Ибраһим һәм Давыт нәселеннән булган Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе менә мондый: Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең, Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның, Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның, Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның, Ишай исә Давыт патшаның әтисе иде. Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның, Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның, Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең, Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең, Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон исә Йошиянең әтисе иде. Исраил халкы Бабилгә сөрелгән дәвердә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды. Бабилгә сөрелгәннән соң Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның, Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның, Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның, Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның, Ягъкуб исә Мәрьям ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды. Шулай итеп, Ибраһимнан – Давытка кадәр, Давыттан – Бабилгә сөрелгән вакытка кадәр һәм Бабилгә сөрелгән вакыттан башлап Мәсих туганга кадәр ундүртәр буын булды. Гайсә Мәсихнең тууы менә болайдыр: Аның анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән иде, әмма алар өйләнешкәнче Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланды. Аның кияве Йосыф, тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләде. Әмма шул турыда уйланып йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп: – Давытның нәсел варисы Йосыф! Мәрьямне хатынлыкка алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы аның Изге Рухтан. Мәрьям Угыл тудырачак, һәм син Аңа Гайсә дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде. Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша: «Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак, Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды (бу исем «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата). Йосыф, йокысыннан уянгач, Раббы фәрештәсе кушканча эшләде – Мәрьямгә өйләнде. Әмма Мәрьямнең Углы туганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты. Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә Гайсә туганнан соң, Иерусалимгә көнчыгыштан йолдызчылар килде. Ул заманда Яһүдиядә Һируд патша идарә итә иде. – Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорашты алар кешеләрдән. – Көнчыгышта Аның йолдызын күреп, Аңа баш ияргә дип килдек без. Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште. Һируд, барлык баш руханиларны һәм Канун белгечләрен җыеп, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады. – Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диде алар, – чөнки пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип әйткән: «Ә син, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем, Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән һич тә ким түгелсең, чөнки синдә Юлбашчы туачак һәм Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак». Шуннан Һируд, йолдызчыларны яшертен генә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште һәм аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә барып Аңа баш иярмен, – диде. Патшаны тыңлап бетергәннән соң, йолдызчылар юлга чыктылар, ә көнчыгышта алар күргән йолдыз алларыннан барды һәм, Бала яткан урынга барып җиткәч, туктап калды. Йолдызны күрүләренә алар бик шат иде. Өйгә кергәч, алар Бала белән анасы Мәрьямне күрделәр һәм Бала каршында тезләнеп баш иделәр, аннары, хәзинәләрен чыгарып, Аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк иттеләр. Төшләрендә Һируд янына кире кайтмаска дип Аллаһыдан кисәтү алгач, алар башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр. Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшенә кереп: – Бала белән анасын ал да Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде. Йосыф төнлә торды да, анасы белән Баланы алып, Мисырга китеп барды. Һируд үлгәнче, ул шунда яшәде. Раббының пәйгамбәр аша «Үземнең Углымны Мин Мисырдан чакырып алдым» дигән сүзе әнә шулай гамәлгә ашты. Йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Шуннан ул, йолдызчылар сүзе буенча Баланың яшен чамалап, Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшькә җитмәгән барлык ир балаларны үтерергә боерды. Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып Рахилә елый анда; һичкемнең юатуын теләми ул, чөнки балалары юк инде», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты. Һирудның вафатыннан соң, Мисырда Йосыфның төшенә Раббы фәрештәсе кереп: – Тор, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы юк итәргә теләүчеләр инде үлде, – диде. Йосыф торды да, Бала белән Аның анасын алып, Исраил җиренә юнәлде. Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты; төшендә кисәтү алгач, Гәлиләя өлкәсенә китте һәм Насара шәһәренә барып урнашты. Шул рәвешле пәйгамбәрләрнең «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләре гамәлгә ашты. Шул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы кушаматы йөрткән Яхъя исемле кеше килде. – Тәүбә итегез, – дип әйтә иде ул үзенең вәгазьләрендә, – чөнки Күкләр Патшалыгы инде бик якын! Яхъя турында Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән иде: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!“» Яхъяның киеме дөя йоныннан булып, билен ул күн каеш белән буып йөрде, ә ашаган ризыгы аның саранча һәм кыр балы иде. Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, шулай ук Үрдүн елгасы буенда яшәүче бар халык аның янына килеп кылган гөнаһларыннан тәүбә итә, һәм шуның билгесе итеп Яхъя аларны Үрдүндә чумдырып чыгара иде. Суга чумдырылыр өчен күп кенә фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга болай диде: – И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала. Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. Тәүбә итүегезнең билгесе итеп мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киемен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. Шулай бервакыт Яхъя тарафыннан суга чумдырылыр өчен Үрдүн буена Гәлиләядән Гайсә килде. Яхъя Аны туктатырга тырышып: – Син миңа килгәнсең, ә бит Син мине чумдырырга тиеш! – диде. Әмма аңа җавап итеп Гайсә: – Хәзергә шулай булсын, чөнки Аллаһы ихтыярын без шул рәвешле үтәргә тиеш, – диде, һәм Яхъя Аның белән килеште. Йоланы үтәгәннән соң Гайсә судан чыкты. Ул шунда күк капусы ачылуын һәм Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде. Шулчак күкләр киңлегеннән «бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште. Шуннан соң Аллаһы Рухы Гайсәне иблис тарафыннан сынар өчен чүлгә алып китте. Ризык капмыйча кырык көн һәм кырык төн уздырып, Гайсә бик нык ачыкты. Сынаучы иблис, Аның янына килеп: – Әгәр Син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташларга боер – икмәккә әйләнсеннәр! – диде. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Язмада «кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһының һәр сүзе белән яшәр» дип әйтелгән. Шуннан соң иблис Аны изге шәһәр Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбән ташлан! – диде. – Язмада: «Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит. – Анда «Раббы Аллаңны сынама» дигән сүзләр дә бар, – дип җавап бирде Гайсә. Аннары иблис Аны биек тау башына алып менеп дөньяның барлык патшалыкларын, аларның бар шөһрәтен күрсәтте һәм: – Әгәр йөзтүбән капланып миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирәм! – диде. – Кит, иблис! – дип җавап кайтарды Гайсә. – Язмада «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит» дип әйтелгән. Шуннан соң иблис Аны калдырып китеп барды, ә Гайсә янына фәрештәләр килеп хезмәт күрсәтә башлады. Яхъяның кулга алынуын белгәннән соң Гайсә Гәлиләядәге Насарага кайтты; аннары, шәһәрдән китеп, Гәлиләя күле янындагы Зәбулун һәм Нәптали җирендә урнашкан Кәпәрнаум шәһәренә күченде. Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «И Зәбулун җире, Нәптали җире, диңгезгә алып баручы юл һәм Үрдүн аръягы – мәҗүсиләр иле Гәлиләя! Караңгылыкта яшәүче халык бөек яктылыкны күрде. Үлем караңгылыгында яшәүчеләр өчен нур балкыды», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты. Шул вакыттан Гайсә: – Тәүбәгә килегез! Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип вәгазьли башлады. Гәлиләя күле буеннан үтеп барганда Гайсә, ятьмә салып йөрүче агалы-энеле ике балыкчыны – Петер дип аталган Шимун белән Әндрине күреп, аларга: – Миңа иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен! – диде. Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. Арырак киткәч, Гайсә бертуган кардәшләрне – Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмә сипләп утыра иде. Гайсә аларны Үзе белән чакырды. Алар шунда ук, көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә иярделәр. Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып бар Гәлиләяне әйләнеп чыкты. Аның турындагы хәбәр бөтен Сүриягә таралды. Янына төрле сырхаулардан, интектергеч чирләрдән җәфаланган, җен кагылган, өянәге кузгалган, паралич суккан кешеләрне алып килделәр, һәм Гайсә аларны савыктырды. Аңа Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркеме ияреп йөрде. Җыелып торган халык төркемен күреп, Гайсә тау битенә килеп утырды, янына шәкертләре килде. Гайсә аларны өйрәтеп сөйли башлады: – Аллаһыга мохтаҗ булганнар бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы. Хәсрәт чигүчеләр бәхетле, чөнки алар юаныч табарлар. Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар. Тәкъвалыкка ачыккан-сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларны тукландырыр. Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга да шәфкать күрсәтелер. Саф күңеллеләр бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрерләр. Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы балалары дип аталыр. Тәкъва булган өчен эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы – аларныкы. Кешеләр сезне Минем аркада хурлаганда, эзәрлекләгәндә һәм сезгә каршы төрле явызлык эшләгәндә – сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдә әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр. Сез – җирнең тозы. Әгәр тоз үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аяк астына чыгарып ташлаудан башкага ярамас ул. Сез – дөнья өчен яктылык. Тау башына салынган шәһәр күренми калмас. Шәмгә ут алгач, аны савыт астына куймыйлар, киресенчә, шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең бөтенесе өчен дә яктырта. Яхшы эшләрегезне күреп Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылык та кешеләр алдында шулай балкысын. Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарыр өчен килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарыр өчен түгел, бәлки аларны үтәр өчен килдем. Хак сүз әйтәм сезгә: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. Анда язылганның барысы да тормышка ашачак! Шулай итеп, кем дә булса андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып кешеләрне дә шуңа өйрәтсә, Күкләр Патшалыгында ул иң түбән кеше дип саналыр. Ә инде кем дә булса әмерләрне үтәп башкаларны да шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр. Сезгә әйтәм: тәкъвалыгыгыз фарисейларныкыннан һәм Канун белгечләренекеннән өстен булмаса, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез. Ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче хөкемгә лаек», – дип әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: туганына ачу тотучы хөкемгә лаек, туганына «яраксыз» дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «ахмак» дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. Шуңа күрә Аллаһыга багышлап бүләк алып барган чакта туганыңның сиңа булган рәнҗеше мәзбәх алдында исеңә төшсә, бүләгеңне шунда калдырып торып башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп бүләгеңне тапшыр. Берәү, дәгъвалашып, сине хөкемчегә алып барса, әле юлда чакта ук дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине хөкемчегә китерер, хөкемче зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. Хак сүз әйтәм сиңа: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың. Сез: «Зина кылма», – дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. Әгәр уң күзең вәсвәсәгә салса, аны умырып ал да читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк. Әгәр уң кулың гөнаһка төшерсә, аны чап та читкә ташла! Бөтен гәүдәң җәһәннәмгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен хәерлерәк. Шулай ук: «Берәрсе хатынын аерып җибәрсә, аңа аерылышу кәгазе бирсен», – дип әйтелгән иде. Ә Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында аерылышса, ул аны зина кылуга этәрә. Иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла. Ата-бабаларыгызга: «Биргән антыңны бозма! Раббы алдында биргән антыңны үтә», – дип әйтелгәнне дә сез ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: бөтенләй дә ант итмә! Күк белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының тәхете; җир белән дә ант итмә, чөнки ул – Аллаһының аяк баскан урыны; Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул – бөек Патшаның шәһәре; башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер генә бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың. Сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Шуннан артыгы – иблистән. Сез: «Күз өчен – күз» һәм «теш өчен – теш», – дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: явызлыкка каршы явызлык белән кайтарма. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй. Күлмәгеңне алырга теләп берәрсе сине хөкемгә тартса, аңа өске киемеңне дә биреп калдыр. Берәрсе сине бер чакрым җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән бергә ике чакрым үт. Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчене буш итмә. Сез: «Якыныңны ярат, дошманыңа нәфрәт белән кара!» – дип әйтелгәнне ишеттегез. Ә Мин исә болай дим: дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен догада булыгыз. Шулай эшләп, Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез. Аллаһы кояшны явызлар өчен дә, рәхимлеләр өчен дә чыгара һәм яңгырны тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра бит. Әгәр сезне яраткан кешеләрне генә яратсагыз, Аллаһы сезгә нәрсә өчен әҗер бирер? Салым җыючылар да шулай эшли түгелме соң? Дусларыгызны гына сәламләсәгез, искитәрлек нәрсәсе бар моның? Мәҗүсиләр дә шулай эшли түгелме соң? Димәк ки, Күктәге Атагыз кебек сез дә камил булыгыз. Карагыз аны, тәкъва эшләрегезне кешеләр күрсен дип башкармагыз. Югыйсә Күктәге Атагыздан әҗер алмассыз. Шулай итеп, сәдака бирәсең икән, ул хакта сөйләп йөрмә; гыйбадәтханәләрдә, урамнарда макталыр өчен икейөзле кешеләр генә шулай эшли. Хак сүз әйтәм сезгә: алар инде үзләренең әҗерен алды. Әгәр хәер бирәсең икән, уң кулың ни кылганны сулы белмәсен, ярдәмең яшертен эшләнсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер. Дога кылганда да икейөзле кешеләр кебек булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә яисә урам чатларында тукталып дога кылырга яраталар. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп артыңнан ишегеңне яп та күзгә күренмәс Атаңа дога кыл. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа әҗереңне бирер. Күбрәк сөйләсәк, яхшырак ишетелер, дип уйлаучы мәҗүсиләр сыман, дога кылганда буш сүз сөйләмәгез. Алар кебек булмагыз. Чөнки Атагыз нәрсәгә мохтаҗ булуыгызны сез сораганчы ук белеп тора. Сез менә болай дип дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип танылсын, Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын. Кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир. Безгә явызлык кылучыларны без кичергән кебек, Син дә безнең явыз эшләребезне кичер. Безне сынауларга дучар итмә, ә явыз заттан сакла. Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. Әгәр инде башкаларны кичермәсәгез, Атагыз да гаеп эшләрегезне кичермәс. Ураза тотканда икейөзле адәмнәр сыман караңгы чырайлы булмагыз; ураза тотуларын кешеләр күрсен дип алар шулай боегып йөри. Хак сүз әйтәм сезгә: алар үзләренең әҗерен алды инде. Син исә ураза тотканда чәчләреңне майлап, битләреңне юып йөр; синең ураза тотуыңны башкалар түгел, ә бәлки күзгә күренмәс Атаң гына белсен. Яшерен эшләрнең һәммәсен күреп торучы Атаң сиңа шул чагында әҗереңне бирер. Дөньялыкта мал-мөлкәт җыймагыз: аны көя кисә, тутык баса, караклар урлап чыга. Хәзинәне сез күкләрдә туплагыз: анда аны көя дә кисми, тутык та басмый, караклар да кереп урлап чыкмый, чөнки хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр. Тәннең яктырткычы – күзләрдер. Күзләрең якты булса, синнән яктылык бөркелеп торыр; әгәр күзләрең тонык икән, бөтен тәнең караңгылыкка уралган кебек булыр. Әгәр инде эчеңдәге яктылык тоташ караңгылык икән, ул вакытта караңгылык үзе нинди булырга тиеш соң? Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас, чөнки берсен ул яратмас, ә икенчесе күңеленә якын булыр; берсенә тугрылык саклар, икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң? Әнә кошларга карагыз: алар чәчми дә, урмый да, амбарларга ашлык та салмый, шулай да Күктәге Атагыз аларны туендыра. Ә сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Кием өчен ник борчыласыз? Кырда үсеп утырган чәчәкләргә карагыз: алар эшләми дә, эрләми дә; әмма мин сезгә болай дим: Сөләйман патша никадәр мәһабәт булса да, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар! Шулай булгач, «ни ашарбыз, ни эчәрбез, ни киярбез?» дип борчылмагыз. Мәҗүсиләрнең генә төп кайгылары шулдыр. Ә боларның һәммәсенә мохтаҗ булуыгызны Күктәге Атагыз болай да белеп тора. Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм Аның гадел ихтыярын эзләгез, һәм боларның барысы да сезгә насыйп ителер. Шулай итеп, иртәгәге көн турында кайгырмагыз, чөнки туачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр; һәр көннең үз мәшәкате үзенә җитәрлек. Берәүне дә хөкем итмәгез, шул чагында үзегез дә Аллаһы хөкеменә дучар булмассыз. Чөнки башкаларны ничек хөкем итсәгез, Аллаһы сезгә карата да шундый ук хөкем кылыр, нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, сезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарыр. Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең. Изге дип саналган әйберләрне этләргә бирмәгез, юкса алар борылып үзегезне ботарлар. Энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез, юкса алар аны таптап изәр. Сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер, эзләгез – һәм табарсыз, шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар; чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар. Арагыздан кайсыгыз, углы икмәк сораса, аңа таш тоттырыр; балык сораса, елан бирер икән? Әгәр сез, начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга һичшиксез игелек күрсәтер. Шулай итеп, кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга һәрчак шуны эшләгез, чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр язмаларының асылы шулдыр. Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң булыр, аның капкасы да иркен, һәм күпләр шул капкадан керә; ә тормыш капкасы тар, аның юлы да тар, һәм аны бик азлар гына таба. Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз – асылда ерткыч бүре алар. Кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз сез аларны. Күгән куагыннан – йөзем, тигәнәк сабагыннан инҗир җыялармыни? Һәрбер яхшы агач – яхшы җимеш, начар агач исә начар җимеш бирә. Яхшы агачның җимеше начар була алмаган кебек, начар агачның җимеше дә яхшы була алмый. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне кылган гамәлләренең җимешенә карап танырсыз. Миңа «Хакимем! Хакимем!» дип әйтүчеләрнең һәммәсе дә Күк Патшалыгына керә алмас; Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә анда аяк басар. Шул көнне Миңа күпләр: «Хакимем, Хакимем! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемне телгә алып җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемне телгә алып байтак могҗизалар башкармадыкмыни?» – дип әйтерләр. Шулвакыт Мин аларга: «Мин сезне белмим; китегез янымнан, явызлык кылучылар!» – дип җавап кайтарырмын. Шулай итеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән һәркем үзенең йортын таш нигез өстенә төзегән гакыллы кешегә охшаган: яңгыр явып, елгалар ташып, җилләр ябырылса да, йорт җимерелмәгән, чөнки аның нигезе таштан булган. Ә инде Минем сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәгән кем дә үзенең йортын ком өстенә төзегән гакылсыз кешегә охшаган: яңгыр явып, елгалар ташып, көчле җилләр ябырылуга, йорт җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган. Гайсә сөйләүдән туктагач, Аның тәгълиматына халык хәйран калды; чөнки Ул аларны Канун белгечләре сыман түгел, ә бәлки Аллаһы тарафыннан зур хакимлек бирелгән кеше кебек өйрәтте. Гайсә таудан төшкәч, Аның артыннан бик күп халык иярде. Шул арада Аның янына махаулы бер кеше килде һәм тезләнеп: – Әфәндем! Теләсәң, Син мине савыктыра алыр идең! – диде. Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Савык! – диде. Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды. Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан бүләгеңне китер, – диде. Гайсә Кәпәрнаумга кире кайткач, Аңардан ярдәм сорап римлыларның бер йөзбашы килде дә: – Әфәндем! Хезмәтчем өйдә параличтан газапланып ята, – диде. – Килеп терелтермен Мин аны, – дип әйтте Гайсә. – Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип җавап бирде Аңа йөзбашы. – Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астында гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит!» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил!» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә!» дисәм – эшли. Бу сүзләрне ишетеп Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде. – Сезгә әйтәм: көнчыгыш һәм көнбатыш тарафлардан күпләр килеп Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлестә утырыр. Ә Патшалыкка ия булырга тиешле кешеләр тышка, караңгылыкка куып чыгарылыр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Шуннан Гайсә әлеге йөзбашына: – Бар, өеңә кайт, син ышанганча булсын, – диде. Хезмәтчесе шул сәгатьтә үк савыкты. Гайсә бервакыт Петернең өенә килде һәм аның кызышып-авырып яткан кайнанасын күреп кулына кагылды – тегенең кызышуы шундук бетте, һәм хатын, урыныннан торып, Гайсә хөрмәтенә табын әзерли башлады. Кич җиткәч, Гайсә янына җен кагылган байтак кешене алып килделәр. Ул Үзенең сүзе белән явыз рухларны куып чыгарды һәм барча авыруларны савыктырды. Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Ул безнең сырхауларны Үзенә алды, чирләребезне күтәреп китте», – дигән сүзләре әнә шулай тормышка ашты. Әйләнә-тирәсендәге халыкны күреп, шәкертләренә Гайсә күл аръягына чыгарга кушты. Шулчак Канун белгечләреннән берәү Аның янына килеп: – Остаз, кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырга әзермен, – диде. Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде. Икенче берсе – шәкертләренең кайсыдыр – Аңа болай диде: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны күмеп килергә рөхсәт ит. Ләкин Гайсә аңа: – Миңа ияр! Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде. Шуннан Гайсә көймә эченә атлады, аның артыннан шәкертләре дә керде. Кинәт күл өстендә көчле давыл күтәрелеп, дулкыннар көймәгә бәрә башлады. Гайсә исә йокыга киткән иде. Шәкертләре, янына килеп: – Хакимебез, коткар! Батабыз! – дип Аны уяттылар. – Әй сай иманлылар, нигә шулай курыктыгыз? – диде Гайсә аларга һәм, аягүрә басып, җилне дә, диңгезне дә тыйды. Әйләнә-тирә тып-тын булып калды. Шәкертләре гаҗәпләнеп: – Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына! – диештеләр. Гайсә аргы ярдагы Гәдара җиренә килеп җиткәч, каршына кабер-мәгарәләрдән җен кагылган ике кеше килеп чыкты. Әлеге котырынган кешеләрдән куркып, бу юлдан һичкем йөрмәгән. – Аллаһы Углы, Сиңа бездән ни кирәк? Безне вакытыннан элек газапларга килдеңме? – дип кычкырды алар. Еракта зур гына дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр: – Әгәр безне куып чыгарсаң, әнә шул дуңгыз көтүенә җибәр! – дип үтенделәр. – Барыгыз, – дип җавап бирде Гайсә. Җеннәр, теге ике адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм шул ук мизгелдә бөтен көтү текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм, шәһәргә кайтып, бөтенесе турында, шул исәптән җен кагылган кешеләр белән ни булганын да сөйләп бирделәр. Шуннан шәһәрнең бар халкы Гайсә каршына китте һәм, Аны күреп, җирләреннән китүен үтенде. Гайсә көймәдә күлне кичте дә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. Берничә кеше, паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аның янына килде. Аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә Гайсә: – Кыю бул, углым! Синең гөнаһларың кичерелде! – диде. Шулвакыт Канун белгечләре эчтән генә: «Бу Кеше көфер сөйли!» – дип уйлап куйдылар. Аларның уйларын белеп, Гайсә: – Ни өчен күңелегездә шундый начар уйлар йөртәсез? – дип сорады. – Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме? Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде. Теге, торып, өенә кайтып китте. Бу хәлне күргән халык куркуга калды һәм кешеләргә шундый кодрәт биргән Аллаһыга дан-шөһрәт яудырырга тотынды. Гайсә, юлын дәвам итеп, салым җыя торган урында утыручы Маттай исемле кешене күрде һәм аңа: – Миңа ияр! – диде. Маттай, торып, Аның артыннан китте. Гайсә аның өенә ашка килгәч, анда байтак кына салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр җыелган иде; алар Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә ашарга утырдылар. Моны күреп, фарисейлар шәкертләргә: – Ни өчен Остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – дип сорау бирделәр. Гайсә аларның сүзләрен ишетеп: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. Барыгыз һәм Аллаһының «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән сүзләренең асылын аңларга тырышыгыз. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга дип килдем, – диде. Шуннан Аның янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп: – Ни өчен без һәм фарисейлар еш ураза тотабыз, ә Синең шәкертләрең тотмый? – дип сорады. Гайсә аларга: – Яннарында кияү булганда, туйдагы кунаклар күңелсезләнеп утырыр микән? Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар. Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр. Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә турсык тишелер һәм шәраб агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәрабка да, турсыкка да зыян килмәс, – дип җавап бирде. Гайсә шулай сөйләп торганда, янына яһүдиләр башлыгының берсе килеп аягына егылды да: – Әле генә кызым үлде, килеп кулларың белән аңа орынсаң, ул терелер иде! – диде. Гайсә, урыныннан торып, шәкертләре белән шул кеше артыннан китте. Унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын шунда, киеменә кагылсам да савыгыр идем, дип уйлап, сиздермичә генә Гайсәнең чабуына орынды. Гайсә борылып карады да аны күреп: – Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде. Шул көннән әлеге хатын авыруыннан котылды. Башлыкның өенә кергәч, Гайсә, матәм көен уйнаучыларны һәм каушап калган кешеләрне күреп: – Чыгыгыз биредән! Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул! – диде. Аңардан көлә башладылар. Халык өйдән чыгып бетүгә, Гайсә бүлмәгә кереп кызны кулыннан алды, һәм кыз торып басты. Әлеге вакыйга турындагы хәбәр бөтен әйләнә-тирәгә таралды. Гайсә аннан киткәндә, артыннан ике сукыр иярде. – Давыт Углы, безне кызгансаң иде! – дип кычкырды алар. Гайсә өйгә кергәч, бу сукыр адәмнәр Аның янына килделәр, һәм Ул алардан: – Ярдәм итә алуыма ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндебез, – дип җавап бирде алар. Гайсә сукырларның күзләренә орынды һәм: – Ышануыгызча булсын сезгә, – диде. Аларның күзләре ачылып китте. – Карагыз аны, бу хакта беркем белмәсен, – дип кисәтте аларны Гайсә. Әмма Аның яныннан киткәч, алар Гайсә хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр. Алар китүгә, Гайсә янына җен кагылган телсез бер кешене китерделәр. Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады. Бу хәлгә исе киткән халык: – Исраил җирендә әле мондый нәрсәнең булганы юк иде, – диде. Ләкин фарисейлар: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип каршы төште. Гайсә шулай гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтеп, Аллаһы Патшалыгы турында Яхшы хәбәр таратып, кешеләрне төрле чир-хасталардан савыктырып барча шәһәр һәм авыллар буйлап йөрде. Көтүчесез калган сарыклар сыман интегеп беткән, ярдәмгә мохтаҗ халык төркемен күреп Гайсә аларны бик кызганды. Шунда Ул шәкертләренә әйтте: – Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алырга эшчеләр җибәрсен. Үзенең унике шәкертен чакырып алып Гайсә аларга явыз рухларны куып чыгару һәм кешеләрне төрле чир-сырхаулардан савыктыру кодрәте бирде. Әлеге унике рәсүлнең исемнәре түбәндәгечә: беренчесе – «Петер» кушаматлы Шимун, аның бертуган кардәше Әндри, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя, Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай углы Ягъкуб һәм Таддай, Көрәшче Шимун һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот. Шәкертләрен юлга озатканда Гайсә аларга мондый үгет-нәсыйхәт бирде: – Мәҗүси халыкларга илтүче юлларны әйләнеп узыгыз, Самарея шәһәрләренә дә аяк басмагыз. Иң әүвәл адашкан сарыклар янына – Исраил халкына барыгыз һәм юл уңаенда: «Күкләр Патшалыгы инде бик якын!» – дип хәбәр таратыгыз. Авыру бәндәләрне савыктырыгыз, үлгәннәргә җан өрегез, махаулыларны терелтегез, җеннәрне куыгыз. Бушка килгәнне бушлай бирегез. Билбау янчыгыгызга алтын-көмеш тә, бакыр тәңкә дә төйнәмәгез; биштәр дә, алмаш күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз – эшләгән кешегә ризыгы табылыр. Кайсы шәһәргә яки авылга килсәгез дә, сезне кабул итәргә лаек кешене табып, киткәнче шуның өендә калыгыз. Йортка аяк басканда, бөтен өй җәмәгатенә иминлек теләгез. Әгәр өйдәгеләр моңа лаек икән, сез аларга теләгән иминлек алар белән калыр; инде лаек түгел икән, иминлек үзегезгә кайтыр. Әгәр сезне кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, бу йорттан яки бу шәһәрдән киткәндә аягыгыздан тузанны кагып төшерегез. Хак сүз әйтәм сезгә: кыямәт көнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр. Менә, Мин сезне, сарыклар сыман, бүреләр арасына озатам, шуңа күрә еландай сак һәм күгәрчендәй хәйләсез булыгыз. Кешеләрдән сакланыгыз: алар сезне хөкемгә тартырлар, үзләренең гыйбадәтханәләрендә кыйнарлар. Минем аркада сезне идарәчеләр, патшалар каршына китерерләр, сез аларга һәм мәҗүсиләргә Минем хакта шаһитлык бирерсез. Сезне мәхкәмәгә алып килгәч, нәрсә һәм ничек сөйләрбез дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки үз сүзегезне сөйләмәссез, телегездә Атагызның Рухы сөйләгән сүз булыр. Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр. Бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, икенчесенә качыгыз. Хак сүз әйтәм: сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыгарга өлгергәнче, Адәм Углы килеп җитәр. Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмаган кебек, хезмәтче дә үзенең хуҗасыннан өстен була алмый. Шәкерт – үзенең остазы, хезмәтче – үзенең хуҗасы кебек була алса, шул җитә. Әгәр йорт хуҗасын Белзебул дип йөртәләр икән, аның өй җәмәгатен инде тагын да яманрак сүз белән атарлар. Шулай да кешеләрдән курыкмагыз! Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк. Мин сезгә караңгыда сөйләгәнне кешеләргә көн яктысында җиткерегез, пышылдап әйткәнне өй түбәсеннән игълан итегез. Бәдәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Җәһәннәмдә җанны да, бәдәнне дә һәлак итәргә кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз! Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Тик шулай да аларның берсе-бер Атагыз ихтыярыннан башка җиргә егылып төшми. Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы. Шуңа күрә курыкмагыз: сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк. Кешеләр алдында Мине таныган һәркемне Мин дә Күктәге Атам алдында танырмын. Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Күктәге Атам хозурында аңардан ваз кичәрмен. Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килгән дип уйламагыз. Тынычлык түгел, кылыч алып килдем Мин. Угыл белән – атаны, кыз белән – ананы, килен белән кайнананы аерырга килдем. Кешегә үз өендәгеләр дошман булыр. Миңа караганда үзенең атасын яки анасын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. Миңа караганда үзенең углын яки кызын күбрәк яраткан кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минеке дип саналырга лаек түгел. Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны саклап калыр. Сезне кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче исә Мине Җибәргән Затны кабул итә дигән сүз. Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул иткән кеше пәйгамбәргә бирелгәнчә үк әҗер алыр; тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул иткән кеше тәкъвага бирелгәнчә үк әҗер алыр. Минем шәкертем булган өчен шәкертләремнең иң кечесенә бер чынаяк салкын су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас. Үзенең унике шәкертенә үгет-нәсыйхәтен тәмамлаганнан соң Гайсә халыкка гыйлем бирү һәм вәгазь сөйләү өчен башка шәһәрләргә юл алды. Зинданда утырган Яхъя исә, Мәсих кылган могҗизалы галәмәтләр турында ишетеп, «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен Гайсә янына үзенең шәкертләрен җибәрде. Гайсә аларга җавап итеп: – Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә, – диде һәм, – Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче – бәхетле, – дип өстәде. Яхъяның шәкертләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы? Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр – патша сарайларында. Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм! Язмада: «Менә, Синең алдыңнан Мин хәбәрчемне җибәрәм, ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», – дип әйтелгән сүзләр аның турында. Хак сүз әйтәм сезгә: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Күкләр Патшалыгында иң кечесе дигәне дә аңардан бөегрәк. Чумдыручы Яхъя яшәгән вакытлардан алып бүгенгә хәтле кешеләр бар көчләрен куеп Күкләр Патшалыгына омтылалар, һәм омтылучылар аңа ия булалар. Борынгы пәйгамбәрләрнең барысы да, Канун да Яхъяга кадәр буласы вакыйгалар турында әйткән. Әгәр белергә теләсәгез, Яхъя – килергә тиешле Ильяс ул. Колагы булганнар – ишетсен! Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без моңсу җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар. Менә Яхъя килде, ул ашамый да, шәраб та эчми. Ә кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр. Адәм Углы килде, Ул әнә ашый да, эчә дә, ә кешеләр моны күреп: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты!» – диләр. Әмма зирәклек үзенең гамәлләрендә күренә. Аннары Гайсә, Ул кылган байтак могҗизаларны күреп тә тәүбәгә килмәгән шәһәрләрне әрләп, болай диде: – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас тукымага төренеп һәм башларына көл сибеп тәүбәгә килерләр иде. Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде. Шуның өчен, сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сәдүм җиренең хәле синекенә караганда җиңелрәк булыр. Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен Сиңа шөкрана кылам! – диде. – Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Атасыннан гайре Углын бүтән һичкем белми; Углыннан гайре Атасын да һичкем белми; Атасын да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми. Хәлдән тайганнар, авыр йөктән җәфа чигүчеләр, һәммәгез Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, йомшак күңеллемен; һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз – Минем камытым уңайлы, йөгем дә җиңел! Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап бара иде. Ачыккан шәкертләре башак өзеп ашый башлады. Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: – Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли! – диде. – Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни? Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка һичкемгә – ни аның үзенә, ни юлдашларына ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне ашаган, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Руханиларның Аллаһы йортында шимбә көнне хезмәт итеп шимбәнең изгелеген бозулары, әмма моның гаепкә саналмавы турында Муса китабыннан укымадыгызмыни? Сезгә әйтәм: биредә исә Аллаһы йортыннан да бөегрәк Зат! Әгәр сез «Мин сездән корбан көтмим, ә бәлки бер-берегезгә мәрхәмәтле булуыгызны телим» дигән Аллаһы сүзләренең асылын аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез. Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр. Аннары Гайсә, ул урыннан китеп, гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. Яһүдиләрнең кайберләре, гаепләргә сәбәп эзләп, Гайсәдән: – Шимбә көнне кешеләрне дәваларга ярыймы? – дип сорады. – Бердәнбер сарыгы шимбә көнне чокырга егылып төшсә, сезнең кайсыгыз аны чыгармас иде? – дип җавап кайтарды Гайсә. – Ә бит кеше сарыктан күпкә кадерлерәк. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык кылу бик мәгъкуль эш. Аннары Гайсә авыру адәмгә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм сузды, һәм аның кулы икенчесе кебек үк сәламәт булды. Гыйбадәтханәдән чыккач, фарисейлар Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар. Бу хакта белгәннән соң Гайсә ул яклардан китеп барды. Аның артыннан бик күп халык иярә китте. Авыруларның һәммәсен Ул савыктырды, әмма Үзенең Кем булуы хакында беркемгә белгертмәскә кушты. Шулай итеп, Аллаһының Ишагыйя пәйгамбәр аша: «Менә – Үзем сайлаган Хезмәтчем, Минем сөеклем һәм җанымның шатлыгы. Мин Аны Үземнең Рухым белән сугарырмын, һәм Ул бар халыкларга гадел хөкем игълан итәр. Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда Аның тавышы ишетелмәс. Гаделлек җиңгәнне күрми торып, чатнаган камышны сындырмас, пыскып яткан филтәне сүндермәс. Халыклар Аның исеменә өмет баглар», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты. Аннары Гайсә янына җен кагылган берәүне китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм әлеге кеше сөйләшә, күрә башлады. Бу хәлгә исе киткән халык үзара: – Давыт Углы түгел микән Ул? – диеште. Шушы сүзләрне ишетеп фарисейлар: – Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәм итмәсә, җеннәрне куып чыгара алмас иде Ул, – диделәр. Гайсә аларның уйларын белеп: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр, – диде. – Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзе белән низагъка килә. Андый патшалык ничек сакланып калыр икән? Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен! Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы Рухының ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз, – диде. – Кем дә булса, көчле кешенең өенә кереп, башта аны бәйләмәсә, малын талый алыр микән? Бәйләгән очракта гына талар. Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката. Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: кешеләрнең барча гөнаһлары һәм көфер сүзләре кичерелер, әмма Аллаһы Рухына карата көфер сүз әйтүчеләр кичерелмәс. Адәм Углына каршы сүз әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы сүз әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс. Әгәр агач яхшы икән, аның җимеше дә яхшы булыр; әгәр инде агач начар икән, аның җимеше дә начар булыр. Агач бит җимешенә карап беленә. И елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сүз әйтә аласыз? Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була. Яхшы кеше яхшылык сандыгыннан – яхшылык, ә явыз кеше явызлык сандыгыннан явызлык чыгара. Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүзе өчен адәм балалары кыямәт көнендә хисап тотачак. Чөнки әйткән сүзләреңә карап сине акларлар яисә хөкемгә тартырлар. Шуннан Канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Гайсәгә: – Остаз, безгә берәр илаһи билге күрсәтсәң иде, – диде. Ләкин аларга җавап итеп Гайсә: – Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – диде. – Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек, Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер. Ниневә халкы, кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгән иде; ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк. Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк. Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кайткач исә, аны аулак, себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм, үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Менә бу явыз буын белән дә шулай булыр. Гайсә шулай дип сөйләп торганда, Аның анасы белән энеләре килеп йорт янында көтеп тордылар: аларның Гайсәгә әйтәсе сүзләре бар иде. Кемдер берәү килеп Гайсәгә: – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Синең белән сөйләшергә тели, – дип әйтте. Әлеге кешегә җавап итеп Гайсә болай диде: – Минем анам һәм туганнарым кем дисезме? – Аннары кулы белән шәкертләренә күрсәтеп, – менә Минем анам һәм туганнарым. Чөнки Күктәге Атамның ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да. Шул ук көнне Гайсә өйдән чыкты да күл буена барып утырды. Аның янына бик күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә кереп утырырга туры килде, халык исә яр буенда басып торды. Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде: – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән. Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә орлык бик тиз тишелеп чыккан. Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән. Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак үскән дә орлыкны басып киткән. Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш биргән. Колагы булганнар – ишетсен! Шәкертләре шунда Аның янына килеп: – Нигә Син аларга кинаяләп сөйлисең? – диделәр. – Күкләр Патшалыгының серләре сезгә ачылган, ә башкаларга ачылмаган, – дип җаваплады Ул, – чөнки кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Алар әнә карап торалар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, тик ишетмиләр һәм төшенмиләр; менә шуның өчен Мин аларга кинаяләп сөйлим. Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Колагыгыз белән тыңларсыз, ләкин аңламассыз, күзләрегез белән карарсыз, ләкин күрмәссез. Күзләре белән күрмәс, колаклары белән ишетмәс, йөрәкләре белән аңламас һәм Мин аларны савыктырсын дип Миңа мөрәҗәгать итмәс өчен бу халыкның йөрәге каткан, колаклары томаланган, күзләре йомылган», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты. Әмма сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә. Хак сүз әйтәм сезгә: байтак пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде. Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз. Күкләр Патшалыгы турындагы сүзне ишетүчеләр, әмма аны аңламаучылар янына иблис килә дә алар күңеленә салынганны урлап китә – юл буена чәчелгән орлык әнә шундый кешеләрне хәтерләтә. Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга сүзне алар вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә. Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка хирыслык аркасында аларның ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми. Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аның асылына төшенүчеләр. Андыйлар йөз, алтмыш, утыз тапкыр артыграк уңыш бирә. Шуннан соң Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше үзенең басуына яхшы орлык чәчкән ди. Әмма төн җитеп һәммәсе йокыга талгач, дошманы килеп иген арасына тиле бодай орлыгы чәчеп киткән. Бодай үсентеләре күтәрелеп башак җибәрә башлауга, тиле бодай да күренгән. Хезмәтчеләре, йорт хуҗасына килеп: «Әфәнде, син бит басуыңа орлыкның яхшысын чәчкән идең, тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар. «Дошман эше бу», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, барып утыйк аны!» – дигән аңа хезмәтчеләре. Ләкин ул аларга: «Кирәкми, югыйсә утаганда тиле бодай белән бергә игенне дә йолкып атарсыз. Иген өлгергәнче тегесе дә, монысы да үссен; уракка төшкәч, уракчыларыма мин: „Башта тиле бодайны җыеп алып көлтәләргә бәйләгез дә яндырыгыз, ә ашлыкны урып келәткә илтеп салыгыз“», – диярмен. Аннары Гайсә янә бер хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын басуга чәчкән горчица орлыгы белән чагыштырып булыр иде. Ул барча орлыклардан ваграк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлектән биегрәк, агач кебек була; кошлар очып килеп аның сабакларында оя кора. Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Күкләр Патшалыгын ачыткы белән чагыштырып булыр иде. Әйтик, бер хатын өч үлчәм онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта. Гайсә халыкка һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйләде; Ул бер нәрсәне дә кинаясез генә аңлатмады. Шулай итеп, Аллаһының пәйгамбәр аша: «Гыйбрәтле хикәяләр сөйләргә авызымны ачармын; дөнья яратылган көннән яшерен булганны хәбәр итәрмен», – дип әйткән сүзләре гамәлгә ашты. Халыкны озатып җибәргәннән соң Гайсә өйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен аңлатып бирче! – диделәр. – Яхшы орлык чәчүче – Адәм Углы ул, – диде аларга Гайсә. – Басу – дөнья ул, яхшы орлык дигәнем – Патшалык угыллары, тиле бодай – явыз затның балалары, һәм аны чәчүче дошман – иблис үзе. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уракчылар – фәрештәләр. Тиле бодайны җыеп утка салган кебек, дөнья беткәндә дә шулай булыр: Адәм Углы үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, гөнаһка этәрүчеләрнең һәм явызлык кылучыларның һәммәсен Аның Патшалыгыннан җыеп алып, дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Ә тәкъва кешеләр Аталары Патшалыгында кояштай балкып торыр. Колагы булганнар – ишетсен! Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм шатлыгыннан бар мөлкәтен саткан да шул кырны сатып алган. Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзләгән ди. Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан һәм, кайтып, бар мөлкәтен саткан да шул энҗене сатып алган. Күкләр Патшалыгын тагын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, балыкчылар күлгә ятьмә салган, һәм аңа төрледән-төрле балык эләккән ди. Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да утырып балык сайлый башлаганнар: яхшысын кәрзингә салганнар, яраксызын читкә ташлаганнар. Дөнья беткәндә дә әнә шулай булыр: фәрештәләр килеп яман кешеләрне тәкъвалардан аерып алыр да дөрләп янган мичкә ташлар – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Сез барысын да аңладыгызмы? – Әйе, – дип җавап бирде шәкертләре. – Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгы хакындагы өйрәтүне кабул иткән Язма белгечләренең һәрберсе үзенең бай хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаган. Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сөйләгәннән соң Гайсә ул җирдән китте. Үз шәһәренә кайтып җиткәч, кешеләрне гыйбадәтханәдә өйрәтеп, тыңлаучыларны таң калдырды. – Шундый тирән акыл һәм кодрәт Аңа кайдан килгән икән? Балта остасының углы түгелме соң ул? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүдә түгелме? Сеңелләренең барысы да биредә яши түгелме? Шулай булгач, боларның барысы да Аңа кайдан килгән икән? – дип Гайсәдән йөз бордылар. – Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә. Кешеләрнең ышанмауларын күреп Ул биредә могҗизаларны күп кылмады. Шул вакытларда Гайсә турындагы хәбәр идарәче Һируд колагына килеп иреште. «Чумдыручы Яхъя бу, – диде Һируд үзенең кешеләренә. – Үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның». Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып, богаулап зинданга яба, чөнки Яхъя аңа: «Кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа», – дип әйткән була. Һируд аны үтергән дә булыр иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курка иде. Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында бии, һәм Һирудның күңеленә бу шулкадәр хуш килә ки, кыз сораган бар нәрсәне ул бирергә ант итә. Кыз исә, анасы өйрәткәнчә: – Хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – дип әйтә. Патша кайгыга төшә, әмма кунаклар алдында биргән анты хакына кызның теләген үтәргә – зинданда яткан Яхъяның башын кисәргә боера. Башны тәлинкәгә салып кызга китерәләр, ул исә аны анасына илтеп бирә. Яхъяның шәкертләре, остазларының гәүдәсен алып китеп, кабергә салалар, аннары бу хакта Гайсәгә хәбәр итәләр. Шушы хәбәр килеп ирешкәннән соң, Гайсә көймәгә утырды да ялгызы гына аулак урынга китеп барды. Әмма Аның кайда юнәлүен ишеткән халык, яшәгән шәһәрләреннән чыгып, җәяүләп шунда китте. Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм, аларны кызганып, авыру булганнарын савыктырды. Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп: – Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде. Халыкны җибәр, авылларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде. – Аларга китәргә кирәкми, – дип җавап бирде Гайсә. – Кешеләрне үзегез ашатыгыз. – Безнең монда бары тик биш икмәк белән ике балык кына бар, – диде тегеләр. – Китерегез әле Миңа шуларны, – диде Гайсә һәм, кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, шәкертләренә бирде, тегеләр исә халыкка өләште. Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды. Ашаучылар исә, хатын-кыз белән балаларны исәпләмәгәндә, биш меңгә якын ир кеше иде. Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярга чыга торырга кушты, Үзе исә халыкны озата калды. Халыкны кайтарып җибәргәч, аулакта дога кылыр өчен, Гайсә тауга күтәрелде һәм кич җиткәнче ялгызы гына шунда булды. Ул арада инде шәкертләр утырган көймә диңгез уртасына җиткән булып, каршы искән җил дулкыннарны көймә читенә кага башлаган иде. Иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, аларга таба китте. Аның су өстеннән атлап килүен күреп шәкертләре курка калдылар һәм: – Өрәк! – дип кычкырырга тотындылар. Әмма Гайсә шундук аларга дәшеп: – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде. – Хакимем! Әгәр Син икәнсең, – диде шунда Петер, – су өстеннән атлап яныңа килергә әмер бирче миңа! – Кил, – диде аңа Гайсә. Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба атлап китте, әмма җилнең көчле булуын күргәч, курка калды да бата башлады. – Коткар мине, Хакимем! – дип кычкырып җибәрде ул. Гайсә, шундук кулын сузып, аны эләктереп алды һәм: – И сай иманлы! – диде. – Нигә икеләнеп калдың? Алар көймәгә кереп урнаштылар. Шунда җил тынды. Көймәдәге шәкертләре Гайсә каршында баш иеп: – Син дөрестән дә Аллаһы Углы икәнсең! – диделәр. Алар, күлне кичеп, Геннисарет ярына чыктылар. Җирле халык, Гайсәне танып алып, Аның килүе турындагы хәбәрне бөтен әйләнә-тирәгә таратты, һәм Аның янына барлык авыру адәмнәрне алып килә башладылар. Алар Гайсәдән киеменең чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорады; кем генә кагылмасын, барысы да савыкты. Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән фарисейлар һәм Канун белгечләре килеп: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы бозалар – ашар алдыннан кулларын юмыйлар? – дип сорады. – Ә ни өчен сез үзегезнең йолалар хакына Аллаһы әмерен бозасыз? – диде аларга каршы Гайсә. – Аллаһы: «Ата-анаңны хөрмәт ит», «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән. Ә сез: «Берәрсе атасына яки анасына „сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга вәгъдә иттем“ дип әйтә икән, аңа инде ата-анасына хөрмәт күрсәтмәсә дә ярый», – дип өйрәтәсез. Шул рәвешле сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз. Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәкләре исә Миннән ерак. Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр». Аннары Гайсә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз. Кешене авызына кергән нәрсә нәҗесли алмый, ә бәлки авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли, – диде. Шуннан шәкертләре Гайсә янына килеп: – Синең сүзләрең фарисейларда ризасызлык тудырганны беләсеңме? – диделәр. Гайсә аларга: – Күктәге Атам утыртмаган һәр үсенте тамыры белән йолкып алыначак, – дип җавап кайтарды. – Калдырыгыз аларны! Сукыр адәмнәрне җитәкләп йөрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, икесе дә чокырга егылып төшәчәк. – Кинаяңне аңлатып бирче, – дип мөрәҗәгать итте Аңа Петер. – Әйткәннәремне сез дә һаман аңламыйсызмы? – диде Гайсә. – Авызга кергән һәммә нәрсәнең, карын аша үтеп, тышка чыгарып ташлануы сезгә аңлашылмыймы? Ә менә кешенең теленнән төшкән сүз аның йөрәгеннән чыга – кешене әнә шул нәҗесли. Чөнки явыз ниятләр, кеше үтерү, зина кылу, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлык бирү, башкаларны яманлау адәм баласының йөрәгеннән чыга. Табын янына юмаган кул белән утыру түгел, әнә шундый гамәлләр нәҗесли кешене. Аннары Гайсә бу яклардан Сур һәм Сидун җирләренә таба юл алды. Беркөн Гайсә янына шул төбәктә яшәүче кәнгани бер хатын килеп: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган мине: кызымны җен орды, шундый нык җәфалана! – дип ялварды. Әмма Гайсә аңа нәрсә дип тә дәшмәде. Шәкертләре Гайсә янына килеп: – Әйт аңа, китсен, югыйсә артыбыздан кычкырып бара бит, – дип үтенде. Гайсә исә: – Мин югалган сарыклар янына – Исраил халкына гына җибәрелгән идем, – дип җавап кайтарды. Әмма хатын якынрак килде дә Гайсә каршында йөзтүбән капланып: – Әфәндем, ярдәм итче миңа! – диде. – Балалар кулыннан икмәкне тартып алып көчекләргә ташлау яхшы түгел, – дип җавап бирде аңа Гайсә. – Шулай, Әфәндем, – диде хатын, – ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит. Гайсә аңа: – И ханым! Ышануың көчле синең; теләгәнеңчә булсын, – диде, һәм хатынның кызы шундук савыкты. Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя күленең яры буйлап юлын дәвам итте; бер урында Ул, тау битләвенә күтәрелеп, шунда утырды. Үзләре белән аксак, сукыр, гарип, телсез һәм бик күп башка авыруларны ияртеп, Аның янына байтак халык җыелды. Хаста булганнарны Аның аягы янына китереп салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды. Телсезләрнең – сөйләшә, гарипләрнең – савыга, аксакларның – йөри, сукырларның күрә башлавына тәмам исе киткән халык Исраил Алласына дан-шөһрәтләр яудырды. Шәкертләрен чакырып Гайсә: – Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән. Аларны ач килеш кайтарып җибәрәсем килми – юлда хәлсезләнерләр, – дип әйтте. – Шушы кадәр халыкны туендырырлык икмәкне биредә, чүлдә, кайдан алыйк? – диде шәкертләре. – Сезнең ничә икмәгегез бар? – дип сорады алардан Гайсә. – Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык, – дип җавап бирде тегеләр. Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, җиде икмәк белән балыкны алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде. Барысы да туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыйганнан соң да әле җиде кәрзин тулды. Ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең ир кеше иде. Халыкны кайтарып җибәргәч, Гайсә, көймәгә утырып, Мәгедән җирләренә юнәлде. Анда Гайсәне фарисейлар белән саддукейлар урап алдылар һәм, Аны сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Әмма аларга Ул: – Кич белән сез, күк йөзе кызыл – иртәгә көн яхшы булыр, дисез. Ә иртәгесен, бүген давыл булыр – күк йөзе әнә куе кызыл, дисез. Күк йөзенә карап сез һава торышын алдан әйтә аласыз, ә якынлашып килүче заман билгеләрен чамаламыйсыз. Явыз һәм имансыз буын илаһи билгеләр таләп итә, әмма Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре аларга башкасы бирелмәс, – дип җавап кайтарды һәм яннарыннан китеп барды. Күлнең аръягына чыгып җиткәч, шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды. – Карагыз аны, фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз! – диде аларга Гайсә. Шәкертләре исә бер-берсенә: – Үзебез белән икмәк алмаганга шулай әйтәдер, – диештеләр. Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп Гайсә: – Ни өчен сез, икмәк алмадык, дип әйтәсез, сай иманлылар? – диде. – Әле һаман берни аңламыйсызмы? Биш мең кешегә өләшкән биш икмәкне һәм сынык-санык белән ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы? Дүрт мең кешегә тараткан җиде икмәкне дә хәтерләмисезме? Ул вакытта ничә кәрзин сынык-санык җыеп алдыгыз? Фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз, дип әйткәндә икмәкне күздә тотмавым аңлашылмадымыни? Шунда гына шәкертләр Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә бәлки фарисейлар һәм саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар. Филип Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә үзенең шәкертләреннән: – Кешеләр Мине – Адәм Углын – кем дип белә? – дип сорады. – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре. – Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, тере Зат булган Аллаһының Углы, – дип җавап бирде Шимун-Петер. – Бәхетле кеше син, Яхъя углы Шимун, – диде аңа Гайсә, – чөнки сиңа моны кешеләр түгел, ә Күктәге Атам ачып бирде. Шуның өчен Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр Бердәмлеген төзермен; аны үлеләр дөньясы җиңә алмас. Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын тапшырырмын; җирдә син тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә син рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр. Шуннан шәкертләренә Ул Үзенең Мәсих булуын һичкемгә әйтмәскә кушты. Шул көннән Гайсә Үзенең Иерусалимгә барырга тиешлеге һәм анда халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре тарафыннан күп газапларга дучар ителәчәге, үләчәге, әмма өченче көндә үледән тереләчәге турында шәкертләренә ачыктан-ачык сөйли башлады. Петер исә Гайсәне читкәрәк алып китте дә: – Аллаһы сакласын Сине, Хакимем! Андый хәл була күрмәсен! – дип Аның белән ризалашмавын белдерде. Ләкин Гайсә, Петергә борылып карап: – Кит янымнан, иблис! Син Мине юлдан яздырырга тырышасың. Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – диде. Соңрак Гайсә Үзенең шәкертләренә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен. Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын югалткан кеше аны табар. Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кайтара алыр икән? Адәм Углы Атасының балкып торган шөһрәтендә Үз фәрештәләре белән килер дә һәркемгә гамәленчә бирер. Хак сүз әйтәм сезгә: биредә басып торучыларның кайберләре Адәм Углының Патша булып килүен күрмичә дөнья куймас. Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны гына ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде. Шулчак шәкертләренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте: йөзе кояштай балкып, өстендәге киеме көн яктысыдай ап-ак булды. Менә алар каршында Муса һәм Ильяс күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады. Петер шунда Гайсәгә: – Хакимебез! Ничек рәхәт биредә! Телисеңме, өч чатыр корам: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде. Петер шулай дип сөйләп торган арада, аларны яп-якты болыт чорнап алды, һәм болыт арасыннан: – Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым. Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште. Әлеге тавышны ишетеп котлары алынган шәкертләр җиргә капландылар. Гайсә, яннарына килеп, аларга орынды да: – Торыгыз, курыкмагыз! – диде. Күтәрелеп карагач, шәкертләр Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр. Таудан төшкән чакта Гайсә аларны: – Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, – дип кисәтте. – Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре. – Дөрестән дә, башта Ильяс килергә һәм бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде, тик кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм. Шулай ук Адәм Углы да алар кулыннан күп газаплар кичерәчәк. Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сөйләвен аңладылар. Гайсә халык төркеме янына әйләнеп килгәч, бер кеше Аның каршына килеп тезләнде дә: – Әфәндем, углымны кызганчы! Өянәге тотканда шундый газаплана, бик еш әле утка, әле суга ташлана. Мин аны Синең шәкертләреңә алып килгән идем, тик алар савыктыра алмады, – диде. – Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга! – диде Гайсә. Гайсә җенгә малайдан чыгарга әмер бирде, һәм җен чыгып китте – малай исә шундук савыкты. Соңыннан, Гайсә белән ялгыз калгач, шәкертләре Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады. – Чөнки иманыгыз сай, – дип җавап бирде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу тауга «тегендәрәк күч әле» дип әйтә калсагыз, ул үз урыныннан кузгалыр иде; һәм сез булдыра алмаган эш табылмас иде. [ ] Гәлиләядә чакта шәкертләренә Гайсә: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр; Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – дип әйтеп, аларны зур хәсрәткә салды. Гайсә һәм шәкертләре Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аллаһы йорты өчен салым җыючылар, Петер янына килеп: – Остазыгыз салым түләрме? – дип сорады. – Әйе, түләр, – дип җавап бирде Петер. Ул өйгә кереп әле сүзен башлаганчы ук, Гайсә аңардан: – Шимун, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит халыкларданмы? – дип сорады. – Чит халыклардан, – дип җавап бирде Петер. – Димәк, үз халкы салымнан азат, – диде Гайсә. – Әмма беркемне дә рәнҗетмик: күл буена барып кармак сал; тартып чыгарган беренче балыкның авызын ачсаң, анда көмеш тәңкә табарсың. Шуны алып, Минем өчен дә, үзең өчен дә салым җыючыларга бирерсең. Шулчак Гайсә янына шәкертләре килеп: – Күкләр Патшалыгында кем бөегрәк? – дип сорады. Гайсә бер баланы чакырып алып аларның уртасына бастырды да: – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр, үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына керә алмассыз, – диде. – Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, Күкләр Патшалыгында шул иң бөеге булыр. Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә дигән сүз. Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгез төпкеленә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. Бу дөньяга – кайгы! Чөнки биредә кешене юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! Әгәр сине кулың яки аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Аяк-кулларың сау килеш мәңгелек утка барып кергәнче, тормышка бер куллы яки бер аяклы булып керүең хәерлерәк. Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып читкә ташла аны! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына барып кергәнче, тормышка сыңар күзле булып керүең хәерлерәк. Карагыз аны, шушы садә сабыйларның берсен дә кимсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атам белән һаман янәшә басып торалар. [ ] Ничек уйлыйсыз, әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, шуның берсе адашса, әлеге кеше, туксан тугызын тауларда калдырып, адашкан сарыгын эзләп китмәсме әллә? Ә инде тапкач, хак сүз әйтәм сезгә, югалмаган туксан тугыз сарыгына караганда, табылганына күбрәк куаныр. Күктәге Атагыз да шулай: шушы сабыйлардан берсенең дә һәлак булуын теләми. Әгәр туганың сиңа каршы гөнаһ кылса, аның белән күзгә-күз очрашып, гаебен үзенә әйт. Сүзеңә колак сала икән, димәк син туганыңны яңадан таптың дигән сүз. Инде колак салмаса, «һәр эш ике яки өч шаһит тарафыннан расланырга тиеш» булганлыктан, үзең белән бер-ике кеше ал. Әгәр туганың аларны да тыңламаса, бу хакта иман итүчеләр бердәмлегендә сөйләп бир, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, синең өчен ул мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын. Хак сүз әйтәм сезгә: җирдә сез тыйганны күктә Аллаһы да тыяр, ә җирдә сез рөхсәт иткәнне күктә Аллаһы да рөхсәт итәр. Кабатлап әйтәм сезгә: арадан икегез, үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сораса да, Күктәге Атам аны эшләр. Чөнки ике яки өч кеше Минем хакка җыелса, Мин дә алар арасында булырмын. Шулчак Гайсә янына Петер килеп: – Хакимем, әгәр туганым миңа каршы гөнаһ эш кылса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы? – дип сорады. – Юк, җиде түгел, ә бәлки җитмеш җиде тапкыр! – диде аңа Гайсә. – Күкләр Патшалыгын менә нәрсә белән чагыштырып булыр иде: әйтик, бер патша үзенең хезмәтчеләреннән исәп-хисап эшләрен таләп иткән ди. Акча хисабын ачыклый башлагач, аның янына ун мең талант бурычы булган бер кешене китергәннәр. Әлеге кешенең түләрлек акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатарга әмер биргән. Хезмәтче, патша каршында йөзтүбән капланып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дигән. Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен кайтарып җибәргән. Патша хозурыннан чыгуга, әлеге хезмәтче үзенә йөз динар бурычы булган иптәшен очраткан да «бурычыңны түлә!» дип аның бугазына килеп ябышкан. Тегесе, тезләренә егылып: «Бераз гына көтче! Барын да кайтарып бирермен!» – дип ялварырга тотынган. Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр аны зинданга утырткан. Шушы хәлне күреп торган башка хезмәтчеләр бик борчылганнар һәм барысын да патшага сөйләп биргәннәр. Шуннан патша әлеге хезмәтчене чакырып: «Явыз бәндә! Үтенеп сорагач, мин синең бөтен бурычыңны бәхилләдем; мин сиңа мәрхәмәт кылган кебек, син дә иптәшеңә мәрхәмәтле булырга тиеш идең түгелме?» – дип әйткән. Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны җәза бирүчеләр кулына тапшырган. Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезгә шундый ук мөгамәлә кылачак. Гайсә, сүзен тәмамлап, Гәлиләядән китте, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде. Аның артыннан бик күп халык ияреп барды, һәм Ул алар арасындагы авыру адәмнәрне савыктырды. Шунда Гайсә янына фарисейлар килделәр дә Аны сынамакчы булып: – Ир кеше теләсә нинди сәбәп белән хатынын аерып җибәрә аламы? – дип сорадылар. Аларга җавап итеп Гайсә: – Дөньяны Бар итүче иң әүвәл «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты» дигәнне сез укымадыгызмыни? – диде. – Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Шулай булгач, Аллаһы кушканны кеше аермасын. – Алайса, ни өчен соң Муса, хатыныңны аерып җибәргәндә аңа аерылышу кәгазе бир, дип боерган? – диде фарисейлар. – Күңелегез каты булган өчен Муса сезгә хатыннарыгыздан аерылырга рөхсәт биргән; башта бит алай булмаган, – диде Гайсә. – Мин исә болай дим: хатыны тарафыннан зина кылу булмыйча, ире башка сәбәп аркасында хатынын аерып башкага өйләнә икән, димәк, ул зина кыла; аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла. Шәкертләре Аңа: – Әгәр ир кешегә шундый шартлар куела икән, ул чакта өйләнмәвең хәерлерәк, – диде. – Минем сүзләрне барысы да аңлый алмый, Аллаһы тарафыннан кемгә бирелгән булса, шулар гына аңлый, – дип җавап бирде Гайсә. – Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз була, икенчеләрен кешеләр шундыйга әйләндерә, өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына өйләнми кала. Боларны кем кабул итә ала, шул кабул итсен! Шуннан Гайсә янына, башларына кулын куеп дога кылсын өчен, кешеләр балаларын алып килделәр, әмма шәкертләре аларны шелтәләргә тотынды. Ләкин Гайсә: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Күкләр Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде. Балаларга кулларын куеп фатихасын биргәч, Ул аннан китеп барды. Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен мин нинди игелек кылырга тиеш? – дип сорады. – Игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Бары тик Аллаһы гына игелекле. Әгәр инде мәңгелек тормышка ия буласың килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә. – Ниндиләрен? – дип сорады теге кеше. – Кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, атаң белән анаңны хөрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат, – дип җавап бирде Гайсә. – Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми икән? – дип сорады егет. – Әгәр бар яктан камил кеше булырга теләсәң, бөтен милкеңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде аңа Гайсә. Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет бик борчылып китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде. Шәкертләренә исә Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керү авыр. Кабатлап әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде. Шәкертләре бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады. Гайсә аларга карашын төбәп: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы барысын да булдыра ала, – диде. Петер шунда Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек. Моның әҗере нинди булыр? – диде. Аларга җавап итеп Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: дөньялар яңарып, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен унике тәхеткә утырырсыз, – диде. – Йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алыр һәм мәңгелек тормышка ия булыр. Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр. Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – Әйтик, хуҗа кеше иртән иртүк үзенең йөзем бакчасында эшләргә кешеләр ялларга барган ди. Ялчылар белән көненә бер динардан килешкәч, ул аларны йөзем бакчасына озаткан да, иртәнге сәгать тугызда кабат базар мәйданына килеп, эшсез торган башка кешеләрне күргән һәм аларга: «Сез дә минем йөзем бакчасына барыгыз, мин сезгә тиешлесен түләрмен», – дигән. Тегеләр киткәннәр. Хуҗа кеше сәгать уникедә дә, көндезге сәгать өчтә дә шулай эшләгән. Кичке бишләр тирәсендә хуҗа тагын чыккан һәм басып торган кешеләрне күреп: «Сез нигә монда көне буе эшсез торасыз?» – дип сораган. «Безне беркем ялламады», – дип җавап биргәннәр аңа. Шуннан ул аларга: «Сез дә йөзем бакчасына барыгыз», – дигән. Кич җиткәч, хуҗа үзенең идарәчесенә: «Эшчеләрне чакырып эш хакын түлә – ахырдан ялланган кешеләрдән башлап беренчеләре белән тәмамла», – дигән. Кичке биштә ялланучыларның һәрберсе берәр динар акча алган. Моны күреп, беренче булып килгәннәре, күбрәк алырбыз, дип уйлаганнар. Әмма аларга да берәр динар түләгәч, хуҗага зарланырга тотынганнар: «Соңыннан килгәннәр бары бер сәгать эшләде, ә син аларны безнең белән тиңләдең. Без бит бүген көнозын эссе кояш астында эшләдек». Әмма аларның берсенә җавап итеп ул: «Дус кеше, мин сиңа карата гаделсезлек кылмадым; без синең белән бер динардан килештек түгелме соң? Үзеңә тиешлесен ал да кит. Минем исә ахырдан килүчегә дә сиңа түләгән кадәр бирәсем килә. Үз акчамны үзем теләгәнчә сарыф итәргә хакым юкмыни минем? Әллә син минем юмартлыгымнан көнләшәсеңме?» – дигән. Менә шулай, соңгылар – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр. Иерусалимгә юл тотканда Гайсә, Үзенең унике шәкертен читкәрәк алып китеп, болай диде: – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда баш руханилар һәм Канун белгечләре кулына тотып бирерләр һәм үлемгә хөкем итәрләр, шуннан мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, тегеләр исә Аны мыскыл итәрләр, камчы белән суктырырлар, ахырдан хачка кадакларлар. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер. Шунда Зебедәйнең хатыны, үзенең угылларын ияртеп, гозер белән Гайсә каршына килеп башын иде. – Нинди йомышың бар? – дип сорады аңардан Гайсә. – Минем угылларым Синең Патшалыгыңда уң һәм сул ягыңнан урын алырлар, дип вәгъдә итсәң иде, – диде хатын. – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә алырсызмы соң? – Алырбыз, – диде тегеләр. – Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр. Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең бу икәүгә ачуы чыкты. Гайсә исә аларның барысын Үз янына чакырып алды да әйтте: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре үз халкы өстеннән хакимлек кыла, түрәләр дә халык белән идарә итә. Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче, беренче булырга теләүче – колыгызга әйләнсен. Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен Үзенең гомерен бирергә дип килде. Гайсә һәм Аның шәкертләре Әрихә каласыннан китеп барганда, алар артыннан бик күп халык иярде. Юл читендә ике сукыр утыра иде. Гайсәнең үтеп баруын ишетеп алар: – Әфәндем, Давыт Углы! Безне кызган! – дип кычкыра башлады. Халык, ачуланып, аларны тыймакчы булды, әмма тегеләр тагын да ныграк кычкырды: – Әфәндем, Давыт Углы! Кызган безне! Гайсә, туктап, аларны чакырып алды да: – Сез Миннән нәрсә көтәсез? – дип сорады. – Әфәндем! Күзләребез ачылса иде! – диде алар. Гайсә, бу ике сукырны кызганып, аларның күзләренә орынды, һәм тегеләр шундук күрә башлады, аннары Аңа ияреп китте. Иерусалимгә якынлашып Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги авылына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да: – Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә бәйдәге ана ишәк белән яшь бер ишәкне күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырыгыз да Минем янга алып килегез. Кем дә булса бер-бер сүз әйтә калса, аңа: «Алар безнең Хуҗага кирәк», – дип әйтегез, һәм ишәкләрне шундук алып китәргә рөхсәт итәрләр. Аллаһының пәйгамбәр аша: «Сион-кызга әйтегез: „Яныңа яшь ишәккә – йөк ишәгенең баласына атланып тыйнак-күндәм патшаң килә“», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты. Шәкертләр китеп бардылар һәм барысын да Гайсә кушканча эшләделәр. Ишәк белән баласын алып килеп, өс киемнәрен аларның сыртларына салгач, Гайсә ишәккә атланды. Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә агач ботакларын кисеп түшәде. Алдан баручы халык та, арттагылар да: «Давыт Углына һошанна! Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер! Күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды. Гайсә Иерусалимгә килеп керүгә, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, кешеләр бер-берсеннән: – Кем соң Ул? – дип сорашты. – Гәлиләядәге Насарадан килгән Гайсә пәйгамбәр бу, – дип җавап бирделәр аларга. Шуннан Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады. – Язмада «Минем Йортым дога кылу йорты дип аталыр» дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде Ул. Аллаһы йортында Гайсә янына сукырлар, аксаклар килде, һәм Ул аларны савыктырды. Ләкин Гайсә кылган искиткеч эшләрне һәм Аллаһы йортында «Давыт Углына һошанна!» дип кычкырган балаларны күреп ачулары чыккан баш руханилар һәм Канун белгечләре Аңардан: – Син аларның нәрсә дип кычкыруларын ишетәсеңме? – дип сорадылар. – Ишетәм, – дип җавап бирде Гайсә. – «Балалар һәм нарасый сабыйлар теленнән Син Үзеңә мактаулар яудыртырсың» дип язылганны һичкайчан укыганыгыз булмадымыни сезнең? Шуннан Гайсә, аларны калдырып, шәһәрдән Бәйт-Әниягә китеп барды һәм шунда төн кунарга калды. Иртә белән шәһәргә таба юл тотканда, Гайсә ачыгып китте һәм, юл буенда үсеп утырган инҗир агачын күреп, якынрак килде, әмма анда яфрактан башка берни тапмагач, агачка: – Моннан ары беркайчан җимешең булмасын! – диде. Һәм инҗир агачы шундук корып төште. – Ничек алай кинәт кенә инҗир корып төште соң? – диде шәкертләре бу хәлгә исләре китеп. – Хак сүз әйтәм сезгә: һич икеләнмичә ихластан ышансагыз, инҗир агачына Мин эшләгәнне генә түгел, хәтта ки менә бу тауга «күтәрелеп диңгезгә ташлан!» дип әйтсәгез дә, нәкъ шулай булыр, – диде Гайсә. – Шулай ук догагызда нәрсә генә сорасагыз да, әгәр ихластан ышанасыз икән, теләгәнегезне алырсыз. Гайсә Аллаһы йортына кереп халыкны өйрәтә башлауга, Аның янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килеп: – Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар. – Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде аларга Гайсә. – Әгәр шуңа җавап бирә алсагыз, андый хокукны кем биргәнне әйтермен. Яхъяның суга чумдыру хокукы кайдан килә: күктәнме, әллә кешеләрдәнме? Тегеләр үзара киңәшергә тотындылар: – Әгәр «күктән» дип әйтсәк, Ул бездән «ә ни өчен соң сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар. Әгәр инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халыктан куркыныч – алар бит бөтенесе дә Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли. Шуңа күрә алар Гайсәгә: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, андый хокукны кем биргәнне Мин дә сезгә әйтмим, – диде Гайсә. Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Ә менә бу хакта сез ни әйтерсез? – диде. – Бер кешенең ике углы булган. Бервакыт әти кеше, угылларының берсе янына килеп: «Углым, бүген син йөзем бакчасына барып эшлә әле», – дигән. «Барасым килми», – дип җавап биргән углы, ләкин бераздан кире уйлап барыбер киткән. Атасы, икенче углы янына килеп, шул ук сүзләрне кабатлаган. Анысы исә: «Барам, әфәндем», – дип җавап биргән, әмма бармаган. Угылларның кайсысы аталарының ихтыярын үтәгән? – Беренчесе, – дип җавап бирде тегеләр. – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгына салым җыючылар һәм фахишәләр сездән алданрак керәчәк. Чөнки Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, әмма сез аңа ышанмадыгыз. Ә салым җыючылар һәм фахишәләр аңа ышандылар. Сез, моны күреп тә, барыбер тәүбәгә килмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз. Хәзер тагын бер гыйбрәтле хикәя тыңлагыз: җир биләүче бер кеше, йөзем куаклары утыртып, бакчасын койма белән әйләндереп алган, җимеш изү өчен махсус чокыр әзерләгән, каравыл манарасы төзегән дә, йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллануга биреп, чит якларга китеп барган. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. Әмма йөзем үстерүчеләр хезмәтчеләрнең кайсын тотып кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр, кайсын таш атып куганнар. Хуҗа кеше тагын хезмәтчеләрен җибәргән, бу юлы инде аларның саны күбрәк булган, тик болары белән дә шул ук хәл кабатланган. Ахыр чиктә хуҗа, «углыма хөрмәт күрсәтерләр» дип уйлап, тегеләр янына үзенең углын юллаган. Әмма йөзем үстерүчеләр, хуҗаның углын күреп, үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез үтерик аны, аңа каласы мираска ия булырбыз», – дип киңәшкәннәр дә егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Бакча хуҗасы, әйләнеп кайткач, йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр? – Бу явызларны ул үлем җәзасына тартыр да бакчаны башкаларга куллануга тапшырыр – болары тиешле өлешне хуҗага вакытында биреп барыр, – диде баш руханилар белән халык өлкәннәре. – Язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дип әйтелгән сүзләрне беркайчан укыганыгыз булмадымыни? – диде аларга Гайсә. – Әнә шуңа күрә Мин сезгә болай дим: Аллаһы Патшалыгы, сездән алынып, җимеш бирүче халыкка тапшырылачак. Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак. Гайсәнең гыйбрәтле хикәяләрен тыңлап бетергәннән соң, баш руханилар һәм фарисейлар, әлеге сүзләрнең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Гайсәне кулга алырга теләгән иделәр, әмма Аны пәйгамбәр дип санаган халыктан куркып туктап калдылар. Гыйбрәтле хикәяләр сөйләвен дәвам итеп, Гайсә аларга болай диде: – Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, патша үзенең углына туй мәҗлесе үткәрергә җыенган ди. Чакырылган кунакларны мәҗлескә дәшәргә ул үзенең хезмәтчеләрен җибәргән, әмма кунаклар килергә теләмәгән. «Мәҗлес өчен инде бар да әзер: үгезләрем дә, симертелгән малларым да суелып, сыем табынга куелган – туй мәҗлесенә рәхим итегез», – дип әйтергә башка хезмәтчеләрен юллаган. Ләкин, чакыруны санга сукмыйча, аларның кайсы кая таралышкан: берсе – басуына, икенчесе үзенең сәүдә эшләре белән киткән, кайсыларыдыр патша хезмәтчеләрен тотып кыйнап үтергән. Бу хакта ишеткәч, патшаның бик нык ачуы чыккан, һәм ул, үтерүчеләрнең җанын кыярга, алар яшәгән шәһәргә ут салырга әмер биреп, гаскәрен җибәргән; хезмәтчеләренә исә болай дип әйткән: «Туй сые әзер, ә чакырылган кунаклар лаеклы булып чыкмады. Юллар чатына чыгыгыз да очраган һәр кешене мәҗлескә чакырыгыз». Хезмәтчеләре, юлларга чыгып, очраган һәр кешене – яманын да, яхшысын да алып килгәннәр; мәҗлес бүлмәсе кунаклар белән тулган. Кунаклар янына чыккан патша, бәйрәмчә киенмәгән бер кешене күреп, аңардан: «Дус кеше, нишләп син бәйрәм киеменнән түгел?» – дип сораган. Теге дәшмәгән. Шуннан патша үзенең хезмәтчеләренә: «Аяк-кулларын бәйләп, караңгыга чыгарып ташлагыз аны – анда елау һәм теш шыкырдату булыр», – дигән. Чакырылганнар – күп, ләкин сайлап алынганнар – аз. Гайсәнең сүзләреннән ничек гаеп табарга икән дип киңәшкәннән соң, фарисейлар үзләренең шәкертләрен һәм Һируд тарафдарларын Гайсә янына юлладылар. – Остаз! – диде тегеләр. – Синең гадел булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать кушканча өйрәтүеңне без беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. Шуңа күрә әйт әле безгә: Синеңчә, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Әмма Гайсә аларның хәйләсен аңлап: – Нәрсәгә дип сыныйсыз Мине, икейөзле бәндәләр? Кая, күрсәтегез әле, салымны нинди тәңкәләр белән түлисез? – диде. Аңа бер динарлык тәңкә бирделәр. – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады алардан Гайсә. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр. – Шулай булгач, кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде Гайсә. Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калдылар һәм Гайсә яныннан китеп бардылар. Шул ук көнне Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп болай дип сорадылар: – Остаз! Муса безгә: «Әгәр берәү ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китсә, аның тол хатынына бертуган кардәше өйләнсен һәм туганының нәселен дәвам итсен», – дип әйткән. Безнең арада бертуган җиде ир кардәш бар иде: аларның берсе өйләнде дә бала күрмичә үлеп китте, аның хатынына мәрхүмнең бертуган кардәше өйләнде. Кардәшләрнең икенчесе дә, өченчесе дә һәм һәр җидесе шул рәвешле үлеп китте. Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйды. Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул хатын кайсыныкы булачак? Җидесе дә аның ире иде бит! – Язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмәгәнгә сез ялгышасыз, – дип җавап бирде аларга Гайсә, – чөнки үледән терелгәннәр өйләнмәс тә, кияүгә дә чыкмас; алар күктәге Аллаһы фәрештәләре сыман булыр. Үледән терелү турында Аллаһы әйткән сүзләрне сез укымадыгызмыни? «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән Ул. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, ә бәлки тере кешеләрнеке. Гайсәне тыңлаган халык Аның өйрәтүләренә таң калды. Гайсәнең ни рәвешле итеп саддукейларның авызын томалаганны ишетеп, фарисейлар бергә җыелдылар; шуннан Канун белгече булган берсе, Аның сүзләреннән гаеп табарга теләп: – Остаз! Канундагы әмерләрнең иң мөһиме кайсы? – дип сорады. – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат», – диде Гайсә. – Бу – беренче һәм иң мөһим әмер. Икенчесе дә шундый ук: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең язмалары шушы ике әмергә нигезләнгән. Фарисейлар бергә җыелгач, Гайсә алардан: – Мәсих турында сез нәрсә уйлыйсыз? Кем нәселеннән Ул? – дип сорады. – Давыт нәселеннән, – дип җавап бирделәр Аңа. – Алайса, ни өчен соң Давыт, Аллаһы Рухы белән илһамланып, Мәсихне Хакимем дип атый: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“». Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын? Аңа җавап итеп беркем бер сүз әйтә алмады; һәм шул көннән башлап берәү дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде. Шуннан Гайсә халыкка һәм Үзенең шәкертләренә мөрәҗәгать итте: – Муса урынына хәзер фарисейлар һәм Канун белгечләре утырды. Шуңа күрә сез алар әйткәнне тыңлагыз һәм алар кушканны үтәгез, ләкин аларның гамәлләрен кабатламагыз, чөнки алар үзләре өйрәткән буенча гамәл кылмыйлар. Алар кеше җилкәсенә чамасыз авыр, уңайсыз йөк салалар, әмма аны кузгатыр өчен бармак та кыймылдатырга теләмиләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, кешеләр күрсен дип эшлиләр. Аларның дога кабы һаман зурая, киемнәренең чуклары озыная бара. Мәҗлесләрдә алар – түрдә, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне һәм «остаз» дип атаганны яраталар. Ә сезне «остаз» дип атамасыннар, чөнки сезнең Остазыгыз бары бер генә, һәм сез бер-берегезгә – туганнар. «Атам» дип җир йөзендә беркемне дә атамагыз, чөнки сезнең Атагыз бер генә, һәм Ул – күктә. Сезне «нәсыйхәтче» дип тә атамасыннар, чөнки бердәнбер Нәсыйхәтчегез – Мәсих. Арагызда иң бөек саналганы исә сезнең өчен хезмәтче булсын, чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер. Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Сез кешеләргә Күкләр Патшалыгына юлны ябасыз; үзегез дә анда кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез. [ ] Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзле бәндәләр! Бер генә кешене булса да үзегез тоткан иманга китерер өчен сез диңгезләр кичәсез, коры җирләр аша үтәсез, ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны җәһәннәмгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк дучар итәсез. Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы йорты белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә Аллаһы йортының алтыны белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип өйрәтәсез. Сукыр ахмаклар! Кайсы мөһимрәк: Аллаһы йортының алтынымы, әллә аны изге итүче йорт үземе? Сез шулай ук: «Мәзбәх белән ант итүченең анты бернигә тормый, ә менә мәзбәх өстендәге корбан бүләге белән ант итсәләр, ул ант үтәлергә тиеш», – дип әйтәсез. Сукырлар! Кайсысы мөһимрәк: бүләкме, әллә бүләкне изге итүче мәзбәхме? Шулай булгач, мәзбәх белән ант итүче кеше мәзбәх һәм аның өстендәге бөтен нәрсә белән ант итә, Аллаһы йорты белән ант итүче кеше дә Йорт һәм аның эчендә Яшәүче белән ант итә, күк белән ант итүче кеше Аллаһы тәхете һәм шул тәхеттә Утыручы белән ант итә дигән сүз. Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез бөтнек, укроп, ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез, ә Канундагы иң мөһим нәрсәләрне – гаделлек, шәфкатьлелек һәм тугрылыкны читкә тибәрәсез. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк. Сукыр юлбашчылар! Сез черкине эчемлектән сөзеп аласыз, ә дөяне йотып җибәрәсез! Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Касәләрнең һәм савытларның тышкы ягын чистартасыз, ә аларның эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулган. Сукыр фарисей! Башта касәнең эчке ягын чистарт, шул чагында тышкы ягы да чиста булыр. Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез агартып куелган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулган! Шулай ук сез дә: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, эчегез исә икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулган. Кайгы сезгә, Канун белгечләре һәм фарисейлар! Икейөзлеләр! Сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның кабер һәйкәлләрен бизисез һәм: «Ата-бабаларыбыз чорында яшәгән булсак, пәйгамбәрләр канын түгүдә катнашмаган булыр идек», – дисез. Моның белән сез үзегезгә каршы шаһитлык итәсез, пәйгамбәрләрне үтергән ата-бабаларыгызның угыллары икәнегезне күрсәтәсез. Ата-бабаларыгыз башлаганны дәвам итегез шулай! Еланнар, елан токымыннан сез! Җәһәннәмгә хөкем ителүдән ничек качарга уйлыйсыз? Менә, Мин сезнең янга пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрермен, сез исә аларның кайсыларын үтерерсез һәм хачка кадакларсыз, кайсыларын, үзегезнең гыйбадәтханәләрдә камчы белән суктырып, шәһәрдән шәһәргә куып йөртерсез. Шул рәвешле, бер гаепсезгә җаны кыелган Һабил каныннан башлап Изге йорт белән мәзбәх арасында сезнең тарафтан үтерелгән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр – җир йөзендә түгелгән барча тәкъваларның каны сезнең башка төшәчәк. Хак сүз әйтәм сезгә: боларның һәммәсе шушы буын кешеләренә төшәчәк! И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә кала. Сезгә әйтәм, «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып Мине кабат күрмәссез! Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсә янына шәкертләре килде һәм Аның игътибарын Йортның биналарына юнәлтте. Гайсә аларга: – Күрәсезме боларны? – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: биредә таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк! Гайсә ялгызы гына Зәйтүн-тау битендә утырганда, янына шәкертләре килеп: – Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр икән? Синең кайтуыңны һәм бу дөньяның бетәсен нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорады. – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – дип җавап бирде аларга Гайсә, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез – карагыз аны, куркып калмагыз. Шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс әле: халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда ачлык, җир тетрәүләр булыр, әмма боларның барысы – тулгак газапларының башы гына әле. Әнә шул вакытта сезне газапларга дучар итәрләр, җаныгызны кыярлар; бар халыклар Минем аркада сезгә нәфрәт белән карар; күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен күрәлмас булыр; бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килеп байтак кешене туры юлдан яздырыр; явызлык артканнан-арта барганга, күпләрнең мәхәббәте сүрелер. Әмма шушыларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр. Барча халыклар ишетсен өчен, Патшалык турындагы әлеге Яхшы хәбәр бөтен җир йөзендә игълан ителер, – әнә шунда инде ахыр заман җитәр. Шуңа күрә, Даниил пәйгамбәр әйткән «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» изге урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Качуыгыз кышкы айларга яисә шимбә көненә туры килмәсен дип дога кылыгыз, чөнки шул чакта дөнья яратылганнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак зур афәт килер. Әгәр ул көннәрнең саны кимемәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Раббы сайлаган кешеләр хакына ул көннәрнең саны киметелер. Әгәр сезгә шул вакытта «кара, Мәсих менә монда!» яки «әнә тегендә!» дип әйтсәләр, ышанмагыз, чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. Менә, Мин сезне алдан кисәтеп куйдым. Шулай итеп, әгәр сезгә «әнә, чүлдә Ул» дип әйтә калсалар, анда бармагыз, «әнә, эчке бүлмәләрдә Ул» дисәләр, ышанмагыз. Адәм Углының кайтуы көнчыгыштан көнбатышка кадәр күкне ярып үткән яшен уты кебек булыр. Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр. Һәм шул фаҗигале көннәрдән соң кинәт «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр, күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр». Шулвакыт күктә Адәм Углының кайтуын белгертүче билге пәйда булыр. Аның күктәге болытлар өстендә кодрәт һәм дан белән килүен күреп, җирдәге бөтен кавем-ыруглар кайгырып елашыр. Шуннан Ул Үзенең фәрештәләрен җибәрер, һәм алар, быргыларын бик нык кычкыртып, дөньяның дүрт тарафыннан – күкнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр. Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә! Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Атабыз гына белә. Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кайткан вакытта да шулай булыр. Туфан сулары калкыр алдыннан, Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр, кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Туфан сулары күтәрелеп бөтенесен харап иткәнче, алда нәрсәләр буласын һичкем уйлап карамаган. Адәм Углының кайтуы да нәкъ шулай булыр. Әйтик, кырда ике кеше эшләп йөрсә, аларның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. Бер тегермәндә ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки Хакимегез кайсы сәгатьтә киләсен сез белмисез. Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның төнге сәгать ничәдә киләсен белсә, ул йокламас, каракка үз йортына керергә ирек бирмәс иде. Шулай ук сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер. Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була? Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. Әгәр инде әлеге хезмәтче, ачуы чыгып, «хуҗам тиз кайтмас әле» дип башка хезмәтчеләрне кыйнаса, эчкечеләр белән ашап-эчеп һәм исереп йөрсә, хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр – анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Күкләр Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, ун кыз, кулларына яктырткычлар тотып, кияү каршыларга чыккан ди. Аларның бишесе – акылсыз, ә бишесе акыллы булган. Акылсыз кызлар яктырткычларын алганнар, ә өстәр өчен май алмаганнар. Акыллылары исә яктырткычлар белән бергә савытта май да алып килгәннәр. Кияү тоткарланып, кызлар йокымсырый башлаган да йоклап киткән. Төн уртасында «кияү килә, каршыларга чыгыгыз!» дигән тавыш ишетелгән, һәм кызлар, уянып, яхшырак янсын өчен яктырткычларын рәтләргә тотынган. Акылсызлары, «яктырткычларыбыз сүнә бит, бераз май бирегезче» дип, акыллы кызларга ялына башлаган. Ә тегеләр «сезнең белән бүлешсәк, май бөтенебезгә дә җитмәс – сатучылардан барып алыгыз» дигәннәр. Әмма тегеләр майга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршыларга әзер булып торган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. Бераздан теге кызлар кайтып җитеп: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – дигәннәр. Ләкин ул: «Хак сүз әйтәм сезгә: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган. Димәк ки, уяу булыгыз, чөнки Адәм Углының кайтыр көнен дә, сәгатен дә сез белмисез. Ул вакыттагы хәлләрне нәрсә белән чагыштырып булыр иде? Әйтик, бер кеше, чит илләргә китәр алдыннан хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган ди. Сәләтенә карап, берсенә ул – биш талант, икенчесенә – ике талант һәм өченчесенә бер талант акча калдырган да китеп барган. Биш талант алганы, акчаны шундук эшкә җигеп, аны тагын биш талантка арттырган. Ике талант алганы да акчасын ике талантка арттырган. Бер талант алганы исә хуҗасының көмешен җиргә күмеп куйган. Байтак вакытлар үткәннән соң, хуҗалары әйләнеп кайткан һәм хезмәтчеләреннән исәп-хисап таләп иткән. Биш талант алганы, өстәп, тагын бишне китергән. «Хуҗам, – дигән ул, – син миңа биш талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын бишне эшли алдым». Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән. Ике талант алганы да килеп: «Хуҗам, син миңа ике талант калдырган идең, шуңа өстәп, мин тагын икене эшли алдым», – дип әйткән. Хуҗасы аңа: «Яхшы эшләгәнсең, син – әйбәт, тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син ышанычлы булдың – мин сиңа зуррагын йөкләрмен. Хуҗаң белән бергә аның шатлыгын уртаклаш», – дигән. Инде бер талант алганы да килгән. «Хуҗам, – дигән ул, – мин синең каты бәгырьле икәнеңне беләм: син үзең чәчмәгән урында урасың, утыртмаган җирдә җыясың. Синнән курыкканга мин акчаңны җиргә күмеп куйдым. Мә, ал үзеңнекен». Хуҗасы аңа болай дип җавап кайтарган: «Яраксыз, ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән урында уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белгәч, минем акчаны әйләнешкә кертергә иде; кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем». Хуҗа кеше, сүзен дәвам итеп: «Аңардан бер талантны алыгыз да ун таланты булган хезмәтчегә бирегез, – дигән. – Кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Шушы булдыксыз хезмәтчене исә урамга, караңгыга чыгарып ташлагыз – анда елау һәм теш шыкырдату булыр». Адәм Углы данга күмелеп барлык изге фәрештәләр белән бергә килер һәм Үзенең шөһрәтле тәхетенә утырыр. Аның каршына бар халыкларны китерерләр, һәм Ул, сарыкларны кәҗәләрдән аерган көтүче сыман, кешеләрне ике төркемгә бүләр: сарыкларны Үзеннән уң якка, кәҗәләрне исә сул якка бастырыр. Шунда Патша Үзеннән уң якта торучыларга: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз, – дип әйтер, – чөнки ач чагымда сез Минем тамагымны туйдырдыгыз, сусаганда – эчәремә су, мосафир булып йөргәндә сыеныр урын бирдегез, ялангач идем – киендердегез, сырхаулы көнемдә – кайгырттыгыз, зинданда идем – яныма килдегез». Шулчак тәкъвалар: «Хакимебез! Ач булуыңны күреп, без Сине кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? Мосафир булып йөрүеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? Сырхаулап ятканыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» – дип сорарлар. Патша аларга җавабында: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә яхшылык кылгансыз икән, димәк, сез Миңа яхшылык кылган буласыз», – дип әйтер. Аннары Ул Үзеннән сул якта торучыларга болай дияр: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә әзерләнгән мәңгелек утка керегез, чөнки ач идем – Мине ашатмадыгыз, сусаган идем – эчертмәдегез, мосафир идем – сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем – киендермәдегез, сырхаулы чагымда һәм зинданда утырганда яныма килмәдегез». Шунда алар да: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусаган вакытыңны, мосафирлыкта йөрүеңне, ялангач икәнеңне, сырхаулап ятуыңны, зинданда утыруыңны күреп тә Сиңа ярдәмгә килмәдек?» – дип сорар. Шулчак Патша: «Хак сүз әйтәм сезгә: кече туганнарымның берсенә генә әлеге гамәлләрне эшләмәгәч, димәк, сез Миңа эшләмәгән буласыз», – дип әйтер. Шуннан алар мәңгелек газапка дучар ителер, тәкъвалар исә мәңгелек тормышка аяк басар. Сүзен тәмамлагач, шәкертләренә Гайсә: – Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез; шул көнне Адәм Углына хыянәт итәрләр һәм Аны хачка кадакларлар, – диде. Нәкъ шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре, Кәяфәс исемле олуг руханиның сараенда җыелып, Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә сүз куештылар. – Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин. Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. Гайсә анда ашап утырганда, кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Аның башына койды. Бу хәлгә шәкертләренең ачуы чыкты: – Нигә майны алай әрәм итәргә? – диеште алар. – Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! Гайсә аларның канәгатьсезлек белдерүен күреп: – Ник сез ул хатынны битәрлисез? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул. Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, ә менә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. Тәнемә май коеп, ул Мине күмәргә әзерләде. Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына барып ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр. Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, баш руханилар янына килеп: – Әгәр Гайсәне сезнең кулга тапшырсам, миңа нәрсә бирер идегез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр. Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыгуын көтеп йөри башлады. Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп: – Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады. Гайсә аларга болай диде: – Шәһәрдә фәлән кеше янына барып: «Остазыбыз, билгеләнгән сәгатем якынлашып килә, бәйрәм ризыгын Үземнең шәкертләрем белән синдә ашармын, дип әйтә», – диегез. Шәкертләре Гайсә кушканча эшләделәр һәм бәйрәм табыны әзерләделәр. Кич җиткәч, Гайсә Үзенең унике шәкерте белән бергә табын яныннан урын алды. Алар ашаган чакта Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде. Шәкертләре, бик нык борчылып, берсе артыннан берсе: – Хакимем, мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды. Ул аларга болай дип җавап бирде: – Минем белән бер савыттан ашаучы Миңа хыянәт итәчәк. Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде! Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә шунда: – Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә. Ашап утырган вакытта Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды. – Һәммәгез эчегез, – диде. – Бу – гөнаһлары кичерелсен дип күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул. Сезгә әйтәм: Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде. Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр. Шунда Гайсә аларга: – Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз. Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын, – диде. Петер исә Аңа җавап итеп: – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип әйтте. Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде. – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип әйтте Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр. Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде һәм аларга: – Мин читтәрәк дога кылып килгәнче, шушында утырып торыгыз, – дип әйтеп, Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп китте. Аның күңелен әрнү, шом биләп алды. – Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде Ул аларга һәм читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кыла башлады: – И Атам! Әгәр мөмкин икән, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Менә, бер генә сәгать Минем белән бергә уяу тора алмадыгызмы? – диде. – Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер! Гайсә, яңадан читкәрәк китеп, янә дога кылды: – Атам, Миңа бу касәдән эчми калырга ярамый икән, Синең ихтыярыңча булсын. Гайсә, әйләнеп килеп, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Аларны калдырып, Ул тагын читкәрәк китте һәм шул ук сүзләрне әйтеп өченче тапкыр дога кылды. Аннары кабат шәкертләре янына килде һәм: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? – диде. – Менә, сәгате сукты: Адәм Углын гөнаһлылар кулына тапшыралар. Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде. Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кулларына кылыч һәм чукмар тотып, фарисейлар белән баш руханилар җибәргән гаскәриләр күренде. «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була. Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә: – Исәнме, Остаз! – дип Аны үбеп алды. Ә Гайсә аңа: – Нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде. Шуннан соң Яһүдә белән килгән кешеләр алгарак чыктылар һәм Гайсәне кулга алып сак астына куйдылар. Гайсә шәкертләренең берсе кылычын тартып чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. – Кылычыңны кынына тыгып куй! – диде аңа Гайсә. – Кулына кылыч алган һәркем кылычтан һәлак булачак! Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмаган булыр идем дип уйлыйсыңмы? Ул Миңа шундук унике гаскәр, хәтта аннан да артыграк санда фәрештәләрен җибәрер иде! Тик ул очракта Язмада әйтелгәннәр ничек гамәлгә ашыр иде? Шуннан Гайсә, җыелып килгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең алда халыкны өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгәнчә, болар һәммәсе гамәлгә ашсын. Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап китте. Гайсәне кулга алучылар Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр; Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре инде анда иде. Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да эчкәрәк үтте һәм, бу хәлнең ничек тәмамлануын күрергә теләп, хезмәтчеләр арасына кереп утырды. Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен Аңа каршы ялган дәлилләр табарга тырышты. Бик күп ялган шаһитлар килеп сөйләсә дә, Гайсәне гаепләрдәй нәрсә табылмады. Ниһаять, тагын ике шаһит килеп болай диде: – Бу кеше: «Мин, Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә аны яңадан төзи алам», – дип әйтте. Шуннан олуг рухани торып Гайсәдән: – Боларның гаепләвенә каршы ник бернинди дә җавап кайтармыйсың? – дип сорады. Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңардан: – Мәңге тере Аллаһы алдында ант итеп әйтүеңне таләп итәм: Син Мәсихме, Аллаһы Углымы? – дип сорады. – Моны син үзең әйттең, – диде аңа Гайсә. – Ә Мин сезгә болай дим: «Шушы мәлдән башлап Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез». Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Көфер сүз бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер генә үзегез ишеттегез бит! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. – Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр аңа. Шуннан алар Гайсәнең йөзенә төкерергә, Аны кыйнарга тотындылар; кайберләре исә, яңагына китереп сугып: – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле – кем сукты Сиңа? – диделәр. Петер тышкы якта, ишегалдында утыра иде. Янына бер хезмәтче кыз килеп: – Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде. Әмма Петер, җыелган халык алдында ваз кичеп: – Синең нәрсә сөйләгәнеңне мин аңламыйм, – диде. Петер капкага якынлашканда, икенче бер хезмәтче кыз, аны танып, янәшәдәгеләргә: – Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән иде, – дип әйтте. Петер, ант итеп, Гайсәдән кабат ваз кичте: – Мин ул Кешене белмим! – диде. Бераздан шул тирәдә басып торган кешеләр килеп аңа: – Син чыннан да аларның берсе бит, чөнки сөйләшүеңнән күренеп тора, – диделәр. Петер, ант итеп, тагын: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды. Шунда Петер Гайсәнең «әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дип әйткән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде. Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре җыелып Гайсәне үтерергә хәл кылдылар. Аннары Аны бәйләп Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр. Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлем җәзасына хөкем ителүен белгәч, кылган гамәленә үкенеп утыз көмеш тәңкәне баш руханиларга һәм халык өлкәннәренә кайтарып бирде. – Гөнаһ эш кылдым мин, бер гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде ул аларга. – Анда безнең катнашыбыз юк, – дип җавап бирде тегеләр. – Анысы синең эш. Яһүдә шул көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте; шуннан соң барып асылынды. Баш руханилар тәңкәләрне алып: – Боларны Аллаһы йорты казнасына салырга ярамас – канлы тәңкәләр бу, – диделәр. Алар әлеге акчага, килмешәкләрне җирләр өчен, чүлмәкченең басуын сатып алырга карар кылдылар. Шул вакытлардан бу урын Канлы басу дип атала башлый, һәм бүгенге көндә дә аны шулай дип йөртәләр. Аллаһының Иремия пәйгамбәр аша: «Алар утыз көмеш тәңкәне – Исраил халкы Аңа биргән бәһане алдылар да, Раббы миңа кушканча, чүлмәкченең басуы өчен түләделәр», – дип әйткән сүзләре әнә шулай гамәлгә ашты. Гайсәне идарәче каршына китереп бастырдылар. – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә. Баш руханилар һәм халык өлкәннәре Аны гаепләп сөйләгәндә, Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады. – Сиңа шулкадәр күп гаеп тагалар, әллә ишетмисеңме? – дип сорады Аңардан Пилат. Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дәшмәде, һәм моның белән идарәчене бик нык гаҗәпләндерде. Кабул ителгән гадәт буенча, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. Яманаты таралган Бараб исемле берәү нәкъ шул көннәрдә зинданда ята иде. Шуңа күрә Пилат җыелган халыктан: – Кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады. Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде. Өстәвенә, Пилат хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Гаепсез бу Адәмгә бернинди начарлык эшләмә! Бүген төшемдә мин Аның аркасында шундый газапландым», – дип хәбәр иттерде. Баш руханилар һәм халык өлкәннәре исә, Барабны иреккә чыгаруны, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуны таләп итегез дип, халыкны алдан котыртып куйганнар иде. – Шушы ике адәмнең кайсысын азат итүемне телисез? – дип сорады идарәче җыелган халыктан. – Барабны, – диде алар. – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән миңа нишләргә? – дип сорады Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип кычкырды бөтенесе бертавыштан. – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. – Хачка кадакларга Аны! – дип тагын да катырак кычкырды халык. Үзенең бернәрсә дә эшли алмавын һәм халык арасында ризасызлык арта баруын күреп, Пилат су китерергә кушты; аннары халык алдында кулларын юып: – Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегез карагыз! – диде. – Гаебе безгә һәм безнең балаларга төшсен! – дип дәррәү җавап кайтарды халык. Пилат шунда Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды. Шуннан гаскәриләр Гайсәне идарәче Пилат сараена (преториумга) алып килделәр, һәм бар гаскәр Аның тирәсенә җыелды. Алар, Гайсәнең киемнәрен салдырып, өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм Аның каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар; Аңа төкерделәр, таяк белән башына суктылар. Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып, Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр. Чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, гаскәриләр аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга килеп җиткәч, Гайсәгә үт кушылган шәраб бирделәр, әмма татып карагач, Ул аны эчмәде. Гайсәне хачка кадаклагач, гаскәриләр жирәбә салып Аның киемнәрен бүлештеләр дә Аны сакларга дип утырыштылар. Гайсәнең баш очына Аның гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркеттеләр. Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. Үтеп баручылар, баш чайкап, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, өч көндә аны яңадан төзүче! Аллаһы Углы булсаң, Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар. Аны баш руханилар белән бергә Канун белгечләре дә, халык өлкәннәре дә мыскыллады: – Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый. Әгәр Ул Исраил Патшасы икән, төшсен хачтан, шул чакта Аңа ышанырбыз! Аллаһыга өметләнде Ул; әгәр Аллаһыга шулай кадерле булса, Аллаһы коткарсын Аны! Ул бит Үзен Аллаһы Углы дип атый иде. Гайсә белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләде. Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата). Янәшәдә торучылар Аның сүзләрен ишетеп: – Ильяс пәйгамбәрне чакыра, – диделәр. Ә берсе шунда, йөгереп килеп, әче шәрабка манчыган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде. Башкалары исә: – Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диде. Гайсә тагын каты итеп бер кычкырды да җан бирде. Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылды, каберләр ачылып китеп, гүр иясе булган бик күп изгеләргә җан керде, һәм алар каберләреннән торып чыкты; соңыннан, Гайсә үледән терелгәч, алар изге шәһәр Иерусалимгә килделәр, һәм күпләр аларны күрде. Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәвен һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар. – Ул чынлап та Аллаһы Углы булган икән, – диеште алар. Анда читтән карап торучы хатын-кызлар да байтак булып, алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде. Алар, Гәлиләядән үк Гайсәгә ияреп килеп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде. Кичке якта Ариматайдан Йосыф исемле бер бай кеше килде, ул да Гайсәнең шәкерте иде; Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорап, теге аңа җәсәдне бирергә боерды. Йосыф, җәсәдне алып, чиста җитен тукымага төрде дә күптән түгел генә кыяда уелган үзенең кабер-мәгарәсенә илтеп салды һәм, зур бер таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды да китеп барды. Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утырып калдылар. Иртәгесе көнне – ул шимбә көн иде – Пилат янына баш руханилар белән фарисейлар килде. – Әфәнде, исән чагында теге ялганчының «өченче көндә Мин үледән тереләчәкмен» дип әйткән сүзләре искә төште, – диде алар. – Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре, килеп, җәсәден урлап китәрләр дә соңыннан халыкка «Ул үледән терелде» дип әйтерләр; һәм бу ялган беренчесеннән яманрак булыр. – Сакчылар алыгыз да, үзегез кирәк дип санаганча, каберне саклагыз, – диде аларга Пилат. Тегеләр киттеләр һәм, мәгарә авызын томалаган ташка мөһер сугып, гаскәриләрне каравылга куйдылар. Шимбә үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям таңнан торып кабер янына киттеләр. Шулчак җирләрне тетрәтеп күктән Раббы фәрештәсе иңде дә кабер янына килеп ташны читкә тәгәрәтте һәм шул таш өстенә утырды. Аның йөзеннән яшен утыдай нур бөркелә, ә киемнәре кар сыман ап-ак иде. Сакчылар куркудан дер калтырап мәеттәй агарындылар. Хатыннарга исә фәрештә болай диде: – Курыкмагыз! Хачка кадакланган Гайсәне эзләвегез мәгълүм миңа. Монда юк Ул. Үзе алдан әйткәнчә, Ул үледән терелде. Менә, Ул яткан урынны килеп карагыз. Тизрәк барып шәкертләренә: «Гайсә үледән терелде! Ул сезне Гәлиләядә көтеп торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны хәбәр итәргә килдем. Хатыннар куркып, шул ук вакытта бик нык шатланып тиз генә мәгарәдән чыктылар да Гайсәнең шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр. Шулчак һич көтмәгәндә каршыларында Гайсә Үзе пәйда булды. – Иминлек телим сезгә! – диде Ул. Хатыннар Гайсә янына килделәр, алдына тезләнеп, Аның аякларын кочып алдылар. – Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Шәкертләремә кайтып әйтегез: Гәлиләягә бара торсыннар – Мине шунда күрерләр. Хатыннар китүгә, сакчыларның берничәсе, шәһәргә кайтып, баш руханиларга шушы хәлләрне сөйләп бирде. Халык өлкәннәре белән җыелып киңәшкәннән соң, руханилар, сакчыларга күп итеп акча биреп, аларны кисәтеп куйдылар: – Сораган кешегә, без йоклаган чакта шәкертләре, килеп, Гайсәнең җәсәден урлап киткәннәр, дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып ирешер дип борчылмагыз, сезнең гаепсез булуыгызга аны ышандыра алырбыз, – диделәр. Сакчылар акчаны алдылар һәм ничек кушсалар, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында бүгенге көнгәчә яши бирә. Гайсәнең унбер шәкерте Гәлиләягә, Ул барырга кушкан тауга таба чыгып китте. Гайсәне күрүгә, шәкертләре Аның каршына килеп тезләнде; кайберләре исә һаман ышанып бетми иде әле. Гайсә алар янына килеп: – Күктә һәм җирдә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә барча халыклар янына барыгыз һәм аларны Минем шәкертләрем итегез, Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз, Мин сезгә кушкан һәммә нәрсәне үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: дөнья беткәнгә кадәр Мин һәрвакыт сезнең янда булырмын. Аллаһы Углы Гайсә Мәсих турындагы Яхшы хәбәрнең башы. Ишагыйя пәйгамбәр китабында: «Менә, Синең алдыңнан Мин хәбәрчемне җибәрәм, ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр. Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз!“» – дип язылганча, чүл якларына Яхъя исемле бер адәм килде һәм, гөнаһлары кичерелсен өчен, кешеләрне тәүбә итәргә һәм шуның билгесе итеп суга чуму йоласын үтәргә өндәде. Аның янына Яһүдия иленең бар төбәкләреннән һәм Иерусалим шәһәреннән кешеләр агылды. Гөнаһларын танып тәүбә иткән халыкны Яхъя Үрдүн елгасына чумдырды. Яхъяның киеме дөя йоныннан булып, билендә күн каеш иде, ә ашаган ризыгы аның саранча һәм кыр балы булды. – Минем арттан кодрәтлерәк Берәү килә. Мин иелеп Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип вәгазьләде ул. – Мин сезне суга чумдырсам, Ул башкарган чумдыру Изге Рух белән булыр. Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасында суга чумдырды. Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде; шулчак күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым, Син – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште. Шуннан Аллаһы Рухы Гайсәне чүлгә алып китте. Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан сыналды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде; фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте. Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады: – Вакыты җитте! – дип әйтә иде Ул. – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә ышаныгыз! Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салып йөрүче ике балыкчыны – Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде. – Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә. Агалы-энеле кардәшләр, ятьмәләрен калдырып, шунда ук Аңа ияреп киттеләр. Тагын берара үткәч, Гайсә, көймәдә ятьмә сипләп утыручы Зебедәй угылларын – Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны күреп, Үз янына дәште; алар, аталарын ялчылар белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр. Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр. Шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм халыкны өйрәтә башлады. Аның сөйләгәннәренә барысы да хәйран калды, чөнки Ул Канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте. Шул көнне гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип кычкырды ул. Әмма Гайсә, адәм эчендәге җенгә боерып: – Шым бул! Чык аңардан! – диде. Җен, теге кешене калтыратып һәм каты итеп кычкырып, аңардан чыгып китте. Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Нинди яңа тәгълимат бу? Шундый кодрәтле! Аның боеруына хәтта җеннәр буйсына! – диеште. Гайсә турындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя җиренә таралды. Гайсә, Ягъкуб һәм Яхъя, гыйбадәтханәдән чыкканнан соң, Шимун белән Әндринең йортына юнәлделәр. Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде; Гайсәгә бу хакта килеп керүгә әйттеләр. Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул кунакларга табын әзерли башлады. Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барча авыруларны һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар. Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды. Гайсә, төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырып, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга бу хакта сөйләргә рөхсәт итмәде. Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да аулак урынга барып дога кылды. Шимун үзенең иптәшләре белән Гайсәне эзләп китте һәм, Аны табып: – Барысы да Сине эзли, – диде. – Якын-тирәдәге авылларга, шәһәрләргә барыйк, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә. Ул шулай гыйбадәтханәләрдә Аллаһының сүзен аңлатып, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде. Беркөнне махау чире белән авыручы бер кеше, Гайсә каршына килеп, тезләренә егылды да: – Теләсәң, мине савыктыра алыр идең! – дип ялварды. Гайсә аны кызганды һәм кулын сузып аңа орынды да: – Әйе, телим. Савык! – диде. Гайсә шулай дип әйтүгә, тегенең тәне махаудан арынды, һәм ул чистарып калды. – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбанны китер, – дип җитди рәвештә кисәткәннән соң, Гайсә аны шундук өенә кайтарып җибәрде. Әмма әлеге адәм, Гайсә яныннан китүгә, шушы хәл турында бөтен җирдә сөйләп йөри башлады. Шуңа күрә Гайсә инде шәһәрләргә ачыктан-ачык керә алмады, кешесез-аулак урыннарда калырга тырышты. Шуңа да карамастан, Аның янына төрле тарафлардан халык һаман агыла торды. Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп килде. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач, шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә халыкка Аллаһы сүзен сөйләп торганда, дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп килде. Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. Гайсә, аларның ышануын күреп, авыру адәмгә: – Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде. Анда берничә Канун белгече утыра иде, алар эчтән генә: «Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?!» – дип уйлап куйдылар. Гайсә аларның уйларын шундук белеп алып: – Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез? Паралич суккан кешегә нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да ятагыңны алып кайтып кит» дипме? Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм: тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде. Теге шундук торды да ятагын алып барысының күз алдында чыгып китте. Бөтенесе моңа таң калды, Аллаһыны данлап: – Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диде. Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга Аллаһы сүзен аңлатты. Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Гайсә аңа: – Миңа ияр! – диде. Леви, торып, Аның артыннан китте. Соңрак Гайсә һәм Аның шәкертләре күп кенә салым җыючылар һәм гөнаһлы бәндәләр белән бергә (алар һәрвакыт Гайсә артыннан ияреп йөри иделәр) Леви өендә табын янында утырганда, Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап-эчеп утыруын күреп, Аның шәкертләренә: – Ул нишләп салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утыра? – диделәр. Моны ишетеп Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте. Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп: – Ни өчен Яхъяның шәкертләре һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорады. Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән? Яннарында кияү бар чакта ураза тотмыйлар! Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар. Берәү дә иске киемгә яңа тукымадан ямау салмас, югыйсә ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр да, ертык зураеп китәр. Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә шәраб турсыкны тишәр – шәраб тә агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, – диде. Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзә башлады. Фарисейлар Аңа: – Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли? – диде. – Үзенең юлдашлары белән ач калып, ризыкка мохтаҗ булган чакта Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. – Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән. Аннары Гайсә: – Кеше – шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган. Димәк ки, Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде. Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. Әгәр Гайсә ул кешене шимбә көнне савыктырса, Гайсәне гаепләргә сәбәп булыр иде дип, берничә фарисей күзәтеп торды. Кулы корышкан кешегә Гайсә: – Уртага чык әле, – диде, ә тегеләрдән исә, – шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы, әллә яманлык кылыргамы; кеше гомерен саклап калыргамы, әллә һәлак итәргәме? – дип сорады. Әмма фарисейлар дәшмәде. Таш бәгырьле булуларына көенеп, Гайсә аларга ачу белән карап алды да авыру адәмгә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм сузды, һәм аның кулы шундук савыкты. Гыйбадәтханәдән чыкканнан соң, фарисейлар, Һируд патша тарафдарлары Гайсәне ничек һәлак итү хакында киңәшергә тотындылар. Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Гайсәнең эшләре хакында ишетеп, Аның янына Гәлиләядән, Яһүдиядән, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, шулай ук Сур һәм Сидун шәһәрләре тирәсеннән күп халык килде. Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә бәрәр көймәне әзер тотарга кушты. Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылды. Эчләрендә явыз рух булганнар, Аны күрүгә, каршында йөзтүбән егылып: – Син – Аллаһы Углы! – дип кычкырды. Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый рәвештә тыйды. Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм сайлап алган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр. Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде. Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун, Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу «күк күкрәтүченең угыллары» дигәнне аңлата), Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот. Гайсә өенә кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады. Гайсәнең гамәлләре турында ишеткәннән соң, Аның туганнары, акылдан язган икән Бу дип, үзләре белән алып китмәкче булып Аның янына килделәр. Иерусалимнән килгән Канун белгечләре Гайсә турында: – Аның эченә Белзебул кереп оялаган! Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы ярдәмендә куып чыгара, – дип әйтә иделәр. Гайсә, шундагы халыкны Үз янына чакырып алып, киная белән сөйли башлады: – Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде? Әгәр патшалык бүлгәләнсә – яши алмас. Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, андый гаилә таркалмый калмас. Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз. Берәү дә, көчле кешенең өенә кереп башта аны бәйләмәсә, малын талап чыга алмас – бәйләгән очракта гына талар. Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының барча гөнаһлары да, теләсә нинди көфер сүзләре дә кичерелер, әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, аның гаебе мәңге җуелмас. Кайберәүләр Гайсә турында «Аның эчендә явыз рух яши» дип әйткәнлектән, бу сүзләрне Ул аларга төбәп сөйләде. Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр. Гайсәнең әйләнә-тирәсендә бик күп кеше утыра иде. – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине чакыра, – диделәр Аңа. Җавап итеп Гайсә: – Минем анам һәм туганнарым кем? – диде; аннары әйләнә-тирәсендә утыручыларны күздән кичереп әйтте, – менә Минем анам һәм туганнарым. Чөнки Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр – Минем ир туганым да, кыз туганым да, анам да. Гайсә янә күл буенда кешеләрне өйрәтә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Гайсә көймәгә утырып ярдан арырак китәргә мәҗбүр булды, халык исә яр буенда калды. Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде. – Тыңлагыз, – диде Ул. – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп аны чүпләп бетергән. Икенче бер өлеше аз туфраклы, ташлы урынга төшкән. Тирән ятмаганга күрә, орлык бик тиз шытып чыккан. Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгән үсентеләр шиңеп төшкән. Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән. Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә шытып чыккан һәм, үсеп җитеп, утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Аннары Гайсә: – Колагы булганнар – ишетсен! – дип өстәде. Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр турында сорады. – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга киная белән сөйләвемнең хикмәте шундадыр, чөнки алар «Күзләре белән карасалар да – күрмәсләр, колаклары белән тыңласалар да – аңламаслар. Әгәр алар ишетеп-күрсәләр, Аллаһыга таба борылырлар, һәм гөнаһлары кичерелер иде». Аннары Гайсә: – Сез бу хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады. – Алайса башкаларын ничек аңларсыз икән? Орлык чәчүче – Аллаһы сүзен чәчүче ул. Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма шундук шайтан килә дә алар күңелендәге сүзне урлап китә. Ташлы урынга чәчелгән орлыклар – ишеткән сүзне шундук шатланып кабул итүчеләр, әмма алар, тамыры булмаганга, сүзне вакытлыча гына тота. Шул сүз өчен авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, алар бик тиз кире чигенә. Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка хирыслык һәм бүтән теләк-нәфесләр аларның күңеленә үтеп, ишеткән сүзләре басылып кала һәм уңыш бирми. Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр. Андыйлар утыз, алтмыш, йөз тапкыр артыграк уңыш бирә. Аннары Гайсә аларга: – Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен яндыралармы? Юк, аны шәмдәлгә утырталар! – диде. – Һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер ачылмый калмас. Колагы булганнар – ишетсен! Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте: – Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар, хәтта өстәп тә бирерләр. Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер. Ә кемдә юк икән, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Үзе әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде: – Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: әйтик, кеше орлык чәчә, төнен йоклап, иртә таңда уянып аягына баса, ә орлык, шытып чыгып, өскә тартыла – кеше моның ничек булуын белми дә. Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары башак үстерә, шуннан соң башак тулы орлык ярала. Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә. Гайсә, сүзен дәвам итеп: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып, ничек тасвирлап булыр иде? – диде. – Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчелгән орлыкларның барчасыннан ваграк була, әмма чәчкәннән соң шытып чыга да бөтен үсемлекләрдән биегрәк үсә – аның күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була. Шуның ише гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңларлык нәрсәләр турында гына бәян итә иде. Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән генә калганда аларга барын да аңлатып бирә иде. Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә: – Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде; һәм шәкертләре, халыкны калдырып, Аның белән көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Яннарында бүтән көймәләр дә бар иде. Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде, һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады. Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре Аны уятып: – Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диделәр. Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә: – Шаулама, тынычлан! – дип боерды. Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. – Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанмыйсызмы? – диде Гайсә аларга. Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә: – Кем соң Ул? Аңа җил дә, диңгез да буйсына, – диештеләр. Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар. Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәләр арасыннан Аның каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше зиратта яшәгән. Аңа беркемнең көче җитмәгән, хәтта чылбырлар да ярдәм итә алмаган. Аның аяк-кулларын берничә тапкыр бәйләп куйганнар, әмма ул һәрвакыт чылбырны өзгән, богауларны ваткан; аны тыярга беркемнең хәленнән килмәгән. Ул шулай көне-төне бертуктаусыз кычкырып, ташларга бәргәләнеп каберләр арасында һәм тауларда йөргән. Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм йөгереп килеп Аның аягына егылды да: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырып җибәрде, чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә «явыз рух, чык бу адәмнән!» дип боерган иде. – Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән. – Минем исемем Гаскәр, чөнки без бик күп, – дип җавап бирде теге һәм үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенде. Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. – Без әнә шул дуңгызлар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар. Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. Көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын күрергә дип, Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр өере булган кешенең өстенә киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, шомланып калдылар. Җен кагылган адәм һәм дуңгызлар белән ни булганын күргән кешеләр бу хакта сөйләгәннән соң, җирле халык Гайсәнең әлеге төбәктән китүен үтенә башлады. Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән бергә китәргә рөхсәт сорады. Әмма Гайсә риза булмады: – Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде. Әлеге кеше, китеп, Гайсә аның өчен нәрсә эшләгәнне Ун калада сөйләп йөрде; аны һәркем таң калып тыңлады. Гайсә, көймәгә утырып, яңадан күлнең аръягына чыккач, яр буена – Аның янына тагын бик күп халык җыелды. Гыйбадәтханә башлыкларыннан Яһир исемле берәү, Гайсәне күрүгә, Аның аягына килеп егылды һәм: – Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды. Гайсә аның белән китеп барды. Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп кеше иярде. Халык арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын бар иде. Ул, күп кенә табибларда дәваланып бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле һаман начарлана барган. Гайсә хакында ишеткән әлеге хатын, аның киеменә кагылсам да савыгыр идем, дигән ният белән арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды, һәм, кан китү шундук туктап, хатын үзенең савыгуын тойды. Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне сизеп, артына борылды да халыктан: – Кайсыгыз киемемә кагылды? – дип сорады. – Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, ни өчен «кайсыгыз киемемә кагылды» дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре. Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде. Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде. – Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә. Гайсә шулай дип сөйләшеп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйтте. Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, аңа: – Курыкма, тик ышан гына! – диде. Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде. Алар гыйбадәтханә башлыгының өе янына җиткәч, Гайсә анда такмаклап елаган, каушап калган кешеләрне күрде. – Нигә хәсрәтләнәсез, нигә елыйсыз? Кыз бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә өйгә кергәч. Аңардан көлә башладылар, әмма Ул барысын куып чыгарды да, кызның ата-анасын һәм Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде. Кызның кулыннан тотып, Гайсә аңа: – Талита, кум! – диде (бу – «Кыз бала, сиңа әйтәм, тор!» дигәнне аңлата). Кыз шундук торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь тирәсе иде). Әлеге хәлне күрүчеләр хәйран калды. Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кызны ашатырга кушты. Гайсә, шәкертләре белән ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. Шимбә көнне гыйбадәтханәдә Аллаһы сүзен аңлатты. Аны тыңлаган һәммәсе гаҗәпләнеп: – Кайдан килгән Аңа шундый белем? Мондый зирәк гакылны Аңа кем биргән? Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла Ул? Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң? – дип Аңардан йөз бордылар. – Пәйгамбәр кайда да хөрмәттә, тик үз илендә, туганнары арасында һәм үз өендә генә кадер юк аңа, – диде аларга Гайсә. Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып берничә авыру кешене генә савыктырды. Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды. Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкны өйрәтүен дәвам итте. Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәр-икешәр итеп юлга озатты. – Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз – аягыгызга гына киегез. Үзегез белән алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. – Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз. Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр. Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, халыкны тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр, алардан байтак кына җеннәрне куып чыгардылар һәм зәйтүн мае сөртеп күп кенә хаста адәмнәрне савыктырдылар. Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында «чумдыручы Яхъя бу, үледән терелеп торганга шундый кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар Аның» дип сөйләсә, башкалар «Ильяс бу» диде, бүтәннәр исә «борынгы замандагы пәйгамбәрләргә охшаган бер пәйгамбәр ул» дип әйтте. Бу сүзләрне ишетеп Һируд: – Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя ул – үледән терелгән әнә! – диде. Кайчандыр әнә шул Һируд үзенең ир туганы Филипнең Һирудия исемле хатыны аркасында Яхъяны кулга алып зинданга яба, чөнки Яхъя аңа «кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый сиңа» дип әйткән була. Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә теләсә дә, берни эшли алмый, чөнки Һируд, Яхъяның тәкъва, изге кеше икәнен белгәнгә күрә, аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре Һирудның күңелен борчыса да, патша аны рәхәтләнеп тыңлый иде. Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыга. Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керә. Ул анда бии, аның биюе Һирудның һәм кунакларның күңеленә бик тә хуш килә. Патша аңа: – Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! Патшалыгымның яртысын сорасаң да бирермен! – дип ант итә. Кыз, барып, анасыннан: – Миңа нәрсә сорарга? – ди. – Чумдыручы Яхъяның башын сора, – дип әйтә анасы. Кыз шундук патша янына килеп: – Миңа хәзер үк тәлинкәдә Чумдыручы Яхъяның башын китерсеннәр! – ди. Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә базмый. Ул шундук, Яхъяның башын китерергә боерып, җәлладны зинданга җибәрә. Теге, барып, Яхъяның башын кисә һәм тәлинкәдә кызга китереп бирә, кыз исә анасына тапшыра. Яхъяның шәкертләре бу хакта ишеткәннән соң аның гәүдәсен барып алып кабергә салалар. Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, башкарган эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Ул аларга: – Ә хәзер берәр аулак урынга барып ял итеп алыйк, – диде. Чынлап та, кешеләр бер-бер артлы яннарына килеп торганга, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде. Шуннан алар көймәгә утырып аулак урынга юнәлделәр. Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрде, һәм күбесе аларны танып алды. Әйләнә-тирәдә яшәүче шәһәр халкы алар барасы урынга алданрак барып җитте. Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез калган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады. Кич җиткәч, Аның янына шәкертләре килеп: – Бик аулак урын бу, вакыт та соң инде. Җибәр аларны, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә ризык сатып алсыннар, – диде. Әмма Гайсә шәкертләргә: – Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды. – Ике йөз динарлык икмәк сатып алсак кына инде, – диде алар. – Сездә күпме икмәк бар, карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп: – Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирделәр. Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны төркемнәргә бүлеп яшел чирәмгә утыртырга кушты. Халык, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырды. Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды, аннары, икмәкне сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде. Һәммәсе туйганчы ашады; әле шуннан соң да икмәк һәм балык сыныклары белән унике кәрзин тулды. Ә ашаучылардан ирләр генә дә биш мең кеше иде. Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага йөзәргә кушты, Үзе исә халыкны озата калды. Халыкны кайтарып җибәргәч, дога кылыр өчен Гайсә тауга күтәрелде. Караңгы төшкәндә шәкертләр утырган көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды. Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүен, ишә-ишә хәлдән таюын күреп, иртәнге өч белән алты арасында Гайсә, су өстеннән атлап, көймәгә таба китте. Ул аларны узып китәргә теләгән иде, әмма шәкертләре, Аның су өстеннән атлап килүен күреп, курка калдылар һәм, өрәктер бу дип уйлап, кычкырып җибәрделәр. – Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, алар белән сөйләшә башлап, һәм көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде: туң йөрәкле булганлыктан, икмәк белән бәйле вакыйгадан соң да алар берни аңламаган иде. Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар. Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар, һәм Аның килүе турындагы хәбәр тиз арада әйләнә-тирәгә таралды. Шуннан Гайсә тукталган урынга, түшәкләре белән күтәреп, авыруларны алып килә башладылар. Гайсә кая гына килсә дә – авылгамы, шәһәргәме – бар җирдә авыруларны берәр ачык урынга китереп салалар һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт сорыйлар иде. Кагылган һәр кеше савыга иде. Беркөнне Гайсә янына Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм берничә Канун белгече җыелды. Алар Гайсә шәкертләренең кайберләре пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашаганны күрделәр. Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кулларын тиешенчә юмыйча ашарга утырмыйлар иде. Базардан кайткач та алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук күп кенә башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде. Фарисейлар һәм Канун белгечләре Гайсәдән: – Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йоланы үтәмиләр – ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар. Ул аларга болай дип җавап бирде: – Икейөзлеләр! Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, үзенең язмасында сезнең хакта: «Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә, ә йөрәкләре исә Миннән ерак. Миңа табынулары да бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр», – дип дөрес әйткән. Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез. Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, Аллаһы әмерен шундый оста итеп кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – Муса: «Ата-анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш», – дип әйткән. Ә сез болай дип өйрәтәсез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына „сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“ дип әйтә икән, ул кешегә инде ата-анасы өчен бернәрсә эшләмәсә дә ярый». Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез. Гайсә янә Үз янына халыкны чакырып алып: – Әйткәннәремне барыгыз да тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз, – диде. – Кеше эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый; кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли. [ ] Гайсә халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар. – Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы? – диде Ул аларга. – Кешенең эченә кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы? Ул бит кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә, аннары чыгарып ташланыла! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.) – Кешене аңардан чыккан нәрсә нәҗесли, – дип дәвам итте Гайсә. – Азгынлыкка, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, усаллык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән чыга. Шушы яманлыклар, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер. Аннары Гайсә Сур шәһәренә таба юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калып булмады. Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды. Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия җирендәге Фойникә төбәгеннән иде. Ул, Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, кызыннан җенне куып чыгаруын үтенде. Гайсә аңа: – Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел. – Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә балалардан өстәл астына коелган валчыкларны ашый бит. – Шулай дип җавап биргән өчен, бар, өеңә кайт: җен инде кызыңнан чыкты, – диде Гайсә. Хатын өенә кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде. Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун шәһәре аша үтеп, Ун кала ягыннан Гәлиләя күленә чыкты. Шунда Гайсә янына чукрак, тотлыгып сөйләшә торган берәүне алып килеп, әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр. Гайсә, ул адәмне халык төркеменнән читкәрәк алып китеп, башта аның колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, тегенең теленә кагылды һәм күккә карап авыр итеп сулыш алганнан соң: – Эффата! – диде (бу сүз «Ачыл!» дигәнне аңлата). Теге кешенең колагы шундук ачылды һәм теле дә чишелде – ул ачык итеп сөйләшә башлады. Шушы хәлне тамаша кылган кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр. Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде. – Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп башкара: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар. Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ризыклары калмагач, шәкертләрен чакырып Гайсә: – Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ашар ризыклары да беткән. Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлләре китәр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде. – Барысын да тукландырыр өчен чүлдә шуның кадәр икмәкне каян алыйк соң? – диде шәкертләре. – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә. – Җиде, – диде тегеләр. Шуннан Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты; җиде икмәкне кулына алып Аллаһыга шөкрана кылды да халыкка өләшү өчен сындыргалап шәкертләренә бирде. Тегеләр икмәкне өләшеп чыктылар. Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты. Кешеләр туйганчы ашадылар; калган сыныкларны җыеп алганнан соң, җиде кәрзин тулды. Ашаучылар исә дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде, ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып Далманута җирләренә юнәлде. Гайсә янына фарисейлар килеп Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Гайсә авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде. Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды. Гайсә шәкертләренең икмәк алырга онытканлыгы ачыкланды – көймәдә бер генә икмәк бар иде. Шәкертләрен кисәтеп Гайсә: – Карагыз аны, фарисейлар ачыткысыннан да, Һируд ачыткысыннан да сакланыгыз! – диде. Шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга шулай әйтәдер», – диештеләр. Аларның нәрсә турында сөйләшүен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип әйтәсез? Әле һаман берни аңламыйсызмы, һаман төшенмисезме? Йөрәкләрегез шулай туңмы сезнең? Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме? Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп ничә кәрзин тутырганыгызны оныттыгызмы? – Унике, – дип җавап бирде шәкертләре. – Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санык җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр. – Әле һаман да аңламадыгызмы? – диде шунда Гайсә аларга. Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр. Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм: – Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады. Теге, әйләнә-тирәсенә күз йөртеп: – Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агач булып күренәләр, – диде. Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. – Кара аны, авылга керәсе булма, – дип Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде. Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе дип аталган шәһәр тирәсендәге авылларга китте. Юлда барганда шәкертләренә Ул мондый сорау бирде: – Кешеләр Мине кем дип белә? – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре. – Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер. Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. Шәкертләренә Гайсә, Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер, Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул терелеп торыр, дип сөйли башлады. Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер, Гайсәне читкәрәк алып китеп, Аның белән ризалашмавын белдерде. Ләкин Гайсә, шәкертләргә борылып карап, Петерне: – Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип кырт туктатты. Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып Гайсә: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, Миңа иярсен, – диде. – Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына җанын югалткан кеше аны саклап калыр. Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма җанын харап итә икән, аңа моннан ни файда? Кеше нәрсә биреп җанын кире кайтара алыр икән? Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Атасының балкышында изге фәрештәләр белән килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер. Сүзен дәвам итеп Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре зур кодрәт белән килгән Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде. Алты көн узганнан соң, Үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны ияртеп, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак шәкертлеренең күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте; өстендәге киеме җир йөзендә һичкем шулай агарта алмаслык, күз чагылырлык ап-ак булды. Менә алар каршында Ильяс һәм Муса күренде дә Гайсә белән сөйләшә башлады. Петер шунда Гайсәгә: – Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде. Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә белмәгәннән әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр нык курыккан иде. Шулчак бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды, һәм болыт эченнән: – Бу Минем сөекле Углымдыр, Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште. Шәкертләр шунда як-якка каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр. Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнгә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтәсе булмагыз, дип боерды. Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма «Аның „үледән терелү“ дигәне нәрсә аңлата икән?» дип үзара фикер алыштылар. – Ә ни өчен соң Канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, ди? – дип сорады Аңардан шәкертләре. – Дөрестән дә, башта Ильяс килеп бар нәрсәне әзерләп куярга тиеш, – дип җавап бирде Гайсә. – Әмма ни өчен Язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип әйтелгән? Ә Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, бу турыда алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм. Башка шәкертләре янына әйләнеп килгәч, Гайсә алар тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торган Канун белгечләрен күрде. Гайсәне күреп хәйран калган халык төркеме Аны сәламләргә йөгерде. Гайсә Үзенең шәкертләреннән: – Сез алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип сорады. Халык арасыннан берәү, җавап биреп: – Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килгән идем. Аның эченә явыз рух оялады һәм телсез итте, – диде. – Явыз рух аны кайда тотып алса, шунда җиргә атып бәрә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар. – Әй имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? Китерегез әле малайны Минем янга! Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайның өянәген кузгатты, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. – Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады малайның атасыннан Гайсә. – Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. – Харап итәр өчен явыз рух аны күп тапкырлар инде әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит! – Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанычы булган кеше бар нәрсәне башкара ала. Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде: – Ышанам! Ышануым җитәрлек булмаса, ярдәм ит! Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә: – Малайны чукрак итүче һәм телдән яздыручы рух, сиңа боерам: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма аңа! – дип әмер бирде. Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкереп аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ятып калды; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште. Әмма Гайсә аны кулыннан тотып торгызды, һәм малай аягына басты. Гайсә, өйгә кереп, шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан: – Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорады. – Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә. Аннары алар ул җирләрдән киттеләр, һәм аларга Гәлиләя төбәге аша үтәргә туры килде. Шәкертләрен өйрәтү белән мәшгуль булган Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемгә белгертергә теләмәде. Шәкертләренә Ул: – Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде. Алар Гайсәнең сүзләрен аңламадылар, әмма сорарга батырчылык итмәделәр. Алар Кәпәрнаумга әйләнеп кайттылар. Өйгә керүгә, Гайсә алардан: – Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады. Алар дәшмәделәр, чөнки, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр. Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып: – Беренче булырга теләгән кеше иң соңгы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде. Шунда Гайсә уртага бер баланы бастырды да, аны кочаклап, шәкертләренә әйтте: – Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене дә кабул итә дигән сүз. – Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык. Гайсә, җавап биреп: – Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше соңыннан Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. – Безгә каршы түгел икән, димәк, ул безнең яклы! Мәсих тарафдары булганыгыз өчен сезгә бер чынаяк су эчергән кеше – хак сүз әйтәм сезгә – әҗерсез калмас. Ә инде Миңа ышанган шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. Әгәр сине кулың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, тормышка бер куллы булып керүең синең өчен хәерлерәк. [ ] Әгәр сине аягың гөнаһка этәрсә, чабып ташла аны! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, тормышка бер аяклы булып керүең хәерлерәк. [ ] Әгәр сине күзең гөнаһка этәрсә, йолкып ташла аны! Ике күзең сау килеш «бертуктаусыз кортлар кимергән һәм сүнмәс ут янып торган» җәһәннәмгә барып кергәнче, сыңар күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең синең өчен хәерлерәк. Һәркем ут белән сыналыр. Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Тоз сезнең асылыгызда булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез. Гайсә, ул яклардан китеп, Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Аның янына янә күп халык җыелып, Ул, гадәтенчә, аларга Аллаһы сүзен аңлатты. Гайсә янына фарисейлар килделәр һәм Аны сынарга теләп: – Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә Канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар. Гайсә исә Үз чиратында: – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – дип сорады. – Муса әйтүенчә, ир кеше, хатынына аерылышу кәгазе язып биреп, аны аерып җибәрә ала, – дип җаваплады тегеләр. – Әлеге әмерне Ул сезгә күңелегез каты булганга язган, – диде Гайсә. – Әмма бөтен нәрсәне бар кылганда, Аллаһы баштан ук «кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты». «Шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Аллаһы кушканны кеше аермасын. Шәкертләре өйдә Гайсәдән бу хакта кабат сорадылар. Гайсә: – Ир кеше, үзенең хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, беренче хатыны алдында зина кыла, – диде. – Шулай ук хатыны да, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, зина кылган булып чыга. Гайсә орынып фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Аның янына балаларын алып килә, әмма шәкертләр әлеге кешеләрне шелтәли иделәр. Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде, һәм шәкертләренә Ул: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы, – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк. Шуннан Ул балаларны кочагына алды да, башларына кулларын куеп, фатихасын күндерде. Гайсә юлга чыкканда, каршына бер кеше йөгереп килеп тезләренә егылды да: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел. Аның әмерләрен син беләсең: кеше җанын кыйма, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, алдашма, ата-анаңны хөрмәт ит. – Остаз, мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде теге. Гайсә аңа карап куйды, һәм әлеге кеше Аның күңеленә хуш килде. Шуннан Гайсә аңа: – Сиңа бер генә нәрсә җитми: бар, һәммә нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – диде. Әлеге сүзләрне ишеткәч, егет күңелсезләнеп китеп барды, чөнки байлыгы бик зур иде. Гайсә исә, әйләнә-тирәсенә күз ташлап, шәкертләренә: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү авыр шул, – диде. Аның бу сүзләре шәкертләрне бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә янә: – Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү авырдыр, – дип кабатлады. – Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк. Алар, гаҗәпләнеп, үзара: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сөйләштеләр. Аларга карап Гайсә: – Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, моны Аллаһы гына эшли ала – Ул булдыра алмаган һичбер нәрсә юк, – диде. Шуннан соң Петер: – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек, – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: йортын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен, ата-анасын, балаларын яисә басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем бу дөньяда йөз тапкырга күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар алыр һәм шул ук вакытта эзәрлекләүгә дә дучар ителер, ә киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булыр. Ләкин хәзер беренче булганнарның күбесе – соңгы, соңгылар исә беренче булыр. Алар Иерусалимгә карап юл алдылар. Иң алдан – Гайсә, Аның артыннан – шом баскан шәкертләре һәм куркып калган юлдашлары атлады. Гайсә, унике шәкертен читкә чакырып алып, Үзе белән нәрсәләр буласын сөйли башлады: – Без Иерусалимгә барабыз. Адәм Углын анда, баш руханилар һәм Канун белгечләре кулына тотып биреп, үлемгә хөкем итәрләр; шуннан, мәҗүсиләр кулына тапшырып, тегеләр Аны мыскыл итәр, өстенә төкерер, камчы белән суктырыр, аннары үтерер. Әмма өч көн үткәч, Ул үледән терелер. Гайсә янына Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя килеп: – Остаз, үтенечебезне кире какмасаң иде, – диделәр. – Нинди үтенечегез бар Миңа? – дип сорады Ул. – Син дан-дәрәҗәгә ирешкәч, уң һәм сул ягыңнан урын алырга рөхсәт итсәң иде, – дип җавап бирде алар. – Сез нәрсә сораганыгызны аңламыйсыз, – диде Гайсә. – Мин эчәсе касәдән эчә яки Мин кичерәсе чумдыруны кичерә алырбыз дип уйлыйсызмы? – Алырбыз, – дип җавап бирде тегеләр. Шуннан Гайсә: – Минем касәмнән эчәрсез, Мин кичерәсе чумдыруны кичерерсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Ул урыннар кемнәргә тәгаенләнсә, шуларныкы булыр, – диде. Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең Ягъкуб белән Яхъяга ачуы чыкты. Әмма Гайсә, аларны чакырып алып, болай диде: – Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнүчеләр үз халкы өстеннән хакимлек кыла, түрәләр дә халык белән идарә итә. Ләкин сездә алай булмасын: арагызда бөек булырга теләүче – башкаларга хезмәтче, беренче булырга теләүче барыгызга да кол булсын. Адәм Углы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә бәлки Үзе хезмәт итәр һәм күпләрне йолып алыр өчен Үзенең гомерен бирергә килде. Гайсә һәм Аның шәкертләре Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Соңрак, алар күп санлы халык белән бергә шәһәрдән чыгып барганда, юл читендә сукыр Бартимәй (ягъни, Тимәй углы) хәер сорап утыра иде. Насаралы Гайсәнең үтеп баруын ишетеп, ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде. Кешеләр аны тыймакчы булды, әмма Бартимәй тагын да катырак кычкырырга тотынды: – Давыт Углы, кызган мине! Гайсә, барган җиреннән туктап: – Чакырыгыз аны! – диде. – Тор әйдә, сине чакыра, – дип сукырны дәштеләр. Бартимәй, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына килде. – Син Миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады аңардан Гайсә. – Остаз, күзләрем күрсә иде! – диде сукыр адәм. – Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә. Теге адәм шундук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте. Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да: – Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез. Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип әйтегез. Шәкертләр, китеп, тыкрыкта капка янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә ычкындыра башладылар. Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Нигә ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады. Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар. Шәкертләр, ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсә ишәккә атланды. Халыкның күбесе юлга киемнәрен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде. Алдан баручылар да, арттагылар да: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер! Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк булсын! Югарыда, күкләрдә һошанна! – дип кычкырды. Иерусалимгә керүгә, Гайсә, Аллаһы йортына юнәлеп, андагы бар нәрсәне күздән кичерде. Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты. Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсәнең ашыйсы килеп китте. Еракта куе яфраклы инҗир агачы күргәч, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде – җимеш өлгерергә әле иртә иде. Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп торды. Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады; Аллаһы йортының ишегалды аша йөк ташуны тыйды. Халыкны өйрәтеп Гайсә: – Язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! – диде. Баш руханилар һәм Канун белгечләре, бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар; Аның тәгълиматын бар халык таң калып тыңлаганга, алар Гайсәдән курка иделәр. Кич җиткәч, Гайсә һәм шәкертләре шәһәрдән китте. Иртәгесен теге инҗир агачы яныннан үтеп барганда, аның очыннан алып тамырына кадәр корыган булуын күрделәр. Петер, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корыган бит! – диде. Аларга җавап итеп Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса һич шикләнмичә шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтеп, сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр. Шуңа күрә Мин сезгә болай дим: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым, дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз! Шулай ук берәрсенә үпкәгез булса да, дога кылган вакытта аны кичерегез. Шул чагында Күктәге Атагыз да гаеп эшләрегезне кичерер. [ ] Гайсә һәм Аның шәкертләре янә Иерусалимгә килделәр. Аллаһы йортының ишегалдында йөргән Гайсә янына баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык өлкәннәре якынлашып: – Мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Боларны эшләргә Сиңа кем хокук бирде? – дип сорадылар. – Минем дә сезгә бер соравым бар, – диде Гайсә. – Әгәр җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди хокук белән эшләвемне әйтермен. Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез. Тегеләр үзара: – «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» дип сорар, «кешеләрдән» дип әйтергәме әллә? – диештеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан куркып алар: – Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнен әйтмим, – диде Гайсә. Шуннан Гайсә аларга гыйбрәтле хикәяләр сөйли башлады: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, җимеш изү өчен махсус чокыр әзерләгән, каравыл манарасы төзегән дә, бакчасын йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, чит якларга китеп барган. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йөзем бакчасыннан үз өлешен алырга дип, йөзем үстерүчеләр янына хезмәтчесен озаткан. Тегеләр аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. Бакча хуҗасы икенче хезмәтчесен юллаган. Әмма аны да, башын җәрәхәтләп, мыскыл итеп кире борганнар. Хуҗа кеше янә бер хезмәтчесен юллаган – анысын үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган – кайсын кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр. Ахыр чиктә аның бер генә кешесе – сөекле углы калган. Шуннан бакча хуҗасы «углыма хөрмәт күрсәтерләр» дип уйлап, аны юллаган. Әмма йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез үтерик аны, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип киңәшкәннәр дә егетне тотып алып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар. Инде йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә кулланыр өчен бакчасын башкаларга тапшырыр. Язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде. Раббы тарафыннан кылынды бу, һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр», – дип язылган сүзләрне укыганыгыз булмадымыни? Яһүдиләрнең башлыклары, Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Аны кулга алырга теләгән иделәр, әмма халыктан курыкканга, Аны калдырып китеп бардылар. Сүзләреннән гаеп табып булмасмы дип, берничә фарисейны һәм Һируд тарафдарын Гайсә янына юлладылар, һәм тегеләр, килеп: – Остаз! – диде. – Синең гадел булуыңны беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. Син хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтәсең. Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Салым түләргәме безгә, юкмы? Аларның икейөзле булуын белгәнгә, Гайсә: – Нәрсәгә дип сыныйсыз Мине? Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле, – диде. Аңа тәңкә алып килеп бирделәр, һәм Гайсә алардан: – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр. Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде. Аның бу җавабына тегеләр хәйран калдылар. Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар, килеп, болай дип сорадылар: – Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китеп, аның хатыны калса, бу тол хатынны кардәше үзенә алсын һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам итсен», – дип язган. Бертуган җиде ир кардәш булган ди. Шуларның беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән. Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала калдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган. Җиде агай-эне арасында берсе дә нәсел варисын калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйган. Шулай булгач, үлеләр терелгәндә, алар һәммәсе үледән терелгәннән соң, ул кайсының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире иде бит! – Язманы да, Аллаһы кодрәтен да белмәгәнгә ялгышасыз түгелме? – дип җавап бирде аларга Гайсә. – Үледән терелгәннәр өйләнмәс тә, кияүгә дә чыкмас; алар күктәге фәрештәләр сыман булыр. Ә инде үлгәннәрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы», – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни? Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул – тереләрнеке. Сез бик тә ялгышасыз. Аларның бәхәсен ишетеп һәм Гайсәнең яхшы җавап бирүен күреп, Канун белгечләреннән берәү Аның янына килде дә: – Канундагы әмерләрнең иң мөһиме кайсы? – дип сорады. – Иң мөһим әмер шушыдыр, – дип җавап бирде Гайсә. – «Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы! Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың белән, бар көчеңә ярат». Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә мөһимрәге юк. – Яхшы әйттең, Остаз, – диде Канун белгече, – «Аллаһы Ул – бердәнбер, Аңардан башка илаһ юк» дип, Син дөрес әйтәсең. Аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың белән, бар көчеңә ярату һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату барлык яндыру корбаннарыннан да, башка төр корбаннардан да мөһимрәк. Аның акыллы җавабын ишетеп Гайсә: – Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең, – диде. Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде. Аллаһы йортында халыкны өйрәткәндә, Гайсә болай сөйләде: – Ничек итеп Канун белгечләре: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә ала? Изге Рух белән илһамланган Давыт үзе болай ди бит: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“». Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Шулай булгач, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын? Җыелган бар халык Аны рәхәтләнеп тыңлады. Халыкны өйрәтеп Гайсә болай диде: – Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз! Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә! Соңрак Гайсә халыкның сәдака сандыгына акча салуын күзәтеп утырды. Байларның күбесе акчаны мулдан салды. Шунда бер фәкыйрь тол хатын ике данә вак акча (бер кодрант) салды. Гайсә, шәкертләрен чакырып алып, аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны һәммәсенә караганда күбрәк салды. Чөнки тегеләрнең барысы да үзеннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын бар акчасын – яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде, – дип әйтте. Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсәгә шәкертләрнең берсе: – Остаз! Кара әле: нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде. – Син шушы зур биналарга карап әйтәсеңме? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк! Гайсә Зәйтүн-тау битендә, Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри Аның белән үзләре генә калгач: – Әйт әле: ул хәлләр кайчан булыр, боларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорадылар. – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз – шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс: халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр, әмма болар – тулгак газапларының башы гына әле. Сез исә әзер булып торыгыз: сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем аркада сез патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басарга мәҗбүр булырсыз, Минем хакта шаһитлык бирерсез. Әмма аңарчы Яхшы хәбәр бар халыкларга килеп ирешергә тиеш. Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез түгел, сезнең урынга Изге Рух сөйләр. Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма боларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр. Ә инде «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Качуыгыз кышкы айларга туры килмәсен дип дога кылыгыз, чөнки ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер. Әгәр Раббы ул көннәрнең санын киметмәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрнең санын киметер. Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих биредә!» яки «Әнә тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз, чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. Сез исә сак булыгыз. Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым. Ул көннәрдә, шул фаҗигадан соң, «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр, күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр», шул чагында кешеләр бөек кодрәт һәм дан белән болытлар өстендә килүче Адәм Углын күрерләр; Ул, фәрештәләрне җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр. Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә! Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. Ул көннең яки сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Күктәге Атам гына белә. Карагыз аны, уяу булыгыз, чөнки ул вакытның кайчан җитәсен сез белмисез. Сәфәр чыкканда кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, ә капка сакчысына уяу булырга боера. Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез – кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә таң аткандамы. Хуҗагыз көтмәгәндә кайтып керсә, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен! Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз! Котылу бәйрәменә һәм Төче күмәч бәйрәменә ике көн калып бара иде. Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә җай эзләделәр. – Әмма бәйрәм вакытында ярамас, – диде алар, – халык арасында чуалыш чыгарга мөмкин. Гайсәнең Бәйт-Әниягә, махау зәхмәтеннән арынган Шимунның өенә килгән вакыты иде. Гайсә анда ашап утырганда, бер хатын алебастр савытта кыйммәтле хуш исле нард мае алып килде һәм, савытны ватып, шул майны Аның башына койды. Кайберәүләр, ачуланып, үзара: – Нигә майны алай әрәм итәргә? Аны өч йөздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! – диеште. Алар шулай дип хатынны шелтәли бирделәр, әмма Гайсә: – Куегыз, ник битәрлисез аны? – диде. – Минем өчен изге эш эшләде ул. Фәкыйрьләр бит һаман сезнең янда, һәм сез аларга теләгән вакытта игелек кыла аласыз, ә Мин һәрвакыт сезнең белән булмам. Ул хәленнән килгәнне эшләде – тәнемне алдан ук майлап, Мине күмәргә әзерләде. Хак сүз әйтәм сезгә: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы почмагына килеп ирешсә дә, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве турында сөйләячәкләр. Шуннан соң унике шәкертнең берсе, Яһүдә Искариот исемлесе, Гайсәне баш руханилар кулына тапшырырга ниятләп, алар янына килде. Аның ни өчен килүен ишеткәч, тегеләр шатланып аңа акча вәгъдә иттеләр. Яһүдә шуннан соң Гайсәне руханилар кулына тапшырырга җай чыкканын көтеп йөри башлады. Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көнне шәкертләре Гайсәдән: – Бәйрәм табынын Сиңа кайда әзерлик? – дип сорады. Ул, ике шәкертен озатып, аларга әйтте: – Шәһәргә барыгыз, анда сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз. Аның артыннан ияреп барыгыз да ул кергән өйнең хуҗасына болай дип әйтегез: «Остаз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый». Ул сезгә бәйрәм өчен әзерләнгән – өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер; безгә табынны әнә шунда әзерләгез. Шәкертләр шәһәргә киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр. Кич җиткәч, Үзенең унике шәкерте белән бергә Гайсә килде. Алар ашаган чакта, Гайсә: – Хак сүз әйтәм сезгә: арагыздан берегез, Минем белән бергә ашап утыручы, Миңа хыянәт итәчәк, – диде. Шәкертләре, борчылышып, берсе артыннан берсе: – Мин түгелдер бит? – дип Аңардан сорарга тотынды. – Минем белән бер савытка икмәк манучы унике шәкертнең берсе ул, – дип җавап бирде Гайсә. – Әйе, Язмада әйтелгәнчә, Адәм Углы инде китә, ләкин Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Бөтенләй тумаса, ул кеше өчен яхшырак булыр иде! Алар шулай ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап шәкертләренә бирде. – Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Аннары касәне алып шөкрана кылды да аларга сузды – барысы да эчте. – Бу – күпләр өчен түгелә торган каным. Аллаһының кешеләр белән Килешүен раслаучы кан ул, – диде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен. Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр. – Язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарыклар таралышып бетәр», – дип әйтелгәнчә, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз, – диде аларга Гайсә. – Әмма үледән терелгәннән соң, Мин сезне Гәлиләядә көтеп торырмын. – Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин баш тартмам, – диде Петер. Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең, – дип әйтте. Әмма Петер: – Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, Синнән ваз кичәсем юк! – дип үзенекен тәкрарлады. Башкалар да шулай диделәр. Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Шәкертләренә Гайсә: – Мин дога кылганчы, шушында көтеп торыгыз, – дип әйтеп, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән ияртеп китте. Аның күңелен шом, хәвеф биләп алды. – Йөрәгемне үлем сагышы басты, – диде Ул аларга. – Мине биредә көтеп торыгыз, уяу булыгыз! Гайсә читкәрәк китте дә, җиргә йөзтүбән капланып, әгәр мөмкин икән, бу газаплы сәгать Мине читләтеп үтсен, дип дога кылды. – И газиз Атам! – диде Ул. – Синең һәммә нәрсәгә кодрәтең җитә. Бу касәне Миңа эчертмәсәң иде. Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын! Гайсә әйләнеп килде һәм, шәкертләренең йоклап ятуын күреп, Петергә: – Шимун, йоклап ятасыңмы? Бер сәгать тә уяу була алмадыңмы? – диде. – Йокламагыз, вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Рух гайрәтле, тән зәгыйфьтер! Гайсә янә читкә китте һәм, шул ук сүзләрне кабатлап, дога кылды. Әйләнеп килгәч, шәкертләренең йоклап ятуын күрде – аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр. Өченче тапкыр әйләнеп килгәч, Ул: – Һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! – диде. – Сәгате сукты: Адәм Углын әнә гөнаһлылар кулына тапшыралар. Торыгыз, киттек! Миңа хыянәт итүче килә инде. Гайсә әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә, кылыч һәм чукмарлар күтәреп, баш руханилар, Канун белгечләре, халык өлкәннәре җибәргән бер төркем кеше күренде. «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр, Аны кулга алыгыз да ышанычлы сак астында озатыгыз», – дип хыянәтче алар белән алдан сүз беркеткән була. Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде дә: – Остаз! – дип Аны үбеп алды. Гайсәне шундук кулга алып сак астына куйдылар. Янәшәдә басып торган шәкертләрнең берсе кылычын чыгарды да, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде Гайсә аларга. – Мин һәр көнне Аллаһы йортында сезнең арада булып Аллаһы сүзен өйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Хәер, Язмаларда нәрсә әйтелгән булса, шулар гамәлгә ашсын! Шунда шәкертләрнең барысы Аны ташлап качты. Шәрә тәненә җәймә бөркәнгән бер егет Гайсә артыннан иярде. Сакчылар аны тотып алдылар, ләкин ул, җәймәсен тегеләр кулында калдырып, шәрә килеш качып китте. Гайсәне олуг рухани янына алып килделәр. Баш руханилар, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләренең барысы да шунда җыелган иде. Петер исә, бераз арткарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды да, хезмәтчеләр белән бергә утырып, учак янында җылына башлады. Баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлем җәзасына хөкем итәр өчен, Аңа каршы шаһитлык эзләде, әмма гаепләрдәй һичнәрсә таба алмады. Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлык бирде, ләкин берсенең күрсәтмәсе икенчесенекенә туры килмәде. Ялган шаһитлык бирүчеләрнең кайберләре, торып: – Без Аның: «Адәм кулы белән салынган шушы Аллаһы йортын җимереп, Мин өч көн эчендә адәм кулы белән корылмаган башкасын төзермен», – дип әйткәнен ишеттек, – диде. Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады. Шуннан олуг рухани алгарак чыкты да Гайсәдән: – Боларның гаепләүләренә каршы нигә берничек тә җавап кайтармыйсың? – дип сорады. Әмма Гайсә дәшмәде, бернинди җавап та бирмәде. Олуг рухани Аңардан янә сорады: – Шөһрәтле Аллаһы Углы, Мәсих Синме? – Әйе, – дип җавап кайтарды Гайсә. – «Сез Кодрәт Иясенең уң ягында Адәм Углының утыруын һәм күктәге болытлар өстендә килүен күрерсез». Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп: – Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен үзегез ишеттегез бит! Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде. Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән карарга килде. Кайберәүләр Аңа төкерергә, Аның йөзен каплап кыйнарга тотындылар. – Менә хәзер пәйгамбәрлегеңне күрсәт инде! – диде алар. Аннары Аны сакчылар кыйный башлады. Бу вакытны Петер аста, ишегалдында иде. Олуг руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килде дә, учак янында җылынып утырган Петерне күреп, аңа текәлеп карады һәм: – Син дә бит насаралы Гайсә белән идең, – диде. Әмма Петер, аның сүзләрен инкяр итеп: – Мин берни белмим һәм синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм! – диде дә алгы ишегалдына чыгып китте. [Шулвакыт әтәч кычкырды.] Хезмәтче кыз, аны янә күреп, шунда басып торучыларга: – Бу кеше – аларның берсе, – диде. Кызның сүзләрен Петер тагын инкяр итте. Күпмедер вакыттан ишегалдындагылар: – Ә син, чыннан да, аларның берсе бит. Син дә Гәлиләядән ич, – диде. Әмма ул: – Сез әйткән Кешене мин белмим! – дип карганып ант итә башлады. Нәкъ шул вакытта әтәч икенче тапкыр кычкырды. Шунда Петер, Гайсәнең «әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшереп, елап җибәрде. Баш руханилар, халык өлкәннәре, Канун белгечләре һәм бөтен Югары киңәшмә, иртә таңда киңәш корып, Гайсәне бәйләделәр дә Рим идарәчесе Пилат янына алып килделәр. – Син яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат. – Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә. Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. Шуннан Пилат янә Аңардан сорады: – Ни өчен Син берничек тә җавап кайтармыйсың? Сиңа күпме гаеп такканнарын күрәсеңме? Әмма Гайсә бүтән җавап бирмәде һәм моның белән Пилатны бик нык гаҗәпләндерде. Бәйрәм уңаеннан Пилат, гадәттә, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. Нәкъ шул көннәрдә зинданда Бараб исемле бер тоткын утыра иде. Чуалыш вакытында ул башка фетнәчеләр белән бергә кеше үтергән иде. Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә эш итүен сорый башлады. Пилат: – Телисезме, мин сезгә яһүдиләр Патшасын азат итәм? – диде. Баш руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып бирүләрен Пилат аңлый иде. Барабны иреккә чыгаруны таләп итегез дип, баш руханилар халыкны алдан котыртып куйган иде. – Сез «яһүдиләр Патшасы» дип атаган Кеше белән миңа нишләргә? – дип кабат сорады Пилат. – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды халык. – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат. Ләкин халык тагын да катырак итеп: – Хачка кадакла Аны! – дип кычкырды. Нәтиҗәдә Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, ә Гайсәне, камчы белән суктырганнан соң, хачка кадакларга боерды. Гаскәриләр, Гайсәне идарәче Пилат сараеның (преториумның) ишегалдына алып кереп, бар гаскәрне шунда җыйдылар. Алар Гайсә өстенә куе кызыл төстәге япанча, башына чәнечкеле чыбыклардан үрелгән таҗ кидерделәр һәм: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип Аны сәламләргә керештеләр. Аннары, таяк белән башына сугып, өстенә төкерделәр, каршына тезләнеп, алдында баш иделәр. Туйганчы мәсхәрәләгәннән соң, өстендәге япанчасын салдырып Үзенең киемнәрен кидерделәр дә хачка кадакларга алып киттеләр. Кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – гаскәриләр Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде). Гайсәне Гөлгетә (ягъни «баш сөяге») дип аталган урынга алып килделәр, мирра кушылган шәраб бирделәр, әмма Ул эчемлектән баш тартты. Аннары гаскәриләр Гайсәне хачка кадакладылар һәм, жирәбә салып, киемнәрен бүлештеләр. Аны хачка кадаклаганда иртәнге сәгать тугыз иде. Хачка Аның гаебен күрсәтүче «Яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде. Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [ ] Үтеп баручылар, башларын чайкап, Аны хурладылар. – Әй Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар – төш хачтан! – диде алар. Баш руханилар һәм Канун белгечләре дә Гайсәне мыскыллап көлделәр. – Башкаларны коткарды, – диде алар, – ә Үзен коткара алмый. Әгәр Ул Мәсих, Исраил Патшасы икән, күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа ышанырбыз! Аны хәтта хачка кадакланган теге адәмнәр дә мәсхәрәләде. Көн үзәгендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Элои, Элои, лема сабахтани? – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде (бу «Әй Аллам, Аллам! Ник ташладың Мине?» дигәнне аңлата). Янәшәдә торучылар, Аның сүзләрен ишетеп: – Әнә, Ильяс пәйгамбәрне чакыра! – диде. Ә берсе, йөгереп килеп, әче шәрабка манылган губка кисәген таякка элде дә Аңа эчәргә бирде һәм: – Әйдәгез карыйк, Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән? – диде. Гайсә каты итеп бер кычкырды да җан бирде. Шулвакыт Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Хач каршында торган йөзбашы, Гайсәнең ни рәвешле җан биргәнен күреп: – Бу Кеше чынлап та Аллаһы Углы булган икән! – диде. Анда берничә хатын-кыз да бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тора иде; алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми бар иде. Алар, Гәлиләядә Гайсә артыннан йөреп, Аңа ярдәм итүчеләрдән иде. Анда Гайсәгә ияреп Иерусалимгә килгән хатын-кызлар да байтак иде. Кич җитеп килә иде. Бу – бәйрәмгә әзерләнү көне, шимбәгә каршы көн булганлыктан, Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы, Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәүче ариматайлы Йосыф, Пилат янына керергә җөрьәт итеп, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады. Гайсәнең шулай тиз үлүенә гаҗәпкә калган Пилат, йөзбашын чакыртып: – Күптән үлдеме? – дип сорады. Йөзбашыннан белешкәннән соң, Пилат Гайсәнең җәсәден Йосыфка алып китәргә рөхсәт бирде. Йосыф җитен тукыма сатып алды, Гайсәне хачтан төшереп шул тукымага төрде дә кыяда уелган кабер-мәгарәгә илтеп салды һәм, таш тәгәрәтеп китереп, мәгарә авызын томалап куйды. Магдалалы Мәрьям белән Йосиснең анасы Мәрьям исә Гайсәнең кайда күмелгәнен карап тордылар. Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәденә сөртер өчен, хуш исле майлар сатып алдылар. Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр. – Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә. Килеп карасалар – әлеге шактый зур таш читтә ята! Мәгарә эченә кергәч, уң якта утырган ап-ак киемле яшь бер ир-атны күреп, алар куркып киттеләр. – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Ул яткан урын. Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә, Ул сезне Гәлиләядә көтеп тора, дип хәбәр итегез; Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез. Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Бик нык курыкканга, әлеге хәл турында алар беркемгә берни әйтмәделәр. Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. (Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган була.) Мәрьям, барып, хәсрәткә төшеп елап утырган шәкертләргә хәбәр итте. Гайсәнең исән булуын һәм Мәрьямнең Аны күрүен ишетсәләр дә, алар ышанмадылар. Шуннан соң Гайсә, бүтән кыяфәткә кереп, авылларына китеп баручы ике шәкертенә күренде. Тегеләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, бу турыда башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар. Аннары Гайсә, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булып, үледән терелгәннән соң Аны күрүчеләргә ышанмаганнары, туң йөрәкле булганнары өчен аларны шелтәләде. Ул: – Барыгыз, бөтен җир йөзен йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне җиткерегез! – диде. – Шушы хәбәргә ышанган һәм суга чуму йоласын үтәгән кеше котылыр, ышанмаган кеше исә хөкем ителер. Ышанган адәмнәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар, элек белмәгән яңа телләрдә сөйләрләр, елан тотсалар да, берәр агу эчсәләр дә, зыян-зарар күрмәсләр, куллары белән орынып авыру кешеләрне савыктырырлар. Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә күккә алынып Аллаһының уң ягына утырды. Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрде. Хуҗа-Хаким, аларның вәгазьләрен илаһи билгеләр белән раслап, аларга ярдәм итеп торды. Безнең арада булган вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Әлеге вакыйгаларны алар беренче көннәрдән үк барысын үз күзләре белән күргән кешеләрнең – Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыгына таянып хикәяләде. Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил, сиңа бирелгән белемнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да башыннан ук җентекләп тикшергәннән соң, һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга карар кылдым. Яһүдиядә Һируд патша идарә иткән заманда, Абия нәселенә караган руханилар төркемендә Зәкәрия исемле берәү бар иде. Аның хатыны Элисабет та Һарун ыругыннан булып, алар икесе дә Раббының әмер-боерыкларын төгәл үтәүче тәкъва кешеләр иде. Элисабет балага уза алмаганга, олы яшькә җиткән бу икәүнең балалары юк иде. Зәкәрия төркеме үз чиратында Аллаһы хозурында рухани хезмәтен башкарган бер көнне, руханиларда кабул ителгәнчә жирәбә салганнан соң, Раббы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтү Зәкәриягә чыкты. Аллаһы йортында хуш исле сумала-майлар көйрәтелгәндә, бар халык тышкы якта дога кылып торды. Шулвакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала-майлар көйрәтә торган мәзбәхтән уң якта, Раббы фәрештәсе пәйда булды. Фәрештәне күргәч Зәкәрия бик нык курыкты. Фәрештә исә аңа: – Курыкма, Зәкәрия, синең догаң кабул булды, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя дип исем кушарсың. Синең күңелең шатлык-сөенеч белән тулыр, баланың тууына күпләр куаныр, чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. Исраилиләрнең күбесен ул Раббыга, аларның үз Алласына кире кайтарыр; Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, Раббы алдыннан барыр, аталары белән балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмасларны тәкъвалар юлына борыр, халыкны Раббы килүенә әзерләр. Фәрештәдән Зәкәрия: – Моның шулай буласын мин ничек белермен? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә. – Мин – Аллаһы хозурындагы Җәбраилмен, – диде аңа фәрештә, – һәм Ул мине шушы куанычлы хәбәрне сиңа белдерү өчен җибәрде. Вакыты җиткәч, мин әйткәннәр чынга ашыр. Ә хәзер, минем сүзләремә ышанмаган өчен, әйткәннәрем тормышка ашканчы, телдән язарсың һәм сөйләшә алмассың. Бу вакытта халык, Зәкәриянең тоткарлануына аптырап, Аллаһы йортыннан аның чыгуын көтте. Аллаһы йортыннан чыккач, Зәкәрия сөйләшә алмады, һәм кешеләр аңа илаһи күренеш иңгәнен аңладылар. Шулай телдән язып, кешеләр белән ул ым-ишарәләр ярдәмендә аңлашты. Хезмәт башкару көннәре тәмамлангач, Зәкәрия өенә кайтты. Озакламый хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады. Элисабет: – Минем хакка моны Раббы эшләде; шәфкать күрсәтеп, ил-күз алдында мине йөз каралыгыннан коткарды, – диде. Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Давыт нәселеннән булган Йосыф исемле кешегә ярәшелгән әлеге Мәрьям янына килеп, фәрештә: – Иминлек сиңа, и Аллаһының мәрхәмәтенә ирешкән бәндә! Раббы синең белән! – диде. Мәрьям аптырап калды, бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты. Фәрештә аңа: – Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт кылды. Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дип исем кушарсың. Ул бөек булыр, Аны Аллаһы Углы дип йөртерләр. Раббы Алла Аңа ерак бабасы Давытның тәхетен бирер, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңге патшалык итәр, һәм патшалыгының азагы булмас, – диде. Мәрьям исә фәрештәдән: – Ничек шулай булыр икән? – дип сорады. – Мин бит әле кияүдә түгелмен! – Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чолгап алыр, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. – Менә, кардәшең Элисабет, картайган булса да, ир балага узды. Кешеләр аны, карыны кысыр, дип әйтә иде, ә ул инде алтынчы аен авырлы, чөнки Аллаһы булдыра алмаган эш юк. – Мин – Раббы бәндәсемен, – диде Мәрьям. – Син ничек әйтсәң, шулай булсын. Шуннан фәрештә аның яныннан китеп барды. Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Зәкәрияләргә китеп барды; аларның өенә кергәч Элисабет белән исәнләште. Мәрьямнең сәламләвен ишетеп, Элисабет карынындагы бала тибенеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. Ул күтәренке тавыш белән: – Хатыннар арасында син иң мөбарәге! Карыныңдагы балаң да мөбарәктер! – диде. – Ни өчен шундый илтифатка лаек булдым икән? Минем янга Хакимемнең анасы килгән! Синең сәламеңне ишетүгә, карынымдагы балам шатлыгыннан талпынып куйды. Раббы сүзләренең гамәлгә ашуына ышанган хатын бәхетледер! «Күңелем Раббыны данлый, Рухым Аллаһыны – Коткаручымны уйлап шатлана, чөнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте. Моннан соң барлык буыннар мине бәхетле дип атар, чөнки Кодрәт Иясе минем өчен бөек эш кылды! Аның исеме мөкатдәс! Үзеннән куркучыларга Ул буыннан-буынга шәфкать күрсәтеп килә. Ул Үзенең куәтле кулын сузды – күңелендә тәкәббер уй йөрткәннәрне куып таратты; түрәләрне тәхеттән төшерде, гадиләрне исә күтәрде; нигъмәте белән ачларны туйдырды, байларны исә буш кул белән җибәрде. Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңге мәрхәмәтле булырмын, дип, аталарыбызга биргән вәгъдәсен истә тотып, Үз колы Исраилгә Ул ярдәмгә килде», – диде Мәрьям. Өч айга якын Элисабет янында кунак булганнан соң Мәрьям үз өенә кайтты. Вакыты җиткәч, Элисабет ир бала тудырды. Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабетка зур шәфкать күрсәтүен ишетеп, аның белән бергә куандылар. Ә сигезенче көнне алар баланы сөннәткә утырту йоласына килделәр һәм аны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга теләделәр. Ләкин баланың анасы каршы килеп: – Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде. – Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа һәм ишарәләр ярдәмендә баланың атасыннан, нинди исем кушарга телисең, дип сорадылар. Зәкәрия, язу тактасы сорап алып, «аның исеме Яхъя» дип язды. Барысы да хәйран калды. Шул мизгелдә аның теле ачылды, һәм ул Аллаһыны данлап сөйли башлады. Зәкәрия белән Элисабетның күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы шомланып калды; таулы Яһүдиянең барлык төбәкләрендә әлеге вакыйга кеше теленнән төшмәде. Бу хакта ишеткән һәркем: «Бу бала кем булыр икән?» – дип баш ватты. Чөнки Раббының кодрәте аның белән булуы күренеп тора иде. Баланың атасы Зәкәрия Изге Рух белән сугарылды, һәм пәйгамбәрлек кылып әйтте: «Раббыны, Исраилнең Алласын данлыйк, чөнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте, күп еллар элек изге пәйгамбәрләре аша вәгъдә иткәнчә, Үзенең колы Давыт нәселеннән куәтле Коткаручыны җибәрде. Коткаручы безне дошманнарыбыздан һәм нәфрәт саклаучылардан йолып алачак. Дошманнардан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге Килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты. Һәм син, сабый, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың, чөнки Раббыга юл әзерләп, Аның алдыннан барырсың, Аның халкына, гөнаһларыгыз кичерелгәч сезне котылу көтә, дип белдерерсең. Караңгыда һәм үлем күләгәсендә утырганнарга яктылык бирер, аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтер өчен, шәфкате ташып торган Аллаһы безгә югарыдан таң кояшы иңдерер». Ә бала үсә, рухи яктан ныгый бирде һәм, Исраил халкына күренер вакыты җиткәнче, чүл якларында яшәде. Шул көннәрдә кайсар Август бөтен Рим империясендә халык санын алырга фәрман бирде. Халык санын алу беренче тапкыр уздырылып, ул заманда Сүрия өлкәсендә Квирини идарә итә иде. Теркәлү өчен һәркем үз токымының шәһәренә кайтырга тиеш иде. Давыт нәселеннән булган Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте. Исемлеккә теркәлер өчен Йосыф үзенә ярәшелгән, бу вакытта инде авырлы булган Мәрьям белән бергә барды. Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте, һәм ул үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты, Аны биләп утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын калмаган иде. Шул төнне шәһәр тирәсендәге кырда берничә көтүче үзләренең сарыкларын саклый иде. Бермәлне алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар. Фәрештә исә аларга: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. – Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды! Менә шушы билге аша сез Аны танырсыз: мал утлыгында биләүле Бала ятар. Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы башка фәрештәләр пәйда булып: «Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» – дип Аллаһыны данларга тотындылар. Фәрештәләр күккә ашканнан соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез, Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы хәбәр иткәнне күрик, – диделәр. Алар ашыгып Бәйт-Лехемгә килделәр, анда Мәрьям белән Йосыфны һәм мал утлыгында яткан Баланы эзләп таптылар. Баланы күргәннән соң, Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр. Көтүчеләрне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды. Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйланып йөрде. Ишетергә һәм күрергә насыйп булган бар нәрсә өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды. Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утыртыр вакыт җиткәч, Аңа Гайсә дип исем куштылар. Бу исемне Аңа, әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, фәрештә биргән иде. Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Раббыга багышлар өчен Баланы алар Иерусалимгә алып килделәр. Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. Раббы кануны буенча алар шулай ук ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне корбанлык буларак китерергә тиеш иде. Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде. Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була. Канунда язылган йоланы башкару өчен Мәрьям белән Йосыф нарасый Гайсәне Аллаһы йортына алып килгәч, Изге Рух кушуы буенча Шимун да шунда килде, Баланы кулларына алды һәм Аллаһыны данлап: «И Хөкемдар, вәгъдәңне үтәп, Син мине, Үз колыңны, тынычландырып дөньядан озатасың, чөнки барча халыклар каршында Син әзерләгән коткаруны, мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны, халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде. Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар. Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә: – Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына, икенче берәүләрнең күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән кисәтүче бер билге кебек булыр; күпләр бу билгене кире кагар, һәм шул рәвешле аларның уй-ниятләре фаш ителер. Үзеңнең дә йөрәгеңә кылыч кадалгандай булыр, – диде. Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын да бар иде. Кияүгә чыгып ире белән җиде ел яшәгәннән соң тол калган бу хатын сиксән дүрт яшендә иде. Уразалар тотып, догалар кылып, көннәрен һәм төннәрен Аллаһы йортында үткәргән Хөннә дә, алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен зарыгып көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде. Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә – Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар. Бала үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате һәрчак Аның юлдашы булды. Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде. Гайсәгә унике яшь тулгач, алар, гадәттәгечә, бәйрәмгә килделәр. Бәйрәм көннәре тәмам булгач, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы моны абайламады, башка юлчылар белән барадыр, дип уйлады. Бер көнлек юл үткәннән соң алар Гайсәне кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башлады һәм таба алмыйча кабат Иерусалимгә килде; өч көннән соң алар Аны Аллаһы йортында эзләп тапты. Гайсә сораулар биреп, остазларның сөйләгәнен тыңлап алар арасында утыра иде. Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды. Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа: – Углым, ник алай иттең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде. Гайсә аларга: – Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде. Ләкин алар Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадылар. Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты; ата-анасы сүзеннән Ул һич чыкмады. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды. Гайсә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды. Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә – римлы Понти Пилат, Гәлиләядә – Һируд, ә Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – Һирудның бертуган кардәше Филип, Абилинидә исә Лусани идарә иткәндә, Баш рухани вазифасын Һаннас белән Кәяфәс башкарган чорда, чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп ирешкәннән соң, Яхъя, Үрдүн елгасы буендагы барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде. Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз! Уйсу җирләр тигезләнсен, таулар һәм калкулыклар түбәнәйсен, бормалы юллар турайсын, сикәлтәләр тигезләнсен – шул чагында барча кешеләр Аллаһыдан килгән коткаруны күрерләр“». Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп килгән халыкка Яхъя: – И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – дип әйтә иде. – Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала. Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. – Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораучыларга Яхъя: – Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәге булмаган кешегә бирсен. Ризыгы булганнар да башкалар белән бүлешсен, – дип җавап кайтарды. Суга чуму йоласын үтәр өчен салым җыючылар да килеп Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде. Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирә иде. Гаскәриләр дә: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде. – Ирексезләп, янап беркемнән әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – дип әйтә иде Яхъя. Халык Мәсихнең килүен көтеп яшәде, шуңа күрә Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгелме икән?» – дип уйлады. Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен аерып келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. Яхъя шулай халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде. Әмма өлкә идарәчесе Һируд, кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп, кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты. Бар халык суга чуму йоласын үтәгәндә, Гайсә дә аны үтәде. Йоланы үтәгәннән соң дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште. Хезмәтен башлаган вакытта Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф углы буларак белде. Йосыф – Элинең, Эли – Маттатның, Маттат – Левинең, Леви – Мәлкинең, Мәлки – Яннайның, Яннай – Йосыфның, Йосыф – Мәттитиянең, Мәттития – Амотсның, Амотс – Нахумның, Нахум – Һеслинең, Һесли – Нәггәйнең, Нәггәй – Махатның, Махат – Мәттитиянең, Мәттития – Шымгыйның, Шымгый – Йосыхның, Йосых – Йоданың, Йода – Йохананның, Йоханан – Рисаның, Риса – Зеруббабелның, Зеруббабел – Шеһалтиелның, Шеһалтиел – Нернең, Нер – Мәлкинең, Мәлки – Аддиның, Адди – Көсамның, Көсам – Элмадамның, Элмадам – Эрның, Эр – Ешуаның, Ешуа – Элигызырның, Элигызыр – Йоримнең, Йорим – Маттатның, Маттат – Левинең, Леви – Шимунның, Шимун – Яһүдәнең, Яһүдә – Йосыфның, Йосыф – Йонамның, Йонам – Эльякыймның, Эльякыйм – Мелеаның, Мелеа – Меннаның, Менна – Маттатаның, Маттата – Натанның, Натан – Давытның, Давыт – Ишайның, Ишай – Обидның, Обид – Богазның, Богаз – Салмонның, Салмон – Нахшонның, Нахшон – Амминадабның, Амминадаб – Админның, Админ – Арниның, Арни – Хесронның, Хесрон – Пересның, Перес – Яһүдәнең, Яһүдә – Ягъкубның, Ягъкуб – Исхакның, Исхак – Ибраһимның, Ибраһим – Терахның, Терах – Нахорның, Нахор – Серугның, Серуг – Регуның, Регу – Пелегның, Пелег – Гыйберның, Гыйбер – Шелахның, Шелах – Кынанның, Кынан – Әрпәхшәднең, Әрпәхшәд – Шемнең, Шем – Нухның, Нух – Ләмехнең, Ләмех – Мәтушелахның, Мәтушелах – Ханохның, Ханох – Ередның, Еред – Маһалалелның, Маһалалел – Кынанның, Кынан – Эношның, Энош – Шетның, Шет – Адәмнең, Адәм исә Аллаһының углы иде. Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан кайткач, Рух Аны чүлгә алып китте. Гайсә шунда кырык көн дәвамында иблис тарафыннан сыналды. Бу көннәрдә Ул берни ашамады һәм ахырда бик нык ачыкты. Иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташка боер – икмәккә әйләнсен! – диде. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Язмада «кеше икмәк белән генә яшәмәс» дип әйтелгән. Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп: – Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр. Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән. Шуннан соң иблис Аны Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбән ташлан! Язмада: «Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Сине кайгыртырга әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит, – диде. Гайсә аңа җавап итеп: – Язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип әйтелгән, – диде. Гайсәне төрлечә сынап караганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр иблис Аның яныннан китте. Изге Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды. Ул гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтте, һәм барысы Аны данлады. Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Язманы укырга дип урыныннан торгач, Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең кулъязма төргәген бирделәр. Гайсә, аны ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты: «Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерер, әсирләргә – котылу, сукырларга – күзләре ачылу турында игълан итәр, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елын белдерер өчен җибәрде». Гайсә төргәкне җыеп хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде. Ул аларга: – Бүген сез Язмадагы сүзләрне тыңлаган чакта, алар тормышка ашты, – диде. Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның гаҗәеп сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр. Гайсә аларга: – Әлбәттә, сез Миңа «табиб, башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез, «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек; монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла» диярсез. Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. – Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде, ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә бәлки Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде. Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да савыкмады. Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты. Алар урыннарыннан сикереп тордылар да Гайсәне ирексезләп шәһәрдән алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар. Әмма Гайсә халык төркемен ерып узды да китеп барды. Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкны өйрәтә башлады. Аның тәгълиматына барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте. Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә: – Ә-ә, насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип бар көченә кычкырып җибәрде. Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды. Җен, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, аңа һичбер зыян китермичә чыгып китте. Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диеште. Гайсә хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды. Гайсә, гыйбадәтханәдән чыгып, Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы бик нык кызышып-авырып ята иде. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр. Ул, хатынга таба иелеп, чиргә боерды, һәм хатынның кызышуы шундук бетте. Шимунның кайнанасы урыныннан торда да кунакларга табын әзерли башлады. Кояш баеган вакытта бөтенесе дә төрле чирләрдән газапланучы якыннарын Гайсә янына алып килде – һәрберсенә кулы белән орынып, Ул аларны савыктырды. Байтак кешедән «Син – Аллаһы Углы» дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә бу турыда сөйләүдән җеннәрне тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнен белә иде. Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә үз янында тоткарлап калырга тырышты. Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратырга тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде. Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне таратуын дәвам итте. Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады. Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде. Гайсә көймәләрнең берсенә – Шимунныкына керде дә ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкны өйрәтә башлады. Сүзен тәмамлагач Ул: – Шимун, ятьмәләрегезне тирәнрәк урынга китеп салыгыз, – диде. Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Әмма Син кушкач, ятьмәне салам, – дип җавап бирде. Ятьмә салгач, бик күп балык электе, хәтта ятьмәләре ертыла башлады. Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләр килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар – көймәләре аздан гына батмый калды. Шимун-Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, якын килмә миңа, мин гөнаһлы кешемен! – диде. Шимун һәм аның белән булган кешеләр – шул исәптән Зебедей угыллары Ягъкуб белән Яхъя да – тотылган балыкның күплегеннән куркып калдылар. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап син инде балык түгел, кеше аулый башларсың, – диде. Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, балыкчылар бөтен нәрсәләрен калдырып Гайсәгә ияреп киттеләр. Гайсә тукталган шәһәрләрнең берсендә тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде дә, Гайсәне күреп, йөзтүбән капланды һәм: – Әфәндем! Теләсәң, мине савыктыра алыр идең, – дип ялварды. Гайсә кулын сузып аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Савык! – диде. Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды. Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты, аннары: – Руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан китер, – дип өстәде. Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала барды. Аны тыңлар һәм чир-хасталардан дәва алыр өчен янына берөзлексез кешеләр агылды. Гайсә Үзе исә еш кына аулак урыннарга китә һәм шунда дога кыла иде. Беркөн шулай Гайсә халыкны өйрәткән вакытта тыңлаучылар арасында Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм Канун белгечләре дә утыра иде. Гайсәгә Раббыдан авыруларны савыктыру кодрәте бирелгән иде. Шунда берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килде дә Гайсә каршына илтеп салыр өчен өйгә кермәкче булды. Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар өй түбәсенә менеп чирәпне сүттеләр дә авыруны ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде. Канун белгечләре һәм фарисейлар үзара: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше кем соң? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр. Гайсә аларның уйларын белеп: – Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез? Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме? Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм, урыныңнан тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде. Теге шундук барысының күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. Бөтенесе дә таң калып Аллаһыны данлады. – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде алар шомланып. Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, шунда утырган Леви исемле салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа. Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте; аннары үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде. Фарисейлар һәм Канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диде. Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга килдем, – дип җавап бирде. Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кыла, ә Синекеләр ашый һәм эчә, – диделәр. Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар, – диде. Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамас, югыйсә яңасы да бозылыр, иске киемгә яңа тукымадан салынган ямаулык та килешмәс. Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә яңа шәраб турсыкны тишәр – шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соң яңасын эчәргә теләмәс, искесе яхшырак шул, дияр. Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә Үзенең шәкертләре белән иген кыры буйлап барган чакта, шәкертләре башак өзде һәм, учларында уып, бодай бөртеге ашый башлады. Фарисейларның кайберләре шунда аларга: – Ни өчен сез шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диде. Гайсә аларга: – Давыт һәм аның юлдашлары ачыккач, Давытның нәрсә эшләве турында укыганыгыз булмадымыни? Ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән изге икмәкләрне алып ашаган, юлдашларына да биргән, – дип җавап кайтарды һәм сүзен тәмамлап, – Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасыдыр, – диде. Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килеп халыкны өйрәтте. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде. Канун белгечләре һәм фарисейлар исә, гаепләү өчен сәбәп эзләп, шимбә көнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Гайсәне күзәтеп торды. Ә Гайсә, аларның уйларын белеп, кулы корышкан кешегә: – Тор да уртага чыгып бас, – диде. Теге кеше уртага чыгып басты. – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде Гайсә Канун белгечләренә һәм фарисейларга. – Шимбә көнне нәрсә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлык кылыргамы, кеше гомерен саклап калыргамы әллә һәлак итәргәме? Гайсә, һәммәсен күздән кичереп, авыру кешегә: – Кулыңны суз! – диде. Теге адәм Ул кушканны үтәде, һәм аның кулы шундук савыкты. Фарисейларның һәм Канун белгечләренең бик нык ачуы чыкты, һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, киңәшергә тотындылар. Шул көннәрдә Гайсә дога кылу өчен тауга күтәрелде һәм төнозын Аллаһыга дога кылды. Иртәгесен шәкертләрен Үз янына чакырды да, алар арасыннан уникесен сайлап алып, рәсүлләр дип атады. Ул «Петер» дип исем кушкан Шимунны һәм аның бертуган кардәше Әндрине, Ягъкубны, Яхъяны, Филипне, Бартулумайны, Маттайны, Томасны, Һалфай углы Ягъкубны, Көрәшче кушаматлы Шимунны, Ягъкуб углы Яһүдәне һәм соңыннан Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариотны сайлап алды. Гайсә рәсүлләр белән бергә тау итәгендәге тигез җиргә төште. Анда Гайсәнең күп санлы шәкертләре, бөтен Яһүдиядән, Иерусалимнән, Сур һәм Сидун шәһәрләре урнашкан диңгез буе төбәкләреннән Аны тыңлар өчен, авыруларыннан арыныр өчен байтак халык җыелган иде. Явыз рухлардан газап чигүчеләр дә сихәтләнеп китә иде. Һәммәсе Гайсәгә орынырга омтылды, чөнки Аңардан бөркелгән кодрәт барысын да савыктыра иде. Шәкертләренә карап Гайсә сөйли башлады: – Әй фәкыйрьләр, сез бәхетле, чөнки Аллаһы Патшалыгы – сезнеке. Әлегә ач булганнар, сез бәхетле, чөнки тук булачаксыз. Әлегә күз яше коючылар, сез бәхетле, чөнки куанып көләчәксез. Адәм Углы аркасында кешеләр сезгә нәфрәт белән караса, үз араларыннан куып җибәрсә, хурласа, исемегезгә тап төшерсә – сез бәхетле. Шул көнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чөнки күктә әҗерегез зур. Бу кешеләрнең ата-бабалары да пәйгамбәрләр белән шулай ук эшләгәннәр. Ә сезгә, байлар, – кайгы, чөнки җитәрлек юандыгыз. Әлегә тук булганнар, сезгә – кайгы, чөнки ачка интегерсез. Әлегә авыз ерып көлүчеләр, сезгә – кайгы, чөнки хәсрәт чигәрсез һәм еларсыз. Бар кеше мактый икән, сезгә – кайгы, чөнки аларның аталары да ялган пәйгамбәрләрне шулай ук мактаганнар. Ә сезгә, Мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезгә нәфрәт белән караучыларга яхшылык эшләгез, сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз. Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама. Сораган һәр кешегә бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама. Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзләрен яраткан кешене генә ярата бит. Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли бит. Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да үзе ише гөнаһлыларга бурычка биргәндә, кире кайтарып алырмын, дип ниятләнә бит. Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырга өмет итмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз, чөнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит. Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз. Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр. Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр: үлчәү савытын селкеп, тыгызлап тутырып, чүмәләмә өеп чабуыгызга салырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый ук үлчәм белән кайтарырлар. Аннары Гайсә Үзен тыңлаучыларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде: – Сукыр сукырны җитәкләп бара алырмы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме? Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була. Нигә син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Үз күзеңдә бүрәнә була торып, ничек син туганыңа: «Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? Икейөзле бәндә! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шул чакта туганың күзендәге чүпне ничек алырга икәнен ачыграк күрерсең. Яхшы агач начар җимеш бирә алмаган кебек, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый. Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар. Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык сандыгыннан яхшылык чыгара, ә явыз кеше үз күңелендәге явызлык сандыгыннан явызлык чыгара. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була. Ни өчен сез Миңа «Хакимем! Хакимем!» дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? Яныма килеп, сүзләремә колак салган һәм аларны үтәгән кешене кемгә тиңләп була? Җирне тирән итеп казып, йортын таш нигез өстенә төзегән кешегә охшаган ул: ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелсә дә, аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән. Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче исә нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кешегә охшаган: ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук җимерелеп төшкән – аңардан хәрабә генә калган. Халыкка җиткерәсе сүзләрен тәмамлаганнан соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде. Римлы бер йөзбашының якын күргән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән. Гайсә турында ишеткәч йөзбашы «килеп хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде. Гайсә янына килгәч алар: – Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип гозерләп сорадылар. Шуннан Гайсә халык өлкәннәре белән китте. Алар йөзбашының өенә килеп җитәрәк, йөзбашы, Гайсә янына үзенең дусларын җибәреп: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә лаек түгел мин, – дип әйтергә куша. – Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак. Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә «кит» дисәм – китә, икенчесенә «бире кил» дисәм – килә; хезмәтчемә «шуны эшлә» дисәм – эшли. Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп килүче халыкка борылып: – Сезгә әйтәм: хәтта Исраилдә дә бу кадәр ышанган кешене күрмәгән идем, – диде. Йөзбашы җибәргән кешеләр, кире әйләнеп кайтканнан соң, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр. Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды. Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгып баралар иде – бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә байтак кеше чыгып килә иде. Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа. Аннары, якынрак килеп, кулы белән табутка орынды. Мәетне күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: – Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде. Үлгән егет торып утырды да сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарды. Барысы да курка калдылар һәм: – Арабызда бөек Пәйгамбәр барлыкка килде. Аллаһы Үз халкына ярдәмен җибәрде, – дип Аллаһыны данладылар. Гайсә турындагы хәбәр бөтен Яһүдиягә һәм әйләнә-тирәгә таралды. Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләде. Шуннан Яхъя үзенең ике шәкертен чакыртып алды да «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорар өчен аларны Хаким Гайсә янына җибәрде. Гайсә янына килгәч алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән «килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтәргәме?» дип сорарга кушты, – диделәр. Бу вакытта инде Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан савыктырган, явыз рухлардан арындырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде. Яхъяның хәбәрчеләренә җавап итеп Гайсә: – Барыгыз, күргән-ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. Минем хакта күңелендә шик йөртмәүче бәхетле, – диде. Яхъяның хәбәрчеләре киткәннән соң, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйләргә тотынды: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлгән камышнымы? Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемле кешенеме? Ә бит купшы кием киючеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. Алайса, кемне күрергә дип бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе, шулай. Ә Мин сезгә, ул – пәйгамбәрдән дә бөегрәк, дип әйтәм! Язмада: «Менә, Синең алдыңнан Мин хәбәрчемне җибәрәм, ул Синең барыр юлыңны әзерли торыр», – дип әйтелгән сүзләр аның турында. Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган адәм балалары арасында Яхъядан бөегрәк һичкем юк. Әмма Аллаһы Патшалыгында иң кечкенә дигәне дә аңардан бөегрәк, – диде Гайсә. Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янына барып суга чуму йоласын үтәгән иделәр. Ләкин фарисейлар һәм Канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъяның суга чумдыруыннан баш тарттылар. – Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. – «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без моңсу җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларны хәтерләтә алар. Менә Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез «аңа җен кагылган» дисез. Адәм Углы килде. Ул әнә ашый да, эчә дә, ә сез «күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ ияләренең дусты» дисез. Ә менә Аллаһының барлык балалары Аның зирәклеген хак дип таныдылар. Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды. Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белде дә хуш исле май салынган алебастр савыт тотып шунда килде. Ул елый-елый Гайсә артында басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын үбә-үбә хуш исле май белән майлады. Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Гөнаһлы хатын бит бу», – дип уйлады. Гайсә аңа: – Шимун! Мин сиңа бер сүз әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей. – Бер адәм ике кешегә бурычка акча биреп торган ди: берсенә – биш йөз динар, икенчесенә – илле динар. Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр? – Бурычы зуррак булганы, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә аңа: – Син дөрес уйлыйсың, – диде; аннары хатынга таба борыла биреп сүзен дәвам итте, – бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, әмма син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте. Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады. Шуңа күрә Мин сиңа болай дип әйтәм: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуның өчен аның Миңа мәхәббәте зур. Ә менә аз гөнаһлары кичерелгән кешенең мәхәббәте дә аз була. Хатынга исә Гайсә: – Гөнаһларың кичерелде, – диде. Табын янында утыручылар үзара: – Гөнаһларны кичерергә кем Ул?! – дип гәпләште. Гайсә шунда хатынга: – Сине ышануың коткарды, имин йөр, – диде. Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкертеннән гайре Аның янында бер төркем хатын-кыз да булды. Гайсә аларны явыз рухлардан арындырган һәм авырулардан савыктырган иде. Болар: Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям, Һируд йортында идарә итүче Хузас исемле кешенең хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итә иде. Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде: – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшеп тапталган, һәм аны кошлар чүпләп бетергән. Икенче бер өлеше ташлы туфракка төшкән һәм, тишелеп чыкса да, дым булмаганга кипкән. Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән. Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә үсеп киткән һәм йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар – ишетсен! – диде. Гайсәнең шәкертләре Аңардан: – Бу гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорады. Ул аларга: – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, ә башкаларга Мин кинаяләп сөйлим, – диде. – Шулай итеп, алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр. Гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул. Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма алар ышанып котылмасын өчен, иблис, килеп, алар күңелендәге сүзне алып китә. Ташлы урынга төшкән орлыклар – сүзне шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга, аларның ышануы кыска вакытлы, һәм сыналган чакта алар кире чигенә. Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында, байлык-ләззәт артыннан куып, ишеткән сүзләре басылып кала, һәм сүз уңыш бирми. Ә уңдырышлы җиргә төшкән орлыклар – сүзне ишетүчеләр һәм саф-ихлас күңелләрендә аны саклаучылар. Андыйлар, түземлек күрсәтеп, уңыш бирә. Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. Чөнки һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер беленми, ачылмый калмас. Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер, ә кемдә юк икән, «миндә бар» дип уйлаганы да тартып алыныр. Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм халык күп булганлыктан янына керә алмадылар. – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине күрергә тели, – дип Гайсәгә кереп әйткәч, Ул: – Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде. Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар. – Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр. Көймәдә барганда, Гайсә йокыга талды. Ул арада күлдә көчле давыл күтәрелеп, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде. Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. – Ышануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Котлары алынган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, дулкыннарга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр. Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршында, аргы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. Гайсә ярга чыккач, Аңа шундагы каланың җен кагылган бер кешесе килеп очрады. Ул инде күптәннән өстенә киенми, өендә түгел, ә кабер-мәгарәләрдә яши иде. Гайсәне күрүгә, ул акыра-акыра Аның алдына килеп егылды һәм: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырды, чөнки Гайсә явыз рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. (Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган; аны богаулап, чылбырлар белән бәйләп сакласалар да, ул кеше богауларны өзә, һәм җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.) Гайсә аңардан: – Исемең ничек синең? – дип сорады. – Гаскәр, – диде ул, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде. Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр. Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте. Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм дуңгыз көтүе шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. Бу хәлне күреп торган көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. Кешеләр ни булганын күрергә дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч алар җеннәрдән котылган адәмнең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп шомланып калдылар. Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган адәмнең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр. Герәсә төбәгендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Гайсә көймәгә утырып юлга кузгалганда, җеннәрдән арынган теге кеше Аңардан: – Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварып сорады. Әмма Гайсә: – Өеңә кайт та Аллаһы синең өчен нәрсә эшләгәнне сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Әлеге кеше, китеп, аның өчен Гайсәнең нәрсә эшләгәнен бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде. Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсәнең аягына егылды да ялынып-ялварып үзенең өенә чакырды, чөнки унике яшьтәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап бик күп халык иярде. Алар арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган. Шул хатын, арттан килеп, Гайсә киеменең чабуына орынды – һәм кан китү шундук туктады. – Кем кагылды Миңа? – дип сорады Гайсә. Барысы да баш тарткач, Петер: – Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде. Ләкин Гайсә: – Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде. Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде. Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде. Гайсә шулай дип сөйләп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде. Әмма Гайсә, шул сүзләрне ишетеп, Яһирга: – Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде. Яһирның өенә килеп җиткәч Гайсә Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде. Йортта барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде. Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде. Гайсә кызны кулыннан алды һәм тавышын күтәрә төшеп: – И кыз бала, тор, – диде. Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты. Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга, бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәгез, дип боерды. Гайсә Үзенең унике шәкертен чакырып алды да, аларга һәр төр җеннәрне куып чыгарырга, чир-сырхаулардан дәваларга көч һәм хакимлек биреп, Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләр һәм авыру кешеләрне савыктырыр өчен юлга озатты. – Үзегез белән бернәрсә дә – юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. – Кайсы йортта тукталсагыз, әлеге урыннан киткәнче шул йортта калыгыз. Әгәр кайда да булса сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез – алар өчен бу кисәтү булыр. Шәкертләр юлга чыктылар һәм, авылдан-авылга йөреп, барган һәр җирдә Яхшы хәбәр турында сөйләделәр, авыруларны савыктырдылар. Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр «үледән терелгән Яхъя бу» дип сөйләсә, башкалар «Ильяс килгән» диде, бүтәннәр исә «үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе» дип әйтте. Ә Һируд: – Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр! – диде. Һирудның бик тә Гайсәне күрәсе килде. Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сөйләп бирделәр. Шәкертләре белән ялгызы гына калыр өчен, Ул аларны Бәйт-Сайда дигән шәһәргә алып китте. Ләкин Гайсәнең кая юнәлгәнен белеп, халык Аның артыннан иярде. Гайсә кешеләрне теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм дәвалауга мохтаҗларны терелтте. Көн кичкә авышканда, унике шәкерт, Гайсә янына килеп: – Халыкны кайтарып җибәр, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып үзләренә кунар урын тапсыннар һәм ашау ягын кайгыртсыннар. Бик аулак урын бу, – диде. Әмма Гайсә: – Кешеләрне үзегез ашатыгыз, – дип җавап кайтарды. – Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Биредәге кешеләрнең һәммәсенә ризыкны без сатып алыйкмы? – диде алар. Ә анда биш меңләп ир кеше бар иде. Шәкертләренә Гайсә: – Аларны иллешәр-иллешәр итеп төркемнәргә бүлеп утыртыгыз, – диде. Тегеләр шулай эшләделәр – барысын да утырттылар. Шуннан Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Һәммәсе туйганчы ашады. Кешеләр ашап туйганнан соң да, калган сынык-санык белән унике кәрзин тулды. Бервакыт Гайсә аулак урында дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга: – Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде. – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә үледән терелгән борынгы пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – дип җаваплады шәкертләре. – Ә сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде Петер. Гайсә, бу хакта һичкемгә әйтмәгез дип, аларны кисәтеп куйды. Аннары Ул: – Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Аны читкә тибәрер. Аны үтерерләр, әмма өченче көндә Ул үледән терелер, – диде. Аннары Гайсә аларның барысына да болай диде: – Минем арттан барырга теләгән кеше үз мәнфәгатьләреннән ваз кичсен һәм, хачын күтәреп, һәркөн Миңа ияреп йөрсен. Чөнки җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә Минем хакка җанын биргән кеше аны саклап калыр. Әгәр кеше бөтен дөньяга ия була, әмма үзен харап итә яки үзенә зыян китерә икән, аңа моннан ни файда? Кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнә икән, Адәм Углы да Үзенең, Атаның һәм фәрештәләрнең балкышында килгән вакытта әлеге кешедән гарьләнер. Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас. Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Үзе белән Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны ияртеп, Гайсә дога кылырга дип тауга күтәрелде. Дога кылган чакта Аның йөзе кинәт үзгәреп китте, киеме ялтырап торган ак төскә керде. Менә күк балкышында ике кеше – Муса һәм Ильяс күренде дә Аның белән сөйләшә башлады. Алар Гайсәнең Иерусалимгә баруы, бу дөньядан китәчәге турында сөйләштеләр. Петерне һәм аның белән килгән шәкертләрне йокы баскан иде. Алар, уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шөһрәтен һәм Аның янындагы ике кешене күрделәр. Әлеге кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер, нәрсә әйтергә белмәгәннән, Гайсәгә: – Остаз! Ничек рәхәт биредә! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде. Петер шулай дип сөйләп торган арада, бер болыт пәйда булды да аларны чорнап алды. Болыт эчендә калгач шәкертләр бик курыктылар. Шулвакыт болыт эченнән: – Бу – Минем Углымдыр, Аны Мин сайладым; Аның сүзеннән чыкмагыз! – дигән тавыш килеп иреште. Тавыш тынуга, шәкертләр Гайсәнең ялгызын гына күрделәр. Күргәннәре хакында алар ул көннәрдә беркемгә бернәрсә сөйләмәделәр. Икенче көнне таудан төшүгә, Гайсәне бик күп халык каршылады. Шунда халык арасыннан берәү: – Остаз! Ялварып сорыйм, зинһар, углымны килеп кара. Ул – минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – Явыз рух аңа һөҗүм итә дә, бала кинәт кычкыра башлый, аның бөтен тәне тартыша, авызыннан күбек килә. Явыз рух аны тәмам интектереп бетермичә китми! Шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар. – Әй имансыз, бозык буын! Сезнең янда Миңа тагын күпме булырга һәм күпме түзәргә икән? – диде Гайсә. – Углыңны алып кил! Малай Гайсәгә таба юнәлүгә, җен аны җиргә егып салды, һәм малай тартыша башлады. Әмма Гайсә явыз рухны тыйды һәм баланы, савыктырып, атасы кулына тапшырды. Аллаһының бөеклеген күреп, барысы таң калды. Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, шәкертләренә Ул: – Әлеге сүзләрне хәтерегезгә салып куегыз: Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, – диде. Ләкин шәкертләре Аны аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен иде, шуңа күрә төшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга батырчылык итмәделәр. Шәкертләр, арабызда кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшә башладылар. Аларның уйларын белеп Гайсә бер баланы күтәреп алды да Үз янына бастырды һәм әйтте: – Шушындый балаларның берсен Минем хакка чын күңелдән кабул иткән кеше – Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз. Арагызда иң кечкенәсе – чын мәгънәсендә бөек кеше. Шунда Яхъя: – Остаз! Без бер кешенең, Синең исемне телгә алып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән йөрмәгәнгә, аны бу эшеннән тыйдык, – диде. Гайсә аңа: – Тыймагыз аны. Сезгә каршы булмаган кеше – сезнең яклы, – дип җавап кайтарды. Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимгә барырга хәл кылды. Үзеннән алда Ул хәбәрчеләрен җибәрде. Гайсә килүгә бар нәрсәне әзерләп куяр өчен алар Самарея җирендәге бер авылга керделәр. Әмма Гайсәне анда кабул итмәделәр, чөнки Аның Иерусалимгә сәфәр кылучы икәнлеге күренеп тора иде. Гайсә шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя моны күреп: – Хакимебез! Күктән ут төшеп аларны юкка чыгарсын, дип боерыйкмы? – диделәр. Ләкин Гайсә, шәкертләренә таба борылып, аларны бу эштән тыйды. Шуннан алар икенче авылга киттеләр. Юлда барганда кемдер Гайсәгә: – Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте. Гайсә аңа: – Төлкеләрнең – өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Углының барып баш төртер урыны юк, – дип җавап бирде. Икенче берәүгә Гайсә: – Миңа ияр! – диде. Теге кеше исә: – Әфәндем! Өемә кайтып, әүвәл атамны җирләп килергә рөхсәт ит, – диде. Ләкин Гайсә аңа: – Үз үлеләрен үлеләр җирләсен, – диде. – Ә син бар, Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат. Тагын берсе: – Мин Сиңа ияреп китәм, Әфәндем! Тик башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит, – диде. Гайсә аңа: – Җир сөрергә дип сукага тотынгач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел, – диде. Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап алып, барырга ниятләгән һәрбер шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде. Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен, – диде. – Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына озатам. Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм сәлам бирү өчен юлда тукталып тормагыз. Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек «йортыгыз имин булсын» дип әйтегез. Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр. Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез. Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз. Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм шәһәр халкына «Аллаһы Патшалыгы сезгә инде бик якын!» дип әйтегез. Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, урамнарга чыгып болай дип әйтегез: «Сезнең шәһәрдә аягыбызга кунган тузанны да үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!» Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр. Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбәгә килерләр иде. Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. Сезне тыңлаган кеше – Мине тыңлаган, сезне кире каккан кеше – Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан кеше исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз. Җитмеш ике шәкерт шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайтты. – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диде алар. – Мин шайтанның күктән яшен кебек түбән атылуын күрдем, – диде аларга Гайсә. – Мин сезгә елан-чаяннарны таптарга һәм дошман көчен сындырырга кодрәт бирдем – сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз. Шулвакыт Гайсә, Изге Рух тарафыннан шатлык белән сугарылып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен, Сиңа шөкрана кылам! Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Угылның кемлеген Атадан гайре һичкем белми; Атасының кемлеген дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми, – диде, аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп, – сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле! Сезгә әйтәм: байтак пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде, – дип өстәде. Менә Канун белгечләреннән берәү урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – диде. – Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады аңардан Гайсә. – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – дип җавап бирде Канун белгече. Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде. Әмма Канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады. Аның бу сүзләренә Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнән Әрихә каласына барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар әлеге юлчыны талаганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма теге кешене күргәч ул, юлның икенче ягына чыгып, ары киткән. Шулай ук левиләрдән берәү узып барышлый бу кешене күргән дә, аны урап үтеп, юлын дәвам иткән. Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган, янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән, аннары үзенең ишәгенә атландырып кунак йортына алып килгән һәм анда да әлеге юлчыны ярдәменнән ташламаган. Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, кунак йортының хуҗасына ике динар акча биреп, самареяле: «Аның хакында кайгыртчы, – дигән. – Әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен». Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән теге бичараның якыны була? – дип сорады. – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде Канун белгече. Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде. Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте. Аның Мәрьям исемле сеңлесе бар иде. Әлеге Мәрьям, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады. Бик тырышып табын әзерләп йөргән Марта исә, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруын күрмисеңмени? Әйт әле, булышсын миңа, – диде. Хаким Гайсә: – Марта, Марта! Син күп нәрсәне кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям әнә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм бу аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды. Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан: – Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде. Гайсә аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: Атабыз, исемең изге дип танылсын! Синең Патшалыгың килсен. Кирәкле икмәгебезне безгә көн дә биреп тор. Гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылган һәркемне кичерәбез. Безне сынауларга дучар итмә, – диде. Аннары Ул аларга болай дип сөйләде: – Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы, чөнки узып барышлый бер иптәшем килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди. Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да янымда йоклап ята; урынымнан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап кайтарды ди. Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, торып, сораган бар нәрсәне бирми калмас. Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм Аллаһы сезгә бирер; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм Ул сезгә ачар. Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар. Арагыздан кайсы әти кеше, углы балык сораса, аңа елан тоттырыр икән? Яки, йомырка сораса, чаян бирер? Әгәр сез, табигатегез белән начар кеше булып та, балаларыгызга игелекле гамәлләр кыла аласыз икән, Күктәге Атагыз Үзеннән сораганнарга Изге Рухны һичшиксез бирер. Беркөн Гайсә телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды. Арадан берәүләр: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул ярдәмендә куып чыгара, – диде. Ә башкалар, Гайсәне сынамакчы булып, күктән иңгән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. – Әгәр шайтан үз-үзе белән низагка килсә, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Сез Миңа «җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың» дигәнгә шулай әйтәм. Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң? Шул сәбәпле сезне алар хөкем итсен! Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җиткән дигән сүз. Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның малы иминлектә булыр. Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр. Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката. Кешедән чыкканнан соң явыз рух сусыз чүл буйлап үзенә сыеныр урын эзләп йөри һәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кайткач исә, йортның себерелгән, җыештырылган булуын күрә һәм, үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын: – Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхетледер! – дип кычкырды. Хатынның сүзләренә Гайсә: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр бәхетлерәк! – дип җавап бирде. Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады: – Бүгенге буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр билгесеннән гайре башкасы бирелмәс. Юныс пәйгамбәр кайчандыр Ниневә халкы өчен бер билге булган кебек, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билгедер. Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен ул җир читеннән килгән булган, ә сезнең яндагы Зат – Сөләйманнан бөегрәк. Кыямәт көнендә Ниневә халкы, бүгенге буын кешеләре каршына басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгән иде, ә сезнең яндагы Зат – Юныстан бөегрәк. Шәмгә ут алгач, беркем дә аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен шәмдәлгә утырта. Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың. Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык булмасын! Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг яктысында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың. Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды. Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды. Әмма Хаким Гайсә аңа: – Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. – Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң? Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез – шул чакта бар нәрсәгез пакь булыр. Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә гаделлекне, Аллаһыны ярату дигән нәрсәне бөтенләй онытасыз. Әнә шуларны үтәргә һәм башка таләпләрне дә калдырмаска кирәк. Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз. Кайгы сезгә, чөнки сез билгесе булмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын белмичә, өстеннән таптап йөриләр. Моңа каршы Канун белгечләренең берсе: – Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде. Әмма Гайсә: – Сезгә дә, Канун белгечләре, – кайгы! Сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез аларга ярдәм итәр өчен бармак та кыймылдатмыйсыз, – диде. – Кайгы сезгә, чөнки пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз, ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән. Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз. Шунлыктан Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрермен – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен куып җибәрерләр». Шул рәвешле, Һабил каныннан башлап мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр – дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләрнең каны өчен бүгенге буын кешеләре җавап тотачак. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын кешеләре боларның бөтенесе өчен җавап тотачак! Кайгы сезгә, Канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үз кулыгызга алдыгыз, әмма үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез. Гайсә ул йорттан чыккач, Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп табар өчен сорау арты сорау яудырырга тотындылар. Шул арада меңләгән кеше җыелып бер-берсен кысрыклый башлады. Иң әүвәл Гайсә Үзенең шәкертләренә төбәп сөйләде: – Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз! Бер генә яшерен нәрсәнең дә беленмичә һәм бер генә сернең дә ачылмыйча калганы юк. Шуңа күрә караңгыда сөйләгән сүзегез көн яктысында ишетелер, һәм эчке бүлмәдә колакка пышылдап әйткәнегез өй түбәсеннән яңгырар. Сез дусларыма шуны әйтәм: бәдәнне үтерүчеләрдән курыкмагыз – шуннан артыгын алар эшли алмый. Кемнән куркырга кирәклеген Мин сезгә әйтәм: үтергәннән соң кешене җәһәннәмгә ташларга кодрәте җиткән Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аңардан куркыгыз! Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә сатыла түгелме? Әмма Аллаһы аларның берсен-бер онытмый. Сезнең исә башыгыздагы чәч бөртеге дә санаулы. Курыкмагыз, сез өер-өер чыпчыклардан күпкә кадерлерәк. Әйтәм бит: Мине кешеләр алдында таныган һәркемне Адәм Углы да Аллаһы фәрештәләре алдында таныр. Ә инде берәрсе кешеләр алдында Миннән ваз кичсә, Мин дә Аллаһы фәрештәләре алдында аңардан ваз кичәрмен. Адәм Углына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер, әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче кичерелмәс. Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: сезгә нәрсә әйтәсен Изге Рух шул сәгатьтә Үзе өйрәтер. Халык арасыннан берәү Гайсәгә: – Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде. Гайсә аңардан: – Дустым, сезгә хөкем чыгарырга яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде? – дип сорады, аннары халыкка мөрәҗәгать итеп, – карагыз аны, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кешенең гомере мал-мөлкәтенең күплегенә бәйләнмәгән, – диде. Шуннан соң Гайсә аларга бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Бер байның ашлыгы бик уңган, һәм күңеленнән ул болай дип уйлаган: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны саклар урын юк». Шуннан ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бар малымны шунда җыйыйм. Әнә шуннан соң үземә: „Синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“, – диярмен». Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр соң?» Үзе өчен хәзинә туплап, Аллаһы хуплаган байлыкны туплау турында уйламаган һәркем белән менә шулай булыр. Аннары Гайсә Үзенең шәкертләренә болай диде: – Әнә шуның өчен Мин сезгә: «Җан асрар өчен нәрсә белән тукланыйм, тәнемне каплар өчен нәрсә киим дип борчылмагыз», – дим. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк бит. Әнә козгыннарга карагыз: алар чәчми дә, урмый да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Сез исә кошларга караганда күпкә кадерлерәк бит. Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Шулай булгач, әнә шундый кечкенә нәрсәне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башкасы өчен кайгырырга? Кыр чәчәкләренә карагыз, әнә ничек үсәләр: алар эшләми дә, эрләми дә; ләкин, сезгә әйтәм: хәтта Сөләйман патша да никадәр мәһабәт булмасын, аларның берсе кадәр дә киенә алмаган. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә учакка ташланасы үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне ничек киендермәсен инде, и сай иманлылар! Шулай булгач, ни ашарбыз, ни эчәрбез, дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз. Дөньяда халыкларның төп кайгысы шулдыр, ә Атагыз шушы нәрсәләргә мохтаҗ булуыгызны белә. Сез исә Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм сезгә шушы нәрсәләрнең барысы да өстәп бирелер. Әй кечкенә көтү, курыкма! Атагыз Патшалыкны сезгә тапшыруны хуш күрде. Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака өләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, һич тә кимеми торган хәзинәне күктә туплагыз – анда карак та тия алмас, көя дә төшмәс. Хәзинәгез кайда, күңелегез дә шунда булыр. Хуҗасының туйдан кайтуын көтеп, ул шакуга ишек ачарга әзер торган хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер булыгыз: билегездәге пута – буылган, яктырткычларыгызга ут алынган булсын. Хуҗалары, әйләнеп кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗа үзенең билен бәйләр дә, аларны өстәл янына утыртып, үзе хезмәт күрсәтеп йөрер. Әгәр ул, төн уртасында яки тагын да соңрак кайтып, хезмәтчеләрен уяу хәлдә күрсә, шул хезмәтчеләр бәхетле. Сезгә мәгълүмдер: әгәр хуҗа кеше каракның кайсы сәгатьтә киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде. Сез дә әзер булып торыгыз: Адәм Углы сез уйламаган сәгатьтә килер. Шулчак Петер Гайсәдән: – Хакимем! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең өчен генә сөйлисеңме, әллә бар кеше өченме? – дип сорады. Хаким Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен хуҗа тарафыннан башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы идарәче нинди була? Хуҗа кеше, өенә кайтып, аның тиешенчә эшләвен күрсә, әнә шул хезмәтче бәхетле. Хак сүз әйтәм сезгә: хуҗасы аны бөтен милкенә башлык итеп куяр. Ә инде әлеге хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, башка хезмәтче ирләрне, хатыннарны кыйнаса, ашап-эчеп һәм исереп йөрсә, хуҗасы ул көтмәгән көндә, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. Хуҗасының ихтыярын белеп тә, әзер булып тормаган һәм ул кушканча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр, ә хуҗасының ихтыярын белмичә җәзага лаек эш кылган адәм азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелгән булса, аңардан күп таләп ителер; кемгә күп ышанып тапшырылган булса, аңардан күбрәк соралыр. Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим! Әмма Мин авыр сынаулар үтәргә тиешмен һәм шул сынауларның бетүен интегеп көтәм! Сез Мине җиргә тынычлык китерер өчен килде дип уйлыйсызмы? Юк, Мин аерыр өчен килдем. Моннан ары бер өйдә яшәгән биш кеше бер-берсенә каршы булыр, өчесе – икесенә, ә икесе өчесенә каршы чыгар. Атасы – углына, углы – атасына, анасы – кызына, кызы – анасына, кайнанасы – килененә, килене кайнанасына каршы булыр. Гайсә янә халыкка мөрәҗәгать итте: – Көнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә, сез, яңгыр явар, дисез; һәм шулай була да. Көньяктан җил иссә, эссе булыр, дисез; һәм шулай була да. Икейөзлеләр! Җирне һәм күк йөзен күзәтеп, сез һава торышын әйтә аласыз, әмма ни өчен соң нинди заман җиткәнен аңлата алмыйсыз? Ни өчен сез нәрсәнең дөрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? Дәгъвачың сине хөкемче янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хөкемче каршына ирексезләп алып барыр, ә хөкемче сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә зинданга ябар. Хак сүз әйтәм: бурычыңны актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыга алмассың. Шулвакыт кемнәрдер, Гайсә янына килеп, Пилат үтерткән Гәлиләя кешеләре турында сөйләде. Корбан китергән вакытта үтерелгән әлеге кешеләрнең каны корбанлык малның каны белән аралашып аккан икән. Шушы хәлгә карата Гайсә: – Гәлиләядә яшәүче башка кешеләрдән гөнаһлырак булганга алар шулай җәфа чиккән дип уйлыйсызмы? – диде. – Алай түгел, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз. Яки Шилуахтагы манара басып үтергән унсигез кеше Иерусалимдә яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы? Юк, дип әйтәм Мин сезгә! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз. Шуннан Гайсә мондый гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы үсеп утырган ди. Бервакыт ул бакчага килгән дә агачтан җимеш эзләргә тотынган; таба алмагач, бакчачыга: «Менә өч ел инде мин шушы инҗирнең җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Урын алып тормасын монда», – дигән. Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып тирес салырмын, бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларсың». Шимбә көнне Гайсә гыйбадәтханәләрнең берсендә халыкны өйрәтте. Анда унсигез ел буена явыз рухтан интегеп бөкрәеп беткән, бөтенләй турая алмаган бер хатын бар иде. Гайсә, аны күреп, Үз янына чакырып алды да: – Ханым, син чиреңнән котылдың, – диде. Гайсә аның башына кулларын куюга, хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. Гыйбадәтханә башлыгы исә, Гайсәнең шимбә көнне дәвалавына ачуы килеп, халыкка: – Эшләү өчен атнаның алты көне бар; чирегездән савыгу өчен шимбә көнне түгел, әнә шул көннәрнең берсендә килегез, – диде. Хаким Гайсә аңа җавап итеп: – Икейөзлеләр! Шимбә көнне арандагы үгез яки ишәгегезне ычкындырып су эчертергә алып бармыйсызмыни? – диде. – Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны унсигез ел буе шайтан бәйләп тоткан. Шимбә көнне шул бәйдән ычкындырырга ярамыймы аны? Бу сүзләрне ишеткәч Аңа каршы сөйләүчеләрнең барысына да оят булып китте; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды. Шуннан Гайсә: – Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаган, аны нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – Әйтик, бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботакларында оя корган ди. Сүзен дәвам итеп Гайсә: – Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып булыр иде? – диде. – Ул ачыткы кебек: әйтик, бер хатын өч үлчәм онга ачыткы сала да, күпмедер вакыттан ачыткы камырны бик нык кабарта. Гайсә, шәһәр-авылларда туктый-туктый халыкны өйрәтеп, Иерусалимгә таба юл тотты. Кемдер Аңардан: – Әфәндем! Шулай бик азлар котылырмыни? – дип сорады. Ул исә андагы кешеләргә җавап итеп: – Тар ишектән керергә омтылыгыз. Сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышып карар, әмма булдыра алмас, – диде. – Йорт Хуҗасы, торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы яктан ишек кага башларсыз һәм: «Әфәнде, ишекне ач әле!» – диярсез. Ә Ул сезгә: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим», – дип җавап бирер. Шунда сез: «Без Синең белән бергә ашап-эчтек, һәм Син урамнарыбызда безне өйрәттең», – дип әйтә башларсыз. Әмма Ул: «Кем икәнегезне һәм кайдан килгәнегезне белмим, явызлык кылучылар, һәммәгез янымнан китегез!» – дияр. Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында булуын, ә үзегезнең аннан куылуыгызны күреп, сез еларсыз һәм теш шыкырдатырсыз. Көнчыгыш һәм көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафлардан килеп, кешеләр Аллаһы Патшалыгында мәҗлестә утырыр. Хәзер соңгы булганнар шунда – беренче, беренчеләр исә соңгы булыр. Шулвакыт берничә фарисей, килеп, Гайсәгә: – Сиңа моннан китәргә кирәк, чөнки Һируд Сине үтерергә тели, – диде. Ул аларга болай дип җавап бирде: – Барыгыз, ул төлкегә «бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам, ә өченче көнгә эшемне тәмамлармын» дип әйтегез. Ләкин Мин бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнән читтә һәлак булуы мөмкин түгел. И Иерусалим! Пәйгамбәрләр җанын кыючы, сиңа килүчеләрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә ничәмә тапкырлар синең халкыңны бергә җыярга омтылдым, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез! Инде менә Изге йортыгыз ташландык хәлдә калыр. Сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мөбарәктер!» дип әйтми торып, Мине кабат күрмәссез. Бервакыт, шимбә көнне, фарисей башлыкларының берсенә Гайсә ашка килде. Мәҗлестәгеләрнең барысы игътибар белән Аны күзәтте. Шулвакыт Аның каршына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. Канун белгечләренә һәм фарисейларга мөрәҗәгать итеп Гайсә: – Канун буенча шимбә көнне авыруларны дәваларга ярыймы? – дип сорады. Тегеләр эндәшмәделәр. Ә Гайсә, авыру кешегә куллары белән орынып, аны савыктырды да өенә кайтарып җибәрде. Аннары Ул аларга: – Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан шундук тартып чыгармас идегезмени? – диде. Аның бу соравына тегеләр җавап бирә алмадылар. Чакырылган кунакларның түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чөнки сиңа караганда хөрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мөмкин. Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп «бу кешегә урын бирче» дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың. Мәҗлескә чакырсалар, киресенчә, ишек катыннан урын ал; шунда хуҗа, яныңа килеп «әй дустым, түргәрәк утыр» дияр, һәм шул чагында мәҗлестәгеләр алдында синең дәрәҗәң артыр, чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер. Үзен ашка чакырган кешегә дә Гайсә: – Әгәр син төш вакытында яки кичен мәҗлес җыясың икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакырырлар, һәм шуның белән исап-хисап беткән булыр, – диде. – Мәҗлес үткәрә калсаң, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксак-сукырларны чакыр. Әнә шул чакта бәхетле булырсың, чөнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар, һәм тәкъваларның үледән терелгән көнендә сиңа әҗере булыр. Гайсә белән табын янында утыручыларның берсе моны ишетеп Аңа: – Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә сыйланачак кеше бәхетледер! – диде. Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: – Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп итеп кунак чакырган һәм, табынга утырыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бар нәрсә әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән. Барысы да сүз берләшкән кебек гафу үтенә башлаган. Беренчесе: «Җир сатып алган идем, шуны барып карарга кирәк, зинһар, гафу ит», – дигән. Икенчесе: «Биш пар үгез сатып алган идем, хәзер шуларны эштә сынап карамакчы булам, зинһар, гафу ит», – дигән. Өченчесе: «Мин күптән түгел генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән. Хезмәтче, кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Хуҗаның ачуы чыгып, хезмәтчесенә ул: «Бар, тиз генә шәһәр урамнарыннан һәм тыкрыклардан фәкыйрь, гарип, сукыр һәм аксакларны җыеп алып кайт», – дигән. Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. Хуҗа исә хезмәтчесенә: «Бар, шәһәр читенә чыгып юлларны, койма буйларын карап уз һәм кешеләрне монда килергә кыста, өем тулы кунак булсын, – дигән. – Сезгә әйтәм: башта чакырылганнарның берсе дә минем сый-нигъмәтемне татымас». Гайсәгә бик күп халык ияреп барды. Аларга мөрәҗәгать итеп Ул: – Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. – Үзенең хачын күтәреп Миңа иярмәгән кеше Минем шәкертем була алмый. Әйтик, арагыздан берәү манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга акчасы җитәрлекме икәнен белү өчен, иң башта, утырып, аның күпмегә төшәсен ул хисапламасмы әллә? Югыйсә, нигезен салып та төзеп бетерә алмаса, моны күрүче һәркем: «Бу кеше төзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аңардан көләр. Яки, әйтик, бер патша икенче патшага каршы яуга җыена ди. Үзенең ун меңлек гаскәре белән егерме меңлек гаскәргә каршы торырга көче җитү-җитмәвен башта утырып уйламасмы әллә? Әгәр көче җитмәсә, солых турында килешер өчен, дошман әле еракта чакта ук ул аның янына үзенең илчеләрен җибәрер. Шулай ук сезнең берегез дә, бар мөлкәтеннән ваз кичмәсә, Минем шәкертем була алмас. Тоз – яхшы нәрсә ул, әмма үзенең тәмен җуйса, аңа ничек тәм кайтарасың? Аны туфракка да, тирес өеменә дә сибеп булмый, аны чыгарып кына ташлыйлар. Колагы булганнар – ишетсен! Салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр, Гайсәне тыңлар өчен, Аның янына җыелдылар. Фарисейлар һәм Канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар. Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтса, туксан тугызын кырда калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? Ә инде аны тапкач, шатланып, җилкәсенә салып алып кайтыр. Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр. Хак сүз әйтәм сезгә: тәүбәне кирәксенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә дә күбрәк шатланырлар. Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Ун көмеш тәңкәнең берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы эзләмәсме әллә? Ә тапкач, дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланырлар. Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган ди. Шуларның кечерәге атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән. Берничә көн үткәч, кече углы үз өлешен саткан да, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган. Шуннан ул җирле бер кешегә эшкә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән. Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән. Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның күпме ялчысы туйганчы ризык ашый, ә мин монда ачка тилмерәм! Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән. Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән. Әмма атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Тиз генә аңа затлы киемнәр алып килегез, бармагына – йөзек, аягына сандал бирегез. Аннары симертелгән берәр бозауны чалыгыз. Сыйланыйк, күңел ачыйк! Минем бу углым үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар. Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк ул, җыр-бию тавышлары ишетеп, хезмәтчеләрнең берсен чакырган да: «Бу ни хәл?» – дип сораган. Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән. Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы, чыгып, аның өйгә керүен үтенгән. Әмма атасына җавап итеп ул: «Менә, мин сиңа күпме еллар кол сыман хезмәт итәм, кушканыңны һич үтәми калганым юк, алай да дусларым белән күңел ачарга синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән. Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем янда, минем бөтен нәрсәм – синеке. Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки энең үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дип әйткән. Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга, милкеңне туздырып бетерә, дип килеп әйткәннәр. Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары хуҗалыгым белән идарә итә алмассың», – дигән. Шуннан идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, теләнеп йөрергә оялам. Хәер, хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге мәгълүм миңа», – дип уйлаган да, хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән. Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән. Хуҗа кеше исә намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак. Сезгә әйтәм: шушы гаделсез дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз. Шул рәвешле, әгәр сез бу дөньяның байлыгы белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? Әгәр башкаларның милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер? Бер генә кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә. Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәяләгән нәрсә – Аллаһы өчен җирәнгеч. Чумдыручы Яхъя килгәнче, Муса кануны һәм пәйгамбәрләрнең язмалары гамәлдә иде. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм барысы да шул Патшалыкка керергә тырыша. Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла. Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитеннән һәм куе кызыл төстәге тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кия, һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган. Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән. Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган да еракта Ибраһимны һәм аның янында Элгазарны күргән. Шунда ул: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп минем янга Элгазарны җибәрче, бармак очын суга чылатып телемне суытсын иде, чөнки ялкын эчендә бик нык газап чигәм!» – дип кычкырган. Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч тапты, ә син газап чигәсең. Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка биредән беркем чыга алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас», – дип җавап кайтарган. Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны әткәм йортына җибәр: анда минем биш ир туганым бар; Элгазар барып кисәтсен – алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән. Ибраһим аңа: «Аларда Муса һәм башка пәйгамбәрләрнең язмалары бар, шуларга колак салсыннар», – дип җавап биргән. Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән. Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган. Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Гөнаһ кылыр өчен сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы! Шушы садә балаларның берәрсен юлдан яздыручыны муенына тегермән ташы асып диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер; сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны. Хаким Гайсәгә рәсүлләр: – Иманыбызны ныгытсаң иде, – диделәр. Аларга җавап итеп Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып чык та диңгезгә күчеп тамыр җибәр!» – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде. Әйтик, сезнең хезмәтчегез җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайтты ди. Сезнең кайсыгыз аңа: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? Киресенчә: «Кичке ашны әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән? Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен үтәгәннән соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез. Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя арасындагы чик буйлап үтте. Бер авылга кергәндә, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар еракта ук туктап калып: – Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар. Аларны күрүгә Ул: – Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде. Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук чирләреннән арындылар. Аларның берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә кычкырып-кычкырып Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды; аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәтләрен укыды. Әлеге кеше самареяле иде. Гайсә аңардан: – Уныгыз да савыкмадымыни? – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң? Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп килмәдемени? Шуннан Гайсә аңа: – Тор һәм юлыңда бул. Сине ышануың савыктырды, – диде. Фарисейлар Гайсәдән: – Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады. Ул аларга: – Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. Беркем дә: «Менә ул монда» яки «әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада, – дип җавап кайтарды. Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп Гайсә: – Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. – Сезгә «кара, Ул анда» яки «кара, Ул монда» дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип беркая да торып чапмагыз. Адәм Углының кайтуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтырап киткән яшен яктысы кебек булыр. Әмма башта Аңа күп газаплар кичерергә һәм бүгенге буын кешеләре тарафыннан кире кагылырга туры килер. Нух заманында ничек булса, Адәм Углы кабат килгәндә дә шулай булыр. Нух үзенең көймәсенә аяк баскан көнгә кадәр дә кешеләр шулай ук ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Шуннан туфан сулары калкып һәммәсен һәлак иткән. Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр. Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып аларның барысын һәлак иткән. Адәм Углы кайткан көнне дә шулай булыр. Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, әйберләрем калган дип, өйгә кереп тормасын; кырдагы кеше дә өенә кайтмасын. Лут хатыны белән нәрсә булганны исегездән чыгармагыз! Җанын саклап калырга теләгән кеше аны югалтыр, ә җанын югалткан кеше аны саклап калыр. Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. [ ] Аның бу сүзләреннән соң шәкертләре: – Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр. Ул аларга: – Үләксә кайда ятса, козгыннар шунда җыелыр, – дип җавап бирде. Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән. Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да гомер сөргән, һәм ул һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган. Әмма хөкемче бу тол хатынның дәгъвасын озак вакытлар хәл итмәгән. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да, бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим – мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән. – Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә. – Көне-төне Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаган кешеләрне Ул әллә якламасмы? Түзеп тора алырмы? Сезгә әйтәм: Ул озакка сузмас, якларга килер. Әмма Адәм Углы, килеп, җир йөзендә иман табармы икән? Үзләрен тәкъвалардан санаучы, ә башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Ике кеше дога кылу өчен Аллаһы йортына кергән ди: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән. Фарисей, алгарак чыгып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгелмен. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм. Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен сәдака итеп бирәм». Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыны мәрхәмәтеңнән аерма!» – ди икән. Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы Аллаһы тарафыннан акланып өенә кайтып киткән; чөнки үзен башкалардан өстен куючы түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер. Гайсә орынып фатихасын күндерсен өчен, кешеләр Аның янына сабый балаларын да алып килә, әмма шәкертләр моны күреп әлеге кешеләрне шелтәли иделәр. Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы әнә шундый сабыйларныкы. Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте. Халык башлыкларының берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады. – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел. Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше җанын кыйма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, ата-анаңны хөрмәт ит. – Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде теге. Моны ишеткәч, Гайсә аңа: – Сиңа тагын бер нәрсә җитми: һәммә нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – дип әйтте. Әлеге сүзләрне ишеткәч, ул кеше борчуга калды, чөнки байлыгы бик зур иде. Гайсә аның пошаманга калуын күреп: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү авыр шул, – диде. – Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк. Бу сүзләрне ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорады. – Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала, – диде Гайсә. – Менә, без бар нәрсәбезне калдырып Сиңа иярдек, – диде шунда Петер. Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын, балаларын калдырган һәркем бу дөньяда яхшылыкны артыгы белән алыр, киләчәк дөньяда исә мәңгелек тормышка ия булыр, – диде. Гайсә, унике шәкертен чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр язганның һәммәсе тормышка ашыр. Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар, өстенә төкерерләр; камчы белән суктырырлар, аннары үтерерләр. Әмма өченче көндә Ул үледән терелер. Шәкертләре исә Аның сөйләгәннәрен аңламады. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып кала бирде – әйтелгәннәргә алар төшенмәде. Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр адәм юл буенда хәер сорашып утыра иде. Янәшәсеннән халык төркеме үтеп барганны ишетеп, ул: – Нишлиләр анда? – дип сорады. – Насаралы Гайсә килә, – диделәр аңа. Шунда ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде. Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булды, әмма ул тагын да катырак итеп: – Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды. Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Гайсә аңардан: – Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады. – Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде теге. – Күзләрең күрсен! – диде Гайсә. – Сине ышануың савыктырды. Сукыр адәм шундук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды. Гайсә, Әрихәгә җитеп, урам буйлап бара иде. Шәһәрнең салым җыючылар башлыгы – Зәкәй исемле бер бай адәм – Гайсәнең ниндирәк кеше икәнен бик тә күрергә тели иде. Буе кыска булу сәбәпле халык арасыннан Аны күрә алмаганга, ул алгарак йөгереп узды да Гайсә үтәсе юл буенда үскән кыргый инҗир агачына менеп утырды. Шул турыга җиткәч, Гайсә югарыга карады һәм: – Зәкәй, төш тизрәк, бүген Мин синең өеңдә тукталырга тиешмен, – диде. Теге тиз генә төште һәм шатланып Аны өендә кабул итте. Бу хәлне күрүчеләрнең барысы: – Шул гөнаһлы адәмнең өенә керде! – дип ризасызлык белдерде. Соңрак Хаким Гайсәгә Зәкәй: – Әфәндем! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә өләшәм, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүртләтә кайтарып бирәм, – диде. – Бүген шушы өйгә котылу килде, чөнки бу кеше дә Ибраһим нәселеннән бит. Адәм Углы югалганны эзләп табар һәм коткарыр өчен килде, – дип әйтте Гайсә. Аны тыңлап торган халыкка Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде. (Гайсә Иерусалимгә якынлашып килгәнгә, кешеләр, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйлады.) Гайсә болай диде: – Затлы нәселгә караган бер кеше, патшалыкны кабул итәр өчен, ерак илгә барып кайтырга тиеш булган ди. Юлга чыгар алдыннан ул, ун хезмәтчесен чакырып алып, аларның һәрберсенә йөзәр динар акча биргән дә: «Мин кайтканчы, шушы акчаларны табыш китерерлек итеп әйләнешкә кертегез», – дигән. Әмма ватандашлары аны яратмау сәбәпле: «Безнең өстән патшалык итүеңне теләмибез», – дип, аның эзеннән илчеләр җибәргәннәр. Теге кеше, ерак илдә патшалыкны кабул итеп кабат үз иленә әйләнеп кайткач, акча биреп калдырган хезмәтчеләренең күпме табыш алуын белергә теләп, аларны үз янына чакырырга кушкан. Беренче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча ун тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син – минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булганың өчен, мин сине ун калага идарәче итеп куям», – дигән. Икенче хезмәтчесе, килеп: «Хуҗам, син биргән акча биш тапкыр артыграк табыш китерде», – дигән. Хуҗасы аңа: «Мин сине биш калага идарәче итеп куям», – дигән. Ә өченче хезмәтчесе, килеп, болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән акча. Синнән курыкканга, мин аны кулъяулыкка төреп саклап тоттым. Син кырыс кеше бит: үзең куймаганны аласың, чәчмәгәнне урасың». Хуҗасы аңа: «Әй яраксыз хезмәтче! Әйткән сүзләреңә карап мин сиңа хөкем чыгарам. Минем кырыс булуымны, үзем куймаган нәрсәне алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, ни өчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләгән булсаң, кайткач, мин аңардан табыш алган булыр идем, – дигән һәм янындагы кешеләргә, – акчаны аңардан алыгыз да ун тапкыр артыграк табыш китергән хезмәтчегә бирегез», – дип әйткән. Тегеләр: «Хуҗам! Аның акчасы болай да ун тапкырга артты бит инде», – дигәннәр. Хуҗа кеше исә: «Сезгә әйтәм: кемдә бар – шуңа тагын да бирелер, ә кемдә юк икән, булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны исә монда китерегез дә күз алдымда үтерегез», – дип җавап биргән. Сүзен тәмамлаганнан соң, Гайсә Иерусалимгә таба юлын дәвам итте. Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Ул ике шәкертен чакырып алды да: – Каршыгыздагы авылга барыгыз, – диде. – Анда керүгә, моңарчы һичкем атланмаган бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны ычкындырыгыз да монда алып килегез. Әгәр берәрсе: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса: «Безнең Хуҗага кирәк ул», – дип әйтегез. Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты. Яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта ишәкнең хуҗалары алардан: – Нигә сез ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорады. Тегеләр исә: – Хуҗабызга кирәк ул, – дип җавап бирде. Ишәкне алып килеп, аның сыртына өс киемнәрен салгач, Гайсәне ишәккә атландырдылар. Гайсә ишәккә атланып барган чакта, кешеләр юлга өс киемнәрен җәйделәр. Ә инде Гайсә Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, куанышып, үзләре күргән барлык могҗизалар өчен көчле тавыш белән Аллаһыга дан-мактау яудыра башладылар: «Раббы исеме белән килүче Патша мөбарәктер! Күкләрдә – иминлек, югарыда дан-шөһрәт булсын!» Шунда халык арасындагы кайбер фарисейлар Гайсәгә: – Остаз! Шәкертләреңне тый! – диде. Әмма аларга җавап итеп Ул: – Сезгә шуны әйтәм: әгәр алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде. Иерусалимгә якынлашып шәһәргә карашын ташлагач, аның язмышы өчен көенеп, Гайсәнең күзләренә яшь килде. – Син дә шушы көндә үз иминлегең өчен нәрсә кирәклеген белсәң икән! – диде Ул. – Әмма хәзергә синең күзләрең өчен бу яшерендер. Синең өчен шундый көннәр килер, дошманнарың әйләнә-тирәңә чокырлар казып, туфрак өемнәре күтәртеп сине камап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар; сине җимереп, халкыңны кырып бетерерләр, таш өстендә таш калдырмаслар, чөнки яныңа Аллаһы килеп шәфкать күрсәткән вакытны син белми калдың. Аллаһы йортына кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады. – Язмада: «Минем Йортым дога кылу йорты булачак», – дип әйтелгән, ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез, – диде Ул. Гайсә һәркөнне Аллаһы йортында халыкны өйрәтте. Ә баш руханилар, Канун белгечләре һәм халык башлыклары Аны һәлак итәргә җай эзләделәр, әмма бу эшне ничек башкарырга икәнен һич уйлап таба алмадылар, чөнки Гайсәнең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халык һәрчак Аның янында булды. Беркөнне Аллаһы йортында Яхшы хәбәрне бәян итеп кешеләрне өйрәткән Гайсә янына баш руханилар һәм Канун белгечләре белән бергә халык өлкәннәре килделәр дә: – Әйт әле безгә, мондый эшләр башкарырга Синең хакың бармы? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар. Аларга җавап итеп Ул: – Минем дә сезгә бер соравым бар, әйтегез әле: суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? – дип сорады. Тегеләр үзара: – «Күктән» дип әйтсәк, Ул «ә ни өчен Яхъяга ышанмадыгыз?» дип сорар. Ә инде «кешеләрдән» дип әйтсәк, халык безне таш атып үтерер, чөнки алар Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – дип киңәшкәннән соң, – кайдан икәнен белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде Гайсә. Шуннан соң халыкка Ул менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак елларга чит якларга китеп барган. Уңыш җыяр вакыт җиткәч, үзенә тиешле өлешне алу өчен, йөзем үстерүчеләр янына хезмәтчесен озаткан. Тегеләр аны кыйнап буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. Аннары ул икенче хезмәтчесен юллаган. Әмма аны кыйнап һәм мыскыл итеп бернәрсәсез кире борганнар. Ул өченче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны да яралап куып чыгарганнар. Шуннан йөзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сөекле углымны җибәрим әле, бәлки аңа хөрмәт күрсәтерләр». Әмма аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип киңәшкәннәр дә егетне бакчадан алып чыгып үтергәннәр. Инде йөзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр? Ул, кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер дә бакчасын башкаларга куллануга тапшырыр. Моны тыңлаучылар: – Алай була күрмәсен! – диештеләр. Әмма Гайсә аларның күзенә туры карап: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш иң мөһим почмак ташына әйләнде», – дип Язмада әйтелгәннәр, алайса, нәрсә аңлата соң? – дип сорады. – Бу ташка абынган һәркем чәлпәрәмә киләчәк; таш кемнең дә булса өстенә төшсә – сытачак. Баш руханилар һәм Канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләренә төбәлгәнен аңлап, Аны кулга алырга теләгән иделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар. Шуннан алар Гайсә артыннан күзәтергә үз кешеләрен юлладылар. Тегеләр, Гайсәне Рим идарәчесе хөкеменә тапшыру өчен үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, Аның сүзләреннән гаеп табарга тырыштылар. – Остаз! – диде алар. – Сүзләреңнең һәм өйрәтүеңнең хаклыгын, кемнең кем булуына карамастан хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өндәвеңне беләбез. Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Гайсә аларның мәкерле ниятләрен сизеп: – Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде тегеләр. Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде. Гайсәнең халык алдында сөйләгән сүзләрендә алар бәйләнерлек нәрсә таба алмадылар һәм, Аның җавабына исләре китеп, тынып калдылар. Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлардан берничәсе килеп болай дип сорады: – Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең өйләнгән ир кардәше бала калдырмыйча үлеп китсә, исән калган кардәше, туганының нәселен дәвам итәр өчен, аның тол хатынын үзенә алсын», – дип язган. Шуннан килеп, бертуган җиде ир кардәш булган ди. Шуларның беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән. Ул хатынга икенчесе дә, өченчесе дә, шул рәвешле, җидесе дә өйләнгән, әмма барысы да бала калдырмыйча үлеп киткән. Барысыннан соң хатын үзе дә дөнья куйган. Шулай булгач, үлеләр терелгәндә ул кайсының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире иде бит! Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Бу дөньяда кешеләр өйләнә дә, кияүгә дә чыга. Ә инде үледән терелергә һәм киләчәк дөньяда яшәргә лаек булганнар өйләнми дә, кияүгә дә чыкмый, үлә дә алмый, чөнки алар – фәрештәләр кебек һәм, үледән терелеп торганга, Аллаһы балалары булып санала. Ә инде үлгәннәрнең терелү мәсьәләсенә килгәндә, Муса үзе дә бит янып торган күгән куагы турында сөйләгәндә Раббыны «Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» дип атый. Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул – тереләрнеке; Аның өчен барысы да тередер. Канун белгечләренең кайберләре, бу сүзләрне ишетеп: – Остаз! Яхшы әйттең, – диде. Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәгә сорау бирергә батырчылык итмәде. Аннары Гайсә аларга болай диде: – Ни өчен кешеләр: «Мәсих – Давыт Углы», – дип әйтә? Зәбур китабында Давыт үзе болай ди бит: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“». Димәк ки, Мәсихне Давыт «Хакимем» дип атый. Алай икән, Мәсих ничек итеп Давытның Углы була алсын? Бар халык Гайсәне тыңлап торганда, шәкертләренә төбәп Ул болай диде: – Өсләренә озын киемнәр киеп йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә – дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә түрдә утыруны сөюче Канун белгечләреннән сак булыгыз! Алар, хәйләләп, тол хатыннарның мал-мөлкәтен талыйлар, кешеләр күрсен өчен озаклап дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә! Сәдака сандыгына байларның акча салуын күзәтеп торганда Гайсә, бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күреп, шәкертләренә: – Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны һәммәсенә караганда күбрәк салды, – диде. – Чөнки тегеләр барысы да үзеннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде. Берәүләр Аллаһы йортының затлы ташлар, Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе турында сөйләшеп торганда, Гайсә: – Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде. Шунда Аңардан: – Остаз! Ул хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер икән? – дип сорадылар. – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм «Мин – Мәсих!», «Вакыты җитте!» диярләр. Андыйларга иярмәгез! Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркып калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, әмма моның белән генә бетмәс әле. Халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. – Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр булыр. Әмма шушы хәлләргә кадәр сезне эзәрлекләрләр, кулга алырлар, хөкем итү өчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга ташларлар. Минем исем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр каршына алып барырлар. Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз. Үзебезне ничек якларбыз, дип алдан борчылып тормагыз, чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы сүз әйтә алмас һәм каршы да тора алмас. Сезгә хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз хыянәт итәр, кайберләрегезне үтерерләр дә. Минем аркада бөтенесе сезгә нәфрәт белән карар. Тик шулай да башыгыздан чәч бөртеге дә төшмәс. Түзем булсагыз, җаныгызны саклап калырсыз. Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның җимерелер вакыты бик якын. Яһүдиядә яшәүчеләр шулвакыт тауларга качсын, шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кире кайтмасын. Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул чакта Язмада әйтелгәннәрнең барысы да тормышка ашыр. Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, бу халыкны Аллаһының ачуы көтә: берәүләр кылычтан узар, икенчеләр, әсир ителеп, төрле халыклар арасына сибелер; заманнары тәмамланганчы, Иерусалимне мәҗүсиләр таптап йөрер. Кояш, ай һәм йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан аларның коты очар. Җир йөзенә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан хушларын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр. Шул чагында кешеләр болыт өстендә бөек кодрәт һәм дан белән килүче Адәм Углын күрерләр. Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча сыныгызны турайтып басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын. Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде: – Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз: аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек һәм тормыш мәшәкатьләре сезне басып китмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә ябырылачак. Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казаларга түзәргә көч табар һәм Адәм Углы каршында торырга лаек булыр өчен дога кылыгыз. Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкны өйрәтте, ә кич җитүгә Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде. Таң атуга бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килә торган булды. Котылу бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Төче күмәч бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде. Баш руханилар һәм Канун белгечләре Гайсәдән котылу җаен эзли, әмма халыктан курка иделәр. Шунда унике шәкертнең берсенә – Искариот кушаматлы Яһүдәнең эченә шайтан керде, һәм ул, баш руханилар һәм Аллаһы йортының каравыл башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште. Тегеләр, бу хәлгә бик шатланып, аңа акча вәгъдә иттеләр. Яһүдә бу тәкъдим белән ризалашты һәм халыкка сиздермичә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады. Төче күмәч бәйрәме хөрмәтенә бәрән чала торган көн җиткәч, Петер белән Яхъяга йомыш йөкләп, Гайсә: – Барыгыз, безгә бәйрәм табыны әзерләгез, – диде. – Кайда әзерләргә кушасың? – дип сорады алар. – Шәһәргә аяк басуга, сулы чүлмәк күтәреп кайтучы бер кешене очратырсыз, – дип җавап бирде Гайсә. – Аның артыннан барыгыз да, ул кергән өйгә кереп, йорт хуҗасына болай дип әйтегез: «Остазыбыз синнән: „Бәйрәм ризыгын шәкертләрем белән кайсы бүлмәдә ашыйк?“ – дип сорый». Ул сезгә өске каттагы җыештырылган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез. Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты; шуннан алар бәйрәм табыны әзерләделәр. Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын яныннан урын алды. – Газапларга дучар ителгәнче шушы Котылу бәйрәме табынында сезнең белән утырып ашарга бик тә теләгән идем! – диде аларга Гайсә. – Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде Котылу бәйрәме ашын ашамаячакмын. Гайсә касәне алды да шөкрана кылганнан соң аларга сузып: – Алыгыз, үзара бүлешеп эчегез, – диде. – Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килмичә, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен. Аннары Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да сындыргалап: – Бу – сезнең хакка бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез, – дигән сүзләр белән шәкертләренә бирде. Аштан соң Гайсә янә касәне алып: – Менә бу касә – сезнең хакка түгелә торган каным белән расланган Яңа Килешү, – диде. – Әмма Миңа хыянәт итүченең кулы Минем кулым белән бергә шушы өстәлдә. Хәер, Адәм Углының киләчәге алдан билгеләнгән, ләкин Аңа хыянәт итүчегә ни кайгы! Шәкертләре, безнең арада кайсыбыз мондый гамәл кылыр икән дип, бер-берсеннән сораша башлады. Шуннан алар, арабызда кайсыбыз бөегрәк саналырга тиеш, дип бәхәсләшергә тотындылар. Гайсә исә аларга болай диде: – Патшалар үз халкы өстеннән хакимлек итә, һәм аларны «игелек кылучы» дип атыйлар. Ләкин сездә алай булмасын: бөек дип саналганы – кече, башлык исә хезмәтче кебек булсын. Чөнки кем олырак: өстәл янында утырган кешеме, әллә аңа хезмәт итүчеме? Өстәл янында утыручы түгелме соң? Ә менә сезнең арада Мин хезмәт итүче кебек! Мин узган барлык сынауларда сез һәрчак янәшәмдә булдыгыз. Шул сәбәпле, Атам Миңа патшалык итү хокукын тапшырган кебек, Мин дә сезгә шул хокукны тапшырам. Сез Минем Патшалыгымдагы табыннан ашарсыз, эчәрсез һәм тәхетләрдә утырып Исраилнең унике ыругы белән идарә итәрсез. Гайсә шунда Петергә: – Шимун, Шимун! Менә, шайтан сезне бодай җилгәргән кебек җилгәрергә рөхсәт алды, – диде. – Әмма иманнан язмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; кабат Миңа әйләнеп кайткач, син имандашларыңны ныгыт. – Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды Аңа Петер. Әмма Гайсә аңа: – Сиңа әйтәм, Петер: бүген әтәч кычкырганчы, Минем белән таныш булуыңнан син өч тапкыр ваз кичәрсең, – диде, аннары шәкертләреннән, – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, алмаш аяк-киемсез юлга озаткан чакта сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә мохтаҗ булмадык, – дип җавап бирде тегеләр. – Әмма хәзер, – диде Гайсә аларга, – янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. Сезгә әйтәм: Язмада Минем хакта «Ул җинаятьчеләр исәбенә кертелде» дип әйтелгән сүзләр гамәлгә ашырга тиеш. Минем хакта язылганнар тиздән үтәләчәк. – Хакимебез! – диде шәкертләре. – Менә безнең ике кылычыбыз бар. – Җитәр, бу турыда сүзне туктатыйк! – диде Гайсә аларга. Гайсә, өеннән чыгып, гадәтенчә Зәйтүн тавына юнәлде; Аның артыннан шәкертләре дә иярде. Барып җиткәч, Ул аларга: – Вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз, – диде. Үзе алардан таш атардай ераклыкка китте дә тезләнеп дога кылырга тотынды: – И Атам! Син ихтыяр кылып, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсен! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын. [ Шулвакыт Гайсә янына күктән бер фәрештә иңеп Аңа ныклык бирде. Күңеле газапланганга, Гайсә аеруча тырышып дога кылды; Аңардан, җиргә тамган кан тамчылары кебек, тир акты.] Догасын тәмамлаганнан соң, Ул шәкертләре янына килде һәм аларның кайгыдан талчыгып йоклап ятуларын күрде. – Нигә йоклап ятасыз сез? – диде Ул. – Торыгыз һәм вәсвәсәгә бирелмәс өчен дога кылыгыз. Ул әле әйтеп тә бетермәде, алар янына бер төркем кеше килеп җитте, иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүдә исемлесе атлый иде. Ул, үпмәкче булып, Гайсә янына килде. Гайсә исә аңа: – Яһүдә! Син шулай, үбеп, Адәм Углына хыянәт кыласыңмы? – диде. Гайсә янындагы шәкертләр, эшнең кая таба барганын чамалап, Аңа: – Хакимебез! Бәлки, безгә кылычларны чыгарыргадыр? – диде. Шуннан аларның берсе, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. – Туктагыз! Җитәр! – диде шунда Гайсә һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды. Ә Аны кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы йортының каравыл башлыкларына һәм халык өлкәннәренә Гайсә: – Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! – диде. – Мин һәр көнне сезнең белән Аллаһы йортында булдым, һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез, ә хәзер – сезнең заман, караңгылык чоры! Шуннан алар сак астында Гайсәне олуг рухани өенә алып килделәр. Петер исә, арттарак калып, аларга иярде. Ишегалды уртасында учак яктылар. Башкалар белән бергә Петер дә учак янына килеп утырды. Бер хезмәтче кыз, аның учак янында утыруын күреп, текәлеп карады да: – Менә бу да Аның белән иде, – диде. Әмма Петер: – Юк, сеңлем, мин Аны белмим, – дип Гайсәдән ваз кичте. Бераздан аны икенче берәү күреп: – Син дә аларның берсе, – диде. Ләкин Петер аңа да: – Юк, дус кеше! – дип җавап кайтарды. Берәр сәгатьтән тагын кайсыдыр катгый итеп: – Дөрестән дә, бу адәм Аның белән иде, ул да Гәлиләя кешесе, – диде. Әмма Петер: – Синең нәрсә сөйләгәнеңне аңламыйм, – дип инкяр итте. Ул шушы сүзләрне әйтүгә, әтәч кычкырды. Хаким Гайсә шунда Петергә борылып карады; һәм Петер Аның «бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең» дигән сүзләрен исенә төшерде һәм, урам якка чыгып, ачынып елап җибәрде. Сакчылар Гайсәне мыскыл итәргә, кыйнарга тотындылар; Аның күзләрен каплап: – Пәйгамбәрлегеңне күрсәт әле: кем сукты Сиңа? – дип сорадылар һәм моңардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. Таң аткач, халык өлкәннәре, баш руханилар һәм Канун белгечләре Югары киңәшмәгә җыелдылар һәм, Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырып, Аңардан: – Җавап бир: Син Мәсихме? – дип сорадылар. – Әйтсәм – ышанмассыз, сорау бирсәм – җавап кайтармассыз. Әмма шушы мәлдән башлап Адәм Углы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр, – диде Ул аларга. Шулчак бөтенесе бертавыштан: – Димәк, Син Аллаһы Углы буласыңмыни? – дип сорадылар. – Сез үзегез шулай дип әйтәсез ич, – дип җавап бирде Ул. – Безгә тагын нинди шаһитлык кирәк? – диде алар. – Үз теле белән әйткәнне ишетеп тордык бит! Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр. – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар. Пилат Гайсәдән: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады. – Бу – синең сүзләрең, – диде аңа Гайсә. Шунда Пилат баш руханиларга һәм халык төркеменә: – Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. Әмма алар: – Үзенең тәгълиматы белән Ул бөтен Яһүдия җирендәге халыкны котырта; бу гамәлен Гәлиләядә башлаган иде, инде хәзер монда килеп җитте, – дип тәкрарлый бирде. Гәлиләя дигәннәрен ишетеп, Пилат: – Ул Гәлиләядәнме? – дип сорады. Гайсәнең Һируд патша идарә иткән өлкәдән булуын белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд үзе дә Иерусалимдә иде. Гайсәне күреп, Һируд бик шатланды, чөнки Аның хакында күп ишеткәнгә күрә, күптәннән Аны очратасы килеп йөри иде. Гайсә аның өчен нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнде ул. Һируд Аңа байтак кына сораулар бирде, ләкин Гайсә нәрсә дип тә җавап кайтармады. Янәшәдә басып торган баш руханилар һәм Канун белгечләре исә тырышып-тырышып Аны гаепли бирделәр. Һируд һәм аның гаскәриләре, Гайсәдән мыскыллап көлгәннән соң, Аны купшы киемнәргә киендерделәр дә кабат Пилат янына җибәрделәр. Моңа хәтле дошманлашып йөргән Пилат белән Һируд шул көннән дуслашып киттеләр. Баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, Пилат аларга: – Сез миңа бу Кешене, халыкны котырта, дип алып килдегез. Менә мин сезнең алда Аңардан сорау алдым, ләкин бу Кешедә сез әйткән гаепләрнең берсен дә тапмадым, – диде. – Һируд та гаеп тапмыйча Аны кире безгә җибәрде. Димәк ки, үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән Ул. Камчы белән суктырып, мин Аны иреккә чыгарам. [ ] Әмма шулчак барысы бертавыштан: – Үлем Аңа! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башлады. Әлеге Бараб шәһәрдә чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданда утыра иде. Гайсәне иреккә җибәрмәкче булып, Пилат тагын халыкка мөрәҗәгать итте, әмма халык: – Хачка кадакла Аны, хачка! – дип кычкыра бирде. Пилат өченче мәртәбә: – Нинди явызлык эшләгән соң Ул? Үлемгә хөкем итәрлек гаебе юк Аның; шулай булгач, мин Аны камчы белән суктырам да иреккә чыгарам, – диде. Ләкин халык, тагын да катырак кычкырып, Аны хачка кадакларга таләп итте һәм ахыр чиктә үз дигәненә иреште. Пилат алар теләгәнчә карар кылды: чуалыш чыгарган һәм кеше үтергән өчен зинданга ябылган адәмне халык соравы буенча азат итте, ә Гайсәне алар ихтыярына тапшырды. Гайсәне җәза урынына алып барганда, кырдан кайтып килүче Шимун исемле кешене туктатып, гаскәриләр хачны аның җилкәсенә салдылар да Гайсә артыннан алып барырга куштылар (әлеге Шимун исә Күрини шәһәреннән иде). Аларга бик күп халык иярде, араларында Гайсәне җәлләп үкереп елаган хатын-кызлар да байтак иде. Гайсә, аларга таба борылып: – Әй Иерусалим хатын-кызлары! Минем өчен күз яшьләре түкмәгез, бәлки үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, – диде. – Чөнки «бала таба алмаган һәм бала тудырмаган, күкрәк сөте имезмәгән хатыннар бәхетле» дип әйтер көннәр җитә. Шул көннәрдә кешеләр тауларга «безнең өскә авыгыз!» дип, ә калкулыкларга «безне күмеп китегез!» дип әйтерләр. Әгәр яшелләнеп үсеп утырган агач белән шулай эшлиләр икән, корыганына ни булыр? Җәза урынына Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә алып бардылар. «Баш сөяге» дип аталган җиргә килеп җиткәч, Аны да, теге җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадаклап куйдылар. [ Гайсә шунда: – И Атам! Кичер бу кешеләрне, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр, – диде.] Гаскәриләр, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр. Халык карап торды. Башлыклар исә, Гайсәне мыскыллап: – Башкаларны коткарып йөрде бит! Әгәр Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен коткарсын! – дип көлделәр. Гаскәриләр дә Аңа әче шәраб тәкъдим итеп: – Әгәр яһүдиләр Патшасы булсаң, Үзеңне коткар! – дип мыскылладылар. Гайсәнең баш очына «Бу – яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетелгән иде. Хачка кадакланган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап: – Син Мәсих түгелмени? Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде. Икенчесе исә, тегене тыеп: – Аллаһыдан курык! Син үзең дә, Аның кебек үк, хөкемгә дучар ителгән кеше бит. Безне гадел хөкем иттеләр, кылган эшебез өчен тиешлесен алдык, ә Ул һичбер начарлык эшләмәгән, – диде, аннары Гайсәгә мөрәҗәгать итеп, – Гайсә, Үз Патшалыгыңа килгәч, мине искә ал, – дип өстәде. Гайсә аңа: – Хак сүз әйтәм: син бүген үк Минем белән бергә оҗмахта булырсың, – дип җавап кайтарды. Көн үзәге җиткән иде. Шулвакыт кояш сүнеп, бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм шушы хәл көндезге өчкә кадәр дәвам итте. Аллаһы йортындагы пәрдә исә урталай ертылып төште. Гайсә шунда каты итеп: – Атам! Рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды да җан бирде. Бу хәлләрне күреп торган йөзбашы, Аллаһыны данлап: – Бу Кеше чынлап та гаепсез булган икән, – диде. Җәзаны карарга җыелган халык, шушы вакыйганы күргәннән соң, кайгыдан күкрәген төя-төя өенә таралды. Гайсәнең таныш-белешләре, шулай ук Гәлиләядән Аңа ияреп килгән хатыннар да бу хәлне читтән күзәтеп тордылар. Югары киңәшмә әгъзалары арасында Яһүдиядәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле кеше бар иде. Аллаһы Патшалыгының килүен көтеп яшәгән игелекле һәм тәкъва бу адәм Киңәшмәдә кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылган карарны хупламаган иде. Шул Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнең җәсәден алып китәргә рөхсәт сорады; аннары, Гайсәне хачтан төшереп, җитен тукымага төрде дә кыяда уелган, моңарчы һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарәгә урнаштырды. Бу – бәйрәмгә әзерлек киче, шимбәгә каршы көн иде. Гәлиләядән Гайсәгә ияреп килгән хатыннар да Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең җәсәден ничек итеп кабергә куюларын карап тордылар; шуннан соң, өйләренә кайтып, Гайсәнең җәсәденә сөртү өчен бәлзәмнәр һәм хуш исле майлар әзерләделәр дә, Муса кануны кушканча, шимбә көнне ял иттеләр. Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк кабер-мәгарә янына киттеләр. Килсәләр, мәгарә авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән. Эчкә кергәч исә, алар Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар. Шушы хәлгә аптырашып торганда, кинәт каршыларында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды. Хатыннар куркып җиргә текәлделәр. Ә теге ирләр: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диде. – Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чакта сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез. Ул сезгә: «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде. Шунда Гайсәнең бу сүзләре аларның исенә төште. Кабер янына магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям һәм башка хатыннар килгән иде. Кайткач, алар бу хакта рәсүлләргә һәм бүтәннәргә сөйләделәр. Әмма хатын-кызларның әйткәннәре рәсүлләргә юк сүз кебек тоелды – алар моңа ышанмады. Тик шулай да Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлектән башка һичнәрсә күрмәде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты. Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты. Юлда алар булып узган вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар. Алар шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе аларга якынлашып яннарыннан бара башлады. Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек иде, шуңа алар Аны танымады. – Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады Гайсә алардан. Шәкертләр, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар. Аларның берсе – Клеопас атлысы: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде. – Нәрсә булганын? – дип сорады Ул. – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирде тегеләр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында сүздә дә, гамәлдә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. Әмма баш руханилар белән башлыкларыбыз Аны үлемгә хөкем итәр өчен кулга алдылар һәм хачка кадакладылар. Ә без, Исраилне азат итәргә тиешле Кеше шулдыр, дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде өченче көн китте, һәм арабыздан берничә хатын безне таң калдырды. Алар иртүк кабер янына барганнар, әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Кайткач, шунда фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Гайсә исән» дип әйтүен сөйләделәр. Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хәлнең хатыннар сөйләгәнчә булуын күргәннәр, әмма Гайсә анда булмаган. Шунда Гайсә аларга: – И аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырдан ышанасыз! Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде. Аннары Ул, Мусаның һәм барлык пәйгамбәрләрнең язмаларыннан башлап, Үзе турында анда әйтелгән сүзләрне аңлатып бирде. Авылга якынлашкач, Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек булды. Әмма тегеләр: – Инде кич җитеп килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде. Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да, сындырып, шәкертләренә бирде. Шулчак шәкертләрнең күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм алар Гайсәне танып алдылар, әмма Ул күренмәс булды. Алар бер-берсенә: – Ул безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Язмаларның мәгънәсен аңлатканда күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр. Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар һәм җыелып торган унбер рәсүл белән башка шәкертләрне күрделәр. Тегеләр: – Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп торалар иде. Шунда әлеге ике шәкерт юлда булган вакыйганы һәм Гайсә икмәк сындырган чакта Аны танып алулары хакында сөйләп бирделәр. Алар шулай сөйләшеп торганда, Гайсә Үзе яннарында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде. Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар. Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. – Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар. Шулай дип әйтеп, Ул аларга кул-аякларын күрсәтте. Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул: – Сезнең берәр нинди ризыгыгыз бармы? – дип сорады. Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. Ул, балыкны алып, аларның күз алдында ашап куйды. Аннары Гайсә болай диде: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы хакта сөйләгән идем. Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем турыда әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, дигән идем. Шуннан Ул, Язмаларны аңласыннар өчен, аларның зиһенен ачып болай диде: – Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсихнең газап чигүе, өченче көндә үледән терелүе, кешеләрнең Аның исеме хакына тәүбәгә килүе һәм гөнаһларының кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга таратылырга тиеш. Сез – шушы хәлләрнең шаһиты. Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен, әмма сез, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз. Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын бирде. Фатиха күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады һәм күккә алынды. Шәкертләр Аның алдында йөзтүбән капландылар, аннары сөенә-сөенә Иерусалимгә кайттылар. Алар, һәрчак Аллаһы йортында булып, Аллаһыга дан-мактау яудырдылар. Иң элек Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Үзе Аллаһы булган. Сүз баштан ук Аллаһы белән булган. Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган бер нәрсә дә Аңардан башка яратылмаган. Сүз – тормыш чыганагы булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Яктылык караңгыда балкыганга, караңгылык аны томалый алмаган. Аллаһы тарафыннан Яхъя исемле кеше җибәрелгән иде. Яхъя шаһит булып килде. Ул, бар кеше аның ярдәме белән иманга килсен дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде. Ул үзе Яктылык түгел, ә бәлки Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде. Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы бу Яктылык – чын Яктылык иде. Ул дөньяда бар иде, ләкин дөнья, Аның ярдәмендә яратылган булса да, Аны танымады. Ул үзенекеләр янына килде, әмма алар Аны кабул итмәде. Аны кабул итеп, Аңа ышанучыларга исә Ул Аллаһы балалары булу хокукын бирде. Алар каннан да, тән яки ир нәфесеннән дә түгел, ә бәлки Аллаһыдан тудылар. Сүз Кеше булды һәм, мәрхәмәт белән хакыйкатькә сугарылып, безнең арада яши башлады. Без Аның данын – Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек. Аның хакында шаһитлык биреп, Яхъя: – Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде, дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып игълан итте. Аның мәрхәмәт байлыгыннан без барыбыз да мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык. Канун Муса аша бирелгән иде, ә мәрхәмәт белән хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде. Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән; Аны безгә Атасының иң якын, бердәнбер Углы танытты. Иерусалим яһүдиләре Яхъядан «кем син?» дип сорар өчен аның янына руханилар белән левиләрне җибәргәч, ул аларга ачыктан-ачык, яшермичә: – Мин Мәсих түгел, – дип җавап бирде. – Алайса, син Ильяс буласыңмы? – дип сорады алар. – Юк, – диде Яхъя. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип кабатлады Яхъя. – Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргән кешеләргә синең җавабыңны җиткерергә тиешбез. Үзең турында ни әйтерсең? – дип сорады алар. Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз» дип чүлдә яңгыраган тавыш. Яхъя янына килгән кешеләр арасында фарисейлар бар иде. Алар Яхъядан: – Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни өчен син халыкны суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар. Яхъя аларга җавап биреп: – Мин суга гына чумдырам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү бар, артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, һәм мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – диде. Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды. Икенче көнне, каршына килүче Гайсәне күреп, Яхъя: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алачак Аллаһы Бәрәне. «Миннән соң Килүче миннән бөегрәк, чөнки Ул миннән әүвәл бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде. Мин Аның кем икәнен үзем дә белми идем, ләкин Аны Исраил халкы белсен өчен, Мин суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте. Яхъя янә болай дип шаһитлык бирде: – Мин Аңа күктән күгәрчен рәвешендә Аллаһы Рухының иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. Мин Аны танымас идем, әмма кешеләрне суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат «Рухның кемгә иңүен һәм кем өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде. Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы. Икенче көнне Яхъя, ике шәкерте белән шул ук урында торганда, узып баручы Гайсәне күреп: – Әнә Аллаһы Бәрәне! – диде. Аның бу сүзләрен ишеткәч, шәкертләрнең икесе дә Гайсә артыннан китте. Гайсә исә, борылып карап, аларның ияреп килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорады тегеләр. (Рабби «остаз» дигәнне аңлата.) – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде Гайсә. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм көн азагына кадәр шунда булдылар. Яхъяның Гайсә турындагы сүзләрен ишетеп, Аның артыннан ияргән икәүнең берсе Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри иде. Иң элек кардәше Шимунны эзләп табып, ул аңа: – Без Мәсихне очраттык! – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих «май сөртелгән Зат» дигәнне аңлата.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Яхъя углы Шимун, синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас «кыя» дигәнне аңлата.) Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Анда Әндри белән Петер кебек үк Бәйт-Сайда шәһәрендә яшәүче Филипне очратып, аңа: – Миңа ияр! – диде. Филип исә, Натанаилне табып: – Муса канунында һәм пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән Затны таптык! Ул – Насара шәһәреннән, Йосыф углы Гайсә, – диде. Моңа каршы Натанаил: – Насарадан юньле нәрсә була аламыни? – дип җаваплады. – Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип. Гайсә, Үзенә таба килүче Натанаилне күреп, аның хакында: – Менә һичнинди мәкер-хәйлә белмәүче чын исраили, – диде. Натанаил Аңардан: – Син мине каян беләсең? – дип сорады. – Әле Филип чакырганчы ук Мин сине инжир агачы төбендә күргән идем, – дип җавап бирде Гайсә. – Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Натанаил. – «Сине инжир агачы төбендә күргән идем» дигән өчен генә ышанасыңмы Миңа? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – диде Гайсә, аннары болай дип өстәде, – хак сүз әйтәм сезгә: күкләрнең ачылуын да, Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына иңүен дә, Аның яныннан күккә ашуын да күрерсез. Ике көннән соң Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй булды, анда Гайсәнең анасы да катнашты. Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә: – Аларның шәраблары беткән, – диде. – Нигә син моны Миңа әйтәсең, ханым? Минем әле вакытым җитмәгән, – диде аңа Гайсә. Анасы хезмәтчеләргә: – Ул нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде. Анда яһүдиләр пакьләнү өчен тоткан ике-өч үлчәм су сыйдырышлы алты таш чүлмәк тора иде. Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләргә су тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар. Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Тегеләр илтеп бирделәр. Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу хакта суны чумырып алган хезмәтчеләргә генә мәгълүм иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып: – Кешеләр башта табынга яхшы шәрабны куя, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны азакка калдыргансың, – диде. Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа ышаныч белдерде. Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды. Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә Иерусалимгә килде. Аллаһы йортының ихатасында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны, өстәл янында акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул, баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды; акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды; күгәрчен сатучыларга: – Алып китегез боларны! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде. Шунда Гайсәнең шәкертләре Язмадагы «Йортың өчен җан атып көям Мин» дигән сүзләрне исләренә төшерде. Яһүдиләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди билге-ишарә белән исбатлый аласың? – дип сорадылар. – Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан төзиячәкмен, – диде аларга Гайсә. Моңа җавап итеп яһүдиләр: – Бу Йорт кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә торгызмакчы буласыңмы? – дип әйттеләр. Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде. Гайсә үледән терелеп торганнан соң, шәкертләре, Аның шушы хакта әйткәннәрен искә төшереп, Язмага да, Гайсәнең сүзләренә дә ышандылар. Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерде. Әмма Гайсә, кеше күңелендә ни барын белеп торганлыктан, аларга ышаныч багламады. Кемнеңдер башка берәү турында сөйләвенә Аның ихтыяҗы булмады, чөнки кеше күңелендә нәрсә барлыгын Ул Үзе белә иде. Яһүдиләрнең башлыкларыннан Никәдим атлы бер фарисей, төнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне Аллаһы ярдәменнән башка беркем дә эшли алмас иде, – диде. – Хак сүз әйтәм сиңа: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде Гайсә аңа җавап биреп. – Картаеп беткәч кеше ничек яңадан туа алсын инде? – диде Никәдим. – Анасы карынына кереп кабат туа алмый бит ул! Гайсә болай дип җаваплады: – Хак сүз әйтәм сиңа: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас. Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була. Сез яңадан туарга тиешсез, дип әйтүемә гаҗәпләнмә. Җил кайда теләсә, шунда исә; аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була. Никәдим Аңардан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады. – Исраил халкының мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме? – диде аңа Гайсә. – Хак сүз әйтәм сиңа: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез, нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез, ә сез безнең шаһитлыкны кабул итмисез. Җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз? Күктән иңгән Заттан башка әле берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы. Адәм Углына ышанган һәр кеше мәңгелек тормышка ия булсын өчен, Муса чүлдә бакыр еланны югары күтәргән кебек, Адәм Углы да шулай күтәрелергә тиеш. Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына ышанган беркем һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Ул Үзенең бердәнбер Углын бирде. Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен дөньяга җибәрде. Аның Углына ышанучы хөкемгә тартылмый, ә ышанмаучы хөкем ителде инде, чөнки Аллаһының бердәнбер Углына ышанмады. Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, яман эшләр башкарганга, яктылык урынына караңгылыкны яратты. Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәт белән карый һәм, үзенең яман эшләре ачылмасын өчен, яктылыкка килми. Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аша башкарылуы күренеп торсын өчен, яктылыкка килә. Шуннан соң Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә Яһүдия җиренә килде һәм, берара шунда булып, халыкны суга чумдырды. Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр, шунда килеп, суга чуму йоласын үти иде. Ул вакытта Яхъя зинданга ябылмаган иде әле. Бервакыт Яхъяның шәкертләре белән бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты. Алар, Яхъя янына килеп: – Остаз! Үрдүн аръягында синең белән булган һәм син Аның турында шаһитлык биргән Кеше хәзер Үзе халыкны суга чумдыра, һәм бөтенесе Аның янына бара, – диде. Яхъя болай җавап бирде: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзлегеннән берни дә эшли алмый. Сез – «мин Мәсих түгел, әмма мин Аның алдыннан җибәрелдем» дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар. Кәләш алачак адәм – кияүдер, ә кияү янында басып торган дусты, кияүнең сүзен ишетеп, бик куана. Минем дә куанычым шундый ук. Ул үсәргә, мин исә кечерәергә тиешмен. Югарыдан Килүче һәркемнән югары тора; җирдә туган – җирнекедер, аның сүзләре дә җирдә яшәүчеләрнеке кебек, ләкин күктән Килүче барысыннан югарырак. Ул Үзе күргән-ишеткәннәр турында шаһитлык кыла, ләкин Аның сүзләрен берәү дә кабул итми. Аның сүзләрен кабул иткән кеше исә моның белән Аллаһының хак булуын раслый. Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли, һәм Аллаһы Аңа Үз Рухын чамасыз күп бирә. Углын яратканга, Атасы бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. Аллаһы Углына ышанган кеше мәңгелек тормышка ия, ә Аңа буйсынмаганы тормыш күрмәячәк – аның өстендә Аллаһының ачуы тора. Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм байтак кешене суга чумдыруы турындагы хәбәр фарисейларга килеп иреште (чынында Гайсә Үзе түгел, шәкертләре суга чумдыра иде). Бу турыда белгәннән соң, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте. Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде. Гайсә Самареянең Сухар дигән шәһәренә килде. Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын шәһәр иде бу. Анда Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде. Шәкертләре ризык сатып алырга шәһәргә киткән иде. Шунда су алырга дип самареяле бер хатын килде. – Миңа эчәргә су бир әле, – диде аңа Гайсә. Хатын исә: – Ничек итеп Син, яһүди була торып, миннән, самареяледән, эчәргә сорыйсың? – диде. (Бу сүзләрне ул яһүдиләр белән самареялеләр аралашмаганга күрә әйтте.) Гайсә аңа болай җавап бирде: – Әгәр дә син Аллаһының бүләге турында һәм «Миңа эчәргә бирче» дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан эчәргә сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде. – Әфәндем, – диде хатын, – Синең бит чумырып алырга савытың юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән? Бу коены безгә ерак бабабыз Ягъкуб калдырган: ул үзе дә, балалары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Син Ягъкубтан да бөегрәкмени? Гайсә аңа: – Бу суны эчкән һәркем янә сусар, ә Мин биргән суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде. – Әфәндем, миңа шул суны бирче! – диде хатын. – Ул вакытта сусамас та, монда су алырга килеп тә йөрмәс идем. – Бар, иреңне чакырып кил, – диде аңа Гайсә. – Ирем юк минем, – дип җаваплады хатын. – Ирем юк, дип син хак сүз сөйлисең. Синең биш ирең булды, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел; син дөресен әйттең, – диде Гайсә. – Әфәндем! Күрәм, Син – пәйгамбәрсең, – диде хатын. – Безнең ата-бабалар Аллаһыга менә шушы тауда табынганнар, ә сез, яһүдиләр, табына торган урын Иерусалимдә булырга тиеш, дип әйтәсез. – Ханым, ышан сүземә, вакыты җитеп килә: Атабызга табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимдә дә булмаячак. Сез, самареялеләр, кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдиләрдән килә. Әмма вакыты җитеп килә, һәм килеп җитте дә инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать кушканча табыныр, чөнки Ата Үзенә әнә шундыйларны эзли. Аллаһы ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать кушканча табынырга тиеш, – диде Гайсә. – Мәсихнең (ягъни май сөртелгән Затның) киләсен беләм. Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын. – Мин Ул, менә хәзер синең белән сөйләшеп торучы, – диде Гайсә. Шулвакыт Гайсәнең шәкертләре әйләнеп килделәр һәм Аның самареяле хатын белән сөйләшеп торуын күреп бик гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә «ни кирәк Сиңа аңардан?» яки «нигә Син ул хатын белән сөйләшәсең?» дип сорамады. Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә: – Барыгыз, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрегез; бәлки Ул Мәсихтер, – диде. Кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр. Ул арада шәкертләре: – Остаз! Ашап ал инде, – дип Аны кыстарга тотынды. – Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде аларга Гайсә. Шәкертләре үзара: – Әллә берәрсе Аңа ашарга китерде микән? – диеште. – Минем ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү. Сез, тагын дүрт айдан урак өсте җитә, дисез түгелме? Ә Мин сезгә, әйбәтләп карагыз – игеннәр, агарып, уракка өлгергән инде, димен. Уракчы үзенең эше өчен әҗерен ала һәм, мәңгелек тормыш өчен уңыш җыеп, үзе дә куана, чәчүчене дә куандыра. Шулай итеп, бу очракка «берәү чәчә, икенчесе ура» дигән әйтем туры килә. Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән инде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга. Теге хатынның «кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде» дигән сүзләрен ишеткәч, әлеге шәһәрдә яшәүче самареялеләрнең күбесе Гайсәгә ышанды. Самареялеләр Аның янына килеп үзләрендә калуын үтенгәч, Гайсә анда янә ике көнгә тоткарланды. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, тагын да күбрәк кеше Аңа инану белдерде, һәм теге хатынга алар: – Без инде синең сөйләвең буенча гына түгел, ә бәлки үзебез ишетеп Бу Кешенең чынлап торып Коткаручы Мәсих икәненә ышанабыз, – диделәр. Ике көннән Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте. Пәйгамбәргә үз илендә ихтирам юк, дип Ул Үзе әйткән иде. Ләкин Гәлиләядә кешеләр Аны ихлас кабул итте, чөнки алар, Иерусалимдәге бәйрәмдә булып, Гайсә анда кылган барлык могҗизаларны күргән иде. Шуннан соң Гайсә теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә яңадан килде. Кәпәрнаумда углы авырып яткан бер сарай әһеле бар иде. Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына килде һәм үлем түшәгендә яткан углын савыктыруын үтенде. – Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә. – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – дип ялварды сарай әһеле. – Бар, өеңә кайт, углың сау-сәламәт, – диде Гайсә. Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте. Ул әле кайтып барганда, хезмәтчеләре очрап углының исән булуын әйттеләр. «Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде?» дигән соравына, алар: – Кичә көндезге сәгать берләрдә бизгәк аңардан китте, – дип җавап бирделәр. «Углың исән» дигән сүзләрне Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә әйтүен аңлагач, баланың атасы үзе дә, йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр. Бу – Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизасы иде. Шуннан соң Гайсә яһүдиләрнең бер бәйрәменә Иерусалимгә килде. Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа булып, аның тирәли урнашкан биш әйванда [суның дулкынлана башлавын көтеп] бик күп авырулар – сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр ята иде. [ Чөнки Раббының бер фәрештәсе вакыт-вакыт буага төшеп суны дулкынландыруга, беренче булып шунда кергән кеше, нинди авыруы булса да, савыга икән.] Анда утыз сигез ел буе авырудан интеккән бер кеше бар иде. Гайсә шул кешене күреп һәм озак вакытлар урын өстендә ятуын белеп аңардан: – Савыгасың киләме? – дип сорады. – Әфәндем, су чайкалган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит. Мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру. Шуннан Гайсә аңа: – Тор, ятагыңны ал да кайтып кит, – диде. Әлеге кеше шунда ук савыкты һәм ятагын алып кайтып китте. Бу хәл шимбә көнне булды. Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә: – Кануныбыз буенча шимбә көнне ятагыңны күтәреп йөрергә рөхсәт ителми! – диделәр. Әмма ул болай җавап бирде: – Мине савыктырган Кеше «тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дип әйтте. – «Тор, ятагыңны ал да кайтып кит» дигән Кеше кем ул? – дип сорадылар аңардан. Гайсә халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми калды. Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып: – Менә син савыктың. Тагын да начаррак хәлгә тарымас өчен, моннан ары гөнаһ кылма, – диде. Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте. Шушы эшне Гайсә шимбә көнне башкарган өчен, яһүдиләр Аны эзәрлекли башлады. Гайсә исә аларга: – Минем Атам һәрвакыт эшләгәнгә, Мин дә һаман эшлим, – диде. Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозган өчен генә түгел, ә бәлки, Аллаһыны Үзенең Атасы дип әйтеп, Үзен Аллаһыга тиңләгән өчен дә үтерергә теләделәр. Гайсә аларның бу теләкләренә: – Хак сүз әйтәм сезгә: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргәнне генә эшли, – диде. – Атасы ни кылса, Углы да шуны эшләр. Чөнки Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтеп башкара. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек тагын да зуррак эшләр күрсәтер әле. Ата, үлгәннәрне терелтеп аларга тормыш биргән кебек, Углы да кемгә тели – шуңа тормыш бирә. Ата беркемне хөкем итми, ә Үзенә хөрмәт күрсәткән һәркем Углына да хөрмәт күрсәтсен өчен, Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды. Угылны ихтирам итмәгән кеше Аны җибәргән Атасын да ихтирам итми. Хак сүз әйтәм сезгә: сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка ышанучы кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән санала. Сезгә хак сүз әйтәм: үлеләрнең Аллаһы Углы тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер. Аллаһы Үзе тормыш чыганагы булган кебек, нәкъ шулай ук Углын да Ул тормыш чыганагы итте. Атасы Аңа хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углыдыр. Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә. Шунда үлеләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү өчен, ә явызлык кылганнары хөкем ителү өчен тереләчәк. Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем – гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам. Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм, шаһитлыгым бернигә тормас иде. Ләкин Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның шаһитлыгы хак. Сез Яхъя янына үзегезнең кешеләрегезне җибәрдегез, һәм ул хакыйкать турында шаһитлык бирде. Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, Мин боларны сез котылсын өчен сөйлим. Яхъя янып-балкып торган яктырткыч иде, һәм сез аның яктысында бераз булса да куанырга теләдегез. Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак. Атам Миңа башкарырга кушкан һәм Мин башкара торган эшләр Минем Атадан килүем турында шаһитлык итә. Мине җибәргән Атам Үзе дә Минем хакта шаһитлык кылды. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк. Аның сүзе сезнең күңелдә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз. Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Язмада әйтелгәннәрне җентекләп тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирә. Әмма тормыш алыр өчен сез Минем янга килергә теләмисез. Кешеләрнең данлавына мохтаҗ түгел Мин, әмма шуны беләм: сезнең күңелдә Аллаһыны ярату юк. Мин Атам исеменнән килдем, һәм сез Мине кабул итмисез, әмма үз исеменнән килгән башка берәүне кабул итәрсез. Сез бер-берегездән мактау көтәсез, әмма бердәнбер Аллаһыдан макталыр өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Шулай булгач, ничек ышана алырсыз икән? Тик шулай да Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса. Әгәр сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды. Аның язганнарына ышанмагач, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз? Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте (ул Тибериас күле дип тә атала). Гайсәнең авыруларга кылган гаҗәеп эшләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык ияргән иде. Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә тау битләвенә килеп утырды. Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде бу. Гайсә, Үзенә таба килүче халыкның күплеген күреп, Филипкә: – Аларны ашатырга икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде. Бу сүзләрне Ул Филипне сынар өчен әйтте, чөнки Үзенең ни кылачагын белә иде. – Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде Филип. Шәкертләренең берсе, Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри: – Монда бер малайның биш арпа икмәге белән ике балыгы бар, әмма моның кадәр халык өчен нәрсә инде ул? – диде. – Халыкка утырырга кушыгыз, – дип әйтте Гайсә. Ул урында куе булып чирәм үскән иде – бар халык шунда утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде. Гайсә икмәкне алды да, шөкрана кылып, халыкка өләште, шулай ук балыкны да таратты – һәркем теләгәнчә алды. Кешеләр ашап туйгач, шәкертләренә Гайсә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә әрәм булмасын, – диде. Ашап тукланганнан соң да әле биш арпа икмәгеннән калган сыныклар белән унике кәрзин тулды. Гайсә кылган могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр чынлап та шушыдыр, – диештеләр. Гайсә исә, халыкның ирексезләп Аны патша итәргә теләвен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте. Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә көймәгә утырып күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә һаман күренмәде. Көчле җил кузгалып, күл өсте дулкынлана башлады. Шәкертләр инде биш-алты чакрым ара үткән иде, шунда алар су өстеннән көймәгә таба атлап килгән Гайсәне күреп курка калдылар. – Мин бу, курыкмагыз! – диде Гайсә аларга. Алар Гайсәне көймәгә алырга теләделәр, әмма көймә алар бара торган яр буена килеп җиткән иде инде. Күлнең аръягында калган халык яр буендагы ялгыз көймәгә бары тик шәкертләрнең утырып китүен, ә Гайсәнең көймәгә утырмавын икенче көнне генә исенә төшерде. Хаким Гайсә шөкрана кылып кешеләргә икмәк ашаткан урынга Тибериас шәһәреннән дә көймәләр килеп туктады. Гайсәнең дә, шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорады. Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләремне күргәнгә түгел, ә бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. Фани ризыкны түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризыкны кайгыртыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Атабыз Аллаһы Үзенең хуплау тамгасын Аңа салды, – диде. – Аллаһы хуш күрердәй гамәлләр башкарыр өчен без нишлик соң? – дип сорады халык Гайсәдән. – Ул Кемне җибәргән булса, Шуңа ышаныгыз. Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә. – Без Сиңа ышансын өчен нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? – диде алар. – Язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаган. – Хак сүз әйтәм сезгә: икмәкне күктән Муса бирмәде, чын икмәкне сезгә күктән Атам бирә, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Аллаһы икмәге – күктән иңеп дөньяга тормыш Бирүчедер. – Әфәнде, безгә һәрвакыт шундый икмәк биреп торчы, – диде халык. Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа инанучы һичкайчан сусамас. Ләкин, әйткәнемчә, кылган гамәлләремне күрсәгез дә, Миңа барыбер ышанмыйсыз. Атам Миңа биргән һәркем Миңа килер, ә Мин яныма килүчеләрнең берсен дә куып җибәрмәм, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем. Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргән кешеләрнең берсен дә югалтмыйча, соңгы Көндә аларны үледән терелтергә тиешмен. Мине җибәргән Атам Аның Углын күрүче һәм Углына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели – шундыйларны Мин соңгы Көндә үледән терелтәчәкмен. Гайсәнең «Мин – күктән төшкән икмәк» дигән сүзләре яһүдиләр арасында ризасызлык тудырды. Алар үзара болай диештеләр: – Йосыф углы Гайсә түгелме соң бу? Без Аның атасын да, анасын да беләбез. Ничек инде Ул «Мин күктән иңдем» дип әйтә ала? – Сукранмагыз, – диде Гайсә. – Мине җибәргән Атам алып килмәсә, Минем янга беркем килә алмый; яныма килгән кешене Мин азаккы көндә терелтәчәкмен. Бер пәйгамбәрнең язмасында «аларның һәммәсен Аллаһы өйрәтәчәк» дип әйтелгән. Атамны тыңлаган һәм Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә. Бу әле кем дә булса Атамны күргән дигән сүз түгел; Аны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән. Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа иман китергән кеше мәңгелек тормышка ия. Мин – тормыш икмәге. Сезнең ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, ахырда барыбер үлгәннәр. Ә менә күктән иңгән икмәк шундый ки, аны ашаган кеше үлмәячәк. Мин – күктән иңгән тере икмәк: аны ашаучы мәңге яшәячәк. Мин бирәчәк икмәк – ул Минем тәнемдер. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәм. Шул сүзләрдән соң яһүдиләр арасында каты бәхәс купты: – Бу Кеше безгә ризык итеп ничек Үз тәнен бирә алыр икән? – диеште алар. Гайсә исә болай дип әйтте: – Хак сүз әйтәм сезгә: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак. Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше исә мәңгелек тормышка ия булачак – Мин аны соңгы Көндә терелтәчәкмен. Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек. Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше – Миндә, Мин исә аңарда яшим. Мине мәңге тере Атам җибәрде, һәм Атам яшәгәнгә Мин яшәгән кебек, Минем тәнемне ашаучы да шулай ук Мин яшәгәнгә яшәячәк. Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул – сезнең ата-бабаларыгыз ашаган икмәк кебек түгел. Алар үлгән, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. Гайсә боларны Кәпәрнаум шәһәрендәге гыйбадәтханәдә халыкны өйрәткән вакытта сөйләде. Шәкертләрнең күбесе Аның сөйләгәннәрен ишетеп: – Нинди сәер тәгълимат! Моны тыңлау мөмкин түгел! – диештеләр. Аның сөйләгәннәре шәкертләр күңелендә ризасызлык тудырганны белеп, Гайсә: – Минем сүзләрем күңелегезгә тияме? Әгәр сез Адәм Углының әүвәлге урынына күтәрелүен күрсәгез, ни әйтерсез? Бары тик Рух кына тормыш бирә, кеше кулыннан килми бу. Сезгә сөйләгән сүзләрем тормыш бирүче Рухтан. Әмма сезнең арада ышанмаучылар да бар, – диде. Кемнең Аңа ышанмавын һәм кемнең хыянәт итәсен Гайсә баштан ук белә иде. Сүзен дәвам итеп, Ул: – Менә шуның өчен дә Мин сезгә «Атам җибәрмәсә, Минем янга беркем килә алмый» дип әйттем, – диде. Шул вакыттан шәкертләрнең күбесе Гайсәдән аерылып китте, башкача Аның белән бергә йөрмәде. – Бәлки, сез дә китәргә телисездер? – дип сорады Гайсә унике шәкертеннән. Шимун-Петер Аңа болай җавап бирде: – Хакимем, кем янына барыйк без? Син генә мәңгелек тормыш сүзләре сөйлисең. Без Сиңа ышанабыз, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз. – Сезнең уникегезне дә Мин Үзем сайлап алдым түгелме? Тик шулай да арагызда берәү – иблис, – диде Гайсә. Бу сүзләрне Ул унике шәкертнең берсе – соңрак Аңа хыянәт итәчәк Шимун Искариотның углы Яһүдә турында әйтте. Яһүдиләр Гайсәне үтерергә ният кылганлыктан, Яһүдиягә Ул барырга теләмәде, Гәлиләя буйлап йөрде. Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә энеләре Аңа: – Монда калма, Син башкарган эшләрне шәкертләрең дә күрсен өчен Яһүдиягә бар. Үзен танытырга теләгән кеше яшерен рәвештә эш башкармый. Андый эшләр кыласың икән, Үзеңне дөньяга күрсәт, – диде. Аңа хәтта энеләре дә ышанып бетми иде. Гайсә аларга болай дип әйтте: – Минем әле вакытым җитмәгән, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай. Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин аның явыз эшләрен фаш итәм. Сез барыгыз, ә Мин бу бәйрәмгә бармыйм, чөнки әле вакытым җитмәгән. Шулай итеп, Гайсә Гәлиләядә калды. Әмма энеләре киткәч, беркемгә белгертмичә, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды. Яһүдиләрнең башлыклары, «кайда икән Ул?» дип сорашып, бәйрәм вакытында Аны эзләп йөрделәр. Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Берәүләр «Ул яхшы Кеше» дисә, икенчеләре «юк, Ул халыкны аздыра» диде. Әмма яһүдиләрнең башлыкларыннан курыкканга, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде. Бәйрәм урталарында Гайсә, Аллаһы йортына кереп, халыкны өйрәтә башлады. – Беркайда укымаса да, ничек шулай күп белә икән Ул? – дип гаҗәпләнде яһүдиләр. – Мин өйрәткән нәрсәләр Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы, – диде Гайсә аларга. – Ихлас күңелдән Аның ихтыярын үтәргә теләгән кеше бу өйрәтүләрем Аллаһыданмы, әллә Минем Үз сүзләремме икәнен белер. Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер, һәм Аңарда ялган юк. Муса сезгә Канун бирде түгелме? Әмма берегез дә Канунны үтәми. Нәрсә өчен сез Мине үтерергә йөрисез? – Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә тели? – диде халык. Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бары бер эш кылдым, һәм сез шуңа гаҗәпләнәсез. Муса сезгә сөннәт бирде (гәрчә ул Мусадан түгел, ата-бабалардан килә), һәм сез хәтта шимбә көнне дә балаларны сөннәткә утыртасыз. Әгәр сез Муса кануны бозылмасын өчен ир баланы шимбә көнне дә сөннәтлисез икән, шимбә көнне бер кешене тулысынча савыктырган өчен нигә Миңа ачу тотасыз? Эшнең асылына төшенмичә хөкем итмәгез – хөкемегез хак булсын! Шунда кайбер иерусалимлеләр: – Яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кеше шушымы инде? – диде. – Әнә ич Ул ачыктан-ачык халык алдында сөйли, һәм Аны тыючы юк. Әллә башлыклар Аның дөрестән дә Мәсих икәнен белде микән? Ләкин без бу кешенең кайдан икәнен беләбез. Мәсих килгәндә исә Аның кайдан булуын һичкем белмәс. Аллаһы йортында халыкны өйрәтүен дәвам итеп, Гайсә көчле тавыш белән болай диде: – Сез Минем кем икәнемне дә, кайдан килгәнемне дә беләсез. Алай да, Мин үзбелдегем белән килмәдем. Мине сез белмәгән Хак Зат җибәрде. Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем – Мине Ул җибәрде. Алар Гайсәне тотып алырга теләде, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты җитмәгән иде әле. Халык арасында исә күпләр Аңа ышанды һәм: – Мәсих, килгәч, бу Кешегә караганда күбрәк могҗизалар күрсәтер микән? – диеште. Халыкның Гайсә турындагы шушы бәхәсләрен ишеткән фарисейлар, баш руханилар белән бергәләп Аны кулга алыр өчен, Аллаһы йорты сакчыларын юлладылар. Гайсә халыкка: – Мин сезнең арада озак булмам – Мине җибәргән Зат янына китәчәкмен. Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз, – дип әйтте. Моны ишеткән яһүдиләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасында яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән? «Сез Мине эзләрсез, ләкин таба алмассыз һәм Мин китәсе урынга да килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? – диештеләр. Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә торып басты да көчле тавыш белән болай дип белдерде: – Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен. Миңа ышанган кешенең, Язмада әйтелгәнчә, «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак». Ул моны Үзенә ышанган кешеләр алачак Рух хакында әйтте; Гайсәгә әле Аллаһы шөһрәте бирелмәгәнгә, аларга Изге Рух иңмәгән иде. Гайсәнең сүзләрен ишеткән кешеләрнең кайберләре: – Бу чыннан да вәгъдә ителгән Пәйгамбәр бит, – диде. Икенчеләре: – Бу – Мәсих, – дисә, башкалар: – Мәсих Гәлиләядән килергә тиешмени? Язмада «Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк» дип әйтелгән түгелме? – диде. Шулай итеп, халык арасында Гайсә турында бәхәс чыкты. Кайберләре Аны тотып алырга теләде, ләкин һичкем Аңа кул күтәрмәде. Сакчылар Гайсәсез генә әйләнеп кайткач, баш руханилар белән фарисейлар алардан: – Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорады. – Моңарчы берәүнең дә ул Кеше кебек сөйләгәне юк иде, – дип җавап бирде тегеләр. – Нәрсә, әллә Ул сезне дә алдадымы? – диде фарисейлар. – Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа инандымы соң? Ә Канунны белмәүче бу халык каргыш астындадыр! Шунда фарисейларның берсе, кайчандыр Гайсә янында булып киткән Никәдим, болай диде: – Кешене тыңламый торып һәм аның ни кылганын ачыкламыйча, безнең Канун хөкем чыгарырга рөхсәт итәмени? – Әллә син дә Гәлиләядәнме? Язманы тикшереп карасаң, күрерсең: Гәлиләядән бер генә пәйгамбәрнең дә киләсе юк, – дип җавап бирделәр аңа. [ Шуннан барысы да өйләренә таралышты. Гайсә Зәйтүн тавына китте. Иртәгесен исә Ул яңадан Аллаһы йортына килде, һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. Шулчак Канун белгечләре һәм фарисейлар уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килделәр дә, уртага бастырып, Гайсәгә: – Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. Канунда Муса мондыйларны таш атып үтерергә кушкан, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр. Алар моны Гайсәне сынау өчен, гаепләрлек берәр сәбәп табып булмасмы, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, иелеп, бармагы белән җиргә нидер яза башлады. Тегеләр сорауны кабатлагач, күтәрелеп: – Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын, – диде дә иелеп җиргә язуын дәвам итте. Моны ишеткәч, халык бер-бер артлы тарала башлады; иң беренче булып өлкәннәр китеп барды. Ахыр чиктә Гайсә янында теге хатын гына калды. Гайсә тураеп басты да: – Ханым, гаепләүчеләрең кайда? Сине берәү дә хөкем итмәдемени? – дип сорады. – Беркем дә, Әфәндем! – дип җавап бирде хатын. Гайсә аңа: – Мин дә сине хөкем итмим: бар, моннан ары гөнаһ кылма, – диде.] Гайсә янә сүзен башлап халыкка болай диде: – Мин дөньяга яктылык бирәм. Миңа ияргәннәр караңгыда адашып йөрмәс, чөнки аларның тормыш бирүче яктылыгы булачак. – Син Үзең турында Үзең шаһитлык бирәсең, Синең шаһитлыгың хак түгел, – диде фарисейлар Аңа. Гайсә исә аларга: – Үзем турында Үзем шаһитлык бирсәм дә, әйткәннәрем хак, чөнки Мин кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез, – дип җавап бирде. – Сез кешеләр үлчәме белән хөкем йөртәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим. Иткән хәлдә дә, хөкемем хак, чөнки ялгыз түгелмен – Мине җибәргән Атам белән бергә Мин. Сезнең Кануныгызда «ике шаһитның сүзе хак» дип язылган бит. Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык кылам, Минем хакта Мине җибәргән Атам да шаһитлык кыла. Шуннан алар Гайсәдән: – Синең Атаң кайда соң? – дип сорадылар. – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – дип җавап бирде Ул. Гайсә бу сүзләрне Аллаһы йортында халыкны өйрәткәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Әмма берсе дә Аны кулга алмады, чөнки әле Аның вакыты җитмәгән иде. Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Озакламый Мин китәрмен; сез Мине эзләрсез, ләкин гөнаһлы булып үләрсез. Мин китәсе урынга бара алмассыз. Яһүдиләр үзара болай диештеләр: – Әллә Үз-Үзенә кул салмакчымы? «Мин китәсе урынга бара алмассыз» ди бит. Сүзен дәвам итеп, Гайсә: – Сез – биредән, җирдәндер, Мин исә югарыдан килдем. Сез – бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. – Шуңа күрә Мин сезгә «гөнаһлы килеш үләрсез» дидем. Минем Кем булуыма ышанмасагыз, гөнаһлы килеш үләрсез. – Кем соң Син? – дип сорадылар Гайсәдән. – Үземнең Кем икәнемне Мин сезгә күптәннән әйтә киләм, – диде аларга Гайсә. – Сезнең хакта байтак нәрсәләр сөйли, сезне гаепли алыр идем, әмма Мин Үземне Җибәргән Заттан ишеткәннәремне генә дөньяга сөйлим, ә Ул дөресен әйтә. Алар Гайсәнең Ата турындагы сүзләрен аңламады. Ә Ул сөйләвен дәвам итте: – Адәм Углын югарыга күтәргәннән соң сез Минем Кем булуымны һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, Атам нәрсә өйрәткән булса, шул турыда сөйләвемне белерсез. Мине Җибәрүче һәрчак Минем белән, Ул Мине ялгыз калдырмый, чөнки Мин һәрвакыт Ул хуш күргәнне генә эшлим. Гайсә шушы сүзләрне сөйләгән чакта, күпләр Аңа иман китерде. Гайсә Үзенә инанган яһүдиләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – диде. – Без Ибраһим нәселеннән, – дип җавап бирде алар, – һәм без беркайчан беркемнең колы булмадык. Шулай булгач, ничек Син «ирекле булырсыз» дисең? – Хак сүз әйтәм сезгә: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колыдыр, – диде аларга Гайсә. – Гаиләдә кол вакытлыча гына тора, ә атаның углы һәрчак яши. Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм. Шулай да сез Мине үтерергә йөрисез, чөнки күңелегездә сүзләремә урын юк. Мин сезгә Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез, – диде Гайсә. – Безнең атабыз – Ибраһим, – дип җавап бирде алар. – Ибраһим балалары булсагыз, сез Ибраһим эшләгәнне эшләр идегез, – диде Гайсә. – Ә сез Мине – Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләүче Кешене үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде. Сез атагыз кылганны кыласыз. – Без уйнаштан тумаганбыз, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диде тегеләр. Аларга җавап итеп Гайсә болай диде: – Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем һәм хәзер сезнең яндамын. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. Нигә сез Минем нәрсә турында сөйләвемне аңламыйсыз? Сез бит сүзләремне тыңларга теләмисез. Сезнең атагыз – иблис, һәм сез аның теләкләрен үтәргә омтыласыз. Ул, баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьтә яшәмәде, чөнки аңарда бер бөртек хакыйкать юк. Ялган сөйләгәндә ул үзенә хас булганны әйтә, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Сез исә, Мин хакыйкатьне сөйләгәнгә күрә, сүзләремә ышанмыйсыз. Мине кайсыгыз гөнаһта гаепли ала? Әгәр хакыйкать сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? Аллаһыныкы булганнар Аллаһы сүзенә колак сала; сез исә, Аллаһыныкы булмаганга, әйткәннәремә колак салмыйсыз. – Син самареяле, өстәвенә Сиңа җен ияләшкән, дигән сүзләребез дөрес икән, – диде Аңа яһүдиләр. – Җен ияләшмәгән Миңа, – дип җавап кайтарды Гайсә. – Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хурлыйсыз. Мин Үземә дан эзләмим, Миңа дан эзләүче башка Берәү бар, Ул – хөкем итүче. Хак сүз әйтәм сезгә: Минем сүзне тоткан кеше беркайчан үлем күрмәячәк. – Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә – гүр иясе, ә Син «Минем сүзне тоткан кеше беркайчан үлем күрмәячәк» дисең, – дип кычкырды яһүдиләр. – Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкмени? Ул да, пәйгамбәрләр дә юк инде. Син Үзеңне кем дип саныйсың? Гайсә аларга җавап итеп: – Әгәр Мин Үземне данласам, даным бернигә тормас иде. Мине Атам Үзе данлый, – диде. – Сез Аны «Аллабыз» дип атыйсыз, асылда исә Аны белмисез, ә Мин беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем, әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. Атагыз Ибраһим Мин килгән көнне күрә алачагына бик шатланган иде. Ибраһим ул көнне күрде һәм шат булды. Яһүдиләр Аның бу сүзләренә каршы: – Сиңа әле илле яшь тә юк, ничек итеп Син Ибраһимны күрдең? – диделәр. Гайсә аларга болай дип әйтте: – Хак сүз әйтәм сезгә: Ибраһим туганчы ук Мин бар идем инде. Шулчак алар Гайсәгә ыргытмакчы булып кулларына таш алдылар, әмма Ул яшертен генә Аллаһы йортыннан чыгып китте. Үтеп барышлый Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. Шәкертләре Аңардан: – Остаз, бу кеше нилектән сукыр булып туган икән? Ул үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорады. – Юк, ул үзе дә, ата-анасы да гаепле түгел, – дип җавап бирде Гайсә. – Аллаһының кодрәте күренсен өчен сукыр булып туды ул. Көн узып беткәнче, Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, һәм ул вакытта инде беркем берни эшли алмас. Дөньяда чагымда Мин – дөньяга яктылык. Шулай дигәннән соң, Ул туфракка төкерде дә шуны сукыр адәмнең күзенә сылады, аннары аңа: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «җибәрелгән» дигәнне аңлата.) Ул барып юынды һәм, күзләре ачылып, кире әйләнеп килде. Күршеләре һәм элек аның хәер сорап утыруын күргән кешеләр: – Хәер сорап утырган теге кеше түгелме соң бу? – диештеләр. Берәүләр: – Әйе, шул кеше, – дисә, икенчеләр: – Юк, аңа охшаган гына, – диде. Күзләре ачылган кеше исә: – Шул кеше мин, – дип әйтә иде. – Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сораучыларга ул: – Гайсә исемле Кеше, туфракка төкереп, шуны күземә сылады да, Шилуах буасына барып юын, диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – дип җавап бирә иде. Аңардан: – Ул Кеше кайда? – дип сорасалар: – Белмим, – дип әйтә иде. Әүвәле сукыр булган кешене фарисейлар янына алып бардылар, чөнки Гайсә туфрак сылап аны савыктырган көн шимбә иде. Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул, туфракка төкереп, шуны күземә сылады, аннары мин күземне юдым да күрә башладым, – диде. Шунда кайбер фарисейлар: – Бу Кеше Аллаһыдан түгел, чөнки шимбә көннең кагыйдәләрен үтәми, – диделәр. – Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – дип каршы төште икенчеләре. Һәм алар арасында бәхәс чыкты. Шуннан алар әүвәле сукыр булган адәмнән кабат сораштырырга тотындылар: – Аның турында син Үзең нәрсә әйтә аласың? Синең күзләреңне Ул ачты бит. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше. Әмма яһүдиләр аның әүвәле сукыр булып хәзер күрә башлавына ышанырга теләмәделәр, аның ата-анасын чакырып, алардан: – Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә башлады? – дип сорадылар. – Аның углыбыз икәнен дә, сукыр булып туганын да беләбез, – дип җавап бирде ата-анасы, – әмма ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканны да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен. Тумыштан сукыр кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга шулай диде, чөнки яһүдиләр Гайсәнең Мәсих икәнен таныган һәркемне гыйбадәтханәдән куарга карар кылган иде. Әнә шуңа күрә теге адәмнең ата-анасы «ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз» диде. Шуннан яһүдиләр, тумыштан сукыр кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: – Аллаһы алдында дөресен әйт! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр. – Гөнаһлымы, түгелме, анысы миңа билгесез, – дип җавап бирде теге адәм. – Мин шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм. – Нәрсә эшләде соң Ул? Күзеңне ничек ачты? – дип кабатлап сорадылар аңардан. – Мин сезгә сөйләгән идем инде, ләкин сез тыңламадыгыз. Нишләп тагын ишетәсегез килә? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – диде ул. Тегеләр, аны мыскыллап: – Син үзең Аның шәкерте! Без – Муса шәкертләре! Без Аллаһының Муса белән сөйләшкәнен беләбез, ә бу Адәмнең кайдан икәнлеге дә билгесез, – диделәр. Күзе ачылган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнлеген белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – диде. – Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын без беләбез, Ул бары тик Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын үтәүчене генә тыңлый. Тумыштан сукыр кешенең күзләре ачылу турында гомердә дә ишетелгәне юк иде. Әгәр ул Кеше Аллаһыдан булмаса, андый эшне башкара алмас иде. – Син гөнаһ эчендә тугансың, инде безне өйрәтәсеңме? – дип алар аны куып чыгардылар. Фарисейларның әлеге кешене куып чыгаруларын ишеткәч, Гайсә аны эзләп табып: – Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады. – Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт миңа, – дип җавап бирде теге. – Син Аны күрдең. Хәзер Ул синең белән сөйләшеп тора, – диде Гайсә. – Хакимем, мин ышанам! – диде теге кеше, Гайсә алдында җиргә кадәр башын иеп. – Бу дөньяга Мин сукырларның күзе ачылсын, ә күзлеләр сукырайсын дип хөкем итәргә килдем, – диде Гайсә. Аның янында торган кайсыбер фарисейлар, моны ишетеп: – Нәрсә, димәк, без дә сукырмыни? – дип сорадылар. – Әгәр сез чынлап та сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез. Ә сез, «күрәбез» дигәнлектән, гөнаһыгыз өчен үзегез җаваплы, – диде аларга Гайсә. Хак сүз әйтәм сезгә: сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән кергән кеше – карак һәм юлбасар. Ә капкадан керүче – сарыкларның көтүчесе: сакчы аңа капканы ача, сарыклар аның тавышын таный, һәм ул аларны исемнәре белән чакырып утардан алып чыга. Сарыкларның бөтенесен алып чыккач, алар алдыннан атлый, ә сарыклар, аның тавышын таныганга, артыннан ияреп бара. Чит кешегә исә алар иярми, тавышы таныш булмаганга, аңардан качып китә. Гайсә сөйләгән әлеге кинаяле хикәянең мәгънәсен кешеләр аңламады. Шуңа күрә Гайсә, сүзен дәвам итеп, болай диде: – Хак сүз әйтәм сезгә: Мин – сарыклар өчен капка. Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак, юлбасар иде, һәм сарыклар аларны тыңламады. Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак. Карак бит урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем. Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче үзенең сарыклары өчен җанын да кызганмый. Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул; сарыклар үзенеке булмаганга, аларны кайгыртмый: бүре килгәнне күрсә, сарыкларны ташлап кача; бүре һөҗүм иткәч, сарыклар таралып бетә. Мин – яхшы Көтүче. Атам – Мине, ә Мин Атамны таныган кебек, Мин Үземнең сарыкларымны таныйм, алар исә Мине таный. Сарыкларым өчен Мин җанымны бирәм. Минем бу утардан тыш башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиешмен. Алар Минем тавышыма буйсыначак, шулай итеп, бер генә көтү һәм бер генә көтүче булачак. Җанымны яңадан кабул итү өчен бирәм Мин аны, Атам Мине әнә шуның өчен ярата. Җанымны Мин Үз ихтыярым белән бирәм, Аны Миннән беркем тартып ала алмый, аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар, чөнки Атамның ихтыяры шундый. Шушы сүзләрдән соң яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты. Аларның күбесе: – Аңарда җен бар, саташа Ул. Нигә тыңлыйсыз Аны? – диде. Башкалары исә: – Җенле кешенең сүзләре түгел бу. Җен сукырның күзен ача аламыни? – дип каршы төште. Кыш җитте. Иерусалимдә Яңару бәйрәме иде. Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөргән чакта, Аның тирәсенә яһүдиләр җыелды. – Кайчанга кадәр Син безнең түземлекне сынарга уйлыйсың? Мәсих булсаң, ачык итеп әйт, – диделәр Аңа. Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйткән идем инде, ә сез ышанмадыгыз. Атам исеменнән башкарган эшләрем Минем хакта шаһитлык кыла. Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки Минем сарыкларым түгелсез. Сарыкларым тавышымны таныйлар, Мин дә сарыкларымны беләм, һәм алар артымнан бара. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм, һәм алар беркайчан һәлак булмаячак, аларны Миннән беркем тартып алмаячак. Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең көче җитмәячәк. Мин һәм Атам – икебез бер. Шуннан яһүдиләр, Аны үтермәкче булып, тагын кулларына таш алдылар. – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине таш атып үтерергә телисез? – диде Гайсә. Яһүдиләр Аңа: – Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, ә бәлки көфер сүз сөйләвең, кеше булуыңа карамастан, Үзеңне Аллаһы итеп күрсәтүең өчен үтермәкчебез, – дип җавап бирделәр. Ә Гайсә аларга болай диде: – Кануныгызда Аллаһының «әйтәм бит: сез – илаһлар» дигән сүзләре язылган түгелме соң? Ә Язманы юкка чыгарып булмый. Әгәр Аллаһы Сүзе бирелгән кешеләрне Ул «илаһлар» дип атаган икән, ничек итеп сез, «Мин – Аллаһы Углы» дип әйткәнем өчен, Миңа – Аллаһы сайлап алган һәм бу дөньяга җибәргән Затка – «көфер сөйлисең» дип әйтә аласыз? Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, кылган эшләремә ышаныгыз. Әнә шунда инде сез Атамның – Миндә, ә Минем – Атамда булуымны аңларсыз һәм белерсез. Шунда Гайсәне тагын кулга алмакчы булдылар, әмма Ул качып китте дә кабат Үрдүн аръягына, элек Яхъя кешеләрне суга чумдырган урынга юл тотты һәм шунда калды. Аның янына күпләр килеп бер-берсенә: – Яхъя бер могҗиза да күрсәтмәгән иде, әмма аның бу Кеше турында әйткән бөтен сүзләре дөрес, – диештеләр. Һәм шунда җыелган кешеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде. Апалы-сеңелле Мәрьям белән Марта яшәгән Бәйт-Әния авылында Элгазар исемле кеше авырып ята иде. Мәрьям – Хаким Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сөрткән хатын, ә авырып ятучы Элгазар аның абыйсы иде. Кыз туганнар Гайсәгә: «Хакимебез! Син яраткан Элгазар авырып китте», – дип хәбәр җибәрделәр. Бу турыда ишеткәч, Гайсә: – Бу чир үлемгә китермәс, ә бәлки Аллаһыга һәм Аның Углына дан өстәр, – диде. Гайсә Мартаны да, аның сеңлесе белән Элгазарны да ярата иде. Әмма Элгазарның авырып киткәнен белсә дә, барган җирендә тагын ике көнгә тоткарланды. Шуннан соң шәкертләренә: – Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде. Шәкертләре Аңа: – Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдиләр Сине таш атып үтерергә йөргән иде, кабат шунда барасыңмы? – диделәр. – Көннең озынлыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки ул дөнья яктылыгын күрә. Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк, – дип җавап кайтарды Гайсә; шуннан сүзен дәвам итеп, – дустыбыз Элгазар йокыга киткән, Мин аны уятырга барам, – диде. – Хакимебез, әгәр ул йоклый икән, димәк, савыгыр, – диде шәкертләре. Ләкин Гайсә аның үлүе турында әйтә иде, алар исә гадәттәге йокы турында сөйли дип уйладылар. Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп: – Элгазар үлгән, – диде. – Анда булмавыма сезнең өчен шатланам, чөнки шулай сез Миңа тизрәк ышанырсыз. Ә хәзер аның янына барыйк. Шунда Игезәк кушаматлы Томас башка шәкертләргә: – Әйдәгез, киттек, Гайсә белән бергә без дә үлик, – диде. Бәйт-Әниягә килеп җиткәч, Гайсә Элгазарның дүрт көн инде кабердә ятуын белде. Бәйт-Әния Иерусалимнән өч кенә чакрымда булганлыктан, абыйлары өчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдиләр килгән иде. Гайсәнең килүе турында ишеткәч, Марта Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә өйдә калды. – Хакимем! – диде Гайсәгә Марта, – Син монда булсаң, абыем үлмәс иде. Әмма хәзер дә беләм: Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк. – Абыең тереләчәк, – диде аңа Гайсә. – Беләм, үлеләр терелгән соңгы Көндә тереләчәк ул, – диде Марта. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мин – терелү һәм тормыш. Миңа ышанган кеше үлсә дә тереләчәк. Миңа ышанып яшәүче һәркем беркайчан үлмәячәк. Син моңа ышанасыңмы? – Әйе, Хакимем! Дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Углы икәнеңә ышанам, – диде Марта. Шул сүзләрдән соң Марта китеп барды һәм, сеңлесе Мәрьямне дәшеп: – Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде. Моны ишетүгә, Мәрьям, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте. Гайсә әле авылга кермәгән, Марта белән очрашкан урында калган иде. Юатырга килгән яһүдиләр, Мәрьямнең җәһәт кенә өйдән чыгып китүен күреп, елар өчен кабер янына китте, дип уйладылар да аның артыннан иярделәр. Гайсә янына килеп җитеп Аны күрүгә, Мәрьям: – Хакимем! Син монда булсаң, абыем үлмәс иде, – дип Аның аягына егылды. Мәрьямнең дә, аңа ияреп килгән яһүдиләрнең дә елавын күреп, Гайсә Үзе дә бик борчылды һәм көенеп: – Кайда күмдегез аны? – дип сорады. – Әйдә барыйк, Әфәнде! Үзең күрерсең, – диделәр Аңа. Гайсәнең күзләренә яшь килде. Моны күреп, яһүдиләр: – Карагыз әле, Элгазарны ничек яраткан икән! – диештеләр. Ә кайберләре: – Ул бит сукырның күзен ачты. Элгазарны да үлемнән алып калмас иде микәнни? – диде. Гайсә тагын да ныграк көенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер исә мәгарә булып, авызы таш белән томаланган иде. – Ташны читкә алып куегыз, – диде Гайсә. Мәрхүмнең кыз кардәше Марта шунда: – Хакимем! Ул инде исләнгәндер, үлгәненә дүрт көн узды бит, – диде. – Әгәр дә ышансаң, Аллаһының данын күрерсең, дип әйтмәгән идеммени сиңа? – диде Гайсә. Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Күзләрен күккә төбәп, Гайсә: – Атам! Мине ишеткәнең өчен рәхмәт Сиңа. Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торган кешеләр өчен, Синең тарафтан җибәрелүемә ышансыннар өчен әйтәм, – диде. Шуннан Ул: – Элгазар, чык! – дип кычкырды. Шулвакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның аяк-куллары кәфенгә уралган, йөзенә яулык капланган иде. Гайсә: – Чишегез аны, йөреп китсен, – диде. Мәрьям янына килгән яһүдиләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр. Ә кайберләре, фарисейлар янына барып, Гайсә кылган эшләр турында сөйләп бирделәр. Шуннан баш руханилар һәм фарисейлар киңәшмәгә җыелдылар. – Нәрсә эшләргә безгә? – диде алар. – Бу кеше күп могҗизалар күрсәтә. Әгәр Аңа шулай дәвам итәргә юл куйсак, һәммәсе Аңа ышаначак. Аннары инде римлылар килеп безнең гыйбадәтханәне дә, халкыбызны да юк итәчәк. Арадан берсе, шул елда олуг рухани булган Кәяфәс: – Сез берни аңламыйсыз! Бар халык һәлак булуга караганда, халык хакына бер кешенең үлүе хәерлерәк. Шуны аңламыйсызмы? – диде. Ул моны үзлегеннән сөйләмәде, ә бәлки шул елның олуг рухание буларак, Гайсәнең халык өчен, яһүдиләр өчен генә түгел, төрле җирдә таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләсен пәйгамбәрлек кылып әйтте. Шул көннән руханилар һәм фарисейлар Гайсәне ничек үтерергә икән дип уйлый башладылар. Шуңа күрә Гайсә инде яһүдиләр арасында ачыктан-ачык йөрмәс булды, чүл янындагы бер өлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте дә Үзенең шәкертләре белән шунда калды. Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлаша иде; бәйрәм алдыннан пакьләнү йоласын башкарырга дип, Иерусалимгә илнең төрле почмакларыннан күп кеше килде. Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы йортында бер-берсеннән: – Ничек уйлыйсыз, бәйрәмгә килер микән Ул? – дип сораштылар. Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алыр өчен, «әгәр берәрсе Аның кайда икәнен белә калса, безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер чыгардылар. Котылу бәйрәменә алты көн кала Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде. Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта Гайсәне һәм кунакларны сыйлап йөрде; Элгазар да алар янында иде. Шулвакыт Мәрьям бер кадак кыйммәтле саф һәм хуш исле нард мае белән Гайсәнең аякларын майлап чәчләре белән сөртте. Бөтен өй эченә майның хуш исе таралды. Гайсә шәкертләренең берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот шунда: – Хуш исле бу майны өч йөз динарга сатып, акчасын нигә фәкыйрьләргә өләшмәскә иде? – диде. Ул моны һич тә фәкыйрьләрне кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасы булып, әлеге акчаны ул еш кына үз кирәгенә тота иде. Аның сүзләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Калдыр аны! Хуш исле бу майны ул Мине күмәсе көнгә сакларга тиеш иде. Фәкыйрьләр һаман сезнең белән булыр, Мин исә һәрчак яныгызда булмам. Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнен белеп, бик күп яһүдиләр шунда җыелып килде. Алар Гайсәне генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрергә дип тә килгән иде. Шул сәбәпле баш руханилар Элгазарны да үтерергә хәл кылдылар, чөнки аның аркасында яһүдиләрнең байтагы, Гайсә янына килеп, Аңа ышана башлаган иде. Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимгә якынлашып килүен ишеткәч, хөрмә ботаклары тотып Аны каршыларга чыкты һәм: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер! – дип кычкырырга тотынды. Гайсә, яшь бер ишәк табып, шуңа атланды, һәм барысы да Язмада әйтелгәнчә булды: «Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып Синең Патшаң килә». Аның шәкертләре ул чакта моны аңламады, ә инде Гайсә данга күмелгәннән соң, Аның хакында Язмада әйтелгән сүзләрне һәм Аны шулай каршылаганны исләренә төшерде. Гайсәнең Элгазарны үледән терелтеп кабердән чыгаруын күргән кешеләр бу хәл турында сөйләп йөргәннәр иде. Халык Гайсә кылган шушы могҗиза турында ишеткәнгә Аны каршыларга чыкты. Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – дип сөйләштеләр. Бәйрәмдә Аллаһыга табынырга килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп: – Әфәндем, без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенде. Филип бу турыда Әндригә әйтте, һәм алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә җиткерде. Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының дан яулар вакыты җитте, – диде. – Хак сүз әйтәм сезгә: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә – зур уңыш китерер. Үзенең җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда җанын кадерсезләгән кеше аны мәңгелек тормыш өчен саклап калыр. Миңа хезмәт итәргә теләгән кеше артымнан иярсен. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. Күңелем борчулы хәзер. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» дипме? Ләкин Мин нәкъ шушы сәгать өчен килдем бит. Атам! Исемеңнең бөеклеген күрсәт! Шулвакыт күктән: – Күрсәттем һәм күрсәтәчәкмен! – дигән аваз килеп иреште. Шунда басып торган һәм бу тавышны ишеткән халык: – Күк күкри, – диде Икенчеләре исә: – Аның белән фәрештәләр сөйләшә, – диде. Аларга җавап итеп Гайсә: – Бу аваз Минем өчен түгел, сезнең өчен булды, – диде. – Бу дөньяны хөкемгә тартыр вакыт җитте. Инде бу дөньяның хакиме куылачак. Җирдән югары күтәрелгәннән соң, Мин бар кешеләрне Үземә җәлеп итәчәкмен. Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдерү максатыннан әйтте. Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген беләбез, ә Син каян алып, Адәм Углы югары күтәрелергә тиеш, дисең? Кем Ул – Адәм Углы? Шунда Гайсә аларга: – Яктылык әлегә сезнең янда, әмма аның вакыты кыска инде. Караңгылык басканчы, яктыда йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. Яктылык сезнең янда булганда, аңа ышаныгыз, шул чагында яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрдән соң Гайсә алар яныннан китеп барды һәм башкача күренмәде. Гайсә халык алдында күпме могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа ышанмады. Шул рәвешле, Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дип әйткән сүзләре тормышка ашты. Алар ышанмады, чөнки Ишагыйя әйткәнчә: «Аллаһы аларның күзләрен – күрмәс, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар, һәм Мин аларны савыктырыр идем». Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең шөһрәтен алдан күреп әйткән; шулай дип ул Аның турында сөйләгән. Алай да, халык башлыкларының күбесе Гайсәгә ышана, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән куар дип курыкканга, моны сиздерми иде – алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһы данлавыннан кадерлерәк иде. Гайсә көчле тавыш белән: – Миңа ышанган кеше Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка ышана, – диде. – Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә. Миңа ышанучылар караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем. Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем. Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкемчесе бар – соңгы Көндә аны Мин әйткән сүз хөкем итәчәк. Чөнки Мин Үзлегемнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеген Мине җибәргән Атам әмер итте. Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә сөйләсәм дә, һәр сүзне Атам кушканча сөйлим. Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә бу дөньядан Атасы хозурына китәр вакыт җиткәнне белә иде. Үзе артыннан ияргән шәкертләрен бу дөньяда ничек яраткан булса, аларны ахыргача шулай яратуын Ул эшләре белән раслады. Кичке аш вакыты иде. Гайсәгә хыянәт итү фикерен иблис инде Шимун углы Яһүдә Искариот күңеленә салган иде. Гайсә исә Атасының һәрнәрсәне Аның кулына тапшырганын һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китәсен белә иде. Шуңа күрә Ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да биленә сөлге урады. Шуннан соң ләгәнгә су салды һәм шәкертләренең аякларын юып билендәге сөлге белән сөртә башлады. Шимун-Петергә чират җиткәч, Гайсәгә ул: – Хакимем! Минем аякны юмакчы буласыңмы? – диде. – Минем нәрсә эшләгәнемне син әлегә аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың. – Минем аякны Син һичкайчан юмассың! – диде Петер. – Аягыңны юмасам, Минеке дип саналмассың, – дип җавап бирде Гайсә. – Хакимем! – диде Шимун-Петер. – Алайса, аягымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр. – Юынган кешенең тәне чиста була, аягыннан гайре аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел. Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул «сезнең барыгыз да чиста түгел» диде. Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өстенә киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга болай диде: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? Сез Мине Остаз, Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ шулмын. Әгәр дә Мин, сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, аягыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аягын юарга тиеш. Минем кебек эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем. Хак сүз әйтәм сезгә: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, бәхетле булырсыз. Мин барыгыз турында әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Язмада «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде» дип әйтелгән сүзләр тормышка ашырга тиеш. Шул хәлләр гамәлгә ашканнан соң Минем Кем булуыма сез ышансын өчен, бу хакта сезгә алдан сөйләп куям. Хак сүз әйтәм сезгә: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине дә кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә. Шул сүзләрдән соң Гайсә бик нык көенеп шәкертләренә: – Хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде. Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде. Шимун-Петер шул шәкерткә, Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, ишарә ясады. Теге шәкерт, Гайсәгә тагы да ныграк якынаеп, Аңардан: – Хакимем, кем ул? – дип сорады. – Икмәк сыныгын манып кемгә бирсәм, шул булыр, – дип җавап кайтарды Гайсә һәм, икмәкне манып алып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде. Шул сыныкны кулына алуга, Яһүдәнең эченә иблис керде, һәм Гайсә Яһүдәгә: – Ният иткәнеңне тизрәк эшлә, – диде. Әмма Гайсәнең ни өчен шулай дип әйтүен табындагыларның берсе дә аңламады. Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберләре, Гайсә бәйрәм өчен кирәкле әйбер сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйлады. Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Урамда инде төн иде. Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте: – Менә хәзер Адәм Углының данга күмелер вакыты җитте, һәм Аның аша Аллаһыга дан өстәлде. [Аның аша Аллаһы данлана икән,] Аллаһы да Адәм Углын тиздән Үзе аша данлар. Балаларым, Мин инде яныгызда озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне кабатлыйм: Мин китәсе урынга килә алмассыз. Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне ничек яратсам, сез дә шулай бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратсагыз, Минем шәкертләрем булуыгызны барысы да белер. Шимун-Петер Аңардан: – Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин китәсе урынга Син хәзергә бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде. – Хакимем, ни өчен Синең арттан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер. – Минем өчен җаныңны да бирергә әзерсеңме? – диде Гайсә. – Хак сүз әйтәм сиңа: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәрсең. Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. Атам йортында урын күп. Әгәр шулай булмаса, сезгә урын әзерләргә барам, дип әйтер идеммени? Барып урын әзерләгәч, сез дә минем янда булсын өчен, кабат килеп сезне Үзем белән алып китәрмен. Минем кая барасымны һәм шунда илтә торган юлны сез беләсез. Шулвакыт Томас: – Хакимем! Синең кайда китүең безгә билгесез, шулай булгач, анда барыр юлны каян белербез? – диде Гайсәгә. – Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына һәркем бары Минем аша гына килә ала. Әгәр Мине чынлап белгән булсагыз, Атамны да белер идегез. Шушы вакыттан башлап сез Аны беләсез һәм күрдегез дә инде, – дип җавап бирде Гайсә. – Хакимем! Атаны күрсәт, безгә шул җитәр иде, – диде Аңа Филип. – Филип, күпме вакытлар Мин сезнең арада, һәм син әле дә Мине белмисеңме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атамны да күргән була. Ничек инде син «Атаны күрсәт» дисең? Мин – Атамда, Атамның исә Миндә булуына ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үзлегемнән сөйләмим – Миндә булган Атам Үз эшен башкара. «Мин – Атамда, Атам – Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Әйткәннәремә ышанмыйсыз икән, кылган эшләрем хакына Миңа ышаныгыз. Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа инанган кеше Мин башкарган эшләрне, хәтта аннан да зурракларын башкарыр, чөнки Мин Атам янына китәм. Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, эшләрмен, һәм Углы шулай Атасының данын арттырыр. Исемемне әйтеп нәрсә сорасагыз да – эшләрмен. Әгәр Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез. Мин Атамнан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы бирер, ул Яклаучы сезнең белән мәңге булыр. Әлеге Яклаучы – Хакыйкать Рухыдыр. Дөнья Аны кабул итә алмый, чөнки Аны күрми һәм белми. Ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең күңелегездә, һәм Ул һәрчак сезнең белән булыр. Мин сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен. Бераздан дөнья Мине күрмәс, әмма сез күрерсез. Мин яшим икән, сез дә яшәрсез. Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин – сездә икәнне шул көнне белерсез. Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине яратадыр. Ә Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен. – Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады Аңардан Яһүдә (Искариот түгел). Гайсә аңа: – Мине яраткан кеше сүзләремне тотар. Шул чакта Атам да аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, бергә яшәрбез. Мине яратмаган кеше сүземне тотмас. Ә бит сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – дип җавап бирде, аннары болай дип дәвам итте, – боларны Мин яныгызда чакта әйтеп куям. Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы – Изге Рух – сезне һәммә нәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер. Мин сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык кешеләр биргәненә охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. «Сездән китәм һәм яныгызга янә киләчәкмен» дигәнемне ишеттегез. Әгәр Мине яратсагыз, Атам янына барам, дигән сүзләремә куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк. Шушы хәлләр гамәлгә ашкач сез Миңа ышансын өчен, бу турыда сезгә алдан ук әйтеп куям. Инде сезнең белән бүтән сөйләшә алмам, чөнки бу дөньяның хакиме килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк, әмма дөнья шуны белсен: Мин Атамны яратам һәм Атам Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Ә хәзер торыгыз, китик моннан. Мин – чын йөзем куагы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче. Җимеш бирми торган Миндәге һәр ботакны Ул кисеп ташлый, җимеш бирердәен исә уңыш мулрак булсын дип чистарта. Сезгә сөйләгән сүзләрем ярдәмендә сез инде чистартылдыгыз. Мин – сездә булган кебек, сез дә Миндә булыгыз. Йөзем ботагы үзеннән-үзе җимеш бирә алмаган сыман, Миндә булмасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин – йөзем куагы, ә сез – ботаклар. Миндә булган, Мин дә аңарда булган кеше генә күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз. Кем Миндә яшәми – аны агач ботагыдай кисеп ыргыталар, һәм ул корып бетә, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар. Миндә яшәсәгез һәм Минем сүзләрем күңелегездә сакланса, теләгәнегезне сорагыз, һәм сезгә бөтенесе дә бирелер. Күп җимеш китерә торган шәкертләрем булсагыз, Атамның данын тагын да арттырырсыз. Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яраттым; Минем мәхәббәтемдә яшәгез. Атамның әмерләрен үтәп, Мин Аның мәхәббәтендә яшим, һәм сез дә әмерләремне үтәгәндә Минем мәхәббәтемдә яшәрсез. Куанычым сезнең белән уртак һәм бөтен булсын өчен сөйләдем сезгә боларны. Минем сезгә әмерем шулдыр: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Дуслары өчен җанын фида кылган кешенең яратуыннан да бөегрәк ярату юктыр. Әмерләремне үтәгән очракта, Минем дусларым булырсыз. Мин инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтчесе хуҗаның нәрсә эшләгәнен белми; Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә җиткердем. Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайлап алдым: сез, барып, җимеш китерсен һәм җимешегез һәрдаим булып торсын дип, Мин сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер. Минем сезгә әмерем шулдыр: бер-берегезне яратыгыз. Әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде. Сез шушы фани дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде, ләкин сез бу дөньяныкы түгел; Мин, сезне сайлап алып, бу дөньядан аердым, шунлыктан дөнья сезгә нәфрәтләнә. «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерегездә саклагыз. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. Мине җибәргән Затны белмәгәнгә күрә, дөнья халкы боларның барысын сез Минеке булган өчен эшләр. Мин, килеп, аларга сөйләмәсәм, гаепләре булмас иде, ә хәзер аларның акланыр чаралары юк. Миңа нәфрәтләнгән кеше Атама да нәфрәтләнә. Бүтән беркем башкара алмаган эшләрне аларга эшләп күрсәтмәсәм, аларның гаебе булмас иде; ә хәзер, эшләремне күрсәләр дә, барыбер Миңа да, Атама да нәфрәтлеләр. Кануннарындагы «алар Миңа бер сәбәпсездән нәфрәтләнде» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен шулай булды бу. Мин Атамнан сезгә Яклаучы җибәрәчәкмен. Ул – Атамнан килеп ирешкән хакыйкать Рухыдыр. Ул, килеп, Минем хакта шаһитлык бирәчәк. Баштан ук Минем белән бергә булганга, сез дә Минем хакта шаһитлык бирәчәксез. Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем. Сезне гыйбадәтханәләрдән куарлар. Хәтта шундый вакыт килер, сезне үтерүче һәркем, шулай эшләп Аллаһыга хезмәт итәм, дип уйлар. Атамны да, Мине дә белмәгәнгә шулай эшләр алар. Шул вакытлар җиткәч Минем әлеге сүзләремне сез исегезгә төшерсен өчен, бу турыда сезгә алдан әйтеп куйдым. Элек боларны сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем. Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына китәм, һәм сезнең берегез дә Миннән «кая барасың?» дип сорамый, чөнки Минем сүзләремнән күңелегезне хәсрәт биләп алды. Әмма хак сүз әйтәм сезгә: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк; әгәр китмәсәм, сезгә Яклаучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен. Ул, килеп, гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес фикер йөртмәгән дөньяны фаш итәчәк. Гөнаһ дигәнем – кешеләрнең Миңа ышанмавында, гаделлек – Атам янына китүемдә һәм Мине бүтән күрмәвегездә; ә хөкем дигәнем шулдыр: бу дөньяның хакиме инде хөкем ителгән. Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзергә кабул итә алмыйсыз. Хакыйкать Рухы килгәч, Ул сезгә тулы хакыйкатьне ачып бирер. Ул сезгә Үзеннән чыгып түгел, ә бәлки ишеткәннәрен сөйләр һәм киләчәк турында хәбәр итәр. Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар. Атамда булган бар нәрсә – Минеке; шуңа күрә, Миннән алганны Рух сезгә җиткерер, дидем дә. Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез. Шуннан кайбер шәкертләре үзара: – «Тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» һәм «Атам янына китәм» дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? «Бераздан» дигәне ни икән? Ул сөйләгәннәрне аңламыйбыз! – диештеләр. Гайсә, аларның шул хакта сорарга теләвен аңлап, болай диде: – Сез бер-берегездән «тиздән сез Мине күрмәссез, ә бераздан кабат күрерсез» дигән сүзләрем хакында сорашасызмы? Хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр. Әйе, сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма тудыргач, дөньяга сабые туу шатлыгыннан барлык газапларын оныта. Шуның кебек, сез дә хәзер кайгырасыз, әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак күңелегез шатлык белән тулыр, һәм ул шатлыкны сездән беркем тартып ала алмас. Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Хак сүз әйтәм сезгә: Минем исемне әйтеп Атамнан нәрсә сорасагыз да, Ул сезгә бирер. Моңарчы сез Минем исемнән бернәрсә сорамадыгыз. Шатлыгыгыз тулы булсын дисәгез, сорагыз – һәм алырсыз. Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем, ләкин вакыты җиткәч, Мин инде кинаяләп сөйләмәм, Атам хакында ачыктан-ачык әйтермен. Ул көнне сез Минем исемнән сорарсыз. Сезнең өчен Атамнан үтенермен, димим, чөнки Мине яратканга һәм Аллаһыдан килүемә ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата. Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә хәзер дөньяны калдырып Атам янына китәм. Шәкертләре Аңа: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ачык итеп сөйлисең. Хәзер без Синең бар нәрсәне белүеңне, хәтта сораганчы ук белеп торуыңны күрәбез. Шуңа күрә Аллаһыдан килүеңә ышанабыз, – диде. Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Инде хәзер ышанасызмы? Менә, Мине ялгыз калдырып, өйләрегезгә таралыр вакыт җитә, һәм җитте дә инде. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Атам Минем белән. Сез Миндә тынычлык тапсын өчен әйттем боларны. Бу дөньяда сезне кайгы-хәсрәтләр көтә, ләкин кыю булыгыз! Мин бу дөньяны җиңдем! Шул сүзләрдән соң Гайсә күзен күккә күтәреп карады да: – Атам! Минем вакытым килде, – диде. – Углың Сиңа дан өстәсен өчен, Углыңны данла. Син Углыңа ышанып тапшырган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирсен дип, Син Аңа барча кешеләр өстеннән хакимлек бирдең. Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – әнә шул мәңгелек тормыштыр. Син тапшырган эшне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан өстәдем. Атам, әле дөнья яратылганчы ук Синең каршыңда булган данымны хәзер Миңа кайтар. Син дөньядан сайлап алып Миңа тапшырган кешеләргә Мин исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, һәм Син аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм хәзер инде Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнен беләләр. Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем, һәм алар ул сүзләрне кабул иттеләр; Минем Синнән килүемне чын мәгънәсендә аңлап, Мине Син җибәргәнгә ышандылар. Мин бөтен дөнья өчен түгел, ә бәлки алар өчен, Син Миңа биргән кешеләр өчен үтенәм, чөнки алар Синекеләр. Минем бар нәрсәм – Синеке, Синең бар нәрсәң – Минеке; һәм шул кешеләр Миңа дан китерде. Мин инде бу дөньяда түгел – Мин Синең янга барам, ә алар бу дөньяда кала. Изге Атам! Без Синең белән бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны сакла. Алар арасында булганда Син Миңа биргән исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тоттым. Мин аларны сакладым – һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады, шулай итеп, Язмадагы сүзләр гамәлгә ашты. Инде хәзер Синең яныңа барам; алар Минем шатлыкны уртаклаша алсын өчен, бу сүзләрне дөньяда чакта сөйлим. Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем, һәм дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел. Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньяныкы булмаган кебек, алар да бу дөньяныкы түгел. Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит; хакыйкать ул – Синең Сүзеңдер. Син Мине дөньяга озаткан кебек, Мин дә аларны дөньяга озаттым. Хакыйкать юлы аша Сиңа багышлансыннар өчен, алар хакына Мин Үземне багышлыйм. Мин алар өчен генә сорамыйм, аларның сүзләрен ишетеп, Миңа ышанучылар өчен дә сорыйм. Алар барысы да бердәм булсыннар. Атам, Син – Миндә һәм Мин – Синдә булган кебек, алар да Бездә булсыннар; дөнья, шулай итеп, Мине Син җибәргәнгә ышаныр. Без бердәм булган кебек, алар да бердәм булсын өчен, Син Миңа биргән данны аларга тапшырдым. Мин – аларда, Син – Миндә. Мине Син җибәргәнне һәм Мине яраткан кебек аларны да яратканыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар. Атам! Син Миңа тапшырган кешеләрнең Мин барачак урында Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганчы ук Мине сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең – шул данны алар күрсен иде. Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Мине Син җибәргәнне белә. Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын дип һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Мин аларга Синең исемеңне белдердем һәм тагын да белдерәчәкмен. Шушы сүзләрдән соң Гайсә, шәкертләре белән Кыдрун үзәнен кичеп, шундагы бакчага керде. Үзенең шәкертләре белән еш кына шул бакчада җыелганлыктан, Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә ул урынны белә иде. Шулай итеп, Яһүдә, кулларына факеллар, яктырткычлар, кораллар тоткан Рим гаскәриләрен һәм баш руханилар белән фарисейлар җибәргән сакчыларны үзе белән ияртеп, шунда килде. Гайсә исә, Үзе белән ниләр буласын белеп, килгән кешеләргә таба атлады. – Кемне эзлисез? – дип сорады Ул алардан. Тегеләр Аңа: – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирде. – Мин ул, – диде Гайсә. Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде. Гайсә «Мин ул» дигәч, тегеләр артка чигенеп җиргә егылдылар. Гайсә янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. – Насаралы Гайсәне, – диде тегеләр. – Мин сезгә «Мин ул» дип әйттем бит инде, – диде Гайсә. – Әгәр Мине эзлисез икән, янымдагы кешеләрне тоткарламагыз, китсеннәр. Гайсәнең «Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләре шул рәвешле гамәлгә ашырга тиеш иде. Шимун-Петернең кылычы бар иде. Ул аны кыныннан чыгарды һәм, олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Хезмәтченең исеме Мәлик иде. Әмма Петергә Гайсә: – Кылычыңны кынына тыгып куй! Атам биргән касәдән эчәргә тиеш түгелмени Мин?! – диде. Рим гаскәриләре, аларның башлыгы һәм яһүдиләр җибәргән сакчылар Гайсәне тотып бәйләделәр. Башта Аны шул елда олуг рухани вазифасын башкарган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып киттеләр. «Бар халык һәлак булуга караганда, халык хакына бер кешенең үлүе хәерлерәк» дип яһүдиләргә киңәш бирүче шул Кәяфәс иде инде. Шимун-Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан китте. Әлеге шәкерт, олуг рухани белән таныш булганлыктан, Гайсәгә ияреп олуг руханиның ишегалдына керә алды. Ә Петер тышкы якта капка янында басып калды. Бераздан олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт кире чыкты да, капка саклаучы кыз белән сөйләшеп, Петерне эчкә алып керде. Капка саклаучы хезмәтче кыз шунда Петердән: – Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип җавап бирде. Салкын булганга, хезмәтчеләр һәм сакчылар учак ягып җылынып тора иде. Петер дә алар янында иде. Олуг рухани шунда Гайсәдән шәкертләре һәм аларны нәрсәгә өйрәтүе турында сораша башлады. – Мин бөтен кеше алдында ачык итеп сөйләдем, – дип җавап бирде Гайсә. – Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында халыкны өйрәттем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем. Нигә Миннән сорыйсың? Минем сүзләрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар белә. Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган сакчыларның берсе, Гайсәнең яңагына сугып: – Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде. Гайсә аңа: – Мин ялган сөйләсәм, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйлим икән, нигә Миңа сугасың? – диде. Шуннан соң Һаннас Аны бәйләнгән хәлдә олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде. Ишегалдында җылынып торган Шимун-Петердән шулвакыт: – Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар. – Юк, – дип ваз кичте Петер. Олуг рухани хезмәтчеләреннән берсе, Петер кылыч белән колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа: – Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде. Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырып җибәрде. Кәяфәс яныннан Гайсәне Рим идарәчесе Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Пакьләнүләре бозылыр дип, яһүдиләр идарәче сараена кермәде, чөнки Котылу бәйрәме уңаеннан әзерләнгән ризыкны ашыйсылары бар иде. Шуңа күрә идарәче Пилат үзе алар янына чыкты һәм: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады. – Әгәр җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирде тегеләр. – Алып китегез Аны һәм кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде аларга Пилат. – Безнең берәүне дә үлем җәзасына хөкем итәргә хокукыбыз юк, – дип җавап кайтарды яһүдиләр. Гайсәнең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре шул рәвешле гамәлгә ашырга тиеш иде. Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады. Гайсә аңа: – Бу синең сүзләреңме яки сиңа Минем хакта башкалар сөйләдеме? – диде. – Нигә, мин яһүдимени? Сине миңа Үз халкың һәм баш руханилар тапшырды. Ни кылдың Син? – дип сорады Пилат. – Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, Мине яһүдиләр кулына бирмәс өчен хезмәтчеләрем көрәшкән булыр иде, ләкин Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә. – Шулай да Син Патшамы? – дип сорады Пилат. – Мине Патша дип син әйтәсең, – диде Гайсә. – Мин хакыйкать турында шаһитлык бирү өчен тудым, дөньяга шуның өчен килдем. Хакыйкать яклы һәркем Мине тыңлый. – Нәрсә соң ул хакыйкать? – дип сорады Пилат. Шуннан соң ул, яңадан яһүдиләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – Сездәге гадәт буенча мин Котылу бәйрәмендә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме? Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырды. Бараб дигәннәре исә юлбасар иде. Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты. Гаскәриләр Гайсәнең башына күгән ботакларыннан үрелгән таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр һәм, Аның янына килеп: – Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип яңакларына суктылар. Пилат, янә чыгып, халыкка: – Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен Аны сезнең алдыгызга чыгарам, – диде. Башына чәнечкеле таҗ, өстенә куе кызыл төстәге япанча кигән Гайсә чыгып басты. – Менә ул Кеше! – диде Пилат. Баш руханилар һәм сакчылар исә Аны күргәч: – Хачка кадакла Аны! Хачка! – дип кычкырдылар. – Тотыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат. Яһүдиләр аңа: – Безнең Кануныбыз бар, Канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Үзен Аллаһы Углы дип атады, – диделәр. Моны ишеткәч, Пилат бигрәк тә куркуга калды һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән: – Син кайдан буласың? – дип сорады. Әмма Гайсә җавап бирмәде. Пилат Аңа: – Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисеңме әллә? – диде. Гайсә аңа җавап итеп: – Сиңа югарыдан бирелмәсә, Минем өстән һичнинди хакимлегең булмас иде. Шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак, – диде. Шул сүзләрдән соң Пилат Аны азат итү чарасын эзли башлады. Яһүдиләр исә: – Аны җибәрсәң, син – кайсарның дусты түгелсең; үзен патша дигән һәр кеше – кайсарның дошманы! – дип кычкырдылар. Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) өстендәге хөкемче урынына барып утырды. Бу – Котылу бәйрәменә әзерләнә торган көннең төш тирәсе иде. Пилат яһүдиләргә: – Менә сезнең Патшагыз! – диде. Ә алар: – Олактыр Аны! Олактыр! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар. – Патшагызны кадаклатыйммы? – дип сорады Пилат. Баш руханилар: – Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирде. Шуннан соң инде Пилат, хачка кадаклатыр өчен, Гайсәне аларга тапшырды; һәм алар Аны алып киттеләр. Гайсә, Үзенең хачын күтәреп, «Баш сөяге» (яһүдчә – Гөлгетә) дип аталган урынга килде. Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене – берсен Аның уң ягындагы, икенчесен сул ягындагы хачка кадакладылар. Пилат кушканча язу язып, хач өстенә беркеттеләр; анда «Насаралы Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дип язылган иде. Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын булганлыктан, ул язуны күп яһүдиләр укыды. Анда яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде. Яһүдиләрнең баш руханилары Пилатка болай диде: – «Яһүдиләр Патшасы» дип түгел, «Бу кеше Үзен „Мин – яһүдиләр Патшасы“ дип атады» дип яз. – Нәрсә язсам, шул язылды инде, – дип җавап бирде Пилат. Гайсәне хачка кадаклагач, Аның киемнәрен дүрт гаскәри үзара бүлеште. Аның чапанын да алдылар – чапан тегелмәгән, бербөтен тукымадан иде, шуңа күрә: – Моны ертмыйк; жирәбә салыйк: кемгә чыкса, шуныкы булыр, – диде алар бер-берсенә. Язмада: «Алар киемнәремне үзара бүлештеләр, күлмәгем кемгә тияр дип жирәбә салдылар», – дип әйтелгән сүзләр әнә шулай тормышка ашты. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләде дә. Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып тора иде. Үзенең анасын һәм аның янында басып торган яраткан шәкертен күреп, анасына Гайсә: – Ханым! Менә бу – синең углың, – диде. Аннары шәкерткә: – Менә бу – синең анаң! – дип әйтте. Шул вакыттан башлап шәкерт аны үз өенә алды. Шуннан соң Гайсә, һәр нәрсәнең гамәлгә ашуын белгәнлектән, Язмада әйтелгәнчә булсын дип: – Сусадым, – диде. Шунда әче шәраб салынган савыт тора иде. Гаскәриләр губка кисәген шуңа манчыдылар да, һүссөп ботагына элеп, Аның авызына китерделәр. Гайсә әче шәрабны йотканнан соң: – Гамәлгә ашты! – диде дә, башы салынып, җан бирде. Әлеге хәлләр иртәгә шимбә дигән көнне булды. Шимбә бөек бәйрәм көне булганлыктан, җәзалап үтерелгән кешеләрнең гәүдәләрен яһүдиләр хачта калдырырга теләмәделәр. Шунлыктан, хачка кадакланган кешеләрнең үлемнәрен тизләтү өчен, аларның балтырларын сындырып хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар. Шуннан гаскәриләр килеп Гайсә белән бергә кадакланган адәмнәрнең башта берсенең, аннан икенчесенең балтырын сугып сындырдылар. Әмма Гайсә янына килгәч Аның инде үле булуын күреп, аякларына тимәделәр. Алай да бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчеде – ярадан шундук кан катыш су агып чыкты. Боларны, сез дә ышансын өчен, бөтенесен үз күзләре белән күргән кеше сөйләп бирде. Аның шаһитлыгы хак һәм ул үзенең дөреслекне сөйләвен белә. Шулай итеп, Язмадагы «Аның һичбер сөяге сындырылмас» дигән сүзләр тормышка ашты. Язманың башка бер урынында «алар үзләре чәнчегән Затка карарлар» дип тә әйтелгән. Ариматайлы Йосыф шуннан соң Гайсәнең җәсәден хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорады. (Йосыф, яһүдиләрдән курыкканга, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөри иде.) Пилат рөхсәт биргәч, Йосыф, барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды. Алдагы төннәрнең берсендә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм йөз кадакка якын мирра белән сабур кушып ясалган хуш исле май китерде. Яһүдиләрнең мәет җирләү йоласы буенча алар Гайсәнең җәсәден хуш исле май сеңдерелгән кәфенгә төрделәр. Гайсә хачка кадакланган урыннан ерак түгел бер бакча булып, анда һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарә бар иде. Яһүдиләр бәйрәмгә әзерләнә торган көн җиткәнлектән һәм якында гына кабер-мәгарә булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар. Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле яктырмас борын, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм мәгарә авызын томалап торган ташның читтә ятуын күрде. Ул шундук Шимун-Петер һәм Гайсәнең яраткан шәкерте янына йөгереп барып: – Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмибез, – диде. Петер һәм теге шәкерт тиз генә җыенып кабер янына киттеләр. Алар икесе дә йөгереп бардылар, әмма Гайсәнең яраткан шәкерте, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, мәгарә янына алданрак барып җитте; иелеп эчкә карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин мәгарәгә кермәде. Аның артыннан Шимун-Петер дә килеп җитте. Ул, мәгарә эченә кереп, анда яткан кәфенлекне һәм Гайсәнең башында булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, урап куелганча үз урынында ята иде. Кабер янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм үз күзләре белән күргәннән соң ышанды. (Гайсәнең үледән тереләчәге турында Язмада әйтелгәннәрне алар моңарчы аңламаган иде.) Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып киттеләр. Мәрьям исә күз яшьләре түгеп кабер-мәгарә янында басып калды; елый-елый кабер эченә иелеп караса, анда актан киенгән ике фәрештә утыра иде: берсе – Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе – аяк очында. Алар Мәрьямнән: – Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорады. – Хакимемне алып киткәннәр, ә кайда куйганнарын белмим, – диде Мәрьям. Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аны танымады. Гайсә аңардан: – Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Әгәр Аны син алып киткән булсаң, кай җиргә куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде. Гайсә аңа: – Мәрьям! – дип дәште. Мәрьям әйләнеп карады да яһүдчә: – Раббуни! – дип кычкырып җибәрде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.) – Миңа кагылма! – диде Гайсә. – Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Шәкертләремә кайтып әйт: Мин Үземнең һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм. Магдалалы Мәрьям, шәкертләр янына барып: – Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсәнең сүзләрен сөйләп бирде. Шәкертләре шул көнне кичен яһүдиләрдән куркып йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде. Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын, кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күреп бик куандылар. – Иминлек сезгә! – дип кабатлады Гайсә. – Атам Мине юллаган кебек, Мин дә сезне юллыйм. Аннары сулышын аларга өрде дә: – Изге Рухны кабул итегез. Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде. Гайсә килгәндә, унике шәкертнең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар янында юк иде. Башка шәкертләр аңа: – Без Хакимебезне күрдек! – диде. Ә ул аларга: – Аның кулларында кадактан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча ышанмыйм, – дип әйтте. Бер атнадан соң, Гайсәнең шәкертләре тагын шулай җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишек бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде, аннары Томаска, – бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Моннан ары шикләнмә һәм ышан, – диде. – И Хакимем Минем, и Аллам! – диде шунда Томас. – Мине күргәнгә ышандың син. Күрмәгән килеш ышанучылар бәхетле! – диде аңа Гайсә. Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр күрсәтте. Биредә китерелгән сүзләр исә Гайсәнең Аллаһы Углы, Мәсих булуына сез ышансын өчен һәм, ышанып, Аның исеме хакына сезгә тормыш булсын өчен язылды. Шушы хәлләрдән соң Гайсә Тибериас күле буенда шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды: Шимун-Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләянең Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә җыелган иде. Шимун-Петер: – Балык тотарга барам, – дип әйтте. – Без дә синең белән барабыз, – диде башка шәкертләр. Алар көймәгә утырып йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар. Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аны танымады. – Дусларым, ашардай берәр нәрсә тота алдыгызмы? – дип сорады Гайсә. – Юк, – дип җавап бирде тегеләр. – Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз – тотарсыз, – диде Ул. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. Гайсәнең яраткан шәкерте шунда Петергә: – Бу – Хакимебез! – диде. «Хакимебез» дигәнне ишеткәч, Шимун-Петер киемен тәненә урады да (ул чишенгән иде) көймәдән суга сикерде. Ә башка шәкертләр, балык тулган ятьмәне сөйрәп, чама белән йөз кырык аршын ераклыктагы ярга таба көймәдә киттеләр. Ярга чыккач, учактагы күмер өстендә яткан балыкны күрделәр; учак янында икмәк тә бар иде. Гайсә аларга: – Тоткан балыкның беразын монда алып килегез, – диде. Шимун-Петер көймәгә кереп эре-эре балык тулган ятьмәне ярга тартып чыгарды. Анда йөз илле өч балык булуга карамастан, ятьмә ертылмаган иде. Шәкертләренә Гайсә: – Ашарга килегез, – диде. Аларның берсе дә «Син кем?» дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр. Гайсә якынрак килеп икмәкне алды да аларга өләшеп чыкты, шулай ук балыкны да таратты. Бу инде Гайсәнең үлеп терелгәннән соң шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде. Ашап туйганнан соң, Шимун-Петердән Гайсә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремнән ныграк яратасыңмы? – дип сорады. – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде Петер. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәрне кайгырт! – диде. Аннары Ул кабат: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларны көт, – диде Гайсә. Ул өченче тапкыр Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның «син Мине яратасыңмы?» дип өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Минем яратуымны Син беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларны кайгырт, – диде. – Хак сүз әйтәм сиңа: яшь чакта син билбавыңны үзең бәйли идең дә теләгән җиреңә бара идең, ә картайгач кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, билбавыңны бәйләп, теләмәгән җиреңә алып барыр. Гайсә бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан Ул аңа: – Минем арттан бар! – диде. Шулчак Петер борылып карады да артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде бу. Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар? Минем арттан баруыңны бел! – диде. Шунлыктан шәкертләр арасында «ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә «ул үлмәячәк» димәде бит, «Мин кабат килгәнче аның яшәвен телим икән, анда синең ни эшең бар?» дип кенә әйтте. Нәкъ менә шул шәкерт, әлеге вакыйгалар турында шаһитлык кылып, боларны язып калдырды да инде. Ә аның шаһитлыгы хак икәнне без беләбез. Гайсә моннан башка да күп эшләр башкарды, әмма аларның һәммәсе турында тәфсилләп яза башласаң, ул китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм. Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган көненнән алып күккә ашканчы кылган барлык гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алыныр алдыннан Ул Үзе сайлаган рәсүлләргә Изге Рух ярдәмендә әмерләрен биреп калдырды. Хачта кичергән үлем газапларыннан соң Гайсә, күп санлы хак дәлилләр китереп, рәсүлләргә Үзенең тере икәнлеген исбат итте, кырык көн дәвамында аларга күренеп торды һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде. Шулай бервакыт алар белән ашап утырганда, Гайсә мондый боерык бирде: – Иерусалимнән китмәгез, Атам вәгъдә иткән бүләкне көтегез. Мин сезгә ул турыда сөйләгән идем инде. Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән Изге Рухка чумдырылырсыз. Бергә җыелгач, алар Гайсәдән: – Хакимебез! Исраил патшалыгын Син шушы арада тергезәчәксеңме? – дип сорадылар. Ул исә: – Атам Үз хакимлеге белән билгеләгән вакытны яки заманнарны белү сезгә кирәк түгел, – диде. – Әмма сезгә Изге Рух иңгәннән соң, кодрәткә ия булырсыз һәм Иерусалимдә, бөтен Яһүдиядә, Самареядә, хәтта дөньяның читендә дә Минем хакта шаһитлык кылырсыз. Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә күтәрелә башлады һәм болыт эчендә юкка чыкты. Алар шулай Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп күккә текәлеп торганда, кинәт яннарында актан киенгән ике ир заты пәйда булып: – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп торасыз? Яныгыздан күккә ашкан Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, шул рәвешчә яңадан киләчәк, – диде. Шуннан соң шәкертләр, Зәйтүн тавыннан төшеп, Иерусалимгә кайттылар. Зәйтүн тавы Иерусалимнән якынча бер чакрымда иде. Кайтып җиткәч, үзләре тукталган йортның өске катына менделәр. Болар – Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри, Филип, Томас, Бартулумай, Маттай, Һалфай углы Ягъкуб, Көрәшче Шимун һәм Ягъкуб углы Яһүдә иде. Алар һәрвакыт барысы бергә дога кылалар иде. Анда берничә хатын-кыз, Гайсәнең анасы Мәрьям белән энеләре дә бар иде. Көннәрнең берсендә шулай бергә җыелгач, Петер имандашлары алдында (анда якынча йөз егермеләп кеше бар иде) торып басты да болай диде: – Имандашларым, Гайсәне кулга аласы кешеләрне ияртеп килгән Яһүдә хакындагы сүзләрне Изге Рух безгә ерак бабабыз Давыт патша аша алдан әйткән. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашырга тиеш иде. Яһүдә, безнең арабызда саналып, безнең кебек үк хезмәт итәр өчен сайланган иде. (Яһүдә хәрәм акчага җир сатып ала, әмма шул җирдә егылып, аның эче ярыла, һәм бөтен эчке әгъзалары агып чыга. Бу хәл Иерусалимнең бар халкына билгеле була, шуңа күрә ул җир алар телендә «Акелдама», ягъни «Канлы җир» дип атала башлый.) Бу хакта «Зәбур» китабында: «Аның йорты буш торсын – моннан ары анда беркем яшәмәсен», һәм: «Аның урынына башка берәү килсен», – дип язылган. Шулай булгач, Хакимебез Гайсә арабызда чакта – Яхъя Аны суга чумдырган көннән алып яныбыздан күккә ашканчы – Гайсәнең үледән терелүенә безнең кебек үк шаһит булган, һәрвакыт безнең белән йөргән кеше кушылырга тиеш безгә, – диде Петер. Ике кешене – Барсаб дип аталган Йосыфны (аны Юсты дип тә йөртәләр иде) һәм Маттиасны тәкъдим иттеләр. Аннары дога кылып: – Хакимебез! Син һәрберебезнең йөрәгендә ни ятканын беләсең. Яһүдә үзенә тиеш булган урынга китте. Ул калдырган хезмәтне – рәсүллекне – шушы икәүнең кайсы кабул итәргә тиеш, шуны күрсәт, – диделәр. Шуннан соң жирәбә салдылар. Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул унбер рәсүлгә кушылды. Илленче көн бәйрәмендә алар барысы бергә җыелган иделәр. Бермәлне, көчле җил искәндәге кебек, күктән тавыш ишетелде һәм алар утырган йортны тутырды. Шуннан алар ялкын телләренә охшаган нәрсә күрделәр, һәм шул телләр, аерылып китеп, аларның һәркайсына берәмләп кунды. Барысы да Изге Рух белән сугарылып төрле телләрдә сөйли башлады – бу сәләтне аларга Изге Рух бирде. Шул көннәрдә Иерусалимгә җир йөзендәге төрле халыклар арасында яшәүче диндар яһүдиләр килгән иде. Тавышка бик күп халык җыелды; әлеге кешеләрнең һәркайсы, шәкертләрнең алар телендә сөйләшүен ишетеп, аптырап калды. Яһүдиләр гаҗәпләнеп: – Бу сөйләүчеләр барысы да Гәлиләядән түгелме соң? – диештеләр. – Нишләп соң без, алайса, үзебез яшәгән илдәге телне ишетәбез? Безнең арада бит пәртиялеләр, мадайлылар, эламлылар, Месопотамиядә, Яһүдиядә, Кәппәдүкиядә, Понтта, Асия өлкәсендә, Фрүгиядә, Памфулиядә, Мисырда һәм Ливиянең Күринигә якын өлешендә, Римда яшәүчеләр, яһүдиләр һәм мәҗүсилектән безнең дингә күчкән кешеләр, критлылар һәм гарәпләр бар. Аллаһының бөек эшләре турындагы сүзләрне һәркайсыбыз үз телендә ишетә! Барысы да хәйран калды һәм бер-берсеннән: – Нәрсә аңлата икән бу? – дип гаҗәпләнеп сорашты. Кайберәүләр исә: – Шәраб эчеп исергән алар, – дип көлде. Шулчак Петер унбер рәсүл белән бергә торып басты да кычкырып сөйли башлады: – Яһүди кардәшләрем һәм Иерусалимнең бар халкы! Мин сезгә моның нәрсә икәнен хәзер аңлатып бирәм. Сүзләремне игътибар белән тыңлагыз, – диде ул. – Алар, сез уйлаганча, исерек түгел, сәгать әле иртәнге тугызынчы гына. Монда булган хәлләр турында Йоил пәйгамбәр аша Аллаһы алдан ук әйткән: «Ахыргы көннәрдә һәр кешегә Үз Рухымны яудырырмын: угыл-кызларыгыз пәйгамбәрлек кылыр, егетләрегезгә Аллаһыдан күренешләр иңәр, өлкәннәрегез гаиптән хәбәр бирүче төшләр күрер, – ди Аллаһы. – Ул көннәрдә кол ирләремә дә, кол хатыннарыма да Үз Рухымны яудырырмын, һәм алар пәйгамбәрлек кылыр. Раббының бөек һәм шөһрәтле көне алдыннан югарыда, күктә, – могҗизалар, түбәндә, җирдә, галәмәтләр күрсәтермен: кан, ут һәм төтен баганалары күренер, кояш каралыр, ай кан төсенә керер. Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылыр». Исраилиләр! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең күз алдыгызда Гайсә аша кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең өчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте. Аллаһының максаты һәм ихтыяры буенча сезнең кулга тапшырылган шушы Кешене сез канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. Әмма Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте – үлем Аның алдында көчсез иде. Гайсә хакында Давыт болай дигән иде: «Раббы һәрвакыт минем күз алдымда: мин һичнәрсәдән курыкмасын өчен, Ул минем уң ягымда. Җанымны үлеләр дөньясында калдырмассың, Үз изгеңне кабердә черетмәссең Син. Шуңа күрә күңелем куана, телем шатлана, өмет баглап яшәр хәтта бәдәнем дә. Тормыш юлын күрсәттең Син миңа. Үз каршыңда мине шатлыкка күмәрсең». Туганнар! – дип дәвам итте Петер. – Ерак бабабыз Давыт хакында турыдан-туры әйтергә рөхсәт итегез: ул үлде, аны җирләделәр, һәм аның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аллаһы исә Давытның нәсел орлыгыннан берәүне аның тәхетенә утыртырга ант иткән булган. Әлеге ант турында белгән Давыт, пәйгамбәр буларак, Мәсих үледән тереләчәк, Аның җаны үлеләр дөньясында калмаячак, тәне черемәячәк, дип алдан әйтеп куйган. Аллаһы менә шул Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитлары. Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, өстебезгә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне яудырды. Давыт үзе күккә күтәрелмәгән, әмма ул болай дигән: «Раббы минем Хакимемә әйтте: „Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр“». Шуңа күрә бөтен Исраил халкы белеп торсын: Аллаһы сез хачка кадаклаган шушы Гайсәне Хаким һәм Мәсих итте, – диде Петер. Бу сүзләр тыңлаучыларның йөрәгенә барып кадалды: – Туганнар, нишләргә инде безгә хәзер? – дип сорады алар Петердән һәм башка рәсүлләрдән. – Гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, һәркайсыгыз, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәсен, һәм сез Аллаһы бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Бу вәгъдә Раббы Аллабыз Үзенә чакырган һәркемгә – сезгә, балаларыгызга һәм еракта яшәүче барлык кешеләргә дә бирелгән, – дип җаваплады Петер. Ул тагын да күбрәк дәлилләр китереп: – Бу бозык буыннан котылыгыз! – дип өндәде. Аның сүзләрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр суга чуму йоласын үтәде, һәм шул көнне шәкертләргә өч меңгә якын кеше кушылды. Ул кешеләр, һәрчак рәсүлләрнең тәгълиматын өйрәнүдә булып, бер-берсе белән аралашып, икмәк сындыру йоласында катнашып, бергәләп дога кылып яшәделәр. Рәсүлләр аша байтак могҗизалар һәм гаҗәеп нәрсәләр күрсәтелгәнгә, һәркемнең күңелендә Аллаһыдан курку хисе уянды. Иман юлындагы бу кешеләр бергә көн күрделәр, һәм аларның бар нәрсәләре уртак иде. Хуҗалыкларын һәм милекләрен сатып, килгән акчаны алар һәркемнең ихтыяҗына карап үзара бүлештеләр; көн саен Аллаһы йортында җыелып, үз өйләрендә исә Аллаһыны данлый-данлый, шат һәм ихлас күңел белән икмәк сындыру йоласын үтәделәр, бергәләп ризык ашадылар. Бар халык аларны ярата, Раббы исә котылганнарның санын көн дә арттырып тора иде. Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр. Тумыштан аяклары гарип бер кешене һәркөн, Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янына алып килеп, керүчеләрдән хәер сорарга утыртып китәләр иде. Шул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруын күреп, алардан хәер сорады. Петер белән Яхъя әлеге кешегә игътибар белән караганнан соң, Петер аңа: – Карале безгә! – диде. Теге кеше, нәрсә дә булса алырга өметләнеп, аларга текәлде. Әмма Петер: – Алтын-көмешем юк минем, булган нәрсәмне исә сиңа бирәм: насаралы Гайсә исеменнән боерам – тор да йөреп кит! – дип, аны уң кулыннан тотып торгызды. Гарип кешенең табаннарына, тубыкларына шундук көч керде, һәм ул, җәһәт кенә торып, йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә алар белән бергә Аллаһы йортына керде. Бар халык бу кешенең ничек йөреп китүен һәм Аллаһыны мактавын күрде. Кешеләр, Матур капка янында хәер сорашып утырган адәмне танып, бу хәлгә хәйран калдылар. Савыккан кешенең бер тотам калмыйча Петер белән Яхъяга тагылып йөрүенә гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды. Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә шулай текәлеп карап торасыз? Әллә аны үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аякка бастырган дип уйлыйсызмы? Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы – ата-бабаларыбызның Алласы – Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, сез исә, Пилат Аны азат итәргә теләгән чакта, Аңарга хыянәт иттегез һәм Аңардан ваз кичтегез. Сез, Изге һәм Хак Заттан ваз кичеп, кеше үтерүчене азат итәргә сорадыгыз. Сез чын тормыш Бирүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. – Гайсәнең исеме сез күреп белгән менә бу кешегә куәт бирде, чөнки ул Аңа ышанды. Гайсә аша килгән иман һәммәгезнең күз алдында аны тулысынча савыктырды. Хәер, туганнар, мин беләм: сез, башлыкларыгыз кебек үк, аңышмыйча эш иттегез. Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәсен барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән иде, һәм бу хәбәре әнә шулай тормышка ашты. Ә сез, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Шулай эшләсәгез, Раббыдан сөенечле заманнар килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер. Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша күптән үк белдереп куйган барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш. Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул нәрсә сөйләсә, сез һәммәсен тыңларга тиеш; шушы Пәйгамбәрнең сүзләренә колак салмаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк». Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр турында алдан хәбәр иткәннәр. Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга, җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алыр, дип әйтеп, сезнең ата-бабаларыгыз белән килешү төзегән; шушы килешүдә сезнең дә катнашыгыз бар. Аллаһы, сезнең һәркайсыгызны яман эшләрдән аралап фатихасын күндерү өчен, Үзенең Углы Гайсәне үледән терелтте һәм Аны иң әүвәл сезгә җибәрде. Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, Аллаһы йортының сакчылар башлыгы һәм саддукейлар килде. Петер белән Яхъяның халыкны өйрәтүе һәм Гайсә мисалында үлеләрнең терелүе хакында әйткән сүзләре аларны нык ачуландырды. Шул сәбәпле алар Петер белән Яхъяны кулга алдылар һәм, инде кич җиткәнлектән, иртәнгә кадәр сак астына тапшырдылар. Тыңлап торучыларның күбесе рәсүлләр сөйләгән Хәбәргә ышанды, һәм бу кешеләрнең саны биш меңгә җитте. Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, халык өлкәннәре һәм Канун белгечләре җыелды. Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр. Петер белән Яхъяны уртага бастырып: – Бу савыктыруны сез нинди кодрәт белән, кем исеменнән эшләдегез? – дип сорадылар. Шулвакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, халык өлкәннәре! – диде. – Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык һәм аның ни рәвешле савыгуы турында бүген бездән җавап таләп ителә икән, сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сез хачка кадаклаткан, әмма Аллаһы үледән терелткән насаралы Гайсә исеме ярдәмендә савыккан адәм хәзер сау-сәламәт килеш каршыгызда басып тора. Ә Гайсә – «сез, төзүчеләр, кире каккан иң мөһим почмак ташы» ул. Башка һичкемнән котылу килмәс. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай бүтән исем юк. Укымаган, гап-гади бу ике кешенең – Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп, Югары киңәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр, аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен аңладылар. Савыккан кешене дә Петер белән Яхъя янында күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз. Әмма халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәштеләр. Петер белән Яхъяны яңадан чакырып керттеләр, Гайсә исемен телгә алып һичнәрсә сөйләмәскә һәм һичкемне өйрәтмәскә әмер бирделәр. Әмма тегеләр: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән? Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында без сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап кайтардылар. Киңәшмәдәгеләр исә җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, кат-кат янап Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Алар халыктан курка иделәр, чөнки гарип кешенең савыгуын күргән-ишеткән һәркем Аллаһыны данлады. Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырыктан узган иде. Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм халык өлкәннәре әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр. Моны ишеткәч, барысы да бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм шундагы бөтен нәрсәне Бар кылучы! Үз колың булган атабыз Давыттан Изге Рух аша Синең шушы сүзләрең килеп иреште: «Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр, ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы? Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланадыр бергә илбашлары». Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән берләшеп, Изге Хезмәтчең Гайсәгә – Үзең май сөрткән Затка каршы шушы калага җыелдылар, Син Үз кодрәтең һәм ихтыярың белән алдан билгеләгән эшне гамәлгә ашырдылар. Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм без колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир. Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән авыруларны савыктыр, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәт. Дога кылганнан соң, алар тупланган урын тетрәнеп куйды, һәм барысы да, Изге Рух белән сугарылып, Аллаһы сүзен зур кыюлык белән сөйли башлады. Иман китергән кешеләрнең барысы да йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәм булды. Берсе дә үз милкен «минеке» дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде. Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына рәсүлләр биргән шаһитлык зур көч-кодрәткә ия иде, һәм Аллаһы барчасына Үзенең мәрхәмәтен мул итеп яудырып торды. Иман итүчеләр арасында беркем мохтаҗлык кичермәде, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын рәсүлләр карамагына тапшыра торды. Һәркемгә ихтыяҗына карап бирелде. Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип исем кушкан, Кипрда туган Йосыф исемле левиле җир саткан акчасын шулай рәсүлләргә бирде. Һанани исемле бер адәм һәм аның хатыны Сапфира бар иде. Шул Һанани милкен сатты да, хатыны белән сөйләшеп, акчаның бер өлешен яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде. Шунда Петер: – Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Сатылган җир акчасының бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухны алдарга уйладыңмы? – диде. – Сатканчы ул милек синеке булды, сатканнан соң да акчасы синең кулда иде. Ни өчен син алдашырга уйладың? Син бит кешеләрне түгел, Аллаһыны ялганладың. Шушы сүзләрне ишетүгә Һанани идәнгә ауды да җан бирде. Бу хәл турында ишеткән кешеләрнең коты очты. Һананиның җәсәден егетләр кәфенгә төрделәр дә алып чыгып күмделәр. Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Булган хәлне ул әле белми иде. Петер аңардан: – Әйт әле миңа, җирегезне фәлән бәягә саттыгызмы? – дип сорады. – Әйе, шул бәягә, – дип җавап бирде хатын. – Ни өчен сез Раббының Рухын сынарга уйладыгыз? – диде аңа Петер. – Әнә, иреңне күмгән кешеләр кереп килә. Алар сине дә алып чыгачак. Хатын шундук аның аягына егылып җан бирде. Егетләр, кереп, хатынның үлгәнлеген күрделәр, аннары, алып чыгып, ире янына күмеп куйдылар. Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды. Рәсүлләр кулы белән халык алдында гаҗәеп күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр, бергәләшеп, Сөләйман әйванында очрашып тордылар. Халык аларны хөрмәт итте, ләкин читтән аларга килеп кушылырга беркем базмады. Шулай да Хаким Гайсәгә иман итүче ир-ат һәм хатын-кызларның саны артканнан-арта барды. Петер урамнан үтеп барганда, «һич булмаса күләгәсе төшсә иде» дигән теләк белән авыруларны ятакларга, җәймәләргә салып чыгарып яткыралар иде. Шулай ук Иерусалим тирәсендәге шәһәрләрдән бихисап күп кеше хасталарны, җен кагылган адәмнәрне алып килә, һәм чирлеләрнең һәммәсе савыга иде. Бервакыт олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукей төркемендәгеләр, көнләшеп, рәсүлләрне кулга алдылар да шәһәр зинданына ябып куйдылар. Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты һәм: – Барыгыз, шушы яңа тормыш турындагы хәбәрне Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип аларны иреккә чыгарды. Рәсүлләр, аның сүзен тыңлап, иртә таңнан Аллаһы йортына килделәр һәм халыкка вәгазь сөйли башладылар. Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар да рәсүлләрне алып килер өчен хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр, әмма тегеләр, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар һәм: – Без килгәндә зиндан ишекләре бикле, ишек төбендә сакчылар да басып тора, әмма зинданда беркем юк иде, – диделәр. Олуг рухани, сакчылар башлыгы һәм баш руханилар моны ишетеп, монысы тагын нәрсә инде, дип аптырашта калдылар. Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга япкан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип хәбәр итте. Сакчылар башлыгы үзенең хезмәткәрләре белән шунда китте, әмма халыкның үзләренә таш ата башлавыннан куркып, рәсүлләрне алып килгәндә көч кулланмады. Аларны Югары киңәшмә каршына китереп бастырдылар, һәм олуг рухани: – Без сезгә, шул Кеше исеменнән өйрәтмәгез, дип катгый рәвештә боерган идек түгелме? – диде. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә таратасыз һәм ул Кешенең үлемендә безне гаепләмәкче буласыз. Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Кешеләрдән элек без Аллаһыга буйсынырга тиешбез. Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте. Исраил халкы гөнаһларыннан тәүбә итеп кичерү алсын өчен, Аллаһы Аны, Юлбашчы һәм Коткаручы итеп, уң ягына утыртты. Без – бу хәлләрнең шаһиты. Аллаһының сүзен тоткан кешеләргә бирелгән Изге Рух та бу эшләргә шаһит, – дип җавап бирделәр. Моны ишеткәч, Югары киңәшмә әгъзалары ярсып китеп рәсүлләрне үтермәкче булдылар. Халык хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гамәлиил исемле бер фарисей шулчак торып басты да рәсүлләрне күпмедер вакытка бүлмәдән чыгарып торырга боерды. Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гамәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында яхшылабрак уйлагыз. Күптән түгел генә үзен бөек бер кеше итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс исемле кеше пәйда булып, аңа дүрт йөзгә якын кеше ияргән иде. Әмма аны үтерүгә, аңа ияргән төркем дә юкка чыкты. Шуннан соң, халык санын исәпкә алган көннәрдә, гәлиләяле Яһүдә пәйда булып байтак халыкны үз артыннан ияртте. Әмма ул да һәлак булды, һәм аңа ияргән халык таралды. Шуңа күрә миннән сезгә киңәш шул: тимәгез бу кешеләргә, җибәрегез аларны. Әгәр аларның ният-гамәлләре бәндәләрдән булса, үзеннән-үзе таркалыр. Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр булып куймагыз, – диде ул. Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм, кыйнап, Гайсә исеменнән сөйләмәскә боерып иреккә җибәрделәр. Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булуларына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр. Алар, һәр көнне Аллаһы йортында һәм өйләрдә кешеләрне өйрәтеп, Гайсә Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр. Шәкертләрнең саны артканнан-арта барды. Шул көннәрдә грек телле яһүдиләр «көндәлек ризыкны бүлгәндә, безнең тол хатыннарны исәпкә алмыйлар» дип җирле яһүдиләрдән ризасызлык белдерде. Шуннан соң унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Аллаһы сүзен өйрәтүебезне читтә калдырып, ризык бүлешү кебек эшләр белән шөгыльләнү дөрес булмас иде, – диде. – Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Изге Рух белән сугарылган зирәк җиде кешене сайлап алыгыз. Ризык бүлүне шуларга тапшырырбыз. Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр. Бу тәкъдим барысына да ошады. Иманы нык һәм Изге Рух белән сугарылган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайлап рәсүлләр алдына бастырдылар, һәм рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар. Шулай итеп, Аллаһы сүзе тарала барган саен, Иерусалимдә шәкертләрнең дә саны артты, руханиларның да күбесе Яхшы хәбәрне кабул итте. Аллаһының мәрхәмәте һәм кодрәте белән сугарылган Эстефән халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды. Шулай бервакыт яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде. Эстефәннең зирәк сүзләренә һәм Рухка каршы тора алмагач, алар яшерен рәвештә берничә кешене «без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек» дип әйтергә күндерделәр. Шулай итеп, халыкны, өлкәннәрне һәм Канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котырттылар, һәм тегеләр аны тотып алдылар да Югары киңәшмә каршына китерделәр. Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирелде, һәм алар: – Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – дип әйттеләр. – Без аның «насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса калдырган йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек. Киңәшмәдә утыручы бар кешенең күзе Эстефәнгә текәлде – аның йөзе фәрештәнекенә охшап калган иде. Эстефәннән олуг рухани: – Бу гаепләүләр дөресме? – дип сорады. – Туганнар! Халык өлкәннәре! – дип сүз башлады Эстефән. – Тыңлагыз әле мине! Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месопотамиядә яшәгән чакта, аңа шөһрәтле Аллаһы күренеп «үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдырып, Мин күрсәтәчәк җиргә кит» дигән. Шуннан соң Ибраһим, килданиләр төбәгеннән китеп, Харанга күчеп килгән. Атасы вафат булганнан соң, Аллаһы аны менә хәзер сез яши торган шушы якларга күчергән һәм биредә аның үзенә аяк басарлык та җир бирмәгән, ләкин киләчәктә бу җирне аңа һәм аның токымына бирергә вәгъдә иткән. Ул вакытта әле Ибраһимның балалары булмаган. Аллаһы аңа: «Киләчәктә синең нәселең чит җирдә килмешәк булып, дүрт йөз ел буе коллыкта җәбер-золым күреп яшәр. Әмма Мин аларны коллыкта тотачак халыкны хөкем итәрмен, һәм алар, ул илдән чыгып, шушы җирдә Миңа хезмәт итәрләр», – дигән. Аллаһы шуннан соң атабыз Ибраһим белән килешү төзегән һәм шул килешү билгесе итеп сөннәткә утырту йоласын биргән. Шулай итеп, Исхак туып сигез көн үткәннән соң, атасы Ибраһим аны сөннәткә утырткан. Исхак исә – углы Ягъкубны, ә Ягъкуб унике ыруг башлыгын сөннәтләгән. Шул ыруг башлыклары, үз энеләре Йосыфтан көнләшеп, аны Мисырга сатып җибәргәннәр. Әмма Аллаһы Йосыфны Үзенең мәрхәмәтеннән ташламаган – барлык бәлаләрдән коткарган һәм аңа зирәк акыл биреп Мисыр патшасы фиргавеннең илтифатын күндергән. Нәтиҗәдә фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән. Шул вакытларда бөтен Мисыр һәм Кәнган җиренә зур михнәт – ачлык килгән, һәм аталарыбызга ризык табу кыенлашкан. Ягъкуб, Мисырда ашлык барлыгын ишетеп, аталарыбызны шунда озаткан. Ә инде Мисырга алар икенче тапкыр килгәч, агай-энеләренә Йосыф үзенең кем икәнен ачкан, һәм фиргавен шул вакытта Йосыфның гаиләсе турында белгән. Йосыф, хәбәр җибәреп, үзенең атасы Ягъкубны һәм бөтен туганнарын, җитмеш биш җанны, үз янына чакырткан. Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән, һәм ул да, аталарыбыз да гомерләрен шунда тәмамлаган. Вафатларыннан соң аларның җәсәдләрен Шәкем шәһәренә алып килеп, Хамур угылларыннан Ибраһим көмеш түләп сатып алган кабергә куйганнар. Аллаһының Ибраһимга биргән вәгъдәсе гамәлгә ашыр вакыт якынлашкан саен, Мисырда безнең халыкның саны һаман арта барган. Бу хәл Йосыфны белмәгән бүтән бер патшаның хакимлегенә кадәр шулай дәвам иткән. Әлеге патша, безнең халыкка каршы төрле хәйләләр корып, ата-бабаларыбызны җәберләгән: яңа туган сабыйлардан котылыр өчен, аларны чыгарып ташларга мәҗбүр иткән. Шул вакытта Муса туган. Ул бик күркәм бала булган, һәм өч ай дәвамында ата-анасы өендә тәрбияләнгән. Ә инде алар баладан аерылырга мәҗбүр булганнан соң, Мусаны фиргавен кызы табып алган да үз углыдай күреп үстергән. Муса мисырлыларның барлык гыйлемнәрен өйрәнгән, сүздә дә, эштә дә куәтле булган. Кырык яше тулгач, аның күңелендә үзенең туганнары – Исраил халкы янына бару теләге уянган. Алар янына баргач, ул бер мисырлының исраили адәмне рәнҗетүен күргән һәм, мисырлыны үтереп, кыйналган кеше өчен үч алган. Аллаһы минем аша аларга котылу бирәчәген туганнарым аңлар, дип уйлаган Муса, әмма алар аңламаган. Икенче көнне Муса ике исраилинең сугышуын күргән һәм аларны татулаштырырга теләп: «Сез туганнар бит, нигә бер-берегезне рәнҗетәсез?» – дигән. Әмма үз кардәшен рәнҗетүче адәм, Мусаны этеп җибәреп: «Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды? Кичә мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме әллә?» – дигән. Бу сүзләрне ишеткәч, Муса качып киткән һәм Мидьян җирендә килмешәк булып яши башлаган. Анда аның ике углы туган. Кырык ел үткәннән соң, Синай тавы янында, чүлдә янып торган күгән куагы ялкынында, Муса каршында бер фәрештә пәйда булган. Моны күреп, Муса бик гаҗәпләнгән, ә инде карарга дип якынрак килгәч, Раббының: «Мин – ата-бабаларыңның Алласымын, Ибраһимның, Исхакның вә Ягъкубның Алласы», – дигән авазын ишеткән. Куркудан калтырап төшкән Муса күтәрелеп карарга да батырчылык итмәгән. Раббы аңа: «Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изге җир. Мин халкымның Мисырда җәберләнүен күрдем, сыкрануын ишеттем һәм аны азат итү өчен җиргә төштем. Инде бар, Мин сине Мисырга юллыйм», – дигән. «Безнең өстән башлык һәм хөкемче итеп сине кем куйды?» – дип исраилиләр кире каккан шул Мусаны Аллаһы күгән куагында пәйда булган фәрештә ярдәмендә башлык һәм азат итүче итеп җибәргән. Шул Муса, Мисыр җирендә, Кызыл диңгездә һәм кырык ел дәвамында чүлдә могҗизалар, илаһи билгеләр күрсәтеп, Исраил халкын Мисырдан алып чыккан. «Раббы Аллагыз, сезнең янга мине җибәргән кебек, кардәшләрегез арасыннан сезгә Пәйгамбәр сайлап куячак», – дип әйтүче дә – шул Муса. Синай тавында фәрештә әйткән сүзләрне чүлдә җыелган халыкка нәкъ менә ул җиткергән. Безгә тапшыру өчен тереклек сүзләрен ул кабул итеп алган. Әмма аталарыбыз, Муса әйткәнне тыңламыйча кабат Мисырга китәргә ниятләнеп, Һарунга: «Безгә юл күрсәтеп барырга илаһлар яса. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез», – дип, бозау сынын койганнар да шуңа корбан китергәннәр һәм үз куллары белән ясаган шул пот алдында күңел ачканнар. Аллаһы исә, бу кавемнән йөз чөереп, аларга күктәге кояшка, айга һәм йолдызларга табынырга юл куйган. Пәйгамбәрләр китабында шул турыда болай язылган: «Әй Исраил халкы! Кырык ел буе чүлдә йөреп, сез Минем хөрмәткә корбан чалдыгызмы, Миңа башка бүләкләр китердегезме? Сез илаһыгыз Молохның чатырын, илаһыгыз Райфанның йолдызын – табыну өчен үзегез ясаган шул потларны күтәреп йөрдегез. Шуңа күрә Мин сезне Бабилдән дә арырак сөрәчәкмен!». Ата-бабаларыбызның Аллаһы Мусага чүлдә күрсәткән өлге буенча ясалган Шаһитлык чатыры бар иде. Иешуа Навин җитәкчелегендә ата-бабаларыбыз шул чатырны Аллаһы аларның күз алдыннан куып җибәргән халыкларның җиренә илтеп урнаштырган. Давыт патша заманына кадәр чатыр шунда торган. Аллаһының мәрхәмәтен казанган Давыт, Ягъкуб нәселенең Алласына йорт корып бирим дип, Аның ризалыгын сораган. Аллаһыга тәгаенләнгән йортны исә Сөләйман салган. Әмма Хак Тәгалә кул белән ясалган корылмаларда яшәми. Пәйгамбәр әйткәнчә: «Күк – Минем тәхетем, ә җир – аякларымны терәр урындыр. Нинди йорт сала аласыз сез Миңа?! – дип сорый Раббы. – Нинди урын Миңа торак була ала?! Боларның һәммәсен Минем кулларым бар кылмадымыни?!» Үҗәт халык! Йөрәгегез һәм колакларыгыз сөннәтләнмәгән адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез. Ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр булдымы икән? Алар Тәкъва затның киләсен алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аңа хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез. Фәрештәләр сезгә Аллаһыдан Канун китерделәр, ләкин сез аны үтәмәдегез. Шушы сүзләрне ишеткәч, Киңәшмәдә утыручылар ачуларыннан тешләрен шыкырдаттылар. Изге Рух белән сугарылган Эстефән исә, күзләрен күккә текәп, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде. – Менә, мин ачылып киткән күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Углын күрәм, – диде ул. Киңәшмәдәгеләр колакларын томалап, кычкыра-кычкыра дәррәү Эстефәнгә ташландылар да аны шәһәр читенә өстерәп алып чыгып таш бәрә башладылар. Аңа каршы шаһитлык иткән адәмнәр үзләренең өс киемнәрен Шаул исемле егет янына куеп тордылар. Тегеләр таш аткан вакытта, Эстефән дога кылып: – Хакимем Гайсә, рухымны кабул ит, – диде, аннары тезләренә егылды һәм, – Хакимем! Бу гөнаһны алар өстенә салма! – дип кычкырды да җан бирде. Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул көннән Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар, һәм рәсүлләрдән гайре барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралып бетте. Берничә тәкъва кеше Эстефәнне күмде һәм аның өчен кайгырып бик нык елады. Шаул исә иман итүчеләр бердәмлеген тар-мар итәргә тотынды. Ул өйдән-өйгә йөрде, ир-ат һәм хатын-кызларны өстерәп чыгарып зинданнарга ташлады. Таралышкан иман итүчеләр, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр. Аларның берсе, Филип дигәне, Самареянең бер шәһәренә килеп халыкка Мәсих турында сөйләде. Филип кылган могҗизалы гамәлләрне күреп-ишеткән халык аның сүзләрен зур дикъкать белән тыңлады. Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән акыра-бакыра явыз рухлар чыкты. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты. Шуңа күрә шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде. Ул шәһәрдә үзенең сихерләре белән Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөекләрдән санаган Шимун исемле кеше бар иде. Кечесе дә, олысы да – барчасы аны игътибар белән тыңлап: «Бу кешедә „бөек көч“ дип атала торган Аллаһы кодрәте бар», – дип әйтә иде. Шактый вакытлар үзенең сихерләре белән халыкны шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлый иде. Әмма Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чуму йоласын үтәделәр. Шимун да, ышанып, суга чуму йоласын үтәде һәм, Филип кылган могҗизалы гамәлләргә, кодрәтле эшләргә хәйран калып, аның яныннан бер адым китмәде. Иерусалимдәге рәсүлләр, Самареядә яшәүчеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр. Самареягә килгәч, яңарак кына иман китергән кешеләр Изге Рухны кабул итеп алсын өчен, Петер белән Яхъя анда дога кылдылар. Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган булсалар да, аларның берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән иде. Шуннан Петер белән Яхъя самареялеләрнең башына кулларын куйдылар, һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шимун исә, рәсүлләрнең кул тидерүеннән Изге Рух бирелгәнне күреп, аларга акча тәкъдим итте. – Кулларымны башына куйган кеше Изге Рухны кабул итә алсын өчен, миңа да шул кодрәтне бирегез, – диде ул. Ләкин Петер аңа: – Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. – Бу эштә катнашырга хакың юк синең, чөнки Аллаһы каршында күңелең чиста түгел. Шуңа күрә бу явызлыгыңнан тәүбә ит тә Раббыга дога кыл, бәлки йөрәгеңдәге ниятеңне кичерер. Мин синең зәһәр көнчелек белән тулганыңны һәм гөнаһ әсирлегеңдә икәнеңне күреп торам. – Сез әйткәннәрнең берсе дә башыма төшә күрмәсен дип, минем өчен Раббыга дога кылыгызчы, – дип җавап бирде Шимун. Петер белән Яхъя, үзләренең шаһитлыгын биреп Раббы сүзен игълан иткәннән соң, Иерусалимгә таба киттеләр, юл уңаенда Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне тараттылар. Раббының бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. (Әлеге юл чүл аша уза иде.) Филип, җыенып, юлга чыкты. Нәкъ шул вакытта юл буйлап бер хәбәши – кәндәкинең, ягъни Хәбәшстан патшабикәсенең бөтен хәзинәсен саклаучы сарай хезмәтчесе, югары дәрәҗәле түрә бара иде. Аллаһыга табыну өчен ул Иерусалимгә килгән булган, ә хәзер үз иленә кайтып барышы икән. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде. Изге Рух Филипкә: – Арба янына кил дә рәттән атла, – диде. Филип арба янына йөгереп килде һәм, хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укыганын ишетеп: – Укыганыңны аңлыйсыңмы соң? – дип сорады. – Берәрсе төшендермәсә, ничек аңлыйм инде? – диде хәбәши һәм Филипкә үз янына утырырга тәкъдим итте. Хәбәши адәм Язманың шушы урынын укый иде: «Аны, сарык сыман, чалырга алып бардылар; йон кыркучылар алдында ул, бәрән сыман, авызын да ачмады. Аны кимсеттеләр, гадел хөкемнән мәхрүм иттеләр. Аның нәселе турында кем сөйли алыр? – Җир йөзендәге гомере өзелде бит». Филиптән ул: – Зинһар, әйт әле, пәйгамбәр монда кем турында сөйли? Үзе турындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады. Шуннан Филип, Язманың шул урыныннан аңлата башлап, хәбәшигә Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде. Бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, су да бар – чуму йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши. [ – Чын күңелдән ышансаң, мөмкин, – дип җавап бирде Филип. – Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәненә ышанам, – диде теге.] Арбасын туктатырга кушып, хәбәши адәм Филип белән суга керде, һәм Филип аны суга чумдырып алды. Судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте, һәм хәбәши аны бүтән күрмәде, шатлана-шатлана юлын дәвам итте. Филип исә Ашдод шәһәрендә пәйда булды һәм Кайсариягә килеп җиткәнче шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Хуҗа-Хакимнең шәкертләренә һаман да нәфрәте ташып торган Шаул аларга үлем белән янады. Олуг руханига барып, ул «Юл» дип аталган тәгълиматны тотучы ир-ат һәм хатын-кызларны кулга алу һәм Иерусалимгә илтү өчен вәкаләтнамә сорап алды. Әлеге вәкаләтнамә Дәмәшкъ яһүдиләренең гыйбадәтханәләренә тәгаенләнгән иде. Юлда барганда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте. Ул җиргә егылды һәм шулчак: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. – Әфәндем, Син кем? – дип сорады Шаул. – Син эзәрлекләгән Гайсә Мин, – дип җавап бирде тавыш. – Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтерләр. Шаулның юлдашлары барган уңайга катып калдылар – алар әлеге тавышны ишеттеләр, ләкин һичкемне күрмәделәр. Шаул җирдән торды, күзләрен ачса да, бернәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр. Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә. Дәмәшкътә Гайсәнең Һанани исемле шәкерте яши иде. Илаһи күренештә Хуҗа-Хаким аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул. – Тор да, «Туры» дигән урамга барып, Яһүдә яшәгән өйгә кер һәм Шаул исемле тарслыны сора. Хәзерге мәлдә ул дога кылып утыра. Аңа илаһи күренеш булды: әлеге күренештә Һанани дигән берәү, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның янына килде дә куллары белән орынды, – диде Хуҗа-Хаким. – Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә Синең изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуын күп кешедән ишеттем. Бирегә дә ул, баш руханилардан вәкаләтнамә алып, Синең исемне телгә алучыларның барысын кулга алыр өчен килгән, – дип әйтте Һанани. Әмма Хуҗа-Хаким аңа: – Бар, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне танытыр өчен, Мин аны Үземә корал итеп сайладым. Мин аңа исемем хакына күпме газаплар кичерергә тиешлеген күрсәтермен, – диде. Һанани шул йортка барды һәм Шаулның башына кулларын куеп: – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын һәм син Изге Рух белән сугарылсын өчен, юлыңда очраган Хакимебез Гайсә мине синең янга җибәрде, – диде. Шулчак Шаулның күзләрен томалап торган пәрдә сыман нәрсә төште дә, ул янә күрә башлады. Аннары ул урыныннан торды һәм суга чуму йоласын үтәде. Ашап алганнан соң, аңа көч керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды. Яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә ул шундук «Гайсә – Аллаһы Углы» дип сөйләп йөри башлады. Аның сүзләрен ишеткән бар кеше хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алучыларны эзәрлекләгән адәм түгелме соң бу? Бирегә ул аларны кулга алыр һәм баш руханиларга тапшырыр өчен килмәдеме икән? – диде. Шаулның вәгазьләү куәте исә артканнан-арта барды. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне ул аптырашка салды. Күпмедер вакытлар үткәннән соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар, әмма Шаул аларның бу ниятен сизеп алды. Аны үтермәкче булып, яһүдиләр көне-төне шәһәр капкаларын күзәттеләр, ләкин бер төндә шәкертләр Шаулны кәрзингә утырттылар да кала диварыннан тышкы якка төшерделәр. Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар. Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм юлда аның Хуҗа-Хакимне күрүен, Хакимнең нәрсәләр әйтүен, Дәмәшкътә Шаулның Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләвен сөйләп бирде. Нәтиҗәдә Шаул шәкертләр белән калды һәм бөтен Иерусалим буйлап Хаким Гайсә турында кыюлык белән вәгазьләп йөрде. Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләр корды, ә тегеләр аны үтерергә җай эзләде. Бу хакта белеп алгач, Шаулның имандашлары аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска юлладылар. Иман итүчеләр бердәмлеге өчен бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хуҗа-Хакимгә карата тирән хөрмәттә яшәде; Изге Рухның ярдәме белән иман итүчеләрнең саны һаман арта барды. Бик күп җирләрне йөреп чыкканнан соң, Петер Лүддә шәһәрендәге Аллаһы изгеләре янына килде. Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле кешене күрде. – Айнеас! Гайсә Мәсих савыктыра сине. Урыныңнан тор да түшәгеңне җый, – диде аңа Петер. Теге шундук торды. Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерде. Яфу шәһәрендә Гайсәнең шәкерте – яхшы эшләр кылучы, фәкыйрьләргә ярдәм итүче Табита (грек телендә «Доркәс») исемле хатын яши иде. Шул көннәрдә әлеге хатын авырып китте дә вафат булды. Аны юып-җыеп түр бүлмәгә урнаштырдылар. Лүддә шәһәре Яфуга якын булганлыктан, Петернең анда икәнен ишеткән шәкертләр, аның тизрәк килүен үтенеп, янына ике кеше җибәрделәр. Петер алар белән бергә Яфуга килгәч, аны түр бүлмәгә алып керделәр. Шунда җыелган тол хатыннар кайчандыр аларга Доркәс тегеп биргән күлмәкләрне, киемнәрне елый-елый Петергә күрсәтә башладылар. Бүлмәдәге кешеләрнең барысын чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды да мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм, Петерне күреп, торып утырды. Кулын биреп, Петер аңа аякка басарга ярдәм итте, аннары изгеләрне һәм тол хатыннарны чакырып кертеп аларга үледән терелгән хатынны күрсәтте. Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерде. Яфу каласындагы күнче Шимун йортында Петер әле байтак көннәр яшәде. Кайсария шәһәрендә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле кеше бар иде. Ул үзе дә, аның бөтен гаиләсе дә диндар булып, алар Аллаһыны олылап һәм Аңардан куркып яшәүчеләрдән иде. Көрнили фәкыйрьләргә мул итеп хәер тарата һәм Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде. Шулай бервакыт көндезге өчләр тирәсендә Көрнилигә ап-ачык итеп Аллаһы фәрештәсе күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Көрнили! – дип эндәште. Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәндем? – диде. – Догаларыңны һәм биргән хәерләреңне корбанга санап, Аллаһы сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә. – Петер исемле Шимунны алып килергә Яфуга кешеләр җибәр. Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буенда урнашкан. Аның белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили үзенең ике хезмәтчесен һәм шәхси йомышларын үтәүче диндар бер гаскәриен чакырып алды да, һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде. Икенче көнне бу кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, Петер дога кылыр өчен көндезге уникеләр тирәсендә яссы түбәле өйнең башына менде. Ул ачыккан иде, аның ашыйсы килә башлады. Өйдәгеләр табын әзерләгән арада, Петергә илаһи күренеш иңде: күкләр ачылып китте дә зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, җиргә төшерә башладылар. Әлеге тукыма эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар иде. Аңа: – Петер, тор да суеп аша! – дигән тавыш килеп иреште. Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады, – диде. Шулвакыт Петер янә: – Аллаһы чиста иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте. Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, тукыма күккә тартып алынды. Петер, бу күренеш нәрсә аңлата икән, дип аптырап торган арада, Көрнили җибәргән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар һәм: – Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар. Иңгән күренеш турында уйланып торган Петергә Изге Рух: – Сине өч кеше эзли. Төш тә шикләнмичә алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде. Көрнили җибәргән кешеләр янына төшеп, Петер: – Сез эзләгән кеше мин булам, – диде. – Нинди эш белән килдегез? – Аллаһыны олылаучы, тәкъва, барча яһүдиләр алдында хөрмәт казанган йөзбашы Көрнили җибәрде безне. Изге фәрештәдән ул сине үз өенә чакырырга һәм сөйлисе сүзләреңне тыңларга боерык алды, – диде алар. Шуннан Петер аларны өйгә чакырып кунак итте, ә иртәгесен алар белән китеп барды. Аларга Яфудагы кайбер имандашлар да иярде. Кайсариягә алар икенче көнне килеп җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде. Көрнили, бусаганы атлап кергән Петерне каршы алып, аның аягына егылды. – Тор, мин дә кеше генә бит, – диде Петер аны торгызып. Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Анда күп кеше җыелган иде. Петер аларга: – Яһүдиләргә чит кавемнән булган кешеләр белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителмәгәнне сез, әлбәттә, беләсез. Ләкин Аллаһы миңа һичбер адәмне шакшы яки нәҗес дип исәпләмәскә боерды. Шуңа күрә, сез чакыруга, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: ни өчен чакырттыгыз мине? – диде. – Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә, өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда ялтыравыклы аксыл кием кигән бер кеше пәйда булды да: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм сәдакаларыңны искә алды. Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде. Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син килеп яхшы эшләдең. Раббы боерганнарның һәммәсен синең авыздан ишетер өчен без хәзер барыбыз Аллаһы алдында басып торабыз. – Хәзер мин чынлап та аңлыйм: Аллаһы кешеләрне тигез күрә, – дип сүзен башлады Петер. – Аллаһыны олылаучыны һәм гадел эшләр кылучыны, кайсы гына халыктан булса да, Ул хуп күрә. Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен ирештерде: Гайсә – һәммәбезнең Хуҗа-Хакиме. Яхъя суга чуму йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, бераздан бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганны беләсез: Аллаһы, насаралы Гайсәне Изге Рух белән сугарып, Аңа кодрәт бирде. Гайсә, игелек кылып, иблис җәфалаган кешеләрне савыктырып йөрде, чөнки Аллаһы Аның юлдашы булды. Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны хачка асып үтерделәр, ә өченче көндә Аллаһы Аны үледән терелтте һәм кешеләргә – бар халыкка түгел, ә безгә генә, Ул үледән терелеп торганнан соң Аның белән бергә ашап-эчкән һәм Аллаһы алдан билгеләгән шаһитларга гына – Аны күрергә мөмкинлек бирде. Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәр өчен Аллаһы тарафыннан билгеләп куелган Зат. Ул безгә шул хакта халыкка сөйләргә һәм шаһитлык кылырга боерык бирде. Барча пәйгамбәрләр әйткәнчә, Аңа иман китергән һәрбер адәмнең гөнаһлары Аның исеме белән кичереләчәк, – диде Петер. Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына Изге Рух иңде. Мәҗүсиләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләвен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишетеп, Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның чит халыкларга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр. Шулвакыт Петер: – Безнең кебек үк Изге Рухны кабул иткән бу кешеләрне суга чумудан кем тыя алыр? – диде. Ул аларга Гайсә Мәсих исеме белән суга чуму йоласын үтәргә кушты. Аннары алар Петернең үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр. Рәсүлләр һәм Яһүдия җирендә яшәүче иман итүчеләр мәҗүсиләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүен ишеттеләр. Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлары: – Сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың! – дип аны битәрләделәр. Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады: – Яфу шәһәрендә дога кылып торган вакытта, миңа бер күренеш иңде: зур тукымага охшаган бер әйберне, дүрт почмагыннан тотып, күктән нәкъ мин басып торган урынга төшерделәр. Аның эченә күз ташлагач, җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сөйрәлүчеләрне һәм киек кошларны күрдем. Шуннан соң мин «Петер, тор да суеп аша» дигән тавыш ишеттем. «Юк, Раббым, минем беркайчан шакшы яки нәҗес нәрсә ашаганым булмады», – дидем мин. Күктән янә тавыш килде: «Аллаһы чистартканны шакшы дип исәпләмә». Өч тапкыр шулай кабатланганнан соң, бөтенесе кабат күккә тартып алынды. Шулчак йортым каршына Кайсариядән минем янга җибәрелгән өч кеше килеп тукталды. Рух миңа, шикләнмичә алар белән бар, диде. Менә бу алты имандаш та минем белән китте. Алар белән бергә мине чакырткан адәмнең өенә килдек. Ул безгә үз өендә фәрештәне күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Яфуга кешеләр җибәреп, Петер исемле Шимунны чакырт. Ул әйткән сүзләр ярдәмендә син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән. Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек, аларга да Изге Рух иңде. Шулвакыт мин Хакимебезнең «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем. Шулай итеп, әгәр дә Аллаһы безгә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин? Бу сүзләрне ишетеп, алар тынычландылар һәм: – Димәк, Аллаһы мәҗүсиләргә дә тәүбә итәргә һәм мәңгелек тормышка керергә ризалык бирә, – дип Аллаһыны данладылар. Эстефәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр, яһүдиләр алдында гына вәгазь сөйләп, Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Әмма аларның кайберләре, чыгышы белән Кипрдан һәм Күринидән булганнары, Антиухиягә килгәч, грекларга да Хаким Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр. Раббының көче аларның юлдашы булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылды. Бу турыдагы хәбәр Иерусалим бердәмлегенә барып җитте, шуннан Барнабны Антиухиягә җибәрделәр. Антиухиягә килгәч, Аллаһының мәрхәмәтен күреп, Барнаб бик шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде. Барнаб игелекле, нык иманлы, изге Рухка сугарылган зат иде, һәм халыкның байтагы, Хаким Гайсәгә инанып, иман юлындагы кешеләргә кушылды. Аннары Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте һәм, тапканнан соң, аны Антиухиягә алып килде. Алар бер ел буе бердәмлектә имандашлар белән очрашып тордылар, шул вакыт эчендә байтак кешене өйрәттеләр. Шәкертләрне «мәсихчеләр» дип беренче тапкыр нәкъ менә Антиухия шәһәрендә атый башладылар. Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән берничә пәйгамбәр килде. Аларның Һагәб исемлесе торып басты да, тиздән бөтен дөньяда зур ачлык булачак дип, Рух ярдәмендә алдан күреп әйтте. (Ул ачлык кайсар Клавдий заманында булды.) Шуннан соң шәкертләрнең һәркайсы хәленнән килгәнчә Яһүдиядә яшәүче имандашларына ярдәм күрсәтергә булды. Җыелган бүләкләрне Иерусалим бердәмлеге өлкәннәренә тапшырырга Барнаб белән Шаулны җибәрделәр. Шул вакытларда Һируд патша иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады; Яхъяның бертуган кардәше Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте; бу эшнең яһүдиләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды. Бу хәл Төче күмәч бәйрәме көннәрендә булды. Һируд аны зинданга утыртты һәм, Котылу бәйрәменнән соң халык алдында хөкем итәргә уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә аны сакларга әмер бирде. Петер зинданда сак астында ятканда, иман итүчеләр бердәмлеге аның өчен бик тырышып Аллаһыга дога кылды. Һируд патша Петерне халык каршына чыгарыр алдыннан, ике богау белән богауланган Петер төнлә ике гаскәри уртасында йоклап ята иде. Ә ишек янында сакта каравылчылар тора иде. Шулчак Раббы фәрештәсе пәйда булып, бүлмә эче нурга тулды. Фәрештә Петерне төртеп уятты да: – Тор тизрәк! – диде. Шулчак Петернең кулыннан богаулар шуып төште. – Билеңне бу да аягыңа ки, – диде аңа фәрештә. Ул шулай эшләде. – Өс киемеңне ки һәм минем арттан бар, – диде аннары фәрештә. Петер, фәрештә кылган бу эшләрнең чынбарлыкта икәнен дә аңышмыйча, аның артыннан китте. Илаһи күренештер бу, дип уйлады ул. Беренче һәм икенче каравылчыны үтеп, алар шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылып китеп, алар урамга чыктылар; бер урам узуга, фәрештә кинәт юк булды. Шунда Петер, исенә килеп: – Хәзер мин төгәл беләм: Раббы, Үзенең фәрештәсен җибәреп, мине Һируд кулыннан һәм яһүдиләр күрергә теләгән җәзадан коткарды, – диде. Петер, үзе белән ни-нәрсә булганын аңлаганнан соң, Мәрьям яшәгән йорт янына килде. (Әлеге Мәрьям Марк исемен йөрткән Яхъяның әнисе иде.) Дога кылырга дип анда байтак халык җыелган иде. Петернең капка шакуына Роди исемле хезмәтче кыз чыкты да, Петернең тавышын таныгач, шатлыгыннан капканы ачарга онытып, йөгереп кире керде һәм йорттагыларга Петернең ишек янында торуын әйтте. – Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа. Әмма кыз үз сүзендә нык торды. Ә тегеләр: – Аның фәрештәседер ул, – диеште. Петер исә капка шакуын дәвам итте; капканы ачкач, өйдәгеләр аны күреп хәйран калдылар. Ул тавышланмаска кушып кулы белән ишарә ясады һәм Раббының ничек итеп аны зинданнан чыгаруын сөйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, башка имандашларга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте. Көн тууга, Петер белән ни-нәрсә булуын белмәгән гаскәриләр арасында ыгы-зыгы купты. Һируд исә, аны эзләтеп тә таптыра алмагач, каравылчылардан сорау алганнан соң, аларны үлем җәзасына хөкем итте. Шуннан соң Һируд, Яһүдиядән Кайсариягә китеп, шунда калды. Һирудның Сур һәм Сидун шәһәрендә яшәүчеләргә бик нык ачуы чыккан иде. Әмма алар, үзара сүз беркетеп, аның янына килделәр дә, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына аударып, тынычлык турында килешү төзергә өндәделәр, чөнки аларның өлкәсен азык-төлек белән патша өлкәсе тәэмин итә иде. Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды һәм алар алдында нотык сөйләде. Халык аның сүзен хуплап: «Бу – кеше тавышы түгел, илаһныкы!» – дип кычкырды. Аллаһыны данламаган өчен Раббының бер фәрештәсе шулчак Һирудка китереп орды, һәм ул, кортларга азык булып, җан бирде. Аллаһы сүзе исә таралганнан-тарала бирде. Ә Барнаб белән Шаул, тапшырылган эшне башкарганнан соң, Марк исемле Яхъяны үзләре белән алып Иерусалимгә кайттылар. Антиухиядәге иман итүчеләр бердәмлегендә түбәндәге пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр бар иде: Барнаб, Шимун (аны Нигер дип тә йөртәләр иде), күриниле Луки, өлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул. Бервакыт алар Раббыга хезмәт иткән һәм ураза тоткан вакытта, Изге Рух: – Мин билгеләгән хезмәтне башкарыр өчен, Барнаб белән Шаулны Миңа бирегез, – диде. Ураза тотканнан һәм дога кылганнан соң, пәйгамбәрләр һәм мөгаллимнәр, Барнаб белән Шаулның башына кулларын куеп, аларны Аллаһы хезмәтенә җибәрделәр. Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб һәм Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр. Утраудагы Саламис шәһәренә килгәч, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә Аллаһы сүзен вәгазьләделәр. Аларга Яхъя да ярдәм итте. Бөтен утрауны үтеп, алар Паф шәһәренә килделәр. Анда сихерче һәм ялган пәйгамбәр Бар-Ешуа исемле яһүдигә тап булдылар – әлеге Бар-Ешуа өлкә башлыгы Серги-Паул иярченнәренең берсе иде. Серги-Паул акыллы кеше иде. Ул, Барнаб белән Шаулны сараена чакыртып, Аллаһы сүзен тыңларга теләк белдерде. Әмма Бар-Ешуа (аның икенче исеме – Элум, ягъни «сихерче»), өлкә башлыгының иманга килүенә комачауларга тырышып, аларга каршы торды. Изге Рух белән сугарылган Шаул, ягъни Паул, сихерченең күзенә туп-туры карап: – Синең эчең ялган һәм мәкер белән тулган. Син – иблис углы, һәртөрле дөреслекнең дошманы! Раббының туры юлларын бозып күрсәтүдән кайчан туктыйсың? – диде. – Менә хәзер Раббының кулы синең өстеңдә: син сукыраерсың һәм билгеләнгән вакытка кадәр кояшны күрмәссең. Шулчак сихерченең күзен томан һәм караңгылык каплап алды да, берәрсе җитәкләмәсме дип, ул әле бер, әле икенче якка талпынып карады. Өлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Хаким Гайсә турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм иман китерде. Паул һәм аның юлдашлары, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия өлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя алардан аерылып Иерусалимгә кайтты, ә калганнар Пергидән Писидия өлкәсендәге Антиухиягә килделәр. Шимбә көнне алар яһүдиләр гыйбадәтханәсенә кереп утырдылар. Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өзекләр укыганнан соң, гыйбадәтханә башлыклары аларга хезмәтче аша болай дип хәбәр итте: – Туганнар! Халыкка җиткерергә теләгән нәсыйхәт сүзегез булса – әйтегез. Паул, кулы белән ишарә ясап, сүзен башлады: – Исраил ирләре һәм Аллаһыны олылаучылар, сүземне тыңлагыз! Исраил халкының Алласы ата-бабаларыбызны сайлап алган һәм аларны Мисыр җирендә яшәгән чакларында бөек халык иткән, соңыннан ул илдән алып чыккан. Кырык ел дәвамында чүлдә Ул аларга карата түземлек саклаган. Аннан соң Кәнган җирендә җиде халыкны юк итеп, аларның җирләрен Исраил халкына мирас итеп биргән. Шулай дүрт йөз илле ел үткән. Аннары, Шемуил пәйгамбәр яшәгән чорга кадәр, Аллаһы аларга хөкемчеләр биреп торган. Шуннан халык патша сораган, һәм Аллаһы аларга Беньямин нәселеннән булган Кыйш углы Шаулны патша итеп куйган. Шаул кырык ел чамасы идарә иткән. Аны тәхеттән төшергәннән соң, Аллаһы патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин Үз күңелемә хуш килердәй бер ирне – Ишай углы Давытны таптым. Ул Минем бөтен теләкләремне үтиячәк», – дигән. Аллаһы, Үзенең вәгъдәсенә тугры калып, Исраилгә Давыт нәселеннән Коткаручы Гайсәне бирде. Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм суга чуму йоласын үтәргә өндәп, бөтен Исраил халкына вәгазь сөйләде. Хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Сез көткән Зат түгел мин. Минем арттан Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен», – диде. Җәмәгать! Ибраһим нәселенең балалары һәм Аллаһыны олылап яшәүчеләр! Котылу турындагы бу хәбәр безгә җибәрелде. Иерусалимдә яшәүчеләр һәм аларның башлыклары Мәсихне Мәсих дип танымады, Аны үлемгә хөкем итеп, пәйгамбәрләрнең һәр шимбәдә укыла торган сүзләрен гамәлгә ашырды. Мәсихне үлем җәзасына дучар итәрдәй һичнинди гаеп тапмасалар да, Аны үтертергә алар Пилатны ризалатты. Шул рәвешле, Язмада Аның турында әйтелгәннәрнең һәммәсе гамәлгә ашты. Аннары Аны хачтан төшереп кабергә салдылар. Әмма Аллаһы Аны үледән терелтеп торгызды, һәм Ул әле байтак көннәр дәвамында Үзе белән бергә Гәлиләядән Иерусалимгә килгән кешеләргә күренә торды. Хәзер инде әлеге кешеләр – халык алдында Аның шаһитларыдыр. Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Гайсәне терелтеп торгызуы белән Аллаһы ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсен безнең өчен, ягъни аларның балалары өчен гамәлгә ашырды. Зәбур китабының икенче мәдхиясендә бу турыда болай язылган: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым ». Гайсәне үледән терелтүе, гәүдәсенең черүенә юл куймавы турында исә Аллаһы болай дигән: «Давытка бирелгән изге һәм ышанычлы вәгъдәне сезнең өчен тормышка ашырачакмын». Шуның өчен Зәбур китабының башка бер урынында: «Үз Изгеңнең гәүдәсен һичкайчан черетмәссең», – дип язылган. Заманында Давыт Аллаһы ихтыярын үтәп яшәгән, вафат булганнан соң үзенең ата-бабалары янында җирләнгән; аның гәүдәсе черегән. Ә Аллаһы терелтеп торгызган Затның гәүдәсе черемәде. Шулай итеп, җәмәгать, сезгә мәгълүм булсын: бу Зат аша сезгә гөнаһлардан кичерелү игълан ителә. Муса кануны сезгә гөнаһлардан аклану бирә алмады, ләкин бу Затка ышанучы һәркем Аның аша аклана. Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең әнә шушы сүзләре сезгә карата әйтелгән булып чыкмасын: «Тәкәбберләр, карагыз! Таң калып, юк булыгыз! Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш кылырмын ки, әгәр сезгә бу хакта сөйләп бирсәләр, сез һичкайчан моңа ышанмас идегез». Паул белән Барнаб гыйбадәтханәдән чыкканда, аларның киләсе шимбәдә дә бу хакта сөйләүләрен үтенделәр. Җыелыш таралганнан соң, яһүдиләрнең һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән, Аллаһыны олылаган диндар кешеләрнең күбесе Паул белән Барнаб артыннан иярде, һәм рәсүлләр, алар белән әңгәмә корып, аларны Аллаһы мәрхәмәтенә өмет баглап яшәргә үгетләделәр. Икенче шимбәдә бөтен шәһәр диярлек Раббы сүзен тыңларга җыелды. Җыелган халыкның күплеген күреп, яһүдиләр көнләшә калдылар һәм Паулның сүзләренә каршы яман телләнделәр. Паул һәм Барнаб исә, кыюлык күрсәтеп: – Аллаһы сүзен без иң элек сезгә җиткерергә тиеш идек, – диделәр. – Әмма сез аны кире какканга һәм үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел дип санаганга күрә, без хәзер башка халыкларга мөрәҗәгать итәбез. Чөнки Раббы безгә: «Синең аша котылу җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга яктылык чыганагы итеп куйдым», – дип әмер бирде. Паул белән Барнаб әйткәнне ишетеп, мәҗүсиләр бик куандылар һәм Раббыны бу сүзләре өчен данладылар. Мәңгелек тормышка сайланган кешеләрнең барысы да иман китерде. Раббының сүзе әйләнә-тирәдәге җирләргә дә барып иреште. Әмма яһүдиләр, мәшһүр гаиләләрдән булган диндар хатыннарны һәм шәһәр аксөякләрен Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекли башладылар һәм үз җирләреннән кудырттылар. Паул белән Барнаб исә аларга каршы шаһитлык билгесе итеп аякларына кунган тузанны кагып төшерделәр дә Икүниун шәһәренә юл алдылар. Ә Антиухиядәге шәкертләрнең күңелләре шатлык һәм Изге Рух белән тулы иде. Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләвеннән бик күп яһүдиләр һәм греклар иманга килде. Ә иман китермәгән яһүдиләр мәҗүсиләрне иманга килгән дин кардәшләренә каршы котырттылар. Паул белән Барнаб анда шактый озак булдылар, Хуҗа-Хаким турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хуҗа-Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. Шәһәр халкы икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчесе – рәсүлләр ягында булды. Ахырда мәҗүсиләр, шулай ук башлыклары белән бергә яһүдиләр дә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, аларны таш атып үтерергә булдылар. Рәсүлләр исә бу хакта ишетеп Лукәүния төбәгенә качып киттеләр; андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр. Лустра шәһәрендә аяклары имгәнгән бер кеше яши иде. Ул кеше тумыштан ук гарип булып беркайчан йөри алмаган. Паулның сөйләгәннәрен ул да тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, тегенең сихәтләнүгә ышанычы барлыгын күреп, көчле тавыш белән: – Аякларыңа туры итеп бас! – диде. Гарип шундук сикереп торды да йөреп китте. Лукәүния халкы, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, үз телендә: – Адәм кыяфәте алып яныбызга илаһлар иңде! – дип кычкыра башлады. Барнабны – Зевс, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки башлыча ул сөйли иде. Шәһәр читендә Зевс гыйбадәтханәсе урнашкан булып, шуның каһине капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килде дә халык белән берлектә алар хөрмәтенә корбан китерергә җыенды. Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр, өсләрендәге киемнәрен ертып: – Җәмәгать, нәрсә эшлисез сез? – дип кычкыра-кычкыра халык арасына омтылдылар. – Без дә сезнең кебек үк кешеләр бит. Бу файдасыз илаһларыгыздан арынып, күкне һәм җирне, диңгезне һәм шундагы бар нәрсәне яраткан мәңге Тере Аллаһыга йөзегез белән борылсын өчен без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек. Әүвәлге заманнарда Аллаһы һәр халыкка үз юлыннан йөрергә ирек бирсә дә, яхшылыклар кылып, Үзен һаман күрсәтеп тора иде: вакытында күкләрдән яңгыр яудыра һәм мул уңыш өлгертә, безне ризык белән тәэмин итә һәм йөрәкләребезне куандыра иде. Шул сүзләр белән алар көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар. Әмма Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр, халыкны үз ягына аударып, Паулны таш атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар. Әмма янына шәкертләр җыелгач, ул торды да кабат шәһәргә китте. Икенче көнне Паул белән Барнаб Дерби шәһәренә юл тоттылар. Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне таратып шәкертләр санын шактый арттырганнан соң, алар Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә әйләнеп кайттылар. Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәп алар: – Аллаһы Патшалыгына кергәнче, без байтак авырлыклар кичерәчәкбез, – диделәр. Алар һәр бердәмлектә өлкәннәр билгеләделәр һәм, ураза тотканнан, дога кылганнан соң, Хаким Гайсәгә иман китергән бу өлкәннәрне Аның кулына тапшырдылар. Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр. Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр. Анда корабка утырып Антиухиягә киттеләр. (Үзләренә тәгаенләнгән хезмәтне башкару өчен, Паул белән Барнаб нәкъ шушы шәһәрдә Аллаһы мәрхәмәтенә тапшырылганнар иде. Хәзер инде алар ул хезмәтне башкарып кайттылар.) Антиухиягә кайтып бердәмлекне җыйгач, алар Аллаһының үзләре аша ниләр эшләвен, Аның чит халыкларга иман ишеген ачуын – һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак тоткарландылар. Яһүдиядән Антиухиягә килгән берничә кеше үз имандашларын: – Муса кануны кушканча сөннәткә утыртылмасагыз, котыла алмаячаксыз, – дип өйрәтә башлады. Паул һәм Барнаб әлеге кешеләр белән килешмәделәр, һәм алар арасында зур бәхәс чыкты. Шуннан соң Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кешене, бу мәсьәләне ачыклар өчен, Иерусалимгә, рәсүлләр һәм өлкәннәр янына җибәрергә булдылар. Шулай итеп, Антиухия бердәмлеге аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея өлкәләрен үткәндә алар, мәҗүсиләрнең Аллаһыга таба борылуы турында сөйләп, барлык имандашлар арасында зур куаныч уяттылар. Иерусалимгә килеп җиткәч, аларны шундагы бердәмлек тә, рәсүлләр дә, өлкәннәр дә ачык йөз белән кабул иттеләр. Паул белән Барнаб Аллаһының үзләре аша нинди эшләр башкаруы турында сөйләп бирделәр. Шуннан соң фарисейлар арасыннан Гайсәгә иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Мәҗүсиләрне сөннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр. Бу мәсьәләне тикшерү өчен, рәсүлләр һәм өлкәннәр бергә җыелдылар. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, Петер урыныннан торды да сүз башлады: – Имандашлар! Сезгә мәгълүм булганча, мәҗүсиләр миннән Яхшы хәбәрне ишетеп иманга килсеннәр өчен, Аллаһы арагыздан мине сайлаганга күп вакытлар үтте. Кеше күңелендә ни барын белеп торган Аллаһы, безгә биргән кебек мәҗүсиләргә Изге Рухны биреп, аларны да кабул итүен күрсәтте; алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, күңелләрен иман белән сафландырды. Шулай булгач, аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йөкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни өчен Аллаһыны сыныйсыз? Ә бит без дә, алар кебек үк, Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте аша котылуыбызга ышанабыз. Бөтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының мәҗүсиләр арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сөйләде, халык аларны тыңлады. Алар сөйләп бетергәч, Ягъкуб сүз алды: – Туганнар, мине тыңлагыз! Шимун безгә Аллаһының ни рәвешле мәҗүсиләр арасыннан Үзенә бер халык оештыруы турында аңлатып бирде. Пәйгамбәрләрнең язмаларында әйтелгән сүзләре дә моңа туры килә: «Шуннан соң, – дигән Раббы, – Минеке дип игълан ителгән барча халыклар, калган башка кешеләр Раббыга таба борылсын өчен, Мин кире кайтырмын, Давытның җимерелгән йортын яңадан корырмын, җимерекләрдән торгызып, әүвәлге хәленә кайтарырмын. Шулай дип әйтә Раббы! Бу турыда Ул күптәннән әйтеп куйган иде». Шуңа күрә Аллаһыга таба борылучы мәҗүсиләргә кыенлыклар тудырырга тиеш түгелбез, дип уйлыйм. Потларга китерелгән нәҗес ризыктан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга кисәтеп, без аларга хат язарга тиешбез. Чөнки Муса кануны элек-электән һәрбер шәһәрдә вәгазьләнеп килә, һәр шимбә саен гыйбадәтханәләрдә укыла. Шуннан соң рәсүлләр һәм өлкәннәр бөтен бердәмлек белән үз араларыннан берничә кешене сайларга һәм аларны, Паул белән Барнабка ияртеп, Антиухиягә җибәрергә карар кылдылар; имандашлар арасында җитәкчелек иткән Барсаб дип аталучы Яһүдәне һәм Силасны сайлап, алар аша шундый хат җибәрделәр: «Рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән – сезнең имандашларыгыздан – Антиухия, Сүрия һәм Киликиядә яшәүче, мәҗүсилектән күчкән имандашларга сәлам. Бездән килгән кайбер кешеләр, гәрчә аларга андый эш тапшырылмаган булса да, үзләренең сүзләре белән сезне борчуга салганнар һәм күңелегезнең тынычлыгын алганнар, дип ишеттек. Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, сезнең янга җибәрергә хәл кылдык. Сезнең янга алар гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган сөекле имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар. Хатта язылганнарны телдән аңлатып бирсеннәр өчен, сезнең янга шулай ук Яһүдә белән Силасны да юллыйбыз. Түбәндә язылган таләпләрдән тыш Изге Рух һәм без сезнең өскә бүтән йөк салмаска дигән карарга килдек. Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Исән-сау булыгыз!» Шулай итеп, йомышчылар юлга чыктылар һәм Антиухиягә килеп җиткәннән соң, андагы бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар; аны укыгач, барысы да бу юанычлы хәбәргә бик куанды. Яһүдә һәм Силас, үзләре дә пәйгамбәр буларак, үгет-нәсыйхәтләр биреп имандашларының рухын ныгыттылар. Антиухиядә күпмедер вакыт булганнан соң, имандашларыннан юл фатихасы алып, үзләрен җибәргән кешеләр янына кайттылар. [ Әмма Силас Антиухиядә калырга булды.] Паул белән Барнаб исә, Антиухиядә тоткарланып, башка имандашлар белән бергә Раббы сүзен өйрәтүне һәм таратуны дәвам иттеләр. Күпмедер вакыттан соң Паул Барнабка: – Әйдә, Раббы сүзен вәгазьләп йөргән һәр шәһәргә яңадан барып, имандашларыбызның хәлен белик, – диде. Барнаб үзләре белән Марк исемле Яхъяны да алып барырга теләде. Әмма алардан Памфулиядә аерылып калып, тапшырылган эшне башкарып чыгарга ярдәм итмәгән әлеге Яхъяны үзләре белән алып барырга Паул ризалашмады. Нәтиҗәдә Паул белән Барнаб арасында җитди каршылык чыгып, алар икесе ике якка китәргә булды. Барнаб, Маркны ияртеп, су юлы белән Кипрга юнәлде, Паул исә, үзенә иптәшкә Силасны сайлап, имандашлары тарафыннан Раббы мәрхәмәтенә тапшырылганнан соң, юлга чыкты; Сүрия һәм Киликия өлкәләре аша үткәндә бердәмлекләрне ныгытты. Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй исемле шәкерт яши иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде. Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы фикердә иделәр. Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Бу эшне ул шунда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да Тимутәйнең атасы грек икәнне белә иде. Шәһәрләр аша үткәндә алар, Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны имандашларга тапшырып, шуларны үтәргә үгетләделәр. Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм иман итүчеләрнең саны көннән-көн арта барды. Изге Рух Паулга һәм аның юлдашларына Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен җиткерергә рөхсәт итмәгәнгә, алар Фрүгия һәм Гәләтия аша китәргә мәҗбүр булдылар. Мусия чигенә җиткәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны анда җибәрмәде, һәм алар, Мусия аша узып, Троас шәһәренә килделәр. Төнлә Паулга илаһи күренеш иңде: македунияле берәү «Македуниягә килеп безгә ярдәм ит» дип ялварып аның каршында басып тора иде. Шушы күренештән соң, Яхшы хәбәрне сөйләргә Аллаһы безне шунда чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык. Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килеп җиттек. Аннары Македуниянең шул өлешендәге төп калага – Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Берничә көнгә без шул шәһәрдә тукталдык. Шимбә көнне шәһәрдән чыгып елга буена киттек, чөнки дога кылу урыны шундадыр дип уйладык. Анда хатын-кызлар җыелган иде, без алар белән сөйләшеп утырдык. Алар арасында Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны олылаучы Лудия исемле хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләрне аңлар өчен, Хуҗа-Хаким аның йөрәген ачты. Лудия үзе һәм аның гаиләсе суга чуму йоласын үтәгәннән соң, ул: – Мине Хуҗа-Хакимгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп кунак булыгыз, – дип кыстый торгач, ниһаять безне күндерде. Бер көнне дога кылу урынына барганда, күрәзәчелек рухына ия булган бер хезмәтче кыз очрады. Күрәзәлек итеп үзенең хуҗаларына ул зур табыш китерә икән. Әлеге кыз: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын күрсәтә, – дип кычкырып, Паул белән безнең арттан ияреп барды. Берничә көн рәттән шул хәл кабатлангач, Паулның түземлеге бетте, һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих исеменнән боерам сиңа: кыздан чыгып кит! – диде. Һәм рух шундук чыкты. Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыкканны аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар да мәйданга өстерәп алып киттеләр. Аларны шәһәр идарәчеләре каршына бастырып: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыра, – диделәр. Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре рәсүлләрнең киемнәрен йолкып төшерергә һәм аларны таяк белән кыйнарга боерды. Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташлап, каравылчыга яхшылап сакларга әмер бирделәр. Шундый әмер алгач, каравылчы, аларны зинданның эчке бүлмәсенә илтеп, аякларына агач богаулар салды. Төн урталарында Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар, башка тоткыннар аларны тыңлап утырды. Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барча ишекләр ачылып китте, һәркайсының богаулары ишелеп төште. Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да, ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм кылычын чыгарып үзен үтерергә теләде. Әмма Паул: – Харап итмә үзеңне! Без барыбыз да монда! – дип кычкырды. Каравылчы ут сорап алды да бүлмәгә йөгереп керде һәм дер калтырап Паул белән Силас каршына килеп егылды. Шуннан аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады каравылчы алардан. Тегеләр аңа: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр, – дип җавап бирде. Соңыннан Паул белән Силас каравылчының үзенә һәм дә аның гаиләсенә Раббы сүзен сөйләп бирделәр. Шул ук сәгатьтә, төнлә, каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды, аннары гаилә әгъзалары белән бергә суга чуму йоласын үтәде. Шуннан каравылчы, Паул белән Силасны үзенең өенә алып кайтып, табын әзерләде. Аллаһыга иман китерүенә ул бөтен гаиләсе белән куанды. Яңа көн тууга шәһәр идарәчеләре, теге кешеләрне азат итегез, дигән боерык белән хезмәтчеләрне зинданга җибәрде. Зиндан каравылчысы шул хәбәрне Паулга җиткерде. – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә боера! Барыгыз, исән-имин йөрегез! – диде ул. Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез-нисез кыйнадылар, зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә безне үзләре чыгарсыннар, – диде. Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар. Яннарына килеп гафу үтенгәннән һәм аларны иреккә чыгарганнан соң, шәһәрдән китүләрен сорадылар. Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очраттылар һәм, аларга үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, юлга чыктылар. Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, рәсүлләр Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Язмада әйтелгәннәр турында яһүдиләр белән әңгәмә корып утырды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – әнә шул Мәсих, – диде Паул. Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны олылаучы бик күп греклар һәм байтак кына күренекле хатын-кызлар, иманга килеп, Паул белән Силаска кушылдылар. Әмма яһүди башлыкларының шушы хәлне күреп көнчелеге кузгалы, һәм алар, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына чыгарып бастырмакчы булып, аларны Ясунның өенә кереп эзләделәр. Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм иман тотучыларның кайберләрен шәһәр идарәчеләре янына сөйрәп китерделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр, – дип кычкырды алар. – Ясун ул адәмнәрне үз йортында кабул итте. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, Гайсә исемле башка бер патша бар, диләр. Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр идарәчеләрен борчуга салды. Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә рәһен акчасын түләттергәч, кайтарып җибәрделәр. Имандашлары шул төндә үк Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. Мондагы кешеләр Тессалуникә халкына караганда киңрәк карашлы иделәр: ишеткән хәбәрне алар бик теләп кабул иттеләр һәм, Паул сүзләренең дөреслеген тикшерү өчен, көннәр буе Язманы өйрәнделәр. Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр байтак булды. Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр шунда килделәр һәм, коткы салып, халыкның ачуын чыгардылар. Имандашлары, озакка сузмыйча, Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калды. Паулны озата баручылар аның белән Афинага кадәр килделәр дә кире кайтып киттеләр. Силас белән Тимутәйгә тиз арада килеп җитәргә боерып, Паул озата килүчеләр артыннан хәбәр җибәрде. Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде. Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр һәм Аллаһыны олылаучы башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында үтеп-сүтеп йөрүчеләр белән сөйләште. Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикурчылар һәм стоиклар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне җиткергәч, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – дисә, икенчеләре: – Чит илаһлар турында вәгазь сөйли, ахры, – диде. Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килеп: – Син вәгазьли торган яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез. Безгә сөйләгән сәер сүзләреңнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр. Нинди дә булса яңа фикер турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыле иде. Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына чыгып басты. – Афиналылар! Сез, күрәсең, кайсы яктан карасаң да бик диндар халык, – диде ул. – Сезнең изге урыннарны игътибар белән карап йөргәндә мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәх күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган әнә шул билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйләмәкчемен. Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы, күкнең һәм җирнең Хакиме, кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми һәм кешеләрнең Аңа хезмәт күрсәтүенә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм бар нәрсәне бирә. Бер кешедән барлык халыкларны яратып, Ул аларга бөтен җир йөзенә таралып яшәргә мөмкинлек бирде, аларның яшәү вакытын һәм гомер итәсе җирләренең чикләрен алдан билгеләп куйды. Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр һәм, Аны тоемлап, Аңа юл тапмаслармы икән дип эшләде; ә бит Ул безнең беребездән дә ерак түгел. Сезнең кайбер шагыйрьләрегез «без дә Аның нәселеннән» дип әйткән сыман, «без Аның ярдәме белән яшибез, хәрәкәт итәбез, көн күрәбез». Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, Аллаһы – осталар кулы һәм хыялы белән иҗат ителгән, алтын, көмеш яки таш сынга охшаган, дип уйларга тиеш түгелбез. Шул рәвешле, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәсә дә, хәзер Ул бөтен җирдәге бар кешегә тәүбәгә килергә боера. Галәм өчен гадел хөкем көнен Аллаһы билгеләде инде, хөкемне Ул Үзе билгеләгән Зат аша башкарыр. Шул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте. Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз, – диде. Шуннан соң Паул алар яныннан китте. Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килде. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм башкалар да бар иде. Шуннан соң Паул, Афинадан китеп, Көринт шәһәренә килде. Анда ул чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл исемле яһүдине һәм аның хатыны Прискилләне очратты. Клавдий кайсар барлык яһүдиләргә Римнан китәргә әмер биргәнлектән, алар күптән түгел Италиядән килгән булганнар. Паул алар янына барды һәм, һөнәрләре бер үк булганга яннарында калып, алар белән бергә чатыр тегү кәсебенә кереште. Һәр шимбә көнне Паул, яһүдиләрне һәм грекларны ышандырырга тырышып, гыйбадәтханәләрдә алар белән әңгәмәләр корды. Силас белән Тимутәй Македуниядән килгәннән соң, Паул үзенең бөтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлегенә шаһитлык кылып, яһүдиләргә вәгазь сөйләүгә багышлады. Әмма яһүдиләр аңа каршы чыгып яман телләнә башлагач, ул, киеменнән тузанны кагып, аларга: – Һәлакәтегездә үзегез гаепле булырсыз! Минем намусым чиста. Инде башка халыклар янына китәм, – диде. Паул гыйбадәтханәдән чыкты да якында гына яшәүче, Аллаһыны олылаучы Тити-Юсты исемле кешенең өенә китте. Гыйбадәтханә башлыгы Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Хуҗа-Хакимгә иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иманга килделәр һәм суга чуму йоласын үтәделәр. Бервакыт төнлә Паулга Хуҗа-Хаким күренеп: – Курыкма! Сөйләвеңне дәвам ит, туктама. Мин синең юлдашыңдыр, һичкем сиңа яманлык кылмас, чөнки бу шәһәрдә Минем халкым күп, – диде. Көринтлеләргә Аллаһы сүзен өйрәтеп, Паул алар арасында ел ярым яшәде. Ахайя өлкәсендә Гәллиун идарә иткән заманда яһүдиләр, бөтенесе бер булып, Паулга һөҗүм иттеләр һәм аны хөкем йортына алып килделәр. – Бу адәм Аллаһыга табынырга Канун кушканча түгел, башкача өйрәтә, – диде алар. Паул авызын ачарга да өлгермәде, Гәллиун: – Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явызлык яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлар өчен сәбәп булыр иде. Әмма биредә сүзләр, исемнәр һәм сезнең Кануныгыз хакында бәхәс барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хөкем итәргә теләмим, – дип, аларны хөкем йортыннан чыгарып җибәрде. Шуннан тегеләр гыйбадәтханә башлыгы Состенисне тотып алдылар да хөкем йорты каршында кыйнарга тотындылар, ә Гәлиунның моңа исе дә китмәде. Көринттә байтак көннәр яшәгәннән соң, Паул, имандашлар белән хушлашып, су юлы белән Сүриягә юнәлде; Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән китте. Юлга чыгар алдыннан, әйткән нәзере буенча, Паул Кеңхерәйдә чәчен кырдырды. Эфескә килеп җиткәч, Паул, юлдашларыннан аерылып, гыйбадәтханәгә килде һәм анда яһүдиләр белән сөйләшеп утырды. Алар Паулдан үзләре янында озаккарак калуын сорасалар да, ул ризалашмады. Алар белән саубуллашканда Паул: – Аллаһы боерса, яныгызга тагын килермен, – дип, су юлы белән Эфестән китте. Кайсариягә җитеп корабтан төшкәннән соң, Паул Иерусалимгә барды, анда бердәмлектәге имандашлар белән күреште, аннары Антиухиягә юл алды; анда күпмедер тоткарланганнан соң, бөтен Галәтия һәм Фрүгия өлкәләрен әйләнеп чыгып, шунда яшәүче Гайсә шәкертләрен иманда ныгытты. Шул вакытларда Эфес шәһәренә Апуллус исемле, тумышы белән Искәндәриядән булган, Язманы яхшы белгән, телгә оста бер кеше килде. Раббы юлында тәрбия алган әлеге Апуллус, Яхъя башкарган суга чуму йоласы турында гына белсә дә, бөтен күңелен биреп Гайсә турында дөрес итеп сөйли һәм өйрәтә иде. Гыйбадәтханәдә Апуллусның кыю сүзләрен ишетеп, Прискиллә белән Әкүл аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар. Апуллус Ахаяга китәргә ният белдергәч, имандашлары, аны кабул итүләрен сорап, шундагы шәкертләргә хат яздылар. Анда баргач, Аллаһы мәрхәмәте белән иманга килгәннәргә ул күп ярдәм күрсәтте; Язма нигезендә Гайсәнең Мәсих икәнлеген ышандырырлык итеп исбатлап, бөтен халыкның күз алдында яһүдиләрнең дәлилләрен юкка чыгарды. Апуллус Көринт шәһәрендә чакта, Паул, илнең таулы өлкәләрен кичеп, Эфес шәһәренә килде. Анда берничә шәкертне очратты. – Иман китергәндә сез Изге Рухны кабул иттегезме? – дип сорады ул алардан. – Изге Рух хакында безнең ишеткәнебез дә юк, – диде тегеләр. – Сез нинди чуму йоласын үтәдегез соң? – Яхъя кылган чумдыруны, – дип җавап бирде шәкертләр. – Яхъя кылган чумдыру гөнаһлардан тәүбә итү өчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә ышанырга өндәде, – диде аларга Паул. Моны ишеткәч, алар Хаким Гайсә исеме хакына суга чуму йоласын үтәделәр. Паул аларның башына кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде, һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башлады. Анда уникеләп кеше бар иде. Паул өч ай дәвамында гыйбадәтханәгә йөреп тәвәккәллек белән әңгәмәләр корды, ышанычлы дәлилләр китереп Аллаһы патшалыгы турында сөйләде. Әмма кайберәүләр, ышанырга теләмичә, җыелган халык алдында Хуҗа-Хакимнең юлын яманладылар. Шул сәбәпле Паул, шәкертләрне үзе белән алып, тегеләр яныннан китте һәм Туран исемле берәүнең уку йортында көн саен шәкертләргә вәгазь сөйләде. Ул шулай ике ел дәвамында анда хезмәт итте. Шунлыктан Асия өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдиләр дә, греклар да – Хуҗа-Хаким турындагы хәбәрне ишетте. Паулның куллары белән Аллаһы искитәрлек кодрәтле эшләр кылды. Паул орынган кулъяулыкларны, билбауларны авыру адәмнәр өстенә салганда, хасталар чирдән савыга, алардан явыз рухлар чыгып китә иде. Кайбер ырымчы илгизәр яһүдиләр дә, кешеләрдән явыз рухларны куып чыгармакчы булып: – Мин сезгә Паул вәгазьләгән Гайсә исеменнән боерам, – дип, Хаким Гайсәнең исемен кулланырга тырыша иделәр. Яһүдиләрдән булган Эскевә исемле баш руханиның җиде углы да шулай эшләде. Әмма бервакыт явыз рух алардан: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип сорады. Шулчак явыз рух ияләнгән кеше, агай-энеләргә ташланып, аларны шундый итеп кыйнады ки, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган, яраланган хәлдә чыгып качтылар. Бу турыда Эфестә яшәүче яһүдиләргә һәм грекларга мәгълүм булгач, бар кеше куркуга төште, һәм Хаким Гайсәнең исеме тагын да ныграк ихтирам ителә башлады. Иманга килгәннәрнең күпчелеге үзләре кылган начар эшләрне танып сөйләде, ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе бар халык алдында үзләренең китапларын җыеп утка салды. Санап карагач, яндырылган китапларның бәясе илле мең көмеш тәңкә булды. Шулай итеп, Раббы сүзенең кодрәте һәм тәэсире һаман арта барды. Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимгә барырга булды. – Иерусалимнән соң Римны да барып күрергә тиешмен, – дип, Паул ике ярдәмчесен – Тимутәй белән Эрастыны – Македуниягә җибәрде дә үзе күпмедер вакытка Асия өлкәсендә калды. Шул көннәрдә Хуҗа-Хаким юлындагы кешеләргә каршы зур чуалыш кузгалды. Эфес шәһәрендә Димитер исемле бер көмешче бар иде. Ул греклар алиһәсе Артемидага багышланган изге йортның кечкенә көмеш өлгеләрен ясый һәм шушы эш белән башка һөнәрчеләргә дә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде. Шул Димитер көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне бергә җыеп: – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз әлеге кәсепкә бәйләнгән, – диде. – Хәлбуки, күреп-ишетеп торасыз: шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһ түгел дип сөйләп, Эфестә генә түгел, ә бөтен Асия өлкәсендә диярлек байтак кешене инандырып юлдан яздырды инде. Шушы уңайдан кәсебебезгә игътибар кимеп кенә калмас, бөек алиһә Артемиданың изге йортының да әһәмияте бетәр, бөтен Асия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһә үзенең бөеклегеннән мәхрүм ителер. Әлеге сүзләрне ишетеп, һөнәрчеләрнең ачуы кабарды, һәм алар: – Эфеслеләрнең Артемидасы бөек! – дип кычкыра башладылар. Озакламый бөтен шәһәр хәрәкәткә килде. Паулның юлдашларын – македунияле Гәй һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына юнәлделәр. Паул халык төркеме каршына чыкмакчы иде, ләкин шәкертләр аны тыеп калдылар. Шулай ук Паулның дуслары – Асия өлкәсенең кайбер җирле җитәкчеләре дә, хәбәр җибәреп, аның тамаша урынында күренмәвен үтенделәр. Халык җыелган урында берәүләр бер нәрсә, икенчеләр башка нәрсә кычкырды. Җыелышта тәртипсезлек хөкем сөрде, җыелганнарның күбесе ни өчен килгәнен дә белмәде. Яһүдиләр, нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, Искәндәр исемле кешене халык алдына чыгардылар. Ул, халыкка сүз әйтергә теләп, кулы белән ишарә ясады, ләкин аның яһүди икәнлеген белеп алгач, һәммәсе бертавыштан: – Эфес Артемидасы бөек! – дип кычкыра башлады. Алар шулай ике сәгать дәвамында кычкырып тордылар. Ниһаять, шәһәр идарәчеләренең берсе, халыкны тынычландырып: – Җәмәгать! Эфеснең бөек алиһәсе Артемиданың изге йортын һәм күктән төшкән изге ташны саклаучы шәһәр икәнен кем генә белми! – диде. – Моның шулай икәнлеге бәхәссез икән, сез тыныч булырга һәм дуамал эш итмәскә тиеш. Сез тотып китергән бу кешеләр Артемиданың изге йортын да таламаган, сезнең алиһәгезне дә хурламаган. Димитернең һәм аның янындагы башка һөнәрчеләрнең кемгәдер дәгъвасы булса, моның өчен мәхкәмәләр һәм өлкә җитәкчеләре бар, дәгъваны алар шунда белдерсеннәр. Әгәр тагын сорауларыгыз бар икән, сез аларны канун рөхсәт иткән халык җыелышында күтәрә аласыз. Бүгенге вакыйга аркасында безне һичбер сәбәпсез фетнә куптаруда гаепләргә мөмкиннәр, ә безнең мондый чуалышны аклардай бернинди дәлилебез юк. Шул сүзләрне әйтеп, җитәкче кеше җыелышны таратты. Чуалыш тукталгач, Паул, шәкертләрне үз янына чакырып алып рухларын ныгытканнан соң, алар белән саубуллашты да Македуния якларына юнәлде. Өлкәләр аша үткәндә, имандашларын илһамландырып, үгет-нәсыйхәтләр бирде, һәм, ниһаять, Грециягә килеп җитте. Анда өч ай яшәгәннән соң, су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шунлыктан ул Македуния аша кайтырга хәл кылды. Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәле Аристарх белән Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асияле Тухик белән Трофим озата барды. Алар, алданрак китеп, безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар. Ә без Төче күмәч бәйрәменнән соң Филиппуйдан су юлы белән киттек тә биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Анда без җиде көн булдык. Атнаның беренче көнендә без икмәк сындырып ашау йоласына бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды; ул иртәгәсе көнне юлга чыгарга җыенганга күрә, сөйләшү төн уртасына кадәр сузылды. Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде. Паул сөйләгән вакытта тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны җирдән күтәргәндә, ул инде үле иде. Паул урамга чыкты һәм иелеп егетне кочаклады да: – Борчылмагыз, ул исән, – диде. Паул, янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканчы шәкертләр белән сөйләшеп утырды, ә иртә таңнан юлга чыкты. Теге егетне өенә алып киткәндә, ул үледән терелгән иде. Бу хәлгә бар кеше бик куанды. Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды. Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юнәлдек. Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек. Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Паул Эфесне читләтеп үтәргә карар кылды, чөнки ул, мөмкинлек булса, Илленче көн бәйрәменә Иерусалимгә барып җитмәкче иде. Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, үз янына бердәмлек өлкәннәрен чакыртты. Алар килеп җиткәч, ул болай диде: – Асия өлкәсенә килгән беренче көнемнән бирле мин һаман сезнең белән булдым, – диде ул аларга. – Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында килеп чыккан сынауларга карамастан зур күндәмлек күрсәтеп, күз яшьләремне түгә-түгә Хуҗа-Хакимебезгә хезмәт иттем. Сезгә файдалы булырдай бер нәрсәне дә әйтми калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем. Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, грекларга да үтемле итеп аңлаттым. Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәдер – белмим. Фәкать шуны беләм: һәр шәһәрдә мине богаулар һәм хәсрәт көтә. Изге Рух шуны раслый. Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик алган юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул иткән хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазь итү вазифасын төгәлләргә телим. Миңа хәзер шул билгеле: арагызда йөреп, Аллаһы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән сезләр башкача мине күрмәссез. Шуңа күрә бүген сезгә болай дип әйтәм: әгәр берәрегез һәлак була калса, анда минем гаебем юк, чөнки Аллаһының ихтыяры сезгә мәгълүм булсын өчен, мөмкин булганның барын да эшләдем. Үзегезне һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтүне кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән Бердәмлеккә көтүче булыгыз. Мин киткәннән соң, сезнең янга көтүне аямаган ерткыч бүреләр киләсен беләм. Иман тотучыларны үзләренә ияртү өчен, сезнең арада да хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр табылыр. Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзенә тапшырам. Аның сүзе сезне тагын да ныгыта һәм изге халыкка вәгъдә ителгәнне бирә ала. Мин һичкемнең алтын-көмешенә дә, киеменә дә кызыкмадым. Үзегез беләсез, менә шушы кулларым белән эшләп тапканым үземнең һәм янымдагыларның ихтыяҗын канәгатьләндерде. Хакимебез Гайсәнең «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген мин һәр эштә күрсәттем. Сөйләп бетергәннән соң, ул аларның барысы белән бергә тезләнеп дога кылды. Һәммәсе күз яшьләре агызып Паулны кочаклап үбә башлады. Паулның «мине бүтән күрмәссез инде» дигән сүзләре аларны аеруча кайгыга салган иде. Шуннан аны корабка чаклы озата киттеләр. Алар белән саубуллашып юлга чыкканнан соң, без туп-туры Кос утравына юнәлдек, икенче көнне Родос утравына, аннары Патара утравына җиттек. Анда Фойникә өлкәсенә баручы кораб табып, аңа утырдык та кузгалып киттек. Кипр утравын көньягыннан урап үтеп, Сүрия өлкәсенә таба юлны дәвам иттек. Сурда тукталыш ясадык, чөнки анда корабтан йөк бушатырга тиеш иделәр. Әлеге шәһәрдә имандашларыбызны эзләп табып, яннарында җиде көн булдык. Алар, Рух кушканны тыңлап, сиңа Иерусалимгә барырга ярамый, дип Паулны кат-кат кисәттеләр, әмма китәр вакыт җиткәч, без юлга чыктык. Барлык имандашлар үзләренең хатыннары һәм балалары белән безне шәһәр читенә кадәр озата барды, ә яр буена килеп җиткәч, бөтенебез бергә тезләнеп дога кылдык. Саубуллашканнан соң, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып киттеләр. Юлыбызны дәвам итеп, Пытулемаис шәһәренә килеп төштек. Анда имандашлар янына бардык һәм көне буе алар янында булдык. Ә икенче көнне Кайсариягә килеп, җиде ярдәмченең берсендә – Яхшы хәбәрне таратучы Филип өендә тукталдык. Аның кияүгә чыкмаган дүрт кызы булып, аларда пәйгамбәрлек сәләте бар иде. Берничә көн узганнан соң, Яһүдиядән Һагәб исемле пәйгамбәр килде. Ул, яныбызга кереп, Паулның билбавын алды да үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух болай дип әйтә: Иерусалимдәге яһүдиләр, бу билбауның иясен менә шулай бәйләп, мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, – диде Һагәб. Бу сүзләрне ишетеп, без һәм анда булган башка кешеләр Паулның Иерусалимгә бармавын үтенә башладык. Әмма Паул: – Нәрсә эшлисез сез? Ник елап йөрәгемне телгәлисез? Хакимебез Гайсә исеме хакына мин Иерусалимдә тоткын булырга гына түгел, үләргә дә әзермен, – дип җавап бирде. Паулны күндерә алмаячагыбызны аңлагач, без: – Раббы ихтыярынча булсын! – дип тынып калдык. Шуннан соң без, юлга әзерләнеп, Иерусалимгә киттек. Безнең белән бергә кайсарияле берничә шәкерт тә барды. Алар безне Гайсәнең күптәнге шәкертләреннән булган кипрлы Мынасун йортына алып килделәр. Иерусалимгә килгәч, андагы имандашлар безне ачык йөз белән кабул иттеләр. Икенче көнне без Паул белән бергә Ягъкуб янына бардык; анда бердәмлекнең барлык өлкәннәре җыелган иде. Аларның хәл-әхвәлләрен сорашканнан соң, Паул чит халыклар арасында Аллаһы ярдәме белән нинди эшләр башкаруын җентекләп сөйләп бирде. Паулны тыңлагач, андагылар Аллаһыны данлады, аннары аңа: – Беләсеңме, имандаш, яһүдиләр арасында иманга килгән ничә мең кеше бар инде, – диде. – Алар барысы да Муса канунын яклаучылардан. Аларга килеп ирешкән хәбәргә караганда, син, имеш, мәҗүсиләр арасында яшәүче яһүдиләрне «угылларыгызны сөннәткә утыртмагыз, гореф-гадәтләребезне сакламагыз, Муса кануныннан баш тартыгыз» дип өйрәтәсең икән. Нәрсә эшләргә инде хәзер? Синең килүең турында алар, әлбәттә, ишетерләр. Шуңа күрә киңәшебез шул: бездә нәзер әйткән дүрт кеше бар, алар белән бергә пакьләнү йоласын үтә һәм алар чәчләрен кырдыра алсын өчен чыгымнарын үз өстеңә ал. Шул чагында һәммәсе синең хакта ишеткәннәрнең ялган икәнлеген һәм үзеңнең дә Канунга буйсынып яшәвеңне аңлар. Ә инде мәҗүсилектән Гайсә Мәсих юлына күчкән кешеләргә килгәндә, без аларга «потларга корбан итеп китерелгән ризыкны, канны, буып үтерелгән хайванның итен ашаудан һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз» дип, үзебезнең карарны әйтеп хат яздык. Икенче көнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде, аннары Аллаһы йортына килде. Анда ул пакьләнү көннәренең кайчан тәмам буласын һәм аларның һәрберсе өчен кайчан корбан китерәчәген белдерде. Пакьләнү өчен билгеләнгән җиде көн үтте дигәндә, Асия өлкәсеннән килгән берничә яһүди Паулны Аллаһы йортында күрде. Алар, бөтен халыкны котыртып, Паулны тоттылар да: – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Һәр җирдә безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә торган кеше шушыдыр! Өстәвенә ул, грекларны Аллаһы йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырырга тотындылар. (Элегрәк алар Паулны эфесле Трофим белән бергә шәһәрдә күргән булганнар, шуңа күрә Паул аның белән бергә гыйбадәтханәгә кергән дип уйлаганнар.) Бөтен шәһәрдә шау-шу купты, төрле яктан халык җыела башлады. Паулны Аллаһы йортыннан сөйрәп алып чыктылар да капкаларны бикләп куйдылар. Алар аны үтерерлек итеп кыйнаган чакта, римлыларның гаскәр башлыгына Иерусалимдә буталыш башлануы турында хәбәр иттеләр. Ул шундук гаскәриләр һәм йөзбашлары белән бергә халык җыелган урынга йөгерде. Гаскәриләрне һәм аларның башлыгын күреп, халык Паулны кыйнаудан туктады. Гаскәриләр башлыгы, якынрак килеп, Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән бәйләргә әмер бирде һәм: – Бу кеше кем? Нәрсә эшләде ул? – дип сорады. Халык арасында берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкыра башлады. Гаскәриләр башлыгы мондый шау-шуда эшнең асылын аңлый алмады, шунлыктан Паулны кирмәнгә илтергә кушты. Паул инде баскычка җиткәндә, төрле яктан халык кысрыклаганга күрә, гаскәриләргә аны күтәреп барырга туры килде. Халык төркеме: – Үлем аңа! – дип кычкыра-кычкыра ияреп барды. Кирмән эченә керер алдыннан гаскәриләр башлыгына Паул: – Сиңа бер сүз әйтергә мөмкинме? – диде. – Син грекча беләсеңмени? – дип гаҗәпләнде теге. – Димәк, элегрәк фетнә күтәреп, дүрт мең юлбасарны чүлгә алып чыккан мисырлы син түгелсең? – Мин – яһүди, Киликия өлкәсенең танылган Тарс шәһәреннән. Үтенеп сорыйм, халыкка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бир миңа, – диде Паул. Гаскәриләр башлыгы рөхсәт биргәннән соң, Паул, баскычта торган килеш, халыкны тынычландырыр өчен кулын күтәрде. Тирән тынлык урнашкач, Паул яһүд телендә сөйли башлады. – Туганнар! Агайлар! Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – диде Паул. Паулның яһүд телендә дәшүен ишеткәч, халык тынып калды. – Мин – яһүди, – диде ул сүзен дәвам итеп. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым һәм монда, Иерусалим шәһәрендә, Гамәлиилнең үзеннән белем алып, ата-бабаларыбыз Канунын җентекләп өйрәндем. Бүген менә шушында җыелган һәрберегез кебек, мин дә Аллаһыга бик нык бирелгән кешемен. Гайсә юлыннан баручыларны мин үтергәнче эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. Моның шулай икәнен олуг рухани да, өлкәннәр киңәшмәсе дә раслый ала. Мин алардан Дәмәшкътәге дин кардәшләребезгә хат яздырып алдым да, шул юлдан баручыларны кулга алыр һәм җәзага тартыр өчен Иерусалимгә китерергә ниятләнеп, Дәмәшкъкә барырга чыктым. Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, көн урталарында, кинәт күктән төшкән көчле яктылык бөтен тирә-ягымны балкытты. Мин җиргә егылдым һәм шул мәлдә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишетеп, – «Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым. «Син эзәрлекли торган насаралы Гайсә Мин», – дип җавап бирде Ул. Юлдашларым яктылыкны күргән булсалар да, миңа әйтелгән сүзләрне ишетмәделәр. Шуннан мин: «Әфәндем, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшкъкә бар, эшләргә кирәк булган бар нәрсәне сиңа шунда әйтерләр», – диде Ул миңа. Көчле яктылыктан сукырайганга, юлдашларым мине Дәмәшкъкә җитәкләп алып килделәр. Дәмәшкъ яһүдиләре хөрмәт иткән, Канунга тугрылык саклаган Һанани исемле диндар кеше, яныма килеп: «Шаул туган, күзләрең ачылсын!» – дип әйтүгә, күзләрем шундук ачылды, һәм мин аны күрдем. «Сине ата-бабаларыбызның Алласы сайлады, – диде Һанани. – Син, Аның ихтыярын белеп һәм Тәкъва затны күреп, Аның сүзен ишетерсең, күргән һәм ишеткәннәрең хакында барча кешеләр алдында Аның шаһиты булырсың. Шулай булгач, тагын нәрсә көтәргә? Тор да суга чуму йоласын үтә, Аның исеменә мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер». Иерусалимгә кайтып, Аллаһы йортында гыйбадәт кылган вакытта миңа илаһи күренеш булды, һәм мин Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул миңа: «Иерусалимнән тизрәк кит! Ашыга төш! Чөнки монда Минем хакта биргән шаһитлыгыңны кабул итмәячәкләр», – диде. «Хакимем! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, Сиңа иман итүчеләрне зинданнарга утыртуым, аларны кыйнавым турында барысы да белә бит. Синең хакта шаһитлык биргән Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Аны үтерүне хуплап, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. Шунда Хаким миңа: «Бар, Мин сине еракка, мәҗүсиләр янына җибәрәм», – диде. Шушы сүзләрне әйткәнче, халык Паулны тыңлап торды да аннары: – Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башлады. Алар акыра-акыра өс киемнәрен күтәреп болгадылар, югарыга тузан ыргыттылар. Шуннан гаскәриләр башлыгы, Паулны кирмәнгә алып керергә әмер биреп, халыкның нигә шулай акыруын белер өчен Паулны камчы белән суктырырга һәм сорау алырга боерды. Ләкин Паулны каешлар белән бәйләгән вакытта, янәшәдә басып торган йөзбашына ул: – Рим гражданын шулай хөкемсез-нисез камчыларга рөхсәт ителәмени сезгә? – диде. Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барды да: – Нәрсә эшлисең син? Бу кеше – Рим гражданы икән бит, – диде. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп: – Әйт әле миңа, син – Рим гражданымы? – диде. – Әйе, – дип җавап бирде Паул. – Мин исә бу гражданлыкны күп акча түләп алдым, – дип әйтте гаскәриләр башлыгы. – Ә мин Рим гражданы булып туганмын, – диде Паул. Аңардан сорау алырга тиеш булган кешеләр шундук читкәрәк китте, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнен белгәч, аны бәйләгән өчен куркуга төште. Икенче көнне яһүдиләрнең Паулны нәрсәдә гаепләвен төгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы аның богауларын салдырды һәм, баш руханиларны, Югары киңәшмә әгъзаларының барысын җыеп алып, Паулны алар каршына кертеп бастырды. Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул: – Туганнар! – диде. – Мин бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем. Олуг рухани Һанани шунда Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушты. – Ә сиңа, акшарланган дивар, Аллаһы сугачак! – диде аңа Паул. – Син мине Канун буенча хөкем итәр өчен утырасың, ә үзең, миңа сугарга әмер биреп, Канунга хилаф эш кыласың. – Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диде Паулның янәшәсендә торучылар. – Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнен белмәдем. Язмада: «Халкыңның башлыгын яманлама», – дип әйтелгән шул, – диде Паул. Югары киңәшмәдәгеләрнең бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул: – Туганнар! Минем ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглаган өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды. Ул шулай дип әйтүгә, фарисейлар һәм саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде, чөнки саддукейлар терелү дә, фәрештәләр дә, рухлар да юк дип исбатлый, ә фарисейлар боларның барысына ышана иде. Шунда зур гауга купты, фарисейлардан булган Канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп: – Без бу кешедә һичбер начарлык күрмибез. Бәлки, аның белән, чыннан да, рух яки фәрештә сөйләшкәндер, – диделәр. Ызгыш көчәйгәнлектән, Паулны өзгәләп ташларлар дип курка калган гаскәриләр башлыгы аны яһүдиләрдән коткарып кирмәнгә илтергә гаскәриләргә әмер бирде. Икенче төнне Паул каршында Хуҗа-Хаким пәйда булып: – Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде. Көн тууга, кайбер яһүдиләр бергә җыелып явыз ният кордылар – Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә сүз бирделәр. Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде. Баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп, алар: – Паулны үтермичә торып, без һичнәрсә ашамаска ант иттек. Шулай итеп, хәзер сез, аның хакындагы эшне Югары киңәшмә белән берлектә җентекләбрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер булып торырбыз да ул монда килешли үк аны үтерербез, – диделәр. Паул сеңлесенең углы, аларның явыз ният коруларын ишетеп, кирмәнгә килде һәм бу турыда Паулга җиткерде. Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына озат, чөнки аңа әйтер сүзе бар, – диде. Йөзбашы, егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килеп: – Паул мине чакырып алды да бу егетне синең яныңа китерүемне сорады. Аның сиңа нәрсәдер әйтәсе килә, – диде. Гаскәриләр башлыгы, кулыннан тотып, егетне читкәрәк алып китте. – Нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аңардан. – Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне җентекләбрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. – Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә кадәр ашамаска-эчмәскә ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торачак. Алар инде Паулны үтерергә әзер, гозерләрен үтәгәнеңне көтәләр. Гаскәриләр башлыгы: – Миңа бу хәбәрне җиткерүеңне беркемгә дә әйтмә, – дип, егетне кайтарып җибәрде. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды. – Ике йөз җәяүледән, җитмеш атлыдан һәм ике йөз укчыдан торган гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. Паулны алып барасы атлар да әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез илтеп җиткерегез, – дип, аларга шундый эчтәлектәге хат язып тоттырды: «Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам! Яһүдиләр бу кешене тотып алып үтерергә җыена иде. Аның Рим гражданы икәнен белгәч, мин гаскәриләр белән барып аны коткарып калдым. Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем һәм гаепләүнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә дучар итәрлек яки богау салырлык гаеп табылмады. Бу кешегә каршы корылган явыз ният турында хәбәр алганнан соң, аны тиз арада яныңа җибәрдем, аны гаепләүчеләргә фикерләрен синең алда әйтергә әмер бирдем». Шулай итеп, гаскәриләр, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, Паулны төнлә Антипатырга алып киттеләр. Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырганнан соң, җәяүле гаскәриләр кирмәнгә әйләнеп кайттылар. Атлы гаскәриләр исә, Кайсариягә килеп җитеп, хатны идарәчегә тоттырдылар да Паулны аның карамагына тапшырдылар. Идарәче, хатны укып, Паулдан кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәннән соң: – Мин сине гаепләүчеләрең монда килгәч тыңлармын, – дип, Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга боерды. Биш көн узуга, олуг рухани Һанани белән кайбер өлкәннәр һәм Тертул исемле Канун белгече, Паулны нәрсәдә гаепләүләрен белдерер өчен, Кайсариягә килеп җиттеләр. Паулны чакыртып китергәч, Тертул үзенең гаепләү сүзен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Синең җитәкчелектә тыныч яшәвебезне һәм син кайгыртканга күрә халыкның хәле яхшы якка үзгәргәнне һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. – Игътибарыңны озакка алмас өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм. Бу кеше яман чир сыман. Ул – бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасында чуалыш кузгатучы һәм насаралылар төркеменең башлыгы. Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. Әмма гаскәриләр башлыгы Луси, аны безнең кулдан көч белән тартып алып, аны гаепләүчеләргә синең янга килергә кушты.] Аңардан сорау алганнан соң, без аны нәрсәдә гаепләгәнне үзең дә белерсең, – диде Тертул. Аның белән килгән яһүдиләр, әйтелгәннәрнең дөреслеген раслап, гаепләүгә кушылдылар. Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Күп еллар дәвамында бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә күрә, синең алда үземне яклый алуыма мин шатмын, – дип сүзен башлады Паул. – Аллаһыга табыну өчен Иерусалимгә килүемә унике көннән артмады әле – моны син тикшерә аласың. Аллаһы йортында, гыйбадәтханәләрдә яисә шәһәрдә кем беләндер бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә оештыруымны алар күрдем дип әйтә алмый, хәзер миңа ташлаган гаепләрен дә исбат итә алмый. Әмма синең алда шуны таныйм: алар ялган дип атаган «Юл»ның тарафдары буларак, мин ата-бабаларым Алласына хезмәт итәм, Муса канунында һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мондагы адәмнәр кебек үк мин дә Аллаһыга өмет баглыйм. Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам. Күп еллар үткәннән соң, халкыма хәер бирү һәм корбан китерү өчен Иерусалимгә кайттым. Бу адәмнәр миңа Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәгән вакытымда тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган, бернинди шау-шу да юк иде. Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Мине гаепләрдәй сәбәпләре булса, каршыңа килеп менә алар миңа дәгъваларын белдерсен. Йә булмаса, Югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык табулары турында мондагы кешеләр хәзер үзләре әйтеп бирсен. Бәлки, мине Югары киңәшмә җыелышында: «Үлеләрнең тереләчәгенә ышанган өчен хөкем ителәм!» – дип кычкырганга күрә гаеплиләрдер? – диде Паул. «Юл» хакында яхшы белгән Филикес: – Бу эшкә карата карарымны гаскәриләр башлыгы Луси килгәч чыгарырмын, – дип тикшерүне кичектерде, йөзбашына исә Паулны сак астында тотарга, әмма аңа хезмәт итәргә теләгән дусларына каршылык күрсәтмәскә әмер бирде. Берничә көннән соң Филикес үзенең хатыны – яһүди Друсилла белән килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итүе хакында сөйләвен тыңлады. Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыя белү һәм булачак хөкем турында сөйләгән чакта, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакытым булганда чакыртырмын, – диде ул. Филикес шуннан соң да, Паулдан ришвәт алырга өметләнеп, аны еш кына үз янына чакырта һәм аның белән әңгәмәләр корып утыра торган булды. Ике ел вакыт узды, Филикес урынына Порки-Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырган иде. Кайсариягә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Иерусалимгә китеп барды. Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр; сүзебезгә колак салып, Паулны Иерусалимгә күчерсәң иде, дип үтенделәр, үзләре исә аны юлда үтерергә сүз куештылар. Әмма Фисте Паулның сак астында Кайсариядә калачагын һәм үзенең тиздән шунда кайтачагын әйтте. – Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, дәгъвасын белдерсен. Иерусалимдә сигез-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкемче көрсиенә утырды да Паулны алып килергә әмер бирде. Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм күп авыр гаепләр ташладылар, әмма дәлилләр китерә алмадылар. – Мин яһүдиләр Канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап. Фисте исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан: – Бу гаепләүләрне тикшерү өчен Иерусалимгә барырга һәм минем тарафтан шунда хөкем ителергә син ризамы? – дип сорады. – Мин кайсарның хөкеме алдында торам, һәм эшем монда каралырга тиеш, – дип җавап бирде Паул. – Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрнең хәтерен калдырырлык һичнәрсә эшләмәдем. Әгәр үлемгә хөкем итәрлек җинаять кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга җыенмыйм. Ә инде бу адәмнәрнең гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсар хөкемен таләп итәм мин! – диде Паул. Киңәшчеләре белән фикер алышканнан соң, Фисте: – Кайсар хөкемен таләп итәсең икән, димәк, кайсар алдына барырсың, – диде. Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фисте белән очрашыр өчен, Кайсариягә килделәр. Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эше турында патшага сөйләде: – Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар монда. Мин Иерусалимдә булган чакта яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкемгә тартырга таләп итеп, дәгъва белән килделәр. Мин аларга: «Римлыларда кабул ителгәнчә, дәгъва белдергән адәмнәр белән йөзгә-йөз очрашмаса һәм аның үзен якларга мөмкинлеге булмаса, берәү дә җәзага тартылмый», – дип җавап бирдем. Алар монда килгәч, мин һич кичектермичә икенче көнне үк хөкемче көрсиенә утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем. Аны уратып алган дәгъвачылар исә мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китерә алмадылар. Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул «тере» дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр. Мондый мәсьәләләрнең асылына төшенеп бетмәгәнгә, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча хөкем алдына шунда басарга тәкъдим иттем. Әмма ул үз эшен галиҗәнаб кайсар хөкеменә тапшыруны сораганга, кайсар янына җибәргәнче мин аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте. Фистегә Әгрип: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте. Икенче көнне Әгрип һәм Берники гаскәр башлыклары һәм шәһәрнең күренекле кешеләре белән бергә тантаналы рәвештә утырышлар бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр. – Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да яһүдиләрнең күбесе менә шушы кешедән зарланды, «ул яшәргә тиеш түгел!» дип кычкырды. Әмма мин аны үлем җәзасына хөкем итәрдәй һичнәрсә эшләмәгән дип таптым һәм, ул үз эшен галиҗәнаб кайсарның хөкем итүен сораганга, аны кайсар янына җибәрергә булдым. Тик аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бүгенге әңгәмәдән соң язарга сүз табылыр дип, мин аны сезнең янга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем. Тоткынның нәрсәдә гаепләнүен күрсәтми торып, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламый кылынган эш булыр иде. Әгрип патша: – Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә, – диде Паулга. Шуннан Паул кулын күтәрде дә үзен яклап сөйли башлады: – Әгрип патша! Бүген синең алда яһүдиләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма шатмын. Син яһүдиләрнең барлык йолаларын, динебездә бәхәс тудыра торган мәсьәләләрне яхшы белгәнгә күрә, мине түземлек белән тыңлавыңны үтенәм. Минем яшьтән үк үз халкым арасында яшәгәнем һәм Иерусалимдәге тормышым барлык яһүдиләргә мәгълүм. Алар мине күптәннән белә һәм, әгәр теләсәләр, динебезнең иң таләпчән тәгълиматын тоткан фарисейлар төркеме әгъзасы икәнемә шаһитлык бирә алырлар иде. Ә хәзер мин, Аллаһы тарафыннан ата-бабаларыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүенә өметләнгән өчен, хөкем алдында торам. Безнең унике ыруг, шул вәгъдәнең тормышка ашуына өмет баглап, көне-төне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Яһүдиләр мине әнә шушы өмет өчен гаеплиләр, Әгрип патша. Җәмәгать, Аллаһының үлеләрне терелтүен сез чыннан да ышанмастай нәрсә дип саныйсызмы? Дөрес, кайчандыр мин дә, насаралы Гайсә исеменә каршы мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк, дип уйлый идем. Һәм Иерусалимдә шулай эшләдем дә: баш руханилардан рөхсәт алып, күп кенә изге адәмнәрне зинданнарга ташлаттым. Аларны үлем җәзасына хөкем итү турында сүз барганда, мин һәрвакыт ризалыгымны бирдем. Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, күп тапкырлар аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарыннан баш тартырга мәҗбүр иттем. Ачуым бик көчле булганга, аларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләп йөрдем. Әгрип патша, көннәрнең берендә баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның ризалыгы белән Дәмәшкъкә барганда, көн урталарында минем һәм юлдашларымның тирә-ягын күктән төшкән, кояштан да яктырак көчле нур балкытты. Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм шулвакыт мин бер тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян гына китерәсең», – диде. «Әфәндем, Син кем?» – дип сорадым мин. «Син эзәрлекли торган Гайсә Мин, – диде Ул. – Аягыңа торып бас! Хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан киләчәктә күрсәтеләчәк нәрсәләргә шаһитым һәм хезмәтчем булсын өчен килдем Мин каршыңа. Мин сине үз халкыңнан да, мәҗүсиләрдән дә коткарырмын. Күзләре ачылсын, караңгыдан яктыга чыксыннар, шайтан кулыннан азат ителеп йөзләре белән Аллаһыга таба борылсыннар, гөнаһлары кичерелеп Миңа булган ышанычлары аша изгеләр арасында урын алсыннар өчен Мин сине мәҗүсиләр янына җәбәрәм». Шуңа күрә, Әгрип патша, күктән иңгән күренешкә буйсынып, мин башта Дәмәшкъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бөтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә, ә соңыннан инде мәҗүсиләргә вәгазь сөйләдем, аларны да тәүбәгә чакырып Аллаһыга йөзләре белән борылырга, тәүбә итүләрен исбатлаучы эшләр кылырга өндәдем. Менә шуның өчен яһүдиләр мине Аллаһы йортында тотып алдылар да үтерергә теләделәр. Ләкин Аллаһы бүгенге көнгә кадәр миңа ярдәм итеп килә, һәм мин бөегенә дә, кечесенә дә шаһитлык бирәм, Мусаның һәм пәйгамбәрләрнең гаиптән биргән хәбәрләреннән башка берни сөйләмим. Ә алар Мәсихнең газап чигәргә тиешлеген һәм беренче булып үледән тереләчәген, яһүдиләргә һәм мәҗүсиләргә яктылык турындагы хәбәрне игълан итәчәген әйткәннәр иде. Ул үзен шулай дип яклаганда, Фисте аңа: – Паул, син акылдан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – дип кычкырды. – Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул, – мин үз акылымда һәм хак дөресен сөйлим. Патша бу турыда белә, һәм мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. Әлеге вакыйгалар патша игътибарыннан читтә калмагандыр дип уйлыйм, чөнки боларның берсе дә яшерен эшләнмәде. Әгрип патша, пәйгамбәрләрнең сүзләренә ышанасыңдыр бит син? Беләм, ышанасың. Әгрип Паулга: – Син мине шулай тиз генә мәсихче итәргә мөмкиндер дип уйлыйсыңмы? – диде. – Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – әмма синең генә түгел, бүген мине тыңлаган һәркемнең минем кебек, тик богаусыз булуын сорап Аллаһыга дога кылам. Шуннан соң патша, аның артыннан идарәче, Берники һәм алар янында утыручылар урыннарыннан тордылар да читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә хөкем итәрлек яки зинданга ташларлык һичнәрсә эшләмәгән, – дип фикер алыштылар. – Кайсар хөкемен таләп итмәсә, бу кешене азат итәргә дә мөмкин булыр иде, – диде Әгрип патша Фистегә. Безне Италиягә озатырга карар кылынгач, Паулны һәм тагын берничә тоткынны кайсар полкының Юли исемле йөзбашына тапшырдылар. Без Асия өлкәсенең ярлары буйлап бара торган, Адрамут шәһәреннән килгән корабка утырып киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх та бар иде. Икенче көнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Паулга илтифат күрсәтеп, Юли аңа дуслары янына барырга һәм аларның ярдәменнән файдаланырга рөхсәт итте. Сидуннан без тагын диңгезгә чыктык һәм, җил каршы булганлыктан, Кипр утравының җилдән ышык ягыннан уздык. Киликия һәм Памфулия өлкәләренә караган ярлар буйлап диңгезне кичкәннән соң, Лукия өлкәсендәге Мура шәһәренә килеп җиттек. Мурада йөзбашы, Италиягә китәчәк Искәндәрия корабын табып, безне шуңа утыртты. Байтак көннәр дәвамында акрын гына алга бардык һәм зур авырлык белән Книд шәһәре турысына килеп җиттек. Көчле җил комачаулаганга, кирәкле юнәлештә барып булмады, һәм без, Салмуни борынын узып, Крит утравының җилдән ышык ягына чыктык. Авырлык белән яр буйлап йөзеп, Яхшы гаваньнар дигән урынга килдек. Аннан ерак түгел Ласея шәһәре урнашкан иде. Байтак вакыт узды, Ураза көне дә үтеп китте. Диңгез буйлап юлны дәвам итү куркыныч булганлыктан, Паул шундый киңәш бирде: – Җәмәгать! Сәфәрне дәвам итү йөк һәм кораб өчен генә түгел, үзебез өчен дә авыр буласын һәм зур зыян китерәсен күрәм. Ләкин йөзбашы, Паулның сүзләреннән бигрәк, койрык тотучының һәм кораб хуҗасының сүзләренә колак салды. Гавань кышны уздырырга җайланмаган булганга, диңгезчеләрнең күбесе аннан китәргә һәм, мөмкин булса, Фойникес гаванена барып кышларга хәл кылды. Крит утравындагы Фойникес гаване көньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш тарафыннан искән җилләргә ачык иде. Көньяк җиле исә башлагач, алар, инде теләгебезгә ирештек дип уйлап, якорьны күтәрделәр, һәм без Крит яры буйлап йөзеп киттек. Әмма күп тә үтмәде, төньяк-көнчыгыштан бик көчле җил исә башлады да безнең корабны эләктереп үз уңаена агызып алып китте – кораб җилгә каршы тора алмады. Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауның җилдән ышык ягына чыгып, авырлык белән генә коткару көймәсен урнаштырып куя алдык. Көймәне палубага күтәргәннән соң, арканнарны кораб астыннан үткәреп, корабны урап бәйләдек. Суртис дип аталган сай җиргә утырудан куркып, диңгезчеләр җилкәнне төшерделәр, һәм кораб җил куган якка йөзүен дәвам итте; давыл һаман котырынганга, икенче көнне диңгезгә йөкләрне ташлый башладылар, ә өченче көнне алар диңгезгә үз куллары белән кораб җиһазларын ыргыттылар. Берничә көн дәвамында кояш та, йолдызлар да күренмәгәч һәм көчле давыл һаман тынмагач, котылуга булган соңгы өметебез юкка чыкты. Корабтагы кешеләр байтактан бирле берни ашамаган иде. Шуннан Паул алар арасына чыгып басты да: – Җәмәгать! Сүземне тыңларга – Криттан кузгалмаска кирәк иде. Шулай иткән булсак, бу кыенлыкларга да, югалтуларга да тарымас идек. Ә хәзер сезгә киңәшем шул: күңелегезне төшермәгез, чөнки сезнең берегез дә һәлак булмаячак, кораб кына җимереләчәк, – диде. – Мин – Аллаһы кешесе һәм Аңа хезмәт итәм. Үткән төндә миңа Аллаһы фәрештәсе күренеп болай диде: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең, һәм Аллаһы юлдашларыңның барысына да тормыш бүләк итә». Шулай булгач, җәмәгать, күңелегезне төшермәгез! Мин Аллаһыга инанам – бөтенесе Ул әйткәнчә булыр. Без берәр утрауга килеп чыгарбыз. Әдрән диңгезен гизеп йөргәндә, ундүртенче төннең урталарында, диңгезчеләр коры җиргә якынлашуыбызны сизеп алдылар һәм, тирәнлекне үлчәп, аның егерме сажин чамасы икәнен белделәр. Арырак киткәч, тагын үлчәделәр – унбиш сажин чамасы булды. Ташлы урынга барып бәрелүдән куркып, корабның койрык ягыннан дүрт якорь төшерделәр һәм тизрәк таң атуын сорап дога кылдылар. Корабтан качарга ниятләгән диңгезчеләр, борын яктан якорь салырга кирәк дигән сылтау белән көймәне суга төшергәч, йөзбашына һәм гаскәриләргә Паул: – Алар корабта калмаса, котыла алмаячаксыз, – диде. Шуннан гаскәриләр көймәне бәйләп куйган арканнарны чабып өзделәр дә, көймә суга килеп төште. Таң атар алдыннан Паул, корабтагыларны ашап алырга кыстап: – Казадан котылу көтеп ундүрт көн инде берни ашамыйсыз. Шунлыктан үтенеп сорыйм: гомерегезне саклап калыр өчен капкалап алыгыз. Берегезнең дә башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, – диде. Шуннан Паул, кулына икмәк алып, Аллаһыга шөкрана кылды да сындырып ашый башлады, һәм барысы да, күңелләре күтәрелеп китеп, ашарга утырды. Корабта без барлыгы ике йөз җитмеш алты җан идек. Ашап туйгач, корабны җиңеләйтү өчен диңгезчеләр бар бодайны диңгезгә ташладылар. Көн тугач, диңгезчеләр каршыларындагы коры җирне танымадылар. Ләкин комлы яры булган бер култыкны күреп алганнан соң, корабны шунда илтеп туктатырга карар кылдылар. Якорьларны чабып өзгәч, корабның койрыгында урнашкан бору ишкәкләрен ычкындырдылар да алгы җилкәнне җил уңаена көйләделәр. Кораб ярга таба юл алды, әмма сай урынга туры килеп, комга утырды. Корабның комга утырган борыны хәрәкәтсез калды, койрыгы исә килеп-килеп бәрелгән дулкыннардан җимерелә башлады. Гаскәриләр, тоткыннар арасыннан берсе дә йөзеп кача алмасын дип, аларны үтерергә ниятләде. Әмма йөзбашы, Паулны коткарып калырга теләп, аларны туктатты. Башта ул йөзә белгәннәргә суга сикерергә һәм ярга чыгарга боерды, калганнарга исә, котыласыгыз килсә, такталарга яки кораб ватыкларына тотынып йөзегез, диде. Шулай итеп, барысы да исән-имин ярга чыгып җитте. Исән-имин ярга чыгып җиткәч, утрауның Мальта дип аталганын белдек. Утрау халкы безгә гадәттән тыш кунакчыл булды. Яңгыр ява башлап суытып җибәргәнгә күрә, алар учак ягып барыбызны да җылынырга чакырды. Паул үзе җыеп китергән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салганда, ут эченнән зәһәр елан атылып чыкты да аның кулын электәреп алды. Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу – кеше үтерүче булса кирәк. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аның гомерен өзмәкче, – диештеләр. Әмма Паул еланны утка селкеп төшерде, елан исә аңа бернинди зыян китермәде. Кешеләр, хәзер ул шешенә башлар яки кинәт егылып үләр, дип көттеләр. Әмма озак кына көткәннән соң да аңа һичнинди зыян тимәгәнне күреп, фикерләрен үзгәрттеләр. – Ул – ниндидер бер илаһ, – диде алар. Шул тирәдәрәк кенә утрау башлыгы Поплиның хуҗалыгы урнашкан иде. Ул безне үз йортына чакырды һәм өч көн буе дусларча кунак итте. Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруыннан җәфаланып ята иде. Паул аның янына кереп дога кылды һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырды. Бу вакыйгадан соң утраудагы хасталарның башкалары да Паул янына килеп сихәтләнеп китте. Утрауда яшәүче кешеләр безгә күп хөрмәт күрсәттеләр, ә без китәргә җыенгач, кирәкле әйберләр белән тәэмин иттеләр. Өч айдан соң без, Искәндәриядән килеп шул утрауда кышны кичергән, Күк игезәкләре дип аталган корабка утырып юлга кузгалдык. Суракүсәй шәһәренә килеп җиткәч, өч көн анда булдык. Аннан Ригиун шәһәренә килдек. Иртәгесен, көньяк җиле исә башлагач, Ригиуннан киттек тә ике көндә Потиулуй шәһәренә килеп җиттек. Ул шәһәрдә имандашларыбызны очраттык, һәм алар бер атнага үзләре янында калуыбызны үтенделәр. Шулай без Римга килеп җиттек. Андагы имандашлар, килгәнебезне ишетеп, Аппи мәйданына һәм Өч кунакханәгә кадәр килеп безне каршы алдылар. Аларны күргәч, Паул Аллаһыга шөкрана кылды, аның күңеле күтәрелеп китте. Рим шәһәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рөхсәт ителде. Римга килеп өч көн торганнан соң, Паул анда яшәүче күренекле яһүдиләрне җыеп алды. Алар килгәч, Паул болай диде: – Туганнар! Үз халкыбызга яки ата-бабаларыбызның йолаларына каршы һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мине Иерусалимдә тотып алып римлылар кулына тапшырдылар. Тегеләр, сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга күрә, мине азат итәргә теләде. Әмма яһүдиләр моңа каршы килгәнлектән, мин кайсарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, ләкин максатым үз халкымны гаепләүдә түгел иде. Сезне менә шуның өчен сөйләшергә чакырган идем, чөнки шушы богауларымны мин Исраил халкы өмет баглаган Зат хакына күтәреп йөрим. Яһүдиләр исә аңа: – Без Яһүдиядән синең хакта язылган хатлар алмадык, Яһүдиядән килгән кардәшләрнең дә берсе-бер синең хакта һичнинди хәбәр җиткермәде һәм начар сүз сөйләмәде. Алай да, без синең фикереңне үзеңнән ишетергә теләр идек, чөнки безгә билгеле булганча, бу тәгълимат һәркайда бәхәс тудыра, – дип җавап бирделәр. Алар Паул белән башка бер көнне очрашырга килештеләр. Билгеләнгән көнне Паул яшәгән йортка баягыдан да күбрәк кеше килде. Паул аларга иртәдән кичкә кадәр Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләрнең язмаларыннан ышанычлы дәлилләр китерде. Берәүләр аның сүзләренә ышанды, икенчеләр исә ышанмады. Шулай бер-берсе белән килешә алмыйча таралырга җыенганда, Паул аларга болай диде: – Изге Рух Ишагыйя пәйгамбәр аша сезнең ата-бабаларыгызга дөрес әйткән: «Бу халык янына бар да әйт: Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз, ничек кенә карасагыз да – күрмәссез. Чөнки бу халыкның йөрәген май баскан. Көчкә генә ишетә колаклары, күзләрен дә йомган алар. Әгәр шулай булмаса, күзләре белән күрерләр, колаклары белән ишетерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар иде, һәм Мин аларны савыктырыр идем». Шуңа күрә сезгә мәгълүм булсын: Аллаһының коткару турындагы хәбәре мәҗүсиләргә юлланган, һәм алар аны ишетәчәк! – диде Паул. [ Ул шулай дигәннән соң, яһүдиләр бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар.] Ә Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм янына килүчеләрнең барысын да кабул итте. Ул кыю рәвештә һәм каршылыкларга очрамыйча Аллаһы Патшалыгы хакында игълан итте һәм Хакимебез Гайсә Мәсих турындагы тәгълиматны өйрәтте. Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү өчен сайланган һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган хезмәтчесе Паулдан сәлам! Аллаһы бу Яхшы хәбәрне Үзенең пәйгамбәрләре аша, Изге язмаларда алдан ук вәгъдә иткән. Әлеге Яхшы хәбәрдә Аның Углы турында сөйләнә. Чыгышы белән Ул – Давыт нәселеннән, әмма үледән терелеп, изгелек Рухы ярдәмендә Аллаһының кодрәтле Углы буларак таныла. Ул – Хакимебез Гайсә Мәсих. Аның исеме хакына бар халыкларны Аллаһыга буйсындырып иманга китерер өчен, без Мәсих аша мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар. Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сөеклеләренә, Аның изге халкы булырга чакырылганнарга Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Иң элек Гайсә Мәсих аша һәммәгез өчен Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйлиләр. Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы Үзе шаһит; Аның Углы хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, мин Аңа бөтен күңелемне биреп хезмәт итәм. Аллаһы ихтыяр кылып, яныгызга килергә, ниһаять, мөмкинлек тусын иде дип, дога кылудан туктамыйм. Сезне бик күрәсем һәм сезне ныгыту өчен миңа бирелгән рухи бүләк белән уртаклашасым килә, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне рухландыра алсак иде дим. Имандашлар, сезнең белеп торуыгызны телим: күп тапкырлар яныгызга килергә ниятләсәм дә, әлегәчә тоткарланырга сәбәпләр чыга торды. Чит халыклар арасында хезмәтемнең җимешләрен күргән сыман, сездә дә шуны күрәсем килә. Мин греклар һәм вәхшиләр, гыйлемлеләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. Шуңа күрә мин сезгә – Римда яшәүчеләргә дә – Яхшы хәбәрне игълан итәргә атлыгып торам. Яхшы хәбәрдән мин оялмыйм, чөнки аңарда иман тотучыларның һәрберсенә – иң элек яһүдиләргә, аннан соң чит халыкларга да – котылу алып килүче Аллаһы кодрәте бар. Яхшы хәбәрдә Аллаһының кешеләрне иман, бары тик иман аша гына аклавы ачыклана. Язмада әйтелгәнчә: «Иман аша акланган кеше – яшәячәк». Хакыйкатьне танырга комачаулаучы бозык кешеләрнең һәртөрле имансызлыгына һәм яманлыгына Аллаһы күктән Үзенең ярсуын күрсәтә. Аллаһы хакында белергә мөмкин булган һәр нәрсә алар өчен ачык, чөнки Аллаһы аны ачып бирде. Галәм яратылганнан башлап Аллаһының күренмәгән сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, Ул барлыкка китергән нәрсәләр аша ачык күренә. Шулай икән, ул кешеләр үзләрен аклар өчен һичнәрсә әйтә алмыйлар. Аллаһы турында белсәләр дә, кешеләр Аны Аллаһы буларак тиешенчә данламады һәм Аңа шөкер итмәде, киресенчә, буш уйларга бирелде, һәм аларның аңларга теләмәгән йөрәкләрен караңгылык басты. Үзләрен зирәккә санап, алар акылсызга әйләнде – үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклы хайваннарга һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырды. Шунлыктан Аллаһы кешеләрне үзләренең азгын теләкләре һәм бозыклыклары карамагына тапшырды, һәм алар үз тәннәрен мәсхәрәгә салды. Аллаһы хакыйкатен ялганга алыштырып, алар Бар итүчегә түгел, ә бәлки Ул бар иткән нәрсәләргә табынды һәм хезмәт итте. Бар кылучыга исә мәңгегә дан булсын! Амин. Шул сәбәпле Аллаһы кешеләрне хурлыклы нәфесләренә тапшырды: хатыннар табигый якынлык кылуны табигый булмаганына алыштырды. Шулай ук ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата җенси теләк белән янды, хурлыклы нәрсәләр кылды һәм шушы бозыклыклары өчен тиешле җәза алды. Шулай итеп, Аллаһыны тану мөһим түгел дип исәпләгәнгә, Аллаһы аларны бозык уйлары иркенә тапшырды, һәм алар тиешсез гамәлләр кылды. Аларның күңеле һәртөрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык, көнчелек, үтереш, ызгыш-талаш, алдау, яман ният белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, яла ягучылар, Аллаһыга нәфрәтлеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-аналарына итагатьсезләр, акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар, рәхимсезләр, мәрхәмәтсезләр. Аллаһының гадел хөкеме буенча алар үзләренең үлемгә лаек булуын беләләр; әмма үзләре генә гөнаһ кылып калмыйча, шундый эш кылучыларны да хуплыйлар. Ә син, башкаларны гаепләүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың: бүтәннәрне гаепләп син үзеңә дә хөкем чыгарасың, чөнки үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың. Андыйлар өчен Аллаһының хөкеме гадел икәнне беләбез. И адәм, андый гамәлләрне хөкем итәсең, ә үзең шуны ук эшлисең. Әллә син, Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын, дип уйлыйсыңмы? Аллаһының игелеге сине тәүбәгә юнәлткәнне аңламыйча, Аның шушы чиксез игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы әллә? Үзеңнең кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәвең белән син Аллаһының ачуы кузгалачак гадел хөкем көненә Аның нәфрәтен җыясың. Кылган эшенә карап Аллаһы һәркемгә өлеш чыгарачак: сабырлык күрсәтеп игелекле гамәлләр башкарган, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылган кешеләргә Ул мәңгелек тормыш бирәчәк; ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча явызлык артыннан баручыларга Аллаһы Үзенең ачуын һәм ярсуын төшерәчәк. Явызлык кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – михнәт һәм газап, ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдиләрне, аннары яһүди булмаганнарны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә, чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый. Аллаһы кануны бирелмәгән халыклар гөнаһ кылса, шул килеш һәлак булачак, ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылучылар Канун буенча хөкем ителәчәк. Чөнки Канунны ишеткән адәмнәр түгел, ә бәлки аны үтәгән кешеләр Аллаһы алдында акланачак. Кануны булмаган халыклар, табигый сиземләүләре белән Канун таләпләрен башкарып, канунсыз булуга карамастан, нәрсә эшләргә яраганны, нәрсә ярамаганны болай да беләләр. Бу исә Канун таләпләре аларның йөрәгендә икәнне күрсәтә; моны вөҗданнары да һәм кайчакта аларны гаепләгән, ә кайчакта аклаган уй-фикерләре дә раслый. Мин сөйли торган хәбәрдә әйтелгәнчә, ул көнне Аллаһы кешеләрнең яшерен эшләрен һәм уйларын Гайсә Мәсих аша хөкем итәчәк. Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһыны танып белүең белән мактанасың, Аллаһының ихтыярын беләсең һәм Канун нигезендә яхшыны яманнан аера аласың. Белем һәм хакыйкать тупланмасына – Канунга ия булганга, син үзеңне сукырларга юл күрсәтүче, караңгыдагылар өчен – яктылык, томаналар өчен – остаз, тәҗрибәсезләр өчен укытучы дип саныйсың. Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп, үзеңне өйрәтмисең? Урлашмаска үгетлисең, ә үзең урлыйсың; «зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласың; потлардан җирәнәсең, ә үзең аларга табына торган йортларны талыйсың; Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисең. Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһының исеме мәҗүсиләр тарафыннан сезнең ишеләр аркасында хурлана». Канунны үтәгән очракта гына сөннәтле булуың файдалы, ә инде Канунны бозасың икән, сөннәтле булуыңның мәгънәсе юк. Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үти икән, ул сөннәтле булып саналмасмы? Димәк, сөннәткә ия булмаган килеш Канун таләпләрен үтәүчеләр сине – сөннәт иясен, язылган Канунга ия булучыны, әмма аны бозучыны хөкем итәр. Исемдә генә яһүди булган – чын яһүди түгел әле; тән сөннәтен үтәү генә дә чын сөннәт түгел. Күңеле белән яһүди булган гына чын яһүди; шулай ук йөрәккә үткән сөннәт кенә чын сөннәт. Бу исә язылган Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә Рух аша кылына. Мондыйларга мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә. Шулай итеп, яһүди булуның өстенлеге һәм сөннәтле булуның файдасы бармы соң? Әйе, бөтен яктан бар. Аллаһы сүзе иң әүвәл аларга ышанып тапшырылган. Әгәр аларның кайберләре Аллаһыга тугрылык сакламаган икән, шушы хәл Аллаһының тугрылыгын юкка чыгарырмы? Әлбәттә, юк! Һәрбер кеше ялганчы булса да, Аллаһы Үз сүзендә тора. Бу хакта Язмада болай дип әйтелгән: «Гаепләү сүзләрең хаклыдыр, хөкемдә Син җиңәрсең». Әгәр безнең гаделсезлек Аллаһының гаделлеген ачыграк күрсәтә икән, өстебезгә ачуын яудырып Аллаһы дөрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләргә хас булганча фикер йөртәм.) Әлбәттә, юк! Югыйсә Аллаһы дөньяны хөкем итә алмас иде. Әмма минем ялганым аркасында Аллаһының хакыйкате ачыграк күренеп Аның дан-шөһрәтен арттыра икән, ни өчен мин гөнаһлы дип хөкем ителәм соң? Әгәр шулай икән, яхшылыкка әйләнсен дип, яманлык кылыйкмы? Алар шулай өйрәтә дип, кайберәүләр безне яманлап сөйли дә. Андый кешеләр үзләренә тиешле хөкемне алырлар. Димәк, ничек була инде? Безнең хәлебез башка халыкларныкына караганда яхшыракмы? Әлбәттә, юк! Яһүдиләрнең дә, башка халыкларның да – бөтенесенең гөнаһ хакимлеге астында икәнен ачыкладык бит инде. Язмада әйтелгән: «Бер генә тәкъва кеше дә юк, бер генә дә. Акылга ия беркем юк, Аллаһыны эзләми беркем. Һәммәсе юлдан язган, бердәй бозылган; игелек кылучы күренми, берәү дә юк». «Ачык кабер базыдыр бугазлары, телләре белән алдыйлар, елан агуы сеңгән сүзләренә». «Аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы». «Аяклары аларның кан түгәргә ашыга, йөргән юлларында бары җимереклек һәм кайгы гына кала. Иминлек юлын белми алар». «Аллаһыдан курку хисе юк аларда». Канун сүзләренең Канунга буйсынучы кешеләргә төбәп әйтелүен без беләбез; шулай булгач, үзен аклап беркем авыз ача алмый, һәм Аллаһы каршында бөтен дөнья гаепле булып кала. Канун таләпләрен үтәп кенә Аллаһы каршында беркем аклана алмый; Канун бары тик нәрсәнең гөнаһ булуын гына күрсәтә. Әмма хәзер Канунга бәйле булмаган юл белән дә Аллаһының кешеләрне аклавы ачылды, моны Тәүрат та, пәйгамбәрләр дә раслый. Аллаһының кешеләрне аклавы Гайсә Мәсихкә ышанган һәркемгә иман аша бирелә, чөнки кешеләр арасында аерма юк. Бөтенесе дә гөнаһ кылып Аллаһы даныннан мәхрүм калды бит; әмма Аллаһының мәрхәмәте белән аклану һәммәсенә бүләк ителә, чөнки Аллаһы, Гайсә Мәсихнең гомерен биреп, аларны йолып ала. Гайсәнең каны аша иман итүчеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Аллаһы Гайсә Мәсихне корбан буларак алдан билгеләп куя. Шулай эшләп, элек кылынган гөнаһлар өчен җәза бирмичә, чиксез сабырлык күрсәтеп Ул Үзенең хаклыгын раслый. Ул хәзер дә Үзенең хак булуын күрсәтә: Хаклык иясе буларак, Гайсәгә иман китерүчеләрне аклый. Шулай итеп, мактанырлык нәрсәбез калды соң? Бернәрсәбез калмады! Нинди канунга нигезләнеп мактаныйк? Эш күрсәтүне таләп иткән канунгамы? Юк, иманлы булуны таләп иткән канунга. Без бит кешенең Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә бәлки иман аша аклануын таныйбыз. Аллаһы – яһүдиләрнең Алласы гынамы? Ул башка халыкларның да Алласы түгелмени? Әлбәттә, башка халыкларныкы да, чөнки Аллаһы бер һәм бердәнбер. Сөннәтлеләрне аклаган кебек, Ул сөннәтсезләрне дә иман аша аклый. Шулай итеп, без иманыбыз белән Канунны юкка чыгарабызмы? Әлбәттә, юк; киресенчә, без аны иманыбыз белән раслыйбыз. Халкыбызның нәселбашы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң? Әгәр Ибраһим үзенең гамәлләре белән тәкъва дип саналган икән, аның мактанырга хакы булыр иде, тик Аллаһы каршында түгел. Язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды». Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бирелергә тиешле нәрсә булып санала. Әгәр инде кеше, үзенең эшләренә таянмыйча, гөнаһлыларны аклаучы Аллаһыга ышана икән, Аллаһы аның ышануын тәкъвалык дип саный. Эш-гамәлләреннән бәйсез рәвештә Аллаһы тарафыннан тәкъва дип исәпләнгән кешенең бәхетле булуы турында сөйләп, Давыт шуны ук раслый: «Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә. Бәхетледер кеше, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә». Шулай итеп, бу бәхет сөннәтлеләргә генә кагыламы, әллә сөннәтсезләргәдәме? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән тәкъва булып саналды», – дип сөйләдек. Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр. Әле сөннәтсез чакта ук ул үзенең ышануы белән тәкъва саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Ибраһим, шулай итеп, сөннәтләнмәгән килеш иман китергән барлык кешеләрнең рухи атасына әйләнде – һәм алар Аллаһы каршында тәкъва саналды. Ибраһим – сөннәтлеләрнең дә атасы, ягъни бу йоланы үтәү белән генә чикләнмәүчеләрнең, Ибраһим әле сөннәтсез чакта йөргән иман юлыннан атлаучыларның атасы. Аллаһының, дөнья синеке һәм синең токымыңныкы булыр, дип Ибраһимга биргән вәгъдәсе Канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, ә бәлки иман аша тәкъва булган өчен бирелде. Әгәр дә Аллаһы вәгъдә иткәнне Канунны үтәүчеләр генә алса, иман үзенең мәгънәсен югалтыр, вәгъдә дә буш булыр иде. Канун Аллаһының җәзасына юл ача, Канун булмаган җирдә исә Канунны бозу да булмый. Шулай итеп, Аллаһының вәгъдәсе кешегә иманы аша бирелә. Аллаһының мәрхәмәте белән бирелә торган әлеге вәгъдәне Ибраһимның бар токымы – Канун буенча яшәүчеләр генә түгел, ә бәлки Ибраһим кебек иман итүчеләр дә алсын өчен шулай бу. Язмада «Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итеп куйдым» дип әйтелгәнчә, Ибраһим – һәммәбезнең атасы. Үлеләрне терелтүче, юктан бар итүче, ышаныч баглаган Алласы каршында Ибраһим – барыбызның атасы. Бернинди өмет тә калмаганда, Ибраһим өмет белән ышана һәм, «синең токымың бихисап булачак» дип әйтелгәнчә, күп халыкларның атасы була. Йөз яшьлек тәненең инде үлеп баруын һәм хатыны Сараның бала табу өчен артык карт булуын аңласа да, аның иманы кимеми, Аллаһы вәгъдәсенә ышанычы какшамый, киресенчә, иманында нык торып, Аллаһыга ул дан-шөһрәт китерә. Биргән вәгъдәсен үтәргә Аллаһының кодрәте җитәсенә ышанып, Ибраһим үзенең ышануы белән «тәкъва булып саналды». Хәер, «тәкъва булып саналу» дигән сүз Ибраһимга гына түгел, бәлки безгә дә – гөнаһларыбыз өчен үлемгә дучар ителгән һәм безне аклар өчен үледән терелгән Хакимебез Гайсәгә кабат җан өргән Аллаһыга инанучыларга да кагыла. Шул рәвешле, иман китереп аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә безнең белән Аллаһы арасында татулык урнашты. Иманыбыз нигезендә Мәсих безгә Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүгә юл ачты. Без хәзер шул мәрхәмәткә нык баглыдыр һәм, Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән өмет белән горурланабыз һәм шатланабыз. Моның белән генә түгел, кичергән михнәтләребез белән дә горурланабыз, чөнки михнәтнең чыдамлык тудырганын беләбез. Чыдамлыктан – ныклык, ныклыктан өмет барлыкка килә. Ә өмет алдамый, чөнки безгә бирелгән Изге Рух йөрәкләребезгә Аллаһының яратуын мул итеп яудыра. Аллаһы тарафыннан билгеләнгән бер вакытта, без әле көчсез чакта, Мәсих имансызлар өчен үлде. Кемдер хәтта тәкъва кеше өчен гомерен бирер микән? Хәер, бәлки берәрсе яхшы адәм өчен үләргә дә әзер булыр. Әмма Аллаһы безне яратуын шулай исбат итте: Мәсих әле без гөнаһлы чакта ук безнең хакка үлде. Һәм инде хәзер, Мәсихнең каны белән аклангач, Аның ярдәме белән без Аллаһы ачуыннан котылырбыз. Аллаһының дошманнары булган чагыбызда Углының үлеме безне Аның белән татулаштыргач, инде хәзер, татулашкан хәлдә, Углының тормышы ярдәмендә һичшиксез котылырбыз. Алай гына да түгел, Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә Аллаһы белән татулашкач, без Аллаһы белән горурланабыз. Беренче адәм белән бергә дөньяга гөнаһ үтеп кергәч, гөнаһ белән бергә үлем дә үтеп керде. Шулай итеп, үлем бөтен кеше арасына таралды, чөнки бөтенесе дә гөнаһ кылды. Гөнаһ, әлбәттә инде, Канун кабул ителгәнче үк дөньяда булган, әмма Канун булмаган урында берәүнең дә гөнаһы исәпкә алынмаган. Аллаһы тыюын бозмаган, Адәмнең гөнаһын кабатламаган кешеләр булса да, Адәм заманыннан башлап Муса заманына кадәр яшәгән кешеләр өстеннән үлем хакимлек иткән. Адәм, ниндидер бер мәгънәдә, килергә тиешле Затның чагылышы булып торган. Әмма Аллаһының мәрхәмәт бүләген Адәм кылган гөнаһ белән тиңләштерү мөмкин түгел. Бер кешенең гөнаһы күпләрне үлемгә дучар итә, ә Аллаһының мәрхәмәте һәм икенче бер Кешенең, ягъни Гайсә Мәсихнең мәрхәмәт бүләге күпләргә мул итеп бирелә. Аллаһы бүләген бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәсе белән чагыштыру мөмкин түгел: бер гөнаһ өчен «гаепле!» дигән хөкем чыгарылса, Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән бүләк исә, гөнаһлар күп булуга карамастан, аклануга китерә. Нибары бер кешенең гөнаһы аркасында үлем хакимлек итә башлаган икән, икенче бер Кеше, ягъни Гайсә Мәсих аша Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм дә бүләк буларак Аның аклавын кабул кылучылар тормышта хакимлек итәчәк. Шулай итеп, берәүнең гөнаһы аркасында бар кешегә «гаепле!» дигән хөкем чыгарылса, икенче Берәүнең хак гамәле һәммәсенә аклану һәм тормыш алып килә. Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булган кебек, икенче Берәүнең буйсынуы белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак. Канунны кабул итүгә, гөнаһларның күп булуы ачыкланган. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте дә арткан. Димәк, кешеләрне үлемгә этәрүче гөнаһ хакимлек иткән сыман, безне аклаучы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә Аллаһының мәңгелек тормыш бирүче мәрхәмәте дә хакимлек итә башлаган. Шулай итеп, нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте ташып торсын өчен әүвәлгечә гөнаһ кылуны дәвам итикме? Әлбәттә, юк! Гөнаһ өчен без – үле, шулай булгач, моннан соң да ничек гөнаһ эчендә яши алабыз? Сез белмисезме әллә: без һәммәбез, Гайсә Мәсих белән берләшер өчен суга чуму йоласын үтәп, Аның белән бергә үлгән кебек булдык. Шулай, суга чуму йоласын үтәп, без Аның белән бергә үлдек һәм күмелдек. Ә хәзер, Атабызның бөек кодрәте белән үледән терелгән Мәсих сыман, без дә яңа тормышта яши алабыз. Әгәр без Мәсих үлеменә тиң үлем аша Аның белән берләшкәнбез икән, үледән дә Аның кебек терелербез. Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән котылу һәм моннан ары инде гөнаһ коллары булмас өчен, безнең иске табигатебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды. Үлгән кеше гөнаһ хакимлегеннән азат ителә бит. Әгәр Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. Без беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлмәс, үлем инде Аның өстеннән хакимлек итмәс. Ул бер тапкыр үлде, гөнаһ өчен Ул – үле. Ә хәзер Ул – тере һәм Аллаһы өчен яши. Шулай ук сез дә үзегезне гөнаһ өчен үле, әмма Гайсә Мәсих белән берлектә Аллаһы өчен яшәүче дип санагыз. Шуңа күрә фани тәнегез өстеннән гөнаһка хакимлек итәргә юл куймагыз һәм тән нәфесләренә буйсынмагыз. Тәнегезнең бер әгъзасы да явызлык коралы булып гөнаһка хезмәт итмәсен. Киресенчә, үлемнән тормышка кайткан кешеләр буларак, үзегезне Аллаһыга тапшырыгыз. Тәнегезнең бар әгъзалары хаклык коралы булып Аллаһыга хезмәт итсен. Сезнең өстән гөнаһ хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһы мәрхәмәте белән яшисез. Димәк, ничек була инде? Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһының мәрхәмәтендә яшәгәнгә күрә гөнаһ кылыргамы?! Әлбәттә, юк! Үзегезне кемгә коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең буйсынучан колы буласыгызны беләсез. Гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга буйсыну исә Аның каршында аклануга китерә. Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. Сез, гөнаһтан котылып, хаклык коллары булдыгыз. (Аңлап бетермәссез дип, бу турыда гадирәк итеп әйтәм.) Кайчандыр сез, бозыклык һәм әхлаксызлык коллары булып, яман эшләр кыла идегез. Инде хәзер үзегезне изге тормышка илтүче хаклыкка кол итеп тапшырыгыз. Гөнаһ коллары булган чакта сез тәкъвалыктан азат идегез. Элек кылган, хәзер йөзегезгә кызыллык китергән гамәлләрегездән нинди файда алдыгыз соң? Андый гамәлләр ахырда үлемгә алып килә бит. Хәзер исә сез, гөнаһтан котылып, Аллаһының коллары булдыгыз, моның җимеше – изгелек, ә нәтиҗәсе – мәңгелек тормыш. Кылынган гөнаһ өчен җәза – үлемдер, ә Аллаһының бүләге – Хакимебез Гайсә Мәсихтәге мәңгелек тормыш. Имандашлар, сезгә, әлбәттә, мәгълүмдер (мин моны Канунның нәрсә икәнен белгән кешеләргә әйтәм): кеше исән вакытта гына Канун аның өстеннән хакимлек итә. Әйтик, кияүдәге хатын ире исән чакта Канун буенча ире белән бәйләнгән; ә инде ире үлә калса, иренә бәйләп торучы Канун таләбеннән хатын азат ителә. Шуңа күрә, ире исән чакта хатын башка ир белән мөнәсәбәттә булса, зина кылучы дип атала; ә инде ире үлсә, хатын Канунның бу таләбеннән азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыккан очракта зина кылучы дип исәпләнми. Шуның кебек, имандашларым, Мәсихнең тәне белән бергә үлгәндә, Канун таләпләре өчен сез үлдегез; хәзер исә сез, Аллаһыга файдалы хезмәт итү өчен, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелгән Мәсихнеке булдыгыз. Гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәгәндә, Канун безнең нәфесебезне уята, һәм кылган гамәлләребез ахырда үлемгә китерә иде. Хәзер исә, кайчандыр безне бәйләп торган Канунга карата үлгәч, аңардан азат булып, Аллаһыга элеккечә, ягъни Канун таләпләре буенча түгел, ә бәлки яңача, Изге Рух күрсәткәнчә хезмәт итәбез. Инде нәрсә әйтик? Алайса, Канун гөнаһлы булып чыгамы? Әлбәттә, юк! Әмма Канун булмаса, мин гөнаһның нәрсә икәнен белмәс идем. Әгәр Канун: «Башка берәүнекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, нәфес сузуның нәрсә икәнен аңламаган булыр идем. Әмма гөнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртөрле нәфес теләкләре уятты, чөнки Канун булмаганда гөнаһ үле. Кайчандыр мин Канунны белми яшәдем, әмма Канун әмере барлыкка килгәннән соң, гөнаһ терелде, ә мин үлдем. Шулай итеп, тормыш бирергә тиешле әмер миңа үлем алып килде; чөнки гөнаһ, әлеге әмердән файдаланып, мине алдады һәм әмер ярдәмендә мине үтерде; ләкин Канун изге, аның әмере дә изге, гадел һәм яхшы. Димәк, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Әлбәттә, юк! Әмма гөнаһ, гөнаһ буларак танылсын өчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Шулай итеп, әмер гөнаһның никадәр гөнаһлы булуын ачыклады. Без Канунның Рух аша килгәнен беләбез. Ә мин – фани тәнлемен, гөнаһка кол итеп сатылганмын. Кылган гамәлләремне үзем дә аңламыйм: эшлисе килгәнемне түгел, күрәлмаган нәрсәне эшлим. Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм. Шулай булгач, инде моны үзем түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли. Мин бит беләм: миндә, ягъни табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим. Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли. Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин ихтыярсыздан явызлык кылам. Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма тән-бәдәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Ул исә акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра. Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? Хакимебез Гайсә Мәсих аша мине коткаручы Аллаһыга шөкер! Шулай итеп, акылым белән мин Аллаһы канунына, ә табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм. Шулай итеп, Гайсә Мәсихнеке булганнарга хәзер хөкем карары янамый, чөнки тормыш бирүче Рухның кануны Гайсә Мәсих аша сине гөнаһ һәм үлем кануныннан азат итте. Кешенең табигате көчсез булганга, Канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды – табигатебездәге гөнаһны юк итәр өчен Ул, Үз Углына гөнаһлы кешеләргә охшаш тән биреп, Аны дөньяга юллады. Аллаһы моны Канунның гадел таләпләре бездә – табигатебез буенча түгел, ә бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә – гамәлгә ашсын өчен эшләде. Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – нәфесләре буенча, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләр Рух теләге буенча фикер йөртә. Шул гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләрнең фикерләре аларны үлемгә китерә, ә Аллаһы Рухы кушканча яшәүчеләрнең фикерләре аларга тормыш һәм тынычлык бирә. Шуңа күрә гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр – Аллаһының дошманы, чөнки алар Аның канунын санламыйлар һәм санлый да алмыйлар. Гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар. Әмма сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез гөнаһлы табигатегезгә түгел, Рухка буйсынып яшисез. Әгәр кемдәдер Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. Күңелегездә Мәсих яши икән, тәнегез гөнаһ аркасында үле булса да, Аллаһы сезне аклаганга күрә, Рух сезгә тормыш бирә. Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһы Рухы сездә яши икән, Мәсихне үледән терелткән Аллаһы Үзенең сездә яшәүче Рухы белән фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. Шуңа күрә, имандашлар, без гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәргә тиеш түгелбез. Гөнаһлы табигатегезне кайгыртып яшәсәгез – үләчәксез. Ә инде аның гамәлләрен Рух кодрәте белән үтерәсез икән – яшәячәксез. Күңелендә Аллаһы Рухы булган кешеләрнең һәммәсе – Аллаһы балалары. Чөнки сез куркып яшәргә мәҗбүр итүче коллык рухын түгел, ә бәлки Аллаһы балалары дип саналырга мөмкинлек бирүче Рухны алдыгыз. Шуңа күрә Аллаһыга без Рух аша: «И газиз Атам! » – дип мөрәҗәгать итәбез. Аллаһы Рухы безнең рухыбыз белән бергә безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр без Аллаһы балалары икән, димәк, Аның варислары да һәм без Аның мирасын Мәсих белән бергә кабул итәбез. Мәсих белән бергә михнәт кичерәбез икән, Аның дан-шөһрәтен дә уртаклашачакбыз. Мин болай уйлыйм: безнең хәзер кичергән вакытлы газапларыбыз киләчәктә без ия булачак дан-шөһрәт белән чагыштырганда бернигә тормый. Аллаһы Үз балаларын дөньяга танытачак көнне бөтен әһле җиһан түземсезлек белән көтә. Чөнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки буйсындыручы Затның ихтыяры буенча мәгънәсез тормышка дучар ителгән иде. Әмма Аллаһы балаларының данына һәм азатлыгына ия булу өчен, Аллаһы бар иткән һәркемнең фанилык коллыгыннан котылу өмете бар. Аллаһы тарафыннан яратылган һәр мәхлукның әлегәчә сыкрануын һәм бала тапкан хатындай газаплануын без беләбез. Хәер, алар гына түгел, Аллаһы бүләкләренең тәүгесен, ягъни Изге Рухны кабул иткән без дә тулы мәгънәдә Аллаһы балалары булуыбызны – тәнебезнең йолып алынуын түземсезлек белән көтеп эчтән генә сыкранабыз. Без шул өмет белән котылдык та. Әгәр өметебез гамәлгә ашкан булса, өметләнүнең кирәге булмас иде. Өметенең гамәлгә ашуын күрсә, кеше нигә өметләнеп торсын инде? Ә менә күзебезгә күренмәгән нәрсәне өмет итәбез икән, без аны сабырлык белән көтәбез. Шулай ук Рух та безгә ярдәмгә килә: без көчсез һәм нәрсә турында дога кылырга кирәклеген белмибез, сүз белән әйтеп бирә алмаслык көрсенүләр ярдәмендә безнең өчен Рух Үзе ялвара. Йөрәгебездә нәрсә ятканны белүче Аллаһыга Рухның теләге мәгълүм, чөнки Аллаһы сайлаган бәндәләр өчен Рух нәкъ Аллаһы Үзе теләгәнчә ялвара. Белгәнебезчә, Аллаһыны яратучыларга, ягъни Аның нияте буенча чакырып алынган кешеләргә бар нәрсә файдага гына. Аллаһы Үзе сайлаган кешеләрне Үз Углына охшаш булырга алдан билгеләп куйган. Шул рәвешле, Гайсә күп санлы кардәшләре арасында беренче бала булган да инде. Аллаһы кемнәрне алдан билгеләгән булса, шуларны чакырган; кемнәрне чакырса, шуларны аклаган; кемнәрне акласа, шуларга дан-шөһрәт биргән. Әйтелгәннәргә өстәп тагын ни дияргә? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала? Аллаһы, Үз Углын кызганмыйча, Аны барыбыз хакына биргән икән, калган бар нәрсәне Углы белән бергә безгә бүләк итәр түгелме? Аллаһы тарафыннан сайланган адәмнәрне һичкем гаепли алмас, чөнки аларны Аллаһы Үзе аклый; аларны һичкем хөкем итә алмас, чөнки үлеп кабат терелгән һәм Аллаһының уң ягыннан урын алган Гайсә Мәсих Үзе безнең өчен Аллаһыга ялвара. Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәт яки газапмы, эзәрлекләү, ачлык яки ялангачлыкмы, хәвеф яки кылычмы? Язмада болай дип әйтелгән: «Синең өчен көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп күрәләр». Әмма безгә мәхәббәт күрсәтүче Затның ярдәме белән боларның һәммәсен тулысынча җиңеп чыгабыз. Иманым камилдер: ни үлем, ни яшәү, ни фәрештәләр һәм күктәге көчләр, ни хәзергесе, ни киләчәктә булачак нәрсәләр, ни кодрәтлеләр, ни югарыдагылар, ни түбәндәгеләр – бар кылынган нәрсәләрнең берсе дә безне Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы күрсәткән мәхәббәттән аера алмас. Мәсихче буларак, мин дөресен сөйлим, алдамыйм, Изге Рух белән бергә вөҗданым да моңа шаһит: кайгым зур минем, йөрәгем бертуктамый сызлана! Үземнең кардәшләрем, халкым урынына мин, Мәсихтән аерылып, каһәрләнгән килеш калырга риза булыр идем. Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, аларга Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде. Алар – ерак ата-бабаларыбыз токымы, Мәсих тә тумышы белән бу халыкныкы. Һәрнәрсәдән өстен булган Аллаһыга мәңге мактаулар яусын! Амин. Әмма «Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады» дип әйтү дөрес булмас. Чөнки исраилиләрнең һәммәсе чын исраили түгел, Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Язмада «синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк» диелгән бит, ягъни табигый рәвештә туган балалар түгел, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары дип санала. Ә вәгъдә сүзе болай булган: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның углы туган булыр». Әле ул гына да түгел: ерак бабабыз Исхактан авырга калган Рәбика белән дә шулай була. Аның игезәк ике углы туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә эшләргә өлгергәнче үк Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк», – дип әйтелгән була. (Моның белән Аллаһының сайлавы игезәкләрнең эшләренә түгел, ә чакыручы Затка бәйле икәнлеге күрсәтелә.) Бу турыда Язмада болай дип әйтелгән: «Мин Ягъкубны яраттым, Эсауга исә нәфрәтләндем». Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Әлбәттә, гадел! Мусага Ул болай дигән: «Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен; кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын». Шуңа күрә Аллаһының сайлавы кешенең теләгенә яки тырышлыгына түгел, ә бәлки Аллаһының шәфкатенә бәйле. Язмада Аллаһы фиргавенгә болай ди: «Көч-кодрәтемне күрсәтер һәм исемем бөтен җир йөзендә танылсын өчен Мин сине бөек урынга утырттым». Аллаһы, димәк, теләгән кешесенә шәфкать күрсәтә һәм теләгән кешесен үзсүзле итә. Син миннән: «Шулай булгач, Аллаһы ничек итеп кемнедер гаепли ала? Аның ихтыярына кем дә булса каршы килә аламыни?» – дип сорарсың. И адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә кем соң син? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни өчен мине болай итеп ясадың?» – дип әйтерме? Чүлмәкченең бер үк балчык кисәгеннән кыйммәтле савыт яисә гади чүлмәк ясарга хакы юкмыни? Аллаһы, бәлки, Үзенең ачуын күрсәтер һәм кодрәтен белдерер өчен һәлакәткә дучар ителгән «нәфрәт савытларына» зур сабырлык белән түзеп торадыр? Ул моны, бәлки, Үзенең данын уртаклашырга әзерләгән «шәфкать чүлмәкләренә» шөһрәтенең нинди мул икәнен күрсәтү өчен эшләгәндер? Без – әнә шул «шәфкать чүлмәкләре». Ул безне яһүдиләрдән генә түгел, башка халыклардан да чакырып алды. Һошея китабында язылганча, Аллаһы бу турыда болай дигән: «Халкым булмаганны Үз халкым дип, сөекле булмаганны сөеклем дип атармын». «Һәм „сез Минем халкым түгел“, дип әйтелгән урында аларны тере Аллаһының балалары дип атарлар». Ишагыйя пәйгамбәр исә Исраил хакында болай дип белдергән: «Исраилиләрнең саны диңгез буендагы ком бөртегедәй күп булса да, аларның бик азы котылыр; чөнки Раббы җир йөзен тәвәккәллек белән, тиз арада хөкемгә тартыр». Ишагыйя алдан күреп әйткәнчә: «Күкләр Хуҗасы Раббы безгә нәсел калдырмаса, без Сәдүм каласы сыман булыр, Гамура каласына охшар идек». Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклануга иреште. Бу аклану иман аша килде. Исраилиләр исә Канунны үтәү аша аклану табарга омтылса да, моңа ирешә алмады. Ни өченме? Чөнки алар иманга түгел, эш-гамәлләргә таяндылар; шуңа күрә «ташка» абындылар. Бу турыда Язмада болай дип әйтелә: «Менә, Сионда кешеләрне абындыра торган бер таш, алар абынып егылачак бер кыя куям, әмма Аңа ышанган кеше оятка калмас». Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам. Мин шаһитмын: алар ихлас күңелдән Аллаһы ихтыярын үтәргә телиләр, ләкин аларның теләге дөрес аңлауга нигезләнмәгән. Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын аңламаганга, алар, үзләре уйлаганча акланырга тырышып, Аның хаклык юлына буйсынмыйлар. Мәсих Канунга чик куйды, шунлыктан иманы булган һәр кеше хәзер Аллаһы тарафыннан акланган санала. Канун кушканны үтәп Аллаһы күңеленә хуш булу турында Муса болай дип язган: «Канун таләпләрен үтәгән кеше шул таләпләр ярдәмендә яшәячәк». Ә иман аша аклану турында болай диелгән: «Үзеңнән „күккә кем күтәрелер?“ дип сорама (ягъни Мәсихне алып төшәр өчен), „упкынга кем төшәр?“ дип тә сорама (ягъни Мәсихне үлеләр дөньясыннан алып чыгар өчен)». Язмада ничек әйтелгән соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда – телеңдә һәм күңелеңдә» диелгән. Бу – без игълан итә торган иман турындагы сүз. Гайсәне Хаким дип танысаң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң – котылачаксың. Чын күңелдән иман итү – аклануга, ә иман итүеңне телең белән тану котылуга китерә. Язмада «Аңа ышанган кеше оятка калмас» дип әйтелгән. Монда яһүдиләр белән башка халыклар арасында аерма юк, чөнки барыбызның да Раббысы – бер үк, Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт. Язмада әйтелгәнчә, «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак». Әмма Аңа ышанмаучылар ничек Аңа мөрәҗәгать итә алырлар икән? Аның хакында ишетмәгән килеш ничек Аңа иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? Хәбәр итәргә кемнедер җибәрмәсәләр, ничек итеп әлеге хәбәрне җиткерерләр? Язмада болай дип әйтелгән: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!» Әмма Яхшы хәбәрне кабул итмәүчеләр дә булды. Ишагыйя болай дигән бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?» Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, Мәсих турындагы сүз аша килә. Әмма мин, Исраил халкы бу хәбәрне әллә ишетмәде микән, дип сорыйм. Ишетте, әлбәттә, чөнки Язмада бит әйтелгән: «Аларның тавышы бөтен җир йөзенә таралды, сүзләре дөнья чигенә барып җитте». Кабатлап сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Бу турыда, Аллаһы сүзләрен китереп, әле Муса әйткән була: «Халык дип атап булмаган кешеләр аша сезнең көнчелекне уятырмын, томана бер халык аша ачуыгызны кузгатырмын». Ишагыйя исә Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйткән: «Мине эзләмәгәннәр Мине тапты, Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем». Ә Исраил халкы турында Аллаһы болай ди: «Тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка Мин көне буе кулларымны сузып тордым». Шулай итеп, мин сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Әлбәттә, юк! Мин үзем дә Ибраһим нәселеннән – Беньямин ыругына караган исраили. Аллаһы әүвәлдән үк сайлап алган Үз халкын кире какмады. Әллә сез бу турыда Язмада нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкыннан зарланып, Ильяс пәйгамбәр Аллаһыга менә нәрсә дигән: «Йа Раббым! Пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мәзбәхләреңне җимерделәр. Бер мин генә калдым, җанымны кыймакчы булып, хәзер инде мине дә эзлиләр». Аллаһы аңа нинди җавап биргән соң? «Ялган илаһ Багал алдында тез чүкмәгән җиде мең кешене Мин Үзем өчен саклап калдым», – дигән. Аллаһының мәрхәмәте белән сайланган кешеләр күп булмаса да, алар хәзер дә бар. Аллаһы аларны эшләренә карап түгел, Үзенең мәрхәмәте буенча сайлаган, юкса мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде. Димәк, ничек була инде? Исраил халкы үзенең теләгенә ирешмәде; сайланганнары гына иреште, башкалары исә туң күңеллегә әйләнде. Язмада әйтелгәнчә: «Аллаһы аларны, йокыга талдырып, шушы көнгә кадәр күзләре күрмәс, колаклары ишетмәс итте». Давыт та болай дигән: «Аш табыны алар өчен тозак һәм ятьмә, киртә һәм җәза булсын. Күзләре томаланып күрмәс булсын, аркалары гомер буена бөкрәйгән килеш калсын». Шулай булгач, сорыйсым килә: әллә исраилиләр бөтенләйгә ятып калырлык итеп абындылармы? Әлбәттә, юк! Аларның абынулары башка халыкларга котылу алып килде, шунлыктан исраилиләрнең көнчелеге кузгалды. Абынулары – дөньяга, югалтулары башка халыкларга фатиха бирсә, Аллаһыга кайтулары аларны күпкә фатихалырак итәчәк. Сезгә, яһүди булмаган халыкларга әйтәм: башка халыклар янына җибәрелгән рәсүл буларак, үз хезмәтемне мин югары бәялим һәм, үз халкымда сезгә карата көнчелек уятып, аларның кайберләрен булса да коткара алуыма өметләнәм. Әгәр аларның кире кагылуы дөньяны Аллаһы белән татулаштырган икән, Аллаһы тарафыннан аларның кабул ителүе үлемнән яшәүгә күчү булмасмы? Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изгедер; тамыр изге икән, ботаклар да изге. Әгәр зәйтүн агачының кайбер сынган ботаклары урынына сине – кыргый зәйтүн ботагын ялгап, син шул агачның тамырыннан туена башлагансың икән, башка ботаклар алдында масайма. Масайсаң, шуны онытма: тамырны син түгел, тамыр сине тотып тора. Бәлки, син: «Ботакларның кайберләрен мине ялгар өчен сындырдылар», – дип әйтерсең. Дөрес, аларны иман китермәгән өчен сындырдылар, ә сине алар урынында иман итүең тотып тора. Шуңа күрә кәпрәймә, киресенчә, сак бул! Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, кара аны, сине кызганыр микән? Шулай икән, хәтереңдә тот: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Юлдан язганнарга карата Ул кырыс; әгәр инде Аның игелегенә өмет багласаң, сиңа игелек кылыр, юкса син дә кисеп ташланырсың. Әмма юлдан язганнар ышанмаучы булып калмаса, яңадан ялганыр, чөнки Аллаһы яңадан ялгарга кодрәтледер. Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, бакчада үскән зәйтүн агачына табигый булмаганча ялгангансың икән, сынган ботакларны яңадан үз агачына ялгау Аллаһыга күпкә җиңелрәк! Имандашлар, үзегезне булганыннан акыллырак санамас өчен, менә бу серне белүегезне телим: башка халыкларның билгеле бер саны Аллаһыга иман китергәнче, исраилиләрнең үҗәтләнүе дәвам итәчәк. Шуннан соң, Язмада әйтелгәнчә, бөтен Исраил халкы котылачак: «Сионнан Коткаручы килер һәм Ягъкуб токымын бозык эшләреннән азат итәр. Мин аларның гөнаһларын кичерермен, һәм бу аларга биргән вәгъдәм булыр». Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр – сезнең хакка Аллаһының дошманнары, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала. Чөнки Аллаһының бүләкләре кайтарып алынмас, чакыруы үз көчен югалтмас. Кайчандыр сез Аллаһыга буйсынмадыгыз, ә хәзер исраилиләрнең буйсынмавы аркасында Аллаһының шәфкатенә ия булдыгыз. Сезгә күрсәтелгән шәфкать аларга да күрсәтелсен өчен, инде хәзер алар да буйсынмас булдылар. Ахырдан барысына да Үзенең шәфкатен күрсәтер өчен, Аллаһы бар кешене буйсынмас итте. Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Карарлары акыл ирешмәслек, юллары аңламаслык! «Раббының зиһененә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?» «Кем Аллаһыга нәрсәдер биреп, Аллаһы аңа бурычлы булып калган?» Бар нәрсә Аңардан, Аның аша һәм Аның өчен. Аңа мәңгегә дан булсын! Амин. Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате хакына ялварып сорыйм: үзегезне Аллаһыга яраклы, тере, изге корбан итеп тәкъдим итегез. Аллаһыга бу сезнең чын гыйбадәтегез булыр. Бу дөньяның яшәү рәвешенә җайлашмагыз, зиһенегезне яңартып, сезне Аллаһы үзгәртсен, шул чагында Аның сездән нәрсә теләвен, Аның өчен нәрсәнең яхшы, яраклы һәм камил икәнен аңларсыз. Аллаһы миңа күрсәткән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез турында булганыннан артыгын уйламагыз. Аллаһы тарафыннан никадәр иман бирелгән булса, үзегез турында шуннан чыгып фикер йөртегез. Әйтик, тәнебезнең әгъзалары күп булса да, аларның һәркайсы үз вазыйфасын башкара. Без дә шулай: күп булсак та, Мәсих белән бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә бер-беребезгә бәйле әгъзалар. Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән рухи сәләтләребез дә төрле: кемгәдер пәйгамбәрлек сәләте бирелгән икән – иманына күрә пәйгамбәрлек итсен; имандашларына хезмәт күрсәтү сәләте бирелгән икән – хезмәт күрсәтсен; өйрәтү сәләте бирелгән икән – өйрәтсен; башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелгән икән – күтәрсен; үзенекен башкалар белән уртаклаша икән – юмарт уртаклашсын; җитәкче икән – тырышып җитәкчелек итсен; шәфкать иясе икән – сөенеп шәфкать күрсәтсен. Бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз, яманлыкка нәфрәтләнегез, яхшылыкка тугры булыгыз. Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, башкаларны үзегезгә караганда ныграк ихтирам итегез. Тырышлыгыгызны киметмичә, Изге Рух белән янып Хакимебез Гайсәгә хезмәт итегез. Өметегез сезгә шатлык китерсен; михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз; мохтаҗлык кичергән имандашларыгыз белән уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; фатиха сорагыз, каргамагыз. Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне бик акыллы санамагыз; берәүнең дә яманлыгына яманлык белән кайтармагыз. Барча кеше алдында яхшы гамәлләр генә кылыгыз. Әгәр мөмкин булса, хәлегездән килгәнчә бөтенесе белән дә тату яшәгез. И кадерле дусларым, үзегез үч алмагыз, Аллаһының ачуына урын калдырыгыз. Язмада әйтелгәнчә, Раббы: «Үч алу – Минем эш, җәзасын Үзем биремен», – дигән. Алай гына да түгел, Язмада: «Дошманың ач булса, аңа икмәгеңне бир, сусаган булса – су эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең », – диелгән. Явызлык сине җиңмәсен, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә. Һәркем хакимияткә буйсынырга тиеш, чөнки Аллаһы куймаган хакимият юк, идарә итүче һәрбер хакимият Аллаһы тарафыннан билгеләнә. Хакимияткә каршы чыгучы, димәк, Аллаһы карарына каршы чыга, ә каршы чыгучылар үзләрен хөкемгә дучар итә. Яхшылык эшләүче өчен җитәкчеләр куркыныч түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. Аллаһы хезмәтчесе булган җитәкче синең мәнфәгатеңне кайгыртыр өчен куелган. Инде яманлык кыласың икән – курык! Ул юкка гына кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларга төшкән Аллаһы ачуын гамәлгә ашыручы ул. Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗданың саф булсын өчен башлыкларга буйсынырга кирәк. Менә шуның өчен сез салым түлисез дә инде, чөнки алар үз вазифаларын үтәп Аллаһыга хезмәт итәләр. Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым түләргә тиеш булганнарына – салым түләгез, имана бирергә тиеш булганнарына – имана бирегез, куркырга тиеш булган кешеләрдән – куркыгыз, хөрмәткә лаеклыларны хөрмәт итегез. Бер-берегезне яратудан тыш беркемгә бернәрсә белән бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яраткан кеше Канун таләпләрен үтәгән була. «Зина кылма», «кеше җанын кыйма», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигәнне аңлаталар. Якынын сөйгән кеше аңа зыян китерми, шуңа күрә мәхәббәт ул – Канун таләпләренең үтәлүе. Әлеге әмерләрнең бөтенесен үтәгез, чөнки нинди заманда яшәвегезне беләсез. Инде безгә йокыдан уяныр сәгать җитеп килә, чөнки без иман китергән вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак. Төн үтеп бара, көн туарга җыена. Инде караңгы эшләребезне читкә куеп, яктылыкны корал итик. Сыйлану һәм эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш һәм көнчелекне калдырып, үзебезне көн яктысындагы сыман әдәпле тотыйк. Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, гөнаһлы табигатегезгә буйсынып яшәүдән туктагыз. Иманы саерак кешене, фикерләре турында бәхәсләшмичә, үз арагызга кабул итегез. Әйтик, кемдер бар нәрсәне ашарга ярый дип уйлый, иманы саерак кеше исә яшелчә генә ашый. Бар нәрсәне ашаучы кеше һәммә нәрсәне ашамаган кешегә кимсетеп карамасын, нәрсәнедер ашамаучы да ашаучыны гаепләмәсен, чөнки Аллаһы аны да кабул иткән. Икенче берәүнең хезмәтчесен гаепләргә кем әле син?! Үз хуҗасы каршында ул басып торырга да, егылырга да мөмкин. Егылса да, торып басачак, чөнки аны аягына бастырырга Хакимебезнең кодрәте җитәрлек. Кемдер кайсыдыр бер көнне башка көннәрдән мөһимрәк дип исәпли, ә кемдер өчен бөтен көннәр дә бертөрле. Һәркем үз фикерендә торсын. Көннәрнең берсе икенчесеннән мөһимрәк дип санаган кеше Хакимебез хөрмәтенә шулай эшли. Кеше нәрсәдер ашаса да, Хакимебез хөрмәтенә ашый, чөнки Аллаһыга шөкер итә. Ашамаган кеше дә моны Хакимебез хакына эшли һәм Аллаһыга шөкер итә. Безнең беребез дә үзе өчен яшәми һәм беребез дә үзе өчен үлми бит. Әгәр яшибез икән – Хакимебез өчен яшибез, үләбез икән – Хакимебез өчен үләбез. Шуңа күрә, яшәсәк тә, үлсәк тә, без һәрвакыт Хакимнеке. Мәсих нәкъ шуның өчен – үлеләрнең һәм тереләрнең Хакиме булу өчен үлде һәм терелде. Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны гаеплисең? Ә менә син ни өчен имандашыңа кимсетеп карыйсың? Без барыбыз да Аллаһының хөкеме алдына барып басарбыз. Язмада болай дип әйтелгән: «Мәңге тере булуым хак булган кебек, һәрбер тез Минем алда чүгәчәк, һәрбер тел Миңа мактау яудырачак, – ди Раббы». Безнең һәркайсыбыз Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк. Шуңа күрә бер-беребезне гаепләүдән туктыйк. Имандашыгызны абындыра яки гөнаһка этәрә торган гамәлләр кылмаска тырышыгыз. Хакимебез Гайсәгә иманым нигезендә, бер нәрсә дә үзеннән-үзе нәҗес түгел, дип беләм һәм шуңа инанам. Әмма кеше нәрсәне дә булса нәҗес дип уйласа, ул нәрсә аның өчен нәҗес була. Әгәр ашаган ризыгың имандашыңны борчуга сала икән, димәк, син аны яратмыйсың. Ризыгың белән кешене харап итмә, Мәсих аның хакына да үлгән бит. Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне башкаларның мәсхәрә итүенә юл куймагыз. Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән түгел, Изге Рух биргән хаклык, иминлек һәм шатлыктан гыйбарәт. Мәсихкә шулай хезмәт иткән кеше Аллаһының ризалыгын таба һәм кешеләр тарафыннан хуплана. Шулай булгач, татулыкка һәм бер-беребезне иманда ныгытуга омтылыйк. Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма үзең ашаган ризык белән башка берәүне абындыру яхшы түгел. Ит ашамавың, шәраб эчмәвең һәм имандашыңның иманын зәгыйфьләндерүче гамәлләр кылмавың яхшырак булыр. Бу турыдагы фикерләреңне күңелеңдә саклап тот, аларны бары тик Аллаһы гына белсен. Үзе дөрес дип санаган нәрсә өчен үзен гаепләмәүче кеше бәхетледер. Әгәр кем дә булса берәр ризыкны ашарга ярыймы, юкмы дип шикләнеп ашаса, гаепле саналыр, чөнки бу гамәле иманы буенча эшләнми, ә иман буенча эшләнмәгән һәр нәрсә – гөнаһ. Без, иманнары нык булганнар, иманы зәгыйфь кешеләрнең кимчелекләренә түзәргә, үз файдабызны гына эзләмәскә тиешбез. Безнең һәрберебез, якыныбызны рухи яктан ныгыту өчен, аңа файда китерү өчен, аның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Мәсих тә Үзе турында уйламады бит. Язмада әйтелгәнчә: «И Аллам, Сине яманлаучыларның хурлау сүзләре Минем өскә төште». Язмада телгә алынган чыдамлык һәм юаныч өметебезне югалтмаска ярдәм итсен өчен, Язмадагы һәммә нәрсә безгә нәсыйхәт буларак әйтелгән. Чыдамлык һәм юану чыганагы булган Аллаһы сезгә, Гайсә Мәсих юлындагыларга хас булганча, үзара килешеп яшәү насыйп итсен. Шулай итеп, сез барыгыз бергә, беравыздан Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасы булган Аллаһыны данларсыз. Шуңа күрә, Мәсих сезне кабул иткән сыман, Аллаһыга дан өстәр өчен сез дә бер-берегезне кабул итегез. Шуны әйтергә телим: Мәсих, ата-бабаларыбызга биргән вәгъдәсенә Аллаһының тугрылыгын күрсәтер өчен, яһүдиләргә хезмәт итәргә килде. Ул, шулай ук, башка халыклар да үзләренә күрсәтелгән шәфкать өчен Аллаһыны данласыннар дип килде. Язмада: «Шуның өчен Сине чит кавемнәр арасында данлармын, исемеңә мәдхияләр җырлармын!» – дип әйтелгән бит. Аннары болай дип тә әйтелгән: «Әй халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!» Шулай ук: «Әй халыклар, Раббыны данлагыз! Әй кавемнәр, зурлагыз сез Аны!» – диелгән. Ишагыйя да болай дигән: «Ишай тамырыннан үсенте калкып чыгар һәм халыклар белән хакимлек итәр өчен күтәрелер, алар Аңа өмет баглар». Изге Рухның кодрәте белән өметегез артканнан-арта барсын өчен, өмет бирүче Аллаһы сезне иманыгызда шатлык һәм иминлек белән сугарсын. Имандашларым, сезнең яхшылык кылырга әзер торуыгызга, бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә алырдай белемнәрегез барлыгына мин ихластан ышанам. Шуңа да карамастан, имандашлар, бу хатымда кабат исегезгә төшермәкче булып, кайбер мәсьәләләр хакында турыдан-туры язам, чөнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән мине яһүди булмаганнар арасында Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе итте. Изге Рух аша изгеләндерелгән мәҗүсиләр Аллаһы күңеленә хуш килердәй корбан булсын өчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам. Шул рәвешле, мин, Гайсә Мәсихтә булып, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам. Яһүди булмаганнарны Аллаһыга буйсындыру өчен, Мәсихнең минем аша кылган гамәлләре турында гына сөйләргә батырчылык итәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин шулай Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне Иерусалимнән алып Иллүрикүн өлкәсенә кадәр ирештереп йөрдем. Башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. Язмада әйтелгәнчә: «Аның хакында бихәбәр булганнар – күрерләр, ишетмәгәннәр – аңларлар». Шушы хезмәтем тоткарлаганга күрә, яныгызга барырга күп тапкырлар җыенсам да, әлегәчә бара алмадым. Инде бу төбәкләрдә хезмәтемне тәмамлаганга һәм байтак еллардан бирле яныгызга барырга теләгәнгә, Испаниягә барышлый сезгә сугылырга җыенам. Юл уңаеннан сезнең белән күрешермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр рәхәтлек кичергәннән соң, миңа сәфәремне дәвам итәргә ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм. Ә хәзер мин, Аллаһының изгеләренә хезмәт күрсәтү өчен, Иерусалимгә юл тотам, чөнки Македуния белән Ахаядәге бердәмлекләр Иерусалимдәге фәкыйрь имандашларга матди ярдәм күрсәтергә риза булдылар. Алар бу эшне теләп башкардылар; дөресен әйтергә кирәк, алар яһүдиләр алдында бурычлы: әгәр яһүдиләр үзләренең рухи байлыгын башка халыклар белән уртаклашкан икән, димәк, тегеләр дә яһүдиләргә матди яктан ярдәм күрсәтергә тиеш. Шушы эшемне башкарып чыгып, җыелган акчаны исән-имин аларга тапшыргач, мин Испаниягә юл алам һәм шунда барышлый сездә тукталырга ниятлим. Яныгызга килгәндә исә Мәсихнең тулы фатихасын алып килеремә ышанам. Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих хакына һәм Изге Рухның мәхәббәте хакына ялварып сорыйм сездән: минем өчен Аллаһыга тырышлык белән дога кылыгыз. Яһүдиядәге имансызлар миңа зыян китермәсен һәм Иерусалим хакына башкарган хезмәтемнән шундагы имандашлар риза булсын дип, минем өчен догада булыгыз. Шул чагында, Аллаһы насыйп итсә, мин шатланып яныгызга килермен һәм сезнең белән аралашудан көч алырмын. Иминлек бирүче Аллаһы юлдашыгыз булсын! Амин. Сезне Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбә белән таныштырасым килә. Аны Хакимебез Гайсә хакына изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм тиешле ярдәмне күрсәтегез, чөнки ул байтак кешегә, шул исәптән миңа да булышты. Минем белән бергә Гайсә Мәсихкә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. Алар, тормышларын куркыныч астына куеп, минем җанымны саклап калдылар; иманга килгән мәҗүсиләрнең барлык бердәмлекләре дә аларга рәхмәт белдерә. Аларның өендә җыелучы бердәмлеккә дә сәламемне тапшырыгыз. Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман китергән сөекле дустым Эпайнеткә сәламемне җиткерегез. Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. Минем белән бергә зинданда утырган, рәсүлләр яхшы белгән, миннән алда Мәсихкә иман китергән яһүди кардәшләрем Андроник һәм Юниягә сәламемне ирештерегез. Хакимебезнең сөеклесенә, дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез. Мәсихкә тугры булган, сыналган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсенә сәламемне җиткерегез. Ыругдашым Һирудиунга сәламемне ирештерегез. Нәркис йортындагы иман итүчеләргә сәлам диегез. Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хакимебез өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам тапшырыгыз. Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук аның анасына миннән сәлам. Ул миңа да анам кебек булды. Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпаска һәм алар белән булган барлык имандашларыбызга сәламемне җиткерегез. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыра. Имандашлар, ялварып сорыйм сездән: өйрәнгән тәгълиматыгызга каршы чыгып арагызны бозучылардан һәм туры юлдан яздыручылардан сакланыгыз. Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итә, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, беркатлы кешеләрне алдый. Иманга тугры булуыгыз һәркемгә мәгълүм, һәм бу мине бик шатландыра. Яхшылыкка карата – зирәк, яманлыкка карата хәйләсез булуыгызны телим. Иминлек бирүче Аллаһы озакламый шайтанны сезнең аяк астына ташлар. Хакимебез Гайсә мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Хезмәттәшем Тимутәй һәм ыругдашларым Луки, Ясун, Сосипатыр да сезгә сәламнәрен юллыйлар. Паул исеменнән бу хатны язучы мин, Терти, Хакимебез Гайсәгә иман китергән кеше буларак, шулай ук сезне сәламлим. Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өендә кабул иткән Гәй сезгә сәлам тапшыра. Шәһәр казнасын саклаучы Эрасты белән имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтә. [ ] Аллаһыга дан булсын! Гайсә Мәсих турындагы хәбәремдә әйтелгәнчә, Ул сезгә ныклык бирә ала. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп сакланган сер. Хәзер исә әлеге сер, бөтен халыклар иманга килсен өчен, мәңгелек Аллаһы әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аша билгеле булды. Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын! Амин. Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан һәм имандашыгыз Состенистан Көринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга багышланып, Аның изгеләре булырга чакырылганнарга, шулай ук Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеменә һәр урында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Гайсә Мәсих аша сезгә Үзенең мәрхәмәтен бүләк иткән Аллаһыма сезнең өчен һәрвакыт рәхмәтләр укыйм, чөнки сез, Мәсих турындагы хәбәребезгә ныклап ышанганга күрә, Мәсихнең ярдәме белән сүз осталыгына һәм белемгә баедыгыз. Шуңа күрә Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүен көткәндә, сез башка бернинди рухи бүләккә мохтаҗ түгелсез. Ул килгән көндә кимчелекләрегез булмасын өчен, Аллаһы сезнең рухны соңгы көнгәчә ныгытыр. Үзенең Углы, Хакимебез Гайсә Мәсих белән сез аралашып торсын өчен сезне чакырган Аллаһы ышанычлыдыр. Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: барыгыз да бер сүздә булыгыз, арагызда төрле бүленешләргә юл куймагыз, киресенчә, уй-фикерләрегез дә, максатларыгыз да бер булсын. Имандашларым, сезнең арада ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя өендәгеләрдән билгеле булды. Мин шуны күздә тотып әйтәм: кайберәүләр «мин – Паул тарафдары», икенчеләр «мин – Апуллусныкы», өченчеләр «мин – Кифасныкы », дүртенчеләр «ә мин – Мәсихнеке» ди. Мәсих шулай бүлендемени? Әллә сезнең хакка Паул хачка кадакландымы? Бәлки, сез Паул исеме хакына суга чуму йоласын үтәгәнсездер? Аллаһыга шөкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә суга чумдырмадым. Шуңа күрә беркем дә «Паул исеме хакына суга чумдырылдым» дип әйтә алмый. Әйе, мин тагын Эстефәнәс өендәгеләрне суга чумдырдым, моннан башка янә кемне дә булса чумдырганымны хәтерләмим. Мәсих мине чумдыру өчен түгел, ә бәлки, Мәсих хачының әһәмияте югалмасын дип, Яхшы хәбәрне купшы сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде. Һәлакәт юлыннан баручылар өчен хач турындагы сүз – ахмаклык, ә безгә, котылу юлындагыларга, – Аллаһы кодрәте. Язмада «зирәкләрнең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын» дип әйтелгән бит. Зирәкләр кайда соң? Канун белгечләре кайда? Бу заманның оста бәхәсчеләре кайда? Бу дөньяның зирәклеге чынлыкта исә ахмаклык икәнен Аллаһы күрсәтмәдемени? Аллаһы Үзенең тирән акылы белән билгеләгәнчә, бу дөнья үзенең зирәклеге белән Аны танып белә алмады, шуңа күрә Аллаһы иманга килгән адәмнәрне «ахмаклык» дип саналган Яхшы хәбәр ярдәмендә коткаруны мәгъкуль күрде. Яһүдиләр могҗизалар таләп итә, ә греклар зирәклек эзли. Без исә хачка кадакланган Мәсих турында хәбәр таратабыз, ә бу – яһүдиләр өчен абындыра торган таш, башка халыклар өчен – акылсызлык. Әмма Аллаһы чакырып алганнар өчен, яһүдиме ул, грекмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «көчсезлеге» кешеләрнең көченнән күпкә көчлерәк. Имандашлар, исегезгә төшерегез: Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Зирәк акыллы дип саналган, кодрәтле, затлы нәселдән булган адәмнәр арагызда күп түгел иде. Әмма Аллаһы, акыл ияләре белән кодрәтлеләрне хур итәр өчен, дөнья күзендә акылсыз һәм көчсез булганнарны, дөньяда мөһим дип саналган нәрсәләрне юкка чыгару өчен хөрмәтсез, кимсетелгән, әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрне сайлап алды; шулай булгач, хәзер беркем дә Аллаһы алдында мактана алмый. Әмма хәзер Аллаһы ярдәмендә сез – Гайсә Мәсихтә. Гайсә безнең өчен – Аллаһыдан килгән зирәклек, шулай ук хаклык, изгелек һәм гөнаһлардан йолып алып азатлык бирүче. Шулай итеп, Язмада әйтелгәнчә, «мактанырга теләгән кеше Раббы белән мактансын». Имандашлар, Аллаһының серен игълан итәр өчен яныгызга килгәч, мин купшы сүзләр сөйләргә һәм зирәклегемне күрсәтергә тырышмадым; сезнең арада булганда игътибарыгызны Гайсә Мәсихкә, Аның хачка кадаклап үтерелүенә генә җәлеп итәргә булдым. Сезнең янга мин көчсез, куркудан калтыранган хәлдә килдем. Иманыгыз кеше акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем, кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләренә таянмыйча, Аллаһы Рухының кодрәтенә таянды. Әйе, зирәклек турында без рухи яктан җитлеккән кешеләр арасында сөйлибез, әмма әлеге зирәклек хәзерге заманның да, көннәре ахырына якынлаша барган дөнья хакимнәренең дә зирәклеге түгел. Биредә без Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук безгә дан китерер өчен билгеләнгән, моңарчы яшерен булган серле зирәклеге турында сөйлибез. Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә аңламады; әгәр аңласалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде. Әмма Язмада әйтелгәнчә: «Үзен яратучыларга Аллаһы нәрсә әзерләгәнне бер күз дә күрмәгән, бер колак та ишетмәгән; бу турыда һичкемнең күңеленә бер уй кермәгән». Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә. Кешенең уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек, Аллаһының нәрсә ниятләгәнен дә Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми. Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнне белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек, һәм бу турыда кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. Аллаһы Рухына ия булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки аңлар өчен Изге Рух ярдәмендә фикер йөртү кирәк. Аллаһы Рухына ия булган кеше исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем тиешенчә фикер йөртә алмый, чөнки Язмада әйтелгәнчә: «Раббыга киңәш бирә алыр өчен Аның уй-фикерләрен кем аңлаган?» Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз. Шулай итеп, имандашлар, мин сезгә Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек мөрәҗәгать итә алмадым, гөнаһлы табигатьләренә буйсынып яшәүчеләргә, Мәсих юлындагы сабыйларга аңлаткан кебек сөйләдем. Мин сезгә каты ризык түгел, сөт бирдем, чөнки каты ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәер, хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез, чөнки сез әүвәлгечә гөнаһлы табигатегезгә буйсынучы булып каласыз. Әгәр арагызда көнләшүләр, ызгыш-талашлар булып тора икән, сез үзегезне элеккечә тотасыз, һәм шушы хәл дөньяви тормыш белән яшәвегезне раслый. Әгәр берегез «мин – Паулныкы», икенчегез «мин – Апуллусныкы» дип әйтә икән, дөньяви тормыш белән яшәүчеләрдән нәрсәгез белән аерыласыз соң? Кем ул Паул? Апуллус кем? Без – сезгә иманга килергә ярдәм иткән хезмәтчеләр, һәркем Хакимебез кушканны башкарды. Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүчесе Аллаһы булды. Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим. Утыртучының да, су сибүченең дә максаты бер, әмма әҗерен һәркайсы үзенең хезмәтенә карап алачак. Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының иген басуы, Аллаһы төзегән корылма. Мин, акыллы төзүчедәй, Аллаһы мәрхәмәте белән нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен. Салынган нигездән гайре бүтән нигезне һичкем сала алмый. Салынган нигез – Гайсә Мәсих ул. Кемдер шул нигез өстенә алтын-көмештән яки асылташлардан, агачтан, печәннән яки саламнан төзиме – кемнең ничек төзегәне киләчәктә ачыкланыр; хөкем көнендә бар нәрсә ут белән сыналыр, һәркемнең эш сыйфатын ут күрсәтер. Корылмасы утка чыдаган кеше әҗер алыр, корылмасы янган кеше исә зыян күрер; хәер, ул үзе котылып калыр, әмма ялкын эченнән чыккандай булыр. Сез үзегезнең Аллаһы йорты булуыгызны һәм күңелегездә Аллаһы Рухы яшәгәнне әллә белмисезме? Аллаһы йортын җимерүчене Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изгедер, ә ул йорт – сез. Берегез дә үз-үзен алдамасын. Кемдер үзен бу дөнья күзаллавы буенча акыл иясе дип саный икән, чынлап та акыл иясе булыр өчен «акылсызга» әйләнсен. Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында ахмаклык. Язмада әйтелгәнчә: «Аллаһы акыл ияләрен үзләре үк корган хәйлә ятьмәсенә эләктереп ала». Анда тагын болай әйтелгән: «Акыл ияләренең уйлары файдасыз икәнлеге Раббыга мәгълүмдер». Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын, чөнки бар нәрсә: Паул, Апуллус яисә Кифасмы, дөнья, тормыш яисә үлемме, бүгенге көн яисә киләчәкме – һәммәсе сезнеке. Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы. Шулай итеп, безне Аллаһы серләрен игълан итү вазифасы йөкләнгән Мәсих хезмәтчеләре дип санагыз. Бездән бары тик тугрылык таләп ителгәнгә, сезнең яки башкаларның миңа нинди бәя бирүе мине һич тә кызыксындырмый; мин үзем дә үземә бәя чыгармыйм. Намусым саф булса да, бу мине аклый алмый – Үз хөкемен миңа Хакимебез генә чыгарырга хаклы. Шуңа күрә вакытыннан элек беркемгә бернинди бәя бирмәгез, Хакимебезнең кабат килүен көтегез. Ул бөтен яшерен нәрсәләрне фаш итәр һәм кеше күңелендәге ниятләрне ачып бирер; әнә шул чакта һәркем Аллаһы тарафыннан макталыр. Имандашлар, мин боларны үземә һәм Апуллуска карата сезнең хакка кулланып, «язылганнан тыш акыл сатмаска» безнең мисалда өйрәнегез, дип яздым. Шулай итсәгез, кемдер башка берүне бүтәннәр алдында мактап өстен куймас. Дөрестән дә, башкаларга шулай бәя чыгарырга сезгә кем хокук бирде соң?! Үзегездә булган, Аллаһыдан кабул итеп алмаган берәр нәрсәгез бармы сезнең? Әгәр инде бүләккә алгансыз икән, ник бар нәрсәгә үзегез ирешкән кебек мактанасыз? Әйе шул, хәзер сезнең бар нәрсәгез җитәрлек! Сез инде баедыгыз! Сез инде бездән башка да патшалык кыласыз! Сезнең патшалык итүегезне мин бик теләр идем! Шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалык итәр идек. Әмма миңа калса, Аллаһы безне, Үзенең рәсүлләрен, адәм актыклары кебек, үлем җәзасына хөкем ителгәннәр белән тиңләде; без бит бөтен дөньяның күз алдында – фәрештәләр һәм кешеләр каршында тамашага әйләндек. Мәсих хакына без «акылсызга» әйләндек, сез исә Мәсихкә иманыгыз аркасында «акыллы» булып саналасыз! Без «көчсез», ә сез «куәтле»! Сезне хөрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. Без әүвәлгечә ачыгабыз, сусыйбыз, ярым ялангач һәм кыйналган килеш бер урыннан икенче урынга күченеп йөрибез, үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып көн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. Безгә яла ягалар – без ягымлы сүз белән җавап бирәбез. Дөнья безне хәзергә кадәр чүп-чар, калдык-постык дип саный. Мин боларны сезне оялту өчен түгел, яраткан балаларыма акыл бирмәкче булып язам. Мәсих юлында нәсыйхәт бирүчеләрегез меңләгән булса да, аталарыгыз күп була алмый. Сезгә Яхшы хәбәрне җиткереп, сезне Мәсих өчен тудыручы мин булдым. Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. Шуның өчен мин сезнең янга үземнең сөекле һәм Хакимгә тугрылыклы углым Тимутәйне җибәрдем. Ул сезгә Гайсә Мәсих юлында булуымны, үзем барган һәр бердәмлектә ничек өйрәтсәм, шулай яшәвемне исегезгә төшерер. Арагызда кайберәүләр минем турыда, инде кабат яныбызга килмәс, дип уйлап масаеп киткәннәр. Әмма Раббы насыйп итсә, озакламый мин сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, көчен сынап карармын, чөнки Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, көчтә күренә. Сез минем ничек килүемне телисез: таяк тотыпмы, әллә ярату белән һәм басынкылык күрсәтепме? Сезнең арада фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә күрелмәгән фәхешлек булуы турында хәбәрләр бар: сезнең берегез үзенең үги анасын хатыны итеп тота. Ә сез елыйсы урында масайган буласыз. Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде. Үзем сезнең янда булмасам да, аңа шундый хөкем чыгарырга хәл кылдым: сез Хакимебез Гайсә исеме хакына җыелгач, мин күңелем һәм Хакимебез Гайсә кодрәте белән яныгызда булырмын, һәм сез, Раббы көнендә рухы котылсын, ә тәне һәлак ителсен өчен, ул кешене шайтан кулына тапшырырсыз. Сезнең масаер урыныгыз юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә? Димәк, яңа, төче камыр булыр өчен иске ачыткыдан котылырга кирәк. Чынлыкта сез төче камыр булырга тиеш тә, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез, Мәсих, инде безнең өчен корбан ителде. Шуңа күрә иске ачыткыдан – усаллык һәм явызлык ачыткысыннан пешерелгән икмәк белән түгел, ә төче икмәк – сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик. Алдагы хатымда «фәхеш кешеләр белән аралашмагыз» дип язган чакта мин бу дөньяның азгын, комсыз, алдакчы, потка табынучы бәндәләрен күз алдында тотмаган идем, югыйсә сезгә дөньядан бөтенләйгә китәргә туры килер иде. Имандаш дип аталып та, азгын яки комсыз булган, потка табынучы яки яла ягучы, эчкече яки алдакчы бәндәләр белән аралашмавыгызны, андыйлар белән хәтта бергә утырып ашамавыгызны күздә тотып яздым. Бердәмлектән читтә булганнарны хөкем итү минем эш түгел. Сез имандашларыгызны хөкем итегез. Читләрне исә Аллаһы хөкем итәр. Язмада әйтелгәнчә: «Яманлык кылучыны арагыздан сөрегез!» Имандашына булган дәгъвасын изгеләр хөкеменә түгел, ә бәлки имансызлар хөкеменә тапшырырга ничек батырчылык итә аласыз? Дөньяны изгеләр хөкем итәсен сез белмисезмени? Әгәр сезгә дөньяны хөкем итү тапшырыла икән, вак-төяк эшләрне хәл итәргә лаек түгелмени сез? Хәтта фәрештәләрне дә хөкем итәчәгебезне белмисезме? Шулай икән, көндәлек дәгъваларыбызны үзебез хәл итә алмабызмы? Сез исә, андый дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, бердәмлек алдында бернинди абруе булмаган адәмнәрне хөкемче итеп куясыз. Сезгә оят булсын өчен әйтәм: имандашлар арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмыни? Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә – имансызлар каршында! Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Рәнҗетелгән яки алданган булып калу сезнең өчен яхшырак түгелме? Әмма сез, имандаш дип тормыйча, рәнҗетәсез дә, алдыйсыз да. Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячагын белмисезмени? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, караклар, комсызлар, эчкечеләр, яла ягучылар, алдакчылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия булмаячак. Сезнең кайберләрегез әнә шундыйлардан иде, әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз. Сезнең кайберләрегез «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» ди, әмма һәр нәрсә файдалы түгел; «миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма без һичнәрсәнең колы булырга тиеш түгел. Сез шулай ук «ризык – карын өчен, карын – ризык өчен» дисез. Әйе, дөрес, ләкин Аллаһы анысын да, тегесен дә юк итәчәк. Тәннәребез – фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, ә Хакимебез безнең тәнне кайгырта. Хакимебез Гайсәне Аллаһы үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән Ул безне дә терелтәчәк. Тәнегез Мәсих тәненең әгъзалары икәнне әллә белмисезме? Шулай булгач, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә хатынның әгъзалары итә аламмы соң? Әлбәттә, юк! Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Язмада «икесе бер тән булыр» дип әйтелгән бит. Ә инде Хакимебез белән рухта берләшкән кеше Аның белән бер була. Фәхешлектән качыгыз! Кеше кылган башка барлык гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла. Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде, һәм Ул сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел, чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә сезнең тәннәрегез Аллаһыга дан китерсен. Сез миңа «ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы» дип язасыз. Әмма фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. Ир – хатынына, хатын – иренә карата үз бурычын үтәсен. Хатын үз тәненә үзе түгел, ә ире хуҗа; шуның кебек үк ир дә үз тәненә үзе түгел, ә хатыны хуҗа. Үзара килешенгән, дога кылуга багышланган вакыттан гайре бер-берегездән читләшмәгез; сезнең тотнаксызлыктан файдаланып иблис аздырмасын өчен, соңыннан тагын бергә булыгыз. Хәер, моны әмер итеп түгел, сезгә юл куеп әйтүем. Бар кешенең минем кебек булуын теләр идем дә, әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берсенең – бер төрле, икенчесенең – башкача. Кияүгә чыкмаган һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек ялгыз булу яхшырак. Әмма инде түзә алмасалар, кияүгә чыксыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, гаилә корып яшәү яхшырак. Ә инде өйләнешкәннәргә мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын. Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез яшәсен яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын. Ә башкаларга Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр имандашыгызның иман итмәүче хатыны булып, хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламасын. Иман китергән хатынның иман итмәүче ире аның белән яшәргә риза икән, хатын аны ташламасын. Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Әгәр киресенчә икән, сезнең балаларыгыз саф булмас иде, хәзер исә алар изгедер. Иман итмәүче ир яки хатын аерылырга теләсә – аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйле түгел. Аллаһы безне иминлектә яшәргә чакыра. И хатын, каян беләсең, бәлки иреңне коткара алырсың? Ир кеше, каян беләсең, бәлки хатыныңны коткарырсың? Сезнең һәрберегез Хакимебез Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырганда нинди хәлдә булса, шулай яшәсен. Бөтен бердәмлекләрдә мин шушы кагыйдәне кабатлыйм. Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтле булган икән, моны яшерүнең кирәге юк. Аллаһы чакырганда кемдер сөннәтсез булган икән, шул килеш кала бирсен. Сөннәтле яки сөннәтсез булуның әһәмияте юк, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим. Аллаһы чакырганда кем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. Аллаһы чакырганда син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма мөмкинлегең булса, иреккә чык. Хакимебез Гайсә тарафыннан чакырылган кол – Аның ирекле кешесе; ә инде чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колыдыр. Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз. Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз. Ялгызакларга карата Хакимебез Гайсә тарафыннан бирелгән әмерем юк, ләкин Хакимебезнең мәрхәмәте белән ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм. Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим. Гаиләле булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калгансың икән – хатын эзләмә. Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһлы булмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим. Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт аз калды. Моннан ары хатынлылар – хатынсызлар кебек, елаучылар – еламаучылар, шатланучылар – шатланмаучылар, сатып алучылар – сатып алмаучылар, бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсын. Чөнки дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара. Ә мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше, Хакимебез Гайсәгә ярарга тырышып, Аның эшләрен кайгырта, ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта, аның игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хакимебез Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви тормышны кайгырта. Мин моны сезнең файдага сөйлим, сезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимебезгә бирелеп хезмәт итүегезне телим. Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпли икән, теләгәнен кылсын – аны кияүгә бирсен, гөнаһы булмас. Әмма кеше үз фикерендә нык торып, үз ихтыяры белән, беркем тарафыннан мәҗбүр ителмичә кызын кияүгә бирмәскә карар кыла икән – яхшы эшли. Шулай итеп, кызын кияүгә бирүе әйбәт икән, кияүгә бирмәве тагын да әйбәтрәк. Ире исән чакта хатын аңа бәйле; ире үлә калса, үзе теләгән кешегә кияүгә чыгарга ирекле, әмма Хакимебез Гайсәгә ышанган кешегә генә. Әгәр кияүгә чыкмаса, хатын, минем фикеремчә (ә мин үземдә Изге Рух бар дип уйлыйм), бәхетлерәк булыр. Потларга корбан ителгән ризыкка килгәндә, «бу турыда бөтенебезнең дә белеме бар» дип әйтәбез. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә. Берәү, нәрсәдер беләм, дип уйласа да, ул әле аны тиешенчә белми. Ә инде Аллаһыны яраткан кешене Аллаһы Үзе дә белә. Димәк, потларга корбан ителгән ризыкны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар – бу дөньяда бернәрсәгә ярамаган буш нәрсә, бердәнбер Аллаһыдан гайре башка илаһ юк. Җирдә яисә күктә илаһ дип аталган затлар булса да (андый «илаһлар» һәм «хуҗалар» дөрестән дә күп), безнең Атабыз Аллаһы бары тик бер генә. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аша яратылды, һәм без Аның аша тормыш алдык. Әмма барча кешедә андый белем юк. Элек потларга табынган кайбер адәмнәр, ялган илаһларга китерелгән ризыкны ашаганда, бу – илаһларга багышланган корбан, дип уйлап, үзләренең зәгыйфь вөҗданнарын пычрата. Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамасак та, бернәрсә югалтмыйбыз, ашасак та, бернәрсәгә ирешмибез. Ләкин карагыз аны, сезнең шулай ирекле булуыгыз вөҗданы зәгыйфь кешеләрне юлдан яздырмасын. Зәгыйфь вөҗданлы берәү синең, белемле адәмнең, потханәдә табын янында утыруын күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? Бу очракта синең белемең зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә Мәсих аның өчен дә үлде бит. Имандашларыгызга карата шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гөнаһ кыласыз. Әгәр ашаган ризыгым белән имандашымны юлдан яздырам икән, аны гөнаһка этәрмәс өчен башка беркайчан да ит ашамаска ризамын. Әллә мин ирекле түгелме? Мин рәсүл түгелме? Әллә мин Хакимебез Гайсәне күрмәдемме? Хакимебез миңа тапшырган хезмәтнең җимеше түгелмени сез? Башкаларга рәсүл булмасам да, сезнең өчен мин – рәсүл, чөнки рәсүллегемне Хакимнеке булуыгыз дәлилләп тора. Мине гаепләүчеләргә каршы түбәндәгечә җавап бирәм. Хезмәтебез өчен аш-суыгыз белән тукланырга хакыбыз юкмыни? Башка рәсүлләр кебек, Хакимебез Гайсәнең бертуган кардәшләре яки Кифас кебек безнең дә, имандашларыбыз арасыннан хатын алып, алар белән сәфәр чыгарга хакыбыз юкмыни? Җан асрар өчен Барнаб белән мин генә эшләргә тиешмени? Гаскәриләрнең кайсысы үз хисабына хезмәт итә? Йөзем бакчасы утырткан кеше үзенең җимешен ашамыймыни? Көтү көткән кеше малларының сөтен эчмиме? Кеше фикере генә бу, дип уйламагыз. Канун да шул хакта сөйли түгелме соң? Муса канунында «ашлык суга торган үгезнең авызын бәйләп куйма» дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында гына кайгыртамы? Әллә ул сүзләр безнең өчен дә әйтелмәгәнме? Әйе, бу безнең өчен язылган, чөнки сөрүче, уңыштан үз өлешемне алырмын, дигән өмет белән сөрергә, ашлык сугучы да шундый ук өмет белән сугарга тиеш. Әгәр күңелләрегезгә рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш көтеп, сездән күпне таләп итәбезмени? Башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Ләкин без бу хокуктан файдаланмадык, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне таратканда комачаулык булмасын өчен, без бар нәрсәгә түзәргә әзер. Аллаһы йортында эшләүчеләрнең шул йорттан туклануын, мәзбәхтә хезмәт итүчеләрнең шундагы корбаннардан өлеш алуын белмисезмени? Шуның кебек үк, Хакимебез Гайсә дә Яхшы хәбәрне таратучыларга шул хезмәтләре хисабына көн күрергә әмер бирде. Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым, бу сүзләрне дә сездән ярдәм көтеп язмыйм. Мин моның белән горурланам, һәм шушы горурлыктан мәхрүм булуга караганда үлүемне артыграк күрәм. Әгәр мин Яхшы хәбәрне таратам икән, монда мактанырлык нәрсә юк, чөнки бу – минем вазифам. Әгәр Яхшы хәбәрне вәгазьләүдән туктасам, башыма кайгы-хәсрәт төшсен! Бу эшне үз теләгем белән башкарсам, әҗере булыр иде; әмма мин үзбелдегем белән башкармыйм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне үтим. Минем өчен әҗере нәрсәдә соң? Ул шуннан гыйбарәт: Яхшы хәбәрне таратканда мин үз хокукларымнан файдаланмыйм, бу хезмәтне бушлай башкарам. Бар нәрсәдән азат булсам да, мөмкин кадәр күбрәк кешене Аллаһыга китерү өчен, мин үземне бөтенесенең колы иттем. Яһүдиләрне Аллаһыга китерү өчен, алар арасында яһүди кебек булдым. Үзем Муса кануны буенча яшәмәсәм дә, Канунга буйсынучыларны Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунга буйсынучы кебек булдым. Муса канунын белмәүчеләрне Аллаһыга китерү өчен, алар алдында Канунны белмәүчедәй булдым. (Бу, әлбәттә, Аллаһы алдында канунсыз яшим дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.) Вөҗданнары зәгыйфь адәмнәрне Аллаһыга китерим дип, мин үземне алар кебек тоттым. Һичьюгы кайберләрен булса да коткарыр өчен, һәммәсе янында үзләре кебек булдым. Боларны мин Яхшы хәбәрне тарату һәм аның фатихаларына ирешү өчен башкарам. Ярыш мәйданында йөгерүчеләрнең күп булуын, әмма берсенең генә бүләк алуын беләсездер. Шулай булгач, бүләк алырлык итеп йөгерегез! Ярышка әзерләнгәндә һәрберсе үзен күп нәрсәдән мәхрүм итә. Алар моны шиңә торган бер таҗ алу өчен эшләсә, без исә беркайчан шиңми торган таҗ алырга омтылабыз. Шуңа күрә дә мин максатсыз кешедәй йөгермим, йодрыгым белән һаваны төймим. Башкаларга Яхшы хәбәрне игълан итеп тә, үзем ярыштан читтә калмас өчен, мин тәнемне чыныктырам, аны үз ихтыярыма буйсындырам. Имандашлар, шуны исегезгә төшерергә телим: ата-бабаларыгызның барысы да болыт астында йөрделәр һәм барысы да Кызыл диңгезне кичтеләр. Әнә шул болыт астында йөргәндә һәм диңгез кичкәндә алар Муса исеме хакына суга чуму йоласын үтәгәндәй булдылар. Барысы да күктән иңгән бер үк рухи ризыкны ашадылар, аларны озата йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчтеләр. Ул кыя исә Мәсих Үзе иде. Әмма бу халыкның күбесе Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм ителде, шуның өчен гәүдәләре чүлдә ятып калды. Алар белән булган хәлләрдән сабак алыйк, аларга охшамыйк – яман гамәлләрдән читтә торыйк. Аларның кайберләре сыман потларга табынмыйк. Андыйлар хакында Язмада «халык ашарга һәм эчәргә утырды, аннары, торып, илаһлар алдында күңел ачарга тотынды» дип әйтелгән. Безнең арада азгынлык булмаска тиеш; аларның кайберләре азгынлыкка бирелде – һәм бер көн эчендә егерме өч мең кеше һәлак булды. Кайберәүләр сыман, Мәсихнең түземлеген сынамыйк – алар елан чагуыннан үлде. Сукранмагыз! Арада кемнәрдер сукранды, һәм аларны Үлем фәрештәсе һәлак итте. Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнгән, ә безгә, заман соңында яшәүчеләргә, нәсыйхәт итеп язылган. Нык торам, дип уйлаучы әнә шуңа күрә сак булсын, егыла күрмәсен! Сез тарыган сынаулар – кешеләргә килә торган гадәти сынаулар. Аллаһы ышанычлы: көч җитмәстәй сынауларга юл куймаячак, сынауларга түзү өчен котылу юлын да күрсәтәчәк. Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз. Мин сезгә акыллы кешеләргә мөрәҗәгать иткән кебек дәшәм; сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез. Аллаһыга рәхмәт белдереп шөкрана касәсеннән эчүебез Мәсих канында катнашыбыз барлыгын аңлата түгелме? Сындырып алган икмәгебез Мәсих тәнендә катнашыбыз барлыгын аңлатмыймы? Бер икмәкне уртаклашканга, без бер тәнне тәшкил итәбез, гәрчә күп булсак та. Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәх өстендә корбан китерүдә катнаша түгелме? Моның белән нәрсә әйтергә телим мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме? Әлбәттә, юк! Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр, мин исә җеннәр белән аралашуыгызны теләмим. Сез бер үк вакытта Хакимебез Гайсә касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз, бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз. Раббыны көнләштерергә теләмибездер бит? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме? «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә файдалы түгел. «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә» дисез, әмма бар нәрсә камиллеккә китерми. Һәркем үз файдасын түгел, башкаларныкын кайгыртсын. Вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, базарда сатыла торган бар ризыкны төпченеп тормыйча ашагыз. Язмада әйтелгәнчә, «җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы». Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез анда барырга телисез икән, күңелегез тыныч булсын өчен, тәкъдим ителгән һәр нәрсәне төпченмичә ашагыз. Ләкин берәрсе сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан тынычлыгы хакына ашамагыз. Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, шул кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен кемнеңдер вөҗданы минем иркемне чикләргә тиеш? Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен мине нигә шелтәләргә? Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – барысын да Аллаһы данлансын өчен эшләгез. Яһүдиләр өчен дә, греклар өчен дә, Аллаһы бердәмлеге өчен дә абындыра торган таш булмагыз. Минем кебек, һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышыгыз. Мин үз файдамны түгел, котылсыннар дип, күпләрнең файдасын кайгыртам. Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз. Имандашлар, өйрәткәннәремне истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне төгәл үтәвегез өчен сезне мактыйм. Әмма шуны белүегезне телим: һәр ирнең башлыгы – Мәсих, хатынның башлыгы – аның ире, ә Мәсихнең башлыгы – Аллаһы. Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә. Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын шулай ук оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң. Хатын-кыз әгәр башына кияргә теләми икән, чәчен кистерсен, ә инде чәченең киселүе яки кырылуы аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен. Шулай итеп, ир кеше, Аллаһының гәүдәләнеше һәм даны булганлыктан, башына кияргә тиеш түгел. Хатын исә – ирнең даны, чөнки ир – хатыннан түгел, хатын ирдән бар кылынган, һәм ир – хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган. Шуңа күрә, хатынның хакимлек астында булуын фәрештәләр белеп торсын өчен, хатын башын каплап йөрергә тиеш. Дөрес, Хакимебез Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез була алмый, чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан дөньяга килә, һәр нәрсә исә Аллаһы тарафыннан бар кылына. Үзегез уйлап карагыз: хатын-кызга башын капламыйча Аллаһыга дога кылу килешәме? Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык. Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән. Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, шуны белеп торсын: бездә дә, Аллаһының башка бердәмлекләрендә дә сүз көрәштерү гадәте юк. Бу күрсәтмәләремне биреп, шуны да әйтәсем килә: мин сезне мактый алмыйм, чөнки җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. Беренчедән, бердәмлек җыелышларында аерым төркемнәргә бүленәсез икән; һәм мин моңа күпмедер дәрәҗәдә ышанам да. Сүз дә юк, сынауларны үтә алган ышанычлы кешеләрнең барлыгын ачыклау өчен, арагызда карашларның төрле булуы да кирәк. Сезнең җыеннарыгызны Хакимебез Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый. Һәрберегез үзенең алып килгән ризыгын тизрәк ашап куярга ашыга, шулай итеп, берәүләр ач кала, икенчеләр инде исергән була. Алай икән, өегездә генә ашап-эчсәгез яхшырак булыр. Ник әле сез шулай Аллаһы бердәмлеген санламыйсыз һәм мохтаҗларны кимсетәсез? Шундый гамәлләрегез өчен мактаргамы хәзер сезне? Әлбәттә, юк! Хакимнең Үзеннән кабул итеп сезгә җиткергән хәбәрем мондый иде бит: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар ителгән төнне кулына икмәк ала да, шөкрана кылып сындырганнан соң: «Бу – сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алып шулай эшләгез», – ди. Кичке аштан соң шулай ук кулына касә ала да: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган Яңа Килешү. Аңардан эчкән саен Мине искә алыгыз», – ди. Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен сез Хакимебезнең үлеме турында шаһитлык кыласыз. Ул кайтканчыга кадәр шулай эшләгез. Димәк, кем дә булса әлеге йолага хөрмәт күрсәтмичә бу икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне һәм каны алдында гаепле булыр. Шуның өчен кеше башта үзен сынасын, аннан соң гына бу икмәкне ашасын һәм бу касәдән эчсен. Хаким тәненең әһәмиятен аңламыйча ашаган яки эчкән кеше шул гамәле белән үзен хөкемгә дучар итә. Менә шуның өчен күбегез хәлсез һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. Әгәр без үзебезне сынасак, Аллаһы безне хөкем итмәс иде. Җәзага хөкем иткәндә Хакимебез шул рәвешле безне дөнья белән бергә хөкем ителүдән саклый. Шуңа күрә, имандашларым, Хаким ашына җыелган вакытта ашыкмагыз, бер-берегезне көтегез. Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителмәсен өчен, ачыккан кеше үз өендә ашасын. Башка мәсьәләләр турында яныгызга килгәч сөйләрмен. Имандашлар, Изге Рухтан бирелгән сәләтләр хакында бихәбәр булуыгызны теләмим. Исегездәме, Аллаһыны белмәгән чакта сез, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез. Менә шуңа күрә сез аңласын өчен белдерәм: Аллаһы Рухына ия булган беркем дә «Гайсәгә ләгънәт!» димәс; Изге Рух кушмаса, беркем дә «Гайсә – Хаким» дип әйтмәс. Изге Рух тарафыннан бирелгән сәләтләр төрле булырга мөмкин, әмма Рух шул бер үк. Хезмәт итүнең төрләре байтак, әмма Хаким бер үк. Гамәлләр дә төрле була, әмма аларның барысын һәркемдә шул бер үк Аллаһы башкара. Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә. Берәүгә Рух тарафыннан зирәк сүз осталыгы, икенчесенә шул ук Рухтан белем бирү осталыгы; өченчесенә – иман, башка берәүгә – дәвалау сәләте; кемгәдер – могҗиза күрсәтү, кайберәүгә – пәйгамбәрлек итү, кемгәдер – төрле рухларны аера белү, кайсынадыр – таныш булмаган телләрдә сөйләү, берәүгә шул телләрдә әйтелгәнне аңлату сәләте бирелә. Боларның барысын да сәләтне һәркемгә Үзе теләгәнчә бүлеп бирүче Рух башкара. Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; күп әгъзалардан торса да, тән бербөтенне тәшкил итә. Без һәммәбез – яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр – бер Рухка сугарылып, бер тән булдык, һәм барыбыз да шул бер үк Рухны кабул иттек. Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора. Әгәр аяк: «Мин – кул түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дисә, тәннең бер әгъзасы булудан туктармы? Колак та: «Мин – күз түгел, шуңа күрә тәннең бер өлеше түгелмен», – дигәнгә карап кына тәннең бер әгъзасы булудан туктамас иде. Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ничек ис сизәр иде? Әмма Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган. Әгәр тән бер генә әгъзадан торса, ул ничек яшәр иде? Кыскасы, әгъзалар күп, әмма алар барысы бер тәнне тәшкил итә. Күз кулга: «Син миңа кирәк түгел», – дип яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас. Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә әһәмиятле. Тәннең күркәм түгел дип санаган урыннарын без аеруча тырышлык күрсәтеп каплыйбыз, килешсез санаган өлешләрен җентекләп яшерәбез, ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсын өчен, тәннең килешсез саналган өлешләренә күбрәк хөрмәт булсын дип, Аллаһы тәндәге әгъзаларны шулай үзара тоташтырды. Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хөрмәтләнсә, калган барысы да аның белән бергә шатлана. Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул тәннең әгъзалары. Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүл, башкаларны – пәйгамбәр, бүтәннәрне остаз итеп куйды; аннары кайберәүләргә могҗиза күрсәтү кодрәте, дәвалау, кешеләргә ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде. Барысы да рәсүлме? Барысы да пәйгамбәрме? Барысы да остазмы? Барысы да могҗиза күрсәтүчеме? Һәммәсендә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы? Шуңа күрә сәләтләрнең тагын да зуррагына ия булырга омтылыгыз. Әмма мин сезгә тагын да яхшырак юлны күрсәтәм. Әгәр кешеләр телендә, хәтта фәрештәләр телендә сөйләшә белеп тә, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бакыр яңгыравы яки тәлинкә чыңы кебек булыр идем. Әгәр пәйгамбәрлек сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемнәрне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, мин бер буш нәрсә булыр идем. Әгәр бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, күңелемдә мәхәббәт яшәмәсә, миңа берни ярдәм итә алмас. Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. Мәхәббәт гаделсезлеккә сөенми, киресенчә, хакыйкатькә шатлана. Ул бөтенесенә түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрчак өметләнә, барысына сабыр итә. Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынып калыр, белемнәрнең кирәге калмас, мәхәббәт исә беркайчан бетмәс. Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек сүзләребез дә тулы түгел, өлешчә генә бит, ә камиллек килгәч, өлешчә булган нәрсәләр юкка чыгар. Кечкенә чакта мин балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләр артта калды. Хәзер әле без бар нәрсәне тонык көзгедәге сыман күрәбез, әмма берзаман йөзгә-йөз күрербез. Хәзергә минем белемем өлешчә генә, әмма вакыты җиткәч, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, минем белемем дә шулай тулы булыр. Ә менә бу өч нәрсә – иман, өмет, мәхәббәт – мәңге яшәр. Алар арасында иң бөеге исә – мәхәббәт. Күңелегездә мәхәббәт яшәсен; Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз. Кемдер таныш булмаган телдә сөйләсә, ул, димәк, кешеләргә түгел, Аллаһыга мөрәҗәгать итә; аны беркем дә аңламый, серләрен ул Рух ярдәмендә сөйли. Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләргә сөйли – аларны ныгыта, юата, рухларын күтәрә. Таныш булмаган телдә сөйләүче – үзен генә, ә пәйгамбәрлек кылучы иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. Барыгызның да таныш булмаган телләрдә сөйләвен телим, ләкин пәйгамбәрлек итсәгез, тагын да яхшырак булыр. Әгәр шул телләрдә сөйләүче кеше иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сүзләрен аңлатып бирә алмаса, пәйгамбәрлек итүче аңа караганда бердәмлеккә күбрәк файда китерә. Имандашлар, яныгызга килеп таныш булмаган телләрдә сөйләргә тотынсам, ләкин сүзләремдә Аллаһыдан ачылыш та, белем дә, пәйгамбәрлек тә, үгет-нәсыйхәт тә булмаса, сезгә ни файда китерермен? Әйтик, курай яки арфа кебек җансыз уен коралларын алыйк: әгәр алар дөрес уйнамаса, нинди көй яңгыравын ничек аңларсыз? Әгәр быргы тонык аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер икән? Менә шулай сез дә телегез белән кеше төшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, сөйләгәнегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз. Дөньяда телләр күп төрле, һәм телне белүчегә аларның һәрберсе аңлаешлы. Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, мин – сөйләүче өчен, ә ул минем өчен чит ил кешесе кебек була. Сезнең белән дә шулай ук: Изге Рухтан килгән сәләтләргә ия булырга омтыласыз икән, иман итүчеләр бердәмлеген ныгытырдай сәләтләрегезне арттырырга тырышыгыз. Шуңа күрә таныш булмаган телдә сөйләүче кеше, үзенең әйткәннәрен аңлату сәләтенә ия булыр өчен, дога кылсын. Әгәр мин таныш булмаган телдә дога кылам икән, минем рухым дога кыла, акылым исә догага катнашмый. Алайса, нишләргә соң миңа? Доганы рухым белән генә түгел, акылым белән дә кылырмын; Аллаһыны рухым белән генә түгел, акылым белән дә данлап җырлармын. Рухың белән генә Аллаһыга шөкер итсәң, сүзләреңне аңламаган кеше синең шөкер догаңа ничек итеп «амин» дип әйтсен? Ул синең нәрсә әйткәнеңне аңламый бит! Син кылган шөкер, бәлки, яхшыдыр да, ләкин башкаларга аңардан файда булмас. Таныш булмаган телләрдә һәммәгездән күбрәк сөйләвем өчен мин Аллама шөкер итәм. Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларны үгетләп аңлаешлы биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм. Имандашлар, акылыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата – сабыйларча беркатлы, ә акылыгыз белән балигъ кешеләр сыман булыгыз. Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка чит телләрдә, чит халыкларның сүзләре белән сөйләрмен, әмма алар ул чакта да Мине тыңламаслар, – ди Раббы». Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар өчен түгел, иман итмәүчеләр өчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр өчен түгел, иманлылар өчен билге. Шулай итеп, барлык иман итүчеләр бердәмлеге җыелып, барысы да таныш булмаган телләрдә сөйли башласа, һәм шулвакыт алар янына иман итмәүче яки телләрне аңламаучы берәр кеше килеп керсә, «акылдан яздыгызмы әллә?» дип әйтмәсме? Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә иман китермәгән яки телләрне аңламаган берәр кеше килеп керсә, һәркем тарафыннан гаепләнер һәм хөкем ителер. Шулай итеп, аның йөрәк серләре ачылыр, һәм ул, сәҗдә кылып, Аллаһыга табыныр, «Аллаһы дөрестән дә сезнең арада!» дияр. Димәк, имандашлар, нинди нәтиҗәгә киләбез инде? Сез бергә җыелган вакытта кемдәдер мактау җыры, кемдәдер үгет-нәсыйхәт сүзләре, кемнеңдер Аллаһыдан иңгән ачылышы, кемнеңдер таныш булмаган телдә әйтәсе сүзләре яки аларның аңлатмасы булса, боларның һәммәсе бердәмлекне ныгытуга хезмәт итсен. Берәү таныш булмаган телдә сөйли икән, ике, иң күбе өч кеше чиратлашып сөйләсен, ә бер кеше аңлатып торсын. Әгәр арагызда аңлатучы юк икән, таныш булмаган телдә сөйләшүчеләр җыелышта дәшми генә торсыннар, әйтәсе сүзләрен үзләренә һәм Аллаһыга гына сөйләсеннәр. Пәйгамбәрләрнең дә икесе яки өчесе генә сөйләсен, ә башкалар, ишеткәннәре турында фикер йөртеп, аларга бәя бирсен. Җыелышта утыручылар арасыннан кемгә дә булса Аллаһыдан ачылыш иңсә, беренче сөйләүче тынып калсын. Бар кеше үзенә нинди дә булса белем алсын, рухын ныгытсын өчен, чиратлашып пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына, чөнки Аллаһы – тәртипсезлек Алласы түгел, тынычлык Алласы. Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек, хатыннар җыелышта дәшмәсеннәр, чөнки аларга анда сөйләргә рөхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш; әгәр нәрсә дә булса белергә телиләр икән, өйләрендә ирләреннән сорасыннар, чөнки бердәмлек җыелышында хатыннарның сөйләве урынлы түгел. Сез, бәлки, Аллаһы сүзе сездән башланган яки сезгә генә килеп ирешкән дип уйлыйсыздыр? Үзен пәйгамбәр яки рух белән сугарылган дип исәпләүче кеше сезгә язганнарымның Хакимебез Гайсә әмере икәнен танысын. Әгәр танымый икән, ул кешене сез дә танымагыз. Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек сәләтенә ия булырга омтылыгыз, әмма таныш булмаган телләрдә сөйләүне дә тыймагыз. Тик һәрнәрсә килешле һәм тәртипле булсын. Имандашлар, сезгә җиткергән Яхшы хәбәрне исегезгә төшерәсем килә. Сез аны кабул иттегез һәм иманыгызда нык торасыз. Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз – котылырсыз, тотмасагыз – иман китерүегез юкка булыр. Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Язмада әйтелгәнчә, Мәсих безнең гөнаһларыбыз өчен үлде, дәфен кылынды һәм, Язмада әйтелгәнчә, өченче көндә үледән терелде; башта Кифаска, аннан соң унике шәкертенә, шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандаш кардәшебезгә (аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде), аннары Ягъкубка һәм барлык рәсүлләргә, ә инде иң соңыннан, җитлекми туган бала кебек булсам да, миңа да күренде. Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләгән өчен рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен. Әмма Аллаһы мәрхәмәте белән мин хәзер рәсүлмен. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Дөресрәге, мин түгел, минем аша Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. Шулай итеп, мин игълан иткәнменме, әллә башкалармы – анысы мөһим түгел; без сезгә шул хәбәрне җиткердек, һәм сез аңа ышандыгыз. Без «Мәсих үледән терелде» дип вәгәзьләгәч тә, сезнең кайберләрегез «үлгәннәр терелә алмый» дип ничек сөйли ала соң? Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелмәгән булып чыга. Әгәр Мәсих үледән терелмәгән икән, димәк, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була түгелме? Ул очракта без үзебез дә Аллаһы хакында ялган шаһитлык бирүче булыр идек, чөнки без «Мәсихне Аллаһы үледән терелтте» дип шаһитлык иттек. Әгәр үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, димәк, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән. Үледән терелү булмаса, Мәсих тә үледән терелмәс иде. Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, сезнең иманыгыз файдасыздыр: гөнаһларыгыз, димәк, әүвәлгечә кичерелмәгән. Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булды дигән сүз. Әгәр без бу тормышта гына Мәсихкә өмет багласак, иң кызганыч кеше булыр идек. Әмма Мәсих дөрестән дә үледән терелде, һәм Ул үлеләрдән беренче булып терелде. Дөньяга үлем Адәм аша килгән кебек, үледән терелү дә бер Кеше – Мәсих аша булды. Тумышы белән Адәмгә бәйле һәркем үлемле булган кебек, иманы белән Мәсихкә бәйле һәркем тормышка кайтачак. Һәркем үз чиратында тереләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Мәсихнекеләр. Шуннан соң ахыр заман җитәр. Мәсих, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Атабыз Аллаһыга тапшырыр. Мәсихнең барлык дошманнарын Аллаһы Аның аяк астына салганчы, Мәсихкә патшалык итү тәгаенләнгән; юк ителәчәк соңгы дошман исә – үлемдер. Язмада әйтелгәнчә, «бар нәрсәне аңа буйсындырып, аның аяк астына салды». Бар нәрсә Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, һәммә нәрсәне Аңа буйсындырган Аллаһы Үзе шул исәпкә керми, әлбәттә. Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк. Әгәр шулай булмаса, ни өчен кайбер кешеләр үлеләр урынына суга чуму йоласын үтиләр? Үлеләрне терелтү мөмкин булмастай эш икән, кешеләр нилектән алар урынына суга чуму йоласын үтиләр? Без дә ни өчен үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз? Имандашлар, мин көн дә үлем белән йөзгә-йөз очрашам, һәм бу – хактыр, Хакимебез Гайсә Мәсих алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр. Кешеләргә хас булганча уйласак, Эфестә ерткыч хайваннар белән көрәшүдән миңа ни файда булды? Әгәр үлеләр терелми икән, әйдәгез, алайса, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!» Алданмагыз, «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми дә – мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм. Кемдер: «Үлеләр ничек терелер? Ул вакытта аларның тәне нинди булыр?» – дип сорар. И акылсыз! Чәчкән орлыгың башта үлмәсә, аңардан яңа тормыш яралмаячак. Син, чәчкән чакта, булачак үсемлекнең үзен түгел, бодайның яки башка нәрсәнең орлыгын чәчәсең. Ә Аллаһы һәр орлыкка Үзе теләгән җисми тәнне бирә. Тәннәрнең барысы да бертөрле түгел: кешеләрнең тәне – хайванныкыннан, хайваннарның тәне – кошныкыннан, кошларның тәне исә балыкныкыннан үзгә. Күк җисемнәре һәм җир җисемнәре бар. Күк җисемнәре – үзенчә, җир җисемнәре дә үзенчә матур. Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәве башка. Йолдызлар да җемелдәве белән бер-берсеннән аерыла. Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак: тән чери торган булып күмелә һәм череми торган булып терелә; кызганыч хәлдә җир эченә салына, данлы булып терелә; зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелә; җисми тән күмелә, рухи тән терелә. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар. Язмада болай дип әйтелгән: «Беренче кеше, Адәм, тере җан иясе булды», ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. Беренче булып рухи дигәне түгел, җисми дигәне килә; рухи дигәне соңыннан килә. Беренче кеше туфрактан, җирдән яратылды. Икенче Кеше – күктән килде. Җир кешеләре туфрактан яратылган беренче кешегә охшаган булса, күк кешеләре дә күктән килгән Кешегә охшар. Әлегә без туфрактан яратылган кешегә охшаган булсак, киләчәктә күк Кешесенә охшарбыз. Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгын, фани булганнар мәңгелекне мирас итеп алмас. Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәттән, күз ачып йомган арада үзгәрәчәкбез. Быргы кычкыртканда үлеләр мәңгелек тән алып тереләчәк, ә без үзгәрәчәкбез. Димәк, фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнәчәк. Фани тәнебез – мәңгелек тәнгә, үлемле тәнебез үлемсезгә әйләнгәч, Язмадагы «Үлем җиңелде, йотылды», «И Үлем! Синең җиңүең кайда? И Үлем! Синең чага торган угың кайда?» дигән сүзләр тормышка ашыр. Үлемнең угы – гөнаһтыр, гөнаһның көче исә Кануннан килә. Әмма Аллаһыга рәхмәт яусын! Ул безгә Хакимебез Гайсә Мәсих аша җиңү бирә. Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хакимебез Гайсә алдында бушка китмәячәген белеп, Аның эшен һәрвакыт бар көчегезне куеп башкарыгыз. Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, Гәләтиядәге бердәмлекләргә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. Мин килгәч иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә кеременең бер өлешен хәленә күрә аерып куйсын. Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаган кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен. Әгәр миңа да барырга кирәк булса, алар минем белән барырлар. Сезнең янга мин Македуния төбәген йөреп чыкканнан соң килермен, чөнки мин Македуния аша узачакмын. Бәлки, беркадәр сездә яшәрмен, яныгызда кышны уздыруым да ихтимал, аннары инде сәфәремне дәвам итә калсам, мине юлга җыярсыз. Хәзер сезнең янга узып барышлый гына сугылырга теләмим, Раббы насыйп итсә, озаккарак тукталырга өметләнәм. Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын, чөнки биредә, Яхшы хәбәргә каршы чыгучылар күп булса да, хезмәт итү өчен миңа ишекләр киң ачылды. Яныгызга Тимутәй килә калса, аңа һичнәрсәдән курыкмыйча яшәр өчен шартлар тудырыгыз, чөнки ул да, минем кебек үк, Хакимебез эшен башкара. Шуның өчен беркем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны иминлек белән минем янга озатыгыз. Мин аның һәм башка имандашларның бергәләп әйләнеп кайтуын көтәм. Имандашыбыз Апуллуска килгәндә исә, мин аның бүтән имандашлар белән бергә сезгә баруын бик үтендем, әмма хәзергә сезнең янга барырга аның теләге юк, шулай да җае чыгуга барып җитәр. Уяу булыгыз! Иманда нык торыгыз! Кыю һәм көчле булыгыз! Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз. Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, алар Ахая төбәгендә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерделәр, үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар. Шундый кешеләргә, аларның ярдәмчеләренә һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына буйсыну күрсәтегез. Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар килгәнгә, сезнең юклыгыгыз бик сизелмәде. Алар минем һәм сезнең рухны тынычландырды – андый кешеләрнең кадерен белегез. Асия өлкәсендәге бердәмлекләр сезгә сәламнәрен юллый. Әкүл белән Прискиллә һәм аларның йортында җыела торган бердәмлек әгъзалары сезгә Хакимебез исеме белән кайнар сәламнәрен тапшыра. Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрә. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мин, Паул, шушы юлны үз кулым белән язып сезгә сәламемне ирештерәм. Хакимебез Гайсәне яратмаганнарга каһәр төшсен! Марана та! Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Мин сезне – Гайсә Мәсихтәгеләрнең барысын бик яратам! Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан һәм имандашыбыз Тимутәйдән Көринт шәһәрендәге Аллаһы бердәмлегенә һәм Ахая өлкәсендә яшәүче барлык изгеләргә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан булсын! Ул – шәфкать күрсәтүче Атабыз, һәрчак юатучы Аллаһы. Аллаһы безне барлык авыр хәлләрдә юаткан кебек, Аңардан алган юаныч белән без дә кайгыга тарыганнарның күңелен күтәрә алабыз. Мәсих хакына кичергән газапларыбыз арткан саен, Мәсих аша алган юанычыбыз да арта бара. Сез юаныч алсын һәм котылсын өчен, без тормыш авырлыклары кичерәбез; Аллаһыдан алган юаныч та безгә сезнең күңелне күтәрү өчен бирелә. Юанычыгыз исә безнең кайгыларга охшаш кайгыларны сезгә түземлек белән кичерергә көч бирә. Сезгә булган ышанычыбыз нык, чөнки беләбез: газапларыбызны уртаклашкан кебек, Аллаһы биргән юанычны да уртаклашасыз. Имандашлар, Асия өлкәсендә кичергәннәребез турында белми калмагыз дим; без анда көч җитмәслек, чиктән тыш авыр сынауларга дучар булдык, хәтта исән калуга өметебезне югалткан идек. Без үзебезне үлем җәзасына хөкем ителгән кебек тойдык, әмма шушы хәл безне үзебезгә түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга өмет багларга өйрәтте. Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм киләчәктә дә коткарачак. Ул безне алга таба да коткарачак дип өмет итәбез, тик догаларыгыз белән безгә ярдәм итеп торыгыз. Шулчак күп кешеләрнең ялварулары хакына безгә мәрхәмәт бүләк иткәнгә Аллаһыга мул итеп шөкерләр явачак. Бу дөньяда, бигрәк тә сезнең арада, без ихлас булдык, Аллаһы күңеленә хуш килердәй самимилек белән эш иттек һәм бу дөнья зирәклегенә түгел, Аллаһы мәрхәмәтенә таяндык – без шуның белән горурланабыз, һәм вөҗданыбыз да моңа шаһиттыр. Без бит сез укый һәм аңлый алырдай нәрсәләрне генә язабыз. Сез инде әйткәннәребезне өлешчә аңлыйсыз, ә мин тулысынча аңларсыз дип өметләнәм, һәм шул очракта Хакимебез Гайсә килер көнне без сезнең мактанычыгыз булгандай, сез дә безнең мактанычыбыз булырсыз. Шундый ышанычым булганга күрә, сезнең икеләтә фатиха алуыгызны теләп, башта яныгызга барырга, сездән – Македуниягә, аннан кайтышлый тагын сезгә сугылырга, шуннан соң инде сезнең ярдәмегез белән Яһүдиягә юл алырга уйлаган идем. Сезнең карашка, бәлки, мин уйламыйча эш итәмдер? Әллә мин, адәм балаларына хас булганча, бер үк вакытта «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтәмме? Аллаһының тугрылыгы белән ант итәм: без сезгә бер үк вакытта әле «әйе», әле «юк» дип әйтмибез. Без, ягъни мин, Силас һәм Тимутәй сезгә вәгазьләгән Аллаһы Углы Гайсә Мәсихтә бер үк вакытта «әйе» дә, «юк» та була алмый, Аңарда һәрвакыт «әйе» генә. Аллаһы тарафыннан бирелгән бөтен вәгъдәләр Гайсә Мәсихтә «әйе» дип раслана, шуңа күрә без Аллаһыны данлау өчен «амин»не дә Мәсих исеме белән әйтәбез. Мәсих белән рухта берләштереп, Аллаһы безне дә, сезне дә Үзе ныгыта. Май сөртеп, Ул безне Үз хезмәтенә билгеләде, мөһере белән тамгалап Үзенеке итте, бирелгән вәгъдәләренең ышанычлы билгесе итеп йөрәкләребезгә Рухын урнаштырды. Аллаһыны шаһит буларак чакырам һәм сезгә гомерем белән ант итәм: әлегә кадәр Көринткә мин сезне кызганганга күрә килмәдем. Без сезгә иманда ничек яшәргә кирәклеге турында әмер бирергә теләмибез – сез болай да иманыгызда нык торасыз. Без – сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез генә. Шулай итеп, чираттагы килүемдә сезне күңелсезләндермәскә карар кылдым. Әгәр мин сезгә күңелсезлек китерсәм, мине кем сөендерер? Әлбәттә, сез – мин күңелсезлек китергән кешеләр. Яныгызга килгәч, куандырырга тиешле кешеләрдән миңа көенеч булмасын өчен, сезгә нәкъ шул турыда язган да идем. Иманым камилдер, минем куанычым – һәммәгезнең куанычы. Күңелсезләндерү өчен түгел, сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү өчен яздым мин ул хатны, һәм мин аны олы хәсрәт, йөрәк ачысы белән, күз яшьләремне түгә-түгә яздым. Һич тә арттырмый әйтәм: әгәр берәү миңа күңелсезлек китергән икән, димәк, ул мине генә түгел, сезнең барыгызны да күңелсезләндергән. Әлеге кешегә күбегез тарафыннан бирелгән җәза инде җитәрлек; чиктән тыш көенмәсен өчен, хәзер сез аны гафу итегез һәм юатыгыз. Шуның өчен аңа булган мәхәббәтегезне раславыгызны үтенәм. Теге хатымны мин сынауларны ничек үткәнегезне, ягъни һәрнәрсәдә тыңлаучанмы икәнегезне белим дип яздым. Сез кемнедер кичерәсез икән, мин дә аны гафу итәм. Гафу иткән кешене мин (әгәр моңа сәбәп булса) Мәсих алдында сезнең хакка кичерәм. Шайтан безне хәйләләп җиңмәсен өчен эшлим мин моны, ә аның уй-ниятләре безгә бик тә мәгълүм. Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троас шәһәренә килгәч, Хакимебез Гайсә хезмәт итүемә мөмкинлекләр тудырса да, имандашым Титусны таба алмаганга, күңелем тынычлана алмады. Шунлыктан, андагы имандашлар белән хушлашып, Македуниягә киттем. Безне һәрвакыт Мәсихнең җиңү тантанасында йөртүче һәм безнең аша һәр җирдә Үзе хакында белемнең хуш исен таратучы Аллаһыга рәхмәт яусын! Котылу юлындагылар арасында да, һәлакәт юлындагылар арасында да без – Мәсих көйрәткән, Аллаһы күңеленә хуш килгән истер. Берәүләр өчен без – үлем исе, ә икенчеләр өчен – тормышның хуш исе. Әнә шундый хезмәткә кем сәләтле соң?! Без, күпләр кебек, үз файдабыз өчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, Аллаһы тарафыннан җибәрелгән кешеләр буларак, Аның каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез. Сезнең алда үзебезне мактарга тырышкан кебек тоелмыйдыр бит? Кайберәүләргә кирәк булган кебек, сезгә яки сезнең исемнән язылган мактау хатлары кирәкме әллә безгә?! Сез үзегез – безнең күңелләргә язылган, бөтен кеше таный һәм укый торган хатыбыз. Сезнең Мәсих хаты икәнегез ачыктан-ачык күренеп тора. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән язылган һәм таш такталарга түгел, кешеләрнең күңелләренә язылган. Безнең шушы ышанычыбыз Мәсих аша Аллаһыдан килә. Без барысын үзебез булдыра алабыз, дип әйтергә хакыбыз юк, сәләтебез – Аллаһыдан. Ул безгә Яңа Килешүнең хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа Килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чөнки язылган кануннар кешене үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә. Ташларга чокып язылган, үлемгә китерүче Канунга хезмәт иткән Мусаны исегезгә төшерегез: аның йөзе нур чәчеп торганга (гәрчә әлеге нур сүрелә барса да), исраилиләр аңа күтәрелеп карый алмаганнар. Әгәр бу хезмәт шулай данга күмелгән икән, Рухның хезмәте тагын да данлырак түгелме соң?! Кешене гаепләүче хезмәт шулай дан белән балкып торган икән, кешене аклаучы хезмәт күпкә данлырак булмасмы?! Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да ныграк балкыган башка нәрсә бар. Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да яктырак балкыр. Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. Сүрелә барган нурга исраилиләр карамасын дип йөзенә бөркәнчек япкан Муса кебек түгел без. Әмма аларның аңнары томаланган, чөнки Иске Килешү язмаларын укыган чакта ул бөркәнчек әле дә йөзләрендә; ул бары тик Мәсихкә мөрәҗәгать иткәндә генә алып ташлана. Муса канунын укыган чакта аларның аңнарын бүгенге көнгә кадәр шул бөркәнчек каплый. Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткәндә бу бөркәнчек алына. Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык хөкем сөрә. Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббы данының балкышын көзгедәге сыман күрәбез һәм, Аның даны үскән саен, Аңа охшый барып үзгәрәбез. Бу эшне Раббы башкара, ә Раббы ул – Рух. Аллаһының мәрхәмәте белән безгә шундый хезмәт тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез. Оят булырдай хурлыклы эшләрдән баш тартып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәркемнең намус хөкеменә тапшырабыз. Әгәр без игълан итә торган Яхшы хәбәр кем өчендер яшерен булып кала икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен яшерен, чөнки бу дөньяның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрә алмыйлар. Мәсих – Аллаһының гәүдәләнеше, һәм без үзебез хакында түгел, Гайсә Мәсихнең Хаким булуы турында хәбәр итәбез, ә без исә Гайсә хакына сезнең хезмәтчеләрегез генә. «Караңгылыктан яктылык сибелсен» дип әйткән Аллаһы күңелләребезне яктыртты, Гайсә Мәсих йөзендә балкыган Үзенең данын безгә шулай күрсәтте. Без – әлеге рухи хәзинәне саклаучы балчык савытлар гына; моның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә. Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма без бирешмибез; кайчак чарасыз калабыз, әмма өметсезлеккә төшмибез; безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый; безне бәреп егалар, әмма без исәнбез. Гайсәнең тормышы бездә күренсен өчен, Аны үлемгә китергән газапларны без үз тәнебездә кичерәбез. Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, тереләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. Шулай итеп, үлем – бездә, ә яшәү сездә эш итә. Язмада «мин ышаныч белдергәнгә сөйли башладым» дип әйтелгән; шул ук ышану рухына ия булып, без дә ышанабыз һәм шуңа күрә сөйлибез, чөнки Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Гайсә белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез. Боларның һәммәсе сезнең хакка эшләнә. Шулай итеп, Аллаһының чиксез мәрхәмәте кешеләр арасында тарала барган саен, Аның даны да арта бара, һәм тагын да күбрәк кешеләр тарафыннан Аңа шөкерләр кылына. Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз көннән-көн яңара тора. Без кичергән җиңел, узгынчы газаплар безгә ифрат зур, мәңгелек дан китерер. Без бит карашыбызны күзгә күренгән нәрсәләргә түгел, күренмәгәненә юнәлтәбез, чөнки күренгәне аның – вакытлыдыр, күренмәгәне исә – мәңгелек. Без беләбез: дөньялыктагы чатырыбыз, ягъни тәнебез җимерелгәч, Аллаһы безгә күкләрдә мәңгелек, кеше кулы белән салынмаган йорт бирәчәк. Шуңа күрә әлегә без, күктәге өебездә урнашырга омтылып, көрсенеп яшибез. Күктәге өебездә без ялангач килеш тә шәрә булмабыз. Бу дөньядагы чатырыбыздан котылырга теләмәгәнгә, без көрсенәбез, тик шулай да, фани нәрсә мәңгелек тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күктәге яңа киемне кияргә омтылабыз. Аллаһы безне нәкъ менә шуның өчен бар кылды һәм ышанычлы дәлил итеп безгә Үзенең Рухын бирде. Шулай итеп, әле шушы тәнебездә чакта Хакимебез Гайсәдән еракта, читтә булсак та, һәрвакыт иминбез, чөнки күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән яшибез. Әйе, иминлектә яшибез; тәнебезне ташлап, Хакимебез янына урнашуны яхшырак дип табабыз. Шуңа күрә, тәнебездә булсак та, тәнебезне ташлап китсәк тә, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга тырышабыз. Чөнки тәндә вакытта яхшылык эшләсәк тә, яманлык эшләсәк тә, кылганына карап һәркем үзенә тиешлене алсын өчен, безнең барыбызга да Мәсих хөкеме каршына басарга туры киләчәк. Шулай итеп, Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белгәнгә, кешеләрне без шуңа ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга безнең кем булуыбыз билгеле, кемлегебез сезнең вөҗданга да билгеледер дип өмет итәм. Сезнең алда үзебезне мактарга теләмибез, әмма күңелдә булганы белән түгел, тыштан күренгән нәрсәләр белән мактанучыларга сез җавап бирә алсын өчен, безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез. Әгәр безнең турыда кемдер, болар үз акылында түгел, дип уйлый икән, димәк, без Аллаһы хакына шундыйга әйләнгәнбез; әгәр без үз акылыбызда икән, димәк, без сезнең хакка шундыйлар. Безнең белән Мәсихнең мәхәббәте идарә итә, чөнки, бер Кеше бөтенебез хакына үлгән икән, димәк, бөтенебез дә үлгәнбез, дигән фикердә нык торабыз. Тереләр үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлгән һәм үледән терелгән Зат өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына үлде. Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә кайчандыр кеше үлчәменнән чыгып карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз. Шулай итеп, Мәсих белән рухта берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган; элеккеләр артта калды, хәзер бар нәрсә яңа! Боларның һәммәсе – Аллаһыдан; Гайсә Мәсих ярдәмендә Ул безне Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Мәсих ярдәмендә Аллаһы дөньяны Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне таратуны безгә йөкләде. Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, чөнки Аллаһы кешеләр белән безнең аша сөйләшә. Шунлыктан Мәсих исеме белән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз! Мәсих ярдәмендә без Аллаһы каршында аклана алсын дип, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы гөнаһларыбыз өчен корбан буларак китерде. Без исә, Аллаһының хезмәттәшләре буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын! Чөнки Аллаһы болай ди: «Уңайлы вакытта Мин сине ишеттем, котылу көнендә сиңа ярдәм иттем». Менә хәзер уңайлы вакыт, бүген менә котылу көне! Хезмәтебезгә тел тидермәсеннәр өчен, без беркемгә бернинди киртә булырга теләмибез. Киресенчә, һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотарга тырышабыз: бәла-казаларны, мохтаҗлыкны, авырлыкларны, кыйналуларны, тоткынлыкны, безгә каршы оештырылган чуалышларны, авыр хезмәтне, йокысыз төннәрне, ачлыкны сабырлык белән кичерәбез. Без моны сафлык, гыйлем, ныклык, игелек, күңелебездәге Изге Рух, эчкерсез мәхәббәт, хакыйкать сүзе, Аллаһы кодрәте белән, уң һәм сул кулыбызга тәкъвалык коралы тотып, яманлауга дучар булып яисә макталып, кимсетелеп яки дан казанып раслыйбыз. Безне алдакчы дип исәплиләр, ләкин без эчкерсез; безне санга сукмыйлар, ләкин без һәммәсенә таныш; безне үлеп баручы дип уйлыйлар, ләкин без яшибез; безне җәзага тарталар, ләкин без исән; безне борчуга салалар, ләкин без һәрвакыт шатбыз; без ярлы, ләкин күпләрне баетабыз; безнең бернәрсәбез юк, ләкин без бар нәрсәгә иябез! И көринтлеләр, сезгә ачыктан-ачык сөйләдек, йөрәкләребезне киң итеп ачтык. Без сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез мәхәббәтегезне кызганасыз. Мин сезгә үз балаларыма сөйләгән кебек әйтәм: җавап итеп сез дә йөрәкләрегезне ачыгыз. Имансызлар белән бер арбага җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның яисә яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык була алсын? Иман итүче белән имансыз арасында яисә Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, һәм бу турыда Аллаһы болай дигән: «Алар арасында урнашырмын һәм яшәрмен, Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр». «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылып китегез, – ди Раббы, – нәҗес нәрсәгә кагылмагыз, һәм Мин сезне кабул итәрмен». «Сезгә Ата булырмын, ә сез угылларым һәм кызларым булырсыз, – ди Чиксез кодрәт Иясе Раббы». Газиз дусларым, безгә шундый вәгъдәләр бирелгән икән, әйдәгез, тәнне һәм рухны нәҗесләүче нәрсәләрдән арынып, Аллаһыдан курыккан хәлдә үзебезне Аңа багышлыйк һәм тулысынча Аңа яраклы булып яшик. Йөрәкләрегездә безгә урын бирегез. Без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек. Бу сүзләрем сезне гаепләр өчен түгел. Элегрәк әйткәнемчә, сез – безнең йөрәкләрдә, шуңа күрә тормышта да, үлемдә дә без сезнең белән бергәдер. Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Сез мине шул хәтле рухландырасыз, куанычым чиксез зурдыр, гәрчә кайгы-хәсрәтләребез күп булса да. Македуниягә килгәч, без бернинди җан тынычлыгы тапмадык. Безгә һәр яктан бәла-каза ябырылды: әйләнә-тирәбездә – ызгыш-талаш, күңелдә исә курку хисе булды. Әмма рухлары төшкәннәрне юатучы Аллаһы, безнең янга Титусны юллап, күңелләребезне күтәрде. Безне Титусның килүе генә түгел, сезнең аңа ярдәм күрсәтүегез дә юатты. Мине сагынуыгыз, минем өчен борчылуыгыз һәм мине якларга әзер торуыгыз турында сөйләп, ул мине тагын да ныграк куандырды. Хатым белән сезне күңелсезләндергән булсам да, аны язганыма үкенмим. Сезнең хәсрәтләнүегезне күреп (гәрчә ул озакка бармаса да), башта, әлбәттә, үкенгән идем, әмма хәзер куанам гына – үзегезне гаепле сизгәнгә түгел, ә бәлки хәсрәтләнүегез сезне тәүбәгә китергәнгә куанам. Сезнең борчу-хәсрәтегез Аллаһыдан булды, димәк ки, бездән бернинди зыян күрмәдегез. Аллаһы ихтыяры белән хәсрәт кичерү тәүбәгә китерә, тәүбә итү исә, үз чиратында, котылу алып килә; нәтиҗәдә үкенер өчен урын калмый. Ә инде бу дөнья китергән борчу-хәсрәтләр тик үлемгә илтә. Күрегез: Аллаһы ихтыяры буенча кичергән хәсрәтегез сездә ихласлык, гаепсез булуыгызны исбатлау теләге, гаеп эшкә нәфрәт, курку, сагыну, тәвәккәллек һәм гаеплегә җәза бирү теләге тудырды! Бу эштә гаепсез булуыгызны сез һәр яктан күрсәттегез. Мин сезгә рәнҗетүчене фаш итәр яисә рәнҗетелгән кешене яклар өчен дә түгел, ә бәлки безгә булган тугрылыгыгызның Аллаһы алдында никадәр ихлас икәнен күрсәтү өчен яздым. Сезнең тынычлануыгызны күреп без дә сөендек, моннан да бигрәк Титусның шатлыгына куандык, чөнки барыгыз да аның рухын бик күтәргәнсез. Шулай итеп, кайчандыр аның алдында сезне мактаган булсам, миңа оятымнан кызарырга туры килмәде. Киресенчә, сезгә сөйләгән бөтен сүзләребез хак булган кебек, сезнең турыда Титуска сөйләгән мактау сүзләребез дә хак булып чыкты. Сезнең тыңлаучан булуыгызны, аны ихтирам һәм тирән хөрмәт белән кабул итүегезне исенә төшергәндә, аның йөрәге сезгә тагын да ныграк омтыла. Мин үзем исә һәрнәрсәдә сезгә таяна алуыма куанам. Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сөйләргә телибез. Авыр сынауларга тарысалар да, аларның куанычы чиктән ашкан, үтә фәкыйрьлектә яшәсәләр дә, юмартлыклары искитәрлек. Мөмкинлекләре чамалы булса да, аларның үз теләкләре белән хәл кадәренчә, хәтта шуннан да арттырып ярдәм күрсәтүенә мин үзем шаһит. Алар, Иерусалимдәге изгеләргә ярдәм күрсәтүне мәртәбә санап, үтенеч белән безгә үзләре мөрәҗәгать иттеләр. Без көткәнчә генә эшләп калмады алар: үзләрен башта Хакимебез Гайсәгә, аннан соң Аллаһы ихтыяры белән безгә багышладылар. Шуңа күрә әлеге игелекле эшне тәмамларга без Титустан үтендек, чөнки аны ул сезнең арада үзе башлаган иде. Сез һәр нәрсәдә – иманда, сүз осталыгында, белемдә, тырышлыкта, безгә булган мәхәббәтегездә өстен булган кебек, сезнең шушы игелекле эштә дә өстен булуыгызны телибез. Моны әмер буларак түгел, башкаларның тырышлыгы турында сөйләп, мәхәббәтегезнең ихласлыгын сынарга теләп әйтүем. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез: Аның фәкыйрьлеге аша сез бай булсын өчен, Ул, бай була торып, безнең хакка фәкыйрьгә әйләнде. Мин сезгә мондый киңәш бирәм: узган елда башлаган эшегезне төгәлләсәгез, үзегез өчен файдалы булыр. Сез бит аны беренчеләрдән булып башлап кына калмадыгыз, беренче булып әлеге фикергә килгән идегез дә. Эшкә зур теләк белән тотынган кебек, шундый ук тырышлык белән аны хәл кадәренчә башкарып та чыгыгыз. Әгәр сездә шундый теләк бар икән, бүләгегез Аллаһы тарафыннан кабул кылынсын дисәгез, кулыгызда булмаганны түгел, булганын гына бирегез. Башкаларга җиңеллек китереп, үзегезгә авырлык төшәргә тиеш түгел – биредә тигезлек турында сүз бара. Хәзерге муллыгыгыз аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, икенче бер вакытта аларның муллыгы сезнең хәлне җиңеләйтер. Шулай итеп, тигезлек урнашыр. Язмада әйтелгәнчә: «Күп җыйган кешенең артык нәрсәсе булмады, аз җыйган кеше дә мохтаҗлык кичермәде». Титус күңеленә сезнең хакка шундый ук тырышлык салган Аллаһыга рәхмәт яусын! Титус үтенечемне хуплап кына калмады, бик ашкынып, үз ихтыяры белән яныгызга барырга булды. Аның белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз: Яхшы хәбәрне таратучы буларак, аны барлык бердәмлекләрдә мактыйлар; ул өстәвенә Раббыбыз даны хакына һәм тырышлыгыбызны күрсәтү өчен башкарыла торган игелекле эшебездә бердәмлекләр тарафыннан безгә юлдаш итеп сайланган. Шундый мул иганәләр белән без тел тидермәслек итеп эшләргә телибез; шуның өчен Раббы каршында гына түгел, кешеләр алдында да игелек кылырга тырышабыз. Алар белән тагын бер имандашыбызны юллыйбыз – аның тырышлыгы күп тапкырлар һәм байтак эшләрдә сыналган. Ә хәзер, сезгә тулысынча ышанганга, ул тагын да зуррак тырышлык күрсәтә. Титуска килгәндә, ул – минем иптәшем һәм сезнең арада эшләүче хезмәттәшем, ә аның ике юлдашы – имандашлар бердәмлегенең вәкилләре һәм Мәсихнең даныдыр. Шуңа күрә, сезнең белән горурлануыбыз юкка түгел икәнен бөтен бердәмлекләр белсен өчен, аларга үзегезнең мәхәббәтегезне күрсәтегез. Чынлыкта, изгеләргә ярдәм итү хакында сезгә язып торуның кирәге дә юктыр, чөнки мин тырышлыгыгызны беләм һәм, Ахаядагылар узган елда ук ярдәм итәргә әзер иде дип, македуниялеләр алдында сезне мактыйм. Сезнең тырышлык аларны да дәртләндереп җибәрде. Ә мактавым бу очракта бушка булмасын дип һәм, әйткәнемчә, әзер булып торыгыз дип, яныгызга имандашларны җибәрәм. Югыйсә македуниялеләр, минем белән килеп, сезне әзерлексез хәлдә тапсалар, сезгә шундый нык ышаныч белдергәнгә күрә, без оятка калырбыз, сезнең турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә әлеге имандашлардан яныгызга алдан ук баруларын һәм килүемә сез вәгъдә иткән иганәне әзерләп куюларын үтенүне кирәк дип таптым. Шунда бүләкне мәҗбүриләп түгел, ихластан әзерләвегез күренер. Шуны исегездә тотыгыз: кызганып чәчкән кеше – уңышны аз җыяр, мул чәчкәне исә уңышны мул алыр. Һәркем теләр-теләмәс кенә яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып биргән кешене ярата. Сезнең бар нәрсәгез һәрвакыт мулдан булсын һәм игелекле эшләргә дә җитсен өчен, Аллаһы сезне кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәргә кодрәтледер. Язмада әйтелгәнчә: «Ул Үз малыннан юксылларга мул өлеш чыгарды, Аның игелеге мәңге онытылмас». Чәчүчегә – орлык, ашаучыга икмәк бирүче Аллаһы сезне орлык белән тәэмин итәр һәм чәчкән орлыгыгызны мул итеп үстерер, игелек җимешегезнең уңышын арттырыр. Әйе, сез күп төрле байлык алырсыз һәм шуның белән башкаларга ярдәм итәрсез. Ә кешеләр безнең аша тапшырылган иганәгез өчен Аллаһыга рәхмәтләрен яудырыр. Сез башкарган бу хезмәт, изгеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмас, бик күпләрнең Аллаһыга рәхмәтләрен дә ишәйтер. Бу хезмәтегезне күреп, Мәсихнең сез тараткан Яхшы хәбәренә тугры булуыгыз һәм аларның үзләренә, шулай ук башкаларга биргән бүләкләрегез өчен алар Аллаһыны данлар. Аллаһының сезгә мул итеп яудырган мәрхәмәте аркасында күңелләре белән сезгә тартылып, алар сезнең өчен дога кылырлар. Әйтеп бетергесез зур бүләге өчен Аллаһыга рәхмәт яусын! Мин, сезнең янда һәрчак «юаш», ә сездән еракта «кыю» булган Паул, Мәсихкә хас басынкылык һәм тыйнаклык белән сезгә мөрәҗәгать итәм. Безне «дөньяви исәп белән эш итәләр» дип санаган кайберәүләргә карата ни дәрәҗәдә кыю һәм таләпчән булуымны яныгызга килгәч күрсәтергә мәҗбүр итмәгез – шул турыда сорыйм сездән. Бу дөньяда яшәп тә, безнең көрәшү рәвешебез дөньяви тормыш белән яшәүчеләрнең көрәшеннән аерылып тора. Кулланган коралларыбыз бу дөньяныкы түгел: алар Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны җимерә ала. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, Аллаһыны танып белүгә каршы тәкәббер рәвештә калыккан барлык киртәләрне җимерәбез, һәр фикерне эләктереп алып Мәсихкә буйсындырабыз. Сез тулысынча буйсыну күрсәткәннән соң, баш имәгән һәр кешене без җәзага тартырга әзербез. Сез күз алдындагы нәрсәләрне генә күрәсез. Кемдер, мин – Мәсихнеке, дип ышана икән, шуны исендә тотсын: ул адәм Мәсих тарафдары булган кебек, без дә Мәсих тарафдарлары. Җимерү өчен түгел, ә бәлки сезне иманда ныгыту өчен безгә Хакимебез Гайсә биргән вәкаләт белән артыграк мактансам да, оятлы булмам. Хәер, минем турыда, хатлары белән безне куркытырга тырыша икән, дип уйламагыз. Кемнәрдер: «Ул үзенең хатларында кырыс һәм көчле, үзе исә кеше алдында көчсез, сүзләре дә әһәмиятсез», – ди. Шулай дип әйтүчеләр белеп торсын: читтән язган хатларыбызда без нинди булсак, сезнең янда да шундый. Арагызда үзләрен мактаган кешеләр белән тиңләшергә яки үзебезне алар белән чагыштырырга батырчылык итмибез. Үзләрен үз үлчәмнәре белән үлчәп һәм үзләре белән чагыштырып, алар ахмаклык кыла. Без исә чамадан тыш мактанмыйбыз, Аллаһы безнең өчен билгеләгән чикләрдән узмыйбыз. Сезнең арада башкарган хезмәтебез дә шул чикләргә керә. Яныгызга килеп тә, без бу чикләрдән узмыйбыз: чынлыкта Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне дә сезгә беренче булып без алып килдек бит. Без чикләребезне узмыйбыз – башкалар хезмәте белән мактанмыйбыз. Әмма иманыгыз арта барган саен, Аллаһы тарафыннан безгә билгеләнгән хезмәт чикләре тагын да ныграк киңәер дип өметләнәбез, һәм шул очракта сездән читтәге өлкәләрдә дә Яхшы хәбәрне тарата алырбыз, ә башкаларның хезмәт чикләрендә үтәлгән эшләре белән мактанырга теләмибез. Язмада әйтелгәнчә, «мактанырга теләгән кеше Раббы белән мактансын». Үзен мактаучы түгел, Раббы мактаган кеше хөрмәткә лаек. Мин сезгә бераз ахмаграк кебек тоелсам да, түзәрсез дип өметләнәм. Хәер, сез түзәсез дә инде. Мин сезне Аллаһы кайгыртуы белән кайгыртам, чөнки мин сезне бердәнбер иргә – Мәсихкә ярәштем һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыздай китереп бастырырга телим. Әмма хәйләкәр елан тарафыннан Һава алданган кебек, Мәсихкә баглы ихлас һәм саф уй сөрешегез чуалып китмәсен дип куркам. Кем дә булса, килеп, без игълан итмәгән башка бер Гайсә турында сөйли башласа яки сезгә бирелгән Рухтан башка бер рухны, яки үзегез кабул иткән Яхшы хәбәрдән башка бер «Яхшы хәбәрне» кабул итәргә өндәсә, сез андый кешенең сүзләренә колак салырга әзер. Мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» мин һич тә ким түгелмен дип уйлыйм. Бәлки, мин сүзгә ул кадәр үк оста да түгелдер, әмма минем белемем бар. Без моны сезгә бөтен яктан ачык күрсәттек. Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем һәм сезне югары күтәрер өчен үземне түбәнсетүем белән мин, бәлки, гөнаһ кылганмындыр? Сезгә бушлай хезмәт итәр өчен, мин башка бердәмлекләр хисабына яшәдем, аларны «таладым» дип әйтергә мөмкин. Яныгызда чакта нәрсәгәдер мохтаҗлыгым булса да, һичкемгә авырлык китермәдем: барлык кирәк-ярак белән мине Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йөк булмаска тырыштым һәм киләчәктә дә тырышырмын; мин моның белән горурланам һәм үземдәге Мәсих хакыйкате белән сезне ышандыра алам – Ахая якларында һичкем миннән бу горурлануны тартып ала алмас. Ни өчен мин болай эшлим соң? Сезне яратмагангамы? Сезне ничек яратуым Аллаһыга билгеледер! Әмма үзләрен безгә тиңләп мактанырга теләгән кешеләргә мөмкинлек бирмәс өчен, моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан соң да шулай эшләячәкмен. Андый кешеләр – ялган рәсүлләр, Мәсих рәсүлләре булып күренергә тырышучы алдакчы хезмәтчеләр. Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит. Шунлыктан шайтан хезмәтчеләренең дә хаклык хезмәтчеләре булып кылануы сәер түгел. Әмма ахыр чиктә алар, кылган гамәлләренә карап, җәза алачак. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: мине акылсызга санамагыз. Әгәр инде шулай дип уйлыйсыз икән, мин акылсызга тагын бераз мактанырга рөхсәт итегез. Әйтергә җыенган сүзләрем Хакимебез Гайсәдән түгел, акылсыз кеше кебек мактаначакмын хәзер. Бу дөньяда күпләр мактана, шулай булгач, миңа да мактанырга рөхсәт итегез. Сез шундый акыллы булып та, акылсызларга бик теләп түзеп торасыз! Берәрсе сезне коллыкка төшергәндә, сезнең исәпкә яшәгәндә, сездән файдаланганда, үзен күкләргә күтәргәндә, йөзегезгә сукканда сез түзеп торасыз ич. Оят булса да әйтим: сезгә карата мондый гамәлләр кылырга безнең «батырчылык» җитмәде. Ә инде берәрсе нәрсә беләндер мактанырга батырчылык итә икән, мин дә батырчылык итәм, һәм бу гамәлемне минем «акылсызлыгыма» сылтый аласыз. Алар гыйбриләрме? Мин дә гыйбри. Исраилиләрме? Мин дә исраили. Ибраһим нәселеннәнме? Мин дә Ибраһим нәселеннән. Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Бәлки, мин акылымны җуйганмындыр, әмма барыбер әйтәм: мин алардан артыграк! Мин күбрәк хезмәт иттем, аларга караганда зинданнарга күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым; яһүдиләр мине биш тапкыр – һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар; мине өч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр таш атып үтерергә теләделәр, өч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер төн һәм бер көн ачык диңгездә үткәрдем; күп мәртәбәләр ерак җирләргә сәфәр кылдым; елгалар кичкәндә хәтәр хәлләргә юлыктым; юлбасарлар һөҗүменә дучар булдым; ыругдашларымнан һәм мәҗүсиләрдән миңа куркыныч янады; шәһәрләрдә, чүл сахраларында, диңгезләрдә, ялган имандашлар арасында мине хәвеф сагалады. Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ризыктан тыелырга, салкында калырга, ялангач йөрергә туры килде. Болардан тыш, мин һәрдаим барлык бердәмлекләр хакында борчудамын; һәр зәгыйфьнең хәленә керәм, гөнаһка төшкән һәр кеше өчен газапланам. Мактанырга туры килсә, көчсезлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаныр идем. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәңге шөһрәтле Алласы һәм Атасы белә: мин ялган сөйләмим. Дәмәшкътә Һарета патшаның өлкә башлыгы мине тотмакчы булып шәһәр капкаларына сак куйды, әмма мине кәрзингә утыртып кала диварындагы тәрәзәдән төшерделәр, һәм мин, шулай итеп, аның кулына эләкмәдем. Мактануның файдасы булмаса да, мин мактанырга мәҗбүрмен. Инде Хакимебездән иңгән күренешләр һәм ачылышлар турында сөйләүгә күчәм. Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм мин; моннан ундүрт ел элек ул өченче кат күккә алынды (өнендәме, иңгән күренештәме – белмим, анысы Аллаһыга гына мәгълүм). Шул кешенең оҗмахка алынуын (өнендәме, иңгән күренештәме – белмим, анысы Аллаһыга гына мәгълүм) һәм кешеләргә сөйләргә тыелган, тел белән аңлата алмаслык сүзләр ишетүен беләм. Андый кеше белән мактана алам, ә үзем белән мактана алмыйм, көчсез якларым белән генә мактансам инде. Хәер, мактанырга теләсәм дә, акылсыз күренмәс идем, чөнки сүзләрем хактыр. Әмма мактанудан тыелып торам, чөнки мине күргән яисә сөйләгәннәремне ишеткән кешеләр минем турыда булганыннан артыгракны уйламасын дим. Иңдерелгән гаҗәеп ачылышлардан мин масаеп китмәсен өчен, тәнемә шырпы кадалды – мине җәфалап торырга шайтан хезмәтчесе җибәрелде. Шырпыны тәнемнән тартып чыгарсын дип, Хуҗа-Хакимгә өч мәртәбә ялвардым. Әмма Ул миңа: «Син мохтаҗ булган нәрсә – Минем мәрхәмәттер, чөнки Минем кодрәтем кеше көчсез вакытта күренә», – дип әйтте. Шуңа күрә, Мәсих кодрәте миндә булсын өчен, үземнең көчсезлегем белән бик теләп мактаначакмын. Шуның өчен мин Мәсих хакына көчсез булуыма да, кимсетүләргә дә, мохтаҗлыкка да, эзәрлекләнүгә дә, авырлыкларга да ризамын, чөнки көчсез чакта мин куәтлемен. Мин, мактанып, ахмаклык кылдым, әмма бу адымга мине сез мәҗбүр иттегез. Мине сез мактарга тиеш идегез; гәрчә мин әһәмиятсез бер кеше булсам да, «гадәттән тыш бөек рәсүлләрдән» һич ким җирем юк. Рәсүллек дәлилләрем – галәмәтләр, могҗизалар һәм кодрәтле эшләр – сездә зур сабырлык белән күрсәтелде. Башка бердәмлекләр өчен нәрсәдер эшләп, аны сезгә эшләмәдемме? Тик бер нәрсәне эшләмәдем – сезгә йөк булмадым. Бу гаебемне гафу итәрсез инде! Менә өченче тапкыр яныгызга барырга әзерләнәм һәм сезгә авырлык китермәм дип өметләнәм. Миңа сездә булган нәрсәләр түгел, ә бәлки үзегез кирәк. Балалар ата-аналарына түгел, ата-аналар балаларына байлык тупларга тиеш бит. Сезнең өчен мин үземдә булганның барысын шатланып сарыф итәргә һәм сезнең хакка көчемне кызганмаска әзер. Әллә сезне күбрәк яратканга күрә сез мине азрак яратасызмы? Ярый, ничек кенә булмасын, мин сезгә авырлык китермәдем ди; бәлки, мин, хәйләләп, сезне барыбер ничектер алдаганмындыр? Бәлки, яныгызга җибәргән кешеләр ярдәмендә мин сездән файдаланганмындыр? Сезнең янга мин Титус белән бер имандашыбызны юллаган идем – бәлки, Титус берәр нәрсәгездән файдалангандыр? Титус һәм мин бер үк рух белән эш итмәдекме, бер үк юлдан йөрмәдекме? Бәлки, без сезнең алда үзебезне аклыйбыз дип уйлыйсыздыр. Юк, Мәсихнеке буларак, без Аллаһы алдында әйтәбез: боларның бөтенесе, газиз дусларым, сезне рухи яктан ныгыту өчен эшләнә. Яныгызга килгәч, мин сезне үзем теләгән хәлдә, ә сез мине үзегез теләгән хәлдә күрмәссез дип куркам. Арагызда низаглар, көнчелек, ачу тоту, үз файдаңны кайгырту, яла ягу, гайбәт, тәкәбберлек, тәртипсезлек күрермен дип куркам. Кабат яныгызга килгәч, сезнең алда Аллаһы мине кимсетер дип, күбегезнең элек кылган гөнаһлары – әхлаксызлык, фәхешлек, азгынлык өчен әлегәчә тәүбә итмәүләре аркасында күз яшьләремне агызырга туры килер дип куркам. Мин инде яныгызга өченче кат киләчәкмен. Язмада «һәр эш ике яки өч шаһит белән расланырга тиеш» диелгән. Икенче килүемдә мин гөнаһ кылуларын дәвам итүчеләргә һәм башкаларның барысына кисәтү ясаган идем инде. Хәзер исә читтән торып тагын кисәтәм: бу юлы инде кызгану булмас! Сез бит Мәсихнең минем аша сөйләвенә дәлил эзлисез. Сезнең белән мөгамәләдә Мәсих көчсез түгел, сезнең арада Ул кодрәтле. Хачка кадакланганда көчен җуйган булса да, Ул хәзер Аллаһы кодрәте белән яши. Шулай ук без дә, Аның көчсезлеген уртаклашсак та, Аллаһы кодрәте ярдәмендә сезнең өчен Мәсих белән бергә яшәрбез. «Иман белән яшибезме?» дип үзегезгә сорау бирегез, үзегезне сынап карагыз. Гайсә Мәсихнең күңелегездә яшәвен әллә белмисезме? Әгәр белмисез икән, димәк, сынауны үтә алмагансыз. Безгә килгәндә исә, сынауны үтә алганыбызны белерсез дип өметләнәм. Сезнең бернинди яман эш кылмавыгызны сорап Аллаһыга дога кылабыз, һәм без моны сынауны уңышлы үткәнебезне күрсәтү өчен түгел, ә бәлки, сынауны үтә алмаган кебек күренсәк тә, сезнең игелекле эш башкаруыгыз өчен эшлибез. Хакыйкатькә каршы без берни кыла алмыйбыз, ә менә хакыйкать хакына кыла алабыз. Әгәр сез дөрестән дә көчле булсагыз, без көчсез булырга да риза һәм сезнең камилләшүегез хакына дога кылабыз. Яныгызга килгәч сезгә карата артык кырыс булмас өчен, бу турыда алдан язам. Хуҗа-Хакимебез миңа җимерү өчен түгел, төзү-ныгыту өчен вәкаләт бирде. Ниһаять, ыругдашлар, шатланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез, шул вакытта мәхәббәт һәм иминлек Алласы юлдашыгыз булыр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Сезгә барлык изгеләр сәлам юллый. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәм Аллаһының мәхәббәте юлдашыгыз булсын! Изге Рух сезнең йөрәкләрне берләштерсен! Ниндидер кешеләр яисә аерым бер адәм тарафыннан түгел, ә бәлки Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Атабыз Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан һәм минем яндагы барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Гайсә Мәсих, хәзерге явыз заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры белән Үзен гөнаһларыбыз өчен корбан итте. Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин. Мәсих аша сезгә мәрхәмәт күрсәткән һәм Үзенә чакырып алган Затны ташлап, шулай бик тиз икенче бер «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. Хәер, башка Яхшы хәбәр юк та; фикерләрегезне чуалтып, Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне бозарга теләүчеләр генә бар. Әмма без үзебез яки күктән иңгән фәрештә сезгә элегрәк без белдергән Яхшы хәбәрдән башка бер хәбәрне игълан итә башласа, аңа ләгънәт төшсен! Без моны әүвәл әйткән идек инде, хәзер яңадан кабатлыйм: сез кабул иткән Хәбәрдән аерылып торган икенче бер хәбәрне алып килүчегә ләгънәт төшсен! Кемнән хуплау кирәк икән миңа – кешеләрдәнме, әллә Аллаһыданмы? Бәлки, мин кешеләргә ярарга тырышамдыр? Әгәр мин кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем. Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сөйләгән Яхшы хәбәр – кеше уйлап тапкан нәрсә түгел, чөнки мин аны кешеләрдән кабул итмәдем һәм алардан өйрәнмәдем, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. Яһүдиләр динен тоткан чактагы яшәү рәвешем турында сез ишеттегез инде. Ул вакытны мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем, аны юк итәргә тырыштым; ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга нык бирелеп, яһүдиләр динен тотуда үз халкым арасындагы яшьтәшләрнең күбесеннән өстенрәк булдым. Әмма мине анам карынында ук сайлап алып Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы, Үзенең Углы турындагы Яхшы хәбәрне мин мәҗүсиләргә вәгазьләсен өчен, Углын миңа күрсәтүне кулай тапты. Мин шунда ук, беркем белән киңәшләшмичә һәм миннән алда рәсүллек алганнар янына Иерусалимгә бармыйча, гарәпләр җиренә киттем, аннан соң Дәмәшкъкә кайттым. Өч ел үткәч, Кифас белән танышу өчен, мин Иерусалимгә бардым һәм унбиш көн аның янында булдым. Хакимебез Гайсәнең энесе Ягъкубтан гайре башка рәсүлләрне күрмәдем. Аллаһы алдында ант итеп әйтәм: сезгә язганнарым ялган түгел. Шуннан соң Сүрия һәм Киликия җирләренә киттем. Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белми иде; минем турыда «кайчандыр безне эзәрлекләгән, иманыбызны юк итәргә тырышкан кеше хәзер үзе үк безнең иманны вәгазьли» дигән сүзләрне ишеткәннән соң, алар Аллаһыны данлаганнар. Ундүрт елдан соң Барнаб белән бергә мин кабат Иерусалимгә килдем; үзебез белән Титусны да алып бардык. Мин анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, тырышуларым юкка түгелме икәнен белү өчен, шәхси әңгәмә вакытында шундагы бик мөхтәрәм кешеләргә мәҗүсиләр арасында үзем тараткан Яхшы хәбәрне аңлатып бирдем. Алар хәтта минем белән барган Титусны да, грек булуына карамастан, сөннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр. Әмма яныбызга яшерен рәвештә кергән ялган «имандашлар», сөннәт турындагы сүзне кузгатып, безне Гайсә Мәсих биргән азатлыктан мәхрүм итәргә, кабат Канун коллыгына төшерергә теләделәр. Без исә, Яхшы хәбәрнең асыл мәгънәсе сездә саклансын өчен, бер мизгелгә дә аларга бирешмәдек. Мөхтәрәм дип саналган кешеләр дә (аларның кем булуы минем өчен мөһим түгел иде, чөнки Аллаһы һәркемгә тигез карый) мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни өстәмәде. Киресенчә, алар шуны күрделәр: сөннәтлеләр арасында Яхшы хәбәрне тарату Петергә йөкләнгән булса, сөннәтсезләр арасында тарату миңа тапшырылган иде; чөнки яһүдиләр арасында рәсүллек итүдә Петергә көч биргән Аллаһы миңа да мәҗүсиләр арасында рәсүллек вазифасын башкарырга көч бирде. Аллаһы тарафыннан миңа махсус хезмәт тапшырылганны аңлагач, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, кулларыбызны кысып, Барнаб белән мине хезмәттәшләре буларак таныды, һәм без – мәҗүсиләр янына, ә алар яһүдиләр янына бара дип килештек. Алар бездән фәкыйрьләргә ярдәм итәргә онытмавыбызны гына сорадылар; һәм бу эшне мин әле дә зур теләк белән башкарып киләм. Кифас Антиухиягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чөнки ул хаклы түгел иде. Ягъкуб юллаган кешеләр килгәнче, Кифас ризыкны электә мәҗүси булганнар белән кабул итә иде, ә инде теге кешеләр килгәч, сөннәт таләп итүчеләрдән куркып, мәҗүсиләрдән кача һәм читләшә башлады. Аның белән бергә кайбер имандаш яһүдиләр дә икейөзлелек күрсәтте, хәтта Барнаб та аларга кушылды. Аларның Яхшы хәбәр хакыйкатеннән читкә тайпылуын күргәч, мин бөтенесе алдында Кифаска: «Син, яһүди була торып, яһүдиләрчә түгел, мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни өчен бу мәҗүсиләрне яһүдиләрнең гореф-гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем. Без – тумышыбыз белән яһүдиләр, гөнаһлы мәҗүсиләр түгел. Әмма шуны беләбез ки, кеше Канун таләпләрен үтәве белән түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе белән аклана. Шуңа күрә без дә, Канун таләпләрен үтәү аша түгел, ә бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану өчен, Гайсә Мәсихкә иман китердек. Канун таләпләрен үтәп кенә беркем аклана алмас. Әгәр инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, үзебез мәҗүсиләр кебек үк гөнаһлы икән, Мәсих гөнаһ хезмәтчесе булып чыгамыни? Әлбәттә, юк! Әгәр мин кайчандыр җимергән нәрсәне яңадан төзим икән, мин үземне җинаятьче итеп күрсәтәм. Канун мине үлемгә хөкем итте. Аллаһы өчен яшәү хакына мин Канун алдында үлемен. Мин Мәсих белән бергә хачка кадакландым, инде хәзер мин үзем түгел, миндәге Мәсих яши. Шушы тәнемдә яшим икән, мине сөйгән һәм минем өчен Үз гомерен биргән Аллаһы Углына иман аркасында яшим. Мин Аллаһының мәрхәмәтен инкяр итмим; әгәр Канунны үтәп акланырга мөмкин икән, димәк, Мәсихнең үлеме юкка булган! И акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит сөйләгәннәремне тыңлаганда Гайсәнең хачка кадаклануын сез үз күзләрегез белән күргәндәй булдыгыз. Сездән шуны гына белергә телим: Аллаһы Рухын сез Канун таләпләрен үтәгән өчен алдыгызмы, әллә бездән ишеткән Яхшы хәбәргә ышанган өченме? Сез шулкадәр акылсызмыни? Яңа тормышыгызны Изге Рух белән башлаган идегез, инде хәзер максатыгызга үз көчегез белән ирешергә уйлыйсызмы? Башыгыздан кичергәннәрнең барысы да файдасызга булдымыни? Чынлап та шулаймы? Аллаһы сезгә Үз Рухын ни өчен бирә, сезнең арада ни өчен могҗизалар кыла? Канун таләпләрен үтәгәнегез өченме, әллә ишеткән Яхшы хәбәргә инанганыгыз өченме? Ибраһимны исегезгә төшерегез. Язмада аның турында «ул Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва булып саналды» диелгән. Сез, әлбәттә, аңлыйсыз булыр: иманга таянучылар гына Ибраһимның чын балалары. Аллаһының башка халыкларны иман аша аклаячагын Язма алдан белдергән иде. Әнә шуның өчен Аллаһы Ибраһимга «бар халыклар синең аша фатиха алачак» дигән Яхшы хәбәрне җиткерә. Шулай итеп, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха ала. Ә инде Канун таләпләренә таянып яшәүчеләрнең барысы ләгънәт ияседер. Язмада «Канун китабындагы таләпләрнең бөтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән бит. Билгеле ки, Канун таләпләрен үтәп Аллаһы алдында һичкем аклана алмый, чөнки «иманы ярдәмендә Аллаһы тарафыннан акланган кеше – яшәячәк». Канун исә иман белән берничек тә бәйләнмәгән, чөнки Язмада «Канун таләпләренең һәммәсен үтәүче генә яшәячәк» дип әйтелгән. Мәсих, безнең урынга ләгънәт алып, безне Канун ләгънәтеннән йолып калды (бу хакта Язмада «агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән» дип әйтелгән). Ибраһимга бирелгән фатиха Гайсә Мәсих аша башка халыкларга да ирешсен һәм вәгъдә ителгән Рухны иманыбыз ярдәмендә без дә ала алсын өчен шулай эшләнде бу. Имандашлар! Мин сезгә көндәлек тормыштан бер мисал китерәм: кешенең тиешенчә төзелгән васыятен һичкем юкка чыгара яисә аңа нәрсәдер өсти алмаган кебек, Ибраһимга һәм аның токымына бирелгән вәгъдәләр белән дә нәкъ шул хәл: Язмада «нәсел варисларыңа» дип түгел, «нәсел варисыңа» дип әйтелгән, димәк, аның токымыннан бер генә кеше – Мәсих күздә тотыла. Мин шуны әйтергә телим: борынгы заманда Аллаһы белән Ибраһим арасында төзелгән килешүне дүрт йөз утыз елдан соң барлыкка килгән Канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, Ибраһимга Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдәнең көчен бетерә алмый. Аллаһының мирасы Канун таләпләрен үтәгән өчен бирелсә, ул инде вәгъдә белән бәйле булмас иде. Аллаһы исә мирасны Ибраһимга вәгъдә аша бүләк иткән. Алайса, Канун ни өчен кирәк булган соң? Кешеләрнең гөнаһлары аркасында Канун өстәмә буларак бирелгән һәм вәгъдә ителгән «нәсел варисы» килгәнче гамәлдә калган. Канун халыкка фәрештәләр аша һәм арадашчы Муса ярдәмендә тапшырылган. Килешүчеләр икәү булган очракта арадашчы кирәк, Аллаһы исә ялгызы гына эш итә. Димәк, Канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Әлбәттә, юк! Әгәр Канун тормыш бирә алырлык итеп төзелгән булса, кешеләрнең аклануы, дөрестән дә, Канун таләпләрен үтәү аша булыр иде. Әмма Язма «бөтен дөнья гөнаһ коллыгында» дип белдерә, шуңа күрә вәгъдә Гайсә Мәсихкә иман аша һәм бары тик иман китерүчеләргә генә бирелә. Ә инде шушы иман барлыкка килгәнче һәм безгә ачылганчы, без Канун сагы астында тоткынлыкта кала бирдек. Шулай итеп, Мәсих килгәннән соң Аллаһы безне иманыбыз аша акласын өчен, Мәсих килгәнче Канун безнең тәрбиячебез булды. Әмма хәзер, иман килгәннән соң, без инде тәрбияче кул астында түгел. Гайсә Мәсихкә булган иманыгыз нигезендә сез барыгыз да – Аллаһы балалары. Мәсих исеме хакына суга чуму йоласын үтәп, сез барыгыз да, яңа кием кигән кебек, Мәсихкә төрендегез. Инде яһүди белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки Гайсә Мәсих белән берләшеп сез барыгыз да бербөтенне тәшкил итәсез. Әгәр сез Мәсихнеке икән, димәк, сез – Ибраһим токымы һәм Аллаһы вәгъдәсенең мирасчылары буласыз. Мин шуны күздә тотып әйтәм: варис әле бала чагыннан ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсәсе белән аерылмый. Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбиячеләргә һәм йорт идарәчеләренә буйсына. Без дә бала чакта дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек. Әмма билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы безгә хатын-кыздан туган һәм Канунга буйсынган Үз Углын җибәрде. Ул, Канун коллыгында булганнарны йолып алып, безне Аллаһы балалары итәр өчен килде. Сез Аллаһы балалары булганга, Аллаһы Үз Углының «И газиз Атам! » дип дәшүче Рухын сезнең йөрәкләргә җибәрде. Шуңа күрә син инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, Аллаһы сине Үзенең варисы итте. Элек сез, әле Аллаһыны белмәгән чакта, ялган илаһларның колы идегез. Инде хәзер Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен сез, дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез? Билгеле көннәргә, айларга, елларга сез аерым игътибар бирәсез. Сезнең хакка башкарган хезмәтем, мөгаен, юкка булгандыр. Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә нәкъ сезнең кебек үк. Сез миңа беркайчан бернинди начарлык эшләмәдегез. Үзегез беләсез, авыруым аркасында сезнең янда тоткарланып, мин сезгә Яхшы хәбәрне беренче тапкыр шул вакытта җиткергән идем. Авыруым сезнең өчен дә сынау булуга карамастан, миннән чирканмадыгыз һәм мине кире какмадыгыз, киресенчә, Аллаһы фәрештәсен яки Гайсә Мәсихне кабул иткәндәй каршыладыгыз. Сезнең шул чактагы куанычыгыз кая китте соң? Сезгә әйтәм, ул вакытта сез, әгәр мөмкин булса, миңа күзегезне чокып алып бирергә әзер идегез. Сезгә хакыйкатьне әйткән өчен дошманыгызга әйләндемме? Канун буенча яшәвегезне теләүчеләр сезгә карата «кайгыртучанлык» күрсәтәләр, әмма яхшы ният белән түгел; алар сезне, миннән аерып алып, үзләренең тарафдары итәргә телиләр. Ният яхшы булганда, һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтү әйбәт нәрсә ул; тик мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай булсын иде. Балаларым, үзегезне Мәсих кебек тота башлавыгызны көтеп, сезнең өчен кабат тулгак газаплары кичерәм. Сезнең хакта ишетеп, мин аптырашта калдым, шуңа күрә хәзер яныгызда булырга, сезнең белән әңгәмәне бөтенләй башкача корырга теләр идем. Канун буенча яшәргә теләүчеләр, әйтегез әле миңа: әллә сез Канун таләпләрен аңламыйсызмы? Язмада «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган» дип әйтелгән. Әмма кол хатынның углы барлык башка балалар кебек, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе буенча дөньяга килгән. Кинаяләп әйткәндә, бу ике хатын – ике килешүдер. Килешүнең берсе – Синай тавыннан булганы – кол балалар тудыручы Һаҗәрдер. Һаҗәр гарәпләр җирендәге Синай тавын, шулай ук хәзерге Иерусалимне аңлата, чөнки Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта. Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз. Язмада болай дип әйтелгән: «Авырга уза алмаган, бала тапмаган хатын, сөен! Тулгак газаплары кичермәгән хатын, шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр! Чөнки ире ташлаган хатынның балалары ирле хатынныкыннан күбрәк». Сез исә, имандашлар, Исхак кебек үк, вәгъдә буенча туган балалар. Ләкин дөньяга гадәттәгечә килгән бала теге вакытларда Рух белән туган баланы ни рәвешле эзәрлекләгән булса, шул хәл хәзер дә кабатлана. Язма бу турыда нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан бүлешмәячәк». Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатынның балалары түгел, ирекле хатынның балалары. Мәсих безне ирекле булсыннар дип азат итте, шулай булгач, нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез. Мин, Паул, менә нәрсә әйтергә телим: сөннәтләнергә риза булган очракта Мәсихтән сезгә бернинди файда булмас. Сезне кабат кисәтәсем килә: сөннәт кабул иткән һәр кеше Муса канунының барлык таләпләрен үтәргә тиеш була. Әгәр сез Канун таләпләрен үтәп аклану алырга өметләнәсез икән, димәк инде юлларыгыз Мәсихтән аерылды, һәм сез Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз. Без исә, иман иткәнгә күрә, Рух биргән өмет белән Аллаһы тарафыннан аклану көтәбез. Гайсә Мәсихтә сөннәтле яки сөннәтсез булуның бернинди әһәмияте юк – мәхәббәткә нигезләнгән иман гына мөһимдер. Сез әйбәт кенә йөгереп киткән идегез бит; хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады соң? Бу, әлбәттә инде, сезне чакырып алган Затның эше түгел. Бөтен камырны ачытыр өчен аз гына ачыткы да җитә. Хакимебез Гайсәдә булып, башкача фикер йөртмәссез дип ышанам; сезне котыртучы исә, кем булуына карамастан, җәзасын алыр. Имандашлар, әгәр мин, кайберәүләр әйткәнчә, сөннәткә утырту кирәк, дип һаман да өйрәтәм икән, ни өчен мине эзәрлеклиләр соң? Әгәр мин шулай дип өйрәткән булсам, хач турындагы хәбәр киртә булып тормас иде. Сезнең арада коткы таратучыларга исә мин үзләренең бар нәрсәсен кисеп ташларга киңәш итәр идем! Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма «без ирекле» дип тән нәфесләрен кайгыртып яшәмәгез, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Әгәр бер-берегезгә ерткыч җанвардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерүегез бар. Сезгә әйтәм: Рух кушканча яшәсәгез, тән нәфесләренә бирешмәссез. Безнең табигатебез – Рух теләгән нәрсәләргә, Рух исә табигатебез теләкләренә каршы килә. Алар һаман бер-берсенә каршы чыгалар, нәтиҗәдә сез үзегез теләгәнчә гамәл кыла алмыйсыз. Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итсә, сез инде Канун хакимлегендә түгелсез. Кешенең гөнаһлы табигатенә хас булган эшләр билгеледер: болар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, ярсучан булу, үз файдаңны кайгырту, низаглар, төркемнәргә бүлгәләнү, көнчелек, эчкечелек, котырынкы мәҗлесләр һәм шуңа охшаш гамәлләр. Инде, элек әйткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: шундый юлга басучылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмас. Изге Рух исә Үз җимешен үстерә: болар – мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык. Мондый сыйфатларга Канун каршы килә алмый. Ә Гайсә Мәсихнеке булганнар нәфесләрдән һәм азгын теләкләрдән гыйбарәт булган гөнаһлы табигатьләрен хачка кадаклап куйдылар. Әгәр Рух безгә тормыш биргән икән, Рух кушканча гамәл кылырга тиешбез. Дан-шәһрәт сөючеләр булмыйк, бер-беребезгә карата дорфаланмыйк, бер-беребездән көнләшмик. Имандашлар, әгәр кемнеңдер гөнаһ кылуы ачыкланса, Рух кушканча яшәүчеләр буларак, сез аны сабырлык белән төзәтегез; тик сак булыгыз, үзегез шул ук коткыга бирелмәгез. Авырлык килгәндә бер-берегезгә булышыгыз, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. Әгәр юк кына бер адәм үзен әллә кемгә санап масаеп йөри икән, ул үзен генә алдый. Һәркем үзенең гамәлләренә дөрес бәя бирә белсен, шул чакта ул, үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, ирешкән уңышлары белән горурлана алыр. Һәркем үз йөген үзе күтәрергә тиеш бит. Аллаһы сүзен өйрәнүче үзенең остазы белән бар яхшы нәрсәсен уртаклашсын. Ялгышмагыз: Аллаһыны алдау мөмкин түгел! Кеше ни чәчсә, шуны урыр. Гөнаһлы табигатьләренә ярарга тырышып чәчүче – һәлакәт урыр, ә Рух басуында чәчүче кеше Рухның уңышына – мәңгелек тормышка ия булыр. Армый-талмый игелек кылуны дәвам итик; әгәр туктап калмасак, уңышны үз вакытында җыеп алырбыз. Шуңа күрә җае чыккан саен һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик. Бу зур хәрефләрне күрәсездер – хатымның әлеге өлешен үз кулым белән язам. Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, Мәсих хачы хакына үзләрен эзәрлекләмәсеннәр өчен, сезне сөннәт алырга мәҗбүр итмәкче булалар. Сөннәтле булуга карамастан, алар бит үзләре дә Канун таләпләрен үтәмиләр; әмма сезне сөннәткә утыртып, шуның белән мактанмакчы булалар. Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, чөнки минем өчен бу дөнья шул хачка кадакланды, ә мин дөнья өчен кадакландым. Сөннәтле булу-булмауның һич әһәмияте юк, Аллаһы тарафыннан фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле. Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә – Аллаһының чын халкына иминлек һәм шәфкать булсын! Алга таба мине бу мәсьәлә белән һичкем борчымасын, чөнки тәнемдә мин Гайсәгә хезмәт итүемнең билгесе булган яра эзләрен йөртәм. Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын! Амин. Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсих рәсүле булган Паулдан Эфес шәһәренең Гайсә Мәсихкә тугры изгеләренә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Мәсих аша безне күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалаган Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына, Аллабызга дан булсын! Аллаһы каршында без изге һәм кимчелексез булсын өчен, Ул безне әле дөнья яратылганчы ук Мәсих аша сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте хакына Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Аның максаты һәм ихтыяры шундый иде. Моны Ул Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәтенә бездән мактау-шөкерләр яңгырасын өчен эшләде. Мәсихнеке булып, Аның каны аша без йолып алынабыз, гөнаһларыбыз кичерелә. Аллаһының мәрхәмәте әнә шулай чиксез. Аллаһы аны бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде. Мәсих аша тормышка ашырырга теләгән нияте буенча Үз ихтыярының серен Ул безгә ачты. Билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы Үз ниятен тормышка ашырыр – күктәге һәм җирдәге бар нәрсәне Мәсихнең кул астында берләштерер. Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, алдан ниятләгәнчә, Мәсих аша безне Үзенең варислары итте. Безнең аша, ягъни Мәсихкә беренче булып өмет баглаучылар аша Аллаһының бөеклеге макталсын өчен эшләде Ул моны. Хакыйкать сүзен – котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп Мәсихкә иман китергәч, Мәсих аша сез дә Аллаһы тарафыннан вәгъдә ителгән Изге Рух белән тамгаландыгыз. Аллаһы безне, Үзенеке булганнарны, тулысынча коткарганга кадәр, киләчәктә без мирасыбызны алсын өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булып тора. Әнә шулай Аллаһының шөһрәте макталыр. Шунлыктан мин дә, Хакимебез Гайсәгә булган иманыгыз һәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, догаларымда сезне искә алам, Аллаһыга бертуктаусыз сезнең өчен рәхмәт укыйм, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласын, шөһрәтле Атабызны сез яхшырак танып белсен дип, Ул сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләр алачак мирасның мул һәм данлы икәнен, бездәге, ягъни иман итүчеләрдәге куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул сезнең күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Аллаһы шул көч-кодрәте белән Мәсихне үледән терелтеп күкләрдә Үзенең уң ягына – барлык җитәкчеләрдән, хакимнәрдән, куәтләрдән һәм көчләрдән өстенрәк итеп утыртты, ә Аның Исемен бу гасырда гына түгел, киләчәк гасырларда да барлык атаклы исемнәрдән югарырак итте. Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихнең аяк астына салды, Аны бар нәрсәдән өстен итеп, иман итүчеләр бердәмлегенә баш итеп куйды. Бердәмлек исә – Мәсихнең тәне, һәм Мәсих бар нәрсәдә һәммә нәрсәне тутырып торучыдыр. Яман эшләрегез һәм гөнаһларыгыз аркасында сез үле идегез; элек сез бу гөнаһлы дөньяда кабул ителгән гадәтләр буенча һавадагы көчләрнең җитәкчесенә – Аллаһыга каршы килүчеләр белән идарә итүчегә, хәзер дә гамәлдә булган рухка буйсынып яшәдегез. Без барыбыз да кайчандыр шундый идек һәм, тән нәфесенә ияреп, гөнаһлы табигатебезнең уй-теләкләренә буйсынып яшәдек; башкаларны көткән кебек безне дә Аллаһының ачуы көтә иде. Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бөек мәхәббәтен күрсәтте: безне, яман эшләребез аркасында үле булганнарны, Мәсихне терелткәндәй терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз! Мәрхәмәтенең чиксез байлыгын, Мәсих аша безгә кылган игелеген киләчәк гасырларда күрсәтер өчен, Гайсә Мәсихне үледән терелткән кебек терелтте Ул безне һәм күкләрдә Аның янәшәсеннән урын бирде. Аллаһы сезне Үзенең мәрхәмәте белән, иманыгыз ярдәмендә коткарды, һәм бу сезнең үзегездән түгел, бу – Аның бүләгедер; котылу игелекле эшләр өчен бирелми, шуңа күрә беркем мактанмасын. Без – Аллаһы бар кылган яңа кешеләр; Гайсә Мәсих аша без Аллаһы тәгаенләп куйган эшләрне башкарыр өчен яратылдык. Шуңа күрә хәтерегездән чыгармагыз: кеше кулы белән сөннәткә утыртылган һәм үзләрен «сөннәтле» дип атаучы яһүдиләр сезне, тумышыгыз белән мәҗүси булганнарны, «сөннәтсез» дип йөртә иде. Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы тарафыннан бирелгән вәгъдә нигезендәге килешүдән ерак, бу дөньяда өметсез һәм Алласыз яши идегез. Кайчандыр Аллаһыдан ерак булсагыз да, хәзер сез – Гайсә Мәсихтә, Аның каны аша Аллаһыга якынайдыгыз. Үзенең үлеме белән Мәсих, безнең арадагы дошманлык киртәсен җимереп, ике яртыны бербөтен итеп берләштерде; әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә Канунны гамәлдән чыгарды; иминлек урнаштырып, бу ике төркемнән Үзендә яңа бер халык бар кылды, Үзенең хачтагы үлеме белән ике арадагы дошманлыкны бетереп, ике якны да бер тәндә Аллаһы белән татулаштырды. Мәсих, килеп, Аллаһыдан ерак торганнарга да, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. Аның аша һәр ике якның, ягъни яһүдиләрнең дә, мәҗүсиләрнең дә бер үк Рух ярдәмендә Атабызга якынлашыр юлы бар. Димәк, сез инде чит һәм килмешәк түгел; сез – Аллаһының изге халкына милләттәшләр һәм Аның гаилә әгъзалары. Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелдегез сез; бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Гайсә Мәсих Үзе. Ул бөтен бинаны бер итеп тота, һәм бина Хуҗа-Хакимгә багышланган изге йорт булып күтәрелә бара. Мәсих аша башкалар белән бергә сез дә Аллаһы Рухы яши торган бина буларак корыласыз. Менә шуның өчен мин, Паул, Гайсә Мәсихнең тоткыны буларак, сезнең хакка, ягъни мәҗүсиләр хакына Аллаһыга дога кылам. Сезгә хезмәт итү өчен Аллаһы мәрхәмәте белән миңа тапшырылган вазифа турында ишеткәнсездер. Аллаһының миңа белдергән сере турында мин сезгә элегрәк кыскача гына язган идем инде. Язганнарымны укып, сез Мәсих хакындагы серне аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм түгел иде, хәзер исә Аллаһы аны Рух аша Үзенең изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Бу сер шуннан гыйбарәт: мәҗүсиләр дә яһүдиләр белән бергә мирасчылардыр, алар да бер тәннең әгъзалары, Гайсә Мәсих аша Яхшы хәбәрдә Аллаһы аларга да Үзенең вәгъдәсен бирә. Аллаһының кодрәте белән миңа күрсәтелгән мәрхәмәт ярдәмендә мин шушы Яхшы хәбәрне тарату хезмәтенә керештем. Миңа, барлык изгеләр арасында иң түбәненә, Мәсихнең чиксез байлыгын мәҗүсиләргә белдерү өстенлеге һәм бөтен нәрсәне бар кылган Аллаһының озак вакытлар яшереп тоткан серле ниятен һәммәсенә ачып бирү вазифасы бүләк ителде. Аллаһының максаты иман итүчеләр бердәмлеге аша Үзенең күпкырлы зирәклеген күктәге җитәкчеләргә һәм хакимнәргә мәгълүм итүдән гыйбарәт иде. Аллаһы Үзенең баштан ук билгеләп куйган ниятен Хакимебез Гайсә Мәсих аша гамәлгә ашырды. Мәсихтә булып Аңа иман иткәнгә күрә, без кыю рәвештә, һичнинди икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз. Шуңа күрә үтенеп сорыйм: сезнең хакка газап чигүемә күңелегез төшмәсен, чөнки бу газаплар сезгә дан китерә. Шуңа күрә күкләр киңлегендәге һәм җир йөзендәге һәр төр ыругка исем биргән Атабыз алдында тез чүгеп дога кылам. Дан-шөһрәткә бай булганга, Үз Рухының кодрәте белән Ул сезнең эчке дөньягызны ныгытсын, иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен дип дога кылам. Мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып, Аллаһының барлык изгеләре белән берлектә сез Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә һәм озынлыгына, биеклегенә һәм тирәнлегенә тулысынча төшенә алсын, кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне танып белсен дип дога кылам. Әнә шулай Аллаһы сезнең тормышыгызны тулыландырыр. Үзенең кодрәте белән безнең күңелләрдә эш иткән һәм сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли алган Затка иман итүчеләр бердәмлеге һәм Гайсә Мәсих аша буыннан-буынга, мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин. Шуңа күрә мин, Хакимебез хакына тоткын буларак, Аллаһыдан алган чакыруга лаеклы итеп яшәвегезне үтенәм. Тыйнак, сабыр булыгыз, бер-берегезне яратып, түземлек күрсәтегез. Үзара тату яшәп, Рух аша бердәм булуыгызны сакларга тырышыгыз. Аллаһы сезне чакырып алганда сезгә бирелгән өмет бер генә булган кебек, Мәсих тәне дә, Рух та бер генә. Хакимебез – бер, иман – бер, суга чуму йоласы – бер, барыбызның Атасы булган Аллаһы да бер, Ул барысыннан өстен, барысы аша эш итә, һәркемнең күңелендә яши. Мәсих, Үзе кирәк санаганча, һәрберебезгә бүләгеннән өлеш чыгарган. Шуңа күрә Язмада: «Югары күтәрелеп, әсирләр төркемен Үзе белән алып китте һәм кешеләргә бүләкләр өләште», – дип әйтелгән. «Югары күтәрелеп» дигән сүзләр Мәсихнең әүвәл җирнең иң түбән катламына төшүен белдерә. Түбәнгә төшкән Зат, Үзе белән бөтен галәмне тутыру өчен, күкләрнең иң югары катына күтәрелде. Берәүләрне Ул – рәсүл, икенчеләрне – пәйгамбәр, өченчеләрне – Яхшы хәбәрне җиткерүче, кемнәрнедер бердәмлек башлыгы һәм өйрәтүче итеп куйды. Аллаһының изге халкын хезмәт итүгә әзерләү, Мәсих тәнен, ягъни иман итүчеләр бердәмлеген ныгыту өчен эшләде Ул моны. Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Углын танып белүдә бердәм булуга ирешкәнче бу шулай дәвам итәр. Нәтиҗәдә без иманда ныгыган һәм Мәсих кебек үк камиллеккә ирешкән кешеләр булырбыз. Инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар һәм җилләр куып йөрткән көймә сыман, төрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмыйк. Киресенчә, хакыйкать турында мәхәббәт белән белдереп, бар нәрсәдә Мәсихкә охшарга тырышып һәр яклап үсик. Мәсих ул – Баш, һәм Аңа бөтен тән буйсына. Тәннең бер-берсе белән тоташып берләшкән әгъзаларының һәммәсе үзенә тиешле эшне башкарганда, бөтен тән үсә һәм мәхәббәт ярдәмендә ныгый. Шуңа күрә Хакимебез исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: мәҗүсиләр кебек буш уйларга бирелеп яшәмәгез, чөнки аларның зиһеннәре томаланган. Йөрәкләре – таш, күңел күзләре сукыр булганга, алар Аллаһы биргән тормыштан читләшкәннәр; оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм комсызланып һәртөрле бозыклык кылалар. Әмма сез Мәсихтән моңа өйрәнмәдегез, чөнки сез, Аның турында ишетеп, Аңардан килгән хакыйкатьнең нәрсә икәнен белдегез; алдавыч нәфесләр белән азынган элекке табигатегездән, әүвәлге яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. Уй-фикерләрегез яңарсын, һәм Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа – чын мәгънәсендә тәкъва һәм изге кешегә әйләнегез. Барыбыз да бер тәннең әгъзалары булганлыктан, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хак сүз генә сөйләгез. Ачуыгыз чыккан булса да, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы, ачуыгыз басылсын. Тормышыгызда иблискә урын калмасын. Моңарчы урлашкан кеше бүтән урлашмасын, хезмәт куеп көн күрсен – шул чагында мохтаҗлар белән бүлешә алыр. Телегездән начар сүз чыкмасын, тыңлаучыларга файдасы булсын өчен, үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр сөйләгез. Аллаһының Изге Рухын кайгыга төшермәгез, чөнки йолып алу көне өчен сезгә Аның тарафыннан тамга салынган. Ачыну, ярсу, ачулану, кычкыру, яман телләнүдән һәм һәртөрле явызлыктан баш тартыгыз. Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз. Мәсих безне яраткан кебек, сезнең дә күңелегездә мәхәббәт яшәсен. Аллаһыга хуш исле корбан бүләге итеп Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде. Азгынлык, һәртөрле бозыклык яисә комсызлык турында сезнең арада хәтта сүз кузгатырлык та булмасын – Аллаһының изге халкына мондый гамәлләр килешми. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр дә сезгә килешми, иң яхшысы – Аллаһыга шөкер итү. Шуны белегез: азгынлыкка бирелгән, бозык, комсыз кешенең берсе дә (потка табынучылардан алар берни белән дә аерылмый) Мәсихтән һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый. Буш сүзләр белән үзегезне алдарга ирек бирмәгез, чөнки тыңлаусыз кешеләргә моның өчен Аллаһының ачуы төшәчәк. Шуңа күрә андыйлар белән аралашмагыз. Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер, Хаким Гайсәнеке булганга, сез – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез. Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкатьтер. Раббыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, киресенчә, аларны фаш итегез. Андый кешеләрнең яшертен эшләре турында хәтта сөйләргә оят. Әмма яктылыкта һәр яшерен нәрсә фаш ителә, чөнки ачылган һәр нәрсә яктылыкның үзе. Шуңа күрә: «Йокыңнан уян, үледән терел – һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелә. Шунлыктан яшәү рәвешегезгә игътибар итегез, акылсыз кешеләр кебек түгел, ә бәлки зирәкләр кебек гомер итегез. Вакытыгызны яхшы эшләр өчен исраф итәргә тырышыгыз, чөнки яман заманда яшибез. Уйламыйча эш итүегезне ташлагыз, Раббы ихтыярына төшенергә омтылыгыз. Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. Бер-берегез белән мәдхияләр, мактау шигырьләре һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз, һәрвакыт һәр нәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга рәхмәтләр укыгыз. Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсынып яшәгез. Хатыннар, Хаким Гайсәгә буйсынгандай, ирләрегезгә буйсыныгыз. Мәсих – иман итүчеләр бердәмлегенең, ягъни Үз тәненең Коткаручысы һәм Башы булган кебек, ир – үз хатынының башы. Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсыну күрсәтсен. Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, сез дә, ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз. Бердәмлекне изгеләндерү өчен Ул Үзен корбан итте, Бердәмлекне сүз һәм су белән пакьләндерде. Моны Ул иман итүчеләр бердәмлеген бөтен шөһрәтендә, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка җитешсезлекләре булмаган килеш, ягъни изге һәм керсез итеп Үзенең алдына китереп бастыру өчен эшләде. Шулай ук ир дә үз тәнен ничек яратса, хатынын шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы, димәк, үзен ярата. Үз тәнен яратмаган кеше юктыр, һәркем аны тукландыра, кайгырта. Мәсих тә Бердәмлекне шулай кайгыртып тора, чөнки без – Аның тәненең әгъзалары. Язмада әйтелгәнчә, «шуңа күрә ир кеше, ата-анасын калдырып, хатынына кушылыр, һәм алар икесе бер тән булыр». Бу сүзләрдә бөек сер яшеренгән: мин моны Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә карата әйтәм. Ә инде сезгә килгәндә, һәрберегез үз хатынын үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен. Балалар, Хакимебез хакына ата-анагызга тыңлаучан булыгыз, чөнки бу сезнең бурычыгыз. «Ата-анаңны хөрмәт ит!» – Аллаһының беренче әмере шул; әлеге әмергә «шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр» дигән вәгъдә өстәлгән. Ә сез, аталар, балаларыгызның күңелен кайтармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез. Коллар, җирдәге хуҗаларыгызга курку катыш тирән хөрмәт белән, ихлас күңелдән, Мәсихкә буйсынгандай буйсыныгыз. Сез моны күз буяр, аларга ярар өчен түгел, Аллаһы ихтыярын саф күңел белән, Мәсих коллары буларак үтәгез. Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек тырышлык күрсәтегез. Хакимебезнең һәркемгә – колмы ул, иреклеме – эшләгән игелеге өчен әҗер бирәчәген беләсез. Сез дә, хуҗалар, колларыгызга шундый ук мөнәсәбәттә булыгыз, аларга янаудан тыелыгыз. Сезнең дә, аларның да Хуҗасы күкләрдә бер үк икәнне беләсез булыр, ә Аның алдында бар кеше дә тигез. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Хакимебез белән тыгыз бәйләнештә булып, Аның кодрәте һәм көче белән ныгыгыз. Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. Без кешеләргә каршы түгел, ә шушы караңгылык дөньясы белән идарә итүче башлыкларга, хакимиятләргә, җитәкчеләргә һәм күктәге явыз рухларга каршы көрәшәбез. Шуңа күрә, явызлык һөҗүмгә күчкән көнне каршы торыр һәм бирешмәс өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзер булуыгызны аяк киеме итеп киегез, иман калканын һәрчак кулыгызда тотыгыз – шуның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз. Һәртөрле дога һәм үтенеч белән Аллаһыга һәрчак Рух кушканча мөрәҗәгать итегез. Бу максатка ирешү өчен уяу булып, Аллаһының изге халкы өчен армый-талмый догада булыгыз. Яхшы хәбәрнең серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сөйләгән чакта кирәкле сүзләр телемә килеп торсын дип, минем өчен дә дога кылыгыз. Хәзер дә – зинданда утырган чагымда да мин Яхшы хәбәрнең илчесе булып калам. Кыюлык белән вәгазьләвемне дәвам итеп, үз вазифамны тиешенчә башкара алуым өчен дога кылыгыз. Кадерле имандашыбыз һәм Хакимебезнең тугры хезмәтчесе Тухик минем хәлләр һәм эшләрем турында сезгә барысын да сөйләп бирер. Безнең хакта белеп торыгыз һәм күңелләрегез юансын дип, сезнең янга аны юллыйм. Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек, мәхәббәт һәм иман ныклыгы бирелсен! Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына Аллаһының мәрхәмәте юлдаш булсын! Гайсә Мәсих хезмәтчеләре Паул белән Тимутәйдән Филиппуй шәһәрендә яшәүче, Гайсә Мәсихнеке булган барлык изгеләргә, шул исәптән иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләренә, аларның ярдәмчеләренә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Сезне искә төшергән саен, мин Аллама рәхмәтләр укыйм. Иң беренче көннән башлап бүгенгә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, сезнең барыгыз өчен мин шатланып дога кылам. Иманым камилдер: тормышыгызда игелекле эш башлап җибәргән Аллаһы аны Гайсә Мәсих килер көнгә тәмамлап чыгар. Сезнең бөтенегез турында мин башкача уйлый да алмыйм, чөнки сез минем йөрәгемдә. Зинданда утырган чагымда да, Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагымда да сез барыгыз минем белән бергә Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. Сезнең һәммәгезне дә Гайсә Мәсихтәй яратып сагынуыма Аллаһы шаһит. Мәхәббәтегез артканнан-арта барып, сез белемгә, һәртөрле зирәклеккә баесын дип дога кылам. Үзегез өчен мөһим нәрсәне сайлый белүегезне, Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез булуыгызны, Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләрен мул итеп китерүегезне теләп дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр. Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәрне таратуда зур файда китергәнен белүегезне телим. Кайсар сараендагы барлык сакчыларга да, башка кешеләргә дә зинданда Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. Зинданда утыруымны белгән байтак имандашларның Хаким Гайсәгә булган ышанычы ныгыды, алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башлады. Хәер, аларның кайберләре бер-берсен уздырырга тырышып, бер-берсеннән көнләшеп Мәсих турында игълан итә, икенчеләре исә яхшылык кылу ниятеннән вәгазьли – болары инде, Яхшы хәбәрне яклар өчен бирегә Аллаһы тарафыннан җибәрелүемне белеп, мәхәббәт нигезендә эш итә. Ә тегеләре Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләп һәм зиндандагы хәлемне авырайту йөзеннән вәгазьли. Әмма бу мөһим түгел: Мәсих турында ничек кенә вәгазьләсәләр дә – чын күңелдәнме, юкмы – мин моңа куанам гына. Моннан соң да куанудан туктамам, чөнки беләм: догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме миңа котылырга булышлык итәр. Мин һичкайчан оятка калмам, киләчәктә дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә Мәсихне данлармын дип уйлыйм һәм шуңа өметләнәм. Минем өчен Мәсих – тормыш ул, үлем исә – табыш. Тормышым дәвам итә икән, мин тагын да тырышыбрак хезмәт күрсәтермен. Минем өчен кайсы яхшырак булыр – яшәүме, үлемме – үзем дә белмим. Мин юл чатында торам: бу дөньяны калдырып Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, һәм шулай яхшырак та булыр иде, әмма сезнең өчен минем исән булуым әһәмиятлерәк. Шуны белгәнгә күрә имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз хакына мин, тормышымны дәвам итеп, сезнең белән бергә булырыма шикләнмим. Шулай итеп, мин яныгызга кабат килгәндә, Гайсә Мәсихнең минем аша башкарган эшләре белән тагын да ныграк горурлана алырсыз. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә дан өстәрлек итеп яшәгез. Барып сезне күрсәм яки бара алмыйча сезнең турыда хәбәр ишетсәм, сезнең бердәм булуыгызны, Яхшы хәбәргә нигезләнгән иман хакына иңне иңгә терәп нык торуыгызны, дошманнардан курыкмавыгызны белергә теләр идем. Курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен котылу билгесе; һәм бу – Аллаһы эше. Сезгә Мәсихкә иман итү генә түгел, Аның өчен газап чигү дә бирелде. Ничек көрәшкәнемне сез үзегез күрдегез, шул турыда һаман ишетеп торасыз. Хәзер сез дә шундый ук көрәш алып барасыз. Әгәр Мәсихтә булуыгыз күңелегезне күтәрә, Аның мәхәббәте сезгә юаныч бирә, әгәр Рух ярдәмендә аралашасыз һәм күңелегездә мәрхәмәт, шәфкать яши икән, шатлыгымны тулыландырып, бер-берегезне ихлас яратыгыз, фикерегез, максатыгыз һәм ниятегез бер булсын. Үз файдагызны кайгыртып, дан-шөһрәт артыннан кумагыз, киресенчә, күндәм булып, башкаларны үзегездән өстенрәк күрегез. Һәрберегез үзен генә түгел, башкаларны да кайгыртсын. Фикер йөртүегез Гайсә Мәсихнекедәй булсын. Табигате белән илаһи булса да, Аллаһыга тиң булуын Ул күрсәтергә омтылмады, бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты – кеше табигате алып, кол кебек булды. Кеше кыяфәтендә яшәп, Үзен түбән куйды һәм хачтагы үлеменә кадәр Аллаһыга күндәм булды. Шуңа күрә күктә, җирдә һәм җир астында булганнарның һәммәсе Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Атабыз Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким буларак танысын дип, Аллаһы Аны барысыннан югарырак күтәрде, Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде. Газиз дусларым, мин яныгызда чакта сез тыңлаучан идегез, ә хәзер, яныгызда булмаганда, сез бигрәк тә шундый булырга тиеш. Котылуыгыз хакына куркып һәм тетрәнеп хезмәтегезне ахыргача дәвам итегез, чөнки Аллаһы Үз ихтыяры белән теләгегезне уята һәм сезне гамәл кылырга да этәрә. Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз. Әнә шулвакыт азгын һәм бозык кешеләр арасында сез гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә Тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәп торыгыз. Шул очракта, Мәсих килгән көнне мин, тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип, горурлана алырмын. Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп үз җанымны фида кылсам да, мин куанырмын һәм сезнең барыгыз белән шатлыгымны уртаклашырмын. Минем белән бергә сезнең дә куануыгызны һәм шатлануыгызны теләр идем! Сездән хәбәр алсам, күңелем күтәрелер иде. Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән сезнең янга Тимутәйне җибәрермен дип ышанам. Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы бүтән беркемем юк. Башкалар Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләрен кайгырталар. Тимутәйнең ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул, үзенең атасы белән хезмәт башкаручы угылдай, Яхшы хәбәр таратуда минем белән бергә бик тырышып эшләде. Шуңа күрә, минем белән ни-нәрсә буласы ачыклангач та, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм. Хакимебез кушып, үзем дә тиздән сезгә килермен дип ышанам. Ярдәмгә мохтаҗ чагымда сез минем янга җибәргән имандашым, хезмәттәшем, көрәштәшем Эпафрудитны кире кайтарырга кирәк дип саныйм, чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, авыруы турындагы хәбәрне ишетүегезне белеп, бик борчыла. Дөрестән дә, ул үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы, кайгым өстенә кайгы булмасын өчен, аңа гына түгел, миңа да мәрхәмәт күрсәтте. Шулай булгач, аны яңадан күреп куанырсыз, минем дә бер борчуым кимер дип, аны тизрәк кайтарып җибәрү ягын карыйм. Хаким Гайсәгә инанган имандашыгыз буларак, аны зур куаныч белән кабул итегез – аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез! Сез ярдәм итә алмаганга, ул, гомерен куркыныч астына куеп, миңа булышты һәм Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды. Шулай итеп, имандашларым, Хакимебез Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Бер үк нәрсә турында сезгә кат-кат язу миңа мәшәкать тудырмый, ә сезне бу күп бәлаләрдән саклар. Этләрдән – яманлык кылучы кешеләрдән сакланыгыз! Әгъза бозучылардан сакланыгыз! Чын сөннәтлеләр – без ул, тәндәге тамгага таянучылар түгел, чөнки Аллаһыга Рух кушканча гыйбадәт кылабыз һәм Гайсә Мәсихнеке булуыбыз белән горурланабыз. Хәер, мин ул тамгага да таяна алыр идем. Әгәр кемдер тәнендәге тамгага таянырга уйласа, моның өчен минем сәбәбем күбрәк: мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын; Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем мин. Бар гайрәтемне җигеп Мәсих бердәмлеген эзәрлекләдем, ә инде Канун таләпләрен үтәү буенча миңа тел-теш тидерерлек түгел иде. Элек үзем өчен табыш дип санаган нәрсәләрнең хәзер мин Мәсих ярдәмендә файдасыз булуын аңладым. Алай гына да түгел, Хакимем Гайсә Мәсихне танып белүне бердәнбер кыйммәтле табыш дип, мин бар нәрсәдән баш тарттым, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәпли башладым. Минем хаклыгым Канунны үтәүгә түгел, ә бәлки Мәсихкә булган иманыма, Аллаһыдан килгән хаклыгыма нигезләнә. Мин Мәсихнең Үзен һәм Аны үледән терелткән кодрәтне белергә, Ул кичергән газапларны кичерергә, үлемдә Аңа охшарга телим. Шул чакта мин үледән терелүгә ирешә алырмын дип өметләнәм. Мин инде боларның барысына ирештем яки инде камил кеше булдым, дип әйтә алмыйм, әмма Гайсә Мәсих мине ни өчен сайлаган булса, шуңа омтылырга тырышам. Имандашлар, мин инде теләгәнемә ирештем дип санамыйм, Аллаһы чакыруына җавап итеп, Гайсә Мәсих аша бирелгән бүләккә ия булыр өчен үткәннәрне онытып алга карап яшим. Димәк, рухи камиллеккә ирешкән барыбыз да шул рәвешле фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез нәрсәдер турында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы сезгә моны да ачып бирер. Тормышыбызда нәрсәгә ирешкән булсак, шул рәвешчә фикер йөртергә тиешбез. Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. Мин сезгә сөйләгән идем инде, хәзер исә күз яшьләрем белән кабатлыйм: бик күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр. Аларның ахыры – һәлакәт, илаһы – карын, алар оят нәрсәләр белән горурлана, дөньялыкны гына кайгыртып яши. Безнең ватаныбыз исә күкләрдә, Коткаручыбызның – Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүен дә без шуннан көтәбез. Ул безнең зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм бар нәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык кодрәте белән Үзенең шөһрәтле тәненә охшаш итәр. Кадерлеләрем, мин сезне бик яратам, сезне бик күрәсем килә. Сез – минем шатлыгым һәм таҗым! Хаким Гайсәгә булган иманыгызда нык торыгыз! Әүдиядән дә, Сүнтүхиядән дә ялварып сорыйм: Хакимебез хакына тату яшәгез! Ә синнән, тугры көрәштәшем, шуны үтенеп сорыйм: бу хатыннарга дуслашырга ярдәм ит, чөнки алар икесе дә минем белән, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем белән иңне иңгә терәп Яхшы хәбәрне тарату хакына көрәштеләр. Хаким Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Кабатлап әйтәм: куаныгыз! Сезнең йомшак күңелле икәнегез һәркемгә мәгълүм булсын. Хакимебез инде бик якын! Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма дога кылганда да, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә дә Аллаһы алдында теләкләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез. Шул очракта Аллаһының кеше акылы ирешмәслек иминлеге йөрәкләрегезне һәм уй-фикерләрегезне Гайсә Мәсихтә саклар. Ниһаять, имандашларым, үзегезнең уй-фикерләрегезне һәрвакыт хакыйкатькә, хөрмәткә, гаделлеккә, сафлыкка, хуш күренгән нәрсәләргә, соклануга, әдәпкә һәм мактауга лаек эшләргә юнәлтегез. Миннән өйрәнгән, кабул иткән, ишетеп-күреп калган нәрсәләрнең барын да тырышып башкарыгыз, шул чакта иминлек Алласы сезнең юлдашыгыз булыр. Йөрәкләрегездә минем хакта кабат кайгыртучанлык уянуын күреп мин бик куандым, һәм моның өчен Хакимебезгә рәхмәтлемен. Хәер, сез элек тә миңа карата кайгыртучан идегез, әмма моны гамәлдә күрсәтергә мөмкинлегегез булмады. Бу турыда мин нәрсәгәдер мохтаҗлык кичергәнгә әйтмим, чөнки булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем. Мин фәкыйрьлекнең дә, муллыкның да нәрсә икәнен беләм. Минем баштан күп нәрсәләр кичте, һәм мин бар нәрсәгә әзермен: туклыкка һәм ачлыкка да, муллыкка һәм мохтаҗлыкка да. Миңа көч бирүче Зат аша мин барысын да булдыра алам. Шулай да михнәтләремне уртаклашып сез яхшы эшләдегез. Сез, филиппуйлылар, хәтерлисез булыр: Яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган чорда, Македуниядән киткәч, сезне исәпкә алмаганда, иман итүчеләр бердәмлегенең берсе дә миңа матди ярдәм күрсәтмәде. Сез исә ихтыяҗымны канәгатьләндерү өчен хәтта Тессалуникәдә чагымда да берничә мәртәбә ярдәм җибәрдегез. Бүләк өмет итеп әйтүем түгел, мин бары тик табышыгызның артканнан-арта баруын гына телим. Мин бөтенесен, хәтта артыгы белән алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен. Болар – хуш исле, Аллаһы күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан. Аллам сезнең бар ихтыяҗларыгызны Үзенең данлы байлыгыннан Гайсә Мәсих аша канәгатьләндерәчәк. Атабыз Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин. Гайсә Мәсихтә булган һәр изгене сәламләгез. Сезне барлык изгеләр, бигрәк тә кайсар сараенда хезмәт итүчеләр сәламли. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәрчак юлдашыгыз булсын! Аллаһының ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан һәм имандашыгыз Тимутәйдән Көлессәйдә яшәүче изгеләргә һәм Мәсихкә тугры имандашларга сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Сезнең өчен дога кылганда Аллаһыга – Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына һәрвакыт рәхмәт укыйбыз, чөнки Гайсә Мәсихкә иманыгыз һәм барлык изгеләргә мәхәббәтегез турында безгә хәбәрләр ирешеп тора. Сезнең иманыгыз һәм мәхәббәтегез сез өметләнгән һәм күктә сезнең өчен әзерләнгән бүләккә нигезләнә. Әлеге өмет турында сез хакыйкать сүзендә – Яхшы хәбәрдә ишеткән идегез. Сезгә ирешкән Яхшы хәбәр Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта нинди булуын аңлаган көнегездән башлап уңыш белән бөтен дөньяда һәм сезнең арада тарала. Аллаһы мәрхәмәте турында сез кадерле хезмәттәшебездән, сезнең хакка Мәсихкә тугры хезмәт күрсәтүче Эпафрастан ишеттегез. Рух тарафыннан сезгә бүләк ителгән мәхәббәт турында безгә ул җиткерде. Шуңа күрә сезнең турыда ишеткән көннән бирле без, Изге Рухтан бирелгән зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белүегезне теләп, сезнең хакка дога кылудан һәм ялварудан туктамыйбыз. Һәр игелекле эшегез уңыш китереп, Аллаһыны танып белүегез артканнан-арта барып, Хакимебез Гайсәгә лаеклы булып яшәвегез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булуыгыз өчен дога кылабыз. Аның бөек кодрәте белән ныгып, һәрвакыт чыдам, сабыр һәм шат булыгыз. Яктылык патшалыгында Үзенең изге халкы өчен саклаган мирастан өлеш алырга сезне лаеклы иткән Атабызга сөенеп рәхмәт әйтегез. Караңгылык хакимлегеннән коткарып, Ул безне Үзенең сөекле Углының Патшалыгына алып керде, Углын корбан итеп безне йолып алды, гөнаһларыбызны кичерде. Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының гәүдәләнеше; Ул – беренче Угыл – яратылган һәр нәрсәдән бөектер, чөнки күктә һәм җирдә булган, күзгә күренгән һәм күренмәгән нәрсәләрнең барысы: җитәкче көчләр дә, өстен көчләр дә, башлыклар да, хакимлекләр дә Аның аша һәм Аның өчен яратылган. Ул һәрнәрсәдән элек булган һәм Үзе белән бар нәрсәне берләштереп тора. Ул – тәннең Башы, тән исә – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге. Һәрнәрсәдә беренче булсын өчен, Ул – Башлангыч, үлеләр арасында беренче булып терелүче. Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә яшәүне, Аның хачта түгелгән каны ярдәмендә тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган бар нәрсәне Мәсих аша Үзе белән татулаштыруны мәгъкуль күрде. Сез дә фикерләрегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман идегез. Хәзер исә, Аллаһы алдында сез изге, кимчелексез һәм гаепсез булсын өчен, Ул сезне Мәсихнең тәне һәм үлеме аша Үзе белән татулаштырды. Ләкин сез, иманыгызда нык торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән өметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә белдерелде, һәм мин, Паул, аның хезмәтчесенә әйләндем. Сезнең хакка кичергән михнәтләремә мин сөенәм генә; Мәсих газапларының миңа тигән өлешен Мәсих тәне, ягъни Аның Бердәмлеге өчен кичерәм. Аллаһы кушуы буенча мин иман итүчеләр бердәмлегенең хезмәтчесе булдым. Сезгә яхшылык эшләү йөзеннән Ул Үз сүзен бөтен тулылыгы белән игълан итүне миңа тапшырды. Бу сүз гасырлар дәвамында, буыннан-буынга яшерелеп килгән сер иде, хәзер исә ул Аллаһының изге халкына ачылды. Бу сернең барча халыклар өчен никадәр бай һәм бөек булуын Аллаһы Үзенең изге халкына белдерергә карар кылды; ә сер шуннан гыйбарәт: Мәсих – сездә; Ул безгә Аллаһының данын уртаклашырбыз дигән өмет бирә. Без Мәсих турында сөйлибез, һәр кешене Мәсихнең камил иярчене итеп Аллаһыга тәкъдим итү өчен бар зирәклегебезне кулланып аңа нәсыйхәт бирәбез һәм өйрәтәбез. Шушы максатка ирешү өчен мин, Мәсихтән алган көч-кодрәткә таянып, үземне кызганмыйча хезмәт күрсәтүемне, көрәшемне дәвам итәм. Сезнең һәм Лаудикеядә яшәүче имандашлар хакына, йөземне дә күреп белмәгән башка бик күпләр хакына нинди көрәш алып баруымны белсәгез иде! Мин моны аларның күңеле күтәрелсен, мәхәббәттә берләшеп алар Аллаһының серен, ягъни Мәсихне тулысынча, бөтен тирәнлеге белән танып белсен өчен эшлим. Мәсихтә зирәклек һәм аң-белемнең бар хәзинәсе яшеренгән. Кемнәрнеңдер юмакай сүзләренә алданып юлдан язмагыз дип сөйлим сезгә моны. Үзем сезнең арада булмасам да, күңелем белән мин яныгыздамын, һәм сездәге бердәмлекне, Мәсихкә булган иманыгызның ныклыгын күреп куанам. Шуңа күрә, әгәр сез Гайсә Мәсихне Хакимегез буларак кабул иткәнсез икән, Аңарда яшәп, тамыр җәеп, төпләнеп үзегезгә өйрәтелгән иманда ныгыгыз һәм чын йөрәктән рәхмәтле булыгыз! Мәсих тәгълиматына түгел, кешеләрнең гореф-гадәтләренә нигезләнгән, дөнья белән идарә итүче көчләрнең буш һәм ялган фәлсәфәсе белән сезне тозакка төшермәсеннәр. Чөнки Аллаһының асылы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши. Мәсих аша сезгә тулы тормыш бирелгән, ә Ул барлык башлыклардан һәм хакимлекләрдән өстен. Мәсихкә иман китергәндә сез кеше кулы белән башкарылмаган, Мәсих башкарган сөннәт алдыгыз – гөнаһлы табигатегез хакимлегеннән азат ителдегез. Суга чуму йоласын үтәгәндә сез Мәсих белән бергә күмелдегез һәм Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышануыгыз аркасында Аның белән бергә терелдегез. Мәҗүси булганда гөнаһларыгыз аркасында сез үле идегез, ә Аллаһы, барлык гөнаһларыгызны кичереп, Мәсих белән бергә сезне дә үледән терелтте. Безне гаепләүче Канун таләпләренең кулъязмасын Ул гамәлдән чыгарды, аны хачка кадаклап бөтенләй юк итте. Җитәкчеләрне һәм хакимлек итүчеләрне Аллаһы, көчтән яздырып, барысы алдында мәсхәрәгә калдырды һәм Мәсих аша алар өстеннән тантана итте. Шулай итеп, нәрсә ашавыгыз һәм нәрсә эчүегез өчен яисә нинди дә булса бәйрәмне, яңа ай тууын, шимбә көнен билгеләп үтмәгән өчен сезне һичкем гаепләмәсен. Болар – киләчәктә буласы нәрсәләрнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучыларның берсе дә сезгә гаеп ташламасын. Гөнаһлы табигатьләре кушканча фикер йөртүче бу кешеләр, үзләренә иңмәгән күренешне «иңде» дип сөйләп, масаеп йөриләр. Алар күптән инде Баш белән элемтәне өзгәннәр, ә бит буыннар һәм сеңерләр ярдәмендә үзара беркетелеп бербөтенне тәшкил итә торган һәм Аллаһының нияте буенча үсә-ныгый торган тән белән әнә шул Баш идарә итә. Сез, Мәсих белән бергә үлеп, дөньяның идарә итүче көчләреннән котылгансыз икән, ник әле һаман да шушы дөнья кешеләре сыман «моңа кагылма», «моны ашама», «моңа орынма» дигән кагыйдәләргә буйсынып яшисез? Кулланганнан соң юкка чыга торган әйберләргә кагылышлы әлеге кагыйдәләр һәм тәгълиматлар кешеләр тарафыннан гына уйлап чыгарылган. Үзеңне диндарларча тоту, тән-бәдәнеңне азаплау-интектерү кебек кагыйдәләр бик акыллы булып тоелса да, дөреслектә, алар тән нәфесен һәм явыз уйларны авызлыкларга һич тә ярдәм итми. Әгәр сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз – Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра. Уй-фикерләрегезне җирдәге нәрсәләргә түгел, күктәгеләренә юнәлтегез. Бу фани дөнья өчен сез үлдегез, сезнең яңа тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән. Сезнең тормышыгыз – Мәсих, Ул килгәндә сез дә Аның белән бергә данга күмелеп килерсез. Шулай итеп, үзегезнең гөнаһлы табигатегезне – җенси азгынлыкны, бозыклыкны, нәфесне, яман теләкләрне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Аллаһыга буйсынмас кешеләргә менә шулар өчен Аның ачуы төшә дә инде. Кайчандыр сезнең дә яшәү рәвешегез шундый иде, әмма хәзер инде ачу тоту, ярсып китү, усаллану, яман телләнү, әдәпсез сүзләр куллану кебек начар сыйфатлардан котылыр вакытыгыз җитте. Бер-берегезгә ялган сөйләмәгез, чөнки сез, иске киемне салып ташлагандай, әүвәлге яшәү рәвешеннән аерылдыгыз һәм «яңа» кешенең табигатен алдыгыз. Бар кылучы Аллагыз, сезгә Үзен тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшаш итеп үзгәртеп тора. Шуңа күрә яһүдиме сез, грекмы, сөннәтлеме, сөннәтсезме, вәхшиме, скифмы, колмы, иреклеме – бу инде мөһим түгел, бары тик Мәсих кенә мөһим, Ул – һәммә нәрсә, Ул – һәммә нәрсәдә! Шуңа күрә сез, Аллаһы тарафыннан сайланган изгеләр һәм Аның сөеклеләре буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз. Бер-берегезгә карата сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез: ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. Йөрәкләрегездә Мәсихнең иминлеге патшалык итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылдыгыз. Рәхмәтле булыгыз, Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәртөрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактау шигырьләре яудырыгыз һәм рухи җырлар җырлагыз. Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез. Хатыннар, Хакимебезгә ышанучыларда кабул ителгәнчә, ирләрегезгә буйсыныгыз. Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз. Балалар, һәрнәрсәдә ата-анагызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу гамәл Хакимебез күңеленә хуш киләдер. Аталар, балаларыгыз белән кырыс мөгамәләдә булып, аларның күңелләрен төшермәгез. Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, күз буяр өчен генә аларга ярарга тырышмагыз, ә бәлки, Аллаһыдан куркучылар буларак, ихластан хезмәт итегез. Хакимнән бүләккә мирас аласыгызны белгәнгә, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгән кебек, күңел биреп башкарыгыз, чөнки сез Хакимебез Мәсихкә хезмәт итәсез. Явызлык кылучы исә тиешле җәзасын алачак: Аллаһы алдында бар кеше дә тигез. Хуҗалар, күкләрдә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга карата намуслы һәм гадел булыгыз. Һәрчак догада булыгыз; дога кылып һәм шөкер итеп уяу торыгыз. Мәсихнең серен игълан итү өчен Аллаһы безгә ишекләрне ачсын дип, безнең хакка да дога кылыгыз (әнә шул сер өчен мин хәзер төрмәдә утырам). Әлеге серне мин кешеләргә тиешенчә сөйли алсын өчен дога кылыгыз. Бердәмлектән читтә булган кешеләр белән аралашканда, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, акыл белән эш итегез. Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез. Сөекле имандашым, тугры кулдашым һәм Хакимебез Гайсә эшендәге хезмәттәшем Тухик минем турыда сезгә барын да сөйләп бирер. Безнең хакта сөйләп күңелләрегезне күтәрсен дип, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сөекле имандашыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы хәлләр турында сезгә хәбәр итәрләр. Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәламнәрен юллый һәм Барнабның якын туганы Марк (аның хакында «яныгызга килсә, кабул итегез» дигән боерык алган идегез инде), шулай ук һәммәсе Юсты дип йөрткән Ешуа да сезгә сәламнәрен тапшыра. Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында алар – Мәсихкә иман китергән бердәнбер яһүдиләр. Алар миңа зур юаныч булдылар. Гайсә Мәсихнең колы, сездән килгән Эпафрас сезгә үзенең сәламнәрен ирештерә. Аллаһы ихтыярынча иманда нык торуыгызны, рухи яктан җитлеккән һәм какшамас булуыгызны теләп, ул һәрвакыт сезнең хакка бик тырышып дога кыла. Сезнең хакка, шулай ук Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрендә яшәүче имандашлар хакына аның армый-талмый хезмәт итүенә мин шаһитмын. Без яраткан табиб Лүк белән Димас сезгә сәлам әйтә. Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага һәм аның өендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәламемне җиткерегез. Бу хатны укып чыккач, Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар өчен, аны аларга җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язган хатымны сез дә укыгыз. Архипка, Хакимебездән кабул иткән хезмәтне ахырына җиткер, дип әйтегез. Сәламнәремне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем тоткынлыкта булуымны хәтерегездән чыгармагыз. Аллаһының мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнеке булган, Тессалуникә шәһәрендәге иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз; иман белән башкарылган эшләрегезне, мәхәббәт белән сугарылган авыр хезмәтегезне һәм Хакимебез Гайсә Мәсихкә өметтә нык торуыгызны Атабыз Аллаһы алдында һәрвакыт истә тотабыз. Имандашлар, Аллаһының сезне яратуын һәм сезне сайлап алуын без беләбез, чөнки без сөйләгән Яхшы хәбәр сезгә сүз буларак кына түгел, ә бәлки Изге Рухның кодрәте, Яхшы хәбәрнең хакыйкать сүзе икәненә тирән ышанычыбыз буларак та килеп иреште. Арагызда яшәп, сезнең өчен ничек тырышуыбызны үзегез дә беләсез. Байтак газаплар кичерергә туры килсә дә, ул хәбәрне сез Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп безне һәм Хакимебезне үрнәк итеп алдыгыз. Шулай итеп, Македуния һәм Ахая өлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә сез үзегез үрнәк булдыгыз. Раббы сүзе сезнең аша Македуния һәм Ахая өлкәләренә килеп иреште, алай гына да түгел, Аллаһыга иман итүегез һәркайда билгеле булды, шуңа күрә безгә нәрсәдер сөйләүнең кирәге калмады. Безне ничек кабул итүегез, табынган потларыгыздан ваз кичеп, чын Аллаһыга ничек хезмәт итә башлавыгыз һәм Ул үледән терелткән Үз Углының – хөкем көнендә Аллаһының ачуыннан безне коткарачак Гайсәнең күкләрдән килүен көтеп торуыгыз турында хәзер инде безгә башка кешеләр сөйли. Имандашлар, үзегез беләсез, сезнең янга килүебез файдасыз булмады. Сезгә мәгълүм булганча, Филиппуйда кичергән газап-хурлыклардан соң без, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһының ярдәме белән кыю рәвештә сезгә Аның Яхшы хәбәрен җиткердек. Безнең өйрәтүдә алдау да, яшерен ният тә, хәйлә дә юк иде. Киресенчә, Аллаһы безне сынады һәм Үзенең Яхшы хәбәрен безгә ышанып тапшырды; һәм сөйләгәндә без кешеләргә түгел, ә бәлки йөрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз. Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып яки үз файдабызны кайгыртып сөйләмәдек. Аллаһы моңа Үзе шаһиттыр. Сездән дә, башкалардан да данлау көтмәдек без. Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән ярдәм таләп итәргә хакыбыз бар иде, ләкин үзенең сабыйларын кайгырткан ана кебек, сезгә карата ягымлы булдык һәм сезне шундый яраттык ки, сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең өчен гомеребезне бирергә дә әзер идек – безнең өчен сез әнә шундый кадерле кешеләргә әйләндегез. Имандашлар, сездә Аллаһының Яхшы хәбәрен таратканда, сезгә авырлык китермәс өчен, безнең көне-төне арыганчы эшләвебезне хәтерлисез булыр. Сезнең алда, ягъни иман итүчеләр алдында изге, тәкъва һәм кимчелексез булуыбызга сез дә, Аллаһы Үзе дә шаһит. Ата кеше үз балаларына нинди мөгамәләдә булса, без дә һәрберегезгә карата шундый мөгамәләдә булдык, һәм сез бу турыда беләсез. Без сезне үгетләдек, дәртләндердек, Үз Патшалыгын һәм данын уртаклашырга чакыручы Аллаһы күңеленә хуш килердәй итеп яшәргә өндәдек. Әнә шуның өчен дә Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: бездән ишеткән Аллаһы сүзен сез кешедән килгән хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек бар шулай итеп, ягъни сезгә, иман итүчеләргә, нык тәэсир ясаучы Аллаһы сүзе буларак кабул иттегез. Сез, имандашлар, Яһүдиядә урнашкан, Гайсә Мәсихкә иман итүче Аллаһы бердәмлекләренә охшадыгыз: алар яһүдиләрдән җәфа чиккәндәй, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез. Яһүдиләр Хакимебез Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне исә куып тараттылар. Алар Аллаһының да ризалыгын эзләмиләр, кешеләр белән дә дошманлашалар. Котыла алсыннар иде дип, мәҗүсиләргә без Яхшы хәбәрне сөйләргә тырышабыз, ә яһүдиләр безгә комачаулык итә. Шундый эшләр кылып, алар үзләренең гөнаһларын арттыра бара. Аллаһының нәфрәте инде аларның баш өстендә! Ә без, имандашлар, сезнең белән кыска вакытка аерылышсак та (йөрәкләребез белән түгел, әлбәттә), һәрдаим күрешү теләге белән яшәдек. Шуңа күрә яныгызга барырга теләдек: мин, Паул, берничә тапкыр барырга омтылып карадым, ләкин шайтан һаман комачаулык кылды. Хакимебез Гайсә кабат килгән көндә безнең өметебез, шатлыгыбыз һәм горурланачак таҗыбыз сездән башка тагын кем булсын?! Әйе, сез – безнең даныбыз һәм шатлыгыбыз! Шуңа күрә бүтән көтеп тора алмадык, бу эзәрлекләүләр аркасында берегезнең дә күңеле төшмәсен өчен (барыбызны да эзәрлекләү көткәне сезгә билгеле инде), сезне дәртләндерергә, иманыгызны ныгытырга дигән максат белән Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне таратуда Аллаһының хезмәтчесе булган имандашыбыз Тимутәйне без яныгызга җибәрергә булдык, үзебез исә Афина шәһәрендә калдык. Безне көткән эзәрлекләүләр турында әле яныгызда чакта ук әйткән идек, һәм, белгәнегезчә, шулай булып чыкты да. Шул сәбәпле инде мин башкача түзеп тора алмадым, аздыручы сезне юлдан яздырмады микән, хезмәтебез бушка булмады микән дип, иманыгызның ныклыгын белергә теләп яныгызга Тимутәйне җибәрдем. Тимутәй әлерәк кенә Тессалуникәдән кайтты, иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакында куанычлы хәбәр җиткерде; безне яхшылык белән искә алуыгызны, без сезне күрергә теләгән кебек, сезнең дә күрешергә теләвегезне әйтте. Шуңа күрә, имандашлар, без тарыган бәла-казаларга, эзәрлекләүләргә карамастан, иманыгызның ныклыгы турындагы хәбәрне ишетеп, күңелебез юанды. Хакимебез Гайсәгә булган иманыгызда нык торуыгыз безгә яшәү дәрте өстәде. Аллабыз алдында сез безгә китергән шатлыклар өчен Аңа нинди рәхмәтләр әйтик икән? Сезнең белән күрешергә һәм иманыгызны ныгытырдай нәрсәләрне бирергә теләп, без көне-төне тырышып дога кылабыз. Атабыз Аллаһы Үзе һәм Хакимебез Гайсә сезнең янга барыр юлыбызны турайтсын иде! Сезгә булган мәхәббәтебез арткан кебек, Хакимебез сезнең дә бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә булган мәхәббәтегезне арттырганнан-арттыра барсын! Үзенең барлык изгеләре белән кабат килгән вакытта, Атабыз Аллаһы алдында сез керсез һәм изге булсын өчен, Хакимебез Гайсә сезнең йөрәкләрне ныгытсын! Аллаһы канәгать булырлык итеп ничек яшәргә кирәклеген сезгә өйрәткән идек, һәм сез шулай яшисез дә. Ә хәзер, имандашлар, Хакимебез Гайсә хакына тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне үтенеп сорыйбыз. Хакимебез Гайсә исеменнән сезгә нинди күрсәтмәләр бирүебезне хәтерлисездер. Аллаһы сезнең изге булуыгызны, азгынлыктан тыелуыгызны тели; һәркем үз тәнен изге һәм саф итеп сакларга өйрәнсен, Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләр кебек, азгын теләкләренә буйсынып яшәмәсен; берегез дә имандашына явызлык кылмасын, аны алдамасын, чөнки андый эш кылган кеше Хакимебез тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезне бу турыда кисәткән идек инде. Аллаһы безне шакшылыкка түгел, изге тормышка чакырды бит. Димәк ки, әлеге кагыйдәләрне кабул итмәүчеләр кешене түгел, сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага. Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язып торуның кирәге юктыр, чөнки бер-берегезне яратырга Аллаһы сезне Үзе өйрәтте, һәм сез Македуния өлкәсендә яшәүче барлык имандашларыгызны шулай яратасыз да. Тик шулай да, имандашлар, бер-берегезне тагын да ныграк яратсагыз иде. Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән шөгыльләнергә һәм үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз, шул чагында бердәмлектән читтә булган кешеләрнең дә ихтирамын казанырсыз һәм бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәссез. Имандашлар, өмете булмаган кешеләр сыман кайгыга батмагыз дип, үлем йокысына киткәннәр турында шуны белдерәсем килә: әгәр без Гайсәнең үлүенә һәм үледән терелүенә ышанабыз икән, Гайсәгә иман китереп үлүчеләрне дә Аллаһының Гайсә белән бергә алып килүенә ышанабыз. Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хакимебез Гайсәнеке: без, Хакимебез кабат килгәнче яшәячәк кешеләр, үлем йокысына киткәннәрдән алдарак була алмабыз. Баш фәрештәнең тавышы яңгырап Аллаһы быргысының гөрелтесе килеп ирешүгә, күкләрдән боерык биреп Хаким Үзе иңәчәк, һәм Мәсихкә иман китереп үлгәннәр беренче булып тереләчәк. Шуннан соң без дә, ягъни исән калганнар, Хакимебезне һавада каршылар өчен алар белән бергә болытлар эчендә һавага алынырбыз һәм аннары инде мәңгегә Хакимебез хозурында калырбыз. Бер-берегезне шушы сүзләр белән өметләндереп торыгыз. Бу хәлләрнең кайчан, ни вакытта булачагы турында язуның кирәге юк, имандашлар, чөнки сез үзегез дә яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә кергән карак сыман, көтмәгәндә килеп җитәчәк. Кешеләр «бар да тыныч, имин!» дип йөргәндә, авырлы хатынның кинәт башланган тулгак газаплары кебек, һәлакәт гел көтмәгәндә килер – һәм беркем качып котыла алмас! Ә сезгә ул Көн, карак кебек, көтмәгәндә килмәс, чөнки сез, имандашлар, караңгылыкта түгел. Сез барыгыз да – яктылык балалары, көн балалары. Без төннеке яисә караңгылыкныкы түгел. Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, уяу һәм аек булыйк. Йоклаучылар төнлә йоклый, сәрхушләр төнлә эчеп исерә. Ә без, яктылык балалары булганга, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылу өметен тимер башлык итеп киик, аек булыйк. Аллаһы безне Үзенең ачуына дучар итәр өчен түгел, ә бәлки Хакимебез Гайсә Мәсих аша без котылу алсын өчен билгеләп куйды. Гайсә безнең өчен үлде; Ул кабат килгән көнне без исән яки үле булсак та, Аның белән бергә яшәячәкбез. Шуңа күрә, хәзерге сыман, бер-берегезне һәрвакыт дәртләндереп, иманда ныгытып торыгыз. Имандашлар, үтенеп сорыйбыз сездән: арагызда тырышып хезмәт башкаручыларны, Хакимебез исеменнән сезгә үгет-нәсыйхәт һәм юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез. Хезмәтләре өчен аларга ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз, үзара тату яшәгез. Имандашлар, үтенәбез сездән: эшсез утыручыларны үгетләгез; кыюсызларның күңелләрен күтәрегез; рухы төшкәннәргә ярдәм кулы сузыгыз; бар кешегә карата түземле булыгыз. Карагыз аны, берегез дә явызлыкка явызлык белән җавап кайтармасын, бер-берегезгә дә, башкаларга да игелекле булыгыз. Күңелегез һәрчак шат булсын, догадан өзелмәгез; нинди хәлдә калсагыз да, Аллаһыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны көтә. Күңелегездәге Рух ялкынын сүндермәгез, пәйгамбәрлек сүзләренә кимсетеп карамагыз, киресенчә, бар нәрсәне үзегез сынап-тикшерегез, игелекле булыгыз, һәртөрле явызлыктан читтә йөрегез. Хакимебез Гайсә Мәсих кабат килгән Көнгә рухыгыз, күңелегез һәм тәнегез саф-пакь булып саклансын өчен, тынычлык чыганагы булган Аллаһы сезне тулысынча изге итсен. Сезне Чакыручы – ышанычлы, һәм Үзе вәгъдә иткәнне Ул җиренә җиткереп башкарачак. Имандашлар, безнең өчен догада булыгыз. Бар имандашларны изге үбү белән сәламләгез. Хакимнең абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандашларга укыгыз. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнеке булган, Тессалуникә шәһәрендәге иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Имандашлар, без һәрвакыт сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш; һәм шулай дөрес булыр да, чөнки сезнең иманыгыз ныгыганнан-ныгый, һәркайсыгызның бер-беренә мәхәббәте арта бара. Шуңа күрә, барлык эзәрлекләүләрне, газапларны түземлек һәм иман ныклыгы белән кичерүгезне Аллаһы бердәмлекләрендә сөйләп, сезнең белән мактанабыз. Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел булуын күрсәтә, нәтиҗәдә сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаек дип саналырсыз – шуның өчен газап чигәсез дә инде. Аллаһы гадел: сезне газаплаучыларга – газап, ә сезнең белән безгә, җәфа чигүчеләргә, тынычлык бирер. Аллаһыны танымаган һәм Хакимебез Гайсәнең Яхшы хәбәренә колак салмаган бар кешене җәзага тартыр өчен Хакимебез Гайсә күктән Үзенең кодрәтле фәрештәләре белән ут ялкыны эчендә иңгән чакта булыр бу хәл. Әлеге кешеләр мәңгелек җәзага дучар ителер: Хакимебез хозурыннан, Аның кодрәтле шөһрәтеннән читтә калыр. Хакимебез Гайсә Үзенең изге халкыннан дан, Үзенә ышанганнарның барысыннан мактау кабул итү өчен килгән Көнне булыр бу хәл; без сөйләгән хәбәргә ышанганга күрә, сез дә шулар арасында булырсыз. Шуңа күрә без, Аллабыз сезне Үзе чакырган тормышка лаеклы итсен, иманнан килгән һәр яхшы ниятегезне Үзенең кодрәте белән гамәлгә ашырсын дип, сезнең өчен һәрвакыт догада торабыз. Шул рәвешле, Аллабызның һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте ярдәмендә Хакимебез Гайсәнең исеме сезнең аша данланыр, һәм Аның белән бергә сез дә данланырсыз. Хакимебез Гайсә Мәсихнең кабат килүе һәм Аны каршыларга җыелуыбыз турында исә түбәндәгене әйтәсем килә. Имандашлар, үтенеп сорыйбыз сездән: Раббы көне җитте дип, Рух аша килгән кебек тоелган сүзгә дә, кемдер әйткән хәбәргә дә, янәсе бездән дип җиткерелгән хатка да ышанып, аптырашка калмагыз һәм борчылмагыз. Карагыз аны, сезне беркем алдамасын: Аллаһыдан ваз кичү вакыты һәм һәлакәткә дучар ителгән, явыз эшләр кылучы зат килмичә, ул Көн җитмәячәк. Шушы зат, алла яки изге дип аталган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк. Сезнең янга килүемдә шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени? Явыз эшләр кылучы затны билгеләнгән вакыттан алданрак килергә нәрсә тоткарлаганны сез хәзер беләсез. Явызлык үзенең астыртын эшен башлады инде, һәм аны тоткарлаучы юлдан китми торып, бу хәл шулай яшерен булып калачак. Шуннан соң явыз эшләр кылучы зат пәйда булыр, әмма Хакимебез Гайсә, кабат килгән Көнендә, аны тыны белән үтерер, шөһрәтенең балкышы белән юк итәр. Явыз эшләр кылучы зат, килеп, шайтан ярдәмендә зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтер, һәлакәткә баручыларга карата төрле явыз хәйләләр кулланыр, һәм тегеләр алданырлар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. Шулай, ялганга ышансыннар өчен, Аллаһы аларны алданырга мәҗбүр итәр. Нәтиҗәдә хакыйкатькә ышанмаучылар, явызлыктан тәм табучылар хөкем ителер. Имандашлар, Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, чөнки коткарыр өчен Аллаһы иң әүвәл сезне сайлады – Аның Рухы сезне изге итте, һәм сез хакыйкатькә ышандыгыз. Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә кушылсыннар дип, Аллаһы сезне без сөйләгән Яхшы хәбәр аша чакырды. Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз. Безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәте белән мәңгелек юату, якты өмет биргән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе күңелләрегезне юатсын, сезгә һәртөрле игелекле эшләр кылырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә көч бирсен. Имандашлар, әйтелгәннәргә өстәп шуны сорыйбыз: Раббы сүзе башка җирләрдә дә сездәге кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен догада булыгыз. Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынуыбыз өчен дә дога кылыгыз – бар кеше дә иманлы түгел бит. Хаким Гайсә исә ышанычлы: Ул сезне ныгытыр һәм явыз заттан саклар. Хакимебезгә өмет баглап ышанабыз ки, кушканнарыбызны сез үтисез һәм алга таба да үтәп барачаксыз. Хакимебез сезнең йөрәктә Аллаһының мәхәббәтен һәм Мәсихнең чыдамлыгын булдырсын. Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән боерабыз: бездән кабул иткән өйрәтүләр буенча яшәмәүче, ялкаулыкта гомер кичерүче имандашлар белән аралашмагыз. Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә кирәклеген үзегез дә беләсез. Сезнең арада яшәгәндә без ялкауланмадык, берәүнең дә икмәген бушлай ашамадык, беркемгә йөк булмас өчен көне-төне тырышып эшләдек. Сездән ярдәм кабул итәргә хакыбыз булса да, сезгә үрнәк күрсәтер өчен без шулай эшләдек, чөнки әле яныгызда чакта ук «эшләргә теләмәгән кеше – ашамасын» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. Әмма кайберләрегезнең ялкаулыкка салышуы, бернәрсә эшләмичә башкаларның эшенә тыкшынуы турында ишетеп торабыз. Андый кешеләрне үз ризыкларын хезмәт куеп, тыныч кына эшләп табарга Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән өндибез һәм үгетлибез. Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз. Әгәр берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз. Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, имандашыгызны үгетләгән кебек үгетләгез. Тынычлык чыганагы булган Хуҗа-Хаким Үзе сезгә һәрдаим һәм һәр эшегездә иминлек бирсен! Хуҗа-Хаким барыгызның юлдашы булсын! Һәр хатыма хас булганча, мин, Паул, сәламнәремне үз кулым белән язам. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын! Коткаручыбыз Аллаһының һәм өметебез Гайсә Мәсихнең әмере белән Гайсә Мәсих рәсүле булган Паулдан имандаш углым Тимутәйгә сәлам! Сиңа Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек ирешсен! Македуниягә киткән чагымда мин синнән, Эфестә калып, кайбер адәмнәрне ялган тәгълимат таратудан, юк-бар сүз сөйләүдән һәм очы-кырые булмаган шәҗәрәләрдә казынудан тыюыңны үтенгән идем. Бу нәрсәләр бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятен иман аша гамәлгә ашырырга комачаулый. Кушканнарымның максаты исә – имандашларда чын йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт тәрбияләүдер. Канун укытучылары булырга теләгән кайберәүләр, бу нәрсәләрдән читләшеп, үзләре сөйләгәнне һәм раслаганны аңламаган хәлдә буш сүзләр сөйли башлады. Дөрес кулланганда Канунның яхшы нәрсә икәнен без беләбез. Шуны да беләбез: Канун тәкъва кешеләр өчен түгел, канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гөнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, ата-анасына кул күтәрүчеләр һәм кеше үтерүчеләр өчен, азып-тузып йөрүчеләр, ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, кеше белән сату итүчеләр, алдакчылар, ялган шаһитлар һәм хак тәгълиматка каршы килүчеләр өчен чыгарылган. Шөһрәтле Аллаһының бөеклеге турындагы хәбәр – миңа ышанып тапшырылган Яхшы хәбәр – шулай дип өйрәтә. Элек мин көфер сүз сөйләп, иман китергән адәмнәрне эзәрлекләп йөргән дорфа бер кеше булсам да, мине ышанычлыга санап Үзенең хезмәтенә билгеләгән, көч биргән Хакимебез Гайсә Мәсихкә рәхмәт! Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте, чөнки бу гамәлләрне мин томана һәм имансыз булганга кылдым. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте исә Ул алып килгән иман һәм мәхәббәт белән миңа мул итеп бирелде. Гайсә Мәсих дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде, дигән сүз хак һәм кабул итүгә тулысынча лаеклы; шул гөнаһлы бәндәләр арасында мин иң гөнаһлысымын. Ләкин Гайсә Мәсих бар сабырлыгын минем мисалда – гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, миңа шәфкать кылынды. Шуның белән Ул Үзенә иман итәчәк һәм мәңгелек тормыш алачак кешеләргә мине үрнәк итте. Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә хөрмәт һәм дан булсын! Амин. Тимутәй углым, синең хакта элегрәк әйтелгән пәйгамбәрлек сүзләрен истә тотып, мин сиңа менә мондый бурыч тапшырам: шул сүзләргә таянып, иманыңны, саф намусыңны сакла һәм чын сугышчы кебек көрәш алып бар. Кайберәүләр исә, вөҗданы кушканны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр: Һүменәй белән Искәндәр дә шулар арасында; көфер сүз сөйләүдән тыелырга өйрәнсеннәр дип, мин аларны шайтан кулына тапшырдым. Иң элек шуны үтенәм: Аллаһыга хөрмәт күрсәтеп һәм сафлыкта тыныч-имин тормыш итәргә мөмкинлегебез булсын өчен, барлык кешеләр хакына, шулай ук патшалар, хакимият җитәкчеләре хакына гозер-үтенечләрегезне, рәхмәт сүзләрегезне әйтеп дога кылыгыз. Бу гамәл Коткаручыбыз Аллаһы каршында яхшы һәм мәгъкуль. Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне танып белүен тели. Аллаһы бер, Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы да бер, ул Кеше – Гайсә Мәсих. Бар кешене коткарыр өчен Ул Үзенең гомерен бирде, – вакыт җиткәнне белдерүче билге булды бу. Аллаһы исә мине шушы хәбәрнең вәгазьчесе, рәсүле, мәҗүсиләрне иманга һәм хакыйкатькә өйрәтүче остаз итеп билгеләде. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм. Инде шуны телим: ирләр ярсымыйча һәм бәхәсләшмичә, чиста-саф ният белән һәр җирдә кулларын күтәреп дога кылсыннар. Хатын-кызлар исә әдәп саклап, тыйнак һәм килешле итеп киенсеннәр; чәчләрен төрлечә үреп, үзләрен энҗе-алтын, затлы кием белән түгел, ә игелекле эшләр белән бизәсеннәр. Үзләрен Аллаһыга багышлаган хатыннар нәкъ шулай эшләргә тиешләр. Хатын-кыз күндәмлек белән, тавыш-тынсыз гына өйрәнсен. Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул сүзсез булсын. Башта Адәм, аннан соң гына Һава яратылган ич. Аннары бит Адәм алданмаган, хатын-кыз, алданып, әмерне бозган, әмма иман һәм мәхәббәт белән яшәп, күңеле изгелектә, яхшылыкта булса, ана вазифасын үтәп ул котылу табачак. Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга ниятләгән кешенең әлеге теләге – изге, дигән сүз хактыр. Әмма җитәкче кеше тел тидермәслек абруйлы, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле акыллы, ихтирам казанган, кунакчыл, яхшы остаз булырга тиеш; ул эчеп йөрмәсен, сугыш чукмары да, акча колы да булмасын, кешеләр белән мөгамәләдә йомшак, ипле булсын; үзенең гаиләсе белән оста идарә итсен, балаларын тыңлаучан, ихтирамлы итеп тәрбияләсен. Әгәр ул үз йорты белән идарә итә белмәсә, Аллаһы бердәмлеген ничек кайгырта алыр соң? Җитәкче кеше, шулай ук, иманга әлерәк кенә килгәннәр арасыннан булмасын, югыйсә, масаеп китеп, иблис кебек үк хөкемгә дучар булырга мөмкин. Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, бердәмлектән читтә булган кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш. Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә хөрмәткә лаек, эчкерсез, хәмергә, акчага битараф, иманыбызның серле асылын саф намус белән саклаучы кешеләр булсын. Аларны башта сынап карасыннар, әгәр кимчелекләрен тапмасалар, ярдәмче хезмәтен башкарсыннар. Шулай ук хатыннары да ихтирамга лаек, гайбәт сөйми, тотнаклы, һәр яктан ышанычлы кешеләр булсын. Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балалары һәм үзенең йорты белән яхшы идарә итүче булырга тиеш; чөнки үз хезмәтен әйбәт башкаручылар дәрәҗә казаналар һәм Гайсә Мәсихкә булган иманнары турында зур кыюлык белән сөйли алалар. Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам; әгәр тоткарлана калсам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, ягъни Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген белсен дип хәбәр итәм. Иманыбыз серенең бөеклеге бәхәссез: Ул кеше буларак пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип белдерелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, шөһрәт эчендә күкләргә алынды. Изге Рух ачык әйтә: заман соңында кайберәүләр, ялган рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. Мондый өйрәтүләр вөҗданнарын җуйган икейөзле ялганчылардан килер. Алар өйләнешүне тыя, кайсыбер ризыкларны ашамаска куша. Әмма Аллаһы бит ризыкны иман итүчеләр һәм хакыйкатьне белүчеләр шөкер әйтеп кабул итсеннәр өчен булдырган. Аллаһы яраткан һәрнәрсә яхшы һәм, шөкер әйтеп кабул ителә икән, кире кагылырга тиеш түгел, чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына. Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Гайсә Мәсихнең яхшы хезмәтчесе булырсың. Корткаларның имеш-мимешләреннән ерак йөр, чөнки аларның буш сүзләрендә Аллаһы турындагы хакыйкать юк; үзеңне ихлас күңелдән Аллаһыга табынырга күнектер. Тән күнекмәләренең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәр яктан файдалы, чөнки ул хәзер дә, киләчәктә дә тормыш бүләк итә, – бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаек. Шуның өчен без тырышып хезмәт итәбез һәм көрәш алып барабыз, чөнки бар кешене, бигрәк тә иман юлындагыларны коткаручы тере Аллаһыга өмет баглыйбыз. Башкаларны да шуңа өйрәт һәм шуның үтәлүен таләп ит. Яшь булсаң да, беркем сиңа түбәнсетеп карарга базмасын; сүздә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләр өчен үрнәк бул. Мин килгәнче, иман итүчеләр бердәмлегендә Язманы кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир, өйрәт. Бердәмлек өлкәннәре башыңа кулларын куйганда пәйгамбәрлек буенча сиңа бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма. Уңышларың һәркемгә ачык күренсен өчен, хезмәтеңне күңел биреп башкар, үзеңне тулысынча шуңа багышла. Үзеңә һәм нәрсә өйрәтүеңә һәрчак игътибарлы бул – шуларны тайпылмыйча башкар; шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың. Өлкән яшьтәге ирләр белән тупас сөйләшмә, аларга – атаңа кебек, үзеңнән кечерәк ир-егетләргә – кардәшеңә кебек, өлкән хатын-кызларга – анаңа кебек, яшьрәкләренә – кыз туганнарыңа кебек, сафлык белән үгет-нәсыйхәт бир. Ялгыз калган тол хатыннарга хөрмәт күрсәт; әгәр тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар, әүвәл үзләренең гаиләсен һәм ата-анасын кайгыртып, иманнарын гамәлдә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели. Ялгыз калган тол хатын, бар өметен Аллаһыга баглап, Аңардан ярдәм сорап көннәрен һәм төннәрен догада уздыра. Әмма кәеф-сафа корып яши торганнарын тере көе үле дип санарга мөмкин. Тол хатыннарның тормышлары тел тидермәслек булсын өчен, югарыда әйтелгәннәрнең үтәлүен таләп ит. Әгәр берәү кардәш-ыруын, бигрәк тә үзенең гаиләсен кайгыртмый икән, ул, димәк, иманыннан ваз кичкән, ул – имансыз кешедән дә яманрак. Бердәмлектәге толлар исемлегенә алтмыш яше тулган һәм бер генә тапкыр кияүдә булган хатыннарны керт. Ул үзенең игелекле эшләре белән танылган, бала тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, мосафир имандашларының аякларын юган, авырлыкка тарыганнарга ярдәм кулы сузган, яхшылыклар кылырга әзер торган хатын булырга тиеш. Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чөнки алар, җенси теләккә бирелеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм тагын кияүгә чыгарга телиләр; шул рәвешле, элегрәк биргән вәгъдәләрен бозып, үзләрен хөкемгә дучар итәләр. Шуның өстенә алар, ялкаулыкка салынып, вакытларын бушка уздырырга, өй борынча йөреп гайбәт сатарга, кеше эшенә тыгылырга, кирәкмәгән нәрсә сөйләргә ияләшеп китәләр. Шуңа күрә, яманатын сатарга дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның кияүгә чыгуын, балалар тудыруын, хуҗалыкны каравын телим мин, чөнки андый хатыннарның кайберләре, дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына басты инде. Әгәр иман итүче ниндидер бер хатынның тол калган кардәше булса, шул кардәшенә ул үзе ярдәм итсен, ялгыз тол хатыннарны кайгыртырга тиешле бердәмлеккә өстәмә мәшәкать тудырмасын. Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр эш башкаручылар хөрмәткә һәм хезмәт хакы алырга лаек. Язмада «ашлык суга торган үгезнең авызын бәйләп куйма» һәм «эшләгән кеше хезмәт хакына лаек» дип әйтелә бит. Бердәмлек өлкәненә карата гаепләү булса, ике яки өч шаһитсыз кабул итмә. Гөнаһ кылучыларны исә, башкалар да куркып торсын өчен, барысы алдында фаш ит. Аллаһы алдында, Гайсә Мәсих һәм сайлап алынган фәрештәләр алдында үтенеп сорыйм: әйтелгән күрсәтмәләремне гаделлек белән үтә, беркемгә дә өстенлек бирмә. Кемнеңдер гөнаһында катнашың булмасын өчен, берәүгә дә ашыгычлык белән кулларыңны куярга ашыкма, үзеңне пакьлектә сакла. Суны үзен генә эчмә, ашказаныңны саклар һәм еш авырмас өчен бераз шәраб та эч. Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде, ә кайберләренеке хөкем көнендә ачылыр. Игелекле эшләр дә шулай ук: аларның кайберләре шундук күренә, башкалары исә соңрак беленер. Кол имандашларыбыз үзләренең хуҗаларын хөрмәт итсеннәр, шул чагында кешеләр Аллаһы исемен һәм безнең тәгълиматны хурламаслар. Хуҗалары иманлы булган очракта коллар, без бит имандашлар дип, хуҗалары янында үзләрен илтифатсыз тотмасыннар, киресенчә, тагын да тырышыбрак хезмәт итсеннәр, чөнки аларның хезмәтеннән файда алучы хуҗалары – ышанычлы һәм кадерле имандашларыдыр. Кешеләрне менә шуңа өйрәт, нәсыйхәт ит. Әгәр кем дә булса башка бер нәрсәгә өйрәтеп, Хакимебез Гайсә Мәсихнең хак сүзләре, иманыбызга туры килгән тәгълимат белән килешми икән, ул – тәкәббер, берни аңламый торган, бәхәсләшү һәм сүз көрәштерү чире йоккан бер кешедер; аның сүзләре көнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү, бозык фикерле һәм хакыйкатьтән ерак йөргән кешеләр арасында каршылык тудыра; андыйлар өчен Аллаһыга табыну – жиңел табыш алу ысулы гына. Әгәр кеше бары белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү – чынлап та, зур табыш ул. Без дөньяга үзебез белән берни алып килмәдек, аңардан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз бар икән, шуңа канәгать булыйк. Ә инде баерга теләүчеләр, вәсвәсәгә бирелеп, кешеләрне бәхетсезлеккә һәм һәлакәткә китерүче мәгънәсез, зарарлы, бихисап күп теләкләренең тозагына төшә. Бар явызлыкның башы – акчага хирыслык. Акча артыннан куып, иман юлыннан язган һәм үзләрен күп кайгыларга дучар иткән кешеләр аз түгел. Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, Аллаһы күңеленә хуш килгән гамәлләр кылырга, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл. Иман юлында үз-үзеңне кызганмыйча көрәшеп, мәңгелек тормышка ия бул. Аллаһы сине шуңа чакырды, һәм син күп шаһитлар алдында иманыңны ачыктан-ачык белдердең. Бар тереклеккә гомер биргән Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка ачыктан-ачык шаһитлык иткән Гайсә Мәсих алдында синнән шуны таләп итәм: Хакимебез Гайсә Мәсих кабат килгәнгә кадәр бу әмеремне тел тидермәслек һәм кимчелексез итеп башкар. Шөһрәтле һәм бердәнбер Хөкемдар, патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме, бердәнбер үлемсез Зат, якын килә алмаслык яктылыкта торучы, бер кеше дә күрмәгән һәм күрүе мөмкин дә булмаган Аллаһы, вакыты җиткәч, Мәсихне күрсәтәчәк. Аллаһыга хөрмәт һәм мәңгелек хакимлек! Амин. Бу дөньяның байларын кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм өметләрен ышанычсыз байлыкка түгел, хозурланып яшәр өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга багласыннар. Алар яхшылык кылсын, игелекле эшләре белән бай булсын, юмартлык күрсәтеп, үзләрендә булганны башкалар белән бүлешергә әзер торсын. Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен алар киләчәккә ныклы нигез булырлык хәзинә туплар. Тимутәй, сиңа ышанып тапшырылганны сакла, Аллаһы күңеленә хуш килмәгән буш сүзләрдән, урынсызга «гыйлем» дип аталып та, дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. Кайберәүләр шуңа бирелеп иман юлыннан читләште инде. Аллаһы мәрхәмәте сезгә юлдаш булсын! Гайсә Мәсихтә булганнарга Аллаһы вәгъдә иткән тормыш хакында вәгазьләргә җибәрелгән, Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан сөекле углым Тимутәйгә сәлам! Сиңа Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек ирешсен! Көндез һәм төнлә һәр догамда сине телгә алганда, ата-бабаларым кебек үк, саф вөҗдан белән үзем дә хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм. Синең күз яшьләреңне искә төшерүгә, сине күрәсем килеп китә: бу очрашу мине бик тә куандырыр иде. Синең ихлас иманыңны да искә төшерәм: әбиең Лоис һәм әниең Әүникә дә нәкъ шулай ышанганнар, бу иманның синдә дә булуын тәгаен беләм. Шул сәбәптән искәртеп үтәм: кулларымны башыңа куйган чакта Аллаһы тарафыннан сиңа бирелгән рухи сәләтеңне үстер. Аллаһы безгә курку рухын түгел, көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән бит. Шулай итеп, Хакимебез турында шаһитлык бирүдән курыкма һәм Аның хакына тоткын булуым өчен оялма. Киресенчә, Аллаһының көч-куәтенә таянып, Яхшы хәбәр өчен мин кичергән газапларны уртаклаш. Аллаһы безне кылган эшләребез аркасында түгел, ә бәлки Үзенең нияте һәм мәрхәмәте белән коткарды, безне изге тормышка чакырды. Бу мәрхәмәтне Ул безгә дөнья яратылганчы ук Гайсә Мәсих аша бүләк итте, хәзер исә без аны Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең килүе аша күрдек. Гайсә Мәсих үлемне юк итте һәм Яхшы хәбәр ярдәмендә яңа тормыш белән үлемсезлекне күрсәтте. Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл һәм остаз итеп билгеләп куелганмын. Шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә иман иткәнемне беләм һәм Аның миңа ышанып тапшырганны бөек Көнгә кадәр саклый аласына ышанам. Гайсә Мәсихкә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә калып, миннән ишеткән хак тәгълиматны үрнәк итеп тот. Сиңа ышанып тапшырылган кадерле нәрсәне күңелебездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла. Асия өлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап киткәнне беләсең; Фүгел һәм Һермогенис та шулар арасында. Онисифор гаиләсенә Хакимебез Гайсә мәрхәмәт күрсәтсен иде, чөнки Онисифор, төрмәдә утыруымнан оялмыйча, күп тапкырлар күңелемне юатты. Римга килгәч тә ул, зур тырышлык куеп, тапканчы мине эзләде. Хакимебез килгән Көнне ул Аның ярдәме белән Аллаһының шәфкатенә ирешсен иде. Эфестә чакта аның ничек тырышып миңа хезмәт иткәнен син беләсең. Углым, Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте ярдәмендә көчле бул. Күп шаһитлар алдында миннән ишеткән нәрсәләрне ышанычлы кешеләргә сөйлә, шул чагында алар да башкаларны өйрәтә алыр. Гайсә Мәсихнең яхшы көрәшчесе кебек, өлешеңә тигән газапларны үз өстеңә кабул итәргә әзер бул. Бернинди хәрби хезмәткәр дә үзен көндәлек эшләр белән бәйләми, ул бары гаскәр башлыгына ярарга тырыша; шулай ук ярыш кагыйдәләрен бозучы кеше дә җиңү таҗына лаек була алмый. Авыр хезмәт башкара торган игенче дә җыеп алынган уңыштан үз өлешен беренче булып алырга тиеш. Мин әйткәннәр турында уйла, һәм Хакимебез Гайсә сиңа бар нәрсәне аңларга ярдәм итәр. Давыт нәселеннән булган Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул үледән терелтелде – бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә. Шул хезмәтем өчен мин, җинаятьче кебек богауланып, газап чигәм. Әмма Аллаһы сүзен богаулау мөмкин түгел. Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алган кешеләр дә Гайсә Мәсих аша бирелгән мәңгелек дан белән котылу ала алсын өчен, алар хакына барысына түзәм. Бу сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә. Әгәр түзәбез икән, Аның белән бергә патшалык та итәрбез. Әгәр Аңардан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр. Без тугры булмасак та, Ул һәрчак тугры булып кала, чөнки Ул Үз-Үзенә хыянәт итә алмый. Боларны бөтен кешенең исенә төшер һәм, сүз көрәштереп маташмасыннар өчен, аларны Аллаһы каршында кисәтеп куй, чөнки тыңлап торучыларга мондый бәхәсләр файда урынына зыян гына китерә. Аллаһы алдында үзеңне инде сыналган, эшен оятка калмаслык итеп башкаручы хезмәткәр, хакыйкать сүзен дөрес җиткерүче итеп күрсәтергә тырыш. Аллаһы күңеленә хуш килмәгән сүзләрдән ерак тор, чөнки аларны сөйләүчеләр Аллаһыдан һаман ныграк читләшәләр; андый сүзләр яман шеш кебек тарала. Һүменәй белән Филит тә шундый сүзләрне таратучылар арасында. Безнең өчен үледән терелү булды инде дип, хакыйкатьтән читкә тайпылып, алар кайберәүләрнең иманын какшата. Әмма Аллаһы салган нигез – какшамас, нык, һәм шул нигезгә мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен!» Һәрбер зур йортта алтыннан һәм көмештән ясалган савытлар гына түгел, агачтан һәм балчыктан эшләнгәннәре дә бар. Затлылары кадерләп тотыла, икенчеләре исә көндәлек тормышта кулланыла. Шулай итеп, үзен сафлыкта тоткан кеше дә әнә шул затлы савыт кебек кадер-хөрмәттә, изгеләштерелгән булыр, һәрбер яхшы эшкә ярар, һәм Хуҗасы аңардан файдаланыр. Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач, Раббыга чын йөрәктән мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. Мәгънәсез, ахмак бәхәсләргә катнашма, аларның ызгыш-талаш кына китереп чыгарасын беләсең. Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, киресенчә, һәркемгә ягымлы, сабыр булырга, өйрәтә белергә, үзенә каршы чыгучыларга түземлек белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш – бәлки, Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер, акылга утырып, аларны әсир кылган һәм үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итүче иблис тозагыннан котылыр. Белеп тор: азаккы көннәрдә авыр вакытлар килер. Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм башкаларны хурлаучан булыр. Алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкның кадерен белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар бәгырьсез, миһербансыз, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; хыянәтчел, акылсыз, тәкәббер булырлар һәм Аллаһыны түгел, кәеф-сафа коруны күбрәк яратырлар, ихлас күңелдән Аллаһыга табынучы булып күренерләр, ә иман көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. Алар сиздермичә генә йортларга үтеп керәләр һәм гөнаһка баткан, төрле кәеф-сафага бирелгән, һаман нәрсәгәдер өйрәнә, әмма хакыйкатькә төшенә алмый торган җилбәзәк хатыннарның күңелләрен үз ягына аударалар. Муса пәйгамбәргә карышкан Янис белән Ямбрис кебек, бозык акыллы, иман сынавын уза алмаган бу кешеләр дә хакыйкатькә каршы чыгалар. Әмма аларның юллары кыска булыр, чөнки Янис белән Ямбрисныкы кебек, аларның акылсызлыклары һәммәсенә ап-ачык күренер. Син исә өйрәтүләремне, яшәү рәвешемне, максатымны, иманымны, сабырлыгымны, мәхәббәтемне, ныклыгымны, Антиухия, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Нинди эзәрлекләүләргә дучар булсам да, мине барысыннан да Хакимебез Гайсә коткарды! Әйе, Гайсә Мәсихтә, тәкъвалыкта яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер. Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, башкаларны алдап һәм үзләре дә алданып, яман эшләрен дәвам итәрләр. Ләкин син өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең, Изге Язма да сиңа балачактан таныш, Гайсә Мәсихкә иман итү аша Язма котылуга китерүче зирәклек бирә ала. Бөтен Язма Аллаһының Рухы белән сугарылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү, тәкъвалык тәрбияләүдә файдалы, димәк ки, Аллаһы кешесе һәр игелекле эшне башкарырга әзер. Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Гайсә Мәсих Патша булып киләчәк, шуңа күрә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих алдында сиңа катгый рәвештә боерам: Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә һәрчак сабырлык белән үгетлә, чөнки шундый заманнар килер, кешеләр хакыйкать сүзен кабул итмәс, үзләренә ошаган, күңелләренә ятышлы сүзләр сөйләүче остазларны гына тыңлар, хакыйкатькә колак салмыйча, уйдырма хәбәрләргә өстенлек бирер. Син исә һәрчак уяу бул, авырлыкларны түземлек белән кичер, Яхшы хәбәр таратуыңны дәвам ит, хезмәтеңне яхшы итеп башкар. Бу дөньядан китәр вакытым җитте – гомерем мәзбәхкә салына торган шәраб корбаны кебек түгелеп бетте. Мин яхшы көрәштем, ахырга тикле йөгердем, иманымны саклап калдым. Минем өчен тәкъвалык таҗы инде әзерләп куелган. Көне җиткәч, аны миңа гадел Хөкемче, Хуҗа-Хаким тапшырачак; миңа гына түгел, Аның килүен сагынып көткәннәрнең барысына да бирәчәк. Якын арада минем янга килергә тырыш, чөнки бу дөньяны өстенрәк күргән Димас, мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә китеп барды; Крискис – Гәләтиягә, Титус исә Далматиягә китте. Монда минем белән Лүк кенә калды. Үзең белән Маркны алып кил, ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә алыр. Тухикне исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем. Килгәндә, Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм китапларымны, бигрәк тә күнгә язылганнарын алып кил. Бакырчы Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Хакимебез аңа гамәлләренә карап түләр. Үзең дә аңардан саклан, чөнки ул сүзләребезгә бик нык каршы килгән иде. Мәхкәмәдә беренче тапкыр үземне яклап сүз тотканда, янымда беркем булмады, барысы да мине ташлап китте. Алай да, бу аларга гаеп булып саналмасын. Әмма Хакимебез минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аша тулысынча игълан ителсен һәм мәҗүсиләргә ишетелсен өчен, Ул миңа көч бирде, мине арыслан авызыннан коткарды. Хакимебез киләчәктә дә мине төрле явызлыктан йолып алыр һәм Үзенең Күк Патшалыгы өчен коткарыр. Аңа мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин. Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсенә сәлам әйт. Эрасты Көринт шәһәрендә калды; авырып торган Трофимны Милит шәһәрендә калдырдым. Кышка кергәнче, килеп җитәргә тырыш. Сиңа Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламнәрен юллый. Хуҗа-Хаким синең рухың белән булсын! Аның мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга чакыру һәм тәкъва тормышка илтүче хакыйкатьне таныту өчен җибәрелгән, Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан сәлам! Әлеге хакыйкать дөнья яратылганчы ук Аллаһы безгә вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өмет бирә, ә Аллаһы беркайчан да ялганламый. Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз булган Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша Аллаһы Үзенең сүзен игълан итте. Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын углым Титуска Атабыз Аллаһыдан һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Мин сине Критта менә ни өчен калдырдым: мин боерганча, син төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерергә һәм барлык шәһәрләрдә иман итүчеләр бердәмлекләренә өлкәннәр билгеләргә тиеш. Бердәмлекнең өлкәне тел тидермәслек кеше, бер генә хатынның ире булсын; балаларының да иманлы, буйсынучан булуы, азгынлыктан ерак йөрүе шарт. Аллаһы эшләре белән идарә иткәнлектән, бердәмлек җитәкчесе һәртөрле кимчелектән азат булырга тиеш. Тәкәббер, кабынып китүчән, эчкече, сугыш чукмары, үз файдасын кайгыртучы булмасын ул; аның кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, тәкъва булуы, үз-үзен тота белүе кирәк. Башкаларга хак тәгълимат буенча үгет-нәсыйхәт бирә алсын, әлеге тәгълиматка каршы килүчеләрне фаш итә алсын өчен, үзенә өйрәтелгән ышанычлы сүздә ул нык торырга тиеш. Сөннәтле яһүдиләр арасында буйсынмаучан, буш сүз сөйләүче, ялганчы кешеләр аеруча күп. Андыйларның авызларын томаларга кирәк, чөнки алар, хурлыклы табыш артыннан куып, тиеш булмаганны өйрәтеп, тулы гаиләләрне җимерәләр. Критлыларда пәйгамбәр дип саналган берәү: «Критлылар һаман ялган сөйли; явыз җанвар, бирән һәм ялкау алар», – дигән. Бу шаһитлык дөрес. Шуңа күрә, хак иманны тотсыннар, яһүдиләрнең уйдырмаларына һәм хакыйкатьтән йөз чөергән кешеләрнең әмерләренә игътибар итмәсеннәр өчен, критлы иман итүчеләрне кызганмыйча фаш ит. Саф кешеләр өчен бар нәрсә саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык. Алар, Аллаһыны танып беләбез, дип ышандыралар, әмма гамәлләре белән Аңардан ваз кичәләр; алар – әшәке, тыңлаусыз һәм игелекле бер эшкә дә яраклы түгел. Әмма син хак тәгълиматка туры килә торган нәрсәләргә өйрәт: өлкән яшьтәге ирләр тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле акыллы булсын, иман итүдә, мәхәббәттә, түземлектә нык торсын. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар да үзләрен иман итүчеләргә хас булганча тотсын, гайбәт сөйләмәсен, эчкечелеккә бирелмәсен, башкаларны яхшылыкка өйрәтсен; Аллаһының Яхшы хәбәре хурланмасын өчен, алар яшь хатыннарны үзләренең ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле акыллы, саф, уңган хуҗабикә, яхшы күңелле һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш. Яшь егетләрдән дә төпле акыл таләп ит. Аларга һәрчак яхшы гамәлләрең белән үрнәк күрсәт, өйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул; каршы килүчеләр безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын өчен, сүзләрең дөрес һәм кире какмаслык булсын. Колларны, бар нәрсәдә хуҗаларыгызга буйсыныгыз, ярарга тырышыгыз, алар белән бәхәсләшмәгез, урлашмагыз, һәрнәрсәдә ышанычлы булыгыз, дип үгетлә. Шулай итеп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматына дан өстәр. Кешелек дөньясына котылу алып килер өчен Аллаһы безгә Үзенең мәрхәмәтен күрсәтте. Шушы мәрхәмәт безне, алласызлыктан һәм гөнаһлы теләкләрдән ваз кичеп, бу дөньяда инсафлы, тәкъва булырга, Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә. Шул ук вакытта без өметебез чынга ашкан шатлыклы Көнне – бөек Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих шөһрәт белән килгән Көнне көтәбез. Безне һәртөрле гөнаһ кылудан йолып алып пакьләндерү һәм яхшылык кылырга ашкынып торган Үз халкы итү өчен, Мәсих Үзен безнең хакка корбан итте. Син әнә шуларны өйрәтергә тиеш. Үзеңә бирелгән вәкаләттән файдаланып, үгет-нәсыйхәт бир, фаш ит. Һичкем сиңа кимсетеп карарга базмасын! Җитәкчеләргә һәм хакимияткә буйсынырга, аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшкә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер, шулай ук беркемне яманламаска, бәйләнчек булмаска, кешеләр белән мөнәсәбәттә басынкы-сабыр, йомшак күңелле булырга да өйрәт аларны. Чөнки кайчандыр без үзебез дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; гомеребезне явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек; безне күрәлмадылар, без дә бер-беребезгә нәфрәтле идек. Әмма Коткаручыбыз Аллаһы, Үзенең игелеген һәм кешеләргә булган мәхәббәтен күрсәтеп, безне коткарды; Ул моны тәкъва эшләребез өчен түгел, Үзенең шәфкате аркасында эшләде, гөнаһларыбызны юып төшереп, яңадан тудырды, Изге Рухның ярдәме белән безгә яңа тормыш бирде. Аллаһының мәрхәмәте белән без аклансын һәм үзебез өметләнгән мәңгелек тормышка ия булсын өчен, Аллаһы бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды. Бу сүзләр хак. Өйрәтүләрем һәр кеше өчен хәерле һәм файдалы. Аллаһыга иман китерүчеләр үзләрен игелекле эшләр кылуга багышласын өчен, бу турыда басым ясап әйтүеңне телим. Мәгънәсезгә сүз көрәштерүдән, шәҗәрәләр турындагы буш сүзләрдән, Канун хакындагы бәхәсләрдән һәм ызгыш-талашлардан читләш, чөнки алар кирәксез һәм файдасыз нәрсәдер. Бердәмлекнең төркемнәргә бүленүенә сәбәпче булган кешене бер-ике тапкыр кисәткәннән соң, башкача аның белән эш итмә: бөтенләй юлдан язган ул гөнаһлы адәм үзен үзе хөкемгә дучар итә. Синең янга Әртимәс яки Тухикне юллаганнан соң, үзең минем яныма Никәполискә килергә тырыш, чөнки кышны шунда уздырырга хәл кылдым. Канун белгече Зинәс белән Апуллусны сәфәрләрендә бернинди мохтаҗлык кичермәслек итеп юлга әзерлә. Безнекеләр дә үзләренең игелекле эшләре белән башкаларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә өйрәнсеннәр, шул чагында аларның тормышы файдасызга узмас. Хәзер янымда булганнарның барысы да сиңа сәламнәрен юллый. Безне яратучы барча имандашларга сәлам тапшыр. Аллаһының мәрхәмәте һәммәгезнең юлдашы булсын! Гайсә Мәсих хакына зинданда утыручы Паулдан һәм имандашыгыз Тимутәйдән кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синең йортыңда җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә, имандашыбыз Апфия ханымга һәм көрәштәшебез Архипка сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Филимун, догаларымда сине искә алганда һәрвакыт Аллама рәхмәтләр укыйм, чөнки Хакимебез Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында һаман ишетеп торам. Безнең уртак иманыбыз Мәсих биргән барлык игелекне сиңа тулырак аңларга ярдәм итсен дип дога кылам. Имандашым, синең шушы мәхәббәтеңдә мин олы шатлык һәм зур юаныч табам, чөнки иман итүчеләрнең күңелләре синең ярдәмең белән тынычлыкка иреште. Шуңа күрә, Мәсих исеме хакына синнән таләп итәргә хакым булса да, мин, Паул – Гайсә Мәсихнең илчесе һәм Аңа иман итүем өчен хәзер зинданда утыручы тоткын – сине якын күргәнгә, үтенеч белән мөрәҗәгать итүне кулайрак табам: зинданда утырган чагымда углыма әйләнгән Онисимга игелек күрсәтсәң иде. Кайчандыр ул синең өчен файдасыз иде, хәзер исә синең өчен дә, минем өчен дә файдалыдыр. Йөрәгемнән өзеп, аны кире синең янга җибәрәм. Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда утырган вакытымда ул миңа ярдәм итәр иде. Әмма синең ризалыктан башка бернәрсә дә эшлисем килмәде: игелек кылуың ирексездән түгел, ихтыяри булсын иде. Бәлки, синең янда бөтенләйгә калыр өчен ул вакытлыча аерылып торгандыр? Ләкин ул хәзер кол кебек түгел, колга караганда өстенрәк хәлдә – кадерле имандашың кебек калыр. Мин аны бик яратам, әмма кеше буларак та, мәсихче буларак та синең өчен ул тагын да кадерлерәк булыр. Шулай булгач, әгәр мине дус күрсәң, мине кабул иткәндәй, аны да якты чырай белән каршы ал. Әгәр ул сине нәрсә беләндер рәнҗеткән яисә сиңа бурычлы булса, аның бурычын минеке дип сана. Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләячәкмен. Ә инде үзеңнең дә миңа бурычлы булуыңны әйтеп тә тормыйм: син миңа гомерең белән бурычлы. Әйе, имандашым, Хакимебез хакына миңа яхшылык кыл, Мәсих хакына күңелемне күтәр. Сораганымнан күбрәк эшлисеңне белгәнгә, үтенечемне кире какмассың дигән ышаныч белән язам. Шулай ук минем өчен бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чөнки догаларыгызга җавап итеп сезнең янга кире әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм. Гайсә Мәсих хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас белән Лүк тә сиңа сәламнәрен тапшыра. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын! Борынгы заманнарда ата-бабаларыбызга күп тапкырлар һәм төрле юллар белән пәйгамбәрләр аша мөрәҗәгать итә торган Аллаһы шушы соңгы көннәрдә безнең белән Углы аша сөйләште. Ул Аңа мирас итеп бөтен дөньяны тапшырды, Аның аша бар галәмне яратты. Аның Углы – Аллаһы шөһрәтенең балкышы һәм Аллаһы асылының төгәл чагылышы. Үзенең кодрәтле сүзе белән Угыл бар нәрсәне тотып тора. Үзенең үлеме белән безне гөнаһларыбыздан арындырып, Ул күкләрдә мәһабәт Аллаһының уң ягыннан урын алды. Гайсәнең Аллаһыдан мираска алган Угыл дигән данлы исеме фәрештәләрнекеннән никадәр югарырак булса, Ул Үзе дә алардан шуның кадәр өстенрәк. Аллаһы кайчан да булса фәрештәләрнең берәрсенә: «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – яисә «Мин – Аның Атасы булырмын, ә Ул Минем Углым булыр», – дип әйткәнме?! Үзенең Беренче Углын дөньяга күрсәткәндә, Ул: «Аллаһының барлык фәрештәләре Аңа табынсын», – ди. Фәрештәләр турында Ул: «Аллаһы Үзенең хәбәрчеләре итеп – җилне, хезмәтчеләре итеп ялкын телләрен ала», – ди. Углы турында исә: «Синең тәхетең мәңгелектер, и Аллаһы, патшалык таягың – гаделлек таягы, – ди. – Син тәкъвалыкны сөясең, явызлыкны күрәлмыйсың. Шуңа күрә Синең Аллаң, и Аллаһы, Сине шатлык мае белән майлап, ишләрең арасыннан өстен куйды». Аллаһы тагын болай ди: «Йа Раббым, һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше. Алар юкка чыгар, ә Син мәңге калырсың. Барысы да кием сыман тузар, аларны Син өс киемедәй төреп алырсың, кием кебек аларны яңасына алыштырырсың, әмма Син үзгәрешсез калырсың, гомер елларыңның азагы булмас». Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны аяк астыңа баскыч басмасы итеп салганчы, Минем уң ягымда утыр», – дип әйткәнме?! Фәрештәләр барысы да – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелме соң?! Шуңа күрә, туры юлдан читкә чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Фәрештәләр аша җиткерелгән сүз дөрескә чыкты – һәртөрле җинаять һәм тыңлаусызлык тиешле җәзасын алды. Әгәр шундый бөек коткарылу белән исәпләшмибез икән, җәзадан без ничек котылып калырбыз? Хакимебез Гайсә котылу хакында кешеләргә беренче булып Үзе хәбәр итте, ә безгә Хаким әйткәнне ишеткән кешеләр җиткерде. Аллаһы моны галәмәтләр, могҗизалар һәм төрле кодрәтле гамәлләр кылып, Үзе сайлаганнарга Изге Рухны өләшеп исбатлады. Аллаһы без сөйләгән киләчәк дөньяны фәрештәләргә буйсындырмады бит. Әмма кемдер Язманың кайсыдыр бер урынында болай дип шаһитлык иткән: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?! Син аны бераз вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдың; аңа шөһрәт һәм хөрмәт таҗы кидердең, бар нәрсәне аңа буйсындырып, аның аяк астына салдың». Аллаһы, бөтен нәрсәне адәм баласына буйсындырып, аңа буйсынмаган бер нәрсәне калдырмады. Без исә әлегә һәммә нәрсәнең аңа буйсынуын күрмибез. Ләкин без шуны күрәбез: кыска гына вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәгә, үлем газабы кичергән өчен, дан-шөһрәт таҗы кидерелгән. Аллаһының мәрхәмәте белән Ул безнең һәрберебез хакына үлем ачысын татыган. Һәммә нәрсәне Үзе өчен һәм Үз кулы белән бар иткән Аллаһы, Үзенең күпләгән балалары белән данын уртаклашырга теләүче Зат, аларның Баш коткаручысы Гайсәне газаплар аша үткәреп камил иткән. Кешеләрне изге итүче Гайсә дә, изге ителгән адәмнәр дә – бер Атадан. Менә ни өчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. Ул: «Исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелучылар арасында Сиңа дан җырлармын», – ди һәм «Мин Раббыга ышаныч баглыйм», – дип әйтә. Шулай ук болай ди: «Менә Мин Үзем һәм Миңа Аллаһы биргән балалар». Бу балаларның каны да, тәне дә булганга, үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген Үз үлеме белән юк итү өчен, гомере буена үлемнән куркып кол булып яшәгән кешеләрне азат итү өчен, Гайсә Үзе дә кешеләрнең берсе кебек булды. Ул бит фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итәргә килде. Шуңа күрә, кешеләрне гөнаһларыннан йолып алыр һәм Аллаһыга хезмәт итүдә шәфкатьле һәм тугры Олуг Рухани булыр өчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. Үзе дә сыналып газап чиккәнгә күрә, сыналуга дучар булганнарга Ул ярдәм итә ала. Шуңа күрә сез, изге имандашлар, күкләр тарафыннан чакырылган адәмнәр, уйларыгызны без тоткан иманның Рәсүле һәм Олуг Рухание Гайсәгә юнәлтегез. Аллаһы йортындагы эшләрдә Муса тугры булган кебек, Гайсә дә Үзен хезмәткә сайлап куйган Аллаһыга тугры булды. Йортның үзенә караганда йортны төзегән кешегә күбрәк хөрмәт күрсәтелгән кебек, Мусага караганда Гайсә олырак хөрмәткә лаек дип саналды. Әлбәттә, һәр йортны кем дә булса сала, Аллаһы исә – бөтен нәрсәнең төзүчесе. Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә Муса тугры хезмәтче иде, һәм ул үзенең хезмәте белән киләчәктә Аллаһы тарафыннан әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлык кылды. Мәсих исә – Аллаһы йорты белән идарә итүче тугры Угылдыр. Ә Аның йорты – без, әгәр дә кыюлыгыбызны һәм үзебез горурланган ышанычыбызны азакка кадәр саклый алсак, әлбәттә. Шуңа күрә, Изге Рух әйткәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, чүлдәге сыналу көннәрендә каршылык күрсәткән кебек, каты күңелле булмагыз – кырык ел дәвамында эш-гамәлләремне күрә торып, ата-бабаларыгыз анда Мине сынады. Шуның өчен бу буынга ачуым чыкты, һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем. Шунлыктан, ачуым чыгып: „Мин әзерләгән тыныч-имин урынга алар беркайчан кермәячәк!“ – дип ант иттем». Сак булыгыз, имандашлар, берегезнең дә йөрәге мәңге тере Аллаһыдан баш тартырлык явыз, ышанмый торган булмасын. Киресенчә, «бүген» дигән сүз әлегә гамәлдә булган чакта, сезнең берегез дә гөнаһ тозагына эләгеп киреләнмәсен өчен, бер-берегезне көн саен дәртләндереп торыгыз. Без бит хәзер Мәсихнең хезмәттәшләре булдык, тик безгә әүвәлге ышанычыбызны азаккача сакларга кирәк. Язмада әйтелгәнчә, «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы сыман, йөрәгегездә үҗәтлек булмасын». Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәрүчеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыккан адәмнәрнең барысы да түгелме?! Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме?! Мин әзерләгән тыныч-имин урынга алар беркайчан кермәячәк, дип Аллаһы кем турында ант итте соң? Аңа буйсынмаучылар турында түгелме?! Һәм без күрәбез ки, тыныч-имин урынга алар ышанмаулары аркасында керә алмаган. Шулай итеп, Аллаһының тыныч-имин урынына керә алуыбыз турындагы вәгъдәсе әле үз көчендә калганлыктан, сезнең берегез дә шушы мөмкинлектән мәхрүм калмасын өчен сак булыйк. Баш күтәргән теге исраилиләр безнең кебек бу хәбәрне ишеттеләр, ләкин файдасын күрмәделәр, чөнки үзләре ишеткәнне алар иман белән кабул итмәделәр. Без исә, ышанучылар, Аллаһының тыныч-имин урынына керәбез. Инанмаганнар турында Аллаһы болай дигән: «Ачуым чыгып, ант иттем: алар Мин әзерләгән тыныч-имин урынга беркайчан кермәячәк!» Аллаһы әнә шулай дип әйтте, гәрчә Үз эшен дөньяның яратылышы белән тәмамлаган булса да. Язманың бер урынында атнаның җиденче көне турында болай дип язылган бит: «Җиденче көнне Аллаһы Үзенең барлык эшләреннән ял итте». Анда шулай ук: «Бу кешеләр беркайчан Минем тыныч-имин урыныма кермәячәк», – дип әйтелгән урын да бар. Аллаһының яхшы хәбәрен элегрәк ишеткән кешеләр, буйсыну күрсәтмәгәнгә, Аның тыныч-имин урынына керә алмаганнар. Ләкин кайберәүләр анда керә алачак, шуның өчен Аллаһы тагын бер көнне – «бүгенге» көнне билгеләде. Күп еллар узганнан соң, бу хакта Ул Давыт аша белдерде, алдарак әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, каты күңелле булмагыз», – диде. Ешуа халыкны тыныч-имин урынга китергән булса, Аллаһы башка, моннан соң туачак ниндидер икенче көн турында әйтмәс иде. Димәк ки, Аллаһы халкын шимбә көн кебек тагын ял көтә әле. Аллаһының тыныч-имин урынына кергән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткәндәй, ял итәчәк. Шуңа күрә Аның тыныч-имин урынына керергә тырышыйк. Буйсынмас ата-бабаларыбыз үрнәгенә ияреп, беребез дә читтә торып калмасын. Аллаһының сүзе тере һәм куәтле; ике ягы да үткенләнгән әллә нинди кылычлардан да үткенрәк ул сүз эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, хәтта җанны – рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аерып, күңелдәге уй-фикерләрне һәм ниятләрне хөкем итә. Бер җан иясе дә Аллаһы күзеннән яшеренеп кала алмый, Аның өчен бар нәрсә ачык һәм ничек булса, шулай күренә: Аның алдында без җавап тотарга тиешбез. Димәк, шулай күкләргә ашкан Аллаһы Углы Гайсә безнең Олуг Руханиебыз булгач, әйдәгез үзебез тоткан иманда нык торыйк. Олуг Рухани безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул да безнең кебек бөтен нәрсәдә сыналды, тик гөнаһ кылмады. Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать һәм мәрхәмәт табу өчен, Аллаһының мәрхәмәт тәхете янына кыю рәвештә барыйк. Һәр олуг рухани, кешеләр арасыннан сайланып, халык исеменнән Аллаһыга хезмәт итә – кешеләрнең гөнаһлары өчен Аллаһыга бүләк һәм корбаннар китерә. Андый олуг рухани белемнәре җитмәгән һәм туры юлдан тайпылган кешеләрнең хәленә керә ала, чөнки ул үзе дә кимчелекләрдән азат түгел. Шуңа күрә ул, кешеләр үзләренең гөнаһлары өчен корбан китерергә тиеш булган кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбан китерергә тиеш. Мондый хөрмәтле вазифаны кеше үз өстенә үзе йөкли алмый: заманында олуг рухани итеп Һарунны билгеләгән кебек, бу хезмәткә Аллаһы Үзе билгели. Мәсих тә Олуг Рухани булу хөрмәтен Үз өстенә Үзе алмаган. «Син – Минем Углым, бүген Мин Синең Атаң булдым», – дип әйтеп, бу хезмәтне Гайсәгә Аллаһы йөкләгән. Язманың икенче бер урынында Аллаһы болай ди: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани буласың». Җир йөзендә яшәгән көннәрендә Гайсә Үзен үлемнән Коткара Алучыга күз яшьләре түгә-түгә, кычкырып-кычкырып ялварды, дога кылды. Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште. Аллаһы Углы булуына карамастан, газаплар кичереп Ул тыңлаучан булырга өйрәнде һәм, камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә буйсынган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагына әйләнде. Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә Аллаһы тарафыннан шундый Олуг Рухани итеп билгеләнде. Бу хакта күбрәк тә сөйли алыр идек, ләкин сезгә аңлатуы кыен, чөнки сөйләгәнне сез авырдан аңлый башладыгыз. Шушы вакыт эчендә инде сез үзегез өйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә өйрәтергә кирәк; сезгә каты ризык түгел, һаман сөт кирәк. Сөт белән тукланучы кеше хаклык белән ялган арасындагы аерманы сизми, чөнки ул сабый булып кала бирә. Каты ризык исә – өлкәннәр өчен: тупланган тормыш тәҗрибәсе аларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә. Шуңа күрә, Мәсих турындагы тәгълиматның башлангыч өлешен калдырып, җитлеккән кешеләргә тәгаенләнгән өйрәтүләргә күчик. Төп нәрсәләргә – үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итү, Аллаһыга инану, шулай ук суга чуму йоласы, фатихалап баш түбәсенә кулларны кую, үлеләрнең терелүе һәм мәңгелек хөкем турындагы өйрәтүләргә кире кайтмыйк инде. Аллаһының ризалыгы белән алга таба китик. Инде бер мәртәбә Аллаһы яктылыгы белән нурландырылган, күк бүләгенең тәмен тоеп Изге Рухны кабул иткән, Аллаһының яхшы сүзен һәм киләчәк дөнья кодрәтенең тәэсирен татыган, ләкин шуннан соң иманнан кайткан кешеләрне яңадан тәүбәгә китерү мөмкин түгел, чөнки алар үзләренең күңелендә Аллаһы Углын яңадан хачка кадаклыйлар һәм мәсхәрә итәләр. Күп тапкырлар яуган яңгыр суларын үзенә сеңдергән һәм җирне эшкәртүчегә файдалы уңыш үстергән туфрак Аллаһының фатихасын ала. Ә инде күгән һәм чәнечкеле куак үстергән җир яраксыздыр – аңа каргыш яный, ахырда аны яндыралар. Сезгә килгәндә исә, газиз дусларым, шулай дип әйтсәк тә, сезнең хәлегез әйбәтрәк һәм сез котылу юлында дип ышанабыз. Аллаһының гадел булмаган эше юк: Ул сезнең эшегезне дә, Аның хакына күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмас, изгеләргә кылган хезмәтегезне һәм хәзер дә бу эшне дәвам итүегезне хәтерендә тотар. Без һәммәгезнең азаккача, өметегез тулысынча тормышка ашканчы тырышлык куюын телибез. Ялкаулыкка бирелмәгез, иман һәм сабырлык күрсәтеп, Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярегез. Ибраһимга вәгъдә биргәндә Аллаһы, ант итәр өчен Үзеннән бөегрәк Зат булмаганга Үзе белән ант итеп: «Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, токымыңны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – ди. Шулай итеп, Ибраһим, сабырлык белән көткәннән соң, вәгъдә ителгәнне ала. Кешеләр үзләреннән бөегрәк зат белән ант итәләр, һәм әлеге ант әйтелгәнне раслый, һәртөрле бәхәсләргә чик куя. Шуңа күрә Аллаһы да, вәгъдә ителгәнне мирас буларак аласы кешеләргә Үз ниятенең үзгәрешсез булуын тагын да ачыграк күрсәтергә теләп, аны анты белән раслаган. Ике үзгәрешсез нәрсәгә – вәгъдәгә һәм антка килгәндә, Аллаһы ялганламый. Бу сүз һәм ант безне, ягъни Аллаһыга сыенганнарны, алдыбызда торган өметкә нык тотынырга дәртләндерә. Бу өмет – җаныбыз өчен ышанычлы һәм ныклы якорь кебек. Шул өмет ярдәмендә без Иң изге урынны аерып торган пәрдә артына керә алабыз. Мәлик-Садыйк нинди олуг рухани булса, Гайсә дә, мәңгегә шундый Олуг Рухани булганнан соң, безнең хакка анда беренче булып керде. Шалим шәһәренең патшасы, Аллаһы Тәгаләнең рухание Мәлик-Садыйк, патшаларны тар-мар итеп яудан кайтып килүче Ибраһимны каршылап, аңа үзенең фатихасын күндерә. Ибраһим аңа сугышта яулап алган байлыгының уннан бер өлешен бирә. «Мәлик-Садыйк» дигән исем «тугрылык патшасы» дигәнне аңлата. Мәлик-Садыйк шулай ук Шалим патшасы да, ягъни «иминлек патшасы». Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә, нәсел җебе дә билгесез. Гомеренең башы һәм ахыры турында да берни мәгълүм түгел, әмма ул, Аллаһы Углы сыман, мәңгегә рухани булып кала. Аның никадәр бөек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының уннан бер өлешен бирә. Муса кануны кушканча, рухани хезмәтендәге Леви нәселе әгъзалары да халыктан, ягъни үз туганнарыннан, гәрчә алар Ибраһим токымыннан булса да, табышларының уннан бер өлешен җыеп алырга тиеш була. Рухани Мәлик-Садыйк исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының уннан бер өлешен ала һәм Ибраһимга – Аллаһы вәгъдәсен кабул иткән затка – фатихасын күндерә. Кечерәк кеше, мәгълүм ки, үзеннән бөегрәкнең фатихасын кабул итә. Моннан гайре, табышның уннан бер өлешен алган руханилар үлемледер, биредә исә, язылганнарга карасак, бу өлешне мәңге яшәүче инсан ала. Леви дә, халыкның кеременнән уннан бер өлешне кабул итүче булса да, шундый ук күләмдәге өлешне Ибраһим аша Мәлик-Садыйкка түли, дип әйтергә мөмкин; чөнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны каршылаган вакытта әле дөньяга килмәгән Леви үзенең ерак бабасы Ибраһимның бәдәнендә була. Шулай итеп, әгәр камиллеккә ирешү левиләрнең рухани хезмәте аша мөмкин булса (ә Канун халыкка шуның нигезендә бирелгән), Һарун кебек түгел, ә бәлки Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиның килүенә ихтыяҗ булыр идеме соң?! Руханилык кагыйдәләре үзгәрсә, Канун да үзгәрергә тиеш булыр иде. Ә без сөйләгән Зат – Гайсә – икенче бер ыругтан; ул ыругтан беркем дә корбан китерү урынында хезмәт итмәгән. Билгеле булганча, Хакимебез Гайсә чыгышы белән Яһүдә ыругыннан, ә руханилар турында сөйләгәндә Муса бу ыруг турында берни дә әйтмәгән. Мәлик-Садыйк кебек икенче Рухани килгәч, Канунның үзгәргән булуы тагын да ныграк ачыклана. Бу икенче Рухани Канунның Леви нәселенә кагылышлы әмере буенча түгел, ә мәңгелек тормышның кодрәте белән Рухани була. Аның хакында Язмада: «Мәлик-Садыйк нинди рухани булса, Син дә мәңгегә шундый Рухани булачаксың», – диелә. Көчсез һәм файдасыз булганлыктан элеккеге әмерләр үз көчен югалта. Чөнки Канун бер нәрсәне дә камиллеккә алып барып җиткерми. Аның урынына безгә яхшырак нәрсә – өмет бирелә, һәм аның аша без Аллаһыга якынлаша алабыз. Өстәвенә бу Затның Рухани итеп билгеләнүе Аллаһы анты белән раслана. Бүтән руханилар үзләренең хезмәтен бернинди антсыз ала, әмма Аллаһы, ант эчеп Гайсәне Рухани иткәндә, болай ди: «Раббы ант итте һәм сүзеннән кайтмас: „Син – мәңгегә рухани!“» Шулай итеп, Гайсә элеккесенә караганда яхшырак Килешүгә кәфил була. Адәм баласы үлемле булганга, руханилар һаман алышынып торганнар. Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да һичкайчан өзелмәс. Шуңа күрә Ул Үзе аша Аллаһыга килүчеләрне тулысынча коткара ала, чөнки Ул Аллаһы алдында аларны яклар өчен мәңге яши. Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә: Ул изге, гөнаһсыз, саф һәм гөнаһлы бәндәләрдән читләштерелгән вә күкләрдән дә югары күтәрелгән. Бүтән олуг руханилар сыман Ул көн саен башта Үзенең, аннары халыкның гөнаһлары өчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен бер һәм соңгы тапкыр корбан итеп китерә. Канун буенча олуг рухани итеп кимчелекле гади кешеләр билгеләнә торган булса, Кануннан соң бирелгән Аллаһының анты буенча Олуг Рухани итеп Аның мәңгелек камиллеккә ирешкән Углы билгеләнә. Сезгә сөйләгән сүзләребезнең асылы шулдыр: безнең Олуг Руханиебыз бар, Ул күкләрдә мәһабәт Аллаһының тәхете янында, Аның уң тарафында утыра. Ул Изге йортта – кеше кулы белән түгел, ә Раббы Үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә. Һәр олуг рухани Аллаһыга бүләкләр һәм корбаннар багышлау өчен билгеләнә. Шуңа күрә Олуг Руханиебызның да корбан итеп китерә алырлык берәр нәрсәсе булырга тиеш. Әгәр Ул хәзер җирдә яшәсә, рухани була алмас иде, чөнки биредә Муса кануны буенча корбан китерүчеләр бар инде. Җирдәге руханилар хезмәт иткән урын күктәге Изге йортның фәкать чагылышы һәм күләгәсе генә. Шуңа күрә Изге чатырны корыр алдыннан Мусага: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – дип Аллаһы тарафыннан кисәтеп куелган. Арадашчысы Гайсә булган Килешү беренчесенә караганда никадәр әйбәтрәк булса, Аңа тапшырылган хезмәт тә җирдәге руханилар хезмәтеннән шуның кадәр югарырак. Чөнки Яңа Килешү яхшырак вәгъдәләргә нигезләнә. Әгәр беренче килешүнең җитешсезлекләре булмаса, икенчесен төзүгә ихтыяҗ тумас иде. Әмма Аллаһы Үзенең халкын гаепләп болай дип әйтә: «Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Мин Исраил һәм Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен. Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас. Алар килешүемә тугрылыклы булмадылар, һәм Мин алардан йөз чөердем, – ди Раббы. – Киләчәктә Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен, – ди Раббы, – Үз Канунымны күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр. Шулчак инде һичкем икенче берәүне яисә туганын: „Раббыны танып бел!“ – дип өйрәтмәс, чөнки кечесеннән башлап олысына кадәр һәммәсе Мине белер. Мин аларның явыз эшләрен кичерермен, кылган гөнаһларын бүтән искә алмам». Әлеге Килешүне Аллаһы «яңа» дип атап беренчесенең искерүен күрсәтә, ә искергән һәм мәгънәсе югала барган нәрсә озакламый юкка чыга. Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакындагы күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде. Изге йорт буларак корылган чатырның алгы бүлмәсендә шәмдәл һәм өстәл урнаштырылган, икмәкләр куелган иде. Бу урын «Изге бүлмә» дип атала иде. Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге бүлмә» дип аталган бүлеге бар иде. Анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен алтыннан ясалган мәзбәх һәм алтын белән тышланган Килешү сандыгы куелган иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм килешүнең әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. Сандык өстенә Аллаһы данын чагылдырган канатлы күк затларының сыннары куелып, аларның канатларыннан төшкән күләгә гөнаһларны йолу урынын каплап тора иде. Әмма хәзер без ул турыда җентекләп сөйләп тормыйбыз. Шул рәвешле көйләнгән чатырның алгы бүлмәсенә, гыйбадәт кылу хезмәтен башкару өчен, руханилар даими кереп торалар иде. Чатырның эчке бүлмәсенә исә елга бер тапкыр олуг рухани гына керә – ул үзе өчен дә, халыкның белми кылган гөнаһлары өчен дә корбан итеп кан алып керә иде. Моның белән Изге Рух шуны күрсәтә: чатыр әле җир йөзендә торган чакта күктәге Иң изге бүлмәгә, димәк, юл ачылмаган. Моның бүгенге көн өчен дә мәгънәсе бар: Аллаһыга китерелгән бүләкләр һәм корбаннар гыйбадәт кылучы кешеләрнең вөҗданын сафландыра алмый. Бу кагыйдәләрдә ашау-эчү һәм төрле пакьләнү йолалары гына күздә тотыла, анда бары тик тышкы як кына исәпкә алына, һәм бу кагыйдәләр яңа тәртип урнашканчы гына үз көченә ия булып тора. Әмма Мәсих бездә булган хәзерге игелекләрнең Олуг Рухание буларак килә; кеше кулы белән салынмаган һәм бу фани дөньяныкы булмаган, бөегрәк, камилрәк чатырга керә. Мәсих Иң изге урынга кәҗә яки бозау каны белән түгел, ә бәлки бер һәм соңгы тапкыр Үз каны белән кереп кешеләргә мәңгелек котылу китерә. Әгәр дә үгез, кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозауның көле, нәҗесләнгәннәр өстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан пакьләндерә ала икән, мәңгелек Рух ярдәме белән Үзен кимчелексез корбан рәвешендә Аллаһыга багышлаган Мәсихнең каны үлемгә китерүче гамәлләрдән вөҗданыбызны һичшиксез пакьләндерер һәм безгә Тере Аллаһыга хезмәт итәргә мөмкинлек бирер! Шуңа күрә Мәсих, кешеләрне беренче килешү чорында кылган гөнаһларыннан Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсын өчен, Яңа Килешүнең арадашчысы була. Васыять итүченең үлеменнән соң гына васыять үз көченә керә. Васыять язган кеше исән чагында васыять бернинди көчкә ия булмый – аны язган кеше үлгәч кенә ул үз көченә керә. Шуның өчен беренче килешү дә кан нигезендә төзелә. Муса да бит, Канун күрсәтмәләренең һәммәсен халык алдында укып чыкканнан соң, кызыл төстәге йон белән һүссөп бәйләмен бозау һәм кәҗә каны катнашкан суга манып, җыелган халыкка да, Канун язылган төргәккә дә бөрки. «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә килешүнең шартларын үтәргә әмер итә», – ди ул. Муса шулай ук изге чатырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланыла торган барлык савытларга кан бөркеп чыга. Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләнүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый. Күктәге үрнәк буенча җирдә төзелгән нәрсәләр шул рәвешле пакьләнергә тиеш була, ләкин күктәгеләргә моңа караганда яхшырак корбаннар белән чистарыну таләп ителә. Менә шуңа күрә Мәсих чын Изге йортка охшатып кеше кулы белән, җирдә төзелгән Изге йортка керми, ә бәлки, безнең хакка Аллаһы каршына басар өчен, күкләрнең үзенә күтәрелә. Елның-елында Иң изге бүлмәгә корбан малының каны белән кергән олуг руханилардан аермалы буларак, Ул Үзен кат-кат корбанга китерми, юкса дөнья яратылганнан башлап Аңа кабат-кабат газап чигәргә туры килер иде. Ул исә, Үзен корбан итеп гөнаһны бетерер өчен, шушы соңгы дәвердә дөньяга бары бер тапкыр гына килә. Һәркемгә, кайчан да булса үлеп, хөкем алдына басарга язган. Шулай итеп, Мәсих тә, күпләгән кешенең гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен, корбанга бер тапкыр китерелә. Икенче тапкырында инде Ул кешеләрнең гөнаһларын йолу өчен түгел, ә Аны көткәннәрне коткару өчен киләчәк. Канун – киләчәктә көткән яхшы нәрсәләрнең үзе түгел, ә бәлки аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә елның-елында бертөрле корбаннар китерер өчен Аллаһы каршына килгән кешеләрне Канун камил итә алмый. Әгәр Канун моны эшли алса, корбан китерүдән туктарлар иде – бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип хис итмәсләр иде. Чынында исә ел саен китерелә торган бу корбаннар – гөнаһ турында искә төшерү генә, чөнки үгез яки кәҗә каны белән гөнаһларны юкка чыгару мөмкин түгел. Шунлыктан Мәсих, дөньяга килгәч, болай дип әйтә: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син, әмма Минем өчен бер тән әзерләдең. Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине. Шул чакта Мин әйттем: „Менә, кулъязма төргәгендә Минем хакта язылганча, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем, и-и Аллаһы!“». Шулай итеп, башта Мәсих: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син. Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине», – ди, гәрчә бу гамәлләр Канун таләпләре буенча башкарылса да. Аннары Ул: «Менә, Мин Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Иске таләпләрне гамәлдән чыгарып, Ул башка нәрсәне – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә. Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча Гайсә Мәсих тәненең бер тапкыр һәм мәңгегә корбан ителүе белән изгеләндек без. Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бер үк төрле корбаннар китерә, әмма бу корбаннар һич тә гөнаһлардан арындыра алмый. Мәсих исә, кылынган гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган бер генә корбан китереп, Аллаһының уң ягыннан урын ала. Шул вакыттан башлап Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч басмасы итеп салынуын көтә. Ул, бер корбан китереп, изге ителүчеләрне мәңгегә камил кыла. Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Изге Рух болай ди: «Ул көннәрдән соң алар белән төзиячәк килешүем шушы, – ди Раббы. – Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын». Аннары Изге Рух болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен инде беркайчан да искә алмам». Әгәр гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк. Шулай итеп, имандашлар, Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә хәзер кыю рәвештә Иң изге урынга керә алабыз. Ул безгә яңа, тормыш бирүче юл ачты, һәм бу юл – пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза. Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар безнең, шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел һәм ныклы иман белән, пычранган вөҗданыбызны пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып Аллаһыга якынлашыйк. Үзебез инанган өметкә нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә бирүче Зат – ышанычлы. Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт белән изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, бергә җыелып гыйбадәт кылудан баш тартмыйк, бер-беребезне тагын да ныграк куәтләп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күрәбез бит. Әгәр без хакыйкатьне танып белгәннән соң да аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан безне бернинди корбан йолып ала алмас. Ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһы дошманнарын яндырачак ярсу утны куркып көтәсе кала. Муса кануныннан баш тарткан һәр кеше, ике яки өч шаһитның күрсәтүе буенча, аяусыз рәвештә үлемгә дучар ителә. Шулай булгач, Аллаһы Углын санга сукмаган, кайчандыр үзен изгеләндергән Килешү канын мыскыл иткән һәм мәрхәмәт Рухын кимсеткән кеше, сезнеңчә, ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек? «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен» һәм «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк» дип Әйтүчене без беләбез. Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч нәрсә! Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез – ул чакта сез газапларга бирешмичә җиңеп чыктыгыз. Кайчак сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайчак сез шул хәлләрне кичергән кешеләр белән иңгә-иң басып тордыгыз; тоткынлыктагы кешеләрнең хәленә кердегез, милкегездән мәхрүм калуны куаныч белән кабул иттегез, чөнки күктә әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барлыгын белә идегез. Шулай булгач, зур әҗер китерәчәк кыюлыгыгызны югалтмагыз. Аллаһы ихтыярын үтәп Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә түземлек кирәк. Язмада әйтелгәнчә, «Инде күп калмады, килергә тиеш булган Зат килер, тоткарланмас. Тәкъва кешемне иманы яшәтер, ләкин ул чигенә калса, Минем күңелемә хуш килмәс». Ләкин без, чигенеп, һәлак булучылардан түгел; без җаныбызны коткаручы иманыбызны саклыйбыз. Иман ул – өметебезнең тормышка ашуына ышаныч, күзгә күренмәгән әйберләрнең барлыгын дәлилләүче нәрсә. Ата-бабаларыбыз әнә шундый иманнары өчен Аллаһыдан хуплау ала. Галәмнең Аллаһы сүзе белән яратылганын һәм күзгә күренгән нәрсәләрнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман ярдәмендә аңлыйбыз. Һабил иман аша Аллаһыга Кабилнекенә караганда әйбәтрәк корбан китерә. Иман белән китерелгәнгә, аның бүләге Аллаһы тарафыннан хуплап кабул ителә, һәм ул хак кеше дип раслана. Һабил үзе исән булмаса да, иман ярдәмендә ул әлегәчә сөйли бирә. Иман ярдәме белән Ханох үлем кичерми, күккә алына. Аллаһы Үз янына алганлыктан, аны беркайдан таба алмыйлар. Язмада әйтелгәнчә, бу дөньядан алынганчы ук Ханох Аллаһы күңеленә хуш килгән бәндә була. Иманга килми торып, Аллаһы ризалыгын алып булмый, чөнки Аңа килүче һәркем – Аның барлыгына, Аны ихластан эзләүче Аңардан әҗер аласына инанырга тиеш. Әле күрергә мөмкин булмаган нәрсәләр турында Аллаһыдан кисәтү алган Нух, иман ярдәмендә Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзи. Аның иманы дөньяны хөкем итә, һәм Нух иман белән килә торган тәкъвалыкка ия була. Ибраһим да, Аллаһы чакыруына иман ярдәмендә буйсынып, үзенең кая баруын белмәсә дә, киләчәктә Аллаһы бирергә вәгъдә иткән җиргә китә. Иман ярдәмендә ул, вәгъдә ителгән җиргә күченеп килеп, килмешәк кебек чатырда яши. Исхак белән Ягъкуб та аның кебек чатырларда яши – аның белән бергә алар да Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш була. Ибраһим бит рәссамы һәм төзүчесе Аллаһы булган, нык нигезгә салынган шәһәрне көтеп яши. Авырга уза алмаган Сара да иман ярдәмендә бала табарлык көчкә ия була һәм, өлкән яшькә җитүенә карамастан, бала тудыра, чөнки вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпли. Шулай итеп, бер кешедән – инде нык картайган Ибраһимнан күктәге йолдызлар санынча, диңгез ярындагы ком бөртеге кадәр исәпсез-хисапсыз токым барлыкка килә. Әлеге кешеләрнең барысы иманнарын саклап кала, вәгъдә ителгәнне алмыйча дөнья куя, бу дөньяда үзләренең килмешәк һәм юлчы гына икәнлеген танып, вәгъдәләрнең үтәләсен ерактан күреп шатлык кичерә. Үзләрен шулай дип санаучылар шул рәвешле чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтә. Әгәр калдырып киткән җирләрен күздә тоткан булсалар, алар кире кайту мөмкинлеген дә табар иде. Әмма алар яхшырак урынга – күктәге илгә омтыла, шуңа күрә Аллаһыга «аларның Алласы» дип аталу оят түгел; Ул хәтта алар өчен шәһәр әзерләп куя. Аллаһы тарафыннан сыналганда, Аллаһының «Исхактан туган балалар синең токымың саналыр» дигән вәгъдәсенә карамастан, Ибраһим иман ярдәмендә үзенең бердәнбер углы Исхакны корбанга китерергә әзер була. Ибраһим, Аллаһы хәтта үледән терелтергә сәләтле, дип санаганга, Исхак үледән терелеп атасына кайтарыла, дияргә дә мөмкин. Иман ярдәмендә Исхак үз угыллары Ягъкуб белән Эсауның киләчәк тормышына фатиха бирә. Иман ярдәмендә Ягъкуб та, таягына таянган килеш Аллаһыга баш иеп, Йосыф угылларының һәр икесен фатихалый. Гомеренең азагында Йосыфка да Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сөйләргә һәм үзен җирләү турында күрсәтмәләр бирергә иманы ярдәм итә. Муса туганнан соң, баланың искиткеч матур булуын күреп, аны өч ай дәвамында яшереп сакларга һәм фиргавен әмереннән куркып калмаска Мусаның ата-анасына шул ук иман ярдәм итә. Үсеп җитеп, Муса үзе дә иман ярдәмендә фиргавен кызының углы дип саналудан ваз кичә, кыска вакытлы хәрәм ләззәт алуга караганда, Аллаһы халкы белән бергә газап кичерүне өстенрәк күрә. Үзен көткән әҗерне күз алдында тотканга, Муса май сөртелгән Зат хакына хурлык кичерүне Мисыр хәзинәләреннән кадерлерәк байлык дип исәпли. Иман ярдәмендә ул, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырны ташлап китә. Күзгә күренмәс Аллаһыны инде күргән сыман, Мусаның рухы какшамас була. Һәлак итүче фәрештә исраилиләрнең беренче булып туган балаларын үтермәсен өчен, ул иман ярдәмендә йорт ишекләренә бәрән каны сөртергә куша, шулай итеп Котылу бәйрәмен гамәлгә кертә. Иман ярдәмендә Исраил халкы Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай атлап чыга, ә мисырлылар, шуны ук эшләп карагач, батып үлә. Исраилиләр җиде көн рәттән Әрихәне урап чыкканнан соң, шәһәрне әйләндереп алган дивар аларның иманы ярдәмендә ишелеп төшә. Фахишә Рәхаб та, Исраил шымчыларын дусларча кабул иткәнгә күрә, Аллаһыга буйсынмаучылар белән бергә үлми, иманы ярдәмендә котылып кала. Сөйләгәннәргә өстәп тагын ни әйтергә? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шемуил һәм башка пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс. Иман ярдәмендә алар патшалыкларны буйсындыра, гаделлек урнаштыра, үзләренә вәгъдә ителгәнне ала; арысланнарның авызларын яба, ярсулы утны сүндерә, кылычтан котылып кала. Аларның көчсезлеге көчкә әйләнә, сугышта алар куәтле була һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр итә. Кайбер хатыннарга үлгән якыннары терелтелеп кайтарыла; башкалары исә, үледән терелтелгәннән соң яхшырак тормышка ирешү өчен, иректән баш тартып җәза кабул итә. Кайсыберләре мыскыл ителә, камчы белән суктырыла, икенчеләре хәтта богау салынып зинданнарга ябыла. Аларны таш атып үтерәләр, гәүдәләрен урталай кисәләр, кылычтан уздыралар. Алар сарык йә кәҗә тиресенә төренеп йөри, башлары мохтаҗлыктан чыкмый, аларны эзәрлеклиләр, кыйныйлар. Бөтен дөнья бу затларга лаек булмаган; алар чүлләрдә, таулар арасында каңгырып йөрергә, мәгарәләрдә, җир куышларында яшеренергә мәҗбүр ителә. Аларның бөтенесенә иманнары өчен Аллаһыдан югары бәя бирелә, ләкин исән чакта берсе дә Ул вәгъдә иткәнне алмый, чөнки Аллаһы, алар безнең белән бергә камиллеккә ирешсен дип, безнең өчен күпкә яхшырак нәрсә әзерләп куйган була. Шуның өчен без дә, әйләнә-тирәбездә шаһитлар күп булганга, юлыбызда торган барлык киртәләрне, үзенең ятьмәсенә чорнап алган гөнаһларны өстебездән алып ташлыйк та, иманда беренче булып баручы һәм аны камиллеккә җиткерүче Гайсәдән күз алмыйча, алдыбыздагы ярыш юлын түземлек белән йөгереп үтик. Хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә Гайсә, киләчәктә көткән шатлык хакына газаплы үлем кабул итеп, Аллаһы тәхетенең уң ягыннан урын ала. Гөнаһлылар тарафыннан күпме кимсетүләр күргән Зат турында уйлагыз – күңелегезне төшермәскә һәм көчегезне югалтмаска ярдәм итәр бу. Гөнаһ белән көрәшкәндә сезнең әле кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады. Атасы үзенең угылларына мөрәҗәгать иткән сыман, Аллаһының сезгә: «Углым, Раббың тәрбиясенә битараф булма, һәм Ул гаебеңне күрсәткәндә, күңелеңне төшермә. Раббы Үзе яраткан кешеләрне тәрбияли һәм углы итеп кабул иткән һәр кешегә җәза бирә», – дип әйткән үгет сүзләрен оныткансыз. Сынауларга тарыганда, моны тәрбиянең бер өлеше дип кабул итегез; димәк, Аллаһы сезне үз угыллары итеп күрә. Кайсы бала үзенең атасыннан сабак алмаган?! Әгәр инде сез һәркемгә бирелә торган сабакны кабул итмисез икән, сез – чын угыллар түгел, үги балалар. Әтиләребез дә бит безгә сабак бирде, һәм без аларны ихтирам иттек. Чын тормышка ия булыр өчен рухи Атабызга тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени без?! Аталарыбыз безне күпмедер вакыт дәвамында үзләре дөрес дип санаганча тәрбияләде, ә Аллаһы, без Аның кебек изге булсын өчен, үз файдабызга тәрбияли. Тәрбия максатыннан безгә бирелгән сабак үз вакытында безгә шатлык китермәүче күңелсез нәрсә кебек тоела. Соңыннан исә сабак алган кеше имин-тәкъва тормышының уңышын җыя. Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, көчсез тезләрегезне ныгытыгыз. Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, савыксын өчен туры юлдан йөрегез. Барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәүгә һәм изгелеккә омтылыгыз: изге булып яшәмәгән кеше Раббыны күрмәячәк. Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын, сезгә зыян китерерлек, күпләрне нәҗесләрлек ачы тамырдай кешеләр арагызда булмасын. Карагыз аны, берегез дә җенси азгынлыкка бирелмәсен, бер савыт аш өчен олы угыл хокукын саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен. Белгәнегезчә, Эсау соңыннан атасының фатихасын алырга тели, ләкин кире кагыла. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, атасының фикерен үзгәртә алмый. Сез бит орынып карарга мөмкин булган, дөрләп янган Синай тавы янына, караңгылыкка яисә давылга, быргы авазына, йә булмаса Сөйләп торучының тавышына килмәдегез; Сөйләүченең сүзләрен ишеткәч, Аны тыңлаган кешеләр, бүтән бер сүз дә әйтмәсен иде, дип ялварган, чөнки «бу тауга хәтта хайван килеп орынса да, таш атып үтерелергә тиеш» дигән таләпне ишетү кешеләр өчен күтәрә алмаслык авыр хәл булган; бу куркыныч күренешне тамаша кылган Муса үзе дә: «Мин куркудан калтырап төштем», – дигән. Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһының шәһәренә, шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына, исемнәре күктә язылган, беренче булып туган угыллар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хөкем кылучы янына килдегез, камиллеккә ирешкән тәкъваларның рухына кушылдыгыз. Сез Яңа Килешүнең арадашчысы Гайсә хозурына һәм Һабилнең түгелгән канына караганда әйбәтрәк нәрсәләр вәгъдә итүче канга килдегез. Карагыз аны, Сөйләүчедән баш тартмагыз. Җир йөзендә әйтелгәнне тыңлаудан баш тарткан кешеләр җәзасыз калмаган икән, күктән Сөйләүчедән баш тартсак, тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз. Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкеткән, ә хәзер Ул: «Мин тагын бер тапкыр җирне генә түгел, күкне дә тетрәтермен», – дип вәгъдә итә. «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: какшамас нәрсәләр генә калсын өчен, какшый торган, ягъни бар ителгән һәр нәрсә урыныннан күчерелер. Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә рәхмәтле булыйк, Аллаһыга лаек ихтирам һәм курку белән Аның алдында баш иик, чөнки безнең Аллабыз – яндырып юк итә торган ялкындыр. Бер-берегезне туганнарча яратыгыз. Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз. Шулай эшләп, кайберәүләр үзләре дә белмичә фәрештәләрне кунак иткәннәр. Үзегез дә тоткынлыкта булгандай, төрмәдәге кешеләрне исегездә тотыгыз; авыртуны үзегезнең тәнегездә тойгандай, газап чигүчеләрне дә истә тотыгыз. Өйләнешүне югары бәяләгез, һәм өйләнешүегез чиста булсын; азгыннарны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк. Байлык артыннан кумагыз, бары белән канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: «Сине беркайчан ялгыз калдырмам, беркайчан ташламам», – дигән. Шуңа күрә без ышаныч белән: «Раббы – минем Яклаучым! Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!» – дип әйтә алабыз. Сезгә Аллаһы сүзен ирештергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның яшәү рәвешен һәм гомер азагын күздән кичереп, иманнарын үрнәк итеп алыгыз. Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңге бер үк, үзгәрешсез. Һәртөрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йөрәкләрегезне ризык турындагы кагыйдәләрне тотып түгел (аларның беркемгә дә файда китергәне юк әле), ә бәлки Аллаһының мәрхәмәте белән ныгыту яхшырак булыр. Безнең мәзбәхебез бар, һәм Изге чатырдагы хезмәтчеләрнең әлеге мәзбәхтән корбанны ашарга хакы юк. Гөнаһларны йолу өчен китерелгән корбан малының канын олуг рухани Иң изге бүлмәгә алып керә, ә түшкәләре исраилиләрнең вакытлыча яшәгән торакларыннан читтә яндырыла. Шуның өчен Гайсә дә, Үз каны белән халыкны изгеләндерер өчен, шәһәр капкасының тышкы ягында газап чигеп үлә. Шуңа күрә без, Ул кичергән хурлыкны үзебезгә алып, вакытлыча яшәгән торагыбыздан читкә – Аның янына чыгыйк; чөнки бу җирдә безнең даими яши торган шәһәребез юк, без киләчәктә булачак шәһәрне көтеп яшибез. Шуңа күрә Гайсә аша Аллаһыга һәрдаим данлау корбаннары багышлыйк, безнең телләребез һәрвакыт Аңа мактау яудырсын. Кешеләргә игелек кылырга, үзегездә булганны башкалар белән бүлешергә онытмагыз – нәкъ шундый корбаннар Аллаһы күңеленә хуш килә. Җитәкчеләрегезне тыңлагыз һәм аларга буйсыныгыз: Аллаһы алдында җавап тотучы кешеләр булганлыктан, алар сезнең җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Шулай булгач, аларга үз эшләрен зарланып түгел, ә бәлки шатланып башкарырга мөмкинлек бирегез. Авырсынып башкарган эшнең сезнең өчен файдасы булмас. Безнең өчен дога кылыгыз. Намусыбызның чиста булуына иманыбыз камил, чөнки бар нәрсәдә дөрес гамәл кылырга телибез. Аллаһы мине яныгызга тизрәк кайтарсын иде дип, дога кылуыгызны аеруча үтенәм. Мәңгелек Килешүне каны белән раслаган Хакимебез Гайсәне, сарыкларның бөек Көтүчесен үледән терелткән иминлек Алласы, Үзенең ихтыярын үтәү өчен, сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен һәм Гайсә Мәсих аша безләрдә Үзенә мәгъкуль булганны башкарсын. Гайсә Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин. Имандашларым, хатымдагы үгет-нәсыйхәтләргә игътибар белән каравыгызны үтенәм; мин болай да кыскарак язарга тырыштым. Имандашыбыз Тимутәйнең иреккә чыгуын хәбәр итәргә телим. Әгәр ул тиз арада яныма килсә, сезне күрергә аның белән бергә барырбыз. Барлык җитәкчеләрегезгә һәм Аллаһының барча изге халкына сәламемне җиткерегез! Италиядәге имандашларыбыз сезгә сәламнәрен юллый. Аллаһының мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын! Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкубтан – дөнья буйлап таралган унике ыругка сәлам! Имандашларым, төрле сынауларга юлыксагыз, моны зур шатлык дип кабул итегез, чөнки иманыгыз сыналганда, сезнең рухыгыз ныгый дип белегез. Бер кимчелексез, һәр яктан өлгереп җиткән кеше булыр өчен, ныклыгыгыз һаман камилләшә барырга тиеш. Әгәр берәрегездә зирәклек җитеп бетми икән, Аллаһыдан сорасын – һәм Ул бирер, чөнки Аллаһы бөтенесенә юмартлык белән, битәрләмичә өләшә. Әмма ул кеше инанып, икеләнмичә сорасын, чөнки икеләнгән адәм әле бер якка, әле икенче якка җил куып йөрткән диңгез дулкынына охшый. Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырга исәп тотмасын. Икеләнүчән кешенең барлык гамәлләре тотрыксыз була бит. Фәкыйрь имандашыбыз – Аллаһы тарафыннан югары күтәрелүе белән, бай исә Аллаһы тарафыннан түбән төшерелүе белән горурлансын, чөнки бай кеше үзе дә, аның байлыгы да болын чәчәге кебек юкка чыгачак. Кояш, калкып, үзенең көйдергеч эссесе белән үсемлекне корыта – аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай эш ыгы-зыгысында юкка чыгачак. Сынауларга түзгән кеше бәхетле, чөнки ул, сынауларны узганнан соң, Аллаһы Үзен яратканнарга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. Вәсвәсәгә төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки Аллаһыны вәсвәсәгә салып явызлык кылырга мәҗбүр итеп булмый, һәм Ул Үзе дә беркемне вәсвәсәгә салмый. Һәркемне үзенең гөнаһлы теләкләре мавыктыра һәм ымсындыра. Шуннан соң теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ, тәмам ныгыгач, үлемгә китерә. Газиз имандашларым, алдамагыз үзегезне! Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктылыкларны бар иткән Атабыздан килә; Ул һичкайчан үзгәрмәс, үзгәреп торган күләгәгә дә охшамас. Үзе бар иткәннәр арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул Үз ихтыяры белән, хакыйкать сүзе ярдәмендә безгә тормыш бирде. Газиз имандашларым, хәтерегездә тотыгыз: һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмасын, чөнки ачулы кеше Аллаһы теләгән яхшы эшләрне башкармый. Шуңа күрә һәртөрле әшәкелектән һәм киң таралган явызлыктан ваз кичеп, йөрәкләрегезгә чәчелгән Аллаһы сүзен күндәмлек белән кабул итегез – ул сүз җаннарыгызны коткарырга сәләтле. Сүзне тыңлап кына калмагыз, аны үтәгез дә, юкса үз-үзегезне алдаган булып чыгасыз. Аллаһы сүзен ишеткән, ләкин аны үтәмәгән һәркем үзен көзгедә күргән кешегә охшый: ул үзенә карап тора да читкәрәк китү белән йөзенең ниндилеген шундук оныта. Әмма Аллаһының азатлык китерә торган камил Канунын игътибар белән укыган һәм аңа тугры калган, ишеткәнен онытмыйча үтәгән кеше үзенең эшләрендә бәхетле булыр. Кемдер үзен тәкъва дип саный, ләкин телен тыймый икән, ул үзен алдый гына, һәм аның тәкъвалыгы бернигә тормый. Бәлагә тарыган ятимнәрне, тол хатыннарны кайгыртсагыз һәм үзегезне бу дөньяның бозыклыгыннан сакласагыз, сезнең тәкъвалык Атабыз Аллаһы каршында саф, керсез саналыр. Имандашларым, шөһрәтле Хакимебез Гайсә Мәсихкә инанучылар буларак, һәркемгә тигез карагыз. Әйтик, җыелышыгызга затлы кием, алтын балдак кигән кеше һәм аның артыннан ук иске киемнән бер фәкыйрь керде ди. Әгәр бай кием кигән кешегә күбрәк игътибар күрсәтеп: «Менә монда, түргәрәк утыр», – дисәгез, ә фәкыйрьгә: «Әнә тегендәрәк басып тор» яки «Аяк очыма утыр», – дип әйтсәгез, сез, кеше аерып, яман ниятле хөкемче буласыз түгелме? Тыңлагыз әле, газиз имандашларым! Аллаһы, иманнары бай булсын һәм Үзен яратканнар Патшалыкны мирас итеп алсын дип, дөнья күзендә ярлы булып күренгәннәрне сайламадымыни? Сез исә фәкыйрьләрне кимсетәсез. Сезне җәберләүчеләр һәм хөкемгә тартучылар – байлар түгелмени? Сез йөрткән исемне – Мәсихнең яхшы исемен яманлаучылар шулар түгелме соң? Язмада «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дип әйтелгән. Әгәр сез Аллаһы Патшалыгы канунындагы шушы әмерне үтисез икән, дөрес эшлисез. Ләкин һәркемгә тигез карамасагыз, гөнаһ кыласыз һәм Канун сезне җинаятьчеләр итеп күрсәтә. Кемдер, Канунны тулысынча үтәп, аның бер генә таләбен бозса да, бөтен Канунны бозуда гаепле. Чөнки «зина кылма» дип әйткән Аллаһы шулай ук «үтермә» дип тә әйткән. Шулай итеп, зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син Канунны бозучы буласың. Шуның өчен, сөйләшкәндә һәм гамәл кылганда, азатлык бирүче Канун буенча хөкем ителәсегезне онытмагыз. Шәфкать күрсәтмәгәннәргә хөкем шәфкатьсез булыр. Шәфкатьлелек исә хөкемнән өстен тора! Имандашларым, әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ләкин гамәлләре белән моны расламый икән, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы? Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз кием-салымга, ризыкка мохтаҗ булып, арадан кайсыгыздыр аларга: «Исән-имин йөрегез. Җылыныгыз һәм туйганчы ашагыз», – дип әйтә, әмма җан асрар өчен кирәк булган нәрсәләрне бирми икән, бу сүзләрдән ни файда? Иман да шулай: гамәлдән башка ул үледер. Бәлки, кемдер: «Синдә – иман, ә миндә яхшы эшләр бар», – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт, ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен! Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Моңа хәтта җеннәр дә ышана һәм куркудан калтырап тора. И акылсыз адәм! Хәерле гамәлләр кылмаганда иманның файдасыз булуын белмисеңмени? Атабыз Ибраһим, улы Исхакны корбан китерү урынына яткырып, Аллаһы алдында үзенең шушы гамәле белән акланмаганмы? Күрәсеңме, аның иманы һәм гамәлләре бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән, һәм шул гамәлләре аша аның иманы камилләшкән. Шулай итеп, Язмадагы «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән тәкъва булып саналды» дигән сүзләр тормышка ашты; һәм Ибраһим «Аллаһының дусты» дип аталды. Күргәнегезчә, кеше иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан аклана. Үз өендә шымчыларны сыендырган һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм иткән фахишә Рәхәб тә кылган гамәлләренә карап Аллаһы тарафыннан акланмаганмыни? Шулай итеп, җансыз тән үле булган кебек, яхшы гамәлләрдән башка иман да үледер. Имандашларым, бөтенегез дә остаз булырга омтылмагыз. Үзегез дә беләсез: өйрәтүче буларак, без башкаларга караганда катырак хөкемгә дучар булачакбыз. Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүзендә абынмаган кеше – камил, ул үзенең тәнен дә тыя ала. Буйсындырыр өчен без атларга авызлык кидерәбез һәм шулай итеп аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз. Мисал итеп корабларны алыйк: никадәр зур булсалар да, аларны нинди көчле җилләр куып йөртсә дә, корабтагы койрыкчы кечкенә генә койрык ишкәге ярдәмендә аны теләгән якка бора ала. Тел дә шулай ук – гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, чамасыз мактана. Урмандагы зур янгын да кечкенә генә очкыннан башланып китә. Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы, ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм бар тормышыбызны янгынга чорный, аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә. Һәртөрле җанварларны, кошларны, сөйрәлүчеләрне, диңгез хайваннарын буйсындырып була, һәм кеше аларны буйсындырды да инде. Ләкин телне беркем буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм зәһәр агу белән тулы. Тел белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшатып яратылган кешеләрне каргыйбыз – бер үк авыздан данлау да, каргыш та чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел! Бер үк чишмәдән төче һәм тозлы су чыгамыни? Имандашларым, инҗир агачында зәйтүн җимеше, ә йөзем сабагында инҗир үсәмени? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый. Арагызда зирәк, акыллы адәмнәр бар икән, үзләренең үрнәк булырдай яшәү рәвеше, басынкылыгы һәм акыл белән кылган гамәлләре аша моны расласыннар. Әмма йөрәгегезне ачы көнчелек һәм мин-минлек биләсә, масаймагыз һәм ялганыгыз белән хакыйкатьне бозмагыз. Андый зирәклек югарыдан түгел, ул – дөньядан; рухи түгел, җеннәрдән килә. Кайда көнчелек һәм мин-минлек, шунда таркаулык, һәртөрле яман эш хөкем сөрә. Ә югарыдан килгән зирәклек иң элек саф, шулай ук тыныч, тыйнак, тыңлаучан була, шәфкать һәм игелекле эшләр белән тулы, кешеләрне тигез күрә һәм икейөзле түгел. Тәкъвалык орлыгын тынычлыкта чәчәләр, һәм ул орлык иминлек саклаучыларга уңыш китерә. Сезнең арада дошманлык һәм ызгыш-талаш кайдан килә? Күңелегездә бер-берсе белән көрәшеп яшәгән көчле теләкләрдән килеп чыкмыймы алар? Сез нәрсәдер телисез, ләкин аны ала алмыйсыз һәм шуның өчен үтерәсез; нәрсәгәдер ирешергә омтыласыз, ләкин теләгегез гамәлгә ашмый, шуңа күрә арагызда ызгыш-талаш килеп чыга да сугышып китәсез. Аллаһыдан сорамаганга, теләгәнегезне ала алмыйсыз. Сорап та ала алмыйсыз, чөнки үзегезгә ләззәт өчен, начар ният белән сорыйсыз. И Аллаһыга тугры булмаган адәмнәр, гөнаһлы дөнья белән дуслашу – Аллаһыга каршы дошманлык икәнне белмисезмени? Шулай итеп, дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була. Язмадагы «безгә иңдергән рухны Аллаһы нык ярата» дигән сүзләр юкка әйтелгән дип уйлыйсызмы? Әмма Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Әнә шуңа күрә Язмада: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән. Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар. Аллаһыга якынаегыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны юыгыз! Әй икейөзлеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез! Кайгыга калыгыз, күз яшьләре түгегез, үкереп елагыз! Көлүегез – хәсрәтләнүгә, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен. Раббы алдында буйсынучан булыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер. Имандашларым, бер-берегезнең яманатын сатмагыз. Имандашының яманатын саткан яки аны гаепләгән кеше Канунның яманатын сата һәм аны гаепли. Әгәр Канунны гаеплисең икән, син – Канунны үтәүче түгел, ә бәлки аны хөкем итүче. Канунны Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә – Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны гаепләргә кем соң әле син? «Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм ел буе анда яшәп сату итәрбез, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз. Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын белмисез. Кыска вакытка күренеп алып, аннары юкка чыгучы томан кебек сез. «Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтәсе урында сез, тәкәбберләнеп, масаясыз, ә андый масаю – яманлык ул. Шулай итеп, яхшылык эшләргә тиешлеген белеп тә, аны эшләмәгән кеше гөнаһ кыла. Байлар, ә хәзер сезгә әйтәм! Өстегезгә бәла-каза ябырылып килә – үкереп елагыз! Сезнең байлыгыгыз черегән, киемнәрегезне көя ашаган. Алтын-көмешегез тутыккан. Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны сез соңгы көнегезгә дип тупладыгыз. Басуларыгызда уңыш җыйган эшчеләргә сез түләп бетермәгән хезмәт хакы сөрән сала – уракчыларның ачы тавышы Күкләр Хуҗасы Раббының колагына барып иреште. Җир йөзендә сез ләззәт кичереп, кәеф-сафа корып яшәдегез, үзегезне корбан көненә симерттегез. Гаепсезне хөкем итеп үтердегез, ул исә сезгә каршылык күрсәтмәде. Имандашлар, Хакимебез Гайсә кайтканчыга кадәр сабыр булыгыз. Җирнең кадерле уңыш бирүен көткән игенчегә карагыз: көзге һәм язгы яңгырларны нинди сабырлык белән көтә ул. Сез дә шулай сабыр булыгыз, күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез киләсе көн якын. Имандашлар, Аллаһы сезне хөкем итмәсен өчен, бер-берегездән зарланмагыз: Хөкемче инде ишек төбендә тора. Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән, газап чиккәндә зур түземлек күрсәткән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Түземлек күрсәткәннәрне без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез, Раббының ахырда аңа кылган яхшылыклары турында да беләсез, чөнки Раббы гаять шәфкатьле һәм рәхимле. Бөтенесеннән бигрәк, имандашларым, күк белән дә, җир белән дә, бүтән нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә юлыкмас өчен, сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын. Берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Кемнеңдер күңеле күтәренке булса, Аллаһыга мактау җыры җырласын. Арагызда кемдер авырый икән, иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Хуҗа-Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыру адәмне сәламәтләндерер, һәм Хуҗа-Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр авыру адәм гөнаһ кылган булса, Аллаһы аны кичерер. Шулай итеп, савыгу өчен бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кешенең догасы зур куәткә ия. Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм җиргә өч ел ярым яңгыр яумаган. Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир үзенең җимешләрен үстергән. Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса, белегез: гөнаһлыны ялган юлдан кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр. Гайсә Мәсих рәсүленнән, Петердән, туган җирдән читтә – Понт, Гәләтия, Кәппәдүкия, Асия һәм Битуниядә таралып яшәүчеләргә, итагатьле булсыннар һәм Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә пакьләнсеннәр өчен Атабыз Аллаһы алдан күреп сайлап алганнарга, Рух белән изге ителгән бәндәләргә сәлам! Мәрхәмәт һәм иминлек сезгә мул итеп бирелсен! Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына дан булсын! Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, Ул безгә яңа гомер, тере өмет бирде, күкләрдә сезнең өчен саклана торган – юкка чыкмас, пакь, шиңмәс мирас әзерләде. Ахыргы көннәр килгәндә коткарыр өчен, Аллаһы сезне иманлы булганга саклап тора. Шул сәбәпле хәзергә төрле сынаулар аркасында газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. Ут белән сыналган, фани дөнья алтыныннан да кыйммәтрәк иманыгыз, сыналып, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерәчәк. Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп ифрат зур, әйтеп бетергесез куаныч кичерәсез. Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар, аның асылына төшенергә теләгәннәр. Мәсих кичерәсе газаплар һәм шуннан соң Аңа биреләчәк дан турында алдан белдереп куйган Рухның, ягъни алардагы Мәсих Рухының, кайсы һәм нинди вакытны күрсәтүен аңларга тырышканнар. Пәйгамбәрләргә белдерелгән иде ки, алар сөйләгән, хәзер исә күктән иңгән Изге Рух ярдәмендә Яхшы хәбәр булып сезгә ирешкән сүзләр аларның үзләренә түгел, ә бәлки сезгә тәгаенләнгән иде. Бу хәбәрнең серенә хәтта фәрештәләр дә төшенергә тели. Шуңа күрә аек акыл белән фикер йөртергә әзер булыгыз. Гайсә Мәсих кайткан көнне сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз. Тыңлаучан балаларга охшарга тырышыгыз; Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы сыман, тән нәфесенә иярмәгез. Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы ничек изге булса, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. Язмада «изге булыгыз, чөнки Мин изге» дип язылган бит. Һәркемне эшенә карап тигез күргән Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу җирдә килмешәк булып яшәгән чакта гомер юлыгызны Аның алдында курку катыш тирән хөрмәт белән үтегез. Сезгә мәгълүмдер: ата-бабаларыгыздан сезгә мирас булып күчкән мәгънәсез яшәү рәвешеннән алтын-көмеш ише фани нәрсәләр белән түгел, ә гаепсез һәм кимчелексез бәрән кебек булган Мәсихнең каны белән йолып алындыгыз сез. Мәсих дөнья яратылганчы ук Аллаһы тарафыннан сайланган иде, әмма сезнең хакка Аллаһы Аны ахыргы көннәрдә генә дөньяга озатып җибәрде. Мәсихне үледән терелткән һәм Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез – Аллаһыда. Хакыйкатькә буйсынып, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен сез җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! Сез бит череп юкка чыга торган орлыктан түгел, ә бәлки үлмәс орлыктан – Аллаһының тере һәм мәңгелек Сүзеннән яңадан тудыгыз. Язмада әйтелгәнчә, «Һәр җан иясе үлән кебек, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек; үлән кибә, чәчәк тә шиңә; әмма Раббы сүзе мәңге яши». Бу Сүз – сезгә бирелгән Яхшы хәбәр! Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз. Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз; чөнки Раббы игелеген татып үскәндә сез котылуга ирешерсез. Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез, һәм үзегез дә, тере ташлар кебек, рухи йорт булып төзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга хуш килердәй рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. Язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, аны иң мөһим почмак ташы итеп Сионда куям. Аңа ышанган кеше оятка калмас». Шулай итеп, сезнең өчен, иман итүчеләр өчен, Ул – кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен – «төзүчеләр яраксыз дип тапкан, әмма иң мөһим почмак ташына әйләнгән таш» һәм «абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя». Аллаһы сүзенә буйсынмаганга, ышанмаучылар ташка абыналар – аларның язмышы шундый. Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез. Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлардыр. Шуңа күрә үтенеп сорыйм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән качыгыз. Мәҗүсиләр арасында кылынган эшләрегез тел тидермәслек булсын. Шул вакытта, хәзер сезне явызлык кылучы дип нахак сүз сөйләсәләр дә, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы килгән көндә Аны данларлар. Хуҗа-Хакимебез хакы өчен кешеләр тарафыннан урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага һәм җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз. Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән сез акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томаларга тиеш. Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегездән файдаланып яман эшләр кылмагыз – Аллаһының коллары булып яшәгез. Һәммә кешене хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшага ихтирам күрсәтегез. Хезмәтчеләр, яхшы күңелле һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз. Әгәр берәрсе нахакка газап чиккәндә Аллаһының ихтыярына буйсынып түземлек күрсәтсә, Аллаһы моны хуш күрер. Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма игелек эшләгән өчен газап чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрер. Сез шуның өчен чакырылдыгыз да бит, чөнки Мәсих, Үзенең эзеннән барырга сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Язмада әйтелгәнчә, «Ул һичнинди гөнаһ кылмады, Аның теле ялган сүз сөйләмәде». Мыскыл ителгәндә Ул мыскыл белән җавап кайтармады, газап чиккәндә беркемгә янамады – һәммә нәрсәне гадел Хөкем итүче кулына тапшырды. Гөнаһлардан котылып хаклык өчен яшәсеннәр дип, безнең гөнаһларны Ул Үз өстенә алып хачка күтәрде: сезне Аның яралары савыктырды. Адашып йөргән сарыклар сыман идегез сез, инде хәзер Көтүчегез, җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз. Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шул чакта Аллаһы сүзенә ышанмаган ирләрегез, сезнең пакьлектә, Аллаһыдан куркып яшәвегезне күреп, берсүзсез иман китерерләр. Сезнең гүзәллек үрелгән чәчтә, алтын бизәкләрдә, купшы киемнәр кебек тышкы матурлыкта түгел, ә бәлки чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч холыкның сулмас эчке матурлыгында булсын. Аллаһы каршында әнә шул кыйммәтле. Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да элекке заманнарда, ирләренә буйсынып, үзләрен шулай бизәгәннәр. Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны хуҗам-әфәндем дип атап, аңа күндәм булган. Игелек кылсагыз һәм һичнинди куркуга бирешмәсәгез, сез дә Сара кызлары булырсыз. Шулай ук сез дә, ирләр, хатыннарыгызның көчсезрәк зат булуын искә алып, аларга игътибарлы булыгыз. Аларны хөрмәт итегез, чөнки алар да сезнең белән бергә мәңгелек тормышны мирас итеп алачак. Шул вакытта догаларыгызга һичнинди каршылык булмас. Ниһаять, һәммәгез бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. Яманлыкка – яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачуланып җавап кайтармагыз. Киресенчә, кешеләрне фатихалагыз, чөнки Аллаһы сезне шуңа чакырды; бары шул чакта гына сез Аллаһы фатихасын мирас итеп алырсыз. Язмада әйтелгәнчә, «Бәхетле яшәргә, яхшы көннәрне күрергә теләсәң, телеңне – яманлыктан, авызыңны мәкерле сүздән тый. Явызлыктан читләшеп, яхшылык кыл, тынычлык эзлә һәм шуңа омтыл, чөнки Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, колаклары аларның догасына юнәлгән, явызлык кылучылардан исә Раббы йөз чөерә». Әгәр игелек эшләргә омтыласыз икән, сезгә кем явызлык кылыр?! Ә инде гаделлек өчен газап чиксәгез, сез бәхетле. Кешеләрнең янауларыннан курыкмагыз һәм борчылмагыз. Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Хаким буларак изге дип олылагыз. Өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә җавап бирергә һәрчак әзер булыгыз. Тик моны басынкылык һәм ихтирам белән эшләгез. Вөҗданыгыз саф булсын, шулвакыт Мәсихкә иман итүчеләр буларак игелекле яшәү рәвешегезгә тел тидерүчеләр, сезне гаепләүчеләр оятка калыр. Инде Аллаһы ихтыяр кылып, игелекле эшләрегез өчен газап чигәргә язган икән, яман эшләрегез өчен газап чигүдән хәерлерәк бу. Мәсих тә бит безне Аллаһыга якынайту максатыннан безнең гөнаһлар өчен бер тапкыр, тәкъва кеше буларак гөнаһлылар хакына газап чикте. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте. Шулай итеп, Ул, тоткындагы рухлар янына барып, вәгазь сөйләде. Бу рухлар борынгы заманнарда – Аллаһы сабырлык белән Нухның көймә төзеп бетерүен көткән көннәрдә – Аллаһыга буйсынудан баш тартканнар. Әлеге көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына су өстендә котылып калган. Хәзер сезне коткара торган суга чуму йоласы шул ташкын суларны хәтерләтә. Суга чуму – тәннең керен юып төшерү түгел ул, саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткарудыр. Күккә ашканнан соң, Ул Аллаһының уң ягыннан урын алды, һәм фәрештәләр дә, хакимлекләр дә, кодрәтләр дә Аңа буйсындырылды. Шулай итеп, тән газаплары кичергән Мәсих кебек, сез дә газап чигәргә әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борыла; нәтиҗәдә бу дөньяда ул инде калган вакытын нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши. Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләкләргә, эчкечелеккә, тотнаксыз кичәләргә, кәеф-сафа коруга бирдегез һәм җирәнгеч потларга җитәрлек табындыгыз. Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнә һәм шуның өчен сезне яманлый. Әмма тереләрне дә, үлеләрне дә тиздән хөкемгә тартачак Аллаһыга җавап бирәчәк әле алар. Чөнки тәннәре үлем җәзасына хөкем ителгән булса да, рухлары белән Аллаһы кебек яшәсеннәр өчен, Яхшы хәбәр үлеләргә дә игълан ителде. Һәр нәрсәнең ахыры якындыр. Шуңа күрә, дога кыла алыр өчен, тотнаклы һәм аек акыллы булыгыз. Барыннан да бигрәк бер-берегезне чын күңелдән яратыгыз, чөнки мәхәббәт булган урында күп гөнаһлар кичерелә. Кунакчыл булыгыз, бер-берегезне кабул итәргә туры килгәндә зарланмагыз. Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәркайсыгыз шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итсен. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрегезне кулланыгыз. Кемгәдер сөйләү осталыгы бирелгән икән, Аллаһы сүзләрен җиткергән кебек сөйләсен; берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен. Аллаһы шул рәвешчә һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша данланыр. Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын. Амин. Газиз дусларым! Сынау утына тарыганга гаҗәпләнмәгез, монда бернинди сәер нәрсә юк. Мәсихнең газапларын уртаклашуыгызга куаныгыз, һәм Аның бөеклеге ачылганда, шатлыгыгызның чиге булмас. Әгәр сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки Аллаһының шөһрәтле Рухы, Аллаһы Рухы – сезнең юлдашыгыздыр. Кеше үтергән, урлашкан, җинаять кылган яки башкалар эшенә тыкшынган өчен сезнең арада газапланучы булмасын. Әгәр инде мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз. Аллаһының хөкем итү вакыты җитте, һәм хөкем Аның йортындагылардан башланачак. Әгәр беренче чиратта без хөкем ителәбез икән, Аллаһының Яхшы хәбәренә колак салмаучыларны ахырда нәрсә көтә? Язмада әйтелгәнчә, «Тәкъва кеше көч-хәл белән котыла икән, имансыз һәм гөнаһлыны нәрсә көтә?!» Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын ышанычлы Бар кылучыга тапшырсыннар һәм игелекле гамәлләрен дәвам итсеннәр. Үзем дә өлкәннәрнең берсе, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм: сезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүридән түгел, ә бәлки Аллаһы теләгәнчә, үз файдагызга түгел, ә бәлки ихлас күңелдән тырышлык белән көтегез. Сезгә ышанып тапшырылган көтү өстеннән хакимлек итмәгез, ә бәлки көтү өчен үрнәк булыгыз; әнә шул вакытта сез, Баш көтүче килгәч, мәңге шиңмәс дан-шөһрәт таҗы алырсыз. Сез дә, яшьләр, өлкәннәргә буйсыныгыз. Гомумән, һәммәгез бер-берегез алдында басынкы булсын, чөнки Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә». Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Барлык борчу-мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезне кайгырта. Аек акыллы һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан сыман, кемне йотарга икән дип эзләнеп йөри. Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иблискә ныклы иман белән каршы торыгыз. Бар мәрхәмәтнең чыганагы булган һәм Гайсә Мәсих аша сезне Үзенең мәңгелек шөһрәтенә чакырып алган Аллаһы, сез кыска вакытка гына газап чиккәннән соң, көчегезне яңартачак, сезгә куәт бирәчәк, сезне ныгытачак һәм какшамас итәчәк. Аның хакимлеге мәңгедән-мәңгегә булсын! Амин. Бу хатымны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аша җибәрәм. Күңелегезне күтәреп һәм Аллаһының чын мәрхәмәте хакында шаһитлык кылып, кыскача гына яздым. Шул мәрхәмәттә нык торыгыз. Бабилдәге иман итүчеләр бердәмлеге (сезне сайлаган кебек, Аллаһы аларны да Үзе өчен сайлап алган) һәм углым урынына күргән Марк сезгә сәлам юллыйлар. Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез. Сезгә, Гайсә Мәсихкә инанганнарга, иминлек булсын! Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе һәм рәсүле Шимун-Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз булган Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша безнең сыман шул ук кыйммәтле иманны кабул иткәннәргә сәлам! Аллаһыны һәм Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен! Гайсәнең илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган бар нәрсәне бүләк итте. Без шуларның һәммәсен Үзенең даны һәм игелеге белән чакырган Затны танып белүебез аша алдык. Аның даны һәм игелеге ярдәмендә безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр бирелде, һәм сез, шулай итеп, дөньяда хөкем сөргән яман нәфесләрдән котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз. Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен бар көчегезне куегыз. Игелеккә – белем, белемгә – тотнаклык, тотнаклыкка – чыдамлык, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табыну, Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча ярату, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез. Әгәр сездә бу сыйфатлар бар һәм алар арта бара икән, Хакимебез Гайсә Мәсихне танып белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас. Ә инде бу сыйфатлар кемдәдер юк икән, димәк, ул – ерактан начар күрүче, сукыр һәм үзенең элекке гөнаһларыннан арынуын оныткан кеше. Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны ныгытырга тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз, һәм Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына керә торган капка киң итеп ачылыр. Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә, кабул иткән хакыйкатьтә нык торсагыз да, бу турыда һәрдаим исегезгә төшерүдән арымам. Әлегә, җирдә яшәгән чагымда, хәтерегезне яңартып торуны бурычым дип саныйм. Тиздән бу тәнемнән аерылып китәргә тиешлегемне беләм, моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачып бирде. Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотарсыз дип хәлемнән килгәнне эшлим. Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның кабат килүе турында сөйләгәндә уйдырмаларга ияреп түгел, ә бәлки Аның бөеклеген үз күзләре белән күргән кеше буларак бәян иттек. Бөек һәм шөһрәтле Аллаһыдан «Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым» дигән сүз килгән мәлдә Атабыз Аллаһыдан Гайсә хөрмәт һәм шөһрәт кабул итте. Гайсә белән изге тауда булган чакта без күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек. Моннан гайре бездә пәйгамбәрләрнең ышанычлы сүзләре дә бар, һәм сез аларга колак салып дөрес эшлисез. Әлеге сүзләр – көн туганчы һәм сезнең йөрәкләрдә таң йолдызы калыкканчы караңгылык эчендә нур тараткан чырагтыр. Иң элек шуны аңлагыз: Язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзе дә кешенең үз фикереннән килми, чөнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше теләге белән әйтелми, кешеләр Аллаһы сүзен Изге Рухтан илһамланып әйтә. Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр булган кебек, сезнең арада да ялган остазлар очрар. Алар һәлакәткә китерүче тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, үз башларына көтелмәгән һәлакәт китерер. Күпләр аларның азгынлыгына иярер, һәм аларның гамәлләре аркасында Хакыйкать Юлы хурланыр. Әлеге ялган остазлар, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләр ярдәмендә сезнең исәпкә байлык туплар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз. Аллаһы бит гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган, чылбырлар белән бәйләп җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр. Аллаһы борынгы дөньяны да аямаган, бары тик сигез кешене, шул исәптән тәкъва тормышны вәгазьләгән Нухны исән калдырып, имансызлар өстенә туфан сулары җибәргән; имансызларны киләчәктә нәрсә көткәнен искәртеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен хөкем иткән – көлгә әйләндергән, ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән җәфаланган тәкъва Лутны коткарган (шул халык арасында яшәгән бу тәкъва адәм, һәркөн аларның явыз эшләрен күреп һәм ишетеп газаплана торган булган). Шулай итеп, Раббы Үзен хөрмәт иткәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны җәзага тартыр өчен хөкем көненә чаклы ничек сакларга икәнен белә. Бу бигрәк тә үзләренең азгын теләкләренә ияреп Раббы хакимлеген кимсетүчеләргә кагыла. Әлеге әдәпсез, тәкәббер кешеләр күктәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар. Фәрештәләр исә, алардан күпкә көчлерәк һәм кодрәтлерәк булса да, Раббы алдында бу адәмнәрне гаепләмиләр дә, хурламыйлар да. Бу ялган остазлар үзләре аңламаган нәрсәне хурлыйлар. Табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, аулап тотылыр һәм юк ителер өчен генә туган, аңсыз хайваннарга охшаган бу адәмнәр үзләренең бозыклыгы аркасында һәлак булачак. Алар үзләре китергән явызлык өчен җәза алачак, чөнки көннең-көнендә кәеф-сафа коруны дөрес дип саныйлар. Алар – әшәкелек һәм хурлыкның үзедер, чөнки сезнең белән бер табында утырганда ялган тәгълиматларын таратудан зур рәхәтлек таба; кем белән зина кылырга икән дип, кыз-кыркынга күз сала, гөнаһ кылудан һич тыела алмый, тотрыксыз җаннарны хак юлдан яздыра; күңелләре һаман комсызлыкта аларның; болар – ләгънәт балалары. Алар, туры юлдан тайпылып, Бигур углы Билгам эзеннән киттеләр һәм адаштылар. Билгам исә яманлык белән табылган акчага кызыккан, әмма шул гамәле өчен битәрләнгән пәйгамбәр иде: аның ишәге, кеше тавышы белән эндәшеп, хуҗасын бу акылсыз эшеннән туктаткан. Бу кешеләр – сусыз чишмә, җил куып йөрткән томан сыман. Аларны дөм караңгылык көтә. Чөнки алар яңгыравыклы буш сүзләр сөйләп, кешеләрнең азгын теләкләрендә уйнап ялгыш юлдан арына башлаучыларны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. Үзләре бозыклык колы булсалар да, тегеләргә азатлык вәгъдә итәләр. Кеше бит кемнән җиңелсә, шуның колына әйләнә. Бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша дөньяның азгынлыгыннан арынганнан соң, җиңелеп, кабат шуңа чорнала икән, аларның хәле элеккегә караганда яманрак була. Хаклык Юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул Юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булыр иде. Андый кешеләр белән ни булганлыгы турында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «юындырылган дуңгыз пычракта аунарга бара». Газиз дусларым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда мин, белгәннәрегезне хәтерегезгә төшереп, саф уйларыгызны уятам. Изге пәйгамбәрләрнең элекке вакытларда әйткән сүзләрен, рәсүлләрегез аша Хакимебез һәм Коткаручыбызның сезгә җиткергән әмерен исегездә тотыгыз. Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: ахыргы көннәрдә үзләренең азгын теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы оятсыз кешеләр барлыкка килер. Алар: «Остазыгыз килергә вәгъдә иткән иде кебек. Кайда соң ул? Ата-бабаларыбыз инде гүр иясе булды, ә бар нәрсә дөнья яратылган вакыттагыча кала бирә», – диярләр. Алар күк һәм җирнең борынгыдан булуын, шуларның Аллаһы сүзе белән судан һәм су ярдәмендә яратылуын, шулай ук су ярдәмендә борынгы дөньяның юк ителүен дә онытканга салыналар. Хәзерге күк һәм җир, шул ук сүз белән уттан һәлак ителер өчен, хөкем көненәчә, имансызларның юк ителү көненәчә сакланып тора. Сез, газиз дусларым, шуны онытмагыз: Раббы өчен бер көн – мең ел сыман, мең ел – бер көн сыман. Кайберәүләр озакка сузылды дип исәпләсә дә, Раббы Үз вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки беркемнең дә һәлак булуын теләми, бөтен кешенең тәүбәгә килүен көтә. Әмма Раббы көне, карак сыман, көтмәгәндә килеп җитәр. Ул көнне күк гөмбәзе дөбердәп юкка чыгар, күк җисемнәре утта эреп таркалыр, җир дә, җир йөзендә кешеләр тарафыннан кылынгын гамәлләр дә фаш ителер. Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, Аллаһы көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләгәндә, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып юкка чыгар һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр. Әмма без, Аллаһының вәгъдәсенә ышанып, хаклык-тәкъвалык яшәячәк яңа күк һәм яңа җирне көтәбез. Шуңа күрә, газиз дусларым, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә, бернинди тапсыз, кимчелексез яши алу өчен, хәлегездән килгәннең барын да эшләгез; һәм Раббыбызның сабырлык күрсәтүен котылырга мөмкинлек бирүе дип санагыз. Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәк акылы белән безнең газиз имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде. Бу хакта ул бөтен хатларында яза. Ул хатларда авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр бар, һәм белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып аңлаталар, шуның белән үзләрен һәлакәткә дучар итәләр. Ә сез, газиз дусларым, бу хакта алдан ук белгәнлектән, сак булыгыз, әхлаксыз кешеләрнең ялганына ышанып, үзегезне туры юлдан яздырырга бирмәгез, югыйсә үзегез торган ныклы нигездән егылып төшәрсез. Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңге дан булсын! Амин. Без сезгә баштан ук булган тормыш Сүзе хакында сөйлибез. Без Аны үзебез ишеттек, үз күзләребез белән күрдек-күзәттек, Аңа кулларыбыз белән орындык. Безгә Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык бирәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек Тормышны сезгә игълан итәбез. Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә белдерәбез. Ә без исә Ата һәм Аның Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез. Куанычыбыз тулы булсын дип, бу турыда сезгә язабыз. Гайсә Мәсихтән ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәребез шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк. Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән, димәк, без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез. Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне һәртөрле гөнаһтан пакьләндерә. Әгәр «гөнаһыбыз юк» дип әйтәбез икән, димәк, үзебезне алдыйбыз, һәм бездә хакыйкать юк. Әмма гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерер, һәртөрле хаксызлыктан арындырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел. «Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез; димәк, бездә Аның Сүзе юк. Балаларым! Мин боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәрегез гөнаһ кыла икән, Атабыз алдында безнең Яклаучыбыз, һәрвакыт гадел эш итүче Гайсә Мәсих бар. Ул безнең гөнаһларыбыз өчен, безнең генә түгел, бәлки бар дөньяның гөнаһлары өчен корбан булды. Әгәр без Аллаһының әмерләрен үтибез икән, Аны беләбез дип ышанып әйтә алабыз. Кем дә булса: «Мин Аллаһыны беләм», – дип әйтә торып Аның әмерләрен үтәми икән, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк. Ә Аның сүзләрен үтәүчедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камиллеккә ирешкән була. Бу исә Аның белән бердәм булуыбызны күрсәтеп тора. Кем дә булса «мин – Аның белән бердәм» ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш. Газиз дусларым! Мин сезгә ниндидер яңа әмер түгел, сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. Тик шулай да бу әмер яңа: ул Мәсихтә һәм сездә гамәлгә ашты, чөнки караңгылык кире чигенә, ә чын яктылык инде балкый башлады. Кемдер «мин яктылыкта» дип әйтә торып, үзе имандашына нәфрәтләнә икән, димәк, ул һаман караңгылыкта әле. Имандашын яраткан кеше яктылыкта яши, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә этәрә торган нәрсә юк. Имандашына нәфрәтләнгән кеше исә караңгылыкта йөри, кая баруын белми, чөнки караңгылык аның күзен сукырайта. Балаларым, сезгә язам, чөнки гөнаһларыгыз Гайсә исеме хакына кичерелде. Аталар, сезгә язам, чөнки баштан ук бар булган Затны сез танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез явыз иблисне җиңдегез. Балаларым, сезгә язам, чөнки сез Атабызны танып белдегез. Аталар, сезгә язам, чөнки сез баштан ук бар булган Затны танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез көчле, Аллаһы сүзе сезнең күңелегездә яши, һәм сез явыз иблисне җиңдегез. Фани дөньяны һәм андагы нәрсәләрне яратмагыз: дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк. Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесе, күз нәфесе һәм тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, бәлки дөньядандыр. Дөнья да, дөньяның нәфесләре дә үтеп китә, Аллаһы ихтыярын үтәүче исә мәңге яши. Балаларым! Соңгы сәгать җитте. Мәсихнең дошманы киләсен сез белә идегез – инде менә Мәсихнең бик күп дошманнары пәйда булды. Соңгы сәгать җиткәнен шуннан беләбез. Алар арабыздан киттеләр, әмма бу алар безнеке булдылар дигәнне аңлатмый. Әгәр чынлап та безнеке булсалар, безнең белән калырлар иде. Аларның арабыздан китүе безнеке булмауларын күрсәтеп тора. Сезне исә Изге Зат майлаган, һәм сезнең барыгыз да хакыйкатьне белә. Мин сезгә, хакыйкатьне белмисез, дип язмадым; сез хакыйкатьне һәм хакыйкать белән ялган арасындагы аерманы беләсез, дип яздым. Алайса, кем ялганчы соң? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме?! Менә ул – Мәсихнең дошманы: ул Атаны да, Аның Углын да инкяр итә. Аллаһы Углын инкяр итүченең күктәге Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә күктәге Атасы бар. Баштан ук ни ишеткән булсагыз, әнә шулар күңелегездә саклансын. Әгәр дә баштан ук ишеткәннәрегез күңелегездә яшәсә, Углы һәм Аның Атасы белән бердәм булырсыз. Ул безгә вәгъдә иткән нәрсә – мәңгелек тормыш. Бу сүзләрем – сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында. Сезне исә Аллаһы Үз Рухы белән майлады, һәм бу Рух күңелегездә саклана. Сез һичкемнең өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аның майлавы сезне бар нәрсәгә өйрәтә. Бу майлау хак, ялган түгел. Рух сезне өйрәткәнчә, Мәсих белән бердәм булыгыз. Шулай итеп, балаларым, Мәсих кабат килгәндә Аның алдында оялмыйча, кыюлык белән басып торыр өчен, Мәсих белән бердәм булыгыз. Әгәр Аның гадел булуын беләсез икән, шуны да белегез: гаделлек белән эш иткән һәркем – Аңардан туган баладыр. Карагыз, күктәге Атабыз безгә ничек нык яратуын күрсәтте: Ул безгә «Аллаһы балалары» дип аталырга мөмкинлек бирде, һәм без, чыннан да, Аның балалары. Ә дөнья, Аллаһыны танымаганга күрә, безне дә белми. Газиз дусларым, хәзер без – Аллаһы балалары, ләкин киләчәктә нинди булачагыбыз әлегә билгеле түгел. Бары тик шуны беләбез: Мәсих кабат килгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны чынлыкта нинди булса, шулай итеп күрербез. Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Аның кебек пакь булыр өчен, үзен пакьләндерә. Гөнаһ кылучы һәркем Канунны боза, чөнки гөнаһ – канунсызлык дигән сүз ул. Мәсихнең кеше гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен килгәнен сез беләсез. Ә Аның Үзендә гөнаһ юк. Аның белән бердәм булган адәм дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танып белмәгән. Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була. Гөнаһ кылучы исә – иблистәндер, чөнки иблис беренче булып гөнаһ кыла башлады. Ә Аллаһы Углы нәкъ менә иблиснең эшләрен җимерергә дип килде. Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһы орлыгы бар. Аллаһыдан туганга күрә, ул гөнаһ кыла алмый. Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык белән эш итмәгән, үзенең имандашын яратмаган һәркем Аллаһыдан түгел. Сез электән ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиеш. Иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилгә охшамыйк. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенеке хак булган. Имандашларым, әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән – гаҗәпләнмәгез. Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Ә менә яратмаучылар үле килеш кала. Үзенең имандашына нәфрәтләнгән һәркем – кеше үтерүчедер. Ә кеше үтерүченең берсе дә мәңгелек тормышка ия булмаганны сез беләсез. Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих безнең өчен Үзенең җанын бирде. Без дә имандашларыбыз өчен җаныбызны бирергә әзер булырга тиеш. Барлыкта яшәгән һәм имандашының мохтаҗлыгын күреп тә, аңа шәфкать кылмаган кеше күңелендә Аллаһы мәхәббәтенә урын булырмы?! Балаларым, сүз яки тел белән түгел, эшләребез һәм чын мәхәббәт белән яратыйк. Шунда без хакыйкать юлында булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм бар нәрсәне белүче. Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, курыкмыйча Аллаһыга мөрәҗәгать итә алабыз, һәм Аңардан нәрсә генә сорасак та – алырбыз, чөнки без Аның әмерләрен үтибез, Аның күңеленә хуш килгән эшләр кылабыз. Аның әмере исә шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихкә инанырга һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиеш. Аллаһы әмерләрен үтәүче кеше Аллаһыда яши, һәм Аллаһы да аңарда яши. Аллаһы безгә Рух биргәнлектән, Аның бездә яшәвен беләбез. Газиз дусларым! Һәрбер рухка ышанмагыз, аларның чынлап та Аллаһыданмы, юкмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килде. Аллаһы Рухын сез шуннан танып белерсез: кеше булып килгән Гайсә Мәсихне таныган рух – Аллаһыдандыр. Ә Гайсәне танымаган рух Аллаһыдан түгел, ул – Мәсих дошманының рухы, аның киләсен сез ишеткән идегез; инде менә ул дөньяда. Сез исә, балаларым, – Аллаһыдан, һәм сез ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Аллаһы Рухы дөньяда булган рухтан бөегрәк. Алар – бу дөньяныкы, шуңа күрә дөньяви тормыш белән яшәүчеләр кебек сөйләшәләр, һәм дөнья аларны тыңлый. Без исә – Аллаһыдан; Аллаһыны танып белүче безне тыңлый; Аллаһыдан булмаганнар безне тыңламый. Хакыйкать Рухын ялган рухтан без шулай аерабыз. Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Яратучы һәр адәм Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны белә. Яратмаучы адәм исә Аллаһыны белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул. Аллаһы безгә булган мәхәббәтен менә ничек күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирер өчен, бердәнбер Углын дөньяга җибәрде. Мәхәббәт – без Аллаһыны яратуда түгел, ә бәлки Аллаһының безне яратуында һәм, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, корбан итеп Үзенең Углын җибәрүендә. Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай нык ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга тиеш. Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы безнең күңелләрдә яши, һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була. Аллаһы безгә Үз Рухын биргәнгә, безнең – Аңарда, һәм Аның бездә яшәвен беләбез. Атасы Үзенең Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәрде. Без моны күрдек һәм шул хакта шаһитлык бирәбез. Гайсәнең Аллаһы Углы булуын кабул иткән адәм – Аллаһыда, һәм Аллаһы да аңарда яши. Без, шулай итеп, Аллаһының безгә булган мәхәббәтен тойдык һәм Аның шушы мәхәббәтенә инандык. Аллаһы – мәхәббәт ул. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда, һәм Аллаһы аңарда яши. Бездәге мәхәббәт, камилләшеп, шундый дәрәҗәгә җитә ки, хөкем көнен без курыкмыйча каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундыйдыр. Мәхәббәттә курку юк, чын мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, һәм куркак кеше чынлап ярата алмый. Без яратабыз, чөнки беренче булып безне Аллаһы яратты. «Аллаһыны яратам» дигән, ләкин имандашын күрәлмаган кеше ялганчыдыр; күз алдындагы имандашын яратмаган кеше күзгә күренмәс Аллаһыны ничек ярата алсын?! Безгә Аллаһы биргән әмер мондыйдыр: «Аллаһыны яраткан кеше үзенең имандашын да яратырга тиеш». Гайсәнең Мәсих булуына инанган һәр адәм – Аллаһыдан туган, ә Атаны яраткан һәркем Аның Баласын да ярата. Әгәр без Аллаһыны яратабыз һәм Аның әмерләрен үтибез икән, димәк, Аның балаларын да яратабыз, дип әйтә алабыз. Аллаһының әмерләрен үтәп, без Аны яратуыбызны күрсәтәбез; Аның әмерләре авыр түгел, чөнки Аллаһыдан туган һәркем дөньяны җиңә. Дөньяны җиңгән көч – безнең иманыбыз ул. Дөньяны кем җиңә соң? Гайсәнең Аллаһы Углы булуына ышанган кеше түгелме?! Гайсә Мәсих су һәм кан аша килде. Су аша гына түгел, бәлки су һәм кан аша килде. Бу хакта Рух шаһитлык кыла, ә Рух – хакыйкатьтер. Шулай итеп, өч шаһит бар: Рух, су һәм кан. Өчесе дә бер үк нәрсә турында шаһитлык бирә. Әгәр без кешеләр шаһитлыгын кабул итәбез икән, Аллаһының шаһитлыгы өстенрәк, чөнки бу – Аллаһы шаһитлыгы, Үз Углы хакында биргән шаһитлык. Аллаһы Углына инанучының күңелендә шушы шаһитлык бар. Аллаһыга инанмаган кеше Аны ялганчы итеп күрсәтә, чөнки Аллаһының Үз Углы хакында биргән шаһитлыгына ышанмый. Ул шаһитлык исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде, һәм без ул тормышны Аның Углы аша алабыз. Аллаһы Углы барның тормышы бар, ә Аның Углы булмаган кешенең тормышы юк. Мин моны сезгә, Аллаһы Углына ышанучыларга, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә без шуңа ышанабыз: Аның күңеленә хуш килгән нәрсәне сораганда, Ул безне ишетә. Нәрсә генә сорасак та, Аның ишеткәнен беләбез икән, сораганыбызга ия булуыбызны да беләбез. Әгәр сезнең берегез үз имандашының үлемгә китерми торган гөнаһ кылуын күрә икән, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы ул имандашка тормыш бирер; үлемгә китерми торган гөнаһ кылучылар турында әйтәм моны. Ләкин үлемгә китерә торган гөнаһ та бар: андый гөнаһ өчен дога кылыгыз, дип әйтмим. Һәр яманлык – гөнаһ, әмма бөтен гөнаһ та үлемгә китерми. Аллаһыдан туган кешеләрнең гөнаһ кылмавын без беләбез, аларны Аллаһыдан туган Угыл саклый, һәм иблис аларга кагыла алмый. Без Аллаһыдан булуыбызны, бөтен дөньяның исә иблис хакимлегендә икәнен беләбез. Без Аллаһы Углының килгәнен һәм Хак Аллаһыны таныр өчен безгә аң биргәнен дә беләбез. Хәзер без Хак Аллаһы белән бердәм, чөнки Аның Углы булган Гайсә Мәсих белән бердәм; Ул – Хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш. Балаларым, үзегезне ялган илаһлардан саклагыз. Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына сәлам! Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белүчеләрнең һәммәсе сезне ярата; чөнки әлеге хакыйкать бездә яши һәм ул мәңге безнең белән булачак. Атабыз Аллаһыдан һәм Атаның Углы Гайсә Мәсихтән килгән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек, хакыйкать һәм мәхәббәт юлдашыбыз булсын! Кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен белеп бик сөендем. Ә хәзер, ханым, мин сиңа ниндидер яңа әмер түгел, ә бәлки без баштан ук кабул иткән әмерне язам һәм синнән шуны үтенәм: бер-беребезне яратып яшик. Мәхәббәт – Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү ул. Сез баштан ук ишеткән әмер әнә шул, һәм сез шуның буенча яшәргә тиеш. Гайсә Мәсихнең инсан бәдәнендә килүен инкяр итүче байтак ялганчылар дөньяга чыкты. Алар – ялганчылар һәм Мәсих дошманнары. Куйган хезмәтебез заяга китмәсен, шул хезмәтнең әҗерен тулысы белән алыр өчен үзегезгә игътибарлы булыгыз. Мәсих тәгълиматы буенча яшәмәгән, Аның юлыннан ераклашкан кешенең күңелендә Аллаһы юк; Аның өйрәткәннәре буенча яшәүченең күңелендә исә Ата да, Угыл да бар. Әгәр берәү сезгә шушы тәгълимат белән түгел, башка бер тәгълимат белән килсә, аны өегездә кабул итмәгез һәм сәламләмәгез, чөнки мондый кешегә сәлам бирүче үзе дә тегенең явыз эшләренә кушылып киткән булып чыга. Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазь белән язу карасына мөрәҗәгать итәргә теләмим – куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга барып, сезнең үзегез белән сөйләшергә өметләнәм. Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сиңа сәламнәрен юллый. Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – чын күңелдән яраткан кадерле Гәйгә сәлам! Газиз дустым, җаның иминлектә булган кебек, һәр яктан имин һәм сау-сәламәт булуың өчен дога кылам. Имандашларыбыз, килеп, синең хакыйкатькә тугрылыгың, ягъни хак юлда йөрүең хакында сөйләп бирделәр – мин моңа бик куандым. Миңа балаларымның хакыйкать юлында йөрүләре турында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр. Газиз дустым, имандашларың хакында, хәтта сиңа таныш булмаганнары хакында да кайгыртуың синең тугрылыгыңны күрсәтә. Синең мәхәббәтең турында алар иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирде. Син аларга Аллаһы риза булырлык итеп сәфәрләрен дәвам итәргә булышсаң иде. Алар, мәҗүси халыклардан һичбер ярдәм кабул итмичә, Мәсих исеме хакына юлга чыктылар бит. Димәк, хакыйкать хакына бергә эшли алуыбыз өчен андый кешеләргә без ярдәм итәргә тиеш. Мин имандашлар бердәмлегенә кайбер нәрсәләр турында язган идем, әмма алар арасында өстенлек итәргә яраткан Диотрефис безне игътибарга алмый. Әгәр яныгызга килсәм, аның кылган эшләре турында сөйләрмен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә. Газиз дустым! Яманлыктан үрнәк алма, яхшылыктан үрнәк ал. Яхшылык эшләүчеләр – Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны белми. Димитер хакында барысы да яхшы сүзләр генә сөйли, хакыйкать үзе дә аның ягында. Без дә шул сүзләргә кушылабыз; безнең шаһитлыгыбыз хак икәнне сез беләсез. Язарга теләгән сүзләрем күп, әмма язу карасы белән каләмгә мөрәҗәгать итәргә теләмим; тиздән синең белән күрешергә һәм күзгә-күз карап сөйләшергә өметләнәм. Сиңа иминлек телим. Дуслар сиңа сәламнәрен юллый. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт. Гайсә Мәсих колы, Ягъкубның бертуган кардәше Яһүдәдән Атабыз Аллаһы тарафыннан чакырылганнарга, Аның сөеклеләренә, Гайсә Мәсих өчен сакланганнарга сәлам! Сезгә шәфкать, иминлек һәм мәхәббәт мул итеп бирелсен! Газиз дусларым! Һәрберебезне көткән котылу турында сезгә бик язасым килсә дә, Аллаһының изге халкына бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелгән иманны яклауның кирәклеген исегезгә төшерергә булдым. Чөнки арагызга сиздерми генә имансыз кешеләр үтеп керде, һәм үзләренең азгынлыгын аклар өчен алар Аллабызның мәрхәмәтен бозып күрсәтәләр, бердәнбер Хөкемдарыбыз һәм Хакимебез Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Аларны көткән хөкем турында Язмада инде күптән әйтелгән. Боларның барысын белсәгез дә, хәтерегезгә төшерергә телим: Раббы халыкны Мисырдан алып чыгып коткарса да, ышанмаучыларны соңыннан һәлак итә. Үзенә бирелгән хакимлекне сакламаган һәм торакларын ташлап киткән фәрештәләрне дә Раббы, мәңгелек богаулар белән бәйләп, бөек хөкем көненә кадәр тирән караңгылыкта тота. Аларга охшап фәхешлеккә, җенси азгынлыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура һәм шул тирәдәге калаларның халкы да, гыйбрәтле мисал буларак, мәңгелек ут җәзасына дучар ителә. Шулай ук бу кешеләр дә, төштә күргәннәренә сылтап, тәннәрен нәҗесли, Раббы хакимлеген инкяр итә, күктәге көчләргә яла яга. Хәтта баш фәрештә Микәил дә, Мусаның гәүдәсе хакында иблис белән бәхәсләшкәндә, иблисне яманларга һәм гаепләргә батырчылык итми, «сине Аллаһы шелтәләсен» дип кенә әйтеп куя. Бу адәмнәр исә үзләре аңламаган һәммә нәрсәне яманлый; алар, аңсыз хайваннар кебек, табигый теләкләренә бирелеп яши, һәм нәкъ шул аларны һәлак итә дә. Кайгы аларга! Чөнки алар Кабил юлыннан баралар; акча хакына Билгамның ялгышын кабатлыйлар; Корах кебек, фетнә чыгарган өчен һәлак булалар. Мәхәббәт табыннарыгызда бу кешеләр – кара тап: алар, уңайсызлану белмичә, үзләрен генә кайгыртып табын корып утыралар. Алар – җил куып йөрткән кысыр болытлар, көзен җимеш бирми торган, ике тапкыр үлгән, тамыры белән йолкынган агачлар. Алар – хурлыклы эшләренең күбеге белән капланган давыллы диңгез дулкыннары. Алар – мәңгелек караңгылыкта адашып йөрергә дучар ителгән йолдызлар. Адәм нәселенең җиденче буындагы нәсел варисы Ханох, алар хакында пәйгамбәрлек итеп, болай дигән: «Әнә, Үзенең исәпсез-хисапсыз изгеләре белән Раббы килә. Ул бөтен адәмнәрне хөкем итәр, кылган имансыз эшләре өчен һәрбер имансыз бәндәне, Аның хакында сөйләгән барлык әдәпсез сүзләре өчен денсез гөнаһлыларны җәзага тартыр». Язмышларыннан риза булмаган, туктаусыз сукранучы бу кешеләр үзләренең теләк-нәфесләре буенча гына гамәл кылалар, купшы сүзләр сөйләп, үз файдаларын кайгыртып, башкаларга ялагайланып йөриләр. Сез исә, газиз дусларым, Хакимебез Гайсә Мәсихнең рәсүлләре тарафыннан алдан әйтелгән сүзләрне истә тотыгыз. Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең азгын теләкләре буенча гамәл кыла торган мыскыллаучылар барлыкка килер», – диде. Алар кеше арасын бозып, нәфесләренә буйсынып яши. Аларда Изге Рух юк. Сез исә, газиз дусларым, иң изге иманыгыз нигезендә бер-берегезне ныгытыгыз һәм Изге Рух белән илһамланып һәрчак догада булыгыз. Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтенә, Ул бирәчәк мәңгелек тормышка өметләнеп, Аллаһының мәхәббәте белән яшәгез. Икеләнгән кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз; башка берәүләрне ялкын эченнән тартып алгандай коткарыгыз; кемгәдер шәфкать күрсәтегез, әмма сак булыгыз – аларның гөнаһлы эшләр белән пычранган киеменнән дә җирәнегез. Сезне гөнаһка төшүдән саклый алучы, Үзенең шөһрәте алдына шатлыкка күмеп, пакь килеш китерә алучы бердәнбер Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсих аша безне Коткаручыга дөнья яратылганчы, хәзер һәм киләчәктә дан, мәһабәтлек, кодрәт һәм хакимлек булсын! Амин. Тиздән нәрсәләр буласын Үзенең колларына күрсәтер өчен Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Бу ачылышны Ул, Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде. Яхъя исә Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсихнең сөйләгәннәре турында, шулай ук үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә. Әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен укыган һәм тыңлаган, биредә язылганнарны үтәгән кешеләр – бәхетле, чөнки бу сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын. Яхъядан – Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә. Хәзер бар, электә булган һәм килергә тиешле Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук тугры Шаһиттан – үледән терелгәннәрнең иң беренчесе, җирдәге патшаларның Башлыгы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен! Безне яраткан, Үзенең каны белән гөнаһларыбыздан арындырган, безне патшалык кылырга һәм руханилар булып Аллаһыга – Үзенең Атасына хезмәт күрсәтергә билгеләгән Гайсәгә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын! Амин. Менә, Ул болытларда килә, һәм Аны һәркем, хәтта Аңа чәнчегән кешеләр дә күрер. Җирдәге бар халыклар Аның алдында үкереп елар. Шулай булыр! Амин. – Мин – Альфа һәм Омега, – ди Раббы Аллабыз, – хәзер бар, электә булган һәм килергә тиешле Зат, чиксез кодрәт Иясе. Мин – сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләрне, патшалыкны, түземлекне уртаклашучы имандашыгыз Яхъя – Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен Патмос дип аталган утрауга сөрелгән идем. Раббы көнендә мине Изге Рух чолгап алды, һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: – Күргәннәреңнең барысы турында кәгазь төргәгенә яз да Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр. Миңа эндәшкән тавышның иясен күрергә дип борылып карагач, җиде алтын шәмдәл күрдем. Шәмдәлләр арасында исә табанына кадәр озын кием кигән, күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәү басып тора иде. Аның башы да, чәче дә ап-ак йон, кар сыман, ә күзләре ялкын кебек иде. Аяклары, әйтерсең, мичтә кыздырылган ялтырап торган бакыр, тавышы – шарлавык шавыдай. Уң кулына Ул җиде йолдыз тоткан, ә авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора иде. Йөзе исә бар көченә балкыган кояш кебек иде. Аны күргәч, җансыз кеше сыман, Аның аягына егылдым. Ә Ул уң кулын миңа куйды да болай диде: – Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы, һәм Мин Теремен. Үлгән идем, ә хәзер мәңге теремен. Үлемнең һәм үлеләр дөньясының ачкычлары Минем кулда. Шулай итеп, ниләр күргәнеңне, хәзер ниләр барын һәм моннан соң ниләр буласын язып бар. Уң кулымдагы син күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шулдыр: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре, ә җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул. Эфестәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Уң кулында җиде йолдыз Тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында Йөрүче болай ди: Синең эшләреңне, авыр хезмәтеңне һәм түземлегеңне беләм, яман адәмнәргә чыдап тора алмаганыңны да беләм. Рәсүл булмасалар да, үзләрен рәсүл дип атаучыларны сынавың һәм аларны ялганчы дип табуың да мәгълүм Миңа. Синең түземлегеңне, Минем исемем хакына күпме нәрсәләр кичереп тә хәлдән таймавыңны беләм. Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: тәүге мәхәббәтеңне оныттың син. Нинди биеклектән егылганыңны исеңә төшер һәм, тәүбәгә килеп, әүвәлге эшләреңә кайт. Инде тәүбә итмәсәң, яныңа килермен һәм шәмдәлеңне урыныннан алып ташлармын. Ә Никүләй тарафдарларының эшләренә нәфрәтләнүең дөрес, Мин дә нәфрәтләнәм аларга. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы оҗмахындагы тереклек агачыннан җимеш ашарга мөмкинлек бирәчәкмен». Смурнадагы бердәмлек фәрештәсенә яз: «Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп торган Зат болай ди: Мин синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, тик шулай да син бай. Үзләрен яһүди дип атаучыларның сине хурлавын да беләм. Алар яһүдиләр түгел, шайтан җыеныдыр. Алда көткән авырлыклардан курыкма. Сезне сынар өчен кайберләрегезне иблис зинданга ташлар, һәм сез ун көн буе хәсрәт чигәрсез. Үлгәнче тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә икенче үлемнән бернинди зыян килмәс». Пергәмдәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай ди: Синең кайда яшәвеңне беләм – анда шайтан тәхете тора. Шуңа да карамастан, Миңа тугры калдың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, ышанычлы шаһитым Антипас үтерелгән көннәрдә дә Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең. Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: арагызда кайберәүләр Билгам тәгълиматын яклый. Заманында Билгам, потларга корбан ителгән ризыкны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр өчен, Исраил халкын гөнаһка кертергә Бәлакны өйрәткән. Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучылар бар. Инде хәзер тәүбә ит. Югыйсә тиздән яныңа килермен һәм авызымдагы кылыч белән аларга каршы көрәшермен. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен. Җиңүчегә серле манна һәм ак таш бирермен – ул ташта аны алучыдан башка һичкем белмәгән яңа исем язылган булыр». Түәтәйрәдәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Күзләре ялкынланып янган, аяклары бакыр сыман ялтырап торган Аллаһы Углы болай ди: Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне һәм түземлегеңне беләм. Соңгы гамәлләреңнең элеккеләреннән яхшырак булуын да беләм. Әмма сиңа белдерәсе шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга, фәхешлеккә өйрәтеп йөргән Изебел исемле хатынга Минем колларымны юлдан яздырырга ирек бирәсең. Мин аңа фәхешлегеннән тәүбә кылырга вакыт бирдем, әмма ул тәүбәгә килергә җыенмый. Менә, Мин аны хаста түшәгенә салырмын; аның белән бергә фәхешлеккә бирелгәннәр үз эшләреннән баш тартмасалар, аларны зур кайгыга дучар итәрмен. Аның иярченнәрен Мин үлем җәзасына тартырмын, шул чакта барча бердәмлекләр уй-тойгыларыгызны, теләкләрегезне сынаучы Зат икәнемне белер; һәм Мин барыгызга да гамәлләрегезгә карап тиешлесен бирермен. Калганнарга исә, Түәтәйрәдә бу тәгълиматны тотмаганнарга һәм „шайтанның тирән серләре“ дип аталган нәрсәне белмәгәннәргә, болай дип әйтәм: моннан башка сезгә авырлык китермәм, тик сезгә бирелгәнне Мин килгәнче нык саклагыз. Җиңүчегә һәм эшләремне азагына кадәр үтәүчегә Мин, Атамнан хакимлек алган кебек, халыклар өстеннән хакимлек бирермен. Ул кеше халыклар өстеннән тимер таяк белән хакимлек итәр – аларны балчык савыт ваткан сыман ватар. Җиңүчегә Мин таң йолдызы бирермен. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен». Сәрдәйстәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Аллаһының җиде рухына һәм җиде йолдызына ия булган Зат болай ди: Мин синең эшләреңне беләм. Сине тере дип әйтәләр, ләкин хакыйкатьтә син үле. Уян! Бетеп барган, инде үлем чигенә җиткән көч-куәтеңне ныгыт, чөнки Аллам каршында ахырынача җиткерелгән эшләреңне күрмим. Шуңа күрә, кабул кылган һәм ишеткән нәрсәләреңне исеңә төшереп, аларны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу булмасаң, Мин, карак сыман, көтмәгәндә килермен, ә син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең. Әмма Сәрдәйс шәһәрендә киемнәрен пычратмаган берничә кешең калган – алар Минем белән бергә ак киемнән йөрерләр, чөнки алар моңа лаек. Шулай, һәр җиңүче ак кием кияр, һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламам, Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен танырмын. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен». Филаделфеядәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Изге һәм Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат ачса – беркем яба алмас, япса – беркем ача алмас. Ул болай ди: Мин синең эшләреңне беләм; менә, Мин сиңа ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмас. Беләм, көчең аз булса да, Минем сүземне тоттың, исемемнән ваз кичмәдең. Шайтан җыеныннан булганнар үзләрен яһүди диләр, әмма алар яһүдиләр түгел – ялганчылар. Мин аларны аягыңа килеп егылырга мәҗбүр итәрмен, шул чакта алар сине сөюемне белерләр. Минем сүземне тотып түземлек саклаганга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар өчен бөтен җиһанга киләчәк бәладән Мин сине саклап калырмын. Озакламый Мин килермен. Таҗыңны беркем дә тартып ала алмасын өчен, кулыңдагыны нык тот. Җиңүчене Мин Аллам йортының терәк баганасы итеп куярмын, һәм ул анда мәңгегә калыр. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк Аллам шәһәренең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язармын. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен». Лаудикеядәге бердәмлек фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган Зат, тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы болай дип әйтә: Мин синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, әгәр салкын яисә кайнар булсаңчы! Әмма син салкын да, кайнар да түгелсең, җылымса гына булганга күрә, сине төкереп ташлыйм! Син: „Мин бай, күп байлык тупладым, бер нәрсәгә дә мохтаҗлыгым юк“, – дисең. Әмма син үзеңнең бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың. Баер өчен – Миннән утта чистартылган алтын, шәрәлегеңнең мәсхәрәсе ачылмасын өчен – өстеңә ак кием, күзләрең күрсен өчен – сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм. Үзем яраткан һәркемгә Мин гаебен күрсәтәм һәм җәза да бирәм; шуңа күрә тырышлык куй һәм тәүбә ит. Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Берәрсе тавышымны ишетеп ишеген ачса, аның янына керермен һәм аның белән бергә кичке ашны ашармын, ул да Минем белән ашар. Мин, җиңеп, Атам белән бергә Аның тәхетенә утырган кебек, җиңүчене Үзем белән рәттән тәхетемә утыртырмын. Рухның бердәмлекләргә әйткән сүзләрен колагы булганнар ишетсен». Шуннан соң мин күктә ачык ишек күрдем, һәм бая минем белән сөйләшкән, быргыдан чыккандай тавыш: – Бире күтәрел, Мин сиңа шушы хәлләрдән соң нәрсә буласын күрсәтәм, – диде. Шул ук мизгелдә мине Рух чолгап алды да, мин күктә торган тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. Тәхеттә Утыручының кыяфәте затлы яшма һәм сердолик ташы сыман нур чәчеп тора, тәхетне исә зөбәрҗәт сыман яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде. Әлеге тәхетне тагын егерме дүрт тәхет уратып алган булып, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде. Тәхет ягыннан яшен яшьни, дөмбердәгән һәм күк күкрәгән тавышлар килә иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде чыраг янып тора иде. Тәхет каршында бәллүргә охшаган, пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора, аларның алгы ягында да, аркасында да бик күп күз бар иде. Беренче җан иясе – арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде. Алтын канатлы, канатларының тышкы һәм эчке ягында бик күп күз булган бу дүрт җан иясе көндез дә, төнлә дә тынгы белмичә: – Изге, изге, изге! Электә булган, хәзер бар һәм килергә тиешле Зат, чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! – дип бертуктаусыз кабатлый иде. Тәхеттә Утыручыга, мәңге-мәңге Яшәүчегә җан ияләре дан, хөрмәт һәм рәхмәт белдергән саен, егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар да, таҗларын тәхет алдына салып куеп, болай диләр иде: – Раббы Аллабыз! Син дан-шөһрәтне, хөрмәтне һәм көч-кодрәтне кабул итәргә лаексың, чөнки һәммә нәрсәне Син бар кылдың: булган бар нәрсә Синең ихтыярың белән яратылды! Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягы да язулы, җиде мөһерле кәгазь төргәге күрдем. Аннары мин куәтле бер фәрештәне абайлап алдым. Ул көчле тавыш белән: – Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаек? – дип сорау бирде. Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да әлеге төргәкне ачып, эчендә нәрсә барлыгын карардай беркем табылмады. Язма төргәген ачып укырга лаек кеше табылмаганга, мин елап җибәрдем. Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: – Елама. Әнә, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан үсеп чыккан Сабак җиңде – язма төргәгенең җиде мөһерен куптарып, Ул ачар. Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясен һәм өлкәннәр арасында басып торган Бәрәнне күрдем. Ул корбанга чалынган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе – Аллаһының җир йөзенә җибәрелгән җиде Рухыдыр. Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды. Төргәкне алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капланды. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары белән тулы алтын касәләр бар иде. Алар яңа җыр җырлыйлар иде: – Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаексың, чөнки корбан итеп чалындың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың. Аллабызга хезмәт итсеннәр дип, аларны патшалар, руханилар иттең – һәм алар җир йөзендә патшалык итәчәк. Шулчак мин тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны исәпсез-хисапсыз, меңәр тапкыр меңәр иде. Алар көчле тавыш белән: – Корбан буларак чалынган Бәрән кодрәт һәм байлыкка, тирән акыл вә куәткә, дан-хөрмәт һәм мактауга лаек! – дип әйтәләр иде. Күктә һәм җир йөзендә, җир астында һәм диңгездә – шунда яшәгән һәрбер хайванның, яратылган һәрбер җанның: – Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан вә кодрәт мәңгедән-мәңгегә булсын, – дип әйтүләрен ишеттем. Дүрт җан иясе: – Амин! – диде. Егерме дүрт өлкән исә йөзтүбән капланып сәҗдә кылды. Аннары Бәрәннең җиде мөһернең беренчесен куптаруын күрдем һәм теге дүрт җан иясеннән берсенең, күк күкрәгәндәй итеп: – Бире кил! – дигәнен ишеттем. Мин карадым да бер ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде; аңа таҗ бирелде. Ул яңа җиңүләргә омтылган җиңүче кебек чыкты. Бәрән икенче мөһерне куптарып алгач, икенче җан иясенең: – Бире кил! – дигәнен ишеттем. Шуннан соң башка – уттай җирән ат килеп чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсен өчен, бар дөньяның тынычлыгын алу хокукы бирелгән һәм кулына зур кылыч тоттырылган иде. Бәрән өченче мөһерне куптарып алгач, өченче җан иясенең: – Бире кил! – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем. Аның өстендәге җайдак кулында үлчәү бар иде. Шулчак баягы дүрт җан иясе басып торган яктан: – Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә! – дигән тавыш ишеттем. Бәрән дүртенче мөһерне куптарып алгач, дүртенче җан иясенең: – Бире кил! – дигән тавышын ишеттем. Менә мин күксел төстәге ат күрдем. Аның өстендәге җайдакның исеме «Үлем» иде, артыннан үлеләр дөньясы ияргән иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт зәхмәте белән үтерү һәм алар өстенә кыргый җанварларны җибәрү хокукы бирелгән иде. Бәрән бишенче мөһерне куптарып алгач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм Гайсә хакында шаһитлык биргән өчен үтерелгәннәрнең рухларын күрдем. Алар көчле тавыш белән: – И изге һәм хакыйкый Хөкемдар! Ни өчен Син җирдә яшәүчеләрне шушы вакытка кадәр хөкемгә тартмыйсың һәм түгелгән каныбыз өчен үч алмыйсың? – дип кычкырдылар. Шуннан аларның һәрберсенә ак кием бирелде һәм, алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең вә имандашларының саны тулганчы, тагын бераз көтәргә кирәклеге әйтелде. Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне куптарып алуын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш кара матәм киеме кебек булды, ай исә кан сыман кызыл төскә керде. Инжир агачындагы өлгермәгән җимешләр көчле җилдән коелган кебек, күктәге йолдызлар җиргә атылды. Күк йөзе, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар урыныннан кузгалды. Җирдәге патшалар, түрәләр, гаскәр башлыклары, байлар, дәрәҗәле кешеләр, коллар, иреклеләр – һәммәсе мәгарәләргә, таш кыялар арасына кереп качты. Тауларга, ташларга ялварып алар: – Өстебезгә авып, тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан саклагыз безне! – диделәр. – Аларның ачуы кузгалган коточкыч көн килде. Кем каршы тора алсын моңа?! Аннары мин җирнең дүрт почмагында басып торган дүрт фәрештәне күрдем. Җиргә дә, диңгезгә дә, агачларга да исмәсен дип, алар җирнең дүрт җилен тотып тора иде. Шулчак мин тагын бер фәрештәне күреп алдым: кулында мәңге тере Аллаһының мөһерен тоткан ул фәрештә көнчыгыш тарафтан күтәрелеп килә иде. Җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә хокук бирелгән дүрт фәрештәгә ул көчле тавыш белән болай диде: – Аллабыз колларының маңгаена без мөһер сукканчы, җиргә дә, диңгезгә дә, агачларга да зыян китерәсе булмагыз. Мөһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем: Исраилнең барлык ыругларыннан йөз кырык дүрт мең кеше мөһерләнгән иде: Яһүдә ыругыннан – унике мең, Рубин ыругыннан – унике мең, Гәд ыругыннан – унике мең, Ашер ыругыннан – унике мең, Нәптали ыругыннан – унике мең, Менашше ыругыннан – унике мең, Шимун ыругыннан – унике мең, Леви ыругыннан – унике мең, Исәсхәр ыругыннан – унике мең, Зәбулун ыругыннан – унике мең, Йосыф ыругыннан – унике мең, Беньямин ыругыннан – унике мең. Шуннан соң мин карадым да бихисап күп кешене күрдем. Аларны һичкем санап чыга алмас иде. Һәр милләттән, һәр кабиләдән, һәр халыктан булган һәм төрле телләрдә сөйләшкән, кулларына хөрмә ботаклары тоткан, тәхет белән Бәрән алдында басып торган ак киемле бу кешеләр көчле тавыш белән: – Котылу тәхеттә утырган Аллабыздан һәм Бәрәннән килә! – дип кычкыралар иде. Фәрештәләрнең барысы да тәхетне, өлкәннәрне, шулай ук теге дүрт җан иясен әйләндереп алганнар иде; шунда алар тәхет алдында йөзтүбән капландылар да, Аллаһыга сәҗдә кылып: – Амин! Аллабызга мактау һәм дан, тирән акыл һәм рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм куәт мәңгедән-мәңгегә булсын! Амин, – диделәр. Шулчак өлкәннәрнең берсе миннән: – Ак киемле бу кешеләр кемнәр һәм каян килгәннәр? – дип сорады. – Әфәндем, моны син беләсең! – дип җавап бирдем. Ул миңа болай диде: – Зур афәтләр кичергән кешеләр бу, алар үзләренең киемнәрен Бәрән канында юып агартканнар. Шуңа күрә Аллаһы тәхете алдында торалар, Йортында Аңа көне-төне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар өчен Үзенең саклап торучы чатырын корыр. Алар һичкайчан ачыкмас, сусамас, аларны кояш та, эсселек тә көйдермәс, чөнки тәхет уртасындагы Бәрән аларның Көтүчесе булыр, тереклек суы аккан чишмәләргә алып барыр. Аллаһы алар күзендәге һәр яшь бөртеген сөртер. Бәрән җиденче мөһерне куптарып алгач, күктә чама белән ярты сәгатькә тынлык урнашты. Мин карадым да Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем; аларга җиде быргы бирелде. Сумала-майлар көйрәтә торган алтын савыт тоткан башка бер фәрештә мәзбәх каршына килеп басты. Аллаһының барлык изгеләренең догалары белән бергә тәхет алдындагы алтын мәзбәх өстенә кую өчен, аңа күп итеп хуш исле сумала-майлар бирелде, һәм фәрештә кулыннан изгеләрнең догалары белән бергә Аллаһы каршында хуш исле сумала төтене күтәрелде. Аннары фәрештә, сумала-майлар көйрәтә торган савытны алып, аңа мәзбәхтән утлы күмер тутырды да җир йөзенә ыргытты. Шулвакыт анда күк күкрәде, гөрселдәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде. Беренче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм җиргә кан катыш ут һәм боз ява башлады; шуннан соң җирнең өчтән бер өлеше, агачларның өчтән бер өлеше һәм барлык яшел үлән янып бетте. Икенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм ялкынланып торган гаҗәеп зур тауга охшаш бер нәрсә диңгезгә атылды; шуннан соң диңгезнең өчтән бер өлеше канга әверелде, диңгездә яшәүче җанварларның өчтән бер өлеше үлде, корабларның да өчтән бер өлеше кырылды. Өченче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм елгаларның өчтән бер өлешенә, су чыганакларына күктән, янып торган яктырткычтай, зур йолдыз килеп төште. Ул йолдызның исеме Әрем иде. Шуннан соң суларның өчтән бер өлеше әрем сыман ачыга әйләнде, су ачы булганлыктан, күпләр үлде. Дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм кояшның өчтән бер өлеше, айның өчтән бер өлеше, йолдызларның өчтән бер өлеше зарарланды – аларның өчтән бер өлеше караңгылыкка чумды; көннең дә, төннең дә өчтән бер өлеше яктылыксыз калды. Шунда мин күкнең уртасыннан очып барган бөркетне күрдем, аның көчле тавыш белән: – Калган өч фәрештә яңгыратачак быргы авазыннан җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы! – дип кычкырганын ишеттем. Бишенче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм шулчак мин күктән җиргә атылган йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелгән иде. Шул йолдыз упкынның коесын ачып җибәрүгә, аннан гаять зур мичтән чыккан сыман төтен күтәрелеп, шул төтеннән кояш һәм һава караңгыланды, аннары шул төтеннән җиргә саранча таралды – аларга җирдәге чаяннарның чагу сәләте бирелгән иде. Аларга ни җир өстендәге үләнгә, ни яшеллеккә, ни агачларга зыян итмәскә, фәкать маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләргә генә зарар китерергә – аларны үтермәскә, ә биш ай дәвамында газапларга рөхсәт бирелгән иде; ул газап чаян чагуына тиң иде. Шул көннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин таба алмаслар, үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар. Саранчаларның кыяфәте сугышка әзерләнгән атларныкына охшаган булып, башларында алтын таҗ сыман нәрсә күренә, йөзләре – кешенеке, чәчләре – хатын-кызныкы, тешләре – арысланныкы кебек иде. Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы яу кырына ыргып чапкан сугыш арбаларының тавышын хәтерләтә иде. Аларның чаянныкы сыман койрыклары, койрыкларында исә уклары бар; шул койрыкларда биш ай дәвамында кешеләргә зыян китерү көче тупланган иде. Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе иде. Аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон» иде. Беренче кайгы үтте, аның артыннан менә икенчесе килә! Алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдындагы алтын мәзбәхнең дүрт мөгезеннән килгән тавышны ишеттем. Быргы тоткан алтынчы фәрештәгә шул тавыш: – Бөек Фөрат елгасы буендагы бәйләп куелган дүрт фәрештәне азат ит, – диде. Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен шул сәгатенә һәм көненә, аена һәм елына тикле әзерләп куелган дүрт фәрештә азат ителде. Атлы гаскәрнең саны ике йөз миллион иде – мин аларның исәбен ишеттем. Миңа иңгән күренештә атлар һәм җайдаклар мондый иде: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерттәй сары төстә; атларның башы арысланныкына охшаган, авызларыннан исә ут, төтен һәм күкерт бөркелә иде. Кешеләрнең өчтән бер өлеше шушы өч бәла-казадан – атлар авызыннан чыккан уттан, төтеннән һәм күкерттән һәлак булды. Атларның көче авызларында һәм койрыкларында булып, еланны хәтерләткән койрыкның башы да бар, һәм шул башлары белән алар кешеләргә зыян китерә иде. Шушы бәла-казалардан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә, шулай ук күрә, ишетә, йөри дә алмаган, алтыннан, көмештән, бакырдан, таштан һәм агачтан ясалган потларга табынудан ваз кичмәделәр, кеше үтерүдән дә, сихерчелектән дә, фәхешлектән дә, угрылыктан да тәүбә итмәделәр. Шуннан соң мин күктән төшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул үзе болытка төренгән, баш өстендә исә салават күпере сузылган иде. Аның йөзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман, кулында кечерәк бер ачык язма төргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басып арысланныкыдай көчле тавыш белән кычкырып җибәргәч, җиде күк күкрәү, тавыш биреп, сөйли башлады. Җиде күк күкрәү сөйләп бетергәч, мин алар әйткәнне язып куярга уйладым, әмма шулчак күктән: – Җиде күк күкрәүнең сөйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язып барма, – дигән сүз ишеттем. Берьюлы диңгездә һәм җирдә басып торган, мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде дә күкне һәм андагы бар нәрсәне, җирне һәм андагы бар нәрсәне, диңгезне һәм андагы бар нәрсәне булдырган, мәңгедән-мәңгегә Яшәүче белән ант итте: – Моннан ары инде Аллаһы кичектермәс. Җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртырга әзер булып торган көнне Аллаһының сер булган нияте, Ул Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә игълан иткәнчә, гамәлгә ашкан булыр. Аннан соң мин баярак ишеткән, күктән килгән тавыш тагын әйтте: – Бар, берьюлы диңгездә һәм җирдә басып торган фәрештәнең кулыннан ачып куелган язма төргәген ал. Фәрештә янына килдем дә миңа шул кечкенә язма төргәген бирүен үтендем. Ул миңа: – Ал да аша аны, – диде. – Аңардан ашказаныңда бик ачы, әмма авызыңда бал кебек татлы булыр. Мин фәрештәнең кулыннан шул кечкенә язма төргәген алып ашадым. Авызымда ул балдай татлы иде, ләкин ашап бетерүгә ашказаным ачыттырып яна башлады. Аннары миңа болай дип әйтелде: – Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең. Миңа үлчәү таягына охшаган бер таяк бирелде һәм: – Бар, Аллаһы йортын һәм мәзбәхне үлчә, андагы табынучыларны санап чык. Әмма Аллаһы йортының тышкы ишегалдын хисапка кертмә һәм үлчәмә, чөнки ул мәҗүсиләргә бирелгән: алар изге шәһәрнең урамнарын кырык ике ай дәвамында таптап йөрерләр. Мин Үземнең ике шаһитыма кодрәт биреп, алар матәм киеме киярләр һәм бер мең ике йөз алтмыш көн дәвамында пәйгамбәрлек итәрләр, – дип әйтелде. Бу шаһитлар – бөтен җирнең Хуҗасы алдында торучы ике зәйтүн агачы һәм ике шәмдәл. Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, аларның авызыннан ут чыгып дошманнарын йотар – аларга зыян китерергә ниятләгән һәркем шулай һәлак булыр. Пәйгамбәрлек иткән көннәрдә, җиргә яңгыр яумасын өчен, аларга күкне томалап куярга, суны канга әйләндерергә, үзләре теләгән вакытта җиргә төрле бәла-казалар җибәреп, зыян китерергә вәкаләт тапшырылыр. Шаһитлык бирүләрен тәмамлагач, упкыннан җанвар күтәрелеп чыгып алар белән көрәшер, аларны җиңәр һәм үтерер. Бу ике шаһитның гәүдәсе аларның Хакиме хачка кадакланган бөек шәһәр урамында ятар. Ул шәһәрнең исеме кинаяләп «Сәдүм» һәм «Мисыр» дип атала. Мәетләргә өч көн ярым буе төрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр килеп карап торыр. Ул мәетләрне кабергә салырга рөхсәт итмәсләр. Бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне газаплаганга, җирдә яшәүчеләр аларның үлеменә шатланып күңел ачар, бер-берсенә бүләкләр җибәрер. Әмма өч көн ярым үтүгә, Аллаһыдан яшәү рухы иңеп, алар аякларына торып басарлар. Бу хәлне күргән кешеләрнең котлары алыныр. Шуннан соң шаһитлар күктән көчле бер тавышның: – Монда күтәрелегез, – дип әйтүен ишетер; шуннан алар дошманнарының күз алдында болытта күккә күтәрелер. Шул сәгатьтә нык итеп җир тетрәр, һәм шәһәрнең уннан бер өлеше җимерелер. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үләр, калганнары бик нык куркып күкләр Алласын данлар. Икенче кайгы үтте; тиздән өченчесе килер. Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты, һәм күктә көчле тавышлар яңгырады: – Дөнья өстеннән хәзер Раббыбыз һәм Аның Мәсихе патшалык итә башлады. Ул мәңгедән-мәңгегә патшалык итәчәк! Шулвакыт Аллаһы каршындагы тәхетләрендә утыручы егерме дүрт өлкән, йөзтүбән капланып, сәҗдә кылды һәм болай дип әйтте: – И чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы, хәзер бар һәм электә булган Зат! Без Сиңа рәхмәтләребезне яудырабыз! Үзеңнең бөек кодрәтеңне гамәлгә ашырып, Син патшалык итә башладың. Халыклар котырынды, ләкин Синең ярсыган көнең җитте, үлеләрне хөкем итү вакыты килде; колларыңа – пәйгамбәрләргә, шулай ук изгеләреңә, исемеңне хөрмәт иткән кечесенә вә олысына әҗер бирер, җирне һәлак итүчеләрне исә һәлак итәр вакыт җитте! Шулчак күктә Аллаһы йортының капкасы ачылды һәм Аллаһының Килешү сандыгы күренде. Кинәт яшен яшьнәде, гөрселдәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәде, җир тетрәде һәм көчле итеп боз ява башлады. Күк йөзендә искитәрлек галәмәт – кояшка төренгән бер хатын пәйда булды. Аның аяклары астында – ай, ә башында унике йолдызлы таҗ иде. Хатын, йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде. Күктә тагын бер галәмәт күренде – җиде башлы һәм ун мөгезле, кызыл төстәге зур аждаһа пәйда булды. Аның һәр башында кечкенә таҗ иде. Аждаһа күктәге йолдызларның өчтән бер өлешен койрыгы белән җиргә себереп ташлады да, туачак баланы кабып йотарга әзерләнеп, тулгак газаплары кичерүче хатын каршына килеп басты. Хатын ир бала тапты, һәм тимер таяк ярдәмендә барлык халыклар өстеннән хакимлек итәчәк әлеге бала Аллаһы хозурына, Аның тәхетенә алынды. Хатын исә чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнгән булып, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аңа ярдәм итеп торырга тиеш иделәр. Шулчак күктә орыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты, аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды. Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады. Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдап торган борынгы елан – үзенең фәрештәләре белән бергә җиргә бәреп төшерелде. Шуннан соң мин күктән көчле тавыш белән әйтелгән сүзләрне ишеттем: – Менә Аллабыздан коткару килде, Аның кодрәте, патшалыгы, Мәсихенең хакимлеге урнашты, чөнки көне-төне Аллабыз каршында имандашларыбызны яманлаучы бәреп төшерелде. Имандашларыбыз аны Бәрәннең каны һәм шаһитлык сүзләре белән җиңде, хәтта үлемнән дә курыкмыйча үзләренең җанын аямады. Шулай итеп, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә – кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганны белеп, ачуыннан ярсып яныгызга төште. Аждаһа, үзенең җиргә бәреп төшерелгәнен күргәч, ир бала тудырган хатынны эзәрлекли башлады. Хатынга исә, аның өчен чүлдә әзерләнгән урынга оча алсын дип, зур бөркетнең ике канаты бирелде. Еланнан качырып, бу урында хатынны бер ел, ике ел һәм ярты ел дәвамында кайгыртып торырга тиешләр иде. Хатынны елга сулары алып китсен дип, елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды. Әмма җир, хатынга ярдәмгә килеп, ярылып китте дә аждаһа авызыннан агып чыккан су ташкынын йотты. Аждаһаның хатынга бик нык ачуы чыкты, һәм ул шуннан соң хатынның башка балаларына – Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә турындагы хәбәрне таратучыларга каршы сугышырга китте. Аждаһа диңгез ярына барып басты. Аннары мин диңгездән чыгып килүче җанварны күрдем. Җиде башлы бу җанварның ун мөгезе булып, мөгезләрендә ун таҗы бар иде; башларында исә Аллаһыны хурлаучы исемнәр язылган иде. Мин күргән җанвар капланга охшаган иде, аның аяклары – аюныкы, ә авызы арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм хакимлеген бирде. Җанварның бер башы бик нык яраланган булуын күрдем, әмма бу яра төзәлде. Бөтен дөнья гаҗәпкә калып җанвар артыннан китте һәм җанварга шундый хакимлек биргән өчен аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: – Бу җанварга кем тиңләшсен?! Аның белән кем орыша алсын?! – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар. Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике айга хакимлек итү хокукы бирелде. Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә башлады, Аның исемен дә, яшәгән урынын да, күктә яшәүчеләрне дә хурлап авызын ачты. Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел, һәр милләт өстеннән хакимлек бирелде. Җирдә яшәүчеләрнең һәммәсе, дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына – корбан ителгән Бәрәннең китабына беркетелмәгән адәмнәр, шушы җанварга табыначак. Колагы булганнар – ишетсен: әсир төшәргә тиешле – әсир булачак, кылычтан үләргә тиешле – кылычтан үләчәк. Биредә Аллаһы изгеләреннән түземлек һәм иман таләп ителә. Аннан соң мин җир астыннан чыгып килүче башка бер җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаган бу җанварның сөйләшүе аждаһаныкы кебек иде, һәм аңа беренче җанварныкыдай хакимлек бирелгән иде. Ул хайван бөтен җир йөзен һәм анда яшәүчеләрнең барысын ярасы төзәлгән беренче җанварга табынырга мәҗбүр итте, бөек могҗизалар башкарды, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудырды. Беренче җанвар исеменнән башкарган гаҗәеп эшләре белән җирдә яшәүчеләрне алдап, ул аларга кылычтан яраланган, әмма исән калган җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сөйләшә алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә дучар ителсен өчен, икенче җанвар шул сынга җан өрергә тиеш булды. Икенче җанвар бар кешенең – кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулына яки маңгаена тамга салдырды. Шушы тамгасы, ягъни җанварның исеме яки исеменең саны булмаган беркем һичнәрсә сатып ала яисә сата алмады. Биредә зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын исәпләп чыгарсын, чөнки ул – кеше саны, һәм бу сан – алты йөз алтмыш алты. Шуннан соң мин Сион тавында басып торган Бәрәнне күрдем. Аның янында маңгайларына Бәрәннең һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше дә бар иде. Шунда мин күктән бер тавыш ишеттем: ул шарлавык гөрелтесенә дә, көчле күк күкрәвенә дә охшаган, арфада уйнаган тавышны да хәтерләтә иде. Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында алар яңа җыр җырлый иде. Җир йөзеннән йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады. Үзләрен хатын-кыз белән нәҗесләмәгән, сафлыгын саклаган, Бәрән кая барса, шунда баручылар иде алар. Кешелек дөньясыннан йолып алынып, Аллаһыга һәм Бәрәнгә беренчеләрдән булып багышланган бу затларның телендә ялган булмады – алар саф иде. Шуннан соң мин күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен аның мәңгелек Яхшы хәбәре бар иде. Ул көчле тавыш белән: – Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз! – диде. Аның артыннан очкан икенче фәрештә болай диде: – Бөек Бабил җимерелде, җимерелде, чөнки ул барча халыкларга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчертте. Алар артыннан очкан өченче фәрештә көчле тавыш белән: – Җанварга һәм аның сынына табынган, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын салдырган кеше Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабны, су кушылмаган шәрабны эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газап чигәчәк. Газап төтене мәңге-мәңге күтәрелеп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк, – диде. Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрдән биредә түземлек таләп ителә. Мин күктән үземә эндәшкән тавыш ишеттем: – Язып куй: Хаким Гайсәгә тугры булып үлгәннәр шушы вакыттан башлап бәхетледер. – Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең авыр хезмәтеннән инде ял итсеннәр – башкарган игелекле эшләре артларыннан килә. Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт өстендә Адәм углына охшаган Затның утыруын күрдем. Аның башында – алтын таҗ, ә кулында үткен урак иде. Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: – Урагыңны ал да ур, чөнки урак өсте җитте, җирдә уңыш өлгерде, – дип кычкырды. Болыт өстендә Утыручы шулчак урагын җир өстенә ыргытты, һәм җирдәге уңыш урып алынды. Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты, аның да кулында үткен урак иде. Ут өстеннән хакимлеге булган тагын бер фәрештә мәзбәх яныннан чыкты да үткен урагы булган фәрештәгә көчле тавыш белән кычкырып: – Үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки җимешләре өлгерде! – диде. Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты да, җир өстендәге йөземне җыеп, Аллаһы ачуының изгеченә ташлады. Әлеге йөзем шәһәр читендәге изгечтә изелде. Изгечтән елга булып кан акты – аның озынлыгы өч йөз чакрымга сузылып, тирәнлеге җигүле атның йөгәненә җитте. Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка бер галәмәт – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Шул бәла-казалар белән Аллаһының ачуы тәмамлана иде. Шулай ук мин ут белән пыяла катнашкан диңгез сыман нәрсә күрдем. Пыяла диңгез өстендә исә җанварны, аның сынын һәм исеменең санын җиңеп чыккан затлар басып тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары булып, алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлый иде: – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас?! Тик Син генә изгесең. Бөтен халыклар килеп Синең алдыңда сәҗдә кылырлар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды. Шуннан соң мин күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатырының ачылуын күрдем. Аллаһы йортыннан җиде бәла-каза тоткан җиде фәрештә чыкты. Алар чип-чиста, ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар. Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңгедән-мәңгегә яшәүче Аллаһының ачуы белән тулган җиде алтын касәне бирде. Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм, җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады. Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә: – Барыгыз, Аллаһының ачуы белән тулган җиде касәне җиргә түгегез, – дип әйткән көчле тавыш ишеттем. Беренче фәрештә китте дә үзенең касәсен җир өстенә түкте – җанвар тамгасы сугылган һәм шул җанвар сынына табынучы кешеләрдә шулчак чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды. Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте – диңгез суы мәет канына охшап калды, һәм диңгездәге бар тереклек һәлак булды. Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чыганакларына түкте – аларның суы канга әйләнде, һәм мин су фәрештәсенең болай дип әйткәнен ишеттем: – Хәзер бар һәм электә булган Изге Зат! Шундый җәза бирүең белән Син гаделсең: алар изгеләреңнең һәм пәйгамбәрләреңнең канын койдылар, шуның өчен Син аларга кан эчәрдең – алар шуңа лаек! Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем: – Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Алла! Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел! Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте – кояшка кешеләрне утта көйдерү кодрәте бирелде. Кешеләрне көчле эсселек көйдерде, һәм алар бу бәла-казалар өстеннән хакимлеге булган Аллаһы исемен хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр, Аллаһыны данламадылар. Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте – аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр газаптан телләрен тешләде, сызланудан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурлады, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәде. Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фөрат елгасына түкте – көнчыгыш тарафтан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, елганың суы кипте. Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызыннан бака сыман өч явыз рухның чыгуын күрдем. Болар – могҗиза күрсәтүче явыз рухлар иде. Чиксез кодрәт иясе булган Аллаһының бөек көнендә алар бөтен дөньяның патшаларын сугышка туплар өчен чыкты. – Менә, Мин, карак сыман, көтмәгәндә килермен! Ялангач йөреп хур булмас өчен уяу торган һәм киемнәрен әзер тоткан кеше – бәхетле! – ди Хаким. Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар. Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте – һәм Аллаһы йортындагы тәхет яныннан «Гамәлгә ашты!» дигән көчле тавыш яңгырады. Шулчак яшен яшьнәде, дөбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәде, нык итеп җир тетрәде. Җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде! Бөек Бабил шәһәре өч өлешкә аерылып китте, һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабил шәһәрен шул рәвешле исенә төшерде – аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды. Кешеләр өстенә күктән эре-эре боз кантарлары ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны каһәрләделәр. Җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе, килеп, миңа болай диде: – Бире кил, мин сиңа күп елгалар буенда утыручы бөек фахишәгә кылынган хөкем җәзасын күрсәтермен. Аның белән җирдәге патшалар фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабын җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр. Шуннан соң фәрештә минем рухымны чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән чуарланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде. Хатын шәмәхә һәм кып-кызыл киемнәр кигән, алтыннар, асылташлар һәм энҗеләр белән бизәлеп, кулына фәхешлегенең җирәнгечлеге һәм шакшылыгы белән тулган алтын касә тоткан иде. Аның маңгаена «Бөек Бабил – җирдәге фахишәләрнең һәм җирәнгеч нәрсәләрнең анасы» дигән серле исем язылган иде. Мин хатынның изгеләр каныннан һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнен күрдем. Бу күренешкә мин бик нык гаҗәпләндем. Фәрештә миңа болай диде: – Нәрсәгә шулай гаҗәпләнәсең? Мин сиңа хатынның һәм аны йөртүче җиде башлы, ун мөгезле җанварның серен аңлатып бирәм. Син күргән җанвар кайчандыр бар иде, хәзер ул юк, әмма үзенең һәлакәтенә кадәр упкыннан әле кабат чыгачак. Җир йөзендә яшәгән, дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына беркетелмәгән кешеләр җанварны күреп гаҗәпләнәчәк, чөнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак. Моны аңлар өчен зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук җиде патша ул; әлеге патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, ә җиденчесе әле килмәгән, әмма килсә дә, озак тормас. Кайчандыр булган, ә хәзер юкка чыккан җанвар – теге җиде патшага охшаган сигезенче патшадыр, һәм ул үзенең һәлакәтенә бара. Син күргән ун мөгез – әле патшалыкларын алмаган ун патшадыр. Алар җанвар белән бергә патшалык хакимлеген алырлар, тик бер сәгатькә генә булыр бу. Ниятләре бер булганга, үзләренең көч-гайрәтен һәм хакимлеген алар җанварга тапшырырлар. Алар Бәрән белән сугышырлар, һәм Бәрән аларны җиңәр, чөнки Ул – хакимнәрнең Хакиме һәм патшаларның Патшасы, Аның янәшәсендә исә – чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар. Фәрештә миңа тагын болай диде: – Фахишә утырган күп елгалар исә – барлык милләтләр һәм телләрдән торган гаять зур халык төркемнәре. Син күргән ун мөгез һәм җанвар, фахишәгә нәфрәтләнеп, аны бөлгенлеккә төшерер, ялангач калдырыр, аның тәнен ашар һәм утта яндырыр, чөнки Аллаһы ун мөгезнең йөрәгенә Үз ихтыярын үтәү теләген салып, тегеләр патшалык итү хокукын бердәм рәвештә җанварга тапшырыр, һәм Аллаһының сүзе тормышка ашканчы шулай булыр. Ә син күргән хатын – җирдәге патшалар өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр ул. Шуннан соң мин күктән төшүче башка бер фәрештәне күрдем. Ул бөек хакимлеккә ия булып, аның шөһрәтеннән җир йөзе балкып китте. Фәрештә көчле тавыш белән болай дип кычкырды: – Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына әйләнде һәм төрле явыз рухларга, нәҗес кошларга, шакшы һәм җирәнгеч хайваннарга сыену оясы булды. Ул үзенең тыелгысыз фәхешлегенең шәрабын барлык халыкларга эчертте, һәм җирдәге патшалар аның белән фәхешлек итте, сәүдәгәрләр аның бихисап зиннәтеннән баеды. Күктән мин тагын бер тавыш ишеттем: – Халкым минем, Бабилнең гөнаһларында катнашмас һәм ул кичерәчәк бәла-казаларга дучар булмас өчен, чык аннан! Аның гөнаһлары, өелеп, инде күккә ашты, һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен исенә төшерде. Бабил сезгә нәрсә эшләгән булса, сез дә аңа шуны эшләгез, кылган гамәлләренә карата икеләтә кайтарыгыз. Башкалар өчен әзерләгән касәсендә үзенә ике тапкыр көчлерәк эчемлек әзерләгез. Ул үзен күпме данлаган булса, зиннәткә күмелеп күпме яшәгән булса, аңа шуның кадәр газап һәм кайгы бирегез! Чөнки күңеленнән ул: «Патшабикә булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгы күрмәячәкмен!» – ди. Шуңа күрә аңа бер көн эчендә бәла-казалар – үлем, хәсрәт һәм ачлык киләчәк. Ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем итүче Раббы Алла кодрәтледер! Аның белән зина кылган һәм ләззәттә яшәгән җирдәге патшалар, Бабил тарафыннан килгән янгын төтенен күреп, кайгыдан еларлар, аның газапларыннан куркып, читтә басып торырлар һәм: – Кайгы, кайгы сиңа, бөек шәһәр! И Бабил, куәтле шәһәр! Сиңа җәза бер сәгать эчендә килде, – дип әйтерләр. Җирдәге сәүдәгәрләр аның хакында кайгырып еларлар, чөнки алардан әйбер сатып алучы булмас – алтын-көмешләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл һәм алсу тукымаларын, һәртөрле хуш исле агачларын, фил сөягеннән ясалган әйберләрен, иң кыйммәтле агачтан, бакыр, тимер һәм мәрмәрдән эшләнгән һәртөрле әйберләрен, дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, тәннәре һәм җаннары белән бергә колларын да беркем сатып алмас. Сәүдәгәрләр: – Җаның теләгән җимешләрең юк хәзер. Бөтен зиннәтлегең, купшылыгың китте синнән – алар инде беркайчан табылмас! – дип әйтерләр. Шушы мал-мөлкәт белән сату-алу итеп байлык туплаучылар, Бабил кичергән газаплардан хафага төшәрләр һәм: – Бөек шәһәргә кайгы, кайгы! Нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу киемнәр кигән идең, алтын һәм асылташлар, энҗеләр белән бизәлгән идең – шундый зур байлык бер сәгатьтә юк булды, – дип читтә елап басып торырлар. Диңгездә кораб йөртүчеләр дә, корабларда йөзүчеләрнең бөтенесе дә, диңгезчеләр дә, диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр дә ерактан тамаша кылып торырлар. Шәһәр өстендәге төтенне күреп, алар: – Бу бөек шәһәр белән нинди шәһәр тиңләшә алсын?! – дип кычкырып еларлар, башларына тузан сибеп, сөрәнләп: – Кайгы, и бөек шәһәр, кайгы! Диңгездә кораблары булган һәркем синең малың белән баеды – һәм бер сәгать эчендә шәһәр юк ителде! – дип өзгәләнерләр. И күктәгеләр! И изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Шатланыгыз, чөнки ул шәһәрне Аллаһы сезнең хакка хөкем итте. Аннары бер көчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып диңгезгә ташлады да болай диде: – Бөек Бабил шәһәре дә әнә шулай ыргытылыр һәм юкка чыгар. Арфада уйнаучыларның һәм җырлаучыларның, сыбызгычыларның һәм быргычыларның тавышы инде синдә ишетелмәс. Бер һөнәр буенча да синдә һөнәрче табып булмас, тегермән ташының тавышы да синдә ишетелмәс. Яктырткычлар уты да инде синдә күренмәс, кияү белән кәләш тавышлары да ишетелмәс. Сәүдәгәрләрең җирдә бөек булдылар, сихереңә бөтен халыклар алдандылар. Ул шәһәрдә пәйгамбәрләрнең һәм изгеләрнең каны, җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды. Шуннан соң мин күктән күп санлы халык сөйләшкәндәге сыман көчле гөрелте ишеттем: – Раббыны мактагыз! Котылу, дан һәм кодрәт – Аллабызныкы! Аның хөкемнәре хак һәм гадел: фәхешлеге белән җирне бозыклыкка китергән бөек фахишәне Ул хөкем итте, колларының каны өчен аңардан үч алды. Тагын шундый сүзләр ишетелде: – Раббыны мактагыз! Бабил өстендә төтен мәңге күтәрелеп торачак. Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт җан иясе, йөзтүбән капланып: – Амин! Раббыны мактагыз! – диделәр дә тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылдылар. Тәхеттән тавыш килде: – Аллаһының барлык коллары, Аңардан куркучылар, кечеләр һәм бөекләр, Аллабызны мактагыз! Аннан соң мин күп санлы халыкның сөйләшүенә, шарлавык агуына яисә көчле күк күкрәвенә охшаган тавыш ишеттем: – Раббыны мактагыз! Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллабыз патшалык итә башлады! Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Бәрәннең туе җитте, кәләше инде әзер. Кәләшкә, кияр өчен, ялтырап торган ак нәфис җитеннән чиста кием бирелде. (Ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул.) Фәрештә миңа: – Язып куй: Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – диде, аннары сүзен дәвам итте, – Аллаһының хак сүзләре бу. Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аягына егылдым, әмма ул миңа: – Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсә турында шаһитлык кылган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чөнки Гайсәнең шаһитлыгы пәйгамбәрне рухландыра, – диде. Мин күкнең ачылып китүен һәм анда ак ат күрдем. Аңа атланган Җайдакның исеме Тугры һәм Хакыйкый иде. Ул гадел хөкем итә һәм көрәш алып бара иде. Аның күзләре уттай янып тора, ә башында – бик күп таҗлар иде. Әлеге Җайдакка Үзеннән башка беркемгә мәгълүм булмаган исем язылган иде. Ул канга баткан кием кигән, һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе иде. Аның артыннан ак атларга атланган, ак, чиста, нәфис җитен кием кигән күк гаскәрләре ияргән иде. Аның авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора иде. Халыклар өстеннән Ул тимер таяк ярдәмендә Үзе хакимлек итәчәк. Ул, Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын әзерләп, изгечтә йөзем изә иде. Аның киемендә һәм янбашында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме» дигән исем язылган иде. Шуннан соң мин кояш өстендә басып торган бер фәрештәне күрдем. Ул, һавада очучы бөтен кошларга мөрәҗәгать итеп, көчле тавыш белән кычкырды: – Килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз! Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм җайдакларының, бар кешеләрнең, иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм бөекләрнең мәетен ашагыз! Шунда мин җанварны, җирдәге патшаларны һәм аларның гаскәрләрен күрдем – алар атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга җыена иде. Җанварны һәм аның каршында могҗизалар күрсәткән ялган пәйгамбәрне тотып алдылар. Бу ялган пәйгамбәр, үзенең шул могҗизаларын кылып, җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, җанварның сынына табынучыларны алдый торган булган. Аларның икесен дә янып торган күкертле күлгә тереләй ыргыттылар. Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыгып торган кылыч белән үтерелде, һәм барлык кошлар аларның мәетен ашап туенды. Шуннан соң мин кулына упкын ачкычы һәм зур чылбыр тоткан бер фәрештәнең күктән төшүен күрдем. Фәрештә аждаһаны – иблис һәм шайтан дигән борынгы еланны тотып алды да мең елга богаулап куйды. Халыкларны алдамасын өчен, аны мең елга упкынга ташлады һәм, упкынны бикләп, мөһер сукты. Мең ел үткәч, аждаһа кыска вакытка азат ителергә тиеш. Аннары мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем – аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Шулай ук мин Гайсә хакында шаһитлык иткән һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгаена һәм кулына җанварның тамгасын салдырмаган кешеләрнең җаннарын да күрдем. Алар үледән терелеп тордылар да Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык иттеләр. Калган үлеләр исә мең ел үтмичә терелмәде. Бу – беренче терелү булды. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изгедер: икенче үлемнең инде алар өстеннән хакимлеге юк, һәм алар, Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары буларак, Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәк. Мең ел үткәч, иблис тоткынлыктан азат ителәчәк һәм, алдап сугышка кертер өчен, җирнең дүрт тарафындагы халыкларны, ягъни Гог һәм Магог халыкларын җыя башлаячак, аларның саны диңгез ярындагы ком бөртекләредәй бихисап булачак. Мин аларның җир киңлегенә чыгуын һәм изге кешеләр яшәгән станны – Аллаһының яраткан шәһәрен камап алуын күрдем. Әмма шулчак күктән ут төшеп аларны яндырып бетерде. Әлеге халыкларны алдаучы иблисне исә элегрәк җанварны һәм ялган пәйгамбәрне ташлаган утлы-күкертле күлгә ыргыттылар. Алар анда көне-төне, мәңге газапланачак. Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның карашыннан җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады. Мин Аллаһы тәхете алдында торган үлеләрнең кечеләрен дә, бөекләрен дә күрдем – каршыларында ачык китаплар иде. Аннары Тормыш китабы дип аталган тагын бер китапны ачтылар. Үлеләрнең һәрберсе, китапларда язылганча, кылган гамәлләренә карап хөкем ителде. Диңгез үзендә булган үлеләрне бирде, үлем һәм үлеләр дөньясы да үзендәге үлеләрне кайтарды; үлеләрнең һәркайсы кылган гамәлләренә карап хөкем ителде. Шуннан соң үлем дә, үлеләр дөньясы да утлы күлгә ыргытылды. Бу утлы күл – икенче үлемдер. Исемнәре Тормыш китабына язылмаганнар да шул утлы күлгә ыргытылды. Шуннан соң мин яңа күк белән яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, инде диңгез дә юк иде. Мин Аллаһы яныннан, күктән төшүче изге шәһәрне, ягъни яңа Иерусалимне күрдем – кияве өчен бизәнгән кәләшкә охшаган иде ул. Шулчак мин тәхет ягыннан килгән көчле тавыш ишеттем: – Менә, Аллаһының торагы кешеләр арасында булачак – Аллаһы кешеләр белән бергә яшәячәк; алар – Аллаһының халкы, Аллаһы Үзе дә аларның Алласы булачак. Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем дә, кайгы-хәсрәт тә, елау да, авырулар да башкача булмаячак, чөнки элеккеләр үтте инде. Тәхеттә Утыручы: – Менә, Мин һәммә нәрсәне яңадан бар кылам! – диде, аннары миңа эндәште, – язып куй, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Ул миңа тагын болай диде: – Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Азагы. Сусаучыга Мин тереклек чишмәсеннән бушлай су эчертермен. Җиңүче боларның барысын мирас итеп алыр, һәм Мин аның Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр. Әмма куркакларны, иманнан ваз кичкәннәрне, әшәке бәндәләрне, кеше үтерүчеләрне, фәхешлек кылучыларны, сихерчеләрне, потка табынучыларны, барлык ялганчыларны ялкынланып торган күкертле күл көтә. Бу – икенче үлемдер. Яныма, соңгы җиде бәла-каза белән тулган җиде касә тотып, җиде фәрештәнең берсе килде дә: – Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм, – диде. Мине Рух биләп алды, һәм фәрештә мине зур, биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте. Аллаһы даныннан нур чәчеп торган ул шәһәр ялтыравыклы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаган иде. Калын һәм биек диварлы шәһәрнең унике капкасы булып, һәрбер капкага унике Исраил ыругының исемнәре язылган, һәр капка янында берәр фәрештә тора иде. Көнчыгышка – өч, төньякка – өч, көньякка – өч, көнбатышка өч капка карап тора иде. Шәһәр диварының нигез ташы унике иде. Һәр нигезгә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде. Миңа сөйләүче фәрештәнең кулында шәһәрне, аның капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде. Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак рәвешендә – аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде: аның озынлыгы – унике мең стадия, ә киңлеге һәм биеклеге озынлыгына тәңгәл иде. Фәрештә шәһәрнең диварын үлчәп чыкты: кешеләр кулланган үлчәм белән диварның биеклеге йөз кырык дүрт аршын булды. Диварлар яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлеп, беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт, бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе аметисттан иде. Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән, шәһәрнең үзәк урамы үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән иде. Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел – аны Аллаһының шөһрәте яктыртып, Бәрән шәһәрнең яктырткычы иде. Халыклар әнә шул шәһәр яктылыгында йөриячәк, җирдәге патшалар аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәк. Шәһәр капкалары көнозын ачык торачак, анда төн булмаячак. Бар халыклар бу шәһәргә үзләренең хәзинәләрен, байлыкларын китерәчәк. Пычраклык, әшәкелек кылган һәм ялган сөйләгән һичбер адәм шәһәргә керә алмаячак. Исемнәре Бәрәннең Тормыш китабына язылганнар гына керә алачак анда. Шуннан соң фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән агып чыккан, бәллүрдәй ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте. Ул елга үзәк урамның уртасыннан ага, елганың һәр ике ярында елына унике тапкыр җимеш бирүче, ай саен җимешен өлгертеп торучы тереклек агачлары үсеп утыра; аларның яфраклары халыкларны савыктырыр өчен иде. Ләгънәт ителгән һичбер нәрсә шәһәрдә булмас; анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торыр, Аның коллары Аңа хезмәт итәр. Алар Аның йөзен күрер, һәм Аның исеме аларның маңгаенда булыр. Анда төн булмас, яктырткычның һәм кояш яктысының кирәге калмас, чөнки аларга Раббы Алла нур чәчәр; алар мәңгедән-мәңгегә патшалык итәр. Аннары фәрештә миңа болай диде: – Бу сүзләр ышанычлы һәм хак. Пәйгамбәрләргә Изге Рухын бирүче Раббы Алла, тиздән ниләр буласын күрсәтү өчен, коллары янына Үзенең фәрештәсен җибәрде. – Менә, Мин тиздән киләчәкмен! Бу китапта язылган пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүчеләр бәхетле, – ди Хаким. Мин, Яхъя, боларның һәммәсен ишеттем һәм күрдем. Ишеткәч һәм күргәч, башымны ияр өчен, боларны күрсәтүче фәрештәнең аягына егылдым. Әмма ул миңа: – Кара аны, болай эшләмә! – диде. – Мин синең, шулай ук пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен тотучыларның хезмәттәше генә; син Аллаһы алдында баш ияргә тиешсең. Шуннан соң ул миңа: – Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен мөһер астына яшермә, чөнки вакыты инде җитте. Яман бәндә яманлык кылуда булсын, бозык кеше тагын да бозыклыкка батсын, тәкъва кеше исә – тәкъвалыкта һәм изге кеше изгелектә яшәвен дәвам итсен, – диде. – Менә, Мин тиздән киләчәкмен! Кылган гамәлләренә карап һәркемгә бирәсе әҗерне Үзем белән алып киләчәкмен, – ди Хаким. – Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Азагы. Киемнәрен юганнар бәхетле – аларның тормыш агачыннан тукланырга һәм шәһәргә капка аша керергә хокукы булачак. Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялган яратучылар һәм ялган сүз сөйләүчеләр тышкы якта калачак. Мин, Гайсә, болар турында бердәмлекләрдә шаһитлык итәр өчен сезгә Үземнең фәрештәмне җибәрдем. Мин – Давыт тамырыннан үсеп чыккан Сабак, аның Токымы, якты таң йолдызы. Рух та, кәләш тә: – Кил! – ди. Боларны ишетүче дә: – Кил! – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын. Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене кисәтәм: әгәр кем дә булса шушында язылганнарга берәр нәрсә өстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта әйтелгән бәла-казаларны өстәр. Әгәр кем дә булса бу пәйгамбәрлек китабындагы сүзләрнең берәрсен төшереп калдырса, Аллаһы әлеге китапта тасвирланган тереклек агачыннан һәм изге каладан ул кешенең өлешен төшереп калдырыр. Боларның һәммәсе турында шаһитлык Бирүче: – Әйе, тиздән киләчәкмен! – ди. Амин, Хаким Гайсә, кил! Хаким Гайсәнең мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын!