
Ешуаның вафатыннан соң биредә калган халыкларның берсен дә исраилиләр яныннан куып җибәрмәячәкмен!
Әлеге халыклар ярдәмендә Мин исраилиләрне сынармын: ата-бабалары сыман, алар Раббы юлыннан йөрерләрме икән?
Шул рәвешле, Раббы бу халыкларны шундук куып җибәрмәде һәм, Ешуа кулына тапшырмыйча, яшәгән җирләрендә калдырды.
Кәнган җирләрен яулауда катнашмаган исраилиләрне сынар өчен, Раббы биредә калдырган халыклар шушылардыр
(бу эшне Ул яулап алуда катнашмаган яңа буын исраилиләрне сугыш һөнәренә өйрәтү максатыннан эшләде):
пелештиләрнең биш түрәсе, барча кәнганиләр, Багал-Хәрмун тавыннан алып, Хамат үткеленә кадәр Ливан тауларында яшәүче сидунлылыр һәм хиввиләр.
Раббы әлеге халыкларны Исраилне сынар өчен калдырды: Муса аша исраилиләрнең ата-бабаларына Ул ирештергән кагыйдәләрне яңа буын үтәрме?
Ә Исраил угыллары исә, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр вә явүсиләр белән янәшә яшәп,
аларның кызларын үзләренә хатынлыкка ала, үзләренең кызларын аларның угылларына кияүгә бирә һәм аларның илаһларына табына башладылар.
Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар.
Шуннан Раббының бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Арам-Наһараим патшасы Кушан-Ришатаим кулына тапшырды. Сигез ел дәвамында исраилиләр Кушан-Ришатаимгә буйсынып яшәргә мәҗбүр булдылар.
Әмма алар ярдәм сорап Раббыга ялваргач, Раббы аларга коткаручы – Кыназ токымыннан булган Отниелне, Кәлебнең энесен юллады, һәм ул аларны коткарды –
Отниелгә Раббы Рухы иңеп, ул Исраил хөкемчесе булды. Шуннан Отниел Арам патшасы Кушан-Ришатаимгә каршы сугыш башлады, һәм Раббы аны Отниел кулына тапшырып, Кушан-Ришатаимне ул җиңеп чыкты.
Аннары җирдә кырык елга тынычлык урнашты. Күпмедер вакытлар үткәч, Кәлеб углы Отниел үлеп китте.
Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла башладылар, һәм Раббы шуның өчен Мәаб патшасы Эглонга исраилиләрне җиңәргә көч-куәт бирде.
Үзенә ярдәмгә аммониләр белән амалыкыйларны чакырып, Эглон исраилиләргә каршы сугышка кузгалды һәм, аларны тар-мар китереп, Хөрмәләр шәһәрен яулап алды.
Унсигез ел дәвамында исраилиләр Мәаб патшасы Эглон кул астында кала бирделәр.
Шуннан алар, ярдәм сорап, кабат Раббыга ялвардылар, һәм Раббы аларга коткаручы – Беньямин ыругыннан Гера углы сулагай Эхудны юллады; Исраил угыллары аны бүләкләр белән Мәаб патшасы Эглон катына озаттылар.
Эхуд ике ягы да үткен, терсәк озынлыгындагы үзе ясаган хәнҗәрен киеме астыннан уң ягына асты да,
бүләкләрен алып, Мәаб патшасы Эглон хозурына килде. Әлеге Эглон бик таза адәм иде.
Бүләкләрен тапшыргач, бүләк күтәреп килгән кешеләрен Эхуд озата китте
һәм, Гилгәл сыннары янына җитәрәк, кире борылып, кабат Эглон янына килде дә: – Патша, минем сиңа яшерен хәбәрем бар! – диде. – Әкрен! – диде аңа Эглон, һәм янындагы хезмәтчеләр барысы бүлмәдән чыктылар.
Эхуд, патшаның икенче катта урнашкан бүлмәсенә күтәрелеп, аңа: – Раббыдан сиңа җиткерәсе хәбәр бар миндә! – диде. Эглон аягүрә торып басты.
Шулвакыт Эхуд, сул кулын сузып, уң янтыгына яшергән хәнҗәрен тартып чыгарды да Эглонның корсагына кадады –
май баскан патшаның корсагына хәнҗәр, сабына кадәр кереп китеп, аркасыннан чыкты. Эхуд хәнҗәрен тартып алмады.
Шуннан ул алгы якка чыкты һәм югары каттагы бүлмә ишеген үзе артыннан бикләп куйды.
Эхуд китеп баруга килеп җиткән Эглон хезмәтчеләре, ишекнең бикле икәнлеген күреп, патша үз бүлмәсендә хаҗәтен үти булса кирәк, дип уйладылар.
Байтак вакыт көтеп тә ишекне ачучы күренмәгәч, ачкыч алып килеп ишекне ачсалар – хуҗаларының үле гәүдәсе идәндә ята.
Хезмәтчеләр шулай аптырашып торган арада, Эхуд качып өлгерде һәм, Гилгәл сыннары яныннан узып, Сеира шәһәрендә яшеренде.
Шунда, Эфраим тауларында, Эхуд үзенең быргысын кычкыртты, шуннан Исраил угыллары аның белән бергә таулардан төште; гаскәрнең башында Эхуд иде.
– Тизрәк минем арттан! – диде Эхуд. – Раббы дошманыгыз Мәабны сезнең кулга тапшыра! Эхуд җитәкчелегендә таулардан төшкән исраилиләр Үрдүн кичүен кулга төшерделәр, һәм юллары киселгән мәабиләрнең берсе дә елга аръягына чыга алмады.
Әлеге бәрелештә ун меңгә якын көчле-таза Мәаб сугышчысы һәлак булды, һичкем исән калмады!
Ул көнне мәабиләр исраилиләрдән җиңелде. Илдә сиксән елга тынычлык урнашты.
Эхудтан соң Исраил хөкемчесе Анат углы Шамгар булды. Бервакыт ул үгез куалый торган көтүче таягы белән алты йөз пелештинең башына җитте. Шулай итеп, ул да Исраилнең коткаручысы булды.
Эхуд дөнья куйганнан соң, Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар;
һәм Раббы аларны Хатсорда идарә итүче кәнганиләр патшасы Ябин кулына тапшырды. Аның Сисера исемле гаскәр башлыгы Харошет-Хагоимдә яши иде.
Тугыз йөз сугыш арбасы булган әлеге Сисера егерме ел дәвамында исраилиләр өстеннән җәбер-золым кылды, һәм исраилиләр моңа түзә алмыйча тагын Раббыга ялынып ялвардылар.
Бу вакытта Исраилдә Лаппидот хатыны – күрәзәче Дебора идарә итә иде.
Дәгъваларын хәл итәргә исраилиләр Эфраим таулыгына, Рамаһ белән Бәйт-Эл шәһәрләре арасында үскән Дебора Хөрмәсе төбендә утыручы шул хатын янына килә торганнар иде.
Әлеге Дебора, Нәптали җирендәге Кыдышта гомер итүче Абиногам углы Баракны чакыртып, аңа әйтте: – Раббы, Исраил Алласы, сиңа менә нәрсә боера: «Нәптали һәм Зәбулун ыругыннан үзең белән ун мең кешене ияртеп, Тавор тавына менеп бас.
Ябиннең гаскәр башлыгы Сисераны Мин сугыш арбалары вә күп санлы гаскәре белән синең каршыңа, Кишон елгасы буена килергә мәҗбүр итәрмен һәм синең кулыңа тапшырырмын».
Аңа җавап итеп, Барак: – Әгәр син минем белән барсаң – барам, инде юк икән – бармыйм, – диде.
– Баруын барырмын мин синең белән, – диде аңа Дебора, – ләкин бу юлыңда син дан-шөһрәт яуламассың, чөнки Раббы Сисераны хатын-кыз кулына тапшырачак. Дебора белән Барак шуннан соң Кыдыш елгасына таба юл алдылар.
Баракның чакыруы буенча, анда Зәбулун һәм Нәптали ыругларыннан ун мең сугышчы җыенып килгән иде. Дебора да шунда булды.
Бу вакытны кыни Хебер, башка кыниләрдән – Муса кайнатасы Хобаб ыругыннан аерылып чыгып, Кыдыш буендагы Сагананнимдә, зур бер имән төбендә чатыр корган иде.
Абиногам углы Барак әнә Тавор тавына менеп баскан, дип, Сисерага хәбәр итүгә,
Сисера үзенең тугыз йөз сугыш арбасы һәм Харошет-Хагоимдәге бөтен гаскәре белән Кыйшон елгасы буена килеп тупланды.
– Алга! – диде шунда Дебора Баракка. – Сисераны Раббы синең кулга тапшыра торган көн бу. Синең алдан Раббы Үзе бара! Барак үзенең ун меңлек гаскәре белән Тавор тавыннан төшүгә,
Раббы ихтыяры буенча, Сисераны, сугыш арбаларындагы гаскәриләрне һәм сугышчыларын тирән курку биләп алып, Сисера үзенең арбасыннан сикереп төште дә чабарга тотынды.
Барак исә дошманның сугыш арбаларын һәм гаскәрен Харошет-Хагоимгә кадәр эзәрлекләп барды. Сисераның барлык сугышчылары кылычтан һәлак булды, һичкем исән калмады.
Сисера үзе кыни Хеберның хатыны Ягил чатырына таба йөгерде, чөнки Хатсор патшасы Ябин белән кыни Хебер ыругы дустанә мөнәсәбәттә яшиләр иде.
Сисераны каршыларга чыгып, Ягил: – Кер, әфәндем! Кер, курыкма! – диде. Сисера аның чатырына керде, һәм Ягил аны җәймә белән бөркәп куйды.
– Бераз су бир әле, эчәсем килә, – диде аңа Сисера. Ягил, сөт салынган турсыкны чишеп, аңа эчәргә бирде дә аннары Сисераны кабат җәймә белән каплап куйды.
– Чатыр авызы янында тор, – диде Сисера Ягилгә. – Кем дә булса килеп: «Берәрсе юкмы монда?» – дип сораса, «Юк», – дип җавап бирерсең.
Ләкин Хебер хатыны Ягил, чатыр беркетә торган казык белән чүкеч алып, йокыга талган Сисера янына әкрен генә килде дә чигәсенә казыкны шундый итеп бәрде, казык хәтта җиргә кереп китте – Сисера шундук җан тәслим кылды.
Сисераны куа килүче Барак күренүгә, Ягил, аның каршысына чыгып: – Бире кер, син эзләгән кешене күрсәтәм, – диде. Барак аның артыннан керде һәм чигәсенә казык кагылган Сисераның үле гәүдәсен күрде.
Ул көнне Раббы Кәнган патшасы Ябин өстеннән исраилиләргә җиңү яуларга ярдәм итте.
Шулай итеп, исраилиләр аны һаман ныграк кысрыклый бирделәр һәм, ниһаять, җир йөзеннән тәмам юк иттеләр.
Ул көнне Дебора белән Абиногам углы Барак мондый җыр җырлады:
Хакимнәр Исраилне сугышларга әйдәп барды, халык үз теләге белән кузгалды – Раббыны данлагыз!
Патшалар, тыңлагыз! Хакимнәр, аң булыгыз! Раббыга дан җырлармын, Исраилнең Раббы Алласы өчен көй уйнармын мин.
Син, Раббы, Сәгыйрьдән чыккан чакта, Эдом җиреннән кузгалган вакытта җир калтырап торды, һәм күкләрдән яңгыр койды, болытлар су булып түгелде.
Раббы алдында, Синай Алласы, Исраил Алласы каршында таулар тетрәп торды.
Анат углы Шамгар һәм Ягил заманында юллар бушап калды, әүвәле турыдан йөрүчеләр әйләнгеч юллардан йөри башлады,
Исраил җитәкчесез калды; син – Исраил әнкәсе Дебора – хакимлеккә килгәнче, шулай булды.
Үзебезгә яңа илаһлар сайлагач, капка төбендә сугыш башланды! Кырык меңлек Исраил халкының ни калканы, ни сөңгесе күренмәде.
Минем йөрәгем – Исраилнең гаскәрбашлары, үз теләге белән яуга кузгалган халык белән! Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Дан җырлагыз, әй сез, ак ишәкләргә атланып келәмнәр өстеннән баручылар һәм җәяүлеләр!
Кое янында мал куучылар тавышы яңгырый: анда Раббы җиңүләренә, Исраил хакимнәренә дан җырлыйлар! Шулчак Раббы халкы капкаларга таба омтылды.
Кузгал, Дебора, кузгал! Кузгал һәм җыруыңны җырла! Тор, Абиногам углы Барак! Үзеңнең әсирләреңне алып кит!
Исән калганнар шунда баһадирлар янына килде, Раббы халкы Раббы янына җыелды – сугышчылар килде!
Эфраим төбәгеннән алар үзәнгә юл алдылар, синең халкың белән бергә, сиңа ияреп, әй Беньямин. Макир ыругыннан – гаскәрбашлары, Зәбулун ыругыннан хөкемдарлык таягын күтәреп йөрүчеләр килде.
Исәсхәр түрәләре – Дебора белән! Барак кебек үк, Исәсхәр угыллары да үзәнгә омтылды! Рубин ыругы исә – тирән уйдадыр.
Нәрсә син, Рубин, сарык абзарлары арасында көтүче курае тыңлап утырасың? Әйе, Рубин ыругы – тирән уйдадыр.
Гилыгад угыллары Үрдүн аръягында яшәп калды; Дан угыллары үзенең кораблары янында тоткарланды; Ашер угыллары диңгез ярында, култыклар буенда яшәп калды.
Ә Зәбулун халкы үз тормышын куркыныч астына куйды, аның белән бергә – яу кырындагы калкулыкларда Нәптали угыллары да.
Менә, патшалар яуга кузгалды; Кәнган патшалары Мегиддо су буйларында, Тәгънәк шәһәре янында сугышты. Тик аларга көмеш эләкмәде!
Күктәге йолдызлар да яуда катнашты, барыр юлларында Сисера белән көрәште!
Борынгы елга, Кыйшон елгасы, ургылып, дошманны себереп ташлады. Көч-гайрәтем, дошманга ташлан!
Яңгырый тояк тавышлары! Айгырлары томырылып чаба!
«Мероз каласына ләгънәт яудырыгыз! – ди Раббы фәрештәсе. – Аның халкына каргыш укыгыз, чөнки алар Раббыга, Аның сугышчыларына ярдәмгә килмәде».
Кыни Хебер хатыны Ягил фатихалы булсын! Чатырларда көн күрүче хатыннар арасында фатихалы булсын ул!
Кунагы аңардан су сорады, ул исә затлы савытта сөт өсте китерде.
Бер кулына – казык, икенчесенә һөнәрче чүкече алып, Сисерага сукты! Башына бәрде аның, чигәсен тишеп, баш сөяген ярды.
Ягилнең аягына ауды Сисера, ауган урынында ятып калды! Ягилнең аягына егылды ул! Кайда егылса, шунда әҗәлен тапты.
Сисераның әнкәсе, тәрәзәгә күзләрен текәп, егълый-такмаклый: «Ни өчен сугыш арбасы һаман күренми? Ни өчен аның арба тавышы һаман ишетелми?»
Янәшәдәге зирәк хатыннар һәм ул үзе бу сорауга:
«Күрәсең, алар табыш бүләләр; һәр сугышчыга – берәр кыз, ә бәлки – икедер! Ганимәт малыннан төсле тукыма – Сисераныкы! Һәр ике ягы чигеп эшләнгән чуар киемнәр – аның иңенә!» – диярәк җавап бирәләр.
Бар дошманнарың, Раббы, шушы рәвешле кырылса иде! Сине яратканнар көн үзәгендәге кояшка тиңләшсә иде! Шуннан җиргә кырык елга тынычлык килде.
Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны җиде елга мидьяниләр кулына тапшырды.
Мидьяниләр күрсәткән җәбер-золымга түзеп яшәү исраилиләргә бик авыр булды, һәм алар таш кыялар арасында, мәгарәләрдә, тау куышларында үзләренә яшеренер урын әзерләделәр.
Исраилиләр чәчү эшләрен төгәлләүгә, алар җиренә мидьяниләр, амалыкыйлар һәм кояш чыгышы тарафында яшәүче халыклар басып керә иделәр дә,
чатырларын корып җибәреп, Газа шәһәренә җиткәнче, илнең бөтен уңышын юкка чыгаралар, исраилиләргә тамак туйдырыр өчен ризык та, мал-туардан сарык, үгез, ишәк затын да калдырмыйлар иде.
Үзләренең көтү-көтү хайваннары, чатырлары белән килгән бу халыклар саранча чирүедәй күп булып, алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде. Әнә шулай ябырылып киләләр дә илне талап китә иделәр.
Мидьяниләр Исраилне тәмам бөлгенлеккә төшергәч, исраилиләр, яклау эзләп, Раббыга ялынып ялварырга тотындылар.
Исраилиләр шулай, мидьяниләрдән яклау эзләп, Раббыга ялвардылар,
һәм Раббы аларга пәйгамбәрен юллады. Пәйгамбәр аларга менә нәрсә диде: – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сезне Мисырдан, коллык йортыннан алып чыктым,
сезне мисырлылардан вә җәбер-золым кылучылардан коткардым, аларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәреп, җирләрен сезгә бирдем
һәм сезгә әйттем: „Мин – сезнең Раббы Аллагыз! Үзегез яшәгән амориләр җиренең илаһларына табынмагыз!“ – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремә колак салмадыгыз».
Берзаман Абигызер токымыннан булган Йоаш биләмәсендәге Офрада үскән имән төбенә Раббы фәрештәсе килеп утырды. Бу вакытны Йоаш углы Гидеон, мидьяниләр күрмәсен дип, йөзем изгечтә бодай суга иде.
Раббы фәрештәсе, аның янына иңеп: – Раббы синең белән, баһадир ир-егет! – диде.
– Әфәндем, әгәр Раббы чыннан да безнең белән икән, ни өчен соң без шушы хәлгә калдык? – дип сорады аңардан Гидеон. – Ата-бабаларыбыз: «Раббы безне Мисыр иленнән алып чыкты», – дип сөйләгән могҗизалары кайда Аның? Раббы бездән йөз чөерде – мидьяниләр кулына тапшырды!
Раббы шунда аңа таба борылды һәм: – Бар, бөтен көч-егәреңне куеп, Исраилне мидьяниләрдән коткар! Бу эшне Мин сиңа тапшырам! – диде.
– И Хуҗам! Ничек итеп мин Исраилне коткара алыйм?! Менашше ыругында безнең нәсел иң кечесе санала, мин үзем дә атам йортында төпчек баламын, – дип җавап кайтарды Гидеон.
– Мин янәшәңдә булырмын: бер кешене җиңгән сыман, мидьяниләрнең һәммәсен тар-мар китерерсең! – диде аңа Раббы.
– Әгәр мин күңелеңә хуш килгәнмен икән, минем белән чыннан да Син сөйләшкәнне раслаучы бер билге бир!
– диде аңа Гидеон. – Хәзер әйләнеп киләм, китми тор, сый алып киләм сиңа. – Мин сине биредә көтеп торырмын, – дип җаваплады кунак.
Гидеон, өенә кайтып, кәҗә бәтие ите һәм бер эфа оннан төче икмәк пешерде; итне кәрзингә, шулпаны чүлмәккә салды да имән төбендә көтеп утырган кунагына китерде.
– Ит белән икмәкне ташка куй да өсләренә шулпаны түк, – дип боерды аңа Раббы фәрештәсе, һәм Гидеон Ул кушканча эшләде.
Раббы фәрештәсе кулындагы юл таягының очы белән иткә вә төче икмәккә орынуы булды – таш эченнән ут бөркелеп чыкты да ит белән икмәкне яндырып бетерде; Раббы фәрештәсе исә күздән юк булды.
Аның дөрестән дә Раббы фәрештәсе булуын аңлагач: – И-и Хуҗа-Раббым, – диде Гидеон авыр көрсенеп. – Раббы фәрештәсен йөзгә-йөз күрдем бит!
Әмма Раббы аңа: – Имин булырсың, курыкма! Үлмәссең син! – диде.
Шул урында Раббы хөрмәтенә Гидеон мәзбәх корды һәм аңа «Раббы – иминлек ул» дип исем бирде. Әлеге мәзбәх Абигызер токымының биләмәсендәге Офрада бүгенге көндә дә исән-имин торадыр.
Шул ук төнне Гидеонга Раббы: – Атаңның көтүеннән бер үгез, аннары тагын җиде яшьлек бер үгез ал да, атаң куйдырган Багал мәзбәхен җимереп һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлап,
әлеге калку урында үзеңнең Раббы Аллаңа тиешле рәвештә мәзбәх кор; аннары, үзең чапкан Аширә колгасын ягып, җиде яшьлек үгезне тулаем яндыру корбаны итеп китер, – диде.
Үзенә ярдәмгә ун хезмәтчесен алып, Гидеон һәммәсен Раббы кушканча эшләде; ләкин үзенең гаилә әһелләреннән һәм шәһәр халкыннан курыкканга, боларны ул төнлә башкарды.
Иртәгесен шәһәр халкы йокысыннан уянса – Багал мәзбәхе җимерелгән, янәшәсендәге Аширә колгасы чабып ташланган, яңа гына төзелгән мәзбәх өстендә исә корбан үгезе яндырылган.
– Кем эшләгән моны? – дип сораштырды халык бер-берсеннән. Эзләнә-сораша торгач, Йоаш углы Гидеон эше икәнлеге ачыкланды.
– Углыңны китер монда! – дип таләп итте Йоаштан шәһәр халкы. – Багал мәзбәхен җимергән һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлаган өчен, ул үләргә тиеш!
Ләкин үзен әйләндереп алган халык төркеменә Йоаш: – Сезгәме инде Багалны якларга, сезгәме инде аны сакларга?! Аны яклаганнар таң атканчы әҗәлен табар! Әгәр Багал дөрестән дә алла икән – җимерүчеләрдән үз мәзбәхен үзе сакласын! – диде.
Багал мәзбәхен җимергән өчен, шул көннән Гидеонны «Багал үзе хөкем итсен аны» дигән мәгънәне аңлатучы яңа исем белән – Еруб-Багал дип атый башладылар.
Ул арада мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык тарафыннан килгән башка кавемнәр берләштеләр дә, елганы кичеп, Изрегыл үзәненә килеп тупландылар.
Шулвакыт Гидеонга Раббы Рухы иңеп, Гидеон үзенең быргысын уйнатты – һәм бөтен Абигызер токымы аның артыннан иярде;
Менашше ыругына үзенең хәбәрчеләрен юллады – һәм бөтен ыруг аның артыннан иярде; шулай ук Ашер, Зәбулун һәм Нәптали ыругларына ул үзенең хәбәрчеләрен озатты – бу ыруглар да аңа ярдәмгә кузгалды.
Шуннан соң Гидеон Раббыга әйтте: – Әгәр Син, Үзең вәгъдә иткәнчә, минем кул белән Исраилне коткарырга җыенасың икән,
менә кара: шушында, ындыр табагында, яңа гына кыркып алынган йон җәям. Әнә шул йонга чык төшеп, әйләнә-тирәдәге бөтен җир коры калса, Үзең вәгъдә иткәнчә, чынлап та минем кул белән Исраилне коткарасыңа ышанырмын, – диде.
Нәкъ шулай булды да: Гидеон иртәгесен, таңнан торып, йонны сыгып караса – аңардан бер тустаган су чыкты.
Шуннан Раббыга Гидеон болай диде: – Ачуланма миңа, тагын бер генә үтенечемне әйтим һәм тагын бер генә тапкыр әлеге йон белән сынау уздырыйм: хәзер инде йон коры калып, әйләнә-тирәдәге бөтен җиргә чык төшсен.
Ул төнне Раббы нәкъ шулай эшләде: йон коры калып, әйләнә-тирәдә бөтен җиргә чык төште.
Еруб-Багал дип яңа исем кушылган Гидеон һәм аның янындагы бар халык, таң белән уянып, Харод кизләве буена килеп тупланды; мидьяниләр исә алардан төньяктарак – Мөре тау итәгендәге үзәндә урнашкан иде.
– Сугышчыларың артык күп синең, – диде Гидеонга Раббы, – алар кулына мидьяниләрне тапшыра алмыйм мин. Югыйсә исраилиләр: «Без үзебезне үз көчебез белән коткардык», – дип, Минем алда борыннарын чөеп йөрер иде.
Халкыңа җиткер: куркып һәм калтырап торучылар Гилыгад тауларын ташлап өенә кайтып китсен! Шуннан егерме ике мең гаскәри кайтып китте, ун меңе исә сугыш кырында калды.
– Халкың һаман да күп әле, – диде Гидеонга Раббы, – аларны чишмә буена алып кил, шунда Мин сиңа сайлап бирермен; «Синең белән барсын» дигәннәр синең арттан китәр, «Синең белән барырга тиеш түгел» дигәннәре өйләренә кайтыр.
Гидеон үзенең кешеләрен чишмә буена алып килгәч, Раббы аңа: – Суны эт кебек ялап эчүчеләр бер якка бассын, тезләнеп эчүчеләр икенче якка бассын, – диде.
Суны ялап эчүчеләрнең саны өч йөз булды; калганнары исә суны тезләнгән килеш учына алып эчте.
– Суны ялап эчкән әнә шул өч йөз кеше белән Мин сезне коткарырмын һәм мидьяниләрне сезнең кулга тапшырырмын! Калганнар исә өйләренә таралсын! – диде Раббы.
Үзләре белән алып килгән ризыкларын һәм мөгез быргыларын калдырырга кушып, Гидеон исраилиләрне чатырларына кайтарып җибәрде, үз янында исә өч йөз сугышчыны гына калдырды. Мидьяниләр аста, үзәндә тупланганнар иде.
Шул төнне Гидеонга Раббы болай диде: – Аска төш тә мидьяниләр станына һөҗүм ит – Мин аларны синең кулга тапшырам!
Ялгызың гына барырга курыксаң, үзең белән хезмәтчең Пураны ал да
мидьяниләрнең ни-нәрсә сөйләшкәнен тыңла – ишеткәннәрең сиңа дошманга һөҗүм итәргә көч бирер. Шуннан Гидеон үзенең хезмәтчесе Пура белән, үзәнгә төшеп, дошман сакчылары янына якын ук килде.
Үзәндә тупланган мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык халкы саранча чирүедәй күп санлы булып, аларның дөяләре диңгез буендагы ком бөртеге сыман исәпсез-хисапсыз иде.
Гидеон якынрак килде һәм бер кешенең икенче берәүгә күргән төшен сөйләп торуын ишетте: – Төшемдә, имеш, мидьяниләрнең станы буйлап түп-түгәрәк арпа икмәге тәгәрәп бара икән. Менә ул чатыр янына килеп җитте һәм аңа шундый итеп бәрелде ки, чатыр авып китте дә ишелеп төште.
Икенчесе, аңа җавап итеп: – Йоаш углы исраили Гидеонның кылычы ул! Мидьяниләрне һәм бөтен шушы станны Раббы аның кулына тапшыра, димәк, – диде.
Төшнең эчтәлеген һәм әлеге юрауны ишеткәч, Гидеон Раббыга сәҗдә кылды; аннары исраилиләр янына әйләнеп кайтып: – Кузгалыгыз! Раббы мидьяниләр станын сезнең кулга тапшыра! – диде дә,
өч йөз гаскәрине өч төркемгә бүлеп, һәркайсының кулына быргы һәм эчендә ут янып торган буш чүлмәк тоттырды.
– Миңа карагыз һәм мин нишләсәм, шуны эшләгез, – диде ул үзенең сугышчыларына. – Дошман станына килеп җиткәч, мин нишләсәм, сез дә шуны эшләгез.
Мин һәм минем белән баручылар быргы кычкырта башлауга, сез дә, станны әйләндереп алып, быргыларыгызны кычкыртыгыз һәм: «Раббы өчен! Гидеон өчен!» – дип сөрәнләгез.
Төн уртасында алышына торган сакчылар каравылга басуга, Гидеон һәм аның йөз сугышчысы дошман туктаулыгына якын ук килде дә, быргыларын кычкыртып, кулларындагы чүлмәкләрен бәреп ватты.
Һәр өч төркемдәге сугышчылар, быргыларын кычкыртып һәм чүлмәкләрен ватып, сул кулына янып торган чырагларын, уңына быргыларын тоткан килеш, «Раббы кылычы! Гидеон кылычы!» дип сөрәнләргә һәм быргыларын кычкыртырга тотындылар.
Алар шулай станны камап алып, бер урында басып тора бирделәр, дошман исә ары-бире килеп йөгерергә, кычкырырга тотынды, аннары кача башлады.
Берьюлы өч йөз быргы кычкырта башлауга, стандагы Мидьян сугышчылары, кылычларын күтәреп, бер-берсенә ташланды. Бу – Раббы кодрәте белән эшләнде. Аннары дошман гаскәрләре Серера тарафына, Бәйт-Шиттага таба качарга тотынды. Алар шулай Таббат янындагы Әбел-Мехола шәһәренең чигенә җиткәнче чаба бирделәр.
Шуннан исраилиләр – Нәптали, Ашер һәм Менашше ыругының барча кабиләләре – бергә җыелдылар да мидьяниләрне куа киттеләр.
Гидеон исә «Тауларыгыздан төшеп, мидьяниләргә каршы чыгыгыз да Бәйт-Бара шәһәренә кадәр Үрдүн кичүен үз кулыгызга алыгыз!» дигән хәбәр белән Эфраим тауларына үзенең хәбәрчеләрен юллады. Эфраимнәр, җыелып килеп, Бәйт-Барага кадәр Үрдүн кичүен үз кулларына алдылар.
Мидьяниләрне куа барганда, алар дошманнарының ике гаскәрбашын – Ореб белән Зеевны әсир иттеләр һәм Оребны – Ореб кыясында, ә Зеевны исә Зеевның йөзем изгечендә үтерделәр; Ореб белән Зеевның башын Үрдүн аръягыннан Гидеонга алып кайтып бирделәр.
Эфраимнәр: – Ни өчен шулай эшләдең син? Мидьяниләргә каршы яу чапканда, ник безне чакырмадың? – дип, Гидеонга үпкә белдерделәр.
Әмма Гидеон аларга: – Мин башкарган эш сезнеке белән чагыштырганда кечкенәдер. Абигызер угыллары белән чагыштырганда, эфраимнәр иң яхшы, иң өлгергән йөзем тәлгәшләрен җыйды:
Аллаһы сезнең кулга мидьяниләрнең яубашлары Ореб белән Зеевны тапшырды. Сезнеке белән чагыштырырдай, ул кадәр нәрсә эшләдем мин?! – диде. Гидеонның шушы сүзләреннән соң эфраимнәр тынычлана төштеләр.
Шуннан Гидеон, үзенең өч йөз сугышчысы белән Үрдүн буена килеп, елганы кичеп чыкты. Арыган-талчыккан булсалар да, алар дошманны кууларын дәвам итте.
Суккөт шәһәренә җиткәч, Гидеон: – Без Мидьян патшалары Зебах белән Салмунны эзәрлекләп барабыз. Сугышчыларым алҗыды, аларның тамагын туйдырсагыз иде, – дип, шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.
Әмма Суккөт түрәләре, аңа җавап итеп: – Нәрсәгә дип синең гаскәреңне ашатыйк әле без? Зебах белән Салмунны тоттыңмы соң әле син? – диделәр.
– Менә шушы сүзләрегез өчен, – диде аларга Гидеон, – Зебах белән Салмунны Раббы минем кулга тапшырганнан соң, мин сезне чабагач урынына чәнечкеле дала куагы белән суктырырмын!
Аннары Гидеон Пенуилгә юл алды һәм анда яшәүчеләргә дә шул ук сорау белән мөрәҗәгать итте. Пенуил халкы да Суккөттә яшәүчеләр кебек җавап бирде.
Гидеон аларга: – Җиңү яулап кайткан чакта, мин сезнең манарагызны җимерәчәкмен! – диде.
Әлеге яуда йөз егерме мең сугышчысын югалткан Зебах белән Салмун бу вакытта үзләренең унбиш меңлек гаскәре белән Каркорга килеп туктый. (Шәрык тарафыннан килгән гаскәрдән шуның кадәр сугышчы калган була.)
Гидеон гаскәре, Нобах төбәген һәм Йөгбеһа шәһәрен кәрван юлы буйлап көнчыгыштан әйләнеп үтеп, һич көтмәгәндә аларның чатырларына һөҗүм итә.
Мидьян патшалары Зебах белән Салмун качып өлгерәләр, ләкин Гидеон аларны куып тота; коты алынган дошман гаскәрен исә тар-мар итә.
Йоаш углы Гидеон, Херес калкулыгы буйлап сугыш сәфәреннән кайтып килешли
Суккөт шәһәрендә яшәүче бер егетне тотып алып, аңа кайбер сораулар бирә, һәм әлеге егет аңа җитмеш җиде Суккөт түрәсенең вә шәһәр өлкәннәренең исемнәрен язып бирә.
Шуннан Гидеон, Суккөт халкы янына килеп: – Менә алар – Зебах белән Салмун! – диде. – Ә сез: «Зебах белән Салмунны әлегәчә тота алмагач, синең алҗыган гаскәреңне ник ашатыйк без?» – дип, миннән көлгән идегез!
Шәһәрнең өлкәннәрен Гидеон кулга алырга боерды, Суккөт халкын исә чабагач урынына чәнечкеле дала куагы белән суктырды.
Ә Пенуилдә, манараны җимереп, аның халкын кырып бетерде.
Зебах белән Салмуннан Гидеон: – Таворда сез җаннарын кыйган кешеләр ниндирәк иде? – дип сорады. Зебах белән Салмун: – Алар синең сыман, кыяфәтләре белән патша угылларын хәтерләтә иде, – диделәр.
– Алар минем бертуган кардәшләрем, минем әнкәмнең угыллары иде, – диде аларга Гидеон. – Раббы Үзе шаһиттыр: әгәр аларның гомерләрен аяган булсагыз, мин дә сезнең җанны кыймас идем!
Аннары Гидеон үзенең беренче углы Етерга: – Үтер аларны! – диде. Әмма Етер яшь иде әле, шуңа күрә кынысыннан кылычын алып аларның җаннарын кыярга курыкты.
– Син үзең үтер безне! – диделәр Зебах белән Салмун. – Һәркем көче җиткән эшне башкарырга тиеш. Шуннан Гидеон аларның үзләрен кылычтан уздырды һәм дөяләренең муенына тагылган ярымайларын салдырып алды.
– Безнең белән син идарә ит, – дип үтенде Гидеоннан исраилиләр, – аннары синең углың һәм оныгың идарә итәр – мидьяниләр кулыннан безне син коткардың бит!
– Сезнең белән мин дә, минем углым да идарә итмәячәк, Раббы идарә итсен сезнең белән, – дип җавап кайтарды аларга Гидеон. –
Минем сезгә бер генә үтенечем бар: ганимәт малыннан һәркайсыгыз миңа берәр алка бирсен. (Дошманнары, исмәгыйлиләр, алтын алка тагып йөри иде).
– Әлбәттә, бирәбез, – дип җавап кайтарды исраилиләр һәм, җиргә өс киеме җәеп, һәркайсы шунда үзенең ганимәт малыннан берәр алка ташлады.
Җәмгысы бер мең дә җиде йөз шәкыл алтын җыелды. Аңардан тыш, әле анда ярымайлар, асылмалы бизәкләр, Мидьян патшаларының җете кызыл киемнәре һәм дөя муенына тага торган алтын чылбырлар да бар иде.
Гидеон әлеге алтыннан эфод эшләтте дә үзенең шәһәре Офрада урнаштырды, һәм исраилиләр, Раббыга тугрылык сакламыйча, шуңа табына башладылар. Гидеон һәм аның токымы өчен эфод тозакка әйләнде.
Мидьяниләр, Исраил угылларына буйсыну белдереп, башкача инде баш күтәрмәс булдылар, һәм Гидеон исән чакта кырык ел дәвамында илдә тынычлык хөкем сөрде.
Йоаш углы Еруб-Багал, үз өенә әйләнеп кайтып, шунда яши бирде.
Гидеонның җитмеш углы туды, чөнки хатыннары бихисап күп иде.
Шәкемдә яшәүче кәнизәге шулай ук ир бала тапты, һәм Гидеон аңа Әбумәлик дип исем кушты.
Йоаш углы Гидеон нык картаеп дөнья куйганнан соң, аны абигызерларның биләмә җирендәге Офра шәһәрендә, әтисе Йоашның каберлегендә дәфен кылдылар.
Гидеон гүр иясе булганнан соң, исраилиләр, Раббыга тугрылык сакламыйча, Багал сыннарына табына һәм Багал-Беритне үзләренең аллалары дип таный башладылар;
төрле яклап әйләндереп алган дошманнары кулыннан коткарган Раббыны, үзләренең Алласын, хәтерләренә дә алмадылар.
Исраилгә күпме игелекләр кылган Еруб-Багал (ягъни Гидеон) йортына да алар яхшылык белән җавап кайтармадылар.
Көннәрдән беркөнне Еруб-Багал углы Әбумәлик, әнкәсенең ир кардәшләре янына Шәкемгә килеп, аларга һәм аларның бөтен нәселенә:
– Шәкем халкына җиткерегез: «Сезнең өстән Еруб-Багалның җитмеш углы яисә берсе генә идарә иткәндә яхшыракмы?» Аннары шуны да онытмагыз: мин сезнең белән бер җан, бер тәндер! – диде.
Әнисенең кардәшләре әлеге сүзләрне Шәкем халкына җиткерделәр, һәм алар: «Ул бит безгә туган тиешле», – дип, аның ягын алдылар.
Шуннан алар аңа Багал-Берит гыйбадәтханәсеннән җитмеш шәкыл көмеш биреп, Әбумәлик шул акчага җыен әтрәк-әләм, башкисәр бәндәләрне яллады да, аларны ияртеп,
Офрага, атасының йортына килде һәм үз кардәшләренең – Еруб-Багалның җитмеш углының җанын бер таш өстендә кыйды! Еруб-Багалның төпчек углы Иотам гына качып котыла алды.
Аннары Шәкемнең бар халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр, Шәкемдәге изге таш янындагы имән төбендә җыелып, Әбумәликне патша дип игълан иттеләр.
Бу хакта ишеткәннән соң, Иотам, Гәризим тау башына менеп: – Тыңлагыз мине, Шәкем халкы! Шул чагында Аллаһы да сезне ишетер! – дип кычкырды.
– Бервакыт шулай агачлар үзләре өстеннән патша билгеләргә дип җыйналганнар да зәйтүн агачына: «Безнең өстән патшалык кыл!» – дигәннәр.
Әмма ул аларга: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, илаһларны һәм кешеләрне данлау өчен кулланыла торган май бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
Шуннан агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, инҗиргә тәкъдим иткәннәр.
Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, татлы җимеш бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
«Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, агачлар йөзем куагына тәкъдим иткәннәр.
Әмма ул: «Башка агачлар белән идарә итәм дип, аллаларның һәм кешеләрнең күңелен күтәрә торган җимеш суы бирүдән туктыйммы?!» – дип җавап кайтарган.
Ниһаять, агачлар: «Безнең өстән син патшалык ит!» – дип, күгән куагына тәкъдим иткәннәр.
Күгән куагы агачларга: «Әгәр сез дөрестән дә мине үзегезнең патшагыз итеп билгелисез икән, ярый, килегез, минем күләгәмдә сыеныр урын табыгыз. Әгәр инде риза түгел икәнсез, күгән куагыннан ялкын күтәрелеп, Ливан эрбетләрен яндырып бетерер!» – дигән.
Шулай итеп сез, Әбумәликне патша итеп билгеләп, гадел һәм дөрес эш кылдыгызмы?! Еруб-Багалга һәм аның токымына яхшылык белән җавап кайтардыгызмы?! Эшенә күрә әҗерен шулай түләдегезме?!
Сезне мидьяниләр кулыннан коткарыр өчен, минем атам гомерен аямый сугышты.
Сез исә, аның нәселенә каршы баш күтәреп, аның угылларын кырып бетердегез – бер таш өстендә җитмеш кешенең җанын кыйдыгыз һәм аның кол хатынының углын, сезгә кардәш булган өчен генә, Шәкем патшасы итеп билгеләдегез.
Еруб-Багал токымы белән гадел һәм дөрес эш кылдык, дип саныйсыз икән, Әбумәлигегез өчен сөенегез, ул да сезнең өчен куансын!
Әгәр инде алай уйламасагыз, Әбумәлик салган ут, Шәкем халкын һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләрне яндырып, көл итсен! Шәкем халкы һәм Бәйт-Миллода яшәүчеләр кабызган ут исә Әбумәликне юк итсен!
Шуннан соң Иотам, Беерга качып, кардәше Әбумәликтән яшеренеп, шунда яшәде.
Әбумәлик Исраилдә өч ел дәвамында патшалык итте.
Әбумәлик белән Шәкем халкының арасын бозар өчен, Аллаһы, үзенең явыз рухын иңдереп, Шәкем халкы Әбумәликкә буйсынмас булды.
Еруб-Багал угылларының кыелган җитмеш җаны өчен, аларның коелган каннары өчен кардәшләре Әбумәлик тә, аңа үзенең ир туганнарын үтерергә булышкан Шәкем халкы да җавап бирергә тиешләр!
Шәкемдә яшәүчеләр, Әбумәликкә үч итеп, әйләнә-тирәдәге тау башларында яшеренеп торып юлчыларны талый башладылар. Бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр.
Көннәрдән беркөнне Шәкем каласына үзенең кардәшләре белән бергә Эбед углы Гагал килде, һәм Шәкем халкы аңа үзенең ышанычын белдерде.
Аннары халык, йөзем бакчаларында уңыш җыеп, йөзем изгечтә җимеш суы сыгып, үз илаһларының йортында Әбумәликне сүгә-сүгә ашап-эчеп бәйрәм итте.
– Әбумәлик кем дә, Шәкем халкы кем! – дип лаф орды Эбед углы Гагал. – Ни өчен әле без аңа хезмәт итәргә тиеш?! Еруб-Багал углы Әбумәлик үзенең идарәчесе Зәбул белән бергә Шәкем атасы Хамур токымына хезмәт күрсәтергә тиеш! Нигә дип аңа хезмәт итик әле без?!
Әгәр шушы халык белән мин идарә итсәмме? Әбумәликне мин, һичшиксез, куып җибәрер идем! «Гаскәреңне җый да алышырга чык!» – дияр идем мин аңа.
Шәкем шәһәренең идарәчесе Зәбул, Эбед углы Гагалның сүзләрен ишетеп, ярсуыннан кайнап чыкты.
Ул «Эбед углы Гагал, үзенең кардәшләре белән Шәкемгә килеп, шәһәр халкын сиңа каршы котырта.
Төнлә үзеңнең халкың белән килеп шәһәр читендә яшеренеп тор да
иртәгесен кояш чыкканда шәһәргә һөҗүм ит. Гагал үзенең сугышчылары белән каршыңа чыгар һәм синең кулыңа килеп эләгер» дигән хәбәр белән Әбумәлик янына яшертен генә үзенең кешеләрен юллады.
Төнлә Әбумәлик үзенең гаскәре белән яуга кузгалды һәм, Шәкем янына килеп җитеп, сугышчыларын дүрт төркемгә бүлде.
Эбед углы Гагал шәһәр капкасы төбендә басып торганда, Әбумәлик үзенең сугышчылары белән яшеренеп торган җиреннән чыкты.
Гагал, аларны күреп алып, Зәбулга: – Таулардан ниндидер кешеләр төшеп килә, – диде. – Юк, таулардан төшкән күләгә шулай күренә сиңа, – диде аңа Зәбул.
Әмма Гагал, янә сүзен башлап: – Әнә, тау башыннан кешеләр төшеп килә, күрәзәчеләр имәне яныннан да бер төркем якынлаша, – диде.
Шунда Зәбул аңа: – Син: «Без аңа хезмәт итәргә кем соң әле ул Әбумәлик?!» – дигән идең түгелме?! Әнә, син күрәлмаган халык ул! Бар, сугыш алар белән! – диде.
Гагал, Шәкем халкын әйдәп, Әбумәликкә каршы яуга ташланды.
Әбумәлик аларны сугыш кырын ташлап качарга мәҗбүр итте һәм шәһәр капкасына җиткәнче эзәрлекләп барды – җиңелгәннәрнең күбесе шунда әҗәлен тапты.
Шуннан Әбумәлик Арума каласына кайтты. Зәбул исә Гагал белән аның кардәшләрен Шәкемнән куып җибәрде.
Икенче көнне Шәкем халкы тагын шәһәрдән чыкты, һәм бу хакта Әбумәликкә хәбәр иттеләр.
Үзенең гаскәрен өч төркемгә бүлеп, Әбумәлик аларга әлегәчә яшеренеп торырга боерды. Шәһәрдән чыккан халыкны күргәч, ул яшеренгән җиреннән кузгалды һәм һөҗүмгә ташланды.
Әбумәлик җитәкләгән төркем шәһәр капкасы янында сугышкан арада, калган ике төркем басу өстендәге дошманны кырырга тотынды.
Әбумәлик белән Шәкем халкы арасында сугыш көнозын дәвам итте. Әбумәлик Шәкемне яулап алды һәм анда яшәүчеләрне кырып бетерде, шәһәрне җир белән тигезләгәннән соң, шул урынга тоташтан тоз сибеп чыкты.
Шәкем манарасындагылар, бу хакта ишетеп, Эл-Берит гыйбадәтханәсендәге ныгытылган урынга кереп яшеренделәр.
Аларның кая кереп качканнарын белгәннән соң,
Әбумәлик үзенең кешеләре белән Салмон тавына менде дә, балта белән агач ботакларын чабып, җилкәсенә салды һәм үзенең сугышчыларына: – Сез дә тизрәк мин эшләгәнне эшләгез! – диде.
Сугышчыларның һәркайсы, чабылган ботакларны җилкәсенә салып, Әбумәлик артыннан иярде. Аннары ныгытма тирәли ботак өйделәр дә ут төрттеләр. Шәкем манарасында яшеренеп калган меңгә якын ир-ат белән хатын-кыз шул рәвешле һәлак булды.
Шуннан Әбумәлик, Тебес тарафына юнәлеп, аны камады һәм яулап алды.
Әлеге шәһәрдә әйбәтләп ныгытылган бер манара булып, Тебес халкы, ирләр һәм хатын-кызлар, шунда кереп яшеренделәр дә манара башына күтәрелделәр.
Әбумәлик манара янына килде һәм, ут төртмәкче булып, ишеккә якынлашты.
Шулчакны югарыдан бер хатын, Әбумәликнең башына тегермән ташының китеген ыргытып, аның башын ярды.
Әбумәлик тиз генә корал йөртүчесен чакыртты да: – Кылычыңны тартып чыгар да үтер мине! «Хатын-кыз үтерде аны» дигән даным таралмасын! – дип боерды. Корал йөртүче егет аңа кылычы белән кадады, һәм Әбумәлик җан тәслим кылды.
Аның үлгәнен күреп, исраилиләр өйләренә таралышты.
Җитмеш кардәшенең җанын кыеп, үз атасына каршы кылган җинаяте өчен Аллаһы шулай Әбумәликне җәзага тартты.
Кылган явызлыкларына карап, Аллаһы Шәкем халкына да җәзасын бирде. Әнә шул рәвешле, аларга Еруб-Багал углы Иотамның каргышы төште.
Әбумәликнең вафатыннан соң Исраилнең коткаручысы тумышы белән Исәсхәр ыругына караган Доду углы Пуаһтан туган Тола була. Ул Эфраим таулыгындагы Шамирдә яши.
Исраил белән егерме өч ел дәвамында идарә итеп дөньядан китеп барганнан соң, Тола үзенең шәһәре Шамирдә дәфен кылына.
Аңардан соң гилыгадлы Яһир егерме ике ел буена Исраил хөкемчесе булып тора.
Аның утыз углы була һәм аларның утызы да ишәккә атланып йөри. Гилыгад төбәгендә аларның утыз шәһәре булып, алар бүген дә Яһир авыллары дип аталалар.
Вафатыннан соң Яһир Камонда гүргә иңдерелә.
Исраил угыллары, Раббы күз алдында яман гамәлләр кылуын дәвам итеп, Багал һәм Аширә сыннарына, арамиләр, сидунлылар, мәабиләр, аммониләр һәм пелештиләрнең илаһларына баш ияләр. Раббыдан йөз чөереп, Аңа табынудан туктыйлар.
Шуннан Раббы, ярсуыннан кайнап, исраилиләрне пелештиләр һәм аммониләр кулына тапшыра.
Шул елны әлеге халыклар, Үрдүннең көнчыгыш ярында, амориләр җирендәге Гилыгадта яшәүче Исраил угылларын җиңеп чыгып, унсигез ел дәвамында аларга көн күрсәтмиләр.
Аннары аммониләр Яһүдә, Беньямин һәм Эфраим ыругларына каршы сугыш башлау нияте белән Үрдүнне кичеп чыгалар. Исраилиләр бик мөшкел хәлдә калалар.
Шунда алар: – Синең алда гөнаһ эш кылдык без! Үз Аллабыздан йөз чөереп, Багал сыннарына табына башладык! – дип, ялынып-ялварып Раббыга мөрәҗәгать итәләр.
Раббы исә аларга: – Мисырлылар, амориләр, аммониләр, пелештиләр,
сидунлылар, амалыкыйлар һәм магониләр кул астында җәфа чиккән чакта, ялынып-ялварып Миннән ярдәм сорауга, Мин һәрчак сезне коткара килдем!
Ә сез, Миннән йөз чөереп, башка илаһларга табына башлый идегез. Шуның өчен Мин сезне бүтән коткармаячакмын!
Барыгыз, үзегез сайлаган илаһларга ялварыгыз, авыр чакта алар коткарсын сезне! – дип җавап кайтарды.
– Гөнаһлы без! Нишләтсәң дә – без Синең ихтыярыңда! Тик бу юлы гына ярдәмеңнән ташлама! – дип ялварды Исраил угыллары Раббыга.
Шуннан алар, чит илаһлардан баш тартып, Раббыга табына торган булдылар, һәм исраилиләрнең җәфа чигүләренә Ул тыныч кына карап тора алмады.
Бервакыт аммониләр, исраилиләргә каршы сугыш ачарга хәл кылып, Гилыгадка килеп тукталдылар; Исраил угыллары да, гаскәр туплап, Миспага җыйналды.
Гилыгад түрәләре бер-берсенә: – Аммониләргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барса, Гилыгад белән шул идарә итсен! – диде.
Гилыгадлы Ифтах гайрәтле сугышчы иде. Аның анасы – фахишә хатын, ә атасы Гилыгад исемле адәм иде.
Әмма Гилыгадның үз хатыны да ир балалар таба; үсеп җиткәч, алар: – Атабыз мирасында синең өлешең юк, чөнки син башка хатынның углы, – дип, Ифтахны куып чыгаралар.
Шуннан Ифтах, кардәшләреннән качып, Тоб иленә китә. Биредә аның тирәсенә җыен әтрәк-әләм туплана, һәм алар бергәләшеп кешеләргә һөҗүм итә башлыйлар.
Күпмедер вакыттан соң, аммониләр Исраилгә каршы яуга күтәрелгәч,
Гилыгад төбәгенең өлкәннәре, Ифтахны алып кайтырга дип, Тоб иленә килделәр
һәм аңа: – Кайтып, безнең гаскәрбашы бул! Аммониләргә каршы безне сугышка әйдәп бар! – диделәр.
Аларга җавап итеп, Ифтах: – Мине күрәлмас булып, атам йортыннан куып чыгаручылар сез түгелме соң?! Инде менә хәзер, башыгызга бәла төшкәч, нәрсәгә дип минем янга килдегез? – диде.
Гилыгад өлкәннәре исә Ифтахка әйттеләр: – Әйе, менә хәзер без: «Аммониләргә каршы сугышка әйдәп баручыбыз бул! Шулай итеп, бөтен Гилыгад белән җитәкчелек итәрсең», – дип әйтергә килдек.
– Ярар, – дип җавап бирде аларга Ифтах, – әгәр мин, сез сораганча кайтып, аммониләр белән сугышсам һәм, Раббы кушып, миңа җиңәргә язган булса, сезнең җитәкчегез булырмын.
– Раббы Үзе шаһиттыр: һәммәсен син әйткәнчә эшләрбез! – диде аңа Гилыгад өлкәннәре.
Шуннан Ифтах Гилыгад өлкәннәре белән китеп барды, һәм халык аны үзенең җитәкчесе һәм гаскәрбашы итеп билгеләде. Ифтах үзенең шартын Миспа шәһәрендә, Раббы каршында яңадан кабатлады.
Аннары ул «Сиңа миннән ни кирәк? Ни өчен син минем җиремә сугыш белән килдең?» дигән сорау белән аммониләр патшасына үзенең илчеләрен юллады.
Ифтахның илчеләре аркылы аммониләр патшасы «Мисыр иленнән чыккан чакта исраилиләр Арнон елгасыннан башлап, Яббок һәм Үрдүн елгаларына кадәр минем җирләремне яулап алдылар. Кыскасы, яхшылык белән сорыйм: ул җирләрне миңа кире кайтар!» дигән җавап бирде.
Аммониләр патшасы янына Ифтах үзенең илчеләрен янә юллады.
Хәзер инде алар аңа болай дип әйтергә тиеш булдылар: «Ифтах менә нәрсә ди: „Исраилиләр Мәаб һәм Аммон җирләрен тартып алмады.
Мисырдан чыккач, алар, чүлне кичеп, Камышлы диңгез буена килеп җиттеләр. Кадыш шәһәреннән алар
‘Сезнең җир аша үтәргә рөхсәт итсәгез иде’ дигән гозер белән Эдом патшасына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Эдом патшасы аларга рөхсәтен бирмәде. Мәаб патшасыннан сорап карадылар – ул да риза булмады. Шул рәвешле, исраилиләргә Кадышта калырга туры килде.
Шуннан алар, Эдом белән Мәабны әйләнеп узып, чүл аша китәргә мәҗбүр булдылар. Мәаб иленең көнчыгыш чикләренә җиткәч, мәабиләрнең Арнон елгасы буйлап уза торган чиген бозмыйча, исраилиләр елга аръягында тукталдылар
һәм Хишбунда яшәүче амориләр патшасы Сихонга ‘Синең җирең аша үзебезнең илгә үтәргә ризалыгыңны бир’ дип, илчеләр юлладылар.
Әмма Сихон үз җире аша исраилиләргә үтәргә рөхсәт итмәде – үзенең бөтен гаскәрен туплап, Яһас шәһәре янында исраилиләргә һөҗүм итте.
Шуннан Раббы, Исраил Алласы, Сихонны һәм аның бөтен гаскәрен, исраилиләр кулына тапшырып, тар-мар итте. Исраилиләр Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына һәм чүлдән башлап Үрдүн елгасына кадәр җәелеп яткан амориләр җиренә хуҗа булды.
Шулай итеп, Раббы, Исраил Алласы, Үз халкының күз алдыннан амориләрне куып җибәрде. Ә син хәзер шул җирләрне бездән тартып алмакчы буласыңмы?
Син – үзегезнең аллагыз Кемош биргән җирләргә хуҗасың, без исә – үзебезнең Раббы Аллабыз биргән җирләрнең хуҗасы!
Мәаб иленең патшасы, Сиппор углы Бәлактан кай ягың артык синең?! Ул әнә Исраил белән дошманлашмады, сугышмады.
Исраил халкы инде өч йөз ел дәвамында Хишбунда һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларда, Арогырда һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларда, Арнон елгасы буендагы авылларда гомер итә. Нигә соң син моңа кадәр әлеге җирләрне бездән тартып алмадың?
Синең алда минем гаебем юк, ә син, миңа каршы сугыш башлап, миңа явызлык кыласың. Болай булгач, исраилиләр белән аммониләргә Раббы Үзе хөкем чыгарсын!“»
Әмма Ифтахның сүзләрен аммониләр патшасы игътибарга алмады.
Шуннан Ифтахка Раббы Рухы иңде; һәм Ифтах, Гилыгад вә Менашше җирләрен үтеп, Гилыгадтагы Миспага килде дә биредән аммониләргә каршы яуга кузгалды.
Ифтах: – Әгәр син аммониләрне минем кулга тапшырсаң,
җиңү яулап кайткан чагымда, йортымның капкасын ачып беренче булып каршыма чыгучыны мин, тулаем яндыру корбаны итеп, Сиңа багышлар идем! – дип, Раббыга нәзерен әйтте.
Ифтах аммониләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм Раббы аларны Ифтах кулына тапшырды.
Бу сугышта аммониләр бик зур югалтуга дучар булдылар: Арогырдан алып Минниткә һәм Әбел-Керамимгә җиткәнче аларның егерме шәһәре яулап алынды. Шул рәвешле, исраилиләр аммониләрне үзенә буйсындырды.
Ифтах Миспага, үз йортына әйләнеп кайтса, беренче булып аның каршысына шөлдерле барабанын кага-кага, бии-бии бердәнбер кызы килеп чыкты. Аңардан башка Ифтахның кыз-угыллары юк иде.
Кызын күрүгә, өстендәге киемен ертып, ул: – Их, кызым, син мине чарасыз иттең! Зур бәлагә салдың син мине! Мин бит Раббыга нәзер әйттем һәм сүземнән кире кайта алмыйм хәзер! – диде.
– Әткәм! Раббыга нәзер әйткән булгач, аңа ант иткәнчә гамәл кыл. Сиңа Ул дошманнарың аммониләрне җиңәргә мөмкинчелек бирде! – диде аңа кызы.
Аннары: – Тик бер үтенечем бар сиңа: ике айга җибәр мине, дус кызларым белән тауларга китеп, өлешемә тигән язмышым хакында күз яшьләре түгим – ир хатыны булырга язмаган миңа! – дип өстәде.
Әтисе, ике айга аңа китәргә рөхсәтен биреп: – Бар, – диде, һәм кыз, дуслары белән тауларга күтәрелеп, үзенең язмышы хакында күз яшьләре түкте.
Ике ай вакыт узганнан соң, кыз үзенең әтисе янына әйләнеп кайтты, һәм әтисе әйткән нәзерен үтәде. Кыз гыйффәтен җуймаган килеш дөньядан китеп барды. Шушы хәлдән соң Исраил кызлары арасында ел саен дүрт көн дәвамында, гилыгадлы Ифтахның кызын искә алып, матәм тоту гадәткә керде.
Бервакыт эфраимнәр, Сапонга җыелып килеп, Ифтахка: – Аммониләргә каршы сугышка барганда, ник безне чакырмадың? Шуның өчен без сине йортың белән бергә яндырабыз! – диделәр.
– Аммониләр белән безнең арада бик зур низаг чыккан иде, – дип җавап бирде аларга Ифтах. – Мин сезне чакырдым, ләкин бит сез миңа ярдәмгә килмәдегез.
Сездән ярдәм булмасын аңлагач, тормышымны куркыныч астына куеп, мин аммониләргә каршы ялгызым киттем, һәм Раббы аларны минем кулыма тапшырды. Нәрсәгә дип соң сез бүген миңа каршы яуга чыктыгыз?
Шуннан Ифтах, бөтен Гилыгад халкын яуга күтәреп, эфраимнәргә һөҗүм итте, һәм бу көрәштә гилыгадлылар җиңеп чыкты. («Качкын гилыгадлылар! Гилыгад бит ул Эфраим белән Менашше арасындагы бер төбәк кенә!» – дип кычкырган иде аларга эфраимнәр.)
Гилыгадлылар, Үрдүн кичүләрен яулап алып, эфраимнәрнең чигенер юлларына каршы төштеләр. Качып баручы эфраимнәрдән кем дә булса: «Елга аръягына чыгарга рөхсәт итегез», – дип үтенә калса, гилыгадлылар аңардан: «Ә син Эфраим нәселеннән түгелме?» – дип сорый иделәр. Әгәр инде теге: «Юк!» – дисә,
аңарга: «Алайса, „шибболет“ дип әйтеп күрсәт әле», – диләр иде. Ул адәм дөрес итеп әйтә алмыйча «сибболет» диюгә, аны шунда ук тотып алалар да Үрдүн кичүе янында үтерәләр иде. Ул вакытны Эфраим ыругыннан кырык ике мең гаскәринең җаны кыелды.
Ифтах алты ел дәвамында Исраилнең хөкемчесе булды. Гилыгадлы Ифтах дөнья куйганнан соң, аны Гилыгад шәһәрләренең берсендә дәфен кылдылар.
Аңардан соң Исраилдә Бәйт-Лехемнән Ивсан идарә итте.
Аның утыз углы бар иде. Үзенең утыз кызын кияүгә биреп, ул утыз углына хатын алып бирде. Исраилдә ул җиде ел хөкемче булып торды.
Вафат булганнан соң, Ивсанны Бәйт-Лехемдә гүргә иңдерделәр.
Аңардан соң Исраилдә ун ел дәвамында Зәбулун ыругыннан Элон хакимлек итте.
Вафатыннан соң, аны Зәбулун җирендәге Аялунда дәфен кылдылар.
Аңардан соң Исраил белән пиргатонлы Һиллел углы Абдун идарә итте.
Әлеге Абдунның кырык углы һәм утыз оныгы булып, алар җитмеш ишәккә атланып йөрер иделәр. Абдун сигез ел дәвамында Исраил хөкемчесе булып торды.
Дөнья куйганнан соң, пиргатонлы Һиллел углы Абдунны Эфраим җирендәге Пиргатонда, амалыкыйлар таулыгында гүргә иңдерделәр.
Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны утыз ел буена пелештиләр кулына тапшырды.
Ул заманда Сорга шәһәрендә Дан ыругыннан Маноах дигән бер адәм гомер итеп, аның хатыны бала табу хасиятеннән мәхрүм булу сәбәпле, аларның кыз-угыллары юк иде.
Бервакыт әлеге хатын янына Раббы фәрештәсе иңеп: – Менә, син бала табу хасиятеннән мәхрүмсең, синең кыз-угылларың юк, – диде, – ләкин син авырга узарсың һәм ир бала тудырырсың.
Тик кара аны, шәраб вә сыра эчүдән саклан, авызыңа хәрәм ризык капма,
чөнки син, авырга узып, ир бала табарсың. Әлеге баланың чәченә пәке тимәс, чөнки ана карыныннан ук ул Аллаһы нәзире булыр, һәм нәкъ менә ул Исраилне пелештиләр кулыннан коткара башлар.
Хатын, ире янына килеп, һәммәсен аңа сөйләп бирде: – Минем яныма Аллаһы бәндәсе килде. Кыяфәте белән ул Аллаһы фәрештәсенә охшаган – кыяфәте бик дәһшәтле иде. Мин аның кайдан килүен сорашмадым, ул да миңа үзенең исемен әйтмәде.
Ул миңа: «Син, авырга узып, ир бала табарсың! Шулай булгач, шәраб вә сыра эчмә, авызыңа хәрәм ризык капма, чөнки туган көненнән алып үлгәнчегә кадәр әлеге бала Аллаһы нәзире булыр», – диде.
Шуннан соң Маноах Аллаһыга дога кылып әйтте: – И-и Хуҗа-Хаким! Баягынак Син безнең янга җибәргән Аллаһы бәндәсе, кабат килеп, туасы бала белән ни-нәрсә эшләргә икәнен өйрәтеп китсә иде.
Маноахның гозере Аллаһыга килеп иреште, һәм хатыны кырда чакта Аллаһы фәрештәсе янә аның янына иңде. Бу вакытны ире Маноах янәшәсендә юк иде.
Хатын шундук ире янына йөгерде һәм аңа: – Теге кеше тагын килде! – диде.
Маноах урыныннан торды да хатыны артыннан иярде һәм, әлеге кеше янына килеп: – Теге вакытны минем хатын белән син сөйләштеңме? – дип сорады. – Әйе, мин, – диде Аллаһы фәрештәсе.
– Син әйткәннәр чынга аша калса, әлеге баланың яшәү рәвеше нинди булырга, һәм ул ни-нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады аңардан Маноах.
– Синең хатының мин әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәргә тиеш, – дип җавап бирде аңа Аллаһы фәрештәсе. –
Йөзем куагында үскән һичнәрсәдән авыз итмәсен, шәраб һәм сыра эчмәсен, хәрәм ризык капмасын. Мин кушканнарның һәммәсен төгәл башкарсын!
– Кәҗә бәтиен суеп, ашарыңа әзерләгәнче сабыр ит! – диде Маноах Раббы фәрештәсенә.
– Тоткарлана калсам да, ризыгыңнан авыз итмәм, – дип җавап бирде аңа Раббы фәрештәсе. – Әгәр инде син, Раббыга багышлап, тулаем яндыру корбаны китерергә телисең икән, уйлаганыңны эшлә. Каршысында Раббы фәрештәсе басып торганны Маноах әле һаман аңламаган иде.
– Исемең ничек синең? – дип сорады Маноах Раббы фәрештәсеннән. – Әйткәннәрең чынга ашкач, сиңа рәхмәтләребезне укыр идек.
Әмма Раббы фәрештәсе аңа: – Нигә син миннән исемем хакында сорыйсың? Акыл ирешмәслек сер ул! – дип җавап кайтарды.
Аннары Маноах, кәҗә бәтие белән икмәк бүләге алып, таш өстендә Раббы хөрмәтенә корбан китерде. Шулчакны Маноах белән хатынының күз алдында Раббы могҗизалы бер эш кылды:
корбанлык өстеннән югарыга ялкын телләре үрли башлагач, Раббы фәрештәсе шул ялкын белән бергә аларның күз алдында күккә ашты. Моны күреп, Маноах вә хатыны йөзләре белән җиргә капландылар.
Маноах белән хатынына Раббы фәрештәсе күренмәс булгач, Маноах аның Раббы фәрештәсе булуын аңлады.
– Әҗәлебез җиткән, күрәсең, – диде Маноах хатынга. – Без бит Аллаһыны күрдек.
Әмма хатыны, аңа каршы килеп: – Әгәр Раббы безнең җанны кыярга теләгән булса, Ул бездән тулаем яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә кабул итмәс иде. Безгә могҗиза да күрсәтмәс һәм һичнәрсә белдермәс тә иде! – диде.
Шуннан хатын, ир бала табып, аңа Шимшон дип исем кушты. Малай үсә бирде, һәм Раббы аны үзенең фатихасыннан аермады.
Шимшон бервакыт Сорга белән Эштаол шәһәрләре арасында урнашкан Дан угыллары станына килгәч, аны тәүге тапкыр Раббы Рухы кодрәтләндерде.
Шулай беркөнне Тимна шәһәренә килгәч, Шимшон бер пелешти кызга тап булды һәм,
өенә кайтып, әти-әнисенә: – Тимнада мин бер Пелешет кызына юлыктым, аны миңа хатынлыкка алып бирегез, – диде.
– Үз кавемең, үз халкың арасында сиңа кызлар беткәнме?! Ни өчен син, хатын эзләп, шул сөннәтсез пелештиләр янына барасың? – диде аңа ата-анасы. Әмма атасына Шимшон: – Шул кызны алып бир! Ошады ул миңа! – диде.
Әлеге эш Раббы ихтыяры белән эшләнде, әмма Шимшонның ата-анасына бу мәгълүм түгел иде. Ул заманнарда Исраил өстеннән хакимлек иткән пелештиләрдән үч алу өчен, Раббының сәбәп эзләве иде бу.
Шуннан Шимшон үзенең ата-анасы белән Тимнага юнәлде. Тимнадагы йөзем бакчалары янына килеп җитәрәк, Шимшонның каршына, ырылдап, яшь арыслан килеп чыкты.
Шимшон, Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, арысланны яланкул белән кәҗә бәтиен ботарлагандай ботарлап ташлады, әмма бу хакта әтисенә дә, әнисенә дә бер сүз катмады.
Тимнага килгәч, Шимшон теге кыз белән күрешеп сөйләште, һәм ул аңа бик ошады.
Берничә көн үтеп, әлеге кызны үзенә хатынлыкка алырга кабат шунда барган чакта, Шимшон, теге арысланны карап китмәкче булып, юлдан читкә борылып керде һәм арыслан мәетенә сарган бер күч умарта кортлары белән бал күрде.
Шимшон, учына бал алып, юлын дәвам итте. Балны ул үзе дә ашады, әтисе белән әнисенә дә авыз иттерде, ләкин балны арыслан мәетеннән алуы турында әйтмәде.
Әтисе теге кыз өенә килгәч, Шимшон, гадәт кушканча, сый мәҗлесе уздырды.
Шимшон килүгә, хуҗалар аның янына утыз кияү егете чакырдылар.
– Бер табышмак әйтим әле мин сезгә! – диде шунда Шимшон кунак егетләргә. – Мәҗлес дәвам иткән җиде көн эчендә табышмакның дөрес җавабын әйтә алсагыз, мин сезгә юка тукымадан тегелгән утыз ирләр күлмәге белән утыз пар өс киеме бүләк итәм.
Әгәр инде табышмакның җавабын әйтә алмасагыз, юка тукымадан тегелгән утыз ирләр күлмәге белән утыз пар өс киемен миңа сез бирәсез. – Ярар, әйт табышмагыңны, тыңлап карыйк! – диде егетләр.
– Башкаларны ашаучы – ризыкка, көчле татлыга әйләнде, – диде Шимшон. Пелештиләр өч көн буе уйласалар да, табышмакны чишә алмадылар.
Мәҗлеснең җиденче көнендә алар Шимшон хатынына: – Табышмакның җавабын иреңнән сорашып белешмәсәң, үзеңне дә, бөтен туган-тумачаңны да утка салабыз! Нәрсә, безне бирегә талар өчен чакырып китердегезмени?! – диделәр.
Шуннан соң хатын, күз яшьләрен агызып, Шимшонга: – Син мине күрәлмыйсың, яратмыйсың син мине! Минем кавемдәшләремә син табышмак әйттең, миңа исә җавабын белдерергә теләмисең! – диде. – Җавабын ата-анама да әйтмәгәнне, сиңа әйтәмме инде! – диде аңа Шимшон.
Мәҗлес барган җиде көн дәвамында хатын шулай ире алдында күз яшьләре койды, һәм җиденче көнне, ниһаять, хатынының ялынып сорауларына түзә алмыйча, аңа җавапны чиште. Хатын исә җавапны кавемдәшләренә җиткерде.
Шулай итеп, җиденче көнне кояш баешында шәһәр халкы җавап итеп Шимшонга: – Балдан нәрсә татлырак? Арысланнан кем көчлерәк? – дип әйтте. – Әгәр танамны эшкә җикмәсәгез, табышмакның җавабын таба алмас идегез! – диде аларга Шимшон.
Шуннан Шимшон, Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, Ашкылун тарафына юл алды һәм, утыз кешенең җанын кыеп, өс киемнәрен салдырып алды да табышмак чишкән кешеләргә илтеп бирде. Аннары ярсуыннан кайнаган хәлдә атасының йортына кайтты.
Шимшонның хатынын исә аның белән бергә мәҗлестә сыйланган кияү егетләренең берсе үзенә алды.
Күпмедер вакытлар үткәннән соң, бодай урагына төшкән көннәрнең берсендә, Шимшон бер кәҗә бәтие алды да хатынын күрергә дип килде. Әмма ул, хатыным бүлмәсенә керәм, дигәч,
кызның атасы аңа: – Хатыныңны ташлагансыңдыр дип уйладым мин, шуңа күрә аны дусларыңның берсенә кияүгә бирдем. Әнә, аның сеңлесе күпкә матуррак, аның урынына сеңлесен ал үзеңә! – диде.
Әмма Шимшон: – Хәзер инде пелештиләр үзләренә үпкәләсен! Акылга утыртам мин аларны! – дип
китеп барды һәм, өч йөз төлке тотып алып, аларны икешәрләп койрыгын койрыкка бәйләде дә койрыкларына чыраг беркетте.
Аннары, шул чырагларга ут төртеп, төлкеләрне пелештиләрнең басуларына җибәрде – печән кибәннәрен дә, урылмаган игенне дә, йөзем бакчаларын да, зәйтүн агачларын да яндырып бетерде.
– Кем эшләде моны? – дип сорады пелештиләр. Аларга: – Шимшон, Тимнада яшәүче бер адәмнең кияве. Әлеге адәм Шимшонның хатынын икенче берәүгә, аның дустына кияүгә биргән! – дип җавап кайтардылар. Шуннан пелештиләр бардылар да әлеге хатынны һәм аның атасын утка салдылар.
– Болайга киткәч, сездән үч алмый торып тынычланасым юк минем! – дип,
Шимшон аларга ташланды һәм әлеге бәрелештә бик күпләрнең җанын кыйды. Аннары, биредән китеп, Этам кыясындагы мәгарәдә яшеренде.
Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакытлар үткәч, Яһүдә җиренә пелештиләр килеп, Лехигә һөҗүм иттеләр.
– Ни сәбәпле сез безгә каршы яуга күтәрелдегез? – дип сорады алардан Яһүдә халкы. – Шимшонны бәйләп, аңардан үч алу өчен килдек без! – дип җавап бирде тегеләр.
Шуннан соң Яһүдәдән өч мең кеше, Этам кыясындагы мәгарә янына килеп, Шимшонга: – Пелештиләр хакимлеге астында көн итүебез сиңа мәгълүм бит! Нишләтәсең син безне?! – диделәр. – Алар миңа нәрсә эшләсә, мин дә аларга шуны эшләдем, – дип җавап кайтарды Шимшон.
– Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырыр өчен килдек, – диде аңа яһүдиләр. – «Үтермибез!» – дип ант итегез миңа, – диде Шимшон аларга.
– Юк, үтермибез без сине! – диде алар. – Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырабыз гына. Алар аны ике яңа бау белән бәйләделәр дә мәгарәдән алып чыктылар.
Лехи шәһәренә килеп җитүгә, пелештиләр, сөрәнләп, Шимшонга таба омтылдылар, ләкин шулвакыт Шимшон Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, аның кулын бәйләгән баулар ялкын үрләгән җитен сыман булды – төеннәре чишелеп китте.
Шимшон, күзенә чалынган ишәк казналыгын үрелеп алып, әлеге сөяк белән мең пелештинең башына җитте.
«Ишәк казналыгы белән бихисап күп дошманны, ишәк казналыгы белән меңне юк иттем!» –
диде Шимшон, кулындагы сөяген читкә атып бәреп. Шуннан әлеге урынга Рамат-Лехи дигән исем берегеп калды.
Шимшонның бик нык эчәсе килде, һәм ул ялынып-ялварып Раббыга өн салды: – Син миңа, Үзеңнең колыңа, шушы бөек җиңүне бүләк иткәч кенә, мин, үлеп китеп, шул сөннәтсезләр кулына эләгермен микәнни?
Шулчак Раббы Лехи шәһәре янындагы бер урында җирне ишеп, шуннан су ага башлады. Шимшон сусыны канганчы су эчте – һәм аңа кабат хәл керде. Лехи тирәсендәге әлеге чишмә бүгенге көндә дә Эн-ха-Коре дип атала.
Пелештиләр хакимлек иткән заманда Шимшон Исраил белән егерме ел буена идарә итте.
Бервакыт Шимшон Газа шәһәренә килде һәм анда бер фахишә хатынны күреп, аның янына керде.
Газада яшәүчеләр, шәһәргә Шимшон килгәнне белеп, шул урынны камап алдылар һәм, аны көтеп, төнозын шәһәр капкасы янында сакта тордылар, «Таң атуга үтерәбез аны!» – дип, баскан урыннарыннан төн буена кузгалмадылар.
Шимшон исә төн уртасына кадәр генә йоклады; ярты төн авышкач, урыныннан торып шәһәр капкасы янына килде дә, аны баганалары-биге белән бергә җирдән суырып чыгарып, җилкәсенә салды һәм Хебрун юлындагы тау башына менгереп куйды.
Күпмедер вакытлар үткәч, Шимшонның Сорек үзәнендә яшәүче Далила исемле хатынга гыйшкы төште.
Пелешет түрәләре, әлеге Далила янына килеп: – Сорашып бел әле: ничек итеп бу Шимшон шулай көчле икән? Сәбәбе нидә икән? Ни рәвешле аны җиңәргә – аяк-кулына бау салырга һәм буйсынырга мәҗбүр итәргә икән? Моның өчен без сиңа һәркайсыбыз бер мең дә берәр йөз шәкыл көмеш бирер идек, – диделәр.
Шулай беркөнне Далила Шимшоннан: – Әйт әле миңа: синең шулай көчле булуыңның сәбәбе нидә? Буйсындырыр өчен, нәрсә белән бәйләргә сине? – дип сорады.
– Әгәр мине җиде данә чи җәя кереше белән бәйләсәләр, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – дип җавап бирде аңа Шимшон.
Пелешет түрәләре Далилага әле кибеп җитмәгән җиде данә чи җәя кереше китерделәр, һәм Шимшонны ул бәйләп куйды.
(Аның бүлмәсенә пелештиләр кереп яшеренгән иде.) Далила: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – дип әйтүгә, Шимшон, сүс җепне ялкын теле өзгән кебек, җәя керешен өзеп ташлады – аның сере ачылмый калды.
– Ялганладың син мине! Дөресен әйтмәдең! – диде аңа Далила. – Әйт инде: нәрсә белән бәйләргә сине?
– Әгәр мине бер дә тотылмаган яңа бау белән бәйләсәләр, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – дип җавап бирде аңа Шимшон.
Далила, бер дә тотылмаган бау алып, Шимшонны бәйләп куйды һәм: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде. (Далиланың бүлмәсенә пелештиләр кереп яшеренгән иде.) Шимшон исә кулындагы бауларны җеп өзгәндәй өзеп ташлады.
– Һаман ялганлыйсың син мине! Дөресен әйтмисең! – диде аңа Далила. – Әйт инде: нәрсә белән бәйләргә сине? Шимшон, аңа җавап итеп: – Әгәр син, җиде тотам чәчемне кушып, тукыма тукысаң һәм аны туку станына кадак белән беркетеп куйсаң, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булачакмын, – диде.
Шимшон йокыга китүгә, Далила, аның җиде тотам чәчен кушып, тукыма тукыды һәм аны кадак белән туку станына беркетеп: – Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде. Ул йокысыннан уянды һәм тукыма белән бергә туку станын да урыныннан йолкып чыгарды.
– Үзең мине яратам дисең, ә үзең сереңне ачмыйсың! – диде Далила. – Өч мәртәбә ялганладың инде! Ә көчеңнең сере нәрсәдә икәнен әйтмәдең.
Далила аны, шушы үтенече белән көн дә бимазалап, тәмам интектереп бетерде, һәм көннәрдән беркөнне Шимшон түзмәде,
серен ачты: – Туганнан бирле чәчемә пәке тигәне юк, чөнки мин, ана карыныннан тууга, Аллаһы нәзире буларак тәгаенләнгәнмен, – диде Шимшон. – Әгәр чәчемне кырсаң, мин, көчемне җуеп, гади кеше сыман булып калачакмын.
Далила, аның чын дөреслекне сөйләп бирүен күреп, Пелешет түрәләрен чакыртып китерде. «Килегез! – дип хәбәр итте ул аларга. – Шимшон миңа серен чиште». Пелешет түрәләре, көмешләрен алып, аның өенә килделәр.
Далила, тезләренә яткырып, Шимшонны йоклатты да бер кешене дәште, һәм ул Шимшонның җиде тотам чәчен кисеп алды. Шимшон, хәлсезләнә башлап, тәмам көчен җуйды.
– Шимшон, сине алып китәргә дип, пелештиләр килде! – диде Далила, һәм Шимшон уянды. «Бу юлы да котылырмын!» – дип уйлады ул, ләкин Раббының аны ташлавын белмәде.
Пелештиләр Шимшонны тотып алдылар да күзен чокып чыгардылар. Аннары, Газа шәһәренә алып кайтып, бакыр богау салдылар һәм зинданда ашлык тартырга мәҗбүр иттеләр.
Ябылуда ятканда, аның киселгән чәче кабат үсә башлады.
Бервакыт Пелешет түрәләре үзләренең илаһы Дагон хөрмәтенә зур корбан китерергә һәм күңел ачарга җыендылар. – Дошманыбыз Шимшонны илаһыбыз безнең кулга тапшырды! – диде алар.
Шимшонны күрүгә, халык та үзенең илаһына мактау яудырырга тотынды: «Җиребезне вәйран калдыручы, халкыбызны харап итүче дошманны илаһыбыз безнең кулга тапшырды!»
Кәефләнеп алган пелештиләр берзаман: – Шимшонны алып килегез әле, бераз күңелебезне күтәрсен, – диделәр. Шимшонны зинданнан алып чыгып, аңа халыкның күңелен ачарга боердылар. Шимшонны ике багана арасына бастырып куйдылар,
һәм ул үзен җитәкләп йөртүче малайга: – Өйне тотып торучы терәк баганалар янына алып бар мине, шуларга терәлеп торыйм әле, – диде.
Ул йортка бик күп ир-ат вә хатын-кыз җыелган булып, анда барча Пелешет түрәләре килгән иде. Алардан тыш та әле Шимшон күрсәтәсе тамашаны түбә өстендә өч меңләп кеше көтә иде.
Шулчак Шимшон ялынып-ялварып Раббыга дәште: – И-и Хуҗа-Раббы! Мине хәтереңә төшереп, тагын бер генә мәртәбә көч-куәт бирче! И-и Аллам, пелештиләрдән ике күзем өчен дә берьюлы үч алыр идем! – диде ул
һәм йортны тотып торган баганаларның берсен – уң, икенчесен сул кулы белән бөтен көченә этеп җибәрде дә: – Пелештиләр белән бергә үзем дә үлим! – дип кычкырды да, шундагы түрәләр һәм бар халык өстенә йорт тоташтан җимерелеп төште. Үлгәндә Шимшон үзе белән бергә әллә күпме кешене алып китте. Хәтта исән чакта да аның шулхәтле дошманны үтергәне булмады.
Шимшонның ир туганнары вә атасының бөтен нәселе, җыелып килеп, аның җәсәден алып киттеләр һәм Сорга белән Эштаол арасында, атасы Маноах каберлегендә гүр куенына тапшырдылар. Шимшон егерме ел дәвамында Исраил хөкемчесе булып торды.
Эфраим таулыгында гомер итүче Михә исемле бер адәм
үзенең әнисенә: – Бер мең дә бер йөз шәкыл көмешең югалгач, синең ләгънәт укыганыңны мин ишетеп тордым. Ул көмеш миндә, мин алдым аны! – диде. – Раббы минем углымны мөбарәк кылсын! – диде әнисе,
һәм углы аңа бер мең дә бер йөз шәкыл көмешне кайтарып бирде. – Әлеге көмешне мин углым хакына Раббыга багышлыйм! Әлеге көмештән бер сын коеп бирсеннәр. Көмеш шулай углыма кайтсын, – диде.
Углы көмешне кабат әнкәсенә биргәннән соң, әнкәсе, ике йөз шәкыл көмешне алып, көмешчегә илтте дә сын койдырып алды. Шул вакыттан башлап, әлеге сын Михә йортында булды.
Михә исемле бу адәмнең гыйбадәтханәсе булып, ул үзенә эфод белән йорт илаһларының сыннарын юнәтеп алды да угылларының берсен руханилыкка багышлады.
Ул заманнарда әле Исраил җирендә патшалар булмыйча, һәркем ничек кирәк тапса, шулай эшли иде.
Яһүдиләр арасында яшәгән бер егет (ул Леви ыругыннан иде), Яһүдә Бәйт-Лехемендәге йортын калдырып, башка урында җирләшергә ният корып йөргән чагында, Михәнең Эфраим таулыгындагы өе янына килеп чыга.
– Кай тарафлардан килеп барышың? – дип сорый аңардан Михә. – Леви нәселеннән мин, Яһүдә Бәйт-Лехеменнән киләм. Кая барып төпләним икән дип, ил гизеп йөрүем, – дип җавап кайтара егет.
– Минем йортымда кал, – ди аңа Михә, – рухани, атам урынына киңәшче булырсың. Мин сиңа бер елга ун шәкыл көмеш түләрмен, аңардан тыш, өс-башыңны һәм тамагыңны кайгыртырмын.
Егет аның янында яшәп калырга ризалык бирә, һәм Михә аны углы кебек күрә.
Михә аны руханилыкка багышлый, һәм ул егет аның йортында яшәп кала.
– Хәзер инде Раббы миңа якты чыраен күрсәтер, чөнки минем рухани – Леви нәселеннән! – ди Михә.
Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар юк иде. Исраилнең башка ыруглары арасында биләмә җирсез калган Дан ыругының шул вакытларда барып төпләнер урын эзләп йөргән көннәре иде.
Дан ыругы кешеләре, үзләре арасыннан Соргада һәм Эштаолда яшәүче биш гаярь ир-егетне сайлап алып, илне карап-күзәтеп кайтырга җибәрделәр. Әлеге күзәтчеләр Эфраим таулыгына, Михә йортына килеп чыгып, шунда куна калдылар.
Михәнең өе янында басып торганда, алар, леви егетнең тавышын танып, аның янына керделәр һәм: – Бу якларга кем алып килде сине? Нәрсә эшлисең монда һәм ни өчен биредә син? – дип сораштылар.
Аның өчен Михә ни-нәрсәләр эшләгәнне ул һәммәсен сөйләп бирде: – Ул миңа эш бирде, мин аның рухание, – диде ул.
Шуннан тегеләр аңардан: – Аллаһыдан сорашып белче: хәерле сәфәргә чыкканбызмы без? – дип сорадылар.
– Юлыгыз имин булсын, – диде аларга рухани, – сәфәрегездә Раббы сезне күз уңында тотар.
Ир-егетләр юлга кузгалдылар. Лаишка килеп җиткәннән соң, биредә яшәүче халыкның, сидунлылар кебек үк, ваемсыз гына, тыныч һәм һичнәрсәдән курыкмыйча гомер итүләрен күрделәр. Бу якларда әлеге халыкны кысрыклаучы, җирләшкән урыннарыннан куучы, алар өстеннән хакимлек итәргә омтылучы юк иде – сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр.
Әлеге биш ир-егет Соргага һәм Эштаолга әйләнеп кайткач, аларның кардәшләре: – Йә, ничек? – дип кызыксындылар.
– Һөҗүм итик без аларга, – диде сәфәрчеләр. – Андагы җирләрнең яхшылыгы хәйран калырлык. Ә сез һаман икеләнеп торасыз. Озакка сузмыйча яуга кузгалыйк һәм ул җирләрне үзебезгә алыйк.
Без һөҗүм итәсе кешеләр ваемсыз гына яшәп яталар. Аллаһы сезнең кулга шундый киң-иркен илне – һичнәрсәгә кытлык булмаган җирләрне тапшыра!
Шулай итеп, Дан ыругыннан алты йөз гаскәри, билләренә сугыш кораллары асып, Сорга һәм Эштаолдан сугыш сәфәренә кузгалдылар.
Яһүдә җирендәге Кыръят-Ягаримгә җиткәч, алар чатырларын кордылар. (Кыръят-Ягаримнән көнбатыштарак урнашкан әлеге җирләр бүгенге көндә дә Дан угыллары станы дип атала.)
Биредән алар Эфраим таулыгына таба юл алдылар. Михә яшәгән йортка якынлашкач,
теге вакытны Лаишка күзәтче булып килгән биш ир-егет үзләренең кардәшләренә: – Беләсезме, әлеге йортларның берсендә эфод, йорт илаһларының сыннары, пот һәм коеп эшләнгән санәм бар. Уйлагыз әйдә: алар белән нәрсә эшлибез? – диде.
Алар леви егет яшәгән, ягъни Михә йортына таба борылдылар һәм, өйгә узып, егеткә сәламнәрен күндерделәр.
Билләренә сугыш коралы аскан алты йөз Дан углы капка төбендә басып калды,
күзәтче булып килгән биш ир-егет исә өй эченә керделәр дә пот вә эфодны, йорт илаһларының сыннарын вә коеп эшләнгән санәмне алдылар. Бу вакытны рухани егет капка төбендә, кораллы сугышчылар янында басып тора иде.
Теге биш ир-егет, Михә өенә кереп, пот вә эфодны, йорт илаһларының сыннарын вә коеп эшләнгән санәмне алгач, рухани аларга: – Нәрсә эшлисез сез? – диде.
– Дәшмә, бер сүз дә әйтмә, – диде тегеләр аңа. – Безнең белән бар әйдә, безнең рухани, атабыз урынына киңәшче булырсың. Ниндидер бер кешенең өендә рухани булып торганчы, бер кавемдә яисә Исраил ыругларының берсендә рухани булуың яхшырак түгелме сиңа?!
Рухани егет эфодны, йорт илаһларының сыннарын һәм потны алды да сөенә-сөенә алар белән китеп барды.
Сугышчылар шулай юлларын дәвам иттеләр. Балаларын, мал-туарларын, тормыш кирәк-яракларын үзләреннән алда җибәрделәр.
Дан угыллары Михә йортыннан шактый ерагайгач, Михә үзе һәм күршеләре, җыелышып, алар артыннан куа чыктылар;
һәм сугышчыларның эзенә басып кычкыра-кычкыра барган чакта, Дан угыллары борылдылар да Михәгә: – Нәрсә кирәк сиңа? Нәрсә дип шулай кычкырасың? – диделәр.
– Сез минем үзем ясаган илаһларны һәм минем руханины алып киттегез! Бернәрсәмне калдырмадыгыз! Җитмәсә, «Нәрсә кирәк сиңа?» – дип торасыз! – диде аларга Михә.
– Дәшмә, тавышыңны чыгарасы булма! Сугышчылар болай да ачулы, югыйсә ташланырлар, һәм үзеңне дә, гаиләңне дә харап итәрсең! – дип,
Дан угыллары юлларын дәвам итте. Михә, аларның күпкә көчлерәк булуын күреп, кире борылды һәм өенә кайтып китте.
Дан угыллары исә, Михә ясаган әйберләрне, аңарда рухани булып торган егетне алып, ваемсыз-тыныч кына яшәп яткан халыкларга таба, Лаиш тарафына юнәлделәр һәм, килеп җитеп, халыкны кылычтан уздырдылар, ә шәһәргә ут салдылар.
Лаиш халкына ярдәм кулы сузучы табылмады: сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр. Лаиш шәһәре Бәйт-Рәхуб үзәнендә урнашкан булып, Дан ыругы кешеләре аны өр-яңадан төзеделәр дә шунда яши башладылар.
Исраил угылларының берсе – үзләренең ерак бабалары булган Дан хөрмәтенә әлеге шәһәргә Дан дип исем куштылар. Ә аның әүвәлге исеме Лаиш иде.
Шунда Дан угыллары үзләренә сын куйдылар; Менашшедан туган Гершомның углы Йонатан үзе һәм аның угыллары Дан ыругының руханилары булдылар, һәм Дан угыллары әлеге җирләрдән сөрелгәнче, бу шулай дәвам итте.
Аллаһы йорты Шилоһта булган заманда Михә ясаган әлеге сынны Дан угыллары үзләрендә саклады.
Исраил илендә әле патшалар булмаган заманда, таулы Эфраим төбәгендә яшәүче леви бер адәм Яһүдә Бәйт-Лехеменнән үзенә кәнизәк ала.
Әлеге кәнизәк аның белән ачуланыша да атасы йортына, Яһүдә Бәйт-Лехеменә кайтып китеп, дүрт ай шунда яши.
Көннәрдән беркөнне леви ир үзе белән хезмәтчесен һәм пар ишәген алды да, кәнизәген өйгә кайтырга күндермәкче булып, аның янына китте. Кәнизәге аны атасының йортына алып керде;
әти кеше кияүне шатланып каршы алды һәм калырга кыстый башлады. Кияү анда өч төн кунды, кунак булып ашады һәм эчте.
Дүртенче көнне исә леви адәм иртә таңнан юлга җыена башлады. – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр, аннары китәрсез, – диде аңа яшь ханымның атасы.
Ирләр бергә утырып ашадылар, эчтеләр, һәм яшь ханымның атасы: – Тагын бер төнгә кал, күңелең булганчы ял ит, – дип, аны кыстарга тотынды.
Теге инде китәргә дип кузгалган иде, ләкин кызның атасы бик кыстагач, тагын бер төн куна калды.
Бишенче көнне ул, китәргә дип, иртә таңнан кузгалды, ләкин кызның атасы тагын: – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр! Көн үзәге җиткәнче, бераз сабыр итегез! – диде. Шуннан ирләр икесе бергә утырып ашадылар.
Аннары леви адәм урыныннан торды да кәнизәге һәм хезмәтчесе белән юлга чыгарга җыена башлады. Яшь ханымның атасы тагын: – Көн кичкә авышып бара инде, куна калыгыз. Озакламый караңгылана башлар, төнне биредә уздырып ял итегез дә иртәгә, таңнан торып, кайтыр юлга чыгарсыз, – диде.
Әмма кияү кеше, тагын бер төнгә калырга риза булмыйча, китеп барды. Шулай итеп, ул Явүс шәһәренә, ягъни Иерусалимгә килеп җитте; йөк төялгән пар ишәге белән кәнизәге дә янында иде.
Явүс каласына якынлашканда, көн инде кичкә авышкан булып, хезмәтчесе аңа: – Бәлки, явүсиләр шәһәрендә тукталып, шунда төн кунарбыз? – диде.
– Юк, чит кавемнәрнең шәһәренә кермибез, алар исраилиләр түгел. Гибгага барабыз, – диде хуҗасы.
Аннары: – Гибгага яки Рамаһка барып җитик тә шуларның берсендә төн кунарбыз, – дип өстәде.
Шуннан алар ары киттеләр; Беньямин җирендәге Гибгага килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде.
Төнне Гибгада уздырмакчы булып, шәһәргә таба борылдылар да шәһәр мәйданында тукталдылар. Әмма аларны төн кунарга чакыручы булмады.
Шулчакны соңгарып кына басу эшеннән кайтып килүче бер карт күренде; тумышы белән таулы Эфраим якларыннан булган әлеге карт шушында – Гибгада, беньяминнәр арасында гомер сөрә иде.
Шәһәр мәйданында утырган мосафирны күреп, ул: – Кай тарафка юл тотасың һәм кайдан килеп барышың? – дип сорады.
– Яһүдә Бәйт-Лехеменнән Эфраим таулыгының теге ягына барышыбыз – мин шул яклардан, – диде леви адәм. – Яһүдә Бәйт-Лехеменә барган идем, хәзер өйгә кайтып килешем; беркем дә төн кунарга чакырмый менә!
Саламыбыз да, ишәкләргә азыгыбыз да бар. Безнең, синең колларыңның, ашар ризыгы да, эчәр шәрабы да бар – миңа да, менә бу хатынга да, хезмәтчемә дә җитәрлек. Безгә берни кирәкми!
– Өемә рәхим итегез, – диде аңа карт. – Кирәк булган бар нәрсә табылыр миндә; тик урамда гына йокламагыз.
Карт, аларны өенә ияртеп кайтып, ишәкләренә азык бирде, мосафирлар исә, аякларын юып, ашарга утырды.
Алар шулай кәефләнеп өстәл янында утырганда, шәһәрнең бозык затлары өйне әйләндереп алдылар да, ишекне төеп: – Сиңа килгән теге кешене бире чыгар, нинди икәнен татып белик аның! – дип, хуҗа картка кычкырырга тотындылар.
Хуҗа кеше, алар янына чыгып: – Туганнар, кирәкми, җинаять эш кылмагыз! Минем кунагым ул, андый акылсызлык эшләмәгез! – дип, аларны җайларга тырышты.
– Әнә, гыйффәтен җуймаган кызымны, мосафир адәмнең кәнизәген алыгыз; көчләгез аларны, ни теләсәгез, шуны эшләгез, тик кунагымның үзенә генә кул озайтмагыз!
Әмма тегеләр тыңларга да теләмәде. Шуннан леви адәм алар янына үзенең кәнизәген чыгарып җибәрде, һәм тегеләр, хатынның намусын таптап, төнозын аны мәсхәрәләделәр, таң алдыннан гына кайтарып җибәрделәр.
Хатын, таң атып килгәндә, әфәндесе тукталган өйнең ишек катына килеп егылды һәм яктырганчы шунда ятты.
Иртән әфәндесе, юлын дәвам итәргә ниятләп, торып чыкса, ишек төбендә бусагага тотынып яткан кәнизәген күрде.
– Тор әйдә, киттек! – диде ул аңа. Әмма хатын җавап бирмәде. Шуннан леви адәм аның гәүдәсен ишәккә күтәреп салды да өенә таба юл алды.
Кайтып җитүгә ул, пычак алып, хатынның үле гәүдәсен уникегә кискәләде дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыкты.
Шушы хәлгә шаһит булган һәр кеше: – Исраил угыллары Мисырдан чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәр мондый хәлнең булганы да, күрелгәне дә юк иде. Әйдәгез уйлыйк, нинди дә булса фикергә килик! – диде.
Даннан алып Беер-Шебага кадәр җәелгән җирләрдә һәм Гилыгадта яшәүче барча исраилиләр, бөтен Исраил халкы, һәммәсе бер булып, Раббы каршына Миспага килеп басты.
Халыкның барлык идарәчеләре, Исраил ыругларының бөтен башлыклары да анда иде. Бирегә Аллаһы халкы – кылычлар белән коралланган дүрт йөз мең җәяүле гаскәри җыенып килгән иде.
Беньямин ыругы исраилиләрнең Миспага җыелганын белде. Исраилиләр: – Бу явызлык ничек кылынды? – дип сорады.
Шуннан теге леви адәм, вафат булган хатынның ире, җавап биреп: – Мин үземнең кәнизәгем белән Беньямин Гибгасында төн кунарга тукталган идем.
Төнлә Гибга халкы килде дә, мин тукталган өйне камап алып, мине үтерергә теләде. Кәнизәгемне алар мәсхәрә кылдылар, һәм ул җан бирде.
Шуннан мин кәнизәгемне кискәләдем дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыктым. Чөнки Исраил җирендә оят, кабахәт эш кылынды.
Әйдәгез, исраилиләр, уйлагыз, берәр киңәш бирегез! – диде.
Шунда бар халык, бөтенесе бер булып, болай дип хәл кылды: – Беребез дә чатырына таралмый, өенә дә кайтмый.
Гибга белән без менә нәрсә эшләрбез:
жирәбә салып, барча Исраил ыругларыннан йөз кешедән – ун кеше, мең кешедән – йөз кеше, ун мең кешедән – мең кеше сайлап алырбыз, алар бөтен гаскәребезне азык-төлек белән тәэмин итәрләр. Гаскәр исә, Исраил исеменә тап төшергән Беньямин Гибгасына каршы күтәрелеп, кылган кабахәтлеге өчен аның халкыннан үч алыр!
Шулай итеп, исраилиләр Гибгага каршы сугышыр өчен бөтенесе бер булып тупландылар.
Исраил ыруглары: «Ничек шундый кабахәтлек кыла алдыгыз сез?
Гибганың ул бозык бәндәләрен безнең кулга тапшырыгыз! Аларны үтереп, без Исраилне шакшыдан арындырабыз!» – дип әйтергә бөтен Беньямин ыругына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Беньямин угыллары үзләренең кардәшләре булган исраилиләр сүзен игътибарга алмады –
исраилиләр белән сугышыр өчен алар бөтен төбәкләрдән Гибгага җыелдылар.
Гибга шәһәренең җиде йөз иң оста сугышчысыннан тыш, беньяминнәрнең шәһәр-авылларыннан кылыч белән коралланган егерме алты мең гаскәри җыенып килде.
Шушы гаскәр сафларында, ташаткычтан атып, чәч бөртегенә тидерә ала торган маһир сулагай мәргәннәр бар иде.
Беньямин ыругын санамаганда, кылыч белән коралланган исраилиләрнең саны дүрт йөз меңгә җитте; алар һәммәсе тәҗрибәле сугышчылар иде.
Исраил угыллары, Бәйт-Элгә килеп, Аллаһыдан: – Беньяминнәргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барыр? – дип сорадылар. – Сезне Яһүдә алып барыр, – дип җавап бирде Раббы.
Иртәгесен исраилиләр Гибга янына килеп тупландылар
һәм, бәрелешкә әзерләнеп, Гибга каршында саф-саф булып тезелеп бастылар.
Шуннан соң Гибгадан Беньямин гаскәрләре килеп чыгып, исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм шул көнне аларның егерме ике мең сугышчысын үтерделәр.
Икенче көнне исраилиләр, гайрәтләнеп, кичәге урыннарына кабат тезелешеп бастылар.
(Раббы каршына килеп, алар кич җиткәнче күз яшьләре түккәннәр һәм Аңардан: «Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә?» – дип сораганнар иде. «Дәвам итегез!» – дигән иде аларга Раббы.)
Шулай итеп, исраилиләр икенче көнне кабат Беньямин угыллары белән алышырга әзерләнде.
Тегеләр исә Гибгадан чыктылар да исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм аларның унсигез мең сугышчысын кырып салдылар.
Шуннан барча исраилиләр, аларның барлык гаскәрләре, Бәйт-Элгә килеп, кичкә кадәр авызларына ризык капмыйча Раббы алдында күз яшьләре түктеләр, Раббыга багышлап, тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр.
Аннары алар Раббыдан (ул вакытларда Аллаһының Килешү сандыгы шунда булып,
Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс шул сандык янында хезмәт күрсәтә иде): – Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә? – дип сорадылар. – Дәвам итегез, – диде Раббы, – иртәгә Мин аларны сезнең кулга тапшырам!
Шуннан Исраил сугышчыларының бер өлеше Гибга тирәли аулак урыннарда яшеренде.
Өченче көнне исраилиләр, Беньямин ыругына каршы тагын яуга кузгалып, Гибга янында әүвәлгечә сафларга тезелделәр.
Беньямин гаскәре исә һөҗүмгә күчте һәм сугыш барышында үзенең шәһәреннән ерагайды. Алар, алдагы көннәрдәге сыман, исраилиләрне кырырга, Бәйт-Эл белән Гибганы тоташтыручы юл буйлап аларны куарга тотындылар; әлеге бәрелештә юл өстендә һәм кырларда утызга якын исраили ятып калды.
Беньямин сугышчылары: «Без әүвәлгечә аларны кыра бирәбез!» – дип уйлады, Исраил гаскәриләре исә, алардан качкан булып, дошманны шәһәрдән ераккарак алып китәргә ниятләде.
Исраилиләрнең төп көчләре Багал-Тамарга таба күчте, Гибганың көнбатышында аулак урында яшеренеп утыручылар исә Гибгага омтылды.
Бөтен Исраил җиреннән җыелган ун мең иң батыр сугышчы һөҗүмгә ташланып, ике арада аяусыз көрәш башланды. Беньяминнәр җиңелербез дип уйламадылар да,
әмма Раббы ихтыяры белән алар исраилиләр тарафыннан тар-мар ителде; ул көнне исраилиләр кулыннан беньяминнәрнең егерме биш мең дә бер йөз кораллы сугышчысы һәлак булды.
Беньяминнәр үзләренең җиңелүен аңлады. Бу хәл шулай була: Гибга янында яшеренеп торган сугышчыларга ышанган исраилиләр дошман алдында һаман чигенә бирә.
Яшеренеп утырган сугышчылар, чыгып, Гибгага омтыла һәм, шәһәргә бәреп кереп, андагы халыкны кырып бетерә.
«Шәһәр өстендә төтен күренүгә, беньяминнәрдән качып баручы исраилиләр кирегә борылыр» дип, поскында калган сугышчылар белән алдан сүз куешылган була. Исраилиләрнең утыз сугышчысын үтергән беньяминнәр: «Беренче яудагы сыман, Исраил гаскәрен тар-мар китердек», – дип уйлап бетерергә дә өлгерми –
шәһәр өстендә төтен баганасы күренә! Беньямин сугышчылары артларына борылып караса – шәһәрне ялкын чолгап алган, төтене күкләргә ашкан!
Исраил гаскәре кирегә борылуга, Беньямин сугышчыларын курку биләп ала: димәк, алар тар-мар ителгән!
Шуннан алар, исраилиләрдән качып, юл буйлап чүлгә таба чабарга тотына, Исраил сугышчылары исә аларны эзәрлекли чыга. Шәһәр ягыннан да исраилиләр килеп җитеп, дошманны кыра башлый.
Исраилиләр, беньяминнәрне камап алып, Гибганың көнчыгышындагы җирләргә кадәр артларыннан куа бара.
Беньяминнәрнең унсигез мең сугышчысы яу кырында ятып кала – алар һәммәсе гаярь ир-егетләр була.
Беньяминнәрнең калганы, борылып, чүлгә – Риммун кыясына таба чаба башлагач, аларның биш меңе юл өстендә ятып кала. Исраилиләр аларны Гидгомга җиткәнче куа бара һәм тагын ике мең Беньямин сугышчысын юк итә.
Ул көнне барлыгы егерме биш мең Беньямин сугышчысының гомере киселә – кылыч белән коралланган әлеге гаскәриләрнең һәммәсе гаярь ир-егетләр була.
Чүлгә, Риммун кыясына таба йөгергән алты йөз сугышчы исә дүрт ай буена шунда, тау-ташлар арасында кала бирә.
Ә исраилиләр, Беньямин ыругы биләгән җирләргә әйләнеп кайтып, андагы халыкны, мал-туарны һәм юлларында очраган барча җан иясен кылычтан уздыра, авыл-шәһәрләрне исә яндырып бетерә.
Миспа шәһәренә җыелгач, исраилиләр үзләренең кызларын Беньямин угылларына кияүгә бирмәскә ант иттеләр.
Шуннан соң алар Бәйт-Элгә килделәр һәм, Раббы каршына утырып, кич җиткәнче кычкыра-кычкыра бик нык еладылар.
– И-и Раббы, Исраил Алласы! – диде алар. – Ни өчен Исраил белән мондый хәл булды соң? Ни өчен Исраил бер ыругка кимрәк бүген?
Икенче көнне иртән исраилиләр таң белән тордылар да, шунда мәзбәх төзеп, тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерделәр.
(Бер-берсеннән алар: – Без Раббы каршына җыелган чакта, Исраил ыругларыннан бирегә килми калучылар бармы? – дип сораша иделәр, чөнки алар «Раббы каршына Миспага килми калучыларның җаны кыелырга тиеш!» дип ант иткән булалар.)
Исраилиләр үзләренең кардәшләрен – Беньямин ыругын кызганып: – Исраил үзенең бер ыругын югалтты!
Без шулай, Раббы белән ант итеп, үзебезнең кызларыбызны аларга кияүгә бирмәскә хәл кылгач, исән калган беньяминнәргә ничек хатын табарга? – диештеләр.
Шуннан алар бер-берсеннән: – Исраил ыруглары арасыннан Миспага, Раббы каршына килми калучылар бармы? – дип сорашырга тотындылар, һәм Гилыгад Явешеннән Раббы каршына җыенга берәү дә килмәгән булып чыкты,
чөнки халыкны барлаганда Гилыгад Явешеннән килүчеләр күренмәде.
Шунлыктан Исраил халкы, әлеге шәһәргә унике мең гаскәрине озатып, аларга: – Гилыгад Явешенә барып, хатын-кызлары һәм бала-чагалары белән бергә бар халкын юк итегез!
Сезгә боерык шулдыр: ир күргән һәрбер хатын-кызны, шулай ук һәрбер ир затын кырып бетерегез!
Гаскәриләр, Гилыгад Явешендә ир-ат татымаган дүрт йөз гыйффәтле кыз табып, аларны Кәнган җирендәге Шилоһка алып килделәр.
Аннары Исраил халкы, Риммун кыясында сыеныр урын тапкан Беньямин угылларына иминлек игълан итәр өчен, үзенең илчеләрен юллады.
Шуннан, Беньямин сугышчылары өйләренә әйләнеп кайткач, Гилыгад Явеше кызларын аларга хатынлыкка бирделәр. Әмма кызлар барсына да җитмәде.
Беньямин ыругын халык бик кызганды, чөнки Раббы исраилиләрне бер ыругларыннан мәхрүм иткән иде.
Исраил халкының өлкәннәре уйга калды: – Исән калган сугышчыларга кайдан хатын табарга? Беньямин ыругы хатыннары кырылып бетте бит!
Исраилнең бер ыругы шулай эзсез югалмасын өчен, беньминнәрнең биләмә җирләре исән калган Беньямин угылларына калсын.
Ләкин без аларга хатынлыкка кызларыбызны бирә алмыйбыз, чөнки Исраил угыллары: «Кызын Беньямин ыругы егетенә кияүгә биргән кешегә каргыш төшсен!» – дип ант иттеләр.
– Менә, Бәйт-Элдән төньякта, Бәйт-Элдән Шәкемгә бара торган юлдан көнчыгышта һәм Лебонадан көньяктарак урнашкан Шилоһта елның-елында Раббы бәйрәме оештырыла, – диде алар, исләренә төшереп,
ә Беньямин угылларына әйттеләр: – Шунда барыгыз да йөзем бакчаларында посып торыгыз.
Кызлар әйлән-бәйлән уйный башлагач, йөгереп чыгыгыз да, һәркайсыгыз үзенә бер кызны эләктереп, Беньямин җиренә алып кайтыгыз.
Аталары яки ир туганнары сезгә дәгъва белән килә калса, без аларга: «Зинһар, кызларыгызны калдырырга рөхсәт итегез! Чөнки сугыш кырында егетләрнең һәркайсын хатынлы итә алмадык. Ә инде кызларыгызны сез үз кулларыгыз белән бирмәгәч, бу эштә сезнең гаебегез юк», – дип әйтербез.
Беньямин угыллары шулай эшләделәр дә: әйлән-бәйлән уйнап йөргән кызлар арасыннан һәркайсы үзенә хатынлыкка берсен алып качты. Аннары алар, биләмә җирләренә әйләнеп кайтып, шәһәр-авылларын яңадан төзеделәр һәм шунда яшәп киттеләр.
Исраилиләр дә өйләренә таралышты, аларның һәркайсы үз ыругына, үз нәселенә әйләнеп кайтты – барысы да үзләренең биләмә җирләренә таралышты.
Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар булмыйча, һәркем үзе кирәк тапканча гамәл кыла иде.
Исраил иле белән хөкемчеләр идарә иткән көннәрдә җиргә кытлык килде. Шул сәбәпле Яһүдә Бәйт-Лехеменнән бер кеше, хатыны белән ике углын ияртеп, яшәргә дип Мәаб җиренә күченеп китте.
Әлеге кешенең исеме – Әлимәлик, хатыныныкы – Нагомия, ә угылларыныкы Махлон вә Кильйон иде; алар Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче Эфрат кабиләсеннән иделәр. Шулай итеп алар, Мәаб җиренә күченеп килеп, шунда яшәп калдылар.
Бервакыт, Нагомиянең ире Әлимәлик вафат булып, Нагомия ике углы белән берьялгызы калды.
Угыллары үзләренә хатынлыкка Мәаб кызларын алдылар; аларның берсе – Өрпә, икенчесе Рут исемле иде. Ун ел чамасы гомер кичергәч,
Нагомиянең угыллары да үлеп китте; үзенең ирен, ике углын югалтканнан соң, ул бөтенләй ялгызы калды.
Раббының, Үз халкын кайгыртып, басуларда зур уңыш үстерүен ишеткәннән соң, Нагомия үзенең киленнәре белән бергә Мәаб җиреннән туган иленә кайтырга карар кылды.
Яшәгән җирләреннән кузгалып, алар Яһүдә тарафына юл тоттылар. Кайтып барганда,
Нагомия үзенең киленнәренә: – Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз. Раббы сезне рәхмәтеннән ташламасын, сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа бик игелекле булдыгыз.
Раббы кушып, сезнең һәр икегезгә, үз тиңегезне табып, тигез тормыш корырга язсын! – дип, киленнәрен үпте.
Әмма алар, бу сүзләрне ишетеп: – Юк, без синең белән халкың янына барабыз, – дип еларга тотындылар.
Нагомия исә аларга: – Балакайларым, үз өегезгә кайтыгыз, нигә сезгә минем белән барырга? Сезгә ир булырдай егетләр тудырасым юк бит инде минем.
Барыгыз, кызларым, өегезгә кире кайтыгыз. Ир белән яшәргә соң инде миңа. Әгәр дә мин: «Алда әле өмет бар!» – дип әйтә калсам һәм, бүгенге төнне ир-ат белән уздырып, сезгә тәгаенләгән ир балалар тудырсам да,
аларның үсеп буйга җитүләрен ничек көтеп тормак кирәк?! Юк, кызларым, бу мөмкин хәл түгел. Минем хәсрәтем сезнекеннән ачырак, чөнки миңа Раббы каргышы төште.
Әлеге сүзләрдән соң киленнәре кабат кычкырып еларга тотындылар. Аннары Өрпә дигәне кайнанасын үпте дә хушлашып китеп барды. Рут исә, кайнанасына сарылып, аның янында калды.
Нагомия Рутка: – Әнә, килендәшең туган кавеменә, үз илаһларына әйләнеп кайтырга булды, син дә шулай эшлә, – диде.
Әмма Рут аңа: «Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине, – диде. – Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың – минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр!
Вафатың кайда булса, мин дә шунда үләрмен, мине дә шунда җирләрләр. Раббы миңа нинди генә җәзалар җибәрсә дә, мине синнән бары әҗәл генә аерыр».
Нагомия, килененең үз дигәнендә нык торуын күреп, аны үгетләүдән туктады.
Бәйт-Лехемгә килеп җиткәнче, алар шулай бергәләп юлларын дәвам иттеләр. Бәйт-Лехемгә аяк баскач, аларны күреп, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, һәммәсе бер-берсеннән: «Нагомияме соң бу?» – дип сораша башлады.
Нагомия шәһәр халкына болай дип белдерде: – Миңа Нагомия дип түгел, Мара дип дәшсәгез, дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды.
Мин моннан күпме мал-мөлкәт белән чыгып киткән идем, Раббы исә мине бирегә буш кул белән кайтарды. Раббы шуның кадәр хәсрәтләр җибәргәч, Кодрәт иясе бәхетсезлеккә дучар иткәч, ничек итеп миңа Нагомия дип дәшмәк кирәк?!
Шул рәвешле, Нагомия үзенең килене – Мәаб җиреннән килгән мәаби Рут белән Бәйт-Лехемгә әйләнеп кайтты. Алар бирегә арпа урагына төшәр алдыннан кайтып җиттеләр.
Биредә Нагомиянең мәрхүм иренә туган тиешле, чыгышы белән Әлимәлик нәселеннән булган Богаз исемле могтәбәр бер кеше яши иде.
Бервакыт мәаби Рут Нагомиядән: – Басуга барып, берәр мәрхәмәтле бәндә артыннан башак җыеп кайтырга ярыймы? – дип сорады. Кайнанасы аңа: – Бар, кызым, – диде.
Рут, басуга чыгып, уракчылардан соң коелып калган башакларны җыярга тотынды. Басуның бу өлеше мәрхүм Әлимәлик нәселеннән булган Богазныкы иде.
Бервакыт басуга Бәйт-Лехемнән Богаз үзе дә килде һәм уракчыларына: – Раббы сезнең белән булсын! – дип, сәламен күндерде. Уракчылары исә аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! – дип җавап кайтарды.
Шунда Богаз уракчыларга күз-колак булырга тиешле хезмәтчесеннән: – Бу яшь хатын кемнеке? – дип сорады.
Хезмәтчесе аңа: – Нагомия белән бергә Мәаб җиреннән кайткан мәаби хатын ул, – диде.
– Уракчылардан соң көлтәләр арасында калган башакларны җыярга рөхсәт сораган иде. Иртәдән бирле башак җыя менә, чатырга керми дә диярлек.
Богаз Рутка әйтте: – Менә нәрсә, кызым, биредән китеп, башкалар басуыннан башак җыеп мәшәкатьләнмә, гел шушында, минем хезмәтче хатын-кызларым янында бул;
алар кайсы басуда урсалар, алар артыннан җыеп йөр. Мин хезмәтчеләремә сине борчымаска боерырмын. Сусый калсаң, хезмәтчеләрем тутырган чүлмәкләрдән эчеп, сусыныңны басарсың, – диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Рут, башын җиргә иеп, Богаздан сорады: – Ни өчен син миңа карата шулай игелеклесең? Чит кеше булуымны белә торып, нигә мине шулай үз итәсең?
– Иреңне җирләгәннән соң, кайнанаң өчен синең ни-нәрсәләр эшләвең, ата-анаңны, туган илеңне калдырып, моңарчы сиңа таныш булмаган халык арасына килеп керүең миңа бик яхшы мәгълүм, – дип җавап бирде Богаз.
– Кылган игелегең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән җавап кайтарсын! Раббының, Исраил Алласының шәфкать канаты астына сыенырга дип килгәнең өчен, Раббы сине Үзе бүләкләсен!
– Игелегеңнән ташламасаң иде, әфәндем! – диде аның бу сүзләренә каршы Рут. – Мин колыңны тынычландырдың, хезмәтчеләрең дәрәҗәсенә дә лаек булмаган хатынны күңелгә хуш сүзләрең белән юаттың.
Төш вакытында Богаз Рутка: – Бире кил, ризыктан авыз ит, икмәгеңне шәраб серкәсенә манып аша, – диде. Рут уракчылар янына килеп утырды, Богаз биргән кыздырган орлыкны ашый башлады; тамагы туйганнан соң да, әле аның ризыгы калды.
Аннары ул, торып, тагын башак җыярга тотынды. Богаз үзенең хезмәтчеләренә: – Көлтәләр арасында коелып калган башакларны да җыйсын, кыерсытмагыз аны, хәтта көлтәгездән дә учма-учма өлеш чыгарыгыз, җыйсын, сүз әйтмәгез аңа, – диде.
Шул рәвешле, Рут кичкә хәтле басуда башак җыйды, аннары аны сугып җилгәрде. Бөтенесе бер эфа чамасы арпа чыкты.
Шуннан соң ул шәһәргә кайтты һәм җыйган ашлыгын кайнанасына күрсәтте. Аннары төш вакытында үзеннән артып калган ризыкны кайнанасына сузды.
Кайнанасы аңардан: – Син бүген кайда эшләдең, арпаны кайдан җыйдың? – дип сорады. – Сиңа игелек күрсәткән кешегә Аллаһының рәхмәте яусын! Рут аңа Богаз исемле кешенең басуында эшләгәнен әйтте.
Шунда Нагомия үзенең килененә: – Раббы аны фатихаласын! Ул тере бәндәләргә дә, үлеләргә дә мәрхәмәтле! Богаз – безнең якын кардәшебез, безгә туган тиешле кеше, – диде.
Мәаби Рут аңа әйтте: – Ул хәтта миңа: «Урак өсте беткәнче, минем хезмәтчеләрем янында бул», – диде.
Нагомия: – Аның хезмәтчеләре белән эшләвең бик әйбәт, кызым, – диде. – Башка басуда сиңа кыен булыр, рәнҗетүләре бар.
Богазның хезмәтче хатын-кызлары арпа вә бодайны урып бетергәнче, Рут әнә шулай алар янында башак җыйды, яшәвен исә кайнанасы белән яшәде.
Беркөнне кайнанасы Нагомия аңа: – Кызым, бәлки, сиңа яшәр өчен уңайлырак урын табарга, тормышыңны җайга салыргадыр? – диде. –
Синең белән бергә эшләгән хезмәтче хатын-кызларның хуҗалары, безгә туган тиешле Богаз, бүген төнлә ындырда арпа җилгәрә.
Син юын-төзәтен, хушбуй сөртен дә, кешелеккә дигән киемнәреңне киеп, ындыр табагына бар, әмма, Богаз ашап-эчкәнче, аның күзенә чалынма.
Ул йокларга җыенгач, аның кай тирәгә ятканын чамалап кал да, йокыга китүенә, өстендәге җәймәсен ачып, аяк очына кереп ят. Аннары ни эшләргә икәнен ул сиңа үзе әйтер.
Кайнанасына Рут: – Мин барысын да син кушканча эшләрмен, – диде.
Шуннан ул ындыр табагына юнәлде һәм барысын да кайнанасы кушканча эшләде.
Ашап-эчеп күңеле хушланганнан соң, Богаз эскерт төбенә барып йокларга ятты. Рут исә, акрын гына килеп, аның аяк очындагы җәймәсен күтәрде дә шунда кереп ятты.
Төн уртасында Богаз сискәнеп уянып китте һәм аяк очында яткан хатынны абайлап алды.
– Син кем? – дип сорады хатыннан Богаз. – Синең колың Рут, – дип җаваплады хатын. – Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы. Син миңа туган тиешле кеше бит.
– Раббы сиңа фатихасын күндерсен, кызым! – диде Богаз. – Син үзеңә ни бай, ни ярлы яшь кияү эзләп китмәгәнсең – кылган гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу.
Моннан ары, кызым, бернәрсәдән дә курыкма, теләкләреңнең һәммәсен дә үтәрмен, чөнки синең инсафлы хатын булуыңны бөтен шәһәр халкы белә.
Сүзең хактыр: мин сиңа туган тиешлемен, әмма синең миннән дә якынрак тагын бер туганың бар.
Бу төнгә биредә кал, ә иртәгә, әгәр ул туганың синең яклаучың булырга теләсә, бик яхшы, аның янына барырсың, әгәр инде теләмәсә, яклаучың мин булырмын – Раббы моңа Үзе шаһиттыр! Ә хәзер таңга кадәр шушында йокла.
Шулай итеп, Рут бу төнне Богазның аяк очында йоклады, ә иртәгесен таң беленер-беленмәстә торып басты. Богаз: «Ындыр табагына хатын-кыз килгәнне берәү дә белмәсә иде», – дип уйлап,
Рутка: – Алъяпкычыңны тотып тор, – диде дә Рутның алъяпкычына алты үлчәм арпа салды, аннары шәһәргә кайтып китте.
Ә Рут үзенең кайнанасы янына юл алды. – Йә, нәрсә, кызым? – дип сорады Нагомия аңардан. Рут аңа Богазның ниләр эшләвен сөйләп бирде
һәм, әйткәннәренә өстәп, болай диде: – Менә бу алты үлчәм арпаны ул миңа: «Кайнанаң янына буш кул белән кайтма», – дип бирде.
Кайнанасы аңа: – Кызым, эшнең нәрсә белән бетәсен сабыр гына көт, чөнки Богаз әйткән сүзен көнендә үтәмичә тынычлана алмый торган кеше, – диде.
Ындырдан кайтуга, Богаз шәһәр капкасы төбенә чыгып утырды. Нәкъ шул вакытны аның турысыннан бая искә алган туганының үтеп баруын күрде. – Бире килеп утыр әле, – дип чакырды аны Богаз. Теге килеп утырды.
Богаз, шәһәр өлкәннәреннән ун кешене чакырды да: «Бире узыгыз», – дип, янәшәдән урын күрсәтте. Өлкәннәр утырдылар.
Шуннан Богаз, туганына карап, болай дип сүзен башлады: – Мәаб якларыннан әйләнеп кайткан Нагомия безнең мәрхүм ир кардәшебез Әлимәлик милкендәге басуның бер өлешен сатарга уйлый.
Сиңа шушы хәбәрне җиткерергә булдым. Биредә утыручылар һәм өлкәннәр алдында сиңа әйтәсе сүзем шул: басуны сатып алырга ризасыңмы? Әгәр риза икәнсең – ал, инде теләмисең икән – җавабыңны әйт. Миңа моны белеп тору кирәк, чөнки синнән башка басуны үзенә алырдай кеше юк; инде син баш тартсаң, миңа уйларга кала. Богазның кардәше сатып алырга булды.
Шуннан Богаз аңа: – Нагомиянең басуын алган очракта, син аның киленен, тол хатын мәаби Рутны хатынлыкка алырга мәҗбүрсең – әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга тиеш, – диде.
Богазның туганы исә бу сүзләргә каршы болай дип җавап кайтарды: – Әлеге басу өчен йолым түләп, үз мөлкәтемә зыян китерер хәлем юк; шулай булгач, басуны син үзеңә ал.
Әүвәле Исраил җирендә йолым түләү, алмашу кебек эшләрне раслау өчен, мондый гадәт булган: ике якның берсе, аяк киемен салып, икенчесенә биргән, һәм Исраилдә бу – таныклаучы дәлил саналган.
Шунда теге туганы Богазга: – Син сатып ал аны, – дип, аяк киемен салды да аңа тоттырды.
Аннары Богаз, өлкәннәргә һәм җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп: – Сез хәзер һәммәгез дә мәрхүм туганым Әлимәлик һәм аның угыллары Кильйон белән Махлон өлешен Нагомиядән кабул итеп алуымның шаһитлары булдыгыз.
Шулай ук Махлонның тол хатыны мәаби Рутны да мин үземә хатынлыкка алам, чөнки әлеге биләмә аның мәрхүм иренең гаиләсендә калырга, аның исеме кардәшләре арасында һәм туган шәһәрендә эзсез югалмаска тиеш. Сез бүген шуның шаһитлары булдыгыз, – диде.
Капка янындагы барча халык һәм өлкәннәр һәммәсе шунда: – Барыбыз да шаһит! Раббы синең йортыңа аяк баскан хатынга да, Исраил йортын корган Рахилә белән Лиягә биргән кебек, күркәм холык насыйп итсен; Эфратадагы мөлкәтең һаман арта торсын, Бәйт-Лехемдә исемең данга күмелсен, Ходай Тәгалә сиңа шушы яшь хатын карыныннан бирәсе балалар аркылы синең нәселең дә, Тамарның Яһүдәдән тапкан углы Перес нәселе сыман, көчле вә куәтле булсын! – дип теләк теләделәр.
Богаз шуннан соң Рутны үз өенә алды, һәм ул аның хатыны булды. Богаз аның белән йоклады, һәм Раббының рәхмәте белән Рут авырга узды, вакыты җиткәч, угыл тапты.
Килене бала тудырганнан соң, барча хатын-кыз Нагомиягә: – Шөкер, Раббы сине оныксыз калдырмады! Исраил җирендә бу баланың исеме данга күмелсен!
Картаймыш көнеңдә ул синең шатлыгың һәм туендыручың булыр, чөнки аны ихлас күңелдән сине яраткан, сиңа җиде углыңнан да артык кадер-хөрмәт күрсәткән киленең тапты! – дип әйтә торган булды.
Нагомия, сабыйны кулына алып, күкрәгенә кысты, әнә шулай аның караучысы-багучысы булып китте.
Күрше хатыннар: «Нагомиянең углы туды!» – дип әйтә иделәр һәм үзләре үк балага Обид дип исем куштылар. Обид – Ишайның, ә Ишай – Давытның атасы буладыр.
Пересларның нәсел шәҗәрәсе менә шушы рәвешле: Перестан – Хесрон,
Хесроннан – Рам, Рамнан – Амминадаб,
Амминадабтан – Нахшон, Нахшоннан – Салмон,
Салмоннан – Богаз, Богаздан – Обид,
ә Обидтән Ишай туа; Ишайның углы исә – Давыт.
Таулы Эфраим өлкәсендәге Раматаим-Сопим шәһәрендә Элкана исемле бер кеше яши иде. Әлеге эфрати Элкана – Ерухам углы, Ерухам – Элиһу, Элиһу – Тоху, ә Тоху исә Суф углы иде.
Элкананың Хөннә һәм Пениннә исемле ике хатыны бар иде. Пениннәнең балалары булып, Хөннәнең исә балалары юк иде.
Һәр елның тиешле көннәрендә Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылып корбан чалыр өчен, Элкана үз шәһәреннән Шилоһка бара торган иде; Шилоһта Раббы руханилары вазифасын Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс башкара иде.
Корбан чала торган көнне Элкана үзенең хатыны Пениннәгә, аның барча ул-кызларына үз өлешләрен, Хөннәгә исә, гәрчә Раббы аның карынын кысыр кылса да, үзенә бер аерым өлеш бирә, чөнки Элкана аны яратарак төшә иде.
Раббы Хөннәне ана булу бәхетеннән мәхрүм иткәнгә күрә, Пениннә, көндәшенең кәефен бозып, аны гел рәнҗетеп тора иде.
Елның-елында, Раббы йортына барган саен, әнә шундый хәл кабатлана иде: Пениннә көндәше Хөннәнең кәефен боза да, тегесе күз яшьләре түгә-түгә тәмам тамактан яза иде.
Шулай бервакыт ире Элкана аңа: – Хөннә! Нигә елыйсың син, ник тамагыңа ашамыйсың, нидән йөрәгең сыкрый синең? Синең өчен ун угылдан да яхшырак түгелмени мин?! – диде.
Беркөнне, Шилоһта ашап-эчкәннән соң, Хөннә утырган урыныннан торып китте. Рухани Эли бу вакытны Раббы йортының ишек төбендәге утыргычта утыра иде.
Күңелен кайгы баскан Хөннә, ачы күз яшьләрен түгә-түгә Раббыга дога кылып, нәзерен әйтте: – И Күкләр Хуҗасы Раббы! – диде ул. – Колыңның өзгәләнүенә күз салсаң иде дә, шул колыңны онытмыйча исеңә төшереп, аңа ир җенесеннән бер бала насыйп итсәң иде! Мин аны, башындагы чәченә пәке дә тидертмичә, гомерлеккә Раббыга тапшырыр идем!
Хөннә Раббыга озаклап дога кылды; Эли исә, хатынның иреннәреннән күзен алмыйча, аңа карап торуында булды.
Күңеленнән генә дога кылганга, Хөннәнең иреннәре кыймылдый, ә тавыш-тыны ишетелми иде; шул сәбәпле Элигә ул исерек хатын кебек күренде.
– Күпме исереп йөрергә мөмкин? Эчкән шәрабыңнан айны инде! – дип дәште аңа Эли.
– Юк, әфәндем, – дип җавап бирде Хөннә, – җаны әрнегән бер хатын мин; шәраб та, сыра да эчмәдем, Раббым каршында күңел бушатуым гына.
Колыңны азгын хатынга санама, авыр кайгымны һәм олы хәсрәтемне белдерүем бу.
– Юлың имин булсын, – диде аңа Эли. – Исраил Алласы синең гозереңне үтәр, сораганыңны бирер.
– Синең күңелеңә мин колың хуш килсәм иде! – дип, Хөннә үз юлы белән китеп барды; шуннан тамагына да ашый башлады; аның йөзе инде әүвәлгечә кайгылы түгел иде.
Икенче көнне алар, таңнан торып, Раббыга баш игәннән соң, Рамаһка юл алдылар һәм шул көнне үк өйләренә кайтып җиттеләр. Хатыны Хөннә белән Элкана якынлык кылды, һәм Раббы Хөннәне исенә төшерде.
Беркадәр вакыт үткәннән соң, Хөннә авырга калды һәм ир бала тапты, «Мин аны Раббыдан сорап алдым» дип, ул аңа Шемуил дип исем кушты.
Көннәрдән беркөнне Элкана һәр елдагыча, Раббыга багышлап корбан китерү йоласын һәм әйткән нәзерләрен үтәү өчен, гаиләсе белән бергә тагын Шилоһка китте.
Хатыны Хөннә исә бармады. – Бала күкрәктән аерылгач, мин аны Раббы хозурына үзем илтермен, һәм ул бөтенләйгә шунда калыр, – диде ул иренә.
– Үзең теләгәнчә эшлә, – диде аңа ире Элкана, – бала күкрәктән аерылганчы, өйдә кал, һәм Раббы Үзенең сүзен тормышка ашырсын! Углы күкрәктән аерылганчы, Хөннә, өйдә калып, баланы бакты.
Бала имүдән туктаганнан соң, Хөннә, углын ияртеп, үзе белән өч яшьлек бозау, бер эфа он, бер турсык шәраб алды да Шилоһка, Раббы йортына килде; бу вакытта бала әле сабый гына иде.
Бозауны чалгач, Хөннә белән Элкана, баланы алып, Эли каршына килделәр.
– И әфәндем! Иминлек телим сиңа! – диде Хөннә. – Кайчандыр шушында, синең яныңда, Раббыга дога кылып торган хатын мин.
Шушы бала хакында иде догаларым, инде Раббы теләгемне үтәде – сораганымны бирде.
Хәзер менә мин аны гомере буена Раббыга, Аңа хезмәт итәр өчен тапшырам. Аннары алар Раббыга сәҗдә кылдылар.
Хөннә дога кылуында булды, ә догасы аның мондый иде: «Раббым аша йөрәгемә чиксез шатлык иңде, Аллаһы миңа ныклык бирде. Дошманнарымнан каһкаһә илә көләм мин, чөнки Синең коткаруыңа куанам.
Раббыдан изгерәк бүтән берәү юктыр, чөнки Синең кебек һичкем булмас. Аллабыздан башка сыеныр урыныбыз да юктыр.
Һавалы әңгәмәләр куертмагыз, дорфа сүзләрегез эчегездә калсын, чөнки Раббы бар нәрсәдән дә хәбәрдар Аллаһы, Ул барлык эш-гамәлләрне үлчәүгә сала.
Баһадирның угы сына, ә бетерешкән бер адәмнән гайрәт ташый.
Берәү әүвәл тук булса да, бүген әнә икмәк хакына маңгай тире түгә, ә тамагы ач булганы сый-хөрмәттә йөзә. Карыны кысыр җиде тапкыр бала тапты, күп балалы әнә япа-ялгыз бүген!
Раббы – гомер кисүче дә, тормыш бүләк итүче дә. Үлеләр аймагына озатучы – Ул, күтәреп торгызучы да – Ул.
Хәерче дә ясый Ул бездән, байлыкка да күмә, түбән дә төшерә, югары да чөя.
Мескен бәндәне Ул – тузан арасыннан, фәкыйрь-юксылны көл-туфрактан күтәреп торгыза. Түрәләр арасына утыртып, мирас итеп данлы урын бирә аларга. Җирнең нигезе Раббыныкыдыр, дөньяны Ул шул нигезгә урнаштырган.
Үзенә тугрыларның һәр адымын Ул дөрес юлда тота, явызларны исә караңгылык йотачак. Чөнки адәмдәге ныклык аның көч-гайрәтендә түгел.
Үз дошманнарын Раббы тар-мар итә, аларга күкләр күкрәтеп ябырыла. Раббы бөтен дөньяны хөкем итәчәк. Үзе куйган патшага ныклык бирүче Ул, Үзе ихтыяр кылган патшага кодрәт бирүче».
Элкана Рамаһка, өенә кайтып китте. Бала исә рухани Эли янында Раббыга хезмәт итү өчен калды.
Элинең угыллары юньсез кешеләр булып чыкты: алар Раббыны санламады,
руханиларның халык алдындагы бурычларын бар дип тә белмәде. Кем дә булса корбанлык итен пешерә башласа, руханиның яшүсмер хезмәтчесе чәнечкесен тотып килер иде дә чәнечкесе белән казан яисә кәстрүл, таба яки чүлмәк эченә кереп китәр, һәм чәнечкегә ни эләксә, рухани шуны үзенә алыр иде. Шилоһка килгән һәрбер исраили белән алар шундый эш кылырлар иде.
Эч мае яндырылмас борын, руханиның яшүсмер хезмәтчесе, корбан чалган кеше янына килеп: – Руханига кыздырыр өчен ит бир! Пешкән итне алмас ул, син аңа итнең чиен бир, – дип әйтер иде.
Кем дә булса аңа: – Башта эч мае яндырылсын, аннары җаның теләгәнчә алырсың, – дия калса, рухани хезмәтчесе: – Юк, хәзер үк бир, юкса барыбер талап алам! – дип әйтер иде.
Әлеге егетләрнең Раббы каршында гөнаһлары искиткеч зур иде, чөнки Раббыга китерелгән корбаннарга алар мыскыллап карадылар.
Үсмер бала Шемуил исә, өстенә җитен эфод киеп, Раббыга хезмәт итүендә булды.
Әнкәсе, ире белән корбан китерергә килгәндә, аңа ел да таманлап өске кием дә хәстәрләп килә иде.
Элкана белән аның хатынына фатихасын күндереп, Эли: – Раббыга тапшырылган әлеге углың урынына Раббы сиңа шушы хатыныңнан тагын да балалар бирсен, – дия торган иде. Аннары Элкана белән Хөннә өйләренә әйләнеп кайта иделәр.
Раббы Хөннәне кайгыртып, хатын тагын өч угыл вә ике кыз бала тудырды. Шемуил исә Раббы хозурында үсә бирде.
Бу вакытта Эли шактый картайган иде инде. Угылларының Исраил халкы белән ни-нәрсә кыланганнарын да, аларның Очрашу чатыры янына җыелган хатыннар белән йоклап йөрүләрен дә – һәммәсен ишетеп торды.
– Ни өчен сез андый эшләр кыласыз? Сезнең хакта миңа төрле яктан начар хәбәрләр килеп ирешә тора, – дип әйтә иде ул угылларына. – Юк, балакайларым, мин ишеткән һәм сезнең хакта халык арасында таралган хәбәр бер дә яхшылардан түгел.
Әгәр бер кеше икенчесенә карата гөнаһ эш кылса, Аллаһы аны яклап чыга ала, әгәр дә инде адәм баласы Раббысына карата гөнаһ кыла икән, кем аны яклап сүз катар?! Әмма угыллары аталарының сүзенә колак салмады, чөнки Раббы инде аларның гомерен өзәргә хәл кылган иде.
Шемуил исә һаман үсә, Раббының һәм халыкның илтифатын казана барды.
Көннәрдән беркөнне Эли янына Аллаһы кешесе килеп болай диде: – Раббы әйтә: «Синең ата-бабаларың әле Мисырда, фиргавен йортында кол булып торган чакта ук, аларга Үземне белгертмәдемме әллә?! Мәзбәхемдә корбан китерсеннәр, хуш исле сумала-майлар көйрәтсеннәр, өсләренә эфод киеп, Минем каршыда йөрсеннәр дип, рухани хезмәтен башкару өчен, Исраилнең бөтен ыруг-тармаклары арасыннан сезнең нәселне сайламадыммы?! Исраил угыллары утта яндырган корбанлыкларның һәммәсеннән атаң нәселенә өлеш чыгармадыммы әллә?!
Әгәр шулай икән, ни өчен сез Минем әмерем нигезендә Миңа тәгаенләнгән корбанлыкларны һәм Миңа бүләк ителгән икмәкләрне аяк астына салып таптадыгыз? Ни өчен син, угылларыңны Миннән өстен куеп, Минем халкым Исраил китергән бүләк-корбаннарның иң яхшылары белән туенып, корсак симертеп ятасың?»
Аллаһы кешесе өстәп болай диде: – Исраилнең Раббы Алласы әйтә: «Теге чакны Мин: „Синең ыругың, синең атаңның ыругы гомер бакый Миңа хезмәт итәр!“ – дип әйткән идем. Әмма хәзер Мин: „Юк, алай булмас!“ – дим. Мине данлаучыны данлармын! Мине санламаучыны исә хур итәрмен!
Көне җиткәч, Мин синең һәм атаң ыругының тамырын корытырмын, синең нәселеңдә берәү дә өлкән яшькә җитмәс;
Исраилгә күрсәтелгән игелекләрне син үз күзләрең белән күреп торырсың, әмма синең гаилә-нәселеңдә берәү дә картайганчы яшәмәс.
Мәзбәхемнән читләштермәгән кешеләреңне Мин бары күзләреңне зарыктырыр һәм җаныңны җәфалар өчен генә саклап калырмын; ләкин синең гаилә әгъзаларының һәммәсе урта яшькә җитүгә үлә барыр.
Сүзләремнең хаклыгын раслаучы дәлил итеп, угылларың Хөпни белән Пинхәсне киләчәктә нәрсә көткәнен әйтеп куям: алар әҗәлләрен икесе бер көнне табачак.
Шуннан Мин Үземә тугры булган рухани сайлап куярмын; ул, Минем сүземә колак салып, Мин теләгәнчә эшләр; аның нәселен Мин көчле вә нык итәрмен. Һәм ул гомере буена Мин билгеләгән патша янында хезмәт итәр.
Синең нәселеңнән исән калган һәркем, бер тиен көмеш вә бер телем икмәк сорап, аның каршына килер һәм аңардан: „Үз тамагымны үзем туйдырырлык берәр рухани хезмәтенә билгеләсәң иде мине“, – дип үтенер».
Яшүсмер Шемуил Эли янында Раббыга хезмәт итүендә булды. Ул көннәрдә Раббы нинди дә булса сүз белән бик сирәк мөрәҗәгать итә, илаһи күренешләр дә еш булмый иде.
Көннәрнең берендә Эли үзенең ятагында йокымсырап киткән иде (аның күзләре зәгыйфьләнеп, ул инде начар күрә иде).
Аллаһы чырагы әле янып тора, һәм Шемуил Аллаһы сандыгы торган Раббы йортында үз урынында ята иде.
Шул чакны Шемуилгә Раббы дәште. – Мин монда! – дип җавап кайтарды Шемуил
һәм Эли янына йөгереп килде. – Мин монда! – дип кабатлады ул. – Син миңа дәшкән кебек идең. Әмма тегесе аңа: – Дәшмәдем мин сиңа, урыныңа барып ят! – диде, һәм Шемуил үз ятагына барып ятты.
Ләкин Шемуилгә Раббы кабат дәште. Шемуил, урыныннан торып: – Мин монда! Син миңа дәшкән идеңме? – дип, кабат Эли янына килде. Ләкин тегесе аңа: – Мин сине чакырмадым, углым, бар, урыныңа ят, – диде.
Шемуил ул чакта әле Раббының тавышын танымый иде, чөнки моңарчы Раббының аңа мөрәҗәгать иткәне булмады.
Шемуилгә Раббы өченче кат дәште. Үсмер, торып, Эли янына тагын килде: – Мин монда! Син миңа дәшкән кебек идең, – диде. Шунда Эли аңлап алды: димәк, үсмер егеткә Раббы Үзе дәшә!
Шуннан Эли Шемуилгә болай диде: – Урыныңа барып ят та сиңа дәшкән тавыш кабат ишетелгәч: «Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине», – диген. Шемуил урынына барып ятты.
Раббы тагын аның янына килде. Тагын әүвәлгечә: – Шемуил, Шемуил! – дип дәште. – Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине, – диде Аңа Шемуил.
Шуннан үсмер Шемуилгә Раббы болай диде: – Исраилдә Мин бер эш башкарачакмын. Аның хакында ишеткән адәмнәрнең колаклары чыңлап торыр.
Шул көнне Мин Элигә аның нәсел-ыругы хакында әйтеп куйган сүзләремне гамәлгә ашырырмын. Мин бу эшне башлармын да, төгәлләрмен дә.
Угылларының Аллаһыны санламавын белә торып, аларны туры юлга күндермәгән өчен, Элинең бөтен нәсел-ыругын мәңгелек җәзага тартасымны Мин аңа алдан ук әйтеп куйган идем.
Шуңа күрә Элинең нәсел-ыругы хакында ант итеп әйтәм: алар гаиләсенең гаебе корбан чалып та, башка төр ризыклардан китергән бүләк-корбанлыклар белән дә мәңге юылмаячак.
Шуннан соң Шемуил иртәнгә кадәр йоклады да, иртәгесен торып, Раббы йортының ишекләрен ачты; Аллаһыдан иңгән әлеге күренеш хакында исә Элигә әйтергә йөрәге җитмәде.
Әмма Эли: – Шемуил углым! – дип дәшеп, аны үзе чакырып алды. – Әйе, мин монда! – дип җавап кайтарды аңа тегесе.
– Нинди хәбәрләр килеп иреште сиңа? – дип сорады Эли. – Яшермә миннән. Аллаһы әйткәннәрне яшереп калдырсаң, Ул сине каты җәзага тартыр.
Шуннан Шемуил үзе ишеткәннәрнең һәммәсен яшермичә сөйләп бирде. Моңа каршы Эли: – Ул – Раббы, Үзе ничек кирәк тапса, шулай эшләсен, – дип җаваплады.
Шемуил үсеп буйга җитте, һәм Раббы һәрчак аның юлдашы булды; Шемуилнең пәйгамбәрлек сүзләре тормышка ашты.
Шемуилнең Раббы пәйгамбәре икәнлеге Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил җирендә мәгълүм булды.
Раббы Үзенең сүзе белән Шемуил янына иңә һәм шул рәвешле Үзен Шилоһта белдерә торган булды,
Шемуил исә Раббы сүзләрен бөтен Исраил халкына җиткерә иде. Беркөнне исраилиләр пелештиләргә каршы яуга кузгалды. Исраил гаскәрләренең килеп тукталган урыны Эбен-Эзер янында иде, пелештиләр исә Афык янында урнашты.
Пелештиләр гаскәре тезелеп Исраил яугирләренә каршы һөҗүмгә күтәрелде, һәм ике арада сугыш башланды. Пелештиләр гаскәре, яу кырында Исраилнең дүрт меңләп сугышчысын һәлак итеп, әлеге бәрелештә җиңеп чыкты.
Исән калган сугышчылар исә үзләренең станына әйләнеп кайтты. Исраил өлкәннәре шунда: – Ни сәбәпле Раббы пелештиләр гаскәренә безне җиңәргә ирек куйды икән? Шилоһтан Раббы сандыгын алып килик әйдә, яу кырында сандык безнең арада булса, ул безне дошман кулыннан саклап кала алыр, – диделәр дә, Шилоһка кешеләр җибәреп, Килешү сандыгын китерттеләр. Керубим сыннары уртасында Күкләр Хуҗасы Раббының тәхете торган әлеге сандыкны Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс тә озата килгән иде.
Раббы сандыгы сугышчылар станына килеп җиткәч, исраилиләр шулхәтле көчле тавыш күтәрде ки, беркавым хәтта җир гүләп торды.
Пелешет сугышчылары, әлеге шатлык авазларын ишетеп: – Гыйбриләр станында нәрсәгә шулай сөенәләр икән? – дип, бер-берсеннән кызыксынып сораштылар һәм, Раббы сандыгы килгәнне белгәч: – Алар янына илаһлары килгән, – диештеләр, – котылу юк безгә! Моңарчы андый хәлне күргәнебез булмады.
Котылу юк безгә! Андый көчле илаһлар кулыннан кем коткарыр безне?! Мисырлыларга чүлдә төрле бәла-казалар китергән илаһлары бит бу!
Пелешет сугышчылары, нык торыгыз, батыр булыгыз! Әүвәл гыйбриләр безгә коллык иткән кебек, хәзер инде без аларга коллыкка төшмәс өчен, яу кырында батыр булыгыз!
Шундый сүзләр белән Пелешет сугышчылары һөҗүмгә ташланды, һәм исраилиләр, тар-мар ителеп, һәркайсы үз чатырына качты. Исраилиләрнең югалтулары бихисап иде: яу кырында утыз мең җәяүле сугышчы ятып калды.
Өстәвенә Аллаһы сандыгы да алардан китте, Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс тә һәлак булды.
Шул көнне Беньямин ыругыннан бер ир-егет, сугыш кырыннан качып, көн эчендә Шилоһка килеп җитте; аның өс киемнәре теткәләнгән, башына исә көл сибелгән иде.
Бу адәм шәһәргә килеп җиткән мәлдә, Эли, Аллаһы сандыгы өчен җаны әрнеп, юлга текәлгән килеш шәһәр капкасы төбендә утыра иде. Хәбәрче ир-егет сугыш кырындагы хәлләрне сөйләп биргәннән соң, бөтен шәһәр халкы кычкырып еларга тотынды.
Үкереп елаган авазларны ишетеп, Эли: – Ни сәбәптән мондый тавыш купты? – дип сорады. Ул вакытны Эли инде туксан сигез яшен тутырган булып, аның күз нуры сүнгән, шунлыктан ул берни күрми иде. Элинең соравын ишетеп, теге адәм шундук аның янына килде һәм: – Мин бүген Исраил гаскәрләре тупланган җирдән, сугыш кырыннан качып кайттым, – диде. – Ниләр булды анда, углым? – дип сорады аңардан Эли.
Хәбәр китерүче шунда: – Исраилиләр Пелешет гаскәреннән куркып качты. Исраил халкы бик нык кырылды, синең ике углың Хөпни белән Пинхәс тә шунда әҗәлен тапты, Аллаһы сандыгы да дошман кулына күчте, – диде.
Аллаһы сандыгын хәбәрче искә алуга, Эли капка төбендә утырган җиреннән чалкан авып төшеп муенын сындырды һәм шундук җан да бирде, чөнки ул бик нык картайган һәм авырайган иде инде. Эли кырык ел дәвамында Исраилдә хөкемче булып торган кеше иде.
Аның килене, Пинхәс хатыны, ул вакытны авырлы булып, якын араларда бала табарга тиеш иде. Аллаһы сандыгының дошман кулына күчкәнен, кайнатасы вә хәләленең вафатын ишетүгә ул, тезләренә егылып, баласын тудырды, чөнки инде бәбигә авырый башлаган иде.
Әҗәле якынлашыр алдыннан, янәшәсендә торган хатыннар аңа: – Курыкма, син ир бала таптың, – диделәр, әмма ул җавап кайтармады, битараф бер халәттә кала бирде.
– Исраил үзенең дан-шөһрәтен җуйды, – диде ул һәм баласына Икәбүд дип исем кушты; чөнки Аллаһы сандыгы да җуелган, кайнатасы белән иренең дә гомере өзелгән иде.
– Исраил үзенең дан-шөһрәтен җуйды, – диде ул, – чөнки Аллаһы сандыгы аңардан тартып алынды.
Пелештиләр исә, Аллаһы сандыгын кулга төшергәннән соң, аны Эбен-Эзердан Ашдодка алып кайттылар һәм,
Дагон гыйбадәтханәсенә алып кереп, Дагон сыны белән янәшә куйдылар.
Икенче көнне иртән торып карасалар, Дагон сыны Раббы сандыгы каршында йөзтүбән җирдә ята. Ашдод халкы Дагон сынын кабат әүвәлге урынына куйды.
Әмма өченче көннең иртәсендә Дагон сыны тагын Раббы сандыгы каршында җирдә йөзтүбән ята: аның гәүдәсе бөтен килеш калган, башы вә куллары исә киселгән булып, һәркайсы бусагада аерым-аерым ята иде.
Шул сәбәпле әле хәзер дә Дагон каһиннәре вә Ашдодтагы Дагон гыйбадәтханәсенә килүчеләр, аның бусагасына аякларын тидермичә, бусага аша атлап чыгалар.
Шул көннән Раббының кулы Ашдодта һәм янәшә-тирәдә яшәүчеләрнең тормышын гаять авырайтты – аларга бәла-каза җибәреп, тәннәрен шеш-кутыр белән каплады.
Әлеге хәлләрдән соң Ашдод халкы: – Исраил илаһының сандыгы бездә кала алмый, чөнки Аның кулы безгә дә, илаһыбыз Дагонга да авырлык китерде, – дип, Пелешет хуҗаларын Ашдодка җыйдылар һәм аларга: – Исраил илаһының сандыгы белән нишләргә? – дип мөрәҗәгать иттеләр. Тегеләр: – Исраил илаһының сандыгын Гәт шәһәренә күчерегез, – дип җаваплады. Шуннан Исраил Алласының сандыгын Гәткә озаттылар.
Әмма аны Гәткә күчергәннән соң, Раббының кулы шул шәһәргә дә авырлык китерде: кечедән алып зурысына кадәр һәммәсенең тәне шеш-кутыр белән капланды. Халыкның коты алынды,
һәм алар Аллаһы сандыгын Экронга озаттылар. Әмма Аллаһы сандыгы Экронга килеп җитүгә, Экрон халкы: – Безнең үзебезне дә, шәһәрне дә харап итәселәре килә микәнни?! Исраил илаһының сандыгын нигә безгә китерттеләр? – дип тавыш куптарды
һәм, Пелешет хуҗаларын җыеп: – Безне дә, халкыбызны да харап итеп бетергәнче, Исраил илаһы сандыгын кире үз урынына озатыгыз, – диде, чөнки Аллаһы кулы китергән авырлык шәһәр халкын тәмам куркуга төшерде: байтак кешенең гомере киселеп, исән калганнарның бөтен тәне шеш-кутыр белән капланды, халыкның үкереп елаган авазлары күкләргә кадәр яңгырап торды.
Раббы сандыгы җиде ай дәвамында Пелешет өлкәсендә кала бирде.
Көннәрдән беркөнне пелештиләр, каһин вә күрәзәчеләрне чакыртып, аларга: – Раббы сандыгы белән ни кылыйк? Киңәшегезне бирегез, ничек итеп аны кире үз урынына кайтарыйк? – дигән гозер белән мөрәҗәгать итте.
Тегеләр: – Әгәр сез Исраил илаһының сандыгын кире үз иленә озатырга җыенасыз икән, аны болай буш кына җибәрмәгез, гаебегезне йолыр өчен, Аңа бүләкләр җибәрегез; шул чагында сез сихәтләнерсез һәм Аның кулы ни өчен сезгә авырлык китергәнне белерсез, – дип җавап кайтарды.
Пелешет халкы: – Гаебебезне йолыр өчен, без Аңа нинди бүләк җибәрергә тиешбез? – дип сорады. Каһин вә күрәзәчеләр аларга: – Пелешет хуҗалары санынча алтыннан биш шеш һәм биш тычкан сурәте койдырып алыгыз, чөнки сезнең үзегезгә дә, хуҗаларыгызга да бер төрле каза килде, – дип җавап бирде. – Шулай итеп, басу-кырларыгызны корытучы тычканның һәм үзегезнең шеш сурәтен койдырып алып, Исраил илаһына хөрмәт күрсәтегез. Шуннан соң Ул сезне, сезнең илаһларыгызны вә җирегезне, бәлки, аяр да.
Нигә сезгә Мисыр халкы вә фиргавен сыман үҗәт булырга?! Алар әнә, Исраил Раббысы Үзенең кодрәтен күрсәткәч, Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт бирмәдеме әллә?!
Димәк ки, яңа арба ясатыгыз да әле генә беренче бозавыннан котылган, камыт күрмәгән ике сыерны җигегез, бозауларын исә аерып алып калыгыз.
Аннары Раббы сандыгын арбага урнаштырыгыз да, янәшәсенә илаһларына бүләккә дигән алтын әйберләр салынган тартманы куеп, арбаны үз уңаена җибәрегез һәм күзәтеп торыгыз: әгәр сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә таба, Исраил җиренә китсәләр, әлеге ифрат зур бәла-казаны безгә аларның илаһлары җибәргән булып чыга. Әгәр инде сыерлар анда бармаса, димәк, безне Исраил илаһының кулы җәзаламый, әлеге газаплар очраклы хәл булып чыга.
Пелешет халкы нәкъ шулай эшләде: бер генә тапкыр бозаулаган ике сыер табып, аларны арбага җиктеләр дә бозауларын, аерып, өйдә калдырдылар.
Аннары Раббы сандыгын һәм алтыннан коелган тычкан вә шеш сурәте салынган тартманы арбага урнаштырдылар.
Сыерлар туп-туры Бәйт-Шемешкә илтә торган юлдан киттеләр. Алар уңга да, сулга да борылмыйча, мөгри-мөгри юл буйлап туп-туры бара бирделәр. Пелешет хуҗалары исә, Бәйт-Шемеш чигенә җиткәнче арба артыннан ияреп бардылар.
Бәйт-Шемеш халкының үзәндә бодай урып яткан чагы иде. Раббы сандыгын күреп, алар бик сөенделәр.
Арба Бәйт-Шемештә яшәүче Ешуа атлы адәмнең басуына килеп җитте дә зур бер таш янында туктап калды. Бәйт-Шемеш халкы, арбаны утынга чапкалап, сыерларны тулаем яндыру корбаны буларак Раббыга багышлады.
Левиләр Раббы сандыгын һәм аның янындагы алтын сыннар салынган тартманы шул зур таш өстенә куйдылар. Ул көнне Бәйт-Шемеш халкы Раббы хөрмәтенә тулаем яндыру корбаннары һәм башка төр корбаннар китерде.
Пелешетның биш хуҗасы боларның һәммәсен күреп-күзәтеп торды; аннары алар шул ук көнне Экронга әйләнеп кайтты.
Пелешет халкы, үз гаебен йолыр өчен, Раббыга бүләк итеп китергән теге алтын шеш сурәтләренең берсе – Ашдод, берсе – Газа, берсе – Ашкылун, берсе – Гәт, берсе Экрон шәһәре өчен иде.
Ә алтыннан коелган тычкан сыннары Пелешетның биш хуҗасы биләмәсендәге ныгытылган шәһәрләр һәм алар янындагы авыллар санынча иде. Шул хуҗаларның биләмәләре исә Раббы сандыгы куелган, бүгенге көндә дә Бәйт-Шемештәге Ешуа атлы адәмнең басуында яткан теге зур ташка хәтле җәелгән иде.
Раббы сандыгы эченә күз салган өчен, Аллаһы шунда Бәйт-Шемешнең җитмеш кешесен үтерде. Шул сәбәпле халык кычкырып еларга тотынды, чөнки Раббының җәзасы аяусыз иде.
Шушы вакыйгадан соң Бәйт-Шемеш халкы: – Әлеге Изге Аллаһының, Раббының хозурында кем тора алыр икән?! Ул бездән соң кем янына барыр? – дип, Кыръят-Ягаримгә үзенең илчеләрен җибәрде. Илчеләр, алар янына килеп: – Пелешет халкы Раббы сандыгын кире кайтарды. Килеп, үзегезгә алып китегез аны, – диде.
Кыръят-Ягарим шәһәрендә яшәүчеләр, килеп, Раббы сандыгын алып киттеләр һәм Абинадаб исемле кешенең калку җиргә салынган йортына илтеп урнаштырдылар, ә аның углы Элгазарга, махсус багышлау йоласы үткәреп, Раббы сандыгын саклауны йөкләделәр.
Раббы сандыгын Кыръят-Ягаримгә алып кайтканнан соң, шактый гомер – егерме еллап вакыт үткәч, Исраил халкы күз яшьләре түгә-түгә Раббыны эзли башлады.
Шунда Шемуил бөтен Исраил халкына болай дип мөрәҗәгать итте: – Әгәр сезнең Раббыга сыенуыгыз ихлас күңелдән булса, сез чит-ят илаһлардан һәм Ашторет сыннарыннан арынырга тиешсез. Күңелегезне Раббыга беркетеп, Аңа гына хезмәт итегез, шул чагында Ул сезне пелештиләр кулыннан йолып алыр.
Исраилиләр, Багал һәм Ашторет сыннарын чыгарып ташлап, Раббыга гына хезмәт итә башлады.
Шемуил аларга: – Бөтен Исраил халкы Миспага җыелсын, мин сезнең хакта Раббыга дога кылырмын, – диде.
Исраил халкы Миспага җыелды һәм, су чумырып алып, аны Раббы каршына китереп түкте. Шул көнне халык: «Раббы алдында гөнаһ эш кылдык без!» – дип такмаклый-такмаклый ураза тотты. (Шемуил Миспада Исраил угылларының хөкемчесе булды.)
Исраил угылларының Миспада җыйналганын белеп, Пелешет хуҗалары исраилиләргә каршы күтәрелде. Әлеге хәбәр килеп ирешкәннән соң, исраилиләр, пелештиләрдән куркып,
Шемуилдән: – Раббы Аллабызга ялварудан туктама, безне пелештиләр кулыннан коткарып калсын! – дип үтенделәр.
Шуннан Шемуил бер бәрәнне анасының имчәгеннән аерып алды да, аны тулаем яндырып, Раббыга корбан китерде һәм Исраил өчен догалар юллады. Раббы аның догаларын кабул итте.
Шемуил тулаем яндыру корбаны китергән мәлдә, Пелешет гаскәрләре Исраилгә каршы яуга күтәрелде. Әмма ул көнне Раббы пелештиләр өстендә дөбердәтеп күкләрне күкрәтте – тегеләрнең тәмам котлары алынды, һәм алар Исраил сугышчылары тарафыннан тар-мар ителде.
Исраилиләр, Миспа чикләрен үтеп Бәйт-Карга җиткәнче, пелештиләрне кыра-кыра артларыннан эзәрлекләп бардылар.
Шуннан Шемуил, бер таш алып, аны Миспа белән Шен арасына утыртып куйды да «Раббы шушы урынга кадәр безгә булышты» дигән сүзләр белән әлеге ташка Эбен-Эзер дип исем кушты.
Шул рәвешле, җиңелү ачысын татыган Пелешет халкы башкача Исраил чиген үтеп кермәс булды, һәм, Шемуил исән чакта, Раббының кулы пелештиләрне тыеп торды.
Кайчандыр пелештиләр яулап алган Экрон белән Гәт арасында булган бөтен шәһәрләр һәм аларның әйләнә-тирәсендәге җирләр кабат Исраилгә әйләнеп кайтты. Исраил белән амориләр арасында да тынычлык урнашты.
Шемуил, үзе исән чакта, гомере буе Исраил хөкемчесе булып кала бирде:
елның елында ул, әле Бәйт-Элгә, әле Гилгәлгә, әле Миспага килеп, һәр барган җирендә Исраил халкына үзенең хөкем карарларын чыгара торды.
Шул шәһәрләрдән ул гел Рамаһка әйләнеп кайта иде, чөнки аның төп йорты Рамаһта булып, ул шунда да Исраилгә хөкемнәрен чыгарды, Раббыга багышланган мәзбәхне дә шунда корды.
Картлык баса башлагач, Исраилнең хөкемчеләре итеп Шемуил үзенең угылларын билгеләде.
Аның өлкән углы – Йоил, икенчесе Абия исемле иде; алар Беер-Шебада хөкемче булып тордылар.
Әмма Шемуилнең угыллары, атасы юлыннан тайпылып, күбрәк үз файдаларын кайгырттылар, бүләк-ришвәт тә алдылар, ялган хөкемнәр дә чыгардылар.
Шуннан Исраил өлкәннәре, җыелып, Шемуил янына Рамаһка килделәр һәм: – Үзең олыгайдың инде, угылларың исә синең юлыңнан тайпылдылар; димәк, безнең өстән патша билгеләсәң, кулайрак булыр иде, башка халыкларда кабул ителгәнчә, безнең белән патша идарә итсен, – диделәр.
Өлкәннәрнең «Безнең өстән патша куй, безнең белән ул идарә итсен» дигән сүзләре Шемуилгә ошамады, һәм ул Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте.
Раббы аңа болай дип җавап бирде: – Халык сүзенә колак сал, алар кушканның барысын да эшлә, чөнки аларның әлеге гамәлләре синнән түгел, ә бәлки нәкъ менә Миннән баш тартулары хакында сөйли; алар үзләре өстеннән Минем патшалык итүне теләми.
Мин аларны Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгәчә халык һаман үзенекен эшли – Мине читкә тибәреп, башка илаһларга табына. Синең белән дә нәкъ шулай ук эш кылулары.
Димәк, аларның гозеренә колак сал, әмма үзләре өстеннән идарә итәчәк патшаның хокуклары турында аларны алдан ук кисәтеп куй.
Үзләренә патша сораган халыкка Раббының әлеге сүзләрен Шемуил тулысынча тапшырды:
– Сезнең өстән хакимлек итәчәк патшаның хокуклары менә мондый булыр, – диде ул. – Патша, сезнең угылларыгызны үзенә алып, аларны арба йөртүче итәр, җайдакларына әйләндерер; угылларыгыз патша арбалары алдыннан йөгереп йөрер;
берәүләр – меңбашлары, икенчеләр иллебашлары булыр; беришләре патшаның басуларын эшкәртеп икмәген урып-сугар, кайсыберләре исә, сугыш коралы коеп, арбалары өчен төрле кирәк-ярак эшләр.
Хушбуй-бәлзәмнәр әзерләр, ризык, икмәк пешерер өчен, патша сезнең кызларыгызны да үзенә алыр.
Иң яхшы басу-кырларыгызны, йөзем вә зәйтүн бакчаларыгызны да, сездән тартып алып, үзенә хезмәт күрсәтүчеләргә таратыр.
Басу-кырларыгыздан, йөзем бакчаларыгыздан җыелган уңышның уннан бер өлешен дә, сездән алып, үзенең хәрәм агаларына, хезмәтчеләренә өләшер.
Сезнең ир вә хатын-кыз колларыгызны да, асыл егетләрегезне дә, ишәкләрегезне дә, сездән алып, үз ихтыяҗында кулланыр.
Вак терлегегезнең дә уннан бере аныкы булыр. Сез үзегез дә аның колларына әйләнерсез.
Шул чагында үзегез сайлап куйган патшагыздан зар еларсыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарыгызга инде колак салмас.
Әмма халык Шемуилнең сүзләрен илтифатка алмады: – Юк, безгә патша кирәк! Ул чагында без дә башкалар кебек булырбыз: безнең өстән патша идарә итәр, сугышка да алдан ул әйдәп барыр, – дип үзенекен сөйли бирде.
Шемуил халык фикерен тыңлап бетерде, аннары аларның сүзләрен Раббыга ирештерде.
Раббы исә Шемуилгә: – Аларча булсын, сораганнарын бир, патша билгелә үзләренә! – диде. Шуннан Шемуил Исраил халкына: – Барыгыз, өйләрегезгә таралыгыз! – диде.
Беньямин ыругында Кыйш атлы могтәбәр бер адәм бар иде. Кыйш үзе Абиел углы булып, Абиел – Сәрур, Сәрур – Бәкүрәт, Бәкүрәт исә Беньямин нәселеннән Апиях углы иде.
Шул Кыйшның Шаул исемле яшь чибәр углы бар иде. Буе-сыны белән ыругдашларыннан бер башка биегрәк булган әлеге Шаул кебек күркәм егет бөтен Исраил җирендә берәү генә иде.
Көннәрдән беркөнне Шаул атасы Кыйшның ана ишәкләре югалды. Кыйш үзенең углы Шаулга: – Үзең белән берәр хезмәтче ал да ишәкләрне юллап алып кайт, – диде.
Шаул, ишәкләрне эзли-эзли, таулы Эфраим төбәген кичте, Шалиша җирләрен үтте, әмма малларын таба алмады. Шагалим җирендә дә терлекләр юк иде. Беньямин өлкәсендә дә ишәкләрне очратмадылар.
Суф дигән җиргә килеп җиткәч, Шаул үзенең юлдаш хезмәтчесенә: – Өйгә әйләнеп кайтыйк, югыйсә атамда ишәк кайгысы бетеп, ул инде безнең хакта борчыла башлагандыр, – диде.
Әмма хезмәтчесе аңа: – Бу шәһәрдә бик тә хөрмәтле бер Аллаһы кешесе бар, ул әйткән һәр нәрсә тормышка ашып бара. Хәзер без шуның янына кереп чыгыйк, бәлки, без барырга тиешле юлны күрсәтер, – дип әйтте.
Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Аның янына буш кул белән ничек барыйк?! Букчабызда Аллаһы кешесенә бирердәй икмәгебез дә бетте, бүләгебез дә юк; нәрсәбез генә бар соң безнең? – диде.
Шаулга җавап итеп хезмәтчесе: – Миндә чирек шәкыл көмеш бар, безгә юл күрсәтсен өчен, Аллаһы кешесенә шуны бирермен, – диде.
Әүвәле Исраил җирендә кем дә булса гозер белән Аллаһы янына бара калса: «Гаиптән хәбәр бирүче янына барам», – дип әйтә торган булган, чөнки хәзер пәйгамбәр дип йөрткән кешеләрне элек шулай «гаиптән хәбәр бирүче» дип атаганнар.
Шуннан Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Ярар, әйдә киттек, – дип, алар шәһәргә – Аллаһы кешесе янына юнәлделәр.
Шәһәр урнашкан калкулыкка күтәрелгән чакта, алар су алырга чыккан кызлардан: – Биредә гаиптән хәбәр бирүче бармы? – дип сорадылар.
Тегеләр җавап итеп: – Әйе, биредә ул, әнә каршыңда гына – ашыга төш; безнең шәһәргә ул бүген калку җирдә корбан чалучы кешеләр янына дип килде.
Сез аны шәһәргә аяк басуга ук очратырсыз, калку җиргә ашарга менеп киткәнче күрә аласыз әле аны. Ул килеп фатихасын биргәнче, кешеләр, гадәттә, ризыкка орынмыйлар. Чакырылган кунаклар аның фатихасын алганнан соң гына ашый башлыйлар. Җитезрәк атласагыз, әле туры китерерсез аны, – диделәр.
Шаул белән хезмәтчесе шәһәргә таба атладылар. Шәһәр үзәгенә килеп җитүгә, калку җиргә барырга дип чыккан Шемуилне очраттылар.
Шаул килергә бер көн кала Раббы Шемуилгә болай дигән иде:
– Иртәгә шушы вакытта Мин синең яныңа Беньямин җиреннән бер кеше җибәрермен, Минем халкым Исраил белән җитәкчелек итсен өчен, син аңа май сөрт; ул Минем халкымны пелештиләр кулыннан азат итәр, чөнки Мин халкымның җәфа чигүен күрдем, аның иңрәп елаганын ишеттем.
Шемуил Шаулны күргәч, Раббы: – Мин сиңа әйткән кеше шушы булыр. Минем халкым белән ул идарә итәр, – диде Шемуилгә.
Шемуил каршына килеп, Шаул: – Гаиптән хәбәр бирүченең өе кайсы, шуны әйтче, – дип сорады.
Шемуил аңа: – Гаиптән хәбәр бирүче мин булам, – дип җаваплады, – минем алдан калкулыкка таба атла, бүген сез минем белән бергә ризыкланырсыз, иртәгә иртән мин сине кайтарып җибәрермен, күңелеңдәге сорауларыңа җавап та бирермен.
Өч көн элек югалган ишәкләрең хакында борчылма, алар табылды инде. Исраилдә кемне шулкадәр зарыгып көтәләр? Сине вә атаңның бар гаиләсен түгелме?!
Аңа җавап итеп, Шаул: – Мин бит Исраилдә иң кечкенә саналган Беньямин ыругыннан, – диде. – Гаиләм дә Беньямин ыругындагы бар гаиләләр арасында иң кечкенәсе. Шулай булгач, ни өчен син бу хакта миңа сөйлисең?
Шемуил, Шаул белән аның хезмәтчесен ияртеп, утызга якын чакырылган кунак җыелган бүлмәгә алып керде, аларны табын түренә утыртты һәм пешекчегә: – Бая мин сиңа биргән һәм читкәрәк алып куярга кушкан өлешне китер әле, – диде.
Шуннан пешекче итнең янбаш өлешен тулысы белән Шаул каршына китереп куйды. Шемуил: – Бу өлеш сиңа дип калдырылган, алдыңа ал да аша; әле кунак чакырган чакта ук, сиңа бирергә дип тәгаенләп куйган идем аны, – диде Шаулга. Шаул ул көнне Шемуил белән бергә ризыкланды.
Шуннан алар калку җирдән кабат шәһәргә төштеләр һәм Шемуил белән Шаул әңгәмәләрен түбәдә дәвам иттеләр.
Иртәгесен таң атуга Шемуил түбәдәге Шаулга: – Уян, кузгал, мин сине озата барам, – диде. Шаул, йокысыннан торып, Шемуил белән өйдән чыкты.
Шәһәр читенә җитәрәк Шемуил Шаулга: – Хезмәтчеңә әйт: алгарак атлый төшсен, – диде һәм хезмәтчесе алгарак узгач өстәде: – Ә син беразга туктап тор, минем сиңа Аллаһы сүзен җиткерәсем бар.
Шемуил, зәйтүн мае салынган савытын алып, Шаулның башына май сөртте; аннары аны үбеп болай диде: – Раббы Үз биләмәсе булган Исраил халкы белән идарә итүне сиңа тапшыра.
Хәзер, миннән аерылып киткәч, Беньямин җирендәге Селсахта, Рахилә кабере янында, ике кеше күрерсең. Алар сиңа: «Син эзләгән ишәкләр табылды, хәзер инде атаң, ишәкләрен онытып, углым белән ни булды икән, дип синең хакта борчыла», – дип әйтер.
Шуннан син ары китәрсең, гаҗәеп зур Тавор имәне янына килеп җиткәч, Аллаһыга гыйбадәт кылырга Бәйт-Элгә баручы өч кешегә тап булырсың. Берсенең кулында – өч кәҗә бәтие, икенчесенекендә – өч данә икмәк, өченчесенекендә бер турсык шәраб булыр.
Алар сиңа, сәламнәрен күндереп, ике икмәк бирерләр, һәм син алар кулыннан икмәкне алырсың.
Шуннан син пелештиләрнең сакчылар гаскәре урнашкан Аллаһы калкулыгына күтәрелерсең. Шәһәргә аяк баскач, лира вә шөлдерле барабанда, курай вә гөсләдә уйнаучылар артыннан калкулыктан төшеп килүче һәм пәйгамбәрлек кылучы берничә пәйгамбәрне очратырсың.
Шул мәлне сиңа Раббы Рухы иңәчәк: син бөтенләй башка кешегә әйләнерсең һәм үзең дә алар белән пәйгамбәрлек итә башларсың.
Мин әйткәннәр чынга ашкач, кулыңнан килгәннең һәммәсен эшлә – Аллаһы синең юлдашың булыр.
Гилгәлгә миннән элегрәк барып тор, Раббыга тулаем яндыру вә татулык корбаннары китерү өчен, мин синең яныңа шунда килермен. Мине җиде көн дәвамында көт, шуннан ары сиңа ни эшләргә икәнен килгәч әйтермен.
Шемуил китеп баруга, Аллаһы Шаулның бөтен күңелен-барлыгын үзгәртеп куйды; алдан әйтелгән әлеге хәбәрләр дә көнендә тормышка ашты:
калкулык буена килеп җитүгә, Шаул үзенең хезмәтчесе белән пәйгамбәрләр төркеменә килеп юлыкты, һәм шулчак, Шаулга Аллаһы Рухы иңеп, ул да башкалар белән бергә пәйгамбәрлек итә башлады.
Шаулны белүчеләр, аның башкалар белән бергә пәйгамбәрлек итүен күреп: – Кыйшның углына ни булган? Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы? – дип бер-берсеннән гаҗәпләнеп сораштылар.
Шул тирәдә яшәүчеләрнең берсе, җавап биреп: – Ә тегеләрнең атасы кем соң?! – диде. «Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы?» дигән әйтем әнә шул заманнан бирле яшәп килә.
Пәйгамбәрлек итүдән туктагач, Шаул калкулыкка китте.
Шаулның абзасы аңардан һәм хезмәтчедән: – Кайда йөрдегез сез? – дип сорады. Шаул аңа: – Ишәкләрне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Шемуилгә сугылган идек, – диде.
Шаулның абзасы: – Шемуилнең сезгә нәрсә әйткәнен сөйләп бир әле, – диде.
Шаул үзенең абзасына: – Ул безгә ишәкләрнең табылуын әйтте, – дип җавап кайтарды, әмма Шемуилнең патшалык хакындагы сүзләрен йомып калды.
Шемуил бөтен Исраил халкын Миспага – Раббы каршына чакырып китерде
һәм Исраил угылларына болай дип мөрәҗәгать итте: – Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә: «Мин, Исраилне Мисырдан алып чыгып, сезне мисырлылар һәм сезне золымлыкка салган башка патшалыклар җәбереннән йолып алдым.
Бүгенге көндә исә сезне бәла-казалардан йолып алган, кайгы-хәсрәтләрдән коткарган Аллагыздан йөз чөереп: „Юк, безнең өстән патша куй!“ – дип сорыйсыз. Инде шулай икән, ыругларга бүленеп, нәсел-нәсел булып Раббыгыз каршына килеп басыгыз».
Шуннан Шемуил Исраилдәге бөтен ыругларны чакырып алды һәм, нәтиҗәдә, Беньямин ыругы сайланды.
Аннары, Беньямин ыругына кергән нәселләрне аерым-аерым үз янына чакырганнан соң, Матри нәселенә тукталдылар; ахырдан Кыйш углы Шаул сайланды. Әмма Шаулны эзли башлаганнар иде – таба алмадылар.
Алар: – Шаул бирегә килдеме соң? – дип, Раббыдан сорадылар. Раббы: – Монда ул, олаулар арасына кереп поскан, – дип җавап бирде.
Йөгереп барып, Шаулны качкан җиреннән алып чыктылар. Үзен әйләндереп алган төркем уртасында басып калган Шаул бөтен кешедән бер башка биегрәк иде.
Җыелган халыкка Шемуил: – Күрәсезме, Раббы кемне сайлап алды?! Бөтен халык арасында аңа тиң булырдай кеше юк! – диде. Бар халык шунда: – Яшәсен патша! – дип кычкырып җибәрде.
Шемуил халыкка патша идарәсенең хокук-кагыйдәләрен аңлатты; аңлатканнарын китапка теркәп куйгач, китапны Раббы каршына илтеп салды да халыкка өйләренә таралышырга кушты.
Шаул да үз өенә – Гибгага юнәлде; күңелләренә Аллаһы кагылып узган кыю йөрәкле ир-егетләр дә аның артыннан иярде.
Әмма җәнҗал сөючеләр: – Ничек итеп бу кеше безне коткара алыр икән?! – дип, үзләренең канәгатьсезлеген белдерделәр һәм Шаулга бүләкләр китерүдән баш тарттылар, ләкин Шаул боларның берсен дә игътибарга алмады.
Көннәрдән беркөнне Аммон патшасы Нахаш, яуга кузгалып, Гилыгадтагы Явеш шәһәрен камап алды. Явеш халкы Нахашка мондый тәкъдим ясады: – Безнең белән солых төзесәң, сиңа хезмәт итәр идек.
Аммони Нахаш исә аларга: – Һәркайсыгызның уң күзен чокып алып, бөтен Исраилне мәсхәрәгә калдырган тәкъдирдә генә, мин сезнең белән солых төзергә ризамын, – дип җавап кайтарды.
Явеш өлкәннәре аңа: – Безгә җиде көн вакыт бир – Исраилнең һәр төбәгенә илчеләр җибәрик. Безгә ярдәм кулы сузучы булмаса, без синең якка чыгарбыз, – диде.
Илчеләр, Шаул яшәгән Гибгага килеп, әлеге сүзләрне халыкка җиткерделәр. Моны ишеткәч, халык сөрәнләп кычкырырга, еларга тотынды.
Шулчакны үгезләрен куалап басудан кайтып килүче Шаул күренде. – Халыкка ни булган? Ник елый алар? – дип сорады ул. Явештән илчеләр алып килгән хәбәрне Шаулга җиткерделәр.
Әлеге сүзләрне ишетүгә, Шаулга Аллаһы Рухы иңде, һәм ул, яман да нык ачуы кузгалган хәлдә ике үгезен кисәкләргә тураклап ташлап, шуларны илчеләр аша Исраил җиренең бөтен төбәкләренә таратырга кушты һәм: – Шаул белән Шемуилгә ияреп ярдәмгә кузгалмаган һәр кешенең үгезен шушындый язмыш көтә, – дип әйтергә әмер бирде. Халыкка Раббыдан курку иңеп, бөтенесе бердәй яуга кузгалды.
Шаул Безык каласына җыелган кешеләрне барлап чыкты: Исраилдән өч йөз мең, Яһүдәдән утыз мең ир-егет килгән иде.
Явеш илчеләренә алар: – Гилыгад Явешендәге халыкка хәбәр итегез: иртәгә, кояш кыздыра башлаганчы, котылу килер, – дип әйтергә куштылар. Илчеләр, әлеге сүзләрне Явеш халкына җиткереп, аларны бик куандырдылар.
Шуннан Явеш халкы Нахашка: – Иртәгә сезнең якка чыгабыз, безнең белән теләгәнегезне эшләрсез, – дип хәбәр итте.
Иртәгесен Шаул үзенең сугышчыларын өч төркемгә бүлде, һәм, таң атканчы, алар Аммон гаскәрләре эченә үтеп керделәр, кояш кыздыра башлаганчы, дошманны кырып та салдылар. Араларында исән калганнары кайсы кая таралышып бетте.
Шунда халык, Шемуилгә мөрәҗәгать итеп: – «Шаулгамы соң безнең белән идарә итәргә?!» – дип әйткән кешеләр кая? Тотып китерегез шуларны, без аларның җаннарын алабыз! – дип шаулашырга тотынды.
Әмма Шаул: – Бүген берәүнең дә җаны кыелырга тиеш түгел, чөнки бүген Раббы Исраилне коткарды! – дип каршы төште.
– Әйдәгез, Гилгәлгә барып, Шаулны кабат патшалыкка багышлыйк! – дип тәкъдим итте Шемуил.
Шуннан соң барча халык, Гилгәлгә юнәлеп, шунда, Раббы каршында, Шаулны патша дип игълан итте һәм, Раббыга багышлап, татулык корбаны китерде. Шаул белән бергә бөтен Исраил халкы рәхәтләнеп күңел ачты.
Шемуил Исраил халкына мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: – Менә, сез әйткәннәрнең һәммәсенә колак салдым, сезнең өстән патша билгеләдем.
Бүгенге көндә алдан башлап йөрергә сезнең патшагыз бар. Мин исә картайдым инде, чалардым; минем угылларым сезнең арада кала бирә. Яшьлек елларымнан башлап бүгенгәчә мин сезне әйдәп-җитәкләп һәрчак алдан бардым.
Менә мин сезнең каршыда басып торам. Раббы һәм Ул сайлаган зат алдында шаһитлык итегез: мин кемнең дә булса үгезен яисә ишәген алдыммы?! Берәрегезнең хәтерен калдырдым яисә кемнедер җәберләдемме?! Кемнән дә булса бүләкләр алып, ялган хөкем чыгардыммы?! Хилаф эш кылган булсам әйтегез – мин аны төзәтермен.
Халык аңа: – Син безнең хәтеребезне калдырмадың, җәберләмәдең дә, һәм беркемнән бернәрсә алмадың да, – дип җавап кайтарды.
Шуннан Шемуил халыкка: – Сезнең сүзләрегезгә бүген Раббы Үзе һәм Ул сайлап куйган зат шаһиттыр: сез миннән һичнинди гаеп тапмадыгыз! – диде. – Хак сүз, Раббы Үзе шаһиттыр! – дип җөпләде аны бар халык.
Шулчак Шемуил халыкка болай диде: – Муса белән Һарунны сайлаган, сезнең ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан Зат – Раббы Үзедер.
Инде дә каршыма килеп басыгыз – Раббының сезгә һәм сезнең ата-бабаларыгызга кылган яхшылыкларын исегезгә төшереп, хәзер мин сезгә Раббы алдында хөкем чыгарам.
Ягъкуб Мисыр җиренә күченеп килеп, ата-бабаларыгыз сөрәнләп Раббыга ялваргач, Раббы, Муса белән Һарунны җибәреп, ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыкты һәм менә шушы якларга китереп урнаштырды.
Әмма ата-бабаларыгыз үзләренең Алласы булган Раббыны оныттылар, шуңа күрә Раббы аларны өсләренә яу белән килгән Хатсорның гаскәр башлыгы Сисера, пелештиләр һәм дә Мәаб патшасы кулына тапшырды.
Ләкин ата-бабаларыгыз: «Гөнаһлы без, чөнки Раббыдан йөз чөереп башка илаһларга – Багал һәм Ашторет сыннарына табына башладык; хәзер исә безне дошманнарыбыз кулыннан коткар, һәм без Сиңа гына итагать итәрбез», – дип, ярдәм сорап Раббыга инәлеп-ялваргач, Раббы, Яруб-Багал белән Баракны, Ифтах белән Шемуилне җибәреп, сезне чолгап алган дошманнарыгыз кулыннан йолып алды, һәм сез шуннан соң хәвеф-хәтәрсез яши башладыгыз.
Соңрак Аммон патшасы Нахаш сезгә каршы кузгалгач, сез миңа: «Юк, безнең өстән патшалык итәр өчен безгә патша кирәк!» – дидегез. Раббы Аллагызның сезнең патшагыз булуын исә оныттыгыз.
Шулай итеп, менә сезнең үзегез сайлап куйган, үзегез таләп иткән патшагыз – Раббы сезнең өстән патша билгеләде!
Әгәр сез Раббыгызны олылап-хөрмәтләсәгез, Аңа табынып итагать итсәгез, сүзләренә колак салсагыз, Раббы ихтыярына каршы килмәсәгез, сез үзегез дә, сезнең өстән патшалык итүче патшагыз да Раббы Алла юлыннан йөрсәгез, барысы да әйбәт булыр.
Ә инде Раббы сүзләренә илтифат итмичә, Аның ихтыярына каршы килсәгез, Раббы, сезнең ата-бабаларыгызга каршы чыккан кебек, сезне дә җәзага тартыр.
Хәзер карап багыгыз: Раббы сезнең күз алдында зур бер могҗиза күрсәтер.
Белгәнегезчә, бодай урагына төшәр чак җитте. Ләкин мин Раббыдан сорармын, һәм Ул яңгырын да яудырыр, күкләрне дә күкрәтер. Шул чагында сез, патша сорап, Раббы алдында нинди зур гөнаһ кылуыгызны аңларсыз һәм күрерсез.
Шемуил Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте, һәм Раббы шул көнне үк күк күкрәтеп яңгыр яудырды. Моны күреп, Раббы белән Шемуилдән коты алынган халык Шемуилгә болай диде: – Раббыга, үзеңнең Аллаңа, без колларың хакында гыйбадәт кыл – әҗәлгә дучар итмә безне: булган гөнаһларыбыз өстенә, патша сорап, тагын бер гөнаһ кылганбыз икән!
Халыкка җавап итеп, Шемуил: – Курыкмагыз, кылынасы гөнаһ кылынган инде, ләкин киләчәктә Раббы юлыннан тайчанмагыз һәм, Раббыга ихлас күңелдән табынып, Аңа гына итагать итегез.
Юк-бар, яраксыз илаһларга иярмәгез: алар сезгә файда китермәс һәм коткара да алмас, чөнки алар һәммәсе чүп кенә.
Раббы Үзенең бөек исеме хакына Үз халкын ташламас, чөнки сезне Ул Үзе сайлап алды.
Миңа килгәндә исә, мин үзем дә Раббы алдында гөнаһ эш кылмам – сезнең хакта Аңа дога кылудан туктамам, сезне туры, хак юлга өндәүдә булырмын.
Тик сез, Раббыдан куркып, Аны олылагыз, чын күңелдән, бөтен йөрәгегез белән Аңа табыныгыз; сезнең хакка кылган олуг гамәлләрен һәрчак истә тотыгыз.
Инде явызлык кылыр булсагыз, үзегезнең дә, патшагызның да гомере киселер, – дип әйтте.
Патша итеп билгеләнгәндә, Шаулга … яшь иде. Исраил белән ике ел идарә иткәннән соң, ул үзенә өч мең исраилине сайлап алды. Шуларның ике меңе Микмәстә һәм Бәйт-Эл тавында Шаул янында калды, бер меңе Йонатан белән Беньямин Гибгасына китте; калганнарын исә Шаул үз өйләренә кайтарып җибәрде.
Беркөн Йонатан пелештиләрнең Гебадагы сакчылар гаскәрен тар-мар итте, һәм бу хакта пелештиләргә дә мәгълүм булды. Шуннан соң Шаул, гыйбриләр ишетсен дип, быргы кычкыртып бөтен илгә хәбәр салырга боерды.
«Шаул пелештиләрнең сакчылар гаскәрен тар-мар китерде, һәм хәзер инде Исраил пелештиләр өчен дошманга әйләнде» дигән хәбәр бөтен Исраилгә мәгълүм булганнан соң, исраилиләр Шаул янына Гилгәлгә җыелды.
Пелештиләр, Исраилгә каршы яуга кузгалып, утыз мең сугыш арбасы, алты мең атлы җайдагы һәм диңгез буендагы ком бөртеге санынча гаскәриләре белән Бәйт-Әвеннән көнчыгыштарак урнашкан Микмәскә килеп тупландылар.
Камалышка эләккән исраилиләр, үзләренә куркыныч янаганны сизеп, мәгарә вә тарлавыкларга, таш кыялар арасына, канау вә чокырларга качышып беттеләр.
Гыйбриләрнең кайберләре хәтта, Үрдүн елгасын кичеп, Гәд һәм Гилыгад җирләренә качты. Шаул Гилгәлдә калып, аның янында булган гаскәриләре тирән куркуга төшкән иде.
Шемуил алдан әйтеп куйганча, Шаул аны җиде көн дәвамында көтте. Шемуил Гилгәлдә һаман да күренмәгәч, Шаулның кешеләре әкренләп таралыша башлады.
Шуңа күрә Шаул, тулаем яндыру вә татулык корбаннары өчен кирәкле терлекләрне алып килергә кушып, Раббыга тулаем яндыру корбаны китерде.
Шаул корбан китерүне төгәлләүгә, Шемуил килеп җитте. Шаул, сәламен күндерергә дип, аңа каршы чыкты.
Әмма Шемуил аңардан: – И-и, нәрсә кылдың син?! – дип сорады. Шаул аңа: – Мин күрдем ки, кешеләрем мине ташлап кача башлады, ә син билгеләнгән вакытка килеп җитмәдең, пелештиләр исә Микмәскә килеп тупланды.
Шуннан мин, пелештиләр Гилгәлгә килеп җитеп һөҗүм башлар, ә мин әле Раббыга мөрәҗәгать итмәдем дип, тулаем яндыру корбаны китерергә хәл кылдым, – дип җавап бирде.
Шемуил аңа: – Раббы Аллаңның сиңа бирелгән боерыгын үтәмичә, зур ахмаклык кылгансың. Шулай булмаганда, синең нәселең Исраил илендә мәңге патшалык итәр иде.
Хәзер исә патшалык итүеңә чик куелыр; Раббы Үз күңеленә хуш килердәй берәр ир-егет табар һәм аңа Үз халкының юлбашчысы булырга боерыр, чөнки син Раббы кушканны үтәмәдең, – диде дә,
юлга кузгалып, Гилгәлдән китеп барды. Калган кешеләр исә, дошман гаскәрләре торган урынга таба Шаул артыннан юнәлеп, Гилгәлдән Беньямин Гибгасына килеп тупландылар. Шаул үзе белән калган кешеләрен барлап чыкты – аларның саны алты йөз чамасы иде.
Шаул үзенең углы Йонатан һәм алар янындагы ир-егетләр белән Беньямин Гибгасында кала бирде; пелештиләрнең тукталган урыны исә Микмәстә иде.
Пелештиләрнең алдынгы өч гаскәре, станнарыннан чыгып, исраилиләргә һөҗүмен башлады: гаскәрләрнең берсе Шугал төбәгендә урнашкан Опра тарафына юнәлде;
икенчесе Бәйт-Хорунга илтә торган юлга төште; өченчесе исә Сәбогыйм үзәне белән чиктәш чүлгә таба кузгалды.
Ул заманнарда Исраил җирендә тимер эшен белүче бер кеше дә калмаган, чөнки пелештиләр, гыйбриләр үзләренә кылыч яисә сөңге ясамагае, дип курка иде.
Төрән, китмән, балта яки урак үткенләргә кирәк булса, яһүдиләр пелештиләргә килергә мәҗбүр иде. Пелешет тимерчеләре төрән, китмән, өч япьле сәнәк, балта үткенләгән һәм колга очына тимер очлык кидергән өчен, бер шәкылның өчтән ике өлешен ала иделәр.
Шуңа күрә Шаул һәм Йонатан белән бергә яуга кузгалган халык кулында кылыч-сөңге ише әйбер булмады, тимердән коелган сугыш коралы бары Шаул белән аның углы Йонатанда гына иде.
Пелештиләрнең алдынгы гаскәре Микмәс каршындагы кичү янына чыкты.
Беркөн Шаул углы Йонатан үзенең корал йөртүчесенә: – Әйдә теге яктагы Пелешет гаскәрләре янына чыгабыз, – диде. Ә атасына әлеге нияте хакында ул бер сүз дә әйтмәде.
Шаулның бу вакытны Гибга читендә, Мигронда, анар агачы төбендә утырган чагы иде. Алты йөзләп сугышчысы да,
өстенә эфод киеп йөрүче Шилоһтагы Раббы рухание Ахия дә биредә иде. Әлеге Ахия, Икәбүднең ир туганы Әхитүб углы булып, Икәбүд – Пинхәс, Пинхәс исә Элинең углы иде. Йонатанның киткәнен беркем белми калды.
Йонатан пелештиләр янына чыгарга тиешле кичүнең һәр ике ягында Бутсес һәм Сенне дип аталган үткен ике кыя булып,
аларның төньяктагысы – Микмәскә, көньяктагысы Гебага карап тора иде.
Йонатан үзенең корал йөртүчесенә: – Әйдә шушы сөннәтсезләрнең станына үтеп керик! – диде. – Бәлки, Раббы ярдәменнән ташламас; азмы безнең гаскәр, күпме – җиңү яулау Раббы ихтыярындадыр.
Корал йөртүчесе аңа: – Күңелеңә килгәнне эшлә! Бар! Мин – синең белән! – дип җавап бирде.
– Хәзер менә без синең белән пелештиләр янына үтәбез дә алар күрердәй урынга чыгып басабыз.
Әгәр алар безгә: «Без яныгызга төшкәнче, шунда гына басып торыгыз», – дисәләр, торган урыныбызда гына көтәбез, үзебез алар янына менмибез;
әгәр дә инде: «Бире күтәрелегез», – дисәләр менәрбез; димәк, Раббы аларның язмышын безнең кулга тапшыра; аларның чакыруы безнең өчен бер билге булыр, – диде Йонатан.
Алар икесе Пелешет сугышчылары күрердәй урынга чыгып баскач, тегеләр: – Әнә, кереп качкан чокыр-ярыклардан гыйбриләр чыга башлады, – дип көлделәр. Аннары Йонатан белән аның корал йөртүчесен: – Әйтәсе сүзебез бар, бире менегез, – дип, үзләре янына чакырдылар. Йонатан шундук үзенең корал йөртүчесенә: – Минем арттан атла, чөнки Раббы аларны Исраил кулына тапшыра, – дип, аяк-куллары белән ябышып-тотынып тау башына күтәрелергә кереште; корал йөртүчесе аның артыннан иярде. Пелештиләр Йонатанның аяк астына егыла бардылар, корал йөртүчесе исә, яралыларны кырып, хуҗасы артыннан атлады.
Йонатан һәм аның корал йөртүчесе белән булган әлеге беренче бәрелештә пелештиләр кечкенә генә мәйданда үзләренең егермеләп сугышчысын югалтты.
Басуда – пелештиләр станында калган сугышчыларның да, барча халыкның да коты алынды; сакта торган гаскәрләр дә, алдынгы гаскәрләр дә шулай ук куркуга төште; аяк астында җир тетрәп торды, чөнки Аллаһы җибәргән дәһшәт иде бу.
Беньямин Гибгасындагы Шаул сакчылары Пелешет сугышчыларының куркудан кайсы-кая чабышканын күреп алдылар, һәм Шаул үзенең кешеләренә: – Сугышчыларны барлагыз, безнекеләр арасыннан кем чыкты икән, – диде. Барлаганнан соң, Йонатан белән аның корал йөртүчесенең юклыгы ачыкланды.
Шаул шунда Ахиягә: – Аллаһы сандыгын алып кил, – диде, чөнки Аллаһы сандыгы ул чакта Исраил угыллары белән иде.
Шаул белән рухани сөйләшеп торган арада, Пелешет гаскәрендәге ыгы-зыгы артканнан-арта гына барды, һәм Шаул үзенең руханиена кулларын төшерергә кушты.
Шаул, үзенең халкын күтәреп бәрелеш барган урынга килеп җиткәч, шуны күрде: Пелешет гаскәриләре бер-берсенә каршы кылыч күтәргәннәр – алар һәммәсе шашып калган диярсең.
Моңарчы әле пелештиләргә хезмәт итеп, алар арасында йөргән гыйбриләр шулвакыт Шаул белән Йонатан ягындагы исраилиләргә килеп кушылдылар.
Эфраим тауларында яшеренеп яткан исраилиләр дә, пелештиләрнең куркып качканын ишетеп, үз халкына кушылып сугышырга кереште.
Ул көнне Раббы исраилиләрне Үзенең ярдәменнән ташламады; сугыш хәтта Бәйт-Әвенгә кадәр җәелде.
Исраилиләр ул көнне нык талчыкты, ә Шаул: – Кич җитеп, мин үз дошманнарымнан үч алганчы, авызына ризык капкан кешегә ләгънәт төшәр, – дип, сугышчыларын ант эчәргә мәҗбүр итте. Ул көнне һичкем ризыкка орынмады.
Шулай бермәлне сугышчылар, урман эченә кереп, бер аланлыкта кәрәзле балга тап булдылар, әмма берсе дә агып яткан балга орынып карамады, чөнки алар ант бозудан курыктылар.
Йонатан исә атасының халыктан ант эчерүе хакында белми калган иде, шуңа күрә ул, кулындагы таягының очы белән бераз кәрәзле бал эләктереп, авызына капты, һәм аның күзләре яктырып китте.
Шулчак сугышчылардан берсе Йонатанга: – Синең атаң халыкны ант итәргә мәҗбүр итте: «Кем дә булса бүген авызына ризык капса, шуңа минем каргышым төшәр», – диде. Бүген көнозын беркем ашамады, шуңа күрә халык хәлсезләнде, – дип белдерде.
– Атам җиребезгә бәла алып килгән! Менә, күрегез: аз гына бал кабуга минем күзләрем яктырып китте.
Әгәр бүген кулга төшергән малыннан халык аз гына авыз итсә, пелештиләр белән көрәшергә көче күбрәк булыр иде, – диде Йонатан.
Ул көнне исраилиләр пелештиләрне Микмәстән алып Аялунга кадәр тар-мар китерделәр, һәм сугышчылар тәмам хәлдән тайды.
Шуңа күрә алар пелештиләрнең сарыкларын, үгез вә бозауларын тартып алып җиргә егып суярга, каны агып бетмәс борын, ит ашарга тотындылар.
Кайсысыдыр шунда: – Әнә, Раббы алдында халык гөнаһ эш кыла – каны да качмас борын, ит ашый, – дип, Шаулга җиткерде. Шулчак Шаул болай диде: – Сез гөнаһ эш кылдыгыз! Минем яныма берәр зуррак таш тәгәрәтеп китерегез дә халыкка шуны хәбәр итегез: «Һәркайсы үзенең үгезен вә сарыгын бирегә алып килеп суйсын да ашасын. Раббы алдында гөнаһ эш кылмагыз, каны китмәгән ит ашамагыз!» Ул төнне аларның һәркайсы, үз кулы белән үз малын җитәкләп китереп, аны Шаул билгеләгән урында чалды.
Шул рәвешле, Шаул Раббыга корбан китерү урыны ясады; бу аның тарафыннан Раббы өчен корылган беренче мәзбәх иде.
Шуннан Шаул: – Әйдәгез, төнлә пелештиләрне куа чыгыйк. Таң атканчы бөтен әйберләрен талап алып, бер генә кешесен дә исән калдырмыйк, – диде. Халык аңа: – Үзең ничек кирәк дип тапсаң, шулай эшлә, – дип җавап кайтарды. Әмма рухани аларга: – Әйдәгез Аллаһыга мөрәҗәгать итик! – дип каршы төшкәннән соң, Шаул Аллаһыдан: – Пелештиләрне куа чыгыйммы? Аларның язмышын Исраил кулына тапшырасыңмы? – дип сорады. Ләкин ул көнне Аллаһы аңа җавап бирмәде.
Шуннан Шаул: – Бөтен түрәләр бире җыелсын! Тикшереп-белешсеннәр: кем бүген гөнаһ кылган? Исраилне коткаручы Раббы Үзе шаһиттыр: әлеге гөнаһны углым Йонатан кылган булса, хәтта аның да гомере киселер! – дип белдерде. Тик халык арасыннан берәү дә сүз әйтмәде.
Аннары Шаул Исраил халкына болай дип сүзен дәвам итте: – Сез барчагыз да бер якка басыгыз, ә мин углым Йонатан белән икенче якка басам. – Үзең ничек кирәк тапсаң, шулай эшлә, – диде аңа халык.
– И Раббы, Исраил Алласы! – дип дәште Шаул. – Дөреслекне ач! Шуннан, жирәбә салынып, Йонатан белән Шаул фаш ителде, ә халыкның гаепсез булуы беленде.
– Углым Йонатан белән миңа жирәбә салыгыз, – диде Шаул. Жирәбә Йонатанга чыкты.
– Сөйләп бак, ни-нәрсә кылдың син бүген? – дип сорады Шаул үзенең углыннан. Углы исә аңа: – Кулымдагы таякның очы белән бераз бал татып караган идем; инде менә хәзер мин үләргә тиеш, – дип җавап кайтарды.
– «Вәгъдәмне боза калсам, Аллаһы мине каты җәзага тартсын!» – дип ант эчкән кеше мин: син, Йонатан, бүген үләргә тиеш! – диде углына Шаул.
Ләкин халык: – Йонатан бүген Исраилне зур җиңүгә алып килде. Шулай булгач, нишләп әле ул үләргә тиеш?! Бу эшнең буласы юк! Раббы Үзе шаһиттыр: Йонатанның башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәс! Пелештиләр белән көрәштә Аллаһы аңа бүген Үзе ярдәм итте! – дип, Шаулга каршы килде. Шул рәвешле, халык Йонатанны зур бәладән йолып алып, ул исән калды.
Шаул пелештиләрне эзәрлекләп китмәде, һәм пелештиләр үз илләренә юл алды.
Шушы хәлләрдән соң Шаул, Исраилдә үзенең хакимлеген ныгытып, Исраилгә чиктәш булган бөтен дошманнары белән һаман сугышып торды. Ул, мәабиләр вә аммониләр, Эдом, Соба патшалары һәм пелештиләр белән әледән-әле сугышлар алып барып, кем белән генә көрәшсә дә, дошманнарын һаман җиңеп килде.
Шаул үз-үзен аямыйча сугышты һәм, амалыкыйларны җиңеп, Исраил илен талаучылардан азат итте.
Шаулның угыллары Йонатан, Ишви вә Малки-Шуа исемле булып, кызларының өлкәне – Мераб, кечесе Микәл исемен йөртә иде.
Шаулның хатыны Ахиногам – Ахимагас кызы иде. Шаулның гаскәр башлыгы Әбнер – Шаул агасы Нернең углы иде.
Шаулның атасы Кыйш һәм Әбнер атасы Нер икесе дә Абиел угыллары иде.
Шаул заманында пелештиләр белән аяусыз сугышлар тынып тормады. Гайрәтле вә тәвәккәл берәр кеше күзенә чалынса, Шаул аны үзенә хезмәткә ала торган булды.
Көннәрдән беркөнне Шемуил, Шаулга мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Үз халкы Исраил өстеннән патша итеп билгеләр өчен сиңа май сөртергә мине Раббы җибәрде; хәзер син Раббы тавышына колак сал.
Күкләр Хуҗасы Раббы шуны белдерә: «Исраилиләр Мисырдан чыкканда, аларның юлына аркылы төшеп халкыма явызлык кылган өчен, амалыкыйларны Мин җәзага тартам.
Хәзер син бар да амалыкыйлар җирен тар-мар китер, андагы бар нәрсәне тәмам кырып бетер, берсен-бер аяма: ир-атын вә хатын-кызын да, бала-чагасын вә күкрәк сабыен да, шулай ук үгез вә сарыкларын, дөя вә ишәкләрен дә үтереп ташла!»
Шаул үзенең ир-егетләрен барлап чыкты; Телаимдә ике йөз мең җәяүле сугышчы һәм Яһүд ыругыннан ун мең гаскәри барлыгы ачыкланды.
Аннары Шаул амалыкыйларның биләмәсендәге бер шәһәр читенә килеп туктады да үзәнлектә яшеренеп көтеп торырга булды. – Барыгыз, – диде ул кыниләргә, – амалыкыйлардан аерылып, биредән китегез! Алар белән бергә сезнең җаныгызны да кыясым килми, чөнки Исраил халкы Мисырдан чыгып барганда, сез аларга мәрхәмәт күрсәттегез. Кыниләр шуннан соң амалыкыйлардан аерылып чыкты.
Һәм Шаул амалыкыйларны Хавиләдән алып Мисыр чигендәге Шурга чаклы тар-мар китерде,
амалыкыйлар патшасы Агагны әсирлеккә төшерде, халыкның барысын кырып бетерде.
Әмма Шаул һәм аның халкы Агаг патшаны аяп калды. Алар иң шәп һәм яхшырак күренгән сарык-үгезләрне, бәрәннәрне, шулай ук затлырак барлык мал-мөлкәтне юк итәргә кызганды, әһәмияте булмаган җыен чүп-чарны, иске-москыны исә кырып бетерде.
Шуннан Раббы Шемуилгә болай дип белдерде:
– Шаулны патша итеп куйганыма үкенәм, чөнки ул Миннән читкә тайпылды, кушканнарымны үтәмәде. Шемуил, зур борчуга калып, төнозын Раббыга дога кылып ялварып чыкты.
Иртәгесен, таң белән торып, Шаулны күрергә китте. Әмма Шемуилгә: – Шаул, Кәрмил шәһәренә барып, үзенә һәйкәл куйдырды һәм, кире әйләнеп кайтканнан соң, Гилгәлгә төште, – дип хәбәр иттеләр.
Янына Шемуил килгәч, Шаул аңа: – Раббы сине мөбарәк кылсын! Раббы кушканны үтәдем мин, – диде.
– Алайса, ни өчен минем колагымда сарыклар бәэлдәве һәм үгезләр мөгрәве яңгырый? – дип сорады аңардан Шемуил.
– Амалыкыйлардан алып кайттык, чөнки халык иң яхшы сарык вә үгезләрне Раббыга, синең Аллаңа, корбан китерер өчен калдырды, ә бүтәннәрен кырып бетердек, – дип җаваплады Шаул.
– Сабыр ит, узган төнне Раббының миңа нәрсәләр әйткәнен сөйләргә бир, – диде Шемуил. – Ярар, сөйлә, – дип ризалашты Шаул.
Һәм Шемуил болай диде: – Үзеңне кечкенә бер кеше дип санасаң да, Исраилдәге барлык ыруглар өстеннән түрә итеп билгеләнмәдеңме әллә?! Исраил патшасы итеп билгеләп, Раббы сиңа май сөртте.
Раббы сиңа: «Бар, гөнаһ ияләре амалыкыйларны тоташтан юк ит, соңгы кешеләрен кырып бетергәнчегә кадәр аларга каршы сугыш!» – дип, Үзенең әмерен биреп, сине юлга озатты.
Нишләп соң син, Раббы әйткәннәргә колак салмыйча, табыш артыннан ташландың, Раббы каршында явызлык кылдың?
– Раббының сүзләренә колак салдым мин, Раббы җибәргән урынга киттем, – диде Шаул Шемуилгә, – амалыкыйларның барысын кырып бетердем, бары тик бер кешене – патшалары Агагны гына әсир итеп алып кайттым.
Халык исә кулга төшерелгән, юк ителергә тиеш булган әлеге сарык вә үгезләрнең иң яхшыларын Гилгәлдә Раббыга – синең Аллаңа корбан китерергә дип алып кайтты.
Әмма Шемуил аңа болай диде: – Раббы кушканны тыңлауга караганда тулаем яндыру корбаны вә башка төр корбаннар Раббы күңеленә якынракмы әллә?! Раббы кушканны тыңлау корбаннардан күпкә кыйммәтрәк, буйсыну да куй маеннан күпкә яхшырак!
Чөнки үҗәтлек, сихер кебек үк, зур гөнаһтыр, карышу да потка табынудай яман нәрсәдер. Син Раббының сүзләрен санга сукмагач, Раббы да сине патша буларак танырга теләми.
– Гөнаһым зур минем! Чөнки Раббының боерыгын үтәмәдем, син әйткәннәрне дә күңелемә беркетмәдем; сугышчыларымнан куркып, алар әйткән сүзгә күндем. Хәзер исә минем шушы гөнаһымны кичер: минем белән кире кайт – Раббыга гыйбадәт кылыр идем, – диде Шаул Шемуилгә.
Шемуил, аңа каршы килеп: – Кайтмыйм мин синең белән, чөнки син Раббының кушканнарын игътибарсыз калдырдың, һәм шуның өчен Раббы сине Исраил патшасы булудан мәхрүм итә, – диде дә китәргә дип борылды, әмма Шаул, аны туктатмакчы булып, өс киеменнән эләктереп алды, һәм Шемуилнең киеме ертылып чыкты.
Шунда Шемуил аңа болай дип әйтте: – Раббы бүген Исраил патшалыгын, синнән тартып алып, синнән яхшырак булган якыныңа тапшырды. Исраилнең тугрылыклы Алласы ялган сүз сөйләмәс һәм тәүбә дә китермәс, тәүбә итәр өчен адәм баласы түгел Ул.
– Әйе, гөнаһлы мин, ләкин минем белән кайт та халкымның өлкәннәре һәм бөтен Исраил каршында миңа хөрмәт күрсәт, шул чагында мин Раббыга – синең Аллаңа гыйбадәт кылырмын, – диде Шаул.
Шемуил аның белән бергә әйләнеп кайтты, һәм Шаул Раббыга гыйбадәт кылды.
Аннары Шемуил: – Амалыкыйлар патшасы Агагны минем яныма китерегез, – диде. Агаг, дер калтырап, аның каршына килеп басты һәм күңеленнән: «Үлем ачысын татымамдыр, шәт», – дип уйлап куйды.
Әмма Шемуил аңа: – Синең кылычың күпме ананы баласыннан мәхрүм итте; шул хатын-кызлар кебек үк, синең анаң да углын җуйсын, – диде дә Агагны Гилгәлдә Раббы каршында кылычы белән чабып үтерде.
Аннары Шемуил Рамаһка кайтып китте, Шаул исә үз өенә – Гибгага юнәлде.
Шуннан ары Шемуил үз әҗәленә кадәр Шаулны бүтән күрмәде, әмма ул аның өчен һаман зур кайгыда яшәде. Ә Раббы Шаулны Исраил патшасы итеп куйганы өчен бик үкенде.
Беркөнне Раббы Шемуилдән: – Минем тарафтан сөрелгән Исраил патшасы Шаул өчен тагын күпме кайгырып яшәргә җыенасың?! – дип сорады, аннары: – Мөгезгә зәйтүн мае сал да Бәйт-Лехемгә юл ал. Мин сине шунда яшәүче Ишай атлы кеше янына җибәрәм: аның угыллары арасыннан берсен патшалыкка тәгаенләдем, – дип өстәде.
Аңа җавап итеп Шемуил: – Ничек итеп барыйм мин анда? Бу хакта ишетсә, Шаул үтерә бит мине, – диде. Раббы Үзенең сүзен дәвам итте: – Көтүдән бер тана бозауны ал да: «Раббыга корбанлык мал китердем», – дип әйт һәм Ишайны шунда корбан итенә дәш. Шуннан соң нәрсә эшләргә икәнен Мин сиңа әйтермен. Мин күрсәткән кешене патшалыкка багышлап, син аның башына маеңны сөртерсең.
Шемуил барысын да Раббы кушканча эшләде: ул Бәйт-Лехемгә килеп җитүгә, шәһәрнең өлкәннәре, борчылып, аның каршына чыктылар һәм: – Иминлек белән килдеңме? – дип сорадылар.
– Иминлек белән! Раббыга корбан китерергә дип килдем; пакьләнегез дә минем белән бергә корбан китерергә барыгыз, – дип җаваплады Шемуил һәм Ишай белән аның угылларын, пакьләндереп, корбан китерү мәҗлесенә чакырды.
Алар килгәч, Ишайның Элиаб атлы углын күреп, Шемуил: «Раббы сайлаганы менә шушысы булса кирәк!» – дип уйлады.
Әмма Раббы Шемуилгә: – Аның тышкы кыяфәтенә вә буй-сынына карама, Мин аны читкә тибәрдем, чөнки Минем караш адәм балаларыныкыннан үзгә: адәм баласы кешенең йөзенә бакса, Раббы исә кешенең йөрәгенә күз сала, – диде.
Шуннан Ишай, икенче углы Абинадабны чакырып алып, аны Шемуил каршына китерде. Әмма Шемуил: – Юк, Раббы монысын да сайламады, – диде.
Аннары Ишай Шамманы дәште. Шемуил: – Юк, Раббы монысына да тукталмады, – диде.
Шул рәвешле, Ишай Шемуил янына бер-бер артлы үзенең җиде углын алып килеп карады, тик Шемуил Ишайга: – Болар арасыннан Раббы берсен дә сайламады, – диде һәм: – Синең бөтен угылларың да биредәме? – дип сорады. Ишай аңа: – Төпчек углым бар, ләкин ул сарыклар көтә, – диде. Шемуил Ишайга: – Берәрсен аның артыннан җибәр һәм бире алып кил; чөнки ул килеп җитмичә, без табын янына утырмаячакбыз, – дип әйтте.
Ишай төпчек углы артыннан җибәрде, һәм бераздан аны алып килделәр. Яңаклары янып торган, якты карашлы, мәһабәт кыяфәтле үсмер егет иде бу. Шунда Раббы Шемуилгә: – Аягүрә торып бас та аңа маеңны сөрт, чөнки бу үсмер – Мин сайлаган кешедер, – диде.
Шуннан Шемуил, зәйтүн мае салынган мөгезен алып, Ишайның угыллары арасыннан төпчек углының башына май сөртте. Шул көннән Давыт исемле бу егеткә Раббының Рухы иңеп, Давыт үзендә Раббының Рухын йөртә башлады. Аннары Шемуил, урыныннан кузгалып, Рамаһ тарафына юл алды.
Шаулдан Раббының Рухы китеп, Раббы аңа явыз рух җибәрде, һәм әлеге явыз рух аны әледән-әле борчып тора иде.
Шаулның хезмәтчеләре аңа: – Аллаһы җибәргән явыз рух тынгылык бирми сиңа; каршысында басып торган хезмәтчеләренә әфәндебез әмер бирсә, без аңа гөсләдә оста итеп уйнаучы кеше табар идек тә, сиңа Аллаһыдан явыз рух иңүгә әлеге уенчы, гөсләдә уйнап, сине тынычландырыр иде, – дип тәкъдим иттеләр.
Шаул үзенең хезмәтчеләренә: – Алайса, әйбәт уенчы табып, аны минем яныма китерегез, – диде.
Хезмәтчеләрнең берсе шунда: – Бәйт-Лехемдә яшәүче Ишай атлы бер адәмнең углы гөсләдә уйнаганны күргән идем. Ул үзе гайрәтле яугир һәм акыллы-зирәк сүзле, күрер күзгә дә күркәм. Раббы – аның юлдашыдыр, – диде.
Шуннан Шаул «Көтү көтә торган Давыт углыңны минем яныма җибәр әле» дигән хәбәр белән Ишайга илчеләрен юллады.
Ишәккә төягән икмәген, турсыгы белән шәрабын вә бер кәҗә бәтиен углы Давыт кулына тапшырып, Ишай аны Шаул янына озатты.
Шаул янына килеп җитеп, Давыт аңа хезмәт итә башлады. Шаулга ул бик ошады, һәм Давыт аның корал йөртүчесе булып китте.
Шуннан Шаул: «Давыт минем янымда хезмәт итәргә калсын, чөнки ул минем күңелемә хуш килде», – дип әйтергә Ишайга илчеләрен җибәрде.
Шул рәвешле, Шаулга Аллаһыдан явыз рух иңгән саен, кулына гөсләсен алып Давыт уйный башлый, һәм явыз рух китеп, Шаулның күңеле күтәрелә, кәефе яхшыра иде.
Пелештиләр, сугыш башларга дип, гаскәр тупларга тотындылар һәм, Яһүдә җирендәге Суккөттә җыйналып, Эфес-Даммимгә, Суккөт белән Азыка арасына килеп тукталдылар.
Шаул белән исраилиләр дә, пелештиләргә каршы яуга кузгалып, Имәннәр үзәненә килеп тукталдылар.
Пелештиләр үзәнлекнең бер ягындагы калкулык өстенә, исраилиләр исә үзәнлекнең икенче ягындагы таулыкка килеп бастылар.
Гәт шәһәрендә яшәүче, буе алты терсәк вә бер карыш булган Галиат атлы көрәшче пелештиләр арасыннан алга чыкты.
Аның башында – җиз очлым, өстендә – балык тәңкәләре сыман итеп эшләнгән, авырлыгы биш мең шәкылга тәңгәл бакыр көбә, аягында – бакырдан коелган тез каплагычлары, аркасында – кыска саплы сөңге.
Сөңгесенең сабы туку күшәсе сыман, тимер очлыгы исә алты йөз шәкылга тиң иде. Корал йөртүчесе, Галиатның калканын тотып, аның алдыннан атлады.
Шулай итеп, Галиат алга чыгып басты да Исраил гаскәрләренә: – Нигә дип сез, сугышырга җыенып, тезелешеп бастыгыз? Мин – пелешти, сез – Шаул хезмәтчеләре. Үзегезнең яктан берәрсен сайлагыз да, ул минем белән алышырга чыксын!
Әгәр ул, минем белән алышка чыгып, мине җиңә икән, без сезнең колларыгызга әйләнәбез; әгәр дә инде мин, җиңеп чыгып, аны үтерәм икән, сез безнең колга әйләнәсез һәм безгә хезмәт итәсез, – дип кычкырды.
Аннары әлеге пелешти: – Бүген мин Исраил гаскәрләрен мәсхәрәгә калдырачакмын; арагыздан берәрсе көрәшергә чыксын, алышып карыйк аның белән, – дип өстәде.
Шаул үзе дә, исраилиләрнең һәммәсе дә, әлеге сүзләрне ишетеп, бик нык куркуга төштеләр.
Давыт – Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче эфрати Ишайның углы иде. Шаул патшалык иткән заманда сигез угылның атасы булган Ишай инде шактый өлкән яшькә җиткән иде.
Ишайның өч өлкән углы, Шаулга ияреп, сугышка чыгып китә, аларның иң өлкәне – Элиаб, икенчесе – Абинадаб, өченчесе Шамма исемле иде.
Ә Давыт гаиләдә иң кечесе иде. Аның өч өлкән агасы Шаул белән чыгып киткәч, атасының сарыкларын көтәр өчен, Давыт әледән-әле Шаул яныннан Бәйт-Лехемгә кайта иде.
Әлеге пелешти Галиат кырык көн дәвамында иртәле-кичле Исраил гаскәрләре каршына чыга да баса, чыга да баса иде.
Көннәрдән беркөнне углы Давытка Ишай болай диде: – Берәр эфа кыздырган орлык белән менә бу ун ипине ал да гаскәрләр тупланган урынга абыйларыңа тизрәк илтеп бир; ә менә бу ун данә сырны абыйларыңның меңбашына бирерсең; абыйларыңның саулык-сәламәтлеген белеш һәм аларның исән-имин булуын дәлилләүче берәр әйбер алып кайт.
Хәзерге вакытта Шаул, синең өч ир туганың һәм Исраил гаскәрләре Имәннәр үзәнендә пелештиләргә каршы сугышка керергә җыена.
Иртәгесен Давыт таң белән торды, сарыкларын икенче бер көтүчегә тапшырды да, йөген йөкләп, атасы Ишай кушкан җиргә юнәлде. Давыт олаулар янына килеп җиткән мәлне, саф-саф тезелгән сугышчылар, оран салып кычкыра-кычкыра, бәрелешкә әзерләнә иделәр.
Шуннан исраилиләр һәм пелештиләр кара-каршы сафларга тезелеп бастылар.
Үзе алып килгән азык-төлекне Давыт олауларны саклаучы каравылчыга калдырды да, абыйларының хәл-әхвәлен белешергә дип, сафлар тезелгән якка йөгерде.
Абыйлары белән сөйләшеп торган арада Гәттә яшәүче Пелешет баһадиры Галиат гаскәриләр сафыннан алгарак чыкты да әүвәлге сүзләрен кабатлады; Давыт аның нәрсәләр әйткәнен ишетеп алды.
Галиатны күрүгә исраилиләр, котлары алынып, аңардан кача башладылар.
Шулчак аларның кайберләре: – Әлеге кешене күрәсезме? Ничәнче тапкыр инде ул әнә шулай чыга да Исраилне мәсхәрәли. Әгәр дә берәрсе шуның башына җитә калса, Шаул патшадан зур байлык алыр иде. Батыр чыккан ир-егеткә Шаул үзенең кызын да бирер, атасы гаиләсен дә Исраилдә бөтен салымнардан азат итәр иде, – диде.
Янәшәсендә басып торган кешеләрдән Давыт: – Әлеге пелештине үтереп, Исраилне шушы мәсхәрәдән коткарган кешене нәрсә көтә? – дип сорады. – Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мыскыл итәргә бу сөннәтсез пелешти кем булган әле?!
Кешеләр баягы сүзләрен кабатлап: – Аны үтергән кешене менә нәрсәләр көтә, – дип өстәделәр.
Давытның олы абыйсы Элиаб, энесенең сугышчылар белән сөйләшеп торуын күргәч, ачуланып аңа: – Ник килдең син бирегә? Болай да аз сарыкларны чүлдә кемгә калдырып киттең? Синең тәкәббер һәм яман күңелле булуың миңа мәгълүм. Син бирегә ничек сугышканны карарга килгәнсең, – диде.
– Нәрсә эшләдем соң мин?! Бары сөйләштем генә бит! – диде аңа Давыт һәм, икенче берәүгә таба борылып, шул ук сорауны бирде, һәм аңа әүвәлгечә җавап бирделәр.
Давытның сүзләре Шаулга барып җитеп, Шаул аны үз янына чакырып алды.
Патшасына Давыт болай диде: – Шушы пелешти аркасында беркем дә төшенкелеккә бирелмәсен, синең колың аның белән алышырга әзер!
– Әлеге пелешти белән алышырга чыга алмыйсың син! Чөнки син әле үсмер егет кенә, ә ул – кечкенәдән сугышып өйрәнгән гаскәри, – дип, Шаул аңа каршы төште.
Давыт исә Шаулга: – Синең колың – атасының сарыкларын көткән кешедер: кайвакыт арыслан яисә аю көтүдәге сарыкны алып китә калса,
мин, әлеге ерткыч җанварны куып җитеп, аңа ташлана һәм авызыннан сарыкны тартып ала идем. Инде алар миңа һөҗүм итә калса, мин аларны ялларыннан эләктереп алып кыйнап үтерә идем.
Синең колың – арыслан да, аю да үтергән кеше! Тере Зат булган Аллаһы гаскәрләрен шулай мәсхәрә иткән өчен, менә бу сөннәтсез пелештине шул ук язмыш көтә.
Арыслан белән аюдан коткарган Раббы мине әлеге пелешти кулыннан да йолып алыр, – дип җавап кайтарды. – Ярый, бар, Раббы юлдашың булсын, – диде аңа Шаул
һәм Давытка үзенең хәрби киемен, көбәсен бирде, башына җиз очлымын кигертте.
Киеме өстеннән Шаулның кылычын биленә тагып, Давыт әрле-бирле йөренеп карады, чөнки аның моның ише хәрби киемнән йөргәне юк иде. Аннары ул Шаулга: – Мин боларны киеп йөри алмыйм, чөнки күнекмәгәнмен, – дип, хәрби киемнәрен салды;
кулына юл таягын алды, елга буеннан биш шома таш сайлап үзенең көтүче биштәренә тутырды да, биштәрен асып, ташаткыч тотып, пелешти Галиат каршына чыгып басты.
Пелешти Галиат та, алга чыгып, акрынлап Давытка таба якынлаша башлады, аның алдыннан корал йөртүчесе атлады.
Яңаклары янып торган чибәр йөзле яшь егетне күреп, Галиат аңа кимсетүле карашын ташлады.
– Нәрсә син миңа каршы таяк күтәреп чыгасың? Эт түгел бит мин сиңа! – диде Пелешет баһадиры һәм, үз илаһлары белән Давытны каһәрләп: – Якынрак кил әле, хәзер мин синең мәетеңне күктәге кошларга һәм басудагы җанварларга озатам, – дип өстәде.
Давыт исә аңа: – Син миңа каршы кылыч тотып, сөңге, кыска саплы сөңге белән коралланып киләсең, мин исә сиңа каршы син мәсхәрәләгән Исраил сугышчыларының Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы хакына киләм.
Бүген сине Раббы минем кулга тапшыра; бүген мин, синең җаныңны кыеп, башыңны чабып төшерермен, Пелешет гаскәриләренең мәетләрен исә күк кошларына вә җир җанварларына бирермен. Исраил җирендә Аллаһының барлыгы бөтен дөньяга мәгълүм булыр.
Бирегә җыелганнарның да һәммәсенә мәгълүм булыр: Раббы кылыч вә сөңге белән коткармый. Бу сугыш Раббыныкы, һәм Ул сезне безнең кулга тапшыра, – дип җавап бирде.
Пелешет баһадиры, урыныннан кузгалып, Давытка таба якыная башлагач, Давыт пелештиләр сафына таба – Галиатка каршы йөгерде.
Аннары кулын биштәренә тыгып бер таш алды да теге ташаткыч каеш ярдәмендә Галиатка томырды. Таш нәкъ аның маңгаена туры килеп яньчеп керде, һәм Галиат йөзе белән җиргә ауды.
Шул рәвешле, Давыт, Пелешет баһадирын ташаткыч вә бер таш ярдәмендә җиңеп, аны теге дөньяга озатты; алышка чыкканда, Давытның кулында кылыч юк иде.
Шуннан Давыт йөгереп килеп Галиат өстенә аягын куйды һәм, аның кынысыннан кылычын тартып чыгарып, башын чабып өзде. Баһадирларының җан бирүен күргәч, пелештиләр кача башлады.
Исраил һәм Яһүдә сугышчылары орышка күтәрелеп кычкыра-кычкыра дошманга ташландылар да пелештиләрне Гәт һәм Экрон капкасына кадәр куа бардылар. Шагараим юлы, Гәт белән Экронга кадәр, пелештиләрнең мәетләре белән капланды.
Дошманнарын эзәрлекләп баручы исраилиләр, пелештиләр станына әйләнеп кайтып, аны тәмам талап бетерделәр.
Давыт Пелешет баһадирының башын Иерусалимгә илтте, ә аның коралларын үзенең чатырында калдырды.
Пелешет баһадиры белән алышырга чыккан Давытны күргәч, Шаул үзенең гаскәр башлыгы Әбнердән: – Әбнер! Бу үсмер егет кем углы? – дип сорый. Әбнер аңа: – Гомерең озын булсын, патшам, әйтә алмыйм, – дип җавап бирә.
Моңа Шаул: – Кем углы икәнен сорашып бел, алайса! – ди.
Давыт Пелешет баһадирын җиңеп кайткан чакта, Әбнер, аны туктатып, Шаул янына алып килә, һәм бу вакытны Галиатның башы Давыт кулында була.
– Кем углы син, егет? – дип сорый аңардан Шаул. – Бәйт-Лехемдә яшәүче Ишай атлы колыңның углы мин, – дип җавап кайтара аңа Давыт.
Давыт белән Шаул арасында барган әңгәмәнең азагына Йонатанның күңеле Давытка инде тәмам берегеп өлгерде, Йонатан Давытны ихлас күңеленнән яратты.
Шул көннән Шаул, Давытны үз янында калдырып, аңа атасы йортына кайтырга рөхсәтен бирмәде.
Йонатан белән Давыт исә дус булырга сүз куештылар, чөнки Йонатан Давытны үзен яраткан кебек үк ярата башлаган иде.
Йонатан үзенең өс киемен салып Давытка бирде, шулай ук үзенең башка киемнәрен вә кылыч белән җәясен дә, бил каешын да аңа бирде.
Шаул Давытны кайда гына җибәрсә дә, ул һәр эштә уңышка иреште. Шаул аны үз гаскәрендәге хәрбиләр өстеннән башлык итеп куйгач, бу хәл барча халыкка һәм Шаул хезмәтчеләренә бик ошады.
Давыт Пелешет баһадирын җиңгәннән соң бөтенесе җыйнаулашып өйләренә кайтып барган чакта, Исраил шәһәрләренең һәркайсында хатын-кызлар, шөлдерле барабан һәм сазларда уйный-уйный, җырлап-биеп, шатланышып, Шаул патша каршына чыктылар.
Уен коралларында уйнаучы хатын-кызлар: – Шаул меңне җиңде, ә Давыт – ун меңне! – дип такмаклап җырладылар.
Бу сүзләрне ишетеп, Шаулның бик нык хәтере калды. Ачуы чыгып: «Мин меңне җиңгәнмен, ә Давыт әнә ун меңне җиңгән икән. Хәзер аңа патша булу гына җитми», – дип уйлады ул күңеленнән.
Шул көннән Шаул Давытка шикләнеп карый башлады.
Икенче көнне исә Шаулга Аллаһыдан явыз рух иңеп, Шаул үз өендә котырынырга тотынды, һәм Давыт, гадәттәгечә, гөсләсен алып уйный башлады; Шаулның кулында исә сөңге иде.
Бермәлне Шаул, Давытны сөңге белән диварга беркетеп-кадаклап куярга уйлап, сөңгесен аңа томырды. Давыт шулай ике тапкыр читкә тайпылып калды.
Шаул Давыттан курка башлады, чөнки Раббы, Шаулдан йөз чөереп, Давытның юлдашына әйләнде.
Шуннан Шаул, Давытны үзеннән читләштерергә ниятләп, аны үз гаскәрендә меңбашы итеп билгеләде; шул рәвешле, Давыт халыкны әйдәп сугышларда алдан йөрде.
Ул нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга иреште, чөнки Раббы аның юлдашы булды.
Шаул, Давытның уңышларын күреп, аңардан курка иде.
Бөтен Исраил вә Яһүдә халкы Давытны яратты, чөнки ул аларны әйдәп сугышларда алдан йөрде.
Көннәрдән беркөнне Шаул Давытка: – Менә минем зур кызым Мераб. Әгәр син батыр сугышчы булып Раббы алып барган бәрелешләр белән җитәкчелек итсәң, мин аны сиңа хатынлыкка бирәм, – диде. Ә үзе күңеленнән: «Алай-болай Давыт сугышта үлә калса, аның гомере минем кулдан түгел, пелештиләр кулыннан киселер», – дип уйлады.
Әмма Давыт Шаулга: – Патша кияве булырдай кем соң мин ул кадәр?! Мин үзем дә, нәселем дә, исраилиләр арасында атамның гаиләсе дә нәрсә инде ул кадәр?! – дип җавап бирде.
Әмма Шаул кызы Мерабның Давытка кияүгә чыгар вакыты җиткәч, аны Мехола шәһәреннән Адриел исемле егеткә бирделәр.
Ләкин Давытка Шаулның икенче кызы Микәл гашыйк булды. Бу хакта Шаулга билгеле булгач, әлеге хәбәр аның күңеленә хуш килде.
«Микәлне аңа кияүгә бирермен дә кызым аның өчен тозакка әйләнер, һәм Давытның әҗәле пелештиләр кулыннан булыр», – дип уйлады Шаул, ә Давытның үзенә ул: – Хәзер син минем белән икенче кызым аша туганлашасың, – диде.
Шуннан Шаул үзенең хезмәтчеләренә мондый әмер бирде: – Башкаларга сиздермичә генә Давытка: «Патша сине якын күрә, аның хезмәтчеләре дә сине үз итә. Нигә сиңа патша кияве булмаска?!» – дип әйтегез.
Шаулның хезмәтчеләре әлеге сүзләрне Давытка җиткерделәр, әмма аларга ул: – Патша кияве булу җиңел дип беләсезме?! Мин ярлы һәм кечкенә кешемен, – дип җавап бирде.
Хезмәтчеләре Давытның әлеге сүзләрен патшаларының колагына ирештергәч,
Шаул: – Давытка белгертегез: патшага аңардан мәһәр кирәк түгел, әгәр патша, дошманнарыннан үч алу максаты белән йөз пелешти иренең җанын кыеп, аларны сөннәткә утыртса, шул җиткән, – диде, чөнки күңеленнән ул Давытны пелештиләр кулыннан үтертергә өметләнә иде.
Шаулның хезмәтчеләре Давытка әлеге сүзләрне ирештерделәр, Давыт исә, патша кияве булырга өмет барлыкка килүенә куанып, билгеләнгән вакытның җитүен дә көтмичә, үз кешеләрен ияртеп китте һәм, ике йөз пелештинең җанын кыеп, аларны сөннәткә утыртты һәм кисеп алынган әйберләрне патшага алып кайтып күрсәтте. Шуннан Шаул аңа кызы Микәлне кияүгә бирде.
Раббының Давыт юлдашы булуын һәм кызы Микәлнең дә аны яратуын күреп, Шаул Давыттан тагын да ныграк курка башлады һәм аның гомерлек дошманына әйләнде.
Пелешет яубашлары әледән-әле исраилиләр белән көрәшкә чыга торды, һәм, Шаулның башка гаскәриләреннән аермалы буларак, Давыт һәрвакыт зур җиңүләргә ирешә иде, шул сәбәпле Давыт исеменә һаман дан-хөрмәт яуды.
Шаул үзенең углы Йонатанга һәм бөтен хезмәтчеләренә Давытны үтерергә кирәклеген белдерде. Әмма Шаулның углы Йонатан, Давытны нык яратканга күрә, аны алдан кисәтеп куйды: – Минем атам синең җаныңны кыярга җай чыкканны чамалап йөри. Иртәгә иртәдән сак бул, аулак урында яшеренеп тор; мин, атам белән кырга чыккан булып, син яшеренгән тирәгә туктармын да синең хакта сүз башлармын; аннары белгәннәремне сиңа җиткерермен.
Йонатан, Давыт хакында атасы Шаулга гел яхшы сүзләр генә сөйләп: – Патша үзенең колы Давытка юкка гаеп яга, аның сиңа карата һичбер гөнаһ эш кылганы юк, – диде, – ул синең өчен бик күп файдалы эшләр башкарды; үз тормышын куркыныч астына куеп, Пелешет баһадиры белән алышырга чыкты. Раббы бөтен Исраилгә бөек җиңү җибәрде, син, моны күреп, үзең дә сөенгән идең. Ни өчен соң син, бер сәбәпсезгә гаепсез Давытның канын коеп, җаныңа гөнаһ алырга җыенасың?
Углы Йонатан сөйләгәннәрне тыңлап бетергәч, Шаул: – Раббы Үзе шаһиттыр: Давытның җаны кыелмас! – дип ант итте.
Шуннан соң Йонатан, Давытны чакырып алып, әлеге сүзләрнең һәммәсен түкми-чәчми аңа җиткерде, аннары Давытны Шаул янына алып килде, һәм Давыт әүвәлгечә Шаулга хезмәт итә бирде.
Көннәрдән беркөнне тагын сугыш башланды: Давыт, янәдән пелештиләр белән алышып, аларны тәмам тар-мар китерде, һәм пелештиләр аңардан качарга мәҗбүр булдылар.
Беркөн Шаулга Раббыдан янә явыз рух иңде. Шаул, кулына сөңгесен тотып, өендә утыра, ә Давыт аңа гөсләдә уйный иде.
Шунда Шаул, сөңгесен атып, Давытны диварга кадаклап-беркетеп куярга омтылды, ләкин Давыт читкә тайпылды, һәм сөңге диварга кадалды; ул төнне Давыт аңардан качып котыла алды.
Шаул, үзенең хезмәтчеләренә Давытны сагалап торырга һәм таңда үтерергә боерык биреп, аларны Давыт йортына җибәрде. Ләкин Давытның хатыны Микәл: – Бүген төнлә үз гомереңне саклап кала алмасаң, иртәгә сине үтерәчәкләр, – дип, ирен кисәтеп,
аңа тәрәзәдән төшәргә булышты, һәм Давыт качып китте.
Давытның урын-җиренә исә ул бер илаһның сынын яткырып куйды, аның өстенә – кием, баш турысына кәҗә тиресе япты.
Давытны эләктерергә килгән Шаул хезмәтчеләренә ул: – Давыт авырый, – диде.
Әмма Шаул, Давытны карап-тикшереп кайтсыннар дип, хезмәтчеләрен кабат аның янына җибәрде һәм: – Мин Давытны үтерә алсын өчен, минем катыма аны урын-җире белән бергә алып килегез! – дип боерды.
Хезмәтчеләр, килеп, урын өстендә яткан сынны һәм баш очындагы кәҗә тиресен күрделәр.
Шуннан Шаул Микәлгә: – Ни өчен син, миңа шулай ялганлап, дошманымны качырдың? – диде. Атасына Микәл әйтте: – Давыт миңа янады, «Качарга булышмасаң, үтерәм!» – диде.
Качып котылганнан соң, Давыт, Шемуил янына Рамаһка килеп, Шаул аның белән ни-нәрсәләр кылганны сөйләп бирде. Шуннан алар Шемуил белән чыгып киттеләр һәм Найотка җитеп тукталдылар.
Давытның Рамаһ каласы янында – Найотта тукталганы Шаулга килеп ирешкәч, Давытны кулга алырга дип, ул үзенең хезмәтчеләрен шунда җибәрде. Әмма Шаулның хезмәтчеләре, Найотка килеп җитеп, Шемуил җитәкчелегендәге бер төркем пәйгамбәрнең пәйгамбәрлек итүен күргәч, аларга да Аллаһы Рухы иңде, һәм алар да пәйгамбәрлек итә башлады.
Бу хакта Шаулга хәбәр иткәннән соң, ул башка хезмәтчеләрен җибәрде, ләкин килеп җитүгә болары да пәйгамбәрлек итәргә тотынды. Шуннан Шаул өченче тапкыр хезмәтчеләрен җибәрде, тик алар да пәйгамбәрлек юлына кереп китте.
Аннары Шаул үзе дә Рамаһка юнәлде. Секудагы зур кое янына килеп җиткәч: – Шемуил белән Давыт кайда? – дип сорады. – Найотта алар, Рамаһ янәшәсендә, – дип җавап бирделәр аңарга.
Шаул Найотка таба – Рамаһка юл алды. Әмма аңа да Аллаһы Рухы иңеп, ул Рамаһ янындагы Найотка аяк басканчы юл буенча пәйгамбәрлек кылып килде.
Аннары, өстендәге киемнәрен салып ташлап, Шемуил каршында пәйгамбәрлек итте; шул көнне ул көнозын һәм төн буе ялангач килеш җирдә ятып чыкты. Әнә шуннан соң «Әллә инде Шаул да пәйгамбәр булганмы?!» дигән гыйбарә телгә кереп калды.
Давыт, Рамаһ янындагы Найоттан качып, Йонатан янына килде һәм аңардан: – Нинди яман эш кылдым мин һәм гаебем нидә? Атаң мине үтерергә җыенырлык нинди гөнаһым бар аның каршында? – дип сорады.
– Юк, үлмисең син! – диде аңа Йонатан. – Атам, миңа хәбәр итмичә, олы эшкә дә, кечесенә дә тотынмый. Бу юлы да үзенең ниятен нигә миннән яшереп торыр икән?! Юк, андый хәл булмас!
Әмма Давыт, ант итеп, болай диде: – Синең миңа карата булган илтифатың атаңа бик яхшы мәгълүм, шуңа күрә ул: «Йонатан, белеп, борчылып тормасын», – дип уйлыйдыр. Раббы да, син дә – шаһит: минем белән үлем арасында бары бер адым!
Йонатан шунда Давытка: – Синең өчен мин җаның теләгәннең һәммәсен эшләрмен, – дип вәгъдә бирде.
Давыт аңа болай диде: – Иртәгә Яңа ай бәйрәме, шул сәбәпле мин иртәгә патша белән бер өстәл янында утырып ашарга тиешмен; ләкин син мине җибәрсәң, мин берсекөнгә кичкә кадәр кырда яшеренеп торыр идем.
Әгәр атаң минем юклыкны абайласа, син аңа: «Давыт үз шәһәренә – Бәйт-Лехемгә кайтып килергә миннән рөхсәт сораган иде, чөнки йорт-гаиләләренең ел да корбан китерә торган вакыты җитте», – дип әйт.
Әгәр ул моңа каршы: «Ярый, яхшы», – дисә, синең колыңа куркыныч янамый дигән сүз; ә инде аның ачуы чыкса, белеп тор: ул миңа каршы золым кылырга җыена.
Син исә – минем белән дус булырга Раббы каршында вәгъдәләшкән кеше, шуңа күрә колыңа тугры калып мәрхәмәт күрсәт: нинди дә булса гаебем бар икән, нигә мине атаң каршына алып барып торырга, үзең генә үтер!
– Синең белән андый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде Йонатан. – Әгәр мин атамның күңелендә сиңа карата явыз ният барлыгын төгәл белсәм, әллә сиңа бу хакта хәбәр итмәм дип уйлыйсыңмы?!
– Әгәр атаң сиңа кырыс җавап бирә калса, кем кисәтер мине? – дип сорады Давыт Йонатаннан.
– Әйдә кырга чыгыйк әле, – диде Йонатан, һәм алар икесе бергә кырга чыгып киттеләр.
– Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһит! – диде Йонатан. – Иртәгә шушы вакытларда яисә берсекөнгә мин атамның уй-ниятләрен белешермен. Әгәр аның мөнәсәбәте сиңа карата яхшы булса, сиңа шундук хәбәр итәрмен.
Әмма атам сиңа каршы нинди дә булса явызлык эшләргә җыенып, бу хакта мин сиңа хәбәр итмәсәм һәм исән-имин качып китәргә юл куймасам, Раббы мине каты җәзага тартсын! Кайчандыр атамның юлдашы булган кебек, Раббы синең юлдашың булсын!
Ләкин син дә, әгәр әле мин исән булсам, тугрылыгыңны саклап, Раббыдай мәрхәмәтеңне күрсәт. Ә инде алай-болай гомерем киселсә, Раббы хәтта җир йөзеннән синең бөтен дошманнарыңны кырып бетерсә дә, минем гаиләмне мәңгегә мәрхәмәтеңнән ташлама.
Шул рәвешле, Йонатан: «Давытның дошманнарын Раббы Үзе җавапка тартсын!», – дип, Давыт нәселе белән килешү төзеде.
Давытны үзен яраткан кебек яратканга күрә, Йонатан аңа булган мәхәббәте хакына Давытны кабат ант иттерде.
– Иртәгә Яңа ай бәйрәмендә синең юклыгыңны күрерләр, чөнки синең урының буш булачак, – диде Йонатан.
– Шуңа күрә берсекөнгә, элек яшеренгән урыныңа төшеп, Азел ташы янына утыр.
Мин, төзәгән булып, өч угымны шул тарафка атармын
һәм: «Бар, укларны тап», – дип, берәр малайны эзләргә җибәрермен. Әгәр мин аңа: «Әнә, уклар синең артыңда, үрелеп ал», – дисәм, минем янга чыгарсың; димәк, сиңа куркыныч янамый. Раббы Үзе шаһиттыр: сиңа берни булмаячак!
Инде дә мин малайга: «Әнә, уклар каршыңда ята», – дисәм, син үз юлың белән китәргә тиеш булырсың; димәк, Раббының ихтыяры шундый.
Безнең арадагы килешү хакында исеңнән чыгарма – Раббы моңа мәңгелек шаһиттыр!
Шуннан Давыт кырга китеп яшеренде. Ул арада яңа айга керделәр, һәм патша бәйрәм табынына утырды.
Патша, гадәттәгечә, дивар буендагы үз урынына – Йонатан каршысына килеп урнашты; Шаулның янәшәсенә Әбнер утырды, Давытның урыны исә буш калды.
Ул көнне Шаул һични әйтмәде, Давыт, бер-бер хәлгә юлыгып, пакьләнү йоласын үтәргә өлгермәгәндер, дип уйлады.
Яңа ай бәйрәменең икенче көне җитте, ә Давытның урыны буш килеш кала бирде. Моны күреп, углы Йонатанга Шаул: – Ни өчен Ишай углы кичә дә, бүген дә аш мәҗлесенә килмәде? – дип сөаль бирде.
Йонатан Шаулга болай дип җавап кайтарды: – Давыт Бәйт-Лехемгә кайтып килергә рөхсәт сорады.
Ул миңа: «Китәргә рөхсәт ит, чөнки безнең шәһәрдә минем йорт-гаиләм корбан китерергә җыена, абыем өйгә кайтырга кушты. Әгәр мин синең күңелеңдә илтифат казанганмын икән, туганнарым белән күрешеп килергә җибәр», – диде. Шул сәбәпле патша чакырган аш мәҗлесенә Давыт килә алмады.
Углы Йонатанга Шаулның бик каты ачуы чыкты. Ул аңа: – Син – юньсез һәм үзсүзле әңкәңнең углы! – диде. – Әңкәңне һәм үзеңне мәсхәрәгә калдырып, Ишай углы белән дуслашуыңны мин белмидер дип уйлыйсыңмы?!
Ишай углы җир йөзендә яшәгән чакта, синең исән каласың да, патшалыгың да буласы юк! Ә хәзер, берәрсен җибәреп, Давытны минем катыма алып кер, чөнки аның үлеме котылгысыз!
Шуннан Йонатан үзенең атасы Шаулдан: – Нәрсә өчен син аның җанын кыярга җыенасың? Нинди начарлык кылды ул сиңа? – дип сорады.
Әмма Шаул, Йонатанны үтермәкче булып, аңа төбәп сөңгесен атты. Шунда Йонатан үз атасының Давытны үтерергә катгый карар кылганын аңлады.
Йонатан, ачуы кайнаган хәлдә, өстәл яныннан китеп барды. Яңа ай бәйрәменең икенче көнендә ул тамагына ризык капмады, чөнки атасының Давытка булган мөнәсәбәте аны хәсрәткә салды.
Икенче көнне иртән Йонатан, бер кечкенә малайны ияртеп, Давыт белән алдан килешенгән вакытка кырга чыкты һәм малайга: – Бар, йөгер, мин аткан укларны эзлә, – диде. Малай йөгереп китте, ә ул укларын малайдан ераграк төшәрдәй итеп очыра башлады.
Малай ук төшкән урынга якынлаша башлагач, Йонатан аның артыннан: – Әнә, кара, ук алдыңда ята! – дип кычкырды.
Аннары малай артыннан Йонатан тагын кычкырды: – Тизрәк йөгер, тукталма! – диде. Малай, укларын җыеп, хуҗасы янына килде.
Ул берни белми калды; эшнең асылы бары Йонатан белән Давытка гына мәгълүм иде.
Аннары Йонатан үзенең коралын малайга тоттырды да: – Бар, шәһәргә алып кайт, – диде.
Малай киткәч, Давыт калкулык артыннан чыкты һәм Йонатан каршына килеп өч тапкыр җиргә кадәр башын иде. Аннары алар, бер-берсен үбеп, елап җибәрделәр, Давыт бик озак тынычлана алмады.
Йонатан Давытка әйтте: – Юлың имин булсын! Без дуслар булырга бер-беребезгә Раббы исеме белән антлы вәгъдә бирдек: «Синең белән минем арада, безнең нәселләр арасында Раббы мәңге Үзе шаһит булачак!» – дидек.
Давыт урыныннан кузгалып китеп барды, Йонатан исә шәһәргә әйләнеп кайтты.
Давыт Ноб шәһәренә – Әхимәлик атлы рухани янына килде. Әхимәлик, куркудан дер калтырап, аның каршына чыкты һәм: – Нишләп син берьялгызың йөрисең? Нигә янәшәңдә беркем юк? – дип сорады.
Рухани Әхимәликкә Давыт: – Патша миңа бер эш йөкләде һәм: «Сине ни өчен һәм ни йомыш белән җибәргәнемне берәү дә белергә тиеш түгел», – диде. Шуңа күрә мин егетләремне килешенгән урында калдырдым.
Ә хәзер син миңа биш ипи, яисә кул астыңда нәрсә бар, шуны бир, – диде.
– Кул астымда гади ипи юк минем, изге икмәк кенә бар. Синең кешеләрең хатын-кыз белән мөнәсәбәткә кермәгән булсалар, әлеге икмәкне ашый алалар, – дип җавап бирде Давытка рухани.
– Шушы сәфәребездә һәрвакыттагыча безнең белән хатын-кызлар булмады, – диде аңа Давыт. – Гади сәяхәттә дә кешеләремнең тәннәре пакь була, бу юлы исә бигрәк тә пакьтер.
Башка ипи булмагач, рухани аңа изге икмәкне бирде. Әлеге икмәк, Раббы каршысыннан алынып, шул көнне пешкән яңа икмәк белән алыштырылды.
Ул көнне анда, Раббы хозурында, Шаулда көтүчеләр башлыгы булып хезмәт итүче эдоми Дүәг тә бар иде.
Аннары Давыт Әхимәликтән: – Синең биредә берәр сөңге яисә кылычың юкмы? – дип сорады. – Чөнки мин үзем белән кылыч та, башка корал да алырга өлгермәдем; патшаның йомышы бик ашыгыч иде.
– Имәннәр үзәнендә син җиңгән пелешти Галиатның кылычы бар биредә. Әнә, эфод артында, киемнәргә төреп куелган. Теләсәң, шуны ал. Биредә бүтән кылыч юк, – диде рухани. Давыт аңа: – Бир миңа шуны. Аңа тиң булырдай бүтән корал юктыр, – диде.
Давыт шул көнне үк, Шаулдан качып, Гәт патшасы Әкиш янында сыену тапты.
Хезмәтчеләре исә Әкишкә: – Исраил патшасы Давыт түгелме соң бу?! «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне!» – дип, бии-бии аңа дан җырладылар түгелме?! – диделәр.
Давыт әлеге сүзләрне күңеленә салып куйды һәм Гәт патшасы Әкиштән шикләнә башлады.
Шуннан Давыт, йөзләрен үзгәртеп, акылын җуйган кеше сыман кылана башлады: сакалы буйлап селәгәен агызып, ишек-капкаларга төрле билгеләр сызгалап йөрде.
– Күрмисезмени, акылдан язган кеше бит бу; нәрсәгә дип минем янга алып килдегез аны? – диде Әкиш үзенең хезмәтчеләренә. – Минем алда шамакайланып торырга аңардан башка тилеләр беткәнме әллә?! Шушындый бәндә минем яныма керерме?!
Давыт, Гәт шәһәреннән китеп, Адуллам мәгарәсендә яшеренде. Ир туганнары һәм атасы йортындагылар, Давытның кайда яшеренеп ятканын белеп, аның янына килделәр.
Шулай ук кыерсытылган байтак кына адәмнәр, бурычларын түли алмаучылар, рәнҗетелгәннәр дә аның янына килеп сыенды; тора-бара шуларның саны дүрт йөзгә җитеп, Давыт аларның башлыкларына әверелде.
Давыт шуннан, Мәаб Миспасына килеп, Мәаб патшасына: – Аллаһының миңа ни-нәрсә кыласын белгәнчегә кадәр, ата-анам сездә калып торсын әле, – диде.
Давыт үзе тау-ташлар арасында яшеренеп яткан арада, аның ата-анасы Мәаб патшасы янында яши бирде.
Әмма беркөнне Гәд пәйгамбәр Давытка: – Син анда яшеренеп ятма, Яһүдә җиренә бар, – диде; һәм Давыт аннан китеп Херет урманына юнәлде.
Давытның үз яраннары белән тирә-юньдә күренә башлавы Шаулга барып иреште. Шаулның, кулына сөңге тотып, Гибгада – калкулыктагы тамариск агачы төбендә, хезмәтчеләре әйләнәсендә утырган вакыты иде.
Үзен әйләндереп алган хезмәтчеләренә ул: – Тыңлагыз әле мине, Беньямин угыллары! – диде. – Ишай углы сезнең һәммәгезгә басу-кырлар, йөзем бакчалары өләшер һәм барыгызны да меңбашы яки йөзбашы итеп билгеләр дип уйлыйсызмы? Шуңа күрә бөтенегез миңа каршы сүз беркеттегезме? Углым Йонатанның Ишай углы белән дуслашуына берегез-бер күземне ачарга ашыкмады. Углым Йонатан шул колымны миңа тозак корырга котыртканны берегез дә алдан сиздермәде, берегез дә патшаны кызганмады. Моның шулай икәнлеге хәзер ачык күренә.
Шаулның хезмәтчеләре белән янәшә басып торган эдоми Дүәг шулчак: – Ишай углының Ноб шәһәренә – Әхитүб углы рухани Әхимәлик янына килгәнен күрдем мин.
Әхимәлик, Давыт хакында сорап, Раббыга мөрәҗәгать итте, аңа ашарына ризык бирде, кулына пелешти Галиатның кылычын тоттырды, – диде.
Шуннан Шаул патша үз янына Әхитүб углы рухани Әхимәликне, аның бөтен нәсел-нәсәбен, ягъни Ноб руханиларын үзенә чакыртты. Алар, җыелышып, бөтенесе патша янына килде.
– Менә нәрсә, Әхитүб углы, – дип сүзен башлады Шаул. – Тыңлыйм сине, әфәндем, – диде тегесе.
– Ни өчен син, Ишай углы белән берләшеп, миңа каршы сүз беркеттең? Ни өчен син аңа икмәк һәм кылыч бирдең, аның хакында сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать иттең? Хәзер әнә Давыт, миңа каршы баш күтәреп, миңа тозак корып йөри, – дип дәвам итте Шаул.
Әхимәлик аңа җавап итеп: – Колларың арасында сиңа Давыттан да тугрырак башка беркемең юктыр, – диде. – Ул – синең киявең һәм җансакчыларың башлыгы; синең бөтен гаиләң аңа хөрмәт белән карый.
Ләкин мин моңа кадәр дә, Давыт хакында сорап, Аллаһыга мөрәҗәгать итми идеммени?! Юк, патшам, миңа да, атамның туган-тумачасына да гаеп такма. Мин, синең колың, сезнең арадагы эшләр турында берни белмим.
Әмма патша аңа: – Әхимәлик, син үзең дә, атаңның бөтен нәсел-нәсәбе дә үләргә тиеш! – диде. Аннары янәшәсендә басып торган җансакчыларына: – Барыгыз, Раббы руханиларын үтерегез, чөнки алар Давыт яклыдыр, аның качканын белә торып, миңа хәбәр итмәделәр! – дип боерды. Ләкин патша хезмәтчеләре Раббы руханиларына кул күтәрүдән баш тартты.
Шуннан патша теге Дүәгкә: – Бар, руханиларны син үтер! – дип боерды. Эдоми Дүәг китте дә руханиларны үтерде; ул көнне Дүәг җитен эфод киюче сиксән биш ир затының гомерен кисте.
Шуннан соң ул руханилар шәһәре Нобның да бөтен халкын кылычтан уздырды – ирләрнең һәм барлык хатын-кызның, яшүсмерләрнең һәм сабый балаларның, шулай ук үгез-сыерның, ишәк-сарыкларның гомере кылычтан өзелде.
Бары тик Әхитүб углы Әхимәликнең Абъятар исемле малае гына качып котыла алды һәм, Давыт янына килеп сыенып, Шаулның Раббы руханиларын кырып бетерүен сөйләп бирде.
Шуннан Давыт Абъятарга болай диде: – Теге көнне анда эдоми Дүәгне күргәч, аның Шаулга барып әләклисен шундук сизенгән идем; атаң гаиләсенең үлемендә мин генә гаепле.
Син минем янымда кал һәм бернәрсәдән дә курыкма; минем җанны кыярга җыенган кешегә синең җаның да кирәк; син биредә минем канат астында булырсың.
«Пелештиләр Кыгыйләгә һөҗүм иттеләр, ындырларны талыйлар» дигән хәбәр килеп ирешүгә, Давыт,
Раббыга мөрәҗәгать итеп: – Пелештиләргә каршы сугышка барыйммы, җиңәрменме мин аларны? – дип сорады. Раббы аңа: – Бар, пелештиләргә һөҗүм ит һәм Кыгыйләне коткар, – диде.
Әмма Давытның иярченнәре: – Без хәтта монда – Яһүдәдә булып та куркабыз әле, ничек итеп Кыгыйләгә – Пелешет гаскәрләренә каршы барыйк?! – дип, аның белән ризалашмадылар.
Шуннан Давыт кабат Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа болай дип җавап бирде: – Урыныңнан кузгал да Кыгыйләгә таба юл ал; пелештиләрне Мин синең кулыңа тапшырырмын.
Давыт үзенең кешеләре белән Кыгыйләгә юнәлде, шунда пелештиләр белән сугышты, аларның мал-туарын куып алып китте, үзләрен тар-мар китерде һәм, шулай итеп, Кыгыйләнең халкын коткарды.
Әхимәлик углы Абъятар, Кыгыйләгә Давыт янына качкан чакта, үзе белән эфодын да алып килгән була.
Давытның Кыгыйләгә килүен ишеткәч, Шаул «Аллаһы аны Үзе минем кулга тотып бирде. Капкалары, бикләре булган шәһәргә кереп, Давыт үз аягы белән тозакка эләкте» дигән фикергә килеп, үзенең бөтен гаскәрен яуга күтәрде, чөнки Кыгыйләдәге Давытны һәм аның юлдашларын камап алырга уйлады.
Шаулның явыз нияте Давытка мәгълүм булуга, рухани Абъятарга ул: – Эфодыңны алып кил әле, – диде; аннары, Раббыга мөрәҗәгать итеп: – И Раббы, Исраил Алласы, синең колыңа хәбәр килеп иреште: Шаул, Кыгыйләгә килеп, минем аркада шәһәрне тар-мар итәргә җыена икән.
Кыгыйлә халкы мине Шаул кулына тотып бирерме? Синең колың ишеткәнчә, Шаул бирегә чынлап та килергә җыенамы? И Раббы, Исраил Алласы, колыңа җавап бирсәңче! – диде. – Килер, – дип җавап бирде аңа Раббы.
Давыт яңадан: – Кыгыйлә халкы мине һәм минем кешеләремне Шаул кулына тотып тапшырырмы? – дип сорады. – Тапшырыр, – диде аңа Раббы.
Шуннан Давыт, үзенең алты йөзләп кешесе белән Кыгыйләдән чыгып китеп, әле анда, әле монда күченеп йөрде. Шаул исә, Давытның Кыгыйләдән киткәнен белгәннән соң, анда бару уеннан кире кайтты.
Давыт күпмедер вакытлар чүлдә – тау-ташлар арасында булды, аннары Зип чүлендәге тауларда яшеренеп ятты. Шаул аны көннең-көнендә эзләүдән туктамады, әмма Аллаһы Давытны Шаул кулыннан саклый килде.
Давыт, Зип чүлендәге Хорешта тукталгач, Шаулның аны үтерергә чыгуын белде.
Әмма Шаул углы Йонатан, Давыт янына Хорешка килеп, аның Аллаһыга булган иманын ныгытты:
– Курыкма, – диде ул Давытка, – атам Шаул сиңа бернинди зыян китерә алмаячак. Син Исраил өстеннән патшалык итәчәксең, мин исә патшалыкта синнән соң икенче кеше булачакмын, һәм атам Шаулга бу хәл мәгълүмдер.
Шуннан алар Раббы алдында үзара вәгъдә бирештеләр, һәм Йонатан үз өенә кайтып китте, Давыт исә Хорешта калды.
Бервакыт Зип шәһәренең халкы Шаул янына Гибгага килеп: – Давыт безнең төбәктә – Ешимоннан көньяктарак урнашкан Хакилә калкулыгындагы Хорешта яшеренеп ята, – диделәр. – Үзең теләгән вакытта килә аласың, патшабыз, ә инде аны патша кулына тотып тапшыру – безнең эш.
Шаул аларга болай дип җавап бирде: – Мине кайгырткан өчен, Раббы сезне мөбарәк кылсын! Барыгыз, аның кайда йөргәнен караштырып-күзәтеп, тагын бер кат тикшерегез, аны кемнәр күргән, шуны белешегез, чөнки ул бик тә хәйләкәр диләр. Ул яшеренә торган бөтен аулак урыннарны күзәтеп-карап чыгыгыз да төгәл җавап белән минем катыма әйләнеп кайтыгыз, шуннан соң мин сезнең белән барырмын. Әгәр ул анда икән, Яһүдәдәге бөтен гаиләләрне тикшереп чыгарга кирәк булса да, мин аны барыбер табармын.
Шуннан алар, урыннарыннан кузгалып, Шаулдан элегрәк Зипкә кайтып киттеләр. Бу вакытны исә Давыт үзенең кешеләре белән Ешимоннан көньяктарак урнашкан тигезлектә – Магон чүлендә иде.
Шаул, үзенең кешеләрен ияртеп, аны эзләргә китте. Әмма Давытны бу хакта кисәтеп өлгергән иделәр инде – ул Магон чүлендәге таш кыялар арасына китеп яшеренде. Шул хакта ишеткәч, Шаул, Давытны эзәрлекләп, Магон чүленә китте.
Шаул тауның бер ягыннан барды, Давыт исә үзенең кешеләре белән тауның икенче ягында иде. Давыт мөмкин кадәр тизрәк Шаулдан ерагаерга ашыкты, Шаул исә, үзенең иярченнәре белән тауны әйләнеп чыгып, Давытны эләктерергә омтылды.
Шулчакны Шаул янына хәбәрчесе килеп: – Тизрәк өеңә ашык! Пелештиләр безнең җиргә һөҗүм итте! – диде, һәм Шаул, Давытны эзәрлекләвеннән туктап, пелештиләр белән сугышырга китте. Шул сәбәпле әлеге урын Села-Һаммахлекут дип атала башлады.
Шуннан Давыт, Зип чүленнән китеп, Эн-Гедидагы тау-ташлар арасында яшәде.
Пелештиләрне куып җибәреп өенә кайткан Шаулга Давытның Эн-Геди чүлендә яшеренеп ятуын килеп әйттеләр, һәм Шаул, бөтен Исраил җиреннән өч мең гайрәтле ир-егет сайлап алып, тау кәҗәләре генә яши торган таш кыялар арасына Давыт белән аның иярченнәрен эзләргә китте.
Юл буенда сарыклар өчен корылган утар янына җиткәч, Шаул, йомышын йомышларга дип, шундагы мәгарә эченә керде. Давыт исә үзенең яраннары белән нәкъ шул мәгарә түрендә яшеренеп ята иде.
Юлдашлары шунда Давытка: – Раббы сиңа: «Дошманыңны Мин синең кулыңа тапшырырмын, һәм син аңа үзең теләгән җәзаны бирерсең», – дигән иде. Менә, бу көн җитте, – диде. Давыт әкрен генә урыныннан кузгалды да сиздермичә Шаулның өс киеменең бер кырыен кисеп алды.
Әмма шуннан соң, Шаул киеменең бер кырыен кисеп алган өчен, аның йөрәге сыкранды.
– Патшалыкка Раббы Үзе ихтыяр кылган әфәндемә кул күтәрергә язмасын иде, ул бит Раббы тарафыннан билгеләнгән патша, – диде ул янәшәсендәге кешеләренә.
Шушы сүзләр белән Давыт үзенең иярченнәрен тыеп калды, Шаулга һөҗүм итәргә бирмәде. Шаул исә, мәгарәдән чыгып, юлга таба атлады.
Аңа ияреп, Давыт та мәгарәдән торып чыкты һәм Шаул артыннан: – Патша әфәндем! – дип кычкырды. Шаул әйләнеп карагач, Давыт, аңа башын иеп, йөзе белән җиргә орынды.
– «Давыт сиңа золым кылырга җыена» дигән кешеләрнең сүзенә нигә колак саласың син? – диде Давыт. –
Бүген син үз күзләрең белән күреп торасың лабаса: мәгарә эчендә чакта Раббы синең язмышыңны минем кулга тапшырган иде, янәшәмдәге кешеләр синең гомереңне өзәргә киңәш иткәннәр иде, ләкин мин сине кызгандым, аларга: «Әфәндемә кул күтәрәсем юк, чөнки ул – Раббы тарафыннан билгеләнгән патша», – дип җавапладым.
Атам минем! Кулымдагы чүпрәк кисәгенә карап бак әле: мин аны синең өс киемеңнән кисеп алдым, ә синең үзеңә кул күтәрергә базмадым. Белеп тор һәм аңла: күңелемдә сиңа карата бер тамчы явызлык та, мәкер дә юк, сиңа карата гөнаһ эш тә кылмадым, ә син минем җанымны кыярга йөрисең.
Безнең ике араны Раббы Үзе хәл итсен! Миңа кылган явызлык өчен, Раббы сиңа җәзасын Үзе бирсен! Мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен!
Борынгы мәкальдә «Яман гамәлләрне яман бәндәләр кыла» дип әйтелә, мин исә сиңа кул күтәрмәячәкмен.
Кемгә каршы чыктың син, Исраил патшасы? Кемне аулыйсың син? Үле эт артыннан, сыңар борча артыннан чабасың түгелме?!
Раббы безгә Үзе хөкемче булсын һәм безнең ике араны Үзе хәл итсен! Эш-гамәлләремне карап-тикшереп чыкканнан соң, Ул мине синең эзәрлекләвеңнән коткарыр.
Давыт шушы сүзләрне сөйләп бетерүгә, Шаул аңа: – Син сөйлисеңме боларны, Давыт углым? – дип, кычкырып елап җибәрде. – Әйе, дөреслек синең якта, ә мин яхшылыгыңа яманлык белән кайтардым, – дип дәвам итте ул. –
Миңа карата мәрхәмәт кылып, син бүген моны расладың, чөнки Раббы мине синең кулга тапшырды, әмма син мине үтермәдең.
Кем инде, дошманына тап булган хәлдә, аны исән-имин үз юлыннан җибәрә?! Миңа карата кылган бүгенге гамәлең өчен, Раббы сиңа яхшылык белән кайтарсын!
Хәзер инде мин ышанып әйтә алам: син, һичшиксез, патша булырсың һәм Исраил патшалыгын кулыңда нык тотарсың.
Ә хәзер син миннән соң нәселемнең тамырын корытмаска, атам гаиләсендә минем исемне юкка чыгармаска Раббы белән ант ит!
Давыт Шаулга антлы вәгъдәсен бирде, һәм Шаул өенә әйләнеп кайтты. Давыт исә үзенең яраннары белән тау-ташлар арасына күтәрелде.
Көннәрдән беркөнне Шемуил дөнья куйды, һәм бөтен Исраил халкы аның янына җыелып килде, кайгыдан ачы күз яшьләре түкте. Исраил халкы Шемуилне үз йортында – Рамаһ шәһәрендә гүргә иңдерде. Шушы хәлләрдән соң Давыт, әүвәлге урынын калдырып, Паран чүленә төште.
Биредә, Магон каласында, бай вә нык тормышлы бер кеше яши, һәм аның өч мең сарыгы, бер мең кәҗәсе бар иде. Кәлеб нәселенә караган әлеге Навал рәхимсез вә явыз бер бәндә булып, аның Абигәйль исемле, зирәк акыллы вә чибәр хатыны бар иде. Навал ул көннәрдә Кәрмил шәһәре янындагы үз утарында сарык йоны кырку белән мәшгуль иде.
Чүлдә чакта Давыт, Навалның сарык йоны кыркый башлавын белеп,
аның янына үзенең ун егетен юллады һәм аларга болай диде: – Кәрмилгә менеп, Навалга минем сәламнәремне күндерегез
һәм аңа, кардәшемә, түбәндәге сүзләрне җиткерегез: «Синең үзеңә вә йортыңа, бар булган мөлкәтеңә иминлек телибез.
Сезне сарык йоны кыркырга тотынгансыз дип ишеткән идем. Көтүчеләрең Кәрмилдә чакта без аларга җәбер-золым күрсәтмәдек, бер әйберләре дә югалмады.
Хезмәтчеләреңнән сорашып бел, алар моны раслар. Син дә минем егетләремә якты чыраеңны күрсәт, чөнки без синең катыңа хәерле сәгатьтә килдек. Колларыңа һәм Давыт углыңа булдыра алганча хәзинәңдә барыннан өлеш чыгарсаң иде».
Давытның кешеләре, Навал янына килеп, әлеге сүзләрнең һәммәсен Давыт исеменнән аңа җиткерделәр һәм җавап көтеп тынып калдылар.
Әмма Давытның хезмәтчеләренә Навал: – Ишай углы Давыт дигәнегез кем була инде ул? Хуҗасыннан качучы коллар бу арада күбәеп китте әле!
Икмәгемне дә, суымны да, сарык йоны кыркучыларга дип әзерләгән итемне дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән кешеләргә бирергәме хәзер?! – дип җавап кайтарды.
Давыт кешеләре килгән юлларыннан кире киттеләр һәм, тукталган урыннарына әйләнеп кайтып, әлеге сүзләрнең һәммәсен түкми-чәчми Давытка җиткерделәр.
Шуннан Давыт аларга: – Билегезгә кылычларыгызны тагыгыз! – дип боерды. Һәммәсе, шулай ук Давыт үзе дә кылычын такты, һәм Давыт артыннан дүрт йөзләп кеше кузгалды, ике йөзе олаулар янында калды.
Хезмәтчеләрдән берәү исә Навал хатыны Абигәйльне: – Безнең әфәндебезгә сәламен күндерергә дип, Давыт чүлдән үзенең илчеләрен җибәргән иде, ләкин алар белән Навал бик дорфа сөйләште.
Әлеге кешеләр безгә карата бик тә игелекле булдылар, без алардан бернинди җәбер-золым күрмәдек, алар белән утлауларда йөргән чакта, безнең бернәрсәбез югалмады. Давыт кешеләре янында көтү көткәндә, алар безне көн-төн саклады.
Шулай булгач, үзең уйлап кара да берәр фикергә кил, чөнки безнең хуҗабызга һәм аның йортына зур куркыныч яный. Навал үзе – мәнсез кеше, аның белән аңлашып була торган түгел, – дип кисәтеп өлгергән иде.
Шуннан Абигәйль, озын-озак уйлап тормыйча, ике йөз данә икмәк, ике күрек шәраб, биш сарык түшкәсе, биш үлчәм кыздырган орлык, йөз бәйләм йөзем, ике йөз бәйләм инҗирне ишәкләренә төяде дә үзенең хезмәтчеләренә: – Сез алдан барыгыз, ә мин – сезнең арттан, – диде. Ире Навалга ул берни әйтеп тормады.
Абигәйль, ишәккә атланып, бормалы тау юллары буйлап түбән төшеп барганда, Давыт үзенең яраннары белән аңа каршы туры килде, һәм Абигәйль алар белән очрашты.
Аннан алда гына Давыт: «Әйе, чүлдә чакта бер әйбере дә югалмасын өчен әлеге кешенең мал-мөлкәтен гел юкка каравыллаганмын икән. Хәзер әнә ул миңа яхшылыкка яманлык белән кайтара.
Әгәр иртәгәге көннең таңына Навал йортындагы хет бер ир-ат заты минем кулдан исән калса, Аллаһы мине каты җәзага тартсын!» – дип уйлап куйган иде.
Давытны күрүгә, Абигәйль ашыгып ишәгеннән төште һәм, билен бөгеп, йөзе белән җиргә орынды.
Давытның аягына егылып, ул болай дип сүзен башлады: – Мин генә гаеплемен, әфәндем минем. Колыңа сөйләргә рөхсәт итсәңче һәм аның сүзләренә колак салсаңчы.
Әлеге явыз бәндә Навалга әфәндем игътибар итмәсә иде, чөнки аның исеме җисеменә бик тә туры килә: Навал атлы ул, дуамаллыгы да үзеннән ерак йөрми. Ә мин исә, синең колың, әфәндем җибәргән хезмәтчеләрне күрми калдым.
Раббы да, син дә – шаһит: кан коюдан һәм үч алудан синең кулыңны тыеп калган Раббы дошманнарыңны һәм син әфәндемә карата күңелләрендә ачу-мәкер саклаучыларның һәммәсен Навал сыман итсен!
Әфәндемә дип алып килгән шушы бүләк-күчтәнәчләрне синең кешеләреңә тапшырырга рөхсәт итсәңче.
Мин колыңның гаебен кичер! Син әфәндемнең йортын Раббы, һичшиксез, көчле итәр, чөнки син, әфәндем, Раббының сугышларын алып барасың. Кешеләр беркайчан синең эш-гамәлеңдә явызлык таба алмас!
Җаныңны кыймакчы булып кемдер сине эзәрлекли башласа да, син әфәндемнең җаны Раббы Аллаң кулында тормыш төене булып бәйләнер, ә дошманнарыңның җанын Ул, ташаткычтан атылган таш сыман, читкә алып ыргытыр.
Раббы, син әфәндемә Үзе вәгъдә иткән игелекләрне кылып, сине Исраилнең юлбашчысы итеп билгеләгәч,
нахакка кан коеп үч алудан үземне тыеп калмадым, дип әфәндемнең күңеленә борчу-хәсрәт кереп ояламасын иде. Раббы сиңа Үзенең игелеген кылганнан соң, мин колыңны исеңә төшерергә онытма.
– Минем каршыма сине җибәргән өчен, Раббыга – Исраил Алласына – мактау-шөкерләр яусын! – диде аңа Давыт. – Синең зирәк акылыңа һәм синең үзеңә дә мөбарәк фатихалар булсын, чөнки син мине бүген кан коюдан, үзем өчен үч алудан аралап калдың.
Ләкин сиңа явызлык кылудан мине саклап кала алган Раббы – Исраил Алласы – Үзе шаһиттыр: әгәр минем каршыга килергә ашыкмаган булсаң, иртәгәге көннең таңына Навал йортында бер генә ир заты да исән калмаган булыр иде!
Шуннан Давыт Абигәйль алып килгән нигъмәтләрне аның кулыннан алды һәм: – Бар, хәере белән өеңә кайт. Мин, сине тыңлап, гозереңне үтәргә булдым, – диде.
Шуннан Абигәйль Навал янына өенә кайтты. Ире исә патшаларныкы белән тиңләшердәй сый мәҗлесе җыйган, үзе инде бик тә кәефле һәм шактый исерек иде. Абигәйль аңа иртәнгә кадәр бернәрсә әйтмәде.
Иртәгесен Навал сәрхушлегеннән айнып, хатыны аңа һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп биргәннән соң, ирнең йөрәге убылып төшкән сыман булды, һәм ул таштай катып калды.
Ун көн чамасы вакыт үтүгә, Раббы Навалның гомеренә чик куйды, һәм ул җан тәслим кылды.
Навалның үлүе турында ишеткәч, Давыт: – Мине мәсхәрә иткән Навалдан үч алган һәм Үзенең колын явыз гамәл кылудан саклап калган Раббыга мактау-шөкерләр яусын! Навалның явызлыгы Раббы ярдәме белән аның үз башына төште, – диде. Аннары Давыт, Абигәйльне үзенә хатынлыкка алырга теләге барлыгын белдереп, аңа яучыларын җибәрде.
Давытның хезмәтчеләре, Абигәйль янына Кәрмилгә килеп: – Давыт безне синең яныңа җибәрде, ул сине үзенә хатынлыкка алырга тели, – диделәр.
Абигәйль, урыныннан торып, җиргә кадәр башын иде һәм: – Мин – аның колыдыр, хезмәтчегә әйләнеп, әфәндем хезмәтчеләренең аякларын юарга әзермен, – диде.
Аннары, тиз генә җыенып, ишәгенә чыгып утырды да үзенең биш хезмәтче хатын-кызы вә Давытның кешеләре белән бергә юлга кузгалды. Шулай итеп, Абигәйль Давытның хәләленә әйләнде.
Давыт изрегыллы Ахиногамга да өйләнде, һәм аның ике хатыны булды.
Шаул исә үзенең кызын – Давытның элекке хатыны Микәлне – тумышы белән Гәллимнән булган Лаиш углы Палтигә кияүгә бирде.
Зип шәһәренең халкы Шаул янына Гибгага килеп: – Давыт бездә, Ешимон янындагы Хакилә таулыгында яшеренеп ята, – диделәр.
Шуннан Шаул, Давытны эзләргә дип, бөтен Исраил җиреннән сайлап җыелган өч мең кешесен ияртеп, Зип чүленә төште һәм Ешимон янындагы юл буена – Хакилә таулыгына килеп урнашты. Бу вакытны исә Давыт, чүлдә булып, Шаулның алар эзенә басып килгәнен күреп торды.
Давыт, үзенең күзәтчеләрен җибәреп Шаулның чынлап торып килүенә тагын бер кат инанганнан соң, урыныннан кузгалып китте һәм Шаул станына юнәлде, шунда Шаул белән аның гаскәр башлыгы Нер углы Әбнер йоклаган урынны күрде: Шаул үзе урта бер җирдә, сугышчылар исә аның әйләнә-тирәсендә урнашкан иде.
– Кем минем белән Шаул станына бара? – дип сорады шунда Давыт хитти Әхимәликтән һәм Йоавның ир туганы булган Сәрүя углы Әвишәйдән. – Мин барам синең белән! – дип җавап бирде Әвишәй.
Давыт белән Әвишәй, төн җиткәч, Шаул тукталган урынга килделәр; сөңгесен баш очына кадап, Шаул үзе урта бер җирдә, Әбнер һәм башка сугышчылар исә аның әйләнә-тирәсендә йоклап ята иде.
– Менә, Аллаһы дошманыңны Үзе синең кулыңа тапшыра. Сөңге белән бер сугуда җиргә кадаклап куйыймчы шуны! Миңа ике кат сугып торырга да кирәкми, – диде шулчак Әвишәй Давытка.
Әмма Давыт: – Тимә син Шаулга, Раббы сайлаган кешегә кул күтәргән берәр адәмнең җәзасыз калганы бармы?! – дип, аны туктатты. – Раббы Үзе шаһиттыр: җәзасын Ул Үзе бирсен! Вакыты җитсә, гомере үзе дә киселер. Бәлки әҗәле аны сугыш кырында табар. Ләкин Раббы тарафыннан билгеләнгән кешегә кул күтәрүдән Раббы мине Үзе сакласын.
Ә хәзер баш очындагы сөңгесе белән су савытын ал да – китик!
Давыт Шаулның баш очындагы сөңгесе белән су савытын алды да, алар килгән юлларыннан кире киттеләр. Аларның Шаул тукталган урынга килүен беркем белмәде-күрмәде һәм беркем уянмады, чөнки Раббыдан бик каты йокы иңгән булып, һәммәсе тирән йокыга талган иде.
Аннары Давыт үзәннең икенче ягына чыкты да тау битенә менеп басты, аларның арасы шактый ерак иде.
– Җавап бир, Әбнер! – дип кычкырды ул Нер углы Әбнергә һәм аның сугышчыларына. – Кем син, ник кычкырасың патшага? – дип сорады аңардан Әбнер.
– Синең гаярь ир-егет икәнең һәркемгә мәгълүмдер. Исраилдә синең белән кем тиңләшә алыр икән?! Тик ни өчен соң син үзеңнең әфәндең патшаны начар саклыйсың? Чөнки берәү, килеп, синең әфәндең патшаны үтермәкче иде.
Бик зур ялгышлык кылдың син. Раббы Үзе шаһиттыр: патшалыкка Ул ихтыяр кылган әфәндегезне сакламаган өчен, сез үлем җазасына лаек! Патшаның баш очындагы сөңгесе белән су савыты кая? – диде Давыт Әбнергә.
Шаул, Давытның тавышын танып, аңардан: – Давыт углым, синең тавышмы бу? – дип сорады. – Әйе, бу минем тавыш, патша әфәндем, – дип җаваплады Давыт һәм, өстәп: – Ни сәбәпле әфәндем үзенең колын эзәрлекли? Нәрсә эшләдем соң мин? Нинди явызлык кылдым? – дип сорады. – Патша әфәндем колының сүзләренә колак салса иде: әгәр Раббы синең күңелеңдә миңа каршы нәфрәт уяткан булса, китерелгән корбан белән Раббы канәгатьлек тапсын. Әгәр инде синең күңелеңдә миңа карата нәфрәтне адәм балалары уяткан икән, аларга Раббының иң каты каһәре төшсен, чөнки алар: «Бар, чит-ят илаһларга табын», – дип, мине Раббының биләмәсеннән аердылар.
Раббыдан еракта, чит җирләрдә каным коелмаса иде минем, чөнки Исраил патшасы, тау-таш арасында көртлек куып йөргән кеше сыман, сыңар борча эзләп, өеннән чыккан.
– Гөнаһ эш кылдым мин, – диде аңа Шаул, – кире кайт, Давыт углым, башкача һичнинди җәбер-золым күрмәссең миннән, чөнки син бүген гомеремнең сиңа кадерле булуын расладың; ахмаклык кылдым мин, зур гөнаһ эшләдем.
– Менә патшаның сөңгесе, – дип җавап бирде Давыт. – Берәр егет бире килеп алып китсен аны.
Раббы һәркайсыбызның тәкъвалыгына вә тугрылыгына карап тиешлесен бирсен! Бүген Раббы синең язмышны минем кулга тапшырган булса да, Раббы тарафыннан билгеләнгән патшага кулым күтәрелмәде.
Бүген синең гомерең миңа ничек кадерле булса, шулай ук минем гомер дә Раббы өчен кадерле булып, Ул мине төрле бәла-казалардан Үзе сакласын!
Шушы сүзләрдән соң Шаул Давытка болай диде: – Фатихалы син, Давыт углым: нәрсәгә тотынсаң да, уңышка ирешерсең! Шуннан Давыт үз юлы белән китеп барды, Шаул исә өенә әйләнеп кайтты.
Әмма Давытның күңеленә «Кайчан да булса мин барыбер Шаул кулына эләгермен. Шулай булгач, Пелешет җирләренә китсәм, минем өчен яхшырак булыр кебек. Ул чагында Шаул да бөтен Исраилне бетереп мине эзәрлекләүдән туктар, мин дә аңардан котылыр идем» дигән уй килеп,
ул үзенең алты йөз ир-егетен ияртте дә Гәт патшасы Магок углы Әкиш янына юнәлде.
Давыт үзе, аның кешеләре һәм аларның гаиләләре Әкиш янында Гәттә яшәделәр. Давытның ике хатыны – изрегыллы Ахиногам вә Навалның элекке хатыны кәрмилле Абигәйль – аның белән булды.
Давытның Гәт шәһәренә качуы Шаулга килеп ирешкәч, ул аны эзәрлекләүдән туктады.
Беркөнне Әкишкә мөрәҗәгать итеп, Давыт болай диде: – Әгәр мин синең илтифатыңны казанганмын икән, берәр кечерәк шәһәрдән миңа яшәр урын билгеләсәң иде. Мин бары тик синең хезмәтчеңдер: синең катыңда – патша шәһәрендә яшәү миңа килешмәс.
Шуннан Әкиш аңа Сыйкләг шәһәрен бирде. Шул сәбәпле Сыйкләг әлегә кадәр Яһүдә патшаларының шәһәре булып санала.
Пелешет илендә Давыт бер ел да дүрт ай гомер кичерде.
Давыт, әледән-әле үзенең яраннары белән яуга кузгалып, Шур һәм Мисырга кадәр җәелгән җирләрдә борын-борыннан яшәүче гәшүриләргә, гирзиләргә вә амалыкыйларга һөҗүм итеп торды.
Әлеге җирләргә бәреп кереп, ул андагы барча ир-ат вә хатын-кыз халкын кырып бетерә, кием-салымнарын, сарык, үгез, ишәк, дөя кебек һәммә мал-туарларын талап ала да Әкиш янына кире кайта иде.
Әкиш аңардан: «Бу юлы кемгә һөҗүм иттегез?» – дип сорый иде. Давыт: «Нәгебтәге Яһүдәгә», «Нәгебтәге ярахмелиләргә» яисә «Нәгебтәге кыниләргә», – дип әйтә торган иде.
Үзе хакында «Давыт менә нәрсәләр кылды» дигән сүзләр таралудан шикләнеп, яу чапкан илендә ул һичкайчан бер генә хатын-кыз яисә ир затын да исән калдырмый һәм әсир итеп беркемне дә Гәткә алып кайтмый иде. Пелешет җирендә яшәгәндә, аның кылган гамәлләре әнә шундый булды.
Давыт сөйләгәннәргә тулысынча ышанып, Әкиш: «Давыт инде Исраил халкының тәмам гайрәтен чигереп бетерде, хәзер ул мәңге миңа гына хезмәт итәр», – дип уйлады.
Ул чакны пелештиләр, Исраил белән сугышыр өчен, гаскәр туплый иде инде. Әкиш: – Сиңа мәгълүм булсын: син үзең дә, кешеләрең дә минем белән бергә яуга барырсыз, – дип, Давытны кисәтеп куйды.
– Хезмәтчеңнең ни-нәрсәгә сәләтле булуын син үз күзләрең белән күрерсең, – дип җавап бирде аңа Давыт. – Ул чакны мин сине үземнең гомерлек җансакчым итеп билгеләрмен, – диде аңа каршы Әкиш.
Шемуил дөнья куйгач, бөтен Исраил халкы кайгыдан ачы күз яшьләре түкте; аны туган шәһәре Рамаһта гүргә иңдерделәр. Шаул куып таратканнан соң, ул вакытларда илдә бер генә әрвах чакыручы да, күрәзәче дә калмаган иде инде.
Пелештиләр, сугышка әзерләнеп бетеп, Шунемга таба кузгалдылар һәм шул тирәгә килеп урнаштылар. Шаул да бөтен Исраил халкын күтәреп Гильбогага килеп тукталды.
Пелештиләр станындагы гаскәрләрне күрүгә коты алынудан Шаулның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.
Раббыдан ялынып-ялварып сораса да, Раббы аңа ни төшендә, ни урим аша, ни пәйгамбәрләр аркылы җавап бирмәде.
Шуннан Шаул үзенең хезмәтчеләренә: – Әрвах чакыручы берәр хатын табып бирегез миңа! – дип боерды. – Алда мине ни-нәрсәләр көткәнен шуңардан барып сорарга телим. Хезмәтчеләре аңа: – Биредә, Эн-Дорда, шундый хатын бар, – дип җавап бирделәр.
Шуннан Шаул, танымасыннар дип, өстендәге киемнәрен алыштырды да ике кешесен ияртеп төнлә теге хатын янына килде һәм: – Фал ач әле миңа, үзем сораган кешенең рухын чакыр, – дип, аңардан үтенеп сорады.
Ләкин хатын аңа: – Син бит Шаулның нишләгәнен беләсең: илдәге бөтен әрвах чакыручы вә күрәзәчеләрне кудыртты ул. Җаныма тозак корып, минем үлемемне телисеңме әллә?! – диде.
Тик Шаул аңа, Раббы белән ант итеп: – Раббы Үзе шаһиттыр: бу эш өчен син бернинди бәла-каза күрмәссең! – диде.
Шуннан әлеге хатын: – Кемне чакырыйм мин сиңа? – дип сорады. – Шемуилне чакыр, – диде Шаул.
Күрәзәче хатын, Шемуилне күреп, каты итеп кычкырып җибәрде; аннары Шаулга мөрәҗәгать итеп: – Ни өчен алдадың син мине? Син бит – Шаул! – диде.
– Курыкма, – дип җаваплады аңа патша, – сөйлә, ни күрәсең? – Җир катламыннан чыгып килүче бер әрвахның рухын күрәм, – диде.
– Кыяфәте ниндиерәк аның? – дип сорады Шаул. – Җир катламыннан өлкән яшьтәге, өске киемнән бер ир заты чыгып килә, – диде хатын. Шулчак Шаул, аның Шемуил икәнен аңлап, билен бөгеп иелде дә йөзе белән җиргә орынды.
– Нигә борчыйсың мине? Нәрсәгә дип чакырдың мине? – дип сорады Шемуил Шаулдан. – Зур бәлагә тарыдым мин, – дип җавап бирде аңа Шаул. – Пелештиләр миңа каршы сугыш ачты, ә Аллаһы исә миннән ваз кичте, пәйгамбәрләр аша да, төштә дә җавап бирми. Нәрсә эшләргә икәнен өйрәтсәң иде, шуңа сине чакыртырга булдым.
– Раббы синнән йөз чөереп синең дошманыңа әйләнгәч, нигә дип син миннән сорыйсың? – диде аңа Шемуил.
– Раббының минем аша сиңа әйткән сүзләрен тормышка ашыруы бу. Синең кулдан патшалыкны тартып алып, Ул аны синең якыныңа – Давытка тапшырачак.
Син Раббы тавышына колак салмадың һәм Аның амалыкыйларга карата булган чиксез зур ачуын тормышка ашырмадың, шуның өчен хәзер Раббы сүзләреңне игътибарсыз калдыра.
Раббы Исраилне һәм аның белән бергә сине дә пелештиләр кулына тапшырачак: иртәгә син үзең дә, синең угылларың да минем янда булачаксыз; Раббы Исраил гаскәрен дә пелештиләр кулына тапшырачак.
Шулчакны Шаул капыл җиргә ауды, чөнки Шемуил сүзләреннән аның тәмам коты алынган иде. Көндез дә, төнлә дә авызына ризык капмаганга, ул бөтенләй хәлсезләнеп калган иде.
Күрәзәче хатын, Шаул янына килеп, аның дөрестән дә бик нык куркуга калганын күрде һәм болай диде: – Менә мин, синең колың, тормышымны куркыныч астына куеп сүзеңне тыңладым һәм әмереңне үтәдем.
Инде хәзер син дә колыңның сүзләрен тыңлап бак: мин хәзер сиңа ашарыңа бер телем ипи бирәм – тамагыңны туйдыр, юлга чыгар алдыннан бераз хәл керсен.
Шаул: – Юк, ашыйсым килми, – дип, аның тәкъдимен кире какты. Әмма хезмәтчеләре һәм күрәзәче хатын аны үгетли торгач, ул, ниһаять, аларның сүзләренә колак салып, җирдән күтәрелде дә ятак өстенә килеп утырды.
Әлеге хатынның симертелгән бозавы бар иде, ул тиз генә шуны суйдырды, камыр изеп, төчегә икмәк пешерде.
Әзер булгач, әлеге ризыкларны Шаул белән аның хезмәтчеләре алдына китереп утыртты. Тегеләр ашадылар-эчтеләр һәм, урыннарыннан торып, шул ук төнне китеп тә бардылар.
Пелештиләр, бөтен гаскәрләрен җыйнап, Афык янына килеп тупландылар, исраилиләр исә Изрегылдагы чишмә буенда урнаштылар.
Пелешет идарәчеләре йөзәрләп, меңәрләп бүленгән сугышчылар белән алдан барды, Давыт исә үзенең яраннары һәм Әкиш белән алар артыннан атлады.
Пелешет яубашлары: – Бу гыйбриләр нишләп йөри монда? – дип, гаҗәпләнеп сорадылар. – Танымыйсызмыни? Исраил патшасы Шаулның Давыт исемле хезмәтчесе ич, – дип җавап бирде аларга Әкиш. – Инде бер елдан артык ул минем янда, минем катыма килеп егылганнан бирле, аңардан бернинди начарлык та күргәнем юк.
Әмма аның бу сүзләренә Пелешет яубашларының ачуы кабарды, һәм алар Әкишкә: – Ул кешене кайтарып җибәр! Син аңа бүлеп биргән үз җирендә утырсын һәм безнең белән яуга бармасын: сугышта ул безнең дошманга әйләнмәгәе, ирләребезнең башына җитеп, элекке хуҗасының күңелен күрергә тырышмагае! – дип каршы төштеләр. – «Шаул меңне үтерде, Давыт исә – ун меңне», – дип, бии-бии исраилиләр дан җырлаган Давыт шул түгелме соң?!
Шуннан Әкиш, Давытны чакырып алып: – Раббы Үзе шаһиттыр: син намуслы кешесең! Минем катыма аяк басканнан алып бүгенге көнгә кадәр синең яктан бернинди начарлык күрмәдем; минем белән бергә гаскәремдә хезмәт итүеңә шат булыр идем, ләкин идарәчеләр сине өнәп бетерми.
Шулай булгач, син хәзер хәере белән кире әйләнеп кайт, Пелешет идарәчеләренең ачуын чыгарма, – диде.
Әмма Давыт аңа җавап итеп: – Ни гаебем бар минем? Синең катыңа аяк баскан көннән алып шушы мизгелгә кадәр хезмәтчеңнең нинди килешмәгән ягын таптың? Ни өчен мин патша әфәндемнең дошманнары белән сугышырга чыга алмыйм?
– Минем өчен син Аллаһы фәрештәсе белән тиңләшердәй яхшы кешесең, – дип җавап бирде аңа Әкиш, – әмма Пелешет яубашлары: «Аның безнең белән сугышка баруы мөмкин булмаган эш!» – дип, миңа каршы килделәр.
Димәк ки, иртәгә иртән син үзең һәм синең белән бергә килгән әфәндең Шаулның коллары яктыра башлауга биредән китәрсез.
Иртәгесен Давыт һәм аның иярченнәре, таң белән торып, Пелешет җиренә юл алдылар. Пелештиләр исә Изрегыл тарафына кузгалдылар.
Өч көннән соң Давыт үзенең кешеләре белән Сыйкләгкә кайтып җитте. Алар юк чакта Нәгеб белән Сыйкләгкә амалыкыйлар һөҗүм иткән иде. Шәһәргә ут салып,
алар бөтен хатын-кызны вә олыдан-кечедән бар халыкны әсирлеккә төшергәннәр – беркемнең җанын кыймыйча үзләре белән куып алып киткәннәр иде.
Давыт үзенең кешеләре белән Сыйкләгкә кайтып җитсә, шәһәр көл-хәрабәгә әйләнгән, ә аларның хатыннарын вә кыз-угылларын әсирлеккә алып киткәннәр.
Бу хәлне күреп, Давыт һәм аның яраннары кычкырып еларга тотындылар һәм хәлдән тайганчы күз яше койдылар.
Давытның ике хатынын – изрегыллы Ахиногамны һәм элек Навалда кияүдә булган кәрмилле Абигәйльне дә әсир иткәннәр иде.
Кыз-угылларын югалту кайгысыннан халыкның хәсрәте чиксез иде, шул сәбәпле алар аздан гына Давытны таш атып кыйнамый калдылар; Давытның моңа бик каты кәефе кырылды.
Әмма аның бөтен өмете Раббыда – Үз Алласында иде. Әхимәлик углы булган Абъятар руханига: – Эфодны алып кил әле, – диде ул. Абъятар аңа эфодны алып килде, һәм Давыт: – Гаиләләребезне куып алып киткән дошман чирүен эзәрлекләп чыгыйммы? Куып җитә алырмынмы мин аларны? – дип, Раббыга мөрәҗәгать итте. Раббы аңа: – Эзәрлекләп чык, куып җитәрсең һәм гаиләләрегезне азат итәрсең, – диде.
Шуннан Давыт үзенең алты йөз ир-егетен ияртеп юлга кузгалды. Бесор ташкыны янына җиткәч, гаскәриләрнең ике йөзе, суны кичеп чыгарлык хәлләре булмаганга, бирге ярда туктап калды, Давыт исә дүрт йөз ир-егете белән дошманны эзәрлекләвен дәвам итте.
Давыт кешеләре, кырда бер мисырлыга тап булып, аны Давыт каршына алып килделәр, ашарына ризык, эчәренә су,
инҗир белән ике бәйләм йөзем дә бирделәр. Тамагына ашагач, аңа хәл кереп китте – ул өч тәүлек буена авызына ризык та алмаган, су да эчмәгән икән.
Шуннан Давыт әлеге мисырлыдан: – Синең хуҗаң кем һәм кай яклардан син? – дип сорады. – Мин мисырлымын, бер амалыкыйның колы. Өч көн элек, мин хасталанып киткәч, хуҗам мине ташлады.
Без Нәгеб чүлендәге керетиләр җирен, Яһүдә вә Кәлеб җирләрен басып алган, ә Сыйкләгкә ут салган идек, – дип җаваплады егет.
Давыт: – Мине шул дошман өере янына озата барасыңмы? – дип сорагач, мисырлы: – Әгәр дә син җанымны кыймаска һәм мине хуҗам кулына илтеп тапшырмаска Аллаһы алдында ант итсәң, мин сиңа аларны табарга ярдәм итәм, – дип вәгъдә бирде.
Шуннан әлеге егет, Давытка юл күрсәтеп, аны озата китте. Амалыкыйларның исә Пелешет һәм Яһүдә җирләрендә бихисап күп мал-мөлкәтне кулга төшерү шатлыгыннан кырларга таралышып-сибелеп, кәеф-сафа корып, ашап-эчеп яткан чаклары иде.
Давыт, аларга һөҗүм итеп, бер эңгердән иртәгесе көннең кичке эңгеренә кадәр дошманны кырды. Дөяләренә атланып качкан дүрт йөз егеттән кала аның кулыннан берәү дә котыла алмады.
Давыт амалыкыйлар талап алып киткән бар мөлкәтне дә, хатыннарын да кире кайтарды.
Олыдан-кечедән, угыл-кызлардан беркем дә югалмады, амалыкыйлар тартып алган мал-мөлкәтнең дә бөтенесен Давыт кире кайтарды.
Ул шулай ук дошманның бөтен вак һәм эре терлеген тартып алды; «Болар һәммәсе – Давыт табышы» дигән сүзләр белән Давытның кешеләре шул малларны үзләренең терлекләре алдыннан куып алып киттеләр
һәм, бара торгач, Давыт артыннан атларга хәлләре беткән, Бесор ташкыны янында торып калган теге ике йөз кеше янына килеп җиттеләр. Алар Давытны һәм аның юлдашларын каршы алырга чыктылар. Давыт, әлеге кешеләр янына килеп җитеп, үзенең сәламен күндерде.
Әмма Давытның кайбер юньсез вә явыз юлдашлары: – Безнең белән бармаганнарга кулга төшергән малдан өлеш чыгармыйбыз; һәркайсы үзенең хатынын һәм бала-чагасын алсын да китсен! – дип шаулаша башлады.
Әмма Давыт: – Раббы, безгә шушының кадәр мал-мөлкәт җибәреп, безнең үзебезне исән-имин саклап калган һәм безгә каршы чыккан дошман өерен кулларыбызга китереп тапшырганнан соң, андый эш кылу килешмәс, туганнарым, – дип, тегеләрнең сүзенә каршы төште. – Сезнең бу фикерегезне берәү дә хупламас. Яуда йөрүченең өлеше нинди булса, олаулар янында калучының да өлеше шундый булыр. Табыш һәркемгә тигез бүленергә тиеш.
Давыт канунлаштырган әлеге кагыйдә шул вакыттан башлап бүгенге көндә дә Исраил җирендә сакланып килә.
Сыйкләгкә әйләнеп кайткач, Давыт, Раббы дошманнарыннан тартып алынган мал-мөлкәттән сезгә дә бүләк булсын, дип кулга төшергән байлыкның бер өлешен Яһүдә өлкәннәренә – үзенең дусларына җибәрде.
Әлеге табыштан ярахмелиләр вә кыниләр шәһәрләрендә яшәүче өлкәннәргә һәм Бәйт-Эл, көньяк Рамот, Яттир, Арогыр, Шипмот, Әштемуга, Рәкәл, шулай ук Хорма, Бор-Ашан, Атак, Хебрун өлкәннәренә, аннары Давыт үзе һәм аның юлдашлары аяк баскан һәр төбәккә өлеш чыкты.
Пелештиләр ул чакта исраилиләргә каршы сугыш алып бара иде: Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды.
Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр.
Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар җәяләрдән атарга тотынгач, аның коты алынды.
Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп җанымны кыйганчы һәм җәсәдемне мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды.
Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды, һәм Шаул белән бергә ул да һәлак булды.
Шул рәвешле, ул көнне Шаул үзе, аның өч углы, корал йөртүчесе һәм барлык сугышчылары бөтенесе бергә кырылып бетте.
Үзәннең икенче ягында һәм Үрдүн елгасының аръягында яшәүче исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар.
Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр.
Алар Шаулның башын кистеләр, аннары коралларын салдырып алдылар һәм, бу турыда халыкка вә үзләре табына торган пот-сыннар куелган гыйбадәтханәләрдә игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр.
Шаулның коралларын Ашторет йортына урнаштырдылар, ә үле гәүдәсен Бәйт-Шан диварына асып куйдылар.
Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр, һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, төн эчендә Бәйт-Шанга барып җиттеләр дә Шаул белән угылларының мәетләрен, дивардан төшереп, Явешкә алып кайтып яндырдылар.
Аннары аларның сөякләрен Явештәге тамариск агачы төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар.
Шаулның вафатыннан соң Давыт, амалыкыйларны тар-мар итеп, Сыйкләгкә әйләнеп кайтты. Биредә ул ике көн торды. Өченче көнне аның янына Шаул станыннан өс киемнәре теткәләнеп беткән, башына туфрак сибелгән бер адәм килде. Давыт каршына килеп җитүгә, ул, бил бөгеп, җиргә кадәр башын иде.
– Кай тарафлардан килешең? – дип сорады аңардан Давыт. – Исраил гаскәрен калдырып качып кайттым мин, – дип җаваплады теге.
– Ни-нәрсәләр булды анда, сөйләп бир миңа, – диде Давыт. – Исраилиләр сугыш кырын ташлап качты, күбәүләр яу кырында ятып калды. Шаул үзе һәм аның углы Йонатан да шунда һәлак булды, – диде теге адәм.
– Шаул белән аның углы Йонатанның үлүен син каян беләсең? – дип сорады Давыт әлеге хәлләрне бәян иткән егеттән.
– Мин очраклы гына Гильбога тавына килеп чыккан идем, – дип сүзен дәвам итте хәбәр китергән егет, – шулчак сөңгесенә таянган яралы Шаулны күреп алдым: пелештиләрнең сугыш арбалары вә атлы җайдаклары аны куып җитеп килә иде.
Шунда ул артына әйләнеп карады һәм, мине күреп, үз янына чакырды. «Тыңлыйм сине», – дидем мин.
«Кем син?» – дип сорады ул миннән. «Амалыкыйлардан мин», – дип җавапладым.
Шуннан ул миңа: «Бире кил, үтер мине. Газапларым үлемгә тиң, ләкин җаным тәнемдә әле», – диде.
Мин килдем дә аны үтердем, чөнки авыр ярадан мантырдай түгел иде ул. Аннары мин, аның башыннан таҗын, кулбашыннан беләзеген салдырып, бирегә, син әфәндем янына алып килдем.
Шулчак Давыт һәм аның янәшәсендәге кешеләр, кайгыдан өсләрендәге киемнәрен ертып,
еларга-сыктарга тотындылар. Шул рәвешле алар, гомерләре кылычтан киселгән Шаул вә аның углы Йонатан, Раббы халкы Исраил хакында кайнар күз яшьләре коеп, кич җиткәнче авызларына ризык капмадылар.
– Тумышың белән кем буласың? – дип сорады Давыт хәбәр алып килгән егеттән. – Килмешәк бер амалыкыйның углы мин, – диде егет.
– Ничек итеп син Раббы Үзе май сөрткән кешегә кул күтәрергә җөрьәт иттең?! Чөнки «Раббы май сөрткән патшаны үтердем» дип, син үз авызың белән әйттең – үз үлемеңдә син үзең гаеплесең! – диде аңа Давыт һәм, янындагы егетләрнең берсен чакырып китереп, амалыкыйны үтерергә боерды, һәм ул егет аны үтерде.
Давыт шуннан соң Шаул һәм аның углы Йонатан истәлегенә багышлап үзенең кайгы җырын башкарды.
Әлеге җырны ул Яһүдә угылларына өйрәтергә боерды. Соңыннан Яшар китабына теркәлгән һәм «Ук» дип аталган бу җыр мондый иде:
«И-и Исраил, Синең күркең тауларыңда ятып калды! Баһадирлар әнә ничек һәлак булды!
Бу хакта Гәт шәһәрендә сөйләмәгез, Ашкылун урамнарында телегезне тыегыз: Пелешет кызлары сөенмәсен, сөннәтсезләрнең кызлары тантана итмәсен.
И-и Гильбога таулары! Сезнең өскә чык бөртеге вә яңгыр тамчысы төшмәсен, уңыш бирә торган кырлар да булмасын сездә, чөнки баһадирларның калканы, Шаул калканы шушында җиңелде, инде аңа зәйтүн мае сөртелмәс булыр.
Дошман канына манчылмыйча, сугышчыны яраламыйча, Йонатанның угы да, Шаулның кылычы да әйләнеп кайтмый иде.
Шаул белән Йонатан халыкның мәхәббәт-хөрмәтен тоеп яшәде; Алар, дөньялыкта бергә булып, әҗәлләрен дә бергә таптылар. Бөркеттән җитезрәк, арысланнан көчлерәк иде алар.
И-и Исраил кызлары! Сезгә зиннәтле кызыл киемнәр кидергән һәм киемнәрегезне алтыннар белән бизәгән Шаулны искә алып ачы күз яшьләре коегыз.
Баһадирлар әнә ничек яу кырында ятып калды! Йонатан синең биек тауларыңда һәлак булды.
Туганым Йонатан, синең хакта хәсрәтем чиксездер: Минем өчен син ифрат кадерле идең; синең мәхәббәтең минем өчен хатын-кыз мәхәббәтеннән дә өстен булды.
Баһадирлар әнә ничек һәлак булды! Нинди сугыш коралы һәлак булды!»
Аннары Давыт: – Яһүдә шәһәрләренең берәрсенә барыйммы мин? – дигән киңәш белән Раббыга мөрәҗәгать итте. – Бар, – дип җавап бирде аңа Раббы. – Кайсысына барыйм? – дип сорады Давыт. – Хебрунга, – диде Ул.
Давыт, үзенең ике хатынын – изрегыллы Ахиногамны һәм Навалның тол хатыны, кәрмилле Абигәйльне ияртеп, шунда юнәлде.
Давыт үзе белән бергә яраннарын һәм аларның гаиләләрен дә алып килде; алар Хебрун тирәсендә төпләнеп калдылар.
Беркөн Яһүдә кешеләре Хебрунга килделәр һәм, Давытның башына зәйтүн мае сөртеп, аны Яһүдә патшасы итеп билгеләделәр. Аннары аңа: «Гилыгад Явешендә яшәүчеләр Шаулны җир куенына тапшырдылар», – дигән хәбәр җиткерделәр.
Шуннан Давыт, Гилыгад Явешендә яшәүче халыкка җиткерер өчен үзенең илчеләрен озатып, шундый хәбәр юллады: «Әфәндегез Шаулга кылган мәрхәмәтегез һәм аны гүргә иңдерүегез өчен, Раббы алдында фатиха иясе сез.
Раббы сезгә Үзенең мәрхәмәтен вә тугрылыгын насыйп әйләсен; кылган гамәлләрегез өчен мин дә сезне әҗерсез калдырмам.
Бүгенге көндә сезнең көчле куллы, батыр йөрәкле булуыгыз зарур, чөнки әфәндегез Шаул вафат, ә Яһүдә ыругы, үзе өстеннән патшалык итәр өчен, башыма зәйтүн мае сөртте».
Әмма Шаулның гаскәр башлыгы Нер углы Абнер, Шаул углы Иш-Бошетны Маханаимгә алып килеп, аны Гилыгад, Ашер, Изрегыл, Эфраим, Беньямин вә бөтен Исраил җиренең патшасы итеп куйды.
Исраил белән патшалык итә башлаган чорда Шаул углы Иш-Бошет кырык яшен тутырган булып, ул ике ел дәвамында патша вазифасын башкарды. Яһүдә ыругы исә Давыт ягында калды.
Давыт Хебрунда Яһүдә ыругы өстеннән җәмгысы җиде ел да алты ай патшалык итте.
Бервакыт Нер углы Абнер һәм Шаул углы Иш-Бошетның хезмәтчеләре, Маханаимнән кузгалып, Гибгон каласына юл алдылар.
Сәрүя углы Йоав белән Давыт хезмәтчеләре дә аларга каршы күтәрелеп чыгып, һәр ике як Гибгон буасы янында – берсе буаның бер ягында, икенчесе каршы якта урнашты.
– Егетләр тезелеп бассыннар да безнең алда көч сынашсыннар, – дип кычкырды шунда Йоавка Абнер. – Ярый, сынашсыннар, – дип ризалашты Йоав.
Шаул углы Иш-Бошет ягыннан Беньямин ыругындагы унике егет чыгып басты, Давыт хезмәтчеләреннән дә унике егет чыкты.
Алар бер-берсен чәчләреннән эләктереп алдылар да, берсе икенчесенең янтыгына кылычын чәнчеп, бергә җиргә аудылар. Шуңа күрә Гибгондагы бу урынга соңыннан Хелкат-Һассурим дип исем куштылар.
Ике арада аяусыз көрәш башланып, ул көнне орышта Давыт хезмәтчеләре Абнерны һәм исраилиләрне җиңеп чыкты.
Әлеге бәрелештә Сәрүянең Йоав, Әвишәй, Асаһел исемле өч углы да катнашты. Асаһел дигәне тау кәҗәсе кебек җитез аяклы иде.
Ул, Абнерны куа чыгып, уңга да, сулга да тайпылмыйча, аның эзеннән барды.
Абнер, аңа таба әйләнеп: – Синме бу, Асаһел? – дип сорады. – Әйе, мин! – дип җавап кайтарды тегесе.
– Эзәрлекләмә мине, уңга яки сулга каер, берәр яшь сугышчыны тот та коралын үзеңә ал, – диде Абнер. Әмма Асаһел аңардан калышырга теләмәде.
– Эзәрлекләмә мине, юкса үтерәм, аннары ничек кардәшең Йоав күзенә күренермен, – дип, Абнер аны тагын туктатырга омтылып карады.
Ләкин тегесенең аңардан каласы килмәде. Шулчак Абнер борылды да сөңгесенең сабы белән аның корсагына китереп кадады – сөңге аны үтәли тишеп чыкты; Асаһел басып торган урынында җиргә ауды һәм җан бирде. (Аның яныннан узганда, гаскәриләр туктамый кала алмадылар.)
Әмма Йоав белән Әвишәй исә Абнерны эзәрлекләвен дәвам иттеләр. Алар Гибгон чүленә бара торган юл буена, Гиях каршындагы Амма калкулыгына килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде.
Беньямин сугышчыларының бер төркеме, Абнерны әйләндереп алып, калкулык өстендә туктап калды.
Шунда Абнер Йоавка: – Кайчанга кадәр кылычтан кеше гомере өзелер?! Моның азагы аяныч буласы әллә сиңа мәгълүм түгелме?! Ник син үзеңнең кешеләреңә: «Кардәшләрегезне эзәрлекләүдән туктагыз», – дип әйтмисең? – дип кычкырды.
Йоав: – Аллаһы Үзе шаһиттыр: әгәр син шушы сүзләреңне әйтмәгән булсаң, кешеләр үз кардәшләрен таңгача эзәрлекләп барыр иде, – дип җавап кайтарды да быргысын уйнатты. Шуннан бар халык, исраилиләрне эзәрлекләүдән туктап, башка инде сугышмады.
Абнер, кузгалып, үзенең кешеләре белән төн буе үзән буйлап барды һәм, Үрдүнне кичкәннән соң бөтен Битронны үтеп, Маханаимгә кайтып җитте.
Йоав исә Абнерны эзәрлекләп барган җиреннән кире әйләнеп кайтты да үзенең гаскәрен җыеп алды. Асаһелдан кала Давытның унтугыз хезмәтчесе һәлак булуы ачыкланды.
Абнер белән килгән өч йөз алтмыш Беньямин сугышчысын Давыт хезмәтчеләре кылычтан уздырган иде.
Асаһелны Бәйт-Лехемдә атасы төрбәсендә гүргә иңдерделәр. Шуннан Йоав үзенең кешеләре белән кайтырга кузгалды һәм, төнозын юлда булып, таңда Хебрунга җитте.
Шул хәлләрдән соң Шаул белән Давыт гаиләсе арасында дошманлык урнашты, һәм ул шактый озакка сузылды. Давыт ягы күзгә күренеп ныгыганнан-ныгый, Шаул ягы исә көннән-көн көчсезләнә барды.
Хебрунда Давытның бер-бер артлы угыллары туа торды. Изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун аның беренче углы булды.
Икенче углы Килеаб – Навалның тол хатыны кәрмилле Абигәйльдән; өченчесе – Абшалум – Гәшүр патшасы Талмайның Мәгакәһ атлы кызыннан;
дүртенчесе – Адония – Хаггиттән; бишенчесе – Шефатия – Абиталдан;
алтынчысы – Итрыгам – Давытның Эгла исемле хатыныннан туды. Давыт угылларының һәммәсе Хебрунда дөньяга килде.
Шаул белән Давыт гаиләсе арасында дошмани мөнәсәбәтләр сакланганда, Шаул гаиләсе яклы Абнерның көч-дәрәҗәсе ныгый барды.
Беркөн Иш-Бошет Абнердан: – Ни өчен әле син атамның кәнизәге янына кердең? – дип сорады. (Шаулның әлеге кәнизәге Аяһ исемле адәмнең Риспа исемле кызы иде.)
Абнерның Иш-Бошет сүзләренә бик нык ачуы чыкты: – Әллә мине яһүдиләргә хезмәт итүче эт дип беләсеңме, – диде ул. – Мин, Яһүдәгә каршы чыгып, атаң Шаул гаиләсенә, аның ир туганнарына, дусларына тугрылыгымны күрсәттем, сине Давыт кулыннан саклап калдым, ә син мине шул хатын белән гөнаһ кылуда гаепләмәкче буласың.
Анттыр, Раббы әйткәннәрнең мин һәммәсен гамәлгә ашырырмын. Раббы: «Патшалыкны Шаул гаиләсеннән алып Давытка тапшырачакмын һәм Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил вә Яһүдә җирендә Давыт тәхетен ныгытачакмын», – дип әйткән иде, һәм шуны тормышка ашырмасам, миңа Аллаһының каргышы төшсен.
Иш-Бошет авыз ачып Абнерга каршы сүз әйтә алмады, чөнки ул аңардан бик курка иде.
Шуннан Абнер «Бу җирнең хуҗасы кем?!» дип сорар өчен һәм «Әгәр минем белән сүз беркетсәң, бөтен Исраил халкын синең тирәңә тупларга ярдәм итәчәкмен» дигән хәбәрне җиткерер өчен, Давыт янына үзенең илчеләрен җибәрде.
Давыт исә аңа: «Ярар, мин синең белән килешү төзермен, ләкин сиңа бер үтенечем бар: әгәр үзең белән Шаул кызы Микәлне алып килмәсәң, синең белән очрашмаячакмын», – дип җавап кайтарды.
Аннары Давыт, «Хатыным Микәлне миңа кайтар, мин аның өчен йөз пелештинең җанын кыйдым» дигән сүзләрен җиткерер өчен, Иш-Бошетка да үзенең илчеләрен юллады.
Микәлне иреннән – Лаиш углы Палтиелдән тартып алыр өчен, Иш-Бошет үзенең кешеләрен җибәрде.
Микәлгә ияреп ире Палтиел да китте һәм күз яшьләре түгә-түгә хатынын Бахуримга кадәр озата барды; әмма Абнер аңа кайтырга боергач, ул борылып өенә кайтып китте.
Шуннан Абнер Исраил өлкәннәренә мөрәҗәгать итте: – Сез үзегезнең өстән Давытның патша булуын теләгән идегез, – диде ул, – шул теләгегезне менә хәзер тормышка ашырыгыз! Чөнки Раббының Давыт хакында: «Колым Давытның кулы белән Мин Үземнең Исраил халкын пелештиләрдән һәм барлык дошманнарыннан азат итәрмен», – дип әйткән сүзе бар.
Абнер шулай ук беньяминнәр белән дә сөйләште. Аннары ул, Исраилнең вә Беньямин ыругының теләген Давытка җиткерер өчен, Хебрунга юнәлде.
Абнер үзенең егерме кешесен ияртеп Хебрунга килгәч, Давыт алар хөрмәтенә сый мәҗлесе җыйды.
Шунда Абнер Давытка болай диде: – Рөхсәтеңне бирсәң, мин хәзер әфәндем патша хозурына бөтен Исраил халкын җыеп китерер идем; алар синең белән килешү төзерләр, һәм син җаның теләгәнчә алар өстеннән патшалык итәр идең. Бу сүзләрдән соң Давыт аңа үзенең фатихасын күндерде, һәм Абнер исән-имин китеп барды.
Шул вакытны Йоав белән Давыт хезмәтчеләре мул табыш белән яу кырыннан кайтып керәләр, әмма Абнер инде Хебруннан киткән була, чөнки Давыт аны иминлек теләп үзе озатып җибәрә.
Йоав һәм аның белән яу кырында йөргән гаскәриләр Хебрунга әйләнеп кайткач, Абнерның бирегә килүен, Давытның иминлек теләп аны озатып калуын Йоавка җиткерәләр.
Шуннан Йоав, патша янына килеп: – Нәрсә эшләдең син?! – диде. – Бирегә Абнер килгән булган, ә син аны кайтарып җибәргәнсең.
Абнерны беләсең бит: синең гаскәрләреңне карап-күзәтеп, ни-нәрсә эшләгәнеңне тикшереп ялганларга йөри ул.
Давыт яныннан чыкканнан соң, Йоав Абнер артыннан чапкыннарын җибәрде, һәм алар аны Сираһ кизләве яныннан тотып алып кайттылар, әмма Давыт моны белми калды.
Абнер Хебрунга кире әйләнеп кайткач, икәүдән-икәү сөйләшү сылтавы белән Йоав аны капканың теге ягына чакырып алды да корсагын җәрәхәтләде. Шул рәвешле, Йоав үзенең кардәше Асаһел каны өчен Абнердан үч алды.
Соңрак бу хакта ишеткәч, Давыт: – Нер углы Абнер үлемендә Раббы каршында мин үзем дә, патшалыгым да мәңгегә гаепсездер.
Моның гаебе Йоав башына һәм атасының бөтен гаиләсенә төшсен; Йоав йорты беркайчан кайгысыз яшәмәсен: аның гаиләсендә махау зәхмәте кагылган яисә таякка таянган, гомерләре кылычтан киселгән йә булмаса бер сынык икмәккә тилмергән адәмнәр бетеп тормасын, – диде.
Шулай итеп, бертуган Йоав белән Әвишәй Абнерны үтерделәр, чөнки Гибгон янындагы көрәштә ул кардәшләре Асаһелның җанын кыйган иде.
Шуннан Давыт Йоавка һәм янәшәсендәге барча кешегә: – Өстегездәге киемнәрне ертып, кайгы киеме киегез һәм Абнерның җәсәде өстендә күз яшьләре коегыз, – диде. Давыт патша аның мәетен үзе озата барды. Хебрунда Абнерны гүргә иңдергән чакта, патша ачы күз яшьләре түкте; патшага кушылып бар халык елады.
Абнерны җир куенына тапшырган чакта: – Әшәке кешеләр сыман үләргә тиеш идеңмени син, Абнер?! – дип сыктады патша. – Кулларың бәйләнмәгән иде бит синең, аякларыңда да зынҗырлар юк иде, юлбасарлар кулыннан һәлак булган сыман киселде синең гомерең. Шуннан халык тагын да ныграк еларга тотынды.
Көн дәвамында Давытка әллә күпме кеше ризык тәкъдим итсә дә, «Кояш баеганчы авызыма икмәк яисә башка ризык алсам, Аллаһының иң каты каһәре төшсен миңа» дип ант биргәнгә күрә, тамагына ул берни капмады.
Патшалары кылган һәммә эш-гамәл күңелләренә хуш килгән кебек, аның бу кылыгын да бар халык хуп күрде.
Шул рәвешле, ул көнне Нер углы Абнер үлемендә патшаның гаепсез булуын бар халык һәм бөтен Исраил аңлады.
– Бүген Исраилдә бөек юлбашчы һәм асыл ир-егет һәлак булуы мәгълүмме сезгә? – диде патша үзенең хезмәтчеләренә. –
Патшалыкка майланган зат булсам да, әлеге Сәрүя угылларына минем тешем үтми; бәс, шулай булгач, Раббы аларның явызлыгын үзләренә явызлык итеп кайтарсын.
Хебрунда Абнерның вафат булуын ишеткәч, Шаул углы Иш-Бошет тәмәм каушап калды, бөтен Исраил дә шулай ук шомга төште.
Шаул углы Иш-Бошетның Багъна вә Рикәб исемле гаскәр башлыклары бар иде. Алар Беһеротта яшәүче һәм Беньямин ыругына караган Риммун угыллары иде. Беһерот шәһәре Беньямин җиренә керә,
чөнки Беһеротта яшәүчеләр кайчандыр Гиттаимгә качкан була, һәм алар әле бүген дә анда килмешәк дип санала.
Шаул углы Йонатанның аксак углы бар иде. Шаул белән Йонатанның үлеме хакында Изрегылдан хәбәр килгән көнне бала багучы хатын әлеге биш яшьлек оланны күтәреп ашыга-кабалана йөгерә башлый һәм баланы кулыннан төшереп җибәрә – бала шуннан имгәнеп кала. Аның исеме Мепибошет була.
Шулай бервакыт беһеротлы Риммунның угыллары Рикәб белән Багъна көндезге челләдә Иш-Бошет яшәгән йорт янына килделәр; бу вакытны Иш-Бошет көн үзәгендәге эсседән качып ял итәргә яткан була.
Рикәб һәм аның ир туганы Багъна, бодай алырга килгән булып, өй эченә узалар һәм Иш-Бошетны корсагына кадап үтерәләр дә чыгып качалар.
Алар йорт эченә аяк баскан вакытта Иш-Бошет урын өстендә, үзенең йокы бүлмәсендә ята иде; агалы-энеле туганнар аны үтерәләр дә, башын кисеп алып, шәһәрдән чыгып китәләр; төнозын Үрдүн үзәненнән барганнан соң, алар Давыт янына Хебрунга килеп җитәләр һәм, Иш-Бошетның башын аның каршына алып килеп, патшага: – Сине үтерергә йөргән дошманыңның – Шаул углы Иш-Бошетның башы бу. Раббы бүген патша әфәндем өчен Шаулдан һәм аның нәселеннән үч алды, – дип әйтәләр.
Беһеротлы Риммун угылларына – Рикәбкә вә аның кардәше Багънага җавап итеп, Давыт: – Җанымны олы хәсрәттән коткарган Раббы Үзе шаһиттыр: Сыйкләгтә чакта «Шаул вафат!» дип сөенче алырга килгән берәүне мин бүләклисе урында җәзага тарттым; бүген исә яман бәндәләр бер гаепсез кешене үз өендә, үз ятагында үтереп чыккач, аның каны өчен мин үч алмам, залимнәрне җир йөзеннән юк итмәм дип уйлыйсызмы?! – ди.
Давыт үзенең хезмәтчеләренә әмер бирә, һәм алар, әлеге ике туганны үтереп, аяк-кулларын чабып ташлыйлар да гәүдәләрен Хебрундагы буа янында асып куялар. Иш-Бошетның башын исә Хебрунда Абнер күмелгән кабердә гүргә иңдерәләр.
Исраилдәге бөтен ыруглар җыелышып Давыт янына Хебрунга килделәр һәм: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диделәр.
– Әүвәле, безнең өстән Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы: «Син халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде сиңа.
Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт патша алар белән Раббы каршында килешү төзеде; һәм өлкәннәр Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр.
Патша тәхетенә утырганда Давытка утыз яшь иде; һәм ул кырык ел дәвамында патшалык итте.
Шуның җиде ел да алты аен, Яһүдә белән идарә иткән чорын, Хебрунда уздырды, бөтен Исраил вә Яһүдә белән идарә иткән утыз өч елы исә аның Иерусалимдә үтте.
Бервакыт патша үзенең кешеләре белән Иерусалимгә, шул илдә яшәүче явүсиләргә каршы яуга кузгалды, әмма явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, сине хәтта сукыр вә аксаклар да куып җибәрә алыр, – диде. Алар «Давыт бирегә аяк баса алмас!» дигән уйда иделәр.
Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде.
Ул көнне Давыт үзенең кешеләренә: – Явүсиләргә каршы көрәшкә кузгалган һәр сугышчы Давытның аксак вә сукыр дошманнарының җанын кыярга тиеш, – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә халыкта «Аксак вә сукыр адәмнәр Аллаһы йортына керә алмас!» дигән гыйбарә яши.
Шуннан Давыт, әлеге ныгытмада яши башлап, аны Давыт шәһәре дип атады; аннары Милло кирмәненнән башлап шәһәр үзәгенә кадәр бар җирне ныгытып чыкты.
Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды.
Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук төзелеш өчен эрбет агачы, балта осталарын һәм ташчыларын Давыт янына җибәреп, алар аңа сарай җиткереп бирделәр.
Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш.
Хебруннан китеп, Давыт Иерусалимдә дә үзенә кәнизәкләр вә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды.
Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа, Шобаб, Натан, Сөләйман,
Ибхар, Элишуа, Непег, Япиа,
Элишама, Эльяда һәм Элифелет.
Давытка май сөртеп, Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт үзенең кирмән-ныгытмасына юнәлде.
Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәненә тупландылар.
Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Раббысына мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, мин пелештиләрне синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы.
Давыт Багал-Перасим тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Раббы да минем каршыда торган дошманнарны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим дип исем куштылар.
Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, ә Давыт үзенең кешеләре белән аларны алып китте.
Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат әйләнеп килделәр һәм Рефаим үзәнендә тупландылар.
Давыт тагын сорау белән Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр.
Бәлзәм агачларының очлары шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Раббы Үзе бара дигән сүз бу, – диде.
Раббы ничек кушса, Давыт шулай эшләде. Нәтиҗәдә Давыт пелештиләрне Гебадан Газерга җиткәнче юл буе кырып барды.
Күпмедер вакыттан соң Давыт яңадан Исраилнең иң яхшы утыз мең сугышчысын җыеп алды һәм, үз янындагы шушы бөтен халыкны ияртеп, керубимнәр арасында утырган Күкләр Хуҗасы Раббы исемен йөртүче Аллаһы сандыгын Яһүдә җирендәге Багал каласыннан алып китәргә дип чыгып китте.
Абинадабның калку урында салынган йортыннан чыгарып, Аллаһының сандыгын алар яңа арба өстенә урнаштырдылар. Сандык куелган арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды.
Ахъя сандык алдыннан атлады.
Ә Давыт һәм исраилиләрнең барысы, бии-җырлый, кипарис агачыннан эшләнгән уен коралларында уйнап, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, шапылдавыклар шакылдатып, Раббы алдында күңел ачты.
Нәкун атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, Аллаһы сандыгын тотып калды.
Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка орынырга батырчылык иткән Уззаның гомерен өзде – Узза шунда Аллаһы сандыгы каршында җан бирде.
Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.
Ул көнне Давыт Раббыдан курка калды һәм: – Раббы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең шәһәренә кертмәскә карар кылды. Шуңа күрә, барган юлыннан читкә борылып, аны гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.
Раббы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомга вә аның бөтен гаиләсенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.
«Аллаһы сандыгы хакына Раббы Обид-Эдомның гаиләсенә һәм аның бар булган мал-мөлкәтенә Үзенең фатихасын күндергән» дигән хәбәр Давыт колагына килеп ирешкәннән соң, Аллаһы сандыгын ул зур тантана белән Обид-Эдом йортыннан үзенең шәһәренә күчерде.
Раббы сандыгын күтәреп баручылар алты адым атлаган саен, Давыт бер үгез белән симертелгән бер бозауны корбанга чала торды.
Өстенә руханиларның җитен киемен кигән Давыт үзе исә ару-талу белмичә Раббы алдыннан биеп-сикереп барды.
Шулай итеп, Давыт һәм бөтен Исраил халкы Раббының сандыгын шатлык авазлары белән, быргылар кычкыртып күтәреп бардылар.
Раббы сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә биеп баручы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады.
Раббы сандыгын үзе эшләткән чатыр эченә алып кереп, аның урта бер җиренә китереп урнаштырганнан соң, Давыт Раббы каршында тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерде.
Тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерү тәмамлангач, Давыт халыкны Күкләр Хуҗасы Раббы исеме белән фатихалады.
Аннары ул Исраилнең күп санлы халкына, һәр иргә һәм һәр хатын-кызга берешәр икмәк, берешәр кисәк кыздырылган ит вә берешәр йөземле көлчә өләшеп чыкты. Шуннан соң бар халык өйләренә таралды.
Давыт үз йортына фатиха күндерергә дип әйләнеп кайткач, Шаул кызы Микәл аның каршына чыгып: – Юләр бер адәм кебек, хезмәтчеләренең кол хатын-кызлары алдында чишенеп, Исраил патшасы бүген әнә ничек дан казанды! – диде.
– Синең атаңнан, аның гаиләсендәге барча кешедән мине өстен күреп, мине Раббы халкының – Исраилнең юлбашчысы итеп куйган Раббы каршында уйнармын да, биермен дә, – дип җавап кайтарды Давыт. – Мин үз-үземне тагын да ныграк кимсетермен, түбәнсетермен, әмма син телгә алган кол хатын-кызлар каршында минем дәрәҗәм күтәрелер генә!
Шаул кызы Микәлнең үлгәнче балалары булмады.
Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Раббы аңа әйләнә-тирәсендәге дошманнарыннан ял итәргә мөмкинлек тудырды.
Көннәрнең берендә Давыт патша Натан пәйгамбәргә: – Менә, мин эрбет агачыннан салынган сарайда яшим, ә Аллаһы сандыгы чатырда тора, – диде.
– Бар, күңелеңдә булганны эшлә, алайса; чөнки Раббы синең яндадыр, – диде аңа Натан.
Әмма шул төнне Натанга Раббы сүзе иреште:
– Бар, колым Давытка, Раббы менә болай дип әйтә, диген: «Минем өчен йорт салырга тиешле кеше синмени?!
Исраил халкын Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгә кадәр йорт эчендә яшәгәнем юк Минем. Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә, урыным һаман чатырда булды.
Исраил халкы белән бергә кайда гына йөрсәм дә, Үз халкым Исраилне кайгырту өчен билгеләгән юлбашчыларның берәрсеннән: „Ник Миңа эрбет агачыннан йорт салып бирмисез?“ – дип сорадыммы?!»
Димәк ки, колым Давытка, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, сарык көтеп йөргән җиреңнән алып, Үземнең Исраил халкына хаким итеп куйдым.
Син кай тарафка юнәлсәң дә, Мин синең белән булдым, каршыңда торган бөтен дошманнарыңны кырып бардым. Синең исемеңне Мин җир йөзендә яшәүче бөек затлар рәтенә куярмын!
Үземнең Исраил халкына Мин Үзем сайлаган урынны бирермен, аны шунда урнаштырырмын, һәм ул тыныч яшәр – аны инде беркем дә борчымас; әүвәлге сыман, Үземнең Исраил халкы өстеннән хөкемчеләр билгели башлаган чордагы кебек, явыз ниятле адәмнәр Минем халкымны инде кысрыклый алмас. Мин сиңа бөтен дошманнарыңнан тынычлап ял итәргә мөмкинлек бирермен». Раббы, синең гаилә-йортыңны корырмын, дип белдерә:
«Соңгы сәгатең сугып, ата-бабаларың янында тынычлык тапканнан соң, синең орлыгыңнан туган баланы патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын ныгытырмын.
Ул Минем исемгә багышлап йорт салдырыр, һәм Мин аның патшалыгын мәңгегә урнаштырырмын.
Мин – аның атасы, ә ул Минем углым булыр. Әгәр ул гөнаһ эш кылса, Мин аңа җәзаны башкалар аша бирдерермен, һәм алар минем чыбыркым булыр.
Ләкин, Шаулдан йөз чөереп карашымны сиңа төбәгән кебек, углыңны Мин беркайчан да Үземнең мәрхәмәтемнән ташламам.
Синең гаилә-йортың вә синең патшалыгың мәңге какшамас, синең тәхетең дә мәңгелек булыр!»
Шулай итеп, Натан әлеге вәхине сүзгә-сүз Давытка сөйләп бирде.
Шуннан Давыт, Раббы каршына килеп, дога кылды: – И-и Хуҗа-Раббым, Син шулай күтәрерлек кем әле мин ул кадәр?! – диде. – Минем гаиләм ни өчен Сиңа шулай мөһим?
Моның өстенә, и Хуҗа-Раббым, Син әле колың гаиләсенең киләчәге хакында да алдан хәбәр биреп куйдың. Бөтен кешеләр белән дә Син шундый мөгамәләдәме, Хуҗа-Раббым?
Шушыларга өстәп тагын нәрсә әйтә алам мин Сиңа?! Син бит Үзеңнең колыңны беләсең, Хуҗа-Раббым!
Бу бөек эшләрне Син әйткән сүзең хакына, йөрәгең кушканга эшләп, киләчәктә нәрсә эшлисеңне колыңа алдан әйтеп куясың.
Ничек бөек Син, Хуҗа-Раббым! Үз колагыбыз белән ишеткәнчә, Синең белән тиңләшердәй зат юктыр, Синнән башка алла юктыр!
Исраилиләр кебек тагын нинди халык бар?! Җир йөзендәге тагын кайсы халыкны Раббы шулай азат итте?! Үз халкыңны Мисыр иленнән коткарып, Син исемеңне дан-шөһрәткә күмдең. Үз халкың алдыннан чит кавемнәрне вә аларның илаһларын куып, Син бөек эшләр башкардың.
Үз халкың Исраилне Син мәңгегә Үзеңнеке дип таныдың, һәм Син, Раббы, аның Алласына әйләндең.
Ә хәзер, Раббы Аллам, Үзеңнең колың һәм аның гаилә-йорты турындагы сүзләреңне мәңгегә ныгытып куй һәм әйткәннәреңне тормышка ашыр.
Синең исемеңне гомер бакый олылап искә алсыннар, «Күкләр Хуҗасы Раббы – Исраил Алласыдыр!» – дип әйтсеннәр. Колың Давытның гаилә-йорты Синең каршыңда нык торсын!
Син, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, миңа, Үзеңнең колыңа, гаилә-йортыңны корырмын, дип әйтеп куйган идең. Шуңа күрә мин Сиңа шушы догаларымны юлларга җөрьәт иттем.
И-и Хуҗа-Раббым, Син – Аллаһыдыр! Синең сүзләрең чын хакыйкатьтер! Үзеңнең колыңа Син әнә шундый игелекләр вәгъдә иттең!
Колыңның гаилә-йорты күз алдыңда мәңге торсын өчен, Син аны фатихаларга ихтыяр кылдың. Шулай эшләргә Син, Хуҗа-Раббым, Үзең сүз бирдең. Синең фатихаң белән колыңның гаилә-йорты мәңге фатихалы булса иде!
Күпмедер вакытлар узгач, Давыт, пелештиләрне тар-мар китереп, аларны үзенә буйсындырды һәм алар кулыннан Метег-Амманы тартып алды.
Давыт шулай ук мәабиләрне дә тар-мар итте. Ул аларны җиргә яткырып бау белән үлчәде – өчтән ике өлешен үтерде, өченчесен исән калдырды. Шул рәвешле, мәабиләр, Давытка буйсынып, салым түләүчеләргә әйләнде.
Аннары Давыт Фырат елгасы буендагы биләмәләрен үзенә кайтару нияте белән юлга чыккан Соба патшасының – Рәхуб углы Һададгызерның гаскәрләрен тар-мар китерде.
Давыт аның бер мең дә җиде йөз җайдагын һәм егерме мең җәяүле гаскәрен әсир итте; йөз сугыш арбасына җигәрдәй атларны исән калдырып, калганнарының аяк сеңерләрен кисте.
Соба патшасы Һададгызерга ярдәмгә Дәмәшкътән арамиләр дә килде, әмма Давыт аларның егерме ике мең сугышчысын үтерде.
Аннары Давыт арамиләрнең мәркәзе Дәмәшкътә үзенең сакчы гаскәрләрен калдырды, һәм арамиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
Һададгызер сугышчыларының алтын калканнарын Давыт Иерусалимгә алып килде.
Һададгызер патшаның Бетах һәм Беротай шәһәрләрендә исә Давыт кулга күп итеп бакыр төшерде.
Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогый, Давытның Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп,
Һададгызер белән сугышкан һәм яу кырында җиңеп чыккан өчен, Давытка үзенең сәламен күндерергә һәм аны тәбрик итәргә дип, углы Йорамны җибәрде; Йорам аның янына көмеш, алтын һәм бакырдан коелган савытлар күтәреп килде.
Давыт патша үзе буйсындырган халыкларның һәммәсеннән: арами, мәаби, аммони, пелешти, амалыкыйлардан һәм Соба патшасыннан – Рәхубның углы Һададгызердан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады.
Тоз үзәнендә эдомиләрнең унсигез меңлек гаскәрен җиңгәннән соң, Давытның исеме данга күмелде.
Аннары Давыт Эдомда үзенең сакчы гаскәрләрен куйды; ул бөтен Эдом җирендә үзенең сакчы гаскәрләрен булдырды, һәм бөтен эдомиләр аңа буйсына башлады. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
Шул рәвешле, Давыт, бөтен Исраил белән патшалык итеп, үзенең бар халкы өстеннән гаделлек вә дөреслек белән хакимлек кылды.
Сәрүя углы Йоав – аның гаскәрбашы, Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы,
Әхитүб углы Садыйк вә Абъятар углы Әхимәлик – руханилар, Сераяһ – кәтип,
Еһояда углы Бенаяһ керетиләр һәм пелетиләрнең башлыгы итеп билгеләнде; Давыт угыллары исә руханилар булды.
Беркөн Давыт: – Шаул гаиләсеннән кем дә булса исәнме әле? Мин аңа Йонатан хакына игелек кылыр идем, – диде.
Шаул йортында Сиба исемле хезмәтчеләр башлыгы бар иде. Аны Давыт янына чакырып китерделәр, һәм патша аңардан: – Сиба атлы кеше син буласыңмы? – дип сорады. – Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.
– Шаул гаиләсеннән тагын кем дә булса исәнме? – дип сорады Давыт. – Мин аңа Аллаһы мәрхәмәтенә тиң мәрхәмәт күрсәтердәй берәрсе бармы? – Йонатанның ике аягына да аксак углы бар, – дип җавап кайтарды Сиба.
– Кайда ул? – дип сорады аңардан патша. – Ло-Дебарда ул, Аммиел углы Макир гаиләсендә, – диде Сиба.
Шуннан Давыт үзенең кешеләрен Ло-Дебарга юллап, алар Аммиел углы Макир гаиләсеннән Йонатанның углын алып кайттылар.
Шаулдан туган Йонатанның углы Мепибошет, Давыт янына килеп, йөзе белән җиргә капланды. – Мепибошет! – дип дәште аңа Давыт. – Мин ул, синең колың, – дип җаваплады теге.
– Курыкма, – диде аңа Давыт, – атаң Йонатан хакына мин сине мәрхәмәтемнән аермам, бабаң Шаулның бөтен басу-кырларын мин сиңа кире кайтарырмын, һәм син һәрвакыт минем табынымнан ризыкланырсың.
Мепибошет, башын иеп, болай диде: – Миңа, эт үләксәсенә тиң затка, шулай игелек күрсәтергә кем әле мин ул кадәр?!
Аннары патша, Шаул хезмәтчесе Сибаны чакырып: – Шаулның һәм аның гаиләсенең барлык мал-мөлкәтен әфәндең Шаул оныгына тапшырам.
Димәк ки, әфәндеңнең оныгы ризыктан өзелмәсен өчен, син үзең, синең угылларың вә хезмәтчеләрең Мепибошетның җирен эшкәртергә һәм уңышны җыеп алырга тиеш булырсыз; әфәндеңнең оныгы Мепибошет үзе һәрвакыт минем табынымнан ризыкланыр, – диде. Әлеге Сибаның унбиш углы һәм егерме хезмәтчесе бар иде.
Патшага Сиба: – Синең колың патша әфәнденең боерыгын җиренә җиткереп үтәр, – дип җаваплады. Шулай итеп, Мепибошет, патша углы кебек, Давыт өстәленнән тукланды.
Мепибошетның Микә исемле кечкенә углы бар иде. Сиба йортында яшәүчеләрнең һәммәсе Мепибошетның хезмәтчеләре саналды.
Ике аягына да аксак Мепибошет Иерусалимдә яшәде һәм һәрвакыт патша белән бер табыннан тукланды.
Күпмедер вакытлар үткәч, Аммон патшасы вафат булды, һәм патшалыкны аның углы Ханун кабул итеп алды.
«Нахаш миңа карата игелекле иде, мин дә аның углы Ханунга мәрхәмәт күрсәтим» дигән фикердә булып, атасын югалткан Ханун патшаның кайгысын уртаклашырга Давыт үзенең хезмәтчеләрен җибәрде, һәм тегеләр Аммон җиренә килделәр.
Әмма Аммон түрәләре үзләренең әфәнделәре Ханунга: – Давыт үзенең юатучыларын атаңа хөрмәт йөзеннән җибәргәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Шәһәрне карап-күзәтеп, соңыннан җимереп китәр өчен җибәрмәде микән Давыт үзенең хезмәтчеләрен? – диделәр.
Шуннан Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алды да һәркайсының сакалын яртылаш кырдырып, янбашлары турысыннан киемнәрен яртылаш кистереп кайтарып җибәрде.
Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады.
Давыт белән аралары бозылганны күреп, аммониләр Бәйт-Рәхубта һәм Собада арамиләрнең егерме мең жәяүле сугышчысын, шулай ук бер меңлек гаскәре белән Мәгакәһ патшаны һәм Тоб төбәгеннән унике мең сугышчыны ялладылар.
Давыт, бу хакта ишеткәч, Йоав җитәкчелегендәге батыр сугышчыларын яуга күтәрде.
Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Соба вә Рәхубтан килгән Арам гаскәриләре, шулай ук Тоб вә Мәгакәһ сугышчылары читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде.
Каршысында да, артта да дошман гаскәрләре басып торганны күргәч, Йоав, Исраилнең иң батыр сугышчыларын сайлап алып, арамиләр каршына тезеп бастырды;
калган сугышчыларны исә, аммониләр каршысына тезәр өчен, үзенең ир туганы Әвишәйгә тапшырды:
– Әгәр арамиләр мине җиңә башласа, ярдәмгә килерсең, – диде ул аңа, – әгәр инде аммониләр сине җиңә башласа, ярдәмгә мин килеп җитәрмен.
Кыю бул, халкыбыз өчен, Аллабыз шәһәрләре өчен үзебезне аямыйча көрәшик! Ә Раббы Үзе ничек кирәк санаса, шулай эшләсен.
Шуннан Йоав үзенең сугышчылары белән арамиләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм тегеләр аңардан чабарга тотындылар.
Арамиләрнең кача башлавын күреп, аммониләр, Әвишәй гаскәренә арка куеп, шәһәр эченә кире кереп тулдылар. Аммониләр белән булган сугыштан соң Йоав Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Исраилиләрдән җиңелгәннәрен күргәч, арамиләр бер гаскәргә тупландылар.
Шуннан соң Һададгызер Фырат аръягында яшәүче арамиләрне чакырып китерде, һәм алар Һададгызерның гаскәр башлыгы Шобак җитәкчелегендә Хеламга килделәр.
Бу хәбәр Давытка ирешкәннән соң, ул, бөтен исраилиләрне җыеп, Үрдүнне кичте дә Хеламга таба юл алды. Арамиләр Давытка каршы яуга әзерләнеп тезелеп бастылар һәм сугышырга тотындылар.
Арамиләр сугыш кырын ташлап исраилиләрдән кача башлады. Давыт арамиләрнең җиде йөз сугыш арбасын һәм кырык мең атлы җайдагын юк итте; Давыт дошманның гаскәр башлыгы Шобакны яралап, тегесе шунда үлеп калды.
Исраил гаскәреннән җиңелгәннән соң, моңарчы Һададгызерга буйсынган патшаларның һәммәсе, исраилиләр белән солых төзеп, аларга буйсыну белдерде. Шушы хәлләрдән соң арамиләр аммониләргә ярдәм кулы сузарга шикләнә торган булды.
Яз килеп, патшаларның яу чабар вакыты җиткәч, Давыт үзенең хезмәтчеләрен һәм Исраилнең барлык гаскәрләрен Йоав җитәкчелегендә сугышка озатты; исраилиләр, аммониләрне тар-мар итеп, аларның башкаласы Рабаһны камап алдылар; бу вакыт Давыт үзе Иерусалимдә иде.
Беркөн кич Давыт ятагыннан торды да сараеның түбәсенә йөрергә чыкты. Шунда патша су коенучы бер хатынны югарыдан күреп алды. Әлеге хатын искиткеч гүзәл иде.
Давыт, су коенучы хатынның кем булуын ачыклар өчен, кешеләрен җибәрде, һәм алар аңа: – Элигамның кызы, хиттиләр кавеменнән булган Уриянең хатыны Батшеба ул, – дип килеп әйттеләр.
Шуннан соң Давыт әлеге хатынны алып килергә үзенең хезмәтчеләрен җибәрде. Батшеба исемле бу хатын патша хозурына килгәч, Давыт аның белән йоклады. (Батшеба әлерәк кенә күременнән чистарынган иде.) Аннары Батшеба үз өенә әйләнеп кайтты.
Нәтиҗәдә, хатын, авырга калып, бу хакта Давытка хәбәр итте.
Давыт «Минем яныма хитти Урияне җибәр» дигән әмер белән Йоав янына кешеләрен юллады, һәм Йоав Урияне шулай Давыт хозурына озатты.
Патша янына килгәч, Давыт аңардан Йоавның һәм сугышчыларның хәле, сугыш барышы турында сорашты.
Аннары Уриягә: – Бар, өеңә кайтып ял ит, – диде. Урия сарайдан чыккач, патша аның артыннан бүләкләр җибәрде.
Ләкин Урия өенә кайтмады, әфәндесенең башка хезмәтчеләре белән бергә патша сараеның капка төбендә йоклады.
Уриянең өйгә кайтмавын Давытка җиткергәч, ул Уриядән: – Ерак юллардан әйләнеп кайтканнан соң, ни өчен өеңдә кунмадың? – дип сорады.
Урия Давытка: – Аллаһы сандыгы, Исраил белән Яһүдә гаскәрләре чатырларда калганда, әфәндем Йоав үзе, аның сугышчылары ачык кыр өстендә булганда, ничек итеп мин өемә кайтып ашап-эчеп утыра вә хатыным белән ятып йоклый алыйм?! Синең гомерең вә җаның белән ант итеп әйтәм: алай эшли алмыйм мин! – дип җавап бирде.
Шуннан Давыт аңа: – Бүген дә биредә кал, ә иртәгә мин сине кире озатырмын, – дип, Урияне тагын бер көнгә Иерусалимдә калдырды.
Икенче көнне патша аны үзенә чакырды. Урия аның белән ашап-эчте, һәм Давыт аны тәмам исертте. Әмма кичен Урия өенә кайтмады, әүвәлгечә әфәндесенең гаскәриләре белән бергә кичәге урынында йоклады.
Иртәгесен Давыт, Йоавка хат язып, аны Урия аша юллады.
Давытның хатында болай дип язылган иде: «Урияне каты көрәш барган урынга, иң алгы сызыкка куегыз да читкәрәк китегез, ул шунда әҗәлен тапсын».
Шулай итеп, шәһәрне камалышка алган чакта, Йоав Урияне дошманның иң кыю сугышчылары көрәшкән урынга куйды.
Шәһәрдәге гаскәрләр чыгып, Йоав белән ике арада сугыш башлангач, Давыт хезмәтчеләреннән берничә кешенең гомере киселде, хитти Урия дә шунда һәлак булды.
Шуннан Йоав, сугышның барышы турында хәбәр итәр өчен, Давыт янына үзенең кешесен җибәрде.
Хәбәр илтүчегә ул болай диде: – Патшага сугышның барышы турында сөйләп бетергәч, ул, сиңа ачуланып: «Сугышкан чакта ни өчен шәһәр диварына шулай якын килдегез? Дивардан сезгә ук атасыларын белмәдегезме?!
Ярубешет углы Әбумәликне кем үтергәнне оныттыгызмы әллә?! Бер хатын-кыз дивардан аның өстенә тегермән ташының китеген ыргытып, ул шунда, Тебеста, үлеп калмадымыни?! Ни өчен сез дивар янына шулай якын килдегез?» – дисә, син аңа: «Синең сугышчың хитти Урия дә һәлак булды», – дип әйт.
Хәбәрче, Давыт хозурына килеп, Йоав кушканның һәммәсен сөйләп бирде.
Хәбәр алып килүче кеше Давытка: – Әлеге кешеләр, безгә һөҗүм итеп, ачык кырга чыктылар, һәм без аларны шәһәрләренең капкасына җиткәнче эзәрлекләп бардык.
Дошман укчылары дивар өстеннән синең гаскәриләреңә ата башлады, һәм аларның кайберләре шунда әҗәлен тапты; шулай ук синең сугышчың хитти Урия дә һәлак булды, – диде.
– Йоавка әйт: «Бу хәл сине борчымасын, сугышта һәрвакыт шулай кемдер һәлак була инде; көчеңне тупла да шәһәрне тар-мар ит!» Шулай дип аның күңелен күтәр, – диде Давыт хәбәр китерүчегә.
Уриянең тол хатыны хәләл җефетенең үлү хәбәрен ишетеп еларга-сыктарга тотынды.
Матәм көннәре тәмамланганнан соң, Давыт, кешеләр җибәреп, Батшебаны үз йортына алдырды, һәм Батшеба аның хатынына әйләнде, аннары аңа ир бала табып бирде. Әмма Давытның бу эшен Раббы ошатмады.
Беркөн Раббы Давыт янына Натанны җибәрде, һәм ул, Давыт янына килеп, болай диде: – Бер шәһәрдә ике кеше яшәгән, аның берсе бай, икенчесе ярлы булган.
Байның вак һәм эре терлеге бихисап күп икән.
Ярлының исә үзе сатып алган сарык бәрәненнән башка нәрсәсе булмаган. Әлеге бәрән аның балалары белән бергә үскән; хуҗасы аны кызы урынына баккан. Сарык бәрәне хуҗасы ашаганны ашаган, аның савытыннан эчкән һәм аның күкрәгендә йоклаган.
Беркөн бай янына бер юлчы килгән дә, бай кеше, әлеге юлчыга ашарга әзерләр өчен, үзенең сарыгын яисә үгезен суярга кызганып, теге ярлының бәрәнен чалган һәм бусагасына аяк баскан юлчы адәмгә ризык хәстәрләгән.
Давытның әлеге байга бик нык ачуы чыгып, Натанга ул: – Раббы Үзе шаһиттыр: моны эшләгән кеше үләргә тиеш!
Кылган гамәле вә миһербансызлыгы өчен бәрән бәясен аңардан дүртләтә түләтергә кирәк! – диде.
Шунда Натан Давытка: – Әлеге кеше – син ул! – диде. – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди: «Мин сине, башыңа май сөртеп, Исраил патшасына ихтыяр кылдым, Мин сине Шаул кулыннан йолып алдым.
Мин сиңа әфәндеңнең йортын, хатыннарын бирдем, Исраил белән Яһүдә патшалыгын сиңа тапшырдым; әгәр болар аз тоелган булса, тагын да күбрәк өстәп бирер идем.
Раббы сүзенә илтифат итмичә, ни өчен син шундый яманлык кылдың? Хитти Урияне син, аммониләр кылычыннан үтертеп, аның хәләл җефетен үзеңә хатынлыкка алдың.
Мин кушканнарны санга сукмыйча, хитти Уриянең хатынын үзеңә алган өчен, синең йортың өстендә мәңге кылыч эленеп торыр».
Раббы тагын болай ди: «Бәхетсезлекне Мин сиңа үз йортыңда бирермен. Синең күз алдыңда, хатыннарыңны синнән тартып алып, якыныңа бирермен, һәм ул көпә-көндез алар белән ятып йоклар.
Син моны яшертен эшләдең, мин исә бөтен Исраил алдында, көн күзендә эшләрмен».
– Раббы каршында гөнаһым чиксез минем! – диде Давыт Натанга. Аңа җавап итеп Натан: – Раббы синең гөнаһыңны кичерә, җаныңны кыймый, – диде. –
Ләкин шушы ялгыш гамәлең белән син дошманнарыңа Раббыны санламаска юл куйдың; шуның өчен синең туачак углың үләр.
Шуннан Натан үз өенә юнәлде. Раббы исә Урия хатыны тапкан балага зыян салды, һәм сабый авырый башлады.
Бала хакында Давыт Аллаһыга ялварды һәм авызына ризык та алмыйча, җиргә сузылып яткан килеш төннәрен өйдә япа-ялгыз уздырды.
Беркөнне, яткан урыныннан күтәрмәкче булып, аның янына гаиләсендәге өлкәннәр җыелып килде. Әмма Давыт урыныннан кузгалмады, алар белән ризык та уртаклашмады.
Җиденче көн дигәндә баланың гомере өзелде. «Бала исән чакта да безнең сүзгә колак салмый иде, хәзер ничек итеп без аңа, бала вафат, дип әйтик?! Бер-бер юләрлек эшләмәсә ярый», – дип, Давытның хезмәтчеләре бу хәбәрне аңа җиткерергә кыймый торды.
Ләкин ул, хезмәтчеләренең пышылдашып торуын күреп, баланың вафат булуын аңлады һәм алардан: – Бала үлдеме? – дип сорады. – Үлде, – диделәр аңа.
Шуннан Давыт яткан җиреннән торып юынды, хуш исле майлар сөртте, өс-башын алыштырды да Раббы йортына гыйбадәт кылырга юнәлде. Өенә әйләнеп кайтканнан соң, ашарга китерергә боерды һәм утырып тамагын туйдырды.
Хезмәтчеләре аңардан: – Ни өчен син, бала исән чакта, ризыктан баш тартып күз яшьләре түктең, ә хәзер, баланың вафатыннан соң, урыныңнан кузгалып, ашарыңа сорап алдың? – дип кызыксындылар.
– Бала исән чакта ризык капмавымның һәм күз яшьләре түгүемнең сәбәбе шулдыр: кем белә, бәлки, Раббы мине кызганыр да сабый исән калыр, дип уйладым, – диде Давыт аларга җавап итеп.
– Ә хәзер, бала үлгәннән соң, нигә миңа ризыктан баш тартырга?! Аны кире кайтара аламмыни мин?! Мин аның янына барырмын, ә ул инде минем янга кире кайтмас.
Давыт аннары хатыны Батшебаны юатты, янына кереп, аның белән йоклады; шуннан Батшеба ир бала тапты, аңарга Сөләйман дип исем кушты. Әлеге ир баланы Раббы бик яратты
һәм, Натан пәйгамбәрне җибәреп, балага Натан, Раббы кушканча, Едидияһ дип исем куштырды.
Ул арада Йоав, аммониләр каласы Рабаһка каршы яуга күтәрелеп, патша кирмәнен яулап алды
һәм «Мин, Рабаһка һөҗүм итеп, каладагы чишмәләрне кулга төшердем. Хәзер син, калган гаскәрне җыеп, шәһәрне басып ал, югыйсә аны мин ала калсам, ул минем исем белән аталырга тиеш булачак» дигән хәбәр белән Давыт янына кешеләрен җибәрде.
Давыт, гаскәрне җыеп, Рабаһка таба юнәлде һәм шәһәрне басып алды.
Шунда Давыт, аммониләр илаһы булган Милкүм сынының башыннан бер талант алтыннан коелган һәм асылташ белән бизәлгән таҗын салдырып, әлеге асылташны үзенең таҗына беркетте. Әлеге шәһәрдә Давыт бик күп мал-мөлкәт кулга төшерде.
Шәһәрдә яшәгән халыкны исә, куып алып китеп, пычкы, тимер кәйлә һәм балта белән эшләргә, кирпеч яндырырга мәҗбүр итте. Аммониләр яшәгән бөтен шәһәрләрдә ул шулай эшләде. Шуннан Давыт үзенең барлык гаскәре белән Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Давыт углы Абшалумның Тамар исемле бик чибәр сеңлесе булып, шул кызга Давыт углы Амнунның гыйшкы төште.
Үзенең туганы Тамарны уйлап, Амнун тәмам авыруга сабышты; чөнки гыйффәтле Тамарга кагылу Амнун өчен мөмкин булмастай эш тоела иде.
Амнунның Йонадаб исемле дусты бар иде. Ул, Давытның абыйсы Шимганың углы булып, бик хәйләкәр адәм иде.
Беркөн шул егет Амнунга болай диде: – Ни сәбәпле син, патша углы, көннән-көн ябыгасың? Шуны әйтмәссеңме? – Энем Абшалумның сеңлесе Тамарны яратам мин, – дип җавап бирде аңа Амнун.
Шуннан Йонадаб аңа мондый киңәш бирде: – Урын өстенә менеп ят та авыруга сабыш; атаң хәлеңне белешергә килгәч, аңа: «Кыз туганым Тамар, яныма килеп, мине ашатсын; минем күз алдымда ризык әзерләгәнен карап торып, аның кулыннан ашар идем», – дип әйт.
Амнун урын өстенә менеп ятты да авыруга сабышты; патша аның хәлен белергә дип килгәч, Амнун аңа: – Кыз туганым Тамар, килеп, минем күз алдымда бер-ике көлчә пешерсен, мин аның кулыннан ашар идем, – диде.
Шуннан Давыт, Тамар йортына кеше җибәреп: «Туганың Амнун өенә барып, аңа ризык хәстәрләп бир», – дип әйттерде.
Тамар үзенең ир туганы Амнун янына юнәлде. Ул кергәндә, Амнун урын өстендә ята иде. Тамар, он алып, камыр изде, аның күз алдында ясап, көлчә пешерде.
Көлчәләрне, табадан алып, каршына китереп куйды, әмма Амнун ризыктан баш тартып: – Барсы да бүлмәдән чыксыннар, – диде. Бүлмәдәгеләрнең һәммәсе чыгып беткәч,
Амнун Тамарга болай диде: – Ризыкны эчке бүлмәгә керт тә мин шунда синең кулыңнан ашармын. Шуннан Тамар үзе пешергән көлчәләрне алды да ир туганы Амнунга эчке бүлмәгә кертеп бирде.
Каршысына көлчәләрне китереп куйгач, Амнун аны эләктереп алды да: – Кил, минем яныма ят, – диде.
Ләкин Тамар аңа каршы килеп: – Юк, туганым, намусыма кагылма минем! Исраил җирендә мондый кабахәтлек кылынырга тиеш түгел, акылыңа кил! – диде. – Шундый мәсхәрәдән соң мин кая барыйм?! Сине дә Исраил җирендә тилегә чыгарырлар. Патша белән сөйләшеп кара, мине сиңа бирергә каршы килмәс ул.
Әмма Амнун аның сүзләренә колак салмады, кыздан көчлерәк булганга, аны мәсхәрә итте – аның белән ятты.
Ләкин соңыннан Амнун күңелендә кызга карата коточкыч нәфрәт уянды, әлеге нәфрәт моңарчы кызга булган мәхәббәттән берничә тапкыр көчлерәк иде. – Тор, кит биредән! – диде аңа Амнун.
– Юк, кума мине, – дип ялварды Тамар, – син миңа бер әшәкелек эшләдең инде, мине куып, тагын да зуррак явызлыкка барасың! Ләкин Амнун аны тыңларга да теләмәде, хезмәтчесен чакырып китереп: – Бу хатынны биредән куып чыгар да артыннан ишекне бикләп куй! – дип боерды.
Патшаның гыйффәтле кызлары кия торган озын җиңле күлмәк кигән Тамарны хезмәтче өйдән куып чыгарды һәм артыннан ишекне бикләп куйды.
Шуннан Тамар башына көл сипте дә, өстендәге чуар киемнәрен ерткалап, куллары белән башын тоткан килеш кычкырып елый-елый китеп барды.
– Синең белән ир туганың Амнун булдымы? – дип сорады аңардан абыйсы Абшалум. – Тынычлан, сеңлем, ул – синең туганың, бу кадәр бетеренмә. Шуннан Тамар ялгызы гына абыйсы Абшалум йортында яшәп калды.
Бу хакта ишеткәч, Давыт патшаның бик нык ачуы чыкты.
Абшалум исә ни яхшыдан, ни яманнан Амнунга бер сүз катмады, чөнки, сеңлесе Тамарны мәсхәрәләгән өчен, Амнунга булган нәфрәте чик-чамасыз иде.
Ике ел вакыт үтеп, Эфраим каласы янындагы Багал-Хатсорда сарык йоны кыркыр вакыт җиткәч, патшаның барлык угылларын Абшалум үзенә кунакка чакырды.
Абшалум, патша хозурына килеп: – Бүген синең колың йортында сарык йоны кыркыйлар, патша үзе һәм аның түрәләре мин колың белән барса иде, – диде.
Әмма патша, Абшалумга каршы килеп: – Юк, углым, без, җыйнаулашып барып, сине мәшәкатьләмик, – диде патша. Абшалум ни гозерләп сораса да, патша, хәер-фатихасын күндереп, аңа барудан баш тартты.
– Алайса безнең белән абыем Амнун барсын, – диде аңа Абшалум. – Нигә синең белән барырга тиеш ул?! – дип сорады патша.
Әмма Абшалум һаман шулай кыстагач, Амнунга һәм бөтен патша угылларына Абшалум белән барырга патша рөхсәт итте.
Абшалум исә үзенең хезмәтчеләренә: – Амнуннан күз алмагыз; ул, шәраб эчеп, кәефләнеп китүгә, мин сезгә: «Амнунга һөҗүм итегез!» – дип әйтермен, һәм сез аны үтерерсез. Курыкмагыз, мин сезгә шулай боерам, кыю һәм батыр булыгыз! – диде.
Абшалумның хезмәтчеләре, хуҗасы ничек кушса, шулай эшләделәр: алар Амнунның җанын кыйдылар. Патшаның башка угыллары исә урыннарыннан торды да һәркайсы, үз качырына атланып, тизрәк качу ягын карады.
Патша угыллары әле юлда чакта ук Давытка «Патшаның барлык угылларын Абшалум үтереп бетерде, аларның берсе дә исән калмады» дигән хәбәр килеп иреште,
һәм патша, урыныннан кузгалып, өстендәге киемнәрен ертты да җиргә капланды; аңа карап, янәшәсендәге хезмәтчеләр дә өс киемнәрен ерттылар.
Ләкин Давытның абыйсы Шимга углы Йонадаб аңа: – Патшаның бөтен угылларын да үтереп бетергәннәр дип уйламасын әфәндем, бары Амнун гына вафат, сеңлесен мәсхәрәләгән көннән бирле Абшалум аны үтерергә ниятләп йөри иде, – диде.
Бу вакытта инде Абшалум качып киткән иде. Шәһәр капкасы янында сакта торучы егет башын күтәреп карады һәм тау битендәге юл буйлап түбән таба төшеп килүче зур бер төркемне күреп алды.
Йонадаб шунда патшага: – Әнә, патша угыллары кайтып килә, колың ничек әйткән булса, нәкъ шулай килеп чыкты, – диде.
Ул шулай дип әйтеп бетерүгә, патша угыллары кайтып җиттеләр һәм кычкырып еларга тотындылар. Патша үзе дә, аның хезмәтчеләре дә ачы күз яшьләре түкте.
Абшалум, шулай итеп, үзенең бабасы хозурына – Гәшүр патшасы булган Аммихуд углы Талмай янына качты һәм өч ел буе шунда яшәде. Давыт исә углы Амнунны югалту кайгысыннан һаман елап-сыктавында булды.
Әмма вакыт узган саен, аның йөрәге Абшалум хакында ныграк борчылды, чөнки, Амнунның әҗәленнән соң, ул инде тынычлана төшкән иде.
Патшаның Абшалум хакында уйланып йөрүен күреп,
Сәрүя углы Йоав, Тыкуадан акыллы-зирәк бер хатынны патша янына алып килер өчен, кешеләр җибәрде. Әлеге хатынга ул: – Зур хәсрәткә тарыган кеше сыман, өстеңә кайгы киемнәре ки дә хуш исле майларыңны сөртенмичә, матәм тоткан хатын кыяфәтендә
патша хозурына кер һәм мин сиңа әйтәсе сүзләрне җиткер, – диде һәм ни-нәрсә әйтергә икәнен өйрәтте.
Тыкуадан килгән хатын, патша хозурына кереп, башын түбән иде дә йөзе белән җиргә капланды һәм: – Ярдәм ит миңа, патша! – диде.
– Нәрсә борчый сине? – дип сорады аңардан патша. – Мин – тол хатын, ирем үлде минем, – дип җаваплады хатын. –
Синең колыңның ике углы бар иде. Беркөн шулай басуда чакта алар ызгышып киттеләр, һәм аларны аерырдай кеше булмады. Шуннан берсе икенчесен яралап үтерде.
Хәзер бөтен кардәш-ыру миңа каршы күтәрелде. «Үзенең туганына кул күтәргән катыйльне безгә бир, туганының җанын кыйган өчен, без дә аның башына җитәбез! Нәселен корытабыз аның!» – ди алар. Әгәр аны үтерсәләр, минем соңгы өмет чаткысы сүнәчәк – җир йөзендә иремнең исеме дә, дәвамы да калмаячак.
– Бар, тынычлап өеңә кайт, синең хакта боерыгымны бирермен, – диде аңа патша.
Әмма Тыкуадан килгән хатын аңа: – Патша әфәндем, гаеп минем башыма һәм атам гаиләсенә төшсен; патша үзе дә, аның тәхете дә гаепсездер, – диде.
– Сиңа каршы чыга калсалар, аларны минем яныма алып кил – бүтән борчымаслар сине, – диде патша.
Хатын исә сүзен дәвам итте: – Алайса, патша, кан өчен үч алырга һәм углымның гомерен өзәргә юл куймаска Раббы Аллаң исеме белән ант ит. – Раббы Үзе шаһиттыр: углыңның башыннан сыңар чәч бөртеге дә төшмәс! – диде патша.
– Патша әфәндемә тагын бер сүз әйтергә рөхсәт итсәң иде, – диде хатын. – Әйтеп кара, – дип җаваплады патша.
– Шулай икән, ни өчен син Аллаһы халкына каршы эш итәсең? – диде хатын. – Патша үзенең сүзләре белән үзенә хөкем чыгара, чөнки ул сөргендәге углына кайтырга рөхсәт бирми.
Җир өстенә түгелгән суны кире җыеп алып булмаган кебек, дөнья куйган кешегә дә кабат җан өрү мөмкин түгел. Аллаһы берәүнең дә җанын харап итәргә теләми, читкә тибәрелгән кеше Миннән читләшә күрмәсен, дип борчыла.
Шуңа күрә мин, әлеге сүзләремне әфәндем патшага җиткерергә ниятләп, аның хозурына килдем, чөнки халкым мине куркуга салды. «Патша белән сөйләшеп карыйм әле, бәлки, колы кушканча эшләр,
гозеремне тыңлап бетерер һәм, Аллаһы тарафыннан безгә тәгаенләнгән мал-мөлкәткә кызыгып, мине вә углымны юк итәргә ниятләгән адәмнәр кулыннан коткарыр», – дип уйладым.
Әфәндем патшаның сүзләреннән соң күңелемнән мин, җаныма тынычлык иңәр, дигән идем, чөнки әфәндем патша, Аллаһының фәрештәсе сыман, яманны яхшыдан аера белә. Раббы Аллаң һәрчак юлдашың булсын!
Шунда патша: – Минем соравыма яшермичә җавап бир, – диде. – Сөйлә, әфәндем патша, – диде хатын.
– Йоав кулы уйнамыймы монда? Бу сүзләрне сиңа ул сөйләргә куштымы? – дип сорады патша. – Үзең исән-имин булган кебек, сүзләрең хактыр, әфәндем патшадан уңга да, сулга да каерырга мөмкин түгел – колың Йоав әмере бу; шушы хәлне яхшыртыр өчен, әлеге сүзләрне ул әйтергә кушты. Әмма әфәндем, Аллаһы фәрештәсе сыман, зирәк акыллыдыр: җир йөзендә ни-нәрсә кылынганы аңа мәгълүмдер.
Шуннан Давыт патша Йоавка: – Мин барысын да син теләгәнчә эшләрмен – углым Абшалумны кайтар, – диде.
Йоав башын иде, йөзе белән җиргә капланып, патшага мактау сүзләре әйтте: – Әфәндем патшаның мин колыңа яхшы мөнәсәбәттә икәне мәгълүм булды бүген, чөнки патша үзенең колы теләгәнчә эшләде.
Шуннан Йоав, Гәшүр тарафына юл алып, Абшалумны Иерусалимгә алып кайтты.
Әмма патша «Абшалум үз йортына кайтсын, минем йөземә бакмасын!» дигән әмер бирде, һәм Абшалум үз йортына әйләнеп кайтты – аңа патша хозурына керергә рөхсәт булмады.
Бөтен Исраил җирендә Абшалум кебек күркәм, мәхәббәтле, баш түбәсеннән алып аяк табанына кадәр гәүдә-сынында һичбер кимчелексез ир-ат заты булмый.
Чәче җитеп, аның авырлыгы гәүдәсен баса башлагач, Абшалум, елга бер тапкыр чәчен алдырып, аны үлчи иде – чәченең авырлыгы патша үлчәве белән ике йөз шәкылга җитә иде.
Абшалумның өч углы һәм Тамар атлы бер кызы булып, әлеге кыз күз явын алырлык чибәр иде.
Шул рәвешле, патша белән күрешми-очрашмыйча, Абшалум Иерусалимдә ике ел гомер кичерде.
Беркөн Абшалум, патша хозурына йомыш белән җибәрергә ниятләп, Йоавны чакыртып алмакчы булды, әмма тегесе аның янына килергә теләмәде. Шуннан ул Йоавны икенче кат чакыртты, ләкин Йоав килүдән тагын баш тартты.
Шуннан Абшалум үзенең хезмәтчеләренә: – Минем басу белән янәшә Йоавның арпа кишәрлеген күрәсезме? Барып ут төртегез шуңа, – дип боерды, һәм Абшалумның хезмәтчеләре әлеге кишәрлеккә ут салдылар.
Шуннан соң Йоав, кузгалып, Абшалумның өенә килде һәм аңардан: – Ни өчен синең хезмәтчеләрең минем кишәрлеккә ут салды? – дип сорады.
Абшалум исә Йоавка болай дип җавап кайтарды: – Сине чакыртып, мин кеше җибәрдем, синең аркылы патшадан: «Нигә дип мин Гәшүрдән кайттым икән? – дип белешмәкче идем. – Шунда гына калсам, яхшырак булыр иде». Патша белән күрешәсем килә минем. Әгәр инде гаепле икәнмен, үтерсен ул мине!
Шуннан Йоав, патша янына барып, әлеге сүзләрне аңа җиткерде, һәм Абшалумны патша үзенә чакыртып алды. Абшалум, патша хозурына килеп, йөзе белән җиргә капланды; һәм патша аны үпте.
Шуннан Абшалум үзенә арбалар, атлар һәм арба алдыннан чабып баручы илле ир-егет булдырды.
Ул, таңнан торып, шәһәр капкасы янына чыгып басар иде дә, дәгъва белән патша хөкеменә килүчене үз янына чакырып китереп, аның кайсы шәһәрдән булуын сорашыр иде. Йомыш белән килүче: «Синең колың Исраилнең фәлән ыругыннан», – дип җавап кайтарганнан соң,
Абшалум аңа: – Синең дәгъваларың урынлы, хактыр, әмма патша хозурында синең сүзләреңә колак салырдай кеше табылмас, – дияр иде һәм, – И-и, әгәр дә шушы җирнең хөкемчесе итеп мине куйсалармы?! Нинди генә бәхәс яисә дәгъва белән килсәләр дә, һәрбер кешене кабул итеп, гадел хөкем чыгарыр идем, – дип өстәр иде.
Берәрсе шунда аның каршына килеп баш ия калса, Абшалум, кулларын сузып, аны кочаклап үбәр иде.
Патша хөкеменә килүче һәр кеше белән Абшалум үзен шулай тотты, шул рәвешле, ул әкренләп Исраил халкының күңелен яулый барды.
Дүрт ел үткәч, Абшалум Давытка болай диде: – Раббы алдында әйткән нәзеремне үтәргә мин Хебрунга барам.
Мин, синең колың, Арам җирендәге Гәшүр төбәгендә яшәгән чакта, Раббы кушып Иерусалимгә әйләнеп кайта алсам, Раббыга корбан китерер идем, дип нәзер әйткән идем.
– Юлың имин булсын, – диде аңа патша, һәм Абшалум Хебрунга юл алды.
Шуннан Абшалум «Быргы тавышын ишетүгә: „Абшалум Хебрунда тәхеткә утырды!“ – дип игълан итегез!» дигән хәбәрне җиткерү өчен, Исраил җирендә яшәүче барлык ыругларга үзенең шымчыларын җибәрде.
Абшалум үзе белән бергә Иерусалимнән ике йөз кеше ияртеп алып китте. Алар эшнең нәрсәдә икәнен белмичә, ихлас күңелдән аның чакыруын кабул иттеләр.
Корбан чалу йоласын башкарган чакта, Абшалум Гило шәһәрендә яшәүче Давыт киңәшчесе Ахитофелны чакыртып китертте. Шул рәвешле, Абшалум оештырган фетнә көчәя-киңәя барып, Абшалум тирәсенә халык һаман агыла, туплана торды.
Беркөн Давыт янына хәбәрче килеп: – Исраилиләрнең күңеле Абшалум ягына авышты, – диде.
Шуннан Давыт үз хозурында, Иерусалимдә булган барлык хезмәтчеләренә: – Кузгалыгыз, безгә качарга кирәк! Югыйсә Абшалумнан котылу булмаячак; халыкны кылычтан уздырып шәһәрне җимермәсен өчен, безгә ашыгырга кирәк.
– Әфәндебез патша ничек хәл кылса, шулай эшләрбез, без – синең колларың, – диде аңа хезмәтчеләре.
Патша үзе, йортта булган бар халык аның артыннан җәяүләп юлга чыкты. Үзенең ун кәнизәген патша йортны карап торырга калдырды.
Патша һәм аңа ияргән халык җәяүләп юлга кузгалды; Бәйт-Мерхак янына җиткәч, бермәлгә туктап калдылар.
Шунда патша яныннан аның бөтен хезмәтчеләре, аннары җансакчылары үтте, алар артыннан патша белән бергә Гәт шәһәреннән күчеп килгән алты йөзләп гәтле узды.
Шулчак патша гәтле Иттайга: – Нишләп син безнең белән барасың? Кире борыл, теге патша белән кал; син үз җиреңнән сөрелгән кеше ләбаса.
Кичә генә син үзең бирегә килдең, ә бүген сине үзем белән алып китимме? Кая барганымны әлегә үзем дә белмим; кире әйләнеп кайт, үзең белән ир туганнарыңны да алып кит; мәрхәмәт вә тугрылык синең юлдашың булсын! – диде.
Патшага җавап итеп Иттай: – Раббы да, әфәндем патша да – шаһит: гомерем белән хушлашырга туры килсә дә, әфәндем патша барган урынга аның колы да барыр! – диде.
– Алайса, минем белән киттек, – диде Давыт Иттайга. Шуннан гәтле Иттай, аның барлык кешеләре һәм аларның балалары – бөтенесе бергә юлга кузгалды.
Патша кешеләре узган вакытта, бөтен ил зар елап калды. Патша һәм аның юлдашлары Кыдрун ташкынын үттеләр, аннары чүлгә таба юл тоттылар.
Садыйк һәм аның белән бергә бөтен левиләр Аллаһының сандыгын күтәреп бардылар. Алар сандыкны куйганнан соң, Абъятар, бар халык шәһәрдән чыгып беткәнче, калкулык өстендә корбаннар китерә торды.
Шунда Садыйкка патша болай диде: – Аллаһы сандыгын шәһәргә кире илтеп куй. Раббы миннән разый булса, Ул мине бирегә кире кайтарыр, һәм мин сандыкны да, Аның йортын да күрермен.
Әгәр инде Ул: «Мин синнән разый түгел», – дип әйтә икән, димәк, барысы да Аның ихтыярында: минем белән ни теләсә, шуны кылсын.
Рухани Садыйкка патша тагын болай диде: – Кара аны, исән-имин шәһәргә әйләнеп кайт; үзең белән углың Ахимагасны һәм Абъятар углы Йонатанны ал, угылларыгызның икесе дә сезнең белән булсын.
Сездән миңа хәбәр килеп җиткәнне чүлдәге үзәнлектә көтәрмен.
Садыйк белән Абъятар Аллаһы сандыгын Иерусалимгә алып кайтып урнаштырдылар һәм үзләре дә шунда калдылар.
Давыт исә Зәйтүн тавына күтәрелүендә булды; күз яшьләре түгә-түгә ул һаман алга барды, аның башы бөркәүле, аяклары ялангач иде; юлдашларының да башы бөркәлгән булып, һәркайсы зар елап алга атлады.
Бервакыт Давытка: – Абшалум белән бергә Ахитофел да фетнәчеләр арасында, – дигән хәбәр җиткерделәр. – И-и Раббым! – диде шунда Давыт. – Ахитофелның киңәшләре хупланмасын!
Аллаһыга гыйбадәт кыла торган тау башына күтәрелгәч, Давыт үзенең дустын – әрки Хушайны очратты. Аның өстендәге киемнәре ерткаланып, башына туфрак сибелгән иде.
– Әгәр син минем белән барсаң, миңа мәшәкать кенә булырсың, – диде аңа Давыт, –
ә менә шәһәргә кайтып, Абшалумга: «Патша, мин – синең колыңдыр; моңарчы атаңның колы булдым, хәзер исә синең колың», – дисәң, Ахитофел киңәшләренең гамәлгә ашуына юл куймассың.
Руханилар Садыйк белән Абъятар анда синең белән булыр; патша йортында ишеткән һәр сүзеңне аларга сөйләп бар.
Садыйк углы Ахимагас белән Абъятар углы Йонатан да аталары янында булыр. Сезгә килеп ирешкән һәр хәбәрне алар аша миңа җиткереп торыгыз.
Давытның дусты Хушай шәһәргә әйләнеп кайткан мәлдә, Абшалум Иерусалимгә кереп килә иде.
Давыт тау башыннан бераз төшүгә, аның каршысына көтмәгәндә пар ишәгенә ике йөз данә көлчә, йөз бәйләм йөзем, йөз бәйләм инҗир һәм бер турсык шәраб төягән Мепибошет хезмәтчесе Сиба килеп чыкты.
– Нәрсәгә болар? – дип сорады патша аңардан. – Ишәкләргә патша атланып йөрер, икмәк һәм җимеш гаскәриләргә ризык булыр, шәрабны исә чүл кичкәндә хәле киткән кешеләр эчәр, – дип җавап кайтарды Сиба.
– Синең әфәндеңнең углы кая? – дип сорады аңардан патша. – Иерусалимдә калды ул, «Менә хәзер исраилиләр атам тәхетен миңа кайтарырлар», – дип өметләнә, – диде Сиба.
Шунда патша Сибага: – Моңарчы Мепибошетныкы саналган бөтен мал-мөлкәт синеке булыр, – диде. Сиба, башын иеп: – Әфәндем патша киләчәктә дә һәрдаим миннән канәгать булса иде, – диде.
Давыт патша Бахурим шәһәренә якынлашып килгәндә, аның каршысына Шаулга туган тиешле Гера углы Шымгый килеп чыкты да Давыт һәм аның түрәләренең уң вә сул ягыннан килүче гаскәриләргә таш ата-ата, яман телләнеп артларыннан иярде.
– Кит биредән, кит, катыйль, адәм актыгы! – дип кычкыруында булды ул. –
Шаул урынына тәхеткә менеп утырган өчен, Шаул гаиләсенең каны өчен Раббы синнән үч ала. Раббы әнә патшалыкны Абшалумга, синең углыңа тапшырды. Явыз кеше булганга шушы бәлагә тарыдың син!
Шулчакны Сәрүя углы Әвишәй: – Ни өчен эттән туган бу нәрсә минем әфәндем патшаны яманлый?! Барып, башын кыеп төшерергә рөхсәтеңне бир, – дип, патшага мөрәҗәгать итте.
– Сезнең эшегез түгел бу, Сәрүя угыллары. Әгәр Раббы аңа Давытны яманларга кушкан икән, «Ник син алай эшлисең?» – дип, аны кем туктата алыр?! – диде Давыт.
Аннары Әвишәйгә һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә мөрәҗәгать итеп: – Әгәр минем орлыктан туган углым минем җанны кыярга ниятли икән, Беньямин ыругыннан булган әлеге адәмнән нәрсә көтәргә кала?! – дип өстәде. – Тимәгез аңа, яманлый бирсен, Раббы шулай кушкандыр.
Бәлки, Раббы, минем бүгенге кимсетелүемне күреп, миңа Үзенең фатихасын күндерер.
Шул рәвешле, Давыт һәм аның кешеләре үз юлында булды, Шымгый исә Давыт ягына таш һәм тузан ата-ата, яман телләнеп тау бите буйлап аларга ияреп барды.
Патша һәм аның белән булган бар халык, арып-талып Үрдүн буена килеп җиткәннән соң, хәл алырга туктады.
Абшалум исә үзенә ияргән исраилиләр белән бергә Иерусалимгә аяк басты; Ахитофел да аның янәшәсендә булды.
Шулвакыт Давытның дусты әрки Хушай, Абшалум янына килеп: – Яшәсен патша! Яшәсен патша! – диде.
– Шушымы инде дустыңа булган тугрылыгың? Ни өчен син дустың белән китмәдең? – диде аңа Абшалум.
– Юк, Раббы вә шушы халык – бар Исраил сайлаган кеше яклы мин. Мин биредә калам, – дип җавап бирде Хушай Абшалумга. –
Давыт углына хезмәт итмичә, кемгә хезмәт итим мин?! Атаңа ничек хезмәт иткән булсам, сиңа да шулай ук хезмәт күрсәтермен.
– Киңәшеңне бир, нишләргә безгә? – дип сорады шунда Абшалум Ахитофелдан.
– Атаң йортны карарга кәнизәкләрен калдырды, син шулар белән йокла, – дип киңәш бирде аңа Ахитофел, – шул чакны атаңда сиңа карата нинди нәфрәт уянганын бөтен Исраил халкы ишетер, һәм синең тарафдарларың ышанычлы ярдәмчеңә әйләнер.
Шуннан сарай түбәсе өстендә Абшалум өчен чатыр кордылар, һәм ул бөтен Исраилнең күз алдында атасының кәнизәкләре янына керде.
Ул заманда Ахитофел биргән киңәшләр Аллаһыдан иңгән үгет-нәсыйхәт кебек саналып, аның һәр киңәше Давыт өчен дә, Абшалум өчен дә гаять әһәмиятле иде.
Шулай беркөн Абшалумга мөрәҗәгать итеп Ахитофел: – Унике мең кеше сайлап алып, бүген төнлә Давыт артыннан куа чыгарга рөхсәт ит, – диде. –
Мин аның арган-талган, ихтыяры сынган вакытын туры китереп һөҗүм итәрмен дә куркуга салырмын, һәм аның белән булган кешеләр кайсы кая таралышып беткәч, патшаны үтерермен.
Шул рәвешле мин әлеге кешеләрнең барысын синең кул астына тапшырырмын. Син үтерергә теләгән кеше вафат булгач, бөтен халык тынычлыкта калыр.
Бу ният Абшалумның үзенә дә, Исраил өлкәннәренең дә күңеленә хуш килде.
Ләкин Абшалум: – Әрки Хушайны чакырыгыз, тыңлап карыйк, ул ни әйтер икән, – диде.
Хушай аның хозурына килде, һәм Абшалум Хушайга болай диде: – Ахитофел менә болай ди; ул кушканны эшликме? Әгәр аныңча эшләмәсәк, син нинди киңәш бирерсең?
– Ахитофелның киңәше бу юлы бик шәпләрдән түгел, – диде Хушай Абшалумга
һәм сүзен дәвам итте: – Син атаңны да, аның кешеләрен дә яхшы беләсең: алар кыю вә баласыннан аерылган ана аю сыман яман ачулы. Моңардан тыш, синең атаң – тәҗрибәле сугышчы: төн кунарга ул үзенең кешеләре белән калмас.
Хәзер ул, мөгаен, берәр мәгарәгә яисә башка бер урынга кереп яшеренгәндер. Әгәр атаң беренче булып синең кешеләреңә һөҗүм итсә, халык бу хакта ишетеп: «Абшалум яклы кешеләр җиңелгән икән», – дияр.
Ул чагында арыслан йөрәкле батыр сугышчылар да төшенкелеккә бирелер, чөнки атаңның да, аның гаскәриләренең дә нинди гайрәтле сугышчылар булуы бөтен Исраилгә мәгълүмдер.
Шуңа күрә миннән сиңа киңәш шул: Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил синең яныңа җыелсын; халык диңгез ярындагы ком бөртеге сыман күп булыр, һәм аларны көрәшкә син үзең алып барырсың.
Әнә шул чагында без Давытка каршы яуга күтәрелербез һәм, ул кайда булуга карамастан, җирне тоташ томалап алган чык сыман аның өстенә ябырылырбыз – ул үзе дә, аның белән булган кешеләрнең дә берсе-бер исән калмас.
Әгәр инде ул кайсы да булса шәһәргә кереп качарга уйласа, бөтен Исраил шул шәһәр янына арканнарын алып килеп, әлеге шәһәрне елгага сөйрәп төшерербез, аңардан бер генә таш әсәрен дә калдырмабыз.
Абшалум һәм бөтен исраилиләр әрки Хушайның киңәшен Ахитофел биргән киңәштән яхшырак дип таптылар. Шул рәвешле, Раббы, Абшалумны бәлагә салыр өчен, Ахитофел биргән яхшы киңәшне кабул иттермәде.
Аннары Хушай: – Абшалумга һәм Исраил өлкәннәренә Ахитофел болай дип киңәш иткән иде, мин исә менә мондый киңәш бирдем, – дип, руханилар Садыйк белән Абъятарга хәбәр җиткерде. –
Ә хәзер, – дип өстәде ул, – тизрәк Давыт янына кеше җибәрегез һәм аңарга: «Бүген төн кунарга кичү янында чүлдә калма, ничек кенә булса да елга аръягына чыгарга кара, югыйсә үзең дә, яныңдагы бар халык та һәлак булырга мөмкин», – дип әйтегез.
Рухани угыллары Йонатан белән Ахимагас, Рогел инеше янында туктап, хәбәр көтеп калдылар, чөнки аларга шәһәрдә күзгә чалынырга ярамый иде. Хезмәтче хатын хәбәр китергәч, алар Давыт патшаны кисәтергә тиеш иделәр.
Ләкин бер үсмер, аларны күреп калып, Абшалумга җиткерде; әмма егетләр качып өлгерделәр һәм, Бахуримга килеп, бер кешенең ишегалдында коега төшеп яшеренделәр.
Әлеге кешенең хатыны, читтән караганда берни сизелмәслек итеп, кое авызына җәймә чыгарып җәйде дә җәймә өстенә ашлык таратты.
Абшалум хезмәтчеләре, әлеге хатын янына өйгә кереп: – Ахимагас белән Йонатан кайда? – дип сорадылар. Хатын аларга: – Кичү аша елга аръягына чыгып киттеләр, – дип җавап кайтарды. Абшалум хезмәтчеләре әлеге егетләрне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.
Алар китүгә, егетләр, коедан чыгып, Давыт патшаны кисәтергә ашыктылар. – Тизрәк елга аръягына чыгыгыз, чөнки Ахитофел сезнең хакта шундый-шундый киңәшләр бирде, – диде алар патшага.
Давыт һәм аның янындагы кешеләр тиз генә җыендылар да, Үрдүнне кичеп, елга аръягына чыктылар – таңга кадәр һәммәсе теге якка чыгып беткән иде инде.
Ахитофел исә, аның киңәшенә колак салмауларын күреп, ишәгенә атланды да үз шәһәренә таба юл алды. Кайтып җиткәч, гаиләсенә васыятен калдырды һәм үз-үзенә кул салды – асылынып үлде. Аны ата-бабалары төрбәсендә гүргә иңдерделәр.
Давыт Маханаим шәһәренә килеп җиткәндә, Абшалум исраилиләр белән Үрдүнне кичеп чыккан иде.
Гаскәр башлыгы итеп Йоав урынына Абшалум Амессайны куйды. (Амессай изрегыллы Итраның углы иде. Амессайның әнисе исә Нахаш кызы Абигәйль булып, Абигәйль үзе Сәрүянең кыз туганы иде. Ә Сәрүя Йоавның әниседер.)
Абшалум җитәкчелегендә исраилиләр Гилыгад җирендә чатырларын кордылар.
Давыт Маханаимгә килеп җитүгә, аммониләр башкаласы Рабаһта яшәүче Нахаш углы Шоби, ло-дебарлы Аммиил углы Макир һәм Гилыгад төбәгендәге Рогелимнән Барзиллай
Давытка һәм аның кешеләренә урын-җир, савыт-саба, балчык чүлмәкләр, бодай, арпа, он, тары ярмасы, ногыт борчагы, ясмык,
бал, эремчек, сарыклар, сыер сөтеннән сыр алып килделәр. – Халык ачыккан һәм талчыккандыр, чүл кичеп эчәселәре дә килгәндер, – диде алар.
Үзе белән килгән кешеләрне бер кат күздән кичергәннән соң, Давыт алар өстеннән меңбашлары вә йөзбашлары билгеләде дә,
халыкны өч өлешкә бүлеп, аның бер өлешен Йоав, икенче өлешен Йоавның кардәше Сәрүя углы Әвишәй, өченче өлешен гәтле Иттай җитәкчелегендә яуга озатып җибәрде. – Мин дә сезнең белән барам, – диде патша үзенең кешеләренә.
Әмма иярченнәре: – Юк, син безнең белән барырга тиеш түгел, – дип, аңа каршы төштеләр. – Әгәр без куркып кача башласак, моңа игътибар итүче булмас; яртыбыз үлеп калса, шулай ук әһәмият бирмәсләр; ә син берүзең безнең ун меңебезгә торасың; шулай булгач, шәһәрдә калып, безгә ярдәм итсәң, яхшырак булыр.
– Сез ничек кирәк тапсагыз, шулай эшләрмен, – дип җавап бирде патша. Шуннан патша шәһәр капкасы янына барып басты, халык исә йөзләп һәм меңәрләп капкадан чыга торды.
Йоавка, Әвишәйгә һәм Иттайга: – Минем хакка Абшалумга зыян китермәгез! – дип әмер бирде Давыт патша, һәм патшаның Абшалум хакында гаскәр башлыкларына биргән шушы боерыгын сугышчылар ишетеп торды.
Давытның сугышчылары кырга, Абшалум яклы исраилиләргә каршы чыкты, һәм Эфраим урманында алар арасында сугыш башланды.
Ул көнне көрәш аяусыз булды: сугыш кырында егерме мең кеше ятып калды; Давыт сугышчылары исраилиләрне тар-мар китерде.
Көрәш бөтен әйләнә-тирәгә җәелде; ул көнне кылычка караганда кешеләрне күбрәк урман һәлак итте.
Алыш барган бер мәлдә, Абшалум Давытның сугышчылары белән очрашты: Абшалум качырына атланып бара иде, шулчак качыр җәелеп үскән зур бер имән ябалдашы астына чабып керде дә, Абшалум, чәче белән имән ботаклары арасында буталып, күк белән җир арасында асылынып калды, атланган качыры исә китеп барды;
сугышчыларның берсе, моны күреп алып: – Абшалум имәндә асылынып тора, – дип, Йоавка килеп әйтте.
– Абшалумны күрә торып, ни өчен син аның җанын кыймадың? Моның өчен мин сиңа ун шәкыл көмеш белән сугышчылар каешы бирер идем, – диде Йоав әлеге хәбәрне китерүчегә.
– Кулыма мең шәкыл көмеш тоттырсагыз да, патша углына кул күтәрмәс идем, чөнки патшаның сиңа һәм Әвишәй белән Иттайга: «Минем хакка Абшалумга зыян китермәгез», – дип әмер биргәнен мин үз колагым белән ишетеп тордым.
Тормышымны куркыныч астына куеп башкача эшләгән булсам, бу хакта барыбер патшага мәгълүм булыр иде; син исә читтә калыр идең, – дип җавап кайтарды теге.
Шунда Йоав: – Синең белән вакыт уздырганчы! – дип, кыска саплы өч сөңге алып китеп барды да әле һаман имәндә асылынып торган Абшалумның йөрәгенә кадады.
Йоавның корал йөртүче ун сугышчысы исә Абшалумны чолгап алып җанын кыйды.
Шуннан Йоав, быргысын уйнатып, исраилиләр артыннан куа чыккан сугышчыларны туктатты.
Йоав сугышчылары, Абшалумның мәетен урмандагы тирән чокырга ташлап, өстенә биек итеп таш өйделәр. Шуннан исраилиләр өйләренә таралышты.
«Бу дөньяда исемемне хәтерендә саклардай углым юк» дип, Абшалум әле үзе исән чакта ук Патшалар үзәнендә һәйкәл куйдырып, аны үз исеме белән атаган була. Әлеге һәйкәл бүгенге көндә дә һаман шулай «Абшалум һәйкәле» дип атала.
Садыйк углы Ахимагас шунда Йоавка: – Бәлки, мин йөгерим, Раббы сине дошманнарыңнан коткарды, дип патшага хәбәр итим? – диде.
Әмма Йоав: – Юк, син бүген түгел, башка бер көнне хәбәр итәрсең, чөнки патшаның углы вафаттыр, – дип, аңа каршы килде
һәм хәбәши бер хезмәтчесенә: – Бар, күргәннәреңне патшага җиткер! – диде. Шуннан теге, Йоавка баш иеп, Давыт патша янына ашыкты.
Ләкин Садыйк углы Ахимагас үзенекен сөйләвендә булды: – Ни булса – шул, мин дә теге хәбәши адәм артыннан йөгерәм, – диде ул Йоавка. – Ник син аның артыннан йөгермәкче буласың, углым? Хәбәрең өчен сиңа әҗере булмас, – дип җавап кайтарды Йоав.
– Булмасын, ләкин мин барыбер йөгерәм, – дип үзсүзләнде Ахимагас. – Ярый, йөгер алайса, – диде аңа Йоав. Ахимагас, Үрдүн үзәненнән турыга йөгереп, хәбәши адәмнән алдарак килеп җитте.
Давытның эчке һәм тышкы капка арасында утырган чагы иде. Шәһәр диварына күтәрелеп, капка түбәсенә килеп баскан сакчы шәһәргә таба йөгерүче бер кешене күреп алды
һәм бу хакта патшага хәбәр итте. – Бер генә кеше булгач, димәк, ул хәбәр алып килә, – диде патша. Хәбәр белән килүче һаман якыная бирде.
Аннары югарыда басып торган сакчы, йөгерүче икенче кешене күреп алып: – Әнә, тагын бер кеше йөгерә, – дип, капка каравылчысына кычкырды. – Монысы да хәбәр белән килә, – диде патша.
– Беренчесенең йөреш-торышлары Садыйк углы Ахимагасныкына охшаган, – диде сакчы. – Әйбәт кеше ул, яхшы хәбәр белән киләдер, – диде патша.
– Тынычлык! – дип кычкырды патшага Ахимагас һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башын иде. – Әфәндем патшага кул күтәрүче кешеләрне тар-мар китергән Раббы Аллаңа мактау-шөкерләр яусын!
– Абшалум исән-иминдер бит? – дип сорады аңардан патша. – Патша колы Йоав мине бирегә озатканда, барысы да зур борчуда иде, тик анда нәрсә булганы миңа мәгълүм түгел, – диде Ахимагас.
– Читкәрәк китеп, менә шушында көтеп тор әле, – диде аңа патша. Ахимагас читкәрәк китеп басты.
Бераздан теге хәбәши адәм килеп җитте. – Әфәндем патшага сөенечле хәбәр алып килдем! – диде ул. – Сиңа каршы баш күтәргән кешеләрнең һәммәсен Раббы бүген җәзага тартты.
– Абшалум исән-иминме? – дип сорады патша. – Андый язмышны әфәндем патшаның дошманнарына һәм сиңа каршы хәйлә-мәкер коручыларга теләр идем мин.
Бу хәбәрдән патша коелып төште. Аннары: – Абшалум углым! И-и углым, углым, и-и Абшалум! Синең урыныңа мин генә үлгән булсамчы, Абшалум углым, и-и углым! – дип такмаклый-такмаклый, капка өстендәге бүлмәгә кереп, ачы күз яшьләре түкте.
Шуннан соң Йоавка: «Абшалум хакында патша кайнар күз яшьләре коя», – дип килеп әйттеләр, һәм
шул көндәге җиңү бөтен гаскәриләр өчен авыр кайгыга әйләнде, чөнки углын югалткан патшаның чиксез хәсрәтләнүе турында ишеттеләр.
Сугышчылар, яу кырын ташлап качкан кеше сыман, тыныч кына, шауламаска тырышып, шәһәргә әйләнеп кайттылар.
Патша исә кулы белән йөзен каплаган килеш: – Абшалум углым! И-и углым, углым, и-и Абшалум! – дип такмаклый-такмклый, иңрәп елый бирде.
Йоав, патша өенә килеп, Давытка: – Синең гомереңне, угыл-кызларың гомерен, хатыннарың вә кәнизәкләрең гомерен саклап калган сугышчыларыңны мыскыл иттең син бүген, – диде. –
Сине дошман күрүчеләрне син яратасың, сине яраткан кешеләрне исә дошман күрәсең; синең өчен гаскәрбашлары да, сугышчылар да бернигә тормый икән. Мин бүген шуны белдем: Абшалум исән калып, без барыбыз үлеп бетсәк, синең өчен, мөгаен, яхшырак булыр иде.
Кыскасы, урыныңнан кузгал да, чыгып, сугышчыларыңның кәефен күтәр. Раббы белән ант итеп әйтәм: әгәр халкың янына чыкмасаң, бүгенге төннән синең яныңда бер кеше калмас, ә монысы инде яшьлек елларыңнан алып бүгенге көнгә кадәр син кичергән бәла-казаларның иң зурысы булыр.
Шуннан патша, урыныннан кузгалып, капка янына чыгып утырды. Бу хакта халыкка җиткерделәр, һәм бар халык патша каршына килеп басты. Бу вакытны инде Абшалум яклы исраилиләрнең һәркайсы өенә таралышкан булып,
һәрбер Исраил ыругында кайнар бәхәс бара иде: – Патша безне, дошман кулыннан йолып алып, пелештиләрдән азат итте, ә хәзер Абшалумнан куркып, үз җиреннән качарга мәҗбүр булды.
Башына май сөртеп, без сайлап куйган Абшалум патша сугышта ятып калды; шулай булгач, ни өчен соң әле без кабат үз патшабызны кайтармыйбыз?!
Шуннан Давыт патша руханилар Садыйк белән Абъятарга болай дип әйтергә кушты: – Яһүдә өлкәннәренә шуны җиткерегез: «Бөтен Исраил җирендә патшаны кабат үз урынына кайтару хакында сүз чыккач, ник әле сез патшаны үз йортына кайтарырга ашыкмыйсыз?
Сез – минем туганнарым, каным вә тәнемдер. Шулай булгач, ни өчен соң сез патшаны үз йортына кайтарырга теләүчеләр арасында иң соңгылар булырга тиеш?!»
Амессайга исә болай дип әйтегез: «Син – минем белән бер кан, бер тәндер. Әгәр сине Йоав урынына мәңгегә үземнең гаскәр башлыгы итеп куймасам, миңа Аллаһының иң каты каһәре төшсен!»
Амессай бөтен яһүдиләрнең йөрәген эретте, һәм алар һәммәсе бер булып: «Үзеңнең бөтен хезмәтчеләрең белән кире кайт», – дип, патшага хәбәр җибәрделәр.
Шуннан патша, кайтыр юлга чыгып, Үрдүн буена юнәлде, яһүдиләр исә, патшаны каршы алыр һәм Үрдүн аша чыгарыр өчен, Гилгәлгә килделәр.
Беньямин ыругыннан Гера углы Шымгый – ул Бахурим шәһәреннән иде – яһүдиләр белән бергә Давыт патша каршына ашыкты.
Аңа ияреп беньяминнәрдән мең кеше килде. Аның унбиш углы, егерме хезмәтчесе, Шаул йортындагы хезмәтчеләр башлыгы Сиба да биредә иде. Алар, Үрдүнне кичеп, патшаны каршыларга ашыктылар –
патша гаиләсен бирге ярга алып чыгар һәм патшаның теләкләрен үтәр өчен, елга аръягына чыктылар. Патша Үрдүнне кичәргә җыенып торганда, Гера углы Шымгый аның каршына килеп капланды:
– Әфәндем патша, син Иерусалимнән чыгып киткән мәлдә, синең колың кылган гөнаһны җинаятькә санамасаң иде, кабат хәтереңә төшереп аны күңелеңдә сакламасаң иде.
Чөнки синең колың үзенең гөнаһ эш кылганын болай да беләдер. Ә менә бүген мин бөтен Йосыф йортыннан беренче булып әфәндем патшаны каршы алырга килдем, – диде.
Әмма моңа каршы Сәрүя углы Әвишәй: – Патшалыкка Раббы Үзе тәгаенләгән затны яманлаган өчен, Шымгый үләргә тиеш түгелмени?! – диде.
– Сезнең эшегез түгел бу, Сәрүя угыллары! Ни өчен сез бүген миңа карышасыз? Бүген, үземнең Исраил патшасы булуымны белгән көнне, Исраил җирендә кемнең дә булса җаны кыелырга тиешме?!
– Юк, син исән калырсың! – дип ант итте Давыт Шымгыйга.
Шаул углы Йонатаннан туган Мепибошет да патшаны каршыларга чыкты. Патша Иерусалимне ташлап киткән көннән алып исән-имин кабат шәһәргә әйләнеп кайтканчы, аягын да юмады ул, сакал-мыегын да кырмады, өс-башын да чистартып тормады.
Патшаны каршы алырга дип Иерусалимнән килгәч, Давыт аңардан: – Ни өчен син, Мепибошет, минем белән китмәгән идең? – дип сорады.
– Әфәндем патша, мине хезмәтчем алдады; аксак булгач, хезмәтчемә: «Ишәкне җигеп атланам да патша белән китәм», – дигән идем;
ләкин әфәндем патша алдында хезмәтчем Сиба мин колыңа яла якты. Әмма әфәндем патша Аллаһы фәрештәсе кебектер: үзең ничек кирәк санасаң, шулай эшлә.
Әфәндем патша каршында атамның бөтен йорты гаепле булуга карамастан, син үзеңнең колыңны үзең белән бер табыннан ризыкланучылар янына утырттың. Шулай булгач, нинди йөз белән мин патшадан нидер сорарга җөрьәт итим?! – диде Мепибошет.
Мепибошетка патша болай диде: – Нигә бу хакта сөйләп торырга?! Мин болай хәл кылдым: биләмә җиреңне Сиба белән үзара бүлешегез.
Әмма моңа каршы Мепибошет: – Әфәндем патша исән-имин үз өенә әйләнеп кайткач, Сиба бөтен җирне үзенә алса да ризамын, – дип җавап кайтарды.
Патшаны Үрдүн аша алып чыгып кайтыр юлга озатыр өчен, Гилыгад төбәгендәге Рогелимнән Барзиллай да килде.
Барзиллай сиксәнен тутырган бик карт һәм бик бай кеше иде. Патша Маханаимдә яшәгән чакта, аның бөтен кирәк-ярагын әлеге карт кайгыртып торды. Патша:
– Минем белән Иерусалимгә барыйк, мин сине тәрбия кылырмын, – дип тәкъдим итте Барзиллайга.
Әмма патшага җавап итеп, Барзиллай: – Патша белән Иерусалимгә барырлык гомерем калмагандыр,
миңа инде сиксән яшь. Яхшыны яманнан аера аладыр дисеңме?! Ашаган ризыгымның, эчкән суымның тәмен тоймагач, җырчыларның тавышларын да ишетмәгәч, әфәндем патшага йөк булып нигә барыйм әле мин?! Мин, синең колың, Үрдүнне кичеп, патшаны бераз озата барыйм; ә сиңа, патша булган кешегә, миңа шундый игелек күрсәтергә кирәкмәстер.
Колыңа үз иленә кайтырга рөхсәт ит, үз шәһәремдә, ата-анам кабере янында җан бирим. Ә менә синең колың, минем углым Кимһам, әфәндем патша белән китсен; аның өчен нәрсә эшләргә теләсәң, шуны эшлә, – диде.
– Ярар, – диде патша, – Кимһам минем белән барсын, аның өчен мин син теләгәннең һәммәсен эшләрмен; синең өчен дә мин җаның теләгәннең һәммәсен эшләрмен.
Шуннан соң бар халык, шулай ук патша да, Үрдүнне кичте. Патша, Барзиллайны үбеп, аңа үзенең хәер-фатихасын күндерде. Барзиллай өенә кайтып китте,
ә патша Гилгәлгә юл алды, аның белән бергә Кимһам да китте. Бөтен Яһүдә халкы һәм Исраил халкының яртысы патшаны озата барды.
Шунда бөтен исраилиләр, җыелып килеп, патшага болай диделәр: – Ни өчен безгә кардәш Яһүдә ир-егетләре, сине урлап китеп, бөтен гаиләң һәм хезмәтчеләрең белән бергә Үрдүн аша алып чыктылар?
Яһүдә халкы аларга җавап итеп: – Патша – безнең кан кардәшебез. Нигә шуның өчен безгә ачу сакларга?! Без патша хисабына ризыкланмадык, аңардан бүләкләр алмадык, – диде.
Моңа каршы исраилиләр яһүдиләргә болай диде: – Безнең Давытка булган хакыбыз ун тапкырга зуррактыр. Ни өчен сез безне санламыйсыз? Патшабызны кире кайтару хакында беренче булып сүзне без башладык түгелме?! Әмма яһүдиләрнең дәгъвалары исраилиләрнекенә караганда катгыйрак булды.
Алар арасына очраклы рәвештә Беньямин ыругыннан бер яман бәндә – Бикри углы Шеба килеп эләккән була. Әнә шул кеше, быргысын уйнатып, халыкны үз янына җыйды да: – Ишай углы Давытта безнең өлешебез юк. Шулай булгач, әйдәгез, исраилиләр, өйләребезгә таралышыйк! – диде.
Шуннан исраилиләр, Давыттан аерылып, Бикри углы Шеба артыннан ияреп киттеләр. Яһүдиләр исә, Үрдүннән Иерусалимгә сәфәр кылганда, патшалары янында булдылар.
Иерусалимдәге үз йортына әйләнеп кайтканнан соң, Давыт, өйне саклар өчен калдырган ун кәнизәген сак астындагы махсус бер өйгә урнаштырып, кабат алар янына беркайчан аяк басмады. Аларны карап-ашатып тоттылар, һәм алар, тол хатыннар сыман, үлгәнче шунда яшәп калдылар.
Беркөн Давыт Амессайга: – Өч көн эчендә минем хозурыма яһүдиләрне чакырып китер, үзең дә кил, – дип әмер бирде.
Амессай яһүдиләрне чакырырга дип чыгып китте, ләкин билгеләнгән вакытка эшен бетерә алмады.
Шуннан Давыт Әвишәйгә: – Бикри углы Шеба хәзер Абшалумга караганда зуррак бәла китерергә мөмкин, – диде. – Минем кешеләрне алып Шебаны эзәрлекли чык, берәр ныгытылган шәһәргә кереп күздән югалмагае.
Шуннан Йоавның кешеләре, җансакчылары һәм барча сугышчылары, Бикри углы Шебаны эзәрлекләп, Иерусалимнән чыгып киттеләр.
Гибгондагы зур таш янында алар каршына Амессай очрады. Йоав, хәрби киемнән булып, кынысыннан җиңел генә шуып чыга торган кылычын янтыгына аскан иде. Амессай каршына атлагач, Йоавның кылычы шуып төште.
– Исән-имин яшисеңме, туганым? – дип сәлам бирде Йоав һәм, Амессайны үпмәкче булып, уң кулы белән аның сакалыннан тотты.
Амессай исә Йоав кулындагы кылычка игътибар итмәде – кылыч Амессайның корсагына кереп китте, һәм аның бавыр-эчәкләре җиргә килеп төште. Йоавка кабат кылыч белән чәнчергә туры килмәде, чөнки Амессай җан биргән иде инде. Аннары Йоав үзенең ир туганы Әвишәй белән бергә Бикри углы Шеба артыннан куа китте.
Йоавның бер яшь сугышчысы, Амессайның үле гәүдәсе янында тукталып: – Йоавка һәм Давытка тугры булганнар Йоав артыннан калышмасын! – дип, гаскәриләргә кычкырды һәм, юл уртасында кан эчендә яткан Амессай янында һәркемнең туктап калуын күреп, Амессайның гәүдәсен юл уртасыннан басу эченә өстерәп алып керде дә өстенә кием каплады.
Амессайның гәүдәсен юл өстеннән алгач, бөтен сугышчылар, Бикри углы Шебаны эзәрлекләп, Йоав артыннан кузгалды.
Шеба исә, бөтен Исраил ыругларының җирләре аша узып, Әбел-Бәйт-Мәгакәһкә барып җитте; Беринең кабиләсе аның артыннан иярде.
Йоав, үзенең кешеләре белән Әбел-Бәйт-Мәгакәһкә килеп җитеп, аны камап алды һәм кала дивары тирәли туфрак өемнәре күтәртте. Йоав кешеләре диварны җимерергә тырышканда,
акыллы-зирәк бер хатын шәһәр дивары өстеннән: – Тыңлагыз әле, тыңлагыз! Йоавка әйтегез, бире килсен, миңа аның белән сөйләшергә кирәк! – диде.
Йоав килгәч, хатын аңардан: – Йоав син буласыңмы? – дип сорады. – Мин, – диде ул. – Колыңның сүзен колак салып тыңла әле! – диде хатын. – Тыңлыйм, – диде Йоав.
– Әүвәл заманда: «Киңәш кирәк булса, Әбелгә килегез, җавапны шунда табарсыз», – дип әйтә торганнар иде.
Безнең шәһәр Исраилдәге тыныч-имин калаларның берседер; син исә шәһәрләрнең анасы саналган шушы каланы җимерергә телисең; ни сәбәпле син Раббы мирасы саналган әлеге шәһәрне харап итәргә җыенасың? – диде аңарга әлеге хатын.
– Җимерергә дә, юк итәргә дә җыенмыйм мин, – дип җавап бирде аңа Йоав, – алай түгел бу. Ләкин таулы Эфраим төбәгеннән бер бәндә, Бикри углы Шеба, Давыт патшага каршы баш күтәрде, әнә шул кешене миңа тотып бирсәгез, шәһәрегезне тынычлыкта калдырырмын. – Без сиңа дивар өстеннән аның башын ташларбыз, – диде хатын Йоавка.
Аннары әлеге хатын, шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, үзенең акыллы киңәшен бирде, һәм шәһәр халкы, Бикри углы Шебаның башын чабып, аны Йоавка ташлады. Шуннан Йоав быргысын уйнатты, һәм гаскәриләре өйләренә таралды; Йоав үзе исә патша хозурына Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Йоав бөтен гаскәрләрнең башлыгы булды; Еһояда углы Бенаяһ исә җансакчылар белән җитәкчелек итте;
ялланып эшләүчеләр эшен Адорам тикшереп торды; Ахилуд углы Еһошафатка елъязма язуны йөкләделәр;
кәтип хезмәтен Шева башкарды; Садыйк һәм Абъятар руханилар булды;
Яһир нәселеннән Гыйра да Давыт хозурында рухани булды.
Давыт патшалык иткән чорда, өч ел рәттән җиргә ачлык килде. Шуннан Давыт Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Раббы аңа: – Боларның бөтенесе дә Шаул һәм аның канга сусаган гаиләсе гибгонлыларның җанын кыйган өчен, – дип җавап бирде.
Гибгонда яшәүчеләр исраилиләр түгел, ә бәлки амориләр иде. Исраилиләр аларга зыян-зарар кылмаска ант иткән була, әмма исраилиләрне һәм яһүдиләрне кайгыртып, Шаул гибгонлыларны кырып бетерергә карар кыла. Давыт, гибгонлыларны җыеп: – Мин сезгә нәрсә эшли алам? Сез Раббы халкына хәер-фатиха күндерсен өчен, гаебебезне ничек юа алам? – дип сорады.
Гибгонлылар Давытка: – Безгә Шаулның яисә аның йортының алтын-көмеше дә кирәкми, исраилиләрдән кемнеңдер җанын кыярга да җыенмыйбыз, – дип җавап бирде. – Нәрсә телисез соң сез? Мин сезнең теләгегезне үтәргә әзермен, – диде аларга патша. Шуннан алар патшага: – Безнең җаннарны кыйган, безне бөтен Исраил җиреннән юк итәргә җыенган бәндәнең нәселеннән җиде ир-атны безнең кулга тапшыр, – диделәр, – без аларны Раббы каршында Гибгада, Раббы тавында асарбыз. – Мин аларны сезгә тапшырырмын, – диде патша.
Шаул углы Йонатан белән Раббы каршында антлашканга күрә, Шаул углы Йонатанның Мепибошет исемле углын патша аяп калды.
Аяһ кызы Риспаның Шаулга табып биргән ике углын – Армони белән Мепибошетны – һәм Шаул кызы Мерабның мехолалы Барзиллай углы Адриелгә тапкан биш углын исә Давыт гибгонлылар кулына тотып бирде; һәм әлеге җиде ир-егетне Раббы каршында тау өстендә асып куйдылар. Алар җидесе берьюлы вафат булды; аларның җаннары арпа урагы башланган беренче көннәрдә кыелды.
Шушы хәлдән соң Аяһ кызы Риспа, тупас тукыма алып, аны шул тау өстенә илтеп җәйде дә уракка төшкән көннән алып күкләрдән Аллаһы яңгырлары коя башлаганчыга кадәр мәетләрне көндезен күк кошларыннан, төннәрен кыр җәнлекләреннән саклады.
Шаул кәнизәге булган Аяһ кызы Риспаның ни-нәрсә кылганын Давытка җиткергәннән соң,
Давыт, Гилыгад Явешендә яшәүчеләр янына барып, Шаулның һәм аның углы Йонатанның сөякләрен алып кайтты. (Шаулны Гильбога тавында үтергәннән соң, пелештиләр аларны Бәйт-Шан мәйданында асып куйган булалар; Гилыгад Явешендә яшәүчеләр исә яшертен рәвештә мәетләрне алып кайталар).
Давыт Шаулның һәм аның углы Йонатанның сөякләрен алып кайтканнан соң, асып куйган теге җиде кешенең дә сөякләрен җыеп алдылар.
Шаул вә аның углы Йонатанның сөякләрен Беньямин җирендәге Села шәһәрендә, Шаул атасы Кыйшның төрбәсендә дәфен кылдылар. Патша кушканның һәммәсен халык җиренә җиткереп үтәде, һәм Раббы, Исраилнең догаларын кабул кылып, ачлыкка чик куйды.
Көннәрдән беркөнне пелештиләр белән исраилиләр арасында кабат сугыш башланды. Давыт үзенең кешеләре белән пелештиләргә каршы көрәшкә күтәрелде, һәм, сугыша торгач, аның көче кими башлады.
Шулвакыт кулына өч йөз шәкыл авырлыгында бакыр сөңге тоткан, биленә яңа кылыч аскан Рефаим нәселеннән Ишби-Беноб, үтермәкче булып, Давытка таба омтылды.
Ләкин Сәрүя углы Әвишәй Давытка ярдәмгә килде һәм, пелештигә һөҗүм итеп, аны үтерде. Шушы хәлдән соң Давыт сугышчылары үз патшаларына: – Исраилнең якты шәме сүнмәсен өчен, моннан ары беркайчан безнең белән сугыш кырына аяк басмассың, – дип ант иттеләр.
Күпмедер вакыттан Гөб шәһәрендә пелештиләр белән сугыш чыкты да, хушалы Сиббекәй рефаимнәр токымыннан булган Сәпнең җанын кыйды.
Аннары Гөбтә тагын бер көрәш булды; бәйт-лехемле Ягаре-Орегим углы Элханан биредә гәтле Галиатны үтерде. Галиатның сөңге сабы туку күшәсе сыман калын иде.
Аннары Гәттә янә бер сугыш булды; анда аяк-кулларында алтышар бармак үскән, җәмгысы егерме дүрт бармаклы, рефаимнәр нәселенә караган гаҗәп озын буйлы берәү бар иде.
Әнә шул кеше исраилиләрне яманларга тотынгач, Давытның кардәше Шимга углы Йонатан аны үтерде.
Әлеге дүрт кешенең һәммәсе Гәт шәһәрендә яшәүче рефаимнәр нәселеннән иде, аларның үлеме Давыт һәм аның хезмәтчеләре кулыннан булды.
Раббы Давытны барча дошманнарыннан һәм Шаулдан коткарган көнне Давыт Раббыга җыр багышлады. Аның җыры мондый иде:
Раббы – Кыям минем, Ныгытмам һәм Йолучым!
Аллам – сыендыручы Кыяташым, Калканым, коткаручы Коралым, Кальгам вә Сыеныр урыным! Коткаручым, Син мине залимнәр кулыннан йолып алдың!
Раббы мактауга лаектыр! Мин Аңа ялварып дәшәм, һәм Ул мине дошманымнан азат итә.
Үлем дулкыннары биләп алган иде мине, һәлакәтле ташкыннар өстемә ябырылган иде.
Үлеләр дөньясының зынҗырлары урап алган, әҗәл ятьмәләре чолгаган иде мине.
Бәлага тарыгач, мин Раббыга дәштем, ярдәмгә үземнең Алламны чакырдым. Үз йортыннан Ул мине ишетте, зарлы авазым Аңа барып иреште.
Шуннан Раббының ачуы кабарды: җир йөзе селкенә-тетри башлады, күкнең нигезләре чатнап кубарылды.
Раббының борын тишекләреннән – төтен, авызыннан исә бар нәрсәне ялмап алучы утлар бөркелде, Аңардан ялкынлы күмерләр шартлап чәчрәде.
Күкләрне янтайтып Раббы түбән төште, Аның аяк асты тоташ караңгылык иде.
Керубимнәрнең аркасына утырып очты Ул, җил канатларында алга омтылды.
Караңгылыкка төренеп, куе-кара болытлардан Үзенә чатыр корды.
Аның хозурындагы балкыштан боз вә утлы күмерләр яуды.
Раббы күкләрне гөрселдәтте, Аллаһы Тәгалә Үзенең авазын ирештерде.
Уклар атып таратты дошманны, яшеннәр чатнатып тар-мар китерде.
Раббының дәһшәтле авазыннан, борыны бөркегән сулышыннан диңгез төпләре күренде, дөньяның нигезләре ачылды.
Югарыдан сузылып Раббы кулымнан алды, тирән сулар эченнән тартып чыгарды;
Көчле дошманымнан, мине күрәлмаучы, миннән куәтлерәк бәндәләрдән коткарды-аралады мине.
Афәтле көнемдә алар юлыма төшкәннәр иде, әмма Раббы миңа терәк булды.
Ул мине иркенлеккә алып чыкты, коткарды, чөнки мин Аның күңеленә хуш килдем.
Тәкъвалыгым өчен Раббы миңа әҗерен бирде, кулларым пакьлеге өчен бүләкләде.
Чөнки мин Раббы юлында йөрдем, Аллаһыдан йөз чөереп яман эш кылмадым.
Аның бөтен карарларын күз уңында тоттым, Канун кагыйдәләреннән читкә тайпылмадым.
Каршында һәрчак ихлас-саф булдым, гөнаһ эш кылудан сакландым.
Аның алдында тәкъвалыгымны, пакьлегемне күреп, Раббы миңа әҗерен кайтарды.
Тугры кешегә Син тугрысың, күңеле керсезгә мөгамәләң керсездер.
Пакь кешегә пакьлек кыласың, хәйләкәргә исә хәйлә корасың.
Мазлумнарны Син яклыйсың, карашың белән тәкәббернең башын түбән идерәсең.
Шәм-чырагым – Синдер, Раббым! Караңгылыгымны Раббы яктырта!
Аллаһы ярдәме белән мин дошман яуларын җиңәм, Аның ярдәме белән диварларны кичәм.
Аллаһының юлы кимчелексез, әйткән сүзе саф-пакьтер! Аңа сыгынган һәр кеше өчен калкан Ул!
Раббыдан башка тагын берәр алла бармы?! Аллабыздан башка икенче бер кыяташ бармы?!
Аллаһы – миңа көч-куәт бирүче, барыр юлымны хәвефсез кылучы.
Аякларымны боланныкыдай җитез кыла, биеклекләрдә мине тотрыклы итә.
Кулларымны сугыш һөнәренә өйрәтә, бакыр җәядән ук атарга көч бирә.
И Раббым, Син миңа коткаручы калканыңны бирдең, Синең ярдәмең мине биекләргә күтәрә.
Син минем барыр сукмагымны киңәйтәсең, аякларым шуңа ышанычлы атлый.
Эзәрлекли барып, дошманымны тар-мар иттем, кырып бетермичә кире борылмадым.
Шундый итеп тукмадым, издем ки, җирдән калыкмас иттем – аяк астында ятып калдылар.
Сугышыр өчен миңа көч бирдең Син, миңа каршы чыкканнарны аягым астына салдың.
Дошманнарны борылып качарга мәҗбүр иттең Син – миңа үчлеләрне шулай тар-мар иттем.
Ярдәмгә чакырдылар, тик аларга котылу насыйп булмады, Раббыга ялвардылар, тик Ул жавап бирмәде.
Мин аларны җирдәге тузан кебек туздырып аттым, урам пычрагыдай таптап-издем.
Халык фетнәсеннән мине Син коткардың, кавемнәр өстеннән мине баш итеп калдырдың – мин белмәгән кабиләләр миңа хезмәт итә.
Каршымда билләрен бөгәләр, тавышымны ишетүгә, буйсыну белдерәләр.
Рухлары сынып, калтыранып кальгаларыннан чыгалар.
Раббы – тере Заттыр! Минем Кыяма мактау-шөкерләр яусын! Мине коткаручы Кыя, минем Аллам күкләргә күтәреп макталсын!
Ул – минем өчен Үч алучы, чит кавемнәрне миңа Буйсындыручы,
мине дошманнарымнан Йолып алучы, миңа каршы чыгучылардан мине Өстен итүче, залимнәрдән Коткаручы.
Шуның өчен, и Раббы, чит кавемнәр алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!
Үзең куйган патшага Син бөек җиңүләр насыйп итәсең, Май сөрткән затың Давытка һәм аның нәсел-нәсәбенә мәңгелек мәрхәмәтеңне күндерәсең.
Аллаһы югары күтәргән, Ягъкуб Алласы сайлаган затның – Исраилнең гүзәл тавышлы җырчысы Ишай углы Давытның соңгы сүзләре шушыдыр:
«Раббы Рухы минем аша сөйли, телемдә – Аның сүзләредер.
Исраил Алласы, Исраилнең Кыясы минем хакта болай дип әйтте: „Халыклар өстеннән гаделлек белән, Аллаһыдан куркып хакимлек итүче
иртәнге нурга, аяз иртәдә калыккан кояшка, яңгырдан соң шытып чыккан үлән җемелдәвенә тиң“.
Аллаһы каршында минем йорт-гаиләм әллә шундый түгелме?! Аллаһы минем белән мәңгегә килешү төзеде, һәм бу килешү какшамас вә ышанычлыдыр. Ул мине һәрчак коткара һәм теләгәнемне бирә.
Явыз кешеләр исә читкә ташланган чәнечкеле куак кебек булыр – ул куакны беркем кулына алмас,
кагыла калса да, кулына тимер кисәге яисә сөңге сабы алыр. Аны үсеп утырган урынында ук утка салалар».
Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: тахкемони Йошеб-Башшебет – өч баһадирдан торган төркемнең башлыгы. Ул, сигез йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр.
Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар. Сугышырга әзерләнгән пелештиләрне мәсхәрәләп көлгәндә, ул шунда, Давыт янында иде. Бу сугышта исраилиләр чигенергә мәҗбүр булды,
Элгазар исә урынында торып калды – кулының хәле бетеп кылычына ябышып калганчы, пелештиләрне кырды. Ул көнне Раббы шулай Исраилгә бөек җиңү алып килде. Исраил гаскәриләре Элгазар янына сугыш беткәннән соң әйләнеп кайтты, анда да мәетләрне талар өчен генә.
Аннары Әге углы, һарарлы Шамма. Пелештиләр, Лехи шәһәре тирәсендәге ясмык басуы янында исраилиләргә һөҗүм итеп, исраилиләр пелештиләрдән кача башлагач,
Шамма, басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә.
Бервакыт шулай, уракка төшәр алдыннан, пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан әлеге өчесе Давыт янына Адуллам мәгарәсенә килде.
Давыт ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде.
Шунда Давыт бик нык сусап: – Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде.
Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды.
– Бу суны эчүдән мине Раббы сакласын! Тормышларын куркыныч астына куеп, миңа су алып кайтканнарның каны түгелмени бу?! – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде. Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр!
Йоавның кардәше, Сәрүя углы Әвишәй, Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады.
Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да.
Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде.
Аннары ул алыптай бер мисырлының җанын кыйды: сөңге тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде.
Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде.
Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды.
Шул Утыз гаскәри арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел, Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан,
хародлы Шамма, хародлы Элыйка,
пелетле Хелес, тыкуалы Иккыш углы Гыйра,
анатотлы Абигызер, хушалы Мебуннай,
Ахуах нәселеннән Салмон, нетофалы Маһрай,
нетофалы Багъна углы Хелеб, Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Иттай,
пиргатонлы Бенаяһ, Гәгаш үзәненнән Һиддай,
арбаһи Аби-Албон, бахуримлы Азмавет,
шагалбимле Эльяхба, Яшән угыллары һәм Йонатан,
һарарлы Шамма, арарлы Шарар углы Ахиам,
мәгакәһи Ахасбай углы Элифелет, гилолы Ахитофел углы Элигам,
кәрмилле Хесро, араблы Пагарай,
собалы Натан углы Игәл, Гәд нәселеннән Бани,
аммони Селык, Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай,
итри Гыйра, итри Гәреб,
хитти Урия. Җәмгысы утыз җиде гаскәри.
Бервакыт Исраил халкына Раббының кабат ачуы кузгалды, һәм Ул, Давытны исраилиләргә каршы котыртып, аңа: – Бар, Исраил вә Яһүдә халкының исәбен ал! – диде.
Давыт үзенең гаскәр башлыгы Йоавка: – Кайда күпме халык яшәгәнен белер өчен, Даннан алып Беер-Шебага кадәр Исраилнең бөтен ыругларын йөреп чыгып, халыкның исәбен алыгыз, – дип боерды.
Әмма патшага Йоав: – Синең Раббы Аллаң халык санын тагын йөз тапкырга ишәйтсен, һәм әфәндем патшага моны үз күзләре белән күрергә язсын иде! Ләкин әфәндем патшага бу ни өчен кирәк?! – дип җаваплады.
Тик патша үз сүзендә нык торды, һәм Йоав белән гаскәр башлыклары, патша хозурыннан чыгып, Исраил халкының исәбен алырга дип киттеләр.
Алар, Үрдүнне кичеп, Гәд үзәненең урта бер җирендә урнашкан Арогыр шәһәренең уң ягына җитеп тукталдылар, шуннан соң Ягызер шәһәре аша үттеләр дә
Гилыгад төбәгенә, аннан Тахтим-Ходши җиренә юнәлделәр; аннары Дан-Яган шәһәренә, Сидун чигенә җиттеләр.
Шуннан Сур кирмәненә һәм хиввиләр белән кәнганиләрнең барлык шәһәрләренә таба киттеләр. Ахырдан Яһүдәнең көньягындагы Беер-Шебага килеп җиттеләр.
Тугыз ай да егерме көн дигәндә алар, бөтен илне әйләнеп чыгып, кабат Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.
Йоав халыкның исәбен патшага җиткерде; исемлек буенча исраилиләрдә – сигез йөз мең, яһүдиләрдә исә сугышка яраклы, көчле биш йөз мең ир-егет булуы ачыкланды.
Әмма халык исәбен алганнан соң, Давыт, намусына көч килеп, Раббыга: – Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген мин Сиңа, колыңның гөнаһын кичер, дип ялварам, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде.
Икенче көнне иртән Давыт йокыдан торуга Давыт хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүчегә, пәйгамбәр Гәдкә Раббы сүзе иңде:
– Давытка, барып, минем сүзләремне җиткер: «Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм, шуларның берсен үзең сайлап ал“».
Гәд, Давыт янына килеп, боларның һәммәсен аңа җиткерде. Гәд болай диде: – Әлеге җәзаларның берсен сайлап ал: илеңә җиде ел буе тоташтан ачлык килсенме, яисә сине эзәрлекләгән дошманнарыңнан өч ай буе качып йөрисеңме, әллә инде илеңдә өч көн дәвамында халык үләт зәхмәтеннән кырылсынмы? Хәзер уйла да хәл ит: мине бирегә җибәргән Раббыга нинди җавап бирергә тиешмен?
Гәдкә Давыт болай дип җавап кайтарды: – Миңа бик авырдыр, ләкин адәм кулыннан җәза алганчы, Раббы кулыннан җәза күрүең хәерлерәк, чөнки Аның рәхим-шәфкате чиксездер.
Шуннан Раббы, шул көннең иртәсеннән алып билгеләнгән вакыт тәмамланганчы, исраилиләргә үләт зәхмәте җибәрде, һәм Даннан алып Беер-Шебага кадәр җитмеш мең кешенең гомере киселде.
Халыкны кырып баручы фәрештә Иерусалим каласына таба кулын сузгач, Раббы, җәза бирүдән баш тартып, фәрештәгә: – Җитәр, төшер кулыңны! – диде. Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орна ындыры янына җиткән иде.
Халыкны кырып баручы фәрештәне күргәч, Давыт Раббыга: – Гөнаһлы мин: яманлык кылдым! Бу кешеләр, Синең сарыкларың, бернинди начарлык эшләмәде ич. Синең җәзаң миңа һәм атам гаиләсенә төшсен, – диде.
Ул көнне Давыт янына Гәд килеп: – Бар, явүси Орна ындырында Раббыга мәзбәх кор! – диде.
Давыт шулай Гәд аша Раббы кушканны эшләргә китте.
Үзенә таба килүче патшаны, аның хезмәтчеләрен күреп, Орна алар каршына чыкты һәм патша алдында җиргә кадәр башын иде,
аннары аңардан: – Әфәндем патша үзенең колы янына ни йомыш белән килде? – дип сорады. Давыт аңа: – Халык үләт зәхмәтеннән кырылмасын өчен, Раббыга мәзбәх төзергә синең ындырыңны сатып алмакчы булам, – дип җавап бирде.
– Әфәндем патша корбан китерү өчен җаны теләгәнне алсын. Менә сиңа тулаем яндыру корбаны өчен үгезләр, ә ашлык сугу җайланмасы һәм үгез җигү кирәк-яраклары утын булыр.
Мин, Орна, боларның һәммәсен патшага тапшырам, – диде Орна һәм, – Раббы Аллаң синнән разый булсын! – дип өстәде.
Әмма патша аңа: – Юк, боларның һәммәсе өчен мин сиңа тиешле бәясен түлим, бушка килгән әйберне мин Раббы Аллама корбан китерә алмыйм, – дип җавап кайтарды һәм, илле шәкыл көмеш түләп, ындыр белән үгезләрне сатып алды.
Аннары Давыт шул урында Раббыга багышлап мәзбәх корды һәм Аңа тулаем яндыру корбаны белән татулык корбаны китерде. Раббы, Давытның Исраил хакындагы ялыну-ялваруларына җавап итеп, Исраил илендә үләт зәхмәтен туктатты.
Гомеренең ахырына таба Давыт патша кат-кат киенсә дә, аның тәненә җылы кермәде.
Шуннан хезмәтчеләре аңа: – Әфәндебез патша янында булып, аны кайгыртсын, аның кочагында ятсын өчен, патшага берәр яшь, гыйффәтле кыз табып бирсеннәр, шул чагында әфәндебез патша тәненә җылы керер, – дип,
бөтен Исраил төбәкләреннән чибәр кыз эзләргә тотындылар һәм, шунемлы Әбишәгкә тап булып, аны патша хозурына алып килделәр.
Әлеге кыз төскә-биткә искиткеч матур иде; патшаны ул карады-бакты, аңа хезмәт күрсәтте, ләкин патша аның белән ятагын бүлешмәде.
Хаггитнең Адония исемле углы масаеп китеп: – Мин патша булачакмын, – дип әйтә башлады һәм тора-бара үзенә арба, атлы җайдаклар һәм, арба алдыннан чабар өчен, илле чапкын булдырды.
Атасы исә беркайчан да: «Ни өчен син болай эшлисең?» – дип, аны шелтәләмәде. Әлеге егет, Давыт патшаның Абшалум исемле углыннан соң дөньяга килгән булып, йөзгә-биткә бик күркәм иде.
Адония киңәшләшер өчен Сәрүя углы Йоав белән рухани Абъятарга мөрәҗәгать итте, һәм тегеләр аңа ярдәм итәргә булдылар.
Әмма рухани Садыйк, Еһояда углы Бенаяһ, Натан пәйгамбәр, Шимгый, Регый, шулай ук Давытның шәхси сакчылары да Адония ягына чыкмады.
Беркөн Адония, Рогел инеше буендагы Елан ташы янында берничә баш сарык белән үгезләрне һәм симертелгән бозауларны корбан чалып, үзенең ир туганнарын, ягъни патша угылларын, шулай ук патшага хезмәт итүче барлык яһүдиләрне кунакка дәште.
Ләкин Натан пәйгамбәр белән Бенаяһны, атасының шәхси сакчыларын һәм ир туганы Сөләйманны чакырмады.
Сөләйманның әнкәсе Батшебага Натан: – Ишеттеңме, Хаггит углы Адония патша булган, әфәндебез Давыт исә бу хакта әле үзе белми дә, – диде. –
Үзеңнең һәм углыңның гомерен саклап калыйм дисәң, сиңа киңәш бирер идем.
Давыт патша хозурына кер дә: «Әфәндем патша, син миңа, үзеңнең хезмәтчеңә, миннән соң синең углың Сөләйман патшалык итәр, минем тәхеткә ул утырыр, дип ант итеп әйткән идең. Шулай булгач, ни өчен соң патшалык Адония кулына күчте?» – дип әйт.
Син патша белән сөйләшкән арада мин дә, синең артыңнан патша хозурына кереп, сүзләреңне раслармын.
Батшеба шуннан соң патша хозурына, аның бүлмәсенә юнәлде; анда шактый олыгайган патшага шунемлы Әбишәг хезмәт күрсәтә иде.
Батшеба, башын түбән иеп, патша каршына килеп тезләнде. – Нинди йомыш белән килдең? – дип сорады аңардан патша.
– Әфәндем, – диде Батшеба, – син миңа, үзеңнең хезмәтчеңә, миннән соң синең углың Сөләйман патшалык итәр, минем тәхетемә ул утырыр, дип Раббы Аллаң исеме белән ант итеп әйткән идең.
Ләкин патшалыкка әнә Адония килгән, ә син, патша әфәндем, бу хакта хәбәрдар түгелсең.
Адония, байтак кына үгез, симертелгән бозау һәм сарыкларны корбан чалып, патшаның бөтен угылларын, Абъятар рухани белән гаскәр башлыгы Йоавны чакырган, синең хезмәтчең Сөләйманны исә дәшмәгән.
И әфәндем, син – патша, һәм үзеңнән соң тәхеткә кем утырырга тиешлеген игълан итәрсең дип, бөтен Исраил халкының күзе сиңа төбәлгән.
Югыйсә әфәндем патша үзенең ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, мин һәм минем углым Сөләйман җинаятьче саналырбыз.
Батшеба шул рәвешле патша белән сөйләшкән арада, Натан пәйгамбәр килеп җитте.
Хезмәтчеләре патшага: – Натан пәйгамбәр рәхим итте! – диде, һәм Натан пәйгамбәр, патша хозурына кереп, аның алдында җиргә кадәр башын иде дә:
– Патша әфәндем, син: «Миннән соң Адония патшалык итәр, минем тәхеткә ул утырыр», – дип әйтмәгән идеңме?! – дип сорады. –
Чөнки бүген ул, байтак кына үгез, симертелгән бозау вә сарык чалып, патша угылларының һәммәсен, шулай ук гаскәр башлыклары белән Абъятар руханины үзенә чакырды. Хәзер алар барчасы: «Яшәсен Адония патша!» – дип, аның белән ашап-эчеп, сыйланып утыралар.
Ә мине, синең хезмәтчеңне, Садыйк руханины, шулай ук Еһояда углы Бенаяһ белән хезмәтчең Сөләйманны дәшмәде.
Әфәндем патша кушуы буенча эшләнмәдеме бу эш? Әфәндем патшадан соң тәхеткә кем утырасын үзеңнең хезмәтчеләреңә белдермәссеңме икән?
Давыт патша аңа җавап итеп: – Минем яныма Батшебаны чакырыгыз, – диде. Батшеба, кереп, патша каршына килеп басты.
Шунда патша ант итеп болай диде: – Минем җанымны барча бәла-казалардан коткаручы Раббы Үзе шаһиттыр:
мин сиңа, Исраилнең Раббы Алласы белән ант итеп, миннән соң синең углың Сөләйман патшалык итәр, минем урынга тәхеткә ул утырыр, дип ант иткән идем. Һәм бүген мин биргән вәгъдәмне тормышка ашырачакмын.
Батшеба, тезенә төшеп, патша алдында җиргә кадәр башын иде һәм: – Әфәндем Давыт патша мәңге яшәсен! – диде.
– Минем янга Садыйк руханины, Натан пәйгамбәрне вә Еһояда углы Бенаяһны чакырыгыз, – диде Давыт патша. Чакырылганнар патша хозурына кереп баскач,
Давыт аларга болай диде: – Минем хезмәтчеләрне алыгыз да углым Сөләйманны, качырыма атландырып, Гихон инешенә алып барыгыз.
Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр аны шунда, башына зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләсеннәр һәм мөгез быргылар кычкыртып: «Яшәсен Сөләйман патша!» – дип сөрән салсыннар.
Аннары аның белән бергә бире әйләнеп кайткач, углым Сөләйман минем тәхеткә утырыр һәм минем урынга патшалык итәр; мин аны, шулай итеп, Исраил вә Яһүдә хакиме итеп билгелим.
Еһояда углы Бенаяһ шунда патшага җавап итеп: – Амин! Патша әфәндемнең Раббы Алласы шулай ихтыяр кылсын иде.
Раббы, патша әфәндемнең юлдашы булган кебек, Сөләйманның да гел янында булсын, аның тәхетен әфәндем Давыт патша тәхетеннән бөегрәк итсен! – диде.
Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр, Еһояда углы Бенаяһ, керетиләр һәм пелетиләр Давыт патшаның качырына Сөләйманны утырттылар да Гихонга таба юл алдылар.
Садыйк рухани, зәйтүн мае салынган мөгезне Изге чатыр эченнән алып чыгып, Сөләйманның башына май сөртте. Аннары быргы кычкырттылар, һәм бар халык: «Яшәсен Сөләйман патша!» – дип сөрән салды.
Шуннан барысы да, Сөләйманга ияреп, юл буе курай уйнап барды; халыкның бәхете чиксез иде; шатлыклы авазлардан әйтерсең җир чүгеп-чүгеп куя иде.
Бу вакытны Адония һәм аның чакырулы кунаклары мәҗлесне тәмамлап килә иде инде. Шулчак алар быргы тавышлары ишеттеләр, һәм Йоав: – Шәһәрдә нинди шау-шу икән? – дип сорап куйды.
Ул әле әйтеп бетерергә дә өлгермәде, аның янына рухани Абъятарның Йонатан атлы углы килеп җитте. – Бире кил, син абруйлы бәндәсең, китергән хәбәрең яхшыдыр, – диде аңа Адония.
Адониягә җавап кайтарып Йонатан: – Әфәндебез Давыт патша Сөләйманны патша итеп куйды, – диде, –
Сөләйман белән бергә Давыт патша Садыйк руханины, Натан пәйгамбәрне, Еһояда углы Бенаяһны, керетиләр вә пелетиләрне Гихонга җибәрде: алар Сөләйманны патша качырына атландырып алып киттеләр,
һәм Садыйк рухани белән Натан пәйгамбәр, аңа шунда май сөртеп, аны патша итеп билгеләделәр; аннары шатланышып калага юнәлделәр, һәм бар шәһәр хәрәкәткә килде. Сезгә килеп ирешкән авазлар әнә шулдыр.
Сөләйман патша тәхеткә утырды инде.
Патша хезмәтчеләре, әфәндебез Давыт патша янына килеп: «Синең Аллаң Сөләйманның исемен тагын да зуррак данга күмсен, аның тәхетен синең тәхетеңә караганда да югарырак күтәрсен», – дип, аны котладылар инде. Патша, ятагында килеш сәҗдә кылып:
«Үз тәхетемә углымны утырткан һәм дә шуны үз күзләрем белән күрергә насыйп иткән Исраилнең Раббы Алласына мактаулар яусын!» – диде.
Адониянең кунаклары шунда, калтырап төшеп, урыннарыннан кузгалды, һәм һәркайсы үз юлы белән китеп барды.
Адония исә, Сөләйманнан куркып, мәзбәхнең мөгезләренә барып ябышты.
Шуннан Сөләйманга болай дип килеп әйттеләр: – Сөләйман патшадан коты алынып, мәзбәхнең мөгезләренә барып ябышкан Адония: «Сөләйман патша үзенең хезмәтчесен кылычтан уздырмаска ант итсен бүген», – дип әйтә икән.
Бу сүзләргә җавап итеп Сөләйман: – Әгәр ул намуслы кеше булып кала алса, аның башыннан бер чәч бөртеге дә төшмәс; әгәр дә йөрәгендә явыз ният йөртә икән, аның җаны кыелыр, – диде
һәм, кешеләрен җибәреп, алар Адонияне мәзбәх яныннан алып кайттылар. Адония, Сөләйман каршына килеп, патшага башын иде. – Бар, өеңә кайт, – диде аңа Сөләйман.
Соңгы сәгате якынлашкач, Давыт үзенең углы Сөләйманга үгет-нәсыйхәтләр биреп болай диде:
– Миңа мәңгелек юлга кузгалыр вакыт җитте, син исә нык һәм батыр бул.
Раббы Аллаң әйткәннәрне җиренә җиткереп башкар: Аның юлыннан йөр, Муса канунында язылганча, Аның кагыйдәләрен вә кушканнарын, канун вә билгеләмәләрен төгәл үтә; шул чагында барган һәр җиреңдә эшләгән эшләрең уң булыр.
Шуларны башкарсаң, Раббы миңа биргән вәгъдәсен тормышка ашырыр. Ул миңа: «Әгәр синең угылларың, туры юлга күнеп, бөтен күңелләре белән ихлас йөрәктән Миңа итагать итсәләр, Миңа гына гыйбадәт кылсалар, Исраил тәхетендә һәрчак синең гаилә ирләре утырыр», – дип әйткән иде.
Аннары тагын Давыт болай диде: – Сәрүя углы Йоавның миңа каршы ни-нәрсәләр кылганы сиңа мәгълүмдер: сугышта коелган кан өчен үчләшеп, Исраил гаскәренең ике яубашы – Нер углы Абнер белән Етер углы Амасаның тыныч көннәрдә җанын кыеп, үзенең бил каешын вә аяк киемен алар канына буяганны беләсең.
Син акыл белән эш ит – аның чал башы үлеләр дөньясына тыныч кына китмәсен!
Гилыгадлы Барзиллайның угылларын мәрхәмәтеңнән ташлама, алар синең өстәлеңнән туклансыннар, чөнки, туганың Абшалумнан качкан чагымда, алар минем янда булдылар.
Бахуримда яшәүче Беньямин ыругыннан Гера углы Шимгый бар тагын: мин Маханаим тарафына качып барганда, ул, яман телләнеп, миңа авыр сүзләр әйтте; ул миңа Үрдүн буенда килеп очрады, һәм мин шунда аңа: «Мин сине кылычтан уздырмам», – дип, Раббы белән ант иттем.
Син исә аны җәзасыз калдырма, акылың җитәрлек, аның белән ни-нәрсә эшләргә икәнен үзең беләсең. Аның чал башын, канга батырып, үлеләр дөньясына озат.
Шуннан Давыт дөнья куйды, һәм ул Давыт шәһәрендә дәфен кылынды.
Давыт бөтен Исраил җирендә кырык ел дәвамында патшалык итте: шуның җиде елын ул – Хебрунда, утыз өч елын Иерусалимдә уздырды.
Сөләйман шулай атасы Давытның тәхетенә утырды, һәм аның патшалыгы ныгыганнан-ныгый башлады.
Беркөн Сөләйманның әнкәсе Батшеба янына Хаггит углы Адония килде. – Яхшы ният белән йөрисеңме? – дип сорады аңардан Батшеба. – Яхшы ният белән, – диде Адония, –
әйтер сүзем бар сиңа. – Сөйлә, – диде Батшеба.
– Сиңа мәгълүм булганча, моңарчы патшалык минем кулда булып, бөтен Исраил халкының күзе миңа төбәлгән иде; әмма, хәлләр үзгәреп, патшалык минем туганыма күчте, чөнки Раббының ихтыяры шундый иде.
Минем сиңа бер үтенечем бар, гозеремне аяк астына салмасаң иде, – диде Адония. – Гозереңне әйт, – диде аңа Батшеба.
– Сөләйман патша синең сүзеңне екмас, зинһарлап сорыйм, сөйләш әле аның белән, шунемлы Әбишәгне миңа хатынлыкка бирсен, – диде ул.
– Ярар, синең хакта мин патша белән сөйләшермен, – диде Батшеба һәм,
Адониянең сүзен җиткерергә дип, Сөләйман патша хозурына керде. Әнкәсен каршы алып, патша аягүрә торып басты, аңа баш иде һәм тәхетенә утырды. Патшаның әнкәсенә дә тәхет китерделәр, һәм ул, патшаның уң ягыннан урын алып,
сүзен башлады: – Минем сиңа бер кечкенә йомышым бар, сүземне екмасаң иде. – Йомышыңны әйт, анам, сүзеңне екмам, – диде аңа патша.
– Туганың Адониягә шунемлы Әбишәгне хатынлыкка алырга рөхсәт итсәң иде, – диде Батшеба.
Әнкәсенә җавап итеп Сөләйман патша: – Ни өчен әле син Адония өчен шунемлы Әбишәгне сорыйсың? Адония минем олы туганым булгач, бәлки, патшалыкны да аңа бир, дип үтенерсең?! Рухани Абъятар белән Сәрүя углы Йоавны да онытма алайса, – диде һәм,
Раббы белән ант итеп: – Әлеге сүзләре өчен Адонияне җәзага тартмасам, Аллаһының миңа иң каты каһәре төшсен.
Раббы мине, атам Давыт урынына патша итеп куеп, тәхетемдә ныгытты, әйткән вәгъдәсенә туры калып, патшалыкны минем гаиләгә тапшырды. Раббы Үзе шаһиттыр: бүген Адониянең гомере киселер! – диде.
Шуннан Сөләйман патша Еһояда углы Бенаяһка әмер бирде, һәм ул Адониянең җанын кыйды.
Рухани Абъятарга исә патша: – Анатотка, үз җиреңә әйләнеп кайт; җаныңны кыясы иде дә, әмма хәзергә сиңа кул күтәрмим, чөнки атам Давыт алдыннан Хуҗа-Раббының сандыгын күтәреп барган, атам белән бергә барлык кыенлыкларны кичергән кеше син, – дип,
Абъятарны Раббыга рухани хезмәте күрсәтүдән читләштерде; шул рәвешчә Раббының Шилоһта Эли йорты хакында әйткән сүзләре тормышка ашты.
Шушы хәбәр Йоавка килеп ирешкәч, ул Раббы чатырына кереп яшеренде дә мәзбәхнең мөгезләренә барып ябышты, чөнки Йоав, Абшалумга иярмәсә дә, Адония яклы булды.
Йоавның, Раббы чатырына кереп качып, мәзбәх мөгезенә ябышуын белгәч, Сөләйман патша: – Бар, үтер аны, – дип, Еһояда углы Бенаяһны җибәрде.
Бенаяһ, Раббы чатырына кереп, Йоавка: – Патша сиңа моннан чыгарга боера, – диде. Теге исә: – Юк, мин монда үләчәкмен, – дип җавап кайтарды. – Йоав менә шулай дип әйтә, – дип, Бенаяһ аның сүзләрен патшага җиткерде.
– Үзе әйткәнчә эшлә! – дип боерды Бенаяһка патша. – Нахакка кан койган Йоавны үтереп, гәүдәсен җиргә тапшыр. Шулай итеп, минем һәм атам йорты өстеннән гаепне төшер.
Коелган кан өчен Раббы аны җәзага тартсын, чөнки ул, атам Давытка хәбәр итмичә, үзеннән күпкә тәкъва һәм яхшы ике ир егетне – Исраилнең яубашы Нер углы Абнер белән Яһүдәнең яубашы Етер углы Амасаны кылычтан уздырды.
Моның гөнаһысы Йоавка һәм дә мәңге җуелмастай булып аның нәселенә төшсен! Давытның үзенә исә, аның нәселенә вә гаиләсенә, шулай ук аның тәхетенә Раббы мәңгегә иминлек бирсен!
Шуннан Еһояда углы Бенаяһ барды да Йоавның җанын кыйды. Йоавны үз йорты янында, чүлдә җирләделәр.
Патша аның урынына гаскәр башлыгы итеп Еһояда углы Бенаяһны билгеләде; рухани Садыйкны исә Абъятар урынына куйды.
Шуннан патша, Шимгыйны чакыртып: – Үзеңә Иерусалимдә йорт салып, шунда яшә, тик шәһәрдән кая да китәсе булма.
Белеп тор: шәһәрдән чыгып Кыдрун ташкынын кичә калсаң, шундук әҗәлеңне табарсың һәм моңа бары үзең генә гаепле булырсың, – диде.
– Яхшы, патша әфәндем ничек боерса, хезмәтчең шулай эшләр, – дип җаваплады патшага Шимгый. Шул рәвешле Шимгый Иерусалимдә яшәп калды. Шактый озак,
өч ел узганнан соң, Шимгыйның ике колы, качып китеп, Гәт патшасы, Мәгакәһ углы Әкиш янына килде. «Колларың – Гәттә» дигән хәбәр килеп ирешкәч,
Шимгый ишәгенә атланды да, колларын эзләп, Әкиш янына Гәткә чыгып китте. Шунда барып, колларын Гәттән алып та кайтты.
Шимгыйның Иерусалимнән чыгып китеп Гәткә баруын, аннан әйләнеп кайтуын Сөләйманга җиткерделәр,
һәм патша, Шимгыйны чакыртып, болай диде: – Мин сиңа, Раббы белән ант итеп, шәһәрдән чыгып кая да булса китә калсаң, шул көнне үк әҗәлеңне табарсың дип әйткән идем түгелме?! Шунда син миңа: «Ярар, шулай булсын», – дип җавап кайтарган идең.
Шулай булгач, ни өчен соң син Раббы белән ант итеп биргән боерыгымны үтәмәдең?
Атам Давытка кылган барлык явызлыкларыңны син күңелеңдә саклыйсың булыр. Шуның өчен Раббы сине җәзага тартсын!
Ә Сөләйман патша фатихалы булыр, Давыт тәхете Раббы алдында мәңге нык торыр.
Шуннан Сөләйман патша Еһояда углы Бенаяһка боерык бирде, һәм Бенаяһ, барып, Шимгыйның җанын кыйды. Сөләйман кулында патшалык әнә шулай ныгыганнан-ныгый барды.
Фиргавен кызын үзенә хатынлыкка алып, Сөләйман шулай Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән туганлашты. Хатынын ул Давыт шәһәренә алып кайтты, ул вакытта әле Сөләйманның үз сарае да, Раббы йорты да салынмаган, Иерусалим тирәли диварлар да төзелмәгән иде.
Ул чакта халык калкулыкларда корбан китерә, ә Раббыга багышланган йорт төзелмәгән иде.
Атасы Давытның кагыйдәләрен төгәл үтәп, Сөләйман да Раббыны яратты, әмма ул да калку җирдә корбан китерә һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган булды.
Беркөн патша, корбан китерү өчен, Гибгонга юнәлде, чөнки калкулыклардагы төп корбан китерү урыны шунда иде. Әлеге мәзбәхтә Сөләйман тулаем яндырган корбанлык малның саны хәтта меңгә җитте.
Төнлә Гибгонда Сөләйманга төшендә Раббы килеп: – Теләгәнеңне сора, – диде.
Сөләйман Аңа болай дип җавап кайтарды: – Үзеңнең колың Давытка – минем атама карата Син гаять мәрхәмәтле булдың, чөнки ул Сиңа тугрылык саклады, тәкъва һәм саф күңеле булды. Син аны олуг мәрхәмәтеңнән ташламадың, бүгенге көндә аның тәхетенә утыртыр өчен, аңа угыл бүләк иттең.
Менә хәзер, Раббы Аллам, Син Үзеңнең колыңны атам Давыт урынына патшалыкка ихтыяр кылдың; тик һәммә нәрсәне дөрес аңлап, дөрес гамәлләр кылыр өчен, мин әлегә яшьрәк.
Мин, Синең колың, Үзең сайлап алган күп санлы халкың арасындадыр, ә аның күплеген исәпләп-хисаплап бетерә торган түгел.
Синең халкыңны дөрес хөкем итеп, яманнан яхшыны аера белер өчен, колыңа зирәк акыл бүләк итсәң иде; югыйсә Синең күп санлы халкың белән кем идарә итә алыр?!
Сөләйманның гозере Хуҗа-Хаким күңеленә хуш килде,
һәм Ул аңа болай дип җаваплады: – Үзең өчен озын гомер, байлык йә булмаса дошманнарыңа әҗәл сорамыйча, дөрес хөкем итәргә зирәк гакыл сораган өчен,
Мин синең гозереңне үтим һәм сиңа зирәк гакыл бирәм; моңарчы синең белән тиңләшердәй адәмнең әле туганы юк иде, синнән соң да андый бәндә тумас.
Шулай ук Мин сиңа үзең сорамаган байлык белән дан-шөһрәт тә бирәм, үзең исән чакта, сиңа тиңләшердәй бүтән патша булмас.
Минем юлдан тайпылмыйча, атаң Давыт сыман, Минем кагыйдә вә өйрәтмәләрне бозудан саклансаң, Мин синең гомереңне дә озайтырмын.
Уянып киткәч, Сөләйман боларның һәммәсе төшенә кергәнне аңлады. Шуннан ул Иерусалимгә кайтты да, Хуҗа-Хакимнең Килешү сандыгы каршына басып, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерде, аннары үзенең бөтен хезмәтчеләре өчен сый мәҗлесе җыйды.
Бервакыт патша каршына ике уйнашчы хатын килеп басты да,
аларның берсе болай дип сүз башлады: – И әфәндем! Без менә шушы хатын белән икебез бер йортта яшибез; мин бала тапкан вакытта, бу хатын минем янда шул йортта булды.
Мин бала тудырып өч көн узганнан соң, бу хатын да бала тапты; йортта без икебез генә идек, гайреләр юк иде анда.
Төнлә бу хатынның углы дөнья куйды, чөнки хатын, йоклап китеп, баласын бастырып үтерде.
Шуннан ул төн уртасында торган һәм мин, синең хезмәтчең, йокыга китүдән файдаланып, минем углымны үзенең күкрәге янына алып салган, үзенең үле углын исә минем күкрәгем янына куйган.
Иртәгесен углымны имезим дип уянсам – бала үлгән; җентекләбрәк карагач, аның мин тудырган бала түгеллеген аңладым.
Әмма икенче хатын шунда аңа каршы килеп: – Юк, минем углым исән, синеке үле! – диде. Беренчесе аңа җавап итеп: – Юк, синең углың үле, минеке исән! – диде. Шул рәвешле алар патша каршында әрепләшеп тордылар.
Патша шулчак: – Монысы: «Минем углым исән, синеке үле», – ди, тегесе: «Юк, синең углың үле, минеке исән», – дип тәкрарлый, –
китерегез әле миңа кылыч, – диде. Патшага кылыч китерделәр,
һәм ул: – Исән калган сабыйны икегә чабыгыз да бер яртысын берсенә, икенче яртысын икенчесенә бирегез, – дип боерды.
Шунда исән калган баланың анасы, сабыйны кызганудан тәмам коелып төшеп: – Әфәндем! Баланың җанын кыймагыз, бирегез аны теге хатынга, – дип ялварырга тотынды. Икенчесе исә: – Чабыгыз, миңа да, сиңа да булмасын, – диде.
Шулчак боларга җавап итеп патша: – Исән калган баланы беренче хатынга бирегез, сабый җанын кыймагыз, чөнки аның анасы шулдыр, – диде.
Патша чыгарган әлеге хөкем бөтен Исраилгә мәгълүм булды. Шушы хәлдән соң халык патшага курку катыш хөрмәт белән карый башлады, чөнки, хакимлек итәр өчен, аңа Аллаһыдан зирәк гакыл иңгән булуын күрде.
Шул рәвешле Сөләйман бөтен Исраил җиренең патшасы булды.
Аның кул астында эшләүче башлыклар түбәндәгеләр иде: Садыйк углы Азария – рухани;
Шиша угыллары Элихореп белән Ахия – сәркәтипләр; Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы;
Еһояда углы Бенаяһ – гаскәр башлыгы; Садыйк белән Абъятар – руханилар;
Натан углы Азария – өлкә башлыклары җитәкчесе; Натан углы Зәбүд – рухани һәм патша киңәшчесе;
Әхишәр – патша сараен караучылар башлыгы; Абда углы Адунирам – мәҗбүри рәвештә эшләүчеләр өстеннән назыйр.
Болардан тыш Сөләйманның бөтен Исраил төбәкләре белән идарә итүче унике башлыгы бар иде. Алар ел әйләнәсендә патшаны һәм аның йортын азык-төлек белән тәэмин итәргә – һәммәсе елга бер тапкыр ай буена ризык китерергә тиеш иде.
Менә аларның исемнәре: таулы Эфраим төбәгендә – Бен-Хүр;
Макаста, Шагалбим вә Бәйт-Шемеш авыл-калаларында һәм Элон-Бәйт-Хананда – Бен-Декыр;
Арубботта, Сөкөһ шәһәрендә һәм Хепер җирләрендә – Бен-Хесед;
Напа-Дор җирендә – Бен-Абинадаб (Сөләйман кызы Тапат аның хатыны иде);
Тәгънәк һәм Мегиддо шәһәрләрендә, шулай ук Изрегыл шәһәреннән түбәнрәк урнашкан Саретан шәһәре янындагы бөтен Бәйт-Шан җирләрендә һәм Бәйт-Шаннан алып Әбел-Мехола шәһәренә, хәтта Йокмыгам шәһәренең аръягына кадәр – Ахилуд углы Багъна;
Рамот-Гилыгад шәһәрендә – Бен-Гебер (Гилыгад өлкәсендәге Менашше углы Яһирның авыл-калалары да, Башан өлкәсендәге Әргүб төбәге дә, диварлар белән әйләндереп алынган, капкаларына бакыр келәләр куелган алтмыш шәһәр дә аның карамагында иде);
Маханаим шәһәрендә – Идду углы Әхинадаб;
Нәптали җирендә – Ахимагас (ул Сөләйман кызы Басематка өйләнгән иде);
Ашер җирендә һәм Бегалутта – Хушай углы Багъна;
Исәсхәр җирендә – Паруах углы Еһошафат;
Беньямин җирендә – Эла углы Шимгый;
Гилыгад өлкәсендә (амориләр патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог җирләрендә) – Ури углы Гебер. Ул берүзе идарә итте.
Яһүдә вә Исраилнең диңгез буендагы ком бөртегедәй күп санлы халкы ашап-эчеп, рәхәт гомер кичерде.
Сөләйман патша Фырат елгасыннан алып Мисыр чигенә һәм пелештиләр җиренә кадәр булган патшалыкларны биләп торды. Алар һәммәсе, Сөләйманга бүләкләр китереп, гомер буе аңа хезмәт күрсәттеләр.
Сөләйманга китерелә торган көндәлек азык-төлек түбәндәгедән гыйбарәт иде: утыз кор сыйфатлы бодай оны һәм алтмыш кор эре итеп тарттырылган он,
аранда симертелгән ун баш һәм көтүлектә йөргән егерме баш сыер; боланнар, тау һәм кыр кәҗәләре, симертелгән кош-корттан тыш тагын йөз баш сарык.
Чөнки ул Типсахтан алып Газага кадәр – Фырат елгасының бирге ягындагы барча патшалар өстеннән идарә итте, шулай ук әйләнә-тирәдәге барча илләр белән дә дус-тату яшәде.
Сөләйман идарә иткән дәвердә, Яһүдә һәм Исраил халкы, Даннан алып Беер-Шебага кадәр, хәсрәт күрмичә, һәркайсы үзенең йөзем куагы, үзенең инҗир агачы төбендә тыныч гомер кичерде.
Сөләйманның арбага җигә торган атлары өчен дүрт мең араны булып, унике мең арба йөртүчесе бар иде.
Билгеләнгән айда өлкә башлыкларының һәркайсы Сөләйман патшага һәм аның белән табын бүлешкән кешеләргә җитәрлек күләмдә азык-төлек китереп торды;
җигү атлары һәм башка төр атлар өчен арпа белән саламны да һәркайсы үз нәүбәтендә тиешле урынга ташыды.
Сөләйманга Аллаһы зирәклек, гаять үткер зиһен һәм тирән гакылны диңгез буендагы ком бөртегедәй мулдан биргән иде.
Аңардагы зирәклек көнчыгышның һәм Мисырның барча акыл ияләренекеннән өстен булды.
Ул җир йөзендәге барча кешедән, шул исәптән эзрахлы Этаннан да, Махул угыллары Һеман, Кәлкөл вә Дардадан да зирәгрәк иде; аның исеме әйләнә-тирәдәге халыклар арасында мәшһүр булды.
Үз гомерендә ул, өч мең гыйбрәтле хикәя сөйләп, мең дә биш җыр чыгарды;
Ливанда үсә торган эрбет агачыннан башлап дивар ярыкларыннан баш төртә торган һүссөпкә кадәр бөтен үсемлекләр, шулай ук хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр вә балыклар хакында сөйләп калдырды.
Сөләйманның зирәклеге хакында ишетеп-белгәннәр барлык мәмләкәтләрдән, җир йөзендәге бөтен патшалыклардан аны тыңларга килә торганнар иде.
Сур патшасы Хирам гомер бакый Давыт белән дус яшәде. Атасы Давыт урынына Сөләйманның, май сөртелеп, патша итеп билгеләнүен белгәч, аның янына ул үзенең хезмәтчеләрен юллады.
Сөләйман аларга түбәндәге хәбәрне ирештерде:
– Сиңа мәгълүм булганча, – диде ул, – атам Давытның дошманнарын Раббы аның аяк астына салганчы, ул, якын-тирәдәге халыклар белән сугышып торганлыктан, үзенең Раббы Алласына багышлап йорт төзи алмады.
Хәзер исә Раббы Аллам миңа һәрьяклап тынычлык иңдерде: минем дошманнарым юк, шулай ук афәтләр дә янамый.
Һәм менә мин Раббы Аллама багышлап йорт салдырырга ниятлим, чөнки атам Давытка Раббы: «Синең урыныңа Мин синең углыңны ихтыяр кылырмын, Миңа багышланган йортны ул төзер», – дигән булган.
Димәк ки, минем өчен Ливаннан эрбет агачы кистерергә әмер бирсәң, синең хезмәтчеләр, минекеләр белән бергә эшләп, аларның хезмәте өчен мин сиңа үзең билгеләгән эш хакын түләр идем; мәгълүм булганча, бездә сидунлылар кебек оста итеп агач кисә белүче юк.
Сөләйманның сүзләрен ишетеп, Хирам бик куанды: – Шушы күп санлы халык белән идарә итәр өчен, Давытка зирәк угыл җибәргән Раббы мөбарәктер! – диде ул
һәм Сөләйманга: – Синең хәбәреңне мин ишеттем, эрбет һәм кипарис агачларына булган ихтыяҗыңны үтәрмен.
Хезмәтчеләрем әлеге агачларны Ливаннан диңгез читенә алып чыгарлар да, саллар ясап, син билгеләгән урынга диңгез буйлап агызып китерерләр; мин шунда салларны таратырмын, һәм син бүрәнәләрне шуннан килеп алырсың. Ләкин син дә минем бер теләгемне үтә: минем йортны азык-төлек белән тәэмин ит, – дип хәбәр җибәрде.
Хирам, шулай итеп, Сөләйманга кирәк күләмдә эрбет һәм кипарис агачы ташыды,
Сөләйман исә Хирам йортына егерме мең кор бодай һәм егерме мең кор чип-чиста зәйтүн мае китерә торган булды. Сөләйман боларны Хирамга ел саен китерде.
Раббы, алдан вәгъдә иткәнчә, Сөләйманга зирәклек иңдерде. Хирам белән Сөләйман арасында тынычлык урнашты, һәм алар үзара солых төзеделәр.
Сөләйман патша, бөтен Исраил җиреннән утыз мең кешене мәҗбүри хезмәткә чакыртып,
аларны унар меңләп өч төркемгә бүлде. Һәр төркем үз чиратында бер ай Ливанда эшли дә аннары ике айга өенә кайта иде. Аларның башлыклары итеп Адунирам билгеләнде.
Алардан тыш Сөләйманның җитмеш мең кешесе таш ташыды, сиксән меңе тауларда таш чыгарды;
эшнең барышын күзәтү һәм эшчеләргә күз-колак булу өчен, өч мең өч йөз кеше башлык итеп билгеләнде.
Патша аларга Изге йортның нигезенә куярдай зур, затлы ташларны эшкәртеп алып кайтырга боерды.
Сөләйман һәм Хирам хезмәтчеләре, шулай ук гәбаллылар, Изге йортны салыр өчен, агач һәм таш эшкәрттеләр.
Исраил халкының Мисырдан чыгуына дүрт йөз сиксән ел тулып, Исраил җирендә Сөләйман хакимлегенең дүртенче елында, икенче (Зив) аенда Сөләйман Раббы йортын төзергә тотынды.
Сөләйман патша Раббы өчен салдырган йортның буе – алтмыш, иңе – егерме һәм биеклеге утыз терсәк иде.
Аллаһы йорты алдындагы болдырның буе егерме терсәк булып, йортның иңенә тәңгәл иде; болдыр Аллаһы йортыннан ун терсәккә алгарак чыгарып салынды.
Йортның тәрәзәләрен Сөләйман тар һәм рәшәткәле итеп эшләтте.
Йорт тирәли диварга янкорма төзетте – зур зал вә эчке бүлмә тирәли янкорма бүлмәләр эшләтте.
Янкорманың беренче каты иңгә – биш, икенче каты – алты, өченче каты – җиде терсәккә тәңгәл иде. Янкорма диварлары Аллаһы йорты диварына орынып тормасын өчен, йортның дивары тышкы яктан чыгынтылы итеп төзелде.
Аллаһы йортын төзегән чакта, таш чыккан урында эшкәртеп-шомартылган таш кына кулланылды, төзелеш барган җирдә чүкеч, балта яисә башка төр тимер корал тавышы ишетелмәде.
Түбәнге каттагы бүлмәләрнең ишеге йортның көньягында иде. Әйләнмәле баскычтан икенче катка менәсе, икенчедән өченчегә күтәреләсе.
Йортны төзеп бетергәч, Сөләйман аның түбәсен борыслар вә эрбет такталар белән яптырды.
Шулай ук йорт тирәли урнашкан янкорма бүлмәләрне дә төзеп бетерде; һәр катның биеклеге биш терсәк булды; әлеге янкорма йортның диварына эрбет бүрәнәләр белән беркетелде.
Шуннан Сөләйманга Раббы сүзе иңде:
– Син шушы йортны төзегән өчен, – диде аңа Раббы, – әгәр кагыйдәләрем буенча яшәп, кануннарымны төгәл үтәсәң, Мин кушканнарны санлап, шулар буенча гамәл кылсаң, синең хакта атаң Давытка биргән вәгъдәмне үтәрмен:
исраилиләр арасында яшәп, Үземнең халкым Исраилне һичкайчан ташламам, – диде.
Шулай итеп, Сөләйман Аллаһы йортын төзеп бетерде.
Аның диварларын эчке яктан идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталар белән каплады, идәненә кипаристан ярдырган сайгак җәйдерде.
Йортның арткы ягында, кырыйдан егерме терсәк эчкәрәк кереп, идәннән түшәмгә кадәр эрбет такталардан дивар эшләтеп, бер эчке бүлмә ясатты; әлеге бүлмә Иң изге бүлмә булды.
Әнә шул бүлмә каршындагы зур зал буйга кырык терсәккә тәңгәл иде.
Йорт диварына эчке яктан кадакланган эрбет такталарга ташкабак һәм үрмә гөл сурәтләре уеп эшләнде; һәммәсе эрбет белән капланып, беркайда таш әсәре күзгә чалынырлык түгел иде.
Йорт эчендәге бүлмә Раббының Килешү сандыгын урнаштырыр өчен эшләнеп,
аның буе – егерме, иңе – егерме, биеклеге дә егерме терсәккә тәңгәл иде; әлеге бүлмәнең эчке ягын Сөләйман патша саф алтын белән каплап, шулай ук эрбет агачыннан төзелгән мәзбәхне дә алтын белән тышлатты;
аннары йорт эчен саф алтын белән каплап, алтынланган эчке бүлмәгә керә торган урында аркылыга алтын чылбыр сузды.
Сөләйман бөтен йорт эчен баштанаяк алтын белән каплап чыкты, эчке бүлмә каршындагы мәзбәхне дә алтын белән тышлатты.
Шуннан эчке бүлмәгә зәйтүн агачыннан ун терсәк биеклегендә ике керубим сурәте эшләтеп куйдырды.
Беренче керубимнең һәр канаты бишәр терсәк булып, канатларның бер очыннан икенче очына кадәр ара җәмгысы ун терсәккә тигез иде.
Керубимнең икенчесе дә ун терсәккә тәңгәл булып, аларның һәр икесе бер үлчәмдә, бер кыяфәттә һәм бер биеклектә иде; һәр керубимнең биеклеге ун терсәк булды.
Шул рәвешле, Сөләйман керубимнәрне йортның эчке бүлмәсенә урнаштырды. Аларның канатлары як-якка җәелгән булып, берсенең бер канат очы бүлмәнең бер диварына, икенчесенең дә бер канат очы икенче диварга орынып тора, ә икенче канатларының очлары исә бүлмә уртасында бер-берсе белән килеп тоташа иде.
Керубимнәр дә алтын белән йөгертелгән иде.
Йорт диварларының барсында да – эчке һәм тышкы бүлмәләрдә керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре уелып эшләнгән.
Бүлмәләрнең һәр икесендә идәннәр дә алтыннан йөгертелгән.
Эчке бүлмәнең ишеге зәйтүн агачыннан эшләнеп, ишек яңаклары биш кырлы итеп уелган.
Зәйтүн агачыннан эшләнгән ишекнең һәр ике ягында керубимнәр, хөрмә агачлары, үрмә гөл сурәтләре төшерелгән булып, аларның һәммәсен алтын белән йөгерттеләр; керубимнәрне вә хөрмә агачларын алтын белән капладылар.
Аллаһы йортына керә торган ишек яңакларын да дүрт кырлы итеп зәйтүн агачыннан эшләттеләр.
Шулай ук кипарис агачыннан ике ишек уйдырдылар; һәр ишек күгәнгә эленгән икешәр ишекчәдән гыйбарәт иде.
Әлеге ишекләрдә дә керубим, хөрмә агачы һәм үрмә гөл сурәтләре уелып, алар шоп-шома итеп алтын белән йөгертелде.
Эчке ишегалдын исә өч рәте шомартылган таштан һәм бер рәте эрбет борыстан эшләнгән койма белән әйләндереп алдылар.
Шулай итеп, хакимлегенең дүртенче елында, Зив аенда Сөләйман патша Раббы йортының нигезен салган иде,
ә хакимлегенең унберенче елында, сигезенче (Бүл) аенда аны төзеп бетерде; Раббы йорты алдан ничек уйланган булса, нәкъ шулай салынды; аны төзүгә җиде ел вакыт китте.
Сөләйман үзенә дә сарай салды. Сарайны төзү исә унөч елга сузылды.
Үзенең «Ливан урманы йорты» дип аталган сараеның озынлыгы – йөз, иңе – илле, биеклеге утыз терсәккә тәңгәл булып, эрбет борыслар дүрт рәт итеп утыртылган эрбет баганалар өстенә салынган иде.
Баганалар өстенә рәт-рәт итеп унбишәрләп салынган кырык биш борысны эрбет такта белән ябып, Сөләйман түбә эшләтте.
Өч рәт итеп уелган тәрәзәләр берсе өстенә берсе урнашкан иде.
Бөтен ишекләр вә ишек борыслары дүртпочмаклы булып, диварлардагы өчәр рәт итеп уелган тәрәзәләр бер-берсенә кара-каршы иде.
Озынлыгын – илле, иңен – утыз терсәккә тәңгәл итеп, Сөләйман «Баганалы түр бүлмә» эшләтте. Аның алдына баганалар утыртып, түбәсен ябып, болдыр ясатты.
Аннары, тәхет куйдырып, «Хөкем бүлмәсе» төзетте. Аны идәннән түшәменә кадәр эрбет такта белән яптырды.
Шуңа охшатып, үзенә яшәр өчен, тагын бер йорт төзетте. Әлеге йорт «Хөкем бүлмәсе»нең аргы ишегалдында урнашкан иде. Үзенә хатынлыкка алган фиргавен кызы өчен дә Сөләйман нәкъ шундый ук йорт салдырды.
Нигезеннән алып түбә кыегына һәм тышкы яктан зур ишегалдына кадәр әлеге биналар эчке вә тышкы яктан кирәкле зурлыкка китереп эшкәртелгән, пычкы белән тигезләп киселгән затлы ташлардан салынган иде.
Йортларның нигезенә буе ун терсәккә һәм сигез терсәккә тәңгәл зур, затлы ташлар салынды.
Нигез өстендә кирәкле зурлыкка китереп эшкәртелгән затлы ташлар һәм эрбет агачы иде.
Зур ишегалды исә өч рәте эшкәртелгән таштан һәм бер рәте эрбет борыстан эшләнгән койма белән әйләндереп алынды. Раббы йортының эчке ишегалды һәм болдыры шулай ук койма белән тотылды.
Шуннан Сөләйман патша, Нәптали ыругыннан булган бер тол хатынның Хурам атлы углын алып килер өчен, Сурга үзенең кешеләрен җибәрде. Әлеге Хурамның атасы бакырчы булып, Хурам үзе дә бакырдан төрле әйберләр эшләүче сәләтле, оста куллы, маһир бер бакырчы буларак таныла. Хурам, килеп, Сөләйман патшага төрле әйберләр эшләп бирде.
Хурам унсигез терсәк биеклегендә ике бакыр багана койдырды – аларның икесен унике терсәк озынлыктагы бау белән әйләндереп алырга мөмкин иде.
Аннары, баганалар өстенә куяр өчен, бакырдан ике таҗ койды – шул таҗларның биеклеге биш терсәк булды.
Багана башындагы таҗларның һәркайсын үреп эшләнгән чылбырлы челтәр белән бизәде: таҗларның һәр икесендә җидешәр чылбырлы челтәр бар иде.
Шуннан Хурам багана башындагы таҗларны бизәүче челтәр тирәли ике рәт итеп анар җимеше сурәтен койды. Баганаларның һәр икесен ул бертөрле итеп бизәде.
Болдырдагы багана башларына куелган таҗлар исә биеклеге дүртәр терсәк булган лалә чәчәген хәтерләтә иде.
Багана башындагы таҗларны әйләндереп алган челтәр тирәли рәт-рәт итеп ике йөз анар җимеше ясалган иде.
Аллаһы йортының болдырына да баганалар куеп, багананың көньяктагысына ул «Яхин» дип, төньяктагысына исә «Богаз» дип исем кушты.
Бу баганаларга лалә чәчәген хәтерләткән таҗлар куйды, һәм шул рәвешле баганалар белән эш төгәлләнде.
Аннары Хурам бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез эшләде; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; әлеге ясалма диңгезне утыз терсәк озынлыктагы бау уратып алган.
Аскы яктан диңгезнең кысасын бакырдан коелган ташкабак сурәтләре әйләндереп алган. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.
Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.
Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы ике мең бат иде.
Хурам аннары озынлыгы – дүрт, иңе – дүрт, биеклеге – өч терсәк булган ун данә бакыр аскуйма эшләде.
Әлеге аскуймалар болай эшләнде: аларның ян-яклары кыса эченә алынган иде.
Аскуйманың кыса эченә алынган ян-якларында, шулай ук кысаларда арыслан, үгез, керубим сурәтләре төшерелгән; кысалардагы арыслан вә үгез сурәтләреннән өстәрәк һәм астарак – чүкеп эшләнгән чәчәк такыялар.
Һәр аскуйма бакыр күчәрләре булган дүрт бакыр тәгәрмәч өстенә куелган; аскуйманың һәр почмагында ян-якларына такыя сурәтләре төшерелгән терәкләр куелып, алар өстенә юынгыч урнашкан.
Эчке яктан аскуйма бер ярым терсәккә тәңгәл булып, анда бер терсәк биеклеге түгәрәк терәк куелган иде. Аскуйманың түгәрәк авызы тирәли төрле сурәтләр төшерелгән. Аскуйманың ян-яклары түгәрәк түгел, дүртпочмаклы;
алар астына дүрт тәгәрмәч куелып, тәгәрмәч күчәрләре аскуйма белән тоташкан. Һәр тәгәрмәчнең биеклеге терсәк ярымга тәңгәл иде.
Алар сугыш арбасындагы тәгәрмәч кебек: күчәре дә, тугымы да, кигие дә, бүкәне дә бакырдан коелган.
Аскуйманың һәр дүрт почмагына терәк куелган, алар аскуйма белән тоташтан коелып эшләнгән.
Аскуйманың өстенә киңлеге ярты терсәк булган кыршау урнашкан. Аскуйманың өске өлеше, терәкләре һәм ян-яклары бербөтен итеп тоташтан коелган иде.
Терәкләрдә дә, аскуйманың ян-якларында да, мөмкин булган бөтен урында керубим, арыслан, хөрмә агачы һәм такыя сурәтләре уеп эшләнгән.
Шушы рәвешле итеп Хурам ун аскуйма эшләде: аларның һәммәсе бертөрле коелып, бер үлчәмдә, бер кыяфәттә иде.
Аннары һәрберсе кырык бат сыешлы, аркылыга дүрт терсәк булган ун бакыр юынгыч эшләтеп, аларны берешәрләп теге ун аскуйма өстенә урнаштырды.
Аскуймаларның бишесен Аллаһы йортының көньягына, бишесен төньягына куйды; ә ясалма диңгезне йортның көньягына, көньяк-көнчыгыш тарафына урнаштырды.
Хурам шулай ук юынгычлар, көрәкләр, касәләр ясады. Ул, шул рәвешле, Сөләйман патшага Раббы йорты өчен кирәк булган барлык эшләрен төгәлләде. Хурам ясаган әйберләр шулар иде:
ике багана, багана башындагы касә сыман ике таҗ, әлеге таҗларны бизи торган ике челтәр;
баганалар башындагы касә сыман таҗларны бизи торган һәр челтәргә икешәр рәт итеп тезелгән дүрт йөз анар җимешенең сын-сурәте;
ун аскуйма һәм алар өстенә куелган ун юынгыч;
бер ясалма диңгез һәм диңгез астындагы унике үгез;
шулай ук казаннар, көрәкләр, касәләр һәм башка кирәк-яраклар. Сөләйман патшага Раббы йорты өчен эшләнгән бөтен әйберләрне Хурам бакырдан койдырып шомартты.
Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Саретан арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта ясалган калыпларда коярга боерган иде.
Сөләйман эшләткән шушы әйберләр бихисап күп булу сәбәпле, аларны ясарга тотылган бакырның авырлыгы билгесездер.
Сөләйман шулай ук Раббы йорты өчен кирәкле бөтен алтын әйберләрне эшләтте: мәзбәх һәм изге икмәк куяр өчен махсус өстәл;
йортның эчке бүлмәсе каршына – бишесен уң, бишесен сул якка куяр өчен шәмдәлләр; чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар;
җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәдәге ишекләренең һәм Аллаһы йортындагы тышкы ишекләренең күгәннәре дә алтыннан иде.
Шул рәвешле, Сөләйман патша Раббы йорты өчен башкарырга ниятләгән бөтен эшләрен төгәлләп чыкты. Аннары Раббы исеменә багышлап атасы Давыт калдырган алтын-көмешне вә башка мал-мөлкәтне Раббы йортының хәзинә саклагычына тапшырды.
Сөләйман патша, Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәреннән – Сионнан күчерер өчен, Исраил өлкәннәрен, Исраилнең бөтен ыруг вә кабилә башлыкларын үз янына, Иерусалимгә чакыртты.
Елның җиденче Этаним аенда барлык исраилиләр Сөләйман патша янына бәйрәмгә җыелды.
Исраил җиренең бөтен өлкәннәре килеп беткәч, руханилар Раббы сандыгын һәм эчендәге бөтен изге әйберләр белән бергә Очрашу чатырын күтәреп алып киттеләр. Руханилар һәм левиләр шул әйберләрне күтәреп алып барганда,
Сөләйман патша үзе һәм аның янына җыелган бөтен Исраил халкы, исәпсез-хисапсыз сандагы сарык вә үгезне корбан кылып, Аллаһы сандыгы алдыннан атлады.
Руханилар, шулай итеп, Раббының Килешү сандыгын үз урынына – Аллаһы йорты эчендәге Иң изге бүлмәгә, керубимнәр канаты астына алып керделәр.
Керубимнәрнең канатлары, сандык өстенә җәелеп, сандыкны да, аның колгаларын да каплап тора иделәр.
Сандыкның колгалары шулкадәр озындыр, аларның бер очы Иң изге бүлмә каршындагы Изге бүлмәдән күренеп тора, ә тышкы яктан күренми иде; колгалар бүгенге көндә дә шунда саклана.
Сандык эчендә Хореб тавында Муса салган ике таш тактадан башка һичнәрсә булмый. Мисыр җиреннән качып киткән исраилиләр белән Раббы килешү төзеп, әлеге Килешү язылган таш такталарны Муса халыкка күрсәткән була.
Руханилар Изге бүлмәдән чыгуга, Раббы йортының эче тоташ болыт белән тулды.
Раббы шөһрәте болыт булып Раббы йортына кереп тулганга, руханилар үзләренең тиешле вазифаларын дәвам итә алмады.
Шунда Сөләйман болай дип сүз башлады: – Раббы куе болыт эчендә торып калырга ихтыяр кылды.
Менә, Син шушында мәңге яшәсен дип, мин Сиңа мәһабәт сарай салдым, – диде.
Шуннан патша, йөзе белән борылып, каршысында басып торган бөтен Исраил җәмәгатенә үзенең фатихасын күндерде:
– Атам Давытка биргән вәгъдәсен тормышка ашырган Исраил Раббы Алласына мактаулар яусын! Минем атама Ул:
«Үземнең халкым Исраилне Мисырдан алып чыкканнан бирле, Миңа багышланган йортны салырдай шәһәрне Мин бер генә Исраил ыругыннан да сайламаган идем. Әмма хәзер Мин, Үземнең Исраил халкы белән идарә итәр өчен, Давытны сайладым», – дип әйткән булган.
Атам Давытның күңелендә Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салу теләге яши иде.
Әмма атам Давытка Раббы болай дигән: «Синең күңелеңдә Минем исемгә багышлап йорт салу теләге яши, күңелеңдә шундый ният йөртүең яхшы нәрсә,
тик син әлеге йортны төземәссең, Миңа багышланган йортны син тудырган угыл җиткерер».
Һәм Раббы Үзе әйткән сүзләрне тормышка ашырды: мин, Раббы әйткәнчә, атам Давыт урынын алып, Исраил тәхетенә утырдым һәм Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салдым;
ата-бабаларыбызны Мисыр җиреннән алып чыкканнан соң, Раббы алар белән төзегән Килешү салынган сандыкны куяр өчен, анда урын әзерләдем.
Шуннан Сөләйман Раббы мәзбәхе алдына килеп басты һәм бөтен Исраил җәмәгате каршында, кулларын күккә ашырып,
болай диде: – И Раббы, Исраил Алласы! Югарыда, күкләр киңлегендә дә, түбәндә, җир йөзендә дә, Сиңа тиң булырдай алла бүтән юктыр. Син, Килешүгә тугры калган хәлдә, бөтен йөрәкләрен биреп хак юлыңнан йөрүче колларыңны мәрхәмәтеңнән аермыйсың.
Син Үзеңнең колыңа – атам Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең, телең белән әйткәннәрне бүгенге көндә кулың белән башкарып чыктың.
И Раббы, Исраил Алласы, инде хәзер: «Угылларың да, синең кебек, хак юлымнан йөрсәләр, Минем каршыда торган Исраил тәхетенә һаман аларны ихтыяр кылырмын», – дип, колың Давытка – минем атама биргән вәгъдәңне тормышка ашырсаң иде.
Һәм менә хәзер, Исраил Алласы, Үзеңнең колың Давытка – минем атама әйткән сүзләрең чынга әйләнсә иде!
Дөрестән дә, Аллаһының урыны җирдәмени?! Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә Сине сыйдырып бетерә алмаганны, мин салган йорт кына ничек сыйдырсын?!
Тик колыңның дога-гозерләренә колак салсаң иде, Раббы Аллам; бүген Сиңа ялварган колыңның гозерләрен вә догаларын ишетсәң иде.
Син «Минем исем шунда сакланачак» дигән урынны, әлеге йортны, көндез дә, төнлә дә күз уңыңда тотсаң иде, шушы якка йөз куеп дога кылачак колыңны ишетсәң иде.
Колың һәм Синең Исраил халкың шушы тарафка йөз куеп дога кылганда, аларның ялварулары Сиңа килеп ирешсә иде; Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, безне ишетсәң һәм кичерсәң иде.
Кем дә булса берәү якынына каршы гөнаһ эш кылуда гаепләнеп, аның ант итүен таләп итсәләр, һәм ул, шушы йортка килеп, Синең мәзбәхең каршында «гаепсезмен» дип ант эчсә,
Син, күкләр киңлегеннән колак салып, колларыңа хөкемеңне чыгарсаң иде: гаепле адәмне җавапка тартып, кылган гамәлләренә карата җәзасын бирсәң, гаепсезне нахактан аралап, аның хаклыгын расласаң иде.
Синең Исраил халкың, Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен дошманы тарафыннан җиңелеп, кабат Синең хозурыңа әйләнеп кайтса, шушы йортта исемеңне атап Сиңа ялынып-ялварса,
Син, күкләр киңлегеннән аның сүзенә колак салып, халкың Исраилнең гөнаһларын кичерсәң, аларның аталарына биргән җирне кабат үзләренә кайтарсаң иде.
Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен күк йөзе томаланып яңгырлар яумый башласа, шушы тарафка йөз куеп дога кылганда Синең исемеңне атасалар һәм, Син җәзага тартканга күрә, гөнаһ эшләрен ташласалар,
күкләр киңлегеннән алар сүзенә колак салсаң иде дә Үз колларың – халкың Исраилнең гөнаһларын ярлыкасаң иде, аларны туры юлга күндереп, Үз халкыңа мирас итеп биргән җиргә яңгыр яудырсаң иде.
Җир йөзенә кытлык яисә үләт зәхмәте киләме, көйдергеч сәмум җиле исәме, игенне күгәрек басамы, саранча чирүе яисә корт-бөҗәк баш калкытамы, йә булмаса дошман берәр Исраил шәһәрен камалышта тотамы – нинди генә бәла-каза килмәсен, нинди генә мур кырмасын, –
Синең Исраил халкыңнан берәрсе йә барысы бергә, килгән бәла-казасын, хәсрәтен әйтеп, шушы йортка таба кулларын сузып дога һәм гозерләрен юлласа,
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, Син алар сүзенә колак салсаң һәм гөнаһларын кичерсәң иде, һәркайсына, күңелендә ниләр йөртүенә карап, тиешлесен бирсәң иде (чөнки һәр адәм баласының күңелендә нәрсәләр барлыгы фәкать Сиңа гына мәгълүмдер).
Шул чагында алар, аталарыбызга Син биргән җирдә көн күреп, гомер бакый Синнән куркып яшәрләр.
Шулай ук Синең Исраил халкыннан булмаган берәр чит кеше исемең хакына ерак җирләрдән шушы йортка килә һәм дога кыла калса (чөнки кешеләр бөек исемең, куәтле беләгең, көчле кулың хакында ишетерләр),
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән әлеге чит кешенең догаларына колак салып, аның гозерен үтәсәң иде. Шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Синең исемеңне белеп, Үзеңнең Исраил халкың кебек үк, Синнән куркып торырлар, мин салдырган ошбу йортның Синең исемне йөртүен белерләр.
Халкың Син күрсәткән якка, дошманга каршы чыгып китеп, Син сайлаган шәһәргә, Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына карап, Раббыга дога кылса,
күкләр киңлегеннән аларның догаларына вә гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң иде.
Әгәр алар Сиңа карата гөнаһ эш кыла калсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юктыр), һәм Син, ачуың чыгып, аларны дошман кулына тапшырсаң, әсир иткән дошманнары аларны үзләренең ерак яки якын җирләренә алып китеп,
алар шунда, әсир йөргән җирләрендә, йөрәкләре үзгәреп тәүбәгә килсәләр һәм: «Гөнаһлыбыз, хилаф эш, явызлык кылдык», – дип, Сиңа ялварсалар,
әсир иткән дошманнарының җиреннән торып, аталарына Син биргән җирләр, Син сайлаган шәһәр һәм Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына күз текәп, бөтен күңелләре белән ихлас йөрәктән дога кылсалар,
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән аларның дога-гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң,
Синең алда кылган гөнаһларын һәм хилаф эшләрен кичерсәң, әсир алучыларның күңелендә аларга карата мәрхәмәт уятсаң иде,
чөнки алар – Синең халкыңдыр, тимер эретә торган мичтән – Мисырдан – Син алып чыккан биләмәңдер.
Сине ярдәмгә чакырган вакытта аларның сүзләре һәрчак Сиңа килеп ирешсен өчен, Үзеңнең колың һәм Үзеңнең Исраил халкың гозерләренә күзләрең һәрчак ачык булса иде.
Чөнки безнең ата-бабаларны Мисырдан алып чыккан чакта Син, Хуҗа-Раббым, Үзеңнең колың Муса аша җиткергәнчә, җир йөзендә яшәүче барча халыклар арасыннан Үз мирасың итеп безне сайлап алдың.
Сөләйман, тезләренә төшкән килеш кулларын югарыга сузып, Раббыга барча дога-гозерләрен тәмамлаганнан соң, Раббының мәзбәхе каршында аягына күтәрелде һәм
җыелган бөтен Исраил халкына көчле тавыш белән үзенең фатихасын күндерде:
– Вәгъдә иткәнчә, Үзенең Исраил халкына тынычлык иңдергән Раббы мөбарәктер! Үзенең колы Муса аша безгә җиткергән игелекле сүзләренең берсе дә үтәлмичә калмады.
Һәрчак ата-бабаларыбыз янында булган кебек, Раббы Аллабыз янәшәбездә булсын, безне калдырмасын һәм кире какмасын,
күңел-йөрәкләребезне һаман шулай Үзенә тартып торсын, безгә һәрчак Аның юлыннан йөрергә язсын; бабаларыбызга кушканча, безгә Аның боерыкларын вә кагыйдәләрен үтәп, Аның кануннарыннан тайпылмыйча яшәргә насыйп булсын иде.
Раббыга кылган әлеге догаларым Раббы Аллабызга көндез дә, төнлә дә барып ирешсә иде, һәм Ул көннең-көнендә Үзенең колы һәм дә Үзенең Исраил халкының хакын хакласа иде,
шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Раббының Аллаһы икәнлеген һәм Аңардан башка аллалар булмавын аңлар иде.
Ихлас йөрәктән үзебезнең Раббы Аллабызга итагать итеп, хәзергечә Аның кагыйдәләре буенча яшәп кушканнарын үтәсәк иде.
Аннары патша үзе һәм аның белән бергә бөтен исраилиләр Раббыга корбан китерделәр.
Сөләйман Раббыга татулык корбаны китерде: ул егерме ике мең сыер һәм йөз егерме мең сарыкны корбан кылды. Әнә шулай патша һәм бөтен Исраил халкы Раббы йортын изгеләштерделәр.
Шул ук көнне патша, Раббы йорты каршындагы ишегалдының урта өлешен изгеләштереп, тулаем яндыру корбаны китерде, икмәк бүләге һәм татулык корбанының эч маен яндырды, чөнки Раббы каршындагы бакыр мәзбәх тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм татулык корбанының эч мае өчен кечкенә булды.
Шунда, Раббы Аллабыз каршында, Сөләйман белән бергә бөтен Исраил – Лебо-Хамат белән Мисыр елгасы арасындагы җирләрдә яшәүчеләр – зур бер җыен булып бәйрәм итте. Халык җиде көн, аннары тагын җиде көн дәвамында, җәмгысы ундүрт көн буе бәйрәм итте.
Иртәгесе көнне Сөләйман халыкны өенә озатты. Халык, патшага хәер-фатихасын күндереп, Үзенең колы Давытка һәм Исраил халкына Раббы кылган игелекле эшләргә күңеленнән шатланып-куанып өенә таралды.
Сөләйман Раббы йортын, патша сараен һәм җаны теләгән һәммә нәрсәне төзеп бетергәннән соң,
аңа, Гибгондагы сыман, икенче кат Раббы күренде.
– Синең догаларың вә гозерләрең Миңа килеп иреште, – диде Ул. – Минем исемем мәңге шунда саклансын өчен, син салдырган әлеге йортны Мин изгеләштердем; Минем күзләрем һәм йөрәгем мәңге шунда булыр.
Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, саф күңел вә намус белән Минем юлдан йөрсәң, һәммәсен Мин кушканча гамәл кылсаң, кагыйдә вә карар-кануннарымны үтәп барсаң,
Мин: «Исраил тәхетендә гел синең гаилә угыллары утырыр», – дип, атаң Давытка биргән вәгъдәмә туры калган хәлдә, синең патша тәхетен Исраил җирендә мәңгелек кылырмын.
Әгәр дә сез вә сезнең угылларыгыз, Миннән йөз чөереп, Мин сезгә биргән боерык вә кануннарны санламыйча, башка илаһларга табына, аларга гыйбадәт кыла башласагыз,
Үзем биргән җирдән Исраил халкын юк итәрмен, Минем исемгә багышланып, Мин изгеләштергән йорттан ваз кичәрмен; һәм барча халыклар Исраилне гыйбрәт итеп, көлеп искә ала торган булырлар.
Әлеге биек йорт яныннан узып баручы һәммә кеше, коты алынып: «Бу җиргә, бу йортка Раббы ни өчен моны эшләде икән?» – дип сызгырып куяр.
Һәм әлеге кешеләргә: «Ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаларыннан йөз чөереп башка илаһларга иман китергән, шуларга табына һәм гыйбадәт кыла башлаганнары өчен, Раббы алар өстенә шушы бәла-казаларны җибәрде», – дип җавап бирерләр.
Раббы йортын вә патша сараен – шушы ике йортны төзүгә Сөләйман егерме елын сарыф итте.
Үзенә кирәк кадәр эрбет һәм кипарис агачы, алтын китергән өчен, Сөләйман патша Сур патшасы Хирамга Гәлиләя җиреннән үзенең егерме шәһәрен бүлеп бирде.
Ләкин, Сөләйман биргән шәһәрләрне карарга дип, Сур җиреннән килгән Хирамга әлеге калалар ошамады.
– Нинди шәһәрләр бирдең син миңа, туганым? – диде ул. Шуңа күрә ул әлеге җирләргә Кәбүл дип исем кушты; алар бүгенге көндә дә шушы исемне йөртә.
Шуннан Хирам Сөләйман патшага йөз егерме талант алтын җибәрде.
Сөләйман патша, мәҗбүри рәвештә эшләүчеләрне җигеп, Раббы йортын, патша сараен, Хатсор вә Мегиддо һәм дә Газер шәһәрләрен төзеп, Иерусалимдәге Милло кирмәнен вә диварны төзекләндерде.
(Мисыр патшасы, ягъни фиргавен, һөҗүм итеп, Газер шәһәрен яулап алды да, шәһәргә ут салып, анда яшәүче кәнганиләрне кырып бетерде. Аннары шәһәрне үзенең кызы – Сөләйманның хатынына бүләк итеп бирде.)
Сөләйман, Газер шәһәрен кабат тергезеп, Түбән Бәйт-Хорунда һәм үз җирендә, чүлдә, Багалат белән Тадмор шәһәрләрен,
шулай ук азык-төлек саклар, сугыш арбалары тотар, атлар асрар өчен, шәһәрләр салды – Иерусалимдә, Ливанда һәм үзе идарә иткән бөтен җирләрдә үзе теләгән һәммә нәрсәне шулай төзеп бетерде.
Исраилиләр кырып бетерә алмаган һәм алар арасында яшәп калган, Исраил нәселеннән булмаган халыкларны – амори, хитти, фәризи, хивви һәм явүсиләр токымын – Сөләйман мәҗбүр эшчеләр итте, һәм бу хәл бүгенге көндә дә дәвам итә.
Исраилиләрне исә Сөләйман колга әйләндермәде: алар аның сугышчылары, хезмәтчеләре, дәрәҗәле түрәләре, гаскәр башлыклары, сугыш арбаларында һәм атлы гаскәрендә яубашлары булды.
Сөләйманның эшләре белән биш йөз илле түрә идарә итте, алар Сөләйманга эшләүче халык өстеннән башлык иде.
Фиргавеннең кызы, Давыт шәһәреннән күченеп, Сөләйман аның өчен махсус төзегән йортта яши башлаганнан соң, Сөләйман Милло кирмәнен төзекләндерде.
Раббы өчен салынган мәзбәхтә Сөләйман елына өч тапкыр тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерде, Раббы каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтте. Шулай итеп, Аллаһы йортын төзү төгәлләнде.
Сөләйман патша шулай ук Эдом җирендә, Камышлы диңгез буенда, Элат янындагы Эсион-Гебердә кораблар төзеде.
Хирам диңгез эшен белүче хезмәтчеләрен Сөләйман кешеләре белән бергә корабларда җибәрде,
һәм алар, Офир тарафына юл алып, Сөләйман патшага дүрт йөз егерме талант алтын алып кайтып бирделәр.
Шеба мәликәсе, Раббы исемен данлаган Сөләйман хакында ишетеп, авыр-четерекле сораулар белән сынар өчен, аның хозурына килде.
Иерусалимгә ул шактый зур мал-мөлкәт алып килгән иде: дөяләргә хуш исле сумала-майлар, байтак күләмдә алтын вә кыйммәтле-затлы ташлар төялгән иде. Ул, Сөләйман янына килеп, күңелендә йөрткән бар уй-фикерләре белән уртаклашты.
Мәликәнең һәммә сүзенә Сөләйман аңлатма бирде; сораулар арасында патша ачыклык кертә алмаган бер генә авыр нәрсә дә очрамады.
Шеба мәликәсе Сөләйманның акыл-зиһенен, ул салган сарайны,
патша өстәлендәге ризык-нигъмәтләрне, түрәләренең яшәү рәвешен, хезмәтчеләренең әдәплелеген һәм аларның өс-башын, патша шәрабчыларын, Раббы йортында патша китергән корбаннарны күргәннән соң, Шеба мәликәсе гаҗәпләнеп
сүзен башлады: – Синең эш-гамәлләрең, акыл-зиһенең турында үз җиремдә ишеткәннәрем хак дөрес икән.
Бирегә килеп үз күзем белән күрмичә, мин ул сүзләргә ышанып бетмәгән идем, баксаң, синең хакта мин күргән кадәрнең яртысын да әйтмәгәннәр икән. Синдәге зиһен-акыл вә мал-мөлкәт мин ишеткәнгә караганда байтакка күбрәк.
Синең кешеләрең нинди бәхетле! Көннең-көнендә синең каршыңда торып гакыллы сүзләреңне ишетүче хезмәтчеләрең нинди бәхетле!
Синнән разый булып, сине Исраил тәхетенә утырткан Раббы Аллаңа шөкраннар яусын! Раббы, Исраил халкына булган мәңгелек мәхәббәтен раслап, гаделлек белән хөкем кылсын өчен, сине патша итеп куйган икән.
Шуннан патшага бүләккә ул йөз егерме талант алтын, күп итеп хуш исле сумала-майлар вә зиннәтле ташлар тапшырды; Шеба мәликәсе Сөләйман патшага бүләк иткән сыман хуш исле сумала-майларның әле моңарчы күрелгәне юк иде.
(Офирдән алтын алып кайткан Хирам кораблары шулай ук аннан бик күп күләмдә бәкам агачы һәм зиннәтле ташлар да төяп кайтты.
Патша әлеге агачтан Раббы йорты һәм үзенең сарае өчен терәү баганалары эшләтте, шулай ук җырчылар өчен гөслә һәм арфа да ясатты. Бүгенге көнгә кадәр аның кадәр агачның беркайчан кайтканы да, күрелгәне дә булмый.)
Сөләйман патша үз кулы белән бүләк иткән әйберләрдән тыш Шеба мәликәсе үзе теләгән һәм сораган һәммә нәрсәне аңа бүләк кылды. Шуннан мәликә үзенең хезмәтчеләре белән үз җиренә юл алды.
Сөләйманга ел саен алты йөз алтмыш алты талант алтын килеп тора иде;
болардан тыш мал ташучылардан, сәүдәгәрләрдән, гарәпләр җирендәге бөтен патшалардан, өлкә башлыкларыннан керем килә иде.
Сөләйман патша, алтыннан чүкеп, ике йөз данә зур калкан ясатты, һәр калканга алты йөз бека алтын китте;
шулай ук, алтыннан чүкеп, өч йөз данә кечерәк калкан да ясатты, аларның һәркайсына өчәр мина алтын китте; һәм шушы калканнарны ул «Ливан урманы йорты»на куйдырды.
Шуннан патша, фил сөягеннән зур тәхет ясатып, аны саф алтын белән тышлатты.
Тәхетнең басмалары алтау булып, тәхетнең аркасы өстән түгәрәкләнеп тора иде. Утыргычның һәр ике ягында култыкса бар, култыксалар янында арыслан сыны куелган;
алты басманың һәр ике очында унике арыслан сыны тора. Моңа охшаган нәрсәнең башка бер генә патшалыкта да моңарчы күрелгәне булмый.
Сөләйманның эчемлек өчен бөтен касәләре алтыннан булып, «Ливан урманы йорты»ндагы бөтен савыт-саба да саф алтыннан иде; биредә бер генә көмеш әйбер дә булмый, чөнки, Сөләйман патшалык иткән чорда, көмеш бик тә очсыз әйбер санала иде.
Диңгездә Хирам кораблары белән бергә патшаның Таршиш кораблары йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде.
Сөләйман патша үзенең байлыгы вә зиһене-гакылы белән җир йөзендәге бөтен патшалардан өстен саналды.
Аның йөрәгенә Аллаһы иңдергән зиһен-гакылны тыңлар өчен, җирдәге бар кешеләр Сөләйман белән күрешеп-сөйләшергә теләде.
Елның-елында аларның һәрберсе аңа бүләккә көмеш вә алтын савытлар, кием-салым, корал, хуш исле сумала-майлар, ат һәм качырлар алып килә торган булды.
Сөләйман күп кенә сугыш арбалары һәм арба йөртүчеләр туплады: аның бер мең дүрт йөз сугыш арбасы һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; аларның бер өлешен ул махсус шәһәрләрдә, икенче өлешен үз янында Иерусалимдә тотты.
Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде.
Атларны Сөләйманга Мисыр һәм Кыйведан китерделәр; патша сәүдәгәрләре аларны Кыйведа сатып ала иделәр.
Сугыш арбаларын Мисырдан алты йөз шәкыл, ә атларны йөз илле шәкыл көмешкә кайтарталар иде. Ат-арбаларны алар шулай ук хиттиләр һәм арамиләрнең патшаларына да илтә торганнар иде.
Сөләйман патшаның, фиргавен кызыннан башка, тагын бихисап күп чит мәмләкәт хатын-кызларына гыйшкы төште. Алар арасында Мәаб, Аммон, Эдом, Сидун, Хит кызлары да бар иде.
Алар хакында Раббы Үзенең Исраил халкын: «Ул кызларга өйләнмәгез, юкса алар йөрәгегезне үзләренең илаһларына аударыр», – дип, алдан кисәтеп куйган була. Әмма Сөләйманның гыйшкы төшеп, күңеле шуларга беректе.
Сөләйманның хатыннары арасында җиде йөз патша кызы вә өч йөз кәнизәк булып, әлеге хатыннар аның күңелен аздырды.
Сөләйман олыгая төшкәч, хатыннары аның күңелен башка илаһларга аударды; аның йөрәге, атасы Давытныкы сыман, үзенең Раббы Алласына тугры булып калмады.
Сөләйман Сидун алиһәсе Ашторетка һәм аммониләрнең җирәнгеч илаһы Милкүмгә табына башлады.
Сөләйман, шул рәвешле, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, атасы Давыт сыман, ахыргача Раббы юлында кала алмады.
Иерусалимнән көнчыгышка табарак бер калкулыкта Сөләйман мәабиләрнең җирәнгеч илаһы Кемошка һәм аммониләрнең җирәнгеч илаһы Молыхка багышлап гыйбадәт кылу урыны ясады.
Шул рәвешле ул, хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, үз илаһларына корбан китерүче чит мәмләкәт хатыннарының һәммәсе өчен шундый урыннар булдырды.
Ике тапкыр Сөләйман янына иңгән, башка илаһларга табынмаска боерган Исраилнең Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, Раббының Сөләйманга нык ачуы чыкты, чөнки ул Раббы боерыкларын үтәмәде.
Шуннан Раббы Сөләйманга болай диде: – Синең әнә шул эшләрең өчен, Минем белән төзегән килешүне сакламаган һәм Минем кагыйдәләремне үтәмәгән өчен, патшалыкны синең кулдан алып, хезмәтчеңә тапшырырмын.
Ләкин атаң Давыт хакына Мин моны син исән чакта эшләмәм – Мин аны синең углың кулыннан тартып алырмын.
Мин аңардан бөтен патшалыкны алмам, колым Давыт хакына һәм Үзем сайлап алган Иерусалим хакына Мин синең углың кулында Исраилнең бер ыругын гына калдырырмын.
Шуннан Раббы ихтыяры белән Эдом патшасы ыругыннан эдоми Һадад Сөләйманның дошманына әйләнде.
Кайчандыр элек, Давыт эдомиләр белән сугыш алып барганда, яубашы Йоав үз гаскәриләренең мәетләрен күмәр өчен, Эдомга килеп, андагы барлык ир затын кырып бетерә.
Эдомның бөтен ир-атын кырып бетергәнче, Йоав һәм башка исраилиләр алты ай дәвамында анда яшиләр.
Шул вакытта әлеге Һадад үзенең атасында хезмәттә торучы берничә эдоми белән бергә Мисырга качып котыла; ул чакта әле Һадад кечкенә бала була.
Мидьяннан китеп, алар Паранга юнәләләр, анда берничә кешене үзләре белән ияртеп Мисырга – Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына киләләр. Ул аңа йорт-җир бүлеп бирә, азык-төлек белән тәэмин итә.
Һадад, фиргавеннең күңеленә ошап, аның шәфкатен казана, һәм фиргавен аңа үз хатыны Тахпенес мәликәнең сеңлесен хатынлыкка бирә.
Шуннан Тахпенесның сеңлесе аңа Генубат атлы угыл таба. Тахпенес әлеге баланы фиргавен сараенда тәрбия кыла; фиргавен угыллары белән бергә Генубат фиргавеннең йортында яши.
Шулай беркөнне Давытның дөнья куюы һәм яубашы Йоавның үлүе турындагы хәбәр Һададга килеп ирешкәч, фиргавенгә ул: – Җибәр мине, мин үз җиремә кайтам, – диде.
– Биредә син нәрсәгә дә булса мохтаҗ түгелдер бит, нигә шулай үз җиреңә ашкынасың? – дип сорады аңардан фиргавен. – Мохтаҗ түгел, – дип җаваплады ул, – тик шулай да җибәр мине!
Аллаһы Сөләйман дошманнарының санын тагын бер кешегә арттырды: ул – Соба патшасы Һададгызердан качып киткән Эльяда углы Резон иде.
Һададгызерның гаскәрен Давыт тар-мар китергәннән соң, әлеге Резон, үз тирәсенә кешеләр туплап, шул юлбасарларның башлыгына әверелде; аннары алар, Дәмәшкъкә китеп, шунда гомер сөрде.
Сөләйман үзе исән чакта, Резон, кинә тотып, Исраилнең дошманы булып кала бирде. Ул Арам иле белән идарә итте һәм, Һадад китергән бәла-казаларга өстәп, Исраилгә зыян сала торган булды.
Берзаман Сөләйман хезмәтчеләреннән берсе, Эфраим нәселеннән булган, Середа шәһәрендә яшәүче Небат углы Яробам (аның әнкәсе тол хатын Серуга иде), патшага каршы баш күтәрде.
Патшага баш күтәрүе әнә болай булды: Сөләйманның Милло кирмәнен төзегән, атасы Давыт шәһәрендә диварларның җимерек урыннарын төзекләндергән вакыты иде.
Яробам бик булдыклы кеше иде. Сөләйман, әлеге яшь егетнең ничек эшләвен күреп, аны Йосыф нәселеннән булган мәҗбүри рәвештә эшләүчеләргә башлык итеп куйды.
Беркөнне Яробамга Иерусалимнән читкә чыгарга туры килде, шулчакны аңа юлда яңа киемнәр кигән шилоһлы Ахия пәйгамбәр килеп очрады. Ялан кырда алар икесе генә иде.
Шунда Ахия, өстендәге яңа киемнәрен салып, аларны унике кисәккә ерткалады да
Яробамга менә нәрсә диде: – Ун кисәген үзеңә ал, чөнки Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә: «Мин, Сөләйман кулыннан патшалыкны тартып алып, ун ыругны синең кулга тапшырам.
Ыругларның берсен исә колым Давыт хакына һәм бөтен Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалим шәһәре хакына Сөләйманга калдырам.
Ул, Миннән йөз чөереп, Сидун алиһәсе Ашторетка, Мәаб алласы Кемошка, Аммон алласы Милкүмгә табына башлады, атасы Давыт кебек яшәмичә, Минем юлдан тайпылып, Минем күзгә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Минем кагыйдәләрне вә кануннарны бозудан сакланмады.
Мин аның кулыннан бөтен патшалыкны тартып алмыйм, Мин кушканнарны вә Минем кагыйдәләрне төгәл үтәгән, Үзем сайлап алган колым Давыт хакына Мин аны, үзе исән чакта, патша итеп калдырам.
Патшалыкны Мин аның углы кулыннан тартып алырмын һәм аның ун ыругын сиңа тапшырырмын.
Минем исемем шунда саклансын өчен, Үзем сайлап алган Иерусалим шәһәрендә, Минем йөзем каршында колым Давытның чырагы гомер бакый янып торсын өчен, аның углына Мин бер ыругны бирермен.
Ә сине исә Мин Үзем сайлап алдым, һәм син җаның теләгән бар нәрсә өстеннән патшалык итәрсең – Исраил патшасы булырсың.
Әгәр дә Мин кушканнарның һәммәсен үтәп, Минем юлдан тайпылмасаң, Минем күз алдында дөрес гамәлләр кылып, Минем кагыйдәләрне вә боерыкларны колым Давыт кебек бозудан саклансаң, Мин синең янда булырмын, синең йортыңны, Давыт йорты сыман, мәңгегә патшалар йорты итәрмен, Исраилне синең кулга тапшырырмын.
Сөләйман кылган хилафлыклар өчен, Мин Давыт нәселен хөкемгә тартырмын, ләкин гомерлеккә түгел».
Сөләйман исә Яробамның җанын кыярга ниятләде; тик Яробам Мисырга, Мисыр патшасы Шишак янына качып китте һәм Сөләйман дөнья куйганчы шунда яшәде.
Сөләйман патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм аның гакылы-зиһене хакында «Сөләйман кылган гамәлләр» дигән китапта язылган.
Шул рәвешле, Сөләйман Иерусалимдә бөтен Исраил белән кырык ел дәвамында идарә итте.
Ул, дөнья куеп, атасы Давыт шәһәрендә дәфен кылынды, һәм аның урынына тәхеткә углы Рехабгам утырды.
Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде.
Сөләйман патшадан Мисырга качып киткән һәм шунда яшәгән Небат углы Яробам, бу хакта ишетеп, Мисырда калды.
Исраилиләр Яробамны чакыртып кешеләр җибәрделәр, һәм ул бөтен Исраил җәмәгате белән бергә Рехабгам янына килде.
– Синең атаң иңнәребезгә авыр йөк салды, син исә атаң безне мәҗбүр иткән михнәттән коткар, безнең өскә салган шушы авыр йөкне җиңеләйт, шул чагында без сиңа хезмәт итәрбез, – диде алар.
Рехабгам: – Барыгыз, өч көннән кабат минем янга килерсез, – дип җавап бирде, һәм кешеләр өйләренә таралды.
Рехабгам патша, атасы Сөләйман исән чакта аңа хезмәт күрсәткән өлкәннәрне чакыртып, алардан: – Халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез? – дип сорады.
Өлкәннәр аңа: – Әгәр син бүген әлеге халыкның хезмәтчесе булып аңа булышлык күрсәтсәң, тәмле телеңне кызганмасаң, алар мәңгегә синең хезмәтчеләреңә әйләнер, – диде.
Тик Рехабгам өлкәннәр киңәшенә колак салмады, үзе белән бергә үскән һәм аңа хезмәт күрсәткән яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте:
– «Атаң безнең иңнәргә салган йөкне җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка сез ничек җавап бирергә киңәш итер идегез? – дип сорады ул алардан.
Аның белән бергә үскән ишләре болай әйтте: – «Атаң безнең иңнәргә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка син: «Минем чәнти бармагым атамның биленнән калынрак.
Әгәр минем атам сезнең иңнәргә авыр йөк салган булса, мин әлеге йөкне тагын да арттырырмын; атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза исә чаян чагуына тиңләшер», – дип әйт.
Патшаның «Өч көннән минем янга килерсез» дигән әмеренә буйсынып, Яробам вә бар халык, өч көн үтүгә, Рехабгам янына әйләнеп килде.
Патша, өлкәннәрнең киңәшенә колак салмыйча, халык белән бик кырыс сөйләште.
Яшьтәшләренең киңәшен тотып: – Минем атам сезнең иңгә авыр йөк салган булса, мин аны тагын да арттырырмын, атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза чаян чагуына тиңләшер, – диде.
Халык сүзенә патша колак салмады, һәм бу хәл Раббының ихтыяры буенча булды – Ул моны Небат углы Яробамга шилоһлы Ахиядән әйттергән сүзләре хакка чыксын өчен шулай эшләде.
Патшаның халык сүзенә колак салмавын күреп, исраилиләр аңа: – Давыт белән нәрсәбез уртак безнең?! Ишай углы мирасында безнең өлешебез юк. Шулай булгач, исраилиләр, чатырларыгызга таралышыгыз! Давыт нәселе хәзер үз йортын гына карасын! – дип, өйләренә кайтып киттеләр.
Рехабгам, шулай итеп, Яһүдә шәһәрләрендә яшәүче исраилиләр белән генә идарә итеп калды.
Шулай беркөнне Рехабгам патша мәҗбүр эшчеләр өстеннән назыйр булган Адунирамны эш белән исраилиләр янына җибәргәч, исраилиләр аны таш атып үтерделәр, Рехабгам патша үзе исә ашыгып-кабаланып арбасына утырды да Иерусалимгә качып өлгерде.
Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил халкы Давыт йортына буйсынмый.
Исраилиләр, Яробамның әйләнеп кайтканын ишетеп, аны халык җыенына чакыртып китерделәр дә бөтен Исраил халкы өстеннән патша итеп куйдылар. Бары тик Яһүдә ыругы гына Давыт йортына тугры булып калды.
Иерусалимгә әйләнеп кайтканнан соң, Сөләйман углы Рехабгам, патшалыкны үзенә кайтарырга ниятләнеп, Исраил халкына каршы сугышка чыгар өчен, бөтен Яһүдә һәм Беньямин ыругларыннан йөз сиксән меңлек гаскәр туплады.
Ләкин Аллаһы кешесе Шәмәгыйягә Аллаһыдан мондый сүз иреште:
– Яһүдә патшасы Сөләйман углы Рехабгамга һәм бөтен Яһүдә вә Беньямин йортына, шулай ук калган бар халыкка, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үзегезнең туганнарыгыз исраилиләргә каршы сугыш башламагыз; һәркайсыгыз үзенең өенә әйләнеп кайтсын, чөнки соңгы вакыйгалар Минем ихтыярым белән эшләнде». Халык, Раббы сүзенә колак салып, Раббы сүзе буенча өйләренә кайтып китте.
Яробам, таулы Эфраим төбәгендәге Шәкем шәһәрен ныгытып, шунда яши башлады; аннары әлеге шәһәрдән китеп, Пенуилне ныгытты.
Күңеленнән Яробам болай уйлады: – Әгәр бу халык, корбан китерү өчен, әүвәлгечә Иерусалимгә, Раббы йортына йөри торган булса, халыкның күңеле кабат хуҗаларына – Яһүдә патшасы Рехабгамга берегеп куюы бар, ул чагында патшалык яңадан Давыт йортына күчәр һәм халык, минем җанымны кыеп, кабат Яһүдә патшасы Рехабгамга йөзе белән борылыр.
Шуннан патша, киңәш-табыш итеп, алтыннан ике бозау сыны койдырып алды да: – Иерусалимгә йөрү сезгә кыендыр. Исраил, сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллалар менә шушыдыр, – дип, халыкка мөрәҗәгать итте
һәм сыннарның берсен Бәйт-Элдә, икенчесен Данда урнаштырды.
Бу гөнаһ эш иде; әлеге сурәтләргә гыйбадәт кылыр өчен, халык хәтта Данга кадәр барып җитә торган булды.
Шуннан Яробам, калку урыннарда гыйбадәтханәләр салдырып, халык арасыннан (гәрчә алар Леви угыллары булмаса да) каһиннәр билгеләп куйды.
Аннары сигезенче айның унбишенче көнен бәйрәм көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәм Яһүдәдә үткәрелә торган бәйрәм төсен алып, Яробам шул көнне мәзбәхтә корбан китерә торган булды. Үзе ясаткан бозау сыннарына корбан китерү йоласын ул Бәйт-Эл шәһәрендә башкарды. Бәйт-Элдәге калку урыннарда үзе салдырган гыйбадәтханәләргә Яробам каһиннәр билгеләде.
Шулай итеп, сигезенче айның үзе билгеләгән унбишенче көнендә – Исраил халкы өчен бәйрәм дип игълан ителгән көндә – Яробам, корбан китерү өчен, Бәйт-Элдәге үзе төзеткән мәзбәх янына килде.
Яробам, корбан китерергә җыенып, мәзбәх янында басып торганда, Раббы сүзенә буйсынып, Бәйт-Элгә Яһүдәдән Аллаһы кешесе килде.
Аллаһы кешесе мәзбәхкә Раббы сүзләрен җиткереп әйтте: – И-и мәзбәх, мәзбәх! Раббы болай ди: «Давыт йортында Йошия атлы угыл туар һәм мәзбәхтә корбан китерүче, калкулыкларда хезмәт итүче каһиннәрнең үзләрен синең өстеңдә корбан китерер, һәм синең өстеңдә адәм сөякләре яндырылыр».
Шул көнне ул киләчәк турында хәбәр бирде: – Раббыдан шундый хәбәр-билге килде: менә бу мәзбәх хәзер таралыр да андагы көл тузып бетәр, – диде.
Аллаһы кешесенең Бәйт-Элдәге мәзбәх хакында әйткән сүзләрен ишеткәч, Яробам патша мәзбәхтән кулын алды да, әлеге кешегә күрсәтеп: – Тотыгыз шуны! – диде. Шулчакны аның әлеге кешегә таба сузылган кулы, катып калып, бөтенләй йөрмәскә әйләнде.
Раббы исеменнән Аллаһы кешесе әйткән хәбәр-билге буенча мәзбәх тә таралып-уалып китте, көл дә тузып юкка чыкты.
Шунда Аллаһы кешесеннән патша: – Раббы Аллаңнан ялварып сора, минем хакта, зинһар, дога кыл: кулымны әүвәлге хәленә кайтарсын, – дип үтенде. Аллаһы кешесе Раббыга догаларын юллады, һәм патшаның кулы, хәрәкәткә килеп, әүвәлге хәленә кайтты.
Патша шуннан Аллаһы кешесенә: – Әйдә минем белән йортыма бар, ризыгымнан авыз ит, сине бүләклисем килә, – диде.
Әмма Аллаһы кешесе патшага болай дип җаваплады: – Мөлкәтеңнең яртысын бирсәң дә, синең белән барасым һәм анда авызыма ризык кабасым, су эчәсем юк.
Чөнки Раббы ныгытып әйтеп куйды: «Авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайткан чакта да, барган юлыңнан түгел, башка җирдән әйләнеп кайт», – диде.
Шуннан ул, Бәйт-Элгә килгән юлыннан кайтмыйча, башка юлдан китте.
Бәйт-Элдә бер карт пәйгамбәр яши иде. Шуның угыллары, өйгә кайткач, Аллаһы кешесенең ул көнне Бәйт-Элдә ни-нәрсәләр эшләгәнен, патшага нәрсәләр сөйләгәнен аталарына җиткерделәр.
– Кайсы юлдан китте ул? – дип сорады алардан аталары. Һәм угыллары Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенең кайсы юлдан китүен күрсәттеләр.
– Иярләгез әле миңа ишәкне, – диде ул угылларына. Угыллары ишәкне иярләп биргәч, ул ишәгенә атланды да
Аллаһы кешесе артыннан китеп барды. Аллаһы кешесен куып җиткәндә, тегесе имән төбендә утыра иде. – Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесе син буласыңмы? – дип сорады аңардан карт. – Мин булам, – диде тегесе.
– Әйдә минем белән өемә бар, ризыгымнан авыз ит, – диде ул аңа.
– Юк, синең белән кире китеп, өеңә бара алмыйм мин; бу урында синең белән авызыма ризыгыңны ала һәм суыңны эчә алмыйм.
Чөнки Раббы мине: «Анда авызыңа ризык аласы, суларын эчәсе булма, кайтканда да, барган юлыңнан түгел, башка юлдан кайт», – дип кисәтеп куйды, – диде Аллаһы кешесе.
– Мин дә синең кебек үк пәйгамбәрдер, – дип җаваплады аңа карт, – фәрештә миңа Раббының сүзләрен җиткерде: «Аны кире үзеңә алып кайт, тамагына капкалап, су эчсен», – диде (тик бу ялган сүз иде).
Шуннан Аллаһы кешесе аңа ияреп кайтты, картның өендә ризыктан да авыз итте, су да эчте.
Алар әле өстәл янында утырган чакта, карт пәйгамбәргә Раббы сүзе иңде,
һәм Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенә карт пәйгамбәр менә нәрсә диде: – Раббы болай ди: Раббы сүзенә буйсынмыйча, Раббы Аллаңның боерыгын үтәмичә,
кире әйләнеп кайтып, «Авызыңа ризык алма, су эчмә» дигән урында икмәк ашаган һәм су эчкән өчен, синең җәсәдеңә ата-бабаларың каберлегендә урын табылмас.
Аллаһы кешесе тамагына ашап су эчкәннән соң, аны кире борып үзенә алып кайткан карт кеше аның өчен ишәк иярләде,
һәм теге китеп тә барды. Юлда аңа бер арыслан очрап аны үтерде. Шуннан аның гәүдәсе юл өстендә ятып калды; ишәк белән арыслан исә аның гәүдәсе янында басып калдылар.
Узып баручы кешеләр, юл өстендә яткан үле гәүдәне һәм аның янында басып торган арысланны күреп, карт пәйгамбәр яшәгән шәһәргә җиткәч, бу хакта шәһәр халкына сөйләделәр.
Аллаһы кешесен барыр юлыннан борып үзенә алып кайткан пәйгамбәр бу хакта ишетеп: – Раббы сүзенә буйсынмаган теге Аллаһы кешесе ул. Раббы аны, алдан кисәткәнчә, арыслан иркенә тапшырды, һәм арыслан аны ботарлап үтерде. Шул рәвешле, Раббы Үзе әйткәннәрне үтәде, – диде һәм
угылларына ишәген иярләргә кушты; тегеләр аңа ишәкне иярләп бирделәр.
Шуннан ул китеп барды һәм Аллаһы кешесенең юлда яткан үле гәүдәсен тапты; ишәк тә, арыслан да үле гәүдә янында басып торалар иде; арыслан мәеткә кагылмаган, ишәкне дә ботарлап ташламаган.
Пәйгамбәр Аллаһы кешесенең гәүдәсен күтәреп алып ишәгенә салды да, матәм тотар һәм җир куенына тапшырыр өчен, кабат үзенең шәһәренә кайтып китте.
Аның җәсәден үзенең төрбәсенә урнаштырып, угыллары белән бергә ул: – И-и туганым! – дип елап-сыктады.
Аны җирләгәннән соң, үзенең угылларына: – Дөнья куйганнан соң мине әлеге Аллаһы кешесе янында бер төрбәдә җирләгез; минем сөякләрне аның сөякләре янына урнаштырыгыз, – дип әйтеп куйды. –
Бәйт-Элдә төзелгән мәзбәх вә Самарея калаларындагы калку урыннарда салынган барлык гыйбадәтханәләр турында Раббы боерыгы буенча әлеге пәйгамбәр әйткән сүзләр хакка чыгачактыр.
Шушы вакыйгадан соң да Яробам үзенең явыз ниятеннән кайтмады, калку җирләрдә халык арасыннан каһиннәр билгеләвен дәвам итте; теләге булган һәр кешене каһин хезмәтенә багышлап, алар калкулыктагы гыйбадәтханәләрдә каһин булып китте.
Бу гамәлләрнең һәммәсе Яробам йортын һәлакәткә этәрүче, җир йөзендә аның нәселен корытучы гөнаһ булды.
Шулвакыт Яробамның углы Абия авырып китте дә,
Яробам үзенең хатынына болай диде: – Бар, Яробам хатыны икәнеңне танымасыннар өчен, өс-башыңны алыштыр да Шилоһка кит. Анда Ахия атлы бер пәйгамбәр бар; шушы халыкның патшасы буласымны миңа ул әйткән иде.
Үзең белән ун ипи, көлчә һәм бер чүлмәк бал ал да аның янына бар; ул сиңа угыл белән нәрсә буласын әйтеп бирер.
Яробам хатыны нәкъ ире кушканча эшләде: җыенып Шилоһка, Ахия йортына юнәлде. Ахия инде күрми, чөнки картаюдан аның күзләре сукырайган иде.
Әмма Ахиягә Раббы: – Әнә, углы хакында сорашыр өчен, синең янга Яробам хатыны килә, чөнки аның углы авырып киткән. Аңа Минем сүзләремне җиткерерсең. Ул үз киеменнән килми, – дип, алдан хәбәр итеп куйган иде.
Ишектән кергән хатынның аяк тавышын ишетүгә Ахия: – Бире уз, Яробам хатыны. Нәрсәгә дип сиңа өс-башыңны алыштырырга иде?! – диде. – Миндә синең өчен начар хәбәрләр бар.
Бар, Яробамга әйт, Исраилнең Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, халык арасыннан аерып алып, Үземнең халкым Исраилнең хакиме итеп куярга ихтыяр кылдым.
Патшалыкны, Давыт йортыннан тартып алып, сиңа тапшырдым, ә син колым Давыт сыман булып чыкмадың. Ул, Минем боерыкларны үтәп, ихлас күңелдән минем юлдан барып, Минем күз алдында дөрес гамәлләр кылды;
син исә үзеңә кадәр булганнарның барчасына караганда да явызрак булып чыктың, ачуымны чыгарыр өчен, үзеңә башка илаһлар, башка сыннар койдырдың, Миннән йөз чөердең.
Шуның өчен Мин йортыңны бәлагә дучар итәчәкмен: Яробам йортындагы һәммә ир-ат затын (тоткынлыкта яисә иректә булуына карамастан) кырып чыгачакмын, тиресне беткәнче яндырган сыман, Яробам йортын да шулай яндырып бетерәчәкмен.
Әҗәлен шәһәр җирендә тапкан яробамларны этләр ботарлап ташлаячак, басу-кырда үлеп калганын күк кошлары чукып бетерәчәк». Раббы әнә шулай ди.
Сүзен дәвам итеп Ахия: – Син үзең исә тор да өеңә әйләнеп кайт, – диде. – Калага аяк басуыңа, балаң дөнья куяр.
Бөтен Исраил халкы елап-сыктап аны җир куенына тапшырыр; Яробам йортыннан бары ул гына гүргә иңдерелер, чөнки Яробам йортыннан бары ул гына Исраилнең Раббы Алласы күңеленә ярый алды.
Шуннан соң Раббы Исраил өстеннән Үзенә икенче берәүне патшалыкка ихтыяр кылыр, һәм ул патша шул көнне үк Яробам йортын тар-мар китерер; һәм болар барысы хәзер үк тормышка ашар.
Раббы Исраилне җәзага тартыр, һәм ул агымсуда чайкалып торган камыш сыман булыр. Алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куеп, Раббының ачуын кузгаткан Исраил халкын Ул аларның ата-бабаларына бирелгән игелекле җирдән елганың аръягына сөрер.
Шул рәвешле, Яробам үзенең гөнаһ эшләре белән Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән өчен, Раббы Исраилне дошман кулына тапшырыр.
Әлеге сүзләрдән соң Яробам хатыны китәргә кузгалды. Тирсага кайтып җитеп бусаганы атлауга, баласы дөнья куйды.
Баланы гүргә иңдергән чакта (Раббы Үзенең колы Ахия пәйгамбәр аша әйттергәнчә) бөтен Исраил яшь түкте.
Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның ничек сугышуы, ничек патшалык итүе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яробам егерме ике ел дәвамында патшалык итте; дөнья куйганнан соң, аның урынына тәхеткә углы Надаб утырды.
Сөләйман углы Рехабгам исә Яһүдәдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Үзенең исеме шунда саклансын өчен, Исраил ыруглары арасыннан Раббы сайлап алган шәһәрдә – Иерусалимдә – унҗиде ел дәвамында патшалык итте ул. Рехабгамның әнкәсе аммони Нагама иде.
Яһүдә халкы, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр, гөнаһ эшләр кылып, ата-бабаларына караганда да Раббының ачуын ныграк чыгарды.
Алар да үзләренә һәрбер калкулыкта, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә гыйбадәт кылу урыннары төзеделәр, изге баганалар вә алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар куйдылар.
Алар җирендә хәтта фәхеш ирләр дә булды, чөнки исраилиләр Раббы кудырган чит халыкларның бөтен әшәке эшләрен кабатлады.
Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде
һәм Раббы йортындагы, патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан бөтен алтын калканнарны да, үзе белән алып китте.
Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды.
Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар шул калканнарны тотып чыга иделәр һәм аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде.
Рехабгам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады.
Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янына гүргә иңдерелде. Аның әнкәсе аммони Нагама иде. Аннары тәхеткә Рехабгам урынына углы Абия килде.
Небат углы Яробам Исраилдә унсигезенче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Абия килде.
Иерусалимдә ул өч ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Мәгакәһ – Абшалум кызы иде.
Абия дә үзенең атасы кылган бөтен гөнаһларны кабатлады; бабасы Давыттан аермалы буларак, Раббы Алласына ихлас күңелдән итагать итмәде.
Шуңа да карамастан Раббы Алласы аңа Давыт хакына Иерусалимдә чыраг яндырды – аның углын тәхеткә утыртты һәм шулай итеп Иерусалимне тагын да ныгытты.
Чөнки Давыт Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды, хитти Урия белән булган кыланышын санамаганда, Раббы кушканнардан гомере буена читкә тайпылмады.
Рехабгам һәм Яробам арасында урнашкан дошманлык Абия идарә иткән чорда да саклана бирде.
Абия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. Абия белән Яробам да гомер бакый дошманлашып яшәделәр.
Абия, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Аса килде.
Исраил патшасы Яробам егерменче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Аса утырды һәм
кырык бер ел дәвамында Иерусалим каласында патшалык итте. Аның Мәгакәһ исемле әбисе Абшалум кызы иде.
Аса, бабасы Давыт сыман, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды.
Ул, үз җиреннән бөтен фәхеш ирләрне куып чыгарып, ата-бабалары ясаткан барлык сыннарны алып ташлады.
Алиһә Аширә хөрмәтенә табыну баганасы куйдырган өчен, Аса хәтта әбисе Мәгакәһне патшабикә исеменнән мәхрүм итте. Әлеге багананы ул, чапкалап, Кыдрун ташкыны буенда утка салды.
Калкулыкларындагы гыйбадәт кылу урыннарын юк итмәсә дә, Аса гомер бакый ихлас күңелдән Раббыга итагать итеп яшәде;
заманында атасы, соңыннан үзе дә Раббы исеменә багышлаган көмеш вә алтынны, савыт-сабаны ул Раббы йортына кертеп урнаштырды.
Аса һәм Исраил патшасы Багша идарә иткән заманда, алар арасында орыш-кырылышлар туктап тормады.
Бервакыт Исраил патшасы Багша Яһүдәгә каршы яуга күтәрелде һәм, беркем дә Яһүдә патшасы Аса биләмәсеннән чыга яисә анда үтеп керә алмасын өчен, Рамаһ каласын ныгыта башлады.
Шуннан Аса Раббы йорты вә патша сарае хәзинәсендә булган бар алтын-көмешне җыеп алды һәм, әлеге байлыкны хезмәтчеләренә тапшырып, Дәмәшкътә яшәүче Арам патшасына – Хезьйон углы Табриммунның Бен-Һадад атлы углына озатты. Хезмәтчеләре аша аңа түбәндәге сүзләрне юллады:
– Минем атам белән синең атаң дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән кебек, без дә синең белән үзара солых төзик. Менә, мин сиңа көмеш вә алтын җибәрәм, син исә, Исраил патшасы Багша илемнән китсен өчен, аның белән беркеткән солыхыңны өзсәң иде.
Бен-Һадад Аса патша белән ризалашты һәм үзенең яубашларын Исраил калаларына каршы сугышка җибәрде. Ул Ионны, Данны, Әбел-Бәйт-Мәгакәһне һәм бөтен Киннеретне, шулай ук Нәптали җирен басып алды.
Бу хакта ишеткәннән соң, Багша, Рамаһны ныгытудан туктап, Тирсага әйләнеп кайтты.
Аса патша исә, берәүне дә калдырмыйча бөтен яһүдиләрне җыеп китереп, төзелеш өчен Багша китерткән барлык таш вә агачны Рамаһ каласыннан ташытып бетерде дә шулар белән Миспа каласын һәм Беньямин җирендәге Геба каласын ныгытты.
Аса патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән батырлыклар, башкарган бөтен эшләр, ул төзегән шәһәрләр хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән. Картаймыш көнендә Асаның аяклары сызлый торганга әйләнде.
Аса, дөнья куйгач, үзенең бабасы Давыт шәһәрендә ата-бабалары янына гүргә иңдерелде. Аның урынына патшалыкка углы Еһошафат килде.
Яробам углы Надаб исә Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең икенче елында Исраил тәхетенә утырды һәм Исраил өстеннән ике ел дәвамында патшалык итте.
Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән атасы эзеннән китте һәм аның гөнаһларын кабатлады.
Исәсхәр ыругыннан булган Ахия углы Багша, аңа каршы фетнә оештырып, Надаб вә барча исраилиләр Пелешет җирендәге Гиббетон шәһәрен камалышка алган чакта, аның җанын кыйды.
Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең өченче елында Багша, Надабны үтереп, үзе аның урынына тәхеткә утырды.
Тәхеткә килгәч, Багша бөтен Яробам йортын тоташтан кырып бетерде, беркемне дә кызганмады. Яробамның гөнаһлары, аның исраилиләрне дә гөнаһ юлына этәргәне һәм, шулай итеп, Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарганы өчен, Үз колы – шилоһлы Ахия аша Раббы алдан ук әйтеп куйган сүзләрнең тормышка ашуы иде бу.
Надаб патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Исраил патшасы Багша һәм Аса патшалык иткәндә, алар арасында орыш-кырылышлар бетеп тормады.
Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең өченче елында Тирсада тәхеткә Ахия углы Багша килде һәм, бөтен исраилиләр өстеннән патша булып, шул рәвешле егерме дүрт ел патшалык итте.
Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам эзеннән китте һәм аның гөнаһларын кабатлады.
Шуннан Багша хакында Ханани углы Еһүгә Раббы сүзе иңде.
– Мин сине, юктан бар кылып, Үз халкым Исраилнең хакиме итеп куйдым, – диде Раббы, – син исә Яробам юлыннан киттең. Минем халкым Исраилне гөнаһ кылуга этәреп ачуымны чыгардың.
Шуның өчен Багшаның үзен вә аның йортын Мин зил-зәбәр китерәчәкмен, Небат углы Яробамның йортын нишләткән булсам, синең йортың белән дә шуны ук кылачакмын.
Багша ыругыннан кем дә булса калада җан тәслим кылса, аны этләр ботарлар, кырда үлеп калганын исә күк кошлары чукып бетерер.
Багша патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Багша, дөнья куеп, Тирса каласында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Элаһ килде.
Әмма Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Аның ачуын чыгарган һәм Яробам йортына ияреп хилаф эшләр башкарган, шулай ук Яробам йортын тар-мар китергән өчен, Багшаның үзе вә аның йорты турында Раббы пәйгамбәре Ханани углы Еһү аша җиткергән сүзләре әйтеп куелган иде инде.
Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең егерме алтынчы елында Багша углы Элаһ, Исраил өстеннән патша булып, Тирсада тәхеткә утырды һәм ике ел дәвамында патшалык итте.
Аның хезмәтчеләреннән Зимри исемле берәү – сугыш арбаларының яртысы белән җитәкчелек итүче адәм – аңа каршы фетнә оештырды: Элаһ Тирсадагы патша сарае башлыгы Арса йортында эчеп исергәч,
Зимри шунда килеп керде дә аны үтерде. Бу хәл Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең егерме җиденче елында булды. Элаһ урынына тәхеткә Зимри утырды.
Патшалыкны кулына төшереп тәхеткә менеп утыруга, Зимри, Багша йортының бер генә ир-ат затын да калдырмыйча, бөтенесен кырып бетерде. Шулай ук аның бөтен туган-тумачалары һәм дусларының да башына җитте.
Багшаның йортын Зимри тулысынча юкка чыгарды, һәм бу хәл Багша үзе һәм аның углы Элаһ кылган барлык гөнаһлар өчен һәм шул хилаф эшләре белән Исраил халкын да гөнаһ юлына этәргән һәм үзләренең файдасыз сыннары белән Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарган өчен, Раббының Багша турында Еһү пәйгамбәр аша җиткергән сүзләренең тормышка ашуы иде.
Элаһ патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең егерме җиденче елында тәхеткә Зимри килеп Тирсада җиде көн патша булып торды. Ул көннәрдә Исраил гаскәренең пелештиләр шәһәре Гиббетонны камалышта тоткан вакыты иде.
Шәһәрне камап алган исраилиләр, Зимринең фетнә оештырып патша җанын кыюын белгәннән соң, шул көнне үк үзләренең станында яубашы Омрине Исраил патшасы дип игълан иттеләр.
Шуннан Омри һәм аның белән бергә бөтен исраилиләр, Гиббетонны ташлап, Тирса каласын камап алдылар.
Зимри исә, шәһәрнең алынганын күреп, патша сарае кальгасына кереп бикләнде һәм үзе артыннан патша сараена ут төртте. Гөнаһ эшләр эшләгән, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылган һәм, Яробам юлыннан китеп, шул хилаф эшләре белән Исраил халкын да гөнаһ юлына этәргән өчен, ул шунда әҗәлен тапты.
Зимри патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул оештырган фетнә хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Шул вакытны Исраил халкы икегә бүленде: аның бер яртысы тәхеткә Гинат углы Тибнине утыртмакчы булды, икенче яртысы исә Омри ягына чыкты.
Ахырда Омри яклы халык Гинат углы Тибни теләктәшләрен җиңеп чыкты, һәм, Тибни җан тәслим кылып, патша тәхетенә Омри утырды.
Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең утыз беренче елында Исраил тәхетенә Омри утырды һәм унике ел дәвамында патша булып торды. Шуның алты елын ул Тирсада патшалык итте.
Шулай бервакыт Омри, ике талант көмеш бәрабәренә Самар атлы берәүдән Самарея калкулыгын сатып алып, шунда шәһәр төзетте һәм калкулыкның элекке хуҗасы Самар хөрмәтенә әлеге шәһәргә Самарея дип исем кушты.
Әмма Омри, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, үзенә кадәр булганнарның барсына караганда да күбрәк явызлык эшләде.
Ул, Небат углы Яробам юлыннан китеп, үзенең хилаф эшләре белән Исраил халкын гөнаһ юлына этәрде, файдасыз сыннары белән Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарды.
Омри патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Омри, дөнья куеп, Самареядә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Ахаб килде.
Омри углы Ахаб Исраил тәхетенә Яһүдә патшасы Аса хакимлегенең утыз сигезенче елында килде һәм Исраил өстеннән Самареядә егерме ике ел дәвамында патша булып торды.
Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләрне Омри углы Ахаб үзенә кадәр булганнарның барысына караганда да күбрәк эшләде.
Небат углы Яробам кылган гөнаһ эшләрне кабатлап кына калмыйча, ул, Сидун патшасы Этбагалның Изебел атлы кызын хатынлыкка алып, Багалга табына һәм гыйбадәт кыла башлады.
Самареядә Багалга багышлап төзеткән гыйбадәтханәдә мәзбәх эшләтте.
Ахаб шулай ук Аширәгә табыныр өчен махсус багана утыртты. Шул рәвешле, Ахаб Исраил Алласы Раббының ачуын кабартырдай хилаф эшләрне үзенә кадәр булган бөтен Исраил патшаларына караганда да күбрәк кылды.
Ахаб идарәсе чорында Бәйт-Эл каласыннан Хиел атлы берәү өр-яңадан Әрихә шәһәрен тергезде: шәһәр нигезен ул беренче углы Абирамның җаны бәрабәренә салды, ә шәһәр капкасын төпчек углы Сигүвнең җаны бәрабәренә куйды. Һәм бу – Нун углы Ешуа аша Раббы әйткән сүзләрнең тормышка ашуы иде.
Гилыгад җирендәге Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяс Ахабка болай диде: – Үзем табынган Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһиттыр: бу елларда җиргә чык бөртеге дә, яңгыр тамчысы да төшмәс! Төшә калса да, бары минем боерыгым буенча гына булыр.
Шуннан Ильяска Раббы сүзе иңде:
– Биредән китеп, көнчыгыш тарафына юл ал һәм Үрдүннән көнчыгыштарак аккан Керит инеше буенда яшерен.
Шул инештән эчеп сусыныңны басарсың, ә козгыннар сине тукландырып торыр – Мин аларга шулай боердым.
Шуннан ул, юлга кузгалып, һәммәсен Раббы кушканча эшләде: Үрдүннән көнчыгышта аккан Керит инешенә җитеп, шунда калды.
Иртәләрен вә кичләрен козгыннар аңа икмәк белән ит китерделәр, ә сусынын ул инештән су эчеп басты.
Күпмедер вакытлар узгач, әлеге инеш кипте, чөнки җиргә яңгыр яумады.
Шунда Ильяска Раббы сүзе иңде:
– Бар, Сидун Сарепатына кузгал һәм шунда кал; Мин андагы бер тол хатынга синең тамагыңны кайгыртырга боердым.
Шуннан ул, торып, Сарепат тарафына юл алды; шәһәр капкасына килеп җиткәч, утын җыеп йөрүче бер тол хатынга тап булды. Ильяс аны чакырып алып: – Зинһар, миңа эчәргә чүлмәгеңнән бераз су бир, – диде.
Хатын су алып килергә дип китеп барганда аның артыннан: – Ашарыма берәр телем икмәк тә алсаң иде, – дип кычкырды.
– Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: минем һичнинди пешкән ризыгым юк, кисмәктә бер уч он белән чүлмәк төбендә бераз май калды. Хәзер утынга бер-ике агач җыеп кайтам да үземә һәм углыма ашарга әзерлим; булган ризыкны ашап бетергәч, безгә инде үләргә генә кала, – дип җаваплады хатын.
Ильяс аңа: – Бар, хафаланма, – диде, – үзең ниятләгәнчә эшлә, ләкин әүвәл миңа шул калган оныңнан кечерәк бер көлчә пешереп бир; үзеңә һәм углыңа кабат пешерерсең,
чөнки Исраилнең Раббы Алласы әйтә: «Раббы җиргә яңгыр яудырган көнгә кадәр кисмәктә он бетмәс, чүлмәктә май кимемәс».
Хатын китеп барды һәм барысын Ильяс кушканча эшләде; байтак вакытлар ул үзе дә, Ильяс та, хатынның йорты да ризыктан өзелмәде.
Ильяс аша Раббы җиткергәнчә, кисмәктәге он бетеп тормады, чүлмәктәге май кимемәде.
Күпмедер вакыттан соң йорт хуҗасы булган әлеге хатынның углы авырып китте; малайның хәле бик нык авыраеп, ул гел сулаудан туктады.
– Аллаһы кешесе, ни кирәк сиңа миннән? Әллә кылган гөнаһларымны исемә төшерергә һәм углымны үтерергә дип килдеңме син? – диде аңа хатын.
– Бир әле миңа углыңны, – диде аңа Ильяс һәм, аның кулыннан баланы алып, үзе яшәгән өске каттагы бүлмәгә күтәреп керде дә түшәгенә яткырды.
Аннары Раббыга мөрәҗәгать итеп: – И Раббы Аллам! Мине сыендырган шушы тол хатынны бәлагә салып углының җанын кыярсың микәнни?! – диде
һәм, өч тапкыр бала өстенә капланып, Раббыга ялварды: – И Раббы Аллам! Баланың җанын кабат тәненә кайтарсаң иде!
Раббы Ильясның гозерен ишетте: баланың җаны кабат тәненә әйләнеп кайтты, һәм бала терелде.
Ильяс, баланы күтәреп, өске каттагы бүлмәдән төште дә өйгә керде: – Менә кара, углың исән! – дигән сүзләр белән баланы әнкәсенә тапшырды.
– Хәзер инде мин синең Аллаһы кешесе булуыңа да, син җиткергән Раббы сүзләренең хак булуына да чын-чынлап ышанам, – диде Ильяска теге хатын.
Байтак вакытлар узганнан соң, корылыкның өченче елында, Ильяска Раббы сүзе иңде: – Бар, Ахабның күзенә барып күрен, һәм Мин җиргә яңгыр җибәрермен, – диде Ул.
Шуннан Ильяс Ахаб белән күрешергә китте. Бу вакытны Самареядә коточкыч ачлык хөкем сөрә иде.
Ахаб патша үзенең сарай башлыгы Убадияне чакыртып китереп (әлеге Убадия Раббыдан куркып Аны хөрмәт итүчеләрдән иде. Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыя башлагач, ул, йөз пәйгамбәрне таудагы ике мәгарәгә иллешәр-иллешәр итеп яшереп, аларны шунда ашатып-эчертеп тота) аңа: – Җирдәге бөтен кизләү вә инешләрне йөреп чыгыйк, мал-туарны харап итмәс өчен, берәр җирдә атларга һәм качырларга ашатырдай үлән тапмабызмы, – диде.
Шуннан алар, йөреп чыгасы җирләрне бүлешеп, Ахаб бер юлдан, Убадия икенче юлдан китеп барды.
Беркөн шулай юл буйлап барган чакта, Убадиягә Ильяс килеп очрады. Убадия, аны танып алып, йөзтүбән җиргә капланды һәм: – Ильяс әфәндем, синме бу? – дип сорады.
– Мин, – дип җавап бирде тегесе һәм: – Бар, әфәндеңә: «Ильяс биредә», – дип әйт, – диде.
– Нинди гөнаһым бар минем?! – диде аңа Убадия. – Үтерсен дип, мин хезмәтчеңне Ахаб кулына тапшыруыңмы?!
Раббы Аллаң Үзе шаһиттыр: хуҗам сине эзләргә җибәрмәгән бер генә патшалык та, бер генә халык та калмады инде. Синең юклыгыңны белгәч, әлеге патшалыкны вә халыкны ул: «Ильясны таба алмадык», – дип ант эчәргә мәҗбүр итә иде.
Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың.
Синең яннан китеп баруга Раббы Рухы сине мин белмәгән тарафларга алып китсә? Мин Ахабка хәбәр алып килеп, ул сине таба алмаса, минем җанымны алачак бит. Ә мин, синең хезмәтчең, яшьтән Раббыдан куркып Аны хөрмәт итәмен.
Мәликә Изебел Раббы пәйгамбәрләренең җаннарын кыярга тотынгач, Раббының йөз пәйгамбәрен иллешәрләп тау мәгарәсенә яшерүем һәм аларны ашатып-эчертеп тотуым хакында сиңа, минем әфәндемә, мәгълүм түгелмени?!
Һәм син миңа хәзер: «Бар, хуҗаңа: „Ильяс биредә“», – дип әйтергә кушасың. Үтерәчәк ул мине!
– Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: бүген мин Ахабка күренермен! – диде Ильяс.
Шуннан Убадия, Ахабны эзләп табып, аңа әлеге хәбәрне җиткерде, һәм Ахаб Ильяс белән очрашырга китте.
Ильясны күрүгә Ахаб: – Исраилне бәла-казага салучы кеше синме инде ул?! – дип сорады.
– Исраил бәла-казага минем аркада тарымады, син үзең һәм синең атаң йорты гаепле моңа. Багаллар артыннан ияреп, Раббы әмерен санламадыгыз, – диде Ильяс. –
Ә хәзер бөтен Исраил халкын Кәрмил тавына җыеп китер. Изебел өстәленнән тукланучы дүрт йөз илле Багал пәйгамбәре һәм алиһә Аширәгә табынучы дүрт йөз пәйгамбәр дә шунда килсен.
Ахаб, бөтен Исраил халкын чакыртып, пәйгамбәрләрнең барысын Кәрмил тавына җыеп китертте.
Шуннан Ильяс, җыелган халык янына чыгып: – Тагын күпмегә кадәр сез ике аягыгызга да чатанлап йөрергә җыенасыз? – диде. – Әгәр Раббыны Аллаһы дип таныйсыз икән – Аңа иярегез; әгәр инде Багалны алла дип беләсез икән – аның артыннан барыгыз. Халык аңа бер кәлимә сүз катмады.
Аннары Ильяс аларга болай дип әйтте: – Мин – Раббының исән калган бердәнбер пәйгамбәре. Багал пәйгамбәрләренең саны исә дүрт йөз илле кешедер.
Хәзер безгә ике үгез бозау китерсеннәр; алар, бозауның берсен сайлап алып, аны кисәкләргә бүлсеннәр дә утын өстенә салсыннар, әмма учакны кабызмасыннар; мин дә, икенче бозауны әзерләп, аны утын өстенә салырмын, ләкин учакны кабызмам.
Шуннан сез үзегезнең илаһыгызның исемен атарсыз, мин исә Раббы исемен чакырырмын. Безнең догалар кабул кылынганны белдереп, учакка ут салган алла – хак дөрес Алладыр. Халык аның белән килешеп: – Яхшы, шулай булсын, – дип җавап бирде.
Багал пәйгамбәрләренә Ильяс: – Сезнең кешеләр күбрәк; шулай булгач, әүвәл сез бозауларның берсен сайлап алып әзерләгез дә илаһыгыз исемен атагыз, әмма учакны кабызмагыз.
Шуннан болар, аларга бирелгән үгез бозауларның берсен алып, аны әзерләделәр дә: – Багал, җавап бир безгә! – дип кычкыра башладылар һәм иртәдән алып төшкә кадәр аның исемен тәкрарладылар, тик бер тавыш та, җавап та ишетелмәде. Аннары алар үзләре ясаган мәзбәх тирәли биергә тотындылар.
Көн үзәкләре җиткәч, Ильяс аларга мәсхәрә белән: – Катырак кычкырыгыз, ул бит алла, бәлки, уйга талгандыр, яисә бер-бер эше бардыр, яки юлга чыккандыр, йә булмаса йокыга киткәндер; кычкырсагыз уяныр иде, – диде.
Шуннан алар тагын да ныграк кычкырырга, тәннәреннән кан ага башлаганчы, гадәтләре буенча, кылыч, сөңге белән үзләренә чәнчергә тотындылар.
Вакыт төштән авышты, ә алар һаман котыра-шашына бирде, һәм бу хәл, кичке корбан китерү вакыты җиткәнче, шулай дәвам итте, ләкин бернинди тавыш та, җавап та, өн дә ишетелмәде.
Шулчак Ильяс бөтен халыкка: – Бире килегез, – диде. Бар халык аның тирәсенә җыелды, һәм Ильяс Раббының хәрабә хәленә килгән мәзбәхен янәдән торгызды:
Раббы «Синең исемең Исраил булыр» дигән сүзләрне кабул иткән Ягъкубның унике ыругы санынча унике таш алып,
шул ташлардан Раббы исеменә багышланган мәзбәхне төзеде, аның тирәли ике сеа ашлык сыешлы чокыр казыды,
утынны өйде дә бозауны кисәкләп шуның өстенә урнаштырды һәм:
– Дүрт чүлмәккә су тутырып алыгыз да яндырасы корбан һәм утын өстенә түгегез, – диде. Аннары: – Тагын кабатлагыз, – диде. Халык кабатлады. – Өченче тапкыр шуны ук эшләгез, – диде. Халык өченче тапкыр шуны ук кабатлады.
Су, мәзбәх тирәли түгелеп, хәтта чокыр да су белән тулды.
Кичке корбан китерер вакыт җиткәч, Ильяс пәйгамбәр якын килеп болай диде: – И Раббы, Ибраһим, Исхак һәм Исраил Алласы! Синең Исраил Алласы булуыңа һәм минем – Синең колыңның – боларны Синең кушуың буенча эшләвемә бөтенесе менә хәзер шушында инансыннар!
И-и Раббы, шушы халык Син Раббының Аллаһы булуына инансын һәм дә Син аларның йөрәген кабат яулап алсын өчен миңа җавап бир!
Нәкъ шулчакны Раббы ут иңдерде, һәм ялкын шундук корбанны да, утынны да, ташларны да, җирне дә яндырып бетереп, чокырдагы суны да киптерде.
Шушы хәлне күрүгә, бар халык йөзтүбән җиргә капланды һәм: – Раббы – Аллаһы Ул, Раббы – Аллаһы Ул! – дип тәкрарларга тотынды.
– Багал пәйгамбәрләрен тотыгыз, берсе дә качып котыла алмасын, – диде шунда Ильяс халыкка, һәм тегеләрне тотып алдылар. Аннары Ильяс, аларны Кыйшон инешенә таба алып китеп, шунда чәнчеп үтерде.
– Бар, ашап-эч, чөнки ишелеп яуган яңгыр тавышы ишетелә, – диде Ильяс Ахабка,
һәм Ахаб ашап-эчәргә дип китте, Ильяс исә Кәрмил тавына менде дә, башын җиргә иеп, йөзен ике тезе арасына яшерде.
– Бар, диңгез ягына кара әле, – диде ул аннары хезмәтчесенә. Тегесе, китеп, карап килде һәм: – Берни дә күренми, – дип җаваплады. Ильяс шулай җиде тапкыр: – Бар, карап кил, – диде.
Җиденче тапкырында хезмәтчесе: – Диңгез ягыннан уч төбе кадәр генә кечкенә бер болыт күтәрелеп килә, – дип әйтте. Аннары Ильяс аңа: – Ахабка барып: «Арбаңны җик тә юлга кузгал, югыйсә яңгырга эләгерсең», – дип әйт, – диде.
Ул арада күк йөзен болытлар каплап алды, җил кузгалды һәм ишелеп яңгыр ява башлады. Ахаб, арбасына утырып, Изрегылга таба кузгалды.
Ильяска шунда Раббы кодрәте иңеп, ул япанчасының чабуларын билбавына кыстырды да Изрегылга кайтып җиткәнче Ахаб алдыннан чабып барды.
Ахаб, кайтып, Ильясның ни-нәрсәләр эшләве, шулай ук пәйгамбәрләрнең барысын кылычтан уздыруы турында Изебелгә сөйләп бирде.
Шуннан Изебел, «Син аларның җанын кыйган кебек, иртәгә шушы вакытка мин дә синең җаныңны кыймасам, аллаларымның иң каты каһәре төшсен миңа» дигән сүзләрен җиткерер өчен, үзенең илчесен Ильяс янына җибәрде.
Гомерен саклап калыр өчен, Ильяс качып китте. Яһүдә Беер-Шебасына килеп җиткәч, хезмәтчесен шунда калдырды да
үзе әле тагын бер көн чүл буйлап барды һәм бер артыш куагы янына килеп җитеп аның төбенә утырды да үзенә әҗәл җибәрүен үтенеп: – Җитәр инде, Раббы, ал минем җанымны, чөнки мин үземнең ата-бабаларымнан яхшырак түгелмен, – диде.
Аннары артыш куагы төбенә ятып йокыга талды. Шул чакны аңа фәрештә кагылып китеп: – Тор, тамагыңа ашап ал, – диде.
Ильяс як-ягына каранды һәм баш очында күмер өстендә пешкән көлчә белән бер чүлмәк су күрде. Ашап-эчкәч, ул кабат йокларга ятты.
Бераздан Раббы фәрештәсе аның янына икенче кат әйләнеп килде һәм аңа орынып: – Тор, тамагыңа ашап ал, чөнки сине ерак юл көтә, – диде.
Ильяс, торып, ашап-эчте. Шушы ризык белән тамагын ныгытканнан соң, Аллаһының Хореб дип исемләнгән тавына барып җиткәнче, кырык көн вә кырык төн буе юлда булды.
Анда ул, мәгарәгә кереп, төнне уздырды. Шунда аңа Раббы сүзе иңде. Раббы аңа: – Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – диде.
– Мин ихлас күңелдән Күкләр Хуҗасы Раббыга хезмәт иттем, – дип җаваплады Аңа Ильяс. – Чөнки исраилиләр, Синең белән төзегән килешүне кире кагып, Синең мәзбәхләреңне җимерделәр, пәйгамбәрләреңне кылычтан уздырдылар; мин берьялгызым калдым; җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр.
– Тау өстенә чык та Раббы каршына килеп бас, – диде аңа Раббы, – янәшәңнән Раббы узар. Шул вакытны тау-ташларны кубарып, кыяларны җимереп, Раббы алдыннан көчле җил-давыл күтәрелде, әмма әлеге җил-давылда Раббының барлыгы сизелмәде. Җилдән соң җир тетри башлады; әмма җир тетрәвендә дә Раббының барлыгы сизелмәде.
Җир тетрәгәннән соң ялкын кабынды; әмма Раббы ялкын эчендә дә юк иде. Ут-ялкыннан соң йомшак кына пышылдаган бер тавыш ишетелде.
Әлеге сүзләрдән соң Ильяс, йөзен япанчасы белән каплап, һавага чыкты һәм мәгарә авызы төбендә туктап калды. Шулчакны аңа: – Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – дигән тавыш килеп иреште.
– Мин ихлас күңелдән Күкләр Хуҗасы Раббыга хезмәт иттем, – диде Ильяс, – чөнки исраилиләр, Синең белән төзегән килешүне кире кагып, Синең мәзбәхләреңне җимерделәр, пәйгамбәрләреңне кылычтан уздырдылар; мин берьялгызым калдым; җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине эзлиләр.
– Килгән юлың белән кабат Дәмәшкъ чүленә кит, – диде аңа Раббы. – Барып җиткәч, май сөртеп, Хазаилне Арам патшасы итеп билгелә,
Нимши углы Еһүне исә, май сөртеп, Исраил патшасы итеп билгелә; Әбел-Мехоладагы Шафат углы Элишаны, май сөртеп, үз урыныңа пәйгамбәр итеп калдыр.
Хазаилнең кылычыннан качып котыла алганнарны Еһү кырып бетерер, Еһү кылычыннан исән калганнарның җанын исә Элиша кыяр.
Хәлбуки Исраил җирендә Мин җиде мең кешене исән калдырдым: алар Багал каршында тез чүкмәделәр, аның сыннарын үпмәделәр.
Шуннан Ильяс әлеге урыннан китеп барды һәм Шафат углы Элишаны эзләп тапты. Бу вакытны Элиша унике пар үгез җигеп җир сөреп ята һәм Ильяс килгәндә уникенче пар үгезе артыннан бара иде. Элиша яныннан узып барышлый, Ильяс үзенең япанчасын аның җилкәсенә салды.
Шунда Элиша, үгезләрен калдырып, Ильяс артыннан йөгерде һәм аңа: – Ата-анамны үбеп хушлашырга рөхсәт бир миңа, аннары мин синең белән китәрмен, – диде. – Бар, – дип җаваплады аңа Ильяс, – мин сине тотмыйм.
Элиша, аның яныннан китеп, ике үгезен чалды, аннары, сукасын ягып, ит кыздырды да аны халыкка таратты. Халык шул итне ашады. Элиша үзе исә, кузгалып, Ильяс артыннан иярде һәм аның ярдәмчесенә әверелде.
Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыйды да (аңа үзенең атлары һәм сугыш арбалары белән тагын утыз ике патша да кушылган иде), Самареяне камап алып, аңа каршы сугыш башлады.
Бен-Һадад, Исраил патшасы Ахаб янына шәһәргә үзенең илчеләрен җибәреп, алар аша мондый хәбәр юллады:
– Синең бөтен алтын-көмешләрең һәм иң затлы хатыннарың белән балаларың минеке.
Аңа җавап итеп Исраил патшасы болай диде: – Син әйткәнчә булсын, патша әфәндем, мин үзем һәм минем бар нәрсәм синеке.
Аннары илчеләр кабат килеп: – Бен-Һадад болай дип әйтә: «Алтын-көмешләреңне, хатыннарыңны һәм балаларыңны таләп итәр өчен, мин илчеләр җибәргән идем;
иртәгә исә шушы вакытка синең янга үземнең хезмәтчеләремне җибәрермен, алар синең йортыңны һәм хезмәтчеләреңнең йортын карап чыгып күзләре төшкән бар әйбереңне алып китәрләр», – диделәр.
Шуннан соң Исраил патшасы, илдәге барча өлкәннәрне җыеп, болай диде: – Күрегез моны: Бен-Һадад яман эшкә тотынды. Минем хатыннарымны һәм балаларымны, алтын-көмешләремне сорап илчеләрен җибәргәч, мин аңа һич каршы килмәгән идем.
Илнең бар өлкәннәре һәм барча халык аңа: – Тыңлама да аны, ризалашма да, – диде.
Шуннан ул Бен-Һадад илчеләренә болай диде: – Әфәндем патшага әйтегез: синең хезмәтчең беренче таләпне үтәргә әзер, ә менә бу соңгысын эшли алмый, диегез. Илчеләр, китеп, шул җавапны Бен-Һададка тапшырдылар.
Ул үзенең илчеләрен кабат юллады. Һәм алар Бен-Һададның: – Самарея шәһәреннән минем кешеләрем берешәр уч җыярлык көл-тузан калса, аллаларымның миңа иң каты каһәре төшсен! – дигән сүзләрен килеп әйттеләр.
Исраил патшасы аларга: – Кайтып әйтегез: биленә кылыч тагучы кылычын салучыдай мактанмасын, – диде.
Бу сүзләрне ишетеп, чатыр эчендә башка патшалар белән шәраб эчеп утыручы Бен-Һадад үзенең хезмәтчеләренә: – Һөҗүмгә әзерләнегез! – диде, һәм алар һөҗүмгә әзерләнә башладылар.
Шулвакыт Исраил патшасы Ахаб янына бер пәйгамбәр килеп: – Раббы болай дип әйтә: «Очсыз-кырыйсыз дошман явын күрәсеңме? Бүген Мин аларны синең кулга тапшырырмын, һәм син Минем Раббы икәнемне белерсең», – диде.
– Кем башкарып чыгар бу эшне? – дип сорады Ахаб. – Раббы әйтә: «Өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре», – диде пәйгамбәр. – Сугышны кем башлар? – дип сорады Ахаб. – Син, – дип җаваплады пәйгамбәр.
Ахаб өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләрен барлады, аларның саны ике йөз утыз ике булып чыкты. Аннары бар халыкны – бөтен исраилиләрне – җыеп алды, аларның саны җиде мең булып чыкты.
Көн үзәгендә алар һөҗүмгә кузгалды. Бу вакытны исә Бен-Һадад үзенә ярдәм итүче утыз ике патша белән чатыр эчендә эчеп-исереп утыра иде.
Беренче булып өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре кузгалды. Бен-Һадад, үзенең күзәтчеләрен җибәреп, алар аңа: «Самареядән кешеләр чыкты», – дип килеп әйттеләр.
– Әгәр алар иминлек белән чыккан булсалар, тереләй тотып алыгыз; әгәр инде сугышырга дип чыксалар, барыбер тереләй тотып алыгыз, – диде ул.
Шәһәрдән башта өлкә башлыкларының яшь хезмәтчеләре, аннары алар артыннан Исраил гаскәре чыкты.
Һәркем үзенең дошманына ташланды. Арамиләр кача башлады, исраилиләр аларны куа китте. Арам патшасы Бен-Һадад үзенең җайдаклары белән бергә ат менеп качып котылды.
Исраил патшасы исә, шәһәрдән атылып чыгып, дошманның атларын, сугыш арбаларын тар-мар китерде, Арам гаскәрләре зур югалтуларга дучар булды.
Исраил патшасы янына пәйгамбәр килеп болай диде: – Хәзер инде бар, көчеңне тупла, ни-нәрсәләр эшлисен алдан карап, чамалап куй, чөнки бер ел үтүгә Арам патшасы кабат сиңа каршы яуга кузгалачак.
Арам патшасының хезмәтчеләре үз патшаларына: – Аларның Алласы – таулар Алласыдыр, шуңа күрә исраилиләр бездән көчлерәк булып чыкты, – диделәр. – Әгәр алар белән тигез җирдә сугыша калсак, һичшиксез, без җиңәр идек.
Димәк ки, менә нәрсә эшлә: син ул патшаларны җитәкчелектән алып ат та алар урынына гаскәр башлыкларын билгелә;
әүвәлге күләмдә гаскәр тупла, атларны да, сугыш арбаларын да әүвәлгечә санда булдыр; шуннан без алар белән тигез җирдә сугышырбыз һәм шул чакта инде, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Арам патшасы, алар сүзенә колак салып, нәкъ шулай эшләде.
Бер ел узуга Бен-Һадад арамиләрне туплады да, Исраил белән сугышыр өчен, Афыкка юнәлде.
Исраилиләр дә яуга җыенды; алар, азык-төлекләрен алып, Арам гаскәренә таба кузгалдылар һәм дошманнары каршында зур булмаган ике туплам кәҗә көтүен хәтерләткән станнарын корып куйдылар. Арам сугышчылары исә бөтен әйләнә-тирәне тутырды.
Шунда Исраил патшасы янына Аллаһы кешесе килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләр: „Аларның Раббысы – тау Алласы, ул үзән Алласы түгелдер“, – дип әйткән өчен һәм сез Минем Раббы булуымны белсен өчен, әлеге дошман чирүен Мин синең кулга тапшырам».
Шул рәвешле алар җиде көн дәвамында кара-каршы тупланып тордылар. Җиденче көнне сугыш башланды, һәм исраилиләр арамиләрнең йөз меңлек җәяүле гаскәрен бер көн эчендә тар-мар китерде.
Башкалары Афыкка качты, ләкин анда исән калганнарның егерме җиде меңе өстенә дивар ишелеп төште. Бен-Һадад үзе шулай ук шәһәргә качты һәм эчке бүлмәләрнең берсенә кереп яшеренде.
Хезмәтчеләре аңа: – Исраил йорты патшалары – мәрхәмәтле патшалар, дип ишеткән идек. Билебезгә тупас тукыма, башыбызга бау урап, Исраил патшасы янына барырга рөхсәтеңне бирсәң иде, бәлки, гомереңне аяп калыр, – диделәр.
Алар, билләренә тупас тукыма, башларына бау урап, Исраил патшасы янына килделәр һәм: – Синең хезмәтчең Бен-Һадад гомерен аяуны үтенә, – диделәр. – Ул исәнмени? Ул – минем туганым, – дип җавап кайтарды тегесе.
Әлеге кешеләр моны яхшы фалга санап аның авызыннан чыкан сүзне эләктереп алдылар һәм: – Әйе, Бен-Һадад – синең туганың, – дип, патшаның сүзен җөпләделәр. – Барыгыз, алып килегез аны, – диде патша. Бен-Һадад аның янына чыкты, һәм патша аны үз янына арбага утыртты.
Бен-Һадад аңа: – Минем атам синең атаңнан тартып алган шәһәрләрне мин сиңа кире кайтарырмын. Минем атам Самареядә сәүдә мәйданнары тоткан кебек, син дә Дәмәшкътә үзең өчен сәүдә мәйданнары тота алырсың, – диде. – Шундый шартларда килешү төзегәннән соң, мин сине җибәрермен, – диде аңа Ахаб һәм, килешү төзеп, аны кайтарып җибәрде.
Раббы боерыгы буенча пәйгамбәрләр таифәсеннән берәү үзенең ишенә: «Зинһар, сук миңа!» – дип сүз кушты. Әмма теге аңа сугарга риза булмады.
– Раббы сүзенә колак салмаган өчен, минем яннан киткән чакта сине арыслан ботарлап ташлаячак, – диде аңа шулчак пәйгамбәр. Теге аның яныннан китеп барды, һәм юлда арыслан очрап әлеге кешене ботарлап ташлады.
Шуннан әлеге пәйгамбәр, икенче берәүне табып: – Зинһар, сук миңа! – диде. Тегесе моны кыйный-кыйный җәрәхәтләп бетерде.
Аннары пәйгамбәр күзләренә үк төшереп йөзен бөркәнчек белән томалады да, яныннан патшаның үтүен көтеп, юл читенә барып басты.
Янәшәсеннән патша узып барган чакта, ул кычкырып патшага мөрәҗәгать итте: – Мин сугышның иң кызу җирендә булдым. Шунда бер кеше, әсир төшкән сугышчыны минем янга китереп: «Бу адәмнән күзеңне алма. Әгәр кача калса, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, яисә син бер талант көмеш түләргә мәҗбүр булырсың», – диде.
Мин башка эшләр белән мәшгуль булган арада, теге әсир качкан булып чыкты. Исраил патшасы аңа: – Син гаеплесең; гаебеңне үзең дә таныйсың бит, – дип җавап бирде.
Шулчак пәйгамбәр җәһәт кенә күз-башыннан бөркәнчеген алып ташлады, һәм Исраил патшасы пәйгамбәрне танып алды. Пәйгамбәр әйтте:
– Раббы болай ди: «Мин һәлакәткә дучар иткән кешене кулыңнан ычкындырган өчен, аның җаны урынына синең җаның кыелыр, аның халкы урынына синең халкың кырылыр».
Чырае караңгыланган Исраил патшасы, ачуыннан кайнап, өенә таба юнәлде һәм Самареягә кайтты.
Әлеге вакыйгалардан соң менә нәрсәләр булды: изрегыллы Наботның йөзем бакчасы Самарея патшасы Ахаб сарае белән янәшә иде.
Беркөн Ахаб Наботка: – Үзеңнең йөзем бакчаңны миңа бир. Мин анда яшелчә үстерермен, чөнки ул минем йортым белән янәшә. Аның урынына мин сиңа тагын да яхшырак йөзем бакчасы бирермен яисә, әгәр инде теләсәң, бакча бәясен көмешләтә түләрмен, – диде.
– Ата-бабаларымның мирас җирен сиңа бирмим мин; андый эштән Раббы Үзе сакласын! – дип җавап кайтарды аңа Набот.
Изрегыллы Наботның «Ата-бабаларымның мирас җирен сиңа бирмим мин» дигән сүзләреннән соң Ахаб, ачуыннан кайнап, караңгы чырай белән өенә кайтып китте. Өендә ул ашап-эчеп тормады, урын өстенә менеп ятты да йөзен читкә борды.
Хатыны Изебел, аның янына кереп: – Нәрсәдән шулай җаның тынгысызлана, хәтта тамагыңа ризык та капмадың, – дип сорады.
– Изрегыллы Наботка мин: «Көмеш бәрабәренә миңа йөзем бакчаңны бир, әгәр теләсәң, аның урынына мин сиңа башка йөзем бакчасы бирермен», – дип сөйли башлаган идем, ул миңа: «Үземнең йөзем бакчамны бирмим мин сиңа», – дип җавап кайтарды, – диде ул хатынына.
Хатыны Изебел аңа, җавап итеп: – Исраил патшасы шулай эш итәргә тиешме?! Әйдә тор, тамагыңны туйдыр һәм тыныч бул; изрегыллы Наботның йөзем бакчасын алып бирермен мин сиңа, – диде.
Шуннан ул Ахаб исеменнән хатлар язды да, аның мөһерен сугып, Набот белән бер калада яшәүче өлкәннәргә һәм шәһәрнең аксөякләренә җибәрде.
Әлеге хатларда ул болай дип язды: «Шәһәрдә ураза көне игълан итегез дә, халыкны җыеп, Наботны халык арасына, дәрәҗәле урынга утыртыгыз.
Аның каршына ике адәм актыгы утырсын да „Син Аллаһыны һәм патшаны яманладың“ дип, аңа каршы шаһитлык бирсен; аннары аны алып чыгып таш атып үтерегез».
Набот яшәгән шәһәрнең өлкәннәре һәм аксөякләре, Изебел боерганча, аларга җибәргән хатларда язылганча, барысын да шулай эшләде.
Ураза көн игълан иттеләр дә, халыкны җыеп, Наботны халык арасына, дәрәҗәле урынга утырттылар.
Аннары ике адәм актыгы чыгып аның каршысына утырды да халык алдында: – Набот Аллаһыны һәм патшаны яманлады, – дип, ялган шаһитлык бирде. Шуннан Наботны шәһәр читенә алып чыктылар да таш атып үтерделәр.
Аннары «Наботны таш атып үтердек» дигән хәбәр белән Изебелгә кеше җибәрелде.
Наботны таш атып үтерүләрен ишеткәч, Изебел Ахабка: – Бар, изрегыллы Наботның йөзем бакчасын үзеңә ал. Сиңа көмеш бәрабәренә бирергә теләмәгән иде, хәзер инде Набот үзе юк, гүр иясе булды, – диде.
Наботның вафат булуын ишетүгә Ахаб, торып, изрегыллы Наботның йөзем бакчасын үзенә алырга китте.
Бу вакытны тишбәле Ильяска Раббыдан сүз иңде:
– Бар, Самареядә идарә итүче Исраил патшасы Ахаб каршысына чык; хәзер ул Наботның йөзем бакчасында, бакчаны үзенә алмакчы булып шунда килде.
Аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Син кеше җаны кыйдың, инде хәзер аның мирасына кул сузасыңмы?!» Аннары аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Хактыр, этләр Наботның канын ялаган урында синең каныңны да яларлар!»
Ахаб Ильясны күрүгә: – Син мине тагын таптың, и дошман! – диде. Ильяс исә аңа: – Таптым, чөнки син, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, бөтен йөрәгең белән шуңа бирелдең, – дип җаваплады. –
Раббы болай дип әйтә: «Мин сиңа бәла-казалар җибәрермен, нәселеңне юк итәрмен, тоткынлыкта яисә иректә булуына карамастан, Исраилдә Ахаб нәселенең барча ир-ат затын кырып бетерермен, – ди. –
Ачуымны чыгарган өчен һәм Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән өчен, Небат углы Яробам йортын вә Ахия углы Багша йортын нәрсә эшләткән булсам, синең йортны да шундый язмыш көтә».
Шулай ук Изебел хакында да Раббы: «Изебелне Изрегылның шәһәр дивары тышында этләр ашап бетерер», – дип әйтә.
Шәһәр эчендә үлгән Ахаб кешеләрен этләр ботарлар, басу-кырда әҗәлен тапканын күк кошлары чукып бетерер.
(Хатыны Изебел коткысына бирелеп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылган һәм шуңа бөтен йөрәген салган Ахаб ише кемсәләрнең моңарчы әле булганы юк иде.
Ул, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән амориләр сыман потларга табына башлап, бик әшәке эш кылды.)
Әлеге сүзләрне тыңлап бетергәннән соң, Ахаб, өстендәге киемнәрен ертып, гәүдәсенә тупас тукыма урады да уразага керде. Төнлә дә шул ук киеменнән йоклады, үзе тәмам басынкыланып калды.
Тишбәле Ильяска тагын Раббы сүзе иңде:
– Күрәсеңме, Минем алда Ахаб ничек юашланып калды? Минем алда түбәнчелек күрсәткән өчен, үзе исән чакта, Мин аны бәла-казага салмам, аның йортына бәла-җәзаны Мин углы исән вакытта җибәрәчәкмен, – диде.
Өч ел гомер узды, шул вакыт эчендә Арам һәм Исраил арасында сугышлар булмады.
Өченче елны Яһүдә патшасы Еһошафат Исраил патшасы Ахаб янына юл алды.
Исраил патшасы үзенең хезмәтчеләреннән: – Рамот-Гилыгадның безнең җир булуын беләсезме? – дип сорады. – Ник соң без аны Арам патшасы кулыннан кире алырга җыенмыйбыз, – диде.
Шуннан ул, Еһошафатка мөрәҗәгать итеп: – Рамот-Гилыгадка каршы минем белән яуга барасыңмы? – дип сорады. Исраил патшасына Еһошафат: – Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; синең атлар кая барса, минекеләр дә шунда барыр, – дип җавап кайтарды.
Исраил патшасына ул тагын болай диде: – Әүвәл Раббыга мөрәҗәгать итеп кара.
Исраил патшасы, дүрт йөзгә якын пәйгамбәрне җыеп: – Рамот-Гилыгадка каршы сугышка барыргамы миңа әллә бармаскамы? – дип сорады. Пәйгамбәрләр аңа: – Бар, Хуҗа-Хаким әлеге шәһәрне патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.
Моңа каршы Еһошафат: – Биредә тагын берәр Раббы пәйгамбәре булса, аның аша да сорап карар идек, – диде.
Аңа җавап итеп Исраил патшасы: – Раббыга мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер кеше бар, ләкин мин аны яратмыйм, чөнки, пәйгамбәрлек кылганда, миңа кагылышлы мәсьәләләрдә аның яхшы сүз әйткәне юк, яманны гына сөйли; ул – Имла углы Михая, – диде. – Алай дип әйтмә, патша, – диде аңа Еһошафат.
Шуннан Исраил патшасы, сарай кешеләренең берсен чакыртып: – Тиз генә Имла углы Михаяне алып кил! – диде.
Патша киемнәре кигән Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүдә патшасы Еһошафат һәркайсы үз тәхетендә Самарея капкасы төбендәге ындыр табагында утыра, ә пәйгамбәрләр барысы алар каршында пәйгамбәрлек кылып тора иде.
Үзенә тимер мөгезләр эшләтеп алган Кенагана углы Сәдыкыйя шунда әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләрне син шушы мөгезләр белән сөзеп тәмам кырып бетерәчәксең!»
Башка пәйгамбәрләр дә аның сүзен куәтләде: – Рамот-Гилыгадка яу белән бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак.
Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде.
Моңа җавап итеп Михая: – Раббы Үзе шаһиттыр: Раббы миңа нәрсә кушса, шуны сөйләп бирермен! – диде.
Михая, шулай итеп, патша каршына килеп басты. Патша аңа: – Михая, Рамот-Гилыгадка яу белән барыргамы безгә әллә юкмы? – дип сорау бирде. Тегесе патшага: – Бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.
– Раббы исеме хакына бары дөресен генә сөйлә, дип ничә тапкыр ант иттерергә сине?! – диде аңа патша.
Шуннан Михая болай диде: – Көтүчесез калган сарыклар сыман таулар арасына сибелгән Исраил халкын күрдем мин. Раббы әйтте: аларның башлыклары юк, һәркайсы хәере белән үз өенә әйләнеп кайтсын, диде.
– Пәйгамбәрлек кылып, аның миңа яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли, дип әйттем бит мин сиңа, – диде шунда Еһошафатка Исраил патшасы.
Әмма Михая сүзен дәвам итте: – Шулай итеп, Раббы әйткәннәрне тыңлап бетер. Мин Үз тәхетендә утыручы Раббыны күрдем, Аның уң һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора иде.
Раббы алардан: «Сезнең кайсыгыз Ахабны Рамот-Гилыгадка барырга күндерә һәм шунда аның һәлакәтен оештыра ала?» – дип сорады. Күк гаскәрендәгеләр төрлечә тәкъдим итеп карадылар.
Шунда бер рух, алга чыгып, Раббы каршына килде дә: «Мин күндерә алам», – диде. «Ничек итеп?» – дип сорады аңардан Раббы.
«Мин барам да аның пәйгамбәрләре теленә ялган сүз салучы бер рухка әйләнәм», – диде теге рух. Раббы аңа: «Син аны күндерерсең һәм бу эшне башкарып чыгарсың. Бар, шулай эшлә», – диде.
Шулай итеп, Раббы әлеге ялганчы рухның сүзләрен шушындагы бөтен пәйгамбәрләреңнең теленә салды; Раббы сине һәлакәткә дучар итте, – диде Михая.
Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде.
Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде.
Исраил патшасы шунда: – Михаяне шәһәр башлыгы Амон белән патша углы Йоаш кулына илтеп тапшырыгыз.
Патша шулай дип әйтте, диегез: «Мин исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканчыга кадәр, аны зинданга ябып куегыз, ипи белән судан башка бер әйбер дә бирмәгез», – дип боерды.
Шунда Михая аңа: – Әгәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайта калсаң, димәк, Раббы минем аша сөйләмәгән булыр, – диде һәм: – Җәмәгать, ошбу сүзләремне һәммәгез ишетеп калыгыз! – дип өстәде.
Шуннан Исраил патшасы Ахаб белән Яһүдә патшасы Еһошафат Рамот-Гилыгадка юнәлделәр.
Еһошафатка Исраил патшасы: – Сугышка мин өс-башымны алыштырып керәм, син исә патша киеменнән бар, – диде. Исраил патшасы өстен алыштырды да сугыш кырына кереп китте.
Арам патшасы үзенең сугыш арбалары башлыкларының утыз икесенә: – Гади сугышчы белән дә, гаскәрбашы белән дә алышып тормагыз, бары Исраил патшасы белән генә сугышыгыз, – дип әйтеп куйган була.
Сугыш арбаларының башлыклары, Еһошафатны күреп: – Бу, һичшиксез, Исраил патшасыдыр, – дип, алышырга чамалап, аңа таба борылдылар. Еһошафат кычкырырга тотынгач,
арба башлыклары аның Исраил патшасы булмавын күрделәр дә читкә борылып киттеләр.
Шулай булды ки, бер сугышчы төбәп тормыйча гына җәясен киереп атты да, ук Исраил патшасы өстендәге көбә киемнең җөй турысыннан үтеп керде. – Кире борыл, сугыш кырыннан алып чык мине, мин яраландым, – диде патша үзенең арбачысына.
Әмма көчле сугыш көнозын дәвам итте, шунлыктан патша кич җиткәнче арамиләр каршында арбада басып торырга мәҗбүр булды. Аның ярасыннан арба эченә кан акты, һәм кичке якта патша җан бирде.
Кояш баеган вакытта, бөтен сугыш кырында: – Һәркем үз шәһәренә, үз җиренә әйләнеп кайтсын! – дигән фәрман яңгырады.
Шулай итеп, патша үлде. Аның җәсәден, Самареягә алып кайтып, гүргә иңдерделәр.
Арбаны исә Самареянең фахишә хатыннары коена торган бер буасына алып төшеп юдылар, арбадан аккан канны этләр ялады. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булып чыкты.
Ахаб патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, фил сөягеннән салдырган йорты, төзеткән шәһәрләре турында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Ахаб дөнья куйды. Аның урынына патша булып углы Ахазея калды.
Исраил патшасы Ахаб хакимлегенең дүртенче елында Яһүдә патшасы булып Аса углы Еһошафат килгән иде.
Тәхеткә утырганда, утыз биш яшендә булып, Иерусалимдә ул егерме биш ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Азуба – Шилхи кызы иде.
Еһошафат, үзенең атасы Аса юлыннан тайпылмыйча йөреп, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды. Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары җимерелмәгән иде; халык әле һаман шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Еһошафат Исраил патшасы белән тату яшәде.
Еһошафат патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән батырлыклар һәм аның көрәш кырындагы алышлары хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Атасы Аса патшалык иткән вакытлардан бирле калып килгән фәхеш ирләрне ул җир өстеннән юк итте.
Ул заманнарда Эдомда патша булмыйча, анда идарәче җитәкчелек итә иде.
Офиргә алтынга йөрер өчен, Еһошафат Таршиш кораблары төзетә, ләкин алар анда барып җитә алмый – Эсион-Гебердә һәлакәткә очрый.
Ул вакытта Ахаб углы Ахазея Еһошафатка: – Минем хезмәтчеләрем белән синең хезмәтчеләрең корабларда бергә йөрсеннәр, – дип әйткән була. Ләкин Еһошафат аңа ризалык бирми.
Еһошафат, дөнья куеп, үзенең бабасы Давыт шәһәрендә ата-бабалары янында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Яһорам килде.
Яһүдә патшасы Еһошафат хакимлегенең унҗиденче елында Исраил тәхетенә Ахаб углы Ахазея килеп Исраил өстеннән Самареядә ике ел идарә итте.
Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам һәм үзенең ата-анасы юлын куып,
Багалга табынды һәм гыйбадәт кылды. Атасы кылган барлык гамәлләрне кабатлап, Раббының – Исраил Алласының ачуын чыгарды.
Исраил патшасы Ахаб дөнья куйганнан соң, Мәаб патшасы Исраилгә каршы баш күтәрде.
Исраил тәхетенә утырган Ахазея Самареядәге йортының өске катыннан тәрәзә рәшәткәсе аша егылып төшеп имгәнгәннән соң: – Экрон илаһы Багал-Забубка барып белешегез әле: бу сызланулардан котыламмы мин? – дип, үзенең йомышчыларын җибәрде.
Әмма Раббының фәрештәсе Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяска әйтте: – Бар, Самарея патшасының йомышчылары каршына чыгып: «Исраил җирендә Аллаһы юкмы әллә?! Ни өчен сез гозер белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына барасыз?! – дип сора. –
Әнә шуның өчен Раббы, яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың, ди». Һәм Ильяс үз юлы белән китеп барды.
Ахазеянең йомышчылары исә патша янына әйләнеп кайтты. – Ни өчен кире кайттыгыз? – дип сорады ул алардан.
Тегеләр аңа җаваплады: – Каршыбызга бер адәм килеп очрады да: «Сезне йомыш белән җибәргән патшагыз янына кайтып: „Раббы болай дип әйтә, диегез: Исраил җирендә Аллаһы юкмы әллә?! Ни өчен син гозер белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына йомышчыларыңны җибәрәсең?! Әнә шуның өчен син яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың“», – диде.
Патша алардан: – Каршыгызга чыгып, әлеге сүзләрне әйткән кешенең кыяфәте ниндиерәк иде? – дип сорады.
Тегеләр: – Аның өстендә хайван тиресеннән хәстәрләнгән кием, билендә күн билбау иде, – диделәр. – Тишбәле Ильяс ул, – диде патша.
Шуннан ул Ильяс янына илле кешелек гаскәр белән үзенең гаскәрбашын җибәрде. Алар килеп җиткәндә, Ильясның тау өстендә утырган чагы иде. Төркем башлыгы аңа: – Аллаһы кешесе! Патша сиңа түбән төшәргә боера, – диде.
Ильяс исә гаскәрбашына: – Әгәр мин Аллаһы кешесе икәнмен, күктән ут-ялкын иңеп синең үзеңне дә, илле кешеңне дә көйдереп үтерсен! – дип җавап кайтарды, һәм шул ук мизгелдә күкләр киңлегеннән ут-ялкын иңеп гаскәрбашын да, аның илле кешесен дә көйдереп үтерде.
Шуннан патша Ильяс янына икенче бер гаскәрбашын һәм аның илле кешелек төркемен җибәрде. Бу башлык та: – Аллаһы кешесе! Патша сиңа тизрәк түбән төшәргә боера! – дип сүз башлады.
Аңа җавап итеп Ильяс: – Әгәр мин Аллаһы кешесе икәнмен, күктән ут-ялкын иңеп синең үзеңне дә, илле кешеңне дә көйдереп үтерсен, – диде, һәм шул ук мизгелдә күкләр киңлегеннән Аллаһының ут-ялкыны иңеп гаскәрбашын да, аның илле кешесен дә көйдереп үтерде.
Шуннан патша өченче бер гаскәрбашы белән аның илле кешесен җибәрде. Әлеге башлык, тауга күтәрелеп, Ильяс каршында тез чүкте дә ялынып-ялварып болай диде: – Аллаһы кешесе! Үтенеп сорыйм, мин һәм шушы илле адәм – синең хезмәтчеләрең – синең алдыңда мәрхәмәт тапса иде.
Күкләр киңлегеннән иңгән ут-ялкын әүвәлге ике гаскәрбашын һәм аларның иллешәр кешесен көйдереп үтергән булса да, мин хәзер синең алдыңда мәрхәмәт тапсам иде!
Шунда Ильяска Раббы фәрештәсе: – Бар аның белән, курыкма, – диде. Ильяс урыныннан кузгалды һәм аның белән бергә патша янына юнәлде.
Патша хозурына килеп баскач, ул: – Раббы болай дип әйтә: «Исраил җирендә гозер белән мөрәҗәгать итәрдәй Аллаһы булмаган кебек, син үзеңнең йомышчыларыңны үтенеч белән Экрон илаһы Багал-Забуб янына җибәрдең. Әнә шуның өчен син яткан түшәгеңнән тора алмыйча дөнья куярсың», – диде.
Раббы Ильяс аша хәбәр иткәнчә, патша шул рәвешле дөньядан китеп барды. Ахазеянең углы булмаганга, аның урынына патша булып ир туганы Йорам килде. Тәхеткә ул Яһүдә патшасы Еһошафат углы Яһорам хакимлегенең икенче елында утырды.
Ахазея патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Раббы Ильясны өермәдә бөтереп күккә ашырырга ниятләгән чакта, Ильяс белән Элиша Гилгәл шәһәреннән чыгып килә иде.
– Син биредә кал, чөнки Раббы мине Бәйт-Элгә җибәрә, – диде Ильяс Элишага. Әмма Элиша аңа: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Бәйт-Элгә юл алдылар.
Бәйт-Элдә бер төркем пәйгамбәр Элиша каршысына чыгып: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.
Шунда Ильяс аңа: – Элиша, биредә кал, чөнки Раббы мине Әрихәгә җибәрә, – диде. Тегесе исә: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Әрихәгә юнәлделәр.
Әрихәдә бер төркем пәйгамбәр Элиша янына килеп: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша.
Шунда Ильяс аңа: – Син биредә кал, чөнки Раббы мине Үрдүн буена җибәрә, – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – диде, һәм алар икәве бергә китеп бардылар.
Үрдүн елгасы буена җиткәч, алар артыннан ияреп килгән илле пәйгамбәр дә бераз читкәрәк китеп туктап калды.
Шулчак Ильяс өстендәге япанчасын салып төрде дә шуның белән су өстенә китереп сукты, һәм су, ике якка аерылып, алар корыдан елганы кичтеләр.
Аръякка чыгып җиткәч, Ильяс Элишага: – Мине синең яннан алып китәчәкләр. Аңарчы әйтеп кал: нинди гозерең бар? – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Синдәге пәйгамбәрлек рухы миндә икеләтә артыграк булса иде, – диде.
– Син сораган нәрсә – бик авыр эш, – диде аңа Ильяс. – Синең яныңнан мине ни рәвешле алып китүләрен күрсәң, димәк, теләгең үтәлде, әгәр инде күрмәсәң, теләгең үтәлмәде дигән сүз.
Алар шулай юл буйлап сөйләшеп барган вакытта, кинәт кенә утлы арба вә утлы тулпарлар барлыкка килеп аларның икесен ике якка аерды да, Ильяс өермә эчендә күккә ашты.
Элиша шушы хәлне тамаша кылып: – Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм җайдагы! – дип кычкырып җибәрде. Шуннан ул, Ильясны күздән югалтып, өстендәге киемнәрен икегә аерып ташлады.
Аннары Ильяс өстеннән төшеп калган япанчаны җирдән күтәрде дә кабат Үрдүн ярына әйләнеп килде һәм,
Ильяс өстеннән төшеп калган япанча белән су өстенә сугып: – Кайда Ул Ильясның Раббы Алласы? – диде. Су өстенә сугуга елга икегә аерылып китте, һәм Элиша Үрдүнне кичте.
Әрихәдән килгән пәйгамбәрләр читтән бу хәлне күреп: – Ильяс рухы хәзер Элишага күчте! – диделәр һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башларын иделәр.
– Бездә, синең хезмәтчеләрең арасында, көчле илле ир-егет бар, – диде алар, – зинһар, алар синең әфәндеңне эзли чыксыннар. Бәлки, Раббы Рухы аны алып китеп, берәр тау өстенә яисә берәр үзәнгә илтеп ташлагандыр? – Берәүне дә җибәрмәгез, – диде Элиша аларга.
Әмма алар, һаман үзләренекен кабатлап, аны күндерделәр, һәм ул, ниһаять: – Ярар, барсыннар, – дип ризалыгын бирде; тегеләр илле кешене юлладылар, һәм алар өч көн буена Ильясны эзләделәр, ләкин таба алмадылар;
аннары алар Әрихәдә калган Элиша янына әйләнеп кайттылар. – Йөрмәгез, дип әйттем түгелме мин сезгә?! – диде ул аларга.
Беркөн әлеге шәһәрдә яшәүче халык Элишага: – Күргәнеңчә, шәһәрнең урыны бик яхшы, тик биредә су әйбәт түгел һәм җир уңдырышсыз, – диде.
Шунда Элиша аларга: – Миңа яңа бер чүлмәк китерегез әле, төбенә тоз салыгыз, – диде. Аңа сораганын китереп бирделәр,
һәм ул, су юлы башланган урынга барып, тозны сипте дә әйтте: – Раббы болай ди: «Мин бу суны сафландырдым; башкача ул үлем дә китермәс, җирне дә уңдырышсыз итмәс».
Шул рәвешле, Элишаның сүзе буенча әлеге су сафланды; һәм бүгенге көнгә кадәр ул шулай чиста булып кала бирә.
Шуннан Элиша Бәйт-Элгә юнәлде. Юл буйлап барган чакта, шәһәрдән малайлар чыгып: – Кит моннан, таз баш! Кит моннан, таз баш! – дип, мәсхәрәләп кычкыра башладылар.
Шунда ул, әйләнеп карап, аларны Раббы исеме белән ләгънәт итте, һәм урманнан ике ана аю килеп чыкты да кырык ике баланы ботарлап ташлады.
Бәйт-Элдән соң Элиша Кәрмил тавына күтәрелде, аннары Самареягә әйләнеп кайтты.
Яһүдә патшасы Еһошафат хакимлегенең унсигезенче елында Исраил тәхетенә Самареядә Ахаб углы Йорам утырды һәм унике ел дәвамында патшалык итте.
Йорам Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылса да, аның гамәлләре ата-анасыныкыннан үзгәрәк булды, чөнки ул Багал исемле илаһка багышлап атасы куйдырган багананы алдырды.
Алай да, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробамның гөнаһларын һаман кабатлый бирде, алардан һич аерыла алмады.
Мәаб патшасы Меша, сарык үрчетүче буларак, Исраил патшасына йөз мең бәрән, шулай ук йөз мең сарык тәкәсенең йонын җибәреп торырга тиеш иде.
Әмма Ахаб дөнья куйганнан соң, Мәаб патшасы Исраил патшасына каршы баш күтәрде.
Шуннан Йорам патша, Самареядән чыгып, бөтен Исраил халкын туплады да:
– Мәаб патшасы баш күтәрде, аңа каршы минем белән сугышка барасыңмы? – дигән хәбәр белән үзенең чапкыннарын Яһүдә патшасы Еһошафат янына җибәрде. – Барам. Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; шулай ук атларым да, – диде тегесе.
– Кайсы юлдан барабыз? – дип сорады Еһошафат. Йорам аңа: – Эдом чүле аша, – дип җаваплады.
Исраил патшасы шул рәвешле Яһүдә һәм Эдом патшалары белән бергә юлга кузгалды. Әйләнгеч юл белән җиде көн барганнан соң, аларның гаскәргә һәм малларга дигән сулары бетте.
– Их, – диде шулчак Исраил патшасы, – мәабиләр кулына тапшырыр өчен, күрәсең, Раббы шулай безне, өч патшаны, бергә җыйгандыр.
Әмма Еһошафат: – Биредә берәр Раббы пәйгамбәре юк микән? Аның аша Раббыдан сорар идек, – диде. Исраил патшасының хезмәтчеләреннән берәү шунда: – Ильяска хезмәт күрсәткән Шафат углы Элиша биредә, – дип җаваплады.
– Элиша җиткерер Раббы сүзен, – диде Еһошафат. Шуннан Исраил патшасы белән Еһошафат, шулай ук Эдом патшасы аның янына юл алдылар.
– Ни кирәк сиңа миннән? – диде Элиша Исраил патшасына. – Үзеңнең ата-анаңның пәйгамбәрләре янына бар. – Юк, – диде Исраил патшасы аңа җавап итеп, – чөнки мәабиләр кулына тапшырмакчы булып өч патшаны бирегә Раббы җыйды.
– Үзем табынган Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе шаһиттыр: әгәр Яһүдә патшасы Еһошафатка карата хөрмәтем зур булмаса, сиңа борылып та карамас, хәтта күрмәс тә идем сине!
Ә хәзер минем янга берәр гөсләчене чакырыгыз, – диде Элиша. Гөсләче уйнап җибәрүгә, Раббы кулы Элишага орынды,
һәм Элиша болай диде: – Раббы: «Әлеге үзәндә чокырлар казыгыз, –
ди. – Җилне дә, яңгырны да күзегез белән күрмәссез, әмма үзән су белән тулып, үзегез дә эчәрсез, эре һәм вак терлегегез дә сусынын басар».
Ләкин әле Раббыга бу аз тоелыр, Ул мәабиләрне дә сезнең кулга тапшырыр,
һәм сез аларның бөтен ныгытылган калаларын вә бөтен үзәк калаларын яулап алырсыз, бөтен әйбәт агачларын кисеп аударырсыз, бөтен су чыганакларын томалап, иң яхшы чәчүлекләрен таш атып бозып бетерерсез.
Иртәгесен, корбан китерү вакыты җиткәч, Эдом ягыннан су ага башлап, бөтен җирне су басып китте.
Мәаб халкы, үзләренә каршы яуга патшалар кузгалганны ишетеп, биленә каеш буар яшькә җиткән ир-егетләрдән башлап иң өлкәннәренә кадәр ил чигенә килеп тупланган иде.
Иртәгесен алар таң белән тордылар, һәм, кояш күтәрелеп килгән чакта, әлеге су мәабиләргә кан кебек кып-кызыл булып күренде.
– Кан бит бу, – диде мәабиләр моны күреп, – патшалар, үзара сугышып, бер-берсен кырып бетергән булса кирәк. Мәаб халкы, алга, табышны җыйыйк! – дип,
исраилиләр станына ыргылдылар. Исраилиләр, торып, мәабиләрне кырырга тотынды, тегеләр исә кача башлады; исраилиләр, мәабиләр җиренә бәреп кереп, аларны һаман кыра бирде.
Алар мәабиләрнең калаларын зир-зәбәр китерделәр; һәр сугышчы, берәр таш ыргытып, барлык уңдырышлы басуларны эштән чыгардылар; бөтен кизләүләрне күмеп, барлык яхшы агачларны кисеп аудардылар. Ахыр чиктә таш атучы сугышчылар, Кыйр-Харесет каласын камап, аңа һөҗүм иттеләр, чөнки бары шушы каланың таш диварлары гына торып калган иде.
Мәаб патшасы, үзенең җиңелүен күреп, кылычлы җиде йөз сугышчысын алды да Эдом патшасының гаскәренә ташланды, ләкин уңышка ирешә алмады.
Шуннан ул үзе урынына тәхеткә утырасы беренче углын шәһәр дивары өстендә яндырып корбан китерде. Бу хәлдән исраилиләрнең коты алынды; шуннан алар, Мәаб патшасын калдырып, үз җирләренә кайтып киттеләр.
Пәйгамбәрләр төркеменнән бер пәйгамбәрнең хатыны, Элишага мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Синең хезмәтчең – минем ирем – дөньядан китеп барды. Аның ни дәрәҗәдә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүе сиңа мәгълүмдер. Ул бер адәмгә бурычлы булып калып, хәзер шушы адәм минем ике углымны үзенә коллыкка алмакчы була.
– Ничек ярдәм итим соң сиңа? Әйт әле, синең өеңдә нәрсә бар? – дип сорады аңардан Элиша. – Бер чүлмәк майдан тыш мин хезмәтчеңнең өендә берни юк, – диде хатын.
Шуннан Элиша моңа: – Бар, буш савыт җый, бөтен күршеләреңнән сора; күп итеп җый да,
үзең һәм угылларың артыннан ишекне бикләп, әлеге савытларның бөтенесенә май тутырып, бер читкә алып куй, – диде.
Шушы хатын, аның яныннан китеп, үзе һәм угыллары артыннан ишекне бикләп куйды; угыллары аңа буш савытларны биреп торды, хатын исә әлеге савытларга май тутырды.
Савытларның һәммәсе тулып беткәч, угылларының берсенә хатын: – Тагын берәр савыт бир әле, – диде. Әмма углы: – Бер савыт та калмады, – дип җавап кайтарды. Шуннан май агудан туктады.
Аннары хатын, Аллаһы кешесенә килеп, шушыларның һәммәсен сөйләп бирде. – Бар, майны сатып, бурычларыңны түлә; калганы исә сиңа һәм угылларыңа яшәргә булыр, – диде аңа Элиша.
Беркөн Элиша Шунемга килде. Анда бер бай хатын аны үз өенә ашарга керергә күндерде; соңыннан, әлеге хатынның өе яныннан үткәндә, ул һәрвакыт шунда кереп тамагын туйдырып чыга торган булды.
Әлеге хатын үзенең иренә: – Әледән-әле безгә кереп йөрүче адәм – изге, Аллаһы кешесе икән.
Әйдә түбә өстендә кечкенә бер бүлмә ясап, аның өчен шунда урын-җир, өстәл-урындык, чыраг хәстәрләп куйыйк; безгә тукталган вакытта, шунда керә торган булыр, – диде.
Беркөн Элиша, аларга килеп, югарыдагы бүлмәгә үтте дә шунда ял итәргә ятты.
Хезмәтчесе Гехазигә ул: – Әлеге шунемлы хатынны чакыр әле, – диде. Тегесе аны чакырды, һәм хатын аның янына керде.
Элиша шунда хезмәтчесенә болай диде: – Әлеге хатынга әйт: «Син безне бик кайгыртасың, синең өчен без нәрсә эшли алабыз? Патшага яки гаскәрбашына берәр йомышың булса, бәлки, аларга синең хакта сүз катаргадыр?» Әмма хатын җавап итеп: – Юк, мин бит үз халкым арасында хәвефсез яшим, – диде.
– Шулай да аның өчен нәрсә эшләргә икән? – диде хезмәтчесенә Элиша. Гехази исә: – Менә бит, аның углы юк, ә ире картайган инде, – диде.
– Чакыр әле аны тагын, – диде Элиша. Теге чакырды, һәм хатын ишек төбенә кереп басты.
– Бер елдан шушы вакытта син кулыңда ир балаңны тотып торырсың, – диде Элиша. Җавап итеп хатын аңа: – Юк, әфәндем, Аллаһы кешесе, хезмәтчеңне алдама алай, – диде.
Әмма хатын көмәнле булды һәм икенче елны, Элиша әйткәнчә, ир бала тудырды.
Малай үсеп җитте һәм көннәрдән беркөнне кырга, уракчылар янындагы атасына килде.
– Башым авырта, башым! – диде ул атасына. – Бар, анасы янына кайтарып куй аны, – диде атасы үзенең бер хезмәтчесенә.
Хезмәтчесе, малайны күтәреп, анасы янына алып кайтты. Малай көн үзәгенә кадәр анасының тезендә утырды, аннары дөнья куйды.
Шуннан хатын, торып, баланы Аллаһы кешесенең ятагына салды да, ишекне бикләп, өеннән чыкты
һәм ирен чакырып: – Миңа бер хезмәтче белән ишәк бир, мин тиз генә Аллаһы кешесе янына барып кайтам, – диде.
– Ник барасың аның янына? – дип сорады ире. – Бүген Яңа ай бәйрәме дә, шимбә дә түгел ич. Әмма хатыны аңа: – Барысы да әйбәт булыр, – дип җавап кайтарды һәм,
ишәген йөгәнләп, хезмәтчесенә: – Әйдә, тизрәк бар, мин әйтмичә туктама, – диде.
Хатын юлга кузгалды һәм Аллаһы кешесе янына – Кәрмил тау буена килеп җитте. Аллаһы кешесе, аны ерактан күреп алып, хезмәтчесе Гехазигә: – Бу бит теге шунемлы хатын, – диде, –
тизрәк каршысына йөгер, «үзең, ирең һәм балаң исән-саумы?» – дип сораш. – Исән-иминбез, – дип җавап кайтарды хатын
һәм, Аллаһы кешесе янына тау өстенә күтәрелгәч, аның аякларына килеп ябышты. Гехази аны аерып алмакчы булды, әмма Аллаһы кешесе: – Тимә, җаны борчулы аның; ә Раббы миңа бу хакта әйтмәде, йомып калды, – диде.
Хатын Элишага: – Әллә син әфәндемнән угыл сораган идемме мин?! – диде. – Юкка өметләндермә, дип әйттем түгелме?!
Шуннан Элиша Гехазигә: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да кулыңа минем юл таягымны алып йөгер, – диде. – Каршыңа очраганнарга сәлам бирмә, сәлам бирүчеләргә җавап кайтарма, бар да баланың битенә таягымны куй.
Әмма баланың анасы: – Раббы да, син дә – шаһит: бу урыннан мин синсез китмим! – диде. Шуннан Элиша, торып, хатын артыннан иярде.
Гехази алардан элегрәк кузгалган иде; ул, кереп, баланың йөзенә таякны куйды, әмма баланың тавыш-тыны ишетелмәде. Шуннан ул Элишаның каршысына чыгып: – Бала уянмый, – диде.
Элиша йорт эченә узды, караса – үле бала аның урын-җирендә ята.
Ул бүлмәгә керде дә, үзе артыннан ишекне бикләп, Раббыга дога кылды,
аннары авызын – баланың авызына, күзләрен – күзләренә, учларын – учларына куеп, бала өстенә сузылып ятты, һәм баланың тәненә җылы керде.
Элиша, торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп килде; шуннан тагын бала өстенә сузылып ятты. Шулчак бала җиде тапкыр рәттән төчкереп җибәрде һәм күзләрен ачты.
Элиша, Гехазине дәшеп: – Шунемлы хатынны чакыр, – диде. Теге чакырды, һәм хатын Элиша янына керде. – Мә, ал углыңны, – диде аңа Элиша.
Хатын аның аягына килеп егылды, башын җиргә орды, аннары, углын күтәреп, бүлмәдән чыкты.
Элиша исә Гилгәлгә әйләнеп кайтты. Бу вакытны әлеге җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Шулай булды ки, бер төркем пәйгамбәр Элишаны тыңлап утырганда, Элиша үзенең хезмәтчесенә: – Зур казанны асып, пәйгамбәрләргә аш пешер, – диде.
Араларыннан берсе басуга яшелчә җыярга чыкты да, анда кыярга охшаган кыргый бер үрмәле үсемлек табып, итәге тулганчы, шуны җыйды. Кайткач, аны турап казанга салды, әмма моның нәрсә икәнен төгәл берсе-бер белмәде.
Менә ашны бүлеп бирделәр. Кабып карауга һәммәсе: – Аллаһы кешесе! Бу казанда – үлем! – дип тавыш куптарды, һәм ашны берсе дә ашамады.
Әмма Элиша шунда: – Бераз он бирегез әле! – дип, он сорап алып, казандагы ашка өстәде һәм: – Салып бирегез халыкка, ашасыннар, – диде. Казанда кешегә зыян китерердәй нәрсә калмаган иде.
Икенче бер вакытны шулай булды ки, Багал-Шалишадан бер адәм тәүге уңыштан Аллаһы кешесенә дип егерме данә арпа икмәге һәм орлыгы коелмаган башаклар алып килде. – Халыкка тарат, ашасыннар, – диде Элиша.
– Йөз кешегә моны ничек җиткермәк кирәк?! – диде хезмәтчесе. Элиша исә: – Кешеләргә тарат, ашасыннар, чөнки Раббы: «Тамаклары туяр, әле артып та калыр», – дип әйтә.
Хезмәтче ризыкны халыкка өләште; кешеләр тукландылар, һәм, Раббы әйткәнчә, әле артып та калды.
Арам патшасының Нагаман исемле гаскәрбашы үз хуҗасы патшаның хөрмәтен казанган бөек кеше иде, чөнки Раббы аның аша арамиләргә җиңү китергән иде. Шушы батыр гаскәри махау зәхмәтеннән интегә иде.
Кайчандыр бервакыт арамиләр, Исраил җиренә басып кергәч, кечкенә бер кызны әсир алган булалар, шуннан әлеге кыз Нагаман хатынында хезмәтче булып кала.
Беркөн шул кыз үзенең хуҗабикәсенә: – Әгәр әфәндем Нагаман Самареядәге пәйгамбәр янына барып килсә, ул аны махау зәхмәтеннән коткарыр иде! – диде.
Исраил җиреннән килгән кыз шулай дип әйтә дип, Нагаман үзенең хуҗасы патшага җиткерде.
– Барып кил син аның янына, – диде Нагаманга Арам патшасы, – Исраил патшасына мин хат җибәрермен. Нагаман үзе белән ун талант көмеш, алты мең шәкыл алтын һәм ун алмаш кием алды.
Исраил патшасына дип Нагаман алып килгән хатта «ошбу хатым белән бергә синең хозурыңа хезмәтчем Нагаманны җибәрәм, аны махау зәхмәтеннән коткарсаң иде» дип язылган иде.
Исраил патшасы, хатны укыганнан соң, өстендәге киемнәрен ертып: – Үтерер яки терелтер өчен Аллаһы түгел бит мин! Нәрсә ул минем янга: «Махау зәхмәтеннән коткар», – дип, кеше җибәрә?! Менә, күреп-белеп торыгыз, минем белән дошманлашыр өчен сәбәп эзли ул, – диде.
«Исраил патшасы өстендәге киемнәрен ерткан», дигән хәбәрне ишеткәч, Аллаһы кешесе Элиша: – Нәрсә дип син өстеңдәге киемеңне ертасың? Минем янга килсен ул, Исраилдә пәйгамбәр барлыгын күрсен, – дип әйттерергә патша янына кеше җибәрде.
Шуннан Нагаман, Элиша янына юнәлеп, ат-арбалары белән аның ишек төбенә килеп туктады.
Элиша: – Бар, җиде кат Үрдүн суында коенып чык, шуннан тәнең яңарыр, һәм син чистарынырсың, – дип әйтер өчен, Нагаман янына үзенең хезмәтчесен чыгарды.
Нагаман ачуланып китеп барды. – Пәйгамбәр яныма чыгар, Раббы Алласының исемен атап, авырткан урынга кулын салыр, махау зәхмәтеннән арындырыр, дип уйлаган идем.
Дәмәшкътәге Абана вә Парпар елгалары Исраилнең барлык елгаларыннан яхшырак түгелме әллә?! Шул суларда коенып чистарына алмый идеммени мин?! – дип ярсый бирде ул, кайту ягына уңайлап.
Ләкин хезмәтчеләре аның янына килеп: – Атабыз, әгәр пәйгамбәр сиңа башка бер зур эш кушкан булса, әллә үтәмәс идеңме? «Коенып чык, чистарынырсың» дигәнне генә башкарырсың инде, – диделәр.
Һәм ул, Аллаһы кешесе кушканча, Үрдүнгә җиде тапкыр чумып чыкты; шуннан соң тәне сабый баланыкы сыман яңарып калды, һәм ул чистарынды.
Аннары ул үзе һәм аны озата баручылар һәммәсе Аллаһы кешесе янына әйләнеп кайттылар; яубашы аның каршысына килеп басты һәм: – Хәзер миңа төгәл мәгълүмдер: Исраил Алласыннан кала бөтен җир йөзендә бүтән илаһ юктыр; инде хезмәтчеңнең бүләкләрен кабул итеп ал, – диде.
Аңа җавап итеп Элиша: – Мин хезмәт итә торган Раббы Үзе шаһиттыр: кабул итә алмыйм бүләгеңне! – диде. Тегесе аны күндерергә тырышты, монысы исә ризалашмады.
– Алай булгач, – диде Нагаман, – миңа, синең хезмәтчеңә, ике качыр күтәрерлек туфрак бирсеннәр, чөнки моннан ары синең хезмәтчең Раббыдан кала бүтән илаһларга тулаем яндыру корбаны да, башка төр корбан да китермәячәк.
Тик Раббы синең хезмәтчеңне гафу кылсын: Риммун илаһы йортында гыйбадәт кылганда, хуҗа патшам минем кулыма таянган чакта, мин дә сәҗдә кыламын. Риммун йортында сәҗдә кылганда, Раббы синең колыңны гафу кылса иде.
– Юлың имин булсын! – диде аңа Элиша, һәм Нагаман аның яныннан китеп барды. Аллаһы кешесе Элишаның хезмәтчесе Гехази: «Менә, әфәндем әлеге арами Нагаман алып килгән әйберләрдән баш тартты. Раббы Үзе шаһиттыр: артыннан йөгерим әле, нәрсә дә булса алыйм аңардан!» – дип, инде китеп өлгергән
Нагаман артыннан чапты. Артыннан йөгерүче кешене күреп, Нагаман арбасыннан төште һәм аңа каршы атлады: – Барысы да иминме? – дип сорады ул.
– Имин, – дип җавап кайтарды тегесе, аннары: – Әфәндем: «Хәзер генә минем янга таулы Эфраим төбәгендәге пәйгамбәрләрдән ике егет килде; шуларга бер талант көмеш белән ике алмаш кием бирмәссеңме», – дип әйтергә җибәргән иде, – дип өстәде.
– Әлбәттә ал, ике талант ал, – дип күндерде аны Нагаман. Аннары, ике капчыкка ике талант көмеш белән ике алмаш кием салып, үзенең ике хезмәтчесенә тоттырды, һәм тегеләр, Гехазинең алдына төшеп, капчыкларны күтәреп киттеләр.
Калкулык янына җиткәч, Гехази, алар кулыннан капчыкларны алып, өендә яшереп куйды да тегеләрне кайтарып җибәрде, хезмәтчеләр кире киттеләр.
Гехази үзенең әфәндесе янына әйләнеп килгәч, Элиша аңардан: – Кайларда йөрдең, Гехази? – дип сорады. – Синең хезмәтчең беркая да бармады, – дип җаваплады тегесе.
– Теге кеше, арбасыннан төшеп, синең каршыңа атлаганда, минем йөрәгем синең янда түгел иде дип уйлыйсыңмы?! Көмеш вә кием-салым, зәйтүн вә йөзем бакчалары, вак вә эре терлек, кол ир вә кол хатын-кыз ала торган вакытмы хәзер?!
Шушы гамәлең өчен Нагаманның махау зәхмәте сиңа һәм синең нәселеңә мәңгегә йогып калсын, – диде. Элиша яныннан чыкканда, Гехази махаудан кар кебек ап-ак иде.
Беркөн пәйгамбәрләр Элишага: – Синең катыңда яши торган урыныбыз кысанрак,
Үрдүн буена барып, һәркайсыбыз берәр бүрәнә әзерләсә, үзебезгә шунда яшәр урын төзер идек, – дип сүз каттылар. – Барыгыз, – дип җавап кайтарды аларга Элиша.
Арадан берсе: – Син дә, зинһар, үзеңнең хезмәтчеләрең белән барсаң иде, – диде. – Барырмын, – диде Элиша
һәм алар белән китеп барды. Үрдүн буена килеп җиткәч, алар агач кисәргә тотындылар.
Берсе шунда, агач аударган вакытта, кулындагы балтасын суга төшерде. – И-и әфәндем! Мин бит аны кешедән алып торган идем, – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде ул.
– Балтаң кай тирәгә төште? – дип сорады аңардан Аллаһы кешесе. Теге адәм балта төшкән урынны күрсәтте, һәм Элиша агач ботагын чабып алып шул турыга ыргытуга, балта калкып чыкты.
– Мә, ал, – диде ул, һәм теге, кулын сузып, балтаны алды.
Арам патшасы, Исраилгә каршы яуга кузгалып: – Мин гаскәремне әнә тегендә урнаштырам, – дип, үзенең хезмәтчеләре белән киңәш-табыш итте.
Аллаһы кешесе Исраил патшасына: – Ул турыдан сакланып уз, чөнки арамиләр шунда төшеп бара, – дип хәбәр итте.
Шушылай итеп ул берничә тапкыр Исраил патшасын алдан кисәтеп куйды. Исраил патшасы, хезмәтчеләрен җибәреп, Аллаһы кешесе алдан кисәтеп куйган урыннарны тикшерә һәм андый җирләрдә бик сак була торган иде.
Арам патшасының исә бу хәлгә бик эче пошты, һәм ул үзенең яраннарын чакыртып: – Әйтегез әле, сезнең кайсыгыз Исраил патшасы яклы? – дип төпченде.
– Андыйлар юк, патша әфәндем, – диде аңа хезмәтчеләрнең берсе. – Исраилдәге Элиша пәйгамбәр хәтта йокы бүлмәңдә сөйләгән сүзләреңне дә Исраил патшасына җиткерә ала.
– Барыгыз, аның кайда икәнен белешегез, кешеләр җибәреп кулга алам мин аны, – диде Арам патшасы. – Дотанда ул, – дип килеп әйттеләр аңа.
Патша Дотанга атлар, арбалар, шактый зур гаскәр җибәрде. Алар, төнлә килеп җитеп, шәһәрне камап алдылар.
Аллаһы кешесенең хезмәтчесе таң белән торып урамга чыкса, каланы ат-арбалар камап алган. – Әфәндем, нәрсә эшләргә соң? – дип сорады ул хуҗасыннан.
– Курыкма, – диде аңа Аллаһы кешесе, – чөнки безнең якта көрәшүчеләр аларныкыннан күбрәк.
– И Раббы! – дип дога кылды Элиша. – Хезмәтчемнең күзен ачсаң иде, күрсә иде шушыларны! Раббы шунда хезмәтченең күзен ачты, һәм хезмәтчесе Элишаның әйләнә-тирәсен, бөтен тауны тутырып, утлы атлар һәм арбалар чолгап алганны күрде.
Арамиләр якынлаша башлагач, Элиша: – Күзләрен күрмәс ит шуларның, – дип, Раббыга дога кылды, һәм Раббы, Элиша сүзе буенча, аларның күзләрен күрмәс итте.
Шуннан Элиша: – Сезгә кирәкле юл һәм шәһәр түгел бу; минем арттан барыгыз, мин сезне үзегез эзләгән кеше янына озатып куям, – дип, аларны Самарея тарафына ияртеп китте.
Самареягә килеп җиткәч, Элиша: – Раббы! Күрә алсыннар өчен ач боларның күзләрен, – диде, һәм Раббы аларның күзләрен ачты: баксаң, тегеләр Самареянең урта бер җирендә торалар икән.
Исраил патшасы, аларны күреп, Элишадан: – Атам, кырып бетеримме боларны? – дип сорады.
– Юк, үтермә син аларны, – диде Элиша. – Сиңа үтерергәме аларны?! Кылычың һәм угың белән аларны әсир итүче синме әллә?! Аларга икмәк һәм су бир, ашап-эчсеннәр дә үзләренең хуҗалары янына кайтып китсеннәр.
Патша аларга мул итеп табын әзерләде, тегеләр ашады-эчте. Шуннан ул аларны кайтарып җибәрде, һәм арамиләр үз хуҗаларына әйләнеп кайтты. Моннан ары Арам юлбасарлары Исраил җиренә йөрмәс булды.
Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакыт үткәч, Арам патшасы Бен-Һадад үзенең бөтен гаскәрен җыеп яуга кузгалды һәм, Самарея шәһәре янына килеп, аны чолгап алды.
Шәһәр камалышта калганнан соң, анда коточкыч ачлык башланып, бер ишәк башының бәһасе хәтта сиксән шәкыл көмешкә, чирек каб күгәрчен тизәгенең бәһасе исә биш шәкыл көмешкә бәрабәр булды.
Беркөн Исраил патшасы шәһәр дивары өстеннән үткән чакта, бер хатын аңа мөрәҗәгать итеп: – Патша әфәнде, ярдәм ит миңа! – диде.
– Раббы ярдәм итмәгәнне, ничек итеп мин ярдәм күрсәтим?! Ындыр табагында яисә шәраб сыга торган изгечтә берәр әйберем бармы әллә?! – дип җавап кайтарды аңа патша. Аннары:
– Ни булды соң сиңа? – дип сорады. Шуннан соң теге хатын болай диде: – Менә бу хатын миңа: «Бир үзеңнең углыңны, бүген аны ашыйк, ә минем угылны иртәгә ашарбыз», – диде.
Шуннан минем угылны пешереп ашадык. Икенче көнне мин аңа: «Әйдә, китер углыңны, ашыйк», – дидем, ул исә үзенең углын яшереп куйган.
Хатынның сүзен тыңлап бетергәч, патша өстендәге киемнәрен ертты, һәм халык шунда дивар буйлап үткән патшаның киеме астында тупас тукыма булуын күрде.
– Әгәр бүген Шафат углы Элишаның башы җилкәсендә калса, миңа Аллаһының иң каты каргышы төшсен, – диде ул
һәм Элиша янына үзенең кешесен җибәрде. Бу вакытны Элишаның үз өендә өлкәннәр белән бергә җыелып утырган чагы иде. Патша чапкыны килеп җиткәнче үк әле янәшәсендәге өлкәннәргә Элиша: – Күрәсезме, минем башны кисәргә дип, бу катыйль үзенең хезмәтчесен жибәргән, – дип әйтеп куйган була. – Карагыз аны, патша кешесе килеп җиткәндә, ишекне бикле тотыгыз. Әнә, хезмәтчесе артыннан хуҗасының да аяк тавышы ишетелә!
Элиша шулай өлкәннәр белән сөйләшеп торган арада, аның янына чапкын килеп җитеп патшаның «Бу бәла-казалар Раббыдандыр! Раббыдан миңа нәрсә көтәргә кала?!» дигән сүзләрен җиткерде.
Әмма Элиша: – Раббы сүзенә колак салыгыз, – диде. – Раббы болай дип әйтә: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булыр».
Патшаның иң якын түрәләреннән берсе шунда Аллаһы кешесенә җавап итеп: – Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде. Тегесе исә аңа каршы: – Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең, – диде.
Шәһәр капкасы төбендә махаулы дүрт адәм: – Әҗәлебезне көтеп нәрсә эшләп утырабыз соң әле без монда?!
Әгәр шәһәргә керергә хәл кылсак, анда ачлык – ачтан үләчәкбез; монда утырсак та шулай ук әҗәлебезне табачакбыз. Әйдә арамиләр станына барабыз; исән калдырсалар – яшәрбез, инде калдырмыйлар икән – үләрбез, – дип әңгәмә корып утыра иделәр.
Эңгер төшүгә алар арамиләр станына барырга дип кузгалдылар; арамиләр янына килеп җитсәләр – анда кеше заты күренми,
чөнки Раббы аларның станына арба тавышлары, атлар кешнәве, зур гаскәр шавы ирештергәннән соң, арамиләр: «Исраил патшасы, күрәсең, безгә каршы хиттиләрнең патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган», – дип,
кичке эңгердә урыннарыннан кузгалганнар һәм чатырларын да, атларын да, ишәкләрен дә – бөтен станны ничек бар шулай калдырып, җаннарын саклап качканнар.
Махаулы теге адәмнәр чатырлар янына килеп туктаганнар, башта бер чатыр эченә кереп ашаганнар, эчкәннәр, анда булган алтын-көмешне, кием-салымны алып яшереп куйганнар. Әйләнеп килеп икенче чатырга кергәннәр, аннан да әйберләр алып чыкканнар.
Аннары алар: – Хата эш эшлибез без! Бүгенге көн – сөенеч китергән көндер. Әгәр без таң яралганчы бу турыда хәбәр итмәсәк, башыбызга бәла алачакбыз. Әйдәгез, барып, патша йортына хәбәр итик, – диештеләр дә,
шәһәр капкасы янына килеп җитеп, капка каравылчыларын чакырып алдылар һәм: – Без арамиләр станына барган идек, анда адәм заты да күренми, кеше тавышы да ишетелми, атлар һәм ишәкләр бәйләнгән килеш тора, чатырлар ничек бар, шулай калган, – дип сөйләп бирделәр.
Капка төбендәге сакчылар бу яңалыкны патша сараена ирештерделәр.
Патша, төнге йокысыннан уянып, хезмәтчеләренә: – Сүзем шулдыр: арамиләр менә нәрсә эшләмәкче була: безнең ачка интеккәнне белеп, алар чатырларыннан чыкканнар да кырга китеп яшеренгәннәр. Имеш, без каладан чыгабыз да, алар, безне тереләй тотып алып, шәһәребезне басып алалар.
Патша хезмәтчеләреннән берсе шунда: – Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсын да карап кайтсын, чөнки әлегәчә исән булганнар да дөнья куйган бик күп исраилиләрнең язмышын барыбер кабатлаячак, – диде.
Патша: – Барыгыз, анда ниләр булганын карап кайтыгыз, – дип, җигүле ике арбаны арамиләр гаскәре эзеннән җибәрде.
Арамиләр артыннан алар Үрдүн буена килеп җиткәнче бардылар – менә, бөтен юл өсте ашыга-кабалана качып баручы арамиләр ташлап калдырган кием-салым һәм төрле әйбер белән тулган. Патша тарафыннан җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайтып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр.
Шуннан соң халык, шәһәрдән чыгып, арамиләрнең чатырларын талады. Раббы әйткәнчә, бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булды.
Иң якыннардан саналган теге түрәне патша шәһәр капкасы төбенә тәртип сакларга билгели, һәм халык аны шунда таптап үтерә. Аллаһы кешесе бу хакта алдан – патша аның янына килгәч әйтеп куйган була.
Аллаһы кешесе ул чакта патшага: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә ике сеа арпаның да, бер сеа сыйфатлы бодай онының да бәһасе бер шәкыл булыр», – дип әйткәч,
теге түрә Аллаһы кешесенә: «Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», – дип җавап кайтара. Аллаһы кешесе исә аңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең», – ди.
Шулай килеп чыга да: халык әлеге түрәне капка төбендә таптап китә, һәм ул шунда дөнья куя.
Теге вакытта углын кабат тормышка кайтарган хатынга Элиша: – Гаиләңне алып китеп, башка урында яшәп торыгыз, чөнки Раббы шушы җирне җиде елга сузылачак ачлыкка дучар итә, – диде.
Аллаһы кешесенең сүзенә буйсынып, әлеге хатын үз гаиләсе белән пелештиләр иленә күченде һәм җиде ел шунда яшәде.
Җиде ел үтүгә, әлеге хатын пелештиләр җиреннән әйләнеп кайтты; ул, үзенең йортын вә басуын кире кайтармакчы булып, патша хозурына килде.
Бу вакытта патшаның Аллаһы кешесенә хезмәт күрсәтүче Гехазидән: – Элиша башкарган бөек эшләр хакында сөйлә әле, – дип сорашып торган чагы иде.
Гехази шулай Элишаның берәүгә кабат җан өрүе турында патшага сөйләп торган мәлдә, углы терелгән теге хатын, үзенең йортын вә басуын кайтаруны үтенеп, патша хозурына килеп керде. – Әфәндем патша, – диде шунда Гехази, – углын Элиша терелткән хатын менә шушы инде.
Патша шунда хатыннан сораштыра башлады, һәм хатын аңа барысын сөйләп бирде. Нәтиҗәдә, патша, әлеге хатынның эшләрен җайлар өчен, сарай кешеләреннән берсен билгеләде һәм аңа: – Хатынның бар мөлкәтен вә үзе киткән көннән башлап бүгенгә кадәр аның җиреннән алынган бөтен уңышны үзенә кайтарып бирсеннәр, – дип боерды.
Арам патшасы Бен-Һадад сырхаулап торган беркөнне Элиша Дәмәшкъкә килде. Патшага: – Аллаһы кешесе бирегә килде, – дип җиткерделәр.
Шуннан соң патша: – Үзең белән берәр бүләк ал да, Аллаһы кешесенең каршына чыгып, аның аша Раббыдан сораштыр: «Әлеге авыруымнан тереләмме мин, юкмы?» – дип, Хазаилгә боерды.
Хазаил кырык дөя күтәрерлек бүләкне – Дәмәшкътә булган иң яхшы әйберләрне төяде дә Элиша янына юнәлде һәм каршысына килеп басып: – Арам патшасы, углың Бен-Һадад: «Әлеге авыруымнан сихәтләнәмме мин?» – дип сорар өчен, мине синең катыңа җибәрде, – диде.
– Бар, «Һичшиксез терелерсең» дип, кайтып әйт аңа. Әмма, Раббы әйтүенчә, аны үлем көтә, – диде Элиша
һәм, Хазаилне уңайсызландырып, озак кына аңа текәлеп карап торды, шуннан елап җибәрде.
– Әфәндем ни сәбәптән елый? – дип сорады аңардан Хазаил. – Исраилиләргә нинди бәла-казалар китерәсеңне белеп елыйм, – дип җаваплады Элиша. – Син аларның ныгытмаларын яндырып бетерәчәксең, егетләрен кылычтан уздырып, күкрәк балаларын җиргә томырачаксың, көмәнле хатыннарын чабып ташлаячаксың.
– Гади бер эт сыман хезмәтчең каян килеп андый зур эшләр башкара алсын?! – диде Хазаил. – Раббы миңа шуны белдерде: син Арам патшасы булачаксың, – дип әйтте Элиша.
Шуннан соң Хазаил, Элиша яныннан китеп, хуҗасы янына кайтып җитте. Тегесе аңардан: – Элиша сиңа нәрсә әйтте? – дип сорады. – Ул синең һичшиксез савыгасыңны әйтте, – дип җаваплады Хазаил.
Ә икенче көнне ул бер җәймә алды да, суга чылатып, патшаның йөзенә каплады, һәм патша җан тәслим кылды. Аның урынына тәхеткә Хазаил утырды.
Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең бишенче елында, Еһошафат әле Яһүдә патшасы булган чакта, Яһүдә тәхетенә Еһошафат углы Яһорам килде.
Тәхеткә утырганда, аңа утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте.
Ахаб кызы аның хатыны булганлыктан, ул, Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатлап, Исраил патшалары юлыннан йөреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Әмма Раббы Үзенең колы Давыт хакына Яһүдәне һәлак итәргә теләмәде, чөнки Давытка һәм аның нәселенә патша тәхетен Ул мәңгелеккә вәгъдә иткән иде.
Яһорам идарә иткән чорда, Эдом, Яһүдәгә каршы баш күтәреп, үзенә патша сайлап куйды.
Шул сәбәпле Яһорам үзенең бөтен сугыш арбалары белән бергә Сәгыйрь тарафына юнәлде. Эдомиләр Яһорамны чолгап алдылар, әмма төнлә ул сугыш арбаларының башлыклары белән бергә камалышны өзде, һәм аның сугышчылары өйләренә таралышты.
Шул рәвешле, Эдом Яһүдә хакимлегеннән котылды, һәм бу хәл бүгенге көндә дә саклана. Шул ук вакытларда Либна да баш күтәрде.
Яһорам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһорам, дөнья куеп, Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Ахазея килде.
Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең уникенче елында Яһүдә тәхетенә Яһорам углы Ахазея килде.
Патшалык итә башлаганда, Ахазеягә егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул бер ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Аталия – Исраил патшасы Омринең оныгы иде.
Ахазея, Ахаб йорты юлыннан йөреп, аның сыман, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, чөнки ул Ахаб йортының кияве иде.
Беркөн Ахазея, Ахаб углы Йорам белән берлектә, Рамот-Гилыгад тарафына – Арам патшасы Хазаилгә каршы яуга кузгалды. Сугыш барышында арамиләр Йорамны җәрәхәтләде,
һәм Йорам патша, Рамаһ каласында Арам патшасы Хазаилгә каршы сугышканда алган яраларын дәвалар өчен, Изрегылга әйләнеп кайтты. Яһүдә патшасы Яһорам углы Ахазея исә, сырхаулап яткан Ахаб углы Йорамның хәлен белешергә дип, Изрегылга килде.
Элиша, пәйгамбәрләр төркеменнән берсен үз янына чакырып: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да, май салынган шушы савытны алып, Рамот-Гилыгадка кузгал.
Килеп җитүгә, Нимшидән туган Еһошафатның Еһү атлы углын табып, аны башка ир туганнары арасыннан аерып ал да эчке бүлмәгә алып кер
һәм, май савытыннан аның башына май коеп, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине Исраил патшасы итеп билгелим». Шуннан ишекне ачып чыгып йөгер, тоткарлана күрмә, – диде.
Әлеге яшь пәйгамбәр Рамот-Гилыгад тарафына кузгалды.
Килеп җитүгә, тезелешеп утырган яубашларын күрде дә: – Минем сиңа әйтер сүзем бар, яубашы, – диде. – Арадан кайсыбызга? – дип сорады аңардан Еһү. – И яубашы, сиңа, – дип җаваплады тегесе.
Еһү, кузгалып, өйгә керде, һәм яшь пәйгамбәр аның башына май койды: – Исраил Алласы Раббы болай дип әйтә: «Мин сине Раббы халкы Исраил өстеннән патша итеп билгелим,
һәм син әфәндең Ахаб йортын кырып ташларсың. Изебел кулыннан һәлак булган пәйгамбәрләрем һәм башка колларым өчен шулай үчем алыныр.
Шул рәвешле, Ахаб йортының тамыры корыр: сак астында яисә иректә булуына карамастан, Исраилдәге Ахаб нәселенең барча ир-ат затын кырып бетерермен.
Ахаб йортын Мин Небат углы Яробам һәм Ахия углы Багша йорты сыман итәрмен.
Изебелне исә Изрегыл җирендә этләр ботарлап ташлар, һәм берәү дә аны җир куенына тапшырмас», – диде. Шушы сүзләрне әйтеп бетерүгә, яшь пәйгамбәр ишекне ачты да чыгып йөгерде.
Еһү исә хезмәттәшләре янына чыкты, һәм берсе аңардан: – Иминлекме? Теге тилемсә синең янга ник килгән? – дип сорады. – Әлеге адәмнең кем икәнен һәм аның нәрсәләр сөйли аласын сез үзегез дә беләсез, – диде яубашы.
– Юк, син нәрсәдер яшерәсең, – диде тегеләр. – Әйт, зинһар! Шуннан ул яшь пәйгамбәрнең: – Раббы: «Мин сине Исраил өстеннән патша итеп билгелим», – дип әйтте, – дигән сүзләрен җиткерде.
Шуннан соң болар, ашыгып-кабаланып, өсләреннән киемнәрен салдылар да аның аяк астына, баскыч басмаларына җәйделәр һәм мөгез быргыларын кычкыртып: – Еһү патша булды! – дип игълан иттеләр.
Нимшидән туган Еһошафатның углы Еһү, шулай итеп, Йорамга каршы баш күтәрде. Йорамның, бөтен Исраил халкы белән бергә, Арам патшасы Хазаилдән Рамот-Гилыгадны саклап калу өчен сугышкан вакыты иде.
Әмма Арам патшасы Хазаилгә каршы барган көрәшләрнең берсендә җәрәхәтләнеп, Йорам Изрегылга дәваланырга кайтты. Үзенең дусларын Еһү: – Әгәр сез минем яклы икәнсез, берәү дә биредән китеп әлеге хәбәрне Изрегыл шәһәренә җиткермәсен, – дип кисәтеп куйды да,
атына атланып, Йорам янына – Изрегылга юл алды. Яһүдә патшасы Ахазеянең дә, Йорамны күрергә дип, Изрегылга килгән чагы иде.
Изрегылда күзәтү манарасында торган сакчы, Еһүнең гаскәриләрен күреп: – Бер төркем гаскәри килә, – дип хәбәр салды. – Каршыларына атлы җайдак җибәр, белешсен: иминлек белән киләләрме? – диде Йорам.
Атлы җайдак, Еһү каршына чыгып: – Патша белешергә кушты, иминлек белән киләсезме? – дип сорады. – Анда синең эшең юк. Минем арттан бар, – дип җавап бирде аңа Еһү. Манарадагы сакчы: – Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый, – дип, патшага хәбәр итте.
Аннары патша икенче бер җайдакны җибәрде. Монысы да алар каршына килеп җитеп: – Патша белешергә кушты: иминлек белән киләсезме? – дип сорады. – Анда синең эшең юк! Минем арттан бар! – диде аңа Еһү.
Сакчы кабат: – Йомышчы алар янына барып җитте, тик әйләнеп кайтмый; төркем башындагы кеше арбада Нимши углы Еһү кебек ашкынып килә, – дип, патшага хәбәр итте.
– Арбаны җигегез! – диде Йорам, һәм аңа арба җигеп бирделәр. Шуннан соң Исраил патшасы Йорам һәм Яһүдә патшасы Ахазея һәркайсы үз арбасында тегеләргә каршы киттеләр һәм изрегыллы Набот басуында Еһү белән кара-каршы очраштылар.
Еһүне күрүгә Йорам: – Иминлек белән киләсеңме, Еһү? – дип сорады. – Синең анаң Изебел потларга табынган һәм сихер кылган чакта, нинди иминлек турында сүз булырга мөмкин? – дип җавап кайтарды аңа Еһү.
Шулчак Йорам үзенең арбасын борды да: – Ахазея, хыянәт! – дип кычкырып качмакчы булды,
әмма Еһү, кулына җәясен алып, Йорамның ике калак сөяге арасына төбәп атты, ук Йорамның йөрәген үтәли тишеп чыкты, һәм Йорам шунда арбасына ауды.
Еһү үзенең хезмәтчесе Бидкарга: – Мәетен изрегыллы Набот басуына ташла. Хәтерлисеңме: без синең белән Йорамның атасы Ахаб артыннан барган чакта, Раббы аның турында гаиптән хәбәр биргән иде.
«Кичә Мин Набот белән аның угылларының канын күрдем, – дип белдергән иде Раббы. – Һәм Мин синнән шушы җирдә үч алырмын». Раббы шулай дип әйтте. Димәк ки, мәетен ал да, Раббы кушканча, шул басуда ташлап калдыр.
Яһүдә патшасы Ахазея, бу хәлләрне күреп, Бәйт-Һәггән юлыннан кача башлады. Еһү: – Аны да үтерегез, – дип кычкырып, Ахазея артыннан ташланды. Ахазеяне алар арбасында барган чакта җәрәхәтләделәр. Бу хәл Иблегам янындагы Гур калкулыгында булды. Әмма Ахазея Мегиддо шәһәренә кереп яшеренергә өлгерде һәм шунда җан бирде.
Хезмәтчеләре аны Иерусалимгә алып кайттылар һәм Давыт каласында ата-балалары янында үз төрбәсендә дәфен кылдылар.
(Ахазея Яһүдә тәхетенә Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең унберенче елында утырган иде.)
Шуннан Еһү Изрегылга юнәлде. Бу хакта ишеткән Изебел, күзләренә сөрмәләр тартып, чәчләрен төзәтеп, тәрәзәгә караштыра башлады.
Еһү капкадан килеп керүгә, ул: – Үз әфәндесен үтергән Зимри тынычлык тапканмы?! – диде.
Еһү, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: – Кайсыгыз минем яклы, кайсыгыз? – дип кычкырды. Ике-өч хәрәм агасы тәрәзәдән сузылып карады.
Еһү аларга: – Изебелне тәрәзәдән ташлагыз! – дип боерды, һәм тегеләр аның әмерен үтәде – Изебелнең каны диварларга, атларга чәчрәде; аннары Еһүнең аты аның гәүдәсен таптап үтте.
Шуннан соң Еһү йорт эченә үтте, ашады, эчте, аннары: – Теге ләгънәт төшкән хатынны, җыештырып, гүр куенына тапшырыгыз, ни дисәң дә патша кызы бит, – диде.
Кешеләр аны күмәргә дип килделәр, ләкин баш сөяге белән аяк һәм кул сөякләреннән кала башка нәрсә тапмадылар.
Аннары, кайтып, патшага сөйләп бирделәр. Аларга җавап итеп патша шуны әйтте: – Чөнки Раббы Үзенең колы, тишбәле Ильяс аша: «Изебелнең мәетен Изрегыл җирендә этләр ашаячак,
аның мәете, басудагы тирес сыман, Изрегыл җирендә ятып калачак; шул рәвешле, берәү дә: „Менә бу – Изебел“, – дип әйтә алмаячак», – дип әйттергән сүзләр әнә шундый иде.
Ахабның Самареядә җитмеш углы бар иде. Изрегылның түрәләренә, өлкәннәренә, Ахаб балаларының тәрбиячеләренә Еһү Самареягә мондый эчтәлектәге хат язып җибәрде:
«Әфәндегезнең угыллары сезнең беләндер, сездә шулай ук сугыш арбалары вә атлар, ныгытылган шәһәр вә корал да бар. Шулай булгач, әлеге хатны алуга, әфәндегезнең угыллары арасыннан иң уңганын, иң лаеклысын сайлап, атасының тәхетенә утыртыгыз да патшагызны яклап сугышка чыгыгыз».
Әмма хатны алуга, тегеләрнең коты алынды: – Ике патша бергәләшеп аңа каршы тора алмаганны, без ничек каршы торыйк?! – диеште алар үзара.
Шуннан соң патша сарае өчен җаваплы кеше, шәһәр башлыгы, өлкәннәр һәм тәрбиячеләр: – Без – синең хезмәтчеләрең, нәрсә әйтсәң, шуны эшләрбез. Без берәүне дә патша итеп билгеләмибез; үзең ничек телисең, шулай эшлә, – дип, Еһүгә йомышчыларын җибәрделәр.
Еһү исә боларга тагын хат язды: «Әгәр сез минем яклы һәм миңа буйсынасыз икән, әфәндегез угылларының башларын кисеп, иртәгә шушы вакытта минем янга – Изрегылга килегез». (Патша угыллары җәмгысы җитмеш кеше булып, аларны шәһәрнең күренекле кешеләре тәрбия кыла иде.)
Әлеге хат килеп җитүгә, алар патша угылларының җаннарын кыйдылар һәм, җитмешенең дә башын кәрзингә салып, Еһү янына – Изрегылга озаттылар.
Хәбәрче, килеп, Еһүгә: – Патша угылларының башларын алып килделәр, – дип әйткәч, Еһү: – Башларны шәһәр капкасы янында ике өемгә өеп, иртәнгә кадәр шунда калдырыгыз, – диде.
Икенче көнне иртән Еһү торып чыкты, халык каршына килеп басты һәм аларга: – Сезнең гаебегез юк. Патшага каршы күтәрелеп, аны үтергән кеше – мин ул. Ә Ахаб угылларының җанын кем кыйды?
Шуны белеп торыгыз: Раббының Ахаб нәселе хакында әйткән бер генә сүзе дә җиренә җитми калмады; Үзенең колы Ильяс аша әйткән сүзләрен Раббы әнә шул рәвешле тормышка ашырды.
Шуннан Еһү Изрегылда Ахаб йорт-нәселенең исән калган кешеләрен, шулай ук түрәләрен, дус-ишләрен һәм каһиннәрен дә кырып бетерде, һичкемне аямады.
Аннары ул, юлга кузгалып, Самарея каласына юнәлде. Көтүчеләр шәһәре Бәйт-Гыкыд янында ул,
Яһүдә патшасы Ахазеянең ир туганнарын очратып, алардан: – Сез кемнәр буласыз? – дип сорады. Тегеләр: – Без – Ахазеянең ир туганнары, патша угылларының һәм патша анасы угылларының хәлен белешергә барабыз, – дип җавап кайтарды.
– Тереләй кулга алыгыз аларны, – дип боерды Еһү. Аларны тереләй кулга алдылар һәм кырык ике кешенең барысын да шунда – Бәйт-Гыкыд коесы буенда үтерделәр; алар арасыннан берсе дә исән калмады.
Бәйт-Гыкыдтан чыгып киткәннән соң, Еһүнең каршысына Рехаб углы Йонадаб килеп очрады. Аңа сәлам биреп, Еһү: – Мин сиңа яхшы мөнәсәбәттәмен, син дә шулаймы? – дип сорады. – Әйе, – дип җавап кайтарды Йонадаб. – Әгәр шулай икән – бир кулыңны, – диде Еһү. Тегесе кулын сузды, һәм Еһү аны үзенең арбасына тартып алып:
– Әйдә минем белән, Раббы өчен ничек җан атып торуымны күрерсең, – диде дә үзе белән утыртып алып китте.
Самареягә килеп җитүгә, Еһү, Ильяска Раббы әйткәнчә, Ахабның йорт-гаиләсеннән исән калган кешеләрне кырып бетерде.
Шуннан соң Еһү, бар халыкны җыеп, болай диде: – Ахабтан аермалы буларак, илаһ Багалга мин күбрәк гыйбадәт кылырга җыенам.
Хәзер минем янга Багалның бөтен пәйгамбәрләрен, аның барча хезмәтчеләрен вә каһиннәрен чакыртып китерегез, берсе дә килми калмасын; чөнки мин Багалга олуг корбан китермәкчемен. Килмәүчеләрнең берсе дә исән калмаячак. Еһү, чынлыкта, Багалның хезмәтчеләрен кырып бетерер өчен, шушындый хәйлә уйлап тапты.
– Багалны олылау өчен бәйрәм җыены игълан итегез, – диде Еһү. Шул рәвешле, җыен игълан иттеләр,
һәм Еһү бөтен Исраилгә бу хакта хәбәр юллады; Багал хезмәтчеләренең һәммәсе килеп җитте, бер генә килмәгән кеше дә калмады – Багал гыйбадәтханәсе шыгрым тулды.
Кием-салымнарны карап-барлап торучыга Еһү: – Бөтен Багал каһиннәренә махсус кием китер, – дип боерды. Тегесе киемнәр китерде.
Аннары Еһү белән Рехаб углы Йонадаб, Багал гыйбадәтханәсенә кереп, Багал каһиннәренә: – Барлап-карап чыгыгыз әле, арагызда Раббы хезмәтчеләре юкмы, чөнки биредә бары тик Багал хезмәтчеләре генә калырга тиеш, – диде.
Шуннан соң корбан бүләкләре һәм тулаем яндыру корбаны китерергә керештеләр. Еһү исә тышкы яктан сиксән кешене сакка куеп: – Әлеге кешеләрнең язмышын мин сезнең кулга тапшырам, әгәр берәрегез кемне дә булса качыра калса, качып котылган кеше урынына шуның җаны кыелыр, – дип кисәтеп куйган иде.
Тулаем яндыру корбаннары китерү тәмамлангач, Еһү сакчыларга һәм гаскәрбашларына: – Барыгыз, кырып бетерегез аларны, берсе-бер качып котыла алмасын, – дип боерды. Сакчылар һәм гаскәрбашлары, кереп, һәммәсен кылычтан уздырдылар, аннары мәетләрне урамга чыгарып ыргыттылар. Соңра алар Багал йортының эчке бүлмәсенә үттеләр
һәм андагы изге баганаларны алып чыгып утка салдылар,
Багал сынын ваттылар, ә гыйбадәтханәсен җимереп ташладылар; шул урыннан хаҗәтханә ясадылар, һәм ул бүгенге көндә дә шунда торадыр.
Еһү, шул рәвешле, Исраил җирендә Багалга табынуга чик куйды;
әмма Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан – Бәйт-Эл һәм Дан каласындагы алтын бозауларга табынудан – һич аерыла алмады.
– Минем күз алдында ихлас күңелдән башкарган әлеге дөрес гамәлең өчен һәм Ахаб йортын нәкъ Мин теләгәнчә җәзага тарткан өчен, синең угылларың Исраил тәхетендә дүртенче буынга кадәр утырачак, – диде Раббы Еһүгә.
Ләкин Исраилнең Раббы Алласы кануннарын Еһү ихлас күңелдән үтәмәде. Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам кылган гөнаһлардан һич читләшә алмады.
Ул көннәрдә Раббы Исраил илен кечерәйтүгә юл куйды. Үрдүннең көнчыгышында Гәд, Рубин, Менашше ыруглары яшәгән җирләрне – Арнон ташкыны янындагы Арогырга кадәр булган Гилыгад һәм Башан төбәкләрен – Арам патшасы Хазаил яулап алган иде.
Еһү патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Еһү, дөнья куеп, Самареядә дәфен кылынды. Аның урынына тәхеткә углы Яһүәхәз килде.
Исраил өстеннән Еһү Самареядә егерме сигез ел дәвамында идарә итте.
Ахазеянең әнкәсе Аталия, углының үлүен белгәннән соң, патшаның бөтен нәсел-нәсәбен кырып бетерде.
Әмма Яһорам патшаның Яһошеба исемле кызы – Ахазеянең кыз туганы – үлемгә дучар ителгән патша угыллары арасыннан Ахазеянең Йоаш исемле углын урлап, аны сөт анасы белән бергә йокы бүлмәсенә качырды; шул рәвешле аны Аталия күзеннән яшерделәр, һәм бала исән калды.
Илдә Аталия патшалык иткән чорда, Йоаш алты ел дәвамында сөт анасы белән бергә Раббы йортында качып яшәде.
Аталия җиденче елын патшалык иткәндә, рухани Еһояда җансакчыларның һәм сарай сакчыларының йөзбашларын үз янына – Раббы йортына чакыртты һәм, алар белән килешү төзеп ант иттергәннән соң, патша углын күрсәтте.
Аннары мондый боерык бирде: – Сез менә нәрсә эшләгез, – диде ул, – шимбә көнне хезмәткә керешкән сакчыларның өчтән бер өлеше патша сараенда сакта торсын;
икенче бер өлеше – Сур капкасы янында, тагын бер өлеше исә сарайны саклаучылар артындагы капка төбендә булсын. Шул рәвешле, чиратлашып сарайны сакларсыз.
Шимбә көнне хезмәтен тәмамлаучы сакчылар – аларның калган ике өлеше – Раббы йортында патшаны саклар.
Һәркем, кулына корал тотып, патшаны бөтен яктан урап алсын. Кем дә булса сезнең сафларга якынайса, җанын кыегыз. Патша кайда гына барса да, янәшәсендә булыгыз.
Йөзбашлары һәммәсен рухани Еһояда кушканча эшләде: билгеләнгән шимбә көнне хезмәткә керешкән һәм шул көнне хезмәтен тәмамлаган һәркемне җитәкчеләре үз янына туплады һәм рухани Еһояда янына алып килде.
Рухани шунда Давыт патшаның Раббы йортында сакланган сөңге вә калканнарын йөзбашларына таратты.
Кулларына корал тоткан сакчыларны ул, патшаны саклар өчен, Аллаһы йортының көн ягыннан төн ягына кадәр, мәзбәх һәм Йорт тирәли куеп чыкты.
Шуннан Еһояда, патша углын алып килеп, аның башына таҗ кигезде, кулына Канун китабы тоттырды; башына май коеп патша дип игълан иткәннән соң, барысы кул чапты, «Яшәсен патша!» – дип кычкырды.
Аталия, сакчыларның, халыкның шаулашуын ишетеп, алар янына Раббы йортына килсә,
гадәт кушканча, терәк баганасы янында патша басып тора. Аны йөзбашлары һәм быргычылар әйләндереп алган; ил-йорт күңел ача, быргы тавышлары яңгырый. Аталия шунда, өстендәге киемнәрен ертып: – Хыянәт, хыянәт! – дип кычкырырга тотынды.
– Алып чыгыгыз аны биредән; артыннан иярүче булса, кылычтан уздырыгыз, – дип боерды шунда рухани Еһояда гаскәр белән идарә итүче йөзбашларына, чөнки Аталияне Раббы йортында үтерүләрен теләмәде.
Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Атлар капкасы янына алып килеп, җанын кыйдылар.
Еһояда исә халыкның һәм патшаның Раббы халкы булуы турында килешү, шулай ук патша белән халык арасында килешү төзеде.
Шуннан соң илнең бар халкы, Багал йортына юнәлеп, аны җимерде, андагы мәзбәхләрне, сыннарны ватып бетерде һәм шунда, мәзбәхләр алдында, Багал каһине Маттанны үтерде. Раббы йортын саклар өчен, рухани Еһояда сакчылар билгеләде.
Шуннан ул, йөзбашларын, җансакчыларны, сарай сакчыларын һәм илнең бар халкын ияртеп, патшаны Раббы йортыннан озата чыкты; алар, Җансакчылар капкасы аша үтеп, патша сараена уздылар һәм патшаны тәхеткә утырттылар.
Ил-йорт рәхәтләнеп күңел ачты. Аталияне патша сараенда кылычтан уздырганнан соң, шәһәр тынычланып калды.
Тәхеткә утырганда, Йоашка җиде яшь иде.
Исраил патшасы Еһү хакимлегенең җиденче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш килде, Иерусалимдә ул кырык ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Сибья тумышы белән Беер-Шебадан иде.
Рухани Еһояда өйрәткәнгә күрә, Йоаш гомер буе Раббы күзенә ятышлы күренгән эшләр эшләде;
әмма калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Бервакыт Йоаш руханиларга болай диде: – Раббы йортына багышланган бар көмешне – мәҗбүри салымны, нәзер кылучылар китергән һәм Раббы йортына ихтыяри бүләк ителгән бөтен акчаларны туплагыз.
Һәрбер рухани, алып килүчеләрдән бу акчаларны кабул итеп, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтүгә сарыф итсен.
Әмма Йоаш патша егерме өченче елын идарә иткәндә дә әле, руханилар йортның җимерелгән-ватылган урыннарын төзәтмәгәннәр иде.
Шуннан Йоаш патша, рухани Еһояданы һәм башка руханиларны чакырып: – Ни өчен сез йортның ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтмисез? Бүгеннән башлап кешеләрдән көмеш алуны туктатыгыз, көмешне йортның ватылган урыннарын төзәтүгә тотыгыз, – диде.
Руханилар халыктан көмеш алмаска һәм йорттагы төзекләндерү эшләре өчен җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә булдылар.
Шуннан соң рухани Еһояда бер тартма алды да, өстенә тишек уеп, аны Раббы йортына кергән уңайга уң тарафка, мәзбәх янына урнаштырды. Бусага төбендә сакта торучы руханилар Раббы йортына килгән бөтен көмешне шунда сала бардылар.
Тартма эчендәге көмеш шактый җыелгач, патшаның кәтибе белән баш рухани Раббы йортына кергән көмешне капчыкларга санап тутыра һәм капчык авызын бәйләп куя торган булдылар.
Аннары саналган көмешне Раббы йортында төзү эшләрен башкаручыларга тапшыралар, тегеләр исә аны Раббы йортында эшләүче балта осталары вә төзүчеләргә,
дивар торгызучы вә таш кисүчеләргә түләр, шулай ук агач вә эшкәртелгән таш сатып алыр, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәттерер, гомумән, йорттагы төзү эшләрен дәвам итәр өчен тоталар иде.
Раббы йортына кергән көмеш Йорт өчен көмеш җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, быргылар, төрледән-төрле алтын вә көмеш савытлар ясар өчен тотылмады,
чөнки кергән көмеш төзү эшләре алып баручыларга түләүгә һәм Раббы йортын төзекләндерүгә китә иде.
Эш башкаручыларга акча түләүче кешеләрдән исәп-хисап таләп итмәделәр, чөнки алар намус белән эш итте.
Гаеп йолу корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны өчен түләнгән көмеш Раббы йортына кермәде, алар руханиларныкы иде.
Шул вакытларда Арам патшасы Хазаил, яуга кузгалып, Гәткә каршы сугыш башлады һәм аны яулап алды; аннары Хазаил, Иерусалимгә таба борылып, аңа һөҗүм итәргә ниятләде.
Әмма Яһүдә патшасы Йоаш үзенең ата-бабалары – Яһүдә патшалары Еһошафат белән Яһорам, Ахазея һәм үзе Раббы йортына багышлаган бөтен изге әйберләрне, шулай ук Раббы йорты һәм патша йорты хәзинәсендәге бөтен алтынны җыеп, Арам патшасы Хазаилгә җибәрде; шуннан соң Хазаил Иерусалимне яулап алу ниятеннән кире кайтты.
Йоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Йоаш хезмәтчеләре аңа каршы фетнә оештырдылар һәм Силла аймагына төшә торган юл буенда урнашкан Бәйт-Миллода үтереп чыктылар.
Аны хезмәтчеләре Шимгат исемле хатынның углы Йозабад һәм Шомер исемле хатынның углы Яһозабад үтерде. Йоаш дөнья куйгач, аны Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар. Аның урынына тәхеткә углы Амасия килде.
Яһүдә патшасы Ахазея углы Йоаш хакимлегенең егерме өченче елында Исраил тәхетенә Еһү углы Яһүәхәз килде һәм Самареядә унҗиде ел дәвамында патша булып торды.
Ул, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган бөтен гөнаһларны кабатлап, алардан һич аерыла алмыйча, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды;
һәм бу хәлдән Исраил халкына Раббының ачуы кузгалып, Ул байтак гомерләргә Исраил язмышын Арам патшасы Хазаил вә Хазаил углы Бен-Һадад кулына тапшырды.
Әмма Яһүәхәз Раббыга фөрьяд итте, һәм Раббы аны ишетте, чөнки Ул исраилиләрнең кысынкылыкта яшәвен, Арам патшасының аларны ничек кысрыклавын күреп тора иде.
Шуннан Раббы исраилиләргә коткаручы җибәрде, һәм исраилиләр арамиләр золымыннан котылдылар – исраилиләр әүвәлгечә үзләренең йортларында тыныч-имин яши башладылар.
Тик шулай да алар Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам йорты гөнаһларын кабатладылар, алардан һич аерыла алмадылар; өстәвенә алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багана Самареядә һаман кала бирде.
Илле атлы җайдак, ун сугыш арбасы һәм ун меңлек җәяүле гаскәрне санамаганда, Яһүәхәз гаскәреннән берни калмады, чөнки башкаларын, ашлык сукканда күтәрелгән тузан хәленә китереп, Арам патшасы кырып бетергән иде.
Яһүәхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһүәхәз, дөнья куеп, Самареядә дәфен кылынды. Аның урынына тәхеткә углы Яһоаш килде.
Яһүдә патшасы Йоаш хакимлегенең утыз җиденче елында Исраил тәхетенә Яһүәхәз углы Яһоаш килде һәм уналты ел дәвамында Самареядә патша булып торды.
Ул, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган гөнаһларны кабатлап, алардан һич аерыла алмыйча, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Яһоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдә патшасы Амасиягә каршы алып барган сугышлар хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһоаш дөнья куйганнан соң, аның урынына тәхеткә Яробам утырды. Яһоаш Самареядә Исраил патшалары янында дәфен кылынды.
Элиша бер авырудан сырхаулап киткәч (соңыннан, мантый алмыйча, шул авырудан ул үлә), Исраил патшасы Яһоаш аның янына килеп: – Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм атлы гаскәре! – дип, аның өстендә ачы күз яшьләре түгәргә тотынды.
– Кулыңа җәя белән ук ал әле, – диде аңа шунда Элиша. Тегесе ук белән җәя алды.
Аннары Элиша Исраил патшасына: – Кулыңдагы җәяне әзерлә, – диде. Тегесе җәяне әзерләде, һәм Элиша үзенең кулларын патшаның куллары өстенә куеп:
– Кояш чыгышына караган тәрәзәне ач, – диде. Патша тәрәзәне ачты. – Ат угыңны, – диде Элиша. Патша атып җибәрде. – Бу – Раббының җиңүче угы, арамиләрне җиңүче ук! – диде Элиша. – Арамиләрне син Афыкта тар-мар китерәчәксең.
Аннары Элиша: – Укларны ал, – диде. Теге алды. – Уклар белән җиргә ор, – диде ул аңа. Патша өч тапкыр сукты да туктап калды.
Аллаһы кешесенең аңа ачуы чыкты: – Биш яисә алты тапкыр орырга кирәк иде, – диде ул. – Шул очракта син арамиләрне тулысынча тар-мар китерер идең, ә хәзер сиңа җиңү өч кенә тапкыр насыйп булачак.
Элиша дөнья куйды, һәм аны дәфен кылдылар. Берара ел башында Мәаб юлбасарлары Исраил җиренә басып керә торган булып киттеләр.
Бервакыт шулай берничә исраили гүргә мәет иңдермәкче булып торганда, шул юлбасарларны күреп, мәетне Элишаның каберенә төшереп җибәрде; төшкән уңайга Элишаның сөякләренә орынган мәеткә җан керде, һәм ул аягына торып басты.
Яһүәхәз патшалык иткән чорда, Арам патшасы Хазаил Исраил халкына көн күрсәтмәде.
Әмма Раббы Исраил халкына мәрхәмәтле булды, аны кызганып, Ибраһим, Исхак вә Ягъкуб белән төзелгән килешү хакына аңа йөзе белән борылды. Ул бүгенге көнгә кадәр Исраил халкын Үзенең күз алдыннан куып җибәрмәде һәм аларның кырылуына юл куймады.
Арам патшасы Хазаил дөнья куйганнан соң, аның урынына патша булып углы Бен-Һадад калды.
Соңра Яһоаш патша үзенең атасы Яһүәхәздән Хазаил сугышып алган бөтен шәһәрләрне Бен-Һададтан кабат кайтарып алды. Яһоаш аны, өч мәртәбә тар-мар китереп, Исраил калаларын үзенә кайтарды.
Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш хакимлегенең икенче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш углы Амасия килде.
Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде.
Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ерак бабасы Давытныкыннан үзгә булып, ул бөтен яктан атасы Йоашны кабатлады.
Калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды.
Әмма әлеге катыйльләрнең балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын».
Амасия, сугышып, Тоз үзәнендә ун мең эдомине кырып салды; Селаны яулап алып, аңа Йоктеил дип исем кушты; әлеге урын бүгенге көндә дә шулай аталадыр.
Амасия шуннан соң Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде.
Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди.
Син эдомиләрне тар-мар китердең һәм шуннан чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр.
Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады. Шуңа күрә Исраил патшасы Яһоаш аңа каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар.
Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр.
Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итте; шуннан Яһоаш Иерусалимгә юнәлде, анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде;
аннары Раббы йортының һәм патша сараеның хәзинә саклагычында булган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты.
Яһоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдә патшасы Амасиягә каршы алып барган сугышлар хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһоаш, дөнья куеп, Самареядә Исраил патшалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Яробам килде.
Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде.
Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Иерусалимдә Амасиягә каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр.
Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Давыт каласы Иерусалимдә ата-бабалары янында дәфен кылдылар.
Шушы хәлләрдән соң бөтен Яһүдә халкы уналты яшьлек Азарияне атасы Амасия урынына патша итеп куйды.
Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Азария өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды.
Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия хакимлегенең унбишенче елында Исраил тәхетенә Яһоаш углы Яробам килде һәм кырык бер ел дәвамында Самареядә идарә итте.
Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам кылган гөнаһлардан һич аерыла алмады.
Исраил Алласы Раббы Үзенең колы – Гәт-Хепер пәйгамбәре Амиттай углы Юныс аша әйткәнчә, Яробам патша Лебо-Хаматтан башлап Араба диңгезенә кадәр булган арада Исраил чикләрен әүвәлге хәленә кайтарды.
Исраил халкының авыр газапларын Раббы күреп торды: колның да, ирекле халыкның да язмышы ачы иде, һәм Исраилгә ярдәм итә алырдай һичкем юк иде.
Исраилнең исемен якты дөнья йөзеннән юк итәргә теләмәгәнгә күрә, Раббы Исраил халкын Яһоаш углы Яробам кулы белән коткарды.
Яробам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар, Яһүдәнеке саналган Дәмәшкъ белән Хаматны сугышларда кабат Исраил кул астына кайтаруы хакында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яробам үзенең ата-бабалары – Исраил патшалары янында мәңгелек йокыга талгач, аның урынына патша булып углы Зәкәрия килде.
Исраил патшасы Яробам хакимлегенең егерме җиденче елында Яһүдә патшасы булып Амасия углы Азария килде.
Тәхеткә утырганда, аңа уналты яшь булып, Иерусалимдә ул илле ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Якүлья тумышы белән Иерусалим кызы иде.
Азария, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәр нәрсәдә атасы Амасияне кабатлады.
Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык шунда әүвәлгечә корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Раббы Азария патшага зыян салганлыктан, ул, ахыргы сәгатенә кадәр махау зәхмәтеннән азапланып, аерым йортта яшәде. Аның углы Иотам сарайны да кайгыртты, Яһүдә җирендә яшәүче халык белән дә идарә итте.
Азария патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Азария, дөнья куеп, Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Иотам килде.
Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең утыз сигезенче елында Исраил тәхетенә Яробам углы Зәкәрия килде һәм алты ай дәвамында Самареядә идарә итте.
Ул, үзенең ата-бабалары кебек, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.
Явеш углы Шаллум Зәкәриягә каршы фетнә оештырды – халык алдында аның җанын кыйды да аның урынына тәхеткә үзе утырды.
Зәкәрия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Раббының Еһүгә «Синең угылларың Исраил тәхетендә дүртенче буынга кадәр утырачак» дип әйтеп куйган сүзләре, шул рәвешле, тормышка ашты.
Яһүдә патшасы Уззия хакимлегенең утыз тугызынчы елында Исраил тәхетенә Явеш углы Шаллум килде һәм бер ай дәвамында Самареядә идарә итте.
Гәди углы Менахем, Тирсадан Самареягә килеп, Явеш углы Шаллумның җанын кыйды да аның урынына тәхеткә үзе утырды.
Шаллум патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул оештырган фетнә турында Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Менахем, Тирсадан килеп, Типсах шәһәрендә һәм аның тирәсендә яшәүче халыкка һөҗүм итте дә аларны кырып бетерде, чөнки халык аңа шәһәр капкасын ачудан баш тарткан иде. Менахем хәтта авырлы хатыннарны да ярып ташлады.
Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең утыз тугызынчы елында Гәди углы Менахем, Исраил тәхетенә килеп, ун ел дәвамында Самареядә идарә итте.
Шул чорда ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.
Берзаман Ашшур патшасы Пул, сугыш ачмакчы булып, Исраил җиренә аяк басты. Менахем исә, Пул минем яклы булсын, үзем патша булып калыйм, дигән максат белән аңа мең талант көмеш түләде.
Андый күләмдәге көмешне Ашшур патшасына җыеп тапшырыр өчен, Исраилнең мул тормышлы кешеләре иллешәр шәкыл көмеш бирергә тиеш булды. Шуннан соң Ашшур патшасы, Исраилне калдырып, кире үз иленә кайтып китте.
Менахем патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Менахем дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Пекахья килде.
Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең илленче елында Исраил тәхетенә Менахем углы Пекахья утырды һәм ике ел дәвамында Самареядә идарә итте.
Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.
Пекахьянең дәрәҗәле бер түрәсе – Ремалия углы Пеках – аңа каршы фетнә оештырды: илле гилыгадлыны ияртеп, Самареядәге патша сарае кальгасына үтеп керде дә, патшаның, шулай ук Әргүб белән Ариенең җанын кыеп, үзе патша булып утырды.
Пекахья патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең илле икенче елында Исраил тәхетенә Ремалия углы Пеках килде һәм егерме ел дәвамында Самареядә идарә итте.
Ул, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан һич аерыла алмады.
Пеках патша идарә иткән көннәрдә, Исраилгә Ашшур патшасы Тиглат-Пилесер һөҗүм итте һәм, Ион, Әбел-Бәйт-Мәгакәһ, Яноах, Кыдыш, Хатсор калаларын, шулай ук Гилыгад, Гәлиләя, Нәптали җирләрен басып алып, халкын әсирлеккә Ашшурга озатты.
Шулай булды ки, Элаһ углы Һошея көннәрдән беркөнне Ремалия углы Пекахка каршы фетнә оештырды – аңа һөҗүм ясап, аны үтерде дә тәхеткә үзе утырды. Бу хәл Яһүдә патшасы Уззия углы Иотам хакимлегенең егерменче елында булды.
Пеках патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Исраил патшасы Ремалия углы Пеках хакимлегенең икенче елында Яһүдә патшасы булып Уззия углы Иотам килде.
Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде.
Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады.
Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, халык шунда әүвәлгечә корбан китерде һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтте. Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде.
Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
(Иотам патшалык иткән көннәрдә, Раббы Арам патшасы Рәсинне һәм Ремалия углы Пекахны яу белән Яһүдәгә каршы җибәрә башлады.)
Иотам, дөнья куеп, үзенең ерак бабасы Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.
Исраил патшасы Ремалия углы Пеках хакимлегенең унҗиденче елында Яһүдә патшасы Иотам урынына тәхеткә углы Әхәз килде.
Тәхеткә утырганда, аңа егерме яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Ерак бабасы Давыттан үзгә буларак, ул үзенең Раббы Алласы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылмады;
Исраил патшалары юлыннан йөрде, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән халыкларның әшәке йолаларына ияреп, хәтта үзенең углын да учакка салып корбан кылды;
калкулыкларда, түбәҗирләрдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә корбан чалды, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Бервакыт Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках, Иерусалимгә каршы яуга күтәрелеп, Әхәзне камалышта тоттылар, ләкин җиңә алмадылар.
(Ул чакта Арам патшасы Рәсин, Элат каласын кабат үзенә кайтарып алып, яһүдиләрне аннан куып җибәргән була; шуннан соң Элатта эдомиләр яши башлый, алар бүгенге көндә дә шунда гомер итәдер.)
Әхәз исә Ашшур патшасы Тиглат-Пилесерга үзенең илчеләре аша: – Мин синең колың вә углыңдыр; миңа һөҗүм иткән Арам патшасы белән Исраил патшасы кулыннан килеп коткара күр, – дигән хәбәр җиткерде.
Әхәз Раббы йортында һәм патша сарае хәзинәсендә булган барлык алтын-көмешне җыеп алып Ашшур патшасына бүләккә җибәрде.
Ашшур патшасы аның гозерен екмады: Дәмәшкъкә һөҗүм итеп, аны яулап алды, анда яшәүче халыкны Кыйрга сөрде, ә Рәсиннең җанын кыйды.
Шуннан соң Әхәз, Ашшур патшасы Тиглат-Пилесер белән очрашу өчен, Дәмәшкъкә юл алды. Дәмәшкъкә килгәч, андагы мәзбәхне күреп, аның рәсемен һәм төзү сызымын рухани Уриягә җибәрде.
Рухани Урия исә Әхәз патшаның Дәмәшкътән кайтуына әлеге үрнәк буенча мәзбәхне төзеп куйган иде инде.
Дәмәшкътән әйләнеп кайтуга, патша, әлеге мәзбәхне карап чыгып, аның өстендә корбаннар китерде.
Ул анда, үзенең тулаем яндыру корбанын вә икмәк бүләген яндырып, шәраб бүләген койды һәм мәзбәхкә татулык корбаннарының канын чәчрәтте.
Раббы йөзе алдында торган бакыр мәзбәхне исә ул, Раббы йортының каршыннан – яңа мәзбәх белән Раббы йорты арасында торган урыныннан кузгатып, әлеге яңа мәзбәхтән төньяктарак урнаштырды.
Аннары рухани Уриягә мондый боерык бирде: – Әлеге зур яңа мәзбәхтә иртәнге тулаем яндыру корбанын, кичке икмәк бүләген, патшаның тулаем яндыру корбаны белән икмәк бүләген, шулай ук ил халкының тулаем яндыру корбаны белән икмәк һәм шәраб бүләкләрен китер; тулаем яндыру корбаннарының вә башка төр корбаннарның канын мәзбәхкә чәчрәт. Ә теге бакыр мәзбәхне мин Раббыга мөрәҗәгать итәр өчен файдаланырмын.
Рухани Урия һәммәсен Әхәз патша кушканча эшләде.
Шуннан соң Әхәз патша, аскуймадагы кысаларны сындырып алып, алар өстендәге юынгычларны салдырды, ясалма диңгезне, үгез сыннары өстеннән төшертеп, таш басмага куйдырды.
Шимбә көннәрдә файдаланыла торган өсте ябулы махсус корылманы сүттерде, Раббы йортына патшалар кереп йөрү өчен эшләнгән тышкы капканы да алдырды; боларның һәммәсен ул Ашшур патшасының күңелен күрер өчен эшләде.
Әхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Әхәз, дөнья куеп, Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Хизәкыйя килде.
Яһүдә патшасы Әхәз хакимлегенең уникенче елында Исраил тәхетенә Элаһ углы Һошея утырды һәм тугыз ел дәвамында Самареядә идарә итте.
Ул Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, әмма үзенә кадәр булган Исраил патшалары сыман күп явызлыклар эшләмәде.
Ашшур патшасы Шалманесер Һошеягә каршы сугыш ачты; Һошея аңа буйсыну белдереп ясак түли башлады.
Әмма берзаман Һошея, ярдәм сорап, Мисыр патшасы Со янына үзенең илчеләрен юллаганнан соң, Ашшур патшасына елның-елында түли торган ясагын җибәрми башлады; Ашшур патшасы, Һошеянең хыянәте турында белеп, аны сак астына алды һәм зинданга япты.
Аннары, Исраил җиренә һөҗүм итеп, Самареягә таба юнәлде һәм өч ел дәвамында аны камалышта тотты.
Һошея хакимлегенең тугызынчы елында Ашшур патшасы Самареяне яулап алды да, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды.
Исраилиләргә килгән бәланең сәбәбе шунда иде: үзләрен Мисыр патшасы фиргавен кулыннан азат иткән, Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллалары каршында алар гөнаһ эш кылдылар, чит-ят илаһларга табына башладылар;
аларның күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның гореф-гадәтләренә ияреп, Исраил патшалары кылган гамәлләрне кабатладылар;
Раббы Аллалары күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, күзәтү манараларыннан башлап ныгытылган шәһәрләргә кадәр барча калкулыкларда гыйбадәт кылу урыннары булдырдылар;
һәрбер түбәҗирдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә изге баганалар һәм алиһә Аширә хөрмәтенә сыннар урнаштырдылар;
аларның күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыклар сыман, шул калкулыкларның һәммәсендә корбаннар китерделәр; Раббының ачуын кузгатып яман эшләр кылдылар;
Раббы: «Алай эшләмәгез», – дип әйтә торуга карамастан, пот-сыннарга табындылар.
Раббы Үзенең пәйгамбәрләре һәм гаиптән хәбәр бирүчеләре аша: «Яман юлыгызны ташлап, ата-бабаларыгызга әйтеп калдырган һәм колларым, пәйгамбәрләрем аша җиткергән Канунымдагы боерык вә кагыйдәләремне үтәгез», – дип, Исраил белән Яһүдәне һаман кисәтеп килде.
Әмма алар бу сүзләргә колак салмадылар, Раббы Аллаларына иман китермәгән тискәре ата-бабалары сыман үҗәтләнүдә булдылар;
Аның кагыйдәләрен, ата-бабалары белән төзегән килешүен, Аның күрсәтмә-кисәтүләрен санга сукмадылар; бернигә ярамаган потларга ияреп, шуның белән үзләре дә яраксыз затларга әйләнделәр; Раббы: «Янәшәгездәге халыкларның гамәлләрен кылмагыз», – дип әмер бирүгә карамастан, әлеге халыклар артыннан иярделәр;
Раббы Аллалары биргән боерыкларга колак салмыйча, үзләренә ике бозау сыны койдырып алдылар, алиһә Аширәгә багышлап багана куйдылар, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылдылар, Багалга табындылар;
үзләренең кыз-угылларын ут аша уздырып корбан китерделәр, күрәзәлек иттеләр һәм сихер кылдылар; Раббы алдында явызлыклар эшләп, Аның ачуын китерделәр.
Шуңа күрә Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Үзенең күз алдыннан сөрде, Яһүдә ыругыннан башка Аның хозурында беркем калмады.
Әмма Яһүдә дә үзенең Раббы Алласы боерыкларын санламады, Исраил гореф-гадәтләренә ияреп китте.
Әнә шуңа күрә Раббы бөтен Исраил нәселеннән йөз чөерде. Аларны газапларга дучар итеп талаучылар кулына тапшыра торган булды һәм, ниһаять, Үзеннән бөтенләй читкә тибәрде.
Раббы исраилиләрне Давыт йортыннан аерып алганнан соң, алар патша итеп Небат углы Яробамны куйды; әлеге Яробам, исраилиләрне Раббыдан тәмам биздереп, аларны коточкыч зур гөнаһка этәрде.
Исраилиләр, шулай итеп, Яробам гөнаһларын кабатлап, алардан һич аерыла алмады.
Ахыр чиктә, Үзенең коллары – пәйгамбәрләре аша кисәтә килгәнчә, Раббы Исраил халкын Үзеннән читкә тибәрде: исраилиләр үз җирләреннән Ашшурга сөрелде, һәм алар бүгенге көндә дә шунда гомер кичерәләр.
Бабил, Көтәһ, Авва, Хамат һәм Сефарваим калаларында яшәүче халыкны Ашшур патшасы исраилиләр урынына Самарея шәһәрләренә күчерде. Күчеп килгән халык, Самареядә җирләшеп китеп, аның калаларында көн күрә башлады.
Анда яши башлауларының беренче мәлләрендә бу халык Раббыны санламады, шуның өчен Раббы, алар өстенә арысланнар җибәреп, әлеге ерткыч җанварлар кешеләрне үтерә иде.
Шуннан Ашшур патшасына, килеп, болай дип әйттеләр: – Самарея калаларына син күчереп урнаштырган халык әлеге җирнең Алласы кануннарын белми, шул сәбәпле Ул алар өстенә арысланнар җибәрә, һәм ерткыч җанварлар аларның гомерен өзә, чөнки халык шул җирнең Алласы кануннарыннан бихәбәрдер.
Моңа җавап итеп Ашшур патшасы: – Самареядән сөрелгән берәр руханины кире шунда җибәрегез; халык арасында яшәп, аларны шул җирнең Алласы кануннарына өйрәтсен, – дип боерды.
Самареядән сөрелгән руханилардан берәү, килеп, Бәйт-Элдә яши һәм халыкны Раббыдан куркырга, Аны хөрмәтләргә өйрәтә башлады.
Ләкин һәрбер халык, үзе яшәгән калада үз илаһларының сыннарын булдырып, калку урыннарда самареялеләр төзеп калдырган гыйбадәтханәләрдә урнаштырды.
Бабиллеләр – Суккөт-Бенот, көтәһлеләр – Нергәл, хаматиләр – Ашима,
аввимнәр Нибхаз вә Тартак сыннарын ясап, шуларга табына иделәр. Сефарваимлеләр исә, Сефарваим илаһлары Адраммәлик белән Анаммәликкә үзләренең угылларын багышлап, аларны утта яндыра иделәр.
Әлеге халыклар шулай ук Раббыга да табындылар. Алар үз арасыннан каһиннәр сайлап куеп, әлеге каһиннәр калкулыклардагы гыйбадәтханәләрдә хезмәт иттеләр.
Раббыга табыну белән бергә алар, шулай итеп, бирегә күчеп килгәнче нинди халык арасында яшәгән булсалар, шул халыкның гадәте буенча үз илаһларына да табына бирделәр.
Алар бүгенге көндә дә үзләренең әүвәлге гореф-гадәтләренә буйсынып яшиләр, Раббыдан курыкмыйлар һәм, Ягъкуб (кайчандыр Раббы аңа Исраил дип исем куша) токымына Раббы әмер иткәнчә, Аның кагыйдә вә карарларын, канун вә боерыкларын үтәмиләр.
Исраил халкы белән килешү төзегән вакытта, Раббы аларга болай дип әйтеп куйган иде: – Башка илаһларны олыламагыз, аларга табынмагыз, гыйбадәт кылмагыз, шулай ук корбан да китермәгез;
көчле кулын сузып, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббыны хөрмәтләгез, Аңа гына табыныгыз һәм корбан китерегез;
Аның сезгә язылган кагыйдә вә карарларын, канун вә боерыкларын һәрчак үтәргә тырышыгыз һәм чит илаһларга табынмагыз;
Мин сезнең белән төзегән килешүне онытмагыз һәм чит илаһларга табынмагыз;
бары тик үзегезнең Раббы Аллагызны гына олылагыз-хөрмәтләгез, шул чагында Ул сезне бөтен дошманнарыгыз кулыннан йолып алыр.
Әмма алар бу сүзләргә колак салмадылар, үзләренең әүвәлге гореф-гадәтләре буенча гамәл кыла тордылар.
Чит халыклар, Раббыны олылап-хөрмәтләсәләр дә, үзләренең пот-сыннарына табынуларын дәвам иттеләр. Аларның балалары да, балаларының балалары да бүгенге көнгә кадәр аталары кылган гамәлләрне кабатлый бирәләр.
Исраил патшасы Элаһ углы Һошея хакимлегенең өченче елында Яһүдә тәхетенә Әхәз углы Хизәкыйя килде.
Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Аби – Зәкәрия кызы иде.
Хизәкыйя, бар нәрсәдә ерак бабасы Давытны кабатлап, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды:
калку урыннарны гамәлдән чыгарып, чит илаһларның изге баганаларын җимерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташлады, Муса койдырган бакыр еланны ватты, чөнки шушы көнгә кадәр исраилиләр, әлеге елан алдында хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, аңа Нехуштан дип мөрәҗәгать итә иделәр.
Хизәкыйя бары тик Раббыга – Исраил Алласына гына ышанычын баглады; бөтен Яһүдә патшалары арасында аңарга кадәр дә, аңардан соң да андый патшаның булганы юк иде әле.
Хизәкыйя, Раббыга сыгынып, Аның юлыннан һич тә тайпылмады, Раббы Мусага әйтеп калдырган боерыкларны төгәл үтәде.
Раббы һәрчак аның янында булып, Хизәкыйянең бөтен эше уңышлы барды: Хизәкыйя, Ашшур патшасына каршы баш күтәреп, аңа хезмәт итүдән туктады;
ул, Газа каласына һәм аның әйләнә-тирәсендәге җирләргә кадәр барып җитеп, пелештиләрнең һәммә күзәтү манарасын һәм ныгытылган шәһәрен тар-мар китерде.
Хизәкыйя патша хакимлегенең дүртенче елында, димәк ки, Исраил патшасы Элаһ углы Һошея хакимлегенең җиденче елында, Ашшур патшасы Шалманесер, Самареягә һөҗүм итеп, аны камалышка алды,
һәм өч елдан шәһәр аның кулына күчте. Хизәкыйя хакимлегенең алтынчы елында, димәк ки, Исраил патшасы Һошея хакимлегенең тугызынчы елында, Самарея җиңелде.
Шуннан соң Ашшур патшасы, исраилиләрне Ашшурга сөреп җибәреп, аларны Халак шәһәрендә, Хабур елгасы буендагы Гөзән төбәгендә һәм мадайлылар яшәгән шәһәрләрдә урнаштырды.
Исраилиләргә килгән бәланең сәбәбе шунда иде: алар үз Раббы Алласының тавышына колак салмады, Аның белән төзегән килешүне бозды, Раббы үзенең колы Мусага әйтеп калдырган сүзләрне тыңламады, аларны үтәмәде.
Хизәкыйя патша хакимлегенең ундүртенче елында Ашшур патшасы Санхериб, Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларына һөҗүм итеп, аларны яулап алды.
Шуннан Яһүдә патшасы Хизәкыйя: – Гаеплемен, мине тынычлыкта калдыр; күпме бәһа билгеләсәң, шуны түләрмен, – дигән хәбәр белән Ашшур патшасы янына Лахишка илчеләрен җибәрде. Ашшур патшасы Яһүдә патшасы Хизәкыйягә өч йөз талант көмеш вә утыз талант алтын түләргә билгеләде.
Хизәкыйя Раббы йортында һәм патша сарае хәзинәсендә табылган бөтен көмешне аңа түләде.
Яһүдә патшасы Хизәкыйя шулай ук Раббының Изге йортында ишекләргә һәм ишек борысларына капланган алтынны, салдырып, Ашшур патшасына бирде.
Аннары Ашшур патшасы Лахиш каласыннан Иерусалимгә, Хизәкыйя патша янына, зур гаскәр белән үзенең иң зур хәрби түрәсен, сарайның баш түрәсен һәм баш киңәшчесен җибәрде. Иерусалимгә килеп җиткәч, алар, Йон юучылар кырына илтә торган юлда – югары буаның суүткәргече янында туктап,
Яһүдә патшасын чакырттылар. Алар каршына сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах чыкты.
Баш киңәшче аларга әйтте: – Хизәкыйя патшага җиткерегез: олуг патша – Ашшур патшасы – болай ди: «Нәрсәгә өметләнәсең син?
Син сөйләгәннәр бөтенесе буш сүздер, сугыш өчен бит хәрби осталык һәм көч кирәк. Син миңа каршы баш күтәрдең – хәзер кемгә өметләнеп торасың?
Син Мисырга, шул чатнаган камыш таякка таянмакчы буласың, ә бит ул үзенә таянган кешенең кулын җәрәхәтләп тишеп керәчәк! Мисыр патшасы фиргавен үзеннән ярдәм өмет иткән һәркем өчен шундый.
Бәлки, сез миңа: „Раббы Аллабыз ярдәменә ышанабыз“, – дип әйтерсез. Әмма калкулыкларда Аллагызга гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: „Бары тик Иерусалимдәге шушы мәзбәх каршында гына сәҗдә кылыгыз!“ – дип әйтте түгелме?!»
Әйдә, минем хуҗам Ашшур патшасы белән кул сугып килешегез әле. Ул: «Ике мең баш атымны бирәм, тик җайдаклар таба алырсың микән?!» – дип әйтә.
Мисырның сугыш арбалары вә җайдакларына өметләнсәң дә, хуҗам хезмәтендәге иң кечкенә җитәкчегә ничек каршы тора алырсың икән?!
Әллә мин бу урынны Раббы ихтыярыннан башка тар-мар итә дип уйлыйсыңмы?! Раббы Үзе миңа: «Ул җиргә һөҗүм ит һәм аны вәйран кыл », – диде.
Хилкыйя углы Эльякыйм, Шебна һәм Йоах: – Без колларың белән арамей телендә сөйләш, без аны аңлыйбыз. Кала диварында басып торган халык алдында безнең белән яһүдчә сөйләшмә, – диделәр баш киңәшчегә.
Әмма баш киңәшче аларга: – Хуҗам мине бу сүзләрне сезнең хуҗага һәм сезгә әйтер өчен генә җибәргән дисезме әллә?! Юк, дивар өстендә басып торган, сезнең белән бергә үз тизәген ашап, үз сидеген эчәргә мәҗбүр булачак кешеләргә әйтер өчен дә җибәрде ул мине, – диде.
Шуннан соң баш киңәшче урыныннан торды да яһүд телендә болай дип кычкырды: – Олуг патшаның – Ашшур патшасының сүзләрен тыңлагыз!
Ул болай ди: «Хизәкыйя сезне саташтырмасын, ул сезне минем кулдан коткара алмаячак!
Хизәкыйя сезне: „Раббы һичшиксез коткарачак безне, бу кала Ашшур патшасы кулына бирелмәячәк“, – дип өметләндермәсен».
Хизәкыйяне тыңламагыз, чөнки Ашшур патшасы болай ди: «Минем белән солых төзегез, минем якка чыгыгыз; шул чагында һәркем үз йөзем куагының, үз инҗир агачының җимешен ашар, үз коесының суын эчәр.
Соңра мин, килеп, сезне үзегезнеке кебек үк җиргә, ашлык вә шәрабка, икмәк вә йөзем бакчаларына, зәйтүн маена вә балга бай булган җиргә алып китәрмен, һәм сез үлмәссез, шунда гомер итәрсез. Хизәкыйя сүзенә колак салмагыз, „Раббы безне коткарачак“, – дип, сезне саташтырмасын ул.
Бүтән халыкларның илаһларыннан берәрсе Ашшур патшасы кулыннан үз җирен коткарып кала алдымы?!
Хамат белән Арпад илаһлары кайда?! Сефарваим, Һена һәм Ивва илаһлары кайда?! Самареяне минем кулдан коткарып кала алдымы алар?!
Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!»
Ләкин халык дәшмәде, берничек тә җавап кайтармады, чөнки патша аларга: «Җавап бирмәгез», – дип боерган иде.
Шуннан соң сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах, киемнәрен ертып, Хизәкыйя янына кайттылар һәм баш киңәшченең сүзен җиткерделәр.
Моны ишеткәч, Хизәкыйя патша, үзенең киемнәрен ертып һәм тупас тукымага төренеп, Раббы йортына китте,
ә сарай башлыгы Эльякыймны, кәтип Шебнаны һәм өлкән руханиларны (алар барысы да тупас тукымага төренгән иде) Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр янына җибәрде.
Алар, килеп: – Хизәкыйя менә нәрсә әйтә: «Бүгенге көн – кайгы вә җәза, хурлык көнедер, әйтерсең баланың туар вакыты җиткән, ә аны тудырырга көч калмаган.
Хуҗа буларак, Ашшур патшасы үзенең баш киңәшчесен тере Зат булган Аллаһыны хурларга җибәргән. Бәлки, Раббы Аллаң, аны ишетеп, шул сүзләре өчен җәзасын бирер, әгәр син әлегәчә исән калганнар өчен догада торсаң», – диделәр.
Хизәкыйя патшадан килгән хезмәтчеләргә
Ишагыйя болай диде: – Хуҗагызга Раббы әйткәннәрне тапшырыгыз: «Ашшур патшасының хезмәтчеләре Мине хурлаган һәм син ишеткән шул сүзләрдән курыкма.
Менә, Ашшур патшасына Мин шундый рух иңдерәчәкмен, ул, бер хәбәр ишетүгә, үз җиренә кайтып китәчәк, һәм Мин аны шунда кылычтан уздырачакмын».
Ашшур патшасы Лахиш каласын калдырып киткәнне ишеткәннән соң, баш киңәшче аның янына әйләнеп кайтты һәм патшаның Либнага һөҗүм итүен белде.
Ашшур патшасы, Хәбәшстан патшасы Тирһаканың үзенә каршы сугышка чыгуын ишеткәч, Хизәкыйягә кабат илчеләр җибәрде һәм аларга:
– Яһүдә патшасы Хизәкыйягә әйтегез: «Өметләнеп торган Аллаң, Ашшур патшасы Иерусалимне яулап ала алмас, дип сине алдамасын.
Ашшур патшаларының барлык илләрне нәрсә эшләткәнен ишеттең бит син: ул илләрне алар тулысынча юк итте; бер син генә котылып калырмын дип уйлыйсыңмы?!
Минем ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң?! Гөзән белән Харанны, Ресефне, Телассардагы Эден халкын коткарып кала алдымы?!
Хамат белән Арпад патшалары, Сефарваим каласының, Һена вә Ивваның патшалары кайда хәзер?!» – дип әйтергә боерды.
Илчеләр кулыннан хатны алып укыгач, Хизәкыйя Раббы йортына юнәлде һәм хатны Раббы каршында җәеп салды.
Ул Раббыга дога кылды: – И-и Раббы, керубимнәр өстендә утыручы Исраил Алласы! Син генә җирдәге барлык патшалыкларның бердәнбер Алласы! Син күкне вә җирне бар кылдың.
И-и Раббым, колагыңны салып тыңла! Раббым, күзләреңне ач вә күр! Тере Зат булган Аллаһыны хурлаучы Санхерибнең сүзләрен ишет!
И-и Раббым, Ашшур патшаларының барлык халыкларны вә аларның илләрен харап итүе
һәм илаһларын утка ыргытуы хактыр. Ләкин бит алар илаһлар түгел, ә бәлки кеше кулы ясаган агач вә таш нәрсәләр иде, шуңа күрә аларны юк иттеләр дә.
Хәзер исә, Раббы Аллабыз, безне аның кулыннан коткара күр; шул чагында җирдәге барлык патшалыклар Раббының гына Аллаһы икәнен белерләр.
Амотс углы Ишагыйя шуннан соң Хизәкыйягә мондый хәбәр җибәрергә кушты: – Раббы – Исраил Алласы – болай ди: Ашшур патшасы Санхериб турындагы догаңны Мин ишеттем.
Аның турында Мин, Раббы, әйткән сүзләр мондыйдыр: «Гыйффәтле Сион-кыз сине кимсетеп көлә, Иерусалим-кыз артыңнан баш чайкап кала.
Кемне хурладың син? Кемне яманладың? Кемгә каршы тавышыңны күтәрдең, тәкәбберләнеп кемгә күзеңне күтәреп карадың? – Исраилнең изге Алласына!
Син үзеңнең хәбәрчеләрең аша Хуҗа-Хакимне хурладың һәм: „Күп санлы арбаларым белән биек тау башларына, Ливанның кеше аяк басмаган сыртларына күтәрелдем, андагы биек-биек эрбет агачларын, гүзәл кипарисларны кистем, тауның иң ерак почмагына, урманнарның үзәгенә барып җиттем;
чит җирне казып, шуннан чыккан чишмәнең суын эчтем; аяк табаннарым белән барлык Мисыр елгаларын киптердем“, – дидең.
Ишетмәдеңмени? Мин моны инде күптән әзерләгән, борын заманнарда ук алдан ниятләп куйган идем, хәзер исә тормышка ашырдым – ныгытылган калаларны синең кулың белән хәрабәләр өеменә әйләндердем.
Анда яшәүчеләр көчсезләнеп калды, алар рисвай булып дер калтырап тора; алар кырдагы үлән, болындагы яшеллек, түбәдә тамыр җибәрмәс борын көнчыгыш җиленнән көйгән үсенте кебек.
Урыныңнан торасыңмы син, утырасыңмы, чыгасыңмы, керәсеңме – Мин барысын белеп торам, Миңа каршы баш күтәрүеңне дә беләм Мин синең.
Миңа каршы баш күтәрүең, Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен борыныңа – ыргак, авызыңа авызлык кидерәм Мин синең, килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».
Әй Хизәкыйя, менә сиңа билге: быел – коелган игеннән үскәнне, киләсе елны – үзеннән-үзе тишелгәнне ашарсыз, өченче елны исә үзегез чәчәрсез, урырсыз, йөзем бакчалары утыртырсыз, аларның җимешләрен ашарсыз.
Яһүдә халкының котылып калганы, янәдән тамыр җибәреп, җимеш бирер.
Чөнки исән калганнар Иерусалимнән чыгар, котылып калганнар Сион тавыннан төшәр. Боларның һәммәсен Күкләр Хуҗасы Раббының көчле яратуы тормышка ашырыр.
Шуңа күрә Ашшур патшасы турында Раббы болай ди: «Ул монда кермәячәк, бу калага үзенең укларын очырмаячак, калканы белән якын килмәячәк, һөҗүм итәр өчен, кала тирәли туфрак өемнәре күтәртмәячәк.
Килгән юлыннан кире кайтып китәчәк ул, бу калага кермәячәк, – ди Раббы. –
Мин бу каланы Үзем вә колым Давыт хакына коткарып һәм саклап калачакмын».
Шул төнне Раббы фәрештәсе, килеп, Ашшур гаскәре туктаган урында йөз сиксән биш мең кешене һәлак итте. Иртәгесен уянсалар – бөтен әйләнә-тирә мәет белән тулган.
Шуннан соң Ашшур патшасы Санхериб, туктаган урыныннан кузгалып, үзе яшәгән Ниневәгә кайтып китте.
Көннәрдән беркөнне, үзенең илаһы Нисрох йортында гыйбадәт кылган чакта, угыллары Адраммәлик белән Сарисир аны кылыч белән чабып үтерделәр дә Арарат җиренә качтылар. Аның урынына патша булып углы Эсар-Хаддон килде.
Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».
Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:
– Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде. Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады.
Бу вакытта Ишагыйя эчке ишегалдыннан чыгып өлгермәгән иде әле, шунда аңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Кире әйләнеп кер дә Минем халкымның хакиме Хизәкыйягә әйт, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем – инде терелтермен Мин сине, берсекөнгә Раббы йортына барырсың;
Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, бу каланы Мин Үзем вә колым Давыт хакына яклап калырмын».
Шуннан соң Ишагыйя: – Инҗир кагы китерсеннәр, – диде. Хизәкыйянең җәрәхәтенә инҗир кагы яптылар, шуннан Хизәкыйя сихәтләнә башлады.
Хизәкыйя Ишагыйядән: – Раббының мине савыктырасына һәм берсекөнгә Раббы йортына барасыма ишарә итүче билге нинди? – дип сорады.
Ишагыйя аңа болай дип җаваплады: – Вәгъдәсенең үтәлүенә ишарә итеп, Раббыдан сиңа мондый билге: әйт әле, күләгә ун баскычка алгарак үтсенме, әллә ун баскычка кирегә чигенсенме?
– Күләгәнең ун баскычка алга китүе гадәти хәлдер, – диде аңа Хизәкыйя, – юк, ун баскычка кире китсен әле.
Ишагыйя пәйгамбәр Раббыга мөрәҗәгать итте, һәм Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне Раббы ун баскычка кирегә күчереп куйды.
Шул көннәрдә Бабил патшасы – Баладанның углы Меродах-Баладан – Хизәкыйянең авырып ятканын ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде.
Хизәкыйя илчеләрне каршы алды, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.
Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар ерак җирдән, Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде.
Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады.
Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Раббының сүзен тыңла:
«Менә, шундый көннәр килер: синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. –
Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр».
Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.
Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Хизәкыйя дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Менашше килде.
Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хепсибаһ исемле иде.
Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Исраил патшасы Ахаб сыман, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә багана ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды.
Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында «Минем исемем Иерусалимдә сакланыр» дип әйтсә дә.
Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды,
үзенең углын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды.
Менашше үзе ясаган Аширә сынын Изге йортка кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Раббы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр.
Әгәр Исраил халкы Мин боерганны һәм колым Муса әмер иткән бөтен Канунны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам».
Әмма халык әлеге сүзләргә колак салмады; Менашше аларны шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр.
Шуннан соң Раббы Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша болай диде:
– Яһүдә патшасы Менашше, үзенә кадәр булган амориләрдән дә уздырып, байтак чирканыч гамәлләр кылды, үзенең сыннары белән Яһүдәне гөнаһ юлына этәрде.
Әнә шуның өчен, – ди Исраилнең Раббы Алласы, – Иерусалим белән Яһүдә җирен Мин шундый казага салырмын ки, бу турыда ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр;
Самареягә һәм Ахаб йортына ни кылган булсам, Иерусалимгә дә Мин үлчәү бавын сузармын һәм асманы асармын, касәдән пычракны сөртеп алып әйләндереп каплагандай, Иерусалимне Мин сыпырып атармын;
биләмәмдә калганнардан йөз чөереп, аларны дошман кулына тапшырырмын, һәм дошманнары аларны талар, табыш итәр;
чөнки алар, Минем күземә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, ата-бабалары Мисырдан чыкканнан бирле бүгенге көнгәчә ачуымны китерәләр.
Яһүдә халкын гөнаһ юлына этәреп, аларны Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, Менашше, өстәвенә бер гаепсез бәндәләрнең җанын кыеп, Иерусалимне канга батырды.
Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр, ул кылган гөнаһлар Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Менашше, дөнья куеп, үз сараендагы Узза бакчасында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.
Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Мәшуллемет – ятбалы Харус кызы иде.
Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде;
атасы йөргән юллардан йөрде, атасы табынган сыннарга табынды, аларга сәҗдә кылды.
Ул, Раббы юлыннан тайпылып, ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөерде.
Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар.
Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды.
Амон патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Аны Узза бакчасында үз төрбәсендә дәфен кылдылар. Аның урынына патша булып углы Йошия килде.
Тәхеткә утырганда, Йошиягә сигез яшь булып, Иерусалимдә ул утыз бер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Едидә – боскатлы Адая кызы иде.
Йошия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, уңга-сулга тайпылмыйча һәрчак бабасы Давыт юлыннан йөрде.
Патшалык итүенең унсигезенче елында Йошия патша үзенең кәтибен – Мешулламнан туган Асальяның углы Шапанны – Раббы йортына йомыш белән җибәрде.
– Баш рухани Хилкыйя янына барып, шуны әйт, – диде ул. – Раббы йортына килүче халыктан җыелган көмешне, бусага төбендә сакта торучылардан алып, санап куйсын һәм
Раббы йортында төзү эшләре белән җитәкчелек итүчеләр кулына тапшырсын. Алар исә аны Раббы йортын төзәтү-яңарту белән шөгыльләнүче эшчеләргә,
балта осталарына, төзүчеләргә, ташчыларга түләсен, йортны төзекләндерү өчен агач һәм эшкәртелгән таш алуга тотсын.
Аларга биргән көмешнең ни-нәрсәгә тотканнарын тикшермәскә дә мөмкин, чөнки алар намус белән эш итә.
Баш рухани Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга бирде. Ул аны укыды.
Шуннан соң Шапан, җавап белән патша хозурына әйләнеп килеп: – Синең хезмәтчеләрең Раббы йортында булган көмешнең барысын да төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырдылар, – диде.
Аннары кәтип Шапан: – Рухани Хилкыйя миңа бер китап бирде, – дип, аны патшага укып күрсәтте.
Канун китабында язылган сүзләрне ишетүгә, патша, өстендәге киемнәрен ертып,
рухани Хилкыйягә, Шапан углы Ахикамга, Микәя углы Ахборга, кәтип Шапанга һәм патша хезмәтчесе Асаягә:
– Барыгыз, минем хакка, халык хакына, бөтен Яһүдә хакына әлеге табылдык китапта язылган сүзләр турында Раббыдан сорап белешегез; Раббының безгә кабынган ачуы зурдыр, чөнки ата-бабаларыбыз әлеге китаптагы сүзләргә колак салмадылар – безгә төбәп язылганнар буенча гамәл кылмадылар, – дип боерды.
Шуннан соң рухани Хилкыйя, Ахикам, Ахбор, Шапан һәм Асая, Иерусалимнең икенче төбәгенә барып, кием-салымнарны карап-барлап торучы Хархастан туган Тикъва углы Шаллумның хатыны – пәйгамбәр Хулда белән киңәштеләр.
Хулда аларга: – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди! Сезне минем янга җибәргән кешегә,
Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – һәммәсе дә Яһүдә патшасы Йошия укыган китапта язылганча булыр.
Миннән йөз чөереп, чит илаһларга багышлап корбан китергән, кылган бөтен гамәлләре белән ярсуымны кузгаткан өчен, бу урынга Минем ачуым чыкты, һәм ул басылырлык түгел».
Сезне Раббыдан сорашып-белешер өчен җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: «Исраилнең Раббы Алласы син ишеткән сүзләр хакында болай ди:
„Шушы урын котычкыч афәткә дучар булыр һәм шушында яшәүчеләргә ләгънәт-каргыш төшәр дигән сүзләремне ишеткәннән соң, син, йөрәгең йомшап, Раббы алдында түбәнчелек күрсәткән өчен, өстеңдәге киемнәреңне ертып, Минем каршыда күз яшьләре түккән өчен, Мин сине ишеттем, – ди Раббы. –
Әнә шуның өчен Мин сине ата-бабаларың янына озатырмын, һәм син, шушы урынга Мин җибәрәсе барлык бәла-казаларны күрмичә, тынычлыкта дәфен кылынырсың“», – диде. Әлеге җавапны хәбәрчеләр патшага җиткерделәр.
Шуннан патша, кешеләр җибәреп, Яһүдә белән Иерусалимнең бөтен өлкәннәрен үз янына җыеп алды,
һәм яһүдиләр, Иерусалимнең бар халкы, руханилар, пәйгамбәрләр, олысы-кечесе белән бергә Раббы йортына юнәлде. Шунда ул аларга Раббы йортында табылган Килешү китабындагы сүзләрнең бөтенесен кычкырып укып бирде.
Багана янында басып торган патша: «Әлеге китапта язылган Килешүнең сүзләрен үтәр өчен, мин Раббы юлыннан йөрермен, бар йөрәгем вә җаным белән Аның боерыкларына, күрсәтмәләренә һәм кагыйдәләренә буйсынырмын», – дип, Раббы белән Килешүне раслады. Бар халык әлеге Килешүгә кушылды.
Шуннан соң патша баш рухани Хилкыйягә, аңардан түбәнрәк дәрәҗәдәге руханиларга һәм бусага төбендә сакта торучыларга Багал белән Аширәгә, шулай ук бөтен күк җисемнәренә багышлап эшләнгән бар әйберләрне Раббының Изге йортыннан чыгарырга боерды. Аннары аларны, Иерусалим читенә алып чыгып, Кыдрун ташкыны янында кырда яндырды да көлен Бәйт-Элгә озатты.
Шуннан Яһүдә шәһәрләрендәге һәм Иерусалимнең әйләнә-тирәсендәге калкулыкларда Багалга, кояшка, айга, йолдызларга вә бөтен күк җисемнәренә корбаннар китерү өчен, Яһүдә патшалары сайлап куйган каһиннәрне куып таратты;
алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багананы, Раббы йортыннан Иерусалим читенә алып чыгып, Кыдрун ташкыны буенда яндырды да, көлен тузан хәленә китереп, гади халык күмелгән зират өстенә сипте;
Раббы йорты каршындагы торакларны – фәхеш ирләр яшәгән һәм алиһә Аширәгә багышлап хатын-кызлар бизәкле тукыма тукыган өйләрне дә туздырып-җимереп ташлады.
Шуннан соң Йошия, Яһүдә шәһәрләреннән бөтен руханиларны куып чыгарып, Гебадан алып Беер-Шебага кадәр аларның корбан китерә торган калкулыкларын нәҗесләде; ул шулай ук шәһәр капкасыннан сул яктагы калкулыкны – шәһәр башлыгы Ешуа капкасы янындагы калку урынны җимерде.
Калку җирләрнең руханиларына хәзер Иерусалимдәге Раббы мәзбәхендә хезмәт күрсәтергә рөхсәт ителмәсә дә, төчегә пешергән икмәкне алар кардәш руханилар белән ашый алалар иде.
Аннары Йошия, моннан ары берәү дә үзенең ул-кызларын ут аша уздырып Молыхка корбан китермәсен өчен, Бен-Һинном үзәнендәге Тофетны нәҗесләде;
Раббы йортына керә торган урыннан Яһүдә патшалары кояшка багышлап куйдырган ат сыннарын алдырды; әлеге атлар ишегалдына, сарай кешеләренең берсе булган Нетан-Мәликнең бүлмәсе янына куелган иде; шуннан соң патша кояш алласына багышланган арбаларны да яндырды.
Яһүдә патшалары Әхәзнең өске каттагы бүлмә түбәсенә урнаштырган мәзбәхләрне дә, Раббы йортының һәр ике ишегалдында Менашше төзеткән мәзбәхләрне дә җимереп, ватыкларын Кыдрун ташкынына чыгарып ыргытты.
Сидунлыларның җирәнгеч алиһәсе Ашторетка, мәабиләрнең җирәнгеч илаһы Кемошка, аммониләрнең җирәнгеч илаһы Милкүмгә багышлап Иерусалим янындагы Һәлакәт тавыннан көньяк тарафта Исраил патшасы Сөләйман салдырган калку урыннарны нәҗесләде;
изге баганаларны җимереп, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташлады да шул урынга адәм сөякләре сипте.
Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам Бәйт-Элдә калкулыкта төзеткән мәзбәхне җимерде, шул урынны, ут төртеп, көл-тузанга әйләндерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган багананы яндырды.
Аннары Йошия әйләнә-тирәсенә күз ташлады да, тау битендәге каберлекләрне күреп, андагы адәм сөякләрен алып килергә кешеләрен җибәрде һәм, мәзбәхне нәҗесләп, әлеге сөякләрне шуның өстендә яндырды; шул рәвешле барысы да Аллаһы кешесе аша Раббы алдан әйтеп куйганча килеп чыкты.
Шуннан соң Йошия: – Мин күргән кабер ташы кемгә куелган ул? – дип сорады. Шәһәр халкы аңа: – Кайчандыр Яһүдәдән килгән Аллаһы кешесенең кабере бу. Бәйт-Элдәге мәзбәх белән синең ни-нәрсәләр кыласыңны ул алдан әйтеп куйган иде, – дип җавап бирде.
– Тимәгез аңа, – диде Йошия патша, – берегез дә аның сөякләренә кагылмагыз. Шул рәвешле, патша Аллаһы кешесенең сөякләрен дә, Самареядән килгән пәйгамбәрнең сөякләрен дә үз урынында калдырды.
Исраил патшалары Раббының ачуын чыгарып Самарея шәһәрләрендәге калку урыннарда төзегән бөтен гыйбадәтханәләрне Йошия, Бәйт-Элдәге сыман, җимереп бетерде.
Шундагы каһиннәрнең һәммәсен мәзбәхләр өстендә чәнчеп үтереп, мәзбәхләр өстендә кеше сөякләрен яндырганнан соң, Иерусалимгә әйләнеп кайтты
һәм бар халыкка: – Килешү китабында язылганча, Раббы Аллагыз хөрмәтенә Котылу бәйрәме үткәрегез, – дип боерды.
Исраилдә хөкемчеләр идарә иткән көннәрдә дә, Исраил вә Яһүдә патшалары заманында да Котылу бәйрәмен шулай зурдан уздырганнары юк иде әле.
Раббыга багышланган әлеге Котылу бәйрәме Иерусалимдә Йошия патшалыгының унсигезенче елында үткәрелде.
Раббы йортында рухани Хилкыйя тапкан китаптагы Канун таләпләрен үтәр өчен, Йошия патша әрвахлар чакыручы адәмнәрне, тылсымчыларны, шулай ук йорт сыннарын, потларны, Яһүдә һәм Иерусалим җирендә табылган бөтен җирәнгеч әйберләрне юкка чыгарды.
Йошиягә кадәр шулай Муса канунын үтәгән, бөтен йөрәге вә күңеле, бөтен барлыгы белән Раббыга итагать иткән патшаның әле күрелгәне юк иде, аңардан соң да аның кебек патша булмый.
Әмма Раббының Менашше кылган хилаф эшләргә бик нык ачуы чыккан иде, шуңа күрә Аның Яһүдәгә булган ачуы басылмады,
һәм Раббы болай диде: – Исраилне Үземнән читкә каккан кебек, Яһүдәне дә, Үзем сайлап алган шушы Иерусалим каласын да, «Минем исемем шушында сакланыр» дигән йортны да читкә кагам.
Йошия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Йошия идарә иткән көннәрдә, Мисыр патшасы – фиргавен Нехо – Ашшур патшасына ярдәмгә дип, Фырат елгасы тарафына кузгала. Йошия патша Нехога каршы күтәрелә, һәм Нехо, Йошия белән Мегиддода очрашып, аның җанын кыя.
Йошия хезмәтчеләре патшаның җәсәден, арбага салып, Мегиддодан Иерусалимгә алып кайталар һәм үз төрбәсендә дәфен кылалар. Шуннан илнең халкы, Йошия углы Яһүәхәзнең башына май сөртеп, аны атасы урынына патша итеп куя.
Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хамутал – либналы Иремия кызы иде.
Ул, үзенең ата-бабалары кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Яһүәхәз Иерусалимдә патшалык итмәсен өчен, фиргавен Нехо, аны Хамат җирендәге Риблада әсир итеп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте.
Шуннан фиргавен Нехо, Йошия патша урынына аның углы Эльякыймны патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Яһүәхәзне исә Мисырга сөрде, һәм тегесе шунда җан тәслим кылды.
Яһоякыйм көмешне дә, алтынны да фиргавенгә түләде; фиргавен сораганны түләр өчен, Яһоякыйм ил халкына салым салды, һәркемнән байлыгына карап көмеш вә алтын җыеп, фиргавен Нехога тапшырды.
Тәхеткә утырганда, Яһоякыймга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Зебуда – румалы Пәдая кызы иде.
Яһоякыйм, үзенең ата-бабалары кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Яһоякыйм патшалык иткән көннәрдә, Яһүдә җиренә Бабил патшасы Нәбухаднессар килеп, Яһоякыйм өч ел дәвамында аның кул астында булды, әмма соңыннан ул аңа каршы баш күтәрде.
Раббы, Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша игълан итеп куйганча, Яһүдәне юк итәр өчен, Яһоякыймга каршы килдани, арами, мәаби вә аммони юлбасарларын җибәрде.
Бу, һичшиксез, Раббы ихтыяры буенча эшләнде. Менашше кылган гөнаһлар, ул башкарган бөтен эшләр өчен, Раббы шул рәвешле Яһүдәне Үзенең күз алдыннан юк итәргә ниятләде.
Раббы Менашшены гафу кылырга теләмәде, чөнки ул, бер гаепсез адәмнәрнең җаннарын кыеп, Иерусалимне канга батырды.
Яһоякыйм патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Яһоякыйм дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.
Мисыр патшасы шуннан ары кабат үз җиреннән читкә чыкмады, чөнки әүвәле аңа караган, Мисыр елгасыннан алып Фырат елгасына кадәр булган бөтен җирне Бабил патшасы үзенә алып бетергән иде.
Тәхеткә утырганда, Яһояхинга унсигез яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Нехушта – иерусалимле Элнатан кызы иде.
Яһояхин, үзенең атасы кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Шул вакытларда Бабил патшасы Нәбухаднессарның гаскәр башлыклары, Иерусалим катына килеп, аны камап алды.
Хезмәтчеләре каланы чолганышта тоткан чакта Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалим янына килгәч,
Яһүдә патшасы Яһояхин, үзенең әнкәсе, хезмәтчеләре, түрәләре һәм сарай кешеләре белән бергә Бабил патшасы янына чыгып, аның кулына бирелде. Шулай итеп, Бабил патшасы хакимлегенең сигезенче елында Яһояхин әсир төште.
Шуннан соң, Раббы алдан әйтеп куйганча, Нәбухаднессар Раббы йортында һәм патша сараенда булган бөтен хәзинәне талап алып китте һәм Раббының Изге йорты өчен Исраил патшасы Сөләйман ясаткан барча алтын савытларны алып китте;
Иерусалимнең бар халкын: бөтен түрәләрен һәм батыр гаскәриләрен, шулай ук барча балта осталарын вә тимерчеләрен – җәмгысы ун мең кешене – сөргенгә озатты; шәһәрдә ярлы халыктан башка беркем калмады.
Бабил патшасы Нәбухаднессар Яһояхинның үзен, аның әнкәсен, хатыннарын, сарай кешеләрен, илнең башлыкларын, шулай ук җиде мең кешедән торган бөтен гаскәрен, мең һөнәрче вә тимерчесен – сугышка яраклы көчле кешеләрен әсир төшереп, Иерусалимнән Бабилгә озатты.
Аннары ул, Яһояхин урынына патша итеп аның абзасы Маттанияне билгеләп, аның исемен Сәдыкыйягә алыштырды.
Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Хамутал – либналы Иремия кызы иде.
Сәдыкыйя, Яһоякыйм кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә, Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде. Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде.
Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабил патшасы Нәбухаднессар үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп аны камап алды һәм кала тирәли туфрак өемнәре күтәрде.
Сәдыкыйя патша хакимлегенең унберенче елына кадәр шәһәр камалышта булды.
Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте.
Шул көнне дошман шәһәр диварының бер урынын җимереп төшерде. Гәрчә килданиләр шәһәрне камалышта тотса да, төнлә Сәдыкыйя, үзенең гаскәриләре белән патша бакчасы янындагы ике дивар арасына куелган капкадан чыгып, Араба тигезлегенә таба китте.
Килданиләр гаскәре патша артыннан эзәрлекли чыкты һәм аны Әрихә тигезлегендә куып җитте; Сәдыкыйянең гаскәриләре, патшаны калдырып, кайсы кая таралышып бетте.
Сәдыкыйяне тотып алдылар да Бабил патшасы янына Риблага алып килделәр, шунда аңа хөкем карары чыгардылар.
Сәдыкыйянең угылларын аның күз алдында кадап үтерделәр; үзен исә, күзләрен сукырайтып, бакыр богау кигезеп, Бабилгә алып киттеләр.
Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең унтугызынчы елында, бишенче айның җиденче көнендә Бабил патшасына хезмәт итүче җансакчылар башлыгы Нәбузарадан Иерусалимгә килде
һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде.
Ул җитәкчелек иткән килданиләр гаскәре Иерусалим тирәли салынган диварны җимерде.
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдәге исән калган кешеләрне, шулай ук Бабил патшасы ягына чыккан адәмнәрне вә гади халыкны әсирлеккә алып китте,
кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды.
Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, бакырын Бабилгә алып киттеләр;
шулай ук казаннарны, көрәкләрне, филтә кыскычларын, табакларны, гомумән, Раббыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык бакыр савытларны алдылар.
Күмер алгычларны, касәләрне – саф алтыннан һәм көмештән коелган әйберләрне – җансакчылар башлыгы алды.
Раббы йорты өчен Сөләйман патша ясаткан ике терәк баганага, ясалма диңгезгә һәм аскуймаларга киткән бакыр үлчәп бетерерлек түгел иде.
Һәр багананың биеклеге – унсигез, аның башындагы бакыр таҗның биеклеге өч терсәккә тәңгәл булып, таҗ тирәли куелган челтәр дә, анар җимеше сурәтләре дә – һәммәсе бакырдан коелган иде; челтәр тотылган икенче багана нәкъ беренчесе кебек иде.
Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте.
Әлегәчә шәһәрдә калучылар арасыннан ул тагын гаскәрбашын, патшаның биш киңәшчесен, илнең халкын гаскәриләр сафына теркәүче баш сәркәтипне һәм шәһәрдә калган халыктан алтмыш кешене үзе белән алып китте.
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан аларның барысын Бабил патшасы хозурына Риблага алып килде.
Хамат җирендәге әлеге Риблада Бабил патшасы ошбу кешеләрнең җаннарын кыйды. Шул рәвешле, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелде.
Бабил патшасы Нәбухаднессар Яһүдә җирендә калган халык өстеннән башлык итеп Шапаннан туган Ахикамның углы Гедалияне куйды.
Бабил патшасының Гедалияне башлык итеп билгеләгәнен ишеткәч, Яһүдәдәге барча яубашлары – Нетания углы Исмәгыйль, Кареах углы Йоханан, нетофалы Танхумет углы Сераяһ, мәгакәһиләр кавеменнән бер адәмнең углы Яһазанья – үзләренең кешеләрен ияртеп Гедалия янына Миспага килделәр.
Шунда Гедалия, аларга вә аларның кешеләренә ант итеп: – Килдани түрәләреннән курыкмагыз, үз илегездә калып, Бабил патшасына хезмәт итегез, шул чагында барысы да яхшы булыр, – диде.
Әмма җиденче айга керүгә патша нәселеннән булган Исмәгыйль – Элишамадан туган Нетания углы – ун кеше ияртеп килеп, Гедалиянең, шулай ук аның белән бергә Миспада булган яһүдиләрнең һәм килданиләрнең җанын кыйды.
Шушы хәлдән соң олысы-кечесеннән бар халык һәм яубашлары, килданиләрдән куркып, Мисырга качып китте.
Яһүдә патшасы Яһояхин әсирлегенең утыз җиденче елында Бабил тәхетенә Әвил-Меродах утырды һәм хакимлегенең беренче елында, уникенче айның егерме җиденче көнендә Яһүдә патшасы Яһояхинны зинданнан азат итте.
Аның белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Бабилгә сөрелгән башка патшалардан аны биегрәк урынга утыртты.
Яһояхин зиндан киемнәрен алыштырды һәм гомеренең азагына кадәр патша табыныннан тукланды;
шул рәвешле, көндәлек ризыгын ул гомер буена даими рәвештә Бабил патшасыннан кабул кылып торды.
Атабыз Адәмнең нәсел шәҗәрәсе: Адәм, Шет, Энош, Кынан, Маһалалел, Еред, Ханох, Мәтушелах, Ләмех, Нух.
Нухның угыллары: Шем, Хам, Яфет.
Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас.
Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә.
Яванның нәсел варислары: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр.
Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган.
Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан.
Күшнең шулай ук Нәмруд исемле бер углы да булды; җир йөзендә ул батырлыгы белән дан алды.
Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи,
патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.
Кәнганның беренче углы Сидун булды, аннары – Хит. Шулай ук ул явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды.
Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам. Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Мешех.
Әрпәхшәдтән – Шелах, ә Шелахтан Гыйбер туды.
Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег, чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп беткән иде. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде.
Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах,
Һадорам, Узал, Дыйкла,
Эвал, Абимаил, Шеба,
Офир, Хавилә һәм Йовав туды; болар һәммәсе Йоктан угылларыдыр.
Шемның нәсел шәҗәрәсе: Шем, Әрпәхшәд, Шелах,
Гыйбер, Пелег, Регу,
Серуг, Нахор, Терах һәм
Ибрам, ягъни Ибраһим.
Ибраһимның угыллары: Исхак һәм Исмәгыйль.
Аларның нәсел шәҗәрәсе мондый: Исмәгыйльнең беренче углы – Нәбают, аның артыннан Кыдар, Адбеил, Мибсам,
Мишма, Думаһ, Мәссә, Хадад, Тейма,
Итур, Нафиш һәм Кыдыма дөньяга килде; болар һәммәсе Исмәгыйль угылларыдыр.
Ибраһимның Кытура атлы кәнизәге булып, аңардан Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак һәм Шуах туды. Йокшанның Шеба һәм Дедан,
ә Мидьянның Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага атлы угыллары булды. Болар барысы да Кытураның угыл-оныкларыдыр.
Ибраһим тудырган Исхакның Эсау һәм Исраил атлы угыллары бар иде.
Эсаудан Элифаз, Регуил, Игуш, Ягълам һәм Корах туды.
Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм, Кыназ һәм (Тимнадан) Амалык.
Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза.
Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, Дишон, Эсер һәм Дишан.
Лотанның угыллары: Хори һәм Һомам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.
Шобалның угыллары: Алян, Манахат, Эвал, Шефи һәм Онам. Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ.
Анаһның углы: Дишон. Дишонның угыллары: Хамран, Эшбан, Итран һәм Керан.
Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Ягакан. Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.
Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар. Бигур углы Бела Эдомда патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде.
Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды.
Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды.
Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде.
Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды.
Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды.
Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды.
Багал-Ханан үлгәч, Һадад патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һададның хатыны – Матредның кызы, Ме-Заһабның кыз оныгы – Меһетабел исемле иде.
Һадад дөнья куйгач, Эдомда бер-бер артлы Тимна, Алва, Ятет,
Оһолибама, Элаһ, Пинон,
Кыназ, Теман, Мибсар,
Мәгдиел һәм Ирам атлы ыругбашлар идарә итте. Эдом ыругбашлары шушылардыр.
Исраилнең угыллары: Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Зәбулун,
Дан, Йосыф, Беньямин, Нәптали, Гәд һәм Ашер.
Яһүдәнең угыллары Эр, Онан һәм Шела атлы иде. Алар өчесе кәнгани Шуа кызыннан туды. Яһүдәнең беренче углы Эр Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, шунлыктан Раббы аның гомерен кисте.
Яһүдәнең килене Тамар Яһүдәдән Перес һәм Зерахны тапты. Яһүдәнең җәмгысы биш углы булды.
Перестан Хесрон һәм Хамул туды.
Зерахның угыллары Зимри, Этан, Һеман, Кәлкөл һәм Дара атлы иде – барысы бишәүдер.
Кәрминең углы Акәр исемле булды. Әлеге Акәр, юк ителергә тиешле нәрсәләргә нәфесен сузып, Исраилне бәлагә салган кеше иде.
Этаннан Азария туды.
Хесроннан Ярахмел, Рам һәм Кәлүбәй дөньяга килде.
Рамнан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Яһүдә угылларының юлбашчысы Нахшон,
Салмон, Богаз,
Обид, Ишай.
Ишайның беренче углы Элиаб атлы булып, икенчесе – Абинадаб, өченчесе – Шимга,
дүртенчесе – Нетанел, бишенчесе – Раддай,
алтынчысы – Осем, җиденчесе Давыт атлы иде.
Аларның кыз туганнарының берсе – Сәрүя, берсе Абигәйль исемен йөртте. Сәрүянең өч углы туды: Әвишәй, Йоав һәм Асаһел.
Абигәйль исә Амасаны тапты; Амасаның атасы исмәгыйли Етер иде.
Хесрон углы Кәлебнең үз хатыны Азубадан кызы Яригот туды. Яриготның угыллары: Ешер, Шобаб һәм Ардон.
Азуба дөнья куйганнан соң, Кәлеб үзенә хатынлыкка Эфратаны алды, һәм ул аңа бер угыл – Хүрне табып бирде.
Хүрдән – Ури, ә Уридән Бесалел туды.
Соңрак алтмышын узган Хесрон, Мәкир кызы янына килеп, аңа өйләнде, һәм әлеге хатын аңа бер угыл – Сигүвне табып бирде. Әлеге Мәкир – Гилыгадның атасыдыр.
Сигүвтән Яһир туды. Яһирның Гилыгад җирендә егерме өч шәһәре бар иде.
Әмма Гәшүр белән Арам Яһирның авылларын, Кынат каласын һәм аның әйләнә-тирәсендәге алтмыш шәһәрне яулап алдылар. Алар барысы да Гилыгад атасы Мәкирнең нәсел варислары иде.
Хесрон Кәлеб-Эфрата каласында дөнья куйганнан соң, хатыны Абия бер угыл – Ашхурны тапты. Әлеге Ашхур – Тыкуаның атасыдыр.
Хесронның беренче баласы Ярахмелнең угыллары шулардыр: беренчесе Рам, аның артыннан Буна, Орен, Осем һәм Ахия.
Ярахмелнең Атара атлы икенче хатыны да булып, ул – Онамның анасы иде.
Ярахмелнең баш баласы Рамнан Магас, Ямин һәм Экыр дөньяга килде.
Онамның исә Шаммай һәм Яда атлы угыллары булды. Шаммайдан Надаб һәм Абишүр дөньяга килде.
Абишүрнең хатыны Абиһаил аңа ике угыл – Ахбан һәм Молидны табып бирде.
Надабның угыллары Селед һәм Аппаим атлы иделәр. Селедның балалары булмады, ул үзеннән соң угыл калдырмыйча үлеп китте.
Аппаимнән исә Иши, Ишидән – Шешан, ә Шешаннан Ахлай дөньяга килде.
Шаммайның ир туганы Яданың Етер һәм Йонатан атлы угыллары булды. Етер нәсел калдырмыйча үлеп китте.
Йонатанның исә ике углы – Пелет һәм Заза дөньяга килде. Болар барысы да Ярахмел угылларыдыр.
Шешанның угыллары булмады, аңардан кызлар гына туды. Шешанның Ярха исемле мисырлы колы бар иде,
һәм Шешан үзенең кызын шул колы Ярхага хатынлыкка бирде; аларның угыллары Аттай исемле булды.
Әлеге Аттайдан соң нәсел җебенең дәвамы: Натан, Забад,
Эфлал, Обид,
Еһү, Азария,
Хелес, Элгаса,
Сисмай, Шаллум,
Якамия, Элишама.
Ярахмелнең ир туганы Кәлеб угыллары: беренчесе – Меша, икенчесе – Мареша. Мешадан – Зиф, ә Марешадан Хебрун туды.
Хебрунның Корах, Таппуах, Рәкым һәм Шема атлы угыллары булды.
Шемадан – Рахам, ә Рахамнан – Йоркугам дөньяга килде. Рәкым – Шаммайның,
ә Шаммай – Магонның атасыдыр. Әлеге Магон исә Бәйт-Сурның атасы иде.
Кәлебнең Эйфа атлы кәнизәге өч угыл – Харан, Моса һәм Гәзезне тапты. Хараннан Гәзез туды.
(Яһдайның Регем, Иотам, Гешан, Пелет, Эйфа һәм Шагап атлы угыллары булды.)
Кәлебнең Мәгакәһ атлы кәнизәге Шебер һәм Тирхананы тапты;
Мәгакәһ шулай ук Шагап белән Шеваның да анасы иде. Шагаптан – Мадманна, ә Шевадан Мәкбенә һәм Гибга дөньяга килде. Кәлебнең кызы исә Ахса исемле булды.
Кәлебнең нәсел шәҗәрәсе шундыйдыр. Эфратаның беренче углы Хүрнең Шобал, Салма, Хареф атлы балалары булды. Әлеге Шобал – Кыръят-Ягаримнең, Салма – Бәйт-Лехемнең, Хареф исә Бәйт-Гадерның атасы иде.
Кыръят-Ягарим атасы Шобалның нәсел варислары: Һаруһе угыллары, менухотиләрнең яртысы,
Кыръят-Ягаримнең кабиләләре: итри, пути, шумати һәм мишрагиләр; Сорга һәм Эштаол шәһәрләрендә яшәүчеләр алардан барлыкка килде.
Салманың нәсел варислары: Бәйт-Лехемдә, Нетофада, Атрот-Бәйт-Йоавта, Соргада яшәүчеләр, Манахат халкының яртысы,
шулай ук Ягбестә яшәүче һәм кәтип эшен башкаручы кабиләләр: тиргатиләр, шимгатиләр һәм сүхәтиләр; болар барысы да Рехаб йортының атасы Хамматтан барлыкка килгән кыниләр иде.
Давытның Хебрунда туган угыллары: беренчесе – изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун; икенчесе – кәрмилле Абигәйль тапкан Даниил;
өченчесе – Гәшүр патшасы Талмай кызы Мәгакәһ тудырган Абшалум; дүртенчесе – Хаггиттән туган Адония;
бишенчесе – Абитал тудырган Шефатия; алтынчысы – хатыны Эгла тапкан Итрыгам.
Әлеге угылларының алтысы да Хебрунда дөньяга килде; Давыт анда җиде ел да алты ай дәвамында патшалык итте; Иерусалимдә исә ул утыз өч ел буена патша булып торды.
Иерусалимдә Аммиел кызы Батшебадан аның дүрт углы туды: Шимга, Шобаб, Натан һәм Сөләйман.
Болардан кала Давытның тагын тугыз углы дөньяга килде: Ибхар, Элишама, Элифелет, Нога, Непег, Япиа, Элишама, Эльяда һәм Элипелет. Аларның Тамар исемле сеңелләре дә бар иде. Әлеге угыллардан тыш Давытның әле кәнизәкләреннән туган угыллары да булды.
Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе: Сөләйман, Рехабгам, Абия, Аса, Еһошафат,
Яһорам, Ахазея, Йоаш,
Амасия, Азария, Иотам,
Әхәз, Хизәкыйя, Менашше,
Амон, Йошия.
Йошиянең угыллары: беренчесе – Йоханан, икенчесе – Яһоякыйм, өченчесе – Сәдыкыйя, дүртенчесе – Шаллум.
Яһоякыймның угыллары Якөнья һәм Сәдыкыйя.
Читкә сөрелгән Якөньянең угыллары: Шеһалтиел,
Малкирам, Пәдая, Шенасар, Якамия, Һошама һәм Нәдабья.
Пәдая угыллары: Зеруббабел һәм Шимгый. Зеруббабелның угыллары: Мешуллам һәм Ханания; аларның шулай ук Шеломит исемле сеңелләре дә булды.
Болардан тыш Зеруббабелның тагын биш углы дөньяга килде: Хашуба, Оһел, Бәрәхия, Хасадия һәм Юшаб-Хесед.
Хананиянең нәсел варислары: Пелатия, Ишагыйя, Репая һәм аның угыллары; Арнан һәм аның угыллары; Убадия һәм аның угыллары; Шәканья һәм аның угыллары.
Шәканьянең бер углы Шәмәгыйя атлы иде. Шәмәгыйянең угыллары: Хаттуш, Игәл, Бариах, Ныгарья һәм Шафат, барысы – алтау.
Ныгарьянең өч углы болардыр: Элиогынай, Хизкыйя һәм Азрикам.
Элиогынайның җиде углы булды: Һодавия, Эльяшиб, Пелая, Аккуб, Йоханан, Делая һәм Анани.
Яһүдәнең Перес, Хесрон, Кәрми, Хүр һәм Шобал атлы угыллары бар иде.
Шобал углы Реһаядан Яхат туды; Яхатның Ахумай һәм Лаһад атлы угыллары булды – Сорга шәһәрендә яшәүчеләр чыгышлары белән шулардандыр.
Этамның угыллары Изрегыл, Ишма һәм Идбаш атлы булып, аларның тагын Һаслелпони атлы сеңелләре дә бар иде.
Пенуил – Гедорның, Эзер исә Хушаның атасыдыр. Болар – Эфратаның беренче углы Хүр балалары. Әлеге Хүр – Бәйт-Лехемнең атасыдыр.
Тыкуа атасы Ахшурның Хела һәм Нагара атлы ике хатыны бар иде.
Нагара аңа угыллары – Ахузам, Хепер, Темени һәм Һа-Ахаштарине табып бирде; болар Нагараның балаларыдыр.
Хеладан туган угыллар исә менә шулар: Серет, Сохар, Этнан
һәм Көс. Көснең Ануб һәм Һа-Собеба атлы угыллары булды. Көс шулай ук Һарум углы Ахархел кабиләләренең нәсел атасы иде.
Ягбес үзенең ир туганнары арасында иң абруйлысы иде. Анасы аны бик авырдан, авыртынып тапканга күрә, углына Ягбес дип исем кушкан була.
Ошбу Ягбес Исраил Алласына: – Мөбарәк фатихаларыңны күндереп, минем җирләремне киң итсәң иде дә, юлдашым булып, бәла-казага юлыктырмыйча явызлыктан сакласаң иде! – дип мөрәҗәгать итә, һәм Аллаһы аңа сораганын бирә.
Шуханың ир туганы Кәлүбтән Мехир дөньяга килде; Мехир – Эштонның,
Эштон – Бәйт-Рапа, Пасеах һәм Техиннаның, Техинна исә Ир-Нахашның атасы иде. Болар барысы да – Рекә шәһәрендә яшәүчеләр.
Кыназның Отниел һәм Сераяһ атлы угыллары бар иде. Отниелнең угыллары исә болардыр: Хатат һәм Мегонотай.
Мегонотайдан – Офра, Сераяһтан Йоав туды. Йоав – Ге-Харашимнең атасыдыр; әлеге җирдә яшәгән кешеләр оста һөнәрчеләр иде.
Ифунни углы Кәлебнең Иру, Элаһ һәм Нагам атлы угыллары бар иде. Ә Элаһтан Кыназ туды.
Яһаллелелның угыллары: Зиф, Зифа, Тирия һәм Асарһел.
Эзраның Етер, Меред, Эфер һәм Ялон атлы угыллары булды. Меред хатынлыкка алган фиргавен кызы Битьядән бер кыз – Мәрьям, һәм ике угыл – Шаммай белән Ишбах дөньяга килде. Ишбах – Эштемоганың атасыдыр. Мереднең яһүди хатыны исә Гедорның атасы Ередны, Сөкөһнең атасы Хеберны һәм Зануахның атасы Якутиелне тапты.
Нахамның кыз туганыннан – Һодиянең хатыныннан – гәрми Кыгыйләнең атасы һәм мәгакәһи Эштемоганың атасы туды.
Шимуннан Амнун, Ринна, Бен-Ханан һәм Тилун дөньяга килде. Ишидән Зохет һәм Бен-Зохет туды.
Яһүдә углы Шеланың нәсел варислары: Леханың атасы Эр, Марешаның һәм Бәйт-Ашбеадагы җитен эшкәртүче эшчеләр кабиләсенең атасы Лада,
Йокыйм, Көзебә шәһәрендә яшәүчеләр, Мәабта идарә иткән Йоаш белән Сараф, шулай ук Яшуби-Лехем. (Бу мәгълүмат – борынгы язмалардан.)
Әлеге кешеләр чүлмәкчеләр иде; алар, Нетагыйм һәм Гедера каласында яшәп, патшага хезмәт күрсәттеләр.
Шимуннан Немуил, Ямин, Яриб, Зерах һәм Шаул атлы угыллар туды.
Шаулдан соң нәсел җебенең дәвамы: Шаллум, Мибсам, Мишма,
Хаммуил, Зәкүр, Шимгый.
Шимгый – уналты ир бала вә алты кыз баланың атасыдыр. Әмма Шимгыйның ир туганнарында угыллар алай күп тумый – аларның нәселе Яһүдә ыругыныкы сыман күп санлы түгел.
Шимгыйның кыз-угыллары Беер-Шеба, Молада, Хатсар-Шугал,
Билһа, Эсем, Толад,
Бетуил, Хорма, Сыйкләг,
Бәйт-Мәркәбүт, Хатсар-Сусим, Бәйт-Бири һәм Шагараимдә яшәде. Патша тәхетенә Давыт утырганчы, әлеге шәһәрләр аларныкы булып кала бирде.
Алар шулай ук биш кала – Этам, Аин, Риммун, Төкен һәм Ашанда,
әлеге калалар тирәсендәге авылларда – Багалга кадәр сузылган җирләрдә дә яшәделәр. Аларның көн күргән һәм нәселләренең исемлеге теркәлеп барган җирләре шушыдыр.
Мешубаб, Ямлек, Амасия углы Йоша,
Йоил, Асиел углы Сераяһтан туган Йошибья углы Еһү,
Элиогынай, Ягакуба, Яшухая, Асая, Адиел, Ясимиел, Бенаяһ,
шулай ук Шәмәгыйя углы Шимридән туган Едайя углы Аллонның оныгы, ягъни Шифгыйның Зиза атлы углы –
югарыда саналган әлеге ирләрнең һәммәсе үз кабиләләренең җитәкчесе булып, аларның төп гаилә-йортлары шактый тармакланып китте
һәм алар, терлекләрен йөртер өчен яңа көтүлек җирләре эзләп, үзәнлекнең көнчыгышындагы Гедор читләренә кадәр барып җиттеләр
һәм яхшы, мул көтүлекле, иркен, тыныч вә хәвефсез җирләр таптылар; аларга кадәр анда Хам токымы яшәгән була.
Шул рәвешле, алда исемнәре саналган әлеге кешеләр, Яһүдә патшасы Хизәкыйя патшалык иткән чорда шушы җирләргә килеп чыгып, анда яшәгән Хам токымы белән Мыгуним халкын кырып бетерделәр һәм аларның җирләрен тартып алдылар (алар бүгенге көндә дә шунда яши бирәләр), чөнки анда терлек-туар йөртердәй көтүлек җирләре мул була.
Шимун угылларыннан биш йөз кеше исә Сәгыйрь тауларына таба юнәлде, алгы сафларда Иши угыллары Пелатия, Ныгарья, Репая һәм Уззиел булды;
алар, шул тарафларга качып киткән амалыкыйларның калдыкларын кырып бетереп, әле дә шул җирләрдә көн күреп яталар.
Рубин – Исраилнең беренче баласы иде, әмма атасының ятагын мәсхәрә иткән өчен, Исраилнең беренче угыл хокукы Йосыфка тапшырылды. Нәсел шәҗәрәсендә Рубин баш угыл буларак теркәлмәгән.
Үзенең ир туганнары арасында Яһүдә иң көчлесе иде, һәм аның гаиләсеннән юлбашчы чыкты, әмма беренче бала хокукы Йосыфка күчте.
Исраилнең беренче баласы Рубин угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми.
Йоилнең нәсел шәҗәрәсе: Йоил, Шәмәгыйя, Гог, Шимгый,
Михә, Реһая, Багал,
Беһерә. Әлеге Беһерәне Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер әсирлеккә алды. Беһерә – Рубин ыругының җитәкчесе иде.
Нәсел шәҗәрәсендә кабилә-кабилә булып теркәлгәнчә, аның ир туганнары: иң өлкәне – Егыил, аннары Зәкәрия
һәм Бела. Йоил токымыннан Бела – Азазның углы, Шеманың оныгы. Алар Арогырда, Нәбу һәм Багал-Мегон шәһәрләрендә яши;
Гилыгад төбәгендә терлекләре артып китеп, алар көнчыгышка таба – Фырат елгасына чиктәш чүл читенә кадәр җирләрне били башлыйлар.
Шаул патшалык иткән заманнарда һаҗәриләргә каршы сугышта җиңеп чыгып, алар Гилыгад җиренең көнчыгыш тарафындагы биләмә-чатырларны яулап алалар.
Гәд ыругы исә аларның каршында, Сәлкә шәһәренә кадәр җәелгән Башан җирләрендә көн күрде.
Башанда түрә булып Йоил утырды, аңардан кала икенче түрә булып Шафам, аннары Янай һәм Шафат тора иде.
Аларның кардәшләре (һәркем үз нәсел-гаиләсе белән) җидәү иде: Микәил, Мешуллам, Шеба, Йорай, Якән, Зиа һәм Гыйбер.
Алар һәммәсе Абихаил угыллары булып, Абихаил үзе – Хуринең, Хури – Яруахның, Яруах – Гилыгадның, Гилыгад – Микәилнең, Микәил – Яшишайның, Яшишай – Яхдуның, Яхду исә Бузның углы иде.
Ә Гүни углы Абдиелдән туган Ахи үз нәселенең башлыгы иде.
Гәдләр Гилыгадта, Башанда һәм аның тирәсендәге авылларда, Шаронда барча көтүлекләрне биләп көн күрде;
аларның исемнәре, Яһүдә патшасы Иотам, Исраил патшасы Яробам идарә иткән заманда, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгән була.
Рубиннәрдә һәм гәдләрдә, шулай ук Көнчыгыш менашшеларда кылыч вә калкан тотардай, ук атардай, сугыш һөнәрен белгән кырык дүрт мең җиде йөз алтмыш гаскәри бар иде.
Һаҗәриләргә, Итур, Нафиш һәм Нодаб гаскәрләренә каршы сугышка чыккач, алар,
Аллаһыдан ярдәм алып, дошманнарын җиңеп чыктылар, чөнки, орыш барган мәлдә, Аллаһы аларның ялынып-ялваруларын ишетте һәм Үзенә булган ышану хакына җавапсыз калмады.
Алар дошманның илле мең дөя, ике йөз илле мең сарык, ике мең данә ишәктән гыйбарәт булган көтү-көтү малларын үз кулына төшереп, шулай ук йөз мең кешесен әсир иттеләр;
дошманның күбесе исә яу кырында ятып калды, чөнки әлеге сугыш белән Аллаһы Үзе идарә итте. Биләп алган шушы җирләрдә гәдләр сөргенгә куылганчы гомер кичерделәр.
Менашше ыругына караган кабиләләрнең бер яртысы Башаннан алып Багал-Хәрмун, Сенир һәм Хәрмун тавына кадәр булган җирләрдә көн күрде; аларның саны исәпсез-хисапсыз иде.
Аларның гаилә башлыклары шулардыр: Эфер, Иши, Элиел, Азриел, Иремия, Һодавия һәм Яхдиел. Батыр гаскәриләр булып саналган әлеге ир-егетләр үз гаиләләренең мәшһүр җитәкчеләре иде.
Әмма алар үзләренең ата-бабалары табынган Аллаһыга тугры булмадылар, Аллаһы аларның күз алдында һәлак иткән халыкларның потларына табына башладылар.
Шуңа күрә Исраил Алласы ихтыяры буенча Ашшур патшасы Пул, ягъни Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер, Рубин белән Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны әсирлеккә төшереп, аларны Халак, Хабур, Һара җирләренә, шулай ук Гөзән елгасы буена сөрде. Әлеге ыруглар хәзерге көндә дә шул җирләрдә гомер итеп яталар.
Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде.
Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел туды.
Амрам угылларының исеме Һарун һәм Муса, ә кызы – Мәрьям иде. Һаруннан Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар дөньяга килде.
Элгазардан соң нәсел җебенең дәвамы: Пинхәс, Абишуа,
Вуккый, Уззи,
Зерахия, Мәрают,
Амария, Әхитүб,
Садыйк, Ахимагас;
Азария, Йоханан,
Азария (шушы Азария Иерусалимдә Сөләйман төзеткән Изге йортта рухани вазифасын башкарды),
Амария, Әхитүб,
Садыйк, Шаллум,
Хилкыйя, Азария,
Сераяһ, Яһосадак.
Әлеге Яһосадак яһүдиләр һәм Иерусалим халкы белән бергә Раббы ихтыяры буенча Нәбухаднессар тарафыннан сөргенгә җибәрелде.
Димәк, Левинең угыллары Гершон, Коһат һәм Мерари атлы иде.
Гершоннан – Либни һәм Шимгый,
Коһаттан – Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел,
ә Мераридән Махли һәм Муши дөньяга килде. Ата-бабалары буенча левиләрнең кабиләләре шундыйдыр.
Гершоннан соң нәсел җебенең дәвамы: Либни, Яхат, Зимма,
Йоах, Идду, Зерах, Еһатерай.
Коһаттан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Корах, Ассир,
Элкана, Эбъясаф, Ассир,
Тахат, Уриел, Уззия, Шаул.
Элкананың угыллары: Амасай һәм Ахимот.
Ахимоттан соң нәсел җебенең дәвамы: Элкана, Сопай, Нахат,
Элиаб, Ерухам, Элкана.
Шемуилнең беренче углы – Йоил, икенчесе – Абия.
Мераридән соң нәсел җебенең дәвамы: Махли, Либни, Шимгый, Уззаһ,
Шимга, Хаггия, Асая.
Аллаһы сандыгын Раббы йортына урнаштырганнан соң, йорт эчендә җырчы вазифасын башкарыр өчен, Давыт түбәндәге кешеләрне билгеләде.
Әлеге вазифаны алар кабул ителгән кагыйдә буенча Изге чатыр, ягъни Очрашу чатыры каршында башкардылар, һәм бу хәл Сөләйман Иерусалим каласында Раббы йортын салдырганчыга кадәр дәвам итте.
Әлеге хезмәтне үз угыллары белән шулар башкарды: Коһат нәселеннән – җырчы Һеман; ул Йоилнең углы булып, Йоил үзе Шемуилнең,
Шемуил – Элкананың, Элкана – Ерухамның, Ерухам – Элиелнең, Элиел – Тоахның,
Тоах – Суфның, Суф – Элкананың, Элкана – Махатның, Махат – Амасайның,
Амасай – Элкананың, Элкана – Йоилнең, Йоил – Азариянең, Азария – Сефаниянең,
Сефания – Тахатның, Тахат – Ассирнең, Ассир – Эбъясафның, Эбъясаф – Корахның,
Корах – Исһарның, Исһар – Коһатның, Коһат – Левинең, ә Леви исә Исраилнең углы иде.
Асафның урыны кардәше Һеманнан уң якта иде. Асаф Бәрәхиянең углы булып, Бәрәхия үзе Шимганың,
Шимга – Микәилнең, Микәил – Багасеянең, Багасея – Малкиянең,
Малкия – Этнинең, Этни – Зерахның, Зерах – Адаяның,
Адая – Этанның, Этан – Зимманың, Зимма – Шимгыйның,
Шимгый – Яхатның, Яхат – Гершонның, ә Гершон исә Левинең углы иде.
Мерари нәселеннән булган Этанның урыны Һеманнан сул якта иде. Этан Кыйшиның углы булып, Кыйши үзе – Әбдинең, Әбди – Мәллүкнең,
Мәллүк – Хәшәбиянең, Хәшәбия – Амасиянең, Амасия – Хилкыйянең,
Хилкыйя – Амсинең, Амси – Банинең, Бани – Самарның,
Самар – Махлинең, Махли – Мушинең, Муши – Мераринең, Мерари исә Леви углы иде.
Гыйбадәтханәдәге – Аллаһы йортындагы – башка төр хезмәт левиләрнең калганнарына йөкләнде.
Әмма, Аллаһы колы Муса кушканча, Исраил халкының гөнаһларын йолу өчен, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе, корбан яндыру мәзбәхе янында, шулай ук Иң изге бүлмәдә бар хезмәтне башкару исә Һарунга һәм аның нәсел варисларына йөкләнде.
Һарунның нәсел шәҗәрәсе: Һарун, Элгазар, Пинхәс, Абишуа,
Вуккый, Уззи, Зерахия,
Мәрают, Амария, Әхитүб,
Садыйк, Ахимагас.
Алар көн күргән урыннар шушыдыр: Коһат токымыннан булган Һарун угылларына, жирәбә төшкәнчә,
Яһүдә җирендәге Хебрун каласы һәм аның әйләнә-тирәсендәге көтүлекләр чыкты;
әмма шәһәр янындагы басулар белән авыллар Ифунни углы Кәлебкә бирелде.
Шулай итеп, Һарун нәсел-ыругына Хебрун (сыену шәһәре), Яттир, көтүлек җирләре белән бергә Либна, Эштемога,
Хилез, Дебир,
Ашан, Бәйт-Шемеш шәһәрләре бүлеп бирелде.
Беньямин ыругыннан аларга көтүлек җирләре белән бергә Геба, Алемет, Анатот калалары бүлеп бирелде. Алар кабиләсенә барлыгы унөч шәһәр тапшырылды.
Коһат токымыннан булган башка буыннар өлешенә, жирәбә буенча, Көнбатыш менашшелар биләгән ун кала бүлеп бирелде.
Гершон нәселенә караган кабиләләр өлешенә унөч шәһәр чыкты. Әлеге шәһәрләр моңарчы Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругына, шулай ук Башан җирендәге Көнчыгыш менашшеларга карый иде.
Мерари нәселендәге кабиләләр өлешенә исә жирәбәгә унике шәһәр чыкты. Әлеге калаларны алар Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругыннан алдылар.
Шул рәвешле, исраилиләр әлеге шәһәрләрне вә көтүлек җирләрен левиләргә бирделәр.
Жирәбәгә чыкканча, Яһүдә, Шимун, Беньямин ыругы угыллары телгә алынган шушы калаларны аларга бүлеп бирделәр.
Коһат токымының кайбер кабиләләренә Эфраим ыругына караган шәһәрләр бирелде:
таулы Эфраим төбәгендә урнашкан сыену шәһәре Шәкем, шулай ук Газер,
Йокмыгам, Бәйт-Хорун,
Аялун һәм Гәт-Риммун, барысы да көтүлек җирләре белән бергә.
Коһат кабиләләренең калганнарына исә Көнбатыш менашшеларга караган Анер вә Билгам шәһәрләре һәм аларның көтүлек җирләре бүленеп бирелде.
Гершонның нәсел варисларына Көнчыгыш менашшелардан Башандагы Гөлән, Аштарот һәм аларның көтүлекләре бирелде.
Аларга шулай ук Исәсхәр ыругыннан – Кыдыш, Даберат, Рамот, Анем калалары һәм аларның көтүлек җирләре;
Ашер ыругыннан – Машал, Абдун, Хукок, Рәхуб һәм андагы көтүлекләр;
Нәптали ыругыннан Гәлиләядәге Кыдыш, Хаммон, Кыръятаим һәм андагы көтүлек җирләре бирелде.
Мерариләргә – левиләрнең калганнарына – түбәндәге калалар бирелде: Зәбулун ыругыннан – Риммуну, Тавор һәм андагы көтүлекләр;
Үрдүн елгасыннан көнчыгышта, Әрихә каршында урнашкан Рубин ыругыннан – чүлдәге Бесер, Яһас, Кыдемот, Мефагат һәм аларның көтүлек җирләре;
Гәд ыругыннан – Гилыгадтагы Рамот, Маханаим, Хишбун, Ягызер һәм аларның көтүлекләре.
Исәсхәрнең дүрт углы бар иде: Тола, Пуаһ, Яшуб, Шимрон.
Толаның угыллары: Уззи, Репая, Яриел, Яхмай, Ибсам, Шемуил; болар гаилә башлыкларыдыр. Давыт заманында Тола нәселеннән гаскәриләр саны егерме ике мең алты йөзгә җитте.
Уззинең углы: Израхия. Израхиянең угыллары: Микәил, Убадия, Йоил, Ишшия. Аларның бишесе дә гаилә башлыкларыдыр.
Хатыннары һәм балалары күп булганга, аларның, нәселнамәдән күренгәнчә, сугышка әзер утыз алты мең гаскәриләре бар иде.
Нәсел исемлегеннән күренгәнчә, Исәсхәр кабиләләрендә барлыгы сиксән җиде мең сугышчы бар иде.
Беньяминнең өч углы бар иде: Бела, Бәхер, Едигаил.
Беланың биш угыл туды: Эсбон, Уззи, Уззиел, Яримут һәм Ири. Болар бишесе дә гаилә башлыклары вә батыр сугышчылар иде. Нәсел шәҗәрәләреннән күренгәнчә, аларның егерме ике мең дә утыз дүрт сугышчысы була.
Бәхернең угыллары: Земира, Йогаш, Элигызыр, Элиогынай, Омри, Еремот, Абия, Анатот, Алемет; болар барысы да Бәхер угылларыдыр.
Аларның нәсел шәҗәрәсендә гаилә башлыклары исеменнән тыш шулай ук егерме мең дә ике йөз сугышчы булуы теркәлгән.
Едигаилнең углы: Билһан. Билһанның угыллары: Игуш, Беньямин, Эһуд, Кенагана, Зетан, Таршиш, Ахишахар.
Едигаилнең шушы нәсел варислары һәммәсе үз гаиләсенең башлыгы булып, аларда сугышка әзер унҗиде мең дә ике йөз гаскәри бар иде.
Шуппим һәм Хуппим – Ирнең угыллары; Хушим исә Ахер углы иде.
Нәпталинең Билһадан туган угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шаллум.
Менашшеның угыллары: арами кәнизәгеннән туган Асриел һәм Гилыгадның атасы Мәкир.
Хуппим һәм Шуппимгә хатыннарны Мәкир үзе табып биргән иде. Мәкирнең кыз кардәше Мәгакәһ исемле иде. Менашшеның икенче углы – Селупхад. Селупхадның кызлары гына туды.
Мәкир хатыны Мәгакәһ ике угыл – Переш һәм Шерешне тудырды. Шерешнең исә Улам һәм Рәкым атлы угыллары булды.
Уламның углы Бедан атлы иде. Менашше углы Мәкирдән дөньяга килгән Гилыгадның угыллары әнә шушылардыр.
Гилыгадның кыз туганы Һәммүлекет – Ишһуд, Абигызер һәм Махланы тапты.
Шемидәнең угыллары: Ахян, Шәкем, Ликхи һәм Анигам.
Эфраимнең угыллары: Шутелах, Эзер һәм Элгад. Шутелахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Беред, Тахат, Элгада, Тахат, Забад, Шутелах. Эзер белән Элгад, Гәттә яшәүчеләрнең терлекләрен көтүлектән урлаган чакта тотылып, шулар кулыннан әҗәлән тапты.
Аларны югалткан кайгыдан аталары Эфраим ничәмә көннәр буена яшь түкте; ир туганнары аны юатырга килделәр.
Күпмедер вакыт узгач, Эфраим хатыны янына кереп ятты, һәм хатыны, авырга узып, ир бала тапты. Эфраим аңа Берига дип исем кушты, чөнки йортына бәла килгән иде.
Аның Шеһера атлы кызы да туды; шул кыз Түбән һәм Югары Бәйт-Хорун, Уззен-Шеһера калаларын корды.
Эфраимнең Рефах исемле углы булды. Шул Рефахтан соң нәсел җебенең дәвамы: Решеф, Телах, Тахан, Ладан, Аммиһуд, Элишама, Нун, Ешуа.
Аларның биләгән җирләре һәм яшәгән урыннары: Бәйт-Эл, көнчыгышта – Нагаран, көнбатышта – Газер, Шәкемнән алып Әйя каласына кадәр. Әлеге шәһәрләр тирәсендәге авыллар да аларның җирләре санала иде.
Менашше ыругы Бәйт-Шан, Тәгънәк, Мегиддо, Дор һәм әлеге шәһәрләр тирәсендәге авылларга хуҗа иде. Шушы калаларда Исраил углы Йосыф нәселе яшәде.
Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви, Берига. Аларның кыз туганы Серах атлы иде.
Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел. Малкиел – Бирзаитнең,
ә Хебер – Яфлетның, Шомерның, Хотамның һәм аларның кыз туганы Шуганың атасы иде.
Яфлетның угыллары: Пасак, Бимһал һәм Ашват; Яфлетның угыллары әнә шулар.
Шомерның угыллары: Ахи, Роһга, Хубба һәм Арам.
Шомерның ир кардәше Һелемнең угыллары: Сопа, Имна, Шелеш һәм Амал.
Сопаның угыллары: Суах, Харнефер, Шугал, Бери, Имра,
Бесер, Һод, Шамма, Шилша, Итран һәм Беһерә.
Етерның угыллары: Ифунни, Писпа һәм Ара.
Улланың угыллары: Арах, Ханниел һәм Рисия.
Болар һәммәсе – Ашер нәселенең гаилә башлыклары, батыр сугышчылар вә мәшһүр юлбашчылар. Нәсел исемлегендә теркәлгәнчә, аларда сугышка яраклы егерме алты мең гаскәри бар иде.
Беньяминнең беренче углы – Бела, икенчесе – Ашбел, өченчесе – Ахрах,
дүртенчесе – Ноха, бишенчесе Рапа атлы иде.
Беланың угыллары: Аддар, Гера, Абиһуд,
Абишуа, Нагаман, Ахуах,
Гера, Шефуфан һәм Хурам.
Гебада яшәүче гаилә башлыклары – Эхуд угыллары Нагаман, Ахия һәм Гера – Манахатка сөрелгәннәр иде. Аларны анда шушы Гера ияртеп алып киткән була. Ул – Узза белән Ахихудның атасыдыр.
Шахараим үзенең Хушим һәм Багара атлы хатыннарын куып җибәргәннән соң, Ходеш исемле хатыны аңа Мәаб җирендә угыллары Йовав, Сибья, Меша, Мәлкәм,
Ягус, Сәхья, Мирманы табып бирде. Болар Шахараим угылларыдыр. Алар һәммәсе – гаилә башлыклары.
Хатыны Хушимнән Шахараимнең Абитуб һәм Элпагал исемле угыллары бар иде.
Әлеге Элпагалның Гыйбер, Мишгам, Шемед, Берига һәм Шема атлы угыллары булды. Шемед исемлесе Һоно һәм Лод калаларына, шулар тирәсендәге авылларга нигез салган кеше. Берига һәм Шема исә Аялунда гаилә башлыклары булып, Гәт халкын әнә шулар сөреп җибәрде.
Ахъя, Шашак, Еремот,
Зәбәдия, Арад, Эдер,
Микәил, Ишпа һәм Йоха – Бериганың угыллары.
Зәбәдия, Мешуллам, Хизкый, Хебер,
Ишмерай, Излия һәм Йовав – Элпагал угыллары.
Якым, Зихри, Зәбди,
Элигынай, Силлетәй, Элиел,
Адая, Берая һәм Шимрат – Шимгый угыллары.
Ишпан, Гыйбер, Элиел,
Абдун, Зихри, Ханан,
Ханания, Элам, Антотия,
Ифдия һәм Пенуил – Шашак угыллары.
Шамшерай, Шехәрья, Аталия,
Ягарешия, Ильяс һәм Зихри – Ерухам угыллары.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, алар, һәрберсе гаилә башлыклары булып, Иерусалимдә яши иделәр.
Гибгонның атасы Ягыил Гибгонда яшәде. Аның хатыны Мәгакәһ атлы иде.
Ягыилнең өлкән углы – Абдун, аңардан соң дөньяга килгән угыллары: Сур, Кыйш, Багал, Надаб,
Гедор, Ахъя, Зәкәр, Миклут.
Миклутның углы – Шимһа. Алар барысы да үз туганнары белән янәшә Иерусалимдә яшәде.
Нер – Кыйшның, ә Кыйш Шаулның атасы иде. Шаулдан Йонатан, Малки-Шуа, Абинадаб һәм Эшбагал туды.
Йонатанның углы Мериб-Багалдан Михә дөньяга килде.
Михәнең угыллары: Питун, Мәлик, Тареа һәм Әхәз.
Әхәздән туган Яһугада угыллары: Алемет, Азмавет һәм Зимри. Зимридән соң нәсел җебенең дәвамы: Моса,
Бинга, Рапа, Элгаса, Әсел.
Әселнең алты углы туды: Азрикам, Бокеру, Исмәгыйль, Шегарья, Убадия һәм Ханан; болар барысы да Әселнең угылларыдыр.
Әселнең ир кардәше Эшык угыллары: беренчесе – Улам, икенчесе – Игуш, өченчесе – Элифелет.
Уламның угыллары батыр сугышчылар, оста укчылар иде. Аларның угыллары, оныклары күп булды – барлыгы йөз илле кеше. Боларның һәммәсе Беньямин нәселеннәндер.
Шул рәвешле, Исраилнең бар халкы нәселнамәдә гаилә-гаилә саналып чыгып, әлеге мәгълүматлар Исраилнең патшалар китабына теркәлде. Раббыга хыянәт иткән өчен, Яһүдә халкы Бабилгә сөрелгән иде.
Беренче булып үзләренең кала вә биләмәләренә гади исраилиләр, шулай ук рухани, леви һәм Изге йорт хезмәтчеләренең бер өлеше генә әйләнеп кайтты.
Яһүдә, Беньямин, Эфраим һәм Менашше ыругыннан Иерусалимгә кайтып урнашкан кешеләр түбәндәгеләр.
Яһүдә углы Перес нәселеннән: Бани углы Имридән туган Омри оныгы – Аммиһуд углы Утай;
Шела нәселеннән: аның беренче углы Асая һәм аңардан туган угыллар;
Зерах нәселеннән – Ягуһел. Димәк ки, җәмгысы алты йөз туксан кеше.
Беньямин нәселеннән: Һассенуһа углы Һодавиядән туган Мешуллам углы Саллу;
Ерухам углы Ибнея; Микри углы Уззидән туган Элаһ; Ибния углы Регуилдән туган Шефатия углы Мешуллам.
Беньяминнәрнең нәселнамәсеннән күренгәнчә, аларның саны тугыз йөз илле алты кеше иде. Аларның һәммәсе гаилә башлыгыдыр.
Руханилардан: Едагыйя, Яһояриб, Яхин;
Аллаһы йортының башлыгы булган Әхитүб углы Мәрают тудырган Садыйк углы Мешулламнан туган Хилкыйя углы Азария;
Малкия углы Пашхурдан туган Ерухам углы Адая; Иммер углы Мәшиллемит тудырган Мешуллам углы Яхзерадан туган Адиел углы Масай;
һәм аларның кардәшләреннән бер мең дә җиде йөз алтмыш гаилә башлыгы. Алар барысы да Аллаһы йортында хезмәт итәргә яраклы адәмнәр иде.
Левиләрдән: Мерари нәселеннән булган Хәшәбия углы Азрикам тудырган Хашшуб углы Шәмәгыйя;
Бакбаккар, Хереш, Гәләл; Асаф углы Зихри тудырган Микә углы Маттания;
Едутун углы Гәләл тудырган Шәмәгыйя углы Убадия; Нетофа авылларында яшәгән Элкана углы Аса тудырган Бәрәхия.
Капка каравылчыларыннан: Шаллум, Аккуб, Талмун, Ахиман һәм аларның кардәшләре. Шаллум аларның башлыклары иде.
Әлеге кешеләр кояш чыгышына караган Патша капкасы төбендә бүген дә сакта торалар. Левиләрдән капка сакчылары шушыдыр.
Корах углы Эбъясаф тудырган Коре углы Шаллум һәм аның Корах нәселеннән булган кардәшләре, Раббы станына керә торган юлны саклаган ата-бабалары кебек үк, Изге чатырның бусага төбендә сакчылык кылдылар.
Элгәре сакчыларның башлыгы Элгазар углы Пинхәс булып, Раббы аның юлдашы иде.
Мешелемия углы Зәкәрия исә Очрашу чатырының ишеге төбендә сакта торды.
Шул заманнарда Очрашу чатырының ишекләрен сакларга барлыгы ике йөз дә унике кеше сайлап алына. Аларның исемнәре авыллары буенча нәселнамәләренә теркәлгән. Әлеге кешеләрне, тугры булганнары өчен, Давыт һәм гаиптән хәбәр бирүче Шемуил билгеләгән була.
Сакчылар үзләре дә, аларның угыл-оныклары да Раббы йортының капкасы төбендә – Изге чатырның ишеге янында сакта тордылар.
Каравылчылар көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньякта – һәр дүрт тарафта сакта булдылар.
Авылларда яшәүче кардәшләре вакыт-вакыт җидешәр көнгә аларга ярдәмгә киләләр иде.
Левиләрдән дүрт баш каравылчы Аллаһы йортындагы бүлмәләр һәм хәзинә саклагычы өчен җаваплы булды.
Алар төннәрен Аллаһы йорты тирәли сакта торып, һәр иртәне ачкыч белән ишекләрне ачу да аларга йөкләнгән иде.
Левиләрнең беришләре, Аллаһы йортында гыйбадәт кылганда кулланыла торган савыт-сабага күз-колак булыр өчен куелып, аны санап тапшыра, санап кабул итә торган булганнар.
Икенчеләренә изге урындагы башка кирәк-ярак, бүтән әйберләр һәм сыйфатлы бодай оны, шәраб, зәйтүн мае, хуш исле сумала-майлар өчен җаваплылык йөкләнде.
Руханилардан кайберәүләр төрле сумала-майлардан катнашмалар әзерли торган иде.
Корах нәселеннән булган Шаллумның баш углы – Леви ыругы кешесе Мәттитиягә Раббыга тәкъдим ителә торган икмәкне пешерү йөкләнде.
Аларның кайбер ир кардәшләре исә – Коһат угыллары – һәр шимбәне изге икмәк пешерә торган иде.
Җырчы вазифасын башкарган левиләрнең гаилә башлыклары Изге йорт бүлмәләрендә яшәде, көн-төн үзләренең төп вазифаларын башкарганга күрә, алар бүтән төр хезмәттән азат иделәр.
Боларның һәрберсе, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгәнчә, левиләрнең гаилә башлыгыдыр. Алар Иерусалимдә яшәделәр.
Гибгонның атасы Егыил Гибгонда яшәде. Аның хатыны Мәгакәһ атлы иде.
Егыилнең өлкән углы – Абдун, аңардан соң дөньяга килгән угыллары: Сур, Кыйш, Багал, Нер, Надаб,
Гедор, Ахъя, Зәкәрия, Миклут.
Миклутның углы – Шимһам. Аларның нәселе бер-берсе белән янәшә Иерусалимдә яшәде.
Нер – Кыйшның, ә Кыйш Шаулның атасы иде. Шаулдан Йонатан, Малки-Шуа, Абинадаб һәм Эшбагал туды.
Йонатанның углы Мериб-Багалдан Михә дөньяга килде.
Михәнең угыллары: Питун, Мәлик, Тахреа һәм Әхәз.
Әхәздән туган Ягъра угыллары: Алемет, Азмавет һәм Зимри. Зимридән соң нәсел җебенең дәвамы: Моса,
Бинга, Репая, Элгаса, Әсел.
Әселнең алты углы туды: Азрикам, Бокеру, Исмәгыйль, Шегарья, Убадия һәм Ханан; болар Әселнең угылларыдыр.
Пелештиләр белән исраилиләр арасында сугыш барган чакта, берзаман Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды.
Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр.
Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар, җәяләрдән атып, аны җәрәхәтләделәр.
Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп, мине мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды.
Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды һәм һәлак булды.
Шул рәвешле, Шаул үзе, аның өч углы һәм аның белән бергә бөтен гаиләсе кырылып бетте.
Изрегыл үзәнендә яшәүче барча исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар.
Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр.
Алар Шаулны таладылар, аннары, башын кисеп һәм коралларын салдырып алып, бу турыда халыкка һәм үзләренең пот-сыннары каршында игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр.
Шаулның коралларын үзләренең потлары куелган гыйбадәтханәгә урнаштырып, башын Дагон йортында элеп куйдылар.
Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр,
һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, Шаул белән угылларының мәетләрен Явешкә алып кайттылар. Аннары аларның сөякләрен Явештәге имән төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар.
Раббыга тугры булмаган Шаулның гомере әнә шулай киселде. Ул, Раббы сүзенә колак салмыйча, үлеләрнең рухларын чакыручыга мөрәҗәгать итте, Раббының Үзеннән исә киңәш сорамады.
Шуның өчен Раббы аның җанын кыйды һәм патшалыкны Ишай углы Давытка тапшырды.
Исраил халкы Давыт янына Хебрунга җыелып килеп: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диде. –
Әүвәле, Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы Аллаң сиңа: «Син минем халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде.
Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт Раббы каршында алар белән килешү төзеде; һәм өлкәннәр, Шемуил аша Раббы вәгъдә иткәнчә, Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр.
Бервакыт Давыт бөтен Исраил халкы белән Иерусалимгә каршы яуга кузгалды. Ул вакытта әле бу шәһәр Явүс дип аталып, анда шул җирнең халкы явүсиләр яши иде.
Явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, – диделәр. Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде.
Давыт: – Явүсиләргә каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган кеше гаскәр башлыгы итеп билгеләнәчәк, – дигән иде; беренчеләрдән булып һөҗүмгә Сәрүя углы Йоав күтәрелде, һәм, шул рәвешле, гаскәрбашы итеп билгеләнде.
Шуннан Давыт әлеге ныгытмада яши башлады, шуңа күрә ул Давыт шәһәре дигән исем алды;
аннары Давыт, Милло кирмәненнән башлап, кала тирәли төзелгән диварга кадәр бөтен шәһәрне төзекләндереп чыкты. Шәһәрнең калган өлешен Йоав яңартып бетерде.
Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды.
Раббының Исраил хакындагы сүзе буенча, Давытны тәхеткә утыртыр өчен, бөтен Исраил халкы белән беррәттән Давытка нык ярдәм иткән гаскәр башлыклары түбәндәгеләр иде.
Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: гаскәрбашы Хәкмүни углы Яшабгам. Ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр.
Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар.
Пелештиләр, сугышырга әзерләнеп, Пас-Даммимдә тупланган вакытта, әлеге Элгазар Давыт янында булды: арпа басуында алышкан вакытта Исраил халкы пелештиләрдән кача башлагач,
Давыт, Элгазар белән басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә.
Бервакыт шулай пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан өчесе Давыт катына, Адуллам мәгарәсе каршындагы кыя янына килде.
Давыт – ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде.
Шунда Давыт бик нык сусап: – Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде.
Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды.
– Бу суны эчүдән мине Аллам сакласын! Шушы ирләрнең канын эчәммени мин?! Тормышларын куркыныч астына куеп алып килде алар миңа бу суны, – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде. Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр!
Йоавның кардәше Әвишәй Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады.
Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да.
Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде.
Аннары ул буе биш терсәк булган бер мисырлының җанын кыйды: туку күшәседәй сөңгесен тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде.
Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде.
Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды.
Каһарманнар арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел; Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан;
һарорлы Шаммот; пелонлы Хелес;
тыкуалы Иккыш углы Гыйра; анатотлы Абигызер;
хушалы Сиббекәй; Ахуах нәселеннән Гыйлай;
нетофалы Маһрай; нетофалы Багъна углы Хелед;
Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Итай; пиргатонлы Бенаяһ;
Гәгаш үзәненнән Хурай; арбаһи Абиел;
бахуримлы Азмавет; шагалбимле Эльяхба;
гизонлы Һашемның угыллары; һарарлы Шаге углы Йонатан;
һарарлы Сәкәр углы Ахиам; Ур углы Элифал;
мекералы Хепер; пелонлы Ахия;
кәрмилле Хесро; Эзбай углы Нагарай;
Натанның кардәше Йоил; Һагри углы Мибхар;
аммони Селык; Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай;
итри Гыйра; итри Гәреб;
хитти Урия; Ахлай углы Забад;
Шизә углы Адинә – Рубин ыругыннан нәсел башлыгы (аның утыз сугышчысы бар иде);
Мәгакәһ углы Ханан; митанлы Йошафат;
аштыралы Уззия; арогырлы Хотам угыллары Шама һәм Егыил;
Шимри углы Едигаил һәм аның ир кардәше тисле Йоха;
махавалы Элиел; Элнагам угыллары Ярибай һәм Йошавия; мәаби Итма;
Элиел; Обид; месобалы Ягасиел.
Кыйш углы Шаулдан яшеренеп Сыйкләгтә яткан чакта, Давытка сугышларда ярдәм итәр өчен, түбәндәге батыр кешеләр килде.
Җәяләр белән коралланган, уң вә сул кулы белән дә дошманнарына таш һәм ук ата белүче бу сугышчылар Беньямин ыругыннан Шаулның туганнары иде.
Гибгалы Шемага угыллары: Ахигызыр (башлыклары) һәм Йоаш; Азмавет угыллары Язиел һәм Пелет; Берәкә; Анатоттан Еһү.
Утыз башлыктан берсе һәм аларның җитәкчесе булган гибгонлы Ишмая; Иремия; Яхәзиел; Йоханан; гедералы Йозабад;
Элгузай; Яримут; Бегалья; Шемария; харуфлы Шефатия;
Корах нәселеннән Элкана, Ишшия, Азарел, Йогызыр һәм Яшабгам;
гедорлы Ерухам угыллары Йогыла һәм Зәбәдия.
Давытның чүлдәге ныгытмасына гәдләрдән дә калкан һәм сөңге белән коралланган, сугышка әзер, батыр ир-егетләр килде. Аларның йөзләре арысланныкы кебектер, үзләре тау кәҗәседәй җитездер.
Башлыклары Эзер булып, икенчесе – Убадия, өченчесе – Элиаб,
дүртенчесе – Мишманна, бишенчесе – Иремия,
алтынчысы – Аттай, җиденчесе – Элиел,
сигезенчесе – Йоханан, тугызынчысы – Элзабад,
унынчысы – Иремия, унберенчесе – Махбаннай.
Әлеге гәдләр гаскәр башлыклары. Аларның иң кечесе – йөзбашы, ә иң зурысы меңбашы иде.
Үрдүн үзенең ярларыннан ташып чыккан беренче айда алар, елганы кичеп, үзәндә яшәүче халыкны көнчыгыш һәм көнбатыш тарафына куып тараттылар.
Беньямин һәм Яһүдә ыругыннан башка кешеләр дә Давытның ныгытмасына килделәр.
Аларны каршы алып, Давыт: – Әгәр минем янга изге ният белән, ярдәм итәр өчен килсәгез, мин сезнең белән туганлашырмын, әмма инде бер хаксызга мине дошманнарым кулына тапшырырга килгәнсез икән, ата-бабаларыбызның Алласы Үзе күреп сезгә хөкемен чыгарсын, – диде.
Гаскәрбашы Амасайны шунда Аллаһы Рухы камап алып, Амасай: «И Давыт, без синекедер! И Ишай углы, без синең белән! Иминлек сиңа, иминлек! Синең яраннарың да имин булсын! Чөнки синең Аллаң синең яклыдыр!» – диде. Давыт, аларны кабул кылып, гаскәр башлыклары итеп билгеләде.
Давыт, пелештиләргә кушылып, Шаулга каршы сугышка кузгалгач, Менашше ыругыннан кайберәүләр аңа иярде. Әмма Давыт һәм аның кешеләре чынлыкта пелештиләргә булышмады, чөнки Пелешет яубашлары бер-берсе белән киңәшләштеләр дә, Давыт үзенең әфәндесе Шаул ягына чыгар һәм шулай итеп башыбызны бәлагә салыр, дип аны кире кайтарып җибәрделәр.
Давыт Сыйкләгкә кайтып киткәндә, аның белән бергә менашшелардан Аднах, Йозабад, Едигаил, Микәил, Йозабад, Элиһу, Силлетәй дә китте; болар менашшеларның меңбашлары иде.
Дошман баскынчыларына каршы бәрелешләрдә Давытка алар да ярдәм иттеләр, чөнки һәммәсе батыр йөрәкле яубашлары иде.
Шул рәвешле, Давытка ярдәмгә көннең-көнендә халык килә торды, һәм берзаман аның гаскәре Аллаһы явы сыман ишәеп китте.
Раббы сүзе буенча, Шаул урынына тәхеткә Давытны утыртыр өчен, Давыт янына Хебрунга килгән кораллы гаскәриләрнең саны шушыдыр:
калкан вә сөңге белән коралланган, сугышка әзер Яһүдә угылларыннан – алты мең сигез йөз кеше;
батыр йөрәкле Шимун угылларыннан – җиде мең бер йөз гаскәри;
левиләрдән – дүрт мең алты йөз кеше,
шул исәптән Һарун кабиләсенең башлыгы Еһояда һәм аның өч мең җиде йөз сугышчысы,
батыр йөрәкле егет Садыйк һәм аның гаиләсеннән егерме ике яубашы;
Шаулның кардәшләре булган Беньямин ыругыннан – өч мең кеше (моңарчы аларның байтагы Шаул яклы иде);
Эфраим ыругыннан – үз кабилә-нәселендә дан тоткан егерме мең дә сигез йөз батыр ир-егет;
Көнбатыш менашшелардан – Давытны патша итеп куяр өчен исемнәре атап билгеләнгән унсигез мең кеше;
Исәсхәр ыругыннан – ике йөз җитәкче һәм аларның кул астындагы кардәшләре (әлеге җитәкчеләр заман үзенчәлекләрен һәм Исраилнең нәрсә эшләргә тиешлеген белүче кешеләр иде);
Зәбулун ыругыннан – һәр төр сугыш коралы белән коралланган, бөтенесе бер булып Давытка ярдәмгә кузгалган, сугышка әзер илле мең гаскәри;
Нәптали ыругыннан – мең гаскәрбашы һәм калкан, сөңге белән коралланган утыз җиде мең кеше;
Дан ыругыннан – сугышка әзер егерме сигез мең алты йөз кеше;
Ашер ыругыннан – сугышка әзер кырык мең гаскәри;
Үрдүн аръягында яшәүче Рубин, Гәд ыругыннан, Көнчыгыш менашшелардан – төрле сугыш коралы белән коралланган йөз егерме мең кеше.
Шулай итеп, әлеге сугышчылар, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куярга чын йөрәктән өметләнеп, саф-саф тезелеп Хебрунга килделәр. Калган барча исраилиләр дә патшалыкны Давытка тапшыру теләгендә иде.
Килгән сугышчылар Давыт янында өч көнгә торып калды; аларның ашар-эчәренә туганнары һәммә нәрсәне хәстәрләп куйган иде.
Исәсхәр, Зәбулун һәм Нәптали җирендә яшәүче ерак күршеләре дә, ишәк, дөя, качыр, үгезләргә төяп, байтак кына он, инҗир, йөзем, шәраб, май, эре һәм вак терлек алып килде – Исраилнең шатлыгы чиксез иде.
Давыт, үзенең меңбашлары, йөзбашлары һәм барлык гаскәр башлыклары белән киңәшләшкәннән соң,
бөтен Исраил җәмәгатенә: – Әгәр сезнең ризалыгыгыз булса һәм Раббы Аллабыз моңа ихтыяр кылса, Исраилдәге барлык кардәшләребезгә, шулай ук калаларда һәм алар тирәсендәге авылларда яшәүче руханиларга вә левиләргә хәбәр итик: һәммәсе бирегә җыелсыннар.
Аллабызның сандыгын үзебезгә алып кайтыйк, чөнки Шаул патшалык иткән көннәрдә без аны кирәксенмәдек, – диде.
Җыелган бар халык Давыт белән килеште, чөнки бу эш барсына да гадел тоелды.
Шул рәвешле Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән алып кайтыр өчен, Мисырдагы Шихор елгасыннан башлап Лебо-Хаматка кадәр яшәгән бөтен исраилиләрне үз янына чакырып алып,
алар бергәләп, керубимнәр арасында утырган Раббы Алла исемен йөрткән сандыкны Яһүдә Багаласыннан (Кыръят-Ягаримнән) алып кайтырга дип, чыгып та киттеләр.
Аллаһы сандыгын алар Абинадабның йортыннан чыгарып яңа арба өстенә урнаштырдылар, арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды.
Ә Давыт һәм шундагы барча исраилиләр, бөтен күңелен биреп бии-җырлый, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, быргы кычкыртып, Аллаһы алдында күңел ачты.
Кидон атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, сандыкны тотып калмакчы булды.
Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка кулын сузган Уззаның гомерен өзде – Узза шунда ук Аллаһы каршында җан бирде.
Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.
Ул көнне Давыт Аллаһыдан курка калды һәм: – Аллаһы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең Давыт шәһәренә кертмичә гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.
Аллаһы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомның йортына вә аның бар мөлкәтенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.
Сур патшасы Хирам үзенең илчеләрен, шулай ук сарайны төзү өчен эрбет агачы, ташчыларын һәм балта осталарын Давыт янына җибәрде.
Давыт шуны аңлады ки, Раббы аны Үзенең халкы – исраилиләр хакына Исраил патшасы итеп билгеләгән һәм патшалыгының дәрәҗәсен югары күтәргән булырга тиеш.
Давыт Иерусалимдә дә үзенә хатыннар алды. Аның тагын да угыл-кызлары туды.
Иерусалимдә дөньяга килгән балаларының исемнәре мондыйдыр: Шаммуа һәм Шобаб, Натан һәм Сөләйман,
Ибхар һәм Элишуа, Элпелет һәм
Нога, Непег һәм Япиа,
Элишама, Быгыльяда һәм Элифелет.
Давытка май сөртеп Исраил патшасы итеп куюларын белгәч, пелештиләр Давытны эзләргә тотындылар. Бу хакта ишетеп, Давыт аларга каршы юнәлде.
Пелештиләр, килеп, Рефаим үзәнендә талап-басып йөри башлаган иделәр инде.
Шулчак Давыт: – Пелештиләргә каршы чыгаргамы миңа? Аларны минем кулга тапшырырсыңмы? – дип, Аллаһыга мөрәҗәгать итте. – Бар, каршы чык, Мин аларны синең кулга тапшырачакмын, – диде Давытка Раббы.
Давыт Багал-Перасим тарафына кузгалды һәм пелештиләрне шунда тар-мар китерде. – Су ташкыны буаны җимергән кебек, Аллаһы да минем кулым белән дошманнарымны таратып-туздырып ташлады, – диде Давыт. Шуңа күрә әлеге урынга соңыннан Багал-Перасим дип исем куштылар.
Пелештиләр үзләренең пот-сыннарын шунда ташлап калдырдылар, һәм Давыт үзенең кешеләренә аларны яндырырга әмер бирде.
Күпмедер вакыттан соң пелештиләр кабат үзәндә талап-басып йөри башладылар.
Давыт тагын сорау белән Аллаһыга мөрәҗәгать итте, һәм Ул аңа: – Дошманның каршысына барма, әйләнеп, бәлзәм агачлыгы ягыннан артларыннан бәр.
Бәлзәм агачларының очлары адәмнәр атлавына охшатып шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Аллаһы Үзе бара дигән сүз бу, – диде.
Аллаһы ничек кушса, Давыт шулай эшләде, һәм исраилиләр, Гибгоннан Газерга җиткәнче, Пелешет гаскәрен юл буе кырып бардылар.
Давытның даны бөтен илләргә таралды, һәм Раббының кодрәте белән барча халыклар аңардан курка торган булды.
Давыт шәһәрендә Давыт үзенә йортлар салды, Аллаһы сандыгы өчен урын әзерләде – чатыр корды.
– Аллаһы сандыгын левиләрдән башка берәү дә күтәреп йөртергә тиеш түгел, – диде Давыт, – чөнки Аллаһы сандыгын алып барыр өчен һәм дә Аңа мәңге хезмәт күрсәтер өчен, Раббы левиләрне сайлады.
Раббы сандыгын алдан хәзерләнгән урынына илтеп урнаштырыр өчен, Давыт бөтен Исраил халкын Иерусалимгә җыйды.
Давыт Һарун угыллары белән левиләрне чакыртты.
Коһат угылларыннан шулар иде: башлыклары Уриел һәм аның йөз егерме кардәше;
Мерари угылларыннан: башлыклары Асая һәм аның ике йөз егерме кардәше;
Гершон угылларыннан: башлыклары Йоил һәм аның йөз утыз кардәше;
Элисапан угылларыннан: башлыклары Шәмәгыйя һәм аның ике йөз кардәше;
Хебрун угылларыннан: башлыклары Элиел һәм аның сиксән кардәше;
Уззиел угылларыннан: башлыклары Амминадаб һәм аның йөз унике кардәше.
Аннары Давыт руханилардан Садыйк белән Абъятарны, левиләрдән Уриелне, Асаяны, Йоилне, Шәмәгыйяне, Элиелне һәм Амминадабны чакырып:
– Сез – левиләрнең гаилә башлыклары. Исраил Раббы Алласының сандыгын мин әзерләгән урынга алып кайтып куяр өчен, үзегез һәм кардәшләрегез пакьләнеп-чистарыныгыз.
Теге юлы сандыкны сез, левиләр, алып бармаганга, Раббы Аллабызның безгә ачуы чыкты: чөнки бу эшнең ничек эшләнергә тиешлеген Аңардан сорамаган идек, – диде.
Шуннан руханилар һәм левиләр Исраил Раббы Алласының сандыгын алып кайтыр өчен пакьләнделәр дә,
Раббы сүзе буенча Муса әмер итеп калдырганча, сандык колгаларын җилкәләренә куеп, Аллаһы сандыгын күтәреп алып киттеләр.
Давыт, левиләрнең башлыкларын чакырып алып, арфа, гөслә һәм тәлинкә кебек уен коралларында уйнап шатлыклы җырлар башкарыр өчен, аларга үзләренең кардәшләреннән җырчылар билгеләргә боерды.
Левиләр Йоил углы Һеманны, аның кардәше Бәрәхия углы Асафны, аларның кардәшләре булган Мерари угылларыннан Кушая углы Этанны билгеләделәр;
аларга ярдәмгә башка кардәшләре дә тәгаенләнде, болар: Зәкәрия, Бен, Ягазиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Бенаяһ, Магасея, Мәттития, Элипеле, Мыйкныя һәм капка сакчылары Обид-Эдом белән Егыил.
Җырчылар Һеман, Асаф һәм Этан бакыр тәлинкәләрдә;
Зәкәрия, Азиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Магасея һәм Бенаяһ «Аламот» көенә арфада;
Мәттития, Элипеле, Мыйкныя, Обид-Эдом, Егыил һәм Азазья исә җырчылар җитәкчелегендә шемини көенә гөсләдә уйнарга тиеш иделәр.
Леви ыругы башлыкларының берсе, Кенанья, җырга оста булганлыктан, җыр өчен җаваплы иде.
Бәрәхия белән Элкана сандык янында сакчылар булды.
Руханилар Шебания, Йошафат, Нетанел, Амасай, Зәкәрия, Бенаяһ һәм Элигызыр Аллаһы сандыгы алдында быргыда уйнарга тиеш иделәр. Обид-Эдом һәм Яхия шулай ук сандык янында сакчылардан булды.
Шул рәвешле, Давыт, Исраил өлкәннәре һәм меңбашлары Раббының Килешү сандыгын Обид-Эдом йортыннан алып кайтырга дип киттеләр. Һәммәсе бик шат иде.
Раббының Килешү сандыгын күтәреп баручы левиләргә Аллаһы Үзе ярдәм иткәнгә күрә, корбанга җиде үгез вә җиде сарык тәкәсе чалынды.
Давыт та, сандыкны күтәреп баручы левиләр, җыр башкаручылар, җырчылар җитәкчесе Кенанья дә нәфис җитен киемнән иде. Давыт өстендә әле руханиларның җитен киеме – эфод та бар иде.
Бөтен Исраил халкы әнә шулай шатлыклы авазлар белән, тәкә мөгезе, быргы һәм тәлинкә тавышлары астында, лира вә гөсләдә уйный-уйный Раббының Килешү сандыгын алып кайтты.
Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә күңел ачучы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады.
Аллаһы сандыгын Давыт эшләткән чатыр эченә урнаштырганнан соң, исраилиләр Раббыга тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр.
Тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерү тәмамлангач, Давыт халыкны Раббы исеме белән фатихалады.
Аннары ул һәрбер исраилигә – ир-ат вә хатын-кызга – берешәр икмәк, берешәр кисәк кыздырылган ит һәм йөземле берешәр көлчә өләшеп чыкты.
Аннары Давыт, Раббы сандыгы алдында Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итү, Аңа шөкраннар кылу, Аны данлау кебек хезмәтне үтәү өчен, Леви токымыннан берничә кешене сайлады:
Асаф аларның җитәкчесе иде, ә Зәкәрия, Егыил, Шемирамот, Ехиел, Мәттития, Элиаб, Бенаяһ, Обид-Эдом һәм Егыил ярдәмчеләре булды. Аларга арфа вә гөсләдә, Асафка исә тәлинкәдә уйнау йөкләнде.
Руханилар Бенаяһ белән Яхәзиел Аллаһының Килешү сандыгы янында көннең-көнендә быргы кычкыртып торырга тиеш булды.
Ул көнне Давыт беренче мәртәбә Асаф белән аның кардәшләреннән Раббыны данлый торган җыр җырлатты:
«Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез, эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез!
Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз, бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез!
Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз! Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын!
Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз, Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез!
Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне, могҗизаларны, авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз,
әй сезләр, Аның колы Исраил токымы, Ул сайлаган Ягъкуб угыллары!
Ул – Раббы, безнең Аллабыз; Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара.
Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота, меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый.
Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән, ант итеп Исхак белән ныгыткан,
Ягъкуб өчен – Канун, Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган.
Раббы әйткән: „Кәнган җирен сезгә бирәм – хакыгызга тигән милкегез булыр“, – дигән.
Ул заман алар бик аз санлы кавем, Кәнган җирендә килмешәкләр,
бер халыктан – икенче халыкка, бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде.
Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән, патшаларны ачуланып кисәткән:
„Кагылмагыз Мин сайлаган халыкка, пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!“ – дигән.
Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз! „Ул – Коткаручы!“ – дип көн дә сөйләгез!
Халыкларга Аның дан-шөһрәтен, бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез!
Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр, илаһларның барысыннан дәһшәтледер.
Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары – фәкать сыннар гына, Раббы исә күкләрне бар иткән Зат.
Дан вә бөеклек – Аның хозурында, көч вә шатлык – изге йортындадыр.
Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз, Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз!
Аның шанлы исемен данга күмегез! Корбанлык малыгызны алып, Аның хозурына килегез! Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез!
Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында! Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган.
Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен! Халыкларга: „Раббы – патша!“ – дип игълан ителсен.
Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә! Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә,
урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын Раббы каршында! Чөнки җир йөзен хөкем итәргә киләчәк Ул.
Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Болай дип әйтегез: „Коткар безне, и Аллаһы, Коткаручыбыз безнең! Чит кавемнәр арасыннан җыеп алып, безне азат ит! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!“
Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын!» Шуннан барлык халык: «Амин!» – диде һәм Раббыны данлады.
Раббының Килешү сандыгы янында көндәлек хезмәтне даими рәвештә башкарыр өчен, Давыт Асафны һәм аның ир кардәшләрен,
шулай ук Обид-Эдом белән бергә аның алтмыш сигез ир кардәшен калдырды. Едутун углы Обид-Эдом һәм Хоса капка сакчылары иде.
Рухани Садыйк белән аның рухани ир кардәшләрен исә Гибгондагы калку җирдә урнашкан Раббы чатыры янында калдырды;
алар, Исраилгә Раббы биргән Канунда язылганча, корбан яндыру мәзбәхендә һәрдаим, иртәсен һәм кичен, тулаем яндыру корбаны китерергә тиеш иделәр.
Алар белән бергә мәңге мәрхәмәтле Раббыга шөкраннар яудырыр өчен, ул Һеман һәм Едутунны, шулай ук, исемнәрен атап, тагын берничә кешене сайлап калдырды. Һеман һәм Едутун, быргы, тәлинкә вә башка төр уен коралларында уйнап, Раббыга җырлар җырларга тиеш иделәр. Ә Едутунның угыллары капка янында сакта тордылар.
Әнә шуннан соң һәркем үз өенә кайтып китте; Давыт та, гаиләсен фатихаларга дип, өенә юнәлде.
Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Көннәрнең берендә Натан пәйгамбәргә Давыт: – Менә, мин эрбет агачыннан салынган сарайда яшим, ә Раббының Килешү сандыгы чатырда тора, – диде.
– Күңелеңдә булганны эшлә алайса, чөнки Аллаһы синең яндадыр, – диде аңа Натан.
Әмма шул төнне Натанга Раббы сүзе иреште:
– Бар, колым Давытка, Раббы менә болай дип әйтә, диген: «Минем өчен йорт салырга тиешле кеше син түгелсең.
Исраил халкын Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгә кадәр йорт эчендә яшәгәнем юк Минем. Бер җирдән икенче җиргә күчкәндә, урыным һаман чатырда булды.
Исраил халкы белән бергә кайда гына йөрсәм дә, Үз халкымны кайгырту өчен билгеләгән Исраил хөкемчеләренең берәрсеннән: „Ник Миңа эрбет агачыннан йорт салып бирмисез?“ – дип сорадыммы?!»
Димәк ки, колым Давытка Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сине, сарык көтеп йөргән җиреңнән алып, Үземнең Исраил халкына хаким итеп куйдым.
Син кай тарафка юнәлсәң дә, Мин синең белән булдым, каршыңда торган бөтен дошманнарыңны кырып бардым. Синең исемеңне Мин җир йөзендә яшәүче бөек затлар рәтенә куярмын!
Үземнең Исраил халкына Мин Үзем сайлаган урынны бирермен, аны шунда урнаштырырмын, һәм ул тыныч яшәр – аны инде беркем дә борчымас; әүвәлге сыман, Үземнең Исраил халкы өстеннән хөкемчеләр билгели башлаган чордагы кебек, явыз ниятле адәмнәр Минем халкымны инде кысрыклый алмас. Мин синең бөтен дошманнарыңны буйсындырырмын. Мин сиңа шуны белдерәм: Раббы синең гаилә-йортыңны корыр.
Соңгы сәгатең сугып, ата-бабаларың янында тынычлык тапканнан соң, синең орлыгыңнан туган баланы патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын ныгытырмын.
Ул Миңа багышлап йорт салдырыр, һәм Мин аның патшалыгын мәңгегә урнаштырырмын.
Мин – аның атасы, ә ул Минем углым булыр. Элекке патшадан йөз чөергән кебек, углыңны Мин беркайчан да Үземнең мәрхәмәтемнән ташламам.
Мин аны Үземнең йортым вә патшалыгым өстеннән мәңгегә куярмын, аның тәхете мәңгелек булыр!»
Шулай итеп, Натан әлеге вәхине сүзгә-сүз Давытка сөйләп бирде.
Шуннан Давыт, Раббы каршына килеп, дога кылды: – И-и Раббы Аллам, Син шулай күтәрерлек кем әле мин ул кадәр?! – диде. – Минем гаиләм ни өчен Сиңа шулай мөһим?
Моның өстенә, и Аллам, Син әле колың гаиләсенең киләчәге хакында да алдан хәбәр биреп куйдың; мине олуг бер адәм күреп мөгамәлә кыласың, и Раббы Аллам.
Мине шулай олылаган өчен, нәрсә әйтә алам мин Сиңа?! Син бит Үзеңнең колыңны беләсең!
И-и Раббым, бу бөек эшләрне Син колың хакына, йөрәгең кушканга эшләп, Үзеңнең мәһабәтлегеңне күрсәттең.
И Раббым! Үз колагыбыз белән ишеткәнчә, Синең белән тиңләшердәй зат юктыр, Синнән башка алла юктыр!
Җир йөзендә исраилиләр кебек тагын нинди халык бар?! Коллыктан йолып алып, Син фәкать аларны гына Үзеңнеке иттең. Исемеңне дан-шөһрәткә күмәр өчен, Син бөек вә дәһшәтле эшләр кылдың – Үз халкыңны Мисыр иленнән коткардың, аның күз алдыннан чит кавемнәрне куып җибәрдең.
Үз халкың Исраилне Син мәңгегә Үзеңнеке иттең, һәм Син, Раббы, аның Алласына әйләндең.
Ә хәзер, Раббым, Үзеңнең колың һәм аның гаилә-йорты турындагы сүзләреңне мәңгегә ныгытып куй һәм әйткәннәреңне тормышка ашыр.
Синең исемеңне гомер бакый олылап искә алсыннар, «Исраил Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы – Исраил Алласыдыр!» – дип әйтсеннәр. Колың Давытның гаилә-йорты Синең каршыңда нык торсын!
Син, Аллам, Үзеңнең колыңа, гаилә-йортыңны корырмын, дип әйтеп куйган идең. Шуңа күрә мин Сиңа шушы догаларымны юлларга җөрьәт иттем.
И-и Раббым, Син – Аллаһыдыр! Үзеңнең колыңа Син әнә шундый игелекләр вәгъдә иттең!
Колыңның гаилә-йорты күз алдыңда мәңге торсын өчен, Син аны фатихаларга ихтыяр кылдың. И-и Раббым, Синнән фатиха алучы мәңге фатихалыдыр!
Күпмедер вакытлар узгач, Давыт, пелештиләрне тар-мар китереп, аларны үзенә буйсындырды һәм алар кулыннан Гәтне һәм янәшәсендәге шәһәрләрне тартып алды.
Давыт шулай ук мәабиләрне дә тар-мар итте. Шул рәвешле, мәабиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде.
Аннары Давыт Фырат елгасы буендагы җирләрдә үз хакимиятен урнаштыру нияте белән юлга чыккан Соба патшасы Һададгызер гаскәрләрен тар-мар китерде – аларны Хаматка кадәр куа барды.
Давыт аның бер мең сугыш арбасын, җиде мең җайдагын һәм егерме мең җәяүле гаскәрен әсир итте; йөз сугыш арбасына җигәрдәй атларны исән калдырып, калганнарының аяк сеңерләрен кисте.
Соба патшасы Һададгызерга ярдәмгә Дәмәшкътән арамиләр дә килде, әмма Давыт аларның егерме ике мең сугышчысын үтерде.
Аннары Давыт арамиләрнең мәркәзе Дәмәшкътә үзенең сакчы гаскәрләрен калдырды, һәм арамиләр, Давытка буйсынып, аңа салым түләүчеләргә әйләнде. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
Һададгызер сугышчыларының алтын калканнарын Давыт Иерусалимгә алып килде.
Һададгызер патшаның Тибхат һәм Күн шәһәрләрендә исә Давыт күп итеп бакыр кулга төшерде. Соңрак шул бакырдан Сөләйман Аллаһы йорты өчен ясалма диңгез вә баганалар, шулай ук төрле савытлар койдырды.
Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогу, Давытның Соба патшасы Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп, Һададгызер белән сугышкан һәм яу кырында җиңеп чыккан өчен, Давытка үзенең сәламен күндерергә һәм аны тәбрик итәргә дип, углы Һадорамны җибәрде; Һадорам аның янына көмеш, алтын һәм бакырдан коелган савытлар күтәреп килде.
Давыт патша башка халыклардан – эдоми, мәаби, аммони, пелешти һәм амалыкыйлардан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады.
Сәрүя углы Әвишәй Тоз үзәнендә эдомиләрнең унсигез меңлек гаскәрен кырып бетереп,
Эдомда үзенең сакчы гаскәрләрен куйды; һәм бөтен эдомиләр Давытка буйсына башлады. Давыт кайсы тарафка яу чапса да, Раббы аңа җиңү яуларга булыша торган булды.
Шул рәвешле, Давыт, бөтен Исраил белән патшалык итеп, үзенең бар халкы өстеннән гаделлек вә дөреслек белән хакимлек кылды.
Сәрүя углы Йоав – аның гаскәрбашы, Ахилуд углы Еһошафат – елъязмачы,
Әхитүб углы Садыйк һәм Абъятар углы Әбумәлик – руханилар, Шавша – кәтип,
Еһояда углы Бенаяһ керетиләр һәм пелетиләрнең башлыгы итеп билгеләнде, ә Давытның угыллары беренче дәрәҗә сарай әһелләре булды.
Күпмедер вакытлар үткәч, Аммон патшасы Нахаш вафат булды, һәм патшалыкны аның углы Ханун кабул итеп алды.
«Нахаш миңа карата игелекле иде, мин дә аның углы Ханунга мәрхәмәт күрсәтим» дигән фикердә булып, атасын югалткан Ханун патшаның кайгысын уртаклашырга Давыт үзенең илчеләрен җибәрде, һәм Давыт хезмәтчеләре Ханунның кайгысын уртаклашырга Аммон җиренә килделәр.
Әмма Аммон түрәләре Ханунга: – Давыт үзенең юатучыларын атаңа хөрмәт йөзеннән җибәргәндер дип уйлыйсыңмы әллә? Җиребезне карап-күзәтеп, соңыннан җимереп китәр өчен килмәде микән аның хезмәтчеләре? – диделәр.
Шуннан Ханун Давытның хезмәтчеләрен тотып алды да сакалларын кырдырып, янбашлары турысыннан киемнәрен яртылаш кистереп кайтарып җибәрде.
Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче, Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады.
Давыт белән аралары бозылганны күреп, Ханун белән аммониләр, сугыш арбалары, шулай ук җайдаклар яллар өчен, Арам-Наһараимгә, Арам-Мәгакәһкә һәм Собага мең талант көмеш озаттылар.
Алар утыз ике мең сугыш арбасы, шулай ук халкы белән бергә Мәгакәһ патшасын ялладылар; Мәгакәһ патшасы Медеба каршына килеп стан булып тукталды. Аммониләр дә, шәһәрләреннән җыенып чыгып, сугышка әзерләнде.
Давыт, бу хакта ишеткәч, Йоав җитәкчелегендәге батыр сугышчыларын яуга күтәрде.
Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Килгән патшалар исә читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде.
Каршысында да, артта да басып торган дошман белән алышырга туры киләсен күргәч, Йоав, Исраилнең иң батыр сугышчыларын сайлап алып, арамиләр каршысына тезеп бастырды;
калган сугышчыларны исә, аммониләр каршысына тезәр өчен, үзенең ир туганы Әвишәйгә тапшырды:
– Әгәр арамиләр мине җиңә башласа, ярдәмгә килерсең, – диде ул аңа, – әгәр инде аммониләр сине җиңә башласа, мин ярдәм итәрмен.
Кыю бул, халкыбыз өчен, Аллабыз шәһәрләре өчен үзебезне аямыйча көрәшик! Ә Раббы Үзе ничек кирәк санаса, шулай эшләсен.
Шуннан Йоав үзенең сугышчылары белән арамиләргә каршы һөҗүмгә күчте, һәм тегеләр аңардан чабарга тотындылар.
Арамиләрнең кача башлавын күреп, аммониләр, Әвишәй гаскәренә арка куеп, шәһәр эченә кире кереп тулдылар. Аннары Йоав Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Исраилиләрдән җиңелгәннәрен күргәч, арамиләр, чапкыннарын җибәреп, ярдәмгә Фырат аръягында яшәүче арамиләрне чакырып китерделәр; алар белән Һададгызерның гаскәр башлыгы Шофак җитәкчелек итә иде.
Бу хәбәр Давытка ирешкәннән соң, ул, бөтен исраилиләрне җыеп, Үрдүнне кичте дә, арамиләр янына килеп җитеп, сугышчыларын дошман каршына тезеп бастырды һәм һөҗүмгә күчте; шулай итеп, ике арада сугыш башланды.
Арамиләр, сугыш кырын ташлап, исраилиләрдән качарга тотынды. Давыт арамиләрнең җиде мең сугыш арбасын һәм кырык мең җәяүле гаскәрен юк итте; ул шулай ук дошманның гаскәр башлыгы Шофакны да үтерде.
Исраил гаскәреннән җиңелгәннән соң, моңарчы Һададгызер яклы патшалар, Давыт белән солых төзеп, аңа буйсыну белдерделәр. Шушы хәлләрдән соң арамиләр аммониләргә ярдәм кулы сузмас булдылар.
Яз җитеп, патшаларның яу чабар вакыты җиткәч, Йоав үзенең гаскәре белән Аммон җирләрен таларга тотынды, Рабаһ янына килеп, аны камап алды. Бу вакыт Давыт үзе Иерусалимдә иде. Йоав, Рабаһны басып алып, аны җимерде.
Шунда Давыт, аммониләр илаһы булган Милком сынының башыннан бер талант алтыннан коелган һәм асылташ белән бизәлгән таҗын салдырып, әлеге асылташны үзенең таҗына беркетте. Әлеге шәһәрдә Давыт бик күп мал-мөлкәт кулга төшерде.
Шәһәрдә яшәгән халыкны исә, куып алып китеп, пычкы, тимер кәйлә һәм балта белән эшләргә мәҗбүр итте. Аммониләр яшәгән бөтен шәһәрләрдә Давыт шулай эшләде. Аннары Давыт үзенең барлык гаскәре белән Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Күпмедер вакыттан Газерда пелештиләр белән сугыш чыкты да, хушалы Сиббекәй рефаимнәр токымыннан булган Сиппайның җанын кыйды; һәм пелештиләр буйсынырга мәҗбүр булды.
Шуннан соң пелештиләр белән тагын бер көрәш булды; биредә Ягыр углы Элханан гәтле Галиатның ир кардәше Лахмине үтерде. Лахминең сөңге сабы туку күшәсе сыман иде.
Аннары Гәттә янә бер сугыш булды; анда аяк-кулларында алтышар бармак үскән, җәмгысы егерме дүрт бармаклы, рефаимнәр нәселенә караган гаҗәп озын буйлы берәү бар иде.
Әнә шул кеше исраилиләрне яманларга тотынгач, Давытның кардәше Шимга углы Йонатан аны үтерде.
Әлеге кешеләр Гәт шәһәрендә яшәүче рефаимнәр нәселеннән иде, аларның үлеме Давыт һәм аның хезмәтчеләре кулыннан булды.
Бервакыт шайтан, исраилиләргә каршы чыгып, Давытны Исраил халкының исәбен алырга котыртты.
Давыт Йоавка һәм гаскәр башлыкларына: – Кайда күпме халык яшәгәнен белер өчен, Беер-Шебадан алып Данга кадәр Исраилнең бөтен халкын йөреп чыгып исәбен алыгыз, – дип боерды.
Әмма патшага Йоав: – Раббы Үзенең халкын хәзергедән тагын йөз тапкырга ишәйтсен, ләкин аларның барсы да әфәндемнең коллары түгелмени, и патша әфәндем?! Әфәндем патшага бу ни өчен кирәк?! Исраил халкын нигә гаепле итәргә?! – дип җаваплады.
Тик патша үз сүзендә нык торды, һәм Йоав юлга кузгалды, бөтен Исраил җирен йөреп чыкты, шуннан Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Йоав халыкның исәбен Давытка җиткерде; исемлек буенча исраилиләрдә – бер миллион йөз мең, яһүдиләрдә исә сугышка яраклы дүрт йөз җитмеш мең ир-егет булуы ачыкланды.
Левиләр белән Беньяминнәрне исә Йоав исәпкә алмады, чөнки патша әмере аның күңеленә ятмады.
Давытның әлеге гамәле Аллаһы күзенә ятышсыз күренде, һәм Ул Исраилне җәзага тартты.
Шуннан Давыт Аллаһыга: – Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген, зинһар, колыңның гөнаһын кичер, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде.
Аннары Давыт хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүче Гәдкә Раббы сүзе иңде:
– Давытка, барып, Минем сүзләремне җиткер: «Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм, шуларның берсен сайлап ал, һәм Мин сиңа үзең сайлап алган шул җәзаны бирермен“».
Гәд, Давыт янына килеп: – Раббы болай дип әйтә: «Әлеге җәзаларның берсен сайлап ал:
өч ел буе тоташтан ачлык килсенме, яисә кылыч белән коралланган дошманнарың өч ай дәвамында сине эзәрлекләсенме, әллә инде Раббы кылычы ябырылсынмы – илеңдә үлем зәхмәте булып, Раббы фәрештәсе бөтен Исраил җирендә өч көн буена халыкны кырсынмы?» Хәзер хәл ит: мине бирегә җибәргән Раббыга нинди җавап бирергә тиешмен? – диде.
Гәдкә Давыт болай дип җавап кайтарды: – Миңа бик авырдыр, ләкин адәм кулыннан җәза алганчы, Раббы кулыннан җәза күрүең хәерлерәк, чөнки Аның рәхим-шәфкате чиксездер.
Шуннан Раббы исраилиләргә үләт зәхмәте җибәрде, һәм җитмеш мең кешенең гомере киселде.
Аллаһы, Иерусалимне юк итәр өчен, Үзенең фәрештәсен юллады. Фәрештә Иерусалим каласын кырырга тотынгач, Раббы аны кызганды – җәза бирүдән баш тартты. – Җитәр, төшер кулыңны! – диде Ул фәрештәгә. Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орнан ындыры янына җиткән иде.
Шулчакны Давыт күзләрен югары күтәрде һәм җир белән күк арасында Иерусалим өстенә кылычын сузган Раббы фәрештәсен күреп алды. Тупас тукымага төренгән Давыт һәм өлкәннәр шунда йөзләре белән җиргә капландылар.
Давыт Аллаһыга: – Халык санын исәпкә алырга мин куштым түгелме?! Гөнаһлы мин – яманлык кылдым! Бу кешеләр, Синең сарыкларың, бернинди начарлык эшләмәде ич. И-и Раббы Аллам! Синең җәзаң миңа һәм атам гаиләсенә төшсен. Халкың үләт зәхмәтеннән кырылмасын иде, – диде.
Аннары Раббы фәрештәсе Гәдкә: – Давытка әйт, явүси Орнан ындырына барып, Раббыга мәзбәх корсын, – диде,
һәм Раббы исеменнән Гәд кушканны эшләргә дип, Давыт китеп барды.
Бу вакытны Орнан бодай суга иде. Ул борылып карады да фәрештәне күрде. Аның белән булган дүрт углы исә кереп яшеренде.
Үзенә таба килүче Давытны күреп, Орнан ындыр табагыннан аның каршына чыкты һәм патша алдында җиргә кадәр башын иде.
Давыт Орнанга: – Тиешле бәягә миңа үзеңнең ындырыңны сат. Халык үләт зәхмәтеннән кырылмасын өчен, Раббыга шунда мәзбәх кормакчымын, – диде.
– Ал, алайса. Әфәндем патша җаны теләгәнне эшләсен. Менә тулаем яндыру корбаны өчен үгезләр, ягар өчен – ашлык сугу җайланмалары, икмәк бүләге өчен – бодай; һәммәсен бушка бирәм, – диде Орнан Давытка.
Әмма Давыт патша аңа: – Юк, боларның һәммәсе өчен мин сиңа тиешле бәясен түлим, синең әйберләреңне мин Раббыга бирә һәм бушка килгән малны да корбан китерә алмыйм, – дип җавап кайтарды
һәм әлеге урын өчен Орнанга алты йөз шәкыл алтын түләде.
Аннары Давыт шул урында Раббыга багышлап мәзбәх корды һәм Аңа тулаем яндыру корбаны белән татулык корбаны китерде. Давыт Раббыга мөрәҗәгать иткәннән соң, Раббы, аны ишетеп, корбан яндыру мәзбәхенә күкләрдән ут иңдерде.
Шуннан Раббы Үзенең фәрештәсенә: – Кылычыңны кынысына кире тыгып куй, – диде.
Шулчак Давыт, Раббының явүси Орнан ындырында биргән җавабын күреп, Аңа корбан китерде.
Муса чүлдә ясаган Раббы чатыры белән корбан яндыру мәзбәхе ул вакытта Гибгон каласындагы калкулыкта иде,
әмма Давыт Аллаһыга мөрәҗәгать итәр өчен анда бара алмады, чөнки Раббы фәрештәсенең кылычыннан аның коты алынган иде.
– Раббы Алланың йорты һәм Исраил халкының корбан яндыру мәзбәхе биредә булачак, – диде Давыт.
Аннары ул, Исраил җиренә читтән килеп төпләнгән ят кавем кешеләрен бер җиргә тупларга боерып, аларга Аллаһы йортын төзер өчен таш шомарту эшен йөкләде.
Капка-ишекләргә кадак-күгән вә беркеткечләр кояр өчен, байтак кына тимер, шулай ук үлчәп бетерә алмас күләмдә бакыр вә исәп-хисапсыз эрбет агачы әзерләде, чөнки сидунлылар белән сурлылар Давытка бик күп эрбет агачы китергән иделәр.
– Углым Сөләйман әлегә яшь һәм тәҗрибәсездер, – диде Давыт, – ә Раббы өчен салыначак йорт искиткеч мәһабәт, даны бөтен дөньяга таралырлык мәшһүр булырга тиеш. Шулай булгач, мин аның өчен бөтен кирәк-яракны әзерли торырга тиешмен. Шул рәвешле, соңгы сәгате сукканчыга кадәр Давыт шактый күп әйбер әзерләп калдырды.
Аннары, углы Сөләйманны чакырып алып, Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салырга кушты:
– Углым! – диде Давыт Сөләйманга, – мин Раббы Аллама багышлап йорт салырга ниятләгән идем,
әмма Раббы миңа: «Син үз гомереңдә байтак кан койдың һәм зур сугышлар алып бардың, шул сәбәпле син Миңа багышланган йортны сала алмыйсың, чөнки Минем күз алдымда җиргә байтак адәм каны койдың.
Әмма синең углың туачак, ул исә тынычлык тарафдары булачак; Мин аңа әйләнә-тирәсендәге барлык дошманнарыннан тынычлык бирермен, шуңа күрә аның исеме дә Сөләйман булыр. Ул патшалык иткән чорда, Мин Исраилгә тынычлык вә иминлек иңдерермен.
Миңа багышланган йортны ул төзер, һәм ул Минем углым булыр, Мин исә аңа ата булырмын. Исраил өстеннән аның патшалыгын Мин мәңгегә урнаштырырмын!»
Шулай, угълым, Раббы синең юлдашың булсын. Эшләрең уңышлы барсын, синең хакта Ул әйткәнчә, Раббы Аллаңа багышланган йортны сиңа төгәлләп чыгарга язсын.
Раббы сине Исраил патшасы итеп куйгач, Раббы Аллаң канунын үтәр өчен, Ул сиңа үткен зиһен вә гакыл иңдерсен иде.
Раббының Муса аша Исраил халкына биргән кагыйдә вә карар-кануннарын төгәл үтәсәң, эшең һәрчак уң булыр. Нык һәм батыр бул, курку белмә һәм күңел төшенкелегенә бирелмә.
Мин, зур тырышлык куеп, Раббы йорты өчен йөз мең талант алтын вә мең тапкыр мең талант көмеш, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдә бакыр белән тимер, агач вә таш та хәзерләдем. Шуңа өстәп син дә хәзерләрсең.
Синдә таш кисүчеләр, таш шомартучылар, балта осталары, шулай ук алтын, көмеш, бакыр вә тимер эшенә оста һөнәр ияләре күптер. Башлап җибәреп, эшкә тотын; Раббы синең юлдашың булсын.
Давыт бөтен Исраил юлбашчыларына углы Сөләйманга ярдәм күрсәтергә боерып:
– Сезгә бөтен яктан тыныч тормыш биргән Раббы Аллагыз юлдашыгыз түгелме әллә? Шушы җирдә яшәүче барлык халыкларны Ул минем кулга тапшырды һәм, шул рәвешле, әлеге җирләр Раббыга һәм Аның халкына буйсына.
Димәк ки, бөтен йөрәгегез һәм күңелегез белән Раббы Аллагызның йөз нурын эзләгез. Раббының Килешү сандыгын һәм Аллаһының изге савытларын Раббыга багышланасы йортка күчерер өчен, Раббы Алланың мөкатдәс урынын төзи башлагыз, – диде.
Шактый олыгаеп өлкән яшькә җиткәннән соң, Исраил патшасы итеп Давыт үзенең углы Сөләйманны билгеләде.
Аннары, Исраилнең бөтен юлбашчыларын, руханиларын һәм левиләрне үз янына җыеп,
яше утыздан югары булган левиләрнең санын исәпкә алды: алар утыз сигез мең кеше булып чыкты.
Давыт: – Шулар арасыннан егерме дүрт меңе Раббы йортындагы эшләрне башкарырга, алты меңе идарә итәргә һәм хөкем чыгарырга,
дүрт меңе капкалар янында каравыл торырга һәм тагын дүрт меңе, мин ясаткан уен коралларында уйнап, Раббыга дан җырларга тиеш, – диде.
Шуннан Давыт левиләрне Леви угыллары – Гершон, Коһат һәм Мерари нәселләре буенча төркемнәргә бүлде.
Гершонның ике углы: Ладан һәм Шимгый.
Ладанның өч углы: беренчесе – Ехиел, калганнары – Зетам һәм Йоил.
Шимгый угыллары Шеломот, Хазиел һәм Һаран атлы булып, алар өчесе дә Ладан нәселенең кабилә башлыклары иде.
Шимгыйның Яхат, Зиза, Игуш һәм Берига исемле тагын дүрт углы булып,
өлкәне – Яхат, икенчесе Зиза иде. Игуш һәм Бериганың балалары аз булу сәбәпле, алар аталары йортында бер гаилә исәбендә йөрделәр.
Коһатның дүрт углы: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел.
Амрамның угыллары: Һарун һәм Муса. Һарун һәм аның нәселенә иң изге әйберләр өчен җаваплылык, шулай ук Раббы алдында корбан китерү, Аңа хезмәт итү һәм Аның исеменнән фатиха күндерү мәңгегә йөкләнде.
Аллаһы кешесе Мусаның угыллары Леви ыругының бер өлеше булып санала иде.
Мусаның угыллары: Гершом һәм Элигызыр.
Гершомның беренче углы Шебуһел атлы иде.
Элигызырның беренче углы Рехабьядән башка угыллары тумый; ә Рехабьянең үзенең угыллары бик күп була.
Исһарның өлкән углы Шеломит атлы иде.
Хебрунның угыллары: өлкәне – Ярия, икенчесе – Амария, өченчесе – Яхәзиел, дүртенчесе – Якамгам.
Уззиелнең угыллары: беренчесе – Михә, икенчесе – Ишшия.
Мераринең угыллары: Махли һәм Муши. Махлинең угыллары: Элгазар һәм Кыйш.
Элгазар угыллар калдырмыйча дөньядан китеп бара: аңардан кыз балалар гына туа; әлеге кызлар үзләренең кардәшләре булган Кыйш угылларына кияүгә чыгалар.
Мушинең өч углы: Махли, Эдер һәм Еремот.
Исемнәре гаиләләре буенча нәселнамәгә теркәлеп, яше егермедән узган һәм Раббы йортында хезмәт күрсәткән Леви ыругының кабилә башлыклары әнә шулардыр.
Чөнки Давыт болай дип әйтеп куйган була: – Исраилнең Раббы Алласы, Үзенең халкына тынычлык китереп, мәңгегә Иерусалимдә калды;
шуңа күрә левиләргә хәзер Изге чатырны һәм анда гыйбадәт кылганда кулланыла торган төрле әйберләрне күтәреп күченеп йөрүнең кирәге юк.
Давытның соңгы боерыгы буенча, левиләрнең егерме яшьтән узганнары исәпкә алынган иде.
Левиләрнең вазифасы Раббы йортында, аның ишегалдында вә янкормалардагы хезмәттә Һарун угылларына булышудан гыйбарәт иде. Алар изге әйберләрнең чисталыгы, Аллаһы йортында башкарыла торган һәр төр хезмәт,
изге икмәк, икмәк бүләгенә дигән бодай оны, төче күмәч, таба икмәге, зәйтүн мае кушып пешерелгән икмәк, шул бүләкләрнең авырлыгы, саны вә күләме өчен җаваплы иделәр.
Болардан тыш, левиләр һәр шимбә көнне, Яңа ай бәйрәмендә һәм башка бәйрәмнәрдә Раббыга тулаем яндыру корбаны китергәндә, шулай ук һәр иртә вә кичен Раббыга рәхмәтләр укырга, дан җырларга, билгеле бер санда һәрчак Аның алдында хезмәт итәргә тиеш булдылар.
Шулай итеп, алар Очрашу чатыры, изге әйберләр өчен җаваплы булып, Раббы йортындагы хезмәттә кардәшләре Һарун угылларына ярдәм күрсәтергә тиеш иделәр.
Һарун нәселе тармакларга түбәндәгечә бүленде. Һарун угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар.
Надаб белән Абиһу аталарыннан элегрәк дөнья куялар, аларның угыллары тумый кала; шул сәбәпле рухани вазифасын Элгазар белән Итамар башкара.
Элгазар нәселеннән Садыйк, Итамар нәселеннән Әхимәлик белән берлектә Давыт, хезмәт вазифаларына карап, Һарун нәселен төркемнәргә бүлеп чыкты.
Итамар нәселе белән чагыштырганда Элгазар нәселендә гаилә башлыклары күбрәк булганга, Элгазар нәселе – уналты, ә Итамар нәселе сигез төркемгә бүленде.
Изге йортта да, Раббы алдында да эш башында беренчеләрдән булып Элгазар һәм Итамар нәселе торганга күрә, алар жирәбә буенча бүленде.
Патша, түрәләр, рухани Садыйк, Абъятар углы Әхимәлик алдында, шулай ук руханиларның һәм левиләрнең гаилә башлыклары алдында Леви нәселеннән булган Нетанел углы Шәмәгыйя, кәтип буларак, Элгазар белән Итамарның нәселбашларын теркәп барды. Нәселбашлары әүвәл Элгазар токымыннан, аннары Итамар токымыннан чиратлап сайланды.
Беренче булып жирәбә Яһоярибкә төште, икенчесе – Едагыйягә,
өченчесе – Хәримгә, дүртенчесе – Сәгуримгә,
бишенчесе – Малкиягә, алтынчысы – Миямингә,
җиденчесе – Һаккоска, сигезенчесе – Абиягә,
тугызынчысы – Ешуага, унынчысы – Шәканьягә,
унберенчесе – Эльяшибка, уникенчесе – Якымга,
унөченчесе – Хуппага, ундүртенчесе – Яшебьябкә,
унбишенчесе – Билгәйгә, уналтынчысы – Иммерга,
унҗиденчесе – Хезиргә, унсигезенчесе – Һафисеска,
унтугызынчысы – Петахиягә, егерменчесе – Яхәзкылга,
егерме беренчесе – Яхингә, егерме икенчесе – Гәмулга,
егерме өченчесе – Делаягә, егерме дүртенчесе Магазиягә төште.
Бабалары Һарунга Исраилнең Раббы Алласы калдырган Канун буенча, Раббы йортына хезмәт итәргә килгәндә, алар жирәбәгә чыккан шушы тәртипне сакларга тиеш иделәр.
Левинең башка нәсел варислары түбәндәгеләрдер: Амрам угылларыннан – Шубаһел; Шубаһел угылларыннан – Яхдея;
Рехабья угылларыннан беренче бала Ишшия;
Исһар угылларыннан – Шеломот; Шеломот угылларыннан – Яхат;
Хебрун угылларыннан: беренчесе – Ярия, икенчесе – Амария, өченчесе – Яхәзиел, дүртенчесе – Якамгам.
Уззиел угылларыннан – Михә; Михә угылларыннан – Шамир.
Михәнең кардәше – Ишшия; Ишшия угылларыннан – Зәкәрия.
Мерари угыллары: Махли һәм Муши; Ягазия углы Бено.
Мерари углы Ягазиядән – Бено һәм Шоһам, Зәкүр һәм Ибри.
Махлидән – Элгазар (аның угыллары булмый).
Кыйштан – Кыйш углы Ярахмел.
Муши угыллары: Махли, Эдер һәм Яримут. Болар барысы да – гаиләләре буенча саналган левиләр.
Алар да, кардәшләре Һарун угыллары кебек, Давыт патша, Садыйк, Әхимәлик каршында, шулай ук руханилар һәм левиләрнең гаилә башлыклары алдында жирәбә тарттылар. Өлкән угылларның гаиләләре кече угылларныкы белән бертигез күрелде.
Давыт һәм аның гаскәрбашлары Асаф, Һеман һәм Едутунның угылларын махсус хезмәт өчен башкалардан аерып алды: алар гөслә, арфа вә тәлинкәләрдә уйнап пәйгамбәрлек кылырга тиеш иде. Әлеге хезмәтне башкаручылар түбәндәгеләр.
Асаф угылларыннан: Зәкүр, Йосыф, Нетания һәм Асарела. Асаф, үзенең угыллары өстеннән җитәкчелек итеп, патша боерыгы буенча пәйгамбәрлек кылырга тиеш иде.
Едутун угылларыннан: Гедалия, Сәри, Ишагыйя, Шимгый, Хәшәбия һәм Мәттития, җәмгысы алтау. Аталары Едутун аларның җитәкчесе булды, һәм ул, гөслә көенә пәйгамбәрлек кылып, Раббыга рәхмәтләрен вә мактауларын яудырырга тиеш иде.
Һеман угылларыннан: Вуккыйя, Маттания, Уззиел, Шебуһел, Яримут, Ханания, Ханани, Элиата, Гиддалти, Ромамти-Эзер, Йошбыкаша, Маллоти, Һотир һәм Махазиут.
Болар барысы да патша хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүче Һеманның угылларыдыр. Алар аңа Аллаһының, Мин синең даныңны күтәрермен, дигән вәгъдәсе буенча бирелгән иделәр. Аллаһы Һеманга ундүрт угыл һәм өч кыз бала бүләк итте.
Болар һәммәсе, тәлинкәләрдә, арфа вә гөсләдә уйнап, аталары җитәкчелегендә Раббы йортында җырлаучылар иде. Аллаһы йортындагы хезмәтләре аларның шуннан гыйбарәт булды. Асаф, Едутун һәм Һеман – патша кул астындагы хезмәтчеләрдер.
Раббы каршында җыр башкару сәнгатенә өйрәтелгән һәм әлеге эшнең остасы булган кешеләрнең саны – кардәшләре белән бергә – җәмгысы ике йөз дә сиксән сигез иде.
Боларның һәммәсе – кечесе-олысы, укытучысы-шәкерте – жирәбә салып, вазифаларын бүлеште.
Беренче жирәбә Асаф углы Йосыфка чыкты. Икенчесе – Гедалия нәселенә; кардәшләре һәм угыллары белән алар унике кеше иде.
Өченчесе – Зәкүр нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Дүртенчесе – Исри нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Бишенчесе – Нетания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Алтынчысы – Вуккыйя нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Җиденчесе – Ясарела нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Сигезенчесе – Ишагыйя нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Тугызынчысы – Маттания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унынчысы – Шимгый нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унберенчесе – Азарел нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Уникенчесе – Хәшәбия нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унөченчесе – Шубаһел нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Ундүртенчесе – Мәттития нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унбишенчесе – Еремот нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Уналтынчысы – Ханания нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унҗиденчесе – Йошбыкаша нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унсигезенчесе – Ханани нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Унтугызынчысы – Маллоти нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Егерменчесе – Элията нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Егерме беренчесе – Һотир нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Егерме икенчесе – Гиддалти нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Егерме өченчесе – Махазиут нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Егерме дүртенчесе – Ромамти-Эзер нәселенә; угыллары һәм кардәшләре белән алар унике кеше иде.
Капка янында сакта торучылар түбәндәге төркемнәргә бүленде. Корах нәселеннән: Асаф углы Коредан туган Мешелемия.
Мешелемия угыллары: беренчесе – Зәкәрия, икенчесе – Едигаил, өченчесе – Зәбәдия, дүртенчесе – Ятниел,
бишенчесе – Элам, алтынчысы – Еһоханан, җиденчесе – Эльеһогынай.
Обид-Эдом угыллары: беренчесе – Шәмәгыйя, икенчесе – Яһозабад, өченчесе – Йоах, дүртенчесе – Сәкәр, бишенчесе – Нетанел,
алтынчысы – Аммиел, җиденчесе – Исәсхәр, сигезенчесе – Пегуллетай. Болар – Обид-Эдомның Аллаһы фатихасы белән туган угылларыдыр.
Обид-Эдом углы Шәмәгыйянең дә угыллары туды. Гаять булдыклы, сәләтле бу кешеләр барысы да гаилә башлыклары булды.
Шәмәгыйянең угыллары шулар: Отни, Репаил, Обид, Элзабад. Шәмәгыйянең ир туганнары Элиһу белән Семәхья дә булдыклы ир-атлар иде.
Болар һәммәсе Обид-Эдом нәселеннән; алар үзләре дә, аларның угыллары да, шулай ук ир туганнары да булдыклы, эшлекле адәмнәрдер; Обид-Эдом нәселеннән барлыгы алтмыш ике кеше бар иде.
Мешелемиянең булдыклы, сәләтле унсигез углы һәм ир туганы бар иде.
Мерари нәселеннән булган Хосаның угыллары: иң өлкәне – Шимри; беренче бала булмаса да, атасы аны өлкән угыл дип игълан иткән иде;
икенчесе – Хилкыйя, өченчесе – Тебалья, дүртенчесе – Зәкәрия. Хосаның барлыгы унөч углы һәм ир туганы бар иде.
Гаилә башлыклары буенча төркемнәргә бүленгән әлеге капка сакчылары, башка кардәшләре кебек үк, Раббы йортында һәркем үз вазифасын башкарды.
Һәр гаилә, жирәбә салып, кем кайсы капкада сакта торасын билгеләде. Кечеләр дә олылар белән беррәттән жирәбәдә катнашты.
Көнчыгыш капка Шелемиягә төште; аның углы Зәкәриягә (ул гакыллы-зирәк киңәшче иде) дә жирәбә салдылар – аңа төньяк капка чыкты.
Жирәбәгә төшкәнчә, Обид-Эдом көньяк капканы сакларга, ә аның угыллары келәтләр каравылларга тиеш иде.
Шуппим белән Хоса көнбатыш капканы, шулай ук югары юлдагы Шәллекет капкасын да сакларга тиеш булды. Сакчылар анда кара-каршы торды.
Көнчыгыш якта көн дә алтышар, төньякта һәм көньякта – левиләрдән дүртешәр сакчы һәм келәтләр янында икешәр сакчы каравыл торды.
Көнбатыш тарафтагы ишегалдына килсәк, юл буенда дүртешәр, ә ишегалдында икешәр сакчы торды.
Корах һәм Мерари нәселеннән булган капка сакчылары әнә шул рәвешле бүленде.
Левиләрнең башка ир туганнары Аллаһы йортындагы хәзинә саклагычларына һәм изге әйберләр саклагычына күз-колак булырга тиеш иде.
Гершон нәселеннән булган Ладанның углы – Яхиели; ул Гершон нәселендәге Ладанның гаилә башлыкларыннан берсе иде.
Әлеге Яхиели угыллары Зетам һәм аның ир туганы Йоил Раббы йортындагы хәзинә саклагычлары өчен җаваплы булды.
Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел нәселеннән башка ир-егетләргә килгәндә:
Муса углы Гершомнан туган Шебуһел Раббы йортындагы хәзинә саклагычларында каравыл башлыгы булды.
Әлеге Шебуһелнең ир кардәше Элигызырның Рехабья атлы углы булып, аның – Ишагыйя, Ишагыйянең – Йорам, Йорамның – Зихри, Зихринең – Шеломот атлы углы бар иде.
Давыт патша, гаилә башлыклары, меңбашлары вә йөзбашлары һәм гаскәрбашлары тарафыннан Аллаһыга багышланган изге әйберләр саклагычы өчен Шеломот һәм аның ир кардәшләре җаваплы булды.
Сугыш кырында яулап алынган һәм таланган мал-мөлкәтне алар Раббы йортын төзекләндерүгә багышлый торганнар иде.
Шул рәвешле, гаиптән хәбәр бирүче Шемуил, Кыйш углы Шаул, Нер углы Абнер, Сәрүя углы Йоавлар Аллаһыга багышлаган һәммә изге әйбернең саклылыгы Шеломот һәм аның ир кардәшләре өстендә булды.
Исһар нәселеннән Кенанья һәм аның угылларының хезмәте Аллаһы йорты белән бәйләнмәгән иде; алар Исраилдә түрә вә хөкемче вазифасын башкарды.
Хебрун нәселеннән Хәшәбия һәм аның ир кардәшләре – мең җиде йөз булдыклы ир-егет – Исраилдә, Үрдүн елгасының көнбатыш төбәгендә Раббыга хезмәт күрсәтү һәм патшаның эшләре өчен җаваплы булды.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Хебрун нәселеннән Ярия Хебрун гаилә-йортының башлыгы иде. Давыт идарәсенең кырыгынчы елында алып барылган тикшерүләрдән соң, Гилыгад Ягызерында хебруннар арасында бик тә сәләтле, булдыклы кешеләр барлыгы ачыкланды.
Яриянең ир кардәшләре арасында ике мең җиде йөз булдыклы гаилә башлыгы бар иде. Давыт патша аларны рубиннәр, гәдләр һәм Көнчыгыш менашшелар ыругында Аллаһы хезмәтенә һәм патшаның барлык эшләренә күзәтчелек итәр өчен билгеләде.
Патшага хезмәт күрсәтүче исраилиләрнең гаилә башлыклары, меңбашлары, йөзбашлары һәм хәрби бүлек җитәкчеләренең исемлеге түбәндә китерелә. Егерме дүрт мең гаскәридән торган бүлекләрнең һәммәсе ел әйләнәсендә бер ай дәвамында хезмәт итәргә тиеш иде.
Беренче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән Зәбдиел углы Яшабгам җитәкчелек итте; аның бүлегендә җәмгысы егерме дүрт мең кеше саналды.
Перес нәселеннән булган Яшабгам барлык гаскәрбашлары өстеннән беренче айда җитәкчелек итте.
Икенче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән ахуахлы Додай идарә итте; Миклут аның ярдәмчесе булды; Додай җитәкләгән бүлектә егерме дүрт мең кеше саналды.
Өченче ай өчен гаскәрбашы итеп рухани Еһояданың углы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Әлеге Бенаяһ, Утыз башлыкның берсе булып, аларның җитәкчесе иде. Аның углы Аммизабад та аның бүлегендә хезмәт итте.
Дүртенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Йоавның ир кардәше Асаһел билгеләнде; соңрак аның урынына углы Зәбәдия калды; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Бишенче ай өчен бүлекнең гаскәрбашы итеп Израх нәселеннән Шамһут билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Алтынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп тыкуалы Иккышның углы Гыйра билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Җиденче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пелонлы Хелес билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Сигезенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән хушалы Сиббекәй билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Тугызынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Беньямин ыругыннан анатотлы Абигызер билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Унынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән нетофалы Маһрай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Унберенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пиргатонлы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Уникенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Отниел нәселеннән нетофалы Хелдай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды.
Исраилнең ыруг җитәкчеләре түбәндәгеләр: Рубин ыругында – Зихри углы Элигызыр; Шимун ыругында – Мәгакәһ углы Шефатия;
Леви ыругында – Кымуил углы Хәшәбия; Һарун нәселендә – Садыйк;
Яһүдә ыругында – Давытның ир кардәше Элиһу; Исәсхәр ыругында – Микәил углы Омри;
Зәбулун ыругында – Убадия углы Ишмая; Нәптали ыругында – Азриел углы Яримут;
Эфраим ыругында – Азазья углы Һошея; Көнбатыш менашшеларда – Пәдая углы Йоил;
Гилыгадтагы Көнчыгыш менашшеларда – Зәкәрия углы Идду; Беньямин ыругында – Абнер углы Ягасиел;
Дан ыругында – Ерухам углы Азарел. Исраилнең ыруг җитәкчеләре әнә шулар иде.
Яше егермегә җитмәгән егетләрне Давыт исәпкә алмаган иде, чөнки Раббы исраилиләрне күктәге йолдызлар санынча ишәйтергә вәгъдә иткән була.
Сәрүя углы Йоав халыкның хисабын ала башласа да, тәмамлый алмый. Халыкны исәпкә алган өчен, Аллаһының Исраилгә каһәре төшә, һәм әлеге сан Давыт патшаның елъязмасына теркәлми кала.
Патшаның хәзинә саклагычлары өчен җаваплылык Адиел углы Азмаветка йөкләнде; басулардагы, шәһәрләрдәге, авыл җирендәге һәм манаралардагы саклагычлар өчен Уззия углы Йонатан җаваплы иде.
Басу-кырларда эшләүчеләр, игенчелек өчен – Кәлүб углы Эзри;
йөзем бакчалары өчен – рамаһлы Шимгый; йөзем бакчаларындагы шәраб базлары өчен – шефамлы Зәбди;
үзәндәге зәйтүн вә сикомор агачлары өчен – гедерлы Багал-Ханан; зәйтүн мае саклагычлары өчен – Йогаш;
Шаронда утлап йөрүче эре терлек өчен – шаронлы Шитрай; үзәндәге эре терлек өчен исә – Адлай углы Шафат;
дөяләр өчен – исмәгыйли Обил; ишәкләр өчен – меронотлы Яхдея;
вак терлек өчен һаҗәри Язиз җаваплы булды. Болар һәммәсе Давыт патшаның мал-мөлкәтенә күз-колак булыр өчен билгеләнгән назыйрлардыр.
Давытның Йонатан атлы абзасы, акыллы-зирәк адәм булып, кәтип вә киңәшче вазифасын башкарды. Хәкмүни углы Ехиел – патшаның угылларын багучы-тәрбияләүче,
Ахитофел – патшаның киңәшчесе, әрки Хушай патшаның дусты-сердәше иде.
Ахитофелдан соң әлеге вазифа Бенаяһ углы Еһояда белән Абъятарга күчте. Йоав патшаның гаскәрбашы иде.
Шуннан Давыт Исраил халкының бөтен түрәләрен: ыруг җитәкчеләрен, патшага хезмәт итүче хәрби бүлек башлыкларын, меңбашларын, йөзбашларын, патша һәм аның угылларының барлык мөлкәте, мал-туары өчен җаваплы кешеләрне, сарай әһелләрен, батыр сугышчыларны һәм барлык баһадирларны үз янына Иерусалимгә җыеп алды да,
аягүрә басып, болай диде: – Кардәшләрем вә халкым, тыңлагыз мине! Аллабыз аяк басасы урынны – Раббының Килешү сандыгын куяр өчен йорт салырга дигән ниятне күңелемдә йөрткән, әлеге йортны җиткерер өчен кирәк-яракларны да әзерләп куйган идем.
Әмма Аллаһы миңа: «Миңа багышланган йортны син төземәссең, чөнки син сугышчан адәмсең һәм кеше каны койдың», – диде.
Тик шулай да Исраил өстеннән гомер бакый патшалык итәр өчен, Исраилнең Раббы Алласы мине сайлап алды. Яһүдә ыругын Ул баш ыруг итеп куйды, Яһүдә йортыннан атам гаиләсен сайлады, ә атамның угылларыннан мине Исраил патшасы итеп куярга ихтыяр кылды!
Раббы, миңа бик күп угыл биреп, Исраил өстеннән патшалык итүче Раббы тәхетенә утыртыр өчен, бөтен угылларым арасыннан Сөләйманны сайлады.
Раббы миңа болай диде: «Миңа дигән йортны һәм ишегалларын синең углың Сөләйман җиткерер, чөнки Мин аны Үземнең углым итеп сайладым; Мин аның атасы булырмын.
Бүгенге көндәге кебек, боерыкларымны вә карар-кануннарымны төгәл үтәп барса, Мин аның патшалыгын мәңгегә ихтыяр кылырмын».
Ә хәзер Раббы каршына җыелган бөтен Исраилнең күз алдында, Аллаһы ишетерлек итеп, шуны җиткерәм: Раббы Аллабызның боерыкларын төгәл үтәгез, шул чагында сез шушы гүзәл җирне үзегезгә милек итә һәм балаларыгызга да мәңгелек мирас итеп калдыра алырсыз.
Ә син, Сөләйман углым, атаңның Алласын таны! Бөтен йөрәгең вә күңелең белән Аңа хезмәт ит, чөнки Раббы һәркемнең йөрәгендә ни барын сыный, һәрбер фикер тирбәнеше Аңа мәгълүмдер. Әгәр син Аның йөз нурын эзләсәң – табарсың; ә инде Аңардан йөз чөерсәң, Ул сине мәңгегә кире кагар.
Кара аны, Изге йорт төзер өчен, Раббы сине сайлады. Нык бул һәм эшкә кереш!
Давыт болдырның, биналарның, саклау урыннарының, югары бүлмәләрнең, эчке бүлмәләрнең һәм Аллаһы сандыгын куя торган бүлмәнең сызымын углы Сөләйманга тапшырды.
Давыт шулай ук Рух аңа күрсәткән бөтен сызымнарны – Раббы йорты ишегаллары, йорт тирәсендәге барча бүлмәләр, Аллаһы йортының хәзинә саклагычлары, изге әйберләрне саклый торган урыннарның сызымын да – углына бирде.
Руханилар һәм левиләрнең бүленеше турында, Раббы йортындагы хезмәт һәм гыйбадәт кылганда кулланыла торган савытлар турында да Сөләйманга күрсәтмәләрен ирештерде.
Гыйбадәт кылганда кулланыла торган төрле алтын вә көмеш савытларның авырлыгы турында күрсәтмәләр бирде:
шәмдәл вә яктырткычларның нинди максатта кулланылуына карап һәркайсына күпме алтын вә көмеш;
изге икмәк куя торган алтын өстәлләрнең һәркайсы өчен күпме алтын, көмеш өстәлләр өчен күпме көмеш;
чәнечкеләр, касәләр, чүлмәкләр өчен күпме саф алтын, тәлинкәләр өчен күпме алтын вә көмеш
һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе өчен күпме саф алтын кирәклеген билгеләде. Давыт шулай ук Раббының Килешү сандыгы өстенә канатларын җәйгән алтын керубимнәр урнашкан арбаның сызымын да тапшырды
– Боларның һәммәсе Раббы миңа Үзе биргән күрсәтмәләр буенча язылды, – диде Давыт.
Углы Сөләйманга Давыт тагын болай диде: – Нык бул, батыр бул һәм эшкә тотын! Курыкма һәм төшенкелеккә бирелмә, чөнки Раббы Алла, минем Аллам, сиңа юлдаш булыр. Раббы йортындагы бөтен төзелеш эшләре төгәлләнми торып, Ул сине ялгызыңны калдырмас һәм сине ташламас.
Менә, төркемнәргә бүленгән руханилар һәм левиләр Аллаһы йортындагы һәр төр хезмәтне башкарырга әзер торалар. Һәрбер эшне ихлас күңелдән башкарырдай оста куллы һөнәр ияләрең бар. Бар халык һәм аларның җитәкчеләре синең һәр сүзеңне үтәр.
Аннары Давыт патша, җыелган бар халыкка мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Аллаһы сайлап алган углым Сөләйман хәзергә яшь вә тәҗрибәсез; кылынасы эш исә гаҗәеп бөек, чөнки бу йорт инсаннар өчен түгел, ә бәлки Раббы Алла өчендер.
Аллам йорты өчен мин, бар көчемне салып, алтын, көмеш, бакыр, тимер, агач, ахак вә фирәзә ташлар, төсле ташлар, асылташлар һәм мәрмәрне шактый күләмдә әзерләп калдырдым.
Аңардан тыш, Аллам йортына булган тугрылыгымны күрсәтеп, мин Изге йорт өчен хәзерләнгән әйберләрдән башка да әле үземнең шәхси хәзинәмдәге алтын-көмешне Аллам йорты өчен өстәп бирәм:
бу исә – өч мең талант саф Офир алтыны вә җиде мең талант саф көмештер. Әлеге алтын-көмеш йортның диварларын каплау,
шулай ук осталарга алтын вә көмеш әйберләр ясау өчен китәчәк. Үзен Раббыга багышлап, сезнең кайсыгыз бүген иганә кертергә әзер?
Шуннан соң гаилә башлыклары, Исраилнең ыруг җитәкчеләре, меңбашлары, йөзбашлары вә патшаның эшләре өчен җаваплы кешеләр үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
Раббы йортын төзү өчен, алар иганәгә биш мең талант һәм ун мең дарик алтын, ун мең талант көмеш, унсигез мең талант бакыр һәм йөз мең талант тимер бирделәр.
Затлы ташлары булганнар аларны Раббы йортының хәзинә саклагычына, Гершон нәселеннән булган Ехиел кулына тапшырды.
Җитәкчеләрнең бу эшкә үз ихтыяры белән катнашуын күреп, халык бик сөенде, чөнки алар Раббы хакына иганәләрен ихлас йөрәктән тапшырдылар. Шулай ук Давыт патшаның да шатлыгы зур иде.
Аннары Давыт, җыелган бар халык алдында Раббыга шөкраннар яудырып, болай диде: «И-и Раббы, атабыз Исраилнең Алласы, мәңгегә мөбарәк бул!
И-и Раббы, бөеклек тә, көч тә, дан-шөһрәт тә, җиңү дә, мәһабәтлек тә Синдәдер! Күктә вә җирдә булган бар нәрсә Синекедер! Син – Патшадыр, Син бар нәрсәдән өстендер!
Байлык та, дан-хөрмәт тә Синнән килә, Син барысына Хуҗадыр; көч вә кодрәт Синең кулда, бөек вә куәтле итү дә Синең ихтыярда.
Ә хәзер, Аллабыз, без Сиңа рәхмәт укыйбыз, Синең шанлы исемеңә мактау яудырабыз!
Сиңа иганә китерердәй кем инде мин ул хәтле, халкым да кем?! Һәммә нәрсә Синнән килә; Синең кулдан кабул кылып алганны кабат Сиңа кайтардык кына.
Ата-бабаларыбыз кебек, Синең алда без бары мосафир вә килмешәкләрдер, җирдәге көннәребез дә күләгә сыман кыскадыр, һәм һичбер өметебез дә юктыр.
И-и Раббы Аллабыз! Сиңа, Синең изге исемеңә багышлап салыначак йорт өчен әзерләгән шушы күп санлы мал-мөлкәт Синең кулдан алынгандыр, һәм ул тулысынча Синекедер.
Беләм, Аллам, Син йөрәкләрне сыныйсың һәм ихласлык сөясең; мин боларның һәммәсен ихлас йөрәктән Сиңа багышладым, һәм үз күзләрем белән күреп торам: бирегә җыелган халкың да Сиңа үзенең бүләкләрен шатланып-сөенеп багышлый.
И-и Раббы, аталарыбыз Ибраһим, Исхак һәм Исраилнең Алласы! Халкың күңелендәге шушы ниятне мәңгегә сакла, аларның йөрәкләрен Үзеңә таба юнәлт.
Углым Сөләйманга исә Синең боерык, күрсәтмә вә кагыйдәләреңне бөтен йөрәге белән сакларга һәм мин хәстәрен күргән йортны бина итәргә насыйп әйләсәң иде».
Аннары Давыт җыелган бар халыкка болай диде: – Раббы Аллагызга шөкраннар яудырыгыз! Шуннан бөтен җыен ата-бабаларының Раббы Алласына мактаулар яудырды, Аңа сәҗдә кылды һәм патшага баш иде.
Иртәгесен халык Раббыга корбаннар китерде. Мең баш үгез, мең баш сарык тәкәсе, мең баш тәкә бәрән чалып, алар Раббыга тулаем яндыру корбаны, шәраб бүләге, шулай ук бөтен Исраил өчен күп төрле башка корбаннар китерделәр.
Ул көнне алар, шатланып-сөенеп, Раббы каршында ашадылар, эчтеләр. Аннары, Давыт углы Сөләйманны патша дип, икенче тапкыр игълан иттеләр. Раббы алдында Сөләйман белән Садыйкның башына зәйтүн мае коеп, Сөләйманны – хөкемдар, Садыйкны исә рухани дип белдерделәр.
Атасы Давыт урынына Сөләйман Раббы тәхетенә патша булып утырды; аның эшләре һаман уң булды, һәм бар Исраил аңа буйсыну күрсәтте.
Бөтен түрәләр, батыр сугышчылар, шулай ук Давыт патшаның бөтен угыллары Сөләйманны патша дип таныдылар.
Раббы шулай бөтен исраилиләр алдында Сөләйманның абруен нык күтәрде һәм аның патшалыгына моңарчы бер генә Исраил патшасы да ирешмәгән дан-шөһрәт бүләк итте.
Шулай итеп, Ишай углы Давыт бөтен Исраил җире белән кырык ел дәвамында патшалык итте: шуның җиде елын ул – Хебрунда, утыз өч елын Иерусалимдә уздырды.
Давыт байлык-муллык вә дан-шөһрәт эчендә озын гомер кичереп, шактый олыгаеп дөнья куйды. Аның урынына патша булып углы Сөләйман килде.
Давыт патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, гаиптән хәбәр бирүче Шемуил, Натан пәйгамбәр һәм гаиптән хәбәр бирүче Гәднең язмаларында теркәлгән.
Әлеге язмаларда Давытның патшалык итү чорында кылган гамәлләре, ул күрсәткән батырлыклар, кичергән вакыйгалар, Исраилдә һәм бөтен җир йөзендәге патшалыкларда булган хәлләр бәян ителә.
Шул рәвешле, Давыт углы Сөләйман патша үзенең хакимиятен ныгытты, чөнки Раббы Алласы һәрчак янында булды һәм аның дәрәҗәсен югары күтәрде.
Көннәрдән беркөнне Сөләйман Исраилнең бар халкына – меңбашларына вә йөзбашларына, хөкемчеләргә, бөтен Исраил түрәләренә вә гаилә башлыкларына җыелырга әмер бирде.
Җыелган бар халыкны ияртеп Сөләйман Гибгондагы калкулыкка юнәлде, чөнки Раббы колы Муса кайчандыр чүлдә ясаткан Аллаһының Очрашу чатыры шунда иде.
Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән Иерусалимгә алып кайтып, аны алдан корып куйган чатырга кертеп урнаштырса да,
Хүр углы Уридән туган Бесалел бакырдан койдырган мәзбәх Гибгонда, Раббы чатыры каршында калган иде. Сөләйман, җыелган халык белән бергә, шунда Аллаһыга мөрәҗәгать итте
һәм, мең баш терлек чалып, Раббы алдында, Очрашу чатыры каршындагы бакыр мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерде.
Шул төнне Аллаһы Сөләйманга күренеп: – Теләгәнеңне сора, – диде.
– Атам Давытка карата Син һәрвакыт гаять мәрхәмәтле булдың, ә хәзер аның урынына мине патша итеп куйдың, – диде Сөләйман Аллаһыга. –
Инде менә, Раббы Аллам, атам Давытка биргән вәгъдәң чынга ашса иде. Син мине ком бөртегедәй күп санлы халык өстеннән патша итеп куйдың;
инде шулай икән, әлеге халыкны әйдәп барыр өчен, миңа зирәклек вә акыл да иңдер, чөнки Синең бөек халкың белән кем идарә итә алыр?!
Шуннан Сөләйманга Аллаһы болай диде: – Йөрәгеңдә йөрткән шушы ниятең өчен һәм Миннән байлык, мал-мөлкәт, дан-шөһрәт, дошманнарыңа үлем яисә үзеңә озын гомер сорамыйча, Мин сине патша итеп куйган халкым белән идарә итәргә зирәклек вә гакыл сораган өчен,
сиңа зирәклек белән гакыл иңәр; ә байлык, мал-мөлкәт вә дан-шөһрәтне исә сиңа кадәр һәм синнән соң да һичбер патшада булмаган күләмдә бирермен.
Аннары Сөләйман Гибгонда Очрашу чатыры урнашкан калкулыктан Иерусалимгә әйләнеп кайтты һәм шуннан торып Исраил белән идарә итте.
Сөләйман күп кенә сугыш арбалары һәм арба йөртүчеләр туплады: аның бер мең дүрт йөз сугыш арбасы һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; аларның бер өлешен ул махсус шәһәрләрдә, икенче өлешен үз янында Иерусалимдә тотты.
Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш вә алтын гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде.
Атларны Сөләйманга Мисыр һәм Кыйведан китерделәр; патша сәүдәгәрләре аларны Кыйведа сатып ала иделәр.
Сугыш арбаларын Мисырдан алты йөз шәкыл, ә атларны йөз илле шәкыл көмешкә кайтарталар иде. Ат-арбаларны алар шулай ук хиттиләр һәм арамиләрнең патшаларына да илтә торганнар иде.
Менә, Сөләйман Раббыга багышлап йорт, үзенә исә патша сарае салырга хәл кылды.
Таш ташыр өчен – җитмеш мең, тауларда таш кисәр өчен сиксән мең эшче билгеләп, ул алар өстеннән өч мең алты йөз күзәтче куйды.
Шуннан Сур патшасы Хирамга түбәндәге хәбәрен юллады: Атам Давытка, сарай салыр өчен, эрбет агачы җибәргән кебек, миңа да җибәрсәң иде.
Исраилгә мәңгегә бирелгән Канун буенча, Раббы Аллабыз каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтер, һәрчак изге икмәк тәкъдим итәр, һәр иртә вә кичен, шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм Раббы билгеләгән бәйрәмнәрдә Аңа тулаем яндыру корбаны китерер өчен, Раббы Аллама багышлап мин бер йорт җиткерергә җыенам.
Мин саласы йорт бөек булачак, чөнки безнең Аллабыз бөек, бөтен аллалардан бөегрәктер.
Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә сыйдырып бетерә алмастай Аллаһы өчен йорт салырга кемнең генә көч-егәре җитәр микән?! Аңа багышлап йорт төзер өчен кем әле мин?! Аның өчен фәкать корбан китерү урыны гына булачак бу.
Атам Давыт миңа калдырган һөнәрчеләр белән бергәләп Яһүдә вә Иерусалимдә эшләр өчен, алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән төрле әйберләр коючы, җете кызыл, алсу вә зәңгәр төстәге эрләнгән җепләр белән эшләүче һәм нәкышләп-уеп кисә белүче бер останы минем янга җибәр.
Шулай ук миңа Ливаннан эрбет, кипарис һәм бәкам агачлары җибәр; синең эшчеләрнең Ливан агачын оста кисүе мәгълүм миңа. Шулай итеп, минем хезмәтчеләр синекеләр белән бергә
күп итеп агач хәзерләр, чөнки мин саласы йорт мәһабәт вә искиткеч гүзәл булырга тиеш.
Агач кисүче осталарыңа, синең хезмәтчеләреңә егерме мең кор вакланган бодай вә егерме мең кор арпа, егерме мең бат шәраб вә егерме мең бат зәйтүн мае тәгаенлим.
Сөләйманга җибәргән җавап хатында Сур патшасы Хирам болай дип язды: Үз халкын яратканга күрә, алар өстеннән патша итеп Раббы сине билгеләгән.
Аннары болай дип өстәде: Күкне вә җирне бар иткән Раббыга – Исраил Алласына – мактаулар яусын! Давыт патшага Ул Раббы исеменә багышланган йорт һәм үзенә сарай салырга ниятләгән мәгънәле вә гакыллы, зирәк угыл бүләк итте.
Хәзер мин синең хозурыңа акыллы, аң-белемле Хурам-Аби атлы кешене юллыйм;
аның анасы Дан ыругыннан, ә атасы чыгышы белән Сурдан; Хурам-Аби – алтыннан вә көмештән, бакырдан вә тимердән, таштан вә агачтан, шулай ук җете кызыл, зәңгәр вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән, нәфис җитен тукымадан төрле әйберләр эшләүче остадыр. Нәкышләп-уеп кисә белүче маһир адәм буларак ул һәртөрле эшне башкарып чыга алачак. Ул синең һөнәрчеләрең һәм синең атаң, Давыт әфәндемнең һөнәрчеләре белән берлектә эшләячәк.
Ә инде вәгъдә иткән бодай вә арпаны, зәйтүн мае вә шәрабны син әфәндем үзеңнең колларыңа җибәр.
Без сиңа кирәк булган күләмдә Ливан агачы әзерләрбез һәм, саллар ясап, диңгез буйлап Яфуга агызырбыз, ә син аларны шуннан Иерусалимгә ташырсың.
Шуннан соң, заманында атасы Давыт халык санын исәпкә алган кебек, Сөләйман да Исраил җиренә килеп урнашкан чит халыкларның исәбен алды, һәм аларның йөз дә илле өч мең алты йөз кеше булуы ачыкланды.
Шуларның җитмеш меңен ул таш ташучы, сиксән меңен тауларда таш кисүче, өч мең алты йөзен эшчеләр өстеннән күзәтче итеп билгеләде.
Шул рәвешле, Иерусалим каласындагы Мориа тавы өстендә – Сөләйманның атасы Давытка Раббы күрсәткән урында – Сөләйман Раббы йортын төзи башлады. Әүвәле явүси Орнанның ындыры урнашкан бу урынны аңа атасы Давыт әзерләп калдырган иде.
Төзү эшләрен ул патшалык итүенең дүртенче елында, икенче айның икенче көнендә башлады.
Аллаһы йортының нигезен Сөләйман түбәндәгечә салды: иске үлчәм белән алганда, буе – алтмыш терсәк, иңе егерме терсәк булып,
йорталды болдырының буе йортның иңенә – егерме терсәккә, биеклеге дә егерме терсәккә тәңгәл иде. Болдырның эчен ул саф алтын белән каплады.
Зур залны, эчке яктан кипарис такталар белән кадаклатып, иң сыйфатлы алтын белән каплап алды, өстенә нәкышләп хөрмә агачлары һәм чылбыр сурәтләре төшерде.
Матурлык өчен йортны затлы ташлар белән бизәттерде. Алтынның Парваимнән кайтканын файдаланды.
Түшәмдәге өрлекләрне, ишек борысларын, дивар вә ишекләрне алтын белән тышлатып, диварларга уеп керубим сурәтләре төшерде.
Аннары йорттагы Иң изге бүлмәне төзеде: аның озынлыгы йортның иңенә, ягъни егерме терсәккә тәңгәл булып, иңе дә егерме терсәк иде; аннары аны саф алтын белән каплады, моңа алты йөз талант алтын тотылды.
Алтын кадакларның авырлыгы иллешәр шәкыл иде. Йортның югарыдагы бүлмәләрен дә алтын белән каплап алды.
Шуннан соң Иң изге бүлмәдә агачтан кисеп эшләнгән ике керубим сыны куеп, аларны алтын белән йөгертте.
Ике керубимнең канатлар озынлыгы җәмгысы егерме терсәк иде. Беренче керубимнең биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның бер диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә икенче керубимнең канат очына орынып тора иде;
шулай ук икенче керубимнең дә биш терсәк озынлыктагы канатының очы йортның каршы як диварына, шул ук озынлыктагы икенче канатының очы исә беренче керубимнең канат очына орынып тора иде.
Әлеге керубимнәрнең як-якка җәелгән канатлар озынлыгы егерме терсәккә тәңгәл иде; алар аягүрә баскан килеш йөзләре белән зур залга карап торалар иде.
Шуннан соң Сөләйман, зәңгәр, җете кызыл вә алсу төстәге эрләнгән җепләрдән һәм нәфис җитен тукымадан пәрдә эшләтеп, аңа керубим сурәтләре төшерде.
Аннары йорт каршына ике багана куйдырды; баганаларның озынлыгы бергә алганда утыз биш терсәккә тәңгәл булып, аларның башындагы таҗларның биеклеге бишәр терсәк иде.
Баганаларның башына эчке бүлмәдәге сыман итеп эшләнгән чылбырлар элде, йөз данә анар җимешенең сурәтен ясатып, шул чылбырларга беркетеп куйды.
Әлеге баганаларны Сөләйман Изге йорт каршына, берсен – бер, икенчесен – икенче якка утыртып, аларның көньяктагысына – «Яхин», төньяктагысына «Богаз» дип исем кушты.
Сөләйман бакырдан мәзбәх эшләтте: аның озынлыгы һәм иңе – егермешәр, биеклеге исә ун терсәккә тәңгәл иде.
Аннары ул бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез эшләтте; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; ясалма диңгезне Сөләйман утыз терсәк озынлыктагы бау белән уратып алдырды.
Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.
Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.
Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы өч мең бат иде.
Тулаем яндыру корбаны китергәндә кулланыла торган кирәк-яракны юар өчен, Сөләйман, ун юынгыч ясатып, аларның бишесен – көньякка, бишесен төньякка куйды; диңгез исә руханилар коеныр өчен тәгаенләнгән иде.
Аннары билгеләнгән рәвештә алтыннан ун шәмдәл койдырды һәм аларны Изге йорт эченә: бишесен – уң, бишесен сул якка куйды;
Изге йорт эчендә ун өстәл ясатып, аларның бишесен – уң, бишесен сул якка урнаштырды; йөз данә алтын касә ясатты.
Руханилар өчен махсус ишегалды һәм тагын бер зур ишегалды эшләтте, бакыр белән тышлаткан ишекләр куйдырды.
Ясалма диңгезне йортның көньяк-көнчыгыш почмагы янында урнаштырды.
Хурам шулай ук казаннар, көрәкләр, касәләр ясады. Ул, шул рәвешле, Сөләйман патшага Аллаһы йорты өчен кирәк булган барлык эшләрен төгәлләде. Хурам ясаган әйберләр шулар иде:
ике багана, багана башындагы касә сыман ике таҗ, әлеге таҗларны бизи торган ике челтәр;
баганалар башындагы касә сыман таҗларны бизи торган һәр челтәргә икешәр рәт итеп тезелгән дүрт йөз анар җимешенең сын-сурәте;
аскуймалар һәм алар өстендәге юынгычлар;
ясалма диңгез, диңгез астындагы унике үгез;
казаннар, көрәкләр, чәнечкеләр һәм башка кирәк-яраклар. Сөләйман патшага Раббы йорты өчен эшләнгән бөтен әйберләрне Хурам-Аби бакырдан койдырып шомартты.
Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Середа арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта казып ясалган калыпларда коярга боерган иде.
Сөләйман эшләткән шушы әйберләр бихисап күп булу сәбәпле, аларны ясарга тотылган бакырның авырлыгы билгесездер.
Сөләйман шулай ук Аллаһы йорты өчен кирәкле бөтен алтын әйберләрне эшләтте: мәзбәх һәм изге икмәк куяр өчен махсус өстәлләр;
канунда әйтелгәнчә, йортның эчке бүлмәсе каршында янып торсын өчен шәмдәлле яктырткычлар;
чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар;
филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәнең ишекләре һәм Аллаһы йортының тышкы ишекләре дә алтыннан иде.
Шул рәвешле, Сөләйман Раббы йорты өчен башкарырга ниятләгән бөтен эшләрен төгәлләп чыкты. Аннары Раббы исеменә атасы Давыт багышлап калдырган алтын-көмешне вә башка мал-мөлкәтне Аллаһы йортының хәзинә саклагычына тапшырды.
Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәреннән – Сионнан күчерер өчен, Сөләйман Исраил өлкәннәрен, Исраилнең бөтен ыруг вә кабилә башлыкларын Иерусалимгә чакыртты.
Елның җиденче аенда барлык исраилиләр патша янына бәйрәмгә җыелды.
Исраил җиренең бөтен өлкәннәре килеп беткәч, левиләр Аллаһы сандыгын һәм эчендәге бөтен изге әйберләр белән бергә Очрашу чатырын күтәреп алып киттеләр. Леви нәселе руханилары шул әйберләрне күтәреп алып барганда,
Сөләйман патша үзе һәм аның янына җыелган бөтен Исраил халкы, исәпсез-хисапсыз сандагы сарык вә үгезне корбан кылып, Аллаһы сандыгы алдыннан атлады.
Руханилар, шулай итеп, Раббының Килешү сандыгын үз урынына – Аллаһы йорты эчендәге Иң изге бүлмәгә, керубимнәр канаты астына алып керделәр.
Керубимнәрнең канатлары, сандык өстенә җәелеп, сандыкны да, аның колгаларын да каплап тора иделәр.
Сандыкның колгалары шулкадәр озындыр, аларның бер очы Иң изге бүлмә каршындагы Изге бүлмәдән күренеп тора, ә йортның тышкы ягыннан күренми иде; колгалар бүгенге көндә дә шунда саклана.
Сандык эчендә Хореб тавында Муса салган ике таш тактадан башка һичнәрсә булмый. Мисырдан качып киткән исраилиләр белән Раббы Килешү төзеп, әлеге Килешү язылган таш такталарны Муса халыкка күрсәткән була.
Руханилар Изге бүлмәдән чыккан вакытта (аларның һәрберсе, нинди төркемгә керүенә карамастан, пакьләнү йоласын узган иде),
өсләренә нәфис җитен кием кигән левиләр – җырчы Асаф, Һеман, Едутун, шулай ук аларның угыл вә кардәшләре – мәзбәхнең көнчыгыш ягында тәлинкә, арфа вә гөсләләрдә уйнап тордылар. Аларның янәшәсендә быргыда уйнаучы йөз егерме рухани да бар иде.
Быргыда уйнаучылар да, җырчылар да бөтенесе бер булып, беравыздан Раббыга мактау вә рәхмәт яудырдылар. Быргылар, тәлинкәләр вә башка уен коралларына кушылып: «Ул игелекле, Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дип, көчле тавыш белән Раббыны мактап җырладылар. Шулчакны Раббы йорты тоташтан болыт белән тулды.
Раббының дан-шөһрәте болыт булып Аллаһы йортына кереп тулганга, руханилар үз вазифасын дәвам итә алмады.
Шунда Сөләйман болай дип сүз башлады: – Раббы куе болыт эчендә торып калырга ихтыяр кылды.
Менә, Син шушында мәңге яшәсен дип, мин Сиңа мәһабәт сарай салдым, – диде.
Шуннан патша, каршысында басып торган бөтен Исраил җәмәгатенә йөзе белән борылып, үзенең фатихасын күндерде:
– Атам Давытка биргән вәгъдәсен тормышка ашырган Исраил Раббы Алласына мактаулар яусын! Минем атама Ул:
«Үземнең халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыкканнан бирле, Миңа багышланган йортны салырдай шәһәрне Мин бер генә Исраил ыругыннан да сайламаган идем, шулай ук Үземнең Исраил халкы белән идарә итәрдәй кешене дә сайламаган идем.
Әмма хәзер Минем исемем шунда булсын өчен, Мин, Иерусалимне һәм халкым Исраил белән идарә итәр өчен, Давытны сайладым», – дип әйткән булган.
Атам Давытның күңелендә Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салу теләге яши иде.
Әмма атам Давытка Раббы болай дигән: «Синең күңелеңдә Минем исемгә багышлап йорт салу теләге яши, күңелеңдә шундый ният йөртүең яхшы нәрсә,
тик син әлеге йортны төземәссең, Миңа багышланган йортны син тудырган угыл җиткерер».
Һәм Раббы Үзе әйткән сүзләрне тормышка ашырды: мин, Раббы әйткәнчә, атам Давыт урынын алып, Исраил тәхетенә утырдым һәм Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салдым;
Раббы Исраил халкы белән төзегән Килешү салынган сандыкны шунда урнаштырдым, – диде.
Шуннан Сөләйман Раббы мәзбәхе алдына килеп басты һәм бөтен Исраил җәмәгате каршында кулларын югары күтәрде.
Сөләйман, бакырдан койдырып, озынлыгы – биш, иңе – биш, биеклеге өч терсәккә тәңгәл мөнбәр ясаткан һәм аны ишегалдының урта бер җиренә куйдырган иде; хәзер ул, әнә шул мөнбәргә менеп, бөтен Исраил җәмәгате каршында тезләренә төште һәм, кулларын күккә ашырып,
болай диде: – И Раббы, Исраил Алласы! Күкләр киңлегендә дә, җир йөзендә дә Сиңа тиң булырдай алла бүтән юктыр. Син, Килешүгә тугры калган хәлдә, бөтен йөрәкләрен биреп хак юлыңнан йөрүче колларыңны мәрхәмәтеңнән аермыйсың.
Син Үзеңнең колыңа – атам Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең, телең белән әйткәннәрне бүгенге көндә кулың белән башкарып чыктың.
И Раббы, Исраил Алласы, инде хәзер: «Угылларың да, синең кебек, Минем Канунны үтәп, хак юлымнан йөрсәләр, Минем каршыда торган Исраил тәхетенә һаман аларны ихтыяр кылырмын», – дип, колың Давытка – минем атама биргән вәгъдәңне тормышка ашырсаң иде.
Менә хәзер, и Раббы, Исраил Алласы, Үзеңнең колың Давытка әйткән сүзләрең чынга әйләнсә иде!
Дөрестән дә, Аллаһының урыны адәмнәр арасында җирдәмени?! Очсыз-кырыйсыз күкләр киңлеге дә Сине сыйдырып бетерә алмаганны, мин салган йорт кына ничек сыйдырсын?!
Тик колыңның дога-гозерләренә колак салсаң иде, Раббы Аллам; Сиңа ялварган колыңның шушы гозерләрен вә догаларын ишетсәң иде.
Син «Минем исем шунда сакланачак» дигән урынны, әлеге йортны көндез дә, төнлә дә күз уңыңда тотсаң иде, шушы якка йөз куеп дога кылачак колыңны ишетсәң иде.
Колың һәм Синең Исраил халкың шушы тарафка йөз куеп дога кылганда, аларның ялварулары Сиңа килеп ирешсә иде; Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, безне ишетсәң һәм кичерсәң иде.
Кем дә булса берәү якынына каршы гөнаһ эш кылуда гаепләнеп, аның ант итүен таләп итсәләр, һәм ул, шушы йортка килеп, Синең мәзбәхең каршында «гаепсезмен» дип ант эчсә,
Син, күкләр киңлегеннән колак салып, колларыңа хөкемеңне чыгарсаң иде: гаепле адәмне җавапка тартып, кылган гамәлләренә карата җәзасын бирсәң, гаепсезне нахактан аралап, аның хаклыгын расласаң иде.
Исраил халкың, Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен дошманы тарафыннан җиңелеп, кабат Сиңа әйләнеп кайтса, исемеңне атап шушы йортта Сиңа ялынып-ялварса,
Син, күкләр киңлегеннән аның сүзенә колак салып, халкың Исраилнең гөнаһларын кичерсәң, аларга һәм аталарына биргән җирне кабат үзләренә кайтарсаң иде.
Сиңа карата кылган гөнаһлары өчен күк йөзе томаланып яңгырлар яумый башласа, шушы тарафка йөз куеп дога кылганда Синең исемеңне атасалар һәм, Син җәзага тартканга күрә, гөнаһ эшләрен ташласалар,
күкләр киңлегеннән алар сүзенә колак салсаң иде дә Үз колларың – халкың Исраилнең гөнаһларын ярлыкасаң иде, аларны туры юлга күндереп, Үз халкыңа мирас итеп биргән җиргә яңгыр яудырсаң иде.
Җир йөзенә кытлык яисә үләт зәхмәте киләме, көйдергеч сәмум җиле исәме, игенне күгәрек басамы, саранча чирүе яисә корт-бөҗәк баш калкытамы, йә булмаса дошман берәр Исраил шәһәрен камалышта тотамы – нинди генә бәла-каза килмәсен, нинди генә мур кырмасын, –
Синең Исраил халкыңнан берәрсе йә барысы бергә килгән бәла-казасын, хәсрәтен әйтеп, шушы йортка таба кулларын сузып дога һәм гозерләрен юлласа,
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән торып, Син алар сүзенә колак салсаң һәм гөнаһларын кичерсәң иде, һәркайсына, күңелендә ниләр йөртүенә карап, тиешлесен бирсәң иде (чөнки адәм баласының күңелендә нәрсәләр барлыгы фәкать Сиңа гына мәгълүмдер).
Шул чагында алар, аталарыбызга Син биргән җирдә көн күреп, гомер бакый Синнән куркып яшәрләр һәм Синең юлыңнан йөрерләр.
Шулай ук Синең Исраил халкыннан булмаган берәр чит кеше бөек исемең, куәтле беләгең, көчле кулың хакына ерак җирләрдән шушы йортка килә һәм дога кыла калса,
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән әлеге чит кешенең догаларына колак салып, аның гозерен үтәсәң иде. Шул чагында җирдә яшәүче бар халыклар Синең исемеңне белеп, Үзеңнең Исраил халкың кебек үк, Синнән куркып торырлар, мин салдырган ошбу йортның Синең исемне йөртүен белерләр.
Халкың Син күрсәткән якка, дошманга каршы чыгып китеп, Син сайлаган шушы шәһәргә, Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына карап, Сиңа дога кылса,
күкләр киңлегеннән аларның догаларына вә гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакын хакласаң иде.
Әгәр алар Сиңа карата гөнаһ эш кыла калсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юктыр), һәм Син, ачуың чыгып, аларны дошман кулына тапшырсаң, әсир итүчеләр аларны үзләренең ерак яки якын җирләренә алып китеп,
алар шунда, әсир йөргән җирләрендә, йөрәкләре үзгәреп тәүбәгә килсәләр һәм: «Гөнаһлыбыз, хилаф эш, явызлык кылдык», – дип, Сиңа ялварсалар,
әсир төшкән чит яклардан торып, аталарына Син биргән җирләр, Син сайлаган шәһәр һәм Синең исемеңә мин салдырган йорт тарафына күз текәп, бөтен күңелләре белән, ихлас йөрәктән дога кылсалар,
Үзең яшәгән күкләр киңлегеннән аларның дога-гозерләренә колак салсаң һәм аларның хакларын хакласаң, Синең алда кылган гөнаһларын кичерсәң иде.
И Аллам! Шушы урында кылынган догаларга күзләрең ачык һәм колакларың сизгер булса иде.
Ә хәзер, Раббы Аллам, кузгал, кодрәтең билгесе булган сандыгың белән Үзеңнең торагыңа кил! Руханиларың, Раббы Аллам, кием кигән сыман, котылуга төренсен; Сиңа тугры булганнар игелегеңә куансын!
И Раббы Аллам! Үзең сайлаган заттан йөз чөермәсәң иде; колың Давытка булган мәрхәмәтеңне хәтереңдә тотсаң иде.
Сөләйман үзенең догасын тәмамлауга, күкләр киңлегеннән ут-ялкын иңеп тулаем яндыру корбанын һәм башка төр корбаннарны чорнап алды, һәм йорт эченә Раббының дан-шөһрәте кереп тулды.
Раббы йортына Раббының дан-шөһрәте кереп тулганга, руханилар йорт эченә аяк баса алмый торды.
Исраилиләрнең барчасы, күктән иңгән утны һәм йортны каплап алган Раббының дан-шөһрәтен күреп, басма каршында йөзләре белән җиргә капландылар, Раббыга сәҗдә кылып: «Ул игелекле, Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дип, Аңа рәхмәтләр яудырдылар.
Аннары патша үзе һәм аның белән бергә бар халык Раббыга корбан китерде.
Сөләйман патша егерме ике мең сыер һәм йөз егерме мең сарыкны корбан кылды. Әнә шулай патша һәм бар халык Аллаһы йортын изгеләштерде.
Руханилар үз урыннарында, алар белән бергә левиләр дә, Раббыга багышлап уйнар өчен уен коралларын тотып, үз урыннарында тордылар (Раббыга рәхмәт яудырып: «Аның мәрхәмәте мәңгелек», – дип, Аны данлау өчен Давыт патша ясаган уен кораллары иде бу); левиләр каршындагы руханилар быргыларда уйнады, бөтен Исраил халкы исә аягүрә басып тора бирде.
Сөләйман, Раббы йорты каршындагы ишегалдының урта бер өлешен изгеләштереп, тулаем яндыру корбаны китерде һәм татулык корбанының эч маен яндырды, чөнки ул ясаган бакыр мәзбәх тулаем яндыру корбанын, икмәк бүләген һәм эч маен сыйдырып бетерә алмады.
Сөләйман белән бергә бөтен Исраил – Лебо-Хамат белән Мисыр елгасы арасындагы җирләрдә яшәүчеләр – зур җыен булып җиде көн бәйрәм итте.
Сигезенче көнне исә махсус бер җыелыш уздырдылар; җиде көн дәвамында мәзбәхне изгеләштергәннән соң, аларның бәйрәм итүләре тагын җиде көнгә сузыла.
Җиденче айның егерме өченче көнендә Сөләйман халыкны өенә озатты. Раббының Давытка, Сөләйманга һәм Үзенең Исраил халкына кылган игелекле эшләрен күреп, кешеләрнең күңеле шатлык вә куаныч белән тулган иде.
Шул рәвешле, Сөләйман Раббы йортын һәм патша сараен төзеп бетерде; Раббы йортында һәм үз сараенда эшләргә ниятләгән бар нәрсәне уңышлы башкарып чыкты.
Төнлә аңа Раббы күренде, әйтте: – Синең догаларың Миңа килеп иреште; әлеге урынны Мин Үземә корбан китерү йорты итеп сайладым.
Әгәр дә Мин күк йөзен томалап, яңгырлар яумаса, әгәр Мин саранча чирүенә җирдәге бар нәрсәне ашап бетерергә боерсам, яисә Үз халкыма үләт зәхмәте җибәрсәм,
исемемне йөрткән халкым түбәнчелек күрсәтеп, догаларын юллап йөз нурымны эзләгән һәм яман юлларын ташлаган очракта, Мин, күкләр киңлегеннән аларны ишетеп, гөнаһларын кичерермен, җирләрен савыктырырмын.
Әлеге урында кылынган догаларга хәзер Минем күзләрем ачык вә колакларым сизгер булыр.
Минем исемем мәңге шунда саклансын өчен, Мин әлеге йортны сайлап изгеләштердем; Минем күзләрем вә йөрәгем мәңге шунда булыр.
Әгәр дә син, атаң Давыт кебек, Минем юлдан йөрсәң, һәммәсен Мин кушканча гамәл кылсаң, Минем кагыйдә вә карар-кануннарымны үтәп барсаң,
Мин: «Исраил тәхетендә гел синең гаилә угыллары утырыр», – дип, атаң Давытка биргән вәгъдәмә туры калган хәлдә, синең патша тәхетен тотрыклы итәрмен.
Әгәр дә сез, Миннән йөз чөереп, сезгә биргән канун кагыйдәләремне, боерыкларымны санламыйча, башка илаһларга табына, аларга гыйбадәт кыла башласагыз,
Үзем биргән җирдә Исраилнең тамырын корытырмын, Минем исемгә багышланып, Мин изгеләштергән йорттан ваз кичәрмен; һәм барча халыклар аны гыйбрәт итеп, көлеп искә ала торган булырлар.
Бүгенге көндә бөек булган шушы йорт яныннан узып баручы һәммә кеше, коты алынып: «Бу җиргә, бу йортка Раббы ни өчен моны эшләде икән?» – дип әйтеп куяр;
аларга шунда: «Ата-бабаларының Алласыннан, Мисыр җиреннән алып чыккан Раббыдан йөз чөереп башка илаһларга иман китергән, шуларга табына һәм гыйбадәт кыла башлаганнары өчен, Ул алар өстенә шушы бәла-казаларны җибәрде», – дип җавап бирерләр.
Раббы йортын һәм үзенең сараен төзүгә Сөләйман егерме елын сарыф итте.
Аннары Сөләйман Хирам биргән шәһәрләрне төзекләндерде һәм әлеге калаларда яшәргә исраилиләрне күчерде.
Шуннан Сөләйман, Хамат-Собага каршы яуга кузгалып, аны яулап алды.
Сөләйман чүлдә Тадмор шәһәрен, шулай ук, азык-төлек саклар өчен, Хаматта үзе нигезләгән шәһәрләрнең барысын төзеп бетерде.
Югары Бәйт-Хорун белән Түбән Бәйт-Хорун калаларын кабаттан яңартты – диварлары корылган, капкалары, бикләре куелган ныгытмаларга әйләндерде;
Багалат шәһәрен төзеде, азык-төлек саклар, сугыш арбалары тотар, атлар асрар өчен, шәһәрләр салды. Иерусалимдә, Ливанда һәм үзе идарә иткән бөтен җирләрдә үзе теләгән һәммә нәрсәне шулай төзеп бетерде.
Исраилиләр кырып бетерә алмаган һәм алар арасында яшәп калган, Исраил нәселеннән булмаган халыкларны – хитти, амори, фәризи, хивви һәм явүсиләр токымын – Сөләйман мәҗбүр эшчеләр итте, һәм бу хәл бүгенге көндә дә дәвам итә.
Исраилиләрдән исә Сөләйман үзенең эшләрен эшләтмәде, аларны кол итмәде: алар аның сугышчылары, гаскәр башлыклары, сугыш арбаларында һәм атлы гаскәрендә яубашлары булды.
Халык белән идарә итәр өчен, Сөләйман патшаның ике йөз илле түрәсе бар иде.
Фиргавен кызын Сөләйман Давыт шәһәреннән махсус аның өчен салынган йортка күчерде: – Минем хатыным Исраил патшасы Давыт йортында яшәргә тиеш түгел, – диде ул, – чөнки Раббы сандыгы кергән урыннар изгедер.
Шушы вакытларда Сөләйман болдыр каршында урнашкан Раббы мәзбәхендә Раббыга багышлап тулаем яндыру корбаннары китерә башлады;
шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм ел саен билгеләп үтә торган өч бәйрәмдә – Төче күмәч, Атналар һәм Чатырлар бәйрәмендә – Мусаның күрсәтмәләрендә әйтелгән көндәлек корбаннарны китерә торган булды.
Ул, үзенең атасы Давыт әйтеп калдырганча, руханиларны вә левиләрне, башкарган хезмәтләренә карап, төркемнәргә бүлде. Левиләр Раббыга мактау яудырдылар һәм көн дә үтәлергә тишле хезмәтләрендә руханиларга ярдәм иттеләр. Аллаһы кешесе Давыт кушканча, Сөләйман төркемнәргә бүлеп һәр капка янына сакчылар билгеләде.
Патшаның руханилар һәм левиләргә кагылышлы боерыклары, хәзинә саклагычына яисә нинди дә эшкә нисбәтле булуга карамастан, тайпылышсыз үтәлеп килде.
Раббы йортының нигезе салынган көннән башлап төзелеш тәмамланганчы, Сөләйман бөтен эшне әнә шулай оештырган иде; һәм, шулай итеп, Раббы йорты төзелеп бетте.
Шуннан Сөләйман диңгез буена, Эдом җирендәге Эсион-Гебер һәм Элот шәһәрләренә таба юл алды.
Хирам аңа диңгез эшен белүче хезмәтчеләре белән бергә корабларын җибәрде; һәм әлеге хезмәтчеләр, Сөләйман кешеләре белән берлектә Офир тарафына юл алып, Сөләйман патшага дүрт йөз илле талант алтын алып кайтып бирделәр.
Шеба мәликәсе, Сөләйман хакында ишетеп, авыр-четерекле сораулар белән сынар өчен, аның хозурына килде. Иерусалимгә ул шактый зур мал-мөлкәт алып килгән иде: дөяләргә хуш исле сумала-майлар, байтак күләмдә алтын вә кыйммәтле-затлы ташлар төялгән иде. Ул, Сөләйман янына килеп, күңелендә йөрткән бар уй-фикерләре белән уртаклашты.
Мәликәнең һәммә сүзенә Сөләйман аңлатма бирде; сораулар арасында ул ачыклык кертә алмаган бер генә авыр нәрсә дә очрамады.
Шеба мәликәсе Сөләйманның акыл-зиһенен, ул салган сарайны,
патша өстәлендәге ризык-нигъмәтләрне, түрәләренең яшәү рәвешен, хезмәтчеләренең әдәплелеген һәм аларның өс-башын, патша шәрабчыларын һәм аларның өс-башын, Раббы йортында патша китергән корбаннарны күргәннән соң, Шеба мәликәсе гаҗәпләнеп
сүзен башлады: – Синең эш-гамәлләрең, акыл-зиһенең турында үз җиремдә ишеткәннәрем хак дөрес икән.
Бирегә килеп үз күзем белән күрмичә, мин ул сүзләргә ышанып бетмәгән идем, баксаң, синең зиһен-акылың турында әле яртысын да әйтмәгәннәр икән. Синең бөеклегең мин ишеткәннән күпкә артыграк.
Синең кешеләрең нинди бәхетле! Көннең-көнендә синең каршыңда торып гакыллы сүзләреңне ишетүче хезмәтчеләрең нинди бәхетле!
Синнән разый булып, сине Үз тәхетенә утырткан, Үзе өчен сине патша кылган Раббы Аллаңа шөкраннар яусын! Синең Аллаң, Исраил халкына Үзенең мәхәббәтен раслап, Исраил мәңге какшамас булсын һәм син анда гаделлек белән хөкем кылсын өчен, сине алар өстеннән патша итеп куйган икән.
Шуннан патшага бүләккә ул йөз егерме талант алтын, күп итеп хуш исле сумала-майлар вә зиннәтле ташлар тапшырды; Шеба мәликәсе Сөләйман патшага бүләк иткән сыман хуш исле сумала-майларның әле моңарчы күрелгәне юк иде.
(Хирам һәм Сөләйман хезмәтчеләре Офирдән алтын белән бергә бәкам агачы һәм зиннәтле ташлар да төяп кайтты.
Патша әлеге агачтан Раббы йорты һәм үзенең сарае өчен баскычлар эшләтте, шулай ук җырчылар өчен гөслә һәм арфа да ясатты. Яһүдә җирендә моңарчы аның ише әйберләрнең күрелгәне булмый.)
Шеба мәликәсе үзе теләгән һәм сораган һәммә нәрсәне Сөләйман патша аңа бүләк кылды. Әлеге бүләкләр Шеба мәликәсе алып килгәннән күпкә артыграк иде. Шуннан мәликә үзенең хезмәтчеләре белән туган җиренә юл алды.
Мал ташучылар һәм сәүдәгәрләр китергән алтыннан тыш Сөләйманга ел саен алты йөз алтмыш алты талант алтын килеп тора иде. Гарәпләр җирендәге бөтен патшалар, шулай ук өлкә башлыклары да аңа алтын-көмеш китереп торды.
Сөләйман патша, алтыннан чүкеп, ике йөз данә зур калкан ясатты, һәр калканга алты йөз бека алтын китте;
шулай ук, алтыннан чүкеп, өч йөз данә кечерәк калкан да ясатты, аларның һәркайсына өч йөз бека алтын китте; һәм шушы калканнарны ул «Ливан урманы йорты»на куйдырды.
Шуннан патша, фил сөягеннән зур тәхет ясатып, аны саф алтын белән тышлатты.
Тәхетнең басмалары алтау булып, аяк куяр өчен тәхеткә алтын эскәмия беркетелгән иде. Утыргычның һәр ике ягында култыкса бар, култыксалар янында арыслан сыны куелган;
алты басманың һәр ике очында унике арыслан сыны тора. Моңа охшаган нәрсәнең башка бер генә патшалыкта да моңарчы күрелгәне булмый.
Сөләйманның эчемлек өчен бөтен касәләре алтыннан булып, «Ливан урманы йорты»ндагы бөтен савыт-саба да саф алтыннан иде; биредә бер генә көмеш әйбер дә булмый, чөнки, Сөләйман патшалык иткән чорда, көмеш бик тә очсыз әйбер санала иде.
Патшаның Таршиш кораблары Хирам хезмәтчеләре белән диңгездә йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде.
Сөләйман патша үзенең байлыгы вә зиһене-гакылы белән җир йөзендәге бөтен патшалардан өстен саналды.
Аның йөрәгенә Аллаһы иңдергән зиһен-гакылны тыңлар өчен, җирдәге бар патшалар Сөләйман белән күрешеп-сөйләшергә теләде.
Елның-елында аларның һәрберсе аңа бүләккә көмеш вә алтын савытлар, кием-салым, корал, хуш исле сумала-майлар, ат һәм качырлар алып килә торган булды.
Сөләйманның атлар һәм сугыш арбалары куяр өчен дүрт мең араны һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; ул аларны арбалар тота торган махсус шәһәрләрдә, шулай ук үз янында Иерусалимдә дә тотты.
Сөләйман Фырат елгасыннан алып Пелешет җирләренә һәм Мисыр чикләренә кадәр бөтен патшалар өстеннән хакимлек итте.
Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде.
Атларны Сөләйманга Мисырдан һәм бөтен тирә-яктан китерделәр.
Сөләйман патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән соңгысына кадәр, Натан пәйгамбәр язмаларында, шилоһлы Ахиянең пәйгамбәрлек язмаларында, Небат углы Яробам хакында гаиптән хәбәр бирүче Иддуга ирешкән вәхиләрдә бәян ителгән.
Шул рәвешле, Сөләйман Иерусалимдә бөтен Исраил белән кырык ел дәвамында идарә итте.
Ул, дөнья куеп, атасы Давыт шәһәрендә дәфен кылынды, һәм аның урынына тәхеткә углы Рехабгам утырды.
Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде.
Сөләйман патшадан Мисырга качып киткән һәм шунда яшәгән Небат углы Яробам, бу хакта ишетеп, Мисырдан әйләнеп кайтты.
Исраилиләр Яробамны чакыртып кешеләр җибәрделәр, һәм ул алар белән бергә Рехабгам янына килде.
– Синең атаң иңнәребезгә авыр йөк салды, син исә атаң безне мәҗбүр иткән михнәттән коткар, безнең өскә салган шушы авыр йөкне җиңеләйт, шул чагында без сиңа хезмәт итәрбез, – диде алар.
Рехабгам: – Барыгыз, өч көннән кабат минем янга килерсез, – дип җавап бирде, һәм кешеләр өйләренә таралды.
Рехабгам патша, атасы Сөләйман исән чакта аңа хезмәт күрсәткән өлкәннәрне чакыртып, алардан: – Халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез? – дип сорады.
Өлкәннәр аңа: – Әгәр син әлеге халыкка миһербанлы булып аларның күңелен күрсәң, тәмле телеңне кызганмасаң, алар мәңгегә синең хезмәтчеләреңә әйләнер, – диде.
Тик Рехабгам өлкәннәр киңәшенә колак салмады, үзе белән бергә үскән һәм аңа хезмәт күрсәткән яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте:
– «Атаң безнең иңнәргә салган йөкне җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка сез ничек җавап бирергә киңәш итер идегез? – дип сорады ул алардан.
Аның белән бергә үскән ишләре болай әйтте: – «Атаң безнең иңнәргә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка син: «Минем чәнти бармагым атамның биленнән калынрак.
Әгәр минем атам сезнең иңнәргә авыр йөк салган булса, мин әлеге йөкне тагын да арттырырмын; атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза исә чаян чагуына тиңләшер», – дип әйт.
Патшаның «Өч көннән минем янга килерсез» дигән әмеренә буйсынып, Яробам вә бар халык, өч көн үтүгә, Рехабгам янына әйләнеп килде.
Патша, өлкәннәрнең киңәшенә колак салмыйча, халык белән бик кырыс сөйләште.
Яшьтәшләренең киңәшен тотып: – Минем атам сезнең иңгә авыр йөк салган булса, мин аны тагын да арттырырмын, атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза чаян чагуына тиңләшер, – диде.
Халык сүзенә патша колак салмады, һәм бу хәл Аллаһының ихтыяры буенча булды – Раббы моны Небат углы Яробамга шилоһлы Ахиядән әйттергән сүзләре хакка чыксын өчен шулай эшләде.
Патшаның халык сүзенә колак салмавын күреп, исраилиләр аңа: – Давыт белән нәрсәбез уртак безнең?! Ишай углы мирасында безнең өлешебез юк. Шулай булгач, исраилиләр, чатырларыгызга таралышыгыз! Давыт нәселе хәзер үз йортын гына карасын! – дип, өйләренә кайтып киттеләр.
Рехабгам, шулай итеп, Яһүдә шәһәрләрендә яшәүче исраилиләр белән генә идарә итеп калды.
Шулай беркөнне Рехабгам патша мәҗбүр эшчеләр өстеннән назыйр булган Һадорамны эш белән исраилиләр янына җибәргәч, исраилиләр аны таш атып үтерделәр; Рехабгам патша үзе исә ашыгып-кабаланып арбасына утырды да Иерусалимгә качып өлгерде.
Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил халкы Давыт йортына буйсынмый.
Иерусалимгә әйләнеп кайтканнан соң, Рехабгам, патшалыкны үзенә кайтарырга ниятләнеп, Исраилгә каршы сугышка чыгар өчен, Яһүдә һәм Беньямин ыругларыннан йөз сиксән меңлек гаскәр туплады.
Ләкин Аллаһы кешесе Шәмәгыйягә Раббыдан мондый сүз иреште:
– Яһүдә патшасы Сөләйман углы Рехабгамга, шулай ук Яһүдә һәм Беньямин ыругындагы барча исраилиләргә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Туганнарыгызга каршы сугыш башламагыз; һәркайсыгыз үз өенә кайтсын, чөнки соңгы вакыйгалар Минем ихтыярым белән эшләнде». Халык, Раббы сүзенә колак салып, Яробамга каршы яуга кузгалган җиреннән кире әйләнеп кайтты.
Рехабгам, Иерусалимдә яшәп, Яһүдә җирендәге шәһәрләрне ныгытып чыкты.
Ул Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләрне – Бәйт-Лехем, Этам, Тыкуа, Бәйт-Сур, Сөкөһ, Адуллам, Гәт, Мареша, Зиф, Адораим, Лахиш, Азыка, Сорга, Аялун һәм Хебрунны төзекләндерде. Болар һәммәсе Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләр иде.
Рехабгам, шундагы кальгаларны ныгытып, башлыклар билгеләде, икмәк, май вә шәраб өчен келәтләр эшләтте.
Һәр шәһәрне калкан вә сөңгеләр белән тәэмин итте, аларны бик каты ныгытты. Шул рәвешле, аның кул астында Яһүдә вә Беньямин ыруглары калды.
Исраилнең бөтен өлкәләрендә яшәүче барча руханилар вә левиләр Рехабгам ягына чыктылар.
Левиләр, үзләренең көтүлек җирләрен һәм биләмәләрен калдырып, Яһүдәгә, Иерусалимгә күченеп килергә мәҗбүр булдылар, чөнки Яробам үзенең угыллары белән берлектә аларны Раббы руханилары булып хезмәт итүдән читләштереп,
кәҗә тәкәсе, бозау сыннары ясап куйган калкулыкларда каһиннәр билгеләде.
Чын йөрәктән Раббының – Исраил Алласының йөз нурын эзләүчеләр дә, ата-бабаларының Раббы Алласына корбан китерү өчен, левиләргә ияреп, Исраил җиренең бөтен ыругларыннан Иерусалимгә килделәр.
Шул рәвешле, алар, Яһүдә патшалыгын ныгытып, өч ел дәвамында Сөләйман углы Рехабгамның яклаучылары булдылар; чөнки әлеге өч ел дәвамында алар Давыт һәм Сөләйман юлыннан тайпылмадылар.
Рехабгам үзенә хатынлыкка Давыттан туган Яримутның кызы Махалатны алды. Махалатның анасы Абиһаил исә Ишай углы Элиаб кызы иде.
Махалат аңа угыллар – Игуш, Шемария һәм Заһамны табып бирде.
Аннары Рехабгам хатынлыкка Абшалум кызы Мәгакәһне алды. Мәгакәһ аңа Абия, Аттай, Зиза һәм Шеломитны тудырды.
Абшалум кызы Мәгакәһне Рехабгам бөтен хатыннарына һәм кәнизәкләренә караганда ныграк яратты. Рехабгамның җәмгысы унсигез хатыны һәм алтмыш кәнизәге, егерме сигез углы һәм алтмыш кызы бар иде.
Киләчәктә патшалыкны Мәгакәһ углы Абиягә тапшырырга ниятләгәнгә күрә, Рехабгам аны кардәшләре өстеннән башлык итеп билгеләде.
Рехабгам, акыл белән эш итеп, үзенең угылларын Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган калаларга урнаштырды, аларны азык-төлек белән тәэмин итте һәм байтак кына хатыннар да табып бирде.
Үзенең патшалыгын ныгытып тәмам көчәеп җиткәч, Рехабгам, һәм аның белән бергә бөтен Исраил халкы да, Раббы кануныннан йөз борды.
Исраилиләр Раббыга тугрылык сакламаганга күрә, Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде.
Шишакның мең дә ике йөз сугыш арбасы, алтмыш мең җайдагы һәм аның белән бергә Мисырдан килгән лубиләр, суххиләр һәм хәбәшиләрдән торган хисапсыз-сансыз гаскәре,
Яһүдәнең ныгытылган калаларын яулап алганнан соң, Иерусалимгә килде.
Шулчакны Шишактан качып Иерусалимдә җыелган Яһүдә башлыклары белән Рехабгам янына Шәмәгыйя пәйгамбәр килеп: – Раббы болай ди: «Сез Миннән ваз кичтегез, шуның өчен Мин дә, сездән ваз кичеп, сезне Шишак кулына тапшырам», – диде.
Исраил башлыклары һәм патша түбәнчелек күрсәтеп: – Раббы гаделдер! – диделәр.
Аларның түбәнчелек күрсәтүләрен күреп, Раббы Шәмәгыйягә Үзенең сүзен ирештерде: – Алар түбәнчелек күрсәттеләр, шуның өчен җаннарын кыймаячакмын һәм тиздән аларны коткарачакмын; Шишак кулы белән Иерусалим өстенә ачуымны түкмәм Мин.
Ләкин алар Шишакның хезмәтчеләренә әйләнерләр, шул чагында Миңа хезмәт итү белән җирдәге патшаларга хезмәт итүнең аермасын аңларлар.
Иерусалимне яулап алганнан соң, Мисыр патшасы Шишак Раббы йортындагы һәм патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан алтын калканнарны да, үзе белән алып китте.
Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды.
Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар, килеп, шул калканнарны тотып бара, аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде.
Рехабгам түбәнчелек күрсәткәннән соң, Раббының аңарга булган ачуы кайтты, һәм Ул аны һәлакәт чигенә китереп җиткермәде. Яһүдә илендә хәлләр яхшыра башлады.
Рехабгам патша, көч туплап, Иерусалимдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Раббының исеме шунда саклансын өчен, Исраилдәге барча ыруглар арасыннан Раббы Үзе сайлап алган шәһәрдә, ягъни Иерусалимдә, Рехабгам унҗиде ел дәвамында патшалык итте. Аның әнкәсе аммони Нагама иде.
Рехабгам чын йөрәктән Раббыны эзләмичә яманлык кылды.
Рехабгам патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Шәмәгыйя пәйгамбәр һәм гаиптән хәбәр бирүче Идду язган нәсел шәҗәрәсендә бәян ителгән. Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады.
Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Абия килде.
Яробам Исраилдә унсигезенче елын патшалык иткәндә, Яһүдә тәхетенә Абия килде.
Иерусалимдә ул өч ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Микәя – гибгалы Уриел кызы иде. Абия белән Яробам арасында сугыш барган вакыт иде.
Сайлап алынган батыр сугышчылардан торган дүрт йөз меңлек гаскәрен Абия яуга күтәрде; Яробам да аңа каршы үзенең сайлап алынган сигез йөз мең батырын күтәрде.
Абия, таулы Эфраим төбәгендәге Семараим тавына менеп басып, болай диде: – Яробам һәм барча исраилиләр, тыңлагыз мине!
Сезгә мәгълүм булса кирәк: Исраилнең Раббы Алласы, Тоз килешүе төзеп, Давытның үзен, аның угылларын мәңге патшалык итәргә ихтыяр кылды.
Әмма Давыт углы Сөләйманның хезмәтчесе – Небат углы Яробам – үзенең әфәндесенә каршы баш күтәрде.
Җыен буш, яраксыз бәндәләр, аның тирәсенә тупланып, Сөләйман углы Рехабгамга каршы берләштеләр; Рехабгам исә, яшь һәм тәҗрибәсез булганга, аларга каршы тора алмады.
Хәзер, сугышчыларыгызның саны күбәйгәч һәм Яробам алтыннан сезгә алла итеп бозау сыннары да ясап куйгач, сез, бәлки, Давыт угыллары кулындагы Раббы патшалыгына каршы тора алырбыз дип уйлыйсыздыр.
Сез Раббы руханиларын – Һарун угылларын вә левиләрне куып, чит халыклар сыман, үзегезгә руханилар билгеләп куйдыгыз. Бер баш үгез бозау һәм җиде баш сарык тәкәсе җитәкләп килеп, үзен рухани хезмәтенә багышларга теләгән һәрбер кеше сездә ялган аллаларның каһине була ала.
Ә безгә килгәндә исә, Раббы – безнең Аллабыз; без Аны кире какмадык. Һарун угыллары – руханилар – Раббыга хезмәт итә бирәләр, левиләр дә үз вазифаларын башкарып киләләр.
Алар көннең-көнендә иртән вә кичен Раббыга тулаем яндыру корбаны китерәләр, хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чиста өстәл өстенә рәт-рәт итеп изге икмәк тезеп куялар, кичләрен алтын шәмдәлдәге яктырткычларга ут алалар. Раббы Аллабызның таләпләрен без шулай төгәл үтәп киләбез, ә сез Аңардан йөз чөердегез.
Шулай, җитәкчебез Аллаһы һәм сезгә каршы сугышка өндәп быргы тоткан Аллаһы руханилары безнең белән. Исраилиләр! Ата-бабаларыгызның Раббы Алласына каршы көрәшмәгез, чөнки барыбер уңышка ирешмәссез.
Ул арада Яробам үзенең бер төркем сугышчыларына Абия гаскәренең артына төшәргә боерды. Шул рәвешле, ул үзе яһүдиләрнең каршысында басып калды, ә яшеренеп торган сугышчылар аларның артына төште.
Яһүдиләр борылып карасалар, аларга алдан да, арттан да һөҗүм итәләр. Шунда алар, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар. Руханилар быргыларын кычкыртырга тотынды,
һәм, яһүдиләр оран салуга, Аллаһы Абия һәм яһүдиләрнең күз алдында Яробамны да, бөтен исраилиләрне дә тар-мар итте.
Исраилиләр яһүдиләрдән кача башлады, һәм Аллаһы аларны яһүдиләр кулына тапшырды.
Абия үзенең халкы белән бергә аларны тәмам тар-мар китерде; әлеге сугышта Исраил үзенең иң яхшылардан саналган биш йөз мең гаскәриен югалтты.
Исраилиләр шулай итеп буйсынырга мәҗбүр булды, Яһүдә угыллары исә өстен чыкты, чөнки алар үзләренең ата-бабаларының Раббы Алласына өмет баглаганнар иде.
Абия Яробамны эзәрлекли бирде; Яробамнан ул Бәйт-Эл, Яшана, Эфраин калаларын һәм шулар тирәсендәге авылларны тартып алды.
Абия патшалык иткән чорда, Яробам кабат мантып китә алмады. Раббы аның гомеренә чик куйды, һәм ул гүр иясе булды.
Абия исә көчәйгәннән-көчәя барды; ул ундүрт хатын алып, аңардан егерме ике угыл вә уналты кыз дөньяга килде.
Абия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның бөтен эшләре вә сөйләгән сүзләре пәйгамбәр Идду язмасында бәян ителгән.
Абия, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Аса килде. Аса патшалык иткән чорда, ун ел дәвамында илдә тынычлык хөкем сөрде.
Аса үзенең Раббы Алласы күзенә игелекле вә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды.
Ул чит илаһларның мәзбәхләрен һәм калкулыкларны юк итте, изге баганаларны җимерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чапкалап ташлады;
һәм яһүдиләргә, ата-бабалары Раббы Алласының йөз нурын эзләп, Аның Канунын вә боерыкларын үтәргә боерды;
бөтен Яһүдә шәһәрләрендә калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннарын һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен юкка чыгарды. Ул идарә иткән чорда, патшалыкта иминлек хөкем сөрде.
Тынычлык урнашкан заманда, Аса Яһүдә җирендә ныгытылган калалар төзеде. Раббы аңа иминлек иңдерү сәбәпле, ул елларда Асага каршы сугышлар кузгалмый торды.
Яһүдиләргә мөрәҗәгать итеп Аса: – Әйдәгез, шушы калаларны төзеп, аларны дивар белән әйләндереп алыйк, күзәтү манаралары, капкалар эшлик, бикләр куйыйк, – диде. – Раббы Аллабызның йөз нурын эзләгәнгә бу җир әлегә безнеке; без Аны эзләдек, һәм шуның өчен Ул безгә һәр яктан тынычлык бирде. Шуннан алар төзи башладылар, һәм аларның эшләре уң булды.
Асаның хәрби көче түбәндәгедән гыйбарәт иде: Яһүдә ыругыннан – зур калкан вә сөңге белән коралланган өч йөз мең, Беньямин ыругыннан – кечкенә калкан вә ук-җәя белән коралланган ике йөз мең гаярь сугышчы.
Көннәрдән беркөнне Асага каршы бер миллионлы гаскәре һәм өч йөз сугыш арбасы белән хәбәши Зерах, яуга кузгалып, Мареша каласына кадәр килеп җитте.
Аса аңа каршы чыкты, һәм ике гаскәр Мареша янындагы Сепата үзәнендә сугышырга әзерләнеп тезелеп басты.
Аса шунда үзенең Раббы Алласына ялварып: – И-и Раббым! Көчлегә каршы торыр өчен көчсезгә ярдәм кулы сузучы Синең сыман зат юктыр. И-и Раббы Аллабыз, безгә ярдәм ит, чөнки бөтен өметебез Синдәдер, һәм шушы күп санлы чирүгә каршы без Синең исемең хакына чыктык. И-и Раббым! Син – безнең Аллабыздыр, адәм кулыннан җиңелмәсәң иде Син! – диде.
Раббы шунда Аса белән яһүдиләрнең күз алдында хәбәшиләрне тар-мар итеп, тегеләр кача башлады.
Аса үзенең кешеләре белән аларны Герарга кадәр эзәрлекләп барды. Хәбәшиләр тәмам кырылып бетте, чөнки алар өстеннән Раббы Үзе һәм Аның гаскәре җиңү яулады. Аса һәм аның сугышчылары шактый күп ганимәт малы кулга төшерде.
Герар тирәсендәге калаларда яшәүче кешеләр Раббы дәһшәтеннән куркып калганга, Аса сугышчылары әлеге калаларны тәмам вәйран хәлгә төшереп, аларны талап, биредән бик күп затлы әйберләр төяп киттеләр.
Алар шулай ук, көтүче чатырларын туздырып, көтү-көтү вак терлек һәм дөяләр куып алып киттеләр; шуннан соң Иерусалимгә әйләнеп кайттылар.
Одед углы Азариягә Аллаһы Рухы иңде,
һәм Азария, Аса каршына чыгып, болай диде: – Тыңлагыз мине, Аса һәм Яһүдә белән Беньямин халкы! Раббыга сыгынып яшәгән чакта, Ул һәрчак сезнең юлдашыгыз булыр; әгәр Аның йөз нурын эзләсәгез – табарсыз; ә инде Аңардан йөз чөерсәгез, Ул да сездән йөз чөерер.
Байтак көннәр дәвамында Исраил халкы Хак Аллаһыдан, акыл бирүче руханилардан башка, Канунсыз яшәде;
әмма авырлык килгәч, ул Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итте, Аның нурлы йөзен эзләде, һәм Ул аңа йөзе белән борылды.
Ул чакларда юлга чыгу хәтәр эш иде, чөнки бөтен җирдә заманалар болгавырланып китте.
Бер халык икенче халыкны тар-мар китерде, бер кала икенче каланы җимерде, чөнки Аллаһы, аларны хәвефкә салып, һаман төрле бәла-казалар җибәрә иде.
Әмма сез нык булыгыз, кулыгызны төшермәгез, чөнки кылган гамәлләрегез бушка китмәс.
Одед углы Азариянең пәйгамбәрлек сүзен ишеткәч, Аса, батырлыгын җыеп, бөтен Яһүдә вә Беньямин җиреннән, шулай ук үзе яулап алган таулы Эфраим төбәгендәге калалардан җирәнгеч сыннарны алып ташлап, Раббы йортының болдыры алдындагы Раббы мәзбәхен яңартты.
Аннары Аса бөтен Яһүдә вә Беньямин халкын, шулай ук алар арасында яшәүче Эфраим, Менашше һәм Шимун ыругларыннан күчеп килгән адәмнәрне җыеп алды (Раббы Алласы Асаның юлдашы булуын күреп, байтак исраилиләр аның ягына күчкән булалар).
Аса идарәсенең унбишенче елында, елның өченче аенда Иерусалимгә җыелгач,
алар, сугышта кулга төшергән малдан җиде йөз эре вә җиде мең баш вак терлекне Раббыга корбан кылып,
бөтен күңелебез белән ихлас йөрәктән ата-бабаларыбыз Раббы Алласының нурлы йөзен эзләрбез, дип килешү төзеделәр:
Исраилнең Раббы Алласын эзләмәгән һәркемнең (кечеме ул, олымы, ир-атмы яисә хатын-кызмы) гомере киселергә тиеш.
Быргы һәм тәкә мөгезе тавышлары, хуплау авазлары астында алар кычкырып-кычкырып Раббыга антлар бирделәр.
Антлары саф йөрәктән булганга, бөтен яһүдиләр моңа бик сөенде. Алар ихлас күңелдән Раббыны эзләде, һәм Ул аларга йөзе белән борылды – һәр яктан тынычлык бирде.
Алиһә Аширә хөрмәтенә табыну баганасы куйдырган өчен, Аса хәтта әбисе Мәгакәһне патшабикә исеменнән мәхрүм итте. Әлеге багананы ул, чапкалап, Кыдрун ташкыны буенда утка салды.
Исраилдәге калкулыкларны юк итмәсә дә, Аса гомер бакый ихлас күңелдән Раббыга итагать итеп яшәде;
заманында атасы, соңыннан үзе дә Раббы исеменә багышлаган көмеш вә алтынны, савыт-сабаны ул Аллаһы йортына кертеп урнаштырды.
Аса патшалыгының утыз бишенче елына кадәр кабат сугышлар булды.
Яһүдә патшасы Аса утыз алтынчы елын идарә иткәндә, Исраил патшасы Багша Яһүдәгә каршы яуга күтәрелде һәм, беркем дә Аса биләмәсеннән чыга яисә анда үтеп керә алмасын өчен, Рамаһ каласын ныгыта башлады.
Шуннан Аса Раббы йорты вә патша сарае хәзинәсендә булган алтын-көмешне җыеп алды һәм, әлеге байлыкны Дәмәшкътә яшәүче Арам патшасы Бен-Һададка озатып, аңа түбәндәге сүзләрне юллады:
– Минем атам белән синең атаң дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән кебек, без дә синең белән үзара солых төзик. Менә, мин сиңа көмеш вә алтын җибәрәм, син исә, Исраил патшасы Багша илемнән китсен өчен, аның белән беркеткән солыхыңны өзсәң иде.
Бен-Һадад Аса патша белән ризалашты һәм үзенең яубашларын Исраил калаларына каршы сугышка җибәрде. Алар Ионны, Данны, Әбел-Маимне һәм Нәптали җирендә азык-төлек саклана торган шәһәрләрнең барысын басып алды.
Бу хакта ишеткәннән соң, Багша, Рамаһны ныгытудан туктап, бөтен эшләрен ташлады.
Аса патша исә, бөтен яһүдиләрне җыеп китереп, төзелеш өчен Багша китерткән барлык таш вә агачны Рамаһ каласыннан ташытып бетерде дә шулар белән Геба һәм Миспа каласын ныгытты.
Шул көннәрдә Яһүдә патшасы Аса янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани килеп болай диде: – Син, Раббы Аллаңа таянмыйча, Арам патшасына барып сыгындың, шуңа күрә Арам патшасының гаскәрләре синнән качып котылды.
Хәбәшиләрнең һәм лубиләрнең гаскәрләре күп санлы, сугыш арбалары вә җайдаклары исәпсез-хисапсыз иде түгелме?! Ләкин син Раббыга таянгач, аларны Ул синең кулга тапшырды.
Чөнки бөтен йөрәкләре белән Үзенә тугрылык саклаганнарга терәк булыр өчен, Раббы һаман җир йөзен күзәтеп тора. Бу юлы син акылсызлык эшләдең, шул сәбәпле хәзер сиңа каршы сугышлар бетеп тормас.
Асаның гаиптән хәбәр бирүчегә ачуы чыгып, ул аны зинданга япты, чөнки аның сүзләре патшаны тәмам ярсыткан иде. Шул көннәрдә халык арасыннан да кайберәүләр Асадан бик нык җәбер күрде.
Аса патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән.
Патшалык итүенең утыз тугызынчы елында аяклары сызлаудан интеккән Асаның хәле бик авырайды. Әмма хаста булып ятканда да, ул Раббыдан ярдәм сорамады, табибларга мөрәҗәгать итте.
Патшалык итүенең кырык беренче елында Аса дөнья куйды, һәм аны, төрледән-төрле хуш исле майлар тулган ятакка салып, Давыт шәһәрендә алдан ук үзе әзерләгән төрбәдә гүргә иңдерделәр; һәм аның хөрмәтенә зур итеп учак яктылар.
Аның урынына патшалыкка углы Еһошафат килде һәм илне Исраилгә каршы торырлык итеп ныгытты.
Яһүдәнең бөтен ныгытылган калаларында ул гаскәрләр булдырды һәм бөтен Яһүдә җирендә, шулай ук атасы Аса яулап алган Эфраим калаларында да сакчы гаскәрләрен куйдырды.
Раббы һәрчак аның юлдашы булды, чөнки Еһошафат, Багал сыннарына табынмыйча, хакимлегенең беренче елларында бабасы Давыт юлыннан йөрде,
атасы табынган Аллаһының йөз нурын эзләде, Аның боерыкларын үтәде, исраилиләр кылган гамәлләрне кабатламады.
Раббы кодрәте белән ул көчле патшага әйләнде; бөтен яһүдиләр Еһошафатка бүләкләр китерә торган иде; шулай итеп, ул зур байлыкка ия булды һәм дан казанды.
Еһошафат бөтен күңелен биреп Раббы юлыннан йөрде. Ул Яһүдә җирендәге калкулыкларны һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны юк итте.
Патшалык итүенең өченче елында ул үзенең түрәләре Бен-Хаил, Убадия, Зәкәрия, Нетанел вә Микәяне Яһүдә калаларына халыкны укытырга җибәрде.
Алар белән бергә левиләр Шәмәгыйя, Нетания, Зәбәдия, Асаһел, Шемирамот, Йонатан, Адония, Тобия, Тоб-Адония һәм руханилар Элишама белән Яһорам да китте.
Алар Яһүдәдәге бөтен калалар буйлап халыкны Раббының Канун китабы буенча укытып йөрделәр.
Раббы Яһүдәнең әйләнә-тирәсендәге бөтен патшалыкларны куркуга салганга, беркем дә Еһошафатка каршы яуга кузгалырга кыймады.
Пелештиләрнең кайсыберләре Еһошафатка бүләкләр китереп, көмешләтә салым түләп тордылар; шулай ук гарәпләр дә аңа вак терлектән җиде мең җиде йөз баш сарык тәкәсе вә җиде мең җиде йөз баш кәҗә тәкәсе китерделәр.
Еһошафат һаман үсә, ныгый барды. Яһүдә җирендә ул кальгалар һәм, азык-төлек саклар өчен, калалар төзеде,
шул калаларда бихисап күп азык-төлек саклады; Иерусалимдә исә үзенең баһадир сугышчыларын тотты.
Бу сугышчыларның гаиләләр буенча төзелгән исемлеге шушыдыр: Яһүдә ыругыннан меңбашлары: гаскәрбашы Адна һәм аның өч йөз мең баһадир сугышчысы;
аңардан соң – гаскәрбашы Еһоханан һәм аның ике йөз сиксән мең сугышчысы;
аңардан соң – Зихри углы Амасия һәм аның ике йөз мең баһадир сугышчысы. Әлеге Амасия Раббыга ихтыяри рәвештә хезмәт итүчеләрдән иде.
Беньямин ыругыннан: баһадир Эльяда һәм аның ук-җәя һәм калкан белән коралланган ике йөз мең сугышчысы;
аңардан соң – Яһозабад һәм аның йөз сиксән мең кораллы сугышчысы.
Яһүдә җирендәге ныгытылган калаларда хезмәт итүче гаскәриләрдән тыш патша хезмәтендәге сугышчылар әнә шулардыр.
Шулай итеп, Еһошафат зур байлык туплады, дан казанды. Аның гаиләсе Исраил патшасы Ахаб гаиләсе белән туганлашты.
Берничә елдан соң Еһошафат Ахаб янына Самареягә китте. Еһошафат һәм аның кешеләре хөрмәтенә Ахаб байтак кына вак вә эре терлек суйды. Шуннан Исраил патшасы Ахаб, Яһүдә патшасы Еһошафатны Рамот-Гилыгадка каршы яуга чыгарга күндермәкче булып: – Рамот-Гилыгадка каршы минем белән яуга барасыңмы? – дип сорады. Еһошафат аңа: – Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; синең белән сугышка чыгам мин! – дип җавап кайтарды.
Исраил патшасына ул тагын болай диде: – Әүвәл Раббыга мөрәҗәгать итеп кара.
Исраил патшасы, дүрт йөз пәйгамбәрне җыеп: – Рамот-Гилыгадка каршы сугышка барыргамы безгә әллә бармаскамы? – дип сорады. Пәйгамбәрләр аңа: – Бар, Аллаһы әлеге шәһәрне патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.
Моңа каршы Еһошафат: – Биредә тагын берәр Раббы пәйгамбәре булса, аның аша да сорап карар идек, – диде.
Аңа җавап итеп Исраил патшасы: – Раббыга мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер кеше бар, ләкин мин аны яратмыйм, чөнки, пәйгамбәрлек кылганда, миңа кагылышлы мәсьәләләрдә аның яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли; ул – Имла углы Михая, – диде. – Алай дип әйтмә, патша, – диде аңа Еһошафат.
Шуннан Исраил патшасы, сарай кешеләренең берсен чакыртып: – Тиз генә Имла углы Михаяне алып кил! – диде.
Патша киемнәре кигән Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүдә патшасы Еһошафат һәркайсы үз тәхетендә Самарея капкасы төбендәге ындыр табагында утыра, ә пәйгамбәрләр барысы алар каршында пәйгамбәрлек кылып тора иде.
Үзенә тимер мөгезләр эшләтеп алган Кенагана углы Сәдыкыйя шунда әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләрне син шушы мөгезләр белән сөзеп тәмам кырып бетерәчәксең!»
Башка пәйгамбәрләр дә аның сүзен куәтләде: – Рамот-Гилыгадка яу белән бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак.
Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде.
Моңа җавап итеп Михая: – Раббы Үзе шаһиттыр: Аллам нәрсә кушса, шуны сөйләп бирермен! – диде.
Михая, шулай итеп, патша каршына килеп басты. Патша аңа: – Михая, әйт әле, Рамот-Гилыгадка яу белән барыргамы безгә әллә юкмы? – дип сорау бирде. Тегесе патшага: – Барыгыз, уңышка ирешәчәксез, алар сезнең кулга тапшырылачак, – дип җавап кайтарды.
– Раббы исеме хакына бары дөресен генә сөйлә, дип ничә тапкыр ант иттерергә сине?! – диде аңа патша.
Шуннан Михая болай диде: – Көтүчесез калган сарыклар сыман таулар арасына сибелгән Исраил халкын күрдем мин. Раббы әйтте: аларның башлыклары юк, һәркайсы хәере белән үз өенә әйләнеп кайтсын, диде.
– Пәйгамбәрлек кылып, аның миңа яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли, дип әйттем бит мин сиңа, – диде шунда Еһошафатка Исраил патшасы.
Әмма Михая сүзен дәвам итте: – Шулай итеп, Раббы әйткәннәрне тыңлап бетер. Мин Үз тәхетендә утыручы Раббыны күрдем, Аның уң һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора иде.
Раббы алардан: «Сезнең кайсыгыз Исраил патшасы Ахабны Рамот-Гилыгадка барырга күндерә һәм шунда аның һәлакәтен оештыра ала?» – дип сорады. Күк гаскәрендәгеләр төрлечә тәкъдим итеп карадылар.
Шунда бер рух, алга чыгып, Раббы каршына килде дә: «Мин күндерә алам», – диде. «Ничек итеп?» – дип сорады аңардан Раббы.
«Мин барам да аның пәйгамбәрләре теленә ялган сүз салучы бер рухка әйләнәм», – диде теге рух. Раббы аңа: «Син аны күндерерсең һәм бу эшне башкарып чыгарсың. Бар, шулай эшлә», – диде.
Шулай итеп, Раббы әлеге ялганчы рухның сүзләрен шушындагы пәйгамбәрләреңнең теленә салды; Раббы сине һәлакәткә дучар итте, – диде Михая.
Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде.
Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде.
Исраил патшасы шунда: – Михаяне шәһәр башлыгы Амон белән патша углы Йоаш кулына илтеп тапшырыгыз.
Патша шулай дип әйтте, диегез: «Мин исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканчыга кадәр, аны зинданга ябып куегыз, ипи белән судан башка бер әйбер дә бирмәгез», – дип боерды.
Шунда Михая аңа: – Әгәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайта калсаң, димәк, Раббы минем аша сөйләмәгән булыр, – диде һәм: – Җәмәгать, ошбу сүзләремне һәммәгез ишетеп калыгыз! – дип өстәде.
Шуннан Исраил патшасы Ахаб белән Яһүдә патшасы Еһошафат Рамот-Гилыгадка юнәлделәр.
Еһошафатка Исраил патшасы: – Сугышка мин өс-башымны алыштырып керәм, син исә патша киеменнән бар, – диде. Исраил патшасы өстен алыштырды да сугыш кырына кереп китте.
Арам патшасы үзенең сугыш арбалары башлыкларына: – Гади сугышчы белән дә, гаскәрбашы белән дә алышып тормагыз, бары Исраил патшасы белән генә сугышыгыз, – дип әйтеп куйган була.
Сугыш арбаларының башлыклары, Еһошафатны күреп: – Бу – Исраил патшасыдыр, – дип, алышырга чамалап, аңа таба борылдылар. Еһошафат кычкырырга тотынды, һәм Раббы аңа ярдәмгә килде. Аллаһы аны саклап калды:
арба башлыклары аның Исраил патшасы булмавын күрделәр дә читкә борылып киттеләр.
Шулай булды ки, бер сугышчы төбәп тормыйча гына җәясен киереп атты да, ук Исраил патшасы өстендәге көбә киемнең җөй турысыннан үтеп керде. – Кире борыл, сугыш кырыннан алып чык мине, мин яраландым, – диде патша үзенең арбачысына.
Әмма көчле сугыш көнозын дәвам итте, шунлыктан Исраил патшасы кич җиткәнче арамиләр каршында арбада басып торырга мәҗбүр булды; кояш баеганда, патша җан бирде.
Яһүдә патшасы Еһошафат исән-имин үз сараена Иерусалимгә әйләнеп кайткач,
аның янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани углы Еһү килеп: – Явыз бәндәгә ярдәм кулы сузып, Раббыны күрәлмаучыларны яратырга кирәк идеме сиңа?! Шуның өчен сиңа Раббының ачуы чыкты.
Алай да, синең яхшы сыйфат-гамәлләрең дә юк түгел, чөнки син җирне алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан арындырдың һәм, йөрәгеңне Аллаһыга баглап, Аның йөз нурын эзләдең.
Еһошафат шулай Иерусалимдә гомер итә бирде. Әледән-әле ул, Беер-Шебадан алып таулы Эфраим төбәгенә кадәр яшәгән үз халкы янына сәфәрләр кылып, аларны ата-бабаларының Алласы, Раббы юлына күндереп йөрде.
Яһүдә җирендәге бөтен ныгытылган калаларда хөкемчеләр билгеләп, аларга ул:
– Һәр эшегездә игътибарлы булыгыз, чөнки сез адәм хөкемен түгел, Раббы хөкемен чыгарасыз; сез хөкем иткәндә, Ул сезнең яндадыр.
Шуңа күрә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итегез: карап-уйлап эш итегез, чөнки Раббы Аллабызга ни ялган, ни гаделсезлек белән берьяклылык, ни ришвәтчелек хас түгелдер.
Иерусалим каласында да Еһошафат левиләрдән, руханилардан һәм Исраилнең гаилә башлыкларыннан кайберәүләрне Раббы канунына нигезләнеп хөкем чыгарырга һәм дәгъваларны хәл итәргә билгеләде. Алар барысы да Иерусалимдә яшәделәр.
Патша аларга мондый боерык бирде: – Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән хәлдә, тугры күңел белән һәм бөтен йөрәгегезне биреп эш итегез:
үз шәһәрендә көн күрүче кардәшләрегез нинди генә дәгъва белән мөрәҗәгать итмәсен: үтерешме ул яисә канун, боерык, кагыйдә, карар үтәүгә кагыламы, Раббы алдында гаепле булмасыннар өчен, сез аларны кисәтегез, шул чагында сезгә һәм кардәшләрегезгә Аның ачуы чыкмас; шулай эш иткәндә гаепсез булырсыз.
Баш рухани Амария – Раббыга хезмәт итү эшләрендә, ә Яһүдә ыругының башлыгы Исмәгыйль углы Зәбәдия патшага кагылышлы эшләрдә сезнең назыйрыгыз булыр; левиләр исә сездә идарә эшен башкарыр. Кыю эш итегез, һәм Раббы игелек кылучының юлдашы булыр.
Күпмедер вакытлар үткәч, мәабиләр һәм аммониләр, алар белән бергә Мыгуним иленнән кайберәүләр Еһошафатка каршы яуга күтәрелделәр.
Еһошафат хозурына хәбәрчеләр килеп: – Диңгез аръягыннан, Арам иленнән, сиңа каршы исәпсез-хисапсыз дошман чирүе килә, хәзерге вакытта алар Хасесон-Тамарда (Эн-Гедидә), – диделәр.
Бу хәбәрдән куркып калган Еһошафат Раббыга мөрәҗәгать итәргә ниятләде һәм бөтен Яһүдә җирендә ураза игълан итте.
Яһүдиләр, Раббыдан ярдәм сорарга дип, бөтенесе бергә җыелдылар; Раббыга мөрәҗәгать итәр өчен, алар Яһүдәнең барлык калаларыннан килделәр.
Еһошафат, Раббы йортының яңа ишегалдына җыелган яһүдиләр һәм Иерусалим халкы каршына чыгып басып,
болай дип сүз башлады: – И-и Раббы, ата-бабаларыбызның Алласы! Син – күктәге Аллаһы! Син бар халыкларның патшалыклары өстеннән хакимлек итәсең, һәм Синең кулда көч-куәттер, Сиңа һичкем каршы тора алмый!
И-и Аллабыз, Син, шушы җирдә көн күрүче халыкларны Үзеңнең Исраил халкы күз алдыннан куып җибәреп, әлеге җирне мәңгегә Үзеңнең дустың Ибраһим токымына бирдең түгелме?!
Алар, шушында төпләнеп, Синең исемеңә багышланган Изге йорт салдылар һәм әйттеләр:
«Әгәр безнең өскә бәла-каза килә калса (җәзалаучы кылыч, үләт зәхмәте яки кытлыкмы ул), без Синең исемең сакланган шушы йорт каршына, Синең хозурыңа килеп басып, үзебез тарыган бәла хакында Сиңа ялварсак, Син безне ишетерсең һәм ярдәм кулыңны сузарсың».
Менә хәзер аммониләр һәм мәабиләр, шулай ук Сәгыйрь тавында яшәүчеләр Син милек итеп биргән җирдән безне куып чыгарырга дип килделәр. Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан чакта, Син исраилиләргә аларның җирләрен урап узарга боерган идең, шуңа күрә исраилиләр, әйләнеп үтеп, аларны һәлакәткә дучар итмәде. Инде менә рәхмәтләре шулдыр, күрәсең.
И-и Аллабыз! Син шуларга хөкемеңне чыгармассың микәнни?! Чөнки өстебезгә ябырылган шушы күп санлы чирүгә каршы торырдай көч юк бездә, ни кылырга да чарасыздыр без, күзләребез бары Сиңа төбәлгән!
Яһүдәнең барлык ирләре шунда Раббы каршында үзләренең хатыннары, сабыйлары һәм бала-чагалары белән басып тордылар.
Шулчакны Зәкәрия углы Яхәзиелгә Раббы Рухы иңде, (Зәкәрия Бенаяһ углы булып, Бенаяһ – Егыилдән, Егыил – Леви ыругыннан булган Маттаниядән дөньяга килде. Боларның нәселбашы Асаф иде.)
һәм Яхәзиел болай диде: – Яһүдә вә Иерусалим халкы, Еһошафат патша, тыңлагыз әле мине! Раббы сезгә менә нәрсә ди: өстегезгә килгән күп санлы чирүдән курыкмагыз һәм калтырап төшмәгез, чөнки бу сугыш сезнеке түгел, ә бәлки Аллаһыныкыдыр.
Иртәгә сез дошманга каршы чыгарсыз; алар Ситс үткеленнән узарлар; сез аларны үзәннең аргы башында, Яруһел чүле каршында очратырсыз.
Бу юлы сезгә сугышырга туры килмәс, басыгыз да Раббының сезне ничек коткарганын карап торыгыз. Яһүдә вә Иерусалим халкы, курыкмагыз һәм калтырап төшмәгез! Иртәгә аларга каршы чыгыгыз, Раббы сезнең юлдашыгыз булыр.
Еһошафат җиргә кадәр башын иде, шулай ук бөтен яһүдиләр һәм Иерусалим халкы да, Раббы алдында җиргә капланып, Аңа сәҗдә кылды.
Коһат һәм Корах нәселеннән булган кайбер левиләр, торып, көчле тавыш белән Исраилнең Раббы Алласына мактау яудырырга керештеләр.
Иртәгесен алар, таң белән кузгалып, Тыкуа чүленә таба юнәлделәр; шунда Еһошафат, халык каршында тукталып, болай диде: – Яһүдиләр һәм Иерусалим халкы, тыңлагыз мине! Раббы Аллагызга ышаныгыз, шул чагында нык булырсыз; Аның пәйгамбәрләренә ышаныгыз һәм җиңүгә ирешерсез!
Шуннан ул, халык белән киңәшләшкәннән соң, кораллы сугышчылар алдыннан барып, Раббының күркәм изгелегенә дан җырлар, «Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек» дип тәкрарлар өчен, җырчылар билгеләде.
Алар шулай кычкырып-кычкырып мактый башлауга, Яһүдәгә яу белән килгән аммониләр, мәабиләр һәм Сәгыйрь тавында яшәүчеләргә Раббы ябырылып, тегеләр кырылып беттеләр:
аммониләр белән мәабиләр Сәгыйрь тавы халкына ташландылар, аларны тар-мар иткәннән соң, бер-берсен үтерергә тотындылар.
Яһүдә халкы чүлдәге калку урынга килеп җитеп дошман чирүенә күз салып бакса – әйләнә-тирәдә мәетләр генә аунап ята, бер генә исән кеше дә калмаган.
Шуннан Еһошафат һәм аның халкы табыш җыярга килде һәм биредә исәпсез-хисапсыз күләмдә мал-мөлкәт, кием-салым вә зиннәтле әйберләргә тап булды. Алар күтәрә алганчы байлык җыйдылар. Биредәге мал-мөлкәт шулкадәр күп иде ки, алар аны өч көн буе ташыдылар!
Дүртенче көнне алар, Раббыга мактау-шөкерләр яудыру өчен, Берәкә үзәненә җыелдылар. Менә ни өчен әлеге үзән бүгенге көндә дә Берәкә үзәне дип атала.
Шуннан соң бөтен яһүдиләр һәм иерусалимлеләр Еһошафат җитәкчелегендә күтәренке күңел белән Иерусалимгә кайттылар, чөнки Раббы аларга, дошманнарын җиңеп, зур шатлык бүләк иткән иде.
Алар, Иерусалимгә кайтып җитеп, арфа, гөслә һәм быргыларда уйный-уйный Раббы йортына юнәлделәр.
Исраилнең дошманнарына каршы Раббы Үзе сугышка чыкканны ишетеп, җир йөзендәге бөтен патшалыкларга Аллаһыдан курку иңде.
Шулай итеп, Еһошафатның патшалыгында иминлек урнашты, чөнки Алласы аңа һәр яктан тынычлык бирде.
Шулай итеп, Еһошафат Яһүдәдә патшалык итүендә булды. Тәхеткә утырганда, утыз биш яшендә булып, егерме биш ел дәвамында ул Иерусалимдә патша булып торды. Аның әнкәсе Азуба – Шилхи кызы иде.
Еһошафат, үзенең атасы Аса юлыннан тайпылмыйча йөреп, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды.
Ләкин калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары җимерелмәгән һәм халык үзенең йөрәген ата-бабаларының Алласына багламаган иде.
Еһошафат патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Ханани углы Еһү язмаларында бәян ителеп Исраил патшаларының китабында теркәлгән.
Соңга табарак Яһүдә патшасы Еһошафат яман эшләргә хирыс булган Исраил патшасы Ахазея белән аралаша башлады: алар Таршишка йөри торган кораблар төзергә сүз куештылар. Эсион-Гебердә кораблар төзелеп беткәч,
Марешада яшәүче Додава углы Элигызыр, Еһошафат хакында пәйгамбәрлек кылып: – Ахазея белән аралаша башлаган өчен, Раббы синең эшеңне тар-мар китерәчәк, – диде. Кораблар шулай һәлакәткә юлыгып җимерелде һәм Таршишка бара алмады.
Еһошафат, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Яһорам килде.
Аның Азария, Ехиел, Зәкәрия, Азарияһу, Микәил вә Шефатия атлы ир туганнары барысы да Яһүдә патшасы Еһошафат угыллары иде.
Аталары аларга Яһүдә җирендәге ныгытылган калалар белән бергә алтын-көмеш, шулай ук зиннәтле-затлы әйберләр бүләк итте; патшалыкны исә Яһорамга тапшырды, чөнки ул беренче бала иде.
Яһорам, атасыннан патшалыкны кабул итеп, көчәеп-ныгып киткәннән соң, үзенең бөтен ир туганнарын, шулай ук Исраилнең кайбер түрәләрен дә кылычтан уздырды.
Тәхеткә утырганда, Яһорамга утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте.
Ахаб кызы аның хатыны булганлыктан, ул, Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатлап, Исраил патшалары юлыннан йөреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Әмма Давыт белән төзегән килешү хакына Раббы Давыт йортын һәлак итәргә теләмәде, чөнки Ул аңа һәм аның нәселенә патша тәхетен мәңгелеккә вәгъдә иткән иде.
Яһорам идарә иткән чорда, Эдом, Яһүдәгә каршы баш күтәреп, үзенә патша сайлап куйды.
Шул сәбәпле Яһорам үзенең гаскәр башлыклары вә бөтен сугыш арбалары белән бергә шул тарафка юнәлде. Эдомиләр Яһорамны чолгап алдылар, әмма төнлә ул һөҗүм итеп камалышны өзде.
Шул рәвешле, Эдом Яһүдә хакимлегеннән котылды, һәм бу хәл бүгенге көндә дә саклана. Яһорам үзенең ата-бабалары Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, шул вакытларда Либна да баш күтәрде.
Яһорам шулай ук Яһүдәдәге калкулыкларда гыйбадәт кылу урыннары булдырды, Иерусалим халкын чит илаһларга табынырга өндәп, Яһүдәне туры юлдан яздырды.
Беркөн аңа Ильяс пәйгамбәрдән хат килеп төште, анда болай дип язылган иде: Ерак бабаң Давытның Алласы, Раббы, менә нәрсә ди: атаң Еһошафат һәм Яһүдә патшасы Аса юлыннан йөрмичә,
Исраил патшаларына ияреп китеп, син Яһүдәне вә Иерусалим халкын илаһларга табынырга өндәдең – Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатладың; өстәвенә синнән яхшырак булган ир туганнарыңны – атаң гаиләсен юк иттең.
Менә шуның өчен Раббы синең халкыңны, угылларыңны, хатыннарыңны, бөтен мал-мөлкәтеңне зур казага салыр.
Үзең исә, каты авыруга дучар булып, эч хастасыннан җәфаланырсың. Авыруың көннән-көн аза барып, синең эчке әгъзаларың эчеңнән коелып бетәр.
Раббы пелештиләрнең һәм хәбәшиләр белән чиктәш яшәгән гарәпләрнең рухын Яһорамга каршы ярсытып,
алар Яһүдәгә каршы яуга күтәрелделәр һәм, җирләрен басып алып, патша сараендагы бөтен мал-мөлкәтне, патшаның угылларын вә хатыннарын кулга төшерделәр; патшаның кече углы Яһүәхәздән бүтән балалары калмады.
Шушы хәлләрдән соң Раббы Яһорамга төзәлмәслек эч хастасы җибәрде.
Тора-бара, ике еллап вакыт узгач, аның авыруы азганнан-аза барып, эчке әгъзалары эченнән коела башлады, һәм ул каты газаплардан соң дөнья куйды. Вафат булган патшалар хөрмәтенә, гадәттә, учак яндыралар иде, әмма Яһорамга багышлап халкы учак кабызмады.
Тәхеткә утырганда, аңа утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте. Яһорамның вафатыннан соң егълау матәме уздырылмады. Аны Давыт шәһәрендә дәфен кылдылар, тик патшалар төрбәсенә куймадылар.
Гарәпләр белән берлектә яһүдиләр станына һөҗүм иткән юлбасарлар Яһорам патшаның өлкән угылларын кырып бетерү сәбәпле, Иерусалим халкы Яһорам урынына аның кече углы Ахазеяне куйды. Шул рәвешле, Яһүдә тәхетенә Яһорам углы Ахазея килде.
Патшалык итә башлаганда, Ахазеягә егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул бер ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Аталия – Омри оныгы иде.
Ахазея Ахаб йорты юлыннан йөрде, чөнки явыз эшләргә аны әнкәсе этәрә иде;
ул, Ахаб йорты сыман, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, чөнки атасының вафатыннан соң аның киңәшчеләре Ахаб йортыннан булып, шулар аны һәлакәткә дучар итте.
Ахазея, аларның киңәшен тотып, Исраилнең патшасы Ахаб углы Йорам белән берлектә Рамот-Гилыгад тарафына – Арам патшасы Хазаилгә каршы яуга кузгалды. Сугыш барышында арамиләр Йорамны җәрәхәтләде,
һәм ул, Рамаһ каласында Арам патшасы Хазаилгә каршы сугышканда алган яраларын дәвалар өчен, Изрегылга әйләнеп кайтты. Яһүдә патшасы Яһорам углы Ахазея исә, сырхаулап яткан Ахаб углы Йорамның хәлен белешергә дип, Изрегылга килде.
Аллаһы ихтыяры буенча Ахазея, Йорам янына килеп, шунда әҗәлен табарга тиеш була. Йорам янына килеп җиткәч, алар, Ахазея белән икесе бергә, Нимши углы Еһүне каршы алырга чыктылар. Раббы әлеге Еһүне шулай Ахаб йортын корытыр өчен сайлап алган иде.
Ахаб гаиләсен хөкемгә тарткан чакта, Еһү, Яһүдә түрәләренә һәм Ахазеягә хезмәт иткән бертуган кардәшләренең угылларына тап булып, аларның да җаннарын кыйды.
Аннары ул Ахазеяне эзләргә тотынды; Ахазеяне, Самареядә яшеренеп яткан җиреннән табып алып, Еһү каршына китерделәр һәм җанын кыйдылар. Аннары: «Ахазея – бөтен йөрәге белән Раббыны эзләгән Еһошафатның углыдыр», – дип, аны дәфен кылдылар. Шул рәвешле, Ахазея гаиләсендә патша булып торырдай кеше калмады.
Ахазеянең әнкәсе Аталия, углының үлүен белгәннән соң, Яһүдә патшасының бөтен нәсел-нәсәбен кырып бетерде.
Әмма Яһорам патшаның Яһошабгат исемле кызы, үлемгә дучар ителгән патша угыллары арасыннан Ахазеянең Йоаш исемле углын урлап, аны сөт анасы белән бергә йокы бүлмәсенә качырды; шул рәвешле, Яһорам патшаның кызы – рухани Еһояданың хатыны, Ахазеянең кыз туганы Яһошабгат – Йоашны Аталия күзеннән яшерде, һәм бала исән калды.
Илдә Аталия патшалык иткән чорда, Йоаш алты ел дәвамында якыннары белән бергә Аллаһы йортында качып яшәде.
Аталия җиденче елын патшалык иткәндә, Еһояда, тәвәккәлләп, йөзбашлары Ерухам углы Азария, Еһоханан углы Исмәгыйль, Обид углы Азария, Адая углы Магасея һәм Зихри углы Элишафат белән килешү төзеде дә,
алар, Яһүдә җирен йөреп чыгып, барлык шәһәрләрдән левиләрне һәм Исраилнең гаилә башларын җыеп Иерусалимгә килделәр.
Җыелып килгән шушы халыкка Еһояда: – Менә бу – патша углыдыр! Давыт нәселенә Раббы вәгъдә иткәнчә, тәхеттә ул утырырга тиеш, – дип белдерде, һәм бөтен җәмәгать шунда Аллаһы йортында патша белән килешү төзеде. –
Сез менә нәрсә эшләгез, – дип сүзен дәвам итте Еһояда, – шимбә көнне хезмәткә керешкән рухани вә левиләрнең өчтән бер өлеше ишек төбендә сакта торсын,
икенче бер өлеше – патша сараенда, тагын бер өлеше исә Нигез капкасы төбендә булсын; ә бар халык Раббы йортының ишегалларына җыелсын.
Хезмәттәге рухани вә левиләрдән башка берәү дә Раббы йортына кермәсен. Алар пакьләнү йоласын узган, шуңа күрә аларга керергә ярый. Калган бар халык Раббы йөкләгән вазифаны башкарсын.
Левиләр, кулларына корал тотып, патшаны бөтен яктан урап алсыннар. Кем дә булса Аллаһы йортына керергә омтылса, җанын кыегыз. Патша кайда гына барса да, янәшәсендә булыгыз.
Левиләр һәм яһүдиләрнең бөтенесе рухани Еһояда кушканча эшләде. Алар, җитәкче буларак, билгеләнгән шимбә көнне хезмәткә керешкән һәм шул көнне хезмәтен тәмамлаган һәркемне үз янына туплады, чөнки рухани Еһояда аларның берсен дә кайтарып җибәрмәде.
Рухани Еһояда Давыт патшаның Аллаһы йортында сакланган сөңгеләрен, кечкенә һәм зур калканнарын йөзбашларына таратты.
Кулларына корал тоткан кешеләрен ул, патшаны саклар өчен, Аллаһы йортының көн ягыннан төн ягына кадәр, мәзбәх һәм Йорт тирәли куеп чыкты.
Шуннан Еһояда һәм аның угыллары патша углын алып килделәр, аның башына таҗ кигезеп, кулына Канун китабы тоттырдылар; башына май коеп патша дип игълан иткәннән соң, «Яшәсен патша!», – дип кычкырдылар.
Аталия, йөгерешкән һәм патшаны сәламләгән халыкның шаулашуын ишетеп, алар янына Раббы йортына килсә,
ишек төбендә, терәк баганасы янында, патша басып тора. Аны йөзбашлары һәм быргычылар әйләндереп алган; ил-йорт күңел ача, быргы тавышлары яңгырый, уен кораллары тоткан җырчылар мәдхия җырлый. Аталия шунда, өстендәге киемнәрен ертып: – Хыянәт, хыянәт! – дип кычкырырга тотынды.
– Алып чыгыгыз аны биредән; артыннан иярүче булса, кылычтан уздырыгыз, – дип боерды шунда рухани Еһояда гаскәр белән идарә итүче йөзбашларына, чөнки Аталияне Раббы йортында үтерүләрен теләмәде.
Аталияне тотып алдылар да, патша сараеның Атлар капкасы янына алып килеп, җанын кыйдылар.
Еһояда исә үзенең, халыкның һәм патшаның Раббы халкы булуы турында килешү төзеде.
Шуннан соң бар халык, Багал йортына юнәлеп, аны җимерде, андагы мәзбәхләрне, сыннарны ватып бетерде һәм шунда, мәзбәхләр алдында, Багал каһине Маттанны үтерде.
Аннары Еһояда, Давытның Раббы йорты турындагы күрсәтмәләрен үтәп, левиләрдән Раббы йорты өчен җаваплы руханилар билгеләде. Алар, Муса канунында язылганча, Раббыга тулаем яндыру корбаны китерергә һәм, Давыт кушканча, әлеге йоланы шатланып-сөенеп, җырлар җырлап башкарырга тиеш иделәр.
Нәрсәдән дә булса нәҗесләнгән кеше Раббы йортына кермәсен өчен, Еһояда капка төбенә сакчылар куйдырды.
Шуннан ул, йөзбашларын, түрәләрне, халык башлыклырын һәм илнең бар халкын ияртеп, патшаны Раббы йортыннан озата чыкты; алар, Югары капка аша үтеп, патша сараена уздылар һәм патшаны тәхеткә утырттылар.
Ил-йорт рәхәтләнеп күңел ачты. Аталияне кылычтан уздырганнан соң, шәһәр тынычланып калды.
Тәхеткә утырганда, Йоашка җиде яшь булып, Иерусалимдә ул кырык ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Сибья тумышы белән Беер-Шебадан иде.
Рухани Еһояда исән чакта, Йоаш гомер бакый Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды.
Еһояда аңа ике хатын сайлап бирде, һәм аның әлеге хатыннардан угыллары вә кызлары туды.
Соңрак Йоашның күңеленә Раббы йортын яңартырга дигән уй керде.
Ул, рухани вә левиләрне җыеп алып: – Яһүдә шәһәрләрен йөреп чыгып, Аллагызның йортын торгызу өчен, бөтен исраилиләрдән һәр елны түләнә торган көмешне җыеп алыгыз һәм бу эшне озакка сузмагыз, – диде. Әмма левиләр ашыкмады.
Шуннан патша, баш рухани Еһояданы чакырып алып: – Ни өчен син левиләрдән Яһүдә вә Иерусалимнән салым җыеп алып кайтуларын таләп итмисең? Шаһитлык чатыры хаҗәтләренә исраф ителгән бу салымны Раббы колы Муса вә Исраил җәмәгате билгеләгән булган, – диде.
(Явыз Аталиянең угыллары, Аллаһы йортын талап бетереп, андагы бөтен изге әйберне илаһлары Багалга табыну өчен кулланганнар иде.)
Патша боерыгы буенча бер тартма ясатып, аны Раббы йортына керә торган ишек янына, тышкы якка куйдылар.
Аннары бөтен Яһүдә җирендә һәм Иерусалимдә, Аллаһы колы Муса чүлдә чакта исраилиләр өчен билгеләгән салымны Раббыга китерегез, дип игълан иттеләр.
Бөтен түрәләр дә, гади халык та шатлана-шатлана көмешләрен алып килеп тартма тулганчы сала бирделәр.
Левиләр тартманы патша түрәләренә алып килеп, тегеләр тартмадагы көмешнең күплеген күргәч, патшаның кәтибе һәм баш руханиның идарәчесе, килеп, тартманы бушаталар һәм аны кабат үз урынына куялар иде. Көннең-көнендә шулай итә торгач, байтак көмеш җыелды.
Әлеге көмешне патша һәм Еһояда Раббы йортын төзекләндерүчеләргә тапшыралар иде дә, алар шул акчага, Раббы йортын тергезү-яңарту өчен, таш кисүчеләр, балта осталары, шулай ук тимерчеләр, бакырчылар яллый иде.
Эшчеләр шулай эшли бирделәр, һәм аларның хезмәте белән йортны төзекләндерү төгәлләнде; алар, Аллаһы йортын әүвәлге хәленә китереп, аны ныгыттылар.
Төзелеш тәмам төгәлләнгәннән соң, көмешнең калган өлешен патша белән Еһоядага тапшырдылар. Әлеге көмештән Раббы йортында хезмәт алып барганда һәм тулаем яндыру корбаны китергәндә кирәк булган савытларны ясадылар, шулай ук алтын вә көмештән башка савыт-сабаны эшләделәр. Еһояда үзе исән чакта, Раббы йортында тулаем яндыру корбаны китерелми калмады.
Еһояда шактый олыгаеп, өлкән яшькә җитеп йөз утыз яшендә дөнья куйды.
Аллаһы өчен, Аның йорты өчен Исраилдә игелекле эшләр башкарган Еһояданы Давыт шәһәрендә патшалар янында дәфен кылдылар.
Әмма Еһояда үлгәннән соң, Яһүдә түрәләре баш иеп патша хозурына килделәр; һәм патша алар сүзенә колак сала башлады.
Алар, ата-бабаларының Раббы Алласы йортын кире кагып, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга, пот-сыннарга табына торган булып киттеләр; аларның шушы гаепләре өчен, Яһүдәгә һәм Иерусалимгә Аллаһының ачуы чыкты.
Халыкны кабат Үзенә таба бормакчы булып, Раббы алар янына Үзенең пәйгамбәрләрен җибәрде, тик халык пәйгамбәрләрнең үгетләвенә колак салмады.
Шуннан Еһояда углы рухани Зәкәрияне Аллаһы Рухы сарып алды, һәм Зәкәрия, халык каршына басып: – Аллаһы болай дип әйтә: ни өчен сез Раббы боерыкларын бозасыз? Болай булса, уңышка ирешмәссез; Раббыдан йөз чөергәнгә, Ул да сездән йөз чөерер, – диде.
Әмма аңа каршы фетнә оештырылды, һәм патша әмере нигезендә аны Раббы йортының ишегалдында таш атып үтерделәр.
Йоаш патша шулай Зәкәрия атасы Еһояданың аңа кылган игелекле эшләрен онытты – аның углының гомерен кисте. Җан бирер алдыннан Зәкәрия: – Гамәлләреңне күреп, Раббы сиңа җәзасын бирсен, – диде.
Шулай булды ки, ел ахырында Арам гаскәрләре Йоашка каршы яуга күтәрелде һәм, Яһүдә белән Иерусалимне басып алып, халыкның бөтен җитәкчеләрен кырып бетерде; талап алган бөтен табышны исә Дәмәшкъ патшасына озатты.
Ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, яһүдиләрнең күп санлы гаскәрен Раббы арамиләрнең аз санлы гаскәре кулына тапшырды. Шушы рәвешле Йоаш тиешле җәзасын алды.
Рухани Еһояда углының җанын кыйган өчен, арамиләр киткән вакытта авыр яраланып калган Йоаштан хезмәтчеләре кан үче алдылар – аңа каршы фетнә оештырып, ятагында үтереп чыктылар. Йоашны Давыт шәһәрендә дәфен кылдылар, тик патшалар төрбәсенә куймадылар.
Аңарга каршы фетнәне Забад (аның әнкәсе аммони Шимгат иде) һәм Яһозабад (аның әнкәсе мәаби Шимрит иде) оештырды.
Йоашның угыллары, Аллаһы йортын төзекләндерү турындагы мәгълүматлар, Йоашка каршы әйтелгән күп санлы пәйгамбәрлек сүзләре Патшалар китабына бирелгән шәрехләрдә бәян ителгән. Йоаш урынына патшалыкка углы Амасия килде.
Тәхеткә утырганда, Амасиягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде.
Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ихлас күңелдән эшләнмәде.
Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды.
Әмма аларның балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын».
Амасия, бөтен яһүдиләрне җыеп алып, аларны гаиләләре буенча бүлеп чыкты һәм һәрбер төркем өстеннән меңбашлары, йөзбашлары билгеләде; әлеге башлыклар бөтен яһүдиләр вә беньяминнәр өчен җаваплы иде. Ул, яше егермедән узган ир-егетләрнең санын исәпкә алганнан соң, сугышка әзер, сөңге вә калкан белән коралланган өч йөз мең гаскәри барлыгын ачыклады.
Болардан тыш Амасия, йөз талант көмеш түләп, йөз мең батыр-кыю Исраил сугышчысын яллады.
Әмма аның янына Аллаһы кешесе килеп: – Патша! Исраил гаскәре синең белән сугышка бармасын, чөнки Раббы исраилиләр, шушы Эфраим угыллары белән түгелдер.
Әгәр син, сугышка барып, каһарманнарча көрәшсәң дә, Аллаһы сине дошманның аяк астына салыр, чөнки Аллаһы Үзенең кодрәте белән ярдәм дә итә, аударып ега да ала.
Шуннан Амасия Аллаһы кешесеннән: – Исраил гаскәренә биргән йөз талант көмеш белән нишләргә соң? – дип сорады. Аллаһы кешесе аңа: – Раббы сиңа аннан да күбрәк бирә ала, – дип җаваплады.
Амасия Эфраим җиреннән килгән гаскәрләрне аерып алып өйләренә кайтарып җибәрде. Исраил сугышчыларының Яһүдәгә бик каты ачулары чыкты, һәм алар, ярсулары тәмам ташып, өйләренә таралышты.
Амасия исә, батырлыгын җыеп, үзенең халкын Тоз үзәненә яуга алып китте һәм ун мең Сәгыйрь сугышчысын үтерде.
Тагын ун мең кешесен яһүдиләр тереләй әсир алдылар; әлеге әсирләрне алар кыя өстенә куып менгерделәр дә түбән төртеп төшерделәр, һәм барысы шунда әҗәлен тапты.
Амасия үзе белән сугышка алып бармаган, өйләренә кире кайтарып җибәргән гаскәр исә Самареядән башлап Бәйт-Хорунга кадәр Яһүдә калаларын талады: алар анда өч мең кешенең җанын кыйдылар, байтак мал-мөлкәт кулга төшерделәр.
Эдомиләрне җиңеп сугыштан әйләнеп кайтканнан соң, Амасия Сәгыйрь халкының үзе белән алып кайткан пот-сыннарына табына, аларга корбан китерә башлады.
Раббының Амасиягә бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аның янына Үзенең пәйгамбәрен җибәрде. Пәйгамбәр аңарга: – Ни өчен син ул халыкның илаһларына мөрәҗәгать итәсең? Әлеге илаһлар үзенең халкын синең кулдан саклап кала алмады түгелме? – диде.
Пәйгамбәрнең сүзләренә патша болай дип җаваплады: – Сине патша киңәшчесе итеп куйдылармы әллә?! Үләсең килмәсә, яп авызыңны! Пәйгамбәр аңа: – Шушы эшең һәм минем киңәшкә колак салмаган өчен, Аллаһы синең җаныңны кыярга хәл кылуы миңа төгәл мәгълүмдер, – дип җавап кайтарды да тынып калды.
Яһүдә патшасы Амасия киңәш-табыш итте дә Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде.
Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди.
«Эдомиләрне тар-мар китердем», – дип, син чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр.
Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады, чөнки Эдом илаһларына табынган өчен Аллаһы яһүдиләрнең язмышын Яһоаш кулына тапшырырга дип хәл кылган иде инде.
Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар.
Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр.
Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итеп Иерусалимгә алып килде; анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде;
аннары Аллаһы йортында Обид-Эдом кул астында сакланган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, патша сараендагы хәзинәне талап, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты.
Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде.
Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән.
Амасия Раббыдан йөз чөергәннән соң, Иерусалимдә аңа каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр.
Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Яһүдә каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар.
Шушы хәлләрдән соң бөтен Яһүдә халкы уналты яшьлек Уззияне атасы Амасия урынына патша итеп куйды.
Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Уззия өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды.
Тәхеткә утырганда, Уззия уналты яшендә булып, Иерусалимдә ул илле ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Якүлья тумышы белән Иерусалим кызы иде.
Уззия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәр нәрсәдә атасы Амасияне кабатлады.
Зәкәрия исән чакта, Уззия Аллаһының йөз нурын табарга омтылып яшәде; һәм Зәкәрия аны Аллаһыдан куркырга өйрәтте. Уззия Раббыны эзләп яшәгән көннәрдә, Аллаһы аның тормышын уңышлы итте.
Уззия, яуга кузгалып, пелештиләр белән сугышты, Гәттә, Явнедә һәм Ашдодта шәһәр диварларын җимерде; шуннан соң Ашдод янында һәм Пелешет җиренең төрле урыннарында калалар төзеде.
Пелештиләргә, Гур-Багалда яшәүче гарәпләргә һәм Мыгуним халкына каршы алып барган сугышларда Аллаһы аны Үзенең ярдәменнән ташламады.
Аммониләр Уззиягә салым түләп торды, шул рәвешле, аның даны Мисыр чикләренә кадәр таралды, чөнки ул гаҗәеп дәрәҗәдә көчле иде.
Уззия, Иерусалимнең Почмак капкасында, Үзән капкасында, шулай ук шәһәр дивары борылган урында манаралар куйдырып, аларны ныгытты;
чүлләрдә дә манаралар салдырды. Үзәндә һәм уйсулыкларда аның күп санлы маллары утлап йөргәнгә, ул байтак кына коелар казытты; күңеле игенчелеккә ятканга күрә, тау битләрендә һәм уңдырышлы җирләрдә игенчеләре, бакчачылары эшләде.
Уззиянең исемлеккә теркәлеп төркемнәргә бүленгән, сугышка әзер, өйрәтелгән гаскәре бар иде. Бу исемлек патша түрәсе Ханания карамагындагы кәтип Егыил һәм Магасея атлы бер түрә тарафыннан төзелә иде.
Әлеге батыр сугышчылар белән ике мең алты йөз кабилә башлыгы җитәкчелек итте.
Алар кул астында дошманнарга каршы көрәшләрдә патшага ярдәм итәрдәй өч йөз җиде мең дә биш йөз батыр-көчле сугышчы бар иде.
Уззия бөтен гаскәр өчен калкан вә сөңге, очлым вә көбә кием, җәя вә ташаткыч өчен таш әзерләде.
Иерусалимдә ул оста итеп эшләнгән җайланмалар ясатты. Әлеге җайланмалар манара башларына, дивар почмакларына куелып, югарыдан ук һәм таш очырта иде. Шул рәвешле, Уззиянең даны еракларга таралды, чөнки Аллаһы ярдәме белән ул кодрәтле патшага әйләнде.
Әмма көче арткан саен, аның йөрәгендә тәкәбберлек тә үсә барды, һәм шул нәрсә аны һәлакәткә китерде дә: ул, мәзбәх өстендә хуш исле сумала-майлар көйрәтергә дип Раббы йортына аяк басып, үзенең Раббы Алласы алдында гөнаһ эш кылды.
Рухани Азария һәм аның белән бергә Раббының сиксән кыю рухание, патша Уззияне тоткарламакчы булып, аның артыннан иярде һәм: – Раббы хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтү синең эш түгел, Уззия; шушы эшкә багышланган руханиларның, Һарун угылларының вазифасы ул; син хилаф эш кыласың, чык изге урыннан, бу эшең өчен Раббы Алла сиңа мәртәбә өстәмәс! – диде.
Раббы йортының сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе каршында сумала-майлар көйрәтү савытын тотып торган Уззиянең аларга бик нык ачуы килде; һәм шул вакытны, руханиларга ачуы кузгалган чакта, руханиларның күз алдында Уззия патшаның маңгаена махау зәхмәте бәреп чыкты.
Баш рухани Азария һәм башка руханилар, Уззия маңгаендагы махау зәхмәтен күреп, аны Раббы йортыннан чыгарга мәҗбүр иттеләр; патша үзе дә тизрәк чыгып китү җаен карады, чөнки Раббы аңа зыян салган иде.
Уззия патша, ахыргы сәгатенә кадәр махау зәхмәтеннән азапланып, аерым йортта яшәде; аңа Раббы йортына керү дә тыелган иде. Аның углы Иотам патша сараен да кайгыртты, Яһүдә җирендә яшәүче халык белән дә идарә итте.
Уззия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Амотс углы пәйгамбәр Ишагыйя тарафыннан язып калдырылган.
Уззия, дөнья куеп, махау зәхмәтле булганга күрә, патша төрбәләре тирәсендә, патшалар күмелә торган кырда ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Иотам килде.
Тәхеткә утырганда, Иотамга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде.
Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады, тик атасы сыман Раббы йортына бәреп кермәде; ә халык бозык эшләрен дәвам итә бирде.
Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде, Офел калкулыгындагы шәһәр диварын төзәтү буенча зур эшләр башкарды;
таулы Яһүдә төбәгендә калалар торгызды, урманнарда кальгалар һәм манаралар салдырды.
Иотам, аммониләр патшасына каршы сугышка чыгып, аларны җиңде; шул елны аммониләр аңа йөз талант көмеш, ун мең кор бодай һәм ун мең кор арпа түләде. Икенче, өченче елларны да аммониләр шуның кадәр үк салым түләде.
Раббы Алласы алдында туры юлдан тайпылмыйча йөргәнгә күрә, тора-бара Иотам куәтле бер патшага әйләнде.
Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул алып барган сугышлар һәм башкарган эшләр Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте.
Иотам, дөнья куеп, Давыт каласында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.
Тәхеткә утырганда, Әхәзгә егерме яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Ерак бабасы Давыттан үзгә буларак, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылмады ул;
Исраил патшалары юлыннан йөрде, табыныр өчен илаһ Багал сыннарын койдырды;
Бен-Һинном үзәнендә корбаннар яндырды, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән халыкларның әшәке йолаларына ияреп, хәтта үзенең угылларын да учакка салып корбан кылды;
калкулыкларда, түбәҗирләрдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә корбан чалды, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.
Шуңа күрә Раббы Алласы Әхәзнең язмышын Арам патшасы кулына тапшырды, һәм арамиләр, аны тар-мар китереп, бик күп кешеләрен әсир төшереп Дәмәшкъкә алып киттеләр. Икенче бер вакытта Раббы Алласы аны Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм ул Әхәзне тәмам туздырып бетерде:
Исраил патшасы Ремалия углы Пеках бер көн эчендә яһүдиләрнең йөз егерме мең гаярь сугышчысын кырып салды, чөнки алар ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөергәннәр иде.
Эфраим баһадиры Зихри исә патша углы Магасеянең, патша сараеның башлыгы Азрикамның һәм патшадан соң икенче кеше саналган Элкананың җанын кыйды.
Исраилиләр, үзләренең кардәшләре яһүдиләрнең ике йөз мең кешесен – хатыннарын, кыз-угылларын әсирлеккә алып, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдәге малларын кулга төшереп, әлеге табышны Самареягә алып китте.
Анда Раббының Одед атлы бер пәйгамбәре яши иде. Ул, Самареягә кайтып килүче гаскәрләрнең каршысына чыгып, болай диде: – Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы, яһүдиләргә ачуланып, аларның язмышын сезнең кулга тапшырды, сез исә аларны шундый шәфкатьсезлек белән кырдыгыз ки, бу хакта хәтта күкләргә барып иреште.
Хәзер инде сез Яһүдә вә Иерусалим халкын үзегезнең колларыгыз итәргә ниятлисез. Раббы Аллагыз алдында әллә үзегезнең гаебегез юкмы?!
Тыңлагыз сүземне, әсирлеккә алган кардәшләрегезне кайтарып җибәрегез, чөнки Раббының сезгә ачуы бик зурдыр.
Шулвакыт Эфраим угылларыннан кайбер башлыклар – Еһоханан углы Азария, Мәшиллемот углы Бәрәхия, Шаллум углы Яхызкыйя һәм Хадли углы Амаса, – сугыштан кайтып килүче гаскәриләр каршына чыгып,
болай диделәр: – Әлеге әсирләрне бирегә алып кайтып, Раббы каршында безне гаепле итмәгез. Кылган гөнаһларыбызга өстәп яңа гаеп өймәкче буласызмы?! Безнең гаеп болай да чиксез зур, һәм Раббының ачу-ярсуы Исраил җирендәдер!
Шушы сүзләрдән соң гаскәриләр әсирләрне дә, кулга төшергән табышны да түрәләренә һәм җыелган халыкка тапшырдылар.
Исемнәре телгә алынган шушы ир-егетләр, табыш итеп алып кайткан кием-салым арасыннан сайлап, ялангач әсирләрнең өс-башын киендерделәр, аяк киеме бирделәр, ашатып-эчерттеләр, яраларына шифалы май сөрттеләр һәм, хәлсезләрен ишәкләргә атландырып, кардәшләре янына – хөрмәләр каласы Әрихәгә озаттылар, үзләре исә Самареягә әйләнеп кайттылар.
Шулвакыт Әхәз патша, ярдәм сорап, Ашшур патшасына мөрәҗәгать итте.
Чөнки Яһүдәгә эдомиләр кабат һөҗүм итеп, халыкны әсирлеккә төшереп үзләре белән алып киткән иделәр;
Яһүдәдәге үзәндә һәм көньякта урнашкан калаларга шулай ук пелештиләр дә һөҗүм итеп, Бәйт-Шемеш, Аялун, Гедеротны һәм тирә-яктагы авыллары белән бергә Сөкөһ, Тимна вә Гимзоны яулап алып, шунда яши башлаган иделәр.
Исраил патшасы Әхәз Раббыга тугрылыгын сакламыйча Яһүдәне аздырган өчен, Раббы әнә шул рәвешле Яһүдәне мәсхәрәгә калдырды.
Шулай Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер Әхәз янына килде, әмма ярдәм күрсәтәсе урынга бары авырлыклар гына китерде.
Әхәз Раббы йортындагы, патша сараендагы һәм түрәләрдә булган хәзинәне, җыеп, Ашшур патшасына бирде, әмма моның ярдәме тимәде.
Хәтта шундый кыен вакытларда да Әхәз патша Раббыга хыянәт кылуын дәвам итте:
«Мине Дәмәшкъ илаһлары җиңде», – дип уйлап, алар хөрмәтенә корбаннар китерде; «Арам патшаларына илаһлары булышты, әгәр аларга корбан китерсәм, миңа да ярдәм итәрләр», – дип өметләнде ул. Әмма шушы илаһлар аңа һәм бөтен Исраил халкына һәлакәт китерүче генә булды.
Шуннан Әхәз Аллаһы йортындагы бөтен савытларны җыеп алып китте, Раббы йортының ишекләрен бикләп куйды, Иерусалимнең бөтен урам чатларында мәзбәхләр эшләтте;
чит илаһларга корбан китерү өчен, Яһүдә җирендәге бөтен калаларда калкулыклар булдырды; моның белән ул ата-бабалары Раббы Алласының бик нык ачуын чыгарды.
Әхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән.
Әхәз, дөнья куеп, Иерусалим каласында дәфен кылынды, әмма аны Исраил патшаларының төрбәсенә куймадылар. Аның урынына патша булып углы Хизәкыйя килде.
Тәхеткә утырганда, Хизәкыйягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Абия – Зәкәрия кызы иде.
Хизәкыйя, бар нәрсәдә ерак бабасы Давытны кабатлап, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды.
Хакимлегенең беренче елында, беренче айда ул, Раббы йортының ишекләрен ачтырып, аларны төзәттерде.
Руханиларны һәм левиләрне чакыртып, аларны Йортның көнчыгыш тарафындагы мәйданга җыйды да:
– Левиләр, тыңлагыз әле мине! – дип сүзен башлады. – Үзегез пакьләнеп-чистарыныгыз да ата-бабаларыгыз Раббы Алласының йортын изгеләштерегез, аны нәҗесләүче һәммә нәрсәне чыгарып ташлагыз.
Безнең хыянәтчел ата-бабаларыбыз Раббы Аллабыз алдында явызлык кылдылар, Аңардан ваз кичтеләр; Раббы йортыннан йөз чөереп, аңа аркалары белән борылдылар;
болдырының ишекләрен бикләделәр, шәмдәлләрне сүндерделәр, хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән туктап, Изге йортта Исраил Алласына тулаем яндыру корбаннары китерми башладылар.
Әнә шуның өчен Яһүдә белән Иерусалимгә Раббының ачуы чыкты, Ул аларны вәйран хәлгә төшереп адәм рисвае итте, көлкегә калдырды; моның шулай икәнен сез үз күзләрегез белән күреп торасыз.
Шуның өчен аталарыбызның гомере кылычтан киселде, кыз-угылларыбыз вә хатыннарыбыз әлегәчә әсирлектә кала бирә.
Аның безгә булган ярсуы басылсын өчен, мин хәзер Исраилнең Раббы Алласы белән килешү төзергә телим.
Балакайларым! Хезмәтегездә игътибарсыз булмагыз, чөнки хезмәтче буларак Аның каршында тору, Аңа корбан китерү өчен, Раббы сезне сайлап алды.
Анда левиләрдән түбәндәге кешеләр басып тора иде: Коһат нәселеннән – Амасай углы Махат һәм Азария углы Йоил; Мерари нәселеннән – Әбди углы Кыйш һәм Яһаллелел углы Азария; Гершон нәселеннән – Зимма углы Йоах һәм Йоах углы Гадән;
Элисапан нәселеннән – Шимри һәм Егыил; Асаф нәселеннән – Зәкәрия һәм Маттания;
Һеман нәселеннән – Ехиел һәм Шимгый; Едутун нәселеннән – Шәмәгыйя һәм Уззиел.
Алар, үзләренең ир туганнарын җыеп алып, чистарынып пакьләнделәр дә, Раббы сүзенә буйсынган патшаның боерыгын үтәргә дип, Раббы йортын пакьләндерергә киттеләр.
Раббы йортын пакьләндерер өчен, руханилар эчкә үттеләр, андагы бөтен нәҗес әйберне ишегалдына чыгардылар, левиләр исә аны Кыдрун ташкыны буена илтеп ташладылар.
Алар, чистарту эшен беренче айның беренче көнендә башлап, шул айның сигезенче көнендә Раббы йортының болдырына җиттеләр; тагын сигез көн дәвамында Раббы йортын изгеләштерделәр һәм беренче айның уналтынчы көнендә әлеге эшне төгәлләп чыктылар.
Шуннан алар Хизәкыйя патша янына килеп: – Без Раббы йортын, шулай ук корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барча савытларын, изге икмәк куя торган өстәлне һәм аның барча савытларын нәҗестән арындырдык;
тугрылыксыз Әхәз патша үзе идарә иткән чорда кирәксезгә чыгарган бөтен савытларны пакьләп әзерләп куйдык; хәзер алар Раббының мәзбәхе янында торалар, – диделәр.
Икенче көнне иртүк Хизәкыйя патша шәһәр башлыкларын җыеп алды да алар белән бергә Раббы йортына юнәлде.
Алар патшалыкның, Яһүдә халкының гөнаһларын йолу өчен, шулай ук Изге йорт өчен корбанлык мал итеп җиде үгез, җиде сарык тәкәсе, җиде сарык бәрәне һәм җиде кәҗә тәкәсе алып килделәр; Хизәкыйя патша Һарун нәселеннән булган руханиларга Раббы мәзбәхендә тулаем яндыру корбаны китерергә кушты.
Руханилар, үгезләрне чалып, канын мәзбәх өстенә сиптеләр; аннары, сарык тәкәләрен чалып, аларның да канын мәзбәх өстенә сиптеләр; ахырдан, бәрәннәрне чалып, шулай ук каннарын мәзбәх өстенә сиптеләр.
Шуннан соң патша һәм җыелган халык каршына гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе кәҗә тәкәләрен алып килеп, тегеләр әлеге малларның өстенә кулларын куйдылар.
Руханилар малларны чалдылар да, бөтен Исраил халкының гөнаһларын юу өчен, мәзбәх өстенә кан сиптеләр, чөнки патша бөтен Исраил халкы өчен тулаем яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерергә боерган була.
Давыт патша һәм аның гаиптән хәбәр бирүчесе Гәд, шулай ук Натан пәйгамбәр кушканча, Хизәкыйя патша тәлинкәләрдә, арфада вә гөсләдә уйнаучы левиләрнең һәммәсенә Раббы йортындагы урыннарын күрсәтеп чыкты; бу – Үзенең пәйгамбәрләре аша Раббы урнаштырган тәртип иде.
Левиләр Давытның уен коралларын, руханилар исә, быргыларын алып кереп, үз урыннарына бастылар.
Хизәкыйя мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерергә боерды. Шушы йоланы үтәргә керешкәч, быргыларга вә Исраил патшасы Давытның уен коралларына кушылып Раббы хөрмәтенә җыр башланды.
Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамланганчы, җыелган бар халык сәҗдә кыла, җырчылар – җырлый, быргычылар быргы кычкырта бирде.
Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамлангач, патша һәм аның янындагы бар халык, тезенә төшеп, Раббы алдында баш иде.
Хизәкыйя патша вә түрәләр левиләргә, Давыт патша һәм гаиптән хәбәр бирүче Асаф язган юлларны җырлап, Раббыны данларга куштылар; тегеләр шатланып-сөенеп Раббыга дан җырладылар һәм Аның каршында сәҗдә кылып башларын иделәр.
– Сез шушылай итеп үзегезне Раббыга багышладыгыз, – диде Хизәкыйя, – инде, бире килеп, Раббы йортына корбаннарыгызны вә рәхмәт бүләкләрегезне китерегез. Җыелган бар халык корбан малы, рәхмәт бүләкләре, теләге булганнар исә тулаем яндыру корбаны да китерде.
Халык китергән корбанлык малның саны түбәндәгечә иде: җитмеш баш үгез, йөз баш сарык тәкәсе, ике йөз баш тәкә бәрән; тулаем яндырыласы әлеге корбанлыклар барысы да Раббыга багышланды.
Болардан тыш изге корбан малы итеп алты йөз баш эре һәм өч мең баш вак терлек китерелде.
Руханилар аз санлы иде, алар тулаем яндыру корбаны өчен тәгаенләнгән малның барысын да тунап өлгерә алмадылар, шуңа күрә башка руханилар пакьләнү йоласын үтәгәндә, эшләр тәмам булганчы, левиләр ярдәм итә торды; (чөнки руханилар белән чагыштырганда левиләр пакьләнү йоласын җентекләбрәк башкара иделәр).
Тулаем яндыру корбанлыгыннан тыш татулык корбанының эч мае һәм тулаем яндыру корбаны белән бергә китерелә торган шәраб бүләге дә шактый күп иде. Шул рәвешле, Раббы йортында гыйбадәт кылу яңартылды.
Аллаһының Үз халкына кылган шушы эшенә Хизәкыйя һәм бар халык бик шат иде, чөнки бу бик тиз эшләнде.
Пакьләнергә өлгергән руханилар аз булу һәм халык Иерусалимгә җыелып бетмәү сәбәпле, халык Котылу бәйрәмен үз вакытында үткәрә алмады, шуңа күрә патша, аның түрәләре һәм Иерусалим халкы бәйрәмне икенче айда уздырырга карар кылды. Шунлыктан Хизәкыйя, бөтен Исраил һәм Яһүдә җиренә хәбәр юллап, Эфраим белән Менашше халыкларына хат язып, аларны, Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә уздырылачак Котылу бәйрәмен билгеләп үтү өчен, Иерусалимдәге Раббы йортына чакырды.
Әлеге карарны патша да, халык та дөрес дип тапты.
Алар бөтен Исраил җирендә, Беер-Шеба каласыннан алып Дан каласына кадәр, Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә уздырылачак Котылу бәйрәмен билгеләп үтү өчен, халык Иерусалимгә җыелсын дип, хәбәр итәргә хәл кылганнар иде, чөнки аны күптән инде Канун кушканча зурдан үткәргәннәре юк иде.
Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте: «Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.
Ата-бабаларының Раббы Алласына тугрылык сакламаган аталарыгыз һәм кардәшләрегез сыман булмагыз; күргәнегезчә, Ул аларны әнә шуның өчен һәлакәткә дучар итте.
Аталарыгыз сыман үҗәт булмагыз, Раббыга буйсыну күрсәтегез; Ул мәңгегә изгеләштергән изге урынга килегез һәм Раббы Аллагызга хезмәт итегез, шул чагында Ул сезгә булган ачу-ярсуын тыеп калыр.
Раббыга йөзегез белән борылсагыз, кардәшләрегез вә балаларыгыз, үзләрен әсир итүчеләр күз алдында рәхим-шәфкать табып, шушы җирләргә әйләнеп кайта алырлар, чөнки Раббы Аллагыз кызганучан вә рәхимле. Әгәр сез Аңа йөзегез белән борылсагыз, Ул да сездән йөзен чөермәс».
Атчабарлар Зәбулун чикләренә кадәр Эфраим һәм Менашше җирләрендәге калаларны берсе артыннан икенчесен әйләнеп чыктылар; әмма халык аларны мәсхәрәләп көлде генә.
Алай да Ашер, Менашше һәм Зәбулун ыругларыннан кайберәүләр, түбәнчелек күрсәтеп, Иерусалимгә килделәр.
Раббы сүзе буенча патша һәм түрәләр биргән боерык үтәлсен өчен, Аллаһының кулы Яһүдә кешеләренең күңелләрен бер итте.
Төче күмәч бәйрәмен уздыру өчен, икенче айда Иерусалимгә байтак халык җыелды. Бирегә килгән халык гаҗәеп күп санлы иде.
Шуннан халык, кузгалып, Иерусалимдә чит илаһларның мәзбәхләрен җимереп бетерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен Кыдрун ташкынына илтеп ыргытты.
Икенче айның ундүртенче көнендә алар бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәне чалдылар. Руханилар һәм левиләр, оятларына көч килеп, пакьләнделәр дә Раббы йортында тулаем яндыру корбаны китерделәр.
Аллаһы кешесе Муса канунында әйтелгәнчә, аларның һәммәсе үзенең тиешле урынында басып торды. Левиләр кулыннан кабул итеп алып, руханилар бәрәннең канын мәзбәх өстенә сиптеләр.
Җыелган халык арасында пакьләнмәгән кешеләр күп булу сәбәпле, бәйрәм хөрмәтенә Раббыга китерелгән корбан бәрәнен алар урынына левиләр чалырга мәҗбүр булды.
Халыкның байтагы (күбесенчә Эфраим, Менашше, Исәсхәр һәм Зәбулун ыругыннан) пакьләнмәгән булса да, кабул ителгән кагыйдәне бозып, корбан бәрәнен ашады. Хизәкыйя: «И игелекле Раббы! Чын йөрәктән ата-бабаларының Алласы, Раббы Алланың йөз нурын эзләгән һәркемне Син, гәрчә алар Изге йорт кануны буенча тиешенчә чистарынып килмәсә дә, кичерә күр!» – дип, алар өчен дога кылды;
Раббы Хизәкыйянең догасын кабул итте – халыкны кичерде.
Иерусалимгә җыелган исраилиләр шатланып-сөенеп җиде көн дәвамында Төче күмәч бәйрәмен уздырды; левиләр һәм руханилар, Раббыга дан җырлау өчен, көчле тавышлы уен коралларында уйнап, көннең-көнендә Аңа мактау яудырды.
Раббыга хезмәттә уңганлык-осталык күрсәткән барлык левиләргә Хизәкыйя йөрәккә ятышлы сүзләр әйтте. Халык җиде көн дәвамында бәйрәм ризыгы ашады, татулык корбаннары китереп, ата-бабаларының Раббы Алласына шөкрана кылды.
Җыелган халык бәйрәмне тагын җиде көнгә сузарга хәл кылды һәм әлеге җиде көнне дә күңел ачып уздырды.
Яһүдә патшасы Хизәкыйя халык өчен мең баш үгез һәм җиде мең баш вак терлек, шулай ук түрәләр дә мең баш үгез һәм ун мең баш вак терлек бирде. Руханиларның күбесе инде пакьләнеп өлгергән иде.
Яһүдә халкы, руханилар һәм левиләр, Исраил җиреннән җыелып килгән бар гавам, шулай ук Исраилдән килгән һәм Яһүдәдә яшәүче чит кавем кешеләре дә рәхәтләнеп күңел ачты.
Шулай итеп, Иерусалимдә бик зур шатлык хөкем сөрде; Иерусалим каласында моның ише вакыйганың Исраил патшасы Давыт углы Сөләйман заманыннан бирле күрелгәне юк иде.
Соңыннан руханилар һәм левиләр, аягүрә басып, халыкка хәер-фатихаларын күндерделәр; аларның догасы, югарыга ашып, Аллаһы яшәгән изге күкләргә, Аның колагына барып иреште.
Бәйрәм тәмамланганнан соң, бөтен исраилиләр, Яһүдә калалары буйлап таралышып, чит илаһларның изге баганаларын ваттылар, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташладылар, шулай ук бөтен Яһүдә, Беньямин, Эфраим һәм Менашше җирләрендә калкулыклардагы гыйбадәт кылу һәм корбан китерү урыннарын җимереп ташладылар. Аннары исраилиләр үз биләмәләренә, үз калаларына таралышты.
Хизәкыйя, кемнең нинди хезмәт башкаруына карап, вазифалары буенча рухани һәм левиләрне төркемнәргә бүлде. Алар тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерергә, хезмәтләр күрсәтергә һәм Раббы йортының капка төбендә Раббыга рәхмәт вә мактау яудырырга тиешләр иде.
Патша, Раббы кануны кушканча, иртәнге һәм кичке тулаем яндыру корбанының, шулай ук шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмнәрендә – барлык бәйрәмнәрдә китерелә торган тулаем яндыру корбанының үзе кертергә тиешле өлешен тәгаенләде.
Иерусалим әһленә ул: «Раббы кануннарын җиренә җиткереп төгәл үти алсыннар өчен, руханиларга һәм левиләргә үзегездән өлеш чыгарыгыз», – дип әмер бирде.
Әлеге әмер игълан ителүгә, исраилиләр яңа өлгергән ашлыктан, шәрабтан, зәйтүн маеннан, балдан, басу-кырларда өлгергән башка төр уңыштан аларга күп итеп бүлеп бирделәр, шулай ук үз мөлкәтенең дә уннан бер өлешен китерделәр.
Яһүдә калаларында яшәүче исраилиләр белән яһүдиләр дә эре һәм вак терлекнең, шулай ук үзләренең Раббы Алласына багышлаган изге әйберләрнең уннан бер өлешен китереп өйделәр.
Әлеге өемнәрне өченче айда өя башлап, җиденче айда төгәлләделәр.
Хизәкыйя белән түрәләр, килеп, бу өемнәрне күргәннән соң, Раббыга шөкрана кылдылар, Аның халкына, ягъни исраилиләргә хәер-фатихаларын күндерделәр.
Хизәкыйя руханилардан һәм левиләрдән шушы өемнәр турында сорагач,
Садыйк нәселеннән булган баш рухани Азария, аңа җавап итеп: – Раббы йортына бүләкләр китерә башлаганнан бирле, без туйганчы ризыкланабыз, күбесе әле артып та кала. Раббы Үз халкын мөбарәк кылды, шуңа күрә артып калганы да әнә күпме, – диде.
Шул сәбәпле Хизәкыйя Раббы йортында саклау урыннары әзерләргә боерды, һәм бу боерык үтәлде.
Китерелгән бүләкләр, уңышның уннан бер өлеше һәм изге әйберләрнең һәммәсе шул саклау урыннарына ташып бетерелде, һәм бу эш намус белән башкарылды. Әлеге әйберләр өчен җаваплылык левиләрдән Кенаньягә йөкләнде, Шимгый исемле ир туганы ярдәмчесе булды.
Хизәкыйя патшаның һәм Аллаһы йорты өчен җаваплы булган Азария боерыгы буенча, Кенанья белән аның ир туганы Шимгый кул астында назыйр вазифасын башкару өчен, Ехиел, Азазья, Нахат, Асаһел, Яримут, Йозабад, Элиел, Исмәхья, Махат вә Бенаяһ билгеләнде.
Көнчыгыш тарафтагы капка сакчысы, левиләрдән Имна углы Коре, Аллаһыга ихтыяри китерелгән бүләкләр өчен җаваплы булып, Раббыга китерелгән әйберләрне һәм изге бүләкләрне руханиларга өләшә иде.
Аның кул астында эшләүче Гадән, Миньямин, Ешуа, Шәмәгыйя, Амария һәм Шәканья китерелгән мал-мөлкәтне руханилар шәһәрләрендә яшәүче кардәшләренә, руханилар төркемнәренә, олысын-кечесен аермыйча, гадел итеп тараталар;
моннан тыш, исемнәре нәселнамәдә әйтелгән, яше өчтән узган ир затларга – Раббы йортында төркемнәре буенча көндәлек хезмәтне башкаручыларның һәммәсенә,
шулай ук кабиләләре буенча нәсел шәҗәрәсенә теркәлгән руханиларга, кемнең кайсы бүлектә нинди вазифа башкаруына карап, яше егермедән узган левиләргә өлеш чыгаралар иде.
Үзләренең изге хезмәтләрен тугры итеп башкарганга күрә, әлеге исемлеккә аларның кечкенә балалары, хатыннары вә угыл-кызлары – бөтенесе дә кертелгән иде.
Һарун нәселенә караган калалар читендә көн күрүче рухани ир-егетләргә һәм исемнәре нәселнамәгә теркәлгән левиләргә үз өлешләрен тарату өчен, шул калаларда махсус кешеләр билгеләнде.
Әлеге эшне Хизәкыйя бөтен Яһүдә җирендә эшләде; үзенең Раббы Алласы каршында ул игелекле, гадел, туры гамәлләр кылды.
Аллаһы йортындагы хезмәткә, Аллаһы канунының һәм боерыкларының үтәлешенә кагылган һәрбер эшне Хизәкыйя үз Алласының йөз нурын эзләп, бөтен йөрәген биреп башкарды, шуңа күрә һаман уңышка ирешә торган булды.
Хизәкыйя тугрылык белән башкарган әнә шундый эшләрдән соң, Ашшур патшасы Санхериб Яһүдә җиренә аяк басты һәм, андагы ныгытылган калаларны үз кулына төшермәкче булып, аларны камап алды.
Санхерибнең Иерусалимгә каршы сугыш башларга җыенганын күреп, Хизәкыйя
үзенең түрәләре вә баһадирлары белән киңәшләшкәннән соң, шәһәр читендәге су чыганакларын күмеп куярга хәл кылды; һәм тегеләр аңа бу эштә ярдәм иттеләр.
Бик күп халык җыелып килеп бар булган чишмәләрне һәм ил буйлап аккан елганы буып куйдылар. «Ни өчен әле Ашшур патшалары, монда килеп, мул суга тиенергә тиеш», – диде алар.
Хизәкыйя, зур тырышлык күрсәтеп, җимерелгән диварны торгызды, аның өстенә манаралар күтәрде, тышкы яктан тагын бер кат дивар төзеде, Давыт шәһәрендәге Милло ныгытмасын төзекләндерде, күп итеп корал һәм калкан әзерләде.
Аннары, халык белән җитәкчелек итәр өчен, гаскәрбашлары билгеләде һәм аларны шәһәр капкасы янындагы мәйданга җыеп алып:
– Нык һәм батыр булыгыз, Ашшур патшасыннан һәм аның белән килгән чирүдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын алардан, чөнки аныкына караганда безнең яктагы көч зуррак.
Аның ягында бәдәни көч булса, безгә Раббы Аллабыз ярдәм итәчәк, безнең якта Ул көрәшәчәк, – дип, аларны рухландырды. Яһүдә патшасы Хизәкыйя сүзләреннән халык дәртләнеп-гайрәтләнеп китте.
Үзенең бөтен гаскәре белән Лахиш шәһәрен камалышта тоткан Ашшур патшасы Санхериб шушы вакыйгалардан соң үзенең хезмәтчеләрен Иерусалимгә юллады, һәм аның хезмәтчеләре Яһүдә патшасы Хизәкыйя белән Иерусалимдә яшәүче бөтен яһүдиләргә шушы сүзләрне җиткерде:
– Ашшур патшасы Санхериб болай ди: камалган Иерусалимдә сез нәрсәгә өметләнеп утырасыз?
«Раббы Аллабыз безне Ашшур патшасы кулыннан коткарыр», – дип, Хизәкыйя сезне саташтыра гына; ачлыктан, сусызлыктан һәлакәткә дучар итә ул сезне.
Калкулыкларда Аңа гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен әнә шул Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: «Бары тик бер мәзбәх каршында гына сәҗдә кылып, шунда гына корбан китерегез», – дип әйтте түгелме?!
Башка мәмләкәтләрдә яшәүче барча халыклар белән минем һәм ата-бабаларымның нәрсәләр кылганын әллә белмисезме?! Шул халыкларның илаһларыннан берәрсе минем кулдан үз җирен коткарып калдымы?!
Минем ата-бабаларым кырып бетергән барча халыкларның кайсы илаһы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп сезнең Аллагыз минем кулдан сезне коткарыр икән?!
Инде хәзер Хизәкыйя сезне саташтырып юлдан яздырмасын, ышанмагыз аңа. Һичбер халыкның яисә патшалыкның илаһы үзенең халкын миннән һәм ата-бабаларымның кулыннан коткарып кала алмаганны, сезнең Аллагыз да минем кулдан сезне берничек тә коткара алмаячак.
Санхерибнең хезмәтчеләре Раббы Аллага һәм Аның колы Хизәкыйягә каршы әле байтак сүзләр сөйләделәр.
Исраилнең Раббы Алласын мәсхәрәләп Санхериб әле хатлар да язды, Аңа каршы «башка мәмләкәт халыкларының илаһлары үз халкын минем кулдан коткара алмаган кебек, Хизәкыйянең Алласы да Үз халкын минем кулдан коткара алмаячак» дип сөйләнде.
Ашшур патшасының хезмәтчеләре кала диварында басып торган Иерусалим халкына яһүд телендә һаман кычкыра бирделәр. Шул рәвешле алар, Иерусалим халкын куркуга төшереп, каланы басып алырга ниятләнә иделәр.
Иерусалим Алласы турында алар башка мәмләкәт халыкларының илаһлары – адәм кулы белән ясалган пот-сыннары турында сөйләгәндәй сөйләштеләр.
Шуннан Хизәкыйя патша һәм Амотс углы пәйгамбәр Ишагыйя күкләргә юллап дога кылдылар;
һәм Раббы Үзенең фәрештәсен җибәреп, әлеге фәрештә Ашшур патшасының гаскәрендәге бөтен батыр сугышчыларны, гаскәр башлыгын һәм түрәләрне кырып бетерде. Ашшур патшасы, тәмам хур булып, үз җиренә әйләнеп кайтты. Беркөн, үз илаһының йортына кергәч, угылларыннан берничәсе аны кылыч белән чабып үтерде.
Шул рәвешле, Раббы Хизәкыйягә һәм Иерусалим халкына Ашшур патшасы Санхерибтән, шулай ук башка дошманнарыннан котылу алып килде; Ул аларны һәр тарафтан саклый торган булды.
Бик күпләр Раббыга корбаннар һәм Яһүдә патшасы Хизәкыйягә бүләккә Иерусалим каласына затлы әйберләр алып килделәр. Шушы хәлләрдән соң бар халыклар арасында аның даны үсә генә барды.
Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Ул Раббыга дога кылды, һәм Раббы аны ишетте – терелүенә ишарә итүче бер билге күрсәтте.
Әмма аның йөрәге тәкәбберләнеп китте, һәм ул үзенә карата кылынган игелеккә рәхмәтен белдермәде. Шуның өчен аның үзенә һәм Яһүдә белән Иерусалимгә Раббының каһәре төште.
Шуннан Хизәкыйя, йөрәгендәге тәкәбберлекне басып, Иерусалим халкы белән бергә түбәнчелек күрсәтә алды; шул сәбәпле, Хизәкыйя патшалык иткән чорда, аларга Раббының каһәре төшмәде.
Хизәкыйя өлешенә байлык та, дан да мулдан бирелде; үзендәге көмешне, алтынны, асылташларны, хуш исле сумала-майларны, калканнарны, барлык затлы әйберләрне саклар өчен ул хәзинә саклагычлары эшләтте,
җир тудырган уңышны, шәраб вә майларны саклар өчен келәтләр, эреле-ваклы маллар өчен араннар, көтүләр өчен утарлар төзетте.
Хизәкыйя үзенә калалар да салдырды. Аның көтү-көтү вак һәм эре терлеге шактый күп иде, чөнки Аллаһы аңа мал-мөлкәтне күпләп бирде.
Гихон суларын башланган җирендә буып куеп, Давыт шәһәренең көнбатыш ягына агып төшә торган итеп эшләтүче дә шул ук Хизәкыйя булды. Нинди эшкә тотынса да, ул шунда уңышка иреште.
Бервакыт, илдә пәйда булган могҗизалы бер галәмәт хакында белешер өчен Бабил түрәләре җибәргән илчеләр килгәч кенә, Хизәкыйяне сынар һәм аның күңел төпкелендә ниләр ятканын белер өчен, Аллаһы аны ялгызын калдырды.
Хизәкыйянең тугрылыгы һәм ул патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар хакында Яһүдә вә Исраил патшаларының елъязмасында, Амотс углы пәйгамбәр Ишагыйягә иңгән күренешләр турындагы язмада бәян ителгән.
Хизәкыйя, дөнья куеп, Давыт угыллары җирләнгән төрбәләрдән югарырак бер урында дәфен кылынды; бөтен яһүдиләр вә Иерусалим халкы аны хөрмәтләп озатты. Аның урынына патша булып углы Менашше килде.
Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте.
Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды.
Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында: «Минем исемем Иерусалимдә мәңге сакланыр», – дип әйтсә дә.
Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды,
Бен-Һинном үзәнендә үзенең угылларын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек, сихерчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды.
Менашше үзе ясаган бер илаһның сынын Аллаһы йортына кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Аллаһы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр.
Әгәр Исраил халкы Муса аша Мин кушкан бөтен Канунны, кагыйдә вә карарларымны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам».
Әмма Менашше Яһүдәне һәм Иерусалим халкын шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр.
Раббы Менашшены дә, аның халкын да кисәтеп карады, әмма Аның сүзенә колак салучы булмады.
Шуннан Раббы Менашше өстенә Ашшур патшасының гаскәрбашларын җибәреп, тегеләр аны әсир иттеләр һәм ыргаклар белән эләктерделәр дә, богау салып, Бабилгә озаттылар.
Бәлагә тарыгач, Менашше үзенең Раббы Алласына ялварырга кереште, ата-бабаларының Алласы каршында түбәнчелек белән тәүбә итте.
Ул Аңа догаларын юллады, һәм Раббы, аны ишетеп, гозерләрен кабул кылды – Менашшены кабат Иерусалимгә кайтартып тәхетенә утыртты. Әнә шулай итеп Менашше Раббының Аллаһы булуына инанды.
Шушы хәлләрдән соң Менашше Давыт шәһәренең тышкы диварын төзетте. Әлеге дивар Гихон чишмәсеннән көнбатышта булып, Балык капкасына кадәр сузылган һәм Офел калкулыгын уратып алган иде. Менашше аны бик биек итеп күтәрде. Аннары ул Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларында гаскәр башлыклары билгеләп куйды.
Шулай ук ул, Раббы йортындагы чит илаһларны һәм үзе куйдырган потны алып ташлап, Раббы йорты урнашкан тауда һәм Иерусалимдә төзегән бөтен мәзбәхләрне җимереп, шәһәр читенә чыгарып ыргытты.
Аннары ул Раббы мәзбәхен кабат төзетте һәм шунда татулык корбаны вә рәхмәт бүләге китерде, Исраилнең Раббы Алласына хезмәт итегез дип, Яһүдә халкына әмер бирде.
Әмма халык, үзенең Раббы Алласына багышласа да, корбанны әле һаман калкулыкларда китерә бирде.
Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның үз Алласына юллаган догасы, гаиптән хәбәр бирүчеләр Исраилнең Раббы Алласы исеменнән аңа сөйләгән сүзләр – һәммәсе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Менашшеның догасы һәм Аллаһының аңа биргән җавабы, түбәнчелек күрсәтеп тәүбә иткәнчегә кадәр Менашшеның кылган гөнаһлары, аның тугрылык сакламавы турында, калкулыклар төзеткән, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар, пот-сыннар куйдырган урыннар турында Хозай язмаларында бәян ителгән.
Менашше, дөнья куеп, үз сараенда дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.
Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте.
Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде; атасы Менашше ясаткан пот-сыннарга корбаннар китерде, аларга табынды.
Ул, атасы Менашшедан аермалы буларак, Раббы алдында түбәнчелек белән тәүбә итмәде, киресенчә, гөнаһлы эшләрен арттырганнан-арттыра гына барды.
Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар.
Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды.
Тәхеткә утырганда, Йошиягә сигез яшь булып, Иерусалимдә ул утыз бер ел дәвамында идарә итте.
Йошия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, уңга-сулга тайпылмыйча бабасы Давыт юлыннан йөрде.
Патшалык итүенең сигезенче елында ул, әле үсмер егет чагында ук, ерак бабасы Давыт табынган Аллаһының йөз нурын эзли башлады; ә уникенче елында исә Яһүдә һәм Иерусалим җирен калкулыклардан, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан, потлардан һәм коеп эшләнгән сыннардан арындырырга тотынды.
Халык аның күз алдында Багал мәзбәхләрен җимерде һәм шулар янындагы хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен дә сүтте; алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны, потларны, коеп эшләнгән сыннарны ваткалап, көл-тузанга әйләндереп, әлеге илаһларга корбан китерүчеләрнең каберләре өстенә сипте.
Шул мәзбәхләрдә Йошия каһиннәрнең сөякләрен дә яндырды; шул рәвешле, Яһүдә вә Иерусалим җирләрен нәҗестән арындырды.
Ул шулай ук Нәптали төбәгенә кадәр сузылган Менашше, Эфраим, Шимун ыруглары калаларында һәм аларның әйләнә-тирәсендә бушап калган җирләрдә
мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны юк итте, потларны көл-тузанга әйләндерде, Исраил җирендәге хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен кырып бетерде; аннары Иерусалимгә әйләнеп кайтты.
Патшалык итүенең унсигезенче елында Йошия, илне һәм Изге йортны нәҗестән арындырганнан соң, Асалья углы Шапанны, шәһәр башлыгы Магасеяне һәм Йоәхәз углы елъязмачы Йоахны чакыртып, аларны үз Раббы Алласының йортын төзекләндерергә җибәрде.
Алар, баш рухани Хилкыйя янына килеп, Аллаһы йортына китерелгән көмешне аңа тапшырдылар. Әлеге көмешне бусага төбендә сакта торучы левиләр Менашше һәм Эфраим ыругыннан, башка исраилиләрдән, Яһүдә һәм Беньямин ыругыннан, Иерусалимдә яшәүчеләрдән җыйганнар иде.
Шушы көмеш Раббы йортында төзү эшләре белән җитәкчелек итүчеләр кулына тапшырылды. Алар исә аны Раббы йортын төзәтү-яңарту белән шөгыльләнүче эшчеләргә түләде,
Яһүдәнең әүвәлге патшалары кайгыртып тормаганга күрә, тәмам җимерелгән бинаны төзекләндерергә эшкәртелгән таш һәм өрлек-бәпкәлек агач сатып алыр өчен, балта осталарына һәм төзүчеләргә бүлеп бирде.
Төзелештә катнашучылар намус белән эшләде; аларга күз-колак булыр өчен, левиләрдән Мерари угыллары Яхат белән Убадия һәм Коһат угыллары Зәкәрия белән Мешуллам билгеләнде. Уен коралларында уйный белүче барлык левиләр
йөк ташучыларның һәм һәртөрле вазифа башкаручыларның эшен күзәтте; левиләрнең кайберләре кәтип, назыйр, капка сакчылары иде.
Раббы йортында җыйналган көмешне алып чыккан вакытта, рухани Хилкыйя Раббының Муса аркылы биргән Канун китабына тап булды.
Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга сузды.
Шапан исә, китапны патшага алып барып: – Синең хезмәтчеләрең үзләренә йөкләнгән һәр эшне башкаралар;
Раббы йортында булган көмешне алар төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырдылар, – дип хисап бирде.
Аннары кәтип Шапан: – Рухани Хилкыйя миңа бер китап бирде, – дип, аны патшага укып күрсәтте.
Канун сүзләрен ишетүгә патша, өстендәге киемнәрен ертып,
Хилкыйягә, Шапан углы Ахикамга, Михә углы Абдунга, кәтип Шапанга һәм патша хезмәтчесе Асаягә:
– Барыгыз, минем хакка, Исраил белән Яһүдәдә калган халык хакына әлеге табылдык китапта язылган сүзләр турында Раббыдан сорап белешегез; Раббының безгә кабынган ачуы зурдыр, чөнки ата-бабаларыбыз Аның сүзенә колак салмадылар – әлеге китапта язылганнар буенча гамәл кылмадылар, – дип боерды.
Шуннан соң Хилкыйя һәм патша җибәргән кешеләр, Иерусалимнең икенче төбәгенә барып, кием-салымнарны карап-барлап торучы Хасрадан туган Такһат углы Шаллумның хатыны – пәйгамбәр Хулда белән киңәштеләр.
Хулда аларга: – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди! Сезне Минем янга җибәргән кешегә,
Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – Яһүдә патшасы Йошия каршында укыган китапта телгә алынган барлык ләгънәт-каһәрләрне яудырырмын.
Миннән йөз чөереп, чит илаһларга багышлап корбан китергән, кылган бөтен гамәлләре белән ярсуымны кузгаткан өчен, бу урынга Минем ачуым чыкты, һәм ул басылырлык түгел».
Сезне Раббыдан сорашып-белешер өчен җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: «Исраилнең Раббы Алласы син ишеткән сүзләр хакында болай ди:
„Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә карата әйтелгән Аллаһы сүзләрен ишеткәннән соң, син, йөрәгең йомшап, Аллаһы алдында түбәнчелек күрсәткән өчен, өстеңдәге киемнәреңне ертып Минем каршыда күз яшьләре түккән өчен, Мин сине ишеттем, – ди Раббы. –
Әнә шуның өчен Мин сине ата-бабаларың янына озатырмын, һәм син, шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин җибәрәсе барлык бәла-казаларны күрмичә, тынычлыкта дәфен кылынырсың“», – диде. Әлеге җавапны хәбәрчеләр патшага җиткерделәр.
Шуннан патша, кешеләр җибәреп, Яһүдә белән Иерусалимнең бөтен өлкәннәрен үз янына җыеп алды,
һәм яһүдиләр, Иерусалимнең бар халкы, руханилар, левиләр, олысы-кечесе белән бергә Раббы йортына юнәлде. Шунда ул аларга Раббы йортында табылган Килешү китабындагы сүзләрнең бөтенесен кычкырып укып бирде.
Үз урынына басып ул: «Әлеге китапта язылган Килешүнең сүзләрен үтәр өчен, мин Раббы юлыннан йөрермен, бар йөрәгем вә җаным белән Аның боерыкларына, күрсәтмәләренә һәм кагыйдәләренә буйсынырмын», – дип, Раббы белән Килешүне раслады.
Шуннан соң патша Иерусалимдә һәм Беньямин җирендә яшәүчеләрнең һәммәсенә әлеге Килешүгә кушылырга боерды; һәм Иерусалим халкы Аллаһының, ата-бабалары Алласының Килешүе буенча эш итә башлады.
Шул рәвешле, Йошия исраилиләр яшәгән бөтен җирләрдән җирәнгеч саналган пот-сыннарны себереп түкте һәм Исраил җирендә көн күргән бөтен халыкка үзләренең Раббы Алласына хезмәт итәргә әмер бирде; һәм Йошия исән чакта, халык үз ата-бабаларының Раббы Алласы юлыннан тайпылмады.
Йошия Иерусалимдә Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәме уздырды; беренче айның ундүртенче көнендә бәйрәм хөрмәтенә алар корбан бәрәне чалдылар.
Йошия, руханиларга үз вазифаларын үтәргә кушып, аларны Раббы йортындагы хезмәтләрен башкаруга рухландырды.
Үзләрен Раббыга багышлаган һәм бөтен Исраил халкына гыйлем биргән левиләргә ул: – Изге сандыкны Исраил патшасы Давыт углы Сөләйман төзеткән Аллаһы йортына кертеп урнаштырыгыз, – диде. – Моннан ары аны җилкәгездә күтәреп йөртүнең ихтыяҗы юк; инде Раббы Аллагызга һәм Аның халкы Исраилгә хезмәт итегез.
Исраил патшасы Давыт һәм аның углы Сөләйман биргән күрсәтмәдәгечә, гаилә-гаилә булып хезмәткә әзерләнегез;
гаилә-йортлары буенча төркемнәргә бүленгән халкыгызның вәкилләре буларак изге урында башка левиләр янында басып торыгыз.
Бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәне чалыгыз һәм үзегезне пакьләгез, Муса аша Раббы әйткәнчә, корбан малын кардәшләрегез өчен әзерләгез.
Аннары Йошия, шунда җыелган халыкка дип, вак терлектән утыз мең баш сарык бәрәнен һәм кәҗә бәтиен, шулай ук өч мең баш эре терлекне бәйрәм хөрмәтенә корбанга китерде. Болар һәммәсе патшаның үз мөлкәтеннән иде.
Аның түрәләре дә халыкка, руханиларга һәм левиләргә ихтыяри бүләкләрен бирде. Аллаһы йорты өчен җаваплы Хилкыйя, Зәкәрия һәм Ехиел бәйрәм хөрмәтенә корбанга дип руханиларга ике мең алты йөз баш вак терлек һәм өч йөз баш эре терлек бүләк иттеләр.
Шулай ук левиләрнең башлыклары – Кенанья, аның ир туганнары Шәмәгыйя һәм Нетанел, шулай ук Хәшәбия, Егыил һәм Йозабад – бәйрәм хөрмәтенә корбанга дип левиләргә биш мең баш вак һәм биш йөз баш эре терлек бүләк иттеләр.
Хезмәт кылу өчен әзерлек тәмамланганнан соң, патша боерганча, руханилар үз урынына, левиләр үз төркеменә килеп басты.
Шуннан левиләр бәйрәм хөрмәтенә корбан бәрәннәре чалдылар; һәм руханилар алар кулыннан корбан малының канын алып мәзбәхкә сиптеләр, левиләр исә корбан бәрәннәренең тиресен туный тордылар.
Муса китабында язылганча, корбан бәрәннәренең Раббыга багышлап яндырылырга тиешле өлешен аерып алып һәр гаилә-йортка таратып чыктылар. Аннары эре терлек белән дә шул ук эшне башкардылар.
Шуннан соң, йола кушканча шартын китереп, корбан бәрәнен утта кыздырдылар, изге корбанны исә, казаннарда, чүлмәкләрдә, табаларда пешереп, тиз-тиз бар халыкка таратып чыктылар.
Рухани Һарун угыллары төнгә кадәр тулаем яндыру корбаны китерү һәм эч мае яндыру белән мәшгуль булганга күрә, левиләр үзләре һәм руханилар өчен әнә шуннан соң гына әзерли алдылар. Шулай итеп, левиләр үзләре өчен дә, рухани Һарун угыллары өчен дә әзерләде.
Давыт һәм Асаф, Һеман һәм патшаның гаиптән хәбәр бирүчесе Едутун билгеләгәнчә, җырчы Асаф угыллары үз урыннарында басып тордылар; капка сакчылары да һәрбер капка төбендә сакта булды, чөнки аларга хезмәт урынын ташлап китүнең хаҗәте юк иде, чөнки алар өчен барысын да кардәшләре – левиләр әзерләп бирде.
Шулай итеп, Йошия патшаның әмере нигезендә Раббыга багышланган барча хезмәтләр башкарылды: Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр һәм Раббы мәзбәхендә тулаем яндыру корбаны китерделәр.
Котылу бәйрәмен уздырган исраилиләр шунда җиде көн дәвамында Төче күмәч бәйрәмен үткәрделәр.
Исраилдә Шемуил пәйгамбәр заманыннан бирле Котылу бәйрәмен шулай зурдан уздырганнары юк иде әле. Йошия патша, руханилар, левиләр, бөтен Яһүдә, Исраил һәм Иерусалим халкы үткәргән кебек итеп Исраил патшаларыннан моңарчы беркемнең дә Котылу бәйрәмен алай уздырганы булмады.
Әлеге бәйрәм Йошия патшалыгының унсигезенче елында үткәрелде.
Йошия Изге йортта бөтен эшләрне тәмамлаганнан соң, Мисыр патшасы Нехо Фырат елгасы буендагы Кәркәмеш шәһәренә яу белән кузгалды; Йошия аңа каршы күтәрелде.
Әмма Нехо: – Яһүдә патшасы, ни кирәк сиңа миннән? Минем сиңа каршы яу чабуым түгел, бүген мин дошманым белән алышырга барам. Аллаһы миңа ашыгырга кушты, һәм Ул минем юлдашымдыр; каршы килмә Аңа, юкса харап итәр, – дип, аның янына үзенең илчеләрен җибәрде.
Ләкин Йошия үзе алган юлдан чигенмәде, өс-башын алыштырды да сугышка әзерләнде; Аллаһының Нехога әйткән сүзләренә колак салмады – Мегиддо тигезлегенә алышырга чыкты.
Шунда укчылар Йошия патшага аттылар, һәм патша үзенең хезмәтчеләренә: – Алып китегез мине биредән, мин авыр яраландым, – диде.
Хезмәтчеләре аны сугыш арбасыннан төшереп икенче арбасына күчереп утырттылар да Иерусалимгә алып кайттылар. Шунда ул җан тәслим кылды; аның җәсәден ата-бабалары төрбәсендә дәфен кылдылар. Йошияне югалту кайгысыннан бөтен Яһүдә һәм Иерусалим күз яшьләре түкте.
Йошиягә багышлап Иремия кайгы җыры язды; һәм бүгенге көндә дә бөтен җырчы ир-егетләр вә хатын-кызлар Йошияне искә алып шушы кайгы җырын башкаралар; бу – Исраилдә гадәткә кергән; әлеге җыр Кайгы җырлары китабында да урын алган.
Йошия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның Раббы канунына муафыйк булган игелекле эшләре, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Шуннан илнең халкы Йошия углы Яһүәхәзне атасы урынына Иерусалимдә патша итеп куйды.
Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте.
Мисыр патшасы, аны Иерусалимдәге тәхетеннән бәреп төшереп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте.
Мисыр патшасы Нехо, Яһүәхәзнең ир туганы Эльякыймны Яһүдә һәм Иерусалим өстеннән патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Эльякыймның ир туганы Яһүәхәзне исә Мисырга алып китте.
Тәхеткә утырганда, Яһоякыймга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Яһоякыйм Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Бабил патшасы Нәбухаднессар аңа һөҗүм итте дә, бакыр богау салып, аны Бабил җиренә алып китте.
Нәбухаднессар, Раббы йортындагы әйберләрнең дә бер өлешен үзе белән Бабилгә алып китеп, аларны үзенең Бабилдәге сараена кертеп урнаштырды.
Яһоякыйм патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның чирканыч эшләре һәм барлык гаепләре Исраил вә Яһүдә патшаларының китабында бәян ителгән. Аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.
Тәхеткә утырганда, Яһояхинга унсигез яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай да ун көн дәвамында идарә итте. Яһояхин Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Яз җиткәч, Нәбухаднессар патша, үзенең кешеләрен җибәреп, аны Раббы йортындагы зиннәтле әйберләр белән бергә Бабилгә алып кайтырга боерды, ә аның якын туганы Сәдыкыйяне исә Яһүдә белән Иерусалим өстеннән патша итеп куйды.
Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте.
Ул үз Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды һәм Раббы сүзләрен җиткерүче Иремия пәйгамбәр алдында түбәнчелек күрсәтмәде.
Ул шулай ук Аллаһы исеме белән антлар эчергән Нәбухаднессар патшага каршы баш күтәрде. Йөрәге тәмам каткан, үҗәт Сәдыкыйя Исраилнең Раббы Алласына йөзе белән борылырга теләмәде.
Руханиларның башлыклары да, халык үзе дә, чит халыкларның әшәке гамәлләренә ияреп, Иерусалимдәге Раббы изгеләндергән йортны нәҗесләп, туры юлдан һаман ныграк тайпыла бирделәр.
Ата-бабаларының Раббы Алласы, Үз халкын һәм Үз торагын кызганып, алар янына һаман хәбәрчеләрен җибәрә торды.
Әмма алар Аллаһы хәбәрчеләрен мәсхәрәләде генә, Аллаһы сүзләрен игътибарга алмыйча, Аның пәйгамбәрләрен мыскыл итте. Ахыр чиктә Раббының Үз халкына булган ярсуы ташып түгелде, һәм һичкемнең котылыр чарасы калмады.
Алар өстенә Ул Бабил патшасын котыртты, һәм шул патша Изге йортта аларның егетләрен кылычтан уздырды, ни егетләрне, ни гыйффәтле кызларны, ни өлкәннәрне, ни авыру-сырхауларны аямады; Аллаһы аларны шушы патша кулына тапшырды.
Бабил патшасы Аллаһы йортындагы әйберләрнең зурысын-кечесен, Раббы йортындагы хәзинәне, патшаның, аның түрәләренең хәзинәсен дә Бабилгә алып китте.
Аллаһы йортына ут салынды, Иерусалим дивары җимерелде, барча сарайлар янып бетте, бөтен кыйммәтле-затлы әйберләр көл-тузанга әйләнде.
Кылычтан исән калган кешеләрне әлеге патша Бабилгә сөрде; алар ул җирдә аның һәм угылларының колы булды. Бу хәл Фарсы патшалыгы көч туплаганчы
шулай дәвам итте; Иремия аша Раббы әйткәнчә, шимбә көнне ял иткәндәй җир җитмеш ел буена вәйран хәлдә ятты.
Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.
Фарсы патшасы Кир белдерәдер: Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты. Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – юлга кузгалсын.
Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.
Фарсы патшасы Кир белдерәдер: Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты.
Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – Яһүдәдәге Иерусалимгә барып, Исраилнең Раббы Алласына, Иерусалим Алласына йорт салсын.
Сөргенче яһүдиләр яшәгән һәммә урында җирле халык аларга алтын, көмеш, бүтән төрле мөлкәт вә терлек, шулай ук Иерусалимдәге Аллаһы йорты өчен ихтыяри иганә биреп ярдәмләшсен.
Яһүдә вә Беньямин ыругларының нәсел башлыклары, руханилар, левиләр вә Аллаһы тарафыннан рухлары уятылган һәркем Раббы йортын төзер өчен Иерусалимгә барырга әзерләнде.
Аларның барлык күршеләре, Аллаһы йорты өчен дип бирелгән һәртөрле ихтыяри иганәдән тыш, көмеш савыт-саба, алтын, бүтән төрле мөлкәт, терлек вә кыйммәтле әйберләр белән ярдәм күрсәтте.
Заманында Нәбухаднессар, Иерусалимнән алып китеп, үз илаһы йортына куйган Раббы йорты савытларын Фарсы патшасы Кир үз кулы белән
хәзинә сакчысы Митредатка тапшырды; Митредат исә, аларның исәбен алып, Яһүдәнең ыругбашы Шешбасарга бирде.
Анда менә нәрсәләр бар иде: утыз данә – алтын, мең данә – көмеш һәм егерме тугыз данә бүтән төрле тәлинкә;
утыз данә – алтын, дүрт йөз ун данә көмеш касә, мең данә башка төр савыт-саба.
Алтын вә көмеш савытларның саны җәмгысы биш мең дүрт йөз данә иде. Кайчандыр Бабилгә сөрелгән яһүдиләр Иерусалимгә әйләнеп кайткан чакта, әлеге савытларның һәммәсен Шешбасар үзе белән алды.
Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Сераяһ, Ригълая, Мәрдәкәй, Билшан, Миспар, Бигвәй, Рәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:
Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше;
Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше;
Арах нәселеннән – җиде йөз җитмеш биш кеше;
Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унике кеше;
Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше;
Затту нәселеннән – тугыз йөз кырык биш кеше;
Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше;
Бани нәселеннән – алты йөз кырык ике кеше;
Бебай нәселеннән – алты йөз егерме өч кеше;
Әзгәд нәселеннән – мең ике йөз егерме ике кеше;
Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш алты кеше;
Бигвәй нәселеннән – ике мең илле алты кеше;
Әдин нәселеннән – дүрт йөз илле дүрт кеше;
Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше;
Бесай нәселеннән – өч йөз егерме өч кеше;
Йора нәселеннән – йөз унике кеше;
Хашум нәселеннән – ике йөз егерме өч кеше;
Гиббар нәселеннән – туксан биш кеше;
чыгышы белән Бәйт-Лехемнән булганнар – йөз егерме өч кеше;
чыгышы белән Нетофадан булганнар – илле алты кеше;
чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше;
чыгышы белән Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше;
чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше;
чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше;
чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше;
чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – ике йөз егерме өч кеше;
чыгышы белән Нәбудан булганнар – илле ике кеше;
чыгышы белән Мәгбиштән булганнар – йөз илле алты кеше;
чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше;
чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше;
чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме биш кеше;
чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше;
чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең алты йөз утыз кеше.
Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше;
Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше;
Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше;
Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.
Левиләр: Ешуа һәм Кадмиел нәселеннән (Һодавия токымыннан) – җитмеш дүрт кеше.
Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз егерме сигез кеше.
Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – барысы йөз утыз тугыз кеше.
Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе,
Кыйрос нәселе, Сыйгаһа нәселе, Падон нәселе,
Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Гаккуб нәселе,
Хәгәб нәселе, Шалмай нәселе, Ханан нәселе,
Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе, Реһая нәселе,
Рәсин нәселе, Ныкода нәселе, Гәззәм нәселе,
Узза нәселе, Пасеах нәселе, Бесай нәселе,
Асна нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпусим нәселе,
Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе,
Баслут нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе,
Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе,
Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.
Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перуда нәселе,
Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе,
Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Ами нәселе.
Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.
Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.
Руханилар нәселеннән: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары.
Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар.
Өлкә башлыгы аларга: « Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.
Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде.
Алардан тыш, ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз җырчы ир вә хатын-кыз,
шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр,
дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.
Иерусалимдәге Раббы йортына килгәч, кайбер ыруг башлыклары, аның элекке нигезен торгызу өчен, ихтыяри иганә бирделәр.
Алар, нинди мөлкәткә ия булуларына карап, бу эшне башкару өчен, хәзинәгә алтмыш бер мең дарик алтын, биш мең мина көмеш вә йөз руханины киендерерлек кием бирделәр.
Шулай итеп, руханилар, левиләр, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә барлык исраилиләр үз шәһәрләрендә яши башлады.
Исраилиләр үз шәһәрләрендә төпләнгәннән соң, җиденче ай башында, бөтенесе бер булып, Иерусалимгә җыелды.
Шунда Йосадак углы Ешуа, аның хезмәттәш руханилары, Шеһалтиел углы Зеруббабел, аның хезмәттәшләре, Аллаһы кешесе Муса канунында язылганча, корбан яндыру өчен мәзбәх корырга тотындылар.
Шул җирдә яшәүче халыклардан курыксалар да, мәзбәхне әүвәлге урынында кордылар һәм иртәле-кичле аның өстендә, Раббыга багышлап, корбаннар яндыра башладылар.
Канунда язылганча, Чатырлар бәйрәме үткәрделәр – көн дә тиешле сандагы корбаннарны яндырдылар.
Аннары Яңа Ай бәйрәмендә вә Раббыга багышланган барлык бәйрәмнәрдә корбаннар яндырылды, теләгән һәркем Раббыга ихтыяри иганә бирде.
Җиденче айның беренче көненнән Раббыга тулаем яндыру корбаннары китерә башладылар. Бу вакытта Раббы йортының нигезе салынмаган иде әле.
Фарсы патшасы Кир рөхсәте буенча, таш кисүчеләргә вә балта осталарына көмеш белән түли башладылар, Сидун һәм Сур кешеләренә, диңгез буйлап Ливаннан Яфуга эрбет агачы алып кайтсыннар өчен, ризык, эчемлек вә зәйтүн мае бирә башладылар.
Аллаһының Иерусалимдәге йортына килгәннең икенче елында, икенче айда Шеһалтиел углы Зеруббабел, Йосадак углы Ешуа һәм аларның барча хезмәттәшләре, руханилар, левиләр һәм әсирлектән Иерусалимдәге Аллаһы йортына әйләнеп кайтучылар эшкә тотынды. Яше егермедән узган левиләр төзү эшләренә күзәтчелек итәргә тиеш булды.
Левиләрдән Ешуа, аның угыллары һәм кардәшләре, Кадмиел һәм аның угыллары (Яһүдәнең нәсел варислары), шулай ук Хенададның угыл-оныклары һәм кардәшләре бергәләп Раббы йортын салучыларны күзәтеп тордылар.
Төзүчеләр Раббы йортының нигезен салгач, Исраил патшасы Давыт калдырган күрсәтмә буенча, руханиларны, үз киемнәренә киендереп, быргылар кычкыртырга, ә Асаф нәселендәге левиләрне, тәлинкәләр уйнатып, Раббыны данларга куйдылар.
Алар чиратлашып Раббыны мактадылар, Аңа рәхмәтләр яудырдылар: «Ул – игелекле, Исраилгә мәрхәмәте мәңгелектер!» – дип җырладылар. Ә барча халык, Раббы йортының нигезе салынганга, кычкырып-кычкырып Раббыны данлады.
Аллаһының элеккеге йортын күргән өлкән яшьтәге руханилар, левиләр вә ыруг башлыклары, яңа йортның нигезен күреп кычкырып елады, халыкның күбесе исә сөенеп гөрләште.
Елаган, шатланышкан авазларны бер-берсеннән аерырлык түгел иде, һәм бу авазлар бик еракларга ишетелеп торды.
Яһүдә белән Беньямин ыругының дошманнары, сөргеннән кайткан халыкның Раббыга, Исраил Алласына, йорт салуын ишетеп,
Зеруббабел һәм ыруг башлыклары янына килделәр дә: – Әйдәгез, без дә сезнең белән бергә йорт төзик, чөнки без дә сезнең Аллагызга табынабыз һәм Ашшур патшасы Эсар-Хаддон безне монда күчергәннән бирле Аңа корбаннар китерәбез, – диделәр.
Ләкин Зеруббабел вә Ешуа, Исраилдәге нәсел башлыкларының бүтәннәре дә аларга болай дип җавап бирде: – Аллабызга йортны сез безнең белән бергә салмаячаксыз! Фарсы патшасы Кир боерганча, Исраилнең Раббы Алласына йортны үзебез генә корачакбыз.
Шуннан соң җирле халык, яһүдиләрне йорт салу ниятеннән кайтармакчы булып, аларны куркытырга, төзелеш эшләрен туктатырга тырышты,
аларга каршы көрәшер өчен, киңәшчеләр яллады. Шушы хәл Фарсы патшасы Кир дөнья куеп, тәхеткә Дәрәвеш патша утырганчы дәвам итте.
Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
Соңрак, Фарсы илендә Артахшаста патша хакимлек иткән көннәрдә дә, Бишлам, Митредат, Табеил һәм аларның иярченнәре Фарсы патшасы Артахшастага бер хат яздылар. Әлеге хат, арамей телендә язылып, тәрҗемә ителгән иде.
Өлкә идарәчесе Рәхум белән кәтип Шимшай Иерусалимгә каршы Артахшаста патшага бер хат язып җибәрделәр. Хатта болай диелгән иде:
Өлкә идарәчесе Рәхум, кәтип Шимшай һәм аларның хезмәттәшләре – хөкемчеләр, башлыклар, түрәләр; шулай ук фарсылар, әреклеләр, бабиллеләр, Шушаннан килгән Элам халкы,
бөек вә шөһрәтле Оснаппар тарафыннан Самарея шәһәрләренә һәм Елга аръягындагы башка шәһәрләргә куылган халыклар хат яза.
Артахшаста патшага җиткерелгән хатның күчермәсе: Патша Артахшастага Елга аръягында яшәүче колларыннан.
Патшага мәгълүм булсын ки, Синең илеңнән безнең тарафка, Иерусалимгә килеп урнашкан яһүдиләр шул фетнәчел, юньсез шәһәрне яңадан кора башладылар, инде нигезләрен ныгытып, диварларын төзеп яталар.
И патшабыз, хәбәрдар бул: бу шәһәрне яңадан салып, диварларын торгызсалар, яһүдиләр ясак та, салым да, юл салымы да түләмәячәкләр, шул рәвешле патша казнасына зыян киләчәк.
Патшага бурычлы булганга, аңа зыян килүен теләмибез, шуңа күрә хәбәребезне юллыйбыз:
ата-бабаларыңның елъязма китапларын карап чыксыннар. Шул китаплардан укып, син әлеге шәһәрнең фетнәчел һәм патшалар белән өлкә түрәләренә бәла китерә торган шәһәр булуын күрерсең. Анда элек-электән гаугалар чыгып торганын, аның шул сәбәпле җимерелгәнен күрерсең.
И патшабыз, сиңа белдерәбез: бу шәһәр төзелеп бетсә, диварлары күтәрелсә, Елга аръягында хакимлек итә алмаячаксың.
Патша мондый җавап бирде: Өлкә идарәчесе Рәхум һәм кәтип Шимшайга, аларның Самареядә вә Елга аръягындагы шәһәрләрдә яшәүче хезмәттәшләренә сәламнәр!
Менә, сез җибәргән хат, тәрҗемә ителеп, миңа укылды.
Мин әмер биреп тикшерүләр үткәргәннән соң, шул ачыкланды: бу шәһәр, чынлап та, элек-электән патшаларга каршы чыккан, анда төрле фетнәләр, чуалышлар булып торган икән.
Иерусалимдә бөтен Елга аръягын биләп торучы кодрәтле патшалар булган, аларга ясак, салым, юл салымы түләп торганнар икән.
Шулай итеп, әмер бирегез: кешеләр эшне туктатсын. Миннән әмер булмый торып, шәһәр корылмасын.
Карагыз аны, минем боерык җиренә җиткереп үтәлсен! Патшаларга зыян китерерлек нәрсәне арттыруга нигә юл куярга?!
Артахшаста патшадан килгән шушы хатны Рәхумга һәм кәтип Шимшайга, аларның хезмәттәшләренә укыганнан соң, алар, кичекмәстән яһүдиләр янына Иерусалимгә барып, аларны эшләреннән туктарга мәҗбүр иттеләр.
Шулай итеп, Иерусалимдә Аллаһы йортындагы эшләр туктатылып, Фарсы патшасы Дәрәвеш хакимлегенең икенче елына кадәр һичнинди эш башкарылмады.
Ул вакытларда Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәрия пәйгамбәр Яһүдә вә Иерусалимдә яшәүче яһүдиләргә Исраил Алласы сүзләрен җиткерә тордылар;
һәм Шеһалтиел углы Зеруббабел белән Йосадак углы Ешуа Аллаһының Иерусалимдәге йортын яңадан төзергә тотындылар. Аллаһының пәйгамбәрләре аларга ярдәм иттеләр.
Шунда алар янына Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре килделәр дә: – Бу йортны төзергә һәм аның диварларын күтәрергә кем рөхсәт итте сезгә? – дип,
төзүчеләрнең исемнәрен сорадылар.
Әмма Яһүдә өлкәннәрен Аллаһы Үзе күзәтеп тора иде, шуңа күрә бу турыдагы хәбәр Дәрәвеш патшага барып ирешкәнче, һәм аңардан әмер килеп җиткәнче, яһүдиләрне эштән туктатучы булмады.
Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның дуслары – Елга аръягының өлкә түрәләре – Дәрәвеш патшага җибәргән хатта,
аңа юллаган хәбәрдә болай дип язылган иде: Дәрәвеш патшага тынычлык-иминлек телибез!
Патшага мәгълүм булсын ки, без Яһүдә өлкәсенә, бөек Аллаһы йорты янына барган идек. Ул йорт зур ташлардан салына, диварларына агач борыслар куеп калдырыла. Эшләр зур җитезлек белән һәм уңышлы бара.
Без аларның башлыкларыннан: «Бу йортны салырга, диварларын корырга сезгә кем рөхсәт бирде?» – дип сорадык.
Моңардан тыш, әле без, сиңа хәбәр итәр өчен, аларның исемнәрен белештек.
Алар безгә болай дип җавап кайтардылар: «Без, Күк вә Җир Алласының коллары, моннан күп еллар элек салынган йортны торгызабыз – аны Исраилнең бөек патшасы төзегән булган.
Әмма безнең ата-бабаларыбыз Күк Алласының ачуын чыгарган өчен, Ул аларны Бабил патшасы – килдани Нәбухаднессар кулына тапшырган. Нәбухаднессар йортны җимергән, халыкны исә Бабилгә сөргән.
Ә Бабил патшасы Кир тәхеткә утыруының беренче елында Аллаһы йортын яңадан төзергә рөхсәт бирде
һәм, Иерусалимдәге Аллаһы йортыннан Нәбухаднессар алып киткән алтын-көмеш савытларны Бабил илаһлары йортыннан чыгарып, өлкә башлыгы итеп үзе билгеләгән Шешбасарга тапшырды
һәм әйтте: „Бу савытларны ал да Иерусалимдәге Йортка илтеп тапшыр. Аллаһы йорты әүвәлге урынында салынсын“.
Шешбасар, килеп, Иерусалимдәге Аллаһы йортының нигезен салды, шуннан бирле бу йорт төзелә бирә, әмма әлегә төзелеш бетмәде».
Димәк ки, әгәр дә патшага кирәк булса, патшаның китаплар саклана торган йортында, Бабилдә эзләп карасыннар: Кир патша Аллаһы йортын Иерусалимдә салырга рөхсәт бирде микән? Син, патша, бу эшкә карата нинди карар кабул итүеңне безгә җиткерсәң иде.
Шуннан соң, Дәрәвеш патша әмерен үтәп, Бабил хәзинә саклагычындагы кулъязмалар арасыннан эзләп карадылар.
Эзли торгач, Мадай өлкәсендә урнашкан Экбатадагы сарайда бер төргәк табылды. Анда болай дип язылган иде: Тарих өчен.
Патшалык итүенең беренче елында Кир патша Иерусалимдәге Аллаһы йорты хакында боерык бирде: «Корбан яндырган урында Йорт төзелсен, нигезләре ныклы итеп корылсын; биеклеге – алтмыш, киңлеге алтмыш терсәк булсын,
диварларның зур ташлардан салынган һәр өч рәте саен бер рәте агачтан булсын. Чыгымнар патша казнасыннан бирелсен.
Иерусалимдәге Аллаһы йортыннан Нәбухаднессар Бабилгә илткән алтын-көмеш савыт-саба кире үз урынына кайтарылсын – Аллаһы йортына куелсын».
Дәрәвеш болай дип язды: Сез, Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай һәм Шетар-Бознай, үзегезнең дус-иш түрәләрегез белән аннан китегез.
Аллаһы йортындагы эшләрне туктатмагыз: Яһүдә өлкәсе башлыгы вә Яһүдәнең өлкәннәре Аллаһы йортын әүвәлге урынында салсыннар.
Миннән боерык шундый сезгә: Яһүдә өлкәннәренә Аллаһы йортын салуда ярдәм итегез. Төзү эшләре туктап калмасын өчен, патша казнасыннан – Елга аръягында җыелган ясактан – өлеш чыгарыгыз.
Күк Алласына корбан китерү өчен кирәкле күләмдә бозау, сарык, бәрән, шулай ук бодай, тоз, шәраб вә зәйтүн мае бирегез. Бу әйберләр Иерусалим руханилары сораган кадәр көн саен тоткарлыксыз бирелсен.
Алар Күк Алласына хуш килердәй корбаннар китерсеннәр һәм патша белән угылларының иминлеге өчен дога кылсыннар.
Мин тагын шуны боерам: бу әмерне бозган кешенең йортыннан бер бүрәнәне тартып алсыннар да аны шул бүрәнәгә кадаклап куйсыннар, йортын җимерсеннәр.
Минем боерыгымны үтәмәгән, Иерусалимдәге әлеге Йортка зыян салган патшаны яки халыкны исемен Иерусалим белән бәйләгән Аллаһы юк итсен! Мин, Дәрәвеш, биргән ошбу боерык төп-төгәл итеп җиренә җиткерелергә тиеш!
Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай, Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре нәкъ Дәрәвеш патша боерганча эшләделәр.
Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәриянең пәйгамбәрлек сүзләре буенча, Яһүдә өлкәннәре, Аллаһы йортын уңышлы гына төзеп килеп, Исраил Алласының кушуы һәм Фарсы патшалары Кир, Дәрәвеш вә Артахшаста ихтыяры буенча, аны салып та бетерделәр.
Йортны Дәрәвеш патша хакимлегенең алтынчы елында, Адар аеның өченче көнендә төзеп бетерделәр;
исраилиләр – руханилар, левиләр вә сөргеннән кайткан бүтән кешеләр – бу йортны сөенешеп Аллаһыга багышлады:
алар йөз үгез, ике йөз сарык, дүрт йөз бәрән һәм, Исраилнең гөнаһларын йолыр өчен, Исраил ыруглары санынча унике кәҗә корбан иттеләр.
Аннары, Муса китабында язылганча, руханиларны һәм левиләрне дәрәҗәләренә карап төркемнәргә бүлделәр дә Иерусалимдәге Аллаһы йортында хезмәтләрен башкарырга куйдылар.
Сөргеннән кайткан кешеләр беренче айның ундүртенче көнендә Котылу бәйрәме үткәрделәр.
Рухани вә левиләрнең һәммәсе чистарынды. Левиләр үзләре өчен, сөргеннән кайткан кешеләр һәм руханилар өчен Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрәннәр чалдылар.
Сөргеннән кайткан Исраил угыллары һәм Исраилнең Раббы Алласына табыну өчен җирле халыкларның әшәкелегеннән арынган бар кеше бергәләп корбан ашыннан авыз итте.
Җиде көн буена алар сөенешеп Төче күмәч бәйрәмен үткәрделәр, чөнки Раббы сөенеч китерде – Ашшур патшасын аларга йөзе белән борылырга мәҗбүр итте, һәм патша Исраил Алласының йортын салуда булышлык күрсәтте.
Байтак еллар узганнан соң, Фарсы патшасы Артахшаста патшалык иткән чорда, Бабилдән Эзра исемле кеше кайта. Аның нәсел шәҗәрәсе мондыйдыр: Эзра – Сераяһ углы, Сераяһ – Азария, Азария – Хилкыйя, Хилкыйя – Шаллум, Шаллум – Садыйк, Садыйк – Әхитүб, Әхитүб – Амария, Амария – Азария, Азария – Мәрают, Мәрают – Зерахия, Зерахия – Уззи, Уззи – Вуккый, Вуккый – Абишуа, Абишуа – Пинхәс, Пинхәс – Элгазар, Элгазар – баш рухани Һарун углы иде. Эзра – Исраил халкының Раббы Алласы Мусага биргән Канунны яхшы белүче кәтип иде. Раббы Алласы аның юлдашы булганга, Эзраның һәр теләген патша үти иде.
Артахшаста хакимлегенең җиденче елында Эзра белән бергә кайбер Исраил угыллары, руханилар, левиләр, җырчылар, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре Иерусалимгә кайтырга чыктылар.
Артахшаста патша хакимлегенең җиденче елында, бишенче айда Эзра Иерусалимгә килеп җитте.
Бабилдән Эзра беренче айның беренче көнендә юлга чыккан иде. Иерусалимгә ул Алласының фатихасы белән бишенче айның беренче көнендә килеп җитте.
Эзра үзенең күңелен Раббы канунын үзләштерүгә һәм үтәүгә, шул кагыйдә-карарларны Исраил халкына өйрәтүгә салды.
Исраил халкына Раббы биргән боерыкларны вә канун-кагыйдәләрне өйрәтүче рухани, кәтип Эзрага Артахшаста патша тапшырган хатның эчтәлеге менә мондый:
Патшалар патшасы Артахшастадан Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзрага сәламнәр булсын!
Боерам ки, патшалыгымда яшәгән Исраил халкыннан, руханилардан вә левиләрдән Иерусалимгә барырга теләгән һәркем синең белән барсын.
Патша һәм аның җиде киңәшчесе исеменнән син үз Аллаң кануннарының Яһүдә вә Иерусалимдә ничек үтәлүен ачыкларга
һәм дә торагы Иерусалимдә булган Исраил Алласына патша белән аның киңәшчеләре корбан итеп биргән алтын-көмешне илтергә барасың.
Син бөтен Бабил өлкәсеннән җыйган алтын-көмешне, шулай ук исраилиләр белән руханилар Иерусалимдәге үзләренең Алласы йортына корбан итеп биргәнне дә илтерсең.
Шул акчага беренче чиратта үгезләр, сарык тәкәләре вә бәрәннәре, икмәк вә эчемлек сатып алып, Иерусалимдәге Аллагыз йортының мәзбәхендә корбан итеп китерерсең.
Калган алтын-көмешне, Аллагыз ихтыяры буенча, үзең вә кардәшләрең кирәк дип тапканча тотарсыз.
Аллагыз йортында хезмәт башкарыр өчен сиңа бирелгән савытларның һәммәсен Иерусалим Алласына илтеп куярсың.
Раббы йорты өчен кирәк булган башка нәрсәләрне патша хәзинәсеннән алырсың.
Мин, Артахшаста патша, болай дип боерам: Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзра ни сораса, Елга аръягының барлык хәзинә сакчылары аңа һәммәсен бирергә тиеш.
Йөз талантка кадәр көмеш, йөз корга кадәр бодай, йөз батка кадәр шәраб, йөз батка кадәр зәйтүн мае һәм чикләнмәгән күләмдә тоз бирелсен.
Күкләр Алласы Үз йорты өчен нәрсә боерса, һәммәсе дә җиренә җиткереп үтәлергә тиеш – патша мәмләкәтенә һәм аның угылларына Аллаһының ачуы чыкмасын.
Шуны да белеп торыгыз: Аллаһы йортындагы руханилардан, левиләрдән, җырчылардан, капка сакчыларыннан, хезмәтчеләрдән бернинди ясак, салым, юл салымы алынмасын.
Ә син, Эзра, Аллаң сиңа биргән акыл буенча, Елга аръягындагы өлкәдә яшәүче, Аллаң канунын белүче һәммә кешенең дәгъвасын тикшерсен өчен җитәкчеләр вә хөкемчеләр билгелә; ә Аллаң канунын белмәүчеләргә канунны өйрәтегез.
Синең Аллаңның һәм патшаның канунын үтәмәгән һәркемгә, әлбәттә, җәза бирелсен: ул адәм үлемгә хөкем ителсен яки илдән сөрелсен, йә булмаса мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителсен яки төрмәгә ябылсын.
Патша күңеленә Иерусалимдәге Раббы йортына хөрмәт күрсәтү теләге салган Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына мактау-шөкерләр яусын!
Патшаны, аның киңәшчеләрен вә абруйлы түрәләрен Ул миңа мәрхәмәтле итте. Раббы Алламның ярдәмен тоеп, Исраил башлыкларын мин, алар да минем белән кайтсыннар дип, бергә җыярга тәвәккәлләдем.
Артахшаста патшалык иткән чорда минем белән бергә Бабилдән киткән нәсел башлыклары һәм аларның токымы түбәндәгеләр:
Пинхәс нәселеннән – Гершом; Итамар нәселеннән – Даниил; Давыт нәселеннән – Шекания углы Хаттуш;
Паргош нәселеннән – Зәкәрия һәм аның белән бергә шәҗәрә исемлеге буенча йөз илле ир-ат;
Пахат-Мәаб нәселеннән – Зерахия углы Эльеһогынай һәм аның белән бергә ике йөз ир-ат;
Затту нәселеннән – Яхәзиел углы Шекания һәм аның белән бергә өч йөз ир-ат;
Әдин нәселеннән – Йонатан углы Эбед һәм аның белән бергә илле ир-ат;
Элам нәселеннән – Аталия углы Ишагыйя һәм аның белән бергә җитмеш ир-ат;
Шефатия нәселеннән – Микәил углы Зәбәдия һәм аның белән бергә сиксән ир-ат;
Йоав нәселеннән – Ехиел углы Убадия һәм аның белән бергә ике йөз унсигез ир-ат;
Бани нәселеннән – Йосыпия углы Шеломит һәм аның белән бергә йөз алтмыш ир-ат;
Бебай нәселеннән – Бебай углы Зәкәрия һәм аның белән бергә егерме сигез ир-ат;
Әзгәд нәселеннән – Һаккатан углы Йоханан һәм аның белән бергә йөз ун ир-ат;
Адоникам нәселеннән (соңрак кайтканнары) – Элифелет, Егыил, Шәмәгыйя һәм алар белән бергә алтмыш ир-ат;
Бигвәй нәселеннән – Утай, Забуд һәм алар белән бергә җитмеш ир-ат.
Мин аларны Аһавага коючы елга буена җыйдым, без анда өч көн тордык, халыкны вә руханиларны карап чыктым, ләкин анда Леви ыругыннан беркемне дә тапмадым.
Шуннан соң мин, башлыклардан Элигызырны, Ариилне, Шәмәгыйяне, Элнатанны, Ярибне, Элнатанны, Натанны, Зәкәрияне, Мешулламны, остазлардан Йоярибне вә Элнатанны чакыртып, кеше юлладым.
Әлеге йомышчыларны мин Кәсипә төбәгенең башлыгы Идду янына җибәрдем һәм, Аллабыз йортына хезмәтчеләр алып килегез, дип Иддуга һәм аның кардәшләренә – Кәсипә төбәгендә яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләренә әйтергә куштым.
Аллабыз ярдәме белән алар Исраил углы Леви ыругыннан Махлинең нәсел варисы – акыллы вә зирәк ир Шәрәбия белән бергә аның угылларыннан һәм ир туганнарыннан унсигез кешене,
шулай ук Хәшәбияне, аның белән бергә Мерари нәселеннән Ишагыйяне һәм аның ир туганнарыннан вә угылларыннан егерме кешене,
кайчандыр Давыт патша һәм аның түрәләре левиләргә ярдәм күрсәтергә билгеләгән хезмәтчеләрдән тагын ике йөз егерме кешене алып килделәр. Алар һәммәсе, исемнәре күрсәтелеп, аерым-аерым теркәлде.
Шунда мин: «Безнең үзебезне, балаларыбызны, мал-мөлкәтебезне сәфәрдә сакла», – дип сорар өчен, Аллабыз алдында буйсынуыбызны күрсәтеп, Аһава елгасы буенда ураза игълан иттем.
Юлда безне дошманнан саклар өчен патшадан җәяүле вә атлы гаскәриләр сорарга оялдым, чөнки патшага: «Аллабыз Үзенә сыенган һәркемгә игелекле, ә Аны оныткан һәркемгә ачулыдыр!» – дип әйткән идек.
Шулай итеп, без ураза тоттык, Аллабызга ялвардык, һәм Ул ялваруларыбызны ишетте.
Шуннан соң мин баш руханиларга җитәкчелек иткән унике кешене – Шәрәбияне, Хәшәбияне һәм тагын ун кешене аерып алдым да
патша, аның киңәшчеләре, түрәләр һәм Бабилдә яшәүче исраилиләр Аллабыз йортына корбан итеп биргән алтын-көмеш вә савыт-сабаны аларга үлчәп бирдем.
Кулларына үлчәп тапшырганым шулдыр: көмеш – алты йөз илле талант, көмеш савыт-саба – йөз талант, алтын – йөз талант;
алтын җамаяклар – егерме данә, аларның бәһасе мең дарикка тәңгәл; һәм алтын бәһасендә йөргән, ялтырап торган иң яхшы бакырдан ике савыт.
Мин аларга әйттем: – Сез, шушы савытлар кебек, Раббыга багышлангансыз. Алтын белән көмеш – ата-бабаларыгызның Раббы Алласына ихтыяри иганәдер.
Баш руханилар, левиләр һәм Исраилнең нәсел башлыклары күз алдында үлчәп, Исраилдәге Раббы йортының хәзинәсенә тапшырганчы, бу әйберләрне кадерләп саклагыз, – дидем.
Шуннан соң руханилар вә левиләр үлчәнгән көмешне, алтынны вә савыт-сабаны Иерусалимдәге Аллаһы йортына илтү өчен кабул итеп алдылар.
Иерусалимгә без Аһава елгасы буеннан беренче айның уникенче көнендә кузгалып киттек. Аллабызның кулы безне дошманнардан вә юлбасарлардан саклады.
Шулай итеп, Иерусалимгә килеп җиттек. Өч көннән соң
Аллабыз йортына килдек һәм алтын-көмешне, савыт-сабаны, үлчәп, руханилар Урия углы Меремот белән Пинхәс углы Элгазарга һәм левиләрдән Ешуа углы Йозабад белән Биннуй углы Нугадия кулына тапшырдык.
Һәммә нәрсә саналды, үлчәнде, һәм гомуми авырлыгы теркәп куелды.
Сөргеннән кайтканнар Исраил Алласына тулаем яндыру корбаны китерделәр: бөтен Исраил халкы өчен – унике үгез бозау, туксан алты сарык, җитмеш җиде бәрән; гөнаһ йолу өчен – унике кәҗә тәкәсе. Болар һәммәсе Раббыга корбан итеп яндырылды.
Сөргеннән кайткан кешеләр Елга аръягының өлкә башлыкларына вә түрәләренә патша боерыгын да җиткерделәр, һәм тегеләр Исраил халкына вә Аллаһы йортына ярдәм күрсәттеләр.
Шушы вакыйгалардан соң минем янга башлыклар килеп, болай дип әйттеләр: – Исраил халкы, руханилар, левиләр чит халыклардан аерылмадылар – кәнгани, хитти, фәризи, явүси, аммони, мәаби, мисырлы вә амориләрнең җирәнгеч эшләрен кабатладылар;
аларның кызларын үзләренә һәм угылларына хатынлыкка алдылар, шушылай итеп, изге орлык чит халыкларныкы белән кушылды. Җитмәсә, түрә вә башлыклар Канунны беренче булып үзләре бозды.
Бу сүзләрне ишеткәч, япанчамны һәм күлмәгемне ертып, чәч-сакалымны йолкып, кайгы-хәсрәткә баттым.
Сөргеннән кайткан хыянәтчел кешеләрдән бизгән һәм Исраил Алласының сүзләрен ихтирам иткән һәркем минем тирәгә җыелды. Кичке корбан вакыты җиткәнче, мин шулай хәсрәт эчендә утырдым.
Ә кичке корбан вакытында мин ертык киемнәрдән, тирән кайгыда утырган җиремнән тордым да, кулларымны Раббы Аллама сузып, тезләремә төштем.
Мин әйттем: – Йа Аллам, йөземне Сиңа күтәреп карарга оялам һәм куркам. Йа Аллам, гөнаһларыбыз баштан ашты, гаебебез күкләргә җитте.
Аталарыбыз яшәгән көннәрдә дә, хәзер дә халыкның гаебе ифрат зурдыр. Үзебез, патшаларыбыз вә руханиларыбыз кылган гөнаһлар өчен чит ил патшалары кулына калдык – кылыч астына эләктек, әсирлеккә, талануга, хурлыкка дучар ителдек; хәзер дә шуннан котыла алмыйбыз.
Раббы Аллабыз, кыска гына вакытка безгә үзенең шәфкатен күрсәтеп, кайберләребезне исән калдырды, Үзенең изге җирендә төпләнергә мөмкинлек бирде; күзләребезгә яктылык биреп, әсирлектә хәлебезне җиңеләйтте.
Без коллар идек, әмма Аллабыз безне коллыкта да ташламады; Фарсы патшалары күңелендә Ул безгә карата мәрхәмәт уятты: алар хәрабәгә әйләнгән Аллабыз йортын тергезергә, аны яңадан төзергә ярдәм итте һәм безгә Яһүдә вә Иерусалимдә хәвеф-хәтәрсез яшәргә мөмкинлек бирде.
Йа Аллабыз, шушы хәлләрдән соң инде ни дип әйтик?! Әмерләреңне үтәмәдек бит.
Син аларны үзеңнең колларың – пәйгамбәрләр аша безгә җиткергән идең. Син әйттең: «Хуҗа булып яшәр өчен сез бара торган җир – пакь җир түгел, чит халыкларның әшәкелеге белән нәҗесләнгән ул, бер читеннән икенчесенә кадәр әшәкелек белән тулган.
Шуңа күрә кызларыгызны аларның угылларына хатынлыкка бирмәгез, кызларын да угылларыгызга алмагыз. Аларга иминлек вә уңыш китерердәй нәрсәләр эшләмәгез. Шул чакта гына сез ныгырсыз, бу җирнең иң затлы җимешләре белән тукланырсыз һәм бу җирне нәсел варисларыгызга мәңгелек мирас итеп калдырырсыз».
Башыбызга төшкән бәла-казаларга барлык яман эшләребез вә гаять зур гаебебез сәбәп булды. Шуңа да карамастан, Син, Аллабыз, безгә тиешле җәзаны бирмәдең, кайберләребезне исән калдырдың. Шуннан соң да без,
Синең әмерләреңне бозып, йолалары җирәнгеч булган ошбу халыклар белән туганлашырбызмы?! Шул чакта бит Син, ачуың чыгып, безне тулысынча кырып бетерәчәксең!
Әй Исраилнең Раббы Алласы, Син гаделсең! Чөнки без әлеге көнгә кадәр исән-саубыз. Менә, гаебебезне танып, каршыңда торабыз, гәрчә шушы хәлләрдән соң Синең алдыңа килеп басарга хакыбыз булмаса да.
Эзра, Аллаһы йорты каршында йөзтүбән капланып, елый-елый гөнаһларын таныган, дога кылган чагында, аның янына бик күп исраилиләр – ир-ат, хатын-кыз вә бала-чага җыелды, алар да ачыргаланып күз яшьләре түкте.
Элам нәселеннән Ехиел углы Шекания Эзрага болай дип әйтте: – Аллабызга тугры булмадык без – чит кавемнәрдән хатыннар алдык, әмма Исраил халкының хәле әле өметсез түгел.
Әйдәгез, Аллабыз белән килешү төзик: син әфәндемнең һәм Аллабыз боерыкларын ихтирам итүчеләрнең киңәше буенча, хатыннарыбызны һәм алардан туган балаларны аерып җибәрик – барысы да Канун буенча эшләнсен.
Аягыңа торып бас – бу эш сиңа йөкләнә! Без синең белән! Эшкә кереш һәм нык бул!
Эзра аягына торып басты һәм руханиларны, левиләрне, Исраил халкының башлыкларын, әйтелгәннәрне үтәрбез, дип ант иттерде.
Аннары ул, Аллаһы йорты алдындагы мәйданнан китеп, Эльяшиб углы Еһоханан торагына юнәлде һәм шунда төн кунды. Сөргеннән кайткан исраилиләрнең хыянәте өчен борчылып, ул ашамады да, эчмәде дә.
Шуннан соң бөтен Яһүдә җирендә һәм Иерусалимдә: «Сөргендә булган барлык кешеләр Иерусалимгә җыелсын.
Өч көн дәвамында килеп җитмәгән кешенең барлык мал-мөлкәте, башлыкларның вә өлкәннәрнең кушуы буенча, тартып алыначак, ә үзе ул сөргеннән кайткан халык арасыннан куылачак», – дип игълан иттеләр.
Өч көн эчендә Яһүдә вә Беньямин ыругы ирләре Иерусалимгә җыелды. Бу хәл тугызынчы айның егерменче көнендә булды. Бар халык Аллаһы йорты алдындагы мәйданда шушы хәлдән һәм коеп яуган яңгырдан калтырап утырды.
Рухани Эзра, урыныннан торып, халыкка болай диде: – Сез Раббыга хыянәт иттегез: чит кавемнәрдән хатыннар алып, Исраилнең гаебен арттырдыгыз.
Инде аталарыбызның Раббы Алласы алдында гөнаһларыбызны танып, Аның ихтыярын үтәгез: җирле кавемнәр һәм шулардан алган хатыннарыгыз белән араны өзегез!
Җыелган халык: – Син ничек әйтсәң, шулай эшләрбез! – дип кычкырды.
– Әмма биредә халык күп, яңгыр да ява, шуңа күрә ачык һавада басып тора алмыйбыз. Аннары бер-ике көндә генә хәл итә торган эш түгел бу, чөнки күбебез гаепле.
Шулай эшлик: бу эшне бөтен җәмәгать исеменнән башлыкларыбыз үз өстенә алсын. Чит кавемнәрдән үзенә хатын алган кеше билгеләнгән вакытка үз шәһәренең өлкәннәре вә хөкемчеләре белән бирегә килсен. Шушы гөнаһыбыз аркасында Аллабызның безгә кабынган ярсуы басылыр.
(Асаһел углы Йонатан вә Тикъва углы Яхзия генә бу эшкә каршы төште, ә Мешуллам вә леви Шаббетай аларның фикерен хуплап чыкты.)
Сөргеннән кайтканнар нәкъ шулай эшләделәр дә. Рухани Эзра, һәрберсен исеме белән атап, гаилә-йорт башлыклары булган ир-атларны сайлап алды. Сайлап куелган башлыклар унынчы айның беренче көнендә бу мәсьәләне тикшерә башладылар.
Чит кавемнәрдән хатын алган һәр кешенең эшен алар беренче айның беренче көненә карап бетерделәр.
Чит кавемнәрдән хатын алган кешеләр түбәндәгеләр: Руханилар токымыннан: Йосадак углы Ешуа нәселеннән һәм аның туганнарыннан – Магасея, Элигызыр, Яриб вә Гедалия.
(Алар хатыннарын аерып җиберергә вәгъдә бирделәр һәм гөнаһлары өчен сарык тәкәсе корбан иттеләр.)
Иммер нәселеннән: Ханани вә Зәбәдия.
Харим нәселеннән: Магасея, Элия, Шәмәгыйя, Ехиел вә Уззия.
Пашхур нәселеннән: Элиогынай, Магасея, Исмәгыйль, Нетанел, Йозабад вә Элгаса.
Левиләрдән: Йозабад, Шимгый вә Кыйлая (яисә Кылита), Петахия, Яһүдә вә Элигызыр.
Җырчылардан: Эльяшиб. Капка сакчыларыннан: Шаллум, Телем вә Ури.
Башка исраилиләрдән түбәндәгеләр: Паргош нәселеннән: Рамия, Иззия, Малкия, Миямин, Элгазар, Малкия вә Беная.
Элам нәселеннән: Маттания, Зәкәрия, Ехиел, Әбди, Еремот вә Элия.
Затту нәселеннән: Элиогынай, Эльяшиб, Маттания, Еремот, Забад вә Азиза.
Бебай нәселеннән: Еһоханан, Ханания, Зәббай вә Атлай.
Бани нәселеннән: Мешуллам, Мәллүк, Адая, Яшуб, Шеал вә Еремот.
Пахат-Мәаб нәселеннән: Әднә, Келал, Беная, Магасея, Маттания, Бесалел, Биннуй вә Менашше.
Харим нәселеннән: Элигызыр, Ишшия, Малкия, Шәмәгыйя, Шимун,
Беньямин, Мәллүк, Шемария.
Хашум нәселеннән: Маттынай, Маттата, Забад, Элифелет, Еремай, Менашше вә Шимгый.
Бани нәселеннән: Магадай, Амрам, Уил,
Беная, Бәдия, Келуһи,
Вания, Меремот, Эльяшиб,
Маттания, Маттынай вә Ягасай.
Биннуй нәселеннән: Шимгый,
Шелемия, Натан, Адая,
Мәкнәдеббай, Шашай, Шарай,
Азарел, Шелемия, Шемария,
Шаллум, Амария вә Йосыф.
Нәбу нәселеннән: Егыил, Мәттития, Забад, Зәбинә, Яддай, Йоил вә Беная.
Болар һәммәсе үзләренә чит кавем хатыннары алып, аларның кайберләре инде бала да тапкан иде.
Хәкәлия углы Нәхәмия сүзләре. Фарсы патшасы Артахшаста хакимлегенең егерменче елында, Кисләү аенда мин Шушан кальгасында идем.
Шунда ир туганнарымның берсе Ханани һәм Яһүдә җиреннән берничә кеше минем яныма килде. Мин алардан сөргеннән исән-сау әйләнеп кайткан яһүдиләр, шулай ук Иерусалим турында сораштым.
Алар миңа: – Сөргеннән исән-имин әйләнеп кайта алганнар үз илләрендә бик җәфаланып, кимсетелеп көн күрә; Иерусалимнең диварлары җимерелгән, капкалары янган, – дип җавап бирде.
Бу сүзләрне ишеткәч, мин утырдым да елап җибәрдем. Берничә көн шулай хәсрәт эчендә йөрдем, ураза тоттым. Күкләр Алласына догалар кылып
әйттем: – И-и Раббы, Күкләр Алласы, кодрәтле вә дәһшәтле Аллаһы, Сине яратучы һәм боерыкларыңны үтәүчеләр белән беркеткән килешүне саклаучы вә мәрхәмәтле Аллаһы!
Мин колыңны игътибар белән тыңласаң иде, күзләреңне ачык тотсаң иде. Шул чагында Син Үзеңнең колларың – исраилиләр хакында көне-төне Синең алдыңда догалар укуымны, алар кылган, үзем һәм атам йорты кылган гөнаһларны тануымны ишетер идең.
Синең алда яманлык эшләдек без, Үзеңнең колың Муса аша җиткергән боерыкларыңны, Кануның кагыйдәләрен вә карарларыңны үтәмәдек.
Ләкин Син колың Мусага әйткән сүзеңне исеңә төшер. Син болай дип әйткән идең: «Әгәр Миңа тугры булмасагыз, Мин сезне төрле халыклар арасына таратырмын.
Ә инде Миңа кире кайтсагыз, боерыкларымны җиренә җиткереп үтәсәгез, шулчак Мин сезне, күкләрнең аргы ягына сөрелгән булсагыз да, Исемем яшәргә тиешле, Үзем сайлаган урынга җыеп китерермен».
Алар бит Синең колларың, Синең халкың, Син аларны Үзеңнең зур кодрәтең вә куәтле кулың белән йолып калдың.
И Хуҗа-Хаким, мин колыңның догасына һәм Исемең алдында баш ияргә яратучы колларыңның догаларына колагыңны ачык тотсаң иде. Мин колыңа өмет биреп, Артахшаста патша күңелендә миңа карата рәхим-шәфкать уятсаң иде. Мин ул вакытларда патша хозурында шәрабчы идем.
Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр, һәм мин аны патша алдына куйдым. Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде.
Шуңа күрә патша миңа: – Нигә йөзең шулай борчулы? Югыйсә авырмыйсың да кебек. Йөрәгеңдә хәсрәт бар, ахры, – диде. Куркудан котым алынып,
патшага мин: – Патшабызның гомере озын булсын! Ата-бабаларым җирләнгән шәһәр вәйран хәлгә килеп, капкалары янып беткәч, ничек итеп йөзем кайгылы булмасын?! – дидем.
Патша миннән: – Нишләр идең соң син? – дип сорады. Шуннан мин Күкләр Алласына дога кылдым да
патшага болай дип җавап бирдем: – Әгәр патша мәгъкуль күрә, һәм колы аның күңеленә хуш килә икән, мине Яһүдәгә, ата-бабаларымның каберләре булган урынга җибәрсен – мин ул шәһәрне яңабаштан корыр идем, – дидем.
Патшабикә белән янәшә утырган патшабыз миннән: – Сәфәрең озакка сузылырмы? Кайчан әйләнеп кайтачаксың? – дип сорады. Күпме вакыт үтәсен әйткәннең соңында патша мине җибәрергә кирәк дип тапты.
Патшага мин: – Әгәр мөмкин булса, мине Яһүдәгә тоткарлыксыз үткәрсеннәр өчен, патшабыз Елга аръягының өлкә түрәләренә хатлар язып бирсә иде.
Шулай ук Аллаһы йортының капкасын, шәһәр диварларын һәм минем үземә өй салыр өчен, агач бирүен сорап, патша урманнарын саклаучы Асафка да хат язып бирсә иде, – дидем. Патша сораганымны бирде, чөнки миңа Аллам ярдәм итә иде.
Шуннан мин, Елга аръягының өлкә түрәләренә барып, аларга патшаның хатларын тапшырдым. Патша минем белән бергә гаскәрбашларын вә атлы сугышчыларын да җибәргән иде.
Хорунлы Санбаллат вә аммониләр түрәсе Тобия, исраилиләрнең иминлеген кайгыртучы кешенең килүен ишетеп, тәмам кайгыга калдылар.
Шуннан соң мин Иерусалимгә киттем. Анда өч көн торганнан соң,
үзем белән берничә ир-атны алып, төнлә юлга кузгалдым. Алламның Иерусалим өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күңелемә салганны һичкемгә әйтмәдем. Атланып килгән ишәгемнән башка безнең бер хайваныбыз да юк иде.
Төнлә мин, Үзән капкасы аша чыгып, Аждаһа чишмәсе янындагы Тирес капкасыннан үттем, Иерусалимнең җимерек диварларын, янган капкасын карадым.
Шуннан Чишмә капкасы вә патша сусаклагычына таба юнәлдем, ләкин анда ишәккә атланып үтәрлек түгел иде.
Аннары мин, диварларны карап, үзәнлек буйлап югары күтәрелдем дә Үзән капкасы аша төнлә үк шәһәргә әйләнеп кайттым.
Түрәләр минем кая барып, ни эшләп йөргәнемне белмәделәр, чөнки яһүдиләрнең берсенә дә – руханиларга да, дәрәҗәле кешеләргә дә, түрәләргә дә, бу эшне башкарырга тиешле кешеләргә дә мин һичнәрсә әйтмәдем.
Ниһаять, мин аларга: – Хәлебезнең аяныч икәнен күрәсездер. Иерусалим җимерелгән, капкалары янып беткән. Әйдәгез, Иерусалим диварларын төзеп, бу хурлыкны өстебездән төшерик! – дидем.
Мин аларга Алламның миңа ягымлы булуын әйттем, шулай ук патшаның сүзләрен дә җиткердем. Алар: – Әйдәгез, төзибез! – диделәр һәм шул игелекле эшкә әзерләнә башладылар.
Моны ишеткәч, хорунлы Санбаллат, аммониләр түрәсе Тобия һәм гарәп Гешем, бездән көлеп һәм мыскыллап: – Сез башкарасы эш нидән гыйбарәт? Патшага каршы бармакчы буласызмы әллә? – диде.
Ләкин мин аларга болай дип җавап бирдем: – Күкләр Алласы безгә уңышка ирешергә насыйп итәчәк! Без, Аның коллары, төзүгә керешәбез. Ә сезнең Иерусалимдә өлешегез дә, аңа хокукыгыз да юк; бу урын сезне хәтерендә сакламый, – дидем.
Шуннан баш рухани Эльяшиб белән бүтән руханилар, эшкә тотынып, Сарык капкасын төзеделәр. Изгеләштерү йоласын үткәреп, капканың ишекләрен элделәр, Меа манарасыннан алып Хананел манарасына кадәр булган диварны изгеләштерделәр.
Руханилар күршесендә диварны – әрихәлеләр, әрихәлеләрдән соң Имри углы Зәкүр төзеде.
Балык капкасын Һассенаһа нәселе төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны вә бикләрне куйды.
Алардан арырак диварны Һаккостан туган Урия углы Меремот төзеде; алар белән янәшәдә Мишезәбелдән туган Бәрәхия углы Мешуллам, ә тагын да арырак Баһана углы Садыйк эшләде.
Алар белән янәшәдә тыкуалылар эшләде, әмма Тыкуа аксөякләре, Хуҗа-Хакимнәре өчен эшләп, билләрен бөкрәйтмәде.
Иске капканы Пасеах углы Йояда вә Бәсүдия углы Мешуллам төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны, бикләрне куйды.
Алар күршесендә – гибгонлы Мелатия, меронотлы Ядон һәм Елга аръягының өлкә башлыгына буйсынган Гибгон вә Миспа кешеләре эшләде.
Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр.
Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде.
Арырак – үз йорты каршында – Харумап углы Едайя, ә аның янында Хәшәбния углы Хаттуш эшләде.
Тагын да арырак диварны Харим углы Малкия вә Пахат-Мәаб углы Хашшуб төзеде; алар Мичләр манарасын да төзәттеләр.
Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде.
Үзәнлек капкасын Зануах кешеләре вә Ханун төзәтте: алар, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Алар тагын Тирес капкасына кадәр мең терсәк диварны төзәттеләр.
Ә Тирес капкасын Бәйт-Һаккерем өлкәсе башлыгы Рехаб углы Малкия төзәтте; ул, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды.
Чишмә капкасын Миспа өлкәсе башлыгы, Хөл-Хөзе углы Шаллун төзәтте; ул, аны төзеп, түбәсен япты, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Ул әле тагын патша бакчасы каршында Шелах сусаклагычы янындагы һәм Давыт шәһәреннән төшүче басмаларга кадәрге диварны төзеде.
Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде.
Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде.
Тагын да арырак аның ир кардәше – Кыгыйлә өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Хенадад углы Баввай эшләде.
Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде.
Аңардан арырак – почмактан алып баш рухани Эльяшиб йортының ишегенә кадәр – диварны Заббай углы Барух төзеде.
Тагын да арырак – Эльяшиб йорты ишегеннән алып, шул йортның азагына кадәр – Һаккос углы Уриядән туган Меремот төзеде.
Аның күршесендә Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән килгән руханилар эшләде.
Алардан арырак – үз йортлары каршында – Беньямин вә Хашшуб, тагын да арырак – үз йорты каршында – Ананиядән туган Магасея углы Азария эшләде.
Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде.
Аңардан арырак – каравыл йортының ишегалды белән чиктәш булган Өске патша сараеннан алгарак чыгып торган манара почмагыннан башлап – диварны Узай углы Палал төзеде. Паргош углы Пәдая
һәм Офел калкулыгында яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләре эшләде. Алар диварны көнчыгышка таба – Су капкасы каршына һәм алгарак чыгып торган манарага кадәр төзәттеләр.
Тагын да арырак – алгарак чыгып торган манара каршыннан башлап, Офел диварына кадәр – тыкуалылар эшләде.
Диварның Ат капкасыннан арырак өлешен руханилар төзәтте; аларның һәркайсы үз йорты каршында эшләде.
Алар күршесендә, үз йорты каршында, – Иммер углы Садыйк, ә аның белән янәшәдә Көнчыгыш капканы саклаучы Шекания углы Шәмәгыйя эшләде.
Аңардан арырак диварны Шелемия углы Ханания вә Салапның алтынчы углы Ханун төзеде. Тагын да арырак, үз бүлмәсе каршында, Бәрәхия углы Мешуллам эшләде.
Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде.
Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде.
Дивар коруыбызны ишеткәч, Санбаллат ачуыннан тәмам кайнап чыкты. Яһүдиләрне мәсхәрәләп,
үзенең туганнары һәм Самарея гаскәриләре алдында ул болай диде: – Бу мескен яһүдиләр нәрсә эшләргә җыеналар? Диварны яңадан күтәрергә, корбаннар китерергә уйлыйлармы? Төзү эшләрен бер көндә бетермәкче булалармы? Янып беткән, хәрабәгә әйләнгән ташларга җан өрмәкчеме алар?
Ә аның янында басып торган аммони Тобия: – Төзесеннәр әйдә, аларның таш диварына төлке сикереп менсә дә, җимерелергә тора ич! – диде.
Мин дога кылып әйттем: «Йа Аллабыз, безне ничек түбәнсеткәннәрен ишет тә үз начарлыкларын кире үзләренә кайтар: дошманга табыш булып әсир китсеннәр.
Аларның гаепләрен кичермә, гөнаһларын исеңнән чыгарма, чөнки алар төзүчеләрне кимсетте».
Без диварны күтәрә бирдек, һәм ул яртысына кадәр төзелеп бетте. Халык бөтен күңелен биреп эшләде.
Иерусалим диварларының корылуын, җимерелгән урыннарның төзәтелүен ишетеп, Санбаллат, Тобия, шулай ук гарәпләр, аммониләр вә ашдодлыларның бик нык ачуы чыкты.
Шуннан соң алар, безгә комачауламакчы булып, Иерусалимгә каршы сугыш ачарга ниятләделәр.
Без Аллабызга догалар кылдык һәм, алардан сакланыр өчен, көн-төн каравыл тордык.
Яһүдә халкы: – Чүп ташучыларның хәле бетте, ә чүп-чар күп; без диварны төзеп бетерә алмабыз! – дип зарланырга тотынды.
Дошманнарыбыз исә үзара: «Безнең бәреп керүебезне һәм аларны кырып бетерүебезне белми дә, сизми дә калырлар – шуннан эш тукталачак!» – диде.
Дошманнарыбыз күршесендә яшәүче яһүдиләр, төрле тарафлардан килеп: «Сезгә һөҗүм итәргә җыеналар», – дип, безне кат-кат кисәттеләр.
Шуннан соң мин шәһәр диварының тышкы ягындагы иңкүлекләргә, ачык урыннарга, ыру-гаиләләргә бүлеп, кылыч-сөңге вә ук-җәяләр белән коралланган кешеләр куйдым.
Мин аларның һәммәсен карап чыктым да дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга вә бүтән кешеләргә әйттем: – Курыкмагыз алардан! Бөек вә дәһшәтле Хуҗа-Хакимебезне исегездә тотыгыз! Кардәшләрегез, угыл-кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм яшәгән йортларыгыз өчен көрәшегез! – дидем.
Безгә каршы корган ниятләреннән хәбәрдар булуыбызны дошманнарыбыз ишетеп белде. Аларның хәйләләрен Аллаһы юкка чыгарды, һәм без төзелә торган дивар янына кайттык – һәркайсыбыз үз эшенә кереште.
Шул көннән башлап, халкымның бер өлеше эш белән мәшгуль булды, ә калганнары исә, сөңге-калкан тотып, сугыш киемнәре киеп, сакта торды. Халык башлыклары дивар торгызуда катнашкан барча яһүдиләргә терәк булды. Йөк ташучылар бер кулында сугыш коралы тотып эшләде,
төзүчеләрнең дә билендә кылыч иде. Һәм быргычы һәрчак минем янда булды.
Дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга һәм бүтәннәргә мин: – Эш бик күп, ә без бөтен дивар буйлап таралганбыз, бер-беребездән еракбыз, – дидем. –
Шуңа күрә, быргы кычкырта башлауга, тавыш килгән якка йөгерегез. Аллабыз безнең якта сугышачак!
Эшебезне без әнә шул рәвешле дәвам иттек; ә халыкның икенче өлеше кояш чыкканнан алып йолдызлар калыкканга кадәр кулыннан сөңгесен төшермәде.
Ул көннәрдә мин халыкка: – Һәркем үзенең кешеләре белән төнгә Иерусалимдә калсын. Төнлә сакта торырбыз, ә көндезен эшләрбез, – дидем.
Мин үзем дә, кардәшләрем, хезмәтчеләрем һәм янымдагы сакчыларым да киенгән килеш йокладык, уң кулыбыздан коралны төшермәдек.
Бервакыт кайбер ирләр һәм аларның хатыннары, яһүди кардәшләреннән зарланып, тавыш куптарды.
Берәүләр: – Без үзебез дә, угыл-кызларыбыз да күп; тамагыбызны туйдырыр һәм яшәр өчен безгә икмәк кирәк, – диде. –
Икмәк табар, ачлыктан котылыр өчен без кырларыбызны, йөзем бакчаларыбызны, йортларыбызны рәһен итеп бирергә мәҗбүрбез, – диде икенчеләре.
– Кырларыбыз вә йөзем бакчаларыбыз өчен патшага салым түләргә бурычка акча табарга тиешбез, – диде өченчеләре. –
Яһүди кардәшләребездән ким җиребез юк. Угылларыбыз да аларныкы кебек үк. Әмма без угыл-кызларыбызны коллыкка бирергә мәҗбүрбез, кызларыбызның кайберләре инде кол ителде. Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз, чөнки кырларыбыз вә йөзем бакчаларыбыз бүтәннәр кулында.
Аларның сукрануын, әйткән сүзләрен тыңлагач, минем бик нык ачуым чыкты.
Бу турыда бер фикергә килеп, дәрәҗәле кешеләргә вә башлыкларга мин: – Сез халык исәбенә байлык туплыйсыз! – дидем. Шуннан зур җыен җыйдым да
түрә булган кешеләргә: – Чит халыкларга коллыкка сатылган яһүди кардәшләребезне без мөмкин булганча йолып алырга тырыштык. Ә сез менә үз кардәшләрегезне сатып җибәрәсез! Инде аларны яңадан сатып алыйкмы?! – дидем. Алар дәшмәделәр, ни дип тә җавап бирмәделәр.
Шуннан соң мин аларга: – Бер дә әйбәт эшләмисез, – дидем. – Дошман халыкларның хурлавына дучар булмас өчен, Аллабыздан куркып яшәргә тиеш түгелме сез?!
Мин үзем, кардәшләрем һәм хезмәтчеләрем дә бурычка акча вә икмәк биреп торабыз. Ләкин бурычларын кайтарганда, әйдәгез, халыкны таламыйк инде!
Аларның кырларын, йөзем вә зәйтүн бакчаларын, йортларын бүген үк кире кайтарыгыз; бурычка биреп торган акча, икмәк, шәраб вә зәйтүн мае өчен тиешле рибаны да кире кайтарыгыз.
– Кире кайтарабыз, берни дә таләп итмибез алардан! Һәммәсен син әйткәнчә эшлибез, – дип җавап бирде алар. Шуннан соң мин руханиларны чакырып алдым да нәкъ шулай эшләячәкләренә ант итәргә куштым.
Аннары өстемдәге киемемне салып селкедем дә болай дидем: – Әйткән сүзендә тормаган кешене Аллаһы үз йортыннан менә шулай селкеп чыгарсын! Ул да шулай бернәрсәсез калсын! Бөтен җыен шунда: – Амин! – диде, һәммәсе Раббыны мактады. Биргән вәгъдәсен барысы да үтәде.
Шунысын да әйтим: Яһүдә җирендә өлкә башлыгы итеп билгеләнгән көнемнән башлап, мин унике ел дәвамында – Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елыннан алып, утыз икенче елына кадәр – үзем һәм кардәшләрем өчен тиешле булган нәрсәләрнең берсен дә таләп итмәдем.
Ә миңа кадәр булган өлкә башлыклары, кырык шәкыл көмештән тыш, халыктан шәраб вә икмәк тә алдылар, шул рәвешле, халык җилкәсенә авыр йөк булып яттылар. Аларның хәтта хезмәтчеләре дә халык өстеннән хакимлек итте. Ә мин, Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, алай эшләмәдем.
Киресенчә, мин үземне диварны торгызу эшенә багышладым; кырлар сатып алмадым; барлык хезмәтчеләрем диварны төзүдә катнашты.
Минем табыныма, тирә-яктан килгән халыктан тыш, йөз иллеләп яһүди вә башлыклар җыела торган булды.
Туклану өчен, көн дә бер үгез, алты симез сарык вә кош-корт әзерләнә, ун көнгә бер тапкыр күп итеп төрледән-төрле шәраб кайтарыла иде. Әмма шуның белән бергә мин өлкә башлыгына тиешле икмәкне таләп итмәдем, чөнки халыкның хезмәте бик авыр иде.
Йа Аллам, шушы халык өчен кылган игелекләремне истә тотып, мине рәхмәтеңнән аермасаң иде!
Санбаллат, Тобия, гарәп Гешем вә бүтән дошманнарыбыз диварны төзеп бетерүем, җимерелгән урыннарның калмавы хакында ишеткәннән соң (гәрчә капкаларга әле ишекләр элмәсәм дә),
Санбаллат вә Гешем: «Һоно тигезлегендәге берәр авылда очрашыйк!» – дип әйтергә минем янга кеше җибәрделәр. Алар миңа карата явызлык кылмакчы булдылар.
Хәбәрчеләрем аша мин болай дип әйтергә куштым: «Эшем бик күп булганлыктан килә алмыйм. Әгәр аны ташлап китсәм, эш тукталыр».
Шундый ук чакыру белән алар миңа дүрт мәртәбә кеше җибәрделәр, мин аларга һаман да бер үк җавапны бирдем.
Шуннан соң Санбаллат миңа үзенең хезмәтчесен бишенче мәртәбә җибәрде, аның кулында мөһер сугылмаган хат иде.
Анда болай дип язылган иде: Халыклар арасында шундый имеш-мимеш йөри, Гешем да шуны ук сөйли: син вә яһүдиләр фетнә оештырырга ниятлисез икән, диварны шуның өчен корасың икән. Имеш, алар өстеннән патша булырга телисең,
синең хакта Иерусалимдә «Яһүдәдә патша бар!» дигән хәбәр таратсыннар өчен, пәйгамбәрләр билгеләгәнсең. Бу сүзләрне патша һичшиксез ишетәчәк. Шуңа күрә безнең янга кил, бергәләп киңәш-табыш итик.
Ләкин мин аңа: «Син әйткәннәрнең берсе дә хак түгел. Син боларны үзең уйлап чыгаргансың», – дип әйтергә кушып, кеше җибәрдем.
«Кулларыннан эшләре төшәр, аны ахырына җиткерә алмаслар», – дип уйлап, алар безне куркытмакчы булдылар, ләкин мин: «Рухымны ныгыт!» – дип, Аллаһыга дога кылдым.
Беркөн мин Меһетабелдән туган Делая углы Шәмәгыйя йортына килдем. Ул үз өендә бикләнеп утыра иде. Ул миңа әйтте: – Әйдә, Аллаһы йортына керик тә ишекләрне бикләп куйыйк, чөнки алар сине үтерергә киләчәк, төнлә киләчәк алар, – диде.
Ләкин мин аңа: – Минем дәрәҗәдәге кеше кача аламы соң?! Минем кебек кеше, исән калыр өчен, Аллаһы йортына керә аламы?! Бармыйм! – дидем.
Шәмәгыйяне Аллаһы җибәрмәвен һәм минем хактагы пәйгамбәрлек сүзләренең ялган икәнен ачык аңладым, чөнки аны, акча түләп, Тобия белән Санбаллат яллаган иде. Аларның ниятләре шундый иде: мин, хафага төшеп, Шәмәгыйя сүзе буенча эшләрмен дә гөнаһлы булырмын, ә алар, мине хурлыкка калдырыр өчен, яманатымны чыгарырлар иде.
Нәхәмия дога кылып әйтте: «Йа Аллам, Тобия белән Санбаллатның шул эшләрен исеңдә тот, шулай ук миңа каршы пәйгамбәрлек иткән хатын-кыз пәйгамбәр Нугадияне һәм мине куркытырга уйлаган башка пәйгамбәрләрне дә исеңнән чыгарма!»
Дивар Елул аеның егерме бишенче көнендә, илле ике көндә төзелеп бетте.
Бу хакта барча дошманнарыбыз ишеткәннән һәм тирә-ягыбыздагы халыклар моны күргәннән соң, аларның үз-үзләренә ышанычы бетте, чөнки бу эшнең Аллабыз ихтыяры белән кылынганын аңладылар.
Шул көннәрдә Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләре Тобиягә күп мәртәбә хатлар юллады, аларга да Тобиядән хатлар килеп торды.
Яһүдәдә күпләр аның белән ант беркеткән иде, чөнки ул – Арах углы Шекания кияве, ә Еһоханан исемле углы Бәрәхиядән туган Мешуллам кызына өйләнгән иде.
Алар хәтта минем алда аның игелекле эшләре турында сөйли, ә мин әйткәннәрне аңа җиткерә иделәр. Тобия исә, мине куркытмакчы булып, миңа хатлар яза иде.
Дивар төзелеп бетеп, капкалар эленгәннән соң, капка сакчылары, җырчылар вә левиләр үзләренең хезмәтен башлады.
Иерусалим белән идарә итәргә мин ир туганым Ханани белән Иерусалим кальгасы башлыгы Хананияне куйдым, чөнки әлеге Ханания ышанычлы һәм Аллаһыны бик тә ихтирам итүче кеше иде.
Мин аларга болай дип әйттем: – Иртән кояш җылыта башлаганчы, Иерусалим капкаларын ачмагыз, сакчылар каравылда торган чакта, капкалар биктә булсын. Сакчылар итеп Иерусалим кешеләрен куегыз: кайберләре – билгеләнгән урыннарда, икенчеләре исә үз йортлары каршында кизү торсын, – дидем.
Иерусалим бик зур һәм иркен шәһәр булып, халык анда әле аз санлы, йортлар да төзәтелмәгән иде.
Шунда Аллам минем күңелгә бер уй салды, һәм мин, дәрәҗәле кешеләрне, башлыкларны һәм бар халыкны җыеп, нәселләре буенча исемлеккә теркәргә булдым. Әсирлектән беренче булып кайткан кешеләрнең шәҗәрә язуын таптым, анда болай дип язылган иде:
Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Азария, Рагамия, Нахамани, Мәрдәкәй, Билшан, Мисперет, Бигвәй, Нәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:
Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше;
Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше;
Арах нәселеннән – алты йөз илле ике кеше;
Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унсигез кеше;
Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше;
Затту нәселеннән – сигез йөз кырык биш кеше;
Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше;
Биннуй нәселеннән – алты йөз кырык сигез кеше;
Бебай нәселеннән – алты йөз егерме сигез кеше;
Әзгәд нәселеннән – ике мең өч йөз егерме ике кеше;
Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш җиде кеше;
Бигвәй нәселеннән – ике мең алтмыш җиде кеше;
Әдин нәселеннән – алты йөз илле биш кеше;
Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше;
Хашум нәселеннән – өч йөз егерме сигез кеше;
Бесай нәселеннән – өч йөз егерме дүрт кеше;
Харип нәселеннән – йөз унике кеше;
чыгышы белән Гибгоннан булганнар – туксан биш кеше;
чыгышы белән Бәйт-Лехем һәм Нетофадан булганнар – йөз сиксән сигез кеше;
чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше;
чыгышы белән Бәйт-Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше;
чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше;
чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше;
чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше;
чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – йөз егерме өч кеше;
чыгышы белән Икенче Нәбудан булганнар – илле ике кеше;
чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше;
чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше;
чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше;
чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме бер кеше;
чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең тугыз йөз утыз кеше.
Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше;
Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше;
Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше;
Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.
Левиләр: Ешуа нәселеннән (Кадмиел токымыннан, Һодавиянең нәсел җебе буенча) – җитмеш дүрт кеше.
Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз кырык сигез кеше.
Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – йөз утыз сигез кеше.
Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе,
Кыйрос нәселе, Сыйга нәселе, Падон угыллары,
Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Шалмай нәселе,
Ханан нәселе, Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе,
Реһая нәселе, Рәсин нәселе, Ныкода нәселе,
Гәззәм нәселе, Узза нәселе, Пасеах нәселе,
Бесай нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпушесим нәселе,
Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе,
Баслит нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе,
Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе,
Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.
Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перида нәселе,
Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе,
Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Амон нәселе.
Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.
Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.
Руханилардан: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары.
Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар.
Өлкә башлыгы аларга: « Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.
Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде.
Аларда ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз кырык биш җырчы ир вә хатын-кыз,
шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр,
дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.
Ыруг башлыкларының кайберләре, төзү эшләрен башкарыр өчен, ихтыяри иганә бирделәр. Өлкә башлыгы казнага мең дарик алтын, илле җамаяк, биш йөз утыз руханины киендерерлек кием бирде.
Ә ыруг башлыкларының бүтәннәре, төзү эшләрен башкарыр өчен, хәзинәгә егерме мең дарик алтын вә ике мең ике йөз мина көмеш тапшырдылар.
Калган халык егерме мең дарик алтын, ике мең мина көмеш вә алтмыш җиде руханины киендерерлек кием бирде.
Шулай итеп, барча исраилиләр – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, гади халык, Аллаһы йорты хезмәтчеләре – үз шәһәрләрендә яши башлады.
Җиденче айда, Исраил угыллары үз шәһәрләрендә урнашып яши башлаганнан соң, бөтен халык бер булып Су капкасы каршындагы мәйданга җыелды һәм кәтип Эзрага: «Исраил халкына Муса аша Раббы биргән Канун китабын алып кил», – дип әйтте.
Җиденче айның беренче көнендә рухани Эзра, шулай итеп, җыенга килгән ирләр, хатын-кызлар һәм укыганны аңлардай балалар каршына Канун китабын алып килде.
Су капкасы алдындагы мәйданда Эзра ирләргә, хатын-кызларга һәм укыганны аңлардай балаларга иртә таңнан өйләгә кадәр шул китапны укыды; бар халык Канун китабын бик игътибар белән тыңлап торды.
Кәтип Эзра агачтан эшләнгән махсус мөнбәрдә басып торды, аның уң ягында – Мәттития, Шема, Аная, Урия, Хилкыйя вә Магасея, ә сул ягында Пәдая, Мишаил, Малкия, Хашум, Хашбаддана, Зәкәрия вә Мешуллам булды.
Җыелган кешеләрдән югарырак торган Эзра бар халыкның күз алдында китапны ачкач, барысы да аягүрә басты.
Эзра бөек Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырды. Халык, кулларын югары күтәреп, «Амин! Амин!» дип торды, аннары, баш иеп, Раббы алдында сәҗдә кылды.
Левиләр Ешуа, Бани, Шәрәбия, Ямин, Гаккуб, Шаббетай, Һодия, Магасея, Кылита, Азария, Йозабад, Ханан, Пелая шундагы халыкка Канунны аңлатты.
Аллаһының Канун китабын алар аңлатмалар биреп, шәрехләп укыды, һәм укыганны халык аңлады.
Шунда өлкә башлыгы Нәхәмия, кәтип рухани Эзра һәм җыелган халыкка Канун тәгълиматларын аңлатучы левиләр: – Бүгенге көн – Раббы Аллагыз өчен изге көн, шуңа күрә яшь түкмәгез, еламагыз! – диделәр, чөнки, Канун сүзләрен тыңлаганда, бөтен халык елады.
Нәхәмия аларга әйтте: – Барыгыз, иң тәмле ризыклар ашагыз, баллы шәраб эчегез, бәйрәмгә берни әзерләмәгән кешеләрне дә өлешсез калдырмагыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез өчен изге көн бу. Кайгырмагыз, чөнки Раббы биргән шатлык сезне ныгытачак.
Левиләр дә: – Бу – изге көн, кайгырмагыз! – дип, халыкны тынычландырырга тырышты.
Шуннан соң бар халык ашап-эчәргә, бүтәннәрне сыйларга, күңел ачарга китеп барды, чөнки үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлады.
Икенче көнне барча халыкның ыруг башлыклары, руханилар вә левиләр, Канунда язылганнарны өйрәнер өчен, кәтип Эзра янына җыелдылар.
Муса аша бирелгән Раббы канунында алар: «Исраил угыллары җиденче ай бәйрәмен чатырларда үткәрсен»
һәм «Тауга менегез дә, Канунда язылганча, чатырлар кору өчен бакча зәйтүне, кыргый зәйтүн, мәрсид, хөрмә, шулай ук башка төр агачларның ботакларын җыеп төшегез; барлык кала-салаларда вә Иерусалимдә бу турыда игълан итегез!» – дигән урынны укыдылар.
Шуннан соң кешеләр, ботаклар алып килеп, үзләренең өй түбәләрендә, ишегалларында, Аллаһы йорты ишегалдында, Су капкасы һәм Эфраим капкасы алдындагы мәйданда чатырлар кордылар.
Әсирлектән кайткан һәр кеше, чатыр корып, шунда яшәде. Нун углы Ешуа заманыннан башлап шушы көнгә кадәр Исраил угылларының болай бәйрәм иткәннәре юк иде. Шатлык бик зур булды.
Эзра Аллаһының Канун китабын көн саен – бәйрәмнең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр укыды. Халык җиде көн бәйрәм итте, ә сигезенче көнне, Канун кушканча, тантаналы җыен булды.
Шул ук айның егерме дүртенче көнендә Исраил угыллары бергә җыелдылар. Алар тупас тукымага төренеп, башларына көл сибеп уразага керделәр.
Чит кавемнәрдән аерылган Исраил угыллары үзләренең гөнаһларын, ата-бабаларының гаепләрен танып тәүбә итте.
Өч сәгать дәвамында алар аягүрә басып торган килеш Раббы Аллаларының Канун китабын укыдылар, аннары, Раббы Аллалары алдында гөнаһларын танып, сәҗдә кылдылар.
Ешуа, Бани, Кадмиел, Шебания, Бунни, Шәрәбия, Бани, Кенани, левиләр өчен ясалган баскычка менеп, Раббы Аллаларына кычкырып дога кылдылар.
Левиләрдән Ешуа, Кадмиел, Бани, Хәшәбния, Шәрәбия, Һодия, Шебания, Петахия: – Урыныгыздан торыгыз да әзәлдән мәңгелеккәчә яшәүче Раббы Аллагызга мактау-шөкерләр яудырыгыз! – диделәр. Аннары дога кылдылар: Синең шан-шөһрәтле исемең мактаулыдыр, һәртөрле мактау вә данлаудан өстендер!
Син – бердәнбер Раббы, Син күкне, күкләрнең күген, андагы бөтен җисемнәрне, җирне вә андагы һәммә нәрсәне, диңгезләрне вә андагы һәммә нәрсәне бар кылдың, аларның һәммәсенә тормыш бирдең; күк җисемнәренең һәммәсе Сиңа сәҗдә кыла.
Син, Раббы, Ибрамны сайлап, килданиләр җирендәге Ур шәһәреннән аны алып чыктың һәм Ибраһим дип исем куштың.
Аның ихлас йөрәктән Сиңа тугры булуын күреп, кәнгани, хитти, амори, фәризи, явүси вә гиргәшиләрнең җирен аның токымына бирер өчен, аның белән килешү төзедең. Әйткән сүзеңне Син үтәдең, чөнки Син гадел Зат.
Мисырда аталарыбызның җәфа чигеп яшәвен күрдең Син, Камышлы диңгез янында аларның ялваруларын ишеттең.
Син фиргавенгә, аның хезмәтчеләренә вә бар халкына каршы Үзеңнең галәмәтләреңне вә могҗизаларыңны эшләдең, чөнки Син аларның исраилиләрне ни рәвешле кимсетүләрен белдең. Шул вакыттан башлап, бүгенге көнгә кадәр Синең исемең данлыдыр.
Исраил угыллары алдында диңгезне икегә аердың – алар диңгез уртасыннан коры җир буйлап чыктылар. Аларны куып килүчеләрне Син, шаулап аккан суларга таш аткандай, диңгез төбенә ыргыттың.
Көндезен Син, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп бардың, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктырттың.
Син Синай тавына төштең, алар белән күкләрдән торып сөйләштең, аларга гадел хөкемнәр, дөрес кануннар, әйбәт кагыйдәләр вә боерыклар бирдең.
Син аларга изге шимбәңнең барлыгын белдердең, хезмәтчең Муса аша боерыклар, кагыйдәләр вә кануннар бирдең.
Алар ачыкканда, күктән икмәк иңдердең, сусаган чакларында, таштан су чыгардың. Син, кулыңны күтәреп, сезгә бирәм, дип вәгъдә иткән җирне аларга үзләштерергә куштың.
Ләкин киребеткән ата-бабаларыбыз, тәкәбберләнеп, Синең боерыкларга колак салмады;
алар Сиңа буйсынырга теләмәде һәм Син күрсәткән могҗизаларны исләренә төшермәде; алай гына да түгел, үҗәтләнеп, коллыкка кире кайтыр өчен, үзләренә юлбашчы сайлап куйды. Ләкин Син – кичерүчән, кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем вә чиксез мәрхәмәтле Аллаһы: Син аларны ташламадың.
Гәрчә алар, үзләренә бозау сыны коеп: «Менә бу – безне Мисырдан чыгарган Аллаһы», – дисәләр дә, Сиңа бик тә мәсхәрәле сүзләр әйтсәләр дә,
гаять шәфкатьле булганга, Син аларны чүлдә ялгыз калдырмадың: көндез әйдәп барган болыт баганасы да, төнлә яктырткан ут баганасы да юкка чыкмады.
Үгет-нәсыйхәт бирсен дип, Син аларга игелекле Рухыңны бүләк иттең, авызларыннан маннаны өзмәдең, сусауларын басар өчен, су эчердең.
Чүлдә Син аларны кырык ел буена асрадың – алар анда бернинди мохтаҗлык кичермәде, кигән киемнәре дә тузмады, аяклары да шешенмәде.
Син аларга патшалыкларны, халыкларны буйсындырдың, илнең һәр карышын бүлеп бирдең; алар Хишбун патшасы Сихон җирен, Башан патшасы Ог җирен алдылар.
Аларның нәселен күктәге йолдызлар санынча ишәйттең, ата-бабаларына вәгъдә иткән җиргә алып килеп урнаштырдың.
Алар, шул җиргә килеп, аны биләп алдылар. Син шунда яшәүче кәнганиләрне буйсындырдың – халыкны патшалары белән бергә исраилиләр кулына тапшырдың, һәм алар ни теләсәләр, шуны эшләделәр:
ныгытылган шәһәрләрне вә уңдырышлы җирләрне биләделәр, төрле мал-мөлкәт тулы йортларга, ташны чокып ясаган сусаклагычларына, йөзем вә зәйтүн бакчаларына, исәпсез-хисапсыз җимеш агачларына хуҗа булдылар. Алар Синең чиксез игелекле булуың аркасында ашап-эчеп тазардылар, рәхәт чиктеләр.
Ләкин тора-бара алар, буйсынмас булып, Сиңа каршы баш күтәрделәр, Кануныңнан йөз чөерделәр, Сиңа кире кайтырга үгетләгән пәйгамбәрләреңне үтерделәр, Сиңа бик тә мәсхәрәле сүзләр әйттеләр.
Һәм Син аларны дошманнары кулына тапшырдың. Дошманнарының җәберенә түзә алмагач, алар Сиңа ялвардылар, ә Син, күкләрдән аһ-зарларына колак салып, чиксез шәфкатьлелегең аркасында коткаручылар җибәрдең, һәм алар халыкны дошманнан коткарды.
Әмма тынычланып рәхәткә чыккач, алар янә Синең күзеңә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды; Син аларны кабат дошманнары кулына тапшырып, тегеләр халык өстеннән хакимлек итте. Ләкин алар Сиңа тагын ялваргач, чиксез шәфкатьлелегең аркасында аһ-зарларына колак салып, Син аларны коткарып калдың.
Син аларны элеккечә Кануныңны үтәргә өндәдең, ләкин алар, тәкәбберләнеп, боерыкларыңа игътибар итмәделәр, Синең карар-хөкемнәреңне үтәү аларга имин-рәхәт тормыш бүләк итсә дә, шул карар-хөкемнәреңне үтәмичә гөнаһ кылдылар, үҗәтләнеп, Синнән йөз чөерделәр, сүзләреңә буйсынмадылар.
Син аларны күп еллар сабыр гына көттең; пәйгамбәрләрең аша Үзеңнең Рухың белән үгетләп, кисәтеп торсаң да, алар игътибар итмәделәр. Шунлыктан Син аларны чит халыклар кулына тапшырдың.
Әмма Үзеңнең чиксез шәфкатьлелегең аркасында аларны тәмам кырып бетермәдең һәм ташламадың, чөнки Син – кызганучан вә рәхимле Аллаһы.
И Аллабыз, олуг, кодрәтле вә дәһшәтле, Килешүгә тугры, мәрхәмәтле Аллаһы! Ашшур патшалары заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр патшаларыбыз вә башлыкларыбыз, руханиларыбыз вә пәйгамбәрләребез, аталарыбыз вә Синең бар халкың башына төшкән бәла-казалар аз булып тоелмасын иде Сиңа!
Безгә җәза биреп, дөрес эшләдең Син, чөнки Син тугрылык белән эш иттең, ә без яманлык кылдык.
Патшаларыбыз вә башлыкларыбыз, руханиларыбыз вә аталарыбыз Кануныңны үтәмәделәр, аларга Син биргән боерык вә кисәтүләрне санга сукмадылар.
Хәтта элек тә, үзләренең патшалыгында да, Син аларга биргән чиксез вә уңдырышлы җирдә мул игелекләреңне кабул кылып та, алар Сиңа хезмәт итмәделәр, үзләренең яман эшләреннән ваз кичмәделәр.
Инде менә хәзер без – коллар; җимешләреннән, муллыктан файдаланыр өчен, ата-бабаларыбызга Син биргән җирдә коллыкта яшибез!
Кылган гөнаһларыбыз өчен ул җир хәзер үзенең мул уңышын безнең өстән хакимлек итәргә Син куйган чит патшаларга бирә. Алар безнең белән вә мал-туарыбыз белән ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Без зур бәлагә тарыдык!
Менә шуңа күрә без язма рәвештә килешү төзибез, һәм башлыкларыбыз, левиләребез вә руханиларыбыз аңа мөһерләрен сугалар.
Мөһерләрен түбәндәге кешеләр сукты: өлкә башлыгы Хәкәлия углы Нәхәмия, Сәдыкыйя,
Сераяһ, Азария, Иремия,
Пашхур, Амария, Малкия,
Хаттуш, Шебания, Мәллүк,
Харим, Меремот, Убадия,
Даниил, Гиннетон, Барух,
Мешуллам, Абия, Миямин,
Магазия, Билгәй, Шәмәгыйя. Болар барысы да – руханилар.
Мөһер суккан левиләр: Азания углы Ешуа, Хенадад нәселеннән Биннуй, Кадмиел,
шулай ук иптәшләре Шебания, Һодия, Кылита, Пелая, Ханан,
Микә, Рәхуб, Хәшәбия,
Зәкүр, Шәрәбия, Шебания,
Һодия, Бани, Бенину.
Мөһер суккан халык башлыклары: Паргош, Пахат-Мәаб, Элам, Затту, Бани,
Бунни, Әзгәд, Бебай,
Адония, Бигвәй, Әдин,
Әтир, Хизәкыйя, Аззур,
Һодия, Хашум, Бесай,
Харип, Анатот, Небай,
Мәкпыйгаш, Мешуллам, Хезир,
Мишезәбел, Садыйк, Яддуга,
Пелатия, Ханан, Аная,
Һошея, Ханания, Хашшуб,
Һаллухеш, Пилха, Шубык,
Рәхум, Хашабна, Магасея,
Ахия, Ханан, Анан,
Мәллүк, Харим, Багъна.
Бар халык – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, Аллаһы йорты хезмәтчеләре, Аллаһы кануны хакына чит халыклардан аерылган кешеләр, аларның хатыннары вә угыл-кызлары, зирәк акыллы барча адәмнәр
үзләренең дәрәҗәле кардәшләренә кушылдылар, Аллаһы хезмәтчесе Муса аша бирелгән Канун буенча эш итәргә һәм Хуҗабыз Раббының барлык боерыкларын, карарларын вә кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә ант иттеләр:
«Кызларыбызны чит халыкларга бирмәбез, угылларыбызга чит халыктан кызлар алмабыз.
Чит халыклар шимбә көнне сатарга мал яисә иген алып килсәләр, изге дип саналган ул көнне без алардан әйбер сатып алмабыз. Һәр җиденче елда җирне эшкәртмәбез һәм барлык бурычларны кичерербез.
Аллабыз йортының ихтыяҗлары – изге икмәк, даими китерелә торган икмәк бүләге вә тулаем яндыру корбаны, шимбә көннәрендә, Яңа ай һәм башка бәйрәмнәрдә китерелә торган корбан-бүләкләр, изге дип саналган корбан-бүләкләр, Исраил халкын пакьләүче гөнаһ йолу корбаны, Аллабыз йортының башка ихтыяҗлары өчен ел да бер шәкыл көмешнең өчтән бер өлешен биреп барырга йөкләмә алабыз.
Без – руханилар, левиләр вә башкалар – жирәбә салып кемнең кайчан Аллабыз йортына утын китерергә тиешлеген ачыкладык: Канунда язылганча, Раббы Аллабыз мәзбәхендә ут һәрдаим янып торсын өчен, һәрбер нәсел билгеле бер вакытта ел саен утын китерергә тиеш.
Җиребездән алынган беренче уңышны вә агачларыбыздан җыйган беренче җимешләрне ел саен Раббы йортына китерергә йөкләмә алабыз.
Аннары без, Канунда язылганча, беренче булып туган угылларыбызны вә эреле-ваклы терлекләребездән алынган беренче үрчемне Аллабыз йортында хезмәт күрсәтүче руханиларга китерербез.
Яңа уңыштан тарттырылган онны, агачлардан җыелган җимешнең, шәраб вә зәйтүн маеның иң яхшысын Аллабыз йортындагы келәтләргә, руханиларга китерербез. Уңышның уннан бер өлешен левиләргә бирербез, чөнки иген игелә торган барлык төбәкләрдә уңышның уннан берен алар җыярга тиеш.
Левиләр гошер алган вакытта, Һарун нәселеннән бер рухани алар янында булырга, левиләр исә гошернең уннан бер өлешен Аллабыз йорты келәтләренә тапшырырга тиеш.
Чөнки Исраил угыллары да, левиләр дә гошерне – икмәкне, шәрабны вә зәйтүн маен – Аллаһы йортының изге савытлары һәм Аллаһы йортында хезмәт күрсәтүче руханиларның, капка сакчыларының, җырчыларның кирәк-яраклары сакланган келәтләргә илтергә тиеш. Аллабыз йортын караусыз калдырмабыз!»
Халык башлыклары Иерусалимдә урнашты, ә бүтәннәр жирәбә салды: ун кешенең берсе изге шәһәр Иерусалимдә, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә тиеш булды.
Иерусалимдә яшәргә теләк белдергән бар кешегә халык үзенең хәер-фатихасын бирде.
Шулай итеп, исраилиләрнең бер өлеше, руханилар, левиләр, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары Яһүдә шәһәрләрендә, үз биләмәләрендә, ә Яһүдә вә Беньямин ыругларыннан кайберәүләр Иерусалимдә төпләнеп калды. Иерусалимдә яшәгән өлкә башлыклары түбәндәгеләр: Яһүдә ыругыннан: Атая (ул – Уззия углы, Уззия – Зәкәрия, Зәкәрия – Амария, Амария – Шефатия, Шефатия – Маһалалел, Маһалалел – Перес углы иде),
Магасея (ул – Барух углы, Барух – Хөл-Хөзе, Хөл-Хөзе – Хазая, Хазая – Адая, Адая – Йояриб, Йояриб – Зәкәрия, Зәкәрия – Шела углы иде).
Перес нәселеннән Иерусалимдә яшәүче дүрт йөз алтмыш сигез кешенең һәммәсе гаярь сугышчы иде.
Беньямин ыругыннан: Саллу (ул – Мешуллам, Мешуллам – Йогыд, Йогыд – Пәдая, Пәдая – Колая, Колая – Магасея, Магасея – Итиел, Итиел – Ишагыйя углы иде).
Саллу туганнары Гәббәй вә Саллайны кертеп исәпләгәндә, алар тугыз йөз егерме сигез кеше иде.
Зихри углы Йоил аларның башлыгы булды, ә Һассенуһа углы Яһүдә шәһәрдә икенче дәрәҗәдәге башлык иде.
Руханилардан: Йояриб углы Едагыйя, Яхин,
Аллаһы йорты өчен җаваплы Сераяһ (ул – Хилкыйя углы, Хилкыйя – Мешуллам, Мешуллам – Садыйк, Садыйк – Мәрают, Мәрают – Әхитүб углы иде).
Аллаһы йортында хезмәт итүче туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар сигез йөз егерме ике кеше иде. Шулай ук Адая (ул – Ерухам углы, Ерухам – Пелалия, Пелалия – Амси, Амси – Зәкәрия, Зәкәрия – Пашхур, Пашхур – Малкия углы иде).
Ыруг башлыклары булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар ике йөз кырык ике кеше иде. Шулай ук Амашсай (ул – Азарел углы, Азарел – Ахзай, Ахзай – Мәшиллемот, Мәшиллемот – Иммер углы иде).
Гаярь сугышчылар булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар йөз егерме сигез кеше иде. Аларның башлыгы Һаггедолим углы Зәбдиел булды.
Левиләрдән: Шәмәгыйя (ул – Хашшуб углы, Хашшуб – Азрикам, Азрикам – Хәшәбия, Хәшәбия – Бунни углы иде),
тышкы эшләр буенча Аллаһы йорты башлыклары Шаббетай вә Йозабад;
гыйбадәт кылганда, башлап шөкрана мәдхияләре башкаручы Маттания (ул – Михә углы, Михә – Зәбди, Зәбди – Асаф углы иде), аның ярдәмчесе Баквукыйя, шулай ук Абда (ул – Шаммуа углы, Шаммуа – Гәләл, Гәләл – Едутун углы иде).
Изге шәһәрдә барлыгы ике йөз сиксән дүрт леви яшәде.
Капка сакчыларыннан: Гаккуб, Талмун һәм аларның капка янында сакта торучы иптәшләре – барлыгы йөз җитмеш ике кеше.
Исраил халкының, руханиларның, левиләрнең калганнары Яһүдә шәһәрләрендә, һәркем үз биләмәсендә яшәде.
Аллаһы йорты хезмәтчеләре Офел калкулыгында яшәде; Сиха белән Гишпа алар өчен җаваплы булды.
Иерусалимдә левиләрнең башлыгы итеп Уззи билгеләнде (ул – Бани углы, Бани – Хәшәбия, Хәшәбия – Маттания, Маттания – Михә углы иде). Әлеге Уззи Аллаһы йортында хезмәт итүче җырчылар нәселеннән – Асаф нәселеннән иде.
Җырчыларның көндәлек вазифалары патша фәрманы белән расланган иде.
Яһүдә углы Зерах нәселеннән Мишезәбел углы Петахия халыкка кагылышлы һәртөрле эшләр буенча патша вәкиле булды.
Үзләренең авыл-кырларында яшәүчеләргә килгәндә, Яһүдә ыругы Кыръят-Арба, Дибон, Екабсиел шәһәрләрендә һәм алар тирәсендәге авылларда төпләнде.
Алар шулай ук Ешуада, Моладада вә Бәйт-Пелетта,
Хатсар-Шугалда, Беер-Шеба һәм аның тирәсендәге авылларда,
Сыйкләгтә, Мекүн һәм аның тирәсендәге авылларда,
Эн-Риммунда, Соргада, Ярмутта,
Зануахта, Адуллам һәм аның тирәсендәге авылларда, Лахиш һәм аның тирәсендәге авылларда, Азыка һәм аның тирәсендәге авылларда гомер итте. Аларның ыругы Беер-Шеба шәһәреннән Һинном үзәнлегенә кадәр сузылган җирләрдә көн күрде.
Беньямин ыругы Гебада, Микмәстә, Әйядә, Бәйт-Элдә һәм алар тирәсендәге авылларда,
Анатотта, Нобта, Ананиядә,
Хатсорда, Рамаһта, Гиттаимдә,
Хадидтә, Сәбогыймда, Нәбаллатта,
Лодта, Һонода, Осталар үзәнендә көн күрде.
Леви ыругына караган нәселләрнең кайберләре – Яһүдә җиренә, кайберләре исә Беньямин җиренә килеп төпләнде.
Шеһалтиел углы Зеруббабел һәм Ешуа белән бергә әсирлектән кайткан руханилар вә левиләр түбәндәгеләр. Руханилар: Сераяһ, Иремия, Эзра,
Амария, Мәллүк, Хаттуш,
Шекания, Рәхум, Меремот,
Идду, Гиннетон, Абия,
Миямин, Магадия, Билгәй,
Шәмәгыйя, Йояриб, Едагыйя,
Саллу, Амук, Хилкыйя, Едагыйя. Болар – Ешуа чорында яшәгән руханиларның башлыклары һәм аларның хезмәттәшләре.
Левиләр: Ешуа, Биннуй, Кадмиел, Шәрәбия, Яһүдә һәм хезмәттәшләре белән шөкрана мәдхияләре башкару өчен җаваплы Маттания,
шулай ук алар белән чиратлашып җырлаучы Баквукыйя, Унни һәм аларның хезмәттәшләре.
Ешуа – Йоякыймның, Йоякыйм – Эльяшибнең, Эльяшиб – Йояданың,
Йояда – Йонатанның, Йонатан Яддуганың атасы иде.
Йоякыйм заманында руханиларның нәселбашлары түбәндәгеләр иде: Сераяһ нәселендә – Мерая, Иремия нәселендә – Ханания,
Эзра нәселендә – Мешуллам, Амария нәселендә – Еһоханан,
Малухи нәселендә – Йонатан, Шекания нәселендә – Йосыф,
Харим нәселендә – Әднә, Мәрают нәселендә – Хелкай,
Идду нәселендә – Зәкәрия, Гиннетон нәселендә – Мешуллам,
Абия нәселендә – Зихри, Миньямин нәселендә бер ыругбашы, Магадия нәселендә – Пилтай,
Билгәй нәселендә – Шаммуа, Шәмәгыйя нәселендә – Йонатан,
Йояриб нәселендә – Маттынай, Едагыйя нәселендә – Уззи,
Саллай нәселендә – Каллай, Амук нәселендә – Гыйбер,
Хилкыйя нәселендә – Хәшәбия, Едагыйя нәселендә – Нетанел.
Левиләрнең нәселбашлары – Эльяшиб, Йояда, Йоханан вә Яддуга заманында, ә руханилар Фарсы патшасы Дәрәвеш заманында исемлеккә теркәлгәннәр.
Леви ыругындагы нәселбашларының исемнәре Эльяшиб углы Йоханан яшәгән көннәргә кадәр теркәлеп барылган.
Левиләрнең башлыклары: Хәшәбия, Шәрәбия, Кадмиел углы Ешуа һәм аларның хезмәттәшләре. Аллаһы кешесе Давыт фәрманы буенча, җырчылар, ике төркемгә бүленеп, чиратлашып Аллаһыга мактау яудырырга һәм шөкер кылырга тиеш иде.
Маттания, Баквукыйя, Убадия, Мешуллам, Талмун вә Гаккуб капка янындагы келәтләр өчен җаваплы булды.
Бу адәмнәр үз вазифаларын Йосадактан туган Ешуа углы Йоякыйм, шулай ук өлкә башлыгы Нәхәмия һәм кәтип рухани Эзра заманында башкардылар.
Иерусалим диварын Аллаһыга багышлау йоласында катнашыр өчен, яшәгән төбәкләреннән барлык левиләр чакырылды. Шатлыклы тантанада алар, җиз тәлинкәләрдә, лираларда вә гөсләләрдә уйнап, шөкрана мәдхияләре башкарырга тиеш иде.
Җырчылар шулай ук Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән, нетофалылар яшәгән авыллардан,
Бәйт-Гилгәл, Геба вә Азмавет кырларыннан килде (алар үзләренә йортларны Иерусалим тирәсендә салды).
Руханилар белән левиләр, йола кушканча пакьләнгәннән соң, халыкны, капкаларны вә диварны да пакьләделәр.
Шунда мин, Яһүдәнең нәсел башлыкларын дивар янына китереп, Раббыга рәхмәтләр яудырыр өчен, җырчыларны ике төркемгә бүлдем. Төркемнең берсе дивар буйлап уң якка, Тирес капкасына таба атлады.
Аның артыннан Һошагыйя вә Яһүдәдәге нәсел башлыкларының бер яртысы,
Азария, Эзра, Мешуллам,
Яһүдә, Беньямин, Шәмәгыйя, Иремия,
быргыда уйнаучы берничә яшь рухани, Зәкәрия (Зәкәрия – Йонатан углы, Йонатан – Шәмәгыйя, Шәмәгыйя – Маттания, Маттания – Микәя, Микәя – Зәкүр, Зәкүр – Асаф углы иде)
һәм аның хезмәттәшләре Шәмәгыйя, Азарел, Милалай, Гилалай, Магай, Нетанел, Яһүдә, Ханани барды. Аларның кулында Аллаһы кешесе Давытның уен кораллары иде. Иң алдан кәтип Эзра атлады.
Чишмә капкасына җиткәч, алар Давыт шәһәренең баскычлары буйлап туп-туры югарыга, диварга күтәрелделәр һәм Давыт йорты яныннан ары таба, көнчыгыш тарафтагы Су капкасына юнәлделәр.
Җырчыларның икенче төркеме дивар буйлап сул якка китте. Аның артыннан халыкның яртысы белән мин үзем киттем. Мич манарасыннан Киң диварга кадәр атладык,
Эфраим капкасы, Иске капка, Балык капкасы, Хананел манарасы, Меа манарасы, Сарык капкасы яныннан үтеп, Сакчылар капкасы турысында туктадык.
Аннары җырчыларның ике төркеме дә, Аллаһы йортына җитеп, тезелеп басты. Мин анда нәсел башлыкларының бер яртысы,
быргы кычкырткан руханилар Эльякыйм, Магасея, Миньямин, Микәя, Элиогынай, Зәкәрия, Ханания,
шулай ук Магасея, Шәмәгыйя, Элгазар, Уззи, Еһоханан, Малкия, Элам вә Эзер белән бергә басып тордым. Израхия җитәкчелегендәге җырчылар кычкырып-кычкырып җырлады.
Ул көнне зур корбаннар китерделәр һәм күңел ачтылар, чөнки Аллаһы аларга бөек шатлык бүләк итте. Хатыннар вә бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты. Иерусалимдәге шатлык авазлары әллә кайларга кадәр ишетелеп торды.
Аллаһы йортына китерелгән бүләкләр, беренче җимешләр һәм уңышның уннан бер өлеше саклана торган келәтләр өчен ул көнне җаваплы кешеләр билгеләнде. Канунда әйтелгәнчә, әлеге кешеләр, руханилар вә левиләргә тәгаенләнгән өлешне шәһәр янындагы кырлардан җыеп алып, шул келәтләргә тупларга тиеш булдылар, чөнки рухани вә левиләрнең Аллаһыга хезмәт итүен күреп тору яһүдиләргә рәхәт иде.
Алар үзләренең Аллаларына хезмәт иттеләр һәм пакьләндерү йоласын башкардылар. Давыт һәм аның углы Сөләйман кушканча, җырчылар вә капка сакчылары да үз хезмәтен башкарды.
Чөнки бик күптәннән, Давыт һәм Асаф заманыннан ук, җырчыларның җитәкчеләре, шулай ук Аллаһыга мактаулар яудыра һәм шөкрана кыла торган җырлар билгеләп куелган иде.
Зеруббабел вә Нәхәмия заманында барлык исраилиләр җырчыларга вә капка сакчыларына көндәлек өлешләрен биреп бардылар; алар шулай ук левиләргә дә тиешле өлешне бирделәр, ә левиләр үз чиратында Һарун токымына өлеш чыгардылар.
Ул көнне халыкка Муса китабын кычкырып укыдылар. Анда болай дип язылган урынны таптылар: «Аммониләр вә мәабиләрдән берәү дә беркайчан Аллаһы халкы исәбенә керергә тиеш түгел,
чөнки алар Исраил угылларын икмәк вә су белән каршы алмадылар; киресенчә, исраилиләрне каргар өчен, Билгамны ялладылар, ләкин безнең Аллабыз каргышны фатихага әверелдерде».
Канун сүзләрен ишеткәч, халык исраилиләр арасыннан барча чит кавемнәрне куып җибәрде.
Моңарчы Аллабыз йортының келәтләре өчен рухани Эльяшиб җаваплы иде. Ул, Тобияне туганыдай якын күреп,
әүвәле икмәк бүләкләре, хуш исле сумала-майлар, савыт-саба, шулай ук левиләргә, җырчыларга, капка сакчыларына Канун нигезендә билгеләнгән икмәкнең, шәрабның вә зәйтүн маеның уннан бер өлеше һәм руханиларга тәгаенләнгән бүләкләр сакланган зур бүлмәне аңа бирде.
Бу эшләр кылынганда, мин Иерусалимдә түгел идем: Бабил патшасы Артахшаста хакимлегенең утыз икенче елында патша янына киткән идем. Күпмедер вакыттан соң мин патшаның рөхсәте белән
кабат Иерусалимгә әйләнеп кайттым һәм Эльяшибнең, Тобиягә ярарга тырышып, Аллаһы йортының ишегалдында аңа бүлмә бирүен – яман эш кылуын белдем.
Минем бик нык ачуым чыкты, һәм мин Тобиянең бар әйберсен бүлмәдән чыгарып аттым.
Шуннан соң мин бүлмәләрне чистартырга куштым һәм Аллаһы йорты савытларын, икмәк бүләкләрен вә хуш исле сумала-майларны урынына кертеп куйдым.
Шуның өстенә, мин левиләргә тәгаенләнгән өлешнең аларга бирелмәвен, левиләр вә җырчыларның, Раббы йортындагы хезмәтләрен башкармыйча, үз кырларына китеп баруын белдем.
Шул уңайдан мин, түрәләргә шелтә белдереп: «Ни сәбәпле Аллаһы йорты караусыз калган?!» – дидем. Левиләрне һәм җырчыларны җыеп алып, һәрберсен үз вазифасын башкарырга куйдым.
Шуннан соң барлык яһүдиләр икмәк, шәраб вә зәйтүн маеның уннан бер өлешен янә келәтләргә китерделәр.
Келәтләрнең башлыгы итеп мин рухани Шелемияне, кәтип Садыйкны, левиләрдән Пәдаяны билгеләдем, алар янына Маттаниядән туган Зәкүр углы Хананны куйдым, чөнки алар ышанычлы кешеләр булып исәпләнә иде. Алар хезмәттәшләренә тәгаенләнгән өлешне таратырга тиеш булдылар.
Йа Аллам, бу гамәлләремне онытмасаң иде! Синең йортың өчен һәм шунда гыйбадәтләр кылынсын өчен башкарган игелекле эшләремне исеңдә тотсаң иде!
Шул вакытларда мин кайберәүләрнең шимбә көнне йөзем изүләрен, ишәкләргә төяп, ашлык, шәраб, йөзем, инҗир вә башка төрле йөк ташуларын, аларны Иерусалимгә илтүләрен күзәттем. Шул көнне ашамлык әйберләре сатуларын күреп, мин аларны бик нык орыштым.
Тумышлары белән Сурдан булган кешеләр, Иерусалимдә яшәп, шимбә көнне балык вә һәртөрле башка әйбер китерә һәм яһүдиләргә сата иделәр.
Шул сәбәпле мин Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләренә шелтә белдердем: «Ни өчен, шундый яманлык кылып, шимбә көнне мәсхәрәлисез?!
Сезнең аталарыгыз да шулай эшләгән иде, Аллабыз шуның өчен безгә вә шәһәребезгә бәла-казалар җибәрде. Ә сез, шимбә көнне мәсхәрә кылып, Аллаһының Исраилгә булган ачуын арттырасыз», – дидем.
Шуннан соң мин шимбә көн алдыннан, кичке эңгер төшә башлауга, Иерусалим капкаларын бикләп куярга да шимбә көн үтмичә аларны ачмаска боердым. Шимбә көнне һичнинди йөк үтеп кермәсен өчен, капка янына үземнең хезмәтчеләремне куйдым.
Сәүдәгәрләр вә һәртөрле сатучылар бер-ике мәртәбә Иерусалим читендә төн үткәрделәр.
Ләкин мин аларны бик нык орышып әйттем: «Ни өчен сез дивар буенда төн үткәрәсез?! Тагын шулай эшли калсагыз, сезгә каршы мин көч кулланачакмын», – дидем. Шуннан соң алар шимбә көннәрендә килми башладылар.
Аннары мин, шимбә көннең изгелеген саклар өчен, левиләргә, пакьләнеп, капка янына сакка басарга куштым. Йа Аллам, шушы эшемне дә исеңнән чыгарма һәм, чиксез мәрхәмәтеңне күрсәтеп, миңа миһербанлы бул!
Шул көннәрдә мин яһүдиләрнең Ашдод, Аммон вә Мәаб хатыннарына өйләнгән булуын ачыкладым.
Шунлыктан аларның балаларының яртысы Ашдод яисә башка халыклар телендә сөйләшә, ә яһүдчә белми иде.
Моның өчен мин аларны бик нык ачуландым, каргадым, кайберләрен кыйнадым, чәчләрен йолкыдым. Мин аларны Аллаһы белән ант иттердем, әйттем: «Кызларыгызны аларның угылларына хатынлыкка бирмәгез, үзегезгә вә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз.
Исраил патшасы Сөләйман чит хатыннар аркасында гөнаһ эшләде түгелме?! Халыклар арасында Сөләйманга охшаш патша юк иде. Ул Үз Алласының сөеклесе иде, Аллаһы аны бөтен Исраилгә патша итеп куйды, ләкин чит халыктан булган хатыннар хәтта аны да гөнаһ юлына этәрде.
Менә хәзер без сезнең дә шундый зур явызлыкка батуыгызны күрәбез. Чит халыклардан хатыннар алып, сез Аллабызга хыянәт итәсез!»
Баш рухани Эльяшибтән туган Йояда угылларыннан берсе хорунлы Санбаллатның кияве иде. Мин аны үз янымнан кудым.
Йа Аллам, аларны исеңдә тот, чөнки алар руханилыкка, руханилар вә левиләр белән Син төзегән килешүгә тап төшерделәр.
Шулай эшләп, мин халыкны пакьләдем – чит кавемнәр тәэсиреннән арындырдым. Руханилар белән левиләрнең һәммәсенә мин аерым вазифа йөкләдем.
Мин шулай ук билгеләнгән вакытта утын китерүне һәм беренче уңышны җыеп кайтаруны тиешенчә оештырдым. Йа Аллам, мине онытмыйча игелекләреңне кылсаң иде!
Бу вакыйга Ахашверош заманында булды. Ул вакытларда Ахашверош Һиндстаннан алып Хәбәшстанга кадәр җәелгән йөз егерме җиде өлкә өстеннән патшалык итә иде.
Аның тәхете Шушан каласындагы кальгада урнашкан иде. Хакимлегенең өченче елында ул, барлык түрәләрен, үз хезмәтендәге кешеләрне, шулай ук Фарсы һәм Мадай гаскәрбашларын, өлкә хакимнәрен һәм башлыкларын мәҗлескә җыеп,
йөз сиксән көн дәвамында аларга патшалыгының мул байлыгын, бөеклеген һәм данын күрсәтте.
Шуннан соң ул үзенең башкаласы Шушанда, патша сарае бакчасында, җиде көн дәвамында кечесе-олысыннан бөтен халыкны сыйлады.
Бакчада мәрмәр баганаларга көмеш алкалар ярдәмендә җете кызыл төстәге нәфис җитен тасмалар белән ак һәм зәңгәр киҗе-мамык пәрдәләр эленгән; алсу ташлар, мәрмәр, энҗе һәм кыйммәтле ташлар түшәлгән басмага алтын вә көмеш кәнәфиләр куелган иде.
Эчемлекләр төрледән-төрле алтын савытларга салып бирелде; юмарт патшаның шәрабы мул иде.
Эчү ихтыяри булды, һичкем мәҗбүр итмәде, чөнки патша үз сараендагы барлык хезмәтчеләренә: «Һәркем теләгән кадәр эчсен», – дип әмер биргән иде.
Нәкъ шул ук вакытта Вәшти мәликә Ахашверош патша сараенда хатыннар өчен мәҗлес үткәрде.
Җиденче көнне, патшаның күңеле шәрабтан кәефләнгәч, ул үзенә хезмәт күрсәтүче Меһуман, Бизтә, Харбона, Бигтә, Абагта, Зетәр һәм Кәркәс исемле җиде хәрәм агасына таҗ кигән Вәшти мәликәне үз каршысына китерергә әмер бирде – җыелган халыкка һәм түрәләргә ул аның гүзәллеген күрсәтмәкче булды, чөнки мәликә бик чибәр иде.
Әмма Ахашверош үзенең хәрәм агалары аша белдергән әмергә Вәшти мәликә буйсынмады – килергә теләмәде. Патшаның моңа бик нык ачуы килде – аның эчендә ярсу кайнады.
Шуннан патша һәрнәрсәне яхшы белүче акыл ияләрен чакырып алды, чөнки эшләрен хәл иткәндә, патша, гадәте буенча, канун һәм хокук белгечләре белән киңәшә иде.
Ул чакта аңа иң якын дигәннәре Кәршенә, Шетар, Адмата, Таршиш, Мерес, Марсена, Мемүкән булып, алар патша белән еш очрашучы һәм патшалыкта югары урыннарда утыручы җиде Фарсы һәм Мадай түрәсе иде. Патша алардан:
– Ахашверош патшаның хәрәм агалары аша белдергән әмерен тыңламаган өчен, Вәшти мәликәгә канун нишләргә куша? – дип сорады.
Патша һәм түрәләр алдында Мемүкән җавап бирде: – Вәшти мәликә бер патша каршында гына түгел, бәлки барлык түрәләр һәм Ахашверош патшалыгының барлык өлкәләрендәге халык-кавемнәр каршында да гаепле, – диде. –
Мәликәнең әлеге кыланышы бөтен хатыннарга ишетеләчәк, шуннан соң алар үзләренең ирләрен бөтенләй санга сукмый башлаячак, «Ахашверош патша Вәшти мәликәне үзенең каршына китерергә әмер биргән икән дә, ә ул килмәгән», – диячәк,
Фарсы һәм Мадайның барлык аксөяк хатыннары, мәликәнең мондый кыланышы хакында ишеткәч, патша хезмәтендәге барлык түрәләргә шуны ук сөйләячәк; алар да ирләрен санга сукмый башлап, бу хәл күп күңелсезлекләр китереп чыгарачак.
Әгәр патша мәгъкуль күрсә, ул: «Вәшти мәликә моннан ары Ахашверош патша хозурына килмәячәк», – дип, үз исеменнән әмер бирсен. Бу әмер Фарсы һәм Мадай кануннарына язылып үзгәртелмәсен, ә мәликәлек дәрәҗәсен исә патша, Вәштидән алып, яхшырак башка хатынга бирсен.
Бөтен бөек патшалыкка игълан ителәчәк бу әмерне ишеткәннән соң, барлык хатыннар үзләренең ирләрен, бай яки ярлы булуына карамастан, хөрмәт итә башларлар.
Бу сүзләр патша һәм түрәләрнең күңеленә бик хуш килде. Ахашверош нәкъ Мемүкән әйткәнчә эшләде.
«Һәрбер ир үз өендә хуҗа булсын» дигән хатлар патшалыкның барлык өлкәләренә, һәр өлкәнең үз язуы белән, һәр кавемнең үз телендә җибәрелде. Бу әмер һәрбер телдә игълан ителде.
Бу вакыйгадан соң, ачуы басыла төшкәч, Ахашверош патша Вәштине, аның кылган эшен һәм аның хакында кабул ителгән карарны исенә төшерде.
Патша хезмәтендәге сарай әһелләре патша өчен яшь чибәр кызлар эзләргә кирәк дип киңәш иттеләр:
– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.
Шушан башкаласында Мәрдәкәй исемле бер яһүди бар иде. Беньямин ыругындагы Кыйш тудырган Шимгый углы Яһирдан туган иде ул.
Әлеге Мәрдәкәйне Яһүдә патшасы Якөнья һәм башка әсирләр белән бергә Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән сөреп җибәргән иде.
Мәрдәкәй – агасының кызы Һадассаны (аның икенче исеме – Эстер) тәрбияләп үстергән кеше иде, чөнки кызның атасы да, анасы да юк иде. Бу кыз килеш-килбәте белән күркәм, йөзгә дә чибәр иде. Кызның ата-анасы үлгәч, Мәрдәкәй аны үз тәрбиясенә алган иде.
Патшаның боерык-фәрманы игълан ителеп, күп кызлар Шушан башкаласына – Һегәй кул астына җыйналган вакытта, Эстер дә патша сараенда патша хатыннарын саклаучы Һегәй карамагына алынды.
Бу кыз, Һегәйнең күңеленә ошап, аның алдында илтифат казанды. Һегәй аңа, озакка сузмыйча, бөтен бизәнү-ясану әйберләрен һәм тиешле ризыкны бирде; патша сараеннан аңа хезмәт күрсәтергә лаек дип табылган җиде кызны билгеләде; аны, шул кызлар белән бергә, патша хатыннары яшәгән йортның иң яхшы бүлмәсенә урнаштырды.
Эстер үзенең нинди кавемнән һәм нинди нәселдән булуы турында беркемгә сөйләмәде, чөнки Мәрдәкәй аңа бу хакта әйтмәскә кушкан иде.
Мәрдәкәй һәркөн, Эстернең хәлен белешү өчен, патша хатыннары яшәгән йортның ишек төбенә килә торган булды.
Ахашверош патша хозурына керергә нәүбәте җиткәнче, һәр кыз унике ай дәвамында хәзерлек күрергә – алты ай дәвамында мирра мае, калган алты айда башка төрле хуш исле майлар белән сөртенергә тиеш иде. Унике ай тәмамланып, Ахашверош патша хозурына керер вакыт җиткәч, патша хатыннары яшәгән йорттан патша сараена китүче кызга үзе теләгән әйберне алырга рөхсәт ителә иде.
Кыз кичен керә, ә иртәгесен патша хатыннары яшәгән башка йортка, патшаның җарияләр сакчысы – хәрәм агасы Шагашгәз күзәтчелегенә китерелә иде; әгәр кызны патша өнәп бетермәсә һәм аны, исеме белән атап, кабат чакырмаса, патша янына ул кыз бүтән керми иде.
Мәрдәкәй тәрбияләп үстергән, агасы Абихаилнең кызы Эстергә патша янына керү нәүбәте җиткәч, Эстер, патша хатыннары яшәгән йортның сакчысы – хәрәм агасы Һегәй киңәш иткәннән тыш, һичнәрсә сорамады. Эстергә карап, һәрбер кеше соклана иде.
Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты.
Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты – башкаларга караганда Эстер патшаның илтифатын һәм ягымлылыгын ныграк казанды. Патша аның башына таҗ кидерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте.
Эстер хөрмәтенә Ахашверош барлык түрәләр һәм үз хезмәтендәге кешеләр өчен зур мәҗлес оештырды, өлкәләрдә бәйрәм ясаттырды һәм патшаларча юмартлык белән бүләкләр өләште.
Кызларны икенче тапкыр җыйнаган вакытта, Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утыра иде.
Эстер исә үзенең нәселе һәм кавеме турында, Мәрдәкәй кушканны үтәп, һаман берни белдермәде, Мәрдәкәй тәрбиясендә булган вакыттагы кебек, хәзер дә аның сүзен төгәл үтәде.
Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утырган көннәрдә патшаның ике хәрәм агасы – күңелләрендә ачу саклаган ишек сакчылары Бигтән белән Тереш – Ахашверош патшага кул салырга ният иттеләр.
Мәрдәкәй, бу хакта белеп, Эстер мәликәгә җиткерде, Эстер исә Мәрдәкәй исеменнән һәммәсен патшага сөйләп бирде.
Бу эш тикшерелде һәм дөрес дип табылды, шуннан соң әлеге ике хәрәм агасын дарга асып куйдылар. Мәрдәкәйнең бу эше патшалыкның елъязмалар китабына теркәп куелды.
Бу хәлдән соң Ахашверош патша Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмәнне югары күтәрде, аның урынын үз хезмәтендәге барлык түрәләрнекеннән югарырак куйды.
Патша капкасы төбендә булган барлык сарай әһелләре, Һәмән алдында чүгеп, йөзләре белән җиргә кадәр иелделәр, чөнки патшаның әмере шундый иде. Әмма Мәрдәкәй чүкмәде дә, башын да җиргә кадәр имәде.
Патша капкасы төбендәгеләр Мәрдәкәйдән: – Ни өчен син патша әмерен үтәмисең? – дип сорадылар.
Алар һәркөн аңа шуны тукып тордылар, ә ул аларның сүзләренә колак та салмады. Шуннан алар, Мәрдәкәй үз сүзендә торырмы-юкмы икәнлеген белү өчен, моны Һәмәнгә җиткерделәр (Мәрдәкәй үзенең яһүдиләрдән булуын аларга белдергән иде инде).
Мәрдәкәй аның алдында тез чүкмәгәнне һәм баш имәгәнне күргәч, Һәмәннең бик нык ачуы чыкты.
Әмма бары тик Мәрдәкәйгә генә кул салу аңа артык вак эш булып күренде. Мәрдәкәйнең нинди кавемнән булуын белгәнгә, Ахашверош патшалыгындагы барлык яһүдиләрне, ягъни Мәрдәкәй халкын, ул кырып бетерергә уйлады.
Ахашверош хакимлегенең уникенче елында, беренче айда (Нисан аенда), кайсы көнгә һәм кайсы айга төшәр дип, Һәмән алдында «пур», ягъни жирәбә салдылар, һәм жирәбә уникенче айга (Адар аена) төште.
Һәмән Ахашверош патшага әйтте: – Синең патшалыкның барлык өлкәләрендә халыклар арасына таралып-сибелеп яшәгән бер кавем бар, – диде. – Ул кавемнең кануннары башка барлык халыкларныкыннан үзгә – алар патша чыгарган кануннарны үтәмиләр. Шуңа күрә син аларны болай гына калдырырга тиеш түгел.
Әгәр патша мәгъкуль күрсә, бу кавемне юк итү өчен әмер бирсен. Патшаның әмерен башкару эшенә мин патша казнасына ун мең талант көмеш кертер идем.
Патша үзенең мөһер йөзеген бармагыннан салды да аны яһүдиләрнең дошманына – Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәнгә бирде,
аннары аңа: – Бу көмешне һәм Яһүдә халкын сиңа тапшырам. Ул халык белән ни теләсәң, шуны эшлә, – диде.
Беренче айның унөченче көнендә патша кәтипләре чакырылды; алар, Һәмән әмер иткәнчә, патша түрәләренә, барлык өлкәләрнең идарәчеләренә һәм барча халыкларның башлыкларына һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә Ахашверош патша исеменнән боерык язып, бу боерык патша йөзеге белән мөһерләнде.
Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә «Яһүдиләр һәммәсе – яше-карты, бала-чагасы һәм хатын-кызы – бер көн эчендә үтерелергә, кырып бетерелергә, юкка чыгарылырга, ә мөлкәтләре таланырга тиеш», дигән хатлар чапкыннар аша патшалыктагы барлык өлкәләргә таратылды.
Барча кавемнәр шушы көнгә әзер булып торсын өчен, канун көченә ия булган әмернең күчермәсен һәрбер өлкәдә, һәрбер кавемгә игълан итәргә тиеш иделәр.
Патша әмерен үтәргә ашыгып, чапкыннар юлга чыктылар. Башкала Шушанда әмерне игълан иткәннән соң, шәһәр халкы аптырап калды. Ә патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар.
Әлеге хәбәрне ишеткәннән соң, Мәрдәкәй өс киемен ертып тупас тукымага төренде дә, башына көл сибеп, ачы күз яшьләре түгә-түгә шәһәр урамнары буйлап китте.
Әмма патша сараеның капкасы янына җиткәч, туктап калды, чөнки тупас тукымага төренгән килеш патша сараеның капкасыннан керергә ярамый иде.
(Патша фәрманы язылган карар килеп җиткән һәр өлкәдә яһүдиләр хәсрәткә төштеләр, ураза тотып, ачы күз яшьләре түктеләр. Күбесе, тупас тукымага төренеп, көл эчендә ятты.)
Эстернең хезмәтче кызлары һәм хәрәм агалары килеп, Мәрдәкәй турында сөйләп биргәч, мәликә, бу хәлгә борчылып, Мәрдәкәй өстен алыштырсын дип, аңа кием-салым җибәрде, әмма Мәрдәкәй киемнән баш тартты.
Шуннан соң Эстер, үзенә хезмәт итү өчен, патша тарафыннан куелган хәрәм агаларыннан берсен – Һатакны чакырды да, Мәрдәкәйгә ни-нәрсә булганлыгын белергә дип, аның янына җибәрде.
Һатак, шулай итеп, патша сарае капкасы каршына, шәһәр мәйданына Мәрдәкәй янына чыкты.
Мәрдәкәй үзе белән нәрсә булганын һәм яһүдиләрне юк итү өчен патша казнасына Һәмән вәгъдә иткән көмешнең күләме хакында аңа сөйләп бирде.
Эстер эшнең асылын аңласын өчен, ул, Эстергә күрсәтсен дип, яһүдиләрне юк итү хакында Шушанда игълан ителгән әмернең күчермәсен Һатакка бирде; Эстергә патша янына керергә, үз халкы өчен аңа ялварырга, мәрхәмәтен сорарга кушты.
Һатак, кайтып, Мәрдәкәйнең сүзләрен Эстергә сөйләп бирде.
Эстер исә, Мәрдәкәйгә сөйләү өчен, Һатакка болай диде:
– Патша хезмәтендәге кешеләргә һәм патша өлкәләрендә яшәүче халыкларның һәммәсенә мәгълүм ки, сарай эченә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркемне – ирме ул, хатын-кызмы – бер хөкем көтә, ул да булса – үлем; патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәтсә, бары тик шул гына исән кала ала. Ә минем менә утыз көн инде патша янына чакырылганым юк.
Эстернең бу сүзләре Мәрдәкәйгә килеп иреште.
Мәрдәкәй, Эстергә җавап итеп, болай диде: – Патша сараенда яшәгәнгә барча яһүдиләр арасыннан берүзем исән калырмын, дип уйлама.
Әгәр шундый вакытта дәшми калсаң, яһүдиләргә ярдәм һәм котылу башка урыннан килер, әмма син һәм атаңның гаиләсе һәлак булыр. Кем белгән, бәлки син нәкъ менә шушындый вакыт өчен мәликә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер дә.
Мәрдәкәйгә җавабында Эстер болай диде:
– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.
Мәрдәкәй китте һәм, Эстер аңа ничек әмер иткән булса, шулай эшләде.
Өченче көндә Эстер, мәликәчә киенеп, патша сараеның эчке ишегалдына, патша бүлмәсенең ишеге янына килеп басты. Патша исә бүлмәсенең ишегенә каршы урнашкан тәхетендә утыра иде.
Ишегалдында басып торган Эстерне күреп, патшаның күңелендә мәрхәмәт уянды, һәм кулындагы алтын таягын ул Эстергә таба сузды. Эстер, патшага якынлашып, таякның очына орынды.
Патша әйтте: – Нәрсә булды, Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – диде. – Мин сиңа патшалыгымның яртысын бирергә дә әзермен.
Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, бүген мин аны Һәмән белән бергә үзем әзерләгән мәҗлескә чакырмакчы идем, – диде.
Патша: – Эстер чакырган мәҗлескә бару өчен, тиз арада Һәмәнне эзләп табыгыз, – дип боерык бирде. Ахашверош патша белән Һәмән, шулай итеп, Эстер әзерләгән табынга килделәр.
Шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде.
Эстер җавабында әйтте: – Теләгем һәм үтенечем менә шундый:
әгәр мин хуҗам күз алдында илтифат казанган булсам, әгәр хуҗам минем теләгемне һәм үтенечемне канәгатьләндерүне мәгъкуль күрсә, хуҗамның иртәгә дә Һәмән белән бергә мин әзерләячәк мәҗлескә килүен сорар идем. Шунда хуҗам алдында гозеремне дә әйтермен, – диде.
Һәмән ул көнне мәҗлестән шат һәм көр күңел белән чыкты. Әмма сарай капкасы төбендә, ихтирам күрсәтеп аягүрә торып басмаган, аның каршында калтырап калмаган Мәрдәкәйне күргәч, Һәмәннең ачуы кузгалды.
Шулай да Һәмән үзен сабыр тотты. Ә өенә кайткач, дус-ишләрен һәм хатыны Зерешны чакырырга кеше җибәрде.
Һәмән аларга үзенең гаҗәеп күп байлыгы, угылларының күплеге хакында, патшаның аны ничек югары күтәрүе һәм түрәләр, хезмәтчеләр өстеннән башлык итеп куюы турында мактанып сөйләде.
Һәмән әйтте: – Эстер мәликә дә үзе әзерләгән мәҗлескә, патша белән бергә бару өчен, миннән башка һичкемне сайламады; шулай ук иртәгә дә патша белән бергә мин аның мәҗлесенә чакырулымын.
Әмма бу мине һич тә канәгатьләндерми; минем өчен иң ачу китергәне – яһүди Мәрдәкәйнең патша сарае капкасы төбендә утыруын күрүдер, – диде.
Хатыны Зереш һәм аның барлык дуслары Һәмәнгә киңәш итеп әйттеләр: – Илле аршын биеклегендә дар агачы әзерлә дә иртәгесен патшадан Мәрдәкәйне шул агачка асып куюын сора. Шуннан инде, күңелең булып, патша белән бергә мәҗлескә китәрсең. Бу киңәш Һәмәннең күңеленә хуш килде, һәм ул дар агачы ясатты.
Ул төнне Ахашверош патшаның күзенә йокы кермәде. Ул, патшалыктагы истәлекле вакыйгалар теркәлгән китапны китертеп, кычкырып укырга боерды.
Анда Ахашверош патшага кул салырга ният корган ике хәрәм агасы – ишек сакчылары Бигтән белән Тереш хакында Мәрдәкәйнең хәбәре язылган иде.
Патша: – Моның өчен Мәрдәкәйгә нинди хөрмәт күрсәтелде, нинди бүләк бирелде? – дип сорады. Патша хезмәтендәге сарай әһелләре: – Аңа һичнинди бүләк бирелмәде, – дип җавап кайтардылар.
Шулчак патша: – Ишегалдында кем бар? – дип сорады. Анда Һәмән басып тора иде. Ул, үзе әзерләткән дар агачына Мәрдәкәйне ассыннар дип патша белән сөйләшү өчен, сарайның тышкы ишегалдына килгән иде.
Сарай әһелләре: – Менә, ишегалдында Һәмән көтеп тора, – диделәр. Патша: – Керсен, – диде.
Һәмән кергәч, патша аңардан: – Бүләкләргә теләгән кешесенә патша нинди хөрмәт күрсәтә ала? – дип сорады. Һәмән үзалдына: «Патша миннән башка тагын кемгә хөрмәт күрсәтсен икән?!» – дип уйлап куйды.
Патшага җавап итеп, ул: – Әгәр патша кемгәдер хөрмәт күрсәтергә тели икән, әлеге кешегә үзе кия торган киемнәрне һәм үзе атланып йөри торган, патша тамгасы беркетелгән атны китерсеннәр. – диде. –
Әлеге киемнәрне дә, атны да патшаның иң дәрәҗәле түрәләреннән берсенә китерсеннәр, ул исә, патша бүләкләргә теләгән кешегә шул киемнәрне кигертеп, шул атка атландырып, шәһәр мәйданы аша узсын һәм аның алдыннан барган чакта: «Бүләкләргә теләгән кешесен патша менә ничек хөрмәтли!» – дип кабатласын.
Патша шуннан Һәмәнгә: – Сөйләгәнеңчә, хәзер үк кием һәм ат алып кил дә Патша капкасы төбендә утыручы яһүди Мәрдәкәйгә шуны эшлә. Сөйләгәннәреңнең берсен дә төшереп калдырма, – диде.
Һәмән, кием һәм ат алып килеп, Мәрдәкәйне киендерде, аны атка атландырып, шәһәр мәйданы аша узды һәм, аның алдыннан барган чакта, әледән-әле: – Бүләкләргә теләгән кешесен патша менә ничек хөрмәтли! – дип кабатлады.
Мәрдәкәй янә сарай капкасы төбенә әйләнеп кайтты. Һәмән исә, оятыннан башын каплап, өенә ашыкты.
Һәмән үзе белән булган хәлне хатыны Зерешка һәм барлык дусларына сөйләде. Акыл бирүче дуслары һәм хатыны Зереш Һәмәнгә әйттеләр: – Мәрдәкәй аркасында синең дәрәҗәң түбән төште. Әгәр ул яһүдиләрдән икән, димәк, син аны җиңә алмассың – аның алдында баш иярсең.
Алар шулай сөйләшеп торганда, патшаның хәрәм агалары килеп Һәмәнне Эстер хәзерләгән мәҗлескә барырга ашыктырдылар.
Патша янә Һәмән белән бергә Эстер мәликәнең мәҗлесенә килде.
Икенче көнне дә, шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде.
Эстер мәликә җавап биреп әйтте: – И хуҗам, әгәр мин синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, һәм син мәгъкуль күрәсең икән, теләгем шулдыр: җанымны саклачы! Һәм минем халкымны да саклап калсаң иде – үтенечем шулдыр!
Чөнки безне саттылар – мине дә, халкымны да үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга ният кылалар. Әгәр безне коллыкка гына саткан булсалар, мин дәшми дә калыр идем, башыбызга төшкән хәсрәт хакында хуҗама әйтеп тә тормас идем.
Шуннан Ахашверош патша Эстер мәликәдән сорады: – Моны эшләргә җөрьәт иткән кеше – кем ул?! Кайда ул адәм?!
Эстер әйтте: – Безне күрәлмаучы явыз дошман – Һәмәндер! Ахашверош патша белән мәликә Эстердән Һәмәннең коты алынды.
Ачуы кузгалган патша, мәҗлесне ташлап, сарай бакчасына чыкты. Патшаның катгый карарга килүен аңлаган Һәмән, җанын сакламакчы булып, Эстер мәликәдән ялварып сорар өчен, мәҗлес бүлмәсендә калды. Патша сарай бакчасыннан әйләнеп кергән вакытта, Һәмән Эстер мәликә утырган кәнәфигә йөзе белән капланган иде. Патша: – Җитмәсә, минем өемдә, минем янымда мәликәне мыскыл итәргә телисеңме?! – дип кычкырды. Патшаның авызыннан шушы сүзләрнең чыгуы булды – шундук Һәмәннең йөзен капладылар.
Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды.
Мәрдәкәй өчен эшләткән дар агачына Һәмәннең үзен асып куйдылар. Шуннан патшаның ачуы басылды.
Ахашверош патша шул көнне үк яһүдиләр дошманы Һәмәннең йортын Эстер мәликәгә бирде; Мәрдәкәй исә патша алдына килде, чөнки Эстер аның үзенә туган булуын әйткән иде инде.
Патша, Һәмәннән кире алган мөһер йөзеген салып, аны Мәрдәкәйгә бирде; Эстер исә Мәрдәкәйне Һәмән йортына идарәче итеп билгеләде.
Эстер янә патшага мөрәҗәгать итте: аның аякларына капланып, Агаг токымыннан булган Һәмәннең яһүдиләргә каршы корган мәкерле ниятенә юл куймавын үтенеп, елый-елый ялварды.
Патша алтын таягын Эстергә сузды, һәм Эстер патша алдында торып басты.
Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрә, һәм мин аның алдында илтифат казанганмын икән, әгәр бу эшне ул гадел дип саный, һәм мин аның күңеленә хуш киләм икән, Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәннең патшаныкы саналган барча өлкәләрдә яшәүче яһүдиләрне кырып бетерү турындагы хатлары гамәлдән чыгарылсын, дип әмер бирсә иде.
Халкыма килгән бәлагә, кардәшләремнең һәлакәтенә мин ничек итеп битараф була алыйм?!
Эстер мәликә белән яһүди Мәрдәкәйгә Ахашверош патша: – Менә, Һәмәннең йортын мин Эстергә бирдем һәм, яһүдиләргә каршы кул сузган өчен, аның үзен дар агачына астырдым, – диде. –
Әмма патша исеменнән элек язылган һәм патша йөзеге белән мөһер сугылган хатны үзгәртергә ярамый. Инде хәзер сез, патша исеменнән яһүдиләр файдасына хат язып, патша йөзеге белән мөһер сугыгыз.
Шул рәвешле, өченче айның (Сиван аеның) егерме өченче көнендә, патша кәтипләре чакырылып, яһүдиләргә, түрәләргә, патшалыкның Һиндстаннан Хәбәшстанга кадәр булган йөз егерме җиде өлкәнең идарәчеләренә һәм башлыкларына, һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә, яһүдиләргә дә үз язуында һәм үз телендә, Мәрдәкәй әмер иткәнчә, хатлар язылды.
Ахашверош патша исеменнән язылган бу хатлар, патша йөзеге белән мөһерләнгәннән соң, патшаның йөгерек атларга атланган чапкыннары белән озатылды.
Патшаның әлеге әмере яһүдиләргә, тупланып, барлык шәһәрләрдә үзләрен якларга – аларга һөҗүм иткән һәммә кавемне барча өлкәләрдә бала-чагасы вә хатын-кызлары белән бергә үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга, мөлкәтләрен таларга хокук бирә иде.
Ахашверош патшаның барлык өлкәләрендә моның өчен бердәнбер көн – уникенче айның (Адар аеның) унөченче көне билгеләнде.
Шул көнне яһүдиләр дошманнарыннан үч алырга әзер булып торсыннар өчен, канун көченә ия булган әмернең күчермәсе һәр өлкәдә, барча кавемнәргә игълан ителергә тиеш иде.
Шуннан патшаның йөгерек атларына атланган чапкыннар, патша әмерен үтәргә ашыгып, тиз арада юлга чыктылар. Бу әмер башкала Шушанда да игълан ителде.
Патша яныннан Мәрдәкәй патшаныкы сыман зәңгәр вә ак төстәге киемнән, җете кызыл нәфис җитеннән эшләнгән япанчадан чыкты; аның башында таҗ иде. Шушан халкы куанышып күңел ачты.
Яһүдиләр өчен якты, шатлыклы, күңелле, тантана көннәре иде бу.
Патшаның әмере һәм фәрманы барып җиткән һәр өлкәдә һәм һәр шәһәрдә яһүдиләр, мәҗлес корып, шатланышып бәйрәм иттеләр. Патшалыкта яшәүче кавемнәр арасыннан байтак кешеләр, яһүдиләрдән куркып, үзләрен яһүди дип белдерделәр.
Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә патшаның боерык-фәрманын үтәр вакыт җитте. Ул көнне яһүдиләрнең дошманнары аларны буйсындырмакчы иделәр, ләкин, хәлләр кирегә үзгәреп, яһүдиләр үзләре өстенлек алды.
Үзләрен һәлак итәргә теләгән кешеләргә һөҗүм итәр өчен, яһүдиләр Ахашверош патша илендәге барлык өлкәләрдә, үз шәһәрләрендә бергә тупландылар. Аларга беркем дә каршы тора алмады, чөнки барча халыкларның яһүдиләрдән коты алынган иде.
Мәрдекәйдән курыкканга күрә, өлкә башлыклары, түрәләр, идарәчеләр һәм патша хезмәтендәге һәммәсе яһүдиләргә ярдәм итәргә булды.
Патша сараенда Мәрдәкәй гаять дәрәҗәле кешегә әйләнеп, аның даны бөтен өлкәләргә таралды; шул рәвешле, Мәрдәкәйнең абруе үскәннән-үсә барды.
Яһүдиләр үзләренең барлык дошманнарын кырып бетерделәр – кылычтан уздырдылар, үтерделәр, юк иттеләр; дошманнары белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләделәр.
Башкала Шушанда алар биш йөз кешенең җанын кыйдылар – үтереп ташладылар. Шул исәптән яһүдиләрнең дошманы булган Һамдата углы Һәмәннең ун углын – Паршандатаны, Далпонны, Аспатаны, Поратаны, Адалеяне, Аридатаны, Пармаштаны, Арисайны, Аридайны һәм Вайзатаны үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.
Башкала Шушанда үтерелгән кешеләрнең санын шул көнне үк патшага җиткерделәр.
Эстер мәликәгә патша: – Яһүдиләр башкала Шушанда биш йөз кешене үтергәннәр, шул исәптән Һәмәннең ун углын һәлак иткәннәр. Патшалыкның башка өлкәләрендә алар нәрсәләр кылдылар икән?! Әйт, нинди үтенечең бар? Һәммәсе үтәлер! Тагын нинди теләгең бар? Теләгең үтәлер! – диде.
Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, Шушандагы яһүдиләргә бүгенге фәрманыңны иртәгә дә гамәлгә ашырырга рөхсәт итсә иде, һәм дә Һәмән угылларының җәсәдләрен дарга ассалар иде.
Патша шулай эшләргә әмер бирде: Шушанда фәрманы игълан ителде, ә Һәмәннең ун углын асып куйдылар.
Шушандагы яһүдиләр Адар аеның ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар һәм өч йөз кешене үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.
Патшалыкның башка өлкәләрендәге яһүдиләр дә, бергә тупланып, гомерләрен саклар һәм, дошманнарыннан арынып тыныч яшәр өчен, үзләрен күрәлмаучы җитмеш биш мең кешене үтерделәр, әмма аларның малына кул озайтмадылар.
Бу хәлләр Адар аеның унөченче көнендә булды, һәм шул айның ундүртенче көнендә алар ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар.
Шушандагы яһүдиләр исә айның унөченче һәм ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар, ә унбишенче көнендә ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар.
Менә шуңа күрә авыл-салаларда яшәүчеләр Адар аеның ундүртенче көнен бәйрәм көне итеп билгеләп үтәләр. Ул көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыялар, бер-берсенә сый-бүләкләр җибәрәләр.
Мәрдәкәй бу хәлләрне язып куйды һәм Ахашверош патшаның барлык өлкәләренә – якындагы һәм ерактагы яһүдиләрнең һәммәсенә – хатлар җибәрде.
Хатта һәр елны Адар аеның ундүртенче һәм унбишенче көннәрен билгеләп үтәргә тәкъдим ителгән иде.
Чөнки бу көннәрдә яһүдиләр дошманнарыннан арынган, кайгылары – шатлыкка, моң-зарлары бәйрәмгә әйләнгән иде. Мәрдәкәй: «Бу көннәрдә бер-берегезгә күчтәнәчләр җибәреп, ярлыларга бүләкләр өләшеп, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыегыз», – дип язган иде.
Яһүдиләр, Мәрдәкәйнең тәкъдимен кабул итеп, шул көннәрне бәйрәм буларак билгели башладылар.
Чөнки бөтен яһүдиләрнең дошманы булган Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмән, яһүдиләрне харап итәргә ният корып, аларны кырып бетерер өчен, «пур», ягъни жирәбә салган иде.
Әмма Эстер мәликә, килеп, патшадан үтенгәч, Һәмәннең явыз нияте үз башына төшсен өчен, патша аны һәм аның угылларын дар агачына асарга язма әмерен бирде.
Менә шуңа күрә дә бу бәйрәмгә Пурим дип исем бирелгән. (Бу исем «пур» сүзеннән алынган.) Шулай итеп, Мәрдәкәйнең хатында язылганнарны, күргән-кичергәннәрне истә тотып, яһүдиләр – үзләре, балалары һәм аларга килеп кушылучылар – шушы ике көнне, язылганча, һәр елны билгеләнгән вакытында бәйрәм итәргә тиеш, дигән карар кабул иттеләр.
Һәр буын, һәр гаилә шушы көннәрне барча шәһәр вә өлкәләрдә хәтердә тотарга – бәйрәм итәргә, Пурим көннәре яһүдиләр арасында гамәлдән чыкмаска, һәм шул көннәр турындагы истәлек киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш булды.
Пурим турындагы хат раслансын өчен, Абихаил кызы Эстер мәликә һәм яһүди Мәрдәкәй тагын бер абруйлы хат язып җибәрделәр.
Тынычлык вә иминлек теләп язылган хатлар Ахашверош патшалыгының йөз егерме җиде өлкәсендә яшәүче барлык яһүдиләргә юлланды.
Яһүдиләр үзләре һәм балалары өчен ураза тоту һәм кайгы көннәрен билгеләп куйган кебек, яһүди Мәрдәкәй белән Эстер мәликә язганча, Пурим көннәре дә билгеләнгән вакытта үткәрелергә тиеш иде.
Пурим бәйрәме турындагы кагыйдәләр, шулай итеп, Эстернең әмере нигезендә расланып, китапка язып куелды.
Шушы хәлләрдән соң Ахашверош патша коры җирләрдә һәм диңгез утрауларында яшәүчеләргә ясак салды.
Патшаның кодрәте һәм көче, патша югары күтәргән Мәрдәкәйнең бөеклеге хакында тулы мәгълүмат Мадай һәм Фарсы патшаларының елъязмаларына теркәлде.
Үзенең халкы өчен игелекле эшләр кылучы, кавеменең иминлеген кайгыртучы, Ахашверош патшадан кала илдә иң зур түрә булган яһүди Мәрдәкәй яһүдиләр арасында дәрәҗәле кеше һәм күп санлы кардәшләренең яраткан углы иде.
Утс дигән җирдә Әюб атлы бер адәм гомер кичерә иде. Ул бик тә саф күңелле вә гадел бер зат булып, Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр иде.
Аның җиде углы һәм өч кызы бар иде.
Ул җиде мең кәҗә һәм сарык, өч мең дөя, биш йөз пар эш үгезе, биш йөз ишәк асрый һәм бик күп хезмәтче тота иде. Әюб Шәрыкның иң бөек ир заты иде.
Аның угыллары, чиратлашып, үз өйләрендә сый мәҗлесләре үткәрерләр һәм бу мәҗлесләргә бергә ашап-эчәргә үзләренең өч кыз кардәшен дә чакырырлар иде.
Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакьләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: «Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр». Әюб һәрдаим шулай эшләде.
Бервакыт Аллаһы угыллары Раббы хозурына килделәр, алар арасында шайтан да бар иде.
Раббы аңардан: – Син кайдаң килдең? – дип сорады. Шайтан исә Раббыга: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде.
Раббы аңардан: – Колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? – дип сорады. – Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр.
Шайтан болай дип җавап бирде: – Әюбнең Аллаһыдан куркуы юкка гынамы әллә?!
Аның үзен дә, гаиләсен дә, мал-мөлкәтен дә, коймадай әйләндереп алып, Син Үзең саклап торасың түгелме?! Куйган хезмәтләрен Үзең фатихалыйсың – көтүләре әнә ишәйгәннән-ишәеп бара.
Әмма, кулыңны сузып, бар нәрсәсенә кагыл гына, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.
Шунда Раббы болай диде: – Ярый, бүгеннән аның бар мөлкәте синең кулыңда, тик аның үзенә генә тимә. Шайтан аннары Раббы яныннан китеп барды.
Көннәрдән беркөнне Әюбнең угыллары һәм кызлары олы абыйларының өендә бергә ашап-эчеп утыралар иде.
Шулчак бер хәбәрче, килеп, Әюбкә әйтте: – Үгезләр чәчүлек җирен сөрә иде, якын-тирәдә ишәкләр дә утлап йөри иде;
шулчак шебалылар һөҗүм иттеләр дә көтүне куып алып киттеләр, ә көтүчеләрне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.
Бу адәм сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Күктән Аллаһы уты төшеп, сарык-кәҗәләреңне дә, көтүчеләреңне дә һәлак итте. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.
Бу адәм сөйләп бетерергә өлгермәде, тагын берәү килеп җитте һәм әйтте: – Килданиләр, өч яктан һөҗүм итеп, дөяләреңне куып алып киттеләр, көтүчеләреңне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.
Ул да сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Синең угылларың һәм кызларың олы абыйларының өендә сыйланып, шәраб эчеп утыралар иде;
шулчак чүлдән көчле җил-давыл, килеп, өйнең дүрт почмагына китереп бәрде. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булдылар. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.
Шулчак Әюб урыныннан сикереп торды да, өс киемнәрен ерткалап, чәчен кырыкты. Аннары башын җиргә орып сәҗдә кылды
һәм әйтте: «Мин әнкәм карыныннан шәрә килеш туган идем, шәрә килеш китәрмен дә. Раббы бирде, Раббы алды: Раббыга мактау-шөкерләр яусын!»
Шундый хәлләргә тарып та, Әюб гөнаһ кылмады – Аллаһыны гаепләмәде.
Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач,
Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.
Раббы шайтаннан сорады: – Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр.
Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде: – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның,
әмма, кулыңны сузып, тәненә, сөякләренә кагылып кына кара, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.
Раббы шайтанга әйтте: – Ярый, бүгеннән ул синең кулда, тик аның гомерен генә өзмә.
Шуннан соң шайтан, Раббы яныннан китеп, Әюбне башыннан аягынача шеш-кутыр белән каплап алды.
Әюб, шеш-кутырларын кырып тазартмакчы булып, кулына чүлмәк ватыгы алды да көл өеменә утырды.
Хатыны аңа: – Син әле һаман, күңелем саф минем, дип үз сүзеңдә нык торасыңмы? Аллаңны каһәрлә дә үл! – диде.
Хатынына Әюб: – Син акылсыз хатыннар сүзен сөйләмә! Без Аллаһыдан бары тик яхшылык кына кабул итеп, начарлыкны кабул итмәскә тиешмени?! – дип җаваплады. Шундый хәлләргә тарып та, Әюбнең авызыннан бер гөнаһ сүз чыкмады.
Әюбкә ябырылган бу бәла-казаларны аның өч дусты – теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад һәм нагамалы Софар ишетеп белде. Алар, очрашып, Әюбнең кайгысын уртаклашырга, аны юатырга сүз куештылар һәм аның янына юнәлделәр.
Алар аны ерактан ук күреп алдылар. Әюб танырлык та түгел иде. Шунда дуслар сөрән салып елый башладылар; өс киемнәрен ертып җибәрделәр дә башларына тузан сиптеләр.
Алар аның янында җирдә җиде көн һәм җиде төн утырдылар. Араларыннан берсе дә аңа авыз ачып сүз әйтмәде, чөнки алар аның чиксез хәсрәт чигүен күреп торалар иде.
Шуннан Әюб, сүз башлап, дөньяга килгән көненә ләгънәт укыды:
«Мин туган көн, „ир бала яралды!“ дип әйткән төн кырылып китсен!
Ул көн караңгылыкка әйләнсен, Аллаһы аны күкләрдә искә алмасын, таң яктысы аңа нур чәчмәсен.
Караңгылык, үлем сөреме ялмап алсын аны, кара болыт капласын; кояш тотылу аңа дәһшәт салсын.
Куе караңгылык чорнап алсын ул төнне – ел көннәре исәбендә саналмасын, айлар исәбенә дә кермәсен.
Аһ, ул төн кысыр булсын, сөенеч авазлары ишетелмәсен.
Көннәрне каргый алырдай, Ливьятанны уятырдай көче булган сихерчеләр мин туган көнне ләгънәт укып каргасын.
Ул төнне таң йолдызларын караңгылык капласын; төн, зарыгып көтсә дә, таң нурларын күрә алмасын,
чөнки ул төн әнкәм карынын капламады, күзләремне кайгы-хәсрәттән сакламады.
Никләргә мин үле булып тумаганмын, һәм тугач та, никләр генә үлмәгәнмен?
Нигә мине, тугач, тезләренә алдылар, нигә миңа күкрәк сөте имезделәр?
Хәзер менә үлем йокысы белән йоклар идем, тыныч булыр иде миңа
сарайлары җимерелгән патшалар һәм аларның мәслихәтчеләре белән янәшәдә,
алтын җыйган, йортларын көмеш белән тутырган түрәләр арасында.
Күмәрләр иде мине үле туган бала кебек, якты дөнья күрергә өлгермәгән сабый кебек.
Яманнарның ярсулары басыла анда, арып-талчыкканнар анда җаннарына ял ала,
тоткыннар да иркен сулап куя анда, ишетелми сакчыларның янаулары аларга.
Анда кечек тә, бөек тә тигездер, анда кол да хуҗасыннан азаттыр.
Ник бирергә газап чигүчегә якты көн?! Җаны кыйналганга яшәү ник кирәк?!
Үлем көтә алар, ләкин үлем күренми, хәзинә эзләгәннән дә тырышыбрак эзли алар үлемне;
кабер читенә баскач тантана итә, шатлык-сөенеч кичерә алар.
Андый кешенең барыр юлы караңгы, һәр тарафына Аллаһы киртә куя аның.
Аһ-зарларым бүген – минем икмәгем, газаплы ыңгырашуларым сулар кебек түгелә.
Ни-нәрсәдән курыксам – шулар төште башыма, ни-нәрсәдән өркенсәм – барысы килде каршыма.
Тынычлык, ял һәм иминлек юк миңа, гасабилык биләп алды күңелемне».
Теманлы Әлифаз аңа болай дип җавап бирде:
«Кемдер үз фикерен әйтергә теләсә, сүзләре, бәлки, күңелеңә авыр килер, ләкин мондый чакта ничек дәшми каласың?!
Исеңә төшер: башкаларга ничек акыл-киңәш бирә идең үзең, кулы салынганнарга ничек көч-куәт өсти идең.
Абынганнарны син сүзең белән аягына бастырдың, тезләре калтыраганнарга таяныч булдың.
Инде үзеңә кайгы килгәч, шундук башыңны игәнсең, бәла килеп кагылуга, куркудан рухың төшкән.
Аллаһыдан курку сиңа ышаныч бирмимени? Саф хәятең сине өметләндермимени?
Уйлап кара: гаепсез бәндәләрнең кайсы һәлак булганы бар?! Күңеле тугры адәмнәрнең кайда юкка чыкканы бар?!
Мин күрдем ки, яманлык басуын сөреп, явызлык чәчкәннәр үзләре үк шул җимештән авыз итәләр;
алар Аллаһының кайнар сулышыннан үләләр, Аның дәһшәтле җиленнән гаип булалар.
Яманнар арысландай үкерешә бар көченә, ләкин аларның тешләре яшь арыслан тешләредәй сындырылыр.
Табыштан мәхрүм калган арыслан һәлак була, ана арысланның балалары кайсы кая таралып бетә.
Яшерен бер сүз килеп иреште миңа, колагыма бер пышылдау ишетелде.
Төнлә кешеләр, тирән йокыга талып, хәвефле төшләр күреп яткан чакта,
калтырау һәм курку биләп алды мине, сөякләремә кадәр курку үтеп керде.
Бер рухның җиле шулчак йөземә кагылып үтте, һәм чәчләрем үрә торды.
Ул каршымда иде, тик мин аның килеш-килбәтен төсмерли алмадым, күз алдымда бары аның томанлы бер рәвеше торып калды. Тынлык урнашты. Шул чакта тавыш ишеттем:
„Адәм баласы Аллаһы каршында хаклы була алырмы? Яратучысы каршында кем саф булып кала алыр?
Аллаһы хәтта Үзенең хезмәтчеләренә дә ышанып бетмәс, фәрештәләрендә дә җитешсезлек табар,
инде нигезе комга салынган балчык өйдә яшәүчеләрдә бигрәк тә табар: аларны бит көя күбәләгеннән дә җиңелрәк сытып үтерүе.
Иртән бар иде алар, кичкә юк булалар – мәңгегә юкка чыгулары сизелми дә кала;
чатыр бавын өзгән кебек, тәннәренең бер сеңерен өзү җитә – акыл-зирәклеккә ирешмичә һәлак булалар“.
Ярдәмгә чакырып кара, җавап бирүче табылырмы? Изгеләрнең кайсысына мөрәҗәгать итәрсең икән?
Ахмакны ярсучанлыгы харап итәр, беркатлыны көнчелеге үтерер.
Мин күрдем ки, аңгыраның тамырлары тирәнәеп өлгерми, көтмәгәндә йортына ләгънәт ябырылып төшә.
Балаларына ярдәмгә килүче булмас, шәһәр капкасы төбендә дәгъвалары юкка чыгар, һәм берәү дә аларны якламас.
Җир уңышын аның ачлар ашар, хәтта тигәнәк арасында үскәнен дә аерып алырлар, ә ачкүзләр аның байлыгын талар.
Бәла җир астыннан үзе шытып чыкмый, кайгы кырда үзе үсми.
Ут чаткысының һавага очуы хак булган кебек, адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр.
Әмма синең урыныңда мин булсам, Аллаһыга ялварыр идем, үз эшемне Аллаһыга тапшырыр идем.
Ул кылган гамәлләр бөек, акыл ирешмәслек, могҗизаларының исәп-хисабы юк.
Җир йөзенә Ул яңгыр яудырыр, кырларга дым иңдерер;
кимсетелгәннәрне югары күтәрер, зарлыларны хәвефсез юлга чыгарыр.
Аллаһы хәйләкәрләрнең ниятләрен бозар, һәм аларның кулларыннан уңыш китәр;
Йомры башларның хәйләсен Ул үзләренә каршы кулланыр, һәм мәкерлеләрнең ниятләре юкка чыгар.
Аларны көпә-көндез караңгылык чорнап алыр, көн уртасында, төндәге кебек, капшанып кына йөрерләр.
Фәкыйрьләрне Аллаһы кылычтай үткен сүзләрдән коткарыр, куәтлеләрнең каты кулыннан азат итәр.
Шуңа күрә кимсетелгәннең өмете бар – гаделсезлекнең авызы томаланыр.
Аллаһының нәсыйхәтен алганнар бәхетледер! Шуңа күрә Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма!
Ясаган җәрәхәтен Ул Үзе үк бәйләп куяр; Ул сугар, ләкин Аның кулы савыктырыр да.
Ул сине алты бәла-казадан коткарыр, җиденчесенең дә зыяны тимәс сиңа.
Кытлык килгәндә, Ул сине – ач үлемнән, сугышта кылычтан йолып алыр.
Тел камчысы сиңа үрелеп җитмәс, бөлгенлек килсә дә курыкмассың.
Бөлүгә дә, ачлыкка да син көлеп кенә карарсың, ерткыч җанварлар да сиңа куркыныч тоелмас.
Басудагы ташлар сиңа комачау итмәс, кыр җәнлекләре белән татулыкта яшәрсең.
Чатырыңда иминлек булуын белерсең, малларыңны барлаганда, һичнәрсәнең югалмавын күрерсең.
Нәселеңнең ишлелеген, бала-чагаңның кырда үскән үлән санынча күп булуын күрерсең.
Үз вакытында җыеп бәйләнгән иген көлтәсе кебек, олы яшькә җиткәч дөнья куярсың.
Менә нәрсәләр ачыкладык без – шулай, һәммәсе дөрестер! Колак салып тыңла да үзеңә сабак ал».
Җавабында Әюб болай диде:
«Әгәр минем хәсрәтемне үлчәп карасаң, бизмәннәргә салсаң бар кайгымны –
диңгез комыннан да авыррак тартыр иде ул. Шуңа күрә сүзләрем өзек-төтек!
Кодрәт иясенең уклары кадалгандыр тәнемә, рухым эчә агуын шуларның, Аллаһының барча дәһшәтләре миңа каршы юнәлгән.
Җәйләүдәге ишәк кычкырырмы, анда үлән җитәрлек булса?! Арандагы сыер мөгрәрме, алдында ашарына булса?!
Тозсыз ашның тәме бармы әллә?! Йомырка агының тәме булырмы?!
Күңелем һич кабул итми, хәтта кагыласым килми, андый аш күңелне болгата!
Аһ, теләгем кабул булса иде, Аллаһы өметемне акласа иде –
юк итәргә теләп мине, тәвәккәлләп, күтәрсә иде дә кулын, гомер җебемне өзсә иде!
Шунда миңа бер юаныч булыр иде, туктаусыз газап чиккәндә дә куаныр идем. Чөнки бит мин Изге Затның сүзеннән чыкмадым!
Өметемне өзмәс өчен, кайдан куәт алыйм? Гомеремнең азагы нинди булыр, ничек түзеп торыйм?
Минем көчем таш кебек ныкмы?! Гәүдәм әллә бакырданмы минем?!
Бу чарасыз хәлләр эчендә ярдәм итәрлек көч бармыни соң минем үземдә?
Хәтта Кодрәт иясеннән куркуны оныткан кешегә дә дусларының мәрхәмәте кирәк.
Минем дуслар инеш кебек ышанычсыз, суы агып беткән ермакка охшаш:
язгы ташудан ул болганчыкланыр, кар суларыннан ташкынга әверелер;
челлә җиткәч, тынычланып, суы юкка чыгар, кызудан елга үзәне кибеп калыр.
Кәрваннар, су эзләп, юлларыннан язар, чүлдә каңгырып йөреп, шунда һәлак булыр.
Тейма кәрванчылары су эзләп йөрер, Шеба сәүдәгәрләре су табылыр дип өмет итәр.
Ләкин аларның көткәннәре акланмас, коры елга үзәненә килеп җитәрләр дә котлары очар.
Хәзер сез дә минем өчен шулай ышанычсыз булдыгыз: хәлемне күреп куркып калдыгыз.
Мин сездән нинди дә булса бүләк сорадыммы?! „Минем хакка байлыгыгыздан өлеш чыгарыгыз“, – дидемме?!
„Дошман кулыннан коткарыгыз мине“ яки „Йолым түләп, рәхимсез бәндәләрдән азат итегез“, – дип әйттемме?!
Аңлатыгыз миңа, һәм мин тынып калырмын, күрсәтеп бирегез: нәрсәдә минем ялгышым?
Хак сүздән дә каты нәрсә юктыр, тик сезнең шелтәгез нидән гыйбарәт соң?
Сез бары шелтәле сүзләр генә уйлап таба аласызмы? Гаҗиз кешенең ялваруы сезгә – искән җил тавышы гынамы?
Сез ятимне жирәбә салып бүлешәсез, дустыгызны сатып җибәрергә әзерсез.
Борылып карагыз әле миңа – күзегезгә карап алдаша алыр идемме мин?
Хаталанмас өчен, акылыгызга килегез, шикләнмәгез, хак исемемә әле тап төшмәгән.
Авызымнан әллә ялган сүз чыктымы – телем явызлык тәмен сизми дисезме?!
Җир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?! Көннәре аның ялланып эшләүченекенә охшаш түгелме?!
Кичке күләгәне зарыгып көткән кол, хезмәт хакы көткән ялчы кебек ул.
Мин дә шулай бушка айлар кичерәм, газаплы төннәр – минем өлешем.
Урынга ятып өлгермим – торыр вакытымны көтәм, ләкин төннең иге-чиге күренми, таңга кадәр шулай әйләнеп-тулганып газап чигәм.
Тәнемне корт вә җәрәхәт басты, тирем яргаланып, кутырлап бетте.
Көннәрем тукучы шүресеннән дә тизрәк йөгерә, өмет җебем өзелеп, гомерем инде ахырына якынлаша.
Уйлап бакчы: гомерем минем – искән җил кебек, күзләремә инде бәхет күрү бүтән насыйп булмас.
Бүген мине күреп торган күзләр мине башка күрә алмас; минем якка күз сирперсең – ә мин инде юк.
Таралып юк булган болыт кебек, үлеләр аймагына киткән кире кайтмас.
Өенә ул бүтән әйләнеп кайтмас, туган җире аны танымас.
Шуңа күрә мин дәшми тора алмыйм, рухымның җәберләнүен, җанымның ачыргалануын өзгәләнеп сөйлим.
Әллә мин диңгез яки диңгез аждаһасымы – нигә Син шулай минем өстән сакчылар куйдың?
„Йокым мине тынычландырыр, ятагымда газапларым җиңеләер“, – дип уйласам,
Син мине коточкыч төшләр белән куркытасың, дәһшәтле күренешләр белән өркетәсең!
Мондый тәнне асрап ятканчы, сулышым өзелсә, асып үтерсәләр, яхшырак булыр иде.
Туйдым дөньясыннан, барыбер мәңге яшисе түгел бит! Ялгызымны калдыр! Минем көннәр искән җилгә охшаш.
Кем соң ул кеше дигәнең, нигә аны шулкадәр олылыйсың? Нигә аңа шулкадәр игътибар бирәсең?
Һәр иртәдә аны тикшереп, һәрдаим сынап торасың.
Күзләреңне миннән бер мизгелгә алчы – үз иркемдә калыйм, тын алыймчы бераз!
Әгәр гөнаһ кылган булсам, йә әйт: ни зыяным тиде Сиңа, әй кешелекнең Назыйры? Нигә миңа шулай каныгасың? Ни сәбәпле Синең өчен авыр йөккә әйләндем?
Нигә минем гөнаһымны ярлыкамыйсың, гаебемне ник кичермисең? Мин тиздән җир куенына кереп ятармын, эзләрсең мине, ләкин инде мин булмам».
Шуахлы Билдад болай дип сүз башлады:
«Кайчанга кадәр шулай сөйләнерсең? Синең сүзләр – ярсулы җил сыман!
„Аллаһы гаделлекне боза, Кодрәт иясе хилафлык китерә“, – дисеңме әллә?
Бәлки, синең балаларың Аңа каршы гөнаһ кылып, Ул аларны үз җинаятьләре баткагына батыргандыр.
Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң, Кодрәт иясенә ялварсаң,
әгәр саф күңелле, тугры булсаң, Ул шунда ук сиңа ярдәмгә килер, дәрәҗәле урыныңа кире кайтарыр.
Юл башың игътибарга лаек булмаса да, киләчәктә сине бөеклек көтә.
Элекке буын кешеләреннән сораштыр, тикшереп бел: аларның ата-бабаларына нәрсәләр мәгълүм булды икән?
Без исә, әле кичә генә туган кебек, берни белмибез, безнең гомер көннәре – эреп югалган шәүлә генә.
Шул буын кешеләре сиңа аңлатмас, сөйләмәс идеме, күңелдәгесен ачып салмас идеме?!
Сазлыксыз урында папирус үсәрме?! Су булмаган җирдә камыш баш калкытырмы?!
Әлегә алар яшел һәм чабылмаган булса да, барча үләннәрдән иртәрәк корый.
Аллаһыны оныткан һәр кешене әнә шул көтә; дәһринең өмете әнә шулай киселә.
Баглаган өмет-ышанычы – пәрәвез җебе кебек; иминлеге – пәрәвез оясыдай.
Оясына сөялер, ләкин оясы тотып тора алмас, тотынучыны чыдатмас.
Дәһри – кояшта чәчәк аткан үлән күк; аның үсентеләре бөтен бакчага тарала,
тамырлары вак ташларга ябыша, таш диварларга сарыла.
Ләкин аны үскән урыныннан төбе-тамыры белән йолкып алсаң, шул урын аңардан ваз кичәр: „Сине һичкайчан күргәнем юк“, – дияр.
Тормышының бар шатлыгы әнә шулдыр! Ә аның урынына инде туфрактан башка үсемлекләр шытып чыгар.
Белеп тор: саф күңелле кешене Аллаһы кире какмый, ә явызны – ярдәменнән ташлый.
Ул әле синең иреннәреңне көләч итәчәк – синең шатлыклы авазларың яңгырап торачак.
Дошманнарың синең оятка калачак, яманнарның чатыры юкка чыгачак».
Җавабында Әюб болай диде:
«Әйе, сүзләреңнең дөреслеген беләмен. Ләкин кеше Аллаһы каршында ничек аклана ала?
Әгәр берәрсе Аның белән бәхәскә керергә теләсә, Аның мең соравыннан берсенә дә җавап бирә алмас иде.
Зирәк йөрәкле Ул, көчле, мәһабәт, Аңа каршы торганнарның кайсы исән-имин калыр?!
Тауларны Ул кисәтүсез-нисез урыннарыннан күчереп йөртә, ачуыннан аларны астын өскә китерә.
Җирне Ул үз урыныннан кузгата, аның нигезләрен дер селкетә.
Ул әмер бирсә – Кояш калыкмый, мөһер сугып, йолдызларның яктысын каплый.
Ул берүзе күкләрне җәеп сала, диңгез дулкыннары өстеннән йөгереп уза.
Ул Җидегән, Орион, Өлкәр йолдызлыкларын, көньяк күге йолдызларын хасил итте;
Аның кылган гамәлләре бөек, зиһен җитмәслек, могҗизаларының исәбе-хисабы юк.
Ул янымнан үтеп китәр, мин аны күрмәм, узып китәр, ә мин аны шәйләмәм.
Нәрсәңнедер тартып алыр – Аны кем туктата алсын? Кем Аңа: „Син нәрсә эшлисең?“ – дип, каршы әйтә алсын?
Аллаһы Үзенең ачуын тыеп тормас, Аның аяклары астында Раһаб ярдәмчеләре дә сыгылып төшә.
Шулай булгач, ничек итеп мин Аңа җавап бирим, Аңа каршы әйтер өчен, кайдан сүзләр табыйм?
Гәрчә хаклы булсам да, мин кайтарып сүз әйтә алмас идем, Хөкем итүчемнән бары мәрхәмәт сорар идем.
Хәтта чакыруыма җавап бирсә дә, сүзләремне тыңлар диеп ышанмыйм.
Өермә күк ябырыла миңа, бер сәбәпсез җәрәхәтләремне ишәйтә;
тын алырга ирек бирми, җанымны әрнү белән тутыра.
Көч сынашыргамы Аның белән – Ул бит гайрәтле! Хөкемгә тартыргамы – тик Аңа каршы шаһитлыгымны тыңлаучы булырмы?!
Гаепсез булсам да, үз телем үк мине хөкем итәр, керсез булуыма карамастан, Ул мине, гаепле, дияр.
Минем гаебем юк! Ләкин миңа инде барыбер, мондый тормыш тәмам туйдырды.
Минем инде һичнәрсәгә исем китми! Шуңа күрә мин менә болай дим: Ул гаепсезне дә, яманны да бердәй харап итә.
Кинәт ябырылган бәла үлем китергәндә, гаепсезләрнең өметсез хәленнән Ул көлә генә.
Бөтен дөнья яманнар кулына тапшырылган, ә Ул хөкемчеләрнең күзен бәйләп куйган. Аңардан башка бу эшне кем эшли алсын?!
Көннәрем чапкыннан да тизрәк үтеп китә, чаба гына, әмма алда яхшы нәрсә күренми;
камыш көймәләр кебек узып китә, табышына атылган бөркет кебек очып үтә.
Әгәр: „Мин бар зарымны оныттым, караңгы чыраем елмаю белән алышынды“, – дисәм дә,
барыбер газапларымнан котым алына, чөнки беләм: Син мине гаепсез дип танымаячаксың.
Мин барыбер гаепле саналырмын – шулай булгач, ник юкка тырышырга?
Кар сулары белән юынсам да, кулларымны селте белән юсам да,
Син анда да мине пычрак сулы чокырга батырыр идең, миннән хәтта үз киемнәрем дә җирәнер иде.
Аллаһы бит минем кебек адәм баласы түгел, ничек мин Аның белән тартыша алыйм, ничек итеп мәхкәмәгә Аның белән дәгъвалашырга барыйм?
Безнең арада, җилкәбезгә кулын салып, килештерерлек берәү дә юк.
Минем өстән җәза таягын алса иде, мине дәһшәткә салудан туктаса иде Ул.
Шулчак мин, Аңардан курыкмыйча, үз сүземне әйтә алыр идем – әмма мондый шартларда бу эш мөмкин түгел.
Яшәүдән гайрәтем чикте, кайгыларымны түгим әле, җаным ачыргаланудан сөйлим әле.
Аллаһыга әйтермен: хөкем чыгарырга ашыкма! Нәрсәдә гаеплисең Син мине?
Мине җәберләвең шулай бик яхшы дисеңме?! Үз кулларың белән яратканны кире кагып, яманнарның мәкерен хуплавың әйбәт нәрсәме?!
Әллә Синең дә күзләрең гади кешенеке сыманмы?! Син дә дөньяга кешеләр кебек карыйсыңмы?!
Әллә Синең көннәрең аларның көннәре кебекме?! Елларың адәм затыныкы кебек кыскамы?!
Шуның өченме син миннән гаеп эзлисең, гөнаһ табарга телисең?
Син минем гаепсез икәнемне, Синең куеныңнан берәүнең дә коткара алмаячагын беләсең.
Синең кулларың мине бар итте, әвәләде, хәзер, кире уйлап, мине юк итәргә телисеңме?
Исеңдәме: Син мине балчыктан әвәләп бар иткән идең, инде янә туфрак хәленә кайтарасыңмы?
Мине яратканда, савытка сөт салган кебек, эремчек итеп куерткан Син түгел идеңме?!
Син мине, ит һәм тирегә төрендереп, сөяк, сеңерләргә кушып тукыдың.
Миңа тормыш бирдең, мәрхәмәтле булдың; мине кайгыртып, рухымны саклап тордың.
Ләкин йөрәк түреңдә башка нәрсә дә яшеренгән булган икән, мин беләм, Синең ниятең шундый булган:
мине күзәтеп торырга һәм, әгәр гөнаһ кылсам, гаебемне җәзасыз калдырмаска.
Әгәр гаепле икәнмен – беттем мин! Ә инде гаепсез икәнмен – анда да башымны күтәрә алмамын; кимсетүләрдән гарыкмын һәм кайгылардан исерекмен.
Башымны гына күтәрәмен – арыслан кебек ташланасың, янә миңа каршы дәһшәтле көчеңне күрсәтәсең:
миңа каршы яңа шаһитлар табасың, ачуыңны һаман ныграк кабартасың, һөҗүм арты һөҗүм оештырасың.
Ник Син мине ана карыныннан бу дөньяга китердең? Тумас борын, беркем күрмәгән килеш үлгән булсам, яхшырак булыр иде –
ана карыныннан туп-туры кабергә күчеп, мин бөтенләй дөньяга килмәгән дә кебек булыр идем.
Көннәрем санаулы гына – калдыр мине, аз гына хәл алырга мөмкинлек бир.
Мин бит тиздән караңгы, үлем сөременә чумган, мәңге әйләнеп кайтмаслык илгә –
дөм караңгылык, үлем сөреме баскан, яктылык та кара булып тоелган җыйнаксыз-таркау илгә китәм».
Нагамалы Софар болай дип сүз башлады:
«Сүз куертучыга каршы әллә җавап юкмы?! Кем бик шома сөйли, әллә шул хаклымы?!
Син сафсата сатканда, башкалар тынып торсынмы?! Мыскыл иткәндә, сине туктатырлык адәм юктыр дисеңме?!
Син әйтәсең: „Мин дөрес фикер йөртәм һәм Аллаһы каршында пакь-чистамын“, – дип.
Аллаһы, телгә килеп, сиңа җавап бирергә теләсә иде,
сиңа зирәклекнең серләрен ачып салса иде! Чөнки чын зирәклек күпкырлы бит. Аңла: Аллаһы гөнаһларыңның кайберләрен күрми калырга булды.
Аллаһының тирән серләренә төшенә аласыңмы?! Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?!
Ул бөеклек күкләрдән дә югарырак – син нәрсә генә эшли аласың? Үлеләр аймагыннан тирәнрәк – син нәрсә белә аласың?
Җир йөзеннән дә озынрак, диңгездән дә киңрәк.
Әгәр Ул, килеп, зинданга ябып куйса, мәхкәмә җыйса – Аны кем туктата алыр?!
Ялганчыларны белә бит Ул: гөнаһ күргәч, игътибарсыз калдырырмы?!
Кыргый ишәк кешегә әйләнергә мөмкин, әмма ахмакка беркайчан акыл кермәс.
Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң һәм, ялварып, кулыңны Аңа сузсаң,
кулыңны пычраткан бозыклыкны ташлый алсаң һәм өеңдә гаделсезлеккә юл куймасаң –
шул чагында оялмыйча йөзеңне күтәрә алырсың, курку белмичә аягыңда нык басып торырсың.
Шул чагында бар кайгыларың онытылыр, агып киткән сулар кебек тоелыр алар сиңа.
Тормышың көндезге нурдан да яктырак булыр, караңгылык таң белән алышыныр.
Алда өмет күреп тынычланырсың, тирә-юнең хәвеф-хәтәрсез булып, тыныч йокларсың.
Ятарсың тыныч – берәү дә сиңа янамас; һәм бик күпләр илтифатыңны эзләп килер.
Ә яманнарның күзе томаланыр, алар сыеныр урын таба алмас, аларның бар өмете – соңгы сулышны алып үлеп китү».
Җавабында Әюб болай диде:
«Шулай-шулай, сез барысын да белә торган! Сезнең белән бергә зирәклек тә үләр, ахры!
Зиһен-акыл миндә дә бар ул, сездән бер дә ким түгелмен. Сез белгәннәрне, йә, кем белми?!
Дусларыма мин мәсхәрәләү өчен бер зат булдым: Аллаһыны дәшеп чакырган һәм Аңардан җавап алган, гадел һәм күңеле саф булган кеше шулай мәсхәрә иясенә әйләнде.
Кайгы-хәсрәтсезләр бәлагә юлыккан кешегә мыскыллап карый, сөртенгәнне тагын да төртеп җибәрә.
Ә юлбасарларның чатырлары хәвефсез, Аллаһының ачуын китерүче тыныч яши – әйтерсең, Аллаһыны үз кулында күтәреп йөртә.
Хайваннардан сорап бак – алар аңлатырлар, очар кошлардан сора – сөйләп бирерләр,
туфрак белән киңәшеп кара – ул сиңа аңлатыр, хәтта диңгез балыклары телгә килер.
Бар нәрсәнең Раббы кулы белән эшләнгәнен аларның кайсысы белмәс?!
Һәр җан иясенең яшәеше, һәр кешенең сулышы – Аның иркендә.
Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек, колак та һәр сүзне сынамыймы?!
Зирәклек – картларда, гакыл озак яшәгәннәрдә була.
Аллаһыда – һәм зирәклек, һәм кодрәт; Аңарда – киңәш-табыш һәм гакыл.
Аллаһы җимергәнне кеше кабат тергезә алмас, Әгәр Ул иректән мәхрүм итсә – кеше кабат ирек күрмәс.
Ул яңгырларны туктатса – корылык килер, яудырса – җир йөзен су басар.
Кодрәт тә, гакыл да – Аңарда, алданучы да, алдаучы да – Аның ихтыярында.
Мәслихәтчеләрне Ул, акылын алып, чарасыз итәр, хөкем итүчеләрне юләргә чыгарыр.
Патшаларның билбауларын тартып өзәр, шулар урынына кол чүпрәге бәйләп куяр.
Руханиларны дәрәҗәле урыныннан мәхрүм итәр, борынгы хакимнәр токымын бәреп төшерер.
Ышанычлы мәслихәтчеләрнең телен кыскартыр, өлкәннәрнең зиһенен чуалтыр.
Аксөякләрне хурлык белән каплар, куәтлеләрне коралсыз калдырыр.
Караңгылык тирәнлекләрен ачар Ул, дөм караңгылыкта булганны яктыга чыгарыр.
Халыкларның берсен югары күтәрер, берсен харап итәр Ул, кайсын җыяр, кайсын таратып бетерер.
Халыкларның юлбашчыларын акылдан яздырыр, аларны юлсыз чүлдә куып йөртер –
яктылыкның әсәре дә булмаган караңгыда, капшанып, исерекләр кебек, алпан-тилпән йөрер алар.
Боларның барысын мин үз күзләрем белән күрдем, үз колакларым белән ишеттем һәм аңладым.
Сез белгәнне мин дә беләм – бер дә сездән ким түгелмен.
Мин Кодрәт иясенә эндәшергә җөрьәт итәм, дәгъвам турында Аллаһы белән сөйләшергә телим!
Ә сез ялганыгыз белән хакыйкатьне пычратасыз, сез барыгыз да булдыксыз табиблар.
Сез, ниһаять, тынып калсагыз иде – бу сезнең бер акыллы эшегез булыр иде.
Минем дәлилләремне тыңлагыз, үземне яклап, нәрсә дим, аңларга тырышып карагыз.
Аллаһы хакына дип, ялган сөйләрсезме, ә сезнең ялганыгыз Аңа кирәкме соң?!
Аңа бар күңелегездән ярарга тырышасызмы?! Аллаһының эшен яклап чыгарга телисезме?!
Ул сезне сынап карарга теләсә, бик шәп булырмы?! Кешеләрне алдаган кебек, Аны да алдый алырсызмы?!
Яшертен генә эш йөртеп, бер якны гына яклыйсыз икән, Ул, һичшиксез, сезне гаепләми калмас.
Аның дан-шөһрәте сезне куркытмыймы?! Дәһшәте өстегезгә төшмәсме?!
Сезнең сүзләрегез көлгә охшаш, аклануларыгыз – уалучан балчыктан ясалган калкандыр.
Туктагыз сөйләүдән, мин сөйлим; миңа ни булса, шул булыр.
Тормышымны куркыныч астына куеп, үземне хәвеф-хәтәргә дучар итәм.
Ул мине юк итәр – инде өметем өзелгән, үз юлымны мин Аның алдында барыбер яклаячакмын –
минем өчен котылу шул булыр! Денсез бәндә Аңа якын килергә дә җөрьәт итмәячәк бит!
Тыңлагыз, дикъкать белән тыңлагыз сүзләремне, әйткәннәремне колак салып тыңлагыз!
Менә мин сезгә үземнең дәгъвамны әзерләдем, беләмен ки, мин хаклымын.
Берәр каршы төшәрлек кеше бармы миңа? Булса, мин тын калырмын һәм җан тәслим кылырмын.
И Аллам, Синнән бары ике нәрсәне ялварам һәм моннан ары Синнән яшеренмәм:
кулларыңны миннән читкә ал Син, һәм дәһшәтең мине куркытмасын!
Шуннан соң чакыр мине, һәм мин җавабымны бирермен, яки сөйләргә рөхсәт ит миңа, ә Үзең җавабыңны әйт.
Ялгыш гамәлләрем, кылган гөнаһларым күпме икән? Күрсәт кимчелекләремне, гөнаһларымны.
Ни өчен Син йөзеңне миннән яшерәсең һәм мине Үзеңнең дошманың итеп күрәсең?
Коелган яфракны куркытмакчы, коры саламны куып йөртмәкчеме Син?
Син мине бик авыр нәрсәләрдә гаеплисең, яшьлек гөнаһларымны гаепкә саныйсың.
Аякларымны калыпка кыстырып, Син һәр юлымны күзәтеп торасың, һәр адымымны билгеләп барасың.
Ә кеше ул черек кебек, көя күбәләге тишкәләгән кием кебек таралып бетүчән.
И-и хатын-кыздан туган адәм баласы! Кыска аның гомере һәм борчу белән тулы.
Чәчәк кебек ачыла да сулып коела, күләгә кебек чагылып үтә дә юкка чыга.
Менә кем артыннан күзәтчелек итәсең Син! Менә кемне хөкемгә тартырга телисең!
Нәҗес-шакшы булганны кем пакь кыла ала? – Беркем дә!
Кешенең көннәре алдан билгеләнгән, айлары да Синең ихтыярда – Син куйган әлеге чикне ул беркайчан да үтеп чыга алмаячак.
Син аңардан күз карашыңны ал да аны тынычта калдыр, көнлекче кебек, эш көннәрен хәвефсез төгәлләсен.
Хәтта агачның да киләчәккә өмете бар: кискән саен ул кабаттан терелеп китә, япь-яшь үсентеләр җибәрә.
Тамырлары аның җирдә картайса да, кискән төбе җир астында корыса да,
дым сизелү белән ул буйга китәр, яшь үсентедәй, яңа бәбәкләр чыгарыр.
Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя, вафатыннан соң юкка чыга.
Күлнең дә суы китә, елганың да суы кими, кибә.
Кеше дә шулай: ятар да кабат тормас, күкләр юкка чыкканчы, ул уянмас, йокысыннан арына алмас.
Ачуың басылганчы, мине яшереп торсаң, үлеләр аймагына качырып куйсаң иде дә, билгеләгән вакытың җиткәч, мине исеңә төшерсәң иде!
Тик, үлгәч, кеше кабат терелер микән? Авыр хезмәт көннәрем үткәнче, азат булуымны өметләнеп көтәр идем.
Чакырсаң, җавап бирер идем; Үзең бар иткән бәндәңне сагыныр идең;
шунда, адымнарымны санасаң да, гөнаһларымны эзләп тормас идең;
яман гамәлләремне букчага салып, мөһер сугар идең дә гаепләремне күздән яшерер идең.
Ләкин ишелгәндә тау уалып таралган кебек, кыяташ үз урыныннан күчкән кебек,
сулар ташны ашаган кебек, ташкын сулар туфракны юып алып киткән кебек, Син дә кешенең өметен шулай юкка чыгарасың.
Син аны тәмам җиңеп, ул шулай китеп барыр, Син аның чыраен үзгәртерсең һәм куып җибәрерсең.
Угыллары аның мөхтәрәм булырмы – ул аны белмәс, кимсетелерме – аннан да хәбәрдар булмас.
Ул фәкать тәне авыртканны гына сизәр, үз хәлен генә уйлап, күз яшьләре түгәр».
Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде:
«Җил алып килгән сүзләр белән гакыл иясе җавап бирерме, эссе җилләр белән корсагын тутырырмы?!
Мәгънәсез сүзләр, файдасыз нотыклар белән каршы сөйләп торырмы ул?!
Син хәтта Аллаһыдан курку хисен оныттың, Аның турында уйлануны ваклык дип саныйсың.
Синең гөнаһың телеңне шулай сөйләргә өйрәткән; хәйләкәрләр телен үзләштергәнсең син.
Сине мин түгел, үз авызың хөкем итә, үз телең үзеңә каршы дәлиллек бирә.
Әллә син дөнья йөзенә беренче кеше булып тудыңмы, таулар барлыкка килгәнче үк яратылдыңмы?!
Әллә син Аллаһы киңәшмәсендә утырдыңмы, акылны шунда үзең генә җыйдыңмы?!
Без белмәгән ни-нәрсә мәгълүм сиңа, без аңламаган ни-нәрсәнең асылына төшендең?!
Безнең арада чал чәчлеләр дә, картлар да – атаңнан да өлкәнрәкләр бар!
Әллә сиңа Аллаһы күрсәткән юанычлар, сиңа әйтелгән иркә сүзләр аз булдымы?!
Нигә йөрәгең сине шулай вәсвәсәгә сала, нигә күзләрең ачулы елтырый?
Нигә рухың Аллаһыга каршы юнәлгән, нигә авызыңнан шундый сүзләр чыга?
Кеше ничек пакь-саф күңелле булсын, хатын-кыздан туган кеше ничек тәкъва була алсын?
Әгәр Аллаһы Үзенең изге затларына да ышанмый, Аның күзендә күкләр дә чиста түгел икән,
ялганны су кебек эчә торган, бозык җанлы адәми зат Аның каршында ничек саф була алсын?!
Мин сөйләрмен сиңа, ә син тыңлап тор, күргәннәремне сөйләп бирермен,
гакыл ияләренең сүзләрен – ата-бабалары яшермәгәнне сөйләрмен.
Җир аларга гына бирелгән булган, алар арасында ятларга урын табылмаган.
Яман кешенең тормышы газап эчендә узар – җәберләүчегә бирелгән гомер еллары санаулы.
Аның колак төбендә дәһшәтле авазлар яңгырап тора, дөньялар тыныч вакытта да аңа җан кыючы килә.
Караңгылыктан котыласына ышанмый ул; каршысында һәрчак кылыч көтеп тора.
„Кайдан табыйм икән?“ – дип, икмәк эзләп каңгырып йөри, караңгылык көне җитүен сизә ул.
Авырлык һәм бәла-казалар аны куркуга салалар, яу белән килүче патшадай, аның котын алалар.
Чөнки ул Аллаһыга кул күтәрде, Кодрәт иясенә каршы баш калкытты,
кабырчыклы, калын калканын тотып, тәкәбберләнеп Аңа каршы йөгерде.
Бу яман бәндәнең йөзе симергәнгә, ботларын май басканга,
таланган шәһәрләрдә, кешеләр ташлап киткән, җимерелергә җиткән йортларда яшәр ул.
Ул инде бай булмас, мал-мөлкәте тузып бетәр, байлыгы дөнья буйлап җәелеп китә алмас,
һәм ул караңгылыктан качып котылмас. Аның үсентеләрен ялкын ялмап алыр, Аллаһының сулышы аны себереп ташлар.
Буш өметләргә ымсынып алданмасын: әҗере шул ук бушлык булачак бит!
Тиешлесен тулысы белән вакытыннан алда алыр, аның ботаклары яфрагын коеп бетерер;
өлгермәгән җимешләрен койган йөзем куагы кебек ул, чәчкәләрен иртә койган зәйтүн агачы кебек,
чөнки денсезләр өере кысыр булыр, ришвәтченең чатырын ялкын чорнап алыр.
Бозыклык чәчкәннәр бәла җыяр, аларның йөрәге ялган артыннан ялган тудырыр».
Җавабында Әюб болай диде:
«Мондый сүзләрне мин күп ишеттем, ниткән юатучылар сез – кайгы гына өстисез!
Буш сүзләрнең азагы булырмы бер? Миңа каршы сөйләргә нәрсә мәҗбүр итә сезне?
Әгәр сез минем урында булсагыз, мин дә шулай сөйләнер идем, сезгә каршы гаеп артыннан гаеп ташлар, шелтәләп, башымны селкеп торыр идем.
Нотыкларым белән гайрәт биреп, авызымнан юату сүзләре яудырыр идем.
Сөйләсәм дә – җан әрнүе басылмас, тынып калсам да – сүрелмәс.
И Аллам, Син минем бөтен җелегемне суырдың, барча якыннарымны харап итеп бетердең,
тәнемне киптереп корыттың – миңа каршы сөйләүче шаһитлык бу, арыклыгым да – миңа каршы сөйләүче билгедер.
Ачуыннан Аллаһы миңа һөҗүм итә, җәфалый һәм тешләрен шыкырдата; дошманнарым миңа күзләре белән тишәрдәй итеп карыйлар,
авызларын ыржайтып, мине мыскыллыйлар, ачуланып, яңакларымны чабаклыйлар; бөтенесе миңа каршы сүз берләшкән.
Аллаһы мине яманнар иркенә бирде, яманнар кулына ыргытты.
Мин кайгысыз яши идем – Ул минем тормышымны җимерде, муенымнан тотып алды да чәрдәкләп атты, һөҗүм итәр өчен, миңа тамга салды.
Һәр тарафтан минем өскә Аның уклары оча, мәрхәмәтсез рәвештә бөер-бавырларымны үтәли тишә һәм үтемне җиргә агыза.
Ул миңа җимерү артыннан җимерү китерә, сугыш чукмары кебек, минем өскә ташлана.
Тәнем каплар өчен, тупас тукымадан кайгы киеме тектем, маңгаем белән җиргә кадәр башымны идем;
елый-елый битләрем кызарып бетте, күз кабакларымны үлем караңгылыгы каплады.
Ә бит минем куллар җәбер-золым белми, догаларым да ихлас күңелдән.
И туфрак, сеңдермә минем канымны! Кычкырган тавышым да югалып калмасын!
Ләкин күкләрдә хәзер дә минем Шаһитым бар, югарыда минем Яклаучым бар.
Дусларым мине мәсхәрәлиләр, әмма минем күзләрем Аллаһы каршында яшь коя.
Их, кешеләр арасындагы бәхәсне хөкем итүче адәм булган кебек, Аллаһы белән бәхәсне дә берәрсе шулай хөкем итсен иде!
Санаулы еллар үтәр дә китәр – мин кире әйләнеп кайтмаслык юлга китеп барырмын.
Рухым сынды минем, көннәрем сүнеп бара, кабер читендә мин.
Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган, алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар.
Зинһар, минем урынга Җавап бирүчем бул! Яклап, үзенең канаты астына алырлык тагын кемем бар?!
Мәсхәрә итүчеләрнең зиһенен томаладың Син, шул рәвешчә аларга җиңәргә ирек бирмәдең.
Кеше үзенең дусларын мәҗлескә җыя, ә балалары ачтан интегә.
Аллаһы бар кеше алдында миннән бер көлке ясады, алар минем йөземә төкерәләр.
Кайгыдан күзләрем томанланды, гәүдәм бер күләгә генә булып калды –
намусы булганнар моны күреп офтана, гаепсез адәмнәрнең денсезләргә ачуы кабара.
Тик шулай да тәкъва кеше юлдан һич тайпылмас, кулы чиста кеше тагы да куәтләнер.
Ә менә сез һәммәгез кире әйләнеп кайтыгыз! Арагыздан акыллы бер кеше табармынмы икән?
Көннәрем узып китте, өметләрем, йөрәгем ашкынулары чәлпәрәмә килде.
Ә дусларым төнне „көн“ дип ышандырмакчылар, алар: „Яктылык – якын гына!“ – ди, әмма тирә-якта бары караңгылык.
Әгәр үлеләр дөньясы минем йортым булса, караңгылыкка ятагымны җәйсәм,
каберемне: „Син – минем атам“, – дип, суалчаннарны: „Сез – минем анам вә сеңелләрем“, – дип атасам,
ә кайда соң алайса минем өметем?! Өметемне минем кем күрер?!
Өметем дә үзем белән бергә үлеләр дөньясының капка төбенә иңәр – аның белән бергә туфракка әйләнербез».
Шуахлы Билдад исә җавабында болай диде:
«Кайчан бетәр сүздән бау ишүләрегез? Әүвәл уйлашыгыз – аннан сөйләшербез.
Нигә соң әле хайванга әйләнергә һәм синең күзеңә томана булып күренергә?
Син ачудан өзгәләнәсең – синең хакка әллә җир йөзе бушап калсын да, кыяташлар үз урыныннан кузгалсынмы?
Яман кешегә якты ут та сүнә, аның утыннан хәтта очкын да калмый,
чатырыннан яктылык китә, шәмдәлдәге уты да сүнә.
Адымнарының куәте кими аның, уй-ниятләре үз башына җитә.
Үз аягы белән тозакка барып керә ул, ау ятьмәсенә үзе килеп баса.
Үкчәсен кыл тозак эләктереп ала аның, гәүдәсен элмәк кысып тота.
Яшерен ау җебе сагалый аны, сукмагында капкын көтеп тора.
Һәрьяклап дәһшәт яный аңа, эзенә басып куа килә.
Бәла аны тотып йотарга тели, һәлакәт аның абынганын көтеп тора.
Аның тиресе чиргә азык булыр, тәнен үлем зәхмәте йотар.
Аны имин чатырыннан йолкып алырлар да дәһшәтләр патшасы каршысына алып китәрләр.
Аның чатырын ут ялмап алыр, йортына күкерт коелыр.
Астан аның тамырлары корыр, өстән ботаклары шиңәр.
Җирдә аны хәтерләүче калмас, урамда исемен дә телгә алучы булмас.
Яктылыктан караңгыга куып чыгарырлар аны, җир йөзеннән сөрерләр.
Үзеннән соң халкы арасында ни баласы, ни токымы калмас, беркеме дә калмас яшәгән җирендә.
Аның язмышын ишетеп, көнбатыштагыларның коты очар, көнчыгыштагыларны да тирән курку биләп алыр.
Явызларның тораклары белән һәрчак шулай булыр, Аллаһыны танымаган кешенең язмышы шул булыр».
Җавабында Әюб болай диде:
«Кайчанга кадәр сез мине интектерерсез, сүзләрегез белән җәфаларсыз?
Сез мине ничә тапкырлар мыскылладыгыз – мине мәсхәрәләүдән кыенсынмыйсыз да.
Әгәр мин, чыннан да, ялгышканмын икән, алар минем ялгышлар булып калыр иде.
Әгәр сез, чынлап та, үзегезне миннән өстен куярга, хурлыкка төшүем белән битәрләргә телисез икән,
белеп торыгыз: Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды, минем өскә ятьмәсен ташлады.
„Мине җәберлиләр!“ – дип кычкырам, ләкин җавап бирүче юк, ярдәмгә чакырам, әмма яклаучы юк.
Юлыма киртә куйды Ул – үтеп чыгарлык түгел, караңгылык белән сукмагымны каплады;
Ул миннән абруемны йолкып алды, башымнан таҗымны салдырды;
һәрьяклап мине җәфалый – бетәмен! Өметемне агач тамырыдай йолкып алды.
Мине Үзенең дошманы санап, ачы каһәрен миңа юнәлтте.
Үзләренә юл сала-сала Аның чирүләре бергәләшеп миңа якынлашты, инде чатырым тирәли урнаштылар.
Туганнарымны Ул миннән читләштерде, дусларым да миңа кырын карый,
якыннарым, танышларым мине ташлап китте, кайчандыр өемдә сыену тапканнар – онытты. Хезмәтче хатыннар мине килмешәккә саный, алар өчен мин бер чит кешегә әверелдем;
хезмәтчемне чакырам – ә ул, кат-кат ялварып сорасам да, җавап бирми.
Сулышымның исеннән хатынымның күңеле бизде, ир туганнарым миннән чиркана.
Хәтта малай-шалай да мине кимсетә, күренүем була – үчекли башлыйлар.
Якын дусларым миннән җирәнә, яраткан кешеләрем йөз чөерә.
Миннән тире дә сөяк кенә калды, җаным менә-менә очып чыгар кебек.
Кызганыгыз мине, дусларым, кызганыгыз – Аллаһы орды миңа!
Нигә сез мине Аллаһы кебек үк эзәрлеклисез, туймагандай, минем тәнемне ашыйсыз?
Минем бу сүзләрем язып барылып, кулъязма төргәгенә теркәлеп,
тимер каләм вә кургаш белән чокып язылса иде дә мәңгелеккә ташка уелып калса иде!
Мин беләм: мине коткаручы Зат тередер, соңгы көндә җир йөзенә килер Ул.
Тирем салынып төшеп, менә шул тәнемдә әле мин Аллаһыны күрәчәкмен.
Мин Аны үз күзләрем белән күрәчәкмен; күрәчәкмен: Ул миңа чит-ят түгел! Күкрәгемдә йөрәгем ничек талпына!
Ләкин сез: „Ничек без аңа җәбер күрсәтик?! Бу хәлләрнең сәбәпчесе ул үзе бит!“ – диярсез.
Шулай булгач, кылычтан куркыгыз, чөнки ачу-ярсу кылыч белән җәзалана; шунда сез белерсез: гадел хөкем бар ул!»
Нагамалы Софар болай дип җавап бирде:
«Мин бик борчулы хәлдәмен, шомлы уйларым җавап бирергә мәҗбүр итә.
Мине хурлый торган шелтәле сүзләр ишетәм, һәм акылым җавап табарга чакыра.
Әллә син шуны белмисеңме: баштан ук, кеше җиргә аяк басканнан бирле,
яманның шатлыгы тиз үтүчән, денсезнең куанычы – мизгел генә.
Тәкәбберлеге күкләргә җитсә дә, башы болытларга тиеп торса да –
ул, үзенең тизәге кебек, бөтенләй юкка чыгачак. Аны күреп белгән кешеләр: „Кайда ул?“ – дип әйтәчәк.
Ул бер төш кебек очып юкка чыгар – таба алмассың, төнге шәүлә кебек эреп югалыр.
Күргән күзләр аны бүтән күрмәсләр, туган туфрагы да аны күздән югалтыр.
Талаганын ул үз куллары белән кире таратыр, һәм балалары аның хәерчеләрдән хәер сорашыр.
Тәнендәге ташып торган яшьлек көче аның үзе белән бергә туфракка күмелер.
Яманның авызына явызлык татлы булып тоелса да, аны, тел астына яшереп, тәмләп чәйнәсә дә,
ул шулай бик тә кадерләп, аңкавының түрендә үк саклап кына тотса да,
корсагына төшкәч, андый ризык зәһәр елан агуына әйләнә.
Йоткан байлыгын ул кире косар – карынында булганны Аллаһы кире чыгарыр.
Зәһәр елан агуын эчәр ул, елан агуы аны үтерер.
Агымсулар күрү насыйп булмас аңа, бал һәм май аккан елгаларны да күрә алмас ул!
Бөртекләп җыйган бар мөлкәтен ул, тәмен дә татымыйча, кире бирер, табыш-керемнәре шатлык китермәс аңа,
чөнки фәкыйрьләрне җәберләде һәм читкә тибәрде ул, үзе төземәгән йортларны талап алды.
Аның нәфесе туя белмәде, комсызлыгының чиге булмады.
Гуҗ тамагыннан бер нәрсә дә котылмады, шуңа күрә аның имин тормышы дәвамлы түгел:
муллык эчендә яшәгәндә, аңа кинәт бәла килер, бар бәхетсезлекләр аның өстенә берьюлы ябырылыр.
Корсагы дыңгычлап тулуга, Аллаһы аңа Үзенең ялкынлы ярсуын юнәлтер, яңгыр итеп аның өстенә ачуын яудырыр.
Тимер коралдан качып котылса да, бакырдан коелган ук аны куып җитәр –
ялтыравык очы үт куыгын тишәр, тәнен үтәли тишеп чыгар; менә шулчак аны дәһшәт биләп алыр.
Аның хәзинәсен караңгылык сагалап тора; сүнмәс ялкын аны ашап бетерер, чатырында калган бар нәрсәсен көл итәр.
Күкләр аның гаебен фаш итәр, җир йөзе аңа каршы торып басар.
Йортындагы мөлкәте юкка чыгар, Аллаһының ярсуы кузгалган көндә ташкын сулар кебек агып китәр.
Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш, Аллаһы билгеләгән язмыш әнә шундый!»
Җавабында Әюб болай диде:
«Сүзләремне игътибар белән тыңлагызчы – ичмасам, шул рәвешле күңелем юансын!
Мин сөйләп бетергәнче түзеп торыгыз, сүземне тәмамлагач исә – көлсәгез көләрсез.
Әллә мин кешеләрдән зарланаммы?! Әллә түземсезләнүем урынсызмы?!
Менә, мине күреп котыгыз алынсын, учыгыз белән авызыгызны каплагыз.
Шул хакта уйлауга – үзем куркып куям, дер-дер килә башлый бөтен тәнем.
Ник яманнар картайганчы тыныч яши, куәтләре артканнан-арта гына бара?
Аларның балалары һәрчак үзләре белән, оныклары да күз алдында.
Аларның йортына куркыныч янамый, Аллаһының хөкем таягы баш өсләрендә тормый.
Аларның үгезләре сыерларны заяга капламый – һәрберсе бозау китерә, бозау салганнары да юк.
Балаларын, сарык бәрәннәре кебек, чабышып уйнарга чыгаралар, кечек сабыйлары да бииләр, сикерешәләр,
шөлдерле барабан һәм гөсләгә кушылып җырлыйлар, курайга кушылып күңел ачалар.
Алар көннәрен шатлык эчендә үткәрәләр, үлеләр аймагына тыныч иңәләр.
Ә бит Аллаһыга болай диләр: „Бездән кит Син, Синең юлларыңны беләсебез килми!
Без хезмәт итәрлек Кодрәт иясе кем ул шулкадәр?! Аңа ялварудан безгә ни файда?!“
Күрегезче: тормышларының муллыгы үз кулларында дип уйлый алар. Яманнарның бу мәкерле уйлары ерак торсын миннән!
Яманнарның шәме еш сүнәме, бәла-каза аларга еш киләме? Ачулы вакытында Аллаһы аларны еш газап чиктерәме?
Җилдә тузгыган салам булырга иде аларга яки өермә очырткан кибәк кебек!
„Аллаһы бит атасына тиешле җәзаны баласына саклап тора“, – дисез. Ләкин бозыклар белеп торсын өчен, җәзаны Ул аларның үзләренә бирсен,
һәлакәтләрен үз күзләре белән күрсеннәр, Кодрәт иясенең ачуын эчсеннәр!
Гомер еллары беткәч, үлгәннән соң, гаиләсенә нәрсә буласын уйлыймыни алар?!
Аллаһыга – хәтта югарыдагыларны Хөкем итүчегә – акыл өйрәтергә мөмкинме?!
Тәне тулып-тулышып торган, сөякләре җелек белән тулган берәү үз көчендә чакта, тынычлыкта һәм уңай-җитеш тормышта үлеп китә.
Ә башка берәү, җаны әрнеп, яшәү ләззәтен татымый да үлеп китә.
Аларның икесе дә бер туфракта янәшә ятар, икесен дә кортлар сырып алыр.
Мин сезнең нәрсә уйлавыгызны, миңа каршы нинди мәкерләр әзерләвегезне беләм.
Әйтерсез: „Зур түрәнең өе хәзер кайда, яманнар яшәгән чатыр кайда?“
Ил гизүчеләрдән сораштырганыгыз, аларның күзәтүләренә колак салганыгыз булмадымы:
явыз бәндә һәлакәт көнендә котылып кала, Раббының ярсулы көне аны читләтеп үтә.
Кем соң аның, күзенә карап, гаебен фаш итәр, кылган эшләре өчен кем җәза бирер?
Үлгәч, гәүдәсен зиратка хөрмәтләп озатырлар, каберенә сак куярлар,
үзән балчыгы аңа йомшак түшәк булыр, артыннан бар кеше озата килер, алдыннан баручыларның да исәбе-хисабы булмас.
Йә, нигә кирәк миңа сезнең буш юатуларыгыз?! Сезнең җавапларыгыз – тоташтан ялгандыр!»
Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде:
«Аллаһыга кеше берәр файда китерә алырмы?! Хәтта иң гакыллысыннан да Аңа ни файда?!
Синең тәкъва булуың Кодрәт иясенә шатлыкмы?! Синең тормыш юлың саф булудан Аңа ни файда?!
Әллә Ул сине Үзеннән курыккан өчен шелтәли һәм хөкемгә тарта дип уйлыйсыңмы?!
Юк! Димәк, явызлыгың чиксез синең, җинаятьләрең дә бихисап!
Чөнки син кардәшләреңнән бер сәбәпсез рәһен алдың, аларның соңгы киемен салдырдың;
арыганнарга су эчермәдең, ачларга икмәк бирмәдең.
Көчле кеше генә җир били ала, анда дәрәҗәле затлар гына яши, дип санадың син.
Тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең, үксезләрне таянычсыз калдырдың.
Шуңа күрә сине элмәк кыса бара, көтелмәгән бәла котыңны ала.
Сине караңгылык каплый бара, син һичнәрсә күрмисең, ташкын сулар башыңнан каплап китә.
Аллаһы күкләрдә, югарыда түгелмени?! Башыңны күтәреп кара: йолдызлар ничек биек!
Син исә әйтерсең: „Аллаһы нәрсә белсен?! Куе караңгылык эченнән Ул ничек хөкем итсен?!
Болытлар Аңа күрергә комачаулый, күк гөмбәзе тирәли генә йөри Ул“.
Син шулай гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы?
Нигезен ташкын сулар агызып киткән йорт сыман, дөньялыктан алар вакытыннан алда тартып алындылар.
Аллаһыга алар: „Кит яныбыздан! Кодрәт иясе безгә нәрсә эшли алсын соң?!“ – дип әйтә иде.
Ә бит аларның йортларын мал-мөлкәт белән Ул тутырган иде. Шулай булгач, яманнарның мәкерләре ерак торсын миннән!
Яманнарның һәлакәтен күреп, тәкъвалар сөенерләр, гаепсезләр алардан мәсхәрәләп көләрләр:
„Дошманнарыбыз юк ителде, мал-мөлкәтләрен ут ялмап йотты“.
Аллаһы белән татулаш, тыныч яшә, шул чагында сиңа мул тормыш килер.
Аның авызыннан чыккан үгет-нәсыйхәтне кабул ит, Аның сүзләрен йөрәгеңә сал.
Кодрәт иясенә кире кайтсаң, син янә күтәрелерсең. Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң,
алтыныңны – туфрак белән, Офир алтынын елга чуерташы белән тиң күрсәң,
шул чагында Кодрәт иясе булыр синең алтының, көмеш хәзинәң дә Ул булыр.
Шул чагында син Кодрәт иясеннән ләззәт алырсың, йөзеңне Аллаһыга таба күтәрерсең.
Аңа дога кылырсың да, Ул сине ишетер, һәм син әйткән нәзереңне үтәрсең.
Теләгән теләкләрең дә кабул булыр, барыр юлларыңа яктылык иңәр.
Рәнҗетелгән, егылган берәүне күреп: „Күтәрегез аны!“ – диярсең, һәм рухы төшкән ул адәмгә Аллаһы котылу бүләк итәр.
Аллаһы хәтта гаеплене коткарыр – синең саф-намуслы кулларың аңа котылу алып килер».
Җавабында Әюб болай диде:
«Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы, ыңгырашуымны тыярга тырышам.
Аллаһыны кайдан табарга икәнлеген, Аның торагына илтүче юлны белсәм икән –
мин Аңа дәгъвамны сөйләп аңлатыр, дәлилләремнең һәммәсен ачып салыр идем.
Шунда Аның нәрсә дип җавап биргәнен ишетер, Аның нәрсә әйткәнен аңлар идем.
Үзенең бөек кодрәтендә минем белән хөкемләшеп торыр идеме Ул?! Юк, минем сүзләремә колак салыр иде Ул!
Шунда Аның белән гадел кеше буларак бәхәсләшә алыр, Хөкемчем тарафыннан мәңгегә акланыр идем.
Ләкин көнчыгышка юнәлсәм – Ул анда юк, көнбатышка таба барсам – анда да очрата алмыйм.
Төньякта берәр нәрсә эшләп йөриме – Аны күрмим, көньякка юнәләме – сизми калам.
Ләкин мин тоткан юлны белеп тора Ул, сынаса сынасын – алтын кебек саф калырмын.
Ул йөргән эзләрдән бардым мин, гел тайпылмыйча Аның юлын тоттым,
Аның авызыннан чыккан боерыклардан тайпылмадым, сүзләрен йөрәгемдә сакладым.
Ул Үзе хәл итә икән, кем Аңа каршы килә алыр?! Теләгәнен эшли Ул!
Миңа каршы билгеләгәннәрен үтәр Ул – андый уй-ниятләре Аның күптер.
Шуңа күрә Аңардан котларым алынып тора, бу хакта уйладым исә – тетрәнеп китәм.
Аллаһы җанымны өшетә, Кодрәт иясе куркуга сала мине.
Әмма караңгылык та тыя алмас мине, алдымда бар нәрсә караңгыга чумганда да, сүземне әйтми калмам.
Ни өчен Кодрәт иясе үч алу вакытын алдан билгеләми? Ни өчен Аллаһыны белүчеләр Аның шушы көннәрен алдан күрми?
Кешеләр ызан ташларын күчереп куялар, урлаган малларын җәйләүләрдә йөртәләр.
Ятимнәрнең ишәген куып алып китәләр, тол хатынның үгезен рәһенгә алып калалар.
Фәкыйрь-юксылны юлдан читкә тибәрәләр, барча ярлы-ябагайны качарга мәҗбүр итәләр.
Фәкыйрьләр, ризык эзләп далада йөргән ишәкләр сыман, көндәлек эшкә чыгалар, һәм кысыр җир аларның үзләрен дә, балаларын да туендыра.
Читләр басуында урак уралар, яманнарның йөзем бакчасында калдык-постык җимешне чүплиләр.
Аларның киеме юк дәрәҗәсендә, яланөс ятып йоклыйлар, салкында ябыныр нәрсәләре юк.
Тауларда яңгыр астында манма су булалар, ышык эзләп, кыяларга сыеналар.
Яман кеше атасыз ятимне ана күкрәгеннән тартып ала, ярлы-ябагайдан бурычы өчен баласын алып кала.
Мескен-бичаралар ялангач йөри – кияр киемнәре юк, үзләре көлтә ташысалар да, ачлыктан интегәләр.
Рәт-рәт булып үскән зәйтүн агачлары арасында май сыгалар, таптап-изеп йөзем суы чыгаралар, ә үзләре сусаудан интегәләр.
Шәһәрдә – үлеп ятучылар ыңгыраша, яралылар ярдәмгә чакыра, ләкин Аллаһы аларның дога-гозерләренә игътибар итми.
Нур яктысына каршы баш калкыткан, яктылык юлын танымаган, шуннан йөрмәгән бәндәләр бар.
Фәкыйрь-юксылның җанын кыяр өчен, кеше үтерүче иртә таңнан торып чыга, ә төннәрен ул урлаша.
Караңгы төшкәнне көтеп торган уйнашчы: „Мине беркем дә күрми!“ – дип, йөзен каплый.
Талаучы төн караңгысында йорт диварын тишә, ә көндезен үз өендә бикләнеп ята; яктының ни икәнен дә белми ул.
Дөм караңгылык алар өчен – таң яктысы, зольмәт дәһшәтләре – аларның дустыдыр.
Яман бәндә – су өстендәге күбек кенә, биләгән җире каргалган, йөзем бакчасына илтүче юллары буп-буш аның.
Корылык һәм эсселек кар суларын алып киткән сыман, гөнаһлыларны да үлеләр аймагы шулай суырып алыр.
Аларны ана карыны онытыр, алар кортлар өчен азык булыр. Алар турында кабат искә төшермәсләр – хаксызлык, агач кебек, чабып ташланыр.
Бала тапмаган кысыр хатынны җәберли алар, толларга да рәхим-шәфкать күрсәтми.
Әмма Аллаһы Үзенең куәте белән көчлеләрне читкә тибәрә; әгәр Ул торып баса икән, беркемнең үз язмышына ышанычы калмый.
Кешегә Ул иминлек һәм таяныч бирә, әмма йөргән юлларын гел күзәтеп тора.
Бер мизгелгә күтәреләләр дә – шундук юкка чыгалар, барча кешеләр кебек, авып, җиргә иңәләр, башак кебек киселеп төшәләр.
Әллә шулай түгелме? Кем мине ялганда фаш итә һәм сүзләремне кире кага ала?»
Шуахлы Билдад болай дип җавап бирде:
«Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда, Үзенең биеклегендә иминлек урнаштыра Ул!
Гаскәрләре Аның санап бетерерлекме?! Нурының балкышы кемгә генә төшми!
Шулай икән, Аллаһы каршында кеше ничек тәкъва була алыр?! Хатын-кыздан туган кеше ничек саф булыр?!
Кара, Аллаһы каршында хәтта ай да якты түгел, йолдызлар да тонык.
Ә кеше дигәнең – бары суалчан, адәм баласы – бер бөҗәктер».
Әюб шулай дип җавап бирде:
«Әйе, хәлсезгә син нинди ярдәм күрсәттең?! Арып-талганның кулына күпме көч,
гакылы җитмәгән затка ничаклы киңәш бирдең?! Күпме зирәк сүз әйтә алдың?!
Андый сүзләр сөйләргә кемнән өйрәндең син, ә? Кем рухы сине шулай сөйләтә икән?
Җир суларыннан һәм шунда яшәүчеләрдән дә астарак булган әрвахларның рухын курку биләп алган.
Аллаһы каршында үлеләр дөньясы шыр ачык, Һәлакәт урыны бернәрсә белән дә капланмаган.
Аллаһы бушлык өстенә төньякны җәеп салган, җирне бушлыкка асып куйган.
Ул Үзенең болытларына суларны туплый, һәм ул болытлар су авырлыгыннан ертылмый.
Үзенең тәхетен Ул, яшереп, болытлар белән каплый.
Сулар өстенә офыкны сызып, Ул яктылык белән караңгылык арасына чик куйган.
Аллаһы күкләрне күкрәтсә, гөмбәзне тотып торган баганалар куркудан калтырый.
Үзенең кодрәте белән диңгезне тынычландырды, гакылы белән Раһабны үтерде Ул.
Аның сулышыннан күк йөзе яктырып китте, Аның кулы качып барган еланны чәнчеп үтерде.
Болар һәммәсе – Аллаһы башкарган эшләрнең кечкенә бер өлешедер! Аның турында фәкать пышылдау гына бу! Аллаһының куәтле күкрәвен кем аңлап бетерер икән?!»
Әюб болай дип сүзен дәвам итте:
«Миңа гадел хөкем чыгарудан баш тарткан Аллаһы, мине кайгы-хәсрәткә салган Кодрәт иясе Үзе шаһиттыр!
Сулышым өзелгәнче, борын тишегемдә Аллаһы сулышы туктаганчы,
авызым ялган сүз сөйләмәс, телемнән алдау сүзе чыкмас!
„Без хаклы“ дигән сүзегез белән мин беркайчан да килешмәм, әҗәлем җиткәнче, „Күңелем саф минем“, – дип тәкрарлармын;
хаклыгымны яклап мин нык торырмын, үткән көннәрем өчен йөрәгем мине шелтәләмәс.
Дошманым яман кеше исәбендә йөрсен, миңа каршы булганнарны яманнар язмышы көтсен!
Соңгы сәгате җиткәндә, Аллаһы аның җанын алганда, денсез бәндә нәрсәгә өмет итә ала?!
Әгәр аңа бәла-каза килсә, ишетерме Аллаһы аның аһ-зарын?!
Аллаһыга һәрдаим ялварырмы ул, Кодрәт иясендә куаныч табармы?!
Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында сөйлим, Кодрәт иясенең ниятләрен яшермим.
Боларны сез үзегез күрдегез бит. Шулай булгач, нигә буш сүз сөйләп торасыз?
Яман кешегә Аллаһыдан менә шундый өлеш тияр, җәберләүчеләрнең Кодрәт иясеннән алган мирасы шулдыр:
балалары аның бихисап күп туса да, гомерләре кылычтан өзелер, нәсел варисларының туйганчы ашарына булмас.
Исән калганнарын үләт зәхмәте кабергә кертер, ә тол хатыннар күз яшьләре дә түгә алмас.
Көмешне туфрак кебек өеп-өеп куйса да, кияренә катлы-катлы кием әзерләсә дә,
җыйган киемнәрен тәкъва кеше кияр, көмешләрен гаебе юклар бүлешер.
Салган йорты ныклы түгел – пәрәвездәй, басудагы каравылчы куышы кебек.
Ятканында ул бай булса да, торганында инде бай булмас, күзен ачса – бар нәрсәсеннән җилләр искән.
Туфан суларыдай дәһшәт басар аны, төнлә өермә бөтереп алыр.
Көнчыгыштан искән сәмум җиле урыныннан куптарыр, очыртып алып китәр;
аяусыз рәвештә ябырылыр ул, алны-артны карамыйча качарга мәҗбүр итәр,
артыннан сызгыра-сызгыра кул чабып калыр».
«Әйе, көмеш шахталары бар, алтынны юып таба торган урыннар бар.
Тимерне – җирдән казып, бакырны мәгъдән эретеп табалар.
Кешеләр караңгылыкны чигендерәләр, таш эзләп, дөм караңгылык хөкем сөргән тирәнлекнең төпкеленә үтеп керәләр;
адәм заты яшәмәгән урыннарда мәгъдән коелары казыйлар, һичкем аяк басмаган ерак җирләрдә, шул коеларда, бауларда асылынып эшлиләр.
Менә, икмәк үстерә торган җир тирәндә-тирәндә утта эрегән сымандыр;
андагы ташларда зәңгәр якутлар яшеренгән, алтын бөртекләре сибелгән.
Шунда илтүче юлны ерткыч кошлар белми, лачынның күзе аны күрә алмый;
анда кыргый җанвар да йөрмәгән, арыслан да аяк басмаган;
ә кешеләр таш кыяларга кулын күтәрә, тауларны төбе-тамыры белән әйләндереп ташлый;
тау-ташлар арасында канаулар казый, һәм аларның күзе барча шул хәзинәне күрә;
елга суларына алар буалар кора һәм яшерен хәзинәләрне дөнья йөзенә чыгара.
Ә зирәклек каян табыла соң, зиһеннең чыганагы кайда?
Аңа илтүче юл кешегә билгесез – бу терек дөньяда аны эзләп табу мөмкин түгел.
Төпсез тирәнлекләр: „Миндә ул юк“, – дияр, „Миндә дә юк“, – дип әйтер диңгез.
Алтын түләп алып булмый аны, көмеш үлчәп биреп тә алалмыйсың;
Офир алтыны белән дә, затлы ахак яки зәңгәр якут белән дә бәяләнми ул.
Алтын һәм кыйммәтле пыяла белән дә тиңләшми ул, саф алтын савытка да алыштыра алмыйсың аны.
Мәрҗән вә бәллүр турында уйлыйсы да юк, зирәклекнең бәһасе энҗеләрдән кыйммәтрәк.
Хәбәшстан топазы да тиңләшә алмый аның белән, саф алтын белән дә бәяләнми ул.
Алайса, зирәклек каян килә соң? Зиһеннең чыганагы кайда?
Ул бар терек җанның күзеннән яшерелгән, күк кошларыннан да качырылган.
Хәтта Һәлакәт белән Үлем дә: „Аның турында ишетеп кенә беләбез“, – диләр.
Бары тик Аллаһыга мәгълүм аңа илтүче юл – аның кайда икәнлеген Аллаһы гына белә.
Аның карашы җирнең читләренә кадәр җитәдер, күкләр астында ни-нәрсә барлыгын күреп-күзәтеп тора Ул.
Җилләргә куәт биргәндә, суларның чиген билгеләгәндә,
яңгырларга – яву вакытын, яшенле яңгырларга юл күрсәткәндә,
зирәклекне күреп алды Ул һәм кадерен аңлады, сынап карап, югары бәясен бирде.
Ә кешегә Ул болай диде: „Хуҗа-Хакимнән курку – зирәклек ул, явызлык кылмау – гакылдыр“».
Әюб, сүзен дәвам итеп, болай диде:
«Әгәр элекке заманнарны, Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде:
ул чакларда минем юлымны Аның чырагы яктыртып тора, шуның нуры мине караңгыда адаштырмый йөртә иде.
Хәзер дә шул яшьлек көннәремдәге сыман булса иде. Йортымны ул заманда Аллаһы Үзенең канаты астында тота иде,
Кодрәт иясе гел янәшәмдә, балаларым янымда гөрләп тора,
аякларым сөттә коена, кыялардан миңа зәйтүн мае агып тора иде.
Өлкәннәр җыенында үз урыныма утырырга дип шәһәр капкасы янына чыгып килгәндә,
егет-җилкенчәк, мине күрүгә, юл бирә, өлкәннәр, урыннарыннан торып, аягүрә баса иде;
түрәләр сүздән туктый, авызларын учлары белән каплый,
дәрәҗәле затлар да, телләре аңкауларына ябышкандай, сөйләү куәтен югалта иде.
Ул заманда сүзләремне ишетүчеләр мине мактады, эшләремне күрүчеләр хуплады.
Чөнки ярдәм сораган фәкыйрьне, яклаучысыз ятимне мин коткара идем.
Үлем ятагындагылар мине фатихалый иде; тол хатын күңеленә шатлык-сөенеч сала идем мин.
Тәкъвалыкны кием итеп кия идем, гаделлек минем өчен өстемдәге япанчам, баш киемем иде.
Сукырларга – күз, аяксызларга аяк булдым ул заманда.
Фәкыйрьләргә ата булдым, миңа таныш булмаганнарның дәгъвасын тикшердем,
ә залимнең ияген төйдем, авызыннан табышын тартып алдым.
Мин болай уйлаган идем: „Үз оямда үләрмен, көннәрем ком бөртегедәй хисапсыз булыр,
тамырларыма дым-су килеп торыр, ботакларым чык тамчысы белән капланыр,
дан-шөһрәтем тутыгу белмәс, җәямнең кереше һәрвакыт нык тартылган булыр“.
Мин сөйләгәндә, кешеләр колак салып тыңладылар, киңәшемне көтеп, тын гына тордылар;
мин сүздән туктасам, һичкем гәп куертмый иде, минем сүзләр аларның күңелен чык тамчысы кебек сугара иде.
Алар мине яңгыр көткән сыман көтеп алалар, язгы яңгыр тамчыларын йоткан кебек, сүзләремне йоталар иде;
өметен югалтканнарга елмайганда, тегеләр аптырап карап торалар иде – минем ачык йөзем аларны дәртләндереп җибәрә иде.
Аларга, баш булып, барыр юлларын күрсәтә идем, гаскәр арасында басып торган патшалары кебек, кайгыга батканнарны юатучы кебек идем.
Инде хәзер яшьрәкләр миннән көләләр. Аларның аталарын мин көтүләремне саклаучы этләр янына да якын җибәрмәс идем.
Нәрсәгә миңа аларның кул көче, әгәр дәрманнары беткән икән?!
Алар мохтаҗлыктан һәм ачлыктан коры сөяккә калганнар, корып кипкән җирне җансыз чүлдә, караңгылыкта кимерәләр;
әрәмәлектә тозлак үлән җыялар, аларның ризыгы – артыш тамыры.
Аларны кешеләр арасыннан куалар, каракларга кычкыргандай, артларыннан кычкырып калалар.
Алар кипкән елга ерымнарында, чокырларда, ташлар арасында яшәргә мәҗбүр.
Куаклар арасында хайван кебек улый, күгән төбендә бер-берсенә елышып утыра алар –
мәнсез, нәсел-нәсәпсез, бар җирдән куылган әтрәк-әләм өере!
Инде хәзер шулар, миннән көлеп, мәсхәрәле җырлар чыгаралар – мыскыллы-рәнҗетүле әйтемнәр иясе булдым.
Миннән җирәнеп, яныма якын килмиләр, оялмыйча йөземә төкерәләр.
Аллаһы кимсетте мине – җәямнең керешен йомшартты, менә шуңа да алар минем алда иркенәеп киттеләр.
Шушы өер миңа уң яктан ташлана, мине төртеп егарга тырыша, харап итмәкче булып, һөҗүмгә күчә.
Алар минем бөтен юлларымны яптылар, минем өскә бәла артыннан бәла җибәреп торалар – кулдаш та кирәкми үзләренә.
Җимерелгән дивар аша ургылган һөҗүмчеләрдәй, юлларындагы бар нәрсәне ишеп-ватып, минем өскә ябырылалар.
Афәт арты афәт килде миңа, абруем җил белән очып киткәндәй булды, иминлегем болыт кебек эреп юкка чыкты.
Хәзер менә күкрәгемдә гомерем шәме сүнеп килә, хәсрәтле көннәр куып җитте мине;
төннәрен сөякләрем сызлап чыга, бертуктаусыз авыруым кимерә мине.
Аллаһы бар көченә киемемнән эләктереп алды, күлмәгем якасыдай, муенымнан кысты.
Ул мине пычракка атты – көл-тузан санында калдым мин.
Сине ярдәмгә чакырам, ә Син җавап бирмисең, каршыңа басам, ә Син дәшмичә генә карап торасың.
Миңа карата рәхимсезләндең Син – кодрәтле кулың белән читкә куасың.
Син мине, күтәреп, җилләр иркенә тапшырасың, өермәдә бөтерәсең.
Беләм: Син мине үлемгә алып барасың, барлык җан ияләренә тәгаенләнгән йортка!
Бәлагә тарыган кеше ярдәм сорап аваз салса, аңа начарлык эшләргә кул сузалармы?!
Бәхетсезне күреп, минме күз яше түкмәдем?! Фәкыйрьне кызганып, минме хәсрәт чикмәдем?!
Мин яхшылык көттем – явызлык борын төртте, мин яктылык өмет иттем – караңгылыкка юлыктым.
Минем җаным өзгәләнә, тынычлык таба алмый, алда мине бәхетсез көннәр сагалап тора,
кара көеп, тулганып йөрим, кояшым сүнгән; җәмәгать җыенында ярдәм сорап кычкырып торамын.
Хәзер мин – чүл бүресенең туганыдыр, тәвә кошының дусты-иптәшедер.
Тәнемне һаман кара кутыр каплый бара, бизгәктән бөтен гәүдәм ут яна.
Минем гөсләм хәзер үксеп елый гына, кураем да егълаучылар сыман ыңгыраша.
Кызларга күз атмам, дип күзләрем белән килешү төзегән идем.
Югарыдан, Аллаһыдан кешегә өлеш – нәрсә? күктәге Кодрәт иясеннән кешегә мирас – нәрсә?
Әллә һәлакәт явызга язмаганмы, әллә афәт бозык кешегә билгеләнмәгәнме?!
Аллаһы минем юлларымны күрмиме, атлаган адымнарымны санап тормыймы әллә?!
Әгәр мин ялганга чумып яшәгәнмен, аякларым алдашуга ашыккан икән –
Аллаһы мине үтә төгәл бизмәндә үлчәсен, шунда минем сафлыгымны күрер!
Әгәр аякларым туры юлдан тайпылган икән, йөрәгем күз нәфесенә ияреп киткән икән, учларыма пычрак ябышкан чак булган икән –
мин чәчкәнне башка берәү җыеп ашасын, шытымнарым төбе-тамыры белән йолкып алынсын!
Әгәр йөрәгем чит хатын-кыз белән чуалган икән, күршем ишеге артында аны сагалап торганмын икән –
хатыным башка берәүгә он тартсын, аның белән ятлар йокласын!
Бу – бозыклык, хөкем ителергә тиешле җинаять,
Һәлакәт урынына җиткәнче көйдереп баручы, барлык уңышымны тамырына кадәр яндыручы ут булыр иде.
Кол ир яки кол хатын миңа дәгъва белдергәндә, аларны гадел хөкемнән мәхрүм иткән булсам,
һәм шунда Аллаһы Үзенең хөкемен башласа, мине җавапка тартса – нәрсә эшләр идем, нәрсә әйтер идем?
Анам карынында мине яраткан, аларның үзләрен яраткан, аналарыбыз карынында һәммәбезне бар кылган – Аллаһыдыр!
Әллә мин ярлыларның гозерен кире кактыммы, яки тол хатынның күзләре минем аркада сүндеме,
әллә мин үз өлешемне үзем генә ашадыммы һәм ятимнәр белән уртаклашмадыммы?!
Юк, яшь чагымнан мин ятимнәр өчен аталары урынына булдым, үсмер чагымнан ук тол хатыннарга терәк булдым!
Ялангач бичараның харап булуын яки киемсез фәкыйрьнең өшәнүен күреп, битараф кына торган булсам,
сарыкларымның йоны аларны җылытмаса, һәм шул мескен адәмнәрнең йөрәкләре мине фатихаламаса,
мәхкәмәдә яклаучыларым барын белеп, берәр ятимгә кул күтәргән булсам –
иңбашым чокырыннан каймыксын, кулым буыныннан өзелеп төшсен!
Мин Аллаһының җәзасыннан куркам – Аның бөеклеге каршында боларны эшли алмас идем!
Әгәр мин алтынга өмет багласам, саф алтынны терәгем дип санасам,
үземнең куәтем, байлыгым һәм мал-мөлкәтем белән масаеп яшәсәм,
әгәр кояшның якты нур сибүен, айның галибанә йөзеп йөрүен күргәндә,
йөрәгем вәсвәсәгә бирелеп, аларга яшертен генә үбү ишарәсе юлласам,
бу да хөкемгә тартырлык җинаять, күкләрдәге Аллаһыга хыянәт булыр иде!
Әллә мин дошманнарымның һәлакәтенә сөендемме?! Аларга бәла килгәнгә тантана иттемме?!
Юк, телемә гөнаһ җыярга ирек бирмәдем мин, дошманыма беркайчан ләгънәт укымадым.
Өемдәге кешеләр беркайчан да: „Туйганчы ит белән сыйласа иде ичмасам!“ – дип әйтмәде.
Мосафирлар капкам төбендә төн кунмады – юлчыларга ишекләрем ачык иде.
Халык төркеменнән курыкканга, кардәшләремнең нәфрәтле карашыннан шүрләгәнгә күрә, кылган начар гамәлләремне башкалар кебек йомып калдыммы, ялгышларымны куен кесәмдә яшереп сакладыммы – дәшми генә өемдә посып яттыммы?!
И-и, кем дә булса игътибар белән тыңласа иде мине! Менә, имзам белән сүзләремнең хаклыгын раслыйм. Инде Кодрәт иясе җавабын әйтсен, гаепләремнең исемлеген язып куйсын,
һәм мин ул исемлекне иңемә асып, башыма таҗ итеп киеп йөрер идем;
һәр адымымны сөйләп биреп, Аллам каршына түрәләрдәй килер идем.
Мине гаепләп, җирем иңрәп куйган, буразналары бергәләшеп елашкан булса,
җирнең җимешләрен бушлай ашаган һәм җир эшкәртүчеләрне кысрыклап чыгарган булсам,
ул чагында бодай урынына – чәнечкеле куак, арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын». Шушында Әюбнең сүзе тәмамлана.
Шул чагында әлеге өч ир бәхәсләшүдән туктадылар, чөнки үзенең хаклыгына Әюбнең иманы камил иде.
Әмма Рам токымына караган, Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу чыгырыннан чыкты. Әюбнең Аллаһыны түгел, ә бәлки үзен хаклы санавына ачуы килде аның;
«Әюб хаклы түгел», – дип санасалар да, аңа каршы дәлил таба алмаган Әюбнең дусларына да ачуы чыкты.
Элиһу Әюбкә сүз катарга ашыкмаган иде, чөнки тегеләр аннан олырак яшьтә иде;
ләкин бу өч ирнең әйтер сүзе беткәнне күргәч, ачуын баса алмады.
Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу болай диде: «Мин яшьмен, ә сез – өлкәннәр; шуның өчен дә каушап һәм куркып калдым, белгәннәремне сөйләмичә тордым.
Мин болай дип фикер йөрттем: ярар, әйдә, өлкәннәр сөйләсен, олы яшьтәгеләр акыл өйрәтсен.
Ләкин кешегә зиһенне аның рухы – Кодрәт иясенең сулышы бирә!
Яшен яшәгән кеше генә гакыллымы, олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!
Шулай булгач, хәзер инде мине тыңлагыз, белгәнемне мин дә әйтим!
Мин сезне сабыр гына тыңладым, сез сүз сайлаган арада, фикер сөрешегезне аңларга тырыштым.
Сүзләрегезнең асылына төшенергә тырыштым: сезнең берегез дә Әюбнең фикерен бәреп екмады, беркем дә аның сүзләренә җавап бирмәде.
„Без акыллы фикергә килдек: аны кеше түгел, ә бәлки Аллаһы фаш итсен!“ – дип әйтә күрмәгез.
Әюбнең сүзләре миңа юнәлмәгән, һәм мин аңа сезнеңчә җавап бирмәячәкмен.
Әюб, алар аптырашта калганнар, берни дәшмиләр, чөнки башка әйтер сүзләре юк;
аларның сүзләре беткән икән, нәрсә дип миңа көтеп торырга?!
Минем дә бит әйтер сүзем бар, белгәнемне мин дә әйтим.
Күңелемдә минем – сүзләр ташкыны, борчуларым тынгы бирми миңа,
әйтерсең лә, эчемдә шәраб кайный – шартлап ярылырга җиткән яңа турсык кебекмен.
Әйтермен дә – җиңеләеп китәрмен; авызымны ачып җавап бирим.
Кемнең кем булуына карап тормастан, берәүгә дә ярарга тырышмыйча әйтәм.
Хәер, мин ялагайлана белмим дә, югыйсә Яратучым күптән юк итәр иде мине!
Инде, Әюб, минем сүзләремне тыңла, мин сөйләгәннәргә колак сал!
Авыз ачып тел тибрәтәм, мин хәзер сөйли башлыйм.
Ә сүзләрем чын йөрәктән чыга, иреннәрем – белгәнне, хак сүз сөйли.
Мине Аллаһы Рухы бар кылды, Кодрәт иясенең сулышы яшәтә мине.
Булдыра алсаң – җавап бир, дәлилләр китер, көрәшкә чык әйдә!
Аллаһы каршында мин дә синең кебек үк – мин дә балчыктан әвәләп ясалганмын;
шулай, миннән куркыр урының юк, һәм кулым сиңа авыр йөк булып ятмас.
Сөйләгәннәреңне ап-ачык ишетеп тордым, әле дә сүзләрең колагымда яңгырыйдыр:
„Мин пакь, һәм гөнаһларда катнашым юк, бозык түгелмен, миндә гаеп тә юк!
Ә Ул мине гаепләргә сәбәп табып кына тора, мине Үзенең дошманы дип уйлый,
аякларымны калыпка тыгып куя да һәр юлымны күзәтеп-тикшереп тора“.
Моңа каршы мин болай дип әйтәм: син хаклы түгелсең, чөнки Аллаһы кешеләрдән бөегрәк!
Нәрсә дип син Аны гаеплисең: имештер, Ул кешегә җавап бирми.
Кешеләр Аны аңламаса, Аллаһы бер тапкыр, ике тапкыр да әйтә.
Адәм балалары, тирән йокыга талып, ятакларында төшләр күрә-күрә ятканда,
аларны мәшәкатьләрдән арындыру, тәкәбберлектән коткару өчен, колакларына иелә дә үгет биреп кисәтә Ул.
Ул шулай кешеләрне упкыннан коткарып кала, Үлем елгасын үтәргә бирми.
Шулай ук чир ятагы да кешене төзәтә, җелегенә төшкән авыру да акылга утырта ала;
андый чакта кешенең тамагыннан ризык үтмәс, тәм-том да тәмен югалтыр;
аның тәне күз алдында сызып бетәр, сөякләре калкып-төртеп торыр;
аның җаны кабер якасында булыр, һәм үлем алып килүче затлар аңа якыная барыр.
Әмма янында меңләгән фәрештәнең берсе – яклаучысы, хак юл күрсәтүчесе булса,
Аллаһы, бу бәндәсен кызганып, фәрештәгә әйтер: „Җибәр аны, кабергә җиткермә, аның өчен түләргә Минем йолымым бар“, – дияр.
Шул чагында ул кешенең тән-бәдәне, яшьлегендәге кебек, яңарып китәр, егетлек дәрманы аңа кабат әйләнеп кайтыр.
Әлеге кеше дога кылыр, һәм Аллаһы аның догасын кабул итәр; кеше, шатланып, Аллаһы хозурына килеп басар, һәм Аллаһы аңа тәкъвалыгын кире кайтарыр.
Халык каршына чыгып басып, ул: „Гөнаһ кылдым мин, гаделлеккә хыянәт иттем, ләкин Ул миңа тиешле җәзаны бирмәде. Ул мине үлем упкыныннан коткарып калды – һәм мин яшим, яктылыкны күрәм!“ – дип җырлар.
Кешене үлем упкыныннан коткарыр һәм тереклек яктысы белән яктыртыр өчен, Аллаһы шулай ике, өч тапкыр да – күп тапкырлар эшләр.
Колак сал, Әюб, тыңла мине, һәм мин сөйләгәндә дәшмә.
Инде әйтер сүзең булса, җавап бир; сөйлә – бик теләп синең хаклы булуыңны күрер идем.
Әйтер сүзең юк икән, мине тыңла, дәшмә, мин сиңа акыл бирәчәкмен».
Элиһу болай дип дәвам итте:
«Тыңлагыз мине, акыл ияләре! Белеме булганнар, сүзләремә колак салыгыз!
Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек, колак та сүзнең мәгънә тирәнлеген сыный.
Хакыйкатьнең ни икәнен үзара тикшереп карыйк, уртак нәтиҗәгә килик: нәрсә соң ул игелек?
Әюб әйтә: „Мин гаепсез, әмма гадел хөкеменнән Аллаһы мине мәхрүм итте;
хаклык минем якта булса да, ялганчыга чыгардылар, гаепсез булсам да, төзәлмәс яралар алдым“.
Әюб кебек кеше бармы бу дөньяда?! Мыскыллы сүз әйтү аңа – су эчеп кую гына,
бозыклар белән бер уйда ул, яманнар юлыннан йөри;
ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышудан кешегә ни файда?!“ – ди.
Шуңа күрә, акылы булганнар, тыңлап багыгыз: Аллаһы яманлыктан ерак торадыр, гаделсезлек – Кодрәт иясенә ят нәрсәдер!
Кешеләргә бәяне кылган гамәлләренә карап бирә Ул – һәркем үзенә тиешле әҗерен ала.
Чынлап та, Аллаһы яманлык кылмыйдыр, Кодрәт иясе хакыйкый хөкемне бозмыйдыр.
Җир белән идарә итүне кем Аңа тапшырган?! Кем соң Аңа бөтен дөньяны биргән?!
Әгәр Аның күңеленә бер ният килеп, Үзенең Рухын, өргән сулышын, кешедән кире алса,
бар тереклек шул мизгелдә һәлак булыр, шул мизгелдә кеше туфракка әверелер иде.
Әгәр син гакылыңда икәнсең, тыңла моны, мин сөйләгәннәрне күңелеңә сал!
Гаделлекне күрәлмаучы зат хакимлек итә алырмы?! Хаклык вә Кодрәт иясен гаепләп чыгармын дисеңме?!
Ул бит патшаларга: „Син – бәдбәхет!“ – дип әйтүче, түрәләрне: „Син – яман кеше!“ – дип атаучы.
Түрәләргә Ул ярарга тырышмый, байларны ярлылардан өстен куймый, чөнки Ул аларның бөтенесен Үзе бар кылды.
Алар төн уртасында кинәт үлеп китәләр; халыклар болганалар да аннан юкка чыгалар; көчлеләр дә кеше кулы орынмыйча гаип булалар.
Кешенең гомер юлын күзәтеп, Аллаһы аның һәр адымын күреп тора –
бозык бәндәләр качарлык караңгы урын, дөм караңгы җир табылмас.
Кешеләрне кайчан хөкемгә тартасын Аллаһы алдан белдерергә кирәксенми.
Аллаһы, сорап-нитеп тормастан, көчлеләрне кырып сала, алар урынына башкаларны куя.
Әйе, Ул аларның эш-гамәлләрен белеп тора, бер төн эчендә барысын да кырып сала һәм себереп түгә!
Аңардан йөз чөергәннәре, Аның юлларын танып белмәгәннәре һәм явызлык кылганнары өчен, Ул бөтен кешенең күз алдында аларны җәзага тарта.
Чөнки Аңа ярлы-ябагайның ачыргаланып кычкыруы килеп иреште, һәм Ул кимсетелгәннәрнең моң-зарын ишетте.
Инде Ул дәшми тора икән, Аны гаепләргә кем җөрьәт итәр?! Әгәр Ул йөзен яшерә икән, Аны кем күрә алыр?! Халыкка тозак коручы денсезләр патшалык кылмасын өчен, Ул тулы бер халыкны да, аерым бер кешене дә күзәтеп тора.
Әйтик, берәү Аллаһыга болай ди: „Мин гаепле, тик яңадан гөнаһ кылмам;
нәрсәнедер аңламыйм икән – өйрәт мине, моннан ары гаделсезлек кылмам“.
Ничек уйлыйсың: Аллаһы аны җәзага тартырга тиешме? Ә син Аны үзең кире кактың ләбаса! Миңа түгел, сиңа сайлыйсы; әйдә, сөйлә – нәрсә уйлыйсың?
Акылы булган, мине тыңлаган зирәк кешеләр:
„Белмәгәнгә күрә, Әюб шулай сөйли – аның сүзләрендә мәгънә юк“, – дип әйтер.
Бозыкларга хас җаваплары өчен тулысынча сыналсын Әюб!
Чөнки гөнаһлары өстенә ул буйсынмавын да куша, кул чабаклап, безне мыскыллап утыра, Аллаһыга каршы мәсхәрәле сүзләрен яудыра».
Сүзен дәвам итеп, Элиһу болай диде:
«Синең „Аллаһы түгел, мин хаклы“ дигән сүзләрең дөрес дип уйлыйсыңмы?!
„Гөнаһ кылмаудан миңа ни файда һәм ни табыш?“ – дип сорасаң,
сиңа да, дусларыңа да болай диеп җавап бирәм:
күккә күтәрелеп кара, болытларны күзәт – алар синнән ничек биекләр!
Гөнаһ кылсаң, Аллаһыга моннан ни зарар?! Гаепләреңне арттырасың икән, Аллаһыга моннан ни зыян?!
Тәкъвалыгың Аңа ни бирә?! Синең кулдан нәрсә кабул итеп ала Ул?!
Яманлыгың бары адәм балаларына кагыла, дөреслегең дә бары кешеләр өчен генә.
Кешеләр җәбер-золымнан ыңгыраша, көчлеләр кулыннан коткару сорап кычкыра.
Әмма берсе дә: „Безне бар кылган Аллаһы кайда соң? Төннәрен безгә өмет җыры бүләк итүче кайда?
Җир йөзендәге хайваннарга караганда безгә күбрәк акыл биргән һәм безне очар кошлардан зирәгрәк иткән Яратучыбыз кайда?“ – димәс.
Мондыйларга, ыңгырашып кычкырсалар да, Аллаһы җавап бирми, чөнки аларның күңелләре тәкәббердер.
Аллаһы аларның ялваруын ишетми, Кодрәт иясе аларга игътибар итми.
Ләкин ничек итеп син: „Аны күрмим“, – дип әйтә аласың?! Синең дәгъваң Аның кулында – хөкемен көт!
Тагын син: „Аллаһы гөнаһларга дикъкать бирми, ярсуын түгәргә ашыкмый“, – дип әйтәсең.
Шулай авызы белән тегермән тарта Әюб, тиле сүз белән дөньяны тутырды».
Элиһу болай дип өстәде:
«Аз гына көтеп тор – һәм мин сиңа аңлатып бирермен, Аллаһыны яклап, тагын кайбер нәрсәләр әйтермен.
Фикерләремне ерактан башлыйм, Яратучымның гаделлеген исбатлап бирәм.
Чынлап та, минем сүзләрем ялган түгел, синең каршыңда камил белемле кеше басып тора.
Аллаһы – кодрәтле! Әмма Ул беркемгә дә мыскыллап карамый. Аның көче һәм акылы бөектер.
Яман кешене Ул исән калдырмас, ә мазлумнарга гаделлек белән гамәл кыла;
тәкъвалардан йөзен чөермәс, аларны тәхеткә, патшалар рәтенә утыртыр, күтәрелүләре мәңгелеккә булыр.
Әгәр кеше бәхетсезлек белән богауланган, бәйлелеккә төшкән икән,
димәк, Аллаһы аларның эш-гамәлләренә, тәкәбберлектә кылынган җинаятьләренә ишарәли,
үгет-нәсыйхәтен ишетсеннәр өчен, шулай колакларын ача, гөнаһлардан баш тартырга куша.
Инде тыңласалар һәм Аңа хезмәт итә башласалар, алдагы көннәре – иркен, мул тормышта, калган гомерләре шатлыкта үтәр.
Ә тыңламасалар – юк ителерләр, акыл-зиһенгә ирешмичә һәлак булырлар.
Денсезләрнең йөрәгендә ачу ярсый; Аллаһы аларны богаулап куйгач та, Аңардан шәфкать сорап ялвармыйлар.
Алар яшьли үләләр, тормышлары фәхеш ирләрнекедәй кыска була.
Мазлумнарны исә Аллаһы газап биреп коткара, газап чиккәндә, Үзен ишетсеннәр дип, колакларын ача.
Тарлыктан Ул сине дә киртәләр булмаган киңлеккә чыгарыр иде, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр иде.
Ләкин сине яманнарга тәгаенләнгән хөкем көтә – гадел хөкем куып тотар сине.
Сак бул, байлык сине кызыктырмасын, мул ришвәт сине юлыңнан яздырмасын.
Бөтен егәрең, туплаган бар байлыгың сине бәладән коткарырмы?!
Бөтен халыкларның җир йөзеннән юкка чыгар төнен көтмә!
Бозыклык юлына аяк басудан саклан, газаплар сиңа юкка гына бирелмәгән.
Күрче: Аллаһының куәте никадәр бөек! Аның кебек берәр остаз бармы тагын?!
Ничек эшләргә кирәклеген Аңа кем күрсәткән?! „Син дөрес эшләмәдең“, – дип, Аңа каршы кем әйткән?!
Җырларда макталган Аның изге гамәлләренә мәдхияләр яудырырга син онытма.
Аның эшләрен бар кеше күреп тора, гаҗәпләнеп читтән тамаша кыла.
Шулай, Аллаһының бөеклеген аңлап бетерерлек түгел, Аның гомер хисабы санап бетергесез.
Ул, су тамчыларын бергә җыеп, томаннан яңгыр туплый,
болыттан яңгыр яудыра, кешеләрне ташкын сулар белән күмә.
Болытларның агышын, Аллаһы чатырыннан чыккан күк күкрәү авазларын төшенергә кемнең хәленнән килер?!
Болытларны Ул әнә балкышларга күмә, диңгез тирәнлекләрен караңгылык белән каплап куя.
Халыклар өстеннән Ул менә шул рәвешле хакимлек итә һәм аларга мул итеп ризыгын да бирә.
Аның кул очыннан яшен очып чыга – кайда кушса, шунда яшен суга;
күк күкрәүләр Аның килүен хәбәр итә, хәтта хайваннар да Аның якынлашуын аңлый.
Шуларны уйласам, йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый.
Ишетәсезме? Аның дәһшәтле тавышын, авызыннан чыккан гөрелтене ишетәсезме? –
Бөтен күк гөмбәзен тутырып яңгырый, яшеннәре җир читенә җитә әнә.
Тавышы гөрелди, бөтен куәтенә шартлап ярыла Аның. Яшеннәрен тоткарламый Ул, Үзенең авазын салганда.
Аллаһы Үзенең тавышы белән шаккаттырып гөрелди! Ул безнең өчен акыл ирешмәслек бөек гамәлләр кыла.
Ул боерса, җиргә кар ява, Ул әйтсә, яңгырлар коя.
Кылган гамәлләрен һәркем белеп торсын өчен, Ул әнә шулай кешеләрнең эшләрен туктатып куя,
җәнлекләрне өннәренә кертеп качыра, ояларына куып кертә.
Аның йортыннан өермә чыга, һәм төньяк җиле суыклар китерә.
Аллаһы сулышыннан боз хасил була, су өсләре боз белән каплана.
Болытларны Ул су тамчылары белән туендыра, болытлар эченнән яшеннәрен аттыра;
Аның ихтыяры белән алар тиешле җиргә юнәләләр, бөтен җир тирәли Ул кушканны үтиләр;
җиргә алар йә Аллаһының җәзасын яудыралар, йә рәхим-шәфкатен алып киләләр.
Тын кал, Әюб, әйткәннәремә колак сал! Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак!
Аллаһының ничек итеп болытлар белән идарә итүен, ничек итеп аларны яшен белән үтәли яктыртуын беләсеңме син?
Болытларның нинди кодрәт белән эленеп торуын, белеме камил Затның могҗизаларын аңлыйсыңмы?
Көньяк җиленнән җир әлсерәгән чакта, киемеңнән сиңа бөркү була икән,
син, Аның кебек, күкләрне нык итеп, койган көзге сыман шомартып элеп куя аласыңмы?!
Өйрәт безне: нәрсә әйтик Аңа – томаналыгыбыз комачаулый, әйтер сүз табалмыйбыз!
Минем нәрсә сөйләргә теләгәнне Аңа берәр кеше әйтерме?! Каушап калган кеше Аның белән сөйләшә алырмы?!
Болытларны җил куып тараткач, кояш нурларына текәлеп карау мөмкин түгел шул.
Аллаһы, якты балкышка күмелеп, төньяктан килә, Аның дәһшәтле бөеклеге якынлаша.
Кодрәт иясе – безнең өчен акыл ирешмәслек Зат, кодрәте, гаделлеге белән Ул данлыдыр, хаклык иясе буларак, һичкемгә җәбер-золым кылмастыр.
Шуңа күрә кешеләр Аңардан куркалар, акылы булганнар Аның каршында калтырап торалар».
Шулчак Раббы давыл эченнән Әюбкә болай дип җавап бирде:
«Мәгънәсез сүзләрең белән Минем уй-ниятләремә кара ягарга кем син?!
Ир бул, билеңне кысыбрак бу; хәзер Мин сиңа сорау бирәм, ә син җавабыңны әзерлә.
Мин җирнең нигезен салганда, син кайда идең? Әгәр син акыллы, зиһенле икәнсең – әйтеп бир!
Аның чикләрен кем билгеләде дә өстенә үлчәү бавын кем сузды? – Син шуны, шәт, беләсеңдер!
Җирне тотып торучы баганалар нәрсә өстенә утыртылды? Таң йолдызларының бердәм сөенеч җыры һәм Аллаһы угылларының шат авазлары астында җир нигезенең почмак ташын кем салды?
Җир карыныннан бәреп чыккан диңгезнең капкаларын кем ябып куйды?
Диңгезне Мин болытлар белән урадым, караңгылык белән төреп куйдым,
аның чикләрен билгеләп, борыс тыгып капкаларын бикләп куйдым,
әйттем: „Бирегә хәтле җитәрсең дә ары җәелмәссең, шушы урында синең горур дулкыннарың туктап калыр“.
Җирне бер читеннән эләктереп алсын да, селкеп, яманнарны коеп төшерсен дип, үз гомереңдә син кайчан да булса да Таңга әмер бирдеңме яисә иртәнге Шәфәкънең урынын билгеләдеңме?!
Таң атканда, җирнең йөзе кием җыерчыкларына, мөһер суккан балчыкка охшап китә.
Ә яманнар ул яктылыктан мәхрүм була, тәкәббернең сугарга дип күтәрелгән кулы сына.
Диңгез башланган җиргә барып җиткәнең, упкын төбендә йөргәнең бармы?!
Үлем капкаларының ачылганы булдымы сиңа?! Дөм караңгылык капкасын күргәнең булдымы?!
Җирнең киңлекләрен күзәтеп чыга алдыңмы син?! Боларның барысын да белсәң – сөйлә, әйдә, сөйлә!
Яктылык туган җиргә кайсы юл илтә, караңгылыкның урыны кайда?
Син аларның һәркайсын билгеләнгән чиккә кадәр алып бара яисә кайтыр юлны күрсәтә аласыңмы?!
Шулай-шулай, син боларның һәммәсеннән хәбәрдар – яшьтәше бит син аларның! Синең гомерең шулай озын бит!
Карлар сакланган урынга кергәнең, боз келәтләрен күргәнең булдымы синең?!
Мин аларны шомлы заманнарга, орыш һәм сугыш көненә саклыйм!
Яктылык нинди юллар буйлап тарала? Көнчыгыштан искән җилләр җир өстенә юлны кайдан таба?
Кеше аягы басмаган урыннарны, кеше яшәми торган чүлләрне сугару, буш яткан җирләрне дымга туендыру өчен, туфрак астыннан яшел үлән шытып чыга алсын өчен, коеп яуган яңгырларга кем юл сала, дөмбердәтеп килгән күк күкрәвенә кем юл ача?
Яңгырның атасы бармы? Чык тамчысын кем тудыра?
Сулар таш кебек катып калганда, һәм тирән диңгезнең өсләре туңганда, боз кем корсагыннан ярала, күктәге бәсләрне кем дөньяга тудыра?
Өлкәр йолдызлыгын бергә җыеп бәйли, Орион йолдызларының билбауларын бушата аласыңмы?!
Йолдызлыкларны үз вакытында кабыза аласыңмы?! Җидегән йолдызга, Кечесе белән берлектә, юл күрсәтә аласыңмы?!
Күкләрнең кануннарын өйрәндеңме?! Җирдә шул кануннарны урнаштыра аласыңмы?!
Тавышыңны болытлар ишетерлек итеп яңгырата, ташкын сулар сине күмеп китәрлек итеп яңгыр койдыра аласыңмы?!
Яшеннәр яшьнәтә аласыңмы?! Алар сиңа: „Без әзер!“ – дип, юлга чыгып китәрләрме?!
Ибис кошына кем зирәклек биргән дә, әтәчкә кем аңлау сәләте биргән?
Җир, кибеп, ташка әйләнгәндә, кантарлар укмашып катканда, үзенең гакылы белән кем болытларны санап чыга һәм, күкләрнең савытын чайкалдырып, яңгыр коя ала?
Ояларында посып яткан, куаклар арасында сагалап торган ана арысланга табышны син тотып бирәсеңме, балаларын син туйдырасыңмы?!
Кошчыклары ачлыктан бәргәләнгәндә, Аллаһыга ялварып кычкырганда, каргага азыкны кем табып бирә?
Тау кәҗәләренең кайчан бәти китерергә тиешлеген беләсеңме, боланның бала тудырганын күзәткәнең бармы?!
Аларның ничә ай йөкле булып йөрүләрен син санап барасыңмы, яңа токым китерер,
җиргә чүгәләп бала тудырыр, йөкләреннән арыныр вакытларын беләсеңме?!
Аларның балалары кырда үсеп көч җыя, ә аннары көтүдән китә һәм әйләнеп кайтмый.
Кыргый ишәкләрне иреккә кем җибәрде, аларның тышавын кем чиште?
Аларны чүлгә Мин җибәрдем, тозлакны аларның утлавы иттем!
Шәһәр ыгы-зыгысы алар өчен көлке бер нәрсә генә, куалап баручының тавышы да алар өчен ят нәрсә.
Ашарга яраклы үлән эзләп, таудан-тауга йөри алар.
Кыргый үгез сиңа хезмәт итәрме, синең утлыгың кырыенда төн кунармы?
Син аны, җигеп, буразна салырга кертә алырсыңмы, синең арттан үзәндәге басуны сөреп барырмы ул?!
Аның көч-куәтенә таяна алырсыңмы, аңардан эшеңне эшләтә алырсыңмы?!
Аның кире әйләнеп кайтуына шикләнмәссеңме, җыйган уңышыңны ындыр табагына илтерме ул?!
Тәвә кошы канатларын шатланып каккалый, тик аның мамык-каурые ләкләкнеке белән тиңләшә алмый.
Кайнар тузанда ятып җылынсыннар өчен, ана тәвә кошы күкәйләрен җирдә калдырып китә,
кемдер аларны таптап үтәр, кыргый җәнлек сытып китәр, дип уйлап та карамый.
Үзенең кошчыкларына ул каты бәгырьле – әйтерсең лә, алар читләр, бөтен тырышлыгы юкка чыгар, дип тә курыкмый,
чөнки Аллаһы аңа акылдан өлеш чыгармаган, аң-зиһен белән бүләкләмәгән.
Ләкин ул торып чаба башласа, атны да, җайдакны да узып көлкегә калдыра!
Синме атка көч бирдең, муенын ял белән урап алдың,
саранча кебек чабарга өйрәттең?! Аның кешнәве нинди куркыныч!
Сөенә-сөенә тоягы белән җиргә бәрә ул, куәтенә сыеша алмыйча сугышка атыла.
Дәһшәт янаса да, куркып калмый – көлә генә, кылыч аны туктата алмый.
Сыртындагы җайдакның садагында уклар чыңгылдый, сөңгесе һәм кыска саплы сөңгесе елтырый.
Ашкынып чапкан атның тояклары юлны йота гына; быргы тавышын ишетсә, йөгәнен тотып булмый аның;
быргы кычкыртуга, ул кешнәп җибәрә; гаскәр башлыгының сөрән салуын һәм сугышчыларның үкерүен ишетә ул, сугыш исен әллә кайдан сизеп тора.
Синең кодрәтең беләнме карчыга күккә күтәрелә дә, канатларын җил иркенә куеп, көньякка оча?!
Синең ихтыярың беләнме бөркет күккә атылып менә һәм биектә-биектә оясын кора?!
Кыя башында, тау-таш арасында гомер кичерә ул, шунда төн үткәрә.
Шуннан торып, табышын күзәтә – күзләре гаять үткен аның.
Кошчыкларын кан белән туендыра ул; үләксә кайда булса, ул шунда».
Раббы Әюбкә тагын болай диде:
«Бу бәхәс капчыгы Кодрәт иясен өйрәтмәкче буламы?! Аллаһыга кем тел тидерсә, шул җавап тотсын!»
Шунда Әюб Аллаһыга болай дип җавап кайтарды:
«Мин бер мескенмен! Нәрсә дип җавап бирим Сиңа? Сүзсез калып, кулым белән авызым каплыйм.
Мин бер әйттем инде – башка кабатлап тормыйм, хәтта ике дә әйттем – хәзер исә тынып калам».
Шулчак давыл эченнән Әюбкә Раббы болай диде:
«Ир бул, билеңне кысыбрак бу! Мин сорыйм синнән, ә син аңлатып бир.
Син шулай итеп Минем хөкемне юкка чыгарасыңмы, үзеңне аклар өчен, Мине гаеплисеңме?
Синең кулыңның куәте Аллаһыныкы кебекме?! Тавышың, Аныкы сыман, күк күкрәвенә тиңме?!
Алай икән, үзеңне мәһабәт вә бөеклек белән бизә, дан вә шөһрәткә төрен.
Ачу-ярсуыңа ирек бир, һәр тәкәббергә кара да буйсындыр аны,
һәр тәкәббергә кара да тез чүктер, ә яманнарны басып торган урынында таптап из!
Битләренә кәфен ябып, табутка сал, барысын бергә җиргә күм.
Шул чагында Мин Үзем үк сине мактармын, уң кулың сине коткара, диярмен!
Әнә, бегемотка кара: аны да, сине дә Мин бар иттем! Ул, үгез сыман, үлән белән туклана.
Ботларының ныклыгына кара син аның, корсагының көчле мускулларына кара;
аның койрыгы эрбет агачыдай нык, ботларындагы сеңерләре үрелгән кебек;
аякларын бакыр торбалар дип белерсең, кабыргалары тимерчыбык сыман.
Аллаһы башкарган эшләрнең иң мәһабәте ул; Яратучысы гына аңа Үзенең кылычын күтәрә ала.
Ризыкны аңа киек җәнлекләр йөгерешеп уйнап йөргән таулар бирә.
Саз камышлыгында качып ята ул, лотослар арасында ял итә;
лотослар күләгәсе каплап тора аны, тирәсендә – инеш таллары.
Менә аңа ташкын сулар ургыла – ул селкенеп тә карамый, авызына Үрдүн суы ташып керсә дә – ул тыныч.
Аны эләктереп алган берәү бармы?! Кем аның борынына ыргак кигертә алыр?
Ә Ливьятанны кармакка тота аласыңмы?! Бау белән телен бәйләп куя аласыңмы?!
Борынына аркан кигертә, теш казнасын ыргак белән тишә аласыңмы?!
Ул синнән кат-кат ялварып сорармы, назлы сүзләре белән йомшартырга тырышырмы?!
Мәңге колың булырга синең белән килешү төзерме?!
Кошчык белән уйнагандай, аның белән уйнарсыңмы, кызларыңа бер кызык булыр дип, бәйгә куярсыңмы?!
Балыкчылар аның өчен сатулашырмы, сәүдәгәрләргә аны бүлеп бирерме?!
Ыргаклы сөңге белән аны тишә, балыкчы чәнечкесе белән башын чәрдәкли алырсыңмы?!
Кагылып кына кара – кабат аңа кул сузмассың һәм ул сугышны гомереңдә оныта алмассың!
Аны тотам дигән кеше ялганчы булыр! Аны күрүгә, артына утырыр!
Аны үртәргә җөрьәт итүче юк; шулай булгач, кем йөзгә-йөз Минем каршыга чыга алыр?!
Мин бурычлы булып калырлык кем Миңа нәрсәдер биргән?! Күкләр астында бар нәрсә Минеке бит!
Ливьятанның аяклары, көче һәм гәүдәсенең мәһабәтлеге турында сөйләмичә булдыра алмыйм.
Кем аның тиресен салдыра, ике катлы көбәсен тишә алыр?
Аның капкадай авызын ачарга кем тәвәккәллек итәр?! Тешләренә карарга да куркыныч хәтта!
Аркасына аның рәт-рәт булып калканнар тезелгән, мөһер салгандай, нык беркетелгән алар;
бер-берсенә шундый якын урнашканнар, арасыннан һава да үтәрлек түгел;
бер-берсенә нык итеп, аермаслык булып ябышкан алар.
Ул төчкерсә – яшен яшьни дип торырсың, ә күзләре таң нурлары кебек якты аның;
авызыннан ялкыннар ургыла, утлы очкыннар чәчелә;
борын тишекләреннән төтен бөркелә, гүя камыш янган учакта казан кайнап тора;
аның тыны күмерләрне дөрләтә, авызыннан ялкын телләре атылып чыга!
Муенында аның көч-кодрәт яши, үзеннән алда дәһшәте килә.
Итләч тәне шундый тыгыз, коеп куйган кебек – урыныннан кузгатырмын димә.
Йөрәге аның таш кебек каты, әйтерсең лә, аскы тегермән ташы.
Ул торып басса, пәһлеваннар да куркуга төшә, котлары очып, артка чүгәләр.
Аның алдында кылыч та көчсез, сөңге вә таш, ук та ала алмый аны.
Тимерне ул салам урынына да күрми, бакыр аның өчен черек агач кына.
Укчының угы аны куып җибәрә алмас, үзенә атылган ташларны ул кибәк дип кенә кабул итәр,
имән күсәк тә аңа салам бөртегедәй тоела, кыска саплы сөңге сызгыруыннан көләр генә.
Корсагының тиресе – тезелеп киткән очлы ташлар диярсең, сазлыкны сабан кебек сөреп бара.
Тирән чоңгылларны казандагы сулар кебек кайната ул, диңгезне кайнаган май сыман гөбердәтә.
Үзе артыннан эзе ялкылдап бара, сулар чаларып киткәндәй була.
Җир йөзендә аңа тиң бер җан иясе юк – курку дигәнне белмәс ул.
Һәр тәкәббергә өстән генә карый ул, һәр мәгърурның патшасы ул».
Раббыга Әюб шулай дип җавап бирде:
«Хәзер беләм: барысы да Синең иркеңдә; Син ни генә ниятләсәң, башкарып чыгалмаган һичбер эш юк.
„Мәгънәсез сүзләр белән Минем уй-ниятләремне бозарга тырышучы кем ул?“ – дип сорадың, Аллам. Әйе, мин акылым ирешмәслек нәрсәләр турында, төшенә алмаган хикмәтле эшләр турында сөйләдем.
„Син тыңлап тор, Мин сөйләрмен; Мин сорармын, син җавап бир“, – дидең, Аллам.
Моңарчы мин Синең хакта ишетеп кенә килдем, хәзер менә Сине үз күзләрем белән күрдем.
Шуңа күрә сөйләгән сүзләрем өчен оят миңа – көлдә утырып, башыма тузан коеп тәүбә итәм».
Әюб белән сүзен бетереп, Раббы шуннан теманлы Әлифазга эндәште: – Минем сиңа һәм синең ике дустыңа бик тә ачуым чыкты, чөнки сез Минем хакта колым Әюб кебек үк дөрес сөйләмәдегез.
Шуның өчен җиде үгез, җиде сарык тәкәсе алыгыз да колым Әюбкә барыгыз. Шул малларны үзегез өчен тулаем яндыру корбаны итеп китерегез. Колым Әюб Минем алда сезнең хакка дога кылыр, һәм Мин аның догасын кабул итәрмен – ахмаклыгыгыз өчен, Минем турыда колым Әюб кебек дөрес сөйләмәгәнегез өчен җәзага тартмамын.
Шуннан соң теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад, нагамалы Софар Раббы кушканны эшләделәр, һәм Раббы Әюбнең догасын кабул кылды.
Әюб үзенең дуслары хакына дога кылганнан соң, Раббы Әюбкә муллыгын элеккегә караганда ике тапкыр күбрәк итеп кайтарып бирде.
Аның янына барлык ир һәм кыз туганнары, элекке дуслары җыелдылар, аның өендә бергәләп мәҗлес корып утырдылар, Раббы тарафыннан җибәрелгән барлык бәла-казалар өчен аны кызгандылар һәм юаттылар; һәрберсе бер кесита көмеш һәм алтын алка бүләк итте.
Раббы Әюбнең калган гомерен әүвәлгегә караганда да ныграк фатихалады: хәзер аның ундүрт мең кәҗә һәм сарыгы, алты мең дөясе, мең пар эш үгезе һәм мең ишәге бар иде.
Аның тагын җиде углы һәм өч кызы туды:
кызларының берсенә ул – Емимә, икенчесенә – Кытсига, өченчесенә Кыйрен-Һәппух дип исем кушты.
Бу илдә Әюбнеке кебек чибәр кызлар юк иде. Атасы аларга үзенең угыллары белән бертигез итеп мирас калдырды.
Моннан соң да әле Әюб йөз кырык ел яшәде, балаларын һәм дүртенче буынга кадәр оныкларын күрде.
Әюб якты дөньядан тормышта барысын татып-кичереп, олы яшькә җитеп китеп барды.
Бәхетледер кеше, яманнар үгете белән йөрмәсә, гөнаһлылар юлына басмаса, мыскыллап көлүчеләр арасында утырмаса!
Раббы канунында булыр аның ирке, көне-төне өйрәнер шул Канунны.
Агымсу ярында үскән агач кебек ул: җимешен үз вакытында бирер, яфраклары шиңмәс-корымас; һәр эшендә уңышка ирешер ул.
Яманнар андый түгелләр, җилгәреп очырган ашлык чүбе кебек алар.
Шунлыктан яманнар хөкемдә акланмас, тәкъвалар арасында гөнаһлылар урын тапмас.
Тәкъваларның юлын Раббы саклый, ә яманнарның юлы һәлакәткә илтә.
Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр, ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?!
Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланалар бергә илбашлары.
«Зынҗырларын өзик, – диләр алар, – өстебездән богауларын алып ташлыйк!»
Күк тәхетендә утыручы көләдер, Хуҗа-Хаким алардан каһкаһә илә көлә.
Ул аларны кисәтәчәк әле ачуы белән, куркуга салачак барчасын дәһшәте белән,
«Изге тавым Сионга Мин Үз патшамны утырттым», – диеп.
Мин, патша, Раббы фәрманын игълан итәм. Ул миңа әйтте: «Син – Минем углым, бүген Мин синең атаң булдым», – диде.
«Син Миннән сора, һәм Мин сиңа халыкларны мирас итеп бирәчәкмен: җир йөзенең дүрт кыйбласы синеке булыр», – диде.
«Халыкларны син тимер таяк белән җимерәчәксең, чүлмәк ваткан кебек, чәлпәрәмә итәчәксең», – диде.
Әй патшалар, акылыгызга килегез! Әй дөньяның илбашлары, гыйбрәтләр алыгыз!
Раббыга курку вә хөрмәт, тетрәнү вә сөенеч белән хезмәт итегез,
углына хөрмәт күрсәтегез! Юкса Аның ачуыннан юлыгызда һәлак булырсыз – Аның ачуы бик тиз дөрләп китәр. Раббыга сыенучылар һәммәсе бәхетледер!
Давытның үз углы Абшалумнан качып киткән чагында әйткән мәдхиясе.
И Раббым, дошманнарым шулкадәр күбәйде! Күпләр миңа каршы баш күтәрә!
« Аллаһыга сыенып кына котыла алмас!» – ди алар.
Әмма Син, и Раббым, як-ягымдагы калканым вә дан-шөһрәтем, башымны югары күтәрергә мөмкинлек бирүчем!
Раббыга ялвару сүзләремне җиткерәм мин, һәм Ул миңа мөкатдәс тавыннан җавабын кайтара.
Йоклап ятканда да, уянып торгач та, мине Раббы саклыйдыр –
әйләнәмне сарган меңләгән дошманнардан курку-өркү юк миндә.
И Раббым, тор! И Аллам, коткар мине! Дошманнарымның һәммәсен тотып яңакла, яманнарның тешләрен сугып сындыр!
Котылу – Раббыдандыр! Үз халкын Ул мөбарәк кылсын!
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
Ялваруларымны җавапсыз калдырма, и яклаучы Аллам! Кысынкы чагымда Син миңа иркенлек бирдең; инде хәзер дә кызган, ачы догамны ишет!
И адәм балалары! Миңа кара ягудан кайчан туктыйсыз? Юк-барга күңелегезне биреп, кайчанга кадәр юлдашыгыз ялган булыр?
Белегез ки, тугры колын Раббы Үзенә сыендырды: кайчан гына дәшсәм дә, ишетә Ул мине.
Куркып тетрәнегез, гөнаһ кылмагыз, төнлә ятакларыгызда тыныч кына уйланып ятыгыз.
Тиеш булган корбаннарны китерегез һәм Раббыга сыеныгыз!
«Безгә яхшылыкны кем эшләр?» дигәннәр күптер. И Раббы, безне йөзең балкышы белән нурландыр!
Иген вә шәрабка тиенгән кешеләрнең шатлыгы йөрәгемә Син салган сөенечтән күпкә кайтыштыр.
Сау-сәламәт ятып йоклыймын, чөнки бары Син, Раббы, мине иминлектә яшәтәсең!
Җырчылар җитәкчесенә: тынлы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
Сүзләремә колак сал, Раббым, аһ-зарымны ишет.
Фөрьяд авазымны тыңла, и патшам вә Аллам! Чөнки догам Сиңадыр.
Таңнарда Син мине ишетеп торасың, и Раббым! Иртәләрен Сиңа инәлеп дәшәмен һәм җавап бирүеңне көтеп каламын.
Чөнки яманлыкны хуш күргән Аллаһы түгелсең, явызлык Синең хозурыңа кунмас.
Тәкәбберләргә Синең янда урын табылмас, бозыклык эшләгәннәр һәммәсе нәфрәтеңә дучар булыр.
Ялган сөйләгәннәрне Син юк итәрсең; канга сусаганнарга, мәкерлеләргә Раббы җирәнеп карый.
Мин исә, мәрхәмәтең күплектән, Синең каршыңа килермен, мөкатдәс йортыңа керермен, курку вә тирән хөрмәт белән алдыңда сәҗдә кылырмын.
И Раббым, хак юлыңнан җитәкләп бар мине, юкса дошманнарым күптер; туры юлга күндер мине!
Чөнки дошманнарым сүзендә хаклык юк, эчләре һәлакәтле уйлар белән тулы; ачык кабер базыдыр бугазлары, телләрендә – ялагайлык.
И Аллаһы! Хөкемеңә дучар ит аларны, мәкерлекләре үзләренең башына җитсен! Бихисап күп гөнаһлары өчен яныңнан олактыр барысын, чөнки алар Сиңа каршы баш күтәрде.
Сөенсен Сиңа сыенган бар кеше, сөенү шатлыгын татысын һәрдаим; аларга химая кылчы Син. Сине сөйгәннәр Синдә шатлык-куаныч тапсын!
Чөнки Син, Раббы, тәкъваларны мөбарәк кыласың, миһербаның калканы белән аларны каплап торасың.
Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине, ярсыган чагыңда газаплама!
Мәрхәмәт ит, Раббым, чөнки сулып беттем, шифа бир миңа, Раббым: калтырыйдыр сөякләрем,
җаным-тәнем тетрәнәдер. Аһ, йа Раббым! Кайчангача дәвам итәр бу?
Кил, Раббым, җанымны коткар, мәрхәмәтең хакына саклап кал мине!
Чөнки үлеләр арасында Сине беркем телгә алмас. Гүрдә Сиңа кем шөкраннар кылсын?!
Аһ-зарларымнан мин тәмам хәлдән тайдым, ятагымда һәр төн егълап чыгам, түшәгемне күз яшьләремә чылатам.
Хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде, дошманнарым рәнҗетүеннән нуры сүнде.
Әй сезләр, бозык гамәл кылучылар, югалыгыз минем күз алдымнан! Чөнки Раббы минем аһ-зарымны ишетте.
Ялваруыма Раббы колак салды, догамны кабул итте.
Дошманнарым барысы да хур булачак, аларны дәһшәт чолгап алачак, мизгел эчендә мәсхәрә ителеп һәммәсе качып китәчәк.
Беньямин ыругыннан Куш исемле кеше кылган эшләр хакында Давытның Раббыга әйткән кайгы җыры.
Сиңа сыенамын, и Раббы Аллам! Барлык эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, азат ит!
Юкса алар мине арысландай ботарлар, өзгәләп ташлар, һәм беркем мине коткармас.
И Раббы Аллам! Әгәр мин ялгыш гамәл кылган булсам: кулларымны хаксыз эшкә сузсам, дус кешемә яманлык эшләсәм, дошманыма сәбәпсез явызлык тели калсам,
шул чакта дошманым мине эзәрлекләсен, куып җитеп җиргә салып таптасын, намусымны туфрак белән бутасын.
Дәһшәтең белән күтәрел, и Раббы! Дошманнарым фетнәсенә каршы чык! Хөкемеңне оештыр, минем хакка уян!
Халыклар, килеп, Синең тирәңә җыелсын, һәм Син алар өстеннән югарыга ашып утыр!
Халыкларны хөкем кыл, Раббы, миңа да хөкемеңне чыгар – тәкъва һәм гаепсез булуымны расла!
Акыл вә күңелләрне сынаучы и гадел Аллаһы! Явызларның явызлыгын туктат, тәкъваларга ныклык бир Син!
Аллаһы – минем калканымдыр, пакь, туры күңелләрне яклаучыдыр.
Аллаһы – гадел Хөкемче, көн дә хак карарын чыгаручы.
Дөрес юлга кайтмаса яманнар, кылычын Аллаһы үткенләп кайрар, ук-җәясен корып куяр.
Аның үлем коралы әзер, утлы булыр атар уклары.
Шулай яман кеше явызлыктан буаз калыр, йөге аның афәт булыр, ул үзенә ялган тудырыр.
Бүтәнгә дип казыган чокырына үзе барып егылыр.
Аның явызлыгы үзенә әйләнеп кайтыр, рәхимсезлеге үз башына төшәр.
Хаклыгы өчен Раббыга рәхмәтләр укыйм, Аллаһы Тәгалә исеменә дан җырлыйм!
Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Давытның мәдхиясе.
И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә, шөһрәтең күтәрелгәндер күкләрдән югары!
Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син, Үзеңә мактаулар яудыртып, дошманның вә үчленең авызын томаладың.
Син бар иткән күкләр киңлегенә, күк гөмбәзенә Син утырткан Айга вә йолдызларга баксам,
үз-үземә сорау бирәм: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!»
Кешене Син илаһи затлардан әллә ни ким яратмадың, дан вә кадер-хөрмәт таҗын башына кигездең.
Тудырган бар нәрсәң өстеннән хаким иттең аны, бар нәрсәне аның аяк астына салдың:
сарыкларны, үгезләрне, дала-кыр киекләрен,
күктәге кошларны, диңгездәге балыкларны, диңгез юлларын айкаган барлык җан ияләрен.
И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә!
Җырчылар җитәкчесенә: «Углының үлеме» көенә. Давытның мәдхиясе.
И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм, кылган барлык могҗизалы эшләреңне бәян итәм.
Синең өчен сөенеп, и Аллаһы Тәгаләм, итәмен тантана, исме шәрифеңә мәдхияләр җырлыйм.
Кире чигенгәндә, минем дошманнарым абынып һәлак булды Синең алда.
Син, гадел хөкемче тәхетендә утырып, минем хак дәгъвамны якладың.
Халыкларга Син дәһшәтеңне күрсәттең, яманнарны юк иттең, хәтердән мәңгегә җуйдырдың.
Дошманнарым тәмам кырылып бетте, Син хәтта аларның исемнәрен юкка чыгардың, шәһәр-калаларын хәрабәгә әйләндердең.
Раббының хакимлеге мәңгелектер, хөкем ясар өчен корган Ул Үз тәхетен.
Дөньяны Ул хаклык белән хөкем итәр, халыкларга чыгарган карары гадел булыр.
Изелгәннәр өчен Раббы – яклау йорты, авыр чакларында – сыену урыны.
Исемеңне күңелдә саклаучылар, и Раббы, Сиңа өмет баглар, чөнки нурлы йөзеңне эзләүчене Син кире какмыйсың.
Мәдхияләр җырлагыз Сионда утырган Раббыга, кылган эшләрен игълан итегез халыкларга.
Чөнки түгелгән кан өчен хисап алучы, мазлумнарның аһ-зарларын истә тотучы Ул.
Кызган мине, и Раббым! Нәфрәт саклаучылардан газап чигүемне күрсәң иде дә үлем капкасыннан ераграк кылсаң иде!
Шулчак Сион капкалары төбендә, мине коткаруыңа сөенеп, Сиңа булган мактау сүзләремне сөйләр идем!
Казыган чокырларына халыклар үзләре төште, аяклары үзләре куйган ау тозагына эләкте.
Раббы Үзен гадел хөкеме белән танытты: яманнар үзләре корган тозакка капты.
Яманнар – Аллаһыны оныткан бар халыклар – үлеләр аймагына китәчәк.
Фәкыйрь-юксыл исә бөтенләйгә онытылмаячак, мазлумның өмете бөтенләйгә өзелмәячәк.
И Раббы, күтәрел! Адәм баласы өстенлек алмасын, халыклар Синең каршыда хөкем ителсен!
И Раббы, дәһшәтеңне күрсәт халыкларга, алар бары тик бәндәләр генә – шуны белсеннәр!
И Раббы, нигә Син читтә торасың, кайгы-хәсрәт килгәндә, ник бездән яшеренәсең?
Яман бәндә, тәкәбберләнеп, мазлумнарны эзәрлекли. Их, үзе төшсә иде үз тозагына!
Ул, теләгемә ирештем, дип мактаныр, ачкүзле бәндә Раббыны сүгәр, Аны яманлар.
Яман бәндә, эреләнеп, Раббыга йөз тотмас, аның уйларында Аллаһы өчен урын табылмас,
һәр эшендә ул уңыш казаныр, Синең карар-кануннарыңны аңлаудан ерак торыр, дошманнарыннан көлепме көләр.
Күңеленнән әйтер: «Мин тетрәнмәм! Һичкайчан авыр хәлгә төшмәм!»
Авызы тулган аның ләгънәт, мәкер-ялган, янау белән – яманлык вә бозыклыктыр тел төбендә.
Йорт-кура артына посып, гаепсезне сагалар ул, аулакта очратып, мескеннең җанын кыяр.
Бичараны эләктереп алыр өчен, өнендәге арыслан кебек, яшеренеп сагалап торыр, аннары, ау ятьмәсенә эләктереп, өстерәп алып китәр.
Мескен бәндә, чарасыздан урталай бөгелеп, әнә шулай көчленең тырнагына кабар.
Яман кеше үзалдына: «Аллаһы кылмышларыбызны оныткан, йөзен-күзен каплаган һәм берни күрмәгәндер», – дияр.
И Раббы, күтәрел! Кулыңны суз, Аллаһы! Онытма бичара мазлумнарны!
Ни өчен яман кеше Аллаһыны санламый, «Ул миннән хисап сорамас!» дип уйлый?
Әмма Сиңа барысы да мәгълүмдер, җәбер-золым, кимсетүне күреп торасың, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузасың. Мескен кеше үзен Синең иркеңә тапшыра: үксез-ятимнең яклаучысы бары Син!
Көч-егәрен сындырып ташла яманнар вә явызларның, эзе калмасын яманлыкларының!
Раббы – мәңгедән-мәңгегә патшадыр, мәҗүси халыклар Аның җиреннән юкка чыгар.
И Раббы, мазлумнарның теләкләрен Син ишетәсең, йөрәкләренә дәрман өстисең, аларны колак салып тыңлыйсың.
Җирдәге адәмнәр бүтән янамасын дип, ятим вә изелгәннәрнең хакын хаклыйсың.
Мин Раббыда сыеныр урын таптым. Ничек инде сез: «Таулар ягына коштай оч, качып кит!
Әнә күр: яман бәндәләр, саф күңелле кешегә караңгыда төбәп атар өчен, җәя керешләрен киереп, укларын җайлап куйдылар.
Нигезләр җимерелгәндә, күңеле саф кеше нәрсә эшли алыр икән?!» – дип әйтәсез.
Раббы Үзенең изге йортындадыр, тәхете югарыда-күктә. Аның күзләре очлы: адәм балаларына карашын төбәп, Ул барысын күреп-сынап тора.
Тәкъва инсанны Раббы сыный, ә яманны, залим кешене бөтен җаны белән дошман күрә.
Яман бәндәләр өстенә Ул утлы күмер, күкерт яңгыры коячак. Көйдергеч сәмум җиле – шул булыр аларга язмыш касәсеннән тигән өлеш.
Чөнки Раббы – гадел, гаделлек сөюче, һәм күңеле саф адәм Аның нурлы йөзен күрәчәк.
Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында башкарыла. Давытның мәдхиясе.
Булыш безгә, и Раббы! Чөнки тәкъвалар калмады, тугрылык бетте адәмнәр арасында.
Һәркайсы сөйли ялган бер-беренә, ялагайлык итә, икейөзлеләнә.
Бу юмакай авызларны, масаючан телләрне Раббы юк итәчәк.
«Без телебез белән җиңеп чыгарбыз, авызыбыз үзебезнеке, – диләр алар. – Безгә кем хуҗа була алсын?!»
«Инде чара күрәчәкмен! – дип әйтә Раббы. – Җәбер күргән фәкыйрьләргә, аһ оручы мескеннәргә үзләре теләгән иминлекне бирәчәкмен!»
Раббының сүзләре – пакь сүзләрдер: учак утында җиде кат эретелгән саф көмеш кебектер.
И Раббы, сакла Син шул адәмнәрне, бу явыз буыннан мәңгегә имин кыл!
Бөтен җирне яманнар басты, адәм угылларында кабахәтлек мактауда.
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
Кайчанга кадәр, и Раббым, мәңгегәме мине онытырсың, йөзеңне миннән яшерерсең?
Кайчанга кадәр җаным өзгәләнер, көн-төн йөрәгем сыкрар? Минем өстән дошманымның мыскыллавы кайчангача дәвам итәр икән?
Хәлемә кер, җавап бир, Раббы Аллам! Күзләремне нурлы ит! Үлем йокысына китеп бармагаем.
«Җиңдек үзен!» – дип, сыгылып төшкәнемә куанмаса иде дошманнарым.
Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм, Раббым; мине коткарып йөрәгемне сөендерче! «Ул миңа игелек күрсәтте!» – дип, Мин Сиңа дан җырлармын.
Акылсызның күңел төбендә «Аллаһы юк!» дигән уй ятар. Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер, игелек кылучы һичкем юк.
Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип, Раббы күктән бәндәләренә күз салды.
Юк, һәммәсе юлдан язган, бозыклыкка бердәй баткан; игелек кылучы күренми, һичкем юк!
Икмәк кисәге йоткандай халкымны йотучы, Раббыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?
Хактыр: дәһшәтле курку алачак әле аларны, чөнки Аллаһы тәкъвалар яклыдыр.
Мазлумның ниятен алар юкка чыгарса да, Раббы аны Үзе яклыйдыр!
Килсен Исраилгә котылу Сионнан! Раббы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач, Ягъкуб токымы сөенәчәк, Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!
И Раббы, Синең йортыңда кунак булырга кем лаек? Мөкатдәс тавыңда яшәргә кемнең хакы бар?
Юллары туры, гамәлләре гадел, йөрәктән чыккан сүзләре хак булган кешеләр лаектыр!
Андый кеше теле белән яла якмас, явыз ният белән дустына зыян кылмас, якыны турында гайбәт-хурлауга юл куймас.
Денсезләргә нәфрәт күзе белән карар, Аллаһыдан курыкканны хөрмәт итәр, үзенә зыян килсә дә, антында торыр.
Көмешен ул әҗәткә рибасыз бирер, гаепсезгә каршы ялган шаһитлык итәр өчен, ришвәт алмас. Шулай эшләгән кеше һичкайчан абынмас!
И Аллаһы, сакла мине, чөнки Сиңа сыгынамын!
Раббыга мин әйтермен: «Минем Хуҗам Синдер, минем өчен Синнән башка бәхет юк!» – диярмен.
Илеңдәге изге-тәкъваларың Синең бөектер, минем бар сөенечем алардадыр.
Чит илаһларга табынучыларның кайгылары артсын; мин катнашмыйм аларның канлы корбан китерүендә, авызыма алмыйм илаһларының хәтта исемен дә.
Миңа тигән өлеш, Минем касәм – Син ул, Раббым! Синең кулыңдадыр минем язмыш.
Биләмәмнең ызаннары нинди гүзәл җирләр буйлап сызылып бара – нинди хозур милек насыйп иттең миңа!
Миңа акыл биргән Раббыга мактау-шөкерләрем! Төнге йокымда да хәтта вөҗданым үгет-нәсыйхәтләр бирә миңа.
Һәрдаим күз уңымда тотам мин Раббыны, нәрсә дә кымшата алмас мине, чөнки уң ягымда Ул Үзе тора!
Шуңа йөрәгемдә шатлык, күңелемдә сөенеч, бәдәнем дә тынычлыкта яши.
Җанымны Син үлеләр аймагында калдырмассың, тугры бәндәңне кабердә черетмәссең.
Тормыш бирә торган юлны күрсәтәсең Син миңа, Синең янда мул сөенечләр табыла, учыңда һәрчак хозурлык-рәхәтлектер.
И Раббым, хакым-дәгъвамны тыңла, фөрьядымны ишет, хәйләсез иреннәрем әйткән догамны кабул ит!
Миңа хөкемне Үзең белеп яса, хаклы икәнемне күзләрең күрсен!
Төнлә килеп, Син минем йөрәгемә текәлдең, сынап карадың да гаеп тапмадың, чөнки телем күңелдә булганны гына сөйли.
Адәми затлар ни генә кылса да, телеңнән төшкән сүзләрне тоттым мин, залимнәр юлыннан читләшеп йөрдем.
Адымнарым Синең юлда иде, читкә тайпылмады аяк табаннарым.
И Аллаһы, ялварып дәшәмен Сиңа – мине җавапсыз калдырмассың. Колак сал һәм сүзләремне ишет!
Күрсәт миңа могҗизалы мәрхәмәтеңне! Дошманнан Синдә сыену эзләүчене уң кул белән Син аралыйсың!
Күз карасын саклаган күк сакла мине, канатың астына алып сакла!
Яманнарның талавыннан, әйләнәмдә йөргән дошманнардан коткар мине!
Аларның йөрәкләрен май баскан, сөйләгән сүзләрендә тәкәбберлек.
Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар, миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр.
Корбанына ташланырга әзер торган арыслан, яшерен җирдә посып яткан яшь арыслан кебек алар.
И Раббым, тор! Каршыларына төшеп егып сал аларны, кылычың белән коткар җанымны яманнардан;
Үз кулың белән, Раббым, ул адәмнәрдән – өлешләре шушы дөньяда булганнардан азат ит мине! Бир аларга мул итеп Үзең хәстәрләп куйганны, кирәгеннән артык итеп балаларына бир, оныкларына да шуннан өлеш чыгар!
Мин исә тәкъва булганга йөзеңне күрәчәкмен, уянып, Синең каршыңда хозурлык кичерәчәкмен.
Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе. Раббы Давытны барча дошманнарыннан һәм Шаулдан коткарган көнне Давыт Раббыга җыр багышлады.
Гыйшкым Сиңа, Раббым, көч-куәтем Синдер!
Раббы – Кыям минем, Ныгытмам һәм Йолучым! Аллам – сыендыручы Кыяташым, Калканым, коткаручы Коралым, Кальгам минем!
Раббы мактауга лаектыр! Мин Аңа ялварып дәшәм, һәм Ул мине дошманымнан азат итә.
Үлем газаплары биләп алган иде мине, һәлакәтле дулкыннар өстемә ябырылган иде.
Үлеләр дөньясының зынҗырлары урап алган, әҗәл ятьмәләре чолгаган иде мине.
Бәлагә тарыгач, мин Раббыга дәштем, ярдәмгә үземнең Алламны чакырдым. Үз йортыннан Ул мине ишетте, зарлы авазым Аңа барып иреште.
Шуннан Раббының ачуы кабарды: җир йөзе селкенә-тетри башлады, тауларның нигезе чатнап кубарылды.
Раббының борын тишекләреннән – төтен, авызыннан исә бар нәрсәне ялмап алучы утлар бөркелде, Аңардан ялкынлы күмерләр шартлап чәчрәде.
Күкләрне янтайтып, Раббы түбән төште, Аның аяк асты тоташ караңгылык иде.
Керубимнәрнең аркасына утырып очты Ул, җил канатларында алга омтылды.
Караңгылыкка төренеп, куе-кара болытлардан Үзенә чатыр корды.
Аның хозурындагы балкыштан, болытларны үтәли тишеп, боз вә утлы күмерләр яуды.
Раббы күкләрне гөрселдәтте; боз һәм утлы күмерләр чәчрәтеп, Аллаһы Тәгалә Үзенең авазын ирештерде.
Уклар атып таратты дошманны, яшеннәр чатнатып тар-мар китерде.
И Раббы, дәһшәтле шул авазыңнан, борының бөркегән сулыштан диңгез төпләре күренде, дөньяның нигезләре ачылды.
Югарыдан сузылып Раббы кулымнан алды, тирән сулар эченнән тартып чыгарды.
Көчле дошманымнан, мине күрәлмаучы, миннән куәтлерәк бәндәләрдән коткарды-аралады мине.
Афәтле көнемдә алар юлыма төшкәннәр иде, әмма Раббы миңа терәк булды.
Ул мине иркенлеккә алып чыкты, коткарды, чөнки мин Аның күңеленә хуш килдем.
Тәкъвалыгым өчен Раббы миңа әҗерен бирде, кулларым пакьлеге өчен бүләкләде.
Чөнки мин Раббы юлында йөрдем, Аллаһыдан йөз чөереп яман эш кылмадым.
Аның бөтен карарларын күз уңында тоттым, Канун кагыйдәләреннән читкә тайпылмадым.
Каршында һәрчак ихлас-саф булдым, гөнаһ эш кылудан сакландым.
Аның алдында тәкъвалыгымны, кулларымның пакь булуын күреп, Раббы миңа әҗерен кайтарды.
Тугры кешегә Син тугрысың, күңеле керсезгә мөгамәләң керсездер.
Пакь кешегә пакьлек кыласың, хәйләкәргә исә хәйлә корасың.
Мазлумнарны Син яклыйсың, тәкәббернең исә башын түбән идерәсең.
Шәм-чырагыма ут кабызучы Синдер, Раббым! Караңгылыгымны Аллам яктырта!
Аллаһы ярдәме белән мин дошман яуларын җиңәм, Аның ярдәме белән диварларны кичәм.
Аллаһының юлы кимчелексез, әйткән сүзе саф-пакьтер! Аңа сыгынган һәр кеше өчен калкан Ул!
Раббыдан башка тагын берәр алла бармы?! Аллабыздан башка икенче бер кыяташ бармы?!
Аллаһы – миңа көч-куәт бирүче, барыр юлымны хәвефсез кылучы!
Аякларымны боланныкыдай җитез кыла, биеклекләрдә мине тотрыклы итә.
Кулларымны сугыш һөнәренә өйрәтә, бакыр җәядән ук атарга көч бирә.
И Раббым, Син миңа коткаручы калканыңны бирдең, Синең уң кулың – минем таянычым; Синең ярдәмең мине биекләргә күтәрә.
Син минем барыр сукмагымны киңәйтәсең, аякларым шуңа ышанычлы атлый.
Эзәрлекли барып, дошманымны куып җиттем, кырып бетермичә кире борылмадым.
Шундый итеп издем ки, җирдән калыкмас иттем – аяк астында ятып калдылар.
Сугышыр өчен миңа көч бирдең Син, миңа каршы чыкканнарны аягым астына салдың.
Дошманнарны борылып качарга мәҗбүр иттең Син – миңа үчлеләрне шулай тар-мар иттем.
Ярдәмгә чакырдылар, тик аларга котылу насыйп булмады, Раббыга ялвардылар, тик Ул җавап бирмәде.
Мин аларны җилдә очкан тузан кебек туздырып аттым, урам пычрагыдай таптадым.
Халык фетнәсеннән мине Син коткардың, кавемнәр өстеннән мине баш иттең – мин белмәгән кабиләләр миңа хезмәт итә.
Тавышымны ишетүгә, буйсыну белдерәләр, каршымда билләрен бөгәләр.
Рухлары сынып, калтыранып кальгаларыннан чыгалар.
Раббы – тере Заттыр! Минем Кыяташыма мактау-шөкерләр яусын! Мине коткаручы Аллам күкләргә күтәреп макталсын!
Ул – минем өчен Үч алучы, чит кавемнәрне миңа Буйсындыручы,
мине дошманнарымнан Йолып алучы, миңа каршы чыгучылардан мине Өстен итүче, залимнәрдән Коткаручы.
Шуның өчен, и Раббы, чит кавемнәр алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!
Үзе куйган патшага Ул бөек җиңүләр насыйп итә, Үзе сайлаган Давытка һәм аның нәсел-нәсәбенә мәңгелек мәрхәмәтен күндерә.
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
Күкләр Аллаһының шөһрәтен хикәяли, күк гөмбәзе Аның могҗизалы эшләрен бәян итә.
Көн көнгә шул хакта хәбәр җиткерә, төн төнгә ирештереп тора.
Тып-тын алар: сүз дә, сөйләү дә юк – көн вә төннең тавышы ишетелми.
Алай да хәбәрләре бөтен җир йөзенә, сүзләре дөнья читләренә тарала. Раббы күкләрдә кояш өчен чатыр корды.
Ак чыбылдыктан чыккан кияүгә охшаш ул кояш, батыр йөгерешче кебек чабарга атлыгып-шатланып тора.
Күкнең бер очыннан калкып чыга, икенче очына барып җитеп байый – бер генә нәрсә дә аның җылысын тоймый калмый.
Раббының Кануны камил – ул җаннарны тергезә, күрсәтмәләре ышанычлы – гади кешегә зирәклек өсти.
Әмерләре гадел – күңелләргә сөенеч бирә, боерыклары якты-анык – күзләрне ача.
Раббыдан курку, Аны хөрмәт итү – пакь нәрсәдер, һәм бу шулай мәңге дәвам итәчәк; хөкем-карарлары ышанычлы, һәммәсе хактыр.
Раббы кануннары алтыннан да, бихисап күп саф алтыннан кадерлерәк; алар балдан, кәрәзле сыек балдан татлырак.
Кануннарың миңа, Синең колыңа, үгет-нәсыйхәт бирә; аларны ихлас үтәү – саваплы эш!
Кем үзенең хаталарын күреп белә?! Ихтыярсыз кылынган языклардан пакь кыл мине, Раббым,
ниятемдә булганнардан да мин колыңны тыеп кал – минем өстән хакимлек итмәсеннәр! Шул чагында мин керсез, зур гөнаһлардан азат булырмын.
И Раббым, Кыяташым вә Коткаручым минем! Авызымнан чыккан сүзләр, күңелемдәге уйлар Синең күзеңә ятышлы күренсә иде!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
Афәтле көндә Раббы сине ишетсә иде, Ягъкуб Алласының исеме сине сакласа иде!
Мөкатдәс урыныннан Раббы сиңа ярдәмен күндерсә иде, Сион тавыннан мәдәт юлласа иде!
Чалырга китергән барча малыңны исенә төшерсә һәм тулаем яндыру корбаннарыңны кабул итсә иде!
Раббы сиңа күңелең теләгәнне бирсә иде дә уй-ниятләреңнең барысын гамәлгә куйса иде!
Шулчак без, синең җиңүеңә сөенеп, шатлыклар кылырбыз, Аллаһы исеме белән байраклар күтәрербез! Раббы синең бар үтенечләреңне гамәлгә ашырса иде!
Беләмен: Раббы Үзе май сөрткән патшаны коткарачак, мөкатдәс күкләрдән аңа уңай җавабын күндерәчәк – уң кулы белән җиңү китерәчәк.
Берәүләр – сугыш арбалары, икенчеләр атлары белән мактаныр. Без исә Раббы Аллабыз исеме белән мактанырбыз.
Тегеләр хәлдән таеп егылырлар, без исә, калкып, аякта нык басып торырбыз.
И Раббы! Патшага җиңү китер! Сиңа ярдәм сорап дәшкәндә, үтенечебезгә колак сала күр!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
И Раббы, Син биргән көч-кодрәткә патша шатланадыр, Син китергән җиңүгә ифрат куанадыр.
Син аңа күңеле теләгәнне бирдең, теленнән төшкән үтенечен кире какмадың.
Аны мул фатихалар белән каршыладың, башына саф алтыннан таҗ кигездең.
Синнән ул гомер сорады, Син аны бирдең һәм гомерен озын, бакый кылдың.
Җиңү яулатып, аны шан-шөһрәтле иттең, иңенә мәһабәтлек вә бөеклек йөге салдың.
Фатихаң белән аны мәңгегә мөбарәк кылдың, йөзеңнең нуры белән күңелен балкыттың.
Патшаның бар өмете фәкать Раббыда; Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте илә ул абынмас.
Синең кулың – бар дошманнарыңны, уң кулың Сине күрәлмаучыларны эзләп табачак.
Пәйда булып, Син аларны кызган мичкә кертәчәксең, дәһшәтең утында барысын юк итәчәксең, ялкының аларны ялмап алачак.
Җир йөзеннән, адәмнәр арасыннан балаларын, нәсел орлыкларын юкка чыгарачаксың.
Алар Сиңа яманлык эшләргә теләп мәкер корырлар, әмма уңышка ирешә алмаслар.
Киерелгән җәяңне төбәп, Син аларны арка куеп качарга мәҗбүр итәрсең.
И Раббы, гайрәтеңне күрсәтеп күтәрел! Без исә кодрәтеңә дан җырларбыз, мәдехләр әйтербез!
Җырчылар җитәкчесенә. «Таң атканда» көенә. Давытның мәдхиясе.
И Аллам, и Аллам! Нигә Син мине ташладың? Ни өчен ярдәмеңнән мәхрүм иттең? Аһ-зарыма ник колак салмыйсың?
И Аллам! Көндезләрен ялварам – җавап бирмисең, кичләрен ялварам, тик тынычлык иңми.
Син бит – тәхеттә утыручы мөкатдәс Зат, Исраилнең мактау сүзләрен казанучы!
Ата-бабаларыбыз Сиңа өмет баглап яшәгән, өметләре Синдә булган, һәм Син аларга котылу биргәнсең.
Алар Сиңа фөрьяд иткән, һәм Син аларны бәла-казадан йолып алгансың; Сиңа сыгынганга күрә оятлы булмаган алар.
Мин исә кеше түгел, бары туфрак корты: халык мине кимсетә, хур күрә,
очраган һәрберсе мыскыл итә, авызын ыржайтып, башын кырын салып:
«Раббыга таянасың икән, Үзе коткарсын, синнән разый икән, Үзе ярдәм итсен!» – ди.
Әмма әнкәм карыныннан мине дөньяга тудыручы, әнкәм күкрәгендә мине имин саклаучы Син бит!
Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син – минем Аллам!
Миннән ераклашма! Алдымда – афәттер, ә ярдәмгә килүче юк.
Башан үгезләрен хәтерләткән дошманнарым сырып алган мине, бөтен әйләнәмдә ажгырып тора өерләре.
Авызларын киереп үкерә, корбанын ботарлый торган арысланнар кебек алар.
Су шикелле түгелеп, бушап калдым мин, буыннарым тотмый башлады, тәнем эчләрендә йөрәк итем балавыздай эреп йомшарган.
Көч-дәрманым чүлмәк ватыгыдай корып кипкән, телем аңкавыма ябышкан. Мине үлем хәленә төшергән Зат – Син Ул, Син!
Бөтен яктан мине этләр камап алган – явыз өер уртасында басып торам; аяк-кулларымны яралый алар.
Берәмләп санарлык минем шәрә сөякләрем, ә алар, миңа текәлеп, тамаша кылалар.
Кием-салымымны үзара бүлешәләр – өс киемем кемгә тияр дип жирәбә салалар.
Син, и Раббым, миннән алай ераклашма! Ярдәмең белән ашык, и көч-дәрманым хуҗасы!
Җанымны кылыч янавыннан, хәятемне этләр тырнагыннан коткарып кал!
Йолып ал мине арыслан авызыннан, коткар мине ерткыч үгезләр мөгезеннән!
Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен, җыенда Сине данлармын.
Әй сезләр, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, дан җырлагыз Аңа! Әй Ягъкуб токымы, Раббыга хөрмәтеңне белдер! Әй Исраил токымы, Раббыга итагатеңне күрсәт!
Чөнки мазлумның хәсрәтен күреп җирәнеп калмады Ул, аңардан йөз чөермәде, фөрьядын ишетте.
Сиңа булыр олуг җыенда мактауларым! Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүчеләр алдында вәгъдә-нәзерләремне үтәрмен.
Мазлум кешеләрнең, ашап, тамаклары туйсын, Раббыны эзләүчеләр Аңа дан җырласын, йөрәкләре тибүдән мәңге туктамасын!
Дөньяның бар кыйтгалары, Раббыны танып белеп, Аңа йөз борачак, бар кавемнәр Аның алдында сәҗдә кылачак.
Чөнки патшалык тәхете Раббыныкыдыр, халыклар өстеннән хөкемдарлык Аның кулында.
Җирдә кәеф-сафа корып яшәүче Аңа баш иячәк, тереклек көче сүнеп барган – үлем якасында торучы да – Аның алдында тез чүгәчәк.
Онык-туруннарыбыз Аңа табыныр, нәсел варисларыбыз Хуҗа-Хаким турында ишетер,
Аның хаклыгы, Ул кылган эшләр киләчәк буыннарга хәбәр ителер.
Раббы – минем көтүчем, Ул мине мохтаҗлыкта калдырмас.
Мул-куе үләнле болыннарда йөртер, талгын сулы елгалар буенда ял иттерер.
Җаныма ныклык бирер, Үз исеме хакына мине хак-туры юллардан җитәкләр.
Караңгы үзәнгә барып керсәм дә, хәвеф-хәтәрдән курыкмам, чөнки янымда Син бар! Көтүче таягың вә юл таягың кулыңдадыр, шуңа күрә җаным тыныч минем.
Дошманнарым күз алдында Син миңа табын җәйдең, башыма хуш исле май сөрттең; мөлдерәмә тулы минем касәм.
Шулай, Синең игелегең, мәрхәмәтең хәятем дәвамынча мине җитәкләп йөртер. Раббы йорты гомер бакый минем йортым булыр.
Җир һәм андагы бар нәрсә Раббыныкы, Аныкыдыр җиһан һәм бар тереклек дөньясы.
Җирне Ул диңгезләр өстенә корды, агым сулар өстенә урнаштырды.
Раббы тавына менәргә кем лаек?! Мөкатдәс урынында Аның кем тора алыр?!
Куллары чиста, йөрәге пакь, күңеле ялганга берекмәгән, анты хәйләсез булган адәмнәр
Раббының фатихасын алыр, коткаручы Алласы тарафыннан акланыр.
Менә шундый ул – Раббыны эзләүче, Ягъкуб Алласы хозурына килүче токым.
Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
Кем ул шөһрәтле патша? Көчле вә кодрәтле Раббы, сугышта җиңүчән Раббы ул!
Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
Кем ул шөһрәтле патша? Күкләр Хуҗасы Раббы Үзедер! Шөһрәтле патша Улдыр!
И Раббым, җанымны Сиңа тапшырам!
И Аллам, бар өметем Синдә! Хурлыкка төшермә мине, дошманнарым, минем өстән көлеп, тантана итмәсеннәр.
Сиңа өмет баглаган һичкем хурлык кичермәсен, сәбәпсез хаинлек итүчеләр үзләре хурлыкка төшсен.
И Раббым, хак юлыңны күрсәт миңа, сукмагыңнан ничек барыйм, төшендер.
Үзеңнең хакыйкать юлыңа күндер, өйрәт мине, чөнки Синдер мине коткаручы Аллаһы, бар өметем һәрчак Синдә генә.
Әзәлдән күрсәтә килгән рәхим-шәфкатеңне, мәрхәмәтеңне исеңә төшерче, Раббым!
Яшьлек гөнаһларым, хаталарымны оныт, игелегең хакына мине мәрхәмәт белән искә ал, Раббым!
Раббы игелекле вә гадәләтледер, гөнаһкярләрне Ул дөрес юл сайларга өйрәтә.
Басынкы күңелләрне туры юлдан җитәкли, Үзенең хак юлларын аларга өйрәтә.
Раббы белән төзегән килешүне һәм Аның күрсәтмәләрен тотканнар Аның юлында мәрхәмәт вә тугрылыкка очрар.
И Раббым, гаебем зур булса да, Үз исемең хакына кичерә күр!
Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчегә нинди юл сайларга кирәген күрсәтер Ул.
Рәхәттә, муллыкта яшәр шул кеше, нәселе мираска җир алыр.
Раббы киңәше – Аңардан курыкканнарга, Аны хөрмәт иткәннәргә; алар белән төзегән килешүнең асылына төшендерә Ул.
Күзләрем минем һәрчак Раббыга юнәлгән, аякларымны ау ятьмәсеннән Ул ычкындырыр.
Хәлемә күз салып, кызган мине, чөнки ялгыз калып җәфа чигәмен.
Йөрәгем сыкравы тулып ташыйдыр, коткар Син мине бу авыр хәлдән.
Газаплы, җәфалы хәлемә күз сал да булган бар гөнаһларымны ярлыка минем.
Әнә, дошманнарым ничек күбәйгән, миңа нинди аяусыз нәфрәт белән карыйлар.
Җанымны сакла, коткар мине! Хурлыкка төшермә, чөнки мине сыендыручы Син генәдер.
Пакьлек вә тугрылык мине саклап торсын, чөнки өмет-ышанычым Сиңа юнәлгән.
И Аллаһы, коткар Исраилне барлык бәла-казалардан!
И Раббым, хакымны Үзең хакла, мин бит пакь юлдан йөрдем, икеләнүсез бары Сиңа өмет баглап яшәдем.
Тикшер мине, Раббым, сынап кара, күңелемдәге уй-ниятләргә бәһа бир!
Синең мәрхәмәтең һәрчак күз алдымда, мин Сиңа һәрчак тугрылык саклыймын.
Ялганчылар янында утырмыйм, монафикъларга ияреп китмим.
Явызлар җыенына нәфрәт саклыйм, яманнар яныннан урын алмыйм.
И Раббым, гаепсез булуымны раслап кулларымны юармын да, Сиңа рәхмәтләр укып, могҗизалы эшләреңне бәян итә-итә мәзбәхеңне әйләнеп чыгармын.
И Раббым, Мин сөям Синең дан-шөһрәтең тулы, Син яшәгән йортны.
Харап итмә җанымны, хәятемне, гөнаһка баткан, уң куллары белән күпләп ришвәт алучы канэчкеч явызлар арасында калдырып.
Мин бит пакьлек юлыннан атлаучы – кызган, коткар мине!
Аягым тигез җирдә нык торыр, җыенда мактау-шөкерләрем Раббыга булыр!
Раббы – Яктылык бирүчем, Коткаручым! Миңа кемнән өркергә?! Раббы – хәятемнең кальгасы! Мине кем куркыта алсын?!
Мине йотмакчы булып өстемә ябырылган явыз җаннар – көндәшләрем, дошманнарым, – абынып, барысы җиргә авачак.
Каршымда бер чирү-яу калыкса да, йөрәгемне курку алмас; миңа каршы сугыш ачсалар да, ныклыгымны җуймам.
Раббыга теләк-эстәгәнем бары шул: гомер бакый Раббы йортында булып, Аның гүзәллегенә соклану, торагында догалар кылу.
Казалы көнемдә Ул миңа сыеныр урын бирер, ышык урынга – Үз чатырына кертеп яшерер, кыя башына менгереп куяр.
Шул чакны минем башым әйләнәдәге дошманнарым өстеннән калкып торыр; шатлыктан һай-һайлап мин Раббы чатыры каршында корбаннар китерермен, Аңа багышлап җырлар көйләрмен, мәдхияләр яудырырмын.
И Раббым, ялвару сүзләремне ишет, кызганып, җавап бир миңа!
Күңелемдә Синең аваз: «Йөземне эзлә!» – дидең. Инде мин менә нурлы йөзеңне эзлим!
Яшермә миннән йөзеңне, ачу саклап кума колыңны! Син бит миңа һәрчак ярдәмче булдың; кире какма, ташлама мине, и коткаручы Аллам!
Ата-анам ташлап китсә дә, Раббы мине кабул итәчәк.
Дошманнарым күп булганга күрә, юлыңны өйрәт миңа, и Раббым, туры-тигез сукмакта миңа җитәкче бул!
Дучар итмә мине дошманнарым иркенә, чөнки ялган шаһитлар өере – каршымда, авызларыннан дәһшәтләр ява өстемә.
Әмма өмет-ышанычым ныктыр: Раббы игелеген күрәчәкмен әле терек дөньяда!
Өметеңне Раббыга багла, кыю бул, йөрәгеңне ныгыт! Өметеңне Раббыга багла!
И Раббым, Сиңа ялварып дәшәм! Җавап бирми калма, Кыяташым минем! Юкса кабер якасындагы кеше сыман булырмын.
Ярдәм сорап Сиңа дәшкәндә, мөкатдәс йортыңа карап кулларымны сузганда, минем ялварулы догаларыма колак сал!
Якын күршесе белән дустанә гәп корып та, күңелләрендә мәкер саклаган явызлар – бозыклык кылучылар вә яманнар белән бергә харап иттермә мине!
Эшләгән эшләре, явызлыклары, куллары кылган гамәлләре өчен җәзага тарт аларны – тиешлесен бирче үзләренә!
Раббы гамәлләрен, Аның кулы кылган эшне санга сукмаганга, Раббы туздырачак аларны, баш күтәрмәс хәлгә куячак.
Мактау-шөкерләр яусын Раббыга! Аһ-зарымны ишетте Ул.
Раббы – минем көч-куәтем вә калканым! Бар йөрәктән Аңа өмет итәм. Ул миңа ярдәмгә килде, шуңа күңелем сөнечтән тулды; рәхмәтемне белдереп, Аңа җыр җырлыйм.
Раббы – Үз халкының кодрәте, Раббы Үзе май сөрткән патша өчен сыену кальгасы!
Биләмәң булган Үз халкыңны коткар, мөбарәк кыл, көтүче бул аңа, мәңге җитәкләп бар!
И илаһи затлар, Раббының шөһрәтен вә көч-кодрәтен таныгыз!
Раббы исеменең данын таныгыз, гаҗәеп изгелек иясе Раббыга сәҗдә кылыгыз!
Раббының авазы, шөһрәтле Аллаһы гөрелтесе, сулар өстендәдер; Раббы зур сулар өстеннән гизә.
Раббының авазы гайрәтле, Раббының авазы мәһабәтле!
Раббының авазы эрбет агачларын сындыра, Ливан эрбетләрен йолкып аудара.
Ливан тауларын Ул – үгез бозау, Сирион тауларын кыргый яшь үгез сыман сикертә.
Раббының авазы ут-ялкын очкыннары чәчрәтә,
Раббының авазы чүл өстен тетрәтә, Раббының авазы Кадыш чүлен дер селкетә.
Раббының авазы таза имәннәрне сыгылдыра, урманнарның яшел киемнәрен чишендерә. Раббының йортында һәммәсе: «Раббы данлыклы!» – дип әйтер.
Раббы дәрья сулар өстендәге тәхетендә утыра, Үз тәхетендә Ул мәңгелек патша булып утыра.
Раббы Үз халкына көч-куәт биреп торыр, аның исән-имин яшәвен мөбарәк кылыр!
Давытның мәдхиясе. Аллаһы йортын изгеләштерү мәрасимендә җырланган җыр.
Мин Сине олуглыймын, и Раббым! Чөнки Син мине бәладән тартып чыгардың, дошманнарыма минем өстән тантана итәргә бирмәдең.
И Раббы Аллам, Сиңа ялварып дәшкәч, Син миңа шифа-дәва бирдең.
И Раббым, Син җанымны үлеләр дөньясыннан коткардың, кабер якасыннан тартып алып исән калдырдың.
И Раббының тугры затлары, Раббыга мәдхияләр җырлагыз, мөкатдәс исеменә шөкрана кылыгыз!
Чөнки Аның ачу-дәһшәте – бары бер мизгел, илтифаты исә – тоташ бер гомер. Кичен күз яшебез акса, иртән алмашка сөенеч килә.
Имин вакытта үз-үземә: «Гомер бакый какшамам!» – дип әйткән идем.
Илтифатың белән Син мине мәгърур таудай какшамас иттең, Раббым! Әмма йөзеңне миннән яшергәч, хафага төштем.
Шулчак мин Сине чакырып дәштем, Раббым, рәхим-шәфкать күрсәтүеңне сорадым:
«Әгәр мин гүргә керсәм, – дидем, – түгелгән канымнан Сиңа ни файда?! Гүр туфрагым Сиңа рәхмәтләр укырмы, Синең тугрылыгың хакында сөйләрме?!
Ишет мине, Раббым, рәхим-шәфкатеңнән аерма, ярдәмчем бул миңа, Раббым!» – дидем,
һәм аһ-зарымны Син шатлыклы биюләргә алыштырдың, кайгы киемемне салдырып, бәхет киеменә төрдең.
Инде хәзер, и Раббы Аллам, күңел түремнән Сиңа мәдхияләр җырлармын һәм тынып тормам! Гомер-гомергә Сиңа рәхмәтләр яудырырмын!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан! Хаклыгың белән йолып ал мине,
колагыңны куеп тыңла, тизрәк азат ит! Сыеныр урыным – Кыяташым бул минем, кереп котылачак Йортым-ныгытмам бул!
Син – минем Кыям, Ныгытмам! Исемең хакына туры юлыңны күрсәт, Үз юлыңнан җитәкләп йөрт мине.
Яшерен ау-тозаклардан азат ит, Син бит минем Кыям!
Рух-сулышымны Синең кулга тапшырам; коткар мине, и Раббым, и тугры Аллам!
Яраксыз потларга табынучыларга нәфрәт кайный миндә, бар өметем Раббыда гына!
Мәрхәмәтеңә сөенермен, шатлыклар кылырмын, чөнки җанымның өзгәләнүен күреп хәлемә кердең Син;
дошманнарым кулына мине тапшырмадың, аяк баскан җирләремне иркен иттең.
И Раббым, кызган мине! Авыр хәлгә тарыдым, кайгы-хәсрәт бетерде күзләремне, карыным вә җаным корышып кипте.
Чөнки бар хәятем, гомер елларым хәсрәт вә аһ-зар эчендә уза минем, гөнаһлардан көч-хәлләрем какшап, буын-сөякләрем уалып сыза минем.
Дошманнарым да, күршеләрем дә ким-хур күрә мине, якын танышыма да мин бер карачкы кебек, урамда очратса, миннән өркеп кача.
Үлеп хәтердән җуелган кеше сыман мин, онытылдым, ватык бер савытка охшап калдым.
Күпләрнең гайбәт сатып йөрүләрен күрәмен, һәр тарафтан дәһшәт яныйдыр; миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, җанымны алмак өчен сүз куешалар.
Әмма минем өмет-ышанычым Синдә, Раббым! Тәкрарлыймын: «Син – минем Аллам!» – димен.
Язмышым Синең кулда, эзәрлекләүче дошманнардан арала мине!
Нурлы йөзеңне колыңа таба бор, мәрхәмәтең белән мине коткара күр!
И Раббым, Сиңа сыенуым өчен оятка калмасам иде мин. Яман бәндәләргә булсын бар хурлыгы, үлеләр дөньясына күчеп, тавышлары шунда киселсен!
Тәкъвалар турында тәкәбберлек белән мәсхәрәле сүзләр сөйли торган ялган авызларның телләре корысын!
Никадәр мулдыр Синең игелегең, и Раббы! Син аны Үзеңнән курыккан, Сине хөрмәт иткән адәм угыллары өчен саклыйсың, Сиңа сыгынганнарга аны бөтен ил күзендә күрсәтергә әзер торасың.
Тәкъваларны Син, кеше мәкереннән аралап, Үз хозурыңда яшереп тотасың, яман телләрдән Үз ышыгыңда саклыйсың.
Раббыга мактау-шөкерләр яусын! Камалышта чагымда бер шәһәрдә Ул миңа Үзенең могҗизалы мәрхәмәтен күрсәтте.
Чарасыз хәлдә мин күңелемнән әйттем: «Хозурыңнан читкә тибәрелгәнмен икән!» – дидем. Әмма ярдәмгә чакырып үтенгәндә, Син минем ялвару авазымны ишеттең.
Раббыны сөегез, әй Аңа баглы бәндәләр! Үзенә тугры булганнарга – химаяче Ул, ә тәкәбберләр өчен – артыгы белән җәза бирүче!
Әй сезләр, Раббыга өметләнүчеләр, кыю булыгыз, йөрәгегез нык булсын!
Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә, кылган гөнаһлары ярлыкау тапса!
Бәхетледер, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә, күңеле эчкерсез, хәйләсез булса!
Гөнаһымны икърар итмәгән чагымда, көннәр буе аһ-ваһ килеп йөрдем, коры сөяк булып калды зәгыйфь тәнем.
Көндезен дә, төнен дә тоттың Син өстемә салган авыр кулыңны; җәйге челләдә бар нәрсә корыган кебек, дәрман-көчем тәмам төкәнеп калды.
Шуннан мин гөнаһымны Сиңа ачып бирдем, гаеп эшемне яшермәдем, «Кылган җинаятьләремне Раббы алдында икърар итәм!» – дидем, һәм Син минем гөнаһымны кичердең.
Шулай, һәр тугры колың, мөмкинлеге бар чакта, Сиңа дога кылсын; шулчак ташыган дәрья сулары да колыңа барып җитмәячәк.
Син – минем сыену урыным, мине кайгылардан аралыйсың, шатлыклы котылу авазларына күмәсең.
Раббы әйтә: «Сезгә акыл өйрәтермен, барыр юлыңны күрсәтермен, киңәш-мәслихәтемне бирермен, һәрчак күз уңымда тотармын.
Ат яки качыр кебек аңсыз булмагыз, аларны тыңлатыр өчен йөгән һәм авызлык кирәк, юкса алар сиңа буйсынмаслар».
Яманның кайгы-хәсрәте күп булыр, Раббыга өмет иткәнне исә Аның мәрхәмәте чолгап торыр.
Тәкъвалар өчен Раббы куаныч вә шатлык чыганагы булсын! Күңеле саф адәмнәр сөенечләр эчендә тантана итсен!
Әй тәкъва җаннар, Раббыга сөенечле җырлар җырлагыз! Аны данлау – күңеле саф булганнарның эшедер.
Гөсләдә уйнап Раббыга рәхмәтләр әйтегез, Аның хөрмәтенә ун кыллы лираны чиртеп уйнагыз!
Оста уйнагыз, шатлык авазлары яңгыратып, Аңа яңа җыр җырлагыз!
Чөнки Раббының сүзе – хакыйкатьтер, эшләгән эшләре ышанычлыдыр.
Ул хаклык вә гаделлек сөя; Раббының мәрхәмәте бөтен дөньяны иңли.
Күкләр Раббының әмере белән бар булды, күк җисемнәре Аның авызыннан чыккан рухы-сулышы белән яратылды.
Диңгез суларын Ул бер урынга туплады, дәрьяларны тирән упкыннарга урнаштырды.
Раббыдан бөтен җир йөзе курыксын, алдында бар әһле җиһан калтырап торсын!
Чөнки Ул әйттеме – әйткәне бар булды; Ул әмер иттеме – әмере чынга ашты.
Раббы халыкларның мәслихәтле эшләрен таркатыр, кавемнәрне морадына ирешмәс итәр.
Раббының карары мәңге үзгәрмәс, күңелендәге ниятләре – буыннан-буыннаргача.
Раббыны Аллаһы итеп таныган халык – Ул Үзе өчен сайлаган халык бәхетледер!
Раббы, күкләрдән карашын юнәлтеп, адәм балаларының барчасын күрә.
Утырган тәхете түреннән җир йөзендәге барча җан ияләрен күзәтә.
Ул – һәр кешенең йөрәген бар итүче, аның бар гамәлләрен белеп-аңлап торучы.
Гаскәре күплеге генә патшаны коткармас, көч-куәте зурлыгы гына алып-егеткә ярдәм итмәс.
Котылу өчен ат – ышанычсыз нәрсәдер: үзенең егәре белән коткара алмас ул.
Хактыр, Раббының күзе Үзен хөрмәт иткәннәргә, Үзеннән курыкканнарга, мәрхәмәтенә өмет баглаганнарга юнәлгән –
Раббы аларның җанын үлемнән коткара, ачлык килгәндә, аларга ризыгын бирә.
Безнең җаныбыз Раббыга мохтаҗдыр, Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз!
Аңардандыр безнең күңелләргә шатлык-сөенеч иңә, безнең бар өметебез Аның мөкатдәс исеменә баглы.
И Раббы, бөтен өметебез Синдә – мәрхәмәтеңнән аерма безне!
Әбумәлик алдында җүләргә салынып, аның хозурыннан куылып китеп барган чакта, Давыт әйткән җыр сүзләре.
Раббыга мактау-шөкерләр яудырырмын һәрвакыт, мактау сүзләре булыр һәрдаим телемдә.
Бар күңелемнән Раббы белән мактанырмын, мине ишетеп шатлык кичерер мазлумнар.
Раббыны минем белән бергә олуглагыз, Аның исемен дәррәү югары чөйик!
Раббыга ялварып дәшкәндә, Ул мине җавапсыз калдырмады, бар курку-дәһшәтләрдән азат итте.
Раббыга күз төбәгәннәрнең якты булыр күңелләре, оялып кызармас һичкайчан аларның йөзләре.
Ошбу фәкыйрегез дәшеп чакырды, һәм Раббы, ишетеп, бөтен бәлаләреннән аны коткарып калды.
Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткәннәрне Раббының фәрештәсе һәр яктан камап, саклап торыр.
Сынап карагыз да күрегез: никадәр игелекле Раббы! Аңа сыгынган кеше бәхетледер!
Әй сез, Раббы Үзе өчен сайлаган бәндәләр, Раббыдан куркыгыз һәм Аны хөрмәт итегез! – Аңардан курыкканнар мохтаҗлык күрмәс.
Яшь арысланнар ризыксыз, ач булыр, ә Раббыны эзләүчеләр һичнәрсәгә мохтаҗлык кичермәс.
Килегез, әй балалар, мине тыңлагыз: Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сабагын өйрәтәм мин сезләргә.
Әгәр кеше, тормышыннан ләззәт табып, гомеренең озын булуын тели икән,
тыйсын телен яман сүздән, сакласын авызын ялганнан.
Яманлыктан читкә тайпыл, яхшылык кыл, иминлек өчен тырыш, иминлеккә омтыл!
Раббының күзе төбәлгәндер тәкъва бәндәсенә, фөрьядын аның колак салып тыңлый Ул.
Яманнардан исә Раббы йөз чөерә, аларның хатирәсен үк җир йөзеннән сөрә.
Тәкъва бәндәләренең аһ-зарын Ул ишетеп белә, барча бәла-казалардан аларны азат кыла.
Күңеле сыныкларга Раббы якындыр, рухы төшкәннәрне Ул коткара.
Тәкъва адәмнең кайгы-хәсрәте күп була, әмма Раббы аны шуңардан аралый,
бөтен сөякләрен аның имин кыла, һәркайсын сынмастай итә.
Яман кешенең явызлыгы үз башына төшәр, тәкъваларны күрәлмаучы бәндә җәзага тартылыр.
Үз колларының гомерен саклар Раббы, Үзенә сыенганнарның һичберсен харап итмәс.
И Раббым, миңа дәгъва кылучылар белән Үзең дәгъвалаш! Миңа каршы көрәшүчеләр белән Үзең көрәш!
Көбә вә калканыңны ал да миңа ярдәмгә ашык!
Кылычыңны чыгар, сөңге вә айбалтаңны әзер тот, «Мин – синең Коткаручың!» диген!
Җаныма каныгучылар рисвай булып оятка калсыннар, миңа каршы мәкер коручылар хурланып кире чигенсеннәр!
Җил очырган кибәк сыман тузгысыннар, ә Раббының фәрештәсе артларыннан кусын!
Караңгы вә тайгак булсын йөрер сукмаклары, ә Раббының фәрештәсе эзәрлекләсен үзләрен!
Чөнки алар һичбер сәбәпсез яшерен ау кордылар, җанымны кыяр өчен, миңа чокыр казыдылар.
Көтмәгәндә афәт килсен башларына, яшерен ауларына үзләре эләксен, чокырга төшеп, һәлакәтне шунда тапсын!
Шулчак җаным Раббыдан разый булып куаныр, котылу биргәне өчен, бәхеткә төренер.
Минем һәрбер сөягем: «И Раббым, Сиңа тиң тагын кем бар?! Бичара мазлумны Син көчленең кулыннан, фәкыйрь-юксылны талаучыдан коткарасың!» – дип әйтер.
Рәхимсезләр миңа каршы ялган шаһитлык итәләр, белмәгәннәрем турында сораулар биреп йөдәтәләр,
яхшылыгыма каршы явызлык эшлиләр – җаным мескен бер ятим булып калды.
Ә мин бит хаста чакларында, тупас тукымага төренеп, аларга исәнлек теләп уразалар тоттым (алдасам, догаларым кабул булмасын!),
кардәш йә дус өчен кайгыргандай борчылып йөрдем, анасын югалткан угыл кебек, башым түбән салып хәсрәт кичердем.
Әмма мин егылгач, алар җыйнаулашып көлделәр, бергә тупланып миңа каршы һөҗүм иттеләр.
Денсезләр кебек миннән мыскыллап көлделәр, ачу белән тешләрен шыкырдаттылар.
И Раббым, кайчангача читтән күзәтүче генә булырсың икән? Сакла мине шулар каныгуыннан, хәятемне шул арысланнардан йолып ал!
Шулчак бөек җыенда Сиңа рәхмәтләр укырмын, күп санлы халкың арасында дан җырлармын!
Тиктомалдан мине дошман күрүчеләр тантана ясап сөенмәсеннәр, бер-беренә күз кысышып йөрмәсеннәр!
Алар иминлекне яклап сүз әйтмәсләр, киресенчә, җирдә тыныч-имин яшәгәннәргә каршы хәйлә-мәкер корып көн күрерләр.
Минем алда авызларын шәрран ачып: «Һа, үз күзебез белән күрдек нәрсә кылганыңны!» – диярләр.
Син барысын да күрдең, Раббым, – дәшми калма! И Раббым, миннән ераклашма!
Кузгал, уян, хак дәгъвамны яклап ярдәмгә кил, и Аллам минем, Хуҗа-Хакимем!
Хаклыгың белән акла мине, и Раббы Аллам! Минем өстән тантана итмәсәче алар!
«Әһә, безнеңчә булды!» диеп, эчтән куанып йөрмәсеннәр, «Аның башына җиттек!» димәсеннәр!
Оятка калсыннар, рисвай булсыннар авыр хәлемне күреп сөенүчеләр, үзләрен миннән өстен куючылар хурлыкка төшсеннәр!
Минем аклануны теләүчеләр исә шатлык вә куаныч татысыннар, һәрчак: «Колына иминлек теләгән Раббы бөектер!» – дисеннәр.
Ә мин Синең хаклыгыңны телемнән төшермәм, Сиңа мактау сүзләремне көн дә яудырырмын.
Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе.
Яманның гөнаһы йөрәк түрендә ятар, Аллаһыдан курку хисе аңарда табылмас.
Ул үз-үзен алдый, хәтта кылган гөнаһларын да күрми, юкса аларга җирәнеп карар иде.
Аның авызында – бозыклык, ялган сүзләр генә, зирәклектән һәм яхшы гамәлләрдән баш тарта ул.
Ятагында чакта да бозык эшләр турында уйлый, начар юлдан йөреп, явызлык кылудан чирканмый.
И Раббы, Синең мәрхәмәтең күкләргә кадәр, тугрылыгың болытларны иңли.
Хаклыгың мәгърур тауларга тиң, гаделлегең төпсез упкыннарга барып ирешә! Кешене дә, хайванны да саклаучы Синдер, и Раббы!
И Раббы, мәрхәмәтең Синең бәя биреп бетергесез! Канатларың ышыгында адәм балалары үзенә сыену таба.
Йортың нигъмәтеннән алар туенып тора, хозурлык чишмәңнән суны аларга Син эчерәсең.
Чөнки яшәү чыганагы Синдәдер; Синең нурыңнан без яктылык алабыз.
Сине таныганнарга – мәрхәмәтеңне, саф күңелле җаннарга хаклыгыңны күрсәт!
Тәкәббернең аягы миңа орынмасын, яманның кулы мине читкә тибәрмәсен!
Күрче, бозыклык эшләүчеләр егылып ята – җиргә ауганнар, баш калкытмас алар!
Яманнарның уңышына кызыкма, явызлардан көнләшмә.
Чөнки алар, үлән кебек, тиз шиңәчәк, яшел уҗым кебек сулып бетәчәк.
Өметеңне Раббыга багла, яхшылык эшлә, үз җиреңдә Аңа тугрылык саклап яшә!
Шатлык чыганагың Раббыда булсын – Ул сиңа күңелең теләгәнне насыйп итәр.
Барыр юлыңны Раббыга тапшыр! Аңа сыен, һәм Ул синең хакка барын да эшләр.
Тәкъвалыгыңны нур кебек балкытыр, хаклыгыңны өйлә кояшыдай якты итәр.
Раббыга таян, өметеңдә сабыр бул, йөрер юлларында уңыш казанганнарга, хәйлә корып эш йөрткәннәргә кызыкма!
Ачу саклама, каударланып ярсыма, кызма, көнләшмә, юкса явызлык базына төшәрсең.
Чөнки явызлык эшләүчеләр юк ителер, Раббыга сыенучылар исә мираска җир алыр.
Озакламый яманнар тәмам юк булыр – эзләп-эзләп тә таба алмассың.
Ә мазлум адәмнәр мираска җир алыр, тыныч-имин, бәрәкәтле тормышның тәмен татып яшәр.
Яман кеше тәкъва кешегә хәйлә корыр, аңа тешләрен шыкырдатыр.
Әмма Раббы аның кыланышыннан көләр генә, чөнки аның соңгы көне тиздән киләсен Ул беләдер.
Мазлумны, фәкыйрь-юксылны аяктан егар өчен, туры юлдан атлаучыны харап итәр өчен, яман бәндә кылыч чыгарыр, җәясен киерер.
Әмма аның кылычы үз йөрәгенә кадалыр, җәясе сынып таралып бетәр.
Тәкъва кешенең аз микъдар малы да яманның зур байлыгыннан хәерлерәктер.
Чөнки яманнарның көч-гайрәте сынар, ә тәкъваларга көчне Раббы өстәп торыр.
Саф күңелләрнең гомер көннәре Раббы карамагындадыр, мирас җирләре мәңгегә алар кулында калыр.
Авыр заманнарда да алар җәфа чикмәс, ачлык килгәндә, тамаклары тук булыр.
Ә яманнарның язмышы – һәлакәттер, Раббының дошманнары ялан чәчәгедәй шиңеп төшәр, төтен кебек таралып юкка чыгар.
Яман кеше әҗәткә алыр, әмма кире кайтармас, тәкъва кеше исә сораучыга кызганмыйча бирер.
Хактыр, Раббы фатихасын алган адәм мираска җир кабул кылыр, ә Раббы ләгънәтен алганнар кырылып бетәр.
Адәм баласының йөргән юлын Раббы хуп күрсә, Ул аның адымнарын нык итәр.
Абынса, аңа егылырга ирек бирмәс, Раббы Үзе аны кулыннан тотып торыр.
Мин дә яшь идем, инде менә картаелды; тик тәкъва кешенең ташландык хәлдә калуын, балаларының хәер сорашып йөрүен күрмәдем.
Тәкъва кеше әҗәткә һәрчак кызганмый бирер, аның балалары хәер-фатихалы булыр.
Явызлык эшләүдән саклан, яхшылык кыл, шулчак гомер бакый имин яшәрсең.
Чөнки Раббы гаделлек сөя, тугры бәндәләрен ташламый. Ул аларны мәңге имин яшәтер, ә яманнарның нәселен корытыр.
Тәкъвалар биләмәгә җир алырлар һәм шунда гомер бакый яшәрләр.
Тәкъва кешенең авызы хикмәт чәчәр, теле аның гадел сүз сөйләр.
Аллаһы кануны аның йөрәгендәдер, аяклары аның ялгышып таймас.
Яман кеше тәкъваны даими күзәтеп торыр, үтерер өчен, аны эзләп-сагалап йөрер.
Әмма Үз бәндәсен Раббы яман кулга бирмәячәк, мәхкәмәдә аны гаепләүгә юл куймаячак.
Раббыга сыен, Аның хак юлын тот! Ул сине югары күтәрер – мираска җир бирер; яманнарның һәлакәтен син үз күзләрең белән күрерсең.
Үз җирендә тамырларын тирәнгә җибәреп, ботакларын җәеп үскән агачтай кодрәтле, рәхимсез вә яман бер затны белә идем мин.
Озак та үтмәстән ул юкка чыкты, эзләп карасам да, таба алмадым.
Керсез күңелле адәмне күз уңында тот, саф күңелле кешегә игътибарыңны юнәлт, чөнки иминлек сөярнең киләчәге өметледер.
Әмма гөнаһ кылучылар барысы һәлак ителер, яманнарның киләчәге булмас.
Тәкъваларны коткаручы – Раббы Үзедер, авыр чорда Ул аларга хисар-кальга булыр;
ярдәмгә килер, коткарыр, яманнар кулыннан йолып алыр, азат итәр, чөнки алар – Раббыга сыенучылардыр.
Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын өчен әйтелгән.
И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине, ярсыган чагыңда газаплама!
Укларың тәнемә кадалды, авыр кулың өстемә ятты.
Ачу-ярсуыңнан тәнемдә сау җирем калмады, кылган гөнаһларымнан сөякләремнең саулыгы төкәнде.
Чөнки гөнаһларым башымнан ашкан, авыр йөк булып җилкәмә яткан.
Акылсызлыкларым аркасында тәнемдә яралар исләнеп эренли.
Бөкрәеп калдым, салынды башым, хәсрәт эчендә узадыр көннәрем.
Ут булып яна эчләрем, тәнемдә сау җирем калмады.
Хәлемне җуйдым, тәмам изелдем, йөрәк ачысыннан илерәмен.
И Хуҗа-Хаким, бөтен теләк-өметемне Син беләсең, көрсенүләрем Сиңа яшерен түгелдер.
Йөрәгем дөпелдәп тибә, егәрем тәмам төкәнде, күзләремнән нур качты.
Шеш-кутырларымнан куркып, дусларым качты, күршеләр дә яныма килмәстәй булды.
Җаныма каныкканнар тозак коралар, нияте явызлар миңа яныйлар, миңа каршы көн-төн хәйлә-мәкер уйлап яталар.
Ә мин, чукрак кеше кебек, берни ишетмим, телсез кеше кебек, авыз ачып сүз әйтмим.
Әнә шулай берни ишетмәгән, авыз ачып әйтер сүзе булмаган телсез-чукрак кешегә әйләндем.
Алай да, Раббым, бар өметемне Сиңа баглыйм! И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, Син миңа җавап бирерсең!
Дога кылдым мин: «Минем өстән көлеп сөенмәсеннәр, абынганымны күреп тәкәбберләнмәсеннәр!» – дидем.
Көчкә басып торам, газап-кайгыларым һәрчак күз алдымда.
Гаепләремне мин таныйм, икърар итәм, гөнаһларым өчен хәсрәт чигәм.
Әмма дошманнарым исән, алар көчле, сәбәпсезгә миңа нәфрәт саклаучылар күбәйгәннән-күбәя.
Яхшылыгыма алар явызлык белән җавап бирә, яхшылыкка омтылганым өчен, минем өскә яла яга.
Мине ташлый күрмә, и Раббым! И Аллам, миннән ераклашма!
Миңа ярдәмгә ашык, и Хуҗа-Хаким, Коткаручым минем!
Музыка җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе.
Үз-үземә сүз бирдем: «Юлымда адымымны сак атлаячакмын, телемне гөнаһтан саклаячакмын, каршымда яман кеше бар чагында, авызыма йозак эләчәкмен!» – дидем.
Мин шулай телсез калып ләм-мим дәшмәдем, әмма файдасы тимәде – хәсрәтем артты гына.
Эчемдә йөрәгемне ут алды, уйларыма ялкын капты. Шулчак, телем ачылып, әйттем:
«И Раббым, хәбәр бир миңа, әҗәлем кайчан, гомер көннәрем күпме калды, дөньялыкта хәятем кайчангача сузылыр?» – дидем.
Менә, Син миңа берничә карыш гомер үлчәп бирдең, Синең хозурыңда ул бер мизгел кебек. Аягында нык басып торса да, адәм гомере – исеп киткән җил кебектер.
Чынлыкта, кеше тонык бер шәүлә генә, ул бушка тырышыр-тырмашыр, мал җыяр, җыйган малы кемгә каласын белмәсә дә.
Инде, Раббым, миңа нәрсә көтәргә? Минем бар өметем Синдә генә!
Бөтен гөнаһларымны ярлыка минем, акылсыз бәндәләр рисваена дучар итмә!
Мин телсез булдым, авыз ачып сүз әйтмәдем, һәм моңа сәбәпче Син идең.
Йодрыгыңны миннән читкә юнәлт, йодрыгың көченнән мин бетеп барам.
Гөнаһ-языклары өчен җәза биреп, Син шулай кешеләргә сабак укытасың, кадерле әйберләрен көя урынына тапап бетерәсең; чыннан да, һәр адәми затның гомере – исеп киткән җил кебектер.
Догамны ишет, Раббым, аһ-зарыма колак сал, күз яшьләремне җавапсыз калдырма! Чөнки Синең хозурыңда мин бер гарибмен, ата-бабаларым кебек вакытлы бер мосафирмын.
Читкә ал миннән ачулы йөзеңне: дөньялыкны куеп киткәнче, бәхет татысам иде бер тагын.
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
Бар өметем Раббыда иде, һәм Ул, колак салып, фөрьядымны ишетте.
Мине үлем чокырыннан, баткаклык эченнән тартып чыгарды; аякларымны каты таш өстенә бастырды, аларга ныклык бирде.
Авызыма яңа бер җыр – Аллабызны данлаучы сүзләр салды. Аның шушы гамәлләрен күреп, күпләр куркуга калыр, ышанычларын Раббыга баглар.
Раббыга өметләнеп торганнар бәхетледер! Андый кеше тәкәббергә, ялганга иярүчегә йөз бирмәячәк.
И Раббы Аллам, күптер Синең могҗизаларың, безнең хакка корган ниятләрең! Сиңа тиңдәш берәү дә юк! Шуларны телгә алып сөйли башласаң, бихисаптыр алар Синдә.
Син миннән корбан, бүләкләр теләмәдең, гөнаһ йолу вә тулаем яндыру корбаны да таләп итмәдең; Син минем колакларымны ачтың.
Шулчак мин әйттем: «Менә, мин килдем, кулъязма төргәгендә минем хакта язылган, – дидем. –
И Аллам, Синең ихтыярыңны үтәргә телим, Синең Канун – йөрәгем түрендә».
Олуг җыенда мин Синең хаклыгың турында сөйләдем, телемне тыймадым – бу Сиңа мәгълүмдер, и Раббым!
Хаклыгыңны яшереп тотмадым, тугры-садыйк, Коткаручы булуыңны бәян иттем; мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакындагы хәбәрне олуг җыеннан йомып калмадым.
И Раббым, рәхим-шәфкатеңнән мине мәхрүм итмә, мәрхәмәтең вә тугрылыгың мине һаман саклап торсын!
Юкса бихисап бәла-казалар чолгап алды мине, гөнаһ эшләремнән күзләремне пәрдә сарды, башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде алар, йөрәгемнең хәле бетте.
Илтифат күрсәт, и Раббым, коткар мине! Ярдәмең белән ашык, и Раббым!
Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар, миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп, берсе калмый артка чигенсеннәр.
Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр, рисвай калып, хурлык ачысын татысыннар.
Ә Сиңа йөз тотучылар барысы куанышып күңел ачсыннар, «Раббы бөектер!» дип тәкрарласын коткарганың өчен Сине сөючеләр.
Мин исә бичара бер фәкыйрьмен – кайгыртсаң иде мине, и Хуҗа-Хаким! Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы! Соңгара күрмә, и Аллам!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
Юксыл-мескенне кайгыртучы бәхетледер! Казалы көнендә Раббы аны коткарып калыр,
саклар, яшәтер аны; ил-җирендә бәхетле булыр ул; Раббы аны дошманы иркенә бирмәс,
хасталы чагында аны карап-багар, савыктырып, түшәгеннән күтәрер.
Мин әйттем: «И Раббым, кызган мине, шифа бир, чөнки Синең алда мин гөнаһ кылдым».
Дошманнарым, ачы телләнеп, минем хакта: «Дөмегеп, кайчан исеме онытылыр?» – диләр.
Берәрсе мине күрергә дип килсә, ялган сөйли, күңелендә бозык уйлар җыя, аннан, урамга чыккач, гайбәт таратып йөри.
Миңа нәфрәт саклаучылар һәммәсе, үзара чыш-пыш килеп, миңа каршы мәкер коралар.
«Аның башына бер чир ябышкан, ятагыннан бүтән тора алмас!» – диләр.
Икмәгемне бүлешкән ышанычлы дустым да миңа каршы баш күтәрде.
Әмма Син, Раббым, кызганып, мине аякка бастыр, алардан үчне мин үзем алырмын.
Әгәренки дошманым өстен чыгып тантана итмәсә, шулчак, димәк, миннән разый икәнеңне белермен.
Гаепсез булганыма Син мине сакларсың, һәрчак күз алдыңда тотарсың.
Исраилнең Раббы Алласына әзәлдән мәңгелеккәчә мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин!
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.
Агым суларны эзләп ашкынган болан кебек, минем җаным да, и Раббым, Сиңа омтыла.
Минем җаным Сиңа – тере Аллаһыга сусап ашкына. Аллаһы хозурына кайчан килеп күренермен икән мин?
«Кайда соң синең Аллаң?» – дип, һәркөн мине йөдәткәндә, иртән вә кич күз яшьләрем булды миңа азык.
Исемә төшсә, йөрәгем сыкрый: мактау авазлары яңгыратып, бәйрәм иткән халык ташкынын әйдәп йөргән чакларым бар иде, алар белән бергә шөкраннар әйтеп, Аллаһының йортына кергәннәрем бар иде.
Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
Җаным өзгәләнә минем; Үрдүн елгасы башында, Хирмун тау тезмәсенең Мисгар өркәчендә Сине телгә алам, и Раббым!
Шарлавыкларың гөрелтесендә упкын упкынга аваз сала; Синең ул суларың, дулкыннарың шаулап узды минем өстән.
Көндезләрен Раббы миңа Үзенең мәрхәмәтен юллар, төннәремдә исә Аңа, хәятемнең Алласына, җыр җырлармын – догаларымны ирештерермен.
Кыяма, Аллама, әйтер сүзем шулдыр: «Ни өчен Син мине оныттың? Ни өчен дошман золымыннан хәсрәт чигеп йөрим икән?»
Алар: «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, мине кимсеткәндә, уалып таралгандай була сөякләрем.
Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
И Аллам, хакымны хакла! Денсез халык белән дәгъвамда мине якла, мәкерле, гаделсез бәндәләрдән арала!
Син бит, Аллам, минем хисар-кальгам. Ни өчен миннән йөз чөердең? Ни өчен дошман золымыннан мин хәсрәт чигәм?
Күндер миңа якты нурыңны вә хакыйкатеңне – юлымнан мине әйдәп барсыннар, изге тавыңа, Синең торагыңа, җитәкләп китерсеннәр мине.
Шунда мин мәзбәхең янына килермен, шатлык-бәхет чыганагыма – Аллама якынлашырмын, һәм Сиңа, Аллаһы, Аллам минем, гөслә уйнап рәхмәтләр укырмын!
Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.
И Аллаһы, ата-бабаларыбыз заманында, шул ерак көннәрдә, Син кылган эшләр хакында алар әйткәнне үз колагыбыз белән ишеттек без.
Син кулың көче илә чит халыкларны куып чыгаргансың, алар урынына аталарыбызны урнаштыргансың, ят халыкларны пыран-заран китереп, аталарыбызга җир биргәнсең.
Җир яулауда аларның кылычы катнашмаган, җиңүне аларга үз көчләре түгел, бәлки Синең уң кулың вә беләгең, йөз нурың китергән, чөнки Син аларны үз күреп яраткансың.
И Аллаһы, патшам минем! Ягъкуб балаларына Син җиңү бүләк итәсең!
Синең белән бергә дошманнарыбызны сөзеп ташлыйбыз, исемең ярдәмендә һөҗүмчеләрне аяк астына салып таптыйбыз.
Минем өметем ук-җәядә түгел, кылыч та мине азат итмәячәк,
дошманнардан безне коткаручы – Син, безгә нәфрәт саклаучыларны Син рисвай итәсең.
Аллабыз белән көн дә мактанабыз; Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр яудырырбыз!
Әмма хәзерге көндә Син безне ташладың, безне рисвайга калдырдың, инде гаскәребез белән бергә яуга чыкмыйсың.
Безне дошман каршысында кире чигендердең, мал-мөлкәтебезне безгә нәфрәтләнүчеләрдән талаттың.
Безне куй сарыкларыдай суемга бирдең, ят кавемнәр арасына чәчеп тараттың.
Халкыңны юк бәягә сатып җибәрдең, аны сатудан табыш алмадың.
Күршеләр мәсхәрәсенә калдырдың безне, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан мыскыл вә хурлыкка дучар иттең.
Чит-ят кавемнәр арасында безне баш чайкый-чайкый көлеп сөйләнә торган мәзәк кешеләр хәленә калдырдың.
Һәр көнне күз алдымда мыскыл-хурлау кабатлана, мәсхәрәләүче, кара ягучы сүзеннән, дошманның, үчленең күз карашыннан йөземә кызыл таплар бәреп чыга.
Болар барысы да безнең өскә ябырылган афәттер, гәрчә без Сине онытмасак һәм антыңа хыянәт итмәсәк тә.
Күңелебез кире чигенмәде Синнән, табаннарыбыз Синең юлдан тайпылмады.
Син исә безне издең-таптадың, чүл бүреләре җирендә караңгылык эченә олактырдың.
Әгәр Аллабызның исемен онытып, чит илаһларга кул сузган булсак,
Аллабыз моны игътибарсыз калдырыр идеме?! – Ул бит күңел серләрен белеп торучыдыр!
Синең юлдан йөргәнгә, көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп саныйлар.
Уян, Раббы! Ник Син йоклыйсың? Тор! Бөтенләйгә ташлама безне!
Нурлы йөзеңне ник бездән яшерәсең? Ник онытасың аяныч хәлебезне, җәбер-золымга дучар булуыбызны?
Без тузан-пычрак арасында ятабыз, бәдәнебез җиргә сыгылды.
Тор, Раббы, ярдәм ит безгә! Мәрхәмәтеңне күрсәт – безне азат ит!
Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Корах угылларының нәсыйхәте. Мәхәббәт җыры.
Күңелем түреннән гүзәл сүзләр ташый, патшага багышлыйм шигъри юлларны, оста кәтип каләмедәй булсын телем.
Адәм балаларының иң гүзәледер син; иреннәреңнән хикмәтле сүзләр агыла, чөнки Аллаһы сине мәңгегә мөбарәк кылган.
Әй кодрәт иясе, шөһрәтеңне вә мәһабәтлегеңне раслап, билбавыңа тагып куй кылычыңны.
Атыңа атланып, хакыйкать, күндәмлек вә гаделлек хакына җиңү яуларга чык, уң кулың синең гаҗәеп эшләр башкарсын!
Очлы укларың синең, и патша, дошманың йөрәгенә үтеп керер, барча кавемнәр синең аяк астыңда булыр.
Аллаһы биргән тәхетең мәңгелектер, хөкемдарлык таягың – гаделлек таягы ул!
Сөекледер сиңа тәкъвалык, нәфрәтледер сиңа яманлык. Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаң, ишләрең арасыннан бары сине өстен куйды – сөенеч мае белән майлады.
Бар киемеңнән хушбуй – мирра, сабур, кассия исе аңкып тора, фил сөяге белән җиһазланган сарайларыңда яңгыраган кыллар чыңы күңелеңне хушландыра.
Шәрәфле кунакларың арасында – патша кызлары; уң ягыңда – синең патшабикәң, аның өстендәге зиннәтләр – Офир алтыныдыр.
Тыңла, әй кыз бала! Колак сал һәм уйла! Халкыңны оныт, атаң өен оныт.
Патша синең гүзәллегең дәртендә, ул инде сиңа – хуҗа-әфәнде, алдында аның сәҗдә кыл.
Әй Сур кызы, халык арасыннан иң байлары сиңа бүләкләр китерер, илтифатыңны казанырга теләр.
Гүзәл патша кәләше сарай эчендә, ул алтын чигүле затлы киемнәрен кигән.
Шул бизәкле киемнәрдән аны патша янына алып керәләр, артыннан дус кызлары да ияргән.
Шат тавышлар эчендә, тантаналы төстә кертәләр аларны патша сараена.
Ата-бабаларың урынына, и патша, синең үз угылларың килер, илбашлары итеп куярсың син аларны бөтен җирең өстеннән.
Исемеңне буыннан-буынга ядка алырлык итәрмен, халыклар сиңа мәңге рәхмәтләр яудырыр!
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының җыры. «Аламот » көенә.
Аллаһы – безнең сыену урыны һәм көч-кодрәтебез, казалы чагыбызда ярдәм итүче.
Шуңа күрә курку әсәре юк бездә, җир айкалып тетрәсә дә, диңгезләр бәгыренә таулар убылып төшсә дә. Ургылып шауласын сулары, дулкыныннан таулар тетрәнсен – курку әсәре юк бездә.
Бер елга бардыр, аның сулары шатлык-сөенеч алып килә Аллаһы шәһәренә, Аллаһы Тәгаләнең мөкатдәс торагына.
Аллаһы – каланың үзәк уртасында: какшамас, нык торыр бу шәһәр, таң атуга Аллаһыдан ярдәмен алыр.
Халыклар шаулашыр, патшалыклар тетрәнер; Аллаһы Үз тавышын яңгыратыр да, җир йөзе эреп киткәндәй булыр.
Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада, Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!
Килегез, Раббының эшләрен күрегез, Ул вәйран иткән җир өстенә күз салыгыз!
Бар тарафта сугышларны туктата Ул, ук-җәя вә сөңгеләрне сындырып ата, сугыш арбаларын утка яга.
«Тынычланыгыз! Мин – Аллаһы, шуны аңлагыз! Җир йөзендә, халыклар арасында исемем бөек булыр!»
Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада, Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
Әй халыклар, кул чабыгыз! Шат авазлар белән Аллаһыны данлагыз!
Чөнки Раббы, Аллаһы Тәгаләбез, дәһшәтледер, бөтен җир йөзенең патшасыдыр!
Ул безгә халыкларны буйсындырды, аяк астыбызга кавемнәрне чүктерде,
сөеклесе Ягъкубның мактанычы булган мирас җире бүләк итте безгә.
Сөенечле авазлар, быргы тавышлары астында Раббы Алла биеккә ашты.
Җырлагыз! Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз! Патшабызга мәдхияләр җырлагыз!
Аллаһы – бөтен җир йөзенең патшасыдыр, гүзәл җырлар җырлагыз Аңа!
Аллаһы Үзенең изге тәхетендә утыра, шуннан торып халыкларга патшалык итә.
Чит кавем илбашлары Ибраһим Алласының халкы белән бергә тупланыр, чөнки Аллаһыныкыдыр җир йөзенең барча калканнары. Аллаһы бар нәрсәдән өстендер!
Корах угылларының җыр-мәдхиясе.
Раббы – олуг Зат! Бөек данлауга лаек Ул мөкатдәс тавында, Аллабыз шәһәрендә.
Гүзәл Сион тавы, Сапон тавы кебек, – бөтен җир йөзенең шатлыгы; шундадыр бөек патшаның шәһәре.
Шәһәрнең кальгаларында Аллаһы Үзен бөек яклаучы итеп танытты.
Менә, җир йөзенең патшалары, җыелып, шәһәргә һөҗүм итәргә килделәр.
Әмма аны күргәч, таң калып, каушап-аптырап, качу ягын эзли башладылар;
тулгак тоткан хатын кебек, тирән куркуга калдылар.
Син аларны, көнчыгыштан искән көчле җилләр Таршиш көймәләрен пыран-заран китергәндәй, туздырып ташладың.
Ишеткәннәребезне Күкләр Хуҗасы Раббының – Аллабызның шәһәрендә үз күзебез белән күрдек; бу шәһәрне Ул мәңгегә корган.
И Аллаһы, гыйбадәт йортың эчендә без Синең мәрхәмәтеңне искә алып уйланабыз.
Исемең кебек, и Аллаһы, Синең дан-шөһрәтең дә җир өстенең чикләренә кадәр таралган. Хаклык белән тулы Синең Уң кулың!
Синең хөкем-карарларыңнан Сион тавы да, Яһүдә калалары да шатлык-сөенечләр кичерсен!
Сион тирәли әйләнеп, манараларын санап чыгыгыз,
диварларына игътибар итегез, кальгаларын күзәтегез – киләчәк буыннарга сөйләр сүзегез булыр:
«Ошбу Аллаһы – безнең мәңгелек Аллабыз, гомер бакый безнең юл күрсәтүчебез!»
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
Әй халыклар, тыңлагыз! Колак салыгыз, җирдә яшәүчеләр –
гади кешеләр, асыл затлар, байлар, ярлылар да!
Телемнән хикмәтләр түгеләчәк, күңелдәге уйларым төшенү-аңлау бирәчәк.
Игътибарымны гыйбрәтле хикәяләргә юнәлтермен, гөслә уйнап, аларның серләрен ачармын.
Малларына ышанып яшәгән, байлыклары белән мактанучыларның гөнаһ эшләре мине төрле яктан сырып алганда – шундый афәтле көннәрдә – нигә әле миңа куркып калырга?!
Аллаһыга йолым хакы бирәм дисә дә, адәм баласы үз кардәшен үлемнән йола алмас.
Кеше җанының бәһасе ифрат кыйбаттыр: кабер якасына килеп басмас өчен, мәңге яшәү хокукына ия булыр өчен бирердәй нәрсәсе юк аның.
Мәгълүмдер һәр кешегә: зирәкләр дә вафат була, шулар кебек үк, наданнар, мәгънәсез кешеләр дә үлә, мал-мөлкәтләре чит кулларга кала.
Җир-суларына үз исемнәрен бирсәләр дә, буыннан-буынга күчеп барган кабер аларның мәңгелек йортына әйләнер.
Бәндә баласы никадәр мактаулы-хөрмәтле булса да, аның гомере дәвамлы түгел, үлемле хайван кебек гүр иясе булачак ул.
Ахмакларча үзенә ышанганнарның һәм шулар гамәлен хуплаганнарның язмышы шундыйдыр:
сарыклар сыман үлеләр дөньясына олагып, үлем булыр аларның көтүчесе; купшы йортларыннан еракта – үлеләр дөньясында череп бетәр аларның бәдәннәре; ә иртәгесен тәкъвалар алар каберенең туфрагын таптап йөрер.
Мине исә Аллаһы саклап калыр, җанымны үлем кулыннан коткарыр.
Берәве баеганнан-байый икән, баесын, өенең малы арта икән, арта бирсен – андыйларга син кызыкма:
гүренә ул үзе белән һичнәрсә ала алмас, җыйган малы да артыннан ияреп бармас.
Исән чакта гәрчә үзен бәхетле санаса да, уңышлары өчен кешеләрдән хуплау сүзе ишетсә дә,
ул барыбер яктылыктан мәңге мәхрүм ата-бабалары янына күчәчәк.
Бай булып та аңы җитмәүче кеше үлемле хайван кебек гүр иясе булачак.
Аллаларның Алласы, Раббы, сүз катып, кояш чыгышыннан алып баешына кадәр бөтен җир йөзенә аваз сала.
Тиңсез гүзәл Сион тавыннан Аллаһы нуры сирпелә.
Тынлыкны дер селкетеп килә Ул, алдында ярсулы ут өермәләре бөтерелә, әйләнә-тирәсендә көчле давыл уйный.
Үз халкын хөкем итәр өчен, күккә вә җиргә эндәшә Ул:
«Корбан өстендә Минем белән килешү беркеткән тугры бәндәләремне яныма җыеп китерегез!»
Күкләр Аның хак булуын игълан итә, чөнки хөкем чыгаручы – Аллаһы Үзедер!
«И халкым, тыңла! Мин сүз алам. И Исраил, сиңа каршы шаһитлык кылам! Мин – Аллаһы, синең Аллаң!
Шелтәм син китергән корбаннар өчен түгел: Миңа багышлап яндырган корбаннарың һәрчак күз алдымда.
Абзарыңнан ни бер үгез, көтүеңнән ни бер кәҗәгә мохтаҗ түгелмен.
Чөнки урман җәнлекләре барысы Минеке, меңләгән тауларда утлап йөри торган хайваннар да Минеке.
Таулардагы барча кошларны танып беләм Мин, басу-кыр җанварлары һәммәсе Минем карамакта.
Ачыксам да, Мин синнән сорамас идем, чөнки дөнья вә андагы бар нәрсә Минекедер.
Мин әллә бозау ите ашап, кәҗә каны эчәдер дисеңме?!
Син Аллага шөкран корбаны китер, Аллаһы Тәгалә каршында нәзерләреңне үтә.
Казалы көнеңдә чакыр Мине – Мин сине коткарырмын, һәм син Мине данларсың шунда!»
Ә яман бәндәгә Аллаһы болай ди: «Минем Канун кагыйдәләремне сөйләп йөрергә, Минем белән төзелгән килешүне телгә алырга синең ни хакың бар?!
Син бит үгет-нәсыйхәтемне нәфрәт белән кире кагасың, сүзләремне җилкәң аша читкә ыргытасың.
Юлыңда очраган һәр карак – иптәшеңә, зиначылар дустыңа әйләнә.
Явызлыкка авызыңны киң ачасың, телең алдау-йолдауга береккән.
Утырасың да туган кардәшеңне яманлыйсың, анаң углына кара яла ягасың.
Син боларны эшләгәндә, Мин дәшми тордым, һәм син Мине дә үзең кебек дип уйладың. Инде менә фаш итәм сине, гаебеңне йөзеңә карап әйтәм.
Әнә шуны истә тотыгыз, и Аллаһының барлыгын онытучылар! Юкса Мин сезне ботарлап ташлармын, һәм һичкем сезне коткара алмас.
Корбанлык итеп кем шөкраннар китерә, Мине данлаучы шулдыр; туры юлдан кем бара, Мин шуның Коткаручысы булырмын».
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Батшеба белән булганнан соң Давыт янына Натан пәйгамбәрнең килүенә нисбәтле мәдхия.
И Аллаһы, кызган мине! Олуг мәрхәмәтең, чиксез рәхим-шәфкатең хакына минем бозык эшләремне сызып ташла.
Юып төшер миннән гаепләремне, гөнаһларымнан арындыр, пакьлә мине.
Бозык эшләремне мин ачык беләм, гөнаһларым һәрвакыт күз алдымда.
Синең алда, фәкать Синең алда гөнаһлы мин, Синең алда явызлык кылдым. Гаепләү сүзләрең хаклыдыр, хөкемеңдә Син гаделдер.
Хактыр: бу дөньяга мин гаепле булып туганмын, ана карынында ук гөнаһлы булганмын.
Менә, бәндәләр күңелендәге хакыйкатьне сөюче Син; кальбемә минем зирәклек орлыгы салчы.
Һүссөп суларын бөрке – һәм мин чистарырмын, коендыр мине – кардан ак булырмын.
Шат, сөенечле авазлар ишеттер, Син зыян китергән сөякләрем янә рәхәт тойсын.
Йөзеңне читкә бор гөнаһларымнан, гаепләремне сызып ташла.
И Аллаһы, мине саф йөрәкле кыл, какшамас яңа рух хасил ит күңелемдә.
Хозурыңнан мине читкә тибәрмә, изге Рухыңнан мәхрүм итмә.
Коткарып сөендер мине кабат, күндәмлек рухын уят үземдә.
Шуннан бозыкларга юлыңны өйрәтермен, һәм гөнаһлылар Сиңа борылыр.
Коткар мине кан түкмәле гөнаһтан, и Аллаһы, коткаручы Аллаһы! Һәм телем шунда хаклыгыңа дан җырлар!
И Раббым! Авызымны ачык кыл, телем Сиңа мактау сүзләре юлласын.
Теләсәң, мин Сиңа корбан китерер идем, тик Син аны теләмисең, тулаем яндыру корбаннарыннан һушланмыйсың.
Аллаһы кабул итә торган корбан – түбәнчелекле рухтыр. Түбәнчелекле, күндәм йөрәкләрне Син кире какмассың, и Аллаһы!
Миһербаның белән Сионга игелек кыл, Иерусалим каласының диварларын торгыз!
Шулчакны Син тиешле корбаннардан – тулаем яндыру вә яндыру корбаннарыннан разый булырсың; шулчакны корбан итеп мәзбәхеңә үгезләр китерерләр.
Җырчылар җитәкчесенә. Эдоми Дүәг килеп: «Давыт – Әхимәликнең өендә!» – дип, Шаулга хәбәр биргәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре.
Әй син, кодрәтле адәм! Ник явызлыгың белән мактанасың? Аллаһының мәрхәмәте һәрчак минем белән, дип ник шапырынасың?
Телең, үткен пәке кебек, хәйлә-мәкергә остадыр, бәла-каза китерергә һаман әзер.
Син яхшылыктан бигрәк явызлыкны, хаклыктан бигрәк ялганны күбрәк сөясең.
Һәлакәт китерә торган сүзләрне яратасың, и ялган тел!
Әмма Аллаһы сине тәмам туздырып ташлар, чатырыңнан сөреп чыгарыр, терекләр җиреннән тамырың белән йолкып ыргытыр.
Шундый хәлне күреп, тәкъвалар куркуга төшәр; алар, синнән көлеп:
«Менә бу адәм Аллаһыны кальга дип танымады, хисапсыз байлыгына өметләнде, кешеләрне кырып ныгый барды», – дип сөйләр.
Мин исә Аллаһы йортындагы яшелләнеп утырган зәйтүн агачы кебек; мин һәрчак Аллаһы мәрхәмәтенә сыгынамын.
Кылган эшләрең өчен, мин Сиңа рәхмәтләр яудырырмын. Тугрыларың алдында өметемне Синең исемгә баглармын, чөнки Син – игелек чыганагыдыр.
Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат » көенә. Давытның нәсыйхәт сүзләре.
Акылсызның күңел төбендә «Аллаһы юк!» дигән уй ятар. Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер, игелек кылучы һичкем юк.
Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип, Аллаһы күктән бәндәләренә күз салды.
Юк, һәммәсе юлдан язган, бозыклыкка бердәй баткан; игелек кылучы күренми, һичкем юк!
Икмәк кисәге йоткандай, халкымны йотучы, Аллаһыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?
Хактыр: курыкмас җирдән дәһшәтле курку алачак әле аларны, чөнки Аллаһы сиңа каршы баш күтәрүченең сөякләрен таратып ташлар; Аллаһы читкә тибәргәнне син мәсхәрәгә калдырырсың.
Килсен Исраилгә котылу Сионнан! Аллаһы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач, Ягъкуб токымы сөенәчәк, Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Зифлылар, килеп, Шаулга: «Давыт безнең якларда качып ята», – дигәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре.
И Аллаһы, исемең хакына коткар мине, кодрәтең белән акла мине!
И Аллаһы, догамны ишет, авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
Юкса читләр миңа каршы аякланды, залим бәндәләр, Аллаһыны санламаучылар, җаныма кул суза.
Хактыр: Аллаһы – минем ярдәмчем, Хуҗа-Хаким – минем таянычым.
Явызлыклары җәзасыз калмас дошманымның; тугрылыгыңны күрсәт – юк ит Син аларны!
Мин исә ихлас йөрәктән Сиңа корбаннар китерермен, исемеңә, и Раббым, рәхмәтләр укырмын, чөнки Син – игелек чыганагы.
Син мине бар бәлаләрдән коткардың, дошманнарым өстеннән мин тантана итәм.
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның нәсыйхәт сүзләре.
И Аллаһы, догама колак сал, ялваруларымнан яшеренмә!
Яхшылап тыңла мине, җавап бир! Дошманым тавышыннан, яман бәндәнең җәбер-золымыннан хафага калдым, хәсрәт эчендә интегеп яшим. Алар миңа нахак бәла ягалар, усалланып миңа каршы золым кылалар.
Эчемдә әрнеп-әрнеп сыза йөрәгем, яныйдыр миңа үлем дәһшәте.
Курку-тетрәнүләр, шомлы уйлар биләп алды минем җанымны.
Шулчак мин үз-үземә әйттем: «Күгәрченнекедәй канатларым булса, ерак-еракларга очып китәр идем дә, берәр аулак сахра җиргә төшеп, бар җил-давыллардан яшеренер һәм тынычланып калыр идем!» – дидем.
Туздыр үзләрен, и Хуҗа-Хаким, куешкан сүзләре таркалсын, чөнки шуны күрәм мин шәһәрдә: көчләү, гауга йөри көн-төн диварларда, җинаять вә афәт һәр җирдә;
һәлакәт хөкем сөрә шәһәр эчләрендә, золым белән ялган тулган урамнарга.
Мине дошман күргән кемсә хурласа, әле түзәр идем; миңа үчле берәү мәсхәрәләсә, аңардан кача алыр идем.
Әмма шундый булдың, әй син дә, үземдәй якын күргән ишем, сердәш дустым, ихлас әңгәмәдәшем, бергә Аллаһы йортына йөргән юлдашым.
Өйләре вә йөрәкләре явызлык тулы дошманнарны якаларыннан үлем эләктереп алсын, тереләй дөмексеннәр алар үлеләр дөньясына.
Мин исә Аллаһыга ялварып дәшәрмен, һәм Ул, Раббы, мине коткарыр.
Иртә-кичен, төшлектә дә инәлеп Аңа аһ-зарымны белдерермен; инәлү авазымны ишетер Ул,
миңа каршы аякланган дошманнарым исәпсез күп булса да, алардан җанымны саклап калыр.
Әзәлдән Үз тәхетендә утырган Аллаһы, фөрьядымны ишетеп, дошманнарны тар-мар итәр; юлларын үзгәртергә теләмәгәннәре, Аллаһыдан куркуны белмәгәннәре өчен булыр бу.
Әнә шулай дусларына кул озайтты, үз антына хыянәт итте ул.
Сөйләгән сүзләре майдай йомшак, балдай татлы булса да, күңелендә аның – дошманлык, теле аның – үткен кылычтыр.
Кайгы йөгеңне син Раббыга тапшыр, Ул сиңа таяныч булыр – тәкъва бәндәсенә егылырга ирек бирмәс.
Хәйлә-мәкер корып яшәгән, канга сусаган яман бәндәләрне Син, Аллаһы, үлем чокырына хөкем итәчәксең; гомер юлының яртысын да яши алмый гаип булсын алар! Мин исә тик Сиңа сыенамын!
Җырчылар җитәкчесенә: «Ерак имәнлектә күгәрчен» көенә. Давытның Гәт шәһәрендә пелештиләр кулына эләккәннән соң язган шигыре.
И Аллаһы, миһербанлык күрсәт! Чөнки мине кысалар-изәләр, көн дә миңа һөҗүм итәләр.
Дошманнарым мине һәркөн шулай кысрыклый; миңа каршы аякланучылар бик күбәйде, и Аллаһы Тәгалә!
Курыкканымда мин Сиңа сыенамын,
Аллаһының сүзен данлап, өметемне Аңа баглыйм. – Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!
Сөйләгән сүземнең мәгънәсен бозалар һәрчак, бөтен исәпләре – миңа явызлык эшләү.
Җыелышалар да, яшеренеп, минем адымнарымны күзәтәләр – шулай җанымны ауламак телиләр.
Җинаятьләре өчен җәзасыз калдырма аларны! Дәһшәтең белән, и Аллаһы, җиргә орып сал халыкларны!
Горбәттә газап чигүләрем Сиңа мәгълүмдер; күз яшем тулы касә Синең хозурыңда, һәр бөртеге дәфтәреңә язылган түгелме?!
Сиңа фөрьяд иткәндә, дошманнарым кире чигенәчәк; беләмен ки: Аллаһы минем яклы!
Аллаһының сүзен данлыймын! Раббының сүзен данлыймын!
Өметемне Аллаһыга баглыйм. – Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!
И Аллаһы! Сиңа әйткән нәзерләремне үтәрмен, рәхмәт бүләкләре китерермен.
Чөнки Син җанымны үлемнән коткардың, аякларымны абынмас кылдың. Инде мин, дөньяның яктысын күреп, Синең алдыңда йөрермен.
Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның, Шаулдан качып, мәгарәдә яшеренеп яткан чагында язган шигыре.
И Аллам, миһербанлык күрсәт! Бөтен җаным белән Сиңа сыгынамын, бәла-казалар узганчыга кадәр канатың күләгәсендә үземә урын табыйм.
Ялваруым – Аллаһы Тәгаләгә, миңа игелекләр кылучы Аллаһыга.
Күкләрдән әмерен күндереп, Ул мине коткарыр, мине йотарга теләүчеләрне хур итәр, миңа мәрхәмәтен вә тугрылыгын юллар.
Адәм итенә хирыс арысланнар арасында мин; ук-сөңгедәй очлы аларның тешләре, үткен кылыч кебек зәһәр телләре.
Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
Аягымнан эләктерергә ау-ятьмәләр корды алар – рухым сынды шунда. Чокыр казыдылар йөрер юлыма, тик үзләре барып төште шунда.
Йөрәгем нык минем, и Аллаһы, йөрәгем нык! Мин Сиңа җыр көйләрмен, мәдхияләр җырлармын!
Уян, әй йөрәгем! Уян, лирам вә гөсләм! Таңны мин уятыйм!
И Хуҗа, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
Чөнки мәрхәмәтең күкләргә кадәр, тугрылыгың болытларны иңли.
И Аллаһы, күкләрдән дә югары күтәрел! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре.
Әй сез, хөкемчеләр! Һәрчак гаделме сөйләгән сүзләрегез?! Дөресме кешеләрне хөкем итәсез?!
Күңелегез үк хаксыз эшкә тартым сезнең, кулларыгыз җәбер-золым чәчә җир йөзенә.
Тумыштан ук дөрес юлдан тайпыла яманнар, тумыштан ук алдаша ялган сөйләүчеләр.
Маһир әфсенләүчене ишетмәс өчен, колагын каплаган кара елан агуыдай зәһәрдер аларның агуы.
И Аллаһы, кырып ташла Син аларның авызындагы тешләрен, җимер теш казналарын ул арысланнарның!
Агып киткән су кебек юк булсыннар, уклары урталай сынсын җәя киергәндә.
Корып кипкән әкәм-төкәм сыман һәлак булсыннар, үле туган бала кебек, кояш йөзен күрмәсеннәр.
Учакка салыр өчен әзерләнгән, тик Аллаһы бөтереп җилгә очырган тигәнәк кебек булсыннар.
Үч алынганны күреп, тәкъва кеше сөенеч тояр, яманның канында аяк табаннарын чылатыр.
Шулчак кешеләр әйтерләр: «Тәкъва инсан әҗерсез калмас! Бардыр җир йөзендә хөкем итүче Аллаһы!» – диярләр.
Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре. Шаул, Давытны үтермәкче булып, аның йортын күзәтер өчен кешеләр җибәргән вакытка мөнәсәбәтле.
И Аллам, коткар мине дошманнарымнан, миңа каршы аякланучылардан азат ит!
Явызлык кылучылардан коткар мине, канга сусаучылар кулыннан йолып ал!
Юкса күр, Раббым: залим бәндәләр мине сагалый, үтерергә ниятләп, миңа каршы фетнә оештыра, гәрчә җинаять вә гөнаһ кылмасам да;
гаебем булмаса да, һөҗүм итәргә ашкына алар. Кузгал, миңа ярдәмеңне юлла, хәлемне күр!
Әй Күкләр Хуҗасы Раббы Алла, әй Исраил Алласы, уян! Халыкларның барчасын җәзага тарт! Явыз хыянәтчеләрнең берсен дә аяма!
Кичләрен алар әйләнеп кайтып, этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
Күр, нинди генә сүзләр ургылмый авызларыннан, телләре үткен кылыч кебек, «Кем ишетә безне?!» – дип уйлый алар.
Әмма Син, Раббы, алардан көләчәксең әле, мәсхәрәгә калдырачаксың әле халыкларны!
Көч-куәтем – Синдер, Сиңа сыгынамын, чөнки Аллаһы – минем ныгытмам!
Мәрхәмәт кылучы Аллаһы миңа ярдәмгә килер, дошманымның җиңелүен миңа Үзе күрсәтер.
Бу сабак халкым хәтереннән җуелмасын өчен, дошманнарны капыл үтермә. Син аларны кодрәтең белән таратып туздыр, күтәреп ор, и Хуҗа, и калканыбыз!
Аларның телләрендә гөнаһлы сүзләр, шуңа күрә тәкәбберлекләре алар өчен тозакка әйләнсен! Ләгънәт-каргышлары, сөйләгән ялганнары өчен,
Син аларны дәһшәтең белән кырып ташла – дөньяда эзләре калмаслык булсын! Шунда җир читенәчә хәбәр таралыр: Ягъкуб нәселе белән Аллаһы Үзе идарә итә.
Кичләрен алар әйләнеп кайтып, этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
Ашар өчен азык эзлиләр, туймасалар, шыңшырга тотыналар.
Мин исә кодрәтеңә җыр җырлармын! Иртә таңда сөенә-сөенә мәрхәмәтеңне данлармын! Син бит минем ныгытмам, афәт килгәндә, сыену урыным булдың.
Кодрәтем чыганагы – Синдер! Сиңа мәдхияләр җырлыймын! Аллаһы – минем ныгытмам, мәрхәмәт кылучы Аллаһы Ул!
Җырчылар җитәкчесенә: «Антлашу лаләсе» көенә. Давытның сабак булсын дип язган шигыре. Арам-Наһараимгә һәм Арам-Собага каршы Давыт алып барган сугыштан кайтып килгән Йоавның Тоз үзәнендә унике меңлек Эдом гаскәрен тар-мар итүенә мөнәсәбәтле.
И Аллаһы, Син бездән йөз чөердең, безне егып салдың. Син безгә ачулы идең, инде элекке хәлебезгә кайтар!
Җир йөзен дер селкеттең, ярдың Син; инде терелт аны, юкса ул һаман тибрәнмәктә.
Халкыңны каты сынауларга дучар иттең, ачы шәраб эчертеп иләсләндердең.
Ә Сине хөрмәтләүче бәндәләреңә, очкан уклардан саклансыннар дип, ишарә биреп әләмеңне күтәрдең.
Сөеклеләрең котылсын дисәң, уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!
Аллаһы, мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп, вәгъдә итте: «Шәкемне сөенә-сөенә бүләчәкмен, Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке, Эфраим – башыма кигән очлымым, Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
Мәаб – юынгыч табагым, Эдомга исә аяк киемемне ташлармын. Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»
Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр? Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
И Аллаһы, бездән ваз кичкән, гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә, юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез, дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
И Аллаһы, ялваруларымны ишет! Догаларыма колак сал!
Җирнең ерак почмагыннан эндәшәм Сиңа: күңелем хафа эчендәдер. Буй җитмәслек кыя башына менгер мине!
Чөнки Син – сыену урыны минем өчен, дошманнарым каршында ныклы кальга манарасы.
Чатырыңда гомер бакый яшәп, канатларың күләгәсендә сыену табарга телим мин.
Нәзер-ниязларымны Син ишеттең, и Аллаһы, Синең исемнән курыккан, аны хөрмәт иткәннәр белән рәттән миңа өлеш чыгардың.
Патшаның көннәренә тагын көннәр өстә, гомер елларын ерак буыннарга кадәр суз!
Аллаһы хозурында ул мәңге тәхетендә утырсын, мәрхәмәтең вә тугрылыгың белән сакла аны.
Мин исә, исемеңне тәкрарлап, Сиңа мәңге мәдхияләр җырлармын, биргән нәзер-ниязларымны көннән-көнгә үтәрмен.
Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе.
Җанымның тынычлыгы бары Аллаһыда, котылу миңа Аңардан килә.
Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам, һәм мин һичкайчан какшамам.
Авыш диварны, кыйшайган койманы аударырга теләгәндәй, кешегә каныгуыгыз кайчангача дәвам итәр икән?
Сез адәм углын югарыдан түбән тәгәрәтмәкче һәм алдашудан ләззәт табасыз; телегездә хәерхаһ сүзләр булса да, күңелегездән кешегә ләгънәт укыйсыз.
Тынычлыкны мин Аллаһыда эзлим, чөнки бар өметем Аңа баглыдыр.
Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам, һәм мин һичкайчан какшамам.
Аллаһыдандыр котылуым да, дан-шөһрәтем дә, минем өчен Ул – ныклы Кыяташ, сыену урыны.
И халкым, һәрчак Аллаһыга өмет багла, күңел серләреңне бары Аңа түк! Чөнки Аллаһы – безнең сыену урыныдыр.
Адәм баласы – бер сулаган һава, рәшә сыман гына: барысын бергә үлчәүгә куйсаң, буш куыктан җиңелрәк булырлар.
Көч кулланып мал җыярмын, талап баермын, дип бушка хыялланма! Мал-мөлкәтең арта калса, күңелеңне аңа салма!
Аллаһы бер тапкыр әйтте, тагын бер әйтте, һәм мин моны ишеттем: көч-кодрәт – Алланыкыдыр,
мәрхәмәт тә Аның иркеңдә. Син, Хуҗа-Хаким, эшенә күрә һәркемгә әҗерен бирәсең.
Давытның Яһүдә чүлендә әйткән мәдхиясе.
И Аллаһы, Син – минем Аллам! Мин Сиңа ашкынамын! Сусыз, коры, кипшергән сахрада интеккәндәй, Сиңа сусап, Сине юксынып зарыгадыр җаным-тәнем.
Мөкатдәс ханәңдә күрдем мин Сине – Синең көч-кодрәтеңне, дан-шөһрәтеңне.
Синең мәрхәмәтең дөньяда яшәүдән кадерлерәк – телем Сине зурлаудан туктамас!
Гомерем беткәнче, Сиңа мактау-шөкерләр юллармын, исемеңне зекер кылып, кулымны күкләргә сузармын.
Ятагымда Сине искә төшерәм мин, төннәрендә Сине уйлап ятам – затлы ризыктан авыз иткәндәй була җаным, сөенә-сөенә Сине данлый телем.
Чөнки Син – минем яклаучым; канатларың күләгәсендә сөенеп яшимен мин.
Минем җаным Сиңа сарыладыр, Синең уң кулың мине нык тота.
Мине юк итәр өчен, җаныма каныгучылар үлеләр дөньясына олагып һәлак булсыннар!
Башлары кыелсын кылыч көченнән, җим-табыш булсыннар чүл бүреләренә!
Патша өчен Аллаһы куаныч чыганагы булсын! Аллаһы белән ант иткәннәр Аны данга күмсен, ялган таратучыларның исә авызы томалансын!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
И Аллаһы, догамның ялвару авазларын ишет, дошманнар дәһшәтеннән гомеремне саклап кал!
Явыз бәндәләрнең мәкерле ниятеннән, яманнар өереннән яшер мине!
Алар телләрен кылычтай үткерлиләр, агулы сүзләрен уктай төбиләр.
Курыкмастан, шулай һич көтмәгәндә гаебе юк кешегә яшеренеп аталар.
Бер-берсен явыз эшләргә этәрәләр, яшерен ау-ятьмә куярга сүз куешалар, «Моны кем күрсен?!» дип уйлыйлар.
Гаделсезлек кылырга җыенып: «Корган хәйләбез шәп!» – диләр. Чыннан да, адәмнең күңелендә, аның йөрәгендә нәрсә ятканын белерлек түгел.
Әмма Аллаһы аларга Үзе башлап ук атар, аларны җәрәхәтләр кинәттән.
Усал телләреннән үзләренә үк зыян килер, ә моны күргән кешеләр мыскыллап башын чайкар.
Бөтен адәм заты куркып калыр – Аллаһының эшләрен игълан итәр, Ул кылган гамәлләрнең асылына төшенер.
Тәкъва кеше, Раббыга сыенып, сөенеч табар, барча саф йөрәкләр Аны данлар.
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе.
И Аллаһы, Сион тавында яңгыраган мактау сүзләре – Сиңадыр; әйткән нәзерләребез Синең алда үтәлсен!
Син – дога сүзләрен ишетүчедер! Бар кеше Синең каршыңа килер.
Гөнаһ эшләрем хәттин ашты, әмма Синдер безнең гөнаһларны ярлыкаучы.
Бәхетледер фәкать шул кеше, кайсын Син, сайлап, Үз хозурыңа якынайтасың – ишегалларыңда яшәтәсең. Йортыңның – мөкатдәс ханәңнең игелекләрен безгә насыйп итсәң иде.
И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз! Дәһшәтле эшләрең белән Син безгә җавап бирәсең – коткарасың безне. Җир йөзенең төрле почмагында, ерак диңгез артларында яшәүчеләрнең бар өмете фәкать Синдәдер.
Көч-кодрәтең белән билеңне буып, Син тауларны үрә торгыздың.
Диңгезләр гөрелтесен, дулкыннар шавын, халыклар фетнәсен бастыручы – Син ул!
Дөньяның кырый-чикләрендә яшәүчеләр Синең илаһи галәмәтләреңне күреп курку кичерер, көнчыгыш тарафтан көнбатышкача халыклар Сиңа сөенечле җырларын җырлар.
Син, җирне кайгыртып, аның сусавын басасың, бәрәкәтен арттырасың – Аллаһының дәрьясы суга мулдыр; игеннәрне үстерергә җирне әзерләп куясың:
буразна араларына су агызасың, туфракның кантарларын тигезлисең, яңгыр сулары белән җирне йомшартып, үсентеләргә фатихаңны бирәсең.
Елны шулай бай уңыш белән төгәллисең: эзең төшкән һәр җирдә муллык ташып тора,
сахрадагы көтүлекләр яшеллеккә күмелә, калкулыклар сөенечкә төренә,
утлап йөргән терлек белән болыннар чуарлана, үзәннәр иген белән каплана – тирә-якта бөтен нәрсә тантана итә, җыр суза.
Шатланышып Аллаһыны мактагыз, әй бөтен җир йөзе әһелләре!
Аның исемен данлап җырлагыз, шөһрәтенә мактау яудырыгыз!
Әйтегез Аллаһыга: «Кылган гамәлләрең никадәр дәһшәтле! Көч-кодрәтеңнең чиге юк! Каршыңда дошманнарың тез чүгә, – диегез. –
Бөтен җир йөзе Сиңа сәҗдә кыла, Сиңа, Синең исемгә мәдхияләр җырлый».
Әй, килегез, Аллаһының гамәлләрен күрегез, нинди дәһшәтле эшләр башкарды Ул адәм угыллары күз алдында:
диңгезне коры җиргә әверелдерде – елганы халык җәяүләп кичте; Аның алдында куаныштык без шунда!
Кодрәте белән Ул мәңге хакимлек итә, үткер күз карашы халыкларны күзәтеп тора – фетнәчеләр баш калкытырга кузгалмасыннар да!
Әй халыклар, Аллабызга мактау-шөкерләр юллагыз, мактау сүзләрегез яңгырап торсын!
Ул гомеребезне саклап калды, аягыбызга таеп китәргә бирмәде.
Син безне сынадың, и Аллаһы, көмешне чистарткан кебек эретеп сынадың.
Безне ау ятьмәләренә керттең, җилкәбезгә авыр йөкләр күтәрттең,
адәми затны баш өстебезгә менгердең, безне утлар, сулар аша уздырдың, әмма соңра безне иреккә чыгардың.
Корбаннар яндырырга йортыңа килермен, казалы чагымда иреннәремнән түгелгән, телемнән төшкән нәзерләремне Синең алда үтәрмен;
корбанлыкка тук-симез мал, үгез бозау, кәҗә тәкәсе китерермен, кучкар маен көйрәтермен.
Әй сезләр, Аллаһыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүчеләр, тыңлагыз! Аллаһының минем хакка кылган изге эшләрен бәян итәмен.
Үз авызым белән чакырып дәштем мин Аңа, телемнән Аны күкләргә күтәреп мактадым.
Күңелемдә берәр яман уй саклаган булсам, Раббы минем ялваруымны ишетер идеме соң?!
Әмма Аллаһы мине ишетте, догам авазларына колак салды.
Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын! – Ул минем догамны кире какмады, мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде.
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Җыр-мәдхия.
И Аллаһы, миһербанлы бул безгә, мөбарәк фатихаңны юлла, йөз нурың белән балкыт безне!
Җир йөзендә хак юлың мәгълүм булсын, бар халыкларга Коткаручы икәнең беленсен.
И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын, бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
Кавемнәр куанышсын, сөенсен, чөнки һәр кавемгә Синең хөкемең гаделдер, җир йөзендәге бар халыкка Син хак юл күрсәтәсең.
И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын, бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
Җир үзенең җимешен бирсен, Аллаһы, Аллабыз, безне мөбарәк кылсын!
Аллабыз безне фатихаласын! Дөньяның һәр тарафында Аңардан куркып, Аны хөрмәт итеп яшәсеннәр!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның җыр-мәдхиясе.
Калыксын Аллаһы, таралсын дошманнары, Аңа нәфрәтлеләр качсын хозурыннан!
Томан таралган кебек таралсын һәммәсе! Ут каршында эреп аккан балавыз кебек, Аллаһы карашыннан эреп юк булсын яман бәндәләр!
Ә тәкъвалар куаныч тапсыннар, сөенү шатлыгы татысыннар Аллаһы алдында, куанышып күңел ачсыннар!
Аллаһыга дан җырлагыз, исеменә мәдхияләр көйләгез, болытлар өстендә гизүчене олуглагыз! Раббы Аның исеме – тантана итегез Аның каршында!
Аллаһы – үксезләрнең атасы, тол хатыннарның яклаучысы. Ул Үзенең изге ханәсендә утыра.
Аллаһы ялгызакларны йорт-гаиләле итә, тоткыннарны арындырып иреккә чыгара, ә гыйсъянчылар эссе чүлдә кала бирә.
И Аллаһы, Үз халкыңны әйдәп барганда, чүл аркылы чыкканыңда,
Синең алда, и Синай Алласы, и Исраил Алласы, җир йөзе тетрәнеп чайкалды, күкләрдән җиргә сулар түгелде.
Үз биләмәңә Син мул яңгырлар яудырдың, кысыр калган чагында аңа көч-дәрман өстәдең, и Аллаһы;
халкың шунда төпләнеп-җирләште. Фәкыйрьләргә Син, и Аллаһы, шулай игелек күрсәттең.
Хуҗа-Хаким боерык бирде, һәм хатын-кыз җәмәгате йөгереп сөенче таратты:
«Дошман гаскәрләре кача, патшалары белән бергә кача! Хатыннар үз йортларында ганимәт малы бүлә:
көмеш канатлы, алтын каурыйлы күгәрчен сыннары бүлешәләр. Сугыш барган көнне ни өчен кайберләрегез утардагы сарыклыр янында калды?»
Күкләр Хуҗасы патшаларны куганда, Салмон тавына кар яуды.
Әй мәһабәт тау – Башан тавы, өркәч-өркәч таулы Башан!
Нигә әле син, әй күп түбәле тау, Аллаһы тавына, Ул яшәгән тауга көнләшеп карыйсың? Хактыр: Раббы шунда мәңге яшәячәк!
Аллаһының сугыш арбалары меңләптер, меңнәрчә меңнәр белән санала алар. Хуҗа-Хаким Синай тавыннан Үзенең изге ханәсенә килеп урнашты.
И Раббы Алла, Син, әсирләрне ияртеп, биеклеккә күтәрелдең, хәтта Сиңа каршы булганнардан бүләк-һәдияләр кабул иттең.
Мактау-шөкерләр яусын Хуҗа-Хакимгә! Ул һәркөнне безнең авырлыкларны күтәрә, Аллаһы – безнең Коткаручыбыз!
Безнең Аллабыз – котылу алып килүче Аллаһы! Үлемнән котылу бары Хуҗа-Раббы ихтыярындадыр.
Аллаһы Үз дошманнарының башына җитәчәк, гөнаһ юлында йөргәннәрнең түбә чәчен йолкып ташлаячак.
Раббы: «Дошманнарны Башаннан кире кайтарачакмын, диңгез төпләреннән тартып чыгарачакмын!
Аягыңны шулар канына батырырсың, этләреңә дошман канын ялатырсың», – диде.
И Аллам, и патшам! Һәркемнең күз алдындадыр Синең, Аллаһы, изге ханәгә тантаналы аяк басуың:
алдан – җырчылар, арттан – кыллы уен коралларында уйнаучылар, уртада шөлдерле барабан каккан яшь кызлар атлады.
Әй сезләр, Исраил нәселе варислары, җәмәгать җыеннарында Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Әнә, алдан иң кече Беньямин ыругы атлый, артыннан – күп санлы Яһүдә илбашлары, шулай ук Зәбулун вә Нәптали илбашлары бара.
Аллаһы сезләрне көч-гайрәт белән өлешләгән. Үз көчеңне, и Аллаһы, элеккечә безгә гамәлдә күрсәт!
Иерусалимдәге йортыңны хөрмәтләп, патшалар Сиңа бүләк-һәдияләр китерер.
Камышлык ерткычын – Мисырны, үгезләре белән бергә бозауларны – чит халыкларны тез чүктер! Ясак түләтергә теләүчеләрне изеп тапта, сугышырга ашкынган халыкларны куып тарат!
Мисырдан бүләкләр күтәреп илчеләр килер, хәбәшиләр, и Аллаһы, Сиңа һәдияләр китерергә ашыгыр.
Әй җир йөзенең патшалыклары, Аллаһыга дан җырлагыз, Хуҗа-Хакимгә мәдхияләр җырлагыз!
Ул, борынгы күкләр киңлеген гизеп, әнә Үзенең көр тавышын яңгырата.
Аллаһының көч-кодрәтен игълан итегез! Аның галилеге Исраил өстендәдер, көч-кодрәте болытлар өстендә!
И Аллаһы, мөкатдәс урыныңда дәһшәтледер Син! Исраил Алласы Үз халкына көч-куәт биреп тора. Аллаһыга мактау-шөкерләр яусын!
Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Давытның мәдхиясе.
И Аллаһы, коткар мине! Сулар муеныма хәтле җитте.
Мин тирән сазлыкка кереп баттым, аягыма басар җир юк. Тирән суларга юлыктым, агымы бөтереп алып китә.
Ялвару-инәлүләремнән хәлем төкәнде, тамагым корып кипте; Аллаһының килүен көтеп, күзләремнең нуры сүнде.
Нахактан миңа ачу тотучылар башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде; сәбәпсезгә эзәрлекләүче дошманнарым чиктән ашты, мин алмаганны алар миннән таләп итәләр.
И Аллаһы, минем акылсыз эшләремне Син беләсең, гөнаһларым Синнән яшерен түгел.
И Хаким, и Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа өмет баглаучылар минем аркада оятка калмасын! И Исраил Алласы, Сиңа йөз тотканнар хурлык кичермәсен!
Чөнки мин, Синең хакыңны яклаганга, хәкарәтләр күрәм, шулардан йөземне хурлык каплады.
Кардәшләрем, үз анамның угыллары өчен мин чит-ят бер кешегә әверелдем.
Чөнки йортың өчен җан атып көям мин, Сине хурлаучыларның хурлау ачысын үз өстемә алам.
Башымны кече итеп ураза тотсам, бу да миңа гаеп санала.
Таза киемемне салып, тупас тукымага төренсәм, көлкегә күтәрәләр.
Капка мәйданына җыелышып утыручылар барысы минем хакта гайбәт чәйни, шәраб эчүчеләр, такмаклар әйтеп, мине хурлый.
Әмма минем догам бары Сиңа, и Раббым! Мәгъкуль чагыңда, и Аллам, чиксез мәрхәмәтең белән миңа җавап бир, тугрылыгыңны күрсәтеп коткар мине!
Мине баткаклыктан тартып чыгар, батып һәлак булуыма юл куйма! Нәфрәтле бәндәләрдән, тирән сулардан мине котылдыр, саклап кал!
Ургылып аккан сулар мине алып китмәсен, төпсез упкын, үзенә суырып алып, башымнан капламасын!
Җавап бир миңа, Раббым, чөнки мәрхәмәтең чиксездер. Олуг рәхим-шәфкатең белән миңа таба борыл!
Колыңнан йөзеңне яшермә, чөнки хафада мин. Тизрәк җавабыңны бир!
Якынай миңа, җанымны азат ит, дошманнарым коткысыннан йолып ал!
Мине ничек хурлауларын, мине ничек мәсхәрә итүләрен Син беләсең – миңа каныгучылар барысы да күз алдыңда.
Хәкарәтләр йөрәгемә күп җәрәхәт салды, хәлем тәмам төкәнде. Хәлемә керүчене көттем – булмады, юатучыны эзләдем – табылмады.
Ризык урынына миңа агу ашаттылар, сусаганда, серкә эчерттеләр.
Аш табыны алар өчен ау ятьмәсе, дуслары өчен тозак булсын!
Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар, гомер буена бөкрәеп калсыннар!
Ярсу-дәһшәт яңгырыңны өсләренә яудыр, каһәрең ялкыны аларны көйдерсен!
Торакларын шәрәләндер аларның, чатырларында терек җан калмасын!
Чөнки Синнән инде бер җәза алган кешеләрне алар һаман эзәрлекли бирәләр, Син яра ясаганнарга тагын да яра өстиләр.
Кылган гөнаһларын җыя бар, акланырлык нәрсә табылмасын үзләренә!
Тормыш китабыннан сызып ташла исемнәрен, тәкъвалар белән янәшә теркәлеп йөрмәсеннәр!
Мин исә бер фәкыйрьмен, җәфа чигәмен! И Аллаһы, коткарып, саклап кал мине!
Исемен телгә алып, Аллаһыга җырлар багышлармын, рәхмәтләр укып, бөеклеген данлармын.
Корбанлык үгездән, мөгезле-тояклы бозаудан артыграк һушландырыр Раббыны бу.
Мазлумнар моны күреп куанырлар. Әй Аллаһыга йөз тотканнар, күңелегезгә дәрт керсен!
Чөнки Раббы фәкыйрьләрнең догасын ишетә, тоткын халкын күз уңыннан төшерми.
Әй җир вә күкләр, диңгезләр вә андагы барлык җан ияләре, Аллаһыны данлагыз!
Чөнки Аллаһы Сионны азат итәчәк, Яһүдә калаларын яңадан торгызачак. Халык, шунда төпләнеп, илнең варислы хуҗаларына әвереләчәк.
Аллаһы колларының балалары әлеге җирне үзенә биләмәгә алачак, Аллаһы исемен сөйгәннәр шунда яшәячәк.
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Раббы Алла минем хакта онытмасын дип язылган.
И Аллам, коткар мине! Ярдәмең белән ашык, и Раббым!
Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар, миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп, берсе калмый артка чигенсеннәр.
Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр, рисвай калып, кире борылсыннар.
Ә барча Сиңа йөз тотучылар куанышып күңел ачсыннар, «Аллаһы бөектер!» дип тәкрарласын коткарганың өчен Сине сөючеләр.
Мин исә бичара бер фәкыйрьмен. И Аллам, ярдәмең белән ашык! Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы! Соңгара күрмә, и Раббым!
И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан!
Хаклыгың белән йолып ал, арала мине, колагыңны куеп тыңла, коткар!
Һәрчак сыеныр урыным – Кыяташым бул минем! Кыям, Ныгытмам булганга, Син мине коткарырга боер!
И Аллам, коткар мине яманнар, хаксызлар вә залимнәр кулыннан!
Чөнки минем бар өметем Синдә, и Хуҗа-Раббым; яшь чагымнан бирле сыгынганым бары Синдер!
Тумышымнан ук мин Сиңа таяндым; Син – мине ана карыныннан чыгаручы. Мактау сүзләрем һәрдаим Сиңадыр!
Бик күпләр өчен мин бер үрнәк булдым, чөнки минем ышанычлы сыену урыным Син идең.
Авызымнан Сиңа мактау-мәдехләрем өзелмәс, көннән-көнгә мәһабәтлегеңне данлармын.
Картлык көнемдә кире какма мине, көчләрем төкәнгәндә, мине ташлама!
Юкса дошманнарым миңа каршы мәкер коралар, җаныма каныгучылар үзара сүзләр куешып:
«Аллаһы аны ташлаган, коткарыр беркеме юк аның, эзәрлекләп эләктереп алыйк үзен!» – диләр.
И Аллаһы, миннән ераклашма! И Аллам, ярдәмең белән ашык!
Хур булып дөмексен дошманнарым, рисвай булсын миңа зыян салырга теләүчеләр!
Мин исә һәрчак Сиңа сыенырмын, Сиңа мактау өстенә мактаулар яудырырмын.
Синең хаклыгың турында сөйләрмен, көннең-көнендә мине ничек коткарганыңны игълан итәрмен, гәрчә барысын да санап бетерерлек түгелдер.
Мин Хуҗа-Раббының кодрәтле эшләрен хикәяләрмен, Аңа гына хас булган хаклыгын бәян итәрмен.
И Аллаһы, яшь чагымнан ук Син миңа остаз булдың, могҗизаларыңны мин хәзергәчә сөйләп йөрим.
Картаеп, чәчемә чал керсә дә, Син мине ташлама, и Аллаһы! Көч-кодрәтеңне мин киләсе буыннарга сөйләп аңлатканчы ташлама!
Хаклыгың, и Аллаһы, күкләрне иңли, кылган эшләрең бөектер! Сиңа тиң тагын кем бар, и Аллаһы?!
Син мине күп бәла-казаларга дучар итсәң дә, ахырдан янә яшәү дәрте кайтарырсың, тирән чокырдан тартып чыгарырсың,
мине югары күтәреп, җаныма юаныч бирерсең.
И Аллам, Исраилнең мөкатдәс Алласы! Мин Сиңа лирада уйнармын – тугрылыгыңа рәхмәтләр яудырырмын, гөслә кылларын чиертеп җырлармын.
Иреннәрем сөенәдер Сиңа җырлаганда, Син коткарган җаным сөенә.
Миңа зыян салырга теләүчеләр оятка калып хур булгач, телем көн саен Синең хаклыгың турында сөйләр.
И Аллаһы, гаделлек вә хаклык сыйфатыңны патшага – патшаның углына бүләк ит!
Ул Синең халкыңны хаклык белән, бичара мазлумнарыңны гаделлек белән идарә итсен.
Таулар халыкка – бәрәкәт, рәхәтлек, калкулыклар хаклык җиткерсен.
Патша илдәге мазлумнарның хакын хакласын, фәкыйрьләрнең угылларын коткарсын, залимнәрне исә тар-мар итсен.
Аның гомере, күктәге кояш вә ай гомередәй, буыннан-буынга дәвам итсен.
Яңа чабылган болын өстенә яуган яңгыр кебек, туфракны дымландырган көчле яңгыр кебек килсен патша.
Хакимлеге көннәрендә тәкъвалар чәчәк атсын, ай нуры сүрелгәнче, илдә иминлек, муллык-бәрәкәт хөкем сөрсен.
Хакимлеге җәелсен диңгездән-диңгезгәчә, Фырат елгасыннан җир йөзенең очларынача.
Чүлдәге кабиләләр тез чүксен каршысында, дошманнары тузан яласын җиргә ятып.
Таршиш вә утрау патшалары аңа ясак түләсен, Шеба вә Себа патшалары бүләкләр китерсен.
Барча патшалар сәҗдә кылсын каршысында, барча кавемнәр аңа коллык итсен.
Хактыр: ялварып-инәлеп торган фәкыйрьне, яклаучысы булмаган мазлумны коткарыр ул.
Юксыл-мескенгә, фәкыйрьгә мәрхәмәтле булыр, мохтаҗның тормышын саклап калыр,
җәбер-золымнан йолып алыр, чөнки алар кадерледер аның өчен.
Гомере озын булсын шундый патшаның! Хәзинәсенә Шеба алтыннары аксын! Аның хакына гел догалар кылып торсын халык, көннең-көнендә хәер-фатихада булсын!
Кырларда иген ишелеп уңсын, тау итәкләрендә башаклар чайкалып торсын – Ливан тавындагы кебек алар тук булсын; шәһәрләрдә халык даладагы үлән санынча бихисап булсын.
Патшаның исеме мәңге яшәсен, даны кояш гомередәй озын-озак булсын; исеме белән кавемнәр мөбарәк кылынсын, халыклар аны бәрәкәт иясе дип атасын.
Могҗизалы эшләрне тудыручы Раббы Аллага, Исраилнең Алласына мактау-шөкерләр яусын!
Шанлы исеме мәңге мөбарәк булсын, бөтен җир йөзенә Аның дан-шөһрәте җәелсен! Амин, амин!
Ишай углы Давытның догалары шушында тәмамлана.
Хактыр: Аллаһы Исраил халкына – күңеле саф кешеләргә игелекледер!
Минем чак кына аякларым сөрлекмичә, табаннарым таймыйча калган иде:
яманнарның муллыкта яшәвен күреп, мин ул тәкәббер кешеләргә көнләшеп карадым.
Алар көчле, егәрле, үлгәнче хаста күрмиләр.
Кешеләр эшендә гамь йөртмиләр, алар кебек иза чикмиләр.
Шунлыктан аларны, зиннәтле муенса сыман, тәкәбберлек, горурлык чолгап алган, дорфалык исә алар өчен өс киеме кебек.
Йөз-күзләрен май баскан аларның, йөрәкләре ахмак ниятләр белән тулы.
Мыскыллап, нәфрәт чәчеп сөйләшерләр, эреләнеп, кешегә янарлар,
күккә карап, дәгъва белдерерләр, буш сүз белән җир йөзен тутырырлар.
Халык та алар ягына авыша бара, сүзләрен су урынына эчә.
Әйтерләр яманнар: «Аллаһы каян белер икән?! Аллаһы Тәгалә ничек белер икән?!»
Менә шундый ул яман бәндәләр: байлыкларын арттырып, дөньяда ваемсыз яшиләр.
«Көн саен газап чигеп, һәр иртә җәза күреп, юкка гына йөрәгемне мин пакь тоттым һәм кулларымны, гаепсезмен дип, чисталап юдым».
Әгәр шулай уйлаган булсам, мин Синең халкың каршында хыянәтче булыр идем.
Бу хакта мин күп уйландым, әмма барыбер төшенә алмадым.
Аллаһының мөкатдәс ханәсенә кергәч кенә, яманнарны нәрсә көткәнен ачык аңладым.
Әйе! Тайгак юлга бастырасың Син аларны, һәлакәткә дучар итәсең.
Алар көтмәгәндә, кисәк кенә юк булалар, дәһшәт эчендәдер аларның азагы.
Уянгач онытылган төш кебек ул яманнар: Син кузгалуга, и Хуҗа-Хаким, алар күздән югалырлар.
Йөрәгем уттай янган, бөтен эчем әрнеп сызлаган
ул заманнарда миңа акыл җитмәгән; каршыңда мәхлук бер хайван кебек, белексез, аңсыз булганмын мин.
Алай да мин һәрвакыт Синең янәшәңдәдер, Син мине уң кулымнан җитәкләп йөртәсең;
үгет-нәсыйхәтләрең белән миңа туры юл күрсәтәсең, мине данлы киләчәккә алып барасың.
Синнән башка кемем бар минем күкләрдә?! Җир йөзендә дә миңа бүтән һичкем кирәкми!
Бәдәнем вә йөрәгем хәлсезләнеп калганда да, Аллаһы – йөрәгемнең ныклыгы, миңа насыйп ителгән гомерлек өлешем.
Хактыр: Синнән ераклашкан адәм һәлак булачак; Үзеңә хыянәт кылучыны Син юк итәчәксең.
Аллаһыга якын булу – минем өчен бәхет ул! Хуҗа-Раббы – минем сыену урыныдыр, мин Аның бар эшләрен бәян итәмен!
И Аллаһы, нигә Син безне бөтенләйгә ташлап киттең? Ни өчен утлавың сарыкларына ачу-каһәрең төште?
Борын заманнарда ук Үзең сайлап алган халыкны – Минем өлешем дип йолып алган кавемеңне, торакханәм дип тәгаенләгән Сион тавын да хәтереңә төшер!
Адымнарыңны коточкыч хәрабәләр тарафына юнәлт, дошманнарның изге җирдә бар нәрсәне җимерүен күр.
Син безнең белән очрашкан урында бүген алар ырылдый, һәр җирдә үз әләмнәрен элеп чыктылар.
Агач ботагы чапкандай, балталарын күтәреп, ватып-җимереп йөриләр,
айбалта вә чапкычлары белән дивардагы нәкышләрне чапкалыйлар.
Изге йортыңны ут төртеп яндырдылар, иштеләр, исемеңне йөрткән урынны нәҗесләделәр.
Күңелләреннән: «Барысын җимерик!» – дип әйтеп, Аллаһының илдәге барча гыйбадәтханәләрен көлгә әйләндерделәр.
Без инде билге-галәмәтләр күрмибез, пәйгамбәрләр дә калмады; кайчангача дәвам итәр бу хәл – беркем белми.
И Аллаһы, кайчанга кадәр барыр бу хурлык? Исемеңне дошман мәңге шулай мәсхәрәләрме?
Ни өчен кулыңны кире алдың? Чыгар уң кулыңны куеныңнан, юк ит шуларны!
Син, Аллаһы, – борынгыдан минем патшам, илебезгә котылу алып килүче.
Кодрәтең белән Син диңгезне урталай ярдың, сулардагы аждаһаларның башларын кыйдың.
Ливьятанның башын чабып өздең, гәүдәсен чүл ерткычларына азык итеп бирдең.
Чишмә суларына, инешләргә Син юл ярдың, ташкын сулы елгаларны исә корыттың.
Көн Синекедер, төн дә Синеке, ай вә кояшны күккә Син урнаштырдың.
Җир йөзенең барлык чикләрен билгеләдең, җәй вә кышны Син гамәлгә керттең.
Исеңдә тот, Раббы: дошман Сине хурлавын дәвам итә, акылсызлар исемеңне мәсхәрәли.
Ерткычлардан харап иттермә күгәрченеңне, беркайчан онытма хәлен мескен колларыңның.
Безнең белән төзегән килешүгә күз сал, юкса илнең караңгы почмакларында җәбер-золым хөкем сөрә.
Мазлум бәндәң үз иңенә хурлык йөге төяп кайтмасын, фәкыйрь-юксыл исемеңне данласын.
Күтәрел, Раббы, хакыңны якла, мәгънәсез бәндәләрнең Сине мәсхәрә итүләрен исеңнән чыгарма!
Сиңа каршы баш калкыткан дошманыңның сөрәнләп кычкыруын, һич тынып тормаган шау-шуын игътибарсыз калдырма!
Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Асафның җыр-мәдхиясе.
И Аллаһы, без Сиңа рәхмәтләр укыйбыз, шөкраннар кылабыз, исемеңне телдән төшермибез, могҗизаларың хакында сөйлибез.
Аллаһы әйтте: «Билгеләнгән вакыт җиткәч, гадел хөкемемне чыгарырмын!
Җир һәм анда яшәүчеләр тетрәп торганда, җирнең терәк баганаларын ныгытучы Миндер!» – диде.
Тәкәбберләргә мин: «Артык эрәймәгез!» – дидем; яманнарны: «Мөгезләрегезне чөймәгез,
күкләргә кадәр күтәрмәгез, һавалы сүзләр куертмагыз!» – дип кисәттем.
Абруй-дәрәҗә инсаннарга көнчыгыштан да, көнбатыштан да, чүл тарафыннан да килмәс.
Бердәнбер Хөкемче – Аллаһыдыр: Ул түбән төшерүче дә, югары күтәрүче дә.
Раббы кулында мөлдерәмә касә, касәдә тәмләткечләр салынган куәтле шәраб күбекләнеп тора; җир йөзенең барлык яман бәндәләре шул касәдән Раббы салып биргән ачы шәрабны төбенә кадәр эчәргә мәҗбүр булыр.
Мин исә мәңге Ягъкуб Алласы хакында сөйләрмен, Аңа мәдхияләр җырлармын!
«Яманнарның куәтен сындырырмын, ә тәкъва кешегә көч-гайрәт өстәрмен! » – ди Аллаһы.
Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Асафның җыр-мәдхиясе.
Яһүдә илендә Аллаһы мәшһүрдер, Исраилдә Аның исеме мәгърурдыр.
Торак урыны Аның Салимдә, яшәгән җире Сионда.
Шунда сугыш коралларын – яшендәй укларны, кылыч-калканнарны сындырды Ул.
И Аллаһы, Синнән яктылык бөркелә, киек тулы таулардан да бөегрәк Син!
Гаярь сугышчылар ганимәтсез калдылар, үлем йокысына талдылар, берсе-бер кулын күтәрергә дә өлгермәде.
И Ягъкуб Алласы! Синең дәһшәтле тавышыңнан сугыш арбаларын йөртүчеләр, атлары белән бергә егылып, мәңгегә тынып калдылар.
Чыннан да, дәһшәтле Син! Ачулы чагыңда Сиңа кем каршы тора алсын?!
И Аллаһы, хөкемне күкләрдән Син ирештердең; мазлумнарның хакын яклап Син тотынгач, бөтен җир йөзе сагаеп-тынып калды.
Хәтта инсаннарның ярсуы да Сиңа дан китерер – актык ярсуларын аларның Син басарсың.
Нәзер-ниязлар әйтегез Раббы Аллагызга, адарынганны җиренә җиткереп үтәгез! Бүләкләр китерсен Дәһшәт иясенә Аның тирә-ягындагы барлык кешеләр!
Илбашларының рухын-ихтыярын Үзенә буйсындыручы, җир йөзенең патшаларын куркуга салучы Ул.
Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Асафның мәдхиясе.
Инәлү авазымны мин Аллаһыга юнәлтәмен, мине ишетсен дип, Аңа ялварып дәшәмен.
Кайгылы көндә мин Хуҗа-Хакимне эзлим, җаныма юаныч таба алмыйча, кулымны күккә сузып, төннәр уздырам.
Рухым зәгыйфьләнгәндә, ыңгырашып, Аллаһыны искә алам, Аның хакында уйланам.
Син миңа күз йомарга ирек бирмисең, җан газабыннан сүз әйтергә телем бәйләнә.
Узып киткән ерак еллар, борынгы заманнар турында уйланам.
Төнге җырларымны искә төшерәм, үз-үзем белән сөйләшәм, күңелемдәге сорауларга җавап эзлим:
«Хуҗа-Хаким безне бөтенләйгә ташлап киттеме? Якты йөзен безгә бүтән ачмасмы?
Мәрхәмәтен башка күрсәтергә теләмәсме? Вәгъдәләрен инде тормышка ашырмасмы?
Миһербанлыгын оныттымы? Рәхим-шәфкатен ачудан йомып калдымы?»
Шуннан соң мин эчемнән әйттем: «Аллаһы Тәгалә инде уң кулын элеккечә эшкә җикми, минем өчен бу – иң зур хәсрәт», – дидем.
Мин Раббының эш-гамәлләрен истән чыгармам. Әйе, борынгыда эшләгән могҗизаларыңны хәтердә саклармын,
Синең барлык эшләреңне аңларга тырышырмын, бөек гамәлләрең турында уйланырмын!
И Аллаһы, юлың изгедер! Аллаһыдай бөек тагын нинди илаһ бар?!
Могҗизалар тудырган, халыклар арасында кодрәтен таныткан Аллаһы Син!
Син көчле беләгең белән Үз халкыңны – Ягъкуб вә Йосыф угылларын коткардың.
Сине күргәч, и Аллаһы, су дәрьялары шөбһәләнеп чайкалды; Сине күргәч, диңгез төпләре кайнап ташыды.
Болытлар үзенең суларын бушатты, күкләр гөмбер-гөмбер күкрәде, төрле тарафка Синең утлы укларың очты.
Күк эче гөрелтең белән тулды, яшеннәр галәмне балкытты, җир өсте калтырап тетрәнде.
Синең юлың диңгез аша узды, тирән суларны ерып үтте – эзләрең күренмәслек иде.
Халкыңны Син Муса вә Һарун куллары белән көтү кебек алга әйдәп бардың.
И халкым, тыңла үгет-нәсыйхәтемне, авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
Авыз ачамын сөйләргә гыйбрәтле хикәяләрне, үткәннең серләрен ачып бирәмен.
Безгә ул турыда ата-бабаларыбыз сөйләде – алардан ишетеп белдек.
Угыл-оныкларыбыздан яшермик, Раббының данын, кодрәтен, Ул тудырган могҗизаларны киләсе буыннарга да белгертик.
Раббы Үз күрсәтмәләрен Ягъкуб нәселенә күндергән, Исраилгә Канун биргән; шуларны өйрәтсен диеп балаларына безнең ата-бабаларга әмер иткән,
ягъни моны белсен диеп киләчәк буыннар – әле дөньяга килмәгән токымнар һәм шулардан туачак угыллар;
Аллаһыдан өмет өзмәсеннәр, Аның кылган эшләрен онытмасыннар, боерыкларын төгәл үтәсеннәр диеп;
йөрәкләре белән Аллаһыга тугры булмаган, рухлары белән Аңа берекмәгән, кире-фетнәчел ата-бабаларына охшап китмәсеннәр диеп.
Әнә, җәя-ук белән коралланган Эфраим угыллары, сугыш барган көнне кире чигенеп, арка күрсәткәннәр.
Чөнки алар Аллаһы белән килешүне бозганнар, Аның Кануны буенча яшәүдән ваз кичкәннәр;
онытканнар Аның эш-гамәлләрен, үзләренә күрсәтелгән могҗизаларны.
Мисырда, Соган тигезлегендә, аталары алдында Аллаһы күпме могҗизалар күрсәткән булган!
Ул, диңгезне як-якка аерып, аларны коры юлдан алып чыккан; диңгез суын дивар кебек үрә бастырган.
Көндезләрен – алларына җибәргән болыт, төннәрен ут яктысы белән аларга юл күрсәткән.
Чүлдә Кыя ташны ярып су чыгарган, ташып торган мул дәрьядан алгандай, кешеләргә туйганчы су эчергән.
Үзе хасил иткән кыя суларын ермаклар итеп агызган.
Әмма ул заман кешеләре, Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп, Аның алдында чүлдә гөнаһлы эшләрен дәвам иттергәннәр.
Җаннары теләгән ризык таләп иткән булып, Аллаһыга шулай сынау тамашалары оештырганнар.
«Аллаһы чүлдә сый табыны ясый алыр иде микән?» – дип, Аллаһыны рәнҗетә торган сүзләр сөйләгәннәр.
«Әнә бит, Кыя ташларына сугып су аттырды, суны ермаклар итеп агызды. Кодрәте җитсә, икмәк-ризыкны да шулай тапсын безгә, итле табын әзерләсен Үз халкына!» – дигәннәр.
Боларны ишетеп, Раббының бик тә ачуы чыккан; Аллаһыга инанмаганнары өчен, Аның коткаруына өмет итмәгәннәре өчен, Ягъкуб нәселенә ярсып ташланган, Исраил өстенә Үзенең каргыш-каһәрен җибәргән.
Янә дә Раббы болытларга әмерен биргән, күк капусын киереп ачтырган:
манна яудырган үзләренә ризык итеп – күк икмәге биргән халкына.
Адәм балалары фәрештәләр ризыгын татыган, тамаклары туйганчы шуны ашаган.
Раббы күктә шәрык җилен кузгаткан, кодрәте белән көньяк җилен истергән
һәм, тузанга күмгәндәй, мулдан ит яудырган, диңгез комы санынча киек кош күндергән:
туктаулык уртасына – чатырлары янына төшергән Ул ошбу ит ризыкларын.
Карыннары туйганчы ашаганнар кешеләр, һәм Аллаһы, шулай итеп, аларга бөтен теләгәннәрен ирештергән.
Әмма алар әле ашап-эчүдән туктаганчы ук, авызга капкан ризыкларын чәйнәп йотканчы ук,
Аллаһы алар өстенә Үзенең каһәрен иңдергән: Исраилнең көчле затларын үлемгә дучар иткән, гөлдәй егетләрен кырып салган.
Шулай булса да, халык гөнаһ эшләүдән туктамаган, Аллаһының кылган могҗизаларына ышанмаган.
Шуңа күрә Ул аларның яшәү көннәрен мәгънәсезлеккә урап, гомер елларын хәвеф-куркуга салган.
Аллаһы үлем җәзасын гамәлгә ашыра башлауга, алар Аллаһы Тәгаләнең Йолучы, сыендыручы Кыяташ икәнен искә төшерә һәм, борылып, Аны эзләргә тотына иделәр.
Әмма авызлары белән юмалап, тел төпләрендә ялган сүз булган аларның.
Күңелләре Аллаһыга берекмәгән, Аның белән төзегән килешүгә тугрылык сакламаган алар.
Әмма рәхимле Аллаһы гөнаһларын ярлыкаган, аларны кырып ташламаган, күп тапкырлар ачуын басып калган, ярсуын соң чиккә җиткермәгән.
Ул аларның тән-җисем булуын, исеп китеп югалган җил булуын исендә тоткан.
Күпме тапкырлар чүлдә Аллаһыга каршы баш күтәргәннәр, кыргый далада Аны борчуга салганнар!
Кайта-кайта сынаганнар алар Аллаһыны, Исраилнең Изге Алласын әнә шулай рәнҗеткәннәр.
Аллаһының Мисырда кылган галәмәтләрен, Соган кырындагы могҗизаларын, кодрәтле кулы белән үзләрен дошман тырнагыннан йолып алган көннәрен онытканнар.
Ул көнне Аллаһы, мисырлылар агым суны эчә алмасын дип, елгаларын кан дәрьясына әйләндергән.
Өсләренә өер-өер канэчкеч чебеннәрне, вәйранлык китерә торган гөберле бакаларны өстергән.
Басудагы иген кырларын корттан, хезмәт җимешләрен саранчадан ашаткан.
Йөзем куакларын, сикомор агачларын бозлы яңгыр яудырып кырдырган.
Терлекләрен – бозлы давыл белән, көтүләрен яшен суктырып харап иттергән.
Үлем китерүче фәрештәләр җибәреп, мисырлылар өстенә уттай дөрләгән каһәрен, ачу-ярсуын, бәла-казалы афәтен яудырган.
Үч-ачуына киң юл ярып, Ул аларга үләт зәхмәте җибәргән, җаннарын үлемнән коткармаган.
Мисырлыларның, Хам кавеменең, беренче булып туган барча ир балаларын – ирлек куәтенең тәүге җимешләрен – үлемгә тапшырган.
Үз өммәтен исә, сарыкларны ияртеп киткәндәй, шуннан алып чыккан, көтүен әйдәп барган сыман, чүлләр буйлап йөрткән.
Сәфәрләре хәвефсез булган аларның, курыкмаганнар, дошманнарын Аллаһы диңгез суына батырган.
Бара торгач, Ул аларны Үзенең мөкатдәс җиренә – уң кулы яулаган тау итәгенә китереп җиткергән.
Андагы мәҗүси кавемнәрне куып тараткан, җирләрен Исраил ыругларына биләмәгә биргән, Үз халкын шул кавемнәрнең чатырларына урнаштырган.
Әмма халык Аллаһы Тәгаләне сынаудан туктамаган: Аның күрсәтмәләрен үтәмәгән, әледән-әле Аңа каршы баш калкыткан.
Ата-бабалары кебек хыянәтче, хаин булган алар, ышанычсыз җәяне хәтерләткән.
Калкулыклардагы потханәләре белән Аллаһының ачуын кузгатканнар, пот-санәмнәре белән Аның көнчелеген кыздырганнар.
Барысын күреп-ишетеп торган Аллаһы, тәмам ярсып, Исраилне хозурыннан читкә тибәргән.
Адәм балалары арасында корган чатырын, Шилоһтагы торак йортын ташлап киткән.
Үзенең кодрәтен, дан-шөһрәтен дошманнары кулына әсирлеккә биргән.
Үз биләмәсе булган халкына нәфрәтләнеп, аны кылыч хакимлегенә тапшырган.
Егетләре утта һәлак булган, кызлар туй җырыннан мәхрүм калган.
Руханилар кылычтан уздырылган, ирсез калган хатыннары егълашу матәме үткәрә алмаган.
Берзаман Хуҗа-Хаким, йокыдан кисәк кенә уянгандай, шәрабтан айныган батыр кебек, кинәт баш калкыткан,
дошманнарның һәммәсен артка чигендергән, аларны мәңгегә хурлыкка ураган.
Йосыф чатырын читкә тибәреп, Эфраим тармагын санга алмыйча,
Үзенә Яһүдә ыругын – сөйгән Сион тавын сайлаган.
Изге йортын биек күкләр кебек корган, җир йөзе кебек мәңгелек итеп салган.
Колы Давытны, сарык абзарыннан – савым сарыклар арасыннан тартып алып, Үз халкы Исраилгә, Ягъкуб токымына, көтүче итеп куйган.
Көтүчелек вазифасын Давыт саф күңелдән башкарган, уңган кулы белән халкын җитәкләп йөрткән.
И Аллаһы, Синең биләмәгә чит халыклар хуҗа булды, алар мөкатдәс йортыңны нәҗесләде, Иерусалимне хәрабәгә әйләндерде.
Колларыңның мәетен – күк кошларына, тугрыларың җәсәден җир ерткычларына биреп ашатты.
Иерусалимнең әйләнә-тирәсендә кеше каны су урынына түгелде, мәетләрне күмәргә каберче табылмады.
Без күршеләребез каршында рисвай булдык, бөтен әйләнә-тирәгә хур вә мәсхәрә ителдек.
И Раббы, ачуың шулай кайчангача барыр икән? Мәңгегәме? Кайчангача ярсуың ялкын кебек дөрләп торыр икән?
Үч-җәзаңны Сине танымаучы халыкларга, исемеңне телгә алмаган патшалыкларга каршы юнәлт!
Чөнки шулар ашады Ягъкубның башын, йортын шулар хәрабәгә әйләндерде.
Ата-бабаларның гөнаһларын безнең өскә якма, безгә тизрәк рәхим-шәфкатеңне юлла! Юкса без тәмам зәгыйфьләнеп калдык.
И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз! Данлы исемең хакына ярдәм ит безгә, исемең хакына коткар безне, гөнаһларыбызны кичер, гафу ит!
Нигә әле чит халыклар: «Кайда соң аларның Алласы?!» – дип көләләр. Колларыңның түгелгән каны өчен үч алуың бар халыкларга мәгълүм булсын, һәм моны безнең күзләребез күрсен!
Мәхбүсләрнең аһ-зары хозурыңа барып ирешсен, бөек кодрәтеңнең көч-гайрәте белән үлемгә дучар ителгәннәрне коткарып кал!
Сине мәсхәрәләгән күрше халыкларга җиделәтә артыграк итеп кайтар, и Хуҗа-Хаким!
Ә без, Синең халкың, утлавың сарыклары, Сиңа мәңге рәхмәтләр укырбыз, буын арты буын мактау сүзләре сөйләрбез!
Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә чәчәге. Антлашу» көенә. Асафның мәдхиясе.
Әй Исраил көтүчесе, көтү көткәндәй Йосыфны әйдәп йөртүче, колак салып тыңла! Керубимнәр өстендә тәхет тотучы, күрен!
Эфраим, Беньямин, Менашше алдында көчеңне күрсәт, килеп коткар безне!
И Аллаһы, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла! Кайчангача халкың догаларына ачу тотарсың икән?
Син безгә икмәк урынына күз яше ашаттың, су урынына күп итеп күз яше эчердең.
Күршеләребез низагына безне сәбәпче иттең; дошманнар безне мыскыллыйлар.
И Күкләр Хуҗасы Алла, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
Мисырдан Син йөзем агачы алып кайттың, аны куылган халыклар җиренә утырттың;
аның өчен урын әзерләдең, һәм ул, шул җирне тутырып, тамырларын җәеп җибәрде.
Күләгәсе тау битләрен каплап алды, сабаклары мәгърур эрбет кәүсәсенә чорналды.
Ботаклары диңгезгәчә барып җитте, тармаклары Фырат елгасына сузылды.
Ник җимерттең Син бу бакчаның диварларын? Узып баручы һәркем ботагын ботарласын дипме?
Кабан дуңгызлары тамырларын казып чыгара, кыр җәнлекләре сабакларын кимерә.
И Күкләр Хуҗасы Алла, кире кайт безгә, күкләрдән түбәнгә карашыңны ташла! Үзең ныклык биргән угылны – уң кулың утырткан йөзем куагын кайгырт:
чабып ташланган ул, утка салынган, Синең ачу-каһәрең аркасында харап ителгән.
Уң ягыңда торучыга – Үзең ныклык биргән адәм углына суз ярдәм кулыңны!
Шулчак без Синнән аерылмабыз! Җан өр безгә, һәм Синең исемеңне телдән төшермәбез!
И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, безне элекке хәлебезгә кайтар, нурлы йөзеңне ач – без котылыйк!
Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Асафның мәдхиясе.
Сөенечле җырлар җырлагыз кыябыз Аллаһыга! Ягъкуб Алласын шатланышып мактагыз!
Шөлдерле барабан кагып, моңлы гөслә вә лира чиертеп, җырлар көйләгез!
Яңа ай калыккач, ай тулгач та – бәйрәмебез көннәрендә – мөгез быргы кычкыртыгыз!
Чөнки бу – Исраил кануныдыр, Ягъкуб Алласының карарыдыр.
Йосыф Мисырдан котылып чыккач, аңа күрсәтмә итеп бирде Ул моны. Үзем белмәгән телдә мин бер аваз ишеттем:
«Аның иңеннән Мин авыр йөкне төшердем, кулларын кәрзин-әрҗә авырлыгыннан бушаттым.
Бәлале вакытыңда син Мине чакырдың, һәм Мин сине коткарып калдым. Гөрселдәп торган караңгы болыт эченнән сиңа җавап бирдем, Мериба сулары янында сине сынадым.
Тыңла, и халкым, Минем кисәтүемне! И Исраил, тыңласаң иде син Мине!
Арагызда ят илаһлар булмасын, чит җирләрнең илаһларына табынма!
Сине Мисырдан алып чыккан Раббы – Мин ул, синең Аллаң! Авызыңны киң итеп ач – Мин синең тамагыңны туйдырырмын!
Әмма халкым Минем авазыма колак салмады, Исраил Мине тыңламады.
Шуннан Мин аларны үҗәт йөрәкләре иркенә куйдым, үзләре теләгән юлда йөрсеннәр, дидем.
Әгәр халкым Мине тыңлаган булса, Исраил Мин күрсәткән юлдан йөргән булса,
Мин аның дошманнарын тиз буйсындырыр идем, рәнҗетүчеләренә каршы кулымны сузар идем;
Миңа, Раббыга, нәфрәт саклаучылар, алдымда билләрен бөгеп, шул кыяфәттә мәңгегә калырлар иде;
ә халкымның тамагын тук бодай бөртеге белән, Кыя ташлар арасыннан бал табып туйдырыр идем».
Аллаһы, илаһлар җыенының уртасына басып, хөкемен игълан кылды:
«Кайчангача сез, хаксыз карарлар чыгарып, яманнар мәнфәгатен яклаячаксыз?
Юксыл-көчсезнең, ятимнең дәгъвасын яклагыз, мазлумның, фәкыйрьнең хакын даулагыз!
Юксыл-көчсезне, мескен-бичараны аралап алыгыз, аларны яманнар кулыннан коткарыгыз!
Аңламыйсыз, төшенмисез сез, караңгыда йөрисез! – Дөньяның нигезләре какшаган!
Мин әйттем: „Сез – илаһлар, һәммәгез Аллаһы Тәгалә углыдыр.
Әмма сез, кешеләр кебек, үлемледер, һәрбер хөкемдар кебек югарыдан егылып төшәчәксез!“»
И Аллаһы, калык! Хөкем ит җир йөзен! Чөнки халыкларның барчасы да Синекедер.
Асафның җыр-мәдхиясе.
И Аллаһы, дәшмичә сүзсез торма! Битараф булма, и Аллаһы!
Чөнки әнә дошманнарың дау куптара, Сиңа нәфрәтлеләр баш калкыта.
Халкыңа каршы мәкер коралар, газизләреңә каршы киңәшмә җыялар.
Такылдыйлар: «Тупланыйк! Аларны халыклар исемлегеннән алып ташлыйк! Исраил исеме мәңгегә онытылсын», – диләр.
Алар шулай үзара сүз беркетеп, Сиңа каршы берлек оештырганнар:
болар – эдомиләр, исмәгыйлиләр, мәабиләр, һаҗәриләр,
аммониләр, амалыкыйлар, пелештиләр һәм дә Гәбал белән Сур халкы.
Ашшур халкы да аларга кушылган, Лутның нәсел варисларына куәт өстәгән.
Боларга Син Мидьян халкына һәм Кыйшон инеше янында Сисера белән Ябингә эшләгәнне эшлә:
Син аларны, Эн-Дор каласы янында кырып салып, туфрактагы тирес кебек иттең.
Ореб белән Зиебка, Зебах белән Салмунга нәрсәләр кылган булсаң, бу илбашларына да шуны ук кыл, чөнки алар: «Аллаһының утлауларын үзебезгә алыйк!» – дип әйткән булганнар.
И Аллаһы, Син аларны өермә эчендәге тузанны, җил уңаена очкан саламны очырткандай туздырып ташла!
Урманнарны көлгә әйләндергән ут кебек, тау битләрен көйдергән ялкын кебек,
давылың белән сыпырып ташла, җил-өермәң белән өннәрен ал!
Йөзләрен хурлык тамгасы белән каралт! – Сине, Раббы, эзли башласыннар!
Мәңге шулай хурлык, дәһшәт эчендә калсыннар, рисвай булып юкка чыксыннар.
Җир йөзендә Синең бердәнбер Аллаһы Тәгалә, исемең Раббы икәнен төшенсеннәр!
Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Корах угылларының мәдхиясе.
И Күкләр Хуҗасы Раббы, соклангыч та Синең торагың!
И тере Зат булган Аллаһы, җаным зарыгып көтә йортың ишегалдына керү мизгелен; йөрәгем вә тәнем Сиңа сөенечле җырлар җырлый.
И Күкләр Хуҗасы Раббы, патшам вә Аллам минем, Синең мәзбәхең янында чыпчык та үзенә урын тапкан, карлыгач та балалары өчен шунда оя корган.
Бәхетледер Синең өеңдә яшәүче адәмнәр! – Алар Сиңа мәңге мактау сүзләре яудырачак.
Бәхетледер Синдә көч тапкан, Аллаһы йортына сәфәр кылуны күңеленә беркеткән кеше!
Коры үзән буйлап үткәндә, зиярәтчеләр аны чишмәләр үзәне итәр, һәм анда мул итеп яңгырлар явар.
Сионга Аллаһы хозурына баручылар юлда үзенә көч туплар.
И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, догамны ишет! И Ягъкуб Алласы, колак сал догама!
И Аллаһы, калканыбыз безнең, күзеңне төшер май сөрткән патшага!
Йортың ишегалдындагы бер көн башка җирдәге мең көннән хәерлерәк. Аллаһы өенең бусага төбендә басып торуың яманның чатыры түрендә яшәүдән яхшырак.
Чөнки Раббы Алла – кояш һәм калкан ул! Аллаһы – илтифат күрсәтүче, дан-шөһрәт вә бәрәкәт бирүче, хак юлда йөргәннәрне игелегеннән мәхрүм итмәүче!
И Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа сыгынучылар нинди бәхетле!
Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
И Раббы, Син, Үз җиреңә миһербанлы булып, Ягъкуб өммәтен яңадан тергезгәнсең.
Халкыңның гаебен кичереп, барлык гөнаһларын ярлыкагансың.
Ачу-каһәреңне бер читкә куеп, дәһшәт-ярсуларыңнан тыелгансың.
И коткаручыбыз Аллаһы, безне элекке хәлебезгә кайтар, ачуланудан, каһәрләүдән тукта!
Безгә шулай мәңге ачу тотарсыңмы? Ачуыңны буыннан-буынга дәвам итәрсеңме?
Инде безгә, халкың Синдә куаныч тапсын дип, яңадан җан өрергә җыенмыйсыңмы?
Мәрхәмәтеңне күрсәт безгә, Раббы, коткарып кал безне!
Раббы Алланың әйтер сүзенә колак салырмын, чөнки Үз халкына, тугрылык саклаганнарга иминлек вәгъдә итә Ул, тик мәгънәсез юлларына кайтмасыннар гына.
Хактыр: Аллаһыдан куркучыны Ул коткарыр, озакламас, шул рәвешле Аның дан-шөһрәте безнең җирдә үзенә урын табар.
Мәрхәмәт белән тугрылык очрашыр, хаклык белән иминлек үбешер;
җирдән тугрылык калкып чыгар, күкләрдән хаклык түбән карап багар.
Раббы бәрәкәткә киң юл ачар, җиребез мул уңышын бирер.
Хаклык Раббы алдыннан атлап барыр, Аның өчен юл хәстәрләп куяр.
И Раббым, мине – фәкыйрь бер мазлумыңны ишет һәм җавап бир!
Җанымны саклап кал, и Аллам! Чөнки мин Сиңа тугрымын. Сиңа сыгынган колыңны коткара күр!
Мин көн саен Сиңа ялварып дәшәмен – кызган мине, и Хуҗа-Хаким! Җаным Сиңа юнәлгән – тугры колыңның күңелен сөендер!
Син, Хуҗа-Хаким, игелек вә бәхиллек ияседер, Үзеңә инәлгәннәрнең барсына чиксез мәрхәмәтеңне юллыйсың.
Ишет догамны, и Раббым, ялваруыма колак сал!
Кайгылы көнемдә мин Сиңа дәшәм, чөнки Син мине ишетүчедер.
И Хуҗа-Хаким, илаһлар арасында Сиңа тиңнәр юк, кылган эш-гамәлләреңә дә ишләр юк!
Син бар иткән халыкларның һәммәсе, Хуҗа-Хаким, Сиңа килеп табыначак, исемеңә дан-хөрмәт белдерәчәк!
Чөнки Син – бөек, могҗизалар тудыручысың! Син – Аллаһы, бары Син генә!
И Раббым, мине хак юлыңа күндер – шул хакыйкатең юлында йөрермен. Йөрәгем бөтен барлыгы белән исемеңне хөрмәт итсен.
И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, бар күңелемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын, гомер бакый исемеңне данлармын!
Чөнки миңа кылган мәрхәмәтең ифрат зурдыр: җанымны Син үлеләр дөньясы төпкеленнән йолып алдың.
И Аллам, тәкәбберләр миңа каршы аякландылар, Сине бар дип тә белмәүче залимнәр өере җанымны кыярга җай эзли.
Син, Хуҗа-Хакимем, – рәхимле вә миһербанлы, сабыр-түзем, үтә мәрхәмәтле, тугрылыклы Аллаһы.
Күзеңне төшер дә кызган мине, мин колыңа көч-ныклык бир, Синең колың булган хатын-кызның углын бәладән коткар!
Мине якын күрүеңнең берәр билгесен күрсәтче! Син, Раббым, ярдәм кулыңны сузып мине юаткач, миңа нәфрәт саклаучылар хурлыкка калсыннар.
Корах угылларының җыр-мәдхиясе.
Иерусалимне Ул изге таулар өстенә корган. Ягъкубның барлык шәһәрләреннән артыграк ярата Раббы Сион капкаларын.
Мактаулар күп әйтелә синең хакта, Аллаһы каласы!
Раббы әйтте: «Раһаб белән Бабил Мине танып белүчеләр дип исәплим. Әнә, Пелешет, Сур һәм Хәбәшстан шунда туган».
«Һәммәсе шунда туган», – дип әйтер кешеләр, Сионны телгә алып. Аллаһы Тәгалә аны Үзе ныгыткандыр.
Халыклар исемлеген төзегәндә, Раббы һәр халык турында: «Монысы да шунда туган!» – дип язар.
Җырчылар, биючеләр беравыздан: «Тормыш чыганагым Синдәдер!» – диярләр.
Корах угылларының җыр-мәдхиясе. Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат леаннот » көенә. Эзрах нәселеннән булган Һеманның нәсыйхәте.
И Раббым, коткаручы Аллам, кич-көндез Сиңа инәлеп дәшәм.
Догам Синең хозурыңа ирешсә иде, колак салса идең минем инәлүләремә.
Чөнки җанымдагы кайгы-хәсрәт тулып ашты, көннәрем үлеләр аймагына якынлашты.
Үлем чокырына иңүчеләргә иш булдым, көч-дәрманнан яздым;
үлеләр арасына ташланган, кабердә яткан мәетләр күк булдым, Синең тарафтан инде онытылган, мәрхәмәтле кулыңнан читкә тибәрелгән хәлдә калдым.
Син мине тирән чокыр төбенә, кара упкын эченә аттың.
Ачу-дәһшәтең минем өскә авыр йөк булып ятты, каһәрең дулкыннары мине аяктан бәреп екты.
Таныш-белешләремне Син миннән ераклаштырдың, алар күзендә мине җирәнгеч итеп күрсәттең; камалуда мин, котылу юлым юк.
Кайгы-хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде. Һәркөн Сиңа ялварамын, Раббым, кулларымны Сиңа таба сузамын.
Могҗизаларны үлеләр өчен эшләрсеңме Син?! Үлеләр, терелеп, Сиңа рәхмәтләр укырмы?!
Мәрхәмәтең – кабердә, тугрылыгың черекләр арасында телгә алынырмы?!
Караңгыда Синең могҗизаларыңны кем күрер?! Онытылу дигән җирдә Синең хаклыгыңны кем белер?!
Мин исә, Раббым, ярдәмгә чакырам Сине; иртә таңда догам хозурыңа барып ирешер.
Ник Син, Раббым, мине читкә тибәрәсең? Йөзеңне ник миннән яшерәсең?
Яшь чагымнан үлем, кайгы көтә мине; Синең дәһшәтеңнән гаҗизмен.
Ачу-каһәрең басып-изеп узды, дәһшәтеңнән рухым тәмам сынды.
Туфан эчендәге кебек, мине һәр яктан Синең дәһшәтең чорнап алган.
Дусларымны, якыннарымны миннән читләштердең, янәшәмдә калган сердәшем тик зольмәттер.
Эзрах нәселеннән булган Эйтанның нәсыйхәте.
Мәрхәмәтеңә, и Раббым, мәңге дан җырлаячакмын, авызым Синең тугрылыгыңны буыннан-буынга игълан итеп торачак.
Белеп әйтәм: мәрхәмәтең мәңгелек итеп яратылган, тугрылыгың күкләргә күтәреп куелган.
Син әйттең: «Сайлаган кешем – Давыт колым белән килешү төзедем, ант эчтем:
„Нәсел варисларың мәңге дәвам итәчәк, буыннан-буынга тәхетле булачак!“» – дидең.
И Раббы, күкләрдә – могҗизалы эшләрең, фәрештәләр җыенында тугрылык сыйфатың мактала.
Юкса күкләрдә Раббыга кем иш була алыр?! Илаһи затлардан кем Аңа тиңләшер?!
Аллаһы дәһшәтледер фәрештәләр җыенында, янәшәсендәгеләрнең һәммәсеннән дәһшәтлерәк Ул.
И Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла! Синдәй кодрәтле тагын кем бар?! Тирә-ягыңны тугрылык сарып алган.
Син ярсулы диңгезләр өстеннән хакимлек итәсең, кубарылып чайкалган дулкыннарны тынычландырасың.
Син Раһабны өзгәләп ташладың; көчле кулың белән дошманнарны куып тараттың.
Күкләр Синеке, җир дә Синеке! Дөньяны һәм андагы бар нәрсәне Син яраттың;
төньякны вә көньякны бар иттең; Тавор вә Хәрмун таулары сөенеп исемеңне тәкрарлый.
Беләгең ныктыр, кулың көчле, уң кулың югары күтәрелгән.
Хаклык вә гаделлек – тәхетеңнең нигезедер; мәрхәмәт вә тугрылык – Синең юлдашың.
И Раббы, шатлык авазларын ишеткән халык бәхетледер! Ул Синең нурлы йөзең яктысында йөрер,
көннәр буе исемеңне телгә алып сөенер, хаклыгыңа таянып югары күтәрелер.
Чөнки Син – халкыңның көч-куәт бизәгедер; безгә күрсәткән илтифатың белән башыбызны югары чөябез.
Безнең калканыбыз – Раббыдан, патшабыздан, Исраилнең изге Алласыннан.
Үзеңнең тугры бәндәләреңә иңдергән вәхидә Син: «Мин, халкым арасыннан бер гаярь сугышчыны – колым Давытны сайлап алып, аңа ярдәм иттем, аны югары күтәрдем, изге маем белән майладым.
Кулым аңа таяныч булыр, беләгемнән ул көч алыр, – дидең. –
Дошман аны буйсындыра алмас, залимнәр аңа золым кылмас.
Аның бар дошманын үз күзе алдында орып салырмын, үч-нәфрәт саклаучыны кырып юк итәрмен.
Тугрылыгым, мәрхәмәтем аңа юлдаш булыр, исемемне телгә алып, башын ул югары чөяр.
Аның кулын диңгезгәчә, уң кулын елгаларга кадәр сузармын.
„Син минем Атам, Аллам, коткаручы Кыяташым!“ – дип эндәшер ул Миңа.
Ул Минем беренчел-өлкән углым булыр, дөнья патшаларының иң бөегенә әверелер.
Мәрхәмәтемнән аны беркайчан ташламам; аның белән төзегән килешүем бозылмас.
Аның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхет еллары күктәге көннәр санынча булыр, – дидең. –
Инде әгәр угыллары Канунымны боза калса, Минем карарларны үтәмәсә,
Кануным кагыйдәләренә хилафлык кылып, боерыкларымны онытса,
ул чакны Мин хөкемдар таягымны эшкә кушармын, кылган җинаятьләре, гөнаһлары өчен, бәрә-суга аларны кыйнармын, – дидең. –
Әмма мәрхәмәтемнән аларны барыбер аермамын, тугрылыгыма, Килешүемә, авызымнан чыккан сүз-вәгъдәләремә хыянәт итмәмен.
Бервакыт мөкатдәс исемем белән ант иттем бит Мин: „Давытка һич ялганламам“, – дип әйттем.
Давытның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхете дә, кояш кебек, хозурымда булыр,
күкләрнең тугры шаһиты ай кебек, мәңге шулай нык торыр!» – дидең.
Әмма Син, Раббы, май сөрткән кешеңә сырт куйдың, ачу-дәһшәтең белән аны читкә тибәрдең;
колың белән төзегән килешүне юкка чыгардың, аның таҗын җиргә ордың;
бөтен дивар-ихаталарын җимердең, кальга-калаларын хәрабәгә әйләндердең.
Үтеп барган һәркем аны талый-туный, күршеләр алдында ул мәсхәрәгә калды.
Аңа каршы дошманнарга кул күтәрергә ирек куеп, Син аларның барчасын да сөендердең.
Кылычының йөзен кайтардың, яу кырында аңа булышмадың;
мәһабәтлеген тоныкландырдың, тәхетен җиргә аудардың;
аның яшьлек көннәрен кыскарттың, үзен мәсхәрәгә урадың.
И Раббы, кайчангача ачу-ярсуың уттай дөрләр, кайчангача бездән яшеренеп торырсың?
Гомеремнең кыскалыгын онытмасаң иде. Фани тормыш өчен генә бар иттеңме адәм баласын?
Бармы, дөньяда яшәп, үз үлемен күрмәгән, җанын үлеләр аймагыннан коткарып калган кеше?!
И Хуҗа-Хаким, кайда Синең әүвәлге мәрхәмәтең? Син бит Давытка тугры булырга ант иттең.
И Хуҗа-Хаким, кол бәндәләреңнең мәсхәрә ителүен, халык-кавемнәрнең мыскыллы сүзләрен йөрәгемдә йөртүемне, дошманнарыңның, и Раббы, ачы телләнүен, май сөрткән затыңның һәр адымын яманлавын оныта күрмә.
Раббыга мәңге-мәңге мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин!
Аллаһы колы Мусаның догасы.
И Хуҗа-Хаким, буыннан-буынгача Син безгә сыеныр урын булдың.
Таулар туганчы ук, җир вә дөнья яратылганчы ук, әзәлдән мәңгелеккәчә Син – Аллаһы.
Инсаннарны кабат туфракка кайтарганда: «Әй адәм балалары, кире кайтыгыз!» – дисең.
Хактыр: Синең өчен мең ел – үтеп киткән кичәге көн яки кыска бер төн кебек кенә.
Син кешеләрне ташу суыдай агызып китәсең; алар төнге төш кебек, таң атканда шытып чыккан үлән кебек: үлән иртән яшелләнеп чәчәк ата, ә кичен корып кибә.
Ачу-дәһшәтеңнән без шулай юкка чыгабыз, ярсуыңнан калтырап-тетрәнеп торабыз.
Безнең язык эшләр – Синең алдыңда, яшерен гөнаһларыбыз – якты йөзең каршысында.
Ачуыңны тоеп үтә көннәребез, елларыбыз бер көрсенеп куюдай тиз уза.
Гомеребез озынлыгы җитмеш елдыр, тазалыгың нык булганда, сиксән ел; анысының да күп өлеше авыр хезмәт вә газап эчендә үтә; тиз уза ул, һәм без очып китәбез.
Кем белер Синең ачу-дәһшәтеңнең көчен, ярсуың китергән куркуның тирәнлеген?!
Гомеребез көннәрен санарга өйрәнер өчен, зирәк акыл бир безгә.
Кайт, Раббы! Тагын күпме көтмәк кирәк? Колларыңа миһербанлы кулыңны суз.
Гомеребез ахырына кадәр сөенеп-куанып яшәр өчен, һәр иртәдә мәрхәмәтеңне тоеп уяныйк.
Газапка салган көннәрең, кайгы кичерткән елларың бәрабәренә шатлык-куанычлар белән сөендер безне!
Кылган эшләреңне – Үзеңнең колларың, шан-шөһрәтеңне аларның угыллары күрсен!
Хуҗа Аллабыз йөз нурын безгә юнәлтсен, кулларыбызның эшен уңышлы итсен, әйе, уңышлы итсен!
Аллаһы Тәгалә яклавындагы кеше кодрәтле Затның ышыгында урын табар.
Раббыга әйтер ул: «Сыену урыным, кальгам-ныгытмам, өмет баглаган Аллам – Синдер».
Раббы сине аучы тозагыннан да, үләт зәхмәтеннән дә коткарыр;
сине канатлары астына алып каплар, шунда сыенып хәвефсез яшәрсең. Аның тугрылыгы синең өчен калкан, кальга дивары булыр.
Төнлә ябырылып килгән дәһшәт тә, көн яктысында очкан уклар да, караңгыга төренеп йөри торган үләт зәхмәте дә, көндезен кырган мур да куркыта алмас сине.
Янәшәңдә – мең кеше, уң тарафыңда ун мең кеше кырылып ятса да, сиңа үлем янамас.
Яман бәндәләрдән үч алынуын син читтән торып тамаша кылырсың.
Сыену урыным – Раббыда! Ышыклыгың Аллаһы Тәгаләдә булганга,
синең башыңа явызлыклар төшмәячәк, чатырыңа афәтләр якынлашмаячак.
Чөнки һәр йөргән юлыңда сине сакларга дип, Үзенең фәрештәләренә Ул боерык биргән.
Юл ташына абынып егылмассың: фәрештәләр сине кулларына күтәреп алыр.
Син арыслан вә зәһәр еланнар өстенә басып үтәрсең, яшь арыслан вә аждаһаларны таптап изәрсең.
«Мине сөйгән затны Мин коткарырмын, исемемне күңелдә йөрткәне өчен, аның яклаучысы булырмын, – дияр Раббы. –
Ул мине дәшеп чакырыр, һәм Мин аңа җавап бирермен, кайгылы чагында янында булырмын, коткарып, аны данга күмәрмен;
гомерен озын кылып, коткару бүләк итәрмен!» – дияр.
Шимбә көнгә җыр-мәдхия.
И Раббы, и Бөекләрнең Бөеге! Ун кыллы сазны, лираны чиертеп, гөсләдә көй көйләп, иртә таңда мәрхәмәтеңне, кичләрен тугрылыгыңны игълан итү, Сиңа рәхмәтләр уку, исемеңә мәдхия җырлау – үзе бер бәхеттер!
Куандырдың Син мине кылмышларың белән, кулларыңның эше мине, һай, сөендерә!
Эш-гамәлләрең никадәр бөек Синең, Раббы! Ният-максатларың никадәр тирән-төпледер!
Акылсыз кеше моны белмәс, наданы аңына алмас:
яманнар чирәмдәй үрчесә дә, бозыклар тормыштан уңса да, мәңгегә юкка чыгачак,
ә Син мәңге биектә, Раббы!
Хактыр: дошманнарың, и Раббы, Синең дошманнарың һәлак булачак, бозыклар бар да таралып бетәчәк.
Ә мине Син кыргый үгездәй көчле кыласың, минем башыма саф зәйтүн мае коясың.
Миңа каршы аякланганнарның җиңелгәнен күзләрем ап-ачык күрер, явызларның гөрселдәп ауганын колагым яхшы ишетер.
Тәкъва инсан хөрмә агачыдай чәчәк атыр, Ливандагы эрбет агачыдай биек күтәрелер.
Раббының өендә тамыр ныгытканнар Аллабыз ишегалдында чәчәк атыр.
Алар картлык көнендә дә җимеш бирер, ямь-яшел, таза-нык булыр.
«Раббы – гадел-гадәләтледер! Ул – минем Кыяташым! Аңарда гаделсезлек юк!» – диючеләрдән алар.
Раббы – патшадыр! Мәһабәтлеккә төренгән Ул, билен кодрәт путасы белән буган, дөньяны какшамаслык итеп нык корган.
Тәхетең Синең – әзәлдән, Син Үзең дә әзәлдәндер!
Дәрьялар шаулый-гөрли, и Раббы, дәрьялар шаулап гөрелди, дулкыннарын югары чөя.
Әмма биектәге Раббы дәрья-диңгез гөрелтесеннән, ярсулы сулар ташкыныннан күп мәртәбә көчлерәк.
Синең күрсәтмәләрең, и Раббы, ышанычлы! Изгелек – йортыңның мәңгелек бизәгедер!
И Раббы, үч алучы Аллаһы, Үзеңне күрсәт, үч алучы Аллаһы!
Калык, җир йөзенең Хөкемчесе, тәкәбберләргә хак җәзаңны бир!
Яманнар кайчангача, и Раббы, яманнар кайчангача тантана итәр икән?
Аларның авызыннан һавалы сүзләр бөркелә, бозыклык эшләгән һәркем мактала.
И Раббы, халкыңны җәбер кыла, Син сайлаган халыкны кыерсыта алар.
Толны, читтән килгәнне бугазлыйлар, үксезләрнең җанын кыялар.
Алар: «Раббы күрми, Ягъкуб Алласы берни дә белми», – дип уйлый.
Әй ахмаклар, акылыгызга килегез! Әй наданнар, кайчан акыл керер икән сезгә?
Колакны бар иткән ишетмәс дисезме?! Күзне яраткан күрмәс дисезме?!
Халыкларны җәзага тартучы, кешегә акыл өйрәтүче сезне фаш итмәс дисезме?!
Раббы адәм баласының ниятләрен белә, алар буш, мәгънәсездер.
Бәхетледер, и Раббы, Синнән акыл өйрәнгән, Кануның кагыйдәләрен үзләштергән кеше!
Син аны афәтле көндә дә саклап яшәтәсең, яманнарга чокыр казылганчы, аны имин кыласың.
Чөнки Раббы Үз халкын читкә какмаячак, Үзенең милкен ташлап китмәячәк. Хөкем эшләре гадел кылыначак, һәм саф күңеллеләр моңа терәк булачак.
Явызлар алдында мине кем яклар? Бозыклар белән көрәштә янәшәмдә кем торыр?
Раббым хәлемә кереп ярдәм итмәсә, җаным күптән тынлык иленә күчәр иде.
«Менә-менә аягым тайпылыр!» дигән чакларда Синең мәрхәмәтең, Раббым, мине егылудан саклап калды.
Кайгы-хәсрәттән эчем тулып ташыса, Син юатып, күңелем сөенеч белән тула.
Кануннар чыгарып золым кылучы явыз хөкемдарлар Сиңа якын булырмы?!
Андыйлар тәкъва кешенең җанына бөтен өерләре белән ташланалар, гаепсезне үлемгә хөкем итәләр.
Әмма Раббы – минем Кальгам-ныгытмам, Аллаһы – мин сыену тапкан Кыяташтыр!
Раббы Аллабыз ул бозык бәндәләргә эшләренә бәрабәр җәзасын бирер, кылган явызлыклары өчен кырып ташлар.
Килегез, сөенечле җырлар җырлыйк Раббыга, коткаручы Кыяташыбызга шатланышып җырлыйк!
Рәхмәтләребезне белдерергә хозурына ашыгыйк, Аңа шатлыклы җырларыбызны багышлыйк!
Чөнки Раббы – бөек Аллаһыдыр, барлык илаһлардан өстен торучы олуг патшадыр!
Җирдәге тирән упкыннар Аның кулында, биек тау түбәләре дә Аның кул астында.
Диңгез Аныкы, чөнки аны Ул яратты, коры җирне дә Аның куллары бар итте.
Килегез, баш иеп сәҗдә кылыйк каршысында, иҗатчыбыз Раббы алдында тез чүгик!
Чөнки Ул – безнең Аллабыз, без исә – Аның кул астындагы халык, Аның утлавындагы сарыклар. Бүген Аның тавышына колак салсагыз иде:
«Мерибадагы кебек – теге чакны чүлдә, Массаһтагы кебек – ата-бабаларыгыздай каты күңелле булмагыз. Эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып, алар анда Мине сынадылар, тикшереп карадылар.
Кырык ел буена Мин ул буыннан йөземне яшердем: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.
Шул сәбәпле ачулы хәлемдә ант иттем: „Алар Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк!“ – дидем».
Яңа бер җыр җырлагыз Раббыга! Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз!
Җырлап, Раббының исеменә мактау-шөкерләр яудырыгыз! «Ул – Коткаручы!» – дип көн дә сөйләгез!
Халыкларга – Аның дан-шөһрәтен, бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез!
Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр, илаһларның барысыннан дәһшәтледер.
Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары фәкать сыннар гына, Раббы исә күкләрне бар иткән Зат.
Дан вә бөеклек Аның хозурында, көч вә гүзәллек изге йортындадыр.
Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз! Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз!
Аның шанлы исемен данга күмегез! Корбанлык малыгызны алып, Аның ихатасына килегез.
Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез. Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында!
Халыкларга игълан итегез: «Раббы – патша!» – диегез. Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган. Раббы халыкларны гадел хөкем итәчәк!
Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен! Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә!
Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә, урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын
Раббы каршында! Чөнки Ул киләчәк, җир йөзен хөкем итәргә киләчәк. Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына, халыкларны тугрылыгына таянып хөкем итәчәк.
Тантана итсен җир йөзе, куанышсын барлык утраулар: хакимлек Раббы кулында!
Раббыны болытлар вә караңгылык урап алган; тәхетенең нигезендә хаклык вә гаделлектер.
Аның алдыннан ут-ялкын атлап бара, тирә-ягындагы бар дошманны көйдереп.
Яшененнән бар дөнья балкып яна, һәм тетрәнә бөтен җир йөзе моны күреп.
Таулар балавыздай эреп ага Раббы алдында, бөтен җир йөзенең Хуҗасы каршында.
Күкләр сөйли Аның хаклыгы турында, халыклар күрәдер Аның дан-шөһрәтен.
Оятка калсын сыннарга табынучылар, хур булсыннар потларны данга күтәрүчеләр; Раббы алдында сәҗдә кылсын бар илаһлар!
И Раббы, гадел хөкемеңне ишетеп куана Сион, Яһүдә шәһәрләре тантана итә.
Чөнки Син, и Раббы, Бөекләрнең Бөеге җир йөзендә, бар илаһлардан өстен Син!
Әй сезләр, Раббыны сөючеләр, явызлыкка нәфрәт белән карагыз! Үзенә тугрыларның тормышын саклый Раббы, яманнар кулыннан йолып ала;
тәкъва җаннарга нурын сирпи, саф йөрәкләргә сөенеч китерә.
Әй тәкъва җаннар, куанычыгыз Раббыда булсын! Аның изге исеменә рәхмәтләр укыгыз!
Мәдхия. Раббыга яңа җыр җырлагыз: могҗизалы эшләр башкарды Ул, уң кулы, изге беләге белән җиңү казанды.
Раббы Үзенең коткару кодрәтен күрсәтте, халыкларга Үзенең хаклыгын белгертте;
Исраил йортына булган мәрхәмәтен вә тугрылыгын онытмады. Дөньяның һәр тарафы Аллабызның коткару кодрәтен күрде.
Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз! Сөенеп-куанып мәдхияләр җырлагыз!
Гөсләгә кушылып, гөслә авазлары көенә Раббыга җырларыгызны багышлагыз!
Быргы вә мөгез быргы моңнары астында патшабыз Раббыны шатланып мактагыз!
Шауласын-гөрләсен диңгез вә аның эчендәгеләр, шауласын-гөрләсен җир йөзе вә аның өстендәгеләр!
Елга-дәрьялар алкышлап кул чапсын, таулар гөрелдәшеп сөенсен
Раббы каршында! Чөнки Раббы җиргә Үзенең хөкеме белән киләчәк. Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына таянып, халыкларны гаделлек белән хөкем итәчәк!
Раббы – патшадыр! – Калтырансын халыклар! Керубимнәр өстендәдер Аның тәхете. – Тетрәнсен җир йөзе!
Сиондагы Раббы – иң югары, иң бөек, бар халыклардан өстен торучы!
Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар, чөнки Синең исемең изгедер.
И гаделлек сөюче кодрәтле патша! Син гадел хөкемне гамәлгә керттең, Ягъкуб илендә гаделлек вә хаклыкка нигезләнгән эшләреңне күрсәттең.
Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, аяклары баскан урынга егылып, Аңа сәҗдә кылыгыз, чөнки Ул изге-мөкатдәстер!
Аның руханилары арасында Муса белән Һарун да бар иде, Шемуил дә Аңа гыйбадәт кылучылардан иде. Алар Раббыга дәшкәндә, Ул җавапсыз калмады:
багана рәвешендәге болыт эченнән алар белән сөйләште, төрле күрсәтмә-кагыйдәләр бирде, һәм тегеләр шуларны үтәп килде.
И Раббы Аллабыз, Син аларны җавапсыз калдырмый идең. Кырын эшләре өчен җәза бирсәң дә, аларны ярлыкаучы Аллаһы булдың Син.
Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, изге тавында Аңа сәҗдә кылыгыз! Чөнки изгедер Раббы, безнең Аллабыз!
Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз!
Куанып Раббыга хезмәт итегез, хозурына сөенечле җырлар белән килегез!
Белегез ки, Раббы – безнең Аллабыз! Безне Ул бар иткән, без – Аныкы, без бары – Аның халкы, утлавының сарыклары.
Рәхмәтләрегезне укып узыгыз Раббы йортының капкасыннан, ишегалларына мактау сүзләре белән килегез, шөкрана итеп исемен данга күмегез!
Чөнки Раббы игелекле, Аның мәрхәмәте мәңгелек, тугрылыгы – буыннан-буыннарга күчешле!
Мәрхәмәт вә гаделлегеңне көйгә салырмын, Сиңа мәдхия җырлармын, Раббым!
Гөнаһсыз юлларны үз итәрмен. Син кайчан килерсең икән минем яныма? Күңелем сафлыгында яшәрмен үз сараемда;
чирканыч нәрсәдән күзләрем ерак булыр. Кыңгыр эшләргә нәфрәтем көчле, андый эшләр миңа иш түгел.
Бозыклык күңелемнән ерак торыр, явызлыкны мин тирәмә якын китермәм.
Якынына астыртын яла ягучының авызын томалармын, өстән генә караучы тәкәбберне түзеп тормам.
Илдәге тугры кешеләр – менә шундыйлар минем күз уңымда, алар минем янда яшәячәк, гөнаһсыз юлда йөрүчеләр генә миңа хезмәт итәчәк.
Мәкерле бәндә минем өемдә утырмас, ялган сөйләүчене күз алдымда тотмам.
Илдәге яманнарны һәр иртәдә юк кылырмын, Раббы каласын барча бозыклардан арындырырмын.
Раббы алдында хәсрәтен сөйләп эчен бушаткан мазлумның догасы.
И Раббым, догамны ишет, ялваруларым Сиңа ирешсен!
Кайгылы көнемдә йөзеңне миннән яшермә! Сүзләремә колак сал, җавабыңны тиз – Сиңа дәшкән көнне үк бир!
Гомер көннәрем төтендәй таралып югала бара, сөякләрем кисәү агачыдай кызып яна.
Йөрәгем, кыйналып, үлән кебек корыды, тамагыма ризык алырга онытам хәтта.
Инәлүләрем ачысыннан сөякләрем тирегә ябышты.
Сусыз чүлдәге байгышка охшап калдым, хәрабәләр арасында яшәгән ябалакка әйләндем.
Күземә йокы керми, түбәдә утырган ялгыз кош кебекмен.
Дошманнарым һәркөн мине мыскыл итә, мине хурлаучылар исемемә ләгънәт укый.
Икмәк урынына көл ашап туенам, күз яше белән катыш су эчәм.
Болар барысы Синең ачу-дәһшәтеңнән булды, чөнки Син мине күтәреп алып читкә ыргыттың.
Көннәрем юкка чыга торган кичке күләгә кебек, үлән сыман шиңә-сула барам.
Син бит, Раббы, әзәлдән үк барсың, даның буыннан-буынга күчеп киләдер.
Кузгалып, Сионга рәхим-шәфкатеңне күндер, чөнки билгеләнгән вакыт – аңа миһербан күрсәтер вакытың җитте.
Синең колларың өчен аның ташлары кадерледер, хәрабәләренең көл-тузаны аларда кызгану хисе уята.
Ил халыклары – Раббының исеменнән, җир йөзе патшалары дан-шөһрәтеннән шүрләп торыр,
чөнки Раббы Сионны яңадан төзер, Үзенең шөһрәтен-данын күрсәтер.
Юксылларның догаларын ишетер-тыңлар, ялваруларына колак салмый калмас.
Болар барысы киләчәк буыннар өчен теркәлеп калыр, һәм алар Раббыга дан җырлар.
Чөнки тоткыннарның ыңгырашуын ишетер өчен, үлемгә хөкем ителгәннәрне коткарыр өчен, халыклар вә патшалыклар җыйналып Раббыга гыйбадәт кылганда, Раббы исеме Сионда яңгырап торсын өчен, Иерусалимдә Аңа мактаулар яусын өчен, Раббы изге биеклегеннән баккан, күкләрдән җир йөзенә карашын салган иде.
Тормыш юлымда Раббы мине хәлдән тайдырды, гомер көннәремне кыскартты.
Мин әйттем: «И Аллам, – дидем, – гомерем уртасында җаныма кул сузма! Синең елларың буыннан-буыннаргача!
Һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
Алар бетәчәк, ә Син – мәңгелек! Алар кием-салым кебек тузып бетәчәк, Син аларны өс киемедәй алыштырачаксың, һәм шулай итеп алар юк булачак.
Әмма Син, Раббы, үзгәрешсез калачаксың, Синең гомер елларың беркайчан бетмәячәк!
Бәндәләрең угыллары иминлектә яши бирер, аларның нәселләре Синең алда нык торыр».
Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Аның изге исемен данла!
Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Кылган игелекләрен онытма!
Ул – гөнаһларыңнан ярлыкаучы, бар чир-хасталарыңнан савыктыручы,
сине үлем чокырыннан йолып алучы, мәрхәмәт, рәхим-шәфкать күрсәтүче,
нигъмәтләр белән тәэмин итеп яшәешеңне бөтен итүче, бөркетнеке сыман, яшьлегеңне яңартып торучы.
Раббы барлык мазлум-хәкыйрьләр өстеннән хак вә гадел хөкем йөртә.
Үз юлларын Ул Мусага, эш-гамәлләрен Исраил халкына ачып биргән.
Раббы рәхим-шәфкатьле, миһербанлы, сабыр-түзем һәм чиксез мәрхәмәтле.
Ачуын Ул ахыр чиккә җиткермәс, үч-ярсуларын озакка сузмас.
Гөнаһларыбыз өчен безгә ташламалар ясар, гаепләребез өчен җәзаны киметер.
Чөнки күкләр җирдән никадәр югары булса, Үзеннән куркучы, Үзен хөрмәт итүчегә Раббының мәрхәмәте дә шулкадәр зурдыр.
Көн чыгышы көн батышыннан никадәр ерак булса, гөнаһлы эшләребезне дә Ул бездән шул хәтлегә ераклаштырды.
Ата кеше үз угылларын ничек кызганса, Раббы да Үзеннән куркучыларны шулай кызгана.
Чөнки Ул безнең нинди заттан икәнебезне белә, туфрактан яратылганыбызны аңлый.
Кеше гомере үләнгә охшаш: кыр үләне кебек чәчәк ата ул,
ә өстеннән җил исте исә, юк була, үскән җирендә әсәре дә калмый.
Әмма Үзеннән куркучыларга Раббының мәрхәмәте мәңгелектер.
Раббы белән төзегән килешүне саклаган һәм Аның әмерләрен үтәп барган һәр буынга Аның игелеге кылыныр.
Раббы Үз тәхетен күкләр өстенә куйган, Аның хакимлеге бар нәрсәне иңли.
Әй сезләр, күкнең фәрештәләре, Раббының ихтыярына буйсынучы, Аның сүзләрен тыңлаучы көч-кодрәт ияләре, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Әй сезләр, Раббы хезмәтендәге күк гаскәрләре, Аның ихтыярын гамәлгә ашыручылар, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Әй сезләр, Раббы бар кылган мәхлуклар, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз Ул хакимлек иткән һәр урында! Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! И Раббы Аллам, Син искиткеч бөексең! Син шөһрәт вә мәһабәтлеккә уралгансың,
кием кигәндәй нурга төренгәнсең, күкләрне пәрдә итеп киергәнсең,
өеңне күктәге сулар өстенә корып куйгансың; болытларны Үзеңә арба итеп җил канатларында гизеп йөрисең;
җилләр – Синең чапкын-хәбәрчеләрең, ут-яшеннәр – хезмәтчеләрең.
Җир йөзен Син, нык нигезгә урнаштырып, мәңге-мәңге какшамас иткәнсең,
аны төпсез диңгез эченә төреп куйгансың; сулар тау түбәләреннән дә югары булган.
Синең җикерүеңнән сулар кача башлаган, күкрәгән тавышыңнан кабаланып ашыккан,
таулар өстеннән үзәннәргә омтылып, Син билгеләгән урыннарга агып төшкән.
Җир йөзен янә тоташтан каплап алмасын дип, Син аларга чик-киртә куйгансың.
Чишмәләрне Син агым сулар итәсең, таулар арасыннан агызып җибәрәсең.
Су барлык кыр җәнлекләрен тәэмин итә, барлык кыргый ишәкләрнең сусынын баса.
Су янында күк кошлары оя кора, әрәмәлекләрдән кош сайраган авазлар ишетелә.
Син биектән торып тауларны сугарасың, җимешләрең белән җир өстен тутырасың.
Хайваннар өчен – үлән, кешеләр ихтыяҗы өчен яшеллекләр үстерәсең, туфракта азык-төлек үсемлекләре иктереп.
Кешеләргә күңелләрне ача-сөендерә торган шәраб, йөзләрне ялтырата торган зәйтүн мае, көч-дәрманны арттыра торган икмәк җитештерәсең.
Раббы Үзе утырткан агачлар – Ливан эрбетләре – суга туенып үсә.
Кошлар – эрбет ботакларында, ләкләк – нарат башында оя кора.
Биек таулар – кыргый кәҗәләр биләмәсе, кыялар – кушаякларның сыену урыны.
Вакыт күрсәтер өчен, Син айны яраткансың, кояш та үзенең баер чагын яхшы белә.
Караңгы өртеп, Син төн ясыйсың да барлык урман җәнлекләрен аякка бастырасың:
яшь арысланнар үкереп ауга чыга, Аллаһы җибәргән азыкны эзли.
Офыкта кояш кызыллыгы күрендеме, алар җыйнаулашып өннәренә кереп яталар.
Кеше исә үзенең хезмәтен башкарырга китә, кичке караңгыга чаклы эштә була.
И Раббы, Синең эш-гамәлләрең төрледән-төрледер! Һәр нәрсәдә зирәклегең балкый, җир йөзе Синең иҗатың белән тулы.
Диңгезгә баксаң, очы-кырые күренми, суда кайнашкан олы-кече җан ияләре бихисаптыр.
Аның өстендә көймә-кораблар йөзә; суда уйнаклап йөзеп йөрсен дип, Син бар иткән Ливьятан да шунда.
Вакытында ашарга бирерсең дип, барысы да Синнән ризык көтә.
Бирсәң, кабул итәләр, ашыйлар, кулыңны ачсаң, тук булалар.
Йөзеңне яшергәндә, хафага калалар, Син сулышларын өзгәндә, үлеп туфракка әйләнәләр.
Сулышыңны өргәндә исә дөньяга туалар – җир йөзен Син шулай яңартасың.
Раббының дан-шөһрәте мәңгелек булсын! Куансын Раббы Үзенең эш-гамәлләре белән!
Ул күзен бакканда, җир йөзе тетри, тауларга кагылса, алардан төтен күтәрелә.
Гомерем буе Раббыга җырлармын, терек чагымда Аңа мәдхияләр яудырырмын.
Догалы уйларым Аңа хуш күренсен, сөенечләрем Раббыдан килсен!
Югалсын җир йөзеннән гөнаһлылар, яманнарның эзе калмасын! Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыны данлагыз!
Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез, эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез!
Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз, бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез!
Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз! Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын!
Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз, Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез!
Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне, могҗизаларны, авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз,
әй сезләр, Аның колы Ибраһим токымы, Ул сайлаган Ягъкуб угыллары!
Ул – Раббы, безнең Аллабыз; Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара.
Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота, меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый.
Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән, ант эчеп Исхак белән ныгыткан,
Ягъкуб өчен – Канун, Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган.
Раббы әйткән: « Кәнган җирен сезгә бирәм: хакыгызга тигән милкегез булыр», – дигән.
Ул заман алар бик аз санлы кавем, Кәнган җирендә килмешәкләр,
бер халыктан – икенче халыкка, бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде.
Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән, патшаларны ачуланып кисәткән:
«Кагылмагыз Мин май сөрткән кешеләргә, пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!» – дигән.
Берзаман Ул алар җиренә кытлык җибәрде, ризыктан һичнәрсә калдырмады.
Әмма Ул алардан алда Йосыфны юллады – аны коллыкка сатып җибәрде.
Аның әйткәннәре раска чыкканчы, Раббының сүзе аның хаклыгын раслаганчы, Йосыфның аякларын – богау, муенын тимер муенса кысып тора иде.
Мисыр патшасы, халыклар хөкемдары, боерып, богавын чиштерде, азат иттерде,
шуннан аны үз иленә хуҗа кылды, булган бар милкенә идарәче итеп куйды:
түрә-башлыкларына фәрман бирү, өлкәннәренә акыл өйрәтү хокукын тапшырды.
Исраил шулай Мисырга керде, Ягъкуб гаиләсе Хам илендә җирләште.
Раббы анда Үз халкын ишәйтте, дошманнарыннан аларны көчлерәк кылды.
Үзенең колларына – халкына карата мисырлыларда нәфрәт уятты, мисырлылар күңеленә мәкерле уйлар салды.
Шуннан Раббы Үзенең колы Мусаны, һәм сайлаган бәндәсе Һарунны юллады,
алар аша Хам җиренә Үзенең могҗиза вә галәмәтләрен күндерде:
Хам җиренә караңгы иңдереп, аны дөм караңгылыкка батырды, һәм мисырлылар Аның сүзенә каршы тора алмадылар.
Агымсуларны кан дәрьясына әверелдерде, балыкларын һәлакәткә дучар итте.
Бөтен җир өсте, патша сарайларына кадәр, гөберле бакалар белән шыгрым тулды.
Раббы әмере белән һәр тарафта чебен белән черки өере очып йөрде.
Раббы яңгыр урынына боз яудырды, җир өстендә ялкынлы яшеннәрен яшьнәтте.
Йөзем бакчаларын, инҗир куакларын, андагы бар агачны кырып бетерде.
Раббының әмере белән кырларны саранча чирүе басып алды.
Алар андагы бар үлән-чирәмне, басудагы бар игенне ашап бетерде.
Раббы Хам җирендә беренче туган һәр ир баланы – ирлек куәтенең тәүге җимешен һәлак итте.
Исраилиләрне исә Раббы мәмләкәттән алтын-көмеш белән чыгарды, бер ыругын да ташлап калдырмады.
Исраилиләр чыгып киткәч, Мисырга җан керде: куркудан алар тәмәм бетәшкән булганнар.
Раббы исраилиләрнең сәфәрендә көндез өсләренә болыт пәрдәсе җәйде, төннәрен ут биреп яктыртты.
Ашарга сорагач, очыртып бүдәнәләр китертте, кешеләрне күк икмәге белән дә туендырды.
Кыяташны сугып ярып, чишмә аттырды, сусыз чүлдә су дәрьялары агызды.
Ул, шулай итеп, колы Ибраһимга әйткән мөкатдәс сүзен хәтерендә тотып,
Үзе сайлаган халкын куандырды – Мисырдан сөенечләргә урап алып чыкты.
Аларга чит-ят халыкларның җирләрен бирде, Үзенең кагыйдәләрен үтәү, Канунын саклау шарты белән үзләре эшкәртмәгән басуларга аларны хуҗа кылды. Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз! Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Раббының кодрәтен кем әйтеп бетерә алыр?! Аны мактау сүзләрен кем ишеттереп бетерер?!
Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр, һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар!
И Раббы, халкыңа нурлы йөзең белән борылганда онытма мине, аларны коткарганда, мине дә кайгырт!
Шулчак халкыңа хасланган бәхетне татыр идем, халкың сөенече белән сөенер идем, Синең халкың-биләмәң белән бергә горурлык кичерер идем.
Аталарыбызны кабатлап, гөнаһлар кылдык без, бозыклык юлына бастык, яманлыклар эшләдек.
Мисырда чакта аталарыбыз Синең могҗизаларыңа төшенмәделәр; бихисап игелекле эшләреңне онытып, Камышлы диңгез янында баш калкыттылар.
Әмма Раббы, кодрәтле асылын күрсәтеп, Үз исеме хакына аларны коткарды:
Камышлы диңгезгә боерып, аның суын киптертте, чүл өстедәй коры диңгез төбеннән кешеләрне исән-имин алып чыкты.
Дошманнары кулыннан коткарды, нәфрәтлеләр кулыннан йолып алды.
Ә дошманнарын, диңгез суларын кайтарып, батырып үтерде, берсен дә исән калдырмады.
Исраилиләр шунда Раббының сүзенә ышандылар, Аңа мактауларын юлладылар.
Әмма тиздән Аның игелекләрен онытып, киңәшләрен көтмәс булдылар.
Чүлдә барганда вәсвәсәгә бирелделәр, Аллаһыны сынарга керештеләр.
Ул аларга теләк-эстәгәннәрен бирде, тик көчле үләт тә җибәрде.
Стан булып торганда Мусага һәм Раббының изге рухание Һарунга көнчелекләре кузгалгач,
җир, ярылып, Датанны һәм Абирам тарафдарларын йотты;
ут көлтәсе шул төркемнең уртасына төште һәм яман бәндәләрне ялкыны белән көйдерде.
Хореб тавы төбендә торганда, бер бозау сыны ясады алар, шуңа илаһ итеп табындылар.
Раббының данын-бөеклеген шулай чирәм белән туена торган бозау сынына алыштырдылар.
Үзләрен Коткаручыны – Мисырда бөек эшләр кылган, Хам илендә могҗизаларын, Камышлы диңгез янында дәһшәтләрен күрсәткән Аллаһыны исләреннән чыгардылар.
Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды.
Тансык гүзәл җирне кире какты алар, Аллаһының сүзенә ышанмады;
Раббы авазына колак салмыйча, чатырларында зар елап сөйләнделәр.
Шул сәбәпле Раббы кул күтәреп ант эчте – аларны чүлдә чәчеп калдырырга,
нәсел орлыкларын чит җирләр, чит кавемнәр арасына таратып бетерергә дип күңелен беркетте.
Соңра алар Багал-Пигурга бил бөктеләр, җансыз потка китергән корбаннарын ашап туендылар.
Кыланмышлары белән Раббы каһәренә тап булып, бөек үләт казасына дучар ителделәр.
Әмма Пинхәс, торып, арага керде – хөкемен чыгарды, һәм үләттән кырылыш шулай туктап калды.
Аның бу гамәле, тәкъвалык билгесе булып, буыннан-буыннарга мәңгегә теркәлеп калды.
Алар Мериба суы янында да Раббының ачуын китерделәр, моның Мусага да зыяны тиде:
алар аны чыгырыннан чыгардылар, һәм ул, уйламыйча, кирәкмәгән сүзләр сөйләп ташлады.
Раббыдан боерык булса да, исраилиләр чит халыкларны юкка чыгармадылар.
Үзләре мәҗүсиләр арасында эреп бетеп, бар эшне аларча эшли торган булдылар,
шуларның потларына табындылар, һәм бу алар өчен тозак булды.
Угылларын, кызларын җеннәргә корбан итеп китерә башладылар.
Кәнган потларына корбан итеп, гаепсез угыл һәм кызларының канын агыздылар – җир өстен нәҗесләделәр.
Эш-гамәлләре белән үзләрен пычраттылар, кыланмышлары белән Раббыга хыянәт иттеләр.
Шуннан Раббының аларга ачуы кабарды, Үз халкы-биләмәсе Аны җирәндерә башлады.
Һәм Ул аларны мәҗүсиләр кулына, дошманнары хакимлегенә тапшырды.
Дошманнарның җәбер-золымы астында алар буйсынырга мәҗбүр булдылар.
Раббы аларны күп тапкырлар коткарды, ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр, гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр.
Шулай да, ялварулы догаларын ишеткәндә, Ул аларның авыр хәлләренә керә,
алар белән төзегән килешүне исенә төшереп, чиксез мәрхәмәтле булганга, аларны кызгана,
исраилиләрне тоткын иткән кешеләр күңелендә рәхим-шәфкать хисләрен уята иде.
Коткар безне, и Раббы Аллабыз! Чит кавемнәр арасыннан җыеп ал! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!
Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Әйтсен барлык халык: «Амин!» – дисен. Раббыны данлагыз!
«Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!» –
дип әйтсен дошманнары кулыннан Раббы тартып алган, Ул коткарган җаннар,
бөтен кыйтгалардан – көн чыгышы, көн батышы, төн ягы вә көн ягыннан Аның кулы белән җыеп алынганнар.
Сусыз чүлдә адашып йөргән, кеше яшәгән кала юлын тапмый интеккән иде берәүләр;
ачыгу, сусаудан тилмереп беткәннәр, үлем чигенә җитә язганнар иде.
Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
кала-шәһәргә барып җитсеннәр өчен, аларны туры юлга күндергән.
Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
Чөнки сусаган җанның сусынын бетергән Ул, ач җанны нигъмәтләре белән туендырган.
Дөм караңгыда утырган иде икенче берәүләр, тимер зынҗырга богауланган иде мескен бичаралар,
чөнки Аллаһы Тәгалә сүзләренә каршылык кылып, Аның киңәшләреннән баш тарткан иде алар.
Ул аларны авыр хезмәт белән алҗыткан, һәм, егылып ятканда, аларга ярдәм кулы сузучы булмаган.
Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
дөм караңгыдан чыгарган, тимер зынҗырларын өзеп аткан.
Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
Чөнки Ул бакыр капкаларны җимергән, тимер бикләрне өзеп ташлаган.
Акылсыз берәүләр үз гөнаһлары, бозык эшләре өчен җәфа чиккән иде.
Һәр ризыктан җаннары бизгән, үлем якасына якынлашкан иде алар.
Чарасыз калып, Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
сүзен күндереп савыктырган аларны, кабердән саклап калган.
Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
Аңа рәхмәт бүләкләре китерсеннәр, сөенә-сөенә эш-гамәлләрен игълан итсеннәр!
Беришләр, корабларга утырып, диңгез гизгән, су дәрьяларында хезмәт иткән иде.
Алар Раббының шунда ниләр кылганын, диңгез чоңгылларында тудырган могҗизаларын күргәннәр:
Раббы боерыгы белән көчле җил-давыл купкан, биек-биек дулкыннар хәрәкәткә килгән,
кораблар күккә чөелгән, тирән чоңгылларга төшкән – диңгезчеләрнең афәттән җаннары кысылган.
Алар ава-түнә, сәрхуштәй чайкалып йөргән, белгән һөнәрләре файда китермәгән.
Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
җил-давылны тыйган, дулкыннар шавын тынлыкка әйләндергән.
Тынычлык иңгәч, диңгезчеләр шатлык кылган, һәм Раббы аларны теләгән җирләренә илтеп җиткезгән.
Адәм угылларына күрсәткән мәрхәмәте, могҗизалары өчен рәхмәт укысын алар Раббыга!
Аны халык җыеннарында зурласыннар, өлкәннәр җыенында данлап сөйләсеннәр!
Раббы агым суларны – чүлгә, кизләү-чишмәләрне коры җиргә әверелдерә.
Явызларның эшләренә карап, аларның уңдырышлы җирләрен тозлы туфракка әйләндерә.
Чүлне Ул – мул сулы күлгә, сусыз даланы чишмәле җиргә әверелдерә.
Ач-юксылларны шунда урнаштыра, һәм тегеләр, яшәр өчен, шәһәр-калалар төзиләр,
иген игеп, йөзем бакчалары утырталар, кыр, бакчалардан мул уңыш җыялар.
Раббы аларга фатихасын күндереп, алар үрчиләр, ишәяләр; мал-туарлары да кимеми.
Түрә-аксөякләрне Раббы хурлыкка төшерә, юлсыз чүлдә адашып йөрергә дучар итә, җәбер-золымнан, бәла вә кайгыдан иза чиктерә, саннарын киметә.
Ә фәкыйрь-юксылларга хәерчелектән чыгарга булыша, гаиләләрен сарык көтүедәй ишәйтә.
Моны күргән саф йөрәкле җаннар куанырлар, ә явызларның авызы ябылыр.
Акылы бар кеше моны күз уңында тотсын, Раббының мәрхәмәте чиксез икәнен аңласын!
Давытның җыр-мәдхиясе.
Йөрәгем нык минем, и Аллаһы! Мин Сиңа бар күңелемнән җыр көйләрмен, мәдхияләр җырлармын!
Уян, лирам вә гөсләм! Таңны мин уятыйм!
И Раббым, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
Чөнки мәрхәмәтең күкләргә ашкан, тугрылыгың болытларны иңли.
Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
Сөеклеләрең котылсын дисәң, уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!
Аллаһы мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп вәгъдә итте: «Шәкем җирләрен сөенә-сөенә бүләчәкмен, Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке. Эфраим – башыма кигән очлымым, Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
Мәаб – юынгыч табагым, Эдомга исә аяк киемемне ташлармын. Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»
Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр? Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
И Аллаһы, бездән ваз кичкән, гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә, юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез, дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!
И Аллаһы, Сиңадыр мактау сүзләрем! Җавапсыз калма!
Чөнки яманнар, мәкерлеләр миңа каршы авызларын ачтылар, минем өскә ялган яудыралар.
Нәфрәт тулы сүзләре чолгап алды мине, миңа каршы сәбәпсез сугыш ачтылар.
Яхшы мөнәсәбәтемә каршы миңа яла ягалар, ә мин һаман догадамын.
Яхшылыгыма – явызлык, дуслыгыма нәфрәт белән җавап кайтаралар,
минем турыда әйтәләр: «Раббы аны яман бер адәм кулына тапшырсын, уң ягында аның яла ягучы утырсын,
мәхкәмәдә ул гаепле дип табылсын, догасы гөнаһ булып саналсын! – диләр. –
Гомер еллары кыскарсын, үтәгән вазифасын башка берәү алсын!
Балалары – ятим, хатыны тол калсын!
Угыллары, җимерек өйләреннән куылып, чит җирләрдә теләнеп йөрсен! – диләр. –
Булган бар мөлкәтен рибачы тартып алсын, хезмәте белән тапканын читләр талап бетерсен!
Мәрхәмәт күрсәтүче дә, ятимнәрен кызганучы да табылмасын!
Токымы-нәселе корысын, исеме бер буында ук хәтердән җуелсын! – диләр. –
Ата-бабаларының гөнаһларын Раббы гел истә тотсын, анасының гөнаһларын да онытмасын –
гөнаһлары һәрчак Раббының күз алдында булсын, ә үзләре турындагы хатирәне Раббы җир йөзеннән себереп түксен! – диләр. –
Рәхим-шәфкать күрсәтүне ул адәм уена да алмады бит, күңеле рәнҗетелгән кешеләрне, мазлум вә фәкыйрь-юксылларны эзәрлекләп, аларны харап итәргә тырышты.
Каргау-каһәрләүне үз итте ул – каһәре аның үз башына төшсен! Хәер-фатиха бирергә теләмәде – фатихадан мәхрүм ителсен!
Каргау-каһәрләү аның өс киеме булсын, су кебек эченә керсен, зәйтүн мае кебек сөякләренә сеңсен!
Әйдә, өстенә кигән киеме булсын ул аңа, билен бәйли торган бер пута булсын!» – диләр.
Миңа яла ягучыларга, явыз сүзләр белән җанымны әрнетүчеләргә Раббыдан җәза нәкъ үзләре әйткәнчә булсын!
Ә Син, Хуҗа-Раббым, мөкатдәс исемең хакына, Үз исемең хакына миңа ярдәм ит, мәрхәмәтең, игелегең хакына коткар мине!
Мин бичара бер мазлум вә фәкыйрьмен, эчемдә йөрәгем яралы минем.
Эреп югала барган күләгә кебек мин юкка чыгам; мине, чикерткәдәй, селкеп төшерделәр.
Ураза тотып, тезләрем хәлсезләнде, мае бетеп, бәдәнем сулыкты.
Кеше көлкесенә калган бер зат булдым, мине күрделәр исә, башларын чайкыйлар.
И Раббы Аллам, ярдәм ит, мәрхәмәтең хакына коткар мине!
Белсеннәр бу эштә Синең кулың уйнаганны, моны бары Син, Раббым, эшләгәнне!
Алар ләгънәтләсен, ә Син мине мөбарәк кыл! Миңа баш калкытучылар рисвай булсыннар, ә минем күңелгә – колың күңеленә – сөенечләр тулсын!
Миңа яла ягучылар мәсхәрәгә уралсыннар, кием итеп хурлыкка төренсеннәр!
Мин Раббыга чиксез рәхмәтләр яудырырмын, халык арасында Аны данлармын,
чөнки Ул – фәкыйрь-юксылның уң ягында торучы, аны гаепләүчеләрдән аралаучы.
Раббы минем хуҗама: «Дошманнарыңны синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр!» – диде.
Әй хуҗам, патшалыгыңны Раббы Сионнан да ары киңәйтер – әйләнәңдәге дошманнар өстеннән идарә ит!
Яуга кузгалган көнне халкың сиңа үз теләге белән кушылыр; изге киемнәргә төренеп, яшь яугирләрең синең янга иртәнге чык кебек тупланыр.
Ант эчте Раббы: «Мәлик-Садыйк дәрәҗәсендәге мәңгелек рухани син!» – диде, һәм Үз сүзеннән Ул кайтмаячак.
Хуҗа-Хаким синең уң ягыңдадыр, каһәре көнендә патшаларны юк итәчәк Ул;
халыкларга хөкемен чыгарачак, җир өстен мәетләр белән каплаячак, патшаларны иксез-кырыйсыз сугыш кырында тар-мар итәчәк.
Патша, юл читендәге инештән су эчеп, башын галибанә чөячәк.
Раббыны данлагыз! Саф күңелле инсаннар киңәшмәсендә, халык җыенында, и Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын!
Бөектер эш-гамәлләре Раббының! Кем аларга сокланып карый, шул аларның асылына төшенергә тырыша.
Гамәлләре Аның данлыклы вә мәһабәтле, тугрылыгы Аның мәңге бетәчәк түгел.
Онытылмас могҗизалар эшләде Раббы; Ул кызганучан вә шәфкатьле,
Аңардан курыккан, Аны хөрмәт иткәннәргә ашар ризык насыйп итә Ул, Үзенең Килешүен истә тота.
Үз халкына чит кавемнәр җирен тапшырып, Ул аңа көч-кодрәтен күрсәтте.
Аның кулы эшләгән һәр гамәл туры вә гадел, әмер-боерыклары ышанычлы,
мәңгелеккә дип расланган, тугрылык белән гаделлеккә нигезләнгән.
Ул Үз халкына котылу китерде, аның белән мәңгелеккә килешү беркетте. Аның исеме мөкатдәс вә дәһшәтледер!
Зирәклекнең башы, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдәдер. Аның әмерләрен үтәүче чын акыл иясе булыр. Раббыга мәңге-мәңге мактау сүзләре яңгырасын!
Раббыны данлагыз! Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән кеше бәхетледер! Раббының боерыклары аның күңел түрендә.
Аның нәселе илдә көч-куәт казаныр – саф күңеллеләр токымы мөбарәк фатихалы булыр.
Өендә аның муллык, җитешлек хөкем сөрер, гомер бакый тәкъва булып калыр ул.
Күңеле саф кеше өчен караңгыда нур балкыр, чөнки Раббы – хаклык ияседер, Ул кызганучан вә рәхимле.
Жәлләми бурычка бирүче үз гамәленең рәхәтен күрер, аның һәр эшендә гаделлек ярылып ятар.
Һичбер вакыт какшамас ул; гомер бакый хәтердә калыр тәкъва кеше.
Начар хәбәр аны өркетмәс, чөнки Раббыга ышаныч баглаган йөрәге ныктыр аның.
Әйе, йөрәге нык – курыкмас ул бернидән дә, дошманына өстән торып карар.
Юксылларга малыннан мул өлеш чыгарыр, тәкъвалыгы аның мәңгелек булыр, данга күмелеп башын югары чөяр ул.
Моны күреп, яман бәндә зәһәрен чәчәр, тешләрен шыкырдатыр, ачудан корып кибәр. Яманнарның өмете әнә шулай бушка чыгар.
Раббыны данлагыз! Раббыны данлагыз, әй Раббы коллары, Аның исемен данлагыз!
Хәзердән алып бакый замангача Раббының исеменә мактау-шөкерләр яусын,
кояш чыгышыннан батышына кадәр бар җирдә Аның исеменә дан җырлансын!
Бар халыклардан Раббы өстендер, Аның дан-шөһрәте күкләрдән дә югары!
Тагын кем бар безнең Раббы Аллабыз кебек?! Аның тәхете биектә, шуннан Ул күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне күзәтеп тора.
Үз халкының башлыклары янәшәсенә утыртыр өчен, мескен бәндәсен Ул тузанлы җирдән кубарып торгызыр, юксылны чүплек өеменнән тартып чыгарыр;
кысыр хатынны гаиләле кылыр, аны бала таба торган бәхетле ана итәр. Раббыны данлагыз!
Исраил халкы Мисырдан качып чыккач, Ягъкуб токымы чит кавемнән аерылгач,
Яһүдә – Аллаһының мөкатдәс җиренә, Исраил Аның биләмәсенә әйләнде.
Исраилиләрнең килүен күргәч, диңгез качты, Үрдүн суы кирегә акты.
Таулар – куй тәкәләре кебек, калкулыклар куй бәрәннәре кебек сикереште.
Әй диңгез, сиңа ни булды, ник качтың син? Әй Үрдүн суы, ник кирегә актың?
Әй таулар, ник сез куй тәкәләре кебек, әй калкулыклар, ник сез куй бәрәннәре кебек сикерешәсез?
Әй җир йөзе! Кыяны – күлгә, ташны чишмәгә әверелдерүче Раббының, Ягъкуб Алласының алдында тетрән!
Без түгел, и Раббы, без түгел, Синең исемең данлансын мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына!
«Кайда соң аларның Алласы?» – дип, беркайчан да сорый алмасын чит халыклар!
Безнең Аллабыз – күктә, Ул нәрсә тели, шуны эшли!
Ә аларның көмеш вә алтын потлары – кеше кулы ясаган әйбер:
авызлары булса да, сөйләшмәсләр, күзләре булса да, күрмәсләр,
колаклары булса да, ишетмәсләр, борыннары булса да, ис тоймаслар,
куллары булса да, берни сизмәсләр, аяклары булса да, йөрмәсләр, тамакларыннан исә аваз чыкмас.
Мондый потларны ясаган, аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
Әй Исраил халкы, Раббыга өмет багла! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
Әй Һарун йорты, Раббыга өмет багла! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
Әй Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүчеләр, Раббыга өмет баглагыз! – Улдыр безнең ярдәмче вә калканыбыз!
Раббы безне хәтерендә тота, Ул безне мөбарәк кылачак – Исраил йортын, Һарун йортын мөбарәк кылачак.
Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән олы-кече һәр кешене Ул мөбарәк кылачак!
Раббы сезне һәм балаларыгызны ишәйткәннән-ишәйтсен!
Җирне, күкне бар иткән Раббы хозурында сез барыгыз да мөбарәк кешеләр.
Күкләр күге – Раббыныкыдыр, ә җир йөзен Ул адәм угылларына бирде.
Үлеләр, тынлык аймагына иңгәннәр, Сине, Раббы, данлый алмас.
Бары без, тере затлар гына, бүгеннән бакыйгача Раббыга мактау-шөкерләр ирештерәчәкбез. Раббыны данлагыз!
Яратам мин Раббыны: Ул минем ялварулы тавышымны ишетә,
иелеп миңа колагын куя. Мин Аны гомер бакый догамда чакырачакмын.
Мине үлем баулары чолгап алган, миңа кабер дәһшәте яный иде, һәм мин хәсрәт вә сагышка баткан идем.
Исемен әйтеп мин Аңа: «И Раббым, җанымны коткар!» – дип дәштем.
Раббы кызганучан вә хаклык ияседер, безнең Аллабыз рәхимледер;
садә җанны саклый Ул: мин казалы идем, һәм Ул мине коткарды.
И күңелем, янә тынычлык кичер! Чөнки Раббы сиңа игелек кылды:
җанымны – үлемнән, күзләремне – яшьтән, аякларымны сөрлегүдән саклап калды.
Мин, шулай итеп, Раббының күз алдында тереләр дөньясында йөрермен!
«Казалы мин», – дисәм дә, «Берәүгә дә ышанып булмый», – дип әйтсәм дә, өметем Раббыда булды.
Миңа күрсәткән яхшылыклары өчен, Раббыга ни-нәрсә эшли алыйм?!
Котылу касәсен югары күтәрермен, Аның исемен тәкрарлармын;
Раббыга бар халкы алдында әйткән нәзерләремне үтәрмен.
Аның тугрылары үлгәндә, Раббы кайгырадыр.
И Раббым, мин – Синең колың; мин – Синең колың һәм кол хатыныңның углы. Богау зынҗырларымны Син өздең!
Сиңа шөкран корбаны китерермен, Синең исемеңне тәкрарлармын.
Раббыга бар халкы алдында әйткән нәзерләремне үтәрмен;
синең, Иерусалим, нәкъ урта бер җиреңдә – Раббы йортының ихатасында үтәрмен. Раббыны данлагыз!
Әй халыклар, Раббыны данлагыз! Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!
Аның безгә булган мәрхәмәте чиксездер! Раббының тугрылыгы мәңгелектер! Раббыны данлагыз!
Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Исраил йорты әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
Һарун токымы әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
Раббыдан куркучы вә Аны хөрмәт итүче һәркем әйтсен: «Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дисен.
Казалы чагымда мин Раббыны чакырдым, һәм Ул, ишетеп, мине иреккә чыгарды.
Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!
Раббы – минем ярдәмчем! Дошманнарыма мин өстән торып карармын.
Адәм затына яки түрә-хакимнәргә өмет баглаудан Раббыга сыену хәерлерәктер.
Мине күпме кавемнәр чолгап алган иде, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
Кысрыклап, төрле яктан чолгап алган иделәр, әмма Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
Бал кортлары кебек сырып алганнар иде, әмма күгән куагыдай тиз янып беттеләр – Раббы исеме белән мин аларны орып салдым.
Мине бәреп екмакчы иде алар, әмма Раббы мине тотып калды.
Минем бөтен көч-куәтем – Раббы! Ул – минем Коткаручым!
Тәкъваларның чатырында җиңү вә сөенү авазлары: «Раббының уң кулы үзенең кодрәтен күрсәтә!
Раббының уң кулы югары күтәрелде! Раббының уң кулы кодрәтен күрсәтә!»
Үлмим, яшәячәкмен әле мин, Раббының эш-гамәлләрен сөйләп йөриячәкмен.
Раббы миңа җәза бирде, ләкин үлемгә дучар итмәде.
Ачыгыз миңа Аллаһы йортының тәкъвалар капкасын! Эчкә узып, мин Раббыга рәхмәтләр укырмын!
Бу – Раббы капкасыдыр, тәкъвалар шуннан узып керәчәк.
Мин Сиңа рәхмәтләремне яудырырмын, чөнки Син мине ишеттең, минем Коткаручым булдың.
Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде.
Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу – могҗизадыр.
Раббы тудырган көн бу – шуңа шатланышыйк!
И Раббы, ялварабыз: коткар безне! И Раббы, мәдәт бир безгә, үтенәбез!
Раббы исеменнән килүче мөбарәктер! Без сезне Раббы өеннән торып мөбарәк кылабыз.
Раббы – безнең Аллабыз, яктылык бирүчебез! Кулларыгызга хөрмә ботаклары тотып, бәйрәмдәгечә мәзбәх янына килегез!
Син – минем Аллам! Мин Сиңа рәхмәтләр укырмын! Син – минем Аллам! Мин Сине биекләргә күтәрермен!
Раббыга рәхмәтләр яудырыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Бәхетледер кеше, гөнаһ юлына аяк басмаса, Раббы канунын үтәсә;
бәхетледер, Аның күрсәтмәләрен тотса, бөтен күңелен биреп Аны эзләсә!
Андыйлар язык эш кылмыйлар, бары Аның хак юлын сайлыйлар.
Син безгә Үзеңнең әмер-боерыкларыңны нык сакларга куштың.
И-и, йөрер юлларым Синең кагыйдәләреңә туры килсә икән!
Боерыкларыңны күз уңында тотсам, һичкайчан мин рисвай булмам.
Синең хак карарларыңны өйрәнеп, саф йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын,
кагыйдәләреңне үтәрмен. Ахыргача ташламасаң иде мине, и Раббым!
Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга? – Бары Синең сүзләреңне тыңлап!
Бөтен йөрәгем белән Сине эзлим; боерыкларыңнан читкә тайпылдырма мине.
Синең алда гөнаһлы булмас өчен, сүзләреңне күңелем түренә салып куйдым.
И Раббым, мактау-шөкерләр яусын Сиңа! Өйрәт мине Кануның кагыйдәләренә!
Синең авыздан чыккан карарларны дөньяга мин үз авызымнан игълан итәмен.
Синең күрсәтмәләрне үтәп, хәзинә тапкандай, ләззәт-сөенечләр кичерәмен.
Синең әмерләрең турында гел уйланам, хак юлыңны күздән төшермим.
Биргән кагыйдәләреңнән үземә хозурлык табам, Син әйткән сүзләрне хәтеремдә саклыйм.
Синең сүзең буенча яшәсен дисәң, мин колыңа мәрхәмәтеңне күрсәт!
Ач минем күзләремне: Кануныңдагы могҗизаларны күримче!
Җир йөзендәге бер мосафир мин, яшермә миннән боерыкларыңны!
Карар-хөкемнәреңне көне-төне көтеп, җаным алҗып беткән иде инде.
Боерыкларыңнан читкә тайпылганнарга – ләгыйнь тәкәббер бәндәләргә – авызлык кидердең Син.
Хурлык-мәсхәрәдән читләштер мине, чөнки Синең күрсәтмәләргә сыгынамын.
Менә, түрәләр миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, мин исә, Синең колың, бары кагыйдәләрең турында уйланам.
Синең күрсәтмәләр миңа сөенеч китерә, алар минем киңәшче-мәслихәтчеләрем.
Гомерем кыл өстендә – вәгъдә биргәнчә, җанымны дәвала!
Юлларымны сөйләдем, һәм Син мине ишеттең. Инде мине Кануның кагыйдәләренә өйрәт!
Әмерләреңнең асылына төшендер мине! Шулчак могҗизалы эшләрең хакында уйланырмын.
Гамь чигеп җаным хәлсезләнде. – Вәгъдә биргәнчә, ныгыт мине!
Юлның ялганын читләштер миннән, Кануның илә миңа илтифатыңны күндер!
Минем сайлаган юлым – тугрылык юлы, Синең карар-хөкемнәреңне мин күз алдыма куйдым.
Мин Синең күрсәтмәләргә береккәнмен. И Раббым, оятка калдырма мине!
Боерыкларың юлы белән йөгерәмен, чөнки йөрәгемне шулай Син көйләдең.
И Раббым, кагыйдәләрең кушкан юлдан йөрергә өйрәт мине, мин аны һәрдаим күз уңында тотармын.
Зирәк акыл бир миңа, һәм мин Кануныңны үтәрмен, бөтен йөрәгем белән аны саклармын.
Мине боерыкларың сукмагына күндер – ихлас теләгем шулдыр.
Йөрәгемне күрсәтмәләреңә таба юнәлт, хәрәм малга ымсындырма мине.
Юк-бар нәрсәләргә күзләремне каратма, яшәтеп, хак юлыңнан атлат.
Мин колыңа биргән сүзеңне үтә, ул сүзең – Сине хөрмәт иткәннәргә.
Иң курыкканымнан – хур булудан сакла мине; шулай, Синең карар-хөкемнәрең яхшыдыр.
Менә, Синең әмерләргә сусыйм мин! Инде хаклыгың белән дәвала мине!
И Раббым, мәрхәмәтеңне юлла да, вәгъдә биргәнчә, коткар мине!
Шулчак хурлаучыларыма җавапны әйтә белермен, чөнки мин Синең сүзеңә таянамын.
Хак сүзне минем авыздан тартып алма, минем бар өметем Синең карар-хөкемеңдәдер.
Кануныңны һәрдаим саклармын, гомер бакый хәтердә саклармын.
Әмерләреңне мин үз иттем, шуңа күрә ирек-хөрлектә йөримен.
Күрсәтмәләрең турында патшаларга сөйләрмен, һәм бернинди оялу хисе кичермәм.
Боерыкларыңны үтәүдән мин ләззәт табам, чөнки аларны мин бик хуп күрәм.
Хуп күреп, аларга таба кулымны сузам, кагыйдәләрең турында уйланам.
Мин колыңа әйткән сүзеңне хәтергә төшер, ул сүзең белән Син миндә өмет уяткан идең.
Кайгылы чагымда бер юаныч булды ул, сүзең җаныма дәва бирде.
Тәкәбберләр мине нык мәсхәрәләде, әмма Кануныңнан мин читкә тайпылмадым.
Борынгыдан килгән карарларыңны истә тоттым, шулардан үземә юаныч таптым, и Раббым!
Кануныңнан читкә тайпылган яман бәндәләрне күргәч, эчемдә ачу уты кабынып китә.
Горбәттә йөргәндә, кагыйдәләрең минем өчен җыр кебектер.
Төннәрен исемеңне кабатлыймын, и Раббым. Кануныңны һич тайпылмый үтәп киләм.
Бу минем гадәткә кергән, чөнки мин Синең әмер-боерыкларыңа таянам.
Син, Раббым, – миңа тигән өлештер, Синең сүздән чыкмаска вәгъдә иттем мин.
Бар күңелемне биреп йөз нурыңны эзләдем. Вәгъдә биргәнчә, кызган мине!
Йөргән юлларымны уйлап, адымымны күрсәтмәләрең тарафына юнәлттем.
Боерыкларыңны үтәргә ашыктым, тоткарлык итмәдем.
Яманнар миңа һәрьяклап тозак кордылар, ләкин мин Синең Кануныңны онытмадым.
Төн уртасында торып та мин Сиңа гадел карарларың өчен рәхмәтләремне укыйм.
Әмерләреңне үтәгән, Синнән курыккан һәм Сине хөрмәт иткән бар кеше – минем дустымдыр.
Мәрхәмәт-шәфкатең белән бөтен җир йөзе тулы. И Раббым, Үз кагыйдәләреңә өйрәт мине!
И Раббым, биргән вәгъдәң буенча мин колыңа Син күп игелекләр эшләдең.
Үткен зиһен, белем бир миңа, чөнки мин Синең боерыкларыңа инанам.
Синнән сабак алмас борын адашып йөрдем, инде хәзер Синең сүзне саклап тотамын.
И Раббым, Син – игелек иясе, яхшылык кылучыдыр! Кагыйдәләреңне өйрәт миңа!
Тәкәббер бәндәләр миңа яла ягалар, мин исә ихластан бары Синең боерыкларны үтимен.
Аларның йөрәген май баскан, мин исә бары Синең Кануныңнан ләззәт табам.
Сабак алуым яхшыга булды: Кануның кагыйдәләрен өйрәнергә этәрде мине.
Синең авыздан чыккан Кануның сүзе меңләгән алтын-көмештән дә кадерлерәк миңа.
Мине Синең куллар бар итте, кыяфәт бирде. Боерыкларыңа төшенер өчен акыл иңдер миңа!
Мин Синең сүзеңә өмет баглап яшим; Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, моны күреп, куанышырлар.
И Раббым! Беләм ки, карарларың хактыр Синең, миңа биргән сабак та тугрылык сыйфатыңа нигезләнгән.
Мин колыңа әйткән вәгъдәң буенча мәрхәмәтеңне күндер, юат мине!
Рәхим-шәфкатеңне күрсәт, һәм мин яшәрмен, чөнки Кануныңны үтәүдән ләззәт табам.
Мине гаепсезгә рәнҗеткән тәкәбберләр хурлыкка калсын, минем уйларымда исә Синең әмерләрең булыр.
Синең күрсәтмәләрне белүчеләр, Синнән куркучы һәм Сине хөрмәт итүчеләр миңа килсеннәр!
Ким-хур калмас өчен, кагыйдәләрең каршында минем йөрәгем гөнаһсыз вә саф булсын!
Коткаруыңны көтеп җаным өзгәләнә; өметем бары Синең сүзеңә баглыдыр.
«Кайчан миңа юану китерәсең?» – дип, вәгъдәңнең үтәлүен көтә-көтә, инде күзләремнең нуры сүнде.
Ысланып беткән, корып кипкән шәраб турсыгы кебек булдым, шул хәлдә дә кагыйдәләреңне онытмадым.
Мин колыңа тагын күпме көтәргә? Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәчәксең?
Тәкәбберләр миңа чокыр казыганнар, алар Синең Кануныңа буйсынмыйлар.
Синең бар боерыкларың ышанычлыдыр. Мине нахакка эзәрлеклиләр, миңа ярдәм ит!
Җир йөзеннән мине чак кына олактырмадылар, ләкин мин Синең әмерләрдән ваз кичмәдем.
Мәрхәмәтеңне күндереп, җанымны сакла, һәм мин авызыңнан төшкән күрсәтмәләрне истән чыгармам.
И Раббым, Синең сүзең күкләрдә мәңге хакимлек итәдер.
Тугрылыгың буыннан-буыннарга дәвам итә. Җирне Син, бар кылып, үз урынына урнаштырдың, һәм ул шунда тора бирә.
Бар нәрсә Синең карарларыңа нигезләнеп саклана килә, бар нәрсә Сиңа хезмәт итә.
Әгәр Кануныңда минем күңелем сөенеч тапмаган булса, кимсетүләрдән һәлакәткә юлыгыр идем.
Әмерләреңне мәңге онытасым юк, чөнки шулар аша Син мине яшәтәсең.
Мин – Синеке, коткара күр мине, чөнки Синең әмерләреңә сыгынамын.
Яман бәндәләр мине сагалап торалар, харап итәргә форсат эзлиләр, мин исә әмерләрең турында уйланам.
Мин күрдем: һәр камиллекнең чиге бар, бары тик Синең боерыкларың гына чиксез-киңдер.
И Раббым, Кануның бик тә хуштыр миңа! Көннәр буе уйланам мин аның турында.
Боерыкларың һәрчак янәшәмдә, алар мине дошманнарымнан зирәгрәк итә.
Зиһенем бар остазларымныкыннан да үткенрәк, чөнки күрсәтмәләрең хакында гел уйланып йөрим.
Әмерләреңне үтәгәнгә, аңлау сәләтем өлкәннәрне дә уздыра.
Сүзеңә тугры булып калыр өчен, явызлык юлына адым ясаудан тыелдым.
Карарларыңнан читкә тайпылмадым, чөнки мине Син Үзең өйрәттең.
Сүзләрең тамагым өчен никадәр тәмле! Авызымда алар балдан да татлырак.
Әмерләреңнән мин акыл җыям, шуңа күрә ялган юлдагыларга нәфрәтем зур.
Синең сүзең – аякларым өчен шәм-чырагтыр, сукмагымны яктырткан нурдыр.
Хак карарларыңны саклап тотарга дип, мин антлар бирдем һәм аларны бозмаячакмын.
И Раббым, башымнан кичте күп кимсенүләр; вәгъдәңне биргәнчә, җанымны сакла!
И Раббым, авызымнан чыккан сүз корбаннарын хуп күреп, миңа хөкем-карарларыңны өйрәт!
Гел куркыныч астында яшәсәм дә, Синең Кануныңны онытмыйм.
Яман бәндәләр миңа тозак кордылар, ләкин мин Синең әмерләреңнән читкә тайпылмадым.
Күрсәтмәләреңне үземә мәңгелек милек итеп алдым, чөнки алар – күңелем куанычыдыр.
Кагыйдәләреңне ахыргача, гомер бакый үтәргә дип, күңелемне беркетеп куйдым.
Мин Синең Кануныңны хуп күреп яратам, монафикъларга исә нәфрәт белән карыйм.
Син – минем сыену урыным, калканым; мин бары Синең сүзгә инанамын.
Әй явыз җаннар, миннән ерак торыгыз, мин Аллам боерыкларын үтәргә телим.
Вәгъдәңне үтәп, миңа таяныч бул – шулчак яшәрмен. Өметем буш булмасын, ким-хур итмә мине!
Ярдәм ит – мин котылырмын һәм кагыйдәләреңне күз уңында тотармын.
Кануның кагыйдәләрен бозучыларны Син читкә кагасың, корган хәйләләре буш нәрсәдер.
Җир йөзендәге яман бәндәләрне Син чүп сыман чыгарып ташлыйсың, шуңа күрә мин күрсәтмәләреңне үз итәм.
Синнән куркып, минем бөтен гәүдәм калтырый, хөкемнәрең мине шомга сала.
Мин гаделлек вә тәкъвалык белән эш иттем – рәнҗетүчеләрем кулына калдырма мине!
Үзеңнең колыңа игелек кылырга вәгъдә бир, тәкәббер бәндәләр җәбереннән сакла!
Хак сүзеңнең үтәлүен, коткаруыңны көтә-көтә инде күзләрем талды.
Колың белән мәрхәмәтең кушканча мөгамәлә ит, кагыйдәләреңне аңлат!
Мин – Синең колыңдыр, акыл бир миңа, шулчак күрсәтмәләреңнең серенә төшенермен.
Әй Раббы! Хәрәкәт итәргә вакыт җитте: кешеләр Кануныңны бозып ташладылар.
Ә мин Синең боерыкларыңны алтыннан, саф алтыннан ныграк яратам.
Әмерләрең кушкан туры юлдан атлыйм, ә ялган юлдагыларга нәфрәт белән карыйм.
Синең күрсәтмәләрең гаҗәептер, и Раббым; шуңа мин аларны күңелем түрендә саклыйм.
Сүзләрең-ачышларың яктылык тарата, садә җаннарга акыл бирә.
Авыз ачып еш-еш сулап торамын – боерыкларыңа шулхәтле сусаганмын.
Миңа күз сал да исемеңне сөючеләр өчен әзерләгән шәфкатеңне күрсәт!
Мине бернинди бозыклык үзенә тартмасын өчен, адымнарымны әйткән сүзең карарынча юнәлт!
Әмерләреңне үтәр хәлгә килим – кеше золымыннан йолып ал мине!
Мин колыңа нурлы йөзең белән борыл, кагыйдәләр гыйльмеңнән миңа сабак бир!
Кануның таләпләрен кешеләр үтәмиләр, шуңа минем күзләремнән яшь коела.
И Раббым, Син – хаклык ияседер, хөкемнәрең дә гадел Синең!
Безгә биргән күрсәтмәләрең хак вә үтә ышанычлыдыр.
Дошманнарым Синең сүзне оныттылар, шуңа эчемдә ачу уты дөрләп яна.
Утка салып чистарткандай сафтыр сүзең, мин колың аны үз күреп яратам.
Мескен бер хәкыйрь булсам да, әмерләреңне мин онытмадым.
Синең хаклыгың мәңгелек, Кануның хакыйкатьтер.
Бәла-каза килеп, хәсрәт чигәм, бары Синең боерыкларда сөенеч табам.
Синең күрсәтмәләрең һәрчак хактыр; акыл бир миңа, һәм мин яшәрмен!
Бөтен йөрәгем белән Сине чакырам: Раббым, ишет мине, һәм мин кагыйдәләреңне үтәрмен!
Сиңа дәшәм: коткар мине, һәм мин күрсәтмәләреңне саклармын!
Көн туганчы ук Сиңа ялварам, биргән сүзеңә өмет итәм.
Төннәремне йокламый уздырам – Сине уйлап фикерләр йөртәм.
Мәрхәмәтең хакына авазымны ишет, и Раббым, гаделлегең хакына җанымны сакла!
Синең Кануныңнан ерак торучылар, мәкер эзләп, миңа якынлашалар.
Әмма Син, Раббым, янәшәмдә торасың, Синең боерыкларың хакыйкатьтер.
Күптәннән билгеле миңа шул нәрсә: күрсәтмәләрең Синең мәңгелек.
Кимсетелүемне күр дә коткар мине, чөнки Синең Кануныңны мин онытмадым.
Аралаучы булып дәгъвамны хакласаң, вәгъдә биргәнчә, җанымны сакласаң иде!
Яман бәндәләр котылудан ерак тора, чөнки кагыйдәләреңне бар дип тә белми.
Рәхим-шәфкатең киң Синең, Раббы, – гаделлегең хакына сакла җанымны!
Күптер мине эзәрлекләүче дошманнар, әмма мин күрсәтмәләреңнән читкә тайпылмыйм.
Мөртәтләргә мин җирәнеп карыйм: алар Синең сүзне үтәмиләр.
Әмерләреңне ничек яратуымны күрче, Раббым, мәрхәмәтең хакына сакла җанымны!
Синең сүзләрең хакыйкатьтер, хак хөкем-карарларың мәңгелек.
Түрә-хакимнәр мине бер гаепсезгә эзәрлеклиләр, әмма йөрәгем бары Синең сүздән генә калтырар.
Күп ганимәт тапкан кешедәй, мин сүзләреңне уйлап сөенәм.
Ялганны сөймим, җирәнгеч ул миңа, ә Кануныңны үз итеп яратам.
Мин Сине хак карарларың өчен көненә җидешәр тапкыр догамда данлыйм.
Бөек иминлек Синең Кануныңны сөючеләргә, алар өчен абыныр киртәләр булмас.
И Раббым, бәладән коткарырсың дип өмет итәм, боерыкларыңны үтәми калмыйм.
Җанымда күрсәтмәләреңне кадерләп саклыйм, аларны мин үз итеп яратам.
Әмер вә күрсәтмәләреңне хәтеремдә тотам, йөрер сукмаларым Синең күз алдында.
И Раббым, аһ-зарым Сиңа барып ирешсә иде! Хак сүзең буенча, акыл бир миңа!
И Раббым, үтенеч-догам хозурыңа барып җитсә иде! Вәгъдә биргәнчә, коткар мине!
Авызымнан Сиңа мактау сүзләре түгелер, чөнки Син мине кагыйдәләреңә өйрәтәсең.
Синең сүзеңне телгә алып җырлармын, чөнки боерыкларың һәммәсе хактыр.
Синең кулың миңа ярдәмгә әзер торсын, чөнки әмерләрең буенча яшәүне сайладым мин.
И Раббым, бәладән коткаруыңны зарыгып көтәм; Кануның минем өчен сөенеч чыганагыдыр.
Җаныма яшәргә һәм Сине данларга язсын, карарларың исә миңа терәк, таяныч булсын!
Мин, югалган сарык кебек, адашып калдым, колыңны эзләп тап, чөнки боерыкларыңны онытмадым мин.
Хафалы чагымда мин Раббыга ялвардым, ялваруыма Ул колак салды.
И Раббым, коткар мине ялганчы авызлардан, мәкерле телләрдән!
Әй мәкерле тел, Раббы сиңа ни бирер дә тагын ни өстәр?
Көчленең очлы укларын җибәрер, кызган утлы күмерләрен шунда өстәр!
Хәлем яман: үземне Мешехта яисә Кыдар чатырларында яшәгәндәй хис итәм.
Бик озакка әсир булды гариб җаным татулык кадерен белмәгәннәр арасында.
Мин татулык ягындадыр, әмма шул хакта авыз ачсам, алар шундук сугыш турында сүз башлыйлар.
Күзләремне тауларга теким: ярдәм кайдан килер икән?
Күкне вә җирне яраткан Раббыдан килер миңа ярдәм!
Аякларыңны юлдан тайдыртмас Ул, оеп китеп, сагында күзләрен йоммас.
Исраилне Саклаучы ни оеп китмәс, ни йокламас!
Сине саклаучы – Раббы Үзедер, уң ягыңдагы сакчы-күләгә – Улдыр!
Көндезен – кояштан, төннәрен айдан зарар тидертмәс Ул сиңа.
Һәртөрле явызлыктан саклар сине Раббы, җаныңны коткарып калыр,
китешеңне дә, кайтышыңны да гомер бакый саклап торыр.
«Раббы йортына сәфәр кылабыз!» – дигән хәбәр килеп ирешкәч, мине сөенеч биләп алды.
Менә, аякларыбыз синең ихатаңда, әй Иерусалим!
Диварларың бер-берсенә ялганып төзелгәндер синең.
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыр өчен, Раббы халкы, Исраил кануны буенча, ыруг-ыруг булып бирегә сәфәр кыла.
Мәхкәмә тәхетләре, Давыт нәселе тәхетләре шунда урнашкан.
Иерусалимгә иминлек теләгез: «Сине сөючеләргә бәхет иңсен!
Диварларың эчендә тынычлык булсын, кальгаларың хәвефсез яшәсен!»
Кардәшләрем, дусларым хакына мин сиңа: «Имин яшә!» – димен;
Раббы Аллабызның йорты хакына: «Игелек күр!» – димен.
И күкләрдә тәхет тотучы Зат, күзләрем Сиңа төбәлгән!
Кол ирләр – хуҗалары кулына, кол хатыннар хуҗабикәләре кулына караган кебек, безнең күзләр дә, шәфкать көтеп, Раббы Аллабыз йөзенә төбәлгән.
Безне түбәнсетүләр чиктән ашты – кызган безне, кызган, и Раббы!
Рәхәттә яшәүчеләрнең мыскыллавына, тәкәбберләрнең мәсхәрә итүенә җаныбыз тәмам гарык булды.
Арабызда Раббы булмаса, (инде Исраил халкы үзе әйтсен),
арабызда Раббы булмаса, безгә һөҗүм иткән дошманнар,
ачу-нәфрәттән ярсуланып, безне тереләй кабып йоткан булырлар иде.
Без туфан сулары астында калгандай булыр идек, безне су ташкыны басып киткәндәй булыр иде;
әйе, котырынган сулар безне күмеп киткән кебек булыр иде.
Мактау-шөкерләр яусын безне дошман авызына җим иттермәгән Раббыга!
Безнең җаныбыз, очар кош кебек, сунарчылар корган аудан котылды – ятьмәләре ертылып, без иреккә чыктык.
Күкне вә җирне бар иткән Раббыбыз исеме безнең өчен ярдәм, мәдәттер.
Раббыга өмет баглаган кеше Сион тавы кебек: какшамас ул, гомер бакый нык булыр.
Иерусалимне таулар әйләндереп алгандай, Үзенең халкы тирәли Раббы мәңге сакта тора.
Тәкъвалар җирендә яманнар хакимлек итмәсләр, югыйсә тәкъваларның кулы да нахак эшкә сузылыр.
И Раббы, игелек кыл Син күңеле саф, игелекле бәндәләргә!
Кыек юлдан йөрүчеләрне исә, Раббы, бозыклык кылучылар белән бергә олактыр. Исраилгә иминлек насыйп булсын!
Раббы Сионның тоткын әсирләрен кире кайтаргач, без үзебезне төштәгедәй тойдык.
Авызыбыз шатлыктан ерылды, телебездән сөенеч авазлары түгелде. Чит халыклар әйттеләр: «Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр.
Әйе, Раббы безгә бөек эш кылды – безне куаныч-шатлыкка күмде.
И Раббы, Нәгеб чүлендәге корыган елгалар су белән кабат тулгандай, безгә дә баягы мул, имин тормышыбызны кайтар!
Яшьле күз белән җиргә орлык чәчүчеләр шулчак иген уңышын шатланып урырлар,
тубал асып елый-елый орлык чәчүчеләр сөенә-сөенә тук башаклы көлтәләр күтәреп кайтырлар.
Әгәр өйне Раббы салдырмаса, төзүчеләрнең хезмәте заяга булыр; әгәр шәһәр-каланы Раббы сакламаса, сакчының уяулыгы бушка китәр.
Файдасыздыр сезнең иртә таңнан торуыгыз, кичен соңлап ятуыгыз, михнәт белән икмәк табуыгыз. Үзенең газизләренә Раббы йоклаган чакларында да ихтыяҗларына күрә биреп торыр.
Балалар – Раббы насыйп иткән мирас, карын җимеше – Раббыдан бүләк.
Яшьлектә туган угыллар баһадирның кулындагы уклар кебек.
Шулар белән садагын тутырган кеше бәхетледер! Шәһәр капкасы янында дошманын очратканда оятка калмас ул.
Бәхетледер Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше, Аның хак юлында йөрүче!
Хезмәтең белән тапканны ашарсың, бәрәкәт иясе булып рәхәттә яшәрсең.
Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек, табының тирәли утырышкан угылларың – зәйтүн агачының үсентеләре кебек.
Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән һәр кеше әнә шундый булып мөбарәк кылыныр.
Раббы сине Сионнан торып мөбарәк кылсын! Гомерең буе Иерусалимнең бәхетен күреп яшәргә,
угылларыңның угылларын күрергә язсын! Исраилгә иминлек насыйп итсен!
Яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, (инде Исраил халкы үзе әйтсен),
яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, әмма менә җиңә алмадылар.
Аркам өстендә игенчеләр җир сөрде, озын-озын буразналар ясап калдырды.
Әмма Раббы гадел: яманнар салган богауны өзеп ташлады.
Сионны өнәмәгән һәркайсы, хур калып, артка чигенсен!
Йорт түбәсендә тамыр җибәреп, үсеп өлгергәнче корый торган үләнгә әверелсен;
уракчы андый үлән белән учын тутырмас, көлтәче аны кочагына бәйләп салмас.
Узып баручы: «Раббының мөбарәк фатихасы сезнең белән булсын!» – димәс, «Раббы исеме белән сезне фатихалыйбыз!» – дигән җавап ишетелмәс.
Чарасызлык төбеннән дәшәм Сиңа, Раббым!
Инәлүемне ишет, Раббым! Дога-гозеремә колагыңны куй!
Әгәр гөнаһ эшләрне теркәп барсаң, кем аяк өсте кала алыр икән, и Хуҗа-Раббым?!
Син безне ярлыкыйсың, Син – дәһшәт ияседер!
Мин бар җаным белән Раббыга инанып яшим, өметемне Аның сүзенә баглыйм.
Каравылчылар таңны көткәннән дә, әйе, таңны көткәннән дә ашкыныбрак җаным Хуҗа-Хакимгә талпына.
Әй Исраил, Раббыга өмет багла! Ул мәрхәмәтле, йолып алырга көче җитәрлек Аның!
Исраилне Ул барча гаеп эшләреннән йолып алачак.
И Раббым, күңелем эреләнеп китмәде, күзләремдә һавалану әсәре юк, акылым җитмәслек зур эшләр белән үземне бәйләмәдем.
Ана кочагында тынычланып-тынып калган имчәк бала кебектер җаным минем, әйе, җаным имчәк бала кебек.
Әй Исраил, гомер бакый Раббыга өмет багла!
И Раббы, Давытыңны, ул кичергән газапларны, Раббы алдында эчкән антын – Ягъкубның кодрәтле Алласына биргән нәзерен исеңә төшер!
Ул әйтте: «Раббыга – Ягъкубның кодрәтле Алласына яшәр урын, йорт тапмыйча торып, мин үз өем-чатырыма кермәячәкмен, ятагым түшәгенә ятмаячакмын, күзләрем йокы күрмәячәк, күз кабакларым йомылмаячак!» – диде.
Менә, без Аллаһы сандыгы хакында Эфратада чакта ишеттек һәм аны Ягар кырларында эзләп таптык.
Әйдәгез, Аллаһы йортына барып, Аның аяклары баскан урында сәҗдә кылыйк!
И Раббы, кодрәтең билгесе булган сандыгың белән Үзеңнең торагыңа кил!
Руханиларың тәкъвалык киеменә төренсен, тугрыларың сөенечләр эчендә тантана итсен!
Үзең май сөрткән заттан колың Давыт хакына йөз чөермәсәң иде!
Раббы Давытка ышанычлы антын бирде: «Нәсел орлыгыңнан берәүне тәхетеңә утыртачакмын. Әгәр угылларың, Килешүемә тугры калып, биргән күрсәтмәләремне үтәсә, аларның үз угыллары да гомер бакый синең тәхетеңдә утырыр», һәм антыннан Раббы баш тартмаячак.
Раббы Иерусалимне үз итте, аны Үзенә өй итеп сайлады:
«Яшәгән урыным мәңге шушы булыр, – диде. – Биредә төпләнәчәкмен, чөнки аны Үзем сайладым.
Ризык-нигъмәтләрен мул кылырмын, фәкыйрьләренең тамагы тук булыр;
руханиларын котылу киеменә төрермен, тугры адәмнәре сөенешеп тантана итәрләр.
Давыт нәселеннән шушында көчле патша куярмын – май сөрткән затымның шәм-чырагын сүндермәм;
аның дошманнарын хур итәрмен, башындагы таҗы ялтырап-балкып торыр».
Никадәр яхшы вә күңелледер кардәшләрнең бергә тату яшәве!
Татулык – рухани Һарунның башына сөртелеп, сакалына, киемнәре якасына агып төшкән затлы, хуш исле май кебектер,
яисә Һермон тауларыннан Сион тавына төшкән чык суы кебектер. Чөнки Раббы Сионга Үзенең фатихасын – мәңгелек тормыш бирде.
Әй сезләр, Раббының барлык коллары, Аның йортында төн буе торучылар, инде Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Мөкатдәс урынга таба кулларыгызны сузып, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Күкне вә җирне бар иткән Раббы сезгә Сионнан торып Үзенең фатихасын күндерсен!
Раббыны данлагыз! Әй сезләр, Раббы коллары, Аның йортында, Аллабызның ихатасында торучылар, Раббы исемен данлагыз!
Раббыны данлагыз, чөнки Ул игелекле, исеменә мәдхияләр җырлагыз, чөнки татлы эштер бу!
Раббы Үзенә Ягъкуб токымын сайлады, Исраилне Үзенең биләмәсе итте.
Мин беләм: Раббы бөектер, Хуҗа-Хакимебез бар илаһлардан югарыдыр!
Раббы ни тели, шуны эшли күктә вә җирдә, диңгезләрдә вә барлык тирәнлекләрдә.
Җир йөзенең һәр тарафында Ул болыт хасил итәр, яңгыр яуганда, яшенен яшьнәтер, саклыкханәсеннән җилләр истерер.
Мисырда Ул адәм затының һәм терлекләрнең беренче балаларын үлемгә дучар итте.
Әй Мисыр, синең җиреңдә Ул, фиргавенне һәм аның колларын җәзалап, галәмәтләр вә могҗизалар кылды.
Байтак халыкларны кырды Ул, кодрәтле патшаларны орып салды:
амориләр патшасы Сихонны, Башан патшасы Огны, барлык Кәнган патшаларын.
Җирләрен биләмә, әйе, биләмә итеп Үз халкы Исраилгә бирде.
И Раббы, исемең Синең мәңгелек, даның буыннан-буыннарга күчешледер!
Раббы Үз халкын хаклы чыгарыр, Үз колларына миһербанлык күрсәтер.
Мәҗүсиләрнең көмеш вә алтын потлары – кеше кулы ясаган әйбер:
авызлары булса да, сөйләшмәсләр, күзләре булса да, күрмәсләр,
колаклары булса да, ишетмәсләр, тын-сулышсыздыр алар.
Мондый потларны ясаган, аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
Әй Исраил йорты, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Әй Һарун токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Әй Леви токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
Торак урыны Иерусалимдә булган Сион Раббысына мактау-шөкерләр яусын! Раббыны данлагыз!
Игелеге өчен Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Аллаларның Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Хуҗаларның Хуҗасына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Бөек могҗизалар тудыручы бердәнбер Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Күкне осталарча бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Сулар өстенә коры җирне урнаштырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Бөек яктырткычларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Көннең идарәчесе кояшны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Төннең идарәчесе ай вә йолдызларны бар кылган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Мисырда беренче булып туган җан ияләрен юк иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Көчле кул-беләкле Раббыга, Үз халкын Мисырдан алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Камышлы диңгезне урталай ярган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Исраилне диңгез аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Фиргавенне һәм аның гаскәрен диңгезгә батырган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Үз халкын чүл аша алып чыккан Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Бөек патшаларны җиңгән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Көчле патшаларның җаннарын кыйган Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Амориләр патшасы Сихонны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Башан патшасы Огны тар-мар иткән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Аларның җирен Үз халкына – колы Исраилгә милек итеп биргән Затка мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Җәберләнгән көннәребездә Ул безне искә төшерде, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Безне дошманнарыбыз кулыннан коткарды, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Бөтен җан ияләрен ризыкландыра Ул, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек.
Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырыгыз, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!
Сион искә төшкәндә, без Бабилдәге елгалар буена утырып елый идек.
Елга буендагы тал ботакларына гөсләләребезне элеп куя идек.
Чөнки безне әсир иткән кешеләр бездән җыр сорар иде, залимнәребез күңел ачмак булып: «Сион җырларының берсен җырлагыз әле», – дип йөдәтер иде.
Раббыга багышланган җырларны чит җирдә ничек җырламак кирәк?!
Әй Иерусалим, әгәр сине онытсам, минем уң кулым корысын!
Сине, Иерусалим, онытсам, сине шатлык-сөенечләремнең башына куймасам, телем аңкавыма ябышсын!
И Раббы, Иерусалим җиңелгән көндә Эдом угылларының: «Җимер, нигезенә кадәр җимерегез аны!» – дип кычкыруларын исеңә төшер.
Әй син, җимереләсе Бабил-кыз! Безгә ни кылсаң, үчен сиңа кайтарасы кеше бәхетледер!
Бәхетледер сабыйларыңны тотып ташка бәрәсе кеше!
И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм, илаһлар алдында Сиңа дан җырлыйм!
Мөкатдәс гыйбадәтханәң алдында башымны иям, мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына исемеңә шөкрана итәм, чөнки исемең вә сүзеңне Син һәрнидән өстен куйдың.
Чакырган көнемдә Син мине ишеттең, җаныма көч-дәрт керттең.
И Раббы, данласыннар Сине җир йөзенең барлык патшалары, чөнки ишетә алар Синең авыздан чыккан сүзләрне;
хак юлыңны мактап җырласыннар, чөнки Раббының дан-шөһрәте зурдыр!
Раббы югарыда: мескен мазлумны да күрә Ул, тәкәбберне дә ерактан ук абайлый.
Хафалы чагымда Син җаныма дәва бирәсең, ярсыган дошманымнан кулыңны сузып яклыйсың – уң кулың мине коткарып кала.
Миңа вәгъдә иткәннәрнең барысын тормышка ашырыр Раббы. Синең мәрхәмәтең, и Раббы, мәңгелек! Кулыңа алган эшләрне ташлама!
И Раббым, Син мине сынап карадың, мине белдең.
Утырганымны да, торганымны да, уйларымны да ерактан белеп торасың.
Йөримме мин, ял итәмме – Син гел минем янда, бар юлларым Сиңа билгеле.
Мин әле авыз ачып та өлгермим, ә Син, Раббым, әйтәсе сүземне инде беләсең.
Алдымда да, артымда да – һәр ягымда Син, өстән дә Синең кулың мине саклый.
Хәбәрдарлыгың минем өчен бер могҗизадыр – көчем-аңым җитмәслек биеклектә.
Синең Рухыңнан мин кая китә алыйм?! Хозурыңнан кая кача алыйм?!
Күкләргә күтәрелсәм – Син анда, үлеләр дөньясына төшсәм – анда да Син!
Әгәр мин таң канатларында көнчыгышка очсам йә диңгезнең аръягына – көнбатышка китеп урнашсам,
анда да Синең кулың мине озатып йөрер, уң кулың миңа булышлык итәр.
Әгәр: «Мине караңгылык яшерсен, яктылык төнгә әйләнсен!» – дисәм дә,
караңгылык Синең өчен караңгылык түгелдер, төн Синең өчен көн кебек яктыдыр, караңгылык та, яктылык та бертигездер.
Барча эчке әгъзаларымны Син яраттың, анам карынында җыйнап, миңа кыяфәт бирдең.
Сиңа рәхмәт укыйм, чөнки Син мине искитмәле итеп яраттың; эш-гамәлләрең могҗизалы – моны мин яхшы беләм!
Җир тирәнлегендә укмашкан чагымда, яшерен рәвештә кыяфәт алганда, минем сөкләрем Синнән яшерен түгел иде,
яралгымны Син Үз күзләрең белән күрдең. Минем дөньяда яшисе көннәрем Синең китабыңа мин туганчы ук алдан язып куелган.
И Аллаһы, Синең уй-ниятләрең миңа бик тә кадерле! Алар исәпсез-хисапсыздыр:
санасаң, ком бөртекләреннән дә ишлерәктер. …Уянган чакта да мин һаман Синең янда!
И Аллаһы, яманнарны юк итсәң иде Син! Әй кулы канлы бәндәләр, миннән ерак торыгыз!
Алар Синең турыда ялган сөйлиләр, явызлык кылып, Сиңа каршы баш күтәрәләр.
Сиңа нәфрәтлеләргә миңамы нәфрәт белән карамаска?! Сиңа каршы баш күтәргәннәрдән миңамы җирәнмәскә?!
Үтә бер нәфрәт белән күрәлмыйм мин аларны, кан дошманы булды алар минем өчен.
И Аллаһы, сына мине, күңелемдәген танып бел, өйрән мине, уй-ниятләремне ачыкла!
Тикшереп кара, хәтәр юлда түгелме мин? Мәңгелек юлыңа мине турыла!
Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
И Раббым, явыз кешеләрдән арала мине, залимнәр кулыннан коткар!
Аларның күңелләре явыз ният белән тулган, җәнҗал куптарып йөриләр һаман.
Елан кебек, телләрен үткенлиләр, күзлекле елан агуы сеңгән сүзләренә.
Сакла мине, Раббым, яман бәндә кулыннан! Мине егарга теләгән залим кулыннан коткар!
Тәкәбберләр яшерен ятьмә җәйделәр, ау җепләре суздылар мине тотмак булып, юлларыма тозак куйдылар.
Раббыга мин әйттем: «Минем Аллам – Син! Ишет дога-гозеремне, и Раббым!» – дидем.
И Хуҗа-Раббым, кодрәтле Коткаручым, сугыш көнендә Син башымнан каплап торасың.
Яманнарны Син, Раббы, максатларына ирештермә, хәйлә-мәкерләре уңышка очрамасын иде баш калкыткан чакларында!
Мине сырып алганнарның авызларыннан түгелгән явызлыклары үз башына төшсен,
өсләренә утлы күмер яусын, ут-ялкын эченә, чокыр төбенә атылсыннар, бүтән баш калкытыр булмасыннар!
Явыз телле адәм җир йөзендә ныгый алмасын, залимнең явызлыгы аның үзен һәлакәткә илтсен!
Беләм ки, мазлумның дәгъвасын Раббы хәл итәр, гаделлекне дә юксылларга Ул кайтарыр.
Әйе, тәкъвалар Синең исемеңә рәхмәт укырлар, саф җанлылар Синең күз алдыңда йөрерләр.
И Раббым, Сиңа дәшәм, минем янга ашык! Сине чакырып дәшкәндә, догаларым авазын колак биреп тыңла!
Догам – Синең хөрмәткә көйрәтелгән хуш исле сумала, Сиңа таба сузылган кулларым кичке корбан булып кабул кылынсын.
И Раббым, сак куй минем авызыма, иреннәремне ябарга капка кор.
Явызлыкка берегергә күңелемә ирек бирмә, бозыклар белән бергә яман гамәлләр кылудан сакла, алар ризыгыннан авыз иттермә.
Тәкъва кеше миңа сабак укытсын – мәрхәмәт күрсәтү кебек булыр бу; мине фаш итсен, ваз кичмәм – башыма зәйтүн мае сөртү кебек булыр бу.
Аларның башлыкларын кыядан тотып аткач, минем сүзләремдә хаклык барына инанырлар;
җир сөргәндә, кантарларын ватып тараткан кебек, аларның сөякләрен дә үлеләр аймагының авызына сибеп ташларлар.
И Хуҗа-Раббым, минем күзләрем Сиңа төбәлгән, мин Сиңа сыгынамын – җанымны һәлак иттермә.
Бозыклар җәйгән ау ятьмәсеннән, миңа куелган тозактан сакла.
Корган ауларына яманнар үзләре төшсеннәр, ә мин аны исән-имин үтәрмен.
Раббыга мин кычкырып дәшәм, ялварулы аваз салам.
Күңелем зарын Аңа ирештерәм, кайгы-сагышымны бәян итәм.
Рухым бик төшкән чакларда да Син минем юлымны белеп торасың. Мин йөргән сукмакларда яшерен аулар корылган иде.
Уңга борылып карадым да күз йөрттем: мине танып кабул итәр беркем юк; качып котылыр урын калмаган, инде мине кайгыртыр кем дә юк.
И Раббым, мин Сиңа эндәштем: «Син – минем сыену урыным, терекләр дөньясындагы өлешем!» – дидем.
Фөрьядыма колак сал, чөнки мин чарасыз калдым; эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, чөнки алар миннән көчлерәк.
Җанымны тоткынлыктан йолып ал, һәм мин исемеңә рәхмәтләр укырмын. Миңа кылган игелекләреңә күрә тәкъва җаннар минем янга тупланыр.
И Раббым, догамны ишет; Син тугры бит – ялваруыма колак сал, Син хактыр – миңа җавап бир!
Колың белән хөкемдә дәгъвалашма, чөнки тереләрдән һичкем Синең алда аклана алмас.
Дошманым мине куып җитте дә җиргә салып таптады, караңгыда яшәргә мәҗбүр итте, гүя мин күптәннән үлемен.
Шул сәбәпле рухым төкәнде, йөрәгемә шом оялады.
Үткәндәге көннәр турында уйландым, Синең гамәлләрең, кулларың башкарган эшләр турында фикер йөрттем.
Кулларымны Сиңа таба сузам, тәмам корышкан җир кебек Сиңа сусыймын.
Җавабыңны тиз бир, Раббым, рухым алҗыды минем; йөзеңне миннән читкә борма, мине үлем чокырына төшәр хәлдә калдырма!
Иртә таңда миңа мәрхәмәтең хакында ишеттер, чөнки бар өметем Синдә генә. Миңа йөрер юлымны ачып күрсәт, чөнки җаным Сиңа тапшырылган.
Дошманнар кулыннан коткар мине, чөнки бары Сиңа сыгынамын.
Өйрәт миңа ничек ихтыярыңны үтәргә, чөнки Син – минем Аллам! Игелекле Рухың мине тигез юлдан әйдәп барсын!
И Раббым, исемең хакына җанымны сакла, хаклыгың белән мине афәттән арала!
Мәрхәмәтең йөзеннән дошманнарымны кырып бетер, җаныма каныгучыларның берсен-бер калдырмый юк ит, чөнки мин – Синең колыңдыр!
Раббыга – Кыяташыма мактау-шөкерләр! Кулларымны Ул сугышка, бармакларымны орышка өйрәтә.
Ул миңа Мәрхәмәт итүче, минем Ныгытмам вә Кальгам, Коткаручым вә Калканым! Мин Аңа сыенам, халкымны Ул миңа буйсындырып тота.
И Раббы, ни-нәрсә ул кеше токымы?! – Алай да Син аны кайгыртасың! Адәм нәселе ни-нәрсә ул?! – Алай да Син аңа игътибар итәсең!
Кеше гомере – исеп киткән җил кебектер, аның яшәү көннәре – юкка чыгып барган күләгә генә.
И Раббы, күкләрне авыштыр да түбән төш, тауларга кагыл – төтәсеннәр;
яшен яшьнәт – тарат дошманнарны, укларыңны ат – качып китсеннәр!
Югарыдан кулыңны суз да коткар мине, тирән су төпкеленнән чыгар, чит-ят угыллар кулыннан азат ит:
аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә.
И Раббым, Сиңа яңа бер җыр җырлармын, көен ун кыллы лирада уйнармын.
Патшаларны, колың Давытны дәһшәтле кылычтан коткаручы Син бит.
Коткар, азат ит мине чит-ят угыллар кулыннан! – Аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә.
Таза агачтай нык булсын безнең угылларыбыз, сарайны бизи торган баганалар күк сылу булсын кызларыбыз!
Амбарларыбызда муллык булсын, анда һәртөрле ашлык-нигъмәтләр тулып торсын; утлаудагы сарыкларыбыз меңнәрчә, ун меңнәрчә үрчем бирсен,
сыерларыбыз да гел буаз булсын; диварларыбыз җимерелмәсен, кешеләребез әсир төшмәсен, урамнарыбызда моң-зар ишетелмәсен!
Бәхетледер мондый тормышка ия булган халык! Бәхетледер Аллалары Раббы булган халык!
И Аллам, минем патшам, Сине күтәреп мактармын, гомер бакый исемеңә мактау-шөкерләр яудырырмын!
Сиңа шулай шөкерләр кылып, исемеңне мәңгедән-мәңгегә данлармын!
Раббы бөек һәм һәртөрле макталуга лаек, бөеклегенә Аның һичбер чикләр юк.
Эшләреңне, и Раббы, буын арты буын мактап сөйләячәк, нинди кодрәтле икәнеңне бәян итәчәк.
Синең мәһабәтлегеңне, дан-шөһрәтеңнең бөеклеген вә могҗизалы эшләрең турында һәрчак уйлап йөрермен.
Кеше арасында дәһшәтле эшләреңнең кодрәте телгә алыныр, мин дә Синең бөеклегеңне игълан итәрмен.
Искә төшерерләр күптөрле изге гамәлеңне, хаклыгыңны сөенә-сөенә мактарлар.
Раббы кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем һәм мәрхәмәткә байдыр.
Һәркемгә игелекле Ул, Үзе бар кылганнарга рәхим-шәфкать күрсәтүче.
Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы, рәхмәтен белдерер, тугрыларың мактау-шөкерләр яудырыр.
Алар патшалыгыңның дан-шөһрәте турында сөйләр, Синең көч-куәтеңне бәян итәр.
Шуңа күрә һәр кеше Синең кодрәтле эшләреңне, патшалыгыңның мәһабәтле шөһрәтен белеп торыр.
Патшалыгың Синең – мәңгелек, хакимлегең буыннан-буынга күчешледер.
Егылырга торган һәммәсенә таяныч Син, Раббы, җиргә сыгылганны турайтып бастыручы да.
Бар терек җан өмет белән Сиңа күз төбәгән: Син аларны үз вакытында тукландырасың.
Учыңны ачып, һәрбер җан иясенә теләгән ризыгын бирәсең.
Бөтен йөрер юлларыңда Син хактыр, Раббы, башкарган бар гамәлеңдә тугрылык сыйфатың чагыла.
Раббы Үзен дәшеп чакыручы, ихлас күңел белән мөрәҗәгать итүче һәркемгә якын.
Үзеннән курыккан, Үзен хөрмәт иткән бар кешенең теләген үти Раббы, моң-зарын тыңлый, аларны коткара.
Раббы Үзен сөйгән һәр бәндәсен саклап тота, яман бәндәләрне исә үлемгә дучар итә.
Авызымнан Раббыга мактау сүзләре түгелсен; һәрбер җан иясе Аның изге исеменә мәңгедән-мәңгегә мактау-шөкерләр яудырсын!
Раббыны данлагыз! И күңелем, Раббыны данла!
Гомерем ахырынача Раббыны данлаячакмын, исән чагымда Аллама мәдхияләр җырлаячакмын!
Түрә-башлыкларга өмет багламагыз, алар адәм затыннан гына – сезне коткара алмыйлар!
Җаны-рухы чыкты исә, адәм баласы үзенең туфрагына кире кайта, аның бөтен теләк-ниятләре шул көнне үк юк була.
Бәхетледер Ягъкуб Алласыннан ярдәм алганнар, өметен үз Алласына, Раббыга баглаганнар!
Күкне вә җирне, диңгезне, андагы бар нәрсәне яраткан, тугрылыгын мәңге саклап,
мазлумнарның хакын яклаган, ачларга ризык биргән Раббы ул! Раббы тоткыннарны иреккә чыгара,
Раббы сукырларның күзләрен ача, сыгылганнарны турайтып бастыра, тәкъваларны ярата-сөя,
читтән килгәннәрне саклап яшәтә, үксезгә вә тол хатынга ярдәмен күрсәтә, яман бәндәләрнең юлларын исә һәлакәткә илтә.
Раббы мәңге патшалык итәр, әй Сион, синең Аллаң буыннан-буынга патшалык итәр! Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз! Аллабызга мәдхияләр җырлау – яхшы эштер! Никадәр ләззәтле вә килешледер Аны мактау!
Раббы Иерусалимне яңадан төзи, сөрелгән Исраил халкын җыеп ала;
яралы күңелләрне савыктыра, аларның яра-җәрәхәтләрен бәйли.
Йолдызларны хисапта тота Ул, аларның һәркайсына исеме белән дәшә.
Бөектер Хуҗа-Хакимебез вә бик кодрәтледер, гакылының чиге юктыр!
Раббы мазлумнарны югары күтәрә, яман бәндәләрне исә түбән төшерә.
Раббыга рәхмәт җырлары багышлагыз, гөслә кылларын чиртеп, Аллабызга мәдхияләр җырлагыз!
Улдыр күкләрне болытлар белән каплаучы, җир өстенә яңгырлар яудыручы, тау битләрендә үлән үстерүче.
Хайваннарга азыкны Ул бирә, җим сораган карга балаларын Ул ашата.
Атның зур көченә дә, кеше аягының йөгереклегенә дә Раббының исе китмәс.
Ул фәкать Үзеннән куркучыларга, мәрхәмәтенә өмет баглаучыларга илтифатын күрсәтә.
Әй Иерусалим, Раббыны зурла! Әй Сион, үз Аллаңны данла!
Чөнки синең капка бикләреңне Ул ныгытты, халкыңа мөбарәк фатихасын бирде,
чикләрең эчендә иминлек урнаштырды, сине затлы бодай белән тукландырды.
Җир йөзенә Ул Үз боерыкларын күндерә, һәм Аның сүзе җитез-йөгерек була.
Җиргә Ул, йон кебек, ап-ак карлар түши, көл сипкәндәй бәсен иңдерә,
эре-эре бозлар яудыра, аның зәмһәрир салкынын кемнәр кичерә ала?!
Сүзен боерса, бөтен нәрсә эри башлый; җилләрен күндерсә, сулар агып китә.
Раббы Ягъкубка Үзенең сүзен, Исраилгә Канун кагыйдәләрен вә карар-хөкемнәрен ирештерде.
Башка халыкларга Ул моны эшләмәде, шуңа күрә алар Аның хөкем-карарларын белмиләр. Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз! Әй күктәгеләр, Раббыны данлагыз, әй югарыдагылар, Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз, әй Аның фәрештәләре, Раббыны данлагыз, әй Аның бар гаскәри көчләре!
Әй кояш, син дә, ай, Раббыны данлагыз, әй йолдыз вә яктырткычлар, Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз, күкләрнең күкләре вә күкләр өстендәге сулар!
Аларның һәркайсы Раббы исемен данласын, чөнки алар Раббы боерыгы белән барлыкка килде.
Аларның барысын Ул мәңгелеккә үз урыннарына урнаштырды, һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс.
Раббыны данлагыз, әй җир йөзендәгеләр, диңгездәге җанварлар, төпсез чоңгыллар,
яшен-ялкыннар, боз бөртекләре, төтен-болытлар, Раббы сүзен гамәлгә ашыручы давыллы җилләр,
барлык таулар һәм калкулыклар, барлык җимеш вә эрбет агачлары,
киек-җәнлек вә терлек-хайваннарның һәр төре, сөйрәлүчеләр вә канатлы кошлар,
җир йөзенең патшалары, барлык халыклар, бөтен хөкем ияләре, түрә-башлыклар,
егетләр һәм кызлар, картлар һәм балалар –
барыгыз да Раббы исемен данлагыз! Чөнки Аның исеме биектән дә биектәдер, Аның шөһрәте җир вә күкләрдән өстендер!
Раббы Үзенә якын булган Исраил угылларын, Үзенең барлык тугрыларын данга күмде, Үзенең халкын көчле-кодрәтле итте! Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз! Раббы шәрәфенә яңа җыр көйләгез, тугрылары җыенында Аны данлагыз!
Үзен бар кылган патшаны күңел түрендә тотып куансын Исраил, шатлансын Сион угыллары!
Бии-бии Аның исемен данлагыз, шөлдерле барабан кагып, гөсләдә уйнап, Аңа мәдхияләр җырлагыз!
Чөнки Раббы – Үз халкын хуш күрүче, мазлумнарны коткарып югары күтәрүче.
Аның тугрылары дан-гыйззәт эчендә тантана итсеннәр, хәтта яткан җирләрендә сөенеп җырласыннар!
Авызларында – Аллаһыны олуглау сүзе, кулларында исә ике яклы үткен кылыч булсын:
шулай алар чит кавемнәрдән үч алырлар, ят халыкларга тиешле җәзасын бирерләр,
патшаларын чылбырлар белән бәйләп-чорнап, түрә-башлыкларының аяк-кулларына тимер зынҗырлар салырлар –
шул дошманнарына чыгарган хөкемне гамәлгә ашырырлар. Раббының тугрылары өчен бу зур өстенлектер. Раббыны данлагыз!
Раббыны данлагыз! Мөкатдәс урынында данлагыз Аллаһыны! Данлагыз Аны Үзенең кальгасында – күк гөмбәзендә!
Данлагыз Аның кодрәтле гамәлләрен! Тиңсез бөеклеген данлагыз!
Данлагыз Аны мөгез быргы авазлары яңгыратып, лира вә гөслә кыллары чиертеп!
Данлагыз Аны барабаннар кагып, бии-бии! Кыллы уен коралларында, курайда уйнап данлагыз!
Данлагыз Аны хуш авазлы тәлинкәләр һәм яңгыравык тәлинкәләр чыңлатып!
Әй бөтен терек җаннар, Раббыны данлагыз! Раббыны данлагыз!
Исраил хөкемдары Давыт углы Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре
зирәклек һәм нәсыйхәтнең асылын танып белергә, акыл көченең хикмәтле мәгънәләрен аңларга;
акыллы гамәл-хәрәкәтләрнең, тәкъвалык, гаделлек, намуслылыкның кагыйдәләрен үзләштерергә;
гади кешегә – тапкыр булырга, яшь кешегә гыйлемдә һәм эш-гамәлдә үзенең сәләтен үстерергә ярдәм итәр.
Зирәк кеше, боларны тыңлап, белемен киңәйтер, аңлы кеше акыллы гамәлләр табар
һәм дә бу гыйбрәтле вә хикмәтле сүзләрнең, зирәк затлар әйткән бу тәгъбирләрнең серләренә төшенер.
Гыйлемнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; зирәклекне һәм киңәш-нәсыйхәтне фәкать ахмаклар гына хәкарәт итә.
Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң үгетен кире какма;
чөнки алар синең башыңа кидерелгән гүзәл таҗ һәм муеныңа тагылган нәфис бизәктер.
Углым! Гөнаһлылар сине үз якларына аударырга тырышсалар риза булма;
әгәр алар сиңа әйтсәләр: «Әйдә безнең белән, аулак җирдә тозак корып, гаепсезләрне сагалап торыйк,
аларны теге дөньяга олактыргандай, тере килеш кабергә күмгәндәй, җаннарын кыйыйк та,
һәртөрле мал-мөлкәтләрен алып, өйләребезне тутырыйк,
шунда уртак малдан үзеңә дә өлеш чыгар», – дисәләр, аларга иярмә, сүзләрен тыңлама.
Углым! Сак бул, алар белән бер юлга чыкма, алар сукмагына аяк басма;
чөнки аларның аяклары явызлыкка таба чаба, кан коярга ашыга.
Кошларның үз күзләре алдында аларны эләктерер өчен тозак кору – мәгънәсезлек;
гөнаһлылар куйган тозак та бары аларның үз каннары коелуга, үз җаннары кыелуга гына китерәчәк.
Чит кеше малына кызыккан һәркемнең юлы әнә шулай тәмамлана: комсызлыгы аны һәлак итә.
Зирәклек ул үзен урам чатларында белдерә, аның авазы мәйданнарда яңгырый.
Сүзләрен ул халык җыелган урыннарда, шәһәр капкалары алдында бәян итә:
– Әй томана бәндәләр, кайчанга кадәр шулай беркатлы булып калырсыз?! Әй акылсызлар, кайчанга кадәр шулай ахмаклыктан тәм табарсыз?! Әй наданнар, кайчанга кадәр гыйлемне дошман итәрсез?!
Гыйбрәт итеп тыңлагыз: уемдагын сезнең өскә яудырам, сүзләремне сезгә җиткерәм.
Мин өндәдем, ә сез тыңламадыгыз; сезгә кулымны суздым, сез игътибар итмәдегез.
Сез минем барлык мәслихәтләремне кире кактыгыз, шелтә сүзләремә колак салмадыгыз.
Шуңа күрә мин дә сезнең һәлакәтле язмышыгызга көлеп карармын; давыл кебек куркынычлы афәт, өермә кебек хәтәр бәла-каза өстегезгә ябырылганда, сезне кайгы һәм кысынкылык чолгап алганда, мин дә шатланып көләрмен.
Менә шул чакта мине чакырырлар, ә мин ишетмәм; мине эзләрләр, ләкин тапмаслар.
Чөнки алар гыйлемне хәкарәт иттеләр һәм үзләренә Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юлын сайламадылар;
минем киңәшемне кабул итмәделәр, искәртүләремә колак салмадылар;
менә шуның өчен алар үзләре сайлаган юллары һәм ниятләренең ачы җимешен татырлар.
Чөнки томаналарның дуамал кирелеге, акылсызларның ваемсызлыгы аларның үзләрен һәлакәткә илтәчәк.
Ә инде мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк.
Углым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп һәм күңелеңне фикер йөртүгә баглап, минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң,
гыйлемлеккә таба йөз тотып, үзеңә акыл эстәсәң,
аны мәгъдәннән көмеш эзләгән кебек, хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләсәң,
син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең.
Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы Үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә.
Раббы – күңеле саф адәмнәр өчен котылу, туры юлда булганнар өчен калкан.
Гадел бәндәләренең сукмакларын һәм тугры кешеләренең юлларын саклый Ул.
Шул чагында син тәкъвалык, гаделлек, намуслылык һәм һәртөрле игелекле юлның мәгънәсен аңларсың.
Зирәклек синең йөрәгеңә кереп урнашкач һәм гыйлемлек синең җаныңны биләп алгач,
төплелек вә гакыл сине саклап торучылар булыр.
Алар сине явызлык юлына төшүдән, ялган сөйләүчеләр коткысыннан,
туры юлдан тайпылып, караңгылык сукмагына аяк басучылардан,
эшләгән явызлыкларына куанучы, кылган азгынлыкларына сокланучы бәндәләрдән саклап торыр.
Гөнаһ кылучыларның сукмагы кәкре, алар шул кәкре сукмакларында адашып йөриләр.
Аллаһы иңдергән зирәклек белән акылыңа таянсаң, яшьлегендә ирен ташлап киткән, Раббысына антын оныткан чит хатынның юмакай тел белән күңелеңне йомшартырга тырышуына син һичкайчан алданмассың.
Юкса андый хатынның өе – әҗәлгә, йөргән юлы үлеләр аймагына илтә.
Аның янына кергән кире чыкмый һәм тормыш юлына бүтән аяк басмый.
Шуңа күрә йөргән юлың яхшы кешеләр юлы булсын, аягың тәкъвалар сукмагыннан читкә тайпылмасын.
Чөнки күңеле саф адәмнәр, туры юлда булганнар гына илдә яшәр.
Ә яманнар юк ителер, гөнаһ юлындагылар илдән куылыр.
Углым! Минем нәсыйхәтләремне онытма һәм боерыкларымны йөрәгеңдә сакла;
шулай эшләсәң, алар синең гомереңне озайтыр, имин яшәү елларыңны арттырыр.
Мәрхәмәт һәм тугрылык сине ташламасын; аларны муенса итеп муеныңа багла, йөрәгеңнең түренә язып куй.
Шул чакны син үзең дә Аллаһы каршында, кешеләр алдында мәрхәмәт һәм илтифат казанырсың.
Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма.
Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны туры якка юнәлдерер.
Үзеңне акыл иясе дип санама; Раббыдан курык, Аны хөрмәт ит һәм явыз гамәлләрдән ерак тор.
Менә шулар синең тәнең өчен – шифа, сөякләрең өчен азык булыр.
Раббыны малыңнан өлеш чыгарып һәм беренче уңышың белән хөрмәтлә.
Шулай итсәң, амбарларыңда түбәләмә муллык булыр, кисмәкләреңдә яңа шәраб чишмәләре ташып торыр.
Углым! Раббының сабагын кире какма, Аның шелтәсенә рәнҗемә;
ата кеше үзенең сөйгән углын ничек шелтәләсә, Раббы да Үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли.
Акыл җыеп, зирәклеккә ирешкән адәм – менә кем ул бәхетле кеше!
Зирәк акыл иясе көмеш тапкан кешедән баерак, һәм моңардан килгән табыш та алтын-көмештән килгән табышка караганда күпкә мулрак.
Зирәк акыл асылташлардан күп мәртәбә кыйммәтрәк, син теләгән бер нәрсә дә аның белән тиңләшә алмый.
Зирәк акыл иясенең уң кулында – гомер озынлыгы, сул кулында – байлык һәм хөрмәт.
Аның йөрер юллары – хозур-күркәм, атлаган сукмаклары тыныч-имин булыр.
Зирәк акыл – аны казанучылар өчен тереклек агачы ул, аны саклап тотучылар өчен – бәхет.
Зирәк акылы белән Раббы җирне бар итте, күкләрне яратты.
Аның зирәк акылы белән упкыннар ачылды, болытлар яңгыр яудырды.
Углым! Син моны күз уңыңнан төшермә; сәламәт акылыңны һәм уйлап эш итүеңне сакла,
шулай эшләсәң, алар синең җаның өчен яшәү һәм муеның өчен бизәк булырлар.
Шулчак син үз юлыңнан хәвефсез һәм абынмыйча йөрерсең.
Йокларга яткач курыкмассың, йокың исә тыныч-тәмле булыр.
Көтелмәгән афәт килгәндә, яман бәндәләр сиңа һәлакәт белән янаганда – куркып калмассың;
чөнки Раббы синең таянычың булыр, Ул синең аягыңны тозакка эләгүдән саклап торыр.
Хәлеңнән килгәндә, мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма.
Яныңда әйберең була торып, күршеңә: «Бар, чык, иртәгә керерсең, шунда бирермен», – димә.
Синең янда шик-шөбһәсез яшәүче якыныңа мәкер тотма.
Сиңа явызлык эшләмәгән кеше белән сәбәпсез ачуланышма.
Көченә таянып, бүтәннәргә җәбер кылучы кеше белән ярышма, аның бер генә әмәлен дә үзеңә үрнәк итмә;
чөнки яманлык кылу – Раббы алдында зур кабахәтлек. Ә Раббы фәкать гадел гамәлле бәндәләре белән генә аралаша.
Раббы Үзенең ләгънәтен яманнар өстенә яудыра, ә тәкъва бәндәләренең өйләренә фатихасын күндерә.
Мактанчык тәкәбберләрдән Ул көлә, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә.
Зирәк акыл шөһрәт казаныр, ә ахмаклардан мираска бары хурлык калыр.
И угылларым, ата нәсыйхәтен тыңлагыз, үгетен аңларга тырышыгыз.
Мин сезгә игелекле сабак өйрәттем. Минем вәгазьләрне күңелегездә саклагыз.
Чөнки мин дә үз атамның углы идем, үз анамның назлы-сөекле бердәнбер баласы идем.
Атам мине өйрәтеп әйтте: «Күңелеңдә минем сүзләремне гомерең буе сакла, үгетләремне онытмыйча, озак яшә, – диде. –
Зирәклек эстә, акыл җый; исеңдә тот моны, һәм мин биргән үгет-нәсыйхәттән читкә тайпылма.
Зирәк акыл сине ташламаса, ул сине имин яшәтер; аны ярат, һәм ул да сине үз күреп саклап торыр.
Иң мөһиме – зирәклек; аны эстәп, бөтен барлыгың белән аның кодрәтен казан.
Акыл көченең кадерен бел, һәм ул да сине югары күтәрер; син аңа сарылып торсаң, ул да сине данлы итәр;
гүзәл чәчәкләрдән такыялар үреп бирер, башыңа гаҗәеп таҗ кигезер».
Тыңла, углым, һәм минем сүзләремне кабул ит, шулчак синең гомер елларың артыр.
Мин сиңа зирәклекнең сукмагын күрсәтәм, сине туры юлдан алып барам.
Атлаганда, синең адымнарың ялгышмас, йөгергәндә, аякларың абынмас.
Нәсыйхәтемне нык тот, аны ташлама, сакла; чөнки ул – синең тормышыңдыр.
Иманы юклар сукмагына аяк басма, явызлар юлыннан йөрмә.
Ул юлдан кач, аңа кермә, аңардан читкә тайпыл, аны читләтеп үт.
Чөнки гөнаһ ияләре яманлык эшләмәсәләр йоклый алмыйлар; кемне дә булса аяктан егылыр дәрәҗәгә җиткермәсәләр, аларның йокылары кача.
Чөнки аларның ашый торган азыгы – яманлык, эчә торган шәраблары – җәбер кылу.
Тәкъваларның юлы таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара.
Яманнар юлы исә куе караңгылык кебек; алар нәрсәгә абынып егыласыларын да белмиләр.
Углым! Минем сүзләремә колак сал, мин әйткәннәрне күңелеңә беркетеп куй.
Аларны күз уңыңнан төшермә; аларны йөрәгең түрендә сакла.
Мәгәр бу сүзләремне күңеленә сеңдергән кеше үзенең яшәвеннән мәгънә табар һәм бөтен тәнен сәламәт тояр.
Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк – тереклек чыганагы.
Ялган сөйләүдән телеңне тый, хәйлә-мәкер сүзләрен авызыңнан алып ташла.
Күз карашың төз, керфекләрең туп-туры алга таба юнәлгән булсын.
Аягың басасы юлны алдан яхшылап уйла, йөрисе юлларың нык-таза булсын.
Уңга да, сулга да тайпылма; аягыңны явызлык эзенә бастырма.
Углым! Һәр гамәлеңне, мин өйрәткәнчә, акыл белән, фикер йөртеп башкарыйм дисәң, күңелеңне минем зирәк акылыма багла, минем үгет-нәсыйхәтләремә колак сал.
Юкса чит хатынның иреннәре балдай татлы, сүзләре майдай йомшак тоелса да,
моның ахыры барыбер әремдәй ачы һәм ике кыры да үткен кылычтай һәлакәтле булыр.
Чит-ят хатынның аяклары үлемгә таба атлый, адымнары үлемне якынайта.
Тормыш бирүче юл турында уйламый ул; аның йөрер сукмаклары кәкре һәм үзгәрүчән; аларны ул үзе дә белми.
Димәк ки, угылларым, фәкать мине тыңлагыз, минем телдән төшкән үгет сүзләреннән читкә тайпылмагыз.
Йөрер юлыңны чит-ят хатын сукмагыннан ерак тот, аның өй ишегенә якын барма.
Юкса сәламәтлегең – башкаларга, гомер елларың явыз кешеләргә сарыф ителер;
көч-кодрәтең җимешеннән ятлар файдаланыр, хезмәтеңнең җимеше читләр өенә күчәр.
Юкса соңыннан, бәдәнең-тәнең хәлсезләнгәч, ыңгырашып әйтерсең:
«Нигә мин үгет-нәсыйхәтне кире кактым икән?! Йөрәгем ник шелтә сүзләрен игътибарга алмады икән?!
Ни өчен акыл ияләренең, остазларымның үгетләрен тыңламадым, киңәшләренә колак салмадым икән?!» – диярсең.
«Менә шуңа күрә дә халык, җәмәгать күзе алдында мин чак кына төрле хурлыклы хәлләргә төшми калдым», – дип офтанырсың.
Эчәр суыңны үз күлеңнән ал, сусавыңны үз коеңның суы белән бас.
Синең чишмәң сулары урам буйлап акмасын, мәйданнарга ташкын булып җәелмәсен.
Синең чишмәң мөбарәк булсын; ул бары синеке генә булсын, читләр белән уртак булмасын. Яшьлегеңдәге зифа боландай һәм гүзәл кыр кәҗәседәй сөекле хатының белән күңелең ач; аның кайнар күкрәкләре сине һәрвакыт ашкындырып торсын, аның сүрелмәс мәхәббәте белән ләззәтләнеп яшә.
И углым, нигә сиңа чит-ят хатын белән мавыгырга һәм чит-ят хатынның күкрәгенә сыенырга?!
Мәгәр һәр кешенең гомер юлы Раббы күзе алдында, һәм Ул бәндәсенең бөтен гамәлләрен күреп-үлчәп тора.
Яман кеше һәрвакыт үз явызлыгының авына эләгә һәм үз гөнаһлары тозагында гомер кичерә.
Ул, акылсыз гамәлләре күплегеннән тәмам юлдан язып, фатихасыз-нәсыйхәтсез үләчәк.
Углым! Әгәр син якыныңа ярдәм вәгъдә итеп тә, икенче берәү хакын яклап кулың сузгансың икән,
син, димәк, телеңнән төшкән вәгъдәң тозагына каптың, авызыңнан чыккан сүзләр ятьмәсенә кереп буталдың.
Углым, үзеңне коткару чарасына кереш: син – якыныңның ятьмәсендә; аның янына ашык, аягына егыл, коткаруын үтен.
Йокыңны оныт, күз кабакларың йокымсырап йомылмасын.
Аучы кулыннан – тау кәҗәсе кебек, кошчы авыннан – кош кебек, үзеңне коткар.
И ялкау, барып, әнә кырмысканы күр: ул ничек тырыша, гыйбрәт ал.
Аның өстеннән күзәтүче башлык та, идарәче дә, хөкемдар да юк.
Әмма ул җәен, урак вакыты беткәнче, үзенә ризык әзерли.
И ялкау, кайчанга кадәр син ял итәрсең икән? Йокыңнан кайчан уянырсың икән?
«Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм»
дигән арада өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр.
Яман кеше, хәйләкәр-алдакчы кеше үзенең авызыннан ялган сибеп йөрер;
күзләрен челт-мелт йомгалар, аякларын әрле-бирле айкар, бармаклары белән ишарәләп сөйләр.
Күңелендә мәкер булыр; һәрвакыт явызлык уйлап, гауга чыгарып йөрер.
Шуңа күрә аның һәлакәте дә кисәктән булыр – аны көтмәгәндә бәреп егар, котылуга юл калдырмас.
Раббыны нәфрәтләндерә торган алты нәрсә бар, хәтта җиде нәрсә Аңа җирәнгеч:
тәкәббер күзләр, ялганчы тел, гаепсезгә кан коючы куллар,
усал ният-мәкер тулы йөрәк, явызлык юлында җитез чабучы аяклар,
ялган сөйләп шәһадәт бирүче шаһит һәм кардәш-туганнар арасында җәнҗал-гауга тудыручы кеше.
Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла һәм анаң үгетен кире какма.
Алар һәрвакыт синең күңелең түрендә булсын, аларны муеныңа урап куй.
Йөрер юлларыңда алар сиңа туры юнәлеш күрсәтерләр; йокларга яткач, сине саклап торырлар; уянгач, синең белән дустанә әңгәмә корырлар.
Чөнки нәсыйхәт ул – чыраг, үгет ул – яктылык, гыйбрәтле сүзләр – тормышка юлдыр.
Болар сиңа азгын хатын вәсвәсәсеннән, чит-ят хатынның юмакай теленнән саклану өчен кирәк.
Ул хатын үзенең гүзәллеге белән синең күңелеңне аздырмасын һәм керфек сирпүләре белән сине сокландыра алмасын.
Уйнашчы хатын сине бер телем икмәккә калдырыр; ә чит-ят хатын кадерле җаныңнан яздырыр.
Берәү, өстендәге киемен яндырмыйча, куенында ут йөртә алырмы?!
Яки берәү, аякларын пешермичә, утлы күмер өстендә йөри алырмы?!
Үз якынының хатыны янына кергән кеше белән дә шулай була; кем андый хатынга кагыла, ул җәзасыз калмый.
Ачыккан карак җанын саклау, тамагын туйдыру өчен урлашса, кешеләр аны артык хур күрмиләр;
әмма урлаганда тотылса, ул зыян өчен җиде тапкыр артыграк итеп түли һәм өендә булган бөтен малын бирә.
Чит-ят хатын белән зина кылучының акылы зәгыйфь; моны эшләүче үзенең җанын харап итә.
Ул кыйналуга һәм мәсхәрә-хурлыкка дучар була, андый хурлык исә гомер буе онытылмый.
Чөнки көнчелек – ир кешедәге ярсыткыч бер хис ул, үч алганда, ул хис беркемне аямый,
аны бернинди йолым хакы, бернинди ришвәт белән дә ризалаштырып, каплап булмый.
Мин әйткән сүзләрне, углым, онытма, үгет-нәсыйхәтләремне күңелең түрендә сакла.
Нәсыйхәтләремә тугры булып яшә; минем өйрәтүемне күз алмасыдай кадерләп сакла.
Аларны бармакларыңа урап бәйлә, йөрәгеңә язып куй.
Зирәклеккә «кыз кардәшем» диген, ә акылга «туганым» дип эндәш.
Шулчак син башка берәү хатынының да, юмакай телле чит-ят хатынның да вәсвәсәсенә бирелмәссең.
Бервакыт мин, төнге караңгылык төшә башлаган кичке эңгер-меңгер вакытта, өем тәрәзәсеннән рәшәткә аша урамга карап тора идем.
Шулчак күрдем: кичке эңгер төшеп, караңгылана башлагач, жилбәзәк бер егет тәҗрибәсез яшь кешеләр төркеменнән аерылды да мәйдан аша урамны кисеп чыкты һәм ирле хатын яши торган өйгә таба юнәлде.
Ул арада өй ишегендә фахишәләрчә киенгән хәйләкәр хуҗа хатын күренде.
Аяклары өйдән чыгып китәргә җайланып торган, шау-шулы һәм тотнаксыз бер хатын иде ул.
Урамдамы, мәйданнардамы – һәркайда, һәр почмакта ул мәкерле эшләр корып йөри иде.
Менә ул, егетне каршылап, аны кочаклап үпте һәм оятсыз кыяфәт белән аңа болай диде:
– Татулык корбаны китереп, бүген менә үземнең нәзеремне үтәдем.
Шуның өчен, сине күрим дип, каршыларга чыктым һәм теләгәнемне таптым.
Ятагыма асыл келәмнәр, Мисыр парчалары җәйдем.
Ятагыма мирра, сабур, дарчин хушбуйлары сиптем.
Әйдә, кер, иртәнгә кадәр күңел ачарбыз, сөешеп ләззәтләнербез.
Чөнки ирем өйдә юк – ул ерак сәфәргә китте.
Үзе белән бер янчык көмеш алды; ай тулганда гына кайтачак.
Хатын, үзенең шушы ягымлы, җылы-йомшак сүзләре белән мавыктырып, егетне тәмам үзенә җәлеп итте.
Һәм егет, сугым үгезе кебек, ук каршына атылып чыккан болан кебек,
аучы тозагына очып кергән кош кебек, һәлак буласын абайламыйча хатын артыннан иярде.
Шуңа күрә, и угылларым, мине тыңлагыз, сүзләремә дикъкать итегез.
Күңелең чит-ят хатын мәкеренә алданмасын, аның бозык сукмакларында адашып йөрмәсен.
Чөнки андый хатын күпләрне бәлагә төшерде, күп могтәбәрләрнең үлеменә сәбәпче булды.
Чит-ят хатынның өе – кешене үлем йортына, һәлакәткә илтә торган юл башыдыр.
Зирәк акыл, хикмәтле акыл үз авазын сезгә ишеттермиме?!
Ул юл буйларындагы калкулыкларда, юл чатларында өндәп тора;
шәһәр капкалары алдында, йорт ишекләре төбендә өндәп-чакырып тора:
– И кешеләр, мин сезгә мөрәҗәгать итәм, минем өндәү авазым адәм балаларына юнәлтелгән!
И аңсызлар, акыл белән эш итәргә өйрәнегез; и ахмаклар, акылга утырыгыз.
Тыңлагыз, чөнки мин бик мөһим нәрсәләр турында сөйлим, минем гыйбрәтле сүзләрем – чын хакыйкать.
Чөнки минем телем бары хак сүз сөйли, алдау минем телем өчен ят һәм җирәнгеч.
Минем авыздан чыккан сүзләр барысы да гадел; аларда мәкер дә, хәйлә дә юк.
Акылы булган кешегә – аңлаешлы, гыйлем ияләре өчен тугры һәм хак алар.
Минем тәгълимат көмештән дә, хәтта саф алтыннан да кадерлерәк, шуңа күрә мин өйрәткәнне кабул итегез.
Зирәк акыл якутлардан яхшырак, күңел теләгән һәр нәрсәдән кадерлерәк.
Мин, зирәк акыл, хикмәтле фикер белән дуслыкта яшим, төпле гыйлем эзлим.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – явызлыкны дошман күрү дигән сүз; мин тәкәбберлекне, мин-минлекне өнәмим, золым юлына һәм мәкерле телләргә нәфрәт белән карыйм.
Миндә – үгет һәм аек акыл; мин – гакылның үзедер, һәм кодрәт тә миндәдер.
Минем кодрәтем белән патшалар патшалык итә, хөкемдарлар гаделлек урнаштыра.
Минем кодрәтем белән түрә һәм башлыклар, җир йөзенең барлык хакимнәре гадел идарә итәләр.
Мине яратучыларны мин яратам, һәм мине эзләүчеләр мине табарлар.
Байлык һәм кадер дә, җуелмас хәзинә һәм бәрәкәт тә – минем ихтыярда.
Минем җимешләрем алтыннан – иң саф алтыннан да гүзәлрәк, мин китергән файда саф көмешкә караганда күп югары.
Мин тәкъвалык юлыннан, гаделлек сукмагыннан йөрим
һәм үземне яратучыларга байлык китерәм, аларның хәзинәләрен арттырам.
Раббы Үз юлының башында ук, борын-борыннан, Үзенең илаһи гамәлләрен башкарырга керешкәнче үк, мине булдырды.
Җир-дөнья башлануга кадәр үк, әүвәлдән үк барлыкка килдем мин.
Диңгез чоңгыллары әле булмаган вакытта ук, мул сулы чишмәләр-елгалар әле юк чакта ук тудым.
Аллаһы әле җирне дә, кырларын да, дөньяның башлангыч туфрагын да барлыкка китермәгән вакытта, таулар әле үз урыннарына урнаштырылудан элек, калкулыклардан элек тудым мин.
Аллаһы күкләрне яратканда, мин анда идем. Аллаһы диңгез упкыны өстеннән офык сызыгын сызган чакта,
күк йөзенә болытлар урнаштырган, упкыннардан чишмә юлларын ныгыткан чакта,
сулар үз чикләреннән ташып чыкмасын дип, диңгезгә ярлар ихтыяр иткән, җиргә нигез терәкләр куйган чакта,
мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым, һәр заман, һәр көн Аның сөенече, һәрвакыт Аның янында куанучы булдым.
Аллаһы бар иткән дөньяны һәм адәм балаларын күреп сөендем.
Менә шулай, угылларым, мине тыңлагыз, бары миңа иярүчеләр бәхет табарлар!
Нәсыйхәтләремне тыңлагыз һәм акыл җыегыз; зирәк акылны кире какмагыз.
Минем капкам янында, өем ишеге төбендә һәр көн, мине көтеп, уяу сакта торган кеше бәхеткә ирешер!
Мине тапкан кеше тормыш юлын да табар һәм Раббысының илтифатын да казаныр.
Ә инде миңа каршы гөнаһ кылучы бөлгенлеккә төшәр; мине дошман күрүчеләр һәммәсе үлемне яр итәрләр.
Зирәклек, җиде багана күтәреп, үзенә йорт салды,
хайван чалды, тәмләткечләр кушып, шәраб куйды, аш табыны әзерләде.
Аннан, асрауларын җибәреп, шәһәрнең калку урыннары өстеннән игълан әйттерде:
– Кемгә акыл кирәк, монда килегез! Акылы сай булганнарны да чакырды:
– Килегез, минем ашны ашагыз, мин хәзерләгән шәрабтан авыз итегез;
акылсыз эшләрегезне ташласагыз, имин яшәрсез; акыллы юлда йөрегез, – диде.
Мәсхәрәләп көлүченең сүзен дөресләсәң – мыскыл алырсың, яманны шелтәләсәң – хурлыкка калырсың.
Мәсхәрәләп көлүчене шелтәләмә, юкса сине күрәлмас булыр; зирәкне шелтәлә – ул сине яратыр.
Нәсыйхәтне зирәк кешегә җиткерсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр; гадел кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр.
Зирәклекнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; Раббының мөкатдәслегенә төшенү – акыллылык.
Чөнки зирәк акыл синең гомер көннәреңне арттырыр һәм гомер елларыңны озайтыр.
Зирәк икәнсең, бу сиңа үзең өчен кирәк; мәсхәрәле көлүче икәнсең, михнәте дә үз өстеңә төшәр.
Аңгыралык – берни белмәс гаугалы-аңсыз хатын –
үз эшләре белән урамда үтеп-сүтеп йөрүче ирләрне җәлеп итәр өчен, өенең ишеге төбенә чыгып яки шәһәрнең берәр калкурак җиренә менеп, урындыкка утырыр да:
– Кемгә акыл кирәк, монда килегез! – дип чакырыр; акылы сай булганнарга: –
Урлап эчкән су татлы, урлап ашаган икмәк тәмле, – дип вәсвәсә салыр.
Егет белми ки, анда кергәннәр инде мәет, үлем ияләредер.
Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре. Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын кайгы-хәсрәткә батырыр.
Нахак юл белән табылган хәзинә файда китермәс, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
Раббы тәкъва бәндәсенең җанына ачыгырга юл куймас, яманның комсызлыгын исә кире кагар.
Ялкау куллар кешене фәкыйрь итәр, ә тырыш куллар баетыр.
Җәен үз вакытында ашлыгын урып-җыйган угыл акыллыдыр, ә урак өстендә вакытын йоклап уздырган угыл хурлык китерер.
Тәкъва кешенең күңелендә мәрхәмәт булыр, яманның теле исә золым белән туеныр.
Тәкъва кешенең истәлеге мөбарәк булыр, ә яманның исеме тиз онытылыр.
Зирәк кеше үгетне кабул итәр, ә ахмак телле абынып егылыр.
Туры юлдагы кеше хәвефсез йөрер, ә кыек юлдагы тозакка эләгер.
Күз кысып ишарәләүче кеше бәлагә салыр, ә ахмак телле абынып егылыр.
Тәкъва кешенең теле – тормыш чишмәсе, ә яманның теле золым белән туеныр.
Нәфрәт хисе гауга тудырыр, әмма мәхәббәт хисе барлык гөнаһларны каплар.
Акыл иясенең авызыннан хикмәт чыгар, ә акылсызның сыртына чыбык төшәр.
Зирәкләр белем туплар, ә акылсыз кеше үзенең теле белән һәлакәтен якынайтыр.
Байның милке – куәтле шәһәрдер, ярлының бәласе – фәкыйрьлектер.
Тәкъва кешенең әҗере – тормышка юл, ә яманның табышы – җәзадыр.
Нәсыйхәткә тугры кеше тормыш бирүче юлдадыр, ә нәсыйхәтне кире кагучы адашып йөрер.
Нәфрәтен яшергәннең теле дә ялган сөйләр, ялган таратучы исә ахмак булыр.
Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр.
Тәкъва кешенең сүзләре саф көмеш кебек, ә яманның күңеле буп-буш.
Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра, ә ахмак кеше акыл азлыгыннан харап була.
Раббының фатихасы кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара.
Ахмак кеше өчен җинаять эшләү күңел ачу кебек, ә акыллы кешенең сөенече – зирәклектер.
Яман кешенең курыкканы үз башына килер, ә тәкъва кешенең теләге үтәлми калмас.
Яман кеше үзе чыгарган өермәдән юк булыр, ә тәкъва кешенең нигезе мәңгелек.
Теш өчен – серкә, күз өчен төтен ничек булса, йомышы төшкән кеше өчен ялкау да шундый.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү гомерне озайтыр, ә яман кешеләрнең гомер еллары кыскара барыр.
Тәкъва кешеләрнең өмете – шатлык, ә яман кешеләрнең өмете акланмас.
Раббының юлы – намуслы кеше өчен сыену урыны, ә явызлык кылучылар өчен – һәлакәт.
Тәкъва кеше гомер-гомергә тотрыклы яшәр, ә яман кеше иленнән куылыр.
Тәкъва кешенең авызыннан хикмәт чыгар, ә яманның теле чабып өзелер.
Тәкъва кешенең телендә – ягымлы-хуш сүзләр, ә яманнарның телендә әдәпсез сүзләр булыр.
Алдый торган үлчәү – Раббы каршында кабахәтлек; Раббыга үлчәүнең гадел булганы хуш.
Тәкәббергә ияреп, хурлыгы да килеп җитәр, әмма тыйнакларга ияреп, зирәклек килер.
Гадел кешенең күңел сафлыгы аңа туры юл күрсәтер, ә мәкерле кешенең хәйләсе аның үзен һәлак итәр.
Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
Гаепсез кешене тәкъвалыгы туры юлдан алып барыр, ә яманнар үзләренең яманлыгыннан һәлак булыр.
Гадел кешене тәкъвалыгы коткарыр, ә яманнар үзләренең явыз ниятләре аркасында тозакка эләгер.
Яманның үлеме белән бергә аның өметләре дә юкка чыгар, бозык кешенең өметләре җимерелер.
Тәкъва кеше бәла-казадан котылып калыр, ә аның урынына бәла-казага явыз кеше эләгер.
Монафикъ кеше үзенең мәкерле теле белән якынын һәлак итәр, әмма тәкъва кешеләр зирәклекләре аркасында бәладән котылып калырлар.
Тәкъва кешеләр унышка ирешкәндә, шәһәр шатлыкка күмелер; явызлар һәлак булганда, тантана итәр.
Гаделләрнең бәрәкәтле фатихасы шәһәрне югары күтәрер, ә явызларның мәкерле теле аны җимереп ташлар.
Акылы сай кеше үзенең якынын хурлап тәм табар, акыллы кеше исә дәшми калыр.
Сүз йөртүче кеше серне ачар, ышанычлы кеше исә серне саклый белер.
Үгетсез халык бөлгенлеккә төшәр, ә үгетчеләре күп халык имин яшәр.
Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучы бәлагә тарыр, ә бу йөкне үз өстенә алудан баш тарткан кеше хәвефсез яшәр.
Ачык йөзле хатын – хөрмәт, ә тырыш кеше байлык казаныр.
Миһербанлы кеше үз-үзенә игелек итәр, ә миһербансыз кеше үз-үзенә зыян китерер.
Яман кешенең бар эше өметсез чыгар, ә тәкъвалык орлыгы чәчүченең әҗере ышанычлы булыр.
Тәкъвалык кешене тормыш юлына кертә, ә явызлык эстәүче үзенең үлемен якынайта.
Күңеле мәкерлеләр Раббы каршында җирәнгеч саналыр, әмма гөнаһсыз юлдагыларны Раббы якын күрә.
Хакыйкать ки, яманнар җәзасыз калмас, тәкъва кешеләр исә коткарылыр.
Җилбәзәк хатынның гүзәллеге – дуңгыз борынындагы алтын боҗра белән бер үк.
Тәкъва кешеләрнең эстәгәне – фәкать игелек, яманнарны көткән нәрсә – газап.
Берәү юмарт була, шулай да аның байлыгы арта бара; икенче берәү бик саран булса да, фәкыйрьлектән котыла алмый.
Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар.
Кыйммәт бәһа өмет итеп, ашлыгын сатмыйча торучыны халык каргар, ә ашлыгын вакытында сатканны мактар.
Кем игелек эсти, ул илтифат табар, ә кем яманлык эзли, эзләгәне башына килер.
Байлыкка гына өмет итүче егылыр, ә тәкъва кеше җәйге яфрак кебек яшәрер.
Үз өенең иминлеген туздыручы әҗергә җил алыр; ахмак кеше зирәк акыллыга кол булыр.
Тәкъва кешенең җимеше – тереклек агачы; зирәклек саф җаннарны үзенә җәлеп итәр.
Тәкъва кеше дөньялыкта ук бүләкләнер, ә яман бәндә һәм гөнаһкяр, һичшиксез, җәзасын алыр.
Нәсыйхәтне үз күрүче белемне дә яратыр, ә шелтә сүзен күрәлмаучы – томанадыр.
Игелекле кешедән Раббы разый булыр, ә мәкерле кешене хөкем итәр.
Явыз гамәлләре белән кеше иминлек казана алмый, тәкъва кешеләрнең исә нигез тамырлары нык булыр.
Игелекле хатын – ире өчен таҗ, яманаты чыккан хатын исә иренең сөякләрендәге черек кебек.
Тәкъва кешенең уй-теләге – гаделлек, ә явызларның үгете – мәкер.
Явызларның сүзләре – кан кою өчен тозак, ә гаделләрнең сүзе яманлыктан коткара.
Явызлар гөнаһларына батып дөмегерләр, ә тәкъваларның өе имин торыр.
Акылы зирәк булганны мактарлар, ә бозык уйлы бәндә нәфрәткә дучар булыр.
Бер телем икмәккә мохтаҗ булып та, үзен затлы итеп күрсәтергә тырышучы тәкәббердән үзе эшләп ризык табучы гади кеше күпкә яхшырак.
Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында да кайгыртып яшәр, явызның күңеле исә рәхимсез.
Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшләмичә көн күрүчеләргә ияргәннең акылы сайдыр.
Яман кеше намуслыларны явыз гамәлләр ятьмәсенә эләктерергә теләр; әмма тәкъваларның нигез тамырлары нык.
Явыз кеше үз сүзенең тозагына эләгер, ә тәкъва кеше бәладән котылыр.
Кеше үз сүзенең җимешләре белән игелеккә ирешә; һәм бүләге дә кешегә хезмәтенә карап бирелә.
Ахмак кеше үзенең юлын туры дип уйлар; ә акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр.
Ахмак кешенең ачуы тиз кабыныр, ә акыллы кеше хәкарәт ителүен яшерә белер.
Хакыйкать сөйләүченең сүзләре гадел; ялган сөйләүченең шаһитлыгы да ялган.
Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята.
Хак сүзнең гомере – мәңгелек, ә ялган сүзнең гомере – күз ачып йомганчы гына.
Усал ниятле кешеләр йөрәгендә – мәкер, ә татулык яклы кешеләр йөрәгендә сөенеч-шатлык булыр.
Тәкъва кешегә һичнинди явызлык килмәс, яман кешенең күңеле исә золым-әшәкелек белән тулган.
Ялган сөйләү – Раббы алдында җирәнгечтер, ә хакыйкать сөйләүчене Раббы үз күрә.
Зирәк кеше үзенең белгәнен яшереп саклый, ә акылсыз кеше үзенең ахмаклыгын теленә күчерә.
Тырыш кеше хакимлек итәр, ә ялкау кеше кол булыр.
Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача.
Тәкъва кеше үзенең якынына дөрес юл күрсәтер, ә яманнар күрсәткән юл адаштырыр.
Ялкауга кош итен кыздырып ашау да насыйп түгелдер, ә тырыш кеше зур байлыкка ия булыр.
Тәкъвалыкның юлы – тормышка илтүче юлдыр; тормыш юлында үлем юк.
Акыллы угыл үз атасының үгет-нәсыйхәтен тыңлар, ә җәнҗаллы угыл шелтә сүзенә колак салмас.
Кеше үзе әйткән яхшы сүзләрдән игелек күрер, ә Канун бозучы үзенең җанында бары явызлык тояр.
Телен тыйган җанын саклар, ә авызын ерып күп лыгырдаучы үзен бәла-казага дучар итәр.
Ялкауның җаны нәрсә генә эстәсә дә, теләгенә ирешмәс, ә тырыш кешенең җаны тук булыр.
Тәкъва кеше ялганны дошман күрә, ә яман кеше үзен хур һәм рисвай итә.
Гаепсез кешене тәкъвалык саклар, ә намуссызны кылган гөнаһлары һәлак итәр.
Кайбер кеше, һичнәрсәсе булмаса да, бай булып кылана; икенче берәү, байлыгы зур булса да, үзен ярлы итеп күрсәтә.
Бай кеше байлыгы белән үзенең тормышын саклап калыр, ә фәкыйрь кешегә һичнәрсә янамас.
Тәкъваларның уты якты янар, ә яманнарның шәме пыскып сүнәр.
Тәкәббер кешедән фетнә чыгар, ә киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр.
Хәрәм юл белән табылган мал тиз бетәр, ә хезмәт белән табылганы арта барыр.
Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер, ә чынга ашканы тереклек агачыдай булыр.
Гыйбрәтле сүзне санга сукмаучы үзенә зыян китерер, ә үгет-нәсыйхәткә колак салучы тиешле әҗерен күрер.
Зирәк акыл иясенең өйрәтүләре – үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер.
Аек акыл кеше күңеленә хуш килер, явызларның юлы исә һәлакәткә илтер.
Аңлы кеше белемгә таянып эш итәр, ә аңсыз кеше ахмаклыгын күрсәтер.
Начар илче бәлагә эләгер, ышанычлы илче иминлек китерер.
Нәсыйхәтне кире кагучы фәкыйрьлеккә һәм мәсхәрәгә дучар булыр, ә мәслихәтне тотучы хөрмәт казаныр.
Гамәлгә ашкан теләк җанны җылыта; ахмаклар өчен иң газаплысы – яманлыктан аерылу.
Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр, ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар.
Гөнаһлылар бәла-казага калыр, ә тәкъва кешеләр бәрәкәт табар.
Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
Фәкыйрьләр басуында да ашлык мул игелә, әмма гаделсезлекләр аркасында алардан да кайберәүләр һәлак була.
Ата кеше үз углын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый; ә кем үз углын ярата, ул аны чыбыклап үстерә.
Тәкъва кеше туйганчы ашар, ә яманның карыны ач калыр.
Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер.
Туры юлдан йөрүче кеше Раббысына хөрмәт күрсәтә, ә юлы бозык кеше Аны санга да сукмый.
Ахмакның телендә тәкәбберлек казасы булыр, зирәкләр исә телләре белән үз-үзләрен сакларлар.
Үгезләр юк җирдә утлык та буш; мәгәр үгезләр көченнән күп табыш алып буладыр.
Иманы нык шаһит ялган сөйләмәс, ә ялганчы шаһитның телендә алдашу күп булыр.
Тәкәббер кеше, зирәклек эстәсә дә, аңа ирешмәс, ә аңлы кеше өчен белем алу җиңелдер.
Ахмак кешедән читләш, чөнки аның авызыннан акыллы сүз ишетмәссең.
Акыллы кешенең зирәклеге – аның үз юлын аңлавында; аңсызларның ахмаклыгы исә – аларның ялгыш фикердә булуында.
Ахмаклар гөнаһка көлеп карар, ә гадел кешеләр Раббының илтифатын казаныр.
Йөрәк үзенең әрнүен үзе генә белер, һәм ул үзенең шатлыгын да читләр белән уртаклашмас.
Явызларның йорты бөләчәк, ә гаделләрнең торагы чәчәк атачак.
Юлның кайберсе кешегә туры булып тоелырга да мөмкин, әмма аның ахыры – үлемдер.
Шатланып көлгән чакта да, йөрәк сыкрарга мөмкин, һәм шатлыкның да ахыры кайгыга әйләнүе ихтимал.
Күңеле азгын кеше – үзенең бозык юлыннан, ә игелекле кеше үзенең игелегеннән туенып яшәр.
Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар.
Зирәк кеше яманлыктан курка һәм аңардан кача, ахмак кешегә исә дуамаллык һәм мин-минлек хас.
Дуамал кеше ахмаклык эшләр; нияте бозык кешегә нәфрәт белән карарлар.
Томана кеше ахмаклыкны мирас итәр, аңлы кеше исә үзенә гыйлем таҗы казаныр.
Игелексез кешеләр – игелеклеләр алдында, ә гаделсезләр тәкъва кешенең капкасы каршында баш иярләр.
Фәкыйрь кешене хәтта кардәш-якыннары да чит күрер, ә байның дуслары күп булыр.
Үз якынын дошман күргән кеше гөнаһ эшли; ә кем фәкыйрьләргә миһербанлы, ул – бәхетле.
Явыз ниятле кешеләр юлдан язмыйлармыни?! Әмма мәрхәмәт белән тугрылык фәкать игелекле кешеләргә генә хас.
Һәр хезмәтнең табышы була, ә сафсатадан зыян гына килә.
Зирәкләрнең таҗы – аларның байлыгы, ә наданнарның ахмаклыгына дәлил – шул ук ахмаклык.
Ышанычлы шаһит җаннарны коткарыр, ә ялган шаһит хыянәткә сәбәп булыр.
Өмет-ышанычның ныгы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; һәм Раббы – андый кешеләрнең балалары өчен дә сыену урыныдыр.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер.
Патшаның бөеклеге – аның халкы күп булуда; ә халкы аз булган хөкемдар харап булыр.
Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр.
Күңел сабырлыгы – тәнгә сихәт, ә көнчелек сөякләрне черетә.
Фәкыйрьне рәнҗетү аның Яратучысын хурлау белән бер; Раббысын хөрмәт иткән кеше исә мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтер.
Яман кеше үз явызлыклары өчен тиешле җәзасын алмый калмас, ә тәкъва кешенең, җан биргәндә дә, котылуга өмете сүнми.
Зирәклек акыл иясенең йөрәгендә яши, фәкать ахмак кешеләр йөрәгендә генә ул үзенең барлыгын сиздермичә тора.
Тәкъвалык халыкны югары күтәрә, ә гөнаһ – халык өчен хурлык.
Патша үзенең мәрхәмәтен акыллы колларына күрсәтә, ә ачуын үзен хурлаучы бәндәләренә каршы юнәлтә.
Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр.
Зирәкнең теле файдалы белем бирер, ә ахмакның теле бары ахмаклык чәчәр.
Раббының күзе җитмәгән урын юк; Ул явызларны да, игелекле бәндәләрен дә күреп-күзәтеп торыр.
Йомшак тел – тереклек агачы, әмма тотнаксыз тел рухны какшатыр.
Ахмак угыл атасының үгет-нәсыйхәтенә игътибар бирмәс; мәгәр шелтә сүзләренә колак салу – акыллылык билгеседер.
Тәкъваның өендә мул хәзинә булыр, ә яманның килерендә – таркаулык.
Зирәкләрнең теле гыйлем тарата, ә ахмакның күңелендә гыйлемгә урын юк.
Явыз кеше китергән корбан – Раббы алдында зур кабахәтлектер, ә гадел кешенең догасын Ул мәгъкуль күрер.
Раббы яман кешенең юлына җирәнеп карый, ә тәкъвалык юлыннан йөрүчене үз күрә.
Хак юлдан тайпылучы каты җәзасын алыр, шелтә сүзен кире кагучы исә һәлак булыр.
Үлеләр аймагы һәм һәлакәт урыны Раббыга анык билгеле, әмма адәм балаларының күңелләрендә ни барын Ул бигрәк тә сизгер күзәтә.
Азгын кеше үзен фаш итүчене яратмас һәм зирәк кеше янына якын бармас.
Күңеле шатның йөзе дә нурлы, ә йөрәкнең әрнүе рухны какшата.
Аңлы кешенең йөрәге белем эзләр, ахмак кеше исә ахмаклыгы белән туеныр.
Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр.
Раббыга сыенган хәлдә азга шөкер кылып яшәү зур хәзинә иясенең кайгы-шөбһә тулы тормышыннан яхшырак.
Яшел азыкка канәгать булып дуслыкта яшәү симез үгез ите ашап дошманлыкта яшәүдән яхшырак.
Кызу кешедән низаг чыгар, сабыр кешедән ызгыш тукталыр.
Ялкауның йөрер юлын чәнечкеле үлән баскан, ә гадел кешенең юлы тигез-шомадыр.
Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын санга сукмас.
Зиһенсез кеше өчен ахмаклык – сөенеч, ә акыллы кеше туры юлдан йөрер.
Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер.
Шатлыкка сәбәп – кешенең гадел җавабында; сүзнең вакытында әйтелгәне яхшы.
Зирәк кешенең гомер юлы үлеләр йортыннан котылу тарафына – югарыга таба юнәлгән.
Раббы тәкәббернең йортын бөлгенлеккә төшерер, ә тол хатынның ызанын ныгытыр.
Явызларның усал ниятләре – Раббы алдында зур кабахәтлек, ә хак сүзләрне Ул мәгъкуль күрә.
Комсыз бәндә үзенең йортын бәлагә салыр, ә ришвәтне күрәлмаучы кеше имин яшәр.
Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлар, ә яман кеше авызыннан явызлык чәчәр.
Раббы яманнардан ерак торыр, ә тәкъва бәндәләренең догасын ишетер.
Нурлы күз карашы йөрәкне җылытыр, яхшы хәбәр сөякләрне ныгытыр.
Тормыш гыйлеменә игътибарлы колак зирәкләр арасында булыр.
Үгет-нәсыйхәтне кире кагучы үзенең җанын рәнҗетә, ә шелтә сүзенә колак салучы акыл җыя.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү зирәклекне арттырыр, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.
Кеше үзенең ниятен күңеленнән фараз итә, әмма соңгы сүзне Раббы әйтә.
Кеше үзенең барлык юлларын пакь дип уйлый, әмма Раббы бәндәләренең ниятләрен үлчәп-күзәтеп тора.
Эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашыр.
Раббы һәр нәрсәне Үз максаты өчен яратты, бәла-каза көненә кадәр Ул хәтта яман кешене дә саклар.
Күңеле тәкәббер кеше Раббы алдында кабахәт саналыр; һичшиксез, ул кеше җәзасыз калмас.
Мәрхәмәт вә тугрылык белән кеше үзенең гөнаһына ярлыкау табар, Раббыдан куркуы һәм Аңа хөрмәте белән явыз гамәлләрдән сакланыр.
Кешенең юлы Раббыга мәгъкуль булса, Раббы аны дошманнары белән дә татулаштырыр.
Гадел юл белән табылган аз гына нәрсә дә нахак юл белән табылган күп малдан яхшырак.
Барыр юлын кеше үзе билгели, әмма адымнарының юнәлеше – Раббы ихтыярында.
Патшаның авызында – илһамлы сүз; хөкемдә аның авызыннан хата сүз сөйләнмәс.
Дөрес көйләнгән бизмән һәм үлчәү тәлинкәләре – Раббыдан; үлчәүнең барлык герләре дә Аның хөкемендәдер.
Явыз гамәл – патша өчен җирәнгечтер, чөнки тәхет бары гаделлек белән генә ныгытыла.
Патшага тәкъва сүз кадерле, ул дөресен сөйләгәнне ярата.
Патша күңелендәге ачу – үлемгә хәбәр; әмма зирәк кеше патшаның да мәрхәмәт-шәфкатен яулый алыр.
Патшаның нурлы күз карашы тормыш вәгъдә итә; аның илтифаты яз көнендәге беренче яңгыр болыты кебек.
Зирәклек казану алтынга ия булудан яхшырак; белем казану саф көмештән кыйммәтрәк.
Гаделләрнең юлы – явызлыктан читкә тайпылу; пакь юлына тугры калган кеше үзенең җанын саклар.
Горурлык – һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә.
Тыйнак рухлы фәкыйрьләр белән аралашу тәкәбберләр белән табыш бүлешүдән яхшырак.
Нәсыйхәтне тыңлап гамәл кылучы игелек табар; Раббыга таянучы бәхеткә ирешер.
Күңеле сизгер кеше акыллы дип аталыр; сүзе ягымлы кеше гыйлемен арттырыр.
Зиһене бар кеше өчен акыл – тормыш чишмәсе; ә зиһене юкларның җәзасы – ахмаклык.
Зирәк акыллының теле дә зирәк булыр һәм аның белемен арттыруга хезмәт итәр.
Яхшы сүз кәрәзле бал кебек: җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы.
Юлның кайберсе кешегә туры булып тоелырга да мөмкин, әмма аның ахыры – үлемдер.
Хезмәт кешесе үзе өчен эшли, чөнки эшләргә аны карыны мәҗбүр итә.
Хәйләкәр кешенең күңелендә – явыз ният һәм мәкер, авызында исә чәчрәп-чәчрәп янган уттай зәһәр сүз булыр.
Мәкерле кеше гауга чыгарыр, әләкче кеше дуслар арасын бозар.
Яман кеше үзенең якынын аздырып бозык юлга этәрер,
күзләрен уйнатып мәкерләр корыр, иреннәрен тешләп явыз гамәлләрен эшләр.
Агарган чәч – кешенең туры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы.
Сабыр кеше баһадирдан кадерлерәк, нәфесенә хуҗа булган кеше шәһәр яулап алучыдан өстенрәк.
Итәккә жирәбә салып язмышны юрыйлар, әмма кешенең бөтен язмышы – Раббы хөкемендәдер.
Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормышка караганда бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк.
Акыллы кол-хезмәтче хуҗа кешенең юлдан язган углыннан өстен булыр һәм мирастан да хуҗаның угыллары белән беррәттән өлеш алыр.
Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала.
Яман кеше явызлар сүзенә колак салыр; ялганчы кеше юлдан язганнарның сүзен тыңлар.
Фәкыйрьне тиргәүче аның Яратучысын да хурлый; башка берәүнең бәхетсезлегенә шатланучы кеше җәзасын алмый калмас.
Картларның таҗы – оныклар, ә балаларның даны – ата-анадыр.
Ахмак кешегә – акыллы сүз, ә хөрмәт иясенә ялган сүз килешмәс.
Ришвәт – аны бирүче кеше өчен кыйммәтле ташка бәрабәр; ришвәт белән һәрнәрсәгә ирешеп була, дип уйлый ул.
Үпкә-кинә тотмаган кешенең дуслары күп булыр, ә ачу саклаган бәндә дусларын югалтыр.
Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар, акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас.
Явыз кешенең бөтен эстәгәне – фетнә, шуңа күрә аңа каршы илченең дә иң аяусызы җибәреләчәк.
Ахмак уйлы томана белән очрашуга караганда балаларыннан мәхрүм калган ана аю белән очрашу хәерлерәк.
Яхшылыкка яманлык иткәннең өеннән яманлык китмәс.
Җәнҗалның башлануы су ташкыны кебек: аны, зураеп киткәнче, вакытында туктату зарур.
Гаеплене аклау һәм гаепсезне гаепләү – икесе дә Раббы алдында зур кабахәтлектер.
Акыл җыю өчен, ахмакка кулындагы акча ярдәм итмәс, акыл тупларга аның барыбер зиһене юк.
Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс; туган туганга ярдәм итәр өчен дөньяга килер.
Ярдәм кулы сузмакчы булып, икенче берәү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кеше – акылсыздыр.
Низагка һәвәс кеше гөнаһка да һәвәс; үз-үзен югары куеп мактанган тәкәббер үзенә һәлакәт эзли.
Мәкерле йөрәк игелек тапмас; ялган телле бәндә бәлагә юлыгыр.
Акылсыз угылның атасы үз башына кайгы алыр, ахмак угылның атасы куаныч тапмас.
Шат-хозур күңел – тәнгә сихәт, ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта.
Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен, куеныннан ришвәт чыгарыр.
Акыллының күз алдында – зирәклек үзе, ә ахмакның күз карашы дөнья читенә юнәлгән.
Акылсыз угыл үзенең атасына – гарьлек, анасына кайгы китерер.
Гаепсез кешене гаепләү һәм туры сүзе өчен хөрмәт иясен кыйнау һич килешмәс.
Акыллы кеше сүздә – тыйнак, гамәлендә сабыр-тыныч булыр.
Авызын йомып эндәшмичә утырса, ахмак та акыллы булып күренергә мөмкин.
Үзбелдекле кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга.
Ахмак кеше белемне яратмас, әмма үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышыр.
Яманга ияреп – хурлыгы, оятсызга ияреп, гарьлеге дә килә.
Кеше теленнән түгелгән сүзләр тирән су кебек; зирәклек чыганагы ташкын суга охшаш.
Гаепсезне хаксызга гаепләп, гаеплене аклап маташу – җинаятьтер.
Акылсызның сүзләре җәнҗал куптарыр һәм кыйналуга сәбәп булыр.
Ахмакның теле – үзе өчен һәлакәт, ә җаны өчен – тозак.
Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
Эшендә ялкау – афәтченең кардәшедер.
Раббының исеме – биек ныгытма-манара ул: тәкъва кеше, аның эченә кереп, хәвефтән котыла.
Байның милке – куәтле шәһәрдер: хуҗасы хыялында ул биек ихаталы кальга булып күренә.
Егылыр алдыннан кешенең күңеле тәкәбберләнер, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.
Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән – ахмак, һәм хурлыгы да аның үзенә булыр.
Рухи ныклык кешенең хасталыгын да җиңә; ә рух какшаса, аны кем ныгыта алыр?!
Аңлы кеше колагы белән белем эзләр һәм йөрәге белән акыл туплар.
Биргән бүләк кешегә киң мәйдан ача, ул аны бөекләр дәрәҗәсенә күтәрә.
Хөкемдә беренче сөйләүче үзенең дәгъвасында хаклы кебек күренсә дә, көндәше, килеп, аның дәлилләрен җимерер.
Көчле дәгъвачылар арасында бәхәсне жирәбә туктата һәм хәл итә.
Ачуы кабарган кардәшең шәһәр-ныгытмадан да көчлерәктер: бәхәстә аны җиңеп булмый.
Кешенең карыны үз авызының җимешләре белән тулы: ул үзе әйткән сүзләр белән туена.
Үлем һәм яшәү – тел хакимлегендә; телгә осталар аның җимешләрен ашарлар.
Хатын тапкан ир бәхетен дә табар һәм Раббысының илтифатын казаныр.
Ярлы кеше ялварып сөйләр, ә бай кешенең җавабы тупас булыр.
Дусларның күп булуы яхшыга илтми; дусның кайберсе бертуганыңа караганда да якынрак һәм кадерлерәк була.
Ялган телле һәм өстәвенә акылы сай кешедән күңеле саф булган ярлы кеше күпкә яхшырак.
Белемсез кеше үз җанында бушлык тояр һәм ашыгып атлаган юлында абыныр.
Ахмаклыгы кешене юлдан яздырыр һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгатыр.
Байлык дусларны ишәйтер, ә ярлыны бердәнбер дусты да ташлап китәр.
Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
Түрәләр алдында күпләр ялагайланыр; һәм һәркайсы бүләк бирүчене үзенә дус санар.
Ярлыны барлык туганнары чит күрер, аннан да бигрәк, дуслары ташлап китәр; ул, сөйләшеп аңлашыр өчен, аларны эзләп барса да, һич тота алмас.
Акыл җыйган үзенең җанын да яратыр; акыл белән гамәл кылучы бәхет табар.
Ялган шаһит һәм ялган сөйләүче җәзаларын алмыйча калмаслар.
Ахмакка – бай-мул тормыш, кол кешегә аксөяк түрәләр өстеннән хакимлек килешмәс.
Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар.
Патшаның ачуы арыслан үкерүенә бәрабәр, ә илтифаты үлән өстендәге чык кебек.
Тинтәк угыл – атасы өчен бәла; ә мыгырдавык хатын берөзлексез тамчылап торган су кебек.
Йорт-кура һәм хуҗалык – ата-анадан килгән мирас, ә акыллы хатын – Раббыдандыр.
Ялкаулык кешене йокыга сабыштырыр, иренчәк җан исә үзен ачлыктан интектерер.
Үгет-нәсыйхәтләрне үтәүче кеше үзенең җанын саклар, ә йөрер юлын кайгыртмаган кеше һәлак булыр.
Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә Үзенең бурычын кайтармый калмый.
Өмет бар чагында, углыңны шелтәлә, юкса аның һәлакәтенә сәбәпче булырсың.
Дорфа бәндә тиешле җәзасын алсын: әгәр бер кызгансаң, аңа янә җәза бирергә тиеш булырсың.
Зирәк булыр өчен, хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсыйхәтне кабул ит.
Кеше күңелендә ният-максатлар күп булыр, әмма Раббы аларның Үзе ихтыяр иткәннәрен генә гамәлгә ашырыр.
Кешенең хыянәтсез булуы кадерледер; ярлы кеше ялганчыга караганда күпкә яхшырак.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү кешене тормыш юлына бастыра; Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше үзен канәгать һәм хәвефсез тояр; аңа бернинди явызлык та кагыла алмас.
Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китерергә иренер.
Мәсхәрәләүчене җәзага тартсаң, гади кешегә дә акыл керер; акыллыны шелтәләсәң, үгет-нәсыйхәтне үзләштерер.
Атасын бөлдерүче һәм анасын өйдән куып чыгаручы угыл – оятсыз һәм хурлыклы бәндәдер.
И углым, нәсыйхәттән читкә тайпылсаң, белем бирүче сүзләрдән мәхрүм булырсың.
Ялган шаһит гадел хөкемне мыскыл итә; яман кешеләр бозыклыкны йота бара.
Мәсхәрәләүчеләр өчен – аяусыз хөкем буласын, ахмакларның сыртларына таяк төшәсен онытмагыз.
Шәраб мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек дуамалландыра; алар белән мавыгучы һәркем акылсыз.
Патшаның дәһшәте арыслан үкерүенә тиң; аны ярсытучы үзен хәвефле хәлгә куя.
Гаугадан читләшүче кешегә хөрмәт тиеш; ә һәр ахмак гауга чыгарыр.
Ялкау кирәк вакытында җир сөрмәс; урак вакытында эзләнер, әмма һичнәрсә тапмас.
Кеше күңелендәге теләк-ниятләр тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр.
Күп кеше үзен: «Мин хыянәтсез!» – дип ышандырырга тырыша, әмма тугры кешене кем табар?!
Тәкъва кеше гомере буе гөнаһсыз сукмактан барыр; үзеннән соң аның балалары да бәхетле булыр!
Хөкем тәхетендә утыручы патша үзенең күз карашы белән бөтен явызлыкны куып таратыр.
«Мин күңелемне пакьләдем, бар гөнаһымнан арындым», – дип кем әйтә алыр?!
Ике ягы тигезсез үлчәү, алдагыч герләр – икесе дә Раббы алдында кабахәтлектер.
Эшләгән гамәленә карап, хәтта баланың да холкы сафмы, гаделме икәнен белеп була.
Ишетүче колакны, күрүче күзне – икесен дә Раббы бар иткән.
Фәкыйрь буласың килмәсә, йокыга салынма, тук буласың килсә, күзеңне ачык тот.
Сатып алучы: «Бик кыйммәт, бик кыйммәт», – дип сатулашыр, ә сатып алгач: «Очсызга алдым!» – дип мактаныр.
Алтын һәм күп төрле якут-асылташлар бар, әмма иң кыйммәтлесе – акыллы кеше авызыннан чыккан хак сүз.
Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була.
Нахак юл белән табылган икмәк кайбер кешегә тәмле тоелыр, әмма соңыннан аның авызы эре ком белән тулыр.
Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла; сугышка да киңәшләшмичә чыкма.
Сүз йөртүче серне ачар; тишек авыз кеше белән аралашма.
Ата-анасына яман телләнүченең гомер шәме дөм караңгылык эчендә пыскып сүнәр.
Җиңел килгән мирасның бәрәкәте булмас.
«Явызлык өчен тиешен кайтарырмын», – димә, бу эшне Раббыга тапшыр, Ул сине саклап калыр.
Алдагыч герләр – Раббы алдында зур кабахәтлектер; ялган үлчәүне Раббы хупламый.
Кешенең адымнары Раббы тарафыннан юнәлтелә; юкса кеше үзенең барасы юлын каян белсен?
Ашыгып нәзер әйтү һәм, нәзер әйткәннән соң, аның турында уй йөртү – кеше өчен тозак.
Зирәк патша яманнарны пыр туздырыр һәм алар өстенә җәза тәгәрмәчен җибәрер.
Кеше күңеленең бөтен төпкелләрен яктыртып сынаучы Раббы куйган шәм – кешенең рухыдыр.
Патшаны мәрхәмәте һәм тугрылыгы саклый, аның тәхетен дә гаделлеге тотып тора.
Көч-куәт – яшьләрнең даны, ә картларны бизәгән матурлык – чаларган баш.
Кыйналу яралары һәм җәрәхәтләр явызлыктан дәвалый, кешенең холык-фигылен төзәтә.
Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында: Ул аларны кая теләсә, шул тарафка юнәлтә.
Кеше йөрәге сайлаган юл хак булып тоелырга мөмкин, әмма йөрәк омтылышларын Раббы Үзе үлчи.
Раббы алдында тәкъвалык һәм гадел эш-гамәл корбан китерүдән мәгъкульрәк.
Тәкәббер күз карашы һәм масаючан йөрәк яман кешегә хас, бу сыйфатлар гөнаһ саналадыр.
Тырыш кешенең уе-нияте – муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр.
Ялган юл белән табылган мал томан кебек таралып китәр; андый кеше үзен үлемгә дучар итә.
Яманнарның золым-җәбере аларның үз башына килер; чөнки алар гаделлек юлын кире кактылар.
Бозык кешенең юлы – кәкре, ә күңеле саф кешенең эше намуслы булыр.
Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
Бозык кешенең җаны явызлык тели; якын кешесе дә аның күзендә шәфкать нуры тапмас.
Мәсхәрәләүчегә җәза бирелгәндә, гади кеше үзен зирәк тояр, зирәккә акыллы сүз әйтелгәндә, ул белем җыяр.
Аллаһы – тугры, Ул явызларның эш-гамәлен күреп-күзәтеп торыр һәм аларны бөлгенлеккә дучар итәр.
Ярлының ялваруын ишетергә теләмичә, колагын томалаган ваемсызга үзе ярдәм сорап кычкырган чагында да җавап бирелмәс.
Яшертен бүләк – ачуны, куенга кыстырылган ришвәт исә ярсуны сүрелдерер.
Гадел хөкем – тәкъва кеше өчен куаныч, явызлык эшләүчеләр өчен – дәһшәт.
Акыл юлыннан читкә тайпылган кеше үлеләр аймагыннан урын алыр.
Кәеф-сафаны яратучы фәкыйрьләнер, ә шәраб һәм майлы ризык яратучыга байлык насыйп булмас.
Яман бәндә – тәкъва кешенең, хыянәтче бәндә намуслы кешенең йолымыдыр.
Холыксыз һәм дуамал хатын белән бергә яшәүгә караганда чүлдә яшәү хәерлерәк.
Зирәк кешенең өендә зиннәтле җиһаз-хәзинә һәм майлы сый булыр; ә ахмакның бар белгәне – байлыкны туздырудыр.
Тәкъвалыкка вә тугрылыкка омтылучы кеше имин яшәр һәм кадер-хөрмәт казаныр.
Зирәк кеше теләсә нинди көчле сак астындагы шәһәргә дә үтеп керә һәм җимерелмәс дип уйланылган ныгытманы да җимерттерә алыр.
Авызын һәм телен тыйган үзенең җанын бәладән саклар.
Масаючан һәм тәкәббер кеше, исемен әйтсәк, денсез бәндә, һәр адымын-хәрәкәтен үзенең мин-минлегенә таянып эшләр.
Ач күзлелек ялкауны харап итәр, чөнки аның комсызлыгы көннән-көн арта, ә куллары эшләргә теләми; тәкъва кеше исә биргәнен кызганмый бирә.
Яман кешеләр китергән корбан, бигрәк тә явыз ният белән тәкъдим ителгәне – зур кабахәтлектер.
Ялган шаһит һәлак булыр; үз колагы белән ишеткәннәрне сөйләүченең сүзе дөрескә чыгар.
Яманның чыраенда усал масаю чагылыр, ә гадел кеше үзенең юлын нык тотар.
Раббының ихтыярыннан тыш зирәклек тә, акыл да, нәсыйхәт тә юк.
Атны сугыш бәйгесенә алдан хәзерлиләр, әмма җиңү – Раббыдан.
Абруйлы исем мал-мөлкәттән кадерлерәк, ихтирам казану көмеш һәм алтыннан кыйммәтрәк.
Бай белән ярлының охшашлыгы шундадыр: бер-берсе белән очрашырлар; аларның икесен дә бер Раббы яраткан.
Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә, бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр.
Тыйнак булу, Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше – байлык, хөрмәт һәм имин тормыш.
Мәкерле кешене юлында чәнечкеле куак һәм тозаклар сагалап тора; үзенең иминлеген кайгырткан кеше андый юллардан ерак йөрсен.
Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт, шулчак ул, картайгач та, бу юлдан читкә тайпылмас.
Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итәр, ә бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер.
Ялган чәчкән кеше бәла урып алыр; һәм аның мәкер-ачу таягы сынар.
Шәфкать иясе мөбарәк булыр, чөнки ул үз икмәгеннән фәкыйрьләргә дә өлеш чыгара.
Денсезне яныңнан кусаң, гауга-җәнҗал бетәр, талаш-ызгыш, әдәпсезлекләр дә юкка чыгар.
Күңел сафлыгын саклаганның телендә гел ягымлы сүзләр булыр; андый кешене патша да үзенә дус санар.
Раббы күзе белем-мәгърифәтне саклый, ә Канун бозучының сүзләрен Ул кире кага.
Ялкау әйтер: «Тышта арыслан йөри, чыксам – ул мине ботарлап ташлар», – дияр.
Чит хатынның авызы төпсез упкын кебек; Раббы ачуына дучар булганнар шунда егылып төшәрләр.
Бала күңелендә акылсыз уйлар да булыр, әмма әдәпкә утырту чыбыгы аңардагы ахмаклыкны тиз куып чыгарыр.
Байлыкны арттыру максаты белән ярлыны җәберләүче һәм байга ришвәт бирүчеләр ахырда үзләре дә фәкыйрьлеккә төшәрләр.
Колак салып тыңла, зирәкләрнең сүзләренә игътибар ит, йөрәгең кыйбласын минем белем хәзинәмә таба бор.
Чөнки мин өйрәткәннәр синең йөрәгеңдә сакланса һәм дә телеңә күчсә, бу сиңа зур юаныч булыр.
Өмет-таянычың Раббыдан аерылмасын өчен, мин бүген сиңа үгет-нәсыйхәтләремне җиткерәм.
Ышанычлы-хак сүзләрне өйрәнеп, минем янга сине юллаучыларга син дөрес җавап бирсен өчен, мин сиңа утыз киңәш һәм үгет-нәсыйхәтемне язып күндердем түгелме?!
Болай да фәкыйрь булган ярлыны талама; хөкем алдында мохтаҗны кысма;
мәгәр аларның дәгъваларын Раббы Үзе хәл итәр, аларны талаучыларның җаннарын Раббы Үзе кисәр.
Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма.
Юкса аларның гадәтләренә өйрәнүең һәм җаныңның тозакка эләгүе бар.
Ярдәм кулы сузмакчы булып, кеше бурычын үз өстеңә алма.
Юкса, түләр чамаң калмагач, ятып йоклый торган ястыгыңны да алып китәрләр.
Ата-бабаң күптән утыртып куйган ызан ташын күчермә.
Үз эшенең остасы булган кешене күргәнең бармы?! – Андый кеше гади кешеләргә түгел, патшаларга хезмәт итәр.
Хөкемдар белән бергә табынга утырганда, алдыңдагы сыйга җентекле караш ташла.
Бик ашыйсың килсә дә, нәфесеңне тыя бел.
Табындагы тәмле ризыкларга сокланып комсызланма; мәгәр алар – алдаучан-авыр ризыклар.
Байлык туплау хакында кайгыртма; зирәклегең андый уйларга юл бирмәсен.
Байлыкка күз төшереп тә өлгермәссең, ул шундук юк булыр; байлык ул – канатлы нәрсә, бөркет кебек, күккә күтәрелеп оча да китә.
Саран кешенең өендә ризык ашама, аның табынындагы тәмле ризыкларга алданып комсызланма.
Чөнки саран кешенең күңелендә нәрсә булса, аның гамәлендә дә шул булыр; ул сиңа: «Аша һәм эч», – дигән булыр, әмма күңеле белән синең янда булмас.
Син анда ашаган ризык кисәген кире чыгарырсың, әйткән яхшы сүзләрең заяга китәр.
Ахмак кеше колагына сүзләреңне сөйләмә, чөнки ул синең акыллы сүзләреңне мыскыл гына итәр.
Күптән утыртып куелган ызан ташын күчермә; ятимнәр җиренә басып кермә.
Чөнки аларның да Яклаучысы бар; Ул – кодрәтле, ятимнәрнең сиңа каршы дәгъваларын Ул Үзе тикшерер.
Күңелеңне гыйлемгә беркет һәм колагыңны акыллы сүз тыңларга өйрәт.
Баланың гаебен җәзасыз калдырма; чыбык белән җәзалаудан кеше үлми.
Чыбык белән җәзалап, син аның җанын үлемнән коткарасың.
Углым! Син зирәклеккә ирешсәң, минем күңелем дә шатлык кичерер.
Синең авызың хакыйкать сүзләрен сөйләгәндә, мин дә бөтен җаным-тәнем белән сөенермен.
Күңелең гөнаһлыларга кызыкмасын; Раббыдан курку һәм Аңа хөрмәт хисе гомер буе синең йөрәгеңдә саклансын.
Шул чакны синең тормышың имин-мөбарәк булыр, өметләрең бушка китмәс.
И углым, тыңла һәм зирәк бул, күңелеңне хак юлга юнәлдер.
Исергәнче шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма,
чөнки эчкече һәм бирән корсаклар бөлгенлеккә төшәр, йокы өянәге исә аларга сәләмә кием кидерер.
Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә.
Хакыйкатьне сатып ал һәм аны кире сатма; зирәклек, гыйлем һәм акыл җый.
Ата өчен тәкъва угыл – зур шатлык, зирәк угыл – сөенеч.
Синең атаң белән анаң хозурланып бәйрәм итсен, анаң тантаналы шатлык кичерсен.
И углым! Йөрәгеңне миңа беркет, күзләрең минем юлны күзәтеп торсын.
Юкса фахишә хатын – тирән упкын ул, чит кеше хатыны – тар кое.
Фахишә хатын, юлбасар сыман, аулакта сагалап торыр һәм ирләр арасында хыянәтчеләр санын арттырыр.
Кемдә кайгы? Кемдә хәсрәт? Кемдә җәнҗал? Кемдә ыңгырашу? Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемдә зәһәрле кызыл күзләр? –
Озаклап шәраб янында хозурланып утыручыларда, тәмләткечләр салынган шәраб эзләп йөрүчеләрдә!
Шәраб матур булып кызарып торса да, касә эчендә елык-елык җемелдәсә дә, эчкәндә, татлы тоелса да, аңа кызыгып алданма.
Ахырдан ул сине зәһәрле елан кебек, юха кебек чагар.
Синең күзләреңә сәер нәрсәләр күренер, күңелеңдә юньсез уйлар туар.
Һәм син үзеңне диңгез уртасындагы көймәнең озын колгасы башында йокыга талган бер кеше итеп хис итәрсең.
Аннары әйтерсең: «Мине кыйнадылар, әмма мин авырту сизмәдем; мине төрткәләделәр, әмма мин хәтерләмим. Уянгач, тагын шәраб эзләргә китәрмен», – диярсең.
Яман кешеләрдән көнләшмә һәм алар белән аралашма.
Чөнки аларның йөрәкләре фәкать золым-җәбер эзли, авызлары фәкать яманлык чәчә.
Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр.
Һәм йортның эче дә һәртөрле кыйммәтле, гүзәл әйберләр белән осталарча җиһазланыр.
Зирәк кеше кодрәтле булыр; акыллы кеше үзенең кодрәтен арттыра барыр.
Шуңа күрә сугышыңны бөтен яктан уйлап, акыл белән алып бар; сугышның күп киңәшләр нигезендә алып барылганы уңыш китерә.
Ахмак кеше өчен зирәклек артык югары; капка төбе җыеннарында ул авызын ачып сүз әйтә алмас.
Явыз ниятле кеше азгын дип аталыр.
Ахмакның нияте гөнаһ саналыр, ә башкаларны мыскыллаучыга җирәнеп карарлар.
Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз.
Үлемгә дучар ителгәннәрне йолып ал, һәлакәт янаган ул гаепсезләрне коткарудан баш тартма.
«Менә бит, без моны белмәдек!» – диярсеңме? Күңел сафлыгын Үлчәүче әллә моны белмиме?! Синең җаныңны Күзәтүче боларның һәммәсен белә; Ул һәр бәндәсенә гамәленә карап әҗерен бирер.
Углым, бал аша, чөнки ул яхшы азык; бигрәк тә тамагың өчен татлы.
Шуны бел: зирәклек тә синең җаның өчен шул бал кебек; зирәклек тапсаң, синең тормышың имин-мөбарәк булыр, синең өметең бушка китмәс.
И явыз, син тәкъва кешенең торагына каршы мәкер корма; аның өен бөлгенлеккә төшермә.
Чөнки тәкъва кеше, җиде мәртәбә егылса да, янә торып басар; явызлар исә егылган җирләрендәге афәттән һәлак булырлар.
Дошманың егылганга сөенмә, ул абынганга, йөрәгең куанмасын.
Югыйсә Раббы, сөенгәнеңне күреп, бу эшне Үзенә мәгъкуль санамас һәм синең дошманыңа булган Үзендәге ачуын тыеп калыр.
Яманлык эшләүчеләрне күреп борчылма, намусы юк бәндәләрдән көнләшмә.
Чөнки яман кешенең киләчәге барыбер юк, намуссызларның гомер шәме барыбер сүнәчәк.
И углым, Раббыдан һәм патшадан курык, фетнәчеләр белән аралашма,
чөнки Раббыдан да, патшадан да җәза көтмәгәндә килер – аларның һәр икесеннән киләчәк бәлане кем алдан белә алыр?!
Зирәкләр тагын болай дигәннәр: Хөкемдә монафикълык яхшы түгел.
Гаепле кешегә «син хаклы» диючене кавемнәр дошман күрерләр, халыклар аңа ләгънәт укырлар.
Ә гаеплене фаш итүчеләр мөбарәк-имин булыр; алар фатиха алыр, бәрәкәткә ирешер.
Гадел җавап үбешү кебек татлы булыр.
Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор.
Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә; алдашып сөйләмә.
«Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшлим, аның кылган эшенә муафыйк җавап бирәм», – димә.
Бервакыт мин ялкау һәм акылга сайрак бер кешенең иген басуы һәм йөзем бакчасы яныннан узып бара идем.
Күрәм: иген басуын да, бакчаны да чәнечкеле куаклык басып киткән, җир өсте кычыткан белән капланган, бакчаның таш коймасы җимерелгән.
Бу хәлне күреп һәм күңелемнән кичереп, мин үземә сабак алдым:
«Бераз йоклап алыйм, бераз черем итеп алыйм, кулларыма ял биреп ятып торыйм»
дигән арада, өеңә, карак кебек, ярлылык килеп керер, өстеңә, кораллы юлбасар кебек, мохтаҗлык ябырылыр.
Болары да Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре; аларны Яһүдә патшасы Хизәкыйянең кешеләре җыеп калдырган.
Аллаһының даны – эш-гамәлне сер итеп тоту, патшаларның даны – һәр эшне тикшереп, аның асылын ачу.
Күк һәм диңгез тирәнлекләрендәге серләрне белеп булмаган кебек, патшалар күңелендәге уйларны да белеп булмас.
Көмешне мәгъдәннән аер, һәм көмешче аннан гүзәл савыт ясый алыр;
яман бәндәне патшадан читләштерсәң, тәхет идарәсендә гаделлек ныгыр.
Патша алдында үзеңне эре тотма һәм дәрәҗәле түрәләрнең урынын алырга тырышма.
Чөнки берәүнең сиңа дәрәҗәле кеше алдында: «Урыныңны менә аңа бир дә түбәнгә төшеп утыр», – дип әйтүенә караганда түрәң алдында: «Менә монда, түргәрәк күчеп утыр», – дип әйтүләрен ишетү яхшырак булыр.
Дәгъва эшен ашыгып башлама; югыйсә ахырда көндәшең җиңеп рисвайга калсаң нишләрсең?
Әгәр якын кешең белән низагка керсәң, башка берәүнең серен чишмә,
югыйсә бүтәннәр, ишетеп, сине хур итәрләр һәм гомерлек рисвайга калдырырлар.
Әдәпле әйтелгән сүз ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек.
Алтын алка һәм саф алтыннан ясалган муенса ничек булса, зирәк кешенең шелтәсе дә игътибарлы колакка шулай булыр.
Кызу урак өстендә салкын су кешеләрне ничек сөендерсә, ышанычлы илче дә үзен юллаган хуҗасының җанын шулай шатландырыр.
Бүләк бирмәсә дә, бирдем дип мактанучы алдакчы кеше кысыр болыт яки җил белән бер үк.
Сабырлык түрәне дә мәрхәмәтле булырга мәҗбүр итә; һәм татлы сүз сөякләрне җылыта.
Бал таптыңмы? Туйганчы аша, әмма арттырып җибәрмә, юкса кире чыгарырсың.
Дустыңның өенә еш барып йөрмә, юкса, синнән туеп, бөтенләй күрәлмый башлар.
Үзенең якынына ялган шаһитлык биргән кеше авыр чүкеч, үткен кылыч һәм очлы ук кебектер.
Афәт көнендә ышанычсыз кешегә өмет баглау сынган тешкә һәм хәлсез аякка өмет баглау белән бер.
Күңеле боек кешегә җыр җырлау салкын көндә берәүнең киемен салдыру яки ачык җәрәхәткә серкә сибү белән бер.
Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, әгәр сусаган булса – су эчер.
Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең; Раббы сиңа әҗерен Үзе бирер.
Төньяк җиле яңгыр китерер, юха тел йөзне бозар.
Холыксыз хатын белән яшәүгә караганда түбәнең бер почмагында яшәү хәерлерәк.
Сусаган җанга салкын су ничек булса, ерак илдән килгән яхшы хәбәр дә шулай.
Болганчык чишмә һәм бозылган кизләү ничек булса, явызлар алдында баш бирүче тәкъва кеше дә шулай.
Күп бал ашау яхшы булмаган кебек, дан өстенә дан казанырга омтылу да яхшы түгел.
Үзенең рухы-җанына хуҗа була алмаган кеше диварлары җимерелгән шәһәр кебек.
Җәен – кар, урак өстендә яңгыр яхшы булмаган кебек, ахмак өчен хөрмәт тә яхшы түгел.
Чыпчык – пырылдап, карлыгач томырылып очып киткән кебек, нахак ләгънәт тә кешегә кунмас.
Ат өчен – камчы, ишәк өчен – йөгән һәм ахмак өчен таяк яхшы.
Ахмакның ахмак соравына ахмакларча җавап кайтарма, югыйсә үзең дә шул ахмакка охшап калырсың.
Ахмак үзенә акыллы булып күренмәсен өчен, аның ахмак соравына ахмак җавап кайтар.
Ахмак кешегә йомыш кушучы үзенең аякларын кисәр һәм бәла-казага дучар булыр.
Аксакның аяклары тигез атламаган кебек, ахмаклар авызында гыйбрәтле сүзләр дә шулай аксый.
Ахмакка хөрмәт күрсәтүче кеше ташаткыч корал көпшәсенә таш салырга маташучы кеше белән бер.
Исерекнең кулында чәнечкеле күгән ботагы ничек булса, ахмаклар авызында да гыйбрәтле сүзләр шундыйдыр.
Ахмакны яки очраклы үтеп баручыны яллаган кеше һәр җан иясен яралаучы дуамал укчы белән бер.
Үз косыгына әйләнеп кайткан эт кебек, ахмак та үзенең ахмаклыгына кат-кат әйләнеп кайтыр.
Үзен зирәк дип санаучы кешене күргәнең бармы? Иң акылсыз кеше дә үзен зирәк дип санаучы кешедән өметлерәк.
Ялкау кеше: «Юлда арыслан бар! Мәйданда арыслан йөри!» – дип, урамга чыкмас.
Ишек – үзенең тупсасында, ялкау исә үзенең ятагында әйләнер.
Ялкау кеше тустаганны кулына алыр, әмма аны авызына китереп җиткерергә иренер.
Ялкау үзен акыллы җавап бирүче җиде зирәкнең җидесеннән дә зирәгрәк дип уйлар.
Башкалар низагына тыгылу урам этенең колагыннан эләктереп алу белән бер.
Үзенең дустын алдап та: «Мин моны мәзәк өчен генә эшләдем», – дип акланучы бәндә утлы кисәү, уклар атып, үлем чәчеп йөрүче акылдан язган кеше белән бер.
Утын бетсә, ут сүнәр; гайбәтче булмаган җирдә гауга тынар.
Күмер – кызулык өчен, утын – учак өчен, ә дуамал кеше – гауганы кыздыру өчен.
Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
Ялкынлы тел белән мәкерле күңел көмеш йөгертелгән балчык савыт кебек.
Дошман кешенең авызы бер нәрсә сөйли, ә күңелендә икенче нәрсә – мәкер ята.
Ул ягымлы тавыш белән сөйләсә дә, аңа ышанма; аның йөрәгендә җиде кабахәтлекнең җидесе дә бар.
Бергә-бер очрашканда, мәкерен яшерсә дә, халык җыенында аның бөтен явызлыклары ачылыр.
Башкаларга баз казыган кеше үзе шул базга егылып төшәр; югарыга таш тәгәрәткәннең ташы аның үз башына кире төшәр.
Ялган телле кеше үзе хәкарәт иткәннәрне дошман күрә; ялагай тел һәлакәткә илтә.
Иртәгәге көн белән мактанма, чөнки ул көннең нәрсә китерәсен белмисең.
Үз-үзеңне түгел, бәлки башка кеше, үз телең түгел, бәлки чит кеше теле мактасын.
Таш та авыр, ком да авыр, әмма ахмак кешенең рәнҗетүе аларның икесеннән дә авыррак.
Ачу – рәхимсез, ярсу – тыелгысыз, әмма көнчелеккә кем каршы тора алыр?!
Ачыктан-ачык шелтә сүзе яшерен мәхәббәттән хәерлерәк.
Дус ясаган яралар – тугрыдыр; дошманның үбүе – ялган үбүдер.
Тук җан кәрәзле балны да кире кагар, ә ач җанга ачы нәрсә дә татлы тоелыр.
Оясын ташлап киткән кош үзен ничек сизсә, торган урынын ташлап киткән кеше дә үзен шулай хис итәр.
Ислемай һәм хуш исләр йөрәккә хозурлык бирә; дусның ихлас киңәше дә күңелгә шулай хозур тоелыр.
Үз дустыңны да, атаң дустын да ташлама; бәхетсезлек килгәндә, ярдәм эзләп, ерактагы туганың өенә барма; ерактагы туганнан якындагы күршең яхшырак.
И углым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын.
Акыллы кеше бәлане алдан күрер һәм аңардан яшеренә белер, ә тәҗрибәсезләр туп-туры бәла эченә барып керерләр дә михнәткә дучар булырлар.
Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучының киемен алаласың – аны үзеңдә рәһен итеп калдырырга була.
Таң иртәдән дустын кычкырып мактаган кеше аңа ләгънәт укыгандай булыр.
Яңгырлы көндә туктаусыз тамчылап торган су белән холыксыз хатын – икесе бер-беренә тиң.
Андый хатынны тыеп тору җилне бәйдә тоту яки учыңда зәйтүн маен тотарга тырышу белән бердер.
Тимер тимерне кайрар, кеше үз дустының уй-фикерен чарлар.
Инҗир агачын карап үстерүче аның җимешен дә ашар; хуҗасын саклап торучы үзе дә хөрмәт казаныр.
Су өстендә йөз чагылып күренгән кебек, йөрәк тә кешене шулай чагылдырып күрсәтә.
Үлем йорты һәм һәлакәт мәйданы һич туймас; кешенең күзе дә шулай күреп туймас.
Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешенең абруе мактау белән сыналыр.
Ахмакны ашлыгы белән бергә килегә салып төйсәң дә, аны ахмаклыгыннан аерып алып булмый.
Мал-туарыңны яхшылап кара, көтүең иминлеген кайгырт.
Чөнки байлык мәңгелек түгел; хакимият тә гел нәселдән-нәселгә күчеп йөрми.
Үлән шиңәр, аның урынына яңалары чыгар, тауларда яшеллекләр җыеп алыныр.
Сарыклар сине кием-салым белән тәэмин итәр, кәҗәләрең җир сатып алырга тотылыр.
Кәҗәләрең синең үзеңә, гаиләңә һәм асрауларыңа җитәрлек сөт ризыгы бирер.
Яман кеше үз артыннан һичкем кумаганда да кача башлар, ә тәкъва кеше арыслан кебек кыю булыр.
Гаугалы илдә түрәләр ишәер; ил белән акыллы һәм белемле кешеләр идарә иткәндә, ул нык һәм озын гомерле булыр.
Ярлы кешенең ярдәмгә мохтаҗ хәлсезләрне җәберләве игеннәрне агызып киткән көчле яңгыр ташкынына тиң.
Канун бозучылар яман кешеләрне мактар, ә Канунга тугрылар аларны дошман күрер.
Явызлык яклылар гаделлекне аңламас, ә Раббыны эзләүчеләр гаделлекне таный белер.
Кыек юлда йөрүче бай кешегә караганда күңеле саф ярлы кеше күпкә яхшырак.
Канунга тугры угыл акыллы булыр, ә исрафчылар белән дуслык йөрткән угыл үзенең атасын да хурлыкка дучар итәр.
Риба алып, үзенең байлыгын арттырган кешенең бар малы фәкыйрьләргә ярдәм итүче кулына эләгер.
Канун сүзенә саңгырау кешенең догасы да җирәнгечтер.
Намуслы кешеләрне бозыклык юлына сөйрәүчеләр үзләре казыган базга егылып төшәр; гаепсезләр исә мирас итеп игелек кабул итәр.
Бай кеше үз-үзенә зирәк булып күренер, әмма акылы булган ярлы кеше аны фаш итәр.
Тәкъвалар өстен чыкканда, зур шатлык хөкем сөрер, яманнар баш калкытканда исә, кешеләр яшеренергә мәҗбүр булыр.
Үзенең гөнаһларын яшерүче кеше уңышка ирешә алмас; гөнаһларын икърар итеп, алардан ваз кичкән кеше исә ярлыкау табар.
Раббыга һәрвакыт ихтирамлы кеше бәхетле; ә күңеле аяусыз кеше бәла-казага юлыгыр.
Ярлылар өстеннән хакимлек итүче явыз хөкемдар ерткыч арыслан һәм ач аю белән бер.
Зиһенсез хөкемдар күп җәбер-золым кылыр, ә комсызлыкны кире кагучы озак идарә итәр.
Кеше канын коюда гаепле бәндә, үзен эләктереп алмасыннар дип, каберенә кадәр йөгереп-качып гомер кичерер, һәм аңа һичкем ярдәм итмәс.
Гаепсез кеше хәвефсез яшәр, ә кыек юлда йөрүче абынып егылыр.
Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшлексезләргә ияргәннең ашаганы ярлылык булыр.
Туры юлдагы кешегә күп бәрәкәт насыйп; тиз генә баерга ашыгучы исә тиешле җәзасын алыр.
Монафикълык – күркәм сыйфат түгел; андый кеше бер сынык икмәк өчен дә хаксызлык эшләр.
Саран кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый.
Хаксыз эшкә шелтә белдерүче үзенә мәрхәмәт яулар, ә тасма телле ялагайга андый хөрмәт эләкмәс.
Үзенең ата-анасын талап та: «Бу – гөнаһ түгел!» – дип акланучы угыл җан кыючы юлбасарга тиң.
Комсыз кеше гауга чыгарыр, ә Раббы мәрхәмәтенә өмет итеп яшәгән кеше бәхетле булыр.
Үзенә генә өмет итүче кеше ахмак; зирәк акыллы кеше исә исән-имин яшәр.
Хәерчегә хәер-сәдака бирүче фәкыйрьлеккә төшмәс, ә хәерчене күрмәмешкә салынып узып киткән кешегә күп ләгънәтләр явар.
Хакимлек яманнар кулына күчкәндә, тәкъва кешеләр яшеренә; ә яманнар юкка чыккач, тәкъваларның саны тагы да арта.
Күп мәртәбә шелтәләнеп тә, һаман үз киресен дәвам иткән кеше беркөн кинәт сынып төшәр, һәм котылуга аның һичбер юлы калмас.
Тәкъвалар идарәлегендә халык бәйрәм итәр, ә яманнар хакимлек иткәндә, халык ыңгырашып елар.
Зирәклек иясе үзенең атасын шатландырыр, ә азгын хатыннар белән чуалучы исә мал-мөлкәтен туздырыр.
Патша мәмләкәтне гаделлек белән ныгытыр, ә бүләк яратучы аны бөлгенлеккә төшерер.
Дустына ялагайланучы кеше үзенең аягына ятьмә сала.
Яман кешенең гөнаһында үзенә дигән тозак бар, ә тәкъва кеше куанып һәм җырлап яшәр.
Тәкъва кеше фәкыйрьнең дәгъвасын җентекләп тикшерер, ә яман кеше аңа игътибар да итмәс.
Мәсхәрәләүчеләр шәһәрне фетнәгә салыр, зирәкләр исә шәһәрдә тынычлык урнаштырыр.
Зирәк кеше белән хөкем дәгъвасында ахмак кеше ачуланыр, мәсхәрәләп көләр, әмма аңа карап тынычлык урнашмас.
Канга сусаучылар гаепсез кешене дошман күрер, ә гадел кеше гаепсезнең тормышы турында кайгыртып яшәр.
Эчендәге ачуын ахмак кеше капылт тышка чыгарыр, ә зирәк кеше ачуын тыеп торыр.
Әгәр хөкемдар ялган сүзгә колак сала икән, димәк, аның барлык киңәшчеләре дә намуссыз дигән сүз.
Ярлы белән залимнең охшашлыгы шундадыр: аларның икесенең дә күзләренә яктылыкны Раббы бирә.
Әгәр патша ярлыны гадел хөкем итә икән, димәк, аның тәхете дә гомерлек.
Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер, әмма игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер.
Яманнар арту белән явызлык та артыр, әмма тәкъвалар яманнарның һәлакәтен үз күзләре белән күрерләр.
Углыңа җәзаны кызганма – күңелең шат, җаның тыныч булыр.
Вәхиләр иңмәгән халык – йөгәнсез халык; Канунга тугры кеше бәхетле булыр.
Кол кеше сүз белән генә тәрбия ителмәс, чөнки ул, сүзләрне аңласа да, аларга колак салмас.
Ашыгып сөйләүче кешене күргәнең бармы? Андый кешегә караганда ахмакта өмет күбрәк.
Колны бала чагыннан ук назлап тәрбияләсәң, соңрак ул синең мирасчың булырга да теләр.
Ачулы кеше ызгыш-талаш чыгарыр; дуамал кеше күп гөнаһлар эшләр.
Тәкәбберлек кешене түбәнәйтә; тыйнак рухлы кеше хөрмәт казаныр.
Угры белән табыш бүлешүче кеше – үзенең җанына дошман; Аллаһыдан үз өстенә ләгънәт-җәза төшәсен белсә дә, ул хак сүз сөйләмәс.
Кешедән курку – корылган тозак, ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр.
Күпләр хөкемдардан мәрхәмәт эстәр; әмма гаделлекне кеше фәкать Раббыдан таба.
Тәкъвалар – гаделсезләргә, ә яманнар туры юлдан йөрүчеләргә җирәнеп карар.
Мәссә кавеменнән Якый углы Агурның сүзләре. Бу кеше болай дигән: – Мин бик арыдым. Раббым, мин бик арыдым, йончып-йөдәп беттем.
Чыннан да, мин башка кешеләр белән чагыштырганда томана икәнмен, миндә акыл дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән.
Зирәклеккә дә өйрәнмәгәнмен, изге Затны белмәгәнмен.
– Кем күккә ашты да, кем күктән иңде?! Кем җилне үзенең учына җыйды?! Кем суларны киемгә урап бәйләде?! Җирнең чикләрен кем билгеләде?! Аның исеме ничек? Углының исеме ничек? Беләсеңме шуны?
Аллаһының һәр сүзе саф-пакьтер; Ул – Үзенә сыенучылар өчен калкан.
Аллаһының сүзләренә өстәмәләр кертмә, югыйсә Ул сиңа шелтәсен белдерер, һәм син ялганчы булып чыгарсың.
И Раббым, Синнән шушы ике нәрсәне сорыйм, мин исән чакта гозеремне кире какма:
алдашуны һәм ялган сүзне миннән читләштер, миңа фәкыйрьлек тә, байлык та бирмә, мине көндәлек икмәгем белән туендыр.
Чөнки, ризыгым күп булса, «Кем ул – Раббы?» дип әйтүем һәм Сине инкяр итүем яки фәкыйрьләнеп урлаша башлавым һәм Синең исемеңә тап төшерүем бар.
Хезмәтчене аның хуҗасына яманлап сөйләмә, югыйсә ул сиңа ләгънәт укыр да, син үзең гаепле булып калырсың.
Үз атасына ләгънәт укучы һәм үз анасын хәер-догадан мәхрүм итүче ыруг бар.
Үзенең пычрагына кереп баткан булса да, үзен пакь дип санаучы ыруг бар.
Аһ, тагын шундый ыруг бар: анысы күз керфекләрен калкытып, тәкәббер күз карашын төбәп торыр.
Җир йөзендәге барлык фәкыйрь һәм хәерчеләрне йотарга әзер торган кылыч тешле, пычактай теш казналы ыруг та бар.
Сөлекнең ике кыз баласы бар, икесенең дә исеме «Бир-бир». Һичкайчан тамагы туймас өч нәрсә бар, «җитәр!» дигәнне белмәгән хәтта дүрт нәрсә бар:
үлеләр аймагы, кысыр карын, суга туймас туфрак һәм «җитәр!» дигәнне белмәс ут.
Атасын мәсхәрәләп көлүче һәм анасына итагатьне үзенә хурлык дип санаучының күзен үзән козгыннары чукып чыгарыр һәм ерткыч кошлар ашар.
Минем өчен ирешә алмаслык өч, юк, дүрт нәрсә бар:
күктәге бөркет юлы, кыя өстендәге елан юлы, диңгез уртасындагы кораб юлы һәм ир кешенең кыз кешегә гашыйклык юлы.
Зиначы хатынның да юлы шундый; уйнаш итәр өчен ашар-эчәр дә, авызын сөртеп: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем», – дияр.
Өч нәрсәне, юк, дүрт нәрсәне җир чыдата алмас һәм тетрәр:
патша тәхетенә утырган колны, күбенгәнче икмәк ашаучы ахмакны,
хурлыкка төшкән хатынның кияүгә чыгуын, бикәсенең урынын алган кол хатынны.
Җир йөзендә кечкенә генә дүрт мәхлук бар, әмма алар зирәкләрдән зирәгрәк:
кырмыска кавеме көчле түгел, әмма алар җәен үзләренә ризык әзерләп куяр;
кушаяклар да көчле түгел, әмма алар кыяларда үзләренә өн ясар;
саранчаларның патшалары юк, әмма алар бердәм оешып хәрәкәт итәләр.
Үрмәкүч аягы белән диварга ябышып йөри, шулай булса да патша сараендагы бүлмәләргә үтеп керә.
Менә йөреш-хәрәкәте мәһабәт булган өч, юк, адымнары вәкарьле дүрт җан иясе:
җәнлекләр арасында иң көчле һәм һичкемгә баш бирмәс арыслан;
тәкәббер әтәч, тәкә һәм үз халкы белән идарә итүче патша.
Әгәр син тәкәбберлегең аркасында берәр ахмаклык яки мәкер уйлаган булсаң, учың белән тизрәк авызыңны капла;
чөнки сөтне болгатудан – май, борынга сугудан кан чыккан кебек, ачуны кыздыру да ызгыш-талаш чыгара.
Мәссә кавеменең патшасы Лемуилнең анасы аңа менә шушы үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп калдырган:
– И углым, сиңа ни әйтим? И карынымнан өзелеп төшкән углым, сиңа ни дим? И нәзерләремнең углы, сиңа нәрсә өйрәтим?
Көчеңне дә, ирлек куәтеңне дә патшаларны һәлакәткә дучар итүче хатыннарга сарыф итмә.
И Лемуил, шәраб эчү – патшалар шөгыле түгел, каты эчемлекләр эзләп йөрү – башлык-түрәләр эше түгел.
Чөнки алар эчеп-исереп йөрсә, кануннар онытылачак, җәбер-золымга дучар ителгәннәрнең хаклары якланмаячак.
Каты эчемлекне – һәлакәт юлына басучыларга, шәрабны җан газабы кичерүчеләргә калдырыгыз.
Эчсеннәр һәм үзләренең фәкыйрьлекләрен, үзләренең газапларын онытсыннар.
Өнсезләр хакын, хокуксызлар дәгъвасын яклап, сүзеңне әйт.
Гадел хөкем хакына, ярлылар һәм хәерчеләрне яклап, сүзеңне әйт.
Игелекле хатынны кем таба алыр? Андый хатын асылташлардан да кадерлерәк.
Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр – аның белән ул беркайчан да мохтаҗлык күрмәс.
Андый хатын иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр.
Йон һәм җитен җитештерер, кулларын һич эшсез тотмас.
Андый хатын, сәүдә көймәләре кебек, икмәген ераклардан китерер.
Ул, иртә таңнан торып, гаиләсен ашатыр, хезмәтче кызларга эш бүлеп бирер.
Кыр-басулар турында кайгыртып, җирләр сатып алыр; үзе тапкан акчасына йөзем бакчалары булдырыр.
Билен кысып бәйләп куеп, кулларының көч-куәтен арттырыр.
Башкарган эшенең кыйммәтен белер, һәм төннәрен дә аның бүлмәсендә шәм яктысы сүнмәс.
Ул, кулларын кабага таба сузып, зырылдата-зырылдата бармаклары белән орчык бөтерер.
Андый хатын фәкыйрьләргә игелек күрсәтер, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар.
Кар яуса да – курыкмас, чөнки аның бөтен гаиләсе ике кат җылы кием белән тәэмин ителгән булыр.
Ул үзенә келәмнәр сугар, аның киемнәре нәзек җитеннән һәм җете кызыл төстәге йон тукымадан булыр.
Аның ире, абруйлы кеше булып, илнең өлкәннәре белән бергә утырыр.
Андый хатын кием-салым тегеп сатар, сәүдәгәрләр өчен бил каешлары тегәр.
Ныклык һәм яхшы сыйфатлылык – аның өс киемедер; ул үзенең киләчәгенә өмет белән карар.
Аның авызы акыллы сүзләр белән ачылыр, телендә фәкать ягымлы-тыйнак үгет-нәсыйхәт сүзләре булыр.
Андый хатын үзенең хуҗалыгы һәм өе хакында кайгыртыр, бушка икмәк ашап ятмас.
Балалары аның: «Син бәхетле!» – диярләр; ире дә аны мактар:
«Игелекле хатыннар күп булгандыр, әмма син аларның һәммәсеннән өстен!» – дияр.
Ягымлылык ышанычсыз, гүзәллек тә – буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек.
Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз!
Иерусалимдә патша булып торган Давыт углының – Вәгазьченең сүзләре.
– Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкате генә!
Кояш астында чиккән авыр хезмәтеннән кешегә ни файда?!
Буын арты буын алышына тора, ә дөнья – мәңгелек.
Кояш калка да бата, аннары яңадан калыккан урынына ашыга.
Җил көньякка, аннары төн ягына карап исә, үз юлыннан бөтерелә-бөтерелә хәрәкәт итә, шулай үз юлы белән әйләнеп йөри.
Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый.
Бөтен нәрсә мәшәкать белән тулы – адәм баласы бөтенесен сөйләп бетерә алмый; карап-карап та, күзе туймый, күпме тыңласа да, ишеткәннәре белән колагы тулмый.
Моңарчы булганнар аннан соң да кабатланачак – нәрсә эшләнгән булса, шул эшләнәчәк; кояш астында бернинди дә яңа нәрсә юк.
Кайчак әйтәләр: «Кара, менә монысы яңа нәрсә!» – диләр, әмма ул да безгә кадәрге заманнарда инде бер булган нәрсәдер.
Электә булган хәтердә калмаган, моннан соң буласы да киләчәк буынның хәтерендә сакланмаячак.
Мин, Вәгазьче, Иерусалимдә Исраил патшасы идем;
һәм мин, бөтен йөрәк дәртемне сарыф итеп, күк астында булган бар нәрсәне акылым белән җентекләп өйрәндем һәм сынап карадым; бу авыр хезмәт-мәшәкатьне адәм баласына Аллаһы Үзе күндергән.
Мин кояш астында эшләнгән эшләрнең барысын да күрдем һәм аларның бөтенесе дә фани һәм бушка җил куу икәнлегенә төшендем.
Кәкре булганны – турайтып, гамәлдә булмаганны санга алып булмый.
Мин күңелемнән болай дидем: менә мин үземә кадәр Иерусалимдә хакимлек иткәннәрнең һәммәсеннән күбрәк шөһрәт һәм акыл казандым, минем йөрәгем күп гыйлем һәм зирәклек туплады.
Мин бөтен тырышлыгымны акыл җыюга, дуамаллык һәм ахмаклыкны танып белүгә сарыф иттем; тик моның да бушка җил куу гына икәнлеген аңладым.
Зур акылның хәсрәте дә зур; гыйлемен арттыручы үзенең кайгы-хәсрәтен дә арттыра.
Мин күңелемнән үз-үземә әйттем: «Әйдә, сынап кара: кәеф-сафа кыл, яхшылыклар күреп рәхәтлән!» – дидем, әмма чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән.
Көлүне мин: «Ахмаклык», ә күңел ачуны: «Нәрсәгә кирәк ул?!» – дидем.
Мин, зирәклегемне җуймыйча, шәраб белән сыйланып, үземә акылсызлык кылырга юл куйдым – кыска гына гомер көннәрендә адәм балаларының күк астында ни эшләргә тиешлеген беләсем килде.
Мин бик зур эшләр башкардым: үземә йортлар салдым, үзем өчен йөзем бакчалары утырттым;
бакчалар һәм куаклыклар булдырдым, анда һәртөрле җимеш агачлары үстердем;
бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен, сулыклар эшләттем.
Үземә хезмәт итәр өчен, ир һәм хатын-кыз коллар сатып алдым. Өемдә туып үскән коллар да бар иде; Иерусалимдә миннән әүвәл булганнарның һәммәсенекенә караганда күбрәк мал-туар – вак һәм эре терлек көтүе асрадым.
Шулай ук үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш, төрле патшалардан һәм өлкәләрдән җыеп, кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым; сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар, адәм балаларының күңелен ачар өчен, кәнизәкләр асрадым.
Иерусалимдә миңа кадәр булганнарның һәммәсенә караганда бөегрәк һәм баерак идем; зирәклегем дә үзем белән бергә калды.
Күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым мин; йөрәгем ашкынган бернәрсәне тыймадым, чөнки минем йөрәгем барлык эшләгән эшләремә куана белә иде; авыр хезмәтемнән миңа тигән өлеш тә шул куаныч хисе иде.
Менә мин кулларым башкарган барлык шул эшләремә, көч куеп ирешкән хезмәтләремә борылып карадым да күрдем: аларның бөтенесе бушка җил куу, фәкать фани дөнья мәшәкате генә булган икән, кояш астында алардан бернинди дә файда юк икән.
Мин зирәклек, дуамаллык һәм ахмаклыкларны күрим дип тә борылып карадым; чөнки патшадан соңра килгән кеше, аңардан уздырып, тагын нәрсә эшли алсын?!
Һәм мин күрдем: яктылык караңгылыктан өстен булган кебек, зирәклек тә ахмаклыктан шулай өстен икән.
Зирәк кешенең күзе – башында, ә ахмак кеше дөм караңгыда йөри. Әмма мин һәр икесенең язмышы бертөрле икәнне аңладым.
Ахмакның башына килгән язмыш минем башыма да киләчәк; әгәр шулай икән, минем бик зирәк булуымнан ни файда?! Мин күңелемнән әйттем: «Бу да – фани», – дидем.
Чөнки ахмак кешене искә алмаган кебек, зирәк кешене дә истә калдырмаячаклар; киләчәк көннәрдә һәммәсе онытылачак; зирәк кешене дә, ахмак кешене дә бер үк үлем көтә.
Шуннан миндә тормышка карата нәфрәт хисе уянды: кояш астында бар нәрсә миңа яман булып тоела башлады; чөнки аларның һәммәсе – фани дөнья мәшәкате, бушка җил куу гына икән.
Мин кояш астында көч түккән бөтен хезмәтемә нәфрәт хисе тойдым; чөнки мин хезмәтемнең бар җимеше үземнән соң киләчәк бәндәләргә калачагын аңладым.
Һәм кем әйтә алсын: ул бәндә зирәк акыллы булырмы, әллә ахмакмы?! Ә бит ул кояш астында мин зирәклек күрсәтеп ирешкән авыр хезмәтем җимешенә хуҗа булачак. Бу да – фанидыр.
Шуннан соң кояш астында ирешкән барлык авыр хезмәтләремнән минем йөрәгемне өметсезлек биләп алды.
Чөнки берәү үзенең зирәклеге, гыйлеме, уңганлыгы белән хезмәтендә уңышка ирешсә дә, икенче берәү, бернинди хезмәт куймыйча, аны үзенә мирас итеп алырга тиеш. Бу – зур яманлык һәм мәгънәсезлектер!
Юкса кояш астында көч түгеп, йөрәк маен сарыф итеп ирешкән авыр хезмәтеннән кешенең үзенә нәрсә кала?!
Аның бөтен көннәре тоташ борчу, мәшәкать эчендә уза, хәтта төннәрен дә аның йөрәге тынгылык белми. Бу да – фани, буш нәрсә!
Кеше өчен ашап-эчү һәм үз хезмәте белән җанын сөендерүдән башка хозур нәрсә юк. Мин шуны аңладым: бу – Аллаһы тарафыннан кешегә бирелгән бер нигъмәттер.
Чөнки Аллаһы ихтыярыннан башка кем ашый һәм кәефләнә алсын?!
Аллаһы үз хозурындагы бәндәсенә зирәклек тә, гыйлем дә, шатлык та ирештерә; гөнаһлыга исә, соңыннан Аллаһы хозурындагы кешеләргә тапшырсын дип, мал җыю һәм туплау мәшәкатен йөкли. Һәм болар да – фани, бушка җил куудыр!
Һәр эшнең – үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар; утырту вакыты бар һәм утыртылганны йолкып алу вакыты бар.
Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар; җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар.
Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар; сызлану вакыты бар һәм бию вакыты бар.
Ташларны сибеп ташлау вакыты бар һәм аларны җыеп алу вакыты бар; кочаклау вакыты бар һәм кочактан читләшү вакыты бар.
Эзләү вакыты бар һәм эзләнүдән туктау вакыты бар; туплау вакыты бар һәм тупланганны туздыру вакыты бар.
Ерту-сүтү вакыты бар һәм тегү-ямау вакыты бар; дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар.
Ярату вакыты бар һәм нәфрәтләнү вакыты бар; сугыш вакыты бар һәм иминлек вакыты бар.
Эшләүчегә үзенең авыр хезмәтеннән ни файда?!
Мин адәм балаларына Аллаһы Үзе күндергән шушы хезмәт мәшәкатьләрен күрдем.
Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый.
Мин шуны аңладым: күңел ачып һәм игелек эшләп гомер уздырудан кешеләр өчен башка яхшы әмәл юк икән.
Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер.
Мин тагы шуны аңладым: Аллаһы кылган һәр эш-гамәл мәңгелек; аңа һичнәрсә өстәлмәс, аңардан һичнәрсә киметелмәс. Аллаһы моны, Аның Үзенә булган курку-хөрмәт өзелмәсен дип, шулай эшләде.
Моңарчы булган хәзер дә бар; киләчәктә буласы инде бер булган; Аллаһы үткәндәгене янә кабатлап тора.
Кояш астында мин тагы шуны күрдем: хаклык тиеш булган урында – хаксызлык, гаделлек тиеш булган урында гаделсезлек икән.
Һәм мин күңелемнән әйттем: «Гадел кешене дә, яман кешене дә Аллаһы Үзе хөкем итәчәк, чөнки һәр нәрсәнең, һәр эш-гамәлнең үз вакыты бар».
Мин күңелемнән тагы шуны әйттем: «Бу сынауны адәм балаларына, үзләренең асылда хайван икәнлекләрен күрсеннәр өчен, Аллаһы җибәргән», – дидем.
Чөнки адәм балаларының да, хайваннарның да язмышлары бер үк; тегеләре дә, болары да үлемгә дучар; һәркайсының сулышы-рухы бертөрле; адәм баласының хайваннан бернинди өстенлеге юк; чөнки болар һәммәсе – фани.
Барысы да бер урынга китеп барачак; һәммәсе туфрактан яратылган һәм һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайтачак.
Адәм балаларының рухы югарыга күтәреләме, әллә хайваннарның рухы түбән төшә, җир эченә иңәме – моны кем белсен?!
Шулай итеп, мин күрдем: кешегә үз хезмәте-эше белән ләззәтләнүдән дә кулайрак башка әмәл юк; бу – аның язмышы-тәкъдиредер; юкса үзеннән соң буласыны күрергә аны киләчәккә кем алып барсын?!
Борылып карап, кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем; әнә, күзләре яшьләнгән җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә, җәберләүчеләре дә, боларының кулында – көч-куәт, ә җәберләнүчеләрне юатучы юк.
Һәм мин әлегәчә терек тормыш алып баручы адәм балаларына караганда вафат булганнарны бәхетлерәк дип таптым.
Әлегә тумаганнары һәм кояш астында эшләнә торган явызлыкларны күрмәгәннәре исә боларның икесенә караганда да бәхетлерәк, дидем.
Шулай ук мин һәр хезмәтнең һәм хезмәттә ирешелгән һәр уңышның кешеләр арасында көнчелек тудыруын күрдем. Бу да – фани, бушка җил куудыр.
Ахмак кеше кул кушырып утырыр һәм үз-үзен харап итәр.
Күп хезмәт һәм күңел тынычлыгы сарыф итеп ирешелгән бай тормышка караганда бер уч нигъмәткә канәгать булып, тыныч күңел белән яшәү хәерлерәктер.
Борылып карагач, кояш астында мин тагын шундый фани дөнья мәшәкатьләрен күрдем.
Менә бер кеше – ялгыз, берүзе: углы да, туганы да юк; ә үзе гомере буе туктаусыз эштә, күзләре байлыкка һич тә туймый. «Кем өчен әле мин шулкадәр көч түгәм, җанымны рәхәттән мәхрүм итәм?!» – ди ул. Бу да – күңелгә ятмый торган фани бер эштер.
Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак, чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар.
Мәгәр берсе егылса, икенчесе, үзенең иптәшен торгызып, аякка бастырыр. Әмма кеше ялгыз калса, аны бәла көтә: егылса, аны торгызып бастыручы булмас.
Шулай ук, икесе бергә ятканда, аларның икесенә дә җылы буладыр, ә ялгыз кеше ничек җылына алсын?!
Берәүнең ялгыз кешене җиңүе мөмкин, ә инде икәү каршы торса, алар бирешмәс. Өч каттан ишелгән бауны да җиңел генә өзеп булмый.
Киңәшләргә колак салмаган, картайган, акылга сай патшадан фәкыйрь булган, әмма акыллы егет күпкә яхшырактыр.
Чөнки ул егет, тумышы белән бу мәмләкәттә фәкыйрь саналса да, акылы белән ул, зинданнан чыгып, патша тәхетенә утырырлык иде.
Мин, кояш астындагы барлык кешеләр патша тәхетенә утырырга лаек, дип санаган икенче бер яшь егетне күрдем.
Хозурына җыелган халыкның исәбе-хисабы булмаса да, ул үзеннән соңгыларга сөенеч китермәсен белә иде. Бу да – фани, бушка җил куу белән бердер.
Аллаһы йортына юл алганда, аягыңны карап атла һәм анда ахмакларга корбан бирергә дип түгел, ә тыңларга дип бар, чөнки корбан китерүчеләр үзләренең нинди яманлык эшләгәнлекләрен уйламыйлар.
Телең белән такылдарга ашыкма һәм, Аллаһы каршында вәгъдәләр биреп, йөрәгеңне җилкендермә, чөнки Аллаһы күктә, ә син җирдә, шуңа күрә синең сүзләрең аз булсын.
Юкса күп мәшәкать-борчулардан начар төшләр кергән кебек, ахмак сүзләр дә күп сөйләнүдән барлыкка килә.
Аллаһы алдында нәзер әйткәч, аны үтәү вакытын сузма, чөнки Аллаһы ахмакларны яратмый – нәзереңне вакытында үтә.
Вәгъдә итеп тә, аны үтәмисең икән, бөтенләй вәгъдә бирмәү синең өчен яхшырак булыр.
Телеңә ирек биреп, үзеңне гөнаһка батырма һәм: «Бу – ялгыш кына булды», – дип акланма. Нигә кирәк сиңа, акылсыз сүзләр сөйләп, Аллаһының ачуын кузгатырга һәм, кулларың эшләгән эшне җимерү өчен, сәбәп тудырырга?!
Күп сөйләүдә дә, төштәге кебек, бик күп файдасыз, буш-фани нәрсәләр бар; син шулай да Аллаһыдан курык, Аны хөрмәт ит.
Әгәр син берәр төбәктә фәкыйрьләрнең җәберләнүен, гадел хөкем һәм гаделлек бозылуын күрәсең икән, моңа һич гаҗәпләнмә; югары булганның өстеннән аңардан югарысы, ә соңгысы өстеннән тагы да бөегрәге күзәтеп торуын истән чыгарма.
Җирнең нигъмәте һәркем өчен, хәтта патша үзе дә кырдан җыеп алынган уңыш исәбенә яши.
Көмеш сөйгән – көмешкә, байлык сөйгән малга туймас. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә!
Мал арту белән аны кулланучылар да арта; ләкин бу малның хуҗасына күз белән карап торудан башка ни файдасы бар?!
Аз ашаса да, күп ашаса да, хезмәт кешесенең йокысы татлы була; әмма байның күп малы аңа йоклап китәргә ирек бирми.
Кояш астында мин күреп белгән яман бер чир бар, ул – хуҗасы тарафыннан үз зарарына туплана торган байлык.
Һәм бу байлык очраклы бер бәхетсезлек аркасында юк булыр; углы тудымы – байлык иясенең үз кулында бер нәрсәсе дә калмаячак.
Анасы карыныннан дөньяга ничек шәрә килгән булса, шул рәвешендә ул дөньядан китәчәк; көч түгеп ирешкән хезмәт җимешеннән аның кулында алып китәрдәй бер нәрсәсе дә булмаячак.
Бу бик яман чир: кеше дөньяга ни рәвешле килгән булса, шул рәвешендә китеп тә бара. Җилгә очкан тырыш хезмәтеннән аңа ни файда?!
Ә бит ул гомеренең бөтен көннәрен караңгыда яшәп, тирән борчылу, күңелсезлек һәм хасталыклар эчендә үткәрергә мәҗбүр.
Күңелемә хуш һәм яхшы дип тапкан нәрсәләр тагын шулардыр: кеше ашасын да эчсен, үзенә Алласы насыйп иткән гомеренең аз көннәрендә кояш астындагы шөгыль-хезмәтенең игелеген һәм рәхәтен күреп яшәсен икән. Бу – аның үз өлешедер.
Әгәр Аллаһы берәүгә байлык-мөлкәт биреп, шул байлык-мөлкәттән үз өлешен алырга һәм хезмәтеннән куанып файдаланырга куәт биргән икән, бу – Аллаһының аңа язган бүләгедер.
Кеше үзенең дөньялык көннәре кыска икәнлеген белмәс, шуның өчен Аллаһы аның күңелен шатлык-сөенечләр белән бүләкләгән.
Кояш астында мин күргән чирләрдән адәм балалары өчен икенче бер яман чир дә бар.
Аллаһы кемгәдер байлык-мөлкәт вә кадер-хөрмәт бирә, һәм андый кеше үзе теләгән бар нәрсәгә ия була ала, әмма Аллаһы аңа шулардан файдаланырга ирек бирми – аның булган бар байлыгы чит кешегә кала. Бу да – фани һәм авыр газап.
Берәү, йөз баланың атасы булып, озын-озак гомер кичерергә мөмкин, ләкин ул күпме генә яшәсә һәм тормышның рәхәтен күрмәсә яки хөрмәт белән җирләнмәсә, үле туган баланың язмышы аныкыннан яхшырактыр.
Чөнки үле туган баланың дөньяга килүе үк урынсыз иде: тууы белән үк ул кабат караңгылыкка китеп барды, исемен дә шул караңгылык йотты.
Ул хәтта кояшны да күрмичә һәм һичнәрсә белмичә китте; аның ялы-рәхәте тегенекеннән күбрәк.
Теге кеше ике мең ел яшәсә дә, малыннан игелек күрмәгәч, моннан аңа ни файда?! Ахыр чиктә, барыбыз да бер үк урынга китәбез түгелме соң?!
Кешенең бөтен хезмәт җимеше – аның авызы өчен; аның җаны һичкайчан туймас.
Зирәк кешенең – ахмактан, тереләр арасында йөри алган фәкыйрьнең бүтәннәрдән нинди өстенлеге бар?!
Җанның, ашкынып, әрле-бирле сугылуына караганда күз белән күреп йөрүең хәерлерәк. Бу да – фани һәм бушка җил куу белән бердер.
Булган бар нәрсә инде үз исемен алган; кешенең дә асылы мәгълүм – ул үзеннән көчлерәккә каршы тора алмый.
Дөньяда фани нәрсәләр бик күп; кешегә алардан ни файда?!
Чөнки үзенең фани гомерен, ыгы-зыгылы аз көннәрен күләгәдәй яшәп уздырганда, нәрсәнең яхшы-яман икәнен ул каян белсен?! Үзеннән соң кояш астында тагын ниләр буласын аңа кем әйтсен?!
Абруйлы исем – кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак.
Мәҗлесле өйгә баруга караганда җеназалы өйгә бару яхшырак, чөнки һәр кешене шул ук үлем көтә, һәм терек кеше бу көнне үзенең йөрәгенә салып куярга тиеш.
Зар елау көлүдән яхшырак, чөнки йөзе кайгылы чакта кешенең күңеле йомшара.
Зирәк кешенең күңеле – кайгылы өйдә, ә ахмакның күңеле – кәеф-сафалы өйдә.
Ахмакның мактавын тыңлауга караганда зирәкнең шелтәсен тыңлау яхшырак.
Чөнки ахмакның көлүе казан астында чатыр-чотыр янган чыбык-чабык белән бер. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә.
Башкаларны җәберләү зирәк кешене дә ахмак итә; ришвәт исә күңел бозылуга китерә.
Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак; сабыр рухлы кеше тәкәббердән яхшырак.
Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә, чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый.
«Үткән көннәр хәзергедән нигә шулай яхшырак булды икән?» – димә; мондый сорау синең зирәклегеңне күрсәтми.
Зирәклек ул – кояш йөзен күргәннәр өчен мирас кебек үк яхшы нәрсә.
Көмешнең кешегә калкан булуы кебек, зирәклек тә аңа шундый ук калкандыр; ләкин гыйлем-зирәклекнең өстенлеге шунда ки, гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый ул.
Аллаһының эшен күреп фикер йөрт: Ул кәкре итеп кылганны кем турайта алсын?!
Имин көннәреңдә сөен, ә кайгылы көннәреңдә фикер йөрт; кешеләр үзләренә ниләр буласын белмәсен өчен, Аллаһы аларга сөенечен дә, кайгы-хәсрәтен дә бертигез биргән.
Фани гомерем көннәрендә мин боларның һәммәсен күрдем; тәкъва кеше үзенең тәкъва булуына карамастан харап була; яман кеше исә үзенең яманлыклары эчендә озак яши.
Үзеңне артык тәкъва һәм зирәк итеп күрсәтмә; нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?!
Явызлык юлына басма, ахмак булма; нигә сиңа вакытыннан элек үләргә?!
Беренче киңәшне тотып, икенчесен дә күздән ычкындырмау яхшы; чөнки Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү сине бар афәтләрдән саклап калыр.
Зирәклек зирәк кешене шәһәрдәге ун хөкемдардан көчлерәк итә.
Җир йөзендә бер дә гөнаһка кермәгән, гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк.
Колыңның сиңа яман телләнүен ишетмим дисәң, кешеләр сөйләгән юк-бар сүзгә игътибар итмә.
Мәгәр еш кына үзең башкаларга яман телләнгәнеңне синең йөрәгең үзе дә яхшы белә ич.
Мин боларның бөтенесен акылым белән сынадым һәм: «Мин зирәк булырмын», – дидем, әмма зирәклек миннән ерак йөрде. Булып узганның мәгънәсенә кем төшенә алсын?! Ул бик тирәндә ята, һәм аны аңлау бик читен.
Акыл вә зирәклекне эзләп табар, аларны тикшерер, танып белер өчен, шулай ук явызлыкның – ахмаклык, дуамаллыкның мәгънәсезлек икәнен белер өчен, мин бөтен йөрәк дәртемне сарыф иттем.
Һәм белдем ки, үлемнән дә ачырагы – кулына богау һәм ау ятьмәсе тоткан, йөрәге тозак булган хатын-кыз икән; Аллаһының тугрылыклы бәндәсе аңардан качып котылыр, ә гөнаһлысы аның тозагына барып эләгер.
Менә мин, – дигән Вәгазьче, – бер-бер артлы сынаулар ясап, шуны аңладым.
Мин тагы башка сорауларга да җавап эзләдем, ләкин тапмадым; мең ир заты арасыннан хөрмәткә лаеклы бер ир таптым, әмма хатын-кыз затыннан бер генә лаеклысы да табылмады.
Фәкать шуны белдем: Раббы адәм баласын тугры итеп яраткан, ләкин кешеләр төрлесе төрле юлга кереп киткәннәр.
Зирәк кешедән кала, әйберләрнең асыл мәгънәсен аңлардай тагын кем бар?! Зирәклек кешенең йөзен нурландыра һәм кырыслыгын йомшарта.
Минем сиңа үгетем шул: патшаның әмерен тот – бу синең Аллаһы алдында биргән антыңа бәрабәр.
Патшаның хозурыннан читкә чыгарга ашыкма һәм яман эшкә барма, чөнки патша ни теләсә, шуны эшли ала.
Патша сүзе булган урында хакимлек бар; патшага: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, кем әйтә алсын?!
Әмергә тугры кеше явызлыктан имин булыр; зирәкнең йөрәге вакытны да, хөкемне дә тоя белер.
Чөнки һәр эшнең үз вакыты һәм үз хөкеме бар; ә кешенең белеме аз.
Ул алда нәрсә буласын белми; киләчәктә нәрсә буласын аңа кем әйтсен?!
Кеше җилне тотып, үзенә буйсындыра алмый; кешенең үлем сәгатен кичектерергә дә хакимлеге юк; бу тартышта аңа котылу юк; һәм явызны явызлык та коткара алмый.
Мин боларның һәммәсен күрдем һәм кояш астында эшләнгән һәр эшкә йөрәк дәртемне сарыф иттем. Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә.
Яман кешеләрнең каберләрен күргәнем бар минем: җирләгәч, бу «изге» урынга зиярәт кылалар, гадел кешеләрне исә бу шәһәрдә тиз оныталар иде. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә.
Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый.
Гөнаһ иясе, йөз мәртәбә гөнаһ эшләп, үзенең гомер көннәрен озайтса да, миңа мәгълүм: фәкать Аллаһыны хөрмәт итүче һәм Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр.
Ә яман кешегә игелек булмаячак, Аллаһыдан йөз чөерүченең гомере күләгәнекедәй кыска булыр.
Җир йөзендә тагын мондый фани хәлләр дә була: кайчак яманның явыз эшенә тиеш җәза тәкъва кешенең башына төшә, ә тәкъва кешенең эшенә лаек игелекне яманнар үзләштерә. Мин: «Болар да фани!» – дидем.
Шуннан мин күңел ачып яшәүне мактый башладым; чөнки кояш астында кеше өчен ашап-эчүдән һәм кәеф-сафа корып яшәүдән дә яхшырак нәрсә юк; адәм баласы моны кояш астында Аллаһы биргән гомеренең барлык хезмәт көннәрендә эшли ала.
Зирәклекне аңлау һәм җир йөзендә эшләнә торган эшләрне күзәтү өчен, йөрәк дәртемне багышлаганда, – ә андый чакта кешенең күзенә көнен дә, төнен дә йокы керми, –
менә шул вакытта мин Аллаһының кояш астындагы барлык эш-гамәлләрен күрдем һәм бу эш-гамәлләрнең мәгънәсенә кешенең төшенә алмаячагын аңладым. Адәм баласы, тикшеренеп белү өчен, никадәр генә көч сарыф итсә дә һәм, зур акыл иясе булып: «Мин бөтенесен беләм», – дисә дә, ул моңа төшенәчәк түгел.
Тикшереп өйрәнү өчен, мин боларның һәммәсен йөрәгем аша уздырдым һәм шуны аңладым: гадел һәм акыллы кешеләр дә, аларның эшләре дә – барысы Аллаһы кулында икән, үз күзе белән күргәннәргә үзендә мәхәббәтме-нәфрәтме туасын кеше белми икән.
Һәркемне: гаделне һәм гаделсезне дә, игелеклене һәм явызны да, пакьне һәм нәҗесне дә, корбан бирүчене һәм корбан бирмәүчене дә бер үк язмыш көтә; гаепсезгә ничек булса, гаеплегә дә – шул ук язмыш; ант итүчегә дә, ант итәргә куркучыга да – бер үк төрле.
Кояш астында эшләнгән һәр эшнең начар ягы да шунда: һәркем бер үк төрле язмышка дучар; адәм балаларының күңелләре һәм гомер көннәре явызлык белән, акылсызлык белән тулы; шуннан соң алар барыбер үлеләр аймагына китеп баралар.
Ә тереләр арасында кешенең өмете бар, чөнки үлгән арысланнан тере эт хәерлерәк.
Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк, алар хакында инде хәтердә истәлекләр дә җуелып беткән.
Аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, дәртле хисләре дә мәңгегә юкка чыккан; кояш астында эшләнә торган бер генә эшкә дә аларның катнашу ихтималы юк.
Шулай булгач, Аллаһы синең хезмәтләреңнән разый чакта рәхәтләнеп икмәгеңне аша һәм шат күңел белән шәрабыңны эч.
Кием-салымың һәрвакыт ак булсын, һәм башыңа ягылган хушбуй бетмәсен.
Кояш астында сиңа язган гомернең барлык фани көннәрен сөйгән хатының белән бергә рәхәттә яшәп уздыр, чөнки бу – кояш астындагы гомерең һәм тырыш хезмәтеңнән сиңа насыйп булган үз өлешеңдер.
Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.
Игътибарымны баглап, кояш астында мин тагы шуны күрдем: ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый, көрәштә иң көчле егет батыр калмый, зирәкләр һәрвакыт мул иген уңышы алуга ирешми, байлык та һәрвакыт аңлы кешеләргә эләкми, сәләтлеләр исә күп вакыт югары күтәрелә алмый кала; мәгәр боларның һәммәсен тәкъдир һәм вакыт хәл итә.
Өстәвенә, кеше үзенә тиешле вакытны алдан белми. Балык – һәлакәтле ятьмәгә, кош афәтле тозакка барып кергән кебек, адәм балалары да көтмәгәндә пәйда булган бәла-казага килеп эләгәләр.
Кояш астында мин менә тагын бер хикмәтле хәл күрдем, һәм ул миңа бик мөһим булып тоелды.
Менә кечкенә генә бер шәһәр, халкы да күп түгел; олуг бер патша шул шәһәргә һөҗүм итте һәм аны чолгап алды, аңа басып керү өчен, зур хәзерлек башлады.
Әмма шәһәрдә акыллы бер фәкыйрь кеше бар иде, шул үзенең зирәклеге белән шәһәрне коткарып калды; шуңа карамастан, соңыннан бу фәкыйрьне искә алучы да булмады.
Мин болай дип нәтиҗә ясадым: зирәклек көчтән яхшырак; шулай булса да, фәкыйрь кешенең зирәклегенә игътибар итмиләр һәм аның әйткән сүзләренә колак салмыйлар.
Мәгәр зирәкләрнең тыйнаклык белән әйткән сүзләре ахмаклар арасында хөкемдар акыруыннан яхшырак ишетелә.
Зирәклек сугыш коралыннан яхшырак; ә бер гөнаһлы бәндә күп кенә игелекләрне харап итә ала.
Үле чебен хушбуйны бозган һәм сасыткан кебек, аз гына ахмаклык та зирәклекне һәм абруйны бозып куярга мөмкин.
Зирәк кешенең йөрәге – уң тарафка, ә ахмакның йөрәге сул тарафка эшли.
Ахмак кеше нинди генә юлдан китсә дә, аның эш-хәрәкәтенә акыл җитми: ул үзенең ахмаклыгын һәр очраган кешегә фаш итә.
Түрәнең сиңа ачуы кабарса, хезмәт урыныңны ташлап китәргә ашыкма; мәгәр күндәмлек зуррак гаепләрне дә каплап калдыра.
Мин кояш астында хөкемдар тарафыннан эшләнгән ялгышлыкка охшаш тагын бер гаделсезлек күрдем:
ул – ахмак кешеләрнең югарыда, ә бай кешеләрнең түбәндә утыруы.
Мин атка атланган колларны да, коллар сыман җәяү йөрүче түрәләрне дә күрдем.
Чокыр казыган кеше үзе үк шул чокырга егылып төшәргә мөмкин; койма җимереп тишек уючыны елан чагарга мөмкин.
Таш белән эш итүче үзе шул таштан имгәнергә мөмкин; утын яручы үз-үзен куркыныч астына куярга мөмкин.
Балта үтмәсләнеп, йөзе кайралмаса, эшкә күп көч сарыф ителер; эш башкарганда, зирәклек файдалыдыр.
Еланны тылсымлаганчы ук, ул чага икән, аны тылсымлап торуның инде хаҗәте юк.
Зирәк кешенең авызыннан чыккан сүз – игелекле, ә ахмакның теле аның үзен харап итә.
Ахмакның сүз башлавы ук акылсыздыр, ә сүзенең ахыры – бөтенләй тилелек.
Ахмак кеше күп лыгырдар. Алда ни буласын беркем белми; үзеннән соң нәрсә буласын ахмакка кем әйтсен?!
Ахмак үз эшеннән тиз ялыгыр – ул хәтта шәһәргә бару юлын да белми.
Әй ил халкы, патшаң яшүсмер булып, түрәләрең таң иртәдән мәҗлес ясый торган булса, кайгы-мәшәкатьтән башың чыкмас.
Әй ил халкы, патшаң затлы нәселдән булып, түрәләрең азыкны кәеф-сафа кору өчен түгел, ә хәл алу өчен һәм үз вакытында ашый торган булса, син бәхетле.
Ялкаулыктан өй түшәмең ишелеп төшәр; кулларың эшсезлегеннән өең эченә түбәңнән яңгыр тамчылап торыр.
Мәҗлес күңел ачу өчен ясалыр; шәраб тормышны күңелле итәр өчен эчелер. Әмма боларның һәммәсе өчен көмеш кирәк.
Хәтта күңелеңнән генә булса да патшага каршы яман телләнмә; йокы бүлмәңдә байга каршы яман телләнеп сукранма: юкса күк кошының синең сүзләреңне эләктереп алып китүе һәм, канатландырып, аларны сибеп йөрүе мөмкин.
Икмәгеңне су юллары белән сатуга җибәр, чөнки күпмедер көннәрдән соң аны тагын булдырырсың.
Икмәгеңне җиде, юк, хәтта сигез өлешкә бүлеп җибәр, чөнки кояш астында нинди бәла-каза буласын белмисең.
Болыт, тулып ашкач, җиргә яңгыр яудыра; әгәр агач көн ягына яисә төн ягына таба карап ава икән, ул шунда, ауган җирендә калыр.
Җилнең басылуын көткән кешенең җире чәчелми калыр, болытка күз багып торучы ашлыгын урып-җыя алмас.
Йөкле хатын карынында ничек сулыш яралуын белмәгән кебек, һәр нәрсәне бар итүче Алланың да эшләрен белә алмыйсың.
Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч; чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен, яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең.
Яктылык татлы; кояш яктысын күреп яшәү күзгә хозурлык бирә.
Әгәр кешенең гомер еллары күп икән, ул аларның һәммәсен дә шат күңел белән яшәп уздырсын, әмма караңгы көннәрне дә хәтердән чыгармасын; чөнки андыйлары да күп булыр. Боларның һәммәсе дә – фани дөнья мәшәкате генәдер.
И яшь егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен; йөрәгең һәм күзләрең теләгән юлларда йөре; әмма бел: боларның һәммәсе өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак.
Күңелеңдәге кайгы-борчуларны чыгарып ташла, чир-газапны бәдәнеңнән ку; мәгәр балалык һәм яшьлек вакыты да фанидыр.
Яшьлегеңдә, ягъни авыр көннәрең килеп җиткәнче, «Алардан миңа канәгатьләнү юк!» – диячәк елларың якынлашканчы, кояш һәм яктылык, ай һәм йолдызлар сүнеп караңгыланганчы, яңгырдан соң яңа болытлар җыелу вакыты җиткәнче, үзеңне Яратучыны искә ал.
Килер бер көн: өй саклаучылар тетрәп калыр, көчлеләр сыгылып төшәр, болай да аз калган ончылар он тартудан туктар, тәрәзәдән тамаша кылучыларның күз аллары караңгыланып,
урамга чыга торган ишекләр томаланыр; тегермән шавы тынып, кош сайравыннан таң белән уянган кеше үз тавышын ишетмәс.
Ул көнне биек урыннар куркыныч һәм юлда йөрү дәһшәтле тоелыр; бадәм агачы чәчәк атар; чикерткәләр гәүдәләре белән сөйрәлеп, каперс куагы җиргә таралып түшәлер. Ул көнне кеше мәңгелек йортына китәр, урам матәм кичерүче кешеләр белән тулыр.
Көмеш чылбыр өзелгәнгә кадәр, алтын касә төшеп ватылганга, чишмә янындагы чүлмәк ярылганга һәм кое чыгыры ашалып җимерелгәнгә кадәр үзеңне Бар итүчене искә ал!
Туфрактан яратылган тән кире туфракка кайтыр; Аллаһы Тәгалә биргән рух иясенә кире кайтыр.
Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкатедер!
Вәгазьче, зирәк акыллы булудан тыш, халыкка гыйлем өйрәтүче дә булган. Ул бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән.
Вәгазьче хикмәтле-үткен сүзләр табарга тырышкан; хакыйкать сүзләрен ул дөрес язган.
Зирәкләрнең сүзе сөңге кебек, хикмәтле сүзләр тупланмасы кагылган кадак кебек; һәм алар безгә һәммәбезнең бердәнбер көтүчесе булган Аллаһы тарафыннан күндерелгән.
И углым, болардан тыш, шуңа да игътибар ит: күп китаплар төзү-язуның иге-чиге юк; күп уку тәнне ялыктыра.
Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт.
Мәгәр Аллаһы һәртөрле эш-гамәлне, һәр яшерен шөгыльне – яхшысын да, яманын да – Үзенең хөкеме алдына куячак.
Сөләйман турындагы җырлар җыры. Иреннәре белән үпсен ул мине! Синең иркә-назың шәрабтан дә татлырак.
Тәннәреңнән хуш исләр аңкый, исемең дә хушбуй кебек синең; кызлар шуңа ярата сине.
Күзең генә сирпе – без синең артыңнан чабарга әзер! Патша мине үзенең сараена алып керде. Син безнең өчен шатлык-сөенеч чыганагы, синең назларыңны шәрабтан дә югарырак күккә чөеп мактарбыз – яратуга лаек син!
И Иерусалим кызлары! Кыдар чатырларыдай каратут йөзле булсам да, Сөләйманның чаршаулары сыман матур мин.
Кара-тутлы булуыма исегез китмәсен – кояш шулай каралтты мине. Абыйларымның миңа ачулары килеп, йөзем бакчаларын сакларга кизү итеп куйдылар, ләкин үземнең баг-бостанымны саклап кала алмадым мин.
Әйтче, сөеклем, кайда көтәсең син көтүеңне? Төшкелектә кайда ял итәсең? Нигә әле мин дусларыңның көтүләре янында, бөркәнчек бөркәнеп, каңгырып йөрергә тиеш ди?!
И кызыкай, гүзәлләрнең дә гүзәле! Әгәр син моны белмисең икән, куй көтүләре артыннан ияреп бар да көтүче егетләр тирмәсе янында кәҗә бәтиләреңне утлатып йөр.
Фиргавен арбасына җигелгән байталга охшаттым мин сине, мәгъшукам!
Яңакларыңны асылма зиннәтләр бизәп тора, муеныңда муенсалар.
Көмештәй җемелдәп торган алтын муенса эшләтербез сиңа, мәгъшукам!
Патша үз өстәле янында шулай утырганда, минем нард хуш исләр таратып торды.
Мәгъшукым минем – мирра бәйләме кебек, күкрәкләрем уртасында ята ул минем.
Эн-Геди йөзем бакчаларындагы бәйләм-бәйләм кына чәчәкләре кебек минем сөйгән егетем!
Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәлсең! Күгәрченнекедәй синең күзләрең.
Аһ, нинди гүзәл егет син, сөеклем, татлыдыр иркә-назларың! Ятагыбыз безнең – хәтфә чирәм үлән;
өебезнең түшәм-түбәсе – эрбет ябалдашлары, диварлары – кипарислар.
Мин – Шаронның нәркис гөле, үзәннәрнең лалә чәчәге!
Чәнечкеле куаклар арасында лалә чәчәге ничек матур, кызлар арасында минем сөеклем дә шундый.
Урман агачлары арасында алмагачлар ничек, егетләр арасында минем сөеклем дә шундый. Алмагачлар күләгәсендә утырып торырга яратам мин, аның җимешләре шундый татлы.
Шәрабханәсенә алып керде ул мине, баш очымда җилфердәгән әләм – егетемнең мәхәббәте.
Йөземле ризык белән, алма белән сыйлап, көч-дәрман өстәгез миңа – сөю утында янам мин.
Мәгъшукымның сул беләге минем баш астында, ә уң кулы мине иркәли.
И Иерусалим кызлары! Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!
Ишетелә мәгъшукымның аяк тавышы! Әнә, таулар буйлатып чаба, калкулыклар буйлап йөгерә ул миңа таба.
Тау җәйранына һәм яшь боланга охшаган ул минем сөйгәнем. Әнә, безнең дивар артында басып тора ул, тәрәзәгә күз төшерә, рәшәткә аша күренеп-күренеп китә.
Пышылдады миңа сөйгәнем: «Кузгал, сөеклем минем, гүзәлкәй генәм, каршыма чык!
Менә, кыш та үтеп китте инде, яңгырлары да үтте, туктады.
Җирдә чәчәкләр күренде, кошлар сайрар чак җитте. Күк күгәрчен гөрли илебездә.
Бөреләрен ачып, инҗир агачлары, йөзем куаклары чәчәк атты, хуш ис таратты. Кузгал, сөеклем минем, гүзәлкәй генәм, каршыма чык!
Кыяташлар каплап алган тарлавыктагы күгәрченем минем! Йөзең ачып күрсәт миңа, тавышыңны ишеттер миңа, чөнки тавышың назлы синең һәм дә йөзең ягымлыдыр».
Китерегез тотып йөзем бакчасын кимерүче төлкеләрне, төлке балаларын, чөнки шау чәчәктә безнең йөзем бакчалары.
Минеке генә ул минем мәгъшукым, мин дә аныкы гына. Лалә чәчәкләре арасында көтү көтеп йөри ул.
Сүрелгәнче көннең сулышы, күләгәләр эреп беткәнче әйләнеп кайт син, сөйгәнем минем, – текә тауларның җәйраны кебек, яшь боланы кебек җитез бул син!
Төне буе эзләдем мин ятагымда җан сөйгәнемне, эзләдем, тик тапмадым мәгъшукымны.
Торыйм әле, чыгыйм шәһәргә, урам һәм мәйданнарга, эзлим җан сөйгәнемне. Эзләдем мин аны, тик тапмадым мәгъшукымны.
Шәһәр буйлап йөргән сакчыларга мин юлыктым: «Очратмадыгызмы минем җан сөйгәнемне?»
Алардан аерылып кына китеп баруым булды, очраттым мин җан сөйгәнемне. Кочаклап алдым да, әнкәм өенә кайтып җиткәнче, эчке бүлмәләргә алып кергәнче, кулларымнан җибәрмәдем мәгъшукымны.
И Иерусалим кызлары! Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!
Мирра һәм фимиам, төрледән-төрле хуш исле майлар аңкытып, чүл өстеннән күтәрелгән төтен баганасыдай кем килә ул?
Әнә Сөләйманның тәхет-түшәге: алтмыш баһадир чолгап алган аны – Исраилнең гаярь егетләре –
сугыш осталары; барысының кулларында кылыч, билләрендәге бу кылычлар төнге шомнан саклану өчен.
Сөләйман патша эшләткән ул тәхет-түшәк – Ливан агачыннан:
аяклары – көмештән, арка ягы – алтыннан, утыргычы – җете кызыл бәрхеттән! Иерусалим кызлары аны нинди матур итеп бизәгән!
И Сион кызлары! Килегез дә карагыз таҗ кигән Сөләйман патшага: никахында – иң бәхетле көнендә – әнисе кидерде аңа бу таҗны!
Аһ, нинди гүзәл кыз син, гүзәлкәем, нинди гүзәл! Челтәр аша төбәлгән күзләрең синең күгәрченнекедәй! Чәчкәйләрең синең Гилыгад тавыннан төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә;
тешкәйләрең судан чыгып килүче, йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә: һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти, бәтисезләре юктыр куйларның.
Ал тасмадай иреннәрең, уймактыр авызкаең. Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай, челтәр аша алсуланып балкып торалар.
Давытның калкан-сөңге элеп куя торган баганасы кеби синең муенкаең, мең калкан эленеп тора анда, гаярь яугирләр калканы.
Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер, кыргый лалә чәчәкләре арасында утлап йөргән игезәк болан бәтие кебек.
Сүрелгәнче көннең сулышы, күләгәләр эреп беткәнче, күтәрелим хушбуй тауның түбәсенә һәм баш орыйм мирра калкулыкларына.
Нинди гүзәлсең син, минем сөеклем, бернинди тап юктыр синдә.
Ливаныңны калдыр син, и кәләшем! Ливаннан килеп җит син минем янга! Амана түбәсеннән, Сенир вә Хәрмун таулары түбәсеннән, арысланнар өне вә капланнар оясыннан бирегә ашык!
Йөрәгемне яулап алдың син, сеңлем минем, кәләшем; бер күз сирпү белән яулап алдың йөрәгемне муеныңдагы бер муенса нуры белән.
Аһ, нинди татлы синең иркәләвең, сеңлем минем, кәләшем минем. Аһ, шәрабтан дә татлы синең назың, тәнкәеңнең хуш исе барлык хушбуйлардан тәмлерәк.
Кәрәзле бал тама синең авызыңнан, кәләшем, бал вә сөт тәме телкәеңдә. Киемеңә сеңгән гөлләр исе – алар Ливанның хуш исләрен хәтерләтә.
Сеңлем минем – йозактагы баг-бакча, минем кәләшем – капкачы ябык кое, томаланган чишмә.
Синең баг-бостаныңда янып торган анарлар, татлы җиләк-җимешләр, кына гөлләр,
нард һәм зәгъфраннар, хуш исле камышлар һәм дарчин куаклары, мирра һәм сабур тирә-якка тәмле исләр аңкытып утыра.
Бакчаңны Ливанның саф-тере сулы кое һәм чишмәләре сугара.
Күтәрел, и көньяк җиле! Син дә ис, и төньяк җиле! Исеп шулай, баг-бостанымны хуш исләргә төрендер! Килсен мәгъшукым үзенең бакчасына, үзе теләгән татлы җиләк-җимешләрдән авыз итсен.
Килдем мин үз бакчама, сеңлем-кәләшем, мирра белән хуш исле үләннәр җыйдым, кәрәзле балдан авыз иттем, сөтемне дә, шәрабымны да эчтем. И дусларым, ашагыз! Эчегез, гашыйклар, туйганчы эчегез!
Йоклыймын мин, әмма минем йөрәгем уяу. Әнә, мәгъшукымның ишек шакыган тавышын ишетәм: «Ач ишегеңне, сеңлем, сөеклем, күгәрченем минем, аппагым! Юкса, чәчләрем минем төнге чыкка чыланган, чигә бөдрәләрем дымланган».
Мин бит инде чишенгән, киемнәремне хәзер ничекләр кире киим? Аякларымны юганмын, хәзер аны ничекләр тапландырыйм?
Мәгъшукым миңа ишек ярыгыннан кулларын сузды – бөтен тәнемне тетрәнү алды.
Сөйгәнемне каршыларга дип, мин торып чыктым: кулларымнан хуш исле мирра мае тамды, бармакларымнан сеңеп калды йозак тоткасына.
Ишекне ачкан гына идем – сөеклем инде китеп барган! Минем җаным урыныннан чыгып китәрдәй булды. Мин аны эзләдем, ләкин таба алмадым; мин аңа эндәштем, ләкин ул җавап бирмәде.
Төнге шәһәр сакчылары мине тотып алдылар да канга батырганчы кыйнап ташладылар, өстемнән бөркәнчегемне алып киттеләр дивар сакчылары.
И Иерусалим кызлары! Мин ялынып-ялварып сорыйм сездән: әгәр сез минем сөеклемне очратсагыз әйтегез: «Сөю утында янам мин!»
И гүзәлләрнең гүзәле! Нәрсәсе белән шулай матурлардан матуры соң ул синең сөйгәнең? Нәрсәсе белән башка гашыйклардан чибәррәк соң ул? Син нәрсә дип бездән шулкадәр ялынып-ялварып сорыйсың?
Мәгъшукымның тәне ак-пакьтер, йөзкәйләре – алсудыр; ул – уннарча мең гашыйклар арасында бердәнбер.
Башкайлары – саф алтыннан коелган, дулкын-дулкын бөдрәләре козгынныкы кеби чем-кара;
агымсуда йөзгән, сөттә гөр-гөр килеп коенган күгәрченнәрне хәтерләтә күзкәйләре.
Яңаклары – хуш исле чәчәк түтәле, иреннәре – мирра исе аңкыткан лаләләр кеби.
Кулкайларын, асылташлар тезеп, алтыннан ясаганнармыни; күкрәк-эчкәйләрен, зәңгәр якутлар тезеп, фил сөягеннән уйганнармыни;
аяклары – алтын тәлинкәләргә бастырган мәрмәр баганалардай; буе-сыны Ливанның эрбет агачы кеби зифа-мәһабәт.
Телләреннән аның бал тама, һәр нәрсәсе гүзәл, ягымлы. Менә кем ул минем мәгъшукым, менә нинди ул минем җан дустым, и Иерусалим кызлары!
Гүзәлләрдән дә гүзәлкәй, кая китеп югалды синең сөйгән ярың? Кай тарафларга карап китте ул? Синең белән бергә эзләп карыйк без аны.
Минем мәгъшукым үзенең баг-бостанына китте, хуш исле гөл-чәчәкләр арасында хозурланырга, шунда лаләләр җыярга китте ул.
Минеке генә ул минем сөйгәнем, мин дә аныкы гына. Ул үзенең баг-бостанында хозурланып, лаләләр җыеп йөри.
Тирса каласы кебек гүзәлсең син, минем мәгъшукам! Иерусалим кебек нәзакәтле, сөйкемлесең, байраклар җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәтлесең.
Алай текәлеп карама миңа, күз карашың утка сала мине. Чәчкәйләрең синең Гилыгад тауларыннан төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә;
тешкәйләрең судан чыгып килүче, йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә: һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти, бәтисезләре юктыр куйларның.
Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай, челтәр аша алсуланып балкып торалар.
Патша сараенда алтмыш мәликә, сиксән җария вә исәпсез-хисапсыз кыз-кыркын булсын,
тик минем күгәрченем, аппагым – бердәнбер! Ул – әнисенең дә бердәнбере, әнисенең дә сөекле кызы. Яшь кызлар, мәликәләр һәм җарияләр аны күрделәр дә – барысы да мактау яудырды,
«Кем соң ул шулай ал таң кебек саф һәм чиста, айдай гүзәл, кояштай якты йөзле, байракларын җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәт сынлы?» – диде.
Үзәнлектәге яшеллекләрне күрергә дип, мин чикләвек бакчасына кердем: йөземнәр өлгермәдеме, анарлар чәчәк атмадымы икән?
Белмим, ничекләр итеп мин халкымның шөһрәтле заты йөргән арба янына килеп чыкканмын!
Борылып карачы, борылып кара, Шулам кызы, борылып карачы, борылып кара – күрикче бер, күрик үзеңне! Нигә әле сез Шулам кызына ике рәткә тезелгән биючеләр арасында бөтерелгән кызга караган кебек карарга тиеш?!
О, сандал кигән аякларың нинди төз һәм матур синең, шөһрәтле гүзәлкәй! Боткайларың синең осталардан да оста сынчы койгандай сылудыр.
Кендегең – хуш исле шәраб һәрчак мөлдерәмә тулып торган касәдер, корсак-эчкәйләрең лаләләр белән бизәлгән бодай көлтәсе кебек матурдыр.
Ике күкрәгең ике җәйран бәтие кебектер, игезәк болан бәтие кебек.
Муенкаең – фил сөягеннән уеп ясалган манарадай зифадыр. Күзкәйләрең Бәйт-Раббим капкалары каршындагы Хишбун күлләре кебектер. Борынкаең Дәмәшкъкә каратып салынган Ливан манарасы кебектер.
Башың синең Кәрмил тавы кебек мәгърурдыр, бөдрә чәчләрең, патшаны да әсир итәрдәй булып, кичке шәфәкъ нурларына коенадыр.
Нинди ягымлы һәм мөлаем син, сөйкемле син, минем гүзәлкәем!
Хөрмә агачы кебек зифа-төздер синең сының, күкрәкләрең хөрмә җимеше кебек тулышкандыр.
Уйладым мин: «Менәрмен, – дидем, – хөрмә агачына, тотынырмын, – дидем, – җимеш тәлгәшенә; йөзем тәлгәшләре кебек тулышып торсын күкрәкләрең, алма исе килеп торсын сулышыңнан».
Телләреңнән татлы шәраб тама синең. Ул шундый шәраб ки, иреннәремне һәм тешләремне дымландырып, сөйгәнемнең авызына талгын гына агып тора.
Барлык вөҗүдем белән сөйгәнемнеке мин, аның да теләгәне мин генә.
Кил дә, мәгъшукым, бергә сәхрәләргә чыгыйк, авыл-карьяләрдә төннәр куныйк.
Иртәләрен йөзем бакчасында йөрербез: йөзем агачлары яфрак ярмадымы икән, бөреләре ачылмадымы икән, анарлар чәчәк атмадымы икән? Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.
Адәмут инде хуш исләр таратты, ишек төбебез иске һәм яңа уңышның татлы җимешләре белән тулы; аларның барысын сиңа дип сакладым мин, мәгъшукым минем!
Әй, бер ана сөтен имеп үскән бертуган абыем булсаң идең син! Шул чакта урамда очраткач, кочып-үбеп алыр идем сине, һәм моның өчен һичкем минем йөземне каралтмас иде.
Култыклап алыр идем дә әнкәм йортына алып кайтыр идем. Яратырга өйрәтер идең син мине, ә мин сине татлы шәраб белән, анар алмамның ширбәте белән сыйлар идем.
Аның сул беләге минем баш астында, ә уң кулы мине иркәли.
И Иерусалим кызлары! Ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!
Кем ул чүл ягыннан мәгъшукына сыенып атлап килә? Алма агачы төбендә яткан җиреңнән уяттым мин сине, мәгъшукым; әнкәң сине шунда дөньяга китергән, шунда тапкан сине.
Йөрәгеңә мөһер итеп басып куй син мине, кулыңа тамга итеп каеп куй. Сөю – әҗәлдәй көчледер, көнчелек – үлеләр дөньясы кебек рәхимсездер; дөрләп янган ут ул, уклары ялкын кебектер.
Сөюне ташкыннар да сүндерә алмый, дәрьялар да күмеп китә алмый аны. Кем дә булса берәү сөю хакына йортындагы бар байлыгын бирәм дисә дә, көлкегә генә калыр иде.
Безнең кечкенә бер сеңлебез бар, әле күкрәкләре дә үсмәгән аның. Ярәшергә диеп килсәләр, нишләтербез ул сеңлебезне?
Әгәр ул дивар булса, өстенә көмештән манара торгызыр идек; ә инде капка булса, аны эрбет такталары белән тышлар идек.
Мин – дивар, күкрәкләрем дә манарадай калку. Мин аның каршында күңел тынычлыгы бирүче бер кыз булып пәйда булырмын.
Сөләйман патшаның Багал-Һамунда йөзем бакчасы бар иде. Бакчасын ул йөзем үстерүчеләргә бирде; җимеш җыйган өчен, аларның һәммәсе меңәр көмеш түләп торырга тиеш булды.
Ә минем йөзем бакчасы – үзем белән. Мең көмеш – сиңа, Сөләйман, ә ике йөзе – йөзем үстерүчеләргә.
Бакча кызы! Дусларым синең тавышыңны бирелеп тыңлыйлар, минем дә сине тыңлыйсым килә.
Ашык син, мәгъшукым! Җәйрандай яки яшь боландай, хуш исле яшеллекләр каплаган таулар буйлап чап син!
Яһүдә патшалары Уззия, Иотам, Әхәз, Хизәкыйя идарә иткән вакытларда, Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында Раббыдан иңгән күренешләр.
Әй күк, тыңла, әй җир, колак сал! Раббы болай ди: «Мин балаларны тәрбияләп үстердем, ә алар Миңа каршы баш күтәрделәр.
Үгез – үзенең иясен, ишәк үз хуҗасының утлыгын таный; ә Исраил Мине танымый, халкым Мине белергә теләми».
И-и гөнаһлы кавем, җинаятькә баткан халык, явызлар токымы, бозык балалар! Раббыдан йөз чөереп, Исраилнең изге Алласын санга сукмыйча Аңа аркагыз белән борылдыгыз.
Сезнең кай җирегезне кыйнарга тагын?! Ни өчен сез һаман үҗәтләнәсез? Башыгыз җәрәхәт белән тулы, йөрәгегез тәмам хәлдән тайган.
Аяк табаныгыздан баш түбәгезгә кадәр исән җирегез юк: кара көйгән тәнегездәге җәрәхәтләр, кан саркып торган яралар юып-чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май сөртелмәгән.
Җирегез ташландык хәлгә килгән, калаларыгыз көлгә әйләнгән; кырларыгыз уңышын күз алдыгызда чит-ятлар ашап ята – бар нәрсәгезне алар вәйран итте.
Сион-кыз гына калды – йөзем бакчасындагы чатыр, кыяр түтәлендәге куыш, камалыштагы шәһәр кебек булды.
Әгәр Күкләр Хуҗасы Раббы кайберләребезне исән калдырмаган булса, без Сәдүм каласына, Гамура каласына тиңләшер идек.
Раббы сүзен тыңлагыз, Сәдүм җитәкчеләре! Аллабызның канунына колак сал, Гамура халкы!
«Сезнең күп санлы корбаннарыгыз нигә кирәк Миңа?! – ди Раббы. – Яндырылган корбан тәкәләреннән, симертелгән терлек маеннан Мин гарык булдым; үгезләрнең, сарык вә кәҗә тәкәләренең канын теләмим Мин.
Сез Минем хозурыма киләсез, әмма кем сорый сездән моны?! Минем ишегалларымны нигә таптап йөрисез?!
Файдасыз бүләкләр ташудан туктагыз, хуш исле бәлзәмнәр төтененнән Минем күңелем болгана. Яңа ай бәйрәмнәрегезгә, шимбә көннәрегезгә, бәйрәм җыеннарыгызга – гөнаһларыгыз белән бозылган изге җыеннарыгызга түзеп тора алмыйм.
Яңа ай вә бүтән бәйрәмнәрегезне Мин күрәлмыйм: Минем өчен авыр йөк алар; бу йөкне күтәреп алҗыдым.
Кулларыгызны Миңа сузып дога кылганда, күзләремне сездән читкә алырмын; никадәр дога кылсагыз да, сезне тыңламам, чөнки кулларыгыз канга буялган.
Юыныгыз, пакьләнегез, явыз эшләрегезне күз алдымнан юк итегез, явызлык кылудан туктагыз,
игелек кылырга өйрәнегез, гаделлеккә омтылыгыз, изелгәнне коткарыгыз, ятимнең хакын хаклагыз, тол хатынның эшен яклагыз!»
«Килегез, бергәләп уйлашыйк, – ди Раббы. – Гөнаһларыгыз куе кызыл төстә булса да, үзегез кардай ап-ак калырсыз; гөнаһларыгыз карасу-кызыл төстә булса да, үзегез ап-ак йонга охшарсыз.
Сүзләремә колак салсагыз, җирдәге нигъмәтләрдән авыз итәрсез;
әгәр инде Миннән йөз чөереп, Миңа каршы чыксагыз, сезне кылыч ашар», – ди Раббы; бу сүзләр Аның авызыннан килеп иреште.
Аһ, тугрылыклы башкала әнә ничек фахишәгә әйләнгән! Ул гаделлек белән тулы иде, анда дөреслек хакимлек итә иде, хәзер исә анда адәм җаны кыючылар яши.
Көмешең инде тәмам касмакланып беткән, шәрабыңа су кушылган.
Түрәләрең синең – фетнәчеләр, угрылар белән бергә эш итүчеләр; аларның һәммәсе ришвәт алырга ярата, бүләк артыннан куа, ятимнең хакын хакламый, тол хатынның гозере аларга барып җитми.
Шуңа күрә Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраилнең кодрәтле Алласы болай ди: «Дошманнарымны җәзага тартып юанырмын, алардан үчемне алырмын!
Кулымны сиңа таба сузып, юшкыныңны селте белән чистартырмын, бөтен пычрагыңны юк итәрмен.
Әүвәлге замандагы кебек гадел хөкемчеләр, киңәшчеләр булыр синдә. Шуннан соң сине „Дөреслек, тугрылык каласы“ дип атарлар».
Сион – гаделлек аша, ә тәүбә иткән кешеләре тәкъвалык белән котылыр.
Фетнәче вә гөнаһлылар исә һәлак булыр, Раббыдан йөз чөергәннәр юк ителер.
Бик тә яраткан изге имән агачларыгыз аркасында сез оятка калырсыз, үзегез сайлап алган бакчалар аркасында хурлык ачысын татырсыз.
Сез яфрагы шиңгән имән, сусыз бакча кебек булырсыз.
Көчле адәмнәр – сүс, ә аларның эшләре очкын кебек булыр: алар шулай бергәләп янып китәр, һәм аларны сүндерүче булмас.
Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында ирешкән вәхи.
Шундый көннәр килер, Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр.
Байтак халыклар, килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник, – дип әйтер. Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, – һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.
Кавемнәр арасында Ул хөкем оештырачак, күп халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.
И Ягъкуб халкы! Әйдәгез, Раббы чәчкән яктылык нурында йөрик!
Син Үзеңнең халкыңны – Ягъкуб нәселен ташладың, чөнки алар Шәрык халыкларының гореф-гадәтләренә ияреп киттеләр, пелештиләргә охшап сихерчелек кылырга өйрәнделәр, чит-ятлар белән аралаша башладылар.
Аларның җире көмеш вә алтынга тулган, хәзинәләрендәге байлыкның исәбе-хисабы юк, илләрендәге атлар бихисап күп, сугыш арбалары санап бетергесез.
Аларның җире потлар белән тулган, алар үз куллары белән эшләгән әйберләргә, бармаклары ясаган нәрсәләргә табыналар.
Шулай, адәм баласы түбән тәгәрәде, һәрберсе хурлыкка калды, – кичермә Син аларны, Раббы!
Раббының дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, тау кыясы эченә кер, җир тузанына күмел!
Тәкәббер бәндәнең башы түбән иеләчәк, горурлыгы тыелачак; ул көнне бер Раббы гына югары күтәреләчәк.
Чөнки һәр тәкәббер вә горур, югары күтәрелгән бәндәгә Күкләр Хуҗасы Раббының көне киләчәк, һәм шулчак алар түбәнсетеләчәк!
Биек вә мәгърур Ливан эрбетләренә, Башан имәннәренә,
барлык биек тауларга, текә калкулыкларга,
һәр биек манарага, һәр ныгытылган диварга,
Таршиш корабларына, барча матур көймәләргә дә киләчәк ул көн!
Адәм баласының тәкәбберлеге юкка чыгачак, кешенең горурлыгы түбәнсетеләчәк, бары тик бер Раббы гына ул көнне югары күтәреләчәк,
пот-сыннар бөтенләйгә гаип булачак.
Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга, җирдәге чокырларга кереп посачак.
Ул көнне Раббы җирне дер селкетер өчен күтәреләчәк, һәм кешеләр үзләре табынган көмеш вә алтын потларын сукыр тычканнарга вә ярканатларга ыргытачак; Раббы дәһшәтеннән, Аның шөһрәт вә мәһабәтлегеннән куркып, кыядагы ярыкларга вә тау-таш арасындагы тарлавыкларга кереп посачак.
Адәм баласына өмет баглаудан туктагыз: аның гомере, сулышы кебек үк, өзелергә генә тора; нәрсә эшли ала соң ул?!
Менә хәзер Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Иерусалим белән Яһүдәнең бар булган маясын – икмәген вә суын тартып алачак.
Шулай ук баһадирларын вә сугышчыларын, хөкемчеләрен вә пәйгамбәрләрен, күрәзәчеләрен вә өлкәннәрен,
гаскәр башлыкларын, түрәләрен вә киңәшчеләрен, уңган һөнәрчеләрен вә оста тылсымчыларын тартып алачак Ул.
«Халыкка башлык итеп яшүсмерләрне куячакмын, аның өстеннән акылсыз бала-чага хакимлек итәчәк», – ди Раббы.
Бер кеше – икенче берәүне, һәркем үзенең якынын изәчәк; өлкәннәр алдында яшьләр үзләрен оятсызларча тотачак, ә наданнар затлы кешеләргә мыскыллап караячак.
Берәү, үз кардәшенә барып ябышып: «Синең япанчаң бар, шуңа күрә безгә – юлбашчы, бу хәрабәләргә хуҗа бул!» – дип әйтәчәк.
Теге исә, тавышын күтәреп: «Мин сезгә шифа бирә алмыйм, йортымда икмәгем дә, япанчам да юк, халыкның юлбашчысы итә күрмәгез мине!» – дип җавап бирәчәк.
Иерусалим абынды, Яһүдә егылды, чөнки аларның сүзләре вә гамәл-эшләре Раббыга, Аның шөһрәтенә каршы юнәлгән.
Аларның гаепләре йөзләренә язылган; кылган гөнаһлары белән мактаналар, сәдүмлеләр яшереп тормаган кебек яшермиләр, үз башына бәла алалар – кайгы аларга!
Тәкъва кешегә: «Син бәхетле!» – дип әйтегез, чөнки ул үзе кылган гамәлләрнең савабын алачак.
Яман кешегә исә – кайгы! Бәхетсез ул, үзе кылганның җәзасын алачак.
Минем халкымны яшь балалар җәберли, аның өстеннән хатын-кызлар хакимлек итә. Әй халкым! Юлбашчыларың сине адаштыра, ялгыш юлга алып керә.
Раббы Үз дәгъвасын белдерер өчен, халыкларга хөкем оештырыр өчен әзер тора.
Ул Үз халкының өлкәннәрен вә түрәләрен җавапка тарта: «Йөзем бакчасын сез юк иттегез; сезнең йортларыгызда – фәкыйрьләрдән талап алынган мал.
Минем халкымны кысарга, фәкыйрьләрне тузанга салып таптарга ни хакыгыз бар сезнең?!» – ди. Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзләре.
Раббы болай ди: «Сион кызларының тәкәбберлеге өчен, башларын югары чөеп, күзләрен уйнатып, аяк чылбырларын чылтыратып, кәс-кәс атлап йөргәннәре өчен,
Хуҗа-Хаким аларның башларын кутыр белән каплаячак, оят җирләрен шәрә калдырачак».
Ул көнне Хуҗа-Хаким аларның бизәнү әйберләрен – аяк чылбырларын, ай рәвешендәге маңгай бәйләвечләрен вә муенсаларын тартып өзәчәк.
Алкаларын, беләзекләрен, йөзләрен каплаган челтәрләрен, башлыкларын, тубыкларындагы чылбырларын, тасмаларын, хушбуй савытларын, тылсымлы бөтиләрен,
йөзекләрен, борын балдакларын,
бәйрәм киемнәрен, япанчаларын, шәлләрен, акча янчыкларын,
нәфис җитен күлмәкләрен, баш киемнәрен, япмаларын да тартып алачак аларның.
Хуш исләр урынына – сасы исләр, билбау урынына – сүс бау, бөдрә чәч урынына – пеләш баш, матур күлмәк урынына – сәләмә кием, гүзәллек урынына хурлык булачак.
Синең ир-атларың, Сион, кылычтан үләчәк, баһадирларың сугышта һәлак булачак;
капкаларың кайгырып елаячак; син үзең, бар нәрсәдән мәхрүм булып, тузан эчендә утырып калачаксың.
Ул көнне җиде хатын бер иргә барып ябышып: «Үз икмәгебезне ашар идек, үз киемебездән йөрер идек, тик ирсез калу хурлыгын юып төшер бездән, синең исемеңне йөртик», – диячәк.
Раббы үстергән үсенте ул көнне матур вә шөһрәтле булачак, җирнең җимеше исән калган исраилиләргә горурлык вә гүзәллек китерәчәк.
Сионда, Иерусалимдә исән калганнар, шунда яшәр өчен теркәлгәннәр изге дип аталачак.
Хуҗа-Хаким, хөкемен чыгарып, Үзенең утлы сулышы белән Сионны әшәкелектән арындырачак, Иерусалимдә түгелгән канны юып төшерәчәк.
Аннан соң Раббы Сион тавы һәм җыен уздырган урыннар өстендә көндезен – болыт, төнлә исә төтенләп-янып торган ут булдырачак: Раббының шөһрәте бар нәрсәне япма кебек каплап алачак.
Ул япма көндезге челләдә күләгә бирәчәк, давыл вә яңгырдан саклап торачак.
Яраткан Дустыма аның турында һәм аның йөзем бакчасы турында җыр җырлыйм әле: бик тә уңдырышлы калкулыкта яраткан Дустымның йөзем бакчасы бар иде.
Җирне казып, ташлардан чистарткан иде Ул аны, шунда иң әйбәт йөзем чыбыклары утырткан иде, уртага күзәтү манарасы да салып куйган, йөзем изәр өчен, ташны чокып, чокыр да ясаган иде, йөзем бакчасы әйбәт җимеш бирер дип көткән иде, тик җимеше әче булып чыкты.
«Хәзер инде сез, Иерусалим вә Яһүдә халкы, Минем белән йөзем бакчам арасындагы эшне хәл итегез.
Бакчам өчен тагын ниләр эшләргә кирәк иде соң?! Аның өчен Мин нәрсә эшләп җиткермәдем икән?! Ни өчен ул, җимеше яхшы булыр, дип өмет иткән чагымда, әче җимеш бирде икән?
Хәзер Мин сезгә Үземнең йөзем бакчам белән ни-нәрсә эшләсемне әйтәм: Мин аның коймасын сүтәм – аны талап бетерәчәкләр, диварын җимерәм – аны таптап йөриячәкләр.
Мин аны ташландык хәлгә китерәм: аның ботакларын да кисмәсләр, җирен дә йомшартмаслар, аны күгән куагы, чәнечкеле билчән басып китәр; болытларга Мин ул урында бер тамчы яңгыр яудырмаска кушармын».
Күкләр Хуҗасы Раббының йөзем бакчасы – Исраил халкы ул, Яһүдә кешеләре – Аның яратып утырткан үсентеләре. Гаделлек урнашыр дип көткән иде Ул, тик кан кою килеп чыкты; дөреслек көткән иде, тик аһ-зар гына ишетте.
Җирдә үзләре генә яшәгән сыман, бүтәннәргә урын калмаслык итеп, бер-бер артлы йортлар, кырлар сатып алган кешеләргә – кайгы!
Күкләр Хуҗасы Раббының сүзләрен ишеттем мин: «Хак дөрестер, күп йортлар бушап калачак, зур вә матур йортларда яшәргә кеше булмаячак, – дип ант итте Ул. –
Йөзем бакчасындагы ун кишәрлек җир – фәкать бер бат шәраб, бер хомер чәчелгән орлык нибары бер эфа уңыш бирәчәк».
Иртә таңнан исерткеч эчемлек эзләп йөргән һәм кичен, йокламыйча, төн җиткәнче шәраб эчеп кәефләнеп йөргән кешеләргә – кайгы!
Алар үз мәҗлесләрендә гөслә, лира вә курай уйнатып, шөлдерле барабан кагып, шәраб эчеп күңел ачалар, ә Раббы эшләренә дикъкать итмиләр, Ул кылган гамәлләрне күрмиләр.
Менә, акылсызлыгы өчен минем халкым сөрген китәчәк, аның аксөякләре ачтан үләчәк, гади халкы сусаудан җәфаланачак.
Әнә, үлеләр дөньясы, тәмам киңәеп, авызын чамадан тыш зур итеп ачкан: Иерусалимнең аксөякләре дә, гади халкы да, кәеф-сафа сөрүчеләр дә – һәммәсе шунда убылып төшәчәк.
Адәм баласы баш ияргә мәҗбүр булыр, һәркем басынкыланып калыр, тәкәббер күзләр җиргә төбәлер.
Ә Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең гаделлеге белән югары күтәрелер, изге Аллаһы Үзенең изгелеген гадел хөкем аша күрсәтер.
Бәрәннәр анда үз көтүлегендәге сыман йөрер, кәҗә бәтиләре хәрабәләр арасында утлар.
Алдау арканнары белән – җинаятьне, арба каешлары белән гөнаһны сөйрәп китерүчеләргә – кайгы!
Алар: «Ашыксын Ул, Үзенең эшен тизләтсен, шул чагында без ул эшләрне күрербез; Исраилнең изге Алласы Үз ниятен тизрәк тормышка ашырсын, шул чагында без инанырбыз!» – диләр.
Явызлыкны – яхшылык, ә яхшылыкны явызлык дип атаган, караңгылыкны – яктылык, ә яктылыкны караңгылык дип күргән, әчене – татлы, ә татлыны әче дип санаган кешеләргә – кайгы!
Үзләрен зирәк дип, акыллы дип санаган кешеләргә – кайгы!
Шәраб эчәргә маһир булганнарга, исерткеч эчемлекләрне бергә кушарга оста булганнарга – кайгы!
Андыйлар, ришвәт алып, гаеплене аклыйлар, гаепсезне исә гадел хөкемнән мәхрүм итәләр.
Шуның өчен, ут телләре саламны ялмап алган, кипкән печәнне ялкын куырып алган кебек, аларның тамырлары корыячак, чәчәкләре, тузан сыман, җилгә очачак. Алар Күкләр Хуҗасы Раббының канунын кире кактылар, Исраилнең изге Алласы сүзен санга сукмадылар бит.
Әнә шулай Раббының Үз халкына ярсуы кабынды, һәм Ул, кулын күтәреп, аңа китереп сукты. Таулар селкенде, урамнарда мәетләр тизәк кебек аунап ятты. Ләкин алай да Раббының ярсуы басылмады, кулын күтәреп, Ул әле һаман яный.
Еракларда яшәүче халыкка Раббы билге бирәчәк, сызгырып, аны җир читеннән чакырачак – алар бик тиз вә тоткарлыксыз килеп җитәчәк.
Аларның берсе-бер арымый да, абынмый да, йокымсырамый һәм йоклап та китми; билендәге билбавы сүтелми, аяк киемендәге каешы өзелми.
Аларның уклары очланган, җәяләре киерелгән; атларының тояклары – чакматаш, арбаларының тәгәрмәчләре өермә сыман.
Аларның ырылдавы арысланныкы кебек – яшь арысландай үкерә алар; табышын эләктереп, үкерә-үкерә алып китәләр – һичкем коткара алмас аны.
Ул көнне алар, котырынган диңгез кебек үкереп, табышка ябырылачак; ил өстенә күз салган кеше фәкать караңгылык вә кайгы күрәчәк, һәм кара болытлар яктылыкны каплаячак.
Уззия патша үлгән елны мин югарыда, биек тәхеттә утыручы Хуҗа-Хакимне күрдем, Аның озын кием чабулары бөтен Йортын тутырган иде.
Раббы тирәсендә һавада серафимнәр бөтерелә; һәрберсенең алтышар канаты бар: шуның икесе белән алар йөзләрен, икесе белән аякларын каплаганнар, канатның икесе белән җилпенәләр иде.
Алар бер-берсенә: «Күкләр Хуҗасы Раббы изге, изге, изге! Бөтен җир йөзе Аның шөһрәте белән тулган», – диешәләр иде.
Аларның көчле тавышыннан Аллаһы йортының ишек яңаклары селкенеп торды, һәм Йорт эче төтен белән тулды.
– Аһ, беттем, – дидем мин шунда, – күзләрем Патшаны, Күкләр Хуҗасы Раббыны күрде, гәрчә иреннәрем нәҗес, яшәвем дә нәҗес авызлы халык арасында булса да.
Шулчак минем янга серафимнәрнең берсе очып килде, аның кулында мәзбәхтән кыскыч белән алган утлы күмер иде.
Шул күмерне авызыма тидереп, ул: – Менә, бу күмер синең иреннәреңә тиде, инде гаебең алынды, гөнаһларың кичерелде, – диде.
Мин шунда Хуҗа-Хакимнең авазын ишеттем, Ул: – Кемне җибәрергә Миңа? Безнең өчен кем барыр икән? – диде. – Мин барам, мине җибәр! – дидем.
Ул шунда әйтте: – Бар һәм бу халыкка болай диген: «Ничек кенә тыңласагыз да аңламассыз; ничек кенә карасагыз да төшенмәссез».
Күзләре күрмәсен, колаклары ишетмәсен, акыллары аңламасын һәм Миңа борылып дәва алмасын өчен, бу халыкның акылын зәгыйфь кыл, колакларын томала, күзләрен капла.
Мин шунда: – И Хуҗа-Хаким, бу хәл күпме дәвам итәр икән? – дип сорадым. Ул болай диде: «Шәһәрләр бушап, анда кешеләр яшәми башлаганга, йортлар кешесез калып, бу җир тәмам бушап калганга кадәр.
Раббы кешеләрне еракка куып чыгарачак, һәм бу җир бөтенләй ташландык хәлгә киләчәк.
Анда халыкның уннан бер өлеше генә калса да, алары да бөлгенлеккә төшәчәк. Ләкин таза-юан агачны йә имәнне кискәннән соң төбе калган кебек, Исраилдән дә агач төбе калачак, һәм ул – изге орлыктыр».
Уззиядән туган Иотамның углы – Яһүдә патшасы Әхәз идарә иткән көннәрдә, Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках Иерусалимгә каршы яуга чыктылар, ләкин аны ала алмадылар.
Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр! » дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды.
Шунда Раббы Ишагыйягә болай диде: – Углың Шеар-Яшуб белән бергә Әхәзне каршыларга чык. Ул Югары буаның суүткәргече беткән урында, Йон юучылар басуында, юлда тора.
Әйт аңарга: «Күзәтеп тор һәм бер дә борчылма! Курыкма пыскып яткан шушы ике кисәү башыннан, арамиләр патшасы Рәсиннең һәм Ремалия углының ярсуын күреп рухың сүнмәсен!
Эфраимнәр һәм Ремалия углы белән бергә арамиләр сиңа явызлык кылмакчы була,
„Әйдәгез, Яһүдәгә һөҗүм итик! Халкын хафага төшереп, аны яулап алыйк! Табеил углын шунда патша итеп куйыйк!“ – ди алар».
Ләкин Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу эш барып чыкмас, тормышка ашмас.
Чөнки Арамның башкаласы – Дәмәшкъ, ә Дәмәшкънең башында – Рәсин патша. Алтмыш биш елдан Эфраим җимерелер һәм халык булудан туктар.
Эфраимнең башкаласы – Самарея, ә Самареянең башы – Ремалия углыдыр. Әгәр сез ныклап ышанмыйсыз икән, бөтенләй дә каршы тора алмассыз».
Раббы, сүзен дәвам итеп, Әхәзгә болай диде:
– Раббы Аллаңнан билге бирүен сора. Бу билге үлеләр дөньясыннан яисә күкләр биеклегеннән булса да ярый.
Әхәз: – Юк, сорамыйм, Раббыны сынамыйм, – диде.
Шунда Ишагыйя: – Әй син, патшалык итүче Давыт йорты, тыңла! Кешеләрнең түземлеген сынавың гына җитмәгән, инде Алламның түземлеген сынамакчы буласыңмы?!
Инде Хуҗа-Хаким Үзе сиңа билге бирә: менә, кыз кеше, авырга калып, угыл табачак һәм аңа Иммануил дип исем кушачак.
Явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак.
Ул, явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр син куркып торган теге ике патшаның җирләре бушап калачак.
Раббы сиңа, халкыңа һәм атаң йортына Эфраим Яһүдәдән аерылганнан бирле күрелмәгән көннәр җибәрә: Ашшур патшасы килә.
Ул көнне Раббы Мисыр елгасының ерак култыкларыннан чебеннәрне һәм Ашшур җиреннән бал кортларын сызгырып чакырачак.
Алар, күч-күч булып очып килеп, чокыр-үзәннәрне вә кыя ярыкларын, барлык чәнечкеле куакларны, сугару урыннарын сырып алачак.
Фырат елгасының аръягыннан ялланган пәке, ягъни Ашшур патшасы белән Хуҗа-Хаким ул көнне башыгызны вә тәнегездәге төкне кырачак, хәтта сакалыгызны да кырып алачак.
Яшь сыер һәм ике сарык асраган кеше шул көнне
мул сөттән эремчек ашаячак; бу җирдә исән калган һәммә кеше эремчек вә бал белән тукланачак.
Ул көнне мең шәкыл көмеш белән бәяләнгән мең тармаклы йөзем үскән һәр урынны күгән һәм чәнечкеле куак басачак.
Шул җирләрдә ук-җәя белән коралланган аучылар гына йөриячәк.
Күгән вә чәнечкеле куаклардан куркып, кайчандыр китмән белән эшкәртелгән үр җирләргә дә беркем бармаячак, анда үгезләр утлап йөриячәк, ул җирне вак терлек таптаячак, – диде.
Раббы миңа әйтте: – Язар өчен зур такта ал да шунда ачык итеп «Маһер-Шалал-Хаш-Баз» дип язып куй.
Шаһит итеп рухани Урияне вә Әбәрәхия углы Зәкәрияне чакыр.
Шулай, мин үземнең пәйгамбәр хатыным белән якынлык кылдым, һәм ул, авырга калып, миңа угыл табып бирде. Раббы миңа әйтте: – Аңа Маһер-Шалал-Хаш-Баз дип исем куш,
чөнки бала «әткәй», «әнкәй» дип әйтергә өйрәнгәнче, Ашшур патшасы Дәмәшкънең байлыгын вә Самареядә таланган малны үзе белән алып китәчәк.
Раббы миңа тагын әйтте:
«Бу халык тын гына агып яткан Шилуах суларын санга сукмаган һәм Рәсин белән Ремалия углына сокланган өчен,
Хуҗа-Хаким аңа каршы Фырат елгасының көчле-мул ташкынын – Ашшур патшасын – бөтен көч-гайрәте белән юнәлтәчәк. Шушы „елга“, үзенең бөтен тармакларын тутырып, ярларыннан ташып чыгачак;
Яһүдә җиренә җәелеп, сулар муенга җитәчәк. Ашшур патшасының җәелгән канатлары җиреңне иңләп-каплап алачак, и Иммануил!»
Тупланыгыз, әй халыклар, куркудан дер калтырагыз! Тыңлагыз, барлык ерак җирләр! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз!
Киңәшләшегез, тик сезнең ниятләрегез җимереләчәк, сүз берләшегез, тик бу файда китермәячәк. Чөнки Аллаһы безнең белән!
Үзенең нык кулы белән мине тотып һәм бу халыкның юлыннан йөрмәскә кисәтеп, Раббы миңа болай диде:
«Бу халык яшерен эш дип атаганны яшерен дип санамагыз, ул курыккан нәрсәдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын.
Күкләр Хуҗасы Раббыны изге дип ихтирам итегез, Аңардан гына куркыгыз, Аңардан гына котыгыз алынсын!
Ул изгедер, әмма Исраилнең ике патшалыгын да абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя, Иерусалим кешеләре өчен капкын вә тозак булачак.
Халыкның күбесе абыначак, егылып яраланачак, тозакка эләгеп тотылачак.
Шушы сүзләр язылган таныклыкны бәйләп куй, шәкертләрем алдында нәсыйхәтемә мөһер сук».
Ягъкуб нәселеннән йөзен яшергән Раббыга өметләнәм һәм ышанам мин!
Менә мин һәм миңа Раббы биргән балалар; без – Сион тавында яшәүче Күкләр Хуҗасы Раббыдан Исраилгә җибәрелгән билге-галәмәттер.
Сезгә: «Әрвахларның рухын чакыручылардан, пышылдаучы һәм әфсенләүче күрәзәчеләрдән сорагыз», – дип әйткәндә: «Халык үзенең Алласыннан сорарга тиеш түгелме соң?! Тереләр турында үлеләрдән сорыйлармыни?!» – дип җавап бирегез.
Аллаһы канунына вә күрсәтмәләренә мөрәҗәгать итегез. Шулар буенча сөйләмәгән кешеләр өчен таң атмас.
Алар төшенкелеккә бирелеп, ач килеш ил буйлап каңгырып йөрерләр; ачлыктан тәмам интеккәннән соң, ярсып, үзләренең патшасына һәм Алласына каргыш яудырырлар. Күзләрен күккә төбәсәләр дә,
җиргә карасалар да, бар җирдә шул бер үк нәрсә – кайгы-хәсрәт, күңелне изә торган караңгылык күрерләр; аларны әнә шунда ташларлар. Әмма изелгәннәр өчен караңгылык булмаячак!
Элекке заманда Зәбулун вә Нәптали җирләре кимсетелгән иде, ләкин киләчәктә бу яклар – диңгез юлы, Үрдүн аръягы һәм мәҗүсиләр Гәлиләясе данлы булачак.
Караңгылыкта йөргән халык көчле яктылык күрде – зольмәт илендә яшәгәннәргә нур балкыды.
Бу халыкны Син ишәйттең, аларның шатлыгын арттырдың. Синең алда алар күңел ачалар – уңыш җыялар яисә ганимәт бүлешәләр диярсең.
Чөнки Син аларның муенындагы камытны – җилкәләрен басып торган йөкне һәм җәберләүченең таягын – Мидьян халкын җиңгән кебек сындырып ташладың.
Дошманнарының яу кырын таптаган итекләре вә канга буялган өс киемнәре утка азык булачак.
Менә, безнең өчен бер сабый бала туды: угыл бүләк ителде безгә; аның иңендә хакимлек булачак, һәм аңа Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Аллаһы, Мәңгелек Ата, Иминлек Хакиме дигән исем биреләчәк.
Аның какшамас хакимлеге ныгый барачак, һәм гомер-гомергә илдә иминлек хөкем сөрәчәк: гаделлек вә дөреслеккә нигезләнгән Давыт тәхетен ул нык итәчәк, Давыт патшалыгын мәңгегә куәтле кылачак. Күкләр Хуҗасы Раббы моны Үз халкына булган көчле мәхәббәте хакына эшләячәк.
Ягъкубка каршы Хуҗа-Хаким сүз күндерде, ул сүз Исраил өстенә төшәчәк,
һәм бар халык – Эфраим вә Самарея кешеләре – бу хакта хәбәрдар булачак. Алар тәкәбберләнеп, һаваланып:
«Кирпеч диварлар җимерелеп төшкән икән, шомартылган таштан салырбыз; сикомор агачлары киселгән икән, алар урынына эрбет утыртырбыз», – диләр.
Әмма Раббы бу халыкка каршы Рәсиннең дошманнарын күтәрер, аларны яу чыгарга котыртыр:
көнчыгыштан арамиләрне, көнбатыштан пелештиләрне җибәрер, алар авыз тутырып Исраилне ашарлар. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Бу халык үзенә суккан Раббыга кайтмады, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзләмәде.
Шуның өчен Раббы бер көн эчендә Исраилнең башын вә койрыгын, хөрмә ботагын вә камышын кисеп алачак.
Баш дигәне – илнең өлкәннәре вә аксөякләре ул, койрык исә – ялганга өйрәтүче пәйгамбәрләредер.
Юлбашчылары халыкны юлдан яздырды, һәм алар артыннан барганнар югалып калды.
Алар барысы да денсезләр, явызлык кылучылар, телләре ахмак сүзләр сөйли, шуңа күрә Хуҗа-Хаким халыкның яшь егетләрен хуп күрмәячәк, аның ятимнәрен вә толларын кызганмаячак. Әмма шуннан соң да Аның ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Явызлык, төтен баганалары үрләтеп, чәнечкеле үләнне, куакларны, урман ешлыкларын яндыра торган ут кебек дөрли.
Күкләр Хуҗасы Раббының ярсуы ил-җирне көйдерә: халык утка азык була, туган туганны кызганмый.
Уң яктан ашап баралар, ләкин ач калалар, сул яктан ашап киләләр, әмма тамаклары туймый. Һәркем үз баласын ашый:
Менашше – Эфраимне, Эфраим Менашшены ашый, икесе бергә алар Яһүдәгә каршы күтәрелә. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Юксыл-мескенне гадел хөкемнән мәхрүм итү өчен, халкымның бичара мазлумнарын хокукларыннан яздыру өчен, тол хатыннарның мөлкәтенә кул сузар, ятимнәрне талар өчен гадел булмаган кануннар чыгарган, рәхимсез кагыйдәләр язган кешеләргә – кайгы!
Җәза көнендә ерактан өстегезгә бәла килгәндә ни кылырсыз икән?! Ярдәм эзләп, кая качарсыз икән?! Байлыгыгызны кая яшерерсез икән?!
Әсирләр арасында бөрешеп калырсыз яисә, үлеп, җиргә аварсыз сез! Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр.
Раббы болай дип әйтә: «Ашшур – Минем ачуымның таягыдыр! Ярсуымның күсәге аның кулында!
Мин Ашшурны денсез халыкка, ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм: таласын ул аны, байлыгын тартып алсын, үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.
Ашшурның уенда бары тик җимерү, күпләгән халыкларны юк итү генә. Әмма бу фикер аның үзеннән түгел, моны ул үзе уйлап чыгармаган.
Ул: „Барлык түрәләрем дә патшалар түгелмени?!
Кәлне каласы – Кәркәмеш кебек, Хамат – Арпад кебек, Самарея Дәмәшкъ кебек җиңелмәдеме?!
Потлары Иерусалим вә Самареядәгедән күбрәк булган патшалыкларны мин үз кулыма эләктердем.
Иерусалим вә аның потлары белән мин Самарея вә аның сыннары белән эшләгәнне эшләрмен!“ – ди».
Сион тавында вә Иерусалимдә Үз эшен тәмамлагач, Хуҗа-Хаким болай диячәк: – Тәкәббер йөрәге вә һавалы карашы өчен Ашшур патшасын Мин җәзага тартырмын.
Чөнки ул болай дип әйтә: «Үземнең көчле кулларым вә зирәк акылым белән эшләдем моны. Мин халыклар арасындагы чикләрне үзгәрттем, хәзинәләрен талап алдым, патшаларын тәхеттән үгез кебек сөзеп төшердем.
Халыкларның байлыгын мин кош оясын туздырган кебек туздырдым; ояда ташлап калдырылган йомыркаларны җыйган кебек, бөтен җирләрне җыеп алдым; беркем канат очын да селкетмәде, томшыгын ачып чыркылдамады да».
Балтачы алдында балта үзен өстен куярмы?! Пычкычы алдында пычкы мактанып торырмы?! Кеше кулындагы таяк кешенең үзен күтәреп болгармы?! Күсәк үзен күтәргән кешене күтәрерме?!
Шулай итеп, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Ашшурның таза-нык кешеләренә интектергеч авыру җибәрәчәк, аның шөһрәтен учакта яндыргандай яндырачак.
Исраилнең Нуры – ут, Исраилнең изге Алласы ялкын булачак. Бу ут-ялкын бер көн эчендә Ашшурның күгән куакларын вә чәнечкеле билчәннәрен яндырып-ашап бетерәчәк:
данлыклы урманнарын вә уңдырышлы кырларын тулысынча юк итәчәк; һәм Ашшур тәмам зәгыйфьләнгән сырхау хәленә төшәчәк;
урманнарында калган агачларны хәтта бала-чага да исәпли алачак.
Ул көнне шулай булачак: Исраилнең – Ягъкуб токымының котылып калган кешеләре үзләрен тар-мар иткән халыкка түгел, бәлки чын күңелдән Раббыга, Исраилнең изге Алласына таяначаклар.
Ягъкуб токымыннан исән калганнар кодрәтле Аллаһыга кире кайтачак.
Әй Исраил, халкың диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да, аның бик аз өлеше генә кире кайтачак. Һәлакәтең инде алдан билгеләп куелган, һәм бу гадел хөкем ташкын булып килә.
Шулай, алдан билгеләнгән һәлакәтне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, бөтен җир йөзендә тормышка ашырачак.
Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, болай ди: – Сион тавында яшәүче халкым Минем, Ашшурдан курыкма! Ул сине таяк белән кыйнаса да, электә сиңа каршы күсәк күтәргән Мисыр сыман булса да, курыкма аңардан!
Тиздән, бик тиздән Минем сиңа булган ачуым басылыр, ярсуым исә Ашшурны юк итүгә юнәлер.
Шул чагында Күкләр Хуҗасы Раббы, Ореб кыясы янында мидьяниләрне җиңгәндәге сыман, Ашшурга каршы камчысын күтәрер; Мисырдагы сыман, сулар өстенә таягын сузар.
Ул көнне шулай булачак: Ашшурның йөге – синең җилкәдән, аның камыты муеныңнан алыначак; син ныгып киткәнгә күрә, ул камыт сыначак.
Ашшур гаскәрләре Әйят каласына җитте, Мигронны үтте, Микмәстә үзенең олауларын туплады;
шуннан тау үткелен узды, Гебада төн кунды. Рамаһ халкы дер калтырый, Шаул Гибгасында яшәүчеләр качып китте.
Әй Гәллим, үкереп-үкереп ела! Ләйшә, тыңла моны! Син дә кушылып ела, Анатот!
Мадмена халкы качып китте, Гебимдәгеләр яшеренер урын эзли.
Дошман бүген үк Нобта торачак, йодрыгы белән Сион тавына, Иерусалим калкулыгына янаячак.
Менә, Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, коточкыч бер көч белән агач ботакларын сындырачак; озын-озын агачлар киселәчәк, биек-биекләре җиргә авачак.
Урман ешлыклары балта белән чабып аударылачак, Ливан Кодрәт Иясе кулыннан җиргә егып салыначак.
Ишай тамырыннан бер үсенте калкып чыгачак, бер сабак үсәчәк.
Аңарда Раббы Рухы – зирәклек вә зиһен, киңәш вә кодрәт, белем вә Раббыдан курку рухы булачак.
Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдә ул шатлык табачак, кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәячәк, имеш-мимешләргә таянып хәл кылмаячак.
Юксыл-мескеннәргә ул дөреслек белән хөкем чыгарачак, илдәге мазлумнарның эшләрен гаделлек белән хәл итәчәк; үзенең сүзе-таягы белән җирне кыйнаячак, иреннәренең сулышы белән явызны үтерәчәк.
Билендә аның дөреслек вә тугрылык билбавы булачак.
Шулай, бүре белән сарык бәрәне бергә яшәячәк, юлбарыс белән кәҗә бәтие рәттән ятачак, бозау, яшь арыслан һәм симез терлек көтүен кечкенә бала көтәчәк.
Сыер белән ана аю бергә утлап йөриячәк, аларның балалары янәшә ятачак, арыслан да, үгез сыман, салам ашаячак.
Имчәк бала зәһәр елан өне янында уйнап йөриячәк, һәм күкрәктән аерылган сабый үзенең кулын елан оясына сузачак.
Минем изге тавымда инде явызлыкка вә зыян-зарарга урын калмаячак, чөнки, диңгез су белән тулган кебек, бөтен җир Раббыны танып белү белән тулачак.
Ишай тамырыннан үсеп чыккан сабак ул көнне халыклар өчен байрак булачак – кавемнәр аны эзләп киләчәк, һәм аның торагы данлы булачак.
Ул көнне Хуҗа-Хаким кабат Үзенең кулын сузачак һәм Үз халкыннан исән калганнарны Ашшурдан, Мисырдан, Патростан, Хәбәшстаннан, Эламнан, Шинардан, Хаматтан, диңгез ярларындагы төбәкләреннән кире кайтарачак.
Халыкларга байрак күтәрер Ул, Исраилдән сөрелгәннәрне бергә туплар, куып таратылган Яһүдә кешеләрен дөньяның дүрт тарафыннан җыеп алыр.
Эфраимнең көнчелеге сүнәр, Яһүдәнең дошманлыгы юкка чыгар, Эфраим Яһүдәгә көнләшеп карамас, Яһүдә дә Эфраимгә дошман булмас.
Алар көнбатышта пелештиләр җилкәсенә менеп атланыр, бергәләшеп көнчыгыш кабиләләрен талар, Эдом белән Мәабка кул сузар, аммониләрне буйсындырыр.
Раббы Мисыр диңгезенең култыгын киптерер, Үзенең яндыргыч җилен җибәреп, Фырат елгасы өстендә кулын болгар да аны аяк киемен салмыйча кичә торган җиде инешкә бүләр.
Шул чагында Аның Ашшурда калган халкы өчен, Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан вакыттагы сыман, олы юл ачылыр.
Шул көнне син, Исраил халкы: «Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и Раббы! – Синең ачуың чыккан иде миңа, инде ул басылды, һәм Син миңа юаныч бирдең, – дип әйтәчәксең. –
Аллаһы – Коткаручым минем; өметемне Аңа баглыйм һәм курыкмыйм, чөнки Раббы – минем көч-кодрәтемдер, мине Ул коткара!»
Котылу чишмәләреннән сез сөенә-сөенә су алырсыз.
Шул көнне: «Раббыга рәхмәтләрегезне белдерегез, Аның исемен телгә алыгыз, халыкларга Аның гамәлләрен сөйләгез, исеменең бөеклеген яд итегез! – диярсез. –
Раббыга мәдхияләр җырлагыз, чөнки Аның эшләре гаҗәептер, моны бөтен җир йөзендә белеп торсыннар!
Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез, шатлык авазлары яңгырап торсын: Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!»
Амотс углы Ишагыйягә ирешкән вәхи – Бабил турындагы пәйгамбәрлек сүзе.
Раббы әйтә: «Шәрә тау өстендә байрак күтәрегез, хакимнәр капкасыннан керсеннәр өчен, гаскәрләргә каты итеп кычкырып кул болгагыз.
Үзем сайлап алганнарга Мин боерык бирдем – ачуымны гамәлгә ашырсыннар өчен, мәһабәтлегемә сокланучы гаскәриләремне чакырып алдым».
Таулардан гавам шаулашуын хәтерләткән гөрелте ишетелә, бер урынга җыелган патшалыклар вә халыклар тавышы бу: Күкләр Хуҗасы Раббы сугыш өчен гаскәрләрен барлый.
Алар ерак илдән, күк читеннән үк килә: Раббы Үзенең газаплый торган коралы белән бөтен җир йөзен тар-мар итәчәк!
Үкереп-үкереп елагыз, чөнки Раббы көне якын! Кодрәт иясе җибәргән һәлакәт булып килә ул!
Шуңа күрә бар кешенең кулы салынып төшәр, һәр кешенең йөрәге куркудан туктап калыр.
Аларның котлары алыныр, һәрберсе авырту вә газапка дучар булыр; алар бала табучы хатын кебек изаланыр, куркышып, бер-берсенә карар, битләре уттай янып торыр.
Менә, Раббының рәхимсез көне якынлаша, ул көн дәһшәт һәм янып торган ярсу алып килә, җирне чүлгә әйләндерергә, гөнаһлы бәндәләрне юк итәргә килә!
Күктәге йолдызлардан вә йолдызлыклардан якты төшмәс, чыккан чагында, кояш сүрән булыр, ай да үз яктысын бирмәс.
Раббы әйтә: «Дөньяны Мин – явызлыгы өчен, яманнарны кылган җинаятьләре өчен җәзага тартырмын; тәкәбберләрнең мин-минлегенә, залимнәрнең масаюына чик куярмын.
Кешеләрне Мин саф алтыннан, Офир алтыныннан да сирәгрәк очрый торган итәрмен.
Шуның өчен күкләрне дер селкетермен, һәм, Күкләр Хуҗасы Раббының ачуы дөрләгән көнне, Аның ярсуыннан Җир үз күчәреннән чыгар!
Шул чагында һәркем, аучы эзәрлекләгән болан, көтүчесез калган сарык сыман, үз халкына таба йөгерер, үз җиренә качар.
Качып котыла алмаганына сөңге кадалыр, кулга эләккәне кылычтан һәлак булыр.
Сабый балаларын ташка бәреп үтерерләр, йортларын таларлар, хатыннарын мәсхәрә итәрләр.
Менә, бабиллеләргә каршы Мин көмеш дип исе китмәгән, алтынга хирыс булмаган мадайлыларны күтәрермен.
Мадайлыларның ук-җәяләре яшь егетләрне үтерер; сабыйларны алар аямас, балаларны кызганмас.
Барлык патшалыклар арасында иң гүзәле, килданиләрнең даны һәм горурлыгы булган Бабилне Аллаһы юк иткән Сәдүм вә Гамура язмышы көтә!
Инде анда беркайчан да яшәмәсләр, мәңге беркем килеп урнашмас; күчмә халыклар үз чатырларын анда кормас, көтүче дә сарыкларын ял итәргә тупламас.
Анда чүл җанварлары гына хәл җыяр, йортларга ябалаклар кереп тулыр, анда тәвә кошлары яшәр, кәҗә тәкәләре уйнаклап йөрер.
Андагы ныгытмаларда – сыртланнар, гүзәл сарайларда чүл бүреләре улар. …Бабилнең ахыры инде якын, аның көннәре аз калды».
Раббы, рәхим-шәфкать күрсәтеп, Ягъкубны яңадан сайлаячак – аны үз җиренә кайтарачак; һәм Ягъкуб нәселенә килмешәкләр кушылып, аның белән янәшә көн күрә башлаячак.
Чит халыклар Исраил халкын үз ватанына кайтарачак, һәм анда, Раббы җирендә, исраилиләр бу халыкларны үзләренең колларына әйләндерәчәк. Элек үзен әсир иткәннәрне Исраил әсирлеккә алачак, элек үзен изгәннәр өстеннән хакимлек итәчәк.
Раббы сезне кайгы-газаплардан, дучар булган авыр коллыктан азат итеп тынычландырган көнне,
Бабил патшасы турында мәсхәрәле җырыгызны җырларсыз: «Менә, залимнең көне бетте, аның ярсуына чик куелды!
Раббы яманнарның күсәген, хөкемдарларның таягын сындырды!
Ярсулы ул таяк халыкларны туктаусыз кыйный, кавемнәр белән зобаниларча идарә итә, аларны эзәрлекләүдән туктамый иде.
Хәзер исә бөтен дөнья тынычлап ял итә, шатланып җырлый.
Хәтта кипарислар да сөенә синең һәлакәтеңә, Ливан эрбетләре дә куана, „Син җиргә егылганнан бирле, безне кисмиләр!“ – ди алар.
Сине каршыларга дип, җир астындагы үлеләр дөньясы хәрәкәткә килде: җир йөзе юлбашчыларының әрвахлары уянды, халыклар белән идарә иткән патшаларының рухлары тәхетләреннән купты.
Алар һәммәсе сиңа эндәшеп: „Син үзең дә безгә охшап калдың: безнең кебек үк көчсез хәзер!“ – дип әйтерләр.
Синең дан-шөһрәтең лира авазлары белән бергә үлеләр дөньясына күчте; синең ятагың да, өстеңдәге җәймәң дә тоташ корттандыр.
Әй таң йолдызы, әй таң углы, күктән атылып төштең син! Әй халыкларны җиңүче, җиргә егылып бәрелдең син!
Эчеңнән син болай дип уйладың: „Күккә ашармын, тәхетемне Алланың йолдызларыннан да биегрәк куярмын, ерак төньякта илаһлар җыелышкан тауда утырырмын,
болытлардан да өскәрәк менәрмен, Аллаһы Тәгаләгә тиң булырмын“.
Ләкин син үлеләр дөньясына, упкын тирәнлегенә төшерелдең.
Сине күргән һәркем, җентекләп күзәтеп, болай дип уйлар: „Җирне селкетеп, патшалыкларны дер калтыратып торган,
җир йөзен чүлгә әйләндереп, калаларны вәйран иткән, әсирләрне өйләренә кайтармаган адәм шушымы инде?!“
Халыкларның патшалары, хөрмәттә дәфен кылынып, һәрберсе үз төрбәсендә ята;
ә син күмелмичә калгансың, кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың; сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар, кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер; җәсәдең аяк астында таптала.
Сине бүтән патшаларны җирләгән кебек җирләмәсләр: син үз җиреңне таладың, үз халкыңны кырдың. Явыз кешеләрнең токымы мәңге искә алынмасын!
Аталарының җинаятьләре өчен угылларын суярга урын әзерләгез! – Алар беркайчан да, аякка басып, җиргә хуҗа булмасыннар, җир йөзен калалары белән тутырмасыннар».
Күкләр Хуҗасы Раббы белдерәдер: «Бабилгә каршы күтәрелеп, аның исемен, калган халкын, нәсел-токымын бетерәчәкмен! – ди Раббы. –
Ул җирне керпеләр яши торган урын, сазлык итәчәкмен, себереп түгеп юк итәчәкмен!» – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Күкләр Хуҗасы Раббы ант итеп әйтте: «Мин ничек ниятләсәм, һичшиксез шулай булачак, Мин ничек билгеләсәм, шул тормышка ашачак.
Ашшурны Үз җиремдә юк итәчәкмен, Үз тауларымда таптап бетерәчәкмен! Ул кидергән камыт халкым муеныннан салдырылыр, ул салган йөк иңнәреннән алыныр.
Бу – бөтен дөнья өчен Мин корган ният, халыкларга каршы күтәрелгән кулым».
Күкләр Хуҗасы Раббы карар кылгач, кем аны кире кагар?! Аның кулы күтәрелгәч, кем түбән төшерер?!
Әхәз патша үлгән елны шундый пәйгамбәрлек сүзе булды:
«Әй Пелешет, сине кыйнаган таяк сынган дип сөенмә, чөнки елан тамырыннан тагын да куркынычрак кара елан чыгачак, аның токымы оча торган агулы елан булачак.
Ул чагында юксыл-мескеннең тамагы туячак, фәкыйрь-фөкра куркынычсыз урында булачак, ә синең нәсел тамырыңны ачтан үтерәчәкмен, калган халкыңны юк итәчәкмен.
Әй капкалар, үкереп-үкереп елагыз! Әй калалар, кычкырып-кычкырып елагыз! Куркудан калтырап тор, бөтен Пелешет җире, чөнки төньяктан тузан болыты килә, һәм дошман гаскәрендә артта калучы юк».
Чит халыкның илчеләренә нинди җавап бирергә? «Сионның нигезен Раббы салды, Аның халкыннан бичара мазлумнар шунда сыеныр урын табачак!» – җавап әнә шул булыр.
Мәаб турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Төнлә белән Мәабның Ар каласы таланыр, юк ителер! Төнлә Мәабның Кыйр каласы таланыр, юк ителер!
Менә, Дибон кешеләре, еларга дип, калку жирдәге гыйбадәтханәгә килә, Нәбу белән Медеба хакында мәабиләр үкереп-үкереп елый, һәммәсенең чәч-сакалы кырылган.
Кешеләр урамда тупас тукымага төренеп йөри, өй түбәләрендә вә мәйданнарда барысы үкереп елый, күз яшенә баткан.
Хишбун һәм Элгале шәһәрендә халык илереп кычкыра, аларның тавышы хәтта Яһаста да ишетелә; Мәаб сугышчылары үкерә, аларның җаны куркудан калтырый!
Мәаб хакында йөрәгем сызлый. Мәаб кешеләре Согарга, Эгләт-Шелишиягә качалар, елый-елый Лухиткә таба менәләр, үзләренә ябырылган афәттән Хорунаим юлында зар елашалар.
Нимрим сулары корыган, болыннар кибеп беткән, үләннәр көйгән, яшеллек тәмам юкка чыккан.
Шуңа күрә мәабиләр үзләренең малларын, саклаган әйберләрен Таллар үзәненең аръягына күчерәләр.
Мәабның барлык чикләрендә үкереп елыйлар, елаган тавышлар хәтта Эглаимгә вә Беер-Элимгә барып җитә.
«Әнә, Димон сулары кан белән тулды! – ди Раббы. – Ләкин әле Мин Димонга тагын шундый каза әзерләдем: Мәабтан качып киткән һәм илдә калган кешеләргә арысланнар өстерәчәкмен!»
Селадан чүл аша Сион тавына, илнең идарәчесенә бүләккә бәрәннәр җибәрегез!
Арнон елгасындагы кичүләр янында мәабиләрнең кызлары кая барып бәрелергә белмәгән кошлар, оясыннан чыгарып ташланган кош балалары хәлендә.
«Киңәш бир безгә, карар кыл: көн үзәгендә безне төн сыман күләгәң белән капла, сөрелгән халыкны яшер, качакларны сатма.
Илләреннән сөрелгән Мәаб халкы синдә яшәп торсын, җимерүче-талаучыдан сакла аларны!» Изүче юк ителгәч, җимерү-талау туктагач, бу җирне таптаучы юк булгач,
Давыт чатырында мәрхәмәткә нигезләнгән тәхет урнашачак, анда гаделлек эзләүче һәм дөреслеккә омтылучы, ышанычлы хаким утырачак.
Мәабның горурлыгы, аның чамасыз горурлыгы, мин-минлеге вә тәкәбберлеге хакында ишеткән идек без, әмма бу – шапырыну гына.
Инде Мәаб, үзен кызганып, үкереп-үкереп елый, һәммәсе күз яше коя, Кыйр-Харесетның татлы йөзем көлчәләрен сагынып ыңгыраша.
Хишбун кырлары да, Сибманың йөзем куаклары да корыган, ә элек халыкларның җитәкчеләре аларның иң шәп жимешләреннән кәефләнә иде; ул йөзем ботаклары бит Ягызерга кадәр барып җитә, чүл буйлап сузыла иде, аның үсентеләре, тармакланып, диңгез аръягына хәтле чыга иде.
Менә, Сибманың йөзем куакларын кызганып, мин Ягызер белән бергә елыйм; сезне, и Хишбун, и Элгале, күз яшьләрем белән чылатам, чөнки сезнең йөзем җыйгандагы һәм иген ургандагы шатлыклы авазларыгыз инде ишетелми;
мул уңышлы бакчалардан шатлык-куанычлар юкка чыкты, йөзем бакчаларында инде беркем җырламый – сөенечле авазлар яңгырамый, беркем йөзем изгечләрдә җимеш изми-таптамый; күңелле авазлар тынды.
Шуңа күрә йөрәгем, Мәабны кызганып, гөслә кебек ыңгыраша, җаным Кыйр-Хересны кайгыртып кыйнала.
Мәаб кешеләре, калку җиргә килеп, арыганчы ялынса-ялварса да, изге урынга килеп, күпме генә дога кылса да, һәммәсе файдасызга.
Мәаб хакында Раббы күптәннән әйткән сүз әнә шундый иде.
Ә хәзер Раббы болай ди: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә Мәабның мәһабәтлелеге күп санлы халкы белән бергә түбәнсетеләчәк. Бик аз кеше генә котылып калачак, һәм алар көчсез булачак.
Дәмәшкъ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. «Менә, Дәмәшкъ калалар исәбеннән чыгарып ташланачак, хәрабәләр өеменә әвереләчәк.
Арогыр калалары бушап калачак, анда көтү-көтү маллар гына тыныч ятачак – аларны һичкем борчымаячак.
Эфраим – ныгытмасыз, Дәмәшкъ патшалыксыз калачак, Арамның исән калган халкы Исраил халкының даны беткән кебек бетәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
«Ул көнне шулай булачак: Ягъкубның даны сүреләчәк, симез тәне арык булып калачак.
Уракка төшкән чактагы кебек булачак: уракчы, кулына урак тотып, игеннәрне урып алачак, кешеләр Рефаим үзәнендәге кырларда ялгыз башакларны җыеп йөриячәк.
Шулай, бик азлар гына котылып калачак. Бу – зәйтүн агачын селкеткәндәге кебектер: иң очта – ике-өч, җимешле ботакларда дүрт-биш данәсе генә калачак», – ди Исраилнең Раббы Алласы.
Кеше ул көнне күз карашын үзен Бар итүчегә юнәлтәчәк, күзләрен Исраилнең изге Алласына төбәячәк.
Кеше үз куллары белән ясаган мәзбәхләргә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләренә инде карамаячак.
Ул көнне Исраилнең ныгытылган калалары, исраилиләрдән качучылар калдырып киткән шәһәрләр кебек, бушап калачак – анда агач вә куаклар гына үсәчәк. Бар җир вәйранлыкта ятачак.
Хак дөрестер: син, Исраил, коткаручы Аллаңны оныттың, сине сыендыручы Кыяташыңны искә алмадың; шуңа күрә гүзәл үсемлекләр утыртсаң да, чит үсентеләр үстерсәң дә,
чәчкән көнне үк алар шытып чыкса да, утырткан иртәдә үк чәчәк атса да, газап чигү, сыкрану-сызлану көнендә уңышың юкка чыгачак.
Әнә, күп халыкларның шаулашуы ишетелә – котырынган диңгез сыман шаулый алар! Бу – кавемнәр гөрелтесе; алар ташкын су кебек үкерә.
Кавемнәр куәтле сулар кебек үкерә; ләкин Раббы аларга янаячак, һәм алар бик еракка качып китәчәк – таулар буйлап җил куган ашлык кибәге сыман, өермә күтәргән дүңгәләк сыман куылып йөртеләчәк.
Кичен бу халыклар дәһшәт таратса, таң атканда инде юкка чыгачак. Безне талаучыларның язмышы, безне тунаучыларның өлеше әнә шундый.
Хәбәшстан елгалары аръягына, канат шавы ишетелгән илгә – кайгы!
Бу ил, камыш көймәләргә утыртып, су буйлап үзенең илчеләрен җибәрә. Әй җитез илчеләр! Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем янына барыгыз!
Әй әһле җиһан! Әй җир йөзендә яшәүчеләр! Тауларда байрак күтәрелгәч – күрерсез, быргы кычкырткач – ишетерсез!
Чөнки Раббы миңа болай диде: «Эссе көндә һавада эленеп торган рәшә кебек, урак өсте челләсендә хәрәкәтсез торган чык болыты кебек, Мин дә Үз торагымнан тыныч кына күзәтеп торырмын».
Йөзем куаклары инде чәчәк коеп, тәлгәшләре тула башлагач, уңыш өлгергәнне көтмичә, бакчачы пычагы белән Раббы үсентеләрне кисеп алачак, ботакларны өзеп ташлаячак.
Аларны таулардагы ерткыч кошларга, кыргый җәнлекләргә калдырачак; җәен алар белән – кошлар, ә кышын кыргый җәнлекләр тукланачак.
Җирләрен елгалар кискәләгән, озын буйлы, шома тәнле халык янына, бар тарафка дәһшәт сала, сәер телдә сөйләшә торган, көчле-җиңүчән кавем шул чакта Күкләр Хуҗасы Раббыга, Аның исемен йөрткән урынга – Сион тавына бүләкләр китерәчәк.
Мисыр турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Менә, Раббы, җитез болытка утырып, Мисырга киләчәк. Аның каршында Мисыр потлары дер калтыраячак, мисырлыларның йөрәге куркудан туктап калачак.
«Мисырлыларны Мин бер-берсенә каршы котыртам: шулчак туган – туганга, күрше – күршегә, кала – калага каршы чыгачак, һәм бер патшалык икенче патшалыкка каршы сугышачак.
Мисырлылар төшенкелеккә биреләчәк; Мин аларның ниятләрен бозачакмын, алар потларга, үлгәннәрнең рухына, әрвахларны чакыручыларга, күрәзәчеләргә ярдәм эзләп барачак.
Мисырлыларны Мин рәхимсез хөкемдар кулына тапшырачакмын – миһербансыз бер патша хакимлек итәчәк алар өстеннән», – ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы.
Нил елгасының сулары кибеп, ул тәмам корыячак,
аның ермаклары сасып бетәчәк; Мисырдагы агымсулар саегачак һәм кибәчәк, камышлары шиңеп төшәчәк.
Елга тамагындагы үсемлекләр, елга буенда чәчелгән барча игеннәр, корып, җилгә очып юкка чыгачак.
Балыкчылар кайгырачак, елгага кармак салган бар кеше үкереп елаячак, суга ятьмә салган кешеләр төшенкелеккә биреләчәк.
Мисырның җитен талкучылары аптырашка калачак, тукучылары өметсезлеккә биреләчәк;
җитен эрләүчеләр кайгыга батачак; барлык эшчеләр гамь чигәчәк.
Соган түрәләре тәмам акылдан язды, фиргавеннең зирәк киңәшчеләре мәгънәсез киңәшләр бирә. Фиргавенгә: «Без – зирәкләр затыннан, борынгы патшалар нәселеннән», – дип әйтергә ничек телләре бара?!
Кайда соң синең зирәк кешеләрең, фиргавен? Хәзер инде алар әйтсен сиңа, Күкләр Хуҗасы Раббының Мисырга нинди язмыш билгеләгәнен белдерсен.
Соган түрәләре акылсыз, Мемфис түрәләре үз-үзләрен алдый. Мисырның кабилә башлыклары Мисыр халкын юлдан яздырды.
Раббы аларның зиһеннәрен чуалтты, һәм алар Мисырның йөргән юлларын саташтырдылар – Мисыр, сәрхуштәй чайкалып, үзенең косыгы өстендә йөри.
Ни баш, ни койрык, ни хөрмә ботагы, ни камыш – боларның берсе-бер инде Мисыр өчен һичнәрсә эшли алмаячак.
Ул көнне мисырлылар куркак хатын-кызга охшап калачак: Күкләр Хуҗасы Раббы аларга Үзенең кулын күтәрүгә тетрәнеп китәчәк.
Мисыр өчен Яһүдә коточкыч бер нәрсәгә әвереләчәк: Яһүдәне искә төшергән саен, алар Күкләр Хуҗасы Раббы билгеләгән язмыштан дер калтырап торачак.
Ул көнне Мисыр җирендә кәнганиләр телендә сөйләшкән һәм Күкләр Хуҗасы Раббыга тугрылык сакларга дип ант эчкән биш кала булачак; шуларның берсе Кояш каласы дип аталачак.
Ул көнне Мисыр уртасында – Раббыга багышланган мәзбәх, аның читендә Раббы хөрмәтенә куелган изге багана булачак.
Болар Мисыр җирендә Күкләр Хуҗасы Раббы барлыгын таныткан билге вә шаһитлык булачак; һәм Мисыр халкы, изүчеләрдән зарланып Раббыга ялваргач, Ул аларга коткаручы вә яклаучы җибәрәчәк.
Раббы шулай Мисырга Үзен танытачак, һәм алар ул көнне Раббыны танып беләчәк, Аңа сәҗдә кылып, корбаннар вә бүләкләр китерәчәк, Аның алдында нәзерләр әйтеп, аларны үтәячәк.
Раббы Мисырны бик каты җәзалаячак, ә аннары дәвалап терелтәчәк. Алар Раббыга мөрәҗәгать иткәч, Ул, ялваруларын ишетеп, аларны терелтәчәк.
Ул көнне Мисырдан Ашшурга олы юл ачылачак, ашшурлылар – Мисырга, ә мисырлылар Ашшурга киләчәк; алар бергәләп Раббыга сәҗдә кылачак.
Ул көнне Исраил, шушы ике ил – Мисыр вә Ашшур белән бер дәрәҗәдә булып, бөтен дөнья уртасында хәер-фатиха ала торган җиргә әвереләчәк.
Күкләр Хуҗасы Раббы аларга фатиха биреп: «Әй халкым Мисыр, кулларым бар кылган Ашшур һәм биләмәм Исраил, мөбарәк фатихалы булыгыз!» – диячәк.
Ашшур патшасы Саргон үзенең гаскәрбашын Ашдодка җибәрде, һәм ул, Ашдодка һөҗүм итеп, аны басып алды.
Аңарчы Амотс углы Ишагыйя аша Раббы болай дип әйткән иде: – Бар, билеңә ураган тупас тукымаларыңны, аягыңдагы сандалыңны салып ташла. Ишагыйя нәкъ шулай эшләде, шәрә килеш вә яланаяк йөри башлады.
Шуннан Раббы болай дип әйтте: – Колым Ишагыйянең өч ел буе шәрә килеш вә яланаяк йөрүе – Мисыр вә Хәбәшстан турында алдан җибәрелгән кисәтүче билгедер:
Ашшур патшасы Мисыр әсирләрен вә Хәбәшстан тоткыннарын – яшьләрне дә, картларны да – яп-ялангач вә яланаяк, хәтта оят җирләре дә капланмаган килеш куып алып китәр, һәм Мисыр мәсхәрә ителәчәк.
Шул чагында Хәбәшстанга өмет баглаган, Мисыр белән горурланган кешеләрнең котлары алыначак, һәм алар хурлыкка калачак.
Бу ярда яшәүчеләр ул көнне: «Карагыз, Ашшур патшасыннан коткарыр дип, без өметләнеп торган, без ярдәм сорап барган кешеләргә нәрсә булган! Ничек котылырга инде хәзер безгә?!» – диячәкләр.
Диңгез буендагы чүл турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәгебтә дулаган өермә сыман, чүлдән, куркыныч илдән килә ул.
Миңа куркыныч бер вәхи килеп иреште: «Хыянәтче сата, талаучы талый. Элам, һөҗүмгә бар! Мадай, камап ал! Бабил китергән барлык аһ-зарга Мин чик куячакмын!»
Боларны күреп, тәнемне авырту биләп алды, бала табучы хатындай газап кичердем. Ишеткән бар нәрсәм мине куркуга салды, күргән бар нәрсәм котымны алды.
Йөрәгем калтырады, бөтен тәнем дер-дер килде; элек мин көтеп алган эңгер-меңгер вакыт минем өчен коточкыч бер нәрсәгә әйләнде.
Табыннар корылган, келәмнәр җәелгән: аш мәҗлесе бара… Торыгыз, гаскәрбашлары, калканнарыгызны майлагыз!
Чөнки Хуҗа-Хаким миңа болай диде: «Бар, күзәтче куй, күргәннәрен әйтә барсын.
Пар ат җигелгән арбаларны, ишәкләргә һәм дөяләргә атланган җайдакларны күргәч, игътибарлы булсын ул, тырышып күзәтсен!»
Шунда күзәтче кычкырды: «Хакимем, күзәтү манарасында мин көнозын торам, төннәрен дә урынымнан китмим.
Менә күрәмен: пар ат җигелгән арбаларда ирләр килә!» Шуннан соң күзәтче: «Төшерелде, бәреп төшерелде Бабил! Илаһларының барлык сыннары җимерелде, алар җирдә аунап ята!» – диде.
Әй ындырда суктырылган халкым минем! Күкләр Хуҗасы Раббыдан, Исраил Алласыннан нәрсә ишетсәм, сезгә шуны җиткердем.
Думаһ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Миңа Сәгыйрьдән: «Әй сакчы, төн әле күпмегәчә сузылачак? Күпмегә сузылачак ул, әй сакчы?» – дип кычкыралар.
Сакчының җавабы шундыйдыр: «Таң атып килә, ләкин әле төн дәвам итә. Әгәр инде күбрәк беләсегез килсә, кабат килеп сорагыз».
Гарәпләр җире турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Әй деданиләр кәрваны, гарәпләр җирендәге әрәмәләрдә төн кунарсың!
Тейма җирендә яшәүчеләр, шул сусаганнарга су алып килегез, шул качакларга икмәк китерегез!
Чөнки алар кылычтан качалар, кынысыннан чыккан кылычтан, киерелгән җәядән, дәһшәтле сугыштан кача алар.
Хуҗа-Хаким миңа болай диде: – Ялланып эшләгән кеше елларны төгәл санаган кебек, нәкъ өч ел үтүгә, Кыдарның барлык шөһрәте юкка чыгачак.
Укчылардан, Кыдар сугышчыларыннан, бик азы гына исән калачак. Исраилнең Раббы Алласы әнә шулай дип әйтте.
Вәхи үзәне турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Нәрсә булды сиңа, нигә барлык кешеләрең өй түбәсенә менгән?
Әй шау-шулы, гөжләп-кайнап торган кала! Синең һәлак булган кешеләрең кылычтан да үтмәде, бәрелештә дә үлмәде;
синең юлбашчыларың барысы бергә качты, җәя киермичә генә әсирлеккә төште; ничек кенә ерак качмасыннар, һәммәсе бергә әсирлеккә алынды.
Шуңа күрә: «Калдырыгыз мине, мин әче күз яшьләре түгәм; халкымның һәлакәте өчен кайгырганда юатырга маташмагыз мине!» – дидем.
Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Вәхи үзәнендә ыгы-зыгы, изү-кысу, чуалыш башланачак көнне билгеләде инде. Диварны җимерәчәкләр, кычкырган тавышлар тауга кадәр барып җитәчәк.
Арбаларга утырган, атларга атланган, садаклар аскан эламлылар килә, кыйрлылар инде калканнарын күтәргән!
Менә, синең гүзәл үзәннәрең арбалар белән тулды, җайдаклар шәһәр капкалары каршына килеп басты.
Яһүдә яклаучысыз калды. Ул көнне сез «Ливан урманы йорты»нда сакланган коралларны барладыгыз;
Давыт каласы диварларында бик күп җимерек урыннар күрдегез һәм Аскы буада су җыйдыгыз;
Иерусалимдәге йортларны тикшереп карап чыктыгыз, диварны ныгытыр өчен, кайбер йортларны җимердегез;
Иске буадан алган суны саклар өчен, ике дивар арасында чокыр казыдыгыз. Ләкин һәммә нәрсәне алдан ниятләгән Аллаһыга йөзегез белән борылмадыгыз, аларны гамәлгә ашыручы Аллаһыга карашыгызны юнәлтмәдегез.
Ул көнне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, сезне еларга, кайгырырга, чәчләрегезне кырып, тупас тукымаларга төренергә чакырды.
Ләкин сез күңел ача бирдегез, кәеф-сафа кордыгыз, үгез суйдыгыз, сарык чалдыгыз, ит ашадыгыз, шәраб эчтегез: «Ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!» – дидегез.
Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан миңа әйтелде: «Сезнең бу гөнаһыгыз үлгәнче кичерелмәячәк!» Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Сарай башлыгы мөдир Шебна янына бар да әйт аңарга:
„Ни эшең бар синең биредә? Ни хакың бар монда үзеңә кабер чокырга? Туганнарың күмелгәнме әллә биредә?! – диген. – Син әнә биек урында үзеңә кабер чокыдың, кыяда үзеңә торыр урын әзерләдең.
Раббы сине моннан чыгарып ыргытачак, әй кеше! Ул сине, ныгытып эләктереп алып,
төенчек кебек төреп, зур-киң бер илгә ыргытып бәрәчәк; син – хуҗаң йортына хурлык китерүче бәндә – шунда җан бирәчәксең, һәм шәп арбаларың да синең шунда калачак!“
Сине Мин дәрәҗәле урыныңнан төшерәчәкмен: сине куып чыгарачаклар!
Ул көнне Мин колым Хилкыйя углы Эльякыймны чакырып алачакмын.
Аңа синең киемеңне кидереп, биленә синең билбавыңны буып, синең хакимиятне аның кулына тапшырачакмын; һәм ул Иерусалимдә яшәүчеләр вә Яһүдә халкы өчен ата булачак.
Давыт йортының ачкычын аның иңенә салачакмын: ул ачса, беркем бикли, ә бикләсә, беркем ача алмаячак.
Аны нык урынга чөй итеп кагачакмын, һәм аның тәхете атасы йортына дан китерәчәк.
Аның нәселенең бөтен дан-шөһрәте, ягъни барлык балалары һәм варислары, касәдән алып чүлмәкләргә кадәр барлык кечкенә савытлары, аңарда чөйдәге сыман эленеп торачак».
– Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – нык урынга кагылган чөй сынып төшәчәк, һәм ул тотып торган йөк харап булачак. Бу – Раббы сүзе.
Сур каласы хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Таршиш кораблары, үкереп елагыз! Чөнки башкалагыз җимерелгән, бер генә йорт та калмаган. Бу хәбәр сезгә киттиләр җиреннән кайткан чагыгызда иреште.
Тын калыгыз, әй яр буенда яшәүчеләр һәм диңгездә йөргән Сидун сәүдәгәрләре!
Шихорда, Нил елгасы буенда үскән ашлык зур сулар буйлап Сурга – халыклар сәүдә итә торган шушы үзәккә кайта иде.
Оят сиңа, Сидун, диңгез ярындагы ныгытма! Диңгез хәзер болай ди: «Мин тулгак газапларын белмәдем, бала тапмадым, егетләр үстермәдем, кызлар тәрбияләмәдем дә кебек».
Сур язмышын ишетеп, Мисыр кайгыга калачак.
Таршишка күченеп китегез, әй яр буенда яшәүче халык, үкереп-үкереп елагыз!
Борынгы заманнарда ук нигез салынган, сөенече ташыган шәһәрегезгә ни булган? Хәзер инде сез ерак илләрдә яшәрсез, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрерсез.
Сурга мондый язмышны кем билгеләде? Бу кала патшаларга таҗ кидерә иде, аның сәүдәгәрләре, хөкемдарлар кебек, бөтен дөньяның ихтирамын казанган кешеләр иде.
Күкләр Хуҗасы Раббы шулай карар кылды: Сурның тәкәбберлеге вә мәһабәтлелеге хур булсын, бөтен дөнья күзендә ихтирам казанганнар түбәнсетелсен!
Әй Таршиш халкы, Нил буе игенчеләре сыман үз җирегезне эшкәртегез, чөнки синдә кораб төзи торган гавань юк инде.
Раббы, диңгез өстенә кулын сузып, патшалыкларны дер селкетте; Кәнган җирендәге ныгытмаларны җимерергә әмер бирде, әйтте:
«Бүтән инде сөенә алмассың, әй мәсхәрә ителгән гыйффәтле Сидун-кыз! Бар, киттиләр җиренә күчеп кит! Тик анда да тынычлык тапмассың».
Килданиләр җиренә күз төшерегез: бу халык бүтән юк! Ашшур, камау корылмалары төзеп, аларның кальга-ныгытмаларын җимерде, хәрабәгә әйләндерде, җирләрен чүл җанварларына бирде.
Үкереп-үкереп елагыз, Таршиш кораблары! Чөнки сез сыенган ныгытма җимерелгән.
Шушы көннән алып Сурны җитмеш ел буена – бер патшаның гомеренә тәңгәл вакытка онытып торачаклар. Сур белән, җитмеш ел үткәннән соң, фахишә хатын турындагы җырдагыча булачак:
«Гөсләңне ал да кала буйлап уйнап йөр, онытылган фахишә хатын! Матур итеп уйна, кешеләр сине исләренә төшерсен өчен, күпләп җыр җырла».
Җитмеш ел узганнан соң, Раббы Сур хакында кайгыртачак: шәһәр яңадан үз сәүдәсе белән шөгыльләнә, бөтен дөньядагы патшалыклар белән уйнаш итә башлаячак.
Ләкин сәүдәдән килгән табышны тупламаслар һәм сакламаслар, ул табыш Раббыга багышланыр: туйганчы ашасыннар һәм затлы киемнәр кисеннәр өчен, Раббыга табынучылар файдасына китәр.
Менә, Раббы бөтен дөньяны бөлгенлеккә төшерәчәк, вәйран итәчәк, җирнең йөзен бозачак һәм халкын төрле якка таратачак.
Халыкны һәм руханины да, колны һәм аның хуҗасын да, кол хатынны һәм аның хуҗабикәсен дә, сатып алучыны һәм сатучыны да, әҗәткә алучыны һәм биреп торучыны да, бурычы булганны һәм рибачыны да бер үк язмыш көтә.
Җир тәмам ташландык хәлгә килеп таланып бетәчәк. Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.
Җир кайгырып сүрелә, бөтен дөнья кибә, сула, аның мәгърур затлары көчтән яза.
Яшәүчеләр тарафыннан җир нәҗесләнгән, чөнки алар кануннарны санга сукмадылар, кагыйдәләрне хурладылар, мәңгелек Килешүне боздылар.
Шуңа күрә җирне каргыш кимерә: аның халкы үз гөнаһлары өчен түли; шуңа күрә җирдә яшәүчеләр юкка чыга, алар инде бик аз хәзер.
Яшь шәраб кими, йөзем ботаклары кибә; элек шат булганнар һәммәсе көрсенә.
Дәртле барабаннар ишетелмәс булды, кешеләрнең шатлыклы авазлары да, гөсләнең моңлы тавышлары да тынып калды.
Инде шәраб эчелми, җырлар җырланмый, сыра әче булып тоела.
Җимерелгән шәһәр бушап калган, барлык йортлар бикле, анда кереп булмый.
Урамнарда шәрабны сагынып елыйлар, илдә шатлык сүнде, сөенеч бетте.
Шәһәр тәмам вәйран булган, капкалары җимерелгән.
Уңышны җыеп алганнан соң, зәйтүн агачында яки йөзем куагында берән-сәрән җимеш калган кебек, җир йөзендәге халыклар да шулай аз санлы булыр.
Шатлыклы, көчле тавыш ишетелә: көнбатышта Раббының мәһабәтлелегенә дан җырлыйлар.
Әй көнчыгыш халкы, әй диңгез буенда яшәүчеләр, Исраилнең Раббы Алласы исемен данлагыз!
Җирнең читләреннән без «Хаклык иясенә дан-шәрәфләр!» дигән җыр ишетәбез. Ләкин мин: «Беттем! Беттем! Кайгы миңа! Хыянәтчеләр хыянәт итә, хаинлек кыла!» – дип әйтәм.
Әй җир кешесе, сине афәт, чокыр, тозак көтә!
Дәһшәтле тавыш ишетеп кача башлаган кеше чокырга егылыр, чокырдан чыкканы ятьмәгә эләгер, чөнки күк тәрәзәләре ачык, җирнең нигезләре чайкала.
Җир шартлап ярыла, селкенә, тетри,
исерек кеше кебек чайкала ул, кырдагы ялгыз алачык кебек тибрәнә; җирнең гөнаһлары аның өстенә авыр йөк булып ята – җир егылыр һәм инде бүтән аякка басмас!
Ул көнне Раббы күк гаскәрен – күктә, ә җир патшаларын җир өстендә җәзага тартыр.
Һәммәсе дә, тоткыннар кебек, бер чокырга тупланыр, зинданга ябылыр һәм күп вакыт үткәннән соң җәзага тартылыр.
Ай вә кояш оятларыннан йөзләрен каплар, Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында вә Иерусалимдә патшалык итәр һәм Үзенең шөһрәтен Үз халкының өлкәннәренә күрсәтер.
Әй Раббы, Син – минем Аллам! Сине зурлыйм, исемеңә рәхмәтләр юллыйм! Чөнки Син гаҗәеп эшләр башкардың, Үзеңнең күптәнге ниятеңне – дөрес вә ышанычлы ниятеңне тормышка ашырдың.
Син шәһәрләрне таш өеменә әйләндердең, ныгытылган калаларны хәрабә иттең; чит-ят кешеләрнең ныгытмалары җимерелде, алар инде беркайчан да тергезелмәс.
Шуңа күрә көчле халыклар Сине данлый, мәрхәмәтсез кавемнәрнең калалары Синнән өркеп тора.
Юксыл-мескенгә, мохтаҗларга Син авыр вакытта сыеныр урын, давылда – ышыклык бирә торган, эссе көндә саклый торган күләгә булдың. Чөнки залимнәрнең сулышы – диварга каршы коеп яуган яңгыр,
чүл-сахрадагы челлә кебектер. Син чит-ят халыкларның шау-шуын бастың; болыт күләгәсе кояшны каплаган кебек, залимнәрнең җырын томаладың.
Күкләр Хуҗасы Раббы Сион тавында барлык халыклар өчен тәмле-тәмле ашамлыклардан, иң яхшы шәраблардан табын корачак; анда туклыклы ризыклар һәм иң яхшы, сөзелгән шәраблар булачак.
Бу тауда Раббы барлык халыкларны каплап торган япманы, барлык кавемнәр өстенә ябылган пәрдәне алып ташлаячак,
йотып җибәргәндәй үлемне мәңгегә юк итәчәк. Хуҗа-Раббы барлык кешеләрнең күз яшен сөртәчәк, бөтен җир буйлап Үз халкын хурлыктан коткарачак. Раббы, әнә шулай булачак, дип әйтте.
Ул көнне болай дип әйтәчәкләр: «Менә бу – безнең Аллабыз! Без Аңа өметләнеп торган идек, һәм Ул безне коткарды. Ул – безнең Аллабыз! Өметебезне Аңа баглаган идек, инде безне коткарган өчен шатланыйк, куаныйк!
Раббының кулы шушы тауны саклаячак». Ә Мәаб тирескә тапталган салам кебек булачак;
суга батучы кеше кебек кулларын болгатса да, ничек кенә тырышса да, Раббы аның тәкәбберлеген түбәнсетәчәк.
Мәабның нык-биек диварларын Ул җимерәчәк, җиргә аударып көл-тузан итәчәк.
Ул көнне Яһүдә җирендә мондый җыр җырланачак: «Безнең калабыз көчле! Раббы – безнең Коткаручыбыз, дивар-ныгытмабыз кебек Ул.
Ачыгыз капкаларны! Тугры вә тәкъва халык керсен бирегә!
Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың, чөнки алар Сиңа ышаналар.
Раббыга гомер-гомергә ышанып яшәгез, чөнки Раббы – мәңгелек Кыяташыбыз!
Шулай, биектә яшәгәннәрне Ул егып салыр, югары күтәрелгән каланы түбән төшерер, тузанга батырыр.
Шул урын мазлумнарның аяклары, юксыл-мескеннәрнең табан астында калыр».
Тәкъваларның юлы туры, аларның юлларын Син, Раббы, тигез кыласың.
Карарларың кушкан юлдан йөргәндә, өметебезне Сиңа баглыйбыз; бар теләк-эстәгәнем – исемеңне зекер кылудыр.
Төнлә минем җаным Сиңа сусый, рухым ихластан Сине эзли, чөнки җирдә Синең хөкем-карарларың үтәлгәндә, дөньяда яшәүчеләр хаклык-дөреслекнең ни икәнен белерләр.
Явыз кешеләргә миһербанлык күрсәтелсә дә, алар хаклык-дөреслекнең ни икәнен белә алмаслар, гаделлек хөкем сөргән җирдә явызлык кылуларын дәвам итәрләр, Раббының мәһабәтлелегенә сокланып карамаслар.
И Раббы, Синең кулың сугарга дип югары күтәрелгән, ләкин явызлар моны күрми. Халкың өчен ашкынып-атлыгып торуыңны күреп, алар хурлыкка калсын, дошманнарыңа әзерләнгән ут-ялкының аларны ялмап алсын.
И Раббы, Син безне имин кыласың; әйе, безнең казанышлар – һәммәсе Синең эшеңдер.
И Раббы Аллабыз, безнең өстән бүтән хуҗалар хакимлек итте, ләкин без фәкать Синең исемне яд итәбез.
Алар үлде, инде терелмәс, үлеләрнең рухы аякка басмас, чөнки Син аларны җәзалап юк иттең, алар турындагы хатирәне юкка чыгардың.
Син, Раббы, Үз халкыңны ишәйттең, аны ишәйтеп Үзеңә дан казандың; Син илнең барлык чикләрен киңәйттең.
И Раббы, бәла килгәндә, халкың Сине эзләде, җәзаңны җибәргәндә, хәсрәтләнеп, үзенең догаларын пышылдады.
Тулгак тоткан хатын ничек газапланса һәм кычкырса, Синең хозурыңда без дә шундый булдык, Раббы.
Без авырлы идек, газапландык, ләкин без тудырган нәрсә җил генә булып чыкты. Без җиргә котылу алып килә алмадык, дөньяда яшәр өчен, һичкемне тудырмадык.
Әмма Синең мәрхүмнәреңә җан керәчәк, минем халкымнан үлеләр аякка торып басачак! Җир куенына кергәннәр, уяныгыз, сөенечләр эчендә тантана итегез! Чөнки Синең чык тамчысы – яктылык бирүче чык ул: үлеләрне җир яңадан дөньяга тудырачак.
Бар, халкым, бүлмәләргә кереп яшерен, үз артыңнан ишекләрне биклә, Раббының ачу-ярсуы үткәнче, беразга яшеренеп тор.
Менә, кылган гөнаһлары өчен җирдә яшәүчеләргә җәза бирергә дип, Раббы Үзенең торагыннан чыга. Шул чагында җир үзенә сеңдергән каннарны күрсәтеп бирәчәк, җаннары кыелган кешеләрен бүтән яшермәячәк.
Ул көнне Раббы Үзенең дәһшәтле, бөек вә көчле кылычы белән Ливьятанны, боргалана-боргалана шуышучы җитез еланны орып салачак, диңгез аждаһасын үтерәчәк.
Ул көнне гүзәл йөзем бакчасы турында җырлагыз:
«Мин, Раббы, – аның сакчысы, аңа гел су сибеп торам, кем дә булса зыян салмасын дип, аны көне-төне саклыйм.
Мин үч-ачу тотмыйм, ләкин ул Миңа күгән куагы, чәнечкеле билчән үстерсә, аңа каршы сугыш ачачакмын, аны тәмам көйдереп бетерәчәкмен.
Иң яхшысы Минем яклавымны эзләсен ул, Минем белән тынычлыкта яшәсен, әйе, тынычлыкта яшәсен».
Киләчәк көннәрдә Ягъкуб тамыр җәячәк, Исраил чәчәк атачак, үсентеләр җибәрәчәк, җир йөзен җимешләре белән тутырачак.
Раббы Үз халкын дошманнары кебек җәзаладымы?! Халкын үтергән катыйльләр кебек аны үтердеме?!
Ул Үз халкын болай җәзалады: аны сөргенгә җибәрде, көчле көнчыгыш җиле сыман Үзенең сулышы белән читкә сөрде.
Үз халкы мәзбәхләрнең ташын акташны ваклагандай чәрдәкләп бетерсә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен җимерсә, гөнаһлардан арыну билгесе шул булыр, һәм Ягъкубның гөнаһлары йолыныр.
Ташландык хәлгә килгән кальга-шәһәр кешесез калды, чүл-далага әйләнде. Анда хәзер агач яфраклары кимереп бозаулар утлап йөри.
Ботаклар корыгач, хатын-кызлар килә дә, аларны сындыргалап, утын әзерли. Бу халык мәгънәсез булганга, Бар итүче аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәячәк, дөньяны яраткан Зат аны кызганмаячак.
Раббы ул көнне Фырат елгасыннан алып Мисыр үзәненә кадәр ашлык сугачак, һәм сезне, әй Исраил балалары, берәмтекләп бер урынга җыячак.
Ул көнне, бөек быргы кычкырткач, Ашшур җирендә югалып калганнар һәм Мисыр җиренә куылганнар, кайтып, Иерусалимдәге изге тауда Раббыга сәҗдә кылачак.
Эфраим сәрхушләре горурланган таҗга, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, инде шиңә барган чәчәккә, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, халкы шәраб эчүгә сабышкан калага – кайгы!
Менә, Хуҗа-Хакимнең көчле бер баһадиры бар: бозлы яңгыр, һәлакәтле давыл кебек, ярыннан ташыган ярсулы сулар кебек ул. Эфраим сәрхушләре горурланган таҗны ул үз кулы белән җиргә орып салачак, аяклары белән таптаячак.
Вакытыннан алда өлгергән инҗир җимешен беренче күргән кеше өзеп капкан кебек, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, шиңә барган чәчәк белән дә нәкъ шулай булачак.
Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең исән калган халкы өчен гүзәл таҗ, дан такыясы булачак.
Хөкем чыгаручыга Ул гадел хөкем рухы иңдерәчәк, дошманны капкадан кире боручы сугышчыга батырлык чыганагы булачак.
Руханилар вә пәйгамбәрләр шәрабтан исереп алпан-тилпән йөриләр, исерткеч эчемлектән чайкалышып, шәрабтан акылларын җуйганнар; аларның гаиптән алынган хәбәрләре ялгыш, кабул иткән карарлары дөрес түгел.
Табын өстәлләре косык белән тулган – бер чиста җир юк.
Раббы пәйгамбәре турында алар болай диләр: «Кемгә нәрсә аңлатырга тели ул? Кемгә сабак өйрәтә? – Әле генә күкрәк сөте имгән, яңа гына күкрәктән аерылган имчәк баласынамы?!
Әйе, сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз».
Шуңа күрә Раббы алар белән чит халык телендә аңлаешсыз сүзләр белән сөйләшәчәк.
Ул аларга: «Менә сезгә тынычлап ял итәр урын, арыганнар хәл алсын», – дип әйткән иде, тик алар тыңларга теләмәде.
Хәзер инде Раббы сүзе аларга мондый булачак: «Сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз». Шуннан алар атлап барган уңайга артка егылып җәрәхәтләнәчәк, ятьмәгә эләгеп, тозакка төшәчәк.
Шуңа күрә, әй сез, мәсхәрәләп көлүчеләр, Иерусалимдә бу халык өстеннән хакимлек итүчеләр, Раббы сүзен тыңлагыз!
Сез болай дисез: «Без үлем белән килешү төзедек, үлеләр дөньясы белән сүз беркеттек, һәлакәтле ташкын безгә тими үтәчәк, чөнки без ялганны – сыену урыны, алдауны яшеренү урыны иттек».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди: «Менә, Мин Сионга сыналган, бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям, аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.
Гаделлекне Мин – үлчәү бавы, ә дөреслекне кургаш асма итеп куям. Ялганны – сыену урыныгызны – боз сугачак, яшеренү урыныгызны су юып алып китәчәк.
Үлем белән төзегән килешүегез бетереләчәк, үлеләр дөньясы белән беркеткән сүзегез җимереләчәк. Һәлакәтле ташкын сезне юып алып китәчәк:
һәр иртәне, көндезен һәм төнлә ябырылган саен, ул сезне үзе белән агызып алып китәчәк». Бу хәбәрне аңлагач, сезнең котыгыз алыныр.
Сузылып ятар өчен урын-җирегез кыска, төренеп ятар өчен юрганыгыз бик тар булыр.
Раббы, Перасим тавында күтәрелеп торган кебек, урыныннан калкыр, Гибгон үзәнендәге кебек ачуы чыгар Аның: Ул Үзенең гадәти булмаган эшен башкарыр, гаҗәеп гамәлен тормышка ашырыр.
Шулай булгач, мыскыллап көлүдән туктагыз, юкса зынҗырларыгыз тагын да авырая төшәр. Чөнки Хакимнән – Күкләр Хуҗасы Раббыдан – мин бөтен илгә янаган һәлакәт турында белдем.
Игътибар белән сүзләремне тыңлагыз, сөйләгәннәремә дикъкать белән колак салыгыз!
Чәчү вакыты җиткәч, игенче үзенең җирен сөрә, тырмалый, йомшарта гынамы?!
Юк, җирне тигезләгәч, ул анда укроп, әнеч, рәт-рәт итеп бодай, арпа чәчә, кыр читенә борай чәчә.
Бу һөнәргә аны Алласы өйрәтә, тәртибен Үзе күрсәтеп тора.
Укропны – тешле чабагач, әнечне арба белән суктырмыйлар; укропны – таяк, әнечне күсәк белән сугалар.
Ашлыкны сукканда, аның өстеннән ат-арбаны озак йөртмиләр, югыйсә ашлык бөртеге сытыла.
Болар һәммәсе дә Күкләр Хуҗасы Раббыдан килә: Аның киңәшләре искиткеч, зирәклеге бөек!
И-и Ариил, Ариил, и-и Давыт яшәгән кала, кайгы сиңа! Әйдә, елдан-елга бәйрәмнәрегезне үткәрә бирегез,
тик Мин Ариилне кысрыклаячакмын: анда кайгы һәм егълау хөкем сөрәчәк, Минем алда ул мәзбәх учагы кебек булачак.
Мин сиңа каршы гаскәр туплаячакмын, күзәтү манаралары белән урап, кормап-чолгап алачакмын.
Син, җиргә авып, шуннан дәшәчәксең: авазың тузан эченнән киләчәк, тавышың җир астыннан ишетелгән өрәк тавышы кебек булачак, сүзләреңне тузан эченнән пышылдаячаксың.
Ләкин синең күп санлы дошманнарың вак тузан бөртеге кебек, рәхимсезләр урдасы җилгә очкан кибәк кебек булачак. Кинәт кенә, күз ачып йомган арада,
Күкләр Хуҗасы Раббы сиңа күк күкрәү вә җир тетрәү, дөбердәү-гөрелдәү, давыл вә өермә, ялмап ала торган ут ялкыны белән киләчәк.
Ариилгә каршы сугышучы, аңа һәм аның ныгытмасына һөҗүм итүче, аны кысрыклаучы халыклар өере төш кебек кенә булып калачак.
Ач кеше, төшендә үзенең ашаганын күреп тә, ачыгып уянса, сусаган кеше, төшендә су эчкәнен күреп тә, тамагы кибеп уянса, Сион тавына каршы сугышкан барлык халыклар өере белән дә шундый хәл булачак.
Гаҗәпләнегез, шаккатыгыз, күзегезне сукырайтыгыз һәм сукыр килеш калыгыз, шәрабсыз дә исерегез, исерткеч эчемлексез дә чайкалыгыз.
Раббы сезне тирән йокыга талдырды; пәйгамбәрләр – халыкның күзләредер, әмма Ул аларны йомдырды, гаиптән хәбәр бирүчеләр – халыкның башыдыр, әмма Ул әлеге башны томалады.
Менә, шушы вәхи сезнең өчен мөһерләнгән төргәктәге сүз кебек: әгәр аны хәреф таныган кешегә биреп: «Укы!» – дисәләр, әлеге адәм: «Укый алмыйм, чөнки ул мөһерләнгән», – дип җавап бирер.
Әгәр язманы хәреф танымаган кешегә биреп: «Укы!» – дисәләр, әлеге адәм: «Укый белмим», – дип җавап бирер.
Хуҗа-Хаким болай ди: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәтли, Минем яныма килүе сүздә генә, аның йөрәге Миннән ерак; бу халыкның Миңа табынуы кешеләр арасында кабул ителгән кагыйдәдән генә килә.
Шуңа күрә бу халыкка янә Мин гадәти булмаган шаккатыргыч эшләр эшлим: аның зирәкләренең зирәклеге бетәчәк, акыллыларының акылы юкка чыгачак.
Ниятләрен, Раббыга күрсәтмәс өчен, тирәнгә яшергән, кыңгыр эшләрен караңгыда эшләп: „Кем күрсен, кем танысын безне?!“ – дип уйлаган бәндәләргә – кайгы!
Сезнең фикер йөртүегез бозык! Чүлмәкчене балчык белән чагыштырып буламы?! Үзен ясаган затка берәр әйбер: „Ул мине ясамады“, – дип әйтә аламы?! Яисә үзен ясаган чүлмәкче турында балчык савыт: „Ул берни дә аңламый“, – дип әйтә аламы?!»
Бик тиздән Ливан – мул уңышлы бакчага, ә бакча булган җирләр урманга әйләнмәс микән?!
Ул көнне чукраклар язмадан укылган сүзләрне ишетер, караңгылык дөньясында яшәгән сукырларның күзләре күрер!
Бичара мазлумнар Раббыдан яңа сөенечләр алыр, фәкыйрь-юксыллар Исраилнең изге Алласын телгә алып тантана итәр.
Чөнки залимнәр юкка чыгар, мәсхәрәләп көлүчеләр гаип булыр, күңелләре белән явызлыкка береккәннәр кырылып бетәр.
Андыйлар кешеләргә яла ягалар, хөкемчеләргә шәһәр капкасы төбендә тозак коралар, ялган сөйләп, хаклы кешене гадел хөкемнән мәхрүм итәләр.
Шуңа күрә Ибраһимны йолып алган Раббы Ягъкубның йорты турында болай ди: «Ягъкуб нәселе бүтән оятка калмаячак, хурлыктан агарынмаячак!
Үз янында балаларын – кулларымның иҗат җимешен күргәч, алар Минем исемне мөкатдәс дип хөрмәтләячәк, Ягъкубның изге Алласын изге дип таныячак, Исраил Алласы алдында дер калтырап торачак.
Туры юлдан язганнарга шул чагында акыл керәчәк, сукранучыларга үгет-нәсыйхәт биреләчәк».
«Тыңлаусыз балаларыма – кайгы! – дип белдерә Раббы. – Минем ниятләрне түгел, ә бәлки үзләренекен тормышка ашыра алар. Минем рөхсәтемнән башка килешүләр төзи, шул рәвешле гөнаһ өстенә гөнаһ өсти.
Минем белән киңәшмичә фиргавеннән яклау эзләргә, Мисыр күләгәсенә сыенырга Мисырга баралар.
Ләкин фиргавеннең яклавы аларга – оят, Мисыр күләгәсенә сыену хурлык китерер.
Гәрчә түрәләре инде Соганга, илчеләре Хәнескә барып җитсә дә,
аларның һәммәсе файдасыз шул халык аркасында рисвай булачак – аңардан, оят белән хурлыктан башка, ни булышлык, ни ярдәм тимәячәк».
Нәгеб хайваннары турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе: «Байлыкларын – ишәкләргә, хәзинәләрен дөя өркәчләренә төяп, Мисырга бүләккә алып баралар, бәла-каза вә куркыныч тулы, ана вә ата арысланнар, кара вә канатлы еланнар яши торган җирне кичәләр. Әмма Мисыр аларга булыша алмас,
аның ярдәме заяга, файдасызга булыр. Шуңа күрә Мисырга Мин „Буйсындырылган Раһаб “ дигән исем бирдем».
Раббы әйтте миңа: «Киләчәк көннәрдә мәңгелек шаһәдәтнамә булсын өчен, хәзер инде бар, халык өчен боларны таш тактага теркәп куй, төргәкле китапка яз».
Алар – фетнәчел халык, ялганчы угыллар, Раббы канунын тыңларга теләмәүче угыллар.
Гаиптән хәбәр бирүчеләргә алар: «Инде Аллаһыдан иңгән күренешләрне сөйләүдән туктагыз», пәйгамбәрләргә: «Безгә дөреслекне сөйләүче вәхиләр кирәкми, җаныбызга рәхәт сүзләр генә әйтегез, ялган вәхиләр генә җиткерегез, – диләр. –
Барган юлыгыздан китегез, читкә тайпылыгыз, Исраилнең изге Алласы турында исебезгә төшермәгез», – диләр.
Шуңа күрә Исраилнең изге Алласы болай ди: «Сез Минем сүзләрне кире кактыгыз, изү һәм ялганга өметләнеп, шуларга таяндыгыз.
Шулай булгач, бу гөнаһ сезнең өчен биек дивардагы һаман киңәя барган ярык кебек булачак; кинәт кенә, бер мизгел эчендә ишелеп төшәчәк ул дивар.
Чәлпәрәмә килеп уалган чүлмәк кыйпылчыгының берсе дә учактан – утлы күмер, буадан су чумырып алырга ярамаган кебек, ул дивар да шул хәлгә килеп җимереләчәк».
Хуҗа-Раббы, Исраилнең изге Алласы болай дигән иде: «Кире кайтып тынычлыкта яшәсәгез, котылып калырсыз. Сезнең көчегез тыныч кына өметләнеп яшәүдә. Ләкин сез моны теләмәдегез.
„Юк, атларга атланып качарбыз!“ – дидегез сез. Ярый соң, качарсыз да! „Җитез атларга атланып чабарбыз!“ – дидегез сез. Ярый, сезне эзәрлекләүчеләр дә бик җитез булачак!
Бер кеше янаса, меңегез куркып качар, биш кеше янаса, барыгыз да чабарсыз. Ә исәннәр – тау башындагы колга, калкулыктагы байрак кебек ялгыз калыр».
Хактыр, Раббы көтәр-көтәр дә сезне кызганыр, кузгалыр да рәхим-шәфкатен күрсәтер; чөнки Раббы – гаделлек Алласы, Аңа өметләнгән һәркем бәхетле!
Сион тавында, Иерусалимдә яшәүче халык, сез бүтән еламассыз! Сезнең ярдәм сорап ялваруыгызны күреп, Ул миһербанлык кылыр, сезне ишетүгә җавабын бирер.
Гәрчә Хуҗа-Хаким сезгә кайгы икмәге ашатса да, газап суы эчерсә дә, Ул, Остазыгыз, инде сездән яшеренмәс – Аны үз күзегез белән күрерсез.
Уңга яки сулга тайпылсагыз, артыгыздан «Менә юл, шуннан барыгыз!» дигәнне үз колагыгыз белән ишетерсез.
Шулвакыт көмеш йөгертелгән сыннарыгызны, алтын йөгертелгән потларыгызны мәсхәрә итәрсез, аларны нәҗес әйберләр кебек чыгарып ташлап: «Күз алдыннан югалыгыз!» – дип әйтерсез.
Кырга чәчкән орлыгыгызга Раббы яңгырын яудырыр, җир китергән уңыш бик мул булыр. Шул чакта терлекләрегез иркен көтүлекләрдә утлап йөрер;
басу-кырларны эшкәртүче үгез-ишәкләрегез көрәк вә сәнәк белән җилгәрелгән чиста азык ашар.
Һәр биек тау башыннан, һәр калкулыктан чишмәләр, ташкын сулар агып торыр. Зур кырылыш вакытында, манаралар ауганда булыр бу хәл.
Ай яктысы – кояшныкы кебек, ә кояш яктысы, җиде көн яктысыдай, җиде мәртәбә яктырак булыр. Раббы, Үз халкының ярасын бәйләп, Үзе ясаган җәрәхәтләрне дәвалаган көнне булыр бу хәл.
Әнә, Раббы Үзе килә ерактан, ярсуыннан кайнап, куе төтен эчендә килә Ул, авызы ачу белән тулган, теле – өтеп ала торган ут кебектер.
Аның сулышы – ярларыннан чыккан ташкын сымандыр, сулары муенга кадәр җитә. Халыкларны Ул һәлакәт иләгеннән или, авызларына юлдан яздыра торган йөгән кидерә.
Ә сез изге бәйрәм төнендәге кебек җырлар җырларсыз; курайда уйнап, Раббы тавына, Исраилнең Кыясы янына килгән кешеләрнекедәй, йөрәгегез сөенеч белән тулыр.
Шул чагында Раббы Үзенең мәһабәт авазын ишеттерер, каты ачуы вә дәһшәтле уты белән, давыллары, коеп яуган яңгыр-бозлары белән Үз кулының көчен күрсәтер.
Раббы тавышыннан Ашшур куркып калыр. Раббы аны таяк белән, шөлдерле барабан вә гөслә авазларына кушылып, Үзенең җәза таягы белән кыйнар. Шулай, Ашшурга каршы Ул кулын күтәрер – сугыш алып барыр.
Тофет инде әллә кайчан әзер – патша өчен әзерләнгән ул. Әлеге ут чокыры тирән вә киң, утыны күп. Ялкынланып янган күкерт ташкыны сыман, Раббының сулышы аны дөрләтеп җибәрер.
Мисырга ярдәм эзләп баручыларга – кайгы! Алар атларына ышаналар, күп санлы арбаларына өметләнәләр, җайдакларының көченә таяналар, ә Исраилнең изге Алласына карашларын төбәмиләр, Раббыдан киңәш сорамыйлар!
Ә бит Ул зирәк – афәт җибәрер һәм Үз карарыннан кире кайтмас, явызлык кылучыга да, яман бәндәләргә ярдәм итүчегә дә каршы чыгар.
Мисырлылар Аллаһы түгел, гади кешеләр; аларның атлары да рух түгел, җисем-тәннән гыйбарәт. Раббы Үзенең кулын җәйгәч, ярдәмгә килүче абыныр, ярдәм алучы егылыр – икесе бергә һәлак булыр.
Раббы миңа шулай дип әйтте: «Үзенең табышы өстендә ырлап торган арыслан, яшь арыслан, әйләнәсенә күпме генә көтүче җыелса да, аларның кычкыруыннан өрекмәс, шау-шуыннан курыкмас. Шуның кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Сион тавына, шушы калку урынга сугышырга төшәчәк.
Үзенең балаларын кайгыртып, алар өстендә әйләнгән кош кебек, Күкләр Хуҗасы Раббы да Иерусалимне кайгыртачак – аны яклап йолып алачак, кызганып коткарып калачак».
Әй Исраил балалары! Үҗәтләнеп Раббыгыздан йөз чөерсәгез дә, кире Аңа кайтыгыз!
Шул көнне сезнең һәрберегез гөнаһлы куллары белән ясаган көмеш вә алтын потларны чыгарып ташлар.
«Ашшур кылычтан һәлак булачак, ләкин кеше кулындагы кылычтан түгел; кылыч аны ашаячак, ләкин кеше кулындагы кылыч түгел. Ашшур кылычтан качачак; аның яшь егетләрен кол итеп эшкә җигәчәкләр.
Ашшур патшасы куркып качачак, дошман байрагын күреп, түрәләренең коты алыначак». Уты – Сионда, учагы Иерусалимдә булган Раббы сүзе бу.
Шундый вакыт киләчәк: патша – дөреслек белән, түрәләр гаделлек белән хакимлек итәчәк.
Аларның һәрберсе – җилдән саклана, давылдан ышыклана торган урын, чүл-далада – су ташкыны, корыган-кипкән җирдә биек кыя күләгәсе кебек булачак.
Шул чагында инде күрүчеләрнең күзләре томаланмас, колагы ишеткәннәр колак салып тыңлар;
уйлап эш итмәүчеләр фикер йөртә башлар, сакауларның телләре җиңел һәм ачык итеп сөйләр;
ахмак кешене инде – намуслы, ә адәм актыгын мөхтәрәм дип атамаслар.
Ахмак кеше бит акылсыз сүз сөйли, аның йөрәге явызлыкны үз итә; имансыз гамәлләр кыла ул, Раббы хакында ялган тарата, ач кешене – ризыксыз, сусаган кешене сусыз калдыра.
Адәм актыгының кылган гамәлләре явыз: ярлы-мазлумның дәгъвасы дөрес булса да, аны ялган сүзләр белән һәлак итәр өчен, төрле хәйләләр кора ул.
Ә намуслы кеше хак эш турында уйлый һәм хак нәрсәне яклап нык тора.
Әй сез, ваемсыз хатыннар! Торыгыз, сүземә колак салыгыз! Гамьсез кызлар! Мин әйткәннәрне тыңлагыз!
Бер елдан артык вакыт үтәр, һәм сезнең куркудан котыгыз алыныр, гамьсезләр! Чөнки йөзем җыюлар булмаячак, җиләк-җимеш өлгерми калачак.
Әй ваемсызлар! Куркудан котыгыз алынсын! Әй гамьсезләр! Дер калтырап торыгыз! Киемнәрегезне салып атып тупас тукымага төренегез!
Гүзәл басу-кырларны, мул уңышлы йөзем бакчаларын, халкымның җирен кызганып, күкрәгегезне төегез: ул җирдә күгән куагы һәм чәнечкеле билчән генә үсәчәк. Бәхетле йортлар, шатлык ташып торган кала турында елагыз!
Чөнки зиннәтле сарай – кешесез, шау-шулы кала ташландык хәлдә калачак; калкулык вә күзәтү манарасы мәңгелек бушлыкка әвереләчәк, анда – кыргый ишәкләрнең яраткан урыны, терлек өчен көтүлек булачак.
Югарыдан безгә Рух иңгәнче, болар һәммәсе шулай булыр. Аннары чүл – мул уңышлы бакчага, ә бакча булган җирләр урманга әйләнер,
чүлдә гаделлек хөкем сөрер, бакчада хаклык-дөреслек урнашыр;
хаклык-дөреслек шул чагында иминлек, мәңгелек тынычлык вә хәвефсезлек китерер.
Ул вакытта минем халкым имин йортларда, хәвефсез урыннарда, тыныч торакларда яшәр.
Бозлы яңгыр урманны аударып, нигезенә кадәр кала җимерелсә дә,
бәхет сезне ташламас: сез су булган җирләрдә иген чәчәрсез, үгез вә ишәкләрегезне утларга җибәрерсез.
Әй син, әлегә җимерелү белмәгән җимерүче, хыянәт татымаган хыянәтче, кайгы киләчәк сиңа! Син талаудан туктагач, үзеңне дә таларлар, хыянәтләреңне кылып бетергәч, үзеңне дә сатарлар.
И Раббы, мәрхәмәтле бул безгә: без Сиңа өметләнеп торабыз; һәр иртәдә безнең яклаучыбыз бул, афәт килгәндә коткаручыбыз бул!
Күкләрне күкрәткән дәһшәтле тавышыңнан халыклар кача башлар, Син урыныңнан кузгалуга, кавемнәр таралып бетәр,
ә аларның тапкан малына кешеләр саранчадай ябырылыр, саранча өере кебек ташланыр.
Раббы бар нәрсәдән өстен! Ул күкләрдә яши. Сионда Ул гадел хөкем вә дөреслек урнаштырды.
Ул – тормышыгызның ышанычлы Сакчысы, Коткаручы, зирәклек вә белемнең мул Чыганагы. Сезнең хәзинәгез – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү.
Ишетәсезме, хәтта батырлар да урамнарда ярдәм сорап кычкыра; солых төзергә теләүчеләр әче күз яшьләре түгә.
Олы юллар бушап калды, анда сәяхәтчеләр юк. Килешү бозылды, аның шаһитлары кире кагылды; һичкемгә ихтирам күрсәтелми.
Җир кайгыра, кибә; Ливан оятка калган, сулган, Шарон үзәне чүлгә охшап калган, Башан белән Кәрмилнең яфраклары коелган.
«Хәзер Мин торып басам, – ди Раббы, – инде урынымнан кузгалам, югары күтәреләм.
Сез, халыклар, печән белән авырлы булып салам тудырасыз, сезнең сулышыгыз ут булып үзегезне үк ялмап алыр.
Халыклар, янып бетеп, акташка калыр, кисеп ташланган чәнечкеле куак сыман көлгә әйләнер.
Әй сез, ерактагылар, кылган эшләрем турында тыңлап торыгыз; якындагылар, Минем көчемне белегез!»
Сионда гөнаһкярләрнең котлары алынды, имансызлар куркуга калды: «Дәһшәтле көйдергеч ут янында кайсыбыз яши ала?! Мәңгелек ялкын каршында кайсыбыз яши ала безнең?!»
Хак юлда йөреп дөресен генә сөйләгән, кешеләрне җәберләмәгән һәм табыш артыннан кумаган, ришвәт алырга дип кулын сузмаган, канга сусаучыларның сүзләрен ишетмәс өчен колагын томалаган, явыз эшләрдән йөзен борган кеше генә яши аладыр!
Ул кеше биектә яшәр, аның яшәү урыны кыядагы ныгытма булыр, аның ашар икмәге дә, эчәр суы да бетмәс.
Синең күзләрең патшаның бөтен матурлыгын күрәчәк, карашың җәйрәп яткан җирләрне иңләп алачак.
Син, элеккеге куркуларыңны искә төшереп: «Исәп-хисап алган теге кеше кайда хәзер?! Ясакны үлчәгән, манараларны санап йөргән адәм кайда?!» – диячәксең.
Аңлаешсыз, сәер телдә сөйләшкән бу усал халыкны син бүтән күрмәячәксең.
Бәйрәмнәребез каласы Сионга кара әле: күзләрең Иерусалимне, хәвеф-хәтәрдән саклаучы торакны, урыныннан кузгалмас чатырны күрер; аның казыклары һәрвакыт нык торыр, бавы да беркайчан өзелмәс.
Хактыр, кодрәтле Раббы анда безнең өчен киң елгалы, ташкын сулы җир сыман булачак; анда ишкәкле бер генә көймә дә кермәячәк, бер генә зур кораб та үтә алмаячак.
Чөнки Раббы – безнең Хөкемчебез, канун чыгаручыбыз вә Патшабыз; безне Ул коткарачак!
Синең бауларың бушаган, алар инде мачтаны тотып тора һәм җилкәнне киерә алмыйлар. Шунда без табышны бүлә башларбыз, хәтта аксаклар да талаучыларга кушылыр.
Җирле халыктан берсе дә инде «мин хастамын» дип әйтмәс, чөнки ул халыкның гөнаһлары кичерелер.
Әй халыклар, якынрак килеп тыңлагыз! Кавемнәр, игътибар итегез! Җир вә анда булган һәр нәрсә, дөнья вә анда туган һәр нәрсә тыңлап торсын!
Раббының барча халыкларга ачуы чыкты, аларның барлык гаскәрләренә каһәре төште Аның. Ул аларны тулысынча кырып ташлады, бугазларга хөкем итте.
Аларның мәетләре күмелмичә ятып калачак, алардан авыр ис таралачак, түгелгән каннарыннан таулар юпь-юеш булачак.
Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк, күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк; бөтен күк җисемнәре, йөзем куагының яфраклары вә инҗир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк.
Раббы болай ди: «Минем кылычым күктә кан эчеп туйды; менә ул, хөкем ясар өчен, Эдомга – Мин тәмам юк итәргә хәл кылган халык өстенә төшә».
Раббының кылычы канга һәм терлек маена – бәрән вә кәҗә тәкәсе канына, сарык тәкәсенең бөер маена буялган, чөнки Раббы Босрада корбан китерә – эдомиләр җирендә зур кырылыш бара.
Алар белән бергә кыргый үгезләрнең яше дә, көчлесе дә егылачак, җир аларның каны белән туеначак, майлары туфракка сеңәчәк.
Чөнки Раббының үч алу көне, Сионны рәнҗеткән өчен түләү елы җитте.
Эдомның елгалары – сумалага, туфрагы күкерткә әйләнәчәк, җире янып торган сумала булачак,
һәм ул, иртән дә, кичен дә сүнмичә, мәңге төтенләп торачак. Бу җир озак еллар дәвамында вәйран булып ятачак, аннан беркайчан беркем үтеп йөрмәячәк.
Анда чүл ябалагы белән керпеләр генә хуҗа булыр, байгыш белән козгыннар гына яшәр. Раббы бу җирдә үлчәү бавы сузар һәм кургаш асма асар – анда вәйранлык вә бушлык хөкем сөрер.
Анда патша итеп куярлык бер затлы кеше дә калмас, Эдомның барлык түрәләре кирәксезгә әйләнер.
Аның сарайларында – чәнечкеле үлән вә куаклар, ныгытмаларында кычыткан вә тигәнәк үсеп чыгар. Ул фәкать чүл бүреләре оясына вә тәвә кошлары яши торган урынга әйләнер.
Кыргый мәчеләр анда сыртланнарга тап булыр, кәҗә тәкәләре бер-берсенә тавыш бирер; төн ияләре анда ял итәр, үзенә тыныч урын табар.
Ябалаклар анда оя корып йомырка салыр, бала чыгарыр һәм аларны үз күләгәсенә җыяр; анда пар-пар булып лачыннар да җыелыр.
Раббы китабыннан табып укыгыз: әлеге җәнлекләрнең берсе дә шунда килми калмас, һәркайсы үз пары белән булыр. Чөнки бу әмер Раббы авызыннан чыкты. Аның Рухы аларны бергә җыяр.
Жирәбәне аларга Ул Үзе салды, аларның өлешләрен үлчәү бавы белән Үзе бүлде; алар гомер бакый шул җирнең хуҗасы булырлар, токымнары буын арты буын шунда яшәр.
Чүл, корып беткән җир шатланачак, дала сөенәчәк һәм чәчәк атачак. Нәркис кебек
мул булып чәчәк атсын ул, куанычыннан тантана итсен. Аңа Ливан даны, Кәрмил вә Шаронның мәһабәтлеге биреләчәк. Барысы да Раббының шөһрәтен, Аллабызның мәһабәтлелеген күрәчәк.
Көчсезләнеп калган кулларга көч бирегез, калтырап торган тезләрне ныгытыгыз.
Куркып калганнарга: «Нык булыгыз, курыкмагыз! Менә сезнең Аллагыз! Сезнең өчен үч алырга, дошманнарыгызга җәза бирергә киләчәк Ул, килеп, сезне коткарачак», – диегез.
Шул чагында сукырларның күзе ачылыр, чукракларның колагы ишетә башлар,
аксак кеше болан кебек сикергәләп йөрер, телсез кеше шатлыгыннан җырлап җибәрер, чөнки чүлдә чишмәләр бәреп чыгар, далада ташкын булып су ага башлар,
кайнар ком сахрасы күлгә әйләнер, суга тилмергән җир су чыганагына әверелер, чүл бүреләре яшәп яткан җирдә камыш урынына үлән үсәр.
Аннан зур юл үтәр, аны Изге юл дип атарлар: нәҗес кеше ул юлдан йөри алмас, Раббы юлында йөрүчеләр өчен генә булыр ул; хәтта мәгънәсез бәндәләр дә ул юлда адашмас.
Анда арысланнар булмас, ерткыч җәнлек аяк басмас – анда аларның берсе-бер күренмәс. Анда фәкать котылу тапканнар гына йөрер.
Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр, сөенешеп-гөрләшеп, Сионга килер, аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр. Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар, кайгы-хәсрәт вә көрсенүләр качып китәр.
Хизәкыйя патша хакимлегенең ундүртенче елында Ашшур патшасы Санхериб, Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларына һөҗүм итеп, аларны яулап алды.
Аннары Ашшур патшасы Иерусалимгә, Хизәкыйя патша янына, Лахиш каласыннан зур гаскәр белән үзенең баш киңәшчесен җибәрде; тегесе, Йон юучылар кырына илтә торган юлга, югары буаның суүткәргече янына җиткәч, туктап калды.
Аның каршына сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна вә Асафның углы елъязмачы Йоах чыкты.
Баш киңәшче аларга әйтте: – Хизәкыйя патшага җиткерегез: олуг патша, Ашшур патшасы, болай ди: «Нәрсәгә өметләнәсең син?
Минемчә, болар барысы да буш сүздер, сугыш өчен бит хәрби осталык һәм көч кирәк. Син миңа каршы баш күтәрдең – хәзер кемгә өметләнеп торасың?
Син Мисырга, шул чатнаган камыш таякка таянмакчы буласың, ә бит ул үзенә таянган кешенең кулын җәрәхәтләп тишеп керәчәк! Мисыр патшасы, фиргавен, үзеннән ярдәм өмет иткән һәркем өчен шундый.
Бәлки, сез миңа: „Раббы Аллабыз ярдәменә ышанабыз“, – дип әйтерсез. Әмма калкулыкларда Аллагызга гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: „Бары тик шушы мәзбәх каршында гына сәҗдә кылыгыз!“ – дип әйтте түгелме?!
Әйдә, минем хуҗам Ашшур патшасы белән кул сугып килешегез әле. Ул: „Ике мең баш атымны бирәм, тик җайдаклар таба алырсың микән?!“ – дип әйтә.
Мисырның сугыш арбалары вә җайдакларына өметләнсәң дә, хуҗам хезмәтендәге иң кечкенә җитәкчегә ничек каршы тора алырсың икән?!
Әллә мин бу җирне Раббы ихтыярыннан башка тар-мар итә дип уйлыйсыңмы?! Раббы Үзе миңа: „Ул җиргә һөҗүм ит һәм аны вәйран кыл“, – диде».
Эльякыйм белән Шебна вә Йоах: – Без колларың белән арамей телендә сөйләш, без аны аңлыйбыз. Кала диварында басып торган халык алдында безнең белән яһүдчә сөйләшмә, – диделәр баш киңәшчегә.
Әмма баш киңәшче аларга: – Хуҗам мине бу сүзләрне сезнең хуҗага һәм сезгә әйтер өчен генә җибәргән дисезме әллә?! Юк, дивар өстендә басып торган, сезнең белән бергә үз тизәген ашап, үз сидеген эчәргә мәҗбүр булачак кешеләргә әйтер өчен дә җибәрде ул мине, – диде.
Шуннан соң баш киңәшче урыныннан торды да яһүд телендә болай дип кычкырды: – Олуг патшаның, Ашшур патшасының сүзләрен тыңлагыз!
Ул болай ди: «Хизәкыйя сезне саташтырмасын, ул сезне коткара алмаячак!
Хизәкыйя сезне: „Раббы, һичшиксез, коткарачак безне, бу кала Ашшур патшасы кулына бирелмәячәк“, – дип өметләндермәсен».
Хизәкыйяне тыңламагыз, чөнки Ашшур патшасы болай ди: «Минем белән солых төзегез, минем якка чыгыгыз; шул чагында һәркем үз йөзем куагының, үз инҗир агачының җимешен ашар, үз коесының суын эчәр.
Соңрак мин, килеп, сезне үзегезнеке кебек үк җиргә, ашлык вә шәрабка, икмәк вә йөзем бакчаларына бай булган җиргә алып китәрмен.
„Раббы безне коткарачак“, – дип, Хизәкыйя сезне саташтырмасын. Бүтән халыкларның илаһларыннан берәрсе Ашшур патшасы кулыннан үз җирен коткарып кала алдымы?!
Хамат белән Арпад илаһлары кайда?! Сефарваим илаһлары кайда?! Самареяне минем кулдан коткарып кала алдымы алар?!
Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!»
Ләкин халык дәшмәде, берничек тә җавап кайтармады, чөнки патша аларга «җавап бирмәгез» дип боерган иде.
Шуннан соң сарай башлыгы Хилкыйя углы Эльякыйм, кәтип Шебна һәм Асафның углы елъязмачы Йоах, киемнәрен ертып, Хизәкыйя янына кайттылар һәм баш киңәшченең сүзен җиткерделәр.
Моны ишеткәч, Хизәкыйя патша, үзенең киемнәрен ертып һәм тупас тукымага төренеп, Раббы йортына китте,
ә сарай башлыгы Эльякыймны, кәтип Шебнаны һәм өлкән руханиларны (алар барысы да тупас тукымага төренгән иде) Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр янына җибәрде.
Алар, килеп: – Хизәкыйя менә нәрсә әйтә: «Бүгенге көн – кайгы вә җәза, хурлык көнедер, әйтерсең баланың туар вакыты җиткән, ә аны тудырырга көч калмаган.
Хуҗа буларак Ашшур патшасы үзенең баш киңәшчесен тере Зат булган Аллаһыны хурларга җибәргән. Бәлки, Раббы Аллаң, аны ишетеп, шул сүзләре өчен җәзасын бирер, әгәр син әлегәчә исән калганнар өчен догада торсаң», – диделәр.
Хизәкыйя патшадан килгән хезмәтчеләргә
Ишагыйя болай диде: – Хуҗагызга Раббы әйткәннәрне тапшырыгыз: «Ашшур патшасының хезмәтчеләре Мине хурлаган һәм син ишеткән шул сүзләрдән курыкма.
Менә, Ашшур патшасына Мин шундый рух иңдерәчәкмен, ул, бер хәбәр ишетүгә, үз җиренә кайтып китәчәк, һәм Мин аны шунда кылычтан уздырачакмын».
Ашшур патшасы Лахиш каласын калдырып киткәнне ишеткәннән соң, баш киңәшче аның янына әйләнеп кайтты һәм патшаның Либнага һөҗүм итүен белде.
Ашшур патшасы, Хәбәшстан патшасы Тирһаканың үзенә каршы сугышка чыгуын ишеткәч, Хизәкыйягә илчеләр җибәрде һәм аларга:
– Яһүдә патшасы Хизәкыйягә әйтегез: «Өметләнеп торган Аллаң, Ашшур патшасы Иерусалимне яулап ала алмас, дип сине алдамасын.
Ашшур патшаларының барлык илләрне нәрсә эшләткәнен ишеттең бит син: ул илләрне алар тулысынча юк итте; бер син генә котылып калырмын дип уйлыйсыңмы?!
Минем ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары аларны коткардымы соң?! Гөзән белән Харанны, Ресефне, Телассардагы Эден халкын коткарып кала алдымы?!
Хамат белән Арпад патшалары, Сефарваим каласының, Һена вә Ивваның патшалары кайда хәзер?!» – дип әйтергә боерды.
Илчеләр кулыннан хатны алып укыгач, Хизәкыйя Раббы йортына юнәлде һәм хатны Раббы каршына җәеп салды.
Ул Раббыга дога кылды:
– И-и Күкләр Хуҗасы Раббы, керубимнәр өстендә утыручы Исраил Алласы! Син генә җирдәге барлык патшалыкларның бердәнбер Алласы! Син күкне вә җирне бар кылдың.
И-и Раббым, колагыңны салып тыңла! Раббым, күзләреңне ач вә күр! Тере Зат булган Аллаһыны хурлаучы Санхерибнең сүзләрен ишет!
И-и Раббым, Ашшур патшаларының барлык илләрне харап итүе
һәм илаһларын утка ыргытуы хактыр. Ләкин бит алар илаһлар түгел, ә бәлки кеше кулы ясаган агач вә таш нәрсәләр иде, шуңа күрә аларны юк иттеләр дә.
Хәзер исә, Раббы Аллабыз, безне аның кулыннан коткара күр; шул чагында җирдәге барлык патшалыклар Раббының гына Аллаһы икәнен белерләр.
Амотс углы Ишагыйя шуннан соң Хизәкыйягә мондый хәбәр җибәрергә кушты: – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Син Миңа Ашшур патшасы Санхериб турында дога кылган идең.
Аның турында Мин, Раббы, әйткән сүзләр мондыйдыр: Гыйффәтле Сион-кыз сине кимсетеп көлә, Иерусалим-кыз артыңнан баш чайкап кала.
Кемне хурладың син? Кемне яманладың? Кемгә каршы тавышыңны күтәрдең, тәкәбберләнеп кемгә күзеңне күтәреп карадың? – Исраилнең изге Алласына!
Син үзеңнең колларың аша Хуҗа-Хакимне хурладың һәм: „Күп санлы арбаларым белән биек тау башларына, Ливанның кеше аяк басмаган сыртларына күтәрелдем, андагы биек-биек эрбет агачларын, гүзәл кипарисларны кистем, тауның иң очына, урманнарның үзәгенә барып җиттем;
җирне казып, шуннан чыккан чишмәнең суын эчтем; аяк табаннарым белән барлык Мисыр елгаларын киптердем“, – дидең.
Ишетмәдеңмени? Мин моны инде күптән әзерләгән, борын заманнарда ук алдан ниятләп куйган идем, хәзер исә тормышка ашырдым – ныгытылган калаларны синең кулың белән хәрабәләр өеменә әйләндердем.
Анда яшәүчеләр көчсезләнеп калды, алар рисвай булып дер калтырап тора; алар кырдагы үлән, болындагы яшеллек, түбәдә тамыр җибәрмәс борын көнчыгыш җиленнән көйгән үсенте кебек.
Урыныңнан торасыңмы син, утырасыңмы, чыгасыңмы, керәсеңме – Мин барысын белеп торам, Миңа каршы баш күтәрүеңне дә беләм Мин синең.
Миңа каршы баш күтәрүең, Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен, борыныңа – ыргак, авызыңа авызлык кидерәм Мин синең, килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».
Әй Хизәкыйя, менә сиңа билге: быел – коелган игеннән үскәнне, киләсе елны үзеннән-үзе тишелгәнне ашарсыз, өченче елны исә үзегез чәчәрсез, урырсыз, йөзем бакчалары утыртырсыз, аларның җимешләрен ашарсыз.
Яһүдә халкының котылып калганы, янәдән тамыр җибәреп, җимеш бирер.
Чөнки исән калганнар Иерусалимнән чыгар, котылып калганнар Сион тавыннан төшәр. Боларның һәммәсен Күкләр Хуҗасы Раббының көчле яратуы тормышка ашырыр.
Шуңа күрә Ашшур патшасы турында Раббы болай ди: «Ул монда кермәячәк, бу калага үзенең укларын очырмаячак, калканы белән якын килмәячәк, һөҗүм итәр өчен, кала тирәли туфрак өемнәре күтәртмәячәк.
Килгән юлыннан кире кайтып китәчәк ул, бу калага кермәячәк, – ди Раббы. –
Мин бу каланы Үзем вә колым Давыт хакына коткарып һәм саклап калачакмын».
Шул чагында Раббы фәрештәсе, килеп, Ашшур гаскәре туктаган урында йөз сиксән биш мең кешене һәлак итте. Иртәгесен уянсалар – бөтен әйләнә-тирә мәет белән тулган.
Шуннан соң Ашшур патшасы Санхериб, туктаган урыныннан кузгалып, үзе яшәгән Ниневәгә кайтып китте.
Көннәрдән беркөнне, үзенең илаһы Нисрох йортында гыйбадәт кылган чакта, угыллары Адраммәлик белән Сарисир аны кылыч белән чабып үтерделәр дә Арарат җиренә качтылар. Аның урынына патша булып углы Эсар-Хаддон килде.
Хизәкыйянең бик каты авырып үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».
Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:
– Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде. Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады.
Шулвакыт Ишагыйягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Хизәкыйягә, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем; Мин сиңа унбиш ел гомер өстим.
Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, яклап калырмын.
Вәгъдәмнең үтәлүенә ишарә итеп, Миннән сиңа менә шундый билге:
Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне ун басмага кире чигерәм». Һәм күләгә үзе үткән басмалар буйлап ун басмага кире чигенде.
Яһүдә патшасы Хизәкыйянең урын өстендә ятып сихәтләнгәннән соң язган мәдхиясе:
«Мин болай дип уйладым: гомерем уртасында тормыштан китәргә, үлеләр дөньясының капкасыннан узарга, калган барлык көннәремнән мәхрүм булырга язган микәнни?
Мин уйладым: Раббыны күрә алмам, тереләр җирендә Аны күрмәм; якты дөньяда яшәүчеләр белән бергә күзләрем башкаларга инде карый алмас.
Көтүче үз чатырын сүтеп алып киткән кебек, минем торагым да миннән шулай алынды; тукучы үзенең тукымасын төреп куйган кебек, мин дә гомеремне төреп куйдым. Раббы, туку станындагы буй җепне кисеп алган кебек, гомеремне кисеп алды. Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың.
Мин таңга кадәр ярдәмгә чакырып кычкырам: Раббы, арыслан кебек, минем бөтен сөякләремне вата. Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың.
Карлыгач кебек, керәшә кебек кычкырамын, күгәрчен кебек ямансулыйм; күккә карый-карый күзләрем талды: йа Хуҗа-Хакимем, чарасыздыр мин, ярдәм ит миңа!
Нәрсә әйтим соң?! Ул ничек әйтсә, нәкъ шулай эшләде дә. Калган гомеремне мин кайгыларда үткәрермен.
Йа Хуҗа-Хакимем! Бәндә баласының да, минем тормышым да әнә шулай үтеп бара. Терелт мине, гомеремне сакла!
Чынлап та, авыр кайгы миңа файдага булды, яратканга күрә Син мине һәлакәт чокырыннан коткардың, минем бөтен гөнаһларымны җилкәң аша ыргытып юк иттең.
Сиңа мактау-шөкерләр яудыручы үлеләр дөньясы түгелдер, Сиңа дан җырлаучы да әҗәл түгел; кабердәгеләр инде Синең тугрылыгыңа өметләнә алмый.
Бүген мин Сиңа рәхмәт белдергән кебек, тереләр, бары тик тереләр генә Сиңа рәхмәт белдерә! Синең ярдәмгә килүең турында аталар балаларына сөйли.
Раббы мине коткарырга әзер! Без гомер буе Раббы йортында, моңлы кылларга ияреп, Аңа дан җырлаячакбыз».
Ишагыйя: – Инҗир кагы китерсеннәр һәм җәрәхәткә япсыннар; шуннан ул тереләчәк, – дигән иде.
Хизәкыйя исә: – Раббы йортына әле тагын йөри алачагыма ишарә итә торган билге нинди? – дип сораган иде.
Шул көннәрдә Бабил патшасы, Баладанның углы Меродах-Баладан, авырып яткан Хизәкыйянең терелүен ишетеп, аңа хат вә бүләкләр җибәрде.
Хизәкыйя илчеләргә бик сөенде, аларга хәзинә саклагычларын, көмеш вә алтынын, хуш исле сумала вә кыйммәтле майларын, корал сакланган йортын вә саклау урыннарындагы барлык байлыгын күрсәтте; үз сараенда һәм дәүләтендә кунакларга күрсәтмәгән бер нәрсә дә калмады.
Ишагыйя пәйгамбәр, Хизәкыйя патшага килеп: – Бу кешеләр ниләр сөйләде? Алар каян килгәннәр? – дип сорады. Хизәкыйя: – Алар минем янга ерак җирдән – Бабилдән килгәннәр, – дип җавап бирде.
Ишагыйя: – Синең сараеңда ниләр күрде алар? – дип сорады. Хизәкыйя: – Сараемда булган бар нәрсәне күрделәр; саклау урыннарымда аларга күрсәтмәгән берни калмады, – дип җаваплады.
Шунда Ишагыйя Хизәкыйягә болай диде: – Күкләр Хуҗасы Раббының сүзен тыңла:
«Менә, шундый көннәр килер, синең сараеңда булган бар нәрсәне, шушы көнгә кадәр ата-бабаларың җыйган бар байлыкны Бабилгә алып китәрләр, берни дә калмас, – ди Раббы. –
Синең нәселдәге угылларның да кайберләрен алып китәрләр, алар Бабил патшасы сараенда хәрәм агалары булып хезмәт итәрләр».
Хизәкыйя исә Ишагыйягә: – Синең аша Раббы тапшырган сүзләр әйбәт, – диде, чөнки күңеленнән ул: «Минем гомердә тынычлык-иминлек хөкем сөрәчәк икән әле», – дип уйлады.
Аллагыз: «Юатыгыз Минем халкымны, юатыгыз! – ди. –
Иерусалим белән ягымлы сөйләшегез, игълан итегез аңа: „Синең михнәтле тормышың тәмамланды, гаебең йолынды, барлык гөнаһларың өчен Раббыдан җәзасын икеләтә алдың“, – дип әйтегез».
Бер-бер аваз ишетелә: «Раббыга чүлдә юл әзерләгез, Аллабызга далада туры юл салыгыз!
Үзән җирләр күтәрелсен, таулар вә калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен.
Шул чагында Раббы шөһрәтенең балкышы күренәчәк; барлык җан ияләре аны бер үк вакытта күрәчәк. Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште».
Ул аваз: «Игълан ит!» – дип әйтә. Мин исә: «Нәрсә игълан итим?» – дип сорадым. «Һәр җан иясе үлән сыман, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге сыман.
Раббы Үз сулышын өргәндә, үлән кибә, чәчәк шиңә; хактыр, кеше дә әнә шул үлән сыман.
Үлән кибә, чәчәк шиңә, ә Аллабызның сүзе мәңге булачак», – диде аваз.
Шатлыклы хәбәр җиткерүче Сион, биек тауга мен! Шатлыклы хәбәр җиткерүче Иерусалим, кычкырып игълан ит, курыкмыйча, каты итеп кычкыр! Яһүдә калаларына: «Менә сезнең Аллагыз!» – диген.
Менә, Хуҗа-Раббы көч-куәте белән килә, Ул Үзенең кодрәте белән җитәкчелек итә. Аның бүләге Үзе белән, Аның алдыннан әҗере килә.
Ул, көтүче сыман, Үз көтүен көтәчәк; бәрәннәрен кулына күтәреп, күкрәк өстендә йөртәчәк, аналарын да ияртеп барачак.
Суларны – учы белән, күкне карышлап кем үлчәгән?! Җир туфрагын кем үлчәү тәлинкәсенә сыйдырган?! Тауларны, калкулыкларны бизмәнгә кем салган?!
Раббы Рухына кем төшенгән?! Аның киңәшчесе кем булган?
Кемнән Ул киңәш сораган?! Кем Аңа нәсыйхәт биргән дә хак юлны өйрәткән?! Кем Аңа гыйлем биргән дә зирәклек юлын күрсәткән?!
Хактыр, халыклар – чиләк төбендәге су тамчысы, үлчәү тәлинкәсендәге тузан бөртеге кебек. Утрауларны күтәрү Аңа – тузан бөртеген күтәрү белән бер!
Корбан уты өчен Ливан урманнары да җитәрлек түгел, Аңа, тулаем яндыру корбаны китерү өчен, андагы хайваннар да аз.
Аның алдында барлык халыклар берни тормый, Аның өчен алар юктан да юграк.
Шулай итеп, Аллаһыны кем белән чагыштыра, нинди зат белән тиңләштерә аласыз?!
Һөнәрче койган сын-пот беләнме?! Оста аны алтын белән йөгертә, аның өчен көмеш чылбырлар коя.
Андый бүләк китерә алмаган ярлы кеше исә череми торган агач сайлый, нык торырдай сын ясар өчен, уңган һөнәрче эзли.
Сез әле белмисезме?! Ишеткәнегез юкмы?! Баштан ук әйтелмәдеме сезгә?! Җирнең нигезе ничек салынганны әле төшенмәдегезме?!
Югарыда Ул, күк гөмбәзендә утыра, ә җирдә яшәүчеләр Аның алдында чикерткә кебек. Күкләрне Ул юка тукыма сыман җәеп җибәрде, яшәр өчен, чатыр итеп корды.
Түрәләрне Ул юкка чыгара, җир хөкемдарларын буш нәрсәгә әйләндерә.
Туфракка утыртылуга, чәчелүгә, тамырлана башлауга, Раббы аларга өрсә, кибеп бетәләр һәм өермә уңаена салам кебек очып китәләр.
«Мине кем белән чагыштырырсыз?! Кем Минем белән тиңләшә ала?!» – ди изге Зат.
Күзегезне күкләргә күтәреп карагыз: аларны кем бар кылды соң? Йолдызларны санап күкләр киңлегенә чыгаручы, һәрберсен исеме белән атаучы – Раббы; Аның зур көче вә кодрәте белән аларның һәммәсе үз урынындадыр.
Ничек итеп син, әй Ягъкуб, син, әй Исраил: «Минем юлым Раббыга күренми, Аллам алдында минем эшем онытылган», – дип зарлана аласың?
Син белмисеңмени? Ишеткәнең юкмыни? Раббы – мәңгелек Аллаһы, җирнең бөтен тарафларын Бар кылучы. Ул арымый да, алҗымый да; Аның зирәклеге – акыл ирешмәслек.
Арыган бәндәгә Ул – көч, хәлдән тайганга ныклык бирә.
Яшьләр дә арып хәлдән тая, яшь егетләр дә абынып егыла,
ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала: бөркет сыман канатларында күтәрелә, йөгерәләр алар – алҗымыйлар, баралар – арымыйлар.
«Тын калып Мине тыңлагыз, яр буйлары! Халыклар яңа көч җыйсыннар, якын килеп сөйләсеннәр. Бергәләп хөкемгә җыелыйк, – ди Раббы. –
Адым саен җиңү яулаган ирне көнчыгыш тарафта кем уятты? Халыкларны аңа кем тапшыра, патшаларны кем буйсындыра? Кылычы белән ул аларны тузанга әйләндерә, ук-җәясе белән җилдә саламдай тарата.
Ул аларны куа бара, аяклары җиргә дә тими, зарар-зыян күрми атлый ул.
Моны кем шулай эшләде, кем оештырды соң? – Җир яратылганнан бирле кешеләрне буын арты буын дөньяга китерүче Зат! Мин, Раббы, – беренчемен, соңгы буын белән дә Мин булачакмын!»
Моны күреп, яр буйларының коты алынды, җирнең бөтен яклары тетрәнде; килүчеләр инде якын.
Һәркем үз иптәшенә булыша, бер-берсенә: «Нык тор!» – дип әйтә.
Һөнәрче – алтын эретүчене, ә чүкечче, салынган җөйне хуплап, сандалда тимер чүкүчене дәртләндерә һәм, аумасын өчен, сынны кадаклар белән ныгыта.
«Әй колым Исраил, Үзем сайлап алган Ягъкуб, дустым Ибраһим токымы! – ди Раббы. –
Мин сине җир читләреннән китертеп, аның иң ерак урыннарыннан чакыртып: „Син – Минем колым, Мин сине сайладым, синнән баш тартмадым“, – дип әйткән идем.
Курыкма, чөнки Мин синең белән, аптырама, чөнки Мин синең Аллаң. Мин сиңа көч бирермен, ярдәм итәрмен, сине Үземнең җиңүче уң кулым белән яклармын.
Әйе, сиңа ачу саклаган һәркем оят вә хурлыкка калачак; сиңа каршы килүчеләр юкка чыгачак, һәлак булачак.
Эзләсәң дә, дошманнарыңны тапмаячаксың, сиңа каршы көрәшкәннәр юктан да юграк булачак.
Чөнки Мин, Раббы, синең Аллаң, уң кулыңнан тотып: „Курыкма, сиңа Мин ярдәм итәрмен“, – дим.
„Курыкма, Ягъкуб-корт – аз санлы Исраил: Мин сиңа булышырмын, – дип белдерә коткаручың Раббы, Исраилнең изге Алласы. –
Менә, Мин сине яңа, үткен тешле ашлык сугу җайланмасы кебек итәрмен: син, суктырып, тауларны вакларсың, калкулыкларны кибәккә әйләндерерсең.
Син аларны җилгәрерсең; җил аларны алып китәр, өермә чәчеп таратыр. Шул чагында Раббы синең сөенечең булыр, син Исраилнең изге Алласы белән мактанырсың“.
Мазлумнар вә фәкыйрь-юксыллар су эзли, телләре сусаудан кибә, ә су юк. Мин, Раббы, аларны ишетермен, Мин, Исраил Алласы, аларны ташламам!
Шәрә калкулыклардан елгалар агызырмын, үзәннәрдә чишмәләр ачармын; чүлне күл итәрмен, коры җирне су чыганакларына баетырмын.
Чүлдә эрбет, сәрви, мәрсид, зәйтүн агачлары, далада кипарис, чинар вә нарат агачлары үстерермен.
Боларны Раббы кулы эшләгәнне, Исраилнең изге Алласы булдырганны кешеләр күрсен һәм белсен өчен, әйбәтләп карап төшенсеннәр өчен эшләрмен Мин моны».
«Әй илаһлар, үзегезнең дәгъвагызны әйтегез! – ди Раббы. – Ышандырырлык дәлилләр китерегез! – ди Ягъкуб Патшасы. –
Дәлилләр китереп, ниләр буласын алар алдан әйтсеннәр, узган вакыйгалар турында сөйләп бирсеннәр, һәм, фикер йөртеп, без ул эшнең ничек тәмамланасын үзебез төшенербез; әйе, безгә киләчәк турында хәбәр итсеннәр.
Киләчәктә нәрсә буласын әйтегез, һәм сезнең илаһлар икәнегезне белербез; нинди дә булса яхшы яки яман эш кылыгыз, һәм без, боларны күреп, бәлки, әле курка да калырбыз.
Ләкин сез бернигә тормыйсыз, эшләрегез дә бернигә яраксыз; сезне сайлап алган кеше әшәкедер.
Мин төньяк тарафта берәүне уяттым, һәм ул килде. Кояш чыгышы ягыннан ул исемемне әйтеп чакырды. Хакимнәрне пычрак таптаган кебек таптый, чүлмәкче балчыкны изгән кебек изә ул.
Без белсен өчен, бу хакта кем алдан сөйләп бирде?! Без: „Ул хаклы булган“, – дип әйтә алсын өчен, илаһларның берәрсе бу хакта алдан хәбәр иттеме?! Сезнең арада бу хакта әйтүче, хәбәр бирүче булмады, беркем сездән бер сүз ишетмәде.
Сионга: „Күрегез, менә нәрсәләр булачак!“ – дип, беренче булып Мин әйттем, Иерусалимгә сөенче китерүчене юлладым.
Мин күрәм ки, илаһлар арасында киңәш бирерлек берәү дә юк, сорау бирсәм, җавап кайтаручы да юк.
Алар барысы да берни түгел, эшләре дә бернигә тормый; коеп эшләнгән сыннары исә – җил вә буш куыктыр».
«Менә Мин яклый торган колым. Мин аны Үзем сайлап алдым; җанымның шатлыгыдыр ул. Мин аны Үз Рухым белән сугарырмын, һәм ул халыкларга гадел хөкем чыгарыр.
Ул кычкырмас, тавышын күтәрмәс, урамнарда аның тавышы ишетелмәс;
ул хәтта чатнаган камышны да сындырмас, пыскып торган филтәне дә сүндермәс. Хакыйкатькә туры китереп, гадел хөкем уздырыр ул.
Җирдә гадел хөкем уздырмый торып, ул сүнмәс тә, сынмас та. Яр буйлары аның нәсыйхәтен көтә».
Күкләрне бар иткән һәм түшәгән, җирне вә җир тудырган нәрсәләрне булдырган, анда яшәгән кешеләргә сулыш өргән, җирдә йөргәннәргә тормыш биргән Раббы Алла болай ди:
«Мин, Раббы, сине Үземнең гадел ниятем буенча чакырдым, Мин сине кулыңнан тотып торам һәм саклыйм. Сукырларның күзләрен ачар, тоткыннарны төрмәдән азат итәр һәм зиндан караңгылыгында утыручыларны яктыга чыгарыр өчен, Мин сине халыкка – Килешүемнең билгесе, кавемнәргә яктылык нуры итәрмен.
Мин – Раббы, бу – Минем исемем! Үз данымны Мин бүтән берәүгә, Миңа тиешле мактауны пот-сыннарга бирмәячәкмен.
Менә, алдан әйтелгәннәр тормышка ашты, хәзер исә Мин сезгә яңа нәрсә игълан кылам, әле гамәлгә ашмаганны алдан хәбәр итәм».
Әй сез, диңгезчеләр һәм диңгездәге бар нәрсә, әй сез, яр буендагы җирләр һәм анда яшәгән һәркем, Раббыга яңа җыр җырлагыз, җирнең һәр читеннән Аңа мактау яудырыгыз!
Чүл һәм андагы калалар, Кыдар авыллары да бар тавышына кычкырсын, Селада яшәүчеләр шатланып җырласын, тау башларыннан аваз салсын,
Раббыга дан яудырсын, Аны яр буендагы җирләрдә мактасын!
Раббы әзмәвер баһадирдай чыгачак, сугышчы сыман Үзенең ярсуын уятачак, гайрәтле оран салып, дошманнарына көч-куәтен күрсәтәчәк.
«Озак дәшми тордым Мин, түздем, Үземне тыеп килдем; хәзер инде бала табучы хатын кебек кычкырамын, тыным кысылып һава йотамын, – ди Раббы. –
Тауларны вә калкулыкларны корытып бетерәчәкмен – андагы бөтен үлән шиңәчәк; елгаларны утрауларга әйләндерәчәкмен, күлләрне корытачакмын.
Сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барачакмын, билгесез сукмаклардан йөртәчәкмен; алар алдындагы караңгылыкны – яктылык, сикәлтәле җирне тигез итәчәкмен. Менә нәрсәләр кылачакмын Мин, әйткәнемне эшләми калмаячакмын.
Ләкин потларга ышанып торган, коеп ясалган сыннарга: „Сез – безнең илаһларыбыз“, – дип әйтүчеләр хур булып качачак».
Раббы болай дип әйтә: «Әй чукраклар, тыңлагыз! Карагыз, сукырлар, күрегез!
Минем колым кебек кем шулай сукыр?! Мин җибәргән хәбәрчем кебек кем шулай чукрак?! Мин чакыртып алган Раббы колы сыман кем шулай сукыр?!
Син күп нәрсәләр күрдең, ләкин игътибар итмәдең, колакларың ачык булды, тик ишетмәдең».
Үзенең хаклыгын күрсәтер өчен, Раббы Үз канунын бөек вә данлы итәргә теләде.
Ләкин бу халык бөлгенлеккә төшерелгән һәм таланган; алар һәммәсе чокырларга ташланган, зинданнарга ябылган; алар дошман табышына әйләнгән – коткаручылары юк, әсир ителгән – «Кире бир!» дип, яклаучылары юк.
Сезнең кайсыгыз моңа колак салыр, моннан ары кайсыгыз игътибар белән тыңлап торыр икән?
Ягъкубны – талаучыларга, Исраилне юлбасарларга кем тапшырды? – Раббы Үзе түгелме?! Чөнки без Аңа каршы гөнаһ кылдык; Исраил халкы Аның юлыннан барырга теләмәде, Канунын санламады,
шуның өчен Ул аларга Үзенең дөрләп янган ярсуын яудырды – рәхимсез сугыш ачты; ялкын аларны бөтен яктан чорнап-өтеп алса да, алар аңламадылар һәм йөрәкләре белән төшенмәделәр.
Әй Ягъкуб, сине бар иткән, әй Исраил, сине барлыкка китергән Раббы бүген болай ди: «Курыкма, Мин сине йолып алдым, исемеңне атап чакырып алдым; син – Минеке!
Дәрьяларны кичеп чыкканыңда, Мин синең белән булырмын, елгаларны кичкәнеңдә, сулар сине батырмас, ут аша узганыңда янмассың: ялкыны сине өтеп алмас.
Чөнки Мин – Раббы, синең Аллаң, Исраилнең изге Алласы, Коткаручың! Синең өчен йолым итеп Мин Мисырны, синең урынга Хәбәшстанны вә Шебаны бирәм.
Син Минем каршымда бик кадерле вә газиз булганга, сине бик нык яратканга, синең урынга Мин бүтән кешеләрне, җаныңны коткарыр өчен, башка халыкларны бирәм.
Курыкма, чөнки Мин синең белән! Балаларыңны көнчыгыштан китерермен, кешеләреңне көнбатыштан җыярмын.
Төньякка: „Бир аларны!“ – дип әйтермен, көньякка: „Тоткарлама аларны! Минем угылларымны ерактан, кызларымны җир читләреннән китер,
Минем исемгә береккән һәркемне, Үз даным өчен Үзем яраткан, Үзем бар иткән һәр кешене кире китер!“ – диярмен.
Күзләре булса да – сукыр, колаклары булса да чукрак шушы халыкны иреккә чыгар!
Барлык халыклар бергә җыелсын, кавемнәр бергә туплансын! Элек булган хәлләрне алар арасыннан кем алдан хәбәр иткән дә кем әүвәл әйткән?! Шаһитларын китереп, бүтәннәр ишетсен һәм „Бу дөрес!“ дип әйтсен өчен, үзләренең хаклы булуын исбатласыннар!
Минем шаһитларым, Үзем сайлап алган колларым – сез ул, исраилиләр, – дип белдерә Раббы. – Сез Мине танып белсен, Миңа ышансын, Минем бердәнбер Аллаһы икәнемне аңласын өчен сайлап алдым Мин сезне. Миңа кадәр бүтән аллалар булмады, Миннән соң да булмаячак!
Мин, бары тик Мин – Раббы, Миннән башка коткаручы юктыр!
Алдан вәгъдә итеп, сезне коткарган, шул турыда игълан иткән Зат – Мин ул, сезнең арада чит алла юк иде. Сез – Минем шаһитларым, – дип белдерә Раббы. – Мин – Аллаһы!
Мин – борынгы заманнардан бирле Алламын! Минем кулдан беркем коткара алмас! Мин эшләгәнне кем кире кага алыр?!»
Коткаручыгыз Раббы, Исраилнең изге Алласы, болай ди: «Сезнең хакка Мин Бабилгә гаскәр җибәрәм, килданиләрнең барчасын качакларга әйләндерәм, аларның кораблары аһ-зарга күмелер.
Мин – Раббы, сезнең изге Аллагыз, Исраилне Бар итүче, сезнең Патшагыз!»
Раббы диңгез аша юл салды, куәтле сулар аша юл ачты. Арбалары вә атлары белән бергә Ул гайрәтле сугышчылар чирүен юлга кузгатты, һәм алар бөтенесе үлеп калдылар – башларын калкытмас булдылар, филтә кебек сүнеп юкка чыктылар. Моны эшләгән Раббы болай ди:
«Сез элек булганнарны искә алмагыз, үткәннәр турында уйланмагыз.
Менә, Мин яңа бер эш кылам – ул хәзер гамәлгә ашачак! Күрмисезмени сез? Чүлдә юл салам Мин, коры далада елгалар агызам.
Кыргый җәнлекләр, чүл бүреләре вә тәвә кошлар Мине данлаячак, чөнки Мин, Үзем сайлап алган халык туйганчы эчсен өчен, чүлдә – су, коры далада елгалар хасил итәм.
Бу халыкны Мин Үзем өчен, ул Миңа дан җырласын өчен бар иттем.
Ә син, Ягъкуб, Миңа мөрәҗәгать итмәдең, син, Исраил, Миннән авырсындың.
Син Миңа тулаем яндыру корбаны итеп сарыклар китермәдең, корбаннарың белән Миңа хөрмәт күрсәтмәдең. Мин, икмәк бүләге сорап, синең теңкәңә тимәдем, хуш исле сумала-майлар көйрәт, дип сине алҗытмадым.
Көмеш биреп, Миңа хуш исле камыш сатып алмадың син, корбаннарыңның мае белән туендырмадың. Киресенчә, кылган гөнаһларың белән теңкәмә тидең, язык эшләрең белән Мине алҗыттың.
Синең җинаятьләреңне Үзем хакына Мин, бары Мин сызып ташлаячакмын һәм гөнаһларыңны да искә алмаячакмын.
Дәгъваңны исемә төшер! Әйдә, хөкем оештырыйк! Сөйлә, хаклыгыңны исбатла!
Синең ерак бабаң гөнаһ кылды, синең өчен арадашчы булганнар Миңа каршы баш күтәрде.
Шуның өчен Мин Изге йортның башлыкларын хәрәм кылдым, Ягъкубны – һәлакәткә, Исраилне мәсхәрәгә дучар иттем.
Ә хәзер, колым Ягъкуб, тыңла! Мин сайлап алган Исраил, колак сал!
Сине яраткан, ана карынында бар иткән ярдәмчең Раббы сиңа болай ди: „Курыкма, колым Ягъкуб – Үзем сайлап алган Ешурун,
чөнки сусаган туфракка – су, корыган җиргә ташкыннар-елгалар агызам Мин, Үземнең Рухымны нәсел варисларыңа, фатихамны балаларыңа яудырам.
Алар, су буендагы таллар кебек, үлән арасыннан шытып чыгачак.
Берсе: ‘Мин – Раббыныкы’, – дияр, икенчесе үзен: ‘Ягъкуб’, – дип атар, өченчесе исә кулына ‘Раббыныкы’ дип язып куяр һәм Исраил исемен алыр“».
Исраил Патшасы Раббы, аны йолып алучы Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Мин – беренче һәм соңгысымын, Миннән башка икенче бер алла юк!
Кем Миңа тиңләшә ала?! Килсен дә шул турыда әйтеп бирсен! Борынгы халыкны Мин бар иткәннән бирле ниләр булганын бер-бер артлы сөйләп күрсәтсен, шулай ук киләчәктә ниләр буласын да хәбәр итсен!
Курыкмагыз да, калтыранмагыз да: Мин боларны борынгы заманнарда ук сезгә игълан итмәдемме, алдан әйтеп куймадыммы әллә?! Сез – Минем шаһитларым. Миннән башка икенче бер алла бармы?! – Юк, бүтән кыя юк! Мин берсен дә белмим!»
Потларны ясаучылар – барысы да яраксыз кешеләр, аларның яраткан потлары да бернинди файда китерми. Потлар, аларның шаһитлары, берни күрмиләр дә, аңламыйлар да, шуңа күрә ясаучылары хурлыкка төшәчәк.
Бернинди файдасы булмаган илаһны кем ясый, сыннарны кем коя соң?
Сыннарга табынучылар һәммәсе рисвай булачак, һөнәрчеләр бары тик кеше генә бит! Һәммәсе бергә җыелып бассыннар – куркуга калып, һәммәсе хурлыкка төшәчәк!
Тимерче, корал тотып, утлы күмер өстендә эшли, чүкечләр ярдәмендә сынны эшкәртә, үзенең көчле кулы белән аны ясый; эшли-эшли ул ачыга, хәлдән тая, су да эчми, тәмам көчен җуя.
Балта остасы агачны бау белән үлчи, ясаласы сынның сурәтен очлы эш коралы белән сызып чыга, аны кискеч белән эшкәртә, җәзбә ярдәмендә тикшерә. Аннары, изге урынга куяр өчен, кешегә охшатып матур сурәт ясый.
Ул үзенә эрбет агачы кисеп ала; урмандагы бүтән агачлар арасыннан кипарис белән имәнне сайлап алып үсәргә калдыра. Шуннан нарат агачы утырта, ә яңгыр сулары аны үстерә.
Агачлар кешегә ягар өчен утын була; аның бер өлеше ут тергезүгә, өй җылытуга, икмәк пешерүгә китә. Шул агачтан кеше үзенә илаһ та ясый, аңа табына, пот ясый һәм аның алдында сәҗдә кыла.
Шулай агачның бер яртысын ул яга, аның өстендә ит кыздырып, туйганчы ашый. Җылынганнан соң, ул: «Аһ, мин җылындым, ут җылысын сизәм», – ди.
Калган агачтан ул үзенә илаһ, сын ясый, аңа табынып сәҗдә кыла, «Коткар мине, син минем илаһым бит!» дип дога укый.
Бу кешеләр белмиләр һәм төшенмиләр, аларның күзләре йомык – күрмиләр, аларның акыллары томаланган, фикер йөртә белмиләр.
Араларында берсенең дә: «Мин агачның яртысын яндырдым, күмерендә икмәк пешердем, ит кыздырып ашадым. Калган яртысыннан, җирәнгеч сын ясап, шул агач кисәгенә сәҗдә кылыйммы инде?!» – дип уйларга акылы җитми.
Андый кеше тузан артыннан куа, чуалган акылы аны ялгыш юлга кертә, ул үзен коткара алмый яисә: «Уң кулымдагы әйбер ялган түгел микән?» – дип әйтә алмый.
«Боларны исеңдә тот, әй Ягъкуб, исеңдә тот, Исраил, чөнки син – Минем колым! Сине Мин бар иттем, син – Минем колым, һәм Мин сине онытмаячакмын, Исраил!
Синең җинаятьләреңне – томан, гөнаһларыңны болыт кебек куып таратачакмын. Миңа кайт, чөнки Мин сине йолып алдым», – ди Раббы.
И күкләр, сөенегез-гөрләшегез, чөнки моны Раббы эшләде! Җир тирәнлекләре, шатлыктан кычкырыгыз! Куанышып җырлап җибәрегез, таулар, урман вә андагы барлык агачлар, чөнки Раббы Ягъкубны йолып алды, һәм Исраилдә Ул Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтәчәк!
Сине йолып алучы Раббы, ана карынында сине бар иткән Раббы болай ди: «Мин – Раббы, һәммә нәрсәне Бар итүче, Мин берүзем күкләрне түшәдем, һичбер ярдәмчесез җирне җәеп җибәрдем.
Ялган пәйгамбәрләр күрсәткән билгеләрне юкка чыгарам, күрәзәчеләрнең акылсызлыкларын фаш итәм, акыл ияләрен җиңеп чыгам, аларның белемнәрен ахмаклыкка әйләндерәм,
Үз колымның сүзен раслыйм, Үз илчеләрем әйткәнне тормышка ашырам, Иерусалим турында: „Анда кешеләр китереп урнаштырырмын“, – дим, Яһүдә калалары турында: „Алар яңадан төзелер, хәрабәдән калкып чыгар“, – дим,
тирән суларга: „Кибегез! Мин сезнең ташкын суларны киптерәм“, – дим,
Кир турында: „Ул – Минем көтүчем, һәм ул Минем ихтыярымны үтиячәк“, – дим, Иерусалим хакында: „Ул яңадан төзеләчәк!“, Аллаһы йорты хакында: „Ул кабат тергезеләчәк!“ – дип әйтәм».
Кирның башына Раббы Үзе май сөртте. Ул, аны уң кулыннан тотып, халыкларны аңа буйсындыра, патшаларны коралсызландыра, аның алдында бөтен ишекләрне ача – капкалар аны туктата алмый. Кирга Раббы болай ди:
«Мин, синең алдыңнан барып, тауларны тигезләрмен, бакыр ишекләрне җимерермен, тимер бикләрне ватармын, караңгыда сакланган хәзинәләрне, яшереп калдырган байлыкларны сиңа бирермен. Шунда син Минем Исраил Алласы, исемеңне атап сиңа дәшүче Раббы икәнемне белерсең!
Колым Ягъкуб – Үзем сайлап алган Исраил хакына Мин синең исемеңне атап чакырдым, сиңа мактаулы исем бирдем, гәрчә син Мине белмәсәң дә.
Мин – Раббы, башкасы юк, Миннән башка икенче бер алла юк! Гәрчә Мине белмәсәң дә, Мин сине көчле итәм.
Мин Раббы икәнне, икенче берәүнең юклыгын кояш чыгышыннан кояш батышына кадәр белсеннәр өчен, шулай эшлим Мин.
Мин яктылык барлыкка китерәм һәм караңгылык ясыйм, иминлек алып киләм һәм бәла-казалар җибәрәм. Боларның һәммәсен Мин – Раббы эшлим!
Әй күкләр, хаклык-дөреслек яудырыгыз, өстән, болытлардан яусын ул. Җир өсләре ачылып китеп, котылу калкып чыксын, хаклык, шытып чыгып, аның белән бергә үссен. Моны Мин – Раббы бар иттем».
Үзен Бар итүче белән бәхәсләшкән, чүлмәк ватыклары арасында үзе дә чүлмәк китеге булган затка – кайгы! Чүлмәкчегә балчык: «Син нәрсә ясыйсың?» – дип әйтерме?! Кулың ясаган әйбер синең хакта: «Аның куллары булдыксыз!» – дип әйтерме?!
Атасына: «Дөньяга кемне тудырасың?», ә анасына: «Кемгә тормыш бирәсең?» – дип әйтүче затка – кайгы!
Раббы, Исраилнең изге Алласы, аны Бар итүче болай ди: «Сезгәме Миннән балаларымның киләчәге турында сорарга?! Сезгәме иҗат җимешем белән нәрсә эшләргә кирәклеген Мине өйрәтергә?!
Мин Җирне, андагы адәм балаларын бар кылдым, Минем кулларым күкләрне түшәде, һәм күк гаскәре белән дә Мин җитәкчелек итәм.
Кир патшаны Мин хак ниятем белән уяттым, Мин аның барлык юлларын тигезләячәкмен. Ул Минем каламны төзеячәк, сөрелгән халкымны түләү вә бүләк таләп итмичә азат итәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Раббы болай ди: «Мисырның байлыгы, Хәбәшстанның кереме һәм озын буйлы себалылар синең кулга төшәчәк, синеке булачак. Алар, зынҗырларын өстерәп, синең арттан китәчәк, каршыңда баш иеп: „Аллаһы бары синең белән генә, Аңардан башка икенче бер алла юк!“ – дип ялварачак».
Син, чынлап та, яшерен Аллаһы, Исраил Алласы, Коткаручы!
Пот ясаучылар һәммәсе оят-хурлыкка калыр, рисвай булып барысы бергә китеп барыр.
Исраилне исә Раббы коткарыр, мәңгелеккә коткарыр! Сез гомердә дә оят вә хурлыкка калмаячаксыз!
Җирне бар иткән, аны шушы рәвешенә китереп ныгыткан, буш калдырмыйча яшәрлек итеп яраткан Аллаһы, күкләрне булдыручы Раббы, болай дип әйтә: «Мин – Раббы, башкасы юк! – ди. –
Мин яшертен генә, караңгы почмактан торып сөйләмәдем, Ягъкуб нәселенә: „Мине буш урыннан эзләгез“, – дип әйтмәдем. Мин – Раббы, дөреслекне әйтүче, хакыйкатьне игълан итүче!
Әй халыкларның имин калганнары, бергә җыелып якынрак килегез! Агач потлар күтәреп йөрүчеләр, коткара алмаган илаһка дога кылган кешеләр берни аңламый.
Сөйләп бирегез, дәлилләр китерегез! (Әйдә, киңәшләшсеннәр үзара!) Кем бу турыда алдан хәбәр итте, борынгы заманда ук кем сөйләп бирде? – Мин, Раббы, түгелме?! Миннән башка икенче бер алла юк! Мин гадел вә коткаручы Аллаһы, бүтән андый берәү дә юк!
Миңа йөзегез белән борылыгыз, җирнең бар тарафлары, шулчак сез котылып калырсыз, чөнки Мин – Аллаһы, башкасы юк!
Мин Үземнең бар булуым белән ант иттем, авызымнан бары тик дөреслек кенә, һич үзгәрмәс хак сүз генә чыкты: „Минем алда һәркем тез чүгәчәк, һәр тел Минем исем белән ант итәчәк!“
„Хаклык-дөреслек вә көч бары тик Раббыда гына“, – диячәкләр Минем хакта. Миңа дошманлык саклаган һәркем Минем алда оят-хурлыкка калачак.
Ә Исраилнең барлык токымнары Раббы хакына акланачак һәм данга күмеләчәк!»
Бәл тез чүкте, Нәбу буй сонды – аларның сыннары терлек, йөк хайваннары өстенә төялгән. Элек аларны сез күтәреп йөрсәгез, хәзер исә алар йончыган хайваннар өстенә авыр йөк булып төялгән.
Илаһларыгыз буй сонды, тез чүкте, үзләрен коткара алмады – әсир төште.
Раббы болай дип әйтә: «Тыңлагыз Мине, Ягъкуб угыллары, Исраил халкының исән калганнары! Мин сезне туган көнегездән үк, дөньяга килгәннән бирле күтәреп йөрттем.
Сез картайганчы, Мин шул булып калырмын, Мин сезне, чәчләрегез агарганчы, күтәреп йөртермен. Сезнең Бар итүчегез дә, күтәреп йөртүчегез дә – Мин ул! Мин күтәреп йөртәм һәм коткарам.
Кемгә охшатырсыз, кем белән чагыштырырсыз икән Мине?! Миңа тиңләшердәй кемгә охшатырсыз икән?!
…Алтынны акча янчыгыннан чыгарып, көмешне үлчәүгә куеп үлчиләр дә, илаһ коеп ясар өчен, көмешчегә бирәләр, аннары шул ясалма сынга табыналар, аның алдында сәҗдә кылалар.
Аны иңбашларына күтәреп йөртәләр дә үз урынына бастырып куялар – ул шунда кузгалмыйча тик басып тора. Аңа каты итеп дәшсәң дә, ул җавап бирмәс, бәладән коткармас.
Әй фетнәчеләр, исегездә тотыгыз сез моны, кайгыдан ыңгырашыгыз һәм акылыгызга килегез!
Электә, борынгыда булганнарны исегезгә төшерегез. Аллаһы – Миндер, башкасы юк! Мин – Аллаһы, Миңа охшаган бүтән зат юк!
Ахырда нәрсәләр буласын баштан ук әйтәм, әле булмаганны Мин борынгы заманнардан ук әйтеп киләм. Мин: „Үз ниятемне тормышка ашырырмын, теләгән һәр нәрсәмне җиренә җиткерермен!“ – дим.
Көнчыгыштан, ерак илдән Мин бер кыргый кошны – ниятемне тормышка ашыручыны чакырдым. Мин әйттемме – сүземне җиренә җиткерәм, ниятләдемме – башкарып чыгам!
Үҗәтләр, тугрылыктан ерак торучылар, тыңлагыз Мине!
Менә, Мин котылу алып киләм, ул инде бик якын, коткару гамәлем кичекмәячәк. Сионга Мин – котылу, Исраилгә Үземнең дан-шөһрәтемне бүләк итәм.
Урыныңнан төш, гыйффәтле Бабил-кыз, тузанга утыр! Тәхетең юк инде, җиргә утыр, килданиләр кызы! Моннан ары сине назлы вә нәфис дип әйтмәсләр.
Тегермән ташы алып он тарт; бөркәнчегеңне сал, итәкләреңне җыеп, аякларыңны шәрәләндер дә елгаларны кичеп чык.
Тәнең ачылыр синең, хәтта оят җирең дә күренеп торыр. Үчемне алырмын, беркем Миңа комачауламас!»
Безнең Коткаручыбыз – Исраилнең изге Алласы! Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Раббы болай ди: «Дәшми генә утыр да караңгыга кереп югал, килданиләр кызы! Чөнки сине инде патшалыклар хуҗабикәсе дип йөртмәячәкләр.
Үз халкыма ачуым чыгып, Мин аны – милкемне – мәсхәрәгә дучар иттем, синең кулга тапшырдым, Бабил, ә син аларга рәхим-шәфкать күрсәтмәдең, хәтта карт-корылар җилкәсенә чиктән тыш авыр йөк салдың.
Син: „Мәңге хуҗабикә булачакмын!“ – дидең, моның нәрсә белән бетәсен уйламадың да, фикер дә йөртеп карамадың.
Ә хәзер, байлык-ләззәт сөюче, иминлектә яшәүче кыз, эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк! Мин тол хатын булып калмаячакмын, балаларымны беркайчан да югалтмаячакмын!“ – дип уйлаучы кыз, әйткәннәремне тыңла!
Кинәт кенә, бер көн эчендә бу ике бәла – баласыз вә тол калу – өстеңә берьюлы киләчәк, бар көченә сиңа ябырылачак, гәрчә сихерле эшләрең күп, тылсымың куәтле булса да.
Эшләреңне син явызлыгыңа таянып эшләдең, „Мине беркем күрми“, – дидең. Акылың вә белемең юлдан яздырды сине. Эчеңнән: „Мин генә! Миннән башка беркем юк!“ – дип уйладың.
Өстеңә бәла киләчәк синең – сихер белән котыла алмассың, афәт ябырылачак – син аңардан качалмассың; кинәттән, көтелмәгән һәлакәт килер сиңа.
Әйдә, яшь чагыңнан ук шөгыльләнгән сихер эшләреңне дәвам ит, күп төрле әфсен-төфсеннәреңне ташлама: бәлки, берәр нәрсәгә ирешерсең дә, кемне дә булса куркыта алырсың.
Сиңа бирелгән киңәшләрдән арып беттең инде. Әйдә, күк күзәтүчеләр вә йолдызчыларың – һәр яңа ай башында гаиптән хәбәр бирүчеләрең, килеп, сине коткарып карасыннар.
Әнә, алар салам кебек: ут аларны яндырып бетерә – алар үзләрен дә коткара алмый. Җылынырлык күмер түгел бу, каршында утырырлык ут түгел.
Синең белән бергә эшләгән, яшь чагыңнан ук сәүдә итешкән кешеләр әнә шундый булып чыкты: аларның һәммәсе үз юлы белән китеп барды, сине коткарырдай беркем калмады».
Тыңлагыз, Исраил исемен йөртүчеләр, Яһүдәнең нәсел варислары – Ягъкуб угыллары! Сез Раббы исеме белән ант итәсез, Исраил Алласын чакырасыз, ләкин тугрылык вә тәкъвалыктан ерак торасыз.
Шулай, сез үзегезне изге кала исеме белән атыйсыз, Исраил Алласына таянасыз, Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Ул болай ди: «Булып узган вакыйгалар турында Мин алдан ук әйтеп куйган идем – ул сүзләр Минем авыздан чыкты; Мин игълан иттем һәм тормышка да ашырдым, барысын кинәттән эшләдем.
Үҗәт халык икәнеңне, муеныңның – тимердән, маңгаеңның бакырдан булуын белдем Мин синең.
Шуңа күрә боларны сиңа күпкә алдан белдердем, соңыннан син: „Илаһым эшләде моны, агачтан ясалган, коеп эшләнгән сыннарым шулай билгеләде“, – дип әйтмәсен өчен, алдан хәбәр итеп куйдым.
Син бу хакта ишеттең – инде менә карап бак! Моның хак булуын танымыйсыңмы? Хәзер исә Мин сиңа яңа, син белмәгән яшерен нәрсәләр хакында белдерәм.
Болар элек булмады, хәзер генә гамәлгә аша. Бүгенгә кадәр син бу хакта ишетмәдең, „Мин инде моны белә идем“, – дип әйтә алмыйсың.
Син ишетмәдең дә, белмәдең дә, колагың күптәннән томаланган инде синең. Мин синең хыянәтче икәнеңне белә идем; туганнан алып фетнәче дип йөрттеләр сине.
Ачуымны Мин Үз исемем хакына бастырып киләм, Үземне дан-шөһрәтем хакына тыеп киләм – сине юк итмим.
Менә, Мин сине утта эретеп чистарттым, ләкин көмеш кебек итеп түгел – Мин сине газап учагына салып сынадым.
Моны Мин Үземнең хакка эшлим, чөнки Минем исем мәсхәрәгә калырга тиеш түгел! Үземнең дан-шөһрәтемне Мин икенче берәүгә бирмәячәкмен!
Тыңла әле Мине, Ягъкуб йорты, Үзем сайлап алган Исраил халкы! Бу – Мин, беренче һәм соңгысымын!
Минем кулым җиргә нигез салды, һәм Минем уң кулым күкләрне түшәде – Мин чакыруга, алар бергәләп торып басачак.
Һәммәгез җыелыгыз һәм тыңлагыз: пот-сыннар арасыннан кем моны алдан әйтә алды?! Раббының сөекле кешесе Бабилгә кагылышлы Раббы ихтыярын тормышка ашырачак, үз кулы белән килданиләргә каршы көрәшәчәк.
Алдан Мин әйттем моны, Мин! Аны чакырып алучы да Мин! Аны Мин китердем, һәм ул җиңәчәк!
Килегез яныма, тыңлагыз Мине: Мин баштан ук яшереп сөйләмәдем; бу вакыйгалар башланганда, Мин шунда идем инде». «Хәзер Хуҗа-Раббы мине вә Үзенең Рухын җибәрә!»
Коткаручы Раббы, Исраил халкының изге Алласы, болай ди: «Мин – Раббы, синең Аллаң, синең файдаңа өйрәтүчемен, сине барыр юлыңа бастыручымын.
Минем әмерләремә колак салсаң икән! Шул чагында бәхетең елга булып агар, бәрәкәтең диңгез дулкыннары сыман мул булыр иде.
Токымнарың ком бөртекләре сыман ишле, синнән туган балалар ком бөртекләре санынча хисапсыз булыр иде; аларның исеме сызып ташланмас, Минем алда юкка чыкмас иде».
Бабилдән чыгыгыз, килданиләрдән качыгыз! Бу хакта кычкырып игълан итегез, җир читенә кадәр хәбәр таратыгыз: «Раббы Үзенең колы Ягъкубны йолып алды!» – дип әйтегез.
Исраилиләрне Ул чүлдән алып барганда, сусаудан газап чикмәде алар. Ул аларга суны таштан агызып бирде: кыяны ярды, һәм аннан су бәреп чыкты.
«Явызларга тынычлык юк!» – ди Раббы.
«Әй диңгез ярлары, тыңлагыз мине! Ерак илләрдәге халыклар, колак салыгыз! Мин дөньяга туганчы ук, Раббы мине чакырды, ана карынында чагымда ук исемемне атап дәште.
Телемне үткен кылыч кебек итте, кулының күләгәсе белән мине каплады, мине очлы ук итте һәм Үзенең садагына яшерде.
Ул миңа: „Син – Минем колым, Исраил. Синең аркылы Мин Үземә дан-шөһрәт табачакмын“, – диде.
Мин: „Юкка гына тырышканмын, көчемне бушка, заяга әрәм иткәнмен“, – дип уйладым. Әмма Раббы мине аклар; миңа тиешле бүләк Аллам кулында.
Ягъкуб токымын Үзенә кайтару, Исраил халкын Үз янына җыю өчен, Раббы мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте. Аның алдында мин данлы, Аллам – минем көчем ул. Хәзер Раббы: „Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру, Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен, Минем колым булуың гына аз; коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин әле сине халыкларга яктылык чыганагы итәчәкмен“, – ди».
Һәммәсе нәфрәтләнеп караган, халыклар тарафыннан мәсхәрә ителгән колга – хөкемдарларның колына – Исраилнең Коткаручысы, аның изге Раббы Алласы, болай ди: «Тугры Раббы хакына, сине сайлап алган Исраилнең изге Алласы хакына патшалар, сине күреп, урыннарыннан торыр, түрәләр синең алда җиргә йөзтүбән капланыр».
Раббы болай ди: «Күңелемнең хуш чагында Мин сиңа җавап бирермен, котылу көнендә сиңа ярдәм итәрмен. Илне тергезү, ташландык биләмәләрне янә өләшү өчен, Мин сине саклармын; син – халкым белән төзегән килешүнең билгесе булырсың.
Тоткыннарга син: „Чыгыгыз!“, караңгыда калганнарга: „Сез иреклесез!“ – дип әйтерсең. Алар үзләренә юл буйларында, шәрә калкулыкларда көтүлекләр табарлар.
Алар ач булмаслар, суга интекмәсләр, көйдергеч эсседән, кызу кояштан зыян күрмәсләр, чөнки аларны Шәфкать күрсәтүче җитәкләп йөртер, чишмәләр янына китерер.
Мин Үземнең барлык тауларымны юлга әйләндерермен, олы юлларым биектә булыр.
Менә, ерактан кешеләр килер: берәүләр төньяктан вә көнбатыштан, икенчеләр исә Севене җиреннән килер.
Әй күкләр, сөенегез-гөрләшегез! Әй җир, шатлан! Әй таулар, куанышып җырлап җибәрегез! Чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч бирде һәм җәбер-золым күргәннәргә шәфкать кылды».
Сион: «Раббы мине ташлады, Хуҗам-Хаким мине онытты!» – ди.
Раббы әйтә: «Ана кеше үзенең имчәк баласын онытырмы?! Йөрәгеннән өзелеп төшкән баласын кызганмасмы?! Хатын-кыз үз баласын оныта калса да, Мин сине онытмаячакмын!
Мин сине Үземнең учларыма язып куйдым, диварларың һәрчак күз алдымда.
Угылларың сиңа ашыга, ә сине җимереп бөлгенлеккә төшергәннәр читкә китеп бара.
Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара: угылларың, җыелышып, синең янга килә. Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: син аларның барысын зиннәтле әйбер кебек өстеңә киярсең, кәләш сыман бизәнерсең, – дип белдерә Раббы. –
Җимерелеп бушап калган идең син, җирең таланган иде. Хәзер инде, Сион, халкың күплегеннән синдә кысан булачак, ә сине талаганнар синнән китәчәк.
Син „инде югалтканмын“ дип уйлаган балаларың сиңа: „Монда безгә кысан, иркенләп яшәргә безгә урын бир!“ – диячәкләр.
Шул чагында син күңелеңнән: „Кем тудырды соң миңа бу балаларны? Мин бит аларны югалткан һәм кысыр калган идем, йортымнан читтә, куылган идем. Аларны кем үстергән соң? Мин бөтенләй ялгыз калган идем бит, каян килгән соң алар?“ – диячәксең».
Хуҗа-Раббы болай ди: «Мин, кулымны сузып, халыкларга ишарә ясармын, кавемнәр күрерлек итеп, байрагымны күтәрермен, һәм алар синең угылларыңны кулларына алып, кызларыңны иңбашларына утыртып алып килерләр.
Патшалар синең балаларыңны тәрбия кылыр, патшабикәләр исә балаларыңның сөт анасы булыр. Халыклар, маңгайлары җиргә тигәнче, сиңа баш ияр, аягыңдагы тузанны ялар. Шулвакыт син Минем Раббы булуымны аңларсың. Миңа өмет баглаганнар оятка калмаячак».
Көчле кешенең табышын кулыннан тартып алырга мөмкинме?! Залим кулына әсир төшкәнне коткарып буламы?!
Раббы шулай ди: «Әйе, әсир төшкәннәр көчле кешедән тартып алыныр, залимнең табышы йолып алыныр! Сиңа каршы булганнарга Мин Үзем каршы торырмын һәм синең угылларыңны коткарырмын!
Сиңа золым кылганнарга үз тәнендәге итне ашатырмын, һәм алар, шәраб эчкән кебек, үз каныннан исерер. Шул чагында һәртөрле җан иясе Минем – Раббы, синең Коткаручың, Йолып алучың вә Ягъкубның кодрәтле Алласы икәнемне беләчәк».
Раббы болай ди: «Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?! Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?! Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез, сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез.
Мин килгәндә, ни өчен беркем юк иде, Мин чакырганда, нигә беркем җавап бирмәде? Сезне йолып алыр өчен, Минем кулым кыскардымы, коткарыр өчен, көчем-куәтем җитмиме әллә?! Мин җикерүгә диңгез кибә, елгалар чүлгә әйләнә, балыклар сусыз чери, су җитмәгәнгә үлә.
Мин күкләргә караңгылык япмасы ябам, кайгы киеме кидерәм».
«Хәлдән тайган бәндәгә сүзем белән ныклык бирер өчен, Хуҗа-Раббы миңа үгет-нәсыйхәткә колак салучы зирәкләр теле бирде. Үгет-нәсыйхәт алучы зирәкләр кебек тыңласын дип, һәр иртәдә Ул минем колагымны уята.
Хуҗа-Раббы минем колагымны ачты, һәм мин каршылык күрсәтмәдем, качып китмәдем.
Кыйнаучыларга – җилкәмне, сакалымны йолкучыларга яңагымны куйдым, битемне – хурлаудан, төкерекләрдән яшермәдем.
Хуҗа-Раббы ярдәм итә миңа, шуңа күрә хурлык миңа кагылмый, шуңа күрә йөземне чакма таш кебек тотам: үземнең оятка калмаячагымны беләм.
Мине аклаучы инде якын! Кем дәгъвалашырга тели минем белән? Әйдә, хөкем алдына басыйк! Кем минем белән хөкем итешергә тели – каршыма чыксын!
Хуҗа-Раббы Үзе миңа ярдәм итә – кем мине хөкем итә алыр?! Менә, алар һәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк, аларны көя ашаячак».
Раббы әйтә: «Сезнең кайсыгыз Раббыдан курка, Аның колының сүзен тыңлый? Караңгыда утсыз йөрүче Раббы исеменә өметләнсен, үзенең Алласына таянсын!
Ә сез, ут кабызучы, яна торган уклар белән коралланучы кешеләр, әйдә, йөри бирегез үзегез кабызган ут, үзегез яндырган ук яктысында! Кулым җибәргән өлешегез шундый булыр: сез газап эчендә ятачаксыз!»
Раббы болай дип әйтә: «Хаклык-дөреслеккә омтылучылар, Раббыны эзләүчеләр, тыңлагыз Мине! Үзегез уелып алынган кыяга, үзегез чокып алынган тау-ташка карагыз –
атагыз Ибраһимга вә сезне тудырган Сарага күз салыгыз! Мин Ибраһимны чакырганда, ул әле ялгыз иде, әмма Мин аны фатихаладым, аның нәселен үрчеттем.
Раббы Сионны юатачак, аның бөтен хәрабәләрен тынычландырачак, чүлләрен Гадән бакчасыдай, сахраларын Раббы бакчасыдай итәчәк. Анда шатлык вә күңеллелек, Раббыга рәхмәт уку вә дан җырлау хөкем сөрәчәк.
Тыңла Мине, халкым! Колагыңны куеп тыңла, кабиләм! Хактыр: Минем тарафтан канун-карар биреләчәк, һәм гадел хөкемем халыкларга ут яктысы булачак.
Мин якларга-сакларга әзермен, Мин алып килә торган котылу инде юлда. Үз кулым белән Мин халыкларга гадел хөкем чыгарачакмын. Яр буендагы җирләр Миңа ышанып, көч-куәтемә өметләнеп торачак.
Күзләрегезне күккә күтәреп багыгыз һәм аска – җиргә карагыз: күкләр төтен кебек таралачак, ә җир кием кебек тузачак, кешеләре чебен кебек үлеп бетәчәк, Минем коткаруым исә мәңгелек, хаклыгым дәвамлы.
Хаклык-дөреслекне белүчеләр, Минем канунымны йөрәгендә йөртүчеләр, тыңлагыз Мине! Кешеләрнең сезне хурлавыннан курыкмагыз, мәсхәрәле сүзләреннән котыгыз алынмасын,
чөнки алар корт төшкән кием, көя ашаган йон кебек булачак; ә Минем хаклыгым мәңгелек, Минем коткаруым буыннан-буынга дәвам итәчәк».
Уян, уян, и Раббы кулы, көч җый! Элекке көннәрдәге, борынгы заманнардагы сыман уян! Раһабны кискәләп ташлаучы, аждаһа еланны чәнчеп үтерүче син түгелме?!
Диңгезне, тирән упкын суларын киптерүче, йолып алынган кешеләр үтә алсын өчен, диңгез тирәнлекләрен такыр юлга әйләндерүче син түгелме?!
Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр, Сионга сөенешеп-гөрләшеп килер, аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр. Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар, кайгы-хәсрәт, көрсенүләр качып китәр.
Раббы әйтә: «Мин, Мин Үзем – сезнең Юатучыгыз! Үлемле адәм углыннан, үләндәй шиңә торган бәндәдән нигә куркырга сезгә?
Сезне бар иткән Раббыны, күкләрне түшәгән һәм җирнең нигезен салган Затны оныттыгыз сез. Сезне изүче залимнең ачуыннан һәр көнне бертуктамый дер калтырап торасыз. Әмма кайда соң хәзер ул залимнең ачуы?!
Әсирлеккә эләккәннәр озакламый азат ителәчәк – чокыр төбендә үлмәячәк, икмәккә мохтаҗлык кичермәячәк.
Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дулкыннар үкерерлек итеп диңгезне ярсытучымын; Минем исемем – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Мин Үз сүзләремне сезнең авызга салдым, сезне Үз кулымның күләгәсенә яшердем; күкләрне түшәдем, җирнең нигезен салдым, Сионга: „Син – Минем халкым“, – дидем».
Уян, уян, аягыңа торып бас, Иерусалим! Раббы кулыннан алган ачу касәсен – сине чайкалырга мәҗбүр иткән ул тустаганны – төбенә кадәр эчтең син.
Үзең тапкан угыллар арасыннан сине беркем дә озата бармады, үзең үстергән угыллар арасыннан берәү дә кулыңнан җитәкләмәде.
Бер-бер артлы ике бәла килде синең башыңа – кем кызганыр икән сине? Бөлгенлек вә һәлакәт, ачлык вә кылыч килде – кем юатыр икән сине?
Угылларың хәлдән тайган, тозакка эләккән болан кебек, һәрбер урам чатында ята; Раббының ачу-каһәре аларны шушы хәлгә салды – Аллаңның җикерүе дәһшәтледер!
Шулай итеп, тыңлап тор моны, газап чигүче, шәрабсыз сәрхуш булган Иерусалим!
Хуҗа-Раббы, Үз халкының эшен яклаучы Аллаң болай ди: «Менә, сине чайкалырга мәҗбүр иткән касәне Мин кулыңнан алдым, син инде Минем ачуым тустаганыннан бүтән эчмәссең.
Мин аны газаплаучыларың кулына, сиңа: „Җиргә ят, без сине таптап үтәрбез!“ – дип, сыртыңны урам туфрагы урынына таптаучыларга тапшырам».
Уян, уян, Сион, көч җый! Асыл киемнәреңне ки, Иерусалим, изге кала! Чөнки моннан ары инде сиңа сөннәтсез вә пакь булмаган кеше кермәячәк.
Аягыңа торып бас, өстеңдәге тузанны как, урыныңа утыр, Иерусалим! Муеныңнан зынҗырларны алып ташла, әсир төшкән Сион-кыз!
Чөнки Раббы болай ди: – Сез бушка сатылган идегез, шуңа күрә көмеш түләмичә йолып алыначаксыз.
Хуҗа-Раббы болай ди: – Минем халкым килмешәк сыйфатында яшәр өчен, башта Мисырга киткән иде, аннары аны бер гаепсезгә Ашшур җәберләде.
Хәзер инде монда Минем нәрсәм калды? – дип белдерә Раббы. – Халкым түләүсез-нисез куып алып кителә, ә аның хаким-түрәләре үкереп елый, – ди Раббы. – Даими рәвештә, һәр көнне Минем исемем хур ителә.
Әмма Минем халкым исемемне таныячак; көне җиткәч: «Менә Мин!» – дип әйткән Зат булуымны беләчәк.
Таулар кичкән хәбәрченең килүе ничек куанычлы! Ул тынычлык игълан итә, сөенечле хәбәр алып килә, котылу турында белдерә, Сионга: «Синең Аллаң – патшадыр!» – дип әйтә.
Тыңла: синең сакчыларыңның тавышы көчәя, алар бергәләп шатланышып кычкыралар, чөнки Раббының Сионга кире кайтуын үз күзләре белән күреп торалар.
Сөенечле җыр җырлагыз, Иерусалим хәрабәләре, чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч китерде, Иерусалимне йолып алды!
Раббы Үзенең изге кулының көчен барлык халыклар күз алдында күрсәтте – җирнең барлык читләрендә Аллабызның коткаруын күрәләр.
Китегез, китегез, чыгыгыз аннан! Нәҗес нәрсәгә кагылмагыз! Ул урыннан чыгыгыз, пакьләнегез, Раббы савытларын алып баручылар!
Ләкин сез ашыкмый гына чыгарсыз; чыгу белән качып китмәссез, чөнки Исраилнең Раббы Алласы сезне алдан да, артыгыздан да саклап барыр.
Раббы болай ди: «Менә, Минем колым уңышка ирешер, дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!
Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде: аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган, килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.
Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле, патшалар аның алдында тынып калачак! Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк, ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк».
Без алып килгән хәбәргә кем ышанды? Раббы кулының көче кемгә ачылды?
Раббы алдында ул – нәфис үлән, коры җирдәге тамыр кебек үсте; аның кыяфәтендә без сокланырлык матурлык та, бөеклек тә, безне җәлеп итәрдәй берни дә юк иде.
Кыен күргән, чир-газап татыган ул адәм кешеләр нәфрәтенә дучар ителгән, алар тарафыннан читкә тибәрелгән иде; андый кешедән йөзне читкә борган кебек, аңа да нәфрәт белән карадылар. Безнең алда ул бернигә дә тормый иде.
Ләкин ул безнең сырхауларны үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте. Без аны Аллаһы тарафыннан кыйналган, җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык,
ул исә безнең җинаятьләребез аркасында тәненә җәрәхәт алды, гөнаһларыбыз аркасында кыйналды. Аның җәзалануы безгә иминлек, җәрәхәтләре сихәтлек китерде.
Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек – һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның гөнаһларын аның өстенә өйде.
Аны газапларга дучар иттеләр, әмма ул күндәмлек белән аларны кабул итте, авызын ачып берни дәшмәде; чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман һичбер аваз салмады.
Тотып алып аны хөкем иттеләр. Аның язмышы турында кем уйлап торган?! Тереләр җиреннән ул тартып алынды, халкымның җинаятьләре аркасында үлемгә хөкем ителде.
Каберне аңа яманнар арасында билгеләделәр – аның урыны бай кеше янында булды, гәрчә ул җәбер-золым кылмаса да, теле ялган сүз сөйләмәсә дә.
Раббы аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды, кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син, Раббы, аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң, ул үзенең токымын күрәчәк, озак яшәячәк, аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак.
Кичергән газаплардан соң ул яктылык күрәчәк, үз эшенең асылына төшенеп канәгатьләнү табачак. «Минем тәкъва колым күпләрне аклаячак, аларның гөнаһларын үз өстенә алачак, – ди Раббы. –
Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды, җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды».
«Сөен, баласыз кысыр хатын! Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр, тулгак авырлыгын кичермәгән хатын! Чөнки ирле хатынныкына караганда ире ташлаган хатында балалар күбрәк булыр, – ди Раббы. –
Чатырыңны киңәйт, яшәгән урыныңда пәрдәләрне озынайт, уңайсызланып торма; чатыр бауларын озынрак ит, казыкларын ныгыт!
Чөнки син уңга таба да, сулга таба да киңәячәксең, синең токымың халыкларның җирләрен биләп алыр, бушап калган калаларда урнашыр.
Курыкма, оятка калмассың! Рухыңны төшермә, чөнки син хурлык кичермәссең! Яшь чагыңдагы оятка калуларыңны онытырсың, тол хатын булып яшәгән вакыттагы хурлыгыңны бүтән исеңә дә алмассың!
Чөнки синең ирең – сине Бар итүче; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! Сине йолып алучы – Исраилнең изге Алласы! Аны бөтен җирнең Алласы дип йөртәләр.
Раббы сине – ташланган вә рухы төшкән хатынны, яшьлектә кияүгә чыккан һәм ире ташлап киткән хатынны чакырган кебек чакыра, – ди Аллаң. –
Мин сине аз гына вакытка калдырып тордым, ләкин зур рәхим-шәфкать күрсәтеп кире кабул итәм.
Ачуым кызган чакта, Мин йөземне синнән кыска вакытка яшереп тордым, ләкин, бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтемне күрсәтеп, сиңа рәхим-шәфкать кылам, – ди сине йолучы Раббы. –
Бу Минем өчен Нух заманындагы кебек: Нух туфанының сулары җир йөзен бүтән басмаячак, дип ант иткән сыман, Мин сине бүтән ачуланмаска, битәрләмәскә ант итәм.
Гәрчә таулар урыныннан күчсә дә, калкулыклар какшаса да, Минем мәрхәмәтем синнән китмәс, тынычлык турындагы килешүем какшамас, – ди сиңа рәхим-шәфкать күрсәтүче Раббы.
И син, давылларда йончыган, кайгыга чумган бичара кала! Менә, матур итеп таштан диварларыңны төзим, нигезеңне зәңгәр якуттан салам,
манара башларын кызыл ахактан ясыйм Мин синең, капкаларыңны ялтырап торган асыл таштан, әйләндереп алган барлык диварларыңны кыйммәтле таштан эшлим.
Синең барлык балаларыңны Раббы өйрәтер, алар тыныч-имин яшәр.
Син хаклык-дөреслек белән ныгырсың; җәбер-изелүдән ерак торырсың, куркыр урының калмас; афәттән азат булырсың, ул сиңа якын килмәс.
Кем дә булса сиңа һөҗүм итә калса, бел: бу Миннән булмас; сиңа каршы кем генә һөҗүм итсә дә, синнән һәлакәтен табар.
Күмерләргә ут өрүче, эш коралы ясаучы тимерчене Мин бар иттем, җимерү алып килүчене дә Мин барлыкка китердем.
Сиңа каршы ясалган бер генә корал да уңышлы булмас; мәхкәмәдә гаеп ташлаган һәркемне син кире кагарсың. Менә шундый ул, Раббы колларына тигән өлеш; Мин аларны аклармын», – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез! Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз, килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз!
Нигә сез ризык затыннан булмаган әйбер өчен көмеш сарыф итәсез, авыр хезмәт белән тапканыгызны тамак туйдырмый торган нәрсәгә алыштырасыз? Мине дикъкать белән тыңлагыз, һәм нигъмәтләрдән авыз итәрсез, сый-хөрмәттән ләззәт табарсыз!
Сүзләремә колак салыгыз, яныма килегез, тыңлагыз Мине, һәм сез яшәрсез. Мин сезнең белән мәңгелек килешү төзермен, Давытка ничек тугры булсам, сезгә дә тугрылык сакларга вәгъдә итәмен.
Менә, Давытны Мин халыкларга шаһит, юлбашчы вә хаким иттем.
Син, Исраил, үзең белмәгән халыкларны чакырырсың, һәм сине белмәгән халыклар Раббы Аллаң, Исраилнең изге Алласы хакына синең янга ашыгыр, чөнки Ул сине данлы итте».
Табарга мөмкин булганда, Раббыны эзләгез, Ул якында чакта чакырыгыз Аны!
Яман кеше – үзенең юлын, бозык кеше үзенең ниятләрен калдырып, Раббыга әйләнеп кайтсын, һәм Ул аңа рәхим-шәфкать күрсәтер, Аллабызга килсен: ярлыкауга Ул бик юмарт.
«Минем уйларым – сезнең уйлар түгелдер, сезнең юллар – Минем юллар түгел, – дип белдерә Раббы. –
Күкләр җир өстеннән никадәр биек булса, Минем юлларым да сезнең юллардан шуның кадәр биегрәк, Минем уйларым да сезнең уйлардан шуның кадәр югарырак.
Күктән яуган яңгыр яки кар кире күккә кайтмаган, бәлки, сугарып, җирне уңдырышлы иткән, чәчкән кешегә – орлык, ашаган кешегә икмәк биргән кебек,
Минем авызымнан чыккан сүз дә Миңа файдасыз булып кире кайтмый, ә бәлки Мин теләгәнне башкара: Мин аны нинди йомыш белән җибәргән булсам, шул эшне үтәп чыга».
Шулай итеп, сез шат күңел белән юлга чыгарсыз һәм исән-имин кире кайтырсыз; таулар вә калкулыклар сезнең алда шатланып җыр сузар, кырдагы барлык агачлар кул чабар.
Чәнечкеле куак урынына – кипарис, кычыткан урынына мәрсид куагы үсеп чыгар, һәм болар барысы да, мәңге югалмый торган билге буларак, Раббыга дан өстәр.
Раббы болай ди: «Минем коткаруым инде якын, хак булуым да тиздән ачыкланыр, шуңа күрә гаделлек белән эш итегез, дөрес эшләр башкарыгыз.
Шулай эшләгән, әлеге гамәлләргә ике куллап ябышкан, шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм аларны нәҗесләүдән сакланган, һәртөрле явызлыктан тыелган кеше бәхетледер!»
Раббы юлына күнгән чит җир кешесе: «Раббы мине Үз халкыннан аерачак!» – дип, хәрәм агасы: «Мин – бары тик корыган агач!» – дип әйтмәсен.
Чөнки Раббы болай ди: «Минем шимбә көн кагыйдәләрен таныган, күңелемә хуш килгән гамәлне сайлаган, Мин төзегән Килешүгә нык тотынган хәрәм агаларына
угыллы вә кызлы булуга караганда да әйбәтрәк нәрсә бирәм – Үз йортымның диварлары эчендә исемнәрен атап һәйкәл куям; Мин аларга мәңгегә биргән исем беркайчан юкка чыкмаячак.
Ә Раббыга хезмәт иткән, Аның исемен яраткан, Аның колына әйләнгән, Раббы юлына күнгән чит җир кешеләрен, шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм аларны нәҗесләүдән сакланган, Мин төзегән Килешүгә ныклап тотынган барлык кешене
изге тавыма алып киләм һәм Үземнең гыйбадәтханәмдә сөенечкә күмәм. Мәзбәхемдә алар китергән тулаем яндыру корбаннарын вә бүтән корбаннарны Мин хуш күрермен. Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».
Сөрелгән исраилиләрне бергә җыючы Хуҗа-Раббы болай ди: «Бирегә җыелганнар янына Мин әле бүтәннәрне дә җыярмын».
Әй кыргый җанварлар вә урман җәнлекләре, ашарга килегез!
Исраилнең сакчылары сукыр вә акылсыздыр. Аларның һәммәсе – өрә белми торган телсез этләр, яталар да черем итәләр, йокы симертәләр.
Һич туя белмәгән комсыз этләр бу! Алар – акылсыз көтүчеләр: һәркем үз юлыннан атлый, үз җаен кайгырта.
«Килегез, – диләр алар, – шәраб миннән булыр, исергәнче эчик! Иртәгә дә көнне шулай үткәрербез, тагын да шәбрәк итеп кәефләнербез!» – диләр.
Тәкъва кешеләр һәлак була, әмма моңа беркемнең дә йөрәге сызламый. Тугры кешеләр юкка чыга. Тәкъва кешеләр, үлеп, явызлыктан котылалар, һәм шушы хәлнең асылына берәү дә төшенми.
Туры юлдан йөрүчеләр тынычлыкка ирешә – мәңгелек урыннарына ял итәргә ята.
«Әй сез, сихерче хатын балалары, хыянәтче вә фахишә хатын токымы, бире килегез!
Кемне мәсхәрәлисез сез? Кемгә авызыгызны зур итеп ачасыз, телегезне чыгарасыз? Әй җинаять балалары, ялган орлыгы түгелме сез?!
Имәннәр арасында, киң ябалдашлы һәр агач астында дәртегез котыра, тарлавыкларда, салынкы кыя ташлар астында балаларыгызны корбанга китерәсез.
Тарлавыктагы шома ташлар – синең яраткан потларың! Алар – синең язмышың, и Исраил! Син аларга шәраб вә икмәк бүләге китердең. Шушыларны күреп, Мин канәгать булырга тиешме?!
Син үзеңнең ятагыңны биек тау башына менгердең дә шунда корбан китерергә бардың.
Ишек-бусагаң артына мәҗүсиләрнең тамгаларын куйдың; Мине ташлап калдырып, ятагыңны җәйдең дә шунда менеп яттың, үз сөяркәләрең белән килешү беркеттең, шәһвәт белән аларның шәрәлегенә текәлдең.
Молых илаһына син зәйтүн мае күтәреп бардың, бик күп хушбуйлар сарыф иттең; илчеләреңне еракка, хәтта үлеләр дөньясына – тирәнгә җибәрдең.
Озын юлда син арыдың, ләкин: „Өметем бетте!“ – дип әйтмәдең, яңа көч таптың, хәлсезлек сизмәдең.
Миңа тугрылыгыңны бозарлык, Мине исеңнән чыгарырлык, йөрәгеңнән сызып ташларлык дәрәҗәдә кемнән курыктың соң син, кемнән котың алынды? Мин озак дәшми торгангамы, Миннән курыкмый башладың?
Синең „тәкъва“ эшләреңне Мин фаш итәрмен – алар синең файдага булмас!
Җыйган илаһларың ярдәм сорап кычкырган чагыңда коткарырмы сине?! Аларның һәммәсен өермә очырып алып китәчәк, искән җил сибеп җибәрәчәк. Ә Миндә сыену урыны эзләгән кеше шушы җирне биләмәгә алачак, изге тавыма хуҗа булачак».
Раббы әйтә: «Юл салыгыз, юл салыгыз, тигезләгез юлны! Халкым юлындагы барлык киртәләрне алып ташлагыз!»
Мәһабәт вә бөек, мәңге яшәүче, исеме Изге булган Зат болай ди: «Мин изге биеклектә яшәсәм дә, хәсрәтлеләр, төшенкелеккә бирелгәннәр янындамын – Мин аларның рухын күтәрермен, йөрәген терелтермен!
Мин сездән һәрчак гаеп эзләмәм, бертуктаусыз ярсуымны түкмәм, юкса Минем хозурымда кешеләрнең рухы, Мин барлыкка китергән җаны хәлдән таяр иде.
Комсызлык кебек гөнаһлары өчен халкыма ачуым кабынды, һәм Мин аларны җәзаладым, ярсып, йөземне яшердем; ләкин алар, үҗәтләнеп, йөрәкләре кушкан юлдан бара бирделәр.
Мин аларның юлларын күреп тордым, тик шулай да аларны дәвалап савыктырырмын, Үзем җитәкләп алып барырмын, юатырмын, хәсрәтлеләрнең теленә шатлыклы сүзләр салырмын. Ерактагыларга да, якындагыларга да – тынычлык-иминлек! – ди Раббы. – Мин аларны дәвалармын!
Ә явызлар – һич туктамый котырынган, дулкыннары яр буена ләм вә пычрак чыгарган диңгез кебек.
Явызларга тынычлык булмас!» – ди Аллам.
Раббы болай дип әйтә: «Каты итеп кычкыр, тавышыңны тыйма, быргыныкы сыман көчле ит! Халкым кылган җинаятьләрне, Ягъкуб нәселе кылган гөнаһларны аларның үзләренә белдер!
Алар, дөрес гамәл кылучы халык, үз Аллаларының кануннарын ташламаучы халык сыман, көн арты көн Мине эзли, Минем юлларымны белергә тели; алар Минем гадел хөкем итүемне сорый, Аллаһыга якынаерга омтыла.
„Без ураза тотабыз, Син нигә моны күрмисең? Үзебезне тыябыз, ә Син моны игътибарга алмыйсың!“ – ди алар. Чынлыкта исә, сез ураза тоткан көнне ни теләсәгез, шуны эшлисез, хезмәтчеләрегезне авыр эшкә җигәсез.
Уразагызны ызгыш-талаш вә гаугада уздырасыз, рәхимсезләнеп башкаларга кул күтәрәсез. Ураза тотуыгыз әнә шул рәвешле булганда, догаларыгыз югарыда кабул кылынмас.
Мин теләгән ураза шундый буламы?! Үзеңне тыеп торуны, камыш кебек башыңны июне, тупас тукыма җәеп, көл өстендә ятуны сез Раббы күңеленә хуш килгән ураза көне дип атыйсызмы?!
Мин теләгән ураза менә мондый була: гаделсезлек богауларын өз, камыт бауларын чиш, изелгәннәрне иреккә җибәр, һәртөрле камытны җимереп ташла.
Ачларга икмәк бүлеп бир, йорты-җире булмаган бичараны өеңә чакыр, ялангач кешене киендер, туганнарыңнан качып йөрмә.
Менә шул чагында яктылыгың таң кебек балкып торыр, тизрәк сихәтләнерсең; синең тәкъвалык үзеңнән алда атлар, ә Раббы шөһрәте артыңнан саклап барыр.
Раббыга дәшкәндә, Ул сиңа җавап бирер, ярдәмгә чакырганда, „Мин биредә!“ дип әйтер. Башкаларга кидергән камытыңны җимереп ташласаң, бармак төбәп кешеләрне мәсхәрәләүдән туктасаң,
ач кешегә үз ризыгыңнан өлеш чыгарсаң, мохтаҗга кирәген-теләгәнен бирсәң, яктылыгың караңгыда балкып торыр, дөм караңгы вакытың да көн үзәге сыман якты булыр.
Раббы һәрчак сине җитәкләп барыр, корып кипкән җирдә туендырыр, тән-бәдәнеңне ныгытыр; син мул итеп сугарылган бакча, суы беркайчан да бетми торган чишмә кебек булырсың.
Борынгы хәрабәләр урынында син яңа калалар корырсың, иске нигезләрдә биналар күтәрерсең, һәм сине „ишелгән диварларны төзәтүче“, „яшәү өчен урамнарны яңартучы“ дип атарлар.
Әгәр дә син шимбә көннәрне аяк астына салып таптамасаң, Минем изге көнемдә үз файдаңны кайгыртудан тыелсаң, шимбәне, Раббының изге көнен, шатлыклы вә хөрмәтле дип атасаң, үз ихтыярыңны канәгатьләндерә торган көндәлек эшләрең белән шөгыльләнмичә, табыш артыннан кумыйча, буш сүзләр сөйләмичә, шимбә көнгә хөрмәт күрсәтсәң,
Раббы синең сөенечең булыр, һәм Мин сине илнең биеклекләре өстеннән хуҗа итәрмен, атаң Ягъкуб биләмәсеннән файдаланырга мөмкинлек бирермен». Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште.
Юк, Раббының коткаручы кулы көчен җуймады, колагы ишетә Аның, томаланмаган.
Ләкин гаеп эшләрегез Аллагыз белән сезнең арада киртә булды, кылган гөнаһларыгыз Аның йөзен сездән яшерде, шуңа күрә Ул сезне ишетми.
Сезнең куллар канга буялган, бармакларыгыз гаеп эшләр белән нәҗесләнгән, авызыгыз – ялган, телегез гаделсезлек сөйли.
Һичкем, хөкем гадел булсын, дип әйтми, үз дәгъвасын дөреслек белән якламый; буш сүзгә ышаналар, ялган сөйлиләр, явызлык белән йөкле булып, бозыклык тудыралар.
Кара елан йомыркасы өстендә утыра алар, пәрәвез үрә. Шул йомыркаларны ашаучы үләчәк, йомырка ватыла калса, эченнән агулы елан шуып чыгачак.
Аларның пәрәвезеннән кием тегеп булмый – үзләре ясаган нәрсәгә алар төренә алмый. Алар кылган гамәлләр бозык, куллары көчләү, изүне генә белә.
Аяклары явызлык кылырга йөгерә, гаепсез кешенең канын түгәргә ашыга; аларның уй-ниятләре бозык, йөргән юлларында талау вә җимерү генә.
Алар иминлек юлын белмиләр, юлларында гаделлек юк; алар үз юлларын кәкре иттеләр, шул юлдан йөрүчеләр тынычлыкның нәрсә икәнен белмиләр.
Менә шуңа күрә Раббының гаделлеге бездән ерак, Раббы Үзенең хаклыгы белән безгә килеп ирешмәде. Без яктылык көтәбез, әйләнә-тирәдә исә караңгылык, без нур эзлибез, әмма дөм караңгылыкта йөрибез.
Сукырлар сыман диварга тотынып, күзсез кешеләр кебек капшанып йөрибез. Эңгер-меңгердә барган сыман көн уртасында абынабыз; сау-сәламәтләр арасында үлеләр кебек без.
Без барыбыз да аюдай үкерәбез, күгәрчендәй моңланабыз; гаделлек көтәбез, ә ул юк, котылу көтәбез, тик ул бездән ерак.
Чөнки без Синең алда күп җинаятьләр кылдык, гөнаһларыбыз безгә каршы шаһитлык бирә. Җинаятьләребез һәрчак күз алдыбызда, гаеп эшләребезне үзебез белеп торабыз.
Без Раббыга каршы баш күтәрдек, Аңардан йөз чөердек, Аллабыздан читкә киттек, җәбер-золым кылырга, фетнә чыгарырга өндәдек, йөрәкләребездә ялган тудырып, шуны сөйләп йөрдек.
Гаделлек артка чигерелде, хаклык-дөреслек еракта калды; хакыйкать мәйданда абынды, намуслылык керер юл тапмый.
Бер җирдә дә хакыйкать юк, явызлыктан тыелучы кеше үзе табышка әйләнә. Гаделлек юклыгын күреп, Раббының җаны әрнеде.
Шушы хәлне һичкемнең, бер затның да үзгәртергә теләмәвенә Ул бик гаҗәпләнде. Шул чагында җиңүне Аңа Үз кулы алып килде, хаклыгы Аңа таяныч булды.
Хаклыкны Ул иңенә көбә күлмәк итеп япты, коткаруны очлым итеп киде, үчне – өс киеме, ярсуны Үзенә япанча итте.
Кылган эшләренә карап, Ул һәркемгә әҗерен бирәчәк: дошманнарына каһәре белән ябырылачак, Аны күрәлмаучыларны җәзага тартачак, яр буендагыларга тиешлесен түләячәк!
Раббының исеменнән – көнбатышта, Аның дан-шөһрәтеннән көнчыгышта куркуга төшәчәкләр, чөнки Ул ташкын судай – Раббы сулышыннан ургылып аккан ташкындай ябырылачак.
«Сионга – гөнаһларыннан баш тарткан Ягъкуб балаларына – Коткаручы киләчәк!» – дип белдерә Раббы.
«Менә, Мин алар белән төзегән килешү шундыйдыр: сезгә иңдерелгән Рухым, телегезгә салган сүзләрем сездән алынмас, сезнең үзегездән, бала вә оныкларыгыздан бүгеннән башлап һичкайчан алынмас», – ди Раббы.
Аягыңа торып бас, Иерусалим, нур чәч! Чөнки синең яктың килде, синең өстә Раббының дан-шөһрәте балкыды.
Менә, җирне караңгылык, халыкларны тирән караңгылык каплап алды, ә синең өстә Раббы нуры, Аның дан-шөһрәте балкып чыкты.
Халыклар – синең яктыңа, патшалар синнән сирпелгән нур тирәсенә җыелыр.
Раббы болай дип әйтә: «Күзләреңне күтәреп тирә-ягыңа кара әле! Алар, һәммәсе дә җыелышып, синең янга килә: угылларың ерактан кайта, кызларыңны, әнә, кулларына күтәреп киләләр.
Моны күреп, син шатлыгыңнан балкырсың, йөрәгең куаныч белән тулыр, дулкынланып тибә башлар. Диңгез буйлап сиңа мал-мөлкәт китерерләр – халыкларның байлыгы синеке булыр.
Мидьян белән Эйфадан килгән яшь дөяләр – күп санлы дөяләр тутырыр җиреңне. Шебаның бар халкы синең янга килер, алтын вә хуш исле сумала-майлар китерер һәм Раббыга дан җырлар.
Кыдар кавеменең барлык сарык көтүләрен синең янга җыярлар, Нәбают кавеменең сарык тәкәләрен сиңа китерерләр: алар Минем мәзбәхтә күңелемә ятышлы корбан булыр, һәм Мин шулай Үземнең данлы йортыма шөһрәт өстәрмен.
Күктә йөзгән болытлардай, ояларына кайта торган күгәрченнәрдәй кемнәр оча анда?
Таршиш кораблары бирегә беренче булып йөзеп килә – яр буендагы җирләр әнә Миңа өметләнеп тора. Бу кораблар Раббы Аллаң исеме хакына, Исраилнең изге Алласы хакына көмеш вә алтыннары белән бергә ерактан синең балаларыңны алып килә, чөнки сине Ул, Иерусалим, данлы итте.
Чит-ятлар синең диварларыңны тергезәчәк, ә аларның патшалары сиңа хезмәт итәчәк. Ачулы чагымда Мин сиңа җәза биргән булсам да, инде, игелек кылып, рәхим-шәфкатемне күрсәтәм.
Синең капкаларың һәрвакыт ачык торачак, көндез дә, төнлә дә ябылмаячак: шул капкалардан халыкларның байлыгын һәм аларның патшаларын сиңа китерәчәкләр.
Сиңа хезмәт итәргә теләмәгән патшалыклар һәлак булачак, андый халыклар тәмам юк ителәчәк.
Минем изге йортымны бизәр өчен, Ливанның күрке булган кипарис, чинар вә нарат агачлары сиңа китереләчәк. Аягым баскан урынны Мин шулай данга күмәчәкмен.
Сине җәбер кылганнарның угыллары каршыңа баш иеп киләчәк, сиңа кимсетеп караганнарның һәммәсе аягыңа егылачак; алар сине Раббының, Исраилнең изге Алласының Сионы дип йөртәчәк.
Син ташландык идең, сине күрәлмадылар, синең аша беркем үтеп йөрмәде, әмма Мин сине мәңгегә горурлык һәм барлык буыннар өчен шатлык чыганагы итәчәкмен.
Син халыкларның сөте белән туеначаксың, аларның патшалары күкрәгендә ризык табачаксың. Шул чагында син Минем коткаручы Раббы, сине йолып алучы, Ягъкуб токымының кодрәтле Заты икәнемне беләчәксең.
Бакыр урынына – алтын, тимер урынына – көмеш, агач урынына – бакыр, ташлар урынына тимер китерермен Мин сиңа. Җитәкчең итеп – тынычлыкны, синең өстән башлык итеп хаклык-дөреслекне куярмын.
Синең җиреңдә көчләү-изү турында бүтән ишетелмәс, чикләрең эчендә талау вә бөлгенлек турында сүз бармас. Диварларыңны син – Котылу, капкаларыңны Мактау дип атарсың.
Кояш инде синең көндезге яктырткычың булмас, ай да сиңа нур сипмәс; синең мәңгелек яктырткычың – Раббы Үзе, синең дан-шөһрәтең Аллаң Үзе булыр.
Синең кояшың инде батмас, аең яшеренмәс, чөнки Раббы Үзе синең мәңгелек яктырткычың булыр, һәм кайгылы көннәрең шулай тәмамланыр.
Синең бар халкың тәкъва булыр, җирнең мәңгелек хуҗасына әйләнер. Алар – Мин утырткан үсенте, Миңа дан китерүче иҗатым җимеше.
Аларның иң кечкенә дип саналган гаиләсеннән – меңләгән, иң көчсезеннән куәтле халык чыгар. Вакыты җиткәч, Мин, Раббы, бу эшне тиз арада башкарырмын».
Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.
Борынгы хәрабәләр урынында алар яңа калалар корачак, элекке заманнарда җимерелгәнне тергезәчәк, ничәмә буыннар дәвамында буш яткан, таланган калаларны кабаттан яңартачак.
Чит-ятлар, килеп, мал-туарыгызны көтәр, сезнең өчен иген игәр, йөзем бакчаларыгызны карар.
Ә сез «Раббы руханилары» дип йөртелерсез, сезне «Аллабызның хезмәтчеләре» дип атарлар. Сез халыклар байлыгыннан файдаланырсыз, алардан күчкән мөлкәт белән мактанырсыз.
Кичергән хурлык вә мәсхәрә урынына икеләтә рәхәтлекләр алырсыз. Әйе, үз җирегездән биләмә өстенә биләмә алырсыз – шатлыгыгыз гомерлек булыр.
Чөнки Мин, Раббы, гаделлек яратам, талау белән җәбер-золымны күрәлмыйм; тугры калып, халкыма Мин тиешле әҗерен кайтарырмын, алар белән мәңгелек килешү төзермен.
Аларның токымы – халыклар арасында, нәселе кавемнәр арасында мәшһүр булыр. Аларны күргән һәркем: «Бу – Раббы фатихасын алган халык», – дияр.
Раббыда мин зур сөенеч табам, Алламда җаным шатлыклар кичерә, чөнки Ул мине котылу киемнәренә киендерде, җиңү япанчасына төрде. Мин – башына такыя кигән кияүгә, зиннәтләре белән бизәнгән кәләшкә охшап торамын.
Үсентеләрнең – җирдә, чәчелгән орлыкның бакчада үсеп чыгасы хак булган кебек, Хуҗа-Раббының да бар кавемнәр күз алдында Үз халкына җиңү китерәсе һәм мактауга күмеләсе хак нәрсәдер!
Җиңүе – шәфәкъ нуры сыман балкый, котылуы ялкын кебек дөрли башламас борын, Сионны яклап сүз дәшми тормам, Иерусалимне кайгыртудан туктамам.
Халыклар – синең җиңүеңне, барлык патшалар дан-шөһрәтеңне күрер; сиңа яңа исем белән дәшәрләр, аны сиңа Раббы Үзе кушар.
Син – Раббы кулындагы гүзәл такыя, Аллаң кулындагы патша таҗы булырсың.
Сине инде «ташландык» дип, җиреңне дә «вәйран булган» дип әйтмәсләр, син «Минем куанычым» дип аталырсың, җиреңне «ирле хатын» дип йөртерләр, чөнки Раббы синдә куанычын табар, җирең хуҗалы-ирле булыр.
Яшь егет үзенә хатын итеп кыз кешене алган кебек, угылларың да сине мәңгегә үзенә алыр; кияү үзенең кәләшенә ничек сөенсә, синең Аллаң да сиңа шулай сөенер.
«Синең диварларыңа, Иерусалим, Мин сакчылар куйдым, көндез дә, төнлә дә аларның тавышы тынып тормас», – ди Раббы. Әй сез, үзегезгә ял бирмичә, Раббының исенә төшереп торыгыз;
Раббы, Иерусалимне аякка бастырып, аны бөтен җирдә данлыклы иткәнче, сез Аңа тынгылык бирмәгез!
Раббы, Үзенең уң кулын – көчле кулын сузып, болай дип ант итте: «Синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бүтән бирмәм, хезмәт куеп тапкан шәрабыңны чит-ятлар эчмәс;
ашлыкны уручылар, Раббыны мактап, икмәкне үзләре ашар, йөзем җыючылар да Минем изге йортның ишегалларында шәраб эчәр».
Чыгыгыз капкалардан, чыгыгыз! Халыкка юл әзерләгез: салыгыз сез аны, төзегез! Аяк астындагы ташларны читкә алып атыгыз, халыкларга юл күрсәтеп, байрак күтәрегез!
Менә, Раббы җирнең читләренә кадәр игълан итә: «Әйтегез Сион-кызга: „Әнә, синең Коткаручың килә! Аның бүләге – Үзе белән, әҗере – алдыннан атлый“, – диегез.
Синең халкыңны „изге, Раббы йолып алган халык“ дип йөртерләр, ә үзеңне „Раббының сөеклесе, ташланмаган кала“ дип атарлар».
Кем ул Эдомнан килә? Җете кызыл киемнәр киеп, Босрадан кем килә? Купшы киемнәргә төренеп, нык-нык атлап, кем килә анда? «Мин ул – җиңү игълан итүче, коткарырга көче җиткән Зат», – ди Раббы.
Күлмәгең нилектән кызыл төстә Синең, киемнәрең нилектән йөзем изгән кешенеке сыман?
«Йөзем изгечтә җимешләрне Мин берүзем таптадым, халыклардан берәү дә янымда булмады. Мин аларны ачу белән издем, ярсып таптадым, шуларның каны өстемә чәчрәде, киемнәремне таплап бетерде, – ди Раббы. –
Шулай, Мин үч алу көнен билгеләп куйган идем, һәм менә халкымны коткару елы килеп җитте.
Мин берәр булышчы юк микән дип карадым, әмма беркемне дә тапмадым, таяныч булырдай һичкем булмаганга бик гаҗәпләндем. Шул чагында җиңүне Миңа Үз кулым алып килде, ярсуым Миңа таяныч булды.
Ачуым чыгып, халыкларны таптадым Мин, ярсуланып, аларны исерткәнче эчердем һәм каннарын җиргә түктем».
Раббының безнең өчен башкарган бөтен гамәлләре хакына мин Аның мәрхәмәтен игълан итәрмен, рәхим-шәфкате вә чиксез мәрхәмәте белән Исраил халкына күрсәткән зур игелеген мактармын!
Ул: «Хактыр, алар – Минем халкым, Мине алдамас балаларым!» – диде. Шулай итеп, Ул аларның Коткаручысы булды.
Аларның кайгыларын Ул һәрчак уртаклашты, Аның хозурыннан килгән фәрештә аларны коткара килде. Яратучан, кызганучан буларак Ул аларны йолып алды, борынгы заманнарда кулларында күтәреп йөртте.
Ләкин алар, баш күтәреп, Аның изге Рухын рәнҗеттеләр. Шуңа күрә Ул аларның дошманына әйләнде, аларга каршы сугыш ачты.
Һәм бу Аңа борынгы көннәрне – Мусаны, шул чорда яшәгән халкының язмышын искәртте. Үз сарыкларын һәм аларның көтүчеләрен диңгез аркылы алып чыккан Зат кайда? Аларга Үзенең изге Рухын иңдергән,
көчле кулы белән Мусаны уң беләгеннән тотып алып барган, Үзенең исемен мәңгеләштерер өчен, халык алдында диңгезне икегә аерып,
аларны тирәнлекләр аша алып чыккан Зат кайда? Такыр юлдан барган атлар кебек, алар абынмадылар.
Үзәнлеккә төшеп ял тапкан көтү кебек, Раббы Рухыннан алар тынычлык кабул иттеләр. Халыкны Ул җитәкләп барды, шул рәвешле, Үз исемен данлы итте.
Күкләрдән түбән карап, Үзеңнең изге вә данлы торагыңнан күз сал! Безне көчле яратуың вә көч-куәтең кайда? Синең назың вә рәхим-шәфкатеңнән без мәхрүмдер.
Ә бит Син – безнең Атабыз! Ибраһим безне белмәгән, Исраил безне танымаган булса да, Син, Раббы, – безнең Атабыз! Борынгыдан ук Синең исемең – Коткаручыбыз!
И Раббы, нигә Үзеңнең юлларыңнан яздырасың безне, Синнән курыкмаслык итеп нигә йөрәкләребезне киреләндерәсең? Без колларың хакына, Синең биләмәң саналган ыруглар хакына кире кайт!
Синең халкың изге йортыңа аз вакытка гына хуҗа булып торды, хәзер ул йорт дошманнарыбыз аягы астында.
Син беркайчан да хакимлек итмәгән, исемеңне йөртмәгән халык кебек булдык без хәзер.
И Раббы, күкләрне ярып җиргә төшсәң икән Син! Ул чагында, утта чыбык-чабык дөрләгән, су гөбердәп кайнаган кебек, Синең каршыда таулар тетрәп торыр иде. Шуның белән Син исемеңне дошманнарыңа танытыр идең, халыклар Синең алда калтырап торыр иде.
Заманында бит Син көтелмәгән гаҗәеп гамәлләр кылдың: җиргә иңдең, һәм таулар Синең каршыда тетрәп торды.
Үзенә өмет тотканнарга шундый гамәлләр кылучы башка бер алла турында борынгы заманнардан бирле һичкемнең, бер колакның да ишеткәне, Сиңа охшаган алланы беркемнең күргәне булмады.
Сөенеп тәкъва гамәлләр кылган, Сине онытмаган, юлларыңнан йөргән бәндәне Син хуплап каршылыйсың. Әмма без күптәннән гөнаһ кыла килдек, Синең ачуыңны чыгардык. Инде ничек котылып калырбыз икән?
Без барыбыз да нәҗесләндек, бөтен тәкъва эшләребез – пычранган кием сыман; без барыбыз да яфрак кебек шиңәбез, гаеп эшләребез безне җил кебек себереп алып китә.
Синең исемеңне яд итүче юк, Сиңа ныгытып тотынырга омтылучы берәү дә юк; шуңа күрә Син йөзеңне бездән яшердең, безне гөнаһларыбыз баткагына батырдың.
Тик шулай да, Син бит, Раббы, – безнең Атабыз! Без – балчык, ә Син – безнең чүлмәкче, без барыбыз да Синең иҗат җимешеңдер.
Әй Раббы, безгә булган ачуыңны тыйсаң, гаеп эшләребезне исеңдә мәңге тотмасаң иде! Карап бак: без барыбыз да – Синең халкың!
Синең изге калаларың чүлгә әйләнде; Сион чүлгә әверелгән, Иерусалим бушап калган.
Безнең изге, данлы йортыбыз – аталарыбыз Сиңа мактаулар яудырган йорт көлгә әйләнгән, кадерле бар нәрсәбез хәрабә эчендә ята.
Инде Син, Раббы, моңа шулай түзеп торырсыңмы? Дәшмичә безне шулай газапларга дучар итәрсеңме?
Раббы болай ди: «Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем, Мине эзләмәгәннәргә Мине табарга мөмкинлек бирдем. Исемем белән Миңа дәшмәгән кавемгә: „Монда Мин, монда!“ – дидем.
Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма, үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә кулларымны сузып тордым. Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән, бакчаларда корбан китергән, кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән, каберләр арасында утырган, тау куышларында төн үткәргән, дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән, бер-берсенә: „Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, – дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны. Бу халык – Минем борынымны әчеттереп көнозын янып торган учак төтенедер.
Минем күз алдымда менә нәрсә язылган: „Дәшми калмам, әҗерен кайтарырмын, – ди Раббы. – Алар үзләре һәм аталары кылган гаеп эшләр өчен тиешен түләрмен. Тауларда алар хуш исле сумала-майлар көйрәттеләр, калку җирләрдә Мине хурладылар, шуңа күрә кылган гамәлләренә карап әҗерен тулысынча бирермен“».
Раббы болай ди: «Йөзем тәлгәшендә татлы суы калганда: „Харап итмә аны, ул әле файда китерер“, – диләр. Мин дә колларым хакына шулай эшләрмен: аларның барысын да харап итеп бетермәм.
Ягъкуб токымыннан Мин яңа буыннар тудырырмын, Яһүдә нәселеннән тауларымның хуҗасын бар кылырмын. Минем сайлап алган халкым шушы тауларны биләр, колларым шунда гомер итәр.
Мине эзләгән халкыма Шарон үзәне – сарыклар өчен көтүлек, Ахор үзәне үгезләр өчен ял итү урыны булыр.
Ә сезне исә – Раббыны ташлаган, изге тавымны оныткан, Бәхет илаһы өчен табын әзерләгән, Язмыш илаһы өчен касәләргә шәраб тутырган кешеләрне –
кылыч хөкеменә тапшырырмын: сезне суемга алып китәрләр, чөнки Мин чакырганда, сез җавап бирмәдегез, дәшкәндә тыңламадыгыз, Минем күз алдымда явыз гамәлләр кылдыгыз, Мин өнәмәгән юлны сайладыгыз».
Шулай итеп, Хуҗа-Раббы болай ди: «Минем колларым ашар, ә сез ачлыктан интегерсез; Минем колларым сусынын басар, ә сез сусаудан газап чигәрсез;
алар күңел ачар, ә сез хурлыкка төренерсез; алар шатлыктан җырлар, ә сез йөрәгегездәге хәсрәттән кычкырырсыз, рухыгыз сынып, үкереп еларсыз.
Мин сайлап алган кешеләр исемегезне каһәр уку өчен кулланыр. Хуҗа-Раббы сезне үлемгә дучар итәр, ә Үзенең колларына бүтән исем бирер.
Шулай булыр: илдә үзенә фатиха сораган һәркем тугры Аллаһыга мөрәҗәгать итеп фатиха алыр, ант иткәндә, тугры Аллаһы белән ант эчәр, чөнки элеккеге кайгылар онытылыр, Минем күз алдымнан юкка чыгар».
Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин яңа күк белән яңа җир ясыйм. Элек булган хәлләр инде хәтердә калмас, уйга да кермәс.
Минем эшемә карап, гомер бакый шатланыгыз вә сөенегез: Иерусалимне – сөенеч каласы, ә халкын шатлык чыганагы итеп бар кылам!
Иерусалим өчен сөенермен, халкым өчен шатланырмын Мин. Анда елау да, үкерүләр дә бүтән ишетелмәс,
яңа туган сабыйлар бүтән үлмәс, өлкән яшькә җитмичә, бер генә кеше дә дөнья куймас – йөз яшен тутырып үлгән кеше „яшьли киткән“, ә йөзгә җитмичә китеп барганы „каргалган“ дип исәпләнер.
Халкым, йортлар төзеп, шунда яшәр, йөзем бакчалары утыртып, шуларның җимешен ашар.
Алар төзегән йортларда бүтәннәр яшәмәс, алар утырткан йөзем агачының җимешен башкалар ашамас, чөнки халкымның гомере агач гомере кебек озын булыр, Мин сайлап алганнар үз хезмәтенең җимешеннән рәхәт күрер.
Аларның хезмәтләре бушка китмәс, тудырган балалары бәла-каза күрмәс, чөнки алар үзләре дә, нәсел варислары да Раббы фатихасын алган халык булыр.
Алар чакырганчы ук, Мин инде җавап бирермен, сөйли башлаганчы ук ишетермен.
Бүре белән сарык бәрәне көтүлектә бергә йөрер, арыслан, үгез кебек үк, салам ашар, елан исә туфрак белән туеныр. Минем изге тауда зыян-зарар вә җимерүләр булмас», – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Күк – Минем тәхетем, Җир – аякларым баскан урындыр. Нинди йорт сала аласыз соң сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?!
Боларның һәммәсен Минем куллар бар кылды, һәммә нәрсә әнә шулай барлыкка килде, – ди Раббы. – Минем күңелгә басынкы, рухы сынган, сүземнән тетрәп торганнар хуш килә.
Корбан итеп үгез суючылар исә – кеше үтерүчегә, бәрән чалучылар эт муенын сындырган кешегә тиң, икмәк бүләге тәкъдим итүчеләр – корбанга дуңгыз каны китерүче белән, хуш исле сумала-майлар көйрәтүчеләр потка табынучы белән бердер. Үз юлларын алар үзләре сайлаганнар, үзләренең җирәнгеч нәрсәләреннән рәхәтлек табалар.
Мин дә Үз юлымны сайлыйм: аларны җәзага тартам, котларын алырлык нәрсәләр җибәрәм, чөнки Мин чакырганда, һичкем җавап бирмәде, Мин дәшкәндә, һичкем тыңламады. Алар Минем күз алдында явыз гамәлләр кылдылар, Мин өнәмәгән юлны сайладылар».
Раббы сүзеннән тетрәнүчеләр, тыңлагыз Аның сүзен: «Сезне күрәлмаган, Минем исемгә табынган өчен, сездән йөз чөергән кардәшләрегез: „Әйдә, Раббыгыз Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтсен, шунда без шатлануыгызны карап торырбыз“, – диләр, тик алар рисвай калачак.
Әнә, тыңлагыз, каладан шау-шу, Аллаһы йортыннан тавыш ишетелә – Раббының Үз дошманнарына үч кайтаруы бу.
Тулгак газапларын кичерергә дә өлгермичә, Сион инде баласын тудырды, авыртулар башланганчы ук угыл тапты!
Мондый хәлне кемнең ишеткәне бар?! Моны кемнең күргәне бар?! Бер көн эчендә ил туармы?! Бер мизгел эчендә халык туармы?! Ләкин тулгагы башлануга ук, Сион үзенең балаларын дөньяга китерде.
Баланы табуга китереп җиткергәч, аны тудырырга ярдәм итмәмме инде?! – ди Раббы. – Тудырырга көч биреп тә, көмәненнән котылырга ирек бирмәмме?! – ди Аллаң.
Әй Иерусалимне яратучылар, аның белән бергәләп шатланыгыз, аның өчен сөенегез! Әй аның турында кайгыручылар, инде аның шатлыгын уртаклашыгыз!
Шунда сез аның күкрәк сөтен имәрсез, үзегезгә юаныч табарсыз, аның ташып торган муллыгыннан ләззәтләнерсез».
Раббы болай ди: «Менә, Сионга Мин елга сыман итеп иминлек-бәрәкәт, ташкын сыман итеп халыкларның байлыгын җибәрәм. Сион сезне имчәк бала сыман кулларында күтәреп йөртер, тезләренә утыртып назлар.
Баласын тынычландырган ана кебек, Мин дә сезне юатырмын – Иерусалимдә сез юаныч табарсыз.
Сез моны күргәч, йөрәгегез шатланып тибәр, тән-бәдәнегез яшь үлән кебек чәчәк атар. Үзенең колларына Раббы көчле кулын сузар, ә дошманнарына ярсып ябырылыр».
Менә, Раббы ут эчендә килә, арбалары өермәгә тиң, Үзенең ачуын Ул ярсып яудыра, дәһшәтен янып торган ут итеп чәчә.
Барча җан ияләрен Ул ут вә кылычы белән хөкем итәр – Аның кулыннан юк ителгәннәр бихисап булыр.
«Әйдәүче артыннан бакчаларга табынырга бару өчен, изгеләштерү йоласын үтәп, үзләрен пакьләгән, дуңгыз ите, күсе кебек төрле хәрәм нәрсә ашаган кешеләр һәммәсе бергә һәлак ителәчәк, – дип белдерә Раббы. –
Аларның эшләрен дә, уй-ниятләрен дә Мин яхшы беләм. Менә, барлык халыкларны вә кавемнәрне җыяр вакыт җитте. Алар, килеп, Минем дан-шөһрәтемне күрер.
Аларга Мин бер галәмәт күрсәтермен, исән калганнарның кайберләрен исә башка халыклар арасына – Таршиш, Пул, укчы-мәргәннәр иле Луд, Түбәл, Яван, Минем хакта ишетмәгән, дан-шөһрәтемне күрмәгән ерак диңгез буендагы җирләргә озатырмын, һәм алар анда Минем дан-шөһрәтемне игълан итәрләр.
Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –
Шулар арасыннан кайберләрен Мин рухани вә левиләр хезмәтенә багышлармын, – дип әйтә Раббы. –
Мин бар итәчәк яңа күк белән яңа җир һәрвакыт Минем алда ничек торган булса, – дип белдерә Раббы, – сезнең токымыгыз вә исемегез дә шулай ук күз алдымда булыр.
Һәр Яңа ай бәйрәмендә, һәр шимбә көнне барлык җан ияләре Минем алдыма килеп сәҗдә кылырлар, – ди Раббы. –
Янымнан киткәндә, алар Миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрерләр. Әлеге мәетләрне кимерүче кортлар үлмәс, яндыручы ут та сүнмәс, һәм бар кеше бу күренешкә җирәнеп карар».
Беньямин җирендәге Анатот шәһәрендә яшәүче руханиларның берсе булган Хилкыйя углы Иремия сүзләре бу.
Раббы сүзе аңа Яһүдә патшасы Амон углы Йошия хакимлегенең унөченче елында килеп иреште.
Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм, аннары Йошия углы Сәдыкыйя патшалык иткән чорда, Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елына, елның бишенче аена кадәр – Иерусалим халкы үз җиреннән сөрелгәнче – Иремиягә Раббы сүзе ирешә торды.
Миңа Раббы сүзе булды:
«Мин сине анаң карынында бар иткәнче үк сайлап алган идем, анаң тудырганчы ук, бүтәннәрдән аерып куйган һәм халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләгән идем», – диде Ул.
Ә мин Аңа: – Йа Хуҗа-Раббым, матур итеп сөйли белмим бит мин, чөнки әле бик яшьмен, – дип җавап кайтардым.
Ләкин Раббы миңа: «Син: „Мин яшьмен“, – дип әйтмә, чөнки кем янына җибәрсәм дә барырсың, нәрсә сөйләргә кушсам да сөйләрсең.
Аларның берсеннән дә курыкма, чөнки Мин, сине саклар өчен, һаман яныңда булырмын, – диде. – Бу – Раббы сүзе».
Шуннан соң Раббы, кулын сузып, иренемә тидерде дә: «Менә, сүзләремне Мин синең телеңә салдым, – диде. –
Кара, бүгеннән Мин сине халыклар вә патшалыклардан өстен куям: берәүләрен син тамырлары белән йолкырсың, бөлгенлеккә төшерерсең, юкка чыгарырсың һәм җимерерсең, икенчеләрен ныгытырсың һәм төпләндерерсең».
Аннары Раббы: – Алдыңда нәрсә күрәсең, Иремия? – дип сорады. Мин: – Бадәм агачының ботагын күрәм, – дип җавап бирдем.
Раббы миңа: – Син дөрес күрәсең. Әйткән сүзем тормышка ашсын өчен, Мин күзәтеп торачакмын, – диде.
Шуннан соң миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: – Алдыңда нәрсә күрәсең? Мин: – Төньяк тарафта кайнап торган бер казан күрәм, безгә таба авышкан ул казан түгелергә тора, – дип җавап бирдем.
Раббы миңа: «Бу җирдә яшәүчеләр өстенә төньяктан афәт якынлаша, – дип әйтте. –
Менә, Мин төньяк патшалыклардан бар халыкны чакырып алачакмын, – дип белдерә Раббы. – Алар, килеп, Иерусалим капкалары каршына ук тәхетләрен куячаклар, каланы уратып алган диварларга һәм Яһүдәнең барлык шәһәрләренә һөҗүм итәчәкләр.
Мин, шулай итеп, Үз халкыма барлык явызлыклары өчен хөкем оештырачакмын, чөнки алар Миннән йөз чөерделәр, чит илаһларга багышлап, корбан яндырдылар, үз куллары белән ясаган потларга табындылар.
Ә син билеңне әйбәтләп бу да әзерлән, урыныңнан тор һәм Мин кушканнарның барын да аларга җиткер. Син алардан курыкма, юкса алар күз алдында Мин сине Үзем дәһшәткә салачакмын.
Менә, бүген Мин сине бөтен җиргә – Яһүдә патшаларына, аның түрәләренә, руханиларына һәм шул җирнең халкына каршы тора алырлык ныгытылган шәһәр, тимер багана, бакыр дивар итеп куям.
Алар сиңа һөҗүм итәрләр, ләкин җиңә алмаслар, чөнки Мин, сине саклар өчен, яныңда булырмын. Бу – Раббы сүзе».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Бар, Иерусалимгә ишеттер. Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең яшь чактагы тугрылыгыңны, кәләш чагыңдагы мәхәббәтеңне, Минем артымнан ияреп, чүлгә, берни үсми торган кысыр җиргә барган чагыңны искә төшерәм.
Исраил – Раббы Үзе өчен сайлаган халык, уңышның беренче җимеше кебек иде; аңа зыян китергән һәркем хөкем ителде – бәла-казага тарыды. Бу – Раббы сүзе».
Әй Ягъкуб йорты, Исраил халкының барлык кабиләләре, Раббы сүзен ишетегез!
Раббы болай ди: «Аталарыгыз Миннән йөз чөерергә сәбәп булырлык нинди гаделсезлек тапты Миндә? Алар бернигә ярамаган потларга иярделәр, шуның белән үзләре дә бернигә яраксыз затларга әверелделәр.
Ата-бабаларыгыз: „Безне Мисыр җиреннән алып чыгып, чүл-сахрадан, чокыр-чакырлы, кибеп корыган, караңгы, беркем йөрмәгән һәм яшәмәгән җирдән алып барган Раббы кайда?“ – дип сорамадылар.
Мин бит сезне, җимешләре белән туклансын, байлыгыннан файдалансын дип, уңдырышлы җиргә алып килдем. Ә сез, Минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез – биләмәмне чирканыч бер урынга әверелдердегез.
Руханиларыгыз: „Раббы кайда?“ – дип сорамады, сезнең Канун белгечләре Мине белмәде, хөкемдарларыгыз Миңа каршы баш күтәрде, пәйгамбәрләрегез Багал исеменнән сөйләде, ярдәм күрсәтә алмаган потларга иярде.
Шуның өчен Мин әле сезгә, хәтта угылларыгызның угылларына да дәгъва белдерәчәкмен! – ди Раббы. –
Киттиләр яшәгән утрауга барып карагыз, Кыдарга кешеләр җибәрегез һәм барын да әйбәтләп тикшерегез: сездәге кебек хәл булдымы икән кайчан да бер –
нинди дә булса бер халык үзенең илаһын, гәрчә ул чын булмаса да, башкага алыштырдымы икән?! Ә Минем халкым үзенең данын – үз Алласын – ярдәм күрсәтә алмаган нәрсәгә алыштырды!
И күкләр, таң калыгыз моңа, коточарлык бу хәлдән тетрәнегез! – дип белдерә Раббы. –
Минем халкым ике яман эш эшләде: Мине – терек су чыганагын ташлады һәм су җыярга үзенә таш кыяда чокырлар ясады, ләкин алар ярылып, анда су тормас булды.
Исраил колмыни?! Кол булып туганмыни ул?! Ни өчен соң ауладылар аны?
Исраилгә карап, дошманнары арысландай үкерә, яман тавыш белән ырылдый. Алар аның җирен чүлгә әйләндерде – Исраил шәһәрләре яндырылды, яшәргә кешеләре дә калмады.
Боларга өстәп, Мемфис белән Тахпанхес кешеләре синең башыңны ярачак, әй Исраил!
Сине җитәкләп барган Раббы Аллаңны ташлап, үз башыңа үзең бәла алдың түгелме?!
Әйт әле: Нил суын эчәр өчен, Мисырга юл тотудан сиңа нинди файда? Фырат елгасыннан су эчәр өчен, Ашшурга юл тотудан сиңа нинди файда?
Үз явызлыгың сиңа үзе җәза бирәчәк, Миннән йөз чөерүең сине үзе гаепләячәк. Раббы Аллаңны ташлап китүнең, Миннән курыкмауның ни дәрәҗәдә яман вә ачы эш икәнлеген белеп тор! Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
Син инде күптән камытыңны сындырдың, сине бәйләгән бауларны өздең, „Сиңа хезмәт итмәячәкмен!“ – дидең. Һәр биек калкулыкта, киң ябалдашлы һәр агач астында фахишәлек иттең – башка илаһларга табындың.
Мин сине иң саф орлык – иң затлы йөзем куагы итеп утырткан идем. Ничек соң син Миңа чит булган кыргый йөзем куагына әйләндең?
Шуңа күрә, селте белән юынсаң да, сабынны күп итеп куллансаң да, гаебеңнең табы һаман күз алдымда Минем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Син: „Мин пакьмен, Багалга иярмәдем!“ – дип, ничек әйтә аласың?! Үзәнлектә кылган гамәлләреңә кара, үзеңнең нәрсәләр эшләгәнеңне исеңә төшер. Юлларыңда уйнаклап, сикергәләп йөргән ана дөяне хәтерләтәсең син.
Дәрте ташудан җилне иснәүче, чүл киңлегендә үскән кыргый ишәкне дә хәтерләтәсең – андый ишәкне кем тыя алыр?! Бер генә ата ишәккә дә, аны эзләп, көчен әрәм итәсе юк: җенси теләге ташып торганда, кыргый ана ишәкне табу бик җиңел.
Аякларың хәлсезләнмәсен, тамагың сусаудан корып кипмәсен дисәң, саклан син! Ләкин син: „Юкка өметләнмә, мин чит илаһларны яратам һәм алар артыннан барачакмын“, – дидең.
Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре, тотылган карак кебек, оятка калдылар.
Агачка алар: „Син – минем атам“, – дип, ташка: „Мине син тудырдың“, – дип әйтәләр. Алар бит Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар; әмма бәлагә тарыганда: „Килеп коткар безне!“ – диләр.
Үзең ясаган илаһларың кайда соң синең?! Бәла килгәндә коткарсыннар сине, булдыра алсалар! Синдә бит, әй Яһүдә, һәр шәһәрнең үз илаһы бар.
Нигә сез Минем белән дәгъвалашасыз? Сез барыгыз да Миңа каршы баш күтәрдегез! – дип белдерә Раббы. –
Юкка гына Мин сезгә, әй халкым, җәза бирдем – акылыгызга килмәдегез сез. Кылычыгыз, ерткыч арыслан сыман, пәйгамбәрләрегезне үтерде.
И-и бүгенге буын, Раббы сүзенә колак сал: әллә Мин Исраил өчен чүл яисә караңгылык иле идемме?! Нигә соң Минем халкым: „Без үзебезгә үзебез хуҗа, без инде Сиңа кайтмаячакбыз!“ – дип әйтә?
Кыз кеше үзенең бизәнү әйберләрен, кәләш үзенең туй тасмаларын онытырмы?! Ә Минем халкым күптән инде Мине онытты!
Сөяркәләр табуда нинди оста син! Иң бозык хатын да синнән өйрәнә алыр иде.
Синең итәкләреңә бер гаепсез ярлы кешеләр каны ябышкан; әйтерсең, син аларны угрылык өстендә тоткансың. Шуңа да карамастан син:
„Минем гаебем юк! Инде миңа ачу тотмый Ул“, – дисең. „ Гөнаһ кылмадым“ дигәнең өчен, Мин сине хөкем итәчәкмен!
Юлларыңны нигә шулай җиңел генә алыштырасың син? Ашшур сине хурлыкка калдырган кебек, Мисыр да сине хур итәчәк.
Син Мисырдан да башыңны тотып китәчәксең, чөнки син өмет баглаганнардан Раббы баш тартты – алардан бернинди ярдәм булмаячак сиңа».
Әгәр дә ире хатынын аерып җибәрсә, һәм ул бүтән ирнең хатыны була калса, беренче ир элекке хатынына кире кайта алмый! Югыйсә ошбу җир нәҗесләнер иде. Ә син, Исраил, күп сөяркәләр белән уйнашлык итеп, Миңа кире кайтырга җыенасыңмы? – дип белдерә Раббы. –
Шәрә калкулыкларга текәлеп кара, син фахишәлек итмәгән берәр урын бармы анда?! Чүлдә сагалап утырган бәдәви сыман, юл читендә син сөяркәләреңне көттең. Фахишәлегең, явызлыгың белән җирне нәҗесләдең син.
Шуның өчен җиргә яңгырлар яумады, хәтта язын да яңгырлар булмады. Ләкин шул чагында да синең йөзең фахишәнеке кебек иде, шул чагында да оялуны белмәдең син.
Әле күптән түгел генә Миңа: « Атам! Син минем яшьлек дустым!
Шулай һәрвакыт ачулы булырсың микәнни? Беркайчан ачуың онытылмас микәнни?» – дидең син, әмма шулай дип әйтсәң дә, үзең һаман явызлык кыласың.
Йошия патшалык иткән көннәрдә Раббы миңа: – Иремия, Миннән йөз чөергән Исраилнең явызлыкларын күрдеңме син? – диде. – Ул һәр биек тауга, киң ябалдашлы һәр агач астына барып уйнашлык итте.
Ул, шушыларны эшләгәннән соң, Миңа кире кайтыр дип уйладым, ләкин ул кайтмады; һәм моны аның хыянәтчел кыз туганы Яһүдә күреп торды.
Миннән йөз чөергән Исраилне барлык фахишәлек гамәлләре өчен аерып җибәреп, аңа талак хаты тоттырганымны күреп торса да, хыянәтчел сеңлесе Яһүдә курыкмады, үзе дә аның артыннан китте һәм уйнашлык итте.
Ачыктан-ачык фахишәлек итеп, бөтен илне нәҗесләде ул, таш вә агачка табынып, Миңа хыянәт итте.
Шулай, Исраилнең хыянәтчел сеңлесе Яһүдә бөтен йөрәге белән Миңа борылмады, ул Миңа кире кайткан булып кыланды гына. Бу – Раббы сүзе.
Раббы миңа: – Миннән йөз чөергән Исраил хыянәтчел Яһүдәгә караганда тәкъварак булып чыкты, – диде. –
Төньяк тарафка юл алып, Минем сүзләремне җиткер! Раббы болай дип әйтә, диген: «Миннән йөз чөергән Исраил, кире кайт! Моннан ары Мин сиңа ачу тотмам, чөнки Мин мәрхәмәтле, мәңге ачуланып тормам.
Бары тик гаебеңне генә таны: Син, үзеңнең Раббы Аллаңа каршы баш күтәреп, киң ябалдашлы һәр агач астында чит илаһларны иркәләдең, Мин әйткәннәрне исә ишетергә теләмәдең. Бу – Раббы сүзе.
Миннән йөз чөергән балаларым, кире кайтыгыз, – дип белдерә Раббы, – чөнки Мин сезнең Хуҗагыз. Һәр шәһәрегездән – берәр, һәр кабиләгездән икешәр кеше алып, Мин сезне Сионга кайтарырмын,
Үз йөрәгемә якын көтүчеләр бирермен – алар сезнең өстән зирәклек вә акыл белән җитәкчелек итәрләр».
Килер шундый вакыт: сез җирдә бик нык ишәерсез, үрчерсез; ул заманнарда инде, – дип белдерә Раббы, – беркем дә Раббының Килешү сандыгы турында сүз алып бармаячак, аның турында беркем дә уйламаячак, беркем аны искә алмаячак, сагынмаячак, инде икенче бер сандык та эшләмәячәк.
Ул чагында Иерусалимне Раббы тәхете дип атаячаклар; һәм барлык халыклар, Раббы исемен олылар өчен, Иерусалимгә җыелачак, алар инде үзләренең явыз вә үҗәт йөрәкләре кушканча эшләмәячәк.
Ул көннәрдә Яһүдә вә Исраил халыклары бергә кушылачак һәм Мин сезнең ата-бабаларыгызга төньяк җиреннән биләмәгә биргән җиргә киләчәк.
«Үзалдыма әйттем Мин: „Сине Үз балаларым исәбенә кертергә һәм гүзәл җирне, дөньядагы иң матур биләмәне сиңа бирергә шулкадәр теләгән идем. Син Миңа ‘Атам!’ дип дәшәрсең, Миннән йөз чөермәссең дип уйлаган идем.
Ләкин хатыны үзенең иренә ничек хыянәт итсә, син дә Минем белән шулай кыландың, Исраил халкы! Бу – Раббы сүзе“.
Шәрә калкулыкларда кычкырган тавышлар ишетелә – Исраил халкының елавы вә ялваруы бу. Ялгыш юлдан китеп, Раббыны – үзләренең Алласын оныткан алар.
Кире кайтыгыз, Миннән йөз чөергән балалар: Мин сезне мөртәтлектән дәвалармын!» «Менә, без Сиңа киләбез, чөнки Син – Раббы, безнең Аллабыз!
Хактыр: калкулыкларда – ялган, тауларда – халык гөжләве генә. Хактыр: Исраилнең котылуы Раббы Аллабызда!
Яшь чагыбыздан бирле бу чирканыч илаһ ата-бабаларыбызның хезмәт җимешен, аларның сарык-кәҗәләрен вә терлеген, угыл вә кызларын ашый килгән.
Оят вә хурлык баткагына баттык без, чөнки үзебез дә, ата-бабаларыбыз да яшь чагыбыздан алып бүгенге көнгә кадәр Раббы Аллабыз каршында гөнаһ кылдык һәм Раббы Аллабыз тавышына колак салмадык».
«Миңа әйләнеп кайтсаң иде, Исраил, кире кайтсаң иде, – дип белдерә Раббы. – Җирәнгеч потларыңны Минем күз алдымнан алып ташласаң, бүтән адашып йөрмәсәң,
ант иткәндә, дөреслек, гаделлек вә тәкъвалык белән: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсәң иде. Шул чагында халыклар Минем фатихамны алырга омтылыр һәм Минем белән мактаныр иде».
Яһүдә вә Иерусалим кешеләренә Раббы болай дип әйтә: «Сөрелмәгән җирне сукалагыз, чәнечкеле үлән арасына иген чәчмәгез!
Үзегезне Миңа – Раббыга багышлап, йөрәкләрегезне сөннәткә утыртыгыз, әй Яһүдә халкы вә Иерусалимдә яшәүчеләр! Югыйсә Минем ачуым явыз гамәлләрегез аркасында ут кебек кабыныр һәм сүнмәстәй булып дөрләп китәр».
Бөтен илдә быргы кычкыртыгыз, Яһүдәдә игълан итегез, Иерусалимдә белдерегез: «Җыеныгыз, ныгытылган шәһәрләргә китик! – дип сөрән салыгыз. –
Сионга барып сыеныр өчен ишарә бирегез – байрак күтәрегез! Хәвефсез урынга качыгыз, туктамагыз, чөнки Мин төньяктан бәла, зур һәлакәт җибәрәм».
Әнә, чытырманлыктан чыккан арыслан сыман, халыкларны кыручы үз урыныннан кузгалды. Ул синең җиреңне, Яһүдә, чүлгә әйләндерергә дип килә – синең шәһәрләрең җимереләчәк, кешесез калачак.
Шулай булгач, тупас тукымага төренеп елагыз, үкерегез, чөнки Раббының ачу-ярсуы безне читләтеп үтмәячәк.
«Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – патшаның да, түрәләрнең дә йөрәкләре тетрәнер, руханиларның коты алыныр, пәйгамбәрләр гаҗәпкә калыр».
Мин шунда: – Йа Хуҗа-Раббы! Син бу халыкны вә Иерусалимне «Сезгә тынычлык килер!» дигән вәгъдәң белән алдадыңмыни? Бугазыбызга инде кылыч килеп терәлгән бит! – дидем.
Шул вакытта Иерусалим халкына Раббы болай дип әйтер: – Бичара халкыма сахрадагы шәрә калкулыклардан кайнар җил исә. Мондый җилдә ашлык җилгәрү, кибәктән аеру мөмкин түгел –
Минем әмерем буенча искән ул җил артык көчледер. Шулай, халыкка Үз хөкемемне игълан итәр вакыт җитте.
Менә, дошман болыт кебек күтәрелә, аның арбалары өермә кебек, атлары бөркетләрдән җитезрәк. Аһ, кайгы безгә! Һәлак булдык без!
«Котылыр өчен, йөрәгеңдәге явызлыкны юып төшер, Иерусалим! Бозык уйлар кайчанга кадәр яшәр икән синдә? – ди Раббы. –
Дан шәһәреннән инде тавыш ишетелә, Эфраим тауларыннан бәла турында хәбәр килә.
Халыкларга игълан итегез, Иерусалимгә җиткерегез: „Ерак илдән баскынчылар килә, Яһүдә шәһәрләре өстендә аларның сөрәнләве яңгырый.
Басу-кырларны саклаучылар сыман, алар Иерусалимне урап алдылар, чөнки әлеге шәһәр Миңа каршы күтәрелеп чыкты“. Бу – Раббы сүзе.
Тоткан юлың, кылган гамәлләрең шушы хәлгә төшерде сине, Яһүдә! Сиңа бирелгән ачы җәза бу – йөрәгеңә кадәр үтеп керә ул».
Аһ, авыртудан сызланам мин – газапларым көчледер! Аһ, йөрәгем яна, дөп-дөп кага! Тыныч кала алмыйм мин, чөнки дошманнарның быргы тавышын, сөрәнләп кычкыруын ишетәм.
Бәла артыннан бәла ябырыла, бөтен җир вәйран хәлдә; күз ачып йомган арада – чатырларым, мизгел эчендә чатырларымның пәрдәләре таланды.
Кайчанга кадәр яу байрагы күз алдымда торыр? Кайчанга кадәр быргы авазлары колагымда яңгырар?
«Минем халкым аңгыра, – ди Раббы, – алар Мине белми; ахмак бала сыман алар, акыллары җитми; явызлык кылырга оста, яхшылык кылу исә кулларыннан килми».
Мин җиргә күз салдым – ул сурәтсез вә буп-буш, күккә күз салдым – анда яктылыкның әсәре дә юк.
Тауларга күз салдым – алар селкенә, барлык калкулыклар тирбәлеп тора.
Әйләнә-тирәдә кеше заты күренми, күк кошлары да очып-таралышып беткән,
уңдырышлы җирләр чүлгә әйләнгән, Раббының ачу-ярсуыннан андагы барлык шәһәрләр җимерелгән.
Раббы болай ди: «Бар җир бушап калачак, ләкин аны тәмам юк итмәячәкмен!
Җир кайгырып елар, күкләр каралыр. Моны Мин әйттем һәм сүземнән кире кайтмаячакмын, карар кылдым һәм карарымны үзгәртмәячәкмен.
Җайдаклар вә укчылар күтәргән шау-шудан шәһәрләрнең бар халкы качып бетәр: алар куе урманнарга китәр, тау-ташлар арасына менеп яшеренер. Барча шәһәрләр ташландык булыр – анда һичбер кеше калмас».
Ә син, җимерелүгә дучар ителгән шәһәр, нәрсәгә дип куе кызылдан киенәсең, алтын бизәнгечләреңне тагасың, күзләреңә сөрмәләр тартасың? Син юкка бизәнәсең! – Сөяркәләрең сиңа мәсхәрә белән карый, алар сине үтерергә тели.
Бала табучы хатын сыман кычкырган, беренче баласын тудыручы хатын кебек ыңгырашкан тавыш ишетәм. Сион-кыз шулай интегеп ыңгыраша, кулларын сузып: «Ни кайгы! Үтерүчеләрне күреп, җаным сыкрый!» – дип өзгәләнә.
Раббы болай ди: «Иерусалим урамнары буйлап узыгыз, тикшерегез, мәйданнарын күзәтегез: гаделлек саклаучы, тугры берәр кеше табарсызмы икән?! Тапсагыз, Иерусалимне Мин кичерер идем.
Шәһәр халкы: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсә дә, ант итүе ялган аның».
Йа Раббы! Күзләрең тугрылыкка төбәлмәгәнмени Синең?! Син бу халыкны кыйнадың, ә алар аны сизмәде дә, Син аларны аздан гына юкка чыгармадың, ә алар сабак алмады, таштан да катырак булып үҗәтләнә барды, Сиңа кайтырга теләмәде.
Мин: «Болар – ярлы, надан кешеләр, Раббы юлын, үз Алласының канунын белмиләр, – дип уйладым. –
Затлы түрәләр янына барыйм әле, алар белән сөйләшим, чөнки алар Раббы юлын, үз Алласының канунын беләдер», – дидем. Ләкин алар да камытларын сындырганнар, бауларын өзгәннәр икән.
Шуның өчен, урманнан арыслан чыгып, аларны үтерәчәк, чүл бүресе ботарлаячак. Шәһәрләре янында аларны каплан сагалап торачак – каладан чыккан һәркемне өзгәләп ыргытачак, чөнки халыкның җинаятьләре зурдыр, Раббыга кылган хыянәтләре хисапсыздыр.
«Ничек итеп ярлыкыйм ди Мин сине, Исраил?! Балаларың, Мине ташлап, ялган илаһлар белән ант итә. Мин аларның тамагын туйдырдым, ә алар уйнашлык иттеләр, өерләре белән фахишәләр йортына йөрделәр.
Симертелгән, нәфесле тайлар болар: һәрберсе икенче берәүнең хатынына карап кешни.
Моның өчен җәзасыз калдырыйммы аларны?! – дип белдерә Раббы. – Шушындый халыктан үч алмыйммы?!
Барыгыз, аларның йөзем бакчаларын туздырып ташлагыз, ләкин бөтенләй юк итмәгез; йөзем куакларының ботакларын кисеп ыргытыгыз, чөнки алар инде Минеке түгел.
Исраил вә Яһүдә халкы Миңа хыянәт итте. Бу – Раббы сүзе».
Алар Раббы турында ялган сөйләделәр: «Ул берни дә эшләмәячәк, һәм безнең өскә бәла килмәячәк, без кылыч та, ачлык та күрмәячәкбез.
Пәйгамбәрләр – фәкать җил генә, аларда Раббы сүзе юк; әйткәннәре үз башына төшсен!» – диделәр.
Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, болай ди: «Кешеләр шундый сүзләр сөйләгән өчен, Мин Үз сүзләремне синең авызыңда, Иремия, утка әйләндерәм, ә бу халыкны утын итәм, һәм шул ут аларны яндырып бетерәчәк.
Менә, Исраил, Мин сиңа ерактан бер халык китерәм, – дип белдерә Раббы, – куәтле, борынгы халык ул. Телләрен белмәгәнгә, син аларны аңламассың.
Аның садагы – ачык кабер сыман; һәрбер сугышчысы гаярь-батырдыр.
Алар синең уңышыңны вә ризыгыңны, сарык-кәҗәләреңне вә терлегеңне, йөзем вә инҗир җимешләреңне ашаячак, угыл-кызларыңны үтерәчәк, ныгытылган, өмет баглап торган шәһәрләреңне кылычы белән җимерәчәк».
Ләкин ул көннәрдә дә Мин сине ахырга кадәр кырып бетермәячәкмен, – дип белдерә Раббы. –
Әгәр кешеләр: «Раббы Аллабыз безгә боларның һәммәсен нәрсә өчен эшләде икән?» – дип сораса, син, Иремия: «Сез, Аны ташлап, үз җирегездә чит илаһларга хезмәт иткәнлектән, ят җирләрдә чит кешеләргә хезмәт итәрсез!» – дип җавап бир.
Моны Ягъкуб нәселенә игълан итегез, Яһүдә халкына җиткерегез:
«Әй аңгыра вә акылсыз, күзе була торып күрмәгән, колагы була торып ишетмәгән халык, тыңла!
Миннән куркырга, Минем алда дер калтырап торырга тиеш түгелме сез?! – дип белдерә Раббы. – Комны Мин диңгез мәңге үтеп чыга алмаслык чик итеп куйдым: дулкыннар никадәр генә ургылып бәрелсә дә, ярны җимерергә көчләре җитми, үкерсә-сикерсә дә, яр сызыгын үтеп чыга алмый.
Ләкин бу халыкның йөрәге үҗәт, фетнәчел; алар Миннән йөз чөереп китеп бардылар;
күңелләреннән: „Раббы Аллабыздан куркып, Аны хөрмәтлик! Язын-көзен Ул безгә үз вакытында яңгырын яудыра, игенне урып-җыяр өчен, һәр елны вакыт бирә“, – дип әйтмәделәр.
Кылган җинаятьләрегез сезне шушы нәрсәләрдән мәхрүм итте, гөнаһларыгыз шушы игелекләрдән аерды.
Хактыр: Минем халкым арасында яман кешеләр бар: алар, кош аулаучылар сыман, тозак куялар һәм посып ятып кешеләрне аулыйлар.
Кошлар белән тулган читлек кебек, аларның йортлары мәкер белән тулган; шул мәкерләре аркасында алар баеп киттеләр, югары күтәрелделәр,
тәмам симерделәр – симезлектән битләре майланып тора. Явызлык кылуда алар барлык чикләрне узып киттеләр, мәхкәмәдә ятимнәрнең эшләрен гаделлек белән, алар файдасына карамыйлар, ярлылар хокукын якламыйлар.
Шушыларның барысы өчен җәзасыз калдырыйммы аларны?! – дип белдерә Раббы. – Мондый халыктан үч алмыйммы?!
Бу илдә коточкыч вә шаккатмалы хәлләр кылына:
пәйгамбәрләр ялган хәбәр сөйли, руханилар алар сүзе буенча хакимлек итә, ә Минем халкым моңа каршы килми. Шушыларның бөтенесенә чик куелгач, ниләр кылырлар икән?
Әй Беньямин кешеләре, Иерусалимнән качыгыз! Тыкуа шәһәрендә быргы кычкыртыгыз! Бәйт-Һаккеремда учак ягып кисәтегез! – Төньяктан әнә афәт вә зур һәлакәт яный!
Нәфис, гүзәл Сион-кызны Мин бөлгенлеккә төшерәм!
Дошман көтүчеләре, үзләренең көтүләре белән аның янына килеп, әйләнә-тирәсендә чатырларын корыр, һәркем үз өлешенә тигән җирдә көтү көтәр.
„Сионга каршы сугышка әзерләнегез; торыгыз, көн уртасында һөҗүм итәбез!“ – „Юк шул, көн инде кичкә авышып бара, кичке күләгәләр төшә башлады“. –
„Әйдәгез, торыгыз, төнлә һөҗүм итик, шәһәрдәге ныгытмаларны җимерик!“ – ди алар бер-берсенә».
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Иерусалимгә һөҗүм итәр өчен, агач кисегез, шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрегез! Бу шәһәрне җәза көтә, чөнки ул җәбер-золым белән тулган.
Чишмәдән су бәреп чыккан кебек, аңардан явызлык бөркелә – анда көчләү вә талау хөкем сөрә; Минем күз алдымда бары тик авыру-газаплар вә җәрәхәтләр генә.
Акылыңа кил, Иерусалим! Юкса Мин синнән йөз чөерермен, сине чүлгә әйләндерермен, кеше яшәми торган җир итәрмен».
Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Исраилнең исән калган кешеләре ботаклардагы соңгы йөзем җимеше кебек җыеп алыныр: син, Иремия, йөзем җыючы кабат тикшергән кебек, кулың белән ботакларны тикшереп чык!»
«Кемгә сөйлим?! Кемне кисәтим?! Сүзләремә кем колак салыр?! – Аларның колаклары томаланган, ишетмиләр; Раббы сүзен алар мәсхәрә дип кабул итә, хуш күрми.
Шуңа күрә эчемдә Раббыныкына тиң ярсу кайный, аны башкача тыеп тора алмыйм». Раббы болай ди: «Шул ачу-ярсуымны урамдагы балалар, җыелып торган яшь егетләр өстенә түк! Ир белән хатын да, соңгы көннәрен яшәүче карт та аңардан качып котылмас.
Аларның йортлары, шулай ук басу-кырлары вә хатыннары бүтәннәргә күчәчәк, чөнки Мин Үземнең кулымны бу илдә яшәүче кешеләргә каршы күтәрәм, – дип белдерә Раббы. –
Аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
Халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.
Кабахәтлек эшләгәч, ояламы соң алар?! – Юк, оялмый да, кызармый да! Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак, Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Мин: „Юллар кисешкән урында туктап, тирә-якка күз салыгыз, борынгы юл турында сорагыз, дөрес юлның кайда икәнен белегез дә шуның буйлап барыгыз – һәм җаныгызга тынычлык табарсыз!“ – дидем. Ләкин сез: „Бармыйбыз!“ – дидегез.
Мин: „Быргы тавышына колак салыгыз!“ – дип, сезгә сакчылар куйдым, ләкин сез: „Колак салмыйбыз!“ – дидегез.
Шулай булгач, әй кавемнәр, тыңлагыз, халкым ни хәлгә төшәсен белеп торыгыз!
Әй җир, тыңла! Бу халык өстенә Мин һәлакәт җибәрәм! – Яман ниятләренең җимеше бу. Алар әйткәннәремне тыңламады һәм Канунымнан баш тартты.
Шеба җиреннән килгән хуш исле сумала-майлар вә ерак илдән кайтарткан хуш исле камыш нәрсәгә Миңа?! Сезнең тулаем яндыру корбаннарыгыз кирәкми – сез китергән корбаннар күңелемә ятмый Минем».
Шулай итеп, Раббы болай ди: «Бу халык алдында Мин зур каршылыклар корам, аталар – балалары белән, күрше – дусты белән шул каршылыкларга абынып егылачак һәм һәлак булачак!»
Раббы болай ди: «Менә, төньяк иленнән бер халык килә, җир читеннән бөек кавем күтәрелеп чыга.
Кулларында – җәя белән сөңге; алар рәхимсез вә миһербансыз, диңгез кебек шаулашалар, атларга атланып чабалар; сиңа һөҗүм итәр өчен, Сион-кыз, гаскәриләр сафларга тезелеп бастылар».
Иерусалим халкы: «Алар турындагы бу хәбәрне ишетеп, кулларыбыз хәлсезләнеп асылынып төште; без сызланабыз – бала тудыручы хатын кебек газапланабыз.
Кырга чыкмагыз, юлларда йөрмәгез, чөнки һәр тарафтан дошман кылычы һәм дәһшәт яный!» – дип әйтә.
Әй бичара халкым! Тупас тукымага төренеп, көлдә ауна, бердәнбер углың үлгәндәй кайгыр, ачыргаланып ела, чөнки җан кыючы дошман безнең өскә көтмәгәндә килер!
«Мин сине, Иремия, – тимер эретүче, ә халкымны мәгъдән иттем: син аны сынарга, тоткан юлын бәяләргә тиешсең.
Алар бөтенесе киребеткән вә тыңлаусызлар, ялган-гайбәт таратучылар; бәгырьләре бакыр йә тимердәй каты аларның, һәм барысы да азгындыр.
Тимерче күреге әнә һава өрдерә, учак ялкынында кургаш инде эреп бетте, әмма юшкын аерылып чыкмады – эретүче юкка гына тырышты.
Аларны „читкә тибәрелгән көмеш“ дип йөртерләр, чөнки Раббы алардан баш тартты».
Иремиягә Раббыдан сүз килеп иреште:
– Раббы йортының капкасы янына бас та кешеләргә менә бу сүзләрне җиткер: «Раббыга табыныр өчен, шушы капкадан керүче барлык Яһүдә кешеләре, Раббы сүзен тыңлагыз!
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: „Яшәү рәвешегезне дөресләгез, гамәлләрегезне төзәтегез, шул чагында Мин сезне бу урында яшәргә калдырырмын.
‘Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында! Раббының изге йорты шушы урында!’ дигән ялган сүзгә ышанмагыз!
Яшәү рәвешегезне дөресләгез, эш-гамәлләрегезне төзәтегез, бер-берегезгә карата гадел эш итегез,
читтән килгәннәрне, ятимнәрне вә толларны кысмагыз, бу җирдә гаепсез кешеләрнең канын түкмәгез, үзегезгә зыян китереп, бүтән илаһларга иярмәгез,
шул чагында Мин сезне шушы урында – сезнең ата-бабаларыгызга мәңгегә биргән җирдә яшәргә калдырырмын.
Сез ялган сүзләргә ышанасыз, әмма алардан сезгә файда булмас.
Сез урлашасыз, үтерәсез, уйнашлык кыласыз һәм ялган антлар итәсез, Багалга багышлап, корбаннар яндырасыз, үзегез белми торган илаһлар артыннан барасыз.
Шулай икән, ни өчен сез Минем исемгә багышланган йортка аяк басасыз, Минем алдыма килеп: ‘Без котылдык!’ – дип әйтәсез? Аннары шул ук җирәнгеч эшләрне дәвам итәр өченме?!
Минем исемем белән аталган йортны сез юлбасарлар оясы дип саныйсызмы? Мин барын да күреп торам! – дип белдерә Раббы. –
Минем исемем шушында яшәргә тиеш, дип Шилоһ шәһәрендә Үзем билгеләгән урынга барыгыз да халкым Исраилнең явызлыгы өчен ул урынга ниләр эшләгәнемне күрегез!
Сез аларның явыз эшләрен кабатлаган чакта, – дип белдерә Раббы, – Мин сезгә кат-кат дәштем, ә сез тыңламадыгыз, чакырдым, ә сез җавап бирмәдегез.
Шулай икән, Үз исемем белән аталган, сез ышаныч баглаган бу йортка – Мин сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән бу урынга – Шилоһ шәһәренә кылганны кылачакмын!
Кардәшләрегез Эфраим токымын куган кебек, Мин сезне күз алдымнан куып җибәрәчәкмен!“»
Ә син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен ялварып сорама, Минем алда алар өчен үтенмә – Мин сине тыңламаячакмын!
Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында алар ниләр кылганны күрмисеңме син?!
Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар.
Шушы кыланмышлары белән алар үзләрен рәнҗетә, үзләре оятка кала, – дип белдерә Раббы.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай ди: – Менә, Минем ачу-ярсуым бу җиргә, кешеләргә вә хайваннарга, кырда үскән агачларга вә җир биргән җимешләргә түгелә, һәм ул мәңге сүнмәс ялкын булып дөрләр.
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Корбан малының итен ашаган кебек, тулаем яндыру корбаннарының да итен ашагыз!
Ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан вакытта, Мин тулаем яндыру корбаннары, бүтән корбаннар турында һични әйтмәдем, күрсәтмәләр бирмәдем;
Мин аларга менә нәрсә кушкан идем: «Сүзләремә колак салыгыз, шул чагында Мин – сезнең Аллагыз, ә сез Минем халкым булырсыз. Үзегезгә яхшы булсын өчен, Мин кушкан юлдан гына йөрегез!»
Ләкин алар Мине тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар, үзләренең үҗәт, явыз йөрәкләре кушканча яшәделәр, Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар.
Ата-бабаларыгыз Мисыр җиреннән чыккан көннән алып бүгенгәчә Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне юллый тордым.
Ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, киреләнеп, аталарыгыздан да яманрак кыландыгыз.
Аннары Раббы әйтте: – Син, Иремия, боларның һәммәсен аларга әйтерсең, ләкин алар сине тыңламас; син аларны чакырырсың, ләкин алар җавап бирмәс.
Шуның өчен син аларга болай дип әйт: «Раббының – үз Алласының сүзен тыңламаган, Аның үгет-нәсыйхәтләрен кабул итмәгән халык – сез ул! Хакыйкать калмады, авызларыннан хак сүз чыкмас булды.
Чәчләреңне кисеп ташла, Иерусалим, шәрә калкулыкларда ела, чөнки Раббының ачуын чыгарган буыннан Раббы ваз кичте һәм аны ташлады».
Яһүдә халкы Минем күз алдымда явызлык кылды, – дип белдерә Раббы. – Минем исемгә багышланган йортка алар үзләренең җирәнгеч потларын куйдылар, шуның белән аны нәҗесләделәр.
Бен-Һинном үзәнендәге Тофет калкулыгында корбан китерү урыннары ясадылар, шунда угыл вә кызларын утта яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә акылыма да килмәгән иде!
Шундый көннәр җитәр: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. – Ул урында мәетләр күплегеннән каберләргә хәтта урын җитмәс.
Үле гәүдәләр күк кошларына вә җир җанварларына азык булыр, һәм аларны куып җибәрердәй кеше калмас.
Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында сөенечле авазларны вә күңел ачуларны, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, чөнки бу ил бушап калыр.
Шул көннәр җиткәч, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшаларының, түрәләрнең, руханиларның, пәйгамбәрләрнең, Иерусалим кешеләренең сөякләрен каберләреннән чыгарып ыргытырлар.
Аларны кояш вә ай, барлык күк йолдызлары алдында чәчеп ташларлар. Кайчандыр бу халык әлеге күк җисемнәрен ярата, аларга хезмәт итә, табына, алардан киңәш эзли һәм алар алдында сәҗдә кыла иде. Ул сөякләрне беркем җыеп алып җирләмәс – алар җирдә тирес булып ятар.
Бу явыз токымнан исән калган адәмнәрне Мин кай тарафларга сөрсәм дә, алар үлемне яшәүдән артык күрерләр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
Син аларга, Раббының сүзе мондыйдыр, диген: «Кеше, егылса, торырга тырышмасмы?! Юлында адашса, кире кайтмасмы?!
Бу халык нигә һаман шулай адашып йөри соң, нигә Иерусалим гел ялгыша, адашып йөри? Алар ялганга бик нык ябышканнар, һич кенә дә кире кайтырга теләмиләр.
Мин аларны күзәтеп һәм тыңлап тордым: алар дөресен сөйләмиләр, беркем дә: „Нәрсә эшләдем соң мин?“ – дип әйтеп, үзе кылган явызлыкларга үкенми, һәркем, сугышка ташланган ат кебек, үз юлыннан чаба.
Күк кошы ләкләк тә үзенең килү-китү вакытын белә, күгәрчен дә, карлыгач та, керәшә дә туган якларына кайчан очып кайтырга икәнен белә, ә Минем халкым Раббы кушканнарны белми.
Ничек итеп сез: „Без акыллы, Раббы кануны буенча эш итәбез“, – дип әйтә аласыз?! Кәтипләрнең ялганчы каләмнәре аны үзгәртте бит!
Акыл ияләре оятка калды, алар, каушап, ятьмәгә эләкте. Раббы сүзен санга сукмаучыларны акыллы дип әйтеп буламы соң?!
Шуның өчен аларның хатыннарын – башкаларга, кырларын бүтән хуҗаларга бирәм, чөнки аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
Бичара халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.
Кабахәтлек эшләгәч ояламы соң алар?! – Юк, оялмый да, кызармый да! Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак, Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы.
«Мин аларның бөтен уңышын тартып алырмын, – дип белдерә Раббы, – ботакларда – бер генә йөзем дә, инҗир агачында бер генә җимеш тә калмас, хәтта яфраклары да шиңеп бетәр. Мин биргән нәрсәләр алардан тартып алыныр».
«Нишләп болай утырабыз соң әле без? – ди Яһүдә халкы. – Җыеныйк, ныгытылган шәһәрләргә барыйк, шунда һәлак булыйк, чөнки Раббы Аллабыз безне һәлакәткә дучар итте, Аңа каршы гөнаһ кылган өчен, безгә агулы су эчерде.
Без тынычлык эзләдек, әмма яхшылык килмәде; сихәтләнү көттек, әмма коточкыч хәлләргә дучар булдык.
Дан шәһәре ягыннан дошман атларының пошкыруы ишетелә, тайлар кешнәвеннән бөтен җир дер селкенә. Дошман, килеп, илебезне һәм андагы бар нәрсәне тар-мар китермәкче, шәһәребезне дә, аның халкын да юк итмәкче».
«Менә, Мин сезнең өскә агулы еланнар җибәрәм, алар сезне чагачак, һәм алардан әфсен юктыр. Бу – Раббы сүзе».
Кайгым басылырлык түгел минем. Йөрәгем сыкрый, өзгәләнә.
Менә, ерак илдән бичара халкымның фөрьяды ишетелә: «Раббы Сионда түгелмени? Аның Патшасы инде анда юкмыни?» Раббы: «Нишләп алар үзләренең потлары, бернигә тормаган чит-ят илаһлары белән ачуымны чыгардылар?» – дип әйтә.
«Урак өсте бетте, җәй үтте, ә безгә котылу килмәде!» – ди халык.
Бичара халкымның җәрәхәтләре аркасында мин дә җәрәхәтләндем; мин кайгыда, коточкыч курку чолгап алды мине.
Гилыгадта бәлзәм юкмы әллә?! Анда табиб юкмы әллә?! Бичара халкым нилектән сихәтләнә алмый соң?
Башым – чишмә, күзләрем яшь чыганагы булса, яуда һәлак булган бичара халкымны кызганып, көн-төн елар идем.
Әгәр чүлдә сыеныр урыным булса, халкымны калдырып китәр идем – алар һәммәсе дә – уйнашчылар, хыянәтчел кешеләр өере.
«Аларның телләре, ялган сөйләр өчен, җәя кебек киерелгән; җирдә алар дөреслек белән түгел, гаделсезлек кылып көчәеп баралар; бер явызлык артыннан икенчесен эшләп торалар, Минем барлыгымны да белмиләр, – дип белдерә Раббы. –
Һәркем үзенең дусларыннан саклансын, туганнарына ышанмасын, чөнки һәммәсе үз туганының үкчәсенә баса, һәр дус үз дустына яла яга.
Һәркем үзенең дустын алдый, беркем дә дөресен сөйләми – телләре ялган сөйләргә өйрәнеп беткән; хәлдән тайганчы гөнаһ кылалар да тәүбә итәргә көчләре калмый.
Җәбер өстенә җәбер, мәкер өстенә мәкер! Алар Мине белергә теләмиләр», – дип белдерә Раббы.
Әнә шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Мин аларны тимер эреткән кебек эретеп сынармын! Бичара халкым белән тагын нәрсә эшли алам Мин?!
Аларның телләре – үтергеч ук, авызлары мәкер белән тулган; якыны белән дусларча сөйләшсә дә, күңеленнән, ничек алдарга икән моны, дип уйлап тора.
Шулай икән, Мин аларны җәзасыз калдырыйммы?! – дип белдерә Раббы. – Шундый халыктан үч алмыйммы?!»
Мин тауларны кызганып елармын, даладагы көтүлекләрне кызганып, үкереп елармын, чөнки алар көеп беткән, анда хәзер беркем йөрми, терлекләр мөгрәве ишетелми; күк кошларыннан алып хайваннарга кадәр барысы да качып-таралып беткән.
«Иерусалимне ташлар өеме, чүл бүреләре өчен сыену урыны итәм, Яһүдә шәһәрләрен кеше яшәми торган чүлгә әйләндерәм!» – ди Раббы. Раббыдан мин:
– Бу җир ни өчен һәлак булды, җан иясе йөрми торган чүл сыман көеп бетте? Моны аңларга кемнең акылы җитәр икән?! Раббы сөйләгәнне аңлатып бирүче кеше табылыр микән?! – дип сорадым.
Раббы әйтте: – Минем Канунымны кире каккан, сөйләгәннәремә колак салмаган, Канун кушканча яшәмәгән өчен бу.
Алар үҗәт йөрәкләренә буйсындылар, ата-бабалары өйрәткәнчә, Багалга иярделәр.
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Мин бу халыкка әрем ашатам, агулы су эчертәм.
Аларны үзләре дә, ата-бабалары да белмәгән халыклар арасына таратам, артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерәм.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Инде колак салыгыз! Егълаучы хатыннар яллагыз, аларның иң осталарын чакырыгыз».
«Тизрәк килсеннәр, күзләребездән яшьләр агарлык, керфекләребездән сулар түгелерлек итеп, безнең хакта еласыннар, – ди халык. –
Әнә, Сион ягыннан „Аһ, нинди бөлгенлеккә төштек, оятыбыз нинди зур! Йортларыбыз җимерек, яшәгән җиребезне ташлап китәргә мәҗбүрбез“ дигән тавыш ишетелә».
Әй хатыннар, Раббы сүзен тыңлагыз, Ул әйткәннәргә колак салыгыз! Кызларыгызга, бер-берегезгә кайгы җырлары өйрәтегез:
«Тәрәзәләребездән үлем керде, зиннәтле сарайларыбызга аяк басты, урамда уйнаган балаларны, мәйданнарда җыелып торган егетләрне алып китте».
«Әйт, Иремия, Раббы болай дип белдерә, диген: „Кешеләрнең мәетләре кырда тирес кебек, уракчы артыннан тезелеп калган көлтәләр кебек ятып калыр – аларны җыеп алучы да булмас“».
Раббы болай ди: «Зирәк кеше – үзенең зирәклеге, көчле кеше – үзенең көче, бай кеше үзенең байлыгы белән мактанмасын!
Әгәр мактана икән, Мине Раббы дип танып белүе белән, Минем күңелгә хуш килгән мәрхәмәт, гаделлек вә хаклыкка таянып эш итүем белән мактансын! Бу – Раббы сүзе».
Менә, – дип белдерә Раббы, – йөрәкләре сөннәтләнмәгән кешеләргә –
Мисыр, Яһүдә, Эдом, Аммон, Мәаб халкына һәм, чүлдә көн күреп, чигә чәчләрен кыручыларга җәза бирер көннәрем якынлаша, чөнки исраилиләрнеке кебек үк аларның да йөрәге сөннәтсездер.
Әй Исраил халкы, Раббының сезгә әйткән сүзләрен тыңлагыз!
Раббы болай ди: «Чит халыклар юлыннан бармагыз, күк галәмәтләреннән алар сыман курыкмагыз.
Бу халыкларның йолалары буш нәрсәдер: алар урманнан бер агач кисеп алып кайталар да, оста аны балта белән юна,
көмеш вә алтын белән бизи, аннары, аумасын дип, чүкеч-кадак белән беркетеп куя.
Аларның потлары кыяр түтәлендәге карачкыга охшаш – сөйләшә белми; аларны күтәреп йөртергә кирәк, чөнки үзләре йөри алмый. Алардан курыкмагыз, чөнки алар яманлык кыла алмый, яхшылык кылырга да хәлләреннән килми».
Йа Раббы, Сиңа тиң һичкем юк! Син бөексең, исемең олуг вә кодрәтле!
Сине санламаган берәр зат бармы икән, и халыклар Патшасы?! Син ихтирамга лаек! Барча халыкларның акыл ияләре арасында һәм барча патшалыкларда Сиңа тиң булырдай һичкем юк!
Ул халыклар мәгънәсез вә ахмак – агач потлардан киңәш сорыйлар.
Чүкелгән көмешне – Таршиштан, алтынны Уфаздан кайтартып, потлар ясар өчен, балта осталары белән көмешчеләргә бирәләр; потлар өстендәге зәңгәр вә җете кызыл төстәге кием – осталар эше.
Раббы – бердәнбер хак Аллаһы! Ул – тере Аллаһы вә мәңгелек Патша! Аның ачуыннан җирләр селкенә, ярсуына халыклар түзә алмый.
Халыкларга болай дип әйтегез: – Күк белән җирне бар кылмаган бу илаһлар җир йөзеннән, күкләр астыннан юкка чыгачак!
Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте, зирәклеге белән галәмне ныгытты, гакылы белән күкләрне түшәде.
Ул аваз салуга, күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый; җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул, яшенле яңгырларын яудыра, Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан; көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә, чөнки ул ясаган әйберләр – ялган, һәм аларның җаны-тыны юк.
Бернигә яраксыз, адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр җәза көнендә юкка чыгачак.
Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел: Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат, һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
И-и камалышта яшәүче Иерусалим халкы! Булган бар нәрсәңне җыеп төйнә дә җиреңнән китәргә әзерлән!
Раббы әйтә: «Шушы җирдә яшәүчеләрне Мин бу юлы куып чыгарамын, дошманнар тотып алсын өчен, алар башына бәла-каза җибәрәмен!» – ди.
Кайгы миңа! Газапларым чиксездер, яраларым төзәлерлек түгел, ләкин мин үз-үземә: «Әйе, башыма хәсрәт төшкән икән, түзәргә тиешмен», – дидем.
Чатырым җимерелгән, баулары өзелгән; балаларым китеп югалды. Инде чатырымны кем корыр, кем аны тарттырып бәйләр?!
Халыкның көтүчеләре мәгънәсез – Раббыдан киңәш сорамыйлар, шуңа күрә бер эшләре дә алга бармый, көтүдәге барлык маллары таралып беткән.
Ишетәсезме, бер хәбәр килә: төньяк тарафтан зур шау-шу күтәрелә! Яһүдә шәһәрләрен ташландык җиргә, чүл бүреләре сыена торган урынга әйләндермәкче дошман.
И Раббы, мин шуны беләм: кеше үз язмышын үзе сайлый алмый, кая таба барырга кирәклеге дә мәгълүм түгел аңа.
И Раббы, миңа биргән җәзаң гадел булсын, ачулы чагыңда мине җәзалама, юкса һәлак булырмын.
Сиңа сыгынмаган халыклар, исемеңне телгә алмаган кабиләләр өстенә түк ачуыңны, чөнки алар Ягъкуб нәселенең башын ашадылар, аны йоттылар, юк иттеләр, ил-йортларын вәйран хәлгә китерделәр.
Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Әлеге Килешүнең шартларын Яһүдә халкына, Иерусалимдә яшәүчеләргә җиткер!
Син аларга болай диген: «Тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә: „Бу Килешүнең шартларын үтәмәгән кешегә ләгънәт-каргыш төшәчәк!
Сезнең ата-бабаларыгызны Мисырдан – тимер эретә торган мичтән алып чыккан чакта, ул шартлар турында аларга: ‘Мине тыңласагыз, Мин кушканнарны җиренә җиткереп үтәсәгез, сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын’, – дип әйткән идем.
Мин, шулай итеп, сезнең ата-бабаларыгызга биргән антлы вәгъдәмне үтәдем – бүгенге көндә сез сөт вә бал агып торган шул җирләрдә яшәп ятасыз“». – Амин, Раббым! – дип җавап бирдем мин.
Шуннан Раббы миңа болай диде: – Әйткән сүзләремнең һәммәсен Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында игълан ит. «Әлеге Килешүнең шартларын тыңлап, аларны үтәгез! – диген. –
Сезнең ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыкканнан башлап бүгенге көнгәчә Мин: „Кушканнарымны үтәгез!“ – дип кисәтә килдем.
Ләкин алар сүзләремә колак салмады, әйткәннәремә игътибар итмәде, һәрберсе, үзенең явыз йөрәген тыңлап, үҗәтләнеп йөрде. Шуңа күрә Мин, Килешүне үтәргә кушып та, аны үтәмәгәннәре өчен, Килешүдә әйтелгән җәзаларның барын да аларга җибәрдем».
Аннары Раббы миңа болай диде: – Яһүдә кешеләре вә Иерусалимдә яшәүчеләр бергәләп Миңа каршы фетнә оештырдылар.
Алар Минем сүзләремә колак салмаган ата-бабаларының гөнаһларын кабатлыйлар, чит илаһларга ияреп китеп сәҗдә кылалар; Исраил вә Яһүдә халкының ата-бабалары белән Мин төзегән Килешүне бозалар.
Шуңа күрә Раббы болай ди: «Мин аларга котыла алмаслык бәла-каза җибәрәм! Алар Мине ярдәмгә чакырачак, ләкин Мин аларны тыңламаячакмын.
Шул чагында Яһүдә шәһәрләре вә Иерусалим кешеләре, үзләре корбан китерә торган илаһлары янына барып, ярдәм сораячак, ләкин, бәла килгәндә, ул илаһлар коткара алмаячак.
Яһүдә халкының шәһәрләре күпме булса, илаһлары да шуның кадәр. Иерусалимдә ничә урам булса, Багалга корбан яндыру мәзбәхләре дә шулар санынча».
Син, Иремия, бу халык өчен Миңа дога кылма, алар өчен гозерләп сорама, чөнки, бәла килгәндә, Миңа ялварсалар да, Мин аларның сүзләренә колак салмаячакмын.
«Әй сөекле халкым, күпме явызлыклар кылганнан соң, ни хакың бар Минем йортыма керергә?! „Киләсе афәттән корбан итләре коткарып калыр да, янә күңел ачып яшәрмен“, – дип уйлыйсыңмы?! »
Раббы сине «куе яфраклы, мул җимешле зәйтүн агачы» дип атаган иде, әмма, күкләр күкрәгәндә, Раббы ул агачка ут төртәчәк, һәм аның ботаклары харап булачак.
Сине утырткан Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе үк сине юк итәргә әмер бирде, чөнки Исраил вә Яһүдә халкы Багал хөрмәтенә корбаннар китереп явызлык кылды һәм шуның белән Раббының ачуын чыгарды.
Раббы Үзе миңа ачып бирде, һәм мин хәбәрдар булдым: Ул миңа дошманнарымның явыз эшләрен күрсәтте.
Ә мин чалырга алып барган юаш бәрән сыман булганмын, дошманнарым миңа каршы фетнә оештырганны белмәдем. «Әйдәгез, агачны җимешләре белән бергә юк итик, аны исәннәрдән аерып кисик, исеме дә телгә алынмасын», – дигән алар.
И Күкләр Хуҗасы Раббы, гадел Хөкемче, күңел вә акылны сынаучы, алардан ни рәвешле үч алуыңны үз күзләрем белән күрим, чөнки дәгъвамны мин Сиңа тапшырдым!
Раббы миңа болай дип әйтте: – Әй Иремия, Анатот халкы, сине үтерергә ниятләп, сиңа: «Раббы исеменнән пәйгамбәрлек кылма, юкса безнең кулдан һәлак булырсың!» – ди.
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы алар турында болай ди: «Мин аларны җәзага тартачакмын – егетләре кылычтан узачак, ә угыл вә кызлары ачтан үләчәк!
Җәза бирәсе елны Мин Анатот халкына афәт җибәрәчәкмен – аларның берсе дә исән калмаячак!»
Йа Раббым, әгәр мин Синең белән бәхәскә керсәм, Син һәрвакыт хаклы булып калачаксың; шулай да мин Синең белән гадел хөкем турында сөйләшәчәкмен: ни өчен яман кешеләрнең юлы уңа, хыянәтчеләр нилектән әйбәт яши?
Син аларны утырттың, һәм алар тамыр җибәрделәр, үсеп киттеләр, инде җимеш бирәләр. Исемеңне алар телләреннән төшермиләр, ләкин күңелләре Синнән ифрат ерактыр.
Ә мине Син, Раббы, беләсең, күреп торасың, йөрәгемнең Сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын сыныйсың. Инде ул яманнарны, сарыклар кебек, суемга куып алып кит, чалыр көн өчен аерып куй.
Кайчангача җир кайгырып, кырларда үлән кибеп ятар? Шул җирдә яшәүче кешеләрнең явызлыгы аркасында хайваннар вә кошлар һәлак була, чөнки бу адәмнәр: «Безнең юлларны Ул күрми », – диләр.
Әгәр син җәяүлеләр белән ярышып йөгергәндә хәлдән таясың икән, атлар белән ничек ярышырсың?! Әгәр тынычлык хөкем сөргән илдә дә абынып егыласың икән, Үрдүн елгасы агачлыкларын ничек үтәрсең?!
Хәтта туганнарың вә гаиләң дә синең белән хыянәтчеләр сыман кыланалар, артыңнан кычкырып калалар. Сиңа яхшы сүз әйтсәләр дә ышанма син аларга.
«Мин Үз ил-йортымны калдырып киттем, Үз биләмәм Исраилне ташлап киттем, – ди Раббы. – Сөекле халкымны дошманнары кулына тапшырдым.
Үз халкым Минем өчен урмандагы арыслан кебек булды – Миңа каршы тавышын күтәрде; шуның өчен Мин аны күрәлмый башладым.
Минем җирем сыртлан өне сыман булып китте, аның өстендә ерткыч кошлар бөтерелә. Халкымны ашарга дип, барча кыргый җанварлар бире җыелсын!
Көтүчеләр өере, йөзем бакчаларымны харап итеп, биләмәмне таптап бетерде, гүзәл җиремне буш чүлгә әйләндерде.
Аны чүлгә әйләндерде алар – ташландык ул җир Минем алда елап ята; бар җир бушап калган, ләкин моңа бер кешенең дә эче пошмый.
Чүлдәге шәрә калкулыклар буйлап баскынчылар килә; Раббы кылычы илнең бер читеннән икенче читенә кадәр бар нәрсәне кырып бара, һичбер җан иясенә тынычлык юк.
Минем халкым, бодай чәчеп, чәнечкеле үлән җыеп алды, интегүе файдасызга булды. Раббының көчле ярсуы аркасында сез хурлыкка төштегез – уңышыгыздан мәхрүм булдыгыз!»
Раббы болай ди: – Үземнең Исраил халкыма Мин биләмәгә җир биргән идем, ләкин явыз күршеләре шуңа кул сузалар. Мин аларны илләреннән куып чыгарырмын, араларыннан Яһүдә халкын йолкып алырмын.
Йолкып алганнан соң, Мин аларны янә кичерермен, һәммәсен үз иленә, үз биләмәсенә кайтарырмын.
Әгәр шул чит халыклар Минем халкым юлыннан йөрсәләр, кайчандыр халкымны Багал белән ант итәргә өйрәткәнчә, «Раббы Үзе шаһиттыр!» дип, Минем исемем белән ант итсәләр, Минем халкым арасында урнашып калырлар.
Инде Мине тыңламасалар, йолкып алып юк итәрмен. Бу – Раббы сүзе.
Раббы миңа әйтте: – Бар, киндер билбау сатып ал да билеңә бу, ләкин суга чылатма, – диде.
Мин, Раббы кушканча, билбау сатып алдым һәм аны билемә буып куйдым.
Аннары миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– Сатып алып билеңә буган билбавыңны ал да юлга чык, Перат елгасы буена бар һәм аны кыядагы ярыкка яшереп куй.
Мин, Раббы кушканча Перат янына барып, аны яшереп куйдым.
Байтак көннәр узганнан соң, Раббы миңа: – Перат буена бар да Мин сиңа яшереп куярга кушкан билбауны кире ал, – диде.
Мин, Перат буена барып, күмеп куйган урыннан билбавымны казып алдым; билбау черегән, бернигә яраксыз булып калган иде.
Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште.
– Раббы болай ди: «Яһүдәнең тәкәбберлеген, Иерусалимнең чамасыз горурлыгын Мин менә шулай юкка чыгарырмын!
Әйткәннәремне тыңлаудан баш тарткан бу явыз халык үзенең үҗәт йөрәге кушканча яши, хезмәт итәр һәм сәҗдә кылыр өчен, чит илаһларга иярә. Алар шушы черек билбау кебек бернигә яраксыз булып калырлар.
Билбау кешенең биленә ничек якын булса, Мин дә бөтен Исраил вә Яһүдә халкын Үземә шулай якынайткан идем. Алар Минем халкым булыр, исемемә мактау вә дан-шөһрәт китерер, дип өметләнгән идем, ләкин алар сүзләремә колак салмадылар».
Син, Иремия, аларга шушы сүзләрне җиткер: «Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Һәр шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәк“. Алар сиңа әйтерләр: „Без һәрбер шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәклеген белмибезме әллә?!“ – диярләр.
Ә син аларга, Раббы болай дип җавап бирә, диген: „Шушы җирдә яшәүче бар кешене – Давыт тәхетендә утыручы патшаларны, шулай ук руханиларны вә пәйгамбәрләрне, Иерусалимнең бар халкын исергәнче шәраб белән тутырырмын.
Мин аларны бер-берсе белән, хәтта аталары белән угылларын бәрелешергә мәҗбүр итәрмен, – дип белдерә Раббы, – беркемне кызганмам һәм аямам, рәхимсез рәвештә юк итүдән тайчанмам“».
Тыңлагыз һәм күңелегезгә сеңдерегез, тәкәббер булмагыз! Чөнки моны Раббы әйтте.
Раббы җир йөзенә караңгылык иңдергәнче, эңгер-меңгердә аякларыгыз тауларда абынганчы, Раббы Аллагызны данлагыз! Сез яктылык көтәрсез, ә Ул аны тоташ күләгәгә, дөм караңгыга әйләндерер.
Әгәр әйткәннәргә колак салмасагыз, минем күңелем яшертен генә сыктар, тәкәбберлегегез аркасында күземнән елга булып яшьләрем агар, чөнки Раббы көтүе әсирлеккә алына.
«Патша белән патшаның анасына син, Иремия, болай диген: „Тәхеттән түбәнрәк төшеп утырыгыз, чөнки даныгызның таҗы башыгыздан төшеп китте“».
Нәгеб шәһәрләре чолгап алынган, аларга үтеп керердәй кеше юк. Яһүдәнең бар халкы әсир ителгән, бөтенләе белән сөрген киткән.
Күзләреңне күтәреп, төньяктан килүчеләргә кара әле, Иерусалим: сиңа тапшырылган көтү, шәп-шәп сарыкларың кайда соң?
Син остазлык кылган аркадашларыңны Раббы синең өстән хакимлек итәргә билгеләсә, ни әйтерсең? Бала табучы хатын кебек газапланмассыңмы икән?!
Син үзеңнән: «Нигә болар башыма төште икән?» – дип сорасаң, җавап мондый булыр: «Бихисап күп гөнаһларың өчен итәгең күтәрелгән синең, үзең хур булгансың».
«Хәбәши – тәненең төсен, юлбарыс үзенең тапларын үзгәртә аламы?! Явызлык кылырга өйрәнгәнгә, сез дә шулай игелек кыла алмыйсыз.
Чүлдән искән җил кибәкне туздыргандай, Мин сезне төрле якка сибәрмен.
Сиңа чыккан жирәбә, Мин бүлеп биргән өлеш әнә шулдыр, Иерусалим, – дип белдерә Раббы, – чөнки син Мине оныттың, ялганга ышандың.
Әнә шуның өчен итәгеңне йөзеңә каплармын – хур итәрмен Мин сине.
Мин синең уйнашлык итүеңне, дәртләнеп кешнәвеңне, кырларда, калкулыкларда оятсызланып фәхешлек кылуыңны күреп тордым. Кайгы сиңа, Иерусалим! Син пакьләнгәнче, күпме гомерләр үтәр икән әле?»
Корылык турында Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
«Яһүдә хәсрәт чигә, шәһәрләре хәлсезләнә, кайгыга баткан кешеләр җирдә утыра, Иерусалимдә үкереп елаган тавыш ишетелә.
Түрәләр хезмәтчеләрен суга җибәрә, хезмәтчеләр сусаклагыч янына килә, ләкин анда су юк, буш савытларын күтәреп, алар кире әйләнеп кайта, чарасызлыктан аптырап, куллары белән башларын каплый.
Яңгыр яумаганга, җир яргаланып беткән, шуңа күрә игенчеләр дә, аптырап, куллары белән башларын каплый.
Кырда үлән калмаганга, боланнар хәтта яңа туган балаларын ташлап китә.
Кыргый ишәкләр дә шәрә калкулыклар өстендә, чүл бүреләре сыман, әлсерәп һава йота, күзләре тонып калган, чөнки ашарга үлән юк».
Җинаятьләребез безгә каршы сөйләсә дә, Үз исемең хакына безгә ярдәм ит, Раббы! Хактыр: без Синнән күп мәртәбәләр йөз чөердек, Сиңа каршы гөнаһ кылдык.
Әй Исраилнең өмете, кайгылы вакытта Коткаручыбыз! Ни өчен Син хәзер бу җирдә чит кеше кебек, төн кунарга кергән юлчы кебек?
Ни өчен Син хәзер сәерсенеп калган кеше, коткарырга көче җитмәгән сугышчы кебек? Син бит, Раббы, безнең арада! Син безне Үзеңнеке дип атадың – ташлама безне!
Бу халык турында Раббы менә нәрсә ди: – Хактыр: аякларын тыя алмыйча, тегендә-монда сугылып йөрергә ярата алар. Шуңа күрә Мин бу халыктан риза түгел: кылган җинаятьләрен исемә төшереп, гөнаһлары өчен хәзер җәза бирәм!
Аннары Раббы миңа болай диде: – Бу халыкка иминлек сорап дога кылма син!
Ураза тотсалар да, Мин аларның елау-сыктауларын ишетмәм; тулаем яндыру һәм икмәк корбаннары китерсәләр дә кабул итмәм. Мин аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән юк итәчәкмен!
Шунда мин әйттем: – И Хуҗа-Раббы! Пәйгамбәрләр аларга: «Кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез, чөнки Раббы сезгә бу җирдә мәңгегә тынычлык бирә», – дип, һаман саен тукып торалар.
Раббы, миңа җавап итеп: – Ул пәйгамбәрләр Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйли, – диде. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернинди боерык бирмәдем, берни сөйләмәдем. Алар сезгә ялган вәхиләр, буш күрәзәлекләр, уйдырма хәбәрләр җиткерәләр.
Шул сәбәпле Раббы болай ди: «Минем исемнән пәйгамбәрлек кылсалар да, аларны Мин җибәрмәдем. Әнә шуның өчен „Бу илдә кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез“ дип әйтүче пәйгамбәрләр үзләре кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр!
Аларның пәйгамбәрлек сүзләрен тыңлаган кешеләр дә кылыч вә ачлыктан үләр, җәсәдләре Иерусалим урамнарында аунап ятар! Аларның үзләрен дә, хатыннарын да, угыл-кызларын да күмүче булмас – кылган явызлыклары үз башларына төшәр!»
«Үз исемеңнән шушы хәбәрне җиткер аларга, Иремия: „Күзләрем яшь белән тулсын, көн-төн аксын бертуктамый күз яшем, чөнки минем бичара халкым – гыйффәтле кызым – авыр тетрәнүгә дучар булды, зур җәрәхәт алды.
Кырга чыксам – кылычтан һәлак булганнар ята, шәһәргә керсәм – ачлыктан интеккәннәрне күрәм. Ә пәйгамбәрләр вә руханилар ил буйлап хезмәт күрсәтеп йөриләр, әмма нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә аңламыйлар “».
И Раббы, Яһүдәдән тәмам йөз чөердеңмени Син? Сион бөтенләй күңелеңне кайтардымыни? Нигә Син безгә төзәлмәслек җәрәхәт ясадың? Без тынычлык көттек, ләкин яхшылык килмәде, сихәтләнер көнне көттек, ләкин коточкыч хәлләргә дучар булдык.
И Раббы, үзебез кылган явызлыкны, ата-бабаларыбыз кылган җинаятьне таныйбыз – Синең алда гөнаһлыбыз!
Үзеңнең исемең хакына баш тартма бездән, данлы тәхетең торган урынны хур кылма, безнең белән төзегән Килешүне исеңә төшер, аны гамәлдән чыгарма!
Чит халыкларның илаһлары яңгыр җибәрә аламы?! Үзеннән-үзе күктән яңгыр коя аламы?! Моны эшләүче Син түгелме, Раббы Аллабыз?! Без Сиңа гына өметләнеп торабыз – боларның һәммәсен Син генә булдыра аласың.
Раббы миңа әйтте: – Алдыма Муса белән Шемуил килеп басса да, бу халыкка карата җаным эремәс. Куып җибәр аларны Минем күз алдымнан!
Әгәр дә инде: «Кая китик соң без?» – дип сорасалар, аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үләт зәхмәтенә дучар ителгәне авырып үлсен, кылычка дучар ителгәне кылыч астына керсен, ачлыкка дучар ителгәне ачка интексен, әсирлеккә дучар ителгәне әсир китсен!»
Аларга Мин, – диде Раббы, – дүрт төрле җәза: үтерер өчен кылыч, сөйрәп алып китәр өчен этләр, ашап бетерер һәм юк итәр өчен күк кошлары вә кыргый җанварлар җибәрермен.
Яһүдә патшасы Хизәкыйя углы Менашшеның Иерусалимдә кылган гамәлләре өчен аларны җирдәге барлык патшалыкларга коточкыч мисал итәрмен.
«Сине кем кызганыр икән, Иерусалим?! Кем сиңа теләктәшлек күрсәтер икән?! Синең исән-имин икәнеңне белешер өчен, яныңа кем килер икән?!
Син Мине ташладың, – дип белдерә Раббы, – читкә киттең, шуңа күрә Мин сиңа каршы кулымны күтәрәм һәм сине һәлак итәм, чөнки Мин сиңа шәфкать күрсәтеп арыдым инде.
Халкымны Мин, сәнәк белән җилпегәндәй, илдәге барлык шәһәрләрдән очырып җибәрермен, балаларыннан мәхрүм кылырмын, үз юлларыннан кире кайтмаган өчен һәлак итәрмен!
Аларның тол хатыннарын Мин диңгез буендагы ком бөртегеннән дә күбрәк итәрмен; көн уртасында егетләрнең аналарына җимерүче җибәрермен – аларны гел көтмәгәндә шом вә курку биләп алыр.
Җиде угыл тапкан хатын әнә хәлсезлектән егылып ята, тынын көчкә ала: әле көндез үк аның кояшы батты – оятка калды, хур булды ул. Исән калган халыкны Мин дошманнары кулына тапшырырмын – кылычтан уздырырмын. Бу – Раббы сүзе».
И анам, кайгы миңа! Никләр генә тудырдың мине: бөтен дөнья белән әрләшеп, бәхәсләшеп яшим. Беркемгә бурычка бирмәсәм дә, һичкемнән әҗәткә алмасам да, бар кеше каһәрли мине.
Раббы әйтте: «Хактыр: сиңа игелек кылып, Мин сине азат итәрмен; бәла килгәндә, кайгылы вакытта дошманны Мин, һичшиксез, сиңа ялварырга мәҗбүр итәрмен.
Тимерне – төньяктан килгән тимерне – яки бакырны кем сындыра ала?!
Синең мал-мөлкәтеңне вә хәзинәңдәге байлыгыңны, илеңдә кылынган гөнаһлар өчен, талаучыларга бушлай бирәм, Яһүдә.
Мин сине үзең белмәгән илдә дошманнарыңа хезмәт иттерәчәкмен, чөнки Минем сиңа каршы ачуым кабынды, сүнмәс ялкын кебек яна ул».
Мин Раббыга әйттем: «Йа Раббым! Син барын да белеп торасың. Исеңә төшер, кайгырт мине, эзәрлекләүчеләрдән үч ал! Син сабыр-түзем бит – һәлак итмә мине! Синең хакка кимсетелүемне беләсең бит.
Килеп ирешкән сүзләрең минем өчен җан азыгы булды, алар миңа шатлык, күңелемә куаныч китерде, чөнки Син мине Үзеңнеке дип атадың, и Күкләр Хуҗасы Раббы!
Көлүчеләр арасында утырмадым һәм күңел ачмадым мин, Синең авыр кулыңны тоеп, ялгызым утырдым, чөнки аларга кузгалган ачу-ярсуың белән тулган идем.
Нигә минем сызлануым басылмый, яраларым төзәлми икән? Минем өчен шулай ышанычсыз инеш, корыган чишмә булырсың микәнни Син?»
Моңа каршы Раббы болай дип җавап бирде: «Әгәр дә Миңа кире кайтсаң, Мин сине янәдән кабул кылырмын, һәм син Миңа хезмәт итәрсең. Буш нәрсәләр сөйләмичә, дөресен генә әйтсәң, кешеләргә Минем сүзләремне ирештерүче булырсың. Шунда син алар алдына бармыйча, алар синең каршыңа килерләр.
Мин сине бу халык өчен какшамас бакыр дивар итәрмен: алар һаман саен сиңа һөҗүм итеп торырлар, ләкин җиңә алмаслар, чөнки сине азат итәр вә коткарыр өчен, Мин гел янәшәңдә булырмын, – диде Раббы. –
Мин сине явызлардан азат итәрмен, мәрхәмәтсезләр кулыннан йолып алырмын!»
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Биредә үзеңә хатын алма, угылларың да, кызларың да булмасын!
Чөнки бу җирдә туган угыл-кызлар һәм аларны дөньяга бар кылган ата-аналар турында Раббы болай ди:
«Алар авыр, газаплы үлем белән үләчәк, аларны кызганып елаучы да, күмүче дә булмаячак; җәсәдләре, тирес кебек, җир өстендә ятачак. Алар кылычтан вә ачлыктан һәлак булачак; мәетләре күк кошларына вә җирдәге җанварларга азык булачак».
Раббы болай ди: – Кайгы мәҗлесе барган йортка кермә, матәм тотма һәм кайгыларын уртаклашма! Чөнки Мин бу халыкның тынычлыгын алдым, – дип әйтә Раббы, – аларны мәрхәмәтемнән вә рәхим-шәфкатемнән мәхрүм иттем.
Бу җирдә кешеләрнең дәрәҗәлесе дә, кечесе дә үләчәк, һәм аларны һичкем күммәячәк; алар турында кайгырып елаучы да, аларны хәтердә саклап, тәнен җәрәхәтләүче вә чәчен кыручы да булмаячак.
Матәм тотучыларны юатыр өчен, беркем икмәк китермәячәк, ата-аналарыннан мәхрүм булганнарны юатып, һичкем бер касә шәраб тәкъдим итмәячәк.
Мәҗлес барган йортка кермә, – ди Раббы, – алар белән бергә утырып ашама һәм эчмә!
Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез яшәгән заманда, Мин бу җирдә шатлык вә күңел ачу авазларын, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын. Сез моны үз күзегез белән күрерсез».
Шушы сүзләрне халыкка җиткергәч, – ди Раббы, – алар синнән: «Нигә Раббы безгә шундый зур бәла белән яный икән? Гаебебез нәрсәдә? Раббы Аллабыз каршында нинди гөнаһ кылдык?» – дип сорарлар.
Ә син аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең ата-бабаларыгыз Мине ташлады; Миннән йөз чөереп, Канунымны инкяр итте, башка илаһларга иярде, аларга табынды һәм сәҗдә кылды.
Сез исә, ата-бабаларыгыздан да уздырып, начаррак гамәлләр кыласыз; Мине тыңламыйча, һәркайсыгыз үзенең тискәре, явыз йөрәге кушканча яши.
Шуның өчен Мин сезне, бу җирдән куып, үзегез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән илгә олактырырмын, шунда сез чит илаһларга көне-төне хезмәт итәрсез – инде Мин сезне кызганмам».
– Менә, шундый көннәр килер, – ди Раббы, – ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисырдан алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә, «Исраил халкын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар. Чөнки бу халыкны Мин аларның ата-бабаларына биргән җиргә кире кайтарырмын.
Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар.
Чөнки аларның йөргән юлларын Мин күреп торам; алар Миннән яшеренә алмыйлар – гөнаһлары күз алдымда.
Гаеп эшләре, кылган гөнаһлары өчен тиешле әҗерен аларга икеләтә бирермен, чөнки үзләренең җансыз потлары белән алар Минем җиремне нәҗесләделәр, биләмәмне җирәнгеч нәрсәләре белән тутырдылар.
Йа Раббым, минем кодрәтем, таянычым вә кайгы көнендә сыеныр урыным! Халыклар, җир читләреннән Синең яныңа килеп: «Безнең ата-бабаларыбыз фәкать ялган нәрсәләрне, бернигә яраксыз потларны гына мирас итеп алган.
Адәм баласы үзенә илаһлар ясый аламы?! Ясаса да, алар бит чын Аллаһы түгел!» – дип әйтерләр.
«Шуңа күрә Мин бүген аларга сабак бирәм, Үземнең көч-кодрәтемне күрсәтәм, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр!» – ди Раббы.
«Яһүдә халкының гөнаһы тимер кискеч белән чокып язылган, таш йөрәге өстенә вә мәзбәхләренең мөгезенә алмаз очы белән уелган.
Хәтта аларның балалары да киң ябалдашлы агачлар төбендә, биек калкулыкларда вә ялан җирдәге тауларда корылган мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны искә алалар. Бөтен ил белән кылган гөнаһларың өчен, Мин синең барча мал-мөлкәтеңне, хәзинәдәге байлыгыңны, корбан китерә торган барлык калку урыннарыңны дошман кулына тапшырам.
Үзеңнең гаебең аркасында Мин биргән биләмәдән мәхрүм булырсың. Мин сине дошманнарыңа, үзең белмәгән илгә коллыкка озатам, чөнки син ачуымны кабыздың, һәм ул мәңге янып торыр!»
Раббы болай ди: «Өметен адәм затына баглаган, кеше кодрәтенә ышанып, йөрәге Раббыдан читкә борылган бәндә – каргыш ияседер!
Чүлдә үскән чәнечкеле куак кебек булыр ул: яхшылыкның килгәнен күрми калыр, даладагы корып кипкән урыннарда, тоз баскан, кеше яшәми торган җирдә көн күрер.
Өметен Раббыга баглаган, Аңа инанган кеше – фатиха ияседер!
Су буенда үскән, тамырларын елгага таба җәйгән агач кебек булыр ул: эссе көннәр аны куркытмас, яфраклары һәрчак яшел калыр; ел коры килгәндә дә борчылмас ул, җимеш бирүдән дә туктамас.
Кеше йөрәге гаять хәйләкәр, аның төзәләсе юк! Кем аңлап бетергән аны?!
Ә Мин, Раббы, һәр йөрәккә үтеп керәм, күңелләрне сынап карыйм – тоткан юлына вә кылган эшенә карап, һәркемгә әҗерен бирәм.
Байлыкны хәрәм юл белән тапкан кеше – үзе салмаган йомырка өстендә утырган көртлек кебек. Мондый адәм, гомер юлының яртысын узгач, байлыгыннан колак кагачак һәм, ахыр чиктә, ахмак булып калачак».
Безнең изге йортыбыз булган урын – Раббының данлы тәхете – әзәлдән үк югары тора!
И Раббы, Син – Исраилнең өмете! Синнән йөз чөергән һәркем оятка калачак. Сине инкяр иткәннәрнең исеме тузанга язылачак, чөнки алар Раббыны – тере су чыганагын ташладылар.
Дәвала мине, Раббым, – сихәтләним! Коткар мине – котылыйм! Чөнки Син – минем мактанычым!
Менә, берәүләр миңа: «Кайда соң Раббы сүзе?! Әйткәннәре тормышка ашсын инде!» – диләр.
Мин Синең хезмәттәге көтүче булудан баш тартмадым һәм афәт килер көнне көтмәдем. Авызымнан чыккан сүзләр Сиңа мәгълүм – алар Синең алда.
Мине дәһшәткә салмасаң иде, афәт көнендә сыеныр урыным булсаң иде!
Мине эзәрлекләүчеләр оятка калып, мине хурлыктан сакласаң иде; алар куркудан дер калтырап, мине шом-шөбһә әйләнеп узса иде; аларга афәт көне җибәрсәң, тулысынча тар-мар итсәң иде үзләрен!
Раббы миңа болай диде: – Яһүдә патшалары кереп-чыгып йөри торган Халык капкасы янына барып бас, шулай ук Иерусалимнең башка капкалары алдына бар
һәм: «Яһүдә патшалары, Яһүдә халкы, шушы капкалардан кереп-чыгып йөрүче Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. –
Раббы болай ди: „Җаныгызны саклыйсыгыз килсә, шимбә көнне йөк ташымагыз һәм аны Иерусалим капкаларыннан алып кермәгез.
Шимбә көнне өйләрегездән йөк алып чыкмагыз, бернинди эш белән шөгыльләнмәгез – ул көнне изге дип белегез. Мин ата-бабаларыгызга шулай әмер иткән идем,
ләкин алар әйткәннәремә колак салмадылар, киреләнеп, Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итмәделәр.
Әгәр сез, Мин әйткәннәргә колак салып, – дип белдерә Раббы, – шимбә көнне шәһәр капкаларыннан йөк ташымасагыз, бу көнне изге дип санап, бернинди эш эшләмәсәгез,
шәһәр капкаларыннан, ат-арбаларга утырып, Давыт тәхетен биләүче патшалар үзләре дә, аларның затлы түрәләре дә, шулай ук Яһүдә халкы вә Иерусалим кешеләре дә һәрдаим кереп-чыгып йөрер, һәм бу шәһәр мәңге яшәр,
бирегә Яһүдә шәһәрләреннән, Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән, Беньямин җиреннән, тау итәге Шефеладан, таулы төбәктән, шулай ук Нәгеб чүленнән кешеләр агылыр, Раббы йортына тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары, хуш исле сумала-майлар, рәхмәт бүләкләре китерер.
Әгәр инде әйткәннәремне игътибарга алмасагыз, шимбә көнне изге итеп танымыйча, Иерусалим капкаларыннан йөк күтәреп керсәгез, шәһәр капкаларына ут төртермен, һәм шул сүнмәс ут Иерусалимнең барлык зиннәтле сарайларын яндырып бетерер!“»
Иремиягә Раббы сүзе булды:
– Бар, чүлмәкченең өенә кер, сүзләремне Мин сиңа шунда җиткерермен.
Шуннан мин чүлмәкче өенә киттем – ул чүлмәк ясый торган тәгәрмәч янында үз эше белән мәшгуль иде.
Балчыктан ясый торган савыты бозылгач, әлеге балчыктан ул үзе теләгәнчә икенче савыт ясады.
Шул чагында миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Әй Исраил халкы, Мин дә сиңа шушы чүлмәкче кылган эшне кыла алмыйммы?! – диде Раббы. – Чүлмәкче кулындагы балчык сыман, син дә Минем кулымда бит, Исраил халкы.
Кайчак Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Йолкып алам да җимереп бетерәм, юк итәм!» – дип яныйм.
Ләкин Мин янаган халык үзенең явыз эшләреннән кире кайтса, Мин дә аңа һәлакәт җибәрү уеннан кире кайтам.
Әгәр Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Сезне ныгытырмын һәм төзекләндерермен!» – дип әйтә торып та,
алар Минем күз алдымда явызлык кылса һәм әйткәннәремә колак салмаса, аларга эшләргә теләгән игелегемне эшләми калам.
Шуңа күрә Яһүдә халкына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә җиткер, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең өскә афәт җибәрергә әзерләнүче, сезгә каршы эш кылырга ниятләүче чүлмәкче Мин! Һәрберегез начар юлыгыздан кире кайтыгыз, юлларыгызны вә гамәлләрегезне төзәтегез!»
Ләкин алар: «Өметләнеп торма! Без үзебез теләгәнчә яшәячәкбез, һәркайсыбыз үҗәт вә явыз йөрәгебез кушканча гамәл кылачакбыз», – дип әйтерләр.
Шулай итеп, Раббы болай ди: «Халыклардан сорагыз: мондый хәлне берәрсенең ишеткәне бармы икән?! Гыйффәтле кыз Исраил бик зур әшәкелек эшләде.
Ливан тау башларыннан кар китәме?! Шул таулардан агып төшкән салкын сулар кибәме?!
Ә Минем халкым, Мине онытып, бернигә яраксыз потларга корбан яндыра, үзенең борынгы юлыннан тайпылып, сукмак төшмәгән җирләрдән атлый.
Үз җирен ул коточкыч хәлгә төшерде, мәңгелек хурлыкка дучар итте – узып баручы һәркем, хәйран калып, башын чайкый.
Көнчыгыштан искән җил кебек, Мин аларны дошманнары күз алдында чәчеп-туздырып ташлармын, башларына бәла килгәндә, аларга йөзем белән түгел, аркам белән борылырмын».
Шуннан соң кайбер кешеләр: – Әйдәгез, Иремиягә каршы яшерен эш оештырабыз! Үгет бирүче руханиларга, киңәш бирүче акыл ияләренә, Раббы сүзен игълан итүче пәйгамбәрләргә кытлык булмаячак бездә. Аны телебез белән җиңик, сүзләренә колак салмыйк! – диделәр.
Тыңла мине, Раббым! Дошманнарым сүзен ишет!
Яхшылыкка явызлык белән җавап кайтаралармыни?! Хәтерлисеңме, хозурыңа килеп: «Ачуыңны юнәлтмә аларга!» – дип, Сиңа ялварган идем. Ә менә алар миңа чокыр казыдылар.
Менә шуның өчен аларның балаларын ачлыкка дучар ит, кылыч ихтыярына тапшыр; хатыннары балаларын җуйсын, һәммәсе тол калсын; ирләре үләт зәхмәтеннән кырылсын, ир-егетләре сугышта кылычтан һәлак булсын!
Син, Раббы, өсләренә кинәт дошман яулары җибәргәндә, өйләрендә елаган тавышлар яңгырап торсын, чөнки алар, мине тотмакчы булып, чокыр казыдылар, аягымнан эләктерергә ниятләп, ятьмә суздылар.
Син бит, Раббым, аларның мине үтерергә җыенуын беләсең. Гафу кылма җинаятьләрен, гөнаһларына күзеңне йомма! Ачуың кузгалган көндә җәзаңны бир аларга – Синең алда егылып ятсыннар!
Раббы болай диде: – Бар, чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал да, халык арасыннан берничә ил картын вә өлкән руханины ияртеп,
ватык чүлмәкләр капкасы каршындагы Бен-Һинном үзәненә чык һәм Мин сиңа әйтәсе сүзләрне игълан ит.
Әйт аларга: «Яһүдә патшалары вә Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җиргә Мин шундый афәт җибәрермен: бу хакта ишеткән кешеләрнең колаклары зеңләп торыр.
Иерусалим халкы Миннән ваз кичте, бу урынны нәҗесләде. Алар үзләре белмәгән, ата-бабалары һәм Яһүдә патшалары да белмәгән чит-ят илаһларга корбаннар яндырдылар, шушы урында бер гаепсез кешеләрнең канын койдылар;
калку урыннарда, илаһлары Багалга атап, потханәләр төзеделәр, шунда үзләренең угылларын корбанлык итеп яндырдылар. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән, андый нәрсә турында әйтмәгән дә, уйламаган да идем.
Шундый көннәр килер: бу урынны инде Бен-Һинном үзәне йә Тофет дип түгел, ә Суеш үзәне дип атарлар, – ди Раббы. –
Шушы урында Мин Яһүдә вә Иерусалимнең ниятләрен бозармын, халкымны дошман кылычы, аларга үлем теләүчеләр кулы белән һәлак итәрмен, мәетләрен күк кошларына вә җир җанварларына азык итәрмен.
Бу шәһәрне Мин, шом сала торган бер урынга әйләндереп, хурлыкка калдырырмын; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.
Мин аларны үзләренең угыл-кызларын ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары, шәһәрне камап алып, халыкны үлем газабына дучар иткәч, алар бер-берсен ашый башлар“». Раббы Үзенең сүзен дәвам итте:
– Шушы сүзләрне әйткәннән соң, үзең белән килгән ирләр алдында чүлмәкне бәреп ват та
болай дип әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Шушы ватык чүлмәк төзәтеп булмастай хәлгә килгән. Нәкъ шулай Мин дә бу халыкны вә шәһәрне чәлпәрәмә китерермен; һәм болай булыр ки, Тофетта мәетләрне җирләргә урын җитмәс.
Бу шәһәрне һәм аның халкын Мин әнә шул хәлгә салырмын, – дип белдерә Раббы. – Әлеге шәһәр Тофет кебек булып калыр.
Иерусалимнең йортлары, Яһүдә патшаларының сарайлары – түбәләрендә, барча күк җисемнәренә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтелгән һәм чит илаһлар хөрмәтенә шәраб бүләге китерелгән һәрбер йорт – Тофет сыман нәҗес булыр“».
Раббы ихтыяры буенча Тофетта пәйгамбәрлек кылып кайтканнан соң, Иремия Раббы йортының ишегалдына кереп басты да барча халыкка болай дип белдерде:
– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу үҗәт халык Минем кисәтүләрне ишетергә теләмәде, шуның өчен Мин әлеге каланы һәм аның тирәсендәге барча шәһәрләрне баштан ук әйтеп куйган бәла-казаларга дучар итәрмен!»
Раббы йортында назыйр вазифасын башкаручы Иммер углы рухани Пашхур, Иремиянең әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен ишетеп,
аны суктырды да Раббы йортының Югары Беньямин капкасы янына агач богауга утыртырга боерды.
Икенче көнне Пашхур Иремияне богаудан чыгаргач, Иремия аңа: – Раббы сиңа «Пашхур» урынына «Магор-Миссабиб» дигән исем куша, – диде. –
Чөнки Раббы әйтә: «Мин синең һәм барлык дус-ишләреңнең котын алачакмын – алар синең күз алдыңда дошманнары кылычыннан егылып үләчәк. Мин бөтен Яһүдә халкын Бабил патшасы кулына тапшырачакмын, берәүләрен ул әсирлеккә куып алып китәчәк, икенчеләрен кылычтан уздырачак.
Бу шәһәрнең бөтен байлыгын вә мал-мөлкәтен, барлык кыйммәтле әйберләрен, Яһүдә патшаларының хәзинәләрен дошманнары кулына тапшырачакмын – алар, шәһәрне тәмам талап бетереп, бар нәрсәне Бабилгә алып китәчәкләр.
Син, Пашхур, үзең дә, синең йортыңда яшәүчеләр дә Бабилгә әсир китәчәксез. Син шунда җан биреп, синең үзеңне дә, ялган пәйгамбәрлек сүзләреңне тыңлаган дусларыңны да шунда күмәчәкләр».
Син мине хәйләләп инандырдың, Раббым, ә мин алдандым. Син миннән көчлерәк, һәм Син мине җиңдең. Көнозын көләләр миннән хәзер, һәркайсы мине мәсхәрә итә.
Авызымны ачып сөйли башлауга, көчләү, җимерү турында кычкырырга тиешмен. Раббы сүзе һәрчак мине кимсетүгә, миннән көлүгә сәбәп була.
«Бүтән Аны телгә алмыйм, Аның исеменнән сөйләмим!» – дип уйласам, Аның сүзе йөрәгемдә ут сыман дөрли, сөякләремне яндыра башлый! Ул сүзне мин эчемдә тыеп торырга тырышам, ләкин булдыра алмыйм.
Бик күпләрнең яман телләнүен ишетәм мин: «Һәр тарафтан дәһшәт яный! Әләкләгез аның өстеннән, әләкләгез!» – диләр. Хәтта якын дусларым да сагалап йөри мине, абынганымны көтеп тора: «Бәлки, эләгер. Шунда аны тотып алырбыз, үчебезне кайтарырбыз!» – диләр.
Ләкин Раббы, пәһлевандай сугышчы сыман, һаман янәшәмдә; шуңа күрә эзәрлекләүчеләр абыныр, мине җиңә алмас. Маташулары барып чыкмагач, алар мәсхәрәгә калыр, һәм бу хурлыклары мәңге онытылмас.
И Күкләр Хуҗасы Раббы, Син тәкъва кешене сыныйсың, аның акылын, күңелен үтәли күрәсең. Синең алардан үч алуыңны күрсәм иде, чөнки үз дәгъвамны Сиңа тапшырдым.
Раббыга дан җырлагыз, Аңа мактаулар яудырыгыз! Чөнки мескен-бичараның җанын явызлардан коткара Ул.
Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын! Әнкәм мине тапкан көн фатихаланмасын!
«Синең ир балаң туды!» дигән хәбәр алып килеп, атамны чиксез сөендергән кешегә ләгънәт-каргыш яусын!
Раббы һич кызганмый җимергән шәһәрләр кебек булсын ул кеше: иртән – илереп елаган, көн уртасында исә сугышка чакырган авазлар ишетсен!
Әнкәм карыны мәңге йөкле калырлык, миңа табут булырлык итеп, мине корсакта чакта ук үтермәгән өчен төшсен иде бу афәтләр шул хәбәрче башына!
Кайгы-хәсрәт кичерер, гомеремне хурлык эчендә тәмамлар өчен генә, әнкәм карыныннан тудыммы мин?
Сәдыкыйя патша, түбәндәге сүзләрне җиткерер өчен, Иремия янына Малкия углы Пашхурны һәм Магасея углы рухани Сефанияне җибәрде: – Безнең өчен Раббыдан үтенеп сора әле, чөнки Бабил патшасы Нәбухаднессар безгә каршы яуга кузгалды; бәлки, Раббы, әүвәлгечә могҗиза кылып, Нәбухаднессарны чигенергә мәҗбүр итәр. Шунда Раббы сүзе Иремиягә ирешеп, ул болай дип җавап бирде: – Сәдыкыйягә җиткерегез:
«Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә: „Менә, диварларыгызны камалышта тоткан Бабил патшасына – килданиләргә каршы сугыша торган коралларыгызны үзегезгә таба борырмын, шул коралларыгызны шәһәр уртасына өеп куярмын;
кодрәтле кулымны сузып, ачу вә ярсу, зур нәфрәт белән Мин сезгә каршы Үзем сугышырмын;
бу шәһәрдә яшәүче барча җан иясен: кешеләрне дә, мал-туарны да коточкыч үләт зәхмәтенә дучар итәрмен!
Шуннан соң, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның хезмәтчеләрен һәм шәһәрдә үләт зәхмәтеннән, кылычтан вә ачлыктан исән калган барча халыкны Бабил патшасы Нәбухаднессарга – аларны кырып бетерергә теләгән дошманнары кулына тапшырырмын. Патша аларны кызганмас та, рәхим-шәфкать тә күрсәтмәс, аямас та – һәммәсен кылычтан уздырыр“».
Халыкка син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезгә ике юл бирәм – яшәү яки үлемне сайлагыз!
Шәһәрдә калганнар кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булачак; ә шәһәрне камалышта тоткан дошманнары кулына бирелгән кешеләр исән калачак – аларга тормыш бүләк ителәчәк.
Бу шәһәргә яхшылык кылыр өчен түгел, зыян китерер өчен йөзем белән борылдым Мин, – дип белдерә Раббы. – Шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак, һәм патша аңа ут салачак».
Яһүдә патшасының йорт-гаиләсенә шуны җиткер: «Раббы сүзен тыңлагыз!
И Давыт патша нәселе, Раббы сезгә болай ди: „Һәр иртәдә хөкемегез гадел булсын, җәбер күрүчене залим кулыннан йолып алыгыз, югыйсә явыз эшләрегезне күреп, ярсуым уттай кабыныр, беркем сүндерә алмаслык булып дөрләр.
И Иерусалим, үзәндәге тау өстендә урнашкан кала, Мин сиңа каршы чыгамын! – дип белдерә Раббы. – Сез: ‘Безгә каршы кем чыга алыр, яшәгән урыныбызга кем керә алыр?!’ – дисез.
Ләкин Мин сезгә җәзаны кылган гамәлләрегезгә карап бирермен! – ди Раббы, – Урманыгызда ут дөрләтермен, ул ут тирә-яктагы бар нәрсәне яндырып юк итәр“».
Раббы болай диде: – Яһүдә патшасы сараена барып, менә бу сүзләрне җиткер:
«Давыт патша тәхетендә утыручы Яһүдә патшасы, Раббы сүзен тыңла! Синең белән бергә хезмәтчеләрең дә, халкың да – шушы капкалардан кереп-чыгып йөрүче бөтен кеше тыңласын!
Раббы әйтә: „Гаделлек вә дөреслек белән эш итегез, җәбер күрүчене залим кулыннан йолып алыгыз, читтән килгән кешене, ятим вә толларны рәнҗетмәгез, газапламагыз, әлеге җирдә гаепсезләр канын түкмәгез.
Әйткәннәремне төгәл үтәсәгез, киләчәктә дә бу сарайның капкаларыннан, ат-арбаларга утырып, Давыт тәхетен биләүче патшалар үзләре дә, аларның хезмәтчеләре вә халкы да һәрдаим кереп-чыгып йөрер.
Ә инде әйткәннәремне үтәмисез икән, – дип белдерә Раббы, – Үз Затымнан ант итеп әйтәм: бу сарай хәрабәгә әйләнер!“»
Яһүдә патшасының сарае турында Раббы болай ди: «Минем өчен син Гилыгад җире, Ливан тау башлары сыман матурсың; ләкин ант итеп әйтәм: Мин сине – чүлгә, ташландык шәһәргә әйләндерермен.
Сиңа каршы баскынчылар әзерлим Мин – аларның һәммәсе коралланган, алар синең иң яхшы эрбет агачларыңны кисеп утка ыргытыр».
Бу шәһәр яныннан күп халыклар үтеп йөрерләр һәм бер-берсеннән: «Бу бөек шәһәрне Раббы ни өчен шушы хәлгә төшерде икән?» – дип сорарлар.
Аларга: «Бу шәһәрнең халкы, Үз Раббы Алласы белән төзегән килешүне бозып, чит илаһларга табына һәм хезмәт итә башлаган өчен», – дип җавап бирерләр.
Үлгән кешене кызганып еламагыз сез, ә бәлки әсир төшкән бәндә өчен күз яшьләре түгегез, чөнки ул инде туган иленә әйләнеп кайтмас һәм аны бүтән күрмәс.
Атасы Йошиядән соң Яһүдә тәхетенә утырган, әмма сөргенгә куылган Шаллум патша турында Раббы болай ди: – Ул инде монда әйләнеп кайтмас,
сөрген киткән җирендә үлеп калыр һәм үз илен бүтән күрмәс.
Раббы болай дип әйтә: «Үз йортын хәрәм юл белән салган, өске каттагы бүлмәләрен гаделсез юл белән төзегән, якыннарын бушка эшләткән, хезмәт хакын түләмәгән кешегә – кайгы!
„Менә, үземә зур итеп сарай салам, өске каттагы бүлмәләрен иркен итеп ясыйм“, – дип әйткән, тәрәзәләр тишеп, сараен эрбет агачы белән тышлаган, кызыл буяуга буяган кешегә – кайгы!
Эрбет агачын күпләп куллануың сине әйбәт патша итә дип уйлыйсыңмы?! Атаңны искә төшер: ул туйганчы ашады һәм эчте, әмма гаделлек вә дөреслек белән эш итте, шуңа күрә кайгы күрмәде;
мазлумның, фәкыйрь-юксылның эшен гадел хөкем итте, шуңа күрә кайгы күрмәде. Раббыны танып белү әнә шул түгелме инде?! – ди Раббы. –
Ләкин синең күзләрең дә, йөрәгең дә файда ягын гына карый, гаепсез кешенең канын түгү, җәберләү һәм талау турында уйлый».
Шуңа күрә Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм турында Раббы болай ди: «Ул үлгәч: „И минем ир туганым, и минем кыз туганым кебек якын күргән кешем!“ – дип күз яшьләре түкмәсләр, „И хуҗабыз! И галиҗәнаб!“ – дип еламаслар;
аны үле ишәкне күмгәндәй күмәрләр: Иерусалим капкасыннан өстерәп алып чыгып, читкә атарлар!»
«Бар, Иерусалим халкы, Ливан тау башына менеп кычкыр, егълавың Башаннан яңгырасын, Әбаримнән аваз сал, чөнки барча сөяркәләрең юк булды.
Имин яшәгән чагыңда, Мин сине, Иерусалим, кисәткән идем, ләкин син Миңа: „Тыңлап та тормыйм!“ – дидең. Яшь чагыңнан бирле үзеңне шулай тоттың, әйткәннәремә колак салмадың.
Синең барлык көтүчеләреңне җилләр алып китәр, сөяркәләрең әсирлеккә куылыр, шул чагында син барлык явыз эшләрең өчен оят вә хурлыкка калырсың.
Әй Ливанда яшәүче, әй эрбет агачында оя коручы, бала табучы хатын кебек газапланырсың син, авыртудан ыңгырашырсың!»
– Үз Затымнан ант итәм: Син, Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхин, уң кулымдагы мөһер йөзеге булсаң да, салып ташлар идем, – дип белдерә Раббы. –
Сиңа үлем теләүчеләр һәм үзең курыккан кешеләр кулына – Бабил патшасы Нәбухаднессарга вә килданиләргә тапшырам Мин сине.
Синең үзеңне һәм синең анаңны чит бер илгә сөрәм; сез анда тумагансыз, ләкин әҗәлегезне шунда табарсыз;
үзегез теләгән җиргә әйләнеп кайта алмассыз.
Яһояхин дигән бу кеше – чыгарып ыргытылган, ярык бер чүлмәкме?! Әллә ул кирәксез бер савытмы?! Ни өчен ул вә аның токымы чыгарып ыргытылган, үзләре белмәгән ят бер илгә олактырылган соң?
Әй җир, Раббы сүзен тыңла!
Раббы болай ди: «Бу кешене баласызлар исемлегенә языгыз, үз гомерендә бернигә ирешмәгән кеше итеп языгыз, чөнки аның нәселеннән беркем дә Давыт тәхетендә бүтән утыра һәм Яһүдәдә хакимлек итә алмас».
– Көтүемдәге сарыкларны харап итүче һәм куып таратучы көтүчеләргә – кайгы! – дип белдерә Раббы.
Шуңа күрә Раббы, Исраил Алласы, минем халкымны баккан көтүчеләргә болай ди: – Сез Минем көтүемне таратып бетердегез, сарыкларымны кудыгыз, аларны кайгыртмадыгыз; шушы явыз эшләрегез өчен сезне җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. –
Исән калган сарыкларымны Мин, Үзем куып җибәргән илләрдән җыеп алып, туган көтүлекләренә кире кайтарырмын, шунда алар үрчер һәм ишәер.
Аларга көтүчеләр куярмын, ул көтүчеләр сарыкларымны карап багар. Сарыкларым инде бүтән куркып-өркеп йөрмәс, югалмас, – дип белдерә Раббы.
«Менә, шундый көннәр җитәр, Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте үстерермен, – дип белдерә Раббы, – һәм ул акыл белән идарә итүче, җирдә гадел хөкем вә дөреслек урнаштыручы патша булыр.
Ул патшалык иткән заманда, Яһүдәгә котылу килер, Исраил хәвеф-хәтәрсез яшәр, һәм аны „Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!“ дип йөртерләр».
Раббы болай ди: – Менә, шундый көннәр килер, ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә,
«Исраил токымын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар; ул вакытта инде алар үз җирләрендә гомер кичерерләр.
Пәйгамбәрләр турында. Минем йөрәгем өзгәләнә, сөякләрем дер-дер килә; Раббы әйткән изге сүзләрдән мин Аның каршында исерек сыман, шәраб егып салган кеше сыман.
Шулай, бу җир зиначылар белән тулган, шуңа күрә ул каргалган һәм елый; даладагы көтүлекләр корып бетте; пәйгамбәрләрнең бар белгәне – явызлык, көчләрен гаделсезлек юлында кулланалар.
«Әйе, пәйгамбәрләр дә, руханилар да – денсез! Хәтта Үз Йортымда да явызлыкларын күрдем Мин аларның, – дип белдерә Раббы. –
Шуның өчен барган юллары тайгак һәм караңгы булыр – аларны шул юлда төртеп җибәрерләр, һәм алар егылып калырлар, чөнки җәза бирәсе елымда Мин аларның башын бәлагә салырмын, – дип белдерә Раббы. –
Самарея пәйгамбәрләренең акылга сыймаслык эшләрен күрдем Мин: Багал исеменнән пәйгамбәрлек итеп, халкым Исраилне алар юлдан яздырдылар.
Ләкин Иерусалим пәйгамбәрләренең тагын да юньсезрәк эшләрен күрдем Мин: алар уйнашлык итәләр, ялган эчендә яшиләр һәм явызларга теләктәшлек күрсәтәләр, һичкем яманлык кылудан тайчанмый. Минем өчен алар барысы да Сәдүм кебек, Иерусалим халкы исә Гамура кебектер».
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр хакында болай ди: «Мин аларга әрем ашатырмын, агулы су эчертермен, чөнки Иерусалим пәйгамбәрләреннән денсезлек бөтен җир буйлап таралды».
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Пәйгамбәрләр сүзен тыңламагыз – алар сезне юкка өметләндерә: Мин әйткәннәрне түгел, үзләренең хыялына килгәнне сөйли алар.
Мине санга сукмаучыларга алар һаман: „Раббы сезгә иминлек вәгъдә итә!“ – диләр; үҗәт йөрәкләре кушканча эшләүчеләргә: „Сезгә һичнинди бәла килмәячәк!“ – дип әйтәләр.
Әмма аларның кайсысы Раббы киңәшмәсендә булган?! Аның сүзен кем ишеткән дә кем күргән әле?! Кем Аны игътибар белән тыңлаган?!»
Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә, өермәләнеп күтәрелә – явызлар өстенә ябырылачак ул.
Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып, Раббы Үзенең ачу-ярсуын тыймас. Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз.
Раббы болай ди: «Бу пәйгамбәрләрне Мин җибәрмәдем, алар үзләре йөгереп килделәр; Мин аларга сөйләмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек иттеләр.
Әгәр ул пәйгамбәрләр Минем киңәшмәмдә булсалар, сүзләремне халкыма җиткерерләр, аларны явыз юлларыннан, явыз эшләреннән тыеп калырлар иде.
Мин бар тарафта – якында да, еракта да шул ук Алламын! – дип белдерә Раббы. –
Кем дә булса Мин күрмәстәй урында яшеренә аламыни?! – ди Раббы. – Күкне дә, җирне дә иңләп алмаганмы Мин?! Бу – Раббы сүзе».
– Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйләүче пәйгамбәрләрнең сүзләрен ишеттем Мин. Алар: «Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!» – диләр.
Кайчангача дәвам итәр бу? Ялган сүзләр, уйдырма хәбәрләр сөйләүче бу пәйгамбәрләрнең күңелендә нәрсә булырга мөмкин?!
Багал аркасында ата-бабалары Миннән бизгән кебек, бер-берсенә сөйләгән төшләре белән халкымны Миннән биздерергә тели алар.
Әгәр пәйгамбәр төш күрә икән, ул аны төш итеп сөйләсен, әгәр инде аңа Минем сүзем килеп ирешә икән, хак сүземне җиткерсен! – дип белдерә Раббы. – Кибәк белән орлыкның нинди уртак ягы бар?!
«Минем сүзем – ялкынга, кыя-ташларны җимерүче чүкечкә тиң!» – дип белдерә Раббы.
– Шулай итеп, «Бу – Раббы сүзе» дип ышандырган, ләкин ул сүзләрне бер-берсеннән урлаган пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. –
Әйе, телләренә ни килсә, шуны сөйләп, «Бу – Раббы сүзе!» дип әйтүче пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. –
Ялган төшләр сөйләүче, үзләренең шул төшләре вә уйдырмалары белән халкымны юлдан яздыручы пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга моны эшләргә кушмадым. Алар бу халыкка бернинди файда китермиләр. Бу – Раббы сүзе.
Әй Иремия, Минем халкымнан берәр кеше, пәйгамбәр яки рухани синнән: «Раббы, вәхи иңдереп, безгә нәрсә йөкләмәкче икән?» – дип сораса, син, җавап итеп: «Раббы: „Сез үзегез Миңа йөк, Мин сезне чыгарып ыргытам!“ – дип белдерә», – дип әйт.
Әгәр дә пәйгамбәр, рухани яки халык арасыннан берәү: «Бу – Раббы иңдергән йөк!» – дип әйтсә, Мин ул кешене бөтен гаиләсе белән җәзага тартырмын.
Бер-берегез белән сөйләшкәндә, сез: «Раббы нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә дип әйтте?» – дип сорарга тиешсез.
Ләкин беркайчан да «Раббының йөге» турында сүз кузгатмагыз, чөнки һәркемнең үз сүзе – үз йөгедер. Сез тере Аллаһының, Күкләр Хуҗасы Раббының – үз Аллагызның сүзләрен бозасыз.
Пәйгамбәрдән сез: «Раббы сиңа нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә әйтте?» – дип сорарга тиешсез.
Әгәр сез «Раббы йөге» турында сүз кузгатсагыз, Мин әйтмәскә кушкан сүзләрне сөйләгән өчен,
Мин сезне бөтенләйгә онытырмын, сезнең үзегездән дә, сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән шушы шәһәрдән дә ваз кичәрмен.
Сезне мәңге онытылмаслык оят-хурлыкка, мәсхәрәгә дучар итәрмен!
Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде.
Кәрзиннең берсендә иртә өлгергән яхшы инҗир, ә икенчесендә начар, бозык, ашарга яраксыз җимешләр иде.
Шунда Раббы миннән: – Иремия, син нәрсә күрәсең? – дип сорады. – Инҗир җимеше күрәм. Яхшы дигәннәре – искиткеч шәп, начар дигәннәре – үтә бозык, шулкадәр начар ки, хәтта ашарга яраксыз, – дидем.
Аннары Раббы миңа әйтте:
– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу яхшы инҗирләрне Мин шушы җирдән килданиләр иленә Үзем сөреп җибәргән Яһүдә халкына охшатам.
Аларга карашымны юнәлтеп, Мин игелек кылырмын: аларны бу җиргә кире кайтарырмын; шушында әйбәтләп урнаштырырмын – бөлгенлеккә дучар итмәм; шушы урында төпләндерермен – йолкып алмам.
Мине белсен, Раббы дип танысын өчен, аларга акыллы йөрәк бирермен, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын, чөнки алар ихлас күңелдән Миңа борылырлар.
Ә инде Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның түрәләрен, Иерусалимнең исән калган һәм Мисырга качып киткән халкын Мин менә шушы бозык, ашарга яраксыз инҗир сыман итәрмен, – ди Раббы. –
Җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч, җирәнгеч бер нәрсәгә әйләнерләр. Үзем куып җибәргән барлык урыннарда алар хурлыкка калырлар, афәт билгесе буларак телгә керерләр, адәм мыскылы вә каһәр иясе булырлар.
Мин аларның үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән алар тәмам юкка чыкканчы, өсләренә кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәреп торырмын».
Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремиягә Яһүдә халкы турында Раббы сүзе килеп иреште. Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең беренче елы иде бу.
Иремия пәйгамбәр, әлеге хәбәрне барлык Яһүдә вә Иерусалим халкына җиткереп, болай диде:
– Яһүдә патшасы Амон углы Йошия хакимлегенең унөченче елыннан алып бүгенге көнгә кадәр, менә инде егерме өч ел дәвамында, миңа Раббы сүзе ирешеп тора. Аның сүзләрен мин сезгә һаман саен җиткерә килсәм дә, сез тыңламадыгыз.
Раббы сезнең янга әледән-әле Үзенең колларын – пәйгамбәрләрен җибәреп торса да, сез аларның сүзләренә колак салмадыгыз, игътибар да итмәдегез.
Сезгә: «Һәммәгез яман юлыгыздан кайтыгыз, явыз эшләр кылмагыз, шул чагында Раббы сезгә вә ата-бабаларыгызга мәңгелеккә биргән җирдә яшәрсез.
Чит илаһларга иярмәгез, аларга хезмәт итмәгез һәм табынмагыз, үз кулларыгыз ясаган потлар белән Минем ачуымны чыгармагыз, шул чагында сезгә бернинди дә зыян китермәм», – дип әйтелде.
«Ләкин сез Мине тыңламадыгыз, – дип белдерә Раббы, – потларыгыз белән ачуымны чыгардыгыз, башыгызны бәлагә салдыгыз».
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Сүзләремне тыңламаган өчен,
Мин, барлык төньяк кабиләләрен һәм Бабил патшасы колым Нәбухаднессарны чакырып алып, аларны шушы җиргә һәм биредә яшәүчеләргә, тирә-юньдәге башка халыкларга каршы алып барырмын, – дип белдерә Раббы. – Бу халыкларны Мин тәмам кырып бетерермен, коточкыч бер нәрсәгә әверелдереп хур итәрмен, мәңгелек хәрабәләр өеменә әйләндерермен.
Алар арасында шатлык вә күңел ачу авазларын, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, тегермән ташының шавын вә шәм яктысын бетерермен.
Бөтен бу җир, вәйран хәлгә килеп, коточкыч бер урынга әверелер; бу халыклар исә җитмеш ел буена Бабил патшасына хезмәт итәр.
Әмма җитмеш елдан соң Бабил патшасын, аның халкын, килданиләр яшәгән бу җирне Мин җинаятьләре өчен җәзага тартырмын, мәңгегә чүлгә әйләндерермен, – дип белдерә Раббы. –
Бабилгә Мин Үзем әйткән бөтен бәла-казаларны яудырырмын; ошбу төргәктә язылганнарны – Иремия пәйгамбәр барча халыкларга каршы әйткәннәрне гамәлгә ашырырмын.
Бабиллеләр күп санлы халыкларның вә бөек патшаларның колларына әйләнер – кылган эшләренә вә гамәлләренә карап, Мин аларга тиешле әҗерен бирермен.
Раббы, Исраил Алласы, миңа болай диде: – Ярсуым шәрабы салынган шушы касәне кулымнан ал да, Мин кайсы халыкларга эчерергә кушсам, шуларга эчер.
Шул шәрабны эчеп, алар исерешеп чайкалып йөрерләр һәм, Мин аларга каршы җибәргән кылычны күргәч, акылларын җуярлар.
Мин Раббы кулыннан касәне алдым да, Раббы мине кайсы халык янына җибәргән булса, шул халыкларның барсына шәрабны эчерттем.
Иерусалим вә Яһүдә шәһәрләре вәйран хәлгә килсен, коточарлык урынга әйләнсен, илнең патшалары вә түрәләре мәсхәрәгә калсын, каһәрләнсен өчен (моның шулай икәнен хәзер дә күрергә мөмкин) эчердем мин ул шәрабны.
Шулай ук мин аны Мисыр патшасы фиргавенгә, аның хезмәтчеләренә, түрәләренә вә барлык халкына,
андагы барлык килмешәкләргә; Утс иленең барлык патшаларына; пелештиләр җирендәге Ашкылун, Газа, Экрон шәһәрләрендә хакимлек иткән бөтен патшаларга һәм Ашдодның исән калган халкына;
Эдом, Мәаб, Аммон халкына;
Сур һәм Сидунның барлык патшаларына; диңгез аръягындагы җирләрнең патшаларына,
Дедан, Тейма һәм Буз илләренә; чигә чәчләрен кырып йөрүче барлык халыкларга;
Гарәпләр җирендәге барлык патшаларга, чүлдә яшәүче барча кабиләләрнең патшаларына;
Зимри, Элам, Мадай илләренең барлык патшаларына;
төньякта урнашкан якын һәм ерак илләрнең барлык патшаларына; җир йөзендәге барлык патшалыкларга бер-бер артлы эчердем. Иң ахырдан Шешах патшасы эчәр.
Аннары Раббы миңа әйтте: – Син аларга, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Исергәнче, косканчы эчегез, тормастай булып егылыгыз, чөнки Мин сезнең өскә кылыч җибәрәм!»
Әгәр инде алар синең кулдан касәне алудан һәм эчүдән баш тартсалар, син аларга, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез һичшиксез эчәчәксез!
Минем исемгә багышланган шәһәргә дә бәла-каза җибәрәм икән, сезне җәзасыз калдырыйммы?! Сез җәзасыз калмаячаксыз, чөнки җирдә яшәүче барлык кешеләр өстенә Мин кылыч төшерәчәкмен. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе».
Шулай итеп, аларга менә шушы сүзләрне игълан ит, диде миңа Раббы: «Раббы югарыдан күкрәр, изге урыныннан сөрәнләп тавыш бирер; Үзенең җиренә кот очарлык итеп җикерер; йөзем таптаучылар сыман кычкырыр; җирдә яшәүче бөтен кешеләргә дәһшәтле тавышын ишеттерер.
Гөрелтесе җир читенә барып җитәр, чөнки Раббы халыклар белән тартыша; Ул һәрбер җан иясен хөкем итәр, яманнарны кылычтан уздырыр. Бу – Раббы сүзе».
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: «Менә, бәла бер халыктан икенчесенә күчә, җирнең читләреннән зур өермә күтәрелә!»
Ул көнне бөтен җир йөзе, бер читеннән икенче читенә кадәр, Раббы һәлак иткән кешеләрнең мәете белән тулыр; мәрхүмнәрне кызганып елаучы да, җыеп-җыештырып җирләүче дә булмас; җир өстендә тирес кебек ятар алар.
Үкереп елагыз, көтүчеләр, кайгырыгыз! Туфракта аунагыз, көтү җитәкчеләре! Чөнки сезнең суелыр көннәрегез килеп җитте; сез чәлпәрәмә килеп ватылган кыйммәтле савыт кебек булырсыз.
Көтүчеләргә – качар урын, көтү җитәкчеләренә котылу булмас.
Көтүчеләрнең, көтү җитәкчеләренең үкереп елавы ишетелә, чөнки Раббы аларның көтүлекләрен туздырып ташлады.
Раббының ачу-ярсуыннан тыныч көтүлек җирләре харап ителә.
Өнен ташлап чыккан арысланга тиң Ул! Раббының ачу-ярсуыннан, баскынчыларның кылычыннан аларның җирләре чүлгә әйләнде.
Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм патша хакимлек итә башлаган көннәрдә Раббыдан Иремиягә сүз килеп иреште.
– Раббы болай ди: «Раббы йортының ишегалдына кереп бас та, сәҗдә кылыр өчен, бөтен Яһүдә шәһәрләреннән җыелган халыкка Мин әйтергә кушканнарның берсен-бер калдырмый җиткер!
Бәлки, алар сүзләремә колак салыр, һәм һәркайсы үзенең яман юлыннан кире борылыр, шул чагында Мин аларның явыз эшләре өчен бирергә ниятләгән афәтне җибәрми калырмын.
Раббы болай дип әйтә, диген аларга: „Әгәр дә сез Мине тыңламыйсыз, Мин биргән Канун буенча яшәргә теләмисез икән,
бер-бер артлы сезгә җибәргән колларым – пәйгамбәрләрем сүзенә колак салмыйсыз икән (сез аларны һичкайчан тыңламадыгыз),
Шилоһ шәһәренә нәрсә кылсам, бу йортка да шуны эшләрмен, калагызны исә җир йөзендәге барлык халыкларның каргышына дучар итәрмен“».
Руханилар, пәйгамбәрләр вә бар халык Раббы йортында Иремия сөйләгән шушы сүзләрне ишетеп торды.
Раббы иңдергән шушы сүзләрне Иремия кешеләргә сөйләп бетерүгә, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык аны эләктереп алды да: – Үтерегез аны, үтерегез! – дип кычкырырга тотынды. –
Ни өчен син: «Бу йорт Шилоһ хәленә төшәр, шәһәр, вәйран булып, кешесез калыр», – дип, Раббы исеменнән пәйгамбәрлек итәсең? – диде алар, Иремияне Раббы йортында уратып алып.
Шул турыда ишеткән Яһүдә түрәләре, патша сараеннан Раббы йортына юнәлеп, Раббы йортының Яңа капкасы янына үз урыннарына килеп утырдылар.
Шуннан соң руханилар вә пәйгамбәрләр түрәләргә һәм барлык халыкка: – Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш, чөнки ул, үзегез ишетеп торганча, шәһәребезгә каршы пәйгамбәрлек итте, – диделәр.
Шунда Иремия барлык түрәләргә вә халыкка болай диде: – Шушы йортка вә шушы шәһәргә каршы сез ишеткән пәйгамбәрлек сүзләрен әйтергә мине Раббы җибәрде.
Йөргән юлларыгыздан кайтып, яман эшләрегездән баш тартсагыз һәм Раббы Аллагыз әйткәннәргә колак салсагыз, Раббы да ниятеннән кире кайтыр, сезгә игълан иткән һәлакәтне булдырмый калыр.
Инде миңа килгәндә, менә, мин сезнең кулдамын – үзегез дөрес вә гадел дип тапканча эшләгез;
ләкин шуны белегез: әгәр мине үтерәсез икән, бер гаепсез адәмнең канын түккән өчен, сез үзегез дә, шушы шәһәр һәм аның халкы да җавап бирәчәк. Хак дөрестер: әлеге сүзләрне сезгә җиткерер өчен, мине Раббы Үзе җибәрде.
Шуннан түрәләр һәм бар халык руханиларга вә пәйгамбәрләргә: – Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел, чөнки ул безгә Раббы Аллабыз исеменнән сөйләде! – диде.
Ил өлкәннәреннән кайберәүләр, урыннарыннан торып, халык җыенына шуны җиткерде:
– Яһүдә патшасы Хизәкыйя заманында пәйгамбәрлек иткән морешетлы Михә дә Яһүдә халкына болай дип әйткән иде: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак “».
Шушы сүзләре өчен Яһүдә патшасы Хизәкыйя һәм бөтен Яһүдә халкы аны үтергәнме соң?! Киресенчә, патша, Раббыдан куркып, Аңардан мәрхәмәт сораган; һәм Раббы, ниятеннән кире кайтып, аларга игълан иткән һәлакәтне булдырмый калган. Ә без үз-үзебезгә зур явызлык кылабыз!
Ул заманда Раббы исеменнән пәйгамбәрлек кылучы тагын берәү – кыръят-ягаримле Шәмәгыйя углы Урия исемле кеше бар иде. Ул да шушы шәһәргә һәм шушы җиргә каршы нәкъ Иремия сөйләгәнчә пәйгамбәрлек итте.
Яһоякыйм патша, аның барлык гаскәриләре вә түрәләре, Уриянең сүзләрен ишетеп, аны үтерергә уйлады. Әмма Урия бу турыда белде дә, куркып, Мисырга качып китте.
Шуннан соң Яһоякыйм патша аның артыннан Мисырга үз кешеләре белән Ахбор углы Элнатанны җибәрде.
Алар, Урияне Мисырдан алып кайтып, аны Яһоякыйм патша хозурына китерделәр. Патша аны кылыч белән чабып үтертте дә мәетен гади халык күмелә торган урынга ташларга кушты.
Ләкин Шафан углы Ахикам Иремияне яклап чыкты – аның җанын кыярга теләгән халык кулына тапшырырга ирек бирмәде.
Яһүдә илендә Йошия углы Сәдыкыйя патша хакимлек итә башлаган көннәрдә Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште.
Раббы миңа болай дип әйтте: – Баулары белән бергә үзеңә камыт яса да муеныңа ки.
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя янына Иерусалимгә килгән илчеләр аша Эдом, Мәаб, Аммон, Сур һәм Сидун патшаларына да берәр камыт җибәр.
Илчеләр үзләренең хуҗаларына, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, дисеннәр:
«Җирне, җир йөзендәге кешеләрне вә хайваннарны Мин Үземнең бөек кодрәтем вә сузылган кулым белән бар иттем һәм Мин аларны күңелемә хуш килгән кешегә бирәм.
Хәзер Мин барлык бу җирләрне Үземнең колым – Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырам, хәтта кыргый җанварларны да аңа буйсындырам.
Барча халыклар аңа, аның углына вә оныгына хезмәт итәр. Тик, вакыты җиткәч, аның үзен дә, җирен дә башка зур халыклар һәм бөек патшалар буйсындырыр.
Бабил патшасы Нәбухаднессарга хезмәт итәргә теләмәгән, ул кигерткән камытка муенын куеп тормаган һәрбер халыкны һәм патшалыкны Мин кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән җәзалармын, Нәбухаднессар кулы белән тәмам юк итәрмен, – дип белдерә Раббы. –
Шуңа күрә пәйгамбәрләрегез, күрәзәчеләрегез, төш юраучыларыгыз, фалчыларыгыз һәм сихерчеләрегезнең „Бабил патшасына хезмәт итмәячәксез!“ дип әйткән сүзләрен тыңламагыз,
чөнки алар сезгә ялган сөйли. Әгәр аларны тыңласагыз, Мин сезне үз җирегездән куып җибәрермен – сезне еракка алып китәрләр, һәм сез шунда һәлак булырсыз.
Бабил патшасының камытын кияр өчен, муенын куеп торган һәм аңа хезмәт иткән халыкны Мин үз җирендә калдырырмын, – дип белдерә Раббы, – ул шушы җирне эшкәртер һәм шунда яшәр».
Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә дә мин шушы ук сүзләрне җиткердем: – Бабил патшасының камытын кияр өчен, муеныгызны куеп торыгыз һәм аның үзенә, халкына хезмәт итегез, шул чагында исән калырсыз, – дидем. –
Ни өчен сиңа һәм синең халкыңа кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән үләргә?! Чөнки, Раббы кисәткәнчә, Бабил патшасына хезмәт итәргә теләмәгән һәр халыкны шушы казалар көтә.
«Бабил патшасына хезмәт итмәячәксез!» дип әйтүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз, чөнки алар сезгә ялган сөйли.
Әлеге пәйгамбәрләр хакында Раббы: «Сезнең янга аларны җибәрмәдем Мин, – ди. – Алар Минем исемнән ялган сөйли. Әгәр аларны тыңласагыз, Мин сезне дә, пәйгамбәрлек кылучыларны да куып җибәрермен, һәм сез һәлак булырсыз».
Аннары мин руханиларга һәм бар халыкка шуны җиткердем: – Раббы болай ди: «„Раббы йорты әйберләрен Бабилдән озакламый кире кайтарачаклар!“ дип әйтүче пәйгамбәрләрне тыңламагыз, чөнки алар ялган сөйли.
Тыңламагыз аларны, Бабил патшасына хезмәт итегез һәм исән-имин калырсыз. Ни өчен бу шәһәр хәрабәгә әйләнергә тиеш?!
Әгәр алар чын пәйгамбәр икән һәм Раббы исеменнән сөйлиләр икән, „Раббы йортында, Яһүдә патшасы сараенда һәм Иерусалимдә калган савытларны Бабилгә алып китмәсеннәр!“ дип, Күкләр Хуҗасы Раббыдан ялварып сорасыннар.
Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, шулай ук Яһүдә һәм Иерусалимнең барлык аксөяк затларын Иерусалимнән Бабилгә әсирлеккә куып алып киткән чакта, Бабил патшасы Нәбухаднессар Раббы йортындагы баганаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне, күчермә аскуймаларны һәм шәһәрдә калган кайбер әйберләрне үзе белән алып китмәгән иде. Раббы йортында, Яһүдә патшасы сараенда һәм Иерусалимдә калган шул әйберләр турында Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди:
„Аларны Бабилгә алып китәчәкләр, һәм Мин, шул әйберләрне кайгыртып, кабат үз урынына кайтарганчы, алар шунда калачаклар“. Бу – Раббы сүзе».
Шул ук елның бишенче аенда, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында, гибгонлы Аззур углы Ханания пәйгамбәр миңа Раббы йортында руханилар вә барлык халык алдында шушы сүзләрне әйтте:
– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил патшасының камытын сындырам!
Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар Раббы йортыннан Бабилгә алып киткән барлык әйберләрне Мин кире шушы урынга кайтарам.
Шулай ук Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны һәм әсир итеп Бабилгә куылган барлык Яһүдә сөргенчеләрен шушы урынга кайтарам, – дип белдерә Раббы, – чөнки Бабил патшасының камытын сындырам».
Иремия пәйгамбәр Раббы йортындагы руханилар һәм бөтен халык алдында Ханания пәйгамбәргә болай дип җавап бирде:
– Амин! Раббы шулай кылсын! Син пәйгамбәрлек иткәннәрне Ул гамәлгә ашыра күрсен – Раббы йорты савытларын һәм барлык сөргенчеләрне Бабилдән кире монда кайтарсын.
Тик сиңа һәм биредәге кешеләргә әйтәсе сүзләремне тыңла:
миннән һәм синнән элегрәк килгән пәйгамбәрләр борын заманнардан бирле байтак илләрне вә бөек патшалыкларны сугышлар, афәтләр һәм үләт зәхмәтләре турында алдан кисәтә торан булганнар.
Әмма иминлек-тынычлык киләсен алдан хәбәр иткән пәйгамбәрнең әйткәннәре тормышка ашканнан соң гына, аны Раббы җибәргән чын пәйгамбәр дип таныганнар.
Шунда Ханания пәйгамбәр, Иремия пәйгамбәр муеныннан камытны салдырып алып, аны сындырып ташлады да
җыелган халыкка мөрәҗәгать итте: – Раббы болай ди: «Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар бар халыклар муенына кидергән камытны Мин әнә шулай сындырып ташлармын!» Бу сүзләрдән соң Иремия пәйгамбәр үз юлы белән китеп барды.
Иремия муенындагы камытны Ханания пәйгамбәр сындырып ташлаганнан соң, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Бар, Хананиягә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Син агач камытны сындырдың, ләкин аның урынына син тимер камыт ясарсың!
Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бабил патшасы Нәбухаднессарга хезмәт итсеннәр өчен, Мин шушы халыкларның муенына тимер камыт кидерермен, һәм алар Нәбухаднессарга хезмәт итәр. Мин хәтта кыргый җанварларны да аңа буйсындырырмын“».
Иремия пәйгамбәр шуннан соң Ханания пәйгамбәргә болай диде: – Тыңла әле, Ханания! Раббы җибәрмәгән сине, ә син, ялган сөйләп, бу халыкны өметләндердең.
Шуңа күрә Раббы болай ди: «Менә, Мин сине җир йөзеннән юк кыламын – халыкны Раббыга каршы котырткан өчен, син шушы елда үләчәксең».
Шул ук елның җиденче аенда Ханания пәйгамбәр вафат булды.
Сөргенчеләр арасындагы ил өлкәннәренә, шулай ук Нәбухаднессар патша Иерусалимнән Бабилгә куып алып киткән руханиларга, пәйгамбәрләргә вә бар халыкка Иремия пәйгамбәр Иерусалимнән хат җибәрде.
Бу хат Яһояхин патша һәм аның анасы белән сарай хезмәтчеләре, Яһүдә вә Иерусалим түрәләре, балта осталары вә тимерчеләр Иерусалимнән куылганнан соң язылды.
Иремия аны Яһүдә патшасы Сәдыкыйя Бабилгә Нәбухаднессар патша янына җибәргән Шафан углы Элгаса вә Хилкыйя углы Гемария аша юллады. Хатта түбәндәгеләр язылган иде:
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Иерусалимнән Бабилгә сөреп җибәргән барлык кешеләргә болай ди:
«Үзегезгә йортлар салып, шунда яшәгез, бакчалар утыртып, җимешен ашагыз.
Хатыннар алып, угыл-кызлар тудырыгыз; угылларыгызга да хатыннар алып, кызларыгызны кияүгә бирегез, алар да угыл-кызлар тапсыннар; шунда ишәегез, саныгыз кимемәсен.
Мин сезне сөргенлеккә куган шәһәргә иминлек теләгез, аның өчен Раббыга дога кылыгыз, чөнки шәһәрегез имин булганда, сез дә имин яшәрсез».
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Арагыздагы пәйгамбәрләргә, күрәзәчеләргә ышанмагыз; төш юраучыларның сүзләренә колак салмагыз.
Минем исемнән алар сезгә ялган сөйлиләр; Мин аларны җибәрмәдем», – дип белдерә Раббы.
Раббы болай ди: «Бабилнең хакимлек итүенә бүгенгедән башлап җитмеш ел узганнан соң, изге вәгъдәмә тугры калган хәлдә, Мин, сезне кайгыртып, шушы җиргә кире кайтарырмын.
Чөнки сезгә карата нәрсәләр ниятләгәнемне Мин генә беләмен, – дип белдерә Раббы. – Ниятем яманлыкта түгел, сезгә игелек кылудадыр; Мин сезне өмет вә якты киләчәк белән бүләкләрмен.
Сез Миңа мөрәҗәгать итәрсез, догаларыгыз белән яныма килерсез, һәм Мин сезне ишетермен;
Мине эзләрсез һәм табарсыз – чын йөрәктән эзләсәгез, тапмый калмассыз.
Мине табарга мөмкинлек бирермен Мин сезгә, – дип белдерә Раббы, – элеккеге мул-имин тормышыгызны кайтарырмын, сезне Үзем куып җибәргән барлык урыннардан, барлык халыклар арасыннан җыеп алырмын, әсирлеккә киткәнче яшәгән җирегезгә китерермен», – дип белдерә Раббы.
Сез: «Раббы безгә Бабилдә дә пәйгамбәрләр бирде», – дип әйткәнгә күрә,
Давыт тәхетендә утыручы патша хакында һәм бу шәһәрдә яшәүче бөтен халык – сезнең белән бергә сөрелмәгән туганнарыгыз хакында Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
«Менә, Мин аларга кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәрермен һәм аларны бозык, ашарга яраксыз инҗир җимеше кебек итәрмен;
аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән эзәрлекләрмен – җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч бер нәрсәгә әйләнер. Үзем куып җибәргән бар халыклар арасында аларны шом сала торган каһәр иясе итәрмен, хурлыкка төшереп, адәм мыскылына калдырырмын.
Чөнки Мин, – дип белдерә Раббы, – кат-кат җибәреп торган колларым – пәйгамбәрләрем аша тапшырган сүзләрне тыңламады алар. Сез дә, сөргенчеләр, Мине тыңламадыгыз! – ди Раббы. –
Димәк ки, Иерусалимнән Бабилгә Мин сөргән кешеләр, Раббы сүзләрен тыңлагыз!»
Раббы исеменнән сезгә ялган нәрсәләр пәйгамбәрлек итүче Колая углы Ахаб һәм Магасея углы Сәдыкыйя турында Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларны Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырырмын, һәм ул аларны сезнең күз алдында үтерер.
Яһүдәдән Бабилгә куылган сөргенчеләр арасында шул заманнардан „Бабил патшасы тереләй учакка салган Сәдыкыйя белән Ахаб хәленә төшерсә иде сезне Раббы!“ дигән каргану яшәп калачак.
Чөнки Ахаб белән Сәдыкыйя Исраилдә бик күп кабахәтлекләр эшләде: бүтән ирләрнең хатыннары белән зина кылды; гәрчә Мин аларга һичнәрсә сөйләргә кушмасам да, Минем исемнән пәйгамбәрлек итеп, ялган сүзләр таратты. Бу хакта мәгълүм Миңа – моңа Үзем шаһиттыр», – дип белдерә Раббы.
Раббы Иремиягә әйтте: – Нехеламлы Шәмәгыйягә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Син үз белдегең белән Иерусалим халкына, Магасея углы Сефания руханига вә барлык руханиларга хат җибәрдең; Сефаниягә син болай дип яздың:
Раббы сине Еһояда рухани урынына Раббы йортына рухани итеп, үзен пәйгамбәр дип игълан иткән һәр диванага агач богау вә тимер муенчак кидерергә тиешле назыйр итеп билгеләде.
Ни өчен син арагызда пәйгамбәрлек итүче анатотлы Иремияне тыймыйсың?
Чөнки ул, безгә дип, Бабилгә шундый хәбәр җибәрде: „Әсирлектә сез озак еллар яшәячәксез. Гомер итәр өчен, үзегезгә йортлар салыгыз, бакчалар утыртыгыз, шуларның җимешен ашагыз“».
Сефания рухани шушы хатны Иремия пәйгамбәргә кычкырып укып бирде.
Шуннан соң Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Барлык сөргенчеләргә, нехеламлы Шәмәгыйя турында Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин аны пәйгамбәр итеп җибәрмәсәм дә, Шәмәгыйя сездә пәйгамбәрлек итте, сезне ялганга ышандырды;
шуның өчен, – ди Раббы, – Мин нехеламлы Шәмәгыйяне һәм аның токымын җәзага тартырмын; аның токымыннан берәү дә бу халык арасында яшәмәс һәм берсе дә Мин Үз халкыма кылачак игелекне күрмәс, чөнки Шәмәгыйя Миңа каршы халыкны котыртты», – дип белдерә Раббы.
Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште:
– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сиңа әйткән барлык сүзләрне төргәкле китапка теркәп куй.
Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Үз халкыма, Исраил белән Яһүдәгә, элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын, аларны янәдән ата-бабаларына биргән җиргә китерермен, алар шул җиргә хуҗа булыр», – дип белдерә Раббы.
Раббының Исраил белән Яһүдә турында әйткән сүзләре мондый:
«Коточыргыч тавыш, куркып кычкырган авазлар ишетелә; тынычлык юк! – ди Раббы. –
Сораштырып карагыз әле: ир кеше бала таба аламы?! Ни өчен соң алайса Мин күргән ир-атлар, тулгагы башланган хатындай, корсакларын тоткан, һәм ни өчен һәммәсенең йөзе ап-ак булган?
Ай-яй, нинди дәһшәтле көн бу! Мондый көннең әле булганы юк иде. Ягъкуб токымы өчен бу – афәтле чор, ләкин ул аңардан котылачак».
– Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – халкым муенындагы камытны сындырырмын, бауларын өзәрмен; шуннан соң инде ул чит халыкларга түгел,
ә үз Раббы Алласына һәм Мин тәхеткә утырткан – Давыт токымыннан булган патшага хезмәт итәр.
«Шулай итеп, колым Ягъкуб, курыкма! Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә! – дип белдерә Раббы. – Чөнки Мин сине ерак илдән, токымыңны әсирлектә булган җиреннән коткарырмын! Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр, иминлек вә тынычлыкта яшәр, һәм аңа инде беркем дә янамас.
Чөнки Мин янәшәңдә булырмын, Ягъкуб, һәм сине коткарырмын! – дип белдерә Раббы. – Мин сине халыклар арасына куып тараткан идем, инде шул халыкларның һәммәсен кырып бетерермен, ә сине юк итмәм. Җәзасыз калдырмам сине, әмма җәзаны гаделлек белән бирермен».
Раббы Сионга болай ди: «Җәрәхәтең төзәлерлек түгел, яраң бик авыр.
Синең дәгъваңны беркем кайгыртмый, җәрәхәтеңә дәва юк, төзәлерлек түгел ул.
Сөяркәләрең һәммәсе сине онытты, алар инде синең янга килмиләр. Зур гаебең, күп санлы гөнаһларың өчен дошман явы кебек ябырылдым сиңа, һич кызганмый җәзаладым.
Нигә син җәрәхәтләрең турында, төзәлмәс авыруың турында ыңгырашып зарланасың? Гаебең – зур, гөнаһларың күп булганга эшләдем Мин сиңа моны.
Ләкин сине ашаганнарның һәммәсен дә ашарлар, барлык дошманнарың үзләре әсир китәр, сине талаганнар үзләре таланыр, сине табыш иткәннәрнең үзләрен табыш итәрмен.
„Беркемгә кирәкмәгән, ташландык“ исемен йөрткәнгә күрә, Мин сине, Сион, дәвалармын, яраларыңны төзәтермен», – дип белдерә Раббы.
Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының чатырларын кабат корырмын, аларның торакларына мәрхәмәт күрсәтермен; хәрабәләр булган урында кабат шәһәр калкып чыгар, зиннәтле сарай да элеккечә үк итеп салыныр.
Алар яшәгән урында рәхмәт җырлары, күңел ачучы кешеләр тавышы яңгырап торыр. Мин аларны ишәйтермен, һәм аларның саны бер дә кимемәс; аларны данлы итәрмен, һәм алар кимсетелмәс.
Ягъкубның балалары әүвәлгечә рәхәт тормыш кичерер, җәмгыятьләре Минем каршымда ныгыр, аларны җәберләүчеләргә җәза бирермен.
Аларның юлбашчысы үз араларыннан булыр, хакиме үз араларыннан чыгар. Мин аны Үземә якынайтырмын, һәм ул Минем яныма килер. Шулай, үз белдеге белән Миңа якынаерга кемнең кыюлыгы җитәр икән?! – дип белдерә Раббы. –
Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын».
Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә, өермәләнеп күтәрелә – явызлар өстенә ябырылачак ул.
Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып, Раббы Үзенең көйдергеч ачу-ярсуын тыймас. Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз.
– Шул вакытта Мин – барлык Исраил ыругларының Алласы, ә алар Минем халкым булыр, – дип белдерә Раббы.
Раббы болай ди: «Кылычтан исән калган халык чүлдә илтифатымны казаныр, һәм Исраилгә Мин тынычлык китерермен!»
Раббы миңа ерактан күренеп: «Мин сине яратам, Исраил, һәм Минем мәхәббәтем мәңгелектер, шуңа күрә сиңа мәрхәмәт кылам, – диде. –
Әй гыйффәтле кыз Исраил, Мин сине яңадан төзермен, һәм син төзек-бөтен булырсың, кулыңа янәдән шөлдерле барабаныңны алырсың һәм шатланып-дәртләнеп биючеләргә кушылырсың.
Самарея тауларында янә йөзем бакчалары утыртырсың; аларны утырткан бакчачылар уңышны да үзләре җыяр.
Шундый көн килеп җитәр: Эфраим тауларындагы сакчылар: „Әйдәгез, Сионга, үзебезнең Раббы Аллабыз янына меник!“ – дип кычкырыр».
Раббы болай ди: «Ягъкуб токымын телгә алып, сөенеп-куанып җырлагыз, башкалар арасында беренче саналган халыкны данлагыз, мактау сүзләре яудырыгыз, „Йа Раббы, коткар Үз халкыңны – Исраилнең исән калган кешеләрен!“ – дип әйтегез!
Менә, Мин аларны төньяктагы илдән китертермен, җир читләреннән җыеп алырмын; араларында сукыр вә аксагы, йөкле хатын вә тулгак тотканы – барысы, зур бер төркем булып, бирегә кайтыр.
Алар күз яшьләре түгә-түгә, ялынып-ялварып кайтырлар; Мин аларны ташкын сулар буеннан, абындырмыйча туры юлдан җитәкләп барырмын, чөнки Мин – Исраилнең Атасымын, ә Эфраим – Минем беренче углымдыр».
Әй халыклар, Раббы сүзен тыңлагыз! Ерактагы яр буйларына шуны белдерегез: «Исраилне Кем тараткан булса, Шул җыяр һәм аны Үз терлеген саклаучы көтүче кебек багар.
Чөнки Раббы Ягъкуб токымын йолып алыр, көчлеләр кулыннан коткарыр.
Алар, Сион тавына килеп, шатланып кычкырырлар, Раббының юмартлыгына – бодай, шәраб вә зәйтүн маена, сарыкларга, мал-туарга куанырлар. Аларның җаны мул итеп сугарылган бакча кебек булыр, һәм алар инде беркайчан да кайгы күрмәс.
Кызлар биеп күңел ачар, алар белән бергә егетләр вә картлар шатланышыр; Мин аларның кайгысын куанычка алыштырырмын, кичергән кайгы-хәсрәттән соң, юатып, аларга сөенеч бүләк итәрмен.
Руханиларны нигъмәтләрем белән ризыкландырырмын, халык Минем игелекләремнән тук булыр. Бу – Раббы сүзе».
Раббы болай ди: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып, Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».
Раббы аңа: «Үкереп елаудан тукта, күзләреңнән яшь чыкмасын, чөнки хезмәтеңә күрә әҗере булыр, – ди, – балаларың дошман җиреннән әйләнеп кайтыр!
Киләчәгең өметле, – дип белдерә Раббы, – балаларың үз иленә кайтыр!
Эфраимнең иңрәп ыңгырашуын ишетәм: „Син миңа җәза бирдең, һәм мин, тискәре бозау сыман, сабак алдым. Кире Үзеңә кайтар мине, һәм мин кайтырмын, чөнки Син – минем Раббы Аллам!
Юлымнан читкә тайпылдым мин, ләкин соңыннан тәүбә иттем; акылыма килгәч, кайгыдан башым салынды. Яшьлегемдә оят эш кылып хур булдым, мәсхәрә ителдем“.
Углым Эфраим Миңа кадерле түгелмени?! Яраткан балам түгелмени ул?! Аны еш кына шелтәләсәм дә, һаман җылылык белән искә алам; йөрәгем аны уйлап борчыла, һәм Мин аңа рәхим-шәфкатемне күрсәтермен! Бу – Раббы сүзе».
И гыйффәтле кыз Исраил! Үзең өчен юлга ташлар куеп калдыр, юнәлеш күрсәтүче билгеләр куй, барган шушы юлыңны хәтереңә сеңдер! Кайт, үз шәһәрләреңә кире кайт!
Озак бәргәләнеп йөрерсеңме әле, юлдан язган кыз?! Раббы җирдә яңа бер нәрсә булдырды: хатын-кыз ирне яклый.
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларга элеккеге мул-имин тормышларын кайтаргач, Яһүдә җирендә вә аның шәһәрләрендә яңадан: „Әй гаделлек йорты, әй изге тау, Раббы сиңа хәер-фатихасын бирсен!“ – диячәкләр.
Халык Яһүдәдә вә аның барлык шәһәрләрендә бергә яшәячәк, игенчеләр дә, малларын баккан көтүчеләр дә шунда көн күрәчәк.
Хәле киткәннәргә Мин – су, алҗыганнарга ризык бирәчәкмен».
Шул чагында мин уянып киттем һәм як-ягыма карандым; төшем үземә бик ошады.
– Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Исраил һәм Яһүдә җирендә Мин адәм затын вә терлекне мулдан кылырмын.
Моңарчы Мин бу халыкны тамыры белән йолкып алыр, җимереп ташлар, юкка чыгарыр, һәлак итәр һәм бәлагә салыр өчен күзәткән булсам, хәзер исә тергезер, тамыр җәйдерер өчен алардан күземне алмамын, – дип белдерә Раббы. –
Ул чагында инде: «Аталары әче йөзем ашаган, ә балаларының тешләре камаша», – дип әйтмәсләр.
Һәркем үзе кылган җинаять өчен генә үлем җәзасына тартылыр – әче йөзем ашаган кешенең генә тешләре камашыр.
– Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.
Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас, – дип белдерә Раббы. – Ата-бабалары ул килешүне бозды, гәрчә Мин аларның Хуҗасы булсам да.
Киләчәктә, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен: Үз Канунымны күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.
Шулчак инде беркем дә үзенең дустын яисә туганын: «Раббыны танып бел!» – дип өйрәтмәс, инде һәммәсе: олысы да, кечесе дә Мине үзе танып белер, – дип әйтә Раббы, – чөнки Мин аларның җинаятьләрен кичерермен, гөнаһларын бүтән искә алмам.
Көндезләрен балкып торсын өчен – кояшны, төннәрен яктылык чәчсен өчен, ай вә йолдызларны бар кылган, дулкыннар үкерерлек итеп, диңгезне кубарган Раббының исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! «Мин урнаштырган шушы тәртип какшамаслык булган кебек, – дип белдерә Раббы, – Исраил токымы да мәңге Минем халкым булып калачак».
Раббы болай ди: «Югарыда – күкне, түбәндә җирнең нигезләрен үлчәп-тикшереп булса, гамәлләре өчен Мин Исраилнең токымын кире кагармын! Бу – Раббы сүзе».
Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Хананел манарасыннан алып Почмак капкасына кадәр Иерусалим Минем өчен яңадан төзелер.
Шәһәр чиге Гәреб калкулыгына, шуннан исә Гөәгә кадәр сузылыр.
Мәетләр күмелгән вә көл өемнәре астында калган бөтен үзән – Кыдрун үзәненең көнчыгышындагы Атлар капкасына кадәр сузылган җир – Раббының изге урыны булыр. Иерусалим каласы инде һичкайчан җимерелмәс һәм вәйран ителмәс.
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең унынчы, ә Нәбухаднессар патша хакимлегенең унсигезенче елында Иремиягә Раббы сүзе булды.
Бу вакытта Бабил патшасының гаскәре Иерусалимне камалышта тотып, Иремия пәйгамбәр Яһүдә патшасы сараендагы сакчылар йорты ишегалдында тоткынлыкта ята иде.
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя аны менә шушы сүзләре өчен япкан иде: «Раббы болай дип әйтә: „Менә, Мин бу шәһәрне Бабил патшасы кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр!
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя килданиләрдән котылып кала алмас, ул, һичшиксез, Бабил патшасы кулына төшәр һәм аның белән күзгә-күз карап, йөзгә-йөз торып сөйләшер.
Нәбухаднессар Сәдыкыйяне Бабилгә алып китәр, һәм Мин Сәдыкыйяне искә төшергәнче, ул шунда гомер сөрер, – дип белдерә Раббы. – Сез килданиләр белән сугышырсыз, ләкин җиңә алмассыз“».
Иремия болай диде: – Миңа Раббыдан шундый сүз килеп иреште:
«Менә, синең яныңа абзаң Шаллумның углы Ханамил килеп: „Минем Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки, иң якын туганым буларак, синең аны сатып алырга хокукың бар“, – дияр».
Һәм, Раббы әйткәнчә, туганым Ханамил минем яныма – сакчылар йортының ишегалдына килеп: «Беньямин җирендәге, Анатоттагы басуымны сатып ал, чөнки хуҗа булу хокукы да, сатып алу хокукы да синеке. Ал аны!» – диде. Шунда мин, дөрестән дә, моның Раббы сүзе икәнлеген аңладым.
Шулай итеп, мин туганым Ханамилдән Анатоттагы басуны сатып алдым һәм аңарга унҗиде шәкыл көмеш үлчәп бирдем.
Сатып алу турында кәгазь язып мөһерләдем, шаһитлар чакырдым һәм, үлчәүгә салып, көмеш үлчәп бирдем.
Шуннан соң сату-алу шартлары вә кагыйдәләре язылган кәгазьләрнең мөһер сугылганын да, ачык калганын да алдым
һәм туганым Ханамил, шул кәгазьләргә кул куйган шаһитлар, сакчылар йортының ишегалдында утырган барлык яһүдиләр күз алдында Махсеядән туган Нерия углы Барухка тоттырдым,
бар кеше алдында аңа әйттем:
«Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Озак вакытлар саклансын өчен, бу кәгазьләрнең ябыштырып мөһерләнгәнен дә, ачык калганын да балчык савытка салып куй“.
Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бу җирдә кешеләр янә йортлар, басулар вә йөзем бакчалары сатып ала башлар“».
Иремия үзенең сүзен дәвам итте: – Шуннан соң, сату-алу кәгазен Нерия углы Барухка тапшырып, мин Раббыга дога кылдым:
«Йа Хуҗа-Раббым! Син, кулыңны сузып, бөек кодрәтең белән күкне вә җирне яраттың. Синең өчен мөмкин булмаган эш юк ул!
Син меңләгән кешегә мәрхәмәтеңне күрсәтәсең, аталарының җинаятьләре өчен тиешле җәзаны балаларына бирәсең. Син – бөек, куәтле Аллаһы! Исемең – Күкләр Хуҗасы Раббы!
Ниятләреңдә – бөек, эшләреңдә куәтле Син, күзләрең адәм балаларының барлык юлларын күзәтеп тора, һәм Син һәркемгә, ничек яшәвенә вә кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирәсең.
Мисыр җирендә Син могҗизалар вә галәмәтләр күрсәттең, аларны Син әле бүген дә Исраилдә вә барлык кешеләр арасында эшлисең. Син Үз исемеңне данлы иттең, һәм ул бүгенге көндә дә мәшһүрдер!
Син, галәмәтләр вә могҗизалар күрсәтеп, куәтле кулыңны сузып, бөек дәһшәтеңне таратып, Үзеңнең Исраил халкыңны Мисыр җиреннән алып чыктың.
Син аларга, ата-бабаларына биргән антыңа тугры калып, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирдең.
Шушы җиргә килеп, алар хуҗа булдылар, ләкин Сиңа буйсынмадылар, Кануныңны үтәмәделәр, кушканнарыңның берсен дә эшләмәделәр, шуның өчен Син аларга бөтен шушы бәлаләрне җибәрдең.
Әнә, Иерусалимне басып алыр өчен, килданиләр шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрттеләр. Инде шәһәр алыначак – кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар булып, баскынчылар кулына төшәчәк. Әйткәннәрең гамәлгә ашты, Син моны Үзең күреп торасың.
Ә Син, Хуҗа-Раббым, шәһәр килданиләр кулына калган мәлдә миңа: „Шаһитлар чакыр да, көмеш түләп, басу сатып ал!“ – дисең».
Шунда Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште:
– Мин – Раббы, бөтен тереклек дөньясының Алласы! Минем өчен мөмкин булмаган эш бармыни?!
Шунлыктан Раббы болай ди: «Менә, Мин бу шәһәрне килданиләр – Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына тапшырам, һәм ул аны басып алыр.
Иерусалимне камалышта тотучы килданиләр, шәһәрне яулап алып, аңа ут салырлар, йортларны яндырырлар. Шул йортларның түбәләрендә Иерусалим халкы, Минем ачуымны чыгарып, илаһ Багал хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чит илаһларга багышлап, шәраб бүләкләре китерә иде бит!
Исраил вә Яһүдә халкы яшь чагыннан Минем күз алдында фәкать явызлык кылды; Исраил кешеләре үз куллары ясаган потлары белән Минем ачуымны чыгарды, – ди Раббы. –
Төзелгән көненнән алып бүгенгә кадәр бу шәһәр Мине ачуландыра һәм ярсыта, шуның өчен Мин аңардан ваз кичәмен.
Исраил вә Яһүдә халкы – патшалар, түрәләр, руханилар, пәйгамбәрләр, Яһүдәдә һәм Иерусалимдә яшәүче бар кеше – үзенең явызлыгы белән Минем ачуымны чыгарды.
Алар Миңа йөзләре белән түгел, аркалары белән борылды; Мин аларга бертуктаусыз сабак бирдем, ләкин алар Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итәргә теләмәделәр.
Минем исемгә багышланган йортка үзләренең җирәнгеч потларын куеп, йортымны нәҗесләделәр.
Бен-Һинном үзәнендә Багал хөрмәтенә корбан китерү урыннары ясадылар, шунда, угыл-кызларын утка салып, илаһлары Молыхка корбан китерделәр. Мин аларга аның ише әмер бирмәгән идем, мондый кабахәтлекне эшләрләр дип акылыма да килмәгән иде! Шуның белән алар Яһүдәне гөнаһка батырдылар».
Иерусалим турында сез: «Кылыч, ачлык вә үләт зәхмәтенә дучар ителеп, бу шәһәр Бабил патшасы кулына тапшырылачак», – дисез, әмма Раббы, Исраил Алласы, болай ди:
– Менә, Мин аларны ачулы, ярсулы чагымда куып җибәргән барлык илләрдән бергә җыеп алырмын, шушы урынга кайтарырмын һәм аларга имин тормыш насыйп итәрмен.
Алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.
Үзләренең вә токымнарының иминлеге хакына гомер буе Миннән куркып, Мине хөрмәтләп яшәсеннәр өчен, аларның һәммәсенә бер йөрәк вә бер юл бирермен.
Мин алар белән мәңгелек килешү төзермен, алардан йөз чөермәм, игелек кылудан туктамам. Миннән читкә китмәсеннәр өчен, аларның йөрәгенә Миңа карата хөрмәт катыш курку салырмын.
Аларга игелек кылудан Мин куаныч табармын, бөтен йөрәгемне вә күңелемне биреп, аларны, һичшиксез, шушы урында төпләндерермен.
Раббы болай ди: – Бу халыкка әлеге олы афәтне ничек җибәргән булсам, аларга вәгъдә иткән барлык игелекләрне дә шул рәвешле бирермен.
Сез: «Буш чүл ул, анда кеше дә, җәнлек тә яшәми, килданиләр кулында ул хәзер», – дип әйткән бу урында кешеләр үзләренә басу-кырлар сатып ала башларлар.
Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында, Яһүдә вә тау шәһәрләрендә, тау итәге Шефеладагы вә Нәгебтәге шәһәрләрдә – барлык шушы урыннарда, көмеш түләп, басу-кырлар сатып алырлар, шаһитлар чакырып, сату-алу кәгазенә теркәрләр һәм мөһерләп куярлар, чөнки халкыма Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе.
Сакчылар йортының ишегалдында бик астында яткан чакта, Иремиягә икенче мәртәбә Раббы сүзе килеп иреште.
– Җирне бар иткән, аңа кыяфәт биргән һәм аны оештырган-ныгыткан, исеме Раббы булган Зат болай ди:
«Миңа мөрәҗәгать ит – һәм Мин сиңа җавап бирермен, син белмәгән бөек вә яшерен нәрсәләрне сөйләрмен».
Дошманның шәһәр тирәли күтәрткән туфрак өеменә һәм кылычына каршы торыр өчен, халык, йортларын вә Яһүдә патшаларының сарайларын сүтеп, кала диварларын ныгытты. Бу хакта Раббы, Исраил Алласы, болай ди:
– Шәһәр халкы килданиләргә каршы сугышка күтәрелсә дә, аларның йортлары һәлак булган кешеләрнең мәетләре белән тулыр! Мин, ачуым чыгып һәм ярсып, шәһәр халкын кырырмын, чөнки кылган явызлыклары өчен Мин бу шәһәрдән йөземне бордым.
Әмма соңыннан Мин шулай да бу шәһәргә дәва-сихәт бирермен, халкын савыктырырмын, аларга чиксез тынычлык вә хәвефсез тормыш насыйп итәрмен.
Яһүдә вә Исраилгә элеккеге мул-имин тормышларын кайтарырмын, аларны элеккеге кебек итеп урнаштырырмын.
Минем алда кылган гөнаһларыннан аларны пакьләрмен, барлык җинаятьләрен, Миңа каршы оештырган фетнәләрен гафу кылырмын.
Җир йөзендәге барлык халыклар алдында Иерусалим Миңа шөһрәт, шатлык вә дан-шәрәфләр китерер. Иерусалимдә яшәүчеләргә кылган барча игелекле эшләремне вә аларга биргән иминлекне күреп, бу халыклар куркуларыннан калтырап төшәр.
Раббы болай ди: – Әлеге җир турында сез: «Буш җир бу, анда ни адәм, ни җанвар яшәми», – дисез. Әмма бушап калган, кеше дә, җанвар да яшәми торган Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында
янәдән шатлыклы-куанычлы тавышлар, кияү белән кәләш авазлары, Раббы йортында рәхмәт корбаны китерүчеләрнең: «Күкләр Хуҗасы Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Раббы игелекле, чөнки Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дигән сүзләре яңгырап торыр. Мин бу җиргә элеккеге мул-имин тормышны кайтарырмын, – ди Раббы.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Бушап калган, кеше дә, җанвар да яшәми торган бу урында, андагы шәһәрләрнең һәммәсе янында кабаттан җәйләүләр булып, көтүчеләр анда үзләренең малларын йөртер.
Таулардагы шәһәрләрдә, тау итәге Шефела вә Нәгеб шәһәрләрендә, Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында вә Яһүдә шәһәрләрендә маллар янә көтүченең кайгыртучан кулы астында булыр, – ди Раббы.
– Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы турында әйткән яхшы сүземне гамәлгә ашырырмын.
Шул көннәрдә, шул вакытта Минем ихтыярым белән Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте калкып чыгар, һәм илдә ул гадел хөкем вә дөреслек урнаштырыр.
Шул көннәрдә Яһүдәгә котылу килер, Иерусалим хәвеф-хәтәрсез яшәр, һәм аны «Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!» дип йөртерләр.
Раббы болай ди: – Исраил тәхетендә һәрвакыт Давыт токымы утырачак.
Леви токымыннан булган руханилар Минем алда һәрвакыт тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм башка төр корбанлыклар тәкъдим итәчәк.
Раббыдан Иремиягә сүз килеп иреште:
– Раббы болай ди: «Көн вә төн үз вакытында килсен өчен, Мин көн вә төн белән төзегән килешүне һичкем боза алмаган кебек,
колым Давыт белән төзегән килешү дә бозылмас, һәм тәхеттә һәрвакыт аның нәсел варисы патшалык итәр; шулай ук Миңа хезмәт күрсәткән Леви токымыннан булган руханилар белән дә килешү бозылмас.
Күктәге йолдызларны – исәпләп, диңгездәге ком бөртекләрен санап бетереп булмаган кебек, колым Давыт токымын да, Миңа хезмәт итүче левиләрне дә шулай ишәйтермен».
Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште:
– Бу кешеләрнең ни сөйләгәнен ишетмисеңмени? Алар: «Раббы кайчандыр Үзе сайлаган ыругларның икесеннән – Исраил белән Яһүдәдән ваз кичте», – дип, Минем халкымны кимсетәләр, аны инде халык дип тә санамыйлар.
Раббы болай ди: «Көн вә төн белән төзегән килешүемне, күк вә җир өчен урнаштырган канун-кагыйдәләремне үзгәртмәгән кебек,
Ягъкуб токымын, колым Давыт токымын Мин кире какмам, Ибраһим, Исхак вә Ягъкуб токымы белән идарә итәр өчен, Давыт нәселеннән хакимнәр куя торырмын. Халкыма элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын, рәхим-шәфкатемне күрсәтермен!»
Бабил патшасы Нәбухаднессар үзенең бөтен гаскәре һәм аңа буйсынган җирләрдәге патшалыклар вә халыклар белән бергә Иерусалимгә һәм аның тирә-ягындагы шәһәрләргә каршы сугыш алып барган көннәрдә Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә, Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин бу шәһәрне Бабил патшасы кулына бирәм, һәм ул аңа ут төртер;
син дә аның кулыннан котылып калмассың, һичшиксез аның кулына эләгерсең; Бабил патшасы белән күзгә-күз очрашырсың, йөзгә-йөз килеп сөйләшерсең, һәм шуннан соң сине Бабилгә сөрерләр.
Ләкин Минем сүземне тыңла, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя! Раббы синең хакта болай ди: син кылычтан үлмәссең,
дөньядан тыныч кына китеп барырсың, синең ата-бабаларыңны – элеккеге патшаларны җирләгәндә, ничек итеп хуш исле сумала-майлар яндырган булсалар, синең хөрмәткә дә шулай яндырырлар һәм ‘И хакимебез!’ дип яшь түгәрләр. Моны Мин әйтәм“», – дип белдерә Раббы.
Иремия пәйгамбәр шушы сүзләрнең барысын Иерусалимдә Яһүдә патшасы Сәдыкыйягә сөйләде;
бу вакытта Бабил патшасының гаскәре Иерусалимгә һәм Яһүдәнең әлегәчә җимерелми калган ике шәһәренә – Лахиш һәм Азыкага каршы сугыша иде.
Сәдыкыйя патша колларны иреккә чыгару турында барлык халык белән Иерусалимдә килешү төзегәннән соң, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште.
(Үзенең яһүди туганын берәү дә коллыкта тотмасын өчен, шул килешү буенча, һәрбер кеше үзендәге кол гыйбрине вә кол гыйбри хатын-кызны иреккә җибәрергә тиеш иде.
Барлык түрәләр вә бөтен халык, үзендәге кол ирне вә кол хатынны иреккә җибәрергә һәм киләчәктә кол алмаска килешү төзеп, колларын иреккә җибәрделәр;
ләкин соңыннан, кире уйлап, иреккә җибәргән кол ирләрне вә хатыннарны тагын үзләренә җыя башладылар, аларны яңадан кол булырга мәҗбүр иттеләр.)
Шунда Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мисыр җиреннән, коллык йортыннан алып чыккан чакта, Мин сезнең ата-бабаларыгыз белән килешү төзедем, Мин әйттем:
„Сиңа алты ел эшләп, җиденче елга чыкканнан соң, үзеңнең туганыңны – үзен сиңа саткан гыйбрине иреккә җибәр; сиңа алты ел эшләгәч, аны иреккә җибәр“, – дидем. Ләкин сезнең ата-бабаларыгыз Мине тыңламады, сүзләремә колак салмады.
Күптән түгел сез, тәүбәгә килеп, Минем күз алдымда гадел эш кылдыгыз: үз якыныгызга ирек игълан иттегез, Минем исемемә багышланган йортта Минем каршымда килешү төзедегез,
ләкин соңыннан, кире уйлап, исемемне хурлыкка калдырдыгыз: һәркайсыгыз үзенең кол ир вә кол хатынын, үзләре теләгән якка иреккә җибәргәннән соң, кире кайтарып алды, әлеге ир-ат һәм хатын-кызларны янәдән кол булырга мәҗбүр итте.
Шуңа күрә Раббы болай ди: „Сез, Мине тыңламыйча, туганнарыгызга, якыннарыгызга ирек бирмәдегез. Шуның өчен, – ди Раббы, – хәзер сезгә Мин ирек бирәм: кылычтан, үләт зәхмәтеннән яки ачлыктан кырылу иреге бирәм! Мин сезне җирдәге барлык патшалыклар өчен коточыргыч үрнәк итәм.
Яһүдә түрәләре, Иерусалим түрәләре, сарай хезмәтчеләре, руханилар вә бар халык Минем алда ул килешүне төзеделәр, икегә ярган бозау арасыннан чыгып, аны расладылар, ләкин соңыннан килешүне боздылар, аның шартларын үтәмәделәр. Шуның өчен Мин аларны суелган бозау хәленә төшерәмен.
Мин аларны дошманнары кулына – аларны үтерергә теләүчеләр кулына тапшырам, аларның мәетләре күктәге кошларга вә җирдәге җанварларга азык булыр.
Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне вә аның түрәләрен дошманнары кулына – аларны үтерергә теләүчеләр кулына, вакытлыча чигенгән Бабил патшасы гаскәренә тапшырам.
Минем ихтыярым белән дошман бу шәһәргә кире кайтыр, һөҗүм итеп, аны басып алыр һәм яндырыр. Яһүдә шәһәрләрен Мин кеше яшәми торган буш урынга әйләндерермен“», – дип белдерә Раббы.
Яһүдә җирендә Йошия углы Яһоякыйм хакимлек иткән заманда, Иремиягә Раббыдан мондый сүз булды:
– Рехаб нәселе белән барып сөйләш тә аларны, Раббы йортындагы бүлмәләрнең берсенә алып килеп, шәраб белән сыйла.
Шуннан мин, Хабасиниядән туган Иремия углы Яһазанияне һәм аның барча ир кардәшләрен вә угылларын – бөтен Рехаб нәселен ияртеп,
аларны Раббы йортына, Игдәлия углы Ханан пәйгамбәрнең угыллары бүлмәсенә алып килдем. Ул бүлмә түрәләр бүлмәсе янында, ишек сакчысы Шаллум углы Магасея бүлмәсе өстендә иде.
Рехабиләр алдына шәраб салынган савытлар вә касәләр куеп, аларга: – Шәрабтан авыз итегез, – дидем.
Ләкин алар: – Без шәраб эчмибез, чөнки атабыз, Рехаб углы Йонадаб, безгә: «Үзегез дә шәраб эчмәгез, балаларыгыз да беркайчан эчмәсен!
Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез, йөзем бакчалары утыртмагыз – сездә булмасын алар! Күчмә тормыш алып барган шушы җирдә озын-озак вакытлар яшисегез килсә, гомер буе чатырларда көн күрегез», – дип васыять әйтеп калдырган.
Атабыз, Рехаб углы Йонадаб, васыять иткәннең без барысын да үтибез: беркайчан шәраб эчмибез, хатыннарыбыз, угыл-кызларыбыз да эчми.
Яшәр өчен йортлар салмадык, безнең йөзем бакчаларыбыз да, басу-кырларыбыз да, чәчүлекләребез дә юк;
без чатырларда яшибез һәм һәр нәрсәне атабыз Йонадаб васыять иткәнчә эшлибез, аның кушканнарын үтибез.
Бу җирләргә Бабил патшасы Нәбухаднессар һөҗүм иткәч исә, без: «Әйдәгез, килданиләр һәм арамиләр гаскәреннән Иерусалимгә качыйк!» – дидек. Шулай итеп, без хәзер Иерусалимдә яшибез.
Шулчак Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште:
– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә халкына һәм Иерусалимдә яшәүчеләргә әйт: „Сез шулай Минем үгет-нәсыйхәтләремә колак салмассыз, сүзләремне тыңламассыз микәнни?!
Әнә, Рехаб углы Йонадабның шәраб эчмәскә дигән сүзләре үтәлде: аның угыллары хәзер дә эчмиләр, чөнки аталарының васыятен үтиләр. Мин исә сезгә кат-кат әйтә килсәм дә, сез Мине тыңламадыгыз.
Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз.
Рехаб углы Йонадаб нәселе аталарының васыятен үти, ә бу халык Мине тыңламый!
Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы: ‘Яһүдәгә вә Иерусалимнең бар халкына алдан әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрәм, чөнки Мин аларга әйтә килдем, әмма алар тыңламадылар, чакырдым – җавап бирмәделәр’, – дип әйтә“».
Ә рехабиләргә Иремия әйтте: – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Атагыз Йонадаб васыятен үтәгәнгә һәм аның кушканнарын җиренә җиткереп башкарганга, бар нәрсәне ул әйткәнчә эшләгәнгә күрә,
Рехаб углы Йонадаб нәселеннән һәрчак кемдер Миңа хезмәт күрсәтәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы.
Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремиягә Раббы сүзе булды:
– Төргәкле китап ал да Йошия патшалык иткән дәвердән башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил, Яһүдә һәм барлык халыклар турында әйтә килгән сүзләремнең һәммәсен язып куй.
Яһүдә халкы, бәлки, Мин аларга җибәрергә уйлаган барлык афәтләр хакында ишетеп, үзенең яман юлыннан кире борылыр, һәм шул чагында Мин аларның җинаятьләрен вә гөнаһларын кичерермен.
Нерия углы Барухны чакырып алып, Иремия Раббыдан ирешкән сүзләрнең һәммәсен әйтеп яздырды.
Шуннан Иремия Барухка болай диде: – Раббы йортына керергә миңа рөхсәт юк.
Ураза көнендә син шунда бар да мин сиңа әйтеп яздырган Раббы сүзләрен халыкка ишетелерлек итеп кычкырып укы. Ул көнне Яһүдә шәһәрләреннән килгән халык та Раббы йортында була, алар да укыганыңны ишетсен.
Бәлки, алар Раббыга догаларын кылырлар, яман юлларыннан кире кайтырлар, чөнки Раббы бу халыкка Үзенең дәһшәт тулы ачу-ярсуын игълан итте.
Нерия углы Барух Иремия пәйгамбәр кушканнарның һәммәсен җиренә җиткереп үтәде – төргәкле китапка язылган Раббы сүзләрен Раббы йортында укыды.
Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең бишенче елында, тугызынчы айда Иерусалимдә яшәүчеләр һәм Яһүдә шәһәрләреннән Иерусалимгә килгән халык Раббыга багышлап ураза тотты.
Шунда Барух, Раббы йортының Яңа капкасы янындагы югары ишегалдында урнашкан бүлмәдән – кәтип Шафан углы Гемария бүлмәсеннән торып, төргәккә язылган Иремия сүзләрен бар халык ишетелерлек итеп кычкырып укып бирде.
Шафаннан туган Гемария углы Михая төргәккә язылган Раббы сүзләрен ишеткәннән соң,
патша сараена төшеп, патша кәтибе бүлмәсенә керде. Анда патша кәтибе Элишама, Шәмәгыйя углы Делая, Ахбор углы Элнатан, Шафан углы Гемария, Ханания углы Сәдыкыйя һәм башка түрәләр утыра иде.
Барухның кулъязма төргәгеннән халыкка кычкырып укыган бөтен сүзләрен Михая аларга сөйләп бирде.
Шуннан соң түрәләр Күши углы Шелемиядән туган Нетания углы Еһүдине, «Халыкка кычкырып укыган төргәкне ал да бире кил» дигән сүзләрне тапшырыр өчен, Барух янына юлладылар. Нерия углы Барух, төргәкне алып, алар янына килде.
Аңа: – Утыр, безгә дә кычкырып укып бир, – диделәр. Барух укып бирде.
Ахырга кадәр тыңлагач, алар, котлары очып, бер-берсенә карашып алдылар һәм Барухка: – Без бу сүзләрне патшага тапшырырга тиешбез! – диделәр.
Аннары Барухтан: – Бу сүзләрне син кайдан алып яздың? Иремия әйтеп тордымы? – дип сорадылар.
– Иремия бу сүзләрне миңа үзе әйтеп торды, ә мин кара белән аларны шушы төргәккә яздым, – диде аларга Барух.
Шунда түрәләр Барухка: – Бар, Иремия белән качыгыз! Кайда икәнегезне беркем дә белмәсен, – диделәр.
Түрәләр төргәкне патша кәтибе Элишама бүлмәсендә калдырдылар да, патша янына барып, төргәккә язылганнарның һәммәсен аңа сөйләп бирделәр.
Патша шуннан Еһүдигә төргәкне китерергә кушты, һәм теге аны, патша кәтибе Элишаманың бүлмәсеннән алып килеп, патшага һәм аның янында басып торган барлык түрәләргә кычкырып укып бирде.
Бу хәл елның тугызынчы аенда булды; патша үзенең кышкы сараенда утыра, аның алдында күмер салынган җылыткыч яна иде.
Еһүди өч-дүрт багана укыган саен, патша шул укылган өлешне кәтипнең пычагы белән кисеп ала һәм җылыткычтагы утка ыргыта торды. Ул бөтен төргәкне шулай яндырып бетерде.
Төргәктә язылганнарны ишетеп, ни патша, ни аның хезмәтчеләре куркып калмады, киемнәрен дә ертмады.
Элнатан, Делая вә Гемария патшадан төргәкне яндырмавын үтенсәләр дә, ул аларны тыңламады,
патша нәселеннән булган Ерахмелга, Азриел углы Сераяһка, Абдеил углы Шелемиягә кәтип Барухны һәм Иремия пәйгамбәрне кулга алырга боерды, ләкин Раббы аларны яшергән иде инде.
Иремия Барухка әйтеп яздырган төргәкне патша яндырганнан соң, Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште:
– Икенче бер төргәк ал да Яһүдә патшасы Яһоякыйм яндырган кулъязмадагы сүзләрнең һәммәсен яңадан язып куй.
Ә Яһүдә патшасы Яһоякыймга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Кулъязма төргәгендә „Бабил патшасы һичшиксез килер, бу җирне талар, андагы кешеләрне вә терлекне кырып бетерер!“ дигән сүзләрне язган өчен, син Иремиягә янадың, шул кулъязманы утка салдың.
Әнә шуның өчен, әй Яһүдә патшасы Яһоякыйм, Раббы сиңа шуны әйтә: „Давыт тәхетендә утырырдай нәсел варисларың тумас синең, мәетең көндезге эсседә һәм төнге салкында җирләнмичә ятар.
Әйткәннәремне тыңламаган өчен, Мин сине, балаларыңны вә хезмәтчеләреңне җинаятьләрегезгә күрә җәзалармын! Мин сезгә дә, Иерусалим вә Яһүдә халкына да Үзем әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрермен!“»
Иремия, икенче төргәкне алып, Нерия углы Барух кәтипкә бирде, ә ул Яһүдә патшасы Яһоякыйм яндырган төргәктә булган, Иремия әйтеп торган барлык сүзләрне шунда язып куйды; анда әле тагын Иремиягә килеп ирешкән күп кенә шуңа охшаш сүзләр дә өстәлде.
Яһоякыйм углы Яһояхин урынына Йошия углы Сәдыкыйя хакимлек итә башлады. Яһүдә җиренә патша итеп аны Бабил патшасы Нәбухаднессар куйды.
Сәдыкыйя үзе дә, хезмәтчеләре дә, илнең халкы да Раббының Иремия пәйгамбәр аша ирештергән сүзләрен тыңламады.
Сәдыкыйя патша бервакыт Шелемия углы Яһухалны вә Магасея углы Сефания руханины Иремия пәйгамбәргә «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл!» дигән сүзләрне әйтергә җибәрде.
Иремия ул чагында халык арасында иркенләп йөри, чөнки зинданга ябылмаган иде әле.
Ул вакытларда Иерусалимне чолганышта тоткан килданиләр, фиргавен гаскәренең Мисырдан яу белән чыгуын ишетеп, Иерусалимнән кире чигенде.
Шунда Иремия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште:
– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Минем нәрсә әйтәсемне белмәкче булып, сезне йомыш белән җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: „Сезгә ярдәм итмәкче булган фиргавен гаскәре үз җиренә, Мисырга кайтып китәр;
ә килданиләр, яңадан килеп, шәһәргә каршы сугыш башлар, аны басып алыр һәм яндырып бетерер“».
Раббы сезне кисәтә: «„Килданиләр моннан, әлбәттә, китәчәкләр!“ дип, үзегезне алдамагыз – алар китмәс!
Әгәр дә сез үзегезгә каршы сугышкан килданиләрнең бөтен гаскәрен тар-мар итеп, чатырларда яралы гаскәриләре генә ятып калса да, һәрберсе, чыгып, бу шәһәрне яндырып бетерер иде».
Фиргавен гаскәрләре Иерусалимгә якынлаша башлагач, килданиләр чигенергә тотынды.
Нәкъ шул көннәрдә Иремия үзенең туганнары белән Иерусалимнән Беньямин төбәгенә үз өлешенә тигән җирне алырга дип юнәлде.
Әмма алар Беньямин капкасына җитүгә, андагы каравыл башлыгы, Хананиядән туган Шелемия углы Ирия, пәйгамбәрне тотып алып: – Килданиләр ягына качмакчы буласыңмы?! – диде.
– Ялган сүз сөйлисең! Килданиләр ягына качарга теләмим мин! Ләкин Ирия аны тыңламады, Иремияне тотып алып, түрәләр янына алып китте.
Түрәләр Иремиягә ачулы иде, алар аны кыйнаттылар да кәтип Йонатанның зинданга әйләндерелгән өенә ябып куйдылар.
Байтак көннәр базда ябылуда ятканнан соң,
Сәдыкыйя патша аны алырга җибәрде. Иремияне сарайга алып килделәр, һәм патша, башкаларга сиздермичә генә, аңардан: – Раббыдан берәр хәбәр бармы? – дип сорады. – Бар! – диде Иремия. – Син Бабил патшасы кулына төшәрсең, – диде.
Аннары: – Синең алда, хезмәтчеләрең яки халык алдында ни гаебем бар минем?! Ни өчен мине зинданга яптыгыз? – дип сорады. –
«Бабил патшасы сезгә һәм илегезгә һөҗүм итмәс!» дигән пәйгамбәрләрегез кайда сезнең?!
Хәзер мине тыңласаң иде, хакимем патша, үтенечемне аяк астына салмасаң иде: кәтип Йонатан йортына кайтарма мине, юкса мин анда үләчәкмен!
Шуннан соң Сәдыкыйя патша Иремияне сакчылар йортының ишегалдында ябып тотарга кушты. Аңарга һәр көнне, шәһәрдә икмәк беткәнче, икмәк пешерүчеләр урамыннан берәр икмәк китерә иделәр; шулай итеп, Иремия сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта калды.
Бөтен халыкка мөрәҗәгать иткән Иремиянең «Раббы болай ди: „Бу шәһәрдә калган кеше кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булачак, ә килданиләр ягына чыкканнар, үзләренең җаннарын саклап, исән калачак. Бу шәһәр, һичшиксез, Бабил патшасы гаскәре кулына тапшырылачак, һәм патша аны басып алачак!“» дигән сүзләрен ишеткәннән соң, түрә булган Маттан углы Шефатия, Пашхур углы Гедалия, Шелемия углы Яһухал, Малкия углы Пашхур:
– Бу кешене үтерергә кирәк! Чөнки ул шундый сүзләре белән шәһәрдә калган гаскәриләрнең вә бар халыкның рухын төшерә. Бу кеше халыкка иминлек түгел, ә бәла-каза тели, – диделәр патшага.
Сәдыкыйя патша аларга: – Ул сезнең кулда, патша сезгә каршы берни дә эшли алмый, – дип җавап кайтарды.
Шуннан соң Иремияне тотып алдылар да, бау бәйләп, су җыя торган чокырга төшерделәр. Сакчылар йортының ишегалдында урнашкан бу чокыр патша углы Малкиянеке булып, анда инде су беткән, төбендә бары ләм генә калган иде. Иремия шул ләмгә кереп батты.
Хәбәши Эбед-Мәлик, патша сараендагы хезмәтчеләрнең берсе, Иремияне су җыю чокырына ташлаганнарын ишеткәч, патша сараеннан чыгып, Беньямин капкасы янында утырган патша алдына килде һәм:
– Хакимем патша! Иремия пәйгамбәрне чокырга ташлап, бу кешеләр бик начар эшләде. Ул анда ачтан үләчәк, чөнки шәһәрдә икмәк бетте, – диде.
Хәбәши Эбед-Мәликкә патша: – Үзең белән биредән утыз кеше ал да Иремия пәйгамбәрне, үлеп киткәнче, чокырдан чыгар, – дип боерды.
Эбед-Мәлик үзе белән кешеләрне ияртеп алып китте һәм, патша сараенда киемнәр саклана торган бүлмәгә кереп, аннан иске кием-салым алды да, бауга бәйләп, Иремия яткан чокырга төшерде;
аннары Иремиягә: – Бауны култык астыңа бәйлә дә, кырмасын өчен, бу иске чүпрәкләрне шунда кыстыр, – диде. Иремия ул кушканча эшләде.
Шуннан Иремияне баулар ярдәмендә чокырдан тартып чыгардылар. Иремия, шулай итеп, сакчылар йортының ишегалдында калды.
Сәдыкыйя патша Иремия пәйгамбәрне чакыртты, һәм аны Раббы йортының өченче ишеге янына алып килделәр. Сәдыкыйя: – Сорыйсы сүзем бар синнән, тик миннән берни дә яшермә, – диде.
Сәдыкыйя патшадан Иремия: – Әгәр сиңа дөресен әйтсәм, мине үтермәссеңме? Киңәш бирсәм тыңларсыңмы? – дип сорады.
Сәдыкыйя патша, Иремиягә яшерен рәвештә ант итеп: – Безгә җан өргән Раббы Үзе шаһиттыр: мин сине үтермәм, үтерергә теләүче кешеләр кулына да бирмәм! – диде.
Шунда Иремия: – Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы, болай дип әйтә: «Әгәр син Бабил патшасының гаскәрбашларына бирелсәң, гомереңне саклап калырсың, шәһәргә дә ут салмаслар, үзең дә, гаиләң дә исән-имин булыр.
Инде Бабил патшасының гаскәрбашларына бирелмәсәң, бу шәһәр килданиләр кулына тапшырылыр, һәм алар аны яндырырлар, син үзең дә алар кулыннан котыла алмассың», – диде.
– Мин килданиләр ягына күчкән яһүдиләрдән куркам. Килданиләр мине яһүдиләргә тапшырса, алар мине җәзаларга мөмкин.
– Тапшырмаслар! Раббының миңа әйткән сүзләренә колак сал, шул чагында синең белән бар да әйбәт булыр, син исән калырсың, – диде Иремия. –
Ә инде аларга бирелүдән баш тарта калсаң, Раббының миңа нинди күренеш иңдергәнен тыңла:
менә, Яһүдә патшасы сараенда калган барлык хатын-кызларны Бабил патшасының гаскәрбашлары каршына алып чыгарлар. Шул хатын-кызлар: «Дусларың, алдап, сине күнәргә мәҗбүр итте, аякларың пычракка баткач, качып китте», – диләр.
Синең барлык хатыннарыңны вә балаларыңны килданиләргә алып китәрләр, син үзең дә алар кулыннан котыла алмассың; сине Бабил патшасы эләктереп алыр, һәм бу шәһәр яндырылыр.
Сәдыкыйя Иремиягә әйтте: – Безнең сөйләшкәнне беркем белмәскә тиеш, шул чагында исән калырсың.
Әгәр түрәләр, синең белән сөйләшкәнемне ишетә калып: «Патшага нәрсәләр әйткәнеңне, аның сиңа нинди җавап биргәнен сөйлә безгә, яшермә, без сине үтермәбез», – дисәләр,
аларга болай диген: «Мин патшага үтенеч белән килдем, Йонатан йортында һәлак булмас өчен, анда кайтармавын сорадым».
Түрәләр Иремия янына килделәр, сораштырырга тотындылар, ул аларга патша кушканча җавап бирде. Шуннан түрәләр башка сораулар бирмичә китеп бардылар, чөнки патша белән ике арада булган сөйләшүнең эчтәлеген беркем белми иде.
Иерусалим алынган көнгә кадәр Иремия сакчылар йортының ишегалдында кала бирде. Иерусалимнең алынуы болай була.
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айда Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды.
Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде.
Иерусалим алынганнан соң, Бабил патшасының барлык түрәләре, шәһәргә кереп, Урта капка янына килеп утырдылар. Алар арасында симмагирле Нергәл-Саресер, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбу-Сарсехим, гаскәрбашы Нергәл-Саресер бар иде.
Аларны күрүгә, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя вә аның бөтен гаскәриләре төнлә шәһәрдән качтылар: патша бакчасы аша үтеп, ике дивар арасындагы капкадан чыктылар да Араба тигезлегенә таба киттеләр.
Ләкин килданиләр аларны эзәрлекли чыкты; Сәдыкыйяне алар Әрихә тигезлегендә куып җиттеләр дә, тотып алып, Бабил патшасы Нәбухаднессар янына – Хамат җирендәге Рибла шәһәренә китерделәр; шунда Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды.
Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык затлы кешеләрен кадап үтерде.
Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, Бабилгә алып китәр өчен, аңа бакыр богау кигезде.
Килданиләр патша сараен вә халыкның йортларын яндырды, Иерусалим диварларын җимерде.
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдә калган халыкны, бабиллеләр ягына чыкканнар вә бүтәннәр белән бергә әсир итеп, Бабилгә алып китте;
бернәрсәләре булмаган ярлы кешеләрнең кайберләрен исә Яһүдә җирендә калдырып, аларга йөзем бакчалары вә кырлар бирде.
Иремия турында Бабил патшасы Нәбухаднессар җансакчылар башлыгы Нәбузараданга мондый әмер бирде:
– Син аны үз карамагыңа ал һәм аның турында кайгырт, бернинди яманлык кылма; ул ничек әйтсә, шуны эшлә.
Шуннан җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбушазбан, гаскәриләр башлыгы Нергәл-Саресер һәм Бабил патшасының башка түрәләре,
Иремия янына кеше җибәреп, аны сакчылар йортының ишегалдыннан чыгардылар да, үз өенә илтеп куяр өчен, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырдылар. Иремия, шул рәвешле, үз халкы арасында калды.
Әле сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта ятканда ук, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Бар, хәбәши Эбед-Мәликкә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин бу шәһәр турында әйткән сүзләремне гамәлгә ашырам – Мин аңа яхшылык түгел, яманлык кылам! Көне җиткәч, син моны үз күзләрең белән күрерсең.
Ләкин ул көнне Мин сине коткарырмын, – дип белдерә Раббы, – һәм син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең.
Мин сине һичшиксез коткарырмын, кылычтан үлмәссең син. Миңа өмет баглаган өчен, сиңа тормыш бүләк ителер. Бу – Раббы сүзе».
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, Бабилгә сөргенгә китеп баручы Иерусалим һәм Яһүдә әсирләре арасыннан богауланган Иремияне табып алып, аны Рамаһ шәһәрендә азат итте. Иремиягә Раббы сүзе әнә шуннан соң килеп ирешкән иде.
Җансакчылар башлыгы, Иремияне чакырып алып, болай диде: – Раббы, синең Аллаң, бу урынга һәлакәт китерергә вәгъдә иткән иде, – диде. –
Инде менә әйткәнен Ул гамәлгә ашырды – сезнең өскә афәт җибәрде, чөнки сез Раббы алдында гөнаһ эш кылдыгыз, сүзләренә колак салмадыгыз.
Ләкин мин бүген кулыңдагы богауларны чишәм. Әгәр минем белән Бабилгә барасың килсә – бар, мин синең турыда кайгыртырмын; ә инде минем белән Бабилгә барасың килми икән – биредә кал. Менә, бөтен җир синең алдыңда; үзең кирәк дип тапкан, барасың килгән урынга бар.
Иремия әле китәргә дә өлгермәде, Нәбузарадан аңа: – Бабил патшасы Яһүдә шәһәрләренә башлык итеп куйган Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия янына кайт та шунда халык арасында яшә яисә үзең теләгән урынга бар, – диде. Аннары җансакчылар башлыгы, азык-төлек вә бүләкләр биреп, аны чыгарып җибәрде.
Иремия шуннан, Ахикам углы Гедалия янына Миспа шәһәренә китеп, илдә калган халык арасында яшәде.
Үз кешеләре белән чүлдә качып яткан барлык гаскәрбашлары, Ахикам углы Гедалиянең Бабил патшасы тарафыннан идарәче итеп, ягъни Бабилгә сөрелмәгән ярлы-ябага ирләр, хатыннар, балалар өстеннән башлык итеп билгеләнүен ишеткәннән соң,
аның янына Миспага килделәр. Болар – Нетания углы Исмәгыйль, Кареах угыллары Йоханан һәм Йонатан, Танхумет углы Сераяһ, нетофалы Эфайның угыллары, мәгакәһиләр кавеменнән бер адәмнең углы Язания һәм аларның сугышчылары иде.
Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия аларга һәм аларның сугышчыларына, ант итеп: – Килданиләргә хезмәт итүдән курыкмагыз, үз илегездә калып, Бабил патшасына хезмәт итегез, шул чагында барысы да яхшы булыр.
Безнең илгә килүче килданиләр алдында сезнең вәкилегез булыр өчен, мин Миспада калам. Сез исә җәйге җимешләрне җыеп алыгыз, шәраб, зәйтүн мае әзерләп, савытларыгызга тутырып куегыз һәм үзегез урнашкан шәһәрләрдә яшәгез, – диде.
Мәаб, Аммон, Эдом җирендә һәм башка илләрдә көн күрүче яһүдиләр, Бабил патшасы Яһүдәдә яшәүчеләрнең бер өлешен үз җирләрендә калдырганны һәм алар өстеннән Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне билгеләгәнне ишеткәннән соң,
үзләре качып киткән җирләрдән Яһүдә иленә – Гедалия янына Миспага әйләнеп кайттылар; алар күп итеп шәраб әзерләделәр, җәйге җимешләр җыйдылар.
Беркөн Кареах углы Йоханан һәм әлегәчә чүлдә яшеренеп яткан гаскәрбашлары, Гедалия янына Миспага килеп,
аңардан: – Аммониләр патшасы Багалис, сине үтерер өчен, Нетания углы Исмәгыйльне җибәргәнне белмисеңмени? – дип сорадылар. Ләкин Ахикам углы Гедалия аларга ышанмады.
Шунда, Миспада, Кареах углы Йоханан Гедалиягә яшертен генә: – Рөхсәт итсәң, мин Нетания углы Исмәгыйльне барып үтерер идем, моны беркем дә белмәс; нигә әле аңа сине үтерергә юл куярга?! Югыйсә синең янга җыелган яһүдиләр таралып бетәр һәм Яһүдәдә калган халык һәлак булыр, – диде.
Ләкин Ахикам углы Гедалия аңа: – Алай эшләмә, синең Исмәгыйль хакында әйткәннәрең дөрес түгел, – диде.
Шул елның җиденче аенда Элишамадан туган Нетания углы Исмәгыйль үзенең ун кешесе белән Ахикам углы Гедалия янына Миспага килде. Әлеге Исмәгыйль, патша нәселеннән булып, патша түрәләренең берсе иде. Алар Миспада бергәләп ашап утырганда,
Нетания углы Исмәгыйль һәм аның белән булган ун кеше, торып, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне – Бабил патшасы илгә башлык итеп куйган кешене – кылыч белән чабып үтерделәр.
Исмәгыйль Миспада Гедалия белән бергә булган барлык яһүдиләрне дә, андагы килданиләрнең хәрбиләрен дә үтерде.
Иртәгесе көнне, Гедалиянең үтерелүе турында әле беркем белмәгәндә,
Шәкем, Шилоһ вә Самарея шәһәрләреннән сакаллары кырылган, киемнәре ерткаланган, тәннәре җәрәхәт белән капланган сиксән кеше килде. Алар Раббы йортына икмәк бүләкләре һәм хуш исле сумала-майлар алып килгән иде.
Нетания углы Исмәгыйль, күз яшьләре түккән булып, Миспадан аларны каршыларга чыкты һәм, тегеләргә якынлаша төшкәч: – Ахикам углы Гедалия янына барыйк, – диде.
Тегеләр шәһәр эченә керүгә, Нетания углы Исмәгыйль һәм аның кешеләре аларны кырып бетерделәр дә җәсәдләрен су җыю чокырына ташладылар.
Ләкин арадан ун кеше, Исмәгыйльгә ялварып: – Үтермә безне, кырда яшереп саклаган бодай вә арпа, зәйтүн мае вә балыбыз бар, – диде, һәм ул, башкаларны үтерсә дә, боларны үтерүдән тыелып калды.
Исмәгыйль мәетләрне ташлаткан су җыю чокыры бик зур булып, кайчандыр аны, Исраил патшасы Багшадан сакланып, Аса патша казыта. Нетания углы Исмәгыйль үлгән кешеләрнең мәетләрен шул чокырга тутырды.
Шуннан соң Исмәгыйль Миспада калган бар халыкны – патша кызларын, җансакчылар башлыгы Нәбузарадан әмере белән Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырылган һәммә кешене әсирлеккә алды; Нетания углы Исмәгыйль, аларны үзе белән ияртеп, аммониләр җиренә таба юнәлде.
Ләкин Кареах углы Йоханан һәм аның янындагы гаскәрбашлары, Нетания углы Исмәгыйль эшләгән явызлыкларны ишетеп,
барлык сугышчыларын тупладылар да Нетания углы Исмәгыйльгә каршы сугышырга киттеләр һәм аны Гибгондагы зур буа янында куып җиттеләр.
Исмәгыйль Миспадан әсирлеккә куып алып киткән халык, Кареах углы Йохананны һәм аның янындагы гаскәрбашларын күргәч, кирегә борылды да шатланышып Кареах углы Йохананга таба йөгерде.
Әмма Нетания углы Исмәгыйль, үзенең сигез кешесе белән Йохананнан качып, аммониләр җиренә юл алды.
Ахикам углы Гедалияне үтергәннән соң, Нетания углы Исмәгыйль Миспада әсир иткән бар кешене – хәрби хезмәткә яраклы ирләрне, хатын-кызларны, балаларны, сарай хезмәтчеләрен – Кареах углы Йоханан һәм аның янындагы гаскәрбашлары үзләре белән Гибгоннан җыеп алып китте.
Алар юлга кузгалдылар һәм Бәйт-Лехем янындагы Герут-Кимһамда ялга тукталдылар.
Килданиләрдән курыкканга күрә, алар Мисырга качарга булдылар, чөнки Бабил патшасы илгә башлык итеп билгеләгән Ахикам углы Гедалияне Нетания углы Исмәгыйль үтергән иде.
Бөтен гаскәрбашлары, Кареах углы Йоханан, Һошагыйя углы Азария һәм кечесеннән алып олысына кадәр бар халык, Иремия пәйгамбәр янына килеп:
– Гозеребезне тыңла, зинһар! Исән калган шушы халык өчен үзеңнең Раббы Аллаңа дога кыл! Үзең күреп торасың: әүвәлге күп санлы халыктан бик азыбыз исән калды, – диделәр. –
Синең Раббы Аллаң нинди юлдан барасын, нәрсә эшләргә икәнен әйтсә иде безгә, – диделәр.
Иремия пәйгамбәр аларга: – Үтенечегезне ишеттем. Әйткәнегезчә, Раббы Аллагызга дога кылырмын һәм Раббының сүзләрен түкми-чәчми сезгә җиткерермен, – диде.
Алар исә: – Әгәр без Раббы Аллаң синең аша әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәмәсәк, безгә каршы Раббы Үзе хаклык вә гаделлек белән шаһитлык бирсен, – диделәр. –
Без сине Раббы Аллабыз янына җибәрәбез һәм Аның әйткәннәрен, безнең өчен яхшы яки яман булуга карамастан, тайпылышсыз үтәрбез. Раббы Аллабызга итагать кылсак, барысы да яхшы булыр.
Ун көн үтүгә, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште.
Иремия, Кареах углы Йохананны, аның барча гаскәрбашларын, кечесеннән алып олысына кадәр бар халыкны чакыртып алып,
аларга әйтте: – Сез миннән Исраилнең Раббы Алласына гозерегезне җиткерергә үтенгән идегез. Ул сезгә менә болай ди:
«Әгәр шушы җирдә калсагыз, Мин сезне биредә төпләндерермен – бөлдермәм, сезне тамыр җәйдерермен – йолкып алмам, чөнки сезнең өскә җибәргән афәт өчен үкенәмен.
Сез хәзер Бабил патшасыннан куркасыз. Аңардан курыкмагыз! – дип белдерә Раббы. – Чөнки сезне коткарыр өчен, аның кулыннан йолып алыр өчен, Мин янәшәгездә булырмын.
Мин сезгә Үземнең рәхим-шәфкатемне күрсәтермен, һәм Бабил патшасы, сезне кызганып, үз җирегезгә кире кайтарыр».
Әмма сез Раббы Аллагыз сүзенә буйсынмыйча: «Без бу җирдә яшәмибез,
Мисырга китәбез! Анда сугыш күрмәбез һәм сугыш быргысын ишетмәбез, ачлыктан җәфа чикмәбез, шунда гомер итәрбез», – дисәгез,
сезгә әйтәм, әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Әгәр сез чынлап та „Мисырда яшибез!“ дип карар кылсагыз, шунда китеп урнашсагыз,
сезне куркыта торган кылыч Мисыр җирендә дә куып җитәр, сезне куркыта торган ачлык артыгыздан калмас, һәм сез шунда әҗәлегезне табарсыз.
Мисырга китеп урнашырга карар кылган бар кеше кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булыр; аларның берсе дә Мин җибәргән афәттән котыла алмас».
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мисырга китсәгез, Иерусалим халкына ябырылган ачу-ярсуым сезгә дә ябырылыр! Сез шом сала торган каһәр иясе булырсыз, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калырсыз һәм бу җирне бүтән күрә алмассыз».
Әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сезгә: «Мисырга бармагыз!» – дип әйтте. Белеп торыгыз: мин бүген сезне, коточкыч хата ясыйсыз, дип кисәттем. Сез бит, миннән үтенеп, Раббы Аллагызга: «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл һәм Ул әйткәннәрне түкми-чәчми безгә җиткер, без барысын да Ул кушканча эшләрбез», – дип әйтергә куштыгыз.
Мин бүген Ул әйткәннәрне сезгә җиткердем, ләкин сез Раббы Аллагыз минем аша әйткәннәрнең берсенә дә буйсынмадыгыз.
Шуңа күрә белеп торыгыз: барып урнашырга теләгән җирегездә кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән кырылырсыз!
Раббы Аллалары әйтергә кушкан барлык сүзләрне Иремия бөтен халыкка җиткергәч,
Һошагыйя углы Азария, Кареах углы Йоханан һәм башка тәкәббер кешеләр Иремиягә: – Ялганлыйсың син! Раббы Аллабыз сине «Мисырга китмәгез, анда яшәмәгез!» дип әйтергә җибәрмәгән, – диделәр. –
Безгә каршы сине Нерия углы Барух котырта; ул безне бабиллеләр кулына тапшырып кырып бетерергә яки Бабилгә сөрергә ниятләнә.
Шулай итеп, Кареах углы Йоханан, гаскәрбашлары һәм бар халык, Раббы ихтыярына буйсынмыйча, Яһүдә җирендә калудан баш тарттылар.
Төрле илләрдә сибелеп яшәгән һәм үз илләре Яһүдәдә яшәргә дип әйләнеп кайткан бар халыкны Кареах углы Йоханан һәм гаскәрбашлары үзләре белән ияртеп киттеләр.
Шул исәптән алар, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына җансакчылар башлыгы Нәбузарадан калдырып киткән барча ирләрне, хатыннарны, балаларны, патша кызларын, шулай ук Иремия пәйгамбәр һәм Нерия углы Барухны үзләре белән алып,
Раббы сүзенә буйсынмыйча, Мисыр җиренә киттеләр һәм Тахпанхес шәһәренә җиттеләр.
Тахпанхеста Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
– Зур-зур ташлар ал да яһүдиләр күз алдында аларны Тахпанхестагы фиргавен сараеның ишеге янына түшәлгән балчык астына күмеп,
яһүдиләргә әйт: «Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин Үземнең колымны, Бабил патшасы Нәбухаднессарны, бирегә китерәм, аның тәхетен шушы яшерелгән ташлар өстенә куям, һәм ул үзенең мәһабәт чатырын шунда корыр.
Ул, килеп, Мисыр илен тар-мар китерер: үләт зәхмәтенә дучар ителгәне – авырып үләр, әсирлеккә дучар ителгәне – әсир китәр, кылычка дучар ителгәне – кылыч астына керер!
Бабил патшасы Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләренә ут салыр; потларның кайберләрен яндырыр, кайберләрен үзе белән алып китәр. Бетләрен чүпләп, үзенең киемен чистарткан көтүче кебек, Нәбухаднессар да Мисыр җирен чистартыр һәм шул илдән тыныч кына чыгып китәр.
Мисыр җирендәге Кояш йортына куелган изге баганаларны җимерер ул, Мисыр илаһларының гыйбадәтханәләрен яндырып бетерер“».
Мисырдагы Мигдол, Тахпанхес, Мемфис һәм Патрос шәһәрләрендә көн күрүче яһүдиләр турында Иремиягә Раббы сүзе булды.
– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Иерусалимгә вә барлык Яһүдә шәһәрләренә Мин җибәргән афәтләрнең һәммәсен сез күрдегез; менә, ул калалар хәзер хәрабә булып ята, һәм анда яшәүче юк бүтән.
Яһүдиләр кылган явызлыклар өчен булды бу. Алар, корбаннар яндырып, чит илаһларга хезмәт итеп йөрүләре белән Минем ачуымны чыгардылар. Ул илаһлар аларга да, сезгә дә, ата-бабаларыгызга да чит-ят иде.
„Мине нәфрәтләндерә торган бу әшәке эшләрегезне эшләмәгез!“ – дип әйтер өчен, Мин сезнең янга Үземнең колларымны – пәйгамбәрләремне – бер-бер артлы җибәрдем,
ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, явыз гамәлләрегездән баш тартмадыгыз, чит илаһларга корбаннар яндырудан туктамадыгыз.
Шуңа күрә Минем ачу-ярсуым, кабынып, Яһүдә шәһәрләренә вә Иерусалим урамнарына ябырылды; хәзер алар, бүген күренгәнчә, хәрабәләр өеменә әверелгән, бушап калган».
Инде Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Нигә сез үз башыгызга зур бәла аласыз, Яһүдә иленнән килгән ирләрне, хатыннарны, балаларны вә яңа туган сабыйларны харап итәсез – берегез дә исән калмый бит!
Нигә сез үз кулларыгыз ясаган потлар белән Минем ачуымны чыгарасыз, үзегез килеп урнашкан Мисыр җирендә чит илаһларга корбаннар яндырасыз?! Сез үзегезне һәлак итәрсез, җирдәге барлык халыкларның каргышына вә мәсхәрәсенә дучар булырсыз!
Яһүдә җирендә вә Иерусалим урамнарында ата-бабаларыгыз, Яһүдә патшалары һәм аларның хатыннары кылган явызлыкны, үзегезнең һәм хатыннарыгызның явызлыгын оныттыгызмыни?!
Сез әле дә буйсынмыйсыз, Миннән курыкмыйсыз, сезгә һәм ата-бабаларыгызга Мин биргән Канун һәм кагыйдәләрем буенча гамәл кылмыйсыз».
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Менә, Мин сезгә афәт җибәрергә, бөтен Яһүдә халкын юк итәргә булдым.
Исән калган һәм Мисырга китеп урнашырга карар кылган яһүдиләрне Мин юк итәрмен – алар Мисырда һәлак булыр! Кылычтан яки ачлыктан үләр алар, олысы-кечесе кылычтан яки ачлыктан кырылыр. Шом сала торган каһәр иясенә әйләнер алар, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калыр.
Иерусалимне җәзалаган кебек, Мисыр җирендә яшәүче яһүдиләрне кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән җәзалармын.
Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән яһүдиләрнең берсе дә котылып калмас. Алар бөтен җаннары-тәннәре белән Яһүдәгә кайтырга ашкыныр, ләкин качкыннарның бик азы гына әйләнеп кайтыр».
Хатыннары чит илаһларга корбаннар яндырганны белгән барлык ир-атлар һәм анда җыелып торган күпләгән хатын-кыз – Мисыр җирендә, Патрос өлкәсендә яшәгән бар халык – Иремиягә болай дип җавап бирде:
– Раббы исеменнән безгә сөйләгән сүзләреңне тыңламыйбыз!
Әйткән нәзеребезгә тугры калып, ата-бабаларыбыз, патшаларыбыз, түрәләребез һәм без үзебез элек Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында эшләгәнчә, Күк алиһәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтербез, корбан бүләге итеп шәраб китерербез, чөнки ул вакытларда без тук вә бәхетле, кайгы күрми яши идек.
Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән, бүләк итеп шәраб китерүдән туктагач, хәерчелектә яшибез, кылычтан һәм ачлыктан кырылабыз.
– Күк алиһәсе хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтүебезне, бүләккә шәраб китерүебезне һәм алиһә сурәте төшерелгән корбан икмәкләре пешерүебезне ирләребез белми идемени?! – дип өстәде хатыннар.
Шунда Иремия бөтен халыкка – ир-ат вә хатын-кызларга, аңа каршы сөйләүче барча кешегә – болай диде:
– Сез үзегез, сезнең ата-бабаларыгыз, патшаларыгыз, түрәләрегез, илнең халкы Яһүдә шәһәрләрендә вә Иерусалим урамнарында корбаннар яндырганны Раббы хәтерләмидер, оныткандыр дисезме?!
Раббы сез кылган явызлыкларга вә әшәкелекләргә бүтәнчә түзеп тора алмады; шуңа күрә дә сезнең җирегез, үзегез күргәнчә, ташландык хәлгә төшеп, куркыныч бер урынга, каргалган, кеше яшәми торган җиргә әверелде.
Хуш исле сумала-майлар көйрәтеп, сез Раббы алдында гөнаһ кылдыгыз, Аның әйткәннәрен тыңламадыгыз, Аның Кануны, кагыйдә вә күрсәтмәләре буенча гамәл кылмадыгыз, шуның өчен, үзегез күреп торганча, өстегезгә шушы афәт килде.
Иремия бөтен халыкка һәм аеруча барлык хатын-кызларга әйтте: – Мисыр җирендә яшәүче Яһүдә халкы, Раббы сүзен тыңлагыз!
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез вә сезнең хатын-кызларыгыз: „Әйткән нәзеребезгә тугры калып, Күк алиһәсе хөрмәтенә без корбаннар яндырырбыз, бүләк итеп шәраб китерербез“, – дидегез һәм әйткәннәрегезне гамәлгә ашырасыз. Ярый соң, әйткәннәрегезне үтәгез! Үтәгез әйдә!»
Ләкин Мисыр җирендә яшәүче барлык яһүдиләр, тыңлагыз: «Мин, – ди Раббы, – Үземнең бөек исемем белән ант иттем: бөтен Мисыр илендә бер яһүди дә бүтән, Минем исемемне әйтеп: „Хуҗа-Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип ант итмәс!
Менә, Мин иминлек түгел, ә һәлакәт китерер өчен күзәтәм сезне; Мисыр җирендәге барлык яһүдиләр соңгы кешесенә кадәр кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр!
Кылычтан котылган бик азлар гына Мисырдан Яһүдә җиренә әйләнеп кайтыр. Исән калган һәм Мисырга яшәргә дип күчеп килгән барлык яһүдиләр шулчак үзләренең түгел, ә Минем сүземнең рас чыгуын белер.
Мин сезне менә шушы җирдә җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. – Әйткән сүзләремнең гамәлгә ашасына сез ышансын өчен, Мин сезгә менә шундый билге җибәрәм:
Яһүдә патшасы Сәдыкыйянең җанын кыярга теләгән Бабил патшасы Нәбухаднессар кулына Сәдыкыйяне ни рәвешле тапшырган булсам, Мисыр патшасын – Хофра фиргавенне дә – аңа үлем теләүче дошманнары кулына тапшырырмын!» – ди Раббы.
Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләрне Нерия углы Барух төргәкле китапка язып бетергәннән соң, Иремия аңа әйтте:
– Раббы, Исраил Алласы, сиңа болай ди, Барух:
«Син: „Аһ! Раббы минем газапларыма кайгы өстәде; Мин ыңгырашып арыдым, тынычлык таба алмыйм“, – дисең».
Шуңа күрә Раббы сиңа болай дип әйтергә боера: «Менә, Үзем төзегәнне Мин Үзем җимерермен, утыртканымны йолкып алырмын, һәм бөтен җирдә шулай булыр!
Син үзеңә күпне сорыйсың. Сорама! Чөнки һәр җан иясен Мин бәла-казага дучар итәрмен, – дип белдерә Раббы, – әмма син кай тарафка юнәлсәң дә, синең җаныңны саклап калырмын».
Раббы чит халыклар турында Иремия пәйгамбәргә Үз сүзен җиткерде.
Бу сүзләр Мисыр турында һәм Фырат елгасы буендагы Кәркәмеш шәһәре янына килеп тукталган Мисыр патшасы – Нехо фиргавен гаскәре турында иде. (Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Бабил патшасы Нәбухаднессар шул гаскәрне тар-мар итә.)
«Зур вә кечкенә калканнарыгызны әзерләгез! Сугышка керегез!
Атларыгызны иярләгез, менеп атланыгыз, җайдаклар! Башыгызга очлымнар киеп, сафларга басыгыз! Сөңгеләрегезне үткенләгез, көбә күлмәкләрегезне киегез!
Әмма ни күрәм Мин? – Алар куркып калдылар һәм кирегә борылдылар. Аларның иң көчле гаскәриләре тар-мар ителде, артларына да карамый качалар; һәр тарафтан дәһшәт яный! – дип белдерә Раббы. –
Җитез аяклы качып котыла алмас, көчле кеше котылмас; төньякта, Фырат елгасы янында, алар абынып егылыр.
Кем ул анда Нил елгасы кебек ташый, сулары ташкын кебек ярсый, дулкынлана?
Мисыр ул – Нил елгасыдай ташый, сулары ташкын кебек ярсый, дулкынлана: „Күтәрелеп, җирне каплармын, шәһәрләрне вә аларның халкын һәлак итәрмен!“ – ди ул.
Һөҗүмгә ташланыгыз, атлар! Алга очыгыз, сугыш арбалары! Куәтле гаскәриләр – калкан тоткан хәбәшиләр һәм Пут сугышчылары, җәяләрен киергән Луд яугирләре – сугышка керегез!
Әйе, бу – Хакимнең, Күкләр Хуҗасы Раббының, үч алу көне, дошманнарын җавапка тартасы көн. Кылыч туйганчы ашаячак, канны туйганчы эчәчәк, һәм бу – Хакимгә, Күкләр Хуҗасы Раббыга, төньяк җирендә, Фырат елгасы буенда китерелгән корбан булачак.
Гилыгадка барып, бәлзәм ал, и гыйффәтле кыз Мисыр; юкка гына күп төрле дарулар эчәсең – син инде терелмәссең.
Халыклар синең хурлыкка калуыңны ишетте – илереп кычкыруың бөтен дөньяга тарала, чөнки сугышчыларың бер-берсенә абынды да бергәләп җиргә ауды».
Бабил патшасы Нәбухаднессарның Мисыр җиренә һөҗүм итәргә җыенуы турында Иремия пәйгамбәргә Раббыдан мондый сүз булды:
«Бу хакта Мисырга хәбәр юллагыз, Мигдол, Мемфис вә Тахпанхес шәһәрләрендә белдерегез: „Сафка басыгыз һәм әзерләнегез, чөнки кылыч тирә-ягыгыздагы кешеләрне ашый!“ – дип әйтегез.
Апис нигә качып китте соң, үгезегез нигә каршы тора алмады? – Аны Раббы егып ташлады!
Күпләрне абынырга мәҗбүр итте Ул. Бер-берсенең өстенә егылды алар һәм: „Торыгыз, халкыбыз янына, үзебезнең туган җиребезгә кайтыйк, дошман кылычыннан котылыйк!“ – диде.
„Форсатны ычкындырган мактанчык“ дигән исем бирегез Мисыр патшасы фиргавенгә!»
Исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Патша болай ди: «Мин Үзем шаһиттыр: башка таулар арасында калкып торган Тавор тавы һәм диңгез буендагы Кәрмил тавы кебек куәтле берәү киләчәк.
Әй Мисыр халкы, сөргенгә китү өчен, кирәк-яракларыгызны әзерләгез, чөнки Мемфис җимереләчәк, чүлгә әйләнәчәк һәм кешесез калачак.
Мисыр матур бер бозау сыман, ләкин аңа төньяктан кигәвен якынлашып килә.
Мисырның ялланган гаскәриләре дә симертелгән бозаулар кебек; алар борылып кирегә чабарлар, каршы тора алмаслар, чөнки аларның һәлакәт көне, җәза алыр вакыты җитте.
Мисыр әнә качарга маташкан еландай ысылдый: куәтле көч булып, утынчылар сыман балта күтәреп, аның өстенә дошман килә.
Аның урманын кисеп бетерерләр, – дип белдерә Раббы, – гәрчә ул кичеп чыга алмаслык калын булса да. Дошманнары саранчадан да күбрәк, исәбенә чыгарлык түгел.
Мисыр-кыз хурлыкка калыр, төньяк халкы кулына төшәр».
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Менә, Мин Фива илаһы Амонны, фиргавенне, Мисырны, аның илаһларын вә патшаларын, фиргавенгә ышанып торучыларны җәзага тартырмын –
аларга үлем теләүче Бабил патшасы Нәбухаднессар һәм аның хезмәтчеләре кулына тапшырырмын. Әмма соңрак, элекке вакыттагы кебек, Мисырда тагын кешеләр яши башлар. Бу – Раббы сүзе.
«Ә син, колым Ягъкуб, курыкма! Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә! Чөнки Мин сине ерак илдән коткарырмын, токымыңны әсирлектә булган җиреннән кайтарырмын! Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр, иминлек вә тынычлыкта яшәр, һәм аңа инде беркем дә янамас.
Курыкма, колым Ягъкуб, – дип белдерә Раббы, – чөнки Мин – янәшәңдә! Мин сине халыклар арасына куып тараткан идем, инде шул халыкларның һәммәсен кырып бетерермен, ә сине юк итмәм. Җәзасыз калдырмам сине, әмма җәзаны гаделлек белән бирермен».
Мисыр фиргавене Газа шәһәренә һөҗүм итәр алдыннан, Иремия пәйгамбәргә пелештиләр турында Раббыдан хәбәр килеп иреште.
«Раббы болай ди: „Менә, төньяктан сулар ургылып килә, алар, елга кебек ташып, җирне вә анда булган һәр нәрсәне, шәһәрне вә анда яшәүчеләрне басып китәр; шул чагында кешеләр үкереп елар, илдә яшәүче бар кеше илереп-илереп елар.
Дошман тайларының тояк тавышын, арбалар дөбердәвен, көпчәкләр шакылдавын ишетеп, аталар, ярдәм итәргә дип, үзләренең балаларына әйләнеп карамас, чөнки куллары хәлсезләнеп салынып төшәр.
Барча пелештиләрне һәм аларның исән калган ярдәмчеләрен – Сур вә Сидунны юк итү көне ул. Мин, Раббы, Кәфтур утравыннан килгән пелештиләрне кырып бетерермен!
Газа кайгыдан чәчен кырыр, Ашкылун тынып калыр. Әй исән калган үзән халкы, кайчанга кадәр тәнегезне җәрәхәтләрсез икән?!“»
«И Раббы кылычы, кайчан да булса тынычланырсыңмы икән син? Әйдә, кире кыныңа кереп утыр, җитәр инде, тукта!» –
Ләкин Раббы Үзе әмер иткәндә, кылыч ничек тынычлана алсын?! Ашкылун шәһәренә һәм диңгез ярына каршы Раббы Үзе җибәрде бит аны!
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Мәаб иле турында болай ди: «Бичара Нәбу каласына – кайгы! Бушап калды ул. Кыръятаим хурлыкка төште – аны яулап алдылар, аның кальга -ныгытмасы рисвай булды – ул җимерелде.
Мәабның даны юкка чыкты, Хишбунда аңа каршы явызлык кылырга ниятлиләр: „Әйдәгез, барып, аны халыклар исәбеннән юк итик!“ – диләр. Син дә тынып калырсың, Мадмен: артыңнан кылыч ияреп килә.
Хорунаимнән илереп елаган тавыш килә: „И-и, нинди вайранлык, нинди коточкыч җимереклек!“
Мәаб җимерелгән, балалары үкереп елый.
Лухиткә таба елый-елый менеп бара алар. Хорунаим юлында кайгыдан ыңгырашкан тавышлар ишетелә.
Барыгыз, качыгыз, җаныгызны саклап калырга тырышыгыз! Чүлдәге кыргый ишәк сыман булыгыз.
Кылган гамәлләреңә, хәзинәләреңә ышанып торганлыктан, син дә әсирлеккә төшәрсең, Мәаб; илаһың Кемош та үзенең руханилары вә түрәләр белән сөрген китәр.
Җимерүчеләр һәр шәһәргә килер – бер генә шәһәр дә котылып калмас. Раббы әйткәнчә, үзән һәлак булыр, тигезлек бушап калыр.
Мәаб тәмам җимерелер, шуңа күрә аның өстенә тоз сибегез, аның шәһәрләре чүлгә әйләнер, анда яшәр кеше калмас!»
Раббы эшен эленке-салынкы башкарган кешегә – каргыш! Кан коюдан үзенең кылычын тыйган кешегә – каргыш!
«Мәаб яшь чагыннан тыныч яшәде, сөргендә булмады, апарасы төпкә утырган, бер савыттан икенчесенә салып болганмаган, шунлыктан тәмен-исен югалтмаган шәраб кебек булды».
– Әмма шундый көннәр килер, – дип белдерә Раббы, – Мин шәрабчыларымны җибәрермен, һәм алар, шәрабын агызып, савытларны бушатырлар, чүлмәкләрне чәлпәрәмә китерерләр.
Бәйт-Элдәге илаһка өметләнеп оятка калган Исраилдәй, Мәаб та илаһы Кемош аркасында хур булыр.
«Ничек итеп сез: „Куркусыз, батыр сугышчылар без!“ – дип әйтә аласыз?!
Мәаб иле җимерелгән, шәһәрләре басып алынган, асыл егетләре кырылып беткән, – ди Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат. –
Мәабның һәлак булыр көне якынлаша, аның өстенә бәла ябырылып килә.
Кызганыгыз аны, барлык күршеләре, данлы исемен белүче барлык кешеләр: „Кайгы! Куәтле хөкемдарлык таягы, дан таягы сынды!“ – дип әйтегез.
Әй Дибон каласында яшәүчеләр, дәрәҗәле урыныгыздан төшегез дә кибеп-корыган туфракка утырыгыз, чөнки Мәабны вәйран кылучы, ныгытмаларыгызны җимерүче килә.
Юл читендә басып карап торыгыз, Арогыр каласында яшәүчеләр, качып баручы ир вә хатыннардан: „Ни булды?“ – дип сорагыз.
Мәаб хур булды, җиңелде – үкереп, илереп елагыз! Мәабның харап булуын Арнон яр буйларында игълан итегез».
– Яссы таулыкларда урнашкан барлык шәһәрләргә: Хулунга, Яһаска, Мефагатка,
Дибонга, Нәбуга, Бәйт-Диблатаимгә,
Кыръятаимгә, Бәйт-Гәмулга, Бәйт-Мегонга,
Кыръютка, Босрага – Мәаб җирендәге ерак һәм якын шәһәрләрнең барысына хөкем килде.
«Мәабның мөгезе киселде, кулы сынды», – дип белдерә Раббы.
Исергәнче эчертегез аны, чөнки ул Раббыга каршы күтәрелде. Әйдә, Мәаб үзенең косыгында аунасын, адәм көлкесенә калсын!
И Мәаб, Исраил өстеннән син көлгән идең түгелме?! Ул угрылык өстендә тотылган сыман, аның хакында сөйли башлауга, башыңны чайкый идең түгелме?!
«Шәһәрләрегезне калдырып китегез дә кыялар арасында яшәгез, Мәаб кешеләре, упкын читендә оя коручы күгәрченнәр кебек булыгыз!» – ди Раббы.
Мәабның тәкәбберлеге, чиксез тәкәбберлеге хакында ишеттек без, үзен зурга куюы, мактанчыклыгы, һавалы, масаючан булуы хакында ишеттек.
«Аның тәкәбберлеген беләм Мин, – дип белдерә Раббы. – Аның мактанып сөйләнүе дә, кылган гамәлләре дә – ялган.
Шуңа күрә Мин, Мәабны кызганып, күз яшьләре түгәм, бөтен Мәаб өчен үкереп-үкереп елыйм, Кыйр-Херес халкын уйлап кайгырам.
И Сибма каласының йөзем куаклары! Синең хакта Мин Ягызер каласын кызганып елаганнан да ныграк елыйм. Синең йөзем ботакларың диңгез аръягына – Ягызерга кадәр җитте. Әмма синең җәйге җимешләреңне һәм өлгереп җиткән йөземеңне харап итте җимерүче.
Уңдырышлы Мәаб җирендә шатлык вә күңел ачу авазлары ишетелми хәзер. Йөзем изгечләрне Мин шәрабсыз калдырдым – инде беркем шатланып-сөенеп йөзем таптамый. Кычкырган тавышлар ишетелә, тик алар куанычлы түгел.
Хишбун вә Элгале иңрәве Яһаска, Согарга, Хорунаимгә, Эгләт-Шелишиягә кадәр җитәчәк, хәтта Нимрим сулары да кибәр.
Мәаб гыйбадәтханәләрендә, калку җирләрдә корбаннар китерүче һәм үз илаһларына хуш исле сумала-майлар көйрәтүче кешеләрне юк итәм! – дип белдерә Раббы. –
Шуңа күрә җаным Мәаб хакында курай кебек сызлана; әйе, Кыйр-Херес халкы өчен йөрәгем курай кебек сызлана Минем, чөнки алар җыйган мал һәлак булды.
Кайгыдан һәммәсенең башы кырылган, сакалы киселгән, кулы җәрәхәтләнгән, һәм өсләрендә тупас тукыма.
Мәабтагы барлык өй түбәләрендә вә мәйданнарда фәкать елау-сыктау гына ишетелә, чөнки Мин Мәабны кирәксез савыт сыман ватып ташладым», – дип белдерә Раббы.
«Мәаб җимерелде!» – дип үкереп елый халык, «Мәаб дошманнан качып хур булды!» – ди. Мәаб бөтен күршеләре алдында мәсхәрәгә калды, шом сала торган бер нәрсәгә әйләнде.
Раббы болай дип әйтә: «Менә, дошман бөркет кебек ябырылып килер дә канатларын Мәаб өстенә җәяр.
Мәаб шәһәрләре басып алыныр, кальгалары яуланыр. Мәаб сугышчыларының йөрәге ул көнне тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр.
Раббыга каршы баш күтәргән өчен, Мәаб халык буларак юк ителер.
Сезне, мәабиләр, афәт, чокыр вә тозак көтә, – дип белдерә Раббы. –
Афәттән качып котылганы чокырга төшәр, чокырдан чыкканы тозакка эләгер. Бу бәла-казаларны Мин Мәабка җәза елында яудырырмын. Бу – Раббы сүзе.
Качып баручылар, хәлдән таеп, Хишбун каласының диварлары күләгәсендә туктап калды, әмма Хишбуннан – ут, Сихон патша йортыннан ялкын бөркелеп, Мәаб кавеменең чигәләрен, фетнәчел халкының баш түбәсен яндырды.
Кайгы сиңа, әй Мәаб! Кемош исемле илаһына табынган халык һәлак булды! Угылларың әсирлеккә төште, кызларың да әсир ителде.
Ләкин киләчәк көннәрдә Мәабка Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе». Мәабка чыгарган хөкем сүзләре шушында тәмамлана.
Аммониләр турында Раббы болай ди: «Исраилнең угыллары юкмыни?! Варисы юкмыни аның?! Ни өчен соң Гәд җирен илаһ Милкүм биләп алган һәм халкы аның Гәд шәһәрләрендә яши?
Әмма шундый көннәр килер, – дип белдерә Раббы, – аммониләр мәркәзе Рабаһка каршы Минем ихтыярым буенча сугышчан авазлар яңгырар; һәм ул шәһәр хәрабәләр өеменә әйләнер, әйләнә-тирәдәге авыллар янып бетәр, – ди Раббы. – Шунда Исраил үз җирен дошманнардан кире кайтарыр.
Үкереп ела, Хишбун, чөнки Гай шәһәре вәйран булган! Рабаһ каласының кызлары, кычкырып елагыз, тупас тукымага төренеп, күз яшьләре түгегез, елагыз һәм арлы-бирле сугылып йөрегез, чөнки илаһыгыз Милкүм үзенең каһиннәре, түрәләре белән бергә сөрген китә.
И хыянәтчел Аммон-кыз, нигә син уңдырышлы үзәннәрең белән мактанасың, үзеңнең хәзинәләреңә ышанып торасың, „Кем миңа каршы килер?!“ – дисең.
Менә, Мин синең өстеңә һәр яктан афәт яудырам, – ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы. – Артыгызга-алдыгызга карамый качарсыз, ләкин ул качакларны кабат беркем җыеп алмас.
Әмма шуннан соң Мин аммониләргә элеккеге мул-имин тормышларын кайтарырмын», – дип белдерә Раббы.
Күкләр Хуҗасы Раббы Эдом турында болай ди: «Теманда зирәкләр беткәнмени инде, акыллы кешеләр киңәш бирә алмый башлаганмы, аларның зирәклеге саекканмы?!
Кире борылыгыз, качыгыз, тирән мәгарәләргә яшеренегез, Дедан кешеләре, чөнки Эсауга җәза бирер көнем җитте – Мин аның өстенә афәт җибәрәм!
Әгәр сезнең янга йөзем җыючылар килгән булса, ботакларда берничә җиләк калдырыр иде; төнлә караклар килсә дә, үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде;
ә Мин Эсауны тәмам шәрә калдырганчы тунармын, аның яшерен урыннарын фаш итәрмен, һәм ул беркайда да посып ята алмас. Аның балалары, туганнары вә күршеләре һәлак булыр, үзенең дә гомере киселер.
Ятимнәреңне янымда калдыр, Эдом: Мин аларның гомерен саклармын, тол хатыннарың да өметләнеп торсын Миңа».
Раббы болай ди: – Ачуым касәсеннән эчәргә лаек булмаганнар да эчкәч, ничек инде син, Эдом, җәзасыз калырсың?! Син җәзасыз калмассың, касәдән һичшиксез эчәрсең!
Үз Затымнан ант итеп әйтәм: Босра шәһәре куркыныч хәлгә килер, хур ителер, тәмам вәйран булыр, каргалган урынга әйләнер, әйләнә-тирәсендәге шәһәрләр дә мәңге хәрабә булып калыр, – дип белдерә Раббы.
Раббыдан мин бер хәбәр ишеттем: «Җыелыгыз да Эдомга каршы сугышка күтәрелегез!» Моны әйтер өчен, халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән.
«Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен, адәм мыскылына калдырырмын.
Рәхимсезлегең вә йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине. Син кыя ташлар арасында, түбәҗирдә яшәсәң дә, бөркет сыман, ояңны биек урында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –
Һәм Эдом шом сала торган бер урынга әйләнер; шул тирәдән узып баручы һәркем, коты алынып, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.
Сәдүм, Гамура вә алар тирәсендәге шәһәрләр ничек вәйран булса, Эдом да шул хәлгә төшәр – анда беркем килеп урнашмас, һичбер кеше яшәмәс, – ди Раббы. –
Менә, Үрдүн буендагы куаклар арасыннан чәчәкле көтүлеккә килеп чыккан арыслан кебек, эдомиләрне Мин күз ачып йомган арада куып җибәрермен, аларның иң шәп сарык тәкәләрен сайлап алырмын. Минем белән кем тиңләшә, кем Мине хөкемгә тарта алыр?! Нинди көтүче Миңа каршы чыгар?!
Шулай итеп, – ди Раббы. – Раббының Эдом турындагы карарын, Теман кешеләренә кагылышлы ниятен тыңлагыз. Хактыр: көтүдәге яшь малларны сөйрәп алып китәрләр, алар белән бергә көтүлекне дә харап итәр Ул.
Эдом гөрселдәп ауганда, җир тетрәр, үкереп елаган тавышлар хәтта Камышлы диңгез буенда ишетелеп торыр.
Менә, дошман бөркет кебек ябырылып килер дә канатларын Босра өстенә җәяр; һәм Эдом сугышчыларының йөрәге ул көнне тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр».
Дәмәшкъ турында. «Күршедәге Хамат белән Арпад шәһәрләре аптырашта, чөнки кайгылы хәбәрне ишеттеләр. Алар калтырап төштеләр; дулкынланган диңгез тынычлана алмаган кебек борчуга калдылар.
Дәмәшкъ, батырлыгын җуеп, качып китте – куркуга калды, бала табучы хатын кебек тулгаклый вә газаплана ул.
Данлыклы шәһәр, Минем шатлыгым, шулай ташландыкмы хәзер?!
Хактыр: ул көнне аның яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр, бөтен сугышчылары һәлак булыр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
Дәмәшкъ диварларына Мин ут төртермен, һәм ул ут Бен-Һадад патшаның зиннәтле сарайларын юк итәр».
Кыдар турында һәм Бабил патшасы Нәбухаднессар тар-мар иткән Хатсор патшалыклары турында Раббы болай ди: «Әйдәгез, Кыдарга каршы чыгыгыз һәм Шәрык кабиләләрен юк итегез!
Аларның чатырларын вә көтүләрен, чатыр пәрдәләрен, барлык кирәк-яракларын вә дөяләрен тартып алырлар, аларга: „Һәр тарафтан дәһшәт яный!“ – дип кычкырырлар.
Хатсорда яшәүчеләр, качыгыз, китегез тизрәк, тирән мәгарәләрдә яшеренегез! – дип белдерә Раббы. – Бабил патшасы Нәбухаднессар сезнең хакта карар кабул итте, сезгә каршы ният кылды.
Әйдәгез, тыныч кына яшәп яткан шушы гамьсез халыкка каршы чыгыгыз! – дип белдерә Раббы. – Капкалары да, бикләре дә юк аларның, башка халыклардан аерым яши алар.
Дөяләре бүтәннәргә табыш булыр, көтү-көтү маллары урланыр-таланыр; чигә чәчләрен кырып йөрүче бу адәмнәрне төрле тарафларга җилләргә чәчәрмен, һәр яктан аларга бәла җибәрермен, – дип белдерә Раббы. –
Хатсор – чүл бүреләре өчен сыеныр урын, мәңге шәрә ялан булыр. Анда һичкем яшәмәс, адәм углы анда урнашмас».
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлек итә башлаган чорда, Иремия пәйгамбәргә Элам иле турында Раббы сүзе килеп иреште.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Менә, Эламга көч биргән җәяне Мин сындырырмын!
Эламга каршы күкнең дүрт ягыннан дүрт җил куптарырмын, аларны шул җилләргә чәчәрмен, һәм куылган эламлылар барып сыенмаган халык табылмас.
Эламлыларны Мин дошманнары һәм аларга үлем теләүчеләр каршында калтырый торган итәрмен; аларга бәла-каза җибәрермен, ачу-ярсуымны яудырырмын, – ди Раббы, – артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерермен.
Тәхетемне Мин Эламда куярмын, андагы патшаны вә түрәләрне юк итәрмен, – дип белдерә Раббы. –
Әмма киләчәк көннәрдә Мин Эламга элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе».
Килданиләр яшәгән Бабил иле турында Иремия пәйгамбәр аша Раббыдан мондый сүз килеп иреште:
«Халыкларга игълан кылыгыз, хәбәр итегез. Байрак күтәреп, яшерми-нитми шуны белдерегез: „Бабил алынды, Бәл мәсхәрәгә калды, Мардук аударып ташланды – Бабил потлары хур булды, җирәнгеч сыннары җимерелде!“ – дип әйтегез.
Төньяктан Бабилгә каршы бер халык күтәрелде; бабиллеләрнең җирен алар чүлгә әйләндерер, анда һичкем яшәмәс, кешеләр дә, җәнлекләр дә ташлап китәр ул җирне.
Шул көннәрдә, шул вакытта, – дип белдерә Раббы, – Исраил вә Яһүдә халкы елый-елый үзенең Раббы Алласын эзләр.
Алар Сионга алып бара торган юлны сораштырырлар һәм, йөзләрен шул тарафка борып: „Әйдәгез, Раббыга багланыйк, Аның белән мәңгелек, онытылмас килешү төзик!“ – диярләр.
Минем халкым адашкан сарыклар сыман иде; көтүчеләре аларны юлдан яздырды, таулар арасына таралырга ирек бирде; таулар, калкулыклар арасында йөри торгач, яшәгән урынын онытты алар.
Сарыкларыма тап булган һәркем аларны ашады; дошманнары: „Без гаепле түгел, чөнки алар үзләренең көтүлек җире, ата-бабаларының өмете булган хак Раббыга каршы гөнаһ кылдылар“, – диделәр».
«Килданиләр яшәгән Бабил иленнән качыгыз, көтү алдыннан барган кәҗә тәкәсе кебек барыгыз!
Чөнки Мин менә төньяк җиреннән Бабилгә каршы бөек халыкларны җыеп китерәм; алар сафларга тезелеп килерләр һәм, төньяктан һөҗүм итеп, Бабилне басып алырлар; аларның уклары һәрвакыт тиешле урынга эләгә, ул уклар – оста сугышчыларның укларыдыр.
Килданиләр җире тәмам таланып бетәр, дошман аны гарык булганчы талар! – дип белдерә Раббы. –
Сез күңел ачасыз, тантана итәсез, Минем биләмәмне талаучы бабиллеләр! Болында бозау кебек сикерешәсез, тайлар кебек кешнисез,
ләкин сезнең анагыз хур булыр, сезне тудырган хатын мәсхәрә ителер; хактыр: халыклар арасында ул иң мескене, как дала, корып-кипкән җир кебек булыр.
Раббының ачуы чыгып, кеше яшәми торган урынга әйләнер ул җир, бөтенләй ташландык булып калыр; Бабил яныннан үткән һәркем шомланып калыр, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.
Бабил тирәли сугышчан тәртиптә тезелеп басыгыз; укчылар, җәягезне киереп атыгыз аңа, укларны жәлләмәгез, чөнки Бабил Раббыга каршы гөнаһ кылды!
Бабилгә каршы һәр тарафтан тавыш күтәрегез! Ул җиңелде, манаралары ауды аның, диварлары җимерелде – Раббы үче бу. Җәзага тартыгыз аны, башкаларга нәрсә эшләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләгез!
Бабилдә орлык чәчүчене дә, урып-җыю вакытында кулына урак алучыны да юк итегез! Аяусыз кылычтан куркып, һәр килмешәк үз халкына әйләнеп кайтыр, үз җиренә качар.
Исраил – арысланнар куып тараткан көтү ул; башта аны Ашшур патшасы ашады, аннары Бабил патшасы Нәбухаднессар сөякләренә кадәр кимереп бетерде.
Шулай итеп, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Менә, Мин Ашшур патшасын җәзалаган кебек, Бабилнең патшасын һәм аның җирен җәзалармын.
Ә Исраил көтүен Мин үз җиренә кайтарырмын, һәм ул Кәрмилдә вә Башанда утлап йөрер, Эфраим тауларында вә Гилыгадта тамагын туйдырыр“».
– Шул көннәрдә, шул вакытларда, – дип белдерә Раббы, – Исраилнең җинаятен эзләрләр, ләкин тырышулары юкка булыр; Яһүдәнең гөнаһын эзләрләр, әмма берни тапмаслар, чөнки Үзем исән калдырган кешеләрне Мин кичерермен.
«Мератаим җиренә, шулай ук Пыкодта яшәүчеләргә каршы һөҗүмгә күтәрелегез! Үтерегез аларны, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерегез, – дип белдерә Раббы, – Мин кушканнарның барын да эшләгез!
Шушы илдә сугыш-кырылыш тавышы яңгырый, бар нәрсә җимерелә!
Бөтен дөньяны җимерүче чүкеч инде үзе яргаланган, ватылган. Халыклар күз алдында Бабил коточыргыч бер нәрсәгә әверелде.
Мин сиңа ятьмә куйдым, Бабил, һәм син, үзең дә сизмәстән, шул ятьмәгә эләктең. Миңа каршы баш күтәргән өчен, сине табып эләктереп алдылар.
Раббы Үзенең саклагычын ачты һәм газап коралларын алып чыкты, чөнки Хакимнең, Күкләр Хуҗасы Раббының, килданиләр җирендә башкарасы эше бар.
Бар тарафтан Бабилгә һөҗүм итегез, аның амбарларын ачыгыз, бар малын ашлык көшеле сыман итеп бер урынга өегез; илне тулысынча җимерегез – берни калмасын!
Аның барлык үгезләрен чалыгыз! Әйдә, суемга барсыннар! Кайгы аларга! Үзләренә тәгаенләнгән җәза көннәре җитте!
Әнә, Бабилне ташлап китүчеләрнең тавышы ишетелә; алар, Сионга килеп, Үзенең Изге йорты өчен Раббы Аллабызның үч алуы турында сөйләмәкчеләр.
Бабилгә һөҗүм итәр өчен, укчыларны чакырыгыз! Җәяләрен киереп, шәһәрне камап алсыннар – беркем качып котылырлык булмасын! Аңа, эшләренә карап, әҗерен бирегез, ул ни кылган булса, үзенә дә шуны кылыгыз, чөнки Раббыга – Исраилнең изге Затына каршы баш күтәрде ул.
Шулай, ул көнне Бабилнең яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр, барлык сугышчылары һәлак булыр, – дип белдерә Раббы. –
Менә, Мин сиңа каршы күтәреләм, тәкәббер Бабил, – ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, – чөнки синең көнең – сиңа җәза бирер вакыт җитте!
Тәкәббер әнә абынып егылыр, һәм аны беркем күтәреп торгызмас. Аның шәһәрләренә Мин ут салырмын, һәм ялкын тирә-яктагы бар нәрсәне ялмап алыр».
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Яһүдә халкы кебек үк, исраилиләр дә җәбер-золымнан интегә; әсир итүчеләрнең һәммәсе аларны кулларында нык тота, һич кенә дә ычкындырырга теләми.
Ләкин аларны йолып алучы Зат көчле, Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! Үз халкын Ул һичшиксез яклар, ил-йортларына тынычлык иңдерер, ә Бабилдә яшәүчеләрнең тынычлыгын алыр.
Килданиләргә – бөтен Бабил кешеләренә, аның түрәләренә, акыл ияләренә кылыч төшсен! – дип белдерә Раббы. –
Кылыч Бабил сихерчеләренә төшсен! – Аларның акылын алсын! Гаярь сугышчыларына төшсен! – Аларны калтырарга мәҗбүр итсен!
Кылыч Бабил атларына вә арбаларына, чит халыклардан торган гаскәренә төшсен! – Аларны куркак хатыннар итсен! Кылыч Бабил хәзинәләренә төшсен! – Аларга талау килсен!
Корылык башланып елга-сулары кибеп бетсен, чөнки потлар җире бу! Шул шомландыргыч сыннар илнең халкын акылдан яздырды инде.
Хактыр: анда кыргый җәнлекләр, сыртланнар вә тәвә кошлары яшәр. Бу җиргә һичкайчан кеше килеп урнашмас, һәм буын арты буын алышына торса да, ул шулай ташландык хәлдә кала бирер.
Сәдүм, Гамура вә алар тирәсендәге шәһәрләрне Аллаһы ничек вәйран итсә, бу җир дә шул хәлгә төшәр: анда беркем килеп урнашмас, һичбер кеше яшәмәс, – ди Раббы, –
Менә, төньяктан бер халык килә; җир читеннән бөек кавем һәм күп кенә патшалар күтәрелеп чыга.
Кулларына җәя белән сөңге тотканнар; алар миһербансыз вә шәфкатьсез; тавышлары – диңгез шавыдай. Атларга атланып киләләр; сиңа каршы сугышыр өчен, Бабил-кыз, һәммәсе бер булып, сафка тезелгәннәр.
Алар хакындагы хәбәрне ишеткәч, Бабил патшасының куллары хәлсезләнеп салынып төште, хәсрәт басты аны; тулгак тоткан хатын кебек газапланды ул.
Менә, Үрдүн буендагы куаклар арасыннан чәчәкле көтүлеккә килеп чыккан арыслан кебек, бабиллеләрне Мин күз ачып йомган арада куып җибәрермен, аларның иң шәп сарык тәкәләрен сайлап алырмын. Минем белән кем тиңләшә, кем Мине хөкемгә тарта алыр?! Нинди көтүче Миңа каршы чыгар?!»
Шулай итеп, Раббының Бабил турындагы карарын, килданиләргә кагылышлы ниятен тыңлагыз: хактыр: көтүдәге яшь малларны сөйрәп алып китәрләр, алар белән бергә көтүлекне дә харап итәр Ул.
Бабилне яулаганда купкан шау-шудан җир тетрәр, үкереп елаган тавышларын башка халыклар ишетеп торыр.
Раббы болай ди: «Менә, Мин Бабилгә, Ләб-Камайда яшәүчеләргә каршы Үземнең җимерүче җилемне кузгатам.
Бабилгә чит кавемнәрне җибәрәм: алар, бодай җилгәргәндәй, Бабилне җилгә туздырырлар, җирен таларлар, бәла килгән көнне һәр тарафтан аңа һөҗүм итәрләр.
Бабил укчыларына җәясен киерергә ирек бирмәгез, көбә күлмәкләрен кияргә юл куймагыз! Бабилнең яшь егетләрен кызганмагыз, бөтен гаскәрен тулысынча юк итегез!
Килданиләр җире мәетләр белән тулсын, кылычтан төзәлмәс яра алганнар Бабил урамнарында ятып калсын.
Чөнки Исраил вә Яһүдәне үз Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы, ялгыз калдырмады, гәрчә Исраилнең изге Заты алдында җирләре гөнаһка баткан булса да.
Бабил кылган җинаятьләр аркасында һәлак булмас өчен качыгыз аннан, гомерегезне саклап калыгыз, чөнки Раббының үч алыр вакыты җитте; һәм Ул аңа тиешле әҗерен кайтарыр!
Бабил – Раббы кулындагы алтын касә иде, бөтен дөньяны исертте ул; аның шәрабын эчеп, халыклар акылларын җуйдылар.
Кинәт кенә егылып, Бабил ватылды – кызганып елагыз аны! Җәрәхәтләренә бәлзәм алып килегез, бәлки, әле терелер ул».
«Без Бабилне дәвалап карадык, ләкин ул терелмәде, – диде халыклар. – Калдырыгыз аны, һәркайсыбыз үз җиренә китсен, чөнки Бабилгә чыгарган хөкем күкләргә җитте, болытларга кадәр күтәрелде».
«Раббы безне аклады: әйдәгез, Сионга барып, Раббы Аллабызның бөек эшләре турында хәбәр итик!»
Укларыгызны очлагыз, садакларыгызны тутырыгыз! Раббы, Үз йорты өчен үч алырга, Бабилне юк итәргә ниятләп, Мадай патшаларын Бабилгә каршы кузгатты.
Бабил диварлары каршында байрак күтәрегез, сакчылар санын арттырыгыз, күзәтчеләр куегыз, һөҗүм итәргә әзер торыгыз! Раббы Үз ниятен гамәлгә ашырыр – Бабил халкы турында әйткәннәрен үтәми калмас.
Әй син, зур сулар янында яшәүче, бай хәзинәгә ия булган шәһәр! Соңгы сәгатең сукты, гомер җебең өзелде синең.
Күкләр Хуҗасы Раббы Үз Затыннан ант итеп әйтте: «Хактыр: сине саранча чирүе сыман дошман гаскәре басып алыр, аларның галибанә авазлары синдә яңгырап торыр!»
Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте, зирәклеге белән галәмне ныгытты, гакылы белән күкләрне түшәде.
Ул аваз салуга, күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый. Җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул, яшенле яңгырларын яудыра, Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан; көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә, чөнки ул ясаган әйберләр – ялган, һәм аларның җаны-тыны юк.
Бернигә яраксыз, адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр җәза көнендә юкка чыгачак.
Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел: Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат, һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
«Син, Бабил, – Минем чүкечем, сугыш коралым; синең ярдәмеңдә Мин халыкларны кырам, патшалыкларны бөлдерәм,
атларны вә җайдакларын җиңәм, арбаларны вә йөкчеләрен тар-мар китерәм,
ирләрне вә хатыннарны, картларны вә яшьләрне, егетләрне вә кызларны юк итәм,
көтүчене һәм аның көтүен, игенчене һәм аның үгезләрен, өлкә башлыкларын вә идарәчеләрен үтерәм Мин.
Ләкин Бабилгә, килданиләр җирендә яшәүче бар халыкка Сионда кылган явызлыклары өчен Мин сезнең күз алдында тиешле җәзасын бирермен. Бу – Раббы сүзе.
Әй Бабил, син, таудай булып, бөтен дөньяны һәлак итәсең, шуның өчен Мин сиңа каршы күтәрелермен, – дип белдерә Раббы, – сиңа таба кулымны сузып, кыя башларыннан түбән таба тәгәрәтермен, янып күмерләнгән тау итәрмен сине.
Өйнең дивар почмаклары өчен дә, нигезе өчен дә синнән таш алмаслар, син мәңгегә буш җир булып калырсың. Бу – Раббы сүзе».
Ил өстендә байрак күтәрегез, халыкларга быргы кычкыртыгыз! Халыкларны Бабилгә каршы орышка әзерләгез, аңа каршы Арарат, Минни вә Ашкеназ патшалыкларын чакырыгыз, гаскәрбашы билгеләгез, саранча чирүедәй исәпсез-хисапсыз атларыгызны юнәлтегез!
Бабилгә каршы халыкларны, Мадай патшаларын, өлкә башлыкларын, идарәчеләрен һәм аларга буйсынган бар илләрне сугышка әзерләгез!
Җир тетри, калтырана, чөнки Раббының Бабилгә каршы ниятләгәне гамәлгә ашты – кеше яшәми торган чүлгә әйләнде ул.
Бабил гаскәриләре, сугышудан туктап, кальгаларында утыра – көчләре бетте, куркак хатыннар кебек булды алар; Бабил биналары – ут-ялкын эчендә, капка бикләре – җимерек.
«Шәһәребезне басып алдылар, кичүләрне кулга төшерделәр, ныгытмалар – ялкын эчендә, сугышчылар – куркуда!» дигән хәбәрне Бабил патшасына җиткерер өчен, чапкын арты – чапкын, йомышчы арты йомышчы йөгерә.
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил-кыз ындыр табагындагы ашлыкка тиңдер: тиздән урак өсте җитәр, һәм аны сугарлар».
«Бабил патшасы Нәбухаднессар кимерде безне, ашап бетерде, буп-буш чүлмәккә әйләндерде; аждаһадай йотты, карынын татлы нигъмәтләребез белән тутырды, аннары безне чыгарып ташлады.
Без кичергән җәбер-золымны Бабил үзе дә кичерсен! – дияр Сион кешеләре. – Безнең кан – килданиләр өстендә!» – дияр Иерусалим халкы.
Шулай итеп, Раббы болай ди: «Менә, Мин сезне яклармын, сезнең өчен үч алырмын, Бабилнең елгасын киптерермен, су чыганакларын корытырмын!
Бабил – хәрабәләр өеменә, чүл бүреләре сыена торган урынга әйләнер, коточыргыч бер нәрсәгә әверелер, адәм мыскылына калыр, һәм анда һичкем яшәмәс.
Килданиләр арысланнар кебек үкерер, арыслан балаларыдай ырылдар.
Алар тәмам кызып җиткәч, мәҗлес оештырырмын һәм, туйганчы күңел ачсыннар да мәңгелек йокыларыннан уянмасыннар дип, исергәнче эчертермен, – дип белдерә Раббы. –
Мин аларны бәрән, сарык вә кәҗә тәкәсе сыман суярга алып китәрмен!
Шешах җиңелде, бөтен дөньяның горурлыгы булган Бабил яуланды! Халыкларның котын ала торган дәһшәтле урынга әйләнде ул!
Диңгез сулары Бабилне басты, шаулы дулкыннар аны каплап китте.
Шәһәрләре коточкыч нәрсәгә – как җиргә, чүлгә, һичкем яшәми торган, кеше үтеп йөрми торган урынга әйләнде.
Бабил илаһы Бәлне җәзага тартырмын, йотканын авызыннан кире чыгарырмын. Халыклар инде аның янына агылмас, Бабилнең диварлары авып төшәр.
Халкым Минем, чык аннан! Раббының ачу-ярсуыннан җаныңны коткар!
Батырлыгыгызны җуймагыз, җирдә таралган имеш-мимештән курыкмагыз! Бер елда бер хәбәр килер, икенче елда икенчесе килер: „Илдә – көчләү, бер идарәче икенче идарәчегә каршы күтәрелә!“»
«Менә, Бабил потларына җәза бирер көннәрем җитә; бөтен Бабил җире хур булачак, бар җирдә мәетләр ятачак.
Күк, җир һәм анда булган бар нәрсә тантана итәчәк, чөнки Бабил өстенә төньяктан җимерүчеләр килә, – дип белдерә Раббы. –
Бабил җир йөзендә байтак кешенең җанын кыйды; исраилиләрне һәлак иткән кебек, ул үзе дә үләргә тиеш!
Кылычтан котылып калганнар, тизрәк качып китегез, тоткарланмагыз! Ерак илдә Раббыны исегездән чыгармагыз, Иерусалим йөрәгегездә булсын.
Сез: „Хур булдык без, мәсхәрәле сүзләр ишеттек, йөзебезне кызыллык каплады, чөнки чит-ятлар Раббының Изге йортына аяк басты“, – дисез.
Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Бабил потларын Мин җәзага тартырмын, бар җирдә яралылар ыңгырашып ятар.
Бабил хәтта күкләргә менеп китсә һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да, Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», – дип белдерә Раббы.
Бабилдән – үкереп елаган тавышлар, килданиләр җиреннән көчле җимерелү авазлары ишетелә,
Раббының Бабилне җимерүе бу; андагы тәкәббер авазларга чик куяр Ул. Бабил дошманнары ташкын сулар кебек шаулый, гөрелтесе яңгырап тора!
Бабилгә җимерүче килә, Бабил сугышчылары әсир төшәр, җәяләре сынар, чөнки Раббы – җавапка тартучы Аллаһы, әҗерен Ул тулысынча бирер!
«Бабилнең түрәләрен вә акыл ияләрен, өлкә башлыкларын, идарәчеләрен вә сугышчыларын Мин исергәнче эчертермен, һәм алар мәңгелек йокыга талыр – уянмас!» – дип белдерә Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Бабилнең калын диварларын нигезенә кадәр җимерерләр, биек капкаларын яндырырлар; шулай итеп, халыкларның тырышуы заяга китәр, кавемнәрнең хезмәтләре утка азык булыр!»
Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында Сәдыкыйя белән бергә Бабилгә китәргә тиеш булган Махсея углы Нериядән туган Сераяһка – сәфәр кылучы патшага кунар урын табарга тиешле хезмәтчеләрнең башлыгына – Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләр түбәндәгечә.
Бабилгә киләсе барлык афәтләр турында – Бабил хакындагы барлык шушы сүзләрне – Иремия төргәкле китапка язган иде.
Иремия Сераяһка болай диде: – Бабилгә килеп җиткәч, кара аны, шушы сүзләрнең барын да кычкырып укы!
Аннары әйт: «И Раббы! Бу җир хакында Син: „Аны юк итәм, анда бер генә кеше дә, җәнлек тә яшәмәячәк, ул мәңгелек чүл булачак!“ – дидең».
Бу төргәкне укып бетергәч, аңа таш бәйлә дә Фырат елгасына ыргыт
һәм Раббы сүзен җиткер: «Бабил дә әнә шулай батачак һәм Мин җибәргән бәладән соң аягына баса алмаячак, тәмам хәлдән таячак!» Шушы урында Иремиянең сүзләре тәмамлана.
Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе, Хамутал, либналы Иремия кызы иде.
Сәдыкыйя, Яһоякыйм кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде. Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде.
Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды һәм кала тирәли туфрак өемнәре күтәрде.
Сәдыкыйя патша хакимлегенең унберенче елына кадәр шәһәр камалышта булды.
Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте.
Шул көнне дошман шәһәр диварының бер урынын җимереп төшерде. Гәрчә килданиләр шәһәрне камалышта тотса да, төнлә Сәдыкыйя, үзенең гаскәриләре белән патша бакчасы янындагы ике дивар арасындагы капкадан чыгып, Араба тигезлегенә таба китте.
Килданиләр гаскәре Сәдыкыйя патша артыннан эзәрлекли чыкты һәм аны Әрихә тигезлегендә куып җитте; Сәдыкыйянең гаскәриләре, патшаны калдырып, кайсы кая таралышып бетте.
Сәдыкыйяне тотып алдылар да Хамат җирендәге Риблага – Бабил патшасы янына алып килделәр, һәм Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды.
Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык түрәләрен кадап үтерде.
Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, аңа бакыр богау кигезде дә Бабилгә алып китте һәм, әҗәле җиткәнче, зинданда тотты.
Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең унтугызынчы елында, бишенче айның унынчы көнендә Бабил патшасына хезмәт итүче җансакчылар башлыгы Нәбузарадан Иерусалимгә килде
һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде.
Ул җитәкчелек иткән килданиләр гаскәре Иерусалим тирәли салынган диварны җимерде.
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан ярлыларның кайберләрен, шәһәрдәге исән калган кешеләрне, шулай ук Бабил патшасы ягына чыккан адәмнәрне һәм калган һөнәрчеләрне әсирлеккә алып китте,
кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды.
Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, барлык бакырны Бабилгә алып киттеләр;
шулай ук казаннарны, көрәкләрне, филтә кыскычларын, табакларны, касәләрне, гомумән, Раббыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык бакыр савытларны алдылар.
Кечкенә касәләрне, күмер алгычларны, касәләрне, казаннарны, шәмдәлләрне, савытларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне – саф алтыннан һәм көмештән коелган бар нәрсәне – җансакчылар башлыгы алды.
Раббы йорты өчен Сөләйман патша ясаткан ике терәк баганага, ясалма диңгезгә, диңгезне тотып торган унике үгез сынына һәм аскуймаларга киткән бакыр үлчәп бетерерлек түгел иде.
Һәр багананың биеклеге – унсигез, әйләнә озынлыгы унике терсәккә тәңгәл булып, дүрт бармак калынлыгындагы бакырдан эшләнгән бу баганаларның эчләре куыш иде.
Багана башындагы бакыр таҗның биеклеге биш терсәккә тәңгәл булып, таҗ тирәли куелган челтәр дә, анар җимеше сурәтләре дә – һәммәсе бакырдан коелган иде; анар җимешләре куелган икенче багана нәкъ беренчесе кебек иде.
Һәр багана башындагы челтәрдә йөзәр анар җимеше булып, аларның туксан алтысы астан күренеп тора иде.
Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте.
Әлегәчә шәһәрдә калучылар арасыннан ул тагын гаскәрбашын, патшаның җиде киңәшчесен, илнең халкын гаскәриләр сафына теркәүче баш сәркәтипне һәм шәһәрдә калган халыктан алтмыш кешене үзе белән алып китте.
Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан аларның барысын Бабил патшасы хозурына Риблага алып килде.
Хамат җирендәге әлеге Риблада Бабил патшасы ошбу кешеләрнең җаннарын кыйды. Шул рәвешле, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелде.
Нәбухаднессар куып алып киткән халыкның саны түбәндәгечә: Бабил патшасы хакимлегенең җиденче елында – өч мең егерме өч яһүди,
унсигезенче елында Иерусалимнән сигез йөз утыз ике кеше куып алып кителгән.
Нәбухаднессар хакимлегенең егерме өченче елында җансакчылар башлыгы Нәбузарадан җиде йөз кырык биш яһүдине куып алып киткән. Шулай итеп, барлыгы дүрт мең алты йөз кеше сөрелгән.
Яһүдә патшасы Яһояхин әсирлегенең утыз җиденче елында Бабил тәхетенә Әвил-Меродах утырды һәм хакимлегенең беренче елында, уникенче айның егерме бишенче көнендә, Яһүдә патшасы Яһояхинны кызганып, зинданнан азат итте;
аның белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Бабилгә сөрелгән башка патшалардан аны биегрәк урынга утыртты.
Яһояхин зиндан киемнәрен алыштырды һәм гомеренең азагына кадәр патша табыныннан тукланды;
шул рәвешле, көндәлек ризыгын ул үлгәнчегә кадәр даими рәвештә Бабил патшасыннан кабул кылып торды.
Бихисап күп халкы булган шәһәр ничек бушап калган! Халыклар арасында бөек булган кала тол хатындай хәзер. Өлкәләр арасында мәликә бу шәһәр кол хәлендә калды.
Төннәрен ачыргаланып елый ул, күз яшьләре яңакларын юа, аның сөйгәннәре арасында юатучы да юк үзен; барлык дуслары хыянәт итте аңа, дошманына әйләнде.
Авыр коллык, газап кичергән Яһүдә читкә сөрелде, чит-ятлар арасында яшәп, тынычлык таба алмый ул – чарасыз калган хәлендә, эзәрлекләп, куып тоттылар аны.
Сионга илтүче юллар кайгыда, чөнки бәйрәмгә баручылар күренми. Сион капкалары бушап калган, руханилары ыңгыраша, кызлары боеккан – хәсрәттәдер Сион.
Дошманнары, аңа баш булып, рәхәт чигә бүген, чөнки Раббы Сионны бихисап күп гөнаһлары өчен газапларга дучар итте; аның балалары әсир ителде – дошман куып алып китте.
Сион-кызның бөтен гүзәллеге юкка чыкты. Түрәләре аның көтүлеген таба алмаган болан сыман, аучыдан качып хәлдән тайды алар.
Бәла килгән, каңгырып йөргән көннәрендә, Иерусалим әүвәлге байлык-зиннәтен сагынып исенә төшерә. Халкы дошман кулына эләккәч, һичкем аңа ярдәм итмәде; көндәшләре, тамаша кылып, җиңелүеннән көлде генә.
Иерусалим зур гөнаһ кылды, шуңа күрә күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде; аңа дан җырлаучылар мыскыл белән карый хәзер, чөнки аның шәрәлеген күрделәр; ул үзе дә авыр сулый, читкә борылып, йөзен яшерә.
Итәгенә нәҗес ябышса да, киләчәген кайгыртмады ул; аның түбән тәгәрәве коточкыч булды, һәм һичберкем аны юатмады. «Йа Раббым, күр минем газапларны, күз сал – дошманнарым тантана итә!» – ди Иерусалим.
Аның бөтен байлык-зиннәтенә кулын сузды дошман; мәҗүсиләрнең изге йортка аяк басуын күреп торды ул, гәрчә Син, Раббы, мәҗүсиләргә Үз җыеныңа аяк басарга рөхсәт итмәсәң дә.
Иерусалимнең бар халкы, икмәк эзләп, авыр ыңгыраша, җан саклап калыр өчен, кыйммәтле әйберләрен ризыкка алыштыра. «Йа Раббым, кара, – ди Иерусалим, – һәм минем ни дәрәҗәдә түбәнсетелүемне күр!
Берегезнең дә күңеле эремиме, янәшәмнән узучылар?! Күз салыгыз һәм күрегез: ачуы ярсыган көнне Раббы мине дучар иткән, мин тарыган газап сыман, тагын берәр газап бармы икән?!
Ул югарыдан ут юнәлтте – әлеге ут сөякләремә үтеп керде. Минем аякларыма ятьмә салды Ул һәм кире борылырга мәҗбүр итте. Көннең-көнендә хәсрәт чиктереп, мине ялгыз калдырды.
Гөнаһларымны минем камыт итте, Үз куллары белән үргән камытны муеныма төшерде. Хуҗа-Хаким хәлемне алды, мин каршы тора алмастай кешеләр кулына тапшырды мине.
Диварларым эчендәге барлык гаярь угланнарымны Хуҗа-Хаким читкә тибәрде, яшь егетләремне кырып бетерер өчен, миңа каршы гаскәр җыйды. Гыйффәтле кыз Яһүдәне йөзем изгәндәй таптады.
Мин менә шуларны уйлап елыйм, күзләремнән туктаусыз яшь ага, рухымны тергезердәй юатучым миннән ерак. Балаларым өметсезлектә, чөнки дошман җиңеп чыкты».
Сион, ярдәм сорап, кулларын суза, ләкин аны юатырдай һичкем юк. Ягъкуб дошманнарына Раббы «Уратып алыгыз аны» дигән фәрман бирде. Дошманнары алдында Иерусалим күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде.
«Раббы хаклыдыр, – ди Иерусалим, – мин бит Аның сүзенә каршы килдем. Тыңлагыз, барча халыклар, һәм минем газапларыма күз салыгыз – кыз вә егетләрем әсир китте минем.
Сөйгәннәремне мин ярдәмгә чакырдым, ләкин алар мине алдадылар; руханиларым вә өлкәннәрем, җаннарын саклап калыр өчен ризык эзләп йөргәндә, шәһәр эчендә үлеп калдылар.
Күр, Раббы, газап эчендә мин, бөтен эчем актарыла минем, йөрәгемнең асты өскә килә, чөнки мин бар көчемә Сиңа карыштым. Балаларымны әнә урамнарда кылычтан уздыралар, йортлар эчендә дә үлем хөкем сөрә.
Минем ыңгырашуымны ишеттеләр, ләкин мине юатучы табылмады. Дошманнарым, миңа килгән бәлане күреп, Синең шушы эшеңә сөенделәр. Менә, Син алдан искәртеп куйган көн килде! Инде дошманнарым да минем хәлдә калса иде!
Аларның бөтен явызлыкларын күз уңында тотсаңчы. Гөнаһларым өчен миңа нәрсә кылсаң, аларга да шуны кыл! Ыңгырашуым көчле, йөрәгем дә хәлдән тайды!»
Әнә, Хуҗа-Хаким ничек итеп Сион-кызга Үзенең ачуын болыт итеп каплады! Исраилнең данын Ул күктән җиргә төшерде һәм аяклары басып торган урынны ачулы көнендә исенә дә алмады.
Ягъкубның барлык торакларын Хуҗа-Хаким юк итте, аямады, ачуы чыгып, Яһүдәнең ныгытмаларын җимерде, патшалыкны һәм аның түрәләрен, мәсхәрәләп, җиргә егып салды.
Ачуыннан ярсып, Хуҗа-Хаким Исраилнең көч-мөгезен сындырды, дошманнарының күз алдында Исраилне саклаучы уң кулын читкә алды һәм, әйләнәсендәге бар нәрсәне ялмап барган ут сыман, Ягъкуб нәселен яндырып-көйдерде.
Дошман сыман, Үзенең җәясен киерде, уң кулын атарга әзер тотты, күзгә күркәм бар нәрсәбезне дошман явы сыман һәлак итте; Сион-кыз чатырына Үзенең ярсуын уттай яудырды.
Хуҗа-Хаким, дошманга әйләнеп, Исраилне харап итте, аның барлык зиннәтле сарайларын хәрабәгә әйләндерде, ныгытмаларын җимерде һәм Яһүдә-кызга күз яшьләре вә бетмәс кайгы китерде.
Бакча коймасын җимергәндәй, Раббы Үзенең коймасын җимерде, һәм Аңа гыйбадәт кылырга җыела торган урынны да вәйран итте; Раббы ихтыяры белән Сионда бәйрәм вә шимбә көннәре онытылды; ачуы кайнап, Ул патшаны да, руханины да читкә тибәрде.
Хуҗа-Хаким Үзенең мәзбәхеннән баш тартты, изге йортын ташлап китте, Сион сарайларының диварларын дошман кулына бирде – Раббы йортында алар хәзер бәйрәмдәге сыман шау-гөр килә!
Раббы Сионның диварларын җимерергә карар кылды; аларны бау сузып үлчәде, Сионны талаудан Үзенең кулын тыймады; тышкы ныгытмалар вә диварлар иңрәп елады – алар икесе дә тәмам көчен җуйды.
Шәһәр капкалары җиргә батып керде, Раббы аларның бикләрен ватып-җимереп ташлады. Сион патшасы, аның түрәләре, сөрелеп, чит халыклар арасында яшәп калды. Раббы кануны инде өйрәтелми, Сион пәйгамбәрләренә дә Раббыдан күренешләр ирешмәс булды.
Башларына көл сипкән, кайгы киемнәренә төренгән Сион өлкәннәре, дәшми-тынмый җирдә утыралар. Иерусалим кызлары башларын җиргә игән.
Елый-елый күзләремнең егәре бетте, бөтен эчем актарыла; бичара халкымның һәлакәтен, шәһәр мәйданнарында балаларның, күкрәк сабыйларының ачлыктан һуш җуйганын күреп, йөрәгем ярыла.
Шәһәр мәйданнарында, яралылар сыман һуштан язып, аналары кулында җан биргәндә: «Икмәк бир, су бир», – ди алар.
Нәрсә әйтим сиңа, сине кем белән чагыштырыйм, и-и Иерусалим-кыз?! Юатыр өчен, сине кемгә тиңлим, и-и гыйффәтле кыз Сион?! Җәрәхәтең дәрья кебек зурдыр; кем генә дәвалый алыр икән сине?!
Пәйгамбәрләрең сиңа ирештергән күренешләр буш вә ялган иде; син тыныч-рәхәт тормышка кайта алсын өчен, гөнаһларыңны алар фаш итмәде, ә бәлки юлдан яздыручы ялган хәбәрләр җиткерде.
Янәшәңнән үтеп баручы һәркем, сине мыскыллап, кулларын чәбәкләр, сызгырып куяр һәм: «Җир йөзенең шатлыгы дип аталган гаҗәеп матур шәһәр шушымы инде?!» – дип, Иерусалимгә карап, башын чайкар.
Синең барлык дошманнарың, сиңа карап, мыскыллап көлә, сызгыра һәм теш шыгырдата: «Йоттык без аны, шушы көнне зарыгып көткән идек, ниһаять, күрдек», – ди.
Раббы Үзе ниятләгәнне тормышка ашырды, борынгы заманнарда боерган сүзен җиренә җиткерде; сине һич кызганмый бөлгенлеккә төшерде, авыр хәлеңне күргән дошманыңны сөендерде, аның көч-куәтен арттырды.
Халык бөтен күңеле белән Хуҗа-Хакимгә ялвара. Әй Сион дивары, күз яшеңне чишмәдәй көне-төне агыз, үзеңә тынычлык, күзләреңә ял бирмә!
Әй Сион, аягыңа торып бас, төннәр буе, сак алышынган саен, ялварып сора. Хуҗа-Хаким каршында йөрәгеңнең кайгысын су бушаткандай бушат. Һәрбер урам чатында ачтан һушын җуйган балаларыңның җанын коткаруны сорап, Аңа таба кулларыңны суз.
«Карап бак миңа, Раббы, – ди Иерусалим, – тагын кемгә Син шулай мәрхәмәтсез булдың?! – Хатыннар үзләре тудырган сабыйларын, кадерләп үстергән балаларын ашарга тиешме?! Хуҗа-Хакимнең изге йортында руханилар вә пәйгамбәрләр үтерелергә тиешме?!
Балалар вә картлар урам тузанында ята; кызларым вә егетләрем кылычтан һәлак булды; ачуың ярсыган көндә үтердең Син аларны, һич кызганмый чалып ташладың.
Котымны алган кешеләрне Син, бәйрәмгә җыйгандай, бар тарафтан чакырып китердең – ачулы көнеңдә һичкем котыла алмады, һичкем исән калмады; мин табып үстергәннәрне дошманым кырып бетерде».
Мин – Раббының ачу таягын үз җилкәмдә татыган кешемен.
Ул мине, җитәкләп алып китеп, яктыга түгел, ә караңгыга китереп кертте.
Әйе, Үзенең кулы белән Ул мине һәрдаим, көннәр буе җәзалый.
Бәдәнемне вә тән тиремне арыгайтты Ул, сөякләремне җимерде.
Һәр яктан камап алып, авыр газапларга урады.
Ул мине, күптән үлгән кешедәй, караңгыга кертеп утыртты.
Чыкмасын дип, мине дивар белән урап алды, авыр богаулар кидерде.
Күпме генә ярдәм сорап ялварсам да, догама колак салмады.
Юлларымны ташлар белән томалады, сукмакларымны кыегайтты.
Ул мине аю кебек сагалап торды, арысландай посып көтте.
Барган юлымнан төртеп чыгарып, мине ботарлап ташлады.
Садагыннан ук алып, җәясен киерде, миңа төбәп, бөерләремә укларын батырды.
Мин бар халкым өчен көлкегә әйләндем – үзләренең җырларында алар мине көнозын мәсхәрәли.
Ул мине ачы үлән белән туендырды, әче әрем суын туйганчы эчерде.
Чуерташка бәреп, тешләремне җимерде, мине тузанга салып таптады.
Җаным тынычлыгын җуеп, иминлекнең нәрсә икәнен оныттым.
«Түземлегем бетте, Раббыга өметем юкка чыкты!» – дидем.
Кичергән газапларымны, каңгырып йөрүләремне уйласам – анда бары әрем вә үт әчесе генә.
Шул турыда уйланам да, җаным егәрен җуя.
Әмма өметемне өзмим, чөнки менә нәрсәне исемә төшерәм:
Раббы мәрхәмәт күрсәткәнгә юкка чыкмадык без, Аның рәхим-шәфкате мәңге бетәрлек түгел.
Аның шул сыйфатлары һәр иртәдә яңарып тора. Синең тугрылыгың бөектер, и Раббым!
«Раббы – минем өлешем-язмышым», – дим үз-үземә, шуңа күрә мин Аңа өметләнәм.
Раббы Үзенә өмет баглаган, Аның йөз нурын эзләгән җанга игелекледер.
Түземлек күрсәтүче, Раббы коткарыр, дип өметләнүче – бәхетледер.
Раббыга буйсыну камытын яшь чагында тарткан кеше – бәхетледер.
Берьялгызы сүзсез генә утырсын ул кеше, Раббы аңа камытны кидергәндә.
Буйсыну күрсәтеп, йөзе белән җиргә орынсын – бәлки, әле өмет бардыр.
Кыйнаучыга яңагын куйсын ул, күңеле кайтканчы тиргәлсен.
Хуҗа-Хаким бөтенләйгә ташламый!
Кайгы-хәсрәткә дучар итсә дә, рәхим-шәфкатен дә күрсәтә, чөнки Аның мәрхәмәте чиксездер.
Адәм балаларын газапка вә кайгыга салырга яратмый Ул.
Җирдәге барча әсирләрнең аяк астында тапталуын,
кешенең Аллаһы Тәгалә күз алдында хокуклардан мәхрүм ителүен,
гадел хөкем чыгарылмавын Хуҗа-Хаким күрмимени?!
Хуҗа-Хаким боермаса, кемнең сүзе тормышка ашыр икән?!
Бәла-каза да, яхшылыклар да Аллаһы Тәгалә ихтыярында түгелме?!
Җәзаны үз гөнаһлары өчен алгач, адәм баласына нигә зарланырга?!
Йөргән юлларыбызга җентекләп карыйк та Раббыга кире кайтыйк.
Йөрәгебезне һәм кулларыбызны күктәге Аллаһыга сузыйк.
Без гөнаһ кылдык, кирелек күрсәттек, һәм Син безне кичермәдең.
Син, ачуыңа төренеп, безне эзәрлекләдең, һич кызганмый һәлак иттең.
Бер генә дога да Сиңа барып ирешмәсен өчен, болытларга бөркәндең.
Халыклар арасында чүп вә җирәнгеч нәрсә иттең Син безне.
Барлык дошманнарыбыз безне мыскыллап көлде.
Безгә тигән өлеш – коточкыч курку вә тозактыр, бөлгенлек вә һәлакәттер.
Бичара халкымның кырылуын күреп, күземнән яшьләрем елга булып ага.
Раббы, күкләрдән карап, шушыларны күргәнчегә кадәр күз яшьләрем һич туктамый, берөзлексез агар минем.
Шәһәрем кызларының язмышын күреп, җаным өзгәләнә минем.
Сәбәпсезгә миңа нәфрәтләнгән дошманнарым мине кош тоткан кеби тотмак булды.
Гомеремнән яздырыр өчен, чокырга ташлады, өстемә ташлар ыргытты.
Сулар башымнан ук күмеп китә язды, «Беттем!» – дип уйладым мин.
Тирән чокырдан, Раббым, Сине ярдәмгә чакырдым.
«Ялваруыма, аһ оруыма колагыңны томалама», – дидем, һәм Син мине ишеттең.
Дәшкән чагымда Син, якын килеп, миңа: «Курыкма!» – дидең.
Син, Хуҗа-Хакимем, минем эш-дәгъвамны якладың, җанымны саклап калдың.
Миңа каршы кылынган гаделсезлекне күрәсең Син, Раббым, – минем эшемә хак хөкемеңне чыгар!
Дошманнарның никадәр үчле булуын, миңа каршы корган хәйлә-мәкерләрен күреп торасың.
Аларның мине тиргәүләрен, миңа каршы нәрсә ниятләвен,
көнозын минем хакта пышылдашуын һәм ниләр сөйләвен Син ишетеп торасың, Раббым.
Күрче: утырганда да, аяк өсте торганда да, минем хакта мәсхәрәле җырлар җырлый алар.
Кылган эшләренә карап, җәзасын бир аларга, Раббым;
йөрәкләрен авыр хәсрәткә сал, өсләренә каргышыңны яудыр!
Ачуыңнан ярсып эзәрлеклә, күкләрең астында яшәүче дошманнарымны юк ит, Раббым!
Алтын әнә ничек төсен югалтты, алтынның иң яхшысы тоныкланып калды! Изге асылташлар һәрбер урам чатында аунап ята!
Саф алтындай кадерле Сион балаларын чүлмәкче ясаган әйбергә – балчык чүлмәккә тиңлиләр хәзер!
Хәтта чүл бүреләре дә, имчәк каптырып, балаларын күкрәк сөте белән туендыра, ә халкымның хатын-кызлары, чүлдәге тәвә кошы сыман, кызганмыйча балаларын ташлап калдыра.
Имчәк баласының, тамагы кибеп, аңкавына теле ябыша; балалар икмәк сорый, ләкин һичкем аларга берни бирми.
Элек тәмле ризыклар белән сыйланганнар хәзер әнә урамда ачтан үлә, җете кызыл киемнәр киеп үскән кешеләр чүплектә казына.
Кылган гөнаһлары өчен бичара халкым кеше кулы кагылмыйча мизгел эчендә юк ителгән Сәдүм шәһәреннән дә катырак җәзага тартылды.
Сионның аксөякләре кардан чистарак, сөттән аграк иде, алсу тәннәре мәрҗәннән матуррак, үзләре зәңгәр якутка тиң иде.
Ә хәзер йөзләре корымнан кара – урамда аларны танымыйлар; тиреләре сөяккә ябышкан, кибеп бетеп, агач кайрысыдай булган.
Басу җимеше азлыктан ачка интегеп үлүчеләргә караганда кылычтан узганнар – бәхетлерәктер.
Ана кешенең назлы куллары үз баласын пешерде – һәлакәткә юлыккан бичара халкыма алар ризык булды.
Раббының каһәре кайнап ташыды: ачуыннан ярсып, Сионны Ул утка тотты, шул ут шәһәрне нигезе белән бергә йотты.
Җир йөзендәге патшаларның, дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә, Иерусалим дошманнары шәһәр капкасыннан керер, дип ышанмады.
Болар һәммәсе Иерусалим пәйгамбәрләренең гөнаһлары, руханиларының җинаятьләре өчен җәза булды – алар кала диварлары эчендә тәкъва кешеләрнең канын түктеләр.
Алар, сукырлар сыман, урамнарда адашып йөри хәзер, канга буялып нәҗесләнеп беткәннәр, киемнәренә орынырга һичкем кыймый.
«Китегез, нәҗесләр! – дип кычкыралар аларга. – Китегез, кит, кагылмагыз безгә!» Һәм алар, биредән качып, чит халыклар арасында каңгырып йөриләр, әмма анда да: «Алар безнең арада калырга тиеш түгел!» – дигән сүзләрне ишетәләр.
Раббы аларны Үзе куып таратты; Ул инде аларга күз-колак булмас. Кылган җинаятьләре өчен руханиларга инде – хөрмәт, өлкәннәргә илтифат бетте.
Юкка гына, ярдәм көтеп, күзләребез талды; безне коткара алмаган халыкны юкка гына манарадан күзләп тордык.
Безнең һәр адымыбызны күзәтеп тордылар – без урамда йөри алмадык; соңгы сәгатебез якынлашты, көннәребез инде санаулы – гомеребезнең ахыры җитте!
Безне эзәрлекләүчеләр күктә очкан бөркетләрдән җитез иде; алар безне тау-таш арасында куып йөртте, чүлләрдә сагалап торды.
Тормышыбыз сулышы – башына май сөртелгән, Раббы куйган патшабыз – алар тозагына эләкте. Ә без патша турында: «Халыклар арасында аның күләгәсендә яшәрбез», – дигән идек.
Утс җирендә яшәүче Эдом-кыз, шатлан һәм күңел ач! Тик Раббының ачу касәсен син дә татырсың, эчеп исереп, шәрә калырсың.
Әй Сион-кыз! Җинаятең өчен инде җәза тәмамлана, Раббы сине бүтәнчә сөргенгә җибәрмәс; ләкин сине Ул, әй Эдом-кыз, җинаятең өчен җәзага тартыр, гөнаһларыңны фаш итәр!
Безнең белән булган хәлләрне исеңә төшер, Раббым; карап бак һәм хурлыгыбызны күр:
биләмә җиребез – читләргә, йортларыбыз ят кешеләргә күчте.
Без атасыз, ятимнәр булып калдык, аналарыбыз – тол хатыннар хәзер.
Суыбызны да көмеш түләп эчәбез, утыныбызны да акчага сатып алабыз.
Эзебезгә басып, эзәрлекләп киләләр безне, тәмам хәлдән тайдык, бернинди ял күрмибез.
Туйганчы ашарлык икмәк табар өчен, кулларыбызны мисырлыларга, ашшурлыларга сузабыз.
Гөнаһ кылган ата-бабаларыбыз инде юк, ә без аларның җинаятьләре өчен җәза кичерәбез.
Безнең өстән коллар хакимлек итә. – Алар кулыннан безне кем йолып алыр?!
Икмәк юнәтеп, җаныбызны хәвеф астына куябыз, чөнки чүлдән безгә кылыч яный.
Ачлык газабыннан тән тиребез мичтә кызгандай каралып күмерләнде.
Хатыннарны – Сионда, кызларны Яһүдә шәһәрләрендә мәсхәрәлиләр.
Түрә-хакимнәребезне дошман асып куйды, өлкәннәргә сан бетте.
Егетләр тегермәндә он тартырга мәҗбүр, яшүсмерләр абына-абына утын ташый.
Өлкәннәр инде шәһәр капкасы төбендә утырмый, егетләр көй уйнамый.
Йөрәгебезнең шатлыгы сүнде, биюләребез кайгы җырына әверелде.
Башыбыздан таҗ төште. Гөнаһ кылдык без! Кайгы безгә!
Шунлыктан йөрәгебез әрни, күзләребезнең нуры сүнде.
Сион тавы бушап калды, анда чүл бүреләре эзләнеп йөри.
Ләкин Синең хакимлегең, Раббы, – мәңгелектер, Синең тәхетең буыннан-буыннаргача дәвам итәдер!
Тик нигә Син безне болай бөтенләйгә оныттың? Ник безне шулай озакка ташладың?
Безне Үзеңә кайтар, Раббы, һәм без кайтырбыз! Электәге көннәребезне кайтар!
Син безне бөтенләйгә кире кактыңмы? Безгә булган ачуың шулай чиксезме?
Утызынчы елда, дүртенче айның бишенче көнендә Яһүдә сөргенчеләре белән Кебар елгасы буенда көн күргәндә, күк капусы ачылып, миңа Аллаһыдан күренеш иңде.
Айның бишенче көнендә (Яһояхин патша куылганның бишенче елы иде бу)
миңа, Бузи углы рухани Яхәзкылга, Кебар елгасы буенда, килданиләр җирендә, Раббы сүзе килеп иреште. Үз өстемдә мин Раббының кулын тойдым.
Мин төньяктан килгән көчле давылны – зур болыт вә ялкынланып янган утны, шул ут тирәсендәге балкышны күрдем. Ут уртасында дөрләп тимер яна сыман иде;
ут эчендә җанварны хәтерләткән дүрт тере зат күренә, аларның кыяфәте адәмгә охшаган.
Һәрберсенең дүрт йөзе, дүрт канаты бар.
Аяклары төз, табаннары исә бозауныкы кебек, ышкып чистартылган бакыр сыман ялтырап тора.
Канатлары астында, дүрт якта, кеше куллары күренә. Дүртесенең дә йөзләре, канатлары бар;
канатлары бер-берсенә тиеп тора; әлеге затлар барганда борылмадылар, үз алларына гына карап атладылар.
Аларның һәрберсендә кеше йөзе иде, уң якта – арыслан йөзе, сул якта – үгез йөзе, шулай ук бөркет йөзе дә күренә иде.
Йөзләре әнә шундый иде. Һәрберсенең ике канаты өскә караган булып, алар янәшәдәге җан ияләренең канатына тиеп тора, канатның икесе исә тәннәрен каплаган.
Алар һәрберсе үз алдына карап атлый иде; Рух кая барырга теләсә, алар шул якка атлады; барганда борылмадылар.
Бу затларның кыяфәте янып торган күмер сыман, ялкын сыман иде; әлеге затлар арасында ут йөри, ул яп-якты, ә ут эченнән яшен яктысы чыга.
Затлар, яшен ялтыраган сыман, арлы-бирле атылып йөрделәр.
Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды.
Тәгәрмәчләр җемелдәп торган хризолит сыман иде, төзелешләре дә дүртесенеке бертөрле: бер тәгәрмәч икенчесе эчендә утыра сыман.
Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр.
Тәгәрмәч коршаулары биек вә куркыныч; дүрт тәгәрмәчнең дә коршаулары тоташтан күз белән тулган иде.
Затлар кузгалганда, алар янындагы тәгәрмәчләр дә кузгалды, затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелде.
Рух кая барырга теләсә, затлар да шунда атлады, һәм алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде.
Затлар барганда, тәгәрмәчләр дә барды; затлар тик торганда, алар да туктап калды; затлар җирдән күтәрелгәндә, алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы тәгәрмәчләрдә иде.
Затларның баш өстендә гөмбәз сыман нәрсә булып, баш очындагы җәйрәп яткан ул гөмбәз бәллүрдәй җемелдәп тора иде.
Аларның гөмбәз астында җәелгән икешәр канаты бер-берсенә тиеп тора, ә калган икесе тәннәрен каплаган.
Алар барган чагында, зур сулар шаулаган сыман, Кодрәт Иясе тавышы сыман, гаскәр шавы сыман көчле тавыш – аларның канат кагуын ишеттем мин; туктаган чакта исә, әлеге затлар канатларын салындыра иде.
Туктап, канатларын салындырган чакта, аларның баш очындагы гөмбәз өстеннән тавыш килә иде.
Аларның баш очындагы гөмбәз өстендә зәңгәр якуттан тәхет кебек әйбер бар иде; тәхеттә исә кешегә охшаган Зат утыра.
Әлеге Затның билдән югары өлеше ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман, билдән түбән өлеше исә янып торган ут кебек булып, аңардан тирә-якка балкыш-нур тарала иде.
Тирә-яктагы ошбу балкыш яңгырлы көндә болытлар өстендәге салават күпере сыман иде. Әлеге күренеш Раббының балкып торган шөһрәте иде. Моны күреп, мин йөзем белән җиргә капландым һәм бер тавыш ишеттем.
Ул миңа: – И адәм углы! Аягүрә торып бас, Минем сиңа әйтер сүзем бар, – диде.
Ул сөйләгән чагында миңа Рух иңеп, аягыма бастырды, һәм мин Аның әйткәннәрен ишеттем.
Ул миңа: – И адәм углы! Мин сине исраилиләр янына, Миңа каршы баш күтәргән буйсынмас халык янына җибәрәм; алар үзләре вә аларның ата-бабалары Минем алдымда бүгенге көнгәчә хыянәтчеләрдер.
Бу кешеләр үзсүзле, аларның йөрәкләре кире; Мин сине алар янына җибәрәм, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең.
Сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар фетнәчел йорт), алар арасында пәйгамбәр барлыгын белеп торсыннар.
Ә син, адәм углы, курыкма алардан, сүзләреннән дә курыкма. Алар синең тирә-ягыңда күгән куагы вә чәнечкеле үлән кебек булса да, чаяннар арасында яшәгән кебек булсаң да, аларның сөйләгән сүзләреннән курыкма һәм аларның йөзләрен күреп каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт;
сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар киребеткән адәмнәр), аларга Мин әйткән сүзләрне җиткер.
Ә син исә, адәм углы, Мин сиңа әйткәннәрне тыңла; шул фетнәчел йорт сыман үҗәт булма; авызыңны ач та Мин сиңа бирәчәк ризыкны йот.
Шулвакыт мин үземә таба сузылган кулны һәм шул кулдагы кулъязма төргәген күрдем.
Ул аны минем алдымда ачып куйды, төргәкнең эчке ягында да, тышкы ягында да елау, сыкрау вә кайгы турында язылган иде.
Ул миңа: – И адәм углы! Алдыңда торганны йот, бу төргәкне аша һәм Исраил халкына барып сөйлә, – диде.
Шунда мин авызымны ачтым, һәм Ул миңа теге төргәкне ашатты.
Аннары миңа: – И адәм углы! Мин сиңа биргән шушы төргәкне аша, карыныңны шуның белән тутыр, – диде. Мин ашадым, һәм авызым бал капкан кебек балланды.
Һәм Ул миңа: – И адәм углы! Әйдә, кит, Исраил халкы янына бар, аңа Мин әйткәннәрне җиткер;
Мин сине сүзләре аңлашылмый торган вә авыр телле халык янына җибәрмим, ә бәлки Исраил халкына җибәрәм.
Сүзләренең мәгънәсе синең өчен караңгы, аңлашылмаган һәм телләре авыр күп санлы халыклар янына бармыйсың син. Әгәр Мин сине алар янына җибәрсәм, алар, әлбәттә, сине тыңлар иде.
Исраил халкының исә сине тыңлыйсы килмәс, чөнки алар Мине тыңларга теләмиләр; Исраил халкының маңгае каты, йөрәге кире.
Менә, Мин синең йөзеңне – алар йөзенә, маңгаеңны алар маңгаена каршы торырлык каты итәрмен.
Синең маңгаеңны чакматаштан да катырак алмаз итәрмен Мин; курыкма алардан һәм йөзләреннән каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт.
Ул тагын миңа: – И адәм углы! Мин сиңа әйткән барлык сүзләрне йөрәгең белән кабул ит, колагың белән тыңла, – диде. –
Ә хәзер кит, сөрелгән якташларың янына бар һәм аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген. Сине тыңларлармы, юкмы, шулай дип әйт.
Шунда Рух мине югары күтәрде, һәм мин үз артымда гөрелдәгән көчле тавыш ишеттем. «Үз тәхетендә утырган Раббының шөһрәте мөбарәк булсын!» – диде ул тавыш.
Шулай ук теге затларның бер-берсенә тиеп торган канат кагуы һәм канатлар янындагы тәгәрмәчләрнең шакылдавы, гөрелдәгән каты тавыш ишетелде.
Рух мине күтәрде дә алып китте, һәм мин, кәефсезләнеп, рухым әсәрләнгән хәлдә ары атладым – үз өстемдә мин Раббының көчле кулын тойдым.
Кебар елгасы буенда Тел-Әбибтә яшәгән сөргенчеләр янына килдем һәм гаҗәпкә калган хәлдә җиде көн алар арасында яшәдем.
Җиде көн үткәч, миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Мин сине Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне тыңларсың, Исраил халкын Минем исемемнән кисәтерсең.
Явыз кешегә мин: «Син һичшиксез үләчәксең!» – дип әйтсәм, ә син аны кисәтмәсәң, исән калсын өчен, явызлык юлын ташла, дип өндәмәсәң, ул явыз кеше үзенең гөнаһлары аркасында үләчәк, һәм Мин аның каны өчен сине җаваплы итәчәкмен.
Ә инде син явыз кешене кисәтеп тә, ул үзенең яман эшләреннән ваз кичмәсә, яман юлыннан чыкмаса, ул үләчәк, ә син шушылай итеп үзеңнең җаныңны саклап калачаксың.
Әгәр дә тәкъва кеше, тәкъвалыгыннан тайпылып, гаделсез эш кылса, Мин аның каршына абыну ташы куярмын, һәм ул үләр. Син аны кисәтмәгәнгә күрә, ул үз гөнаһы өчен үләчәк, һәм аның кылган изге эшләре аңа савап булып исәпләнмәячәк; һәм Мин аның үлеме өчен сине җаваплы итәчәкмен.
Әгәр инде син тәкъва кешене гөнаһ кылудан саклап калыр өчен кисәтсәң, һәм ул гөнаһ кылмаса, ул да кисәтелгәнгә күрә исән калыр, син дә үзеңнең җаныңны сакларсың.
Биредә мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым. Раббы миңа: – Кузгал, тигез җиргә чык, Мин шунда синең белән сөйләшәчәкмен, – диде.
Мин тордым да тигез җиргә чыктым; анда мин, теге юлы Кебар елгасы буендагы сыман, Раббының балкып торган шөһрәтен күрдем дә йөзтүбән егылдым.
Шунда миңа Рух иңеп, аягыма бастырды; Ул, минем белән сөйләшеп: – Бар, өеңә кереп биклән, – диде. –
Сине, адәм углы, баулар белән бәйләп куярлар, һәм син халык арасында йөри алмаячаксың.
Мин синең телеңне аңкавыңа ябыштырырмын, һәм син телсез калачаксың, син аларны фаш итүче булмаячаксың, чөнки алар – фетнәчел йорт.
Синең белән сөйләшкән чакта исә, Мин авызыңны ачармын, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең; тыңлаган кеше тыңласын, тыңларга теләмәгәне тыңламасын, чөнки алар – фетнәчел йорт.
И адәм углы! Кирпеч алып, аны үз алдыңа куй һәм шунда Иерусалимнең рәсемен яса.
Аны камап ал: ныгытмалар төзе, әйләнә-тирәсенә туфрак өй, дошман гаскәренең чатырларын кор, тирә-ягына дивар җимерүче җайланмалар куй.
Тимер таба ал да аны тимер дивар кебек итеп шәһәр белән үз араңа куй, йөзең белән шуңа таба борыл. Син аны шулай чолгап ал, һәм шәһәр камалышта калыр. Исраил халкына билге булыр бу.
Үзең сул ягыңа ят та Исраил халкының гөнаһларын өстеңә куй: ничә көн ятсаң, аның гөнаһлары шул көннәр дәвамында синең өстеңдә булыр.
Аларның гөнаһ кылган елларын Мин сиңа көннәр саны белән билгеләдем: Исраил халкының гөнаһлары синең өстә өч йөз туксан көн дәвамында булыр.
Моны үтәгәннең соңында, икенче мәртәбә инде уң ягыңа ятып, Яһүдә йорты гөнаһлары кырык көн буена синең өстә булыр: бер көнне бер ел итеп билгеләдем Мин сиңа.
Йөзеңне вә ялангач кулыңны чолганыштагы Иерусалимгә юнәлт һәм аңа каршы пәйгамбәрлек кыл.
Менә, Мин сине бәйләп куйдым, һәм син, чолганышта буласы көннәрне тутырмый торып, бер ягыңнан икенче ягыңа әйләнеп ята алмассың.
Бодай белән арпа, ногыт, ясмык, тары, борай алып, аларны бер савытка сал да үзеңә икмәк пешер, ул икмәкләр син кырын ятарга тиешле көннәр санынча булсын; өч йөз туксан көн буена ашарсың син аларны.
Ашыйсы ризыгыңны көнгә егермешәр шәкыл үлчәп аша; билгеләнгән вакытта шуны ашап тор.
Суыңны да үлчәп эч, һинның алтыдан бер өлешен эч; билгеләнгән вакытта шулай эчкәләп тор.
Ризыкны арпа көлчәсе ашагандай ашарсың, кеше күз алдында адәм тизәге яндырып пешерерсең син аны.
Раббы: – Шулай итеп, исраилиләр үзләренең нәҗес икмәкләрен Мин куып җибәргән чит халыклар алдында ашарлар, – диде.
Шунда мин: – Йа Хуҗа-Раббы, минем җанымның беркайчан да нәҗесләнгәне юк иде, үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен яшь чагымнан алып хәзергә кадәр гомеремдә дә ашаганым юк иде; бернинди дә нәҗесләнгән итне авызыма алганым юк иде, – дидем.
Һәм Ул миңа: – Мин сиңа адәм тизәге урынына сыер тизәге алырга рөхсәт итәм, икмәгеңне шулай пешерерсең, – диде.
Тагын Ул болай диде: – И адәм углы! Иерусалимгә ризык китерүгә Мин чик куярмын, үлчәп бирелгән икмәкне хәвефләнеп ашаячаклар анда, үлчәп бирелгән суны да куркып эчәчәкләр.
Чөнки ашарга – икмәкләре, эчәргә сулары җитәрлек булмаячак; алар бер-берсен күреп куркып калачак, алар үз гөнаһларыннан үзләре хәлсезләнәчәк.
Ә син, адәм углы, сакал кыручының пәкесе кебек үткен кылыч ал, шуның белән башыңны вә сакалыңны кыр, үлчәү белән чәчләреңне тотам-тотам итеп бүл.
Камалу көннәре беткәч, чәчеңнең өчтән бер өлешен шәһәр уртасында яндыр; тагын бер өлешен шәһәр тирәсендә кылыч белән туракла; өченче өлешен җилгә туздыр, ә Мин, кылычымны кыныннан алып, шул чәчләрне эзәрлекләп китәрмен.
Әмма чәчеңнең берничә бөртеген алып, киемеңә төреп куй.
Шулар арасыннан берничәсен утка ыргыт һәм яндыр. Шуннан әлеге ут бөтен Исраил иленә таралыр.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу – Иерусалим. Мин аны бүтән халыклар үзәгенә урнаштырдым, башка илләр Исраил тирәсендә яшәделәр.
Үзенең явызлыгы аркасында ул Минем канун вә кагыйдәләремә башка халыклардан һәм үз тирәсендәге илләрдән дә ныграк каршы торды, Минем кануннарыма каршы чыгып, кагыйдәләремне үтәмәде».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Тирә-ягыңдагы халыклардан үҗәтрәк булган өчен, кагыйдәләремне үтәмәгән, кануннарым буенча эш итмәгән өчен, – син хәтта тирә-ягыңдагы халыкларның гореф-гадәтләре буенча да гамәл кылмадың, –
Мин Үзем сиңа каршы чыгачакмын, халыклар алдында сиңа хөкем оештырачакмын.
Синең барлык әшәкелекләрең өчен моңарчы беркайчан да эшләмәгән һәм алга таба да эшләмәячәк нәрсә кылырмын:
аталар үз балаларын, ә балалар үз аталарын ашаячак; Мин сиңа хөкем оештырачакмын, исән калганнарны исә төрле тарафларга җилгә таратачакмын.
Шуңа күрә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: барлык җирәнгеч сыннарың вә әшәкелекләрең белән Минем изге йортымны нәҗесләгән өчен, Мин сине аударачакмын, һич кенә дә кызганып тормаячакмын, ярлыкамаячакмын.
Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.
Шул чагында гына халкыма булган ачуым бетәчәк, ярсуым басылачак һәм үчем кайтачак. Ярсуымны алар өстенә түккәч, Мин, Раббы, бу сүзләрне көнчелеккә бирелеп әйткәнне беләчәкләр.
Мин сине, Иерусалим, бөлгенлеккә төшерәчәкмен, тирә-юнеңдәге халыклар арасында вә үтеп баручы һәркем каршында хурлыкка калдырачакмын.
Бөтен ярсулы ачуым вә каты җәзалар белән хөкем оештыргач, син тирә-юньдәге халыклар арасында хурлыкка вә көлкегә калачаксың, син алар өчен кисәтүле билге вә шом булачаксың. Моны Мин, Раббы, әйттем.
Өстеңә ачлыкның рәхимсез укларын җибәреп, алар сине һәлак итә башлагач, Мин тагын да көчлерәк ачлык җибәрермен, ризыгыңны юк итәрмен.
Өстеңә ачлык вә ерткыч җанварлар ябырылып, сине баласыз калдырачак; шәһәрдә үләт чире вә үлем хакимлек итәчәк; Мин сиңа каршы кылыч җибәрәчәкмен. Моны Мин, Раббы, әйттем».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзеңне Исраил тауларына бор да шунда аларга пәйгамбәрлек ит:
«И Исраил таулары! Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз. Хуҗа-Раббы тауларга вә калкулыкларга, үзәннәргә вә тарлавыкларга әйтә: „Менә, Мин сезгә каршы кылыч юнәлтәчәкмен һәм сезнең калку җирләрегезне тар-мар итәчәкмен;
мәзбәхләрегезне җимерәчәкмен, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхегезне дә ватачакмын, кешеләрегезне, үтереп, потларыгыз алдына ыргытачакмын.
Исраилиләрнең мәетләрен потлары алдына куячакмын Мин, сөякләрегезне мәзбәхләрегез тирәсенә сибеп ташлаячакмын.
Сез яши торган барлык урыннарда шәһәрләр бушап калачак һәм калку җирләр тар-мар ителәчәк: шунлыктан мәзбәхләрегез бушап калачак, җимереләчәк, потларыгыз ватылачак, юк ителәчәк, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхегез чәлпәрәмә киләчәк, сез ясаган әйберләр юкка чыгачак.
Арагызда, җаннары кыелып, җиргә авучылар булыр, һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез.
Ләкин кайбер кешеләрне Мин исән калдырачакмын. Сез илләр, халыклар арасына сибелгәндә, кайберләрегез кылычтан котылып калачак.
Чит халыклар арасына әсир төшеп исән калганнар Мине, читкә борылган фәхеш йөрәкләре вә потларга текәлгән күзләре ничек итеп Мине кайгыга салганны исләренә төшерәчәк һәм кылган явызлыклары вә барлык әшәкелекләре өчен үзләренә җирәнеп караячак;
алар Минем Раббы икәнемне беләчәк. Аларга бәла-каза җибәрәчәкмен, дип, юкка гына әйтмәдем Мин“».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кулларыңны шапылдатып, аягың белән җиргә бәреп, Исраил халкының барлык явызлыклары вә әшәкелекләре турында: „И-их!“ – дип әйт, чөнки алар кылычтан, ачлыктан вә үләт чиреннән һәлак булачак.
Ерактагылар үләт чиреннән, якындагылар кылычтан һәлак булыр; исән калганнар ачлыктан үләр – алардан Мин ачуымны шулай алачакмын.
Үлеләр үзләренең мәзбәхләре тирәсендә, потлар арасында, үз потларына хуш исле сумала-майлар көйрәткән урыннарда – һәрбер калку җирдә, тау башларында, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә, җәелеп үскән һәр имән төбендә ятканда гына, исраилиләр Минем Раббы икәнемне белерләр.
Алар ягына таба кулымны сузармын һәм көньяктагы чүлдән алып төньяктагы Дибла шәһәренә кадәр – алар яши торган барлык урыннарда – җирләрне чүл вә бушлык итәрмен. Шул чагында алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Син, адәм углы, Хуҗа-Раббы Исраил җиренә болай дип әйтә, диген: «Һәлакәт! Җирнең дүрт почмагына һәлакәт килде.
Инде менә соңгы сәгатең сукты, синең өскә ачуымны яудырачакмын, йөргән юлларыңа карап хөкем итәчәкмен, барлык әшәкелекләрең өчен җавап бирергә мәҗбүр итәчәкмен.
Мин сине кызганып тормам, ярлыкамам, йөргән юлларың һәм барлык әшәкелекләрең өчен җәзалармын. Шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, бәла артыннан бәла килә.
Соңгы сәгать җитте, килеп җитте ул, сиңа якынлашты. Менә ул килә! Ябырылып, һәлакәт килә сиңа, ошбу җирдә яшәүче! Шул вакыт килеп җитте. Ул көн инде бик якын. Тауларда күңел ачу авазлары түгел, курку тавышлары яңгырый торган вакыт җитә.
Тиздән өстеңә ярсуымны түгәрмен, ачуымны алырмын синнән, йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен, барлык әшәкелекләрең өчен хисап тотарсың!
Кызганып тормам Мин сине, ярлыкамам, йөргән юлларың вә әшәкелекләрең өчен җәзасын бирермен. Шул чагында Минем – Раббы, җәза бирүче Зат икәнемне белерсең.
Менә ул көн, менә ул килеп җитте! Бәла килде. Таяк чәчәк атты, тәкәбберлек бөреләнде.
Җәбер-золым явызлык таягына әверелде. Алардан бернәрсә дә калмаячак: бик күп кешеләре дә, байлыклары да, муллыклары да, өстенлекләре дә юкка чыгачак.
Шул вакыт килеп җитте, ул көн килеп иреште; җир сатып алган кеше куанмасын, сатарга мәҗбүр булган кеше кайгырмасын, чөнки барысына бик нык ачуым чыкты.
Чөнки җирен саткан кеше үзе исән чакта кабат анда әйләнеп кайтмаячак; алар хакында Аллаһыдан иңгән күренеш кире алынмаячак; гөнаһлары аркасында беркем дә үзенең тормышын саклап кала алмаячак.
Быргы кычкыртуга һәммәсе әзер булып торса да, беркем сугышка бармас, чөнки аларның бөтен өеренә бик нык ачуым чыкты.
Дошман кылыч белән шәһәрнең тышкы ягында тора, ә шәһәр эчендә ачлык вә үләт чире генә. Кырдагы кеше кылычтан һәлак булыр, ә шәһәр эчендәгеләрне ачлык вә үләт чире кырыр.
Исән калганнар тауларга качып китәр, һәм үзәнлектәге күгәрченнәр кебек һәркайсы үзенең гөнаһлары өчен сыкрар.
Һәркайсының кулы салыныр, тезләре су өсте сыман дерелдәп торыр.
Шул чагында алар тупас тукымага төренәчәк, дәһшәткә күмеләчәк, йөзләре оялудан кызарачак, башларын кырачак алар.
Үзләренең көмешләрен урамга чыгарып атачак алар, алтыннары хәрәм әйбер кебек булачак. Көмешләре дә, алтыннары да Раббының ачу көнендә коткара алмас аларны. Алтын вә көмешләре тамакларын туйдырмаячак, корсакларын да тутырмаячак, чөнки болар аларның гөнаһына сәбәпче булды.
Кешеләр, үзләренең матур әйберләре белән горурланып, шулардан әшәке, җирәнгеч сыннар ясадылар. Шуңа күрә Мин әлеге әйберләрне кешеләр өчен хәрәм нәрсәгә әверелдерәм.
Мин аларны чит кешеләргә ганимәт итеп вә җир йөзендәге явыз бәндәләргә табыш итеп бирәм; шул кешеләр аларны нәҗесләячәк.
Мин алардан йөземне читкә борырмын, һәм алар Минем кадерле йортымны нәҗесләячәк – юлбасарлар, анда кереп, аны нәҗесләячәк.
Зынҗырлар ясагыз, чөнки бу җир канлы җинаятьләр белән сугарылган, шәһәр җәбер-золым белән тулган.
Мин бирегә иң явыз халыкларны китерәчәкмен, һәм алар биредәге йортларны үз кулына төшерәчәк. Мин көчлеләрнең тәкәбберлеген бетерәчәкмен, аларның изге урыннары нәҗесләнәчәк.
Дәһшәт килгәч, алар тынычлык эзләр, ләкин таба алмас.
Бәла артыннан бәла килер, бер имеш-мимеш икенчесен тудырыр, пәйгамбәрләрдән илаһи күренешләр сорарлар, руханилар канун өйрәтүдән туктар, өлкәннәр киңәш бирә алмас.
Патша хәсрәтләнер, түрәләр өметен өзәр, халыкның куллары калтырар. Мин аларның кылган гамәлләренә карап җәзасын бирермен, үз кагыйдәләре буенча хөкем итәрмен, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Мин өйдә утыра идем. Яһүдә өлкәннәре да минем янда иде. Бу хәл алтынчы елның алтынчы аенда, айның бишенче көнендә булды. Анда миңа Хуҗа-Раббы кулы иреште.
Ир-ат кыяфәтле затны күрдем мин; аның билдән түбән өлеше ут кебек булып, билдән югары өлеше исә ялкынланып-ялтырап торган тимер сыман иде.
Кулга охшаган нәрсә сузып, әлеге зат мине чәчләремнән эләктерде. Рух мине җир белән күк арасына күтәрде һәм Аллаһыдан булган күренештә Иерусалимгә, эчке ишегалдының төньяк капкасы төбенә китереп бастырды. Анда Раббының ачуын кузгаткан пот тора иде.
Теге чакта миңа тигез җирдә Аллаһыдан иңгән күренештәге сыман, минем каршымда Исраил Алласының балкып торган шөһрәте пәйдә булды.
Шунда Аллаһы миңа: – И адәм углы! Күзләреңне төньякка таба күтәреп кара, – диде. Мин күзләремне төньякка юнәлттем: анда, мәзбәх капкасының төньяк ягында, Раббының ачуын кузгаткан теге пот тора иде.
Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Син күрәсеңме аларның нәрсә эшләгәнен? Мине Үземнең изге йортымнан ераклаштырыр өчен, Исраил халкының нинди әшәкелекләр эшләгәнен күрәсеңме? Син әле тагын да җирәнгечрәк нәрсәләр күрерсең.
Шуннан соң Ул мине ишегалдына керә торган капка төбенә алып килде. Карыйм – диварда бер тишек бар.
Ул миңа әйтте: – И адәм углы! Диварны тишеп чык. Мин диварны тишеп чыктым һәм бер ишек күрдем.
Аллаһы миңа: – Кер дә алар монда кылган җирәнгеч әшәкелекне күр, – диде.
Шуннан соң мин кердем дә бөтен диварларга ясалган төрледән-төрле сөйрәлүче вә хәрәм хайван сурәтләрен, Исраил халкының төрле потларын күрдем.
Сыннар алдында Исраилнең өлкәннәреннән җитмеш ир заты, шулар арасында Шапан углы Яһазанья да басып тора иде; һәркайсы кулына сумала-майлар көйрәтү савыты тоткан, хуш исле сумала-майлардан куе болыт күтәрелә иде.
Раббы миңа әйтте: – Күрәсеңме, адәм углы: Исраил халкының өлкәннәре караңгыда, үзләренең сыннары куелган бүлмәләрдә нәрсә эшли? Чөнки алар: «Безне Раббы күрми, Раббы бу җирне ташлады», – диләр.
Аннары Ул миңа: – Аларның тагын да яманрак әшәкелекләрен күрерсең, – диде.
Ул мине Раббы йортының төньяк капкасы төбенә алып килде. Анда хатын-кызлар Таммуз илаһын кызганып елап утыралар иде.
Раббы миңа: – Боларны күрәсеңме, адәм углы? Тагын да зуррак әшәкелекләр күрерсең, – диде.
Шуннан соң Ул мине Раббы йортының эчке ишегалдына алып керде; Раббының Изге йортының капкасы янында, болдыр белән мәзбәх арасында, егерме бишләп ир заты, аркаларын Раббы йортына, йөзләрен көнчыгышка таба борып, кояшка сәҗдә кылалар иде.
Ул миңа: – Күрәсеңме, адәм углы: Яһүдә йорты биредә кылган әшәкелекләр азмы әллә?! Алар җирне җәбер-золым белән тутыралар, Минем ачуымны арттыралар. Кара: алар агач ботагын Минем борын төбенә китерәләр.
Шуңа күрә Мин аларга ярсуымны түгәчәкмен, аларны кызганмаячакмын һәм ярлыкамаячакмын, колагыма каты итеп кычкырганда да, аларны ишетмәячәкмен.
Шуннан соң мин Аның: – Шәһәрне җәзага тартырга тиешле кешеләрнең һәркайсы кулына җимергеч коралын тотып килсен! – дип, каты итеп кычкырганын ишеттем.
Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар.
Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды.
Раббы аңа: – Иерусалим буйлап йөр, шәһәрдә кылынган әшәкелекләрдән хәсрәт кичергән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгайларына тамга сал, – диде.
Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем. Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар.
Аннары Раббы аларга: – Изге йортны нәҗесләгез, ишегалларын үлеләр белән тутырыгыз да чыгып китегез, – диде. Алар, чыгып, шәһәр халкын үтерә башладылар.
Шәһәр халкы кырылып барганда, мин, берьялгызым калып, йөзем белән җиргә капландым һәм: – Йа Хуҗа-Раббы! Иерусалимгә ачуыңны яудырып, Исраилдә исән калганнарның һәммәсен дә һәлак итәрсең микәнни?! – дидем.
Раббы миңа әйтте: – Исраил белән Яһүдә йортының гөнаһлары бик зур, бу җир кан белән сугарылган, шәһәрдә бер тамчы да дөреслек юк; алар: «Раббы бу җирне ташлады, Раббы берни күрми», – диләр.
Шуңа күрә Мин аларны кызганмаячакмын да, ярлыкамаячакмын да; Мин бары алар кылган гамәлләрне генә үз башына кайтарачакмын.
Һәм шунда киндер күлмәкле, билендә язу кирәк-яраклары булган кеше, хәбәр алып кайтып: – Мин һәммәсен дә Син кушканча эшләдем, – диде.
Шунда мин керубимнәрнең баш өстендәге гөмбәздән югарырак торган, зәңгәр якуттан ясалган тәхет сыман бер нәрсә күреп алдым.
Һәм Раббы киндер күлмәкле кешегә: – Керубимнәрдән астарак урнашкан тәгәрмәчләр арасына кер дә, керубимнәр арасындагы көйрәп торган күмерне учлап алып, шәһәр өстенә ыргыт, – диде. Һәм ул кеше минем күз алдымда кереп китте.
Керубимнәр исә, теге кеше кергәндә, Аллаһы йортының көньягында иде, шул чагында эчке ишегалдын болыт каплап алды.
Раббының балкып торган шөһрәте, керубимнәр өстеннән күтәрелеп, йортның бусагасына күчкән иде; йорт эче – болыт белән, ишегалды исә Раббы шөһрәтенең балкышы белән тулган иде.
Керубимнәрнең канат каккан тавышы, Кадир Алла өн салган сыман, хәтта тышкы ишегалдында да ишетелеп торды.
Киндер күлмәкле кешегә Раббы: – Керубимнәр яныннан, тәгәрмәчләр арасыннан ут ал, – дип кушкач, ул кеше тәгәрмәчләр янына кереп басты.
Керубимнәрдән берсе, алар арасындагы утка кулын сузып, киндер күлмәкле кешегә учлап күмер алып биргәннән соң, әлеге кеше чыгып китте.
Керубимнәрнең канат астында кешенеке сыман куллар күренә иде.
Шулчакны мин керубимнәр янында торган дүрт тәгәрмәч күрдем. Һәркайсы янында берәр тәгәрмәч, тәгәрмәчләр хризолит ташы сыман иде.
Һәр дүрт тәгәрмәч бер-берсенә охшаган булып, тәгәрмәч эчендәге тәгәрмәч сыман иде.
Тәгәрмәчләр дүрт тарафка да бара ала, һәм, барганда, алар туп-туры бара иделәр; алгы тәгәрмәч кай тарафка караса, тәгәрмәчләр борылмыйча шул тарафка таба бара иде.
Аларның бөтен тәне, аркалары, куллары, канатлары, тәгәрмәчләре тоташтан күз белән тулган; дүрт тәгәрмәчендә дә күзләр бар иде.
Мин аларның «бөтерелә торган тәгәрмәчләр» дип аталуын ишеттем.
Һәр керубимнең дүрт йөзе бар иде: берсе – керубим йөзе, икенчесе – кеше йөзе, өченчесе – арыслан һәм дүртенчесе – бөркет йөзе.
Керубимнәр күтәрелеп китте. Болар мин Кебар елгасы буенда күргән затлар иде.
Керубимнәр барган чакта, яннарындагы тәгәрмәчләр дә бара иде; керубимнәр җирдән күтәрелер өчен канатларын җәйгәндә, тәгәрмәчләр дә алардан аерылмады.
Керубимнәр тик торган чакта, алар да тик торды; алар кузгалганда, тәгәрмәчләр дә күтәрелде, чөнки затларның рухы аларда иде.
Раббының балкып торган шөһрәте, Үз йорты бусагасыннан китеп, керубимнәрнең өстендә туктап калды.
Керубимнәр, минем күз алдында канатларын җәеп, җирдән күтәрелделәр; алар белән бергә яннарындагы тәгәрмәчләре дә китте; алар Раббы йортының көнчыгыш капкасы янында туктап калдылар; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте алар өстендә булды.
Болар мин Кебар елгасы буенда, Исраил Алласының аяк астында күргән затлар иде; һәрберсенең дүрт йөзе, дүртәр канаты, канатлары астында кешенеке сыман куллары булып, йөзләре дә мин Кебар елгасы буенда күргән йөзләр сыман иде; һәрберсе үз алдына гына карап атлый иде. Шуңа күрә мин аларның керубимнәр икәнлеген белдем.
Рух, мине күтәреп алып, Раббы йортының көнчыгышка караган капкасы янына китереп куйды. Һәм мин капка янында басып торган егерме биш кешене күрдем; алар арасында Аззур углы Яһазанья вә Бенаяһ углы Пелатия – халык башлыклары бар иде.
Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Менә, болар явыз ниятле кешеләр, шәһәргә начар киңәш бирәләр:
«Йортлар салу вакыты әле тиз генә килми; бу шәһәр – казан, ә без – ит», – дип әйтә алар.
Шуңа күрә пәйгамбәрлек кыл, адәм углы, аларга каршы пәйгамбәрлек кыл!
Шунда миңа Раббы Рухы иңде һәм болай диде: – Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкы, синең ни сөйләгәнеңне, уеңа нәрсә килгәнне Мин беләм.
Бу шәһәрдә сез бик күп кеше үтердегез, урамнарны мәет белән тутырдыгыз».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Шәһәрдә сез үтергән кешеләр – ит, ә бу шәһәр – казан; ләкин Мин сезне аннан куып чыгарачакмын.
Сез кылычтан куркасыз, һәм Мин сезнең өскә кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Мин сезне шәһәрдән куып чыгарачакмын, чит халыклар кулына тапшырачакмын һәм сезгә хөкем оештырачакмын.
Сез кылычтан һәлак булачаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен, һәм сез Минем Раббы икәнемне беләчәксез.
Бу шәһәр сезнең өчен казан булмас, сез анда ит булмаячаксыз; Мин сезне Исраилдән читтә дә хөкем итәчәкмен.
Сез Минем Раббы икәнемне белерсез; чөнки сез Минем кагыйдәләремне үтәмәдегез һәм Минем кануннарымны сакламадыгыз, ә бәлки үзегезне чолгап алган халыклар кануны буенча яшәдегез».
Мин пәйгамбәрлек иткән чакта, Бенаяһ углы Пелатия үлде. Мин, җиргә йөзтүбән капланып, бөтен тавышыма: – Йа Хуҗа-Раббым! Исраилнең исән калган халкын бөтенләй юк итәрсең микәнни?! – дип кычкырдым.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Иерусалимдә яшәүчеләр синең туганнарың, синең барлык карындаш туганнарың вә бөтен Исраил халкы турында: «Алар Раббыдан еракта яшиләр; бу җир безгә биләмә итеп бирелгән», – диләр.
Моңа каршы син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Гәрчә Мин аларны еракларга, ят халыклар арасына сипсәм дә, җир буйлап таратсам да, киткән җирләрендә Мин халкым өчен күпмегәдер изге йорт булырмын».
Шуңа күрә син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин сезне халыклар арасыннан җыеп алырмын да Үзем таратып-сипкән җирләрдән кире кайтарырмын һәм Исраил җирен сезгә бирермен».
Кире әйләнеп кайткач, алар ул җирдәге барлык кабахәт нәрсәләрне вә әшәкелекләрне юк итәрләр.
Мин аларга башка төрле йөрәк бирәчәкмен, яңа рух иңдерәчәкмен, аларның тәннәреннән, таш йөрәкләрен алып, тере йөрәк бирәчәкмен.
Шуннан алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлар, Минем кануннарымны сакларлар һәм үтәрләр, шул чагында алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.
Ә инде йөрәге кабахәт нәрсәләргә вә әшәке потларга береккән кешеләргә Мин, кылган гамәлләренә күрә, җәзаны үз башына төшерермен. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Шулчак тәгәрмәчләр янындагы керубимнәрнең канатлары күтәрелде; Исраил Алласының балкып торган шөһрәте шул мәлдә алар өстендә иде.
Раббының әлеге шөһрәте, шәһәр эченнән күтәрелеп, шәһәрдән көнчыгышта тау өстендә туктап калды.
Шуннан соң Аллаһы Рухы иңдергән күренештә Рух мине күтәреп алды да килданиләр җиренә, сөрелгәннәр арасына күчереп куйды. Аннары миңа иңгән әлеге күренеш юкка чыкты.
Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Син фетнәчел халык арасында яшисең; аларның күзләре бар, ләкин күрмиләр, колаклары бар, ләкин ишетмиләр, чөнки алар фетнәчел халык.
Ә син, адәм углы, сөргенгә китү өчен, үзеңә кирәкле әйберләрне әзерлә, көн уртасында алар күз алдында күченеп кит, алар күз алдында бүтән җиргә күчен; шуннан соң алар, бәлки, акылларына килерләр, гәрчә фетнәчел йорт булсалар да.
Сөргенгә киткәндә кирәкле әйберләреңне көндез аларның күз алдында алып чык, үзең исә кичен аларның күз алдында чык, сөргенгә чыккан кебек чык.
Аларның күз алдында диварны тишеп, әйберләреңне шуннан чыгар.
Караңгы төшкәч, аларның күз алдында йөгеңне җилкәңә салып чык, җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки Мин сине Исраил халкына гаиптән хәбәр бирү билгесе итеп куйдым.
Мин кушканны эшләдем: сөрген юлында кирәкле әйберләрне көндез алып чыктым, ә кичен, кулым белән диварны тишеп, йөгемне чыгардым да халыкның күз алдында җилкәмә күтәрдем.
Иртән миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Фетнәчел Исраил халкы: «Син нәрсә эшлисең?» – дип сорамадымы синнән?
Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Иерусалим хакименә вә андагы бөтен Исраил халкына кисәтү бу».
Әйт аларга: «Мин сезнең өчен билге. Мин эшләгән нәрсә сезнең белән дә булачак: сез, әсир ителеп, сөргенгә китәрсез».
Алар арасындагы хаким, караңгыда йөген иңенә күтәреп, яшерен генә юлга кузгалачак, чыгар өчен, диварны тишәчәк, йөзен куллары белән каплаячак, шуңа күрә кая барганын күрмәячәк.
Мин аңа ятьмәмне салачакмын, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; Мин аны килданиләр җиренә, Бабилгә илтәчәкмен, ләкин ул аны күрмәячәк, шунда үлеп калачак.
Ә хаким тирәсендәгеләрнең һәммәсен – иярченнәрен вә барлык гаскәрен җилләргә таратырмын, кылычымны кыныннан алып, аларны эзәрлекләп китәрмен.
Үзләрен төрле халыклар арасына тараткач һәм төрле илләргә чәчкәч, алар Минем Раббы икәнемне белерләр.
Кылган әшәкелекләре хакында үзләре яшәгән халыклар арасында сөйләсеннәр өчен, Мин аларның бик азын гына кылычтан, ачлыктан вә үләт чиреннән саклап калырмын; һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Ризыгыңны калтыранып аша, суыңны дерелдәп һәм борчулы хәлдә эч.
Бу илдәге халыкка, Исраил җирендәге Иерусалимдә яшәүчеләр турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Ризыкларын алар хәвефләнеп ашарлар, суларын куркып кына эчәрләр, чөнки аларның җире анда яшәүчеләрнең мәрхәмәтсезлеге аркасында муллыктан мәхрүм ителер.
Халык белән тулы шәһәрләр бушап калыр, җирләре чүлгә әйләнер; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил җирендәге «Көннәр үтә тора, ә Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләр тормышка ашмый» дигән сүзләрегез – нинди гыйбарә ул?
Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу гыйбарәне Мин юкка чыгарачакмын, Исраилдә андый сүзләр бүтән йөрмәячәк». Тагын аларга әйт: «Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләрнең тормышка ашачак көне якынлаша.
Исраил халкына ялган күренешләр иңмәячәк, һәм күрәзәчелек булмаячак.
Чөнки Мин, Раббы, әйтер нәрсәмне әйтәчәкмен; Мин әйткән сүзләр чынга ашачак, тоткарланмаячак; сезнең көннәрдә, фетнәчел йорт, әйткән сүземне Мин үтәячәкмен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Менә, Исраил халкы: «Аллаһыдан аңа иңгән күренеш күп көннәрдән гамәлгә ашачак – алда буласы заманнар турында пәйгамбәрлек итә ул», – ди.
Шуңа күрә аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин әйткәннәрнең берсе дә тоткарланмаячак, Мин әйткән сүз чынга ашачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраилнең пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләренә, үз фаразларына нигезләнеп сөйләүче пәйгамбәрләргә, Раббы сүзен тыңлагыз, диген,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Үз-үзен рухландыручы һәм башка берни күрмәүче акылсыз пәйгамбәрләргә кайгы!
Синең пәйгамбәрләрең, Исраил, хәрабәләр арасында посып яткан төлкеләр кебек.
Раббы көнендә булачак сугышта нык торыр өчен, сез, дивардагы җимерекләр янына барып, Исраил хакына диварны төзекләндермисез.
Алар күргән нәрсәләр буш һәм күрәзәлекләре ялган. Раббы шулай белдерә, ди алар, гәрчә аларны Раббы җибәрмәсә дә; шул сүзләре чынга ашачак дип өметләнә алар.
Сез буш күренешләр күрмәдегезмени?! Ялган күрәзәлек итмәдегезмени?! Мин әйтмәсәм дә, Раббы шулай дип белдерә, димәдегезмени?!»
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сез ялган күрәзәлек иткәнгә һәм буш күренешләр күргәнгә, Мин сезгә каршы чыгам, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Буш күренешләр күргән һәм ялган күрәзәлек иткән пәйгамбәрләргә каршы юнәләчәк Минем кулым; халкым киңәшмәсендә алар булмаячак, Исраил халкы исемлегенә кертелмәячәк һәм Исраил җиренә аяк басмаячак; һәм сез Минем Хуҗа-Раббы булуымны белерсез.
Тынычлык юк чагында: «Тынычлык бар», – дип әйтеп, Минем халкымны юлдан яздырган өчен, халык какшап торган дивар корганда, аны агартып сылаган өчен,
диварны агартып сылаучыларга әйт, ул авачак, диген. Коеп яңгыр һәм эре боз бөртекләре явачак, көчле җил күтәрелеп, диварны аударачак.
Менә, дивар авар; шул чагында сездән: „Диварның сез сылаган акшары кайда соң?“ – дип сорамаслармы?»
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ачудан ярсыган чагымда, Мин, көчле җил кузгатып, ярсуымнан коеп яңгыр һәм ачуымнан һәлакәтле боз явар.
Сез агартып сылаган диварны нигезенә кадәр җимереп җиргә егармын, аның белән бергә үзегез дә һәлак булырсыз; һәм Минем Раббы булуымны белерсез.
Ачуымны дивардан һәм аны агартып сылаган кешеләрдән алгач, сезгә: „Дивар да, аны сылаучылар да, тынычлык юк чагында тынычлык турында Иерусалимгә пәйгамбәрлек иткән Исраил пәйгамбәрләре дә юк“, – диярмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Ә син, адәм углы, йөзеңне үз халкың кызларына, үз фаразларына нигезләнеп пәйгамбәрлек иткән кызларына бор һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит.
Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кешенең җанын аулау өчен, һәр кул беләзегенә сихер бәйләвече тегүчеләргә һәм башларына төрле озынлыктагы бөркәнчек әзерләүчеләргә кайгы! Минем халкымның җаннарын аулап, үз җаннарыгызны коткарып кала алырсызмы сез?!
Берничә уч арпа, берничә икмәк телеме хакына сез, үләргә тиеш булмаганнарның җаннарын кыеп һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырып, ялган сөйләгәнне тыңлаучы халыкны алдалап, халкым алдында Мине хур итәсез».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кош аулаган сыман, җан аулау өчен теккән сихер бәйләвечләрегезгә каршы чыгып, аларны кулыгыздан йолкып алам һәм, сез кош аулаган сыман, аулаган җаннарны иреккә җибәрәм.
Бөркәнчекләрегезне ертып ташлап, халкымны сезнең кулдан йолып алам, алар инде сезнең табыш булмас; һәм Минем Раббы икәнемне белерсез.
Мин тәкъва кешене кайгыга салырга теләмәгәндә, сез, ялган сүз әйтеп, аны кайгыга салган өчен һәм тормышларын саклап калмасын дип яман кешеләрне яман юлларыннан бормаган өчен,
сез инде ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез; Мин Үз халкымны сезнең кулдан йолып алам; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».
Минем янга Исраил өлкәннәреннән берничә кеше килеп, каршыма утырды.
Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Бу кешеләр йөрәкләрендә потларга урын бирде, абыну ташы итеп үз алдына гөнаһларын китереп куйды. Миңа сорау белән мөрәҗәгать итәр өчен рөхсәт бирә аламмы Мин аларга?!
Шуңа күрә сөйләш алар белән һәм, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил халкыннан кем дә булса йөрәгендә потларга урын бирсә, абыну ташы итеп үз алдына гөнаһларын китереп куйса, әмма шуңа да карамастан пәйгамбәр янына килсә, күп санлы потлары өчен Мин, Раббы, аңа Үзем җавап бирермен.
Үзенең потлары аркасында Миңа чит-ят булып китүен Исраил халкы йөрәге белән аңласын өчен, шулай эшлим Мин моны».
Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Хак юлга кайтыгыз, потларыгыздан баш тартыгыз, барлык әшәке нәрсәләрдән йөзегезне читкә борыгыз.
Әгәр Исраил халкыннан яки Исраил җирендә килмешәк булып яшәүче чит халыклардан берәрсе, Миннән аерылып, йөрәгендә потларга урын бирсә һәм абыну ташы итеп үз алдына гөнаһын китереп куйса, әмма шуңа да карамастан пәйгамбәр аша Миннән киңәш сорарга килсә, Мин, Раббы, аңа Үзем җавап бирермен.
Мин, каршы чыгып, аңа хурлык тамгасы салырмын һәм, бүтәннәргә гыйбрәт булсын өчен, аны халкымнан читләштерермен, шул чагында Минем Раббы булуымны белерсез.
Әгәр дә инде пәйгамбәр, вәсвәсәгә бирелеп, пәйгамбәрлек итсә, димәк, аны Мин, Раббы, вәсвәсәгә салганмын; һәм Мин, кулымны аңа таба сузып, аны Үз халкым Исраил арасыннан юк итәрмен.
Алар икесе дә – сораучы да, пәйгамбәр дә – бер дәрәҗәдә гаепле булып, тиешле җәзасын алачак.
Алга таба Исраил халкы Миннән йөз чөермәсен һәм, җинаять кылып, үзен нәҗесләмәсен, Минем халкым булып калсын, ә Мин аларның Алласы булсын өчен, шулай эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Әгәр нинди дә булса бер халык, Миңа тугрылыгын сакламыйча, Минем алда гөнаһ кылса, шул чакта Мин, аңа таба кулымны сузып, аны ризыктан мәхрүм итәрмен, аңа ачлык җибәрермен һәм кешеләрен вә терлекләрен һәлак итәрмен.
Хәтта ки анда шушы өч ир – Нух, Даниил вә Әюб яшәп торсалар да, тәкъвалыклары белән алар фәкать үз җаннарын гына коткарып калыр иде, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Әгәр Мин, шушы җирне бөлдерү өчен, анда кыргый җәнлекләр җибәреп, шушы җәнлекләр аркасында әлеге җир беркем йөрмәслек булып ташландык хәлгә килсә,
һәм бу өч ир шунда булса, Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – алар үзләренең угылларын да, кызларын да коткарып кала алмаслар, бары тик үзләре генә котылып калыр, ә җир чүлгә әйләнер иде.
Әгәр Мин шул җиргә таба кылыч юнәлтеп, кылычка: «Җир буйлап үт», – дисәм, һәм ул андагы кешеләрне вә терлекләрне һәлак итә башласа,
Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – әлеге өч ир үзләренең угылларын да, кызларын да коткарып кала алмас, фәкать үзләре генә котылып калыр иде.
Әгәр Мин, ул җирдәге кешеләрне вә терлекләрне юк итәр өчен, үләт чире һәм кан койдыргыч ярсуымны җибәрсәм,
Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Нух та, Даниил да, Әюб тә угылларын да, кызларын да коткарып кала алмас, тәкъвалыклары белән үз җаннарын гына коткарыр иде.
Чөнки Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әгәр дә Мин, Иерусалимнең кешеләрен вә мал-туарын юк итәр өчен, дүрт төрле коточкыч җәзам – кылыч, ачлык, ерткыч җанварлар вә үләт чирен шунда җибәрсәм, үтә куркыныч булачак.
Әмма аларның анда угыл-кызларыннан исән калучылар булыр; аларны шәһәрдән алып чыгарлар, һәм алар сезнең янга килерләр; шунда сез аларның үз-үзләрен ничек тотуын һәм кылган гамәлләрен күрерсез һәм Иерусалимгә Мин җибәргән бәлаләрнең асылына төшенеп юанырсыз.
Аларның үз-үзләрен тотышын вә кылган гамәлләрен күреп юанырсыз, чөнки Мин шәһәрдә эшләгәннәрнең юкка гына түгел икәнлеген белерсез». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзем куагының бүтән агачлардан өстенлеге нидә? Йөзем ботагы – урмандагы агачларның берсе генә ул.
Нинди дә булса әйбер ясар өчен, аны кисеп алалармы?! Берәр нәрсә элеп куяр өчен, аннан чөй ясыйлармы?!
Менә, аны утка салалар; аның ике башын да ут ашый, уртасы да яна: берәр әйбер ясарга ярыймыни ул хәзер?!
Әле бөтен хәлендә дә аннан әйбер ясап булмый иде; ә инде янып беткәч, аннан нәрсәдер ясап була димени?!
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Урманда үскән агачлар арасыннан йөзем ботагын алып, утка ыргыткан сыман, Иерусалимдә яшәүчеләрне дә Мин утка салырмын.
Мин аларга каршы чыгармын – бер уттан качсалар, аларны икенче ут тотар. Аларга каршы чыккач, Минем Раббы икәнемне белерсез.
Алар Миңа тугры булмаганга күрә, бу җирне чүлгә әйләндерермен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Иерусалимгә аның әшәкелекләрен сөйләп күрсәт
һәм аңа, Хуҗа-Раббы Иерусалимгә болай дип әйтә, диген: «Синең тамырың вә туган илең – кәнганиләр җирендә, синең атаң – амори, ә анаң – хитти кызы.
Туган көнеңдә синең кендегеңне кисмәделәр, аруландыру өчен, тоз белән ышкымадылар, су белән юмадылар һәм биләүгә биләмәделәр.
Миһербанлылык күрсәтеп боларны эшләр өчен, беркем дә сиңа кызганып карамады; сине кырга чыгарып ташладылар, туган көнеңдә сиңа җирәнеп карадылар.
Яныңнан узып барган чакта, Мин, кан эчендә тыпырчынып ятканыңны күреп: „Яшә!“ – дидем. Әйе, кан эчендә ятканда, Мин сиңа: „Яшә!“ – дидем.
Сине кыр үсемлекләре кебек үрчеттем, син үсеп буй җиткердең һәм бик матур асылташка әверелдең; күкрәкләрең тулышты, чәчләрең үсте; ләкин син шәрә идең, өстеңдә берни дә юк иде.
Кабат яныңнан үткән чакта, сине күрдем Мин, бу синең мәхәббәтең чоры иде; Мин, өстемдәге киемемнең бер чабуын җәеп, шәрәлегеңне капладым; сиңа ант итеп, синең белән килешү төзедем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәм син Минеке булдың.
Мин сине су белән коендырдым, каннарыңны юып төшердем һәм май белән майладым.
Өстеңә парча кием кигездем, аягыңа күн башмак бирдем, тәнеңне нәфис җитен тукымага төрдем, башыңа ефәк яулык бөркәндердем.
Сине асылташлар белән бизәдем: беләгеңә – беләзек, муеныңа муенса тактым.
Борыныңа – боҗра, колагыңа – алка һәм башыңа бик матур таҗ кигездем.
Син алтын вә көмеш әйберләр белән бизәндең. Киемең нәфис җитен, ефәк вә парчадан иде. Син сыйфатлы бодай оны, бал вә май ашадың. Гаҗәеп гүзәл идең син, патшаларча мәһабәт идең.
Синең матурлыгың хакында халыклар арасында дан таралды, чөнки Мин биргән затлы киемнәрдә син бик тә гүзәл идең, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Ләкин син чибәрлегеңнән вә даныңнан файдаланып зина кыла башладың – үтеп баручы һәркемгә бирелеп фәхешлек иттең.
Киемнәреңнең бер өлешеннән төрле төстәге калкулыклар ясадың һәм шунда беркайчан да булмаганча фәхешлек иттең.
Мин сиңа биргән алтын-көмештән матур бизәнү әйберләре алып, үзеңә ир-ат сыннары ясадың һәм алар белән фәхешлек иттең.
Аларга парча киемнәреңне кигездең һәм алларына Минем маемны вә хуш исле сумала-майларымны куйдың.
Мин сиңа биргән ризыкларны – сыйфатлы бодай онын, майны вә балны, хуш исләр аңкытсын дип, алар алдына куйдың. Нәкъ әнә шулай булды, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Минем өчен тудырган угылларың вә кызларыңны ризык итеп пот-сыннарга корбан иттең син. Уйнашлык итүең генә җитмәгән идемени?!
Син әле Минем угылларымны да, чалып, ут аша үткәрдең һәм аларга бирдең.
Барлык шушы әшәкелекләрне эшләгәндә, фәхешлек иткәндә, син үзеңнең яшь вакытыңны – кан эчендә тыпырчынган, шәрә, киемсез чагыңны исеңә дә төшермәдең.
Аһ! Кайгы сиңа! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Барлык шушы явызлыкларыңнан тыш,
һәр мәйданда син үзеңә өем өйдең – гыйбадәт кылу өчен калкулык ясадың.
Һәртөрле юл чатында, үзеңә калкулыклар ясап, матурлыгыңны хур иттең. Үтеп барган һәркемгә бирелдең һәм шулай итеп фәхешлек итүеңне арттырдың.
Үзеңнең күршеләрең – азгын Мисыр угыллары белән фәхешлек иттең, Минем ачуымны чыгарып, һаман күбрәк аза бирдең.
Шуңа күрә Мин, кулымны сиңа таба юнәлтеп, өлешеңне киметтем, сине күрәлмаучы пелешти кызларының ихтыярына бирдем, синең йөгәнсезлегең өчен алар оялдылар.
Син Ашшур угыллары белән дә фәхешлек иттең, чөнки туя белмәдең; алар белән зина кылдың, ләкин канәгатьләнү алмадың.
Сәүдәгәрләр җирендәге килданиләр белән дә фахишәләрчә кыландың, ләкин аннан да канәгатьлек тапмадың.
Йөгәнсез фахишә кебек шушыларны эшләгәндә, йөрәгең бик тә көчсез булды синең! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Һәртөрле юл чатында өем өйгәндә, һәр мәйданда калку жирләр ясаганда, син фахишәдәй булмадың, чөнки бүләкләрдән баш тарта идең:
син үз ире урынына чит ирләрне кабул иткән зиначы хатын кебек булдың.
Барлык фахишәләргә бүләк бирәләр, син исә барлык сөяркәләреңә үзең ярарга тырышып, һәр тарафтан синең янга фәхешлек итәргә килсеннәр өчен, аларга үзең бүләк бирә идең.
Синең фәхешлегеңдә хатын-кызлар белән була торган хәлләрнең киресе булды: синең арттан йөрмәделәр, син үзең бүләк бирә идең, ә сиңа бүләк бирмәделәр; башкалардан син шулай аерылып тордың».
Шуңа күрә Раббы сүзен тыңла, фахишә!
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Азгынлыкка бирелгәнең һәм, фәхешлек иткәндә, сөяркәләрең алдында шәрәлегең ачылган өчен, әшәке потларың вә син аларга биргән угылларыңның каны өчен
Мин синең барлык сөяркәләреңне: син ләззәт алган, яраткан һәм шулай ук күрәлмаганнарны – һәммәсен дә һәр яктан бергә җыеп алып, шәрәлегеңне ачып күрсәтәм, алар синең хурлыкка калуыңны күрәчәк.
Мин сине зиначы хатыннарны вә кеше канын түгүчеләрне хөкем иткән кебек хөкем итәчәкмен һәм көнчелегемнән ярсып үлемгә тартачакмын.
Мин сине сөяркәләрең кулына тапшырачакмын, алар синең өемнәреңне туздырачак, калкулыкларыңны җимерәчәк, өстеңнән киемеңне салдырып, бизәнү әйберләреңне тартып алачак һәм сине шәрә калдырачак.
Сиңа каршы гавамны җыеп, алар сине таш атып үтерәчәк, кылычлары белән тураклаячак.
Йортларыңны яндырып, күп санлы хатыннар алдында сиңа җәза бирәчәк. Мин синең фәхешлегеңә чик куячакмын, һәм син инде бүләкләр бирмәячәксең.
Сиңа булган ачуым кангач һәм көнчелек ярсуым басылгач, Мин тынычланырмын һәм бүтән сиңа ачуланмам.
Үзеңнең яшь чагыңны искә алмаган һәм кылган гамәлләрең белән ачуымны чыгарган өчен, менә, шул гамәлләреңне үз башыңа кайтарачакмын, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Эшләгән әшәкелекләреңә өстәп, син азгынлыкка да бирелмәдеңме әллә?!
Гыйбрәтле мәкальләр белән сөйләүче һәркем синең хакта: „Анасы нинди булса, кызы да шундый“, – дип әйтәчәк.
Ирен вә балаларын санламаган анаң һәм кыз туганнарыңа охшагансың син. Анагыз – хитти, атагыз – амори халкыннан.
Синең олы апаң – Самарея, ул үзенең кызлары белән синнән төньякта, ә сеңлең Сәдүм үз кызлары белән синнән көньякта яши.
Син, алар юлыннан барып, аларның әшәкелекләрен кабатлап кына калмадың, син бар яктан да алардан азгынрак булып чыктың.
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – синең сеңлең Сәдүм вә аның кызлары син һәм синең кызларың эшләгәнне эшләмәде.
Сеңлең Сәдүмнең вә аның кызларының гөнаһы менә нәрсәдә иде: алар тәкәббер, ваемсыз-тук булдылар һәм кайгысыз яшәделәр, ә ярлыларга вә мохтаҗларга исә ярдәм итәргә теләмәделәр.
Алар, һаваланып, Минем күз алдымда әшәкелекләр эшләделәр, шуңа күрә, күргәнеңчә, Мин аларны һәлак иттем.
Самарея син кылган гөнаһларның яртысын да кылмады – әшәкелек эшләү ягыннан син аңардан уздырып җибәрдең; син кылганнар белән чагыштырганда, апаң вә сеңлеңне тәкъва дип санарга мөмкин.
Туганнарыңны шулай итеп аклагач, хәзер инде хурлык тамгасын үзеңдә йөрт. Син кылган гөнаһлар алар гөнаһыннан җирәнгечрәк булганга, алар синнән тәкъварак күренә. Оятыңнан кызарып, хурлык тамгасын йөрт, чөнки синең янда апаң белән сеңлең тәкъварак күренә.
Шуңа да карамастан Мин Сәдүмгә вә аның кызларына, Самареягә вә аның кызларына һәм алар белән бергә сиңа да имин тормыш кайтарырмын.
Кылган гамәлләрең өчен оятыңнан кызарып, үзеңдә хурлык тамгасын йөртсен һәм шуның белән аларга юаныч булсын өчен, шулай эшлим Мин моны.
Синең туганнарың Сәдүм вә Самарея үзләренең кызлары белән элекке хәленә кайтачак; син дә үз кызларың белән элекке хәлеңә кайтачаксың.
Явызлыгың ачылганга кадәр һаваланып йөргән көннәреңдә туганың Сәдүмне мыскыллап телгә алмадыңмыни?! Ә хәзер син үзең Арам кызлары вә аның күршеләре, пелешти кызлары, сиңа җирәнеп караган бөтен тирә-яктагылар алдында адәм көлкесенә калдың.
Үзеңнең азгынлыгың, әшәкелекләрең өчен хәзер газап чик», – дип белдерә Раббы.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Килешүне бозып антыңны үтәмәгән өчен, кылган гамәлләреңә карап, Мин синең белән шулай эшлим.
Алай да Мин, яшь чагыңда синең белән беркеткән килешүне искә төшереп, синең белән мәңгелек килешү төзим.
Син үзеңнең йөргән юлларыңны исеңә төшерәчәксең, һәм, апа-сеңелләреңне үзеңдә кабул иткәндә, сиңа оят булачак. Мин аларны сиңа кызларың итеп бирәчәкмен, әмма Мин моны синең белән төзегән килешүем хакына эшләмим.
Синең белән килешүне кабат төзим Мин, һәм шунда син Минем Раббы икәнемне белерсең.
Мин гафу иткәннең соңында кылган гамәлләреңнең һәммәсен син исеңдә тотсын, оятыңнан кызарсын һәм моннан ары хурлыгыңнан авызыңны да ачарга кыймасын өчен эшлим Мин моны». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил халкына бер табышмак әйт һәм бер гыйбрәтле хикәя сөйлә әле.
Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Киң канатлы, озын каурыйлы, йонлач, чуар зур бер бөркет Ливанга очып килде, бер эрбет агачының очын эләктереп алып,
аның өске яшь ботагын өзде дә сәүдәгәрләр җиренә алып китте һәм сату-алучылар шәһәренә китереп утыртты.
Шушы җирдә үсә торган үсемлекнең орлыгын алып, тал агачы утырткан кебек, уңдырышлы кырга зур су янына утыртып куйды.
Ул, үсеп, киң ябалдашлы, тәбәнәк буйлы йөзем агачына әйләнде, ботаклары бөркеткә таба сузылган булып, тамырлары исә тирәндә иде. Әлеге йөзем агачы яңа ботаклар чыгарды, яфракка төренде.
Киң канатлы, йөнтәс тагын бер зур бөркет бар иде. Һәм әлеге йөзем агачы тамырларын аңа таба сузды, су сорап, утыртылган җиреннән ботаклары белән аңа таба үрелде.
Ул әйбәт туфракка, зур су янына утыртылган иде, шуңа күрә ботаклар җибәреп җимеш бирә, мәһабәт йөзем агачы була ала иде».
Син, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Тернәкләнеп, үсеп китә алыр микән ул? Тамырлары белән йолкып алмаслармы аны, җимешләрен өзмәсләрме, корымасмы ул? Аңардан үсеп чыккан барлык яшь ботаклар корыячак, һәм аны инде төбе-тамыры белән кубарып алыр өчен, егәрле кул да, күп санлы халык та кирәк булмаячак.
Күчереп утыртылган булса да мантып китә алыр микән ул? Көнчыгыш җилләрендә корып бетмәсме? Үзенең үсеп утырган урынында корымасмы?»
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– Әйтче фетнәчел йортка: «Моның нәрсә белдергәнен аңламыйсызмы?» Әйт аңа: «Менә, Бабил патшасы, Иерусалимгә килеп, аның патшасын вә башлыкларын Бабилгә алып китте, – диген. –
Патшалык буйсынучан булсын, кабат күтәрелә алмасын, килешүгә тугрылыгын саклап көн күрсен өчен, ул, Иерусалим патшасының нәселеннән бер кешене алып, аның белән антлы килешү төзеде һәм әлеге җирнең башлыкларын үзе белән алып китте.
Ләкин Иерусалим патшасы, Бабил патшасына каршы күтәрелеп, атлар вә күп гаскәр сорар өчен, илчеләрен Мисырга озатты. Эше уңышлы чыгармы аның?! Моны эшләгән кеше исән калырмы?! Килешүне бозып, исән калырмы ул?!
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Бабил патшасына биргән антына тугры булмаган, аның белән төзегән килешүне бозган өчен, Бабил җирендә, аны тәхеткә утырткан патша илендә үлемен табачак ул.
Байтак җаннарны һәлак итәр өчен туфрак өелгәч һәм камау ныгытмалары корылгач, гаскәре көчле, җыелган халкы күп санлы булса да, фиргавен бу сугышта аңа ярдәм итә алмаячак.
Антын санга сукмыйча, ул килешүне бозды, кул биреп ант итсә дә, шушыларны эшләде, әнә шуның өчен ул качып котыла алмаячак».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин Иерусалим патшасын җәзалаячакмын, чөнки ул Минем антымны санга сукмады һәм килешүемне бозды.
Мин аның өстенә ятьмәмне ыргытам, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; аны Бабилгә китерәм, Миңа тугры булмаган өчен җәзага тартам.
Аның гаярь сугышчылары кылычтан һәлак булачак, исән калганнары исә төрле тарафка таралачак. Шул чагында сез моны Мин, Раббы, әйткәнне белерсез».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мин, биек эрбет агачының очыннан бер ботакны алып, аны Үзем утыртырмын; агачның очыннан яшь бер үсентене сындырып алып, биек, мәһабәт тау башына утыртырмын.
Исраилнең тау башына утыртырмын Мин аны, һәм ул, ботак җибәреп, җимеш үстерәчәк, мәһабәт эрбет агачына әйләнәчәк. Ул агачта төрле-төрле кошлар оя корачак, күләгәле ботаклары арасында үзенә сыену урыны табачак.
Урмандагы барлык агачлар шуны беләчәк: Мин, Раббы, биек агачны тәбәнәгәйтәм, тәбәнәк агачны биегәйтәм, яшел агачны корытам, ә корыган агачны чәчәк ата торган итәм». Боларны Мин, Раббы, әйттем һәм шулай эшләячәкмен дә.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Исраил җире турында «Аталары әче йөзем ашаган, ә балаларының тешләре камаша» дигән мәкальне әйткәндә, сез нәрсәне күздә тотасыз?
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Исраилдә сез бу мәкальне бүтән әйтмәячәксез.
Менә, барлык җаннар да Минеке: атасының да, углының да җаны Минеке; гөнаһ кылган җан үләчәк.
Тәкъва кеше исә дөрес вә гадел гамәлләр кылса,
таулардагы сыннарга китергән корбан итен ашамаса һәм Исраил халкы потларына табынмаса, якынының хатынын нәҗесләмәсә һәм күрем вакытында хатынына якын килмәсә,
беркемне дә рәнҗетмәсә, бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтарса, кешене таламаса, икмәген ач кешегә бирсә һәм шәрә кешене киендерсә,
әҗәткә биргән акчасын арттырып алмаса, рибачы булмаса, гаделсез эш кылмаса, кешегә хөкемне гадел оештырса,
Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылса һәм кануннарымны ихластан сакласа, ул, димәк, тәкъва кеше, һәм ул һичшиксез яшәячәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Әгәр аның рәхимсез углы кеше канын түксә һәм атасы кылмаган эшләрне кылса: таулардагы сыннарга китергән корбан итен ашаса, якынының хатынын нәҗесләсә,
ярлы вә мохтаҗларны рәнҗетсә, кешене таласа, бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтармаса, потларга табынса, әшәкелекләр эшләсә,
табыш алыр өчен, әҗәткә акча бирсә, аны арттырып алса, ул исән кала аламы?! Юк, ул исән кала алмый. Андый әшәкелекләр эшләгән кеше һичшиксез үлемгә тапшырылачак, үз үлемендә ул үзе гаепле булачак.
Әгәр андый кешенең үз углы туып, атасының гөнаһларын күрә торып, аларны кабатламаса,
таулардагы сыннарга китерелгән корбан итен ашамаса, Исраил халкының потларына табынмаса, якынының хатынын нәҗесләмәсә,
кешене рәнҗетмәсә, бурычка алган кешедән рәһенен алмаса, беркемне таламаса, ачларга ризык бирсә, шәрәләрне киендерсә,
ярлы кешегә начарлык эшләмәсә, бурычка акча биреп, аны арттырып түләтмәсә, Минем кануннарымны сакласа, кагыйдәләрем буенча гамәл кылса, атасы кылган гөнаһлар өчен үлмәс, һичшиксез яшәр.
Ә аның атасы үзенең гөнаһлары – кешеләрне рәхимсез төстә изгәне, туганын талаганы һәм халкы арасында начарлык эшләгәне өчен үләчәк.
Сез: «Ни өчен угыл атасының гөнаһлары өчен җавап бирми?» – дип сорыйсыз. Чөнки углы дөрес вә гадел гамәлләр кыла, Минем барлык кагыйдәләремне саклап, аларны үти; шуңа күрә ул һичшиксез яшәячәк.
Гөнаһ кылган җан үләчәк; атасының гаебен углы үз өстенә, ә атасы углының гаебен үз өстенә алмаячак, тәкъва кешенең тәкъвалыгы үзе белән калачак, явыз кешенең явызлыгы да үз өстендә булачак.
Әгәр инде явыз кеше, барлык кылган гөнаһларын ташлап, Минем бөтен кагыйдәләремне сакласа һәм дөрес вә гадел гамәлләр кылса, һичшиксез яшәячәк, үлмәячәк.
Ул кылган барлык җинаятьләр искә алынмаячак, чөнки дөрес гамәлләр кылганга күрә, ул яшәячәк.
Әллә Мин явыз кешенең үлүен телимме?! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Әүвәлге шөгылен ташлап исән калуын теләмиммени Мин аның?!
Ә инде тәкъвалыгыннан тайпылып, гаделсез эш кылса, явыз кеше кылган бөтен әшәкелекләрне эшләсә, тәкъва кеше яши алыр микән?! Ул кылган гадел гамәлләр онытылачак; тугры булмаганы һәм кылган гөнаһлары өчен ул үләчәк.
Ләкин сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Тыңла әле, Исраил халкы! Минем юлым ялгышмыни?! Үзегезнең юлларыгыз ялгыш түгелме соң?!
Әгәр тәкъва кеше тәкъвалыгыннан тайпылып гөнаһ кылса һәм шуның өчен үлсә, ул үзе кылган гаделсез эшләре аркасында үлә.
Ә инде явыз кеше, явызлыгыннан ваз кичеп, дөрес вә гадел гамәлләр кылса, үзенең җанын коткарып калачак.
Үзе кылган барлык җинаятьләрен танып ихластан тәүбә иткәнгә күрә, ул һичшиксез исән калачак, үлмәячәк.
Ә Исраил халкы: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – ди. Әй Исраил халкы, Минем юлларым дөрес түгелмени?! Үзегезнең юлларыгыз ялгыш түгелме соң?!
Шуңа күрә, Исраил халкы, Мин сине хөкем итәм, һәркемне барган юлы буенча хөкем итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Абындыручы гөнаһларыгыз үзегезне һәлак итмәсен өчен тәүбәгә килегез, барлык җинаятьләрегездән ваз кичегез.
Кылган барлык җинаятьләрегезне ташлагыз, үзегезгә яңа йөрәк вә яңа рух булдырыгыз; ни өчен үләргә сиңа, Исраил халкы?!
Үлеп баручының үлемен теләмим Мин, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Тәүбәгә килегез һәм яши бирегез!
Исраил хакимнәре турында син кайгы җыры җырла
һәм әйт: «Арысланнар арасында нинди арыслан иде синең анаң! Яшь арысланнар арасында яшәп үстерде ул үзенең балаларын.
Үзенең бер баласын үстерде ул; һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.
Халыклар аның хакында ишеттеләр, һәм арыслан алар казыган чокыр-тозакка төште, аны ыргаклар белән Мисыр җиренә илттеләр.
Бераз көткәннән соң, өметенең юкка чыгуын күреп, ана арыслан икенче баласын яшь арыслан итеп үстерде.
Яшь арыслан булып җитешкәч, башка арысланнар белән бергә эзләнеп йөри башлады ул, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.
Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде; аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды.
Күрше өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы баш күтәрде һәм өстенә ятьмә ыргытты – ул аларның тозагына килеп капты.
Аны, ыргаклар белән эләктереп, читлеккә утырттылар һәм Бабил патшасына илттеләр; Исраил тауларында тавышы бүтән ишетелмәсен дип, аны биктә тоттылар.
Синең анаң су буена утыртылган йөзем агачы кебек иде: су мул булганга, җимешне ул күп бирде, ботаклары да байтак иде.
Нык ботаклары хөкемдар таягы булырдай иде, куе яфраклары арасыннан югарыга үрләде; үзенең биеклеге, ботакларының күплеге белән аерылып торды ул.
Аны, ярсуланып, тамыры белән йолкып алдылар, җиргә ыргыттылар; көнчыгыш җиле аны киптерде, җимешләре киселде аның; нык ботаклары корыды – аларны ут яндырды.
Ә хәзер аны чүлгә, коры вә сусыз җиргә күчереп утырттылар.
Һәм аның кәүсәсеннән чыккан ут җимешләрне яндырды, хөкемдар таягы булырдай нык ботаклар анда калмады». Кайгы җыры бу һәм кайгы җыры булып җырлансын да.
Җиденче елның бишенче аенда, унынчы көндә Исраилнең берничә өлкәне, Раббыдан киңәш сорарга дип, минем каршыма килеп утырды.
Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил өлкәннәренә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез Миңа киңәш сорарга килдегезме?! Ләкин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә җавап бирмәячәкмен», – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Син аларны хөкем итәчәксеңме?! Аларны хөкем итәчәксеңме, адәм углы?! Аталарының нинди әшәкелекләр кылганын белдер аларга,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраилне сайлап алган көнне Мин, кулымны күтәреп, Ягъкуб токымына ант иттем һәм Мисыр җирендә Үземне аларга таныттым. Кулымны күтәреп аларга, Мин сезнең Раббы Аллагыз, дип әйттем.
Ул көнне аларга, Мин сезне Мисыр җиреннән Үзем тәгаенләп куйган, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә алып чыгармын, дип ант иттем.
Мин аларга, һәркем үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташласын, үзен Мисыр потлары белән нәҗесләмәсен, Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дидем.
Ләкин алар Миңа каршы баш күтәрделәр һәм Мине тыңламадылар; беркем дә үзенең күз алдыннан кабахәт нәрсәләрне алып ташламады һәм Мисыр потларына табынудан туктамады. Шунда Мин, ачуымны вә ярсуымны Мисыр җирендә алар өстенә түгәчәкмен, дидем.
Мин моны Үз исемем хакына, чит халыклар алдында исемем хурлыкка төшмәсен дип эшләдем. Чөнки Исраил халкын Мисырдан алып чыгар өчен, Мин аларга Үземне нәкъ шул халыклар алдында таныткан идем.
Шуның өчен Мин аларны, Мисыр җиреннән чыгарып, чүлгә китердем.
Аларга Үземнең кагыйдәләремне бирдем, Үземнең кануннарымны җиткердем; шуларны үтәгән кеше исән калыр, дидем.
Шулай ук безнең арада билге булсын дип һәм аларны изге итүемне күрсеннәр дип, шимбә көннәремне дә бирдем.
Ләкин Исраил халкы чүлдә Миңа каршы баш күтәрде; Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне дә тәмам бозды; шуннан Мин, ярсуымны аларга яудырачакмын һәм аларны чүлдә һәлак итәчәкмен, дидем.
Ләкин чит халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен дип, алай эшләмәдем, чөнки Мин аларны Мисырдан шул халыклар күз алдында чыгардым.
Һәм Мин чүлдә, кулымны күтәреп, аларга тәгаенләнгән, сөт вә бал агып торган иң гүзәл җиргә аларны кертмәскә ант иттем.
Чөнки алар Минем кануннарымны үтәмәделәр, кагыйдәләрем буенча гамәл кылмадылар, Минем шимбә көннәремне боздылар; аларның йөрәкләре үз потларына береккән иде.
Шуңа карамастан Мин аларны кызгандым, чүлдә һәлак итмәдем.
Чүлдә аларның угылларына болай дидем: „Аталарыгыз кагыйдәләре буенча яшәмәгез, аларның кануннарын үтәмәгез, потларына табынып, үзегезне нәҗесләмәгез.
Мин – сезнең Раббы Аллагыз: Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылыгыз, кануннарымны саклагыз һәм аларны үтәгез.
Сезнең белән Минем арада билге булсын өчен, шимбә көннәремне изге итегез, шуннан соң сез Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез“.
Ләкин аларның угыллары да Миңа каршы баш күтәрде: алар Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылмады һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәмәде (гәрчә аларны үтәгән кеше исән калган булыр иде), Минем шимбә көннәремне бозды. Шунда Мин, чүлдә алар өстенә ярсуымны түгәчәкмен, ачуымны алардан алачакмын, дидем.
Ләкин Мин кулымны читкә алдым, ят халыклар алдында Үз исемем хурлыкка төшмәсен өчен, моны эшләмәдем. Чөнки Мин аларны шул халыклар алдында Мисырдан чыгардым.
Шулай ук, чүлдә кулымны күтәреп, Мин аларны төрле халыклар арасына таратырга, төрле җиргә чәчәргә ант иттем.
Минем кануннарымны үтәмәгән һәм кагыйдәләремне кире каккан өчен, шимбә көннәремне бозган өчен, аталарының потларына күзләрен төбәп табынган өчен, шулай эшләдем Мин.
Аннары Мин аларга начар кагыйдәләрне, гомер итәргә комачаулый торган кануннарны үтәргә ирек бирдем.
Аларны куркытыр һәм аларга Раббы икәнемне танытыр өчен, Мин аларга беренче булып туган балаларын корбан итәргә, үзләрен нәҗесләндерергә юл куйдым».
Шуңа күрә, адәм углы, Исраил халкына җиткер, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең аталарыгыз, Миңа тугры булмыйча, менә тагын ничек хур иткәннәр:
аларны вәгъдә ителгән җиргә китергәч, берәр биек калкулык яки мул яфраклы агач күрүгә, алар шунда корбан чала, Минем ачуымны чыгара торган корбан бүләкләре китерә, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, шәраб бүләкләре коя башладылар.
Мин алардан, сез йөри торган калку җир нинди урын ул, дип сорадым». (Әлеге урын бүгенгә кадәр «калку җир» дип атала.)
Шуңа күрә Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез, аталарыгызга ияреп, үзегезне нәҗесләргә һәм алар табынган җирәнгеч потлар белән фәхешлек итәргә телисезме?!
Корбаннар китереп, угылларыгызны ут аша үткәреп, сез үзегезне бүгенге көнгә хәтле барлык потларыгыз белән нәҗесләндерәсез, шуннан соң Мин сезгә киңәш биримме, Исраил халкы?! Үземнең бар булуым белән ант итәм: Миңа сорау бирергә рөхсәт итмәм сезгә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Сез: „Чит халыклар кебек булачакбыз, башка кавемнәр кебек, агач белән ташка табыначакбыз“, – дисез, ләкин сезнең уегызга килгән нәрсә тормышка ашмаячак.
Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сезнең өстән Мин, көчле кулымны җәеп, ярсу белән хакимлек итәчәкмен.
Көчле кулымны җәеп, ярсу белән Мин сезне халыклар арасыннан чыгарачакмын, Үзем тараткан җирләрдән җыеп алачакмын.
Сезне халыклар чүленә китереп, анда йөзгә-йөз килеп хөкем итәчәкмен.
Ата-бабаларыгызга Мисыр чүлендә хөкем оештырган кебек, сезне дә шулай хөкем итәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Сезне, хакимлек таягы аша уздырып, килешү тезгененә кертәчәкмен.
Фетнәчел һәм Миңа буйсынмаучы кешеләрне арагыздан чыгарып атачакмын. Килмешәк булып яшәгән җирләреннән Мин аларны чыгарачакмын, ләкин алар Исраил җиренә аяк басмаячак, шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез.
Ә сезгә, Исраил халкы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мине тыңлыйсыгыз килмәсә, һәркайсыгыз, үзенең потлары янына барып, аларга хезмәт итсен, ләкин Минем изге исемемне үзегезнең корбаннарыгыз вә потларыгыз белән бүтән хур итмәссез.
Чөнки Минем изге тавымда, Исраилнең биек тавында, бөтен Исраил халкы Миңа хезмәт итәчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Мин аларны анда кабул итәчәкмен һәм сезнең бүләкләрегезне, уңышыгызның иң яхшы өлешен, барлык изге бүләкләрегезне таләп итәчәкмен.
Чит халыклар арасыннан чыгаргач һәм таралган җирләрегездән җыеп алгач, сезне сумала-майларның хуш исе кебек кабул итәчәкмен. Мин бүтән халыклар алдында сезгә Үземнең изгелегемне күрсәтәчәкмен.
Сезне Исраил җиренә керткәч, Минем Раббы икәнемне белерсез. Ул җирне Мин, кулымны күтәреп, сезнең ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән идем.
Шунда сез үзегезне нәҗесләндергән узган юлларыгызны вә кылган гамәлләрегезне исегезгә төшерерсез, кылган явызлыкларыгыздан үз-үзегезгә җирәнеп карарсыз.
Сезнең яман юлларыгыз һәм гөнаһлы гамәлләрегез өчен түгел, ә бәлки Үз исемем хакына сезнең белән мөгамәлә иткәндә, сез, Исраил халкы, Минем Раббы икәнемне белерсез“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Көньякка таба карашыңны юнәлтеп, көньяк тарафка сүзеңне әйт, шул яктагы урманга пәйгамбәрлек ит.
Әлеге урманга әйт: «Раббы сүзен тыңла, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: „Менә, Мин сиңа ут төртәм, һәм ул һәртөрле яшел агачыңны, һәртөрле коры агачыңны яндырачак; дөрләгән ялкын сүнмәячәк, көньяктан алып төньякка кадәр булган бар нәрсәне көйдерәчәк.
Һәртөрле җан иясе шушы утны Мин, Раббы, яндырганны күрәчәк, һәм ул ут сүнмәячәк“».
Һәм мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббым! Кешеләр минем турыда: «Гыйбрәтле хикәя сөйләмиме икән ул?!» – диләр.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзеңне Иерусалим ягына бор һәм изге урыннарга карап сүзеңне әйт, Исраил җиренә пәйгамбәрлек ит,
Исраил җиренә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сиңа каршы чыгам, кылычымны кыныннан алып, синдәге тәкъва кешене дә, явыз кешене дә һәлак итәм.
Тәкъва һәм явыз кешене юк итәр өчен, Минем кылычым, кыныннан чыгып, көньяктан төньякка кадәр һәртөрле җан иясенә юнәлер.
Һәр җан иясе Мин Раббының кылычны кыныннан алуымны һәм аның инде кире әйләнеп кайтмаячагын белер».
Ә син, адәм углы, сыкран, ыңгырашкан йөрәгең белән алар күз алдында ачынып сыкран.
Синнән: «Нигә сыкранасың?» – дип сорарлар, син: «Алда көткән хәбәрдән, – диярсең. – Шуннан соң һәр йөрәк эрер, барлык куллар салынып төшәр, һәртөрле рух хәлдән таяр, тезләр су өсте кебек дерелдәп торыр. Шул көннәр якынлаша, болар һәммәсе дә булачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Хаким болай дип әйтә, диген: «Кылыч, кылыч инде чарланган, йөзе ялтырый,
күпләрне чабар өчен чарланган ул, яшендәй ялтырасын өчен ышкылган. Ни дип сөенергә безгә?! – Углымның хакимлек таягы һәртөрле агачка түбәнсетеп карый!
Ялтыратып чистартыр өчен, кулда кысып тотар өчен бирелгән ул кылыч. Җан кыючы кулына алсын өчен чарланган, чистартылган ул.
И адәм углы, ыңгыраш, үкереп ела, чөнки ул Минем халкыма һәм Исраил хакимнәренә каршы төбәлгән. Алар Минем кешеләрем белән бергә кылычтан узачак. Кайгыдан күкрәгеңне төй!
Бу сынау һичшиксез килер. Хакимлек таягын кылыч чабып өзсә, нәрсә булыр?! – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Әй адәм углы, пәйгамбәрлек ит һәм учың белән учыңа сук! Кылыч ике, өч тапкыр бәрсен – җан кыя торган кылыч ул, зур кырылыш өчен кылыч. Аларга төрле яктан һөҗүм итә ул.
Йөрәкләр хәлдән тайсын, һәлак булганнар артсын өчен, кылычның очын Мин аларның капкалары төбенә куям. Яшен кебек ялтырый ул, чабар өчен очланган.
И кылыч йөзе, кайсы якка юнәлсәң – уңгамы, сулгамы – шунда бәр.
Мин дә учым белән учка бәрермен – ачуымны шулай басармын. Моны Мин, Раббы, әйттем».
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– Син, адәм углы, Бабил патшасының кылычы киләсе ике юлны билгелә. Алар икесе дә бер үк җирдән башлансыннар; һәм шәһәргә керә торган юллар чатында билге ясап куй.
Кылыч барасы ике юлны – Аммон шәһәре Рабаһка һәм шулай ук Яһүдәгә, ныгытылган Иерусалимгә илтә торган юлларны билгелә.
Чөнки Бабил патшасы, фал ачар өчен, ике юл чатында туктап калыр: укларын селкетер, потларыннан сорар, җәнлек бавырына карап фал ачар.
Аның уң кулына «Иерусалимгә» дигән шобага чыгар, һәм ул шунда дивар җимерүче җайланма куярга, үтерергә әмер бирергә, сугышчан өн салырга, капка җимерүче җайланма китерергә, туфрак өеп, камау ныгытмасы төзергә тиеш булыр.
Бу юрау Раббыга ант иткән кешеләр өчен ялган пәйгамбәрлек булып тоелыр, ләкин Ул, кылган гөнаһларын истә тотып, аларны әсир итәр.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ачыктан-ачык фетнә күтәреп, гаебегезне искә төшергән һәм кылган бөтен гамәлләрегезнең гөнаһлы булуын күрсәткән өчен – әнә шулар өчен сезне әсир итеп алачаклар.
И син, Исраилнең җинаятьчел явыз хакиме, синең көнең килде, җәза сәгатең сукты синең!
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Баш киемеңне сал, таҗыңны сал!“ Бар нәрсә үзгәрәчәк хәзер: түбәннәр югары күтәрелер, ә югарыда булганнар түбән төшәр.
Һәлакәт! Һәлакәт! Һәлакәт алып киләм Мин! Мин билгеләгән кеше килгәнче, әлеге җир тернәкләнә алмаячак; Мин бу җирне аңа тапшырачакмын».
Ә син, адәм углы, пәйгамбәрлек ит, Аммон угыллары һәм аларның оятсызлыгы турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Кылыч! Кылыч! Җаннарны кыяр өчен, кыныннан чыгарылган, яшендәй уйнап торсын өчен, ялтыратып чистартылган ул.
Синең турындагы күренешләр – ялган, күрәзәлекләр – чын түгел: кылыч инде явызларның бугазына терәлгән, аларның соңгы көне җитте, җәза сәгате сукты аларның.
Кылычыңны, Бабил, кынына тык! Мин сине туган, яралган җиреңдә хөкем итәчәкмен;
ачуымны синең өскә яудырачакмын, сиңа утлы сулышымны өрәчәкмен, сине кешеләр үтерүдә тәҗрибәсе зур булган рәхимсез затлар кулына тапшырачакмын.
Син ут өчен азык булачаксың, каның җиргә сеңәчәк, кешеләр сине исләренә дә алмаячак. Моны Мин, Раббы, әйттем».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Ә син, адәм углы, аны хөкем итәчәксеңме?! Кан коючылар шәһәре Иерусалимне хөкем итәчәксеңме?! Аның бөтен әшәкелекләрен ачып сал үзләренә.
Син аңа, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И-и канга баткан шәһәр, син үзеңнең җәза алыр көнеңне якынайтасың, төрле потлар ясап, үзеңне нәҗесләндерәсең!
Син, Иерусалим, кеше каны коеп, өстеңә гөнаһ алдың, потлар ясап, үзеңне нәҗесләндердең. Соңгы көнеңне якынайттың син, елларың тәмамланды синең. Шуның өчен Мин сине халыклар алдында көлкегә калдырам, бар җирдә синнән мыскыл итеп көләчәкләр.
Ыгы-зыгылы, аты чыккан шәһәр, янәшәдәгеләр дә, ерактагылар да синнән көләчәк.
Кара, синең Исраил хакимнәрең, көч кулланып, кеше канын койды.
Алар ата-аналарына кадер-хөрмәт күрсәтмәделәр, шәһәрдәге килмешәкләрне рәнҗеттеләр, тол хатыннарны вә ятимнәрне җәберләделәр.
Син Минем изге әйберләремне хөрмәт итмәдең һәм шимбә көннәремне боздың.
Яла ягучыларың кеше канын койды. Таулардагы сыннарга китерелгән корбан итен ашаучылар, азгынлык кылучылар,
үз аталарының хатыннары белән йоклаучылар, күрем күргән хатыннарын хәтта чистарыну көннәрендә дә хур итүчеләр булды.
Берсе, әшәкеләнеп, үз күршесенең хатыны белән йоклады; икенчесе, оятын җуеп, килене белән зина кылды; өченчесе үзенең кыз туганын, атасының кызын мәсхәрәләде.
Акча хакына кеше җанын кыйдылар, бурычка акча биреп, аны арттырып алдылар, янап, күршесенең хакына керделәр, ә Мине искә дә алмадылар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Кара, Мин, йодрыгым белән бәреп, хаксыз керем алган һәм синдә коелган кан өчен сиңа җәза бирәчәкмен.
Мин сиңа каршы гамәл кылган көннәрдә син кыю булып кала алырсыңмы, һәм синең кулларың куәтле була алырмы икән?! Моны Мин, Раббы, әйттем һәм Үзем әйткәннәрне эшләячәкмен.
Мин сине халыклар арасына сибәрмен, төрле илләргә таратырмын, синдә булган нәҗеслекне юкка чыгарырмын.
Син башка халыклар алдында хур ителәчәксең, шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил халкы Минем өчен – мәгъдәнне яндырганнан соң калган файдасыз көл. Һәркем мичтәге бакыр, аккургаш, тимер, кургаш утырмасы кебек, көмеш эреткәннән соң калган көл сыман булды.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәммәгез дә мәгъдәннән калган көл булганга күрә, Мин сезне Иерусалимгә җыям.
Көмеш, бакыр, тимер, кургаш вә аккургашны эретер өчен, бергә мичкә салып ут өрдергән кебек, Мин дә, ачуым вә ярсуымны дөрләтеп, сезне бергә җыям һәм эретәм.
Сезне бергә җыям да ачу утымны өрәм, сез шунда эреячәксез.
Мич эчендә көмеш эрегән сыман, сез дә аның эчендә эрерсез һәм Мин Раббының сезгә ачу яудырганын белерсез».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Әйт Исраилгә: «Чистартылмаган җир, ачулы көнемдә яңгыр сугармаган җир син.
Синең хакимнәрең, үкерә-үкерә табышын ботарлаган арыслан сыман, кешеләрне ашыйлар, аларның мөлкәтен вә кыйммәтле әйберләрен талап алалар, тол хатыннарның санын арттыралар.
Руханиларың Минем канунымны боза һәм изге әйберләремне хур итә, гади әйбердән изге әйберне аермый, нәҗес белән чиста арасында нинди аерма барын өйрәтми, Минем шимбә көннәремне санламый; Мин алар арасында хур ителәм.
Синдәге башлыклар табышны ботарлаучы бүреләр кебек; хаксыз керем алыр өчен, кешеләрнең канын коялар, җаннарын һәлак итәләр.
Ә пәйгамбәрләрең шушыларның һәммәсен агартып сылыйлар: күренешләре – ялган, күрәзәлекләре буш аларның, Раббы әйтмәсә дә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диләр.
Җирдәге халык исә бер-берсен изә һәм талый, ярлы мохтаҗны кыса, килмешәкләрне гаделсез рәвештә рәнҗетә.
Шушы җирне һәлак итмәс өчен, әлеге җир хакына алар арасыннан Мин дивар корырлык һәм Минем алга, дивар белән Минем арага басарлык кеше эзләдем, ләкин таба алмадым.
Шуңа күрә Үземнең ачуымны алар өстенә яудырам, ярсулы утым белән аларны юк итәм, кылган гамәлләре өчен җәзасын үзләренә кайтарам». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Бер ананың ике кызы бар иде.
Алар яшьли үк Мисырда фәхешлек иттеләр; анда аларның күкрәкләрен иркәләделәр, гыйффәтле имиләрен изделәр.
Кызларның олысын Оһола, кечесен Оһолиба дип йөрттеләр. Алар Минеке иделәр, угыл вә кызлар тудырдылар. Оһоланы – Самарея, Оһолибаны Иерусалим дип атыйлар иде.
Минеке булуга карамастан, Оһола фәхешлек итте, үзенең сөяркәләренә, ашшурлы сугышчыларга – зәңгәр төстәге киемнәр киеп йөрүче башлык вә хакимнәргә нәфесе төште. Алар барысы да – чибәр егетләр вә атлы җайдаклар.
Ашшурның барлык күренекле угылларына фахишә булды, сөяркәләренең потлары белән үзен нәҗесләде ул.
Яшь чагыннан ул Мисыр сөяркәләре белән йоклады, алар аның гыйффәтле имиләрен изде, үз шәһвәтләрен канәгатьләндерде. Шуннан бирле ул фәхешлек итүне ташламады.
Шуның өчен Мин аны сөяркәләре – үзе яраткан Ашшур угыллары кулына бирдем.
Алар, аны чишендереп, угыл вә кызларын тартып алдылар, ә үзен кылыч белән чабып үтерделәр. Аңа җәза бирделәр, һәм хатын-кыз арасында ул йөз карасына әйләнде.
Ә аның сеңлесе Оһолиба боларны күреп торды, апасыннан ул азгынрак булып чыкты һәм күбрәк фәхешлек кылды.
Ашшур угылларына – башлыкларга, хакимнәргә, баштанаяк коралланган сугышчыларга, атка атланып йөрүче җайдакларга аның нәфесе төште – алар барысы да чибәр егетләр иде.
Мин аның үзен нәҗесләвен, икесенең дә йөргән юллары бер булуын күрдем.
Кызларның монысы тагын да күбрәк фәхешлек кылды. Диварда кызыл буяулар белән ясалган килдани ирләрнең сурәтләрен,
билләренә пута буган, зиннәтле баш киемнәре кигән, килданиләр җирендә, Бабилдә туып үскән гаскәр башлыкларын хәтерләткән сурәтләрне күрде ул.
Бер карауда ук аның нәфесе төште һәм килданиләр җиренә ул илчеләрен җибәрде.
Шуннан соң Бабил угыллары аның ятагына килделәр, аның белән уйнашлык кылып, аны нәҗесләделәр. Нәҗесләнгәннән соң, үзенең үк алардан гайрәте чикте.
Ул ачыктан-ачык фәхешлек итә һәм аның шәрәлеге ачыла башлагач, бертуган апасыннан гайрәтем чиккән кебек, сеңлесеннән дә гайрәтем чикте Минем.
Һәм ул, яшь чагында Мисыр җирендәге фәхешлеген искә төшереп, тагын да күбрәк азына башлады.
Әгъзалары ишәкнеке, ә дәртләре атныкы кебек булган сөяркәләрне яратты ул анда.
Шулай итеп, яшь чагыңда мисырлылар синең имиләреңне иркәләгәнне һәм яшь күкрәгеңне изгәнне – шул уйнашлык итүеңне сагынып искә төшерә идең.
Шуңа күрә, Оһолиба, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Синең гайрәтең чиккән сөяркәләреңне Мин сиңа каршы котыртам һәм Бабил угылларын вә барлык килданиләрне, Пыкод, Шоа вә Коа угылларын, алар белән бергә чибәр Ашшур егетләрен төрле яктан синең каршыңа китерәм. Алар барысы да – башлыклар вә хакимнәр, күренекле гаскәр башлыклары, оста җайдаклар.
Алар сиңа каршы корал, сугыш арбалары һәм олаулар белән, күп санлы халкын ияртеп киләчәкләр, зур вә кечкенә калканнар тотып, очлымнар киеп, сине уратып алачаклар; сине алар хөкеменә тапшырам, алар сиңа үз хөкемнәрен чыгарачак.
Көнче ир кебек ачуымны сиңа юнәлтәм, һәм алар сине аяп тормаячак: борының белән колакларыңны кисеп алачак, калган кешеләрең исә кылычтан һәлак булачак; угылларың белән кызларыңны алып китәчәкләр, исән калганнарны ялкын ашаячак;
өстеңнән киемеңне, бизәнү әйберләреңне салдырып алачаклар.
Мисыр җирендә башланган азгынлыгыңа, фәхешлегеңә Мин чик куячакмын, шул гадәтләреңә бүтән күтәрелеп тә карамассың, Мисырны искә дә алмассың».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сине үзең күрәлмаган, гайрәтең чиккән кешеләр кулына бирәм.
Сине аямаслар, хезмәт итеп тапкан малыңны алар тартып алырлар, сине шәрә, ялангач калдырырлар, һәм, фәхешлегең ачылып, син хур булырсың. Азгынлыгың, фәхешлегең
сине шушы хәлгә төшерде, чөнки син чит халыклар белән уйнашлык иттең һәм аларның потлары белән үзеңне нәҗесләдең.
Син апаң юлыннан киттең, шуңа күрә кулыңа аның касәсен тоттырам».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Син апаң эчкән зур, тирән касәдән эчәрсең, мәсхәрә булырсың, көлкегә калырсың, чөнки касәң тирән.
Исерерсең һәм кайгыга батарсың; һәлакәт вә бөлгенлек – апаң Самарея касәсе ул!
Син касәңне төбенә кадәр эчәрсең һәм чәлпәрәмә китереп ватарсың; кайгыдан күкрәгеңне төярсең. Моны Мин әйттем», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мине онытканга, Миннән ваз кичкәнгә күрә, азгынлыгың һәм фәхешлегең өчен тиешле җәзасын ал!»
Раббы миңа тагын болай диде: – И адәм углы! Оһола белән Оһолибаны хөкем итәсең килсә, аларга эшләгән әшәкелекләрен белдер.
Алар бит зина кылдылар, һәм куллары канга батты. Алар үзләренең потлары белән зина кылдылар, Минем өчен тудырган угылларын, потларга азык итәр өчен, ут аша үткәрделәр.
Алар миңа каршы бер үк көндә менә нәрсә эшләделәр: Минем изге йортымны нәҗесләделәр һәм шимбә көннәремне боздылар.
Балаларын потларга корбан иткән көндә алар, Минем изге йортыма кереп, аны нәҗесләделәр; менә нәрсә эшләделәр алар Минем өемдә!
Алар хәтта, үзләренең илчеләрен җибәреп, еракларда яшәгән кешеләрне чакыртып китерделәр, юынып, күзләренә сөрмә тартып, бизәнү әйберләрен тагып, аларны каршы алдылар,
өстәл янына куелган матур кәнәфигә утырып, табынга Минем хуш исле сумала-майларымны куйдылар.
Әйләнә-тирәдә кәеф-сафа коручыларның тавышлары яңгырап торды, чүлдән алар янына эчкечеләр белән бергә байтак кеше килеп, апалы-сеңелле икесенең дә кулларына беләзекләр, башларына матур таҗлар кидерделәр.
Шуннан Мин азгынлыктан арыган сеңелләрнең берсе турында: «Алар аның белән фахишә белән эш иткәндәй мөгамәлә кылсыннар!» – дидем.
Һәм алар аның белән уйнашлык иттеләр, фахишәләр белән йоклагандай, азгын Оһола һәм Оһолиба белән йокладылар.
Тәкъва ирләр аларга хөкем оештырыр; аларны зина кылучы һәм кан коючыларны хөкем иткән кебек хөкем итәрләр, чөнки алар зиначылар, һәм куллары да канлы.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Котларын алып таласыннар өчен, аларга каршы халыкны җыеп китер.
Гавам аларны таш атып тукмар, кылыч белән тураклар, угыл вә кызларын үтерер, йортларын яндырыр.
Бу җирдә Мин азгынлыкка шушылай итеп чик куярмын, бар хатыннар моннан сабак алыр, сезнең кебек йөгәнсез гамәлләр кылмас.
Азгынлык өчен тиешле җәзасын алырсыз, потларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен дә җәзасыз калмассыз, һәм шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».
Тугызынчы елда, унынчы айның унынчы көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Шушы, бүгенге көнне язып куй; бу көнне Бабил патшасы Иерусалимне чолгап алды.
Бу фетнәчел халыкка гыйбрәтле хикәят сөйлә, аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Казанны куй да су белән тутыр,
аңа ит кисәкләре сал, иң яхшы кисәкләрне – бот вә калак итен сал, иң шәп сөякләр куш.
Иң симез сарыкларны сайлап ал. Сөякләр астына утын өй, су кайнатып, сөякләрне пешер».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә, тутыккан һәм тутыгы купмый торган казанга кайгы! Жирәбә салып тормыйча, аннан ит кисәкләрен берәм-берәм алып ат.
Чөнки шәһәр халкы бөтен кешенең күз алдында шәрә кыяда кан койды; җиргә түгелсә, тузан белән капланыр иде ул.
Үч алыр өчен ярсуым кайнасын дип, әлеге канны Мин, күренеп торырлык итеп, шәрә кыяда калдырдым».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Канга чумган шәһәргә кайгы! Учакка Мин дә утын өярмен.
Утын өстә, ут дөрләт, итне пешер, тәмләткечләр куш – сөякләре янып бетсен.
Казанны күмер өстенә буш килеш куй – бакыры кызсын, эчендәге пычрагы эресен, тутыгы янып бетсен.
Юк, тырышуым бушка булды, чөнки калын булып утырган тутыкны ут та бетерә алмады.
Синең азгынлыгың – әнә шул шакшылык ул. Мин сине чистартырга тырышып та, син чистармаганга күрә, сиңа булган ярсуым ташып түгелгәнче, синең чистарынасың юк.
Мин, Раббы, әйттем моны. Минем гамәл кылыр вакытым җитте. Мин Үземне тыймам, аяусыз һәм рәхимсез булырмын. Йөргән юлларың, кылган эшләрең буенча хөкем ителерсең син». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Күзләреңә ямь бирүче кешеңне Мин синнән бер мизгелдә тартып алам; ләкин син хәсрәтләнмә, зарланма, күз яшеңне түкмә.
Эчеңнән генә ыңгыраш, үлгәннәргә матәм тотма: баш киемеңне вә аяк киемеңне салма, сакалыңны каплама, матәм икмәген ашама!
Бервакыт иртән мин халык белән сөйләштем, ә кичен минем хатыным вафат булды. Икенче көндә исә миңа кушылган эшне эшләдем.
Халык миннән: – Кылган гамәлләреңнең мәгънәсен безгә әйтмәссеңме? – дип сорады.
Мин аларга: – Миңа Раббы сүзе килеп иреште, – дип җавап бирдем,
– Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин Үземнең изге йортымны – сез горурланган ныгытманы, күзегезгә ямь, җаныгызга шатлык булган нәрсәне нәҗеслим, сез калдырып киткән угыл-кызларыгыз кылычтан һәлак булыр.
Сез дә Мин эшләгәнне эшләрсез: сакалыгызны капламассыз һәм матәм икмәген ашамассыз,
башыгызда баш киеме, аягыгызда аяк киеме булыр, хәсрәтләнмәссез дә, зарланмассыз да, кылган гөнаһларыгыздан әкрен генә сызып ыңгырашып торырсыз.
Яхәзкыл сезнең өчен билге булыр: ул эшләгәнне сез дә эшләрсез; шул вакыт килгәч, Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерсез».
И адәм углы, Мин аларның ныгытмасын, күзләренең ямен, җаннарының шатлыгын, угыл вә кызларын тартып алган көндә синең янга качып котылган берәү килер һәм сиңа бу хәбәрне җиткерер.
Ул көнне, синең телең ачылып, аның белән сөйләшә башларсың, инде бүтән дәшми тормассың, алар өчен билге булырсың, һәм Минем Раббы булуымны белерләр.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзең белән Аммон угыллары яшәгән тарафка борыл һәм аларга каршы пәйгамбәрлек ит.
Аммон угылларына, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Минем изге йортым нәҗесләнгәнгә, Исраил җире чүлгә әйләнгәнгә, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелгәндә „әһә“ дип кимсетеп сөйләгәнгә күрә,
Мин сине көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм; алар, чатырларын корып, синең җиреңә килеп төпләнерләр, җимешләреңне ашарлар, сөтеңне эчәрләр.
Рабаһны Мин – дөяләр өчен көтүлек, Аммонны вак терлек өчен ял итү урыны итәрмен, шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».
Чөнки Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кул чабып, аяк тыпырдатып, Исраил җиренә карата нәфрәт белдергәнең, сөенгәнең өчен,
синең өстеңә кулымны сузып, сине башка халыкларга талатырга бирәм, сине халыклар, илләр арасыннан юкка чыгарам, сине һәлак итәм; шул чагында Минем Раббы икәнемне белерсең».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: « Мәаб белән Сәгыйрь: „Менә, Яһүдә йорты да башка барлык халыклар кебек булды“, – дигән өчен,
Мин Мәабның чик буендагы шәһәрләрдән – Бәйт-Ешимот, Багал-Мегон вә Кыръятаимнән, иң гүзәл җирдән башлап, аның иңбашын ачам.
Мин аны Аммон угыллары белән бергә көнчыгыш халыкларына биләмә итеп бирәм, шунлыктан халыклар арасында ул бүтән искә алынмаячак.
Мәабка хөкем оештырам, шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Яһүдә йортыннан үч алып, зур гөнаһ кылганы өчен, –
ди Хуҗа-Раббы, – кулымны Эдом өстенә сузып, аның кешеләре белән терлекләрен юк итәчәкмен, аны чүлгә әйләндерәчәкмен, Теманнан алып Деданга кадәр һәммәсе кылычтан һәлак булачак.
Эдомнан Мин Үземнең Исраил халкы кулы белән үч алачакмын, һәм алар Эдомда Минем ачуым вә ярсуым буенча эш итәрләр. Эдом Минем ничек үч алуымны белер», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Пелештиләр – үч алучан халык. Йөрәкләре нәфрәт белән тулганга күрә, алар үч алдылар, күптәнге дошманын юк итәргә тырыштылар.
Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – менә, Мин кулымны пелештиләргә таба сузам, керетиләрне тар-мар китерәм, диңгез ярында калганнарны юк итәм.
Мин рәхимсез рәвештә алардан үчемне алырмын, ярсый-ярсый аларны җәзалармын. Үчем кангач, алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Унберенче елда, айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Иерусалим хакында Сур: «Әһә, халыклар капкасы җимерелгән, ул минем өчен ачылган, мин рәхәт чигәм, ә ул бушап калган», – дигән өчен,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мин сиңа каршы чыгам, Сур; диңгез үзенең дулкыннарын күтәргән кебек, сиңа каршы күп халыкларны күтәрәм Мин.
Алар Сур каласының диварларын җимерәчәк, манараларын ватачак, Мин исә, хәрабәләрен себереп түгеп, аны шәрә кыяга әйләндерәчәкмен.
Диңгез уртасында ятьмә сала торган урын булыр ул. Моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Халыклар тарафыннан таланыр ул,
аңа буйсынган шәһәр-авыллар кылычтан һәлак булыр. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин төньяктан Сур өстенә патшалар патшасын – Бабил патшасы Нәбухаднессарны китерәм. Атлары, сугыш арбалары, җайдаклары, гаскәре, күп санлы халкы белән киләчәк ул,
сиңа буйсынган шәһәр-авылларны кылычтан уздырачак, сиңа каршы камау өеме ясаячак, туфрак өячәк, калканнарын күтәрәчәк.
Дивар җимерүче җайланмаларын синең диварларыңа китереп терәячәк, манараларыңны балта белән ватачак.
Аның күп санлы атлары күтәргән тузан сине каплап алачак. Диварлары җимерелгән шәһәргә бәреп кергәндәге кебек, капкаңнан кергәндә, аларның җайдаклары, тәгәрмәчләре вә сугыш арбалары чыгарган тавыштан диварларың дер селкенеп торыр.
Атларының тояклары синең барлык урамнарыңны таптап бетерер; халкыңны алар кылычтан уздырыр; синең таза-нык баганаларың җиргә авар.
Синең байлыгыңны талап алырлар, әйберләреңне урларлар, диварларыңны сүтеп матур йортларыңны ватканнан соң, таш, агач, чүп-чарны суга ташларлар.
Сине җырлавыңнан туктатам, гөслә моңнары бүтән ишетелмәс.
Сине шәрә кыяга әйләндерәм, ятьмә киптерә торган урын булырсың син; бүтән аякка баса алмассың. Моны Мин, Раббы, әйттем», – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Хуҗа-Раббы Сурга болай дип әйтә: «Син ауганда чыккан тавыштан, яралыларның ыңгырашуыннан, синдәге үтерештән диңгездәге утраулар куркып калыр.
Утраулардагы хакимнәрнең барысы да тәхеттән төшәр һәм, өсләрендәге япанчаларын, парча киемнәрен салып, куркынып, җиргә утырыр һәм, синең язмышыңны уйлап, калтыранып таң калыр.
Алар сине кызганып елар, сиңа: „Диңгезчеләр яшәгән данлыклы шәһәр, һәлак булдың син! Диңгездә кодрәт иясе булып, халкың белән бергә әйләнә-тирәгә шом салып тордың син.
Хәзер, син ауган көндә, яр буйлары дер селкенә, синең һәлакәтеңне күреп, диңгездәге утрауларның коты алына“, – дияр».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кеше яшәмәгән, бушап калган шәһәргә әйләндергәч, төпсез чоңгылларның зур сулары сине күмеп киткәч,
Мин сине упкынга төшүчеләр белән бергә элек яшәгәннәр янына төшерәм. Синдә башкача халык яшәмәсен һәм тереләр дөньясында сиңа урын булмасын өчен, Мин сине, мәңгелек хәрабәләр арасына урнаштырган кебек, упкынга төшүчеләр белән бергә түбәнге дөньяга урнаштырам.
Сине коточкыч һәлакәткә дучар итәм, һәм син юкка чыгарсың; сине эзләрләр, ләкин беркайчан таба алмаслар». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– Син, адәм углы, Сур хакында кайгы җыры җырла,
диңгез капкасы янында урнашкан, күп кенә утраулардагы халыклар белән сәүдә итүче Сурга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Әй Сур, син: „Мин – тиңсез гүзәл“, – дип әйтәсең.
Ачык диңгез синең йортың булды; осталарың синең гүзәллекне камил дәрәҗәгә җиткерде;
такталарың Сенирдәге кипаристандыр; мачтаң синең Ливан эрбетеннәндер.
Ишкәкләрең Башан имәненнән ясалды; кораб идәне, фил сөяге белән бизәлеп, киттиләр утравында үскән кипарис агачыннан түшәлде.
Синең җилкәннәрең вә әләмең Мисырның чигелгән нәфис җитененнәндер; алар синең әләм кебек булды, Элиша утравыннан китертелгән зәңгәр, җете кызыл тукымалар сиңа япма булды.
Сидун белән Арвад кешеләре синдә ишкәкчеләр иде, җитез егетләрең, и Сур, корабыңны йөртте;
Гәбалның тәҗрибәле балта осталары җөйләреңне сүсләде. Һәртөрле корабларда килгән диңгезчеләр синдә сату-алу иттеләр.
Фарсы, Луд, Пут егетләре синең гаскәреңдә сугышчылар булды, диварыңа калкан вә очлымнар элеп, сиңа мәһабәтлек өстәде.
Арвад, Хәйлех угыллары – диварларың тирәсендә, Гәммәд кешеләре манараларың өстендә торды; диварларга алар үзләренең калканнарын элде; синең гүзәллекне алар камил дәрәҗәгә җиткерде.
Син искиткеч бай идең, шуңа күрә Таршиш шәһәре синең белән сату итте, сиңа көмеш, тимер, аккургаш вә кургаш белән түләде.
Яван, Түбәл вә Мешех синең белән сәүдә иттеләр, әйберләреңә алмашка коллар вә бакыр савыт-саба бирделәр.
Бәйт-Түгәрмәдән синең әйберләрең өчен йөк атлары, сугыш атлары, качырлар китерделәр.
Синең белән Дедан угыллары сәүдә итте; утраулардагы күп илләр синең белән әйбер алмашты, түләр өчен, сиңа фил сөяге вә кара агач китерде.
Күп әйберләр җитештергәнгә, синең белән арамиләр алыш-биреш итте; әйберләрең өчен алар фирәзә, җете кызыл тукыма, парча тукыма, нәфис җитен, мәрҗән, якут белән түләде.
Синең белән Яһүдә, Исраил җире сәүдә итте; әйберең өчен Миннит бодае, татлы ризык, бал, май, бәлзәм бирде алар.
Күп әйберләр җитештергәнгә, байлыгың бик зур булганга, Дәмәшекъ сиңа Хилбун шәрабы, Сәхәр йоны, Узалның мичкәле шәрабы белән түләде. Алар синең әйберләреңне чүкелгән тимер, кассия вә хуш исле камышка алмаштырды.
Дедан сиңа ат ябулары сатты.
Гарәпләр җире һәм Кыдардагы барлык хакимнәр синең белән әйбер алмашты; алар сиңа сарык бәрәннәре, тәкәләр вә кәҗәләр китерде.
Шеба вә Рагмадан килгән сәүдәгәрләр синең әйберләреңә алмашка хуш исле тәмләткечләр, асылташлар, алтын бирделәр.
Синең белән Харан, Каннә, Эден, Шеба сәүдәгәрләре, Ашшур вә Килмад сату-алу итте.
Синдә алар кыйммәтле киемнәр, зәңгәр төстәге һәм парча тукымалар, ишелгән нык бау белән беркетелгән чуар келәмнәрен саттылар.
Таршиш кораблары синең малыңны йөртүчеләр булды. Диңгез упкыннары өстеннән авыр йөкләр төяп йөрттең син.
Ишкәкчеләрең сине зур суларга алып керде; көнчыгыш җиле сине диңгезләр арасында җимереп ташлады.
Синең байлыгың вә сәүдәң, әйберләрең, диңгезчеләрең вә кораб йөртүчеләрең, балта осталарың, сәүдәгәрләрең вә барлык сугышчыларың, корабтагы бар халкың син ауган көнне диңгезләрнең төпкеленә батачак.
Кораб йөртүчеләр акыруыннан диңгез буйлары дер селкенәчәк.
Барлык ишкәкчеләр корабларын ташлап, барча диңгезчеләр вә кораб йөртүчеләр ярга чыгып басачак
һәм, сине кызганып, кычкырып елаячак, башларына көл сибеп, тузанда ауный-ауный әрнеп ыңгырашачак,
сине кызганып, башларын кырдырачак, тупас тукымага төренәчәк, җаннары әрнүдән кайгырып елаячак.
Кайгы җыры җырлаячак алар: „Диңгез уртасындагы Сур кебек тагын кайсы шәһәр шулай һәлакәткә тарыган?!“
Диңгез буйлап әйберләрең килгәндә, син күп халыкларның тамагын туйдырдың; зур байлыгың вә сәүдәң белән җирдәге патшаларны баеттың.
Диңгез чоңгыллары сине җимергәч, әйберләрең вә синдәге кешеләр су төбенә китте.
Моны күреп, утрауларда яшәүчеләрнең котлары алынды, патшалары тетрәнде, куркудан йөзләре үзгәрде;
башка халыкларның сәүдәгәрләре таң калып сызгырып куйды. Синең соңгы сәгатең коточкыч булды, син мәңгегә юкка чыктың».
Миңа яңадан Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы, Сур хөкемдарына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Йөрәгең тәкәбберлек белән тулып, син: „Мин – алла, алла урынындамын, диңгезләрнең йөрәгендә утырам“, – дисең, ләкин син Аллаһы түгел, кеше булганың хәлдә, йөрәгеңне Аллаһы йөрәгенә тиңлисең.
Син Даниилдан да зирәгрәк булдың, синнән яшерен берни юк;
зирәклегең вә акылың белән син үзеңә байлык тупладың һәм хәзинәңә алтын-көмеш җыйдың;
зур осталыгың белән, сәүдә итүең аркылы байлыгыңны арттырдың, байлыгың аркасында масаеп киттең.
Зирәклектә үзеңне Аллаһы белән тиңләштергән өчен, – ди Хуҗа-Раббы, –
Мин сиңа каршы чит халыкны җибәрәм, халыклар арасында алар иң рәхимсезе, һәм алар синең күркәмлегеңә вә акылыңа каршы кылычларын кыныннан чыгарачак һәм затлылыгыңны хур итәчәк;
алар сине упкынга олактырачак, һәм син диңгезләр йөрәгендә үләчәксең.
Һәлак итүче кулына алла булып түгел, ә кеше булып эләккәндә: „Мин – алла“, – дип әйтерсеңме икән үзеңнең үтерүчең алдында?!
Чит халыклар кулыннан сөннәтсезләр үлеме белән үләчәксең син, чөнки моны Мин әйттем». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Сур патшасы турында кайгы җыры җырла һәм, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Син – камиллек үрнәге, зирәклек белән тулгансың һәм тиңсез гүзәлсең.
Син Гадәндә, Аллаһы бакчасында идең, киемнәрең төрле асылташлар – кызыл якут, топаз, зөбәрҗәт, хризолит, ахак, яшма, зәңгәр якут, фирәзә вә берилл белән бизәлгән иде; бу асылташларның кыса вә киергеләре алтыннан оста итеп эшләнгән, син яратылган көндә алар әзерләп куелган иде.
Син – канатлары җәелгән керубим, Мин сине сакчы итеп билгеләдем; син Алланың изге тавында идең, утлы ташлар арасында йөрдең.
Яратылган көнеңнән алып, гаделсез эшләрең фаш ителгәнгә кадәр үз юлларыңда кимчелексез идең.
Сәүдәң киңәйгән саен, син бәгырьсезләнә бардың; син гөнаһ кылдың, һәм Мин сине Аллаһы тавыннан бәреп төшердем, сине, сакчы керубимне, утлы ташлар арасыннан кудым.
Матурлыгың аркасында йөрәгең масайды, дан сөюең зирәклегеңә зыян китерде; шуның өчен Мин сине җиргә төшердем, патшалар алдында сине хурлыкка калдырдым.
Алдашып сәүдә итүең белән күп җинаятьләр кылып, син изге урыннарыңны нәҗесләдең; Мин синнән ут чыгарып, шул ут сине ашады – барлык халыкларның күз алдында көлгә әйләндердем Мин сине.
Сине белгән халыклар моны күреп гәҗәпкә калды, синең азагың дәһшәтле булды, син мәңгегә юкка чыктың».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзең белән Сидунга борылып пәйгамбәрлек ит,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Сидун, Мин сиңа каршы чыгам. Минем исем синдә данга күмеләчәк. Сиңа хөкем оештыргач һәм синдә Үземнең изгелегемне күрсәткәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.
Мин сиңа үләт чире җибәрәчәкмен, урамнарыңда кан коячакмын, төрле яктан килгән кылычтан күпләрнең җаны кыелачак. Шуннан Минем Раббы икәнемне белерсең».
Моннан ары Исраил халкының энәдәй очлы тикән, җәрәхәт ясаучы күгән куагы кебек, аны күрәлмаучы күршеләре булмаячак. Шунда Минем Хуҗа-Раббы икәнемне беләчәкләр.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкын, бүтән халыклар арасыннан алып, бергә җыйгач, Мин халыклар күз алдында Үземнең изгелегемне күрсәтермен, һәм алар Мин Үземнең колым Ягъкубка биргән җирдә яшәячәкләр.
Алар анда хәвеф-хәтәрсез яшәячәк: йортлар салачак, йөзем агачлары утыртачак – тынычлыкта яшәячәк, чөнки аларга явызлык теләүче барлык халыкларны Мин хөкем итәчәкмен. Шунда Минем Раббы, үз Аллалары икәнемне беләчәкләр».
Унынчы елда, унынчы айның уникенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзең белән Мисыр патшасы фиргавенгә таба борылып, аңа һәм барлык Мисыр халкына каршы пәйгамбәрлек ит,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең дошманың, фиргавен, Мисыр патшасы. Үзенең елгасында яткан килеш: „Нил – минем елгам, мин аны үзем өчен булдырдым“, – дип әйтүче олы гәүдәле аждаһа син.
Ләкин Мин синең теш казналарыңа ыргак кидерәм һәм тәңкәләреңә елгаларыңдагы балыкларны ябыштырам, сине тәңкәләреңә ябышкан барлык балыкларың белән бергә елгаларыңнан тартып чыгарам;
сине вә синең елгаларыңнан чыгарылган барлык балыкларны чүлгә илтеп ыргытам, син ачык кырда ятып калачаксың, сине күтәреп алмаячаклар; сине җирдәге җәнлекләргә вә һавадагы кошларга азык итеп бирермен.
Шуннан соң Мисырның бар халкы Минем Раббы икәнемне белер. Исраил халкы өчен син камыш терәү кебек булдың.
Сиңа куллары белән тотынгач, син, ярылып, аларның иңбашларын чәнчедең, таянгач, сынып, аларны аяктан ектың».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин сиңа каршы кылыч җибәрәм – синең кешеләреңне һәм терлегеңне юк итәм.
Шуннан соң Мисыр җире чүл вә далага әверелер, һәм Минем Раббы икәнемне белерләр. Син: „Нил – минем елгам, аны мин булдырдым“, – дип әйткән өчен,
Мин сиңа һәм синең елгаларыңа афәт җибәрәм, Мигдолдан алып Севенегә кадәр, Хәбәшстан чигенә кадәр Мисыр җирен хәрабә хәленә китерәм, аңардан чүл ясыйм.
Анда кеше аягы басмаячак, терлекләр йөрмәячәк, кырык ел буена җан иясе яшәмәячәк.
Бушап калган җирләр арасында Мисыр җирен чүл ясыйм; бушап калган шәһәрләр арасында аның шәһәрләре кырык ел буена буш торачак; мисырлыларны халыклар арасына сибәм, төрле җирләргә таратам».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Кырык ел узгач, Мин мисырлыларны халыклар арасыннан кире җыеп алачакмын.
Әсирлектән азат итеп, яңадан Патроска, үзләренең ата-бабалары җиренә кайтарачакмын, һәм алар анда көчсез бер патшалык булачак.
Башка патшалыклардан ул көчсезрәк булачак һәм бүтән беркайчан да башка халыклардан өстен булмаячак; башка халыклар өстеннән хакимлек итмәсеннәр өчен, Мин аларны шулай зәгыйфьләндерәчәкмен.
Мисыр моннан ары Исраил халкына терәк булмаячак, Мисырдан ярдәм сорап гөнаһ кылуын исләренә төшереп торачак; һәм алар Минем Хуҗа-Раббы икәнемне белерләр».
Егерме җиденче елда, беренче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Бабил патшасы Нәбухаднессар Сур янында үзенең гаскәрен тәмам хәлдән тайдырганчы эшләтте: биредә барлык башлар пеләшләнде, иңбашлар кырылып чиләнде; әмма башкарган эшләре өчен Нәбухаднессарның үзенә дә, аның гаскәренә дә Сур берни түләмәде.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Бабил патшасы Нәбухаднессарга Мисыр җирен бирәм, һәм ул, аның байлыгын кулына төшереп, талап җыелган малны гаскәренә өләшер.
Башкарган эшләре өчен Мин аңа Мисыр җирен бүләк итеп бирәм, чөнки ул һәм аның гаскәре Минем хакка эшләделәр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Ул көнне Мин Исраил халкын көчле итәм һәм алар арасында синең телеңне ачам, шуннан алар Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «„Нинди бәхетсез көн!“ – дип, үкереп елагыз!
Чөнки Раббының караңгы, төксе көне инде бик якын – халыкларга кайгылы ел җитеп килә.
Мисыр өстенә кылыч килә; җаннары кыелганнар егыла башлагач, Мисырның байлыгы талангач, нигезләре җимерелгәч, хәбәшиләрнең коты алыначак.
Хәбәшстан, Пут, Луд, гарәпләрнең бар җирләре, Луб һәм Килешү җирендәге угыллар мисырлылар белән бергә кылычтан узачак».
Раббы болай дип әйтә: «Мисырның терәүләре җимереләчәк, аның горур егәре бетәчәк; Мигдолдан алып Севенегә кадәр байтаклар кылычтан үләчәк, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Бушап калган җирләр арасында ул да бушап калачак, шәһәрләре дә бушап калган шәһәрләр арасында булачак.
Мисырга ут салгач, аның бөтен терәүләре җимерелгәч, Минем Раббы икәнемне беләчәкләр.
Ул көндә, ваемсыз хәбәшиләрне куркытыр өчен, Минем хәбәрчеләрем корабларда юлга чыгачак. Мисырның һәлакәтле көнендә аларның коты алыначак, чөнки ул көн инде килә».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бабил патшасы Нәбухаднессар кулы белән күп санлы Мисыр халкын киметәм.
Нәбухаднессар үзе һәм башкалар арасында иң рәхимсезе саналган халкы бу җирне һәлак итәр өчен киләчәк, кылычларын Мисырга каршы юнәлтеп, җирне мәет белән тутырачак.
Елга-култыкларны корытып, Мисыр җирен Мин явызлар кулына бирәм, чит халыклар кулы белән бу җирне, андагы бар нәрсәне тар-мар итәм». Моны Мин, Раббы, әйттем.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Потларны җимерәм, Мемфиста ялган илаһларны юк итәм, Мисыр җирендә инде хакимнәр булмас, Мин Мисыр җиренең котын алам.
Патросны бөлдерәм, Соганга ут салам, Фивага җәза бирәм.
Ярсуымны Мисыр кальгасы Пелүсимгә түгәм, Фиваның күп санлы халкын юк итәм.
Мисырга ут салам; Пелүсимне газапка дучар итәм. Дошманнары Фивага һөҗүм итәр, көндезен Мемфиска ябырылыр.
Он белән Пи-Бәсетнең яшь егетләре кылычтан һәлак булыр, шәһәр халкы әсир төшәр.
Мисырның камыты сынып, аның горур егәре беткәч, Тахпанхеста көн сүрелеп калыр. Аны болыт каплап алыр, кызлары әсир ителер.
Мисырга җәзам шул булыр, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Унберенче елда, беренче айның җиденче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Мин Мисыр патшасы фиргавенне җиңдем; савыксын өчен, аны дәваламадылар, тернәкләнеп, кулына кылыч тотарлык булсын өчен, яраларын бәйләмәделәр.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам, аның җәрәхәтле һәм дә таза кулын да яралыйм, кулыннан кылычын сугып төшерәм.
Мисырлыларны төрле халыклар арасына сибеп, чит-ят җирләргә таратам.
Ә Бабил патшасының кулын нык итәм, аның кулына кылыч салам, фиргавеннең кулын исә яралыйм, һәм ул авыр җәрәхәтләрдән Бабил патшасы алдында ыңгырашып торыр.
Бабил патшасының кулын ныгытам, фиргавеннең кулы исә көчсезләнәчәк. Бабил патшасының кулына Мин кылыч салып, Мисыр җиренә ул яу белән килгәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.
Мисырлыларны Мин төрле халыклар арасына сибәм, чит-ят җирләргә таратам; шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Унберенче елда, өченче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Мисыр патшасы фиргавенгә вә аның күп санлы халкына әйт: «Синең кебек үк мәһабәтле тагын кем бар?!
Ашшурга кара: матур ботаклы, күләгәле ябалдашы булган, биек Ливан эрбете иде ул; очы да болытлар арасында иде.
Аны сулар туендырды, җир асты чишмәләре өскә үрләтте. Аның сулары, агачны уратып алып, ерымнар буйлап кырдагы башка агачларны сугарды.
Кырдагы барлык агачлардан озынрак булып үсте ул, мул судан ботаклары озын, куе булып үсте.
Аның ботаклары арасында төрле кошлар оя корды, барча кыргый җәнлекләр ябалдашы астында бала чыгарды, аның күләгәсендә күп санлы халыклар көн күрде.
Мәһабәт буе, озын ботаклары белән матурланып утырды ул, чөнки тамырлары зур сулар янында иде.
Аллаһы бакчасындагы эрбетләр аның белән ярыша, кипарис, чинар ботаклары аның ботаклары белән тиңләшә алмады – Аллаһы бакчасындагы бер агач та аның кебек гүзәл түгел иде.
Мин аны куе ботаклар белән матурладым, Аллаһы бакчасындагы барча Гадән агачы аңардан көнләште.
Шунлыктан Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Биек булып үскәнгә, очы да болытларга кадәр ашканга, биеклеге белән масайганга күрә,
Мин аны халыкларның хөкемдары кулына тапшырдым, хөкемдар аның белән явызлыгы буенча эш кылды. Мин аны Үземнән читкә тибәрдем.
Рәхимсезлеге белән аерылып торган чит халыклар аны кисеп аударды да ташлап китте. Аның зур ботаклары таулар вә үзәннәр өстенә ауды, тарлавыкларга сынып төште. Җирдәге бар халыклар, аның күләгәсеннән чыгып, аны ташлап киттеләр.
Барлык күк кошлары ауган агач кәүсәсе өстендә урнашты; барлык кыргый җәнлекләр аның ботаклары арасында үзенә урын тапты.
Су янындагы башка агачлар моннан ары алай югары күтәрелмәсен һәм очларын болытларга сузмасын өчен, су эчкән бүтән агачлар андый биеклеккә ирешмәсен өчен эшләнде бу. Алар һәммәсе дә упкынга төшкән үлеләр белән бергә үлемгә, түбәнге дөньяга дучар ителгән“.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Ул үлеләр дөньясына төшкән көндә Мин җир асты суларына аны кызганып еларга куштым; Мин ташкын суларны тыйдым, һәм ярсулы сулар тынды. Аның хакына Ливанны Мин моң-зарга күмдем, һәм кырдагы агачлар шиңде.
Упкынга төшүчеләр белән бергә үлеләр дөньясына аны озатканда, аның ауган тавышыннан Мин халыкларны калтыранырга мәҗбүр иттем. Шуннан түбәнге дөньяда барлык Гадән агачлары – Ливанның иң затлы, иң әйбәт, мул итеп сугарылган агачлары тынычланып калды.
Аның күләгәсендә яшәгән теләктәш халыклар да, аның белән бергә үлеләр дөньясына күчеп, кылычтан һәлак булганнарга кушылды.
Гадән агачларыннан кайсысы затлылыгы вә мәһабәтлелеге белән синең белән тиңләшә ала иде?! Ләкин сине дә Гадән агачлары белән бергә түбәнге дөньяга күчерәчәкләр; син сөннәтсез халыклар арасында, кылычтан үлгәннәр белән янәшә ятачаксың. Әлеге сүзләр – фиргавен һәм аның күп санлы халкы турында“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Уникенче елда, уникенче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгы җыры җырла һәм әйт аңа: «Син халыклар арасындагы арыслан кебек, диңгездәге аждаһа сыман; елгаларыңда ары-бире килеп йөрисең, аякларың белән суны болгатып, елгаларны пычратасың.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Күп халыклар белән бергәләп Мин сиңа ятьмә салырмын, алар сине сөрәкә белән тартып чыгарырлар.
Мин сине җиргә атып бәрермен, ачык кырда егып салырмын. Күктәге барлык кошларны өстеңә кундырып, җирдәге бөтен ерткычлардан туйганчы ашатырмын үзеңне.
Итеңне тауларга таратып, үзәннәрне сөякләрең белән тутырырмын.
Тауларга кадәр бөтен җирне синең каның белән сугарырмын, тарлавыклар синең калдыкларың белән тулыр.
Сине юк иткәч, Мин күкләрне ябармын, андагы йолдызларны сүндерермен; кояшны болыт белән каплармын, ай яктыртмаячак.
Күктәге барлык яктырткычларны синең өстә сүрелдерермен, җиреңне караңгылык белән урап алырмын, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Син белмәгән илләрдәге кавемнәр арасында Мин сине һәлак иткәндә, күп халыкларның йөрәгенә борчу салырмын.
Синең язмышың белән күп халыкларның котын алып, алар алдында кылычымны селтәгәндә, аларның патшалары, сине искә төшереп, куркудан тетрәнеп торыр. Син егылган көндә аларның һәрберсе үз тормышы өчен дер калтырар“.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Бабил патшасының кылычы сиңа каршы барачак.
Мин синең гаскәрне иң рәхимсез халыклар – куәтле сугышчылар кылычы белән тар-мар итәчәкмен. Алар Мисырның горурлыгын таптаячак һәм аның гаскәрен тар-мар итәчәк.
Мин аның зур сулар янында утлап йөргән терлекләрен бетерәчәкмен. Инде кеше аягы да, терлек тоягы да шушы суларны бүтән болгатмаячак.
Шул чагында суларына тынычлык бирермен, аларның елгалары май сыман акрын ага башлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Мисыр җирен чүлгә әйләндергәч, ул җирдәге бар нәрсә юкка чыккач, анда яшәгән бар кешене һәлак иткәч, Минем Раббы икәнемне белерләр.
Менә бу – халыкларның кызлары җырлаячак кайгы җыры; Мисыр һәм аның күп санлы халкы турында җырлаячаклар алар аны“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Уникенче елда, айның унбишенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Мисырдагы күп санлы халыкны кызганып ела, аны вә кодрәтле халыкларның кызларын упкынга төшкәннәр белән бергә түбәнге дөньяга озат.
Аларга әйт: «Кемнән матуррак соң сез?! Түбәнге дөньяга төшегез дә сөннәтсезләр белән бергә ятыгыз».
Мисыр кылычтан үлгәннәр арасына егылыр; кылыч кыныннан чыгарылган инде – Мисырны вә аның күп санлы халкын сөйрәп алып китәр ул.
Үлеләр дөньясындагы баһадир башлыклар Мисыр вә аның теләктәшләре турында: «Алар бире төште, сөннәтсезләр һәм кылычтан һәлак булганнар белән яталар», – дип әйтерләр.
Ашшур да бөтен гаскәре белән шунда ук: кылычтан егылган сугышчыларының каберләре белән уратып алынган ул.
Гаскәриләрнең каберләре – упкынның иң төбендә, Ашшур каберенең әйләнә-тирәсендә; җирдә яшәүчеләрнең котларын алган ашшурлылар һәммәсе һәлак булган, кылычтан егылган.
Элам да шунда. Аның кабере һәлак булганнар, кылычтан егылган күп санлы халкының каберләре белән уратып алынган. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган эламлылар сөннәтсез килеш түбәнге дөньяга төшкәннәр, упкынга төшкәннәр белән бергә хурлыкка калганнар.
Һәлак булганнар арасында Эламга ятак бирелгән, аның күп санлы гаскәре дә аның кабере әйләнәсендә ята – аларның һәммәсе дә сөннәтсез, кылычтан һәлак булган; җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, упкынга төшкәннәр белән бергә алар мәсхәрәгә калганнар; аларга һәлак булганнар арасында урын бирелгән.
Мешех вә Түбәл дә күп санлы халыкларының каберләре уртасында шунда ята. Алар – сөннәтсез. Җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган өчен, кылычтан һәлак булган алар.
Алар сөннәтсез килеш һәлак булган баһадирлар белән бергә ята түгелме?! Ул баһадирлар үзләренең кораллары белән бергә үлеләр дөньясына төшкән, кылычлары баш астына куелган, гөнаһлары сөякләрендә калган, чөнки җирдә яшәүчеләрнең котларын алып торган алар.
Син дә, Мисыр, һәлак булып, сөннәтсезләр арасында, кылычтан егылганнар белән янәшә ятарсың.
Үзенең патшалары вә түрәләре белән бергә Эдом да шунда. Көч-гайрәтенә карамастан, аларны кылычтан һәлак булганнар, сөннәтсезләр вә упкынга төшкәннәр белән янәшә яткырганнар.
Төньякның хакимнәре һәм сидунлылар да шунда. Көч-куәте әйләнә-тирәдәгеләрне куркуга салып торса да, алар, мәсхәрәгә калып, һәлак булганнар белән бергә шунда төшкәннәр. Кылычтан һәлак булганнар, упкынга төшкәннәр белән янәшә сөннәтсез килеш, хурлык тамгасы белән яталар.
Фиргавен үзе һәм аның бөтен гаскәре, боларны күреп, кылычтан һәлак булган күп санлы халкы өчен юаныч табар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Җирдә яшәүчеләрнең котларын алырга фиргавенгә Мин юл куйсам да, фиргавенне вә аның күп санлы халкын сөннәтсезләр арасына, кылычтан һәлак булганнар белән салырлар. Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Халкыңа болай дип әйт: «Әгәр Мин нинди дә булса берәр җиргә кылыч юнәлтсәм, ә ул җирнең халкы, үз арасыннан бер-бер кешене сайлап, аны үзенә сакчы итеп куйса,
һәм әлеге сакчы, җиргә килүче кылычны күреп, мөгез быргы кычкыртса һәм халыкны кисәтсә,
ә кемдер быргы тавышын ишетеп тә сакланмаса – кылыч аны үтерсә, әлеге кеше үз үлемендә үзе гаепле булачак.
Быргы тавышын ишетсә дә, ул сакланмады, шуңа күрә үз үлемендә үзе гаепле; сакланган булса, исән калыр иде.
Ә инде сакчы, кылычны күреп тә, быргысын кычкыртмаса, шулай итеп халыкны кисәтмәсә, һәм кылыч, килеп, берәрсенең гомерен өзсә, ул кеше үзенең гөнаһлары өчен үтереләчәк, ә аның каны өчен Мин сакчыны җаваплы итәчәкмен».
Мин сине, адәм углы, Исраил халкына сакчы итеп куйдым, һәм син Минем авызымнан чыккан сүзләрне ишетеп торырсың, аларны Минем исемемнән кисәтерсең.
Явыз кешегә Мин: «И явыз кеше, син һичшиксез үләчәксең!» – дисәм, ә син аны, явызлык юлына кермәсен дип, алдан кисәтеп куймасаң, явыз кеше үзенең гөнаһы өчен үләчәк, ләкин аның каны өчен җавапны Мин синнән сораячакмын.
Ә инде син явыз кешене, йөргән юлыннан ваз кичсен өчен, алдан кисәтеп куйсаң, ләкин ул явызлык кылудан туктамаса, үз гөнаһы өчен ул үләр, ә син җаныңны коткарып калырсың.
Син, адәм углы, Исраил халкына болай дип әйт: «Сез: „Җинаятьләребез вә гөнаһларыбыз безгә тынгы бирми, шулар аркасында инде сүнеп барабыз, ничек яшәргә безгә?!“ – дисез».
Әйт аларга: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин явыз кешенең үлемен түгел, ә бәлки аның яман юлдан чыгып исән калуын телим. Кире борылыгыз, яман юлыгыздан кире борылыгыз! Нигә үләргә сезгә, Исраил халкы?!»
Син, адәм углы, үз халкыңа әйт: «Тәкъва кешене, җинаять кылса, тәкъвалыгы коткарып калмас; явыз кеше исә, яман юлын ташласа, җинаяте өчен җәзаланмас. Тәкъва кеше гөнаһ кылса, әүвәлге тәкъвалыгы хакына исән кала алмас.
Тәкъва кешегә Мин, һичшиксез исән калырсың, дип әйтсәм, һәм ул үзенең тәкъвалыгына өметләнеп явызлык кылса, аның барлык игелекле эшләре искә алынмас, һәм ул кылган явыз гамәле өчен үлем җәзасы алыр.
Явыз кешегә исә, һичшиксез үләчәксең, дип әйтсәм, һәм ул, гөнаһларыннан ваз кичеп, гаделлек, дөреслек белән яши башласа –
бурычка алган кешегә үз рәһенен кайтарса, урлаган әйберне кире кайтарса, тормыш кагыйдәләре буенча яшәсә, бернинди яман эш кылмаса, һичшиксез исән калачак, үлмәячәк.
Ул кылган гөнаһларның берсе дә искә алынмаячак; дөрес вә тәкъва гамәлләр кылса, ул һичшиксез исән калачак».
Синең халкың: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел», – ди. Ә бит аларның үз юллары дөрес түгел!
Тәкъва кеше, үзенең тәкъвалыгын ташлап, гөнаһ кыла башласа, ул үләчәк.
Явыз кеше, үзенең явызлыгын ташлап, дөреслек вә тәкъвалык белән яши башласа исән калачак.
Ә сез: «Хуҗа-Хаким юлы дөрес түгел!» – дисез. Мин сезнең һәркайсыгызны кылган эшләренә карап хөкем итәчәкмен, Исраил халкы.
Сөргенгә китүебезнең уникенче елында, унынчы айның бишенче көнендә Минем янга Иерусалимнән качкан бер кеше килде һәм: «Шәһәр җимерелде!» – диде.
Ләкин кичен, бу кеше килергә бер көн кала, мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы минем авызымны ачты; бу хәл иртәгесен теге кеше килгәнче булды. Авызым ачылгач, мин инде дәшми тормадым.
Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраилнең бушап калган урыннарында яшәүчеләр: «Ибраһим берьялгызы булып та, шушы җирне биләгән, ә без күбәү – бу җир, әлбәттә, безгә биләмә итеп бирелгән», – ди.
Әйт син аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Сез каны качмаган ит ашыйсыз, потларга табынасыз, кеше канын коясыз. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!
Сез үзегезнең кылычыгызга таянасыз, әшәкелекләр эшлисез, бер-берегезнең хатынын нәҗеслисез. Шулар өчен сезгә бу җирне биләмә итеп бирергәме?!»
Син аларга менә нәрсә дип әйт: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: бушап калган җирләрдә яшәүчеләр кылычтан үләр, ачык кырда булганнарны җәнлекләргә ризык итеп бирермен; ә ныгытмаларда вә мәгарәләрдә яшәүчеләр үләт чиреннән һәлак булыр.
Бу җирне Мин коры чүлгә әйләндерермен, аның горур егәре юкка чыгар, Исраил таулары бушап калыр – алар аша үтеп йөрүчеләр булмас.
Кылган барлык әшәкелекләре өчен бу җирне чүл вә бушлык иткәннең соңында алар Минем Раббы икәнемне белерләр“».
Ә синең хакта, адәм углы, диварлар янында, өйләренең ишек төбендә синең халкыңның угыллары бер-берсенә: «Әйдәгез, Раббыдан булган хәбәрне тыңлыйк», – диләр.
Минем халкым, гадәттәгечә, синең каршыңа утырып, сүзләреңне тыңлый, әмма аларны үтәми. Аларның телендә ялагайлану, ә йөрәкләре хәрәм малга тартыла.
Алар өчен син сөю турында матур тавыш белән җырлаучы, уен коралында әйбәт уйнаучы бер җырчы гына: алар синең сүзләреңне ишетәләр, ләкин аларны үтәмиләр.
Әмма шушы әйтелгәннәрнең барысы да чынга ашкач, – ә болар инде чынга әйләнеп бара, – араларында пәйгамбәр яшәгәнне белерләр.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил халкының көтүчеләренә каршы пәйгамбәрлек сүзләреңне әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Үзләрен генә кайгырткан Исраил көтүчеләренә кайгы! Көтүчеләр үзләренең сарыкларын көтәргә тиеш түгелмени?!
Сез куй мае ашыйсыз, йон киемнәргә төренәсез, симез сарыкларны суясыз, ә көтүегезне кайгыртмыйсыз.
Сарыкларның хәлсезләрен сез карамадыгыз, чирлеләрен дәваламадыгыз, яралысының җәрәхәтен бәйләмәдегез, адашып йөргәнен кире кайтармадыгыз, югалганын эзләмәдегез, алар белән тупас вә рәхимсез булдыгыз.
Көтүчесез калгач, алар төрле якка таралыштылар, кыргый җәнлекләргә азык булдылар.
Минем сарыкларым тауларда вә биек калкулыкларда каңгырып йөрде, бөтен җир йөзенә таралды, аларны һичкем эзләмәде һәм эзләргә тырышмады да».
Шуңа күрә, көтүчеләр, Раббы сүзен тыңлагыз:
«Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сарыкларым, көтүчесез калып, табышка әйләнгән, кыргый җәнлекләргә азык булган, ә көтүчеләрем аларны эзләмәгән, бары үзләрен генә кайгыртып, көтү турында уйламаган».
Раббы сүзен тыңлагыз, әй көтүчеләр;
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин көтүчеләргә каршы чыгам һәм сарыкларым өчен аларны җавапка тартам, моннан ары көтүчеләр үзләрен генә кайгыртмасын өчен, сарыкларымны Мин аларга көтәргә бүтән бирмим, көтүемне алар авызыннан тартып алам, сарыкларым аларга азык булмас инде».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, сарыкларымны Мин Үзем эзләп табармын һәм аларга күз-колак булырмын.
Төрле якка таралышкан көтүен кайгырткан көтүче кебек, Мин дә Үземнең сарыкларымны карап-күзәтеп торырмын һәм болытлы, караңгы көнне таралган барлык урыннарыннан коткарырмын.
Аларны халыклар арасыннан чыгарып, төрле илләрдән бергә җыеп, үз җирләренә кайтарырмын, шуннан соң Мин аларны Исраил тауларында, тарлавыкларда һәм кеше яши торган бар җирдә көтәрмен.
Мин аларны яхшы көтүлек җирләрдә көтәрмен, утлаулары Исраилнең тау башларында булыр; алар анда әйбәт утлауларда ятарлар һәм Исраил тауларындагы мул үләнле көтүлектә утлап йөрерләр.
Мин Үз сарыкларымны Үзем көтәрмен һәм Үзем аларны ял иттерермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Югалган сарыкны табармын, адашып йөргәнен кире кайтарырмын, яралысының җәрәхәтен бәйләрмен, хәлсезләрен савыктырырмын, ә симергәннәрен һәм тазаларын юк итәрмен. Көтүемне Мин гаделлек белән көтәрмен».
Ә сиңа, көтүем, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сарык белән сарык арасында, сарык тәкәсе белән кәҗә тәкәсе арасында Мин хөкемемне чыгарырмын.
Әйбәт көтүлектә утлап йөрү азмыни сезгә?! Нигә сез калган үләнне аягыгыз белән таптыйсыз?! Чиста су эчү азмыни сезгә?! Нигә сез калган суны аякларыгыз белән болгатып пычратасыз?!
Минем сарыкларым сезнең аякларыгыз таптаган җирдә утлап йөрергә, сез болгаткан суны эчәргә тиешмени?!»
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы аларга болай дип әйтә: «Карагыз аны, симез сарык белән арыгы арасында хөкемне Мин Үзем оештырам.
Хәлсез сарыкларны сөзеп, янбашыгыз, җилкәгез белән төрткәләп, сез аларны читкә куасыз.
Ләкин Мин Үз көтүемне коткарам – ул инде бүтәннәргә табыш булмас. Сарык белән сарык арасында Үзем хөкемче булырмын.
Мин алар өстеннән көтүче итеп Үземнең колым Давытны куярмын; ул, аларга көтүче булып, сарыкларымны көтәчәк.
Мин, Раббы, аларның Алласы булырмын, ә колым Давыт аларның җитәкчесе булачак. Моны Мин, Раббы, әйттем.
Сарыклар кыргый далаларда хәвеф-хәтәрсез яши, урманнарда тыныч йоклый алсын өчен, Мин, алар белән тынычлык турында килешү төзеп, кыргый җәнлекләрне ул җирдән куып җибәрермен.
Мин аларга һәм тавымның әйләнә-тирәсенә хәер-фатихамны бирәм; үз вакытында яңгырын җибәрәм, һәм ул хәер-фатиха яңгыры булыр.
Кырдагы агачлар – үзенең җимешен, җир үзенең нигъмәтләрен бирер. Халык үз җирендә хәвеф-хәтәрсез яшәр. Үзләрен кол иткәннәрнең кулыннан йолып алып, камыт бикләрен ваткач, алар Минем Раббы икәнемне белерләр.
Алар инде башка халыклар өчен табыш булмас, кыргый җәнлекләр дә аларны ашамас; иминлектә яшәрләр – аларга инде беркем янамас.
Мин аларга уңдырышлылыгы белән танылган җирләр бирермен – алар инде ачтан үлмәсләр һәм башка халыклар арасында хур булмаслар.
Алар Минем – Раббы, Үз Аллалары икәнемне, алар белән булуымны, Исраилнең Минем халкым булуын белерләр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Сез – Минем сарыкларым, ошбу халык – Минем көтүлегемдәге сарыклар, ә Мин – сезнең Аллагыз». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Йөзең белән Сәгыйрь тавына борыл һәм аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Сәгыйрь тавы, Мин сиңа каршы чыгам – өстеңә кулымны сузып, сине чүл вә бушлык итәм;
шәһәрләреңне хәрабәгә әйләндерәм – син бушап калырсың. Шунда Минем Раббы икәнемне белерсең.
Исраилиләр белән гомер буе дошманлашып яшәвең, аларга бәхетсезлек килгәндә, җәза сәгате сукканда, кылыч күтәрүең өчен,
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сине канга батырам, һәм шушы кан кою туктамас; кан коюдан чирканмаган өчен, кан кою сине һаман эзәрлекләр.
Сәгыйрь тавын чүлгә вә кешесез далага әйләндерәм, аннан киткән һәм әйләнеп кайтканнарны һәлак итәм.
Синең тауларыңны мәет белән тутырам; калкулыкларыңда, үзәннәреңдә, барлык тарлавыкларыңда кылычтан һәлак булганнар егылып ятачак.
Сине мәңгегә чүл итәм, шәһәрләреңдә башкача кеше яшәмәячәк. Шунда Раббы икәнемне белерсең.
Син: „Бу ике халык вә бу ике җир минеке булачак, мин аларны үземә алачакмын“, – дигән өчен, гәрчә Раббы алар яклы булса да,
Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: нәфрәтең кузгалганда, ачуың вә көнчелегең ни дәрәҗәдә булуга карап, синең белән эш итәрмен, сине хөкем иткәндә, Үземнең алар арасында булуымны күрсәтермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Һәм синең, Исраил тауларына карап: „Алар ташландык хәлдә, алар миңа ризык буларак бирелгән!“ – дип әйтүеңне, барлык мәсхәрәле сүзләреңне Мин, Раббы, ишетеп торганны белерсең.
Минем алда син, телеңне озайтып, Миңа каршы сөйләүләреңне арттырдың, Мин боларны ишетеп тордым».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бөтен җир сөенгәндә, Мин сине чүл вә бушлык итәм.
Исраил халкының биләмәсе ташландык булганга сөенгән өчен, Мин дә сиңа шуны эшләячәкмен: син, Сәгыйрь тавы, бөтен Эдом җире белән бергә бушап калачаксың. Шунда Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».
И адәм углы, Исраил тауларына пәйгамбәрлек итеп әйт: «Исраил таулары, Раббы сүзен тыңлагыз!
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Дошман сезнең хакта: ‘Әһә, борынгы биеклекләр безнең кулга төште’, – дип әйтә“».
Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Алар сезне шул дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшерде һәм һәрьяклап талады ки, тора-бара сез бүтән халыкларның милкенә әйләндегез һәм кешеләрнең гайбәт сатуына, яман сүзләренә сәбәп булдыгыз.
Шуның өчен, Исраил таулары, Хуҗа-Раббы сүзен тыңлагыз. Тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, ташландык хәрабәләргә, әйләнә-тирәдәге халыкларга табыш булган һәм аларның мыскыллап көлүенә дучар ителгән буш шәһәрләргә
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Көнләшү утында янып, Мин бүтән халыкларга һәм бөтен Эдомга каршы Үз сүземне әйттем. Көтүлекләремне талар өчен, алар нәфрәтләнеп һәм сөенә-сөенә Минем җиремне яулап алдылар“».
Шуңа күрә Исраил җире турында пәйгамбәрлек сүзеңне әйт һәм тауларга вә калкулыкларга, тарлавыкларга вә үзәнлекләргә, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу сүзләрне Мин көнләшеп һәм ярсулы хәлемдә әйттем, чөнки сез халыкларның мыскыллап көлүенә түзеп торасыз.
Шуның өчен, – ди Хуҗа-Раббы, – кулымны күтәреп ант итәм: тирә-ягыгыздагы халыклар үзләре дә хурлыкка калачак!
Ә сез, Исраил таулары, агач ботакларына күмелеп, Минем Исраил халкыма җимеш бирерсез, чөнки халкым тиздән әйләнеп кайтачак.
Мин сезне кайгыртам, сезгә мәрхәмәтлемен; сезне сөрерләр, орлык чәчәрләр.
Мин сезнең халкыгызны арттырырмын, сездә бөтен Исраил йортын урнаштырырмын. Шәһәрләр кешеләр белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер.
Кешеләрегезне һәм мал-туарыгызны арттырырмын – алар үрчерләр, ишәерләр. Әүвәлгечә синдә күп кеше яшәр, һәм элеккегә караганда да сезгә күбрәк игелек кылырмын. Шунда Раббы икәнемне белерсез.
Сезгә, Исраил таулары, кешеләремне – Үземнең халкым Исраилне китерермен, сез аларның биләмәсе – мирас җире булырсыз, һәм сез инде баласыз калмассыз».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезнең турыда: „Сез кешеләрне ашыйсыз, халкыгызны баласыз калдырасыз“, – дип сөйлиләр,
әмма сез бүтән инде кешеләрне ашамассыз, халкыгызны баласыз калдырмассыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Башка милләтләрнең сезне мыскыллап көлүен ишетмәссез, халыклар тарафыннан хур ителмәссез, халкыгызны абындырмассыз». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Исраил халкы үз җирендә яшәгән чакта, ул аны кылган эш-гамәлләре белән пычратты; халыкның гамәлләре Минем өчен хатын-кызның күрем вакытындагы пычраклыгы сыман булды.
Алар шушы җиргә кан койган, аны потлары белән пычраткан өчен, Мин аларга Үземнең ачуымны түктем.
Мин аларны төрле халыклар арасына тараттым, һәм алар төрле җирләргә сибелде. Мин аларны йөргән юлларына вә кылган гамәлләренә карап хөкем иттем.
Кайсы халык арасында яшәсәләр дә, алар Минем изге исемемне хур итәләр иде, чөнки алар хакында: «Болар – Раббы кешеләре, Аның җиреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләр», – дип сөйлиләр иде.
Шуннан Мин Исраил халкы яшәгән һәр җирдә Үземнең хур ителгән изге исемемне кызгандым.
Шуңа күрә Исраил халкына әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин моны, Исраил халкы, сезнең өчен түгел, ә бәлки сез яшәгән халыклар арасында хур ителгән изге исемем хакына эшлим.
Һәм төрле халыклар арасында хур ителгән исемемне – сез хур иткән бөек исемемне – Мин изге итәм; аларның күз алдында сезнең аша Үземнең изгелегемне таныткач, халыклар Минем Раббы икәнемне белерләр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Сезне төрле халыклар арасыннан чыгарып, барлык илләрдән бергә җыям да үз җирегезгә кайтарам.
Чиста су бөркеп, сезне пакьләндерәм, һәм сез чистарынырсыз. Мин сезне бар булган пычрагыгыздан, барлык потларыгыздан арындырам.
Сезгә яңа йөрәк, яңа рух бирәм; тәнегездән таш йөрәгегезне алып, тере йөрәк бирәм.
Сезгә Үз Рухымны салам һәм сезне Минем кагыйдәләрем буенча гамәл кылырлык, кануннарымны сакларлык, аларны үтәрлек итәм.
Һәм сез ата-бабаларыгызга Мин биргән җирдә яшәрсез һәм Минем халкым булырсыз, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын.
Сезне һәртөрле әшәкелек-нәҗестән саклармын; икмәкле итәрмен һәм аны арттыра торырмын – сезгә ачлык кичерергә юл куймам.
Башка халыклар, кытлык кичерәсез дип, сездән көлмәсен өчен, агачлардагы җимешләрне, кырдагы игенне Мин арттырырмын.
Шул чагында яман юлларыгызны вә яман гамәлләрегезне искә төшереп, гөнаһларыгыз вә әшәкелекләрегез өчен үзегездән үзегез җирәнерсез.
Сезгә шунысы да мәгълүм булсын: Мин моны сезнең хакка эшләмим. Йөргән юлларыгыз өчен кызарыгыз һәм оялыгыз, Исраил халкы». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Сезне бөтен гөнаһларыгыздан чистарткач, шәһәрләрегез кеше белән тулыр, хәрабәләр урынында йортлар төзелер,
ташландык хәлгә килгән җирләр эшкәртелер, үтеп барган һәр кешенең күз алдында җирләрегез инде буш ятмас.
„Чүлгә әйләнгән бу җир хәзер Гадән бакчасыдай булды; җимерелгән, бушап калган, ташландык шәһәрләр ныгытылды, аларда кешеләр яши башлады“, – диярләр.
Шулчакны әйләнә-тирәгездәге халыклар Мин Раббының җимерелгәнне яңадан төзүемне, бушап калган җиргә үсемлек утыртуымны белерләр. Моны Мин, Раббы, әйттем һәм Мин моны эшләячәкмен».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраил халкының гозеренә Мин яңадан җавап бирәчәкмен һәм алар өчен менә нәрсә эшләячәкмен: кешеләрен сарыклар кебек –
билгеләнгән бәйрәм көннәрендә Иерусалимдә корбанга китерә торган сарыклар санынча ишәйтәчәкмен, бушап калган шәһәрләрне кешеләр белән тутырачакмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы Рухы мине, шәһәрдән чыгарып, үзән уртасына китереп бастырды. Әлеге үзән сөякләр белән тулы иде.
Ул мине үзән буйлап алып китте, һәм мин анда бик күп коры сөякләр ятканын күрдем.
Раббы миңа әйтте: – И адәм углы! Бу сөякләргә җан өреп буламы? – диде. Мин: – Йа Хуҗа-Раббым! Моны Син генә беләсең, – дидем.
Раббы миңа: – Бу сөякләргә пәйгамбәрлек итеп әйт: «И коры сөякләр! Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. –
Хуҗа-Раббы бу сөякләргә болай дип әйтә: „Менә, Мин сезгә сулыш өрәм, һәм сез җанланырсыз.
Сезгә сеңерләр бирәм, ит үстерәм, тире белән каплыйм, сулыш өрәм – һәм сез җанланырсыз. Шунда сез Минем Раббы икәнемне белерсез“».
Миңа әмер ителгәнчә пәйгамбәрлек итә башладым; мин сөйләгәндә, шак-шок иткән тавыш ишетелде – сөякләр бер-берсенә якыная башлады.
Шулвакыт мин сөякләргә сеңер вә ит үскәнен, аларның тире белән каплаганын күрдем, ләкин аларда әле сулыш юк иде.
Шунда Ул миңа әйтте: – И адәм углы, сулышка сүз катып пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Дүрт тарафтан җил белән кил, и сулыш, һәм, мәетләргә җан керсен өчен, аларга өр».
Мин Ул кушканча пәйгамбәрлек иттем – аларга сулыш килде, җан керде, һәм алар, күп санлы гаскәр булып, аякларына торып басты.
Раббы миңа: – И адәм углы! Ошбу сөякләр – бөтен Исраил халкы. Менә, алар: «Сөякләребез кибеп бетте, өметебез үлде, киләчәгебез юк», – ди.
Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин сезнең каберләрегезне ачам һәм сезне, Үземнең халкымны, каберләрегездән кубарып, Исраил җиренә кайтарам.
Каберләрегезне ачып, сезне шуннан чыгаргач, и халкым, сез Минем Раббы икәнемне белерсез.
Сезгә Үземнең Рухымны салгач, сезгә җан керер, һәм сезне үз җирегезгә урнаштырырмын, шуннан Минем Раббы икәнемне белерсез. Мин моны әйттем һәм шулай эшләячәкмен». Бу – Раббы сүзе.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Ә син, адәм углы, үзеңә бер таяк ал да аның өстенә «Яһүдә вә аңа теләктәш исраилиләрнеке» дип язып куй; тагын бер таяк ал һәм аның өстенә «Йосыф вә аңа теләктәш бөтен Исраил халкы – Эфраим таягы» дип яз.
Аларны бербөтен булырдай итеп кулыңа тот.
Халкыңның угыллары: «Моның нәрсә аңлатуын әйтмәссеңме?» – дип сорасалар,
аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин, Эфраим кулындагы Йосыф вә аңа теләктәш Исраил ыругларының таягын алып, Яһүдә таягына кушам һәм аларны бер таяк итәм – алар Минем кулымда бербөтен булачак».
Син язган шушы ике таякны аларның күз алдында тотып,
аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, исраилиләрне Мин төрле җирләрдән, үзләре яшәгән халыклар арасыннан җыеп, үз җирләренә кайтарам.
Шушы җирдә, Исраил тауларында, Мин аларны бер халык итәм, икесенә бер патша куям, моннан соң ике төрле халыкка, ике патшалыкка бүленмәсләр.
Инде алар потларга, җирәнгеч сыннарга табынып, гөнаһ кылып үзләрен пычратмаслар. Мин аларны гөнаһлы юлларыннан коткарам, пакьләндерәм, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын.
Колым Давыт исә – аларның патшасы, алар өчен көтүче булыр. Алар Минем кануннарым буенча гамәл кылырлар, кагыйдәләремне сакларлар һәм аларны үтәрләр.
Алар колым Ягъкубка Мин биргән, ата-бабалары яшәгән җирдә яшәр, балалары, балаларының балалары да гомергә шунда яшәр; колым Давыт мәңге аларның хакиме булыр.
Алар белән тынычлык килешүе төзермен, ул килешү алар белән мәңгегә беркетелер. Мин аларны үз җирләрендә урнаштырырмын, саннарын ишәйтермен, Үземнең изге урынымны мәңгегә алар арасына куярмын –
Минем торагым шунда булыр. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.
Изге урынымны мәңгегә алар арасында урнаштыргач, башка халыклар Мин Раббының Исраилне изгеләндерүен белерләр».
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– И адәм углы! Магог җирендәге Гогка – Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакименә йөзеңне борып, аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме Гог, менә, Мин сиңа каршы чыгам!
Синең теш казналарыңа ыргак кидерәм, сине һәм бөтен гаскәреңне – атларыңны вә баштанаяк коралланган җайдакларыңны, зур вә кечкенә калкан тоткан, кылыч күтәргән күп санлы халкыңны кире борам.
Алар белән бергә калканлы вә очлымлы Фарсы, Хәбәшстан, Пут халкын,
бөтен гаскәрләре белән Гомәр һәм төньяк чиктәге Бәйт-Түгәрмәне – синең белән бергә күп халыкларны кире борам.
Син үзең һәм синең янга җыелган күп санлы халыклар әзерләнсен һәм кораллансын; син аларга юлбашчы бул.
Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр.
Син барлык сугышчыларың һәм күп санлы халыклар белән бергә давыл кебек күтәрелерсең, җирне каплап алган болыт булып килерсең».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Ул көнне йөрәгеңне төрле уй-хисләр биләп алыр, һәм син бер явыз эш кылырга ниятләрсең.
Син: „Коймалар белән әйләндереп алынмаган торак урыннарда тыныч-имин яшәүче халык өстенә барам – диварлары да, бикләре дә, капкалары дә юк аларның.
Аларны талыйм, малларын алам; яңадан кеше яши башлаган хәрабәләргә, төрле халыклар арасыннан җыеп алынган, терлекләре вә милке булган, дөньяның уртасында яшәгән халыкка кул салам“, – дисең.
Шеба белән Дедан, Таршишның сәүдәгәрләре вә барлык яшь арысланнары синнән: „Аларны таларга дип килдеңме?! – дип сорарлар. – Малларын эләктерергә дип килдеңме?! Көмеш вә алтыннарын, терлекләрен вә милкен тартып алыр өчен, зур табыш алыр өчен, күп санлы халыкларыңны җыеп килдеңме?!“».
Шуңа күрә, адәм углы, Гогка пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Юлга кузгалган көндә син Минем халкым Исраилнең хәвеф-хәтәрсез яшәгәнен белмәссеңме?!
Чирүдәй зур, атларга атланган күп санлы гаскәре булган башка халыклар белән бергә син төньяк чикләрдә урнашкан үз җиреңнән юлга кузгалырсың.
Син Минем халкым Исраилгә җир өстен каплап алган болыт шикелле ябырылырсың. Мин сине, Гог, алдагы көннәрдә Үземнең җиремә алып килермен. Синең аша халыкларга Үземнең изгелегемне күрсәтеп, аларга Үземне танытыр өчен эшлим Мин моны».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әле борынгы заманнарда ук Үземнең колларым булган Исраил пәйгамбәрләре аша синең хакта сөйләмәдемме Мин?! Ул вакытларда пәйгамбәрләр, Мин сине алар өстенә җибәрәм дип, еллар дәвамында әйтеп килделәр.
Исраил җиренә Гог һөҗүм иткән көнне Минем ачуым дөрләп кабыначак, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Көнләшеп, ачу утында янып, Мин, ул көнне Исраил җирендә зур тетрәнү булачак, дидем.
Диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, кырдагы җәнлекләр, җирдән сөйрәлүче барлык җан ияләре, җир йөзендәге барлык кешеләр Минем алдымда калтырап торачак. Таулар җимереләчәк, кыя ташлар ишелеп төшәчәк, барлык диварлар җиргә авачак.
Барлык тауларым буйлап Гогка каршы кылыч җибәрәчәкмен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәммәсе бер-берсенә кылыч күтәрер.
Мин аны үләт чире, кан кою белән җәзалармын, аңа вә аның гаскәрләренә, аның белән булган күп халыкларга яңгыр вә боз кантарлары, ут вә күкерт яудырырмын.
Мин Үземнең бөеклегемне вә изгелегемне күрсәтермен, күп халыкларга Үземне танытырмын. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр».
Ә син, адәм углы, Гогка каршы пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «И Гог, и Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакиме! Мин сиңа каршы чыгам!
Мин сине, кире борып, ияртеп алып китәрмен, төньяк чикләреннән алып чыгып, Исраил тауларына каршы юнәлтермен,
сул кулыңдагы җәяңне бәреп төшерермен, уң кулыңдагы укларыңны сибеп җибәрермен.
Бөтен гаскәрләрең вә янәшәңдәге бар халыклар белән бергә син Исраил тауларында һәлак булырсың; сине һәртөрле ерткыч кошларга вә кыргый җәнлекләргә азык итеп бирермен.
Син ачык кырда ятып калырсың, чөнки моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Магог җиренә вә диңгез утрауларында хәвеф-хәтәрсез яшәүче халыкларга Мин ут җибәрермен. Шунда Минем Раббы икәнемне белерләр.
Үземнең изге исемемне Исраил халкына белдерермен һәм киләчәктә изге исемемне хур итәргә юл куймам. Халыклар Минем Раббы, Исраилнең изге Заты булуымны белерләр.
Менә, Мин әйткән көн килер, нәкъ Мин әйткәнчә булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Исраил шәһәрләрендә яшәүчеләр, чыгып, ут үрләтерләр, сугыш коралларын – зур вә кечкенә калканнарны, җәя вә укларны, чукмар вә сөңгеләрне яндырырлар, җиде ел буена яндырырлар аларны.
Аларга кырдан утын алып кайтырга, урманда утын кисәргә кирәк булмас, алар фәкать корал гына яндырыр. Алар үзләрен талаучыларны таларлар, малларын тартып алучыларның малларын алырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Ул көнне Мин Гогка кабер өчен урынны Исраилдә, диңгездән көнчыгышта, сәяхәтчеләр үзәнендә бирермен, һәм сәфәр кылучыларның юлларында әлеге кабер киртә булып торыр, чөнки Гогны һәм аның күп санлы халыкларын шунда җирләрләр; шул сәбәпле бу үзәнне „Гогның күп санлы халкы“ дип атарлар.
Исраил халкы, җирне чистартыр өчен, җиде ай дәвамында аларны күмәр.
Илдәге бөтен халык аларны җирләр, һәм Миңа дан китергән шушы көн алар өчен күренекле көн булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Җир өстен чистарту максатыннан, өзлексез тикшереп тору өчен, кешеләр билгеләнер, алар әлегәчә җир өстендә ятып калган баскынчыларны җирләрләр; шушы эзләнүләрне алар җиде ай үткәннән соң башларлар.
Җир өстен карап-тикшереп йөрүчеләр адәм сөяген күрә калса, күмүчеләр аны „Гогның күп санлы халкы“ дип исемләнгән үзәндә җирләсен өчен, сөяк янына билге куеп китәрләр
(Һәмүнә исемле шәһәр шунда булачак). Шул рәвешле алар җирнең өстен чистартып бетерерләр».
Ә сиңа, адәм углы, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәртөрле кошларга вә кыргый җәнлекләргә әйт: „Җыелыгыз, төрле тарафлардан җыелып, Мин сезнең өчен әзерләп куйган корбан, Исраил тауларындагы бөек корбан янына килегез; сез анда ит ашарсыз, кан эчәрсез.
Гайрәтле ирләрнең итен ашарсыз, җирдәге хакимнәрнең канын эчәрсез, гүя алар – Башан җирендә симертелгән сарык тәкәләре, бәрәннәр, кәҗә тәкәләре вә үгезләр.
Мин сезнең өчен әзерләгән корбан маен туйганчы ашарсыз, сәрхушләнгәнче, канын эчәрсез.
Минем табынымнан сез ат вә җайдакларны, гайрәтле ирләрне вә һәртөрле сугышчыларны ашап тамак туйдырырсыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Мин халыкларга Үземнең данымны күрсәтермен, һәм бар халыклар Мин җибәргән җәзаны һәм алар өстенә сузылган кулымны күрерләр.
Шул көннән башлап алга таба да Исраил халкы Минем – Раббы, аларның Алласы икәнемне белер.
Башка халыкларга да мәгълүм булыр: Мин исраилиләрне кылган гөнаһлары, Миңа тугры булмаганнары өчен сөрдем. Әнә шуның өчен Мин йөземне алардан читкә бордым, аларны дошманнары кулына тапшырдым, һәм алар һәммәсе кылычтан һәлак булды.
Кылган әшәкелекләренә вә җинаятьләренә карап, Мин шулай эшләдем һәм алардан йөземне читкә бордым“».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Хәзер инде Ягъкубны сөргеннән кайтарырмын, Исраилнең бөтен халкына мәрхәмәтемне күрсәтермен. Үземнең изге исемемне Мин фидакарьләрчә яклармын.
Үз җирләрендә хәвеф-хәтәрсез яши башлагач, аларга беркем дә янамагач, исраилиләр үзләренең хурлыгын вә Миңа тугры булмаганнарын онытырлар;
Аларны башка халыклар арасыннан кайтарып, дошманнары җиреннән җыеп алгач, Мин шул рәвешле халыклар алдында алар аша Үземнең изгелегемне күрсәтермен.
Аларны халыклар арасына таратканнан соң берсен дә онытмыйча кире үз җиренә кайтаргач, алар Минем Раббы Аллалары икәнемне белерләр.
Исраил халкын Үземнең Рухым белән сугаргач, Мин инде алардан йөземне читкә бормам». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Сөргенгә китүебезнең егерме бишенче елы башлануга, айның унынчы көнендә (шәһәр җимерелгәннең ундүртенче елында) мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Ул мине Исраилгә күчерде.
Аллаһыдан ирешкән күренешләрдә Ул мине, Исраил җиренә китереп, бик биек тау башына бастырып куйды. Тауның көньяк битләвендә шәһәр йортларына охшаган биналар күрдем.
Аллаһы мине шунда китереп, мин капка янында басып торган бер ир-атны күрдем; ул бакыр сыман ялтырап тора һәм аның кулында үлчи торган киндер бау белән үлчәү таягы бар иде.
Ул миңа: – И адәм углы! Күзләрең белән күр һәм колакларың белән ишет, сиңа күрсәткән нәрсәләрнең һәммәсен күңелеңә салып куй, чөнки син монда шуның өчен китерелдең; бар күргәнеңне Исраил халкына җиткер, – диде.
Шунда мин Изге йортның ишегалдын уратып алган диварны күрдем. Теге ирнең кулындагы үлчәү таягы алты терсәккә тәңгәл булып, әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде. Ир диварны үлчәде – аның калынлыгы да, биеклеге дә бер таякка тәңгәл булды.
Аннары ул көнчыгышка караган капка янына китте, баскычтан менеп, капканың бусагасын үлчәде – аның калынлыгы бер таяк булды.
Капка диварларындагы сакчы куышларының буе һәм иңе бер таяк булып, куышлар арасы биш терсәк иде. Эчке яктан болдыр янындагы капка бусагасы бер таяк киңлектә иде.
Ир кеше капка янындагы болдырны үлчәде –
киңлеге сигез терсәк, ә баганаларының калынлыгы ике терсәк булды. Бу капка болдыры Изге йортка караган якта иде.
Көнчыгыш капканың диварларында һәр ике яклап өчәр куыш эшләнгән; аларның өчесе дә бер зурлыкта; һәм һәр ике яктагы диварлар да бер озынлыкта иде.
Аннары ул капка уемын үлчәде – аның киңлеге ун терсәк, ә капка киңлеге унөч терсәк иде.
Алгы яктан һәр куышны бүлеп алган киртәнең биеклеге вә калынлыгы бер терсәк; куышларның һәр ягы алты терсәккә тәңгәл.
Аннары ул бер куышның арткы диварыннан каршы яктагы куышның арткы диварына кадәр үлчәде – ул ара егерме биш терсәк булды.
(Шулай ук ишегалдына чыга торган болдырны үлчәп, шундагы капка диварының биеклеге алтмыш терсәк тәшкил итте.)
Капка уемыннан алып болдырның аргы башына кадәр илле терсәк булды.
Сакчылар куышының арткы диварында, куышлар арасындагы диварда һәм болдырның һәр ике ягында капкачлы тәрәзәләр булып, куышлар арасындагы диварларга хөрмә агачы сурәтләре төшерелгән иде.
Аннары әлеге ир мине тышкы ишегалдына алып керде. Ишегалдын әйләндереп алган диварлар буйлап эчке яктан басма эшләнгән булып, басмада утыз бүлмә урнашкан иде.
Капкаларның һәр ике ягындагы тәбәнәгрәк басманың киңлеге капка озынлыгы белән бер иде.
Тышкы капканың эчке ягыннан эчкәре капканың тышкы ягына кадәр йөз терсәк булды; көнчыгыш һәм төньяк тарафта да шулай ук иде.
Аннары ул тышкы ишегалдына керә торган төньяк капканың озынлыгын вә киңлеген үлчәде.
Аның һәр ике ягындагы өчәр сакчы куышы, алар арасындагы диварлар һәм болдыр беренче капканыкы кебек иде. Капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып,
андагы тәрәзәләр, болдыр, хөрмә агачы сурәтләре көнчыгыш капканыкы кебек иде; капкага җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан.
Көнчыгыш һәм төньяк капкалар каршында эчке ишегалдына керә торган капкалар бар; теге ир әлеге капкалар арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.
Шуннан соң ул мине көньякка таба алып китте, анда көньяк капка бар иде; ул аның баганаларын вә болдырын үлчәде, алар да шундый ук зурлыкта иде.
Капка диварлары һәм болдыр тәрәзәләре башка капкаларныкы кебек иде; капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып,
аңа җиде басмалы баскыч алып менә, ә аргы башта болдыр урнашкан. Әлеге диварлар хөрмә агачы сурәтләре белән бизәлгән.
Эчке ишегалдының көньягында да капка бар иде, һәм теге ир шушы капка белән көньяктагы тышкы капка арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.
Ул мине көньяк капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм көньяк капканы үлчәде – ул да башка капкалар кебек үк иде.
Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк.
(Эчке ишегалдындагы һәр капка болдырының киңлеге – егерме биш терсәк, ә озынлыгы биш терсәк иде.)
Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, баганаларында хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе.
Шуннан соң ул мине көнчыгыш капкадан эчке ишегалдына алып керде һәм капканы үлчәде – анысы да башка капкалар сыман иде.
Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк.
Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде.
Аннары ул мине төньяк капкага алып килде һәм аны үлчәде – ул да башка капкалар сыман иде.
Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары, болдыры һәм як-яктагы тәрәзәләре башка капкаларныкына охшаш иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк.
Әлеге капканың болдыры тышкы ишегалдына карый, як-ягындагы баганаларда хөрмә агачы сурәтләре бар; анда сигез баскычтан менәсе иде.
Капка болдырында ишекле бүлмәләр булып, анда тулаем яндыру корбаннарын юалар иде.
Болдырның һәр ике ягында икешәр өстәл тора, аларда тулаем яндыру корбаны, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны чалалар иде.
Капка болдырының тышкы ягында, төньяк капкага керү юлында, ике яклап икешәр өстәл куелган.
Капканың эчендә-тышында һәр яклап дүртәр өстәл булып, корбан чалу өчен барлыгы сигез өстәл тора иде.
Тулаем яндыру корбаны өчен шомартылган таштан буе вә иңе бер терсәк ярым, биеклеге бер терсәк булган дүрт өстәл ясалып, аларның өстенә тулаем яндыру корбаны һәм бүтән корбаннар чалу өчен кирәкле әйберләр куела иде.
Диварларга уч киңлегендәге ыргаклар беркетелгән, ә өстәлләргә корбан ите салына иде.
Эчке ишегалдында, эчкәре капка янәшәсендә ике бүлмә булып, аларның төньяк капка янындагысы – көньякка, ә көньяк капка янындагысы төньякка карый иде.
Теге ир миңа: – Көньякка караган бу бүлмә – Изге йортта хезмәт итүче руханилар өчен;
ә төньякка караганы мәзбәх тирәсендә хезмәт итүче руханилар өчен тәгаенләнгән. Әлеге руханилар – Садыйк нәселеннән булып, Раббыга хезмәт итәргә лаек булган бердәнбер левиләр, – диде.
Аннары ул дүртпочмаклы эчке ишегалдын үлчәде – аның иңе йөз, озынлыгы да йөз терсәк булды. Мәзбәх исә шунда, Изге йортның каршысында урнашкан иде.
Ул мине Изге йорт болдырына алып керде һәм капканы тотып торучы диварларны үлчәде – алар һәрьяклап бишәр терсәк калынлыкта булды. Капканың уемы – ундүрт терсәк, ә капка урнашкан ян-яктагы диварлар өчәр терсәк иде.
Болдырның озынлыгы – егерме, киңлеге – унике терсәк; аңа ун баскычтан менәсе; капканың уң һәм сул ягына берешәр багана куелган.
Аннары теге ир мине Аллаһы йортының алгы бүлмәсенә алып керде һәм ишек янындагы диварларны үлчәде – һәр ике яктан да аларның калынлыгы алты терсәк иде.
Ишекнең уемы ун терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы бишәр терсәк иде; аннары ул алгы бүлмәне үлчәде – аның озынлыгы кырык терсәк, киңлеге егерме терсәк булды.
Шуннан ул эчке бүлмәгә үтте, ишек янындагы диварларны үлчәде – аларның калынлыгы ике терсәк иде. Ишекнең уемы алты терсәк булып, һәр ике ягындагы диварларның озынлыгы җиде терсәк иде.
Аннары озынлыгы вә киңлеге егерме терсәк булган эчке бүлмәне үлчәп алды һәм миңа: – Бу – Иң изге бүлмә, – диде.
Аллаһы йорты диварының калынлыгы – алты, ә дивар тирәли урнашкан ян бүлмәләрнең киңлеге дүртәр терсәк булды.
Ян бүлмәләр берсе өстендә берсе өчәр рәт урнашып, һәр рәттә утызар бүлмә иде. Изге йорт дивары буйлап ясалган чыгынтылар ян бүлмәләргә терәк буларак хезмәт итә; шулай итеп, бүлмәләр йорт диварына терәлеп тормый иде.
Һәр рәттәге ян бүлмәләр аскысыннан киңрәк итеп эшләнгән. Изге йортны әйләндереп алган әлеге бүлмәләр өскә таба киңәя бара. Түбәндәге рәттән өске рәткә урта рәт аша баскыч буйлап менәсе.
Һәм мин Изге йорт нигезенең күтәртебрәк эшләнгән булуын һәм аның ян бүлмәләр өчен нигез вазифасын башкаруын күрдем. Нигезнең биеклеге бер таякка – тулы алты терсәккә тәңгәл иде.
Ян бүлмәләрнең тышкы дивар калынлыгы биш терсәк иде. Ян бүлмәләр белән рухани бүлмәләре арасында, Изге йорт тирәли, киңлеге егерме терсәккә тәңгәл ачык урын булып, ян бүлмәләргә төньяктан һәм көньяктан шул ачык урын аша керәсе. Изге йортның нигезе диварлардан биш терсәккә алгарак чыгып тора.
Изге йортның көнбатышындагы ачык урынга караган бинаның киңлеге – җитмеш, озынлыгы – туксан, ә бина диварларының калынлыгы биш терсәк иде.
Аннары теге ир Изге йортның озынлыгын үлчәде – ул йөз терсәк булды. Көнбатыштагы ачык урын белән шушы бинаның киңлеге дә диварлары белән бергә шулай ук йөз терсәк иде.
Изге йорт ишегалдының көнчыгышка караган ягы, шундагы бүлеп алынган ачык урынны да кертеп, йөз терсәк киңлектә иде.
Ул ир Изге йорт артындагы ачык урынга караган бинаны үлчәде: әлеге бинаның озынлыгы ике яктагы әйваннары белән бергә йөз терсәк булды. Аллаһы йортының эчке бүлмәләре, ишегалдына чыга торган болдыр,
бусагалар, тар тәрәзәләр, бүлмәләрнең өчесен дә уратып алган ян бүлмәләр – агачтандыр. Идән, Аллаһы йорты диварының тәрәзәгә кадәр өлеше, ишектән югары өлеше, тәрәзәләрнең эчке вә тышкы ягы да агачтан эшләнгән. Эчке һәм алгы бүлмә диварлары тоташтан керубим вә хөрмә агачы сурәтләре белән уеп бизәлгән: хөрмә агачы һәм керубим сурәтләре чиратлашып килә. Һәр керубимнең ике йөзе булып,
бер яктагы хөрмәгә караган йөзе – кешенеке, ә икенче яктагы хөрмәгә караганы арысланныкы иде. Изге йортның бөтен диварлары шулай эшләнгән иде.
Керубим вә хөрмә агачы сурәтләре диварларны шулай идәннән алып ишек өстенә кадәр бизәп тора иде.
Аллаһы йортының ишек яңаклары дүртпочмаклы булып, Иң изге бүлмәнеке дә нәкъ шундый иде.
Биеклеге өч терсәк, озынлыгы ике терсәк булган мәзбәх – аның мөгезләре, нигезе, ян яклары – агачтан эшләнгән. Теге ир миңа: – Бу – Раббы алдындагы өстәл, – диде.
Аллаһы йортына, Иң изге бүлмәгә керә торган ишекләр ике ишекчәле иде.
Һәр ишек икешәр ишекчәдән гыйбарәт, һәр ишектә – күгәнгә эленгән ике ишекчә.
Аллаһы йорты ишекләренә, диварлардагы кебек үк, керубимнәр вә хөрмә агачы сурәтләре уелган. Болдыр алдындагы түбә такта белән ябылган.
Болдырның ян-якларында тар тәрәзәләр ясалган булып, аның түшәменә һәм диварларның һәр икесенә, шулай ук йортның ян бүлмәләренә хөрмә агачы сурәтләре уелган иде.
Теге ир мине төньяк юл белән тышкы ишегалдына алып чыгып, бүлеп алынган мәйданчыкка һәм төньяктагы бина янәшәсендәге бүлмәләргә алып килде.
Ишеге төньякка чыккан бина йөз терсәк озынлыкта, илле терсәк киңлектә иде.
Эчке ишегалдында урнашкан егерме терсәк киңлектәге ачык урын белән тышкы ишегалдындагы басма арасында кара-каршы өч катлы ике әйван бар иде.
Ә бүлмәләр алдында эчке яктан керү юлы бар: аның киңлеге – ун терсәк, ә озынлыгы – йөз терсәк; бүлмәләрнең ишекләре төньякка карый.
Өске бүлмәләр таррак, чөнки алар алдындагы әйваннар түбәнге вә урта бүлмәләрнекенә караганда киңрәк урын алып тора иде.
Өченче каттагы бүлмәләрнең, ишегалдындагы сыман, баганалары юк, шуңа күрә аларның идәне түбәнге вә урта кат бүлмәләрнекеннән азрак урын алып тора.
Тышкы ишегалды вә әлеге бүлмәләргә параллель тышкы дивар – илле терсәк озынлыкта;
шулай итеп, тышкы ишегалдына караган бүлмәләрнең озынлыгы фәкать илле терсәк булып, Аллаһы йортына караган бүлмәләрнеке исә йөз терсәк иде.
Бу бүлмәләргә астан, тышкы ишегалдыннан керер өчен, көнчыгыш якта капка ясалган.
Көньякта, тышкы ишегалды диварының буеннан-буена, бүлеп алынган ачык урын янәшәсендә бүлмәләр урнашкан.
Алар алдында керү юлы бар; бүлмәләр төньяктагылар кебек үк: аларның озынлыгы да, киңлеге дә, чыгу юлы да, урнашу тәртибе дә, ишекләре дә теге бүлмәләрнекенә охшаш иде.
Көньяктагы бүлмәләргә көнчыгыштан, тышкы диварга параллель булган керү юлының башында урнашкан капкадан узасы.
Ир кеше миңа: – Бүлеп алынган ачык урын каршындагы төньяк һәм көньяк бүлмәләр – изге бүлмәләрдер. Раббы алдында хезмәт итүче руханилар корбан итеп китерелгән иң изге ризыкларны шунда ашарлар; иң изге корбаннарны – икмәк бүләген, гөнаһ йолу корбанын һәм гаеп йолу корбанын шунда куярлар, чөнки бу – изге урын, – диде. –
Изге урында гыйбадәт кылган чакта, кигән киемнәрен салмыйча руханилар тышкы ишегалдына чыгарга тиеш түгелләр, чөнки ул киемнәр изге; халык янына чыкканчы, алар өсләренә икенче кием кияргә тиеш.
Изге йортның эчен үлчәп бетергәч, ул мине көнчыгышка караган капкадан алып чыгып, Изге йортны тышкы яктан үлчи башлады.
Көнчыгыш якны үлчәү таягы белән үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды;
аннары таягы белән төньяк тарафка караган якны үлчәде – барлыгы биш йөз терсәк булды;
шулай ук таягы белән көньяк тарафка караган якны үлчәде – биш йөз терсәк булды.
Шуннан ул көнбатышка караган якка борылды һәм таягы белән аны үлчәде – биш йөз терсәк булды.
Шул рәвешле, Изге йортны ул һәр дүрт яктан үлчәп чыкты; изге урынны изге булмаган урыннан аеру өчен, ишегалды тирәли корылган диварның озынлыгы һәм киңлеге бишәр йөз терсәк иде.
Аннары теге ир мине көнчыгышка караган капка янына алып килде,
һәм мин Исраил Алласының көнчыгыш тарафтан килүче шөһрәтенең балкышын күрдем. Аллаһының тавышы зур сулар тавышы сыман иде, Аның шөһрәтеннән җир йөзе яктырып китте.
Бу күренеш Аллаһы шәһәрне һәлак итәргә килгән чактагы һәм миңа Кебар елгасы буенда иңгән күренеш сыман иде. Мин җиргә йөзтүбән капландым.
Раббы шөһрәтенең балкышы Изге йортка көнчыгыш капкадан керде.
Рух мине күтәрде дә эчке ишегалдына алып керде, Раббы шөһрәтенең балкышы исә Изге йортны тутырды.
Теге ир янәшәмдә басып тора иде, шулчак мин Изге йорт эченнән миңа әйтелгән сүзләрне ишеттем.
Тавыш миңа: – И адәм углы! Бу – Минем тәхетем урыны вә аяк табаннарым басып торган урын. Мин шушында исраилиләр арасында мәңге яшәячәкмен. Моннан ары Исраил халкы да, аларның патшалары да үзләренең фәхешлеге һәм патшаларны дәфенләү йоласы белән Минем изге исемемне пычратмас.
Алар, ике арада фәкать бер дивар гына калдырып, үз бусагаларын Минем бусагам янына һәм ишек яңакларын Минем ишек яңагы янына куйдылар, кылган әшәкелекләре белән Минем изге исемне пычраттылар, шуңа күрә Мин, ачуым чыгып, аларны һәлак иттем.
Хәзер инде алар үзләренең фәхешлегеннән һәм патшаларын дәфенләү йоласыннан Мине коткарсыннар – һәм Мин алар арасында мәңге яшәрмен.
Син, адәм углы, Исраил халкына бу Изге йортны тасвирлап бир, һәм алар аның сызымын ясасыннар. Үз гөнаһларыннан оялсын алар.
Әгәр үзләре кылган гамәлләрдән оялсалар, аларга Изге йортның рәвешен, аның ничек урнашуын, керү-чыгу урыннарын – аның бөтен рәвешен, барлык кагыйдә вә кануннарын аңлатып бир һәм, аның шушы рәвеш-кыяфәтен вә барлык кагыйдәләрен сакласыннар һәм шулар буенча эш итсеннәр өчен, һәммәсен дә күз алларында язып бир.
Изге йортның кануны шулдыр: тау түбәсенең әйләнә-тирәсендәге барлык җир – иң изгедер. Изге йортның кануны әнә шул!
Терсәк белән үлчәгәндә (аның озынлыгы терсәктән һәм бер уч иңеннән гыйбарәт), мәзбәхнең зурлыгы әнә шундый: улагының тирәнлеге һәм киңлеге – бер терсәк; читләре буйлап бер карыш киңлектәге кысасы бар. Мәзбәхнең биеклеге менә шундый:
җирдәге улагыннан алып аскы чыгынтыга кадәр – ике терсәк, чыгынтының киңлеге исә – бер терсәк; аскы чыгынтыдан алып өске чыгынтыга кадәр – дүрт терсәк, өске чыгынтының киңлеге – бер терсәк.
Мәзбәх миче дүрт терсәк биеклектә; аның дүрт почмагыннан дүрт мөгез күтәрелә.
Мәзбәх миче дүртпочмаклы булып, аның иңе-буе – уникешәр терсәк.
Мәзбәхнең өске чыгынтысы да дүртпочмаклы: аның озынлыгы һәм киңлеге – ундүртәр терсәк; кысасының киңлеге – ярты терсәк, ә улагының тирәнлеге – бер терсәк. Мәзбәхкә менә торган баскыч – көнчыгыштандыр.
Һәм теге ир миңа: – И адәм углы! Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Мәзбәхне ясаганнан соң, тулаем яндыру корбаны китерү һәм мәзбәхкә кан сибү кагыйдәләре шундыйдыр:
Минем алда хезмәт күрсәтергә тиешле Садыйкның нәсел варисларына, левиләрдән булган руханиларга, гөнаһ йолу корбаны өчен бер үгез бозауны бир.
Шушы бозауның канын мәзбәхнең дүрт мөгезенә, өске чыгынтының дүрт почмагына, мәзбәхне әйләндереп алган кысага сөрт, шушылай итеп мәзбәхне чистарт һәм пакьләндер.
Гөнаһ йолу корбаны өчен тәгаенләнгән бозауны Аллаһы йорты янындагы билгеләнгән бер җирдә, изге урыннан читтә яндыр.
Ә икенче көнне гөнаһ йолу корбанына кимчелексез кәҗә тәкәсе алып кил һәм мәзбәхне үгез бозау каны белән чистарткан кебек чистарт.
Чистарткач, үгез көтүеннән кимчелексез бозау вә сарык көтүеннән кимчелексез сарык тәкәсе алып кил,
аларны Раббы күз алдына китереп куй; руханилар, аларга тоз сибеп, Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп тәкъдим итсеннәр.
Җиде көн дәвамында көн саен бер кәҗә тәкәсе, шулай ук берәр үгез бозау вә сарык көтүеннән берәр тәкәне гөнаһ йолу корбаны итеп китер – аларның барысы да кимчелексез булсын.
Җиде көн дәвамында руханилар мәзбәхне изгеләндерергә һәм пакьләндерергә тиешләр, шуннан соң инде мәзбәхтән файдаланырга мөмкин.
Шул җиде көн үткәннән соң, сигезенче көннән башлап, руханилар мәзбәхтә тулаем яндыру корбаннарыгызны вә татулык корбаннарыгызны тәкъдим итәрләр. Шул чагында Мин сезгә мәрхәмәтемне күрсәтермен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Аннары теге ир мине яңадан Изге йортның көнчыгышка караган тышкы капкасы янына алып килде. Капка ябык иде.
Раббы миңа: – Бу капка ябык килеш торачак, ул ачылырга тиеш түгел, аннан беркем дә үтеп йөрмәячәк, чөнки бу капкадан Раббы, Исраил Алласы керде, һәм ул ябык килеш калырга тиеш, – диде. –
Анда, Раббы алдында ризык ашар өчен, бары хаким генә утырачак; ул, капка болдыры аша кереп, шуннан чыгар да.
Аннары ул мине төньяк капка аша Изге йорт янына алып керде. Шунда мин Раббы шөһрәтенең балкышын күрдем, ул Раббы йортын тутырган иде, һәм мин җиргә йөзтүбән капландым.
Раббы миңа: – И адәм углы! Мин сиңа Раббы йортының барлык кагыйдәләре вә кануннары турында сөйлим – игътибарлы бул, әйбәтләп тыңла, күзләрең белән әйбәтләп кара; Изге йортка керә торган һәм аннан чыга торган юлларга аеруча игътибар ит.
Исраилнең фетнәчел халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Җитте сезгә, Исраил халкы, әшәкелек эшләүдән туктагыз!
Минем ризыгымны – эч маен һәм канны китергән чакта, сез, Минем Изге йортыма тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халыкларны алып кереп, Минем Изге йортымны нәҗесләдегез. Сез үзегезнең әшәкелегегез белән Минем Килешүемне боздыгыз.
Минем изге әйберләремне сакламыйча сез, Изге йортымда Миңа хезмәт итәр өчен, үз урыныгызга чит халыкларны билгеләдегез».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Исраилиләр арасында яшәсә дә, тәне вә йөрәге сөннәтләнмәгән чит халык углы Минем Изге йортыма керергә тиеш түгел».
Исраил Миннән читләшкән чакта, Мине калдырып киткән һәм потларга табынган левиләр үз гөнаһлары өчен тиешле җәзаны алачак.
Алар Минем Изге йортымда капка янындагы сакчылар һәм Изге йорт хезмәтчеләре булып хезмәт итә алалар; алар, халык өчен тулаем яндыру корбаннары вә башка корбаннар чалып, кешеләргә хезмәт күрсәтә алалар.
Әмма алар, Минем халкымны потларга хезмәт итәргә өндәп, Исраил халкын гөнаһка этәргән иделәр, шуңа күрә Мин кулымны күтәреп ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – гөнаһлары өчен алар җәза алачак.
Алар Минем руханиларым булмасыннар, Миңа якынаймасыннар, Минем изге әйберләремә, иң изге әйберләремә дә якынаймасыннар – кылган әшәкелекләре өчен шулай хурлыкка калсыннар.
Мин аларга Изге йортны саклауны, андагы көндәлек эшләрне генә йөклим.
Исраил Миннән читләшкән чакта, Минем Изге йортымда тугры хезмәт иткән Садыйкның нәсел варислары – левиләрдән булган руханилар – Миңа хезмәт итәр өчен, хозурыма килсеннәр. Терлекләрнең эч маен вә канын Миңа китерер өчен, алдымда алар басып торырлар, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Бары тик алар гына Минем Изге бүлмәмә керерләр һәм, Миңа хезмәт итәр өчен, эшләремне башкарыр өчен, өстәлем янына якынаерлар.
Эчке ишегалдындагы капкадан кергәндә, алар җитен кием кигән булыр, эчке ишегалдына керә торган капкада һәм Изге йортта хезмәт иткәндә, өсләренә йоннан тегелгән кием кимәсеннәр.
Башларындагы баш киемнәре дә, билләрендәге эчке киемнәре дә җитеннән булсын. Тирләтә торган кием кимәсеннәр.
Тышкы ишегалдына халык янына чыкканда, изге киемнәре белән халыкка орынмас өчен, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен изге бүлмәләрдә салып калдырсыннар һәм икенче кием кисеннәр.
Руханилар башларын кырмасын, озын чәч тә үстермәсен, чәчләрен кистереп йөртә торган булсыннар.
Эчке ишегалдына керәсе булса, бер генә рухани да шәраб эчәргә тиеш түгел.
Аларга тол хатынга, иреннән аерылган хатынга өйләнергә ярамый, аларга Исраил халкыннан гыйффәтле кыз яки руханидан тол калган хатынны гына алырга мөмкин.
Минем халкымны алар изгене – гадәти нәрсәдән, чистаны нәҗестан аерырга өйрәтсеннәр.
Алар дәгъваларны хәл итәргә, кануннарыма нигезләнеп хөкем чыгарырга, Мин билгеләгән бәйрәмнәр турындагы канун вә кагыйдәләремне үтәргә, шимбә көннәремне изге итеп сакларга тиешләр.
Пычранмас өчен, руханиларның берсе дә үлгән кеше янына якын килергә тиеш түгел; фәкать әтисе яки әнисе, углы яки кызы, ир туганы яки кияүгә чыкмаган кыз туганының мәетенә якын килергә ярый.
Чистарынганнан соң рухани тагын җиде көн көтәргә тиеш.
Изге йортта хезмәт итәр өчен йортның эчке ишегалдына кергәндә, ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын.
Алар икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны вә гаеп йолу корбаныннан тукланырлар; Исраил җирендә Аллаһыга багышланган бар нәрсә аларныкы булыр.
Беренче уңышыгызның иң яхшы өлеше, шулай ук башка төрле бүләкләрегез дә руханиларныкы булыр. Йортыгызга бәрәкәт иңсен өчен, беренче тарттырган онны да руханига бирегез.
Руханиларга кош яки хайван үләксәсен, шулай ук кыргый җәнлек ботарлаган үләксәне ашарга ярамый.
Җирәбә салып җирегезне биләмәләргә бүлгән чакта, Раббыга егерме биш мең терсәк озынлыкта вә егерме мең терсәк киңлектә изге җир бүлеп бирегез; әлеге җир изгедер.
Шул җирдән Изге йорт өчен һәр ягы биш йөз терсәккә тәңгәл дүртпочмаклы җир бүлеп алынсын, аның әйләнәсендә илле терсәккә тиң буш урын калсын.
Әлеге изге җирдә егерме биш мең терсәк озынлыкта вә ун мең терсәк киңлектә җир бүлеп алынсын: анда Изге йорт, иң изге урын булыр.
Бу изге җир Изге йортта Раббы хозурында хезмәт итүче руханиларныкы булыр: аларның йортлары да, Изге йорт өчен изге урын да шушында булыр.
Егерме биш мең терсәк озынлыктагы вә ун мең терсәк киңлектәге икенче бер биләмә Изге йортта хезмәт итүче левиләр яшәячәк шәһәрләр өчен бирелсен.
Изге җир янәшәсендә биш мең терсәк киңлектәге вә егерме биш мең терсәк озынлыктагы җирне шәһәр өчен калдырыгыз, бусы бөтен Исраил халкыныкы булыр.
Изге җир һәм шәһәр өчен бүленгән биләмәгә ике яктан да чиктәш җирне хакимгә бирегез. Әлеге җир изге җирнең көнбатыш чигеннән көнбатышка таба вә көнчыгыш чигеннән көнчыгышка таба – илнең көнбатыш чигеннән көнчыгыш чигенә кадәр сузылып, озынлыгы белән бер ыругның биләмәсенә тәңгәл булыр.
Бу җир аның Исраилдәге биләмәсе булыр. Минем хакимнәрем моннан ары Минем халкымны җәберләмәс, Исраил ил-йортындагы ыругларга калган җирдән файдаланырга мөмкинлек бирер.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Җитте сезгә, Исраил хакимнәре! Җәбер-золымны бетерегез, дөрес вә гадел гамәлләр кылыгыз, Минем халкымны үз биләмәләреннән кысып чыгарудан туктагыз, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Үлчәүләрегез дөрес, эфа һәм бат та сездә төгәл булсын.
Эфа белән бат бертөрле үлчәмдә булырга, батка да, эфага да хомерның уннан бер өлеше керергә тиеш; аларның үлчәме хомер буенча билгеләнсен.
Шәкыл егерме герага тиңләшсен; ә егерме, егерме биш вә унбиш шәкыл җәмгысы сездә бер мина тәшкил итәргә тиеш.
Сез китерергә тиешле бүләк әнә шундый: бер хомер бодайдан да, бер хомер арпадан да – эфаның алтыдан бер өлеше.
Зәйтүн мае турындагы карар түбәндәгечә: бер кор майдан – батның уннан бер өлеше (бер кор ун батка яки бер хомерга тәңгәл, чөнки ун бат бер хомерны тәшкил итә).
Ике йөз сарыгы булган, Исраил җирендәге мул сулы көтүлектән – бер сарык. Халыкны гөнаһлардан арындыру өчен, сез икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Илдәге бөтен халык Исраил хакиме белән бергә шушы бүләкләрне тәкъдим итсен.
Ә хакимнең вазифасы – Яңа ай бәйрәмендә, шимбә көннәрендә, Исраил халкының барлык билгеләнгән бәйрәмнәрендә – тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге вә шәраб бүләге китерүне тәэмин итү. Исраил ил-йортының гөнаһлары кичерелсен өчен, хаким гөнаһ йолу корбаны, икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны вә татулык корбаны китерергә тиеш булыр».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Беренче айның беренче көнендә кимчелексез бер үгез бозау алыгыз да Изге йортны чистартыгыз.
Рухани гөнаһ йолу корбанының канын Изге йортның ишек яңагына, мәзбәхтәге өске чыгынтының дүрт почмагына вә эчке ишегалдындагы капка баганаларына сөртеп чыксын.
Ялгышлык белән яисә белмичә гөнаһ кылучылар өчен айның җиденче көнендә шуны ук кабатлагыз; Изге йортны шушылай итеп чистартыгыз.
Беренче айның ундүртенче көнендә, җиде көн буена төче күмәч ашап, Котылу бәйрәмен билгеләп үтегез.
Бу көнне хаким үзе һәм илнең бөтен халкы өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, үгез бозау китерсен.
Шушы җиде көнлек бәйрәмдә ул, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга һәр көнне кимчелексез җидешәр үгез бозау вә кимчелексез җидешәр сарык һәм, гөнаһ йолу корбаны итеп, кәҗә көтүеннән берәр кәҗә тәкәсе китерергә тиеш.
Һәр үгез, һәр сарык тәкәсе белән ул берәр эфа икмәк бүләге һәм берәр һин зәйтүн мае китерергә тиеш.
Җиденче айның унбишенче көненнән башлап, бәйрәм барган җиде көн буена хаким кеше гөнаһ йолу корбаны, тулаем яндыру корбаны вә икмәк бүләге өчен шул ук күләмдә зәйтүн мае китерергә тиеш».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Эчке ишегалдындагы, көнчыгышка караган капка алты эш көне буена бикле, ә шимбә көнне һәм Яңа ай бәйрәмендә ачык булырга тиеш.
Хаким, капканың болдыры аша кереп, капка баганасы янында басып торыр; руханилар аның тулаем яндыру корбанын вә татулык корбанын тәкъдим итәрләр; хаким, капка бусагасыннан Раббыга сәҗдә кылып, капкадан чыгар, капка үзе исә кичкә кадәр бикләнмәс.
Халык шул капка янында шимбә көннәрендә, Яңа ай бәйрәмендә Раббы алдында сәҗдә кылыр.
Шимбә көнне хаким, Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез алты тәкә бәрән белән сарык тәкәсен китерергә тиеш.
Әлеге тәкә белән бергә ул – бер эфа, ә бәрәннәр белән бергә үзе теләгән күләмдә икмәк бүләге китерсен; һәр эфа икмәк бүләгенә берәр һин зәйтүн мае кушылырга тиеш.
Яңа ай бәйрәмендә үгез көтүеннән бер бозау, алты бәрән вә бер сарык тәкәсе китерсен, аларның барысы да кимчелексез булырга тиеш.
Бозау һәм тәкә белән бергә ул – берәр эфа, ә бәрәннәр белән бергә үзе теләгән күләмдә икмәк бүләге китерсен; һәр эфа икмәк бүләгенә берәр һин зәйтүн мае кушылырга тиеш.
Килгән чакта, хаким кеше капка болдыры аша керер һәм шуннан ук чыгар да.
Илнең халкы бәйрәм көннәрендә Раббы алдында сәҗдә кылыр өчен килгәндә, төньяк капкадан керүчеләр – көньяк капкадан, ә көньяк капкадан керүчеләр төньяк капкадан чыгарга тиеш; кергән капкаларыннан түгел, ә бәлки каршы як капкадан чыксыннар.
Хаким алар арасында булырга тиеш; алар кергәндә, ул да керсен, алар чыкканда, ул да чыксын.
Тантаналы көннәрдә һәм билгеләнгән бәйрәмнәрдә бер үгез вә бер тәкә белән бергә – берәр эфа, ә бәрәннәр белән бергә теләгән кадәр икмәк бүләге китерсеннәр; һәр эфа икмәк бүләгенә бер һин зәйтүн мае кушылырга тиеш.
Әгәр дә хаким үз ихтыяры белән Раббыга тулаем яндыру корбаны яки татулык корбаны китерергә теләсә, аңа көнчыгыш капканы ачарга тиешләр, һәм ул үзенең тулаем яндыру корбанын яки татулык корбанын шимбә көнендәге кебек тәкъдим итәр, шуннан соң ул чыгып китәр һәм, ул чыккач, капканы бикләрләр.
Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп, һәр көнне иртән бер яшьлек кимчелексез бәрән тәкъдим итегез.
Бәрән белән бергә һәр көн иртән эфаның алтыдан бер өлеше кадәр икмәк бүләге һәм, сыйфатлы бодай онына кушу өчен, һиннең өчтән бер өлеше кадәр зәйтүн мае китерегез. Раббыга биреләсе икмәк бүләге турындагы кагыйдә мәңгелек булсын.
Бәрән белән икмәк бүләге вә зәйтүн мае, тулаем яндыру корбаны итеп, даими рәвештә һәр иртәдә китерелсен».
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Әгәр дә берәр хаким үз милкеннән угылларының берсенә биләмәгә җир бүләк итсә, әлеге җир углының угылларына да мирас булып калырга тиеш. Бу – аларның мирасы.
Ә инде хаким үз милкеннән колларының берәрсенә биләмәгә җир бүләк итсә, ул вакытта кол әлеге җирдән азат итү елына кадәр генә файдалана алачак, соңыннан бу җир хакимгә кире кайтарылачак. Аның мирасы угылларына гына күчәргә тиеш.
Хаким кеше халыкны үз биләмәләреннән кысып чыгарып, аларның җирләрен үзенә ала алмый; балаларына ул үз биләмәсен генә мирас итеп калдыра ала; Минем халкымнан беркем дә үз биләмәсеннән куылырга тиеш түгел».
Аннары теге ир мине капка янындагы юлдан руханиларның төньякка караган изге бүлмәләренә алып килде, шунда, көнбатыш якта, бер урынны күрсәтте.
Ул миңа: – Руханилар гаеп йолу корбанының, гөнаһ йолу корбанының итен һәм икмәк бүләге пешерергә тиешле урын бу. Кешеләр әлеге изге ризыкка орынмасын өчен бу ризык тышкы ишегалдына чыгарылырга тиеш түгел, – диде.
Шуннан соң ул мине, тышкы ишегалдына алып чыгып, бер-бер артлы аның һәр дүрт почмагына алып килде; ишегалдының һәр почмагында мин тагын берәр ишегалды күрдем.
Тышкы ишегалдының һәр дүрт почмагында кырык терсәк озынлыкта вә утыз терсәк киңлектә өсте ябулы ишегалды булып, аларның һәркайсы бер зурлыкта иде.
Әлеге дүрт ишегалды һәммәсе дә таш койма белән әйләндереп алынган, ә коймада буеннан-буена мичләр ясалган иде.
Һәм ул миңа: – Биредә Изге йорт хезмәтчеләре халык китергән корбан итен пешерәчәк, – диде.
Аннары теге ир мине яңадан Изге йортка керә торган урынга алып килде – менә, аның бусагасы астыннан көнчыгышка таба, Изге йорт караган якка таба су ага. Су Изге йортның уң ягыннан, астан агып чыгып, мәзбәхнең көньяк тарафыннан үтә иде.
Ир кеше, мине төньяк капкадан алып чыгып, тышкы яктан көнчыгышка караган капкага китерде; су капканың көньяк тарафыннан ага иде.
Аннары теге ир, үлчәү бавын тотып, көнчыгышка таба юнәлде һәм, мең терсәк үлчәп алып, мине су аша алып чыкты – биредә су аяк йөзеннән иде.
Шул урыннан тагын мең терсәк үлчәп китеп, мине су аша алып чыкты – биредә су тездән иде. Яңадан да мең терсәк үлчәп алып, мине су аша алып чыкты – биредә су билдән иде.
Аннары ул тагын мең терсәк үлчәп алды – бу инде мин кичеп чыга алмаслык елга иде: биредә су шундый тирән булып, аның аша йөзеп кенә чыгарга мөмкин иде; чыннан да, аръягына чыга алмаслык елга иде бу.
Ир миннән: – Син моны күрәсеңме, адәм углы? – диде һәм мине кабат елга ярына алып килде.
Кире әйләнеп килгәч, мин елганың һәр ике ярында бик күп агачлар үсеп утырганын күрдем.
Ул миңа: – Бу елга көнчыгыш тарафтагы җирләргә таба ага, Араба тигезлегенә җиткәч, Үле диңгезгә кушылыр, шунлыктан диңгез суы төчеләнер, – диде. –
Елга агып төшкән урында төрле җан ияләре мыжгып торыр, балык бик күп булыр, чөнки елга суы тозлы суларны төчеләндерер: елга тамагында тормыш кайнап торыр.
Эн-Гедидән алып Эн-Әглаимгә кадәр яр буенда балыкчылар ятьмә салыр. Анда, Бөек диңгездәге кебек, төрледән-төрле балык булыр.
Әмма сазлыклар вә баткаклыклар төчеләнмәс, алар тоз чыгару өчен калыр.
Елганың һәр ике ярында күп төрле җимеш агачлары үсеп утырыр, аларның яфраклары шиңмәс, җимешләре бетмәс, һәр айны яңалары өлгереп торыр, чөнки аларны Изге йорттан агып чыккан су туендырыр. Аларның җимешләрен ашарлар, яфракларын төрле авырулардан дәвалау өчен кулланырлар.
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: – Менә шушы чикләр буенча сез җирне Исраилнең унике ыругы арасында бүләрсез. Йосыфка ике өлеш тиеш.
Җирне һәр ыругка тигез итеп бүләрсез, чөнки Мин, кулымны күтәреп, җирне сезнең ата-бабаларыгызга бирергә ант иттем, һәм бу җир сезнең биләмәгез булыр.
Илнең чиге түбәндәгечә: төньягында чик сызыгы Бөек диңгездән алып Седад юлы буйлап Хетлон аша
Хаматка, Беротага, Дәмәшкъ белән Хамат арасында урнашкан Сибраимгә, Хауран чигендәге Хасер-Һаттихонга кадәр сузылыр.
Аннары ул, Хаматны төньяктарак калдырып, диңгездән Дәмәшкъ чигендәге Хатсар-Энанга җитәр. Төньяк чикләр әнә шундый.
Көнчыгышта илнең чиге Хауран белән Дәмәшкъ арасыннан, Гилыгад белән Исраил җире арасындагы Үрдүн елгасы буйлап көнчыгыш диңгезгә кадәр узар. Шул чикне үлчәп ал. Көнчыгыш чикләр шундыйдыр.
Көньяктагы чик Тамардан алып Мериба-Кадыш суларына кадәр сузылыр, аннары үзәнлек буйлап Бөек диңгезгә кадәр барыр. Көньяк чикләр әнә шундый.
Көнбатышта, Лебо-Хамат каршында, илнең чиге Бөек диңгез буйлап үтәр. Көнбатыш чикләр әнә шундый.
– Шушы җирне сез Исраил ыруглары арасында бүлешегез.
Сез аны биләмәләргә жирәбә буенча, үзегезгә һәм сезнең арада яшәп балалар тудырган килмешәкләргә бүлегез; Исраил ыруглары белән беррәттән аларга да мирас җире буларак биләмәләр бүлеп бирегез – Исраилдә туган кешеләр кебек үк алар да тулы хокуклы булсыннар.
Килмешәкләр кайсы ыруг арасында яшәсәләр, аларга шунда биләмәгә җир бирегез, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
– Исраил ыругларының исемнәре түбәндәгечә. Илнең төньягында Дан биләмәсе булыр: аның чиге Хетлон юлы буйлап Лебо-Хаматка кадәр сузылыр, көнчыгыштан көнбатышка, Хаматны төньяктарак калдырып, Дәмәшкъ чигендәге Хатсар-Энаннан барыр.
Ашер җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Дан биләмәсе белән чиктәш булыр.
Нәптали җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Ашер биләмәсе белән чиктәш булыр.
Менашше җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Нәптали биләмәсе белән чиктәш булыр.
Эфраим җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Менашше биләмәсе белән чиктәш булыр.
Рубин җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Эфраим биләмәсе белән чиктәш булыр.
Яһүдә җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Рубин биләмәсе белән чиктәш булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
– Яһүдә биләмәсе белән чиктәш, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган махсус җир булыр, аның киңлеге – егерме биш мең терсәк, ә озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка таба һәр ыругның биләмә озынлыгына тәңгәлдер. Шушы җирнең уртасында Изге йорт урнашыр.
Раббыга тәгаенләнгән җирнең озынлыгы – егерме биш мең, ә киңлеге ун мең терсәк булыр.
Бу изге җир – руханиларныкы; аның озынлыгы төньякта һәм көньякта – егерме бишәр мең терсәк, ә киңлеге көнбатышта һәм көнчыгышта – унар мең терсәк; шушы җирнең уртасында Раббы йорты урнашыр.
Бу җир исраилиләр белән бергә башка левиләр Миннән читләшкән чагында Миңа тугры хезмәт иткән, Миңа багышланган руханиларныкы – Садыйк угылларыныкы.
Изге җирнең бер өлеше булган әлеге махсус биләмә – аларныкы; иң изге саналган бу биләмә левиләр җире белән чиктәш.
Руханилар янәшәсеннән егерме биш мең терсәк озынлыктагы вә ун мең терсәк киңлектәге җирне левиләр алыр. Аның бөтен озынлыгы – егерме биш мең, ә киңлеге – ун мең терсәк.
Алар бу җирне сата да, алмаштыра да алмас. Иң яхшы саналган әлеге биләмә башка кулларга күчәргә тиеш түгел, чөнки ул – Раббының изге урыны, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
– Биш мең терсәк киңлектәге вә егерме биш мең терсәк озынлыктагы калган җир шәһәр кирәге, йортлар һәм көтүлекләр өчен тәгаенләнә. Шушы җирнең уртасында шәһәр урнашып,
аның төньяк, көньяк, көнчыгыш вә көнбатыш чикләре дүрт мең биш йөзәр терсәк булыр.
Шәһәр янындагы көтүлек җирләре төньякка да, көньякка да, көнчыгышка һәм көнбатышка да ике йөз иллешәр терсәккә сузылыр.
Шәһәр вә көтүлекләрдән калган өлеш озын ягы белән изге биләмәгә чиктәш булып, аның көнбатыш һәм көнчыгыш чикләре унар мең терсәккә тигез. Шушы җирдән алынган уңыш шәһәрдә эшләүчеләр өчен ризык булыр,
һәм Исраилнең һәр ыругы әлеге җирдә эшли алыр.
Һәр ягы егерме бишәр мең терсәккә тәңгәл әлеге биләмә, дүртпочмаклы булып, шәһәр җирләре белән бергә изге урын буларак аерып алыныр.
Изге җир белән шәһәр биләмәсенең һәр ике ягындагы төбәк хаким кешегә тәгаенләнә. Аның җире егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнчыгышка таба, илнең көнчыгыш чикләренә кадәр, һәм егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнбатышка таба, илнең көнбатыш чикләренә кадәр сузылыр. Ыругларның биләмәләре буйлап урнашкан әлеге ике төбәк хакимнеке саналыр. Изге биләмә белән Изге йорт шушы ике төбәкнең уртасында урнашыр.
Шул рәвешле, левиләрнең биләмәләре һәм шәһәрнең биләмәләре хаким җирләре уртасында калыр. Хакимнең биләмәсе Яһүдә һәм Беньямин ыругының биләмәләре арасында булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
– Башка ыругларның өлешләренә килгәндә, Беньямин биләмәсе көнчыгыштан көнбатышка сузылыр.
Шимун җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Беньямин биләмәсе белән чиктәш булыр.
Исәсхәр җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Шимун биләмәсе белән чиктәш булыр.
Зәбулун җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Исәсхәр биләмәсе белән чиктәш булыр.
Гәд җире, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Зәбулун биләмәсе белән чиктәш булыр.
Гәд биләмәсенең көньяк чиге Тамардан алып Мериба-Кадыш суларына кадәр, ә аннан Мисыр ташкыны буйлап Бөек диңгезгә кадәр үтәр.
Жирәбә буенча Исраил ыругларына сез бүлеп бирәсе биләмә җирләре әнә шундый; һәр ыругның үз өлеше булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
– Шәһәрдән чыгу урыннары әнә шундый: озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл төньяк диварда
Рубин, Яһүдә һәм Леви капкалары булыр. Шәһәр капкалары Исраил ыруглары исемнәре белән аталыр.
Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көнчыгыш диварда өч капка – Йосыф, Беньямин һәм Дан капкалары булыр.
Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көньяк диварда өч капка – Шимун, Исәсхәр һәм Зәбулун капкалары булыр.
Озынлыгы дүрт мең биш йөз терсәккә тәңгәл көнбатыш диварда өч капка – Гәд, Ашер һәм Нәптали капкалары булыр.
Шәһәрне әйләндереп алган диварның озынлыгы җәмгысы унсигез мең терсәккә тигез. Шушы көннән башлап, шәһәр «Раббы биредә» дип аталыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Яһүдә патшасы Яһоякыйм хакимлегенең өченче елында Бабил патшасы Нәбухаднессар, Иерусалимгә каршы яуга күтәрелеп, шәһәрне камап алды.
Хуҗа-Хаким Яһүдә патшасы Яһоякыймны, шулай ук Аллаһы йортындагы савытларның бер өлешен Нәбухаднессар кулына тапшырды. Нәбухаднессар шул савытларны Шинар җиренә озатып, үз илаһы йортындагы хәзинә саклагычына урнаштырды.
Үзенең хезмәтчеләр башлыгы Ашпеназга ул: – Кыяфәтләре күркәм, гәүдә-сыннары төгәл, патша сараенда хезмәт итә алырдай, зирәк акыллы, белемле, төрле фәннәргә тиз төшенә торган, патша һәм аксөякләр нәселеннән булган Исраил егетләрен китер, аларны килдани язмасына вә теленә өйрәт, – диде.
Үсмер егетләргә патша үз табыныннан көндәлек ризык һәм шәраб бирергә боерды. Аларны шул рәвешле өч ел дәвамында тәрбия кылганнан соң, патша хозурына китерергә тиешләр иде.
Алар арасында Даниил, Ханания, Мишаил вә Азария атлы яһүди егетләр бар иде.
Хезмәтчеләр башлыгы аларга яңа исемнәр бирде: Даниил – Бәлтешассарга, Ханания – Шадрахка, Мишаил – Мешахка, Азария Әбеднәгүгә әйләнде.
Егетләрнең Даниил исемлесе патша өстәлендәге ризыклар, шәраблар белән үзен нәҗесләмәскә дип йөрәгенә беркетеп куйган иде, шул сәбәпле хезмәтчеләр башлыгыннан әлеге ризыклар белән тукланмаска рөхсәт сорады.
Хезмәтчеләр башлыгы күңелендә Даниилга карата Аллаһы мәрхәмәт вә шәфкать уяткан булса да,
Ашпеназ: – Патша әфәндемнән куркам: ашар ризыкны да, эчәр шәрабны да сезгә ул үзе билгеләде; яшьтәшләрегезнекенә караганда йөзегезнең ябыграк булуын күрсә, патша каршында башымны бәлагә салачаксыз бит, – диде Даниилга.
Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә күз-колак булыр өчен, хезмәтчеләр башлыгы билгеләгән сакчыга Даниил болай диде:
– Үзеңнең колларыңны сынап кара әле: безгә ун көн дәвамында ашарга – яшелчә, эчәргә су гына биреп торсыннар.
Шуннан безнең һәм патша нигъмәтләре белән тукланып торучы үсмерләрнең кыяфәтен чагыштырып карарсың. Аннары үзең ничек кирәк тапсаң, колларың белән шуны эшләрсең.
Сакчы, аның бу тәкъдиме белән ризалашып, ун көн дәвамында егетләрне сынады;
ун көннән соң боларның кыяфәте патша нигъмәтләре белән туенып торучы үсмерләрнекенә караганда күркәмрәк, гәүдәләре дә тазарак булуын күрде.
Шуңа күрә сакчы, егетләргә тәгаенләнгән ризык һәм шәрабларны бирмичә, аларга бары яшелчә генә ашата башлады.
Аллаһы әлеге дүрт үсмер егеткә зиһен, һәртөрле язмага, укуга сәләт һәм зирәклек иңдергән булып, Даниилны исә шушылардан кала барлык илаһи күренешләрне вә төшләрне юрау осталыгы белән дә сыйфатландырган иде.
Егетләрне укыту-өйрәтү өчен патша билгеләгән вакыт үтүгә, хезмәтчеләр башлыгы аларны Нәбухаднессар игътибарына тәкъдим итте.
Патша аларны әңгәмә корырга чакырды, һәм янәшәсендәге барча үсмерләр арасында Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә тиң булырдае табылмады. Шунлыктан егетләр патша хозурында хезмәт итә башлады.
Нәбухаднессар патша алардан нәрсә хакында гына сораса да, акыл зирәклеге кирәк булган һәр эштә әлеге егетләрнең патшалыктагы барча тәгъбирче вә тылсымчылардан ун тапкыр өстенрәк булуы күренде.
Тәхеткә Кир патша килгәнчегә кадәр, Даниил шулай патша хезмәтендә кала бирде.
Патшалык итүенең икенче елында Нәбухаднессарга бер төш керде, һәм ул, күңел тынычлыгын югалтып, тәмам йокыдан язды.
Шуннан патша, әлеге төшне аңа сөйләп бирсеннәр өчен, үзенең тәгъбирчеләрен вә тылсымчыларын, сихерчеләрен вә күрәзәчеләрен чакыртырга боерды. Тегеләр патша хозурына кереп баскач,
Нәбухаднессар болай дип сүз башлады: – Бер төш кереп, җанымның тынычлыгын алды, шуның нәрсә аңлатканын беләсем килә.
Күрәзәчеләр арамей телендә патшага болай диделәр: – Мәңге яшә, патшабыз! Колларыңа төшеңне сөйләп бирсәң, без сиңа аның мәгънәсен аңлатыр идек.
Патша исә, күрәзәчеләренең сүзенә җавап итеп: – Мин ныклы фикергә килдем: әгәр мин күргән төшне үзегез сөйләп, аның мәгънәсен аңлатып бирә алмасагыз, сезне кисәкләргә тураклап, йортларыгызны хәрабә хәленә китерәчәкмен.
Инде дә төшемне сөйләп, аны юрап та бирсәгез, миннән сезгә бүләк-һәдияләр вә кадер-хөрмәт булыр. Димәк ки, төшемне сөйләп, аның мәгънәсен аңлатып бирегез! – диде.
Күрәзәчеләр янә: – Патшабыз үзенең колларына төшен сөйләп бирсә, без аның мәгънәсен аңлата алыр идек, – дип әйттеләр.
Шуннан патша аларга болай диде: – Вакытны сузарга тырышканыгызны күреп торам, чөнки минем ныклы карарымны беләсез:
төшнең нәрсә аңлатканын сөйләп бирмәсәгез, һәммәгезне бер язмыш көтә. Сез алдарга, ялган сүз сөйләргә җыенасыз, фикерем үзгәрер дип өметләнәсез. Ә менә төшемне сөйләп бирсәгез, аның мәгънәсен аңлата алуыгызга да ышаныр идем.
Күрәзәчеләр, җавап итеп, патшага болай диделәр: – Патша өчен мондый эшне башкарырдай кеше җир йөзендә юктыр. Берәр бөек вә кодрәтле патшаның үз тәгъбирчеләре, тылсымчылары вә күрәзәчеләреннән мондый эшне таләп иткәне бар микән?!
Патша кушкан бу эш шундый авыр ки, моны әйтеп бирердәй кеше юктыр, моны бары тик илаһи затлар гына башкарып чыга алыр, ләкин алар кеше арасында яшәми бит.
Бу сүзләргә патшаның бик нык ачуы килде, һәм ул Бабилнең бөтен акыл ияләрен кырып бетерергә боерды.
Патшаның әлеге фәрманы игълан ителгәч, акыл ияләренең җаннарын кыяр өчен, Даниил белән аның иптәшләрен дә эзләргә тотындылар.
Шунда Даниил, зирәклек күрсәтеп, Бабилнең акыл ияләрен үтерергә тиешле патша җансакчыларының башлыгы Ариохка җайлап кына мөрәҗәгать итте.
Патша түрәсе Ариохтан ул: – Ни сәбәпле патша мондый рәхимсез боерык бирде? – дип сорагач, теге аңа эшнең асылын сөйләп бирде.
Даниил, патша янына кереп, төшнең мәгънәсен аңлатыр өчен, күпмедер вакыт бирүен үтенде.
Шуннан, өенә кайтып, дуслары Ханания, Мишаил вә Азариягә әлеге вакыйга хакында сөйләп бирде.
Бабилнең башка акыл ияләре белән бергә үзебез дә һәлак булмас өчен, Күкләр Алласына ялварыгыз: мәрхәмәтен күрсәтеп, әлеге сергә төшендерсен, диде ул дусларына.
Төнлә Аллаһыдан күренеш иңеп, бу төшнең сере Даниилга ачылды, һәм ул Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырып
әйтте: «Аллаһының исеменә мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Чөнки Ул хикмәт ияседер, көч-кодрәт тә Аның кулындадыр!
Дәвер-чорларны, ел фасылларын алыштыручы, патшаларны тәхеттән төшерүче һәм тәхеткә утыртучы, зирәкләргә – зирәклек, аңлыларга белем бирүче,
тирәндә яткан яшерен серләрне ачучы, караңгылык эчендә ни барын белүче – Улдыр; яктылык – Аның хозурындадыр.
И ата-бабаларымның Алласы, Сиңа рәхмәтләремне, мактау сүзләремне белдерәм! – Син миңа зирәклек һәм көч бирдең, ялварып сораганыбызны миңа ачтың, безгә патша төшенең асылын аңлаттың».
Шуннан Даниил, патша әмере нигезендә Бабилнең акыл ияләрен үтерергә тиеш булган Ариох янына килеп: – Бабил акыл ияләренең җаннарын кыйма, патша хозурына алып кер мине, мин аңа төшнең мәгънәсен аңлатырга телим, – дип әйтте.
Ариох шундук Даниилны патша янына алып керде һәм патшага болай диде: – Яһүд сөргенчеләре арасыннан патшага төшнең асылын ачып бирердәй кеше таптым.
Бәлтешассар исемен йөрткән Даниилга патша: – Син, чыннан да, мин күргән төшне сөйләп, мәгънәсен дә аңлатып бирә аласыңмы? – диде.
Патшага җавап итеп, Даниил әйтте: – Патша сораган сернең асылын ни акыл ияләре вә тылсымчылар, ни тәгъбирче вә фалчылар ачып бирә алмас иде.
Әмма күкләрдә нинди серне дә ача белүче Аллаһы бар. Соңгы көннәрдә буласы вакыйгаларга Ул Нәбухаднессар патшаның күзләрен ачмакчы. Түшәгеңдә яткан чакта, сиңа кергән төш вә күренешләр менә мондый иде.
Син, патша, урыныңда ятканда, моннан ары нәрсәләр булыр икән, дип, уйлар уйладың. Аллаһы яшерен серләр хакында кешеләргә сөйли ала, һәм яшерен серләрне ачучы Аллаһы сиңа киләчәктә ниләр буласын күрсәтте.
Мин башкалардан зирәгрәк булган өчен түгел, ә бәлки патша төшнең асылын һәм үз йөрәгендәге уйларын аңласын өчен ачылды бу сер миңа.
Сиңа, патшам, мондый күренеш иңде: синең каршыңда, имеш, ялтырап-җемелдәп ниндидер бик зур, дәһшәт тулы бер сын тора.
Сынның башы саф алтыннан, күкрәк-куллары көмештән, корсагы һәм ботлары бакырдан,
балтырлары тимердән, аяк табаннарының бер өлеше тимердән, бер өлеше балчыктандыр.
Син шулай тамаша кылып торганда, таш кыядан үзеннән-үзе, кеше кулы орынмыйча бер таш кителде дә әлеге сынның тимер вә балчыктан эшләнгән аякларына китереп бәрде һәм сынны чәлпәрәмә китерде.
Шулвакыт тимер, кызыл балчык, бакыр, көмеш вә алтын – һәммәсе таралып-уалып бетте, җәйге ындыр табагындагы кибәк сыман булды; җил аларның һәммәсен очыртып алып китте, эзләрен дә калдырмады; сынны ваткан таш исә, зур бер тауга әйләнеп, бөтен дөньяны каплап алды.
Төш әнә шундый иде! Хәзер инде патшабызга аның мәгънәсен дә сөйлик.
И патша, син – патшаларның патшасыдыр, Күкләр Алласы сиңа патшалык-хакимлек тә, көч-куәт һәм дан-шөһрәт тә бирде.
Җирдә яшәүче барча адәм балаларының, тереклек ияләренең вә күктәге кошларның язмышын Аллаһы синең кулыңа тапшырды һәм шуларның һәммәсе өстеннән сине хаким итеп билгеләде. Димәк ки, әлеге алтын баш – син ул!
Синнән соң икенче бер – синекеннән кайтышрак булган патшалык аякка басар; аннан ары бөтен җир йөзендә идарә итәчәк өченче – бакыр патшалык мәйданга чыгар.
Ә дүртенче патшалык исә, бар нәрсәне ватучы тимер кебек нык булып, һәммә нәрсәне чәлпәрәмә китерәчәк һәм ватып-җимерәчәк.
Син шулай ук бер өлеше тимердән, бер өлеше чүлмәк балчыгыннан ясалган аяк һәм аяк бармаклары күрдең, анысы бүленгән патшалыкны аңлата. Аңарда әле күпмедер тимер ныклыгы калачак, шунлыктан син чүлмәк балчыгы катыш тимер күрдең дә.
Аяк бармакларының бер өлеше тимердән, бер өлеше балчыктан булган кебек, әлеге патшалыкның да бер өлеше көчлерәк, икенче өлеше зәгыйфьрәк булыр.
Ә инде чүлмәк балчыгы катыш тимер күрүең исә әлеге патшалыкларның никахлар аша үзара кушылуын аңлата, әмма алар, тимер белән балчык бербөтен була алмаган кебек, бер-берсе белән бөтенләй кушылып бетә алмаячак.
Әлеге патшалыклар хөкем сөргән көннәрдә Күкләр Алласы мәңге җимерелмәс патшалык төзеячәк! Ул патшалык бер генә халыкның да кулына тапшырылмаячак; башка бөтен патшалыкларны тар-мар китереп, ул үзе мәңгегә торып калачак!
Таш кыядан үзеннән-үзе, кеше кулы орынмыйча кителгән бер ташның тимер, бакыр, балчык, көмеш вә алтынны чәлпәрәмә китерүен син үзең күреп тордың. Кодрәтле Аллаһы моннан ары ниләр буласын патшага әнә шулай белдереп куйды. Бу төш хак дөрестер һәм аның мәгънәсе дә төп-төгәлдер.
Шунда Нәбухаднессар патша, Даниил каршында йөзтүбән җиргә капланып, хөрмәтен күрсәтте һәм аңа бүләкләр китерергә, хуш исле бәлзәмнәр көйрәтергә боерды.
Аннары Даниилга болай диде: – Дөрестән дә, синең Аллаң – серләрне ача алучы, барча аллаларның Алласы һәм барча патшаларның Хуҗасыдыр, чөнки син шундый серне ача алдың!
Патша шушы вакыйгадан соң Даниилның дәрәҗәсен нык күтәрде: аңа күп итеп зур бүләкләр бирде, аны бөтен Бабил өлкәсенә башлык һәм Бабилнең барлык акыл ияләре өстеннән түрә итеп билгеләде.
Даниилның гозере буенча, патша Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне куйды, Даниил үзе исә патша сараенда торып калды.
Нәбухаднессар патша, биеклеге – алтмыш, киңлеге алты терсәк булган алтын сын ясатып, аны Бабил өлкәсендәге Дүрә тигезлегенә куйдырды
һәм үзе куйдырган шул сынны изгеләштерү тантанасына түрәләрне, җитәкчеләрне, өлкә идарәчеләрен, киңәшчеләрне, хәзинәчеләрне, хөкемчеләрне, мәхкәмә күзәтчеләрен һәм барча төбәкләрнең башлыкларын җыярга әмер бирде.
Әлеге түрәләр, Нәбухаднессар патша төзеткән сынны изгеләштерү тантанасына җыелып, сын каршына килеп баскач,
сөрәнче көчле тавыш белән болай дип белдерде: – Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр! Сезгә шундый фәрман бирелә:
мөгез быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, Нәбухаднессар куйган алтын сын алдында җиргә капланып сәҗдә кылыгыз!
Кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар!
Уен коралларының тавышы ишетелүгә, барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр җиргә капланып Нәбухаднессар патша төзеткән алтын сынга сәҗдә кылдылар.
Шунда килданиләрдән берничә кеше, килеп, Нәбухаднессар патшага яһүдиләр өстеннән әләкләде: – Мәңге яшә, патшабыз!
Син, патша, «Быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка төр уен коралларының тавышын ишетү белән, һәр кеше җиргә капланып алтын сынга сәҗдә кылырга тиеш, инде кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны ут бөркеп торган мичкә атарга» дигән фәрман биргән идең.
Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә синең тарафтан билгеләнгән яһүди ирләр Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү синең әмереңә буйсынмыйлар, патша, алар синең илаһларыңны кадерләмиләр һәм син куйган алтын сынга да сәҗдә кылмыйлар.
Ачуыннан ярсыган Нәбухаднессар шундук Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне китерергә боерды. Әлеге ирләрне патша каршына китереп бастыргач,
Нәбухаднессар аларга: – Сез, Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү, минем илаһларымны кадерләмисез һәм мин куйдырган алтын сынга сәҗдә кылмыйсыз, шул дөресме?
Алайса хәзер сез, быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, мин ясаган сынга сәҗдә кылырга әзер торыгыз, инде сәҗдә кылмыйсыз икән, сезне шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар; ул вакытта инде бер генә илаһ та минем кулдан сезне коткара алмас, – диде.
Нәбухаднессар патшага җавап итеп, Шадрах, Мешах, Әбеднәгү болай диделәр: – Синең бу сүзләреңә җавап биреп торуның хаҗәте юктыр.
Кадерләгән Аллабыз коткара алса, Ул безне ут булып кызган мичтән һәм синең кулдан да коткара алачак, патша.
Инде Аллаһы безне коткармаган очракта да, сиңа шул мәгълүм булырга тиеш, патша: без синең илаһларыңны кадерләмәячәкбез һәм син куйган алтын сын алдында баш ормаячакбыз.
Шушы сүзләрне ишетүгә, Нәбухаднессарның, Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүгә бик нык ачуы чыгып, чырайлары караңгыланды, һәм ул, мичне гадәттәгегә караганда җиде тапкыр катырак ягарга кушып,
гаскәрендәге иң көчле сугышчыларга Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне бәйләргә һәм ут бөркеп торган мичкә атарга әмер бирде.
Ирләрне бәйләделәр дә эчке-тышкы киемнәре, баш киемнәре белән бергә ут бөркеп торган мичкә ыргыттылар.
Патшаның катгый әмерен үтәп, мичне чамадан тыш нык якканнар иде, шуңа күрә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне алып килгән сугышчыларны ялкын шундук көйдереп үтерде.
Әлеге өч ир исә бәйләнгән килеш ут бөркеп торган мич эченә барып төштеләр.
Нәбухаднессар патша шунда гаҗәпләнеп урыныннан сикереп торды да киңәшчеләреннән: – Без ут эченә өч кенә кешене бәйләп аттык түгелме?! – дип сорады. Тегеләр патшага: – Нәкъ шулай, патша! – дип җавап кайтарды.
Бу сүзләргә каршы патша: – Ләкин мин ут эчендә бәйләнмәгән дүрт кешенең йөрүен күрәм, һәм аларга һичнинди зыян килмәгән, дүртенчесе исә илаһи затны хәтерләтә, – диде.
Нәбухаднессар, ут булып кызган мич авызына килеп: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү, Аллаһы Тәгаләнең коллары! Чыгыгыз аннан һәм бире килегез! – дип дәште. Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү ут эченнән чыктылар.
Түрәләр, җитәкчеләр, өлкә идарәчеләре вә патша киңәшчеләре әлеге өч ир янына җыелдылар һәм аларга утның зыян салмавын күрделәр: чәчләре дә көймәгән, киемнәре дә әүвәлгечә калган, аларга хәтта ут-төтен исе дә сеңмәгән!
Нәбухаднессар әйтте: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! Ул, Үзенең фәрештәсен җибәреп, Үзенә ышаныч баглаган колларын бәладән йолып алды! Патша әмеренә буйсынмыйча, алар, гомерләре белән хушлашырга әзер булып, үз Аллаларыннан башка илаһларны кадерләмәделәр һәм аларга сәҗдә кылмадылар!
Инде әмер итәмен: әгәр нинди дә булса халыктан яисә кавемнән яки кабиләдән бер-бер кеше Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү иман иткән Аллаһыга каршы көфер сүз сөйли калса, ул үзе кисәкләргә туракланып, йорты хәрабә хәленә китереләчәк, чөнки аларның Алласы кебек коткара алучы башка илаһ юктыр.
Патша шушы вакыйгадан соң Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне Бабил җирендә бөек дәрәҗәләргә күтәрде.
Җир йөзендә яшәүче һәммә халыкка, кавемгә һәм кабиләгә Нәбухаднессар патша шундый хәбәр юллады: Иминлектә, бәрәкәттә яшәгез!
Аллаһы Тәгалә миңа күрсәткән могҗизалар вә галәмәтләр хакында сезгә җиткерергә телим:
Аның галәмәтләре искиткеч, кылган могҗизалары кодрәтледер! Аның патшалыгы мәңгелек, Аның хакимлеге буыннан-буынга дәвам итәчәк!
Мин, Нәбухаднессар, үз йортымда тыныч-имин, үз сараемда рәхәт тормыш кичерә идем,
әмма беркөн түшәгемдә ятканда, котымны алып, миңа бер төш керде һәм күңелемә шом салды.
Төшне юрасыннар өчен, мин Бабилнең бөтен акыл ияләрен чакыртырга боерык бирдем.
Тәгъбирче вә тылсымчылар, күрәзәче вә фалчылар җыелгач, мин аларга күргән төшемне сөйләдем, әмма алар аның мәгънәсен аңлата алмадылар.
Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче.
Түшәгемдә ятканда миңа мондый күренешләр иңде: менә, җирнең кыл уртасында хәйран биек агач үсеп утыра имеш.
Әлеге агач искиткеч зур һәм нык, аның очлары күкләргә ашкан, җир читенең һәр ноктасыннан күренеп тора икән.
Аның яфраклары матур, җимешләре дә күп, аңардагы ризык һәркемгә җитәрлек; кыр җәнлекләре аның күләгәсенә җыела, очар кошлар ябалдашлары арасында оя кора, барча тереклек иясе шунда үзенә ашарына ризык таба.
Түшәктә ятканда мин төшемдә тагын шуны да күрдем, – дидем аңа. – Менә, күкләрдән күзәтүче изге бер фәрештә иңде дә
көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Бу агачны кисеп аударыгыз да ботакларын чабып ташлагыз, яфракларын коеп төшереп, җимешләрен өзеп ыргытыгыз; агач төбендәге киек-җанварны да, ботаклар арасындагы кош-кортны да төрле якка куып таратыгыз.
Ләкин агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз, һәм ул, тимер вә бакыр зынҗырлар белән уралган килеш, басу үләне арасында күк чыгы белән сугарылсын һәм хайваннар белән бергә үлән арасында кала бирсен.
Аңардан адәм акылы алынып, хайваннар кебек фикер итсен ул һәм шул хәлендә җиде ел гомер кичерсен.
Күзәтүче фәрештәләр, изге мәләкләр игълан иткән карарны җирдә яшәүчеләр белеп торсыннар: инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек итә һәм патшалыкларны Ул Үзе теләгән кешеләр кулына тапшыра; патшалык белән идарә итәр өчен, Ул хәтта иң күренексез бәндәне дә сайлап куярга мөмкин!»
Мин, Нәбухаднессар патша, әнә шундый төш күрдем, ә син, Бәлтешассар, миңа аны юрап бир, чөнки патшалыгымдагы акыл ияләре арасыннан берәү дә аны юрый алмады, ә син юрый аласың – синдә изге аллалар рухы бар, – дидем.
Шунда Бәлтешассар дип исем кушылган Даниил, төшнең мәгънәсен аңлап, тәмам хафага калды һәм берара исен җыя алмый торды. – Бәлтешассар! Әлеге төш һәм аның мәгънәсе хафага салмасын сине! – дидем мин аңа. Бәлтешассар болай дип җаваплады: – Әфәндем минем! Сине өнәмәүчеләргә керсен иде бу төш, аның мәгънәсе синең дошманнарыңа мөнәсәбәтле булса иде!
Төшеңдә күргән матур яфраклы, җимешләре күп булган һәм барча җан иясен ризыкландыручы, төбендә кыр җәнлекләре үзенә урын тапкан, ябалдашлары арасында очар кошлар оя корган, зур, таза-нык һәм очлары күккә ашкан, җирнең бөтен ноктасыннан күренеп торган агач –
син ул, патшам. Син югары күтәрелдең, ныгыдың, синең бөеклегең күкләргәчә ашты, хакимлегең җирнең иң ерак читләренә кадәр җәелде.
Ә инде төшеңдә күкләрдән иңгән күзәтүче изге фәрештә: «Агачны кисеп аударыгыз да юк итегез, бары төп тамырын гына җирдә калдырыгыз һәм ул, тимер вә бакыр зынҗырлар белән богауланган килеш, басу үләне арасында күк чыгы белән сугарылсын һәм хайваннар белән бергә үлән арасында кала бирсен. Шул хәлендә ул җиде ел гомер кичерсен», – дип әйткән сүзләрнең мәгънәсе һәм Аллаһы Тәгаләнең әфәндем патша турындагы карары әнә шундыйдыр:
сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.
Фәрештәнең «Агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз» дигән фәрманы исә – бар нәрсә белән Күкләр иясе идарә иткәнне син таныгач, патшалык үзеңә кайтачак дигән сүз.
Шулай булгач, патша, миннән сиңа киңәш шул: гөнаһларыңнан, яман эшләреңнән ваз кичеп, тәкъва гамәлләр кыл, мазлумнарга рәхим-шәфкать күрсәт, шул очракта, бәлки, имин-рәхәт тормышың дәвам итәр, – диде Бәлтешассар.
Миңа, Нәбухаднессар патшага, кагылышлы бу сүзләрнең һәммәсе дөрескә чыкты.
Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән!
Кешеләр арасыннан сөрелеп, яшәгән урының – кыр җәнлекләре арасында, ашаган ризыгың, үгезнеке сыман, үлән булыр; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.
Миңа әйтелгән әлеге сүзләр шундук гамәлгә дә ашты: мине кешеләр арасыннан сөрделәр; мин, үгез сыман, үлән белән тукландым, бәдәнем күк чыгында коенды, тора-бара чәчләрем бөркет каурыйлары сыман озын булып үсте, кошларныкы сыман булып, тырнакларым җитте.
Алдан әйтеп куелган вакыт үтүгә, мин, Нәбухаднессар, күзләремне күккә төбәдем, һәм акылым миңа кабат кайтты. Шуннан мин Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр яудырдым, Мәңге яшәүчене данладым һәм мактадым: Аның хакимлеге мәңгелек, Аның патшалыгы буыннан-буынга дәвам итәчәк!
Җир йөзендә яшәүче барлык җан ияләре Аның алдында бернигә тормый; күк гаскәре һәм тереклек дөньясы белән Ул Үзенчә ихтыяр кыла, Аның кулын туктатырлык һәм Аңа: «Ни-нәрсә кылдың син?» – дип әйтерлек һичкем юктыр!
Миңа кабат зиһенем иңгәннән соң, патшаларга хас шөһрәтем, абруй-мәртәбәм вә мәһабәтлегем дә, киңәшчеләрем вә түрәләрем дә миңа кире кайтты, мин янәдән тәхеткә утырдым, дәрәҗәм әүвәлгедән дә ныграк артты.
Инде мин, Нәбухаднессар, Күкләр Патшасын мактыйм, олуглыйм һәм данлыйм, чөнки Аның гамәлләре вә юллары хактыр. Ә тәкәббер йөрәкләрне буйсындырырга Ул кодрәтледер.
Белшассар патша үзенең меңләгән түрәсе өчен зур мәҗлес җыйды, алар белән бергә шәраб эчте
һәм, кәефләнеп киткәч, Иерусалимнең изге йортыннан кайчандыр атасы Нәбухаднессар талап алып кайткан алтын вә көмеш савытларны китерергә боерды. Белшассар патша үзенең түрәләрен, хатыннарын вә кәнизәкләрен шул савытлардан шәраб белән сыйларга уйлады.
Иерусалимнең Аллаһы йортыннан алынган алтын савытлар китерелгәч, патша, аның түрәләре, хатыннары вә кәнизәкләре шулардан эчтеләр,
шәраб эчкән чакта, үзләренең алтын, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларына мәдхияләр яудырдылар.
Нәкъ шул мәлне патша сараеның акшарланган диварында, шәмдәл каршысында, бармагы белән нәрсәдер язучы адәм кулы пәйда булды, һәм әлеге кулны патша үз күзләре белән күреп торды.
Шунда патшаның йөзе үзгәрде, коты алынып, аяк буыннары йомшарды, тезләре калтырана башлады.
Патша, хезмәтчеләренә кычкырып, тылсымчы, күрәзәче вә фалчыларны чакырырга боерды. Бабилнең акыл ияләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: – Биредә язылган сүзләрне укып, мәгънәсен аңлаткан кешегә бүләккә җете кызыл өс киеме белән алтын муенса биреләчәк, ә үзе ул дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнәчәк.
Патшаның барча акыл ияләре җыелып килсә дә, берсе-бер язылганны укый һәм патшага мәгънәсен аңлата алмады.
Белшассар патша бик нык борчуга калды, аның чырае караңгыланды, түрәләре дә каушап төште.
Патша белән аның түрәләре арасында барган әңгәмәне ишетеп, мәҗлес бүлмәсенә патшабикә килеп керде һәм: – Мең яшә, патша! Күңелеңә борчу кермәсен, йөзең дә караңгыланмасын, – диде. –
Синең патшалыгыңда изге аллалар рухы белән сугарылган бер ир заты бар. Әле синең атаң патшалык иткән көннәрдә үк илаһларга хас зур гыйлеме, акылы вә зирәклеге белән дан алды ул. Синең атаң Нәбухаднессар патша аны тәгъбирчеләр, тылсымчылар, күрәзәчеләр вә фалчылар башлыгы итеп куйды,
чөнки аңарга, атаң тарафыннан Бәлтешассар дип исемләнгән Даниилга, төшләрне юрау, төрле серләрне аңлату, төен булып төйнәлгән мәсьәләләрне чишү осталыгы, зур зиһен, белем һәм акыл бирелгәндер. Шулай булгач, Даниилны чакырырга боер – ул аңлатыр сиңа мәгънәсен.
Даниилны патша каршына китерделәр; һәм патша, сүзен башлап, аңа болай диде: – Атам Нәбухаднессар патша Яһүдәдән алып кайткан әсир Даниил син буласыңмы?
Синдә аллалар рухы һәм зур гыйлем, гакыл һәм зирәклек бар дип ишеттем.
Шушында язылганнарны укып һәм мәгънәсен аңлатып бирер өчен, акыл ияләрен вә тылсымчыларны китерттем, әмма алар аңлатып бирә алмады.
Синең хакта исә серләрнең мәгънәсен аңлата һәм төен булып төйнәлгән мәсьәләләрне чишә ала дип ишеттем; димәк ки, әгәр син әлеге сүзләрне укып һәм мәгънәсен аңлатып бирә алсаң, сиңа бүләккә җете кызыл өс киеме һәм алтын муен чылбыры бирелер, үзең исә дәрәҗәң буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнерсең.
Патшага җавап итеп, Даниил әйтте: – Бүләкләрең үзеңә калсын, хөрмәтеңне дә башкаларга күрсәт, ә биредә язылганнарны патшама мин болай да укып бирермен, мәгънәсен дә аңлатырмын.
Патшам! Аллаһы Тәгалә синең атаң Нәбухаднессарга хөкемдарлык, бөеклек, дан вә мәһабәтлек бирде.
Аллаһы аңа иңдергән бөеклек алдында барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр тетрәп, котлары алынып торыр иде, чөнки ул үтерергә теләгән кешене үтерде, исән калдырырга теләгәнен исән калдырды, югары күтәрергә теләгәнен күтәрде, түбәнсетергә теләгәнен исә түбәнсетте.
Әмма аның йөрәге чамадан тыш тәкәбберләнеп тупаслана башлагач, ул, патша тәхетеннән сөрелеп, дан-хөрмәттән мәхрүм ителде,
адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.
Ә син, аның углы Белшассар, шушыларның һәммәсен белә торып, йөрәгеңне тыйнак-күндәм итәргә теләмәдең;
киресенчә, Күкләр Хуҗасына каршы чыгып, үзеңне күтәрдең: Аллаһы йортыннан алып кайткан савытларны китерергә боердың, түрәләрең, хатыннарың һәм кәнизәкләрең белән бергә шул савытлардан шәраб эчтең, берни күрмәүче, ишетмәүче, бернәрсә аңламаучы, көмеш вә алтын, бакыр вә тимер, агач вә таштан ясалган пот-сыннарга – үз илаһларыңа мәдхияләр яудырдың, мәгәр синең сулышыңны, тормыш юлларыңны Үзенең кулында тоткан Аллаһыны зурлап телгә дә алмадың.
Әнә шуның өчен Ул, сиңа әлеге кулны җибәреп, шушы сүзләрне яздырды да.
Биредә исә менә нәрсә язылган: «Мене, мене, текел» һәм «парсин».
Әлеге сүзләрнең мәгънәсе мондыйдыр: «мене» – Аллаһы, синең патшалык итү көннәреңне исәпләп чыгарып, аңа чик куярга булды;
«текел» – син, үлчәүдә үлчәнеп, артык җиңел дип табылдың;
«перес » – синең патшалыгың мадайлыларга һәм фарсыларга бүлеп биреләчәк.
Шуннан Белшассарның әмере нигезендә Даниилның өстенә җете кызыл кием кидерделәр, алтын муенса тактылар, үзен исә дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше дип игълан иттеләр.
Шул ук төнне килданиләр патшасы Белшассарның гомере киселде,
һәм патшалыкны алтмыш ике яшен тутырган мадайлы Дәрәвеш кабул итеп алды.
Ил белән идарә итәр өчен, Дәрәвеш патшалыкның бөтен төбәкләренә йөз егерме идарәче билгеләргә кирәк дип тапты.
Алар өстеннән күз-колак булырга ул үзенең өч күзәтчесен куйды. Патшага бернинди зыян-югалту килмәсен өчен, идарәчеләр күзәтчеләргә исәп-хисап бирергә тиеш иделәр. Әлеге күзәтчеләрнең берсе Даниил булды.
Зур зиһенгә ия булганга, Даниил башка күзәтче вә идарәчеләрдән шактый өстен иде, шунлыктан патша аңа бөтен патшалык белән идарә итүне йөкләргә ниятләде.
Тик башка күзәтче вә идарәчеләр, Даниилга гаеп ташлар өчен, аның патшалык белән идарә итүендә нинди дә булса кимчелек эзләргә тотындылар, әмма намуслы Даниилның эшеннән бернинди хилафлык яки канунга сыймаган гамәл таба алмадылар.
Шунда күзәтчеләр һәм идарәчеләр, үзара сүз берләшеп: – Әгәр без, Даниилны гаепләр өчен, аның үз Алласы канунына мөнәсәбәтле бер-бер нәрсә уйлап тапмасак, башкача һичничек тә гаепли алмаячакбыз, – диделәр һәм, патша янына килеп, болай сүз башладылар: – Мәңге яшә, Дәрәвеш патша!
Без – патшалыктагы барча күзәтчеләр, җитәкчеләр, түрәләр, киңәшчеләр һәм өлкә идарәчеләре, үзара киңәшләшеп, синең, патшабыз, шундый фәрман чыгаруыңны хуп күрәбез: утыз көн дәвамында кем дә булса гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар янына чокырга ташласыннар!
Шулай итеп, патша, фәрманга кулыңны куй. Әлеге карар, мадайлылар вә фарсыларның үзгәрмәс кануннары сыман, гамәлдән чыкмаслык булсын.
Дәрәвеш патша, карарны кабул итеп, фәрманны раслады.
Шундый карарга кул куелганын белгәннән соң, Даниил өенә кайтып китте. Аның өске каттагы тәрәзәләре Иерусалим тарафына караган булып, Даниил, тез чүгеп, электәгечә көн дә өч тапкыр Алласына дога кыла, мактау-рәхмәтләрен яудыра торган иде.
Сүз беркеткән теге бәндәләр Даниилның үз Алласына гыйбадәт кылганын, Аңардан рәхим-шәфкать сораганын күреп тордылар
һәм, патша янына барып, аның фәрманы турында: – Син, патша, «Утыз көн дәвамында гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать иткән бәндәне арысланнар янына чокырга ыргытырга!» дигән карар раслаган идең түгелме?! – дип сорадылар. Патша: – Әлеге сүзем мадайлылар һәм фарсылар кануны кебек үк нык вә үзгәрмәс! – дип җавап кайтарды.
Шуннан тегеләр патшага: – Яһүдә әсирләренең берсе, Даниил, синең үзеңә дә, патша, син раслаган фәрманга да игътибар итми, көн дә өч тапкыр үз Алласына дога кыла бирә.
Патша, моны ишетеп, бик нык борчуга төште һәм Даниилны коткарырга дип күңеленә беркетте, кояш баеганчыга кадәр бөтен көчен куеп аны бәладән йолып алырга тырышты.
Әмма теге бәндәләр бергәләшеп патша янына килделәр һәм: – Сиңа мәгълүм булсын: мадайлылар һәм фарсылар кануны кушканча, патша тарафыннан игълан ителгән бер генә карар да, бер генә фәрман да үзгәртелергә тиеш түгел! – дип әйттеләр.
Патша әмер бирде, һәм Даниилны, тотып алып, арысланнар янына чокырга ташладылар. Чокырга ташлар алдыннан Даниилга патша: – Бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң коткарсын сине, – диде.
Аннары, таш алып килеп, чокырның авызын томаладылар. Даниил хакындагы карарның үзгәрмәс булуын белдереп, патша үзенең һәм түрәләренең мөһерле йөзекләре белән ташка тамга салды.
Сараена кайткач, патша кич буе ураза тотты һәм гадәттәге күңел ачулардан баш тартты; ул төнне аның күзенә йокы кермәде.
Таң атуга патша торып басты һәм ашыгып арысланнар чокыры янына килде,
кызганыч тавыш белән Даниилга дәште: – Даниил, терек зат булган Аллаһының колы, бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң сине арысланнардан коткара алдымы?
Патшага Даниил: – Мәңге яшә, патшам!
Аллам, минем янга Үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын томалады, һәм алар миңа зыян салмады, чөнки Аллам алдында минем гөнаһым юк, шулай ук сиңа карата да, патшам, мин һичнинди җинаять эш кылмадым, – дип җавап бирде.
Патша, Даниил өчен бик нык сөенеп, аны чокырдан чыгарырга боерды. Чокырдан чыккан Даниилга һичнинди зыян килмәве ачыкланды, чөнки аның бөтен өмет-ышанычы үз Алласында булды.
Шуннан патша Даниилга гаеп ягучы бәндәләрне китерергә һәм хатыннары, балалары белән бергә арысланнар янына чокырга ташларга кушты. Тегеләр чокыр төбенә җитә дә алмады – арысланнар, ташланып, аларны өзгәләп бетерде.
Әлеге вакыйгадан соң Дәрәвеш патша җир йөзендә яшәүче барлык халыкларга, кавемнәргә һәм кабиләләргә шундый хат юллады: Иминлектә, бәрәкәттә яшәгез!
Минем тарафтан шундый фәрман игълан ителә: патшалыгымның бөтен төбәкләрендә бар кеше Даниилның Алласы алдында калтырап торсын, Аңа зур ихтирам күрсәтсен! Ул – мәңгелек булган терек Аллаһы! Аның патшалыгы – җимерелмәс, Аның хакимлеге һичкайчан тәмамланмас!
Ул – бәладән Йолып алучы, Коткаручы, җирдә һәм күктә могҗиза-галәмәтләр Күрсәтүче! Даниилны арысланнардан йолып алды Ул!
Дәрәвеш патшалык иткән чорда да, фарсы Кир патшалык иткән чорда да, Даниилның эшләре гел уңышлы барды.
Бабил патшасы Белшассар тәхеткә утырганның беренче елында Даниилга вәхи иңде. Күргән төшен ул язып куйды.
Һәм Даниил болай диде: – Төнлә төшемдә мин, Даниил, шуны күрдем: һәр дүрт тарафтан күкләрдән иңгән җилдән бөек диңгез котырынырга тотынды;
аннары диңгездән бер-берсенә охшамаган дүрт зур җанвар килеп чыкты.
Аның берсе арыслан кебек, ә канатлары – бөркетнеке; мин әлеге затның канатлары йолкынуын, аннары аның, җирдән күтәрелеп, кеше сыман ике аягына торып басуын һәм аңа адәм йөрәге бирелүен күзәтеп тордым.
Икенче җанвар аюга охшаган. Бер читтә басып торган әлеге җанварның авызында өч кабырга сөяге күренә; аңа: «Тор, күп итеп ит аша!» – дип әйтелгән иде.
Аннары капланны хәтерләткән тагын бер җанвар пәйда булды. Дүрт башлы бу җанварның сыртында дүрт данә кош канаты күренә; бу җанварга хакимлек итү хокукы бирелгән иде.
Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде.
Мин әлеге мөгезләргә текәлеп торган чакта, шулар арасыннан тагын бер кечерәк мөгез калыкты да, элекке мөгезләрнең өчесе төбе-тамыры белән йолкынып чыкты; әлеге соңгы мөгезнең кешенеке сыман күзләре дә, эреләнеп сөйләшүче авызы да бар иде.
Шуннан соң тәхетләр китереп куелды, һәм әзәли Зат Үз урынына килеп утырды; Аның киемнәре кардай ап-ак, башындагы чәчләре чиста-саф йон сыман; тәхете Аның – дөрләп торган уттай, тәхетенең тәгәрмәчләре ялкындай иде.
Аның каршыннан утлы елга агып чыга. Аңа хезмәт итүчеләрнең саны меңнәрчә һәм меңнәрчә – хозурында басып торучылар исәпсез-хисапсыз иде. Шунда хөкемчеләр мәхкәмә башлады, һәм китаплар ачылды.
Мин теге соңгы мөгезгә карап, аның тәкәббер сүзләрен ишетеп тордым. Мин күрдем ки, дүртенче җанварның җанын кыеп, гәүдәсен тураклап утка салдылар.
Башка җанварлардан исә хакимлек алынды, гомер сөрешләренең чиге билгеләнде.
Ошбу төнге төшемдә мин шуны да күрдем: менә, күктәге болытлар белән бергә адәм углына охшаган берәү килә. Әзәли Зат янына җиткәч, ул Аның хозурына китерелде.
Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр әлеге адәмгә табынсын өчен, аңа хакимлек, дан-хөрмәт вә патшалык бирелде. Аның хакимлеге мәңге тәмамланмас, һәм патшалыгы Аның җимерелмәс.
Мин, Даниил, хафага төштем, күргәннәрем мине борчуга салды.
Шунда басып торган берәүнең янына килдем дә әлеге хәлләрнең асылына төшендерүен үтендем, шуннан ул, минем белән сөйләшә башлап, боларның мәгънәсен аңлатты:
«Әлеге дүрт зур җанвар – җирдә дүрт патшалык күтәрелеп чыгачак дигәнне аңлата.
Соңыннан патшалыкны Аллаһы Тәгаләнең изгеләре кабул итеп алачак, һәм аларның патшалыгы мәңгедән-мәңгегә дәвам итәчәк».
Шуннан мин һәммә нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән изә-сыта баручы, тимер тешле, бакыр тырнаклы, башкалардан нык аерылып торган теге коточкыч дүртенче җанварның нәрсә аңлатуын белергә теләдем;
шулай ук җанварның башындагы ун мөгез турында һәм төбе-тамыры белән өч мөгез йолкынганнан соң үсеп чыккан, күзләре, тәкәббер сүзләр сөйләүче авызы булган, башкалардан зуррак күренгән соңгы мөгез хакында кызыксындым.
Чөнки мин әлеге соңгы мөгезнең изгеләргә каршы сугыш башлап җибәрүен һәм аларны җиңә баруын күреп тордым. Бу хәл әзәли Зат килгәнчегә кадәр дәвам итте; Ул килгәч, Аллаһы Тәгалә изгеләре файдасына хөкем чыгарылды, һәм аларга, шулай итеп, патшалыкны биләп алыр вакыт җитте.
Мин мөрәҗәгать иткән теге зат бу хакта болай диде: «Җанварның дүртенчесе – җир йөзендә башка патшалыклардан үзгә булган, бар дөньяны ботарларга, йотарга, таптарга-изәргә әзер торган дүртенче патшалыкны аңлата.
Ә теге ун мөгез түбәндәгене белдерә: әлеге патшалыкта ун патша күтәрелеп чыгачак, алардан соң исә бөтенләй башка, әүвәлгеләреннән аерылып торган патша аякка басачак та теге алдагыларның өчесен үзенә буйсындырачак;
тора-бара ул Аллаһы Тәгаләгә каршы сүзләр сөйләячәк, Аның изгеләрен җәберләячәк; ул хәтта изге бәйрәмнәрне, Канунны үзгәртергә ният итәчәк. Өч ел ярым дәвамында изгеләр язмышы аның кулында булачак.
Әмма хөкемчеләр мәхкәмә башлап, хакимлек аңардан алыначак, һәм ул тәмам юк ителәчәк.
Күк гөмбәзе астындагы бөтен патшалыкларның көч-кодрәте, хакимлек хокукы һәм бөеклек-мәһабәте исә Аллаһы Тәгаләнең изге халкына биреләчәк. Аның патшалык итүе мәңгелек булачак, башка бөтен хакимнәр Аңа табыначак һәм буйсыначак».
Шушының белән сүзем тәмам. Мин, Даниил, бик нык хафага төштем, хәтта йөзем караңгыланды. Алай да боларның һәммәсен күңелемә салып куйдым.
Белшассар патша хакимлегенең өченче елында миңа, Даниилга, әүвәлгечә тагын бер күренеш иңде.
Күз алдыма килгән әлеге күренештә мин үземне Элам өлкәсендәге Шушан ныгытмасында, Улай елгасы буенда күрдем.
Башымны күтәреп карасам, ике озын мөгезле сарык тәкәсе елга буенда басып тора, имеш; мөгезләрнең берсе озынрак булып, шул озынрак дигәне соңрак үсеп чыккан икән.
Мин әлеге тәкәнең көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафларга борылып сөзенгәнен күреп тордым. Ул тәкәгә бер җанвар да каршы тора алмый, һәм беркем аңардан коткара да алмый иде. Тәкә ни теләсә, шуны эшләде һәм зур бөеклек яулады.
Мин шушылар турында уйлаган арада, көнбатыштан, бөтен җир йөзен иңләп, тояклары белән җиргә дә орынмыйча, бер кәҗә тәкәсенең килгәне күренде. Аның ике күз арасында бик зур мөгезе бар иде.
Әлеге кәҗә тәкәсе бая мин елга буенда күргән ике мөгезле сарык тәкәсенә таба юнәлде һәм гайрәтләнеп аңа таба ыргылды.
Кәҗә тәкәсенең сарык тәкәсенә якын килгәнен дә, җан ачуы белән аңа ташланып, сарыкның ике мөгезен сындырганын да мин күреп тордым. Сарык тәкәсенең аңа каршы торырга көче җитмәде, кәҗә тәкәсе аны җиргә егып салды да тояклары белән таптап бетерде; сарык тәкәсен коткарырдай беркем табылмады.
Шуннан соң кәҗә тәкәсе зур бөеклекләргә иреште, куәтләнеп китте; әмма көчәеп киткәч кенә, зур мөгезе сынып төште дә аның урынына җиһанның дүрт тарафына карап торган дүрт олы мөгез үсеп чыкты.
Аннары шуларның берсеннән тагын бер – кечерәк мөгез күренде; әлеге мөгез көньяк вә көнчыгыш һәм гүзәл җир тарафына юнәлеп куәтләнеп китте.
Ул, үсә торгач, күк гаскәренә кадәр күтәрелеп җитте һәм гаскәрнең бер өлешен, шулай ук җисем-йолдызларның бер өлешен җиргә аударып ташлап, аларны таптап-изеп бетерде;
тора-бара, тәкәбберләнеп, хәтта күк гаскәренең Хуҗасына каршы чыкты: Аңа көндәлек корбан китерүне туктатты, Аның Изге йорты булган урынны җимерде.
Мөгезнең явызлыгы аркасында күк гаскәре аның кулына бирелде, һәм көндәлек корбан китерүләр тукталды. Әлеге мөгез хакыйкатьне җиргә салып таптады һәм, нәрсәгә тотынса да, теләгенә иреште.
Шунда мин ике изгенең сөйләшеп торуын ишеттем. Берсе икенчесеннән: – Күренештәге бу хәлләр: көндәлек корбаннар, бөлдергеч фетнә, Изге йортның вәйран булуы һәм күк гаскәренең мәсхәрә ителүе кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.
Мин мондый җавап ишеттем: – Ике мең дә өч йөз тапкыр таң атып, кич җиткәнчегә кадәр. Шуннан соң Изге йортта элекке тәртипләр урнаштырылыр.
Менә мин, Даниил, шушы күренешләрне тамаша кылып, аларга аңлатма эзләгән вакытта, минем каршымда ир-ат кыяфәтендә бер зат пәйда булды,
һәм шул чакны Улай елгасының уртасыннан кемдер тавыш бирде: – Җәбраил! Әлеге күренешнең асылын аңлат шуңа!
Шуннан Җәбраил минем яныма килде, мин исә, котым алынып, йөзем белән җиргә капландым; ул миңа болай диде: – И адәм углы, белеп тор: бу күренеш ахыр заманны аңлата.
Җәбраил сөйләгән чакта, мин аңымны җуйган хәлдә йөзтүбән җирдә ята бирдем; шуннан ул, орынып, мине аягүрә бастырды һәм әйтте:
– Мин сиңа соңгы көннәрдә – Аллаһының ачулы чагында – ни-нәрсәләр буласын ачып бирмәкчемен; әлеге күренеш алдан билгеләнгән заман ахырына мөнәсәбәтледер.
Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе ул – Мадай һәм Фарсы патшаларыдыр.
Йонлач кәҗә тәкәсе исә – Яван патшасы, аның ике күз арасындагы зур мөгез – Яванның беренче патшасыдыр.
Шушы мөгез сынгач, аның урынына үсеп чыккан дүрт яңасы – әлеге илдә күтәрелеп чыгачак дүрт патшалыктыр; әмма болары беренче патшалык кадәр көчле булмаячак.
Патшалыкларның соңгы көннәрендә, кылынган гөнаһлар чамадан ашкач, тәхеткә оятсыз вә мәкерле бер патша утырачак.
Әлеге патша, үз көче белән булмаса да, ныклап аягына басачак һәм коточкыч вәйранлыкка сәбәпче булачак; нинди эшкә тотынса да, теләгенә ирешәчәк; көчлеләрне дә, изге халыкны да һәлакәткә дучар итәчәк.
Хәйләкәр бу патша, мәкер-ялганны эшкә җигеп, уңышка ирешәчәк һәм үзен бөекләргә тиңләячәк. Кисәтеп тормыйча, бик күпләрнең гомерен кыячак, тора-бара хәтта түрәләрнең Түрәсенә каршы күтәреләчәк, ләкин орып салыначак, тик бу гамәл кеше кулы белән эшләнмәячәк.
Таңнар атуы, кичләр җитүе хакында сиңа иңгән күренеш хак дөрестер. Әмма күргәннәрең турында әлегә дәшми тор, чөнки ул тиз генә тормышка ашмас.
Шуннан мин, Даниил, тәмам хәлем китеп, берничә көн авырып яттым. Терелеп торгач, патшаның йомышларын үтәргә керештем. Күргәннәрем мине соң дәрәҗәдә гаҗәпкә калдырды, минем өчен алар аңлаешсыз иде.
Мадайлы Ахашверош углы Дәрәвеш килданиләр патшасы итеп куелган елны мин, Даниил, язмалар укып, Раббының Иремия пәйгамбәргә әйткән сүзләре буенча, Иерусалимнең җитмеш ел хәрабә хәлендә ятасын аңладым.
Шуннан мин, ураза тотып, тупас тукымага төренеп, башыма көл сибеп, догаларымны кыла-кыла, ялынып-ялварып, йөземне Хуҗа-Хакимгә, Аллаһыга юнәлттем.
Раббы Аллама гыйбадәт кылып һәм гөнаһларыбызны танып, болай дидем: – И Хуҗа-Хакимем, бөек вә дәһшәтле Аллаһы! Сине яратучы вә боерыкларыңны үтәүчеләр белән Килешү саклаучы, аларга мәрхәмәт күрсәтүче – Синдер!
Синең алда гөнаһлы без. Бозык вә яман эшләр кылдык, Сиңа каршы баш күтәрдек, боерыкларыңнан вә карарларыңнан читкә тайпылдык,
Синең колларың булган пәйгамбәрләрнең безнең патшаларга, түрәләргә, ата-бабаларга, ил халкына Синең исемнән сөйләгән сүзләренә колак салмадык.
И Хуҗа-Хакимем, дөреслек Синең якта, ә безнең – Сиңа каршы чыгып хыянәт иткән өчен, төрле илләргә сөрелгән, якында яисә еракта яшәгән Яһүдә вә Иерусалим кешеләренең, барча исраилиләрнең йөзенә кара ягылган бүген.
И Раббым! Патшаларыбыз да, түрәләребез дә, аталарыбыз да – барыбыз рисвай булдык, чөнки Сиңа карата гөнаһ эш кылдык.
Хуҗа-Хаким, Аллабыз шәфкатьле вә кичерүчән, без исә Аңа каршы баш күтәрдек,
Раббы Аллабызның сүзләренә колак салмадык, Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша юллаган кануннары буенча гамәл кылмадык.
Бөтен Исраил халкы Синең Кануныңны бозды һәм, тавышыңны ишетмәс өчен, Синнән читкә борылды. Сиңа каршы гөнаһ кылган өчен, Аллаһы колы Муса канунында язылган ләгънәт-каргышлар безгә төште.
Син безгә һәм безнең хакимнәргә төбәп әйткән сүзләреңне үтәдең – Иерусалимне күк гөмбәзе астында моңарчы күрелмәгән зур бәла-казаларга дучар иттең.
Муса канунында язылган бөтен бәла-казалар безнең өскә ишелеп төште; әмма без, гөнаһ кылудан туктамыйча, Раббы Аллабызның йөз нурын эзләмәдек, Аның хакыйкатен танымадык.
Раббы, һич икеләнмичә, безгә әлеге бәла-казаларны җибәрде. Раббы Аллабызның барлык эш-гамәлләре хактыр; тик без Аның тавышына колак салмадык.
И Хуҗа-Хаким, и Аллабыз! Син, кодрәтле кулың белән Үз халкыңны Мисыр иленнән алып чыгып, исемеңне бүгенге көнгә кадәр данлыклы иттең. Без исә гөнаһ вә яман эшләр кылдык.
И Хуҗа-Хакимем, Синең хаклылыгыңа өметләнеп ялварып сорыйм: Үз шәһәрең Иерусалимнән, Синең изге тавыңнан ачуың вә ярсуың китсә иде. Гөнаһларыбыз, аталарыбызның хилаф эшләре аркасында Иерусалим вә Синең Үз халкың әйләнә-тирәдә яшәүчеләрнең мәсхәрәсенә калды.
И Аллабыз, колыңның догалары һәм ялварулары колагыңа барып ирешсә иде! Үзең хакына, Хуҗа-Хакимем, харап ителгән Изге йортыңа якты карашыңны юнәлтсәң иде!
Колагыңны салып ишетсәң иде, и Аллам! Күзләреңне ачып, Синең исемне йөрткән шәһәрнең ташландык хәлгә килүен күрсәң иде! Үзебез тәкъва булганга түгел, бәлки Син искиткеч рәхимле булганга ялварабыз.
И Хуҗа-Хакимем, колак салчы! И Хуҗа-Хакимем, кичер безне! И Хуҗа-Хакимем, күз салып сораганыбызны бир безгә! Үзең хакына, и Аллам, соңгарма! Чөнки шәһәр дә, халкың да Синең исемеңне йөртә.
Үзем, халкым Исраил кылган гөнаһларны танып, мин һаман сөйли, дога кыла бирдем. Алламның изге тавы хакына Раббы Аллама ялваруымны дәвам иттем.
Шулчак, мин дога кылган вакытта, әүвәлрәк миңа күренгән Җәбраил җитез генә яныма очып килде. Бу хәл кичке корбан китерү вакытында булды.
Ул, мине өйрәтеп: – Даниил! Мин сиңа иңгән вәхине төшендерер өчен килдем.
Син дога кыла башлауга – сиңа җавап бирелде, һәм менә мин аны сиңа җиткерергә килдем, чөнки син Аллаһының кадерлеседер! Син бу хәбәрне аңлап, әлеге күренешнең асылына төшен, – диде. –
Җинаятьләрне туктату, гөнаһ һәм гаеп эшләрдән арыну өчен, мәңгелек хаклык-дөреслек урнаштыру, иңгән вәхинең дә, пәйгамбәрнең хаклыгын да раслау, Иң изге бүлмәне май сөртеп изгеләштерү өчен, синең халкыңа һәм синең изге шәһәреңә җитмеш тапкыр җидешәр ел вакыт билгеләнде.
Димәк ки, син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен: Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып май сөртелгән хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр; шушы вакыт эчендә, шәһәр тирәли озын чокыр казылып, урамнар өр-яңадан төзекләнер, әмма заманалар авыр булыр.
Алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтүгә, май сөртелгән затның гомере киселер һәм аның бернәрсәсе дә калмас. Шуннан соң илгә ябырылган бер хакимнең халкы шәһәрне һәм Изге йортны җимерер. Моның азагы су ташу кебек башланачак; алдан билгеләп куелган шушы вәйранлык сугыш беткәнче дәвам итәчәк.
Әлеге хаким, бик күп халыклар белән җиде елга килешү төзеп, килешенгән вакытның яртысы җиткәнче үк, корбан-бүләкләр китерүне туктатыр һәм Изге йортка нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырыр. Бу хәл Изге йортны вәйран итүче хакимнең алдан билгеләп куелган һәлакәтенә кадәр дәвам итәр.
Фарсы патшасы Кир тәхеткә утырганның өченче елында Бәлтешассар исемен йөрткән Даниилга вәхи – зур сугыш турындагы хак хәбәр иреште; аның асылына Даниил үзенә иңгән күренештән төшенде.
Ул көннәрдә мин, Даниил, инде өч атна зур кайгыда идем.
Өч атна дәвамында мин тәмле икмәк капмадым, авызыма ит вә шәраб алмадым, хуш исле майлар да сөртенмәдем.
Беренче айның егерме дүртенче көнендә, мул сулы Диҗлә елгасы буенда басып торганда,
мин, күземне күтәреп, югары карадым һәм каршымда җитен киемнәре өстеннән Уфаз алтыныннан ясалган пута буган бер ир кешене күрдем.
Аның гәүдә-сыннары хризолит таштан коелган диярсең, йөзе яшен яктысы сыман, күзләре уттай балкып-җемелдәп тора, аяк-куллары шомартылган бакыр кебек ялтырый, тавышы исә бик күп кешеләрнең шау-гөр килеп сөйләшүен хәтерләтә иде.
Әлеге күренеш бары тик миңа – Даниилга гына иңде, янәшәмдәге кешеләр исә аны күрмәде, әмма аларны бик каты курку биләп алып, кайсы кая яшеренергә ашыкты.
Мин, әлеге гаҗәеп күренешкә текәлеп, берүзем торып калдым. Шуннан мин хәлсезләнеп киттем, йөзләрем мәетнеке сыман агарды, көчем бетте.
Аннары мин аның тавышын ишеттем, ишеттем дә, аңымны җуеп, йөзем белән җиргә капландым.
Әмма шунда миңа бер кул орынды һәм мине, дер калтырап торган хәлемдә тезләремә тезләндереп, кулларыма таяндырды.
Аннары миңа орынган кеше болай диде: – Даниил, Аллаһының кадерлесе! Әйтергә җыенган сүзләремнең асылына төшенсәң иде; аягыңа торып бас, чөнки мин синең яныңа җибәрелдем. Шушы сүзләрдән соң мин, нык дулкынланып, аягыма торып бастым.
Әлеге кеше үзенең сүзен дәвам итте: – Курыкма, Даниил! Һәммә нәрсәне дөрес аңлар өчен, Аллаң алдында түбәнчелек күрсәтергә дип йөрәгеңне беркеткән беренче көннән үк синең сүзләрең кабул булды; һәм менә мин синең сүзләрең буенча килеп җиттем.
Фарсы патшалыгының түрәсе егерме бер көн буена миңа каршылык күрсәткән иде; Фарсы патшалары янында чакта миңа ярдәмгә олуг түрәләрнең берсе Микәил килде.
Ә хәзер мин халкыңны киләчәктә нәрсә көткәнен аңлатырга дип килдем, чөнки сиңа иңгән күренеш алдагы көннәргә мөнәсәбәтле.
Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта, мин, йөзем белән җиргә капланган килеш, өнсез-тынсыз булдым.
Шуннан килеш-килбәте белән кешегә охшаган берәү иренемә кагылды, һәм мин, авызымны ачып, каршымда басып торучыга дәштем: – Әфәндем! Әлеге күренештән күңелемне авыр хәсрәт басты, һәм буыннарымның хәле китте.
Ничек итеп мин, синең колың, син әфәндем белән сөйләшә алыйм – һич көчем калмады, сулышым кысыладыр.
Шулчакны кеше кыяфәтендәге теге зат янә миңа кагылды, һәм буыннарыма кабат көч кайткандай булды.
– Курыкма, Аллаһының кадерлесе! Иминлек сиңа! Батыр бул, нык тор! – диде ул миңа. Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа хәл кереп: – Сөйлә, әфәндем, чөнки син миңа кабат көч бирдең, – дидем.
Шуннан ул әйтте: – Синең яныңа ни өчен килгәнемне беләсеңме? Мин сиңа Хакыйкать китабында нәрсә язылганны әйтмәкчемен. Шуннан соң мин, Фарсы түрәсе белән көрәшер өчен, кире китәм; ул җиңелгәннән соң, Яван түрәсе килер. Аларга каршы көрәштә түрәгез Микәилдән башка теләктәшлек күрсәтүче һичкемем юктыр.
Мадайлы Дәрәвеш хакимлегенең беренче елында исә Микәилнең төп таянычы вә яклаучысы мин булдым.
Хәзер мин сиңа хак дөреслекне ачам: Фарсы иле белән тагын өч патша идарә итәчәк, аннары дүртенче патша килер; ул үзенә кадәр хакимлек иткән патшаларның һәммәсенә караганда баерак булыр. Байлыгы ярдәмендә ныгыгач, бар халыкларны да Яван патшасына каршы чыгарга күтәрер.
Шуннан соң гаҗәеп көчле патша килер. Аның хакимлеге чиксез булыр, һәм ул ни теләсә – шуны эшләр.
Әмма ныгып кына килгән чакта, аның патшалыгы җимерелер һәм, нәсел варислары арасында бүленмичә, дүртесе дүрт тарафка караган кисәкләргә аерылыр, һәм алар инде әүвәлге патшалык сыман куәтле булмас; шулай итеп, патшалык чит кешеләр кулына күчәр.
Көньяк патшасы көчәеп-ныгып китәр, әмма аның гаскәр башлыкларыннан берсе, патшасын уздырып, үзе хакимлек итә башлар. Ул бик зур көч-куәткә ия булыр.
Берничә елдан патшалар уртак тел табар: көньяк патшаның кызы, ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан, төньяк патшага кияүгә чыгар, әмма хакимлекне кыз үз кулында тотып кала алмас, төньяк патшаның хакимлеге дә дәвам итмәс: кыз, аның иярченнәре, баласы вә аркадашы хыянәт корбаны булачак.
Соңрак әлеге кызның кардәшләреннән берәү аның урынын биләр һәм, төньяк патшаның гаскәрләренә һөҗүм итеп, аның кальгасына бәреп кереп, җиңү яулар.
Шундагы потларны, коеп эшләнгән сыннарны, шулай ук алтын-көмештән ясалган зиннәтле савытларны үзе белән Мисырга алып китәр; шуннан соң төньяк патшаны берничә ел дәвамында тынычлыкта калдырыр.
Төньяк патша исә, көньяк патша җирләренә һөҗүм итеп караса да, үз иленә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булыр.
Шуннан аның угыллары, сугышка әзерләнеп, күп санлы гаскәр туплар; әлеге гаскәр ташкын су сыман дошманына таба ургылыр һәм көньяк патшаның кальгасына кадәр барып җитәр.
Көньяк патша, бик каты ачуы чыгып, төньяк патша белән алышка чыгар; төньяк патша, зур гаскәр җыйса да, тар-мар ителер.
Дошманы җиңелгәннән соң, көньяк патша меңләгән кешене кырып салып масаеп китәр; тик аның уңышлары озын гомерле булмас,
чөнки берничә елдан төньяк патша әүвәлгедән дә зуррак гаскәр туплар – нык коралланган күп санлы сугышчылары белән кабат яуга кузгалыр.
Ул көннәрдә бик күпләр көньяк патшага каршы күтәрелер; синең халкың арасыннан байтак тынгысыз кешеләр, үзләренә иңгән күренешне гамәлгә ашырыр өчен, шулай ук аңа каршы чыгар, ләкин уңышка ирешмәс.
Төньяк патша килер дә, ныгытылган шәһәрләрнең берсе тирәли туфрак өемнәре күтәртеп, аны басып алыр – көньяк гаскәрләренең каршы торырга көче җитмәс, хәтта иң гаярь сугышчылар да җиңелер.
Төньяк патша алар белән үз ихтыярынча гамәл кылыр, берәү дә аңа каршы тора алмас; һәм гүзәл җирдә ул үз хакимиятен урнаштырып, бөтен ил аның кул астында калыр.
Ул, патшалыгының бөтен көчен туплап, көньяк патшаны тәмам юк итәргә карар кылыр һәм шул максаттан, көньяк патша белән бәйләнешкә кереп, кызларының берсен аңа кияүгә бирер. Әмма аның нияте уңышка ирешмәс, моннан аңа бернинди файда булмас.
Шуннан ул үзенең карашын диңгез буендагы төбәкләргә таба юнәлтер, аларның күбесен яулап та алыр, тик андагы яубашларыннан берәү баскынчының тәкәбберлегенә чик куяр – аны хур итәр.
Шуннан соң төньяк патша, чигенеп, үз җирендәге хисар-кальгаларына юнәлер, әмма юлда һәлакәткә очрап гомере киселер.
Аның урынына тәхеткә яңа бер хаким килер һәм, данлыклы патшалыгын асрау өчен, үз кешесен салым җыярга җибәрер. Ләкин озакламый әлеге хаким үзенең әҗәлен табар, тик аның үлеме кемнеңдер ярсуыннан яисә яу кырында булмас.
Аңардан соң тәхеткә күрексез, патшалыкка хокукы булмаган бер кеше утырыр – ул, көтмәгәндә килеп, патшалыкны төрле хәйлә-мәкер корып алыр.
Әлеге патша искиткеч зур һәм көчле гаскәрләрне тар-мар китерер, хәтта Килешүнең түрәсен дә юк итәр.
Ул, илләр белән килешүләр төзесә дә, ялган илә эш итәр; тарафдарлары аз санлы булуга да карамастан, тора-бара көчәеп китәр.
Әлеге патша, һич көтмәгәндә бай өлкәләргә һөҗүм итеп, ата-бабалары эшләмәгәнне эшләр, ганимәтләрне, таланган малны һәм байлыкны үзенең иярченнәренә таратып бетерер, ныгытма-кирмәннәрне басып алырга ният корыр, әмма болар барысы да озакка бармас.
Шуннан ул, үзенең көч-куәтен вә батырлыгын җигеп, күп санлы гаскәре белән көньяк патшага яу салыр. Көньяк патша үзенең зур вә искиткеч көчле гаскәре белән аңа каршы торыр, әмма уңышка ирешмәс, чөнки аңа каршы хәйлә корылыр –
патшаның табындашлары булган иң якын кешеләр аны юк итәргә тырышыр; аның гаскәре тар-мар ителер, күп сугышчылары һәлак булыр.
Әлеге патшаларның һәр икесе, күңелләрендә ачу-мәкер саклаган килеш, бер өстәл янына утырырлар һәм бер-берсенә ялган сөйләрләр, тик максатларына ирешмәсләр, чөнки алдан билгеләп куелган соңгы көннәр әле җитмәгән булыр.
Төньяк патша, исәпсез-хисапсыз мал-мөлкәт төяп, үз иленә юл алыр. Ул, Изге килешүгә каршы чыгарга күңеленнән карар кылып, үз ниятен тормышка ашырырга керешер, аннары иленә кайтыр.
Билгеләнгән вакыты җиткәч, төньяк патша кабат көньякка һөҗүм итәр, әмма бу соңгы орыш әүвәлгесе сыман уңышлы булмас.
Чөнки киттиләрнең кораблары аңа каршы чыгар һәм ул, рухы сүнеп, кире борылыр һәм үзенең бөтен ачуын Изге килешүгә юнәлтер. Үз иленә әйләнеп кайткач, Изге килешүдән читкә тайпылганнарга ул илтифатын күрсәтер.
Аның гаскәре, Изге йорт ныгытмасын яулап алып, аны нәҗесләр: көндәлек корбан китерүләрне туктатыр һәм Изге йортны вәйран хәлгә китерүче нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырыр.
Төньяк патша, ялган сүзләр сөйләп, ялагайланып, Изге килешүдән йөзләрен чөергән бәндәләрне үз ягына аударыр, ләкин үз Алласына тугры калган адәмнәр аңа каршы торыр,
гакыл-зирәклеккә ия булганнары халыкка үгет-нәсыйхәтләр бирер, гәрчә үзләрен күпмедер вакытлар дәвамында кылычтан уздырсалар, учакларда яндырсалар, зинданга ташлап, мал-мөлкәтләрен талап алсалар да.
Афәтле чакларында аларга бераз ярдәм күрсәтелер, тик аларга кушылган адәмнәрнең байтагы икейөзле булып чыгар.
Гакыл-зирәклеккә ия булганнарның кайберләре газапларга дучар ителер: алдан билгеләп куелган вакыт әле җитмәгәнгә күрә, әлеге сынаулар аларга пакьләнү-чистарыну, сафлану өчен җибәрелер.
Төньяк патша ни теләсә – шуны эшләр, тәмам масаеп китеп, үзен илаһлардан өстен куяр, аллаларның Алласы хакында яман сүз сөйләр, һәм афәтле көннәр беткәнчегә кадәр аның эшләре, тәкъдирдә язылганча, уңышлы гына барыр.
Ул ата-бабалары табынган илаһларны да, хатын-кызлар яраткан илаһны да санга сукмас, бер генә алланы да кирәксенмәс, чөнки ул боларның һәммәсеннән үзен өстен куяр.
Болар урынына хисар-кальгаларны химая кылучы илаһка гына табыныр; ата-бабаларына мәгълүм булмаган шушы илаһка ул алтын-көмеш, асылташлар, кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтен күрсәтер;
чит илаһ ярдәме белән ул яхшылап ныгытылган кирмәннәргә һөҗүм итәр. Үзен олуг патша дип таныганнарга зур хөрмәт күрсәтер, аларны күп халыклар өстеннән идарәче итеп билгеләр, аларга бүләккә җир бүлеп бирер.
Ахыр заман җиткәндә, аңа каршы көньяк патша яу чыгар; төньяк патша исә сугыш арбалары, атлы җайдаклары, күп санлы кораблары белән өермәдәй аңа каршы күтәрелер. Ул, байтак илләргә һөҗүм итеп, ташкын судай аларны иңләп узар;
шулай ук гүзәл җирне дә басып алыр – бик күп кешеләрнең гомере киселер; аның кулыннан бары тик Эдом вә Мәаб халкы һәм Аммон башлыклары гына котылып калыр.
Ул тагын берничә илгә кул озайтыр, хәтта Мисыр да аңардан котыла алмас.
Мисырның хәзинәдәге бөтен байлыгы, алтын-көмеше аңа күчәр, аннары лубиләр белән хәбәшиләргә дә чират җитәр.
Әмма көнчыгыш һәм төньяктан килгән хәбәрләр аны куркуга салыр, һәм ул котырынып-ярсып бик күпләрне харап итәргә, кырырга тотыныр.
Шуннан ул гүзәл изге тау белән диңгез арасында үзенең мәһабәт чатырларын корып җибәрер; тик шул җирдә әҗәлен табар, һәм азаккы сәгатендә аңа ярдәм кулы сузучы булмас.
Шул вакытны синең халкыңның химаячесе булган бөек түрә Микәил килер. Милләт-кавемнәр барлыкка килгән заманнардан бирле күрелмәгән коточкыч авыр чор башланыр. Бу афәтле дәвердә синең халкың арасыннан исемнәре китапка теркәлгән адәмнәр котылып калыр;
җирнең туфрагында яткан үлеләрнең байтагы йокысыннан уяныр: берәүләр – мәңгелек тормыш, икенчеләр – рисвай булу, мәңгелек хурлыкка калу өчен;
зирәклеккә ия булганнар якты күк гөмбәзе кеби, бик күпләрне туры юлга күндергән адәмнәр йолдызлар кеби гомер бакый нурланып-балкып торыр.
Ә син, Даниил, китапның мөһерләнгән бу сүзләрен ахыр заман җиткәнчегә кадәр сер итеп сакла. Байтак адәмнәр шул авыр чорның асылына төшенмәкче булып эзләнеп-бәргәләнеп йөрер.
Шулчак мин, Даниил, әйләнә-тирәмә күз салып, ике затны күреп алдым; аларның берсе елганың бирге ярында, икенчесе аргы ярында иде.
Шунда берсе елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешедән: – Әлеге гаҗәеп-хәйран хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.
Аннары мин елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешенең, кулларын күккә күтәреп, мәңге Яшәүче белән ант итүен ишеттем: – Өч ел ярымга. Изге халыкның көче сынгач, болар һәммәсе тормышка ашыр, – диде.
Әлеге сүзләрне мин ишетеп тордым, ләкин мәгънәсен аңламадым, шуңа күрә: – Әфәндем! Бу хәлләр нәрсә белән тәмамланыр? – дип сорадым.
Ул исә: – Бар, Даниил, чөнки әлеге сүзләрнең мәгънәсе ахыр заман җиткәнчегә кадәр мөһерләнгән сер булып калыр.
Бик күпләр пакьләнеп чистарыныр, сафланыр, яман бәндәләр исә яман гамәлләр кылуда кала бирер; яман бәндәләрдән берәү дә берни аңламас, ә акыллы-зирәкләр һәммәсенә төшенер.
Көндәлек корбан китерүләр туктатылып, Изге йортны вәйран хәлгә китерүче нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырылганнан соң, бер мең дә ике йөз туксан көн үтәр.
Бер мең дә өч йөз утыз биш көннең үткәнен көтеп алалган кеше бик бәхетле булыр.
Син исә, Даниил, гомер юлыңны дәвам ит. Бу дөньядан китеп ахыр көннәрдә кабат терелгәч, өлешеңә тигәнне алырсың.
Яһүдә җирендә берсе артыннан берсе Уззия, Иотам, Әхәз вә Хизәкыйя исемле патшалар, Исраилдә исә Яһоаш углы Яробам патша хакимлек иткән заманда Беэри углы Һошеягә Раббыдан вәхи иреште.
Һошеягә сүзен башлап, Раббы аңа: – Бар, үзеңә бер уйнашчы хатын һәм аның зинадан туган балаларын да ал, – диде.
Шулай итеп, Һошея үзенә хатынлыкка Диблаим кызы Гамәрне алды, һәм ул, авырга калып, аңа бер ир бала тапты.
Аннары Раббы Һошеягә: – Балага Изрегыл дип исем куш, чөнки тиздән Мин Изрегылда түгелгән кан өчен Еһү йортын җәзага тартачакмын һәм Исраил йортының патшалык итүенә чик куячакмын.
Ул көнне Мин Изрегыл үзәнендә Исраилнең җәясен сындырачакмын, – диде.
Гамәр, тагын авырга калып, кыз бала тапты. Раббы Һошеягә: – Балага Ло-Рухама дип исем куш; чөнки Мин, Исраилне рәхим-шәфкатемнән аерып, аны инде кичермәячәкмен.
Яһүдә йортын исә рәхмәтемнән ташламам: аны җәя-кылыч, сугыш яисә ат-җайдаклар илә түгел, бәлки Раббы Алла кулы белән коткарырмын, – диде.
Ло-Рухаманы күкрәктән аерганнан соң, хатын, янә авырга калып, ир бала тапты.
Раббы Һошеягә: – Аңа Ло-Амми дип исем куш, – диде, – чөнки сез Минем халкым түгел, Мин дә сезнең Аллагыз түгелмен.
Әмма шулай да исраилиләрнең саны диңгез комыдай үлчәп тә, исәпләп тә бетергесез булачак. Һәм аларга: «Сез Минем халкым түгел», – дип әйтелгән урында: «Сез – тере Аллаһының балалары», – диячәкләр.
Яһүдә вә Исраил угыллары, берләшеп, үзләренә бер юлбашчы сайлап куярлар һәм бу җирдән чыгып китәрләр. Әйе, Изрегылның алдагы көне бөектер!
Үзегезнең ир туганнарыгызга «Амми», ә кыз туганнарыгызга «Рухама» дип дәшегез.
«Әнкәгезне шелтәләгез, чөнки ул Минем хатыным түгел, һәм Мин дә аның ире түгелмен. Йөзеннән үзенең азгынлыгын, күкрәгеннән фәхешлеген алып ташласын.
Югыйсә Мин аны шәрә калганчы чишендерермен, дөньяга туган көнендәге сыман ялангач итәрмен, Мин аны чүл сыман, коргаксыган җир сыман итәрмен; сусыз интектереп үтерермен.
Мин аның балаларын да кызганмам, чөнки алар зинадан туган балалардыр.
Аларның анасы фәхешлек кылды, аларны тапкан ана үзен рисвай итте, ул: „Сөяркәләрем артыннан барам, алар миңа икмәк тә, су да, йон белән киндер дә, зәйтүн мае белән эчемлек тә бирәләр“, – диде.
Менә шуның өчен Мин аның барыр юлын чәнечкеле куаклар белән томалыйм, каршысына киртә тотам, ул, шулай итеп, юл таба алмас;
үзенең сөяркәләре артыннан китәр, тик куып җитә алмас. Аларны эзләп тапмагач: „Үз ирем янына кире кайтыйм әле, аның янында миңа әйбәтрәк иде“, – дияр.
Ул шуны белмәде ки, иген белән шәрабны, зәйтүн маен аңа Мин биргән идем, Багал сыны ясар өчен, ул тотып бетергән бихисап алтын-көмешне дә Мин биргән идем.
Әнә шуның өчен өлгерәчәк игенемне, шәрабымны, аның шәрә тәнен капларга тәгаенләнгән йон-киндеремне аңардан тартып алырмын.
Хәзер Мин аны сөяркәләре күз алдында шәрә калганчы чишендерермен, беркем дә аны Минем кулдан йолып ала алмас.
Мин аның күңел ачуларын, барлык тантаналарын, яңа ай һәм шимбә көннәрен – барча бәйрәмнәрен юкка чыгарырмын.
Мин аның: „Боларны миңа сөяркәләрем бүләк итте“, – дип сөйләгән йөзем бакчаларын, инҗир агачларын, ташландык хәлгә китереп, чытырманлыкка әйләндерермен, һәм аларны кыргый җәнлекләр ашап бетерер.
Багал сыннарына багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәткән көннәре өчен Мин аны җәзага тартырмын. Колагына алкалар, муенына муенсалар тагып, сөяркәләре артыннан йөрде ул, Мине исә бөтенләй онытты, – дип белдерә Раббы. –
Инде дә Мин аны, кызыктырып, чүлгә алып китәрмен, шунда йөрәгенә ягымлы сүзләр сөйләрмен.
Йөзем бакчаларын үзенә кайтарып бирермен һәм Ахор үзәнен аның өчен өмет капкасы итәрмен. Ул анда, Мисырдан чыккан көнендәге кебек, яшь чагындагы кебек, ягымлы сүзләремә җавап бирер.
Ул көнне, – дип белдерә Раббы, – син Миңа „ирем“ дип дәшәрсең, бүтән инде „багалым“ дип әйтмәссең.
Мин дә Багал сыннарының исемнәрен аңардан әйттермәм, аларның исемнәрен ул һичкайчан телгә алмас бүтән.
Ул көнне Мин халкым хакына кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, җирдән сөйрәлүче хайваннар белән килешү төзермен. Халкым иминлектә яшәсен дип, ук-җәяне, кылычны, барлык сугыш коралларын бу җирдә бетерермен, юк итәрмен.
Мин сине мәңгелеккә Үземә ярәшермен, сине хаклык-гаделлек, рәхим-шәфкать вә мәрхәмәт илә Үземә ярәшермен.
Мин сине Үземә тугрылыкта ярәшермен, һәм син үзеңнең Раббыңны танып белерсең.
Ул көнне Мин җавап бирермен, – дип белдерә Раббы, – Мин күкләргә җавап биреп дәшәрмен, һәм күк тә җир йөзенә җавап бирер;
җир исә иген, шәраб, зәйтүн мае белән җавап кайтарыр; болар һәммәсе Изрегылга җавап булып ирешер.
Мин халыкны Үзем өчен җиргә чәчәрмен, „шәфкать күрсәтелмәгән“гә шәфкать күрсәтермен һәм „Минем халкым түгел“ дип аталганнарга: „Минем халкым“, – дип дәшәрмен, ә ул Миңа: „Син – минем Аллам!“ – дияр».
Раббы миңа әйтте: – Бар, ире сөйгән хәлдә башкалар белән зина кылучы хатыныңа мәхәббәтеңне тагын да белдер. Бүтән илаһларга табынып, шуларның йөземле көлчәләрен яраткан Исраил халкын Раббы ничек сөйсә, син дә үзеңнең хатыныңны шулай сөй.
Шулай итеп, унбиш шәкыл көмеш вә бер ярым хомер арпа түләп, мин аны үземә алдым.
Мин аңарга әйттем: – Минем янда озак вакытлар яшә, зина кылма һәм башкалар белән уйнашлык итмә, мин дә сиңа карата шундый мөнәсәбәттә булырмын, – дидем.
Әнә шулай итеп, Исраил угыллары да байтак вакытлар дәвамында патшасыз, җитәкчесез, корбансыз, таш баганасыз һәм йорт илаһларысыз яшәячәк.
Шуннан соң Исраил угыллары үзләренең Раббы Алласын вә патшалары Давытны эзләячәк һәм Раббы кылган игелекләр хакына киләчәктә курку-хөрмәт белән Аңа кайтачак.
Әй Исраил угыллары, Раббы сүзенә колак салыгыз; бу җирдә яшәүчеләрне Раббы хөкемгә тарта, чөнки биредә тугрылык та, мәрхәмәт тә, Аллаһыны танып белү дә юк.
Антлар биреп тә, алдау, үтереш, угрылык, зиначылык хәттин ашты, бертуктаусыз адәм каны түгелә.
Шуңа күрә җир күз яше коя, биредә яшәүчеләр җәфа чигә, кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, хәтта диңгездәге балыклар да һәлак була.
«Беркем дә икенче берәүне хөкем итмәсен, гаеп ташламасын; ә Минем дәгъвам исә сезгә, руханилар:
сез көндезен абынасыз, төнлә пәйгамбәрләр дә сезнең сыман сөрлегә. Әнкәгез Исраилне юк итәчәкмен –
Мине танып белмәгәнгә, халкым юк ителер! Мине танудан баш тартканга, Мин дә сездән баш тартам, руханиларым, Аллагызның канунын онытканга, Мин дә сезнең балаларыгызны онытырмын.
Руханилар саны ишәйгән саен, Миңа каршы кылган гөнаһлары арта гына барды. Шуңа күрә Мин аларның яхшатларын яманатка әйләндерермен.
Алар Минем халкымның гөнаһлары белән туена, аларның җаны бозык гамәлләр кылырга ашкынып тора.
Рухани белән ни булса, халык белән дә шул булыр, кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирермен.
Алар ашарлар, әмма тамаклары туймас, зина кылырлар, ләкин балалары булмас. Чөнки алар Мине, Раббыны, кире кагып фәхешлек итәләр. Минем халкымның йөрәген шәраб вә эчемлекләр әсир итте.
Минем халкым агач поттан киңәш сорый, һәм агач таяк аларга җавап бирә; фәхешлек рухы аларны юлдан яздырды, алар, уйнашлык итеп, үз Алласыннан ерагайды.
Алар түбәҗирдә корбан китерәләр, калку урындагы имән, тупыл вә теребинт агачлары төбендә хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чөнки ул агачларның күләгәсендә рәхәттер. Әнә шуңа да сезнең кызларыгыз уйнашлык итә, ә киленнәрегез зина кыла.
Уйнашлык иткән кызларыгызны, зина кылган киленнәрегезне җәзага тартмам, чөнки ирләрегез дә фахишәләр белән аулакка баралар һәм мәҗүсиләр гыйбадәтханәсендә фахишәләр белән бергә корбан китерәләр. Аңын-акылын җуйган халык һәлак булыр!
И Исраил, инде үзең зина кылсаң да, Яһүдә гөнаһка батмасын иде. Гилгәлгә бармагыз, Бәйт-Авен шәһәренә юнәлмәгез һәм „Раббы Үзе шаһиттыр!“ дип ант итмәгез.
Исраил, тискәре бозау кебек, киребеткән булып чыкты; хәзер инде Раббы Исраилне иркен утлауларда бәрән көткәндәй көтә алыр микән?!
Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул!
Алар эчеп исерәләр дә фәхешлеккә биреләләр, аларның түрәләре оят эшләргә һәвәс.
Җил аларны үз канатларында бөтереп алып китәр, һәм үзләре китергән корбаннар өчен алар хур булырлар.
Әй руханилар, тыңлагыз! Әй Исраил йорты, игътибар ит! Әй патша йорты, бу сүзләргә колак сал! Сезгә хөкем оештырылачак, чөнки сез Миспа каласында – тозак, Тавор тавында – ятьмә,
Шиттимдә тирән чокыр булдыгыз. Шуңа күрә Мин сезгә тиешле җәзаны бирермен.
Мин Эфраимне яхшы беләм, Исраил Минем өчен сер түгел: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.
Кылган эшләре аларга үз Алласына кире кайтырга бирми, чөнки фәхешлек аларның күңелләренә кереп оялаган, алар Раббыны танып белмиләр.
Исраилнең горурлыгы аның үзенә каршы шаһитлык итә; Исраилне, Эфраимне гөнаһлары абындыра, алар белән бергә Яһүдә дә абына.
Үзләренең сарык вә үгезләрен ияртеп, алар Раббыны эзләрләр, ләкин тапмаслар, чөнки Ул аларны ташлап китте.
Уйнаштан бала табып, алар Раббыларына хыянәт итәләр. Яңа айга кергәнче үк, алар мал-мөлкәтләре белән бергә һәлакәткә дучар булыр.
Гибгада мөгез быргы, Рамаһта быргы кычкыртыгыз, Бәйт-Авенда оран салыгыз: „Әй Беньямин, артыңнан дошман килә!“
Җәза көнендә Эфраим чүлгә әйләнәчәк – Исраил ыруглары арасында Мин игълан иткән анык хөкем бу!
Яһүдә башлыклары ызан ташларын күчереп куючылар кебек булды, алар өстенә Мин, ташкын сулар яудыргандай, ярсуымны яудырырмын.
Буш-яраксыз потларга иярергә ният кылган Эфраим, хөкемгә тартылып, җәзасын алды.
Эфраим өчен Мин – көя, Яһүдә йорты өчен корт сыман.
Эфраим үзенең чирен, Яһүдә үзенең җәрәхәтен күреп алгач, Эфраим Ашшур янына китте – хәбәрчеләрен бөек патша янына юллады, тик Ашшур сезне терелтә дә, җәрәхәтләрегезне дәвалый да алмас.
Эфраим өчен – арыслан, Яһүдә йорты өчен яшь арыслан булып, Мин аларны ботарлап ташлармын һәм китеп барырмын; аларны өстерәп алып киткән чагымда, һичкем коткара алмас үзләрен.
Шуннан Мин Үз урыныма кайтырмын, һәм алар үз гаепләрен таныганчы, кайгы-хәсрәткә чумып, ихлас күңелдән йөз нурымны эзли башлаганчы, шунда кала бирермен».
«Әйдәгез, Раббыга кире кайтыйк! Ул безне яралады һәм савыктырыр да, Ул безне җәрәхәтләде һәм яраларыбызны бәйләр дә, – дип әйтер алар. –
Ике көннән безне терелтеп, өченче көнгә аякка бастырыр Ул, шуннан без Аның күз уңында яшәрбез.
Шулай итеп, әйдәгез, Раббыны танып белик, Аны белергә-танырга омтылыйк; Аның безгә килүе көн дә таң аткандай ышанычлыдыр. Ул безгә яңгыр кебек, җирне сугарган язгы ләйсән кебек киләчәк».
Раббы исә болай ди: «Нәрсәләр кылыйм инде сиңа, Эфраим?! Нәрсәләр кылыйм сиңа, Яһүдә?! Сезнең тугрылык бик тиз юкка чыга торган иртәнге томан яисә чык кебек кенә бит.
Әнә шуңа күрә Мин сезне пәйгамбәрләремнең сүзләре белән чапкаладым, авызымнан чыккан сүзләрем белән үтерә бардым; сезгә чыгарган хөкемем яшен утыдай кабынды.
Мин бит сездән корбаннар түгел, тугрылыклы булуыгызны көтәм, яндыру корбаннары түгел, Аллаһыны танып белүегезне телим.
Адәм каласы янында Килешүне боздыгыз сез, Миңа хыянәт иттегез!
Гилыгад канга баткан, ул – явызлык кылучылар шәһәре.
Кешеләрне сагалап торучы юлбасар сыман, руханилар өере Шәкем юлында кешеләрне үтерә һәм төрле кабахәтлекләр эшли.
Исраил йортында Мин коточкыч хәлләр күрдем: Эфраим фәхешлек итә, Исраил нәҗесләнде.
Синең дә, Яһүдә, җәза көнең билгеләнгән. Халкыма Мин рәхәт-имин тормыш кайтарганда,
Исраилне дәвалаганда, Эфраимнең гаделсезлеге һәм Самареянең явызлыгы ачыкланды: алар хәйлә-мәкер илә эш итәләр, караклары йортларны баса, юлбасарлары урам буйлап талап йөри.
Аларның явыз эшләрен истә тотканымны алар белми-сизенми дә; алар гөнаһка баткан – гөнаһлары Минем күз алдымдадыр.
Явыз эшләре, ялганнары белән алар патша вә түрәләрнең күңелен сөендерәләр.
Алар һәммәсе дә зиначылар; камыр кабарганчы, икмәкченең утын өстәми дә янып торган миче сыман һаман дөрләп торалар.
Патша бәйрәмендә алар патшага һәм түрәләренә хәмер эчертәләр һәм көлкегә калдыралар.
Аларның йөрәгендә, янып торган мичтәге сыман, мәкер-хәйлә кайный; явыз ниятләре төн буе пыскый да иртән кабынып китә.
Алар барысы, мичтәй кызып, үз хакимнәренең гомерләрен кисәләр; аларның патшалары бер-бер артлы бәреп төшерелә, тик, ярдәм сорап, һичкем Миңа ялварып дәшми.
Эфраим чит халыклар белән кушыла-кавыша, чиле-пешле икмәккә әйләнеп бара ул.
Чит-ятлар аны егәреннән яздыралар – үзе моны сизми дә, башына чал төште – үзе моны абайламый да.
Исраилнең горурлыгы Исраилнең үзенә каршы шаһитлык итә. Шуңа да карамастан үзләренең Раббы Алласына әйләнеп кайтмый алар, Аның йөз нурын эзләми дә.
Эфраим аңгыра-мәнсез бер күгәрчен сыман булды: әле Мисырга мөрәҗәгать итә, әле Ашшурга юнәлә.
Очкан чагында, Мин аңа ятьмәмне ыргытырмын, күк кошлары тоткандай аулармын. Эфраим җәмгыятенә алдан әйткәнчә, мин аны җәзага тартырмын.
Миннән читләшкән өчен кайгы аңа! Миңа каршы күтәрелгән өчен, һәлакәткә дучар булсын! Мин аны йолып алырга омтылам, ул исә Миңа яла яга.
Ихлас йөрәктән Миңа сыгынмыйча, түшәгендә зарланып-ахылдап кына ята. Икмәк вә яңа шәраб сораганда, үзенә җәрәхәт сала, Миңа каршы хәйлә-мәкер кора.
Мин аңа акыл бирергә тырыштым, көчен ныгыттым, ул исә Миңа каршы явызлык кыла бирде.
Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итми, ышанычсыз җәя кебек ул. Хәкарәтле сүзләре өчен Эфраим түрәләре кылычтан һәлак булыр – мисырлылар мәсхәрәсенә калыр.
Быргы кычкырт! Минем белән төзегән килешүне һәм канунымны бозган өчен, Раббы йорты өстенә, бөркет кебек, дошман очып килә.
„Йа Аллам, без Сиңа баглыдыр!“ – ди Исраил, Миңа ялварып,
әмма яхшылыктан ул баш тартты, һәм аны дошман эзәрлекләячәк.
Патшаларын ул Минем ризалыктан башка үзе куйды, җитәкчеләрен Миңа белдермичә сайлады; алтын-көмешеннән потлар ясап, һәлакәтен якынайтты.
Әй Самарея, син табынган бозау сынын инкяр иттем Мин! Халкыңа ачуым көчледер! Шулай беркайчан да чистарынып пакьләнмәс микәнни ул?!
Әлеге сын – Исраил эшедер, аны һөнәрче ясаган, Аллаһы түгел ул; Самарея бозавы парә-парә киләчәк!
Җил чәчкәнгә күрә, исраилиләр өермә урачак; үсеп утырган иген башакланмаса, он булмас, инде башаклана калса да, аны читләр ашар-йотар.
Исраилне әнә шулай чит халыклар йотты: ул хәзер шулар арасында бернигә яраксыз савыт кебек.
Исраил, ялгыз кыргый ишәк сыман, Ашшурга таба юл алды, Эфраим, бүләкләр өләшеп, чит-ятлардан мәхәббәт эзләде.
Чит кавемнәргә бүләкләр юлласа да, тиздән Мин Үз халкымны җыеп алырмын, һәм алар бөек патша җәбереннән җәфа чигәчәк.
Гөнаһын йолу өчен, Эфраим күп мәзбәхләр корды, тик бу мәзбәхләр гөнаһ кылу урынына әйләнде.
Мин аңа байтак канун-кагыйдәләр яздым, тик ул аларны чит итте.
Алар Миңа корбаннар тәкъдим итә, корбан ите ашый, тик ул корбаннар Раббы күңеленә хуш килми; хәзер Мин, аларның бозык эшләрен исләренә төшереп, гөнаһлары өчен җәза бирәчәкмен, һәм алар Мисырга әйләнеп кайтачак.
Исраил, үзенең Бар итүчесен онытып, сарай-пулатлар корды, Яһүдә дә күп санлы шәһәрләрен ныгытуда булды, тик Мин ул калаларга ут салырмын, һәм аларның ныгытмалары, янып, көлгә әйләнер».
Әй Исраил, бүтән халыклар кебек сөенмә, шатланма, чөнки син, үз Раббыңнан ваз кичеп, зина кылдың. Һәрбер ындырда фәхешлек кылып, бүләк алырга яратасың син.
Икмәк белән шәраб халык тамагын туйдырмас, яшь шәрабка өметләнүе дә юкка аның.
Раббы җирендә алар яшәмәс: Эфраим Мисырга әйләнеп кайтыр, Ашшурда хәрәм ризык ашар.
Алар Раббыга шәраб корбаны тәкъдим итмәс, китергән корбаннары Раббы күңеленә хуш килмәс; ул корбаннар алар өчен матәм көнендә ашалган икмәк кебек булыр: аңардан авыз иткән кеше нәҗесләнер, әлеге икмәк – тамак туйдырыр өчен генә, Раббы йортына ул кермәс.
Билгеләнгән бәйрәмнәрдә, Раббы хөрмәтенә уздырылган бәйрәмнәрдә ни кылырсыз икән?
Һәлакәттән качып котылсагыз да, Мисыр сезне үзенә җыячак, Мемфис җир куенына тапшырачак; көмеш-зиннәтләрегезне кычыткан басып китәр, чатырларыгызда чәнечкеле күгән үсәр.
Эшегезгә күрә әҗерен бирү көннәре – җәза көннәре килә. Исраил, шуны бел: гөнаһларың артык күп, дошманлыгың көчле булганга, син, пәйгамбәрләр – ахмак, илаһи рух белән илһамланганнар – акылсыз, дип саныйсың.
Аллаһы пәйгамбәре – Эфраимнең сакчысыдыр; шулай булса да, пәйгамбәрнең барлык юлларына тозак корылган, Аллаһы йортында да дошманлык көтә аны.
Гибга көннәрендәге сыман, эфраимнәр тәмам гөнаһка батты. Раббы аларның бозыклыгын искә төшерер һәм гөнаһлары өчен җәзасын бирер.
«Исраилне тәүге кат очратканда, чүлдә үскән йөзем куагы кебек иде ул; аталарыгызны беренче кат күргәндә, яңа өлгергән инҗир җимеше кебек иде алар. Ләкин Багал-Пигурга килеп, алар күңелләрен әшәке потка багладылар һәм, үзләренең яраткан потлары кебек, җирәнгеч-чирканычка әйләнделәр.
Эфраимнең даны кош кебек очып китәр: бала туулар да, көмәнле булулар да, авырга узулар да булмас.
Балаларын тәрбияләп үстерә калсалар да, Мин аларны тартып алырмын. Эфраимнән Мин йөз чөергән көн аларга кайгы китерер!
Эфраим Миңа көтүлек җирендә үсеп утырган яшь хөрмә агачы кебек күренгән иде, ә хәзер Эфраим үз балаларын катыйль янына алып килә».
Бир аларга, Раббы, Үзең бирә алганны бир: бала яралмый торган кысыр карын, сөте кипкән күкрәк бир!
«Үзләренең бөтен явызлыгын алар Гилгәлдә күрсәтте, һәм Мин аларны күрәлмас булдым. Кылган явызлыклары өчен Мин аларны йортымнан куып чыгарырмын, моннан ары үз итеп яратмам; аларның барлык түрәләре – Раббыдан йөз чөерүчеләрдер.
Эфраимнәр тар-мар ителде: тамырлары корыды, җимешсез калды алар. Инде бала тудырсалар да, көтеп алган газизләрен юк итәрмен».
Аллаһы сүзенә буйсыну күрсәтмәгән өчен, Ул аларны читкә тибәрәчәк, һәм алар чит халыклар арасында каңгырып йөриячәк.
Исраил мул җимешле, күп тармаклы йөзем куагы кебек: җимешләре күбрәк булган саен, корбан китерү урыннарын да ишәйтә ул, җире уңдырышлырак булган саен, табыну өчен баганаларны да ныграк бизи.
Исраилиләрнең йөрәкләре икегә аерылды, менә шуның өчен алар җәзасын алачак; Раббы аларның корбан китерү урыннарын җимерәчәк, баганаларын тар-мар итәчәк.
Хәзер инде алар: «Безнең патшабыз юк, без Раббыдан курыкмыйбыз. Патша булса да, безгә нәрсә эшли алыр иде?!» – дияләр.
Алар буш сүз сөйлиләр, ялган антлар биреп, килешүләр төзиләр; гаделсезлеккә нигезләнгән хөкем, шулай итеп, сөрелгән басуда үскән агулы үләнгә охшап калды.
Самареядә яшәүчеләр Бәйт-Авендагы бозау сыны өчен калтырап, куркып торырлар, халык та, каһиннәре дә яраткан бозаулары өчен күз яшьләре түгәчәк, чөнки сынның даны сүнәчәк.
Ул бозау Ашшурга китерелер һәм бөек патшага бүләк итеп бирелер; Эфраим оятка калыр, Исраил үзенең явыз нияте аркасында рисвай ителер.
Самарея патшасы, агач ботагы сыман, агымсулар белән агып китәр, югалыр.
Исраилнең гөнаһы – Бәйт-Авенның калку җирләре юк ителер; корбан китерү урыннарында күгән агачы белән чәнечкеле үлән генә үсәр. Шул чагында халык, тауларга карап: «Безне каплап китегез!», калкулыкларга: «Безнең өскә авыгыз!» – дип әйтер.
«Әй Исраил, Гибга көннәреннән соң һаман гөнаһ кылуда булдың син һәм шундый булып калдың да; Гибгадагы сугыш явыз бәндәләрне артларыннан куып җитмәдеме әллә?!
Фетнәчел кешеләрне Мин Үзем теләгәнчә җәзага тартырмын, халыклар аларга каршы җыелыр, һәм җинаятьләренең икесе өчен дә алар тиешле җәзасын алыр.
Эфраим – ашлык сугарга өйрәтелгән бозау, ул шуңа ияләнгән. Мин аның симез муенына камыт кидерермен, авыр эшкә җигәрмен; Яһүдә җир сөрәчәк, Ягъкуб тырма тартачак.
Үзегез өчен тәкъвалык чәчегез – мәрхәмәт җыеп алырсыз, эшкәртелмәгән җирләрне сукалагыз. Хәзер Раббыны эзләр вакыт җитә; Раббы килсен, өстегезгә тәкъвалык яудырсын.
Ләкин сез яманлык чәчтегез – бозыклык урып алдыгыз, ялганның җимешләрен ашадыгыз. Үзегезнең җигүле атларыгызга, күп санлы сугышчыларыгызга ышанганга күрә,
халык өстенә сугыш гөрелтесе ябырылыр; Шалман, аналары белән бергә балаларны үтереп, Бәйт-Арбелне җимергән сыман, сезнең барлык ныгытмаларыгыз шулай җимерелер.
Явызлыгың хәттин ашканга күрә, Бәйт-Эл, сине әнә шундый бәлаләр көтә. Таң атканда, Исраил патшасы һәлак булыр!»
«Исраилне Мин яшь чагыннан ук үз итеп яраткан, углым Исраилне Мин Мисырдан чакыртып алган идем.
Аны Үземә күбрәк чакырган саен, ул Миннән читләшә генә барды; Багал сыннарына корбан чалып, потлар хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә бирде.
Эфраимне Мин тәпи йөрергә өйрәткән, аны кулларымда күтәреп йөрткән идем, ә ул Минем савыктыручы икәнемне аңламады.
Мин аны күңелем җепләре, мәхәббәт җепләре белән Үземә тарттым, муенындагы камытын салдырдым, ризык бирер өчен, алдына иелдем.
Миннән баш тартканга күрә, Исраил халкы Мисырга кире әйләнеп кайтмасмы, Ашшур аларның патшасы булмасмы?!
Аларның шәһәрләренә кылыч килеп төшәчәк һәм капка бикләрен ватачак – явыз ниятләренә чик куячак.
Минем халкым гел Миннән читләшү ягында; алар Миңа Аллаһы Тәгаләм дип дәшсә дә, Мин аларга ярдәм итмәм.
Әй Эфраим, ничек итеп ташлый алыйм сине?! Әй Исраил, ничек итеп синнән йөз чөерим?! Адмага каршы кылган эшне сиңа ничек кылыйм?! Сәбоимгә каршы эшләгәнне сиңа ничек эшлим?! Минем йөрәгем сиңа омтыла, Миндә сине кызгану тойгысы уяна.
Сиңа булган ярсуымны Мин тыярмын, Эфраимне тар-мар итмәм, чөнки Мин – Аллаһы, кеше түгелмен, Исраил халкы арасында яшәгән изге Алламын, Мин сезгә ачу белән килмәм.
Алар арысландай үкерүче Раббы эзеннән барырлар; Раббы үкергәч, угыллары көнбатыштан Аның янына ашкынып кайтыр,
кошлар кебек талпынып – Мисырдан, күгәрченнәр кебек очып, Ашшур җиреннән кайтыр, һәм Мин аларны үз йортларына урнаштырырмын. Моны Мин әйтәм – Раббы.
Эфраим Мине ялган белән, Исраил йорты алдау белән уратып алган; бары Яһүдә генә Аллаһыга йөз тота һәм Исраилнең изге Алласына тугрылык саклый».
Ялган вә явызлык арттырып, Эфраим көнозын көнчыгыш җиле артыннан куа, җил куып, үзен шулай туендыра: Ашшур белән килешү төзи, Мисырга зәйтүн мае озата.
Раббының Яһүдәгә дәгъвасы бар; йөргән юлларына карап, Ягъкубны Ул җәзага тартыр, эшенә күрә әҗерен бирер.
Әнкәсенең карынында чакта ук Ягъкуб үз карендәшен үкчәсеннән эләктерде, үсеп җиткәч исә, Аллаһыга каршы көрәште,
фәрештә белән көрәшеп җиңеп чыкты, ә соңыннан егълап-ялварып Аның илтифатын сорады; Бәйт-Элдә ул Аллаһы белән очрашты, Аның белән сөйләште.
Раббы ул – Аллаһы, Күкләр Хуҗасы; исеме Аның – Раббы!
Шулай булгач, Ягъкуб нәселе, үз Аллаңа кайт; игелек вә гаделлек синең юлдашың булсын, өметеңне һәрчак Аллаңа багла!
«Кулындагы ялган үлчәү белән сәүдәгәр алдарга ярата;
Эфраим дә: „Мин баедым, мал-мөлкәт тупладым, әмма минем эшләремдә гөнаһ булырлык, канунга каршы килерлек нәрсә юк“, – дип мактана.
Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаң – Миндер. Чүлдә очрашкан көннәребездәге сыман Мин сине кабат чатырларга урнаштырырмын.
Пәйгамбәрләргә сүз катып, аларга Мин байтак күренешләр ирештердем, алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем.
Гилыгад – явызлык оясыдыр, анда яшәүчеләр бернигә яраксыз; алар Гилгәлдә үгезләрне корбанга китерәләр, әмма аларның мәзбәхләре басу читендәге таш өеме кебек булыр».
Арам җиренә качып киткән Ягъкуб, үзенә хатын алыр өчен, шунда хезмәт иткән – сарык көткән иде.
Пәйгамбәре аша Раббы Исраилне Мисырдан алып чыкты, пәйгамбәре ярдәмендә аны саклады.
Әмма Эфраим Раббының бик нык ачуын китерде, шуның өчен Хуҗа-Хаким Эфраимне кан коюда гаепләр, Үзен санламаган өчен җәзага тартыр.
Эфраим сөйләгән вакытта, һәммәсе дер калтырап торды: Исраилдә ул мәһабәт-дәрәҗәле иде, ләкин Багалга табынып гаепле булды һәм һәлакәткә тарыды.
Хәзер эфраимнәр гөнаһ өстенә гөнаһ эшли: кулларыннан килгәнчә, һөнәрчеләре көмештән потлар коя. Эфраимнәр: «Корбан китерүчеләр бозау сынын үбәргә тиеш», – ди.
Шуңа күрә алар – иртәнге томан, бик тиз кибә торган чык, ындырдан җил очырган кибәк, морҗадан чыккан төтен кебек булачак.
«Мин – сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз, Миннән башка алланы танырга тиеш түгелсез, чөнки Миннән башка коткаручы юктыр!
Корылыктан кибеп беткән чүлдә каңгырып йөргәндә, сезне Мин кайгырттым.
Мин ризыкландырганга, сез тук идегез, тамакларыгыз туйгач, сез тәкәбберләнеп китә һәм Мине оныта идегез.
Сезнең өчен Мин арыслан кебек булырмын, каплан кебек юл чатында сагалап торырмын;
балаларын җуйган ана аю кебек өстегезгә ташланырмын, күкрәгегезне ертырмын, сезне ана арыслан кебек ашармын, ерткыч җанвар кебек ботарлап ташлармын.
Әй Исраил, үз-үзеңне һәлак иттең син, синең бердәнбер таянычың Мин идем.
Кайда соң синең патшаң?! – Барлык шәһәрләреңдә хәзер сине ул коткарсын! „Безгә патша белән түрәләр бир!“ дип сораган хакимнәрең кайда?!
Ачуым чыккан чакта, Мин сиңа патша бирдем, ачуым ташыганда, аны кире алдым.
Эфраимнең язык эшләре бер төенгә төйнәлгән, гөнаһы онытылмаган аның.
Бала табучы хатын газаплары көтә аны; ул – акылсыз бала кебек: туар вакыты җитсә дә, ана карыныннан чыгарга теләми.
Эфраимнәрне Мин үлеләр дөньясыннан йолып калырмынмы?! Үлемнән коткарырмынмы?! И әҗәл! Кайда синең үләт зәхмәтләрең? И үлеләр дөньясы! Кайда синең чага торган угың? Мин инде кызгану күрсәтмәм!
Эфраим үз туганнары арасында мул җимешле булса да, чүлдән күтәрелеп, көнчыгыштан Раббының җиле килер һәм Эфраимнең чишмәләрен киптереп, коеларын корытып бетерер, хәзинәдәге барлык зиннәтләрен очыртып алып китәр».
Самарея үзенә тиешле җәзаны алырга тиеш, чөнки үз Алласына каршы баш күтәрде ул. Аның халкы кылычтан һәлак булыр, балалары кырылып бетәр, авырлы хатыннарының карыннары икегә ярылыр.
Әй Исраил, Раббыга, үз Аллаңа кире кайт, чөнки син гөнаһларың аркасында түбән тәгәрәдең.
Үзегез белән дога сүзләрен алыгыз да Раббыга кайтыгыз, әйтегез Аңа: «Бар гөнаһларыбызны кичер, игелек белән кабул ит безне; үгез урынына корбанга Сиңа мактау сүзләребезне китерәбез, – диегез. –
Ашшур безне коткара алмас, сугыш атларына да атланып тормабыз бүтән, үзебезнең кул белән ясалган нәрсәләргә: „Сез – безнең илаһларыбыз“, – дип әйтмәбез. Син бит ятимнәргә мәрхәмәтлесең!»
«Хыянәтләрен кичерермен, үзләрен йөрәгемә якын күреп яратырмын, чөнки аларга булган ачуым басылды инде, – ди Раббы. –
Исраил өчен Мин таң чыгы кебек булырмын: лалә кебек чәчәк атар ул, тамырларын Ливан эрбетедәй ныгытыр,
ботак-тармаклары җәелеп китәр, зәйтүн агачы сыман гүзәл, Ливан эрбете сыман хуш исле булыр.
Кайчандыр аның күләгәсендә утырган кешеләр шунда кабат әйләнеп кайтыр, мул итеп иген үстерер, үзләре йөзем куагыдай чәчәк атар һәм Ливан шәрабы сыман данлы булыр.
Әй Эфраим, потларың белән Минем багланышым юк! Эфраимнең ялваруларына Мин җавап бирермен, аңа йөзем белән борылырмын. Аның өчен Мин ямь-яшел кипаристыр, аның җимеше-байлыгы да Миннәндер».
Зирәкләр моны аңлыйдыр, зиһенлеләр төшенә. Раббының юллары хак, туры, ул юллардан тәкъва-гадел кешеләр йөри, гөнаһлылар исә шунда егылып кала.
Раббының Питуил углы Йоилгә әйткән сүзе.
И өлкәннәр, тыңлагыз! Шушы җирдә көн күрүче һәркайсыгыз, әйткәннәремә колак салыгыз! Сез үзегез яисә ата-бабаларыгыз яшәгән заманда мондый һәлакәт булдымы икән?!
Бу хакта балаларыгызга сөйләгез, ә алар үз балаларына җиткерсен, балаларыгызның балалары да үзләреннән соң килгән буынга бәян итсен.
Өер-өер булып, саранча чирүе очып килде: беренче өер ашап бетерә алмаганны икенчесе, өченчесе ашады, ә алардан калганны дүртенчесе кырып бетерде.
Әй сәрхушләр, йокыгыздан айныгыз һәм күз яшьләре түгегез. Әй шәраб сөючеләр, йөзем суын сагынып, үкереп елагыз, чөнки ул сезнең авыздан тартып алынды.
Минем җиремә, чирү булып, куәтле бер яу килде, аның тешләре – арыслан теше, казналары – ана арыслан казнасыдыр.
Йөзем бакчаларымны харап иттеләр, инҗир агачларымны сындырып, кайрыларын каезлап бетерделәр – ботаклары ап-ак булып калды.
Яшьли ирен җуйган, кайгы киемнәре кигән яшь хатын кебек, күз яшьләре түгегез.
Раббы йортына бүләккә икмәк вә шәраб килми башлады, Раббы хезмәтчеләре, руханилар, зур кайгыда.
Кырлар харап булды, туфрак зар елый, чөнки игеннәр дә, зәйтүн агачлары да корыды, татлы йөзем суы да акмый башлады.
Әй игенчеләр, сызланыгыз! Әй бакчачылар, күз яшьләре түгегез! Кырдагы игеннәр – арпа вә бодай харап булды,
йөзем вә инҗир агачлары корыды, анар, хөрмә вә алма агачлары корып кипте. Шуңа күрә адәм угыллары шатлык-сөенечнең нәрсә икәнен онытты.
Әй руханилар, кайгы киемнәре киеп яшь түгегез! Әй мәзбәх хезмәтчеләре, үкереп елагыз! Әй Алламның хезмәтчеләре, Аллаһы йортына килегез, тупас тукымага төренеп, шунда төн уздырыгыз, чөнки Аллаһы йортында икмәк вә шәраб бүләге китерү тукталды!
Изге ураза көннәре билгеләгез, эштән тыелып торыгыз, өлкәннәрне вә бу илдә яшәүчеләрнең барысын Раббы Аллагыз йортына чакырыгыз һәм Раббыга ялварып гыйбадәт кылыгыз.
Нинди дәһшәтле көн! Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын! Кодрәт иясе бу көнне һәлакәт яудырачак!
Безнең күз алдында ризыгыбыз юкка чыкты түгелме?! Аллаһы йортыннан сөенеч вә шатлык китте түгелме?!
Чәчкән орлык, тишелеп чыга алмыйча, кантарлы җирдә калып кипте, келәтләр җимерелде, амбарлар бушап калды – уңыш өлгермәде.
Мал-туар ничек ыңгыраша! Сыерлар әлсерәп йөри, чөнки утлаулар кипте. Көтү-көтү сарыклар да тәмам хәлсезләнде.
Йа Раббым, Сиңа ялварамын, чөнки сахрадагы көтүлекләр көеп бетте, барлык агачлар куырылды.
Хәтта кыргый җанварлар да ялвара Сиңа, чөнки агымсулар кибеп-корыды, көтүлекләр эсселектән көйде.
Сионда быргы кычкыртыгыз, халык өстенә афәт ябырылуын Минем изге тавымда игълан итегез. Бу җирдә яшәгән һәркем куркудан тетрәнеп торсын – Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын!
Зольмәтле бер көн булыр ул, болытлы, караңгы көн булыр. Иртәнге нурлар тауларга яткан кебек, исәпсез-сансыз куәтле чирү ябырылып килә. Әлегәчә мондый яуның булганы юк иде һәм киләчәктә дә булмас!
Алар алдыннан – көйдергеч ут, артларыннан ялкын дөрлидер. Моңарчы Гадән бакчасы булган җирләр, алар узганнан соң, вәйран булып кала. Алардан һичкем котылмас!
Аларның кыяфәте атка охшаган, атлы гаскәр кебек чабалар;
сугыш арбалары кебек дөбердәп, ут капкан салам кебек чытырдап тау түбәләреннән узалар; орышка әзерләнгән көчле халык кебек алар.
Кешеләр алардан дер калтырап торыр, һәркемнең йөзе агарынып калыр.
Гаскәриләр кебек йөгереп киләләр дә алар җитез генә диварларга үрмәләп менәләр, һәркайсы үз юлы белән бара, беркайчан юлыннан тайпылмый.
Ук яңгырына карамыйча, этешми-төртешми алга омтыла – һөҗүмнәрен туктату мөмкин түгел.
Алар шәһәргә бәреп керәләр, дивар буйлап чабалар, йортларга үрмәләп менәләр, угрылар сыман, тәрәзәдән эчкә керәләр.
Алар алдында җир вә күкләр тетрәп торыр, кояш белән айның йөзе каралыр, йолдызларның нуры сүнәр.
Шушы гаскәрен Раббы Үзе әйдәп барыр, кычкырып әмерен бирер. Аның фәрманына буйсынган гаскәр исәпсез-сансыз вә бик гайрәтледер. Раббы көне бөек вә дәһшәтле! Бу көнне кем исән кала алыр?!
Раббы болай дип әйтә: «Хәтта бүген дә, чын йөрәктән тәүбәгә килеп, ураза тотып, елап һәм кайгырып, Миңа әйләнеп кайта аласыз!
Киемнәрегезне түгел – йөрәкләрегезне теткәләгез, Раббы Аллагызга кайтыгыз, чөнки Ул кызганучан вә рәхимле, сабыр-түзем вә ифрат мәрхәмәтле һәм билгеләнгән казаны булдырмаска шат.
Кем белә, бәлки әле Ул сезне кызганыр, Үзенең хәер-фатихасын бирер. Шул чагында сез Аңа тагын икмәк вә шәраб бүләкләре китерә башларсыз.
Сионда быргы кычкыртыгыз, изге ураза көннәре билгеләгез, эштән тыелып торыгыз.
Халыкны җыегыз, аларны изге җыенга чакырыгыз – өлкәннәр, кечеләр, имчәк балалары да шунда булсын, кияүләр белән кәләшләр дә бүлмәсеннән чыксын.
Раббы хезмәтчеләре, руханилар, Аллаһы йорты белән мәзбәх арасында күз яшьләре түгеп: „Йа Раббы, кызган Үз халкыңны, – дисеннәр, – газизләреңне мыскыл иттермә, чит халыклар көлкесенә калдырма; башкалар: ‘Кайда соң аларның Алласы?!’ – дип әйтерлек булмасын“».
Шуннан Раббы, Үз җирен фидакарьләрчә яклап, халкын ярлыкаячак,
Үзенең халкына җавап итеп: «Менә, Мин сезгә икмәк, шәраб вә май бирермен, шулар белән тамак туйдырырсыз. Бүтәнчә сезне чит-ят халыклардан мәсхәрә иттермәм, – диячәк. –
Төньяктан килгән гаскәрне илегездән чыгып китәргә мәҗбүр итәрмен, сусыз чүлгә куып җибәрермен. Алдагы сафларны – көнчыгыш диңгезгә, арттагыларын көнбатыш диңгезгә олактырырмын – аларның мәетләреннән коточкыч сасы ис таралыр», – диячәк. – Бөек эшләр башкара Ул!
Курыкма, җир, сөен вә күңел ач, чөнки Раббы бөек эшләр башкара!
Әй кыргый хайваннар, курыкмагыз, чөнки чүлдәге көтүлекләрдә үлән шытып чыгар, агачлар җимеш бирер, инҗир белән йөзем агачы да мул уңыш китерер.
Сез дә, Сион балалары, сөенегез, Раббы Аллагыз шатлык чыганагы булсын, чөнки яңгырларын Ул сезгә вакытында җибәрер, әүвәлгечә язын да, көзен дә яңгырларын яудырыр.
Ындырлар ашлык белән тулыр, чаннар йөзем суы вә зәйтүн мае белән мөлдерәмә булыр. Раббы болай ди:
«Теге саранча чирүе рәвешендә сезгә җибәргән гаскәр зыянын Мин артыгы белән каплармын.
Туйганчы ашап-эчәрсез һәм Раббы Аллагызның исемен данларсыз: Ул сезгә гаҗәеп могҗизалар эшләде. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.
Сез Минем Исраил халкы арасында булуымны, Раббы Аллагыз икәнемне, Миннән башка алла юклыгын белерсез. Моннан ары Минем халкым беркайчан да хурлыкка калмас.
Аннары Мин һәр кешегә Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр.
Ул көннәрдә хәтта кол ирләр белән кол хатыннарга да Үз Рухымны яудырырмын.
Раббының бөек вә дәһшәтле көне җитәр алдыннан күктә дә, җирдә дә галәмәтле билгеләр – кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.
Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылып калыр, чөнки, Раббы әйткәнчә, Сион тавына вә Иерусалимгә качып киткәннәр котылу табар.
Менә шул көннәрдә, шул вакытта, Яһүдә белән Иерусалимне әсирлектән коткаргач,
Мин, бар халыкларны җыеп, Хөкем үзәненә китерермен һәм аларны Үземнең милкем Исраилгә каршы кылган гамәлләре өчен хөкемгә тартырмын, чөнки алар Минем халкымны төрле кавемнәр арасына тараттылар, җиремне үзара бүлгәләп бетерделәр,
халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр, фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны, шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар.
Әй Сур вә Сидун каласы, әй Пелешет җирендәге барлык өлкәләр, ни кылмакчы буласыз сез Миңа? Үч кайтармакчымы, Миннән үч алмакчымы сез? Кылган гамәлләрегезне Мин кичекмәстән үз башыгызга кайтарырмын!
Чөнки сез Минем алтын-көмешемне, бар хәзинәмне тартып алып гыйбадәтханәләрегезгә куйдыгыз.
Яһүдә вә Иерусалим угылларын сез, үз җирләреннән сөреп, яванлыларга саттыгыз.
Әмма Мин аларны сез сатып җибәргән урыннан кайтарырмын һәм сез аларга кылганны үзегезгә кылырмын:
угыл-кызларыгызны яһүдиләргә сатармын, алар исә еракта яшәүче шебалыларга сатып җибәрер, – дип әйтте Раббы. –
Бар халыкларга игълан итегез: „Сугышка әзерләнегез, яугирләрегезне орышка чакырыгыз – бөтен сугышчылар күтәрелеп чыксын.
Сукадан – кылыч, урактан сөңге очлыклары коегыз. Иң көчсезе дә: ‘Мин көчле!’ – дип әйтсен.
Әй тирә-яктагы халыклар, ашыгыгыз, бергә тупланыгыз!“» Йа Раббым, батыр угылларыңны шунда алып бар!
«Халыклар, күтәрелеп, Хөкем үзәненә җыелсыннар, чөнки Мин, тирә-яктан җыелган барлык халыкларны хөкем итәр өчен, шунда килеп утырачакмын», – ди Раббы.
Уракларыгызны эшкә җигегез, чөнки игеннәр өлгерде; йөзем таптарга барыгыз, чөнки йөзем изгечләр җимеш белән мөлдерәмә; йөзем суы тулып аккан кебек, халыкларның явызлыгы баштан ашкан.
Хөкем үзәне халык белән тулы! – Хөкем үзәненә Раббы көне якынлаша!
Кояш вә ай тоныкланыр, йолдызларның нуры сүнәр.
Раббы, Сионнан торып, Үз сүзен белдерер, Иерусалимнән Үз тавышын җиткерер – күк тә, җир дә калтырап торыр. Әмма Раббы Үз халкын сыендырыр, исраилиләрне яклап калыр.
«Шул чагында сез Раббы икәнемне, Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. – Иерусалим изге урын булыр, чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас.
Шундый көн килер: таулардан шәраб саркып, калкулыклардан сөт елгалары агып торыр, Яһүдә иленең бөтен елгалары су белән тулыр; Раббы йортыннан чишмә агып чыгып Шиттим үзәненә су биреп торыр.
Яһүдә угылларын кыерсыткан, аның җирендә гаепсезгә кан түккән өчен, Мисыр – чүлгә, Эдом буш далага әйләнер.
Яһүдә вә Иерусалим исә мәңге, буыннан-буыннаргача яшәр.
Мин аларның каннары өчен гаеплеләрдән үч алырмын, кичермәм! Мин, Раббы, һәрвакыт Сионда яшәрмен».
Тыкуа терлекчеләренең берсе булган Амос сүзләре. Җир тетрәвенә ике ел кала, Яһүдәдә – Уззия, Исраилдә Йогаш углы Яробам патшалык иткән көннәрдә, Амоска Исраил хакында вәхи иңде.
Амос болай дип сөйләде: « Раббы Сионнан торып күкрәр, гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр – шиңәр шулчак көтүлек җирләре, корып кибәр Кәрмил тау башлары».
Раббы болай ди: « Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Гилыгадны тимер чабагачлар белән суктырган Дәмәшкъне җәзасыз калдырмам:
Хазаилнең сараен утка чорнармын, Бен-Һададның кальгаларын ялкын ялмап алыр.
Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын, Авен үзәнендә яшәүчеләрне һәм Бәйт-Эдендагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; арамиләр Кыйрга сөрелер», – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, халкымны авылы-авылы белән Эдомга әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам:
Газа диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр.
Ашдодта яшәүчеләрне һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; кулымны Экронга каршы сузармын, һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» – ди Хуҗа-Раббы.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, кардәшлек килешүен онытып, халкымны авылы-авылы белән Эдомга сатып җибәргән Сурны җәзасыз калдырмам:
Сур диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр».
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, рәхим-шәфкать белмичә, кылычын күтәреп, кардәшен эзәрлекләгән, ачуы һаман дөрләп, ярсуы һаман янып торган Эдомны җәзасыз калдырмам:
Теманны утка чорнармын, Босра кальгаларын ялкын ялмап алыр».
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, үз илләренең чикләрен киңәйткән чакта, Гилыгадта йөкле хатыннарның карыннарын ярган аммониләрне җәзасыз калдырмам:
Рабаһның диварларына ут салырмын, ялкын ялмап алыр аның кальгаларын – ул көн сугыш гөрелтесе астында, давыллы көндә купкан өермә эчендә узар.
Патшалары сөрген китәр, аның түрә-идарәчеләре дә китәр», – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Эдом патшасының сөякләрен яндырып, көл-тузанга әйләндергән Мәабны җәзасыз калдырмам:
Мин аны утка чорнармын, Кыръют кальгаларын ялкын ялмап алыр – чуалыш эчендә, сугыш гөрелтесе, быргы тавышлары астында Мәаб һәлак булыр.
Аның хөкемдарын да, түрә-идарәчеләрен дә юк итәрмен», – ди Раббы.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Раббы кануныннан ваз кичеп, Аның кагыйдәләрен тотмаган, ата-бабалары табынган ялган потларга ияреп, туры юлдан язган Яһүдәне җәзасыз калдырмам:
Мин аны утка чорнармын, Иерусалим кальгаларын ялкын ялмап алыр».
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам, чөнки тәкъваны алар – бер көмеш, фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар;
туфрак таптагандай, юксыл-мескеннең башыннан йөриләр, мазлум-бичараны юлыннан этеп чыгаралар; Минем изге исемемне хурлап, бер үк хатын янына ата да, угыл да йөри;
рәһенгә алынган киемне җәеп, мәзбәхләр янында ятып йоклыйлар; үз Аллалары йортында гаепле кешедән түләткән шәрабны эчәләр.
Мин бит сезнең хакка эрбет агачыдай биек, имәндәй көчле-нык амориләрне юк иттем, югарыда үскән җимешләрен, түбәндәге тамырларын корыттым.
Амориләр җирен сезгә биләмәгә бирер өчен, Мин бит сезне, Мисыр җиреннән алып чыгып, кырык ел буена чүлдә әйдәп йөрттем;
угылларыгызны – пәйгамбәр, егетләрегезне нәзир иттем. Шулай түгелме әллә, әй исраилиләр?! – ди Раббы. –
Сез исә нәзирләргә шәраб эчердегез, ә пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек кылмаска боердыгыз.
Әнә шуның өчен Мин сезне көлтә төягән арба белән изгәндәй изәрмен.
Җитезнең – качарлык хәле, көчленең егәре булмас, гайрәтле үзенең җанын саклап кала алмас;
укчы аягында басып тора алмас, җитез аяклы йөгереп кача алмас, ат менгән җайдак үзенең җанын саклап кала алмас;
батыр егетләрнең иң йөрәкле дигәне дә ул көнне коралын ташлап качар!» – ди Раббы.
Әй исраилиләр! Раббының сүзенә колак салыгыз. Мисыр җиреннән алып чыккан бар халыкка төбәп, Ул шуны әйтә:
«Җир йөзендәге барча халыклар арасыннан Мин фәкать сезне сайлап алдым, шуңа күрә кылган барлык гөнаһларыгыз өчен сезне җавапка тартачакмын!»
Ике кеше, үзара килешмичә, бергә сәфәр чыгармы?!
Корбанына тап булмаса, урман ешлыгында арыслан үкерерме?! Берни тота алмаган яшь арыслан үзенең өнендә ырылдармы?!
Алдавыч җим куелмаса, җирдә яткан тозакка кош эләгерме?! Тозакка берни эләкмәсә, элмәк җебе тартылырмы?!
Шәһәрдә быргы кычкыртсалар, халыкны курку алмасмы?! Шәһәргә бәла килсә, Раббы кулы белән эшләнмиме бу?
Хактыр: Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә – сер-ниятен алдан белдермичә, Хуҗа-Раббы һичбер эш кылмас.
Арыслан үкереп җибәрсә, кем тетрәнмәс?! Хуҗа-Раббы сөйли башласа, пәйгамбәрлек итми кем булдырыр?!
Ашдод һәм Мисыр кальгаларында шуны белдерегез: « Самарея тауларына җыелып, Исраилдәге коточкыч тәртипсезлеккә, андагы җәбер-золымга күз салыгыз!»
Раббы әйтә: «Көчләп-талап, кальгаларына хәрәм мал туплаган бу халык гаделлек белән эш итүне белми».
Шул сәбәпле Хуҗа-Раббы болай ди: «Дошман, бөтен илегезне камап алып, ныгытмаларыгызны вәйран итәчәк, кальгаларыгызны талап бетерәчәк».
Раббы болай ди: «Көтүче, арыслан авызыннан малын коткарырга тырышып та, хайванның ике бәкәленнән яки колагыннан башка һични тартып алалмагандай, Самареядәге исраилиләр дә кәнәфи аягыннан яки ятакның бер почмагыннан башка һични эләктереп кача алмас».
«Тыңлагыз һәм Ягъкуб нәселенә каршы шаһитлык бирегез! – дип белдерә Хуҗа-Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла. –
Кылган җинаятьләре өчен Исраилне җавапка тарткан көнне Мин Бәйт-Эл каласындагы мәзбәхләрне җимерермен – киселеп, җиргә төшәр мәзбәх мөгезләре!
Туздырырмын кышкы һәм җәйге өйләрне, вәйран булыр фил сөяге белән бизәлгән йортлар, харап булыр пулат-сарайлар!» – ди Раббы.
Әй сез, байбикәләр, Самарея тавындагы симез Башан сыерлары, юксыл-мескеннәрне рәнҗетүчеләр, фәкыйрь-фөкраны изүчеләр, ирләренә: «Кая, эчәргә китер!» – диючеләр, тыңлагыз бу сүзләрне!
Хуҗа-Раббы Үзенең изгелеге белән ант итеп әйтте: «Шундый бер көн килер, сезне ыргаклар белән, соңгы кешегезгә кадәр кармаклар белән эләктереп алып китәрләр.
Һәммәгезне дивардагы җимерекләр аша алып чыгарлар да Һармонга олактырырлар». Бу – Раббы сүзе.
«Бәйт-Элгә килеп, гөнаһларыгызны кыла бирегез, Гилгәлгә барып, җинаятьләрегезне ишәйтегез, иртәнге якта – корбан, өч көн үтүгә, гошерегезне китерегез!
Рәхмәт бүләге итеп, әйдә, әче камырдан икмәк китерегез, ихтыяри бүләкләрегез хакында гел сөйләп йөрегез – сезгә шулай ошый бит, әй исраилиләр!» Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
«Барча калаларыгызны теш арасына кыстырырдай ризыксыз калдырсам да, барча сала-авылларыгызны икмәк кытлыгына дучар итсәм дә, сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Уракка төшәргә өч ай калганда, яңгыр бирмәдем сезгә; бер шәһәрдә яудырсам, икенчесендә яудырмый идем; бер урында басулар суга туенса, икенче урында сусызлыктан корып кибәр иде.
Су эчәр өчен, кешеләр, каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә йөрер, әмма анда да сусыннары басылмас иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Иген кырларыгызга Мин көйдергеч җилләр һәм тутык авыруы җибәреп зыян салдым; бакчаларыгызны, йөзем куакларыгызны корыттым; инҗир вә зәйтүн агачларыгызны саранчадан ашаттым. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Мисырдагы сыман, Мин сезгә үләт зәхмәте җибәрдем; егетләрегезне кылычтан уздырдым, атларыгызны дошманга ганимәт малы иттем, хәрби станнарыгызда мәетләрегезнең сасы исен иснәттем. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Сәдүм белән Гамураны һәлак иткән кебек, күбегезне һәлакәткә дучар иттем; ә исән калганнар ут эченнән тартып алган кисәү агачыдай иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
Әнә шуның өчен Мин сине җәзага тартам, и Исраил! Сиңа шуны эшләргә җыенганга, Аллаңны каршыларга әзерлән, и Исраил!»
Менә Ул – тауларны хасил иткән, җилләрне бар кылган Зат! Кешегә Ул Үзенең уй-ниятен белдерә, таң яктысын караңгыга әйләндерә, тау башларыннан гизеп йөри. Аның исеме – Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла!
И Исраил халкы, сүзләремне тыңла! – Синең хакта матәм егълавы бу.
Гыйффәтле кыз Исраил егылды, аякка басасы юк аның. Үз җирендә ташландык булып ята, күтәреп торгызучы юк аны.
Хуҗа-Раббы болай ди: «Исраил шәһәреннән яуга мең кеше чыкса, йөзе генә сау калачак; йөз кеше чыкса, унысы гына исән калачак!»
Исраил халкына Раббы: «Миңа сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! – ди. –
Бәйт-Элгә йөрмәгез, Гилгәлгә дә юл тотмагыз, Беер-Шебага сәфәр кылмагыз, чөнки Гилгәл бөтенләе белән сөрген китәчәк, Бәйт-Элдән исә һичнәрсә калмаячак».
Раббыга сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! Юкса Йосыф йортына Ул ут кебек ябырылыр һәм аны ялмап алыр – Бәйт-Элдә янгын сүндерердәй кеше табылмас.
Әй сез, гаделлекне әче әремгә әйләндерүчеләр, хаклыкны җиргә салып таптаучылар – кайгы сезгә!
Җидегән йолдыз белән Орионны бар иткән, тоташ караңгылыкны – аяз таңга, якты көнне төнгә әверелдерүче, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койган Затның исеме – Раббы!
Гайрәт ияләрен кинәттән тар-мар итәр Ул, кальгаларны җир белән тигезләр!
Шәһәр капкасы янында, мәхкәмәдә, фаш итүне яратмыйсыз сез, хак сүз әйтүчедән чирканасыз.
Фәкыйрьне аяк астына салып таптыйсыз, ирексезләп, аның ашлыгын аласыз. Әнә шуның өчен сез, шома ташлардан йорт салсагыз да, анда яшәмәссез, гүзәл йөзем бакчалары үстерсәгез дә, җимешеннән шәраб татымассыз!
Җинаятьләрегезнең күплеген, гөнаһларыгызның авырлыгын беләмен: сез тәкъваларны җәберлисез, ришвәт аласыз, мәхкәмәдә фәкыйрь-юксылларны читкә тибәрәсез.
Шуңа күрә акыллы кеше дәшми мондый заманда, чөнки вакыты ямандыр.
Исән калыйм дисәгез, яманлыкка түгел, яхшылыкка омтылыгыз; шул чакта «Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, – безнең белән!» дигән сүзләрегез чынга ашар.
Яманлыкка нәфрәт белән карап, яхшылыкны яратыгыз, мәхкәмәдә гадел хөкем урнаштырыгыз! Шул чакта, бәлки, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Йосыф токымыннан исән калганнарга рәхим-шәфкатен насыйп итәр.
Шулай итеп, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Хуҗа-Хакимебез, болай ди: «Барлык мәйданнарда – егълашу, барлык урамнарда аһ-зар ишетелеп торыр; игенчене – матәм тотарга, матәм җыры осталарын ахылдап егъларга чакырырлар.
Йөзем бакчалары егълашуга күмелер, чөнки арагыздан Мин узармын!» – ди Раббы.
Раббы көнен көткәннәргә – кайгы! Нигә дип Раббы көнен көтәсез?! Ул якты түгел, караңгы булачак.
Арысланнан качып котылган берәүнең каршысына аю килеп чыккан, яки, өенә чабып кереп диварга таянгач, кулын елан чаккан кебек нәрсәдер бу!
Раббы көне яктылык түгел, караңгылык булмасмы?! Дөм караңгылыктыр ул, һәм анда яктылыкның чаткысы да юк!
«Нәфрәт белән карыйм бәйрәмнәрегезгә, аларны Мин кире кагам; тантаналы җыелышларыгызны хуш күрмим.
Миңа багышлап, тулаем яндыру корбаннары һәм икмәк бүләге китерсәгез дә, Мин аларны кабул итмәм; татулык корбаны дип тәкъдим иткән симез хайваннарыгызны игътибарга алмам!
Ерак торсын Миннән сез җырлаган көйләр, лирагызның тавышын Мин тыңламам!
Моның урынына гадел хөкем – агым су, хаклык кипмәс ташкын булып аксын!
Әй Исраил халкы! Чүлдә кырык ел йөргән чагыгызда сез Миңа корбан вә бүләкләр китердегезме?!
Сез үзегезнең илаһ-патшагыз Саккутның һәм илаһ-йолдыз Кайванның сыннарын – үз кулларыгыз белән үзегезгә ясаган потларны күтәреп йөрерсез,
һәм Мин сезне Дәмәшкъ аръягына сөрәчәкмен!» – ди Раббы. Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Алла.
Сионда ваемсыз яшәүчеләр – кайгы сезгә! Самарея тавында үзегезне имин санаучылар – кайгы сезгә! Сез – беренчеләрдән саналган халыкның каймагы, исраилиләр, ярдәм сорап, яныгызга килгән түрәләр.
Кәлне шәһәрен барып карагыз, аннан бөек Хаматка юл тотыгыз, пелештиләрнең Гәт шәһәренә төшегез – алар сезнең патшалыклардан яхшыракмы, җирләре сезнекеннән киңрәкме?!
Әй сез, бәла көне ерак дип санаучылар, сез бит аны – җәбер-золым көнен якынайтасыз!
Сез фил сөяге белән бизәлгән ятакларда ятасыз, түшәкләрегездә назланасыз, көтүдәге иң яхшы бәрән ите, утлаудагы иң симез бозау ите белән тукланасыз.
Үзегезне Давыт сыман оста уйнаучы күреп, лира чиртеп, төрле көй чыгарып утырасыз.
Сез касә-касә шәраб эчәсез, хушбуйның иң гүзәлен ягынасыз, әмма Йосыф токымы өстенә төшәсе бәлагә көенмисез.
Менә шуларның барысы өчен сез беренчеләрдән булып әсир китәрсез – назлыларның хушланып утыруы шулай тәмам булыр.
Хуҗа-Раббы Үз затыннан ант итә, Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының тәкәбберлеген күреп җирәнәм, кальгаларына нәфрәтләнеп карыйм; аларның шәһәрен Мин бар мал-мөлкәте белән бергә дошманнары кулына тапшырачакмын!»
Берәр йортта унлап кеше исән калса, алары да үләр!
Кардәше, яндырмакчы булып, мәрхүмнең җәсәден алырга килгәч, өйнең аулак почмагына кереп поскан берәүне күреп: «Яныңда тагын берәрсе бармы?» – дип сораса, тегенең: «Беркем дә юк!» – дигән җавабына каршы: «Дәшмә! Раббы исемен без телгә алырга тиеш түгелбез! » – дияр.
Менә, Раббы боерыр да, зур йортлар җимерелеп төшәр, кечеләре тәмам хәрабәгә әйләнер.
Атлар кыяташ өстендә чабышырмы, үгез җигеп, кыяташны сөрерләрме?! Хәлбуки сез гадел хөкемне – зәһәр агуга, хаклык җимешен әче әремгә әйләндерәсез.
Сез Ло-Дебар шәһәренең җиңелүенә куанасыз, «Карнаим шәһәрен үз көчебез белән яулап алдык!» – дисез.
Әмма Күкләр Хуҗасы Раббы: «Әй исраилиләр! Сезгә каршы бер халыкны котыртачакмын, – ди, – һәм сез Лебо-Хаматтан башлап Араба үзәненә кадәр сузылган җирләрдә җәбер-золым эчендә яшәрсез!»
Хуҗа-Раббы миңа вәхи иңдерде, һәм минем күз алдымда шундый күренеш пәйда булды: патшага дигән иген урылып бетеп, болыннарны кабат яшеллек каплый башлаган вакытта, Раббы саранча өерен китертте;
әлеге чирү җирдәге үләнне ашап бетергәч, мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: гафу кыл! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем.
Шуннан Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде.
Хуҗа-Раббы миңа тагын шуны күрсәтте: менә, Хуҗа-Раббы, хөкем башкарыр өчен, ут чакырып китертте. Ялкын телләре җир астындагы бөек дәрьяларның суларын йотты, басуларны яндыра башлады.
Мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: тукта, зинһар! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем.
Шуннан Хуҗа-Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде.
Ул миңа тагын шуны да күрсәтте: Хуҗа-Хаким кургаш асма ярдәмендә корылган дивар янында басып тора имеш, Аның кулында – кургаш асма.
Раббы миннән: – Нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады. Мин: – Кургаш асма! – дип җавап бирдем. Шуннан Хуҗа-Хаким әйтте: «Инде менә халкым Исраилне асма ярдәмендә тикшерәмен; моннан ары Мин аны кызганмаячакмын!
Юк булыр Исхакның калкулыктагы гыйбадәт кылу урыннары, вәйран ителер Исраилнең мөкатдәс ханәләре; кылычымны күтәрермен Яробам патшаның гаилә-йортына!»
Бәйт-Эл рухание Амасия Исраил патшасы Яробамга мондый хәбәр күндерде: «Исраил халкы арасында Амос сиңа каршы коткы тарата, сөйләгән сүзләре – җир күтәрмәслек!
Ул: „Яробам кылычтан үләр, ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!“ – дип әйтә».
Шуннан соң Амасия Амоска: – Әй гаиптән хәбәр бирүче! Кит биредән, Яһүдәгә кайт, пәйгамбәрлек кылып, икмәгеңне шунда эшләп аша! – диде. –
Ә Бәйт-Элдә моннан ары пәйгамбәрлек итмә! Чөнки Бәйт-Эл – патшаның изге урыны, мәмләкәтебезнең төп йорты.
Амасиягә җавап биреп, Амос: – Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәр шәкерте дә түгел идем, – диде. – Көтү көтеп, сикомор агачларын тәрбия кылып көн күргән бер кеше идем.
Әмма Раббы, мине көтүчелектән аерып алып: «Бар, Минем Исраил халкыма пәйгамбәрлек ит!» – диде.
Инде хәзер Раббы сүзен тыңла. Син: «Исраилгә каршы пәйгамбәрлек итмә, Исхак нәселенә каршы сөйләмә!» – дисең.
Бу уңайдан Раббы менә нәрсә ди: «Хатының шәһәрдә фахишә булып йөрер, угыл-кызларың кылычтан узар; илең, үлчәү бавы ярдәмендә бүленеп, чит-ятларга бирелер, үзең исә үлемеңне хәрәм җирдә табарсың! Ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!»
Хуҗа-Раббы миңа шуны күрсәтте: менә, өлгергән җимешләр салынган бер кәрзин тора имеш.
– Син нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады миннән Раббы. Мин: – Кәрзин тулы өлгергән җимеш күрәм, – дидем. Шунда Раббы: «Халкым Исраилнең дә соңгы көне килеп җитте, моннан ары Мин аны кызганмаячакмын! – диде. –
Ул көнне сарай җырларын үксеп егълаган тавышлар алыштырыр, һәр җирдә, өем-өем булып, мәет ятар, һәм тирән тынлык хөкем сөрер! – диде Хуҗа-Раббы».
Әй сезләр, фәкыйрьләрне рәнҗетүчеләр, илдәге мазлумнарны һәлак итүчеләр, колак салып тыңлагыз!
Сез бит болай дип әйтәсез: «Яңа ай бәйрәме үтеп китсә – ашлык сата башлар идек, шимбә көн узса – амбарларны ачар идек, герләрне җиңеләйтер, әйбер хакын арттырыр, ялган үлчәүләр кулланыр идек.
Шулай итеп, бер көмеш тәңкәгә – юксыл-мескенне, бер пар аяк киеме бәрабәренә фәкыйрьне сатып алыр идек. Хәтта ашлыкның чүбен дә сатар идек», – дисез.
Ягъкуб токымының горурлыгы булган Раббы, ант эчеп: «Кылган эшегезнең берсен дә мәңге онытмаячакмын! – ди. –
Шушы хәлгә җир ничек тетрәнмәсен дә, җирдә яшәгән һәркем хәсрәткә батмасын?! Бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай кубарылып менәр, бер күтәрелеп, бер түбән иңәр!»
«Ул көнне, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – өйләдә кояшны батырырмын, көпә-көндез җир йөзен караңгыга чумдырырмын!
Бәйрәмнәрегезне – олы хәсрәткә, җырларыгызны аһ-зарга әверелдерермен, тупас тукымага төренергә, һәммәгезне чәчен кырырга мәҗбүр итәрмен. Бердәнбер углын югалткан ата-ана сыман күз яшьләре түгәрсез; һәм бу көн ахыргача кайгы көне булыр».
«Әнә шундый көннәр килер ки, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – җир йөзенә Мин кытлык җибәрермен: икмәккә вә суга түгел, Раббы сүзен ишетергә кытлык булыр ул!
Раббы сүзенә сусап, кешеләр бер диңгез белән икенче диңгез арасында, төньяк белән көнчыгыш арасында бәргәләнеп йөрерләр, ләкин ишетә алмаслар аны!
Ул көнне гүзәл кызлар һәм көчле егетләр шул сусаудан тәмам хәлсезләнеп калырлар.
„И Дан, синең илаһың яшәсен!“ һәм „Беер-Шебаның зиярәтчеләр юлы яшәсен!“ дип, Самареянең пот-сыннары белән ант иткәннәр егылып калырлар һәм бүтән инде тора алмаслар!»
Мин Аллаһы йортындагы мәзбәх каршында басып торган Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул әйтте: «Аллаһы йортының терәк баганалары башына сугып бәр, бусагасына кадәр тетрәрлек булсын! Хәрабәләре бәндәләрнең башына ишелсен, ә исән калганнарын Үзем кылычтан уздырырмын, качып котылырга берсе-бер өлгермәс, һичкем качып котыла алмас!
Үлеләр аймагына төшеп яшеренсәләр, анда да кулым барып җитәр; күкләргә менеп качсалар, аннан да сөйрәп төшерермен.
Кәрмил тау башына менеп качсалар, анда да эзләп табып эләктереп алырмын, диңгез төбенә төшеп, күз алдымнан гаип булсалар, анда да диңгез аждаһасына аларны чагарга боерырмын.
Дошманга әсирлеккә китеп барсалар, аларның җанын кыярга анда да кылычка әмер бирермен. Яхшылыкка түгел, ә бәлки аларның бәхетсезлегенә күземнән югалтмам аларны!»
Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, җиргә орынса – җир эри, җирдә яшәүче һәркемне кайгы били, бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай әле кубарылып менә, әле түбән иңә.
Үз сараен Ул күкләрдә корды, гөмбәзен җирнең өстендә урнаштырды, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койды; Аның исеме – Раббы!
«Әй Исраил халкы! Минем өчен хәбәшиләрдән сезнең ни аермагыз бар?! Исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыккан кебек, пелештиләрне – Кәфтурдан, арамиләрне Кыйрдан Мин алып чыкмадыммы?!» – ди Раббы.
Инде менә Хуҗа-Раббының күзләре бу гөнаһлы патшалыкка төбәлгән: «Мин аны җир йөзеннән юк итәрмен, тик шулай да ошбу Ягъкуб нәселен бөтенләй үк кырып бетермәм, – ди Раббы. –
Әмерем менә шулдыр: иләк белән комны иләгән сыман, Исраилне дә бүтән халыклар арасына таратырмын – бер генә таш та җиргә төшеп җитмәс, иләктә калыр.
Халкым арасындагы барлык гөнаһлылар, „Без бәла-казадан ерак, без аңа дучар булмабыз“ диючеләр кылычтан узачак».
«Ул көнне Давыт патшаның ишелгән йортын төзекләндерермен, тишек-ярыкларын ямап, җимерек урыннарын төзәтеп, аны әүвәлге хәленә кайтарырмын.
Шулай итеп, исраилиләр Эдомның исән калган халкы һәм Минеке дип игълан ителгән барча халыклар белән идарә итәр», – ди бу эшләрне гамәлгә ашыручы Раббы.
«Менә шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – урак уручының эзенә басып, җир сөрүче килер, йөзем куагы утыртучының эзенә басып, йөзем сыгучы килер; яңа җимеш шәрабы, тау-ташлар арасыннан саркып, барча калкулыклар өстеннән агып торыр.
Үземнең Исраил халкын әүвәлге хәленә кайтарырмын: алар, вәйран булган шәһәрләрен янәдән корып, шунда яшәрләр, йөзем куаклары утыртып, шәрабларын эчеп сыйланырлар, җимеш бакчалары үстереп, җимешләрен ашарлар.
Мин Үз халкымны үз җирендә төпләндерермен, һәм Мин биргән җирдән ул һичкайчан йолкып алынмас!» – дип әйтә Раббы Аллаң.
Убадиягә иңгән вәхи. Хуҗа-Раббы юллаган хәбәрне ишеттек без: «Кузгалыгыз, Эдомга каршы яуга чыгыйк!» Моны игълан итәр өчен, барча халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән. Эдом хакында Раббы Алла менә ниләр әйтә:
«Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен, һәм син адәм мыскылына калырсың.
Йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине. Син кыя ташлар арасында яшисең, йортың – түбәҗирдә. Күңелеңнән син: „Кем җиргә егып сала алыр мине?!“ – дисең.
Әмма бөркет сыман югары күтәрелсәң дә, ояңны йолдызлар арасында корсаң да, Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –
Синең янга караклар, төнге талаучылар килгән булса, үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде – йөзем җыючылардан да куакларда җимеш кала бит. Ә син тәмам бөлгенлеккә төшкәнсең!
Синең, Эсау, бар җиреңне актарып, яшерен хәзинәләреңне талап чыкканнар!
Синең яклы булганнар сине яшәгән җиреңнән куып җибәрерләр, дусларың, хыянәт итеп, сиңа көн күрсәтмәс; икмәгеңне ашаучылар сиңа тозак куяр, ә син моны белми дә калырсың.
Ул көнне Мин Эдомның зирәкләрен, Эсау тавындагы акыл ияләрен юк итәрмен, – ди Раббы. –
Синең батыр ирләрең куркып калачак, и Теман, Эсау тавында яшәүче халык кырылып бетәр.
Туганың Ягъкубка кылган золым өчен син, хурлыкка калып, тәмам юкка чыгарсың.
Чит халыклар Ягъкубны талаган чакта, Иерусалим капкасыннан кереп шәһәрне жирәбәгә салганда, син читтән карап тордың, шул дошманнар кебек булдың.
Туганың бәхетсезлегеннән көлергә, Яһүдә халкы һәлак булган көнне сөенергә, аларга каза килгәндә, авыз ерып шатланмаска иде сиңа.
Бәла килгән көнне халкымның шәһәр капкасыннан кермәскә, бәхетсезлеген тамаша кылып тормаска, мал-мөлкәтенә кул сузмаска иде сиңа.
Бәла килгән көнне, чат башында торып, качып баручыларны тотмаска, исән калганнарны дошман кулына тапшырмаска иде сиңа».
«Менә, Раббы көне – барча халыклар хөкем ителәсе көн якынлаша! Әй Эдом, кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайтачак, җәзасы үз башыңа төшәчәк!
Минем изге тавымда ничек итеп кеше каны койган булсаң, бүтәннәр дә каныңны шулай кояр, һәм син бөтенләй дә булмаган кебек юкка чыгарсың.
Ә Сион тавына котылу килер, һәм ул изге тауга әйләнер, Ягъкуб йорты үз биләмәсенә янә хуҗа булыр.
Ягъкуб йорты – ут, Йосыф йорты – ялкын, ә Эсау йорты салам кебек булыр: Эсауга ут төртеп, аны юк итәрләр, – дип әйтә Раббы. –
Нәгеб халкы – Эсау тауларын, тау итәге Шефелада яшәүчеләр – пелештиләрне, Эфраим вә Самарея кырларын, Беньямин исә Гилыгадны басып алыр.
Әсирлектән кайткан исраилиләр Сарепатка кадәр барлык Кәнган җирләрен, ә Иерусалимне ташлап китеп, Сефарадта яшәргә мәҗбүр булган яһүдиләр исә Нәгеб шәһәрләрен яулап алыр.
Котылганнар, Сион тавына килеп, Эсау тауларында яшәүчеләрне хөкем итәр, һәм патшалык Раббыныкы булыр».
Амиттай углы Юныска Раббы шушы сүзләрне ирештерде:
– Ниневәгә юл ал, шул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт! Чөнки Миңа андагы явызлыклар турында хәбәр килеп иреште.
Әмма Юныс, Раббыдан качмакчы булып, капма-каршы якка китеп барды. Яфу шәһәренә килеп төшкәч, Таршишка баручы бер корабка юлыкты. Юл бәһасен түләп корабка утырды да, Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тотты.
Ләкин Раббы диңгез өстендә шундый көчле җил кузгатты ки, коточкыч давыл кубып, кораб җимерелер хәлгә килде.
Диңгезчеләрнең котлары алынып, һәммәсе үз илаһына ялварды. Корабны җиңеләйтү өчен, алар йөкне диңгезгә ыргытырга тотындылар. Юныс исә кораб төбенә төшеп ятты да тирән йокыга талды.
Кораб башлыгы, Юныс янына төшеп: – Нишләп йоклап ятасың? Тор! Илаһыңа ялвар! Бәлки, хәлебезгә керер дә, һәлак булмабыз, – диде.
Диңгезчеләр: – Әйдәгез, жирәбә салып белик: бу бәлагә кем аркасында тарыдык икән? – диешә башладылар. Жирәбә салдылар, һәм ул Юныска чыкты.
Шуннан соң Юныска: – Сөйләп бир: бу бәла кем аркасында башыбызга төште? – диделәр. – Шөгылең нинди? Кайдан киләсең? Ватаның кайда? Кайсы халыктан буласың?
– Мин гыйбриләрдән, – дип җавап бирде Юныс. – Диңгезне һәм җирне яраткан Күк Алласына, Раббыга табынамын.
Диңгезчеләргә ул Раббыдан качуын да әйтте. Диңгезчеләр бик нык куркуга төштеләр һәм Юныстан: – Ни өчен шулай эшләдең? – дип сорадылар.
Диңгез тагы да катырак ярсыганга күрә, Юныстан алар: – Диңгез тынсын өчен, сине нәрсә эшләтик? – дип сорадылар.
Юныс: – Тотыгыз да диңгезгә атыгыз мине, – дип җавап бирде. – Шулвакыт диңгез тынар. Мин беләмен: бу коточкыч давылга сез минем аркада эләктегез.
Диңгезчеләр, аның сүзләренә карамыйча, коры җиргә җитү өчен, ишкәкләре белән катырак ишәргә керештеләр, әмма файдасы тимәде, чөнки диңгез ярсый-ярсый дулавын дәвам итте.
Раббыга мөрәҗәгать итеп: – Йа Раббы, ялварып сорыйбыз, – диде алар. – Шушы адәмнең җаны өчен һәлак булмасак иде. Безне гаепсез адәмнең үлеме өчен гөнаһлы итмә. Син, Раббы, инде теләгәнеңне эшләдең!
Шулай дип, алар Юнысны диңгезгә тотып аттылар – ярсыган диңгез шундук тынычланды.
Бу хәлдән соң диңгезчеләр, Раббыдан куркып, Аңа корбан китерделәр һәм нәзерләрен әйттеләр.
Шуннан соң Раббы бер зур балыкка Юнысны йотарга кушты. Юныс өч көн вә өч төн шул балыкның карынында булды.
Юныс балыкның карыныннан Раббы Алласына шундый дога кылды:
«Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым, һәм Ул миңа җавап бирде; үлеләр аймагының төпкеленнән мин ярдәм сорадым, һәм Син тавышымны ишеттең.
Син мине тирәнгә, диңгез төбенә төшердең, ташкын суларың мине чолгап алды; өркәч-өркәч суларың һәм дулкыннарың бөтенесе минем өстән узды.
„Хозурыңнан сөрелдем, тик шулай да Синең изге йортыңны яңадан күрермен!“ – дидем.
Сулар мине тәмам чорнап алды, төпсез упкын кочагына эләктем, башыма диңгез үләннәре уралды.
Тауларның нигезенә кадәр иңдем, җир карынында мәңгелеккә бикләндем, әмма Син, Раббы Аллам, мине үлем упкыныннан чыгардың!
Җаным хәлдән таеп, мин Раббыны искә төшердем, һәм Минем догам Сиңа, Синең изге йортыңа барып иреште.
Яраксыз потларга табынучылар үзләренә кылынасы мәрхәмәттән баш тартты,
ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен, әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу – Раббыдандыр!»
Шуннан Раббы балыкка Юнысны коры җиргә косып чыгарырга кушты.
Раббы Юныска икенче мәртәбә сүзен ирештерде:
– Ниневәгә юл ал! Шул бөек шәһәргә барып, Мин кушканча, халкын кисәт!
Юныс, Раббының сүзен үтәп, Ниневәгә китте. Ниневә шундый бөек бер шәһәр иде ки, аны карап чыгу өчен өч көн вакыт кирәк иде.
Беренче көнне Юныс, шәһәр буйлап йөреп, халыкны үгетләде: – Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк! – диде.
Ниневәлеләр Аллаһы сүзенә ышандылар һәм олысыннан кечесенә кадәр уразага керделәр, тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, тупас тукымага төренделәр.
Ниневә патшасына бу хәбәр килеп ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, өстеннән патша киемнәрен салды да, тупас тукымага төренеп, көл өстенә утырды.
Шуннан соң патша Ниневәдә түбәндәге фәрманны игълан итте: «Патша һәм аның түрәләренең боерыгы нигезендә кешеләргә дә, хайваннарга да – сыермы ул, сарыкмы – ашарга-эчәргә рөхсәт ителми!
Бөтен кеше һәм хайван тупас тукыма ябынсын. Һәркайсы чын күңелдән Аллаһыга ялварсын, явызлык һәм җәбер кылудан ваз кичсен.
Кем белә, бәлки әле, Аллаһы, күңеле йомшарып, уеннан кайтыр, ачуланудан туктар һәм безне һәлак итмәс».
Аллаһы, аларның гамәлләрен – явызлык кылудан туктауларын күргәч, халыкны кызганды һәм алар өстенә җибәрергә вәгъдә иткән бәла-казасын җибәрми калды.
Моны күреп, Юныс бик гарьләнде, аның ачуы чыкты.
Раббыга ул шундый дога кылды: – И-и Раббы, шушылай буласын өйдә чакта ук әйтмәдеммени?! Шуңа күрә Таршишка качмакчы булдым да инде, чөнки белә идем: Син кызганучан вә рәхимле, түзем-сабыр вә үтә мәрхәмәтле, бәла-каза җибәрергә дигән уеңнан кире кайтучан Алласың.
И-и Раббы, инде хәзер җанымны ал, чөнки минем өчен үлем яшәүдән яхшырактыр.
Раббы әйтте: – Синең шулай ачуланырга ни хакың бар?!
Юныс шәһәрдән чыкты да, көнчыгышка таба юл алып, бер урынга килеп утырды. Шунда ул үзенә куыш ясады һәм, күләгәгә утырып, шәһәр белән ниләр буласын көтә башлады.
Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде.
Әмма икенче көнне таң атканда Аллаһы бер кортны җибәрде, һәм шул корт үсемлекне кимереп корытты.
Кояш чыккач, Аллаһы көйдергеч көнчыгыш җиле истерде. Юнысның башын кояш шундый кыздырды ки, эссе сугудан ул һуштан язар хәлгә җитте. – Болай яшәгәнче, үлүең яхшырак, – диде ул, үзенә үлем теләп.
Ләкин Аллаһы Юныска әйтте: – Үсемлек корганга, шулай ачуың чыктымы? – Әйе, – диде Юныс, – бик каты ачуым чыкты. Шуңа күрә үләргә телим дә.
Шунда Раббы Юныска әйтте: – Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте, икенче төндә юкка да чыкты.
Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши.
Яһүдә патшалары Иотам, Әхәз һәм Хизәкыйя идарә иткән заманнарда морешетлы Михә пәйгамбәргә Раббы Үз сүзен җиткерә торды. Самарея белән Иерусалим хакында аңа Раббыдан менә нинди вәхи булды:
Әй халыклар, һәммәгез тыңлагыз, җир дә, җирдәге һәрбер җан иясе дә тыңласын: Хуҗа-Раббы Үзенең изге йортыннан сезгә каршы шаһитлык бирә.
Күрегез: Раббы, Үзенең яшәгән урыныннан чыгып, тау башларына басып, түбән төшә.
Аның аяк астында таулар утка төшкән балавыз сыман эри, таудан агып төшкән ташкыннан ерылган сыман, үзән җирләр икегә аерыла.
Бу – Ягъкуб нәселе кылган җинаятьләр, Исраил халкы кылган гөнаһлар өчендер. Ягъкуб нәселен гөнаһ юлына кем этәрде соң? Самарея түгелмени?! Яһүдә җирендәге потханәләр төзүдә кем гаепле соң? Иерусалим түгелмени?!
«Шуңа күрә Самареяне хәрабәләр өеменә, йөзем үрчетә торган урынга әйләндерермен, – ди Раббы, – шәһәр ташларын үзәнлеккә аударып, нигезенә кадәр җимерермен!
Аның барча потларын ватып бетерермен, уйнашчылык итеп алган бүләкләрен утка салырмын, бөтен пот-санәмнәрен җимерермен! Уйнашчылык итеп алган бүләкләре яңадан да фахишәләргә бүләккә китәр».
Шуңа күрә мин үкереп елармын, яланөс, яланаяк йөрермен; чүл бүресе кебек улармын, ябалак кебек ухылдармын.
Чөнки Самареянең ярасы төзәлерлек түгел, аның авыруы Яһүдәгә кадәр таралды – халкымның капка төбенә, Иерусалимнең үзенә кадәр барып җитте.
Бу хакта Гәттә сөйләмәгез, кычкырып еламагыз анда. Бәйт-Лыгапрада көлдә аунагыз.
Ә сез, Шапирдә яшәүчеләр, шәрә калган, хурлыкка төшкән хәлдә әсир китәрсез. Саананда яшәүчеләр шәһәрдән чыгарга җөрьәт итмәс. Бәйт-Әсәлдә яшәүчеләр кайгыга баткан: сезгә һичнинди ярдәм булмас!
Маротта яшәүчеләр, борчылып, яхшы хәбәр көтәләр, әмма Раббы Иерусалим капкасына һәлакәт җибәрде.
Әй Лахишта яшәүчеләр, атларыгызны арбаларга җигегез! Сион-кызның гөнаһ юлына аяк басуына сез сәбәпче булдыгыз, чөнки Исраилнең җинаятьләре сездән башланды.
Ә хәзер, яһүдиләр, хушлашу бүләкләрен Морешет-Гәткә озатыгыз. Әкзиб шәһәренә өметләнеп, Исраил патшалары алдана гына.
Әй Марешада яшәүчеләр, Раббы сезгә каршы баскынчылар җибәрер, һәм Исраил түрәләре Адулламга качып китәр.
И-и яһүдиләр, сөекле балаларыгыз өчен кайгырып, чәчләрегезне кырыгыз. Башыгыз бөркетнеке сыман шәрәләнеп калсын, чөнки балаларыгыз сөрген китәр.
Җинаять кылырга ниятләгән, түшәгендә явызлык корып яткан һәм, кулларында көч булганга, таң атуга шуны гамәлгә ашырган бәндәләргә – кайгы!
Кеше басуына күзләре төшсә – тартып алалар, өе ошаса – басып алалар; берәүне – үз йортыннан, икенче берәүне мирас җиреннән мәхрүм итәләр.
Шуңа күрә Раббы болай ди: «Мин сезгә афәт җибәрәм, һәм сез аңардан котылып кала алмассыз. Моннан ары башыгызны текә тотып йөрмәссез: сезнең өчен авыр замана башлана.
Шул көннәр килгәч, кешеләр сезнең турыда гыйбрәт итеп сөйләрләр һәм, кайгы җырындагы сүзләрне кабатлап: „Без тәмам хәерчелеккә төштек! Аллаһы, җиребезне алып, бүтәннәргә бирде, кырларыбызны баскынчыларга тапшырды!“ – дип үртәрләр».
Шуңа күрә Раббы ул җирләрне Үз халкына кабат кайтарып биргәндә, сезнең берегез дә җир бүлүдә катнашмаячак.
Пәйгамбәрләргә алар: «Вәгазь укымагыз, бу турыда сөйләмәгез, безгә хурлык кагылмаячак! – диләр. –
Ягъкуб халкы каргалганмыни?! Раббы түземлеген җуйганмыни?! Шулай эшли аламыни Ул?! Дөрес гамәл кылучыларга игелекле түгелмени Ул?!»
Раббы болай дип җавап бирә: «Әүвәле Минеке булган халык хәзер иң явыз дошманым кебек. Яныгыздан тыныч кына үтеп барган, дошманлашу турында уйламаган кешенең киемен салдырып аласыз.
Халкымның хатын-кыз затын сез үзләренең ямьле өйләреннән куып чыгарасыз, ә балаларыннан Минем хәер-фатихамны мәңгегә тартып аласыз.
Барыгыз, китегез бу җирдән! Монда тынычлык булмаячак, чөнки сез бу урынны пычраттыгыз, һәм ул ташландык хәлгә киләчәк.
Берәр бушбугаз, ялганчы адәм килеп: „Шәраб вә сыра сездә мулдан булачак“, – дип өметләндерсә, бу халык аны пәйгамбәр дип кабул кыла!
Әй Ягъкуб нәселе, Мин, һичшиксез, сезнең барыгызны бергә җыячакмын, Исраилнең исән калган халкын, һичшиксез, бергә туплаячакмын; сарыкларны – абзарга, көтүне көтүлеккә туплагандай, Мин аларны бергә җыячакмын, һәм бу урын кешеләр белән тулачак».
Шул чагында диварлар җимерүче, юл салып, Үз халкы алдыннан барыр, һәм алар, капкаларны бәреп ачып, иреккә чыгар. Алар алдыннан патшалары – Аллаһы Үзе атлар.
Мин, Михә, шулай дидем: «Ягъкуб халкының башлыклары, Исраил йортының хакимнәре! Тыңлагыз мине: гаделлек саклауны кайгыртырга тиеш түгелмени сез?!
Әмма сез яхшылыкны күрәлмыйсыз, яманлыкны яратасыз, халкымның тиресен тунап, итен сөякләреннән аерасыз.
Сез халкымның итен ашыйсыз: тиресен тунап, сөякләрен сындырасыз, казанга, табага салырга җыенгандай, итен кискәлисез».
Килер бер вакыт, һәм алар Раббыга ялвара башлаячак, ләкин Ул аларга җавап бирмәячәк, кылган явызлыклары өчен алардан йөз чөерәчәк.
Ашарга биргән кешеләргә – тынычлык, ә ризык бирмәгәннәргә сугыш игълан итеп, бу пәйгамбәрләр минем халкымны алдыйлар. Раббы аларга болай ди:
«Менә шуңа күрә өстегезгә бастырып караңгылык, төн килә, һәм сез гаиптән хәбәрләр бирә, күрәзәлек итә алмассыз. Пәйгамбәрләр өчен кояш батар, көн караңгылыкка чумар».
Гаиптән хәбәр бирүчеләр оятка калыр, күрәзәчеләр хурлыкка төшәр. Алар авызларын томалар, чөнки Аллаһыдан аларга җавап килмәс.
Мин исә Ягъкуб нәселе кылган җинаятьне, Исраил халкы кылган гөнаһны фаш итәр өчен, Раббы Рухы белән, гаделлек вә ныклык белән тулганмын!
Гадел хөкемне санламаган, барлык хак нәрсәне бозып күрсәткән Ягъкуб йорты башлыклары һәм Исраил хакимнәре, тыңлагыз!
Сионны сез – кан өстендә, Иерусалимне гаделсезлек өстендә төзисез.
Биредә җитәкчеләр ришвәт алып хөкем кылалар, руханилар акча өчен гыйлем бирәләр, пәйгамбәрләр сәмән алып киләчәкне әйтәләр һәм шул ук вакытта, Раббыга аркаланмакчы булып: «Раббы безнең белән түгелме соң?! Безгә бәла-каза килмәячәк!» – диләр.
Сезнең аркада Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак.
Шундый көннәр килер: Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр.
Күп кавемнәр килеп: «Әйдәгез, Раббы тавына, Ягъкуб Алласы йортына меник! – дип әйтер. – Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер, һәм без шулардан йөрербез». Чөнки Канун – Сионнан, Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.
Барлык халыклар арасында Раббы хөкем оештырачак, ерактагы көчле халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк; һәм алар кылычтан – сука төрәне, ә сөңгедән урак ясаячак; бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк, һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.
Һәркем үзенең йөзем вә инҗир бакчасында тыныч кына, беркемнән курыкмыйча көн күрәчәк, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы шулай дип вәгъдә итте.
Һәммә халыклар үз илаһларына табынсын, без исә мәңге үзебезнең Раббы Аллабызга табыначакбыз.
«Ул көнне Мин, – дип игълан итә Раббы, – аксакларны җыеп алырмын, сөрелгәннәрне, Үзем бәла-казага дучар иткәннәрне бергә туплармын.
Әнә шул аксакларны һәм сөргенчеләрне Мин көчле бер халык кылырмын һәм, шушы көннән башлап, алар өстеннән Сион тавында мәңге хакимлек итәрмен.
Әй сарыкларны күзәтә торган манара, Сион-кызның ныгытмасы булган Иерусалим, хакимлек сиңа кире кайтачак; Иерусалим патшалыкны үзенә алачак».
Инде ни өчен син хәзер шулай кычкырып елыйсың? Патшаң юкмы әллә?! Киңәшчең юкка чыктымы?! Тулгак тоткан хатын кебек газапланасың.
Бала тапкандагы кебек газап чик, Сион-кыз, чөнки хәзер син, шәһәрне ташлап китеп, ачык кырда көн күрерсең. Син Бабилгә сөрелерсең, әмма шунда котылу да табарсың: Раббы сине дошман кулыннан йолып алыр.
Ә хәзер, сиңа каршы сугышыр өчен, күп халыклар берләште. Алар: «Сион-кыз хур булсын, һәм без моны тамаша кылыйк!» – диләр.
Ләкин алар Раббы уйларын белмиләр, Аның ниятләрен аңламыйлар: Ул бит аларны, көлтә сыман сугу өчен, ындыр табагына җыеп китерде.
«Тор, Сион-кыз, ашлык сугарга кереш! – ди Раббы. – Мин сине тимер мөгезле вә бакыр тояклы үгез кебек итәм. Син бик күп халыкларны тар-мар китерерсең, аларның көчләп-талап җыйган байлыгын Раббыга тапшырырсың, мал-мөлкәтен бөтен җирнең Хуҗасына багышларсың».
Әй син, кодрәтле шәһәр, гаскәреңне тупла, чөнки сине дошман камап алды! Исраил хөкемдарының яңагын таяк белән кыйнар алар.
«Ләкин син, Эфратадагы Бәйт-Лехем, – ди Раббы, – Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да, Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе зат синдә туачак. Аның нәсел-нәсәбе ераклардан, бик борынгыдан киләдер».
Хактыр: авырлы хатын бала тапканчыга һәм исраилиләр янына бөтен туганнары әйләнеп кайтканчыга кадәр Раббы Исраил халкын дошман кулына тапшырыр.
Әнә шул чакны Раббы кодрәте белән, үз Раббы Алласының данлы исеменә төренеп, көтүче киләчәк, һәм Исраил халкы хәвеф-хәтәрсез яши башлаячак. Ул затның даны дөнья читләренәчә таралачак,
һәм ул – тынычлык урнаштыручы булачак. Әгәр инде Ашшур гаскәрләре, безнең илебезгә басып кереп, калаларыбызны таптый башласа, без аларга каршы җиде җитәкче, хәтта сигез юлбашчы җибәрербез.
Ашшур җирендә – кылыч, Нәмруд илендә алар хәнҗәр белән идарә итәрләр. Әгәр Ашшур гаскәрләре, безнең илгә килеп, җиребезне таптарга уйласа, хөкемдарыбыз безне коткарыр.
Ягъкуб нәселеннән исән калганнар – исәпсез-хисапсыз башка халыклар арасында Раббы иңдергән чык бөртеге, һичкем көтмәгәндә, һичкем чакырмаганда килеп, басуларны сугарып киткән яңгыр кебек булыр.
Ягъкуб нәселеннән исән калганнар башка халыклар, күп санлы кавемнәр арасында урман җанварлары янына яисә сарык көтүенә килеп кергән арыслан кебек булырлар: сиздермичә генә ташланырлар да ботарлап ыргытырлар, һәм алардан һичкем коткара алмас.
Исраилнең кулы дошманнарына каршы күтәрелсен – аларның һәммәсе кырылып бетсен!
«Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Мин сезнең атларыгызны юк итәрмен, арбаларыгызны җимереп бетерермен.
Илегездәге калаларны вәйран кылырмын, ныгытмаларыгызны җир белән тигезләрмен.
Сихер-тылсымның тамырын корытырмын – күрәзәчеләр сездә бүтән булмас.
Пот-сыннарыгызны вә изге ташларыгызны юк кылырмын, һәм сез инде үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләргә табынмассыз.
Алиһә Аширә хөрмәтенә куелган изге баганаларыгызны төбе-тамыры белән йолкып ташлармын, шәһәрләрегезне җир белән тигезләрмен.
Миңа буйсынмаган халыклардан ачуланып һәм ярсып үч алырмын».
Раббының ни сөйләгәнен тыңлагыз: «Аягүрә торып бас, таулар каршында дәгъваңны белдер, калку җирләр тавышыңны ишетсен!» – ди Ул.
Әй таулар, Раббының гаепләү сүзен ишетегез, җирнең мәңгелек нигезләре, сез дә тыңлагыз! Раббы Үзенең халкын гаепли – Исраилне хөкем итә.
Раббы болай ди: «Әй халкым, сиңа каршы нәрсә эшләдем Мин?! Нинди авырлык китердем?! Җавап бир!
Мин сине Мисырдан алып чыктым, коллыктан йолып алдым. Сине җитәкләп йөртсен өчен, Мусаны, Һарунны вә Мәрьямне җибәрдем.
Әй халкым, Мәаб патшасы Бәлакның ни кылырга ниятләгәнен һәм Бигур углы Билгамның аңа нәрсә дип җавап биргәнен исеңә төшер. Шиттимнән Гилгәлгә ясаган сәяхәтеңне хәтереңә ал һәм Раббының сиңа күпме яхшылыклар кылганын күрерсең».
Раббыга мин нәрсә алып барырмын, Сәҗдә кылырга барганда, Аллаһы Тәгаләгә нәрсә белән килермен? Тулаем яндыру корбаннары – бер яшьлек бозаулар беләнме?
Аңа багышлап, меңләгән сарык тәкәсе суйсам, зәйтүн маен елгалар итеп агызсам, Раббы канәгать калырмы икән?! Әллә, җинаятьләремне йолыр өчен, беренче баламны, гөнаһларым өчен үземнең бәгырь җимешемне корбан итәргәме?
Әй адәм баласы, нәрсәнең яхшы булуын һәм синнән нәрсә таләп ителгәнне Раббы сиңа әйтте: гадел бул, шәфкать кылудан тәм тап, Аллаң алдында күндәмлек күрсәтеп яшә.
Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – зирәклектер! Раббы, шәһәргә мөрәҗәгать итеп: «Әй кавемем халкы, әй җәмәгать, тыңлагыз әле сүземне! – ди. –
Яманнарның өйләрендәге хәрәм байлыкны, каһәр төшкән бозык үлчәүләрне күрәлмыйм Мин!
Дөрес үлчәми торган үлчәүләр вә герләр белән эш итүчене акларгамы Миңа?!
Бу шәһәрдә байлар җәбер-золым кыла, халкы ялганлаша, телләре дөрес сүз сөйли белми.
И шәһәр, әнә шуның өчен Мин сине тар-мар китерермен, гөнаһларың өчен вәйран итәрмен.
Син ашарсың, ләкин тамагың туймас, ашказаның һаман буш булыр. Байлыгыңны саклап калырга тырышырсың, ләкин саклый алмассың, саклап калдырганыңны исә кылычка тапшырырмын.
Игенне чәчәрсең, ләкин җыеп ала алмассың, зәйтүн җимешен сыгарсың, ләкин маеннан файдалана алмассың, йөзем җимешен сыгарсың, ләкин шәрабыннан авыз итмәссең.
Син Омри патшаның һәм Ахаб йортының гадәт-йолаларын саклап калгансың. Шуңа күрә Мин сине тар-мар китерәм, халкыңны хур итәм, һәм син барча кавемнәр алдында мәсхәрәгә калачаксың».
Хәсрәтем зур минем: җәйге уңыш җыеп алынгач, йөзем куагында бер тәлгәш җимеш таба алмаган, иртә өлгерә торган бер инҗирдән дә авыз итә алмаган кешедәй булдым мин.
Бу илдә адәм рәтле һичберкем калмады, кешеләр арасында саф күңеллесен таба алмыйсың. Һәркем икенче берәүнең канын коярга әзер, хәтта кардәшләр дә бер-беренә каршы тозак кора.
Куллары явызлык кылырга җайлашып беткән: түрәләр – бүләк, хөкемчеләр ришвәт таләп итә, көчлеләр үз мәнфәгатен алга сөрә, һәм алар бергәләп шулай дөреслекне бозалар.
Аларның иң яхшысы да тигәнәк кебек, иң намуслысы да чәнечкеле куактан яманрак. Әнә, пәйгамбәрләрегез сезгә әйтеп куйган көн инде якынлашты, җәза көне җитеп килә – чарасыз калып, кая керергә белмәячәксез.
Күршегезгә ышанмагыз, дустыгызга таянмагыз. Хәтта кочагыңда яткан хатыныңа да серләреңне ачма.
Чөнки угыл үз атасын хурлый, кыз бала – әнкәсенә, килен үзенең кайнанасына каршы чыга. Кешенең иң явыз дошманнары – үз өендәгеләр.
Мин исә өметемне Раббыга баглыйм, үземнең Коткаручымны көтәм, һәм Аллам мине ишетми калмаячак.
Әй дошманнарым! Мыскыллап көлмәгез миннән! Егылсам да, аягыма торып басармын мин, караңгылык эчендә утырсам да, Раббы миңа нурын чәчәр.
Раббы алдында гөнаһ эш кылдым мин һәм хәзер Аның ярсуына түзәргә мәҗбүрмен. Әмма соңыннан, хөкемен чыгарып, Ул мине яклаячак, яктылыкка алып чыгачак, һәм мин Аның хак булуын күрәчәкмен.
«Кайда соң синең Раббы Аллаң?!» дип сораган дошманнарым моны күреп мәсхәрәгә калачак. Аларның, урам пычрагы сыман, аяк астында ятуына мин шаһит булачакмын.
Әй Иерусалим, диварларыңны төзеп, чикләреңне киңәйтер көн килеп җитә.
Ул көнне Ашшурдан һәм Мисыр шәһәрләреннән синең янга кешеләр киләчәк. Алар Мисырдан Фырат елгасынача җәйрәп яткан төбәкләрдән, ерак диңгез буйларыннан, тау белән тау арасындагы җирләрдән киләчәк.
Әмма җирдә яшәүчеләрнең явыз гамәлләре аркасында дөнья вәйран хәлгә төшәчәк.
И Раббы, Үз халкыңны – Үзең сайлап алган көтүеңне – кулыңдагы таягың белән саклап йөрт. Тирә-якта уңдырышлы җирләр булса да, алар урман-чытырман арасында көн күрәләр. Инде алар, элекке заманнардагы кебек, Башан вә Гилыгад көтүлекләрендә утлап йөрсеннәр иде.
Безне Мисырдан алып чыккан көннәрдәге кебек, Үзеңнең могҗизаларыңны күрсәт.
Ул могҗизаларны күреп, халыклар, ничек кенә куәтле булсалар да, хурлыкка калырлар, куллары белән авызларын капларлар, аларның колаклары ишетмәс булыр.
Алар елан кебек, сөйрәлүче хайван кебек тузан ялар, дер калтырап, Раббы Аллабыз каршына өннәреннән шуышып чыгар. Синең хозурыңда аларны курку биләп алыр.
Исән калган халкың-биләмәңнең гаеп эшләрен вә җинаятьләрен ярлыкаучы Синдәй берәр Аллаһы бармы икән тагын?! Синең ачуың гомерлек түгел, мәрхәмәт күрсәтергә яратасың Син.
Син безгә тагын рәхим-шәфкать кылачаксың; гаеп эшләребезне аяк астына салып таптап, барлык гөнаһларыбызны диңгез упкынына ыргытачаксың.
Ерак заманнарда ата-бабаларыбызга ант иткәнчә, Ягъкубка Син – тугры, Ибраһимга мәрхәмәтле булачаксың.
Ниневә шәһәре хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе; элкошлы Нахумга Аллаһыдан иңгән күренешләр турындагы китап.
Раббы бары тик Үзенә тугры булуны таләп итә, Ул – үч ала торган Аллаһы. Раббы – үч алучан; ярсуыннан кайнап, Үзенең дошманнарыннан үч алыр, Үзенә каршы килүчеләргә ачу саклар.
Раббы сабыр-түзем, кодрәте Аның чиксездер; гаеплене Ул җәзасыз калдырмый. Аның юлы – өермә вә давыл эчендә, ә болытлар – аягыннан коелган тузан гына.
Ул әмер бирә – һәм диңгезләр кибә, барлык елгалар корый, Башан белән Кәрмил тавы шиңә, Ливанның чәчәкләре сула.
Аның алдында таулар тетрәп тора, калку урыннар дер-дер килә, җир, бөтен җиһан, анда яшәүче бар җан иясе калтырап тора.
Аның ярсуына кем каршы тора алсын?! Кайнап торган ачуына кем түзсен?! – Ут ялкыныдай ябырылган ачуыннан Аның кыялар җимерелә!
Раббы игелекле, кайгы көнендә Ул – сыену урыны; Үзенә өмет баглаганнарны хәтерендә тота.
Су бастырып, Ниневәне Ул тәмам җимерәчәк, дошманнарын Аның караңгылык йотачак.
Раббыга каршы нинди гамәл кылмакчы син, Ниневә?! – Синең ниятләреңне Ул пыран-заран китерәчәк! Кат-кат аңа каршы чыгу мөмкин түгел!
Бер-берсенә үрелгән чәнечкеле үлән, башларыннан шәрабка коенган сәрхушләр кебек алар – коры саламдай янып бетәчәкләр.
Әй Ниневә, синнән чыккан бәндә явыз ният белән Раббыга каршы күтәрелде, золым кылырга өнди ул.
Раббы болай ди: «Гәрчә алар көчле вә күп санлы булса да, тар-мар ителеп юкка чыгар; ә сине, Яһүдә, элек җәберләгән булсам да, бүтәнчә җәбер-золым күрсәтмәм.
Менә, алар кидергән камытны Мин муеныңнан салдырам, зынҗырларыңны өзәм!»
Әй Ниневә, синең хакта Раббы болай хәл кылды: «Исемеңне йөртердәй нәселең калмас; илаһларың йортындагы пот вә сыннарны җимереп ташлармын. Синең өчен кабер әзерләрмен, чөнки син җирәнгеч бер нәрсәдер».
Менә, сөенечле хәбәр алып килүче, тынычлык игълан итүче берәү таулар буйлап ашыга! Инде янә бәйрәмнәреңне уздыр, Яһүдә, биргән нәзерләреңне үтә. Синең җиреңә залим бүтән аяк басмас: ул инде тәмам юк ителгән!
Синең өскә җимерүче дошман килә, Ниневә: ныгытмаларыңа сакчылар куй, юлларны күзәт, билеңне ныгытып бу да бар көчеңне бер йодрыкка төйнә!
Чөнки Раббы Ягъкубның – Исраилнең бөеклеген кире кайтарыр, гәрчә бөлдерүчеләр инде илне вәйран итеп, йөзем куакларына кадәр бар нәрсәне кырып бетергән булса да.
Дошман баһадирлары кызыл калкан тоткан, сугышчылары куе кызыл кием кигән; сугышка әзерләнгән көнне арбалары ялт-йолт итә, сөңгеләре чайкала.
Ялкындай ялтырап, яшендәй атылып, урамнар буйлап арбалар чаба, мәйданнардан ашкынып уза.
Дошман үзенең гаскәрбашларына фәрман биреп, тегеләр абына-абына шәһәр диварына, җимерүче җайланма янына омтыла.
Елга капкалары инде ачылган, сарай җимерелә.
Хәл ителгән: шәрә калган Ниневә әсирлеккә китәчәк. Аның кол кызлары, күкрәкләрен төя-төя, күгәрченнәр кебек ыңгыраша.
Ниневә хәзер суы агып киткән буа кебек булды: качып баручыларга: «Туктагыз, туктагыз!» – дип кычкыралар, тик һичкем әйләнеп кайтмый.
«Урлагыз көмешләрен, алтыннарын урлагыз! Бихисап зур Ниневәнең байлыгы!» – дип кычкыра баскынчылар.
Ниневә таланган, бушап калган, тәмам бөлгән! Куркудан йөрәкләр туктап кала, тез буыннары калтырый; гәүдәләр дер-дер килә, йөзләр ап-ак.
Арысланның өне, яшь арысланнар туена торган урын кайда хәзер? Анда ата вә ана арыслан үзләренең балалары белән йөри, һәм аларга куркыныч янамый иде.
Балаларын туйдырыр өчен, арыслан күпме киек өзгәләде, ана арысланнары өчен күпме корбаннар буды, табыш белән – мәгарәсен, ботарланган киек белән өнен тутырды!
«Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин синең арбаларыңны яндырырмын – алар төтенгә әйләнер; кылыч синең яшь арысланнарыңны юк итәр; син инде җир йөзендә үтереп-талап көн күрмәссең, илчеләреңнең тавышы бүтән ишетелмәс».
Кан коючы шәһәргә – кайгы! Алдау вә талау белән тулы ул; юлбасарлык туктап тормый анда.
Камчылар шартлавы, ат тоякларының дөпелдәве, тәгәрмәчләр, сугыш арбаларының дөбердәве яңгырап тора анда.
Томырылып, атлы гаскәр килә, кылычлар ялтырый, сөңгеләр ялык-йолык итә. Күпме кеше үтерелгән! Мәетләр өелеп ята, бихисаптыр алар – мәетләргә абынып йөриләр.
Үтә чибәр, сихри көчкә ия шушы фахишә Ниневәнең азгынлыгы аркасында килеп чыкты болар. Азгынлыгы белән – халыкларны, тылсымы белән кавемнәрне үзенә җәлеп итте ул.
«Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күлмәгеңнең итәген йөзеңә каплыйм да халыкларга шәрә тәнеңне, патшалыкларга оят җиреңне күрсәтәм!
Өстеңә пычрак ыргытам, сине хурлыкка калдырам, кешеләр алдында оятлы итәм!
Күргән һәркем синнән качар һәм: „Ниневә тар-мар ителгән! Кем аны кызганыр?! Юатучы аны табылырмы?!“ – дияр».
Нил елгасы ярында торган, су белән уратып алынган Но-Амоннан яхшыракмы син?! Но-Амонны елга саклый, һәм су аның өчен дивар сыман иде;
Хәбәшстан вә Мисыр аңа чик-чамасыз көч биреп тора, Пут вә Луб аның ярдәмчеләре иде.
Шуңа да карамастан, Но-Амон сөрелгән, әсир ителгән; аның сабый балаларын урам чатларында бәреп үтергәннәр, аксөякләрен, жирәбә салып, кол иткәннәр, түрәләренә богау салганнар.
Әй Ниневә, син дә шундый касәдән эчеп сәрхуш булырсың, син дә дошманыңнан котылып сыеныр урын эзләрсең.
Синең барлык ныгытмаларың җимеше өлгергән инҗир агачы кебек: агачны селкетсәң, җимеше туп-туры авызга килеп төшәчәк.
Күрче: синең гаскәриләр хатын-кыздай куркак! – Илең капкалары дошман алдында төбенә кадәр ачык, аларның бикләре янып беткән.
Камалышта калырга әзерлән! Эчәр өчен су җый! Ныгытмаларыңны төзекләндер! Пычракка кереп, балчык из, кирпеч сугарга калыбыңны ал!
Тик шулай да сине ут йотар, саранча йә чикерткә кебек үрчесәң дә, саранча уңышны юк иткәндәй, кылыч тураклар үзеңне.
Сәүдәгәрләрең күктәге йолдызлардан күбрәк, ләкин алар, канатын җәеп очып киткән саранча сыман, бик тиз юкка чыгар.
Синең сакчыларың – чикерткә, гаскәр башлыкларың саранча күче кебек: салкын көндә алар диварларга килеп куна, кояш чыкты исә – кайсы кая очып тарала.
Көтүчеләрең йоклый синең, Ашшур патшасы, түрәләрең ял итә, халкың тауларга сибелгән, аларны бергә җыярдай һичкем юк.
Синең җәрәхәтне дәвалап булмас, синең яраң – үлем ярасыдыр. Синең хакта ишеткән һәркем кул чабар: чик-чамасыз явызлыгың кемгә генә кагылмады икән?!
Хабаккук пәйгамбәргә иңгән вәхи.
Йа Раббы, мин Сиңа ярдәм сорап ялварам, ә Син ишетмисең, Сиңа: «Җәбер-золым кылалар!» – дип кычкырам, ә Син коткармыйсың. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу?!
Нигә Син хаксызлык күрүемә юл куясың? Нигә Син, нахак эшләр күрсәң дә, берни кылмыйсың? Әйләнә-тирәмдә – талау вә көчләү, гауга вә ызгыш-талаш.
Шуңа күрә Канун үз көчен җуйды, гаделлек юк бүтән. Яман кешеләр тәкъваларны җиңә, мәхкәмәләр нахак хөкем чыгара.
«Әйләнәдәге халыкларга күз салып, игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. – Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез.
Менә, Мин рәхимсез вә явыз килданиләрне яуга күтәрәм. Ил-йортларны басып алыр өчен, алар бөтен дөнья буйлап чабып узарлар.
Дәһшәтле бу халык барысын да шомга сала, ул тәкәббер һәм үзенә яраклы кануннарны үзе чыгара.
Аларның атлары капланнан җитезрәк, ач бүредән өлгеррәк; атлы гаскәре җан-фәрманга чаба, җайдаклары ерактан ук табышына ташланган бөркеттәй очып килә.
Талар өчен атлыгып чаба бу халык, диңгездәге ком бөртеге санынча әсирләр җыя.
Патшалардан мәсхәрәләп көлә ул, түрәләр дә аның өчен көлке генә, һәртөрле ныгытма да көлке – каршына туфрак өя дә аны яулап ала.
Шуннан соң, җил кебек котырынып, алга баруын дәвам итә. Әмма „Безнең илаһыбыз – беләктәге көч“ дип уйлаучы шушы халык гаепледер».
Әй Раббы, Син әзәли Зат! Әй изге Аллам, Син үлемсездер! Әй Раббы, хөкемеңне гамәлгә ашырыр өчен тәгаенләдең Син ул халыкны! Әй Кыяташым, җәза бирү өчен билгеләдең Син аны!
Синең саф күзләрең явызлыкка карарга теләми, нахак эшне күрәлмыйсың Син. Ник алайса мәкерле бәндәләргә чыдап торасың һәм явызлар үзләреннән тәкъварак булганнарны йотып бетергәндә дәшмисең?
Адәм балаларын Син диңгездәге балыклар, суда кайнашкан җан ияләре кебек иттең, юлбашчысыз калдырдың.
Килданиләр аларны кармагына эләктереп тарта, ятьмәсе белән тотып сөйри, сөрәкәсенә җыеп ала; шуңа куана һәм тантана итә.
Әнә шуның өчен килданиләр, үзләренең ятьмәсенә атап, корбаннар китерә, сөрәкәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чөнки шулар ярдәмендә аларның байлыгы да, затлы-татлы ризыгы да мулдан.
Алар һаман шулай үзләренең ятьмәсе белән байлык аулар һәм рәхимсез рәвештә халыкларны кырырмы?
Күзәтү урынына – манарага менеп басыйм, Раббының миңа нәрсә әйтүен, зарлануыма каршы ни дип җавап бирүен көтим.
Раббы миңа җавап биреп әйтте: «Сиңа иңгән вәхине язып куй, аны такталарга аңлаешлы итеп яз, хәтта йөгереп барган кеше дә бер карауда укырлык булсын.
Чөнки әлеге вәхи киләчәктәге билгеле бер вакытка карый, һәм бу вакытның якынлашып килүе турында сөйли, алдамый; тиз генә гамәлгә ашмаса да көт син аны – һичшиксез киләчәк ул, тоткарланмаячак».
Менә, күңеле саф булмаган кеше тәкәббердер! Ә тәкъва кешене иманы яшәтәчәк.
Дөрестән дә, тәкәббер кеше байлыкка алдана. Ул тынычлана алмый: авызын үлеләр аймагы кебек зур итеп ача – үлем кебек һич кенә дә туя белми. Ул барлык кавемнәрне буйсындыра, барлык халыкларны кул астына җыя.
Әмма әлеге әсирләр барысы да: «Бүтәннәрне талап, рәһен итеп алган әйберләрне кире бирмичә баеган халыкка – кайгы! Бер азагы булыр моның!» – дип, синнән көлмәсләрме, мыскыллап җырламаслармы?!
Синнән бурычка алганнар, уянып, көтмәгәндә күтәрелер дә сине дәһшәткә салыр, һәм син аларның табышына әйләнерсең.
Байтак халыкларны талаган, адәмнәрнең канын койган, аларның илләрен, шәһәрләрен туздырып бетергән өчен, синең үзеңне бөлгенлеккә төшерерләр.
Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып, хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы!
Күпме халыкларны юк итеп, син үз йортыңның яманатын тараттың, үз башыңа бәла алдың.
Хәтта йорт диварындагы ташлар да, аларга кушылып, агач өрлекләр дә сиңа каршы шаһитлык итәрләр.
Кан өстендә шәһәр төзүчегә, җинаять кылып, ныгытма коручыга – кайгы!
Хактыр: халыклар үзләрен юкка алҗыта – аларның эшләгәне утка азык булачак. Моны шулай Күкләр Хуҗасы Раббы хәл итеп куйган.
Диңгезләр су белән тулган кебек, җир йөзе Раббы данын танып белү белән тулачак.
Ялангач бәдәннәрен тамаша кылыйм дип, күршеләренә ачу катыш шәраб эчертүчегә – кайгы!
Син дан белән түгел, хурлык белән тукланырсың. Эч әйдә, шәрә тәнеңне күрсәт! Раббының уң кулындагы җәза касәсе сиңа да килеп җитәр – даның хурлык белән алышыныр.
Шулай, Ливан җирендә кылган залимлегең үз башыңа төшәр, андагы җанварларны кырган өчен, син дер калтырап яшәрсең. Син адәм каны койдың, илгә, шәһәрләргә – анда яшәүчеләргә җәбер-золым кылдың.
Кеше кулы ясаган поттан ни файда?! Пот-санәм – ялган остаз ул, нәрсәгә өйрәтә ала ул?! Аны ясаган һөнәрче үзе аңа иман итсә дә, аның илаһы – бары тик телсез сын гына.
Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы! Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?!
Раббы исә Үзенең изге йортындадыр; Аның алдында бар дөнья тын калсын!
Хабаккук пәйгамбәрнең кайгы җыры.
И-и Раббы! Синең эшләрең турында ишеттем, кылган гамәлләрең мине тетрәндерә. Безнең көннәрдә дә шул эшләреңне кабат кыл, без яшәгән чорда да аларны башкар, ачулы чагыңда да шәфкатьлелек турында онытма!
Аллаһы – Теманнан, изге Зат Паран тавыннан киләдер. Аның шөһрәте күкләрне иңләп ала, җир йөзе Аның даны белән тула.
Яшен яктысы кебектер Ул, Аның кулыннан нур сирпелә – көче әнә шунда яшеренгән!
Аның алдыннан – үләт зәхмәте, эзенә басып, афәт киләдер.
Ул туктаганда, җирләр селкенә, карашын салса – халыклар тетрәнеп китә. Аның борын-борыннан йөргән юлларында гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя.
Күшән илендәге адәмнәрнең хәсрәт чигүен, Мидьян җирендәге адәмнәрнең дер-дер калтырануын күрдем мин.
Йа Раббым, ачуың елгаларга каршы дөрлимени Синең? Җиңүчән арбаларыңа утырып, атларыңны чаптырганда, ачуың елгаларга каршы, ярсуың диңгезләргә каршы кузгаламыни?
Җәяңне Син әзерләп куйгансың, садагыңны ук белән тутыргансың. Ташкын сулар белән ерасың Син җир йөзен.
Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя, диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя.
Очып барган укларың яктысыннан, ялтырап торган сөңгең балкышыннан кояш вә ай күк йөзендә туктап кала.
Җир буйлап ярсып атлыйсың Син һәм, ачуланып, халыкларны таптыйсың.
Халкыңны һәм Үзең май сөрткән затны коткарыр өчен киләсең Син. Явызларның башлыгын тар-мар итәсең, аны баштанаяк шәрә калдырасың.
Безнең өскә өермәдәй ябырылган, посып яткан мазлумны йоткандай шатланган шул башлыкның сугышчыларына сөңгеңне атып, Син башларын тиштең.
Зур дулкыннар күтәреп, Син Үзеңнең атларың белән диңгез аша юл салдың.
Боларны ишеткәч, йөрәгем жу итте, иреннәрем дерелди башлады. Бөтен буыннарым хәлсезләнде, тезләрем калтырап китте. Алай да шул баскынчыларга киләсе афәт көнен мин сабыр гына көтәмен.
Инҗир агачы чәчәк атмаса да, йөзем сабагында – тәлгәш, зәйтүн агачында җимеш булмаса да, кырда иген уңмаса да, утарда барлык сарыклар үлеп бетсә дә, абзарда сыерлар калмаса да,
Раббыда мин сөенеч табармын, Аллаһы минем Коткаручым булганга тантана итәрмен!
Хуҗа-Раббы – минем Көчемдер! Минем аякларымны Ул боланныкы кебек көчле итә, мине биеклекләргә алып менә. Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында башкарыла.
Яһүдә җирендә Амон углы Йошия патшалык иткән көннәрдә Хизәкыйя углы Амария тудырган Гедалия углы Күшидән туган Сефаниягә Раббы Үз сүзен җиткерде.
Раббы болай ди: «Җир йөзендәге бар нәрсәне юк итәчәкмен!
Кешеләрне вә хайваннарны, күктәге кошларны вә диңгездәге балыкларны кырып бетерәчәкмен; явыз бәндәләрне дә, кешене абындыра торган нәрсәләрне дә юкка чыгарачакмын, адәм затын җир йөзеннән себереп түгәчәкмен!» – дип белдерә Раббы.
«Яһүдә вә Иерусалим халкына каршы Мин кул күтәрәмен, бу җирләрдә илаһ Багалның эзен дә калдырмам, Раббыдан баш тарткан руханилар белән бергә каһиннәрнең исемен юк итәрмен, – ди Раббы. –
Йорт түбәләрендә күк җисемнәренә табынучыларны, Раббыга сәҗдә кылып, Аның исеме белән һәм шулай ук Молых илаһының исеме белән да ант итүчеләрне,
Раббыдан ваз кичкән, Раббыны эзләмәгән, Аңа сыенмаганнарны юк итәрмен».
Хуҗа-Раббы алдында һәммәгез тынып калсын, чөнки Раббы көне якынлашты! Раббы корбан табынын инде хәстәрләде, һәм Аның кунаклары пакьләнү йоласын узды.
«Корбан китергән көнне Мин, Раббы, түрәләрне вә патша угылларын, чит халыкларга охшатып киенүчеләрнең барысын җәзалармын.
Ул көнне бусага аша атлап чыгучыларны, көчләү, алдау юлы белән җыйган малны хуҗа йортына китерүчеләрне җәзалармын.
Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Балык капкасы янында – ачынып кычкырган, шәһәрнең яңа бистәсендә – үкереп елаган тавышлар, барча калкулыкларда коточкыч гөрелте ишетерсез.
Шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүчеләр, үкереп елагыз! Чөнки барлык сәүдәгәрләр һәлак булыр һәм алыш-биреш итүчеләр һәммәсе кырылып бетәр.
Ул көнне Мин, бер чыраг алып, Иерусалимнең бар җирен әйләнеп чыгармын, „Раббы яхшылык та, яманлык та кыла алмый“ дип, үз-үзләреннән канәгать булып утырган адәмнәргә җәзасын бирермен.
Андыйларның бар мөлкәте таланып, йортлары ташландык бер хәлгә килер. Аларга үзләре салган йортларда яшәргә, үзләре үстергән йөземнең шәрабын татырга насыйп булмас».
Раббының бөек көне инде якын, бик якын! Ул көн ашыгып килә. Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак, хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!
Раббының ярсуы кайнаган көндер бу. Кайгы вә газап, бөлгенлек вә җимерелү, караңгылык вә зольмәт көне, болыт каплаган кара көн,
ныгытылган шәһәрләргә вә биек манараларга каршы сугышка чакырып, быргы кычкырткан көн бу.
«Раббыга каршы гөнаһ кылган өчен, кешеләргә Мин бәла-каза җибәрермен, һәм алар, сукырлар сыман, ары-бире килеп йөрерләр; каннары җиргә түгелер, җәсәдләре тирес кебек аунап ятар аларның», – ди Раббы.
Раббының ачуы кузгалган көнне көмешләре дә, алтыннары да коткара алмас аларны. Раббының көнчелек уты бар дөньяны көйдереп ташлар, җирдә яшәүче барча тереклек иясен Ул һич көтмәгәндә кырып бетерер.
Әй йөгәнсез халык, җыелыгыз, тизрәк җыйналыгыз!
Раббының әмере тормышка ашканчы, көннәр җилгә очкан кибәк сыман узып киткәнче, Раббының ачы каһәре, Аның ярсулы көне өстегезгә ябырылганчы,
Раббыны эзләгез! И-и шушы илнең тыйнак-карусыз бәндәләре, Раббы кануннарын үтәүчеләр, тәкъвалыкка омтылыгыз, күндәм булыгыз! Шул чагында, бәлки, Раббының ачуы кузгалган көнне котылып кала алырсыз.
Газа шәһәрен ташлап китәчәкләр, Ашкылун бушап калачак, Ашдод халкы көн уртасында куып чыгарылачак, Экрон төбе-тамыры белән йолкып алыначак.
Диңгез буенда урнашкан илнең халкына, керетиләргә – кайгы! Әй Кәнган, пелештиләр җире, Раббының сүзе сиңа төбәлгән: «Мин сине юк итәм, халкыңнан һичкем исән калмаячак!» – ди Ул.
Диңгез буендагы төбәкләр көтүче чатырлары, сарык утарлары корылган көтүлек җирләргә әйләнер.
Бу төбәктә Яһүдә халкының исән калганнары терлекләрен көтәр, кичләрен Ашкылун шәһәрендәге йортларында йокларга ятар. Чөнки Раббы Аллалары, аларны кайгыртып, элеккеге рәхәт-имин тормышларын насыйп итәр.
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: « Мәабиләрнең ни рәвешле Минем халкымны мыскыл итүен, аммониләрнең ни рәвешле хурлавын, „Җирегезне тартып алабыз“ дип масаюларын ишеттем Мин.
Шуңа күрә Үз Затымнан ант итәм: мәабиләр иле Сәдүм шәһәре хәленә төшәр, аммониләр иле Гамура шәһәре сыман булыр: кычыткан баскан ташландык җиргә, тоз чокырына әйләнер! Халкымның исән калганнары, аларны талап, җирләрен үзләренә милек итеп алыр».
Тәкәббер булган өчен, Күкләр Хуҗасы Раббы халкын мәсхәрәләп көлгән, аларны хурлаган өчен бирелгән җәза бу.
Раббы аларны куркуга салыр, җир йөзендәге барлык илаһларны юк итәр. Диңгез буйларында яшәүче барлык халыклар Раббыга сәҗдә кылыр, һәрберсе үз йортында Аңа баш ияр.
Сез дә, хәбәшиләр, Раббы кылычыннан һәлак булырсыз!
Аннары Ул Үзенең кулын төньяк тарафка сузар – Ашшурны юк итәр: Ниневә шәһәрен хәрабәгә, чүл кебек корып кипкән урынга әйләндерер.
Ул җирдә терлек көтүе һәм төрле җанварлар ял итәргә туктар. Тирә-якта аунап яткан терәк баганалар арасында кыр ябалагы вә керпе яшәр, тәрәзәләрдән кош тавышлары ишетелеп торыр. Эрбет такталар кубып, бусагалар кибеп җимерелер.
Хәвеф-хәтәрсез яшәгән, үзалдына масаеп, «Миңа тиң кала юктыр!» дигән бөек шәһәр әнә шул хәлгә төшәр, хәрабәгә, кыргый җәнлекләр оясына әверелер! Аның яныннан узганда, һәркем кулын селтәп сызгырып куяр.
Фетнәчел, нәҗесләнгән, бүтәннәрне изүче шәһәргә – кайгы!
Әйткәнне тыңламый, үгет-нәсыйхәткә колак салмый, Раббыга өмет багламый, Алласына якынаймый ул.
Аның түрәләре – үкерүче арысланнар, хакимнәре – ач бүреләр: табышларыннан иртәнгә сөяк тә калмый.
Пәйгамбәрләре – тәкәббер, ышанычсыз кешеләр, руханилары Аллаһы йортын нәҗеслиләр, Канунны бозалар.
Әмма бу шәһәрдә Раббы яши, Ул – гадел, һичкайчан нахак эш кылмаучы, һәр иртәне һич кичекми хөкем итүче Зат! Тик яман кеше оят дигән нәрсәне белми.
«Мин халыкларны кырып бетердем, – ди Раббы, – кальгаларын җимердем. Урамнары бушап калды әнә, беркем йөрми хәзер анда. Вәйран хәлгә килгән шәһәрләрендә һичбер адәм заты күренми.
Халкым, Миннән куркып, үгет-нәсыйхәтләремә колак салыр дип уйлаган идем, шәһәрләрен җимермәм, үзләрен җәзага тартмам дигән идем. Әмма алар киресен эшләделәр: явызлык кылудан туктамадылар».
«Шулай, – ди Раббы, – Минем килүемне көтегез. Ул көнне Мин ганимәт җыярга чыгармын, чөнки Мин карар кылдым: халыкларны вә барча патшалыкларны бергә туплап, алар өстенә ярсуымны чәчәрмен, каһәремне яудырырмын; көнчелек утым бөтен дөньяны көйдереп бетерер».
«Шул чагында Мин, – ди Раббы, – һәрбарчасы Раббы исеменә мөрәҗәгать итсен, бер җан булып, Аңа хезмәт күрсәтсен өчен, халыкларның авызын пакь кылырмын.
Мин куып тараткан, Миңа итагать кылган халкым хәбәшиләр илендәге елгалар аръягыннан Миңа бүләкләр китерер.
Ул көнне син, Иерусалим, Миңа каршы кылган гөнаһларың өчен оялмассың, чөнки Мин арагыздагы тәкәббер, һавалы адәмнәрне юк итәрмен. Минем изге тавымда син бүтән масаймассың.
Раббы исеменә өмет баглаучы, күндәм вә фәкыйрь халыкны Мин синдә калдырырмын.
Исраилнең исән калган халкы бүтән яманлык кылмас, ялган сүз сөйләмәс, телләрендә мәкер булмас; көтүлектә утлап йөргән сарыклар сыман, тамаклары туйгач, алар ятып ял итәр, һәм аларны һичкем борчымас».
Әй Сион-кыз, сөенечле җырлар җырла! Шатлан, Исраил! Ихлас йөрәктән куан һәм күңел ач, Иерусалим-кыз!
Раббы сиңа дигән хөкем карарын юкка чыгарды, дошманыңны куып җибәрде. Раббы – Исраил патшасы – синең янда: бәла-каза килер дип инде курыкмассың.
Ул көнне Иерусалимгә: «Курыкма, әй Сион! Кулларың салынып төшмәсен!
Раббы Аллаң, сиңа котылу алып киләчәк гаярь Сугышчы, синең белән! Синең өчен сөенәчәк Ул, мәхәббәте белән сине тынычландырачак, җырлар җырлап, синең өчен тантана итәчәк», – дип әйтерләр.
«Бәйрәмнәрне сагынып искә алган сөргенче халкыңны Мин кире кайтарырмын, – ди Раббы, – чөнки бу хурлык – синең өчен авыр йөктер.
Менә шул чагында Мин залимнәреңнең барысын җәзалармын, аксакларны коткарырмын, сөрелгәннәрне җыеп алырмын. Әүвәле хурлык кичергән барлык илләрдә алар мактаулы вә данлы булырлар.
Шул чагында Мин сезне, җыеп алып, өйләрегезгә кайтарырмын, элеккеге рәхәт-имин тормышыгызны насыйп итеп, җир йөзендәге барча халыклар арасында сезне дан-хөрмәткә күмәрмен, һәм сез моны үз күзегез белән күрерсез», – ди Раббы.
Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Яһүдә илендәге өлкә башлыгы Шеһалтиел углы Зеруббабелга вә баш рухани Яһосадак углы Ешуага Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:
– Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Бу халык: „ Раббы йортын төзергә әле вакыт җитмәде“, – дип сөйли. –
Ә сезнең үзегезгә, Раббы йорты җимерек хәлдә ятканда, матур итеп бизәлгән йортларыгызда яшәргә вакыт җиткәнме?!»
Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Йөргән юлларыгыз турында уйланыгыз:
сез мул итеп чәчәсез, ә җыйган нәрсәгез аз; ашыйсыз, әмма тамагыгыз туймый; эчәсез, тик сусыныгыз басылмый; киенәсез, ләкин җылына алмыйсыз; акча эшләүче кеше тишек янчык өчен эшли».
Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: «Йөргән юлларыгыз турында уйланыгыз!
Тауга менеп, шуннан агач ташыгыз һәм изге йортны төзегез; бу эш Минем күңелемә хуш килер һәм Миңа дан китерер, – ди Раббы.
– Менә, сез күпкә өметләндегез, ә ул аз булып чыкты. Өегезгә алып кайтканны да Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, таратып бетердем. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки Минем йортым җимерек хәлдә ятканда, сезнең һәркайсыгыз үз йортын гына кайгыртып мәш килә.
Әнә шундый гамәлләрегез өчен күк сезгә чык тамчысын бирмәс булды; җир дә үзенең уңышын бирми сезгә.
Мин җиргә, тауларга, игенгә, йөзем шәрабына, зәйтүн маена һәм җирдә үсә торган бар әйбергә корылык җибәреп, кешеләргә, терлеккә, кул хезмәте кергән һәммә нәрсәгә зыян салдым».
Шеһалтиел углы Зеруббабел, Яһосадак углы баш рухани Ешуа вә калган бар халык үзләренең Раббы Алласы боерыгына – Раббы Алла җибәргән Хәггәй пәйгамбәр сүзләренә колак салдылар, чөнки Раббыдан курка калдылар.
Раббыдан алынган хәбәрне Раббы илчесе Хәггәй халыкка җиткерде: – Раббы: «Мин сезнең белән!» – дип белдерә.
Раббы, шулай итеп, Яһүдә идарәчесе Шеһалтиел углы Зеруббабелның вә баш рухани Яһосадак углы Ешуаның һәм калган барлык халыкның рухын уятты. Шуннан алар, килеп, үзләренең Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы йортында төзү эшләре башладылар.
Бу хәл Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның егерме дүртенче көнендә булды.
Җиденче айның егерме беренче көнендә Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште:
– Яһүдә идарәчесе Шеһалтиел углы Зеруббабел белән баш рухани Яһосадак углы Ешуага һәм калган халыкка болай дип әйт:
«Арада кайсыгызның бу Изге йортны элеккеге данлы хәлендә күргәне булды? Ә хәзер ул нинди кыяфәттә? Сезнең күз алдыгызда юк бер нәрсә булып калмаганмы?!
Әмма син күңелеңне төшермә, Зеруббабел! Баш рухани Яһосадак углы Ешуа, син дә күңелеңне төшермә! Шушы җирнең бар халкы, күңелеңне төшермә! Йорт төзүне дәвам итегез, Мин сезне калдырмам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, –
Чөнки сез Мисырдан чыкканда, Мин сезнең белән килешү төзедем: Минем Рухым сезнең арада – курыкмагыз!»
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Тиздән Мин тагын бер тапкыр күкне вә җирне, диңгезне вә коры җирне дер селкетәчәкмен.
Мин барча халыкларны дер селкетәчәкмен, һәм аларның хәзинәләре бирегә агылачак, Мин бу йортны данга күмәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Көмеш тә Минеке, алтын да Минеке.
Әлеге изге йортның даны элеккесеннән зуррак булачак, һәм бу урында Мин тынычлык урнаштырачакмын, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы.
Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, тугызынчы айның егерме дүртенче көнендә Хәггәй пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:
– Күкләр Хуҗасы Раббы әйтә: « Руханилардан белеш:
кем дә булса Раббыга багышланган итне киеменең итәгенә салып киткәндә, итәге белән икмәккә яки берәр пешкән әйбергә, шәрабка яки зәйтүн маена яисә бүтән берәр ризыкка орынса, ул әйбер изге саналырмы, дигән сорауга кагыйдә нинди булыр?» Бу сорауга җавап итеп, руханилар: – Юк, саналмас, – диде.
Шуннан соң Хәггәй: – Әгәр дә мәеткә орынып нәҗесләнгән кеше бу ризыкларның берәрсенә тиеп китсә, ризык хәрәм саналырмы? – дип сорады. Руханилар: – Әйе, саналыр, – дип җавап бирде.
Аннары Хәггәй әйтте: – Раббы болай дип белдерә: «Бу халык, бу токым Минем алда нәкъ шулай нәҗесләнде, аларның кулы белән эшләнгән бөтен эш шундый, һәм алар Миңа китергән бар нәрсә хәрәм.
Ә хәзер, үткәннәргә караш ташлап, бүгенгә – Раббы йортына әле бер таш та салынмаган көнгә кадәр ничек яшәгәнегезне искә төшерегез:
егерме эфа ашлык бирердәй кибәннән ун гына эфа уңыш ала идегез; йөзем изә торган чаннан илле бат алырга ниятләнеп торганда, анда егерме генә бат булып чыга иде.
Көнчыгыштан кызу җилләр истереп, күгәрек җибәреп, боз яудырып, Мин сезнең игенегезне юкка чыгара идем, тик шулай да сез Миңа мөрәҗәгать итми идегез, – дип белдерә Раббы. –
Бүгеннән – Раббы йортының нигезе салынган, ягъни тугызынчы айның егерме дүртенче көненнән күңелегезне киләчәккә юнәлтегез:
шушы көннән Мин сезгә Үземнең хәер-фатихамны күндерәм, гәрчә келәттә орлыгыгыз калмаса да, йөзем, инҗир, анар, зәйтүн агачларыгыз бүгенгә кадәр җимеш бирмәсә дә».
Айның егерме дүртенче көнендә Хәггәйгә Раббы сүзе икенче мәртәбә килеп иреште:
– Яһүдә идарәчесе Зеруббабелга әйт: «Мин күкләрне вә җирне дер селкетәчәкмен.
Патшаларның тәхетләрен җимерәчәкмен һәм мәҗүси патшалыкларның көчен юкка чыгарачакмын. Сугыш арбаларын, йөртүчеләре белән бергә, әйләндереп атачакмын. Атлар абынып егылачак, җайдаклары исә бер-берсенең кылычыннан һәлак булачак.
Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – Мин сине, Шеһалтиел углы Зеруббабел колым, Үзем өчен сайлап алып, мөһер йөзеге урынына тотачакмын, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы».
Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның сигезенче аенда Раббы сүзе килеп иреште:
– Ата-бабаларыгызга Раббының бик нык ачуы чыкты.
Шуңа күрә халыкка син, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа кайтыгыз, һәм Мин сезгә йөзем белән борылырмын.
Ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Пәйгамбәрләр аларга әйтә килделәр: „Күкләр Хуҗасы Раббы: ‘ Җинаятьчел юлыгыздан чыгыгыз, явыз гамәлләр кылудан туктагыз!’ – дип кисәтә сезне“. Ләкин ата-бабаларыгыз тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар. –
Кайда хәзер сезнең ата-бабаларыгыз? Ул пәйгамбәрләр кайда? Әллә алар мәңгелекме?!
Минем колларым булган пәйгамбәрләр аша биргән әмерләрем вә сүзләрем ата-бабаларыгыз башына төште түгелме?! Әнә шуннан соң алар, тәүбәгә килеп: „Тоткан юлыбызга, гамәлләребезгә карап, Күкләр Хуҗасы Раббы безгә ни кылырга ниятләсә, нәкъ шуны эшләде“, – диделәр».
Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның унберенче (Шебат) аенда, айның егерме дүртенче көнендә Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Зәкәрия әйтте:
– Төнлә миңа бер күренеш иңде: менә, җирән атка атланган бер ир үзәнлектәге мәрсид куаклары арасында тора, ә аның артында җирән, кызгылт көрән вә ак атларга атланган җайдаклар шәйләнә.
Мин: «Әй хуҗа-әфәндем, нәрсәне аңлата инде бу?» – дип сорадым. «Нәрсәне аңлатканын мин сиңа күрсәтермен», – диде миңа шунда бер фәрештә.
Мәрсид куаклары арасында торган теге ир: «Җирне карап чыгар өчен, аларны Раббы җибәргән», – дип җавап бирде.
Шуннан теге җайдаклар мәрсид куаклары арасында басып торган Раббы фәрештәсенә: «Без җирне әйләнеп-карап чыктык, бөтен җирдә иминлек вә тынычлык», – дип әйттеләр.
Раббы фәрештәсе: «И Күкләр Хуҗасы Раббы! Кайчангача Син Иерусалимгә һәм Яһүдә шәһәрләренә шулай мәрхәмәтсез булырсың икән? Син инде җитмеш ел буена аларга ачу тотасың», – диде.
Моңа җавап итеп, минем белән сөйләшкән фәрештәне Раббы ягымлы сүзләр белән юатты.
Шуннан соң минем белән сөйләшкән фәрештә болай диде: «Әнә шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Иерусалим белән Сион өчен җаным әрни,
ә менә иминлектә яшәүче чит халыкларга ачуым зур, чөнки Үз халкыма җиңелчә генә сабак биргәндә, теге халыклар Минем халкымның газабын арттыра гына төштеләр“.
Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин Иерусалимгә рәхим-шәфкать белән кайтам; анда Минем йортым салыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – Иерусалим буйлап җир үлчи торган бау сузылачак“.
Тагын шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Минем шәһәрләремә кабат бәрәкәт киләчәк, Сионны юатып, Иерусалимне яңадан Үз шәһәрем дип игълан итәчәкмен“».
Шуннан соң мин күзләремне күтәреп карадым һәм дүрт мөгез күрдем!
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә аңлата бу?» – дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүдәне, Исраил вә Иерусалимне төрле тарафларга тузгыткан мөгезләр», – диде.
Аннары Раббы миңа дүрт тимерчене күрсәтте.
«Алар биредә нәрсә эшләргә җыена?» – дип сорадым мин. Ул: «Һичкем башын күтәрмәслек итеп, Яһүдәне тузгыткан мөгезләрне куркытырга килгән тимерчеләр бу. Яһүдәгә каршы күтәрелгән халыкларның мөгезләрен бәреп төшерергә җыена алар», – дип җавап бирде.
Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм җир үлчи торган бау тоткан бер ирне күрдем!
Мин аңардан: «Кая барасың?» – дип сорадым. Ул: «Иңе-буе күпме икәнен белер өчен, Иерусалимне үлчәргә барам», – дип җавап бирде.
Минем белән сөйләшкән фәрештә шунда алга таба атлады, ә икенче бер фәрештә, аның каршысына чыгып,
болай диде: «Бар, йөгер, теге егеткә Раббы сүзен җиткер: „Халкының вә мал-туарының күплеге аркасында Иерусалим диварсыз булачак. Иерусалим тирәли Мин Үзем утлы дивар кебек торырмын һәм шөһрәтемнең балкышы шәһәрнең үзендә булыр“».
– Мин сезне, җил кебек, дүрт тарафка тузгыткан идем. Качыгыз, китегез төньяк иленнән! – дип белдерә Раббы.
– Әй Сион-кыз, Бабилдән качып котылырга ашык!
Сезне талаган халыклар янына шөһрәтле Күкләр Хуҗасы Раббы мине җибәрде, чөнки сезгә кагылган зат Аның күз карасына кагылган саналадыр.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Менә, Мин аларга кулымны күтәрәм, һәм алар үз колларының табышына әйләнәчәк. Шул чагында сез Күкләр Хуҗасы Раббы тарафыннан җибәрелүемне белерсез.
– Шатлан һәм күңел ач, Сион-кыз! Чөнки Мин, синең янга килеп, синең халкың арасында калачакмын, – дип белдерә Раббы.
Ул көнне Раббыга бик күп халык килеп кушылачак, һәм алар Аның халкына әйләнәчәк. Раббы сезнең арада яшәп калачак, һәм сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.
Раббы Яһүдәне изге җирдәге Үз өлеше итеп биләмәгә алыр һәм Иерусалимне яңадан Үз шәһәре дип игълан итәр.
Раббы алдында һәртөрле җан иясе дәшми торсын! Чөнки Ул Үзенең изге урыныннан кузгала.
Аннары ул миңа Раббы фәрештәсе каршындагы баш рухани Ешуаны һәм, аны гаепләр өчен, аның уң ягында басып торган шайтанны күрсәтте.
Раббы шайтанга әйтте: «Раббы гаепләүдән туктатыр сине, шайтан! Әйе, Иерусалимне сайлаган Раббы туктатыр сине! Бу ир ут-ялкын эченнән тартып алынган кисәү сыман булган бит!»
Фәрештә алдындагы Ешуа пычрак киемнәрдән иде.
Әлеге фәрештә үз каршында басып торганнарга: «Өстендәге пычрак киемнәрен салдырып алыгыз», – диде. Ешуага исә: «Күрәсеңме: Мин синең гаебеңне алып ташладым, хәзер сиңа бәйрәм киемнәре кидерәм», – диде.
Мин: «Чиста баш киеме бирегез аңа», – дидем. Аңа чиста баш киеме һәм яңа өс киеме кидерделәр. Раббы фәрештәсе исә янәшәдә басып торды.
Раббы фәрештәсе, Ешуага үгет-нәсыйхәт биреп, болай диде:
«Күкләр Хуҗасы Раббы: „Әгәр син, Минем юллардан йөреп, кагыйдәләремне үтәсәң, Минем йортым белән идарә итәрсең, Минем ишегалларымны күзәтерсең, – ди. – Шул чагында, биредә торганнар Миңа мөрәҗәгать иткән кебек, син дә Миңа мөрәҗәгать итә алырсың.
Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең, сез – булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр: Мин Үземнең колымны – Үсентемне алып киләм.
Менә, Ешуа алдына Мин җиде күзле таш куям, аны чокып, язу язам һәм бу җирнең бөтен гөнаһын бер көндә юкка чыгарам, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
– Шул көнне сез бер-берегезне үзегезнең йөзем вә инҗир агачы төбендә ял итәргә чакырырсыз“, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы».
Шуннан Минем белән сөйләшкән фәрештә, кире әйләнеп килеп, йоклаган кешене уяткан кебек мине уятты да:
«Нәрсә күрәсең син?» – дип сорады. Мин, җавап биреп: «Өске өлешендә май салу өчен касәсе булган алтын шәмдәл күрәм. Шәмдәлдә җиде лампа, һәр лампага филтәле җиде көпшә килеп тоташа.
Касәнең уң һәм сул ягында берешәр зәйтүн ботагы», – дип әйттем.
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә соң бу, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым.
Ул: «Син моның нәрсә икәнен белмисеңме?!» – диде. Мин: «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым.
Шуннан ул миңа әйтте: «Күкләр Хуҗасы Раббының Зеруббабелга әйткән сүзе мондыйдыр: „Гаскәр белән дә, көч белән дә түгел, бәлки Минем Рухка таянып уңышка ирешерсең.
И биек тау, Зеруббабел алдында нәрсә соң син?! Син гап-гади бер тигезлек булып калырсың. ‘Искиткеч, искиткеч!’ дигән авазлар астында Зеруббабел Раббы йортының нигез ташын китереп куяр“».
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
«Зеруббабелның куллары шушы Раббы йортының нигезен салды, шул ук куллар әлеге йортны төзеп тә бетерер. (Шул чагында сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.) Бу көнне башланган эшне кем әһәмиятсез дип исәпләр?! Зеруббабел кулындагы тигезләгечне күреп, кешеләр шатланачак. Раббының җиде күзе җирдәге бар нәрсәне күреп торадыр».
Шуннан мин фәрештәгә: «Шәмдәлнең уң вә сул ягындагы зәйтүн ботаклары нәрсәне белдерә?» – дип сорау бирдем.
Аннары янәдән: «Алтын төсендәге май агып чыга торган көпшәләр янында урнашкан ике зәйтүн ботагы нәрсәне белдерә?» – дидем.
«Син моның нәрсә аңлатуын белмисеңме?!» – диде ул. «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым.
Шуннан ул: «Болар – бар җирнең Хуҗасына хезмәт итәр өчен, май сөртелгән ике зат », – диде.
Шуннан соң мин тагын, күзләремне күтәреп, югары карадым һәм очып баручы кулъязма төргәген күрдем!
Фәрештә миннән: «Ни күрәсең?» – дип сорады. «Очып баручы төргәк күрәм, аның озынлыгы – егерме, ә киңлеге – ун терсәк », – дидем.
Ул: «Бу – бөтен җир йөзенә җибәрелгән ләгънәт. Төргәкнең бер ягында язылганча, урлашкан һәр кеше юк ителәчәк; төргәкнең икенче ягында язылганча, ялган ант бирүченең һәрберсе шулай ук юк ителәчәк.
Күкләр Хуҗасы Раббы әнә шуны белдерә: „Әлеге ләгънәтне Мин җибәрдем; караклар вә, Минем исемне телгә алып, ялган ант бирүчеләр йортына барып ирешәчәк ул. Шунда калып, йортларын – агачмы ул, ташмы – җимереп бетерәчәк“», – диде.
Бая минем белән сөйләшкән фәрештә, алга атлап, миңа: «Күзләреңне күтәреп кара әле, нәрсә чыгып килә анда?» – диде.
«Ни-нәрсә ул?» – дип сорадым мин. «Үлчәү кәрзине, – дип җавап бирде ул, аннары, – җирдәге бар халыкның гөнаһы белән тулы ул», – дип өстәде.
Шулвакыт үлчәү кәрзине өстендәге кургаш капкач күтәрелде, һәм аның эчендә утыручы бер хатын күренде!
Фәрештә: «Бу хатын – бозыклыкның үзе», – дип, аны яңадан үлчәү кәрзине эченә төртеп кертте дә кургаш капкачны томалап куйды.
Шуннан мин күзләремне югары күтәрдем һәм ике хатынны күреп алдым. Аларның ләкләкнеке сыман канатларын җил уйната иде. Хатыннар үлчәү кәрзинен эләктереп алдылар да күк белән җир арасыннан очыртып алып киттеләр.
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Кая алып киттеләр алар кәрзинне?» – дип сорадым.
Ул миңа: «Шинар җирендә әлеге хатынга багышлап йорт төзер өчен, аны шунда алып киттеләр. Йорт әзер булгач, үлчәү кәрзинен шунда урнаштырачаклар», – дип җавап бирде.
Мин кабат күзләремне күтәреп карадым. Менә, ике бакыр тау арасыннан дүрт сугыш арбасы чыгып килә.
Беренче сугыш арбасына – җирән, икенчесенә – кара-туры,
өченчесенә – ак, ә дүртенчесенә алмачуар атлар җигелгән булып, алар бөтенесе көчле атлар иде.
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Бу атлар нәрсә аңлата, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым.
Фәрештә: «Болар – бар җирнең Хуҗа-Хаким хозурыннан чыгып килүче күк җилләре, алар дүртәү.
Кара-туры атлар җигелгән арба – төньяк җиренә, аклары – көнбатышка, ә алмачуарлары көньяк җиренә бара», – дип җавап бирде.
Әлеге көчле атлар, алга чыгып, җирне карап үтәргә әзерләнделәр. Фәрештә аларга: «Барыгыз, җирне карап чыгыгыз», – диде, һәм алар алга омтылдылар.
Шунда фәрештә, кычкырып, миңа дәште: «Кара! Төньяк җиренә киткәннәр шул җирләр хакында Минем Рухымны тынычландырды», – диде.
Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Бабил җиреннән сөргеннән кайткан Хелдай, Тобия һәм Едагыйядән көмеш вә алтын ал да шул ук көнне Сефания углы Йошия йортына бар. Әлеге алтын-көмештән таҗ ясатып, баш рухани Яһосадак углы Ешуаның башына кидер.
Һәм аңа, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Үсенте исемле ир, тамырдан үсеп чыгып, Раббы йортын төзеячәк,
мәһабәтлелеккә төренеп, үз тәхетендә хакимлек итәчәк. Тәхете янында рухани да булачак, һәм аның белән тәхет арасында килешү-бердәмлек хөкем сөрәчәк».
Ә теге таҗ исә, Хелем, Тобия, Едагыйя һәм Сефания углы Хен карамагына тапшырылып, ядкәр буларак изге йортта сакланыр.
Ерактан килгән кешеләр дә Раббы йортын төзүдә катнашыр. Раббы йортын төзегән вакытта, сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез. Раббы Аллагыз әйткәннәрне тырышып башкарсагыз, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр.
Дәрәвеш патша идарә иткән дүртенче елның тугызынчы (Кисләү) аенда, айның дүртенче көнендә Зәкәриягә Раббы сүзе килеп иреште.
Бәйт-Эл-Сарисир Раббының илтифатын казаныр өчен һәм Күкләр Хуҗасы Раббы йортындагы руханилардан вә пәйгамбәрләрдән: «Мин инде күп еллар бишенче айда кайгыга уралып ураза тотам. Алга таба да шулай дәвам итимме?» – дип сорар өчен, Регем-Мәлик белән бергә аның кешеләрен җибәргән иде.
Шуннан Зәкәриягә Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:
– Бу җирдә яшәүче бар халыктан вә руханилардан: «Җитмеш ел дәвамында елның бишенче һәм җиденче айларында кайгыга уралып ураза тотканда, сез уразаны Минем өчен тоттыгызмыни?!
Ашаганда һәм эчкәндә, сез үзегез өчен ашап-эчмәдегезмени?!
Кешеләр әле тыныч кына Иерусалимдә, аның тирә-ягындагы шәһәрләрдә, Нәгебтә вә тау итәге Шефелада яшәгән заманнарда Раббы Үзенең пәйгамбәрләре аша шушы ук сүзләрне әйтми идемени?!» – дип сора.
Зәкәриягә янә Раббы сүзе килеп иреште:
– Күкләр Хуҗасы Раббы Үз халкына: «Гаделлек белән хөкем итегез, бер-берегезгә мәрхәмәтле вә шәфкатьле булыгыз!
Тол хатынны вә ятим баланы, читтән килгән килмешәкне вә ярлыны рәнҗетмәгез, күңелегездә бер-берегезгә усаллык тотмагыз!» – дип әйтә килде.
Ләкин алар тыңларга теләмәделәр, Раббыга аркалары белән борылдылар, ишетмәс өчен, колакларын томаладылар,
Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр аша Үзенең Рухы белән ирештергән Канунны вә Аның сүзләрен ишетмәс өчен, йөрәкләрен таш кебек катырдылар. Шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббының аларга бик нык ачуы чыкты.
«Күпме генә әйтеп карасам да, алар Минем сүземә колак салмадылар, шуңа күрә, алар дәшкәндә, Мин дә аларны тыңламадым, – диде Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Мин аларны, өермәдәй бөтереп, чит халыклар арасына тараттым, һәм бу җир алардан соң бушап калды – аның аша беркем йөрмәс булды; шулай итеп, алар гүзәл илне чүлгә әйләндерделәр».
Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:
– Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: «Сион өчен җаным әрни, шуңа күрә аның дошманнарына ачуым үтә көчле».
Раббы болай ди: – Мин, яңадан Сионга кайтып, Иерусалимдә яшәячәкмен; Иерусалим – тугрылык шәһәре, һәм Күкләр Хуҗасы Раббының тавы Изге тау дип аталачак.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Картлар, карчыклар, кулларына таякларын тотып, яңадан Иерусалим урамнарына чыгып утыра башлаячак.
Шәһәр урамнарын тутырып, малайлар вә кызлар уйнап йөриячәк.
Күкләр Хуҗасы Раббы: – Исән калган халыкка шушы хәл гаҗәп булып тоелса да, Минем өчен гаҗәп түгел бу, – дип белдерә.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Менә, Мин Үземнең халкымны көнчыгыш иленнән вә көнбатыш иленнән коткарам,
аларны Иерусалимгә кайтарам, алар анда Минем халкым булып яшәр, ә Мин аларга тугрылыклы вә хак Аллаһы булырмын.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Күкләр Хуҗасы Раббы йортына нигез салынган бүгенге көндә пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңлап торучылар, Изге йортны тергезү өчен, кулларыгызны ныгытыгыз!
Бу көнгә кадәр эшчеләр ялларга, хайван ашатырга беркемнең хәленнән килмәде, килгән-киткән кешегә дә дошманнары тынгылык бирмәде, чөнки Мин барлык кешеләрне бер-берсенә каршы котырттым.
Әмма исән калган халыкка Мин инде элеккечә карамам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Кешеләр тынычлап ашлык чәчәрләр, йөзем агачында җимеш өлгерер, җир исә уңышын бирер, күкләр яңгырын яудырыр – Мин боларның һәммәсен исән калган халыкка мирас итеп тапшырырмын.
Башка халыкларда каргау сүзе булып телгә алынган Исраил вә Яһүдә! Мин сезне коткарырмын, һәм сез хәер-фатиханың үзе булырсыз. Курыкмагыз, кулларыгыз нык булсын!
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарган чакта, аларны һич кызганмый җәзага тарттым, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, –
әмма бу көннәрдә исә Иерусалимгә вә Яһүдә йортына игелек күрсәтергә хәл иттем. Курыкмагыз!
Сез менә нәрсәләр эшләргә тиеш: бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, капка мәйданында хөкем чыгарганда, хакыйкатькә, иминлеккә омтылыгыз.
Берегез дә якынына явызлык сакламасын, ялган антлар бирмәсен, чөнки Мин боларның һәммәсен күрәлмыйм, – дип белдерә Раббы.
Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:
– Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Дүртенче ай уразасы, бишенче, җиденче вә унынчы ай уразасы Яһүдә йортында шатлык тулы, күңелле, якты бәйрәмнәргә әйләнәчәк. Шуңа күрә хакыйкать вә тынычлыкны яратыгыз!»
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Төрле халыклардан, төрле шәһәрләрдән бирегә тагын күп кешеләр килер.
Бер шәһәр кешеләре, икенче шәһәргә килеп: «Әйдәгез, Раббының йөз нурын эзлик, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзлик!» – дияр; һәркем: «Мин дә барам!» – дип җавап бирер.
Күкләр Хуҗасы Раббының йөз нурын эзләп, төрле кавемнәр вә көчле халыклар Иерусалимгә дога кылырга килер.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклардан ун кеше, бер яһүдинең итәгенә ябышып: «Без синең белән барабыз! Чөнки Аллаһының синең яклы булуын ишеттек», – дияр.
Раббыдан иңгән вәхи: «Раббының сүзе Хәдрәк җирендә һәм Дәмәшкътә үтәлер. Чыннан да, кешеләрнең һәм бөтен Исраил ыругларының күзе Раббыга төбәлгән.
Хәдрәккә чиктәш Хаматның күзе, үзләрен зирәк санаган халыклар – Сур белән Сидунның күзләре дә Раббыга төбәлгән.
Сур үзен ныгытма итеп төзеде, җыйган көмеше – тузандай, алтыны урам пычрагыдай күп булды.
Менә, Хуҗа-Хаким аның мөлкәтен тартып алыр, байлыгын диңгезгә ыргытыр, ә ул үзе утта янар.
Моны күреп, Ашкылун-каланың коты очар, Газа шәһәре дә газаплардан әрнер, алар белән бергә Экрон каласы да өметен өзәр. Газа – патшасыз, Ашкылун исә кешесез калыр.
Ашдодта катнаш никахтан туган балалар яшәр. Пелештиләрнең тәкәбберлеген сындырырмын Мин,
авызларыннан канлы итне чыгарырмын, тешләреннән хәрәм ризыкны тартып алырмын. Исән калганнар, Яһүдә кабиләләренең берсе кебек, Минеке булыр. Экрон исә явүсиләргә охшап калыр.
Үземнең ил-йортымны Мин яклаячакмын, дошман чирүе аның аша уза алмас. Инде аларга халкымны изәргә ирек бирмәм. Мин моны Үзем күзәтеп торачакмын».
«Шатлан, Сион-кыз, тантана ит, Иерусалим-кыз! Менә, яныңа тәкъва һәм җиңүче патшаң килә; ул – тыйнак-күндәм, ишәккә – ана ишәкнең баласына атланып килә.
Эфраимдәге сугыш арбаларын, Иерусалимдәге атларны ул юк итәр; сугыш җәяләре дә сынар. Халыкларга ул иминлек игълан итәр, аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә, елгадан җир читенә кадәр таралыр».
«Сиңа килгәндә, Сион-кыз, икебезнең арада корбанлык каны белән беркетелгән килешү хакына тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарырмын.
Өметләрен югалтмаган тоткыннар, инде үз ныгытмагызга кайтыгыз; бүген Мин сиңа, Сион-кыз, күргән газапларың өчен икеләтә фатиха бирәчәкмен.
Яһүдәне җәядәй тартачакмын, Эфраимне ук итәчәкмен; синең угылларыңны, Сион, Яван угылларына каршы күтәрәчәкмен, сугышчының кылычы сыман итәчәкмен.
Югарыдан торып, Раббы Үз халкын яклар – яшен кебек очып чыгар угы Аның; Хуҗа-Раббы быргысын кычкыртыр, көньяк тарафтан өермә булып килер.
Күкләр Хуҗасы Раббы, Үз халкын яклап, таш атучыларны тар-мар итәр, таптап китәр. Менә, Аның халкы шәраб эчеп исергәндәй шау-гөр килер, корбанлык малның каны белән тулган касә сыман булыр, мәзбәхнең почмаклары сыман канга манчылыр.
Ул көнне Раббы Алла Үз халкын коткарыр, сарык көткәндәй, аларны әйдәп йөрер – таҗдагы асылташлар кебек ялтырар алар Аның җирендә.
Нинди гүзәл, күркәм булыр алар! Икмәк егетләргә көч өстәр, шәраб кызларның күңелен күтәрер».
«Язын, яңгыр сорап, Раббыга ялварыгыз: яшенле болытларны Раббы куып китерә, мул итеп яңгырны Ул яудыра, һәркемнең басуында иген үстерә.
Йортларыгыздагы пот-сыннар сезне алдый, күрәзәчеләр буш нәрсәләр күрә, ялган төшләр сөйли, юк нәрсәләр белән кешеләрне юата. Шунлыктан кешеләр адашкан сарыклар сыман каңгырып йөри, көтүчесез интегә.
Раббы әнә шуны белдерә: „Көтүчеләргә ачуым чыкты Минем, көтүне әйдәп баручыларга җәза бирәчәкмен, чөнки Мин Үз көтүемне – Яһүдә йортын кайгыртам. Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, аны Үземнең горур сугыш аты итәчәкмен.
Нигез ташы да, чатыр өчен казык та, сугышу өчен җәя дә – хакимнәрнең һәммәсе Яһүдәдән булыр.
Бергә чакта алар сугыштагы каһарманнар кебек; дошманнарын урам пычрагына салып таптар. Көрәшләрдә алар дошман җайдакларын мәсхәрәгә калдырыр, чөнки Мин, Раббы, алар яклыдыр.
Яһүдә ил-йортын Мин ныгытачакмын, Йосыф йортын коткарачакмын; аларны илләренә кайтарачакмын, чөнки Мин аларны бик тә кызгандым. Мин бу халыктан беркайчан да баш тартмаган кебек булыр, Мин бит аларның Раббы Алласы – алар гозеренә колак салучы.
Эфраимнәр яугирләр сыман булыр, шәраб эчкәндәй, йөрәкләре дәрт белән тулыр; угыллары моны күреп шатланыр, Раббыга багланган күңелләре сөенер.
Мин, ым кагып, аларны бергә җыярмын, чөнки аларны Мин йолып алдым, һәм алар әүвәлгечә күп санлы халык булыр.
Халыклар арасына таратсам да, алар Мине ерак илләрдә онытмаслар, үзләре вә балалары исән калып, ил-суларына әйләнеп кайтырлар.
Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарырмын, Ашшурдан җыеп алырмын, Гилыгадта вә Ливанда туплармын – аларга анда хәтта урын җитмәс.
Алар хафа диңгезе аша үткәндә, ашкын дулкыннар тынып калыр, Нил елгасының тирән сулары кибеп бетәр. Тәкәббер Ашшур хурлыкка калыр, Мисыр, көчен җуеп, хакимлек таягыннан мәхрүм булыр.
Мин Үз халкымны ныгытырмын, һәм алар Минем исемгә лаек гомер кичерерләр“, – ди Раббы».
«Ач капкаларыңны, Ливан, эрбет агачларыңны ут ашасын!
Әй кипарис, үкереп ела, чөнки эрбет агачы ауды, мәгърур агачлар харап булды; үкереп елагыз, Башан имәннәре, чөнки үтеп йөрмәслек урманнар киселде.
Көтүчеләрнең үкереп елавы ишетелә, чөнки аларның мул көтүлекләре үләнсез калды. Яшь арысланнар үкерүе ишетелә, чөнки Үрдүннең куе урманнары бүтән юк инде».
Раббы Аллам болай дип әйтә: – Чалынырга тиешле сарыкларга көтүче бул.
Сатып алучылар аларны үтерәләр, ләкин җәзасыз калалар; сатучылар исә, Раббыга шөкер, мин баедым, диләр; хәтта көтүчеләр дә үз сарыкларын кызганмый.
Мин дә моннан ары бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын, – дип белдерә Раббы. – Менә, Мин һәркемне үз якынының вә үз патшасының кулына тапшырам, һәм алар бу җирне вәйран итәчәк, Мин исә беркемне дә коткармаячакмын.
Мине сарык сатучы сәүдәгәрләр яллады – аларның чалырга тәгаенләнгән сарыкларын көттем мин. Үземә ике таяк алып, берсен – «мәрхәмәт», ә икенчесен «бердәмлек» дип атадым һәм сарыкларны көтә башладым.
Бер айда мин өч көтүчене куып җибәрдем. Көтү мине күрәлмас булды, мин дә алардан арыдым һәм:
– Моннан ары мин сезнең көтүчегез түгел, үләселәре – үлсен, һәлак булучылары – һәлак булсын, калганнары исә бер-берсен ашасын, – дидем.
Шуннан соң мин «мәрхәмәт» таягын алдым һәм аны урталай сындырдым, барлык халыклар белән Раббы төзегән килешү, шулай итеп, юкка чыкты.
Килешү шул көнне үк юк ителде; мине күзәтеп торган сарык сатучы сәүдәгәрләр моның Раббы ихтыяры белән эшләнүен аңладылар.
Мин аларга: – Телисез икән, эш хакын түләгез, теләмисез икән – кирәкми, – дидем. Һәм алар миңа нибары утыз данә көмеш бирделәр.
Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым.
Шуннан соң мин, Яһүдә белән Исраил арасындагы кардәшлекне бетерү өчен, икенче таякны – «бердәмлек» дигәнен сындырдым.
Раббы миңа: – Хәзер инде алама бер көтүче хезмәтен башкар, – диде. –
Шулай итеп, Мин бу җиргә адашканны эзләмәгән, яраланганны дәваламаган, сәламәтен карамаган, ә бәлки симез сарык ите ашап өйрәнгән, сөякләреннән башка бернәрсәсен калдырмаган көтүчене куям.
Көтүен ташлап киткән алама көтүчегә – кайгы! Аның кулын вә уң күзен кылыч харап итсен! Кулы бөтенләй корып төшсен, уң күзе һични күрмәс булсын!
Раббыдан иңгән вәхи. Күкләрне бар иткән, җирне яраткан, кешегә рух салган Раббы Исраил турында болай дип белдерә:
– Менә, Мин Иерусалимне тирә-юньдәге барлык халыклар өчен исерткеч касә итәчәкмен. Иерусалим дә, Яһүдә дә камалышта калгач,
Иерусалимгә каршы җыелып килгән барча дөнья халкы өчен бу шәһәрне Мин авыр таш итәчәкмен: аны күтәрергә тырышучыларның эче өзелер.
Ул көнне дошман атларын куркудан тилертәчәкмен, җайдакларын акылдан яздырачакмын, – дип белдерә Раббы. – Яһүдә йортына күзләрем ачык булачак, ә халыкларның атларын сукырайтачакмын.
Шул чагында Яһүдә түрәләре: «Иерусалим халкы хакына көчле без, чөнки аларга Аллалары – Күкләр Хуҗасы Раббы көч бирә», – диячәк.
Ул көнне Мин Яһүдә түрәләрен урман эчендәге ялкын, иген көлтәләре арасындагы чыраг кебек итәчәкмен. Ут уң яктан да, сул яктан да тирә-юньдәге бар халыкларны ялмап алачак, ә Иерусалим үз урынында торып калачак.
Давыт йорты һәм Иерусалимдә яшәүчеләр Яһүдә иленнән өстенрәк булмасын өчен, Мин башта Яһүдә халкының торакларын коткарачакмын.
Ул көнне Мин, Раббы, Иерусалимдә яшәүчеләрне яклаячакмын, һәм аларның иң көчсезе дә ул көнне Давыт кебек гайрәтле булачак, ә Давыт йорты алар алдыннан баручы Аллаһы яки Раббы фәрештәсе сыман булачак.
Ул көнне Мин Иерусалимгә һөҗүм итүче барча халыкларны юк итәчәкмен.
Ә Давыт йортына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә миһербанлык вә гыйбадәт рухы яудырырмын, һәм алар, үзләре чәнчегән затка – миңа карап, бердәнбер балалары үлгәндәге сыман кайгырырлар, беренче угыллары үлгәндәге сыман үкереп еларлар.
Ул көнне, Мегиддо үзәнендәге Һадад-Риммунда елаган сыман, Иерусалимдә бик нык елаячаклар.
Һәр гаилә зур кайгыда булачак: Давыт, Натан, Леви, Шимгый йорты ирләре һәркайсы үзалдына, хатыннары да һәркайсы үзалдына ачы күз яшьләре түгәчәк.
Калган барлык гаилә-йортлар – ирләре үзалдына, хатыннары үзалдына ачыргаланып елаячак.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип белдерә: – Ул көнне Давыт йортын һәм Иерусалимдә яшәүчеләрне гөнаһ вә нәҗестән чистартыр өчен, чишмә бәреп чыгачак.
Ул көнне потларның исемнәрен бу җирдән юк итәчәкмен, инде аларны бүтән искә алмаячаклар; ялган пәйгамбәрләрне вә әшәке рухны да җир өстеннән юкка чыгарачакмын.
Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк.
Ул көнне ялган пәйгамбәрләр үзләре игълан иткән ялган сүзләрдән оялырлар; аларның берсе дә инде пәйгамбәрләрнең кыл япанчасын кимәс, берсе дә алдамас.
Аларның һәркайсы: «Мин пәйгамбәр түгел, мин игенче, яшь чагымнан ук язмышым җир белән бәйләнгән», – дияр.
Әгәр дә инде берәрсе аңардан: «Түшеңдә нинди җөйләр ул?» – дип сораса, ул: «Дусларым йортында җәрәхәтләнгән идем», – дип җавап бирер.
«И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен.
Бөтен илдә, – дип белдерә Раббы, – халыкның өчтән ике өлеше юк ителәчәк, өчтән бере исән калачак.
Шул өченче өлешне Мин утка салачакмын, көмешне чистарткан сыман чистартачакмын, алтынны сынаган кебек сынаячакмын. Алар Миңа табынырлар, һәм Мин аларга җавап бирермен: „Бу – Минем халкым!“ – диярмен, ә алар: „Раббы – безнең Аллабыз!“ – дип әйтер».
Менә, Раббы көне якынлаша; ул көнне сездән талап алган байлыкны күз алдыгызда бүлешерләр.
Раббы барча халыкларны Иерусалимгә каршы сугышка туплар – шәһәр алыныр, йортлар таланыр, хатыннар мәсхәрә ителер, шәһәр халкының яртысы сөрген китәр, әмма икенче яртысы шәһәрдә калыр.
Шуннан Раббы, яу көнендәге көрәшче сыман, бу халыкларга каршы сугыш ачар.
Ул көнне Раббы Иерусалимнән көнчыгыштагы Зәйтүн тавына аяк басар; һәм Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка урталай ярылып, анда зур үзән барлыкка килер, тауның бер ягы – төньякта, икенче ягы көньякта калыр.
Һәм сез Раббы тауларының үзәне буйлап йөгерерсез, чөнки таулар арасындагы үзән Әселгә кадәр җитәр; сез Яһүдә патшасы Уззия заманында җир тетрәүдән качкан ата-бабаларыгыз кебек йөгерерсез. Шул чагында минем Раббы Аллам һәм Аның белән бергә бөтен изге фәрештәләр килер.
Ул көнне яктылык та, салкынлык та булмас.
Бу үзенчәлекле көн булыр, аның кайчан киләсен Раббы гына белер: әллә көн, әллә төн шунда, хәтта кичен дә яп-якты булыр.
Ул көнне Иерусалимнән тереклек сулары агып чыгар: агымның яртысы – көнчыгыш диңгезгә, икенче яртысы көнбатыш диңгезгә таба агар; җәен дә, кышын да шулай дәвам итәр.
Раббы бөтен җирнең патшасы булыр; ул көнне кешеләр бары Раббыга гына табыныр, Аның исеме бердәнбер исем булып калыр.
Иерусалимнән төньякта урнашкан Гебадан алып Иерусалимнән көньяктагы Риммунга кадәр җәелгән бөтен җирләр Үрдүн тигезлеге кебек иңкү булыр. Иерусалим исә Беньямин капкасыннан алып почмак капкага (беренче капкага) һәм Хананел манарасыннан алып патшаның йөзем изгеченә кадәр, манара сыман күкләргә ашып, үз урынында торыр.
Анда кешеләр көн күрер, аны бүтән җимермәсләр, һәм Иерусалим хәвеф-хәтәрсез яшәр.
Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларны Раббы үләт зәхмәте белән җәзалар: үз аягында басып торган кешеләрнең тәне корыр, күз чокырларында – күзләре, авызларында телләре черер.
Ул көнне аларның Раббыдан котлары алыныр, берсе икенчесенең кулына ябышыр, бер-берсенә ташланыр.
Хәтта Яһүдә халкы да Иерусалимдәге сугышка кушылыр, һәм күршедәге илләрнең бар байлыгы – бихисап күп алтыны, көмеше вә кием-салымы шәһәр халкының кулына төшәр.
Ат, качыр, дөя, ишәк вә башка терлекне дә шул ук үләт зәхмәте аяктан егар.
Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларның исән калганнары елның-елында Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга баш ияр өчен, Чатырлар бәйрәменә килер.
Җирдәге халыкларның берәрсе, Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылыр өчен, Иерусалимгә килмәсә, аларның илендә яңгыр яумас.
Әгәр мисырлылар бирегә килер өчен юлга чыкмаса, Раббы, Чатырлар бәйрәменә килмәгән халыкларны җәзалаган сыман, аларны да үләт зәхмәтенә дучар итәр.
Чатырлар бәйрәменә килмәгән очракта, Мисыр вә барлык халыклар әнә шундый җәзага тартылыр.
Ул заманда ат дирбиясендәге кыңгырауларга «Раббыга багышланган» дип язылыр, һәм Раббы йортындагы казаннар мәзбәх алдындагы касәләр кебек изге булыр.
Иерусалимдәге вә Яһүдәдәге барлык казаннар Күкләр Хуҗасы Раббыга багышланыр, һәм корбан китерүчеләр аларда ит пешерер. Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы йортында бер генә сәүдәгәр дә булмас.
Раббының Малахи аша Исраил халкына җиткергән пәйгамбәрлек сүзләре.
– Мин сезне үз итеп яраттым, – ди Раббы. – Ә сез: «Безне яратуың нәрсәдә күренде соң?» – дип сорыйсыз. Эсау Ягъкубның бертуганы түгелме?! Ләкин Мин Ягъкубны яраттым,
Эсауга исә нәфрәтләндем: аның тауларын чүлгә әйләндердем, биләмәләрен чүл бүреләренә бирдем.
Эдомиләр: «Безне җимерделәр, әмма без җимерелгәнне яңадан төзербез», – дисә дә, Күкләр Хуҗасы Раббы: «Алар төзерләр, ә Мин җимерермен, һәм аларны явызлар йорты, Раббының мәңгегә ачуын чыгарган халык дип атарлар, – дип әйтер. –
Сез моны үз күзләрегез белән күрерсез һәм: „Раббы хәтта Исраил чикләреннән читтә дә шөһрәтледер!“ – дип әйтерсез».
– Угыл – атасын, ә кол үзенең хуҗасын ихтирам итә. Әгәр дә Мин ата икәнмен, Миңа булган хөрмәт кайда? Әгәр дә Мин хуҗа икәнмен, кайда Миңа булган ихтирам? – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Сез, руханилар, Минем исемне кимсетәсез һәм үзегез: «Ничек итеп Синең исемне кимсетәбез?» – дип сорыйсыз.
Сез Минем мәзбәхемә хәрәм ризык алып киләсез, ә үзегез: «Ничек итеп без Сине кимсетәбез?» – дип сорыйсыз. Сез бит: «Раббы табыны ихтирамга лаек түгел», – дип саныйсыз.
Корбанга сукыр мал китерү начар эш түгелме?! Аксак яисә чирле мал китерү начар гамәл түгелме?! Шундый терлекне үзегезнең идарәчегезгә бүләккә алып килсәгез, ул сездән канәгать калыр, сезгә игелекле булыр иде микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
– Шуңа күрә: «Безгә миһербанлы бул!» – дип, Аллаһыдан ялварып сорагыз! Тик сезнең кул белән шундый эшләр кылынганда, Ул сезгә игелекле була алыр микән?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Минем мәзбәхемдә кирәксезгә ут яндырмас өчен, берәрегез йортымның капкаларын бикләп куйса, әйбәтрәк булыр иде. Мин сездән канәгать түгел, алып килгән әйберләрегезне кабул итмим! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
– Кояш чыгышыннан кояш батышына кадәр Минем исем халыклар арасында бөек булыр! Бөтен җир йөзендә, Минем исемгә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтерләр, тиешле корбаннар китерерләр, чөнки Минем исем халыклар арасында олугланыр! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Ә сез, Минем исемне хурлап: « Хуҗа-Хаким табынының да, ризыгының да ис китәрлек нәрсәсе юк», – дисез.
Урланган, аксак вә чирле малны корбанга китерәсез, ә үзегез: «Күпме мәшәкать!» – дисез. Ни өчен Мин сезнең кулдан андый корбанны кабул итәргә тиеш?! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Көтүендә әйбәт тәкәне корбан итәргә нәзер әйтеп тә, Хуҗа-Хакимгә кимчелекле терлек китергән кеше – ләгънәт ияседер! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Чөнки Мин – бөек патшамын! Халыклар Минем исем алдында тетрәп торалар.
– Сезнең өчен боерыгым шулдыр, руханилар:
әгәр Мине тыңламасагыз, исемемне хөрмәтләмәсәгез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – сезгә ләгънәт яудырырмын, хәер-фатихагызны каргармын. Менә, инде каргадым да, чөнки сез боерыгымны ихлас күңелдән үтәмисез.
Мин сезнең нәсел варисларыгызны җәзалармын; бәйрәмнәрдә сез китергән корбаннарның тизәген битегезгә сылармын, һәм сезне шул кыяфәттә тирес өеменә чыгарып ыргытырлар.
Шулчакны сез ерак бабагыз Леви белән төзегән килешүне саклау йөзеннән шундый боерык бирүемне аңларсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Аның белән төзегән килешүем тормыш вә иминлек бирүче килешү иде. Левиләр күңеленә Мин курку салдым, һәм алар Миннән куркып тордылар, исемемә хөрмәт күрсәттеләр.
Хакыйкать кануны булды алар авызында, телләре ялган сөйләмәде; Минем каршыда алар, намус саклап, тынычлыкта яшәделәр, күпләрне гөнаһ кылудан саклап калдылар.
Руханилар Аллаһы турында белем бирергә, кешеләр исә алардан Канун өйрәнергә тиеш, чөнки руханилар – Күкләр Хуҗасы Раббының илчеләредер.
Тик сез, руханилар, бу юлдан читкә тайпылдыгыз, күпләрнең Канун бозуына сәбәпче булдыгыз, Леви белән төзегән килешүемне үтәмәдегез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Шуның өчен Мин дә сезне бөтен халык алдында хур итәм һәм кимсетәм, чөнки сез Минем юлдан бармыйсыз, Канун эшләрендә икейөзлелек белән гамәл кыласыз.
Безнең барыбызның да Атасы бер түгелме?! Безне бер үк Аллаһы бар кылмадымы?! Нигә соң без, ата-бабаларыбыз белән Раббы төзегән килешүне бозып, бер-беребезгә хаиннәрчә гамәл кылабыз?
Яһүдә тугрылыгын сакламады, Исраил белән Иерусалимдә кабахәтлек кылынды; Яһүдәнең ир-егетләре, чит илаһларга табынучы хатын-кызларга өйләнеп, Раббының кадерле изге урынын мәсхәрәләде.
Гәрчә алар Күкләр Хуҗасы Раббыга корбаннар китерсә дә, мондый эш кылучыларны – кем булуына карамастан – Ягъкуб арасыннан Раббы юк итсен!
Сез әле менә тагын нәрсә эшлисез: «Раббы безнең корбаннарыбызга күз дә салмый, аларны безнең кулдан канәгатьлек белән кабул итми», – дип зар елап, Раббы мәзбәхен күз яшьләренә күмәсез
һәм: «Ни өчен?» – дип сорыйсыз. Менә ни өчен: сез тормыш иптәшегезгә, үзегезнең хәләл җефетегезгә хыянәт иттегез, гәрчә сезнең һәм яшьлектә өйләнгән хатыныгыз арасында Раббы Үзе шаһит булса да.
Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул.
Исраилнең Раббы Алласы аерылышуга нәфрәт белән карый: «Аерылган ир мәрхәмәтсезлек күрсәтә, үзен нәҗесли», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Шуңа күрә аң булыгыз: хыянәттән ерак торыгыз.
Сез үзегезнең сүзләрегез белән Аллаһыны алҗытасыз. «Ничек алҗытабыз соң без Аны?» – дип сорыйсыз сез. «Явызлык кылучылар Раббы күңеленә хуш килә, Ул аларны хуплый!» һәм «Гадел хөкем итүче Аллаһы кайда соң?!» дигән сүзләрегез белән алҗытасыз сез Аны!
– Менә, Минем алдан юл әзерли торсын өчен, Үземнең хәбәрчемне җибәрәм. Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер. Менә, сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Бу көнне кем кичерә алыр?! Ул килгәч, кем аягында басып калыр икән?! Ул бар нәрсәне яндырып-эретүче ялкын һәм чистартучы селте кебек булыр.
Корбаннарны Раббыга тәкъвалыкта китерсеннәр өчен, Леви угылларын Ул алтын-көмешне эреткәндәй эретер-чистартыр.
Шул чагында Яһүдә белән Иерусалим китергән корбаннар элекке вакыттагы сыман Раббы күңеленә хуш килер.
– Сезнең янга Мин хөкем итәр өчен киләчәкмен һәм сихерчеләргә, зина кылучыларга, ялган ант бирүчеләргә, ялланган эшчегә хезмәт хакы түләмәүчеләргә, тол хатын вә ятим баланы җәберләүчеләргә, читтән килгән кешеләрне рәнҗетүчеләргә һәм Миннән курыкмаучыларга каршы шаһитлык итәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
– Мин – Раббы, һәм Мин үзгәрүчән түгелмен! Әнә шуңа күрә сез, Ягъкуб угыллары, юк ителмәдегез дә.
Ата-бабаларыгыз яшәгән заманнардан башлап, сез Минем кагыйдәләремнән читкә борылдыгыз, аларны үтәмәдегез. Миңа кайтыгыз, шуннан соң Мин дә сезгә кайтырмын. Әмма сез: «Ничек кайта алабыз соң без?» – дип сорыйсыз, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Кеше Аллаһыныкын урлармы?! Ә сез менә Минекен урлыйсыз! «Нәрсәңне урлыйбыз соң без?» – дип сорарсыз. Гошер вә бүләкләр китермисез!
Сез – каргыш астындадыр, чөнки, бөтенегез бер булып, Минекен урлыйсыз.
Гошерегезне – уңышыгызның уннан бер өлешен – саклау урыннарына китерегез, Минем йортымда ризык өзелмәсен. Әнә шулай сынап карагыз әле Мине, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күк капусы ачылып, мөбарәк фатихам өстегезгә артыгы белән яумас микән?!
Бөҗәкләрне Мин сезнең уңышны ашаудан тыярмын, йөзем агачларыгыз җимешләрен югалтмас.
Бар халыклар сезне бәхетле дип атар, чөнки сезнең илегез искиткеч гүзәл булыр, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
– Сез Миңа каршы яман телләндегез, – ди Раббы. – Әмма үзегез: «Сиңа каршы без нәрсә сөйлибез соң?» – дип сорыйсыз.
Сез: «Аллаһыга хезмәт итү – мәгънәсез нәрсәдер, Аның кушканнарын үтәүдән, Күкләр Хуҗасы Раббы каршында кайгы киеменнән йөрүдән ни файда?!
Менә тәкәбберләрне бәхетле дип санарга мөмкин, яманлык кылучылар да рәхәттә яши. Алар, Аллаһыны сынап торсалар да, җәзасыз калалар», – дисез.
Раббы исемен курку вә хөрмәт белән телгә алучыларның үзара сөйләшүен Раббы ишетте, һәм әлеге адәмнәрнең исемнәре Аның хозурындагы китапка язылды.
– Алар Минеке булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Мин билгеләгән көнне алар Минем хәзинәмә әйләнәчәк. Үзенә хезмәт итүче углын аяган ата сыман, Мин дә аларны аярмын.
Һәм сез шунда тәкъва белән яман кеше арасындагы һәм Аллаһыга хезмәт итүче белән Аңа хезмәт күрсәтмәүче кеше арасындагы аерманы күрерсез.
– Мич кебек кызган көн якынлашадыр; ул көнне барча тәкәбберләр вә яманнар саламдай дөрләп кабыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – тамырлары да, ботаклары да калмаячак.
Әмма Минем исемне курку вә хөрмәт белән телгә алучылар өчен дөреслек кояшы чыгачак, аның нурлары сезгә шифа булачак, һәм сез абзардан чыккан бозаулар кебек чабып-уйнап йөриячәксез.
Мин билгеләгән ул көнне сез яманнарны таптап, алар аяк табаныгыз астында көл-туфрак булачак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Колым Муса канунын, Хореб тавында барлык Исраил өчен Мин биргән кагыйдә вә карарларымны исегездә тотыгыз.
Раббының бөек вә дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.
Мин, килеп, җиргә ләгънәт яудырмас өчен, аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул.
Ибраһим һәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсе.
Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең әтисе,
Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның әтисе, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның,
Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның,
Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның,
Ишай Давыт патшаның әтисе иде. Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның,
Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның,
Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең,
Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең,
Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон Йошиянең әтисе иде.
Исраил халкы көчләп Бабилгә күчерелү дәверендә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды.
Бабилгә көчләп күчерелгәннән соң, Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның,
Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның,
Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның,
Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның,
Ягъкуб Мәрьямнең ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
Ибраһимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабилгә көчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын һәм Бабилгә күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.
Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган.
Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән.
Әмма ул бу турыда уйлап йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы Изге Рухтан.
Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:
«Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак. Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – « Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
Йосыф йокысыннан уянгач, Раббының фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә өйләнде.
Әмма Мәрьям Углын тудырганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.
Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр.
– Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без көнчыгышта Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек.
Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште, аның белән бергә бөтен Иерусалим дә хафаланды.
Халыкның барлык баш руханиларын һәм канун белгечләрен җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.
– Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диделәр алар, – чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән:
«Син, Яһүдә җирендәге Бәйт-Лехем! Син Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән һич ким түгелсең, чөнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак».
Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште
һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.
Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады.
Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сөенделәр!
Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр.
Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп: – Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.
Ул, торып, анасы белән Баланы алды да төнлә Мисырга китте.
Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны» дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды.
Үзенең йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Ул Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшьлек һәм шуннан кечерәк ир балаларны үтерергә боерды. Баланың туу вакытын йолдызчылар әйткән сүзләрдән ачыклады.
Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:
«Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».
Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның төшендә Раббының фәрештәсе күренеп:
– Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде.
Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте.
Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм
Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.
Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде.
Ул: – Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итте.
Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде.
Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы булды.
Аның янына Иерусалим халкы һәм бөтен Яһүдия белән Үрдүн буе төбәгендә яшәүчеләр килә иде.
Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.
Суга чумдырылырга дип, күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга: – И-и сез елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә?
Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз.
«Атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!», – дип кенә уйламагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы әнә шул ташлардан Ибраһимга балалар бар кыла ала.
Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.
Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.
Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу өчен, Гәлиләядән Гайсә килде.
Яхъя исә, Аны туктатырга тырышып: – Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде.
– Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә. Шуннан соң Яхъя риза булды.
Гайсә, чумдырылып, судан чыккач ук, күк капусы ачылып китте, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде.
Күктән: – Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым, – дигән тавыш килде.
Шуннан соң, Рух Гайсәне, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салу өчен, чүлгә ияртеп алып китте.
Ризык капмыйча, кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты.
Аздыручы иблис, Аның янына килеп: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, бу ташларга боер, икмәккә әйләнсеннәр! – диде.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши», – дип язылган Изге язмада!
Шуннан соң, иблис Аны Иерусалимгә – изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды
һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбәнгә ташлан! – диде. – Изге язмада әйтелгән бит: «Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас».
– Анда: «Раббы Аллаңны сынама», – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә.
Аннары иблис, Аны бик биек тауга алып менеп, дөньяның барлык патшалыкларын һәм аларның бөтен зиннәтен күрсәтте
һәм: – Әгәр йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен! – диде.
– Кит, иблис! – дип җавап бирде Гайсә. – Изге Язмада язылган: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит».
Шуннан соң иблис Аны калдырып китте, һәм янына фәрештәләр килеп, Гайсәгә хезмәт күрсәтте.
Яхъяның зинданга утыртылуы хакында белгәннән соң, Гайсә Гәлиләягә китте.
Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя күле янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә барып урнашты.
Бу исә Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр гамәлгә ашсын өчен булды:
«Зәбулун җире, Нәптали җире! Диңгезгә алып баручы юл, Үрдүн аръягындагы Гәлиләя – мәҗүсиләр иле!
Караңгылыкта яшәүче халык көчле яктылыкны күрде. Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды».
Шул вакыттан алып Гайсә: – Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итеп йөрде.
Гәлиләя күле яныннан үтеп барганда, Гайсә бертуган кардәшләрнең – Петер дип аталган Шимун һәм Әндринең – күлгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде.
– Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен! – диде аларга Гайсә.
Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
Аннан киткәч, Гайсә башка бертуган кардәшләрне – Зебедәй углы Ягъкубны һәм Яхъяны күреп алды. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен сиплиләр иде. Ул Үзенә иярергә өндәде.
Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр.
Гайсә бөтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне сөйләп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.
Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.
Аның артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркемнәре йөрде.
Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, янына шәкертләре килделәр.
Гайсә аларга гыйлем биреп сөйли башлады:
«Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
Хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатырлар.
Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар.
Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки аларның ул теләге үтәлер.
Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер.
Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр.
Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки аларны Аллаһы балалары дип атарлар.
Тәкъва булганнары өчен эзәрлекләнгәннәр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә, сез бәхетле.
Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә сезгә әҗере зур булачак. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.
Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас.
Сез – дөнья яктысы. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас.
Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең барысын яктырта.
Яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын.
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, башкарырга дип килдем!
Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак!
Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә өйрәтсә, ул кешене Күкләр Патшалыгында бөек дип атарлар.
Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез.
Ата-бабаларыгызга: „Үтермә! Кеше үтерүче хөкем ителүгә лаек“, – диелгәнне сез ишеттегез.
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хөкем ителүгә лаек, туганына: „Яраксыз“, – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде „Ахмак“, – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Шуңа күрә әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы мәзбәх алдында исеңә төшсә,
бүләгеңне шунда калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир.
Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар.
Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
„Зина кылма“, – дип әйтелгәнне сез ишеттегез.
Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була.
Әгәр сине уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
Әгәр сине уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чабып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.
Тагын: „Берәрсе хатынын аерып җибәрә икән, аңа талак хаты бирсен“, – дип әйтелгән иде.
Ә Мин сезгә әйтәм: әгәр ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышса, ул хатынын зина кылуга этәрә. Аерылган хатынга өйләнгән кеше дә зина кыла.
Ата-бабаларга: „Ялган ант итмә! Раббы каршында биргән антыңны үтә“, – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез.
Ә Мин әйтәм: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете.
Җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк басу урыны. Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре.
Башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген генә дә ак яки кара итә алмыйсың.
Сезнең „Әйе“ дигән сүзегез – „Әйе“, „Юк“ – „Юк“ булсын. Шуннан артык һәммәсе иблистән була.
Сез „Күзгә – күз“ һәм „тешкә – теш“ диелгәнне ишеттегез.
Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өске киемеңне дә бир.
Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике ара үт.
Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә.
„Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәтлән!“ – дип әйтелгәнне ишеттегез.
Ә Мин сезгә әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз.
Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез, чөнки Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра.
Әгәр сез үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, ул чакта Аллаһы сезгә ни өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай итәләр түгелме соң?!
Сез дусларыгыз белән генә сәламләшсәгез, моның искитәрлек нәрсәсе бар? Мәҗүсиләр дә шулай эшләмиме соң?!
Шулай булгач, Күктәге Атагыз камил булган кебек, сез дә шулай камил булыгыз.
Тәкъва эшләрегезне кешеләргә күрсәтүдән сакланыгыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.
Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта кычкырып йөрмә. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда икейөзлеләр шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
Ләкин син фәкыйрьгә сәдака биргәндә, ярдәмең яшерен эшләнсен өчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Дога кылганда, икейөзлеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Дога кылганда, мәҗүсиләр кебек, буш сүзләр әйтмәгез. Догаларыбызда күп сүзләр әйтсәк, илаһларыбыз безне ишетер, дип уйлыйлар алар.
Аларга охшамагыз. Атагыздан сораганчы ук, нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны Ул белә бит.
Ә сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен,
Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын.
Көндәлек икмәгебезне безгә бүген бир.
Без дә үзебезгә явызлык кылучыларны кичергәндәй, безнең явыз эшләрне Син кичер.
Безне сынауга дучар итмә, ә явыздан сакла.
Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
Ләкин сез үзегез башкаларны кичермәсәгез, сезнең гаеп эшләрне Күктәге Атагыз кичермәс.
Ураза тотканда, икейөзлеләр кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай моңсу булып йөриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар.
Ә син исә, ураза тотканда, чәчләреңне майла һәм битеңне ю:
шунда синең ураза тотуыңны кешеләр түгел, күзгә күренмәгән Атаң гына күрер. Яшерен эшләнгән барча эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Җирдә үзегезгә байлык җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга.
Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп урлап чыкмый.
Хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр.
Күзләр кешене яктырта торган чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың.
Ләкин күзләрең тонык булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Әгәр эчеңдәге яктылык караңгылык икән, ул вакытта караңгылык турында нәрсә әйтергә?!
Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?
Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, шулай да аларны Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң?
Кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
Кием өчен ник борчыласыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә.
Әмма сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да, никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен ди инде, сай иманлылар?
Шулай итеп: „Ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?“ – дип борчылмагыз.
Мәҗүсиләрнең төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз белә.
Барыннан да бигрәк Аллаһының Патшалыгын һәм гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер.
Иртәгә булачак көн өчен борчылмагыз. Ул үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек.
Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс.
Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер.
Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?
Үз күзеңдә бүрәнә булганда, син ничек туганыңа: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың?
Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең яхшырак күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.
Изге нәрсәне этләргә бирмәгез: алар, сезгә борылып, үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез: алар энҗегезне аяклары белән таптарлар.
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – сезгә ачарлар.
Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачалар.
Арагыздан кайсыгыз икмәк сораучы углына таш тоттырыр?
Ул балык сораганда, кайсыгыз елан бирер?
Әгәр сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, Күктәге Атагызның Үзеннән сораганнарга яхшы нәрсәләрне бирүе шөбһәсездер.
Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язганнарның мәгънәсе шундадыр.
Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр.
Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба.
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: эчендә ерткыч бүреләр алар.
Сез аларны җимешләренә карап танырсыз. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәктән инҗир җыялармыни?
Менә шулай, яхшы агач – яхшы җимеш, ә начар агач начар җимеш бирә.
Яхшы агач – начар җимеш, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.
Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.
Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне җимешләренә карап танырсыз.
Күк Патшалыгына Миңа: „ Хакимем! Хакимем!“ – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк.
Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени?! Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни?! Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?!“ – дип әйтерләр.
Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ – дип җавап кайтарырмын.
Шулай итеп, сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үзенең йортын таш өстенә салган акыллы кешегә охшаган.
Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган, әмма ул җимерелмәгән, чөнки таш нигез өстенә салынган булган ул.
Ә инде ишетеп тә, сүзләремне үтәмәүче кеше үзенең йортын ком өстенә төзегән акылсыз кешегә охшаган.
Яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр исеп, шул йортка ябырылган. Ул йорт җимерелгән, һәм аның җимерелүе коточкыч булган».
Гайсә сүзләрен тәмамлагач, Аның өйрәтүләреннән халык хәйран калды,
чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
Гайсә таудан төшкәч, артыннан күп халык иярде.
Менә янына бер махау чире белән авыручы кеше килеп тез чүкте һәм: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең! – диде.
Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде. Шунда ук махаулы кеше тазарды.
Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән бүләкне китер, – диде.
Гайсә Кәпәрнаумга килгәч, Аңардан ярдәм сорап, бер йөзбашы килде:
– Әфәндем! Минем хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята.
– Мин барып, аны савыктырырмын, – диде Гайсә.
– Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм минем хезмәтчем савыгачак.
Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә, икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә, хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга болай диде: – Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.
Мин сезгә әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килеп, Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырырлар.
Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр читкә, караңгылыкка куып чыгарылырлар: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
Шуннан соң Гайсә йөзбашына: – Өеңә кайт, сиңа иманыңча булсын, – диде. Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты.
Гайсә Петернең өенә килде һәм кайнанасының кызышып, авырып ятуын күрде.
Гайсә ул хатынның кулына кагылгач, кызышуы шунда ук бетте. Ул, торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады.
Ә инде кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган күп кешеләрне алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм бөтен авыруларны савыктырды.
Шуның белән: «Ул сырхауларыбызны Үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте», – дип, Ишагыйя пәйгамбәр әйткәннәр тормышка ашты.
Тирә-ягындагы халык төркемнәрен күреп, Гайсә шәкертләренә күл аръягына чыгарга кушты.
Шунда Аның янына канун белгечләреннән берәү килеп: – Остаз, Син кая гына барсаң да, мин артыңнан барырмын, – диде.
– Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде Гайсә.
Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит.
Ләкин Гайсә аңа: – Миңа ияр! Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде.
Гайсә көймәгә кереп утырды. Аның артыннан шәкертләре дә иярде.
Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелде. Дулкыннар көймәгә бик каты итеп бәрделәр, һәм аңа су керде. Ә Гайсә йоклап ята иде.
Шәкертләре килеп, Аны уяттылар һәм: – Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип кычкырдылар.
– Ни өчен сез шундый куркак, сай иманлылар? – диде Ул аларга. Гайсә, торып, җилне һәм күлне тыйды. Һәм үле тынлык урнашты.
– Кем соң Ул? Җил дә, күл дә буйсына Аңа! – дип, кешеләр таң калды.
Гайсә аргы як ярдагы Гәдара җиренә килгәч, кабер-мәгарәләрдән Аңа каршы җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Алар шундый усал булган ки, хәтта ул юлдан һичкем үтә алмаган.
– Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Син монда безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырдылар алар.
Ә ерак түгел зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
Җеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсаң, дуңгыз көтүенә җибәрче! – дип үтенделәр Аңардан.
– Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Шундук бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
Ә көтүчеләр исә качып киттеләр. Алар шәһәргә йөгереп кайтып, барысы хакында сөйләделәр. Җенле кешеләр белән дә ни булганын хәбәр иттеләр.
Менә бөтен шәһәр халкы Гайсә каршына килде. Аны күреп, алар Аңардан үзләренең җиреннән китүен үтенделәр.
Гайсә, көймәгә кереп, күлне кичте һәм Үзе яшәгән шәһәргә килде.
Менә берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аңа китерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыруга: – Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – дип әйтте.
Шул вакытта канун белгечләре эчләреннән генә: «Бу Кеше көфер сөйли!» – диделәр.
Гайсә, аларның ни уйлауларын белеп: – Ни өчен күңелегездә шундый начар уйлар? – дип сорады. –
Нәрсә җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дип әйтүме, әллә «тор да йөреп кит!» дип әйтүме?
Ләкин сез хәзер Адәм Углының җирдә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белерсез! Шулчак Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
Тегесе, торып, өенә кайтып китте.
Моны күреп торган халык куркышып калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыны данлады.
Шул урыннан китеп барганда, Гайсә салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм: – Миңа ияр! – диде. Маттай, торып, артыннан китте.
Гайсә аның өенә ашка килде. Анда күп кенә салым җыючылар һәм башка гөнаһлылар җыелып, Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашап утырдылар.
Фарисейлар, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр: – Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра?
Гайсә, моны ишетеп: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.
Барыгыз һәм «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим» дигән сүзләрнең мәгънәсен өйрәнегез. Мин бит тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип җавап бирде.
Шуннан соң янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп: – Без һәм фарисейларның шәкертләре еш ураза тотабыз. Ни өчен Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
Гайсә аларга: – Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунаклар кайгыра аламы?! Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта алар ураза тотарлар.
Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, чөнки яңа ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр, һәм тишек тагын да зураер.
Яңа шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә иске турсык тишелер дә шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Киресенчә, яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәраб та, турсык та сакланып калыр, – дип җавап бирде.
Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп тез чүкте һәм: – Әле генә кызым үлде. Ә Син янына килеп, өстенә кулларыңны куйчы, һәм ул терелеп китәр! – дип әйтте.
Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте.
Шул вакыт унике ел дәвамында кан килүдән интеккән бер хатын, Гайсәнең артыннан килеп, өс киеменең чабуына орынды.
Ул: «Киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлаган иде.
Гайсә борылып карады да, аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде. Шул вакытта ук хатын савыктырылды.
Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда матәм көйләрен уйнаучыларны һәм елаучылар төркемен күреп:
– Китегез моннан! Кыз бала үлмәгән, ул йоклый! – диде. Аңардан көлә башладылар.
Ләкин халык өйдән чыгарылгач, Гайсә, бүлмәгә кереп, кызның кулыннан тотты, һәм кыз торып басты.
Бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Углы, безне кызганчы! – дип кычкырдылар алар.
Ул өйгә кергәч, бу сукырлар янына килделәр. Гайсә алардан: – Ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндем, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә аларның күзләренә кагылды һәм: – Ышануыгызча булсын сезгә, – диде.
Аларның күзләре ачылып китте. Гайсә аларга: – Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте.
Әмма алар, киткәч, Аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр.
Алар китәм дигәндә, Гайсә янына җен кагылган телсез кешене китерделәр.
Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады. Моңа халык хәйран калып: – Исраилдә беркайчан да мондый хәлнең булганы юк, – дип әйтте.
Ләкин фарисейлар: – Ул җеннәр башлыгы ярдәме белән җеннәрне куып чыгара, – дип каршы сөйләделәр.
Гайсә гыйбадәтханәләрдә гыйлем биреп, бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөрде.
Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклардай борчылган һәм таралган иделәр.
Шул чакта Гайсә шәкертләренә әйтте: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз.
Шуңа күрә Үз ашлыгын урып алу өчен, эшчеләр җибәрсен дип, ашлык Хуҗасына ялварыгыз.
Гайсә Үзенең янына унике шәкертен чакырып алып, аларга явыз рухларны куып чыгару һәм төрле авырулардан, төрле чирләрдән савыктыру кодрәтен бирде.
Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя,
Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай,
Көрәшче Шимун һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Нәсыйхәт биреп, Гайсә менә шушы уникене юлга озатты: – Башка халыкларга бармагыз һәм Самареянең бер шәһәренә дә кермәгез.
Бигрәк тә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз.
Барганда исә: «Күкләр Патшалыгы инде якын!» – дип хәбәр итегез.
Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез.
Билбау янчыгыгызга салу өчен, үзегез белән алтын да, көмеш тә, бакыр акча да алмагыз.
Биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кеше үзенә ризык бирелүгә лаек.
Берәр шәһәр яки авылга килгәч, лаеклы кешене табып, киткәнче аның өендә калыгыз.
Өйгә кергәндә, иминлек теләген әйтегез.
Әгәр өйдәгеләр лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаексыз булса, иминлегегез үзегезгә кире кайтсын.
Ә берәр йорт яки шәһәрдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез.
Сезгә хак сүз әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Мин сезне сарыклар сыман бүреләр арасына җибәрәм, шуңа күрә еланнардай акыллы һәм күгәрченнәрдәй эчкерсез булыгыз.
Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар.
Сезне идарәчеләр, патшалар каршына Минем аркада алып барырлар. Сез аларга һәм халыкларга шаһитлык бирерсез.
Үзегезне мәхкәмәгә алып барганда, нәрсә һәм ничек сөйләрбез, дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сөйләргә кирәклеге белдерелер.
Әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, сезнең аша Атагызның Рухы сөйләр.
Кардәш – кардәшен, ата баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.
Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар, әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.
Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы киләчәк.
Шәкерт үзенең остазыннан өстен булмый, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен булмый.
Шәкерт исә – остазы кебек, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Белзебул дип атыйлар икән, өйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар.
Шуңа күрә ул кешеләрдән курыкмагыз! Ачылмый калмас яшерен нәрсә һәм беленмәс һичбер сер юк.
Мин сезгә караңгыда сөйләгәннәрне көн яктысында сөйләгез, пышылдап әйткәннәрне өй түбәләреннән игълан итегез.
Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Күбрәк җанны да, бәдәнне дә җәһәннәмдә һәлак итүче Аллаһыдан куркыгыз!
Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма алай да аларның берсе дә Атагызның рөхсәтеннән башка җиргә төшмәс.
Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы.
Шулай итеп, курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Кешеләр алдында Мине икърар итүчене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен.
Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аннан ваз кичәрмен.
Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйламагыз. Мин тынычлык китерергә дип килмәдем, әмма кылыч алып килдем.
Мин угыл белән атаны, кыз белән ананы, килен белән кайнананы аерырга дип килдем.
Кеше өчен үз өендәгеләр дошман булыр.
Атасын яки анасын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел. Углын яки кызын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел.
Үз хачын алып, Миңа иярмәгән кеше Миңа лаек түгел.
Җанын үзе өчен сакларга тырышучы кеше аны югалтыр. Ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар.
Сезне кабул итүче Мине кабул итә. Ә Мине кабул итүче Мине Җибәрүчене кабул итә.
Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче пәйгамбәрнең әҗерен алыр. Тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче тәкъваның әҗерен алыр.
Шушы иң түбәннәрнең берсенә, шәкертем булганы өчен, бер чынаяк салкын су эчерсә, хак сүз әйтәм: ул кеше әҗерсез калмас.
Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды.
Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде.
Гайсә, аларга җавап биреп: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез:
сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде.
Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр.
Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк!
Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.
Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Шуңа карамастан Күкләр Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк.
Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр.
Барлык пәйгамбәрләр һәм бөтен Канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр,
әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
Колагы булганнар – ишетсен!
Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? Алар: «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез кайгырып еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый.
Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр.
Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә алар: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә.
Аннан соң Гайсә могҗизаларының күбесе эшләнгән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады:
– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
Ләкин сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшерелерсең. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде.
Ләкин сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булыр.
Шунда Гайсә: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! – дип әйтте. – Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, аларны балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам!
Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Углын Атасыннан башка һичкем белмидер. Атасы да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер.
Хәлдән тайганнар, авыр йөктән интегүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен.
Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз.
Камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!
Бер шимбә көнне Гайсә иген кырлары аша үтеп бара иде. Ачыккан шәкертләре башаклар өзеп ашый башладылар.
Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: – Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр! – дип әйттеләр.
– Давыт һәм юлдашлары ачыккач, аның нәрсә эшләгәне хакында укыганыгыз булмадымыни: ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә һичкемгә – ни аның үзенә, ни кешеләренә, руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән, – дип җавап кайтарды Гайсә. –
Аллаһы йортында руханиларның шимбә көн канунын бозуларын, әмма моның аларга гаепкә саналмавын Канун китабыннан укымадыгызмы әллә?
Сезгә әйтәм: монда Аллаһы йортына караганда бөегрәге бар.
Әгәр сез Аллаһының: «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим» дигән сүзләренең мәгънәсен аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез.
Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы.
Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде.
Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. – Шимбә көнне савыктыру рөхсәт ителәме? – дип сорадылар кайберләре Гайсәдән. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.
– Арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарык шимбә көнне чокырга егылып төшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. –
Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә.
Шуннан соң Ул теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Ул кулын сузды, һәм кулы савыкты. Икенчесе кебек үк исән булды.
Фарисейлар исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар.
Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды.
Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:
«Менә Үзем сайлап алган Хезмәтче, Минем сөеклем, җанымның шатлыгы. Мин Аны Рухым белән сугарырмын, һәм Ул халыкларга гадел хөкемне игълан итәр.
Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.
Гаделлекне җиңүгә ирештергәнче, чатнаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.
Халыклар Аның исеменә өмет багларлар ».
Аннары Гайсә янына җен кагылган кешене китерделәр. Ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм ул сөйләшә, күрә башлады.
Кешеләр шаккаттылар һәм: – Давыт Углы була аламы Ул? – дип сорадылар бер-берсеннән.
Моны фарисейлар ишетеп: – Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр.
Гайсә, аларның уйларын белеп: – Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер. Шулай ук үз эчендә бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр.
Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, үз-үзенә каршы көрәшә. Аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән?
Ә инде Мин Белзебул ярдәме белән җеннәрне куып чыгарам икән, иярченнәрегез кем ярдәмендә куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булыр.
Ә инде Мин Аллаһы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаһы Патшалыгы инде килеп җитте дигән сүз, – диде.
– Кем көчле кешенең өенә кереп, аның малын талар икән?! Башта ул аны бәйләп куярга тиеш. Бәйләсә генә, ул аның өен талап чыга алыр.
Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз. Кем Минем белән җыймый, ул тарката.
Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм көферлеге кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы көферләнү кичерелмәс.
Адәм Углына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.
Яхшы җимеш китерер өчен, агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә.
Елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сөйләшә аласыз? Кеше күңеленнән нәрсә ташыса, телендә дә шул була.
Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кешенең явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый.
Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә хисап тотачак.
Әйткән сүзләреңә карап, сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хөкем итәрләр.
Шуннан соң канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Аңа: – Остаз, без Синең берәр илаһи билге күрсәтүеңне телибез, – дип әйттеләр.
Ләкин Гайсә аларга: – Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. –
Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер.
Ниневәлеләр кыямәт көнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләрләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгәннәр иде. Ә Мондагы – Юныстан бөегрәк.
Көньяк патшабикәсе кыямәт көнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләр, чөнки ул, Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау өчен, җир читеннән килгән булган. Ә Мондагы Сөләйманнан бөегрәк.
Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмый.
Ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны кешесез, себерелгән һәм җыештырылган хәлдә күрә.
Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Бу явыз буын белән дә шулай булыр.
Гайсә халыкка сөйләгәндә, анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сөйләшергә теләделәр.
Ниндидер бер кеше Гайсәгә: – Анаң белән энеләрең тышта көтеп торалар. Алар Синең белән сөйләшергә телиләр, – дип әйтте.
Гайсә исә бу кешегә: – Кем Минем анам һәм туганнарым кем? – җавап бирде.
Кулы белән шәкертләренә күрсәтеп: – Менә Минем анам һәм туганнарым! – дип дәвам итте. –
Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.
Шул көнне Гайсә, өйдән чыгып, күл ярына барып утырды.
Аның тирәсенә күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә утырырга туры килде, ә бөтен халык яр буенда басып торды.
Гайсә гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә аларга күп нәрсә хакында сөйләде: – Менә бер кеше чәчүгә чыккан, ди.
Чәчкәндә, орлыкларның бер өлеше юл буена төшкән. Кошлар, очып килеп, аларны чүпләп бетергән.
Икенче бер өлеше аз туфраклы ташлы урынга төшкән. Орлык өстә генә ятканга күрә, бик тиз шытып чыккан.
Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырланып өлгермәгәнгә, үсентеләр шиңеп төшкәннәр.
Орлыкларның башкалары күгәнлеккә төшкән. Күгән куаклары, үсеп, аларны басып киткән.
Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән һәм йөзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән.
Колагы булганнар – ишетсен!
Шәкертләре, Аның янына килеп: – Син ни өчен халык белән кинаяле хикәяләр ярдәмендә сөйләшәсең? – дип сорадылар.
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –
Кемдә бар булса, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, аңардан булганы да тартып алыныр.
Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сөйлим: алар бит карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин ишетмиләр һәм төшенмиләр.
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты: «Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз, ничек кенә карасагыз да – күрмәссез,
чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклар, күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, күзләре белән күрерләр, колаклары белән ишетерләр иде. Йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар һәм Мин аларны савыктырыр идем».
Ләкин күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр.
Сезгә хак сүз әйтәм: сез күреп торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз.
Патшалык хакындагы сүзне ишетүче һәм аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне явыз иблис килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.
Ташлы урынга чәчелгән орлык исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүче кеше ул.
Әмма аның тамыры булмаганлыктан, түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, ул бик тиз чигенә.
Күгәнлеккә чәчелгәне исә – сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлык артыннан куу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми.
Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны аңлаучы кеше, ул җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә, алтмышлата һәм утызлата була.
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына яхшы орлыгын чәчкән.
Әмма төнлә, һәммәсе йоклаганда, дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.
Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган.
Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: «Хуҗам, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар.
«Бу – дошман эше», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, без барып утыйк аларны!» – дигәннәр алар.
Ләкин ул: «Кирәкми, югыйсә утаганда, тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар.
Анысы да, монысы да урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә уручыларга әйтермен: „Яндыру өчен, иң элек тиле бодайны җыегыз һәм аларны көлтәләргә бәйләгез, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“», – дип әйткән.
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән, ди.
Ул бөтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлекләрдән дә биегрәк, агач кебек була. Кошлар, очып килеп, ботаклары арасында оя коралар.
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.
Боларның барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сөйләде. Аларга кинаяле хикәясез бернәрсә дә сөйләмәде Ул.
Бу – пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын өчен булды: «Авызымны ачып, кинаяле хикәяләр кулланып сөйләрмен, дөнья яратылган көннәрдән бирле сер булганнарны игълан итәрмен».
Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә өйгә керде. Шәкертләре янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
– Яхшы орлык чәчүче – Адәм Углы, – диде Гайсә. –
Басу – дөнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – явыз иблис кешеләре,
һәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр.
Тиле бодайны җыеп, утта ничек яндырсалар, дөнья беткәндә дә, шулай булачак.
Адәм Углы фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гөнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен, җыеп,
янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
Ә тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колагы булганнар – ишетсен!
Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бөтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.
Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли, ди.
Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган.
Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар күлдә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән, ди.
Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, яраксызларын исә читкә ташлаганнар.
Дөнья беткәндә дә, шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар.
Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
Сез боларның барысын да аңладыгызмы? – Әйе, – дип җавап бирделәр шәкертләре.
– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгының шәкерте булып киткән һәр канун белгече үзенең келәтеннән иске әйберләрен дә, яңаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш.
Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сөйләп бетергәч, Гайсә аннан китте.
Үз шәһәренә кайткач, Ул кешеләргә гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Тыңлаучыларның һәммәсе таң калды. – Шундый тирән акыл һәм кодрәтле эшләр Аңарда кайдан икән? – диделәр алар. –
Ул балта остасының углы түгелме соң?! Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүдә түгелме?!
Аның бөтен сеңелләре монда яшәмимени?! Шулай булгач, моның барысы Аңа кайдан килгән?
Һәм Аны кире кактылар. – Пәйгамбәр һәр җирдә ихтирам ителә, фәкать үз илендә һәм гаиләсендә генә хөрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
Алар ышанмаганга күрә, Ул анда кодрәтле эшләрне күп эшләмәде.
Шушы вакытта идарәче Һируд Гайсә хакында ишетте.
Үзенең кешеләренә: «Ул – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя. Шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – диде ул.
Һируд, бертуган кардәше Филипнең Һирудия хатыны аркасында, Яхъяны кулга алып, богаулап, зинданга япкан иде,
чөнки Яхъя: «Сиңа аның белән яшәргә ярамый», – дигән булган.
Һируд аны үтерер дә иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде һәм Һирудка шулкадәр ошады ки,
ул ни генә сораса да, барын да бирергә ант итте.
Кыз исә анасы өйрәткәнчә: – Хәзер үк Чумдыручы Яхъяның башын тәлинкәгә салып китер, – дип әйтте.
Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән ант хакына кызның теләген үтәргә
һәм, зинданда Яхъяның башын кистерергә, дип әмер бирде.
Башны тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде.
Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр.
Гайсә исә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма бу турыда билгеле булгач, кешеләр шәһәрләреннән чыгып, артыннан җәяүләп киттеләр.
Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күреп алды. Ул аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды.
Кич җиткәндә, Аның янына шәкертләре килеп: – Биредә бик аулак, ә вакыт соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып, үзләренә ризык сатып алсыннар, – диделәр.
– Аларга китәргә кирәкми. Аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.
– Безнең монда бары тик биш икмәк һәм ике балык кына бар, – дип әйттеләр тегеләр.
– Аларны Миңа алып килегез, – диде Гайсә.
Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты. Биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка өләштеләр.
Барысы да туйганчы ашады. Калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
Ашаучыларның саны исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, биш меңгә якын иде.
Шул ук вакытта Гайсә шәкертләренә, көймәгә утырып, Үзеннән алданрак аргы якка чыгарга кушты. Ә Үзе, халыкны кайтарып җибәргәнче, шунда калды.
Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга күтәрелде. Кич җиткәндә дә, Ул анда ялгызы булды.
Ә көймә исә ярдан еракта, һәм, җил каршы булганлыктан, аңа көчле дулкыннар бәрә иде.
Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, алар янына китте.
Шәкертләре Гайсәнең су өстеннән килүен күреп куркыштылар: – Бу – өрәк! – диделәр һәм куркуларыннан кычкырып җибәрделәр.
– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә.
Шуннан соң Петер Аңа: – Хакимем! Әгәр Син булсаң, яныңа су өстеннән атлап килергә әмер бирче миңа, – дип эндәште.
– Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлады.
Әмма җилнең көчле булуын тоеп куркып китте һәм бата башлады. – Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул.
Гайсә шунда ук, кулын сузып, аны эләктереп алды һәм: – Сай иманлы син, нигә икеләндең? – дип сорады.
Алар көймәгә кергәч, җил тынды.
Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йөзтүбән капландылар. – Син – чыннан да Аллаһы Углы! – диделәр алар.
Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар.
Җирле халык, Гайсәне танып, бу хакта шундагы бөтен әйләнә-тирәгә хәбәр таратты. Аның янына барлык авыруларны алып килделәр.
Алар киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Кагылган һәр кеше савыкты.
Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм канун белгечләре килделәр.
– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар: ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорадылар.
– Ә сез ни өчен үзегезнең йолаларыгыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – дип каршы төште Гайсә. –
Аллаһы: «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем“, – дип әйтә икән,
аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз.
Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән:
«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге Миннән ерак.
Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
Гайсә, халыкны Үзе янына чакырып: – Тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз.
Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, киресенчә, авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип әйтте.
Шуннан соң, шәкертләре янына килеп: – Сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗүләрен беләсеңме? – диделәр.
– Күктәге Атам тарафыннан утыртылмаган һәр үсенте тамыры белән йолкыначак, – диде Ул. –
Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып төшәчәк.
– Безгә бу сүзләрне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер.
– Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы?! – диде Гайсә. –
Авызга кергән нәрсәнең карынга керүе, ә аннан тышка чыгарылып ташланылуы сезгә аңлашылмыймыни?
Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга. Аны шул нәҗеслидер.
Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга бит.
Кешене менә шулар, юылмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми.
Гайсә ул урыннан Сур һәм Сидун җирләренә китте.
Янына шул җирләрдә яшәүче Кәнган хатыны килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызыма җен кагылган һәм ул бик нык газаплана! – дип кычкырды.
Әмма Гайсә аңа бер сүз белән дә җавап кайтармады. Шәкертләре, янына килеп, Аңардан үтенә башладылар: – Җибәр аны. Югыйсә ул кычкырып безнең арттан килә.
Гайсә исә: – Мин Исраил халкының югалган сарыкларына гына җибәрелгән идем, – дип җавап бирде.
Әмма хатын якын килде һәм, Аның каршында йөзтүбән капланып: – Әфәндем, миңа ярдәм итче! – диде.
– Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел, – диде Гайсә.
– Әйе, Әфәндем, – дип җавап кайтарды хатын. – Ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит.
Гайсә аңа: – Әй, ханым! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде. Шул вакытта ук аның кызы савыкты.
Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күле буеннан атлады. Ул тауга менеп утырды.
Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды.
Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күзләре ачылганын күреп, халык таң калды. Алар Исраил Алласын данладылар.
Гайсә шәкертләрен чакырып, аларга: – Кешеләр кызганыч. Алар янымда инде өч көн, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. Аларны ач килеш җибәрәсем килми: юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте.
– Шундый төркемне туендырырлык икмәкне монда, чүлдә, кайдан алыйк? – диделәр Аңа шәкертләре.
– Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә халыкка утырырга кушты һәм,
җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шөкрана кылгач, аларны сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка өләште.
Барысы да туйганчы ашадылар. Калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар.
Ә ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде.
Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты.
Аннан соң Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Сынарга теләп, Аңардан күктән берәр илаһи билге күрсәтүен үтенделәр.
Әмма Ул: – Кич белән сез: «Күк йөзе кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр», – дисез.
Ә иртән иртүк: «Бүген давыл булачак, чөнки күк йөзе кып-кызыл һәм хәвефле», – дисез. Күккә карап, сез һава торышын әйтә аласыз, ә вакытларның билгеләрен аера белмисез.
Аллаһыга иман итмәүче явыз буын кешеләре! Илаһи билгеләр таләп итәсез, әмма сезгә Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. Һәм Гайсә аларны калдырып китте.
Башка ярга килеп җиттеләр. Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.
Шунда Гайсә аларга: – Карагыз, фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз!
Алар исә үзара: «Икмәгебез булмаганга, шулай әйтәдер», – диештеләр.
Гайсә, моны белеп: – Сай иманлылар! Сез ни өчен икмәгегез юклыгы турында сөйләшәсез?
Сез берни дә аңламыйсызмыни?! Биш мең кешегә өләшкән биш икмәкне оныттыгызмы?! Сез ул вакытта ничә кәрзин җыеп алдыгыз?
Ә җиде икмәкне дүрт меңгә өләшү хакында? Сез ул вакытта ничә кәрзин җыеп алдыгыз?
Икмәк хакында әйтмәвем сезгә аңлашылмыймы?! Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде.
Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар.
Филип Кайсариясе шәһәре янындагы җиргә килгәч, Гайсә шәкертләреннән: – Кешеләр Адәм Углын кем дип белә? – дип сорады.
– Берәүләр Аны – Чумдыручы Яхъя, ди, икенчеләре – Ильяс, ә кайберләре исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәплиләр, – дип җавап бирделәр алар.
– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Гайсә.
– Син – Мәсих, тере Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
– Яхъя углы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә.
– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзеячәкмен. Аны үлеләр дөньясы җиңә алмас.
Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын бирермен. Син җирдә тыйганны Аллаһы күкләрдә тыячак, ә җирдә рөхсәт иткәнне Аллаһы күкләрдә рөхсәт итәчәк.
Аннан соң шәкертләренә Үзенең Мәсих булуын һичкемгә дә әйтмәскә кушты.
Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимгә барырга һәм анда өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сөйли башлады.
Петер исә, Аны читкәрәк алып китеп, каршы әйтә башлады: – Сине Аллаһы сакласын, Хакимем! Синең белән мондый хәл була күрмәсен!
Әмма Гайсә, борылып, Петергә: – Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде.
Аннары Гайсә шәкертләренә болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз-үзеннән баш тартып, хачын күтәрсен дә Миңа иярсен.
Чөнки үз җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр. Ә үз җанын Минем хакка югалткан кеше аны табар.
Бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, кешегә моннан ни файда? Кеше, нәрсә биреп, үз җанын кайтарып ала алыр икән?
Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәте һәм Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер.
Сезгә хак сүз әйтәм: шушында басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күргәнче дөнья куймаячаклар.
Алты көн узганнан соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга күтәрелде. Алар анда үзләре генә иде.
Шунда аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкыды, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.
Менә алар каршында Муса белән Ильяс пәйгамбәрләр пәйда булып, Гайсә белән сөйләштеләр.
Шунда Петер Гайсәгә: – Хакимебез! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Телисеңме, өч чатыр корам: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска? – дип әйтте.
Петер сөйләгән вакытта, балкып торган болыт төшеп, аларны каплады. Болыт эченнән: «Бу Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» дигән өн килеп иреште.
Бу тавышны ишетеп, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм нык куркыштылар.
Гайсә, яннарына килеп, аларга кагылды һәм: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде.
Шәкертләр, күтәрелеп карагач, Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
Таудан төшкәндә, Гайсә аларга боерып: – Адәм Углы үледән терелтеп торгызылганга кадәр, күргәнегез хакында беркемгә дә сөйләмәгез, – дип әйтте.
– Ә канун белгечләре ни өчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр соң? – дип сорадылар шәкертләре.
– Дөрестән дә, башта Ильяс килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. –
Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Углы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк.
Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләгәнен аңладылар.
Алар халык төркеме янына әйләнеп кайткач, бер кеше килде дә Гайсә алдында тез чүгеп:
– Әфәндем, углымны кызганчы! Аңарда өянәк авыруы, ул бик газаплана. Еш кына әле утка, әле суга ташлана.
Мин аны шәкертләреңә китергән идем, әмма алар аны савыктыра алмадылар, – диде.
– Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезгә түзеп торырга? Малайны яныма китерегез! – диде Гайсә.
Гайсә җенгә чыгарга әмер бирде. Җен чыгып китте, малай шул мизгелдә үк савыкты.
Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, янына килделәр һәм: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
– Чөнки иманыгыз аз, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә хак сүз әйтәм: горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтә калсагыз, ул урыныннан күчәр иде. Сезнең өчен мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [
]
Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга: – Адәм Углы кешеләр кулына тотып бирелергә
һәм үтерелергә тиеш, әмма өченче көнне Ул терелтеп торгызылачак, – дип әйтте. Шәкертләр бик хафаландылар.
Алар Кәпәрнаумга килеп җиткәч, Петер янына Аллаһы йорты өчен салым җыючылар килде. – Остазыгыз салым түләмиме? – дип сорадылар алар.
– Түли, – дип җавап бирде Петер. Петер өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады: – Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз угылларыннанмы, әллә чит кешеләрдәнме?
Петер: – Чит кешеләрдән, – дип җавап бирде. – Алай булгач, үз угыллары түләүдән азат, – диде Гайсә. –
Әмма аларны рәнҗетмик. Күлгә барып кармак сал. Беренче эләккән балыкны алып, авызын ач һәм анда көмеш тәңкә табарсың. Аны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бир.
Шул вакытта Гайсә янына шәкертләре килеп: – Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге? – дип сорадылар.
Гайсә бер баланы чакырып алып, алар уртасына бастырды
һәм: – Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.
– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр.
Минем хакка шушындый бер баланы күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә.
Әмма Миңа иман итүче әлеге кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Дөньяга кайгы, чөнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнең килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуңа кайгы!
Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән сау килеш мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер куллы булып яки аксак килеш керүең синең өчен яхшырак.
Әгәр күзең сине вәсвәсәгә салса, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзле булып керүең яхшырак.
Карагыз, әлеге кечкенәләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар. [
]
Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң?
Әгәр тапса, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр.
Күктәге Атагыз да шулай: әлеге кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми.
Имандашың сиңа каршы гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, сез бер-берегезне тагын имандашлар дип атый алырсыз.
Ләкин тыңламаса, «һәр очрак ике яки өч шаһит белән раслансын өчен», үзең белән бер яки ике кешене ал.
Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул синең өчен мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
Сезгә хак сүз әйтәм: җирдә нәрсәне тыйсагыз, шуны күктә Аллаһы тыяр һәм нәрсәне рөхсәт итсәгез, күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
Тагын сезгә әйтәм: арагыздагы икегез үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сорасагыз да, Күктәге Атам аны эшләячәк.
Чөнки икәү яки өчәү Минем хакка җыелса, Мин дә алар белән булачакмын.
Шуннан соң Аның янына Петер килеп: – Хакимем, туганым миңа каршы гөнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?!
– Юк, җиде түгел, ә җитмеш тапкыр җиде мәртәбә! – дип җавап бирде аңа Гайсә. –
Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаш. Күз алдына китерегез: бер патша хезмәтчеләреннән хисап таләп иткән.
Акча хисабы башлангач, аңа ун мең талант бурычы булган бер кешене китергәннәр.
Аның бурычын кайтарырга акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатырга әмер биргән.
Хезмәтче патша каршында йөзтүбән капланып: «Бурычымны көтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» – дип әйткән.
Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен җибәргән.
Хезмәтчесе исә чыгып киткән һәм үзенә йөз динар тиешле хезмәттәшләренең берсен очраткан. Ул аны, бугазына ябышып, буа башлаган. «Миңа бурычыңны түлә!» – дип таләп иткән.
Тегесе, тезләренә егылып, аңа: «Бурычымны көтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән.
Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны зинданга утырткан.
Патшаның башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар һәм бар булган хәлне хуҗаларына килеп сөйләп биргәннәр.
Шуннан соң хуҗасы әлеге хезмәтчене чакырып: «Яраксыз хезмәтче! Үтенгәч, мин бөтен бурычыңны бәхилләдем.
Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш түгел идеңмени?!» – дип әйткән.
Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны газаплаучылар кулына тапшырган.
Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк.
Гайсә сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде.
Артыннан халык төркемнәре иярде. Гайсә алар арасындагы авыруларны савыктырды.
Гайсә янына фарисейлар килгәч, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын һәртөрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
– Кешеләрне бар иткәндә, Яратучы баштан ук «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни?! – дип сорады Гайсә. –
Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр».
Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Аллаһы кушканны кеше аермасын.
– Алай булса, нигә соң Муса ирләргә үз хатынына талак хаты биреп, аерып җибәрергә рөхсәт иткән? – диделәр алар.
– Ул сезгә, күңелләрегез каты булганга күрә, хатыныгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. –
Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул зина кыла.
Шәкертләре Аңа: – Ирнең хатынга карата мөнәсәбәте шундый була икән, ул чакта өйләнмәве яхшырак, – диделәр.
– Бу сүзләрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. –
Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, һәм өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре өйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!
Шуннан соң, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр.
Әмма Гайсә: – Балаларга ирек бирегез, аларга яныма килергә комачауламагыз, чөнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.
Гайсә аларга кулы белән орынып, Үзенең фатихасын күндерде һәм аннан китеп барды.
Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады.
– Син игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Берәү генә игелекле. Мәңгелек тормышка керәсең килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
– Ниндиләрен? – дип сорады тегесе. – Кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә,
атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә.
– Мин боларны үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми? – дип сорады егет.
– Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә.
Егет исә, бу сүзләрне ишеткәч, борчуга төште һәм китеп барды, чөнки ул бик бай иде.
Ә Гайсә шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул.
Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
Шәкертләре, моны ишетеп, бик гаҗәпләнделәр. – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорадылар алар.
Гайсә аларга карап: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы һәммәсен дә булдыра ала, – диде.
Шунда Петер Гайсәгә мөрәҗәгать итте: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?
– Сезгә хак сүз әйтәм: бөтен дөнья яңаргач, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, унике тәхеткә утырачаксыз.
Йортларын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен яки ата-анасын, балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм мәңгелек тормышка ия булачак.
Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар.
Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаш? Күз алдыгызга китерегез: иртән иртүк хуҗа үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга барган.
Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына җибәргән.
Иртәнге сәгать тугызда өеннән чыгып, базар мәйданына килгәч, ул анда эшсез торган башка кешеләрне күреп:
«Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз. Мин сезгә тиешенчә түләрмен», – дигән. Алар киткәннәр.
Ә хуҗа сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай ук эшләгән.
Сәгать бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыгып, басып торган кешеләрне күргән. «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган ул алардан.
«Безне беркем дә ялламады», – дип җавап кайтарганнар алар. Ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дип әйткән.
Кич җиткәч, хуҗа идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып, аларга түлә. Соңгы ялланганнарыннан башлап, беренчеләре белән тәмамла», – дигән.
Кичке биштә ялланганнар килеп, һәрберсе бер динар акча алган.
Шуңа карап, беренчеләре: «Күбрәк алырбыз», – дип уйлаганнар. Әмма алар да берәр динар акча алганнар.
Ә алгач, хуҗага зарлана башлаганнар:
«Бу соң килгәннәре бары тик бер сәгать эшләделәр, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит көннең авырлыгын һәм эсселеген кичердек».
Әмма ул аларның берсенә: «Дустым, мин сиңа карата гаделсезлек эшләмәдем. Син минем белән бер динарга килештең түгелме соң?!
Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә мин бу соңгысына да сиңа биргән кадәр бирергә телим.
Акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә хокукым юкмыни?! Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дип җавап биргән.
Шулай, соңгылар беренче булырлар, ә беренчеләр исә соңгы булырлар, – диде Гайсә.
Иерусалимгә таба барганда, Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып, аларның үзләренә генә болай диде:
– Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр. Алар Аны үлемгә хөкем итәрләр,
мыскыллау, камчы белән суктыру һәм хачка кадаклату өчен, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелтеп торгызылачак.
Шуннан соң Зебедәйнең хатыны, угыллары белән Гайсә янына килеп, алдында тезләнде. Ул Аңардан нәрсәдер сорарга теләде.
– Син нәрсә телисең? – дип сорады Гайсә. – Ике углым Патшалыгыңда берсе уң ягыңа, икенчесе сул ягыңа утырачак, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын.
– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы? – Алырбыз, – диделәр алар.
– Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр.
Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә каршы ачулары чыкты.
Ә Гайсә аларны чакырып алып: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар белән хакимлек кыла һәм түрәләр дә алар белән идарә итә.
Ләкин сездә алай булмасын! Арагызда бөек булырга теләүче башкаларга – хезмәтче,
арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын.
Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, тормышын бирергә дип килде, – диде.
Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәһәрен калдырып киткәндә, артыннан күп санлы халык иярде.
Юл читендә ике сукыр утыра иде. Алар Гайсәнең үтеп баруын ишеткәч: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырып җибәрделәр.
Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма алар тагын да көчлерәк итеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкырдылар.
Гайсә, туктап, аларны чакырды һәм: – Сезнең өчен нәрсә эшләвемне телисез? – дип сорады.
– Әфәндем! Күзләребез ачылсын иде! – диделәр алар.
Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кагылды: алар шунда ук күрә башладылар һәм Аңа ияреп киттеләр.
Алар Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау янындагы Бәйт-Фәги авылына килгәч, Гайсә ике шәкертен җибәрде
һәм: – Каршыгыздагы авылга барыгыз. Шунда ук бәйләп куелган ана ишәк белән яшь ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, Миңа китерегез.
Кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: «Алар безнең Хуҗага кирәк», – дип җавап бирегез. Ул ишәкләрне шунда ук җибәрер, – диде.
Бу – пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:
«Сион-кызга әйтегез: „Менә Патшаң сиңа килә. Ул тыйнак-күндәм, ишәккә һәм тайга, камыт кигезелгән ишәк баласына атланган“».
Шәкертләре барып, барын да Гайсә кушканча эшләделәр.
Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен ишәкләр сыртына салдылар һәм Гайсә аларга менеп атланды.
Зур халык төркеме өс киемнәрен юл өстенә җәйделәр, башкалары исә агач ботакларын сындырып юлга салдылар.
Гайсәнең алдыннан һәм артыннан килүче зур халык төркемнәре: «Давыт Углына һошанна! Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер! Югарыда, күкләрдә һошанна!» – дип кычкырдылар.
Гайсә Иерусалимгә килеп кергәч, бөтен шәһәр кузгалды. – Кем бу? – дип сораштылар кешеләр.
– Бу – Гайсә, Гәлиләядәге Насарадан пәйгамбәр, – дип җавап бирде халык.
Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады.
Гайсә аларга: – Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез! – диде.
Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде һәм Ул аларны савыктырды.
Ләкин баш руханиларның һәм канун белгечләренең, Ул эшләгән искиткеч эшләрне һәм балаларның Аллаһы йортында: «Давыт Углына һошанна!» – дип кычкыруларын күреп, ачулары чыкты.
Алар Аңардан: – Аларның нәрсә әйтүләрен ишетәсеңме? – дип сорадылар. – Әйе, – дип җавап бирде Гайсә. – Сез: «Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син Үзеңә мактау яудырттың», – дип язылганны һичкайчан укымадыгызмы әллә?
Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйт-Әниягә китте һәм төнне анда үткәрде.
Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды.
Юл буендагы инҗир агачын күреп, Ул янына килде, әмма яфрактан башка берни тапмагач, аңа: – Моннан ары җимешең беркайчан булмасын! – диде. Һәм шунда ук инҗир агачы корып төште.
Моны күреп, шәкертләренең исләре китте. – Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып төште соң? – дип сорадылар алар.
– Сезгә хак сүз әйтәм: ышансагыз һәм шикләнмәсәгез, Мин инҗир агачы белән эшләгәнне генә эшләп калмассыз, әмма бу тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсәгез дә шулай булачак.
Догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә.
Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.
– Мин дә сезгә бер сорау бирәм, – диде аларга Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.
Суга чумдыру хокукы Яхъяга кайдан бирелгән: күктәнме әллә кешеләрдәнме? Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сораячак.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр.
Шуңа күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим.
Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике углы булган. Беренчесе янына килеп, ул болай дигән: «Углым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә әле».
Тегесе: «Теләмим», – дип әйткән, әмма бераздан кире уйлап киткән.
Атасы икенче углы янына килеп, шуны ук әйткән. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган.
Аталарының ихтыярын кайсысы үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алда керәчәкләр.
Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбә итмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
Хәзер икенче гыйбрәтле хикәяне тыңлагыз. Җир биләүче бер кеше булган. Ул йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен, махсус чокыр әзерләгән, бакчаны саклар өчен манара төзегән һәм бакчаны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, үзе чит якларга китеп барган.
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән.
Әмма йөзем үстерүчеләр, хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, башкасын үтергәннәр, өченчесенә үлгәнче ташлар атканнар.
Хуҗа тагын да күбрәк хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.
Ниһаять, «Углыма хөрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, углын җибәргән.
Әмма йөзем үстерүчеләр хуҗаның углын күреп, бер-беренә: «Бу бит – варис. Әйдәгез, аны үтерик һәм мирасын үзебезгә алыйк», – диешкәннәр.
Алар аны тотып, йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар һәм үтергәннәр.
Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы әйләнеп кайткач, бу йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?
– Явыз кешеләрне ул рәхимсез рәвештә үтерер һәм йөзем бакчасын башка йөзем үстерүчеләргә кулланырга биреп торыр. Болар хуҗага тиешле өлешне вакытында бирерләр, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә болай диде: – Ә сез Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен могҗизадыр», – дигәнне укымадыгызмыни?
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк.
Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк, таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак.
Баш руханилар һәм фарисейлар, Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен ишетеп, Аның үзләре хакында сөйләвен аңладылар.
Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар.
Гайсә, алар белән сөйләшкәндә, тагын гыйбрәтле хикәяләр сөйләде:
– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша углы өчен туй мәҗлесе үткәргән.
Ул, чакырылган кунакларны мәҗлескә җыярга ниятләп, хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин кунаклар килергә теләмәгәннәр.
«Мәҗлесем инде әзер: үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, бөтен нәрсә әзер, кунакка килегез», – дип, тагын хезмәтчеләрен чакырылган кешеләргә әйтергә җибәргән.
Әмма, чакыруны санга сукмыйча, аларның һәрберсе үз эшләре белән таралышканнар: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшенә киткән,
ә калганнары исә хезмәтчеләрне тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.
Патша, ярсып, ул үтерүчеләрне юк итәргә, ә шәһәрләрен яндырырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән.
Аннан соң патша хезмәтчеләренә болай дип әйткән: «Мәҗлес әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булмадылар.
Юл чатларына барыгыз, кемне генә күрсәгез дә, мәҗлескә чакырыгыз».
Хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраган бар кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр. Бөтен мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган.
Ләкин патша, кунакларны карарга чыккач, анда бәйрәм киеменә киенмәгән бер кешене күреп алган.
Патша аңа: «Дус, син ничек монда бәйрәм киеме кимичә килдең?» – дигән. Тегесе эндәшмәгән.
Шуннан соң патша хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән.
Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз.
Шуннан соң фарисейлар, китеп, Гайсәне ничек сүздә эләктерергә икән дип киңәшләштеләр.
Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр. – Остаз, – диделәр алар, – Синең туры сүзле булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел.
Шуңа күрә әйтче безгә, Син ничек уйлыйсың: кайсарга салым түләү рөхсәт ителәме, әллә юкмы?
Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине, икейөзлеләр? – дип җавап бирде. –
Салым түли торган акчаны миңа күрсәтегез! Алар Аңа динар бирделәр.
– Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә.
– Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр тегеләр. – Димәк, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде шуннан соң аларга Гайсә.
Бу сүзләрне ишетеп, алар хәйран калдылар һәм Аны калдырып киттеләр.
Шул ук көнне Гайсә янына саддукейлар килделәр. Алар исә үлеләрнең терелүен инкяр итәләр иде. Алар Гайсәгә мондый сорау бирделәр:
– Остаз, Муса Канунда әйткән: «Әгәр берәү, ата булу бәхетенә ирешмичә, үлеп китсә, аның тол хатынына бертуганы өйләнсен һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен».
Менә арабызда бертуган җиде ир кардәш бар иде. Беренчесе өйләнгән, бала күрмичә, хатынын туганына хатынлыкка калдырып, үлеп киткән.
Икенчесе, өченчесе дә һәм барлык җидесе белән дә шулай булган.
Ә ахырда хатын үлеп киткән.
Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул аларның кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!
– Сез ялгышасыз, чөнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә.
– Үлеләр терелгәндә, алар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар.
Ә үлеләрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһының әйткәннәрен сез укымадыгызмыни?
Ул: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке.
Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды.
Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек итүен ишеткәч, фарисейлар бергә җыелдылар.
Аларның берсе – канун белгече, Аны сынарга теләп:
– Остаз, Канунда кайсы әмер иң мөһиме? – дип сорады.
– «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. –
Бу – беренче һәм иң мөһим әмер.
Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
Бөтен Муса кануны һәм пәйгамбәрләр шушы ике әмергә нигезләнгәннәр.
Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан болай дип сорады:
– Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Углы? – Давыт Углы, – дип җавап бирделәр алар.
– Ә ни өчен Давыт, Изге Рух белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атаган? Ул бит болай дигән:
«Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».
Шулай итеп, Давыт Аны «Хакимем» дип атый икән, ничек инде Ул аның Углы була ала?
Беркем дә Аңа җавап кайтара алмады. Шушы көннән алып, бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.
Шуннан соң Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте:
– Муса урынын фарисейлар һәм канун белгечләре алдылар.
Шуңа күрә, аларның сезгә кушканнарын тыңлагыз һәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чөнки алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар.
Алар кешеләр җилкәсенә авыр йөкләрне бергә бәйләп салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр.
Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар догалар салган тартмачыкларын зурайталар, кием чукларын озынайталар.
Мәҗлесләрдә алар иң түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утырырга яраталар,
мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләүне һәм кешеләрнең аларны «остаз» дип атауларын яраталар.
Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез – бер-берегезгә туганнар.
Җирдә «ата» дип беркемне дә атамагыз – сезнең бер генә – Күктәге Атагыз гына бар.
Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих.
Ә арагыздагы иң бөеге сезнең өчен хезмәтче булсын.
Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер.
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез кешеләрдән Күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә керттермисез. [
]
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Тик берәүне генә булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен, сез диңгезләр һәм коры җирләр аша үтәсез. Ә инде берәрсен китерсәгез, аны, үзегезгә караганда да, җәһәннәмгә икеләтә лаеклы итәсез.
Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш», – дип өйрәтәсез.
Сукыр ахмаклар! Кайсысы мөһимрәк: алтынмы әллә алтынны изге итүче Аллаһы йортымы?
Тагын әйтәсез: «Мәзбәх белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә мәзбәхтәге бүләк белән ант итсә, ул антын үтәргә тиеш».
Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме?
Шуңа күрә, мәзбәх белән ант итүче кеше аның белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант иткән була.
Аллаһы йорты белән ант итүче кеше исә аның белән дә, аның эчендә Яшәүче белән дә ант иткән була.
Күк белән ант иткән кеше Аллаһы тәхете һәм анда Утыручы белән ант иткән була.
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнекне, укропны, ак әнисне гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлек, шәфкатьлек һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен дә онытмаска кирәк иде.
Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сөзеп аласыз, ә дөяне йотасыз!
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыздыр, ә эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы.
Сукыр фарисей! Элек касәләрнең эчен чистарт, шул вакытта гына аның тышы да чиста булыр!
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартылган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы!
Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейөзлелек һәм канунсызлык.
Кайгы сезгә, канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез һәм тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез.
Сез: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез.
Шулай итеп, үзегезгә каршы үзегез шаһитлык итәсез: сез – пәйгамбәрләрне үтерүче ата-бабаларыгызның угыллары.
Шулай ата-бабаларыгыз башлаганны тулыландырыгыз.
Сез – еланнар һәм елан токымы! Сез җәһәннәм хөкеменнән ничек качарга уйлыйсыз?
Шуңа күрә Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм канун белгечләрен җибәрәм. Берәүләрен сез үтерерсез, хачка кадакларсыз, башкаларын гыйбадәтханәләрдә камчылатып, шәһәрдән шәһәргә куарсыз.
Шулай итеп, бөтен тәкъваларның җирдә түгелгән каны башыгызга төшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, мәзбәх белән Изге йорт арасында сез үтергән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр.
Сезгә хак сүз әйтәм: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк!
Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче һәм хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы Иерусалим! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр.
Сезгә әйтәм: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!» – дип әйтми торып, Мине күрмәссез!
Гайсә Аллаһы йортыннан чыгып киткәндә, Аның игътибарын Аллаһы йортының биналарына юнәлтер өчен, янына шәкертләре килделәр.
Ә Гайсә: – Боларның һәммәсен да күрәсезме? – диде. – Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
Гайсә Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде. – Әйт әле безгә: бу хәлләр кайчан булыр икән? Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.
Гайсә җавап бирде: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне,
чөнки күпләр, үзләрен Минем исем белән атап килеп, «Мин – Мәсих» диярләр һәм күпләрне алдарлар.
Сез якындагы сугышлар авазын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишетерсез – карагыз, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:
халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык һәм җир тетрәүләр булыр,
әмма боларның барысы – тулгак тоту газапларының башы гына.
Шушы вакытта сезне газаплауга дучар итәрләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезгә нәфрәтләнер.
Шул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-беренә хыянәт итәр һәм нәфрәтләнер.
Ялган пәйгамбәрләр күбәеп, күпләрне алдар.
Явызлык артканлыктан, күпләрнең мәхәббәте суыныр.
Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.
Барча халыкларга дәлил итеп, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер.
Шуңа күрә, сез Даниил пәйгамбәр язган «ташландык хәлгә китерә торган нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын),
Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсыннар,
өй түбәсендәгеләр, әйберләрен алырга дип, өйгә төшеп тормасын,
кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтмасын.
Ул көннәрдә авырлы һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!
Качуыгыз кышка һәм шимбә көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз,
чөнки ул вакытта дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер.
Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак.
Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз,
чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
Менә Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым.
Шулай итеп, әгәр: «Кара, Ул чүлдә», – дисәләр, анда бармагыз яки: «Менә Ул эчке бүлмәләрдә», – дисәләр, ышанмагыз.
Чөнки Адәм Углының килүе күкне көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшен ярып үткән кебек булыр.
Мәет кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр.
Шунда ук, ул көннәрдәге афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас, күкләрдән йолдызлар коелыр һәм күк җисемнәре тетрәнер».
Шулвакыт Адәм Углының билгесе күренер, Аның күк болытлары өстендә кодрәт вә дан белән килүен күреп, җирнең бөтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар.
Адәм Углы фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер. Алар дөньяның дүрт тарафыннан, җирнең бер читеннән башлап икенче читенә кадәр Аның сайланганнарын җыярлар.
Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!
Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.
Нух көннәрендә ничек булса, Адәм Углы килгән вакытта да шулай булачак.
Туфан алдыннан кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән.
Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар нәрсә буласын аңламаганнар. Адәм Углы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак.
Ул вакытта кырда ике кеше булыр: берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.
Бер кул тегермәнендә тартучы ике хатынның берсе алыныр, икенчесен калдырырлар.
Шуңа күрә, уяу булыгыз! Хакимегез кайсы көндә киләчәген сез белмисез бит.
Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, йокламыйча, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.
Шуңа күрә, сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
Шулай итеп, хезмәтчеләргә ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?
Хуҗасы әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.
Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.
Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап,
башка хезмәтчеләрне кыйный, үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа,
хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә
аны җәзага тартыр һәм икейөзлеләр белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан.
Бишесе – ахмак, калган бишесе исә акыллы булган.
Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә май алмаганнар.
Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар.
Кияү тоткарланганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган һәм йоклап та киткәннәр.
Төн уртасында: «Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!» – дип кычкырган тавыш ишетелгән.
Шул вакытта бөтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын өчен, аларны рәтләгәннәр.
Ахмаклары акыллыларга: «Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә бераз май бирегезче», – дип әйткәннәр.
Ә акыллылары: «Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Иң яхшысы, сатучыларга барып, май сатып алыгыз», – дигәннәр.
Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылау өчен, барын да әзерләп куйган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган.
Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. «Әфәнде, безгә ач әле!» – дип әйткәннәр алар.
Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган.
Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә.
Ул вакытта болай булыр: бер кеше, чит илләргә киткәнче, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган.
Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган, ә үзе китеп барган.
Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган.
Ике талант алганы да шулай ук тагын ике талант казанган.
Ә бер талант алганы исә, китеп, хуҗасының акчаларын яшереп, җиргә күмеп куйган.
Күп вакыт үткәннән соң, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисаплашуларын таләп иткән.
Биш талант алганы тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант бирдең. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым».
Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».
Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант бирдең. Менә мин тагын ике талант эшләп таптым», – дип әйткән.
Хуҗасы аңа болай дигән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, хуҗаңның шатлыгын уртаклаш».
Инде бер талант алганы килеп әйткән: «Хуҗам, мин синең каты бәгырьле кеше икәнеңне белдем: үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың.
Мин синнән курыктым һәм акчаңны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзеңнең акчаңны».
Ә хуҗасы болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз һәм ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белдең!
Сиңа акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде. Мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем».
Шуннан хуҗа, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез.
Чөнки кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, һәм аның артыгы белән булыр, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – диде.
Адәм Углы Үз даны һәм барлык фәрештәләре белән килеп, шөһрәтле тәхетенә утырачак.
Барча халыклар Аның хозурына китерелер. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аергандай, кешеләрне икегә аерачак.
Сарыкларны – уң ягына, кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр.
Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз.
Ач идем – ашаттыгыз, сусаган идем – эчерттегез, мосафир идем – сыеныр урын бирдегез,
ялангач идем – киендердегез, авыру идем – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез», – дип әйтер.
Шунда тәкъвалар: «Хакимебез! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?
Синең мосафир булуыңны күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек?
Авырганыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар.
Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер.
Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!
Чөнки ач идем – ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез,
мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, авырганда һәм зинданда утырганда, яныма килмәдегез».
Шунда тегеләре дә: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусавыңны, мосафир, ялангач, авыру булуыңны, зинданда утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?» – дип сорарлар.
Шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез».
Алар – мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка юнәләчәк.
Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә:
– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.
Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да
Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.
– Ләкин, халык арасында чуалыш килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында ярамас, – диделәр алар.
Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә иде.
Ул анда ашап утырганда, янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды.
Ә моны күргән шәкертләре, ачуланып: – Майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. –
Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит!
Әмма шәкертләренең канәгатьсезлеген белгән Гайсә: – Бу хатынны ник битәрлисез? Минем өчен ул изге эш эшләде.
Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам.
Ул хатын, тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде.
Сезгә хак сүз әйтәм: җир йөзенең бу Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, әлеге хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр, – диде.
Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып:
– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.
Шушы вакыттан алып, ул, Гайсәне аларның кулларына тапшырыр өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Синең өчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар.
Гайсә аларга: – Шәһәрдәге шул-шул кешегә барып, болай әйтегез: «„Билгеләгән сәгатем якынлашып килә. Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын синдә ашармын“, – дип әйтте Остазыбыз», – диде.
Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр.
Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды.
Алар ашап утырган чакта Гайсә: – Мин сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
Ә Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы кеше Миңа хыянәт итәчәк.
Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!
Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүдә Аңардан: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
Ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. – Алып ашагыз, бу Минем тәнемдер, – диде Ул.
Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, аларга сузды һәм: – Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез.
Бу, гөнаһлар кичерелсен дип, күпләр өчен түгелә торган канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый.
Сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.
Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
Шунда Гайсә аларга: – Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз.
Әмма, Мин терелеп торганнан соң, сездән алда Гәлиләягә бара торырмын, – дип әйтте.
Петер исә: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип каршы төште.
Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.
– Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диештеләр.
Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде. Шунда Ул аларга: – Мин тегендә барып дога кылыйм. Сез шушында утырып торыгыз, – дип әйтте.
Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды.
Ул аларга: – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.
Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды: – Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, аларның йоклап ятуын күрде. – Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә уяу утыра алмадыгыз? – диде Ул Петергә. –
Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер!
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды: – Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: күзләрен йокы баскан иде.
Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм өченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.
Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга: – Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Углы гөнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте.
Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.
Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде. – Исәнме, Остаз! – дип, Гайсәне үбеп алды.
Әмма Гайсә аңа: – Син нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән булган кешеләр алга чыктылар һәм, Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар.
Гайсә белән булганнарның берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды һәм, олуг рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
Шунда Гайсә аңа: – Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!
Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы?! Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!
Әмма ул вакытта Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.
Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.
Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын өчен булды. Шулвакыт барлык шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр.
Гайсәне кулга алган кешеләр Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канун белгечләре һәм өлкәннәр җыелган иде инде.
Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды.
Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлык эзләде.
Әмма күп ялган шаһитлар килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлык күрсәтеп, ике кеше чыкты.
Алар: – Бу кеше: «Мин Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә яңадан төзи алам», – дип әйтте, – диделәр.
Шуннан олуг рухани торып, Гайсәгә: – Аларның Сиңа каршы әйткән сүзләренә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады.
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңа: – Мәңге тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Углымы? – диде.
Гайсә аңа: – Моны син үзең әйттең. Әмма Мин сезгә әйтәм: «Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстеннән килүен күрерсез», – дип әйтте.
Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көферләнү бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер үзегез ишеттегез!
Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
Шуннан соң алар Гайсәнең битенә төкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм:
– Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр.
Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Янына хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде.
Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп: – Мин синең нәрсә хакында сөйләвеңне белмим, – диде.
Капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга: – Менә бу кеше насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте.
Петер тагын, ант итеп, ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим!
Бераздан шунда басып торган кешеләр янына килеп: – Син чыннан да аларның берсе бит. Ничек сөйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар.
Шунда Петер Аллаһы белән ант итә башлады һәм: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды.
Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләрен Петер исенә төшерде дә, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре, киңәшләшеп, Гайсәне үтерү турында сүз куештылар.
Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.
Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлемгә хөкем ителүен белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм өлкәннәргә утыз көмеш тәңкәне кайтарып биреп:
– Гөнаһ кылдым мин, гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде. – Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр.
Ул тәңкәләрне Аллаһы йортында атып бәреп чыгып китте дә асылынды.
Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йортындагы хәзинәгә салу канунга сыймый: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр.
Алар, киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр өчен, чүлмәкче кырын сатып алырга, дигән карар чыгардылар.
Шуңа күрә бу кыр Кан кыры дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала.
Шулай Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аның өчен билгеләнгән бәяне – утыз көмеш тәңкәне алдылар,
һәм, Раббы миңа кушканча, ул акча белән чүлмәкче кырын сатып алдылар».
Гайсә идарәче каршына бастырылды. – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
Баш руханилар һәм өлкәннәр Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.
Шуннан соң Пилат: – Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син? – дип сорады.
Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
Гадәттәгечә, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.
Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде.
Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: – Сезгә кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады
Яһүдиләрнең башлыклары Гайсәдән көнләшкәнгә, Аны тотып бирүләрен Пилат белә иде.
Ул хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген төшемдә Аның аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.
Баш руханилар һәм өлкәннәр исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар.
Идарәче халык төркеменнән: – Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады. – Барабны, – дип җавап бирделәр алар.
– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да.
– Ул нинди явызлык эшләгән соң? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип, тагын да катырак итеп кычкырды җыелган халык.
Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мөмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды. – Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегезгә карагыз! – диде ул.
– Аның каны өчен без һәм балаларыбыз җаваплы булсын! – дип җавап бирде бөтен халык.
Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне камчы белән суктыргач, хачка кадаклатырга тапшырды.
Шуннан соң гаскәриләр Гайсәне идарәченең сараена алып киттеләр. Аларның бар гаскәре Гайсә тирәли җыелды.
Алар Гайсәнең киемнәрен салдырып, җете кызыл төстәге япанча кидерделәр,
чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, башына кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар.
Аннары Гайсәгә төкерделәр, таяк алып, башына сугып кыйнадылар.
Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Аңа Үз киемнәрен кидерделәр һәм хачка кадакларга алып киттеләр.
Алар, чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
Гөлгетә, ягъни «Баш сөяге» дип аталган урынга килеп җиткәч,
алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Ул татып карады, әмма эчәргә теләмәде.
Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр
һәм Аны анда саклап утырдылар.
Гайсәнең баш өстенә гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетеп куйдылар.
Аның белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен уң ягына, берсен сул ягына.
Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар.
– Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Углы булсаң, төш хачтан! – диделәр алар.
Баш руханилар да канун белгечләре һәм өлкәннәр белән бергә Аны мыскылладылар:
– Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе – Исраил Патшасы! Төшсен хачтан, шунда без Аңа ышанырбыз!
Ул Аллаһыга таяна. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын! Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый бит.
Аның белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр.
Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.
Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип каты итеп кычкырып җибәрде. (Бу «Әй Аллам, Аллам! Нигә ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата.)
Анда торучыларның кайберләре, сүзләрен ишетеп: – Ильясны чакыра, – диделәр.
Шунда аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген әче шәрабка манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде.
Калган кешеләр аңа: – Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.
Ә Гайсә тагын бер тапкыр каты итеп кычкырып җан бирде.
Менә Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар,
каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.
Алар каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге Иерусалим шәһәренә керделәр, һәм күпләр аларны күрде.
Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка хәлләрне күреп, бик нык курыктылар. – Ул, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән, – диделәр.
Анда читтән карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр).
Алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде.
Кич белән Ариматайдан Йосыф исемле бай кеше килде. Ул да Гайсәнең шәкерте иде.
Пилат янына килеп, ул Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. Шунда Пилат Аның җәсәден Йосыфка бирергә кушты.
Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде
һәм күптән түгел кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын томалады да китеп барды.
Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утыра иделәр.
Икенче көнне (ул шимбә көн иде) Пилат янына баш руханилар һәм фарисейлар килеп:
– Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. –
Өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мөмкин. Халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Һәм бу соңгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр.
– Сакчыларны алып барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат.
Алар, барып, кабер авызын томалаган ташка мөһер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.
Шимбә көн үтеп, атнаның беренче көне таңында магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям кабер-мәгарәне карарга бардылар.
Кинәт бик каты җир тетрәде, чөнки Раббы фәрештәсе күктән төште. Кабер янына килеп, ташын аударып ташлады һәм шул таш өстенә утырды.
Аның килүе яшендәй, ә киемнәре кар кебек ак иде.
Сакчылар куркуларыннан калтырап, үледәй катып калдылар.
Фәрештә исә хатыннарга болай диде: – Курыкмагыз! Мин хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм.
Ул монда юк. Үзе әйткәндәй, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз.
Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны әйтер өчен килдем.
Хатыннар ашыга-ашыга кабер яныннан киттеләр. Куркып һәм бик нык шатланып, шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр.
Кинәт алар алдына Гайсә Үзе килеп чыкты. – Иминлек сезгә! – диде Ул. Алар Гайсә янына килеп, аякларын кочаклап, алдында тезләнделәр.
Шунда Гайсә: – Курыкмагыз! – диде. – Барыгыз, шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.
Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәһәргә барып, баш руханиларга булган бөтен хәлне сөйләп бирделәр.
Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр
һәм аларга: – «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез.
Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.
Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.
Унбер шәкерт исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте.
Аны күреп, алар каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр.
Гайсә, алар янына килеп, болай диде: – Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде.
Шуңа күрә барыгыз һәм бөтен халыкларны Минем шәкертләрем итегез. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз
һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.
Аллаһы Углы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы. Ишагыйя пәйгамбәр китабында:
«Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Сиңа юл әзерләр. Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „ Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз!“» – дип язылганча,
чүл якларына Чумдыручы Яхъя килде һәм, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп, суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
Аның янына бөтен Яһүдия иленнән, Иерусалимнән кешеләр агыла башлады. Килүчеләр гөнаһларын икърар итәләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн суына чумдыра иде.
Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы аның саранча вә кыр балы булды.
– Минем арттан кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип вәгазьләде ул. –
Мин сезне суга чумдырсам, Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасына чумдырып алды.
Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде;
һәм шулчак күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым, Син – Минем куанычым!» дигән тавыш килеп иреште.
Шул ук мизгелдә Рух Гайсәне чүлгә ияртеп алып китте.
Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде, ә фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте.
Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады:
– Вакыты җитте! – диде Ул. – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә инаныгыз!
Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салучы Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде (алар балыкчылар иде). – Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә.
Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
Тагын берара үткәч, Гайсә, көймәдә ятьмәләрен сипләп утыручы Зебедәй угылларын – Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны күреп,
шунда ук Үз янына дәште; һәм алар, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.
Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр; шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм шунда гыйлем бирә башлады.
Аның сөйләгәннәренә барысы да хәйран калды, чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
Шулвакытны гыйбадәтханә эчендә җен кагылган бер адәм бар иде:
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды ул.
Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды.
Җен, теге кешене калтыратып һәм каты итеп кычкырып, аңардан чыгып китте.
Барысы, шомга калып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Яңа һәм кодрәтле нинди гыйлем бу? Аның боеруына хәтта җеннәр дә буйсына!
Гайсә турындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя җирендә таралды.
Гайсә, Ягъкуб һәм Яхъя, гыйбадәтханәдән чыгып, бөтенесе бергә Шимун белән Әндринең йортына юнәлделәр.
Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде, бу хакта шундук Гайсәгә әйттеләр.
Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул аларга табын әзерли башлады.
Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыру һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар.
Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды.
Гайсә төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырды, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга һичнәрсә әйтергә рөхсәт итмәде.
Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да, аулак урынга барып, дога кылды.
Шимун үзенең иптәшләре белән Аны эзләп китте һәм,
Гайсәне табып: – Барысы да Сине эзлиләр, – диде.
– Башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә китик, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә.
Ул шулай, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып, бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.
Бер көнне махау чире белән авыручы бер кеше, Гайсә каршына килеп, тезләренә егылды да: – Теләсәң, мине тазарта алыр идең Син! – дип, гозерен белдерде.
Гайсә аны кызганды һәм, кулын сузып, аңа орынды да: – Әйе, телим. Тазарын! – диде.
Гайсә шулай дип әйтүгә, тегенең тәне махаудан арынды, һәм ул тазарынып калды.
– Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – дип җитди итеп кисәткәннән соң, Гайсә аны шундук өенә кайтарып җибәрде.
Әмма әлеге адәм, Гайсә яныннан китүгә, шушы хәл турында бөтен җирдә сөйләп йөри башлады. Шуңа күрә Гайсә инде ачыктан-ачык шәһәрдә күренә алмады, кешесез-аулак урыннарда кала бирде. Әмма Аның янына төрле тарафлардан халык һаман агыла торды.
Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп кайтты. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач,
шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә исә халыкка Аллаһы сүзен җиткерде.
Шулвакыт дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп алып килде.
Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, Гайсә басып торган турыда түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша төшерделәр.
Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә: – Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
Анда берничә канун белгече утыра иде, алар эчтән генә:
– Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – дип уйладылар.
Гайсә шундук аларның уйларын белеп алып: – Ни өчен сезнең күңелегездә шундый уйлар? – диде. –
Нәрсә җиңелрәк: паралич суккан кешегә: «Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтүме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит!» – дип әйтүме?
Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз. Шулчак Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
Теге шундук торды һәм, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бөтенесе таң калдылар һәм, Аллаһыны данлап: – Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диделәр.
Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга гыйлем бирде.
Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Ул аңа: – Миңа ияр! – диде. Леви, торып, Аның артыннан китте.
Леви өендә Гайсә өстәл янына килеп утырды. Гайсә һәм аның шәкертләре белән бергә күп кенә салым җыючылар, башка гөнаһлы бәндәләр дә бар иде; алар Гайсә артыннан күпләп ияреп йөри иделәр.
Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап утыруын күреп, Аның шәкертләренә: – Ничек Ул салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра? – диделәр.
Гайсә, моны ишетеп, аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва адәмнәрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте.
Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп: – Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорадылар.
Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән?! Яннарында кияү бар чакта, ураза тотмыйлар! – диде. –
Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта алар ураза тотарлар.
Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә яңа ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр, һәм тишек тагын да зураер.
Шулай ук яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишәр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.
Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап барганда, шәкертләре башак өзә башлады.
Фарисейлар Аңа: – Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр? – диде.
– Давыт белән юлдашлары, ач калып, мохтаҗлык кичергән чакта, Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. –
Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән икмәкләрне ашаган һәм юлдашларына да биргән.
Аннары: – Кеше шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган.
Шуңа күрә Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде.
Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде.
Әгәр Гайсә шимбә көнне берәрсен савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр иде, дип, берничә фарисей Аның артыннан күзәтте.
Кулы корышкан кешегә Гайсә: – Уртага чыгып бас, – диде.
Ә тегеләрдән исә: – Шимбә көнне нәрсә эшләргә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлыкмы? Кеше гомерен саклап калыргамы яки һәлак итәргәме? – дип сорады. Фарисейлар дәшмәделәр.
Каты күңелле булуларына ачынып, Гайсә ачу белән аларга карап алды да теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Авыру адәм кулын сузды, һәм аның кулы савыкты.
Гыйбадәтханәдән чыгуга, фарисейлар, Гайсәне һәлак итәргә ниятләнеп, Һируд патша тарафдарлары белән киңәш корырга тотындылар.
Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Аңа Гәлиләя төбәгеннән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, Сур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килә иде.
Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә көймәне әзер тотарга кушты.
Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылалар,
эчләрендә явыз рух булганнар да, Аны күрүгә каршында йөзтүбән егылып: – Син – Аллаһы Углы! – дип кычкыра иделәр.
Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый итеп тыйды.
Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм Үзе сайлаган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр.
Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга шулай ук җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде.
Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун,
Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата),
Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун
һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Гайсә яңадан өйгә әйләнеп кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады.
Шушы хәлләр турында ишеткәннән соң, Гайсәнең туганнары, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны үзләре белән алып китмәкче булдылар.
Иерусалимнән килгән канун белгечләре исә Гайсә турында: – Аның эченә Белзебул кереп оялаган! Җеннәр башлыгы ярдәме белән җеннәрне куып чыгара Ул, – дип әйтә иделәр.
Гайсә, шундагы халыкны Үз янына җыеп, гыйбрәтле сүзләр ярдәмендә болай дип сөйләде: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?
Бүлгәләнгән патшалык яши алмый.
Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, гаилә таркалмый калмый.
Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз.
Берәү дә, көчленең өенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас; бәйләсә генә, өен талап чыга алыр.
Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының кылган барча гөнаһлары, нинди генә көфер сүзе дә кичерелер,
әмма Изге Рухны көфер итүче һичкайчан кичерелмәс, аның гөнаһы мәңге җуелмас.
Кайберәүләр бит Гайсә турында, Аның эчендә явыз рух бар, дип әйтә иделәр.
Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр.
Гайсәнең әйләнә-тирәсенә бик күп халык җыелган иде. – Сине тышта анаң һәм энеләрең көтә, – диделәр Аңа.
– Кем Минем анам? Туганнарым кем? – диде Гайсә аларга җавап итеп,
аннары, әйләнә-тирәсендә утыручыларга карап, болай диде: – Менә Минем анам һәм туганнарым.
Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да булыр.
Гайсә янә күл буенда кешеләргә гыйлем бирә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Ул көймәгә утырды. Көймә күл өстендә иде, ә халык яр буенда калды.
Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде:
– Тыңлагыз: менә бер адәм чәчүгә чыккан, ди.
Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән.
Икенче бер өлеше аз туфраклы ташлы урынга төшкән. Орлык өстә генә ятканга күрә, бик тиз шытып чыккан.
Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгәнгә, үсентеләр шиңеп төшкән.
Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп-киңәеп, аны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән.
Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән. Алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән.
– Колагы булганнар – ишетсен! – диде Гайсә.
Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр хакында сорадылар.
– Аллаһы Патшалыгының сере сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – башкаларга исә кинаяле хикәяләр ярдәмендә әйтелә.
Бу шуның өчен ки: «Ничек кенә карасалар да – күрмәсләр, ничек кенә тыңласалар да – ишетмәсләр һәм төшенмәсләр. Әгәр алар ишетеп-күрсәләр, Аллаһыга борылырлар, һәм гөнаһлары кичерелер иде».
Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады алардан Гайсә. – Алайса ничек башка хикәяләрне аңларсыз икән?
Чәчүче сүз чәчә.
Юл буена төшкән орлыклар чәчкән сүзне ишетүче адәмнәрне белдерәдер. Әмма шайтан, килеп, алар күңеленә салынган сүзне шунда ук алып китә.
Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүчеләр.
Әмма тамырлары булмаганга, аларның түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар һәм эзәрлекләүләр башланса, бик тиз кире чигенәләр.
Ә башкалары исә күгәнлеккә төшкән орлыкка охшыйлардыр: алар сүзне ишетәләр,
әмма тормыш мәшәкатьләре, байлык артыннан куу һәм башка теләкләр, аларның күңеленә үтеп, ишетелгән сүзне басып китәләр, һәм сүз уңыш бирми.
Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр.
Аннары Гайсә аларга: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен алып керәләрмени? Киресенчә, аны шәмдәлгә утыртып куялар! – диде. –
Фаш ителмичә һичбер яшерен нәрсә, ачылмыйча бер генә сер дә калмаячак.
Колаклары булганнар – ишетсеннәр!
Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирерләр һәм өстәрләр дә.
Кемдә бар булса, аңа янә бирелер, ә кемдә юк икән, аңардан булганы да тартып алыныр.
Әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: кеше орлык чәчә,
аннары ул төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Кеше моның ничек булуын белми дә.
Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары – башак, шуннан соң башак тулы орлык үстерә.
Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.
Гайсә, сүзен дәвам итеп: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән? – диде. –
Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчкән вакытта бөтен орлыклардан кечкенәрәк.
Ә инде чәчкәч шытып чыга һәм бөтен үсемлекләрдән биегрәк булып үсә, аның зур-зур ботаклары күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.
Шундый гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңлардай нәрсәләр турында гына сөйли иде.
Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән ялгызы калгач, аларга барын да аңлатып бирә иде.
Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә: – Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде, һәм
шәкертләре, халыкны калдырып, Аның янына көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде.
Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады.
Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре, Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диде.
Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
– Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанычыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.
Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җил дә, күл дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.
Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.
Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәдән каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше шунда, мәгарәләрдә яшәп, аны һичберкем хәтта чылбыр белән дә бәйләп куя алмаган:
күп тапкырлар аяк-кулларын чылбыр белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырны өзгән, богауларны ваткан; һәм берәү дә аны җиңә алмаган.
Ул шулай, көне-төне, бертуктаусыз кычкырып һәм үзен-үзе ташлар бәреп кыйнап, каберләр арасында, тауларда йөри иде.
Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм, йөгереп килеп, аягына егылды да
каты итеп кычкырып җибәрде: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине.
Чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә: «Явыз рух, бу адәмнән чыгып кит!» – дип боерган иде.
– Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Без бик күптер, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде теге.
Һәм явыз рухлар Гайсәдән үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенделәр.
Якында гына, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
– Безне әнә теге дуңгызлар янына җибәр, шулар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.
Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шундук текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
Көтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сөйләп йөрделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын карарга дип,
Гайсә янына килделәр, эченә җеннәр өере кереп оялаган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп куркып калдылар.
Әлеге вакыйганың шаһитлары җен кагылган кеше белән, дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр.
Шуннан соң алар Гайсәнең бу яклардан китүен үтенә башладылар.
Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән китәргә рөхсәт сорады.
Әмма Гайсә риза булмады: – Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.
Теге кеше, китеп, үзе өчен Гайсәнең нәрсә эшләве турында Ун калада сөйләп йөрде; аның сүзләрен һәркем таң калып тыңлады.
Гайсә көймәдә янә күлнең аръягына чыккач, яр буенда Аның янына тагын бик күп халык җыелды.
Гыйбадәтханә башлыкларының Яһир исемлесе, Гайсәне күрүгә, аягына килеп егылды
һәм: – Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.
Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде.
Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Ул бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле начарлана гына барган.
Гайсә хакында ишеткәннән соң: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлап, әлеге хатын халык арасында, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды,
һәм, кан килү шундук туктап, хатын үзенең тулысынча савыгуын тойды.
Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне тоеп, артына борылды да халыктан: – Минем киемемә кем кагылды? – дип сорады.
– Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, Син ни өчен, кем кагылды, дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.
Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде.
Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.
– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
Гайсә шулай дип сөйләп торган арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп, башлыкка: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйттеләр.
Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, башлык булган кешегә: – Курыкма, тик ышан гына! – диде.
Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.
Башлыкның өе янына килгәч, Гайсә ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне һәм такмаклый-такмаклый үкереп елаучыларны күрде.
– Нигә сез ыгы-зыгы киләсез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә, өйгә кергәч.
Аңардан көләргә тотындылар, әмма Ул аларны куып чыгарды да кызның ата-анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.
Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.
Кыз бала шундук аягына торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь иде). Шушы хәлне күрүчеләр хәйран калдылар.
Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кыз баланы ашатырга кушты.
Гайсә, шәкертләре белән бергә ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.
Шимбә көнне Ул гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Аны тыңлаган һәммәсе: – Бу гыйлемнәр Аңа кайдан килгән?! Нинди тирән гакыл бирелгән Аңа! Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла икән Ул? – дип гаҗәпләнде. –
Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? Шул рәвешле, алар Аны кире кактылар.
– Пәйгамбәрне һәр җирдә ихтирам итәләр, тик үз илендә, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт юк аңа, – диде аларга Гайсә.
Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып, фәкать берничә авыру кешене генә савыктырды.
Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте.
Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәрләп-икешәрләп юлга озатты.
– Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз;
аягыгызга киегез, үзегез белән хәтта алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга.
– Кайсы йортта тукталсагыз, шул урыннан киткәнче, әлеге йортта калыгыз.
Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез: алар өчен бу кисәтү булыр.
Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, кешеләрне тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр,
күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сөртеп, байтак авыру кешеләрне савыктырдылар.
Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында: «Үледән терелгән Чумдыручы Яхъя бу, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – дип сөйләсә,
башкалар: «Ильяс бу», – диде, бүтәннәр исә: «Борынгы заманнардагы сыман бер пәйгамбәр», – дип әйтте.
Шушыларны ишетеп, Һируд: – Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя Ул, үледән терелгән әнә! – диде.
Һируд, үзенең бертуган кардәше Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнү сәбәпле, Яхъяны, кулга алып, зинданга утыртып куйган иде.
Чөнки Яхъя Һирудка: «Сиңа бертуган кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән була.
Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә тели, әмма берни эшли алмый иде.
Яхъяның тәкъва вә изге кеше икәнен белгән Һируд аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты.
Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керде. Ул анда биеде, һәм аның биюе Һирудка вә кунакларга бик ошады. Патша аңа: – Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! – диде.
Һәм ант итеп әйтте: – Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирермен!
Кыз, барып, анасыннан: – Миңа нәрсә сорарга? – диде. – Чумдыручы Яхъяның башын сора, – диде тегесе.
Кыз шунда ук, патша янына барып: – Чумдыручы Яхъяның башын, тәлинкәгә салып, хәзер үк миңа китерүеңне телим! – дип үтенде.
Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә батырчылык итмәде.
Ул шунда ук, Яхъяның башын китерергә кушып, җәлладны зинданга җибәрде. Сакчы, барып, Яхъяның башын кисте
һәм, тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә кыз исә анасына тапшырды.
Яхъяның шәкертләре, бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.
Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
Ул аларга: – Ә хәзер, берәр аулак урынга барып, ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, һаман кемнәрдер бер-бер артлы яннарына килеп торганга күрә, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.
Шуннан алар, көймәгә утырып, аулак урынга юнәлделәр.
Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрделәр. Күбесе, аларны танып, әйләнә-тирәдәге барлык шәһәрләрдән яр буйлап алар барасы урынга ашыкты һәм көймәдән алданрак шунда килеп җитте.
Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар кебек иде. Шуннан аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.
Вакыт соң иде инде, һәм шәкертләре, Аның янына килеп: – Биредә бик аулак, вакыт та соң инде.
Китсеннәр алар, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар, – диделәр.
Әмма Гайсә шәкертләргә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Әллә без ике йөз динарлык икмәк сатып алып ашатыйкмы? – диде алар.
– Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп: – Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирде.
Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны, төркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.
Тегеләр, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырдылар.
Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, халыкка сындыргалап өләшер өчен, икмәкне шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде.
Барысы да туйганчы ашады.
Аннары икмәк һәм балык сыныкларын, җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
Тамак туйдырган ирләрнең саны биш мең иде.
Шуннан Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага чыга торырга кушты, Үзе исә, халык кайтып киткәнче, алар янында тоткарланды.
Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр өчен тауга күтәрелде.
Кич җиткәндә, көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды.
Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүләрен, ишә-ишә хәлдән таюларын күреп, иртәнге өч белән алты арасында Ул, су өстеннән атлап, алар янына китте. Гайсә яннарыннан үтеп китәргә теләгән иде,
әмма шәкертләре, Аның су өстеннән килүен күреп, өрәктер дип уйладылар да кычкырып җибәрделәр: Аны күрүгә, аларның котлары очты. – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, шунда ук алар белән сөйләшә башлап,
һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде.
Икмәк белән булган вакыйганы бит алар аңламадылар, чөнки йөрәкләре туң иде.
Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар.
Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар һәм,
Аның килүен хәбәр итеп, бөтен әйләнә-тирәне йөгереп әйләнеп чыктылар. Шуннан Гайсә тукталган урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар.
Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.
Бервакыт Гайсә янына фарисейлар һәм Иерусалимнән килгән берничә канун белгече җыелды.
Алар Гайсә шәкертләреннән кайберләренең пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашауларына игътибар иттеләр.
Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кул юмыйча ашарга утырмыйлар иде.
Базардан кайткач та, алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.
Фарисейлар һәм канун белгечләре Гайсәдән: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.
Ул аларга болай дип җавап бирде: – Икейөзлеләр сез! Ишагыйя пәйгамбәр үзенең язмаларында сезнең хакта, алдан күреп, дөрес әйткән: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәге аның Миннән ерак.
Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».
Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, шундый оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. –
Муса: «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән.
Ә сез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“, – дип әйтә икән,
ул кеше инде ата-анасы өчен бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин», – дип өйрәтәсез.
Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.
Ул, янә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз! – диде. –
Кеше эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый, киресенчә, эченнән чыккан нәрсә кешене нәҗесли. [
]
Гайсә, халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
– Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы?! – диде Ул аларга. – Кешенең эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы?
Кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә ул һәм аннары чыгарып ташланыла бит! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)
– Ә кешене исә эченнән чыккан нәрсә нәҗеслидер, – дип дәвам итте Гайсә. –
Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, яманлык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән килә.
Әнә шул яманлыкларның һәммәсе, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.
Аннары Гайсә Сур шәһәре тирәсенә юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калу мөмкин булмады.
Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды.
Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия Фойникәсе төбәгеннән иде. Ул Гайсәдән кызының эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.
Гайсә исә аңа: – Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.
– Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит.
– Шулай дип җавап биргәнең өчен, өеңә кайта аласың: җен инде кызыңнан чыкты, – диде аңа Гайсә.
Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун аша үтеп, Ун кала төбәгендә Гәлиләя күленә чыкты.
Шунда Гайсә янына чукрак һәм начар сөйләшә торган берәүне алып килеп, Аның әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр.
Гайсә аны халык төркеменнән читкәрәк алып китте дә тегенең колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, теленә кагылды һәм,
күккә карап, тирән итеп сулыш алды да чукрак кешегә: – Эффата! («Ачыл!») – диде.
Шунда ук теге кешенең колагы ишетә башлады һәм теле чишелде, ул ачык итеп сөйләшәргә тотынды.
Кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр.
Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде. – Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп эшли: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.
Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ашар ризыклары калмагач, Гайсә, шәкертләрен чакырып:
– Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ә ашарларына һичнәрсәләре юк.
Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде.
– Барысын да туендырыр өчен, чүлдә шуның кадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорады шәкертләре.
– Сездә ничә икмәк бар? – диде Гайсә. – Җиде, – дип җавап бирде шәкертләре.
Шуннан Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып Аллаһыга шөкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм, халыкка өләшү өчен, шәкертләренә бирде. Алар икмәкне өләшеп чыктылар.
Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты.
Кешеләр туйганчы ашадылар, һәм калган сыныкларны җыйганнан соң, тагын җиде кәрзин тулды.
Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде,
ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып, Далманута җирләренә юнәлде.
Гайсә янына фарисейлар килеп, Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынарга теләп, күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
Гайсә, авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде.
Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды.
Гайсәнең шәкертләре үзләре белән ризык алырга оныткан булып чыкты – көймәдә бары тик бер икмәк кенә бар иде.
Шәкертләрен кисәтеп, Гайсә аларга: – Карагыз аны, фарисейлардан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз! – диде.
Ә шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга, шулай әйтәдер», – дип сөйләнделәр.
Аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип сөйләнәсез? Сез әле һаман берни аңламыйсыз һәм төшенмисезме? Йөрәкләрегез һаман туң килеш кала бирәме?!
Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме?! Хәтерләмисез дәме?!
Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп, сез ничә кәрзин тутырдыгыз? – Унике, – дип җавап бирде шәкертләре.
– Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санак җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр.
– Әллә һаман аңламыйсызмы?! – диде шунда Гайсә аларга.
Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр.
Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм: – Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады.
Теге, әйләнә-тирәсенә күз салып: – Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агачлар булып күренә, – диде.
Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.
– Кара аны, авылга керәсе булма, – дип, Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде.
Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәһәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән: – Кешеләр Мине кем дип белә? – дип сорады.
– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диде алар.
– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Шәкертләренә Гайсә болай дип сөйли башлады: «Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар, канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр».
Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер Аны читкәрәк алып китте һәм Аңа каршы сөйләргә тотынды.
Ләкин Гайсә шәкертләргә борылып карады да: – Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип, Петерне кырт туктатты.
Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә: – Минем арттан барырга теләгән кеше, үз-үзеннән баш тартып, хачын күтәрсен дә Миңа иярсен, – диде. –
Җанын саклап калырга теләгән адәм аны югалтыр. Ә инде җанын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалткан адәм аны саклап калыр.
Әгәр берәү, бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, моннан ни файда?
Кеше нәрсә биреп үз җанын кайтарып ала алыр икән?
Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнсә, Атасының балкып торган шөһрәте яктылыгында Үзенең изге фәрештәләре белән килгән Адәм Углы да әлеге кешедән гарьләнер.
Гайсә янә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучылардан кайберләрегез кодрәт белән килүче Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде.
Алты көн узганнан соң, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән алып, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте.
Аның киеме җир йөзендә һичкем шулай агарталмаслык, күз чагылдырырлык ак төскә керде.
Шунда шәкертләр каршында Ильяс һәм Муса пәйгамбәр пәйда булдылар да Гайсә белән сөйләшә башладылар.
Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.
Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә дә белмәгәнгә әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде.
Шулчак аларны болыт каплап алып, болыт эченнән «Бу Минем сөекле Углымдыр, тыңлагыз Аны!» дигән өн килеп иреште.
Шәкертләр кинәт кенә як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.
Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнчегә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтмәгез, дип боерды.
Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма үзара: «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» – дип баш ваттылар.
Шәкертләре Гайсәдән: – Ни өчен канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар.
– Дөрестән дә, әүвәле Ильяс, килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни өчен Изге язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип язылган?
Тик Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.
Калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, Гайсә һәм өч шәкерте тегеләр тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торучы канун белгечләрен күрделәр.
Гайсәне күреп гаҗәпкә калган халык төркеме шунда ук Аны сәламләргә йөгерде.
Гайсә Үзенең шәкертләреннән: – Нәрсә хакында бәхәсләшәсез сез алар белән? – дип сорады.
Халык арасыннан берәү, җавап биреп: – Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килдем. Аның эченә явыз рух оялап, углымны телсез итте, – диде. –
Явыз рух аны кайда эләктереп алса, шунда җиргә атып бәрә дә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны кууларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
– Әй, имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа әле озак булыргамы? Күпме сезгә түзеп торырга? Китерегез Минем янга малайны!
Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайны калтыратырга тотынды, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәргә кереште.
– Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады Гайсә малайның атасыннан. – Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. –
Харап итәр өчен, явыз рух аны күп тапкырлар әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит!
– Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанган кеше бар нәрсәне булдыра ала.
Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде: – Ышанам! Әмма шикләнүемне җиңәргә ярдәм ит!
Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә: – Телсез һәм чукрак рух! Мин сиңа боерамын: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма! – дип әмер бирде.
Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкерә-үкерә аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ята бирде; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште.
Әмма Гайсә, кулыннан тотып, малайны торгызды, һәм ул аягына басты.
Гайсә, өйгә кереп шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
– Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә.
Шуннан алар, ул җирләрдән китеп, Гәлиләя төбәге аша үттеләр. Шәкертләренә гыйлем бирү белән мәшгуль Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемнең белүен теләмәде. Ул аларга: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде.
Шәкертләре Гайсә әйткәннәрне аңламадылар, әмма Аңардан сорарга курыктылар.
Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Өйгә керүгә, Гайсә алардан: – Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады.
Алар дәшмәделәр, чөнки, арада кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр.
Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып: – Беренче булырга теләгән кеше иң соңгысы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде.
Шунда Гайсә, урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды һәм шәкертләренә әйтте:
– Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз.
– Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безгә ияреп йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык.
Гайсә, аларга җавап биреп: – Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. –
Безгә каршы булмаса, димәк, ул безнең яклы!
Хак сүз әйтәм сезгә: Мәсих тарафдары булган өчен, кемдер сезгә бер чынаяк су эчерсә, ул кеше әҗерсез калмаячак!
Ә инде Миңа иман итүче шушы кечкенә кешеләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Әгәр сине кулың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, бер куллы булып тормышка керүең яхшырак. [
]
Әгәр сине аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, бер аяклы булып тормышка керүең яхшырак. [
]
Әгәр сине күзең вәсвәсәгә салса, аны йолкып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар кимереп һәм һич сүнмичә уты янып торган» җәһәннәмгә ике күзең сау килеш барып кергәнче, бер күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең яхшырак.
Һәркем ут белән сыналыр.
Тоз – яхшы нәрсә. Әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа ничек итеп тәм кайтарасың? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез.
Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга гыйлем бирде.
Гайсә янына фарисейлар килделәр һәм, Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә Канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
– Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – диде Гайсә.
– Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына талак хаты язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады алар.
– Ул сезгә шундый әмерне күңелләрегез каты булганга язган, – диде Гайсә.
– Әмма башта ук, һәммә нәрсәне бар кылганда, Аллаһы «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.
Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр,
һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен.
Аллаһы кушканны кеше аермасын.
Өйдә шәкертләре бу хакта Гайсәдән кабат сорадылар.
– Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, беренче хатыны алдында зина кыла дигән сүз, – диде Гайсә. –
Шулай ук хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кыла, димәк.
Балаларга орынып Үз фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килә, әмма шәкертләр әлеге кешеләрне шелтәли иделәр.
Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде, һәм шәкертләренә Ул: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундыйларныкы, – диде. –
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.
Һәм Ул, балаларны кочаклап, аларга кулы белән орынды, Үзенең фатихасын күндерде.
Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше, йөгереп килеп, тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.
Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, алдашма, атаң белән анаңны хөрмәт ит.
– Остаз, мин боларның барысын яшьтән үтәп киләм, – дип җавап бирде тегесе.
Гайсә аңа карап куйды, һәм әлеге кеше Аның күңеленә хуш килде. Шуннан Гайсә аңа: – Сиңа бер генә нәрсә җитми: бар да, булган һәммә нәрсәңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – диде.
Бу сүзләрне ишетеп, егет борчуга төште һәм китеп барды. Чөнки ул бик бай иде.
Гайсә исә, әйләнә-тирәсенә күз ташлап, шәкертләренә: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде.
Аның бу сүзләре шәкертләрне бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә янә: – Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – дип кабатлады. –
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
Алар, гаҗәпләнеп, үзара: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сөйләштеләр.
Аларга карап, Гайсә: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, моны Аллаһы гына эшли ала. Ул булдыра алмастай нәрсә юк, – диде.
Шуннан соң Петер: – Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек, – диде.
– Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын йә булмаса басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем
бу дөньяда йөз тапкырга артыграк күләмдә йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә инде, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак.
Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар.
Алар Иерусалимгә карап юл алдылар. Иң алдан – Гайсә, Аның артыннан – шомланып калган шәкертләре, алар эзеннән куркынган юлдашлары атлады. Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып алып, Үзе белән нәрсәләр буласын сөйли башлады:
– Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм канун белгечләре кулына тотып бирерләр, ә алар Аны, үлемгә хөкем итеп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар.
Мәҗүсиләр исә, мыскыллап, Аңа төкерерләр, Аны камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өч көн үтүгә, Ул үледән терелер.
Гайсә янына Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя килеп: – Остаз, без сораганны үтәсәң иде, – диделәр.
– Сезнең өчен Мин нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады Ул.
Алар: – Син дан-дәрәҗәгә ирешкәч, янәшәңә утырырга рөхсәт итсәң иде: беребезгә – уң, икенчебезгә сул ягыңа, – дип җавап бирделәр.
– Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде аларга Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә яки Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерә алырсызмы соң?
– Алырбыз, – дип җавап бирде алар. Шуннан Гайсә: – Сез Мин эчәсе касәдән эчәрсез, Мин кичерәсе «чумдыру»ны кичерерсез.
Ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Ул урыннар кемнәргә тәгаенләнсә, шуларныкы булыр, – диде.
Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачуы чыкты.
Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр халыклар өстеннән хакимлек кыла, халык түрәләре дә алар белән идарә итә.
Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче,
һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз өчен дә кол булсын.
Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен, Үзенең гомерен бирергә дип килде.
Алар Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Соңрак, Гайсә үзенең шәкертләре һәм күп санлы халык белән Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр Бартимәй (ягъни, Тимәй углы) теләнеп утыра иде.
Ул, насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, кычкырып җибәрде: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине!
Кешеләр аны тыймакчы булды, әмма сукыр адәм тагын да катырак кычкырырга тотынды: – Давыт Углы, кызган мине!
Гайсә, барган җиреннән туктап: – Чакырыгыз аны! – диде. – Кузгал әйдә, сине чакыра, – дип, сукырны дәштеләр.
Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йөгереп килде.
– Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм.
– Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә. Теге адәм шундук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.
Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да
аларга: – Каршыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез, – диде. –
Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса, сез: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип җавап бирегез.
Алар, китеп, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә чишә башладылар.
Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Ни өчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар.
Ишәкне Гайсә янына китереп, өс киемнәрен хайванның сыртына салдылар, һәм Гайсә ишәккә менеп атланды.
Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде.
Алда баручылар да, арттагылар да: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!
Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк! Югарыда, күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.
Иерусалимгә керүгә, Гайсә Аллаһы йортына юнәлде. Һәммә нәрсәне күздән кичергәнче, кич җитте, һәм Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.
Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды.
Еракта куе яфраклы инҗир агачы күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде: җимеш өлгерергә әле иртә иде.
Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.
Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына керүгә, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады;
Аллаһы йортының ишегалды аша нәрсәдер күтәреп узучыларны да тыйды.
Аннары Гайсә, халыкка гыйлем биреп: – Изге язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде.
Баш руханилар һәм канун белгечләре бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар. Чөнки бар халык Аның гыйлем бирүен таң калып тыңлаганга, алар Аңардан курка иделәр.
Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте.
Иртәгесен инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар агачның очыннан алып тамырына тикле корыган булуын күрделәр.
Петер исә, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып төшкән бит! – диде.
Аларга җавап итеп, Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. –
Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә һәм күңеленнән һич шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр да.
Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз!
Шулай ук дога кылып торган чакта да берәрсенә үпкәгез булса, Күктәге Атагыз гаеп эшләрегезне кичерсен өчен, үзегез дә һәммә кешене кичерегез. [
]
Алар янә Иерусалимгә килделәр. Гайсә Аллаһы йортының ишегалды буйлап йөргән чакта, янына баш руханилар, канун белгечләре һәм өлкәннәр килделәр.
– Мондый эшләр башкарырга Синең нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? – дип сорады алар.
– Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.
Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез!
Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сорар.
«Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – дип фикерләштеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, алар, халыктан куркып:
– Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.
Шуннан Гайсә аларга гыйбрәтле хикәяләр сөйли башлады: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен махсус чокыр әзерләгән. Бакчаны саклар өчен манара төзегән дә, йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллану өчен биреп, чит якларга китеп барган.
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йөзем бакчасыннан үз өлешен алырга дип, хезмәтчесен озаткан.
Ә тегеләр аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
Бакча хуҗасы икенче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны, башын җәрәхәтләп, мыскыл итеп җибәргәннәр.
Хуҗа кеше янә бер хезмәтчесен юллаган – анысын үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсын кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр.
Ахыр чиктә аның бер генә кешесе – сөекле углы калган. Шуннан әлеге хуҗа: «Углыма алар хөрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, аны озаткан.
Әмма йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип сөйләшкәннәр дә
хуҗаның углын тотып алып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.
Инде йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер һәм йөзем бакчасын башкаларга бирер.
Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дигәнне әллә сез укымадыгызмы?
Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүдиләрнең башлыклары Аны кулга алырга теләгән иде дә, халыктан курка калды. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп барды.
Аннан соң Гайсә янына, Ул берәр гаеп сүз әйтмәсме дип, фарисейларны һәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр.
Алар, Аның янына килеп: – Остаз! Синең туры сүзле булуыңны беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. Син хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтәсең. Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Салым түләргәме безгә, юкмы? – диде.
Аларның икейөзлелеген белгәнгә, Гайсә: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине? Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле, – диде.
Аңа тәңкә алып килеп бирделәр, һәм Гайсә алардан: – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде алар.
Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде. Аның бу җавабына тегеләр таң калды.
Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп, Аңардан менә нәрсә хакында сорадылар:
– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы, ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китеп, аның хатыны калса, бу тол хатынны кардәше үзенә алсын һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам итсен», – дип язган.
Бертуган җиде ир кардәш булган. Беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән.
Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала калдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган.
Җиде агай-эне арасында берсе дә нәсел варисын калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә үлеп киткән.
Үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!
– Сез ялгышасыз. Ни өчен дисәгез, Изге язманы һәм Аллаһы кодрәтен белмисез, – диде аларга Гайсә. –
Үледән терелгәннәр өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләр сыман булырлар.
Ә инде үлгәннәрнең терелүе мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни?
Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке. Сез бик тә ялгышасыз.
Аларның бәхәсен ишетеп һәм Гайсәнең аларга яхшы итеп җавап бирүен күреп, канун белгечләреннән берсе Аның янына килде дә: – Әмерләрнең кайсысы мөһимрәк? – дип сорады.
– Иң мөһим әмер шушыдыр, – дип җавап бирде Гайсә: – «Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы!
Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың белән һәм бар көчеңә ярат».
Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә мөһимрәге юк.
– Яхшы әйттең, Остаз, – диде канун белгече, – «Аллаһы бердәнбер һәм Аннан башка илаһ юк», – дип, Син дөрес әйтәсең.
«Аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың белән һәм бар көчеңә ярату» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату» барлык яндыру корбаннарыннан һәм башка төр корбаннардан мөһимрәк.
Аның акыллы җавабын ишетеп, Гайсә: – Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең, – диде. Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәдән нәрсәдер сорарга батырчылык итмәде.
Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, Гайсә әйтте: – Ни өчен канун белгечләре, Мәсих Ул – Давыт Углы, дип әйтә ала?
Изге Рух белән илһамланган Давыт та бит болай дигән: «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».
Давыт үзе Мәсихне «Хакимем» дип атый. Алай икән, ничек итеп Мәсих аның Углы була ала? Җыелган бар халык Аны рәхәтләнеп тыңлады.
Халыкка гыйлем биреп, Гайсә: – Канун белгечләреннән сакланыгыз, – диде. – Алар озын киемнән йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә иң түрдә утыруны яраталар.
Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!
Гайсә, сәдака сандыгы янына утырып, халыкның акча салуын күзәтеп торды. Байларның күбесе акчаны мулдан салды.
Шунда бер фәкыйрь тол хатын, килеп, ике данә вак акча (бер кодрант) салды.
Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны барысына караганда күбрәк салды.
Сәдака сандыгына акча салучыларның барысы да үзеннән артканын салды, ә ул, фәкыйрь була торып, бар акчасын, яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен салды, – дип әйтте.
Аллаһы йортыннан чыгып барганда, шәкертләрнең берсе Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде.
– Син шушы зур биналарны күреп таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк!
Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, Аның белән ялгызлары гына калгач, Аңардан:
– Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр, аларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.
Гайсә аларга болай дип сүзен башлады: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне!
Күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул», – дип әйтеп, байтак кешене алдарлар.
Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз: шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:
халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак газапларының башы гына.
Сез исә әзер булып торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем хакка сез, патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басып, шаһитлык бирерсез.
Әмма аңарчы бар халыкларга Яхшы хәбәр килеп ирешергә тиеш.
Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә үзегезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез үзегез түгел, сезнең өчен Изге Рух сөйләр.
Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер.
Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр.
Сез «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күрерсез (бу сүзләрне укыган кеше аңласын). Шулвакыт Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсын.
Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алыр өчен, өйгә төшеп тормасыннар,
кырда булганнар өс киемен алырга өйләренә кайтмасыннар.
Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы!
Бу хәлләр кыш көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз.
Ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер.
Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.
Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз!
Чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер; алар, Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
Әмма сез сак булыгыз: барысы хакында Мин сезгә алдан әйтеп куйдым.
Ул көннәрдә, шул афәттән соң, «кояш каралыр, ай яктыртмас,
йолдызлар күктән коелып, күк җисемнәре тетрәнер»,
шул чагында бөек кодрәт вә дан белән болытлар эчендә килүче Адәм Углын күрерләр;
Ул, фәрештәләрен җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр Үзе сайлаганнарны җыеп алыр.
Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз: ул вакыт якын, инде ишек төбендә!
Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.
Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәсен сез белмисез.
Сәфәр чыкканда, кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, капка сакчысына уяу булырга боера.
Шуңа күрә уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез бит: кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә иртәнме.
Көтмәгәндә хуҗагыз кайтып керә калса да, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен!
Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!
Ике көннән Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме иде. Баш руханилар һәм канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә җай эзләделәр.
«Бәйрәм вакытында ярамас, халык арасында чуалыш башланырга мөмкин», – диде алар.
Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә ашап утыра иде. Шулвакыт бер хатын алебастр савытка салынган кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, майны Аның башына койды.
Кайберәүләр, ачуланып, үзара: – Нигә майны алай әрәм итәргә?
Аны өч йөз динардан артыграк бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диештеләр. Алар шулай дип аны шелтәли бирделәр,
әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? Минем өчен изге эш эшләде ул, – диде. –
Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм теләгән вакытта сез аларга игелек кыла аласыз, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам.
Ул үзе булдыра алганны эшләде: тәнемне, майлап, күмәр өчен алдан ук әзерләде.
Хак сүз әйтәм сезгә: җир йөзенең Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр.
Шунда унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына килде.
Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр, шатланышып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Шуннан соң Яһүдә, руханилар кулына Гайсәне тапшырыр өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Котылу бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көндә, шәкертләре Гайсәдән: – Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Сиңа кайда әзерләргә? – дип сорадылар.
Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да
ул кергән өйнең хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән, өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез.
Шәкертләре шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә килеп чыкты; аннары алар бәйрәм табыны әзерләделәр.
Кич җиткәч, унике шәкерте белән бергә Гайсә килде.
Алар ашап утырганда, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берәү, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
Шәкертләре, хафага төшеп, берсе артыннан икенчесе: – Мин түгелдер бит? – дип, Аңардан сорый башлады.
Ул аларга: – Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде.
Дөрес, Изге язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә ни кайгы! Ул кеше бөтенләй тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!
Ашап утырганда, Гайсә икмәк алды, шөкрана кылып сындырды да шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнемдер, – диде Ул.
Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, шәкертләренә сузды. Барысы да касәдән эчтеләр.
– Бу – күпләр өчен түгелә торган Минем канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый, – диде Гайсә. –
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
– Изге язмада: «Көтүчене сугып егармын, һәм сарыклар таралышыр», – дип язылганча, сез барыгыз да Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. –
Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сездән алда Гәлиләягә бара торырмын.
– Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – дип каршы төште Аңа Петер.
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диештеләр.
Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә: – Мин дога кылганчы, шушында утырып торыгыз, – дип, Гайсә
Үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны ияртеп алып китте. Аның күңелен шом, газап биләп алды.
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине шушында көтеп торыгыз, уяу булыгыз!
Гайсә читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин булса, бу авыр вакыт Мине читләтеп үтсә иде, дип дога кылды.
– И газиз Атам! Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Ләкин Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын!
Гайсә әйләнеп килде һәм шәкертләренең йоклап ятуын күрде. – Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу утыра алмадыңмы? – диде Ул Петергә. –
Уяу булыгыз, вәсвәсәгә төшмәс өчен, дога кылыгыз! Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер!
Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды.
Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклавын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар.
Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә.
Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарларын күтәреп, баш руханилар, канун белгечләре, өлкәннәр җибәргән халык төркеме дә ияреп килгән иде.
Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде һәм: – Остаз! – дип, Аны үбеп алды.
Гайсәне шундук кулга алып, сак астына куйдылар.
Янәшәдәгеләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. –
Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Изге язмада нәрсә язылган булса, шулар гамәлгә ашсын!
Шулвакыт барлык шәкертләр Гайсәне калдырып качып киттеләр.
Шәрә тәненә җитен җәймә бөркәнгән бер егет аның артыннан иярде. Аны тотып алдылар,
ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте.
Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, өлкәннәр һәм канун белгечләренең барысы да шунда җыелды.
Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Аның артыннан барды да, хезмәтчеләр арасына кереп утырып, учак янында җылына башлады.
Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады.
Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр, әмма берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде.
Шулвакыт кайберәүләр, торып, Аңа каршы ялган шаһитлык бирделәр:
– Без Аның «Мин, адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә адәм кулы белән эшләнмәгән башкасын төзеячәкмен» дип әйткәнен ишеттек, – диде алар.
Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.
Шуннан олуг рухани, торып, алга чыкты да Гайсәдән: – Сиңа каршы әйтелгән сүзләргә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады.
Әмма Гайсә дәшмәде, нәрсә дип тә җавап бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады: – Мәсих, шөһрәтле Аллаһының Углы Синме?
– Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә. – «Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар белән бергә килүен күрерсез».
Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә?
Көфер сүз сөйләвен сез үзегез ишеттегез! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде.
Кайберәүләр Аңа төкерә, Аның йөзен каплап, кыйнарга тотындылар. – Пәйгамбәрлек кылып, кем сукканны әйт инде менә хәзер! – диде алар. Аннары Аны сакчылар кыйный башлады.
Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе, килеп,
учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм, аңа текәлеп карап: – Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде.
Әмма Петер: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләвеңне дә аңламыйм! – дип, аның сүзләрен инкяр итте. Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.]
Хезмәтче кыз, аны янә күреп, ишегалдындагы кешеләргә икенче тапкыр: – Бу кеше – аларның берсе, – диде.
Петер янә кызның сүзләрен инкяр итте. Бераздан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диделәр.
Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип, Аллаһы белән ант итә башлады.
Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә, Гайсәнең «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде.
Баш руханилар, өлкәннәр, канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм, Пилат янына алып китеп, аңа тапшырдылар.
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр.
Шуннан Пилат янә Аңардан сорады: – Ник Син нәрсә дип тә җавап бирмисең? Күрәсеңме, Сиңа күпме гаеп тагалар!
Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.
Бәйрәм уңаеннан Пилат гадәттә халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.
Нәкъ шул көннәрдә, чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылып, алар арасында Бараб атлы тоткын бар иде.
Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә берәр тоткынны азат итүен сорый башлады.
Пилат: – Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде.
Баш руханиларның Гайсәне тотып бирүләре көнләшүдән килә иде, һәм Пилат моны аңлый иде.
Әмма баш руханилар, Барабны азат итүне таләп итегез, дип, халыкны котыртып куйганнар иде.
– Сез «Яһүдиләр Патшасы» дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат.
– Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык.
– Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. Ләкин халык, тагын да катырак итеп: – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды.
Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды.
Гаскәриләр Аны идарәче Пилат сараеның, ягъни преториумның ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар.
Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ кидерттеләр
һәм: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, Аны сәламләргә керештеләр.
Аннары таяк белән башына сугып кыйнадылар. Аңа төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр.
Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үз киемнәрен кидерделәр һәм, хачка кадакларга дип, алып чыгып киттеләр.
Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр.
Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга (бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата) алып килделәр,
мирра катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул эчемлектән баш тартты.
Аннары Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен үзара бүлештеләр.
Аны хачка кадаклаганда, иртәнге сәгать тугыз иде.
Баш өстенә Аның гаебен күрсәткән «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу эленгән иде.
Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягына, икенчесен сул ягына кадаклап куйдылар. [
]
Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче,
Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар.
Шулай ук баш руханилар һәм канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллады. – Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый.
Мәсих, Исраил Патшасы, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз! Хәтта Гайсә белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләде.
Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.
Ә сәгать өчтә Гайсә: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип, каты итеп кычкырып җибәрде (бу сүзләр «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата).
Якында басып торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп: – Ишетәсезме, Ильясны чакыра! – диде.
Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элеп: – Әйдәгез, карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – дигән сүзләр белән Аңа эчәргә бирде.
Гайсә каты итеп кычкырып җибәрде дә җан бирде.
Нәкъ шул чакта Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска урталай ертылып төште.
Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән! – диде.
Анда читтән карап торучы хатыннар бар иде. Магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да шунда иде.
Алар Гайсәгә ияреп йөри һәм, Ул Гәлиләядә чакта, Аңа хезмәт итә иделәр. Анда Аның белән Иерусалимгә килгән хатыннар да байтак иде.
Кич җитеп килә иде. Бәйрәмгә әзерләнә торган, шимбә көнгә каршы көн иде.
Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы ариматайлы Йосыф та Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Ул, җөрьәт итеп, Пилат янына керде һәм Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады.
Гайсәнең инде үле булуына Пилат бик гаҗәпләнде һәм, йөзбашын чакыртып: – Аның үлгәненә күпме булды? – дип сорады.
Йөзбашыннан сорашып белгәннән соң, Гайсәнең җәсәден Йосыфка алырга рөхсәт бирде.
Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне, хачтан төшереп, шул тукымага төрде һәм кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды; аннары, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын томалады.
Ә магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен күреп тордылар.
Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәден майларга бармакчы булып, хуш исле майлар сатып алдылар.
Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр.
– Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә.
Килеп карасалар – ташны читкә тәгәрәткәннәр! Ә ул таш бик зур иде.
Мәгарә эченә керүгә, алар, уң якта утырган ап-ак киемле бер егетне күреп, куркып киттеләр.
– Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Аның яткан урыны.
Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган иде.
Мәрьям, барып, элегрәк Гайсә белән бергә йөргән һәм хәзер хәсрәткә төшеп елап утырган кешеләргә Гайсәне күрүе турында хәбәр итте.
Алар Гайсәнең исән булуына, Мәрьямнең Аны күрүенә ышанмадылар.
Шуннан соң Гайсә шәһәрдән китеп баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде.
Алар, кире кайтып, башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар.
Гайсә, ниһаять, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булды һәм аларны ышанмаулары, үҗәтлекләре, Аның терелгәнен күрүчеләргә ышанмаган өчен шелтәләде.
Ул аларга: – Бөтен җир йөзе буйлап йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне таратыгыз! – диде. –
Иман китереп суга чуму йоласын үтәүче котылыр, инанмаган кеше исә хөкем ителер.
Иман китергәннәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар; яңа телләрдә сөйләшерләр;
кулларына елан алсалар яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс; авыру кешеләргә куллары белән орынсалар, тегеләр савыгыр.
Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды.
Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр, һәм Хаким Гайсә, аларга ярдәм итеп, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслап торды.
Арабызда булып үткән вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Алар әлеге вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күргән кешеләрнең, Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыкларына таянып хикәяләде.
Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил, үзеңә бирелгән белемнәрнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да баштан ук җентекләп тикшергәннән соң, шушыларның һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.
Яһүдиядә Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселеннән булган руханилар төркемендә Зәкәрия атлы бер рухани яши иде. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булып,
алар икесе дә Раббы әмерләрен һәм Ул кушканнарны төгәл үтәүче тәкъвалардан иде.
Инде олы яшькә җиткән бу икәүнең, Элисабет балага уза алмаганлыктан, балалары юк иде.
Зәкәрия төркеме үз нәүбәтендә Аллаһы хозурында рухани хезмәте башкарган бер көнне,
руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салып, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар төтәсләү Зәкәриягә чыкты.
Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәткәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды.
Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды.
Фәрештәне күргәч, Зәкәрия бик нык курыкты.
Фәрештә исә аңа: – Курыкма, Зәкәрия, синең догаң килеп иреште, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя дип исем кушарсың.
Ул сиңа сөенеч һәм шатлык китерер, аның тууына күпләр куаныр,
чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.
Исраил балаларының күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр.
Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр һәм Раббының килүенә халыкны әзерләр.
Зәкәрия фәрештәдән: – Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
– Мин – Аллаһыга хезмәт итүче Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм мине Ул шушы куанычлы хәбәрне сиңа җиткерү өчен җибәрде.
Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашар. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың.
Халык, Аллаһы йортында Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, аны көтә бирде.
Зәкәрия исә, Аллаһы йортыннан чыккач, сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш ирешкәнен аңладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты һәм телсез килеш кала бирде.
Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, ул өенә кайтты.
Күпмедер вакыттан соң хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.
– Минем хакка моны Раббы эшләде, Ул, миңа игътибар биреп, ил алдында йөз каралыгыннан коткарды, – диде ул.
Элисабет балага узып, алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Әлеге Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде.
Мәрьям янына килеп, фәрештә: – Иминлек сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче син. Раббы синең белән! – диде.
Мәрьям исә бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышып кыенсынып калды.
Фәрештә аңа: – Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды.
Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дип исем кушарсың.
Ул бөек булыр, Аны Хак Тәгаләнең Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирер,
Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының ахыры булмас, – диде.
Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай була алыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен!
– Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте каплап алачак, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. –
Менә, кардәшең Элисабет тә картайган көнендә балага узды, ул ир бала көтә. Кешеләр аның турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы,
чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк.
Шуннан Мәрьям: – Мин – Раббы бәндәсемен, син ничек әйтсәң, шулай булсын, – диде. Һәм фәрештә аның яныннан китеп барды.
Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Элисабетләргә китеп барды.
Килеп җитеп, Зәкәриянең өенә керде һәм Элисабет белән исәнләште.
Мәрьямнең сәламләвен ишетүгә, Элисабет карынындагы бала хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды.
Ул күтәренке тавыш белән: – Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. –
Ни өчен мин шундый илтифатка лаек булдым икән, минем янга Хакимемнең анасы килгән!
Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды.
Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашасына ышанган хатын бәхетледер!
«Күңелем Раббыны данлый,
Рухым Аллаһыны, Коткаручымны уйлап шатлана,
чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте. Моннан соң барлык буыннар мине бәхетле дип атарлар,
чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эшләр кылды! Аның исеме мөкатдәс!
Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.
Үз кулы белән Ул куәтле эшләр кылды: күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты.
Түрәләрне тәхетләреннән төшерде, ә түбәндәгеләрне күтәрде.
Нигъмәтләре белән ачларның тамагын туйдырды, ә байларны буш кул белән җибәрде.
Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча, хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңгегә шәфкать күрсәтте», – диде Мәрьям.
Мәрьям, өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң, үз өенә кайтты.
Элисабетнең бала табар вакыты җитте, һәм ул ир бала тудырды.
Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабеткә зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар.
Сигезенче көнне баланы сөннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр.
Ләкин баланың анасы, каршы килеп: – Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
– Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа, –
һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.
Зәкәрия, язар өчен, такта сорап алып: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар.
Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул, Аллаһыны данлап сөйли башлады.
Зәкәрия белән Элисабетнең күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы куркуга калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә шушы вакыйгалар турында гына сөйләделәр.
Шушы турыда ишеткән һәркем, уйга калып, күңеленнән: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки, дөрестән дә, Раббының кодрәте аның белән булды.
Баланың атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, телгә килде һәм пәйгамбәрлек кылды:
«Раббыны, Исраилнең Алласын, данлыйк, чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
Үзенең колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны җибәрде,
бу турыда Ул күп еллар элек Үзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.
Коткаручы безне дошманнардан һәм безне нәфрәт итүчеләрдән йолып алырга дип килде.
Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты.
Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки, Раббыга юлны әзерләп, Аның алдыннан барырсың,
Аның халкына, гөнаһларыгыз кичерелгәч, сезне котылу көтә, дип белдерерсең.
Аллабызның шәфкате ташып тора, һәм шуңа күрә безгә югарыдан таң кояшы иңәчәк;
караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирү өчен, аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү өчен киләчәк Ул».
Ә бала үсә һәм рухи яктан ныгый бирде. Ул, Исраил халкына күренер вакыт җиткәнче, чүл якларында гомер сөрде.
Шул көннәрдә Рим кайсары Август үз кул астындагы барлык җирләрдә халык санын исәпкә алырга фәрман бирде.
Халык санын исәпкә алу беренче тапкыр уздырылып, Сүрия өлкәсе белән ул заманда Квирини идарә итә иде.
Теркәлү өчен, һәркем үз нәселенең шәһәренә кайтырга тиеш иде.
Давыт нәселеннән булганга күрә, Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте.
Исемлеккә теркәлер өчен, Йосыф үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Бу вакытта Мәрьям авырлы иде.
Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте.
Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады.
Әлеге төндә шул тирәдә берничә көтүче кырда сарыкларын саклый иде.
Кинәт кенә алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.
Фәрештә исә аларга: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. –
Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды!
Сезгә менә шундый билге: утлыкта яткан биләүле Баланы күрерсез.
Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы фәрештәләр күренде, һәм алар:
«Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» – дип Аллаһыны данладылар.
Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы әйткәннәрне күрик, – диделәр.
Алар, ашыгып, Бәйт-Лехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны, утлыкта яткан Баланы күрделәр.
Баланы күргәннән соң алар Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр.
Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды.
Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йөрде.
Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, Балага фәрештә әнә шул исемне кушкан иде.
Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Мәрьям белән Йосыф Баланы Раббы хозурына Иерусалимгә алып килделәр.
Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган.
Раббы кануны буенча алар шулай ук «ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне» корбанга китерергә тиеш иде.
Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде.
Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була.
Изге Рух кушуы буенча әнә шул Шимун Аллаһы йортына килде. Канунда язылган йоланы башкару өчен, нарасый Гайсәнең ата-анасы Аны Аллаһы йортына алып килгәч,
Шимун сабый Баланы кулларына алды һәм, Аллаһыны данлап:
«И-и Хөкемдар, вәгъдәңне Син үтәдең, иминлектә җибәрәсең колыңны,
чөнки барча халыклар каршында Син әзерләгән котылуны, мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны, халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде.
Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар.
Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә: – Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән бер билге кебек булыр, ләкин күпләр аны кире кагар,
күпләрнең күңелендәге уй-фикерләре ачылыр. Синең үзеңнең дә күңелеңә кылыч белән кадаган кебек булыр, – диде.
Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын бар иде. Кияүгә чыгып, ире белән җиде ел яшәгәннән соң
тол калган бу хатынга сиксән дүрт яшь иде. Ул, һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы йортында көне-төне Аллаһы хезмәтендә иде.
Хөннә дә, шунда алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен күз текәп көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде.
Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар.
Бала исә үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате Аның белән булды.
Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде.
Гайсәгә унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр.
Бәйрәм көннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы бу турыда белмәде.
Алар Аны, башка юлчылар белән бергә барадыр, дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар
һәм, таба алмагач, кабат Иерусалимгә килделәр.
Өч көннән соң Аны Аллаһы йортында таптылар. Ул яһүди укытучылар арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде.
Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды.
Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа: – Углым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
Гайсә аларга: – Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде.
Ләкин алар Аның сүзләрен аңламадылар.
Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты һәм ата-анасына карата бик итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды.
Гайсә исә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен, Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.
Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә римлы Понти Пилат идарә иткән чорда, өлкә идарәчесе вазифасын Гәлиләядә – Һируд, Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – аның бертуган кардәше Филип, Абилинидә Лусани башкарды.
Олуг рухани вазифасын Һаннас һәм Кәяфәс башкара иде. Шул көннәрдә чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп иреште.
Шуннан Яхъя, Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез: Аның барыр сукмакларын турайтыгыз,
һәрбер чокыр тигезләнсен, таулар һәм калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен –
шул чагында барча кешеләр Аллаһының коткаруын күрерләр“».
Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп-күпләп килгән халыкка Яхъя: – И-и сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – диде. –
Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!» дип уйлый күрмәгез. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар бар кыла ала.
Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирмәүче һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.
– Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораган халыкка Яхъя:
– Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәксезгә бирсен. Ризыгы барлар ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип җавап кайтара иде.
Суга чумдыру йоласын үтәр өчен, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде.
Гаскәриләр дә: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорады. – Беркемнән дә көчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя.
Халык өметләнеп яшәде; Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгел микән?» – дип уйлады.
Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам. Ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.
Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен, Ул кулына җилгәргеч тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
Яхъя шулай, халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде.
Әмма өлкә идарәчесе Һируд, бертуган кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп,
кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты.
Бар халык суга чуму йоласын үтәгән вакытта, Гайсә дә бу йоланы үтәде. Ул дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да
Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләрдән: – Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым! – дигән сүзләр яңгырады.
Хезмәтен башлаган вакытта, Гайсә утыз яшьләр чамасында иде. Кешеләр Аны Йосыф углы дип уйлады. Эли углы Йосыфның ата-бабалары шулар: Эли,
Маттат, Леви, Мәлки, Яннай, Йосыф,
Мәттития, Амотс, Нахум, Һесли, Нәггәй,
Махат, Мәттития, Шымгый, Йосых, Йода,
Йоханан, Риса, Зеруббабел, Шеһалтиел, Нер,
Мәлки, Адди, Көсам, Элмадам, Эр,
Ешуа, Элигызыр, Йорим, Маттат, Леви,
Шимун, Яһүдә, Йосыф, Йонам, Эльякыйм,
Мелеа, Менна, Маттата, Натан, Давыт,
Ишай, Обид, Богаз, Салмон, Нахшон,
Амминадаб, Админ, Арни, Хесрон, Перес, Яһүдә,
Ягъкуб, Исхак, Ибраһим, Терах, Нахор,
Серуг, Регу, Пелег, Гыйбер, Шелах,
Кынан, Әрпәхшәд, Шем, Нух, Ләмех,
Мәтушелах, Ханох, Еред, Маһалалел, Кынан,
Энош, Шет, Адәм, Адәм исә – Аллаһы углы.
Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте.
Гайсә, чүлдә кырык көн булып, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул бернәрсә ашамады һәм соңгы көннәрендә бик ачыкты.
Шунда иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы булсаң, бу ташка боер, икмәккә әйләнсен! – диде.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип әйтелгән.
Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.
– Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам.
Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.
Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.
Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимгә алып китте. Ул Аны Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды да: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан.
Изге язмада: «Ул Үзенең фәрештәләренә Синең хакта кайгыртырга әмер бирер.
Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип язылган бит, – диде.
Гайсә аңа җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип язылган.
Иблис исә, барча вәсвәсәләрен тәмамлаганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте.
Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның хакындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Ул гыйбадәтханәләрдә халыкка гыйлем бирде, һәм барысы Аңа дан-мактау яудырды.
Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип урыныннан торгач,
Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма төргәген ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:
«Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр җиткерергә, әсирләргә: Котылырсыз!», сукырларга: Күзегез ачылыр!» – дип белдерер, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елы җиткәнне хәбәр итәр өчен җибәрде».
Гайсә төргәкне, җыеп, хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.
Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.
Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.
Гайсә аларга: – Сез Миңа, әлбәттә, «Табиб! Башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. Сез: «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек. Монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла», – диярсез.
Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. –
Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде,
ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде.
Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да тазарынмады.
Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты.
Алар урыннарыннан тордылар да Гайсәне шәһәрдән көчләп алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар.
Әмма Гайсә халык төркемен ерып узып китеп барды.
Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкка гыйлем бирде.
Гайсә сөйләгәннәргә барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше сыман өйрәтте.
Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:
– Ә-ә, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Синең Кем икәнеңне беләм мин. Син – Аллаһының Изгесе, – дип бар көченә кычкырып җибәрде.
– Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды Гайсә җенгә. Җен исә, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, һичбер зыян китермичә аңардан чыгып китте.
Барысы, таң калып: – Бу нинди сүзләр икән? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диештеләр.
Аның хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.
Гайсә гыйбадәтханәдән Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы, бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр.
Ул, хатын янына килеп, аңа таба иелде дә, әмер биреп, хатынның кызышуын туктатты. Шимунның кайнанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.
Төрле авырулардан газап чигүчеләрнең барысын да якыннары кояш баеган вакытта Гайсә янына алып килделәр. Ул, хаста кешеләрнең һәрберсенә куллары белән орынып, аларны савыктырды.
Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.
Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә, үз янында тоткарлап калырга тырышты.
Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.
Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрүен дәвам итте.
Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады.
Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде.
Гайсә көймәләрнең берсенә керде дә (ул көймә Шимунныкы иде) ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкка гыйлем бирергә кереште.
Сүзен тәмамлагач, Ул: – Шимун, тирәнрәк урынга китеп, ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.
Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
Шулай эшләделәр, һәм аларга бик күп балык эләкте, хәтта ятьмәләре ертыла башлады.
Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар, көймәләре аздан гына батмый калды.
Шимун Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, кит янымнан, мин гөнаһлы кешемен! – диде.
Ул да, аның белән булган кешеләр дә, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар.
Шулай ук Шимунның иптәшләре – Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап, син кеше аулаучы булырсың, – диде.
Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, алар, бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр.
Гайсә бер шәһәрдә булганда, янына бөтен тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йөзтүбән капланды да ялварып: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең Син, – диде.
Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде, һәм әлеге кеше шундук махаудан арынды.
Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – диде.
Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала гына барды. Аны тыңлар һәм чиреннән арыныр өчен, янына берөзлексез халык агылды.
Ә Гайсә, вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп, дога кыла иде.
Беркөнне, Гайсә халыкка гыйлем биргән вакытта, Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббының кодрәте Аның белән иде, һәм Ул авыруларны савыктырды.
Берничә ир-ат паралич суккан берәүне ятагы белән күтәреп алып килделәр һәм аны, Гайсә каршына кертеп яткырыр өчен, өйгә алып кермәкче булдылар.
Ләкин халык арасыннан үтә алмаганга күрә, өй түбәсенә менеп, чирәпне сүтеп алдылар да авыруны ятагы белән бергә Гайсәнең алдына төшерделәр.
Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
Канун белгечләре һәм фарисейлар: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше – Кем ул? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.
Гайсә, аларның уйларын белеп: – Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? – диде. –
«Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтү яисә: «Тор да йөреп кит!» – дип әйтү җиңелрәкме?
Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз. Шуннан Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
Теге кеше шундук бөтенесенең күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте.
Барысы да, таң калып, Аллаһыны данладылар: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде һәммәсе, куркуга төшеп.
Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, Ул шунда утырып торган Леви атлы салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа.
Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте.
Аннары Леви үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде.
Фарисейлар һәм аларның канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.
Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.
Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.
Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – диделәр.
Ул исә аларга: – Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?
Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чагында алар ураза тотарлар, – диде.
Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә, яңа киемнән ямаулык кисеп алып, иске киемне ямамый, югыйсә яңасы да бозыла, иске киемгә дә яңа тукымадан салынган ямаулык бармый.
Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, чөнки яңа шәраб турсыкны тишәр һәм шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр.
Киресенчә, яңа шәраб яңа турсыкка салынырга тиеш.
Беркем дә, иске шәрабны эчкәннән соң, яңасын эчәргә теләмәс, «Искесе яхшырак шул», – дияр.
Шимбә көннәрнең берсендә, Гайсә Үз шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашады.
Фарисейларның кайберләре шунда аларга: – Ни өчен сез шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр.
Гайсә аларга: – Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве хакында укыганыгыз булмадымыни?
Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән, Аллаһыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзенең юлдашларына да биргән, – дип җавап кайтарды
һәм, сүзен тәмамлап: – Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы, – диде.
Икенче бер шимбәдә Гайсә, гыйбадәтханәгә килеп, халыкка гыйлем бирде. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде.
Канун белгечләре һәм фарисейлар исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп эзләп, шимбә көнне авыруларны савыктырмасмы икән, дип Аны күзәтеп тордылар.
Ә Гайсә, аларның уйларын белеп, кулы корышкан кешегә: – Тор да уртага чыгып бас, – диде. Теге кеше уртага килеп басты.
– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә канун белгечләренә һәм фарисейларга, – шимбә көнне яхшылык эшләргә рөхсәт ителәме, әллә яманлыкны? Кеше гомерен саклап калыргамы, әллә аны харап итәргәме?
Гайсә, һәммәсен күздән кичереп, теге кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Теге кеше шулай эшләде, һәм аның кулы савыкты.
Фарисейларның һәм канун белгечләренең бик нык ачулары чыкты, һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән, дип киңәшергә тотындылар.
Шул көннәрдә Гайсә, дога кылу өчен, тауга күтәрелде һәм төн буе Аллаһыга дога кылды.
Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады.
Ул Петер дип исем кушкан Шимунны һәм аның бертуган кардәше Әндрине, Ягъкубны, Яхъяны, Филипне, Бартулумайны,
Маттайны, Томасны, Һалфай углы Ягъкубны, Көрәшче кушаматлы Шимунны,
Ягъкуб углы Яһүдәне һәм соңыннан хыянәтче булачак Яһүдә Искариотны сайлап алды.
Гайсә рәсүлләр белән бергә таудан төште. Тау итәгендәге тигез җиргә Аның күп санлы шәкертләре, бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнән, Сур һәм Сидун шәһәрләре урнашкан диңгез буе төбәкләреннән
Гайсәне тыңлар, авыруларыннан арыныр өчен, байтак халык килгән иде. Явыз рухлардан газап чигүчеләр дә сихәтләнеп китә иде.
Һәммәсе Гайсәгә орынырга омтылды, чөнки Аңардан бөркелгән кодрәт барысын да савыктыра иде.
Шәкертләренә карап, Гайсә сөйли башлады: «Фәкыйрьләр, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке.
Әй сез, хәзер ач калганнар, бәхетлесез! Сез тук булачаксыз. Әй сез, күз яше коючылар, бәхетлесез! Сез сөенечтән көләчәксез.
Адәм Углы хакына кешеләр сезне нәфрәт итсә, үз араларыннан куып җибәрсә, хурласа һәм исемегезгә тап төшерсә – сез бәхетле.
Шул көнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чөнки күктә сезгә әҗере зур булачак. Ул кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән шулай эшләгәннәр.
Ә сезгә, байлар, – кайгы! Сез инде җитәрлек юандыгыз.
Хәзер тук булганнар, сезгә – кайгы! Сез ачка интегерсез. Бүген авыз ерып көлүчеләр, сезгә – кайгы! Сез хәсрәт чигәрсез һәм еларсыз.
Сезне бар кеше мактый икән, сезгә – кайгы! Чөнки аларның аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар.
Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез,
сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз.
Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама.
Сораган һәр кешегә бир, һәм үзеңнекен алган кешедән кире сорама.
Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә кешеләргә шуны эшләгез.
Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гөнаһлылар да ярата.
Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли.
Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да, башка гөнаһлыларга бурычка биргәндә, шуның кадәр үк кире кайтарып алырмын, дип уйлап бирәләр.
Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын, дип өметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗере зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит Ул.
Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.
Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр.
Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр, итәгегезгә күп итеп салырлар, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыеннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәм белән үлчәрләр».
Гайсә аларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме?
Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң, һәркем остазы кебек була.
Ничек син туганыңның күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?
Ничек син, үз күзеңдә бүрәнә була торып, туганыңа: „Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың? Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шуннан күзең яхшырак күрер, һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.
Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, һәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми.
Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар.
Яхшы кеше күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык бөркелә, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була.
Ни өчен сез Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез?
Яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була:
ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез өстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән.
Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кеше кебек. Ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып төшкән – аңардан берни калмаган».
Халыкка җиткерәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.
Бер йөзбашының бик ихтирам иткән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән.
Гайсә турында ишеткәч, йөзбашы «Килеп, хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде.
Гайсә янына килгәч, алар: – Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелдән ялвардылар.
Шуннан Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә җитәргә аз гына калгач, йөзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен.
Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак.
Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.
Гозер белән килүчеләр, әйләнеп кайтып, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды.
Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде.
Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа.
Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: – Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарып бирде.
Барысы курка калдылар һәм Аллаһыны данладылар. – Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
Гайсә хакындагы хәбәр бөтен яһүдиләр иленә һәм әйләнә-тирәгә таралды.
Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга Хаким Гайсә янына ике шәкертен җибәрде.
Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга җибәрде, – диделәр.
Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.
Яхъяның хәбәрчеләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле.
Яхъяның хәбәрчеләре киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемнәр кигән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.
Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк!
Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.
Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк берәү дә юк. Шуңа карамастан Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.
Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр.
Ләкин фарисейлар һәм канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга теләмәделәр.
– Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый алар.
Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Аңа җен кагылган», – дисез.
Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә сез: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты», – дисез.
Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителә.
Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды.
Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алды да шул йортка килде.
Ул Гайсә артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын, үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.
Гайсәне ашка чакырган фарисей, моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Ул бит – гөнаһлы хатын», – дип уйлады.
Гайсә аңа: – Шимун! Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей.
– Әҗәткә биреп торган берәүгә ике кешенең бурычы бар икән: берсенеке – биш йөз динар, ә икенчесенеке – илле динар.
Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
– Зуррак бурычы кичерелгәне, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә аңа: – Син дөрес уйлыйсың, – диде.
Аннары, хатынга таба борылып, Шимунга болай диде: – Бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте.
Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый.
Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады.
Мин әйтермен ни өчен икәнен: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.
Хатынга исә Гайсә: – Гөнаһларың кичерелде, – диде.
Табын янында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә! – дип гәпләштеләр.
Гайсә исә хатынга: – Ышануың сине коткарды, имин йөр, – диде.
Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды.
Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе – Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям,
Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар Аны озата йөрде. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итәләр иде.
Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде:
– Бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена төшеп тапталган, һәм аларны кошлар чүпләп бетергән.
Кайберләре ташлы туфракка төшкәннәр һәм, тишелеп чыксалар да, дым булмаганга кипкәннәр.
Кайбер орлыклар күгән куаклары арасына төшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, орлыкны басып киткән.
Ә башка орлыклар яхшы җиргә төшеп үсеп киткән, һәм һәр орлык йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар ишетсен! – диде.
Гайсәнең шәкертләре исә Аңардан: – Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.
Ул аларга: – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләрен белү насыйп булды, ә башкаларга Мин кинаяле хикәяләр ярдәмендә сөйлим, – диде. – Алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр.
Кинаяле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул.
Юл буена төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерәдер: алар сүзне ишетәләр, әмма иблис килә дә, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын өчен, алар күңелендәге сүзне алып китә.
Ташлы туфракка төшкән орлык исә мондый кешеләрне белдерә: алар сүзне шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганга, аларның ышанулары кыска вакытлы, һәм сынау вакыты җиткәндә, алар чигенәләр.
Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар шундый адәмнәрне белдерә: алар сүзне ишетәләр, ләкин тормыш мәшәкатьләреннән, байлык-ләззәт артыннан куып бөгелеп төшәләр, һәм җимешләре өлгерми.
Уңдырышлы җиргә төшкән орлык исә – сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән шул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.
Чөнки фаш ителми калган бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калган бер сер дә юк.
Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чөнки кемдә бар булса, аңа янә бирелер; кемдә юк икән, аның бар дип уйлаганы да тартып алыныр.
Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм, халык күп булганлыктан, янына керә алмадылар.
– Анаң белән энеләрең Сине күрергә телиләр, алар урамда көтеп торалар, – дип, Гайсәгә кереп әйткәч,
Ул аларга: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр Минем анам һәм туганнарым була, – дип җавап бирде.
Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар: – Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр.
Көймәдә барганда, Гайсә йоклап китте. Ул арада күлдә көчле давыл кузгалып, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде.
Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
– Инануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Куркуга калган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсыналар, – диештеләр.
Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршындагы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр.
Гайсә ярга чыккач, шул тирәдәге шәһәрдә яшәүче җен кагылган бер кеше Аның каршына очрады. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә кабер-мәгарәләрдә яши иде.
Гайсәне күрүгә, ул, акырып, Аның алдына килеп егылды һәм: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә, Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – дип кычкырды,
чөнки явыз рухка Гайсә ул кешедән чыгарга боерган иде. Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар һәм богаулар белән бәйләп саклаганда да, ул кеше богауларны өзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.
Гайсә аңардан: – Исемең ничек? – дип сорады. Ул: – Гаскәр, – диде, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде.
Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр.
Шул тирәдәге тау битендә зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте.
Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр. Дуңгыз көтүе шулчак текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
Бу хәлне күреп качып киткән көтүчеләр шәһәр һәм авылларда шушыларның һәммәсе турында сөйләп йөрделәр.
Кешеләр, нәрсә булды икән, дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч, алар җеннәрдән котылган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп куркып калдылар.
Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган кешенең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр.
Герәсә җирендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Ул, көймәгә утырып, юлга кузгалганда,
җеннәрдән арынган кеше: – Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварды Аңа. Әмма Гайсә: – Өеңә кайт та Аллаһының синең өчен нәрсә эшләве турында сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Әлеге кеше Гайсәнең аның өчен нәрсә эшләве хакында бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде.
Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды.
Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир, Гайсә каршына килеп, аякларына егылды да, ялынып-ялварып, үзенең өенә чакырды,
чөнки унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде.
Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган.
Шул хатын, арттан килеп, Гайсәнең өс киеменең чабуына орынды – һәм кан килү шундук туктады.
Гайсә шунда: – Кем кагылды Миңа? – дип сорады. Барысы да инкяр иттеләр. Петер: – Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
Ләкин Гайсә: – Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде.
Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде.
Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде.
Гайсә шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгермәде – гыйбадәтханә башлыгының өеннән килгән бер кеше: – Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде.
Әмма Гайсә, аның сүзләрен ишетеп, Яһирга: – Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде.
Яһирның өенә килеп җиткәч, Петер, Яхъя, Ягъкуб һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Гайсә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде.
Барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде.
Кешеләр Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде.
Гайсә кызның кулыннан тотты да, тавышын күтәрә төшеп: – Балам, тор, – диде.
Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты.
Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.
Үзенең унике шәкертен чакырып китереп, Гайсә аларга, кешеләрдән җеннәрне куып чыгарыр һәм авырулардан савыктырыр өчен, көч вә кодрәт бирде.
Шуннан Ул аларны, Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен, юлга озатып: – Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде. –
Кайсы йортка керсәгез, әлеге шәһәрдән киткәнче шул йортта калыгыз.
Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аягыгыздан тузанны кагып төшерегез.
Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар.
Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр: «Бу – Яхъя, ул үледән терелеп торган»,
икенчеләр: «Җиргә Ильяс килгән», башкалар исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе үледән терелгән», – дип әйтә иде.
Ә Һируд: – Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде. Һирудның бик тә Аны күрәсе килде.
Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте.
Ләкин Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте.
Көн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Зинһар, халыкны тарат, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Кешесез урын бит бу, – диде.
Ә Гайсә: – Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде шәкертләр.
Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә: – Халыкны төркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде.
Шәкертләр шулай эшләделәр, барысын да утырттылар.
Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап халыкка өләшер өчен, шәкертләренә бирде.
Барысы да туйганчы ашаганнан соң, әле тагын унике кәрзин сынык-санак җыелды.
Бервакыт Гайсә ялгызы гына дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
Алар Аңа: – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диделәр.
Аннары Гайсә алардан: – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады. Петер Аңа: – Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде.
Гайсә исә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез, дип шәкертләрен катгый кисәтеп куйды.
Ул: – Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар һәм канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр, – диде.
Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үзеннән баш тартсын да, хачын күтәреп, көн дә Миңа ияреп йөрсен.
Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын Минем хакка югалткан кеше аны саклап калыр.
Үзен югалта яки харап итә икән, бөтен дөньяны яулаудан кешегә ни файда?
Кем Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Үзенең балкып торган шөһрәте яктысында, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта, Адәм Углы да ул кешедән гарьләнер.
Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймаячак.
Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде.
Дога кылган чакта, Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде.
Шулвакыт ике кеше, балкып торган шөһрәттә пәйда булып, Аның белән сөйләшә башлады. Алар – Муса белән Ильяс – Гайсәнең дөньядан китүе һәм Аның бу эшне Иерусалимдә гамәлгә ашырырга тиешлеге хакында сөйләштеләр.
Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр.
Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә: – Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдәгез, өч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде. Ул нәрсә әйткәнен үзе дә белми иде.
Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт, пәйда булып, аларны каплап алды. Болыт эчендә калгач, шәкертләр бик курыктылар.
Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углым, Мин Аны Үзем сайлап алдым. Аны тыңлагыз! – дигән өн килеп иреште.
Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр.
Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады.
Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем углымны килеп кара, зинһар. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. –
Явыз рух аңа һөҗүм итә: бала кинәт кычкыра башлый, аның тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми!
Шәкертләреңнән аны куып чыгарырга үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.
– Әй имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме булырга, сезгә күпме түзеп торырга? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил!
Малай Аңа таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм, баланы савыктырып, атасы кулына тапшырды.
Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул:
– Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирәчәкләр, – диде.
Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар.
Шәкертләр, безнең арада кем бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар.
Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм:
– Шушы баланы Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше, димәк, Мине җибәргән Затны кабул итә. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше.
Шунда Яхъя: – Остаз! Бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек; безнең белән йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык.
Гайсә аңа: – Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – диде.
Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга җыенып юлга чыкты.
Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләрен җибәрде. Алар, Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп кую өчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр.
Әмма Гайсә Иерусалимгә юл тотканга күрә, анда Аны кабул итмәделәр.
Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя, моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр.
Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды.
Шуннан алар икенче авылга киттеләр.
Юлда барганда, кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде.
Икенче берәүгә Гайсә: – Миңа ияр! – диде. Теге кеше исә: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит, – диде.
Ләкин Гайсә аңа: – Үлеләрне үле булганнар үзләре күмсен, – диде. – Ә син бар һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде.
Гайсә исә аңа: – Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде.
Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде.
Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен дип, ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, – диде. –
Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына җибәрәм.
Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм, сәлам бирү өчен, юлда тукталып тормагыз.
Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек: «Йортыгыз имин булсын», – дип әйтегез.
Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр.
Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез.
Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз.
Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: «Аллаһы Патшалыгы инде сезгә бик якын!» – дип әйтегез.
Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез:
«Аягыбызга сезнең шәһәрдә кунган тузанны да хәтта үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!»
Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Чөнки сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә кылынган булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
Әй Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син.
Сезне тыңлаган – Мине тыңлаган, сезне кире каккан Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.
Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана, Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа: – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына иде, – диделәр.
Ул исә аларга: – Мин шайтанның яшен кебек күктән егылып төшүен күрдем, – диде. –
Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.
Шулвакыт Гайсә, Изге Рухтан илһамланып-шатланып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне, зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам. Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
Атам Миңа һәммә нәрсәне тапшырды. Угылның кемлеген Атадан башка һичкем белмидер, Атасының кемлеге дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер, – диде.
Аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп: – Сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле!
Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күреп торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр, – дип өстәде.
Менә канун белгечләреннән берсе урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормыш насыйп булсын өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
Гайсә аңардан: – Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады.
Канун белгече: – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – диде.
Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.
Әмма канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше, Иерусалимнән Әрихәгә барганда, юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма, ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып үтеп киткән.
Шулай ук левиләрдән дә берәү узып барышлый бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган.
Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган.
Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны, үзенең ишәгенә атландырып, кунак йортына алып килгән һәм анда да аның хакында кайгырткан.
Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен», – дигән.
Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – дип сорады.
– Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канун белгече. Шунда Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте.
Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар иде; ул, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады.
Марта исә бик тырышып табын әзерләп йөри иде; шуннан ул, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.
Хаким Гайсә исә аңа: – Марта, Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең,
ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям исә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм ул аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.
Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан: – Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.
Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз, исемең изге дип икърар ителсен! Синең Патшалыгың килсен!
Безгә көндәлек икмәгебезне биреп тор.
Гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәр кешене кичерәбез; безне сынауга дучар итмә», – диде.
Аннары шәкертләренә Гайсә болай диде: – Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы,
чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди.
Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем янда ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап бирде ди.
Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, бирми калалмас.
Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм сезгә бирерләр; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм сезгә ачарлар.
Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.
Арагыздан кайсы ата, әгәр углы аңардан балык сораса, елан тоттырыр?
Яки йомырка сораса, чаян бирер?
Шулай итеп, сез, явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, Күктәге Атаның исә Үзеннән сораганнарга Изге Рухны бирүе шөбһәсездер.
Гайсә телсез бер кешедән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.
Аларның кайберләре: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән куып чыгара, – диде.
Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.
Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. –
Әгәр шайтан үз-үзенә каршы килә икән, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Мин моны шуңа әйтәм, чөнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың», – дисез.
Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булсын!
Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җитте дигән сүз.
Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның милке иминлектә булыр.
Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр.
Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.
Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә, таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди.
Кайткач исә, йортны себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм,
үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.
Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә төшеп: – Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.
Хатынның сүзләренә Гайсә: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! – дип җавап бирде.
Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады: – Бүгенге буын кешеләре явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс.
Юныс Ниневә халкы өчен бер билге кебек булса, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билге булыр.
Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен, ул җир читеннән килгән булган хәтта, ә хәзер сезнең янда булган Зат Сөләйманнан бөегрәк.
Ниневәлеләр кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгәннәр иде; ә хәзер исә сезнең янда булган Зат Юныстан бөегрәк.
Беркем дә, шәмгә ут алгач, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.
Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың.
Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык түгел микән!
Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг утында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.
Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды.
Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды.
Әмма Хаким Гайсә аңа: – Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыздыр, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. –
Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң?!
Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез; шул чакта сезнең бар нәрсәгез пакь булыр.
Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә анысын да үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен калдырмаска кирәк иде.
Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз.
Кайгы сезгә, чөнки сез билге куелмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын да белмичә, өстеннән таптап йөри бирәләр.
Моңа каршы канун белгечләренең берсе: – Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.
Әмма Гайсә: – Сезгә дә, канун белгечләре, кайгы, сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез, аларга ярдәм итәр өчен, бармагыгызны да кыймылдатмыйсыз, – диде. –
Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз. Ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән.
Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз.
Шуңа күрә Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр».
Шуңа күрә, дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләр каны өчен, бүгенге буын кешеләре хөкем ителер:
Һабил каныннан башлап, мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын хөкем ителер.
Кайгы сезгә, канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үзләштердегез. Әмма үзегез анда кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.
Гайсә әлеге өйдән чыккач, канун белгечләре һәм фарисейлар, Аны тәнкыйтьләп, сорау артыннан сорау яудырырга тотындылар,
Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп эзләделәр.
Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде: – Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз!
Ачылмый калачак яшерен нәрсә һәм беленми калачак һичбер сер юк.
Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар.
Сез дусларыма шуны әйтәмен: тәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый.
Кемнән куркырга кирәклеген әйтәм Мин хәзер: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз!
Биш чыпчык бары тик ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма алай да Аллаһы аларның берсен-бер онытмый.
Ә сезнең исә башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк.
Әйтәм бит: кешеләр алдында Мине икърар итүчене Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк.
Кешеләр алдында Миннән ваз кичкән адәмнән Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында ваз кичәрмен.
Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс.
Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз:
сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә киңәш итәр.
Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
Гайсә исә аңа: – Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип җавап бирде.
Шуннан соң һәммәсенә мөрәҗәгать итеп: – Карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде.
Аннары аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер байның ашлыгы бик уңган.
Әлеге бай кеше күңеленнән болай дип уйлый икән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк».
Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм.
Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен».
Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?»
Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай булыр.
Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте: – Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим.
Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит.
Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит.
Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?
Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга?
Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган.
Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне, сай иманлылар, киендерәчәге шөбһәсездер.
«Ни ашарбыз, ни эчәрбез» дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз.
Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр; ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә.
Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм калганы сезгә насыйп ителер.
Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде.
Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Тузмый торган янчыклар әзерләгез үзегезгә, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс.
Хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр.
Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишекне ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз, билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын.
Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер.
Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле!
Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде.
Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
Шулчак Петер Гайсәдән: – Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кешегәме? – дип сорады.
Хаким Гайсә исә болай дип җавап кайтарды: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була?
Хуҗасы, әйләнеп кайтып, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле.
Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр.
Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчә һәм исерә калса,
хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр.
Хуҗасының теләген белеп тә, әзер булып тормаган һәм аның ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр.
Ә инде хуҗасының теләген белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр.
Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим!
Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен; һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм!
Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем.
Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар.
Ата – углына, углы – атасына каршы; ана – кызына, кызы – анасына каршы; кайнана – килененә, килене кайнанасына каршы булыр.
Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте: – Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да.
Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да.
Икейөзлеләр! Җир һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ничек соң сез нинди заман җиткәнне аңлата алмыйсыз?
Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез?
Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар.
Әйтәм бит: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың.
Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән гәлиләялеләр турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан ди.
Шушы хәлгә карата Гайсә: – Бу гәлиләялеләр калган бөтен Гәлиләя кешеләреннән гөнаһлырак булган өчен шулай җәфа чиккәннәр дип уйлыйсызмы? – диде. –
Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
Яки сез Шилуахтагы манара басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?
Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган, ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин, таба алмагач,
бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни өчен ул урын алып тора?» – дигән.
Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин, аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын,
бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларга кушарсың».
Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә гыйлем бирде.
Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде.
Аны, күреп, Гайсә Үз янына чакырып алды да: – Апа, син чиреңнән котылдың, – диде.
Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады.
Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка: – Эшләү өчен, атнада алты көн бар; чирегездән савыгу өчен, шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде.
Хаким Гайсә, аңа җавап итеп: – Икейөзлеләр, шимбә көнне сезнең һәркайсыгыз үгезен яки ишәген, утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? – диде. –
Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Аны бу чиреннән шимбә көнне азат итәргә ярамыймыни?
Бу сүзләрне ишеткәч, Аңа каршы сөйләүчеләр барысы да оялдылар; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.
Шуннан Гайсә: – Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырыйм? – диде. –
Күз алдына китерегез: бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботаклары арасында оя корган, ди.
Сүзен дәвам итеп, Ул: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? – диде. –
Ул ачыткы кебек; менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык оннан камыр басып куйган, һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.
Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкка гыйлем биреп, Иерусалимгә таба юл тотты.
Кемдер Аңардан: – Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады. Ул исә, андагы кешеләргә җавап итеп:
– Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карарлар, әмма булдыра алмаслар, – диде. –
Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәндем! Ишекне ач безгә», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер.
Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безгә гыйлем бирдең», – дип әйтә башларсыз.
Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр.
Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм тешләрегезне шыкырдатырсыз.
Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан кешеләр, килеп, Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырырлар.
Хәзер соңгы булганнар – беренче, беренче булганнар ахыргы саналыр.
Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә: – Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде.
Ул аларга болай дип җавап бирде: – Барыгыз, ул төлкегә: «Бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын», – дип әйтегез.
Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин эш түгелдер.
И-и Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә синең халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
Инде менә Изге йортыгыз бушап, ташландык булып калыр. Сезгә шуны әйтеп куям: «Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез.
Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә фарисейлар башлыгының берсенә ашка барды. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте.
Шулвакыт Аның каршына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты.
Канун белгечләренә һәм фарисейларга мөрәҗәгать итеп, Гайсә шунда: – Канун шимбә көнне авыруларны савыктырырга рөхсәт итәме? – дип сорады.
Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешегә куллары белән орынып алып, аны савыктырды һәм өенә кайтарып җибәрде.
Гайсә аларга: – Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан, шундук коедан чыгармас идегезмени? – диде.
Аның бу соравына тегеләр җавап бирә алмадылар.
Чакырылган кунакларның түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Берәү сине никах мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чөнки сиңа караганда хөрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мөмкин.
Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың.
Мәҗлескә чакырсалар, киресенчә, ишек катына утыр; шунда хуҗа, яныңа килеп: «Әй дустым, түргәрәк утыр», – дияр, шул чагында мәҗлестәгеләр алдында сиңа ихтирам булыр.
Чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
Үзен ашка чакырган кешегә дә Гайсә: – Әгәр син төш вакытында яки кичен мәҗлес җыясың икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакырыр, һәм шуның белән исап-хисап беткән булып чыга, – диде. –
Мәҗлес үткәрә калсаң, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксак-сукырларны чакыр.
Әнә шул чакта бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар. Ә сиңа тәкъвалар үледән терелгән көндә әҗере булыр.
Гайсә белән табын янында утыручыларның берсе, моны ишетеп, Аңа: – Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ризыктан авыз итәчәк кешеләр бәхетле! – диде.
Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: – Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп кунаклар чакырган һәм,
мәҗлес башланыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бар нәрсә әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән.
Барысы да сүз берләшкән кебек гафу үтенә башлаган. Беренчесе: «Җир сатып алган идем, шуны барып карарга кирәк, зинһар, гафу ит», – дигән.
Икенчесе: «Биш пар үгез сатып алган идем, хәзер шуларны эштә сынап карамакчы булам, зинһар, гафу ит», – дигән.
Өченчесе: «Мин әлерәк кенә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән.
Хезмәтче, кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Хуҗаның моңа ачуы килгән һәм хезмәтчесенә: «Бар, тиз генә шәһәр урамнарыннан һәм тыкрыклардан фәкыйрь, гарип, сукыр һәм аксакларны җыеп алып кил», – дигән.
Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, синең әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән.
Хуҗа исә хезмәтчесенә: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә кыста, өем тулы булсын.
Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә минем ашымны татымас», – дигән.
Гайсәгә ияреп бик күп халык барды. Аларга мөрәҗәгать итеп, Ул:
– Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. –
Үзенең хачын күтәреп, артымнан бармаган кеше Минем шәкертем була алмый.
Әйтик, арагызда кем дә булса манара төзергә тели, ди. Төзелешне башкарып чыгарлык акчасы барлыгын белү өчен, иң башта утырып аның күпмегә төшәсен хисапламасмы әллә ул?
Югыйсә, нигезен салып та, төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр.
Яки, әйтик, бер патша икенче патшага каршы яуга җыена, ди. Үзенең ун мең сугышчысы белән егерме меңлек гаскәргә каршы кузгалган вакытта, дошман белән алышырга көче җитү-җитмәвен башта утырып уйламасмы әллә?
Әгәр көче җитми икән, солых шартларын сорар өчен, ул әле ерактагы теге патшага илчеләрен җибәрер.
Шулай ук сезнең һәркайсыгыз бар мөлкәтеннән ваз кичмәсә, Минем шәкертем була алмый.
Тоз – яхшы нәрсә, әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа яңадан ничек тәм кайтарасың?
Ул җир өчен дә, тирес өеме өчен дә яраксызга әйләнә, һәм аны чыгарып ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен!
Салым җыючыларның барчасы, гөнаһлылар, Гайсәне тыңлар өчен, янына җыелдылар.
Фарисейлар һәм канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтты, ди. Калган туксан тугыз сарыгын болында калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә?
Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр.
Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр.
Сезгә әйтәм: шул рәвешчә, тәүбәне хаҗәтсенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә күбрәк шатланырлар.
Яки ун көмеш тәңкәсе булып, шуларның берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә ул?! – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр.
Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланалар.
Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган.
Шуларның кечерәк дигәне атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән.
Берничә көн үткәч, кече углы, үз өлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән.
Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган.
Шуннан ул җирле бер кешегә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән.
Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән.
Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның ялчылары күп, һәм барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин монда ачка тилмерәм!
Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым,
инде мин синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә
атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән.
Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән.
Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.
Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк һәм күңел ачыйк!
Минем бу углым үлгән иде, хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.
Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк, ул җыр-бию тавышлары ишеткән.
Хезмәтчеләрнең берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган.
Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән.
Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенгән.
Әмма атасына җавап итеп, ул: «Менә мин сиңа күпме еллар хезмәт итәм һәм кушканыңны һич үтәми калганым юк, шуңа да карамастан, дусларым белән күңел ачу өчен, синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады.
Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән.
Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем белән булдың, минем бөтен нәрсәм – синеке.
Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды», – дип әйткән.
Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга: «Милкеңне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр.
Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсың», – дигән.
Шунда идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оялам.
Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәген беләм мин», – дип уйлаган да,
хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган.
Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән.
Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән.
Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак.
Сезгә әйтәм: җирдәге байлык ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз.
Шул рәвешле, әгәр сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр?
Әгәр башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер?!
Бер кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә.
Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә бит; кешеләр югары бәя биргән нәрсә Аллаһы өчен җирәнгечтер.
Муса кануны чоры һәм пәйгамбәрләр заманы Чумдыручы Яхъя килгәнче дәвам итте. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм һәркем шунда омтыла, шунда аяк басарга тырыша.
Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; ире аерган хатынга өйләнүче дә зина кыла.
Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитен һәм куе кызыл тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кигән һәм һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган.
Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән.
Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, һәм аны күмгәннәр.
Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Элгазарны күргән.
Шунда ул, кычкырып: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп, минем янга Элгазарны җибәрче, бармак башын суга чылатып, телемне суытсын иде, чөнки бу ялкында шундый газап чигәмен», – дигән.
Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең.
Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка чыгарга теләүче моннан китә алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас».
Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны атам йортына җибәр,
анда минем биш туганым бар, Элгазар аларны кисәтсен, алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән.
Ибраһим аңа: «Аларның Мусалары һәм пәйгамбәрләре бар, шуларны тыңласыннар», – дип җавап биргән.
Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән.
Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе хәтта үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган.
Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Гөнаһ кылыр өчен, сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы!
Шушы кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер;
сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
Хаким Гайсәгә рәсүлләр: – Иманыбызны арттырсаң иде, – диделәр.
Аларга җавап итеп, Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
Җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә сезнең кайсыгыз: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән?
Киресенчә: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән?
Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит.
Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен башкарганнан соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез.
Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя чиге буйлап үтте.
Бер авылга кергән вакытта, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар, бер читтә туктап калып:
– Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар.
Аларны күрүгә, Ул: – Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде. Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук авыруларыннан арындылар.
Арада берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды;
аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәт укыды. Әлеге кеше самареяле иде.
Гайсә аңардан: – Уныгыз да савыкмадымыни?! – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң?
Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп кайтмадымыни?
Шуннан Гайсә аңа: – Тор һәм юлыңда бул. Ышануың савыктырды сине, – диде.
Фарисейлар Гайсәдән: – Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады. Ул аларга: – Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс.
Беркем дә: «Менә ул монда» яки «Әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада, – дип җавап кайтарды.
Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, Гайсә: – Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. –
Сезгә: «Кара, Ул анда» яки: «Кара, Ул монда», – дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип, беркая да торып чапмагыз.
Адәм Углының пәйда булуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтыраган яшен яктысы кебек булыр.
Әмма аңарчы Ул күп газаплар чигәргә һәм бүгенге буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.
Нух заманында ничек булса, Адәм Углы килер алдыннан да шулай булыр.
Ул вакытларда да кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар; Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән. Шуннан туфан килгән һәм һәммәсен һәлак иткән.
Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр.
Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып, аларның барысын һәлак иткән.
Адәм Углы күренгән көнне дә шулай булачак!
Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, өендә әйберләре калган икән, аларны алырга өйгә кереп тормасын; кырда булган кеше дә өенә кайтмасын.
Лут хатыны белән нәрсә булганны исегездән чыгармагыз!
Җанын саклап калырга тырышкан адәм аны югалтыр; ә инде җанын югалткан адәм аны саклап калыр.
Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар.
Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар. [
]
Аның бу сүзләренә каршы шәкертләре: – Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр. Ул исә аларга: – Үләксә кайда булса, үләксә кошлары да шунда җыелыр, – дип җавап бирде.
Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән.
Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да яши икән, һәм ул, һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә икән.
Әмма хөкемче әлеге тол хатынның дәгъвасын күпмедер вакыт хәл итәргә ризалашмаган. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да,
бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим, мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән.
– Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә.
– Көндез дә, төнлә дә Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаганнарны – Ул әллә якламасмы?! Түзеп тора алырмы?!
Сезгә әйтәм: Ул һичбер тоткарлыксыз якларга килер. Әмма Адәм Углы, килгәч, җир йөзендә иман табармы?
Үзләрен тәкъва дип санаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
– Ике кеше, дога кылу өчен, Аллаһы йортына кергән: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән.
Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел мин. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм.
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәм».
Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – ди икән.
Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы, Аллаһы каршында аклану табып, өенә кайтып киткән. Чөнки үзен күтәрүче һәркем түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
Гайсә, орынып, фатихасын күндерсен өчен, кайберәүләр Аның янына сабый балаларын да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, әлеге кешеләрне шелтәләргә тотындылар.
Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шушындыйларныкы.
Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте.
Башлыкларның берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
Гайсә аңа: – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.
Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше үтермә, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, атаң белән анаңны хөрмәт ит, – диде.
Ә башлык: – Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде.
Моны ишеткәч, Гайсә аңа: – Сиңа тагын бер нәрсә җитми: булган бар нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – дип әйтте.
Теге кеше, бу сүзләрне ишетеп, кайгыга калды, чөнки байлыгы бик зур иде.
Гайсә, аның пошаманга калуын күреп: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде. –
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
Бу сүзләрне ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорады.
– Кешеләр өчен мөмкин булмаган нәрсә Аллаһы өчен мөмкиндер, – диде Гайсә.
Петер исә: – Менә, булган бар нәрсәбезне калдырып, без Сиңа иярдек, – диде.
Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем,
бу дөньяның үзендә күп мәртәбә артыгы белән алып, киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак, – диде.
Гайсә, унике шәкертен Үз янына чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр тарафыннан язылганның һәммәсе тормышка ашачак.
Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар һәм Аңа төкерерләр;
Аны камчы белән суктырырлар һәм үтерерләр. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелеп торыр.
Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадылар; әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып калды, һәм алар әйтелгәннәргә төшенмәделәр.
Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде.
Янәшәсеннән бик күп кешеләр үтеп барганны ишетеп, ул: – Нишлиләр анда? – дип сорады.
Аңа: – Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр.
Шунда ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булдылар, әмма ул, тагын да катырак итеп: – Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды.
Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Ул аңардан:
– Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады. Теге Аңа: – Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде.
Гайсә аңа: – Күзләрең күрсен! Сине ышануың савыктырды, – диде.
Теге адәм шундук күрә башлады, һәм ул, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды.
Гайсә, Әрихәгә җитеп, шәһәр буйлап барганда,
салым җыючылар башлыгы Зәкәй атлы бер бай адәм,
Аның ниндирәк кеше икәнен бик тә күрәсе килеп, ләкин буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны һич күрә алмаганга,
йөгереп, алгарак узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды.
Шул турыга җиткәч, Гайсә югары күтәрелеп карады да: – Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде.
Теге тиз генә төште һәм Аны, шатланып, өендә кабул итте.
Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә кереп кунагы булды! – дип ризасызлык белдерде.
Зәкәй исә, торып, Хаким Гайсәгә: – Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирермен, – диде.
– Бүген шушы гаиләгә котылу килде – әлеге кеше дә Ибраһим нәселеннәндер.
Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде бит.
Гайсә, сүзен дәвам итеп, боларны тыңлап торган халыкка тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде, чөнки Ул Иерусалимгә якын иде инде, һәм кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар.
Гайсә болай диде: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән. Аннары ул әйләнеп кайтырга тиеш булган.
Юлга чыкканчы, ул, ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә йөз динар акча биргән һәм: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән.
Ләкин ватандашлары, аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр.
Теге, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биргән теге хезмәтчеләренең күпме табыш алуларын белү өчен, аларны үз янына чакырырга кушкан.
Беренчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.
Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, ун шәһәр синең кул астында булсын», – дигән.
Икенчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән.
Хуҗасы аңа да: «Мин сине биш шәһәр өстеннән башлык итәрмен», – дигән.
Ә өченчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча, синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаган нәрсәне аласың, чәчмәгәнне урасың».
Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап, мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч,
ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләсәң, кайткач, аңардан табыш алган булыр идем», – дигән.
Шуннан ул янындагыларга: «Акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш алган хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән.
Тегеләр аңа: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкыр артыграк бит инде», – дигәннәр.
Ә ул аларга болай дип җавап биргән: «Сезгә әйтәм: кемдә бар булса, аңа тагын бирелер, ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр.
Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез».
Шул сүзләрдән соң Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте.
Зәйтүн-тау итәгендә урнашкан Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына якынлашкач, Ул: – Каршыгыздагы авылга барыгыз; анда кергәч, моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез; шуны, бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде.
– Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, аңа: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез.
Ике шәкерт китте, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты.
Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта, ишәкнең хуҗалары алардан: – Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
Тегеләр исә: – Хуҗага кирәк ул, – дип җавап бирделәр.
Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; өс киемнәрен ишәкнең сыртына салып, аның өстенә Гайсәне атландырдылар.
Гайсә ишәк өстендә барган чакта, кешеләр Аның юлына өс киемнәрен җәйделәр.
Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, Күп санлы шәкертләре, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен шатланышып, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар: «Раббы исеменнән килүче Патша мөбарәктер! Күкләрдә – тынычлык, югарыда дан-шөһрәт!»
Халык арасыннан кайбер фарисейлар шунда Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде.
Әмма аларга җавап итеп, Ул: – Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
Иерусалимгә якынлашып, шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышын кайгыртып, Гайсәнең күзләренә яшь килде.
– Ичмасам шушы көндә син тынычлык өчен ниләр кирәклеген белсәң иде! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер.
Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар.
Сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки син яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең.
Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.
– Изге язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип язылган, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул.
Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында гыйлем бирде. Ә баш руханилар, канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итү юлларын эзләделәр,
әмма бу эшне ничек башкарып чыгарга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды.
Көннәрдән беркөнне Аллаһы йортында, Яхшы хәбәрне бәян итеп, халыкка гыйлем биргән вакытта, Гайсә янына өлкәннәр белән бергә баш руханилар вә канун белгечләре килделәр һәм:
– Әйт әле безгә, бу эшләрне кылырга Сиңа кем хокук бирде, андый вәкаләт Синдә кемнән? – дип сорадылар.
Аларга җавап итеп, Ул: – Мин дә сезгә бер сорау бирәм, әйтегез әле:
Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме әллә кешеләрдәнме? – дип сорады.
Тегеләр: – «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр.
Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип үзара фикерләштеләр дә, –
кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр.
Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде.
Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, ул, үзенә тиешле өлешне бирсеннәр дип, хезмәтчесен йөзем үстерүчеләр янына озаткан; ләкин йөзем үстерүчеләр аны, кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да, кыйнап һәм мыскыл итеп, бернәрсәсез кайтарып җибәргәннәр.
Ул өченче хезмәтчесен юллаган; ләкин аны да яралап куып чыгарганнар.
Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр».
Әмма йөзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип киңәшләшкәннәр дә
бакчадан чыгарып атып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр?
Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә йөзем бакчасын башкаларга бирер. Моны тыңлаучылар исә: – Алай була күрмәсен! – диештеләр.
Әмма Гайсә, аларның күзенә туры карап: – Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде», – дип язылганнар алайса нәрсә аңлата соң? – дип сорады. –
Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә, сытачак.
Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
Шуннан алар, Гайсә артыннан күзәтә башлап, янына үз адәмнәрен җибәрделәр. Гайсәне идарәче кулына, аның хөкеменә тотып бирү өчен, үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аңардан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар.
– Остаз! – диде алар. – Без сүзләреңнең һәм Син биргән гыйлемнең хаклыгын, кешене кешедән аермавыңны, хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтүеңне беләбез.
Әйт әле безгә шуны: кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме безгә әллә юкмы?
Гайсә, аларның мәкерле ниятләрен сизеп:
– Миңа бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – диде. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр.
– Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә.
Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек бернәрсә дә таба алмадылар һәм, Аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар.
Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп, Аңа болай диде:
– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы үлеп китеп, хатыны баласыз калса, шул кеше әлеге тол хатынны үзенә алсын, бертуган кардәшенең нәселен дәвам иттерсен», – дип язган.
Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш бар иде. Шуларның беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән.
Ул хатынга икенчесе дә,
өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгәннәр, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткәннәр.
Ахырда хатын да дөнья куйган.
Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак соң? Җидесе дә аның ире булган бит!
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дөнья кешеләре өйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар.
Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар.
Алар инде үлә дә алмаячаклар, чөнки фәрештәләр сыман булырлар. Алар Аллаһы балаларыдыр, чөнки Аллаһы аларны үледән терелтте.
Ә инде янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә, Муса үзе дә, Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән.
Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке, Аның өчен барысы да тере бит.
Канун белгечләренең кайберләре бу сүзләргә каршы: – Остаз! Яхшы әйттең, – диде.
Шуннан соң алар Гайсәдән бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр.
Аннары Гайсә аларга болай диде: – Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә?
Зәбур китабында бит Давыт үзе әйтә: «Раббы минем Хакимемә: „Дошманнарыңны Синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр“, – ди».
Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын?
Бар халык Гайсә сөйләгәннәрне тыңлап торган чакта, Ул, шәкертләренә төбәп, болай диде:
– Өсләренә озын киемнәр киеп, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче канун белгечләреннән сак булыгыз!
Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын тартып алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтәдер.
Сәдака сандыгына байларның сәдака салуына күз төшереп, Гайсә
бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күрде һәм:
– Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды, – диде. –
Чөнки тегеләр барысы да Аллаһыга үзләреннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде.
Берәүләрнең Аллаһы йортының затлы ташлар һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе хакында сөйләп торуын ишетеп, Гайсә:
– Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде.
Шунда Аңардан: – Остаз! Бу хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.
– Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул!», «Вакыты җитте!» – диярләр. Андыйларга иярмәгез!
Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, ләкин бу әле иң ахыры дигән сүз түгел.
Халык – халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. –
Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте булыр, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр күренер.
Әмма әлеге хәлләргә кадәр сезне кулга алырлар һәм эзәрлекләрләр, хөкем итү өчен, гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга утыртырлар. Минем исемем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барырлар.
Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз.
Үзебезне ничек якларбыз, дип, алдан борчылып тормагыз.
Чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы чыга һәм каршы тора алмас.
Хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, кайберләрегезне үтерерләр дә.
Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар.
Тик шулай да башыгыздагы чәч бөртеге дә югалмас.
Түзем булыгыз – һәм тормышыгызны саклап калырсыз.
Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның харап булыр вакыты инде бик якын.
Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр шәһәргә кермәсен.
Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул көннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашыр.
Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, халыкны зур нәфрәт көтә:
берәүләр кылычтан узар, икенчеләрне, әсир итеп, барча халыклар арасына таратып-сибәрләр; һәм ят халыклар дәвере тәмамланганчы, алар Иерусалимне таптап йөрерләр.
Кояш, ай вә йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан котлары алыныр.
Галәмгә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр.
Шулвакыт болыт эчендә бөек кодрәт вә дан белән килүче Адәм Углын күрерләр.
Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын.
Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде: – Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз:
аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.
Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының инде якын булуын белерсез.
Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.
Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.
Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек вә тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә киләчәк.
Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казалардан котылырга һәм Адәм Углы каршына килеп басарга көчегез җитсен өчен, дога кылыгыз.
Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкка гыйлем бирде, ә кич җитүгә, Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде.
Таң атуга, бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килде.
Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде.
Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде,
һәм ул, баш руханилар вә Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште.
Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча бирергә булдылар.
Яһүдә аларның тәкъдиме белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Төче күмәч бәйрәме (Котылу бәйрәме) хөрмәтенә бәрән чала торган көн җитте.
Гайсә: – Барыгыз, безгә Котылу бәйрәме хөрмәтенә табын әзерләгез, – дип, Петер белән Яхъяга йомыш йөкләде.
– Кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорады алар Аңардан.
– Шәһәргә аяк басуга, сезгә су чүлмәге күтәргән бер кеше очрар, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп,
йорт хуҗасына: «Остазыбыз синнән: „Котылу бәйрәме ашын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый», – дип әйтегез.
Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр.
Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын янына утырды.
– Газапларга дучар ителгәнче, Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга шундый теләгән идем! – диде аларга Гайсә. –
Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында Котылу бәйрәменең чын мәгънәсе ачыкланганчы, Мин инде бәйрәм ашы ашамаячакмын.
Ул касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып: – Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. –
Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен.
Аннары Гайсә икмәк алды да шөкрана кылып сындырды һәм: – Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде.
Аштан соң Гайсә янә касәне алып: – Менә бу касә сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган яңа килешүдер, – диде. –
Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдәдер.
Хәер, алдан ничек билгеләнгән булса, Адәм Углы шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы!
Шәкертләре: – Безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар.
Шуннан алар, арада кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар.
Гайсә исә аларга болай диде: – Патшалар халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм әлеге идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар.
Сездә исә алай булмасын: иң олы дип саналганы – кече, башлык булганы хезмәтче кебек булсын.
Чөнки кем олырак: өстәл янында утыручымы әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек!
Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз.
Шул сәбәпле, Атам Миңа ышанып тапшырган кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын тапшырам.
Сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, тәхетләрдә утырачаксыз.
Гайсә шунда Петергә: – Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. –
Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син кабат Миңа әйләнеп кайткач, имандашларыңны ныгыт.
Петер Аңа: – Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды.
Әмма Гайсә аңа: – Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде.
Аннары шәкертләреннән: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр.
– Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын.
Чөнки сезгә әйтәм, Изге язмадагы «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дигән сүзләр Минем тормышта урын алырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашу алдында.
Шәкертләре Аңа: – Хакимебез! Менә безнең ике кылычыбыз бар, – диде. Ул исә аларга: – Бу турыда җитте! – диде.
Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде.
Барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз, – диде.
Үзе алардан таш атар арага читкәрәк китте дә, тезләнеп, дога кылырга тотынды:
– И-и Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [
Шулвакыт Аның янына күктән бер фәрештә иңеп, Аңа ныклык бирде.
Күңеле газапланганга, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.]
Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде.
– Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз.
Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде.
Гайсә исә аңа: – Яһүдә! Син, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде.
Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа: – Хакимебез! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер? – диделәр.
Аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.
– Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды.
Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм өлкәннәргә исә Гайсә: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. –
Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең заман, караңгылык хакимлек иткән чор!
Шуннан алар Гайсәне, тотып алып, олуг рухани өенә алып керделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде.
Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды.
Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да: – Менә бу да Аның белән иде, – диде.
Әмма Петер: – Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип, Гайсәдән ваз кичте.
Бераздан аны икенче берәү, күреп: – Син дә аларның берсе, – диде. Ләкин Петер ул кешегә: – Юк, дус кеше! – дип, җавап кайтарды.
Берәр сәгатьтән тагын берсе: – Дөрестән дә, бу да Аның белән иде, ул да – Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады.
Әмма Петер әлеге кешегә: – Синең нәрсә турында сөйләвеңне аңламыйм, – диде. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды.
Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде;
ул, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.
Гайсәне саклаучылар Аны мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар.
Алар, Гайсәнең күзен каплап, Аңардан: – Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар.
Моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр.
Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып,
Аңардан: – Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар. Ул аларга: – Әйтсәм – ышанмассыз,
әгәр сезгә сорау бирсәм, җавап кайтармассыз.
Әмма шушы вакыттан башлап, Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде.
Шунда һәммәсе: – Димәк, Син Аллаһы Углы буласың инде? – дип сорады. – Сез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул.
– Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз авызы белән әйткәнне ишетеп тордык бит!
Киңәшмәдәгеләр барысы торып бастылар, аннары Гайсәне Пилат янына алып килделәр.
– Бу Кешене без халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип, Аны гаепли башладылар.
Пилат Аңардан: – Син яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады. Ул аңа: – Бу – синең сүзләрең, – диде.
Пилат исә баш руханиларга һәм халык төркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
Әмма алар: – Үзенең гыйлеме белән Ул бөтен Яһүдия җирендәге халыкны котырта, бу гамәлен Гәлиләядә башлаган иде, инде хәзер монда килеп җитте, – дип, үз сүзләрен тәкрарлый бирде.
Пилат исә, Гәлиләя дигәннәрен ишетеп: – Ул Гәлиләядәнме? – дип сорады.
Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд Иерусалимдә иде.
Һируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чөнки Аның хакында күп ишеткәнгә күрә, күптәннән Аны очратасы килеп йөри иде. Гайсә аның өчен нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнде ул.
Һируд Аңа байтак кына сораулар бирде, ләкин Гайсә аңа нәрсә дип тә җавап кайтармады.
Янәшәдә басып торган баш руханилар һәм канун белгечләре исә, тырышып-тырышып, Аны гаепли бирделәр.
Һируд һәм аның гаскәриләре, Гайсәдән мыскыллап көлгәннән соң, Аны купшы киемнәргә киендерделәр дә кабат Пилат янына җибәрделәр.
Моңа хәтле дошманлашып йөргән Пилат белән Һируд исә шул көннән дуслашып киттеләр.
Баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, Пилат
аларга: – Сез миңа бу Кешене, халыкны котырта, дип алып килдегез; менә мин сезнең алда Аңардан сорау алдым, ләкин бу Кешедә сез әйткән гаепләрнең берсен дә тапмадым, – диде. –
Гаеп тапмаганга, Һируд та Аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән Ул.
Димәк ки, мин, җәза биреп, Аны иреккә җибәрәм. [
]
Әмма шулчак барысы бертавыштан: – Үлем Аңа! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башлады.
Әлеге Барабны зинданга шәһәрдә чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән өчен утыртканнар иде.
Пилат, Гайсәне иреккә җибәрмәкче булып, тагын халыкка мөрәҗәгать итте.
Әмма алар: – Хачка кадакла Аны, хачка! – дип кычкыра бирделәр.
Ул өченче мәртәбә: – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым, шуңа күрә мин, Аңа җәза биреп, иреккә җибәрәм, – диде.
Ләкин халык, тагын да катырак кычкырып, Аны хачка кадакларга таләп итте; һәм ахыр чиктә үз дигәненә иреште.
Пилат алар теләгәнчә карар кылды.
Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданга ябылган адәмне, алар сораганча, азат итте; ә Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды.
Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле бер күринилене туктатып, хачны аның җилкәсенә салдылар һәм Гайсә артыннан алып барырга куштылар.
Аның артыннан бик күп халык барды, шулай ук Аны кызганудан үкереп елый-елый байтак хатын-кыз да иярде.
Гайсә исә, борылып, аларга әйтте: – Әй Иерусалим хатын-кызлары! Минем өчен күз яшьләре түкмәгез, бәлки үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз.
Чөнки шундый көннәр килер, кысыр хатыннар, бала тапмаган һәм имезмәгән күкрәкләр бәхетле, дип әйтерләр.
Кешеләр тауларга: «Безнең өскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне күмеп китегез!» – диярләр.
Яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соң?
Үтерергә дип, җәза урынына Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә алып бардылар.
«Баш сөяге» дип аталган урынга җиткәч, Аны да, теге җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң, ә икенчесен сул ягына хачка кадакладылар. [
Гайсә шунда: – И-и Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.] Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр.
Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап: – Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! – дип көлделәр.
Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп:
– Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! – дип мыскылладылар.
Аның баш өстенә хачка «Бу – яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде.
Хачка асып куелган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелме соң? Шулай икән, Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде.
Икенчесе исә: – Аллаһыдан курык! Син үзең дә – Аның кебек үк хөкемгә дучар ителгән кеше бит, – дип тегене тыйды. –
Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, – диде.
Аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: – Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, – дип өстәде.
Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә җәннәттә булырсың, – дип җавап кайтарды.
Көн урталары җиткән иде инде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште.
Гайсә шунда: – Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип, каты итеп кычкырды һәм шул сүзләрдән соң җан бирде.
Бу хәлләрне күреп торган йөзбашы, Аллаһыны данлап: – Чыннан да, бу Кеше гаепсез булган икән, – диде.
Тамаша кылырга җыелган халык та шушы вакыйганы күргәннән соң күкрәгенә суга-суга өенә таралды.
Гайсәнең бар дуслары, шулай ук Гәлиләядән Аңа ияреп килгән хатыннар да бу хәлне читтән карап тордылар.
Югары киңәшмәдә Яһүдиядәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Киңәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны һәм бу эшне ул хупламады. Әлеге игелекле һәм тәкъва адәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде.
Шул Йосыф, Пилат алдына барып, Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады.
Аннары Аның җәсәден, хачтан алып, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды.
Бу – шимбә бәйрәменә әзерлек киче иде, һәм шимбә көн җитеп килә иде инде.
Гәлиләядән Гайсәгә ияреп килгән хатыннар да Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең җәсәден ничек итеп кабергә куюларын карап тордылар.
Шуннан соң алар, өйләренә кайтып, Гайсәнең җәсәденә сөртү өчен, бәлзәмнәр һәм хуш исле майлар әзерләделәр; шимбә көнне, Муса канунында әйтелгәнчә, ял иттеләр.
Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк мәгарә янына килделәр
һәм күрделәр: кабер авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән.
Эчкә кергәч исә, Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар.
Бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды.
Хатыннар, куркып, җиргә текәлделәр. Әлеге кешеләр аларга: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диделәр. –
Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чагында сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез:
«Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
Шунда Гайсәнең сүзләре аларның исенә төште.
Кабер яныннан кайтканнан соң, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм башкаларга хәбәр иттеләр.
Рәсүлләргә бу хакта магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям, шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сөйләде.
Әмма хатын-кызларның сүзләре рәсүлләргә буш нәрсә кебек тоелды, һәм алар моңа ышанмадылар.
Ләкин Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлекне генә күрде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты.
Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты.
Алар булып узган шушы вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар.
Шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе, алар янына килеп, рәттән бара башлады.
Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек булганга, алар Аны танымадылар.
Ул исә алардан: – Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады. Алар, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар.
Шәкертләрнең берсе – Клеопас атлысы – Аңа: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде.
Ул алардан: – Нәрсә булганын? – дип сорады. Шәкертләр Аңа: – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирделәр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде.
Әмма безнең баш руханилар һәм башлыклар, Аңа үлем җәзасы бирер өчен, хөкем кулына тапшырдылар, аннары Аны хачка кадакладылар.
Ә без «Исраилне азат итәргә тиешле Кеше – Ул булыр» дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде менә өченче көн китте, һәм
арабыздан берничә хатын безне таң калдырды: алар иртүк кабер янына барганнар,
әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Шунда каршыларында фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Ул – тере!» дип әйтүен кайтып сөйләделәр.
Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хатыннар сүзенең дөреслеген күрделәр; Гайсә кабердә юк иде.
Шунда Гайсә аларга: – И-и аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырлык белән ышанасыз!
Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде.
Шуннан Ул, Муса пәйгамбәр һәм барча пәйгамбәрләрдән башлап, барлык Язмаларда Үзе хакында әйтелгәнне аңлатып бирде.
Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар, ә Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек итте.
Әмма алар: – Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип, Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде.
Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Ул, кулына икмәк алып шөкрана кылганнан соң, шәкертләргә сындырып бирде.
Шулчак аларның күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды.
Алар бер-берсенә: – Безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр.
Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. Анда унбер шәкерт һәм алар белән башка кешеләр җыелган булып:
– Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп тора иделәр.
Әлеге ике шәкерт тә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек итеп танып алулары хакында сөйләп бирделәр.
Алар шушы хакта сөйләп торганда, Гайсә Үзе аларның уртасында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде.
Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар.
Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. –
Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар.
Шул сүзләр белән Ул аларга кул-аякларын күрсәтте.
Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул алардан: – Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады.
Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр.
Ул, балыкны алып, аларның күз алларында ашады.
Аннан соң Гайсә аларга: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы турыда сөйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем хакта әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, – диде.
Аннары Ул, Изге язманы аңлар өчен аларның зиһеннәрен ачып:
– Изге язмада болай диелгән: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелергә,
шулай ук тәүбәгә килү һәм гөнаһларның кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга Аның исеменнән вәгазь кылынырга тиеш, – диде. –
Сез шушы хәлләрнең шаһитыдыр.
Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен; сез исә, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.
Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын күндерде.
Шул рәвешле фатихасын күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады да күккә алынды.
Шәкертләр Аңа сәҗдә кылдылар, аннары, сөенә-сөенә, Иерусалимгә кайттылар.
Аллаһыны данлап, алар һәрчак Аллаһы йортында булдылар.
Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.
Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган.
Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган.
Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.
Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.
Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.
Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады.
Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.
Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде.
Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар.
Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык,
Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.
Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.
Иерусалим яһүдиләре руханиларны һәм левиләрне Яхъядан: «Син кем?» – дип сорарга җибәргәч, ул үз шаһитлыгын бирде. Аларга ачыктан-ачык, һич тә яшермичә: – Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте ул.
Алар аңардан: – Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар. – Юк, – диде ул. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип җавап бирде Яхъя. Шунда алар: – Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргәннәргә җавап бирү өчен, үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – « Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».
Җибәрелгәннәр фарисейлардан иде.
Алар Яхъядан: – Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә түгелсең, ни өчен соң суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.
Яхъя аларга: – Мин чумдыру йоласын су белән башкарам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора,
Артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип җавап бирде.
Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды.
Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
«Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде», – дип сөйләгәнем Ул – Үзе.
Мин Аны танымадым, ләкин, Аны Исраил халкына таныту өчен, суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
Яхъя болай дип янә шаһитлык бирде: – Мин Рухның күгәрчен кебек Гайсәгә күктән иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем.
Мин Аны танымас идем, әмма суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат: «Рухның кемгә иңүен һәм өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде.
Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.
Иртәгесе көнне ике шәкерте белән шул ук урында торган Яхъя
узып баручы Гайсәне күреп: – Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишетеп, Гайсә артыннан киттеләр.
Гайсә исә борылып карап, аларның арттан килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аңардан: – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
Гайсә аларга: – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул көнне Аның янында калдылар.
Яхъяның Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри иде.
Иң элек ул Шимунны табып, аңа: – Без Мәсихне очраттык, – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сөртелгән Зат мәгънәсендә.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Син – Яхъя углы Шимун. Синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр кыя мәгънәсендә.)
Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйт-Сайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа: – Минем артымнан бар, – диде.
Филип, Натанаилне табып алып: – Без насаралы Йосыф углы Гайсәне таптык. Аның хакында Муса – Канунда, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
Натанаил исә аннан: – Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип сорады. – Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында: – Менә чын исраили, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.
Натанаил Аңардан: – Син мине каян беләсең? – дип сорады. – Филип чакырганчы ук, инҗир агачы төбендә күрдем Мин сине, – дип җавап бирде Гайсә.
– Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
Гайсә: – Син: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, –
Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына күтәрелүләрен һәм иңүләрен күрерсез, – диде.
Өченче көнне Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй уздырылды, анда Гайсәнең анасы да бар иде.
Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.
Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә: – Аларның шәраблары беткән, – диде.
– Ханым, син ни өчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа.
Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
Анда яһүдиләр йоласы буенча пакьләнү өчен куелган ике яки өч үлчәм су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде.
Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.
Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр.
Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
– Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде.
Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.
Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.
Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, Гайсә Иерусалимгә килде.
Андагы Аллаһы йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул,
баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды.
Күгәрчен сатучыларга: – Боларны моннан алып китегез! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
Шунда Аның шәкертләре: «Йортың өчен җан атып көям Мин», – дип язылган сүзләрне исләренә төшерделәр.
Шуннан яһүдиләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар.
Гайсә аларга: – Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан торгызачакмын, – диде.
Моңа җавап итеп яһүдиләр: – Бу Аллаһы йорты кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә генә торгыза алырсыңмы? – дип әйттеләр.
Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде.
Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренә төшерделәр һәм Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.
Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр.
Әмма Гайсә кешеләргә ышаныч багламады, чөнки аларның барысын да белә иде. Күңелләрендә нәрсә барын Ул белгәнгә, кемнең дә булса Аңа кешеләр турында сөйләве кирәк түгел иде.
Яһүди башлыкларның фарисейлардан булган Никәдим атлысы
төнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне, Аллаһы үзе белән булмаса, беркем дә эшли алмас иде, – диде.
– Сиңа хак сүз әйтәм: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә җавап биреп.
Никәдим Аңардан: – Кеше картайгач, яңадан ничек туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады.
Гайсә җавабында: – Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
Тәннән туган – тән, Рухтан туган рух була.
Минем сиңа: «Сез яңадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гаҗәпләнмә.
Җил кайда теләсә, шунда исә, аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп, кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була, – дип әйтте.
Никәдим Аңардан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады.
– Син, Исраил мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме?! – диде аңа Гайсә. –
Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез; ә сез безнең шаһитлыгыбызны кабул итмисез.
Сез җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз?
Күктән иңгән Заттан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы.
Адәм Углына иман итүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын өчен, Муса чүлдә еланны югарыга күтәргән кебек, Адәм Углы да күтәрелергә тиеш.
Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына иман итүчеләрнең берсе дә һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Углын бирде.
Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша коткарылсын өчен дөньяга җибәрде.
Аңа иман итүче хөкемгә тартылмый, ә инде иман итмәүче хөкемгә тартылды, чөнки ул Аллаһының бердәнбер Углына иман китермәде.
Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар.
Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәтләнә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, аңа килми.
Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә.
Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Яһүдия җиренә килде һәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды.
Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр шунда киләләр һәм суга чумдырылалар иде.
Ул вакытта әле Яхъя зинданга утыртылмаган була.
Шул вакыт Яхъяның шәкертләре һәм бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты.
Алар, Яхъя янына килеп: – Остаз! Менә Үрдүн аръягында синең белән булган һәм Аның турында син шаһитлык биргән Кеше халыкны суга чумдыра, һәм барысы да Аның янына баралар, – диделәр.
Яхъя болай дип җавап бирде: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый.
Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аңардан алда җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар.
Кияү егетенең кәләше була, ә кияү янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы.
Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш.
Югарыдан Килүче һәркемнән өстенрәк; ә җирдән булган җирнеке булып, җирдәгечә сөйләр. Күктән Килүче һәркемнән өстендер.
Ул күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлык бирә, әмма Аның шаһитлыгын берәү дә кабул итми.
Аның шаһитлыгын кабул итүче исә Аллаһының хаклы булуына инануын раслый.
Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли бит, Аллаһы Үз Рухын үлчәмичә бирә.
Ата Үзенең Углын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган.
Углына иман итүче мәңгелек тормышка ия, ә Углына иман итмәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак.
Фарисейлар Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр,
хәлбуки кешеләрне Гайсә Үзе түгел, шәкертләре суга чумдыра иде.
Үзе турында нәрсә сөйләгәннәрен белгәч, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте.
Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде.
Самареядә, Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын гына урнашкан Сухар шәһәрендә,
Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде.
Шәкертләре, ризык сатып алу өчен, шәһәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә аңа: – Миңа эчәргә бирче, – диде.
Хатын исә: – Ничек итеп Син, яһүди була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың? – диде. Ул бу сүзләрне яһүдиләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте.
Гайсә аңа болай җавап бирде: – Аллаһының бүләген һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
Хатын Аңа: – Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән?
Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бөегрәкме әллә? – дип сорады.
Гайсә аңа: – Бу суны эчкән һәркем янә сусар,
ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде.
– Әфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм, су алыр өчен, монда килеп йөрмәс идем, – диде хатын.
– Бар, иреңне чакырып кил, – диде Гайсә.
– Минем ирем юк, – дип җавап бирде хатын. – Ирем юк, дип син дөресен әйттең,
чөнки синең биш ирең булган, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең, – диде Гайсә.
– Әфәндем! Күрәм, Син – пәйгамбәрсең.
Безнең ата-бабаларыбыз Аллаһыга бу тауда табынганнар, ә сез, яһүдиләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимдә булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Аңа хатын.
– Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимдә дә булмаячак.
Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдиләрдән килә.
Әмма вакыт җитеп килә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли.
Аллаһы Ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр, – диде Гайсә.
– Мәсихнең киләчәген беләм. (Мәсих май сөртелгән Зат дигәнне аңлата.) Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын.
– Синең белән сөйләшүче Мин – ул Үзе, – дип әйтте Гайсә.
Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син аңардан нәрсә сорыйсың?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сөйләшәсең?» – дип сорамады.
Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә:
– Барып карагыз әле, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде.
Һәм кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.
Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр.
– Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде аларга Гайсә.
Шәкертләре үзара: – Әллә Аңа берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр.
– Ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү.
Сез: «Тагын дүрт айдан урак өсте җитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде.
Уракчы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә, чәчүче белән уручы бергә куана ала.
Шулай итеп, бу очракка «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», дигән әйтем туры килә.
Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга.
«Кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде», – дип шаһитлык иткән хатынның сүзен ишеткәч, әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде.
Шунлыктан, самареялеләр Аның янына килеп, Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар, һәм Ул анда ике көнгә калды.
Аның сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Аңа иман китерде,
ә теге хатынга исә: – Без инде синең сүзләреңнән түгел, бәлки Аның сүзләрен үзебез ишетеп һәм Аның, чыннан да, дөньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Аңа ышанабыз, – диделәр.
Ике көн үткәч, Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте.
«Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаһитлык биргән иде.
Ләкин Ул Гәлиләягә килгәч, кешеләр Аны бик теләп кабул иттеләр, чөнки алар Иерусалимдәге бәйрәмгә барып, Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәннәр иде.
Шуннан соң Гайсә теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә яңадан килде. Кәпәрнаумда углы авыру булган бер сарай әһеле бар иде.
Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына китте. Ул Гайсәдән үлем түшәгендә яткан углын, килеп, савыктыруын ялварып сорады.
– Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә.
Сарай әһеле исә: – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде.
Шунда Гайсә: – Бар, өеңә кайт, углың исән, – диде. Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте.
Кайтып барганда ук, хезмәтчеләре очрап, углының исән булуын әйттеләр.
«Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде?» дигән соравына, алар: – Кичә көндезге сәгать берләрдә бизгәк аңардан китте, – дип җавап бирделәр.
«Углың исән» дигән сүзләрне Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә әйтүен аңлагач, әти кеше үзе дә, йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
Бу – Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизалы гамәле булды.
Шуннан соң Гайсә Иерусалимдәге бер яһүди бәйрәменә килде.
Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа бар иде. Ул биш әйван белән уратып алынган булган.
Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын көтеп] яталар иде. [
Чөнки Раббының бер фәрештәсе, вакыт-вакыт буага төшеп, суны болгата, һәм су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]
Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.
Гайсә ул кешене күрде һәм, аның озак вакыт урын өстендә ятуын белеп, аңардан: – Савыгырга телисеңме? – дип сорады.
– Әфәндем, су болганган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру.
Гайсә аңа болай диде: – Тор, ятагыңны ал да йөр.
Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йөреп китте. Бу хәл шимбә көнне булды.
Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә: – Бүген шимбә көн, безнең канун буенча син ятагыңны алып йөрергә тиеш түгел, – диделәр.
Ул болай дип җавап бирде: – Мине савыктырган Кеше миңа: «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйтте.
– «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар аңардан.
Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми иде.
Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып: – Менә син савыктың. Үзеңә тагын да начаррак булмасын өчен, инде башка гөнаһ кылма, – диде.
Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
Шушы эшне шимбә көнне эшләгәне өчен, яһүдиләр Гайсәне эзәрлекли башладылар.
Гайсә исә аларга: – Минем Атам әле һаман эшли, Мин дә эшлим, – диде.
Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозуы өчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үзенең Атасы дип, Үзен Аллаһыга тиңләгәне өчен дә үтерергә теләделәр.
Гайсә аларның бу теләкләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргән эшләрне генә эшли ала, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр.
Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле Ул Аңа.
Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Углы да, кемне теләсә, шуны җанландыра.
Ата беркемне дә хөкем итми, ә Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды.
Атаны ихтирам иткән кебек, барысының да Углын ихтирам итүен тели бит Ул. Кем Углын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән була.
Сезгә хак сүз әйтәм: үлекләр Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.
Үзендә тормыш булган кебек, Ата Углына да Үз-Үзендә тормышка ия булу кодрәте бирде.
Ата Углына хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углы.
Моңа гаҗәпләнмәгез. Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетәчәк вакыт җитә.
Шунда үлекләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү, ә явызлык эшләгәннәре хөкем ителү өчен тереләчәк.
Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.
Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм икән, шаһитлыгым бернигә дә тормас иде.
Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлыгы хак.
Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлык бирде.
Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, ә боларны сез коткарылсын өчен әйтәм.
Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктысында бик аз вакыт кына куанмакчы булдыгыз.
Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атамның тәмамларга дип биргән эшләрен башкарам. Шуларның һәммәсе Мине Атам җибәргәненә шаһитлык бирә.
Мине җибәргән Ата Үзе Минем хакта шаһитлык итте. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк.
Аның сүзе сездә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз.
Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирәләр.
Әмма сез, тормышка ия булу өчен, Минем яныма килергә теләмисез.
Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк,
ә Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк.
Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез.
Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса.
Сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды.
Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?!
Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте. Ул күл Тибериас күле дип тә атала иде.
Авыруларны савыктырган могҗизалы гамәлләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде.
Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды.
Шул вакытта яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килә иде.
Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә: – Аларны ашату өчен, икмәк кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
Ул бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте, чөнки Үзе нәрсә эшләячәген белә иде.
Филип: – Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә, ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри:
– Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык өчен ул нәрсә инде? – диде.
– Халыкка утырырга кушыгыз, – диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Халык чирәмгә утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде.
Гайсә икмәкне алды да, шөкрана итеп, утыручыларга өләште. Балыкларны да һәркемгә теләгәнчә өләшеп чыкты.
Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныкларны җыеп, аларны унике кәрзингә тутырдылар.
Гайсә эшләгән могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
Гайсә исә, аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.
Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә,
көймәгә утырып, күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә исә һаман күренмәде.
Күлдә каты җил купканлыктан, дулкыннар көчәйде.
Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, алар Гайсәне күреп алдылар. Ул, су өстеннән атлап, көймәгә якынлашып килә иде. Шәкертләр куркып калдылар.
Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
Алар Аны көймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта көймә алар бара торган ярга җитеп туктады.
Икенче көнне дә халык күлнең теге ярында тора иде әле. Алар анда бер генә көймә булуын, ул көймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде.
Ул арада Тибериастан башка көймәләр килеп туктадылар. Көймәләр туктаган урын Хаким Гайсә шөкрана итеп биргән икмәкне кешеләр ашаган җиргә якын иде.
Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.
Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.
Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.
Фани ризык өчен түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Аллаһы Ата, Адәм Углын хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
Аннан соң алар: – Аллаһы эшләрен башкару өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.
– Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
Алар: – Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?
Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип язылган, – диделәр.
Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәк биргән – Муса түгел. Күктән хак икмәкне сезгә Минем Атам бирә.
Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дөньяга тормыш Бирүче, – диде.
Алар Гайсәгә: – Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.
Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман итүче һичкайчан сусамас.
Әмма Мин сезгә әйткәндәй, сез Мине күргән булсагыз да ышанмыйсыз.
Атам Миңа биргән һәркем Миңа киләчәк. Килгәннәрне һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,
чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем.
Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмыйча, ахирәт көнендә аларның барысын да үледән терелтергә тиешмен.
Мине җибәргән Атам Углын күрүче һәм Аңа инанучы һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Мин аны ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк» дигәне өчен, яһүдиләр Аңардан зарландылар.
Алар үзара болай диештеләр: – Бу Йосыф углы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сөйли ала икән?
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Үзара сукранышмагыз.
Мине җибәргән Ата алып килмәсә, яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк», – дип язылган. Атаны ишеткән, Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә.
Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Атаны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән.
Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче мәңгелек тормышка ия.
Мин – тормыш икмәге.
Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашаганнар һәм шуңа карамастан үлеп киткәннәр.
Ә бу күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәячәк.
Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә ул – Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен.
Шуннан соң яһүдиләр ачуланышып: – Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар өчен бирә алыр икән? – дип, үзара бик каты бәхәсләштеләр.
Гайсә исә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак.
Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән исә мәңгелек тормышка ия. Мин аны ахирәт көнендә терелтәчәкмен.
Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек.
Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән – Миндә, Мин исә аңарда яшим.
Мине мәңге тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк.
Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган маннага охшамаган, алар үлеп киткәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
Гайсә боларны Кәпәрнаумда гыйбадәтханәдә гыйлем биргән вакытта сөйләгән иде.
Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң: – Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.
Әмма Гайсә шәкертләренең сукрануларын белеп: – Сезне шушы рәнҗетәме?
Әгәр сез Адәм Углының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез, нәрсә булыр?
Рух Ул – тормыш бирүче, кеше үз көче белән һичнәрсәгә ирешә алмый; Мин сезгә сөйләгән сүзләр – рух һәм тормыш.
Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте. Гайсә бит кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белә иде.
Ул сүзен дәвам итеп: – Менә шуның өчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
Шул вакыттан башлап шәкертләренең күбесе Гайсәдән аерылып киттеләр, башка Аның белән бергә йөрмәделәр.
Шунда Гайсә унике шәкертеннән: – Сез дә китәргә телисезме? – дип сорады.
Шимун Петер Аңа: – Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
Гайсә аларга: – Мин сезнең уникегезне сайлап алдым түгелме? Әмма берегез – иблис, – диде.
Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун углы Яһүдә Искариот хакында әйтте.
Шуннан соң Гайсә Гәлиләядә йөрде. Ул Яһүдиядә йөрергә теләмәде, чөнки яһүдиләр Аны үтерергә җай эзлиләр иде.
Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлаша иде, һәм
энеләре: – Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен.
Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дөньяга таныт, – диделәр.
Аңа хәтта энеләре дә ышанмадылар.
Гайсә аларга болай дип әйтте: – Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай.
Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлык биреп торам.
Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чөнки Минем вакыт әле җитмәде.
Ул, аларга шулай дип, Гәлиләядә калды,
әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
Ә яһүдиләр исә Гайсәне бәйрәмдә эзләп: – Ул кайда икән? – дип сорадылар.
Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Кайберләре: «Ул яхшы Кеше», – диде, башкалары исә: «Юк, Ул халыкны аздыра», – дип сөйләде.
Әмма, яһүдиләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде.
Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем бирә башлады.
Яһүдиләр: – Бу Кеше укымаган булса, шулкадәр нәрсәне кайдан белә икән?! – дип гаҗәпләнделәр.
Гайсә аларга: – Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы.
Кем Аның ихтыярын башкарырга тели, шул кеше бу өйрәтүемнең Аллаһыданмы яки аны Үземнән генә сөйләвемне белер.
Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер һәм Аңарда ялган юк, – дип әйтте. –
Муса сезгә Канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни өчен Мине үтерергә йөрисез?
– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йөри?! – диде халык.
Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез.
Муса сезгә сөннәт тапшырды (гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә), шуңа күрә шимбә көнне ир баланы сөннәткә утыртасыз.
Муса кануны бозылмасын дип, шимбә көнне ир бала сөннәткә утыртыла ала икән, шимбә көнне бер кешене бөтенләй савыктырганым өчен, нигә Миңа ачуыгыз килә?
Тышкы күренешкә генә карап хөкем итмәгез, бәлки дөрес хөкем итегез.
Шунда кайбер иерусалимлеләр бер-берсенә: – Бу әллә яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме?
Әнә Ул ачыктан-ачык сөйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
Гайсә, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, көчле тавыш белән болай диде: – Сез Мине һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үзлегемнән килмәдем, һәм Мине җибәргән Зат хак. Сез Аны белмисез,
ә Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем, Мине Ул җибәрде.
Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.
Халык арасында исә күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм: – Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк могҗизалы гамәлләр күрсәтер микән? – диештеләр.
Фарисейлар халыкның Гайсә хакында шундый сүз йөрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейлар, Аны кулга алу өчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
Гайсә исә: – Мин сезнең арада озак булмам, Мине җибәргән Зат янына тиздән кире кайтачакмын.
Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
Моны ишеткән яһүдиләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән?
«Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә, торып басып, көчле тавыш белән болай дип әйтте: – Кем сусаса, шул Минем янга килсен һәм эчсен.
Изге язмада әйтелгәнчә, Миңа иман итүченең «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
Ул моны Үзенә иман итүчеләр алачак Рух хакында әйтте. Әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
Халык арасында кайберләре Аның бу сүзләрен ишетеп: «Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр», – диделәр.
Берләре: «Бу – Мәсих», – диешсә, ә башкалары: «Мәсих Гәлиләядән килер микән?
Изге язмада Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк, дип язылган түгелме?» – диделәр.
Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты.
Кайберләре Аны кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.
Тәртип саклаучылар баш руханилар һәм фарисейлар янына кайткач: – Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар алардан.
– Берәүнең дә әле ул Кешедәй сөйләгәне юк, – дип җавап бирделәр тәртип саклаучылар.
– Әллә сез дә алдандыгызмы?! – диделәр фарисейлар. –
Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа иман китердеме?
Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
Шунда фарисейларның берсе, элек Гайсә янына килеп киткән Никәдим болай диде:
– Иң элек кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хөкем итәме?
– Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр аңа. [
Барысы да өйләренә таралгач,
Гайсә Зәйтүн тавына китте.
Иртә белән Ул яңадан Аллаһы йортына килде һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады.
Шулчак канун белгечләре һәм фарисейлар, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар да:
– Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды.
Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр Гайсәгә.
Алар моны, Гайсәне сынау өчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады.
Алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басып болай диде: – Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын.
Һәм, тагын чүгәләп, җиргә язуын дәвам итте.
Алар исә моны ишеткәч, өлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә белән уртада басып торган хатын гына калды.
Гайсә торып басып: – Сеңлем! Кайда алар? Сине беркем дә хөкем итмәдеме? – дип сорады.
– Беркем дә, Әфәндем! – дип җавап бирде хатын. Гайсә аңа: – Мин дә сине хөкем итмим: бар, башка гөнаһ кылма, – диде.]
Гайсә тагын халыкка сөйләде. Ул: – Мин – дөнья яктылыгы. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.
Шуннан соң фарисейлар Аңа: – Син Үзең хакында Үзең шаһитлык бирәсең, Синең шаһитлыгың хак түгел, – диделәр.
Гайсә исә аларга: – Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм дә, Минем шаһитлыгым хак, чөнки кайдан килеп, кая баруымны беләм. Сез исә Минем кайдан килеп, кая баруымны белмисез.
Сез кешеләр үлчәме белән хөкем итәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим.
Мин хөкем итсәм дә, хөкемем хак, чөнки Мин Үзем генә түгел, җибәргән Атам белән бергә Мин.
Сезнең Кануныгызда да «Ике кешенең шаһитлыгы хак», дип язылган.
Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлык бирә, – дип җавап бирде.
Шуннан соң: – Синең атаң кайда? – дип сорадылар Гайсәдән. – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – дип җавап бирде Ул.
Гайсә бу сүзләрне, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аны кулга алмады, чөнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.
Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез, ләкин үз гөнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз.
Яһүдиләр үзара болай диештеләр: – Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит.
Гайсә аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. –
Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гөнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем. Мин – Ул икәненә ышанмасагыз, үз гөнаһларыгыз белән үләрсез сез.
Шуннан соң Гайсәдән: – Кем соң Син? – дип сорадылар. – Мин сезгә Үземнең кемлегемне инде күптән әйтә киләм, – диде аларга Гайсә. –
Сезнең хакта күп сөйләп, сезне хөкем итә алыр идем. Әмма Мине җибәргән Зат хак, һәм Аңардан нәрсә ишетсәм, дөньяга шуны сөйлим.
Алар Гайсәнең Ата хакында сөйләвен аңламадылар.
Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сез Адәм Углын югарыга күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйләвемне белерсез.
Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чөнки Мин һәрвакыт Аңа мәгъкуль эшләрне генә эшлим.
Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта күпләр Аңа иман китерделәр.
Гайсә Үзенә иман китергән яһүдиләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да, Минем шәкертләрем булырсыз.
Сез хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
– Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?! Гайсә болай диде:
– Сезгә хак сүз әйтәм: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колы.
Кол өйдә мәңге тормый, ә угыл анда мәңге тора.
Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз.
Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм. Шулай да сез Мине үтерергә йөрисез, чөнки сүзләремә күңелләрегездә урын юк.
Мин Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә.
– Безнең атабыз – Ибраһим, – дип җавап бирделәр алар. Гайсә исә: – Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен кылыр идегез.
Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән Бәндәне, үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде.
Сез үз атагызның эшләрен кыласыз, – дип әйтте. Алар Аңа: – Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр.
Гайсә җавап итеп болай диде: – Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде.
Ни өчен сез сөйләгәннәремне аңламыйсыз? Чөнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз.
Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ялган сөйләгән вакытта, ул үзенекен сөйли, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.
Ә сез, Мин хакыйкать сөйләгәнгә күрә, сүзләремә ышанмыйсыз.
Гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкать сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз?
Кем Аллаһыдан булса, шул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез Аллаһыдан булмаганга күрә тыңламыйсыз.
Моңа яһүдиләр: – Син самареяле, эчеңдә җен бар, әллә бу дөрес түгелме? – диделәр.
Гайсә җавап бирде: – Миндә җен юк. Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез.
Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хөкем итә.
Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк.
– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмаячак», – дисең.
Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзеңне кем дип саныйсың? – дип әйттеләр яһүдиләр.
Гайсә аларга: – Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Атам Үзе Мине данлый. Сез Аны «Аллабыз» дип атыйсыз,
асылда Аны белмисез. Мин исә Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам.
Атагыз Ибраһим Минем көнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды, – дип җавап бирде.
Яһүдиләр Аның бу сүзләренә: – Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр.
Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраһим булганга кадәр үк, Мин бар идем инде.
Шул чакта алар, Аңа ыргыту өчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаһы йортыннан чыгып китте.
Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде.
Шәкертләре Аңардан: – Остаз! Бу кешенең сукыр булып тууы кемнең гөнаһыннан: үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар.
Гайсә болай җавап бирде: – Бу кеше үзенең гөнаһы өчен дә, ата-анасының гөнаһы өчен дә сукыр түгел. Аллаһының гамәлләре аңарда күренсен өчен, ул сукыр булып туды.
Көн үткәнче Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас.
Мин дөньяда вакытта, Мин – дөньяга яктылык.
Шулай дип, Ул җиргә төкерде, төкереге белән лай ясап, шуны сукырның күзләренә сөртте дә
аңа: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Җибәрелгән» дигән мәгънәдә.) Ул барып юынды һәм күзләре күрә торган булып кайтты.
Аның күршеләре һәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: – Бу соң, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диештеләр.
Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуңа охшаган», – диделәр. Кузләре ачылган кеше үзе исә: – Мин – шул кеше, – дип әйтә иде.
– Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сорадылар аңардан.
– Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сөртте дә: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – диде ул.
Аңардан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач: – Мин белмим, – дип җавап бирде.
Элек сукыр булган бу кешене фарисейлар янына алып бардылар.
Ә Гайсә, лай ясап, сукырның күзләрен ачкан көн – шимбә көн иде.
Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул минем күзләремә лай сылады, аннары мин юындым да күрә башладым, – диде.
Шунда кайбер фарисейлар: – Бу Кеше шимбә көн кагыйдәләрен үтәми, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр. Ә башкалары: – Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.
Әлеге кешегә: – Син Аның турында нәрсә әйтерсең? Ул синең күзләреңне ачты бит, – диделәр. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше.
Әмма яһүдиләр, күзләре ачылган кешенең ата-анасын чакырганчы, аның сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмадылар.
– Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар.
Ата-анасы аларга: – Без аның углыбыз икәнен һәм сукыр булып туганын беләбез.
Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен, – дип җавап бирделәр.
Күзләре ачылган кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чөнки яһүдиләр, Гайсәнең Мәсих икәнен икърар итүче һәркемне гыйбадәтханәдән куарга, дип сүз куешкан иделәр.
Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр.
Шулай итеп, яһүдиләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: – Аллаһыны хөрмәт ит! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.
Ул аларга: – Ул гөнаһлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип җавап бирде.
– Ул нәрсә эшләде? Синең күзләреңне ничек ачты? – дип тагын сорадылар аңардан.
Ул аларга: – Мин инде сезгә сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – дип җавап бирде.
Алар аңа мыскыллап: – Син – Аның шәкерте, ә без – Муса шәкертләре.
Без Аллаһының Мусага сөйләгәнен беләбез, әмма Аның кайдан икәнен белмибез, – диделәр.
Күрә башлаган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – дип әйтте. –
Без Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын беләбез, әмма Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тыңлый.
Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачканлыгы турында гомердә дә ишетелгәне юк.
Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде.
– Башыңнан аягыңа тикле гөнаһта тугансың, нигә безне өйрәтәсең? – дип алар аны куып чыгардылар.
Гайсә бу кешене куып чыгарганнарын ишетте дә аны табып: – Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады.
– Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде ул.
– Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сөйләшә, – дип әйтте Гайсә.
– Хакимем, мин ышанам! – дип сәҗдә кылды ул.
Гайсә: – Күрми торганнар күрсен, ә күрә торганнар сукырайсын, дип хөкем итү өчен килдем Мин бу дөньяга, – дип әйтте.
Аның янында булган кайбер фарисейлар, моны ишеткәч: – Әллә без дә сукырмы? – диделәр.
– Сез сукыр булсагыз, гөнаһыгыз өчен гаепле булмас идегез. Ә сез «күрәбез» дигәнлектән гөнаһыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.
Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән керә, ул – карак һәм юлбасардыр.
Ә капкадан керүче сарыкларга көтүче була:
аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул, сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга.
Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар.
Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аңардан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар.
Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде, ләкин кешеләр Аның нәрсә хакында сөйләгәнен аңламадылар.
Шуңа күрә Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка.
Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, әмма сарыклар аларны тыңламадылар.
Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак.
Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем.
Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче сарыклары өчен җанын дә кызганмый.
Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һөҗүм итеп, аларны таратып бетерә.
Мин – яхшы Көтүче. Атам Мине, Мин Атамны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен җанымны да кызганмыйм.
Бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәк, һәм, шулай итеп, бер көтү һәм бер көтүче булачак.
Мин аны яңадан кабул итү өчен, Үз җанымны бирәм, шуның өчен Атам Мине ярата.
Беркем дә Миннән җанымны алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.
Бу сүзләр аркасында яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты.
Аларның күбесе: – Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.
Башкалары исә: – Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.
Кыш иде. Иерусалимдә Яңару бәйрәме вакытында,
Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөри иде.
Яһүдиләр Аның тирәсенә җыелып: – Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлык бирәләр.
Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел.
Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар.
Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак.
Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә көче җитмәячәк.
Мин һәм Ата – бер.
Шуннан соң яһүдиләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.
Гайсә исә аларга: – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.
Яһүдиләр Аңа: – Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, бәлки, Аллаһыны хөрмәт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең өчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.
Ә Гайсә болай дип әйтте: – Аллаһының: «„Сез – илаһлар“, – дидем Мин» дигән сүзләре сезнең Кануныгызда язылган түгелме?
Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.
Мине Ата Үзе, изге эшкә аерып, дөньяга җибәрде. Ничек соң сез «Мин – Аллаһы Углы» дигәнемә: «Көфер сөйлисең», – дип әйтәсез?
Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз.
Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаныгыз.
Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.
Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, Яхъя элек кешеләрне чумдырып йөргән урынга китте һәм шунда калды.
Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә: – Яхъя һичбер могҗизалы гамәлләр күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә хак, – диделәр.
Анда күпләр Аңа иман китерде.
Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйт-Әния авылында Элгазар исемле бер кеше авырып ята иде.
Мәрьям – Хаким Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән хатын. Авырып ятучы Элгазар исә аның абыйсы иде.
Кыз туганнар Гайсәгә: «Хакимебез! Якын дустың Элгазар авырый», – дип хәбәр җибәрделәр.
Гайсә бу турыда ишеткәч: – Бу авыру үлем авыруы түгел, бәлки Аллаһы даны өчен һәм шуның аркылы Аллаһы Углы данланыр, – диде.
Гайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Элгазарны ярата иде,
әмма, Элгазарның авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында тагын ике көнгә тоткарланды.
Шуннан соң шәкертләренә: – Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.
Ә шәкертләре Аңа: – Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдиләр Сине ташлар атып үтерергә йөргәннәр иде. Син тагын шунда барасыңмы? – диделәр.
Гайсә болай дип җавап бирде: – Көн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә.
Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк.
Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте: – Дустыбыз Элгазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.
Аның шәкертләре: – Хакимебез! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр.
Гайсә аның үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйладылар.
Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Элгазар үлгән, – диде. –
Анда булмавыма Мин сезнең өчен шат, чөнки бу иманыгызны ныгытыр. Әйдәгез, аның янына барыйк.
Шунда Игезәк кушаматлы Томас башка шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик, – диде.
Бәйт-Әниягә килеп җиткәч, Гайсә Элгазарның инде дүрт көн буена кабердә ятуын ишетте.
Бәйт-Әния исә Иерусалимгә өч чакрым чамасы гына иде.
Абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдиләр килгән иде.
Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды.
– Хакимем! – диде Марта Гайсәгә. – Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде.
Әмма хәзер дә беләм: Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.
– Абыең тереләчәк, – диде аңа Гайсә.
– Ахирәт көнендә – үледән терелү вакытында – аның тереләчәген беләм, – диде Марта.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче кеше үлсә дә, тереләчәк.
Миңа иман итеп яшәүче һәркем исә һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы?
– Әйе, Хакимем! Синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Углы икәнеңә ышанам, – диде Марта.
Моны әйткәч, Марта китеп барды һәм, сиздермичә генә, сеңлесе Мәрьямне чакырып: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте.
Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде.
Мәрьям белән бергә өйдә булган юатучы яһүдиләр аның җәһәт кенә торып чыгып китүен күрделәр һәм, елау өчен кабер янына китте, дип уйлап, аның артыннан атладылар.
Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп, аякларына егылды һәм: – Хакимем! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде, – диде.
Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдиләрнең елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды һәм көенеп:
– Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады. Алар Аңа: – Әйдә, барыйк, Әфәнде! Үзең күрерсең, – диделәр.
Гайсәнең күзләреннән яшьләр акты.
Моны күреп яһүдиләр: – Карагыз әле, Ул Элгазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.
Ә кайберләре: – Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Элгазарны да үлемнән алып калу өчен, берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр.
Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, аңа керү юлы таш белән ябылган иде.
– Ташны читкә алып куегыз, – диде Гайсә. Ә мәрхүмнең сеңлесе Марта Аңа: – Хакимем! Ул инде исләнгән, чөнки ул үлгәннән соң дүрт көн үтте, – диде.
– Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең, – дип әйтмәдемме сиңа? – диде Гайсә.
Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә югары карап: – Атам! Мине ишеткәнең өчен Сиңа рәхмәт белдерәм.
Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр өчен, Мине Син җибәргәнгә алар ышансыннар дип әйтәм, – диде.
Шулай дигәннән соң Ул көчле тавыш белән: – Элгазар! Чык! – диде.
Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йөзе яулык белән капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йөреп китсен, – диде.
Мәрьям янына килгән яһүдиләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр.
Ә кайберләре фарисейлар янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сөйләделәр.
Шунда баш руханилар һәм фарисейлар киңәшмә җыйдылар. – Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп могҗизалы гамәлләр күрсәтә.
Аны шул көе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, ул вакытта римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.
Аларның берсе – ул елны олуг рухани булган Кәяфәс аларга: – Сез бернәрсә дә белмисез!
Бөтен халык һәлак булуга караганда, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсызмы? – диде.
Ул моны үзеннән-үзе әйтмәде, бәлки, ул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен үләчәген алдан әйтеп бирде. Гайсә бу халык өчен генә түгел, әмма Аллаһының таралып яшәгән балаларын бергә җыю өчен дә үләчәк иде.
Шул көннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр.
Шуңа күрә Гайсә инде яһүдиләр арасында ачыктан-ачык йөрмәде, ә аннан чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте һәм Үзенең шәкертләре белән шунда калды.
Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимгә илнең төрле почмакларыннан күп халык җыелды.
Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы йортында бер-берсенә: – Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр.
Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алу өчен, «Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер бирделәр.
Котылу бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде.
Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йөрде, ә Элгазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде.
Мәрьям, бер кадак кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сөртте. Өй эче ислемайның хуш исе белән тулды.
Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот:
– Ни өчен бу хуш исле майны, өч йөз динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшеп бирмәскә иде? – диде.
Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү – аның вазифасы, һәм ул аннан үзенә акча ала торган иде.
Гайсә моңа болай дип җавап бирде: – Калдыр аны, ул бу майны Мине күмү көненә саклады.
Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам.
Шул вакытта күп яһүдиләр, Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә өчен генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрү өчен дә килделәр.
Шунлыктан баш руханилар Элгазарны да үтерергә карар чыгардылар,
чөнки аның аркасында күп яһүдиләр Гайсә янына килә һәм Аңа иман китерә иде.
Икенче көнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимгә килә икән» дигән хәбәр таралды.
Алар, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер!» – дип кычкырдылар.
Гайсә исә бер ишәк табып, аңа атланды, һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды:
«Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синең Патшаң килә».
Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.
Гайсә Элгазарны кабердән чакырып, үледән терелткәндә, Аның белән булган кешеләр ни булганы турында сөйләп бирделәр.
Шундый могҗизалы гамәл кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты.
Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – диделәр.
Бәйрәмдә Аллаһыга табыну өчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде.
Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп, аңардан: – Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.
Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр.
Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының данлану вакыты җитте, – диде.
– Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер.
Үз җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда үз гомереннән ваз кичүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар.
Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә.
Атам! Исемеңне данла. Шул вакыт күктән: – Мин аны данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.
Шунда торган халык тавышны ишетеп, күк күкрәвен әйтте. Кайберләре исә: – Аңа фәрештә сөйләде, – диделәр.
Моңа каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем өчен түгел, сезнең өчен килде.
Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның түрәсе куып чыгарылачак.
Мин җирдән югары күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.
Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте.
Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син каян чыгып, Адәм Углы күтәрелергә тиеш, дип әйтә аласың? Кем Ул – Адәм Углы?
Шунда Гайсә аларга: – Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгыда йөрүче кая барганын белми.
Яктылык сезнең белән булганда, аңа ышаныгыз, шул чакта сез яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.
Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа иман китермәде.
Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дигән сүзләре тормышка ашты.
Алар иман китерә алмадылар, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:
«Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар һәм Мин аларны савыктырыр идем».
Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сөйләгән.
Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерделәр, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, бу турыда анык әйтмәделәр.
Алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһының данлавына караганда кадерлерәк иде.
Гайсә исә көчле тавыш белән: – Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка иман итә, – диде.
– Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә.
Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, дөньяга яктылык булып килдем.
Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем.
Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкем итүчесе бар: аны әйткән сүзем кыямәт көнендә хөкем итәчәк.
Мин Үземнән сөйләмәдем. Нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата әмер бирде.
Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә генә сөйләсәм дә – һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.
Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дөньядагы үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте.
Шимун Искариот углы Яһүдәнең күңеленә иблис Гайсәгә хыянәт итү ниятен салганнан соң, Гайсә шәкертләре белән кичке аш ашап утыра иде.
Гайсә исә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде.
Шуңа күрә Ул урыныннан торды да, өс киемен салып, биленә сөлге урады.
Һәм ләгәнгә су салып, шәкертләренең аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сөлге белән сөртә барды.
Нәүбәт Шимун Петер янына җиткәч, Петер Аңа: – Хакимем! Синме минем аякларымны юасың?! – диде.
– Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.
– Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең, – диде Петер. – Сине юмасам, Миндә өлешең булмас, – дип җавап бирде Гайсә.
– Хакимем! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.
– Юынган кешенең бөтен тәне чиста була. Шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.
Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», – диде.
Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өске киемен киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы?
Сез Мине Остаз һәм Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын.
Шулай итеп, Мин – сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.
Мин сезгә нәрсә эшләгән булсам, сез дә шуны эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем.
Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел.
Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез бәхетле.
Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.
Алар тормышка ашкан вакытта сез Мин – Ул булуыма ышансын өчен, бу сүзләр тормышка ашканчы ук сөйлим.
Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә дигән сүз.
Моны әйткәннән соң Гайсә тирән дулкынлану белән шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар.
Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.
Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ымлады.
Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аңардан: – Хакимем, ул кем? – дип сорады.
Гайсә җавап бирде: – Мин икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул – шул. Шунда Ул бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде.
Шул сыныкны кулына алуга ук аның эченә иблис керде. Шунда Гайсә Яһүдәгә: – Эшлисе эшеңне тизрәк эшлә, – диде.
Әмма Гайсәнең аңа ни өчен шулай дип әйтүен анда утыручыларның берсе дә аңламады.
Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә аңа бәйрәм өчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар.
Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Төн иде.
Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте: – Хәзер Адәм Углы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды.
[Аллаһы Аның аша данлана икән,] Ул да Адәм Углын Үзендә данлар, һәм моны шунда ук эшләр.
Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне әйтәм: сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.
Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.
Бер-берегезне яратсагыз, барысы да Минем шәкертләрем булуыгызны белер.
Шимун Петер Гайсәдән: – Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.
– Хакимем, ни өчен Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер.
Гайсә аңа: – Ә син Минем өчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.
Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.
Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.
Барып, сезгә урын әзерләгәч, сезне Үзем белән алып китәргә килермен. Шулай Мин булган урында сез дә булырсыз.
Мин бара торган урынга сез юлны беләсез.
Шул вакыт Томас Гайсәгә: – Хакимем! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.
Гайсә аңа: – Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк.
Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, – дип әйтте.
– Хакимем! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип.
– Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та, син Мине белмисеңме?! – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең?
Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үземнән сөйләмим, ә Миндә булган Атам Үз эшләрен башкара.
«Мин Атада һәм Ата Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Ә сүзләремә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз.
Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче башкарган эшләремне, аларга караганда бөегрәк эшләрне дә башкарыр, чөнки Мин Атам янына барам.
Ата Углы аркылы данлансын өчен, Минем исемем белән нәрсә сорасагыз да, эшләрмен.
Исемем белән Миннән сораган һәрнәрсәне эшләрмен.
Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез.
Мин Атадан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул сезнең белән мәңге булыр.
Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
Сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен.
Бераздан дөнья Мине күрмәс, ә сез күрерсез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәрсез.
Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнемне шул көнне белерсез.
Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
Яһүдә (Яһүдә Искариот түгел) Аңардан: – Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мине яратучы сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез.
Ә Мине яратмаучы исә сүзләремне тотмый. Сез ишеткән сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – һәм дәвам итеп:
– Сезнең белән бергә булганда ук, боларны сезгә әйттем.
Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.
Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын.
«Сездән китәм һәм яныгызга киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк.
Мин сезгә бу сүзләрне, ул хәл тормышка ашканда, сезнең ышануыгызны теләп, хәзер сөйләдем.
Сезнең белән күп сөйләшмәм инде, чөнки бу дөньяның түрәсе килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк.
Әмма дөнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Торыгыз, моннан китик, – диде.
Мин – чын йөзем агачы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче.
Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта.
Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз.
Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
Мин – йөзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.
Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар.
Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта нәрсә генә теләсәгез дә, сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.
Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр.
Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз.
Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә калам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.
Куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сөйләдем.
Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.
Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк.
Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.
Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем.
Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.
Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.
Дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде.
Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезгә шуңа нәфрәтләнә.
«Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.
Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чөнки Мине җибәргән Затны белмиләр.
Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде, ә хәзер гөнаһларын акларлык чаралары юк.
Миңа нәфрәтләнүче Атама да нәфрәтләнә.
Башка беркем дә кылмаган эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер аларны күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнәләр.
Аларның Канунындагы: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды.
Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы килгәч, Минем хакта шаһитлык бирәчәк.
Сез дә Минем хакта шаһитлык бирерсез, чөнки баштан ук Минем белән булдыгыз.
Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем.
Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар.
Шулай эшләрләр, чөнки Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр алар.
Әлеге вакыт җиткәч, ул хакта сөйләгәннәремне исегезгә төшерер өчен, боларны сезгә алдан әйтеп куйдым. Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым.
Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый.
Мин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелегез кайгы белән тулган.
Әмма хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк. Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәс, ә китсәм, Аны сезгә җибәрермен.
Ул килгәч, дөньяның гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес уйламавын фаш итәчәк.
Гөнаһ шулдыр: кешеләр Миңа иман итмиләр;
гаделлек шулдыр: Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине башка күрмәссез;
хөкем шулдыр: бу дөньяның түрәсе инде хөкем ителгән.
Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз.
Ул хакыйкать Рухы килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торыр. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне белдерер.
Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар.
Атаның бар нәрсәсе Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерер», – дидем.
Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез.
Шунда Аның кайбер шәкертләре бер-берсенә: – «Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез», һәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне аңлата икән?
«Тиздән» дигәне нәрсә икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз! – диештеләр.
Үзеннән сорарга теләгәннәрен аңлап, Гайсә аларга болай диде: – Сез: «Тиздән Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез» дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы?
Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта.
Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак сезнең күңелегез куаныр, куанычыгызны сездән беркем дә ала алмас.
Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк.
Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.
Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сөйләмәм, Ата хакында ачык итеп әйтермен.
Ул көнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнең өчен Атадан үтенермен», – димим,
чөнки сез Мине яратканга һәм Минем Аллаһыдан килгән булуыма ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата.
Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Атам янына китәм.
Шәкертләре Аңа: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сөйлисең.
Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны биреп торырга кирәкмәвен дә күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Сез хәзер ышанасызмы?
Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән.
Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем.
Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап: – Атам! Вакыт җитте, – диде. – Углың Сине данласын өчен, Углыңны данла.
Үзенә тапшырылган һәрбер кешегә Ул мәңгелек тормыш бирсен өчен, Син Аңа бөтен кешеләр белән хакимлек итү хокукын бирдең.
Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр.
Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан китердем.
Дөнья яратылганчы, Мин Синең хозурыңда данлы идем. Инде хәзер Син, Атам, ул дан белән Үз хозурыңда Мине данла.
Син дөньядан Миңа биргән кешеләргә исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм
хәзер Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнлеген беләләр.
Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем бит, алар кабул иттеләр. Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
Мин алар өчен үтенәм. Бөтен дөнья өчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр өчен үтенәм, чөнки алар Синеке.
Минем бөтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр Минеке. Миңа алар аша дан китерелде.
Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, Миңа биргән Үз исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тор.
Алар белән бергә дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.
Хәзер исә Мин Синең яныңа барам. Бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын өчен, дөньяда чакта сөйлим.
Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки, Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.
Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм.
Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.
Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит. Синең сүзең – хакыйкать.
Син Мине дөньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дөньяга җибәрдем.
Алар да хакыйкать белән изге ителсеннәр дип, Үземне алар хакына изге итәм.
Мин алар өчен генә түгел, аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм:
бөтенесе бер булсын иде. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булгандай, Синең Мине җибәргәнеңә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар.
Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар.
Мин аларда, Син Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең булачак урынымда Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганга кадәр үк сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең. Ул данны алар күрсеннәр иде.
Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Синең Мине җибәргәнеңне беләләр.
Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен.
Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде.
Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә дә белә иде.
Шуңа күрә Яһүдә гаскәри төркем һәм баш руханилар вә фарисейлар җибәргән тәртип саклаучыларны үзе белән шунда алып килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде.
Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, килгән кешеләргә таба атлап: – Кемне эзлисез? – дип сорады алардан.
Алар Аңа: – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр. Гайсә аларга: – Ул – Мин, – диде. Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде.
Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.
Ул янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар: – Насаралы Гайсәне, – диделәр.
Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Мине эзлисез икән, Минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.
«Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен, Ул шулай дип әйтте.
Шимун Петернең кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде.
Әмма Гайсә Петергә: – Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәдән эчмәмме әллә? – диде.
Гаскәриләр, аларның башлыгы һәм яһүдиләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр.
Башта Аны шул елның олуг рухание булган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып бардылар.
Яһүдиләргә: «Халык өчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», – дип киңәш биргән кеше шул Кәяфәс иде.
Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә олуг рухани белән таныш булганга күрә, Гайсә белән олуг руханиның ишегалдына керә алды.
Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде.
Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән: – Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип җавап бирде.
Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
Шул вакытта олуг рухани Гайсәдән шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты.
Гайсә аңа: – Мин дөньяга ачыктан-ачык сөйләдем. Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында гыйлем бирдем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем.
Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.
Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып: – Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде.
Гайсә аңа: – Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде.
Шул вакыт Һаннас Гайсәне, бәйләнгән хәлдә, олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде.
Шимун Петер ишегалдында җылынып торганда: – Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте.
Олуг рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа: – Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде.
Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде.
Шуңа күрә идарәче Пилат, алар янына чыгып: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.
Алар аңа: – Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр.
Пилат аларга: – Аны алып китеп, кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде. – Безгә һичкемне үтерү хокукы бирелмәгән, – диделәр яһүдиләр аңа.
Гайсә Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен, бу вакыйга булды.
Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
Гайсә аңа: – Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме? – диде.
– Әллә мин яһүдиме? Үз халкың, баш руханилар Сине миңа тапшырды. Нәрсә эшләдең Син? – дип әйтте Пилат.
– Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдиләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
– Димәк, Син шулай да Патша икәнсең?! – диде Пилат. Гайсә: – Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә. Хакыйкать тарафдары булган һәркем Мине тыңлый, – дип җавап бирде.
– Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады Аңардан Пилат. Шуннан соң ул яңадан яһүдиләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. –
Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Котылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме?
Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.
Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты.
Гаскәриләр Аның башына күгән куагы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр,
һәм берсе артыннан берсе Аның янына килеп: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, яңакларына суктылар.
Пилат, янә чыгып, яһүдиләргә әйтте: – Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен, Аны хәзер сезнең янга чыгарам.
Шул вакыт башына чәнечкеле таҗ, өстенә япанча кидерелгән Гайсә чыкты. – Менә – Кеше! – диде Пилат.
Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар исә Аны күргәч: – Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар. – Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат.
Яһүдиләр аңа: – Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый, – дип җавап бирделәр.
Моны ишеткәч, Пилат бигрәк тә куркуга төште,
һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан? – дип сорады. Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
Пилат Аңа: – Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хакимлегем барлыгын белмисеңме әллә? – диде.
Гайсә болай дип җавап бирде: – Сиңа югарыдан бирелмәгән булса, Минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде. Шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак.
Шул вакыттан Пилат Аны азат итү мөмкинлеген эзли башлады. Яһүдиләр исә: – Аны җибәрсәң, син кайсарның дусты түгелсең; үзен-үзе патша итүче һәркем – кайсарның дошманы, – дип кычкырдылар.
Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) дип аталган җирдәге хөкем итү урынына барып утырды.
Бу – Котылу бәйрәменә әзерләнә торган җомга көн, көндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яһүдиләргә: – Менә, сезнең Патшагыз! – диде.
Ә алар: – Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Патшагызны кадаклыйммыни?! – диде Пилат. Баш руханилар: – Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирделәр.
Ниһаять, Пилат Гайсәне, кадаклау өчен, аларга тапшырды. Алар Аны алып киттеләр.
Үзенең хачын күтәреп, Гайсә «Баш сөяге», ягъни яһүдчә Гөлгетә дип аталган урынга килеп җитте.
Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене, берсен Гайсәнең бер ягына, икенчесен икенче ягына хачка кадакладылар.
Пилат кушканча язу язып, хач өстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә, яһүдиләр Патшасы», – дип язылган иде.
Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын булганлыктан, ул язуны күп яһүдиләр укыды. Анда яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде.
Яһүдиләрнең баш руханилары Пилатка болай дип әйттеләр: – «Яһүдиләр Патшасы» дип түгел, «Ул Үзен: „Мин – яһүдиләр Патшасы“, – диде» дип яз.
– Мин нәрсә яздым, шул язылды инде, – дип җавап бирде Пилат.
Гайсәне хачка кадаклагач, гаскәриләр Аның киемнәрен алып, һәр гаскәригә бер өлеш чыгарлык итеп дүрткә бүлделәр, чапанын да алдылар. Чапан исә тегелмәгән, бербөтен тукымадан иде,
шуңа күрә алар бер-берсенә: – Моны ертмыйк, ә кемгә чыгар дип жирәбә салыйк, – диделәр. Бу Изге язмадагы «Алар киемнәремне үзара бүлештеләр, күлмәгем кемгә тияр дип жирәбә салыштылар» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделәр.
Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып торалар иде.
Гайсә, анасын һәм шунда торган яраткан шәкертен күреп, анасына: – Ханым! Менә бу – синең углың, – диде.
Аннары шәкерткә: – Менә бу – синең анаң! – дип әйтте. Шәкерт шул вакыттан аны үз өенә алды.
Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең чынга ашканын белеп һәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип: – Сусадым, – диде.
Шунда әче шәраб салынган савыт тора иде. Гаскәриләр губка кисәген шуңа манчыдылар да, һүссөп ботагына элеп, Аның авызына китерделәр.
Гайсә әче шәрабны татыгач: – Тәмамланды! – диде һәм, башын иеп, җан бирде.
Бу – бәйрәм алдындагы җомга көн иде, яһүдиләр гәүдәләрне шимбә көнгә хачта калдырырга теләмәделәр, чөнки ул шимбә бөек бәйрәм көне иде. Шуңа күрә алар хачка кадакланган кешеләрнең аякларын сындырып, хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар.
Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарның башта берсенең, аннан икенчесенең аякларын сындырдылар.
Әмма Гайсә янына килгәч, Аның инде үлгән булуын күрделәр һәм шуңа күрә аякларын сындырмадылар.
Ә бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчегәч үк, аннан кан белән су агып чыкты.
Бу хәлләрне күргән кеше, сез дә иман итсен дип, шул хакта шаһитлык бирде. Аның шаһитлыгы хак һәм ул хакыйкатьне сөйләвен белә.
Бу хәл Изге язмадагы: «Аның һичбер сөяге сындырылмас» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен булды.
Изге язманың башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар», дип тә язылган.
Шуннан соң, ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китүен үтенде. Йосыф – Гайсәнең шәкерте, ләкин яһүдиләрдән курыкканга, моны яшереп йөри иде. Пилат рөхсәт бирде, һәм Йосыф барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды.
Элегрәк төнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм йөз кадакка якын мирра белән сабур кушып ясалган хушбуй китерде.
Алар, Гайсәнең җәсәден алып, яһүдиләрнең күмү йоласы буенча, Аны хушбуйлы кәфенгә урадылар.
Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарә бар иде.
Яһүдиләрнең бәйрәмгә әзерләнә торган җомга көне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чөнки кабер-мәгарә якын иде.
Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм авызындагы ташның читкә алып ташланганын күрде.
Ул шунда ук Шимун Петер һәм Гайсәнең яраткан шул шәкерте янына йөгереп барып, аларга: – Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.
Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр.
Алар икесе дә йөгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте.
Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде.
Аның артыннан Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенлекне
һәм Гайсәнең башына чорналган булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, чорнап куелганча, үз урынында ята иде.
Шунда кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде һәм күреп ышанды.
Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде.
Шуннан соң шәкертләр янә өйләренә кайтып киттеләр.
Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп, кабер эченә карады һәм
анда актан киенгән ике фәрештәне күреп алды. Берсе Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.
Алар Мәрьямнән: – Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорадылар. – Минем Хакимемне алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.
Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады.
Гайсә аңардан: – Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
Гайсә аңа: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
Гайсә аңа: – Миңа кагылма, чөнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм», – диде.
Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: – Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сөйләп бирде.
Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдиләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күргәнгә бик куандылар.
Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.
Моны әйткәч, Ул сулышын аларга өреп: – Изге Рухны кабул итегез.
Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
Гайсә килгәндә, уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде.
Башка шәкертләр аңа: – Без Хакимебезне күрдек! – диделәр. Ә ул аларга: – Аның кулларында кадаклардан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
Бер атнадан соң Аның шәкертләре тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
Аннары Томаска: – Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.
Шунда Томас: – Минем Хакимем һәм Аллам! – диде.
Гайсә: – Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.
Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр дә күрсәтте.
Болар исә сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Углы булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.
Шушы хәлләрдән соң Тибериас күле буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды:
Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр.
Шимун Петер: – Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр аңа: – Без дә синең белән барабыз, – диделәр. Алар көймәгә утырып, йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар.
Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аның Гайсә икәнен танымадылар.
Гайсә аларга: – Дусларым! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде. – Юк, – дип җавап бирделәр алар.
Ул аларга: – Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, – диде. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар.
Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә: – Бу – Хакимебез, – диде. Аның Хаким икәнен ишеткәч, Шимун Петер, өс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде.
Ярдан йөз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, көймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сөйрәп, ярга алып чыктылар.
Ярга чыккач, алар янган күмер өстендә пешкән балык һәм икмәк күрделәр.
Гайсә аларга: – Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, – диде.
Шимун Петер көймәгә утырып, зур балыклар белән тулган ятьмәне өстерәп җиргә чыгарды. Анда йөз илле өч балык бар иде. Балыкның шундый күп булуына да карамастан, ятьмә ертылмады.
Гайсә: – Ашарга килегез, – диде. Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр.
Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып бирде.
Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде.
Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәремне ашат, – диде.
Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларымны көт, – диде Гайсә.
Өченче мәртәбә Ул Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Син яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларымны ашат, – диде. –
Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр.
Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: – Минем артымнан бар, – диде.
Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде.
Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады.
Гайсә аңа: – Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде.
Шуңа күрә имандашлар арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәгән, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – дип әйткән иде.
Боларның һәммәсе турында шаһитлык биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлыгының хак икәнен беләбез.
Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм.
Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган вакытыннан күккә алынган көненә кадәр барлык кылган гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алынганчы, Ул сайлап алган рәсүлләренә Изге Рух аркылы әмерләрен бирде.
Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Гайсә Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык көн буена рәсүлләргә күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.
Көннәрнең берендә рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый әмер бирде: – Иерусалимнән китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде.
Яхъя суга чумдырды, ә сезне, берничә көн үткәч, Изге Рухка чумдырырлар.
Бергә җыелгач, шәкертләр Гайсәдән: – Хакимебез! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яңадан торгызачаксыңмы? – дип сорадылар.
Ул исә аларга: – Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакыт һәм мизгелләрне белү сезнең эшегез түгел, – диде. –
Әмма сез, үзегезгә Изге Рух иңгәч, кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз.
Шушы сүзләрне әйткәч, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәреп алынды һәм болыт Аны күз алларыннан алып китте.
Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт алар янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды.
– Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар.
Шуннан соң шәкертләр Зәйтүн тавы дип аталган бу таудан Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән бер шимбә көнлек юл ераклыгында иде.
Кайтып җиткәч, үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Анда Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун һәм Ягъкуб углы Яһүдә бар иде.
Алар һәрвакыт барысы бергә дога кыла иделәр. Кайбер хатыннар, Гайсәнең анасы Мәрьям һәм Аның энеләре дә алар белән иде.
Шул көннәрнең берсендә бергә җыелган имандашлар арасыннан Петер торып басты. Анда йөз егермегә якын кеше бар иде.
– Имандашларым, – дип сүз башлады ул. – Изге Рух Яһүдә хакында Давыт аркылы алдан әйткән. Изге язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Гайсәне кулга алырга килгән кешеләрне Яһүдә алып килгән булган.
Ул безнең беребез булып саналды, хезмәтебездә катнашу өчен сайланган иде, – диде Петер.
Ә Яһүдә хәрәм акчага җир сатып алган, шул җирдә егылып, аның эче ярылган һәм барлык эчке әгъзалары тышка агып чыккан.
Бу хәл бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә дә ул җир аларның телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлады.
«Зәбур» китабында болай язылган: «Аның торагы ташландык булсын, эчендә яшәүче булмасын», һәм: «Аның вазифасын башка берәү алсын».
Шуңа күрә Яһүдә урынына безгә башка кеше кушылырга тиеш. Хакимебез Гайсә яныбызда булган вакытта – Яхъя Аны суга чумдырган көннән Аның күккә күтәрелгән көненә кадәр – бу кешенең һәрвакыт безнең белән булуы шарт. Ул Гайсәнең үледән терелтелгәнлегенә безнең белән бергә шаһит булсын, – диде Петер.
Ике кешене: Барсаб дип аталучы Йосыфны (аны тагын Юсты дип тә атыйлар) һәм Маттиасны тәкъдим иттеләр.
– Хакимебез! Син бар кешеләрнең йөрәкләрен беләсең. Яһүдә үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган бу хезмәт урынын һәм рәсүллекне кабул итү өчен, Син шушы икәүнең кайсын сайладың? Шуны күрсәт, – дип дога кылдылар.
Аннары алар жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул унбер рәсүл исәбенә кертелде.
Илленче көн бәйрәме җиткәндә, имандашлар барысы бергә иделәр.
Кинәт күктән көчле җил искәнгә охшаш тавыш ишетелде һәм ул алар булган йортны тутырды.
Имандашлар арасында ялкын телләре кебек нәрсәләр күренде, һәм ул телләр аларның һәрберсенә берәрләп кунды.
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар.
Иерусалимдә исә җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдиләр яши иде.
Бу тавышка җыелган халык аптырады, чөнки һәркем үз телендә сөйләнүен ишетте.
Алар хәйран калдылар һәм, шаккатып: – Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диделәр. –
Ничек инде һәрберебез үз туган телендә сөйләүне ишетә?
Безнең арабызда пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә,
Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешләрендә яшәүчеләр, Римнан килүчеләр,
арабызда яһүдиләр һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән кешеләр, критлылар һәм Гарәпләр җиреннән килгәннәр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сөйләүләрен барыбыз да үз телләребездә ишетәбез!
Барысы да хәйран калдылар һәм, аптырашып, бер-берсенә: «Бу нәрсәне аңлата икән?» – диештеләр.
Ә кайберләре: «Алар шәраб эчеп исергәннәр», – дип көлделәр.
Шунда Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты һәм кычкырып сөйли башлады: – Яһүдиләр һәм Иерусалимдә яшәүчеләр! Мин сезгә моның нәрсә икәнен аңлатырмын. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул халыкка. –
Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, хәзер сәгать иртәнге тугызынчы гына бит әле.
Бу – Йоил пәйгамбәр аркылы алдан әйтелгән хәл:
«Соңгы көннәрдә, – ди Аллаһы, – һәр кешегә Мин Үземнең Рухымны яудырырмын: угылларыгыз вә кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер.
Ул көннәрдә кол ирләр белән кол хатыннарыма да Үземнең Рухымны яудрырмын, һәм алар пәйгамбәрлек кылыр.
Раббының бөек вә шөһрәтле көне җитәр алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут вә төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай исә кан төсенә керер.
Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен сайланган Зат икәнен исбат итте.
Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез.
Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте, чөнки үлемнең Аны тотып калырга көче җитмәде.
Давыт Аның хакында болай дигән иде: «Мин Раббыны һәрвакыт Үз алдымда күрдем. Ул Минем уң ягымда, кымшанмам шуңа күрә.
Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың Син, Үз Изгеңне кабердә черетмәссең Син. Шуңа күрә куана Минем күңелем, шатлана Минем телем, өмет баглап яшәр хәтта Минем бәдәнем.
Тормыш бирә торган юлны күрсәттең Син Миңа. Миңа шатлык иңдерерсең Үз каршыңда».
Туганнар! Ыругыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган.
Ә Аллаһы Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак,
Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйткән.
Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары.
Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды.
Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән: «Раббы әйтте минем Хакимемә: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп түндергәнче, уң ягымда утыр“».
Шуңа күрә бөтен Исраил халкы моның дөреслеген белсен: Аллаһы сез хачка кадаклаган бу Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер.
Тыңлаучылар ишеткән бу сүзләр йөрәкләренә барып кадалды: – Туганнар, безгә нәрсә эшләргә соң инде? – диделәр алар Петергә һәм башка рәсүлләргә.
– Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм сез Изге Рухны бүләк итеп алырсыз.
Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җавап бирде Петер.
Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз, – дип өндәде.
Аның сүзләрен кабул итүчеләр суга чумдырылдылар, һәм иман итүчеләргә ул көнне өч меңгә якын кеше кушылды.
Имандашлар рәсүлләрнең өйрәтүләрен һәрвакыт кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар.
Рәсүлләр аркылы күп могҗизалар һәм галәмәтләр күрсәтелде, бу исә һәркемнең күңелендә курку хисе уятты.
Барлык иман итүчеләр бергә булдылар һәм һәрнәрсә алар өчен уртак иде.
Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлештеләр.
Алар һәр көн даими рәвештә Аллаһы йортында бердәм җыелдылар, өйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм ихлас йөрәктән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны ярата иде, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр көн саен арттырып торды.
Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр.
Шул вакыт ул урынга аяклары тумыштан гарип бер кешене алып керделәр. Аны һәр көн Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янында керүчеләрдән хәер сорау өчен утыртып калдыралар иде.
Ул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруларын күреп, алардан хәер сорады.
Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер: – Безгә кара, – диде.
Теге кеше, нәрсә булса да алырга өметләнеп, аларга текәлеп карады.
Әмма Петер: – Минем алтын-көмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йөр! – диде
һәм аны уң кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенең аяк һәм тубыкларына көч керде.
Ул сикереп торды һәм йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаһы йортына керде.
Бар халык бу кешенең йөрүен һәм Аллаһыны мактавын күрде.
Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.
Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды.
Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны аякка бастырган дип уйлыйсызмы?
Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы, безнең аталарыбызның Алласы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.
Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез, кеше үтерүчене исә иреккә чыгаруны сорадыгыз.
Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. –
Гайсәнең исеме сез күргән һәм белгән бу кешене куәтләндерде, чөнки ул аңа ышанды. Гайсә аша бирелгән иман аны каршыгызда торганда савыктырды.
Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны башлыкларыгыз кебек үк белмичә эшләдегез.
Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды.
Ә сез гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз.
Шулай эшләсәгез, Раббыдан яңарыш заманнары килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер.
Ә Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш.
Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез;
бу Пәйгамбәрнең сүзен тыңламаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк».
Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр хакында алдан хәбәр иткәннәр.
Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: «Җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгыз белән килешү төзегән. Сез – шушы килешүнең мирасын кабул итүчеләр.
Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарып, сезгә Үзенең фатихасын күндерергә тели. Шуның өчен Ул Үзенең Хезмәтчесен сайлап куйды һәм Аны иң элек сезгә җибәрде.
Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы килде.
Аларның ачулары килгән иде, чөнки бу ике рәсүл халыкны өйрәтә һәм Гайсә үледән терелгән кебек, үлеләрнең тереләчәген хәбәр итәләр иде.
Петер белән Яхъяны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе көнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар.
Ә рәсүлләр сөйләгән хәбәрне тыңлаучыларның күбесе иманга килде. Имандашларның саны хәзер биш мең чамасы булды.
Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, өлкәннәр һәм канун белгечләре җыелды.
Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.
Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.
Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, өлкәннәр! – диде. –
Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында һәм аның ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән,
сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды.
Ә Гайсә ул – «сез, төзүчеләр, яраксыз дип тапкан, ләкин иң мөһим булып чыккан почмак ташы».
Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай башка исем юк, – диде Петер.
Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар.
Савыккан кешенең дә алар белән бергә торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм
аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.
– Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз.
Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәшләштеләр.
Аларны чакырып керттеләр, Гайсә исеме турында һичнәрсә сөйләмәскә һәм өйрәтмәскә әмер бирделәр.
Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән?
Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр.
Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде.
Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде.
Азат ителгәннән соң Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм өлкәннәр әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр.
Имандашлар исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче!
Син Үзеңнең хезмәтчең һәм атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша болай дигәнсең: «Ни өчен кавемнәр котырына, халыклар ният итә юкка гына?
Җирдәге патшалар баш күтәрә, Раббыга вә Аның Мәсихенә каршы тупланалар бергә илбашлары».
Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә бу шәһәрдә Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы тупландылар.
Кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагын алдан билгеләгән эшләрне алар гамәлгә ашырдылар.
Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларына игътибар ит һәм колларыңа сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир.
Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт.
Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар.
Имандашларның һәммәсе йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде.
Рәсүлләр исә бөек көч белән Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына шаһитлык кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды.
Имандашлар арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын
рәсүлләр карамагына тапшыра тордылар. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде.
Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип йөрткән, Кипрда туган, Леви токымыннан Йосыф исемле бер адәмнең
үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.
Һанани атлы берәү хатыны Сапфира белән бергә утарын сатып,
сатудан чыккан акчаның бер өлешен хатыны белән сөйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде.
Шунда Петер: – Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Хәтта, сатылган җир өчен алган акчаның бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансың, – диде. –
Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соң? Сатканнан соң акчасы синең карамагыңда түгел идеме? Ни өчен син шундый ниятне йөрәгеңә керттең? Син кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың.
Шушы сүзләрне ишетү белән Һанани, җан биреп, идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткәннәрнең һәммәсе куркып калды.
Егетләр Һананиның үле гәүдәсен кәфенгә төреп алып чыгып киттеләр һәм күмделәр.
Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле.
Петер исә аңардан: – Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады. Хатын аңа: – Әйе, шушы бәягә, – дип җавап бирде.
Әмма Петер: – Димәк, сез Раббының Рухын сынарга сүз куештыгызмы? Менә ишектән иреңне күмгән кешеләр кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде.
Хатын, шундук җан биреп, Петернең аяклары янына ауды. Кергәч, егетләр аның үлгәнлеген күрделәр һәм ире янына алып чыгып күмеп куйдылар.
Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды.
Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Имандашлар бердәм рәвештә Сөләйман әйванында очрашып тордылар.
Халык аларга хөрмәт күрсәтте, ләкин беркем иман итүчеләргә килеп кушылырга базмады.
Шулай да бик күп ир-ат һәм хатын-кыз Хаким Гайсәгә иман китерделәр, һәм аларның саны арта барды.
Петер үтеп барганда, «Һич булмаса аның күләгәсе төшсен иде» дигән теләк белән авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар.
Иерусалимгә якын-тирәдәге шәһәрләрдән дә бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар һәм җеннәрдән газап чигүчеләрнең барысы да савыкты.
Шунда олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар төркемендәгеләр, көнләшеп,
рәсүлләрне кулга алдылар һәм халык зинданына ябып куйдылар.
Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты:
– Барыгыз, бу яңа тормыш турында барысын да Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип, аларны чыгарып җибәрде.
Рәсүлләр шулай эшләделәр: иртә таңнан Аллаһы йортына килеп өйрәтә башладылар. Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү өчен, хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр,
әмма алар, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар.
– Без килгәндә, зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып, эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.
Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч, тагын нәрсә булыр икән инде, дип аптырашта калдылар.
Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип әйтте.
Шуннан соң тәртип саклаучылар, үзләренең башлыклары белән шунда барып, рәсүлләрне алып килделәр, әмма халык үзләренә таш ата башлар дип курыкканга күрә көч кулланмадылар.
Килеп җиткәч, аларны Киңәшмә алдына бастырып куйдылар һәм олуг рухани:
– Без сезгә шул Кешенең исеме турында өйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? – дип сорады. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә тараткансыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.
Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез.
Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте.
Исраилгә тәүбә итү һәм гөнаһлары кичерелү мөмкинлеген бирү өчен, Аллаһы Аны Юлбашчы һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде.
Без – бу хәлләргә шаһит. Шулай ук Аллаһы Үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та боларга шаһит, – дип җавап бирделәр.
Моны ишеткәч, Киңәшмә әгъзалары бик ярсыдылар һәм рәсүлләрне үтермәкче булдылар.
Шул вакыт бөтен халыкның хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде.
Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак уйлагыз.
Моннан элегрәк үзен бик бөек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йөзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр төркеме юкка чыкты.
Шуннан соң сан алу көннәрендә гәлиләяле Яһүдә пәйда булып, күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул һәлак булганнан соң, аңа ияргән халык та таралды.
Шуңа күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез, җибәрегез аларны. Алар башлаган эш кешеләрдән булса, ул үзеннән-үзе җимерелер.
Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул. Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар.
Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында өйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр.
Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.
Һәр көн Аллаһы йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр.
Шәкертләрнең саны арта барган әлеге көннәрдә грекча сөйләшүчеләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, яһүдчә сөйләшүчеләреннән ризасызлык белдерделәр.
Шуңа күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Без, ризык бүлү белән шөгыльләнеп, Аллаһы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр.
– Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Рух һәм зирәклек белән тулы җиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз.
Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр.
Бу тәкъдим барысына да ошады. Иман һәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайладылар.
Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.
Шулай итеп, Аллаһы сүзе киң тарала барды, Иерусалимдә шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе иманга буйсындылар.
Ә мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды.
Шулай бервакыт кайбер яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе »ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде.
Аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм Рухка каршы тора алмадылар.
Шунда алар берничә кешене яшерен рәвештә болай дип әйтергә котырттылар: «Без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек».
Халыкны, өлкәннәрне һәм канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котыртып, аңа ташландылар һәм Югары киңәшмә каршына тотып алып киттеләр.
Алар Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – диделәр. –
Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек.
Киңәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аның йөзе аларга фәрештәнекенә охшаш кебек тоелды.
Олуг рухани Эстефәннән: – Бу гаепләүләр дөресме? – дип сорады.
– Туганнар һәм өлкәннәр! – дип башлады сүзен Эстефән. – Тыңлагыз! Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месопотамиядә аңа шөһрәтле Аллаһы күренгән
дә: «Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә кит», – дигән.
Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны хәзер менә сез яши торган шушы якларга күчергән.
Монда аның үзенә аз гына да биләмә бирмәгән, ләкин аңа һәм аның киләчәк нәселенә бу җирне бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраһимның баласы да булмаган.
Аллаһы аңа: «Киләчәк нәселең чит җирдә килмешәк булыр, дүрт йөз ел буена коллыкта золым-җәбер күреп яшәр.
Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен. Шуннан соң алар ул илдән чыгарлар һәм шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән.
Шуннан соң Аллаһы Ибраһим атабыз белән килешү төзегән һәм, шул килешү билгесе итеп, сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туганнан соң, сигезенче көнне атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгыбызны сөннәтләгән.
Ыруг башлыклары, үз энеләре Йосыфтан көнләшеп, аны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы аның белән булган,
барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаһы аңа Мисыр патшасы булган фиргавеннең илтифатлылыгын биргән. Фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.
Шул дәвердә бөтен Мисыр һәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, һәм аталарыбыз ризык таба алмаганнар.
Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишеткәч, шунда аталарыбызны беренче тапкыр җибәргән.
Ә алар икенче тапкыр килгәч, Йосыф агай-энеләренә үзенең кем икәнлеген ачкан, һәм фиргавен Йосыфның гаиләсе турында шул вакытта белгән.
Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үзе янына чакырып китергән.
Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән һәм үзе дә, аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр.
Үлгәч, аларны Шәкем шәһәренә алып килеп, Ибраһим Хамур угылларыннан көмеш түләп сатып алган кабергә күмгәннәр.
Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе гамәлгә ашу вакыты якынлашкан саен, Мисырда безнең халык саны арта барган.
Соңыннан Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлаган.
Ул халкыбызга каршы бик явыз ниятле булган, яңа туган бер генә нарасый да исән калмасын өчен, аталарыбызны балаларын ташларга мәҗбүр иткән.
Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, аны өч ай буе үз атасы өендә тәрбияли алганнар.
Ә чыгарып ташланганнан соң, Мусаны фиргавен кызы тапкан һәм үз углыдай күреп тәрбияләгән.
Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган.
Кырык яшь тулгач, аның күңелендә үз туганнары – исраилиләр янына барып килү теләге туган.
Алар янында булган чакта бер мисырлының исраилине рәнҗетүен күргән һәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше өчен үч алган.
Муса үзе аркылы Аллаһының аларга котылу бирәчәген туганнарым аңларлар, дип уйлаган. Ләкин алар аңламаганнар.
Икенче көнне ике исраилинең сугышканын күргән. Аларны татулаштырырга теләп: «Ирләр, сез – туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән.
Әмма үз иптәшен рәнҗетүче, Мусаны этеп җибәреп: «Сине башлыгыбыз һәм хөкемчебез итеп кем куйды?
Кичә мисырлыны үтергән кебек, әллә мине дә үтерергә телисеңме?!» – дип сораган.
Муса бу сүзләрне ишеткәч качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике углы туган.
Кырык ел үткәч, Синай тавы чүлендә янып торучы күгән куагы ялкынында Мусага бер фәрештә күренгән.
Муса, моны күреп, бик гаҗәпләнгән. Ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббының:
«Мин – ата-бабаларыңның Алласымын. Мин – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласы» дигән авазын ишеткән. Муса куркуыннан калтыранып күтәрелеп карарга да батырчылык итә алмаган.
Ә Раббы аңа: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изге җир.
Мин халкымның Мисырда җәберләнүен чыннан да күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен иңдем. Юлга чык, Мин сине Мисырга җибәрәм», – дигән.
«Сине безгә башлык һәм хөкемче итеп кем куйды?» – дип исраилиләр кире каккан шул Мусаны, Аллаһы күгән куагында күренгән фәрештә аркылы, башлык һәм азат итүче итеп җибәргән.
Мисырда, Кызыл диңгездә һәм кырык ел буена чүлдә могҗизалар, илаһи билгеләр күрсәтеп, Исраил халкын ул алып чыккан.
Исраил халкына: «Аллаһы сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак», – дип әйтүче дә – шул Муса.
Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру өчен, тереклек сүзләрен кабул итеп ул алган.
Әмма аталарыбыз, Муса әйткәнне тыңламыйча, кабат Мисырга китәргә теләгәннәр.
Һарунга: «Юлыбызда безне алып барачак аллалар яса. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганын белмибез», – дигәннәр.
Шул көннәрдә бозау кыяфәтле пот ясап, шул потка корбан китергәннәр һәм үз куллары белән ясаган әйбергә карап күңел ачканнар.
Ә Аллаһы алардан читкә борылган һәм аларны күктәге йолдызларга табынырга калдырган. Пәйгамбәрләр язмасында болай дип язылган: «Әй, Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә Миңа корбан хайваннары һәм башка бүләкләрне китердегезме?!
Молых илаһның чатырын, Райфан илаһыгыз йолдызын – табыну өчен үзегез ясаган шул потларны – сез күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә Мин сезне Бабилдән дә арырак сөргенгә җибәрәчәкмен».
Ата-бабаларыбызның чүлдә Шаһитлык чатыры булган. Ул чатыр, Аллаһы Мусага боерганча, аңа күрсәтелгән үрнәктә ясалган.
Ата-бабаларыбыз ул чатырны үзләренең аталарыннан кабул итеп алганнар. Халыкларын Аллаһы куып чыгарган җирне алар Ешуа җитәкчелегендә яулап алганнар һәм чатырны шунда куйганнар. Чатыр Давыт патша көннәренә кадәр шул җирдә калган.
Аллаһы Давытны үз иткән. Давыт Ягъкубның Алласына яшәү өчен урын табып бирергә рөхсәт сораган.
Ә йортны Аллаһыга Сөләйман салган.
Әмма Хак Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә:
«Күк – Минем тәхетем, җир – аякларым баскан урындыр, – ди Раббы. – Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?!
Һәммәсен боларның булдырмадымы әллә Минем кулларым?»
Үҗәт халык! Йөрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сөннәтсез адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез.
Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм үтердегез.
Сез фәрештәләр аркылы Канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез.
Шушы сүзләрне ишеткәч, Киңәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар.
Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде.
– Менә мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Углын күрәм, – диде ул.
Ә тегеләр, колакларын томалап, акыра-акыра, барысы бергә Эстефәнгә ташландылар.
Шәһәрдән алып чыгып, аңа ташлар ата башладылар. Шаһитлар исә үз киемнәрен Шаул исемле бер егет янына куеп тордылар.
Алар ташлар аткан вакытта, Эстефән, дога кылып: – Хакимем Гайсә, минем рухымны кабул ит, – диде.
Тезләренә егылып, көчле тавыш белән: – Хакимем! Моны аларга гөнаһ дип санама, – диде. Шуларны әйтеп, ул җан бирде.
Шаул исә Эстефәннең үтерелүен хуплады. Шул көнне Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралдылар.
Аллаһыга бирелгән берничә кеше Эстефәнне күмеп куйдылар һәм аның өчен бик нык кайгырып еладылар.
Ә Шаул иман итүчеләр бердәмлеген эзәрлекли башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атлар һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты.
Таралышкан имандашлар, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр.
Ә Филип, Самарея шәһәренә барып, шәһәр халкына Мәсих турында сөйләде.
Филипнең нәрсә сөйләгәнен ишетеп һәм кылган могҗизалы гамәлләрен күреп, халыкның күбесе сөйләгән сүзләрен бергәләп дикъкать белән тыңлады.
Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән явыз рухлар көчле тавыш белән акырып чыктылар. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты.
Шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде.
Ул шәһәрдә күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде.
Кечесе дә, олысы да – барчасы аңа дикъкать итә иде. «Бу кеше – бөек дип аталган илаһи кодрәт», – дип әйтәләр иде аның хакында.
Ул аларны шактый вакыт үзенең сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлыйлар иде.
Әмма шәһәр кешеләре Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдыру йоласын үтәделәр.
Шимун үзе дә иманга килде һәм суга чумдырылды. Шуннан соң ул Филип яныннан бер адымга да китмәде, аның могҗизалы гамәлләр һәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.
Иерусалимдә булган рәсүлләр, самареялеләрнең Аллаһы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр.
Самареягә килгәч, Петер белән Яхъя андагылар Изге Рухны кабул итеп алсыннар өчен дога кылдылар.
Чөнки алар инде Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була.
Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар.
Шимун исә, Рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте.
– Мин кулымны башына куйган һәр кеше Изге Рухны ала алсын өчен, миңа да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул.
Әмма Петер аңа: – Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. –
Син бу эштә берничек тә катнаша алмыйсың, чөнки Аллаһы каршында синең күңелең чиста түгел.
Шуңа күрә, үзеңнең бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм Раббыга дога кыл. Бәлки йөрәгеңдәге уең кичерелер.
Синең ачы көнчелек белән тулганлыгыңны һәм гөнаһ богауларында икәнлегеңне күрәм.
– Сез әйткәннәрнең берсе дә минем белән була күрмәсен дип, Раббыга дога кылыгыз, – дип җавап бирде Шимун.
Петер белән Яхъя, Раббы сүзенә шаһитлык кылып, аны игълан иткәннән соң, кире Иерусалимгә киттеләр. Юл уңаеннан Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр.
Раббының бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде.
Филип шул юлга чыкты. Нәкъ шул вакыт ул юлдан бер хәбәши бара иде. Ул сарай хезмәтчесе, кәндәкинең – Хәбәшстан патшабикәсенең – бөтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә иде. Ул, Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгән булган,
ә хәзер үз иленә кайтып бара. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде.
Рух Филипкә: – Арбага якынрак кил һәм аның яныннан бар, – диде.
Филип арба янына йөгерде һәм хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укуын ишетте. – Син бит аны укыйсың, аңлыйсыңмы соң? – дип сорады ул аңардан.
– Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?! – диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.
Хәбәши адәм Изге язманың шушы урынын укый иде: «Чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман ул һичбер аваз салмады.
Ул кимсетелде, гадел хөкемнән мәхрүм булды. Аның нәселе турында кем сөйли алыр?! Аның тормышы җирдән алынды бит».
Түрә Филиптән: – Зинһар өчен, әйтче миңа. Монда пәйгамбәр кем хакында сөйли? Үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.
Филип аңа шул урыннан башлап Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде.
Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, монда су бар, суга чумдыру йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши адәм. [
– Чын күңелеңнән инансаң, мөмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәнлегенә инанам, – диде хәбәши.]
Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр һәм Филип аны суга чумдырып алды.
Алар судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте һәм түрә аны бүтән күрмәде. Ул, шатланып, юлын дәвам итте.
Ә Филип Ашдод шәһәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп җиткәнче, шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрде.
Шаулның исә һаман да Хаким Гайсә шәкертләрен үтерергә теләп нәфрәтләнүе ташып тора иде. Ул, олуг руханига барып,
аңардан Хаким Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимгә алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшкътәге яһүдиләр гыйбадәтханәләре өчен иде.
Юлда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте.
Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
– Син кем, Әфәндем? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш.
– Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге хакында әйтелер.
Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр.
Шаул җирдән торды, ә күзләрен ачкач, һичнәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр.
Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә.
Дәмәшкътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Аллаһыдан иңгән күренештә Хаким Гайсә аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул.
– Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүдә яши торган йортка кереп, Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла.
Аллаһыдан иңгән күренештә Һанани исемле берәүнең үз янына килүен һәм, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның үз өстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Хаким Гайсә.
– Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуы турында күп кешеләрдән ишеттем.
Исемеңне телгә алып, Сиңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – дип әйтте Һанани.
Әмма Хаким аңа: – Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым.
Аңа исемем хакына күпме газап чигәргә тиешлеген күрсәтермен, – диде.
Һанани китте дә, шул йортка килеп, Шаул өстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын өчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип, Хакимебез – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине яныңа җибәрде, – диде Һанани.
Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып төшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдыру йоласын үтәде.
Ашап алганнан соң, аңа янә көч керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды.
Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Углы», – дип, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә сөйләп йөри башлады.
Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде.
Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне аптырашка төшерде.
Берникадәр вакыттан соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар,
әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Алар аны үтерү өчен, көне-төне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар,
ләкин шәкертләр Шаулны бер төндә, шәһәр дивары аркылы кәрзингә утыртып төшерделәр.
Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар.
Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Хаким Гайсәне күрүен, Хакимнең аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшкътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр иткәнен аларга сөйләп бирде.
Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимдә Хаким Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр итеп йөрде.
Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар.
Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска җибәрделәр.
Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хаким Гайсәгә карата тирән хөрмәт белән яшәде. Изге Рухның дәртләндерүе белән имандашларның саны арта барды.
Бик күп җирләрдә йөреп чыкканнан соң, Петер Аллаһының Лүддәдә яшәүче изгеләре янына килде.
Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене очратты.
– Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Урыныңнан тор да түшәгеңне җыеп куй, – диде аңа Петер. Ул шундук торды.
Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерделәр.
Яфу шәһәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле бер шәкерт хатын бар иде. Ул һәрвакыт яхшы эшләр кылды, фәкыйрьләргә ярдәм итте.
Шул көннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар.
Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернең анда икәнен ишеттеләр һәм, аның үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене җибәрделәр.
Петер алар белән бергә Яфуга килде, һәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр.
Бүлмәдән бөтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм Петерне күргәч торып утырды.
Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.
Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерделәр.
Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.
Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле бер кеше бар иде.
Ул үзе һәм аның бөтен гаиләсе диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркырлар иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә һәм һәрвакыт Аллаһыга дога кыла иде.
Бер көнне, көндезге өчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Көрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Көрнили! – дип эндәште.
Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәндем? – диде. – Синең догаларың һәм хәерләрең Аллаһыга бүләк булып барып җитте, һәм Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә.
– Петер исемле Шимунны алып килергә, Яфуга кешеләр җибәр.
Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буена урнашкан.
Үзе белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили хезмәтчеләренең икесен һәм үз гаскәриләреннән бер диндарны чакырып алды.
Һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде.
Икенче көнне җибәрелгән кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, көндезге уникеләр тирәсендә Петер, дога кылу өчен, өйнең түбәсенә менде.
Аның карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде.
Ул күкнең ачылуын һәм зур тукымага охшаган бер әйбернең дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерелүен күрде.
Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар бар иде.
«Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишетте ул.
Әмма Петер: – Һич юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде.
Шулвакыт ул янә: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә» дигән тавыш ишетте.
Өч тапкыр шулай кабатланды, һәм шуннан соң ук ул әйбер күккә күтәрелде.
Петер Аллаһыдан иңгән бу күренешнең нәрсә аңлатуын уйлап, аптырап торган арада, Көрнили тарафыннан җибәрелгән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар.
– Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар.
Аллаһыдан иңгән күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине өч кеше эзли.
Төш тә, һич шикләнмичә, алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде.
Петер Көрнили җибәргән кешеләр янына төште: – Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга.
– Безне бөтен яһүд халкы арасында мөхтәрәм, тәкъва һәм тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучы йөзбашы Көрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән сине үз йортына чакырып, сөйләячәк сүзләреңне тыңларга дигән боерык алган, – диделәр алар.
Шуннан соң Петер аларны өйгә чакырды һәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан кайбер имандашлар да аларга иярделәр.
Кайсариягә алар икенче көнне барып җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде.
Петер йортка кергәндә, Көрнили аның каршысына чыкты һәм, Петернең аякларына егылып, тирән хөрмәтен күрсәтте.
– Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер һәм аны торгызды.
Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Петер анда күп халык җыелганлыгын күрде
һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: дини кануныбыз буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа һичкемне дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте.
Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: мине ни өчен чакырттыгыз? – диде.
– Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә үз өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды
һәм миңа: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм хәерләреңне искә алды.
Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде.
Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син, килеп, яхшы эшләдең. Раббы сиңа сөйләргә кушкан бар сүзләрне тыңлау өчен, хәзер без барыбыз Аллаһы алдында торабыз.
– Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм, – дип, сүзен башлады Петер. –
Һәр халык арасында Аңардан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль.
Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен җибәрде. Гайсә – һәммә кешенең Хакиме.
Яхъя суга чумдыру йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, соңрак бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганын беләсез.
Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде.
Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны агачка асып үтерделәр.
Ә өченче көнне Аллаһы Аны терелтеп торгызды
һәм Үз ихтыяры белән Гайсәне бөтен халыкка түгел, ә Үзе алдан сайланган шаһитларга күрсәтте. Әлеге шаһитлар – без, Ул үледән терелеп торганнан соң, Аның белән бергә ашаган һәм эчкән кешеләр.
Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә Аллаһы билгеләп куйган Зат. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһит булырга боерык бирде.
Аңа иман итүче һәркемнең Аның исеме аркылы гөнаһлары кичерелер дип, барлык пәйгамбәрләр Аның хакында сөйләделәр, – диде Петер.
Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде.
Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның яһүди булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр,
чөнки алар тегеләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләүләрен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер:
– Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.
Ул аларны Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр.
Рәсүлләр һәм бөтен Яһүдиядә яшәгән имандашлар яһүди булмаган кешеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр.
Шулай Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлар: – Син, сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр.
Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:
– Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтендә Аллаһыдан иңгән бер күренешне күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер, дүрт почмагыннан тотып, күктән минем яныма төшерелде.
Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннар, җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошларны күрдем.
Шуннан соң: «Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишеттем.
«Һич юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин.
Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде.
Бу өч тапкыр кабатланды һәм бөтенесе тагын күккә тартып алынды.
Нәкъ шул вакыт мин торган йорт алдына Кайсариядән яныма җибәрелгән өч кеше килеп басты.
Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты. Хәзер минем янымда торучы бу алты имандаш та минем белән бергә барды. Без ул кешенең өенә килеп җиттек.
Ул безгә үз өендә фәрештәне ничек итеп күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру өчен, Яфуга кешеләр җибәр.
Ул сиңа сөйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән.
Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек үк, аларга да Изге Рух иңде.
Шулвакыт мин Хакимебезнең: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем.
Шулай итеп, Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.
Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүди булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр.
Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Ләкин алар Аллаһы сүзен фәкать яһүдиләргә генә тараттылар.
Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухиягә килгәч, яһүди булмаганнарга да Хаким Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр.
Раббының көче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылдылар.
Бу хактагы хәбәр Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм алар Барнабны Антиухиягә җибәрделәр.
Антиухиягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәте җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде.
Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм Хакимгә иман итеп күп халык иярде.
Шуннан соң Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте һәм, аны табып, Антиухиягә алып килде.
Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очрашып тордылар, күп кешеләрне өйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне « мәсихчеләр » дип Антиухия шәһәрендә атый башладылар.
Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән пәйгамбәрләр килде.
Һагәб исемлесе торып басты да бөтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Клавдий кайсар заманында булды.)
Шуннан соң шәкертләр Яһүдиядә яшәүче имандашларга һәрберсенең хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдылар.
Шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәренә җибәрделәр.
Шул вакытларда Һируд патша иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады.
Яхъяның бертуганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте.
Бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Төче күмәч бәйрәме көннәре иде.
Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде.
Петер зинданда сак астында булганда, иман итүчеләр бердәмлегендә аның өчен Аллаһыга бик тырышып дога кылдылар.
Һируд Петерне халык алдына чыгарырга теләгән көнгә каршы төндә Петер ике гаскәри уртасында ике богау белән богауланган килеш йоклап ята иде. Ә ишек янында каравылчылар сакта тора иде.
Кинәт Раббының бер фәрештәсе пәйда булды да бүлмә эче яктырып китте. Фәрештә Петерне төртеп уятты. – Тизрәк тор! – диде ул аңа. Шул вакыт Петернең кулларыннан богаулары шуып төште.
– Билеңне бу да аягыңа ки, – диде фәрештә. Ул шулай эшләде. – Өс киемеңне ки дә минем арттан бар, – диде аннары.
Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңламыйча, аның артыннан китте. Аллаһыдан иңгән күренешне күрәмдер, дип уйлады ул.
Беренче һәм икенче сакчыны үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды, алар урамга чыктылар һәм, бер урам узгач, кинәт фәрештә аның берүзен калдырды.
Шул вакыт Петер аңына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенең фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан һәм яһүд халкы миңа теләгән явызлыктан коткарды, – дип уйлады ул.
Барын да аңлагач, Марк дип йөртелгән Яхъяның анасы Мәрьям йортына килде. Анда җыелган халык дога кыла иде.
Петер капканы шакыды, тавышка Роди исемле хезмәтче кыз чыкты.
Петернең тавышын таныгач, ул шатлыгыннан ишекне ачарга да онытып йөгереп кереп китте һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте.
– Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аның фәрештәседер, – диештеләр.
Петер исә шакыды да шакыды. Ишекне ачтылар һәм аны күреп хәйран калдылар.
Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм аларга үзен зинданнан Раббының ничек итеп чыгаруын сөйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте.
Көн тугач, Петер белән нәрсә булды икән дип, гаскәриләр борчыла башладылар.
Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, сакчылардан сорау алды һәм аларны үтерергә әмер бирде. Шуннан соң Һируд Яһүдиядән Кайсариягә китте һәм шунда калды.
Ул Сур һәм Сидун шәһәрләрендә яшәүчеләргә бик ачулы иде. Алар исә, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр һәм, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, солых сорадылар, чөнки аларның өлкәсе патшаныкыннан туена иде.
Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында чыгыш ясады.
Ә халык: «Бу тавыш – кеше тавышы түгел, бу – илаһ тавышы», – дип кычкырды.
Шунда ук Раббының бер фәрештәсе Һирудны орды, чөнки ул Аллаһыга тиеш шөһрәтне Аңа бирмәгән. Ул кортларга җимеш булып үлде.
Аллаһы сүзе исә киң таралды һәм аны кабул итүчеләрнең саны үсә барды.
Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк дип йөртелгән Яхъяны үзләре белән алып, Иерусалимгә кайттылар.
Антиухиядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, өлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мөгаллимнәр бар иде.
Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Хезмәтемне башкару өчен, Үзем сайлаган Барнаб һәм Шаулны Миңа аерып бирегез, – диде.
Догалар кылып, ураза тотканнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башларына кулларын куеп, бу икене хезмәт итү өчен җибәрделәр.
Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб һәм Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр.
Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте.
Бөтен утрауны үтеп, Паф шәһәренә килделәр. Анда алар сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бар-Ешуа исемле бер яһүдигә тап булдылар.
Ул өлкә башлыгы Серги Паул яраннарының берсе иде. Серги Паул акыллы кеше иде. Ул, Барнаб белән Шаулны сараена чакырып, Аллаһы сүзен тыңларга теләде.
Ә сихерче Элум (Бар-Ешуаның «сихерче» мәгънәсендәге икенче исеме), өлкә башлыгының иманга килүенә комачауларга тырышып, аларга каршы торды.
Изге Рух белән сугарылган Шаул, димәк, Паул, Элумга туп-туры карап:
– Син һәртөрле ялган һәм мәкерлелек белән тулгансың. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән туктамыйсыңмы син? – диде. –
Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: сукыраячаксың һәм билгеле бер вакытка кадәр кояшны күрмәячәксең. Кинәт Элумны томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, берәрсе җитәкләп юл күрсәтмәсме икән дип, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады.
Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Хаким Гайсә турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм Хакимгә иман китерде.
Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимгә кайтты,
ә калганнар Пергидән Писидия өлкәсендәге Антиухиягә килделәр. Шимбә көнне алар яһүдиләр гыйбадәтханәсенә кереп утырдылар.
Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өзекләр укыганнан соң, гыйбадәтханә башлыклары кешеләр аша аларга: «Туганнар! Халыкка әйтергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса, әйтегез» дигән хәбәр тапшырдылар.
Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре һәм Аллаһыга табынучы башкалар, тыңлагыз!
Исраил халкының Алласы ата-бабаларыбызны сайлап алган һәм Мисыр җирендә булган чагында бу халыкны бөек иткән, Үзенең кодрәтле кулы белән аларны Мисыр җиреннән чыгарган.
Чүлдә Ул аларга кырык ел буе түзеп торган.
Аннан соң Кәнган җирендә җиде халыкны юк иттергәч, ул җирне аларга мирас итеп биргән.
Бу вакыйгалар чама белән дүрт йөз илле ел дәвам итә. Моннан соң, Шемуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр, Аллаһы аларга хөкемчеләр биргән.
Аннары алар патша сораганнар, һәм Аллаһы аларга Беньямин нәселеннән булган Кыйш углы Шаулны биргән. Ул кырык ел чамасы идарә иткән.
Аны тәхеттән төшергәннән соң, патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин Үз күңелемә хуш килердәй бер ирне – Ишай углы Давытны таптым. Ул теләгән һәр эшемне башкарачак», – дигән.
Үз вәгъдәсе буенча Аллаһы Исраилгә Давыт нәселеннән Коткаручы Гайсәне бирде.
Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм суга чумдыру йоласын үтәргә өндәп, бөтен Исраил халкына вәгазь сөйләде.
Үз хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин – сез көткән түгел. Миннән соң бер Зат килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде.
Туганнар! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыга табынучы башка кешеләр! Котылу хакындагы бу хәбәр безгә җибәрелде.
Иерусалимдә яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне танымадылар, Аны хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырдылар.
Аны үлемгә дучар итәрдәй һичнинди гаеп тапмасалар да, Пилаттан Аның үтертелүен катгый рәвештә сорадылар.
Аның хакында язылганнарның бөтенесен тормышка ашыргач, Аны, агачтан төшереп, кабергә салдылар.
Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды.
Ул Үзе белән Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күп көннәр буе күренде, хәзер ул кешеләр – халык алдында Аның шаһитлары.
Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы аталарыбызга биргән вәгъдәсен аларның балалары – безнең өчен Гайсәне терелтеп торгызуы белән гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым ».
Гәүдәсен черетмичә, Аны үледән терелтеп торгызу турында исә Аллаһы болай дигән: «Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне сезнең өчен тормышка ашырачакмын».
Һәм башка бер урында: «Үз Изгеңнең гәүдәсен һичкайчан черетмәссең» – дип язылган.
Үз дәверендә Аллаһы ихтыяры буенча хезмәт иткәннән соң, Давыт вафат булган һәм үзенең аталары янына күмелгән. Аның гәүдәсе черегән.
Ә Аллаһы терелтеп торгызган Зат черемәде.
Шулай итеп, туганнар, сезгә мәгълүм булсын: бу Зат аркылы сезгә гөнаһларыгызның кичерелүе игълан ителә. Муса кануны гөнаһлардан аклану бирә алмады, ләкин ышанучы һәркем Аның аша барлык үз гөнаһларыннан аклану таба.
Сак булыгыз, пәйгамбәрләр әйткән сүзләр сезгә карата булмасын:
«Тәкәбберләр, карагыз! Таң калыгыз һәм юк булыгыз. Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез».
Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, алардан киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр.
Җыелыш таралганнан соң, күп яһүдиләр һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән, Аллаһыны хөрмәт итә торган диндар кешеләр Паул белән Барнаб артыннан бардылар, рәсүлләр исә, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтендә торырга үгетләделәр.
Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды.
Яһүдиләр халыкның күплеген күреп көнләштеләр һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр.
Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип саныйсыз. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз.
Чөнки Раббы безгә «Синең аша котылу җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга яктылык чыганагы итеп куйдым» дигән әмер бирде.
Яһүди булмаган кешеләр Паул белән Барнаб әйткән сүзләрне ишетеп куандылар һәм Раббыны сүзе өчен данладылар. Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысы да иман китерделәр.
Раббы сүзе шул тирәдәге бар җирләргә таралды.
Әмма яһүдиләр атаклы гаиләләрдән булган диндар хатыннарны һәм шәһәрдәге җитәкчеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып эзәрлекли башладылар һәм үз җирләреннән кудырттылар.
Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлык билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр.
Ә шәкертләр куаныч һәм Изге Рух белән сугарылдылар.
Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләүләреннән бик күп яһүдиләр һәм башка халык кешеләре иманга килделәр.
Ә иманга килмәгән яһүдиләр яһүди булмаганнарны иманга килгән туганнарына каршы котырттылар.
Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Хаким Гайсә турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.
Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчеләре рәсүлләр ягында булды.
Яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, үзләренең башлыклары белән берлектә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, ташлар атып үтерергә булдылар.
Ә рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә
халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.
Лустра шәһәрендә аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йөри алмаган.
Ул да Паул сөйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп:
– Аякларыңа туры итеп бас, – дип, көчле тавыш белән әйтте. Гарип шундук сикереп торды да йөри башлады.
Халык исә, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнең яныбызга кеше кыяфәтендә илаһлар иңде, – дип кычкыра башлады.
Барнабны грекларның илаһы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки ул күбрәк сөйли иде.
Шәһәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенең каһине исә, капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, халык белән бергә корбан китерергә теләде.
Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр өсләрендәге киемнәрен ертып төшереп, халык төркеме арасына йөгереп керделәр һәм:
– Кешеләр, сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә – сезнең кебек үк кешеләр. Без сезгә Яхшы хәбәр сөйлибез, сезне бу мәгънәсез әйберләрдән арындырырга, күк, җир, диңгез һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан мәңге тере Аллаһыга таба борырга өндибез.
Алдагы буыннар вакытында Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде.
Хәер, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте, йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.
Шулай дип әйтеп тә, алар көчкә-көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.
Шулай да Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр халыкны рәсүлләргә каршы котырттылар. Паулны ташлар атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар.
Янына шәкертләр җыелгач исә, ул торды һәм шәһәргә китте. Икенче көнне ул Барнаб белән Дерби шәһәренә юл тотты.
Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, күп кешеләрне шәкерт иттеләр. Аннары Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә кайттылар.
Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү өчен, безгә күп михнәтләр чигәргә кирәк, – диделәр.
Һәр бердәмлектә өлкәннәрне билгеләп куйдылар һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре иман китергән Хаким Гайсәнең кулларына тапшырдылар.
Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр.
Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр.
Корабка утырып, Атталеядән Антиухиягә киттеләр. Үзләре әле генә төгәлләгән эшне башкару өчен, Паул белән Барнаб Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр.
Антиухиягә кайтып җиткәч, алар, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, яһүди булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.
Яһүдиядән Антиухиягә килгән ниндидер кешеләр имандашларны: – Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип өйрәтә башладылар.
Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуңа күрә Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене бу мәсьәлә буенча Иерусалимгә рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар.
Шулай итеп, андагы бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә, алар, яһүди булмаган халыкларның Аллаһыга йөз тотулары турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар.
Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб аларга үзләре аша Аллаһының нинди эшләр башкарганы турында сөйләп бирделәр.
Шуннан соң фарисейлар арасыннан иманга килгән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яһүди булмаганнарны сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.
Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар.
Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып: – Имандашлар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп, яһүди булмаган халыклар иманга килсеннәр өчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде.
Аллаһы кеше күңелен белә һәм Ул безгә биргән Изге Рухны яһүди булмаганнарга да биреп, аларны хуплавын күрсәтте.
Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды.
Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз?
Ә бит без дә алар кебек үк Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аркылы котылуыбызга инанабыз.
Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләделәр, халык аларны тыңлады.
Алар сүзләрен тәмамлагач, Ягъкуб сөйли башлады: – Имандашлар, мине тыңлагыз!
Аллаһының яһүди булмаган халыкларны кайгыртуын беренче тапкыр күрсәтеп, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алуы турында сөйләде Шимун.
Пәйгамбәрләрнең Изге язмада язган сүзләре дә моңа туры килә:
«Шуннан соң, – дигән Раббы, – Минеке дип игълан ителгән барча халыклар, кешеләрнең калганнары Раббыны эзләсеннәр дип, Мин кире кайтырмын. Давытның җимерелгән йортын яңадан торгызырмын, җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын. Шулай дип әйтә Раббы!
Борынгыдан билгеле булган бу эшләрне Ул кыла».
Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырырга кирәк түгел,
ә аларга, потларга китерелгән хәрәм нәрсәләрдән, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк хатта, минемчә.
Элек-электән Муса кануны һәр шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә гыйбадәтханәләрдә укыла бит.
Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән бергә үзләре арасыннан берничә кешене сайлап, Антиухиягә Паул белән Барнабка ияртеп җибәрергә карар кылдылар. Имандашлар арасында җитәкчелек итә торган Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайладылар да
алар белән шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядәге башка халыклардан булган имандашларга сәлам.
Бездән килгән кешеләр, аларга шундый эшне тапшырмаган булсак та, сезне борчыганнар һәм күңелегезне тынычсызлаганнар дип ишеттек.
Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар.
Шуңа күрә без Яһүдәне һәм Силасны җибәрәбез, алар сезгә бу хатта язылганнарны телдән аңлатып бирерләр.
Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең өскә һичнинди йөк салырга кирәк түгел.
Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!»
Шулай итеп, җибәрелгән имандашлар Антиухиягә килеп җиттеләр һәм, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар.
Хатны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә куандылар.
Яһүдә һәм Силас, үзләре пәйгамбәр буларак, бик күп сүзләр әйтеп, имандашларны рухландырдылар һәм ныгыттылар.
Шул рәвешле Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашлар, иминлек теләп, аларны үзләрен җибәргән кешеләр янына озаттылар. [
Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.]
Паул белән Барнаб исә Антиухиядә калдылар. Алар күп кешеләр белән бергә Раббы сүзен өйрәттеләр һәм вәгазьләделәр.
Берникадәр вакыт үткәннән соң, Паул Барнабка: «Әйдә, без Раббы сүзен вәгазьләп йөргән барлык шәһәрләрдәге имандашлар янына барып, аларның хәлләрен белик», – диде.
Барнаб исә Марк исемле Яхъяны да үзләре белән алырга теләде.
Әмма Паул аны алырга теләмәде, чөнки Яхъя Памфулиядә алардан аерылып калган һәм тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән иде.
Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык туды һәм алар икесе ике якка китәргә булдылар: Барнаб, Маркны алып, су юлы белән Кипрга китте.
Ә Паул үзенә Силасны сайлап алды һәм имандашлар аны Раббы мәрхәмәтенә тапшырганнан соң юлга чыкты,
бердәмлекләрне ныгытып, Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үтте.
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде.
Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы сүзләр генә сөйләделәр.
Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Ул бу эшне анда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да атасының грек икәнен беләләр иде.
Шәһәрләр аша үткәндә, алар иман итүчеләргә Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар, аларны үтәргә үгетләделәр.
Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барды.
Паул һәм аның белән булган кешеләр Фрүгия һәм Гәләтия аша киттеләр, чөнки Изге Рух аларга Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен хәбәр итәргә рөхсәт итмәде.
Мусия төбәгенә килгәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәде,
һәм алар Мусияне узып, Троас шәһәренә килделәр.
Төнлә Паулга Аллаһыдан шундый бер күренеш иңде: македунияле берәү Паул каршында басып тора. Ул: «Македуниягә кил һәм безгә ярдәм ит», – дип ялвара.
Шушы күренештән соң, Аллаһы безне шунда Яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра, дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килдек.
Аннары Македуниянең беренче өлешендәге Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Без бу шәһәрдә берничә көнгә тукталдык.
Шимбә көнне, шәһәрдән чыгып, елга буена киттек, чөнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Без анда җыелган хатын-кызлар белән сөйләшеп утырдык.
Анда Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны хөрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләргә Хаким Гайсә аның йөрәген ачты.
Үзе һәм өендәгеләре суга чумдыру йоласын үтәгәннән соң, ул безгә: – Мине Хаким Гайсәгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде.
Бер көнне дога кылу урынына барганда, безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенең хуҗаларына күп табыш китерә икән.
Паул артыннан һәм безнең арттан: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды кыз.
Ул берничә көн шулай эшләде. Ниһаять, Паулның түземлеге бетте һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.
Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыгуын аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм мәйданга шәһәр башлыклары каршына өстерәп алып киттеләр.
Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.
Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре аларның киемнәрен йолкып салдырдылар һәм таяк белән кыйнарга боердылар.
Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга әмер бирделәр.
Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты да аякларын агач богауларга беркетеп куйды.
Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап, мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңлап утырдылар.
Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук һәммә ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары төшеп китте.
Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде.
Әмма Паул: – Үзеңә һичбер явызлык эшләмә, чөнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды.
Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йөгереп керде һәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды.
Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан.
Алар болай дип җавап бирделәр: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр.
Аңа һәм өендә булганнарның барысына Раббы сүзен вәгазьләделәр.
Шул ук сәгатьтә төнлә белән каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе һәм өендәгеләр барысы да суга чумдыру йоласын үтәделәр.
Үзенең өенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте һәм Аллаһыга иман китергәне өчен бөтен йорты белән куанды.
Көн тугач, шәһәр идарәчеләре хезмәтчеләрен аларны азат итәргә дигән боерык белән җибәрделәр.
Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга: – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән боерык җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде.
Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез кыйнадылар һәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде.
Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч куркып калдылар.
Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар.
Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр һәм соңыннан юлга чыктылар.
Рәсүлләр, Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде.
Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Изге язмаларда язылганнар турында яһүдиләр белән әңгәмә корды.
Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – шул Мәсих бит инде, – диде Паул.
Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хөрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иманга килделәр дә Паул белән Силаска кушылдылар.
Ләкин башка яһүдиләр көнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып бару өчен, аларны эзләп, Ясун йортына бәреп керделәр.
Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка имандашларны шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып килделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр,
ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар.
Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр башлыкларын борчуга салды.
Ә Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соң, кайтарып җибәрделәр.
Шул ук төнне имандашлар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.
Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда, киңрәк карашлы иделәр: аларның хәбәрен бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнделәр.
Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады.
Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр монда килделәр һәм, борчу салып, халыкны котырттылар.
Тиз арада имандашлар Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калдылар.
Паулны озата баручылар аның белән Афинага чаклы килделәр һәм кире кайтып киттеләр. Паул, Силас һәм Тимутәйнең мөмкин кадәр тиз арада килеп җитүен теләп, алар артыннан хәбәр җибәрде.
Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде.
Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр, Аллаһыны хөрмәт итүче башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән сөйләште.
Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: «Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели?» – диделәр, ә икенчеләре: «Ул чит илаһлар турында вәгазьли булса кирәк», – диделәр.
Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез.
Үзең безгә сөйләгән сәер сүзләрнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр алар.
Нинди дә булса яңа фикерләр турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыльләре иде.
Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнең һәр яктан аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул, –
чөнки сезнең изге әйберләрегезне карап йөргәндә, мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәхне дә күрдем. Мин сезгә нәкъ менә шул үзегез табына торган билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйлим.
Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы – Ул күкләрнең һәм җирнең Хакиме. Ул кеше кулы белән төзелгән изге йортларда яшәми
һәм кешеләрнең Аңа үз куллары белән хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә.
Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде.
Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны кармап эзләп тапмаслармы икән, дип кылды. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел.
Сезнең кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аның нәселеннән», – дип әйткәндәй, «без Аңарда яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез».
Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, илаһилык ул алтын, көмеш яки таш әйбер йә кеше осталыгы һәм сәләте белән эшләнгән сурәткә охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез.
Шул рәвешле хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә.
Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләгән бит. Ул Үзе сайлаган Кеше аша шул көндә гадел хөкем итәр. Аны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.
Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: «Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз», – диделәр.
Шуннан соң Паул алар яныннан китте.
Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм тагын башкалар да бар иде.
Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде.
Ул анда Әкүл атлы бер яһүдине һәм аның Прискиллә исемле хатынын очратты. Чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде, чөнки Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргән булган. Паул алар янына барды
һәм һөнәрләре бер үк булганлыктан, яннарында калып, алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде.
Һәр шимбә көнне Паул гыйбадәтханәдә, яһүдиләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән әңгәмә корды.
Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәч, Паул бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык биреп, яһүдиләргә Аллаһы сүзен хәбәр итүгә багышлады.
Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем өстән җаваплылык алына. Инде хәзер мин башка халыклар янына китәм, – диде.
Ул, гыйбадәтханәдән чыгып, якында гына яшәүче, Аллаһыны хөрмәт итә торган Тити Юсты атлы кешенең йортына керде.
Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хаким Гайсәгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чумдыру йоласын үтәделәр.
Бервакыт төнлә белән Паулга Хаким Гайсә күренеп: – Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама.
Мин синең белән, һәм һичкем сиңа һөҗүм итеп зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә Минем күп санлы халкым бар, – диде аңа.
Паул, аларны Аллаһы сүзенә өйрәтеп, көринтлеләр арасында ел ярым яшәде.
Ахаядә Гәллиун өлкә башлыгы булган вакытта яһүдиләр, берләшеп, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем урыны алдына тотып алып килделәр.
– Ул кешеләрне Канунда әйтелмәгәнчә Аллаһыга табынырга өйрәтә, – диделәр.
Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун: – Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлау өчен сәбәп булыр иде.
Әмма сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – диде дә
аларны хөкем урыныннан куып чыгарды.
Анда булган кешеләр хөкем урыны каршында гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып кыйнадылар. Ә Гәллиунның моңа исе дә китмәде.
Паул, тагын шактый вакыт Көринттә булганнан соң, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән иделәр. Юлга чыгар алдыннан нәзер биргәнгә күрә, Паул Кеңхерәйдә чәчен алдырды.
Эфескә килеп җиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте һәм яһүдиләр белән сөйләшеп утырды.
Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорасалар да ул риза булмады.
Алар белән саубуллашып: – Аллаһы боерса, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соң ул су юлы белән Эфестән китте.
Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан төшеп, Иерусалимгә барды, андагы бердәмлекне сәламләде һәм Антиухиягә китте.
Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул тагын юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фрүгия аша үтте.
Чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүди Эфескә килде. Ул телгә оста, Язманы белә
һәм Хаким Гайсә юлына бастырылган иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Гайсә хакында дөрес итеп сөйләде һәм өйрәтте.
Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сөйли башлады. Апуллусның сөйләгәннәрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар.
Ул Ахаягә китәргә ният белдергәч, имандашлар аны дәртләндерделәр һәм андагы шәкертләргә Апуллусны кабул итүләрен сорап хат яздылар. Анда килгәч, Апуллус Аллаһы мәрхәмәте аркылы иманга килгәннәргә күп ярдәм күрсәтте.
Изге язмада язылганнар белән Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, ул бөтен халык алдында яһүдиләр сөйләгән сүзләрне ышандырырлык итеп кире какты.
Апуллус Көринттә вакытта, илнең таулы урыннары аша үтеп, Паул Эфескә килде. Анда берничә шәкертне очратты.
– Сез иманга килгәндә, Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диделәр аңа.
– Сез нинди чумдыру йоласын үтәдегез соң? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр.
– Яхъя кылган чумдырылу гөнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр өчен иде. Ул кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә өндәде, – диде аларга Паул.
Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылдылар.
Шунда Паул алар өстенә кулларын куйды да шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башладылар.
Анда уникеләп кеше бар иде.
Паул өч ай буе, гыйбадәтханәгә йөреп, әңгәмәләр корды, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында тәвәккәллек белән һәм ышандырырлык итеп сөйләде.
Әмма кайберәүләр, усалланып һәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Хаким Гайсәнең юлын яманладылар. Шуңа күрә Паул алардан китте һәм шәкертләрне үзе белән алып, Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр көн әңгәмәләр корып утырды.
Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, яһүди булмаганнар да – Раббы сүзен ишеттеләр.
Аллаһы Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.
Хәтта элек Паулның тәненә тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны авырулар өстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.
Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыштылар.
Яһүдиләрнең Эскевә атлы бер баш руханиеның җиде углы да шулай эшләде.
Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
Шунда явыз рухлы кеше аларга ташланды һәм аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар.
Бу вакыйга Эфестә яшәүче барлык яһүдиләргә һәм башка халык кешеләренә мәгълүм булды. Бар кешеләр куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады.
Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләп бирделәр.
Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе, үзләренең китапларын җыеп, аларны бар кеше алдында яндырды. Яндырылган китапларның бәясен исәпләделәр: бөтенесе илле мең көмеш тәңкә чыкты.
Раббы сүзе менә шундый көч белән таралды һәм ныгыды.
Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды. – Иерусалимнән соң мин Римга барып күрергә тиешмен, – диде Паул.
Ике ярдәмчесе – Тимутәй белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия өлкәсендә калды.
Шул көннәрдә Хаким Гайсә юлына каршы зур чуалыш булды.
Эфестә Димитер атлы бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемиданың изге йортының көмеш сурәтен ясый, шушы эш белән һөнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде.
Ул көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. –
Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды.
Бу исә кәсебебез өчен генә куркыныч түгел, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер.
Шушы сүзләрне ишеткәч, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар алар.
Бөтен шәһәрдә чуалыш башланды. Паулның юлдашлары – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар.
Паул халык төркеме алдына чыгарга теләгән иде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр.
Шулай ук Паулның дуслары булган Асия өлкәсенең кайбер башлыклары да, кешеләр артыннан хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр.
Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, андагыларның күбесе ни өчен җыелганнарын да белмиләр иде.
Кайберәүләр Искәндәр исемле бер кешене гаепле дип уйладылар, чөнки яһүдиләр аны халык алдына чыгарга мәҗбүр иттеләр. Искәндәр, халыкка сөйләргә теләп, кулы белән ишарә ясады.
Аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бер тавыштан: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар. Алар ике сәгать буе диярлек шулай кычкырып тордылар.
Ниһаять, шәһәр сәркатибе, халыкны тынычландырып: – Эфеслеләр! Бөек алиһә Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр Эфес икәнен кем генә белми? – диде. –
Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш.
Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган.
Димитернең һәм аның белән булган башка һөнәрчеләрнең кемгә дә булса дәгъвасы бар икән, моның өчен мәхкәмәләр һәм өлкә башлыклары бар. Шунда барып, бер-берсенә шикаять белдерсеннәр.
Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны кануни халык җыелышында күтәрә аласыз.
Бүгенге вакыйга аркасында безнең фетнә куптаруда гаепләнү куркынычыбыз бар. Ә бит мондый чуалышны акларлык һичбер дәлилебез юк. Шундый сүзләр әйтеп, шәһәр сәркатибе җыелышны таратты.
Чуалыш тукталгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, күңелләрен күтәрде һәм, аннан соң алар белән саубуллашып, Македуния өлкәсенә китте.
Өлкәләр аша үткәндә, имандашларны дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталып,
анда өч ай булды. Су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде.
Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар.
Алдан китеп, алар безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар.
Ә без, Төче күмәч бәйрәменнән соң, Филиппуйдан су юлы белән киттек һәм биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде көн булдык.
Атнаның беренче көнендә, икмәк сындырып ашау өчен, бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче көнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне төн уртасына кадәр дәвам итте.
Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде.
Паул сөйләгән вакытта, тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле бер егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны күтәрделәр, ул үле иде.
Паул урамга чыкты, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклады һәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.
Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканга кадәр, шәкертләр белән сөйләшеп утырды һәм иртә таңнан юлга чыкты.
Теге егетне өенә алып киткәндә, ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды.
Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып, Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды.
Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юл алдык.
Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек.
Паул, Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Мөмкин булса, Илленче көн бәйрәме җиткәнче, Иерусалимдә булырга ашыга иде ул.
Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, бердәмлектәге өлкәннәрне үз янына чакыртты.
Алар килеп җиткәч, ул болай диде: – Асия өлкәсендә сезнең белән беренче көннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. –
Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында үткән сынауларыма карамастан, тыйнаклык һәм күз яшьләре белән Хакимебез Гайсәгә хезмәт иттем.
Сезгә файдалы булырлык һәрнәрсәне әйтмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем.
Тәүбә итеп, Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, яһүди булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәсен белмим.
Мин фәкать шуны беләм: булачак һәр шәһәремдә мине богаулар һәм хәсрәт көтүен раслый Изге Рух.
Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасын төгәлләргә телим.
Хәзер беләм: Аллаһы Патшалыгын, арагызда йөреп, вәгазьләвемне ишеткәннәрегезнең берсе дә мине башка күрмәс.
Шуңа күрә бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез һәлак булса, сезнең каныгызда гаебем юк.
Мин бит сезгә Аллаһының ихтыярын тулысы белән бәян иттем.
Үзегез һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенә алган бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз.
Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген беләм.
Гайсә шәкертләрен үзләренә ияртү өчен, сезнең үзегезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак.
Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.
Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга һәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле.
Мин һичкемнең алтын-көмешен дә, киемен дә теләмәдем.
Үзегез беләсез, ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде.
Хакимебез Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем.
Сөйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды.
Һәммәсе күз яше түкте, Паулны кочаклап үптеләр.
Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.
Без, алар белән саубуллашып, юлга чыктык һәм туп-туры Кос утравындагы шәһәргә килдек, икенче көнне Родоста, аннары Патара утравында булдык.
Анда Фойникә өлкәсенә китүче кораб табып, аңа утырдык та кузгалып киттек.
Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба йөздек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатылырга тиеш иде.
Шул шәһәрдәге шәкертләрне эзләп табып, яннарында җиде көн булдык. Алар, Рух аркылы Паулны кисәтеп, Иерусалимгә бармаска куштылар.
Китәр вакыт җиткәч, юлга чыктык. Барлык имандашлар хатыннары һәм балалары белән безне шәһәр читенә кадәр озата бардылар, ә яр буена килеп җиткәч, бөтенебез бергә тезләнеп дога кылдык.
Саубуллашканнан соң, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып киттеләр.
Без исә, юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәһәренә килеп төштек. Анда имандашлар янына барып, алар белән бер көн булдык.
Ә икенче көнне без Кайсариягә килдек һәм җиде ярдәмченең берсе – Яхшы хәбәрне таратучы Филип өендә тукталдык.
Аның кияүгә чыкмаган дүрт кызы булып, аларның пәйгамбәрлек итү сәләте бар иде.
Без килеп, берничә көн үткәч, Яһүдиядән Һагәб атлы бер пәйгамбәр килде.
Яныбызга килеп, ул Паулның билбавын алды да шуның белән үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух болай дип әйтә: Иерусалимдәге яһүдиләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләр һәм мәҗүсиләр кулына тапшырыр, – диде Һагәб.
Моны ишеткәч, без һәм анда булган башка кешеләр Паулның Иерусалимгә бармавын үтендек.
Әмма Паул: – Нәрсә эшлисез сез? Ник елыйсыз һәм йөрәгемне телгәлисез? Мин Хакимебез Гайсә исеме хакына Иерусалимдә тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде.
Без исә аны күндерә алмагач тынычландык та: – Раббының ихтыяры булсын! – дидек.
Кайсариядә бераз вакыт булганнан соң, җыенып, Иерусалимгә киттек.
Безнең белән бергә Кайсариядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне бер Мынасун атлы кипрлының йортына алып килделәр һәм без аның янында тукталдык. Мынасун исә инде күптән иманга килгән шәкерт иде.
Иерусалимгә килгәч, андагы имандашлар безне шатланып кабул иттеләр.
Икенче көнне Паул Ягъкуб янына барды, без дә аңа иярдек. Анда барлык өлкәннәр җыелган иде.
Аларны сәламләгәннән соң, үз хезмәте аркылы Аллаһының башка халыклар арасында нәрсәләр эшләгәнлеген җентекләп сөйләп бирде.
Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данлады да Паулга болай дип әйтте: – Беләсеңме, имандаш, яһүдиләр арасында инде иманга килгән ничә мең кеше бар. Алар барысы да – Муса канунын бик тырышып яклаучылар.
Ул башка халыклар арасында яшәүче барлык яһүдиләрне угылларын сөннәткә утыртмаска һәм яһүд халкының йолаларын тотмаска өндәп, Муса кануныннан баш тартырга өйрәтә икән, дип әйткәннәр синең хакта аларга.
Нәрсә эшләргә инде? Әлбәттә, алар синең килүең турында ишетер.
Инде киңәшебез шундый: бездә нәзер кылган дүрт кеше бар,
аларны үзең белән ал да бергә пакьләнү йоласын үтәгез. Алар чәч алдыра алсын өчен, чыгымнарын үз өстеңә ал. Шулай барысы да синең хакта ишеткәннәренең дөрес түгеллеген һәм үзеңнең дә Канунга буйсынып яшәвеңне аңларлар.
Ә инде Гайсә Мәсихкә иман китергән башка халык кешеләренә килгәндә, без аларга үзебезнең карарны әйтеп хат яздык. «Потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайван итен ашаудан һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз», – дидек без аларга.
Икенче көнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде. Шуннан соң Аллаһы йортына кереп, ул пакьләнү көннәренең бетү һәм аларның һәрберсе өчен корбан китерелү вакытын игълан итте.
Җиде пакьләнү көне үтте дигәндә, Асия өлкәсеннән килгән берничә яһүди, Паулны Аллаһы йортында күреп, бөтен халыкны аңа каршы котырттылар һәм аны тотып алдылар да:
– Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бөтен җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушы. Шуның өстенә, яһүди булмаганнарны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар.
Алар аны элегрәк шәһәрдә эфесле Трофим белән бергә күргәнгә, Трофимны Аллаһы йортына Паул алып кергән дип уйладылар.
Бөтен шәһәрдә ыгы-зыгы купты, төрле яктан халык җыйналды. Паулны Аллаһы йортыннан сөйрәп алып чыктылар һәм шундук капкаларны бикләп куйдылар.
Алар аны үтермәкче булганда, гаскәриләр башлыгы бөтен Иерусалимдә буталыш башлануы турында хәбәр алды.
Ул шундук гаскәриләр һәм йөзбашлары белән бергә халык җыелган урынга йөгерде. Кешеләр, башлыкны һәм гаскәриләрне күреп, Паулны кыйнаудан туктадылар.
Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм, Паулны кулга алып, ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул.
Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы, шундый шау-шу булганга, эшнең нәрсәдә икәнен белә алмады һәм шунлыктан Паулны ныгытмага алып барырга кушты.
Алар баскычка килеп җиткәндә, халык кысрыклаганлыктан, гаскәриләргә Паулны күтәреп барырга туры килде.
Халык төркеме: – Аңа үлем! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды.
Ныгытма эченә керер алдыннан Паул гаскәриләр башлыгына: – Сиңа бер нәрсә әйтергә мөмкинме? – диде. – Син грекча беләсеңмени? – дип гаҗәпләнде теге. –
Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгел?
– Мин – яһүди, Киликия өлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәһәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сөйләргә рөхсәт итче, – диде аңа Паул.
Гаскәриләр башлыгы рөхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты һәм Паул яһүд телендә сөйли башлады.
– Туганнар һәм аталар! Үземне яклап, берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – диде Паул.
Аның үзләре белән яһүдчә сөйләшүен ишетеп, халык бөтенләй тынып калды.
– Мин – яһүди, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимдә тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, мине аталарыбыз Канунына җентекләп өйрәттеләр. Бүген сезнең һәммәгез Аллаһыга бирелгәндәй, мин дә – Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
Мин Гайсә юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап, зинданнарга ташлаттым.
Моның шулай икәнен олуг рухани һәм өлкәннәр киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшкътә яшәүче яһүди туганнарга тәгаенләнгән хат алдым. Әлеге юлдан баручы кешеләрне кулга алу һәм җәзага тарту өчен, Иерусалимгә алып килергә дип, Дәмәшкъкә бара идем.
Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, көн уртасындарак, кинәт күктән көчле яктылык төште һәм тирә-ягымны яктыртты.
Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» дигән тавыш ишеттем.
Мин: «Син кем, Әфәндем?» – дип сорадым. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул.
Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миңа Сөйләүченең тавышын ишетмәделәр.
Мин Аңардан: «Әфәндем, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшкъкә бар, анда сиңа дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миңа Хаким Гайсә.
Көчле яктылыктан сукырайганга, янымдагы кешеләр мине Дәмәшкъкә җитәкләп алып килделәр.
Дәмәшкътә яшәүче диндар һәм Канунга тугрылыклы, андагы барлык яһүдиләр тарафыннан хөрмәт ителгән Һанани исемле берәү
яныма килеп: «Шаул туган, күзләрең ачылсын!» – диде. Шундук минем күзләрем ачылды һәм мин аны күрдем.
«Аталарыбызның Алласы Үз ихтыярын белергә, Хак Затны күреп, Аның тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде Һанани. –
Син барлык кешеләргә күргәннәреңне һәм ишеткәннәреңне сөйләп, Аңа шаһит булырсың.
Инде тагын нәрсә көтәргә? Тор һәм суга чумдыру йоласын үтә, Аның исеменә мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер», – диде ул миңа.
Иерусалимгә кайткач, Аллаһы йортында дога кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп,
Хаким Гайсәне күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнән кит, чөнки монда Минем хактагы шаһитлыгыңны кабул итмәячәкләр», – диде.
«Хакимем! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып, зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр.
Синең хакта шаһитлык иткән Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем.
Шунда Хаким миңа: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде.
Шушы сүзләрне әйткәнче, Паулны тыңладылар, ә аннары: – Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар.
Алар, акыра-акыра, өске киемнәрен күтәреп болгадылар, югарыга тузан ыргыттылар.
Шунда гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Аңа каршы шул чаклы акыруларының сәбәбен белү өчен, аны камчылап сорау алырга боерды.
Ләкин үзен каешлар белән бәйләгән вакытта Паул янында торган йөзбашына: – Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хөкем итмичә торып, рөхсәт ителәмени сезгә? – диде.
Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барды да: – Нәрсә эшлисең син? Бу кеше – Рим гражданы, – диде.
Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миңа, син – Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – дип җавап бирде Паул.
– Мин үземнең гражданлыгымны күп акча түләп алдым, – дип әйтте гаскәриләр башлыгы. – Ә мин Рим гражданы булып туганмын, – диде Паул.
Аңардан сорау алырга тиеш булганнар шундук яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне өчен куркуга төште.
Икенче көнне, яһүдиләрнең Паулны нәрсә өчен гаепләүләрен төгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы аның богауларын салдырды. Ул баш руханиларга, Югары киңәшмә әгъзаларының барысына җыелырга әмер бирде һәм Паулны алар алдына алып кереп бастырды.
Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул: – Туганнар! – диде. – Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем.
Шунда олуг рухани Һанани Паул янындагыларга аның авызына сугарга кушты.
Ә Паул аңа: – Әй, агартылган дивар, сиңа Аллаһы сугачак! Син мине Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең, Канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең, – диде.
– Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диделәр аның янында торучылар.
– Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «Үз халкың белән идарә итүчене хурлама», – дип язылган бит, – диде Паул.
Андагыларның бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул: – Туганнар! Ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә – фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглавым өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды.
Ул шулай дию белән, фарисейлар һән саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде,
чөнки саддукейлар үледән терелү, фәрештәләр, рухларның да юклыгын исбатлыйлар, ә фарисейлар боларның барысына да ышаналар.
Шунда зур гауга купты, фарисей канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп: – Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз. Аңа рух яки фәрештә әйткәндер, бәлки, – диделәр.
Ызгыш көчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы Паулны өзгәләп ташлауларыннан курка башлады, шуңа күрә ул гаскәриләргә, аска төшеп, Паулны ул кешеләр арасыннан алырга һәм ныгытмага илтергә әмер бирде.
Икенче төнне Паул янына Хаким Гайсә килде. – Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде Ул.
Көн тугач, кайбер яһүдиләр бергә җыелып сүз куештылар һәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр.
Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде.
Алар, баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп: – Без, Паулны үтермичә торып, һичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек.
Ә сез хәзер Югары киңәшмә белән берлектә аның хакындагы эшне төгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында, аны үтерербез, – диделәр.
Паулның сеңлесенең углы, алар корган явыз ният турында ишетеп, ныгытмага килде һәм бу турыда Паулга әйтеп бирде.
Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чөнки аның аңа әйтәсе сүзе бар, – диде.
Йөзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул, мине үз янына чакырып, бу егетне яныңа алып килүемне сорады. Ул сиңа нәрсәдер әйтергә тели.
Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, читкәрәк алып китте. – Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан.
– Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне төгәлрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куешканнар, – дип җавап бирде егет. –
Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, синең сүзеңне генә көтәләр.
Гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миңа сөйләвең турында беркемгә дә әйтмә, – дип кайтарып җибәрде.
Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды. – Ике йөз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йөз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр.
Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга.
Һәм шундый эчтәлекле хат язды:
«Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!
Яһүдиләр бу кешене тотып алганнар һәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аның Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым.
Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем
һәм гаепләүләрнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады.
Бу кешегә каршы сүз куешуны ишеткәч, аны тиз арада яныңа җибәрдем, гаепләүчеләргә аңа каршы син барында сөйләргә әмер бирдем».
Шулай итеп, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, гаскәриләр төнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр.
Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, җәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар.
Кайсариягә килеп җиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аның карамагына тапшырдылар.
Идарәче хатны укып чыкты һәм Паулның кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч:
«Гаепләүчеләрең монда килгәч, тыңлармын сине», – диде. Ә Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде.
Биш көннән олуг рухани Һанани өлкәннәр һәм канун белгече Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар Паулга каршы гаепләүләрен идарәчегә белдерделәр.
Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Син җитәкчелек иткәндә, без озак вакыт тынычлыкта яшибез һәм кайгыртуларың аркасында бу халыкның хәле яхшы якка үзгәрә.
Без моны һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. –
Сине озак мәшәкатьләмәс өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.
Бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасына фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене чумадай куркыныч дип таптык.
Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Ә без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек.
Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнең кулдан көч белән тартып алды.
Аны гаепләүчеләргә яныңа килергә кушты.] Аны нәрсәдә гаепләвебезне син үзең аннан сорау алып белерсең, – диде Тертул.
Яһүдиләр, әйтелгәннәрне дөрес дип раслап, бу гаепләүләргә кушылдылар.
Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Синең күп еллар буе бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә, мин үземне ышанып яклаячакмын, – дип сүзен башлады Паул. –
Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгәнемә унике көннән дә артып китмәде. Моны үзең тикшерә аласың.
Аллаһы йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә кем белән булса да бәхәсләшүемне яки халык арасына фетнә салуымны күрмәделәр алар.
Миңа хәзер гаеп ташлауларын да үзләре исбат итә алмыйлар.
Әмма алдыгызда шуны таныйм: алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Алласына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.
Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мин дә алар кебек үк Аллаһыга өмет баглыйм.
Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.
Берничә ел булмыйча торганнан соң, үз халкыма хәер-сәдака бирү өчен һәм корбан китерергә дип, Иерусалимгә кайттым.
Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәп, шушы эшләрне башкарган вакытымда миңа тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да.
Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар каршыңа килеп басарга һәм мине гаепләргә тиешләр иде.
Мондагы ул кешеләр югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык тапканнарын әйтсеннәр.
Анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнең тереләчәгенә ышануым өчен хөкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка һичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул.
Хаким Гайсә юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Гаскәриләр башлыгы Луси килгәч, сезнең эш турында карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде.
Ә йөзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде.
Берничә көннән соң Филикес үзенең яһүди хатыны Друсилла белән Паул булган урынга килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сөйләгәнен тыңлады.
Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгәндә, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакыт тапкач чакыртырмын, – диде ул.
Шул ук вакытта ул Паул аңа акча бирер дип өметләнде. Шуңа күрә еш кына Паулны чакыртып, әңгәмә корып утырды.
Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырды.
Өлкәгә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Кайсариядән Иерусалимгә китте.
Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр.
Үзләренә яхшылык күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимгә чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар.
Әмма Фисте Паулның Кайсариядә сак астында калачагын һәм тиздән үзенең шул шәһәргә барачагын әйтте.
– Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, әйтсен.
Иерусалимдә атна-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкем итү урынына утырды да Паулны алып керергә әмер бирде.
Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм аңа каршы күп санлы авыр гаепләүләр белән ябырылдылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар.
– Мин яһүдиләр канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
Ә Фисте, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимгә барырга һәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү өчен, хөкемем алдына басарга син ризамы? – дип сорады.
– Мин хәзер кайсар мәхкәмәсендә торам һәм шунда хөкем ителергә тиешмен. Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрне үпкәләтерлек бернәрсә дә эшләмәдем.
Әгәр дә мин, дөрес эшләмичә, үлемгә хөкем ителерлек ниндидер эш кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга тырышмыйм. Ә инде аларның мине гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мөрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.
Фисте киңәшчеләре белән фикерләшкәннән соң: – Син кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләдең һәм шуңа күрә кайсар янына китәчәксең, – диде.
Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фистенең хәлен белү өчен, Кайсариягә килделәр.
Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эшен патшага тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар.
Мин Иерусалимдә булганда, яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.
Римлыларда, гаепләнүченең йөзенә карап гаепләүчеләре һәм гаепләүгә каршы үзен яклау мөмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем мин аларга.
Алар монда килгәч, һич кичектермичә, икенче көнне үк хөкем итү урынына утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем.
Гаепләүчеләр аны гаепләргә дип сүз алдылар, ләкин мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр.
Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр.
Мондый мәсьәләләрне тикшерергә кыенсынып, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча шунда хөкем ителергә тәкъдим иттем.
Әмма ул галиҗәнаб кайсар карарын сорады һәм сак астында калырга теләде. Шуңа күрә мин, кайсар янына җибәрелгәнче, аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.
Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.
Икенче көнне Әгрип һәм Берники хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә бик тантаналы рәвештә кабул итү бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.
– Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да күп яһүдиләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар ул башка яшәргә тиеш түгел, дип кычкырдылар.
Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнаб кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, аны кайсар янына җибәрергә булдым.
Ләкин аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бу тикшерүдән соң язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем.
Тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак бит.
Әгрип Паулга: – Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә, – диде. Шунда Паул кулын күтәрде һәм үзен яклап сөйли башлады:
– Әгрип патша! Бүген алдыңда яһүдиләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма бәхетлемен.
Син яһүдиләрнең барлык йолаларын һәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыңлавыңны үтенәм.
Яшьтән үк ничек гомер иткәнлегемне, баштан ук үз халкым арасында Иерусалимдә яшәгәнлегемне барлык яһүдиләр белә.
Алар мине күптәннән белә һәм, теләсәләр, фарисейлар төркемендә булганлыгым – динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тотканлыгым хакында шаһитлык бирә алалар.
Ә хәзер мин Аллаһы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүен өмет итүем өчен хөкем алдында торам.
Безнең унике ыруг, ул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, көне-төне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдиләр мине шушы өмет өчен гаеплиләр.
Кешеләр, ни өчен сез Аллаһының үлеләрне терелтүен ышанмаслык эш дип саныйсыз?
Дөрес, кайчандыр мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мөмкин булган бөтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым.
Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә, мин ризалыгымны белдерә идем.
Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, күп тапкырлар аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик көчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләп йөрдем.
Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның вәкаләте белән Дәмәшкъкә барганда,
көн уртасындарак, әй патша, күктән төшкән бик көчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем һәм юлдашларымның тирә-ягын яктыртты.
Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең», – диде.
«Син кем, Әфәндем?» – дип сорадым мин. Ул миңа әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә.
Тор, аякларыңа бас! Сине хезмәтче итеп куяр өчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк нәрсәләргә шаһит итәргә дип, күрендем Мин сиңа.
Мин сине үз халкың кулыннан коткарырмын һәм башка халыклардан да саклармын: башка халыклар арасына мин җибәрәм бит сине.
Син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең. Шунда аларның гөнаһлары кичерелер, Миңа булган иман аша изге ителгәннәр арасында урын алырлар алар», – диде миңа Хаким Гайсә.
Шуңа күрә, Әгрип патша, мин, күктән иңгән күренешкә буйсынып,
башта Дәмәшкъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә, яһүди булмаган башка халыкларга вәгазь сөйләдем. Аларны тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган эшләр кылырга чакырдым.
Менә шуның өчен яһүдиләр мине Аллаһы йортында тотып алдылар һәм үтерергә тырыштылар.
Ләкин Аллаһы бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итә, һәм менә монда торган көе олысына да, кечесенә дә шаһитлык бирәм. Мин бары тик пәйгамбәрләр һәм Муса, киләчәктә булачак, дип, алдан әйткән хәлләр турында гына сөйлим.
Алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүд халкына һәм башка халыкларга яктылык турындагы хәбәрне игълан итәчәген әйткәннәр иде, – диде Паул.
Ул үзен шулай дип яклаганда, Фисте аңа кычкырып: – Паул, син акылыңнан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде.
– Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сөйлим.
Патша болар турында белә, һәм мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Бу эшләр патшаның игътибарыннан читтә калмаганлыгына шигем юк, чөнки аларның берсе дә яшерен эшләнмәде.
Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасыңмы? Беләм, ышанасың, – диде Паул.
Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мөмкин дип уйлыйсыңмы? – диде.
– Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – синең генә түгел, ә бүген мине тыңлаучыларның барысының да минем кебек булуларын Аллаһыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, бу богаулардан тыш.
Шуннан соң патша һәм идарәче, Берники һәм алар белән утыручылар урыннарыннан тордылар
һәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хөкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән, – дип сөйләштеләр.
Әгрип Фистегә: – Кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мөмкин булган булыр иде, – диде.
Безнең Италиягә су юлы белән баруыбыз турында карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны кайсар полкының Юли атлы йөзбашына тапшырдылар.
Без Асия өлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йөзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды.
Икенче көнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга һәм аларның кайгыртуларыннан файдаланырга рөхсәт итте.
Сидуннан без тагын диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, Кипрның җилдән ышык ягына таба йөзеп киттек.
Киликия һәм Памфулия ярлары буйлап диңгезне кичтек тә Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек.
Мурада йөзбашы, Искәндәрия шәһәреннән килгән Италиягә китәчәк корабны табып, безне шул корабка утыртты.
Без байтак көннәр акрын йөздек һәм бик авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Көчле җил аркасында бу юнәлештә бару мөмкин булмаганга күрә, Салмуни борынын узып, Критның җилдән ышык ягына юнәлдек.
Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Ул урыннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде.
Шактый күп вакыт узганга, ураза көне дә үтеп китте һәм, диңгез буенча юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул болай дип киңәш бирде:
– Әфәнделәр! Хәзер диңгездә булу йөк һәм кораб өчен генә түгел, ә үзебез өчен дә куркыныч булачагын һәм күп зыян китерәчәген күрәм.
Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләреннән бигрәк, койрык тотучының һәм кораб хуҗасының сүзләренә күбрәк колак салды.
Гавань кыш үткәрергә яраклы булмаганлыктан, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Критның көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатышка караган ягында урнашкан Фойникес гаванена барырга һәм шунда кышларга хәл иттеләр.
Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек, дип уйлап, якорь күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек.
Әмма, күп тә үтмәде, төньяк-көнбатыш җиле дип аталган бик көчле җил купты.
Җил безнең корабны эләктереп алды да агызып алып китте, чөнки кораб җилгә каршы йөзә алмады.
Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауның җилдән ышык ягына килеп чыгып, авырлык белән генә коткару көймәсен урнаштырып куя алдык.
Аны палубага күтәргәннән соң, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны бәйләп куйдылар. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, җилкәнне төшерделәр һәм шул хәлдә кораб йөзеп йөрүен дәвам итте.
Көчле давыл дәвам иткәнлектән, икенче көнне йөкләрне диңгезгә ташлый башладылар.
Ә өченче көнне үз куллары белән диңгезгә кораб җиһазларын ыргыттылар.
Берничә көн дәвамында кояш та, йолдызлар да күренмәгәч һәм көчле давыл тынычланмаганлыктан, котылуга булган барлык өметебез югалды.
Корабтагы кешеләр күп көннәр буе бернәрсә ашый алмагач, Паул алар арасына чыгып басты да: – Әфәнделәр! Сүземне тыңларга һәм Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыклар да, югалтулар да булмаган булыр иде.
Ә хәзер сезгә киңәшем шундый: күңелегезне төшермәгез, чөнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз, – диде. –
Мин – Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән төнне Аллаһының бер фәрештәсе миңа күренеп,
болай диде: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең һәм Аллаһы синең белән булган кешеләрнең барысына да тормыш бүләк итә».
Менә шуңа күрә, әфәнделәр, күңелегезне төшермәгез, мин Аллаһыга инанам, бөтенесе Ул миңа әйткәнчә булыр.
Без кайсы да булса бер утрауга килеп чыгарбыз, – диде Паул.
Әдрән диңгезендә йөзеп йөргәндә, ундүртенче төн уртасы җиткәч, диңгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизә башладылар.
Алар тирәнлекне үлчәделәр – егерме сажин чамасы булды. Күпмедер вакыт үткәч, тагын үлчәделәр – унбиш сажин чамасы иде.
Ташлы урынга барып эләгүдән куркып, корабның койрык ягыннан дүрт якорь төшерделәр һәм көн тууын теләп дога кылдылар.
Ә корабтан качарга теләп, борын яктан якорьлар төшерергә телибез, дигән сылтау белән диңгезчеләр суга көймә төшергәч,
Паул йөзбашына һәм гаскәриләргә: – Алар корабта калмасалар, сез котыла алмассыз, – диде.
Шуннан соң гаскәриләр көймә бауларын чабып өзделәр, һәм көймә суга төшеп китте.
Көн туар алдыннан, Паул һәммәсен ризык ашарга кыстады. – Сез инде ундүртенче көн киеренке хәлдә булып, һичнәрсә ашамыйсыз.
Шуңа күрә ашавыгызны үтенәм: бу гомерегезне саклап калу өчен зарур. Берегезнең дә башыннан бер генә бөртек чәче дә төшмәс, – диде ул.
Шулай дигәч, Паул, икмәкне кулларына алып, Аллаһыга шөкрана кылды һәм сындырып ашый башлады.
Шунда барысының да күңелләре күтәрелеп ашарга утырдылар.
Без корабта бөтенесе ике йөз җитмеш алты җан идек.
Ашап туйгач, корабны җиңеләйтү өчен, диңгезчеләр булган бодайны диңгезгә ташладылар.
Көн тугач, диңгезчеләр алларындагы җирне танымадылар, ләкин анда сөзәк ярлы ниндидер култык күрделәр һәм, булдырып булса, кораб белән шул яр буена килеп туктарга теләделәр.
Якорьларны чабып өзгәч, корабның койрыгында урнашкан бору ишкәкләрен ычкындырдылар һәм алгы җилкәнне җил уңаена көйләделәр. Кораб ярга таба юл алды,
ләкин комга килеп утырды. Корабның борыны кузгатмаслык булып эләгеп калды, ә койрык өлеше дулкын көче белән җимерелә башлады.
Гаскәриләр, тоткыннарның берәрсе йөзеп китеп качмасын дип, аларны үтерергә ниятләделәр.
Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калу теләге белән, аларны туктатты һәм башта йөзә белүчеләргә суга сикереп ярга чыгарга кушты.
– Калганнарыгыз йә такталарга, йә корабтагы берәр нәрсәгә тотынып йөзегез, – диде ул. Шулай итеп барысы да котылып җиргә чыкты.
Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауның Мальта дип аталуын белдек.
Утрау кешеләре безгә гадәттән тыш кунакчыл булдылар. Яңгыр ява башлаганга һәм салкын булганга күрә, учак яктылар һәм безнең барыбызны да учак янына чакырдылар.
Паул үзе җыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, шунда эсседән бер зәһәр елан атылып чыгып, аның кулына ябышып калды.
Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу адәм кеше үтерүче булса кирәк. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аны исән калдырмады, – диештеләр.
Әмма Паул еланны утка селкеп төшерде һәм аз гына да җәрәхәтләнмәде.
Кешеләр, ул шешенер яки кинәт егылып үләр, дип көттеләр. Әмма озак көткәннән соң, аңа һичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – кайсыдыр бер илаһ, – диделәр алар.
Шул урыннан ерак түгел утрау башлыгы Поплиның хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды һәм өч көн буе дусларча кунак итте.
Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул аның янына кереп дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды.
Бу вакыйгадан соң утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр һәм савыктырылдылар.
Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хөрмәт күрсәттеләр, ә китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр.
Мальта утравында өч ай торганнан соң, анда кышлаган бер корабка утырып юлга чыктык. Кораб Искәндәрия шәһәренеке булып, аның борынына күк игезәкләре сурәте төшерелгән иде.
Суракүсәй шәһәренә килеп җиткәч, анда өч көн булдык.
Аннан Ригиун шәһәренә килдек. Икенче көнне, көньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек һәм ике көндә Потиулуй шәһәренә килеп җиттек.
Ул шәһәрдә имандашларыбызны очраттык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай без Римга килеп җиттек.
Андагы имандашлар, безнең хакта ишеткәч, Аппи мәйданы һәм Өч кунакханә шәһәрләре янына тикле җитеп, безне каршы алырга килгәннәр. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелде.
Рим шәһәрендә Паулга сак астында ялгыз яшәргә рөхсәт ителде.
Римга килеп, өч көн торганнан соң, Паул яһүдиләрнең башлыкларын бергә җыелырга чакырды. Җыелгач, Паул аларга: – Туганнар! Үз халкыбызга яки аталарыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мин Иерусалимдә тоткын булдым һәм римлылар кулына тапшырылдым, – диде. –
Алар миннән сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә азат итәргә теләгәннәр иде.
Әмма, яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү максаты белән түгел.
Шуңа күрә мин сезне очрашып сөйләшергә чакырдым. Шушы богауларым Исраил баглаган өмет өчен бит.
Ә яһүдиләр аңа: – Без Яһүдиядән синең хакта хатлар да алмадык, Яһүдиядән килгән туганнарның берсе дә синең хакта һичнинди хәбәр җиткермәде һәм начар сүзләр сөйләмәде.
Хәер, без фикерләреңне үзеңнән ишетергә теләр идек, чөнки безгә билгеле булганча, һәркайда бу мәзһәбкә каршы сөйлиләр, – диделәр.
Алар Паул белән башка бер көнне очрашырга килештеләр. Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты.
Кайберләре аның сүзләренә инандылар, кайберләре исә ышанмадылар
һәм бер-берсе белән килешә алмыйча таралыштылар. Алар китәргә җыенганда, Паул болай диде: – Изге Рух сезнең аталарыгызга Ишагыйя пәйгамбәр аркылы дөрес әйткән:
«Бу халык янына бар да әйт: Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз, ничек кенә карасагыз да – күрмәссез.
Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклары, күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, күзләре белән күрерләр, колаклары белән ишетерләр иде. Йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар, һәм Мин аларны савыктырыр идем».
Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр яһүди булмаган халыкларга җибәрелгән һәм аны алар тыңларлар, – диде Паул. [
Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.]
Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте.
Ул, кыюлык белән һәм каршылыкларга очрамыйча, Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм Хаким Гайсә Мәсих хакында өйрәтте.
Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!
Аллаһы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенең пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән.
Бу Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнелә. Ул чыгышы белән Давыт нәселеннән булган,
ә изгелек Рухы Аны, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәткә ия Аллаһы Углы дип билгеләгән. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих.
Аның исеме хакына бар халыклар арасындагы кешеләр Аллаһыга иман китерсеннәр һәм буйсынсыннар дип, Аның аркылы мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык.
Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.
Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, изге булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйләнелә.
Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы шаһит, Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, Аңа бөтен рухым белән хезмәт итәм.
Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мөмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам.
Сезне бик күрәсем һәм, сезне ныгыту өчен, миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә,
ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерә алуыбызны телим.
Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүди булмаган башка халыклар арасындагыдай, сездә дә уңыш җыеп алырга телим.
Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын.
Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам.
Яхшы хәбәрдән оялмыйм, һәр иман итүчегә, башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга да котылу өчен, Аллаһының кодрәте бит ул.
Бу Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Изге язмада язылганча: «Иман аша акланган кеше яшәячәк».
Яманлык кылып, хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара.
Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәрнәрсә алар өчен ачык, аны Аллаһы ачып бирде бит.
Галәм барлыкка китерелгәннән бирле, Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Үзе барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай икән, ул кешеләрнең акланырга нигезе юк.
Аллаһыны белсәләр дә, алар Аны, Аллаһы итеп, тиешенчә данламадылар һәм Аңа шөкер итмәделәр. Киресенчә, буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык каплады.
Үзләрен зирәккә санап, алар ахмакландылар
һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләр, кошлар, дүрт аяклылар һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.
Шунлыктан Аллаһы аларны үзләренең азгын теләкләре белән бозыклык карамагына тапшырды, алар тәннәрен үз араларында мәсхәрә итә башладылар.
Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Яратучыга түгел, яратылганга табындылар, хезмәт иттеләр. Яратучыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.
Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды.
Ирләр дә шулай: хатын-кыз белән табигый якынлык кылу урынына, бер-берсенә карата җенси теләк белән янып, ирләр ирләр белән рисвайлык кылдылар һәм, юлдан язулары өчен, үз-үзләрендә тиешле җәзаларын алдылар.
Шулай итеп, Аллаһыны тануны мөһим дип исәпләмәгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар эшләнергә тиеш түгел гамәлләр кылалар.
Аларның күңелләре һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар көнчелек, кеше үтерү теләге, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр,
яла ягучылар, Аллаһыдан нәфрәтләнүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагать күрсәтмәүчеләр,
акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр.
Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хөкеме буенча үлемгә лаек булуларын беләләр; әмма шуларны эшләп кенә калмыйлар, шулай эшләүчеләрне хуплыйлар да.
Әй, син, башкаларны хөкем итүче адәм, үзеңне аклап, һичнәрсә әйтә алмыйсың: башкаларны хөкем итеп, үзеңне дә хөкемгә дучар итәсең, чөнки син үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың бит.
Без беләбез: андый эшне эшләүчеләр өчен Аллаһының хөкеме гадел.
Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хөкем итәсең, ә үзең шул ук эшләрне эшлисең! Әллә син Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыңмы?
Аллаһының игелеклелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, чиксез игелеге, сабырлыгы һәм түземлеген санламыйсыңмы әллә?
Син кире булганга һәм йөрәгең тәүбә итәргә теләмәгәнгә күрә, Аллаһының гадел хөкеме билгеле булачак ачу көнендә башыңа төшәчәк җәзаңны җыясың.
Аллаһы һәркемгә эшләренә карап түләр:
сабырлык белән игелекле эшләр кылып, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәңгелек тормыш бирә.
Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар өстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын төшерәчәк.
Явызлык кылучы һәркемгә – башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга – михнәт һәм газап булачак.
Ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдине, аннары яһүди булмаганны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә,
чөнки Аллаһы һәркемгә бертигез карый.
Муса кануны булмыйча, гөнаһ кылганнар шул хәлдә һәлак булачаклар да; ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылганнар Канун буенча хөкем ителәчәкләр.
Аллаһы Канунны ишетүчеләрне түгел, аны үтәүчеләрне Үз каршында акланган дип игълан итәчәк.
Мәҗүсиләрнең Кануны юк бит, ләкин алар Канун таләп иткәнне табигый сиземләүләре белән башкарганда, канунсыз да үзләренә үзләре Канун булалар.
Бу исә Канун таләпләренең йөрәкләренә язылганлыгын күрсәтә. Моны вөҗданнары да раслый – уй-фикерләре кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да.
Мин сөйли торган Яхшы хәбәр буенча, Аллаһы кешеләрнең серләрен Мәсих Гайсә аркылы хөкем итәсе көнне моның һәммәсе булачак.
Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың,
Кануннан өйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең.
Син үзең сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар өчен яктылык,
наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы булуыңа ышанасың, чөнки белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерүче Канунны беләсең.
Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы?
«Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы?
Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме?
Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада хурлыйлар».
Канунны үтәсәң, сөннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сөннәткә утыртылмагандай буласың.
Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сөннәткә утыртылган булып саналмасмы?
Тышкы яктан сөннәтсез, әмма Канунны үтәүче кеше, сине – язылган Канунга һәм сөннәтлелеккә ия кешене Канунны бозган өчен хөкем итәр.
Тышкы яктан гына яһүди булган – чын яһүди түгел, һәм тәндәге сөннәтләнү генә чын сөннәт түгел әле.
Эчке яктан яһүди булган гына чын яһүдидер, һәм язылган Канун түгел, ә Изге Рух китергән, йөрәк түрендә булган сөннәт кенә чын сөннәттер. Мондый яһүдигә мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә.
Шулай итеп, яһүди булуның өстенлеге яки сөннәтле булуның файдасы бармы?
Һәрьяктан зур өстенлек бар! Беренчедән, Аллаһы сүзе нәкъ аларга әманәт ителгән.
Һәм кайберәүләр Аллаһыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларның тугры булмаулары Аллаһының тугрылыклыгын юкка чыгарырмы?
Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә тугрылыклы. Аның турында Изге язмада язылган бит: «Гаепләү сүзләрең хаклыдыр, хөкемгә тартканда Син җиңәсең».
Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының гаделлеген ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы, өстебезгә ачуын яудырып, дөрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йөртәм.)
Һич тә! Юкса Аллаһы дөньяны ничек хөкем итә алыр иде?
Әмма ялганчы булуым, Аллаһының хакыйкатен ачыграк күрсәтеп, Аның дан-шөһрәтен арттыра икән, ни өчен соң әле мин гөнаһлы дип хөкем ителәм?
Шулай икән: «Яхшылык килеп чыксын өчен, яманлык кылыйк!» – дип әйтергәдер, бәлкем? Сез шулай әйтәсез икән дип, безне яманлап сөйлиләр дә кайберәүләр. Алар үзләренә тиешле хөкемне алачак.
Димәк, ничек инде? Безнең хәлебез яһүди булмаганныкылардан яхшыракмы? Һич тә юк, без инде ачык күрсәттек: яһүдиләр дә, яһүди булмаганнар да – барысы да гөнаһ хакимлеге астында.
Изге язмада язылган бит: «Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
Акылга ия беркем дә юк, Аллаһыны эзләми беркем дә.
Һәммәсе юлдан язган, бердәй бозылган; игелек кылучы күренми, берәү дә юк».
«Ачык кабер базыдыр бугазлары, телләре белән алдыйлар, елан агуы сеңгән сүзләренә».
«Аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы».
«Аяклары аларның кан түгәргә ашыга,
йөргән юлларында бары җимереклек һәм кайгы гына кала.
Иминлек юлын белмиләр алар».
«Аллаһыдан курку хисе юк аларда».
Ә без беләбез: Канун нәрсә дә булса сөйли икән, ул Канун хакимлеге астында булганнарга сөйли. Шуның өчен беркем дә, үзен яклар өчен, авызын ача алмас, һәм бар дөнья Аллаһы каршында гаепле булыр.
Канун таләпләрен үтәү белән Аның каршында беркем дә акланган булмас бит. Канун аркылы гөнаһыбызны төшенеп таныйбыз гына.
Әмма хәзер Муса канунына бәйсез рәвештә Аллаһының кешене ничек итеп аклавы ачыкланды. Бу турыда Канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлык итә.
Аллаһының кешене иман аша аклавы Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрнең барысына да бирелә. Кеше белән кеше арасында аерма юк,
чөнки барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар.
Барысы да Аллаһы мәрхәмәте белән үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аркылы Аллаһының аклавын бүләк итеп алалар.
Аллаһы Гайсәне кичерелү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Бу кичерелү Гайсәнең каны аша иман итүчеләргә бирелә. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп, Ул Үзенең хаклыгын раслады. Шулай итеп, хаклыгын хәзерге вакытта да күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый.
Шулай итеп, мактауга урын бармы инде? Юк, мактауга урын юк. Нәрсә нигезендә мөмкинлек калдырылмаган? Канунны үтәү нигезендәме? Юк, иман нигезендә.
Без бит кешенең Канунны үтәүгә бәйсез рәвештә иман белән Аллаһы тарафыннан аклануын раслыйбыз.
Аллаһы – яһүдиләр Алласы гынамы, башка халыкларныкы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыкларныкы да,
чөнки Аллаһы бер. Ул сөннәтлеләрне дә, сөннәтсезләрне дә иман белән аклый.
Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.
Халкыбызның нәселбашы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң?
Әгәр Ибраһим үзе кылган гамәлләре белән акланган дип саналган икән, аның мактанырга хакы булган, ләкин Аллаһы каршында түгел.
Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды».
Ә эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бирелергә тиешле нәрсә булып санала.
Әгәр инде кеше, үзе кылган гамәлләргә таянмыйча, гаеплеләрне аклаучы Аллаһыга ышана икән, шул ышануы белән Аның каршында акланган санала.
Эш-гамәлләренә бәйсез рәвештә, Аллаһы тарафыннан акланган кешенең бәхетле булуы турында сөйләп, Давыт шуны ук раслый:
«Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә.
Бәхетледер кеше, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә».
Бу бәхетлелек сөннәтлеләргә генә карыймы, әллә сөннәтсезләргә дәме? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән тәкъва булып саналды», – дип сөйләдек.
Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр.
Әле сөннәтсез чакта ук ул ышануы белән Аллаһы каршында акланган саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраһим, сөннәтләнмәгән килеш иман итеп, Аллаһы каршында акланган саналды һәм барлык кешеләрнең атасы булды.
Ибраһим – шулай ук сөннәтлеләрнең дә атасы, ягъни, сөннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраһимның әле сөннәтләнмәгән чакта йөргән иман сукмакларыннан йөрүчеләрнең атасы.
«Дөнья синеке булыр» дигән Аллаһы вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымына Канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, иман итеп, Аллаһы каршында акланган өчен бирелде.
Канун үтәлүенә өмет баглаучылар Аллаһы вәгъдә иткәнне алсалар, иман мәгънәсен югалтыр, вәгъдә дә юкка чыгарылыр.
Канун үзе белән Аллаһының ачуын алып килә, әмма Канун булмаса, Канун бозу да булмый.
Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын өчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе өчен дә: Канунны тотучылар өчен генә түгел, аның кебек иман итүчеләр өчен дә ышанычлы. Изге язмада «Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – һәммәбезнең атасы. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче, үзе ышанган Аллаһы каршында Ибраһим – барыбызның атасы.
Ул бернинди өмете булмаганда да өмет белән ышанган, һәм «Нәсел варисларың шулкадәр күп санлы булачак» дип әйтелгәнчә, күп халыкларның атасы булган.
Үзенә йөз яшь чамасы, тәненең инде үлә баруын һәм Сараның, бала табу өчен, артык карт булуын аңласа да, аның иманы кимемәде.
Аллаһы вәгъдәсенә ышанмыйча шикләнеп карамады, киресенчә, иманында нык торып, Аллаһыга дан-шөһрәт китерде.
Аллаһының биргән вәгъдәсен үти алачагына инанып,
Ибраһим ышануы белән «тәкъва булып саналды».
Хәер, «тәкъва булып саналу» дигән сүз бер аның өчен генә түгел,
безнең өчен дә язылды. Әлеге сүз безгә дә – Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһыга инанучыларга да кагыла.
Гайсә гөнаһларыбыз өчен үлемгә тапшырылды һәм аклануыбыз өчен терелтелде.
Шуңа күрә, иман белән аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте урнаша.
Хәзер без ия булган мәрхәмәткә Мәсих аша иман белән мөмкинлек ачылды һәм без Аллаһы данын уртаклашырбыз дигән өмет белән мактанабыз.
Моның белән генә түгел, михнәт чигүләребез белән дә мактанабыз, чөнки михнәт чигүләр – чыдамлык,
чыдамлык тотрыклылык тудыра, ә тотрыклылык өмет хасил итүен беләбез.
Ә өмет алдамый, чөнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган.
Без әле ярдәмгә мохтаҗ булганда, Аллаһы билгеләгән бер вакытта Мәсих имансызлар өчен үлде.
Кем дә булса хәтта тәкъва кеше хакына үләргә теләр микән? Хәер, игелекле кеше хакына, бәлки, кемнең дә булса үләргә җөрьәт итүе мөмкин.
Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итте: Мәсих гөнаһлы чагыбызда ук безнең хакка үлде.
Һәм инде хәзер, Үз каны белән аклаганнан соң, әлбәттә, Ул безне Аллаһы ачуыннан коткарачак.
Аллаһыга дошман булган вакытыбызда Углының үлеме аркылы Аның белән татулашканбыз икән, инде бигрәк тә хәзер татулашкан хәлдә Углының тормышы белән котылачакбыз.
Әле бу гына да түгел, Аллаһы белән Хакимебез Гайсә Мәсих аша мактанабыз, Аның аша без хәзер бу татулыкны алдык та!
Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, барлык кешеләр үлемгә ия булды, чөнки һәммәсе гөнаһ кылды.
Инде Канун булганга кадәр дә дөньяда гөнаһ бар иде; әмма Канун булмаган урында берәүнең дә гөнаһы исәпкә алынмый.
Шулай да, Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, Аллаһының тыюын бозып, Адәмдәй гөнаһ кылмаганнар белән дә үлем хакимлек иткән. Адәм, ниндидер бер мәгънәдә, килергә тиешле Затның үрнәге булып торган.
Әмма Аллаһының бүләк ителгән мәрхәмәтен гөнаһ белән чагыштырып булмый. Бер кешенең гөнаһы күпләрне үлемгә китергән икән, Аллаһының мәрхәмәте һәм бер Кеше – Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән бирелгән бүләк күпләргә бигрәк тә мул бирелә.
Аллаһы бүләген бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәсе белән чагыштырып булмый. Бер җинаять «гаепле!» дигән хөкем карары китереп чыгарды, ә Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән бүләк, бик күп җинаятьләр булуга карамастан, аклану алып килде.
Әгәр бары тик бер кешенең җинаяте аркасында үлем хакимлек иткән икән, бигрәк тә бер Кеше – Гайсә Мәсих аша Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм бүләк буларак Аның аклавын кабул итүчеләр тормышта хакимлек итәчәк.
Шулай итеп, берәүнең җинаяте барлык кешеләргә «гаепле!» дигән хөкем чыгарган сыман, икенче Берәүнең хак гамәле һәммәсенә аклану һәм тормыш алып килде.
Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булгандай, икенче Берәүнең итагатьлелеге белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак.
Канун исә, җинаять артсын дип, кертелгән. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан.
Димәк, гөнаһ кешеләр белән хакимлек иткән һәм аларны үлемгә китергән сыман, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка китерер.
Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гөнаһ кылуны дәвам итәргәме?
Һичбер вакытта да! Без гөнаһка карата үле: шулай булгач, ничек гөнаһ кылуны дәвам итә алабыз?
Безнең һәммәбезнең, суга чумдыру йоласы аша Мәсих Гайсәгә чумдырылып, Аның үлемен уртаклашуыбызны белмисезме әллә сез?
Атаның бөек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгәндәй, яңа тормышта яшәү өчен, без чумдыру йоласы аша үлемен уртаклашып, Аның белән бергә күмелдек.
Мәсих белән бертөрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшербез.
Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән коткару өчен һәм инде гөнаһ коллары булмасак идек дип, элекке кешебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды.
Үлгән кеше гөнаһ хакимлегеннән азат ителде бит инде.
Әмма Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз.
Без беләбез ки: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлмәс, үлем инде Аңа хаким булмас.
Аның үлүе гөнаһ өчен иде, һәм Ул гөнаһка карата бөтенләйгә үлде. Әмма хәзер Аның гомер сөреше – Аллаһы өчен яшәү.
Шулай ук сез дә үзегезгә гөнаһ өчен үле, әмма Аллаһы өчен Мәсих Гайсә белән берлектә яшәүче дип карагыз.
Шуңа күрә, гөнаһка фани тәнегез белән хакимлек итәргә юл куймагыз, аның нәфесләренә буйсынмагыз.
Тәнегезнең әгъзаларын явызлык коралы итеп, гөнаһка тапшырмагыз. Киресенчә, үзегезне, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, Аллаһыга тапшырыгыз һәм тәнегезнең әгъзаларын хаклык коралы итеп, Аңа бирегез.
Гөнаһ сезнең белән хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә Аллаһы мәрхәмәтендә яшисез.
Инде нишләргә хәзер? Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһының мәрхәмәтендә яшәгәнгә күрә, гөнаһ кылыргамы инде?! Һич тә алай түгел!
Үзегезне кемгә дә булса коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең итагатьле колы буласыгызны беләсез бит: гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга итагатьле булу исә Аның каршында аклануга китерә.
Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз.
Гөнаһтан азат ителгәч, хаклык коллары булдыгыз.
(Сезнең кешеләрчә зиһенсезлегегезне истә тотып, кешеләр фикер йөрткәнчә сөйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка һәм явызлыкка кол итеп тапшырдыгыз. Ә хәзер аларны, изге тормышка илтүче хаклыкка кол итеп тапшырыгыз.
Сез гөнаһ коллары булганда, хаклык гамәлләреннән азат идегез.
Кылган яман гамәлләрегездән нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрегездән хәзер ояласыз, аларның ахыры – үлем бит.
Хәзер исә сез гөнаһтан азат һәм Аллаһының коллары булдыгыз, моның җимеше – изгелек, ә нәтиҗәсе – мәңгелек тормыш.
Гөнаһ өчен әҗер – үлем бит, ә инде Аллаһының мәрхәмәт белән бирелгән бүләге – Хакимебез Мәсих Гайсәдәге мәңгелек тормыш.
Имандашлар, сез Канунны беләсез бит: кеше исән вакытта гына аның белән Канун хакимлек итүе сезгә билгеле түгелме?
Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә.
Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм, башка берәүгә кияүгә чыкса да, зина кылучы булмый.
Сезнең белән дә шулай, имандашларым. Аллаһыга уңыш китерергә дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу өчен, Аның үлеме аркылы Канун өчен үлдегез.
Гөнаһлы табигатебез йогынтысында яшәгәндә, Канун бәдәнебез әгъзаларындагы гөнаһлы нәфесләрне уята иде. Аларның нәтиҗәсе исә – үлемдер.
Хәзер исә, кайчандыр безне бәйләп торган Канунга карата үлгәч, бу Кануннан азат ителдек: элеккечә – Канун буенча түгел, ә яңача – Изге Рух күрсәткәнчә, Аллаһыга хезмәт итәбез.
Инде нәрсә әйтик? Әллә Канун гөнаһмы? Һич тә юк! Әмма мин гөнаһны Канун аркылы гына белдем. Әгәр Канун: «Башка кешенекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнең нәрсә икәнен аңламаган булыр идем.
Әмма гөнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртөрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка гөнаһ үле.
Кайчандыр мин Канунны белми яшәдем, әмма Канун әмерен белгәннән соң, гөнаһ терелде,
һәм мин үлдем. Димәк, яшәү алып килергә тиешле әмер үлем китергән булып чыкты.
Гөнаһ, әмернең үзеннән файдаланып, мине алдады һәм үлемгә китерде.
Ләкин Канун изге, әмер дә изге, гадел һәм яхшы.
Димәк, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Һич тә алай түгел! Әмма гөнаһ, гөнаһ булып танылсын өчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Шулай итеп, әмер аша гөнаһның никадәр куркыныч икәнлеге ачыграк күренде.
Без Канунның рухи икәнен беләбез. Мин исә дөньяви, гөнаһка кол итеп сатылганмын.
Нәрсә эшләвемне дә аңламыйм: теләгәнемне түгел, нәфрәт иткәнемне эшлим.
Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм.
Шулай булгач, инде моны үзем түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
Мин бит беләм: миндә, ягъни гөнаһлы табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк, хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм.
Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим мин.
Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин явызлыктан арына алмыйм.
Эчемнән Аллаһы канунына шатланам,
әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра.
Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?
Мине Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шөкер! Менә мин акылым белән Аллаһы канунына, ә гөнаһлы табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм.
Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә булганнарга хәзер һичнинди хөкем юк,
чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте.
Гөнаһлы табигатебез көчсез булганга, Канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Ул Үз Углын гөнаһлы кешегә охшатып җибәрде, һәм, Аны корбан итеп, кеше тәнендә гөнаһны хөкем итте.
Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә, гөнаһлы табигать буенча түгел, Рух буенча яшәүчеләрдә гамәлгә ашсын өчен эшләде.
Гөнаһлы табигать буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына, ә Рух буенча яшәүчеләр Изге Рух теләгәнчә фикер йөртәләр.
Гөнаһлы табигать буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау тормышка һәм иминлеккә китерә.
Гөнаһлы табигать буенча фикер йөртүче – Аллаһыга дошман. Ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый.
Гөнаһлы табигать буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар.
Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез гөнаһлы табигать буенча түгел, Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел.
Тәнегез гөнаһ аркасында үле булып та, Мәсих сездә икән, Аллаһы сезне аклаганга күрә, Изге Рух сезнең өчен тормыш була.
Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
Шуңа күрә, имандашлар, гөнаһлы табигатебезгә бурычыбыз юк, без ул теләгәнчә яшәргә тиеш түгел.
Гөнаһлы табигать буенча яшәсәгез, сез үләчәксез. Ә инде гөнаһлы эшләрегезне Изге Рух ярдәмендә үтерәсез икән, сез яшәячәксез.
Аллаһы Рухы йөрткән кешеләрнең һәммәсе дә – Аллаһы балалары.
Сез тагын куркып яшәүгә китерә торган коллык рухын түгел, Аллаһы балалары итүче Рухны кабул итеп алдыгыз. Ул Рух аша без: «И газиз Атам! » – дип, Аллаһыга мөрәҗәгать итәбез.
Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый.
Әгәр Аның балалары икәнбез, Аллаһы варислары да – без. Без Аның мирасын Мәсих белән бергә кабул итеп алабыз. Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның белән бергә дан-шөһрәткә дә ия булырбыз бит.
Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар киләчәктә безгә күрсәтеләчәк дан-шөһрәт белән чагыштырганда бернигә тормый.
Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең һәммәсе Аллаһы Үз балаларын күрсәтәчәк көнне түземсезләнеп көтә.
Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе яшәеш мәгънәсезлегенә буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. Әмма Аллаһы балаларыныкыдай данлы иреккә ия булу өчен, Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсенең фанилык коллыгыннан котылу өмете бар.
Без яратылганнарның һәммәсенең әлегә кадәр сыкрануын һәм бала тапкан хатындай газаплануын беләбез.
Һәм алар гына түгел, без дә. Безгә биреләчәкләрнең беренче бүләге итеп Рухны алсак та, без тулысынча Аллаһы балалары булуыбызны – тәннәребезнең йолып алынуын түземсезләнеп көтеп, шулай ук эчтән сыкранабыз.
Без шул өмет белән котылдык. Әмма инде күзгә күренеп торган нәрсәгә өметләнеп булмый. Кем күргәннәренә өметләнә инде?!
Ә менә үзебез күрмәгән нәрсәгә өметләнәбез икән, аны сабырлык белән көтәбез.
Шулай ук Рух та зәгыйфьлегебездә безгә ярдәм күрсәтә. Без хәтта нәрсә турында дога кылырга кирәк икәнен белмибез, ләкин Рух сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык көрсенүләр аша безнең өчен Үзе ялвара.
Йөрәкләрне сынаучы Аллаһы исә Рухның фикерен белә, чөнки Рух, Аллаһы ихтыяры буенча, изгеләр өчен ялвара.
Белгәнебезчә, Аллаһыны яратучыларга, Үзенең нияте буенча чакырган кешеләренә яхшылык булсын өчен, һәрнәрсә ярдәм итә.
Аллаһы алданрак сайлаганнарны, Үз Углына охшаш булырлар дип, алдан билгеләп куйган иде, шуның белән күп санлы туганнары арасында Гайсә беренче туган Угыл булды.
Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; һәм кемнәрне аклаган булса, шуларга дан-шөһрәт бирде.
Моңа нәрсә әйтергә соң? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала?
Углын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез өчен биргән Аллаһы Аның белән бергә калган бар нәрсәне бүләк итә түгелме?
Аллаһы сайлаганнарны кем гаепләр? Һичкем! Аллаһы аларны гаепсез дип таба.
Кем аларны хөкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде. Ул Аллаһының уң ягында тора һәм безнең өчен Аллаһыга ялвара.
Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәт яки газапмы, эзәрлекләү, ачлык яки ялангачлыкмы, хәвеф яки кылычмы?
Изге язмада болай дип язылган: «Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп саныйлар».
Әмма боларның һәммәсен дә безне яратучы Мәсих ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз.
Мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр һәм күктәге көчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, кодрәтләр дә,
биеклек һәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хакимебез Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак.
Мәсихнеке булганга хакыйкать сөйлим, алдамыйм, вөҗданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый:
йөрәгем үз халкым өчен зур кайгы һәм өзлексез газап белән тулы.
Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә ярдәм итә алса, үземнең каһәрләнгән һәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем.
Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде.
Алар – олы аталарыбызның токымы, Мәсих кеше буларак алар арасыннан килеп чыккан. Ул – һәрнәрсәдән өстен Аллаһы, Ул мәңге данлансын. Амин.
Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтеп булмый. Исраил халкының һәммәсе дә чын исраили түгел,
Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел бит. Изге язмада: «Синең нәселең Исхак аркылы дип саналыр», – диелгән бит,
ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаһы балалары дигән сүз түгел. Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары дип санала.
Ә вәгъдә сүзе болай булган: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның углы туган булыр».
Әле бу гына да түгел: Рәбиканың ике углының да атасы – атабыз Исхак.
Әмма әле игезәкләр туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә дә булса эшләгәнче, Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк», – дип әйтелгән булган. Моның белән Аллаһының сайлавы аларның эшләренә түгел, ә Чакыручыга бәйле булуы күрсәтелә.
Бу турыда Изге язмада болай язылган бит: «Мин Ягъкубны яраттым, Эсауга исә нәфрәтләндем».
Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел!
Ул Мусага болай дип әйтә: «Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын».
Шуңа күрә кешенең теләге йә тырышлыгы түгел, ә Аллаһының шәфкатьлеге мәгънәгә ия.
Изге язмада Аллаһы фиргавенгә болай дигән: «Синең аша кодрәтемне күрсәтү өчен һәм бөтен җир йөзендә исемем мәгълүм булсын дип, патша итеп куйдым Мин сине».
Димәк, Аллаһы теләгән кешеләренә шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешеләрен үҗәтләндерә.
Берәрегез миннән: «Аллаһы безне ни өчен гаепли соң? Аның ихтыярына кем каршы килә ала?» – дип сорар.
Әй адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә син кем соң? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?» – диярме?
Бер үк балчык кисәгеннән бер савытны махсус куллану, ә икенчесен гадәти куллану өчен ясарга хокукы юкмыни чүлмәкченең?
Аллаһы да шулай ук эшләсә, нәрсә була инде? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, һәлакәткә дучар ителгән, ачуын чыгарган савытларга зур сабырлык белән түзеп торды бит. Ул моны шәфкать күрсәтергә теләгән һәм дан өчен әзерләгән савытларына Үз данының никадәр бай икәнлеген белдерү өчен эшләде.
Яһүдиләрдән генә түгел, башка халыклардан да Ул чакырган шундый чүлмәкләр без.
Һошея китабында Аллаһы болай ди: «Халкым булмаганны Үз халкым дип, сөекле булмаганны сөеклем дип атармын».
«Һәм: „Сез Минем халкым түгел“, – дип әйтелгән урында алар тере Аллаһының балалары дип аталырлар».
Ә Ишагыйя Исраил хакында шуны әйтеп җибәрә: «Исраил халкы диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча күп булса да, бик аз өлеше генә котылачак.
Раббы җир йөзендә кешеләр өстеннән хөкемен тәвәккәл һәм тиз тормышка ашырачак».
Янә Ишагыйя алдан әйткәнчә: «Күкләр Хуҗасы Раббы безгә нәсел калдырмаган булса, без Сәдүм каласы сыман булыр идек, Гамура каласына тиңләшер идек».
Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавына омтылмаган чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклау алдылар. Бу аклау иман аша килде.
Исраил исә Канун үтәү юлы аша аклану табарга омтылды, әмма моңа ирешә алмады.
Ни өчен? Аларның омтылулары иманга түгел, эш-гамәлләргә нигезләнгән иде бит. Алар ташка абындылар.
Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган: «Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям, әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас».
Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам.
Мин шаһитлык итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу багышлау дөрес аңлауга нигезләнмәгән.
Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын белмәгәнгә алар, үзләренчә акланырга омтылып, Аның хаклык юлына буйсынмадылар.
Мәсих бит – Канунның чиге, шуның белән иман итүче һәркемгә хаклык бирелә.
Канун кушканны үтәп ирешелгән хаклык турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».
Ә иман аша килгән хаклык турында болай диелә: «Күккә кем менәр? – дип сорама үзеңнән» (Мәсихне алып төшәргә),
яки: «Упкынга кем төшәр? – димә» (Мәсихне үлеләр арасыннан алып чыгарга).
Изге язмада нәрсә диелә соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда, телеңдә һәм күңелеңдә». Без игълан итә торган иман турындагы сүз бу.
Гайсәне Хаким дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң, котылачаксың.
Йөрәк белән иман итү Аллаһының хаклыгын бирә, ә иманны тел белән тану – котылу алып килә.
Изге язмада болай диелә: «Аңа ышанган кеше оятка калмас».
Яһүдиләр белән яһүди булмаганнар арасында аерма юк бит, чөнки бер Раббы – барысының да Хакиме. Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт.
Изге язмада болай дип язылган бит: «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
Әмма ышанмаган килеш ничек итеп Аңа ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?
Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!»
Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?»
Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, ишетү исә Мәсих турындагы сүз аша килә.
Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр: «Аларның тавышы бөтен җир йөзенә, сүзләре дөнья читләренә тарала».
Ул вакытта яңадан сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Беренче булып Муса Аллаһы сүзләрен сөйләп: «Мин халык булмаган кешеләр белән сезне көнләштерермен, томана халык белән ачуландырырмын», – ди.
Ә Ишагыйя Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйтә: «Мине эзләмәгәннәр Мине тапты, Миннән ярдәм сорамаганнарга Мин күрендем».
Исраил халкы турында исә: «Мин тыңлаусыз һәм үзсүзле халыкка көне буе кулларымны сузып тордым», – ди.
Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Һич тә алай түгел! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән, Беньямин ыругыннан булган исраилимен.
Аллаһы алдан ук сайлап алган халкын кире какмады. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаһыга зарланып, ул менә нәрсә дигән:
«Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр».
Аңа Аллаһының җавабы нинди булды соң? «Ялган илаһ Багал каршында тезләнеп, аңа табынмаган җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым».
Хәзерге вакытта да Аллаһы Үз мәрхәмәте белән сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел.
Аллаһының сайлавы кешеләрнең эшләренә карап түгел, мәрхәмәт белән була. Киресенчә булса, мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде бит.
Алайса нәрсә соң? Исраил теләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар алдылар, башкалар исә туң күңелгә әйләнделәр.
Изге язмада язылганча: «Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр, ишетми торган колаклар бирде».
Давыт та әйтә: «Аш табыны үзләре өчен тозак һәм ятьмә, киртә һәм җәза булсын.
Күзләре караңгыланып, күрмәс булсыннар, аркалары гомерлеккә бөкрәеп калсын».
Шулай булгач, сорыйм: әллә исраилиләр бөтенләй егылу өчен абындылармы? Һич юк! Абынулары башка халыкларга котылу алып килде һәм бу исраилиләрдә көнчелек уятты.
Әгәр аларның абынулары дөньяга, уңышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраилиләрнең Аллаһыга тулысынча буйсынуы тагын да күбрәк фатиха китерер!
Сезгә – яһүди булмаганнарга әйтәм. Яһүди булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне югары бәялим.
Үз халкымда булганнарда, шул рәвешчә көнчелек уятып, аларның кайберләрен коткара алуыма өметләнәм.
Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырса, аларны кабул итүе нәрсә булыр соң? Бу – үлеләрнең терелүе булыр!
Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, ул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер. Тамыр изге икән, ботаклар да изге.
Әгәр зәйтүн агачының кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачының ботагы ялганып, зәйтүн агачының юан тамырыннан туенсаң,
сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәң, хәтереңә төшер: тамырны син түгел, сине тамыр тотып тора.
Бәлки син: «Ботакларны мине ялгау өчен сындырдылар», – дип әйтерсең.
Дөрес. Аларны иман итмәгәнгә сындырдылар, ә сине урыныңда иман итүең тотып тора. Шуңа күрә, борыныңны күтәрмә, киресенчә, сак бул!
Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас бит.
Шуның өчен, кара: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аның игелеклелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр. Югыйсә син дә кисеп ташланырсың.
Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чөнки Аллаһы аларны яңадан ялгый ала.
Табигатең белән туры килгән кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигатькә каршы ялгангансың икән, сындырылган табигый ботаклар яңадан үз агачына бигрәк тә ялганыр!
Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын өчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр саны Аллаһы Патшалыгына кергәнче, Исраилнең бер өлеше тискәреләнүен дәвам итәчәк.
Шулай итеп, Изге язмада язылганча, бөтен Исраил халкы котылачак: «Сионнан Коткаручы киләчәк һәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак.
Мин гөнаһларын алып ташлармын, алар белән килешүем менә шул булыр».
Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр сезнең хакка Аллаһыга дошман, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала.
Чөнки Аллаһының бүләкләре һәм чакыруы кайтарып алынмас.
Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмаулары аркасында шәфкать алдыгыз.
Сезгә күрсәтелгән шәфкать аркасында шәфкать алу өчен, алар да хәзер Аллаһыга буйсынмас булдылар.
Үзенең шәфкатьлелеген күрсәтер өчен, Аллаһы кешеләрнең һәммәсен дә бусынмаучылык тоткыны итте.
Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Зирәклеге һәм белеме никадәр тирән! Хөкемнәре акыл ирешмәслек, юллары эзләп тапмаслык!
«Раббының уй-фикерләренә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?»
«Аллаһы кире кайтарырдай, кем Аңа нәрсә дә булса биргән?»
Һәммәсе Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен бит. Аңа мәңгегә дан! Амин.
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Бу сезнең Аллаһыга чын гыйбадәтегез булыр.
Бу дөнья гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезне яңартып үзгәрегез. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
Миңа бирелгән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз. Һәрберегез, Аллаһы биргән иман күләменчә, аек фикерле булыгыз.
Бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре төрле-төрле.
Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була.
Һәрберебезнең Аллаһы мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләте төрле: пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән кеше иманына күрә пәйгамбәрлек итсен.
Хезмәт итү сәләте бирелгән кеше хезмәт итсен, өйрәтү сәләте бирелгән өйрәтсен.
Башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән кеше күңелләрен күтәрсен. Үзенекен башкалар белән уртаклашучы юмарт уртаклашсын, җитәкче тырышып җитәкчелек итсен, шәфкать күрсәтүче шатланып шәфкать күрсәтсен.
Ихлас күңелдән бер-берегезне яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз.
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, бер-берегезне уздырырга тырышып ихтирам итегез.
Омтылышларыгыз кимемәсен, Изге Рух сездә янып торсын, Хаким Гайсәгә хезмәт итегез.
Өмет итеп сөенегез, михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз.
Мохтаҗ имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз, кунакчыл булыгыз.
Үзегезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз, аларга каргыш түгел, фатиха сорагыз.
Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
Бер-берегез белән килешеп яшәгез, тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз, үзегезне акыллыга санамагыз.
Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле эшләр кылырга тырышыгыз.
Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.
Әй, кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Изге язмада болай язылган бит: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы».
Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, ашат; сусаган булса, эчәргә бир. Моны эшләп, син аның башына утлы күмер өясең ».
Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, яманлыкны яхшылык белән җиң.
Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын, чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган.
Димәк, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә, ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хөкемгә дучар итәрләр.
Идарә итүчеләр яхшылык эшләүче өчен түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч бит. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар.
Хакимлек итүче, синең мәнфәгатеңне кайгыртып, Аллаһыга хезмәт итә. Яманлык кыласың икән инде, курык! Ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаһының ачуына дучар итеп җәза бирә.
Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.
Менә шуның өчен сез салым түлисез дә, чөнки алар, үз хезмәтләрен башкарып, Аллаһыга хезмәт итәләр.
Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым тиешлегә – салым, имана тиешлегә имана түләгез, куркырга тиешледән куркыгыз, хөрмәткә лаеклыны хөрмәт итегез.
Бер-берегезне яратудан тыш, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була.
«Зина кылма», «кеше үтермә», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән аңлатыла.
Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми, шуңа күрә мәхәббәт – Канунның тулысынча үтәлүе ул.
Боларның барысын да эшләгез, чөнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Инде безнең йокыдан уяну сәгате җитеп килә, чөнки иманга килгән вакытыбыздан котылуыбыз якынрак хәзер.
Төн үтеп, көн туып килә. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк.
Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек вә азгынлык, ызгыш-талаш вә көнчелек белән түгел, әдәп белән көн яктысындагыдай гомер итик.
Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, һәм гөнаһлы табигатегезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.
Иманы зәгыйфьне, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез.
Кайберәүләрнең иманы аңа һәртөрле ризыкны ашарга рөхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый.
Һәрнәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаучы кешегә кимсетеп карамасын, ашамаучы исә ашаучыны хөкем итмәсен, чөнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән.
Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?! Ул үз хуҗасы алдында басып тора яки егыла. Торып та басачак, чөнки Хакимебез аны бастырып торгызырга кодрәтле.
Берәүләр кайсыдыр көнне башка бер көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын.
Бер көнне икенчесеннән мөһимрәк санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Ашаган кеше Хаким хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше Хаким хакы өчен ашамый һәм Аллаһыга шөкер итә.
Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит.
Әгәр яшибез икән – Хаким өчен яшибез, үләбез икән – Хаким өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке.
Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләр һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде бит.
Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны хөкем итәсең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкем итү урыны алдына басачакбыз.
Изге язмада болай дип язылган бит: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – Минем алда һәркем тез чүгәчәк, һәр тел Минем Аллаһы икәнемне таныячак, – ди Раббы».
Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап тотачак.
Шуңа күрә, бер-беребезне хөкем итүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра һәм ега алырдай гамәлләр эшләмәскә карар кылыгыз.
Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса хәрәм дип уйласа, ул нәрсә аның өчен хәрәм була.
Әгәр ашаган ризыгың имандашыңа кайгы китерә икән, димәк, син аны яратып эш итмисең. Аны ризыгың белән һәлакәткә китермә, Мәсих аның өчен дә үлде бит.
Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз.
Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан гыйбарәт.
Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшәү һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кешенең ашаган ризыгы белән башка берәүне абындыруы яхшы түгел.
Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны абындырырлык һичнинди гамәлләр кылмау яхшы.
Ышанган карашыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен хөкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле.
Әмма ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә, аны ашаган кеше хөкем ителер, чөнки болай эшләве иманга туры килми. Ә иманга туры килмәгән һәрнәрсә – гөнаһ.
Без, көчлеләр, көчсезләрнең кимчелекләренә түзәргә тиеш һәм үз-үзебезгә ярарга тырышырга тиеш түгел.
Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш.
Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады бит. Изге язмада болай язылган: «Сине яманлаганнарның хурлаулары өстемә төште».
Изге язмадан ала торган чыдамлык һәм юану аша өметебез булсын дип, Изге язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган.
Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бирсен.
Шулай итеп, барыгыз бергә бер авыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын һәм Атасын данларсыз.
Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткәндәй, бер-берегезне кабул итегез.
Шуны әйтергә телим: ата-бабаларга бирелгән вәгъдәләрне расларга дип, Аллаһының тугрылыклы икәнен күрсәтү өчен, Мәсих яһүдиләргә хезмәт итәргә килде.
Аллаһының башка халыкларга күрсәткән шәфкате өчен алар Аллаһыны данласын дип тә килде Ул. Изге язмада: «Шуның өчен Сине чит кавемнәр арасында данлармын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!» – дип язылган бит.
Аннары тагын: «Әй, халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!» – диелгән.
Һәм тагын: «Әй халыклар, Раббыны данлагыз! Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!» – дип язылган.
Ишагыйя да болай ди: «Ишай тамырыннан чыккан сабак килер һәм халыклар белән хакимлек итү өчен күтәрелер, алар Аңа өмет баглаячаклар».
Изге Рухның кодрәте аша өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Имандашларым, мин ышанам, сез игелеклелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз һәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез.
Шуңа да карамастан, имандашларым, бу хатымда кайбер мәсьәләләр турында шактый кыю рәвештә исегезгә төшерәм, чөнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән
мине яһүди булмаганнарга Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе итте. Яһүди булмаганнар Изге Рух аркылы изгеләндерелеп, Аллаһыга яраклы корбан булсын өчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.
Шулай итеп, Мәсих Гайсәнеке булганлыктан, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам.
Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү өчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнар турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар көче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Иерусалимнән Иллүрикүн өлкәсенә кадәр йөреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем.
Ә башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем.
Изге язмада язылганча: «Аның хакында әйтелмәгән кешеләр күрәчәкләр, ишетмәгәннәр аңлаячаклар», – дип эшләдем.
Моның өчен мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым.
Инде бу төбәкләрдә эшләү мөмкинлеге булмаганга һәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән,
Испаниягә юл тотканда, яныгызга барырмын. Испаниягә барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәтләнгәннән соң, сез мине юлга озатырсыз дип өмет итәм.
Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү өчен, Иерусалимгә барам,
чөнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдәге изгеләр арасында ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар.
Алар шулай эшләргә карар кылдылар һәм, дөрестән дә, яһүди булмаганнар яһүдиләр алдында бурычлы. Яһүди булмаганнар яһүдиләрнең рухи фатихаларын уртаклашкан икән, яһүди булмаганнар матди яктан аларга ярдәм күрсәтергә тиешләр.
Моны башкарып чыккач һәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соң, мин Испаниягә китәрмен һәм юл уңаенда яныгызда тукталырмын.
Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнең тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм.
Имандашларым, Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән һәм Изге Рух аша килүче мәхәббәт белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем өчен Аллаһыга дога кылыгыз.
Яһүдиядәге иман итмәүчеләр миңа зыян китермәсен, һәм Иерусалимдәге изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен өчен, дога кылыгыз.
Шулай итеп, Аллаһы насыйп итсә, мин, шатланып, яныгызга килермен һәм, сезнең белән аралашып, көч җыя алырмын.
Иминлек бирүче Аллаһы сезнең һәммәгез белән булсын! Амин.
Сезгә Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм:
Хаким Гайсәнеке булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм аңа үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез, чөнки ул күпләргә һәм минем үземә дә игелек эшләде.
Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез.
Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, мин генә түгел, яһүди булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр аларга.
Өйләрендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сөекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз.
Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез.
Минем белән бергә зинданда булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Алар рәсүлләр арасында күренекле һәм Мәсихкә миннән алда иман китергәннәр.
Хаким Гайсәнеке булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез.
Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез.
Мәсихкә хезмәттә сыналып хупланган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам җиткерегез.
Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис өеннән булганнарның Хакимебез Гайсәгә иман итүчеләренә сәлам диегез.
Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хаким өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам әйтегез.
Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук анасына сәлам. Ул – минем дә анам.
Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез.
Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпас һәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез.
Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар.
Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез.
Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, ихлас күңеллеләрне алдыйлар.
Сезнең иманга буйсынуыгыз һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең өчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим.
Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астына изеп ташлар. Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын!
Хезмәттәшем Тимутәй һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр.
Бу хатны язып баручы мин, Терти дә, Хаким Гайсәгә иман китергән кеше буларак сезне сәламлим.
Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр милкен саклаучы Эрасты һәм имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтәләр. [
]
Аллаһыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сөйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәңгелек Аллаһының әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аркылы кешеләр Аңа иман китерсен һәм буйсынсын өчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде.
Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин.
Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле булырга чакырылган Паул һәм Состенис имандаштан
Мәсих Гайсә аша Аллаһыга багышланган, Аның изгеләре булырга чакырылган Көринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә, шулай ук һәр урында Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеменә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сәлам. Мәсих – аларның һәм безнең Хакимебез.
Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Сезнең өчен Аллама һәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте.
Мәсих Гайсәдә сез һәрнәрсәдә: сүздә һәм белемдә баедыгыз,
шуның белән Мәсих хакындагы шаһитлыгыбыз сездә расланды.
Шуңа күрә Хакимебез Гайсә Мәсихнең күренүен көткәндә, сезнең һичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады.
Хакимебез Гайсә Мәсих килгән көндә кимчелексез булуыгыз өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр куәтләндерер.
Сезне Үзенең Углы Хакимебез Гайсә Мәсих белән аралашып тору өчен чакырган Аллаһы ышанычлы.
Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда төрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын.
Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя өендәгеләрдән билгеле булды.
Мин шуны күздә тотам: сезнең арагызда «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы », «Ә мин – Мәсихнеке» дип сөйләүчеләр бар.
Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнең өчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдыру йоласын үтәдегезме?
Аллаһыга шөкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә суга чумдырмадым.
Шуңа күрә беркем дә минем исемем белән суга чумдырылдыгыз дип әйтә алмас.
Әйе, мин тагын Эстефәнәс өендәгеләрне суга чумдырдым, моннан башка янә кемне дә булса чумдырганымны хәтерләмим.
Мәсих мине чумдыру өчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
Хач турындагы сүз һәлакәт юлындагылар өчен – акылсызлык, ә безнең, ягъни котылу юлындагылар өчен – Аллаһы кодрәте.
Изге язмада: «Зирәкләрнең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын», – дип язылган бит.
Зирәкләр кайда да канун белгечләре кайда? Бу заманның оста бәхәсчеләре кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдемени?
Аллаһы Үзенең тирән акылы белән билгеләгәнчә, бу дөнья үзенең зирәклеге белән Аны танып белә алмады. Шуңа күрә, Ул ышанганнарны игълан ителә торган Яхшы хәбәрнең акылсызлыгы аша коткаруны мәгъкуль күрде.
Яһүдиләр могҗизалар таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр.
Без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдиләр өчен киртә, башка халыклар өчен – акылсызлык.
Әмма Аллаһы чакырып алганнар өчен, яһүдиме ул, грекмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге.
Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «көчсезлеге» кешеләрнең көченнән күпкә көчлерәк бит.
Имандашлар, исегезгә төшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрчә акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде.
Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм көчлеләргә оят булсын өчен, дөнья акылсыз һәм көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.
Дөньяның мөһим саналганнарын юкка чыгару өчен, Ул дөньяның әһәмиятсезләрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды,
шулай итеп, хәзер беркем дә Аллаһы алдында мактана алмый.
Әмма хәзер Аллаһы аркасында сез Мәсих Гайсәдә. Ул безнең өчен Аллаһыдан килгән зирәклек булды, һәм Аның аша безгә хаклык, изгелек бирелә һәм без гөнаһлардан йолып алынабыз.
Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».
Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килеп, мин купшы сүзләр белән яки зирәклек күрсәтеп сөйләмәдем.
Яныгызда булганда, мин Гайсә Мәсихтән һәм нәкъ менә хачка кадакланган Мәсихтән башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым.
Мин яныгызга көчсез, бик курыккан һәм калтыранган хәлдә килдем.
Иманыгыз кешеләр акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләрендә түгел, Аллаһы Рухының кодрәтен күрсәтүдә иде.
Зирәклек турында инде без рухи яктан җитлеккәннәр арасында сөйлибез. Әмма ул хәзерге заман акылы яки бетүгә таба бара торган хәзерге заман хакимнәренең зирәклеге түгел.
Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук даныбыз өчен билгеләнгән, ләкин яшерен серле зирәклеге турында сөйлибез без.
Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә танымады. Әгәр танысалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде.
Изге язмада болай дип язылган: «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен һичбер күз күрмәгән, колак ишетмәгән, һичбер кешенең йөрәге бу турыда уйлап карамаган».
Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә.
Кешедә булганны үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек үк, Аллаһыда булганны да Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.
Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек.
Болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз.
Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йөртергә мөмкин.
Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем фикер йөртә алмый.
Изге язмада: «Раббыга киңәш бирү өчен, Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» – дип язылган. Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз.
Имандашлар, мин Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек сөйли алмадым, дөньяви кешеләргә, Мәсих юлында имчәк бала сыман булганнарга сөйләгәндәй сөйләдем сезгә.
Мин сезгә каты ризык түгел, сөт ашаттым, чөнки ул ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез,
чөнки сез һаман да дөньяви яшисез. Әгәр арагызда көнләшү һәм ызгыш-талаш була икән, бу хәлдә сез дөньяви кешеләр түгелме һәм бу дөнья кешеләредәй эш итмисезме?!
Берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез бу дөнья кешеләреннән ничек аерыласыз?
Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм һәрберсенең Хаким тарафыннан бирелгән вазифасына карап, сез алар аркылы иман китердегез.
Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде.
Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим.
Утыртучы белән су сибүче – асылда бер, әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак.
Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының кыры, Аның корылмасы.
Мин Аллаһы мәрхәмәте белән акыллы төзүчедәй нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен.
Һичкем инде салынган нигездән башкасын төзи алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих.
Кем дә булса бу нигез өстенә алтыннан, көмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан төзесә,
һәрберенең эше киләчәктә ачык күренәчәк, аны хөкем көне фаш итәчәк. Ул көн ут белән ачылыр да ут һәркемнең эшен сынар.
Корылмасы утка чыдаган савап алачак.
Ә корылмасы янган зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккандай котылачак.
Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм үзегездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме?
Аллаһы йортын җимергәннең үзен Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изге, ә ул йорт – сез.
Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез үзен бу дөньяның акыл иясе дип саный икән, акыл иясе булу өчен, аңа иң элек акылсыз булырга кирәк.
Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында акылсызлыктыр. Изге язмада: «Аллаһы акыл ияләрен үзләренең үк хәйләләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит.
Һәм тагын: «Раббы акыл ияләренең уйларын белә: алар файдасыз».
Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын. Һәрнәрсә – сезнеке бит,
Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дөньямы, тормышмы, үлемме, бүгенгеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке.
Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.
Шулай итеп, безне Аллаһы серләре ышанып тапшырылган Мәсих хезмәтчеләре дип санагыз.
Моннан тыш ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә.
Сезнең яки башкаларның мине хөкем итүе әһәмиятле түгел, мин үзем дә үземне хөкем итмим.
Үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моның белән акланмыйм бит. Мине хөкем итүче – Хаким Гайсә.
Шуңа күрә, вакытыннан элек хөкем итмәгез, Хакимебезнең килүен көтегез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртып күрсәтәчәк һәм күңелдәге ниятләрне фаш итәчәк, шул чакта һәркемне Аллаһы мактаячак.
Имандашлар, «Язылганнан тыш бернәрсә дә сорамагыз» дигән сүзләрнең мәгънәсен безнең үрнәктә төшенсеннәр дип, мин сезнең хакка боларны үзем һәм Апуллус турында әйтәм. Ул чакта берәүне башка берәүдән өстенрәк куеп, аның белән мактанмассыз.
Сине кем өстен итеп куя? Үзеңдә булган, кабул итеп алмаган берәр нәрсәң бармы? Ә инде кабул итеп алгансың икән, бүләк ителгән белән нигә мактанасың?
Сез инде тукландыгыз, баедыгыз, бездән башка патшалар да булдыгызмыни?! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалар булыр идек!
Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, иң начарлар арасына куйган сыман тоела, чөнки безне үлемгә хөкем ителгәндәй, бөтен дөнья – фәрештәләр, кешеләр өчен дә тамаша итте.
Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсихтә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – көчлеләр! Сезне хөрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар.
Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка һәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач һәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрибез,
үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып көн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.
Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дөнья өчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чардай булдык без.
Мин боларны сезне оялту өчен язмыйм, яраткан балаларым кебек кисәтәм.
Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең атагыз булдым.
Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз.
Шуның өчен мин сезгә үземнең сөекле һәм Хакимгә тугрылыклы углым Тимутәйне җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге өйрәтүләрем турында сезнең исегезгә төшерер.
Сезнең кайберләрегез минем яныгызга килмәвемне уйлап масая башлаган.
Әмма, Раббы насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, көчен сынап белермен.
Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, көчтә бит.
Нәрсә телисез сез? Яныгызга таяк яки мәхәббәт һәм басынкылык рухы белән килимме?
Дөрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын да үзенә хатын иткән икән.
Ә сез елыйсы урында тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде.
Җисемем белән булмасам да, рухым белән яныгызда мин. Моны кылган кеше белән нәрсә эшләргә икәнлеге турында яныгызда булгандай карар бирдем.
Хакимебез Гайсә исеме белән җыелгач, рухым һәм Хакимебез Гайсәнең кодрәте сезнең белән булганда,
Раббы көнендә рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен, бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк.
Сезнең өчен мактанырлык һичнәрсә юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә?
Шулай булгач, иске ачыткыны юк итегез дә яңа төче камыр булырсыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез – Мәсих инде безнең өчен корбан ителде.
Шуңа күрә иске ачыткы – усаллык һәм явызлык ачыткысы белән түгел, ачыткысыз сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.
Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем.
Хәер, бу дөньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса дөньядан китәргә тиеш булыр идегез.
Имандаш дип аталып та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмавыгызны, хәтта андый кеше белән бергә ашамавыгызны күздә тотып яздым мин.
Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хөкем итәргә? Арагыздагыларны хөкем итәргә тиеш түгелмени сез?
Читтә булганнарны исә Аллаһы хөкем итә. «Үз арагыздан яманлык кылучыны сөрегез!»
Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, имансызлар алдында хөкем ителергә ничек батырчылык итәр икән?
Дөньяны изгеләр хөкем итәчәген белмисезме әллә? Дөньяны хөкем итү сезгә бирелә икән, вак-төяк эшләрне хөкем итә алмассызмы?
Фәрештәләрне хөкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Шулай икән, көндәлек дәгъваларны хөкем итәргә сәләтебез җитмәсме?
Ә көндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, сез бердәмлектә бернинди әһәмияте булмаганнарны хөкемчеләр итеп куясызмы?
Моны сезгә оят булсын дип әйтәм. Әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы?
Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә бу – имансызлар алдында эшләнелә!
Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калу яхшырак түгелме?
Әмма сез рәнҗетәсез һәм алдыйсыз, хәтта имандашларыгызны да.
Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр,
караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар.
Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз.
«Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә», әмма һәммә нәрсә дә файдалы түгел. «Һәммә нәрсә миңа рөхсәт ителә», әмма минем белән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш.
«Ризык – карын өчен, карын – ризык өчен», әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, Хакимебез исә – тән өчен була.
Аллаһы Хаким Гайсәне үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән безне дә терелтәчәк.
Тәннәрегезнең Мәсих тәне әгъзалары булуын белмисезме әллә? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич булмас!
Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган бит.
Ә инде Хакимебез Гайсә белән кушылучы Аның белән рухи яктан бер була.
Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән барлык башка гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла.
Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде һәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел,
чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз.
Инде миңа язганнарыгызга килгәндә, ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы,
әмма, фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын.
Ир – хатынына, хатын иренә карата үз бурычын үтәсен.
Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире – хуҗа, шуның кебек ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, хатыны – хуҗа.
Дога кылу өчен килешенгән берникадәр вакыттан башка, бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә булыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас.
Хәер, моны әмер итеп түгел, ташлама ясап әйтәм.
Бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка төрле.
Никахсызларга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр.
Әмма инде түзә алмасалар, никахлашсыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак бит.
Ә инде никахтагыларга мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын.
Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
Ә башкаларга, Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булып һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш.
Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш.
Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде, ә болай изгедер.
Иман итмәүче ир яки хатын исә аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйләнмәгән бит. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды.
Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?
Һәркем Хаким Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырган вакыттагы кебек яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый.
Аллаһы чакырганда, сөннәтле берәү сөннәтле булуын яшермәсен. Аллаһы чакырганда, сөннәтсез булган сөннәтсез кала бирсен.
Сөннәтле яки сөннәтсез булу бернәрсә түгел, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим.
Аллаһы чакырганда, һәркем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен.
Аллаһы чакырганда, син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма ирек алырга мөмкинлегең булса, аннан файдалануың яхшырак.
Хаким Гайсәгә кол сыйфатында чакырылган – Аның азат ителгән кешеседер. Ә чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колы.
Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз.
Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
Никахсызларга карата Хаким Гайсәдән әмерем юк, ләкин мин Хакимнән алган мәрхәмәткә таянып, ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм.
Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим.
Син никахта булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыңмы? Хатын эзләмә.
Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһланмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз. Моннан ары хатынлылар – хатынсыздай,
елаучылар – еламаучылар кебек, шатланучылар – шатланмаучылар кебек, сатып алучылар – сатып алмаучылар кебек,
бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара.
Ә мин мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше Хаким Гайсәнең эшләре, Аңа ярау турында кайгырта,
ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта,
һәм игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хаким Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта.
Мин моны сезнең файдага сөйлим, өстегезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимгә бирелеп хезмәт итүегезне телим.
Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гөнаһ булмас. Аны кияүгә бирсен.
Әмма кеше үз фикерендә нык торып, беркем мәҗбүр итмәсә һәм әгәр дә ул, үз ихтыярына буйсынып, кызын кияүгә бирмәскә дип карар кылса, ул яхшы эшли.
Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли.
Ире исән чакта хатын аңа бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, тик ул Хаким Гайсәгә иман итүче булсын.
Ләкин кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була, мин шулай уйлыйм. Изге Рух миндә дә бар дип саныйм.
Потларга корбан ителгән ризыкка килсәк, бу турыда һәммәбезнең белеме булуы безгә билгеле. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә.
Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, чынлыкта ул әле белми.
Ә Аллаһыны яратучы Аның тарафыннан танылган.
Димәк, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дөньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка алла юк.
Җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар),
безнең бер генә Аллаһы – Атабыз бар. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез.
Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларга күнеккәнлектән, үзләре ашый торган ит турында, ул потка корбан ителгән, дип уйлап, кайберәүләрнең зәгыйфь вөҗданнары пычрана.
Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамыйча һичнәрсә югалтмыйбыз, ашап та һичнәрсә казанмыйбыз.
Әмма сак булыгыз: бу хөрлегегез вөҗданы зәгыйфь булганнарны абындырмасын.
Вөҗданы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә табын артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы?
Шулай белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә менә Мәсих аның өчен дә үлде бит.
Имандашларга каршы шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә каршы да гөнаһ кыласыз.
Менә шуңа күрә ашаган ризыгым имандашымны гөнаһка төшерә икән, аны гөнаһка китермәү өчен, һичкайчан ит ашамам.
Мин хөр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Хакимебез Гайсәне күрмәдемме әллә? Хаким миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени сез?
Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнең өчен – рәсүл, чөнки Хаким белән берләшүегез – минем рәсүллегемә дәлил.
Мине гаепләүчеләргә каршы түбәндәгечә җавап бирәм.
Әллә ашау-эчүгә хакыбыз юкмы?
Башка рәсүлләр, Хаким Гайсәнең энеләре һәм Кифастай иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?
Барнаб һәм мин генә яшәү өчен эшләргә тиешме?
Кайсы гаскәри үз хисабына хезмәт итә? Йөзем бакчасы утырткан кеше җимешләрен ашамыймыни?! Көтү көткән кеше аның сөтен эчмимени?!
Мин боларны кеше уйлаганча гына сөйлимме? Канун да шул хакта сөйли түгелме соң?
Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куйма», – дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы?!
Бу безнең өчен әйтелмәгәнме әллә? Әйе, бу безнең өчен язылган, чөнки сөрүче, уңыштан үз өлешемне алырмын дигән өмет белән сөрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук өмет белән сугарга тиеш.
Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш көтүебез бик күпме әллә?
Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң?! Без, шулай да, бу хокуктан файдаланмадык, Мәсих турындагы Яхшы хәбәр таралганда, тоткарлык булмасын өчен, без бар нәрсәгә түзәбез.
Аллаһы йортында эшләүчеләрнең Аллаһы йортыннан туклануларын, мәзбәхтә хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан өлеш алуларын белмисезме?
Шуның кебек үк Хаким Гайсә дә Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына көн күрергә әмер бирде.
Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым һәм бу сүзләрне сездән ярдәм көтеп язмыйм. Кем дә булса мине шушы мактануымнан мәхрүм итүгә караганда, үлүем яхшырак.
Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чөнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!
Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак. Әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам.
Минем өчен савап нинди булачак соң? Бу шуннан гыйбарәт: Яхшы хәбәрне таратканда, мин үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
Мин барысыннан азат булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаһыга китерү өчен, мин һәммәсенә кол булдым.
Яһүдиләрне Аллаһыга китерү өчен, яһүди кебек булдым. Үзем Муса кануны хакимлегендә булмасам да, Канундагыларны Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канун хакимлегендәге шикелле булдым.
Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунны белмәүчедәй булдым. Әлбәттә, бу – Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.
Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьтәй булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым.
Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашыйм дип, боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.
Ярыштагыларның һәммәсенең йөгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын беләсездер бит. Шулай булгач, бүләк алу өчен йөгерегез!
Ярышучыларның һәрберсе сабырлык белән әзерләнә. Алар моны фани бер таҗ алу өчен эшлиләр, ә без бакый бер таҗ алу өчен эшлибез.
Шуның өчен дә мин максатсыз йөгермәм, буш һавага сугучыдай көрәшмәм.
Әмма башкаларга Яхшы Хәбәрне игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.
Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Алар барысы да болыт астыннан үттеләр дә Кызыл диңгез кичтеләр.
Болыт астыннан үткәндә һәм диңгез кичкәндә, алар гүя суга чумдырылып, Муса шәкертләре булдылар.
Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк рухи ризыкны ашады.
Һәммәсе дә үзләре белән йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчте. Бу кыя исә – Мәсих Үзе.
Хәер, аларның күпчелеге Аллаһыга яраклы булмады һәм аларның тәннәре чүлдә таратып ташланды.
Алар белән булган хәлләр безнең өчен сабак: алар яман теләкләргә бирелгәндәй, без яман нәрсәләр теләргә тиеш түгел.
Шулай ук, кайберләредәй потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң күңел ачарга торып бастылар», – дип язылган.
Кайберләредәй фәхешлек итмик – бер көн эчендә аларның егерме өч меңе һәлак булды.
Кайберәүләр эшләгәндәй, без Мәсихне сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр.
Аларның кайберләре сукрангандай, сез сукранмагыз – аларны һәлак итүче фәрештә үтерде.
Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманның ахыры якынлашканда яшәүчеләргә нәсыйхәт итеп язылган.
Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, сак булсын: егыла күрмәсен!
Сез гадәти, кешеләргә хас сынауга дучар булдыгыз. Аллаһы ышанычлы, Ул сез чыдый алмаслык сынауга юл куймас. Сыналганда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.
Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз.
Мин сезгә акыллы кешеләргә сөйләгәндәй сөйлим. Сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез.
Без рәхмәт белдергән шөкрана касәсе безне Мәсих канына катнаштырмыймы? Сындырып алган икмәбегез безне Мәсих тәненә катнаштырмыймы?
Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чөнки бер икмәкне уртаклашабыз.
Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәхтәге гыйбадәттә катнашучылар түгелме?
Шулай итеп, нәрсәне күз алдында тотам мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме?
Һич юк. Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр. Ә мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим.
Хаким Гайсәнең касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз. Бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз бит инде.
Әллә без Раббыны көнләштерергә телибезме? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме?
«Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. «Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле булмас.
Һәркем үзенә файдалыны түгел, башкаларга файдалыны эзләсен.
Ит базарында сатыла торганнарның барысын да ашагыз һәм, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, төпченеп тормагыз.
Изге язмада язылганча: «Җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы».
Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез барырга телисез икән, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен тәкъдим ителгән һәрнәрсәне төпченмичә ашагыз.
Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан хакына ашамагыз.
Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, әлеге кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен әле азатлыгым башка вөҗдан белән чикләнергә тиеш?
Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен нигә мине шелтәләргә?
Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез.
Яһүдиләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә авырлык китермәгез.
Мин дә үз файдама түгел, күпләр котылсын өчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.
Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
Имандашлар, һәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, шулай үтәвегез өчен, сезне мактыйм.
Шуны белүегезне телим: һәр ирнең Башы – Мәсих, хатынның башы – ир, ә Мәсихнең Башы – Аллаһы.
Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә.
Ә менә баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң.
Хатын башына кияргә теләми икән, чәчен алдырсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен.
Шулай итеп, ир кеше Аллаһының чагылышы һәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел, ә хатын – ирнең даны.
Ир – хатыннан түгел, хатын – ирдән,
һәм ир хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган.
Шуңа күрә хатын фәрештәләр хакына баш өстендә хакимлек билгесен йөртергә тиеш.
Хәер, Хаким Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел,
чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан туа. Ә һәрнәрсә Аллаһыдан килә.
Үзегез фикер йөртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаһыга дога кылу килешерме?
Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык.
Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән.
Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаһы бердәмлекләрендә дә андый гадәт юк.
Бу күрсәтмәләремне биреп, сезне мактамыйм, чөнки сезнең җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә.
Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге җыелышларында аерым бер төркемнәргә бүленүегез турында ишеттем. Мин моңа берникадәр ышанам да.
Чыннан да, ышанычлы кешеләр билгеле булсын өчен, төрле карашларның булуы кирәк.
Сез бергә җыелган вакытны Хаким Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый.
Һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга бит, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә.
Ашарга һәм эчәргә сезнең өегез юкмы әллә?! Әллә сез Аллаһы бердәмлеген санга сукмыйсызмы һәм мохтаҗларны оятка калдырасызмы? Нәрсә әйтергә инде сезгә? Сезне мактаргамы? Юк, моның өчен мактамыйм.
Хакимнең Үзеннән алып, мин сезгә тапшырдым боларны: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар булган төнне икмәк алды да
шөкрана кылып сындырды һәм: «Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез», – диде.
Шул рәвешчә, аштан соң кулына касә алды да: «Менә бу касә – каным белән расланган яңа килешүдер. Аннан эчкән саен, аны Мине искә алу өчен эшләгез», – диде.
Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез, Хаким килгәнче, Аның үлемен күрсәтеп торасыз.
Димәк, кем дә кем, бу йолага хөрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле булыр.
Кеше башта үз-үзен сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала.
Кемдер Хаким тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итә.
Менә шуның өчен күбегез зәгыйфь һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел.
Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, хөкем ителмәс идек.
Хөкем ителгәндә исә, дөнья белән бергә хөкем ителмәс өчен, Хаким безне Үзе тәрбияли.
Шуңа күрә, имандашларым, ашарга җыелганда, бер-берегезне көтегез.
Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителерлек булмасын өчен, ач кеше өендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында, яныгызга килгәч, күрсәтмә бирермен.
Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим.
Исегездәме, мәҗүси вакытыгызда, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез.
Менә шуның өчен, аңласыннар дип, сезгә белдерәм: Аллаһы Рухы белән сөйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рухы булган гына: «Гайсә – Хаким», – дип әйтә алыр.
Изге Рух биргән сәләтләр төрле, әмма Рух бер үк.
Хезмәт итүнең төрле төрләре бар, әмма Хаким бер үк.
Гамәлләр дә төрле, әмма барыбызда да һәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаһы.
Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә.
Берәүгә Рух аша зирәклек белән сөйләү, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә.
Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә.
Берәүгә – могҗиза күрсәтү, берәүгә – пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә – төрле рухларны аера белү, кайберәүгә – таныш булмаган төрле телләрдә сөйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә.
Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.
Мәсих күп әгъзаларга ия булган тән кебек. Тән күп әгъзалардан торса да, бер бөтенне тәшкил итә.
Без һәммәбез дә: яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, бер тән булдык, һәм шул ук Рух һәммәбезгә эчү өчен бирелде.
Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора.
Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул шуңа күрә генә тәннең бер өлеше булмый калмас иде.
Колак та: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул да тәннең бер әгъзасы булмый калмас иде.
Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ис сизү кайда булыр иде?
Әмма ләкин Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган.
Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде?
Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.
Күз кулга: «Миңа кирәгең юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас.
Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк.
Тәннең аз хөрмәткә ия булып күренгән өлешләрен зур хөрмәт белән киендерәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны аеруча тырышып каплыйбыз,
ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар өчен, әһәмиятсезрәк әгъзаларга күбрәк хөрмәт күрсәтеп, Аллаһы тәндә әгъзаларны бергә шулай урнаштырды.
Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза дан казанса, әгъзаларның һәммәсе дә аның белән бергә шатлана.
Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннең әгъзалары.
Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүлләр, башкаларны – пәйгамбәрләр, бүтәннәрне өйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар күрсәтү кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде.
Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да өйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза күрсәтүчеләрме?
Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата беләме?
Ләкин тагын да зуррак сәләтләргә омтылыгыз. Ә хәзер мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтәм.
Кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләп торып та, миндә мәхәббәт юк икән, мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем.
Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем.
Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, мәхәббәтем юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде.
Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми,
дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый.
Мәхәббәт ялганга сөенми, ә хакыйкатькә шатлана.
Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм барысына сабыр итә.
Мәхәббәт беркайчан да бетмәс – пәйгамбәрлек итүләр дә тукталыр, телләр дә тынар, белем дә юкка чыгар.
Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит,
ә камиллек килгәч, өлешчә булганнар югалачак.
Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым.
Без хәзер, тонык көзгедәге чагылудай, анык күрмибез, ул вакытта исә турыдан-туры йөзгә-йөз күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә генә, ул вакытта исә Аллаһы мине ничек тулы белсә, мин дә шулай тулы белермен.
Менә мәңге булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт – аларның иң бөеге.
Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз.
Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сөйләүче кешеләргә түгел, Аллаһыга сөйли. Аны һичкем аңламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сөйли.
Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларның рухларын күтәрү һәм алар юаныч тапсын өчен сөйли.
Таныш түгел телдә сөйләүче – үзен, ә пәйгамбәрлек итүче иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта.
Барыгызның да таныш түгел телләрдә сөйләвен телим, ләкин пәйгамбәрлек итүегез тагын да яхшырак булыр иде. Пәйгамбәрлек итүче таныш түгел телләрдә сөйләүчедән өстенрәк, әгәр таныш түгел телләрдә сөйләүче иман итүчеләр бердәмлегенә үгет-нәсыйхәт бирү өчен, үз сүзләрен аңлата алмаса.
Имандашлар, яныгызга килеп, таныш түгел телләрдә сөйләп тә, сүзләремдә Аллаһыдан ачылыш та, белем дә, пәйгамбәрлек тә, үгет-нәсыйхәт тә булмаса, ни файда китерермен сезгә?
Шуның кебек үк, тавыш чыгаручы җансыз курай яки арфа бер-берсенә охшамаган көй чыгармасалар, сез аларның көен танырсызмы?
Әгәр быргы тонык аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер?
Менә шулай сез дә телегез белән кеше төшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, сөйләгәнегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз.
Дөньяда күп төрле телләр бар, һәм аларның һәрберсенең үз мәгънәсе бар.
Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, мин – сөйләүче өчен, ә ул минем өчен чит ил кешесе була.
Сезнең белән дә шулай ук: Изге Рухтан килгән сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз.
Шуңа күрә, таныш түгел телдә сөйләүче аңлата белү өчен дога кылсын.
Мин таныш түгел телдә дога кылганда, рухым дога кыла, ә акылым анда катнашмый кала.
Нәрсә эшләргә соң? Дога кылырмын: рухым белән генә түгел, әмма акылым белән дә. Данлап җырлармын: рухым белән генә түгел, әммә акылым белән дә.
Рухың белән генә Аллаһыга шөкер итсәң, белемсез кеше ничек «амин» дип ризалыгын белдерер? Ул бит син әйткәннәрне аңламас.
Син һичшиксез яхшы шөкер итәсең, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый.
Мин, таныш түгел телләрдә һәммәгездән күбрәк сөйләвем өчен, Аллама шөкер итәм.
Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш түгел телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларны үгетләү өчен, биш аңлаешлы сүз әйтү дә яхшырак дип саныйм.
Имандашлар, балаларча уйламагыз. Яманлыкка карата – сабыйлар кебек гаепсез, ә акылыгыз белән балигъ кешеләр сыман булыгыз.
Канунда болай дип язылган: «Аңлашылмый торган телләр аша, чит ил кешеләренең сүзләре белән бу халыкка сөйләрмен, әмма алар ул чакта да Мине тыңламаслар, – ди Раббы».
Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар өчен түгел, иман итмәүчеләр өчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр өчен түгел, иманлылар өчен.
Шулай итеп, барлык иман итүчеләр бердәмлеге бергә җыелып, һәммәсе таныш түгел телләрдә сөйләгәндә, белемсез кешеләр яки иман итмәүчеләр кереп, алар: «Сез тилерәсез», – димәсләрме?
Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә, иман итмәүче яки белемсез берәү килеп керсә, ул һәрберсеннән үзен фаш итү, хөкемгә тарту сүзләрен ишетер.
Шулай итеп, аның йөрәк серләре барысына ачылыр, ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр да: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән», – дияр.
Димәк, имандашлар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, үгет-нәсыйхәте, Аллаһыдан ачылышы, таныш булмаган телдә хәбәре, аның аңлатмасы бар. Болар һәммәсе дә бердәмлекне ныгыту өчен булсын.
Кем дә булса таныш булмаган телдә сөйли икән, берәү аңлатып торсын. Ә ике яки иң күбе өч кеше бер-бер артлы сөйли ала.
Арагызда аңлатучы булмаса, бердәмлектә сөйләүче дәшмәсен, үзенә һәм Аллаһыга гына сөйләсен.
Пәйгамбәрләр дә икәү яки өчәү сөйләсеннәр, ә башкалар ишеткәннәре турында фикер йөртеп, аларга бәя бирсен.
Җыелышта утыручылар арасыннан башка берәүгә Аллаһыдан ачылыш килсә, беренче сөйләүче дәшмәсен.
Һәммәгез дә өйрәнсен, дәртләнсен өчен, бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз.
Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына,
чөнки Аллаһы – тәртипсезлек Алласы түгел, тынычлык Алласы. Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек,
хатыннар бердәмлек җыелышларында дәшмәсеннәр, чөнки аларга анда сөйләргә рөхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш.
Алар нәрсә булса да белергә тели икән, өйләрендә ирләреннән сорасыннар, чөнки бердәмлек җыелышында хатыннарның сөйләве урынлы түгел.
Аллаһы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә килеп ирештеме?
Үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымның Хаким Гайсә әмере икәнен танысын.
Әгәр танымаса, ул да танылмасын.
Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек итәргә ашкыныгыз, әмма таныш булмаган телдә сөйләүне дә тыймагыз.
Тик һәрнәрсә килешле һәм тәртипле булырга тиеш.
Имандашлар, үзем сөйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә төшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз.
Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз котылырсыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.
Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде,
күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелтелде.
Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә,
шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде инде.
Шуннан соң Ул Ягъкубка, аннан барлык рәсүлләргә күренде.
Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде.
Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем.
Әмма хәзер кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән мин шул булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
Әмма кем игълан итүе мөһим түгел – минме яки алармы. Иң мөһиме шул: без шуны игълан итәбез, һәм сез аңа ышандыгыз.
Мәсихнең үледән терелтелгәне игълан ителгәч, сезнең кайберләрегез, үлгәннәр терелә алмый, дип ничек сөйли ала соң?
Үлгәннәр терелә алмый икән, Мәсих тә үледән терелтелә алмаган булып чыга.
Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, хәбәребез дә, иманыгыз да юкка була.
Моннан тыш без үзебез Аллаһының ялган шаһитлары булабыз, чөнки, Ул Мәсихне үледән терелтте, дип шаһитлык бирдек. Хәлбуки үлеләрне терелтеп булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән булып чыга бит.
Үлеләр терелтелмәсә, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була.
Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, иманыгыз – юкка, сез әле дә үз гөнаһларыгыз хакимлегендә.
Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз.
Мәсихкә бу тормышта гына өмет багласак, без – иң кызганыч кешеләр.
Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелтелде.
Үлем дөньяга кеше белән килгән кебек, үлеләрнең терелүе дә бер Кеше аша булды.
Адәм аркасында һәммәсе үлгән сыман, Мәсих аша һәммәсе терелтеләчәк.
Һәркем исә үз чиратында терелтеләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Аныкылар терелтеләчәк.
Шуннан соң бөтенесенең ахыры җитәр, Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Аллаһы Атага тапшырачак.
Барлык дошманнарын Үз аягы астына салганчы, Мәсих патшалык итәргә тиеш бит.
Юк ителәчәк соңгы дошман ул – үлем.
Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды». Гәрчә барысы да Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, Аңа һәммәсен дә буйсындырган Аллаһы барысы арасында юк, әлбәттә.
Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк.
Югыйсә, ник кайбер кешеләр суга чумдыру йоласын үлеләр өчен башкаралар? Чынлыкта үлеләр терелтелмәсә, ник үлеләр өчен моны эшлиләр?
Ни өчен без үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз?
Мин һәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашам. Имандашлар, бу Хакимебез Мәсих Гайсә алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр.
Гади кешеләрчә уйласак, Эфестә ерткычлар белән көрәшүемнән, әгәр үлеләр терелтелмәсә, миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!»
Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».
Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми бит, мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм.
Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелтеләчәк? Аларның тәне ул вакытта нинди булыр?» – дип сорар.
Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк.
Чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең.
Әмма Аллаһы аңа ниндине теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә.
Бар тәннәр дә бертөрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы да икенче төрле, балыкларның, кошларның да тәне аерыла.
Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла.
Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.
Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак. Тән чери торган итеп күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә.
Кызганыч итеп күмелә, данлы булып терелтелә. Зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелеп тора.
Җисми тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар.
Изге язмада болай дип язылган бит: «Беренче кеше Адәм – җан иясе булды», ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух.
Беренче булып исә рухи түгел, ә җисми, аннан соң гына рухи килә.
Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән.
Туфрак белән яратылган кеше нинди булса, җирнекеләр дә шундый, күктән булган Кеше нинди булса, күкнекеләр дә шундый.
Без хәзер туфрак белән яратылган кешегә охшагандай, киләчәктә күктән булган Кешегә охшарбыз.
Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгына, фани исә мәңгелеккә ия була алмас.
Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда, кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Быргы тавышы белән үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.
Димәк, бу фани булган – мәңгелек нәрсәгә, үләчәк нәрсә – үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш.
Фани булган – мәңгелеккә һәм үләчәк нәрсә үлемсезгә үзгәргәч, Изге язмадагы: «Үлем җиңү белән йотылган»;
«Үлем, синең җиңүең кайда? Үлем, синең чага торган угың кайда?» дигән сүзләр тормышка ашыр.
Үлемнең угы исә – гөнаһ, ә инде гөнаһның көче – Канун.
Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих аша безгә җиңү бирә торган Аллаһыга рәхмәт яусын!
Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хаким Гайсә алдында юкка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз.
Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез.
Мин яныгызга килгәч, иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә, хәленә күрә, табышының бер өлешен аерып куеп сакласын.
Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен.
Миңа да бару килешле булса, алар минем белән барырлар.
Македуния аша узгач, мин яныгызга килермен. Мин Македуния аша барам бит.
Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен яки, хәтта, кышны да үткәрермен, шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йөри алырсыз.
Хәзер сезнең белән узып барышлый гына күрешергә теләмим бит, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда тукталырга өметләнәм.
Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын,
чөнки монда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү өчен, ишекләр киң ачылды миңа.
Тимутәй яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чөнки ул да минем кебек Хаким эшләрен башкара.
Шуның өчен һичкем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә көтәм.
Апуллус имандашыбызга килгәндә исә, мин аның башка имандашлар белән яныгызга килүен бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.
Уяу һәм көчле булыгыз, иманыгыз нык булсын, кыю эш итегез.
Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, һәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар.
Үзегезне шундыйларга, алар белән бергә хезмәт күрсәтүчеләр һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына да буйсындырыгыз.
Мин Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр.
Алар минем рухымны да, сезнең рухыгызны да тынычландырдылар. Мондыйлар сезнең хөрмәткә лаек.
Асия өлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Өйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл һәм Прискиллә сезгә Хаким исеме белән кайнар сәлам тапшыра.
Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
Мин, Паул, үз кулым белән язып, сезгә сәлам җибәрәм.
Кем Хакимебез Гайсәне яратмый, аңа каһәр төшсен. «Марана та – Хаким, кил инде!»
Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.
Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнең барыгыз белән бергә булсын.
Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимутәй имандаштан бөтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Көринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам.
Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!
Шәфкать бирүче Атага, һәрьяктан юатучы Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасына дан!
Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юата, шуңа күрә Аңардан кабул иткән юаныч белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарны юата алабыз.
Без кичерә торган Мәсих газаплары арткан саен, Мәсих юанычларыбызны да артканнан арттыра бара.
Газап чигәбез икән – ул сезнең юануыгыз һәм котылуыгыз өчен, юанабыз икән, ул сезнең юанычыгыз өчен булыр. Юанычыгыз исә без кичерә торган шул ук кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә.
Сезнең хактагы өметебез нык, чөнки беләбез: газапларыбызны уртаклашасыз икән, Аллаһы биргән юанычны да уртаклашасыз.
Имандашлар, Асия өлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм көч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да өметебезне югалткан идек.
Без үзебезне үлемгә хөкем ителгәннәр кебек хис иттек. Бу үзебезгә түгел, ә үлеләрне терелтүче Аллаһыга таянсыннар дип эшләнде.
Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак. Безнең өчен кылган догаларыгыз белән сез дә безгә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына өмет баглыйбыз. Күп кешеләрнең ялварулары хакына безгә мәрхәмәт бүләк иткәне өчен, Аллаһыга күпләр рәхмәт укыйлар.
Без шуның белән мактанабыз, вөҗданыбыз да аңа шаһитлык итә: дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, Аллаһыга яраклы итеп ихлас һәм намуслы эш иттек. Кылган эшләребез кешенең зирәклегеннән түгел, Аллаһы мәрхәмәтеннән.
Без сез укый һәм аңлый торганнарны гына язабыз. Сез безне инде өлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип өмет итәм. Шулай итеп, Хакимебез Гайсә килер көнне без сезнең мактанычыгыз булгандай, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз.
Шундый ышанычым булганга күрә, мин икеләтә фатиха алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга,
аннары сезнең аша Македуниягә, Македуниядән тагын сезгә кайтырга җыендым. Аннан соң сезнең ярдәм белән Яһүдиягә барырмын дип уйлаган идем.
Әллә болай ниятләнеп, мин уйламыйча эш иттемме? Әллә мин, дөньяви фикер йөртүче кешедәй, бер үк вакытта «әйе, әйе» һәм «юк, юк» дип әйтә-әйтә ният итәмме?
Аллаһының тугрылыгы белән ант итәм, без сезгә бер үк вакытта «әйе» һәм «юк» дип әйтмибез.
Мин, Силас һәм Тимутәй сезгә игълан иткән Аллаһы Углы Гайсә Мәсихтә бер үк вакытта «әйе» дә «юк» та булмый, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә.
Аллаһының бөтен вәгъдәләре Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана бит, шуңа күрә без, Аллаһыны данлау өчен, «амин»не дә Аның аша әйтәбез.
Ә безне дә, сезне дә, Мәсих белән берләштереп, Аллаһы Үзе какшамаслык итә. Ул безне, майлап, Үз хезмәтенә билгеләде дә,
мөһере белән тамгалап, безгә вәгъдәләнгәннәрнең ышанычлы дәлиле итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды.
Аллаһыны шаһит итеп чакырам һәм тормышым белән ышандырам: әлегә кадәр мин, бары тик сезне кызганганга күрә, Көринткә килмәдем.
Бу иманыгыз белән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куанычыгыз хакына без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чөнки иманыгыз нык.
Шулай итеп, бу юлы яныгызга килүем сезне күңелсезләндерергә тиеш түгел, дип карар кылдым.
Сезне көендерсәм, мин көендергән кешеләрдән башка мине кем сөендерер?
Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән көенеч булмасын. Мин ышанам ки, минем куаныч һәммәгезнең куанычыдыр.
Көендерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен, олы хәсрәт һәм йөрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны.
Берәү көендергән икән, мине түгел, ә сезнең барыгызны да – һәрхәлдә ниндидер дәрәҗәдә (моны күпертеп күрсәтмәс өчен язам) – көендергән.
Мондый берәүгә сезнең күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек.
Шуңа күрә, ул чиктән тыш көенмәсен өчен, сез аны гафу итегез һәм юатыгыз.
Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм.
Сезне сынау, һәрнәрсәдә тыңлаулымы икәнегезне белү өчен яздым хатымны.
Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткәнемне (гафу итәрлеге булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм.
Шулай итеп, шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмас. Шайтанның ниятләре безгә билгеле бит.
Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип, Троаска килгәч, Хаким Гайсә миңа ишекләрне ачкан булса да,
анда имандашым Титусны таба алмаганлыктан, йөрәгем үз урынында түгел иде. Шунлыктан, андагылар белән хушлашып, Македуниягә киттем.
Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белем хушбуе таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын.
Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсихтән Аллаһыга килә торган хуш ис.
Берәүләр өчен без – үлемгә илтүче үлем исе, ә башкалар өчен – тереклек бирүче тормышның хуш исе. Кем мондый эшкә сәләтле соң?
Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһыдан җибәрелгәннәр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез.
Безгә үзебезне алдыгызда яңадан мактаргамы? Кайберәүләр өчен кирәк булгандай, сезгә яки сездән безгә киңәш хатлары кирәкме?
Сез үзегез – күңелләребезгә язылган, бөтен кеше белгән һәм укыган хатыбыз.
Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтеп торасыз. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән таш такталарга да түгел, ә кеше күңеленә язылган.
Мәсих аша Аллаһы каршында менә шундый ышанычыбыз бар.
Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: сәләтебез Аллаһыдан килә.
Ул безгә яңа килешү хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән. Язылган Канун исә үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
Ташларга чокып язылган, үлем алып килгән хезмәт шулай данын балкытып килгән ки, исраилиләр Мусаның нур чәчкән йөзенә, хәтта аның балкыган даны югалып барса да, карый алмаганнар.
Ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак булмасмы?!
Кешене хөкемгә алып килүче хезмәт дан белән балкып тора икән, хаклыкка китерүче хезмәтнең балкышы тагын да көчлерәк.
Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да балкыбрак торган башка нәрсә бар.
Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да балкыбрак торыр.
Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез.
Исраилиләр югала барган дан балкышына карамасыннар өчен, йөзенә бөркәнчек япкан Мусадай түгел без.
Әмма акыллары томаланган, чөнки иске килешүне укыганда, шундый ук бөркәнчек бүгенгә кадәр аларның күңелләрендә кала. Ул бөркәнчек Мәсих аркылы гына алып ташлана.
Бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, күңелләрендә бөркәнчек ята.
Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткән чакта, бу бөркәнчек алына.
Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык бар.
Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббының балкыган данын көзгедәй чагылдырабыз. Без балкыган данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Раббыга охшаганнан-охшый барабыз. Моны Раббы эшли, ә Раббы ул – Рух.
Аллаһының мәрхәмәте аша безгә шундый хезмәте тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез.
Әмма хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хөкеменә тәкъдим итәбез.
Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен генә яшерелгәндер.
Бу дөньяның илаһы әлеге имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең балкып торган данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрмиләр. Мәсих исә – Аллаһының чагылышы.
Без бит үзебезне түгел, Гайсә Мәсихне Хаким итеп игълан итәбез, ә Гайсә хакына без – хезмәтчеләрегез генә.
«Караңгылыктан яктылык сибелсен», – дип, Аллаһы күңелләребезне яктыртты. Шулай Гайсә Мәсих йөзендә балкый торган Аллаһы даны безгә билгеле булды.
Без – бу хәзинәне саклаган балчык савытлар гына. Шуның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә.
Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез. Без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез.
Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый. Безне бәреп төшерәләр, әмма һәлак булмыйбыз.
Гайсәнең тормышы да бездә күренсен өчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йөртәбез.
Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, әле яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез.
Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә.
Изге язмада: «Мин иман иттем, шуңа күрә сөйләдем», – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез һәм шуңа күрә сөйлибез.
Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Аның белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез бит.
Боларның һәммәсе дә сезнең хакка эшләнә. Шулай Аллаһының мәрхәмәте, тагын да күбрәк кешеләргә таралып, Аллаһы данына тагын да күбрәк шөкер итү алып килер.
Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә көннән-көн яңара бара.
Кыска вакытлы җиңелчә әлеге газап чигүебез безнең өчен бик күркәм мәңгелек яшәеш китерә.
Без бит күренгәнгә түгел, күренмәгәнгә карашыбызны юнәлтәбез, чөнки күренгән нәрсә вакытлыча гына, ә күренмәгәне – мәңгелек.
Җирдәге чатырыбыз – тәнебез юкка чыгачак. Әмма безне күкләрдә кеше кулы белән эшләнмәгән, Аллаһы биргән мәңгелек өй көтүен беләбез.
Әле монда вакытта күктәге өебезне япмадай кияргә теләп сыкранабыз,
чөнки япманы кигәч, без ялангач булмабыз.
Без әле җирдәге чатырларыбызда авыр сыкранабыз, чөнки бу япмабыздан котыласыбыз килмәсә дә, үлемгә ия барлык нәрсә тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күк япмасын киясебез килә.
Нәкъ менә шуның өчен Аллаһы безне яратты һәм ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде.
Шулай итеп, әле шушы тәнебездә вакытта Хаким Гайсәдән ерак булуыбызны белсәк тә, һәрвакыт ышаныч белән яшибез,
чөнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез.
Шулай, ышаныч белән яшибез, тәнне ташлап, Хаким янына урнашуны яхшырак дип табабыз.
Шуңа күрә, тәндә булсак та, тәнне ташлап киткән булсак та, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга омтылабыз.
Тәндә яшәгәндә кылган яхшы яки яман эшләренә карап һәркемгә кылганнары буенча бирелсен өчен, безнең барыбызга да Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килергә туры киләчәк.
Шулай Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга исә безнең кемлегебез билгеле. Вөҗданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип өмет итәм.
Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз, күңелдә булган белән түгел, тыштан күренүче нәрсә белән мактанучыларга җавап бирү өчен, сезгә безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез.
Без үз акылыбызда түгел икән, бу – Аллаһы хакына, акылыбызда булсак, бу – сезнең хакка.
Мәсихнең яратуы безнең белән идарә итә. Бер Кеше барыбыз хакына үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлгән дип ышанабыз.
Исәннәр инде үзләре өчен түгел, үзләре хакына Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына дә үлде.
Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.
Шулай итеп, Мәсих белән берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган. Борынгысы үтеп китте – яңасы килде.
Боларның һәммәсе – Аллаһыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды.
Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Аллаһы дөньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды.
Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз.
Без, Мәсих белән берләшеп, Аллаһы каршында акланган саналсын өчен, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы кешеләр кылган гөнаһлар өчен гаепле итте.
Без исә, Аллаһы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
«Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем, котылу көнендә сиңа ярдәм иттем», – дип әйтә Аллаһы. Менә хәзер уңай вакыт, менә хәзер котылу көне!
Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз.
Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкта, кыйнаулар астында, тоткынлыкта, җәбер-золымнарда, авыр хезмәттә, йокысыз төннәрдә, ачлыкта үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре дип тәкъдим итәбез.
Без моны сафлык, гыйлем, сабырлык, игелек күрсәтү, Изге Рухның кодрәте, эчкерсез мәхәббәт,
хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулларыбызда тәкъвалык коралын тотып,
яманлау яки мактауга тарып, кимселетеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчылар дип исәплиләр, шулай да без ихлас.
Безне билгесезләр дип исәплиләр, шулай да яхшы танылган без. Безне үлеп баручылар дип саныйлар, әмма яшибез бит. Безне җәзаланган дип уйлыйлар, шулай да без үтерелмәгән әле.
Безне көендерәләр, ә без һәрвакыт сөенәбез. Без ярлы, шулай да күпләрне баетабыз. Безнең бернәрсәбез юк, шулай да без һәрнәрсәгә ия.
Көринтлеләр! Сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган.
Сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз.
Сезгә балаларыма сөйләгән кебек сөйлим: җавап итеп, сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз.
Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди бәйләнеше бар?
Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар?
Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын, йөриячәкмен, Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр».
«Шуңа күрә араларыннан чыгыгыз һәм алардан аерылыгыз, – ди Раббы, – нәҗес нәрсәгә кагылмагыз, һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен».
«Сезгә Ата булырмын, ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы».
Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлап, тулысынча Аңа яраклы булып яшик.
Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек.
Моны сезне хөкем итеп әйтмим: элек әйткәнемчә, сез безнең йөрәкләребездә, һәм без сезнең белән бергә үлемдә дә, тормышта да булырбыз.
Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Күңелем юаныч белән тулы, һәртөрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам.
Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык бит. Киресенчә, безне һәр тарафтан – әйләнә-тирәдән ызгыш-талашлар, күңелдән куркулар басты.
Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, Титусны безгә китереп, күңелләребезне күтәрде.
Безне Титусның килүе генә түгел, ә сезнең аңа күрсәткән ярдәмегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен тырышуыгыз һәм көенүегез турында сөйләп, ул мине тагын да күбрәк куандырды.
Хатым белән сезне көендергәнгә, башта үкенсәм дә, инде хәзер үкенмим, чөнки күрәм: хатым сезне вакытлыча гына көендергән.
Хәзер инде мин куанам – сез көенгәнгә түгел, көенүегез сезне тәүбәгә китереп җиткергәнгә куанам. Аллаһы ихтыяры белән көендегез, шулай булгач, бездән бернинди зыян күрмәдегез.
Аллаһы ихтыяры белән көенү котылуга илтүче тәүбәгә китерә, моңа үкенергә кирәкми, ә инде бу дөнья китергән көенү үлемгә китерә.
Карагыз: Аллаһы ихтыяры белән кичергән көенечегез сездә нинди ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тырышлык, гаеплене җәзалау теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәрьяктан күрсәттегез.
Мин сезгә рәнҗетүче хакына да, рәнҗетелгән өчен дә түгел, безнең өчен тырышуыгызны Аллаһы алдында сезгә ачык итеп күрсәтү өчен яздым.
Шул безнең күңелебезне күтәрде. Ә инде Титус шатланганга тагын да күбрәк куандык, сез барыгыз да аны тынычландырдыгыз бит.
Сезнең хакта аның алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым. Сезгә әйткән барлык сүзләребез хак иде, шулай ук Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дөрес булып чыкты.
Куркып һәм дулкынланып аны кабул итүегезне, барыгызның тыңлаучан булуын хәтерләп, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла.
Һәрнәрсәдә сезгә таяна алуым өчен куанам.
Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез.
Авыр сынау җибәрелгән булуга карамастан, аларның куанычы чиктән ашты, бик нык фәкыйрьлектә булсалар да, чамадан тыш юмартлык күрсәттеләр.
Алар хәлләреннән килгәнчә һәм хәтта хәлләреннән тыш та үз теләкләре белән ярдәм иттеләр – моңа мин шаһит.
Изгеләргә хезмәт итүгә катнаштыруны, зур шатлык санап, бик үтенеп сорадылар.
Без өметләнгәнне генә эшләп калмадылар, иң элек үз-үзләрен – Хаким Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә тапшырдылар.
Шуңа күрә без Титустан, бу игелекле эшне ничек башлаган булса, арагызда шулай ук тәмамлавын үтендек.
Ә сез һәрнәрсәгә: иман һәм сүзгә, белем һәм һәртөрле тырышлыкка, безгә булган мәхәббәтегезгә бай булгандай, бу игелекне күрсәтү белән дә өстен булыгыз.
Мин моны әмер итеп түгел, ә сезгә башкалар күрсәткән тырышлык турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынау өчен әйтәм.
Сез Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез бит: фәкыйрьлеге аша бай булуыгызны теләп, бай була торып та, сезнең хакка фәкыйрь булды Ул.
Мин бу мәсьәләгә карата файдалы киңәш бирәм: сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез.
Бу эшне хәзер башкарып чыгыгыз! Эшегезгә бик теләп тотынгандай, хәлегезгә күрә шундый ук тырышлык белән башкарып чыгыгыз.
Бүләк бирүченең тырышлыгы булса, аның бүләге булмаган нәрсәләренә карап түгел, булганнарына карап кабул ителә.
Башкаларга җиңеллек булып, сезгә авырлык төшәргә тиеш түгел, монда тиң булу турында сүз бара.
Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын тәэмин итсен, ә аннан соң аларның муллыгы сезнекен тәэмин итәр. Шулай итеп, барысы да тиң булыр.
Изге язмада язылганча: «Күп җыйганның артыгы булмады, аз җыйганның ихтыяҗы булмады».
Титус күңеленә сезнең хакка миндәй тырышып эшләүне салган Аллаһыга рәхмәт яусын!
Ул үтенечемне хуплап кына калмады, үз ихтыяры белән бик ашкынып яныгызга барырга булды.
Аның белән тагын бер имандашыбызны да җибәрәбез. Ул исә барлык иман итүчеләр бердәмлекләрендә Яхшы хәбәрне таратуы белән макталган.
Өстәвенә, Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкара торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп тә билгеләнгән ул.
Шундый мул бүләкләр белән ни рәвешле эш итүебезгә беркем дә тел тидерә алмасын өчен, сак булырга тырышабыз.
Без бит Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелекле эш кылырга тырышабыз.
Алар белән бергә тагын икенче бер имандашыбызны җибәрәбез. Без аның төрле хәлләрдәге тырышлыгына кат-кат ышандык. Хәзер аның тырышлыгы тагын да зуррак, чөнки ул сезгә бик таяна.
Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең өчен хезмәттәш. Ә инде бу имандашларыбызга килгәндә, алар – иман итүчеләр бердәмлекләренең вәкилләре, Мәсихнең даны.
Шуңа күрә, мәхәббәтегезнең һәм сезнең белән мактануыбызның гадел икәнлеген аларга бердәмлекләр алдында исбат итегез.
Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр,
чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядә ярдәм инде үткән елдан бирле үк әзерләнгән иде дип, македуниялеләр алдында сезнең белән мактанам. Сезнең тырышлыгыгыз аларның күбесен дәртләндерде.
Ә мактавым бу очракта буш булмасын, әйткәнемчә, инде әзер булырсыз дип, имандашларны яныгызга җибәрәм.
Югыйсә, македуниялеләр минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без дә оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк.
Шуңа күрә, әлеге имандашлардан алдан ук яныгызга баруларын һәм вәгъдә ителгән бүләкне әзерләп куюларын үтенергә кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүри түгел, ә ихлас әзерләвегез күренә.
Моңа игътибар итегез: аз чәчкән – аз уңыш, ә күп чәчкән мул уңыш алыр.
Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата.
Аллаһы һәртөрле бүләкләрне сезгә бик мул итеп бирә ала. Шулай итеп, сез һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә мул тормышлы булып, һәртөрле игелекле эштә юмарт була алырсыз.
Изге язмада язылганча: «Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды, Аның игелеге мәңгелек».
Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелегегез җимешләрен арттырыр.
Сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә безнең аркылы күрсәткән юмартлыгыгыз өчен Аллаһыга рәхмәтләр яудырылыр.
Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә мул иттерер.
Ихласлыгыгыз исбат иткән бу хезмәтне күреп, сез Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне тануыгыз һәм аңа буйсынуыгыз, үзләре һәм башкалар белән юмарт уртаклашуыгыз өчен кешеләр Аллаһыны данлыйлар.
Алар сезнең өчен дога кылырлар, Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән яныгызга ашкынырлар.
Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын!
Арагызда «тыйнак», ә инде читтә «кыю» булган мин, Паул, Мәсих басынкылыгы һәм эчкерсезлеге белән сезгә мөрәҗәгать итәм.
Яныгызда вакытта, безне дөньяви исәп белән эш итәсез дип санаучыларга каршы килеп, кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам.
Бу дөньяда яшәсәк тә, бу дөнья кешеләредәй көрәшмибез.
Коралларыбыз дөньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне,
Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә баш күтәргән һәртөрле комачаулыкларны җимерәбез һәм һәр фикерне әсир итеп, Мәсихкә буйсындырабыз.
Сез тулысынча буйсынгач, буйсынмаган һәр кешене җәзага тартырга әзербез.
Сез күз алдында булганнарны гына күрәсез. Кемдер, мин Мәсихнеке, дип ышанса, тагын уйласын: ул Мәсихнеке булгандай, без дә шулай Мәсихнеке.
Җимерү өчен түгел, сезне ныгыту өчен, Хаким Гайсә биргән вәкаләт белән тагын да артыграк мактансам да, оятка калмам.
Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз.
Кемдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди бит.
Андый кеше белсен: сездән читтә булганда язган хатларыбыздагы сүзләрдә нинди булсак, сезнең арада да без шундый.
Без үз-үзләре белән мактанучыларга тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Алар, үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, акыллы эш кылмыйлар.
Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Арагыздагы хезмәтебез дә шул чикләргә керә.
Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит.
Без чиктән тыш, ягъни башкаларның хезмәтләре белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, эшчәнлегебез чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез.
Шул вакытта сездән читтәге илләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз. Без башкаларның чикләрендә эшләгән эшләре белән мактанырга теләмибез.
Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».
Үзен-үзе мактаучы түгел, Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.
Бераз акылсызлануыма түземлерәк булсагыз иде! Хәер, сез миңа түзәсез дә инде.
Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит, чөнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем һәм Аның алдына гыйффәтле кыздай китереп бастырырга телим.
Әмма елан Һаваны үзенең хәйләсе белән алдагандай, Мәсихкә булган ихласлык һәм сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китәр дип куркам.
Кем дә булса килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсәне игълан итсә, яки сезгә бирелгән Рухтан башка рухны йә үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» кабул итәргә өндәсә, сез андый кешегә бик тиз колак салырга әзер.
Әмма мин мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич тә түбән түгелмен, дип уйлыйм.
Гәрчә сөйләргә оста булмасам да, белемем бар. Хәер, без моны сезгә һәрьяктан ачык күрсәттек.
Сезне күтәрү өчен, Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән үземне түбәнсетеп, мин гөнаһ кылдыммы әллә?
Сезгә хезмәт итәр өчен, башка бердәмлекләрне «талап», алар хисабына яшәдем.
Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йөк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йөк булмаска тырыштым һәм киләчәктә дә тырышырмын.
Мәсих хакыйкате миндә булган кебек, Ахая якларында һичкем миннән бу мактанычымны тартып ала алмаячагы да хактыр.
Мин ни өчен болай эшлим соң? Әллә сезне яратмаганнанмы? Сезне яратуым Аллаһыга билгеле!
Әмма үзләрен безгә тиңләп мактанырга теләүчеләргә мөмкинлек бирмәс өчен, моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан соң да шулай эшләячәкмен.
Андый кешеләр – ялган рәсүлләр, алдакчы хезмәткәрләр. Алар Мәсихнең рәсүлләре булып күренергә тырышалар.
Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит.
Шунлыктан хезмәтчеләренең дә хаклык хезмәтчеләре булып кылануы гаҗәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап җәза алачак.
Тагын бер тапкыр кабатлыйм: һичкем мине акылсыз дип санамасын. Әмма шулай уйласагыз, миңа акылсыз булырга һәм бераз гына мактанырга рөхсәт бирегез.
Хәзер әйтәсе сүзләрем Хаким Гайсәдән түгел, мин акылсыздай мактанырмын.
Күпләр дөнья кешеләре кебек мактаналар, шуңа күрә мин дә мактанам.
Үзегез акыллы булып та, акылсызларга бик теләп түзеп торасыз!
Берәү сезне коллыкка төшергәндә, изгәндә, сездән файдаланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, битегезгә сукканда да, сез түзеп торасыз ич!
Оят булса да әйтим: боларга безнең көчебез җитмәде! Ә инде берәрсе нәрсә белән булса да мактанырга батырчылык итә икән, ул чакта (акылсыз кеше сыман әйтәм) мин дә батырчылык итәм.
Алар гыйбриләрме? Мин дә. Исраилиләрме? Мин дә. Ибраһим нәселеннәнме? Мин дә.
Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сөйлим: мин тагын да яхшырак. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым.
Яһүдиләр мине биш тапкыр, һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар.
Мине өч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, өч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәрдем.
Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, елгаларда хәвеф-хәтәрләргә очрадым, юлбасарлар һөҗүменә дучар булдым, ыругдашлардан һәм башка халык кешеләреннән куркыныч янады, шәһәр, чүл, диңгезләрдә бәла-казаларга очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта булдым.
Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлык һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, салкыннарда ялангач йөрдем.
Болардан тыш, мин һәркөн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм.
Һәр зәгыйфь янында мин дә зәгыйфь түгелме?! Берәү коткыга төшерелсә, аның өчен ачу белән янмыйммы?!
Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәңге шөһрәтле Алласы һәм Атасы белә: мин ялган сөйләмим.
Дәмәшкътә Һарета патшаның өлкә башлыгы, мине тотып алу өчен, шәһәр капкаларына сак куйды,
ә мине кәрзингә салып, шәһәр диварындагы тәрәзәдән төшерделәр, шулай мин аның кулына эләкмәдем.
Мактануның файдасы булмаса да, мин мактанырга тиеш. Хәзер мин Хакимнән иңгән күренешләр һәм ачылышлар турында сөйләүгә күчәм.
Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, бер Аллаһы гына белә, – өченче күккә кадәр күтәрелеп алынды.
Ул кеше хакында беләм, – тик тәнендә килешме, тәненнән тышмы, белмим, Аллаһы белә, –
ул җәннәткә алынган һәм кешеләргә сөйләргә ярамаган, тел белән аңлатып бирә алмаслык сүзләр ишеткән.
Андый кеше белән мактана алам, ә үзем белән мактана алмыйм, зәгыйфьлекләрем белән мактансам гына инде.
Хәер, мактанырга теләсәм, акылсыз булмам, чөнки дөреслекне сөйләячәкмен. Әмма кем дә булса минем хакта үземдә күргән яки ишеткәннән артык уйламасын дип, мактанудан тыелып торам.
Шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен өчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Артык масаймавым өчен, бу чәнечке мине шайтан фәрештәседәй интектерә.
Аны тәнемнән чыгарсын дип, Хаким Гайсәгә өч мәртәбә ялвардым.
Әмма Ул: «Сиңа мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә камилрәк була», – дип әйтте. Шуңа күрә, миндә Мәсих кодрәте булсын өчен, үз зәгыйфьлекләрем белән бик теләп мактаначакмын.
Шуның өчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләр, хурлаулар, мәшәкатьләр, эзәрлекләүләр, кысуларга да риза, чөнки зәгыйфь вакытта мин көчле.
Мин акылдан шаштым, моңа сез үзегез мәҗбүр иттегез. Сез мине мактарга тиеш идегез, гәрчә мин әһәмиятсез булсам да, «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк.
Рәсүллек дәлилләрем – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде.
Башка бердәмлекләр белән чагыштырып, сезгә ничек начаррак карадым икән? Сезгә авыр йөк булмавым беләнме әллә?! Мондый гаебем өчен гафу итегез!
Менә мин яныгызга өченче тапкыр барырга әзерләнәм, әмма сезгә йөк булмаячакмын, чөнки миңа сездә булган нәрсәләр түгел, үзегез кирәк. Балалар ата-аналарына түгел, ата-аналар балаларына байлык җыярга тиеш бит.
Җаннарыгыз өчен мин үземдә булганның һәммәсен, хәтта үземне дә бик теләп сарыф итәрмен. Мин сезне күбрәк яратканга, сез мине азрак яратасызмы әллә?!
Ярый, мин үзем сезгә йөк булмадым да, ди. Ләкин хәйләкәрлегем белән алдап, сезне үз кулыма алдыммы әллә?!
Сезгә җибәргән кешеләремнең берәрсе аркылы сездән файдаланганмындыр, бәлки?
Мин Титустан яныгызга баруын үтендем һәм аның белән бер имандашымны җибәрдем. Титус сездән файдаландымы? Без соң бер үк рух белән эш иттек түгелме?! Бер үк юлдан йөрмәдекме?
Сез, мөгаен, алдыгызда акланабыз дип уйлыйсыздыр. Юк, без Мәсихнеке буларак, Аллаһы алдында сөйлибез, болар һәммәсе, газиз дусларым, сезне рухи яктан ныгыту өчен эшләнә.
Яныгызга килгәч, мин сезне үзем теләгәнчә, ә сез мине үзегез теләгәнчә тапмассыз дип куркам. Арагызда гаугалар, көнчелек, ачу, үз-үзеңә файда эзләү, яла ягу, гайбәт сату, тәкәбберлек, тәртипсезлек табармын дип куркам.
Килгәч, Аллам сезнең алда мине тагын кимсетмәсен, һәм, элек гөнаһ кылып та, әле һаман кылган шакшылык, фәхешлек һәм азгынлыклары өчен тәүбә итмәгән күпләр хакына, миңа күз яше агызырга туры килмәсен иде.
Сезгә инде өченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән.
Мин инде яныгызда икенче мәртәбә булганда, әүвәл гөнаһ кылганнарга һәм башкаларның һәммәсенә дә кисәтү ясаган идем. Хәзер исә һәммәсенә тагын читтән торып кисәтәм: янә яныгызга килгәч, кызганмам.
Сез бит минем аша Мәсих сөйләвенә дәлил эзлисез. Ул сезгә нисбәтле эш иткәндә зәгыйфь түгел, Ул сезнең арада кодрәтле.
Хачка кадакланганда зәгыйфь булса да, хәзер Ул Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә Аның белән берләшеп, көчсез булсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең файдага Аның белән бергә яшәрбез.
Иман белән яшибезме? дип, үзегезне үзегез сынагыз, үзегезне үзегез тикшерегез. Гайсә Мәсихнең үзегездә булуын белмисезме әллә? Белмисез икән, сез сынауны уза алмагансыз.
Безгә килгәндә, сынауны уңышлы үтүебезне белерсез, дип өметләнәм.
Бернинди яман эш кылмавыгызны теләп, Аллаһыга дога кылабыз. Сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, без сынауларны үтә алмаган кебек күренсәк тә, игелекле эш эшләвегез өчен ялварабыз.
Без хакыйкатькә каршы бернәрсә дә эшли алмыйбыз, әмма аның үзе өчен генә эшли алабыз.
Без үзебез көчсез, ә сез көчле булганда, без сезнең өчен сөенәбез һәм камилләшүегез хакына дога кылабыз.
Яныгызда вакытта кырысланмас өчен, мин боларны сезгә килгәнче язам. Хаким Гайсәнең миңа биргән вәкаләте җимерү өчен түгел, төзү өчен бит.
Ниһаять, имандашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез һәм мәхәббәт вә иминлек Алласы сезнең белән булыр.
Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте сезнең барыгыз белән булсын. Изге Рух сезнең һәммәгезнең йөрәкләрен берләштерсен.
Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Ата Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан
һәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам.
Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры белән гөнаһларыбыз өчен Мәсих Үзен корбан итте.
Аллаһыга мәңге-мәңгегә дан! Амин.
Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз икенче бер «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам.
Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, кайбер кешеләр сезне бутап, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне бозарга гына телиләр.
Әмма элегрәк үзебез сезгә белдергән Яхшы хәбәргә каршыны без үзебез яки күктән килгән фәрештә игълан итә башласа, аңа ләгънәт төшсен!
Без моны элек тә әйткән идек, хәзер яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсә, аңа ләгънәт төшсен.
Хәзер хуплауны кешеләрдән яки Аллаһыдан эзлимме әллә? Әллә кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел,
чөнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
Сез яһүдиләр динен тотуым, элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым,
ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга нык итеп бирелеп, яһүдиләр динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым.
Әмма мине анам карынында чакта ук сайлап алып, Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүди булмаганнар арасында Үзенең Углы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен, Углын миңа күрсәтүне кулай дип тапты. Мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәшләшмичә
һәм миңа кадәр рәсүл булганнар янына Иерусалимгә дә бармыйча, Гарәпләр җиренә киттем, аннан соң Дәмәшкъкә кайттым.
Өч ел үткәч, мин, Кифас белән танышу өчен, Иерусалимгә бардым да унбиш көнләп аның янында булдым.
Хакимебез Гайсәнең энесе Ягъкубтан башка һичбер рәсүлне күрмәдем.
Аллаһы алдында ант итеп әйтәм: сезгә язганнарым ялган түгел.
Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем.
Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде.
Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр дә
минем хакка Аллаһыны данлаганнар.
Ундүрт ел үткәч, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимгә киттем. Титусны да үзебез белән алган идек.
Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, яһүди булмаганнар арасында үзем тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мөхтәрәм кешеләргә аңлатып бирдем.
Хәтта алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сөннәткә утырырга мәҗбүр итмәделәр.
Без бу турыда сөйләшергә тиеш идек, чөнки Мәсих Гайсә биргән азатлыгыбыз турында сораштырып белергә һәм безне коллыкка төшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «имандашлар» килгән иде.
Әмма Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын өчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык.
Андагы мөхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә (алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем өчен мөһим түгел, чөнки Аллаһы кешенең йөзенә карамый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәделәр.
Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдиләргә белдерү эше Петергә тапшырылгандай, башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр бит.
Чөнки яһүдиләр арасында рәсүллек итүдә Петергә көч бирүче Аллаһы яһүди булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да көч бирде.
Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән махсус хезмәтне таныгач, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүди булмаганнар янына, ә алар яһүдиләр янына барырга дип килештек.
Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында һәрвакыт истә тотуыбызны гына сорадылар, һәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыштым.
Кифас Антиухиягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чөнки ул хаклы түгел иде.
Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яһүди булмаган иман итүчеләр белән бергә ашый торган иде, ә инде тегеләр килгәч, сөннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүди булмаганнардан кача һәм читләшә башлады.
Аның белән бергә башка имандаш яһүдиләр дә икейөзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларның икейөзлелегенә бирелеп китте.
Ә аларның Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин һәммәсе алдында Кифаска: «Син яһүди була торып, яһүдичә түгел, мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни өчен мәҗүсиләрне яһүдиләр кебек яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел.
Әмма шуны беләбез ки: кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән Аллаһы тарафыннан аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәп түгел, Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Мәсих Гайсәгә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп, беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас бит.
Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гөнаһлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гөнаһ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел!
Үзем җимергән нәрсәләрне яңадан торгызам икән, мин үз-үземне Канун бозучы итеп күрсәтәм.
Канун үзе мине үлемгә дучар итте. Аллаһы өчен яшим дип, мин үлүем белән Канун хакимлегеннән котылдым. Мин Мәсих белән хачка кадакландым,
инде мин үзем түгел, Мәсих миндә яши. Ә хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем өчен Үз гомерен биргән Аллаһы Углына иман белән яшим.
Аллаһының мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше Канун аркылы аклана икән, ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.
Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән?! Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде!
Сездән шуны гына белергә телим: сез Аллаһы Рухын Канун таләпләрен үтәп яки ишеткәнегезгә ышанып алдыгызмы?
Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз көчегез белән генә ирешергә телисезме?
Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы?!
Аллаһы сезгә Рухны бирә һәм арагызда могҗизалар тудыра. Ул моны сез Канунны үтәгәнгә яки ишеткәнегезгә ышанган өчен эшлиме?
Ибраһимны исегезгә төшерегез. Изге язмада аның турында: «Ул Аллаһыга ышанды, һәм шуның белән тәкъва булып саналды» диелгән.
Моннан шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары.
Изге язма, Аллаһының башка халыкларны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак» дигән Яхшы хәбәрне белдерде.
Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар.
Ә инде Канунны үтәүләренә таянучыларның барысына да каргыш төшкән. Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән», – дип язылган бит.
Билгеле ки, Аллаһы алдында Канун белән һичкем аклана алмый, чөнки «Иман аша акланган кеше яшәячәк».
Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк».
Мәсих безнең урынга ләгънәтләнеп, безне Канун ләгънәтеннән йолып алды, Изге язмада: «Агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән», – дип язылган бит.
Ибраһимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы алсыннар дип, Мәсих безнең хакка шулай эшләде.
Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә өсти алмагандай, бу очракта да шулай.
Вәгъдәләр Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән булган. Монда күпләр турында әйтелгәндәй, «токымнарына» түгел, берәүгә генә «токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих.
Мин менә нәрсәне күздә тотам: Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йөз утыз елдан соң чыккан Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең көчен бетерә алмый.
Аллаһының мирасы Канунны үтәүгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый бит. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга мирасын нәкъ вәгъдә аркылы бүләк иткән.
Канун ни өчен кирәк соң? Канун, явызлыкларны күрсәтү өчен, соңрак бирелгән. Вәгъдә бирелгән Токым килгәнче, бу Канун гамәлдә булган. Аны фәрештәләр арадашчы аша тапшырганнар.
Берәү өчен генә арадашчы кирәк булмый, ә Аллаһы бер.
Шулай булса, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше, чыннан да, канунны үтәү аркылы акланыр иде
Әмма Изге язма бөтен дөньяны гөнаһ әсире дип игълан итә, шуңа күрә вәгъдә ителгән нәрсә иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә.
Ә инде иман килгәнче һәм ул ачыласы вакытка кадәр, без Канун сагы астында, тоткынлыгында кала бирдек.
Шулай итеп, безне иман аркылы Аллаһы акласын дип, Мәсих килгәнче, Канун безгә тәрбияче булды.
Әмма хәзер иман килгәч, без инде тәрбияче кул астында түгел.
Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз аша барыгыз да – Аллаһы балалары.
Суга чумдыру йоласын үтәп, Мәсихкә чумдырылган һәрберегез Мәсихне «кигән» булырсыз.
Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.
Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.
Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый.
Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә һәм йорт идарәчеләренә буйсына.
Без дә бала вакытта бу дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек.
Билгеләнгән вакыт җиткәч исә, Аллаһы Үз Углын монда җибәрде. Углы хатын-кыздан туды һәм яһүдиләр Канунына буйсынды.
Ул Канун хакимлегендәгеләрне йолып алып, аларны Аллаһы балалары итү өчен килде.
Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Углының: «И газиз Атам! » – дип чакыручы Рухын йөрәкләрегезгә җибәрде.
Шуңа күрә син – инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, сине Аллаһы Үзенең варисы да итте.
Элек, сез Аллаһыны белмәгәндә, чынлыкта илаһ булмаганнарга кол идегез.
Хәзер исә, Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез?
Сез билгеле бер көннәр, айлар, еллар һәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез.
Сезнең хакка файдасызга көч түктем дип куркам.
Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә сезнең кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнҗетмәдегез.
Үзегез беләсез, мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем.
Ләкин авыруым сезнең өчен сынау булса да, миңа чирканып карамадыгыз һәм кире какмадыгыз, Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнең Үзен кабул иткәндәй кабул иттегез.
Куанычыгыз кая китте соң? Сезнең хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мөмкин булса, шунда үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез.
Сезгә хакыйкать сөйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә?!
Тегеләр сезнең белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. Сезне миннән аерып алып, үзләре белән бик нык кызыксынугызны телиләр.
Яхшы ният белән кызыксыну әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай эшләү яхшы.
Балаларым, Мәсих тормышыгызда чагыла башлаганчы, сезнең өчен мин бала тудыру газабын яңадан кичерәм!
Хәзер мин яныгызда булырга һәм бөтенләй башкача сөйләшергә теләр идем, чөнки сезнең хакта ишетеп аптырашта калдым.
Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миңа: сез әллә Канунны ишетмисезме?
Анда: «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган.
Әмма колдан туганы, балалар ничек дөньяга килсәләр, шул рәвешчә, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе белән туган.
Бу – читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә. Берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Һаҗәр.
Һаҗәр Гарәпләр җирендәге Синай тавын аңлата һәм хәзерге Иерусалимгә туры килә, чөнки хәзерге Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта.
Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз.
Изге язмада болай дип язылган бит: «Сөен, баласыз кысыр хаткын! Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр, тулгак авырлыгын кичермәгән хатын! Чөнки ирле хатынныкына караганда ире ташлаган хатында балалар күбрәк».
Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары.
Әмма теге вакыттагы кебек, гадәти рәвештә туган Рух белән туганны ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай.
Әмма Изге язма нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан да бүлешмәячәк».
Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, ирекле хатын балалары.
Мәсих безне ирекле булу өчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез.
Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сөннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас.
Сөннәтләнүче һәр кешегә аның бөтен Канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм.
Канунны үтәп, аклану алырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз.
Без исә Аллаһы тарафыннан акланырбыз дип өметләнәбез, һәм иман иткәнгә күрә, аның тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып көтәбез.
Мәсих Гайсәдә сөннәт тә, сөннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле.
Сез йөгерешне яхшы башладыгыз, шулай булгач, сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән?
Сезне ышандырырга тырышкан нәрсә сезне Чакыручыдан түгел.
Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта.
Хаким Гайсәгә таянып, мин сезнең башкача фикер йөртмәячәгегезгә ышанам, ә сезне котыртучы, кем булуына карамастан, җәзасын алыр.
Имандашлар, мин әле дә, сөннәткә утырту кирәк, дип өйрәтәм икән, мине тагын ни өчен эзәрлеклиләр соң? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде.
Сезне борчучылар сөннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!
Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү өчен сылтау булмасын, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез.
Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат».
Ә бер-берегезгә ерткыч җанварлардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез.
Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта гөнаһлы табигатьнең теләкләрен үтәмәссез.
Гөнаһлы табигать – Рухка каршы, ә Рух гөнаһлы табигатькә каршыны тели: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз.
Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сез Канун хакимлегендә түгел.
Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык,
потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар,
көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк.
Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар.
Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез.
Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк.
Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, Рух буенча яшәүчеләр, аны басынкылык белән төзәтегез. Тик коткыга бирелмәс өчен, һәрберегез үз-үзен күзәтсен.
Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
Үзен зурга санап, чынлыкта һичкем булмаган кеше үз-үзен алдый.
Һәркем үз эшен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, эшләгәне белән горурлана алыр.
Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш бит.
Аллаһы сүзе белән үгетләнә торган кеше үзенең барлык яхшы нәрсәләрен нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.
Алданмагыз: Аллаһы түбәнсетүләргә дучар була алмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.
Үзенең гөнаһлы табигатенә чәчүче аннан һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Аңардан мәңгелек тормыш алыр.
Игелек эшләргә ялыкмыйк, әгәр тукталып калмасак, вакытында уңышны урып алырбыз.
Шуңа күрә, җае чыккан саен, һәркемгә бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам.
Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр өчен генә, сезне сөннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар.
Сөннәткә утыртылганнар үзләре дә Канунны тотмыйлар, ләкин тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану өчен, сөннәтле булуыгызны телиләр.
Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, шул хачка бу дөнья – минем өчен, ә мин дөнья өчен кадакландым.
Сөннәт кылуның да, кылмауның да һич әһәмияте юк, фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле.
Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә һәм Аллаһының чын халкына да иминлек һәм шәфкать булсын.
Алга таба миңа һичкем авырлык тудырмасын, чөнки тәнемдә Гайсәнең яра эзләрен йөртәм.
Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын. Амин.
Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәһәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә
Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалады.
Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булуыбыз өчен, дөнья яратылганчы ук Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә
Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аның изге теләге һәм ихтыяры иде.
Моның өчен Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәте макталсын.
Без Мәсихтә булып, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте.
Аллаһы бу мәрхәмәтен бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде.
Изге теләге буенча, Мәсихтә тормышка ашырырга ниятләгән Үз ихтыярының серен безгә белдерде.
Аның нияте исә шул: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә берләштерү.
Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, нияте белән алдан билгеләп, безне Мәсих аша варислары итте.
Безнең, ягъни беренче булып Мәсихкә өмет баглаучылар аркылы Аллаһының даны макталсын дип эшләде Ул моны.
Сез дә хакыйкать сүзен – үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Мәсихкә иман китергәч, вәгъдә ителгән Изге Рух – Аллаһы мөһере белән Мәсих аша тамгаландыгыз.
Аллаһы безне, Аныкы булганнарны тулысынча йолып алганчы, булачак мирасыбызны алуыбыз өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Шуның аркылы Аллаһының даны макталыр.
Шуңа күрә, Хаким Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә мәхәббәтегез турында ишетеп,
мин дә, догаларымда искә алып, сезнең өчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы – шөһрәтле Ата, Үзен танып белсеннәр өчен, сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам.
Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләргә булачак мирасның нинди мул һәм данлы икәнен һәм бездәге, иман итүчеләрдәге, куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам.
Бу куәт Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле көч белән бер үк.
Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртөрле көчләр өстеннән бу дөньяда гына түгел, киләчәк дөньяда да һәртөрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.
Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды.
Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнең тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнең тулылыгы.
Сез яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында үле идегез.
Сез элек бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һава киңлекләрендәге рухи көчләр белән идарә итүче рухка буйсынып яшәдегез. Ул рух Аллаһыга буйсынмаучы кешеләрдә хәзер дә гамәлдә.
Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм тәнебез нәфесләренә, уйларыбызга ияреп, табигатебезнең теләкләре буенча яшәдек. Безне дә табигатебез аркасында калган башкаларны көткән кебек үк Аллаһының ачуы көтә иде.
Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте:
безне, әле яман эшләребез аркасында үле булганда, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз.
Әйе, Ул безне Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты.
Моның белән ул Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын һәм Мәсих Гайсә аша безгә булган игелеклелеген киләчәк гасырларда күрсәтергә теләде.
Сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Сезнең үзегездән түгел, бу – Аллаһы бүләге.
Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын.
Безне Аллаһы бар итте, Ул алдан әзерләгән игелекле эшләрне башкарып яшәү өчен, без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.
Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә төшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, « сөннәткә утыртылганнар » дип аталучы кешеләр « сөннәтсезләр » дип атыйлар иде.
Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез.
Ул чакта Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы Аллаһыга якынлаштыгыз.
Мәсих Үзе тынычлыгыбыздыр, Ул яһүдиләрне һәм яһүди булмаганнарны да бер итте, Үз үлеме белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде.
Ул Канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике төркемнән яңа бер халык булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру,
Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру.
Мәсих килеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте.
Аның аша безнең икебезнең, ягъни яһүдиләрнең һәм яһүди булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына барыр юлыбыз бар.
Димәк, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, Аллаһының изге халкы милләттәшләре һәм Аның гаиләсе әгъзалары.
Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе.
Ул бөтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина өскә күтәрелә-күтәрелә, Аның – Хакимебез Гайсә аша Изге йорт булып үсеп җитә.
Сез дә Мәсихтә башкалар белән бергә Үз Рухы белән Аллаһы яши торган йорт булып төзеләсез.
Менә шуның өчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүди булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам.
Аллаһы мәрхәмәте белән миңа сезнең өчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер.
Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, ниятен белдерде.
Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз.
Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм түгел иде әле. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде.
Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яһүдиләр белән бергә яһүди булмаганнар да – варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар.
Үз куәте белән Аллаһы биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым.
Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү
һәм Аллаһының серле ниятен һәммәсенә ачып бирү вазифасы йөкләнде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу ниятен иң баштан ук яшереп тоткан иде.
Аллаһының нияте иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык һәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде.
Аллаһы моны иң баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Хакимебез Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде.
Шулай булгач, Мәсихнеке булып, Аңа иман итү аша, без кыю рәвештә һәм һич икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз.
Шуңа күрә, үтенәм сездән: сезнең хакка газап чигүемә күңелегезне төшермәгез. Бу газаплар даныгыз өчен хезмәт итә.
Боларның һәммәсе өчен мин Атабыз алдында тез чүгеп ялварам.
Күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыруг Аңардан үзенә исем ала.
Данлы бөеклегенең байлыгы белән Аллаһы Үзенең Рухы аркылы сезгә эчке яктан ныгырга куәт бирсен,
иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып,
бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын һәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаһының бөтен тулылыгы чолгап алыр.
Куәте бездә гамәлдә булган һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга
– Аңа иман итүчеләр бердәмлегендә һәм Мәсих Гайсә аша буыннан-буынга мәңге-мәңгегә дан булсын! Амин.
Шулай итеп мин, Хаким Гайсә хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм.
Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт белән түзеп торыгыз.
Рух биргән бердәмлегегезне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз.
Аллаһы сезне чакырган өмет бер генә булгандай, Мәсих тәне дә бер, Рух та бер.
Хакимебез – бер, иман – бер, суга чумдыру йоласы – бер.
Аллаһы – бер, Ул – барысының да Атасы. Ул барысыннан да өстен, барысы аркылы эш итә һәм һәркемдә дә бар.
Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләкләреннән өлеш чыгарган.
Шуңа күрә Изге язмада: «Югарыга күтәрелеп, әсирләр төркемен Үзе белән алып барды һәм кешеләргә бүләкләр өләште», – дип язылган.
Ә «югарыга күтәрелеп» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу – Мәсих җирнең түбәнрәк урыннарына да төшкән иде, дигәнне аңлата.
Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә.
Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге өчен башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп куйды.
Хезмәт итүгә һәм Үз тәнен ныгытуга изгеләрне әзерләү өчен эшләде моны Мәсих.
Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булганга кадәр, бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.
Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк.
Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сөйләп, Аңа, тәннең Башы Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик.
Бөтен тән берләшкән, һәртөрле бәйләнешләр белән беркетелгән һәм тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, Аңардан бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.
Шуңа күрә, Хаким исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: инде буш уйлы мәҗүсиләрдәй яшәмәгез.
Үзсүзле булганга күрә, алар белемсез, шунлыктан акыллары чуалган һәм Аллаһы бирә торган тормыштан читләштерелгәннәр.
Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр.
Ә сезне Мәсих хакында болай өйрәтмәделәр.
Сез, әлбәттә, Аның турында ишеткәнсездер һәм, Аныкы буларак, Аңарда булган хакыйкатькә өйрәтелгәнсездер.
Алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешегезнең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.
Фикерләү рәвешегез яңарсын,
һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенегез. Боларны хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышыгыз белән күрсәтегез.
Ялганны кире кагып, бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, без барыбыз да бер тән әгъзалары бит.
Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын.
Иблискә урын бирмәгез.
Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, мохтаҗларга бирерлеге булсын өчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен.
Бернинди кирәксез сүз сөйләмәгез, әмма тыңлаучыларга файда китерү өчен, кирәк вакытта үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр әйтегез.
Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чөнки сезне йолып алу көне өчен тамгаланган мөһер – нәкъ Ул Үзе.
Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыклардан баш тартыгыз.
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергәндәй, бер-берегезне кичерегез.
Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз.
Мәсих безне яраткандай, тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде.
Фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһының изге кешеләренә болар килешми бит.
Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми, киресенчә, иң яхшысы Аллаһыга шөкер итегез.
Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый.
Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чөнки шулар аркасында тыңлаусызларга Аллаһының ачуы килә.
Шуңа күрә андыйлар белән эш итмәгез.
Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер сез – Хаким Гайсәнеке булганга – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез.
Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкать.
Раббыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз.
Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез.
Андый кешеләрнең яшертен рәвештә эшләгәннәре турында, хәтта, сөйләргә дә оят.
Әмма яктылык фаш иткән һәммә нәрсә ачык күренәчәк,
яктылык ачык күрсәткән һәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуңа күрә: «Йоклаучы, уян! Үледән терел! Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелә.
Шуның өчен ничек яшәвегезне карагыз, акылсызлардай түгел, акыл ияләре кебек гомер итегез.
Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки без яшәгән заман яманлык белән тулы.
Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенегез.
Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз.
Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз.
Һәрнәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга даими рәвештә рәхмәт укыгыз.
Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз.
Хатыннар, ирләрегезгә Хаким Гайсәгә буйсынгандай буйсыныгыз.
Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булгандай, ир дә – хатынның башы бит. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы.
Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар.
Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз.
Ул Үзен бердәмлекне изгеләндерү өчен корбан итте, сүз һәм су белән пакьләндерде.
Ул моны бердәмлекне данлы, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка шундый җитешсез яклардан тыш, ягъни изге һәм керсез итеп, Үз алдына китерү өчен эшләде.
Шулай ук ирләр, үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы үзен ярата.
Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәтләнми бит, киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Мәсих тә бердәмлек турында шулай кайгыртып тора,
чөнки без – тәненең әгъзалары.
Изге язмада язылганча: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр».
Бу – бөек сер: әлеге сүзләрнең Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә кагылуын аңлыйм мин.
Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.
Балалар, ата-аналарыгызга Хаким Гайсә теләгәнчә тыңлаулы булыгыз, чөнки бу шулай булырга тиеш.
«Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» – бу Аллаһының беренче әмере. Аңа шундый вәгъдә өстәлгән: «Шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр».
Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез.
Коллар, Мәсихкә буйсынгандай, җирдәге хуҗаларыгызга да курку катыш тирән хөрмәт белән ихлас күңелдән буйсыныгыз.
Сез моны күз буяу, аларга ярау өчен түгел, Мәсихнең коллары буларак, Аллаһының ихтыярын саф күңелегез белән үтәгез.
Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез.
Хакимебезнең һәркемгә – кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге өчен әҗер түләячәген беләсез.
Сез дә, хуҗалар, шулай булыгыз. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнең дә, аларның да күкләрдә бер үк Хуҗалары булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә өстен күрми.
Ниһаять, Хаким Гайсә белән берләшүегездә Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз.
Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне киегез.
Без кешеләргә каршы түгел, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгылык дөньясы белән идарә итүчеләргә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез бит.
Шуның өчен Аллаһы биргән хәрби киемнәрне киегез. Шулай итсәгез, начар көн килгәч тә, сез дошманга каршылык күрсәтеп һәм ахыр чиккә кадәр көрәшеп, бирешмичә нык тора алырсыз.
Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз,
иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез,
һәрчак иман калканын кулларыгызда тотыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз.
Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
Һәртөрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның көче ярдәмендә һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат өчен, уяу булып, бар изгеләр өчен армый-талмый догада булыгыз.
Яхшы хәбәр серен кыю белдерүемне теләп, сөйли башлаганда, миңа кирәкле сүзләр бирелсен дип, минем өчен дә дога кылыгыз.
Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер зинданда утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешле кыюлык белән сөйли алуым өчен дога кылыгыз.
Сезнең дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белүегезне теләп, сөекле имандашыбыз һәм Хаким Гайсәгә тугры хезмәтче Тухик барысын да сөйләп бирер.
Нәкъ менә шуның өчен, безнең хакта белеп торуыгызны һәм Тухикнең күңелләрегезне юатуын теләп, мин аны яныгызга җибәрәм.
Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын.
Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына да Аллаһының мәрхәмәте булсын.
Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул һәм Тимутәйдән сәлам.
Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Сезне искә төшергән саен, мин Аллама рәхмәт укыйм.
Сез иң беренче көннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәрвакыт сезнең барыгыз өчен шатланып дога кылам.
Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер көнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам.
Минем барыгыз турында да шулай уйлавым хактыр, чөнки сез минем йөрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез.
Сезнең һәммәгезне дә Мәсих Гайсәдәй яратып сагынуыма Аллаһы шаһит.
Мәхәббәтегез артканнан-артып, белем, һәртөрле зирәклек белән баесын, дип дога кылам.
Иң яхшыларны сайлап ала белүегезне, шуның белән Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез калуыгызны,
Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләрен мул итеп китерүегезне теләп дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр.
Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәрнең таралуына зур файда китергәнен белүегезне телим.
Нәтиҗәдә, кайсар сараендагы барлык сакчыларга һәм калган башкаларга да зинданда Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды.
Имандашларыбызның күбесе исә, зинданда утыруымны белеп, Хаким Гайсәгә ышануларында ныгыдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башладылар.
Дөрес, Мәсих турында аларның кайберләре көнләшеп һәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр.
Бу кешеләр моны мәхәббәт белән эшли, чөнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаһы тарафыннан бирегә җибәрелгәнемне беләләр.
Башкалар исә Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән һәм зиндандагы хәлемне авырайту йөзеннән вәгазьлиләр.
Әмма моның бернинди дә әһәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – ясалма яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моңа куанам. Киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын,
чөнки догаларыгыз һәм Гайсә Мәсихнең Рухы ярдәме белән, боларның барысының да котылуыма булышуын беләм.
Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә, Мәсихне данлармын дип ашкынам һәм өметләнәм.
Минем өчен тормыш ул – Мәсих, үлем исә – табыш.
Тормышым дәвам итә икән, хезмәт итүем тагын да уңышлырак булыр. Бу очракта кайсын сайларга да белмим.
Миңа ике мөмкинлекнең берсен сайларга туры килә. Бу дөньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, шулай чагыштыргысыз яхшырак булыр иде.
Әмма сезнең өчен минем исән булуым әһәмиятлерәк.
Шуңа инанганлыктан, монда калуымны, һәм куанычыгыз, иманыгызның артуы өчен, барыбыз бергә булуын беләм.
Шулай итеп, яныгызга кабат килгән вакытымда, сез Мәсих Гайсәнеке буларак, минем аркада тагын та ныграк горурлана алырсыз.
Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезне килеп күрерменме яки килә алмыйча сезнең турыда ишетерменме, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә нигезләнгән иман хакына кулга-кул тотынып көрәшүегезне белермен.
Дошманнардан һич курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен – котылу билгесе. Бу – Аллаһы эше.
Сезгә Мәсихкә иман итү генә түгел, Аның өчен газап чигү дә бүләк ителде.
Шулай булгач, сез дә мин катнашкан һәм, ишеткәнегезчә, хәзер дә дәвам итә торган көрәштә катнашасыз.
Әгәр Мәсих белән берләшүегез күңелегезне күтәрә, мәхәббәте сезгә юаныч бирә, Рух аша аралашасыз, сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән,
шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикердә булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бер нияттә булыгыз.
Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез.
Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар хакында да кайгыртсын.
Фикер йөртүегез Мәсих Гайсәнекедәй булсын.
Табигате буенча Аллаһы булып та, Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады,
бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты. Кол табигате алып, Ул кешегә охшаш булды. Кеше кыяфәтендә яшәп,
Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды.
Шуңа күрә күктә, җирдә һәм җир астында булганнарның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Атабыз Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким дип танысын өчен, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.
Газиз дусларым, мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин арагызда булганда гына түгел, бигрәк тә хәзер, яныгызда булмаганда да, котылуыгыз хакына хезмәтегезне, куркып һәм калтыранып, ахыргача дәвам итегез,
чөнки Үз ихтыяры нигезендә теләк тә, эш итү сәләте дә уятып, сездә Аллаһы Үз эшен кыла.
Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез.
Шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлардай җемелдисез. Шулвакыт мин Мәсих кайтыр көндә тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алырмын.
Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам.
Сез дә куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз.
Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутәйне сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде.
Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк.
Барысы да Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләре турында гына кайгырталар.
Аның ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угылдай, минем белән бик тырышып хезмәт итте.
Шуңа күрә, эшләремнең ни хәлдә торуын белгәч тә, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм.
Үзем дә тиздән сезгә килермен дип, Хаким Гайсәгә ышанам.
Мин мохтаҗлыкта булганда, сез миңа илчегез Эпафрудитны җибәрдегез. Хәзер аны, имандашым, хезмәттәшем һәм көрештәшемне кире кайтаруны кирәк саныйм,
чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, үзенең авыруы турында сезгә ишетелгәнен белгәч, бик күңелсезләнде.
Ул, чыннан да, бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы аңа гына түгел, кайгы өстенә кайгы булмасын дип, миңа да мәрхәмәт күрсәтте.
Шуңа күрә, аны яңадан күреп куанырсыз һәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк җибәрәм.
Хаким Гайсәгә ышанган имандашлар булганга, аны зур куаныч белән кабул итегез һәм аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез.
Сез ярдәм итә алмаганга, ул миңа булышты һәм, гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды бит.
Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Хаким Гайсәнеке булганга куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсәләр турында язу миңа һич тә мәшәкать тудырмый, һәм бу сезнең өчен дә саклану чарасы булыр.
«Этләрдән» – яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дөрес түгел сөннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз!
Чын сөннәтлеләр – без, тән йолаларына таянучылар түгел, Аллаһыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар һәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар.
Хәер, мин андый йолаларга да таяна алыр идем. Әгәр башка берәү тән йолаларына таянырга уйласа, моның өчен тагын да күбрәк сәбәбем бар:
мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын, Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем.
Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде Канун таләп иткән хаклыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде.
Әмма хәзер исә минем өчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм.
Алай гына да түгел, Хакимем Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Мәсих хакына мин һәрнәрсәдән баш тарттым, Аңа ия булу һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Хаклыгым Канунны үтәү аша түгел, Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән.
Мин Мәсихне танырга һәм Аның үледән терелү кодрәтен белергә, газапларын уртаклашырга, үлемендә Аңа охшарга
һәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә өметләнәм.
Мин инде боларның барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма мин барысын үземнеке итәргә тырышам, чөнки Гайсә Мәсих мине Үзенеке итте бит.
Имандашлар, мин үз теләгемә ирештем дип санамыйм, үткәнемне онытып һәм алга омтылып,
максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам.
Безнең арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы моны да сезгә ачачак.
Тик тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.
Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз.
Күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сөйләдем бит, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм.
Аларның ахыры – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дөньяви гамәлләр турында уйлыйлар.
Безнең ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Хакимебез Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып көтәбез.
Ул зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык көче ярдәмендә Үзенең күркәм тәненә охшашлы итәр.
Шулай итеп, сөекле һәм зарыгып көткән имандашларым, минем бәхетем һәм дан таҗым, Хаким Гайсәгә булган иманыгызны нык тотыгыз, кадерлеләрем.
Әүдия белән Сүнтүхиянең икесе дә Хакимнеке булганга күрә, бер үк фикердә булуларын үтенәм.
Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы көрәштәшем, зинһар өчен, бу хатыннарга ярдәм ит, чөнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән бергә Яхшы хәбәр тарату хакына көрәштеләр.
Хаким Гайсәдә һәрвакыт куаныч табыгыз, кабатлап әйтәм: куаныч табыгыз!
Сезнең башкаларга йомшак күңелле булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын. Хакимебез якын инде.
Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма догаларыгыз һәм ялваруларыгызда Аллаһыга үтенечләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез.
Шунда бар фикер сөрешеннән өстенрәк Аллаһы иминлеге йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсә белән берләшеп яшәүдә саклаячак.
Ниһаять, имандашларым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәткә лаек, гадел, саф, ягымлы, данлыклы – шулар турында фикер йөртегез.
Нәрсәгә өйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Алласы сезнең белән булыр.
Шундый озак вакыт узганнан соң, минем хакта яңадан кайгырта башлавыгыз белән Хаким мине бик нык сөендерде. Әлбәттә, сез һәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мөмкинлегегез генә булмады.
Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чөнки булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем.
Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем. Тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыктамы – һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем.
Миңа көч Бирүче аркасында, мин һәрнәрсәгә әзер торам.
Шулай да, михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез.
Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлап, мин Македуниядән киткәч, сездән башка һичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде миңа.
Хәтта мин Тессалуникә шәһәрендә булганда да, сез, ихтыяҗымны канәгатьләндерү өчен, берничә мәртәбә ярдәм җибәрдегез.
Моны бүләк өмет итеп әйтмим, әмма табышның сезнең хисапка өстәлгән кебек булуын телим.
Мин бөтенесен һәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм һичбер мохтаҗлыгым калмады. Алар – хуш исле, Аллаһының күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан.
Аллам сезнең бар ихтыяҗларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерәчәк.
Атабыз булган Аллаһыга мәңгелектән мәңгелеккә дан булсын. Амин.
Гайсә Мәсихнеке булган һәр изгене сәламләгез. Минем белән бергә булган имандашлар сезне сәламли.
Сезне барлык изгеләр, бигрәк тә кайсар сараенда хезмәт итүчеләр сәламли.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.
Көлессәйдә яшәүче изгеләргә һәм Мәсихкә тугры имандашларга Аллаһының ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимутәй имандашыгыздан сәлам. Сезгә Атабыз Аллаһыдан мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Сезнең өчен дога кылганда, Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз,
чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек.
Иманыгыз һәм мәхәббәтегез күкләрдә тормышка ашачак өметегезгә нигезләнгән. Бу өмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез.
Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез аның турында беренче тапкыр ишеткән һәм Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта нинди булуын аңлаган көннән бирле, бөтен дөньяда таралгандай, арагызда да шулай зур уңыш китереп тарала.
Сез Аллаһы мәрхәмәте турында безнең хакка Мәсихкә тугрылыклы хезмәтче, сөекле хезмәттәшебез Эпафрастан ишеттегез.
Ул безгә Рухтан килгән мәхәббәтегез турында да хәбәр итте.
Шуңа күрә, бу турыда ишеткән көннән бирле, Изге Рух биргән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белүегезне теләп, сезнең өчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз.
Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, Аллаһыны танып белүегез артканнан-арта барып, Хаким Гайсәгә лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз.
Һәрвакыт чыдам һәм сабыр булуыгызны теләп, Аның бөек кодрәте сезне ныгытсын.
Яктылык патшалыгында Үзенең изге халкы өчен саклаган бүләктән өлеш алырга үзегезне лаеклы иткән Атабызга сөенеп рәхмәт әйтегез.
Караңгылык хакимлегеннән коткарып, Ул безне Үзенең сөекле Углы Патшалыгына алып керде,
һәм Углы аша без йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә.
Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул – беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да әүвәлрәк,
чөнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче көчләрме, өстен көчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның өчен яратылган.
Ул һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә бергә тора.
Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге. Һәрнәрсәдә беренче булсын өчен, Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып терелгән.
Аллаһы бөтен тулылыкның Аңарда яшәвен,
һәм Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдәге, күктәге һәр нәрсәне Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде.
Сез дә фикерегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман идегез.
Ә хәзер Ул Үз алдында изге, кимчелексез һәм гаепсез итеп күрсәтү өчен, Углының тәне аркылы, Аның үлеме аша Үзе белән татулаштырды.
Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән өметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым.
Хәзер сезнең хакка кичергән михнәтләремә сөенәм. Үз тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге өчен Мәсих газапларының җитмәгән өлешен тән газапларым белән тулыландырам.
Мин, Аллаһы кушуы буенча, бердәмлек хезмәтчесе булдым. Ул, сезгә яхшылык эшләү йөзеннән, Үз сүзен бөтен тулылыгы белән игълан итүне тапшырды миңа.
Бу сүз – гасырлар дәвамында, буыннардан буыннарга яшерен сер булып килде, хәзер исә ул Аның изгеләренә билгеле булды.
Аллаһы аларга бөтен халыкларга күрсәтеләчәк бу сернең нинди бай һәм бөек булуын белдерергә теләде. Бу сер шуннан гыйбарәттер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаһы данын уртаклашу өчен өметегез!
Без Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене Мәсихнең камил иярчене итеп Аллаһыга тәкъдим итү өчен, аны үгетлибез һәм бар зирәклеккә өйрәтәбез.
Бу максатка ирешү өчен, Мәсихнең миндәге куәтле көче белән, үземне кызганмыйча, бу авыр хезмәтне башкарам.
Сезнең хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр һәм башка барлык мине йөзгә күрмәгәннәр хакына никадәр тырышуымны белеп торуыгызны телим.
Мин моны, мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тирән аңлауга һәм тулысынча ышануга ия булсыннар өчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне танып белерләр.
Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән.
Мин моны ялагай сүзләр белән сезне һичкем алдамасын өчен сөйлим.
Тәнем белән яныгызда булмасам да, рухым белән яныгызда һәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.
Мәсих Гайсәне Хаким итеп кабул иткәнсез икән, Аның белән берлектә яшәгез.
Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм рәхмәтле булу сезне чолгап алсын.
Сак булыгыз, Мәсихкә түгел, кеше гадәтләренә һәм дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнгән, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен.
Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши.
Сезгә Мәсих аркылы тулы тормыш бирелгән, һәм Ул – һәммә башлыклар һәм хакимлекләр өстеннән Баш.
Сез Аңарда, кеше кулы башкарган сөннәт белән түгел, гөнаһлы табигать хакимлегеннән азат итү, димәк, Мәсих сөннәте белән сөннәтләндегез дә.
Суга чумдыру йоласын үтәгәндә, Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә.
Сез гөнаһларыгыз аркасында һәм сөннәтле булмавыгыз өчен үле булганда, Аллаһы сезне Мәсих белән бергә терелтте һәм барлык гөнаһларыбызны кичерде.
Ул безгә каршы бурычнамәне кагыйдәләре белән гамәлдән чыгарды һәм, хачка кадаклап, бөтенләй юк итте.
Өстен көчләр һәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте һәм Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте.
Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы мәсьәләләр өчен сезне һичкем хөкем итмәсен.
Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә.
Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне бүләк алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә.
Аның Башка мөнәсәбәте юк инде. Ә бөтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит.
Сез Мәсих белән бергә үлеп, бу дөньядагы идарә итүче көчләрдән котылгансыз икән, ни өчен әле һаман бу дөньяда яшәүчеләрдәй
«кагылма», «татыма», «тимә» кебек кагыйдәләргә буйсынасыз?
Болар бары тик кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә, тәгълиматларга гына кагыла һәм аларның барысы да кулланганнан соң юкка чыга.
Бу кагыйдәләр, үзләренең диндарлыкларын, ясалма тыйнаклык һәм тән талчыгуын көчләп тагып, ниндидер зирәклекне күрү мөмкинлеге тудыралардыр да. Чынлыкта исә бу кешелек нәфесләрен җиңәргә бер дә ярдәм итми.
Сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра.
Җирдәге нәрсәләр турында түгел, күктәгеләр турында уйлап карагыз.
Сез үлдегез, ә тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән бит.
Тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә, сез дә данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез.
Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, бозыклык, нәфес, яман теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
Боларның барысы да Аллаһының ачуын китерә.
Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә, шул юлларда йөрдегез.
Ә хәзер сез аларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән котылыгыз,
бер-берегезгә ялган сөйләмәгез. Сез бөтен кылган гамәлләрегез белән бергә элекке яшәү рәвешегезне кием салгандай салып ташладыгыз бит
һәм яңа кеше булып киендегез. Яңа кешене яратучы Аллаһы, Үзен сезгә тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп үзгәртеп тора.
Шуңа күрә инде яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, сөннәтле һәм сөннәтсезләр, вәхшиләр, скифлар, коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында.
Сез, сөекле изгеләр, Ул сайлап алган кешеләр буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз.
Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез.
Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә.
Йөрәкләрегез белән Мәсихнең иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылгансыз бит. Рәхмәтле булыгыз,
Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз.
Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
Хатыннар, Хаким Гайсәгә иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз.
Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз.
Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу Хакимгә мәгъкуль.
Аталар, балаларыгыз кайгыга батмасыннар өчен, аларны ярсытмагыз.
Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, хезмәт итүегез кешеләргә ярарга тырышып һәм күз буяп түгел, ә тирән хөрмәт белән, Аллаһыдан куркып, чын күңелдән булсын.
Хакимнән бүләккә мирас алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгәндәй, чын күңелдән башкарыгыз, чөнки сез Хаким Мәсихкә хезмәт итәсез.
Ә хаксызлык кылучы үзенә тиешлесен алачак. Аллаһы каршында барысы да тигез.
Хуҗалар, күктә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга карата намуслы һәм гадел булыгыз.
Армый-талмый догада булыгыз, дога кылып һәм шөкер итеп уяу торыгыз.
Шул ук вакытта, Мәсих сере турында игълан итү өчен, Аллаһы ишек ачсын дип, безнең өчен дә дога кылыгыз – мин менә шуңа күрә тоткынлыкта бит.
Кешеләргә әлеге сер турында тиешенчә ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли алуым өчен дога кылыгыз.
Чит кешеләр белән аралашканда, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, төпле акыл күрсәтегез.
Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез.
Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче һәм Хаким Гайсә эшендә хезмәттәшебез, сөекле Тухик имандашыбыз барысын да хәбәр итәр.
Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү өчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сөекле имандашыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сөйләп бирерләр.
Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның ике туган энесе Марк (яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Ешуа сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдиләрнең бердәнберләре. Алар миңа зур юаныч булдылар.
Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыяры белән җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз өчен, ул һәрвакыт сезнең хакка бик тырышып дога кыла.
Аның турында шаһитлык бирәм: ул сезнең һәм Лаудикея, Һиераполис шәһәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара.
Без яраткан табиб Лүк һәм Димас сезне сәламли.
Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага һәм аның өендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам әйтегез.
Бу хатны укып чыккач, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар өчен җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язылган хатны сез дә укыгыз.
Архипка: «Кара, Хакимбездән кабул иткән хезмәтне ахырына җиткер», – дип әйтеп куегыз.
Бу сәламне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем зинданда утыруымны онытмагыз. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.
Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих өммәтенә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз.
Иман аркылы башкарган эшләрегезне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм, Хакимебез Гайсә Мәсихкә өмет баглап, нык торуыгызны Атабыз булган Аллаһы алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз.
Имандашлар, Аллаһы сезне ярата һәм без сезне сайлап алуын беләбез,
чөнки без сөйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм шул хәбәргә тирән ышану белән сезгә барып иреште. Бергә булганда, сезнең хакка ничек яшәгәнебезне беләсез бит.
Ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, бездән һәм Хакимнән үрнәк алдыгыз.
Шулай итеп, сез Македуния һәм Ахая өлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз.
Раббы сүзе сезнең аркылы Македуния һәм Ахая өлкәләрендә генә ишетелеп калмады, Аллаһыга иман итүегез һәркайда билгеле булды. Шуңа күрә безгә тагын нәрсәдер сөйләргә кирәк тә түгел.
Безне ничек кабул итүегез хакында сөйлиләр, сез бит мәңге тере һәм хак Аллаһыга хезмәт итү, Углы Гайсәнең күкләрдән килүен көтү өчен, потларны калдырып, Аллаһыга борылдыгыз. Аллаһы Гайсәне үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.
Имандашлар, үзегез беләсез бит, сезнең янга килүебез файдасыз булмады.
Белгәнегезчә, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһы безгә Үзенең Яхшы хәбәрен сезгә сөйләргә кыюлык бирде.
Өйрәтүебез ялгыш та, бозык уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез.
Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сөйлибез. Сөйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йөрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз.
Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып йә комсызлыкны яшереп сөйләмәдек. Аллаһы – Үзе моңа шаһит.
Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан көтмәдек.
Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән ихтирам таләп итә алыр идек, ләкин ана кеше үзенең сабыйлары турында кайгырткандай, яныгызда булганда, сезгә карата ягымлы идек.
Сезне шулай нык яратканга күрә, Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерергә генә түгел, сезнең өчен гомеребезне бирергә әзер идек. Безнең өчен шундый кадерле булдыгыз.
Имандашлар, тырышып эшләвебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сөйләгәндә, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне эшләдек.
Сезнең, ягъни иман итүчеләр алдында, изге, тәкъва һәм кимчелексез булганлыгыбызга сез дә, Аллаһы Үзе дә шаһит.
Ата кеше балаларына карата ничек булса, без дә һәрберегезгә карата шулай булдык, һәм сез бу турыда беләсез.
Без сезне үгетләдек, дәртләндердек, Үз Патшалыгы һәм данын уртаклашырга чакыручы Аллаһыга лаеклы тормышта яшәргә өндәдек.
Шуның өчен дә Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: бездән ишеткән Аллаһы сүзен сез кешенеке итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез. Ул сүз сезгә, иман итүчеләргә, тәэсир итә.
Имандашлар, сез Яһүдиядә урнашкан, Мәсих Гайсәгә таянучы Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдиләрдән җәфа чиккәндәй, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез.
Яһүдиләр Хаким Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы.
Котыла алсыннар дип, башка халыкларга сөйләргә телибез, ә яһүдиләр безгә комачауларга тырыша. Һәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гөнаһларын арттыра бара һәм, ниһаять, Аллаһының ачуы алар өстенә төшә.
Ә без, имандашлар, сезнең белән кыска вакытка аерылыштык (күңелләребез белән түгел, тәннәребез белән генә) һәм сезне бик нык сагынып, үзегезне күрәсебез килде.
Шуңа күрә яныгызга барырга теләдек: мин, Паул, берничә тапкыр барырга җыендым, ләкин шайтан безгә комачаулады.
Хакимебез Гайсә килгәндә, сез булмасагыз, безнең өчен кем өмет, шатлык һәм мактау таҗы булыр икән?
Әйе, сез – безнең даныбыз һәм шатлыгыбыз!
Шуңа күрә, бүтән көтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык
һәм, бу эзәрлекләүләр аркасында берегез дә икеләнмәсен өчен, сезне дәртләндерергә, иманыгызны ныгытырга дигән максат белән Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимутәй имандашыбызны яныгызга җибәрдек. Сез беләсез бит, безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән.
Безнең белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, бергә вакытыбызда әйткән идек һәм, белгәнегезчә, шулай булды да.
Шуңа күрә, бүтән көтеп тора алмадым, иманыгызның ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутәйне яныгызга җибәрдем, чөнки, аздыручы сезне коткыга керткән һәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
Ә хәзер Тимутәй Тессалуникәдән кайтты да иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакында куанычлы хәбәр җиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнең дә безне күрергә теләвегез турында әйтте.
Шуңа күрә, имандашлар, иманыгыз турында ишеткәч, барлык газаплар һәм эзәрлекләүләр эчендә күңелебез юанды.
Сез Хаким Гайсәгә булган иманыгызны нык тотасыз икән, димәк, хәзер без чыннан да яшибез.
Сезнең өчен һәм Аллабыз алдында сезнең хакка кичергән шатлыкларыбыз өчен Аллабызга нинди рәхмәтләр әйтик икән?
Сезнең белән күрешергә һәм иманыгызга җитешмәгән нәрсәләрне бирергә теләп, көне-төне тырышып дога кылабыз.
Атабыз булган Аллаһы Үзе һәм Хакимебез Гайсә яныгызга барыр юлыбызны турайтсын.
Сезгә карата булган мәхәббәтебез арткандай, Хакимебез бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә карата мәхәббәтегезне дә арттырып мул итсен.
Хакимебез Гайсә Үзенең изгеләре белән килгәндә, Атабыз Аллаһы алдында керсез, изге булуыгызны теләп, шулай итеп йөрәкләрегезне ныгытсын.
Аллаһыга яраклы булу өчен, ничек яшәргә кирәклеге турында өйрәткән идек, һәм сез шул өйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без Хаким Гайсә хакына тагын да зуррак тырышлыклар куюыгызны үтенеп сорыйбыз.
Гайсә Мәсихнең вәкаләте белән сезне нәрсәләргә өйрәткәнебез турында беләсез бит.
Аллаһы сезнең изге булуыгызны, азгынлыктан тыелып торуыгызны тели.
Һәрберегез үз тәнен изгелектә һәм кадерләп сакларга өйрәнсен иде.
Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләрдәй дәрт һәм шәһвәт кушканга иярмәгез.
Мондый очракларда берегез дә үзенә файда эзләп, имандашына каршы явызлык кылмасын, чөнки андый эшләр кылган һәр кеше Хаким тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде.
Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәргә чакырды бит.
Шуңа күрә бу өйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага.
Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язып торуның кирәге юктыр, чөнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга өйрәтте
һәм, чынлап та, сез бөтен Македуния өлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандашлар: тагын да ныграк тырышыгыз.
Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шөгыльләнергә һәм үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз.
Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында тормышыгыз хөрмәт уятыр, үзегезнең ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз.
Имандашлар, өметсез кешеләрдәй кайгырмавыгызны теләп, үлем йокысына киткәннәр турында белдерәсебез килә.
Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз, шуңа күрә Гайсәгә иман итеп, үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән алып киләчәгенә дә ышанабыз.
Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хаким Гайсәнеке. Без, исәннәр – Хаким килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз.
Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештә һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Хаким Үзе төшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.
Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Хакимне каршы алу өчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм без шулай мәңгегә Хакимебез белән бергә булачакбыз.
Бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.
Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, имандашлар,
чөнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә карак кергәндәй, көтмәгәндә килеп җитәчәк.
Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – дип әйткәндә, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткәндәй, кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар.
Ә сез, имандашлар, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезгә карак кебек көтмәгәндә килмәячәк.
Сез барыгыз да – яктылык һәм көн балалары. Без төннеке һәм караңгылыкныкы түгел.
Шулай итеп, башкалардай йоклап ятмыйк, уяу һәм аек булыйк.
Йоклаучылар төнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр төнлә эчеп исерәләр.
Ә без, яктылык балалары булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.
Аллаһы безне ачуга дучар итү өчен түгел, ә Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы котылу алу өчен билгеләде.
Мәсих, исән булсак та, үлем йокысында булсак та, Аның белән бергә яшәвебезне теләп, безнең өчен үлде.
Шуңа күрә хәзер ничек эшләсәгез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз.
Имандашлар, арагызда авыр хезмәт куючы, Хаким исеменнән сезгә үгет-нәсыйхәт һәм юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез.
Хезмәтләре өчен аларга бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез.
Сездән, имандашлар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарның күңелләрен күтәрегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз.
Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз.
Һәрвакыт шатланыгыз.
Бертуктаусыз дога кылыгыз.
Нинди генә хәлдә булсагыз да, Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез, чөнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны тели.
Изге Рухны сүндермәгез.
Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын.
Аллаһыданмы, түгелме икәнен белү өчен, бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкта булыгыз,
һәртөрле явызлыктан читкә китегез.
Тынычлык чыганагы булган Аллаһы Үзе сезне бөтен килеш изге итсен. Хакимебез Гайсә Мәсих килгәндә, Ул бөтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын.
Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чөнки Ул ышанычлы.
Имандашлар, безнең өчен дога кылыгыз.
Бар имандашларны изге үбү белән сәламләгез.
Хакимнең абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандашларга укыгыз.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.
Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих өммәтенә сәлам.
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Без һәрвакыт сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандашлар. Шулай эшләү дөрес, чөнки сезнең иманыгыз ныгыганнан ныгый, һәркайсыгызның бер-берегезгә булган мәхәббәте арта бара.
Шуңа күрә, барлык эзәрлекләүләр һәм газаплар кичергәндәге түземлегегез, иманыгыз белән Аллаһының бердәмлекләре алдында мактанабыз.
Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: аның хакына газап чигәсез дә бит инде.
Аллаһы гадел: газап чигүегез өчен, гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирә,
ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итә. Ул моны, Хаким Гайсә көчле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта пәйда булып, күкләрдән төшкәндә эшләр. Хаким Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Үзе турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр.
Җәзалары – мәңгелек һәлакәт, алар Хаким хозурыннан һәм Аның шөһрәтле кодрәтеннән аерып алынырлар.
Хаким Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү өчен килгән көнне, сез дә алар арасында булырсыз, чөнки сөйләгән хәбәребезгә ышандыгыз.
Шуңа күрә, без һәрвакыт сезнең өчен дога кылабыз, Аллабыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, һәр яхшы ниятне һәм иман эшен Үзенең кодрәте белән төгәлләсен, дип үтенәбез.
Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән Хакимебез Гайсә исеме сездә шулай данланыр һәм үзегез дә Аның аша данланырсыз.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүе һәм янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандашлар, сездән үтенеп сорыйбыз:
ашыгыч фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының көне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын.
Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Аллаһыдан баш тартмыйча һәм һәлакәткә дучар ителгән канунсыз кеше килмичә торып, ул көн җитмәячәк.
Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк.
Мин яныгызда булганда, шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени?
Канунсыз кешегә билгеләнгән вакыттан алдан килергә ирек бирмичә, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез.
Канунсызлыкның яшерен көче инде эшкә тотынган, ләкин тоткарлаучы үзе киткәнче тоткарлавын дәвам иттерер.
Шунда канунсыз кеше пәйда булыр, Хаким Гайсә аны тыны белән үтереп, килүенең балкышы аны юк итәчәк.
Шайтан тәэсирендә канунсыз кеше зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтеп килер,
һәртөрле явыз хәйләләрне һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар.
Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур буталчыклык җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар.
Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хөкем ителерләр.
Имандашлар – Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чөнки Рухның сезне изге итүе һәм хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы беренче булып коткару өчен сезне сайлады.
Аллаһы сезне моңа, Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә ирешүегезне теләп, без сөйләгән Яхшы хәбәр аркылы чакырды.
Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз.
Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы
күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезгә көч бирсен.
Әйтелгәннәргә өстәп, шуны сорыйбыз, имандашлар: башка җирләрдә дә Раббының сүзе үзегездә кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен дога кылыгыз.
Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынсак иде, дип дога кылыгыз, бар кешеләр дә иман итмиләр бит.
Ә Хаким Гайсә Ул ышанычлы. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар.
Без кушканнарны хәзер дә, киләчәктә дә башкаруыгызга Хакимгә таянып ышанабыз.
Хаким йөрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.
Имандашлар! Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер бирәбез: бездән кабул итеп алган өйрәтүләр буенча яшәмичә, ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз.
Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без арагызда яшәгәндә ялкауланмадык.
Беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне тырышып эшләдек.
Сорарга хакыбыз булмаган өчен түгел, ә ияреп эшләвегезне теләп, шулай үрнәк күрсәттек.
Яныгызда булганда, сезгә: «Кем эшләргә теләми, шул ашамый» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек.
Кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең эшләренә тыкшынулары турында ишеттек бит.
Андый кешеләргә Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер бирәбез һәм өндибез: ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар.
Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз.
Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз.
Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә имандашыбыз сыйфатында үгетләгез.
Тынычлык чыганагы Хаким Гайсә Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Хаким барыгыз белән дә булсын.
Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе.
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгыз белән дә булсын!
Коткаручыбыз Аллаһы һәм өметебез Мәсих Гайсәнең әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан сәлам!
Имандагы чын углым Тимутәйгә Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын.
Македуниягә киткәндә, мин синең Эфестә калуыңны үтендем, хәзер дә анда булуыңны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка өйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш.
Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә.
Мин кушканнарның максаты исә – чын йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт.
Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сөйләүләрен һәм нәрсә раслауларын аңламаган хәлдә, Канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сөйли башладылар.
Без исә Канунның яхшы икәнлеген беләбез, тик ул дөрес кулланылырга тиеш.
Шуны да беләбез: Канун тәкъва кешеләр өчен түгел, канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гөнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр өчен,
фәхешләр, ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитлар һәм төпле тәгълиматка каршы килгән башка һәммәсе өчен чыгарылган.
Шөһрәтле Аллаһының бөеклеге турындагы миңа ышанып тапшырылган Яхшы хәбәрдә шулай өйрәтелә.
Миңа көч биргән Хакимебез Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде.
Элек көфер сөйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Мәсихкә ышанмаганга, ни эшләгәнемне белми идем.
Хакимебез Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте исә миңа Ул алып килгән иман һәм мәхәббәт белән бергә мул итеп бирелде.
Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде дигән сүз хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гөнаһлылар арасында иң начары – мин.
Ләкин, Мәсих Гайсә бар сабырлыгын миндә – гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, миңа шәфкать кылынды. Шуның белән Ул киләчәктә Үзенә иман итеп, мәңгелек тормыш алачак кешеләргә мине үрнәк итте.
Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңге-мәңгегә хөрмәт һәм дан! Амин.
Тимутәй углым, синең хакта элек сөйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: аларга таянып, яхшы көрәшче бул.
Иман һәм саф вөҗданыңны сакла. Кайберәүләр исә, вөҗданы кушканны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр:
Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, аларны, көфер сүзләр сөйләмәскә өйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.
Иң элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык һәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр һәм шулай ук патшалар, хакимият кешеләре өчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шөкер итегез.
Бу Коткаручыбыз Аллаһы алдында яхшы һәм мәгъкуль.
Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануларын тели.
Аллаһы бер, Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы да бер, Ул – бар кешеләр котылсын өчен, Үз тормышын биргән Кеше – Мәсих Гайсә: кирәкле вакытта Аллаһы бу турыда шаһитлык бирде.
Мин бу хәбәрне игълан итүче һәм рәсүл, яһүди булмаганнарга иман һәм хакыйкать өйрәтүче итеп куелдым. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.
Инде шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар.
Хатын-кызларга исә әдәплелек саклап, тыйнак һәм килешле киенергә кирәк. Алар үзләрен алтын, энҗе, кыйммәтле кием белән һәм чәчләрен үреп түгел,
ә игелекле эшләр белән бизәсеннәр. Үзләрен Аллаһыга багышлаган хатыннар нәкъ шулай эшләргә тиешләр дә.
Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына өйрәнсен.
Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын.
Башта Адәм, аннан соң Һава яратылган бит,
һәм Адәм алданмаган, хатын-кыз, алданып, әмерне бозган.
Әмма әдәплелек белән иман, мәхәббәт һәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп котылачак.
Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылучы кеше игелекле эш кылырга тели дигән сүзләр хак.
Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле, әдәпле, кунакчыл, өйрәтергә сәләтле булырга,
эчкече, сугыш чукмары, байлыкка комсыз түгел, йомшак күңелле, татулык сөюче булырга,
үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бөтен хөрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш.
Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң?
Тәкәбберләнеп, иблис төшкән хөкемгә төшмәс өчен, әле генә иманга килгән булырга тиеш түгел.
Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.
Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейөзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска,
иманыбызның Аллаһы тарафыннан ачылган серен саф вөҗдан белән саклаучы булырга тиеш.
Аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булып чыксалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр.
Шулай ук хатын-кызлар да яла якмый торган, тотнаклы, һәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.
Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балаларын тәрбияли һәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш.
Үз хезмәтләрен яхшы башкаручылар абруйлы дәрәҗәгә ия була, Мәсих Гайсәгә булган иманнары нигезендә кыюлыклары арта.
Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам.
Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкать терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген монда язганнарымнан белә алырсың.
Иманыбызның сере бөек булуы бәхәссез: Ул кеше тәнендә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, дан белән күккә ашырылды.
Изге Рух ачык әйтә: ахыр заманда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.
Мондый өйрәтүләр икейөзле ялган сөйләүчеләрдән килер. Аларның вөҗданнары тою сәләтен югалткан.
Бу ялганчылар никахлашуны тыялар һәм кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Ә Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шөкер итеп кабул итсеннәр өчен булдырган.
Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шөкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш,
чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына.
Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың.
Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне кире как, ә үзеңне ихлас күңелдән табынуга күнектер.
Тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәрнәрсәгә файдалы, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә.
Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы.
Моның өчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чөнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы мәңге тере Аллаһыга өмет баглыйбыз.
Боларны башкаларга тапшыр һәм өйрәт.
Синең яшьлегеңә һичкем түбәнсетеп карамасын, сөйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул.
Мин килеп җиткәнче, Изге язманы бердәмлек алдында укы, вәгазь сөйлә һәм өйрәт.
Өлкәннәр өстеңә кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма.
Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла.
Үз-үзеңне һәм өйрәтүләреңне күзәтеп тор һәм тайпылмыйча боларны башкаруыңны дәвам ит. Шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.
Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, атаңны үгетләгәндәй үгетлә. Яшь ир-атларны – кардәшләреңне үгетләгәндәй,
өлкән хатыннарны – анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек нәсыйхәт ит.
Чыннан да, ялгыз тол хатыннарга хөрмәт күрсәт.
Ә тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели.
Чыннан да, тол һәм ялгыз хатын Аллаһыга өмет баглый һәм, Аллаһыга ялварып, көне-төне дога кыла.
Кәеф-сафа корып яши торган тол хатынны исә тере көе үле дип санарга була.
Кимчелексез булсыннар өчен, бу турыда кешеләрнең күңеленә сеңдер.
Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак була.
Бердәмлектәге толлар исемлегенә алтмыш яше тулган һәм бер ирнең генә хатыны булган толлар кертелергә мөмкин.
Аның игелекле эшләр кылуы билгеле булырга тиеш: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртөрле игелекле эшкә багышлаган.
Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чөнки алар, җенси теләккә бирелеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм тагын никахка керергә телиләр
һәм, шулай итеп, беренче вәгъдәләрен бозып, үзләрен хөкемгә дучар итәләр.
Шуның өстенә алар, өйдән-өйгә йөреп, эшлексез булырга күнегәләр, эшсез йөреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сөйләп гайбәт саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар.
Шуңа күрә мин, яманатын сатар өчен, дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның никахка керүен, балалар тудыруын, йорт-җирне карауларын телим.
Инде кайберәүләр, дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит.
Әгәр ниндидер иман итүче хатынның гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар өчен мәшәкатьләнмәсен һәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын өчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш.
Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар хөрмәт һәм хезмәт хакын алырга лаеклы булып саналсыннар.
Изге язма болай ди бит: «ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куйма» һәм «эшче хезмәт хакына лаек».
Өлкәнгә каршы шикаятьне ике яки өч шаһит булганда гына кабул ит.
Башкаларда да курку тусын өчен, гөнаһ кылучыларны барысы алдында фаш ит.
Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында мин синнән үтенеп сорыйм: алдан ук тискәре карашта тормыйча һәм берьяклылык күрсәтмичә, бу кагыйдәләрне куллан.
Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем өстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гөнаһларына катнашма, үзеңне саф тот.
Бүтән коры су гына эчмә, карының һәм еш авырмас өчен бераз шәраб та эч.
Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде һәм турыдан-туры хөкемгә илтәләр, ә кайберләренең гөнаһлары исә соңрак ачылыр.
Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшереп калу мөмкин булмас.
Аллаһы исемен һәм тәгълиматыбызны һичкем хурламасын өчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш.
Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, аларга хөрмәтләрен азрак күрсәтергә тиеш түгел, тик тагын да күбрәк хезмәт итсеннәр, чөнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – газиз иманлылар. Боларны өйрәт һәм нәсыйхәт ит.
Әгәр кем дә кем, башка бер нәрсәгә өйрәтеп, Хакимебез Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иманыбызга туры килгән өйрәтү белән килешми икән,
ул тәкәббер, һичнәрсә белми, бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс. Болардан көнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга,
акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Алар өчен Аллаһыга табыну – жиңел табыш алу ысулы гына.
Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү – чынлап та, зур табыш ул.
Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз.
Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк.
Инде баерга теләүчеләр исә коткыга һәм бик күп акылсыз, зарарлы теләкләр тозагына төшәләр. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә.
Бар явызлыкның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр.
Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл.
Иман өчен яхшы көрәшеп, мәңгелек тормышка ия бул. Син, күп шаһитлар алдында үз иманыңны таныганда, шул мәңгелек тормышка чакырылдың.
Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлык биреп, иманны таныган Мәсих Гайсә хозурында сиңа
Хакимебез Гайсә Мәсих килгәнгә кадәр, әмеремне тел тидермәслек һәм кимчелексез итеп башкарырга кушам.
Шөһрәтле һәм бердәнбер Хөкемдар, патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, һичбер кеше күрмәгән һәм күрүе дә мөмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хөрмәт һәм мәңгелек хакимлек! Амин.
Бу дөньяның байларын кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар.
Яхшылык кылырга, игелекле эшләре белән бай һәм юмарт булырга, үзләрендә булганны башкалар белән бүлешергә әзер торсыннар, дип кисәт аларны.
Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә ныклы нигез булырлык хәзинә тупларлар.
Әй, Тимутәй! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Имансыз буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталып та, дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор.
Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.
Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан сөекле углым Тимутәйгә сәлам. Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән, Мәсих Гайсә белән берлектәге тормыш хакында игълан итәргә җибәрелдем мин. Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Мәсих Гайсәдән сиңа мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек булсын.
Көндез һәм төнлә догаларымда сине даими рәвештә искә төшергәндә, әби-бабаларымдай саф вөҗдан белән үзем дә хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм.
Синең күз яшьләреңне истә тотып, күңелемне шатлыкка тутырыр өчен, сине бик күрәсем килә.
Мин синең ихлас иманың турында искә төшерәм: Лоис әбиең дә, әниең Әүникә дә нәкъ шулай ышанганнар иде. Ул синдә дә бар дип инанам.
Шул сәбәптән хәтереңә төшерәм: кулларымны өстеңә куеп, Аллаһы биргән рухи сәләтне үстер.
Аллаһы безгә курку рухын түгел, көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән бит.
Шулай итеп, Хакимебез турында шаһитлык бирүдән курыкма һәм Аның хакына тоткын булган миннән оялма. Киресенчә, Аллаһы биргән көч-куәткә таянып, Яхшы хәбәр өчен минем белән бергә газап чик.
Аллаһы безне коткарды һәм изге бер мөрәҗәгать белән чакырды. Без моңа кылган эшләребез аркасында түгел, Аның нияте һәм мәрхәмәте нигезендә ирештек. Ул безгә бу мәрхәмәтне дөнья яратылганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән,
хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәтте. Мәсих Гайсә үлемне юк иткән һәм тормыш вә үлемсезлекне Яхшы хәбәр аркылы яктыга чыгарган.
Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл һәм өйрәтүче итеп билгеләп куелганмын.
Шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны теге бөек көнгә кадәр Аның саклый алачагына инанам.
Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән төпле тәгълиматны үрнәк итеп тот.
Үзеңә ышанып тапшырылган яхшы нәрсәне бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.
Асия өлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап китүләрен беләсең. Фүгел һәм Һермогенис та алар арасында.
Хакимебез Гайсә Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен иде, чөнки ул күп тапкырлар минем күңелемне күтәрде һәм зинданда утыруымнан оялмады.
Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән һәм эзләп тапты.
Теге бөек көнне Хакимебез Гайсә аңа Үзенең шәфкатен күрсәтсен. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең.
Углым, син Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте белән көчле бул.
Күп шаһитлар алдында миннән ишеткән нәрсәләрне өйрәтергә сәләтле ышанычлы кешеләргә тапшыр. Алар башкаларны да шуңа өйрәтсен.
Мәсих Гайсәнең яхшы көрәшчесе кебек, газапларның үз өлешеңә тигәнен кабул итеп ал.
Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышканга күрә, үзен көндәлек эшләр белән бәйләми.
Шул рәвешчә, кеше ярышта кагыйдәләр буенча йөгерми икән, җиңүче таҗына лаек була алмас.
Авыр хезмәт башкаручы игенче җыеп алынган уңыштан үз өлешен беренче алырга тиеш.
Мин әйткәннәр турында уйла һәм Хакимебез Гайсә сиңа бар нәрсәне дә аңларга ярдәм итәр.
Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә.
Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газап чигәм. Әмма Аллаһы сүзен богаулап куеп булмый.
Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны һәм шуның белән бергә мәңгелек дан ала алсын өчен, мин барына да түзәм.
Бу сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә.
Әгәр түзәбез икән, Аның белән бергә патшалык та итәрбез. Әгәр Аңардан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр.
Без тугры булмасак та, Ул һәрчак тугры булып кала, чөнки Ул Үз-Үзен инкяр итә алмый.
Боларны бөтен кешеләрнең исләренә төшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр өчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Мондый бәхәсләрнең бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә.
Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булып, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә.
Имансыз буш сүзләрдән ерак тор, чөнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә.
Андый сүзләр таралучы яман шеш кебек. Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында.
Безнең өчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылып, кайберәүләрнең иманнарын какшаттылар.
Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: « Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен».
Зур йортта алтын һәм көмештән ясалган савыт кына түгел, агач һәм балчык савытлар да бар, аларның кайберләре – шәрәфле, икенчеләре гадәти эш өчен яраклы.
Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, шул Аллаһыга багышланган, Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган шәрәфле кулланылыштагы савыт булыр.
Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач, Раббыга чын йөрәктән мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл.
Акылсыз һәм томана бәхәсләргә катышма, аларның ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсең.
Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, өйрәтергә оста һәм сабыр булырга,
өйрәтүләргә каршы булганнарга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер,
акылга утырып, үзләрен әсир кылган һәм үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итә торган иблис тозагыннан котылып калыр.
Белеп тор: соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак.
Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булыр. Алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкның кадерен белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр.
Алар рәхимсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр.
Хыянәтчел, акылсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар.
Тышкы яктан ихлас күңелдән Аллага табынучы булып күренерләр, ә иманның көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор.
Алар сиздермичә генә йортларга керәләр һәм гөнаһка баткан вә төрле азгын теләкләрнең кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларның күңелләрен кызыктыралар.
Бу хатыннар исә һәрвакыт өйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар.
Янис һәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы һәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр.
Әмма ерак китә алмаслар, чөнки тегеләрнең акылсызлыгы мәгълүм булган кебек, аларныкы да һәммәсенә ачык күренер.
Син исә өйрәтүләремә, яшәү рәвешемә, максатыма, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухия, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Хаким Гайсә коткарды!
Мәсих Гайсәнеке булып, хак иман буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер.
Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, башкаларны адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр.
Син исә нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең.
Син Изге язмалар белән балачактан ук таныш. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга алып баручы акыл бирә ала.
Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы.
Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәге хак, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам:
Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә, һәрвакыт сабырлык белән үгетлә.
Шундый вакыт килер: төпле тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар,
һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар.
Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түземле бул, Яхшы хәбәр тарат, үз хезмәтеңне башкарып чык.
Тормышым озакламый корбан ителер, бу дөньядан китәр вакытым җитте.
Мин яхшы көрәштем, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым.
Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы көтә. Хаким Гайсә, гадел Хөкемче, миңа аны киләсе көнне бирәчәк. Миңа гына түгел, бәлки Үзенең килүен сагынып көтүчеләрнең барысына да бирәчәк.
Тиздән минем янга килергә тырыш,
чөнки бу дөньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия өлкәләренә киттеләр.
Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чөнки ул хезмәтемдә миңа ярдәм итә ала.
Тухикне исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем.
Килгәндә, Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм язма төргәкләремне, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил.
Тимерче Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Хаким аңа эшләренә карап түләр.
Үзең дә аннан саклан, чөнки ул сүзләребезгә бик нык каршы килде.
Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын!
Хаким исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен өчен көч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым.
Хаким мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин.
Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә.
Эрасты Көринт шәһәрендә калды. Трофимны Милит шәһәрендә авыру килеш калдырдым.
Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш. Сине Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламли.
Хаким Гайсә синең рухың белән булсын. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.
Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә алып барырга дип җибәрелдем мин.
Бу иман һәм хакыйкатьне танып белү – дөнья яратылганчы ук Аллаһы безгә вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өметләндерә, ә Ул беркайчан да ялганламый.
Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенең бу хәбәрен игълан итте.
Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын углым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренең өлкәннәрен билгеләү өчен, сине Критта калдырдым.
Бердәмлекнең өлкәне гаепсез, бер генә хатынның ире булырга тиеш. Балалары исә иман итүчеләр, бозыклык яки буйсынмаучылыкта шелтәдән азат булырга тиеш.
Бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш бит. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел,
бәлки кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, диндар, үз-үзен тота белүче булырга тиеш.
Башкаларны төпле тәгълимат белән үгетли һәм әлеге тәгълиматка каршыларны кире кага алсын өчен, шул тәгълиматка туры килгән ышанычлы сүзне тотарга тиеш.
Буйсынмаучан, такылдык һәм ялганчы кешеләр бигрәк тә сөннәтле иярченнәр арасында күп.
Авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк аларны, чөнки хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны өйрәтеп, бер бөтен гаиләләрне җимерәләр.
Араларыннан берәү, аларның бер акыл иясе: «Критлылар – һәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау һәм гуҗлар», – дигән.
Бу шаһитлык хак. Шуңа күрә төпле иманны тотсыннар һәм яһүдиләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар өчен, аларны бик нык шелтәлә.
Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык.
Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аңардан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәртөрле игелекле эш өчен файдасыз.
Әмма син төпле тәгълиматка туры килгәннәрне генә өйрәт.
Өлкән яшьтәге ир-атларга җиткер: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле булырга һәм иман итү, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш.
Шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызларга да җиткер: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә, бәлки башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш.
Аллаһы сүзенә хурлык килмәсен өчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле, саф, яхшы хуҗабикә һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш.
Шул рәвешчә, егетләргә дә төпле булырга нәсыйхәт бир.
Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Өйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул;
каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын өчен, сөйләмең кире какмаслык дөрес булсын.
Колларга нәсыйхәт бир: бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, алар белән бәхәсләшмәсеннәр,
урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Шулай итеп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматына һәрнәрсәдә дан китерерләр.
Һәр кешегә дә Аллаһының котылу алып килүче мәрхәмәте ачылган бит.
Әлеге бәрәкәт, алласызлыкны һәм дөньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дөньяда төпле, гадел һәм Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә.
Шул ук вакытта без бәхетле өметебез чынга ашуын – бөек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шөһрәте килүен көтәбез.
Безне барлык ялганнан йолып алу һәм пакьләндерү өчен, Мәсих Үзен корбан итте. Пакьләндереп, Ул безне яхшылык кылырга ашкынып торучы Үз халкы итәргә теләде.
Моның һәммәсен бар хакимлегең белән сөйлә, үгетлә һәм фаш ит. Сиңа беркем дә түбәнсетеп карамасын.
Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшкә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер.
Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәйләнчек булмаска, әмма бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, йомшак күңелле булырга өйрәт.
Чөнки кайчандыр без дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, һәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек.
Әмма Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәтеп,
безне коткарды. Ул моны кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә Үз шәфкате белән эшләде. Гөнаһларыбызны юып, безне коткарды, без яңадан тудык һәм Изге Рух аша яңа тормыш кабул иттек.
Аның мәрхәмәте белән акланып, үзебез өметләнгән мәңгелек тормыш варислары булу өчен, Аллаһы бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды.
Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын. Болар һәммәсе яхшы һәм кешеләр өчен файдалы.
Ә буш сүз көрәштерүләр, шәҗәрәләр һәм Канун турындагы бәхәс һәм ызгыш-талаштан читләш, чөнки алар файдасыз һәм мәгънәсез.
Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын.
Андый кеше бозык, һәм ул гөнаһ кыла, шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итүен син беләсең.
Мин яныңа Әртимәс яки Тухикне җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү өчен, бөтен көчеңне куй, чөнки кышны анда чыгарга уйлыйм.
Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә.
Безнең кешеләр дә, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга өйрәнсеннәр, шунда аларның тормышы файдасыз булмас.
Янымдагыларның һәммәсе дә сине сәламли. Безне яратучы имандашларның барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнең барыгыз белән дә булсын.
Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук йортыңда җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә, имандашыбыз Апфия ханым һәм көрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына зинданда утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутәйдән сәлам.
Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Филимун, догаларымда сине искә төшергәндә, һәрвакыт Аллама рәхмәт укыйм,
чөнки Хакимебез Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында еш ишетәм.
Безнең өчен уртак иманыбыз сине Мәсихтә без ия булган бар яхшылыкны тагын да тирәнрәк аңлауга китерсен дип дога кылам.
Имандашым, мәхәббәтең миңа олы шатлык һәм зур юаныч булды, чөнки синең аша иман итүчеләрнең күңелләре тынычланды.
Мәсихтә рухи кардәшең буларак бурычыңны үтәүне таләп итәргә хакым булса да,
башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм Аңа иман итүем өчен хәзер зинданда утыручы тоткын – мәхәббәткә таянып, сиңа үтенеч белән мөрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.
Тоткынлыкта мин рухи атасы булган углым Онисим хакына сиңа мөрәҗәгать итәм.
Элек ул сиңа файдасыз иде, хәзер исә синең өчен дә, минем өчен дә файдалы.
Аны, йөрәгемнән өзеп, кире синең янга җибәрәм.
Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул, сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миңа ярдәм итәр иде.
Әмма ризалыгыңнан башка бернәрсә дә эшлисем килмәде: игелекле эшең ирексезләп кушканга түгел, ә ихтыяри булсын.
Ул яныңда бөтенләйгә калсын өчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал.
Хәзер ул кол кебек түгел, бәлки колга караганда да яхшырак – кадерле туганыңдай яныңда калыр иде. Мин аны бик яратам, әмма ул кеше буларак та, Хаким Гайсә иярчене буларак та синең өчен тагын да кадерлерәк.
Шулай булгач, әгәр мине дус күрсәң, мине кабул иткәндәй, аны да якты чырай белән каршы ал.
Ул сиңа ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана.
Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләячәкмен. Инде үзеңнең дә тормышың белән миңа бурычлы булуыңны әйтеп тормыйм.
Әйе, имандашым, Хакимебез хакына миңа яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күңелемне күтәр.
Бу үтенечемне кире какмасыңа ышанып язам һәм сораганымнан күбрәк тә эшләячәгеңне беләм.
Шулай ук минем өчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чөнки догаларыгызга җавап булып, сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм.
Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк тә сине сәламли.
Хакимибез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын.
Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп төрле сөйләде.
Шушы соңгы көннәрдә Ул безгә Углы аша сөйләде. Аллаһы Углын бөтен нәрсәнең варисы итеп куйган һәм галәмне Аның аша барлыкка китергән иде.
Углы – Аллаһының данын чәчкән яктылык вә Аллаһы асылының төп-төгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гөнаһларыннан пакьләндергәч, Ул күкләрдә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.
Аның алган исеме фәрештәләрнекеннән никадәр данлырак булса, Ул Үзе дә алардан шулкадәр өстенрәк торыр.
Фәрештәләрнең берәрсенә кайчан да булса: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйткәнме Аллаһы? Тагын фәрештәләрнең кайсы турында да булса: «Мин – Аның Атасы булырмын, ә Ул Минем Углым булачак», – дип әйткәнме Аллаһы?
Янә дөньяга Үзенең беренче Углын китергәндә, Аллаһы: «Барлык Аллаһы фәрештәләре Аңа табынсын», – ди.
Фәрештәләр турында Аллаһы: «Аллаһы Үзенең фәрештәләрен җилләр итә, хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», – ди.
Углы турында исә: «Йа Аллам, тәхетең мәңгелектер, патшалык таягың – гаделлек таягы ул, – ди. –
Сөекледер Сиңа тәкъвалык, нәфрәтледер Сиңа яманлык. Шуңа күрә Аллаһы, Синең Аллаң, ишләрең арасыннан Сине өстен куйды – сөенеч мае белән майлады».
Аллаһы тагын болай ди: «Йа Раббым, һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше.
Алар бетәчәк, ә Син мәңге булачаксың. Алар һәммәсе дә кием-салым кебек тузып бетәчәк.
Син аларны өс киемедәй төреп алачаксың, алар киемдәй алыштырылачак, әмма Син үзгәрешсез калачаксың, гомер елларың беркайчан бетмәячәк».
Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны синең аяк астына баскыч басмасы итеп түндергәнче, Минем уң ягымда утыр», – дигәнмени?
Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?
Шуңа күрә, туры юлдан читкә чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез.
Фәрештәләр аша җиткерелгән сүз гамәлдә булып, һәртөрле җинаять вә тыңлаусызлык тиешле җәзасын алган икән,
шундый бөек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Хакимебез Гайсә бу хакта кешеләргә беренче булып Үзе җиткерде, моны исә безгә Хаким әйткәнне ишеткән кешеләр исбат иттеләр.
Аллаһы Үзе дә моны, галәмәтләр, могҗизалар вә төрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры белән бүлеп биреп исбатлады.
Аллаһы без хәзер сөйли торган киләчәк дөньяны фәрештәләр кулына буйсындырмады.
Әмма кемдер Изге язманың кайсыдыр бер урынында шаһитлык иткән: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!
Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдың, Син аның башына дан вә кадер-хөрмәт таҗын кидердең,
бар нәрсәне аягы астына салып буйсындырдың». Бар нәрсәне кешегә буйсындыргач, аңа буйсындырылмаган бернәрсәне дә калдырмады. Ләкин әле без һәммә нәрсәнең аңа буйсынганын күрмибез.
Әмма без Гайсәне күреп торабыз. Ул берникадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган иде, ләкин газап чигеп үлгәнгә күрә, Аңа дан вә кадер-хөрмәт таҗы кидерелде. Аллаһының мәрхәмәте аркасында Гайсә һәр кеше өчен үлем татырга тиеш иде бит.
Һәммә нәрсә Аллаһы өчен яши һәм барысы да Аның аша бар ителгән. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында, котылуларына нигез салучы Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды.
Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – һәммәсе дә бер үк Атадан. Менә ни өчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый.
Ул: «Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен, җыенда Сиңа дан җырлармын», – ди.
Ул тагын: «Мин Раббыга ышаныч баглыйм», – ди. Ул шулай ук: «Менә Мин Үзем һәм Миңа Аллаһы биргән балалар», – ди.
Бу балаларның каны вә тәне бар, шуңа күрә Гайсә Үзе дә кешеләр кебек булды. Ул моны үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген Үз үлеме белән юк итү, гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итү өчен эшләде.
Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итә бит.
Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гөнаһларын йолып алу максаты белән Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Олуг Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды.
Ул Үзе дә, вәсвәсәләндереп газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.
Изге имандашлар, сез дә күкләр тарафыннан чакырылгансыз, шуңа күрә Гайсә – тоткан иманыбызның Рәсүле һәм Олуг Рухание турында җентекләп уйлагыз.
Муса Аллаһы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Гайсә дә Үзен сайлап куйган Аллаһыга тугры булды.
Йорт төзүчегә йортның үзенә караганда күбрәк хөрмәт күрсәтелгәндәй, Гайсә Мусага караганда олырак хөрмәткә лаек дип саналды.
Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган.
Муса, чыннан да, Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә тугры хезмәтче иде һәм моның белән Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһит булды.
Мәсих исә, Угыл буларак, Аллаһы йорты белән тугрылыклы идарә итә. Ә Аның йорты – без, тик кыюлыкны вә өметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакларга кирәк.
Шулай икән, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,
чүлдә булган сынау көнендә Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз,
кырык ел буена эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып, анда ата-бабаларыгыз Мине сынадылар.
Шуңа күрә бу буын кешеләренә ачуым чыкты һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем.
Шуның өчен, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да тыныч-имин урыныма кермәячәк“, – дип ант иттем».
Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тартырлык, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын.
Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, берегез дә гөнаһка алданып киреләнмәсен өчен, бер-берегезне һәр көнне дәртләндереп торыгыз.
Без – Мәсихнеке булганны Аның Үзе белән уртаклашучылар, тик безгә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызда нык торырга кирәк.
Изге язмада әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз».
Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыкканнарның һәммәсе түгел идемени алар?
Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме?
Алар тыныч-имин урыныма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаганнар хакында түгелмени?
Шулай итеп, ышанмаулары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына аларның керә алмаганын күрәбез.
Шулай итеп, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алуыбыз хакындагы вәгъдәсе әле үз көчендә калганга күрә, берәребез анда керүдән мәхрүм калмасын өчен, сак булыйк.
Шул кешеләргә җиткерелгәндәй, Яхшы хәбәр безгә дә җиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чөнки алар ул хәбәрне тыңлап кабул иткәннәрнең ышануын уртаклашмадылар.
Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тыныч-имин урынына керәбез. Аллаһы: «Ачуым чыгып, ант иттем: алар беркайчан да тыныч-имин урыныма кермәячәк», – диде бит. Гәрчә, дөнья яратылган вакытта ук Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте.
Бер урында атнаның җиденче көне турында болай дип язылган бит: «Җиденче көнне Аллаһы Үзенең барлык эшләреннән ял итте ».
Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк», дип әйтелгән.
Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыңлаусызлыклары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алмаганнар. Ләкин кайберәүләр анда керәчәк, шуңа күрә
Аллаһы «бүгенге көн» дип аталган яңа бер көнне билгеләде. Күп еллар узганнан соң, бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, каты күңелле булмагыз».
Ешуа халыкны тыныч-имин урынга китергән булса, Аллаһы бүгеннән соң булачак бүтән көн турында әйтмәс иде.
Алай булгач, Аллаһы халкы өчен шимбә көнге ялга охшаган тагын бер ял бар әле алда.
Аллаһының тыныч-имин урынына кергән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткәндәй, ял итәчәк.
Шуңа күрә, Аның тыныч-имин урынына керү өчен, бар көчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән өчен, беркем дә аннан мәхрүм калмасын.
Аллаһының сүзе тере вә куәтле. Ул ике ягы да үткен теләсә кайсы кылычтан да үткенрәк. Ул эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул йөрәгебездәге фикерләребезне һәм ниятләребезне хөкем итә.
Яратылганнар арасында Аллаһының күзеннән кача алырлык бернинди җан иясе юк, Аның алдында бар нәрсә ачык һәм ничек булса, шулай күренә. Без Аңа хисап бирергә тиешбез.
Күкләр аша узган бөек Олуг Руханиебыз – Аллаһы Углы Гайсә бар, шуңа күрә үзебез тоткан иманга тугры булып калыйк.
Олуг Руханиебыз җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел, чөнки Ул безнең кебек үк һәр яклап сыналды, тик һич кенә дә гөнаһ кылмады.
Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу өчен, кыю рәвештә мәрхәмәт тәхете янына барыйк.
Һәр олуг рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга халык вәкиле буларак хезмәт итү өчен куела. Ул кешеләрнең гөнаһлары өчен Аллаһыга бүләк вә корбаннар китерергә тиеш.
Андый олуг рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чөнки ул үзе дә көчсез бер бәндә генәдер.
Шуңа күрә ул үз гөнаһлары өчен дә, халык гөнаһлары өчен дә корбан китерергә тиеш.
Мондый хөрмәтле бурычны кеше үз өстенә үзе йөкли алмый. Ул, үз вакытында Һарун чакырылган кебек, бу хезмәткә Аллаһы тарафыннан сайлап куела.
Шулай итеп, Олуг Рухани булу хөрмәтен Мәсих тә Үз өстенә Үзе алмады, киресенчә, аны: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйткән Аллаһы бирде.
Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаһы: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың», – диде.
Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште.
Аллаһы Углы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде һәм,
камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә тыңлаучан булган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагы булды.
Ул, Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Аллаһы тарафыннан шундый Олуг Рухани итеп билгеләнде.
Бу хакта без сезгә күп сөйли алган булыр идек, ләкин аңлатуы кыен, чөнки сез сөйләгәнне бик авыр аңлый башладыгыз.
Узган вакытка карасак, сез инде үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сөт кирәк.
Сөт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый, чөнки ул сабый булып кала бирә.
Каты азык исә өлкәннәр өчен: алар тормыш тәҗрибәсе аша үз хисләрен буйсындырганнар һәм яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгәннәр.
Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч өлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдыру йолалары, кулларны кую, үлеләрнең терелүе вә мәңгелек хөкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.
Аллаһы рөхсәт итсә, без алга таба китик.
Инде бер мәртәбә Аллаһы яктылыгы белән нурландырылган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан,
Аллаһының яхшы сүзен вә киләчәк дөнья көчләренең тәэсирен татыган,
ә аннары дөрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мөмкин түгел, чөнки Аллаһы Углын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны халык алдында мәсхәрәлиләр.
Яңгыр еш сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җирне эшкәрткән кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала.
Ләкин әгәр бу җирдә күгән вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аңа каргыш яный, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар.
Ләкин, газиз дусларым, шулай дип әйтсәк тә инде, сезнең хәлегез әйбәтрәк һәм ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз.
Аллаһы гаделсез түгел. Изгеләренә хезмәт иткәнсез һәм бу эшне хәзер дә дәвам итәсез. Ул Үзенә булган мәхәббәтне шуның белән күрсәтүегезне һәм эшләрегезне онытмаячак.
Без һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегез тулысынча тормышка ашканчы, шундый ук тырышлык куюын телибез.
Ялкау булмагыз, иманлы вә түземле булулары белән вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез.
Аллаһы, Ибраһимга вәгъдә биргәндә, ант итәрлек Үзеннән өстенрәк һичкем булмаганлыктан, Үз-Үзе белән ант итә.
Ул: «Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, токымыңны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – ди.
Ибраһим исә, сабырлык белән көткәннән соң, вәгъдә ителгәнне ала.
Кешеләр үзләреннән өстенрәк зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый һәм һәртөрле бәхәсләргә чик куя.
Шулай ук Аллаһы да, вәгъдә ителгәнне алачак кешеләргә ниятенең үзгәрешсез булуын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә теләгәндә, аны ант белән раслады.
Аллаһы ялган сөйләми, ике нәрсә – Аның биргән вәгъдәсе һәм анты – һичкайчан үзгәрми. Алар безне, Аллаһыга сыенганнарны, киләчәктә көткән өметкә нык таянырга дәртләндерә.
Бу өмет җаныбызның ышанычлы вә ныклы якоре булып, пәрдә артындагы Иң изге бүлмәгә керә.
Гайсә безнең хакка анда бездән алдан кереп, Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә мәңгегә шундый Олуг Рухани булды.
Бу Мәлик-Садыйк – Шалим патшасы һәм Аллаһы Тәгаләнең рухание булган. Ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраһимны очратып, аңа фатихасын бирә.
Ибраһим аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен бирә. Беренчедән, «Мәлик-Садыйк» дигән исем « хаклык патшасы» дигәнне аңлата, икенчедән, ул – Шалим патшасы да, ягъни «иминлек патшасы».
Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә билгесез, нәсел җебе юк. Гомеренең башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул Аллаһы Углына охшаш мәңге рухани булып кала.
Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының гошерен биргән.
Руханилык хезмәтен алган Леви нәселе кешеләре Канун буенча халыктан, ягъни үзләренең туганнарыннан, алар да Ибраһим нәселеннән булуларына карамастан, гошер алырга тиеш.
Рухани Мәлик-Садыйк исә Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының гошерен кабул итеп алган һәм аңа – Аллаһының вәгъдәләрен алган затка фатихасын биргән.
Һичшиксез, түбәнрәк үзеннән өстенрәк кеше тарафыннан фатиха кабул итеп ала.
Беренче очракта табышның гошерен үләсе кешеләр җыя, ә икенче очракта уннан бер өлешен, Изге язма шаһитлык иткәнчә, исән кеше ала.
Гошер алучы Леви үзе дә Мәлик-Садыйкка табышының уннан бер өлешен биргән, дип әйтергә була,
чөнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенең ата-бабасы Ибраһимның тәнендә була.
Левиләрнең руханилыгы (Муса кануны исә руханилык нигезендә бирелгән булган) аша камиллеккә ирешеп булса, Һарунга түгел, Мәлик-Садыйкка охшаш икенче Руханига ихтыяҗ булыр идеме?
Шулай икән, руханилык үзгәрсә, Канун да үзгәрергә тиеш.
Ә без сөйләгән Зат икенче бер ыругтан, ул ыругтан беркем дә мәзбәх янында хезмәт итми.
Хакимебезнең Яһүдә ыругыннан булуы билгеле бит, ә Муса, руханилар турында сөйләгәндә, бу ыруг турында берни дә әйтмәгән.
Моның шулай икәнлеге Мәлик-Садыйкка охшаш яңа Рухани килгәч, тагын да ачыграк, аңлаешлырак була.
Ул кешенең нәселенә кагылышлы Канун әмере нигезендә түгел, ә мәңге бетми торган яшәү көче буенча Рухани булды.
Аның хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың», – диелгән.
Көчсез вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге Канун әмере үз көчен югалтты.
Муса кануны бернәрсәне дә камилләштермәде, ә аның урынына безгә зуррак бер өмет бирелде, ул өмет аркылы без Аллаһыга якынлаша алабыз.
Өстәвенә, бу Затның Рухани итеп билгеләнүе ант белән расланды. Калганнары рухани хезмәтен антсыз кабул итеп алды,
ләкин Монысы исә Аллаһының анты аркылы, ягъни Аллаһы Аңа: «Раббы ант итте, Үз сүзеннән Ул кайтмаячак: „Син – мәңгегә рухани!“» – дигәндә Рухани булды.
Шулай итеп, Аллаһы төзегән элеккесеннән дә яхшырак килешүнең ышанычлысы Гайсә булды.
Тагын башка руханилар күп булган, алар хезмәтләрен үлүләре аркасында дәвам итә алмаганнар.
Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да үзгәрешсез,
шуңа күрә дә Ул Үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Ул, Аллаһыга даими мөрәҗәгать итеп, алар турында ялвару өчен яши.
Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә инде: Ул изге, гаепсез, саф, гөнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән.
Ул, бүтән олуг руханилар сыман, көн саен башта Үзенең гөнаһлары, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен бер тапкыр һәм мәңгелек корбан итеп китерде.
Муса кануны олуг рухани итеп зәгыйфь кешеләрне билгели, ә Кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Углы Олуг Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат.
Сезгә сөйләгәннәребездә иң мөһиме – күктә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы Олуг Руханиебыз бар.
Ул кешеләр түгел, ә Раббы Үзе корган Изге йортта – чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә.
Һәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү өчен билгеләнә. Шуңа күрә Олуг Руханиебызның да корбан итеп китерә алырлык берәр нәрсәсе булырга тиеш.
Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чөнки монда Муса кануны буенча корбан китерүчеләр бар инде.
Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп төзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать чагылышы һәм күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан Аллаһы тарафыннан кисәтеп куелган: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә».
Беренче килешүгә караганда Гайсә арадашчы булган килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән югарырак. Яңа килешү әйбәтрәк, чөнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.
Беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде.
Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.
Бу килешү аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас. Алар килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм алардан йөз чөердем, – ди Раббы. –
Исраил халкы белән ул көннәрдән соң төзесе килешүем шушы, – ди Раббы – Үз кануннарымны зиһеннәренә салырмын, күңелләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булачак.
Инде беркем дә икенче берәүне яисә туганын: „Раббыны танып бел“, – дип өйрәтмәячәк. Мине кечесеннән алып олысына кадәр һәммәсе беләчәк.
Мин явыз эшләрен кичерермен, кылган гөнаһларын инде беркайчан да искә алмам».
Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, беренчесенең искереп киткәнлеген күрсәтте, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән нәрсә тиздән юкка чыгар.
Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде.
Изге йорт итеп чатыр корылды, аның алгы өлешендә шәмдәл һәм өстәл урнаштырылды, икмәкләр куелды. Бу өлешне «Изге бүлмә» дип атадылар.
Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге бүлмә» дип аталган өлеше бар иде.
Анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәх һәм алтын белән капланган Килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм килешүнең таш такталары урнаштырылган иде.
Ә сандык өстенә Аллаһы данын чагылдырган күктәге канатлы затларның сыннары куелган иде. Аларның канатларыннан төшкән күләгә гөнаһларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер һәммәсен дә җентекләп сөйләп тормыйбыз.
Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Руханилар һәркөн чатырның алгы өлешенә гыйбадәт кылу хезмәтен башкару өчен керәләр.
Ә икенче өлешкә олуг рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе өчен дә, халык белмичә кылган гөнаһлар өчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә.
Шуның белән Изге Рух, әле чатырның алгы өлеше булганда, Иң изге бүлмәгә юлның әлегә ачык булмавын күрсәтә.
Моның бүгенге көн өчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән, Аллаһыга гыйбадәт кылучының вөҗданы сафлана алмый.
Боларда ашау-эчү, төрле юыну йолалары гына күздә тотыла. Бу кагыйдәләр бары тик тышкы якны күздә тоталар, һәм алар, яңа тәртип урнаштырылганчы гына, үз көчендә була.
Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Олуг Рухание булып килде. Ул кеше кулы салмаган һәм бу фани дөньяныкы булмаган бөегрәк вә камилрәк чатыр аркылы керде.
Иң изге бүлмәгә Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер тапкыр һәм мәңгелеккә Үз каны белән кереп, кешеләргә мәңгелек котылу алды.
Әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау көле, нәҗесләнгәннәр өстенә сибелеп, тәнне йола буенча пакьләндерә икән,
Мәсих каны чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк пакьләндерер бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үз-Үзен, кимчелексез корбан итеп, Аллаһыга тапшырды, һәм, безнең тере Аллаһыга хезмәт итүебез өчен, Аның каны вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән пакьләндерер.
Шуңа күрә Мәсих, беренче килешү вакытында кылынган гөнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар дип, яңа килешүнең арадашчысы булды.
Васыять тә ниндидер рәвештә килешү булып тора. Аны язган кешенең үлгәнен исбатларга кирәк,
чөнки васыять, язган кеше үлгәч кенә, көченә керә. Аны язган кеше исән чагында, васыять бернинди дә көчкә ия булмый.
Шуның өчен беренче килешү дә каннан башка гамәлгә керә алмады.
Муса Канун күрсәтмәләренең барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә һүссөп чыбыклары ярдәмендә бозау, кәҗә каны белән суны бар халыкка һәм Канун язылган төргәкнең үзенә сибеп чыккан.
Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – дип әйткән.
Ул шулай ук чатырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыккан.
Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.
Күктәге үрнәк буенча җирдә төзелгән нәрсәләр шул рәвешле пакьләндерелергә тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән чистартуны таләп итә.
Мәсих кеше кулы белән төзелгән һәм чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган җирдәге Изге йортка кермәде. Безнең өчен Аллаһы алдына басам дип, Ул күкнең үзенә керде.
Ул, олуг рухани һәр елны Иң изге бүлмәгә чит кан алып кергәндәй, Үзен кабат-кабат корбан итәр өчен кермәде.
Әгәр дә шулай булса, Мәсих дөнья яратылганнан бирле кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гөнаһны бетерер өчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде.
Һәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хөкем алдына басарга язган.
Шулай итеп, Мәсих тә, күпләгән кешенең гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен, бер мәртәбә корбан ителде. Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде гөнаһларны йолу өчен түгел, ә Үзен көтеп торучыларны коткару өчен киләчәк.
Канун – буласы яхшы нәрсәләрнең төгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә, ул, елдан ел бертөрле корбаннар китерелеп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый.
Әгәр дә Канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип инде хис итмәсләр иде.
Әмма ләкин корбаннар ел саен гөнаһ турында искә төшереп тора,
чөнки үгез каны белән кәҗә каны кешенең гөнаһын бетерә алмый.
Шуңа күрә, дөньяга килгәч, Мәсих: «Син корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең, ләкин Минем өчен тән әзерләдең, – диде. –
Сине яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде.
Шунда: „Менә Мин. Минем хакта кулъязма төргәгендә язылганча, йа Аллаһы, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ – дидем».
Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндыру корбаннарын да, гөнаһ йолу корбаннарын да теләмәдең, алар Сине сөендермәде», – ди. Аларны бит Канун таләбе буенча китерәләр.
Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Ул, искесен гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә.
Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча, без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер тапкыр һәм мәңгелеккә корбан итүе белән изгеләндерелдек.
Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бертөрле корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гөнаһлардан арындыра алмый.
Ләкин Мәсих, гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган корбанны бердәнбер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды.
Шул вакыттан алып Ул дошманнарын Үз аягы астына баскыч басмасы итеп түндерүен көтә,
чөнки Ул изге ителүчеләрне мәңгегә бердәнбер корбан белән камил кылды.
Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Ул болай ди:
«Ул көннәрдән соң алар белән төзесе килешүем шушы, – ди Раббы. – Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын, зиһеннәренә язып куярмын».
Аннары Ул болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен инде беркайчан да искә алмам».
Гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк.
Шулай итеп, имандашлар, Гайсә каны белән Иң изге бүлмәгә ышаныч белән керә алабыз,
Ул безгә яңа вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза.
Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар,
шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребезне гөнаһлы вөҗданнан пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып, Аллаһыга якынайыйк.
Үзебез өметне танып, аңа нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә биргән Зат ышанычлы.
Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик.
Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз.
Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан инде бернинди корбан да йолып ала алмас.
Ә ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһының дошманнарын яндырачак, ярсу утны куркынып көтеп торасы гына кала.
Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә өч шаһит күрсәтүе нигезендә, һич кызганусыз үлемгә дучар ителә.
Алай булгач, Аллаһы Углын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше сезнеңчә ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соң?
«Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен» дигән һәм: «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк», – дип Әйтүчене беләбез.
Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч эш!
Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы көрәштә бирешмәдегез.
Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр белән иңгә иң басып тордыгыз.
Тоткынлыктагы кешеләр белән бергә кайгырдыгыз, милкегездән мәхрүм иткәндә, сез сөендегез дә, чөнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез.
Шуңа күрә кыю булудан туктамагыз, моның әҗере зур булачак.
Аллаһы ихтыярын үтәп, Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә чыдамлык кирәк.
Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, киләсе Зат киләчәк, Ул тоткарланмас.
Тәкъва кешемне иманы яшәтәчәк, ләкин әгәр чигенсә, ул Миңа яраклы булмаячак».
Ләкин без чигенеп, һәлак булучылардан түгел, без иман итәбез һәм коткарылачакбыз.
Иман ул – өметләнеп көткәннәребезнең тормышка ашуына ышаныч, күренмәгән нәрсәләрнең булуы турында раслау.
Ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаһыдан хуплау алган.
Галәмнең Аллаһы сүзе белән булдырылганын һәм күзгә күренүче нәрсәнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы аңлыйбыз.
Һабил Аллаһыга иман белән Кабилнекенә караганда яхшырак корбан китергән. Иманы өчен Аллаһы корбаннарын хуплаган һәм аны хак кеше дип раслаган. Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, әле һаман сөйли.
Иман аркасында Ханох, үлемне кичермичә, бу дөньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмаганнар, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган булган. Аның турында, ул дөньядан алынганчы, Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада.
Иманнан башка Аллаһыга ярап булмый бит, чөнки Аңа килүче һәркем Аның барлыгына һәм Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш.
Әле күрергә мөмкин булмаган нәрсәләр турында Аллаһыдан кисәтү алган Нух, иман аркасында Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен, көймә төзегән. Аның иманы дөньяны хөкем иткән, һәм ул иман белән килә торган хаклык варисы булган.
Ибраһим, Аллаһы чакыруына иман аркылы буйсынып, үзенең кая барганын белмәсә дә, киләчәктә мирас итеп алырга вәгъдәләнгән җиргә киткән.
Ул иманы аркасында вәгъдә ителгән илгә күчеп килеп, чатырда килмешәк булып яшәгән. Аның кебек Исхак белән Ягъкуб та чатырларда яшәгән, алар да аның белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган.
Ул рәссамы вә төзүчесе Аллаһы булган, нык нигезле шәһәрне көтеп торган бит.
Иманы аркасында, Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган, чөнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпләгән.
Шулай итеп, тәне инде картайган бер кешедән күктәге йолдызлардай күп санлы вә диңгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бөртекләредәй токым килеп чыккан.
Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр, бу дөньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар.
Болай дип әйтүче кешеләр үзләренең чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр.
Үзләре калдырып киткән ил турында уйлаган булсалар, анда кире кайту мөмкинлеге дә булган булыр иде.
Юк, алар әйбәтрәк илгә – күктәге илгә омтылганнар, шуңа күрә Аллаһы Үзен аларның Алласы дип аталудан оялмый, Ул бит алар өчен шәһәр әзерләп куйган.
Аллаһы тарафыннан сыналганда, Ибраһим иманы аркасында Исхакны корбан буларак тәкъдим иткән. Аңа вәгъдә бирелеп: «Синең нәселең Исхак аркылы дип саналыр», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер углын корбан итәргә әзер булган.
Ибраһим Аллаһының үледән терелтә алуына исәп тоткан, һәм Исхак, үлемнән кире кайтарылгандай, әтисенә кайтарып бирелгән.
Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга киләчәкләренә кагылышлы фатихасын биргән.
Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфның ике углына да фатиха биргән һәм, таягына таянган килеш, Аллаһыга табынып баш игән.
Иман аркылы Йосыф гомеренең ахырында Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сөйләгән һәм үз сөякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйткән.
Иман аркылы ата-анасы, Муса туганнан соң, өч ай буена аны яшереп саклаганнар, чөнки аның бик матур бала булуын күргәннәр, аларны патша фәрманы куркытмаган.
Иман аркылы Муса, үсеп җиткәч, фиргавен кызының углы дип йөртелүдән ваз кичкән.
Гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда, Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән.
Ул булачак әҗерне карап торган, шуңа күрә Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр хәзинәләреннән кадерлерәк байлык дип исәпләгән.
Иман аркылы Муса, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыгып киткән. Гүя күренмәс Аллаһыны күргәндәй, ул түзгән.
Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны һәлак итүче фәрештә Исраил халкының балаларына кагылмасын өчен, ишекләргә кан сибәргә кушкан һәм Котылу бәйрәмен гамәлгә керткән.
Иман аркылы Исраил халкы Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай атлап чыккан, ә мисырлылар, шуны ук эшләп карагач, һәммәсе дә батып үлгән.
Иман аркылы Исраил кешеләре Әрихә шәһәрен тышкы яктан җиде көн рәттән әйләнеп чыккач, шәһәрне әйләндереп алган диварлар ишелеп төшкән.
Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаһыны тыңламаучылар белән бергә үлмичә котылып калган.
Шуннан да артыгын сөйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шемуил вә пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс иде.
Алар иман белән патшалыкларны буйсындырганнар, гаделлек урнаштырганнар, вәгъдә ителгәннәрне алганнар. Арысланнарның авызларын япканнар,
ярсулы утны сүндергәннәр, кылычтан котылып калганнар. Аларның көчсезлеге көчкә әйләнгән, сугышта алар куәтле булганнар һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр иткәннәр.
Кайбер хатыннарга үлгән якыннары терелеп кире кайткан. Башкалары үзләренә тәкъдим ителгән иректән баш тартып, яхшырак тормышка терелеп тору өчен җәзаланганнар.
Кайберәүләрне мыскыл иткәннәр, камчы белән кыйнаганнар, кайберләренә хәтта богау кигезелгән, зинданнарга ябылган.
Аларны ташлар атып үтергәннәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кискәннәр, кылычтан үткәргәннәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә төренеп йөргәннәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмаган, аларны эзәрлекләгәннәр, кыйнаганнар.
Дөнья бу затларга лаек булмаган. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда каңгырып йөргән.
Аларның һәммәсенә дә иманнары өчен югары бәя бирелгән, ләкин җирдә яшәгәндә, берсе дә үзләренә вәгъдә ителгәнне алмаган.
Бу кешеләр бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен дип, Аллаһы безнең өчен әйбәтрәк бер нәрсә әзерләп куйган иде.
Тирә-ягыбызда шаһитлар шулкадәр күп, шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны алып ташлыйк һәм алдыбыздагы ярыш юлын чыдамлык белән йөгереп үтик.
Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән – күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.
Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз. Бу – күңелегезне төшермәс һәм туктап калмас өчен ярдәм итәр.
Сезнең әле гөнаһка каршы көрәштә кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады.
Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, сезгә: «Углым, Раббың тәрбияләгәнгә гамьсез карама, гаебеңне күрсәткәндә, күңелеңне төшермә.
Раббы Үзе яраткан кешеләрне тәрбияли һәм углы итеп кабул иткән һәр кешегә җәза бирә», – дип әйтелгән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз.
Газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаһы сезгә Үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни?
Әгәр дә һәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез – чын угыллар түгел, ә җилдән туган балалар.
Моннан тыш һәммәбезнең дә җирдә тәрбия биргән аталарыбыз булып, аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызның Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Бу безгә яшәү бирә бит!
Аталарыбыз безне берникадәр вакыт дәвамында үзләре иң яхшы дип тапкан чаралар белән тәрбияләделәр, ләкин Аллаһы, Үз изгелегенә катнаша алсыннар дип, безнең мәнфәгатьне кайгыртып тәрбияли.
Һәр тәрбия үз вакытында шатлык булып тоелмый, ә күңелсезлек китерүче булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә.
Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, көчсез тезләрегезне ныгытыгыз.
Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, савыксын өчен, туры юлдан йөрегез.
Барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, изге булып яшәмәгән кеше Раббыны күрмәячәк.
Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын, ачы тамырлы шытым үсеп чыккан сыман, беркем дә сезгә зыян китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен.
Карагыз аны, беркем дә җенси йөгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш өчен, олы угыл хокукларын саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен.
Белгәнегезчә, соңыннан Эсау фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган.
Сез кагылырга мөмкин булган, дөрләп янган Синай тавына, караңгылыкка да, давылга да килмәдегез.
Быргы тавышына да, сөйләп торучының тавышына да килмәдегез. Сөйләүче шундый сүзләр әйткән, сүзләрен ишеткәннәр башка сөйләмәвен үтенгәннәр.
Алар: «Бу тауга хәтта хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле» дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар.
Бу күренеш шундый куркыныч булган ки, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән.
Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез.
Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туганнар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хөкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнең рухлары янына килдегез.
Сез яңа килешүне Урнаштыручы Гайсә хозурына һәм Һабил каныннан яхшырак нәрсәләрне сөйләүче сибелгән каны янына килдегез.
Карагыз аны, үзегезгә Сөйләүчене кире какмагыз. Җирдә сөйләгән чагында кешеләр Аны тыңлаудан баш тартканнары өчен җәзасыз калмаган икән, күкләрдән кисәткәндә, Аңардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз.
Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкеткән, Ул хәзер: «Мин җирне тагын бер тапкыр тетрәтермен, җирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә.
«Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: селкетеп булмый торган нәрсәләр генә калсын өчен, селкетеп була торган, ягъни, бар ителгән һәр нәрсә урыныннан күчерелер.
Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк һәм Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып, Аңа табыныйк,
чөнки безнең Аллабыз – яндырып юк итә торган ут.
Бер-берегезне туганнарча яратудан туктамагыз.
Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз. Шулай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр.
Төрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булгандай, исегездә тотыгыз. Рәхимсез мөгамәләгә түзгәннәрне, үзегезнең тәнегез дә авыртуны тойгандай, исегездә тотыгыз.
Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки азгыннар һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.
Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Сине беркайчан да калдырмам, беркайчан да ташламам», – дигән.
Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем химаячем! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» – дип әйтә алабыз.
Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, яшәешләренең нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез.
Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә бер үк.
Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тотып түгел, ә Аллаһының мәрхәмәте белән йөрәкләрегезне ныгыту яхшы. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән бит.
Безнең мәзбәхебез бар, Изге чатырдагы хезмәтчеләрнең андагы корбанны ашарга хакы юк.
Олуг рухани хайван канын Иң изге бүлмәгә гөнаһлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраилиләрнең вакытлы торак урынының тышкы ягында яндырыла.
Шуның аркасында Гайсә дә, халыкны Үзенең каны белән изгеләндерер өчен, шәһәр капкасының тышкы ягында газап чикте.
Шуңа күрә, әйдәгез, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урынының тышкы ягына Аның янына чыгыйк,
чөнки биредә, җирдә, даими тора торган шәһәребез юк, без буласы шәһәрне көтәбез.
Шуңа күрә Гайсә аркылы Аллаһыга данлау корбанын даими китерик, димәк, Аның исемен телебез белән мактыйк.
Кешеләргә игелек эшләргә, үзегездә булганны башкалар белән бүлешергә онытмагыз: шундыйлар – Аллаһыга хуш килә торган корбаннар.
Җитәкчеләрегезне тыңлагыз һәм аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Аларны тыңласагыз, шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, авыр сулап эшләрләр, болар сезнең өчен файдалы булмас.
Безнең өчен дога кылыгыз. Намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез.
Мин сездән, Аллаһы үземне яныгызга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм.
Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Хакимебез Гайсәне, сарыкларның бөек Көтүчесен, тынычлык Алласы үледән терелтте.
Үзенең ихтыярын үтәү өчен, Аллаһы сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, һәм Гайсә Мәсих аша бездә Үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәсихкә мәңгегә дан. Амин.
Имандашларым, мин кыска гына хат яздым. Хатымдагы үгет-нәсыйхәтләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм.
Имандашыбыз Тимутәйнең азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Ул тиздән яныма килсә, сезне аның белән бергә күрермен.
Барлык башлыкларыгызга һәм Аллаһының барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый.
Барыгызга да Аллаһының мәрхәмәте булсын.
Дөнья буйлап таралган унике ыругка Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам!
Имандашларым, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип кабул итегез.
Иманыгыз сыналу түземлек тудыруын сез беләсез бит.
Сезнең һичнинди кимчелекләрсез камил һәм бер бөтен булуыгыз өчен, түземлек үз эшен башкарып чыксын.
Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә.
Ләкин сез, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар.
Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын.
Мондый кеше икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан була бит.
Мохтаҗ имандаш үзенең югары дәрәҗәгә күтәрелүе белән горурлансын.
Бай исә үзенең түбән дәрәҗәгә төшерелүе белән горурлансын, чөнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак.
Кояш чыгып, көйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренең эшләрен эшләгәндә сулачак.
Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сөючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алыр.
Коткыга төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми.
Һәркемне үзенең үк хайвани теләкләре вәсвәсәгә сала, алар аны кызыктырып алып кереп китә һәм тозакка эләктерә.
Шуннан соң хайвани теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ ныгыгач – үлемне.
Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, газиз имандашларым.
Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күк яктылыклары Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый.
Бар иткәннәре арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул безне хакыйкать сүзе аша Үз ихтыяры белән тудырды.
Газиз имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш,
чөнки кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми.
Шулай итеп, бөтен әхлакый шакшылыктан һәм башка төрле яманлыктан ваз кичегез. Йөрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаһы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз җаннарыгызны коткара ала.
Сүзне тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез.
Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үз йөзен көзгедән караучыга охшап кала:
үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йөзенең ниндилеген шундук оныта.
Әмма кем дә кем Аллаһының камил иреклелек Канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча башкара икән, ул үз эшләрендә бәхетле булыр.
Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның Аллаһыга табынулары бернигә тормый.
Аллаһы Ата Үз каршында саф, эчкерсез санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау.
Имандашларым минем, иң бөек Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз.
Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди.
Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтәсез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисез.
Шуның белән үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм начар фикерләргә таянучы хөкемчегә охшап каласыз түгелме?
Тыңлагыз, газиз имандашларым! Үзен яратучыларга вәгъдә иткән Патшалыкның варислары һәм бай иманлы булсыннар дип, Аллаһы бу дөньяның ярлыларын сайлап алмадымыни?!
Сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез. Сезне җәберләүчеләр һәм мәхкәмә алдына сөйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?!
Сез йөртә торган исемне – Мәсихнең яхшы исемен яманлаучылар шулар түгелмени?!
Әгәр сез Изге язмада әйтелгән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән Аллаһы Патшалыгы канунын үтисез икән, дөрес эшлисез.
Ләкин әгәр һәркемгә дә тигез карамасагыз, гөнаһ кыласыз һәм Канун сезне җинаятьчеләр итеп күрсәтә.
Кем дә кем Канунны тулысынча үти, әмма аның бер генә таләбен бозса да, бөтен Канунны бозуда гаепле.
Чөнки «Зина кылма» дип әйткән Аллаһы шулай ук «Үтермә» дип тә әйткән. Һәм шуңа күрә дә, әгәр зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син Канунны бозучы буласың.
Иреклелек кануны буенча хөкем ителәсе кешеләр буларак сөйләгез һәм гамәл кылыгыз.
Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!
Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы?
Әгәр имандаш ир-ат йә хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез:
«Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда?
Иман да шулай. Гамәлсез иман үзе үк үле була.
Ләкин кемдер: «Синең – иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен!
Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора.
Әй, син, төпсез кеше! Иманның гамәлдән башка файдасыз булуына дәлилләр телисеңме?
Әллә атабыз Ибраһим, үз углы Исхакны мәзбәхкә корбан рәвешендә алып килеп, эш-гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан акланмаганмы?
Күрәсең ки, аның иманы кылган гамәлләре белән бергә үрелеп барган һәм шул гамәлләре аркылы иманы камилләшкән.
Изге язмадагы: «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән тәкъва булып саналды» дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаһы дусты» дип аталды.
Күрәсез, кеше иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан аклана.
Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, фахишә Рәхәб тә кылган гамәленә карап, Аллаһы тарафыннан акланган.
Шулай итеп, рухсыз тән үле булгандай, иман да кылынган гамәлдән башка үледер.
Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: без укытучы буларак, башкаларга караганда ныграк хөкем ителербез.
Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүз белән гөнаһ кылмый торган кеше камил, ул үзенең бөтен тәнен тыя белә.
Тыңласыннар өчен, без атларның авызына авызлык кидерәбез һәм, шулай итеп, аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз.
Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да һәм көчле җилләр белән куып йөртелсәләр дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр.
Тел дә шулай ук, гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, бөек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мөмкин.
Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы. Ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
Һәртөрле хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр һәм диңгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала һәм буйсындырды да.
Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы.
Телебез белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп яратылган кешеләрне каргыйбыз.
Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел.
Бер чишмәдән төче һәм тозлы су ага аламы әллә?!
Имандашларым, инҗир агачы – зәйтүн, ә йөзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.
Арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен.
Ләкин йөрәкләрегездә ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, хакыйкатькә каршы ялганламагыз.
Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә.
Чөнки көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату бар урында тәртипсезлек тә, һәртөрле явыз эшләр дә була.
Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тынычлык сөючән, йомшак күңелле, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсездер.
Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә.
Арагыздагы низаг һәм талашлар кайдан килә? Сездә көрәшеп яши торган көчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар?
Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, моның өчен хәтта үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз һәм көрәшәсез. Аллаһыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз.
Сорасагыз да ала алмассыз, чөнки сораганнарыгызны үз хозурлыкларыгызга кулланырга теләп, яман ният белән сорыйсыз бит.
Аллаһыга тугры булмаганнар, сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә?! Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була.
Яки сез Изге язмада: «Аллаһы безгә салган рухны, көнләп, бик нык ашкынып тели…» дигән сүзләр юкка гына әйтелгән, дип уйлыйсызмы?
Ләкин Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Менә шуңа күрә Изге язмада: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән.
Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар.
Аллаһыга якынлашыгыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз! Әй икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез!
Хәсрәтләнегез, ачыныгыз һәм ыңгырашыгыз! Көлүегез – кайгыга, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен.
Раббы алдында үзегезне буйсынучан тотыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер.
Имандашларым, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хөкем итүче Канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә Канунны хөкем итсәң, син – Канунны үтәүче түгел, ә аны хөкем итүче.
Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә. Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хөкем итәргә кем соң син?
«Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торырбыз, сату итеп, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз.
Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә аннары юкка чыгучы томан кебек.
Аның урынына сез: «Әгәр Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш.
Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез һәм масаясыз гына. Һәр масаючанлык – явызлык!
Шулай итеп, кем дә кем кайсы яхшы эшне эшләргә тиешлекне белеп тә, алай эшләмәсә, гөнаһ кылган була.
Байлар, сез тыңлагыз! Сезгә якынлаша торган бәхетсезлекләрдән ыңгырашып елагыз.
Сезнең байлыгыгыз череп беткән, киемнәрегезне көя ашап бетергән.
Алтын-көмешләрегез тутыккан! Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны шушы соңгы көннәрдә тупладыгыз.
Кырларыгызда сезнең өчен уңыш җыйганнарны алдап, хезмәт хакын түләмәдегез. Тыңлагыз: хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларның ачы тавышлары Күкләр Хуҗасы Раббының колакларына барып ишетелде.
Җирдә сез байлыкта һәм ләззәттә яшәдегез. Сез үзегезне сугым көнендә симерттегез.
Гаепсезне хөкем итеп үтердегез; ул сезгә каршы килми.
Имандашлар, Хакимебез Гайсә килгәнче сабыр булыгыз. Игенче дә, көзге һәм язгы яңгырлар яуганчы, үз җиреннән сабырлык белән кыйммәтле уңыш көтә.
Сез дә сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хакимебез киләчәк көн якын.
Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, югыйсә хөкем ителерсез. Хөкемче инде ишек янында тора.
Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануыннан һәм түземлегеннән үрнәк алыгыз.
Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит.
Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, йә башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә эләкмәс өчен, сезнең «Әйе» дигәнегез «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын.
Сезнең берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Бәхетлеләрегез мактау җырлары җырласын.
Авыру булганнарыгыз иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар.
Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр гөнаһлар кылган булса, ул кичерелер.
Шулай итеп, савыгу өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия.
Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм ул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган.
Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир уңыш китергән.
Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,
ул вакытта белегез: гөнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.
Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия өлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам!
Атабыз Аллаһының алдан белеп торуы буенча, Рухының сезне изге итүе аша, Гайсә Мәсихкә итагатьле булу өчен һәм өстегезгә каны сибелеп чистарыну өчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен!
Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан! Ул, бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде.
Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде.
Ахыр заманда ачылырга әзер котылу өчен, Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора,
шуңа күрә хәзер кыска вакытлы төрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз.
Мондый сынауларда иманыгызның дөреслеге раслана. Хәтта фани алтын да ут белән сынала, иманыгыз исә алтыннан кыйммәтрәк. Сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерер.
Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз.
Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар һәм җентекләп тикшергәннәр.
Пәйгамбәрләрдәге Мәсих Рухы Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында алдан әйткән, һәм алар Рухның кемне һәм кайсы вакытка күрсәтүен аңларга тырышканнар.
Үзләре өчен түгел, ә сезнең өчен хезмәт итүләре ачылган аларга. Алар игълан иткән нәрсәләрне күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәрне алып килгән кешеләр соңыннан сезгә сөйләделәр бит. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.
Шуңа күрә, акылыгызны җигеп эшләргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз.
Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы тән нәфесләренә иярмәгез.
Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булгандай, үзегез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз.
Изге язмада: «Изге булыгыз, чөнки Мин изге», – дип язылган бит.
Һәркемне эшенә карап, тигез Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу дөньяда мосафир булган вакытыгызда гомерегезне курку катыш тирән хөрмәт белән үткәрегез.
Сез беләсез: ата-бабаларыгыздан тапшырылган мәгънәсез тормыштан алтын-көмештәй фани нәрсәләр белән түгел,
гаепсез һәм пакь бәрәнгә охшаган Мәсихнең кадерле каны белән йолып алындыгыз.
Мәсих дөнья яратылганчы ук сайланган иде инде, әмма сезнең өчен соңгы вакытта гына ачылды.
Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез Аллаһыда була.
Хакыйкатькә итагать итеп, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен, җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!
Фани орлыктан түгел, фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит.
Изге язмада язылганча: «Һәр җан иясе үлән кебек, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек; үлән кибә, чәчәк тә шиңә;
әмма Раббы сүзе мәңге булачак». Ул – сезгә игълан ителгән Яхшы хәбәр сүзе.
Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерлекне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз.
Яңа туган сабыйлардай, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез,
чөнки сез Раббының игелеген татыдыгыз.
Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез,
һәм сезнең үзегездән – тере ташлардан – рухи йорт төзелсен. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз.
Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, аны, иң мөһим почмак ташы итеп, Сионда куям. Аңа ышанган кеше һич оятка калмаячак».
Шулай итеп, Ул – сезнең өчен, иман итүчеләр өчен кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен «төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш, иң мөһим почмак ташына әйләнде».
«Ул – абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя». Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар өчен билгеләнгән дә бит.
Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы.
Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.
Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлар. Үтенәм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән тыелып торыгыз.
Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз.
Хаким Гайсә хакы өчен кешеләр арасында урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага,
җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз.
Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз.
Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз. Аллаһының коллары булып яшәгез.
Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны ихтирам итегез.
Хезмәтчеләр, яхшы һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз.
Берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә.
Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә.
Сез шуның өчен чакырылдыгыз бит. Үзенең эзләреннән баруыгызны теләп, Мәсих сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аңардан үрнәк алыгыз. Изге язмада:
«Ул һичнинди гөнаһ кылмады, Аның теле ялган сүз сөйләмәде», – дип язылган.
Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде, газап чиккәндә янап куркытмады, Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды.
Гөнаһ өчен үлеп, хаклык өчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гөнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз.
Адашып йөрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Көтүчегез һәм җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.
Хатыннар, сез дә шулай ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләр арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүче кайберәүләр булса, хатынының пакь һәм Аллаһыдан куркып яшәвен күргәч, Аллаһыга берсүзсез буйсындырыла алырлар иде.
Матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәргә бәйле тышкы матурлык булмасын.
Чын матурлык ул – кешенең эчке яктан күркәм булуы һәм басынкы, тыныч рухының мәңге сулмас матурлыгы. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле.
Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар.
Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны хуҗам-әфәндем дип атап, аңа күндәм булган. Сез дә, игелек кылсагыз һәм һичнинди куркуга бирешмәсәгез, Сара кызлары булырсыз.
Ирләр, сез дә хатыннарыгызның үзегездән көчсезрәк булуын истә тотып, аларга игътибарлы булып яшәгез. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас.
Ниһаять, һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз.
Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чөнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз.
Изге язмада язылганча: «Тормышны яратырга, ямьле көннәр күрергә теләүче тыйсын телен яман сүздән, сакласын авызын ялганнан.
Яманлыктан читкә китеп, яхшылык кылсын, иминлек өчен тырышсын һәм шуңа омтылсын,
чөнки Раббының күзе төбәлгәндер тәкъва кешеләргә, ялваруларын колак салып тыңлый Ул, явызлык кылучылардан исә Раббы йөз чөерә».
Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр?
Ә гаделлек өчен газап чигәсез икән, сез бәхетле. Кешеләрнең янауларыннан курыкмагыз һәм борчылмагыз.
Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Хаким буларак изге дип олылагыз. Өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт җавап бирергә әзер булыгыз,
ләкин моны басынкылык һәм ихтирам белән эшләгез, вөҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке буларак игелекле яшәү рәвешегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар.
Игелекле эшләр кылып, Аллаһы ихтыяры белән газап чигү яманлык өчен газаплануга караганда яхшырак.
Мәсих тә бит, безне Аллаһы янына алып бару өчен, гаделсезләр урынына гадел Кеше буларак, гөнаһларыбыз өчен бер тапкыр һәм мәңгегә үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте.
Шул Рух ярдәмендә Ул, тоткындагы рухлар янына барып, аларга вәгазь сөйләде.
Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух көннәрендә – Аллаһыга буйсыну күрсәтмәгәннәр. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, көймәнең төзелеп бетүен көткән. Ул көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.
Бу хәзер сезне коткара торган суга чумдыру йоласын гәүдәләндерә. Суга чуму – тәннең керен юып төшерү түгел, саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара.
Ул күккә ашты һәм Аллаһының уң ягында утыра. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.
Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергәндәй, сез дә газапланырга әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борылды,
нәтиҗәдә бу дөньяда калган вакытын инде ул нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши.
Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр.
Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның өчен сезне яманлыйлар.
Алар үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш.
Тәннәрендә вакытта башкалар шикелле үк хөкемгә дучар булсалар да, рухлары белән Аллаһыдай яшәсеннәр дип, үле булганнарга да Яхшы хәбәр игълан ителде.
Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша, шуңа күрә дога кыла алу өчен, аек фикерле һәм тотнаклы булыгыз.
Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара.
Бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз.
Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз.
Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сөйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин.
Газиз дусларым! Сезне сынау өчен җибәрелгән утлы имтиханны үзегез белән булган ниндидер сәер хәл итеп күреп гаҗәпләнмәгез.
Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану өчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.
Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.
Кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак берегез дә газапланырга тиеш түгел.
Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз.
Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул Үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?! Изге язмада язылганча:
«Әгәр тәкъва кеше көчкә котыла икән, имансыз һәм гөнаһлы кая барыр?»
Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Яратучыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.
Үзем дә өлкән, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм:
Аллаһы сезгә ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча, акчага комсызланып түгел, күңел кушканча тырышлык белән көтегез.
Сезгә тапшырылганнар белән хакимлек итмәгез, көтүгә үрнәк булыгыз,
һәм Баш Көтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз.
Яшьләр, сез дә шулай өлкәннәргә буйсыныгыз. Һәрберегез бер-берегезгә күндәм булыгыз, чөнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә».
Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.
Барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта.
Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри.
Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык булып, иблискә каршы торыгыз.
Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, бар мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, көчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк, ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк.
Аңа мәңге-мәңгегә кодрәт булсын. Амин.
Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы язып җибәрдем. Күңелегезне күтәреп, моның Аллаһының чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез!
Бабилдәге сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи углым Марк сезгә сәлам юллый.
Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын.
Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша алган кыйммәтле иманыбызга тиң иманны кабул итүчеләрнең барчасына сәлам.
Аллаһыны вә Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен.
Аның илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган һәммә нәрсәне бүләк иткән. Үзенең даны һәм игелеге белән безне чакырган Затны танып белүебез аша ирештек без моңа.
Шулай итеп, Ул безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, явыз нәфесләр аркасында бозылган дөньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз.
Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез,
белемгә – тотнаклыкны, тотнаклыкка – чыдамлыкны, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табынуны,
Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча яратуны, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез.
Әгәр сездә бу сыйфатлар булса, һәм алар арта барса, Хакимебез Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас.
Ә инде кемдә алар юк, ул – сукырларча начар күрүче һәм элек эшләгән гөнаһларыннан пакьләндерелгәнен оныткан кеше.
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз
һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез.
Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә һәм үзегезгә бирелгән хакыйкатьтә нык торсагыз да, мин болар хакында даими хәтерегезгә төшереп торырмын.
Үзем әле исән һәм фани тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә төшерүне үземнең бурычым итеп исәплим.
Тиздән бу тәнемнән китәргә кирәк булуын беләм. Моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачкан иде.
Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим.
Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның килүе хакында сөйләгәндә, хәйләле риваятьләргә ияреп түгел, Аның мәһабәтлеген үз күзләребез белән күреп сөйләдек.
Бөек данлы Аллаһының: «Бу – Минем сөекле Углымдыр, Ул – Минем куанычым», – авазы килгәндә, Атабыз Аллаһы тарафыннан Гайсәгә кадерләү һәм дан бирелде.
Гайсә белән изге тауда булганда, күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.
Шуның өчен без пәйгамбәрләр сөйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткәндәй, бу хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез. Көн җитеп, йөрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез.
Иң элек шуны аңлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый.
Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыяры белән бирелмәде, кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рух белән рухландырылып сөйләделәр.
Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар, шулай ук сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр. Алар һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, өсләренә көтелмәгән һәлакәт китерерләр.
Күпләр аларның азгын яшәешенә иярер, һәм аларның эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр.
Бу ялган өйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.
Аллаһы гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, чылбырлар белән бәйләп, тәмуг караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр.
Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: имансызлар өстенә туфан китерткән.
Имансызлар белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән көлгә әйләндереп хөкем иткән.
Ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән тәкъва Лутны коткарган.
Бу тәкъва кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның канунсыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән.
Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә.
Бу бигрәк тә үзләренең бәдәни азгын теләкләренә ияреп, Раббы хакимлегенә нәфрәтләнүчеләргә кагыла. Алар – әдәпсез һәм тәкәббер кешеләр. Күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар.
Хәер, бу шөһрәтле затлардан күпкә көчлерәк һәм куәтлерәк фәрештәләр дә Раббы алдында аларны хурлап гаепләмиләр.
Бу ялган өйрәтүчеләр үзләре аңламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, фәкать аулау һәм үтерелү өчен генә туган аңсыз хайваннар сыман. Алар хайваннардай юк ителәчәк.
Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар өчен хозурлык – көн яктылыгында комсызланып ашап-эчү. Сезнең белән мәҗлестә ашап утырганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чөнки үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр.
Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гөнаһтан һич туймыйлар, тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар, аларның күңелләре комсызлыкта шомарган, алар – ләгънәт угыллары.
Алар, туры юлдан тайпылып, адаштылар. Үзенең явыз гамәлләре өчен табыш алырга яраткан Бигур углы Билгам эзләреннән бара башладылар алар.
Ә Билгам пәйгамбәр явыз эше өчен шелтәләнгән. Ишәк, кеше тавышы белән эндәшеп, аны ахмаклыгыннан туктаткан.
Бу кешеләр – сусыз чишмәләр, көчле җил куып тараткан томан сыман. Алар өчен тирән караңгылыкта урын саклана.
Чөнки алар, күпертелгән буш сүзләр сөйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар.
Алар теге кешеләргә азатлык вәгъдә итәләр, ә үзләре – бозыклык коллары, чөнки кеше нәрсәдән җиңелсә, шуның колы була.
Әгәр бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша бу дөнья азгынлыгыннан арынганнан соң, янә буталалар һәм аңа җиңеләләр икән, димәк, соңгы хәлләре элеккегедән яманрак була.
Хаклык юлын танып белгәннән соң, үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булган булыр иде.
Андый кешеләр белән ни булганы хакында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «Эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «Юылган дуңгыз пычрак сазда аунарга бара».
Газиз дусларым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда белгәннәрегез хакында хәтерегезгә төшереп, сезне ихлас фикер йөртүгә дәртләндерәм.
Изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне һәм Хакимебез вә Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне искә төшерүегезне телим.
Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр пәйда булыр.
Алар: «Остазыгыз килергә вәгъдә итмәдемени? Кайда соң Ул? Ата-бабаларыбыз үлем йокысына талганнар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә», – диярләр.
Алар күк вә җирнең борынгыдан булганын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар.
Сүз аркылы су, туфан суы белән борынгы дөнья юк ителгән.
Хәзерге күк һәм җир дә Аллаһының шул ук сүзе аркылы ут белән юк ителү өчен, хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә имансызлар һәлак ителәчәкләр.
Сез, газиз дусларым, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы өчен бер көн мең ел сыман, мең ел бер көн сыман.
Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы Үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, барысының да тәүбәгә килүен тели.
Әмма Раббы көне карак сыман көтмәгәндә килер. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгар, күк җисемнәре утта янып таркалыр, җир һәм андагы эшләнгән нәрсәләрнең барысы фаш ителер.
Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалса, сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып таркалыр һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр.
Әмма без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, хаклык хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез.
Шуңа күрә, газиз дусларым, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез булуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез.
Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сөекле имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.
Бу хакта ул бөтен хатларында да яза. Ул хатларда авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр бар. Белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Изге язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып аңлаталар. Моның белән алар үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.
Ә сез исә, газиз дусларым, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләрнең ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен сак булыгыз.
Хакимебез вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңгелек көненә кадәр дан булсын! Амин.
Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында сөйлибез.
Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык итәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә игълан итәбез.
Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата һәм Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез.
Куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз.
Без Аңардан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк.
Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән – без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез.
Әмма Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне теләсә кайсы гөнаһтан арындырып сафландырыр.
Әгәр: «Гөнаһыбыз юк», – дисәк, үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк.
Әмма гөнаһларыбызны икърар итсәк, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерер һәм, һәртөрле хаксызлыктан арындырып, безне сафландырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел.
«Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез һәм Аның сүзе бездә булмас.
Балаларым! Боларны сезгә, гөнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гөнаһ кылса, Атабыз алдында Яклаучыбыз – һәрвакыт гадел гамәл кылучы Гайсә Мәсих бар.
Ул гөнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның да гөнаһлары кичерелүен алып килүче корбан булды.
Без шуңа ышана алабыз: әмерләрен үтәсәк, Аны тануыбызны беләбез.
Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – дип торып, әмма әмерләрен үтәмәсә, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк.
Ә Аның сүзләрен үтәүчедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да тулы камиллегенә ирешкән. Бу исә безнең Аңарда булуыбызны күрсәтеп тора.
Кем дә кем: «Аллаһыда калам», – ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш.
Газиз дусларым! Яңа әмер язмыйм, сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул.
Шулай да бу әмер яңа: ул Мәсихтә һәм сездә гамәлгә ашты, чөнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык балкый башлады.
Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандашына нәфрәтләнсә, ул һаман караңгылыкта була.
Кем дә кем үзенең имандашын ярата икән, ул яктылыкта яши, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә этәрә торган бернәрсә юк.
Ә кем үзенең имандашына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йөри һәм кая баруын белми, чөнки караңгылык күзләрен сукырайта.
Балаларым, сезгә язам, чөнки гөнаһларыгыз Гайсә аркасында кичерелде.
Аталар, сезгә язам, чөнки баштан ук Булучыны сез танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез явыз иблисне җиңдегез.
Балаларым, сезгә язам, чөнки сез Атабызны танып белдегез. Аталар, сезгә язам, чөнки сез баштан ук Булучыны танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез көчле, Аллаһы сүзе сездә кала, һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк.
Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесләре, күз нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, фәкать дөньядандыр.
Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши.
Балаларым! Соңгы сәгатьләр җитте. Мәсих дошманының киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары пәйда булды. Соңгы сәгатьләр җиткәнен шуннан беләбез дә инде.
Алар безнең арадан, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнең белән калган булырлар иде. Аларның арабыздан китүе безнеке булмауларын күрсәтеп тора.
Сезне исә Изге Зат майлаган, һәм сез барыгыз да хакыйкатьне беләсез.
Мин хакыйкатьне белмәгәнегез өчен түгел, әмма аны белгәнегез өчен һәм хакыйкатьтән һичнинди ялган килеп чыга алмаганга яздым.
Кем ялганчы? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме? Ул – Мәсихнең дошманы, ул Атаны да, Углын дә инкяр итә.
Аллаһы Углын инкяр итүче һичкемнең Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә Атасы да бар.
Сез баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә калса, ул чакта сез дә Углында һәм Атасында яшәрсез.
Ул Үзе безгә вәгъдә иткән нәрсә – мәңгелек тормыш бу.
Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам.
Ә Изге Зат биргән майлау сезнең үзегездә кала, һәм сез һичкемнең өйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Сезне майлавы аша, сезгә барысы да өйрәтелә, һәм ул хакыйкый, ялганламый. Сезгә өйрәтелгәнчә, Аңарда калыгыз.
Балаларым, Мәсих килгәндә, Аның алдында ышаныч белән оялмыйча басып тору өчен, Мәсихтә яшәгез.
Аның хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче һәркемнең Аллаһыдан туган булуын да беләсез.
Карагыз, Атабыз безне ничек нык яраткан: безне «Аллаһы балалары» дип атыйлар, һәм без, чыннан, Аның балалары. Дөнья кешеләре, Аллаһыны танымаганга күрә, безне белмиләр.
Газиз дусларым, без – хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле билгеле түгел. Шуны беләбез ки: Мәсих күренгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны, чынлыкта ничек булса, шулай күрербез.
Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Мәсих пакь булгандай, үзен даими пакьләндереп тора.
Гөнаһ кылучы һәркем Аллаһы канунын боза. Гөнаһ ул – канунсызлык.
Сез Мәсихнең гөнаһларны Үз өстенә алыр өчен килгәнен беләсез. Ә Аңарда гөнаһ юк.
Аңарда калучыларның берсе дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган.
Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була.
Гөнаһ кылучы исә иблистәндер, чөнки иблис баштан ук гөнаһ кылып килде. Аллаһы Углы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде.
Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Ул гөнаһ кыла алмый, чөнки Аллаһыдан туган.
Аллаһы һәм иблис балалары болай аерылып таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең имандашын яратмаучы Аллаһыдан түгел.
Электән үк сез ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиешбез.
Явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилдәй булмагыз. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенең эшләре хак булган.
Имандашларым, сезгә дөнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моңа гаҗәпләнмәгез.
Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Яратмаучы исә үлем хакимлегендә тора.
Үзенең имандашына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез.
Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде. Без дә имандашларыбыз өчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез.
Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып һәм имандашының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек яшәр икән?!
Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк.
Шуның белән үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә бит.
Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, Аллаһыда ышанычыбыз бар,
һәм ни генә сорасак та, Аңардан алырбыз, чөнки әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.
Аның әмере шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез.
Аллаһының әмерләрен үтәүче Аңарда һәм Аллаһы әмерләрне үтәүчедә кала. Аллаһының бездә яшәвен безгә биргән Рухы аша белербез.
Газиз дусларым! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда ялган пәйгамбәрләр күп.
Аллаһы Рухын сез болай танып белерсез: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдандыр.
Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел. Ул рух Мәсих дошманыныкы. Сез аның киләчәге хакында ишеттегез бит, һәм хәзер инде ул дөньяда.
Сез исә, балаларым, Аллаһыдан һәм ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Рух дөньяда булганнан бөегрәк.
Алар – дөньядан, шуңа күрә дөньяви сөйлиләр һәм дөнья аларны тыңлый.
Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын аера беләбез.
Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә.
Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул.
Аллаһы безгә мәхәббәтен болай күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирү өчен, Ул бердәнбер Углын дөньяга җибәрде.
Мәхәббәт шунда: Аллаһының безне яратуында һәм гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче корбан итеп Углын җибәрүендә, Аллаһыны яратуыбызда түгел.
Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез.
Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
Аллаһы безгә Үз Рухыннан биргән, шунлыктан без – Аллаһыда, ә Аның бездә калуын беләбез.
Ата Үз Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек һәм бу хакта шаһитлык бирәбез.
Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Углы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы яши һәм ул Аллаһыда яши.
Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен таныдык һәм аңа инандык. Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда һәм Аллаһы аңарда яшәр.
Шулай итеп, арабыздагы мәхәббәтебез камилләште, шуңа күрә кыямәт көнен без ышаныч белән каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундый булабыз.
Мәхәббәттә курку юк, камил мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.
Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты.
Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтеп тә, үзенең имандашына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Үзе күргән имандашын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый бит.
Менә безгә Аллаһы биргән әмер: «Аллаһыны яратучы кеше үзенең туганын да яратсын».
Гайсәнең Мәсих булуына иман итүче һәркем Аллаһыдан туган. Һәм атаны яратучы һәркем баласын да ярата.
Без Аллаһы балаларын яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыз һәм әмерләрен үтәвебез аркылы төшенәбез.
Аллаһыны яратуыбызны әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә әмерләре авыр түгел,
чөнки Аллаһыдан туган һәммә кеше дөньяны җиңә. Бу җиңү – безнең иманыбыз ул.
Гайсәнең Аллаһы Углы булуына инанучы дөньяны җиңүче булмый кем булсын?
Ул, Гайсә Мәсих, чумдырылуының суы һәм үлеменең каны аша килгән. Су аша гына түгел, бәлки су һәм кан аша килгән. Бу хакта Рух шаһитлык бирә, чөнки Рух – хакыйкать ул.
Шаһитлык бирүче өчәү бар:
Рух, су һәм кан. Өчесе дә бер үк шаһитлык бирә.
Без кешеләр шаһитлыгын кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлыгы бөегрәк. Бу – Аллаһы шаһитлыгы: Ул Үзенең Углы хакында шаһитлык бирде.
Аллаһы Углына иман итүченең үзендә шушы шаһитлык бар. Аллаһыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чөнки Аллаһының Үз Углы хакында биргән шаһитлыгына ышанмады.
Ул шаһитлык исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде һәм ул тормыш – Аның Углында.
Аллаһы Углы барның тормышы бар, Аллаһы Углы булмаганның тормышы юк.
Мин моны сезгә, Аллаһы Углы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым.
Аллаһы каршында шундый ышанычыбыз бар: Аның ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый.
Нәрсә генә сорасак та, Аның безне ишеткәнен беләбез икән, сораганыбызга ия булуыбызны да беләбез.
Әгәр берәү имандашының үлемгә китерми торган гөнаһ кылуын күрә икән, дога кылсын һәм Аллаһы аның имандашына тормыш бирәчәк. Моны мин үлемгә китерми торган гөнаһ кылучылар хакында әйтәм. Үлемгә китерә торган гөнаһ бар: мондый гөнаһ өчен дога кылыгыз дип әйтмим.
Һәр явызлык – гөнаһ, әмма бөтен гөнаһ та үлемгә китерерлек түгел.
Аллаһыдан туганнарның гөнаһ кылмавын без беләбез, аларны Аллаһыдан туган Угыл саклый һәм явыз иблис аларга кагыла алмый.
Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бөтен дөньяның исә явыз иблис хакимлегендә булуын беләбез.
Аллаһы Углының килгәнен һәм, хакыйкый Аллаһыны таныр өчен, безгә аң биргәнен дә беләбез. Һәм без хакыйкый Аллаһыда, Аның Углы Гайсә Мәсихтә яшибез. Ул – хакыйкый Аллаһы һәм мәңгелек тормыш.
Балаларым, үзегезне ялган илаһлардан саклагыз.
Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам. Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белгән һәммә кеше сезне ярата.
Сезне үзебездә яши торган һәм безнең белән мәңге булачак хакыйкать өчен яратабыз.
Атабыз Аллаһыдан һәм Гайсә Мәсих – Атаның Углыннан бирелгән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек безнең белән хакыйкатьтә һәм мәхәббәттә булсын.
Балаларың арасында Атабыз безгә әмер биргәндәй хакыйкатьтә йөрүчеләр булуы мине бик сөендерә.
Хәзер, ханым, сиңа яңа әмер түгел, бәлки баштан ук без кабул иткән әмерне язам һәм үтенәм: бер-беребезне яратыйк.
Мәхәббәт исә шуннан гыйбарәт: без Аллаһының әмерләре буенча йөрергә тиешбез. Баштан ук ишеткәнегезчә, Аның әмере шул: сез мәхәббәттә йөрергә тиешсез.
Гайсә Мәсихнең кеше тәнендә килүен инкяр итүче алдакчылар дөньяда күбәеп китте. Андый кешеләр – алдакчылар һәм Мәсих дошманнары.
Сез нәрсә хакына хезмәт куйганыбызны югалтмыйча, тулы әҗерен алыр өчен, сак булыгыз.
Мәсих өйрәткәнне сакламаган һәм өйрәткәннәрнең чигеннән узган һәркемдә Аллаһы юктыр. Өйрәткәнне саклаучыда исә Ата да, Аның Углы да бар.
Әгәр сезгә берәү килеп, шулай өйрәтмәсә, ул кешене өегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез.
Мондый кешене сәламләгән аның явыз эшләренә кушылып китә.
Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазьгә кара белән язарга теләмим. Куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга килеп, сезнең белән сөйләшүемә өметләнәм.
Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сине сәламлиләр.
Чын күңелдән яраткан газиз Гәйгә иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән сәлам.
Газиз дустым, җаның иминлектә булгандай, һәрьяктан да имин һәм сәламәт бул, дип дога кылам.
Монда килгән имандашларның хакыйкатькә тугры булуың, ягъни хак юлда йөрүең хакында шаһитлык бирүләренә мин бик шатландым.
Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр.
Газиз дустым, имандашлар, хәтта таныш булмаганнар хакына кылган һәммә эшләреңдә син ышанычлы.
Алар синең мәхәббәтең хакында иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирделәр. Зинһар, Аллаһыга яраклы рәвештә юлларын дәвам итсеннәр өчен, аларга булышсаң иде.
Алар Мәсих исеме хакына, Аңа иман итмәүчеләрдән һичнәрсә кабул итмичә, юлга чыктылар бит.
Димәк, хакыйкатьне таратуда бергә эшли алуыбыз өчен, без андыйларга булышырга тиешбез.
Мин бердәмлеккә кыска итеп яздым, әмма араларында өстенлек итәргә яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый.
Шуңа күрә, яныгызга килсәм, аның кылганнарын игътибарыгызга җиткерермен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.
Газиз дустым! Явызлыкка иярмә, яхшылыкка ияр. Яхшылык эшләүчеләр Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны күрмәгән.
Димитер хакында барысы да яхшы итеп сөйли, хәтта хакыйкать үзе дә аның ягында. Шулай ук без дә шаһитлык итәбез, һәм шаһитлыгыбызның хакыйкый булуын син беләсең.
Мин сиңа күпне язар идем, әмма кара һәм каләм белән язарга теләмим.
Тиздән синең белән күрешүемә өметләнәм. Шунда йөзгә-йөз бергәләп сөйләшербез.
Иминлек сиңа! Сине дуслар сәламлиләр. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт.
Гайсә Мәсихнең колы, Ягъкубның бертуган кардәше Яһүдәдән Атабыз Аллаһы тарафыннан чакырылганнарга, сөелгәннәргә һәм Гайсә Мәсих өчен сакланганнарга.
Сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен.
Газиз дусларым! Уртак котылуыбыз хакында сезгә язарга дип бик дәртләнсәм дә, изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иман өчен тырышып эшләгез, дип үгетләп язуны тиешле таптым.
Кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар үз азгынлыкларын аклау өчен, Аллабызның мәрхәмәтен бозып күрсәтәләр һәм бердәнбер Хөкемдарыбыз һәм Хакимебез Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Аларга булачак хөкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән.
Ләкин инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә төшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарып алып чыккан булса да, соңыннан араларындагы ышанмаучы кешеләрне һәлак иткән.
Тиешле урыннарын сакламыйча, торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бөек көндә хөкем итү өчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота.
Шул фәрештәләрдәй фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр.
Шулай бу кешеләр дә, хыялларына таянып, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шөһрәтле затларга яла ягалар.
Җитәкче фәрештә Микәил дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, хурлап һәм хөкем итеп әйтергә батырчылык итмәгән, бәлки: «Сине Раббы шелтәләсен», – дигән.
Алар исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлыйлар, аңсыз хайваннардай табигый теләкләренә бирелеп яшиләр һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә.
Кайгы аларга, чөнки алар Кабил юлыннан баралар. Акча хакына Билгамның ялгышлыкларын кабатлыйлар, фетнә чыгарган өчен, Корахтай һәлак булалар.
Мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вөҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы көтүчеләр, җил куып йөрткән яңгырсыз болытлар, бөтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, көзен җимеш бирми торган агачлар.
Алар – хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – адашкан йолдызлар. Мәңгелек дөм караңгылыкта алар өчен урын саклана.
Ханох – Адәм нәселенең җиденче буыны – алар хакында пәйгамбәрлек итеп, болай дигән: «Менә, Раббы барысы өстеннән хөкем итү өчен, кылган барча имансыз гамәлләре һәм бөтен гөнаһлы имансызларның Раббыга каршы сөйләгән барлык оятсыз сүзләре өчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә».
Бу кешеләр – язмышларыннан канәгать булмаган сукранучылар. Алар үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылалар, тәкәббер сүзләр әйтәләр, үз файдалары хакына ялагайланып йөриләр.
Сез исә, газиз дусларым, Хакимебез Гайсә Мәсих рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз.
Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар булыр», – диделәр.
Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, һәм аларда Изге Рух юк.
Сез исә, газиз дусларым, үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып дәвам итегез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз.
Хакимебез Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз.
Кайбер кешеләр икеләнсәләр, аларга шәфкать күрсәтегез.
Башкаларын уттан тартып алгандай коткарыгыз. Калганнарына исә шәфкать күрсәткәндә, күңелләрегездә курку хисе булсын: хәтта шакшы эшләре белән тапланган киемнәреннән дә җирәнегез.
Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, шатлык белән Үзенең даны алдына кимчелекләрсез китерә ала торган
Хакимебез Гайсә Мәсих аша безне коткаручы бердәнбер Аллаһыга бар вакытлардан элек, хәзер һәм мәңгегә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын. Амин.
Тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде.
Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сөйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә.
Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар, анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чөнки ул сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.
Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,
безне патшалык һәм Атасы Аллаһыга хезмәт итүче руханилар иткән Гайсәгә дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын. Амин.
Менә, Ул болытларда килә, һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә күрерләр. Җирдәге барлык халыклар Аның алдында үкереп елар. Шулай булачак. Амин.
«Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – хәзер Бар, Булган һәм Булачак Зат, Чиксез кодрәт Иясе».
Мин, сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләр, патшалыкны, чыдамлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен, Патмос дип аталган утрауга җибәрелгән идем.
Раббының көнендә мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.
Ул болай диде: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр».
Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын шәмдәл күрдем.
Ә шәмдәлләр арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәүне күреп алдым.
Аның башындагы чәчләре ак йон кебек, кардай ак иде. Күзләре исә ут ялкыны кебек иде,
ә аяклары мичтә кыздырган бакырдай ялтырый һәм тавышы шарлавык тавышына охшар иде.
Уң кулында җиде йолдыз бар, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора. Йөзе бар көченә балкып торган кояштай иде!
Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,
һәм мәңге Теремен. Үлгән идем, ә менә хәзер мәңге-мәңге яшим. Үлем һәм үлеләр дөньясы ачкычлары Миндә.
Шулай итеп, нәрсә күргәнеңне, хәзер нәрсә бар һәм моннан соң нәрсә буласын яз.
Уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул».
«Эфес бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Үзенең уң кулында җиде йолдыз Тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында Йөрүче болай ди:
Эшләреңне, авыр хезмәтеңне, чыдамлылыгыңны һәм явызларга чыдап тора алмаганыңны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыңны һәм аларны ялганчылар дип тапканыңны беләм.
Чыдамлыгың барлыгын, Минем исемем өчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыңны беләм.
Әмма сиңа каршы сүзем бар: син беренче мәхәббәтеңне калдырдың!
Кайдан егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбә итеп, әүвәлге эшләреңә кайт. Югыйсә, тәүбә итмәсәң, яныңа килермен һәм шәмдәлеңне урыныннан кузгатырмын.
Ләкин Никүләй тарафдарларының эшләренә нәфрәтләнеп дөрес эшлисең. Аларга Мин дә нәфрәтләнәм.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы җәннәтендәге тереклек агачыннан җимеш ашарга насыйп итәм“».
«Смурна бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп Торган болай ди:
Хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, әмма син бай. Үзләрен яһүдиләр дип атаучыларның сине хурлауларын беләм. Алар яһүдиләр түгел, шайтан җыеныдыр.
Алда сине көткән һичнәрсәдән курыкма. Кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис зинданга утыртачак һәм ун көн буе сез хәсрәт чигәчәксез. Үлгәнче тугры бул, шунда сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүче икенче үлемнән һичнинди зыян күрмәс“».
«Пергәм бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай ди:
Кайда яшәвеңне беләм: анда шайтан тәхете тора. Шулай булса да, Миңа булган иманыңны саклап тотасың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, тугры шаһитым Антипас үтерелгән вакытта да Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең.
Әмма сиңа каршы берничә сүзем бар: арагызда Билгам тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потларга корбан итеп китерелгән ризыкны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил халкын гөнаһка кертергә Бәлакны өйрәткән бит.
Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучылар бар.
Инде хәзер тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килермен һәм авызымнан чыгып торган кылыч белән аларга каршы көрәшермен.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә серле манна һәм ак таш бирермен. Ул ташта исә аны алучыдан башка һичкем белмәгән яңа исем язылган булыр“».
«Түәтәйрә бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Күзләре ут ялкыныдай, аяклары ялтырап торган бакырдай Аллаһы Углы болай ди:
Эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны беләм. Соңгы гамәлләреңнең беренчеләреннән яхшырак булуын да беләм.
Әмма сиңа каршы сүзем бар: үзен пәйгамбәр дип атап, фәхешлеккә һәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга өйрәткән, колларымны юлдан яздырган Изебел исемле хатынга түзәсең.
Тәүбә кылу өчен, Мин аңа вакыт бирдем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми.
Менә Мин аны каты авыру түшәгенә салачакмын. Ул хатын белән бергә фәхешлек итүчеләрне, аның юлыннан баш тартмасалар, зур кайгыга дучар итәчәкмен.
Аның иярченнәрен үлемгә дучар итәрмен, шунда йөрәктәге уйларны, теләкләрне Сынаучы булуымны барча бердәмлекләр дә белер. Барыгызга да эшегезгә карап тиешлесен бирермен.
Ләкин аның тәгълиматын тотмаган һәм шайтанның тирән серләрен белмәгән сезләргә, Түәтәйрәдәге башкаларга әйтәм: сезгә башка һичнәрсә йөкләмәм.
Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз.
Үз Атамнан хакимлек алгандай, җиңүчегә һәм эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар белән хакимлек итәргә бирермен. Ул алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәр, чүлмәк ваткандай, чәлпәрәмә китерер. Мин аңа таң йолдызы бирермен.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».
«Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Аллаһының җиде рухы һәм кулында җиде йолдыз булган Зат болай ди: Синең эшләреңне беләм. Син тере исемен йөртәсең, әмма син үле.
Уяу тор һәм үзеңдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт, чөнки эшләреңнең Аллам каршында тәмамланган булуын күрмим.
Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә төшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин карактай көтмәгәндә килермен, ә син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.
Ләкин Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең калган. Алар Минем белән бергә ак киемдә йөрерләр, чөнки моңа лаеклылар.
Шулай, һәр җиңүче кеше ак кием кияр һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламам. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен танырмын.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».
«Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Кулында Давыт ачкычы булган Изге, Хакыйкый Заттыр. Ул ачса, һичкем яба алмас, япса, һичкем ача алмас. Менә шушы Зат болай ди:
Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, көчең аз, әмма син сүземне үтәдең, исемемнән ваз кичмәдең.
Шайтан җыеныннан булганнарны менә нәрсә эшләтермен. Алар үзләрен яһүди дип атыйлар, әмма алар яһүдиләр түгел, ялганчылар. Мин аларны, килеп, аякларыңа егылырга мәҗбүр итәрмен, шунда сине сөйгәнемне беләчәкләр.
Минем сүземне тотып, чыдамлык күрсәттең, шуңа күрә Мин дә сине җирдә яшәүчеләрне сынар өчен, бөтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан саклап калачакмын.
Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот.
Җиңүчене Аллам йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».
«Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Амин дип аталган Зат, тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы болай дип әйтә:
Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы!
Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан төкереп чыгарачакмын!
Син: ‘Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк’, – дисең. Әмма син үзеңнең бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың.
Баер өчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын өчен, киенергә ак кием, күзләрең күрсен өчен, сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм үзеңә.
Мин яратканнарымның һәрберсенең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм, шуңа күрә тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит.
Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп, ишеген ачса, аның янына керәчәкмен, һәм без бергә ашаячакбыз: Мин һәм ул.
Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.
Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».
Шуннан соң күктә ачык ишек күрәм. Элек миңа сөйләгән быргыдай тавыш болай ди: «Монда мен. Мин сиңа моннан соң булырга тиеш хәлләрне күрсәтермен».
Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем.
Утыручы кыяфәте белән яшма һәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зөбәрҗәт төсендәге яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде.
Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде.
Тәхет ягыннан яшен яшьни, дөмбердәгән һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде чыраг янып тора иде.
Тәхет каршында бәллүргә охшаш пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора иде. Аларның аллары һәм артлары күп күзләр белән капланган.
Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде.
Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән капланган бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, хәзер Бар һәм Булачак Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип, көне-төне бертуктаусыз кабатлыйлар.
Җан ияләре тәхеттә Утыручыга, мәңге-мәңге Яшәүчегә дан, хөрмәт һәм рәхмәт белдергән саен,
егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар да болай диләр:
«Раббы Аллабыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы, чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, барысы да ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!»
Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган, җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәген күрдем.
Тагын мин көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаеклы?» – дип сораучы куәтле фәрештәне күрдем.
Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады.
Язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым.
Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Әнә кара, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан чыккан Сабак җиңеп чыкты. Язма төргәгенең җиде мөһерен кубарып, Ул ача ала».
Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясе белән уратып алынган һәм өлкәннәр арасында торучы Бәрәнне күрдем. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы.
Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды.
Язма төргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары тулы алтын касәләр бар иде.
Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки корбан итеп суелдың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың.
Аларны, Аллабызга хезмәт итү өчен, патшалык һәм руханилар иттең. Алар җирдә патшалык итәчәкләр».
Шунда тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йөзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде.
Алар көчле тавыш белән: «Суелган Бәрән кодрәт, байлык, тирән гакыл, куәт, хөрмәт, дан һәм мактауга лаектыр», – дип әйтә иделәр.
Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә яратылганнарның барысының, анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын», – дип әйтүләрен ишеттем.
Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә, өлкәннәр йөзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр.
Аннары мин Бәрәннең мөһерләрнең берсен кубаруын күрдем, һәм җан ияләренең берсенең күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем.
Менә мин ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде. Аңа таҗ бирелде. Ул җайдак, җиңүче булып, җиңү өчен юлга чыкты.
Бәрән икенче мөһерне кубаргач, икенче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем.
Шуннан соң уттай җирән башка ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсеннәр өчен, бар дөньяның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Аңа зур кылыч тоттырылды.
Бәрән өченче мөһерне кубаргач, өченче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем, ә аның өстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде.
Җан ияләре арасыннан тавыш сыман аваз ишеттем: «Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә!»
Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем.
Менә аксыл төстәге атны күрдем. Өстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бөтен үлеләр дөньясы килә иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерү хокукы бирелде.
Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлык биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем.
Алар көчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хөкемдар, җирдә яшәүчеләрне хөкем итмәссең һәм безнең каныбыз өчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар.
Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.
Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубаруын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш матәм киеме кебек каралды, ай кандай кызыл төскә керде.
Инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җилдән коелгандай, күктәге йолдызлар җиргә атылды.
Күк, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар.
Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше мәгарәләрдә һәм таулардагы таш кыялар арасында яшеренделәр.
Алар болай диделәр: «Өстебезгә авып төшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан яшерегез!
Аларның бөек ачу көне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»
Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар, җиргә, диңгезгә һәм бер генә агачка да исмәсен дип, җирнең дүрт җилен тотып торалар иде.
Мәңге тере Аллаһының мөһерен кулында тотып, көнчыгыштан күтәрелеп килүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән кычкырып эндәште:
«Без Аллабыз колларының маңгайларына мөһер сукканчы, җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез».
Мин мөһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем. Исраил ыругларының барысы арасыннан бер йөз кырык дүрт мең кеше мөһерләнгән иде:
Яһүдә ыругыннан унике мең кеше, Рубин ыругыннан унике мең кеше, Гәд ыругыннан унике мең кеше,
Ашер ыругыннан унике мең кеше, Нәптали ыругыннан унике мең кеше, Менашше ыругыннан унике мең кеше,
Шимун ыругыннан унике мең кеше, Леви ыругыннан унике мең кеше, Исәсхәр ыругыннан унике мең кеше,
Зәбулун ыругыннан унике мең кеше, Йосыф ыругыннан унике мең кеше, Беньямин ыругыннан унике мең кеше мөһерләнде.
Шуннан соң, бихисап күп кешене күрдем. Аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән вә кабиләдән, һәр халыктан вә төрле телләрдә сөйләшүчеләрдән иде. Ак киемле ул кешеләр, кулларына хөрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде.
Алар көчле тавыш белән: «Котылу тәхеттә утыручы Аллабыздан һәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырдылар.
Тәхет тирәли, өлкәннәр һәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йөзтүбән капланып, Аллаһыга табынуларын әйттеләр:
«Амин! Аллабызга мактау һәм дан, тирән гакыл һәм рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге-мәңгегә булсын! Амин».
Шунда өлкәннәрнең берсе миннән: «Ак киемле кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» – дип сорады.
Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа болай диде: «Алар бөек афәт кичереп килгәннәр. Киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар.
Шуңа күрә алар Аллаһы тәхете алдында торалар, Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар өстендә Үзенең саклап торучы чатырын корыр.
Алар һичкайчан ачыкмаслар, һичкайчан сусамаслар. Аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс инде,
чөнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Көтүче булыр, аларны тереклек суы чишмәләренә алып барыр. Аллаһы аларның һәрбер күз яшен сөртер».
Бәрән җиденче мөһерне кубаргач, күктә чама белән ярты сәгатькә тынлык урнашты.
Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде.
Сумала-майлар көйрәтә торган алтын савыт тоткан бүтән фәрештә мәзбәх каршына килеп басты. Аңа, Аллаһының барлык изгеләренең догалары белән бергә кушып, тәхет алдында торган алтын мәзбәх өстенә кую өчен, күп хуш исле сумала-майлар бирелде.
Аллаһы каршына фәрештә кулыннан изгеләрнең догалары белән бергә хуш исле сумала төтене күтәрелде.
Фәрештә сумала-майлар көйрәтү савытын алды да, мәзбәхтәге ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шунда күк күкрәүләр, дөмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде.
Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде.
Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең өчтән бер өлеше, агачларның өчтән бер өлеше һәм бөтен яшел үлән янып бетте.
Икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чәчеп торган зур тауга охшаулы нәрсәдер диңгезгә ыргытылды. Диңгезнең өчтән бер өлеше канга әверелде,
диңгездә яшәүче җанварларның өчтән бер өлеше үлде, корабларның да өчтән бер өлеше һәлакәткә очрады.
Өченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның өчтән бер өлешенә һәм чишмәләргә күктән, чырагтай янып, зур йолдыз төште.
Ул йолдызның исеме – Әрем. Суларның өчтән бер өлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнең күбесе үлде.
Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның өчтән бер өлешенә зарар килде, шунлыктан аларның өчтән бер өлеше караңгылыкка чумды. Көн үзенең яктылыгының өчтән бер өлешен югалтты, шулай ук төн дә караңгыланды.
Шунда мин күк уртасында очып барган бөркетне күрдем. Аның: «Калган өч фәрештә тиздән кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип, көчле итеп кычкырганын ишеттем.
Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Мин күктән җиргә төшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелде.
Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккандай, коедан төтен күтәрелеп, төтеннән кояш белән һава караңгыланды.
Төтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга җирдәге чаяннардай чагу сәләте бирелде
һәм җирдәге үләнгә, төрле яшеллеккә, агачларга зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мөһере белән мөһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды.
Кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга рөхсәт бирелде. Кешенең ул газаплары чаян чаккандагыга охшаш.
Ул көннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар. Үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.
Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атларга охшаш иде. Аларның башларында алтын таҗдай нәрсә бар, ә йөзләре кешенеке сыман иде.
Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек.
Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавышны хәтерләтте.
Чаянныкыдай койрыклары һәм чаккычлары бар иде, һәм кешеләрне биш ай буе газаплау көче шушы койрыкларда иде.
Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе. Аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон».
Беренче кайгы үтте, менә аның артыннан тагын икесе килә!
Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдында торучы алтын мәзбәхнең дүрт мөгезеннән килгән тавышны ишеттем.
Ул быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бөек Фырат елгасы янында бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит», – диде.
Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, бу сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр.
Атлы гаскәрнең саны ике йөз миллион иде. Мин аларның санын ишеттем.
Миңа иңгән күренештә атлар һәм җайдаклар мондый иде: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерттәй саргылт иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, төтен һәм күкерт бөркелеп тора иде.
Кешеләрнең өчтән бер өлеше шушы өч бәла-казадан: атларның авызыннан чыккан уттан, төтеннән һәм күкерттән үтерелде.
Атларның көче авызларында һәм койрыкларында, койрыклары исә елан сыман һәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләргә зыян китерәләр иде.
Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә һәм күрә, ишетә, йөри алмаган алтын, көмеш, бакыр, таш һәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр.
Бу кешеләр үзләренең үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.
Шуннан соң мин күктән төшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка төренгән, ә баш өстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман.
Кулында ачылган кечкенә язма төргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басып,
арысландай көчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр.
Җиде күк күкрәү әйтеп бетергәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазның: «Җиде күк күкрәүнең сөйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язма», – дигәнен ишеттем.
Ә диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде
һәм күкне, шулай ук анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне Булдырган мәңге-мәңге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак,
җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртырга әзер көнне, Аллаһы Үзенең колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аның сере гамәлгә ашкан булыр».
Аннан соң инде моңарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миңа әйтте: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәген ал».
Фәрештә янына килеп, миңа шул кечкенә язма төргәген бирүен үтендем. Ул миңа болай диде: «Аны алып аша. Ашказаныңда аннан әче булыр, әмма авызыңда балдай татлы булыр».
Мин фәрештәнең кулыннан кечкенә язма төргәген алып ашадым. Авызымда ул балдай татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды.
Аннары миңа болай диделәр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең».
Миңа үлчәү таягыдай камыш сабагы бирелде һәм болай дип әйтелде: «Бар, Аллаһы йортын һәм мәзбәхне үлчә, андагы табынучыларны санап чык.
Әмма Аллаһы йортының тышкы ишегалдын хисапка кертмә һәм үлчәмә, чөнки ул мәҗүсиләргә бирелгән. Алар изге шәһәрнең урамнарын кырык ике ай буе таптап йөриячәкләр.
Мин Үземнең ике шаһитыма вәкаләт бирәчәкмен: алар, матәм киемнәре киеп, бер мең ике йөз алтмыш көн буе пәйгамбәрлек итәчәкләр».
Бу шаһитлар – бөтен җир Хуҗасы алдында торучы ике зәйтүн агачы һәм ике шәмдәл.
Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, ул чакта аларның авызларыннан ут чыгып, дошманнарын йотачак. Аларга зыян китерергә ниятләгән кеше шулай үтерелергә тиеш.
Пәйгамбәрлек иткән вакытта яңгыр яумасын дип, аларның күкне капларга хокукы бар. Канга әйләндерү өчен, аларның сулар өстеннән, шулай ук теләгән чакларында җиргә һәртөрле бәла-казалар белән зыян китерергә хокукы бар.
Шаһитлык бирүләрен тәмамлагач, упкыннан җанвар күтәрелеп чыгып, аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк.
Бу ике шаһитның гәүдәсе аларның Хакиме хачка кадакланган бөек шәһәр урамында ятачак. Ул шәһәрнең исеме кинаяләп «Сәдүм» һәм «Мисыр» дип атала.
Бу мәетләргә өч көн ярым буе төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр караячаклар. Ул мәетләрне кабергә салырга рөхсәт итмәячәкләр.
Җирдә яшәүчеләр аларның үлеменә шатланып күңел ачар, бер-берләренә бүләкләр җибәрерләр, чөнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп газаплаганнар иде.
Әмма өч көн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү тыны кереп, аякларына торып бастылар. Аларны күрүчеләрне көчле курку басты.
Шуннан соң шаһитлар күктән көчле тавышның: «Монда күтәрелегез», – дип әйтүен ишеттеләр. Алар күккә болытта күтәрелделәр, ә дошманнары аларга карап торды.
Шул вакытта ук көчле итеп җир тетрәде һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелде. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үлде, ә калганнары бик нык куркышып, күкләр Алласын данладылар.
Икенче кайгы үтте, менә тиздән өченчесе килә!
Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Күктә көчле тавышлар яңгырады: «Дөнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Ул мәңге-мәңгегә патшалык итәчәк!»
Шунда Аллаһы хозурында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт өлкән, йөзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм
болай дип әйттеләр: «Хәзер Бар, Булган, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы, Сиңа шөкрана итәбез! Чөнки Үзеңнең бөек кодрәтеңне гамәлгә керттең һәм патшалык итә башладың.
Халыклар ярсыдылар, ләкин ачу көнең килде һәм үлеләрне хөкем итү вакыты җитте. Кол пәйгамбәрләреңә, изге кешеләреңә, исемеңнән куркучы кечкенәләргә дә, зурларга да әҗер бирү вакыты, җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте!»
Шунда күктә Аллаһы йорты ачылды һәм анда Аның Килешү сандыгы күренде. Шунда яшен яшьнәде, дөмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, җир тетрәү булды һәм бик көчле итеп боз яуды.
Күктә бөек галәмәт күренде: кояшка төренгән хатын, аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы такыя иде.
Хатын йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде.
Күктә тагын бер галәмәт күренде: җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге зур аждаһа, аның һәр башында кечкенә таҗ иде.
Койрыгы күк йолдызларының өчтән бер өлешен себереп, җиргә атты. Аждаһа бала табучы хатын алдына килеп басты. Хатын баласын табу белән, баланы кабып йотарга әзер иде ул.
Хатын ир бала тапты. Ул барлык халыклар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәргә тиеш иде. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде.
Ә хатын чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнеп, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аны хәстәрләп торырга тиешләр иде.
Шунда күктә сугыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды.
Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады.
Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар.
Шуннан соң мин күктән көчле тавыш ишеттем: «Менә Аллабызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Мәсихенең хакимлеге урнашты! Аллабыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче бәреп төшерелде.
Имандашларыбыз Бәрән каны һәм шаһитлык сүзләре белән аны җиңделәр, хәтта, үлемнән курыкмыйча, үзләренең җаннарын аямадылар.
Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!»
Үзенең җиргә бәреп төшерелүен күргәч, аждаһа ир бала тудырган хатынны куа башлады.
Бу еланнан качып, үзе өчен чүлдә әзерләнгән урынга очсын дип, хатынга зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда ел, ике ел һәм тагын ярты ел хәстәрләп торачаклар.
Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды.
Әмма җир, авызын ачып, аждаһа авызыннан аккан су ташкынын йотып, хатынга ярдәм итте.
Аждаһа хатынга нык ярсып, Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлык бирүче аның калган балаларына каршы сугышыр өчен кузгалды.
Аждаһа диңгез ярына барып басты.
Шуннан соң мин диңгездән чыгып килүче ун мөгезле һәм җиде башлы җанварны күрдем. Аның мөгезләрендә ун таҗ, башларында көфер исемнәр язылган иде.
Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аяклары аюныкыдай, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм зур хакимиятен бирде.
Башларының берсе үләр дәрәҗәдә яраланган иде, аннан соң ул ярасы төзәтелде. Бөтен җир гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте
һәм җанварга шундый хакимият биргәне өчен, аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын һәм аның белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.
Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай дәвамында хакимлек итү хокукы бирелде.
Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә, исемен, яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады.
Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт белән хакимлек итү хокукы бирелде.
Җирдә яшәгән һәм исемнәре Чалынган Бәрәннең Тормыш китабына дөнья яратылганчы язылмаганнарның һәммәсе шушы җанварга табыначак.
Колагы булган ишетсен:
Әсирлеккә төшәргә тиешле әсирлеккә төшәчәк. Кылычтан үләргә тиешле кылычтан үләчәк. Монда Аллаһы изгеләренең чыдамлыгы һәм иманы таләп ителә.
Аннан соң җирдән чыгып килүче башка җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаш булып, ул аждаһа кебек сөйли иде.
Ул беренче җанвар исеменнән аның бар хакимияте белән эш итеп, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче җанварга табындырды.
Ул зур галәмәтләр күрсәтте, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде.
Беренче җанвар исеменнән эшләргә бирелгән галәмәтләре белән, җирдә яшәүчеләрне алдап, аларга кылычтан яраланып терелгән җанвар сынын ясарга кушты.
Беренче җанварның сыны хәтта сөйли алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә тапшырылсын өчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рөхсәт ителде.
Икенче җанвар бар кешеләрнең, кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды.
Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеме яки исеменең саны булмаган беркем дә сатып та ала алмады һәм сата да алмады.
Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын хисаплап чыгарсын, чөнки ул – кеше саны. Аның саны – алты йөз алтмыш алты.
Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрән һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше бар иде.
Мин күктән шарлавык һәм көчле күк күкрәүгә охшаш бер тавыш ишеттем. Ул арфачылар арфада уйнаган тавышка да охшаш иде.
Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады.
Алар – бер тапкыр да хатын-кыз белән булмаган, шуның аркасында сафлыкларын саклап калган кешеләр. Бәрән кая барса, Шуның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынган, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче кешеләр иде.
Телләрендә ялган булмады, алар кимчелексез иде.
Шуннан соң күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен, мәңгелек Яхшы хәбәре бар аның.
Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз!» – диде.
Икенче фәрештә, аңа ияреп, болай диде: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул барча халыклырга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчерткән».
Аларга өченче фәрештә иярде һәм көчле тавыш белән болай диде: «Җанварга һәм аның сынына табынган, җанвар тамгасын кабул итеп, үзенең маңгаена яки кулына куйган кеше
Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газапландырылачак.
Газаплау төтене мәңге-мәңгегә күтәреп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк».
Моның өчен Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнең түземле булулары кирәк.
Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: Шушы вакыттан башлап Хаким Гайсәгә иман итеп үлүчеләр бәхетле». «Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең михнәтләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләре артыннан бара».
Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм углына охшаган Зат. Башында алтын таҗ һәм кулында үткен урак бар иде.
Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ур: урак өсте җитте, җир уңышы өлгерде», – дип кычкырды.
Шуннан соң, болытта Утыручы урагын җир өстенә ыргытты һәм уңыш урылды.
Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.
Мәзбәхтән ут белән идарә итү хакимлеге булган тагын бер фәрештә чыкты. Ул көчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде!» – дип кычкырды.
Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты һәм җирдәге йөземне җыеп, Аллаһының зур ачу изгеченә ташлады.
Әлеге йөзем шәһәрдән читтә урнашкан изгечтә тапталды. Изгечтән ат йөгәненә кадәр җиткән, бер мең алты йөз стадия озынлыкта кан акты.
Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка галәмәтне – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соңгылары иде, чөнки Аллаһының ярсуы шулар белән тәмамлана.
Мин ут катыш пыяла диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез өстендә җанварны, аның сынын һәм исем санын җиңеп чыкканнар тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары бар иде.
Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.
Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Тик бер Син генә изге. Бөтен халыклар килеп, Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды».
Моннан соң мин күрдем: менә күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатыры ачылды.
Аллаһы йортыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде.
Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге-мәңге яшәүче Аллаһының ярсуы белән тулы җиде алтын касә бирде.
Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.
Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез» дип сөйләүче көчле тавыш ишеттем.
Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир өстенә түкте. Җанвар тамгасы салдырылган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды.
Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте. Аның суы үләт канына охшап калды, һәм диңгездәге барлык җан ияләре үлде.
Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, һәм аларның суы канга әверелде.
Мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем: «Хәзер Бар, Булган һәм Изге! Син шулай хөкем итеп, гадел эшләдең.
Бу кешеләр изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар, һәм Син аларга кан эчәргә бирдең. Алар моңа лаеклылар!»
Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел!»
Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерү кодрәте бирелде.
Кешеләрне көчле эсселек көйдерде. Бу бәла-казалар белән идарә итү хакимлегенә ия Аллаһының исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр һәм Аны данламадылар.
Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте һәм аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан телләрен тешләделәр,
сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.
Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фырат елгасына түкте. Көнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, аның суы кипте.
Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бака сыман өч явыз рухның чыкканын күрдем.
Бу явыз рухлар галәмәтләр күрсәтә алалар иде. Алар Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә бөтен җир патшаларын сугышка җыяр өчен китәләр.
«Менә Мин карактай көтмәгәндә киләм: ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен дип уяу торучы, киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»
Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар.
Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән көчле тавыш яңгырады.
Яшен яшьнәде, дөмбердәгән тавышлар, күк күкрәүләр булды. Көчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде!
Бөек шәһәр өч өлешкә бүленеп китте һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабилне искә төшереп, аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде.
Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды.
Күктән кешеләр өстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны хурладылар.
Җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе килеп, миңа болай диде: «Кил монда. Мин сиңа күп суларда утыручы бөек фахишәнең хөкем җәзасын күрсәтермен.
Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр».
Мине Рух биләп алган килеш, фәрештә чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән капланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде.
Хатын шәмәхә һәм кып-кызыл кием кигән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлеп, кулына фәхешлегенең чирканыч нәрсәләре һәм шакшылыклары белән тулы алтын касә тоткан иде.
Аның маңгаена серле мәгънәгә ия исем язылган: «Бөек Бабил – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы».
Мин хатынның изгеләр һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем.
Фәрештә миңа болай диде: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның һәм аны йөртүче җиде башлы, ун мөгезле җанварның серен аңлатып бирәм.
Син күргән җанвар бар иде, хәзер ул юк. Тик ул тиздән упкыннан чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп гаҗәпләнәчәкләр, чөнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.
Монда зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук җиде патша.
Ул патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел.
Ә булган һәм хәзер булмаган җанвар – сигезенче патша ул, шулай ук җиде патшаның берседер, һәм ул үзенең һәлакәтенә бара.
Син күргән ун мөгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма җанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәҗәсендә хакимлек алачаклар.
Аларның ниятләре бер, алар җанварга үзләренең көчләрен һәм хакимлекләрен тапшырачаклар.
Алар Бәрән белән сугышачаклар һәм Бәрән аларны җиңәчәк, чөнки Ул – хакимнәрнең Хакиме һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар».
Фәрештә миңа тагын болай диде: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – халыклар, төркемнәр, милләтләр һәм телләр.
Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәгә нәфрәтләнәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак.
Аллаһы Үз ихтыярын үтәү теләген йөрәкләренә салган бит, шуңа күрә ун мөгез бердәм рәвештә патшалык итү хокукын җанварга бирә. Болар барысы Аллаһының сүзләре тормышка ашканчы булачак.
Ә син күргән хатын – җир патшалары белән патшалык итүче бөек шәһәр ул».
Болардан соң мин күктән төшеп килгән башка фәрештәне күрдем. Ул бөек хакимияткә ия иде. Аның даны белән җир яктыртылды.
Фәрештә көчле тавыш белән кычкырды: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына һәм төрле явыз рухлар, нәҗес кошлар, шакшы һәм җирәнгеч хайваннарга сыену оясы булды.
Ул үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын барлык халыкларга эчертте, һәм җир патшалары аның белән фәхешлек иттеләр. Сәүдәгәрләр чамасыз зиннәтеннән баедылар».
Мин күктән башка тавыш ишеттем: «Халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм бәла-казаларына дучар булмас өчен чык аннан.
Гөнаһлары өелеп, күккә җитте, һәм Аллаһы җинаятьле эшләрен искә алды.
Ул ничек биргән булса, сез дә аңа шулай кайтарыгыз, эшләренә карата икеләтә бирегез. Башкалар өчен әзерләгән касәсендә үзенә ике тапкыр көчлерәк эчемлек әзерләгез.
Ул үзен күпме данлаган булса, зиннәттә күпме яшәгән булса, шулкадәр аңа газап һәм кайгы бирегез! Чөнки ул үзенең күңеленнән: „Патшабикә булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгыны да күрмәм!“ – ди.
Шуңа күрә аңа бер көндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем итүче Раббы Аллаһы кодрәтле!»
Аның белән зина кылган һәм җенси теләкләрен канәгатьләндергән җир патшалары, януыннан чыккан төтенне күргәч, аның хакында кайгырып еларлар.
Газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм: «Кайгы, кайгы сиңа, бөек шәһәр! И Бабил, куәтле шәһәр! Син бер сәгать эчендә хөкем җәзасын алдың», – дип әйтәчәкләр.
Җир сәүдәгәрләре дә аның хакында кайгырып елаячаклар, чөнки бүтән алардан беркем дә әйберләрен сатып алмый:
алтын һәм көмеш әйберләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл һәм алсу тукымаларын, һәртөрле хуш исле агачны һәм фил сөягеннән ясалган әйберләрен, иң кыйммәт агач, бакыр, тимер һәм мәрмәрдән ясалган һәртөрле әйберләрен,
дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, кеше гәүдәләрен һәм кеше җаннарын да алмый.
«Җаның бик каты теләгән җимешләр синнән киттеләр. Барлык зиннәтлелегең һәм купшылыгың юк булды, алар һичкайчан табылмаячак!»
Болар белән сәүдә итүчеләр һәм Бабилгә сатып баеп киткәннәр, аның газапларыннан куркып, елап һәм кайгырып читтәрәк торачаклар.
Алар: «Бөек шәһәргә кайгы, кайгы! Ул нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга һәм энҗегә бизәлгән.
Шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр. Диңгездәге һәрбер кораб йөртүче һәм һәрбер йөзүче, диңгезчеләр һәм диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр читтәрәк басып тордылар.
Шәһәрнең януыннан чыккан төтенне күреп: «Бу бөек шәһәргә кайсы шәһәр тиң булсын!» – дип кычкырдылар.
Алар башларына тузан сиптеләр һәм елап: «Кайгы, и бөек шәһәр, кайгы! Байлыгыннан диңгездә кораблары булган һәммә кеше баеды. Бер сәгать эчендә бушап калды ул», – дип кайгырып кычкырдылар.
И күк һәм изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Шатланыгыз, чөнки сезне ул шәһәр ничек хөкем иткән булса, Аллаһы аны шулай хөкем итте.
Аннары бер көчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып, диңгезгә ташлады һәм болай диде: «Бөек Бабил шәһәре шундый көч белән түбәнгә ыргытылыр һәм башка табылмас.
Арфада уйнаучылар һәм җырлаучылар, сыбызгычылар һәм быргычылар тавышын синдә инде ишетмәсләр. Бер генә һөнәр буенча да бер генә һөнәрчене табып булмас һәм тегермән ташларының тавышы синдә ишетелмәс.
Яктырткыч уты синдә моннан ары яктыртмас, кияү белән кәләш тавышлары моннан ары синдә ишетелмәс. Сәүдәгәрләрең җирдә бөек булдылар, сихереңә бөтен халыклар да алдандылар.
Ул шәһәрдә пәйгамбәрләрнең һәм изгеләрнең каны, җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды».
Аннан соң мин күктән зур халык төркеменнән чыккандай көчле тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз! Котылу, дан һәм кодрәт Аллабызныкы!
Аның хөкемнәре хак һәм гадел: җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән бөек фахишәне хөкем итте, колларының каны өчен аңардан үч алды».
Тагын шундый сүзләр ишетелде: «Раббыны мактагыз! Фахишәнең януыннан чыккан төтен мәңге-мәңгегә күтәрелә».
Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт җан иясе йөзтүбән капланып: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылдылар.
Тәхеттән тавыш килде: «Барлык коллары, Аңардан куркучылар, кечеләр һәм зурлар, Аллабызны мактагыз!»
Аннан соң мин зур халык төркеменә, шарлавыкка һәм көчле күк күкрәүгә охшаш тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллабыз патшалык итә башлады!
Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Бәрәннең туе җитте, кәләше үзен әзерләде».
Кәләшкә, кию өчен, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием бирелде. Ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул.
Фәрештә миңа: «Язып куй: Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле», – диде. Аннары дәвам итте: «Болар – Аллаһының хак сүзләре».
Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа: «Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсәнең шаһитлыгына тугры имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Гайсәнең шаһитлыгы пәйгамбәрләрне рухландыра бит», – дип әйтте.
Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат, Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм көрәш алып бара.
Күзләре ут ялкыныдай, башында күп таҗлары бар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде.
Ул канга баткан кием кигән һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе.
Артыннан ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитен кием кигән күк гаскәрләре ияргән.
Авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора, Ул Үзе алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын изгечтә изә.
Киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме» дигән исем язылган.
Аннан соң мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, күк уртасыннан очучы бөтен кошларга мөрәҗәгать итеп, көчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз!
Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм җайдакларының, бар кешеләрнең, иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм зурларның мәетен ашагыз».
Шунда мин җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга җыелганнарын күрдем.
Аннары җанвар һәм аның исеменнән галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.
Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, һәм барлык кошлар аларның мәетен ашап туйдылар.
Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аның кулында упкын ачкычы һәм зур чылбыр бар иде.
Ул аждаһаны – иблис һәм шайтан дигән борынгы еланны тотып алды һәм мең елга богаулады.
Мең ел үткәнче, халыкларны алдамасын дип, аны упкынга ташлады, упкынны бикләп, мөһер сукты. Мең елдан соң, ул аз гына вакытка азат ителергә тиеш.
Аннан соң мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлык иткәннәре һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.
Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр. Бу – беренче терелү.
Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге. Икенче үлем алар белән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар, Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Мең ел үткәч, иблис үзенең зинданыннан азат ителәчәк
һәм җирнең бар якларындагы халыкларны, ягъни Гог һәм Магог халыкларын алдап, сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комыдай күп булыр.
Күрәм: алар җир киңлегенә чыктылар һәм Аллаһының изге кешеләре яшәгән станны, яраткан шәһәрне камап алдылар. Әмма күктән ут төшеп, аларны яндырып бетерде.
Әлеге халыкларны алдаучы иблис җанвар белән ялган пәйгамбәрне ташлаган утлы һәм күкертле күлгә ыргытылды. Алар анда көне-төне һәм мәңге-мәңгегә газапланачаклар.
Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның хозурыннан җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады.
Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китапларны ачтылар. Тормыш китабы дип аталган башка китапны да ачтылар. Китапларда язылганча, үлгәннәр үз эшләренә карата хөкем ителделәр.
Диңгез үзендәге үлекләрне бирде. Үлем һәм үлеләр дөньясы да үзендәге үлекләрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр һәркайсы үз эшләренә карата хөкем ителделәр.
Үлем һәм үлеләр дөньясы утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем.
Исеме Тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.
Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде.
Мин Аллаһы яныннан, күктән төшеп килүче кияве өчен бизәнеп әзерләнгән кәләштәй изге шәһәр – яңа Иерусалимне күрдем.
Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак.
Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте».
Тәхеттә Утыручы болай диде: «Менә Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Аннары Ул миңа эндәшеп: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак», – дип өстәде.
Ул миңа тагын болай диде: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән бушлай эчәргә бирәм.
Боларның барысы җиңүчегә насыйп булыр һәм Мин Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр.
Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем».
Яныма соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килеп: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде.
Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте.
Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Ялтыравы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаш.
Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган.
Көнчыгыштан – өч капка, төньяктан – өч капка, көньяктан – өч капка һәм көнбатыштан – өч капка.
Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган.
Миңа сөйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде.
Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез.
Фәрештә диварын үлчәп чыкты. Дивар фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йөз кырык дүрт аршын булды.
Дивары яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.
Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт,
бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист.
Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең төп урамы үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.
Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән.
Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән.
Халыклар шул шәһәр яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәкләр.
Көндез капкалары һичкайчан ябылмаячак, анда төн булмаячак.
Бу шәһәргә халыкларның зиннәтләрен һәм кыйммәтле хәзинәләрен китерәчәкләр.
Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.
Шуннан соң фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, бәллүрдәй ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте.
Ул елга урамның уртасыннан ага. Елганың бу һәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, һәр ай саен үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачның яфраклары халыкларны савыктыру өчен.
Шәһәрдә ләгънәтләнгән бер нәрсә дә булмаячак, анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, коллары Аңа хезмәт итәчәкләр.
Алар йөзен күрәчәкләр, һәм исеме аларның маңгайларында булачак.
Анда инде төн булмаячак, аларның яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтаҗлыклары булмаячак, аларга Раббы Аллаһы нур чәчәчәк. Алар мәңге-мәңгегә патшалык итәчәкләр.
Аннары фәрештә миңа болай диде: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Пәйгамбәрләрне рухландыручы Раббы Аллаһы колларына, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтү өчен, фәрештәсен җибәрде».
«Менә тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле».
Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнең аякларына егылдым.
Әмма ул миңа: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен тотучыларның хезмәттәше. Аллаһыга табынып сәҗдә кыл», – дип әйтте.
Янә ул миңа болай диде: «Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен мөһер сугып яшермә, чөнки вакыт якын.
Яман бәндә яманлык кылуда булсын, бозык кеше тагын да бозыклыкка батсын, тәкъва кеше исә – тәкъвалыкта һәм изге кеше изгелектә яшәвен дәвам итсен».
«Менә тиздән киләчәкмен! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер өчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.
Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры.
Киемнәрен юганнар бәхетле. Алар тормыш агачыннан тукланырга һәм шәһәргә капкалардан керергә хокуклы.
Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак.
Мин, Гайсә, фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаһитлык итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт тамырыннан чыккан Сабак, аның Токымы, якты таң йолдызы ».
Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.
Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене кисәтәм: әгәр берәрсе боларга өстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны өстәр.
Әгәр кем дә булса бу пәйгамбәрлек китабы сүзләренең берәрсен алып ташласа, бу китапта язылган тереклек агачыннан һәм изге шәһәрдән Аллаһы ул кешенең өлешен төшереп калдырыр.
Боларның һәммәсе турында шаһитлык Бирүче болай ди: «Әйе, тиздән киләчәкмен!» Амин, Хаким Гайсә, кил!
Хаким Гайсәнең мәрхәмәте барысы белән булсын!